Читать книгу Бәхетсез җаннар - Хәбир Ибраһим - Страница 2
БӘХЕТСЕЗ ҖАННАР
(Ретророман)
ОглавлениеҺәрбер бала үз бәхете белән туа.
Әйтем
БЕРЕНЧЕ КИСӘК
НАРИМАН
1
– Син миңа кияүгә чыгасыңмы, юкмы?
– Чыгам.
– Кайчан?
– Әгәр авылдан китсәң…
Ташландык авыл йортының биек, авыш бусагасына менеп кунаклаган егет һәм кыз авылдан китү-китмәү турында әнә шулай гәп куерталар иде. Таза гәүдәле, нык бәдәнле, җитди һәм кырыс кыяфәтле, тик шуңа карамастан нечкә күңелле, авыл җанлы Нариман кызларның, үсеп җиткәч, авылда калырга теләмәүләрен гакылы белән аңласа да, күңеле белән һич кенә дә кабул итеп бетерә алмый иде. Нәрсә калган аларга читтә, шул таш калада? Бәхетне каядыр читкә китмичә генә, туган җиреңдә генә табып булмый микәнни соң? Инде менә аның яраткан кызы Динә дә (алай дип кенә әйтү аз булыр – башлангычтан бер сыйныфта укып, бер партада утырдылар!), шәһәрдә училище тәмамлаганнан соң, авылдан китүчеләр төркеменә кушылды. Бу кызый, башкалада бер генә ел укып та, егетнең төн йокыларын качырырга өлгерде. Сөеклесенә гашыйк булырлар да урлап китәрләр төсле тоелды аңа. Урлавын урламадылар тагын, Аллага шөкер, исән-имин әйләнеп кайтты. Аңа да Нариманнан башка беркем дә кирәк түгел, ул да аңа табынган, җаны белән береккән. Юк, ул Нариманын беркайчан да, беркемгә дә алыштырмас, ярата ул аны… Кинодагы сымак, кинәт кенә кабынып китеп мәхәббәт аңлашмасалар да, яшьләр өчен бу мәсьәлә көн кебек ачык иде: алар тиздән ир белән хатын булачаклар. Өйләнеш кенә! Бернинди дә каршылык юк, ике як та риза…
– Димәк, китәсең? – Бер мәлгә тын калган егет көрсенеп, авыр сулап куйды, учларын уып, авыл хезмәтеннән тупасланган бармак буыннарын шыгырдатты. – Китмичә генә ярамыймы?
– Миңа авылда эш юк, – диде Динә. Ул трамвай йөртүчегә укыды. Аны хәзер депода өр-яңа трамвае көтә. Ялгышмаса, Димитровградтан кайткан, андый трамвайга хәзер яшь комсомолчыларны гына утырталар икән. – Ярый ла, синең тракторың бар!
– Башка эш кенә ярамыймы? Яңа ферма ачтылар… сыер савучылар җитми…
– Менә син гел шулай! – Кыз, шундук үпкәләп, борынын салындырды.
– Ачуланма… шаярдым… җә…
– Кит!
– Син мине дә аңла: мин гомер авылдан чыккан кеше түгел. Армиягә дә бармадым. Ак билет белән калдым. Син барысын да яхшы беләсең…
– Аңлатма, кирәкми…
– Анда киткәч, кая торырбыз?
– Миңа тулай торактан бер бүлмә бирәләр.
– Унбиш квадрат метрлымы?!
– Башкалар яши бит әле…
– Әни белән нишлим? – дип уфтанды егет. – Ялгызын калдырыйкмы?
– Юк! Синең белән борчак пешереп булмас, ахры! – Кыз, кулын селтәп, кисәк кенә урыныннан күтәрелде. Нариман аны, кулыннан тартып, кире урынына утыртты, дәү учын кызның нечкә биленә шудырып, аны кочагына алды.
– Чыгасыңмы?
– Чыгам. Әгәр дә…
– …авылдан китсәм… име?
Әйе, ул Нариманга чыгарга әзер, ләкин авылдан китү шарты белән. «Чукынып китсен инде! – дип, эчтән сызланды егет. – Шулай итеп, китәргә туры килер микән?»
Шулай! Яратмыйлар кызлар авылда калырга! Укыгач, әзрәк дөнья күргәч, офыклар киңәя, яңа мөмкинлекләр ачыла. Иләсләнгән башта яңа уйлар, үзгә фикерләр туа. Әлеге хыялларын тормышка ашырыр өчен, аларга авыл җире генә тар булып тоела. Күңелләре белән алар барысы да туган авылларын яраталар, аңа тартылалар, әле киткәч тә, туган якларын үлеп-китеп сагыналар, еш кайталар. Ләкин әнә шул китү, китеп урнашу бәрабәренә алар ярату, сагыну хисләрен читкә кагарга мәҗбүр булалар. Ә ул китүнең исә иге-чиге юк. Авылдан китеп, шәһәргә барып урнашу ниндидер бер модага, тансык гамәлгә әйләнде. Үзләре генә түгел, инде бер-берсен ияртеп китәләр. Авылда ачлыктан, хәерчелектән интеккән ата-бабалар кайчандыр Донбасс, Себер якларына юл алганнар, тайгада урман екканнар, шахтада күмер чапканнар. Ләкин андый сәфәр киткән кеше өчен вакытлыча гына булган. Исән калса, ул кире әйләнеп кайткан. Авылда аны гаиләсе, бала-чагасы көтеп торган. Ә хәзер бер киткән кеше кире әйләнеп кайтмый, ничек булса да, шул киткән җирендә төпләнеп калырга тырыша. Авылга кунакка кайтуы гына рәхәт. Җир эшен, җир хезмәтен сөючеләр генә сирәк. Хәер, аларны да аңларга була. Көз-яз быкырдыкта галош яисә резин итек киеп, пычрак ерганчы, чиста һәм шома асфальтта модный ботинка, затлы туфли белән текелдәвең күпкә күңеллерәктер шул…
– Күңелсез монда!
– Рәхәт эзләп калага киттең, фермада эшләргә тиешле бер елыңны да тутырмадың, – дип орышкан булды аны Нариман.
– Әйе, киттем! – дип кырт кисте Динә. – Китәргә хакым бар: минем дә кешечә яшисем, ял итәсем килә. Ни җүнле эше юк, ни ялы. Арыдым мин, беләсеңме… туйдым… Син авылга гына кара!
– Ни булган аңа?
– Авыл менә шушы ташландык йорт сымак таралып, картаеп бара…
Нариман ирексездән йортка күз төшереп алды. Бу – тирә-якка даны таралган Шәмсегаяннар йорты иде. Колхозда бухгалтер-кассир булып йөргән Шәмсегаянның дүрт баласы булган. Икесе – ир, икесе – кыз бала. Җәйләүдә көтү көткән Заһиры белән матур гына яшәп яткан чакта, шул хатын, авылда плотина төзүче Сәлим атлы берәүгә ияреп, калага китеп бара. Боларның мәхәббәтләре дә бик көчле булган дип сөйлиләр, бигрәк тә Шәмсегаянныкы. Булгандыр да шул, булмаса, беренче күргән кешесенә ияреп китмәс иде! Тик шунысы аяныч: көтүче Заһир дүрт яшь баласы белән өйдә үзе генә утырып кала. Баштарак түзә ул, тешен кысып булса да түзә. Ләкин аналары була торып та, ятим калган балаларының Алланың һәр бирмеш көнендә: «Әни кайчан кайта, без бик сагындык аны», – дип елашуларын һәм сыкрануларын ишетеп арыгач, мескен ир, калага барып, азгын хатынын кабат гаиләсенә кайтарырга тырышып карый. Ялына да, ялвара да ул аңа. Тик файдасы гына тими. Уйнашчы хатынның бу оятсыз кыланышларына бик нык ачуы чыккан авыл халкы аңа бәддога укый. Гарьлегеннән үз-үзен кая куярга белмәгән Заһир эчүгә сабыша. Өйдә хатын-кыз хезмәтен унбиш яшьлек Айсылулары алып бара. Балалар үсеп җитеп, кайсы кая таралашып беткәч, яшәү мәгънәсен югалткан Заһир мунчаларында асылынып үлә. Иртән мунча яккан, ә кичен шунда кереп асылынган. Шәмсегаян ирен җирләргә дә кайтмаган. Хәер, аналарыннан бик нык күңелләре кайткан балалар да аны инде чакырып азапланмаганнар. Аның турында хәтта Шәмсегаян Сәлимнән киткән, инде хәзер ялгызы гына яши, елга бер мәртәбә юләрләр йортында ятып чыга икән дигән сүзләр дә ишетелгәләп торды…
Йорт, нигез бушап калды. Кызлар кияүгә чыкты: берсе Мәскәүгә, ә берсе хәтта Владивостокка ук китеп барды. Ир-егетләрнең берсе юл һәлакәтендә вафат булды, төпчекләре, Назыйм атлысы, берникадәр вакыт кайтып-киткәләп йөргәләсә дә, бераздан бөтенләйгә кайтмас булды. Шулай итеп, йорт ташландык хәлдә калды…
Заһир абзыйның йорты яр буенда урнашкан. Ике адым атласаң, инеш буена барып чыгасың. Куркыныч урын бу: монда яз саен яр убыла. Яр кырые текә: аскы урында инеш таллары тамыр җәйгән, бик тә куе әрәмәлек. Яшьләр өчен менә дигән очрашу урыны инде бу, гашыйклар, чын гашыйклар шушында сөю аңлаша. Аннан да тын, аннан да илаһи урынны авылда каян табасың ди әле…
Хәзер инде көз. Тик әлегә җылы. Лепелдәшеп сары яфраклар коела. Караңгы төшеп килә. Йорт яны авыл пьесасы уйналган моңсу пейзаж, уйчан сәхнә бизәлешен хәтерләтә. Ишегалдын куе яшел чирәм, ә киртә тирәсен орлыкланган көрән алабута һәм инде ничәнче мәртәбә үсеп чыккан кычыткан үләне баскан. Такталары суырылып алынган киртә диварларыннан сүрән яктылык бөркелә, кара тузанга баткан тонык тәрәзәләре (кеше күзләремени!) күңелгә сагыш салып, еламсырап торган төсле тоела. Уртадарак ат арбасы тора, анысы да, тугарылган ат сыман, төрле якка чәчелгән. Арбаның агач тәртәләре черегән, сынган, кыйшайган көпчәкләре кайсы кайда аунап ята. Кемдер шул урында учак тергезгән, кирпеч өемнәре тезеп, шашлык пешереп караган. Ләкин аңа карап кына, бу йортка барыбер җан кермәгән, әллә ни ямь өстәлмәгән. Мунчаның карарлыгы да юк: морҗасы ауган, түбәсе ишелгән, бурасы, янтаеп, яр ягына авышкан. Шушы мунча һәм ташландык йорт эчендә Заһирның өрәге йөри сыман, очрашып күрешергә килгән яшьләр беркайчан да шул куркыныч бусагадан ары узмыйлар. Йорт ишегенә тимер келә генә салынган, йозагы юк, теләсәң, әнә ач та кер! Тик йорт эченә кереп, анда «кунак» булып чыгарга теләүче генә юк. Кайчандыр мәет чыккан ташландык йортта аның өрәге йөри, һәм ул әле һаман да үзенә дәшә, диләр. Юк, өрәк кенә куркытмый кешене, кеше, әнә шул иске, ташландык йортны күреп, күңеленә чиркангыч ят хис, сагыш йотудан курка…
– Авылда яшәмәслек түгел әле, – дигән булды Нариман, – яшәргә була. Яшьләргә йорт та салып бирә колхоз… Әгәренки… әти-әниләр белән яшәргә читенрәк булса, дим инде…
– Яшәгән кеше яшәсен авылда, минем бер сүзем дә юк, – диде кыз, сүзенә нокта куярга теләп. – Ә минем бу дөньяда үз уем, үз хыялым бар…
– Хыялың нинди дип сорап тормыйм… билгеле инде… китүдер…
– Юк, ул гына түгел…
– Ә нәрсә тагын?
– Әйе, минем калада яшисем килә, авылда каласым килми! Нишлим?! Моңа мин гаепле түгел. Әйтик… менә бер генә мисал… Син беләсең, мин мул итеп, матур итеп киенергә яратам. Әгәр дә мин, шулай модный киенеп, авылга кайтсам, авыл халкы мине аңламаячак, миңа көлеп караячак. Юк, мин аларга үпкәләмим, чөнки алар аны күрмәгән. Ә калада мин шул киемемдә рәхәтләнеп йөрим, миңа беркем дә кырын карый алмый, чөнки кала мине шундый кыяфәттә кабул итә. Аңладыңмы?
– Шулмы бар булган хыялың?!
– Юк, бу бер мисал гына…
– Әгәр хыялың шул гына икән, җаным, буш хыял бу. Кала стилягалары янында син барыбер ала карга булып күренерсең.
– Син мине аңламыйсың, аңларга да теләмисең! – дип, авызын турсайтты Динә һәм каударланып торып та басты. – Син егет кеше, ә мин кыз. Сезгә авылда яшәве җиңел, сез…
– Кайтырга теләмисең инде?
– Юк.
– Димәк, чыкмыйсың да?
– Юк… алай түгел… Мин яратам сине, миңа синең белән рәхәт, тыныч. Әйтеп аңлаттым бит инде сиңа барсын да… әйттем…
– Нәрсә әйттең?! – дип шаулады Нариман. – Син әле миңа өзеп кенә бер сүз дә әйтмәдең!
– Әйттем бит инде… Шәһәргә китеп, эшкә урнаш!
– Ярар, урнаштым, ди, шуннан?!
– Менә шуннан соң мин сиңа чыгармын.
– Их, Динә, Динә! – дип уфтанды егет.
– Ачуланма миңа, Нариман, шартым ул хәтле үк авыр түгел лә! Әгәр дә син мине чын-чынлап яратсаң, әгәр дә мине аңларга теләсәң, сиңа аны үтәве әллә ни читен булмас…
Каядыр еракта авыл башында берәү, өздереп, гармунда уйнады. Авыл көен уйнады ул, озату көен. Кыңгыраулы гармун чыңнары йөрәкне телгәләп үтте. Каян чыга диген син гади генә бер гармуннан шулхәтле моң, каян?!
– Рөстәмне армиягә озаталар, – диде Нариман, – бүген яшьләр барсы да кызмача булачак…
– Безне дә чакырдылар алкага, ә синең шунда барасың килми…
– Мин аракы эчмим, кеше эчкәнне дә карап утырырга яратмыйм.
– Алкага эчәр өчен генә бармыйлар, күңел ачар өчен баралар. Ә син, минем күңелне ачасы урынга, миннән сорау алып утырасың. Әле урыны урын булса иде! Шәмсегаяннар йорты каршында…
Кинәт кенә караңгы капты. Ул гел шулай була инде! Инеш ягыннан җил исеп куйды. Чирәм өстенә коелган яфраклар, кыштырдап, күгәрек йозакка ябылган ватык капка турысына тәгәрәде, саташып, багана тирәсендә бөтерелде дә ватык тәгәрмәч өстенә килеп өелде. Гармун тавышы каядыр еракка китеп югалды, аның көен шыксыз җил һәм җир гүләве алыштырды. Артта кемнеңдер боегып басып торганы, ишек артында кемнеңдер сак атлаган аяк тавышы ишетелгәндәй булды. Кара шәүләне хәтерләткән бер нәрсә, ябырылып, киртә авызын каплады. Динә, сискәнеп, Нариманга сыенды. Егет (шуны гына көткән сыман) кызны кочагына кысты…
– Нишләп монда соң без? – дип пышылдады Динә.
– Монда тынычрак булыр дигән идем лә…
– Тапкансың тыныч урын!
– Туйганчы бер кочаклыйм соң үзеңне!
– Тукта әле! – дип тынычсызланды Динә. – Анда кемдер йөри кебек…
– Шәмсегаянны җирләгәннән бирле, кешеләр бу йортны әйләнеп уза башладылар…
– Нигә?
– Җен-пәриләр йөри, имеш…
– Шаярмәле…
– Шаярмыйм бит, дөресе шулай…
Ә дөресе шул иде. Авылын һәм гаиләсен ташлап, азгын ир артыннан ияреп киткән Шәмсегаян авылга кайтып үлде. Сәлимнән качып, берничә ел юләрләр йортында ятып чыккан хатын кинәттән генә авылга кайтып төште. Аның кайтканын күрүче дә булмаган, халык сөйләве буенча, ул төнлә белән кайткан. Ташландык йортта ике төн рәттән шәм уты янып торган. Аның янына беркем дә кермәгән. Өченче көнне урамда уйнап йөргән бала-чага аның өенә килеп кергәч (күрәсең, белештермичә), хуҗабикә: «Әй, минем балаларым кайтты, сөекле балаларым, әйдәгез, табынга узыгыз!» – дип, бала-чаганы чуен мичкәдә пешкән кабыклы бәрәңге белән сыйларга тотынган. Бәрәңгене тәлинкәләргә бүлеп салган. Тәлинкәләр шакшы, китек, өстендә кара тараканнар чабыша икән. Чал чәчләре тузгыган хатынның чырае да кешечә булмаган, балалар өчен шактый куркыныч булып тоелган. Ялгыш кына адашып кергән балалар, чыр-чу килеп, барысы бергә урамга чыгып йөгергәннәр. Бу хәбәр шундук авылга таралган. Берәр сәгатьтән аның сәер куышына, балта-сәнәкләр күтәреп, авыл мужиклары бәреп керәләр һәм шунда башын өстәлгә салып, мәрткә китеп утырган хатынны күреп өнсез калалар. Күтәреп карасалар, ул инде үлеп ята. Хәер, боларның барысы да кеше сөйләве аша гына билгеле, чөнки аның күбесе уйдырма, ягъни ялган сүз булуы да мөмкин. Ләкин Шәмсегаянның авыл зиратында күмелүе хак. Нариман аларын хәтерләми, ул чакта шактый яшь иде әле ул. Мәрхүмәнең кайда күмелүен инде беркем дә белми, аның кабере дә билгесез. Кабер ташы куелмаган (кем куйсын инде аңа!), ә кабер тактасы инде күптән черегән. Әлеге сәер хатын турында дөньялыкта бик күп сүзләр, бик зур гайбәтләр йөри һәм аның сере әлегә тиклем ачылмаган. Кем белә, ә бәлкем тора-бара ул сер дә бер ачылыр. Нариман өчен шунысы мәгълүм: Шәмсегаян – җансызлыкның бер корбаны. Җансызлык… җансызлар… бәхетсез җаннар… Каян килеп керде соң әле бу сүз, бу төшенчә аның башына? Каян һәм кайчан?
2
Алар соңга калып килделәр. Мәҗлеснең инде кызган чагы иде. Советлар Союзында бөтен нәрсә эчүгә, ягъни юуга корылган. Диплом алсаң юу, комсомолга керсәң юу, туган көнең җитте икән – юу, ә армиягә китсәң, анда инде икеләтә, өчләтә! Ә бит аракы эчүне, хәмер кабуны безнең борынгы бабаларыбыз кайчандыр нәрсә икәнен дә белмәгәннәр. Авылда булса бер сәрхуш булган, анысы да тиле-миле. Чөнки дин көчле булган, әхлак көчле. Большевиклар әнә шул рухи хәзинәне чүп базына чыгарып түктеләр. Хәзер авылда аек кеше табып булмый, барысы да эчә һәм хәтта хезмәт бәясе дә аракылата түләнә. Эчүне безгә чит милләтләр такты, һәм, ни кызганыч, без дә аларга иярдек. Татарга бөтенләй эчәргә ярамый, татар аракы эчеп кырыла. Үзгә халык гомере буе эчкән, ул шуңа күнеккән. Алар аракыны тозлаган кыяр, кәбестә кабып эчә, ә татарда исә кабымлык урынында – гөбәдия. Тозлаган кыяр, кәбестә кандагы спиртны йота, аны ваклый, ә менә камырдан ясалган гөбәдия тәнгә агу булып кына ята. Гасырлар буена эчкән милләтнең аракыга иммунитеты көчле, ә татарның аракыга каршы торырлык геннары юк, аракы – татар өчен агу!
Чәчен төбенә тиклем кырдырып аткан Рөстәм бүген игътибар үзәгендә иде. Ул – Нариманга туган тиешле кеше. Атасы ягыннан. Нариманның атасы Халикъ моннан биш ел элек һәлак булды, К-700 тракторы астында калды. Андый дәү, гигант тракторны кем уйлап тапкандыр, аның бер көпчәге генә дә ике «Жигули» зурлыгында. Авыр, җайсыз, кыр өстен изеп, таптап йөри, икеләтә күп яга. Шул хәшәрәт астына «Урал» мотоциклы белән килеп керде аның атасы. Бригадир иде ул. Артык кырыс һәм бик тә таләпчән. Эштә тәртип таләп иткән кешене авыл халкы бик яратып та бетерми. Үзе килеп кермәгән, үтергәннәр, дигән сүзләр дә йөрде. Андый дәү трактор кабинасыннан «Урал» мотоциклы да чыпчык булып кына күренгәндер шул. Хәер, тракторчыны гаепли алмадылар. Шуннан бирле күрә алмый Нариман К-700 тракторын! Мәктәпне тәмамлагач, аны да шуңа утыртмакчылар иде, тик ул аяк терәп каршы торды. Соңыннан «Беларусь»ка утырды…
Алкага авылның бөтен яшьләре дә җыелган. Табын өйдә әзерләнгән, ишегалдында – бию мәйданы. Каяндыр стереомагнитофон табып алып кайтканнар, тимер капканың ике ягында ике зур динамик эленеп тора. Аннан нигәдер татар көе, авыл көе түгел, ә чит ил музыкасы агыла. Җитмәсә, тавышын бар көченә куеп акырталар. Яшьләр шул музыкага боргаланып, селкенеп торалар. Кем генә юк монда: борын асларына яңа гына мыек чыгып килгән, кызлар исен сизенеп килгән тугызынчы һәм унынчы сыйныф малайлары, армиядән кайтып, инде кызлар кочып йөргән җитез егетләр, өлгереп, пешеп җиткән, инде күкрәкләре калкып торган япь-яшь кызлар. Ләкин алар арасында ике чит егет тә күзгә шәйләнә: берсе (магнитофон янында кайнашканы) шактый ябык, чырайсыз, битен җирән сакал баскан, зәңгәр джинсы, чуар батник кигән, ә менә икенчесе озын буйлы, усал чырайлы, нык, таза гәүдәле һәм аның спортчы егет икәнлеге әллә каян күзгә ташланып тора иде.
Рөстәм Нариманны да, Динәне дә кочаклап каршы алды. Соңлап йөргәннәренә шелтә белдерде. Аннан ул аларны табынга чакырды һәм, билгеле ки, эчәргә кыстады…
– Әйдәгез, өйгә!
– Беләсең бит инде…
– Нәрсә?
– Эчмәгәнне.
– Ә Динә?!
– Динә дә шул! – дип каршы төште Нариман. Тик озак сөйләшергә ирек бирмәделәр, яшьләр Рөстәмне, өстерәп алып, түгәрәк эченә алып кереп киттеләр. Динә дә шуларга иярде. Нариманга тимәделәр. Авылда аның күңел ачарга, биергә яратмаганын барысы да яхшы белә иде. Ул ялгызы гына кырыйда басып торды. Шул чит ил музыкасын җене сөйми иде аның. Тыеп та карыйлар шуны, ләкин барыбер акырталар. Магнитофон янында бөтерелүче шәһәр егете алып кайткан, күрәсең, аны; авылда андый музыка тыңлаучы кеше сирәк. Инде хәзер менә бу авыл гыйбадлары да, әлеге музыкаль яңалыкка бик нык сөенешеп, шуңа селкенешеп, биеп торган булалар. Янәсе, болар чит ил музыкасына бииләр. Клубта бервакыт яшьләр шундый музыка акырта башлагач, Нариман бик каты тавыш, җәнҗал чыгарып алды. Ул, магнитофонның шнурларын өзеп атып, колонкаларын тәрәзәдән атты. Аппаратура кешенеке түгел, клубныкы булып чыкты. Яңа алганнар. Клуб мөдире аның тәмам җанына төште. Ремонтларга туры килде. Милициягә хәбәр итәргә курыктылар, ник дигәндә, Нариман авылны кулда тотып тора иде. Күңел ачарга дип төшкән яшьләр, татарчага биеп булмый бит, дип зарланышкан булалар. Ә нишләп биеп булмасын ди икән?! Нинди генә бию көе юк татарда!
Күзләре белән Динәне эзләгән Нариман, үзе дә сизмәстән, биючеләр төркеме янына килеп басты. Алар арасына берничә авыл егете кушылды. Кул биреп күрештеләр. Егетләрнең берсе Һади, икенчесе Зиннур атлы иде. Һади, армиядән кайтканнан бирле, колхозда хезмәт итә. Ә Зиннур-Зимагур (кушаматы да шундый!) ике арада калды: ни салада калырга, ни калага китәргә белмичә йөри. Бер кайта, бер китә һәм әле һаман да юньләп беркая да урнаша алганы юк. Һади кечкенә буйлы, нык, үҗәт, кермәгән тишеге юк; Зиннур уртача буйлы, ак чәчле (авылда аны акбаш дип йөртәләр), еламыйча бер генә эш тә эшләми, һәм ул пешмәгән, булдыксыз бер егет кәмәше иде. Һади белән алар музыка мәсьәләсендә дә капма-каршы фикердә иделәр: Һадига, әйтик, андый музыка ошамый, ә Зиннурга барыбер. Шулай да алар чын дуслар, агылый белән тагылый сымак…
– Бу ике егет кемнәр соң? – дип сорады Нариман алардан.
– Тазасы – Хамис, ябыгы – Альфред, – диде Зиннур.
– Каян?
– Казаннан.
– Кемнәргә кайтканнар?
– Шәкүрләргә. Альфред – Шәкүрнең абыйсының малае.
– Ә тазасы?
– Анысы аңа ияреп кайткан. Корешлар…
– Ниндирәк?
– Болай ярыйсы егетләр…
– Масаерга яраталар! – дип сүзгә кушылды Һади. – Бер сүз әйтергә ярамый, шундук кабынып китәләр. Иркәнең энесен шушылар кыйнады бит инде…
– Андый нәрсә бар инде аларда! – дип өстәп куйды Зиннур.
– Туктагыз әле! – дип кычкырды Нариман. – Бу маңкалар шулай авылга кайтып, безнең егетләрне кыйнап йөрергә тиеш димени! Кая карыйсыз сез? Нишләп чара күрмисез?
Агылый белән Тагылый башларын аска иделәр. Янәсе, алар гына нишләтә ала инде?!
– Алар монда Наполеон булып йөрергә тиеш түгелләр, аңлыйсызмы? Казаннарында шулай йөрсеннәр!
Ниһаять, яшьләр сикерешеп, биешеп арыдылар. Шуны сизеп алган Альфред тиз генә пластинканы алыштырып куйды. Мәйданда – тын көй, ягъни «медляк» яңгырады. Урысча бу биюнең исеме «белый танец» дип атала. Монда бөтенләй киресенчә: егетләр түгел, ә кызлар егетләрне чакыралар. Динә, үч иткәндәй, Нариман каршына килеп басты. Нариман селкенмәде дә ачулы күзләре белән Динәне ашады. Кыз, елмаеп, бер Һадига, бер Зиннурга карап алды. Янәсе, сез ничек? Тегеләр, юк, дип, баш селкеделәр. Нариманның сөекле кызы белән «медляк» биеп йөрергә юләр түгел бит инде алар! Ә Динә (кирәк бит, әй!) үпкәләп диярлек шундук теге шәһәр егете, таза Хамис янына авышты. Нариманның ачуын чыгарып, әле шуның алдында тез чүккән була, ичмаса. Егет карышып-нитеп тормады, Динәне, тиз генә эләктереп, түгәрәк эченә алып кереп китте. Нариман, шыгырдатып, йодрыгын кысты. Әйе, Динәдән мондый ук мәнсезлек көтмәгән иде ул. Бию беткәнче, тыныч кына басып тора алмады. Музыка куючының маңгаен ярып, аппаратурасын пыран-заран китерәсе килде аның. Чак кына тыелып калды. Бию бетүгә үк, ул Альфред каршына барып басты.
– Ыслушай, брат!
– Ыслухаю, брат! – Кунак егетнең чыраенда мыскыллы елмаю чагылды.
– Синең башка музыкаң юк мәллә?!
– Ә нәрсә?
– Татарчаң бармы?
– Татарча? – дип тел шартлатты диск-жокей. – Татарча Арчада гына, бр-р-ат!
Нариман чак кына аның яңагына сукмыйча калды. Ләкин шулчак арадан берәү:
– Егетләр, әллә гармунга биеп алыйкмы? – дип кычкырды.
Шулвакыт барысы да, каударланып:
– Әхмәт кая, Әхмәт?! – диештеләр.
Әллә каян гына Әхмәтне табып килделәр. Артсыз урындыкка утыртып, кулына хромка тоттырдылар. Әхмәт дигәннәре кытайлыга охшаган кысык күзле, хатын-кызлар карамаслык чырайлы бер адәм иде. Инде кырыкка җитте, әле һаман да өйләнми. Шәп егет, җырга-моңга гашыйк. «Ыслух»ы менә дигән! Нинди генә җыр көйләсәң дә, ул аны шундук отып ала һәм уйнап та куя. Баягынак авыл башында гармун сыздыручы да ул булды, күрәсең, чөнки гармунда аның кебек оста уйнаучы юк иде авылда. Мәҗлес яисә концерт кебек нәрсә булса, барысы да аңа йөгерә. Карусыз үзе, гармунын күтәреп килә дә җитә. Кайберәүләр сымак акча сорап та интектерми. Аракы эчми, бирсәләр алып кайта. Авылда аракысыз яшәп булмый, трактор чакыртып, бәрәңге җиреңне генә сукалатсаң да, яртысыз котылам димә!
Әхмәт, үтүкләнгән чалбарына кызыл төсле аш җәймәсе җәеп, башын кырын ташлап, гармунда уйнарга тотынды. Бию көен су урынына эчә, ара-тирә, хәтта дәртләнеп китеп, импровизация кебегрәк нәрсә дә ясап алды…
Яшьләр тупырдашып биешкән арада, Динә Нариманга килеп елышты. Гаепле кеше сыман, башын аска иеп, нишләргә белмичә, егете янында ышкынып торды. Ул аңа күтәрелеп карарга да курыкты. Нариманның холкын яхшы белә: аныңча эшләмәсәң, бәла киләсен көт тә тор! Кызу канлы: тиргәү генә түгел, сугып егарга да күп сорамый. Әнә хәзер дә аның бик нык ачуы чыккан, котырыныр хәлгә җитеп, тәмам тулышкан. Сөйгәнен көйләргә теләгән кыз башын егетнең җилкәсенә салды. Хатын-кыз шул, белә ир-атны кай яктан алырга кирәген! Ачуыннан шартларга җитешкән Нариман акрынлап кына эреде. Юк, ул Динәне кочакламады да, үпмәде дә, бары тик тамагын кыргалаган булып, җиңелчә сулыш алырга тырышты. Кинәт дөнья җиңеләеп киткәндәй булды. Ләкин анысы да вакытлыча гына булган икән…
Әхмәт гармунда уйнап, яшьләрне биетеп туктарга да өлгермәде, теге сакаллы егет кабат магнитофонын кушты. «Бони М», имеш. Нариман, Динәне ташлап, зур адымнар белән, диск-жокейга таба атлады. Атлау дип кенә әйтеп булмас иде аны, бу чын-чынлап кешегә ташлану, һөҗүм итү белән бер иде. Ул музыкага да, магнитофонга да кагылмады (кемгәдер ошый икән, биесеннәр), ә Альфредны күлмәк якасыннан эләктереп, җилтерәтеп диярлек каралты-кура артына алып чыгып китте. Күпләр моны сизми дә калды.
– Син нәрсә тагын шул музыкаңны куйдың?! – дип акырды ул аңа.
– Яшьләр сорый…
– Сорый торганнардыр, бер сүзем дә юк, – дип аңлатырга тырышты ул сакаллы егеткә, – әле бит бию көе дә бетмәгән иде, ә син тагын шул шайтан музыкасын китереп тыктың!
– Син нәрсә, брат, ычкындың мәллә?! – дип тыпырчынды Альфред. Ул Нариманның музыка өчен генә түгел, ә, гомумән, бәйләнәсе килгәнен аңлады. Мондый нәрсәнең яхшылык белән бетмәгәнен сизгән диск-жокей, ярдәм көтеп, тирә-ягына каранды. Кинәт кенә һөҗүмгә күчкән дошманын ул башта исерек дип уйлады, ә исеректән, мәгълүм ки, теләсә нәрсә көтәргә була.
– Сакалың өзәм, ыслушай!
Озак та үтмәде, алар арасына Хамис килеп керде. Альфредтан ике башка озын бу әзмәвер, күкрәген киереп, дустын дошманнан биек дивар сымак каплады…
– О чём базар?!
– А… ф… тум…
Урысча, ягъни шәһәрчә сөйләшкән кешеләр янында әзрәк каушабрак калырга гадәтләнгән Нариман бу юлы да бер мәлгә югалып калды. Юк, ул курыкмады, өнсез дә калмады, бары тик беразга сүз күәсен югалтты. Шул арада, эшне сизенгәндәй, болар янына авыл егетләре дә йөгереп килделәр. Шәһәр егетләреннән бигүк өркемәсә дә, Һади белән Зиннурның якында басып торулары аңа ниндидер көч өстәде. Аларга Динә дә ияргән иде, тик аны шундук куып җибәрделәр. Ир-атлар арасында була торган бәхәскә хатын-кызны катыштыру кирәк нәрсә түгел иде. Шулчак эшнең зурга киткәнен аңлап алган бер яшь-җилкенчәк өйдән Рөстәмне дәшеп чыгарды. Совет армиясенә чакырылган рекрут: «Егетләр, сез барыгыз да минем кунаклар, әйдәгез, тыныч кына ял итик инде!» – дип үтенеп сорагач, бер-берсе белән каты гына бәрелешергә торган ике як та, тынычланып, әкрен генә таралашырга мәҗбүр булдылар. Ул арада музыка да туктады. Яшьләр, дәррәү килеп, өйгә табын янына кереп тулдылар. Нариманны ничек кенә кыстасалар да, ул анда кермәде, Динәсен җитәкләп, урамга чыгып китте…
– Нишләп син шундый соң, ә?!
– Нигә?!
– Кешечә генә кыланырга буладыр бит инде…
Нариман: «Кешечә кылану ничегрәк була соң ул?» – дип кайтарып сорарга теләсә дә, бу юлы дәшмичә калды. Йөрәген ашаган шул юләр көнчелеге, шәһәр егетләренә булган чиксез ачуы тиз арада эреп юкка чыкты. Аның хәзер, авыз ачып, бу турыда сөйләшәсе дә, хәтта сүз дә эндәшәсе килмәде. Ул иң элек бер генә нәрсәдән, Динәсен югалтудан курка иде.
– Рөстәм дә китә инде…
– Рөстәм китер дә, кайтыр да! Ул әллә кая китми, армиягә генә китә, – диде Нариман. – Менә син кайтырсың микән… бер киткәч?
– Без синең белән сөйләштек түгелме соң?! – дип, моңсу гына елмайды кыз.
– Нәрсә дип?
– Икәү бергә китәбез дип…
– Мин сиңа «китәм» дип вәгъдә бирмәдем…
– Димәк, син мине яратмыйсың…
– Яратам…
– Мине түгел, авылны…
– Авылны да, сине дә, Динә…
3
Аңа арттан китереп ордылар. Динәне өенә хәтле озатып, кире кайтырга чыккач булды бу хәл. Урам чатыннан борылган гына иде, муены артына шап берне! Караңгыда суктылар. Шактый каты эләкте. Дошман кулында йомарланган корыч корал – кастет ук булды, ахрысы, чөнки коры кул белән генә шулхәтле каты итеп сугып булмый. Әле ярый аңын җуеп егылмады, егылса, типкәләп, имгәтеп үк киткән булырлар иде. Егылмады Нариман, аягында басып калды. Борылып, артына карарга теләгән иде, муен төбе чыртлап куйды һәм яман каты итеп авыртырга тотынды. Аптырагач, муенын катырып, мөчәсе белән борылды. Каршысында, биш метр гына арада, күкрәген киереп кунак егет Хамис, ә аның артында, яшеренеп, Альфред басып тора иде. Караңгыга күз тиз ияләшә, диләр, ул аларны бик тиз танып алды. Кала белән сала арасында буталган Зиннур-Зимагурның: «Сак бул син ул егетләрдән, «первак»лар алар!» – дигән сүзләре искә төшкәч, ул ирексездән каладагы яман даны чыккан группировкалар турында уйлап куйды. Ләкин аларның берсе дә группировка малайлары түгел иде. Авылга кунакка кайтып, без «первак»лар, дип, дан эстәп йөрүчеләр генә иде бугай…
– Ну, как, колхозник, эләктеме?! – дип мыскыллы елмайды тазасы.
– По ходу, да! – дигән булды ябыгы.
– Авызың ачканчы уйла башта!
– А может на мировую…
– Әйдәгез суң…
Нариман беренче булып кул сузды. Көндәшләр моны көтмәделәр, билгеле, аны, шүрли икән бу, дип уйладылар. Ләкин ялгыштылар. Хамис, шуңа алданып, аңа якынаюга ук, Нариман аягы белән аның тез астына китереп типте. Нидер чыртлап сынды. Тез асты – аякның иң йомшак һәм иң зәгыйфь җире. Бу ысулга ул бригадир атасыннан өйрәнеп калды. Колхозчылар бер генә дә бригадирны яратмыйлар, аны гел мыскыл итәргә генә торалар. Бервакыт тракторчы Гайфине, җирне сай сукалаганы өчен, трактордан алып ташлагач, өч-дүрт исерек, җыйнаулашып, әтисен кыйнарга дип килгән иде, ул аларны ике-өч минут эчендә барысын да диярлек җиргә түшәп салды. Соңыннан исә тез аслары имгәнгән колхозчылар, ай буе чатанлап йөрсәләр дә, бригадир өстеннән шикаять язарга курыктылар. Шуннан бирле аны мыскыл итүчеләр азайды, ә хөрмәт итүчеләр, киресенчә, күбәйде генә. Менә шушы шакалларга да шундый бер шәп сабак укытырга теләде ул. Хамиска шактый каты эләкте, күрәсең, ул, авыртуга түзә алмыйча, башта бик яман каты итеп кычкырды, аннан соң тез башын тотып, җиргә чүкте. Нариман Хамис каршына иелде, тегесенең (кыйнарга тели дип уйлады, ахрысы) куркудан күзләре акайды.
– Без егылганны кыйнамыйбыз, брат, сез генә ул егылганны изәсез! Бар, бүтән бу авылда күренмә! – дип, ул Хамисны тартып торгызды. Шулчак җигүле ат артыннан өреп барган ләңгелдек әнчек сыман:
– Казанга гына кил! Без сине изәчәкбез! – дип, Альфреды чәңгелдәргә тотынды.
Нариман озак уйлап тормады, җирдә аунап яткан бер таш кисәген, кулына алып, аңа томырды. Тегесе чырулап алга томырылды. Төзәмичә генә аткан таш Альфредның нәкъ аркасына килеп төште, ул качкын эт сымак чинап, күрше тыкрыкка кереп югалды. Хамис исә, бер аякка чатанлап, бар көченә сүгенә-сүгенә, аның артыннан иярде…
Нариманны таң белән уяттылар. Мәктәптә гомере буе балалар укыткан, инде хәзер пенсия яшенә җитеп килгән Хәлимә ханым:
– Тор, әйдә, соңга каласың! – дип, тирән йокыдан изрәп йоклап яткан улын төртеп уятты.
– Кая? Эшкәме?
– Эшкә! Ә кая тагын?
– Рөстәм китә бүген, озатасы бар, әбәткә тиклем зәбкә чыкмыйм…
– Суң… әбәт җитеп килә бит инде!
– Ай!!!
Нариман армиядәге солдат сыман ялт кына сикереп торды һәм, ыштан бауларын эләктерә-эләктерә, урамга чыгып йөгерде. Капка төбендә халык җыйналган, шунда ГАЗ-51 машинасын китереп куйганнар. «Китмәгән әле!» Нариманның йөрәге җылынып китте. Озату кичәсендә утыра алмады, капка төбеннән генә булса да озатып калырга кирәк егетне. Йоласы шундый: туганмы, туган түгелме, бер-береңне озату зарур. Халык шактый күп җыелган. Күбрәк яшьләр, Нариманның яшьтәшләре. Машинага утырыр алдыннан, митинг сыман бер нәрсә үткәреп алдылар. Башлап сүзне парторг абзыйга бирделәр. Карт чырайлы, күзлекле агай, бик тәмләп һәм озак итеп, матур сүзләр сөйләде. Ир-егетнең армиягә баруы, ил алдындагы изге бурычын үтәве аның намус эше булуын аңлатты. Абзыйның тел төбендә әнә шул нәрсә ята иде. Яшьләр аны, бик тыңларга теләмәсәләр дә, йоласы шул булгач, башларын аска иеп тыңладылар һәм хәтта соңыннан кул да чаптылар. Парторг сөйләп бетергәч, капка төбендә ыгы-зыгы китте. Рөстәм, кочаклашып, берничә кат әти-әнисе, туганнары белән саубуллашты. Нариман белән ул коры гына хушлашты. Күрәсең, кичәге хәлне исендә калдырган. Аннан соң аны яшьтәшләре, дуслары сырып алды. Алар Рөстәмне, күтәреп алып, кузов өстенә чөйделәр. Аның артыннан барысы да машинага менеп төялде. Кузовта басып торырга да урын юк иде. Алар инде егетне районга, хәрби коммиссариатка хәтле озата барачаклар. Бертуктаусыз җырлашалар, акырышалар. Җырлый белмәгәне җырлый, бии белмәгәне дә биегән булып маташа. Чөнки күбесе исерек, иртән кереп, баш төзәтеп чыкканнар. Машина кузгалып киткәч кенә, капка яны тынып калды. Китүчеләргә караганда, озатучылар азрак иде. Рөстәмнең сөйгән кызы Җәмилә (ул авылда башлангыч класслар укыта) районга хәтле бармады, исерекләр арасында кысылып барырга яхшысынмаган, димәк. Ни әйтсәң дә, укытучы кеше бит! Ул, кулын болгап, машина артыннан берникадәр атлап барды да бер урында туктап, катып калды. Яшьләр төялгән машина авыл башын узып, кыр юлына кереп күмелгәч, дөньясы җиңеләеп калгандай булды. Һәрхәлдә, Нариманга шулай тоелды. Ә менә кадерләп үстергән баласын кеше белмәгән, күз күрмәгән җирләргә чыгарып җибәрү ата-анага җиңел булды микән? Әйе, әнә шул армиягә китүче һәм аны озатучыларның:
Без авылдан чыккан чакта
Күтәрелде томаннар,
Исән булсак, бер кайтырбыз,
Сау булыгыз, туганнар… –
дип җырлавы әле һаман да аларның җаннарына моң, сагыш салып, колакларында яңгырап торыр. Тик иң аянычлысы шул: «Ике генә ел бит, туганнар, ике ел нәрсә инде ул?!» – дип сөйләнгән Рөстәмнең, соңыннан Әфганга эләгеп, мәете цинк табутта әйләнеп кайтуын алдан ук белсәләр, аның кырыс ата-анасы да, башлангыч класс укытучысы Җәмилә туташ та Рөстәм белән болай җиңел генә хушлашмаган булыр иделәр. Анасы баласын кочаклап елар, сөекле яры исә яшьләр төялгән машина артыннан басу юлында күмелгәнче йөгерер иде кебек. Чын ир кеше армиядә хезмәт итәргә тиеш, дип тукыган акыллы атасы да, кызыл сүз сөйләп, черек сәясәт чире белән чиләнгән парторг та азрак кына уйланыр иде, бәлкем?!
Кадерләп, иркәләп үстергән балаңны тот та шул тәмуг эченә китереп тык әле! Ә сугыш, ялкын өркеп торган аждаһа авызы сымак, гөнаһсыз бала җаннарын суырып кына тора. Җан кирәк бит аларга, җан, кеше җаны! Властьны, сәясәтне тотып тору өчен кирәк! Ә аны каян алырга? Каян?! Авылдан, билгеле. Инде кайчаннан бирле шул авылның җанын суыралар, тик әле һаман да суырып бетерә алмыйлар. Ләкин җан «капчыгы» да төпсез нәрсә түгел, җан чишмәсе дә мәңгелек түгелдер шул, ул да кайчан да булса бер тишелергә һәм саегырга мөмкин. Беркемгә дә әнә шуның ахырын күрергә язмасын иде…
4
Авылда сыерга, сарыкка кадер зур. Сарыктан әллә ни файда булмаса да, авыл халкы аны асрарга ярата. Хезмәте күп: ашатырга, көтүгә куарга, елга ике тапкыр йонын кыркырга кирәк. Йон кырку – үзе бер бәла. Бетле сарыкны үтмәгән, кайралмаган кайчың белән кыркып карале син! Яшьрәк чакта Нариманга бик каты эләкте ул сарык кырку. Өстәге ике аягын (алгы һәм арткы) каты итеп бәйләп, астагыларын ирекле калдырып, җиргә яисә такта җәйгән идән өстенә китереп саласың да, башын каерып тотып, мескен сарыкны кыркырга тотынасың. Чыдамый сарык, бар көченә тибенә. «Чыда, чыда!» – дип кычкыра башлагач, хайван, сине аңлаган сыман, бер мәлгә тынып та кала һәм үзен кыркырга ирек бирә. Ләкин ул чыдамлык озакка бармый, теге, акыра-бакыра, кабат тибенергә тотына. Атасы сарык асрагач, анасы кая китсен: малае белән бергә ел саен ике мәртәбә сарык йоны кыркый. Шуңа күрә дә Нариман сарык яратмый. Атасы үлгәч, ул аны бөтенләй асрамый башлады. Йонын кырку гына бернәрсә, аны бит суя да белергә кирәк. Элек күршеләрендә генә Хәбибрахман атлы мал суючы яши иде, авылда сыер-сарыкны ул чала иде. Күптән түгел ул да якты дөньядан китеп барды. Өйдән өйгә мал суеп, кешедән кешегә сыйланып йөргәч, ул инде бөтенләй эчкечегә әйләнде һәм шулай янып үлде дә. Нариман терлек суярга өйрәнә алмады, нигәдер кызгана иде ул шул җан ияләрен…
Ә менә авылда сыер асрамыйча булмый. Сөте, каймагы, катыгы, эремчеге кирәк. Авылда яшәп тә, сөт сатып алып булмый бит. Сыерсыз тормады алар. Атасы бригадир булганда, печәнен, фуражын ат арбасына салып алып кайтса, Нариман аны, үзе хезмәт итә башлагач, трактор арбасында ташыды. Мондый нәрсәне авылда урлау дип түгел, ә алып кайту дип атыйлар. Колхозда азык күп, һәркемгә дә җитә. Мондый ирек, мондый хөррият булганда, авылда сыер асрамау – гөнаһ эш, билгеле.
Нариман ат яратты. Техникага да шулхәтле һәвәс түгел ул, ә менә ат дигәндә, үлеп китә торган иде. Атасы гомере буе ат җикте, улын да ат җигәргә өйрәтте. Укучы бала өчен ат җигү – бик тә җаваплы нәрсә, атны аны җигә белмәүчеләр дә шактый. Йокысыннан уянгач, «олум!» дип, бер генә кычкыра иде атасы, Нариман шундук кәнүшнидән ат җигеп төшә торган иде. Бу бер иртәнге бишләр, алтылар булырга мөмкин. «Олум»ның йокысыннан торасы килми, җылы, йомшак урында әле әзрәк иркәләнеп ятасы килә. Юк, кая анда иркәләнү – «олум!», и бетте! Кәкре аягын (бу якларда күпләр кәкре аяклы, күрәсең, аларның ерак бабалары атта чапканнар) кәкрәйтеп, кәнүшнигә ат җигәргә йөгерә. Ел буе шулай. Яңгырда, карда. Нариман атасына ат җигеп төшү белән генә чикләнми, атлар карап, атлар белән «сөйләшеп» йөрергә дә бик мәгъкуль егет булды. Яшь балага тирес һәм тир исе аңкып торган ат абзарында йөрү, калага барып, милли музей карап йөрү белән бер дәрәҗәдә иде. Билгеле, монда халыкара ярышларда, күргәзмәләрдә катнашучы нәселле чабышкы атлар асрамыйлар, аларны биредә үстереп тә, тәрбияләп тә булмый, һәм мондый атларның авылда кирәге дә юк. Монда колхоз эшенә яраклы чын эш атлары асрыйлар. Айгырны, юртакны аерым урында тоталар, көтүгә сирәк кушалар. Бер биянең тайлаган вакытын күрергә насыйп булды аңа, шундый матур колын китерде ул. Үзе кап-кара, ә маңгае ап-ак. Ул аны Көмеш маңгай дип атады. Һәр көнне кәнүшнигә менеп, шул Көмеш маңгайны ашатып төшә торган иде. Шундагы ат караучыларны, атларны начар ашатасыз дип, сүгә-сүгә, кырдан аларга күп итеп печән чабып кайта иде. Иң яхшысы, иң тәмлесе, билгеле, Көмеш маңгайга!
Нариманга үз гомерендә авылда атларның бетеп, ат утарларының ябылуын күрергә дә туры килде. Абзарлар ябылыр алдыннан, мескен атларның каткан тизәк арасында тирескә әйләнеп барган черек саламны чемченеп йөргәннәрен күргәч, шуңа ничек йөрәге әрнегәнен ул үзе генә белә иде. Тик ат җене кагылган Нариман дүрт аяклы дусларына гомере буена тугры калды…
5
Динә шәһәргә дүшәмбе көнне китте.
Атнага өч мәртәбә станциягә йөрүче иске автобус ватылган булып чыкты. Нариман Динәсен «Беларусь» тракторында илтте. Таш юл шултиклем тетелгән ки, чокыр-чакырдан сикертеп барасы килмичә, ул тракторын кыр аша гына куды. Турыдан юл якын – ун километрга кыскара. Авылны чыккач ук, Сикәлтә башы дигән таулы җир бар, башта әнә шуны, шул тауны узарга кирәк. Сикәлтәне узгач ук, гаҗәеп күренеш башлана: күз алдында зур тау асты җәйрәп ята. Киң кырлар, түгәрәк күлләр, тасмадай сузылган инешләр, йортлар. Көзнең дә бит әле нинди матур чагы: әбиләр чуагы. Күңелләрне җилкендереп, талгын гына җылы җил исә, кыр өсләрендә тезелгән салам чүмәләләре кояш нурларында алтын ятмасы сымак җемелдәп, ялтырап китә. Бу хозурлык һәм бу матурлык та калага китеп баручы кызга: «Кал, Динә, йөрмә әллә кайда!» – дигән тылсымлы сүзләр белән эндәшә сыман иде…
Тракторның тәрәзәсе ачык, кыр ягыннан, җанны кытыклап, җил исә. Менә ул аның сөеклесе, өзелеп сөйгән кешесе, күлмәк итәкләрен җилфердәттереп, терәлеп диярлек, аның янәшәсендә генә, янында гына утырып бара. Кая бара соң бу кыз, кая шулай ашыга? «Нариман, бор тракторыңны, әйдә, кире кайтыйк!» – дип кенә әйтәсе иде бит юкса! Юк, кызның башында – әллә нинди иләс-миләс уйлар. Ул каядыр ашкына, ашыга, әйтерсең лә шәһәр җирендә ул бик кирәк, аны анда көтеп торалар, аңа барысын да әзерләп куйганнар. Юк, аңа анда тизрәк китәргә кирәк, ул авылда калу турында уйламый да. Кыз бар көченә үкереп барган тракторны да, аны дуамал йөрткән Нариманны да эченнән генә сүгеп бара, ә инде җиңел машиналарга утырган, аларны узып киткән кешеләрдән исә көнләшеп кала иде.
Нариман станциягә хәтле барып җитә алмады. Олы юлга чыккач, Динә трактордан төшеп, «Жигули» машинасына күчеп утырды. Поездга соңга калырга курыккан кызның теләгенә каршы килеп булмый иде. Ә каршы килергә аның хакы бармы соң? Хушлашканда, кыз аны кочмады һәм хәтта кул да бирмәде, хат язарга, шылтыратырга вәгъдә итеп, тиз генә җиңел машинага кереп утырды. «Жигули» йөртүче яшь егет, янына чибәр, ягымлы кызны утыртуына сөенеп, шаулатып газга басты. Тау астында, кызу җәй айларында шактый саеккан һәм актык тамчы суларын җыйнап, Идел ягына аккан Үләмә елгасы кырында ул бер ялгызы гына басып калды…
Ул аны бик нык юксынды. Эштә вакытта аны әзрәк оныткалап торса да, кичен өенә кайтып яткач, Динәсен уйлап бертуктаусыз газаплана торган иде. Әле дә ярый өендә телефон бар, авылда күп кешедә ул юк, атасы бригадир булып эшләгәч, телефонны районнан килеп куйдылар. Динә башта һәр көн диярлек шылтыратты, аны уйлап сагышлануын, сагынуын җиткерде. Ләкин телефоннан сөйләшеп кенә ул егетнең сагынуын баса алмады, киресенчә, көчәйтте генә. Ярты ай вакыт узгач, Динә инде һәр көнне түгел, атнага ике йә бер мәртәбә генә шылтырата башлады. Сәбәпләре дә табылды. Беренчедән, ул эшли башлаган, беренче сменада, икенчедән, һәр көнне сөйләшү пунктына төшеп, анда чират көтеп утыру туйдыргандыр да, бәлкем. «Үзең кил, килгәч күрерсең!» – дия торган иде ул. Динәнең шулай өздереп әйтеп куя торган гадәтен тракторчы егет яхшы белә иде.
Улының газапланганын күреп сагышланган анасы беркөнне Нариман белән бик ныклап сөйләшергә булды. Уку елы әле башланган гына, мәктәптә физика укыткан Хәлимә ханымның эше алай бик тыгыз түгел иде. Пенсия яшенә якынлашып килгән, күзгә күренеп олыгая башлаган укытучы хатын һәрвакытта да аның якын кешесе һәм киңәшчесе булды. Юк, ул әле дә үзенең сылулыгын югалтмаган, чөнки беркайчан да юанаймады, гел шулай чандыр булып, ябык торды. Аның гәүдәсе дә, фигурасы да әле дә яшь кызларныкы кебек, ләкин бите бик нык җыерчыкланган, йөзендә исә ниндидер арыганлык, тирән моңсулык сизелә иде. Олыгаюын да ул соңгы ике-өч елда гына олыгайды. Нариманның атасы үлгәннән соң, анасы бик нык бетереште дисәк, бигүк дөреслеккә туры килмәс. Әйе, Халикъ фаҗигале үлемгә дучар булды. Хәлимә иренең үлемен шактый авыр кичерде, ул бик нык кызганды мәрхүмне, төннәрен йоклый алмыйча, аның утырып, елап чыккан вакытлары да еш булгалады. Шулай да ул ирен бигүк яратып яшәмәде кебек. Сөйләүләре буенча, аның атасы әнисе артыннан җиде ел йөргән. Атасы артык матур кеше түгел иде аның, кыска буйлы, кызыл чырайлы, тукмак борынлы, холкы да ташка үлчим генә. Әнисе аның алдында һәрвакыт патша кызы булып күренде. Атасы аны бик яратты, ә анасының аңа бик исе китмәде кебек. Һәрхәлдә, Нариманга шулай булып тоелды. Өйдә тавышлар да чыккалады. Бик тә ярсыган, дуамалланган чакларында атасының: «Яратмыйсың инде син мине, хатын, яратмыйсың», – дип өзгәләнгән чакларын яхшы хәтерли әле улы. Хатынының җанына төшеп, канына тоз сала торган гадәте дә юк түгел иде аның. Халикъ, әле үлгәч тә, Хәлимәнең төшенә кереп интектерде. Каберенә таш куйганнан соң, Нариман колхоз пилорамында агач рәшәткәләр ясатып кайтарган иде. Шулар белән ул атасының каберен тотып алырга уйлады. Әллә Нариманның эше күп булды, әллә башка сәбәпләр табылды, шул рәшәткәләр, урынына куелмыйча, озак кына өй янында яттылар.Тик менә шуннан соң фаҗигаи рәвештә якты дөньядан киткән Халикъ: «Нишләп куймыйсыз шул рәшәткәләрне, шуңа җаным сызлана!» – дип, төннәрен Хәлимәнең төшенә кереп йөдәтә башлады. Күп тапкырлар керде. Ире гел өй янында йөри икән, шыгыр-шыгыр килеп, һаман да рәшәткәләр актара. Каберен шул рәшәткәләр белән тотып, аны яшел төскә буяп чыккач кына, атасының рухы беразга тынычланган кебек булды. Ләкин монысы да озакка бармады: бераздан ул кабат Хәлимәнең төшенә кайтып төште. Боз каткан елгада яланаяк йөгереп йөри, имеш. Хәлимә, аптырагач, парткомга сиздермичә генә, әбиләр җыеп, Коръән укытты, укучы әбиләргә дәү-дәү калын башмаклар, җылы оекбашлар таратты. Аннан, мәрхүмнең каберенә барып: «Халикъ, бу синең мәңгелек йортың, бүтән минем төшемә кереп борчыма, зинһар!» – дип ялварып үтенгәч, ул бүтән төшкә кереп йөдәтмәде…
– Улым, – дип сак кына башлады ул сүзен. – Синең газапланганыңны күреп торам. Динәне яратканыңны да беләм, яшең дә җиткән, сиңа башлы-күзле булырга вакыт җиткәндер, бәлкем?!
– Вакыт җиткәнен үзем дә яхшы беләм, әни, тик чагышмаган әйберләр бар шул! – диде аңа Нариман җавабында.
– Нәрсә, Динә каршымы?
– Юк, ул каршы түгел.
– Ә нәрсә тагын?
– Дөньясы каршы…
– Нәрсә булган дөньяга?
– Берни дә булмаган, әни, ләкин өйләнергә, туйлар уздырырга безнең көчебез җитәр микән соң?
– Туйлык кына акча бар бездә, җыйган акчабыз бар…
– Кайда соң ул?
– Саклык кассасында.
– Күпме?
– Биш мең.
– Каян килеп?
– Соң… атаңнан күпме калды… Аннан атаң үлгәч, төрле пособияләр алдык, мин ярты хезмәт хакымны шунда салып бардым. Синеке ашауга, киемгә китте… Син үзең дә моны бик яхшы беләсең!
– Беләм…
– Шулай булгач?!
– Тик шулхәтле акчабыз бар дип уйламаган идем…
Нариман аш ягында әнисе белән чәй эчеп утыра иде. Әнисе сыек итеп ясаган чәйне куертып, каралтып алды. Ул чәйне шулай куе итеп эчәргә ярата. Эчте, ләкин чәйнең тәмен тоймады, тынычсызланып, чыраен сытты.
– Нәрсә, шикәре әзме әллә? – дип борчылды анасы.
– Шикәре җитәрлек, үземә нидер җитми! – дип кыбырсынды егет.
– Нәрсәдер җитмәгәнен мин дә күреп торам, тик менә һаман да аңлап кына бетерә алмыйм, улым.
– Аңлыйсы юк монда, әни, эш бит әле акчада гына да, туйда гына да түгел, эш Динәдә!
– Ни булган аңа?
– Берни дә булмаган…
– Шулай да?
– Аның авылда каласы килми.
Хәлимә, шулайдыр дип уйлаган идем дигәндәй, аны аңлагандай, баш какты. Ул берни дә дәшмәде, суынып өлгергән чәйнекне, шапылдатып, газ плитәсенә китереп утыртты да, башын аска иеп, уйга калды. Хәлнең кискенлеген анасы яхшы аңлый иде. Улы да дәшми, ул анасыннан җавап көтә кебек…
– Динәнең авылга кайтмаячагын беләм, – диде Хәлимә, – ләкин син ир кеше, хатының артыннан ияреп йөрмәссең дип уйлыйм.
– Ә нишлим?
– Өйләнергә кирәк, – дип, сүзне башкага борды анасы. – Кызлар услувие куя башлагач, уртак тормыш була алмый инде ул, улым. Ир кая, хатын шунда яшәргә тиеш!
– Син дә әтине җиде ел буе чаптыргансың бит әле! – дип төрттерде Нариман. Усаллык җитәрлек иде егеттә, сүз эзләп кесәгә керә торганнардан түгел, ни әйтсәң дә, укытучы белән бригадир малае бит! Анасы аның сүзләренә үпкәләмәде, улына үпкәләүдән узган иде инде ул.
– Безнең башкачарак булды, улым, – диде анасы…
– Әни, әйт әле, ә син әтигә яратып чыктыңмы?
– Атаңны хөрмәт итмәсәм, мин авылга кайтмас идем. Мин бит, институтны бетергәч үк, калада калдым. Артымнан нинди генә егетләр йөрмәде, кулымны сораучылар күп булды, тик мин аларның барысын да кире кактым…
– Ни өчен?
– Атаң хакына.
– Хөрмәт иткәнсең, ә яратмагансың!
– Хөрмәт итү яратудан өстенрәк. Син әле яшь, дөньяны бигүк аңлап бетермисең, олыгайгач, бер искә төшерерсең сүзләремне…
– Минем аның артыннан иярәсем килми, әни, ләкин нишлим соң, яратам бит…
– Нишләргә уйлыйсың?
– Өйләнсәм әгәр…
– Нәрсә?
– … китәргә туры киләчәк…
– Киткәч китәсең инде, улым…
– Ә син?
– Ә миңа ни булган?
– Ялгыз калудан курыкмыйсыңмы?
– Юк, курыкмыйм…
Бу сүзләрен ул улына әзрәк үпкәләбрәк әйтте кебек. Үзең, янәсе, авылны яратам, дисең, ә үзең кемгәдер ияреп китәргә генә торасың.
– Әни, әгәр дә син каршы булсаң, мин Динәгә өйләнмәячәкмен! – дип сөйләнде Нариман.
– Юк, юк, син нәрсә, мин синең бәхетеңә каршы килә алмыйм, улым, өйлән…
Туйлар бик матур узды. Бер генә як та балаларның бәхетенә каршы килә алмады. Динә тулы гаиләдә үскән: атасы Салих атлы, анасы Сафия исемле иде. Атасы колхозда – бухгалтер, анасы колхоз ашханәсендә пешекче булып эшли. Динәнең әле бер абыйсы да бар: Сәлихҗан атлы, анысы, марҗага өйләнеп, Владивосток якларында яшәп ята. Ул туйга кайтып тормады, яшьләрне туйлары белән котлап, чәчәкле телеграмма гына сукты. Туйны, өйдә кысан булыр дип, район ресторанында ясадылар. Туй кыйбатка төшәр дип, анасыннан яхшысынмыйча йөргән Нариман ялгышты: ресторанда узган мәҗлес арзанга төште һәм, иң мөһиме, ул мәшәкатьсез узды. Хәтта балдакка да акча түләнмәде: партиянең яңа чыгарган указы нигезендә балдаклар яшь өйләнүчеләргә бушлай тапшырылды. Нариман балдакны бушлай алудан баш тартып, сатып алырга талпынып караса да, Динәнең исәп-хисапны яхшы белгән атасы булачак киявен бу юләрлектән бик тиз туктатты. Туй күлмәге белән генә әзрәк читенлек килеп чыкты, аны ике мәртәбә тектерергә туры килде. Башта размеры ярамады, аннан фасоны килешмәде. Төрле гайбәт, хорафатларга ышанучылар туй күлмәге белән булган хәлне яхшыга түгел дип юрарга тырышсалар да, кияү кеше боларның берсенә дә исе китмәде, чөнки ул, ниһаять, яраткан кешесенә өйләнде һәм үзен чын мәгънәсендә бәхетле итеп сизде. Ул Динә артыннан озак йөрде, ләкин аңа кагылмады, минутлы хисләргә исереп, башын югалтмады – Динәне кияүгә кыз килеш, саф килеш алды. Өйләнәчәк кешесенә туйга тиклем тимәүне ул кыз кешене хөрмәтләү дип санады. Ләкин әзрәк конфуз да чыкты: зөфаф киченнән соң урын өстенә җәелгән ак җәймәне иртән берәү, әллә уйнап, әллә кирәк табып, кер бавына чыгарып элгән һәм аның урта бер җирендә алсу кан таплары беленеп тора иде…
6
Нариман авыл белән авыр хушлашты.
Калага төпләнеп урнашканчы, ул аннан тугыз-ун мәртәбә әйләнеп кайтты. Колхоздан китәргә дип гариза язганнан соң, ул озак кына тракторын тапшыра алмыйча интекте. Яраткан техникасын начар кулга калдырасы килмәде. Яхшы тракторга ике-өч кеше дәгъва кылды, нәтиҗәдә ул күрше егете Василга эләкте. Васил аңа хәтле иске ДТ тракторында йөреп маташкан, ләкин аның моторы шакылдаган иде. Нариманның «Беларус»ын эләктергәч, ул үзен кош тоткандай сизде, бик нык сөенде, күршесенә рәхмәтләр укыды. Ул Василны: «Кара аны, эчкән килеш тракторга утырасы булма!» – дип, бик каты кисәтеп китте…
Нариман станциягә хәтле юл уңаена бара торган бер машинага утырып барды. Авылны чыккач ук, кыр буйлап өелешеп, чабышып йөргән иясез этләрне күргәч, аның йөрәге кысылып куйды. Авылда иясез этләр күбәйгәч, махсус ялланган аучылар килеп, таң алдыннан урамнарда шул мескеннәрне атып йөргәннәр. Исән калганнары исә, гомерлек курку алып, бүтән авылга борылып кайтмаслык булып, кырга чыгып качканнар. Чырт иткән тавышка да сискәнгән мескенкәйләр, инде хәзер кая барырга, кая китеп олагырга да белмичә, койрыкларын кысып, зират тирәсендә бер чарасыз тулганып йөриләр иде. «Бәхетсез җаннар!» – дип, эчтән генә сызланды егет, һәм нигәдер үзе турында да ул шулай уйлап куйды…
Хезмәт кенәгәсен кыстырып, шәһәргә килеп төшкәч тә, ул җанына тынгылык табалмады. Дөресен әйткәндә, яратмады егет шәһәрне, күңеле белән аны кабул итмәде. Ят җир, ят кешеләр, ят шәһәр, ят урам. Белмәгән урысчаңны ватып-җимереп сөйләшергә кирәк. Тимер юл вокзалына килеп төшкәч, утырып елардай булды. Казанны белми, каланы аңламый. Кемгәдер ияреп килү әле бернәрсә, анысы җиңел, ә менә шаулап торган кала урамында таныш кешесез бер үзең генә басып калу бигүк күңелле хәл түгел икән. Дулкынланудан аның хәтта эче бора башлады. Кая барырга, кая барып утырырга да аңлашмый торгач, ул вокзал чатында таксига охшаган бер иске «Волга» машинасын туктатты. Машина йөртүчегә кая барырга кирәклеген аңлатып биргәч, тегесе әллә ни каршы килеп маташмады, юлчысын «Волга»сына утыртты. Такси йөртүче татар егете булып чыкты. Шактый озак кайттылар. Динә үзе яшәгән тулай торакны тимер юл вокзалыннан әллә ни ерак түгел, якында гына дигән иде ләбаса. Соңыннан ачыкланды: вокзалдан хатыны яшәгән йортка трамвай белән ике генә тукталыш барасы икән, таксист, акча күбрәк каерыр өчен, аны ике-өч мәртәбә шул вокзал тирәсеннән әйләндереп, уратып узган. Шулай итеп, өч тиенлек юл өч зур берлеккә әйләнде.
Динәгә тулай торактан урын биргәннәр иде. Динә башта шушы кечкенә бүлмәгә дә сөенеп туя алмады, тик Нариман гына әллә ни зур сөенеч кичермәде. Бүлмәнең тарлыгыннан түгел, дөньяның тарлыгыннан читенсенде. Авылда өе генә түгел, дөньясы да киң, иркен кебек тоела иде аңа. Шуның өстенә капкаң да биек, киртәң дә тирә-якны томалап тора, син кеше күзеннән дә читтә. Ә монда кая гына барма адым саен кеше, һәр адымың санап, һәр сүзеңне үлчәп сөйләргә кирәк. Аннан ул әзрәк кыргыйрак та иде, кеше белән авыр таныша, күп сөйләшергә яратмый, кирәк чагында аның авызыннан сүз дә тартып алалмыйсың. Казанга килеп урнашкач та, ул әле озак кына эш табалмыйча интекте. Вакансияләр юк түгел, бар, теләсәң әнә заводта, теләсәң төзелештә хезмәт ит. Игълан буенча да барып карады. Берүзе генә түгел, билгеле, ә Динә белән бергә барды. Хатыны бер тәүлеген эшләсә, өч тәүлеген ял итә иде. Аның ни өчен трамвай йөртергә кергәнен ул һич кенә дә аңламады. Транспорт йөртү, ни генә әйтсәң дә, хатын-кыз һөнәре түгел инде. Бу турыда ул аңардан күп белеште, күп сорашты. Җавабында хатыны: «Мин укырга теләмәдем, миңа югары белем кирәк түгел, калага беренче мәртәбә килеп төшкәч үк, урамда игълан күрдем. Ярты гына ел укыйсы, торырга урын бирәләр, стипендия түлиләр. Ә нигә бармаска, бардым!» – диде. Бер-ике мәртәбә ул хатыны йөрткән трамвайда көне буе утырып йөрде. Таныш булмаган урамнар буйлап йөрү башта кызык тоелды, ләкин соңыннан анысыннан да туйды, хатынына бүтән ияреп йөрмәскә тырышты. Динә өйдә булганда, бар да әйбәт, бар да рәхәт. Ул назлы, ул ягымлы, иртән торып, тәмле итеп ашарга пешереп куя, аннан аны бергә утырып ашыйлар, телевизор карыйлар, серләшәләр, урамга, кибеткә чыгып керәләр. Ә менә Динәсе сменага чыгып киткәч үк, аның җанын чиксез бер сагыш биләп ала. Ул, үз-үзен кая куярга белмичә, көннәр буе тинтерәп йөри, бер чыга, бер керә, вахтёр хатынның нервысында уйнап, гел «вертушка» тирәсендә кайнаша. Менә, ниһаять, төн уртасында Динә кайтып керә, ул инде арыган, талчыккан була, ашыгып, бер чынаяк чәй эчә дә ятакка ава. Көне буе хатынын көткән ир аны иркәләгәндәй итә, ләкин көннәр буе трамвай штурвалын тоткан хатын-кызга хас булмаган каты, нык куллар аны бу изге теләгеннән тупас кына туктатырга мәҗбүр булалар. Сөеклесенең кура җиләгедәй пешкән алсу иреннәре: «Иртәгә, җаным, иртәгә, яме!» – дип кенә эндәшәләр иде…
Нариманның эшсез утыруы аның үзен генә түгел, инде Динәне дә туйдыра башлады. Ниһаять, бер белгән кеше аркылы аны сөт комбинатына эшкә урнаштырдылар. Нариман үзе дә каршы килмәде, һаман да хатын-кыз җилкәсендә утырып булмый бит инде. Эше җиңел түгел, билгеле, иртәдән кичкә хәтле конвейер каршында басып торырга кирәк. Хәер, мәктәптә укыганда, җәйге каникулларда ат җигеп, фермада тирес түккән, комбикорма ташыган егет бервакытта да авыр хезмәттән курыкмады. Сөт заводын ул колхоз фермасы кебегрәк кабул итте. Сыер савучы апаларның сөт бидоннарын шактый күп ташыды инде ул. Монда да шул: бер литрлы сөт шешәләрен унлап-унлап тимер тартмаларга тутырганнар һәм шулар конвейердагы транспортир буйлап бер цехтан икенче цехка күчәләр. Шуларны үз вакытында берсеннән икенчесенә күчерә барырга кирәк. Билгеле, ул зур кул көче сорый, ялкауларны, сыек куллы хөрәсәннәрне яратмый. Өендә һәр көн диярлек берәр потлы гер күтәреп уйнаган Нариман монда да үзен сынатмады, конвейер буйлап «йөзгән» сөт шешәләрен ата, бер-бер артлы икенче якка чөя торды. Егетне күзәтеп торган цех бригадиры да аның эшеннән бик нык канәгать калды. «Маладис, сынауны әйбәт уздың, егет, кал бездә, китмә!» – дип, аны аркасыннан сөеп мактады. Әлеге урынга юньле кеше табуы да бик авыр икән. Кем генә килеп, кем генә китмәгән моннан! Түзә алмыйлар! Акча эшлибез дигән булып, монда хәтта студент яшьләр дә килгәләгән. Әле яңа гына берсе килеп, шушы конвейерга басып караган булган, ләкин имгәнеп, чак кына тартма астында калмаган. Тартмалар бер-берсе өстенә килеп өелешкәч, конвейр туктаган. Шуннан соң бу җебекне җайлырак җиргә – каймак цехына күчергәннәр.
Хезмәт авыр булса да, Нариман заводка эшкә урнашканына сөенеп туя алмады. Бер ай узгач, ул беренче хезмәт хакын алды. Динә мул итеп табын әзерләде, ире, үзе эчмәсә дә, хатынын сыйлау йөзеннән шампан шәрабы алып кайтты. Икәү генә утырдылар, башка беркемне дә чакырмадылар. Үзләренчә беренче хезмәт хакын юулары булды бу. Төнлә йокыга китә алмыйча, озак кына сөйләшеп яттылар…
– Нариман, синең нинди дә булса хыялың бармы?
– Хыял? – дип шаккатты ир. – Нәстә соң ул?
– Хыял! Теләк!
– Бар.
– Нинди?
– Минем машина аласым килә.
– Шулмы хыялың?
– Минем өчен бу – зур хыял. Нәрсә, ошамыймы?
– Ошый, бик тә ошый. Машина алу – зур бәхет ул, җаным…
– Яңасын алып булмас, искене алсаң да ярар. Яңасына акчаң җитсә дә, талон кирәк шул, блат кирәк.
– Мин менә шуңа аптырыйм…
– Нәрсәгә?
– Нишләп машиналарны бөтен кешегә дә җитәрлек итеп чыгармыйлар икән? Күпме кеше, акчасын учлап тотып, яңа машина алалмыйча йөри.
– Бөтен кешегә дә җитәрлек итеп чыгарсаң, бөтен дөнья машина белән тулыр иде, – диде Нариман. – Йөрергә урын, суларга һава калмас иде. Менә шуңа күрә дә артыгын чыгармыйлар, чамалап кына чыгаралар. Сөтне дә заводта кирәк хәтле генә тутырабыз. Ни өчен дисеңме?
– Ни өчен?
– Артыгы аның әчи генә…
– Син дә инде! – дип көлде Динә. – Чагыштырдың сөт белән машинаны!
– Сөт тә кирәк нәрсә, сөтсез торып булмый…
– Ну, яхшы, – дип төпченгән булды хатын, – алдың ди ул машинаңны… Ни өчен? Нигә кирәк ул сиңа?
– Авылга кайтып йөрер өчен!
– Синең уеңда гел шул авыл да авыл инде. Ә мин башка төрле җавап ишетермен дип уйлаган идем…
– Нинди?
– Мине йөртерсең дип…
– Син дә йөрисең инде…
– Ничек?
– Минем белән авылга утырып кайтасың.
– Мине сәяхәт иттерерсең, кибетләргә йөртерсең, шулай бит?!
– Әйе… шулай…
Яшь парлар беразга тын калдылар. Алар озак кына түр башында эленгән стена сәгатенең текелдәвенә колак салып яттылар. Мәскәү Кремле төшерелгән бу дәү, кыйммәтле сәгатьне аларга туйга бүләк иткәннәр иде.
– Ә син нишләп сорамыйсың? – диде бераздан аңа Динә. – Минем хыялым турында?
– Ә… әйе… сөйлә…
– Беләсеңме…
– Белмим!
– Минем шә-ә-әп итеп киенәсем килә!!!
– Шулай дип уйлаган идем инде…
– Минем шәп итеп киенеп, барысын да аяктан егасым килә! Ха-ха!
– Нигә? Син миңа болай да ошыйсың!
– Бу дөньяда бер син генә түгел, җаным, мин башкаларга да ошарга тиеш!
– Ирләргәме?! – дип көнләшкәндәй әйтте ир.
– Ирләргә дә, хатын-кызларга да!
– Киенеп кая барырга уйлыйсың?
– Кая да булса ресторанга, мәҗлескә…
– Кем белән?
– Синең белән!
– Минем ресторанга йөрмәгәнемне беләсең ич.
– Яхшы, син бармассың!
– Нәрсә, миннән башка гына бармакчы буласыңмы? – Бу юлы ул ачуланып әйтте.
– Яхшы, ресторанга бармабыз. Бауманга чыгарбыз, кинога барырбыз.
– Менә әле бусы ярый…
– Тик мин шәп итеп киенергә тиеш!
– Киен инде, акчаң бар бит! – диде Нариман, бик теләмичә.
– Монда матур кием табып булмый, аның өчен Мәскәүгә барырга кирәк.
– Мәскәүгә?!
– Мин бармыйм, иптәш кызым бара.
– Ыспекулян мәллә?
– Юк, ул ай саен Мәскәүгә барып, кием җыйнап кайта. Мин аңа заказ бирдем, ул иртәгә китә… «Татарстан» поездына билет алган…
– Нинди заказ?
– Джинсыга.
– Джин…ысы?
– Джинсы чалбар, mаde in USA…
– Күпме тора?
– Йөз илле сум.
– Инәңне!!! – Нариман аңа күзләрен акайтып акырды. Динә, кулын алга сузып, учы белән иренең авызын каплады. Иренең тупас тавышы аның ачуын гына чыгарды. Хәер, Нариманны да аңларга була, ул шул йөз илле сумга ай буе конвейер артында басып торды бит!
– Нигә акырасың?! Синнән акча сораучы юк.
– Җаным, бигрәк кыйбат бит! Ун тәңкәгә дә менә дигән чалбар алырга була.
– Каян?
– «Детский мир»дан…
– Ун тәңкәлесен, җаным, син алып ки инде, яме!
– Киярмен, ярар, – дип мыгырданды ир. – Ләкин джинсы алуны мин зур хыялга санамыйм.
– Сүзең дөрес: бу – әлегә минем бер кечкенә хыялым…
– Ә зурысы нинди соң?
– Зурысы алда әле, җаным…
Нариман йокыга киткәннән соң да, Динә әле озак кына йоклый алмыйча боргаланып ятты. Тиздән аның шул кечкенә генә хыялы тормышка ашачак, джинсыга дигән, берәмтекләп җыйган акчасын ул инде күптән Катюшага (чын исеме Кадрия) биреп куйган иде.
Нариман аның турында онытты. Тик бер атнадан соң, Динә өйгә зәңгәр төстәге фирменный джинсы белән фирменный футболка киеп кайткач, хатынының юкка гына сөйләнеп йөрмәгәнен ул бик тиз аңлап алды. Нариман – чын авыл мужигы, һәм ул болай акча сарыф итүне күңеле белән кабул итмәде һәм шуңа күрә артык сөенә дә алмады. Чыраен сытып, борынын салындырып торган мокыт иренә сәерсенеп караган Динә дә үзенең кем белән торганына тагын бер кат инанды булса кирәк. Әйе, алар тормышта икесе дә ике төрле кеше иде. Авылга булган мәхәббәтен, сагынуын йөрәк түрендә йөрткән, төшләрендә сары башаклы иген кырларын, көмеш маңгайлы колыннарын күреп уянган Нариман әлеге кала сәясәтен берничек тә кабул итә алмады. Чит кеше иде ул бу шәһәрдә һәм шулай чит булып калды да. Шунысы кызык: калада яшәгән саен, аңа тизрәк ияләшәсе урынга, ул ни өчендер аннан читләшә генә барды. Ә Динә – бөтенләй икенче кеше. Әйе, ул да – ире кебек үк авыл кешесе, авыл баласы. Ләкин аңардан аермалы буларак, ул бөтен җаны-тәне белән шәһәр кешесе булырга омтылды, җанында бурсык булып оялаган авылчанлыгы һәм оялчанлыгыннан тизрәк котылырга теләде. Ләкин бер көндә генә үзгәреп бетеп булмаганын ул, акылы белән аңламаса да, җаны белән сизә иде. Шуңа күрә дә ул аны көнлекләп, тамчылап бетерергә булды. Ләкин ул әле яшь иде, шуны аңламады: авылга булган мәхәббәт бер җанда гына түгел, ул канга да күчкән. Ә бик күпләр, моны аңламыйча, үзләрен упкынга китереп тыктылар, аянычлы фаҗигаләргә юлыктылар. Аннан котылырга теләү – үз-үзеңә кул салу белән бер, мөгаен.
Нариман хатынына каршы бер сүз дә әйтә алмады. Динә өчен бу бер кечкенә генә җиңү иде. Ирен шулай әкренләп җиңәргә һәм үз ягына аударырга уйлаган хатынны әле алда тагын да зур җиңүләр көтә иде. Ләкин алар берсе дә җиңел генә бирелмәс, аның өчен гел көрәшергә туры киләчәк. Гаилә, дөресен генә әйткәндә, ике ярны, ике капма-каршы җенесне берләштерер вә сөештерер өчен генә түгел, ә аларны көрәштерер һәм хәтта сугыштырыр өчен дә төзелә торгандыр, күрәсең.
Чынлап та, бу әле бәланең башы гына булган икән. Язлар җитеп, ташулар аккан чаклар. Депога белешмә алырга дип киткән Динә (ул сменада түгел иде) төнлә белән генә кайтып керде. Бүлмәгә атылып керде дә караватка капланып ятты. Нариман аңа тегеләй дә, болай да эндәшеп карады. Хатын озак кына сүз дәшмичә ятты. Аңа авыр иде, күрәсең, күз төпләре каты елаудан шешенеп, кызарып чыккан…
– Мин эштән киттем.
– Нигә? Ни булды?
– Берни дә булмады… киттем… бетте…
– Эшеңне бик ярата идең бит…
– Романтика… очты… Мин сиңа әйтмәдем…
– Нәстә?
– Кичә чак кына кеше таптатмадым.
– Ничек?
– Карт әби… Трамвай юлыннан чыгып килә. Мин аңа сигнал бирдем. Юлдан чыгып өлгерер дип уйладым, ә ул, киресенчә, чайкалып китте дә артына утырды. Сумкасы, кулыннан ычкынып, рельс кырыена килеп төште, әбинең кибеттән сатып алган ризыклары трамвай юлы буйлап чәчелде. Кисәк кенә тормозга бастым, трамвай чинап әби каршына килеп туктады. Бераз гына…
– Нәрсә?
– …әби трамвай астында кала иде. Салондагы пассажирлар кабинам артына килеп өелделәр: кайсы кулын имгәткән, кайсы кашын ярган…
– Үлүчеләр?
– Юк… травмалар… җиңелчә генә… Ләкин ике-өч кеше директорга жалыбы язып кергән. Мине бүген директор чакыртты, ярты көн шуның каршында утырдым.
– Синең гаебең юк монда, әби үзе гаепле…
– Беләм…
– Белгәч?!
– Эштән киттем…
– Ишеттем…
Ләкин Динәнең эштән китүе дөрес хәл булып чыкмады. Ул, артык кызып, хискә бирелеп язган гаризасын кире алып, кабат шул «өченче» трамваенда калды.
7
Шул арада Нариман бер кызык хәлгә юлыкты: ул авылга кайтып үлгән Шәмсегаян апаның улы Назыймны очратты. Авылдашлар булсалар да, алар бер-берсен бик начар беләләр. Назыйм авылдан иртә чыгып киткән. Атасы асылынган, анасы калага китеп адашкан. Ә иң гаҗәбе шунда: бу ир-ат Нариманнар яшәгән тулай торакта ялгызы гына көн күреп ята икән. Депода монтёр булып эшли. Аерылган. Кайчандыр ике балалы хатынга йортка кергән булган, хәзер шул хатыннан китеп, тулай торакка кире әйләнеп кайткан. Әйе, хатыннарыннан аерылган ирләрне совет заманында бары тик бер генә юл көтә: ул, яшәгән фатирын бушатып, тулай торакка кайтырга мәҗбүр. Закон бу очракта һәрвакыт хатын-кызны яклый, һәм ул, бәлкем, дөрестәдер – балалар күп очракта аналары тәрбиясендә кала.
Назыйм нигәдер Нариманны үз итте. Авылдаш булганы өчен генә түгел, ә ничектер алар үзара уртак тел таптылар. Алар икесе дә – авылда туып, авылдан чыккан кешеләр, икесе дә, тормышны үзләренчә аңлап, үзләренчә яшиләр. Һәм алар шулай ук үзләренчә бәхетсез дә иде. Назыйм, шәһәргә китеп, монда әллә ни зур бәхеткә ирешә алмады. Ул, ялгышып, балалы хатынга йортка керде. Хатын аны, баштарак үзенә ияләштерергә тырышса да, соңрак, балалары үсә башлагач, мыскыл итәргә тотынды. Бала да табарга теләмәде. Соңгы вакытларда ул аңа хәтта исеме белән дә эндәшми башлады, «Колхозник!» дип кенә атады. Бераздан барысы да ачыкланды: беркая да эшләмәгән хатын базарда өрек сатучы берәү белән очраша башлаган икән. Назыймның аз хезмәт хакыннан канәгатьсез калган хатын Ленин башлы егерме бишлекләрне куен кесәсенә тутырып йөргән үзбәк егетен үз иреннән өстенрәк күрде. Яшереп кенә йөрсәләр дә бер хәл, инде ачыктан-ачык йөри башлагач, Назыйм бу хурлыкка түзеп тора алмады, вак-төяк әйберләрен җыйнап, беркөнне тулай торакка күчте…
– Хатыннан уңмасаң юк икән инде ул! – дип көрсенде Назыйм. – Бәхетең генә түгел, тормышың да уңмый…
Нариман буш вакытында аның янына кереп, авылдашы белән сөйләшеп утырырга ярата иде. Ләкин аның белән сөйләшүе җиңел түгел, чынында исә, кара чырайлы, калын кашлы, яше әле кырыктан узмаса да, маңгаен тоташ җыерчык баскан Назыйм шактый авыр холыклы, кыргый кеше булып чыкты. Шул ягы белән ул әзрәк Нариманга да охшаган. Ул кайчак, кызып-кызып сөйләшкән чакта, кинәт кенә үз эченә бикләнеп, кем белән сөйләшкәнен дә оныта торган иде. Ул вакытта аның болай да караңгы чырае тагын да караңгылана, маңгай өстен каплаган калын җыерчыклар, бер-берсенә өелешеп, тирән буразна хасил итәләр. Назыйм гади эшче, институтлар бетермәгән, ләкин үзгә акылы, фикерләве белән әле ул бик күп диплом ияләрен бәреп егарлык гали зат иде.
– Юк, дустым, мин үземнең бәхетсезлегемдә хатынымны гына гаепләмим, мин бит аны үзем таптым, – дип сөйләгәнен хәтерли әле ул аның. Ә сөйләгәндә, ул, аудиториядә дәрес алып барган профессорлар кебек, саллы итеп, үтемле итеп, басынкы, калын тавыш белән сөйләргә ярата иде. – Минем бәхетсезлегем безнең нәселдән килә, безнең геннардан, ягъни… Син кара, анам, дүрт баласын ташлап, шул оятсыз, шакшы адәмгә ияреп, калага китте, ә инде шул хурлыкка түзә алмаган атам асылынып үлде. Нәселебезнең борынгы шәҗәрәсенә күз салсак, анда бик кызыклы мисалларга тап буласың. Анамның бабасы калада милиция начальнигы булып хезмәт иткән, бик яман, авыр холыклы адәм булган. Ул начальник булганда, ике-өч кешенең башына җиткәннәр, аларны ерак түгел, шул ук милиция бүлегендә кыйнап үтергәннәр. Өч хатын аерган, соңгысын (яшен) үзе үк асып үтергән. Хатыны үз-үзенә кул салган, дигән ялган уйдырма чыгарып, абзый төрмәдән качып калган. Ләкин кылган явызлыклары, бумеранг булып, кире үзенә әйләнеп кайткан: абзый җүләрләнеп үлгән. Күп алар безнең нәселдә, сиңа барысын да сүләп тормыйм. Ерак китәсе юк: әни белән ни булып бетте. Әнинең ниндидер мужикка ияреп, тиктомалдан калага китеп баруы иң элек безне, балаларны, акылдан екты. Без башта берни дә аңламадык, шулай кирәктер дип уйладык. Әти, әниегез тиздән кайта, балалар, чынлап әйтәм, кайтачак, дип әйтеп, сүләп торгач, дөньяда иң кадерле кешебезнең, әниебезнең кайтуына без бер дә шикләнмәдек. Олы апабыз Айсылу барысын да белә иде, ул безне тынычландырган булды, ләкин аның бездән нидер яшергәнен, нәрсәнедер әйтеп бетермәгәнен без соңлап кына булса да сизендек. Әйе, сабый балалардан күп нәрсәне яшерергә була, тик вакыт дигән нәрсә бар, һәм ул барысын да үз урынына куя. Әни юк та юк, кайтмый да кайтмый. Әти һаман да безне өметләндерә, тик өметләр генә акланмый. Еллар узгач уйлыйм-уйлыйм да әтине аңларга тырышам. Күрәсең, ул аның кайтуына актыккача ышанган, көткән, андый хурлыкны коточкыч яман төш итеп кенә кабул иткән. Билгеле, бу нәкъ шулайдыр дип тәгаен генә кистереп әйтә алмыйм, ләкин безнең хәлебез авыр, бик тә авыр иде. Юк, без начар яшәмәдек, ач тормадык, колхозда эш җитәрлек иде, ярдәм булмады түгел, шактый күп булды. Ләкин… мораль яктан… ничек диләр әле… рухи яктан читен иде. Исән әниебезне югалту авыр булды, алай гына да түгел, обидно иде, до слёз обидно… Без бик горур нәсел, без бу хәлгә бик нык хурландык. Урамда да, мәктәптә дә… Ух… шул вакытларны искә аласым да килми! Төпчегебез Мөһипнең: «Әнине сагындым, әни кайтсын!» – дип, әтине кочаклап елаулары әле дә күз алдымнан китми. Ни булды соң безгә? Кемнең шулай каргышы төште? Бервакытны хәтта… – Назыйм, бер мәлгә сүзсез калып, күз яшенә буылды…
– Әйе, – дип, йомшак кына дәште Нариман, дустының күңелен яраламаска тырышып.
– …әти үзе дә түзмәде, йомшап китеп, безнең алда күз яшьләрен күрсәтте… Елый… бахыр… үкереп елый… аңа кушылып, без дә елыйбыз… өелешеп… чатта… ә ул кайтты, берничә мәртәбә кайтты. Без әнине күрмәдек, без аның барлыгын сиздек. Дөресрәге, безгә аны күрсәтмәделәр. Ә без аны олы апамның шатлыклы йөзендә, әтинең сагышлы күзләрендә күрдек…
Назыйм теләсә кемгә ачылмый. Ә менә Нариманны нигәдер үз итте, дус итте. Кем беләндер үзеңнең бар булган кайгыңны, шатлыгыңны уртаклашырга да кирәктер бит инде, бу дөньяда гел йомылып кына да яшәп булмый.
– Авылга нишләп бер дә кайтмыйсың? – дип сорады ул бервакыт Назыймнан.
– Ә нишлим анда кайтып?! Йорт җимерелде, нигез таралды…
– Иске булса да, йортың тора бит, нигезең тора. Аның янында хәзер яшь парлар очраша. Тыныч анда. Без дә Динә белән берничә мәртәбә шунда очраштык…
– Ишегалды ничек? – дип кызыксынды Назыйм.
– Элеккечә…
– Элеккечә булалмый инде…
– Әзрәк коймаларыгыз ишелгән, билгеле.
– Ат арбасы торамы?
– Тора.
– Әти күрше авылдагы Вилдан абыйга заказ биреп ясаткан иде ул арбаны. Алтын куллы кеше иде әти, үлгәнче хуҗалыкта ат асрады. Менә шул камыт бавына асылынып үлде дә инде, мескен…
– Ат яратам, ат асраучы кешеләрне дә хөрмәт итәм…
– Әллә шул хөрмәткә чыгып керәсеңме, ә?! Әче су аласыңмы?! – диде Назыйм. Аның күзләрендә яшь җемелдәде, бүлмәне чиксез сагыш биләп алды…
– Эчмәгәнне беләсең бит инде! – дип, җилкәсен җыерды Нариман.
– Ә… оныттым, гафу ит…
– Теләсәң алып керәм!
– Кирәкми! Шулхәтле тинтәк түгел лә мин, берүзем аракы эчеп утырырга…
Салган килеш ул аны берничә мәртәбә урамда күрде. Аягында чак кына басып тора. Нариманны күргәч, тиз генә ларёкка кереп качмакчы иде, булдыра алмады, абынып егылды. Нариман аны тулай торакка хәтле өстерәп кайтты. Аңа шелтә белдерүче дә, хәтта сүз әйтүче дә булмады. Комендант та дәшмәде. Чөнки Назыйм шушы тулай торакның бар булган эшен башкарып тора иде. Ут янмаса да, краннан су акмаса да, комендант, беренче булып, Назыймны эзләп килә. Ә ул шундый карусыз, бервакытта да каршы килми һәм, җаныңны интектереп, акча да сорамый. Авыл егете чөнки, һәм ул шулай тәрбияләнгән.
8
Калада фатир алу – авыл кешесенең иң зур хыялы. Ә Совет илендә фатир алу җиңел нәрсә түгел, чөнки аны теләсә кемгә бирмиләр. Дөресрәге, аны теләсә кем алырга да мөмкин ( ничек бәхет елмая бит), тик теләгән кеше генә аны вакытында ала алмый. Әйе, фатирны бушлай бирәләр, ләкин ул барыбер бушка тәтеми. Аның өчен кайсы да булса оешмага эшкә урнашырга һәм шунда чиратка басарга кирәк. Чиратың килеп җиткәнче, сират күперен узасың. Менә шулвакыт дуслар, танышлар, югарыда утыручы зур абзыйлар белән танышлык кирәк була, ә шунсыз бәхеткә ия булам димә. «Блат» дигән төшенчә нәкъ менә шул чакта туды һәм шул чорның бер яман билгесе булып калды.
Динәнең: «Минем хыялым – шәп итеп киенү!» – дип сөйләнүләре дөреслеккә туры килсә дә, чынында исә ул калада яхшы фатир алырга хыяллана иде. Тулай торакта, башкалар сымак, таракан куып йөрисе килми иде аның. Трамвайдан ул бүген үк китәр иде, ләкин монда тиз арада фатир алу мөмкинлеге бар. Ул кооперативка чиратка басты. Әйе, ул бөтенләйгә бушлай бирелми, аңа күпмедер акча түләргә кирәк, ләкин бу тиз фатир алуның бердәнбер уңышлы юлы иде. Динәнең калада зур дуслары да, танышлары да һәм, билгеле ки, блаты да юк. Фатирлы булу өчен, тиз һәм якын арада зур суммада акча кертергә кирәк. Эшләп алган акча бар, ләкин ул гына аз, анысына яшисе, киенәсе дә бар. Динә әлеге акчаны колхозда баш бухгалтер булып эшләгән саран атасыннан сорап карарга булды, ул шуңа өметләнде, шуңа хәтта бернигә дә ышанмаган ирен дә ышандырды. Ләкин Салих абзый аның өметен акламады, җавабын да бик кыска тотты. «Кызым, синең ирең бар, ул хәзер баш, ул хуҗа, әгәр дә ул акчаны мин бирсәм, ирең йортка кергән кебек була», – диде. Кызы исә атасының холкын яхшы белә: бер әйттеме – бетте! Чынлап та, саран кеше иде шул аның атасы. Аның кысмырлыгы турында авылда легендалар йөри иде. Аның шундый сыйфатына түзә алмаган малае Сәлимҗан да, атасыннан гарык булып, авылдан чыгып качты, Себер якларына китеп, Камчаткага тиклем барып җитте. Салих абзыйның бер яраткан сүзе бар, ул «Бир, дигәнне ишетмим, мә, дигәнне генә ишетәм!» дигән гакыллы сүз иде. Абзый гомере буе акча җыю чире белән чирләде. Аның банкта ачкан һәрбер кенәгәсендә җидешәр мең сум совет акчасы яткан. Динә шуны соңыннан, иле таралып, банкта акчалары янгач кына белде. Шуның бер кенәгәсен бирсә дә, яшьләрнең торак мәсьәләсе хәл ителер иде юкса. Ләкин бирмәде, күрәсең, абзыйда саранлык көчле булган.
Ярдәм һич көтмәгән җирдән килде. Акчаны Динәнең каенанасы Хәлимә ханым тапты. Ул очраклы рәвештә атасының банк кенәгәсен табып алды. Атасы ара-тирә акчасын шунда салгалаган булган һәм тора-бара ул шактый зур күләмдә җыелган. Хәлимә, банкка барып, ул акчаларны үз исеменә күчертте. Нариман белән Динә бервакыт авылга кунакка кайткач, ул шул акчаларны аларның алларына чыгарып салды да: «Мәгез, балалар, алыгыз, кирәкле җирегезгә салыгыз», – диде. Яшьләрнең сөенеченнән башлары күккә тиде…
Ләкин акча кертеп кенә дә фатир алып булмый икән. Аның өчен иң элек өстәгеләрне җайларга кирәк. Динә бу йөкләмәне үз өстенә алырга булды. Фатир профком аркылы бирелсә дә, күрсәтмәне иң элек җитәкчелек бирә. Директор – катлаулы кеше, теләсә кемне кабул итми. Аның Гаврилин исемле урынбасары бар, күп кеше фатир мәсьәләсен шуның аркылы хәл итә торган иде. Михаил Иванович (милләте белән керәшен) яше кырыкта булган, матур, ыспай киенергә яраткан, чит хатын-кызларга битараф булмаган бер ир заты иде. Директор аны хөрмәт итә, аның сүзен сүз итә. Гаврилин: «Була», – дисә булдырмыйча калмый, чөнки ул сүзендә тора белә. Аның шундый чуар гадәтен яхшы белгәнгә күрә, фатир гозере белән аңа күбрәк хатын-кызлар йөрде. Билгеле, бу үзенә бертөрле уен гына иде, күп очракта андый уеннар җитди җенси мөнәсәбәтләргә барып җитә дә алмагандыр, билгеле. Шуны аңлаган Динә дә мут җанлы урынбасар белән әзрәк уйнап карарга булды. Һәм беркөнне…
Ә беркөнне гүзәллек салонына (иң кыйбатлысына!) барган Динә танымаслык булып үзгәреп кайтты. Башын-күзен буяткан, чәчен кистереп, химия ясаткан һәм соңгы мода белән киенгән хатынын күреп, Нариман чак кына егылмады.
– Нишләдең син?!
– Ошыймы сиңа?! – Динә ире каршында боргаланып, бөтерелеп алды. Сүз дә юк, хатыны чибәр иде аның. Ләкин шултиклем чибәрлек, матурлык кирәк иде микән соң аңа?!
– Ошый… тик…
– Ни булды?!
– Бу курчак уены ниемә?
– Мин әле уйнамыйм, уен башлана гына.
– Нинди уен?
– Иртәгә мин бер кеше янына барам…
– Кем ул?
– Гаврилин.
– Шаяртасыңмы?
– Юк, чын.
– Нигә?
– Фатир сорарга.
– Ә нишләп аңардан?
– Фатир мәсьәләсен фәкать ул гына хәл итә.
– Ә нигә шулай киендең соң, ясандың?!
– Ничек?
– Обизиян кебек!
– Аны шулай гына алып була.
– Кемне?
– Гаврилинны…
Нариман бу сүздән шартлардай булды. Авылдан киткәненә инде ничә мәртәбә үкенергә мәҗбүр булган иргә кабат шул авыр хисләрне татырга туры килде. Динәдә барган тискәре үзгәрешләр аны куркыта башлады. Хатынын көн саен, сәгать саен югалта барганын сизгән ир өчен тиздән читен вакытлар җитәчәге ап-ачык иде. Ул әле Динәне һаман да ярата, бик тә ярата һәм аны чит-ятлар белән бүлешү уе акылдан шаштыра иде…
– Ба-а-армыйсың!!!
Нариман хатынына шундый каты итеп акырды, тегесе, сискәнеп, баскан җиреннән урынга иңде. Иренең аңа кычкырганы булгалады, ләкин әлегә бу хәтле үк каты итеп кычкырганы булмады. Дөньялар болай барса, тиздән ире аңа кул күтәрергә дә мөмкин.
– Барам!
– Бармыйсың!
– Яхшы! – Динә, кәҗәләнеп, өстенә матурлап кигән киемнәрен салып бәрде дә урын өстенә барып ауды. – Үзең бар, алайса!
– Ә нишләп мин?
– Сиңа фатир кирәкмимени?
– Юк, кирәкми!
– Кирәкми?! – Динәнең болай да нечкә тавышы бу юлы чәрелдәп чыкты. Аңарда истерика башланды. – Нишләп сиңа берни дә кирәкми? Нишләп соң миңа гына кирәк?! Нәрсә, гомерең буе шушында, шкаф хәтле бүлмәдә яшәргә уйлыйсыңмы?
– Юк, уйламыйм.
– Ә нәрсә уйлыйсың?
– Кайтып китәргә!
– Кая?
– Авылга, кая!
– Во, во! – дип үртәнде хатын. – Синең башка әйтер сүзең дә юк, һаман шул, авыл да авыл! К чурту!
– Ие… авыл…
– Алайса, бар, кайт та кит!
– Яхшы, кайтам. Хәзер үкме?
– Хәзер үк…
– Ә бәлкем…
– Юк! – Динә катгый рәвештә аңа арты белән борылып ятты. Нариман төнлә аңа кагылмады, идәнгә матрас җәеп, шунда йоклады. Иртән ул, хушлашмыйча-нитмичә, авылына кайтып китте. Хәер, аның бу беренче генә кайтуы түгел иде. Динә аны туктатмады һәм үзе дә аңа иярмәде.
Динә Гаврилин янына барыбер барды. Ире аны соңыннан гына белде.
9
Кала белән бөтенләйгә саубуллашу булмады бу, Нариман ике көннән соң кабат Казанга килде. Динә өйдә юк, сменада булып чыкты. Эчендәге сагышын кая куярга белмәгән ир Назыйм янына керде. Авылдашы бик нык дулкынланган иде. Ул әнисен авылдан алып киткән җирбитне – Сәлимне эзләп тапкан икән. Ул әле һаман да исән. Зур урында хезмәт иткән (органнарда), инвалидлыкка ялган белешмәләр ясатып, яшеннән элек алдан пенсиягә чыккан, хәзерге көндә персональ пенсионер дәрәҗәсен алып, тыныч кына яшәп ята…
– Мин аны эчеп юкка чыккан бер бәндә дип уйлаган идем, – дип башлады ул сүзен. – Ялгышканмын. Аңа үз яшен дә биреп булмый, шактый яшь күренә…
– Ниндирәк кеше соң ул? – дип кызыксынды Нариман.
– Нинди дип әйтим икән… Ул инженер да, партия хезмәткәре дә түгел, ул бер кантур күсесенә охшаган. Озын буйлы, калын гәүдәле, кара чырайлы… Маңгаенда, гаҗәп бит, ник бер сыр, җыерчык булсын! Үзен гел карап, көйләп кенә тора, күрәсең…
– Хатыны юкмыни?
– Юк, үзе генә яши. Ниндидер бер хатын, һәр көн килеп, ашарына пешерә, өен җыештыра. Фатиры өч бүлмәле. Берсендә – зал, икенчесендә – йокы бүлмәсе, өченчесендә – китапханә. Ну, җыеп та караган инде китапны! Том-том… әйтсәм әйтим! Укымый инде ул аларны, җыйган гына прусты… коллекционер…
– Ничек таныштың?
– Мин бит общагада гына түгел, буржуйларга да (фатирлы, машиналы кешеләрне ул шулай дип атый иде) хезмәт күрсәтәм. Кемнең уты янмый, кемнең краны ватылган. Мин аның шул тирәдә торганлыгын азрак чамалый идем. Әтинең сүләве буенча. Ул берничә мәртәбә баргалаган да әни янына. Әни әтине өйгә кертмәгән, алар тышта гына сөйләшкәннәр. Ул бәндә аңа: «Алып кайт хатыныңны, мин аны тотмыйм», – дигән. Ләкин әни кайтмаган. Башта ул берни дә аңламады. Мине сантехник дип кенә уйлады. Краны акмый моның. Башлаган эшемне икенче көнгә калдырып, өйгә кайтып киттем. Беренче көнне үк аңа серне ачасым, үземнең кемлегемне танытасым килмәде. Икенче көнне тагын килдем. Күрәм: тегенең эче поша, кранны төзәтү озакка сузылганга борчыла. Ул мине чакырганга үкенә дә башлады бугай. Ләкин ул көнне мин ремонтны бик тиз тәмамладым. Күп итеп акча сузды бу миңа, акчалы кеше, күрәсең. Яртысын гына алдым. Яхшысынмадым. Үкенәм хәзер, алырга кирәк булган. Биргән хәтлесен генә түгел, артыгы белән каерырга! Оятсызларча! Әнине харап иткән өчен, безнең тормышны җимергән өчен, безне ятим калдырган өчен, бугазына басып аласы калган ла шул хайванның!
Назыйм… Миңназыйм… гади бер авыл кешесе. Үзенең тормыш бәласен, ачы язмышын әнә шул явыз кала бәндәсендә күргән ир-ат шул бәдбәхет турында исә йодрыгын төйнәп, ачыргаланып сөйләде. Соңыннан ул фәйләсуфка әверелде…
– Беләсеңме, мин нәрсә уйлыйм, – диде ул, – мин ул бәндәне шушы шакшы, җансыз калага охшатам. Ие, нәкъ шулай. Кала безне – саф күңелле авыл балаларын тартып, йолкып ала да, үзенең шакшы казанында болгатып, бар булган тормышыбызны чуалта. Сыга! Безнең җанны сыга – иблис кала! Аңа да бит тере җан, тере кан кирәк, аңлыйсыңмы, ансыз ул яши алмый, ансыз ул үлә, таш калага әверелә. Иң аянычы шул: шул таш кала безнең җаннарыбызны тартып ала да, файдалангач, таш урамга чыгарып ата. Һавасы чыгып торган резин тупны яисә машина көпчәген күргәнең бармы? Күрсәң, без дә нәкъ шул бушаган туп, бушаган машина көпчәгенә охшаганбыз. Без бервакыт бөтенләй буш калып, бетеп, сынып авылга, туган нигезгә кайтып егылабыз. Менә шуннан барлыкка килә дә инде алкоголизм, депрессия дигән нәрсәләр, менә шуннан килеп чыга төрле фаҗигаи хәлләр. Гасырлар буена шушы таш кала, үзен яшәтер, үзен көйләтер өчен, якты өметләр баглап килгән авыл кешесенең җанын суыра. Ә хәзер инде ул бөтенләй рәхәтләнеп, сөенеп кинәнә! Ни өчен дисеңме? Чөнки бөтен халык, ахмак сарык сымак, шушы таш калага агыла. Ә анда аларны шундый Сәлим кебек кара аждаһалар, монстрлар көтеп тора. Иманым камил: алар, иблис тарафыннан куелган махсус ялчылар, корбаннарын саклап кына торалар… корбаннарын…
– Син һаман авыл халкы турында гына сөйлисең, ә кала халкын кая куясың? Аларның саны, безгә караганда, күбрәк түгелме соң?
– Кала халкының җаны юк бит аның! Алар бер тиен өчен җанын сатарга да әзер! Ниемә аларга җан, вөҗдан? Андый асыл сыйфатлар, киресенчә, аларга яшәргә генә комачаулый…
– Әйттеңме Сәлим абзыйга үзеңнең кем икәнлегеңне? – дип сорады Нариман, түземсезләнеп. Назыймның бу фәлсәфи нотыгыннан бигрәк, аңа бу минутта шул нәрсәне белү зарур иде.
– Әйттем, аңлаттым, – диде ул, – башта берни дә аңламыйча торды. Мине иң җенләндергән нәрсә шул булды: ул озак кына минем әнине искә төшерә алмыйча интекте.
– Шулхәтле күп булганмыни хатыннары?
– Күп, бик күп, – дип тел шартлатты Назыйм. – Закунлы рәвештә генә дә бер биш тапкыр өйләнгән. Әле болай… килеп-китеп йөрүчеләре күпме булгандыр. Ул беркем белән дә бер елдан артык яшәмәгән. Бик тә хәйләкәр, астыртын кешегә охшаган. Ләкин хатын-кызны алдый белеп алдаган. Мас-тер! Аңлавымча, ул минем әни белән ярты гына ел яшәгән. Бик тиз киткән аңардан әни…
– Кая?
– Башта ул апаларга күчкән. Аннан эш тапкан. Тулай торакта торган. Соңгы елларда фатир снимать иткән. Бишбалта ягында булса кирәк. Бер кечкенә бүлмә инде шунда, чолан кебегрәк нәмәстә… Аннан… әнинең акылына бик нык зәгыйфьлек килгән, ул өч ел психбольницада ятып чыккан. Шизофрения…
– Нәстә соң ул?
– Мания сымак бер нәрсә…
– Маниясе нәстә?
– Мания нәрсә… синдром… психоз…
Ул кисәк кенә Нариманга карап куйды. Әнисенең авыруын китап укырга яратмаган авылдашына үтемле итеп аңлату өчен, гади сүзләр табалмаган Назыймга акылын тагын да көчлерәк җигәргә туры килде:
– Болай ул, дустым… ниндидер сәбәпләр аркасында кешедә акылсызлык чире башлана, кеше акрынлап акылын җуя. Әни мисалында мин сиңа шуны гына әйтә алам: аның иң элек авылга кайтып, безнең белән, гаиләсе белән кушыласы килгән. Бу теләк аңарда көннән-көн, елдан-ел көчәя барган. Ләкин хыялы тормышка ашмагач, аның җанына чир йоккан. Аның башында да, җанында да авыл, бары тик авыл гына булган. Безне күрәсе, безне, ягъни мәсәлән, балаларын бер кочып сөясе килгән аның. Дөресен әйтим, күчтәнәчләр кайткалый иде бит авылга. Хәлвәдер, прәннектер, конфеттыр килә торган иде. Аларның тәме, ышанасыңмы-юкмы, әле дә менә авызда тора. Безгә аны, каладан тәти апагыз җибәрде, дип бирә торганнар иде. Хәзер аңлыйм, ул күчтәнәчләрне безгә каладан әни җибәреп яткан икән бит… әни… аңлыйсыңмы…
– Ә нигә кайтмаган?
– Әти кайтармаган.
– Нигә?
– Ул аны кичерә алмаган. Баштарак ул әнигә бик нык ялынган, аның кайтуын теләгән, тик соңыннан үзе үк аны кайтармаган…
– Ни өчен?
– Хурлыгы ни тора, дустым, хурлыгы…
– Ә кем гаепле?
– Нәсел, дустым, нәсел. Нәсел дигәннән, мин күптән түгел генә үзем өчен бер ачыш ясадым. Моны миңа кайчандыр Казанда яшәүче тәти апам сөйләгән иде. Ул безгә әни ягыннан туган. Минем әнинең әтисеннән ишеткән ул аны. Минем әнинең Сираҗи атлы бер ерак бабасы булган. Бабай яшь чагында Хәерниса исемле бер хатынга өйләнгән. Шул хатын аңардан ике бала таба: берсе – ир бала (анамның әтисе), икенчесе – кыз. Кызга Гайникамал дип кушалар. Менә шул Сираҗи бабай, Хәернисага өйләнгәчтен, Самар губернасы алпавытында хезмәт итеп йөргән. Баштарак бабай ел саен кайткалап, гаиләсенә ярдәм итеп киткән. Шуннан соң ул бөтенләй кайтмый башлаган. Шул чорда миссионерлар дин мәсьәләсендә бик зур пропаганда алып барганнар. Бабайга бер марҗа димләгәннәр. Бабай, каһәр суккыры, ислам динен ташлап, христиан диненә күчкән. Әлеге кара хәбәрне, хәтта вулыстан килеп, рәсми төстә игълан да иткәннәр. Әби, бу хурлыклы хәбәрне ишетеп, бик каты елаган, кара күз яшьләре белән елаган. Гомер кеше каргамаган әби динен алыштырган хыянәтче ирен генә түгел, ә шул Сираҗиның бөтен нәселен, ыруын каргаган. Тормышы бик авыр булган, кулда – ике бала. Шуннан соң Хәерниса әби Кече Пәтрәк авылының бер картына кияүгә чыга һәм үзе белән Гайникамалны да алып китә. Әбинең улы – минем бабай (горур булган, күрәсең!) – әнисенә иярми, аны бер туганы үзенә асрамага алып кала…
– Син моның белән ни әйтмәкче буласың?
– Әнә шул Хәерниса әбинең каргышы төшмәгән микән, дим, безнең нәселгә. Кешене каргау – начар гамәл, тик әбине дә аңларга була. Хәер, мин үзем бу юрауларга бигүк ышанып та бетмим…
10
Буласы булган икән: Нариман Динәне Гаврилин белән тотты. Хыянәт өстендә түгел, билгеле, ә урамда, Бауман урамында. Алар кичкырын, култыклашып, «Татарстан» кинотеатрыннан чыгып баралар иде. Аларның ял көне кинога барачакларын аңа тулай торакта яшәүче бер таныш егет җиткерде. Ул аны начар уй белән түгел, ә ялгышып, белештермичә генә ычкындырды. Нариман моңа башта ышанмады. Ышанырлык та түгел шул. Газиз хатының тик торганнан, рөхсәтсез-нисез чит кеше белән кинога барсын, ди, әле! Егет аларның кинога барачакларын эштә үк (ул Динә белән бер депода эшли иде) ишетеп кайткан. «Татарстан»да бик тә тансык бер фильм бара, аншлаг, чөнки билетлар инде ике ай элек алдан сатылып беткән. Гаврилинга кемдер билетлар китереп биргән, тегесе коллективка: «Үзем генә бармыйм, берәр кеше белән барам», – дип мактанып алган. Шунда эшләүче хатын-кызлар Гаврилинның хәтта кем белән кинога барасын белеп, исәпләп тә чыгарганнар. Ул Динә булып чыккан.
Динә ял көне иртән уянды. Көзге каршына барып ясанырга, бизәнергә кереште. «Ял көне сменаң юк бит!» – диде аңа ире. «Апайларга барам», – дип җавап кайтарды ул аңа. Каушамады, ярсымады. Нариман: «Мин дә барыйммы?» – дип сорагач, ул: «Юк, апай бу юлы үземне генә чакырды», – дип кырт кисте. Нариманның йөрәге жу итеп китте, җанны кабат шул ачы, каһәр көнчелек хисе телеп алды…
Кинотеатр каршында басып торган ирен күреп алгач та, Динә иң элек үз-үзен кулга алырга тырышты. Гаврилин (тиз генә аңлады булса кирәк!) Нариман тарафына җиңелчә генә баш какты да, Динәгә кул болгап, каядыр китеп тә югалды. Алар, бер-берсенә карашып, кинотеатр каршында басып калдылар. Нариман хатыныннан күзен ала алмады: чынлап та, читләрнең күзе төшәрлек булып чибәрләнгән аның җан кисәге. Ни өчендер хатынын гаеплисе урынга, бу юлы ул үзен гаепле итеп сизде.
– Динә, аңлат, нәстә бу?
– Нәстә түгел, ә нәрсә!
– Нәрсә бу?
– Син бөтен эшне боздың, – дип гаеп атты ул иренә. – Нигә килдең монда? Өйдә генә утырсаң, яхшырак булган булыр иде… чүп җыеп…
– Нинди чүп?! – Нариман берни дә аңламады. Соңыннан башына барып җитте: Динә аны кешегә дә санамый башлаган икән ич! Кеше түгел икән ул, ә мәми. – Ыслушай, бер китереп сугам хәзер, тучны асфальтка сеңәсең!!!
Нариманның күңелендә ярсу инстинкт уянды, кыргый көч табигый рәвештә тышка бәреп чыкты. Динә бу очракта иренә каршы дәшмәүне артыграк күрде. Нариманны үз кулына алып, аны курчак урынына йөртергә хыялланса да, ул барыбер иреннән шикләнә, курка иде. Бауман урамы буйлап озак кына сөйләшмичә бардылар. Кара-каршы бастырылган агач эскәмияләр каршында туктап калгач, икесе дә ирексездән шунда утырдылар. Ачуын яшерә алмаган Нариман Динәдән җавап көтте.
– Кичер мине! – дип башлады сүзен хатыны. – Сиңа әйтмичә, чит кеше белән кинога барганым өчен кичер…
– Син бит туганнарыңа барам дидең… ялганладың!
– Мин башка юл тапмадым…
– Курыктыңмы миннән?
– Юк, син мине аңламассың дип курыктым. Син әле хәзер дә мине аңламыйсың кебек. Аңла: мин аның белән күңел ачар өчен йә йоклар өчен бармадым…
– Нәрсә өчен бардың соң?
– Аңламаган булып кыланма, зинһар!
– Фатир өченме?
– Әйе, фатир өчен. Чиратсыз фатир алыр өчен. Аңла: бу кешедән бик күп нәрсә тора. Ул бездә – бик зур кеше. Аның бер сүзе бөтен вапрусны хәл итә дә куя, аңлыйсыңмы?
– Юк, аңламыйм, аңларга да теләмим.
– Хәзер белмим инде, – дип көрсенде Динә, – ничек булып бетәр…
– Нәстә! – Нариман (чыраен сытып), челт итеп, асфальтка төкерде. – Ысвиданиегезне боздыммыни?!
Динә дәшмәде. Башын аска иеп утырган җиреннән кинәт еларга тотынды. Хатыннарның күз яшьләренә каршы торалмаганын аңлаган Нариман аны кисәк кенә иңбашыннан кочып алды. Динә, сырпаланып, аңа елышты һәм, пышылдап:
– Миңа синнән башка беркем дә кирәк түгел, җүләрем, – дип эндәште һәм, почык борынын иренең муен астына төртеп, аны назлап үпте. Урамнан узган кешеләр аларга гаҗәпләнеп карап киттеләр, аларны әле яңа гына өйләнешкән бәхетле парлар итеп кабул иттеләр…
– Сиңа табарга кирәк!
– Нәрсә табарга?
– Бала табарга, инәңне! Хатын-кызның төп бурычы шул түгелме соң инде?
– Бала?! – Динә өчен бу яңа борылыш иде. Ләкин яңа сүз түгел, бала табу турында Нариман шактый гомер аның колак итен ашарга өлгергән иде инде…
– Табасың!
– Юк!
– Мин бала телим. Ир бала!
– Булыр…
– Кайчан?
– Фатир алгач… яме…
Сүз һаман да шул фатирга барып терәлә. Тулай торакта өчәр бала белән яшәүче гаиләләр дә бар. Аннан, бала тапкач, хатыны авылга кайтып торыр, шул арада ул да колхоз эшендә йөреп алыр, әзрәк авыл һавасын сулап калыр дип хыялланды. Бер мәртәбә балага узган иде инде аның хатыны, тик нигәдер, киреләнеп, баласын төшертте. Әгәр дә ул кабат балага узалмаса, гомер кичерәчәк түгел ул хатынын, гомер!
11
Назыймны ул урамнан эзләп тапты. Ничәмә айлар аек йөргән ир-ат кабат салмыш ягына ычкынган иде. Аның ул салмышы, шул салмыштан кыланмышлары, әгәр дә вакытында туктатмасаң, айлар буена да сузылырга мөмкин иде.
Назыйм аны өстерәп диярлек сасы пивнушкага алып керде. Ресторан булса бер хәл, анда хет ашау ягы да шәп, интерьеры да башка, кешечә, ә монда дөньяның иң ямьсез урыны кайда дип сорасалар, шушы сыраханәдер дип әйтергә була. Контингент коточкыч, әйтерсең лә дөньяның бөтен шакшысы шушында җыелган, монда беркая да эшләргә теләмәгән сәер язмышлы сукбайлардан алып төрмәдән башы чыкмаган бәндәләргә хәтле очратырга була. Шакшы тәмуг казанын хәтерләткән һәм тулы антисанитария хөкем сөргән бу сыраханәдә Нариман үзен шактый уңайсыз хис итте. Сыраны да баскан килеш кенә чөмерәләр. Кырылган, куптарылган түгәрәк өстәлләр өстендә төрле балык башлары, ипи валчыклары аунап ята. Алар барысы да бер мәртәбә кулланылган. Аларны, җыеп алып, чистартучылар да күренми. Җәйнең эссе вакытларында сыра эчүчеләрнең саны тагын да арта, сыраханәдә зур-зур чиратлар барлыкка килә. Тынчу, авыр һава, бөтен җирдә тәмәке төтене, өстәл өсләрендә, түшәмнәрдә кап-кара чебеннәр очып йөри. Сыраны дәү пыяла кружкаларга салып бирәләр. Озак агызалар, чөнки сыра яратучылар моны үзләре үк шулай таләп итә. Сыраны тиз генә салдырып, шундук эчәргә тотынсаң, кружкадагы эчемлек яртылаш кына кала, ә шуның яртысы исә күбеккә чыгып бетә. Сыра яхшы күбекләнсә, эчүчеләр дә сөенә, димәк, эчемлек яхшы, яңа. Кеше сөйләве буенча, яхшылап күбекләнсен өчен, сырага, дөрес булса, чебен, таракан үтерә торган дихлофос та кушалар икән. Чебенне дихлофос белән бер сиптерүдә үк үтерергә була, ә менә бер савыт сыра өчен җанын бирергә дә әзер торучы сәрхушларны берни алмый, димәк…
– Ү-ү-үтерәм мин аны!
– Кемне?
– Сәлимне…
Сыраханәгә кергәнче үк, шактый капкан, монда кергәч инде бөтенләй эреп киткән Назыйм кружкадан берничә йотым сыра кабып куйды да йодрыгы белән каты итеп өстәлгә сукты. Төкерекләрен чәчеп, селәгәен агызып акырган авылдашы аңарда йөз чөергеч нәфрәт уятса да, Нариман үз-үзен кулга алырга, аны ахыргача тыңлап бетерергә булды.
– Нигә?
– Ул кабахәт бу дөньяда яшәргә тиеш түгел!
– Нишләргә тиеш?
– Аңлыйсыңмы…
– Сүгенмә!
– Җаным сыкрый, аңлыйсыңмы-юкмы! Кабатлап әйтәм: ул кабахәт җир йөзендә яшәргә тиеш түгел! Беркайчан да! Аңлыйсың…
– Аңлыйм… Тик гаепне бары тик ул кешедән генә эзләргә ярамый. Монда бит синең анаң да гаепле. Ул сезне ташлап киткән. Ул шуңа, шул кабахәткә ияреп киткән. Балаларын ташлап…
– Әй, син маңка! – дип үкерде Назыйм. – Ни сүлисең син! Орынма син әнигә, яме! Әни ялгышкан… ие… Ләкин ул кире безнең янга кайтырга теләгән, тик әти аны кичерә алмаган, кире кайтармаган. Әти генә түгел… авыл… авыл аны кичерә алмаган. Ул бит безне сагынып, зар-интизар булып яшәгән, безне күрер өчен, Чичи башына кайтып, төннәр кунып чыккан. Син орынма әнигә, яме, кагылма! Орынасың икән…
– Ни була?
– Маңка!!!
Исерекнең эчендәге тышында була, диләр. Аек баштан әйтә алмаганны ул салмыш хәлендә чыгарып бетерә. Әйе, Назыйм – аңа абый тиешле кеше, ул аңа энекәше кебек, ләкин үзен кечерәйтеп, түбәнсетеп сөйләшкәннәрен кем генә ошатсын икән! Баядан бирле күкрәк кагып, чүп иләп торган Назыйм тирләп чыккан шакшы куллары белән энекәшенең якасына ябышты. Юкка, билгеле, абзый ни эшләгәнен үзе дә аңлап бетерми иде. Нариманның гер күтәреп ныгыган таза куллары аны бик тиз бөгеп салды. Нидер чыртлап сынган кебек булды. Авыртудан бик каты итеп чыраен сыткан абзый кулын кире тартып алды һәм, бер мәлгә каршысында кем басып торганын да, кем белән сөйләшкәнен дә онытып, комсызланып, кружкасыннан сыра чөмерде. Бер генә атна элек аек акыл белән эш иткән, яшәгән бүлмәсен, кызлар кебек, пөхтә һәм чиста итеп тоткан, вәгазь көйләп, фәйләсуф булып йөргән кеше бүген бер мизгелдә убырга әверелгән иде. Нариман аның яныннан тиз генә ычкыну ягын карады…
– Кая?! – дип сөйләнде исерек аның артыннан.
– Синең белән утыра алмыйм монда!
– Кайда?
– Бу тәмуг оясында!
– Ә мин аны барыбер ү-ү-үтерәм! Ха-ха-ха! Әле аның… краны ябылып бетмәгән. Өч көннән бәреп чыгачак ул… су… менә күрерсең… кып-кызыл… су… ха… ха… ха…
12
Динә барыбер үз сүзеннән кайтмады. Аның бар булган уе тизрәк фатир алу иде. Фатир алуга ук, ул эштән китәчәк. Трамвай йөртүдән туйды ул. Кызның әти-әнисе дә аңа һаман шул бер сүзне тукыйлар: «Кит син аннан, ирең ашатсын!» Ләкин фатир алмыйча, эштән китеп булмый, беренчел сумманы түләүгә карамастан, фатирны барыбер тиз генә бирмиләр. Беркөнне тулай торакка ашкынып кайтып кергән Динә ятакта ял итеп яткан иренә:
– Мин кабат Гаврилин катына кердем, – дип оран салды.
– Нәрсә… ресторанга чакырдыңмы?
– Әйе, чакырдым.
– Бер чакырдың бит инде, бармады.
– Вакыты булмады.
– Ну, ниемә чакырасың соң син аны?
– Шунда барысы да хәл ителәчәк.
– Киләме?
– Килә!
– Акча кирәк булачак!
– Тап! Фатир сиңа да кирәк бит, бер миңа гына түгел.
– Миннән бигрәк сиңа кирәк ул. Минем авылда йортым бар. Ул моннан сиксән генә чакрым. Фатир бирмиләр икән, кайтам да китәм.
– Кайт! Мин сине тотмыйм!
Динәнең уйнап кына әйткәнен ул яхшы аңлады. Кайтып китсен әле менә барысын да ташлап, ире артыннан ул икенче көнне үк йөгереп кайтачак. Ләкин Нариманны икенче бер нәрсә сагайтты: Динәнең баласын төшерткәненә инде ярты елдан артык вакыт узды, ә ул икенчегә узарга уйламый да иде…
– Карале, хатын, сине бернәрсә борчымыймы?
– Юк, ә нәрсә?
– Һаман да балага узмыйсың.
– Ә нишләп узарга тиеш соң мин?
– Без бит сакланмыйбыз. Сакланмагач, сау-сәламәт хатын балага узарга тиештер бит инде?!
– Сиңа күпме әйтергә була…
– Беләм, иң элек фатир! – дип, попугай сымак кабатлады Нариман. – Ә аны алганчы, балага узарга ярамыймы? Син бала тапканда, безгә как раз фатир булырга да мөмкин.
– Булмаса?
– Булмаса, тулай торакта… авылда үсәр…
– Юк, бала комфортта үсәргә тиеш. Тулай торакта балалар әйберсен юып йөрисем юк әле.
– Комфорт?! Нинди комфорт? Авыл хатыннары алтышар бала таба. Әле син бер балаң белән, тумаган балаң белән «комфорт» дип сүләнеп торган буласың. Оят түгелме сиңа?!
– Алып бир фатир, шундук табам!
– Тфү!
Нариман хатынын танымый торды. Элеккеге Динәме соң бу? Кайчандыр иренә сүз әйтү түгел, аның күзенә күтәрелеп карарга да оялган, тыйнак һәм намуслы авыл кызы шәһәргә килеп яши башлау белән үк ниндидер җилбәзәк, усал хатынга әверелде дә куйды. Бар булган хыялы – мода артыннан куып, өйдә бот күтәреп яту. Авыл хатыннары сыман, таң тишегеннән торып, сыер саварга барса, аның башында мондый исәр уйлар булмас та иде, бәлкем. Кем белә? Бәлкем, Динә хаклыдадыр. Хатын-кызны эш аты итеп күрүдән дә туктарга вакыттыр. Әгәр дә эшлисе килми икән, бала тапсын, бала карасын, ирен яратсын! Юк, ни генә әйтсәк тә, шәһәр җире хатын-кызны аздыра, аны хәтта акылдан, юлдан яздыра. Ул, баш күтәреп, ирек даулый, ирен чаптыра, фатир, акча даулый. Тик нәтиҗәдә беркайчан да канәгать булып кала алмый. Таш кала сатылырга теләгәннәрнең җанын тартып ала, алар барысы да шулай шәһәр тормышына яраклаша. Яраклашырга теләмәгәннәре андый затсыз тормышка түзә алмый һәм, бернисез калып, авылына, туган нигезенә кайтып сыена…
– Ә мин шикләнәм, синең кабат балага уза алуыңа ышанып бетмим! – диде ачуы тышка бәреп чыккан Нариман.
– Нишләп алай дисең? – Динә агарынды, аның кинәттән төсе качты.
– Мине тыңламадың, төшерттең.
– Шуннан?!
– Шуннан шул… Беренче мәртәбә балага узгач, аборт ясатырга ярамый. Хатын-кыз бала табалмаска мөмкин, аңладыңмы?
– Кем әйтте?
– Медицина шулай ди.
– Син нәрсә, мине таба алмас дип уйлыйсыңмы?
– Ие! Уйлыйм! – Нариман Динә каршына буй җитмәслек биек дивар сыман калкып басты. Хатыны аның янында бер кечкенә генә койма ярыгы булып калды.
– Тапмам дисеңме?!
– Ие! Кысыр син хәзер! Кысыр сыер!
– Кысыр… – Динәнең күзенә яшь бәреп чыкты. Тавышы бетте: ул ни эндәшә, ни кычкыра алмады.
– Шәһәр харап итте сине, шәһәр! Нәстә дип килдек без бу шәһәргә, үзебезне харап итәр өчен килдек. Шул гына!
– Кыс…ыр…
Ачуыннан шартларга җитешкән Динә кул уңында торган табуретканы, алып, Нариманга атты. Нариман иелеп калды, урындык, аңардан өскәрәк очып, түшәмдәге люстраны коеп төшерде. Бик матур бәллүр люстра иде ул, бик зур чиратлар җиңеп, универмагтан сатып алып кайткан иде аны хатыны. Яңа фатирга эләргә уйласалар да, беркөнне матурлык өчен дигән булып, аны вакытлыча гына элеп куйгач, ул шул килеш түшәмдә калган иде. Ә шул матурлык гаилә тормышы белән бергә хәзер генә чәлпәрәмә килеп ватылды һәм, әнә шулай итеп, ир белән хатын арасыннан кара мәче узды…
13
Тугызынчы сентябрьдә иртәнге тугызда (ул көнне аның гомердә дә онытасы юк!) бүлмәгә ике милиционер килеп керде. Берсе милиция формасыннан, икенчесе штатский киемнән. Юк, Нариман алардан куркып калмады, куркак егет түгел иде ул, ләкин тиктомалдан милиция килеп кергәч, шактый гаҗәпсенде. Ул, үзенең бернинди кырын эш кылмаганын белсә дә, каушап калып, озак кына аңлашмыйча торды. Бервакытта да нәрсә булып бетәсен белмисең, милициядән теләсә нәрсә көтәргә була. Өйдә ялгызы гына, Динә төнге сменада.
Милиция киемендәгесе – участковый, ә икенчесе исә тикшерүче булып чыкты. Икесе дә авылныкылар: олырагы – участковый (Нариманның аны бер-ике мәртәбә күргәләгәне дә булды) – бу тирәдә шактый күптәннән бутала. Милиция хезмәте авыр хезмәт булса да, ул беркая да китә алмый, чөнки аңа эшеннән фатир («служебный») биргәннәр иде. Фатирны үзеңә калдырыр өчен, милициядә ун ел хезмәт итәргә кирәк. Икенчесе әле яшь егет, күрәсең, югары уку йортын яңа гына бетергән, юрист, аңа да хәзер үзен күрсәтергә, эш күрсәтергә кирәк.
– Нариман Җамалов сез буласызмы? – дип сорады ул, ишек төбендә тукталып.
– Ну… – Нариман төртелеп калды.
– Синме Нариман?! – дип, усал елмайды участковый. Аның бу елмаюын ике төрле аңларга була иде. Ул аның янында иптәшләрчә кыланырга һәм шулай ук, милиция хезмәткәрләре сымак, әзрәк кенә тупас, вәкарьле булып калырга тырышты.
– Әйе… мин…
– Җыен, әйдә!
– Кая?
– Отделениегә!
– Ни өчен?
– Анда аңлатырлар…
Урамда аны милиция машинасы көтеп тора иде. Артына тимер челтәр киертелгән зәңгәр уазик. Аста йөгереп йөрүче таныш вахтёр, комендант хатын һәм тулай торакта яшәүче берничә кеше милициягә ияреп чыгып барган Нариманга сәерсенеп карап калдылар. Әле ярый кулына богау салмадылар, оятыннан кая кереп качкан булыр иде икән. Чөнки эчмәгән, тартмаган, беркайчан да тәртип бозмаган, үзен һәрчак әдәпле тоткан, кирәк вакытта кешеләргә һәрвакыт ярдәм итәргә торган Нариманның әлеге тулай торакта абруе зур иде. Шуны аңлаган участковый уазикның арткы ишеген ачтырып тормады, Нариманны тиз генә алга утыртты…
Милиция бүлегендә аны аерым бүлмәгә алып керделәр. Бер зур өстәл, ике урындык һәм башка берни дә, хәтта, гадәттә, диварларга эленә торган совет плакатлары да юк. Сорау алу бүлмәсе булып чыкты бу. Бераздан бүлмәгә, салмак адымнар белән генә атлап, Нариманнарга килгән баягы тикшерүче керде. Ул аның каршысына утырды, кызыл папкасын ачып, аннан ниндидер кәгазьләр чыгарды. Карап торышка гади бер авыл баласы инде, ләкин авыллыгын, татарлыгын яшергән булып, үзе кебек үк авыл егете белән урысча сөйләшкән була. Кара юка костюм, зәңгәр күлмәк, кызыл галстук – бар да тәртиптә, бар да үз урынында. Тик менә буе гына кыска, шуның аркасында аның кигән киеме зуррак булып күренә…
– Нариман Халикович, – диде ул, ниһаять (әтисе исеме белән аңа әле беренче мәртәбә эндәшәләр иде, ул әллә нишләп китте), – сез кеше үтерүдә гаепләнәсез!
Бу коточкыч сүзләрдән соң Нариманга берьюлы кызык та һәм куркыныч та булып китте. Каян килеп? Бар кызыгы шунда! Ә куркырлык берни дә юк кебек, аның кеше үтергәне юк. Ләкин органнарның бер гаепсезгә кешеләрне утыртканнарын һәм хәтта үлем җәзасы биргәннәрен ишеткәне бар иде аның. Менә шуңа күрә дә аңа куркыныч булып китте. Ләкин җебеп тә төшмәде, үз-үзен кулга алырга тырышты.
– Бр-р-рат, син кайсы авылдан? – дип сорады ул тикшерүчедән.
– Ничек кайсы? – Ул (мондый күчешкә әзер булмаган, күрәсең!) аптырап, каушап калды. Ләкин ике араны тигез тотты, дилбегәне ычкындырмады. – Биргән сорауга төгәл генә җавап бирегез, пажалысты!
– Ә җавабым шул! Карале миңа…
– Әйе…
– Мин кеше үтерүчегә охшаганмы-юкмы?!
Нариман тикшерүченең күзләренә ихлас итеп, туп-туры карады. Мондый караштан соң ул аңа, кыенсынып кына: «Гафу итегез, ялгышканбыз!» – дип әйтергә тиеш иде кебек. Ләкин юрист авызыннан андый сүзләр яңгырамады. Тикшерүченең моңа карата үз фикере һәм, иң гаҗәбе, үз дәлилләре дә бар икән ләбаса…
– Сез бу кешене беләсезме? – Тикшерүче олы яшьтәге бер ир кешенең фотосурәтен чыгарып күрсәтте.
– Юк! Кем соң ул?
– Корбан… Аны кичә өендә үтергәннәр. Казан кешесе ул. Гомере буе калада яшәгән. Сезнең кайчан да булса Карбышев урамындагы унынчы йорт, сиксән беренче фатирда булганыгыз бармы?
– Юктыр… дип уйлыйм…
– Нариман Халикович, бу уен эш түгел, монда шаяру урынсыз. Төгәл итеп җавап бирегез: булдыгызмы сез ул фатирда, юкмы?
– Юк, кәнишне.
– Яхшы. Ә менә бу нәрсә сезнекеме? – Тикшерүче юка гына бер документ кисәге чыгарып күрсәтте.
– Нәрсә ул?
– Профсоюз билеты.
– Тотып карарга ярыймы?
– Юк, ярамый, – дип кырт кисте юрист. – Мин аны сезнеке дип уйлыйм. Чөнки монда сезнең исем-фамилиягез язылган. Сезгә аны Казан сөт комбинатыннан, профсоюздан биргәннәр…
Нариман әле яшь, аның күзләре әйбәт күрә иде. Ул үзенең профсоюз билетын бик тиз таныды һәм аның тышында әзрәк кан таплары да шәйләп алды. Шундук аның башыннан: «Әй абый, абый, нишләдең син!» – дигән үкенечле уйлар йөгерде. Исенә төште: ул үзенең профсоюз билетын Назыймга бүләк иткән иде. Дөресрәге, ул үзе аны Нариманнан сорап алды. «Эчкән вакытларымда кесәгә паспорт тыгып йөрергә куркам, югалтуым бар, әгәр ул сиңа кирәкмәсә, бир миңа, мин аны үземә яраклаштырып ясап куям», – дип сорагач, Нариман авылдашының сүзенә каршы килә алмады. Профсоюз билетын ул бигүк кирәк нәрсә дип тапмады, шуңа күрә аны, бер дә кызганмыйча, Назыймда калдырып чыкты. Ничек булып чыга соң бу хәзер? Димәк, Назыйм абыйсы шаяртмаган, ул әйткән сүзендә торган: Шәмсегаян апаны харап иткән адәмнең башына җиткән, ул аны үтергән. Үтерүченең: «Әле аның краны ябылып бетмәгән. Өч көннән бәреп чыгачак ул… менә күрерсең… су… кып-кызыл… су…» – дигән сүзләре, җанны өшетеп, баш миен тагын бер кат чыбыркылап алды…
– Үтерелгән кешенең исеме ничек соң? – дип сорап куйды Нариман.
– Сез белмисезме? – дип, сынаулы караш ташлады аңа тикшерүче.
– Юк, белмим.
– Белмәсәгез әйтәм. Сәлим.
– Сәлим?!
– Беләсез… димәк…
Нариман бер сүз дә әйтмәде. Әйе, ул Сәлим атлы иде. Димәк, Назыйм аңардан үзенең үчен алган, ул аны үтергән. Нигәдер ул үтерелгән кешене түгел, ә Назыймның үзен жәлләде. Чынында исә аңа бу минутларда үзен кызганырга кирәк иде, ул хәзер үзе дә авыр хәлдә калды. Тикшерүчегә дөресен сөйләп бирсә, гаепне аңардан алып атачаклар, ә Назыймны шундук кулга алачаклар. Дустын, авылдашын сату булып чыга түгелме соң бу? Ләкин мәсьәләнең икенче ягы да бар иде. Нишләп ул профсоюз билетына үз исем-фамилиясен язып, фотосын ябыштырмаган соң? Җавап шундый: йә теләмәгән, йә инде өлгермәгән. Әгәр дә ул, үзенең җинаятен башка кешегә (бу очракта Нариманга) аударыр өчен, махсус шулай эшләгән булса? Юк, юк… Назыйм абыйсы андый юлга бармас… ул андый кабахәтлекне эшләмәс… беркайчан да…
– Мин сиңа шуны гына әйтә алам: мин аны үтермәдем.
– Моны ни белән дәлилли аласыз?
– Кичә кич мин өйдә булдым. – Тикшерүче аңардан иң элек шуны сорарга тиеш иде. Ләкин тикшерү эшендә тәҗрибәсе җитмәгәнгә ул Нариманның кичә кайда булганын сорарга оныткан иде.
– Димәк, сезнең алибиегыз бар! – диде ул, Нариманның күзләренә туры карап. Ләкин аның мондый чит сүзләрне бигүк аңлап бетермәгәнен төшенеп, гади телгә күчте: – Моны кем раслый ала? Кем күрде сезне?
– Минем хатыным.
– Исеме?
– Динә.
– Кая эшли?
– Трамвай йөртә. Өченче маршрутта…
– Кичә ул өйдә идеме?
– Без кичә кич аның белән өйдә идек.
– Ә үтерү кич белән түгел, көндез булган, – дип, башын бутады аның тикшерүче.
– Без көндез дә өйдә идек…
– Тагын кем күрде сезне?
– Кем?! Комендант…
– Тагын?
– Күрше Рәхим.
Тикшерүче Нариманнан күзен алмады, ул аңа сөзеп, сынап карады. Аңардан нидер яшергәнен һәм шуны әйтеп, ачып салырга теләмәгәнен сизенгән юрист, тикшерү тактикасын үзгәртеп, аңа берникадәр якынаерга тырышты.
– Беләсеңме, абый, эш нәрсәдә…
– Нәрсәдә?
– Мин сине кеше үтергәнсең дип уйламыйм…
– Во! – дип килеште Нариман. – Ниһаять, син дә кешечә сүләшә башладың…
– Кеше үтерүчегә охшамаган син, анысы шулай, ләкин безнең хезмәт шундый, без барысын да тикшерергә тиеш, – диде ул, кан тапларына манчылган профоюз билетын кулында селкеп. – Монда икенче нәрсә бар…
– Нәрсә ул?
– Минемчә, син үтерүчене беләсең, тик аның исемен әйтергә теләмисең. Ни өчен икәнен дә аңлыйм: ул синең танышың йә бик якын дустың булырга мөмкин. Беләм: син аны сатарга теләмисең. Авыл кешеләре шундый инде алар, чиста күңелле булалар, мин үзем дә, беләсең килсә, авыл баласы. Тик син шуны аңла: аны яклап, син үзеңә бер кирәкмәгән проблема гына ясыйсың. Син бу профсоюз билетын да аңа аның алдында яхшы булырга тырышып кына бүләк иткәнсең, шулай бит? Ләкин шушы профсоюз билеты, абый, сине харап итәргә мөмкин, бик тә мөмкин…
– Нигә?
– Чөнки ул җинаять урынында табылган бердәнбер дәлил, аңлыйсыңмы…
Нариман берни дә аңларга теләмәде. Ул бүтән бернәрсә дә сөйләмәде, башка бернинди сорауга да җавап бирмәде. Аны кулга алдылар һәм аерым камерага кертеп яптылар. Закон буенча, ягъни суд карары чыкканчы, аны әле монда тагын бер өч тәүлек тота алалар иде.
14
Динә үз-үзенә урын таба алмады.
Нариманның өйдә юклыгын күргәч тә, ул иң элек күршеләренә керде. Әле яңа гына өйләнгән Рәхим аны, гадәттәгечә, матур елмаеп: «Рәхим итегез!» – дип каршылады. Ире турында сорашкач, ул Нариманны милиция алып китүе турында әйтте. Динә берни дә аңламады, мескен хатынның куркуы эченә үтте. Рәхимнең: «Карбыш урамындагы фатирда бер кешене үтергәннәр, бик каты тикшерү бара, ди, иреңне дә шуның өчен алып киттеләр, ышанмасагыз, безнең коменданттан сорый аласыз», – дип сөйләнүе болай да бик куркуга калган Динәнең йөрәгенә кабат шом салды.
Ул нигәдер комендант хатын янына төшмәде, ә авылдашы Назыйм янына керергә булды. Ире милициядә түгел, ә шундадыр кебек тоелды аңа. Динә, ишекне дә (ул ачык иде) шакып тормыйча, бүлмәгә атылып керде. Нариман бүлмәдә күренмәде, ә Назыйм тимер караватында аунап ята иде. Кунак килеп кергәч, ул саташып аз гына башын күтәрде һәм шаккаткандай, күзләрен акайтып, Динәгә төбәлде. Инде ничә көннәр кырынмаган, юынмаган, исереклек юлында әшәкеләнеп йөргән ялгызак абзый бу хәлдә Динәдә шактый авыр тәэсир калдырды. Эчүе генә бер хәл, ул әле икенче чирдән – җан чиреннән газаплана кебек тоелды аңа…
– Назыйм абый, – дип куркып кына эндәште хатын, – мин иремне, Нариманны эзлим, аны нигәдер милициягә алып киткәннәр, син ни дә булса белмисеңме?
– Карбыш урамында бер адәмне үтергәннәр, шуның өчен алып киткәннәр аны, – дип, бик теләмичә генә аңлатты ул.
– Каян беләсез?
– Суң… бөтен общага күреп калган. Миңа кереп әйттеләр.
– Нәрсә… Нариман кеше үтергән булып чыгамыни инде?!
– Белмим… әйтә алмыйм, – диде ул, башын аска иеп. – Булырга да мөмкин…
– Син нәрсә, Назыйм абый, ни сөйлисең син?!
– Мин беркайчан да ялган сүләмим, сеңлем…
Кинәт исерек абзый караваттан шуып төште дә шаркылдап көләргә тотынды. Аның мондый кыланышы Динәне өнсез итте, әйтерсең лә аның каршында авылдашы түгел, ә явыз иблис көлеп утыра иде.
– Борчылма… утыртмыйлар аны, – дип сөйләнде исәр. – Үтерүче иректә… Тиздән кулга алачаклар…
– Кайчан?
– Берәр сәгатьтән…
– Ничек?
– Бәлкем, ярты сәгатьтән… килүдән тора инде…
– Каян беләсең?!
– Мин үзем чакырдым.
– Кемне?
– Милицияне.
– Кайчан?
– Аска төшеп… автоматтан шалтыраттым…
– Автоматтан?!
– Әйе… 02… беләсең ич инде…
– Нигә?
– Син мине нәрсә, шундый свулыч, кабахәт кеше дип уйлыйсыңмы?! Яраткан иреңне, күрәләтә торып, төрмәгә утырта алмыйм бит инде. Кешене бер гаепсезгә…
Җавап гаҗәеп килеп чыкты. Динә берни дә аңламады, ул һаман буталды, Назыйм абыйсы аның башын әйләндереп маташа кебек тоелды. Алар, бер-берсенә карашып, озак кына тын тордылар. Абзый егылган урыныннан кисәк кенә күтәрелде дә карават башыннан рюкзакка охшаган бер нәрсә тартып чыгарды. Яшел төстәге рюкзак кара тузанга баткан. Назыйм аны ашыгып селкергә тотынды, бүлмәдә тузан бураны күтәрелде…
– Нишлисең син?
– Җыенырга кирәк. Минем бит хатын юк. Передача ташырга да кешем юк.
– Кая?
– Төрмәгә…
– Кая?!
– Сухари надо сушить! – Теге иләмсез көлү дәвам итте… Көлә-көлә ул пычак эзләре төшкән, аш өстәлендә яткан калдык-постыкларны берәм-берәм рюкзагына тутыра башлады. Өстәлдән алырлык әйберсе калмагач, карават каршысында торган агач тумбочканы актарырга тотынды. Аннан ике-өч теш щёткасы, кырынгыч, сабын калдыклары тартып чыгарды һәм аларның барысын да тиз арада рюкзак эченә шудырды…
«Әллә акылдан язган инде бу Алла бәндәсе!» Болай да куркып калган хатынның йөрәгенә кабат шом йөгерде. Шулчак бу исәр кулындагы рюкзагын, шап итеп, идәнгә ташлады да, хатын ягына борылып, аны аяктан егардай сүз әйтте, Динә чак кына артына утырмады…
– Мин үтердем аны, мин!
– Кемне?
– Карбыш урамындагы кабахәтне…
Назыймның әлеге сүзләрен раслагандай, кинәт кенә бүлмәгә милиция формасыннан дүрт-биш кеше килеп керде. Алар арасында Нариманны кулга алырга килгән таныш участковый да бар иде.
– Шушы ул! – дип кычкырды участковый милиционерларга.
– Назыйммы син? – дип сорады аңардан берсе. Погонына караганда, ул капитан булып чыкты. Назыйм дәшмәде, юләр кеше сымак елмаеп, бер урында басып тора бирде.
– Әйе! Назыйм! – диде аның өчен Динә.
– Иреңме? – дип сорады милиционер.
– Юк, ирем түгел, – диде коты очкан хатын.
– Нишлисең монда?
– Иремне эзләп кердем.
– Ирең кем?
– Нариман… аны алганнар…
– Аңлашылды, без аны кичә кулга алдык, – диде участковый капитанга. – Бар әле, чыгып тор моннан! – Динә тиз генә ишек ягына атылды, ләкин ишек төбендә туктап, катып калды…
– Алыгыз! – дип команда бирде капитан, җинаятьче ягына таба ишарә ясап. Ләкин Назыйм кинәт кенә һаваланып, үз кулы белән ясаган тимер урындык күтәргәч, тегеләр шундук туктап калдылар.
– Менты поганые! – дип сүгенде Назыйм. – Живым я вам не сдамся!
– Назыйм! Тынычлан! – диде участковый. – Без сиңа тимибез! Синең гаебең әле ачыкланмаган…
– Ачыклыйсы юк: мин үтердем ул кабахәтне, мин! Ул адәм минем анамны мыскыл итте, бөтен нәселне авыл халкы алдында мәсхәрә итте, безне авылдан качырды, минем, апай-абыйларның тормышын җимерде, атамны бауга менгерде! Мин шуңа түзеп торырга тиешме, ә?! Юк! Аны үтергәнемә мин грамм да үкенмим! Мин хаклы, халык мине аклар… аңлар…
Назыймның әлеге чын күңелдән сөйләгән сүзләре бары тик бер участковыйга гына тәэсир итте булса кирәк. Капитан һәм аңа ияреп килгән рядовойлар да, җинаятьчене эләктерү өчен, җайлы вакытны көтеп кенә тордылар.
– Синең аркада бер гаепсезгә кеше утыра, – диде участковый, Динә ягына ишарәләп.– Менә бу хатынның ире, минем аңлавымча, ул синең авылдашың, дустың…
– Беләм… – Назыйм, сизгерлеген югалтып, кинәт йомшап китте. Һәм шуны көткән күркә кыяфәтле рядовой аягы белән Назыймның тезенә китереп типте. Кай җиргә тибәргә кирәклеген белә, каһәр! Назыйм, үкереп, идәнгә тезләнде һәм алга сыгылып төште. Күз ачып йомганчы җинаятьченең кулына тимер богау кидерделәр…
– Падлы! – дип сүгенде Назыйм. – Ненавижу!
– Торгызыгыз! – дип команда бирде капитан. – Алып китегез!
Милиционерлар, Назыймның кулын каты итеп каерып, ишек ягына сөйрәделәр. Назыйм, каударланып, рәнҗеп, участковыйга усал гына карап куйды. Тегесе исә, башын аска иеп, күзләрен тиз генә читкә алды…
– Мин кеше үтермәдем, явыз убырның үзен үтердем, – дип кычкырды Назыйм. – Мин авыл мужигы, ишетәсезме, авылныкы…
– Ә без сине Казанныкы дип уйлаган идек, – дип елмаештылар милиционерлар.
– Мин авылымны якладым, таш калагызны тар-мар иттем. Ха-ха-ха!
– Син нәрсә, Иван Грозный мәллә?! – дип көлештеләр алырга килүчеләр…
Назыймны бөтен тулай торак халкы озатып калды. Нариманны шул ук көнне тоткынлыктан азат иттеләр.
15
Ә үтерүчене барыбер утыртмадылар. Тикшерү барышында төрле экспертизалар ясап, мәхкәмә аны юләргә чыгарды. Төрмәдә түгел, ә ябык психиатрик хастаханәдә дәвалана икән, дип ишетте Нариман аның турында. Янына барып та, кереп тә булмый. Сары йортта утырганчы, төрмәдә утыруың яхшырак, диләр. Юләрләнгән авылдашы турында яңа төрле легендалар да туды. Тикшерүче аңардан Карбышев урамында торучы ялгыз ирне ничек һәм ни өчен үтерүе турында сораша башлагач, җинаятьче тиктомалдан гына туган авылының гүзәллеге һәм аның матурлыгы турында дастан сөйләргә тотынган. Үтерелгән Сәлимне ул сугыш вакытында бер гөнаһсызга авыл кешеләрен атып йөргән явыз фашистка тиңләп, аны колхозның үләксә базыннан сасыган терлек ите, терлек сөяге ташып ашаучы кызыл авызлы зур кара козгын белән чагыштырган.
Назыйм, Сәлимнең башына зур ачкыч белән томырып, аның чигәсен ярган, һәм ул бик тиз җан биргән. Фатирдан берни дә урламаган, бер нәрсә дә алып чыкмаган. Ә эзләнсәң, урларлык нәрсәләр күп булган анда. Байлык зур. Ләкин ни хикмәт, ничәмә хатынга өйләнеп, ничәмә хатын белән яшәп тә, бу адәмнең үз баласы булмаган. «Кысыр» булган, күрәсең, шулай булмаса, хатыннарның берәрсе булса да аңардан бала тапкан булыр иде. Шуңа охшашлы нәрсә Нариманнар авылында да булды: каенанасы белән ире ничә еллар буе, син имгәк, син бала табалмыйсың, дип, бер яшь киленне кыерсытып яшәделәр. Баксаң, гаеп хатында түгел, ә ирдә булган икән. Шуннан соң теге ир башын иеп кенә йөри башлады, ә киленнәре, Берлинны алгандай, рәхәтләнеп күкрәк киереп йөрде.
Тикшерүчеләрнең: «Ни өчен үтердең?» – дигән соравына Назыйм: «Мин аны үтермәдем, ул үз-үзен үтерде, – дип җавап кайтарган. Һәм соңыннан: – Дөресрәге, ул үз-үзен үтерә алмыйча интекте, мин аңа ярдәм генә иттем. Андый кабахәт җир йөзендә яшәргә тиеш түгел», – дип сүз өстәгән…
Мәгълүм ки, тикшерү барышында үтерелүченең дә каршылыклы шәхес булганлыгы ачыкланды. Ләкин ул Сәлим дигәннәре ничек итеп Назыймның анасын мыскыл итсә дә, ничәмә хатынның тормышын бозса да, аларның барысын да ярык тагарак каршында утыртып калдырса да, Назыймның кеше үтерергә хакы юк иде, билгеле.
Җинаять урынында Нариманның профсоюз билетын калдыруы да бигүк аңлашылып бетми кебек. Юк, ул аны махсус, авылдашына шик төшсен дип ташлап калдырмаган, билгеле. Юк, юк, Назыйм андый кабахәтлеккә бармас. Бәлкем, ул аны, ашыгып, кесәсеннән ялгыш төшереп калдыргандыр?! Ул бит документтагы исем-фамилияне үзгәртеп, шуңа үзенең фотосын ябыштырып куярга дә өлгерми калган. Аның: «Мин теләсә нинди документны үзгәртеп ясый алам, миндә, дустым, каллиграфический почерк!» – дип мактанганы да Нариманның хәтерендә яхшы сакланып калган…
Әллә инде авылдашының язмышына битараф булмаганга, әллә үзенә үк шушы җинаять процессы аша узарга туры килгәнгәме, Нариман, йоклар алдыннан, көн саен диярлек Динәдән Назыймның ничек итеп кулга алынуын сөйләтте. Баштарак шуның турында бик нык дулкынланып, тәфсилләп сөйләгән Динә соңрак бу нәрсәдән туя башлады һәм шуның турында бөтенләй сөйләүдән туктады. Нариманны кулга алгач, милиция бүлеге каршында елап басып торганнарын, ирен азат иткәч, аның муенына асылынып: «Яратам сине, җаным, яратам!» – дип өзгәләнеп назлануларын ул инде хәзер онытты булса кирәк.
– Син нәрсә, башка проблемаң юк мәллә?! – дип кычкырды аңа хатыны беркөнне. – Һаман шул шизик турында сөйләтмәсәң… Булган, узган, ятсын хәзер шул психушкасында!
– Теләмәсәң сүләмә, көчләмим…
– Үзең турында уйла син, фатир турында!
– Гаврилинга бармадыңмыни? – дип сорады Нариман. Аның соравы, билгеле ки, һәрвакыттагыча кинаяле яңгырады.
– Бардым, ләкин ул ысвиданиегә чыкмады, – дип шаярткан булды тегесе.
– Булмаган, димәк…
– Фатир тиздән булачак!
– Ничек?
– Әти сөйләште.
– Кем белән?
– Бер зур кеше белән. Ул безнең директорга чыккан. Шулай булгач… шиты-крыты, җаным!
– Синең әтиең?! – дип шаккатты ир.
– Ә ни булган минем әтигә?!
– Атаңның шундый есвәзләре бар дип һич кенә дә уйламаган идем!
– Син аны шундый төшеп калган кеше дип уйлыйсыңмы?
– Уйлый идем! Хәзер фикерем үзгәрде…
Фикерләр әкренләп үзгәрә торды. Тормыш һаман да алга чаба, тик менә Нариман гына бер дә үзгәрергә теләми. Илдә комсомол төзелешләре колач алды: Чаллыда «КамАЗ» заводы, Түбән Камада химия комплекслары калкып чыкты. Яшьләр һәм хәтта карт-корылар, туган авылларын ташлап, гасыр төзелешләренә агылдылар, киләчәктә исә шәһәр кешесе булып калу турында хыялландылар. Күпме авыллар, колхозлар таралды, күпме йортлар бушап калды, күперләр ватылды. Татарстан-Төтенстан, сәлам сиңа, сәлам! Ура! Шәһәр җиңде: өч башлы комсыз аждаһа сыман, авылны бер кабуда йотты…
Нариман гел авылын сагынып яшәде. Авылны сагыну озакка бармый, бер ике-өч елдан ул бетә, сүнә, кеше әкренләп шәһәр тормышына ияләнә һәм шул баштагы сагынуыннан хәтта көлеп йөри башлый, диләр. Ә юк! Шәһәрдә тора башлаганына инде дүрт елга якын вакыт узды, ә Нариман туган авылын һич кенә дә оныта алмады. Онытып була димени соң аны! Беренчедән, аның авылда бергә укыган, бергә үскән дус-ишләре калды, икенчедән, аның ялгыз әнисе анда, ул улын һәрчак сагынып, көтеп тора. Пенсиягә чыгуга ук, укытуын ташлыйм дип йөргән әнисе, лаеклы ялга чыккач та, мәктәптә укытырга калды. Башта: «Өйдә ялгызым гына утырып нишлим, мәктәптә балалар арасында көнем үтә, ичмасам», – дип акланып маташты. Ләкин аңа артык озак укытырга туры килмәде, Хәлимә чирләп китте, кан басымы белән интекте. Теләсә-теләмәсә дә яраткан мәктәбеннән китәргә туры килде. Билгеле, ул коллективтан бөтенләй үк аерылып бетмәде, аңа аз булса да дәресләр калдырдылар. Чөнки аны коллективта хөрмәт итәләр һәм аның белән һәрчак киңәшәләр иде. Ләкин бу ярым чара, ягъни балага еламас өчен имезлек каптыру кебегрәк нәрсә булып чыкты. Ул хәзер күбрәк өйдә утырды, өй хезмәтен алып баруы җиңелрәк булсын өчен, терлекләрен бетереп, кош-корт кына калдырды. Ләкин ялгызлык газабы барыбер үзенекен сиздерде, пенсионерның көне үтми башлады. Моңа тиклем улында әллә ни зур нужа күрмәгән ана аны сагына башлады, кунакка кайткан улы юлга кузгалганда да бик нык моңсуланып кала, хәтта елап озата торган булып китте. Ялгыз көннәрен гел чирләп, дару эчеп кенә уздырган, инде үлем турында сөйләнә башлаган Хәлимә Нариман авылдан киткәндә: «Тагын кайчан кайтасың? Япа-ялгыз кинәт кенә үлеп китүдән куркам», – дип, улының йөрәгенә шом салып куя торган иде…
Бу очракта Нариман да үзен гаепле кеше итеп сизде. Әгәр дә ул әнисенә катырак торса, авылга бервакытта да кайтмыйм, калада калам, дисә, авылны сагындым, авылсыз яши алмыйм, дип сөйләнмәсә, аңа күңел серләрен чишмәсә, әнисе дә, язмышына разый булып, улын авылга кайтару турында, бәлкем, авыз да ачмас иде.
Беркөнне Нариман искиткеч бер сәер төш күрде. Каядыр сәфәргә чыккан икән ул, печән төялгән йөк машинасында баш очында хәтсез кыздырган кояштан күзләрен яшереп, каядыр бара да бара икән. Яңа гына чапкан ямь-яшел үлән, люцерна! Ах, аның хуш исләре! Мондый хуш исле төшне аның үз гомерендә беренче генә күрүе иде. Аңа шундый рәхәт… җан рәхәте… Ләкин бу рәхәтлек нигәдер озакка бармады. Менә машина кисәк кенә туктады, аннан ике әзмәвер егет йөгереп чыкты да Нариманны, аягыннан тотып, җиргә тартып төшерде. Ни хикмәт, боларның икесе дә таныш кешеләр булып чыкты. Кала хулиганнары: берсе – Альфред, икенчесе – Хамис. Хамисның ул кайчандыр тезен ярды, Альфредның аркасына таш томырды. Хәер, монда аның гаебе юк, алар сугышны үзләре башладылар. Нариман – нык ир-ат. Әгәр дә аның үзенә бәйләнмәсәләр, аны мыскыл итмәсәләр, ул беркемгә дә тими, ә инде бәйләнеп, теңкәсенә тисәләр йә инде аның каршында әллә кем булып кылансалар, ул аларны изеп атып, җир белән тигезләп куярга да күп сорап тормый иде. Бу юлы исә ул үзен гаепле итеп сизде, ул аларга хәтта ялынып, ялварып та карады. Тик номер барып чыкмады. Алар әрсез мосафирны, арт ягына тибеп, тузанлы юлда бәреп калдырдылар. Җәй эссе, гаять каты кыздыра. Шулчак давыллы җил чыкты, кара тузаннар тузды, күзләргә чүп кереп тулды. Җил тынгач, ул әкрен генә күзен ачты. Бер кызыкай, көянтә-чиләкләрен асып, чишмәгә су алырга төшеп бара. Чырае ап-ак кызның, моңсу, чак кына чирле кешегә дә охшаган. Менә алар икесе дә чишмә буенда. Нариманның бик каты су эчәсе килә, ул кыздан су сорый. Кыз аның авызына чиләк кырыен китерә. Нариман йотылып су эчә һәм, күтәрелеп, кызга карый. Ялгышкан икән бит! Суны аңа хатыны Динә бирә дип уйлаган иде, ә ул бөтенләй башка кеше, башка кыз булып чыкты. Кыяфәтенә караганда, ул гади бер авыл кызына охшаган иде.
Бу төш берничә мәртәбә кабатланды. Нинди төш ул? Нишләп керә соң ул аңа? Төшләр юраучы авыл карчыгына да сөйләп күрсәтте, җавабында багучы аңа: «Бик хикмәтле төш, олан, тормышыңда олы үзгәрешләр көтелә, мөгаен, авылыңа кайтырсың, туган йортыңда яши башларсың, ләкин ул җиңел генә бирелмәс», – диде. «Минем Динәм гомердә дә кайтмый авылга!» – дигән сүзгә исә ул (аны бик нык гаҗәпкә калдырып): «Мин анда Динәңне күрмим, ә башка кешене күрәм», – диде…
Динә белән кайчан да булса аралары өзелер дип аның башына да килмәде. Алар бит бер-берсен яратышып өйләнештеләр. Хәзер дә бер-берсен яраталар кебек. Ләкин Динәнең сәер холкы, көймәне һәрчак үз уңаена ишәргә тырышуы, Нариманның исә һаман да икенче якка ыргылуы, авылга тартылуы, авылны оныта алмавы аларны күптән бербөтен итә алмыйча, гаиләнең тотрыклылыгын җимерә торган иде.
Ә бәхетсезлек, ни гаҗәп, бәхеттән башланды. Ниһаять, алар фатир алдылар. Фатирны аларга яңа ел алдыннан бирделәр. Ике бүлмәле, лоджияле. «Ленинградка». Динә сөенеченнән ике көн кунак җыйды. Кемнәр генә килмәде дә кемнәр генә котламады аларны. Авылдан Динәнең ата-анасы да килде, бары тик Нариманның анасы Хәлимә генә килә алмады. Авырды. Хәер, өй туе ике көн белән генә чикләнмәде, фатирны атна буе юдылар. Яңа елны яңа фатирда каршы алдылар. Фатир алырга хыялланган Динә, Нариманга белгертмичә генә, берникадәр акча җыйган булган икән. Шуңа зур стенка, диван-карават алдылар. Ә менә ире (үз акчасына) балалар караваты алып кайткач, Динә әллә нишләп китте, ул сөенә дә, көенә дә алмады. Утырып бер елады. Нариман шул вакытта ук нидер сизенгән иде инде. Соңыннан әлеге уеның юш килгәнлеге, бәхетсезлегенә каршы, бөтен хаклыгы белән ачыкланды.
Нариман кеше әйберендә актарынырга яратмый. Ул куркыныч кәгазь дә аның кулына очраклы рәвештә генә килеп керде. Беркөнне кадрлар бүлеге аның паспортын соратты, ул аны стенканың бер кечкенә тартмасына тыгып куйган иде. Шунда актарынган чагында, тартмадан мөһер сугылган төрле медицина белешмәләре, анализ кәгазьләре килеп чыкты. Динә, иренә әйтмичә генә, сырхауханәдә тикшеренеп йөргән икән. Бу анализларның (медицинада әллә ни аңламаса да) бала белән бәйле булганлыгын сизенгән Нариман боларны калада хирург булып эшләгән элеккеге классташына күрсәтте. Кабинетта берничә табиб җыйналды, араларында гинеколог хатын-кыз да бар иде. Олырак яшьтә, тәҗрибәле. Менә шул табибә, Нариман җыйнап килгән кәгазьләрне карап чыккач, озак кына бер сүз дә эндәшми торды. Барысы да аңардан сүз көтте. «Дөресен әйтергә ярыймы?! – дип сорады ул башта Нариманнан. Ризалык алгач: – Синең хатының беркайчан да бала тапмаячак! – диде. Аннары: – Хатының беренче баласын төшерткән идеме? Булдымы шундый хәл?» – дип сорады. Нариман моңа каршы бер сүз дә әйтә алмады, әйе, дип, башын түбән иде…
Күпме әйтте, ясатма, йөрмә, тап, үстерербез, дип. Юк, тыңламады. Кеше әйткәнне тыңлый белә димени соң ул? Чат атасы – киренең киресе! Бернәрсә уйлады икән, үзенекен итмичә калмый. Инде хәзер нишләргә? Әйтергәме үзенә, юкмы? Баласыз нинди гаилә була ала? Шәһәр хатыннары бала санын икедән уздырырга тырышмыйлар, күбрәк үзләрен карап, үзләрен көйләтергә яраталар. Ә монда хәзер ике түгел, бер дә булмаячак. Гаиләдә бер генә бала булып үскәч, ул гомере буе ишле гаилә турында хыялланды, апа-сеңелләрнең, абый-энеләрнең булуын теләде. Каршы якта гына атаклы комбайнчы Сабир абзый яшәде, аның хатыны алты бала тапты. Өч ир, өч кыз. Алтысы да исән-сау, алтысы да тап-таза булып үстеләр. Ишле гаилә авыр яши, балаларның киярләренә җитми, ашау яклары да такыр була, диләр. Шулайдыр, төрле чагы буладыр, тик нигәдер Нариман бала чагында алардан гел көнләшеп яшәде. Бер-берсен карашып, бер-беренә ярдәм итеп үскән күрше балалары гел бердәм булып яшәделәр, матур итеп хезмәт итәләр, күңелле итеп уйный да белә торганнар иде. Ә ул һаман да үзе генә, ялгызы гына уйнап үсте. Ни өчен аның анасы бер генә бала белән калган? Менә бу нәрсә аның өчен әле дә зур сорау булып кала килә. Шуны белеп, шуның бер очына чыгасы килсә дә, нигәдер анасыннан сорарга яхшысынмый торган иде.
Ә менә Динә белән нишләргә? Әйтсәң, билгеле, тавыш чыгачак, минем арттан эш йөртәсең, дип үпкәләячәк. Табибларга да тулысынча ышанып җитеп булмый, бала язмышы ул барыбер Ходай кулында, баланың ничек һәм кайчан туасын бер Алла гына белә. Юк, ул әлегә хатынына берни дә әйтмәскә, әзрәк көтәргә булды. Бер җае чыгар, бәлкем.
16
Динә трамваен ташлады.
Озак та үтмәде, ресторанга урнашты. Официант булып. Башта иреннән рөхсәт сораган булып кыланды, ә инде рөхсәт алгач, юри генә сорадым, дип шаярткан булды. Нариман каршы килеп кая барсын ди инде?! Динә барыбер үзенекен итәчәк.
Хатынының бала таба алмаячагын аңлаган көннән үк, ул аңа карата бик нык үзгәрде. Тиктомалдан гына кешене йокы череме ничек басса, аны да шундый ук битарафлык хисе басты. Хатыны кая гына барса да, нәрсә белән шөгыльләнсә дә, аңа хәзер барыбер иде. Яратып яшәгән кадерле еллар үтте, тормышының да кызыгы бетте.
Динә башта көндезгедә йөрде, аннан кичкегә күчте. Азрак вакыт узу белән, аңа акча җене кагылды. Ул бертуктаусыз: «Хезмәт хакына гына баеп булмас, алдау хакына баеп карарга кирәк», – дип сөйләнде. Алдау сүзе монда бигүк аңлашылып та бетми, чөнки ресторанда «чәйлек» дигән нәрсә бар. Әзрәк баерак, кыланчыграк адәмнәр официантлардан сдача-мазар сорап тормыйлар, тоташ акчалар калдырып чыгалар. Билгеле, андый зур акчалар атканда, алар шактый кызмача булалар, ни кыланганнарын үзләре дә аңлап бетермиләр. Икенче көнне акчаны артык күп тамызганнарына, бәлкем, үкенә дә торганнардыр, ләкин инде соң була…
Динәнең рестораннан кайтканын көтеп җаны чыга иде Нариманның. Вакыт узмый да узмый. Аптырагач, телевизор кабызып карый. Анда да әллә нәрсә юк. Яхшы фильм булса әле бер хәл, юк шул, зәңгәр экраннарда һаман да шул партия функционерларының карт, иләмсез чырайлары гына чагыла. Шуларның ялган һәм эчпошыргыч сүзләрен тыңлап утыру саруны кайната. Ә ил хуҗасы, ягъни генсек бөтенләй картайды, аның хәзер нәрсә сөйләгәнен дә аңларлык түгел. Ияге чалшайды, күзләре акайды. Буш сүз сөйләгән кешене яратмый иде Нариман, ә бу илнең сәясәте фәкать шуңа, буш сүзгә генә корылган. Өстәгеләр чүбек чәйниләр, ә халык шуларга кул чабып тора. Ә инде ялганга корылган, буш сәясәт алып барган илнең беркайчан да киләчәге булмый…
Көз айлары. Әбиләр чуагы. Көндез кояш кыздыра, рәхәт, хәтта төнлә дә җылы була. Шундый матур төннәрнең берендә Динә эштән кайтмады. Хатыны әзрәк соңгарак калса, ресторанга барып, аны каршы алгалаган чаклары булгалады. Ә бүген ул бармады. Такси белән кайтыр дип уйлады. Телевизордан бер яхшы кино карый-карый, йокыга киткәнен сизми дә калды. Ул уянганда, иртәнге бишләр иде инде. Телевизор һаман да янып тора, программа беткән, экраннан, шытыр-пытыр килеп, «ак кар» сибәләп тора иде…
Динә Казанның Бауман урамында урнашкан «Восток» ресторанында эшли. Нариман, кран астына иелеп, башына салкын су койды да, фатир ишеген бикләп, урамга чыгып йөгерде. Инде таң атып килә, анда-санда җиңел машиналар күренә. «Кольцо»га бик тиз төшеп җитте ул. «Волга» хуҗасы акчаны шактый күп каерды, ләкин бу очракта акча белән хисаплашып тора торган чак түгел иде. Ресторан ишекләре ябык (ул шуны көткән дә иде!), утлары сүнгән. Ул хәтта арткы ишекләрне дә тартып карады, ләкин файдасыз. Хатыны ресторанда кунып ята дигән уйны ул бик тиз башыннан чыгарып атты. Һәм шул чакны аның күзе юлның икенче ягына, ягъни «Кольцо»ның икенче башына төште – «Татарстан» кунакханәсеннән аның сөекле хатыны чыгып килә иде. Ул өстенә ал төстәге ветровка кигән, аңа кара озын плащлы бер олы яшьләрдәге ир кеше ияргән. Аларны бергә күргәч, Нариман имәнеп китте. Икенче якка җир асты юлыннан һәм шулай ук турыдан – трамвай юлы аркылы да чыгып була. Нариман җир асларына төшеп, вакыт уздырып тормады, кунакханәгә туп-туры бәреп чыкты. Алар кунакханә каршында бер-берсенә бик нык якынаеп, сыенышып, күңелле генә сөйләшеп торалар иде. Нариман, Динәне тупас кына кырыйга этеп, плащлы ирнең муенына ябышты. Әгәр дә Динәсе: «Нариман, тукта!» – дип чәрелдәп кычкырмаган булса, ул, бәлкем, үзенең көндәшен буып та аткан булыр иде. Динәнең кычкыруы бу адымнан тыеп калды. Шулай да кирәгеннән артык ярсыган Нариман, берни белештермичә, тезе белән тегенең корсагына типте – плащлы ир шундук сыгылып төште һәм асфальтка тезләнде. Аңа шактый каты эләкте, күрәсең – ни эндәшә, ни хәрәкәтләнә алмады…
Нариман Динәне, җилтерәтеп алып, универмаг каршында торган таксига утыртты. Өйгә кайтып җиткәнче, алар бер сүз дә сөйләшмәделәр. Ә өйгә кайтып керүгә үк… башланды! Ир түгел, ә хатын башлады:
– Нишләдең син, ә?
– Нишләдем! Уйнашчыны тоттым!
– Нишлә-ә-дең? Бөтен эшне боздың?
– Комачауладым, име?!
– Кемгә суктың син? Кемгә?
– Кемгә… сөяркәңә!
– Нинди сөяркә? Ул бит безнең зав!
– Нәстә… зав булгач, аның белән йокларга да ярыймы?
– Нинди йоклау?!
– Син таң алдыннан, чит ир белән кочаклашып, гостиницадан чыгып киләсең, шулай булгач, мин ни уйларга тиеш?!
– Колхоз булудан туктарга вакыт сиңа, җаным! Соң, шул зав аркылы бөтен чумара ясала да бит инде. Шуның акчасына яшибез ләса. Биш ай эшләп, күпме әйбер генә алдык, машинага акча салдык. Синең акчаң ашарга да җитми. Мин аның белән йокламадым, без аның белән акча бүлештек. Мә, менә кара!
Хатын крокодил тиресеннән тегелгән затлы сумкасыннан бер төргәк совет акчасы тартып чыгарды. Бөгәрләнгән акчалар таслап, җыеп саналган иде…
– Динә! – дип ярсыды Нариман.
– Нәрсә?
– Кит син рестораннан! Әгәр китмәсәң…
– Нишләтәсең?
– Атап әйтәм: бу акча уеныгыз сезнең яхшылык белән бетмәячәк. Акча кешене боза, кеше акча колына әйләнә. ОБХСС җибәртеп, рестораныгызны яптырам, ыслушай! Завыңны утырттырам. Аңладыңмы?!
– Ай-һай… мине дәме?
– Әйт дөресен, яшермә, әйт! Юкса мин сине…
Нариман, Динәнең кулыннан каерып, аны каршысына бастырды. Кулын иркен тоткан ир белән шаярырга ярамаганын аңлаган хатын бераздан башкачарак сөйләргә тотынды:
– Ипи тотып ант итәм, мин аның белән йокламадым. Без, чынлап та, номер снимать итеп, шунда булган акчаларны бүлештек. Ресторанда кеше алдында ярамый, аңлыйсыңмы? Зав минем аркылы эш итә. Акчаны минем аркылы ясый.Яшермим, мин аңа ошыйм… ул үзе дә шулай ди…
– Үзе дә?
– Ләкин мин аны үземә якын китермим. Мин сиңа тугры, Нариман.
– Хе! Гостиницада чит кеше белән кунып ята, ә үзе миңа тугры, имеш. Булды! Җитте! Мин авылга кайтам! Атап әйтәм: авылдан китмәгән булсак, бу яман хәлләрнең берсе дә булмаган булыр иде! Яныңда чит ирләр дә иснәнеп йөрмәс иде! Син дә иләс-миләс йөрмәс идең! Күралмыйм! Мин сине… ишетәсеңме…
– Ә мин нишләгән соң әле? Минем бернинди дә гаебем юк, чөнки гаебем ачыкланмаган. Калага килеп, без, җаным, берни дә югалтмадык. Киресенчә. Без монда кеше булдык. Эш бар, акча бар, фатир алдык. Тагын ни кирәк?! Ни җитми сиңа?!
– Бала!
– Нәрсә?!
– Бала җитми!
Хатын һәм ир беркайчан да тавышланмыйча тормый, ләкин Динә белән Нариманның тавышсыз яшәгән чаклары сирәк булды. «Авылда калсак, тавыш-гаугалар азрак чыгар, хатын да үзен башкачарак тотар иде» дигән уй Нариманның һич кенә дә башыннан чыкмады. Иң кызыгы шул: тавыштан хатыны нигәдер гел коры чыга һәм һәрвакыт җиңүче булып кала иде. Гаилә хуҗасы никадәр генә кызса да, тамагын ертып акырса да, тормыш барыбер хатын-кыз сүзе белән, ягъни хатын дигәнчә барды. Бу юлы ул хатыныннан өстен чыгарга теләде. Ачудан стенка шүрлеген алып атты, анализ кәгазьләре идәнгә чәчелде. Бөтен бүлмә кәгазь белән тулды…
– Нәрсә бу? – дип акырды коты очкан Динә. Хәер, ул юләр түгел иде, барысын да бик тиз аңлап алды, ләкин белмәмешкә сабышып, уенны һаман да дәвам итте.
– Дәлилләр!
– Нинди?
– Син беркайчан да бала табалмаячак! Беркайчан да ана булу бәхетен татымаячак!
– Ни өчен?
– Язмыш! Язмыш каргады безне.
– Язмыш… нигә…
Динә үкереп еларга тотынды. Елау акрынлап истерикага күчте – ул ярсып стенка кырыенда торган, туйга бүләк иткән чәчәкле зәңгәр вазаны бәреп ватты. Аннан вазадан өстәрәк торган бәллүр савытларга ябышты. Күп итеп җыйган иде ул аларны. Шуларның берсе белән ул иренә кизәнде, бәхеткә, Нариман аның кулыннан тотып калды. Хатынны тынычландыру шактый озакка сузылды. Хатыны тәмам тынычланып беткәч кенә, Нариман аңа үзенең ниятен ирештерде:
– Динә, мин синнән китәргә булдым. Синнән генә түгел, каласыннан качарга булдым.
– Ярар, – дип килеште хатын, – китәргә уйлагансың икән, көчләп тоталмыйм…
Ул әле, бәлкем, калган да булыр иде, ләкин хатынының соңгы сүзләре аны тәмам үтерде, бетерде. Ул аның битарафлыгына шаклар катты. Юньле хатын-кыз ирен янында калдыру өчен ни генә эшләмәс: ялыныр да, ялварыр да, җаен табар. Ә юк, Динә андый кеше түгел, ул бөтенләй башка, ул артык горур. Нариман бар булган кием-салымнарын, кирәк-яракларын чемоданга тутырган вакытта, хатынының бер генә кылы да селкенеп карамады. Хатын да юләр түгел, ул барысын да аңлый: бер китүдә генә бар нәрсәне җыеп бетереп булмый, димәк, аның ире әле тагын кайтачак, алар кабат күрешәчәкләр. Динә, теләсәң нишлә дигән сыман, кулын селтәп, урынга барып ауды. Чемоданын җыеп бетергән Нариман, ишекне бик каты ябып, өйдән чыгып китте. Ә киткәндә, ишекне каты итеп бәреп китәргә ярамый, чөнки бу – начар фал.
17
Юлсызлык – авылның иң зур бәласе. Бөтен СССР юлсызлыктан интегә. Авыллар арасында кыр юлларын, ат сукмакларын бетереп, дамбалар өеп, шуңа таш салган шосселар да төзеп карадылар, ләкин юллар аңа карап кына яхшырмады. Юллар яз-көз кардан, яңгырдан изелде, кышын аларны кар басты. Җәен, күбәләк очкан вакытта әзрәк йөреп алганнан соң, көзен тагын чын газап, михнәт башлана. Юл булмау аркасында, шәһәр белән авыллар арасында автобуслар да йөрми.
Нариман шәһәрара поездга төшеп утырды. Халыкта аны «кызыл поезд» дип йөртәләр. Ни өчен шулай атаулары яхшы аңлашыла: поезд кызыл төстә. Ул кассада сатып алган билетын таслап, кесәсенә салып куйды, киң вагон тәрәзәсеннән тышка, урам ягына күз салды. Ул бүген иртә төште, поезд кузгалырга шактый вакыт бар, вагоннар буш, әле халык утырып та бетмәгән иде. Перрон буйлап, чабыша-чабыша, кешеләр йөгерешә: кайсы чемодан, кайсы капчык күтәргән, кайсылары кечкенә кибет арбалары тартып бара. Бераздан ул перронда ике таныш егетне күреп алды, болар Нариман авылында күңел ачып яткан, соңыннан аны кыйнарга йөргән Альфред белән Хамис иделәр. Ул аларны инде күптән күргәне юк, чөнки нихәтле гомер үтте. Ишеттерделәр. Алар Нариманнан үч алырга йөргәннәр, аның калада, тулай торакта яшәгәнен белеп, берничә мәртәбә хәтта эзләп тә килгәннәр. Ул вакытта очрашу насыйп булмаган, ә менә хәзер аларны язмыш һич көтмәгәндә кабат очраштырды. Нариман аларны күрмәмешкә сабышты, ләкин егетләр аны бик тиз танып алдылар. Юк, ул алардан курыкмады, ләкин күрергә дә ашкынып тормады. Менә шул ике егет, тиз арада поезд эченә үтеп, Нариманның каршысына ук килеп утырдылар. Икесе дә шактый кызмача, икесе дә күңелле сөйләшә. Альфреды (авырый, күрәсең) бөтенләй ябыккан, чырае көл сымак ап-ак, ияк астындагы җирән сакалы гына тырпаеп калган. Ә Хамис, киресенчә, тагын да тазара төшкән, куллары, беләкләре юанайган, зур корсак үстергән…
– Сәлам, друган!
– Как халляр?!
Шаярышып кына, алар аңа кул суздылар. Тик Нариман аларга кул бирмәде, бер сүз дә дәшмәде.
– Авылга мәллә? – дип сорады Альфред.
– Авылга, – дип, төксе генә җавап бирде юлчы.
– Вижу, каефың юк, – дип, Хамисы сүзгә кушылды.
– Әйе, юк…
– Поезд кайчан китә? – дип сорады Альфред.
– Ярты сәгатьтән.
– Да! Вакыт бар икән әле.
– Айда, пивнушкага кереп чыгабыз, – дип тәкъдим ясады Хамис. – Каефың да күтәрелер.
– Керегез! Тик миннән башка!
– Акча ягы такыр, братан! – дип моңсуланды тегесе. – Синдә юкмы соң?
– Миндә бар, ләкин мин кулга акча бирмим!
– За падло што-ли?!
– Бәлкем… сыйларсың… Күрәсең… хәл начар… Җиденче көн эчәбез… Запойда… слушай… Может… угостишь… а…
Авыл егетләрендә шундый бер сәер гадәт бар: кеше ярдәм сораса, алар ярдәм итмичә калмыйлар. Бу гадәт авыл кешесенең канына сеңгән. Авыр вакытта бер-береңә ярдәм итү, бер-береңнең хәлен белү – авыл кешесе өчен зарур нәрсә. Әлеге очракта исә моны куркаклык түгел, ә йомшаклык итеп кабул итәргә була иде. Соңыннан бәлагә тарыгач, үлем белән яшәү арасында калып, Газраил белән көрәшеп ятканда, ул шушы йомшаклыгы өчен, бәлкем, үз-үзен битәрләгәндер дә һәм үкенгәндер дә… Тик киләчәкне белеп булмый икән шул: шулай аянычлы килеп чыгасын белсә, ул, бәлкем, урыныннан да кузгалмаган булыр иде…
Шәһәр егетләре, күрми-күрмәгәндәй, вокзал сыраханәсендә сыра чөмерделәр. Нариман, аракы белән дус булмаса да, соңгы арада әзрәк сыра капкалый башлаган иде. Компания өчен дигән булып, үзенә дә бер ярты кружка сыра алды. Тик шуның яртысын да эчеп бетермәде. Ул бертуктаусыз кулындагы сәгатенә карады, поезд китәргә унбиш минут кына вакыт калган иде. Тегеләр дә аңа ияреп чыктылар. Пивнушка янында гына агачлык бар, Хамис та, Альфред та, тәмәке кабызып, шуның эченә кереп бастылар. Ни өчен алар артыннан ияргәнен ул әле дә ахырына хәтле аңлап бетерә алмый. Тиз генә хушлашып, поездга кереп утырасы иде бит юкса! Юк, аяклары аны нигәдер әнә шул якка тартты. Альфред, агач төбенә иелеп, кечкенә йомышын башкарды, Хамис, ярсуланып, дәү агачлар тирәсендә үскән яшь үсентеләргә типкәләп алды…
– Рәхмәт, братан! – дигән булды агач төбендә эшен бетереп яткан Альфред.
– Ни өчен?
– Сыйладың…
Альфред рәхмәтен ничектер төрттереп, астыртын мәгънә салып әйтте. Нариман инде, монда үзенең артык кеше икәнен аңлап, тизрәк китәргә ашыкты. Ләкин аны Хамисның бер төртке сүзе туктатты һәм шул сүз Нариманны бик нык кечерәйтте, мыскыл итте кебек.
– Курыктың, а, друган, куркып сыйладың.
– Минме?!
– Да… син… по ходу…
– Әгәр курыксам, поезддан да чыкмаган булыр идем…
– Курыктың! – дип каныкты Хамис. – Авылыңда герой булып йөрдең, ә монда… ыштаныңа җибәрдең.
– Кабатла! – дип кычкырды аңа Нариман.
– Нәрсә?
– Сүзеңне кабатла!
Шулчак Хамис ветровка кесәсеннән пычак тартып чыгарды. Вакыйгалар зурга китүдән курыккан Альфред Хамисны бу эшеннән туктатмакчы булды, ләкин тегесе аны тыңларга теләмәде, пычагын уйнатып, Нариманга ташланды. Ләкин Нариман да куркып калмады, ыжгырып, Хамиска каршы чыкты. Ярсыган чагында Нариманның теләсә кемне ботарлап атканын яхшы белгән Хамис, шүрләп, артка чигенде…
– Лады… пошутили, хватит…
Дошманының, кулына пычак тотып та, коралсыз кеше алдында куркып калганын күргән Нариман, мыскыллы елмаеп, аңа кул селтәде дә, борылып, перронга таба китте. Сизде ул, сизде теге бәдбәхетнең артыннан йөгереп килгәнен, бик яхшы сизде. Аяк астында корыган яфракларның кыштырдаганына хәтле ишетте, ләкин борылып, саклану чарасын күрмәде. Бу очрашу шулай җиңелчә генә үтеп китәр, бу бәдбәхет явызлык кылырга кыймас, дип уйлады ул…
Аркага тимер кадак белән суккан кебек булды – пычак тәнне ярып керде. Нариманның күз аллары караңгыланып китте… Шул мизгелдә кечкенә көмеш тайның – Ак маңгайның кушаяклап җәйләү буйлап чабып үткәне күренде… Аннан инде ул, хәле бетеп, аңын җуйды…
Ул өч көннән соң гына аңына килде, үзенә операция ясаганнарын белми дә сизми калды. Кан эчендә яткан Нариманны перрондагы пассажирлар күреп алганнар. «Ашыгыч ярдәм» машинасы вакытында килеп җиткән, бәхетенә, ул Казан вокзалы тирәсендә генә туктаган булган…
Ул уянганда, аның каршында әнисе Хәлимә һәм палатаның бер чатында Динәсе боегып утыра иде. Авыру уянгач, әзрәк аңына килгәч, ак халатлы шәфкать туташы атылып керде, ул авыруга куелган системаны төрлечә тарткалап төзәтергә тотынды. Аннан табиблар җыйналды. Алар, авыруның хәлен белгәч, үзара нидер сөйләшеп, Нариманга уңышлар теләп, палатадан чыгып киттеләр. Медперсоналдан бушап калган бүлмәдә әнисе белән хатыны гына утырып калды.
– Җә, улым, нихәл хәлең? – дип сорады кайгыдан күз яшьләрен сыгып туйган анасы. Һаман да шул авылда, өйдә утырырга күнеккән, инде шактый олыгаеп барган анасы, шәһәргә барырга булгач, әзрәк киенгән-ясанган һәм шуның бәрабәренә берникадәр матурланып та киткән иде…
– Нариман! Нариман! – Шатлыгын яшерә алмаган Динә ире янына килеп утырды һәм аның кулыннан алды. Ләкин Нариман битараф калды, аны бөтенләй күрмәмешкә сабышты. Динә иренең рәнҗеше бик тә тирәнгә киткәнен аңлады…
– Менә, әни, – дип, бик зур авырлык белән генә эндәште улы, – авылга кайтырга дип чыккан идем…
– Ие, улым, ие…
– …кайтып җитә алмадым…
– Кайтырсың, улым, кайтырсың, терелеп бетүгә үк, авылга кайтырсың, рәхәтләнеп туган нигезеңдә яшәрсең…
Хәлимә, сөйләнә-сөйләнә, кырын күз белән генә килен ягына карап алды. Янәсе, килен ничек уйлый, ничек карый аның бу сүзләренә. Ә килен дәшми, чөнки ул үзенең гаебен белә, каенанасы ни әйтсә, шуңа риза булып утыра. Риза булмас иде дә, бәлкем, ул ананың сүзләренә, ләкин ул сүзләрдә хаклык барлыгын сизә. Нариман, шәһәргә китсә дә, шәһәр кешесе була алмады. Шуның аркасында ул зур җәфалар күрде, кыенлыклар кичерде. Ә бәлкем, җәфаламаска, җибәрергәдер аны иреккә?! Китсен, әгәр дә авылда яшисе килә икән китсен, яшәсен шунда, Динә дә үлмәс, ничек тә яшәр әле. Матурлыгы, җитешлеге бар, ялгызы калмас, әлбәттә. Шулаен шулай да, ләкин нинди хатынның якын ирен иреккә чыгарасы, чит кешегә бүләк итәсе килсен икән?! Әйтүе, уйлавы гына җиңел, ә булганны югалтасы, кулдан ычкындырасы килми бер дә…
Авыру Нариман исә анасы янында, иркәләнеп, бала сыманрак кыланды:
– Әни, алып кит мине моннан…
– Ярый, улым, ярый…
– Калдырма мине монда…
– Юк, улым, калдырмам…
18
Хастаханәдән чыккач, аны авылга кайтардылар. Авыл һавасы аңа яхшы тәэсир итте: сәламәтлеге күзгә күренеп яхшырды. Баласының авылга кайтып, туган өендә яшәгәненә сөенгән ана аның янында йөгереп кенә йөрде. Улына ул ни теләсә, шуны ашатты, эчертте. Бөтенләй аягына баскач, Нариман һәр көнне елгага төшеп су коенды, көнаралаш мунча чабынды…
Күңел дигән нәрсә бер сүрелгәч сүрелә икән, ә аралар бер өзелгәч өзелә икән шул. Нариман, терелеп беткәч, берничә тапкыр хатыны янына барып карады. Ләкин хатынын инде иркәләп, кочаклап йоклый алмады. Чын авыл мужигы, чын крестьян улы булып тәрбияләнгән, гомерлек юлдашын – хәләл җефетен, яратудан битәр, үзенең милке итеп санаган Нариман кабат үз итә һәм аның хыянәтен инде кичерә алмады. Ярты елдан соң алар аерылыштылар. Ул бөтенләйгә авылга кайтты, ә Динә калада калды. Ул, ниһаять, үз теләгенә иреште, Динәсе дә аның теләге белән килеште. Аның авылдаш дуслары Һади белән Зиннур-Зимагур да, инде өйләнешеп, авылда төпләнеп калдылар. Алар икесе дә урып-җыю вакытында ындырда шәһәрдән икмәк чистартырга кайткан кызларны алып калдылар. Дөресрәге, алар башка районнан килгән авыл кызлары иде, ә завод (шунда хезмәт иткәч) аларны авылга ярдәм йөзеннән җибәрде. Заводка һәм кызларга зур рәхмәт, чөнки алар колхозга гына ярдәм итмәделәр, ә Һади белән Зиннур-Зимагурны да бәхетле иттеләр.
Кала белән ике арада йөргән арада, Нариман тимер юл вокзалы перронында Шәмсегаянның улы Миңненазыймны да очратты. Дустын әле дә юләрләр йортында ята дип уйлаган Нариман ялгышкан икән бит. Башта ул Назыймны танымыйча торды, аны күзенә күренә дип кенә уйлады. Чөнки кайчандыр кеше үтергән һәм шундый авыр җинаять кылган кешене кабат иректә күрермен дип, аның уена да кереп карамады. Дөреслектә, ул Назыймны түгел, ә Назыйм аны танып алды. Танымаслык булып үзгәргән үзе. Матур киенгән, кәефе күтәренке. Алар кочаклашып күрештеләр.
– Син кайда соң хәзер? – дип сорады аңардан Нариман.
– Норильскида, Себердә.
– Ничек барып чыктың анда?
– Олы апам – Айсылу апам шунда, кияүдә. Нефтьтә мин хәзер, нефтьтә…
– Тегеннән ничек котыла алдың?
– Котылдым, ә нигә котылмаска! Алар авыл кешесен җүләргә саныйлар, ахрысы, үзләрен акыллы дип уйлыйлар. Ә бездән дә акыллы, хәйләкәр кеше юк бу дөньяда. Авыл кешесе ул кирәк икән тиешле сүзен дә әйтә, кирәк икән башын җүләргә дә сала белә. Кыстати… бөтен җүнле, акыллы кеше авылдан чыккан, авыл үстерә баһадирларны, авыл… Ә син кая?
– Мин Динәдән аерылдым, авылга кайтам… бөтенләйгә…
– Син кайта тор, бер биш-алты елдан мин үзем дә кайтып җитәм, менә әйтте диярсең! Атам нигезенә яңа йорт салып куям. Менә бераз гына акча эшләп алам да. Себердә әйбәт түлиләр, туган, яхшы түлиләр…
Шулай итеп, Назыйм Себер якларына китеп барды, ә Нариман авылга әйләнеп кайтты. Әни янында булырмын, яраткан тракторымда эшләрмен, дип, авылына шатланып кайткан Нариманның бераздан кабат эче поша башлады. Кайчандыр яраткан хатыны белән яшәгән, хатын назына өйрәнгән һәм инде хәзер буйдак хәлендә йөргән егетнең күңеле барыбер китек калды. Әнә шул эч пошуын басар өчен, күңел китеклегеннән арыныр өчен, Нариман да, бик күпләрнең ачы язмышын кабатлагандай, әкренләп эчүгә сабышты. Чоры да шундый каһәрнең, бөтен нәрсәсе эчүгә корылган. Улы өчен ут йоткан һәм аны кабат өйләндерергә хыялланган Хәлимә әлеге читен хәлдән чыгу юлын эзләде. Әйе, авылда кызлар аз кала, ләкин ел саен барысы да китеп бетми, калганы да җитәрлек. Нариманны димләргә тотындылар. Димчесе дә, өйләндерүчесе дә Хәлимә үзе булды. Бик күп кызларны тәкъдим иттеләр аңа, ләкин егет, кире бетеп, һаман да үз турысын сукалады: «Яратмыйча өйләнә алмыйм, әни, аңла!» Бу бәргәләнүләр шактый озакка сузылды. Ләкин Динәнең кияүгә чыгып, бергә яшәгән фатирга чит кеше кайтарып утыртуын ишеткәч, Нариман әнисен күрше урамдагы Кәримә апаның кызына, Зөмәрәгә яучы итеп җибәрде. Үзе бармады, читтә калды. Хәлимә Зөмәрәнең йөрәк белән чирле икәнен, аның «группа»да утырганын белә иде. Әнисе: «Нишлисең син, улым, син бит аны яратмыйсың!» – дигәч, улы: «Бу дөньяда хет бер кешене булса да бәхетле итәрмен», – дип җавап бирде. Укуын тәмамлагач, әнисе янында авылда калган, авыру сәбәпле, җиңел эштә генә эшләп йөргән Зөмәрә, тәкъдим ясалса да, Нариманга йөгереп чыкмады. Кыз (үзенә күрә түгел!) шактый тәкәббер булып чыкты. Ә бу Нариманда кызга карата ачу түгел, ниндидер кызыксыну хисе генә уятты. Аптырагач, ул үзе берничә мәртәбә кызның өенә төште. Иң элек кыз: «Миңа кызганудан гына өйләнергә булсаң, вакытың әрәм итеп йөрмә!» – дигән катгый таләп куйды. Ә егет җавабында: «Яратам, дип әйтә алмыйм, әмма терәгең, тугры ирең булырга ант итәм!» – дигәч, кыз эреде дә төште һәм бер-ике көннән соң ризалыгын бирде. Әллә ни зурдан купмадылар, комсомол туе гына ясадылар. Зөмәрә башта кыз бала тапты, ләкин сабый өч ай да тормады, үлде. Күз тигән, диделәр. Табиблар аңа бүтән бала тапмаска киңәш бирсәләр дә, ул беркемне дә тыңламады: тап-таза ир бала тапты. Аңа Инсаф дигән исем куштылар.
Зөмәрәнең гомере кыска булды, Нариман аның үлемен шактый авыр кичерде. Тормышлар рәтләнеп, Инсаф үсеп җиткәч килеп чыкты бу аяныч хәл. Табиблар хатынының гомере кыска булачагын аңа күптәннән әйтә килделәр, тик Нариманның моңа һич кенә дә ышанасы килмәде. Ни кызганыч, унсигез яшьлек Инсафы ниндидер сәер сәбәпләр аркасында төрмәгә эләккәннән соң, Зөмәрә бөтенләй бетереште. Нариман шулай итеп ике якын кешесен югалтты: хатынын җирләп кайтканда, малае Инсаф инде икенче ел төрмәдә утыра иде…
ИКЕНЧЕ КИСӘК
ИНСАФ
1
Нигез…
Өй ябык: тәрәзәләре кадакланган. Ян-яклары ашалган имән ишеккә зур амбар йозагы эленгән. Өй эченә шыксыз караңгылык иңгән. Әйтерсең лә монда тормыш (вакыт) туктап калган. Тик ни гаҗәп: озак еллар кеше яшәмәгән йортта гаҗәеп чисталык вә пөхтәлек хөкем сөрә. Бер генә әйбер дә тузып-таралып ятмый: миче акшарланган, өстәл өсләре сөртелгән, табак-савытлар юылган. Туган йорт, туган нигез бүген әнә шундый халәттә, гүя ул хуҗасын көтә кебек…
Тынлык. Моңсу тынлык.
Каяндыр адашып очып кергән бөҗәк, бик каты гына безелдәп, өстәл тирәсендә әйләнде дә кабат тынып калды. Әлеге тынлыкта гүя ниндидер серле пышылдаулар – йорт ияләренең үзара сөйләшүләре ишетелеп алды…
Кинәт агач чыртлап сынган тавыш ишетелде. Кемдер тышта тәрәзәгә кадакланган такталарны каерып ташлады, һәм өй эченә кояш яктысы бәреп керде, өйгә нур иңде. Ниһаять, нигез уянды, терелде, һәм ул үз тормышы белән яши башлады.
– Исәнме, туган йорт!
Аркасына биштәр аскан Инсафның, тәрәзә аша кереп, беренче эндәшкән сүзе әнә шул булды. Аны туган йортыннан башка беркем дә ишетмәде, чөнки бу өйдә ул әлегә үзе генә иде. Әллә кайтаваз, әллә йорт ияләре телгә килде, һәр тарафтан бердәм булып:
– Исән-ме… и-сән-ме… и-сән-ме… – дигән сәер авазлар яңгырады. Биштәр карават өстенә очты…
– Исәнме, әнкәй! Исәнме, әткәй!
Авазлар, ир-ат һәм хатын-кыз тавышы белән чиратлашып, янә кабатланды:
– Исәнме, улым… Исәнме, улым… Кайттыңмы…
Инсаф өстәл янындагы урындыкка килеп утырды. Башын аска иде һәм тын гына елады…
– Исәнмесез… җаннарым…
– Исәнме… исәнме! – диеште йорт ияләре.
– Кайттым… ә сез юк…
– Без юк, юк, – диештеләр алар, – ә син бар, бар…
– Юк!!!
Бераздан өйне тагын тынлык камап алды. Егет күңелен авыр уйлар биләде. Ниһаять, аны төрмәдән чыгардылар. Унике ел бирделәр, җиде елын утырды. Җиде ел – җиде гомер кебек ул! Ниһаять, ул иректә, тик бу ирек аны бер дә сөендермәде. Әтисе дә, әнисе дә юк, икесе дә күптән мәрхүм. Шып-шыр өйгә кайтып утырды, шып-шыр өйгә.
Арыганлык үзен сиздерде: Инсаф, башын өстәлгә куйган килеш, изрәп йокыга китте…
Шулчак кемдер тышта ишек йозагын каерды. Егет тиз генә сикереп торды, ләкин нидер уйлап, кире урынына утырды. Яман төрле авазлар чыгарып, бик зур авырлык белән генә өй ишеге ачылды. Ишектән, бертуктаусыз йөткерә-йөткерә, кемдер керде. Инсаф ул якка борылып та карамады. Ул болай да аның кем икәнлеген аңлады. Бу аның дәү әнисе Кәримә иде. Ул ишек йозагын өйгә хәтле үк күтәреп кергән, чөнки ачкычы йозакка кереп калган, ә ул шуны хәзер кире чыгара алмыйча интегә иде…
– Кулым! – дип зарланды ул. – Шушы йозак тәресен! Газаплый да соң инде алай да!
Шулчак Инсаф тамак кырып куйды. Кәримә, сискәнеп, шул якка борылды.
– Абау! Кем син?!
– Исәнме, дәвәни! – Егет урыннан торып басты. Кәримә, дулкынланып, йөрәген тотты.
– Инсаф… улым… синмени?!
– Мин, дәвәни, мин!
– И… җаным…
Инсаф әбисен кочаклап алды. Дәү әнисеннән дә якын кешесе калмады авылда. Ул дәү әнисен, аркасыннан сөеп, җиңелчә генә җилкәсеннән чәбәкләде…
– Их, дәвәни, дәвәни, әле дә ярый син бар! Исән…
– Исән… исән… әле дә ярый Дания апаң…
– Ни булган аңа?
– Өй янында бер чит кеше йөри дигәч, тиз генә монда чаптым. Кем белә! Кемнәр генә йөрми хәзер авылда!
– Кемнәр?
– Әллә кемнәр… товар сатучылар, чегәннәр, хулиганнар…
– Ачуланма, дәвәни, – дип акланды онык. Ул тәрәзәне барып япты. – Ишектән кермәдем, тәрәзәдән кердем.
– Нишләп соң туп-туры миңа кайтмадың?!
– Нигәдер туп-туры шушында, үз өемә кайтып керәсем килде. Шушы йорт, төрмәдә утырганда да, төшләремә кереп йөдәтте…
Оныгы төрмәгә утыргач, Кәримәгә шактый авырга туры килде. Башта йөрәк өянәге белән аның кызы – Инсафның анасы Зөмәрә үлеп китте. Приступ арты приступ – бик каты авырды кызы. Операциядән нигәдер баш тартты, соңрак риза булды булуын, ләкин ясарга өлгерми калдылар. Өч елдан соң язгы ташу вакытында кияве Нариман батып үлде. Гомер аракы эчмәгән, авызына грамм хәмер капмаган кияве Зөмәрәнең үлемен күтәрә алмады, ул үлгәч, шактый нык эчте. Алар бер-берсен бик нык яраттылар, алар бербөтен иделәр. Хатыны чарасыз авыру, ә Нариман, чәчү аппаратында кулын имгәткәннән соң, бер кулга гарип булып калды. Билгеле, моңа хатынының үлеме генә түгел, колхозларның таркалуы, халыкның эшсез, акчасыз калуы да сәбәпче булды. Колхозның таркалуын, аның талануын бик авыр кичерде Нариман. Авыл явызы Хатыйп башына җитте аның, дигән сүзләр дә шактый йөрде йөрүен, ләкин бу факт расланмагач, гаебе исбатланмаган кешегә яла ягудан ни файда. Кияве әйбәт кеше иде Кәримәнең. Булсын, тормыш барсын дип тырышты. Булдыра алмагач, пар канаты сынгач сүнде бахыр. Ире үлгәннән соң, үз өендә ялгызы гына гомер кичергән Кәримә кызы белән киявенең йортын ташламады, атна саен килеп йөрде, җыештырды, чистартты, хәленнән килгәнчә карады. Өй эчендә чынлап та тәртип иде. Аллага шөкер, инде ниһаять, оныгы да кайтты. Ул кайткач, бу аулак өйгә тагын да ямь керер, иншалла! Инсаф дәү әнисенең тырышлыгын күрде, бәясен бирде, әмма әбисенең тәрәзәләрне такта белән кактыруын гына ошатмады. Тәрәзәләре кадакланган йортны күргәч үк, аның йөрәге сыкрап куйды. Кешенең күзен бәйләгән кебек! Борылып кире китәрдәй булды. Ләкин (дәү әнисе әйткәнчә) кактырмыйча, яптырмыйча да булмый, яшьләр бик әрсез хәзер, иясез йорттан нәҗесле урын ясарга да мөмкиннәр. Болай да инде әнә бер тәрәзәне ватып киткәннәр…
– Улым, сругың бик зур иде ләбаса. Иртәрәк чыгардылармыни?
– УДО белән чыктым.
– Нәстә белән?
– Условно-досрочное освобождение.
– Нәстә соң ул?
– Тәртибем яхшы булды. Шуңа күрә алданрак чыгардылар.
– Ярар, әйбәт булган, – диде Кәримә, өстәл янына чүмәшеп. Ул хәтле зур гәүдәне баскан килеш тотып тору җиңел нәрсә түгел. Җитмәсә, соңгы вакытта аяклары, буыннары да сызлый башлады. – Кайтуың турында хәбәр дә бирмәдең.
– Мин бит армиядән түгел, төрмәдән кайттым. Кемгә әйтим? Ничек хәбәр итим? Аннан… чыгарырлар дип, актык көнгә хәтле ышанмадым.
– Ярар, ярар, исән-сау гына әйләнеп кайттың, шуңа сөенергә кирәк. Тик… атаң-анаң гына…
– Сүз дә юк… Ничек күңелле булыр иде, әгәр дә мине хәзер әти-әни каршы алса!
– Көттеләр, бик тә көттеләр алар сине. Башта атаң… аннан… атаң…
– Әйе…
– …гүр иясе булдылар…
Кәримә, яшьләрнең үлемен авыр кичерсә дә, хисләрен кешегә күрсәтергә яратмый иде. Елаганда да, күз яшьләрен яшереп елый, сөйләгәндә дә, сак кылана – кемгә сөйләгәнен белеп сөйли иде. Гомумән, алар нәселләре белән шундый иделәр, әзрәк кенә ордым-бәрдемнәр, каты күңеллеләр. Авылда Фарихлар (бабалары) нәселе атаклы нәсел иде. Инсаф моны яхшы белә, аның авыру анасы да һәрчак көчле рухлы булды, беркайчан да юкка җебеп төшмәде.
Өйнең түр ягында, диварда, әти-әнисенең, туганнарының рамланган пыяла эченә куелган фотосурәтләре эленгән. Көзен-кышын ягылмаган йортта фотоларның күбесе саргаерга да өлгергән. Ләкин исән калган фотолардан да ата-анасының йөз чалымнарын абайларга, аларны тулырак итеп күз алдына китерергә мөмкин иде. Ни аяныч, ул аларны җирләргә дә кайта алмады…
– Синең өчен ничек борчылганнарын белсәң икән син атаң белән анаңның, – дип тезеп китте карчык. – Син утырганнан соң, кара кайгыга баттылар. Синең гаебең юк икәнен белсәләр дә, бик нык хурландылар, халык алдында… Нәселдә булмаган нәрсә, нәселдә, шуңа бик нык хурландылар. Бала кайгысы! Ай, бу бала кайгысы! Дошманыңа да теләмә икән шуны! Анаң тумыштан авыру булды, сине утыртканнан соң, авыруы тагын да көчәйде. Көнгә икешәр, өчәр приступ… май кояшымның…
– Беләм. Әти язды ул турыда…
– Белсәң… шул…
– Әтигә ни булды?
– Кызым үлгәч, атаң да бетереште.
– Эчтемени? Гомер әтинең эчкәнен күрмәдем.
– Анысы аның бер хәл…
Кәримә шактый вакыт дәшмичә торды. Инсаф белә: дәү әнисе берәр сер ирештерәсе килсә, шулай озак кына эндәшмичә тора. Моны чит кешегә сөйләп тә аңлатып булмый, бары тик оныгына гына ирештереп була иде.
– Яшерен-батырын түгел, улым, кыйнадылар атаңны! Завфирмы булып йөргәндә…
– Кем?
– Белсәк икән…
– Яшермә, әйт…
– Юк, әйтмим…
– Нишләп?
– Ул адәмнең исемен атарга да ярамый.
– Нигә? Куркасыңмы?
– Анысы да бар…
– Ну?!
– Гаебе исбатланмаган…
– Ни өчен кыйнаганнар соң? Әти миңа ул турыда язмады да…
– Атаң шундый кеше иде…
– Шулай да…
Кәримә сөйләргә мәҗбүр булды. Нариман, тракторда йөргәндә гарипләнеп, кулындагы беләк сеңерләрен өздергәннән соң, озак кына эшсез яткан. Бераздан аны колхоз фермасына җитәкче итеп куйганнар. Бер ел эчендә таркалып барган ферманы аякка бастырган. Бинага ремонт ясатып, терлекләрнең баш санын арттыруга ирешкән. Шуның хисабына колхоз яхшы табыш ала башлый, ләкин барыбер мантый алмый: үзгәртеп кору чоры башлангач, ул бөтенләй тарала. Нариман фермасы гына аягында нык тора. Бандитлар каланы гына түгел, авылларны да басып алалар. Авылныкылар бит үзләре, җитмәсә! Шул адәмнәр Нариманнан ярты бәягә генә ике тана килеп сорыйлар, ә ул аларга каршы чыга, бирми. Гадел кеше чөнки, беркайчан да хәрәмгә бармый. Шуннан соң аны бик каты кыйнап, таналарын урлап алып китәләр. Хастаханәдә ятып чыкканнан соң, ул кабат фермага кайтмый инде. Кешеләрне яраткан, алар белән ачылып сөйләшергә күнеккән Нариман шулай итеп үз-үзенә кереп бикләнә, кешеләр белән аралашмас, күрешмәс була. Шул кайгыдан Зөмәрә дә чирләп китә һәм үлә. Нариман язгы ташуда батып үлә. Кулсыз кеше бит, бер кулы бөтенләй йөрми, хуҗасын тыңламый, бауга эленгән кер сыман эленеп, салынып кына тора. Шул кулы таза булса, исән дә каласы икән. Ул суга егылган, ә сау кулы аста калган, шуңа күрә яр буенда чыгып торган юан агач тамырына да тотынып калалмаган…
– Әй кияү, кияү, жәллим дә соң үзеңне! – дип сыкранды Кәримә. – Жәллим…
– Мин! Мин гаепле моңа, дәвәни! Әгәр мин утырмаган булсам, әни дә, әти дә исән калган булырлар иде.
– Кем белә инде, балам, кем белә. Язмыш инде ул, язмыш… гомер узган…
Әйе, гомер узган, тик аның менә хәзергесе кадерле. Төрмәдән чыгуга ук, ул туп-туры авылга кайтты, калада бер генә көн дә кунмады. Кайчандыр бергә утырган дуслары аны калада калырга үгетләделәр. Аны барысы да хөрмәт иттеләр. Үзенең бер гаепсезгә утырганын белсә дә, Инсаф төрмәдәгеләргә кирәкмәгәнгә зарланып, үзен кызгандырып маташмады. Төрмәгә эләккәч үк, ул зарлану дигән нәрсәне онытты. Юк-барны сөйләмәде, сөйләргә ярамаганны яшерә белде. Камерадагы бай малайларына передача ташыган кебек, аңа ташучы булмады. Әнисе исән чагында килмәде түгел, килде, атасы ара-тирә акча җибәргәли торган иде. Әтисе дә, әнисе дә үлгәч, өч айга бер булса да, пенсиясеннән өлеш чыгарып, дәү әнисе акча җибәрде. Передачаны өч айга бер генә мәртәбә алып була, артыгын ала алмыйсың. Дәү әнисе оныгы утырган төрмәнең кайда икәнлеген дә, калага ничек барырга икәнен дә белми. Передачаларны, акчаларны аңа Раушаниясе китерә торган иде. Ул хәзер дә күрше авылда гына яши, балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Инсафка егерме тугыз, кызга егерме җиде яшь. Инсаф аның белән күрше авылга дискотекага төшкәч танышып калган иде. Юк, ул Раушаниягә үлеп гашыйк булмады, артыннан да чапмады. Аларның дустанә мөнәсәбәтләре (хат һәм телефон аша) Инсаф төрмәгә утыргач кына башланды…
– Авыл халкы ни сөйли, дәвәни?
– Кем турында?
– Минем турында?
– Начар сүләми. Барсы да сине кызгана. Инсафның берни гаебе юк, ул бары Әпти малае аркасында гына утырды, диләр. Кем турында сүләгәнемне аңлыйсыңдыр, шәт?!
– Аңлыйм. Халык шулай ди, алайса?
– Чын шулай! Шулай булгач курыкма, балам, башыңны югары күтәреп йөр!
Кәримә бик зур авырлык белән урыныннан кузгалды. Инсаф аны тартып ук торгызды. Әйе, әбисе шактый картайган, шуның өстенә аңа яңа авырулар да өстәлгән.
– Әйдә, киттек!
– Кая?
– Миңа, – диде Кәримә. – Чәйләп алырбыз.
– Килермен, дәвәни, килермен, кичкә, яме! Әзрәк өйдә булыйм инде, – диде оныгы һәм диварда эленгән радионы кабызды. Озак сөйләми яткан радио исә шытыр-пытыр килеп сөйләргә тотынды. Ул тиз генә аның тавышын басты…
– Ярар, үзеңә кара! – дип килеште Кәримә. – Мә, ал йозакны! Ачкычы да шунда! Тәрәзәдән йөрмә бүтән, ишетсен колагың!
– Ай-яй, авыр йозак, – диде ул, кулына йозакны алгач. – Төрмә йозаклары да бу кадәр үк авыр түгел!
– Хәзер син хуҗа монда! Теләсәң нишлә! Ярар, киттем, кичкә килерсең. Пилмән куеп җибәрәм…
– Дәвәни, – диде Инсаф, – бәлкем, монда күчеп килерсең, ә?! Безнең өй яңарак бит.
– Юк, балам, мин үз өемне ташлый алмыйм, анда минем барсы да көйләнгән…
– Берүземә күңелсез булачак инде, сөйләшергә кеше дә юк…
– Өйлән! Өйләнгәч сөйләшеп, сөешеп туя алмассың.
– Кем чыгар соң миңа? Төрмә кошына?!
– Чыгарлар, ник чыкмасыннар. Күңелең әйбәт синең. Мин үзем генә торырга ияләшкән инде, улым. Һәркемгә үз өе якын. Әлегә аягымда йөрим, Аллага шөкер. Миңа үпкәли алмыйсың: йортыгызны карадым. Барсы да үз урынында…
– Бер генә әйбер җитми, – дип искәртте шулчак егет.
– Нәстә?
– Тальянны күрмим. Гармунны.
– Нәстәмә ул сиңа?
– Бер уйнап карыйсы килә.
– Борчылма, гармуның исән, югалмаган.
– Кая соң ул?
– Әбиеңнең сандыгын ач әле!
Хәлимә әбисеннән калган иске, затлы сандык икенче бүлмәдә, йокы бүлмәсендә иде. Яшьләрнең хәзер андый иске сандыкларга артык исләре китми. Инсафның әнисе, шушы йортка килен булып төшкәч тә, каенанасының сандыгын яратты, үз итте. Нариман белән өйләнешкәч, алар матур кием шкафлары, гарнитурлар да алдылар. Ләкин Зөмәрә шушы сандыкны башка әйберләрдән якынрак күрде. Ул кыйммәтле, затлы әйберләрне һәрчак шушы сандыкта саклады. Чагыштырмача яшь кеше булса да, ул хәтта (әллә сизенеп!) үзенә үлемтекләр дә әзерләп куйган һәм аларны да шушының эчендә саклаган. Үз-үзенә үлемтек әзерләгән кешене озак яши, диләр, тик менә әнисенең генә гомере әллә ни озын булмады.
Тальян гармун да шушында саклана иде. Инсаф сандык капкачын зур авырлык белән ачты. Борынына ят ис – нафталин исе килеп керде, шул ят ис бөтен бүлмәгә таралды. Ул сандык төбеннән чәчәкле сөлгегә төрелгән гармун тартып чыгарды, аның тузанын сөрткәндәй итте, тик, ни гаҗәп, гармунга хәтта тузан да кунмаган иде…
– Менә бит ул! – дип, чиксез сөенде егет, яраткан гармунының телләренә баскалап. – Таш капчыкта кандала сытып ятканда, авылга кайткач, рәхәтләнеп бер гармунда уйнармын, дип хыялланган идем. Менә бит ул! Менә ул минем гармун! Әйдә, тартыйк әле шуны бер!
– Уйна, әйдә, – диде дәү әнисе, – авылда синнән дә яхшы уйнаучы бар микән хәзер?! Әхмәт тә, өйләнеп, авылдан китеп барды…
– Теге гармунчы абзыймы? Кая ул хәзер?
– Калага күчте. Бер хатынга йортка кергән, диләр.
– Их! Шәп уйный иде!
– Уйна, әйдә!
– Уйнарга, дисең инде?!
– Уйна, балам, уйна! Син кайткач, өйгә җан керде… җан…
Инсаф, тальянын кочып, урындыкка утырды. Кәримә оныгының алдына кызыл төстәге җәймә китереп салды, онык, гармунын шуның өстенә утыртып, салмак кына уйнарга тотынды. Уен көе бераздан соң җырга күчте, егет җаны ни сораса, шуны уйнады, җырлады, чөнки сагышлы йөрәге аның җыр сорый иде…
Без авылдан чыккан чакта
Күтәрелде томаннар.
Йә кайтабыз, йә кайтмыйбыз,
Сау булыгыз, туганнар!
Йә кайтабыз, йә кайтмыйбыз,
Сау булыгыз, ту-у-ганнар…
2
Көннәр ничектер бертөрле, ялыктыргыч булып узды. Инсаф, билгеле, кул кушырып кына утырмады. Кул эшенә оста иде ул. Әнә агач чолан бурадан авышкан, ул шуны урынына тарттырып, өр-яңа такта белән тышлап чыкты. Тактасын сарайдан тапты. Атасы ышкылап, ясап калдырган булган. Чолан ишегенә яңа йозак элеп куйды. Мунчаның черек бусагаларын алыштырды. Төрмәдә чакта мунча керүләр сирәк эләкте, иреккә чыккач, авылга кайтып, бер мунча керү аның өчен чиксез бер зур хыялга әйләнде. Аллага шөкер, бусы да тормышка ашты. Ашау-эчү әлегә дәү әнисендә булды. Ара ерак түгел, ике тыкрык кына, тиз генә бара да килә. Соңрак ул бергә укыган дуслары, классташлары белән очрашкалап алды, алар белән дә аралашты. Ниһаять, ул Раушания белән дә күреште. Күрше Багыш авылына төшеп, аны үзенә кунакка алып менде. Кочышып, сөешеп, хисләр яңартырбыз, дип өметләнгән Инсаф монда да ялгышты. Бигүк ачылып китәргә, серен чишәргә яратмый торган кыз булып чыкты ул. Әзрәк кыргыйрак, кырысрак кыз. Җиде ел буе күрешмәгән егетен кочаклап, назлап үбәсе урынга, ул, килүгә үк, чүпрәк белән чиләккә ябышты, өйнең идәннәрен, бусагаларын юып чыгарды. Эш авырга китте, ахрысы, кыз, соңрак (ул Инсафның әнисе кебек үк йөрәк авырулы иде!) тыны кысылганын тоеп, караватка ауды. Инсаф, ниһаять, аны кочагына алды. Раушания карышмады, башын Инсафның иңенә салып, тын гына елады. Елый, димәк, ярата, елый, димәк, сагынган. Егет шулай дип уйлады. Ләкин егетнең күңеле инде күптән сагыштан, моңнан туйган, аңа хәзер дөнья шатлыгы, яшәү дәрте җитми иде. Ни кызганыч, Раушания аңа әлегә ул теләгән нәрсәне бирә алмый иде.
Әбиләр чуагы. Матур көннәр тора. Кояш тәнне, җанны эретеп кенә җылыта. Шундый матур, аяз көннәрнең берсендә Инсаф сарайга утын ярырга дип чыкты. Шактый озак ярды ул утынны, арыды, шуннан бик нык эчәсе килүен сизеп, өйгә керергә булды. Керсә, өендә бер чибәр хатын киштәдәге китапларны актарып тора. Хуҗа кергәч, ул китабын куеп, егеткә борылып карады. Юк, ул, башын аска иеп, иреннәрен турсайтмады, йөзен дә яшермәде, ә кояштай балкып, аңа карап, матур итеп бер елмайды. Аны күргәч, Инсафның күңеле яктырып китте. Менә бит ул, менә кем кирәк аңа! Юк, аны чибәрләрнең чибәре дип тә әйтеп булмый, алай дип әйтергә никтер тел дә бармый, ләкин ул шулхәтле сөйкемле, каһәр, ягымлы, аны кочып алып, шашып үбәсе, иркәлисе килә! Озын чәчләре кара төстә булган, күрәсең, ләкин ул, заман шаукымына ияреп, аны җирән төскә буяткан, гомумән, ул төсе-кыяфәте белән бер генә дә авыл кызына охшамаган, шәһәр кызына тартым иде. Аның кайчандыр шәһәрдә яшәгәнлеге, авылга мәҗбүри генә кайтканлыгы әллә кайдан сизелеп тора. Кайбер авыл кызларына хет әллә нәрсә кидер, чәчләрен ясат, буят, алар барыбер авыл кызлары булып калалар. Ә бу кыз, бу ханым исә бөтенләй үзгә иде. Инсаф белән кыз бер-берсенә җылы гына карашып куйдылар, аларның күз карашында бер-берсен ярату сизелде һәм анда: «Син минеке бит, наным, мин синеке бит, җаным!» – дип язылган сымак иде…
– Инсаф! – дип дәште аңа хатын. Кызык, ул инде аның исемен дә белә. – Бу хатын синең яныңа ни өчен килгән дип уйлыйсыңдыр инде, име?
– Син…
– Нәрсә?
– Кияүдәмени?
– Ә нишләп әле мин кияүдә булмаска тиеш, ди?!
– Димәк, ялгышмаганмын. Син килгән кеше. Хатын-кыз кинәт кенә чит авылга кайтып төшми. Аны, билгеле инде, алып кайталар… кемнәрдер…
– Килмешәк, димәкче буласыңмы?
– Юк, алай димим. Син минем исемне беләсең, ә мин синекен белмим. Исемең ничек?
– Белмәвең әйбәтрәк булыр…
– Шулай да?
– Ландыш.
– Ландыш, син кем хатыны соң?
– Хатыйп хатыны.
– Хатыйп?! Әпти Хатыйбымы?
– Кушаматын белмим. Фәтхуллин Хатыйп хатыны мин.
– А… а…
Инсаф агарынып китте, аның чырае качты. Нәрсә, нәрсә, ләкин шушы чибәр хатын авызыннан әлеге адәмнең исемен ишетәсе килмәгән иде аның. Хәер, Әпти хатынына барыбер, күрәсең, аңа кем хатыны булса да килешә һәм беренче карашка ул Инсафка җиңелрәк акыллы булып күренде.
– Ни булды? – дип сорады Ландыш.
– Юк, берни дә юк, – дип җавап бирде Инсаф, ниятен яшерергә тырышып. – Бар да тәртип…
– Күреп торам! – Хатын шактый сизгер җан булып чыкты.
– Нәрсә күрәсең?
– Хатыйпның исемен ишетүгә үк, чыраең коелды. Дошманың мәллә?
– Юк, дустым, – диде Инсаф киная белән.
– Әйт дөресен, мин туры сөйләгәнне яратам!
– Юк, мин… прусты көнләштем!
– Нидән?
– Шундый чибәр, акыллы кызны Әпти малае ничек итеп каптыра алды икән, дим? Маладис Хатыйп, булдырган! Башка сүзем юк!
Инсаф моны чын-чынлап әйтте. Ләкин Ландыш аның соклануын уртаклаша алмады. Ул, сүзсез калып, озак кына эндәшмичә торды. Аннан китте, китте: беренче генә күрешкән егет кешегә барысын да ачып, сөйләп бирде. Ачылып сөйләде, эчендәген бушатты: туры сүзле иде, күрәсең, ихлас җанлы…
– Чын дөресен әйтимме?
– Әйт.
– Мин бу авылга үз теләгем белән кайтмадым. Мине Хатыйп алдап алып кайтты.
– Алдап?!
– Әйе…
Ландыш Карасудан булып чыкты. Башта ул Алабугада укый, аннан Казанга китә. Казанда ул бергә укыган Асия исемле бер иптәш кызын очрата. Ул шуңа кунакка кайта. Өч көн шушы авылда яши. Хатыйп белән таныша. Ул Асиянең туганы булып чыга. Өченче көнне Асия каядыр югала. Өйдә беркем дә калмый. Хатыйп аны үзенә алып кайта. Җибәрми. Кыз урлаган кебегрәк килеп чыга. Соңыннан шул нәрсә ачыклана: Хатыйп Асия белән алдан ук сөйләшеп куйган. Аның хыялы – Ландышны кулга төшерү. Кунак кызы әрсез Хатыйпка каршы тора алмый, язмышына буйсынырга мәҗбүр була…
– Менә шулай итеп мин сезнең авылда калдым, – дип нәтиҗә чыгаргандай итте Ландыш. – Туктале! Нишләп соң мин боларның барсын да сиңа сөйлим?! Мин бит бу йортка бөтенләй башка йомыш белән кердем…
– Нинди йомыш?
– Мин китапханәдә эшлим. Миңа китап кирәк.
– Нинди китап?
– «Ак чәчәкләр». – Инсаф Ландышның янына ук килеп басты һәм, аның кулыннан алып, чак кына битеннән үпмичә калды.
– Нәрсә?
– Әпсәләмов…
– Ә?!
– …китабы…
– Әпсәләмов… бармы соң ул бездә?
– Бар… мин аны күрдем…
Хатын кулы белән киштә ягына ишарә ясады һәм, инде үзен кочакларга торган егеттән җиңел генә качып, киштәдән Әпсәләмов томын тартып чыгарды. Китапханә китабы кулдан-кулга йөреп шактый таушалган, битләре саргаеп беткән, тышлыгындагы сурәтне танырлык түгел. Инсафның хәтере ялгышмаса, китапның тышына ак халатлы шәфкать туташы сурәте төшерелгән иде…
– Китапханә китабы. Унҗиденче битендә мөһере дә бар…
– Мөһере булгач аласың инде…
– Нариман абый… әтиең, име?
– Әйе, әтием.
– Күптән укырга дип алган иде… Тик кертеп кенә бирә алмады.
– Үлде әти…
– Әйе… Йорт бикле, китапны кайтаручы юк. Ә ул һаман да минем өстә тора.
– Кем? – дип сорады Инсаф һәм, ниһаять, ул Ландышның кулыннан тотты. Күп тә узмас, ул, ханымны кочагына алып, аны күкрәгенә кысар төсле тоелды.
– Әпсәләмов. – Ландыш, Инсафтан ычкынып, ишек ягына атылды.
– Туктале! – дип кычкырды аңа егет.
– Әйе.
– Аны озынайтып булмыймы?
– Нигә?
– Минем дә укыйсым килә.
– Була, – дип килеште хатын, – тик аның өчен китапханәгә килергә кирәк…
Китапханәче чыгып киткәч, ул озак кына үз-үзенә урын таба алмады. Ул, котырынып, урындыкка китереп типте. Каты типте – урындыкның арткы аягы очып ук чыкты. «Хатыйп… Хатыйп… килсә дә килә бит кешегә бәхет, килә! Тыныч тормыш, чибәр, акыллы хатын…» Инсаф шуны белә: Хатыйп акчаны эшли белсә дә, шабашниклар бригадасы белән җитәкчелек итсә дә, нигездә, ул – бер авыл наданы. Ул, мәктәптә укыганда да, бер елын утырып калды. Ә хәзер әнә кем булган! Нинди хатын алган! Әйе, бер күрешеп, аңлашып аласылары бар әле аның Хатыйп белән, бар! Ире турында күп нәрсәләр белми шул әле Ландыш, белми һәм ул үзенең кем белән яшәгәнен аңлап та бетерми. Белер тиздән, белер, иншалла.
3
Ландышның Инсафка керүен дәү әнисе дә күреп калган. Күрмәсә дә җиткергәннәрдер, күрәсең. Икенче көнне оныгы янына килгәч, ул шуны чәйнәргә тотынды. Инсаф кебек үк, Кәримә дә Хатыйпны өнәп бетерми, алай гына да түгел, аны бөтенләй күрә алмый икән.
– Әптиләр килене нишләп керде? – дип сорады ул.
– Әпсәләмовка кергән! – дип шаярткан булды Инсаф.
– Кемгә?
– Әти кайчандыр китап алган булган. Әпсәләмовны. Китапханәче шуны сорап кергән.
– Ул аны миннән бер сораган иде инде.
– Нигә бирмәдең?
– Җаны чыксын! – дип акырды Кәримә. – Әптиләр белән кушылган кеше җүнле була димени?!
– Хатыйп хатыны булып чыкты ул, бик беләсең килсә…
– Нәрсә тапкандыр ул шуңарда, белмим. Кунакка кайткан җиреннән алып калды ул аны. Хәер, Хатыйпка чыккач, үзе дә әллә кем түгелдер инде. Байлыгына кызыккан, күрәсең.
– Матур хатын – сүз дә юк. Баласы бармы?
– Бар, малай тапты.
– Да! Бәхете ташыган икән Хатыйпның!
– Син өтермәдә сөяк череттең, ә ул яхшы тормышта чибәр хатын белән чөкердәште. Шул кабахәт аркасында… сине…
– Дәвәни, кирәкми! – дип кычкырды Инсаф.
– Нәстә акырасың?
– Үткәннәрдә казынмыйк! Булган – беткән!
– Ачуым чыга бит, балам. Атаңны да ул гына кыйнатты…
Ниһаять, дәү әнисе күңел эчендә йөрткән серен ачты. Хәер, Инсаф өчен ул инде зур сер түгел иде. Хатыйпның кансызлыгы хакында аңа берничә кеше килеп сөйләде. Беркемгә дә сөйләмәскә ант итеп, ул алардан үзенә кирәк бар булган мәгълүматны да алды. Яшьләр арасында Инсафка карата хөрмәт тә, ышаныч та зур иде әлегә.
– Менә анысы башка разгавур! – диде ул, нидер ниятләп. – Бу эш буенча Хатыйпны күрәсем бар әле минем!
– Зинһар, суга күрмә! – дип борчылды Кәримә. – Утыртып куймасын.
– Мин ул Хатыйпны узачак әле, дәвәни, бер узачак! – дип өзгәләнде ул.
– Ничек? Нәстәң белән?
– Тракторга утырырга хыялланам. Немес машинасына. Инвестор белән сөйләшергә уйлыйм. Төшемле эш. Ә көзгә… көзгә мин өйләнәм…
– Кемгә?
– Раушаниягә.
– Раушаниягә?
– Ие. Багыш кызына.
– Ай! – Кәримә ухылдап йөрәген тотты һәм шул килеш, артык кабаланмыйча, акрын гына карават кырыена түнде.
– Ни булды, дәвәни?
– Юк, берни дә юк, улым…
– Әйтеп бетер… дәвәни.
– Яшьтән… чирле кыз бит ул. Әниеңнеке күк… йөрәк паругы аңарда. Ничек шулай кабатлана соң бу язмышлар, ә?!
– Әйбәт кыз ул. Күңеле яхшы.
– Яхшыдыр… әйтмим…
Раушаниянең йөрәк авыртулы икәнен Инсаф күптән белә иде. Ләкин аның авыруына ул артык игътибар итмәде… Раушания бармы – бар, исәнме – исән! Яшь кешегә тагын ни кирәк!
– Төрмәдә утырганда, ул гына килде минем янга, дәвәни, – дип, ни өчендер аклангандай әйтте ул. – Ул гына йөрде свиданиегә, ул гына передача ташыды. Андый кешене мин хәзер ничек итеп читкә этәрә алыйм соң?!
– Анысы шулай инде…
– Ярата ул мине, дәвәни.
– Ә син үзең?
Инсаф җавап бирмәде, «әйе» дип, баш кына селекте. Кәримә башын чайкап, авыр сулап куйды. Билгеле, ул оныгына каршылык ясарга омтылмый, ә бары тик аңа бәхет кенә тели иде. Ләкин андый хәтәр чирнең ахыры ни белән бетәчәген ул, авыру бала үстергән ана буларак, яхшы белә иде. Алар нәселендә гомерендә (ире ягыннан да!) йөрәк авыруы белән интегүчеләр булмады. Зөмәрә исә туганда ук йөрәк өянәге белән туган. Башта аны авырый дип беркем дә уйламады, бары тик сабыйга биш-алты яшьләр тулгач кына, йөрәк үзен сиздерә башлады. Приступлары башлануга ук, кыз баланың тыны бетә, йөрәге кага башлый, йөзе агарынып, соңрак хәтта зәңгәрләнеп тә чыга. Йөрәк өянәгенә операцияне яшь чакта ук ясыйлар, ләкин Кәримә кызына операция ясаттырмады, нигәдер курыкты. Каладан кайткан бер туганы, авыруларның сиксән проценты пычак астында үлә икән, дип сөйләп куркыткач, алар операциядән баш тарттылар. Соңыннан үкенде үкенүен, ләкин соң булды. Зөмәрә гомере буе дару эчеп яшәде. Әле шул килеш тә ике бала тапты. Берсе үле туды, икенчесе, Аллага шөкер, исән, ләкин анысының яшьтән үк менә бәхете генә булмады. Ә язмышлар үч иткән сымак кабатланып тора: инде менә Инсафның яраткан кызы да, Зөмәрә кебек үк, йөрәк авыруы белән чирле икән…
Ләкин яраткан кызларын төрмәдән кайткан егеткә кияүгә бирергә аның әти-әниләре каршы иде. Алар аңа әле һаман да кырын карыйлар иде. Әйе, ул армиядән кайтмады, төрмәдән кайтты. Авыл халкы нигәдер шикләнә андый кешеләрдән. Ә бит төрмәдә утырып, Инсаф начар якка үзгәрмәде. Начарлыкка, әшәкелеккә өйрәнмәде. Ул анда да чын ир-егет булып калды. «Блатной»лар арасында аңардан көлеп, аңар мыскыл итеп караучылар да табылды. Янәсе, чын зэк бил бөгәргә тиеш түгел. Ләкин ул беркемгә дә һәм бернигә дә карамады. Кая куйсалар, шунда хезмәт итте. Цехта тимер койды, соңыннан корыч сетка бәйләде. Тагын шунысы да бар: хезмәт иткәч, вакыт та тиз уза. Әгәр дә үзеңне төрмәдә беренче көнне үк шулай куймасаң, анда яшәве икеләтә, өчләтә авырая. Билгеле, Инсафка карата провокация ясаучылар да булды: тоткыннар арасында гына түгел, конвоирлар арасында да. Авыр булса да түзде, күз яшен түгеп ятмады һәм өметен дә өзмәде. Аны иң элек өмет яшәтте, авылга кайтып, кешечә яшәү өмете яшәтте. Төрмәгә эләккәндә, ул әле борын астына мыек та чыкмаган бер нәүмиз яшүсмер генә иде, ә ул аннан чын ир булып чыкты.
– Раушания өчен борчылма син, – дип тынычландырды ул дәү әнисен, – әнкәйгә операцияне вакытында ясаткан булсак, ул бүген дә әле безнең янда утырган булыр иде. Мин Раушаниягә операция ясатам. Калада бер шәп профессорым бар минем. Мин аның малае белән утырдым. Эдуард исемле. Йомшак кына, слабый гына бер малай иде…
– Пырафисыр малайлары да утырамыни анда, җаным?
– Профессор гына түгел, банкир малайлары да утыра анда, дәвәни, банкирлар хәтта үзләре дә утыра. Закон һәркемгә дә бер…
– Ни булды пырафисыр малаена?
– Наркотик белән эләккән. Хәзер бөтен төрмә шундыйлар белән тулган. Иң мәгънәсез, иң әшәке статья. Башта бик кыерсыттылар аны. Мин аны берничә мәртәбә яклап чыктым. Шуның аркылы аның атасы белән таныштым. Ул миңа телефон аша рәхмәтләрен җиткереп торды. Эдуард әллә ни озак утырмады, атасы тартып чыгарды аны. Зур кеше чөнки. Профессорның әйтүе буенча, операция артык катлаулы булмаячак. Хәзер технология югары. Әзрәк кенә акча эшләп алам да Казанга, клиникага алып барам җаныемны. Ярты бәягә генә ясаячаклар. Менә шуннан соң берәр сүз әйтеп карасын миңа аның әти-әнисе! Авызларын да ачалмаслар!
– Ярар, әйдә, без дә авыз ачыйк, – дип көлде Кәримә һәм оныгына дип алып килгән ризыкларны өстәлгә чыгарып куйды.
– О! Тәбикмәк! – дип шаклар катты Инсаф һәм шундук ашауга да ябышты. – Камыр азыгы, бәрәңге валюта иде төрмәдә…
– Җылытып аша инде, ашыкма!
– Җылытмыйча да тәмле ул!
– Яңа тормышка өйрәнеп буламы соң, улым?
– Авырлык белән… һәр көн иртәнге җидедә торам да утырам…
– Нишләп?
– Тегендә гел җидедә торгызалар иде…
4
Раушаниянең атасы бүген ат җикте, һәм кыз күрше авылдан шуңа утырып менде. Колхоз таралгач, атлар кимеде, ләкин Гариф абзый, атсыз калудан куркып, өендә ат асрый башлады.
Ат эшкә дә, иткә дә бара. Атларны картайганчы тотмый, вакытында суя торган иде. «Ат тотмаган ир ирмени инде ул, атсыз калган колхозны колхоз дип әйтеп буламы?!» – дия торган иде ул, хуҗалык турында берәр төрле сүз-фәлән чыккаласа.
Бишкүлдә он тирмәне әле дә бар. Совет чорында төзелгән күп кенә тегермәннәр, икмәк пешерү цехлары тирә-якларда инде күптән бетте, ә менә бу авылда он тегермәне әле дә сакланып калган иде. Билгеле, хәзер анда югары сортлы он тарттырмыйлар, шулай да фуражга булса да ярап куя.
Алтын көз. Инде өченче көн яңгыр яуганы юк. Шулай да кырлары бушап калган такыр юлда яңгыр эзләре күзгә чалына, су җыелган урыннарда төрле бөҗәкләр, комбайннан киселеп калган үлән бөртекләре йөзеп йөри. Урып-җыю эшләре инде бетеп бара, тракторлар көзге сукага кергәннәр…
Ата белән кыз юл буе сөйләшмичә бардылар. Гариф абзый, кызының кияүгә чыгар вакыты җиткәнен яхшы аңласа да, аның төрмәдән кайткан зимагур белән кушылырга теләвен бик өнәп бетерми иде. Кызы өчен борчылудан битәр, ул халык алдында хурлана иде. Кемнең инде үзенең газиз баласын төрмәдән чыккан кешегә бирәсе, аны гомерлеккә төрмәче белән бәйлисе килсен ди?! Бу турыда өйдә сүз күп булды, алар Раушаниягә тегеләй дә, болай да аңлатып карадылар. Ә кыз барыбер үзенекен сукалады. Аның шундый үзсүзле һәм киребеткән булуына шаккатарлык иде. Әйе, ул чирле, йөрәге чирле, шуның аркасында читкә чыгып китәргә дә җөрьәт итмәде. Авылда өйләнмәгән, акыллы егетләр шактый, җитмәсә. Әнә Җамали малаен гына ал. Газда эшли. Акчалы. Кыз артыннан килеп тә, йөреп тә карады юкса. Юк, яратмады шуны. Ә шул төрмә кошын нигәдер үз итте. Юләр! Җиде ел көтте бит шуны! Ничә тапкырлар янына барды, качып барды. Апаларына кунакка барам, дип, калага чыгып китә дә атналар буе шунда ята, төрмәгә свиданиегә йөри. Ярата, имеш! Ярату шундый була микәнни соң?!
Гарифның аты тирмән янына барып туктады. Раушания: «Әти, мин озак тормыйм», – дип, сарык тиресе җәелгән арбадан шуып төште дә урам аша иң беренче тыкрыкка кереп китте. Ат тезгенен рәшәткә баганасына бәйләп торган Гариф абзый, авыр сулап, моңсу гына аның артыннан карап калды…
Нигәдер ашыгып барды ул. Алар инде өч көн күрешмәгәннәр иде. Ә аңа ашыгырга да, чабарга да ярамый. Өйнең бусагасыннан атлап кергәндә, бик нык йөрәге какты, тыны кысылды. Ул кергәндә, Кәримә әле һаман да оныгы янында тәмләп чәй эчеп утыра иде. Кыз, аны күргәч, бер мәлгә югалып калды, кызарынды…
– Ай… исәнмесез…
– Раушания! Кер! – Инсаф аны күргәч исе китте һәм тиз генә ашаган урыныннан сикереп торды. Киләсен белдереп, хәтта кесә телефоныннан да шалтыратмады.
– Кер, әйдә! – дип кыстаган булды аны Кәримә. – Мактап йөрисең икән. Күчтәнәчтән авыз ит.
– Рәхмәт! Мин… бүген килергә дип уйламаган да идем. Әти тирмәнгә он тарттырырга бодай алып менде. Нигәдер аңардан каласым килмәде. Килмәскә иде… име…
– Юк, син нәрсә! – диде Инсаф, аның кулыннан алып. – Бүген мин болай да синең артыңнан төшәргә дип тора идем әле. Шалтыратам, телефоның недоступен. Бүген миндә, беләсең килсә, аулак өй, яшьләр җыела…
Төрмәдән кайтканнан соң, дусларын, туганнарын, танышларын җыйнап өендә кунак итү уен Инсаф күптән башына кертеп куйган иде. Кайтуга ук кунак җыя алмады, ничектер килеп чыкмады. Аннан әлегә эше дә юк, акча яклары да такыр. Дәү әнисеннән мәҗлескә акча сорарга яхшысынмады, ашарлык-эчәрлек кенә ул аңа болай да биргәләп тора иде. Шуны аңлаган авыл яшьләре мәҗлесне, ягъни аулак өйне, үзләре оештырырга булдылар. Хәзергеләр бер җыелып сыйлануны аулак өй дип атыйлар. Элеккеге заманнарда аулак өй ул яшь кешенең, ата-анасы каядыр китеп, өйдә үзе генә калгач уздырыла торган бер күңелле чара булган. Борынгыдан шулай килгән. Тик заманнар алышына, заман белән кеше генә түгел, гореф-гадәтләр дә үзгәрә, йә ул яңара, йә бөтенләй онытыла, бетә.
– Әйбәт кенә утырыгыз инде! – Кәримә, шул сүзләрне әйтеп, әкрен генә урыныннан кузгалды. Инсаф, ашыгып, Раушанияне дәү әнисе белән таныштыра башлады. Алар, бер-берсен кеше аркылы гына белсәләр дә, әлегә кадәр очрашып күрешкәннәре булмады.
– Минем сезгә «Кәримә апа» дип түгел, ә нигәдер «дәвәни» дип эндәшәсем килә, – диде кыз. Монда ниндидер юмалану, яраклашу кебегрәк нәрсә сизгән, табигате белән шундый нәрсәне, төчеләнүне кабул итмәгән карчык:
– Вакыты җиткәч эндәшерсең, – дип, коры гына җавап бирде.
– Дәвәни, китмә әле! – дип, каршына төште аңа оныгы.
– Нишлим монда? Сезгә комачауламыйм, сөйләшегез рәхәтләнеп!
– Дәвәни!
Инсаф Раушанияне кулыннан борып алды да Кәримәнең каршына китереп бастырды. Кызның ипләп кенә биленнән каптырып, аны кочагына алды.
– Дәвәни, мин бит инде сиңа әйткән идем, – дип дәвам итте ул сүзен. – Без Раушания белән вәгъдәләшкән идек. Тиздән без аның белән өйләнешәчәкбез.
Кәримә «дөресме бу?» дигән сыман булачак кәләшкә карап куйды. Раушания «әйе» дип башын аска иде. Карчыкның чытык чыраенда исә «Миннән сезгә ни кирәк соң?» дигән сорау чагылды.
– Хәер-фатихаң, дәвәни! – диде шуны бик тиз аңлап алган егет. – Син бит минем әти белән әни урынына калган кеше.
– Капылт кына… Башка бәргән кебек булды. Әгәр мин булмасам, кемнән сорар идегез?
– Нәрсәне, дәвәни?
– Фатиханы?
– Ходайдан! – диде Инсаф.
Кәримә яшьләргә сәер генә карап-карап торды да болай диде:
– Әй балалар, ничек каршы килә алам, ди, мин сезгә. Риза мин, риза… тик… – Яшьләр бер мәлгә сагайдылар: карт кеше ни генә әйтмәс. – Бер-берегезне хөрмәт итегез, рәнҗетмәгез! Рәнҗеш һәрчак каргыш булып төшә, шуңардан сак булыгыз! Сәламәт йөрегез! Хәер-фатихам шул сезгә, балалар. – Соңгы сүзләрен карчык Раушаниягә ишарәләп әйтте. Кыз аны аңлады, үпкәләмәде, карчыкның сүзләрен кирәк нәрсә, хак вә дөрес нәрсә итеп кабул итте.
– Менә күрәсеңме, барсы да җиңел хәл ителде, – диде Инсаф, дәү әнисе өйдән чыгып киткәч.
– Ә мин ышанмыйм, – диде аңа Раушания.
– Ышанмыйсың? Кемгә?
– Сиңа.
– Миңа?
– Син мине яратмыйсың. Син минем белән уйныйсың кебек.
– Мин? Уйныйм?
– Инсаф!
– Әү, җаным?!
– Үзеңне көчләргә кирәкми. Сөю йә ул бар, йә юк…
– Җаным, син нәрсә инде?! – Әйе, ул йөргән кызының холкын яхшы белә иде. Болай карап торырга гына гади, сабыр кеше кебек тоела ул, ә эчендә исә аның әллә нинди давыллар, җен-пәриләр уйный. Шулхәтле сизгер, ихлас һәм нечкә күңелле бит ул, аның белән уйнап, аңа ялган сүз сөйләп тә булмый. – Дәвәнидән кала, син минем бердәнбер якын кешем. Син – чын кеше. Син мине ташламадың, миңа хыянәт итмәдең. Төрмәдә утырганда, мин үз-үземә сүз бирдем: исән-сау котыла алсам, чыгуга ук Раушаниямә өйләнәм, дидем…
– Үз сүзләреңне үзең үк раслыйсың түгелме? Мин синнән аерылмаган, мин сине ташламаган өчен генә үз-үзеңә сүз биргәнсең, антлар эчкәнсең. Бу бит әле чын ярату дигән сүз түгел, Инсаф?!
– Юләрем! – диде ул, сөйгәнен кабат кочып. – Сине яратмыйча мөмкин түгел.
– Син мине кызганасың гына кебек. Ә кызгану белән ярату ул – икесе ике нәрсә. Мин бит сәламәт кеше түгел, син беләсең… Моны хәтта дәвәниең дә белә…
– Белсә нәрсә?
– Җәфаланма минем белән, тап үзеңә тиң кешене! – Раушания, Инсафның кочагыннан ычкынып, читкә атылды һәм нәрсә белән бетәр бу дигәндәй тынып калды…
– Ә мин таптым инде.
– Кем ул?
Инсаф озак кына дәшмәде. Ул уйнады, билгеле. Раушания аңардан җавап көтте, куркып, сагаеп көтте.
– Син! – дип кычкырды егет һәм шундук кызны күтәреп тә алды. Раушаниянең кинәт кенә чырае агарды, сулышы капты. Егет аны тиз генә караватка утыртты.
– Бүтән алай эшләмә, яме! – диде кыз.
– Ни булды?
– Йөрәгем урыныннан куба дип торам…
– Гафу ит, чамаламадым.
– Зыян юк… ай… тәмам башым әйләнде минем…
– Мин сине аңламыйм! – Инсаф кызның алдына тезләнде. – Кем син? Минем өчен кем син? Таш камерада утырганда, гел сине генә уйладым, синең белән тизрәк күрешү турында хыялландым. Син миннән ерак булдың, ләкин син шундый якын идең. Менә хәзер син минем янымда, тик син миннән нигәдер еракта, каядыр бик еракта сыман…
– Әйе, бер еракта, бер якында… Нишләп шулай соң ул, Инсаф, нишләп?
– Белмим шул, җаным, әгәр белсәм икән…
Раушания, ашыгып, диварда текелдәгән күкеле сәгатькә карап алды. Әле генә учын йөрәгенә кысып тоткан кыз капылт кына торып басты да егет белән хушлаша башлады.
– Раушания…
– Әү?
– Каласыңмы бүген?
– Кая?
– Миндә.
– Синдә?
– Әйе, бүген миндә кич яшьләр җыйнала.
– Нигә?
– Аулак өй…
– Аулак өй?! – диде ул, елмаеп. – Синдә болай да аулак бит инде, син үзең генә торасың.
– Каласыңмы?
– Юк! – Кыз катгый иде: уйнап, көлеп сөйләшергә яратмый. – Никахсызмы?!
– Аңладым…
– Аннан…
– Әйе…
– Мин андый күңел ачу чараларын яратмыйм. Чит кешеләр арасында читен миңа. Шау-шу, чыр-чуны сөймим!
– Кыргый, димәк…
– Әйе… кыргый, – дип килеште ул. – Дөрес әйттең, мин кыргый. Мин кешеләр яратмыйм. Миңа син дә бик җиткән. Мин…
– Калмыйсың, димәк?
– Юк, мине әти көтә… Ярый, миңа вакыт…
– Яхшы, мин сине төшеп алырмын.
– Кирәкми, йөрмә!
– Нигә?
– Әти мине барыбер җибәрмәячәк… төнгә…
– Син бит бала-чага түгел инде. Төшимме артыңнан?
– Юк, мин үзем дә теләмим.
– Ну, ярар, үзеңә кара, тик соңыннан үкенерлек булмасын…
Инсаф бу сүзләрен аңа берникадәр үпкәләбрәк әйтте. Кызның үзсүзлелеге, тәкәбберлеге аның ачуын чыгарды. Раушания кабат-кабат: «Юк, килмим!» – дип әйтеп чыгып киткәч тә, бу юлы ул нигәдер аның артыннан чыгып йөгермәде, аны, гадәттәгечә, озата да бармады. Беренчедән, ул аның кырыс һәм тозсыз атасын күрәсе килмәде, икенчедән, ул шулай итеп яраткан кызын, ягъни булачак кәләшен тәрбияли алырмын дип уйлады…
5
Кунаклар кичкә генә җыелып беттеләр. Аңа хәтле Мәхмүтнең кәләше Алсинә килеп, Инсафларның аш ягында матур итеп табын әзерләп китте. Мәхмүт Инсафка анасы ягыннан туган тиешле кеше иде. Алар балачактан ук бер-берсенә «туганым» диеп яшәделәр, кыскасы, бергә уйнап үстеләр. Аларның дуслыгы Инсаф төрмәгә утыргач кына өзелде. Мәхмүт әллә кайларга ыргылмады, армиядән кайтуга ук, райондагы милиция бүлегенә эшкә урнашты. Озак кына өйләнмичә йөргән иде, инде менә үзеннән биш яшькә кечкенә Алсинәгә өйләнергә булган. Кәләш тә тумышы белән шушы яктан, шушы авылдан. Инсафның Мәхмүткә әзрәк үпкәсе бар: төрмәгә утыргач, ул туганын бөтенләй онытты. Соңрак ул аны үзенең эчке органнарда хезмәт итүе, милициядә тоткыннар белән аралашуны бигүк хуп күрмәүләре белән аңлатырга тырышты. Инсаф бар булган үпкәләрен авылга кайтуга ук онытты, Мәүмүт белән кабат дуслашты. Хәер, туганы әллә ни эреп китмәде, шулай да Инсафның чакыруына каршы килә алмады.
Кунакка аның белән бергә укыган яшьтәшләре дә килде: Сылу, Хәмдия һәм Хәсти. Алар барысы да авылда яшиләр. Хәсти белән алар бер класста һәм хәтта бер партада утырып укыдылар. Ул бик тә авыр укыды, дәресләрен дә гел башкалардан гына күчереп яза торган иде. Инсаф, отличник ук булмаса да, «дүрт»ле һәм «биш»легә генә укыды, шуннан түбән төшмәде. Нәселләрендә әбисе (сүз Хәлимә турында бара) укытучы булгангамы, әллә үзе бик башлы булып тугангамы егет мәктәптән яхшы аттестат белән чыкты. Хәстине исә көч-хәл белән тартып чыгардылар. Шуңа күрә дә ул читкә китәргә ашыкмады, башта комбайн ярдәмчесе булды, аннан, авылга инвесторлар килгәч, фермага терлек караучы булып урнашты. Бүген ул фермада сыерларның асларын чистарта, ат җигеп, тирес чыгара. Холкы белән ул – шактый шук, мәзәкчән һәм күңелле кеше . Тиктомалдан гына берәр кызык нәрсә сөйләп куя да, көлдерә-көлдерә, арт ягыңа утыртып китә. Ул әле һаман да өйләнмәгән, өйләнергә уенда да юк бугай. Авылдагылар аның турында, бик яшьли кияүгә чыгып, ике баласы белән тол калган Хәмдия тирәсендә чуала икән, дип тә сөйлиләр. Сыер савучы Хәмдия Инсафтан бер класска югары укыды, мәктәпне алданрак тәмамлады. Ул Инсафлар урамында, ике йорт аша гына тора, алар хәзер бер-берсе белән һәр көн диярлек күрешеп, исәнләшеп китә торганнар иде. Хәмдия – җор күңелле, сүз эзләп кесәгә керә торган хатын түгел, әйтсә сүзен чартлатып әйтә торган кеше. Бу яктан алар Хәсти белән бик тә охшашлар, икесе дә бертөрлерәк булгач, бер-берсенә төрттереп алып бәхәсләшергә һәм хәтта ачуланышырга да күп сорап тормыйлар. Сылу, Инсаф белән яшьтәш булса да, ул авылда түгел, район мәктәбенә йөреп укыды. Бишкүлдән районга биш кенә километр, шуңа күрә бик күп балалар шунда укыды. Ләкин Сылу, нихәтле генә яхшы укыса да, калага китәргә ашыкмады, салада калды. Педагоглар тәрбияли торган училищеда экстерн белән генә укып чыкты да, авылга кайтып, балалар бакчасына эшкә урнашты. Башта ул Мостафа атлы авыл егетенә кияүгә чыкты, ләкин ул бик нык эчә һәм сугыша башлагач, аңардан аерылды. Мостафадан ул бер ир бала да тапты. Мостафа Сылу белән аерылышырга теләмәгән, хәтта бер мәлгә эчүен дә ташлап торган, янәдән кушылуны сорап, аңа килеп, ялынып та караган, тик хатын барыбер ризалашмаган. Бер кискән икмәк телеме кире ябышмый, янәсе. Шуңа җавап итеп, ул Сылуны бик нык мыскыл итеп, каргап киткән һәм әнә шуның каргышы яшь балага төшкән, диләр. Шуннан соң өч яшьлек бала озак тормаган, җан тәслим кылган. Дөресме бу, юкмы, анысын тәгаен генә беркем дә белми. Шул хәлдән соң хатынын каргаган ир бөтенләй түбән тәгәрәгән, эчеп, исереп, урамнарда, койма асларында кунып йөргән. Бу яман хәл әле дә дәвам итә, һәм инде кеше кыяфәте калмаган Мостафаны Инсафка берничә мәртәбә урамда һәм клуб буенда очратырга туры килде. Инсаф төрмәдән чыгар алдыннан гына, Сылу үзенә яңа пар тапты: Үзбәкстаннан шабашкага килгән бер үзбәк егете белән танышты. Авылда алар яңа мәктәп салдылар, ул шунда штукатур эшләре белән шөгыльләнде. Бу үзбәкнең Ташкент якларында үз гаиләсе, үз балалары да бар икән, дип тә сөйлиләр, ләкин бу сүзләрнең ничаклы дөреслеккә туры килүе әлегә берни белән дә расланмаган иде.
Табын аш ягында әзерләнде. Табынның иң кызган вакытында гына Мәхмүт Алсинәне зал ягына алып чыкты.
– Мәхмүт, нишләп син мине монда алып чыктың? – дип сорады аңардан кыз.
– Кысан анда, ә монда иркен! – дип җавап бирде бераз гына аракы кәккән егет һәм шундук Алсинәне кочаклап та алды.
– Ялгызың каласың килдемени соң?
– Анысы да бар инде! – Мәхмүт Алсинәне кочып үбә генә башлаган иде, аш ягыннан Инсаф килеп керде.
– Мәхмүт! Алсинә! Нишләп качтыгыз?! – диде аларга хуҗа егет.
– Менә… Алсинәгә аңлатып торам әле, – дигән булды Мәхмүт.
– Мәхәббәтеңнеме? – дип елмайды Инсаф.
– Юк… бу якта киң дә, иркен дә!
– Соң, әйдә, өстәлне бу якка алып чыгабыз, – диде хуҗа. – Кызлар, егетләр! Әйдәгез, өстәлне түр якка алып чыгабыз. Җитте анда кысылып утырырга!
Үзбәк белән Хәсти аш-су тулы табынны, өстәле белән бергә күтәреп, түр якка алып чыктылар. Хәмдия белән Сылу, өстәлдәге ризыклар идәнгә коелмасын дип, өстәл артыннан ияреп, аны саклап килделәр. Ниһаять, өстәл түр якның уртасына барып урнашты. Барысы да шуның янына тезелешеп утырдылар. Бер Инсаф кына басып калды. Ул башланган яртыдан гади генә рюмкаларга кабат аракы салып чыкты һәм, шуларның берсен кулына алып, болай дип сүз башлады:
– Егетләр, кызлар! Мин бу көннәрне бик озак көттем. Сез минем якын дусларым! Мәхмүт – минем туганым, Аллага шөкер, ул инде тиздән башлы-күзле булырга тора. Ходай аларның икесенә дә бәхет өләшсен! Сылу белән инде без гомергә аралашып яшәдек, яхшы дуслар булдык. Егет белән кыз арасында дуслык була алмый, диләр, була, ник булмасын, менә бу безнең дуслык шуның бер матур үрнәге булып торадыр. – Сылуның иңеннән җиңелчә генә сыйпап, ул аның янында утырган үзбәк егетенә ишарә ясады. – Гафу ит, иреңнең исемен белмим…
– Шамил! – диде Сылу. – Үзбәкстаннан килде…
– Шамил түгел, Шаман ул! – дип көлде тешсез Хәсти.
– Да-у… Хасти… дурус айта! – диде Шаман, аз гына да үпкәләмичә.
Аракыны якын дусты итеп күргән Хәсти, Инсафның тост әйткәнен дә көтмичә, рюмкадагы эчемлекне гопылдатып эчеп тә куйды. Аның һәр адымын тикшереп торган Хәмдия, ярсуланып, аңа усал гына карап куйды. Шук юләр шундук телләнә башлады һәм, тамак астына чиртеп, Инсафның тостын тыңларга әзерләнгән үзбәктән:
– Карале, Шаман, сездә бу нәстәне тоталармы, юкмы? – дип сорады. Хәсти маймыллана: ул аның белән бергә фермада эшли, аның аракы белән дус түгеллеген дә, үзбәк халкының ничек һәм ни күләмдә эчкәнен дә әйбәт белә, бу очракта ул, кызык табып, фәкать публика өчен генә уйный иде…
– Үзем үчмәгәч, низнай, айталмыйм! – диде үзбәк, алдында торган рюмканы читкә этеп.
– Сездә чәйгә салып эчәләр икән аны! Мин шулай дип ишеттем.
– Җитте инде, бүлмә кешене! – дип кычкырды аңа Хәмдия. – Әйтсен сүзен!
– Хәсти белән без бергә уйнап үстек, бер класста укыдык, – дип дәвам итте Инсаф.
– Тиңдәш, без синең белән гел сугыша идек, име?
– Свулыч, – дип кычкырды ул аңа, шаяртып. – Син бит минем битемә агач шәйбе атып, борынымны җимердең. Шуның эзе менә әле дә тора…
– Ә син, агач кылычың белән селтәнеп, чак кына күзне чыгармадың… уң күзне… әле дә шул күзем тартышып тора, – дип көлде Хәсти.
– Хәмдия белән сезнең мөнәсәбәтләр ничектер, анысын белмим… – диде Инсаф.
– Өйләнешергә торабыз әле, – диде Хәсти. Әйе, ул шулай әллә кем булып кыланырга ярата иде.
– Да-а-а!
– Ие… арттан йөри, малай, ал инде мине, дип!
– Кем?! Минме? – Хәмдия чәчрәп торып басты һәм кулына тоткан рюмкасы белән селтәнде. Хәсти куркып, башын иеп калды. Табындагылар көлештеләр. – И җаным, син җүләргә кияүгә чыкканчы, мин лучше Чурныш урысына чыгам!
– Ярар, көлештек, аңлаштык, – диде Инсаф бу юлы басынкы, калын тавыш белән. Табын тынып калды. – Минем нәрсә әйтәсем килә. Сез минем кайдан кайтканымны барыгыз да яхшы беләсез. Һәм инде… ни өчен утырганымны да беләсез. Бер гаепсезгә утырдым мин, бер гаепсезгә. Ни өчен шулай килеп чыкканын сезгә сөйләп тормыйм, тора-бара барысы да ачыкланыр. Иң мөһиме ул түгел. Утырганда, исән-сау гына авылга кайтып җитә алсам, дусларны, туганнарны җыйнап, бер чәйләп утырырбыз, дип хыялланган идем. Аллага шөкер, исән-сау әйләнеп кайттым. Һәм менә күрешү минутлары да килеп җитте: мин кабат сезнең янда, дусларым, сезнең янда! Мин бу дөньяның явызлыгын да, яманлыгын да җитәрлек күрдем. Мин менә шушында, туган авылымда, туган нигеземдә калырга һәм яшәргә дип кайттым. Минем, чынлап та, авылда каласым, сезнең белән бергә авылымда яшисем килә. Әйдәгез, күтәрик шушы бокалларны! Авыл өчен, туган нигез өчен!
– Авылда да хәзер җәннәт түгел! – Сүзгә Мәхмүт кушылды. Ул шулай кайчак акыллы булырга, кирәкмәгән җирдә бака боты кыстырырга ярата иде. – Минем дус авылда агроном булып эшли, инде ярты ел хезмәт хакы күргәне юк. Хәер, дәүләт эшендә дә күп тамызмыйлар. Җитмәсә, өйләнәсе ел! Авылга участковый булып кайтмыйча булмас инде!
– Шаһит итеп туеңа мине чакыр, – дип кысылды Хәсти. – Акча сорамам!
– Син дивана шту ли! – дип кычкырды аңа Хәмдия.
– Ә нәстә! Минем менә дипломым да юк, аттестатым да югалды. Фермада эшлим: көрәп акча алам!
– Алган ди бар берәү!
– Правды… Шаман миннән күбрәк ала. Менә шуны аңламыйм…
– Ышту? – дип сорады аңардан Шаман.
– Синең кебек эчеп йөрми ул, хезмәтен җиренә җиткерә! – диде Хәмдия.
– Егетләр, кызлар! – диде рюмкасын күтәргән Инсаф. – Мин тост әйттем!
– Әйдәгез! Әйдәгез! – диештеләр табындагылар.
– Әйдәгез, күтәрик инде! – дип көлдерде Хәсти. – Кеше арасында күңелле була ул! – Эчкәне эчте, эчмәгәне тукталып торды.
– Инсаф! – Ниһаять, Сылуның да теле ачылды. – Безнең кәләш кая соң әле? Раушания кая? Килмәдемени?
Кунаклар, аптырашып, бер-берсенә карашып куйдылар, шуннан соң шаулашырга тотындылар.
– Зарар юк, – дип бүлде аларны Инсаф. – Мин турысын сөйләргә яратам. Раушания белән безнең бар да тәртип. Прусты… ул шундыйрак инде… Үпкәләмик аңа, яратмый ул шау-шулы кичәләрне, бары тик шул гына. Йөрәге кабул итә алмый…
– Да! Аның йөрәге! – дип искәртте Хәсти. – Әйдәгез, дуслар, Раушания исәнлегенә!
Шулчак урам ягында тәрәзә чиерткән тавыш ишетелде. Барысы да шым булып калды. Кы-ы-зык! Кем булырга мөмкин бу? Инсаф тиз генә утны сүндерде. Тәрәзәгә капланып, урам ягына күз ташлады. Тик анда беркем дә күренмәде. Кабаланып, ул янә ут кабызды. Ни күрсеннәр: ишек төбендә Ландыш басып тора иде! Барысы да, бу хәлгә шаккатып, берникадәр вакыт эндәшә алмыйча тордылар. Дөресен әйткәндә, кунакта утыручыларның берсе дә (Инсафтан башка!) Ландышны яратып бетермиләр иде. Бишкүлдә килмешәкләрне болай да бик өнәп бетермиләр һәм аның әле, җитмәсә, Хатыйп хатыны булуы да нәфрәт хисен икеләтә көчәйтә иде. Авыл халкы Хатыйпны яратмый, чөнки ул инде ничәмә кешенең башына җитте. Каяндыр күченеп кайткан Ландышны да халык аның хәләл җефете итеп түгел, ә Хатыйпның кара күләгәсе, койрыгы итеп кабул итте.
Беренче булып урыныннан Хәсти кузгалды, һәм ул, кыланчыкланып, тәрәзә буйларын, ишек артларын карап чыкты һәм хәтта кием шкафы эченә дә башын тыгып алды…
– Юк…
– Нәрсә эзлисең син анда? – дип сорады аңардан Инсаф.
– Хатыйп килмәгән микән, дим…
– Нишләп?
– …хатыны артыннан ияреп…
– Ландыш… – Инсаф үзе дә каушап калган иде. – Кер… ишек төбендә торма…
– Исәнмесез! – диде Ландыш, үз-үзен бик тиз кулга алып. Оялу-каушау дигән нәрсә ят иде аңа, күрәсең, әрсезлек, кыюлык хисләре җитәрлек иде үзендә. – Тиктомалдан килеп керүемә исегез китмәсен, мин белеп килдем…
– Нәстәне? – дип сорады Хәсти.
– Аулак өйне…
– Аулак өйгә, между пручим, ирле хатыннар йөрми! – дип төрттерде Хәмдия.
– Ә без нәрсә? – диде Сылу.
– Сезнең никах кына, – диде Хәмдия. – Сез бит әле загста язылышмаган.
– Никах загстан җугарырак! – дип фикер йөртте Шаман.
– Дөрес һәм бик дөрес! – дип куәтләде Хәсти аның сүзен.
– Хәсти, бар әле, бутама кешене! – Инсаф Ландыш янына килеп басты һәм аңа кулын сузды. – Ландыш, әйдә, утыр безнең янга! Бергә күңелле булыр…
– Ие… кеше янында! – дип өстәде Хәсти.
– Рәхмәт, – диде хатын.
– Әйдә, табынга утыр! – дип кыстады аны хуҗа.
– Юк, утырмыйм, – дип кырт кисте ул. – Аракы куелган табынга утырмыйм!
– Ой, ой, каян килгән мулла кызы! – Бусы Мәхмүт иде. Бу аның үзенчә Ландышны кабул итмәве һәм үртәве иде.
– Юк, мин сезнең янда дини кеше булып кыланмыйм, биш мәртәбә намаз да укымыйм! – диде Ландыш. – Шуны гына әйтәм: аракысыз да күңел ачарга була!
– Нишләргә кушасың? – дип сорады Мәхмүт.
– Аулак өй, дисез бит…
– Аулак өй дигәч тә, нәстә, йөзек салыш уйнатмакчы буласыңмы?
– Ә нишләп уйнамаска?! Күңелне табын артында түгел, ә биеп-җырлап, уйнап ачарга да була, шулай бит?!
Табындагылар кабат тын калдылар. Авылда яшәгәч, Ландышның кайбер сәер гадәтләрен беләләр иде. Башта, килгән шәпкә ул клубта сәнгать җитәкчесе булып йөрде, анда бер ел гына эшләде, ире бик каты көнләшкәч, китапханәгә күчте. Ләкин шул бер ел эчендә генә дә ул клубта нинди генә чаралар уздырмады. Кичәләр, дискотекалар, аулак өйләр… Йоклап яткан клуб уянды. Клуб ишеге кайсы якка ачылганын да белмәгән, барсалар да тәртип бозып кына йөргән яшьләр кичләрен клубка җыела башладылар, бик теләп, яңа клуб мөдире оештырган чараларда катнаштылар. Ландыш теләсә кем белән уртак тел таба белә, сөйләшә белә, ул тырыш һәм актив, Ходай аңа оештыру сәләтен кызганмаган иде. Авыл яшьләре аны яратып, инде үз итеп кенә өлгергәннәр иде, Хатыйп, көнләшеп, аны клубтан чыгарттырды. Бер ярты еллар эшсез утыргач, китапханәгә урнашты һәм хәтта анда да тик утырмады, күңелле кичәләр оештыру белән мәшгуль булды…
Инсаф бу очракта әйдәманлыкны үз кулына алырга тиеш иде, һәм ул шулай итте дә. Күңел түрендә җылы хисләр калдырган хатынны уңайсыз хәлгә куярга ярамый иде. Ландыш хаклы! Нигә әле бер җилләнеп алмаска? Кая әле аның якын дусты? Ул сандык өстендә торган тальян гармунын кулына алды, бармак очлары белән аның телләрен сыпырып куйды. Гармун дусты телгә килде. Хәсти Инсафның ниятен бик тиз аңлап алды һәм: «Без бит Бишкүл егетләре, Бишкүл кызлары! Без биергә, җырларга тотынсак, безне, җаннарым, туктатам димә инде!» – дип сөйләнә-сөйләнә, тиз генә гармунчы каршына урындык китереп куйды. Урындык өстен сөлге белән сөрткәндәй итте. Янәсе, «Рәхим ит, утырып уйна, сөекле гармунчыбыз!» Инсаф урындыкка утырып, башына ни килсә, җаны ни теләсә, шуны уйнап, шуны җырлады. Җыр җаннарны актарып атты, күңелләрне җилкенсендерде, чөнки ул җыр чын авыл җыры иде:
Бездә биек таулар бар ла,
Тау астында таллар бар.
Талда яфрак, бездә сагыну,
Сездә нинди хәлләр бар?
Күңел ачып, әзрәк кызарга өлгергән яшьләрнең күбесе Инсафка кушылдылар. Кайсы, урындык алып, аның янына утырды, кайсы идәнгә, келәм өстенә чүкте. Хәсти Ландышка урындык китереп бирде, ләкин ул утырмады, урынында басып калды…
Биек тауның башларында
Җил түгел, давыл бит ул.
Ефәк түгел, җилгә очмый,
Кайгылар авыр бит ул…
Һәм тагын:
Сызылып таңнар аткан чакта,
Кош куна тирәгемә.
Ефәк булып уралдың ла
Яшь кенә йөрәгемә…
Ниһаять, гармун тынды, гармун белән җыр да тынды.
– Бигрәк моңсу җыр, прәме үзәкне өзә! – дип такылдады Хәсти.
– Күпме өзәргә була үзәкне! – дип зарланды Мәхмүт. – Күңел ачармын дип килгән идем, булмады!
– Әйдәгез, алайса, уеннар уйныйк! – Мондый тәкъдимне Ландыш ясады.
– Зинһар, йөзек салыш кына уйнамыйк! Клубта күп уйнадык! Га-а-рык!
– Минемчә, бер әйбәтләп салырга да таралышырга кирәк! – дип өстәде Хәсти Мәхмүтнең сүзләренә.
– Хәсти, җитте сиңа! – дип, Хәмдия кабат аның авызын япты.
– Бетте, карчык, бетте!
– Карчык! Нинди карчык булыйм мин сиңа?!
«Карчык» дигән сүзгә нигәдер ачуы чыккан хатын кинәт кенә Хәстигә ябышты, тегесе, аңардан качып, урынга барып ауды. Хәмдия аның башын мендәр белән каплады. Чәчәкле-чуклы мендәр шактый зур, күперенке иде, Хәсти чак кына тынга капланмады. Ләкин (егет җитез!) ул, әйләнеп алып, инде өстенә менеп кунаклаган Хәмдияне идәнгә тәгәрәтте. Эчтән җылы ыштан, калын кара колготки кигән Хәмдиянең арт шәрәфләре шыр булып ачылып киткәч, кунаклар шырык-шырык килеп көлешергә тотындылар…
– Егетләр! Кызлар! – дип, Ландышның сүзләрен күтәреп алды Инсаф. – Җә, кем нинди уен белә?
– Белгәнне уйнарга инде! – диде Сылу.
– Җырлап уйнасак кына инде, – дип кушылды Алсинә.
– Алсинә дөрес әйтә, – диде Ландыш. – Барыбызга да таныш бер уен бар…
– Нинди?
– Аралашып уйнау. Әйдәгез, болай итик…
– Нәстә нитик? – Бусы Хәсти иде.
– Кызлар бер якка, ә егетләр икенче якка бассын!
– Беләбез, безне өйрәтергә кирәкми! – дип кычкырды Хәсти.
Алар бу уенны клубта күп тапкырлар уйнаганнар иде инде. Шуңа күрә беркемгә дә аңлатып, өйрәтеп торырга туры килмәде. Егетләр, кызлар, аерым-аерым, каршы якка басып, сафка тезелделәр. Җырлы уенны Мәхмүт башлады, һәм ул уен болайрак барды:
Ак алъяпкыч челтәрле,
Илдә матур бетәрме?
Егетләр:
Илдә матур бетәрме,
Җан сөйгәнгә җитәрме?
Кызлар:
Челтәр элдек читәнгә,
Җилфер-җилфер итәргә.
Егетләр:
Без килмәдек буш китәргә,
Килдек алып китәргә.
Кызлар:
Алын алырсыз микән?
Гөлен алырсыз микән?
Урталарга чыгып сайлап,
Кемне алырсыз икән?
Егетләр:
Алларын да алырбыз,
Гөлләрен дә алырбыз.
Күңелебезгә кем ошаса,
Шуны сайлап алырбыз.
Арада Хәстинең карлыккан һәм әче дә яман тавышы яңгырады:
Урамнан узып бара,
Кашыннан күзе кара.
Егетләр:
Керфегеннән гөлләр тама,
Күрсәм, йөрәгем яна.
Хәсти:
Аклы ситсы күлмәк кияр,
Итәге җиргә тияр.
Егетләр:
Үзе сөйләр, үзе көләр,
Ул ярлар кемгә тияр?
Хәсти (уен шарты буенча) кисәк кенә кызлар сафына атылды. Ул җиңел генә Алсинәне тартып чыгармакчы булды. Ләкин карап торышка шактый нечкә, сыек күренгән кыз аны каты гына итеп этеп җибәрде. Хәстинең Алсинәгә ябышуын Мәхмүт яратмады, ул, шул юк нәрсәгә дә көнләшеп, ачуланып, аңа йодрык күрсәтте. Шулчак Хәсти Хәмдияне тартып алып, аны бер карусыз егетләр янына алып чыкты. Каты куллы, ярсу холыклы Хәмдия, шуны гына көткәндәй, егетләр ягына атылды. Четер-петер тавышлы Сылу башын артка ташлап җырлап җибәрде:
Ак алъяпкыч челтәрле,
Илдә егет бетәрме?
Кызлар:
Илдә егет бетәрме?
Җан сөйгәнгә җитәрме?
Егетләр:
Кирәк болай итәргә,
Кирәк тегеләй итәргә!
Кызлар җавапны калын, бас тавыш белән, егетләр булып җырлап бирделәр:
Без килмәдек буш китәргә,
Килдек алып китәргә!
Егетләр исә, кызлар кебек, нечкәрәк тавыш белән җавап тоттылар. Болай җырлау, күрәсең, ике якка да шактый кызык булып тоелды, ике як та, шаярышып, көлешә-көлешә җырлады:
Алын алырсыз микән?
Гөлен алырсыз микән?
Урталарга чыгып сайлап,
Кемне алырсыз икән?
Кызлар:
Алларын да алырбыз,
Гөлләрен дә алырбыз.
Күңелебезгә кем ошаса,
Шуны сайлап алырбыз.
Ландыш та җырлады. Аның моңлы тавышы аз гына калтыранып чыкты. Асылда, тавышта андый фальшь артык дулкынланудан, җырлаган җырыңны яхшы итеп башкарасы килүдән килеп чыга:
Урамнан узып бара,
Нинди егет ул, кара!
Кызлар:
Йөзеннән нурлар тама,
Күрсәм, йөрәгем яна.
Ландыш:
Башкаена кәпәч кияр,
Чалбары җиргә тияр.
Кызлар:
Үзе сөйләр, үзе көләр,
Бу ярлар кемгә тияр?
Ландышның күзе инде күптәннән Инсафта иде, ул, бернигә дә карамыйча, төркем арасыннан Инсафны чыгып алды. Авыл хатыны булса да, Ландышның куллары йомшак иде. Инсаф аны ычкындырырга теләмәде. Бу уен әле шактый дәвам иткән булыр иде, ләкин Инсаф белән Ландышның бер-берсенә гашыйк булып карап торганнарын күргән яшьләрнең кинәт кенә уенга күңелләре сүрелде. Хәсти, өстәл янына килеп, бер рюмка аракыны каплап куйды да тальянны кабат Инсафның кулына китереп тоттырды. Инсаф, гармунны алып, урындыкка утырды.
– Их, дуслар, әле дә ярый сез бар! – диде ул, үзенчә хыялланып. – Мин бит сезне сагынып кайттым, сезне! Бар да әйбәт кебек, бар да күңелле. Әйе, без бит яшь әле, без яши генә башладык. Тик менә авыл гына картаеп бара. Әле бер йорт ябыла, әле икенчесе. Кайсы таза, кайсы череп ята… теге авыздагы черек тешләр сыман… Без… яшьләр, без моңа юл куярга тиеш түгел, шулай бит…
– Таш дивар эчендә утырып, тәмам филусыф булып беткәнсең, туган, – дип бүлдерде аны Мәхмүт. – Яшә әле син башта авылда, аннан әйтерсең. Эш юк, акча юк. Яшьләр хәзер әти-әнисенең, әби-бабасының пенсия акчасына яши. Беләсеңме, авылда кемнәр кала?
– Кемнәр?
– Калага китеп урнаша алмаганнар…
– Тукта әле, дустым! – дип бүлде аны Хәмдия. – Син бөтен кешене дә бер себерке белән себермә, яме!
– Дөресе шул бит! – дип тәкрарлады Мәхмүт. – Бирсеннәр берәрегезгә калада фатир, тапсыннар берәрегезгә офиста яхшы урын, иманым камил, шул ук көнне авылдан китеп барасыз!
– Син үзеңне сөйлисеңме соң?! – дип, каршы төшеп маташты аңа Инсаф. Мәхмүтнең сүзләрендә әзрәк хаклык та бар иде кебек.
– Үземне түгел, сине сүлим, – диде район үзәген инде шәһәр итеп күргән милиционер туганы. – Менә синең кебекләр башта авылга мәдхия җырлыйлар, соңыннан чыгып качалар…
– Ие, ие, нәкъ шулай булып чыга да инде! – дип, сүзгә кысылды Хәсти. – Күп сайрадылар, сайрый-сайрый, кошлар сымак, читкә очып беттеләр… берәм… берәм… ие…
– Мин?! – дип каршы төште Инсаф. – Аллам сакласын! Ходай мине шушы туган йортымнан, туган нигеземнән аермасын…
Һич тә тынып торырга теләмәгән гармун кабат телгә килде, кабат шул моңсу җыр агылды:
Әй язмыш, язмыш,
Теләмим башка,
Башка бер җәйне
Мин үз җәемнән.
Аерма мине
Туган илемнән,
Кара икмәгем,
Сөтле чәемнән…
Беренче булып Мәхмүт кузгалды. Ул, Инсафның уйнап бетергәнен дә көтмичә: «Ярый, кызлар, егетләр, аулак өй шуның белән тәмам, таралышыйк по домам!» – дип, Алсинәне култыклаган хәлдә, ишек ягына атлады. Бу үзенчә котырту кебегрәк килеп чыкты. Җитмәсә, Алсинәсе дә: «Соңгысыдыр инде бу, башка җыелып булмас!» – дип өстәп куйды.
– Нишләп соңгысы булсын! – дип каршы төште Инсаф. – Әле тагын җыйналырбыз, Аллаһы бирса! Мәхмүт!
– Әү?
– Мин синең милициядә хезмәт итүеңне бер дә хуп күрмим.
– Нигә?
– Мин анда бармас идем, мәсәлән!
– Ә анда сине алмыйлар да, син бит…
Мәхмүтнең «син бит…» дигән сүзе Инсафны ярсытты булса кирәк. Болай да төрмә сакчыларын, милицияне күрә алмаган Инсаф бу сүзне авыр кабул итте. Моннан җиде ел элек җинаять кылган урында бер ул гына түгел, ә Мәхмүт тә бар иде бит. Җиде-сигез авыл егете. Аңа берни дә булмады, ә хәзер ул әллә кем булган! Җинаять эшләрен тикшереп йөри, имеш. Ә туганы төрмәдә җиде елын калдырып кайтты…
– Кит син аннан! Ни өчен шундый киңәш биргәнемне син бик тә яхшы беләсең!
– Нәрсә беләм мин… берни дә белмим… әллә кайчан булганны! – дип мыгырданды Мәхмүт.
– Без дә белик, безгә дә кызык! – дип, арага кысылды Шаман.
– Тик кенә тор, Шаман! – дип кычкырды аңа Хәсти.
– Авырдыр сиңа анда, – дип дәвам итте ярсуын яшерә алмаган Инсаф. – Кешене хөкем иткәндә, күз алдыңа килеп басудан курыкмыйсыңмы? Вөҗданың газапламыймы?
– Нәрсә сүлисең? Нинди вөҗдан?
– Хайван сөякләре дыңгычлап тутырылган канлы авыз! – Бар да шым булды. Өйдә шомлы тынлык урнашты. Хәтта һәрбер сүзне мәзәккә әйләндерергә яраткан Хәсти дә, сөйләү сәләтен югалтып, дәшмичә, өнсез торды. Ике туган арасында бәрелеш башланырга тора иде һәм аның яхшылык белән бетмәячәген кунаклар яхшы сизенделәр…
– Син нәрсә, мине шуның өчен чакырдыңмы? – дип, төкерекләрен чәчте Мәхмүт. – Шушы сүзләрне әйтер өченме? Җаныма пычрак атар өченме?
– Ничек яшәргә уйлыйсың син… иманыңны?! Син бит Хатыйпны өстерүче, шул мескен малайны кыйнатучы син идең бит, син!
Матур гына башланган кичәнең шулай көтмәгәндә җәнҗалга әйләнә баруын беркем дә көтмәгән иде кебек. Инсаф туганына булган күптәнге үпкәсен бүген дуслары, авылдашлары алдында чыгарды. Ә кирәк булды микән? Ашыкмадымы? Соңыннан үкенерлек булмасмы?
Туганына бик нык ачуы чыккан, аждаһадай кабарынган Мәхмүт кисәк кенә Инсафка ташланды, ләкин Шаман белән Хәсти аны тотып калдылар…
– Мин түгел, ишетәсеңме, мин түгел!
– Тынычлан, – диде Инсаф Мәхмүткә. – Син түгел, син түгел…
– Алла! Нәрсә соң инде бу? Күпме булыштым үзеңә! – дип чәпчеде инде үзен Мәхмүтнең закунлы хатыны итеп сизә башлаган Алсинә. – Нигә җыйдың безне? Тавыш чыгарыр өченме?
– Юк, нигезне күрсәтер өчен…
6
Хәер, Мәхмүт, бик нык кызып, Инсафка янап чыгып китсә дә, аңардан гына кичәнең яме кителмәде. Калган кунаклар исә аңа рәхмәт әйтеп таралыштылар. Бераздан аулак өйдә Инсаф белән Ландыш кына утырып калды…
– Сиңа кайтырга вакыттыр бит инде? – диде Инсаф Ландышка.
– Куасыңмы?
– Юк, кумыйм… киресенчә… балаң, ирең бар… Көтә торганнардыр…
– Әлегә мине беркем дә көтми, өйдәгеләр йоклыйлар. Каенанам да, улым да, ирем дә. Безнең Хатыйп иртә ята, иртә тора…
– Әгәр дә Хатыйбың сине минем янда икәнен белсә…
– Нишләтә?
– Муеның борып ата.
– Куркым туйдым инде мин! – Ландыш горур гына башын өскә чөйде. Чибәр дә, хәтәр дә икән үзе! – Минем, беләсеңме, нишлисем килә…
– Нишлисең?
– Үч аласым килә.
– Кемнән?
– Хатыйптан.
– Үч? Нинди үч?
– Көчләп өйләнде. Көчләп өенә алып кайтты. Мин аны бервакыт хәтта күрә алмас хәлгә җиттем. Яратмадым! Яратып чыкмадым. Күрәсең, ул аны сизде. Ярты ел да үтмәде, ул югала башлады. Төннең бере, ә Хатыйп юк. Авыл ирләре дә йөри икән, дигән сүзгә ышанасым килмәде. Ышандырды! Иреңне яратсаң-яратмасаң да, көнләшү хисе барыбер үзенекен итә икән. Җиткерделәр: авызына аракы керүгә үк, ирем газигын кабыза да күрше авылга җилдерә икән. Машинасының көпчәге җиргә тисә тия, тимәсә юк. Җен урынына куа. Әйтерсең лә аны анда айдагы Зөһрә кыз, йә хатын-кыз җенесендәге гүзәл фәрештә көтеп тора! Юк бит! Фермада дуңгыз караучы Әлфинур исемле бер хатын янына ияләшкән бу. Ире юк, үлгән. Болар инде күптән – Әлфинурның ире исән чагында ук дус булганнар. Ире аның Казанга йөри торган булган, калада бер мәгъшукасы булган, шуның яныннан кайтканда, юлда авариягә эләгеп үлгән. Дусты үлгәч, тол хатынның күңелен кем күрсен дә кем юатсын, ди! Ә Хатыйп – тут как тут! Чибәр, матур булса бер хәл иде, гөберле бакага охшаган бит ул хатын, чат гөберле бака!
Инсаф үзен ниндидер бер әкияти дөньядагы сымак хис итте. Әйтерсең лә ул хан, бөек хан, ә янында аның әсире, чибәр хатын Шәхрезадә аңа искиткеч әкият сөйләп утыра. Ул диюне яманлый, ә шул дию – Инсафның кан дошманы. «Шәхрезадә» аңардан үч алырга тели, Инсаф та нәкъ шундый ук уйлар белән яна…
– Каладан кунакка каенанамның оныгы кайткан иде. Пачти бандит! Төшеп менде ул Әлфинур янына, тормышның кай тарафка акканын аңлатты ул аңа! Шуннан соң ул иремне бусагасыннан да атлатмады. Хикмәт! Хатыйп беразга тәүфыйклы песигә әйләнде. Хәтта, тезләнеп, миннән гафу да үтенде…
– Гафу иттеңме соң?
– Мин аны бөтенләй йөрәгемнән сызып аттым. Болай да яратмыйм үзен, инде бу хәлләрдән соң… Нишлисең! Яшәргә кирәк. Бала атасы бит… Ә үч алу теләге калды. Шулчак эчемнән генә: «Үрдәгеңә бер каз ясыйм әле мин синең!» – дип, үз-үземә сүз бирдем. Беләм… үч алуның икенче ягы да бар… начар ягы да. Үчләнү беркайчан да яхшыга алып бармый, анысын да беләм…
– Ә ничек үч алмакчы буласың?
– Ничек? – Ландыш, назланып, Инсафка карап куйды. – Бүген мин дә өйгә кайтмыйм!
– Кая барасың?
– Синдә калам.
– Миндә?!
– Әйе, җаным, синең янда.
– Шулай итеп…
– Үч алу дип кенә әйтә алмыйм мин моны… – Ландыш, төртелеп, башын аска иде. – Яшермим…
– Нәрсә?
– Син ошадың миңа.
– Ошадым?
– Әйе, ошадың…
– Ни өчен?
– Белмим… тик шуны беләм…
– Нәрсә?
– Юк, юк, бу әле ярату түгел, чын ярату түгел…
Ландыш Инсафның иңенә сарылды. Инсаф җилкәсе белән аның тән авырлыгын сизсә дә, чибәр хатынның кагылуыннан ул чиксез тәм һәм ләззәт тапты. Ул хатын-кызга, хатын-кыз назына бик нык сусаган иде! Кемгәдер табынып, ерактан яратып яшәүдән ул инде туйган, аның бүген үк чын-чынлап, шашып яратасы, яраткан кешесен рәхәтләнеп бер сөясе килә иде. Бу әле теләк кенә, ләкин аны тормышка ашыруы җиңел түгел, чөнки озак еллар ирегеннән мәхрүм ителгәч, ул бу мәсьәләдә шактый кыргыйланган һәм андый мөнәсәбәтләрдән бөтенләй читләшкән иде…
– Сине беренче күргәч үк, әллә нишләп киттем! – диде хатын.
– Нишләп?
– Син минем беренче мәхәббәтемә охшагансың.
– Яраттыңмы аны?
– Чын ярату дип әйтә алмыйм мин аны… Минем моңарчы беркайчан да чын-чынлап яратканым булмады. Ә минем яратасым килә, Инсаф! Әгәр дә мин аны бик каты теләсәм, үлеп-бетеп шуның белән җенләнсәм, мине берни дә туктата алмаячак… ышанасыңмы?
– Синнән теләсә нәрсә көтәргә була.
– Син мине җиңел акыллы дип уйлыйсыңмы?
– Юк, алай дип уйламыйм, – дип төзәтте сүзен егет. – Минем моңарчы ирле хатыннар белән йөргәнем булмады. Аны… бик зур гөнаһ, диләр…
– Мәхәббәттә гөнаһ юк, җаным!
– Бәлкем… шулайдыр да… ләкин…
– Әйтеп бетер!
– …минем ярәшкән кызым бар. Раушаниям.
– Яратасыңмы?
– Кемне?
– Раушанияне?
– Яратам…
Инсаф бу сүзне ничектер икеләнебрәк әйтте. Ландыш янында ул ярәшкән кызын гына түгел, ә үзенең кем икәнлеген дә оныта башлады бугай. Бу чибәр хатын, елан сымак сарылып, акрынлап аның куенына, куеныннан җанына төшеп бара кебек…
– Алдашма, Инсаф!
– Нишләп алай дисең?
– Күзләреңнән күрәм.
– Нәрсә?
– Ни кызганыч, син аны яратмыйсың. Яратасың килә, ләкин ярата алмыйсың. Аңлыйм, ул синең өчен якын кешедер дә… Әйбәттер ул. Ул, бәлкем, синең җан дустыңдыр да. Ләкин ярату аның белән генә чикләнми шул. Ярату ул бөтенләй икенче нәрсә. Синоптиклар әйтмешли, аңа прогноз биреп булмый.
– Каян беләсең?
– Күзләреңнән күрдем… Әнә шул күзләрең, төпсез зәңгәр күзләрең әсир иттеләр дә инде мине. Бир, җаным, үбим әле шул күзләреңне бер, бир! – Кунак хатыннан бу хәтле үк шуклык вә әрсезлек көтмәгән Инсаф йөзен читкә алды, ләкин хатын барыбер үзенекен итте, аның күзләреннән үпте…
– «Яратам» дисең инде?!
– Әлегә «яратам» дип әйтмәдем…
– Ә мине яратырга буламы соң? Син бит беләсең минем армиядән кайтмаганымны!
– Мин барысын да беләм. Ничә ел утырганыңны да беләм. Ләкин безнең мәхәббәткә моның бер катнашы да юк. Минемчә, син үзеңне бер дә кирәкмәгәнгә кимсетәсең кебек. Кимсенмә! Кимсенгән саен, кеше үзенә бары начарлык кына ясый, тормышы уңышсыз була. Дөньяның начар ягын гына күрергә ярамый, аның яхшысын да күрә белү кирәк. Син менә дигән егет! Авырлыклар артта калды! Синең киләчәгең якты! Кил әле, качма, кил!
– Кил…дем…
– Кил… – Инсафны кулыннан тартып, Ландыш аны идәнгә тезләндерде һәм үзе дә аның каршына тезләнде. – Әгәр дә Раушанияң сине минем кебек ярата алса, мин сиңа якын да килмәс идем, арагызга кермәс тә идем. Тик ул сине минем күк беркайчан да ярата алмаячак, аңлыйсыңмы? Әйе, ул сине карар, сиңа балалар табар, тик ярата алмаячак…
– Нишләп шулай дисең?
– Ул синең назга, сөюгә сусаган җаныңны аңламый һәм аңлый да алмаячак. Менә мин аңлыйм! Мин сине аңлыйм!
– Каян беләсең?
– Мин Раушанияне бер генә тапкыр күрдем һәм аның кем икәнен аңладым. Дөресме?
– Әйе, мин әле яшь, минем яратасым килә, – диде егет һәм, башын аска иеп, аның кулыннан алды. Ландыш, Инсафтан яшьрәк булса да, баласын сөйгән шәфкатьле, назлы аналар сымак, егетнең башыннан сыйпады. «Сабый бала»га, күз яшьләрен сыгып, инде елыйсы гына калды. – Чынлап та… шулай… ялгыз бит мин. Атам да, анам да юк. Читен миңа аларсыз, белсәң икән, шундый читен! Кайчак үкереп елыйсыларым килә! Шуңа күрә дә тизрәк башлы-күзле буласы, өйләнәсе килә. Кемгә булса да, тик ялгызым гына калмаска…
– Мин бар, мин сине ташламам…
– Сүз дә юк, син миңа ошыйсың, бик тә ошыйсың. Дөрес әйттең син, Раушания турында бик дөрес әйттең. Егет белән кыз арасында була торган ярату юк бит безнең арада, юк. Дуслык бар, ие. Төрмәдә чагымда ул мине ташламады. Ярдәм итте. Көтте. Анда мин гел аның турында гына уйладым…
– Аңлыйсыңмы…
– Ие…
– Төрмә – читлек бит ул, тирән чокыр… упкын… Син чокырда яткан, тирән, төпсез упкында яткан… Чокырның, упкынның өске башыннан кем кычкырса да, кем генә ярдәм кулы сузса да, шул кеше сиңа фәрештә булып күренгән. Ә хәзер син иректә. Үз иркеңдә. Сиңа кем кирәклеген аңлар вакыт җитте…
– Миңа шундый рәхәт синең белән…
– Миңа да…
– Ландыш…
Инсаф аңа тагын нидер әйтмәкче иде, хатын учлары белән егетнең авызын томалады. Әйтәсе сүз әйтелмичә калды, сөю дәрте икесен дә үзенең назлы кочагына тартып алды…
– Инсаф!
– Әү, җаным.
– Ал мине!
Инсаф, кабаланып, Ландышның күлмәк изүен чишәргә тотынды. Үч иткәндәй, ул күлмәк изүе вак кына төймәләргә беркетелгән булып чыкты. Бер ун-уникеләп төймә. Ләкин бик нык дәрте уянган, әсәрләнгән егетнең соңгы ике-өч төймәне чишеп торырга тәкате калмады, ул аларны өзеп кенә атты, күлмәк бер урыннан тартылып ертылды һәм аның изүе китте. Өзелгән төймәләр, күңелле чылтырап, берәм-берәм идәнгә коелдылар, карават һәм өстәл асларына тәгәрәделәр. Ландыш моңа көенмәде, андый вакытта чүпрәк белән хисаплашып торалар димени инде, ул сөенә-сөенә көлде генә, ә Инсаф, аңын җуйган кешедәй, күкрәгеннән сөт исе аңкып торган тансык хатынның кайнар кочагына чумды. Иреннәр иренгә кушылды. Егет, җиңелчә хәрәкәт ясап, хатынны урынга аударды. Инсафның куллары, хатынның дәртен, теләген тагын да көчлерәк кузгатып, тәнен иркәләде… Ике гашыйк, бер-берсен сөя-сөя, бар дөньяларын онытып, мәхәббәт диңгезенә чумдылар… Бары тик ышык почмактан Инсафның колагына: «Улым, улым, нишлисең син, нишлисең?!» – дип эндәшкән җан авазлары гына ишетелгәләп алды…