Читать книгу Ак күгәрчен, күк күгәрчен - Карим Кара - Страница 1

ПОВЕСТЬЛАР
МАТИЛЬДА

Оглавление

– Син кем ул кадәр? – дип сорадым,

Аны урынына куярга теләп.

– Мин синең шатлыгың, – диде ул.

Рәмилнең машинасы Чиләбе өлкәсендә ватылып калды. Бер колонна булып, алты «КамАЗ» Казахстаннан кайтып киләләр иде. Турыдан суктырабыз дип, әллә күпме адашып та йөрделәр ул көнне. Сикәлтәле авыл юллары да ярдәм иткәндер, арткы күчәр түзмәде. Рәмилне машинасы белән ташландык хәлгә җиткән бер авылга сөйрәтеп китерделәр. Колонна башлыгы, үзара киңәшкәннән соң, соңгы сүзне әйтте:

– Көн ярымнан без өйдә булабыз. Запчастьлар төяп, механикны җибәрермен. Ә син сүтә тор, каравыллап ят. Соңыннан хакын килешербез. Менә хәзер акча ягы такыррак. Кем уйлаган аны…

Соңгыларын җыештырып, өч йөз сумлап акча таптылар. Авыл читендәге җиргә сеңә башлаган бәләкәй генә өйнең капка төбенә бергәләшеп бардылар. Ишек каккан тавышка булса кирәк, эчтә бала елаган тавыш ишетелеп калды, нәрсәдер даңгыр-доңгыр идәнгә тәгәрәде. Кеше уятырлык чак түгел иде шул әле, шырпы яктысында сәгать алтыны күрсәтте. Ишекне куркынган йөзле, зур кара күзле, яшьрәк кенә хатын ачты. Барысы өелешеп торып калдылар, бригадир белән Рәмил өйгә үттеләр. Мич артында, янган лампочкадан төшкән сүрән генә яктылыкта аягүрә таптанып, әлеге хатын белән килешү төзеделәр. Ул шофёрга ашарга әзерли, кунарга урын бирә, шуның бәрабәренә көн башына ике йөз сум акча алачак. Тик көтәргә, көтәргә риза булса гына. Авыл җирендә ике йөз сум әз акча түгел, әгәр риза булмаса, хәзер борылып чыгып китәләр дә икенче капканы кагалар. Анда аларны кочак җәеп каршы алачаклар.

– Мин риза, риза, – дип ризалашырга ашыкты хатын.

– Килештек, алай булгач, – дип күңеллеләнеп нокта куйды бригадир. Ул үзенең кешеләр белән сөйләшә белүеннән бик канәгать иде.

– Ә син, Рамилька, бер капчык югары сорт онны кояш чыккач та алып кер моңа. Үзең ак күмәч ашап кына ятарсың. Ә хакын көн исәбенә чутларбыз.

Хатын чәй турында сүз кузгаткан иде, чыгарга ашыктылар. Бердән, юл йөреп үз тамакларын үзләре кайгыртырга тәмам өйрәнгәннәр, икенчедән, җиде төн уртасында кеше бимазаларга теләмәделәр. Чыгып баскач, юл аягына дип, берәр тәмәке кабызып тарттылар да хушлаштылар.

– Күңелеңне төшермә, сеңелкәш яшь күренә, ир-ат исе сизелмәде, үзең кара калганын, – дип шаяртты бригадир.

Якын дусты, бер өйдә яшәгән Руслан:

– Әһә, кайтуга җиңгәдән сөенче алам, җилләнеп килеп җитмәсме, – дип, теленә салынды.

Шулай шаулашып-гөрләшеп, уен-көлке сөйләп машиналарына таралдылар. Фаралар кабынды, двигательләр гөрли башлады. Авыр кузгалып, зур фургонлы машиналар караңгылыкка кереп югала тордылар. Бераздан тавышлары да ишетелми башлады. Җиде ят урында ялгыз калган Рәмилгә ямансу булып китте. Шомланып та куйды, кем йөрмәс, товар үтемле. Кырык төрле уйларга чорналып, авыз эчен ачыттыра-ачыттыра, тагын тәмәкесен тартты. Мәңге шулай басып тормассың бит. Авыр сулап ишеккә атлады. Кергәч тавышланмаска тырышып, авырайган итекләрен көчәнә-көчәнә салып, фуфайкасын элде дә хатын күрсәтеп куйган урын өстенә йомарланды. Аруы җиткән булган, күрәсең, онытылып та китте. Бераздан ул гырылдап йоклый иде инде.

* * *

Иртән Рәмил хуҗабикәнең кыштыр-кыштыр йөргәненә уянып китте. Иртә иде әле, тәрәзәләр кояш нурларыннан алланган чак. Рәмил күзләрен ачмый ята бирде, аңа ашыгасы түгел, барыр җиренә барып җиткән. Тәнендә бертөрле авырлык сизелде, әллә арыганы бетмәгән, әллә салкын суктырган. Керде, чыкты хуҗабикә, савыт-саба шалтыратты, мичкә якты, чыртлап утын янганы ишетелде. Бераздан өйгә тәмле булып пешкән бәрәңге исе таралды. Уянганын белгертергә тамак кыргалап, Рәмил торып утырды, барыбер йоклап булмас. Ябынып яткан юрганын төргәндәй итте, мендәрне каккалады-суккалады, өй эчен күздән кичерде. Ике-өч җирдән чаршаулар тарттырып бүлгәләнгән өй тавык кетәгеннән чак кына зуррак иде. Идән-түшәм буялмаган, төеп эшләнгән борынгы мич уртага килеп баскан, күз күргән ягында ул йоклаган карават та тәрәзә буенда өстәл бар иде. Башка җиһаз-фәлән күренмәде, стенага эленеп куелган зур көзгене исәпкә алмаганда. Юл йөреп күпне күргән ир гаҗәпләнмәде, йокларга урын бар, өй җылы, тагын ни кирәк? Шул чакта мич буеннан теге хатын башын тыгып карады, мөлаем елмаеп куйды, әйтерсең кадерле кунагы уянган.

– Бик вакытлы уяндыгыз, бәрәңге пешеп чыкты. Хәзер чәй кайный. Менә бу якта юынып алыгыз да.

– Ярый, нәрсә мәшәкатьләнергә, кирәкми иде, – дигән сыманрак сүзләрдән авыз эчендә ботка пешерде. Уңайсызрак иде ят хатын-кыз белән аралашу. Тизрәк тышка атлады, чыга-чыгуга, авызына тәмәкесен алып капты. Коймага терәлеп дигәндәй тукталган машинасы янына чыкты, кабина ишегенең, фургонның бикләрен тикшерде. Зур көпчәкләргә ышыкланып, кече йомышын үтәп куйды. Ахырда кабинасына кереп утырды да, рульгә ике куллап таянып, комсызланып төтен суырды.

Каршында бер урамлы, илле-алтмыш өйле авыл җәелеп ята иде. Яңа күтәрелгән өйләр юк, төзелеш барганы сизелми иде. Киресенчә, ике өйнең берсендә дигәндәй, йә тәрәзәсе юк, йә коймасы авып төшкән. Яшәмиләр дигән сүз инде анысы. Урыслар шулай шул, җиңел холыклы, яшәү авырая башласа, күчмә кошлар төсле китәләр яңа урыннар эзләп. Ә татар, гадәттә, җаны чыкканчы тырмаша туган-үскән урынында, ата-бабайлар нигезе, ди, тагын әллә нәрсәләр… Өч-дүрт көнне ничек үткәрергә монда, хәзердән үк талпына йөрәк туган якларга…

Кабинадан чыкканда, юл капчыгын эләктерде, өстәлгә буш кул белән барып утырмас, иш янына куш булыр. Аш бүлмәсе ягына чыгып баскан иде, хуҗабикә җәһәт кенә мич астыннан ләгән тартып чыгарды, иңбашына тастымал салып, бер кулына сабын, икенчесенә чүмеч белән су алып юындырырга алынды. Су җылы иде, хатын бик тә җитез кыланды. Ир бик тә риза булып, битен кызартканчы ышкып, күрсәтелгән түр урынга, өстәл артына килеп утырды. Төп сый-нигъмәт ярып пешерелгән ярмалы бәрәңге иде, май-фәлән күренмәде. Рәмил ягына этелгән тәлинкәдә ике телем икмәк, сөтсез чәй, ул да үлән чәе. Рәмил капчыгын чишеп ике консервы, бер кап печенье, йөз грамм тирәсе сало алып куйды. Күчтәнәчләрне күргәч, хуҗабикәнең йөзе балкып китте.

– Җитешегез әле, кайнар чагында тәмле була бәрәңге, – дип, ирнең алдына тегесен-монысын эткәләде, пычак алып, салоны юка телемнәргә кискәләп куйды. – Юграк чакка туры килдегез, гаеп итмәссез инде, кем дип әйтим, исемегезне белмим.

– Рәмил, – диде Рәмил, бәрәңгене авызына озатып. – Рома дисәгез дә була, иптәшләр шулай дип йөртәләр.

Көтмәгән җирдән хатын челтерәтеп көлеп җибәрде. Рәхәтләнеп, башын артка ташлап, ак, тигез тешләрен елтыратып көлде ул. Беренче кат Рәмил аңа ихластан төбәлеп карады. Аның Мәймүнәсеннән кайтышрак булыр, яңаклары да суырылган, ә менә күзләре матур икән, төпсез упкыннар диярсең, тартып алырга да күп сорамаслар.

– Юк, мин сезгә Рома дип әйтмәм, – диде хатын, күзләреннән очкыннар чәчеп. Үзенә генә билгеле булган нидер кәефен күтәргән иде аның. – Рәмил бик матур исем. Ник бозарга? Ә мин Матильда. – Хатын кечкенә кулын Рәмилгә сузды. Нечкә бармакларны кытыршы учына алгач, ниндидер кош баласын тоткандай тоелды, леп-леп итеп йөрәге типкәне сизелә әнә…

Шулчак чаршау артында төшләнеп, ахрысы, бала уянып китте. Уянды да авыз күтәреп еларга да тотынды. Матильда, ялт кына торып, чаршау артында югалды. Тавышына караганда өч-дүрт яшьлек, ахрысы, малайга охшаган. Аңа күгәрчендәй гөрләп нидер сөйләде, өзеп-өзеп тын алган бала да үпкә тулы сүзләр әйтте бугай. Ләкин алар сөйләшкәннән бернәрсә дә аңламады Рәмил. Нинди телдә бытылдыйлар соң үзара? Бер мизгелгә генә хатын янә пәйда булды, гаепле елмаеп печенье алды да тагын югалды. Рәмил консервыларның берсен ачып кына куйган иде, җиңел сулап Матильда килеп чыкты, сыгылмалы гәүдәсе белән урындыкны килешле генә урап үтеп, үз урынына килеп утырды. Рәмилнең йөзенә чыккан гаҗәпләнүне сизеп алган, күрәсең, сораганны көтеп тормады.

– Ят тоеламы? Без романилар, сезнеңчә әйткәндә, чегәннәр. Молдавиядән, – дип аңлатып бирде дә, кашларын җыера төшеп, ашыкмый гына бәрәңге ашарга тотынды.

Аның сүзләреннән соң гына уйлары яктырып киткәндәй булды Рәмилнең. Менә ни өчен башта сәеррәк күренде бу хатын, йөзе дә каратут, күзләре дә кап-кара, кашлары-чәчләре дә карга канатыдай. Әйткән сүзләренә кадәр эчтән, күкрәк түреннән чыгалар, моңга уралып. Күрәселәре бар икән, менә инде чегән хатын белән кара-каршы утыра, әкәмәт. Кара әле, рома дигәне теге… Кинәт аңлап алды ул.

– Ром, рома булгач сезнеңчә ни… ир кеше буламы инде? – диде ул, үзенең башы шәп эшләгәнгә шатланып.

– Әйе, – диде хатын, серле елмаеп.

– Романи – чегәннәр, шулаймы?

– Шулай.

– Ә менә син кем?

– Хитана, минем нәселем испан чегәннәренә барып тоташа, шуңа күрә…

– Ә синең ромың кайда? – дип төпченә башлады Рәмил, үзе дә сизмәстән.

Матильда ирен чите белән генә елмаеп куйды:

– Ашагыз әле, суына бит, быел бәрәңге тәмле.

Шулай инде, ни эше бар аның, килеп керүгә сорау ала башлады. Анысы Рәмилнең үзенә дә ошап җитмәде. Шулай да әйтеп куюны кирәк тапты:

– Матильда, сез дә без дип безелдәп утырмыйк әле. Мин андыйга өйрәнмәгән. Телне әйләндереп әйтүләре авыр…

– Ярый, – дип, берсүзсез ризалашты Матильда. Өстәл артында башка сүз ялганмады.

Тик ятарга исәбе юк иде Рәмилнең. Вакыт та тизрәк үтәр, машинаны барыбер ремонтлыйсы, әллә үз көче белән дә очына чыгар. Эш башлаганчы, фургонны ачып, бер капчык он сөйрәп төшерде. Җирдән алып җилкәгә салу җайсызрак булды, өс-башы да онга буялып бетте. Аның кызара-бүртә он күтәреп кергәнен күргәч, Матильда чәбәкәй чапты.

– Нигә миңа әйтмәдең, үзем алып кергән булыр идем, – дип, һушны китәрде.

Менә инде килешмәгәнне, аннан капчык күтәртеп йөртәме соң? Танавына кадәр онга буялган Рәмил тирәсендә зыр әйләнеп йөреп өстен каккалады, алъяпкыч очы белән сак кына кагылып, бит алмаларын сөрткәләде.

– Харап иткәнсең киемнәреңне. Миңа әйтсәң ни була, һичьюгында, икәүләп алып керер идек, – дип шелтәләгәндәй итте.

– Нәрсә булсын, эш киемнәре алар, – дип, кул гына селтәде Рәмил.

– Болай гына һич бетерерлек түгел, чалбарыңа да балчык чәчрәгән икән, – дип өзмәде дә куймады Матильда. – Салып куй, тәртипкә китерермен. Алмаш киемнәрең бармы? Булмаса…

– Бар, бар, алыштыра идем тегеләй дә. Машина астына керергә кирәк, – дип, Рәмил чыгып китү ягын карады.

Хатын-кызның үзенә карата артык игътибарлы булуына күнекмәгән иде ул. Һәр шофёрның майга каткан бер кат күлмәк-ыштаны үзе белән йөри. Төрлесе очрый юлда: ватылган чак була, пычракка кереп чумасың… Урындык артына элгән әнә шул киемнәрен алып киде дә Рәмил онга буялганнарын чоланга кертеп куйды. Күрер хуҗабикә, күрмәсә дә үпкә юк, каккалап-суккалап кияргә булыр әле. Машинасы ярый калкурак урында туктап калган икән, күптән түгел яуган яңгырлардан сурыгырга өлгергән, ә уйсулыкларда күлдәвекләр җыелып ята. Көзге яңгыр шул инде, әз генә сибәләсә дә, аяк асты ерып чыккысызга әйләнә. Тегеннән-моннан такта кисәкләре җыештырып алды Рәмил, шуларны ике көпчәк арасына түшәп, өстенә катлап брезент җәйде, ачкычларын чыгарып тезде дә муеннан эшкә чумды. Башта двигательдән килгән валны ычкындырды, арткы күчәрнең маен агызып алды, тезелеп киткән гайкаларны сүтәргә кереште. Чалкан ятып эшләү җайсыз иде. Астан да билгә салкын бәргәне сизелә, такта кырыйлары арканы кисеп керде. Һич әмәл калмаганда, чыгып-чыгып тәмәкесен төтәтте. Анысы да бетеп килә икән. Вәт бәхетсез баш, ят инде хәзер мазутка чумып, иптәшләре туган тарафларга якынлашып киләләрдер. Ишекне иңенә ачып кайтып керәләр, алардан кадерле кеше юк, мунча чабыналар, пилмәнен-пәрәмәчен уралар, йомшак хәләл җефетләрен кочакка алалар. Ә син монда чилән, артына ут төртергә дөньясының… Аның күңелсез уйларын хуҗабикә бүлде:

– Әйдә, Рәмил, тамак ялгап ал. Бераз соңга калдым, ачыгуың җиткәндер. Кара инде моны, бер акка буялып керә, икенче караганда – кап-кара. Ничегрәк килешер икән дисеңме? Миңа калса, ак төс бара шикелле үзеңә. Бу майны ничек агартмак кирәк? Белгән кебек, җылы суны күп итеп өй алдына алып чыккан идем. Әллә тышта суык булырмы?

Һич сөйләргә иренми бу хатын, анысыннан битәр, уенга алып тик тора барысын. Мәймүнә булса, тагын чучка булдыңмы, дип, яшелле-зәңгәрле тавышы белән бер акырыр иде дә ишекне шап ябып чыгып китәр иде. Хәер, моңа нәрсә, ире түгел, майга буялган кешене дә тәүге күрүедер әле, кызык кына тоеладыр. Ире ике атна саен өсте-башы манып алгандай булып кайта башласа, тиз үзгәрер иде каршылаулары. Ләкин менә әлеге мизгелдә күңеле тыныч иде Рәмилнең, хәленнән килгәнне эшли, кемдер баш өстендә ажгырып тормый. Хөрмәтләп чакыралар, йомшак сөйләшәләр. Ишек төбеннән үк тәмле исләр танауны ярып керде. Тамак ачуы да хак икән. Матильда мич эченәрәк куелган табаны алып өстәл өстенә утыртты, капкачын ачып җибәрде. Чаж-чож килеп торган май эчендә бәрәңге пәрәмәчләре икән. Бәрәңге генә димә әле син аны: бәрәңгесе борчак зурлык кына иттереп ваклап туралган, суган белән аралаштырылган, һәр кисәге майда йөзә, камыры кетердәп тора, телеңне йотарлык инде менә! Ике-өчне шудырганчы, Рәмил табадан башка нәрсә күрмәде. Маңгаена тир бәреп чыккач кына иркенләп тын алды, үзенә аптырап куйды. Әйтерсең лә үз өендә, тартына да белми, хуҗадан болайрак кылана. Уңайсызланганын сиздермәс өчен, тамак кыргалаган булды, алдына ясап куелган чәйне йотты. Чәй аңа таныш үлән чәе иде, өстәлдә шикәр-мазар күренмәде. «Ә нигә икәүләп кенә кара-каршы утыралар соң әле алар?»

– Ә малай кайда? – дип кызыксынды Рәмил.

– Ул уйный, – диде хатын тыныч кына.

– Башта аны ашатырга кирәк, бала бит ул, түземсез була. Исеме кем, күрмәдем дә әле үзен, – дип, ризасызлык белдереп куйды Рәмил. Ул монда авыз чапылдата, малай әллә төкерек йотып чаршау артында торадыр.

– Мин аның тамагын туйдырдым, иркенләп аша. Син бала җанлы икәнсең. Безнең халык та балалар дип үлә. Ә улымның исеме Гарсия. Бабаемның исеме.

Үлән чәен чөмерә-чөмерә, тагын ике-өч пәрәмәчнең башына җитте әле Рәмил. Шактый хозурлангач, хуҗабикәгә игътибар итте. Өстенә купшы күлмәк киеп куйган, сөрмә тарткан шикелле, чәчләре озын икән. Теге бригадир әйтмешли, ничава, ул Рәмил урынында булса, әллә нәрсәләр кыланып беткән булыр иде, әле кочакларга да өлгерер иде. Ә менә ул якка Рәмил җөмәй, хет нәрсә эшлә, ни төчеләнеп сөйләшә белми, берәр иптәше урынына күрә. Хатын-кыз андыйны өнәми, ул үзе белән сокланганны ярата, уйлап чыгарып мактаганны. Берәр стакан салса, әллә исерек катыш батыраеп та китәр иде. Үзе авызга кереп бара бит, яшь тә, чибәр дә, бар җире төгәл, ымсындырып тора. Әле алда икәүләп төннәр үткәрәсе бар бит, малайны исәпкә алмаганда. Бала кеше йоклый инде онытылып. Менә Рәмилгә йоклап ятмаска кирәк.

– Ә кайдан килеп чыктыгыз бу урыс арасына? Нинди җилләр ташлады? Акылы бар кеше, – Рәмил тегесен-монысын уйлап тормый бүрәнәләре череп беткән өй эченә ишарәләде, – мондый җирдә үз теләге белән яшәп ятмас.

Матильда авыр сулады, йөзе караңгыланып китте.

– Әйе, дөрес әйтәсең, уйламаган җирдән белмәгән-күрмәгән якларда яшәп ятам. Әйтсәм әйтим инде, ирем калдырып китте мине. Без Чиләбедән чегәннәр төркеменә кушылырга килгән идек, кабул итмәделәр. Иремнең кем икәнлеге хакында хәбәр үзебездән алда килеп ишетелгән иде. Мине калырга өндәделәр, ләкин чегәннәр арасында ирдән аерылу юк, нинди булса да, безне Ходай чәчләребезне чәчкә бәйләгән. Ни булса да, мин түзәргә әзер идем. Без җылы якларга китәргә карар кылдык, ничек тә чикне үтеп, минем ата-бабалар нигезенә җитә алырбыз дип уйладык. Бәхетсезлеккә каршы, юлда мин чирләп киттем, шушы район үзәгендә идек, больницага керү турында сүз булуы да мөмкин түгел. Мин көннәр буе кәрт ачып бераз акча табам, барыбызны туйдырам. Ә ирем шул тиеннән җыелганны алып уйнарга китә. Шул авырып китүем харап итте. Менә бу өйнең хуҗасы, яхшы күңелле карчык, Шура әби, автовокзалдан алып кайтты безне. Беренче көннәрдә үз-үземне белми ятканмын. Ирең дә ияреп килгән иде, ди, ике көн торган да әйберләрне алып югалган. Әйбер нәрсә, табылыр, баш сау булсын. Шулай да озак чирләдем мин. Нинди чир булгандыр, җеп өзәрлек хәлем юк, күңелдә шундый бушлык, иремнең ташлап киткәне өчен генә түгел, ә бөтен дөньясы ялыктырган, күзләрне ачып карыйсы да килми якты дөньяга. Елыйм да елыйм, тыела алмыйча, ал мине, дип, Ходайга ялварам. Шулкадәр тормышка нәфрәт булыр икән кешедә, хәзер үзем дә аптырыйм. Рәхмәт инде Александра Васильевнага, ялгыз калдырмады, әллә нинди үләннәр эчерде, кулларында да ниндидер көч-кодрәт бар, ахрысы, аның, гел дога укыды. Әкренләп тернәкләнеп киттем менә. Ул көннәрдә талчыбыктай гына калган идем, кигән юбкам билемдә зыр әйләнеп тора, хәл юк, күз аллары караңгылана, баш әйләнә. Хатын-кыз эт җанлы була диләр, дөрестер, ахрысы, ай эчендә шап-шактый1 булдым, тик китәр җир юк. Кире Чиләбегә барасы килмәде. Кире кабул итәрләр иде анысы, ләкин бер барып эләксәң, ычкыну юк, гомерең шунда үтәчәк. Үзем дә Гарсия турында уйладым. Наркотиклар белән булашалар андагылар. Гарсия читтә калмас иде, азагы нәрсә белән бетәсе ачык – төрмә көтә. Шулай бәргәләнгәндә, очраклы рәвештә үтеп барган чегәннәр төркемен очраттым. Яшермим, менә сиңа сөйләгән кебек, бар серләремне ачтым. Безнең халык бит аралашып яши, кайчан да булса бер очраша алар, минекеләрне күрерләр, хәбәр итәрләр. Без дала балалары, иректә үтә гомеребез, бездә хат язу юк, язсаң да барып җитмәячәк. Менә хәзер көтәм. Ишетү белән кем дә булса ярдәмгә киләчәк безгә, ләкин вакыты билгесез. Икенче ягы да бар, Шура әбинең гозерен үтим, балаларымны бер күреп, ил гизеп кайтыйм әле, өйгә күз-колак булып тор, дип үтенде. Ничек каршы килим, ул бит мине үлемнән коткарган кеше. Менә бәрәңгесен казып алдык бергәләп, кәбестә, кыярын тозладык та, ул юлга чыкты. Авыррак, әлбәттә, бәрәңгегә күбрәк көч төшә, ә безнең икебезгә күп кирәкми. Мин оста тегүче, кайчак авыл хатыннарына нәрсә дә булса тегеп бирәм, әзме-күпме хакын бирәләр, кәрт тә ачам әле, анысына киләләр. Менә соңгы көннәрдә өзеклек булып китте. Ходай биреп тора ул, әнә онлы булдык, берничә көннән иптәшләрегез килеп җитәрләр, тагын акча бирерләр. Юк, зарланырлык түгел, зарланып яшәү – олы гөнаһ. Терелә башлагач, мин үз-үземә сүз бирдем: Матильда, дидем, син иң бәхетле хатын дөньяда, улың бар, үзең шап-шактый, әнә кояш көлә синең өчен, җил исә, һәр мизгеленә шатлан яшәүнең, дидем, син күрмисең генә, шатлыктан тора бу тормыш, бер дә булмаса уйлап чыгар шатлыкны, дидем. Менә хәзер инде син безнең турыда барысын да беләсең.

– Шуңа үлән чәе икән, шикәр-кәнфит тә күренми, – дип, азагына кадәр ачыклап куярга кирәк тапты Рәмил. Кинәт үтереп тәмәке тартасы килеп китте аның. Кесәсенә шап-шоп суккалап алды. Шулай ул, кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәгәч. Тамак, өс киеме, урын-җир турында мисал өчен дә башына да кереп чыкканы юк Рәмилнең. Военкомат чакыртуы буенча шофёрлар курсында укып йөргәндә, ашау ягы такы-токырак була торган иде. Ул чакта атна саен өенә кайтып йөрде. Өйдә кайнар аш, тәмле сүз, үчти-үчти итеп кенә торалар. Алып килгән акчаны, үзара җыелышып сыра, сигарет, тәм-том алып, көнендә бетерәләр дә йөриләр аннан каткан ипи кимереп. Кызык кына иде әле ул чакта. Армиядән кайткач, бер кат өсте бөтәйгәнче, кызлар арасында кызарып йөрде. Анысы да мин-минлек. Ә бу икенче очрак, тамырлары башка…

– Шикәр дә юк, чәй дә, майның да соңгысын тоттым, аның каравы бәрәңге бар, токмач кисәргә була, – дип тезеп китте Матильда.

Аның тавышында тамчы да көенү сизелмәде. Яшибез әле, барысы да әйбәт дигән төслерәк тота иде ул үзен. Рәмил, мәсәлән, төптән уйлап, һәр адымын үлчәп атлый торган кешеләрдән. Хатынның елмаеп-көлеп утырганын килештереп бетермәде. Хәлкәйләре кан-яшь түгеп еларлык, ә ул… Тәк, дигән үрдәк, һәр очраган кешегә кесәңне әйләндереп салып булмас анысы, ну, үзеңә кирәк бит, шикәр-чәйсез яшәп булмас, тәмәкесе дә бетте әнә. Бу караңгы почмакта магазины да юктыр әле аның.

– Тәмәкенең соңгысын тарттым, кайдан табып булыр икән? – дип белеште ул.

Шушы урам белән атлыйсы да атлыйсы икән, уң якта зәңгәргә буялган өй күзгә ташланып тора, ди. Аның кырында ишек башына «Волна» дип язылган кечерәк өй бар, шул кибет инде. Искә төшкәндә барып килергә булып, Рәмил чоланнан әйберләрен алырга чыкты. Каккалап-суккалап киярлек кыяфәткә кертергә иде исәбе. Куйган урыныннан тапмады. Баксаң, бу өлгер хатын Матильда юып элеп тә куйган, имеш, аларны! Вәт тиктормас җан, кем сораган аннан. Ачуланырга да, көләргә дә белмәде Рәмил. Нәрсәдер мыгырданган булып, запаста йөргән нәрсәләрне табып, өстен алыштыргандай итте. Кибетне ул, чынлап та, тиз тапты. Озак уйлап тормаганнар, бәләкәй генә бураны такта белән урталай бүлгәннәр дә дивар буендагы киштәләргә булган товарларын тезгәннәр. Гаҗәпкә каршы, Рәмилне прилавка артында торган кып-кызыл йөзле таза иркәй танышы кебек каршы алды:

– Әйдә уз, юламан, ватылып калдыңмы? Була юлда андый хәлләр, үзем күп йөргән. Юра, – дип, итләч кулын сузды. Теле сүздән туктамады: – Хәзер менә якорь ташладым, яшь тә бара, йөрәк тә шаярта, ә тегеләй Рәсәйне иңгә-буйга үлчәгән кеше мин. Он белән тукталгансың икән. Сатмыйсыңмы? Хакына килешсәк, мин өч-дүрт капчык алыр идем. Үземнекеләргә генә, болай бу тирәләрдә онга кытлык юк. Бик арзанга очырсаң гына инде, – дип, алыпсатар икәнен дә онытмады.

Авыз ачып тыңлап торды Рәмил. Кай арада белгәннәр, кайдан ишеткәннәр. Авыл авыл шул инде. Бер очында төчкерсәң, икенче очында буылып йөткергән төсле булып ишетелә. «Әйе» дә, «юк» та димәде Рәмил, иртәгә көнне кем белгән дип, сүзне икенчегә борды. Тәмәкесен, чәен-шикәрен, хәтта көнбагыш маен алды, бәләкәчкә суыра торган кәнфитен үлчәтте. Матильданың елмайган чагында ачылып киткән тигез тешләре исенә төште дә, бер шешә «саф»ны алды. Инде чыгарга җыенгач, тагын кире борылды. Ул кеше өендә авыз күтәреп эчеп утырыр, ә хуҗабикә риза булып карап утырырмы. Рәмил бик яхшы белә, ап-айнык кешенең каршыдагы исереккә карап утырудан да күңел кайтаргычрак эш юк бу дөньяда. Хатыны көн-төн талагач, күңеле булсын дип, ярты еллап авызына алмый йөргән иде ул. Үлемгә тиң иде, мин сиңа әйтим, кунакларда утырулары. Матильдага тәгаенләп берәр кызылны алырга булды. Сорагач, сатучы ир мәгънәле генә карап куйды. Телен тешләрдәй булды Рәмил, кызарып китте. Аннан үз-үзенә, артык акыллы бу алыпсатарга ачуы чыгып, әллә нәрсәләр алды. Бер баллон сыра, алма, тартмалы шоколад, беләк буе колбаса. Акчасы беткәч кенә туктады. Ике кулына ике пакет тотып, мыш-мыш кайтып керде өйгә. Теге ир дә, Матильда да, бу кадәр әйбер җыйгач, нинди планнар корганын үтәли күрәләрдер кебек тоелды. Теләсә ни уйласыннар, ә ул үзенчә эшләр. Ашар-эчәр рәхәтләнеп, Матильдага бер сүз дә кушмас, күзләрен дә майландырмас. Әйдә көтсен чегән хатыны, әллә өмет тә итәдер әле, кем белсен аларны. Бер дә тигезлек юк бу кояш астында, нигә гел ир кеше генә башлап һөҗүмгә күчәргә, эчке мәгънәләр салып сүз сөйләргә тиеш. Килешмәгәнне әйтеп куярсың да, авыз күтәреп көләргә тотынса нишләрсең? Менә Матильда үзе килеп бассын иде аның каршысына, салсын иде назлы кулларын аның иңбашына, син миңа ошыйсың, дип әйтсен иде матур сүз. Карышып торыр идеме Рәмил? Башына тай типмәсә, ир-ат кире кагамы андый тәкъдимне? Белә бит шулай буласын хатын-кыз, нигә үртиләр икән безнең халыкны? Башкасында беренчелекне үз кулларына алып бетерделәр бит, алар өй хуҗасы, алар начальник, алар депутат, менә бу өлкәдә алсыннар иде дилбегәне үз кулларына. Вәт булыр иде тигезлек. Рәмил көчләп-көчләп пакетларны өстәлгә бушаттыргач, өйгә байлык исе таралды. Шул чакта өстәл артыннан башы гына күренеп торган Гарсияны беренче тапкыр күреп алды Рәмил. Бөдрә чәчле, чем-кара күзле, түгәрәк йөзле малай, нәни куллары белән өстәл читенә тотынып, аяк очларына баскан да өстәл өстендәге тәмлекәйләргә түгел, күзләрен алмый Рәмилгә карый иде. Гаҗәпләнү дә, курку да, тартыну да чагыла иде ул күзләрдә. Рәмил, төргәкләрне ача-ача, малай алдына тәм-том өйде. Малай биргән берсен янындагы урындыкка күчерә барды, ләкин һаман да бер өн дә чыгармады.

– Нәрсә әйтергә кирәк? Рәхмәт әйт абыйга. Гарсия, шулай ярый димени, рәхмәт әйт, – дип, ана көлә-көлә улының аркасыннан каккалады.

Аңа күзе төшкәч, тагын бер аптырады Рәмил: алыштырып куйганнар диярсең Матильданы? Янында бер ун яшькә яшәргән, чәчләре тузгыган җилбәзәк кызыкай басып тора иде. Аракы-шәраб алганына эчтән генә шатланып куйды Рәмил. Куып чыгарса чыгарыр, мәгәр… Азагын уйлап бетермәде, үз уйларыннан үзе куркып китте. Исәр дә инде ул. Матильда кем дә, ул кем? Ул, почык борынлы, кыска буйлы бер ир кисәге, шундый матурлыкка кул сузмакчы була. Аракыга сатып алып була димени сөюне? Бая ялгыш уйлаган ул хатын-кыз турында. Ул бит ир-атның теләген канәгатьләндерү турында акыл сатты, ә хатын-кыз сөю-сөелү хисләрендә яши. Менә сине, кәкре аяклары белән җир таптаган кешене сөяргә теләге туарга мөмкинме соң берәр чибәркәйнең? Әлбәттә, юк, шуңа күрә баш ватып торасы да түгел. Иң әйбәте, берәр йөз грамм капларга кирәк, көне дә суык, кәефе дә шуңа туры килеп тора, монысына, шөкер, әлеге янда торган затның кысылышы юк. Бу эшкә икәү кирәк түгел, ялгызың да җиренә җиткереп башкара аласың. Аның уй йомгагы икенче сукмакка кереп киткәнен Матильда тоеп алды, күрәсең, көлүдән туктады, малаеның колагына нидер әйтеп, чаршау артына озатты, өстәлнең бер читен сөртте.

– Тозлы кыяр бар, кирәкме? – дип, үз итеп эндәште ул кулына шешә тотып торган Рәмилгә. Үрелеп чәркә алып куйды. – Бәлки, мунчадан соң? Мунча әзер…

Рәмил чак идәнгә утырмады, мичкә сөялеп калды. Ах елан аягын кискән хатын, нинди мунча, кайчан өлгерткән. Әйдә икәүләп барабыз дип, арттан тагылса?.. Кулындагы шешәсен онытты Рәмил. Кара әле, курка икән ич ул бу чибәр хатыннан, уттан курыккандай курка. Читтән карап шәбәергә генә оста шул ул. Булмый аннан. Мәңге шулай булды. Мәктәптә укыган чакта ук. Шул чәчбикәләр якын күреп туры карасалар да телдән кала торган иде. Соңрак әнә шул теленә ирек биреп, теленә ни килә, шуны сөйли торган булды. Аның сөйләгәнен көлкегә алдылар, күңелле егет исемен күтәрде. Эш шул телгә салынулардан ары китмәде. Өйләнгәндә Мәймүнәсе, дөресен әйткәндә, аны үзе өйләндерде. Ике яшькә олырак кыз йөргән егете белән пыр тузып ачуланышкан иде, тегесе шәһәргә эшкә чыгып китте. Иләс-миләс йөргән чагында кул астына ерык авыз Рәмил туры килде. Аның көлдергечләрен тыңлап тормады ул. Эшне кызу тотты, яныннан бер адым читкә җибәрмәде, өйләренә дә үзләренә барып кергән төсле барып керде. Бер кичтә бөтенләйгә калды. Әнә шулай маҗаралы булды Рәмилнең гаилә коруы.

– Да, анысы яхшы булыр, – дип, тавышына шактый ышанычлы төсмер чыгара алды алай да. Шешәне өстәлгә кире утыртты. – Мунча шәп нәрсә! Шофёр халкы ерак рейсларга йөргәндә нәрсә юксына дисең?

– Хатыннарыгызныдыр, мөгаен, – диде Матильда, шаян елмаеп.

Монысына һич алдашмый җавап бирә ала Рәмил.

– Юк! – диде, өздереп. Чынлап та, хатынын күрергә ашкынып кайтканы булмады аның. – Юк, – дип тагын кабатлады, – эчә алмый зар-интизар булалардыр дияр кемдер. Анысын да капкаларга форсат табасың. Мунча сагындыра, күгәрченкәй! Ләгәнгә утырып юынулар, ваннаны әйтәм, мунчаны алыштыра аламы соң? Эссе пар, үлән сулары. Миннек бармы? – дип, кисәк тукталып ачыклыйсы итте.

– Яфрагы бар да ул, – диде Матильда гаепле сыман, – ә менә сабыны – кер сабыны. Мин үзем чәчне ачы катык белән юам. Кирәктер, бәлки?

– Кер сабыны самый раз, – диде Рәмил. Уенда икенче иде әле аның. Менә инде сүз арасында «күгәрчен» дип тә дәште, озакламый «кошчыгым», «сандугачым», «былбылым» дип тә тезеп китмәсме? Кайдан килеп керә телгә шундый төчеләнү. Иманы камил, бу сүзне беркемгә дә әйткәне булмады аның моңа кадәр.

– Мин күлмәк-чалбарыңны үтүкләп киптереп куйган идем, әнә урындык башында, – дип ымлады Матильда, – алмаш киемнәрең юктыр инде…

Рәмил чәчрәп чыкты, урыныннан сикереп торды. Ну бу чегән хатыны, әллә ниләр сөйләп һушны ала? Кемгә чутлый ул Рәмилне?

– Бар, бар, барысы да бар, озак йөрибез бит без, ярты дәүләтне үзебез белән төяп йөртәбез, а как же, без кыргый халыкмы әллә? Муеннан майга батып йөриләр дигәч тә… – Бераз тынычлана төшкәч, гозерен әйтте: – Син, ни, капкаларга берәр нәрсә хәстәрли алмассыңмы? Менә уразаны бозарга иде исәп. Син уйлама… – Рәмил тагын үзенең кызара башлаганын тойды. Нәрсә уйламасын икән? Монда уйлыйсы-нитәсе түгел, барысы көн кебек ачык. Фатирга кергән бер шофёр кайнарлыгы бөркелеп торган ялгыз хуҗабикәне хәйләләргә, хәмер эчертергә ниятли, тел яздырырга, аннан инде түшәк уртаклашырга омтыла. Тик бу очракта шофёры юньсезрәк тә, хуҗабикәсе дәрте ташып торганга охшамаган. – Син воопше уйлама.

– Мин аның турында уйламыйм да. Уйласаң ни дә, уйламасаң ни.

Кыскасы… Әллә нәрсәләр сөйләп буталып бетте Рәмил. Дулкынланса, урысча ватып-кырып сөйләшә башлый ул, кирәкле сүз табалмый интегә.

– Ә мин бернәрсә дә уйламыйм, – диде Матильда тыныч кына, – өстәл әзерләргә дисең икән, ярый, хәлдән килгәнчә тырыштырырмын. Бар инде, уты яна, яфрак ишек төбендә, исе булса, төнлеген ачып ал. Безгә Гарсия белән артык эссе кирәкми.

* * *

Бәрәңге бакчасында урнашкан мунча өйдән дә тузган-таушалганрак күренде. Чоланда идән дигән нәрсә бөтенләй юк икән, ишек алдына чыпта җәеп куелган. Киемнәрен кайда туры килә, шунда элгәндәй итте дә Рәмил эчкә үтте. Чекерәеп янган лампочка да кара мунчаны яктырта алмый. Күптән мондый искелек калдыгында юынганы юк иде Рәмилнең. Тәвәккәлләп бер чүмеч суны чажлап торган ташларга тондырган иде, чак чүгәләп калды. Кайнар һава тыннарны куырды. Ичмасам, мондый мунчаның эссесенә кинәнәсең инде ул. Бераз эссе таралгач, мунча белән бергә картайган ләгәнгә су хәстәрләде, яфрак пешереп алды да, тагын бераз эссе өстәп, караеп ялтыраган ләүкәгә сузылды. Аяк бармакларыннан чәч төпләренә кадәр тирләп чыкты ул, бар әгъзалары йомшап изрәп төште, киеренкелек эреп юкка чыкты. Рәхәт, әйтеп-аңлатып бетерә алмаслык рәхәт иде Рәмилгә. Гомумән, кеше мунчада гына үзен кеше итеп хис итә ала. Кием юк, ә кием дигәнең бик тиз үзгәртә кешенең халәтен. Син сәләмәдән йөр йә энәдән-җептән киенеп кара, бөтенләй икесе ике кеше, ә монда атабыз Адәмне саклаган яфрак та юк хәтта, тышыңдагы җитешсезлекләрең күз алдында, эчке тойгыларың да киртәләнмәгән. Менә шулайрак уйлады Рәмил, кайда икәнлеген дә, вакыт исәбен дә югалтты. Аңа шулкадәр рәхәт иде, ләкин бу тойгы мунчада ләззәтләнүдән генә түгел, ә бәлки йөрәгендә таныш булмаган шатлык бөреләнеп килүендә. Ниндидер үзгәреш тоя ул, ә ни икәнен әле юньләп аңлый да алмый, бары тирәндә, күңел төпкелендә шатлыклы сиземләү генә бар. Ләкин шунысын белә Рәмил: хәзер ул үзгәрә бара, серле көч аны үзе артыннан әйди, хәер, инде ул теләсә дә элекке халәтенә кайта алмаячак. Ә элек ниләр булды соң? Армиядә хезмәт итте, ул елларны искә алырга да түгел, әле дә җанны өшетә. Колгуев утравына алып барып ташладылар да, ике ел үткәч кенә Зур җирне күрә алды. Төрмә дисәң дә төрмә инде ул, уңга карасаң – диңгез, сулга карасаң – диңгез, булган тере җаннар – пограничниклар, бар утрауга ике хатын-кыз: фельдшер – застава башлыгының хатыны, бер стерва, солдатларны кешегә санамаган аждаһа һәм повариха – пенсия яшен үткән Мария Фёдоровна. Агач та үсми иде ул бәрәкәтсез җирдә, тау-таш кына, үлән шытып чыга да саргая. Армиядән кайтты да район үзәгенә эшкә керде. Анда да эшләдең, эшләмәдең ни, акчасын түләмәделәр, әз-әзләп товарлата биргәләп тордылар. Егет кешегә он нәрсәгә дә тоз нәрсәгә? Көннәрдән бер көнне Мәймүнә белән очраштылар. Аның эше җайлы иде тегеләй, милициядә язып-сызып кына утыра. Шундый канун бар: халык никадәр начаррак яши башлый, милиция халкы күбәя һәм яхшы да яши. Мәймүнәгә дә акчасын вакытында түләделәр, төрле льготалары булды. Яшь гаилә бер-ике ай тернәкләнергә тырышып карады, аннан, кул селтәп, Мәймүнәнең апалары янына шәһәргә чыгып киттеләр. Баштарак кунакханәдә көн күрделәр, соңрак Мәймүнә үткенлеге белән барактан булса да фатир юнәтте. Ул чакта шәплелек белән алдырып була иде әле. Шуннан Мәймүнә икенче план корды. «Бала кирәк, – диде, – бала булса, аны кочаклап, мин Президентның үзенә җитсәм җитәм, әмма адәм рәтле фатирга ия булам. Исемем Мәймүнә булмасын!» – диде.

Җан-фәрман тырыштылар, хатынының бармаган больницасы, күренмәгән врачы калмады, экстрасенслар, өшкергән-төкергән әбиләр турында сөйләп торасы да түгел. Икәүләп берничә ел рәттән гел шуларга түләргә генә акча эшләделәр. Берсенең дә файдасы тимәде. Һаман да баракта көн күрәләр. Инде булыр-булмас шәплеләр белән ил тулды. Хәзер Мәймүнәсе бар энергиясен үзен карауга бирә. Кырык төрле майларны килолап алып битенә-тәннәренә яга, иннек, кершән, сөрмә ише нәрсәләрне бергә җыйсаң кибет ачарлык. Кием-салым турында әйтәсе дә түгел, мода журналлары, төрле шоплар адреслары, ательеларда да үз кешеләре бар. Кемдер турында берәр сүз әйтергә теләсә, башта нәрсә кигәнен тикшерә, килешәме-юкмы, кайсы яктан көлкеле-сәер. Иртән торып, видеога карап кына чит ил зарядкаларын эшли, җае килгән саен ял йортларына китә, төрле клубларга йөри, чәчләрен атнага өч буята, ачуым да килмәгәе. Кемгә кирәк бу? Рәмилгә ошарга теләп шулай тырыша дисәң, анысы юк та юк инде. Хатын тормышында ирнең урыны билгеләнгән һәм ул үзгәрешсез: ир акча табарга тиеш, никадәр ешрак һәм күбрәк алып кайта, шулкадәр яхшырак. Ике арада сөйләшүләр нәрсә турында башланмасын, ирексездән акчага килеп кагыла, азагы «син юньсез, син юаш, синең эшләгән акчаң тавык көләрлек, торма ичмасам каршымда саруымны кайнатып» дигән сүзләр белән тәмамлана. Күнегелә икән барысына да, хәзер Рәмил андый гаилә низагларын тыныч кабул итә, шулай булырга тиештер дип уйлый. Кайчакта башына мантыйкка сыймас уйлар килеп куя, берәр җирдә, җиде диңгез артында, мисал итеп тотарлык кына булса да, акчага туйган хатын-кыз бармы икән ул? Барысында бер программа бит – акча кирәк… Тагын кирәк… монысы гына аз, кирәк әле, кирәк, күп кирәк, тагын, тагын акча… акча кирәк! Йа Хода, ничек яшиләр алар гел бер нәрсә турында уйлап. Рәмил үз чамасын үзе белә, әллә ни көтми, өмет итми бу дөньядан, шаккатыра торган егетләрдән булмады ул электән дә, хәзер генә могҗиза булмас. Пенсиягә кадәр суза алса, Мәймүнәсе икенче берәүгә ияреп китмәсә (ә андый куркыныч бар, кайчак Рәмил сизсә дә сизмәмешкә салыша) ятарлар карт белән карчык җыйган чирләрен дәвалап, иртәдән кичкә кадәр телевизордан кино карап. Аннан инде тю-тю… Бер аннан калмаган якты дөнья, артык дәгъва белдерәсе түгел, күпләр шулай яши, ә шулай да нидер урап үтә кебек аны, нәкъ менә аны… Һе, нәрсә мәлҗерәп төште соң әле, кая, нигә килгәнен дә онытты. Кайда әле чүмеч, кил әле монда, миннек… Чат-чот чабынып хәлләре бетте аның. Чабынганда карт әнисенең әйтә торган теләкләрен тели-тели чабынды. Булган пычраклар, гөнаһлар, чирләр, арулар, кайгылар, бурычлар, авырлыклар коелып калыгыз. Чабынган саен: «Тәнем-җаным чистарсын-тазарсын, гөнаһларым бетсен, шатлыклар тулсын, тәнем яшәрсен, саулык-сәламәтлек, байлык-барлык килсен! Хак, әле без типсәк тимер өзәбез, вәт шулай, вәт шулай, раз-два, раз-два», – дип, кый-галәмәт килде. Тыңлап торган кеше була калса, сантыйга чыгарыр иде, валлаһи, өйгә яңа туган сабыйдай сафланып, хәле бетеп кереп егылды. Урынына ак җәймә җәелгән, башына ап-ак тастымал уралган, кадер-хөрмәт күрсәтәләр аңа монда.

– Без дә барып юынып киләбез. Чәй кайнаса, алып куярсың әле, зинһар, тамагың кипкәндер, үзең ясап эчә башла, – дип фәрманнар биреп, Матильда малае белән мунчага китте.

Кешегә бәхетле булу өчен ташпулатлар да, капчык-капчык акчалар да, алтын-көмеш тә кирәкми. Саналган нәрсәләр бит барысы да тупас, материаль матдәләр, ә бәхет ул – якты хис. Адәм баласы бары тик күңеле белән генә тоя ул бәхет хисен. Менә әле Рәмилнең кайсы җире арткан, шул ук Рәмил, ә күңелендә кошлар сайрый. Күзләрен ачып карарга курка хәтта: барысы да кинәт юкка чыгар төсле. Бигрәк мунча керә белми икән Матильда. Рәмил урыныннан да торырга өлгермәде, ах-ух килеп, малаен күтәреп кайтып та җитте. Матильда чаршау артына ышыкланды. Бераз тирләре кипкәндәй булгач, Рәмил урындык башыннан үтүкләнгән әйберләрен алып киеп куйды. Матур, чиста, яхшы, бер дигән ир итеп тоя иде ул үзен. Өстәл янына килеп, тышына ак аю төшерелгән сыраны ашыкмый, тәмләп кенә бер чынаяк каплап куйды да, кыйммәтле сигарет кабып, ишегалдына суынырга чыгып китте. Кызарып баеп барган кояш нурларында, чагыл-чогыл килеп, йөрәк кузгатып кычкыра-саубуллаша, торналар чылбыры очып бара иде. «Мин дә шул торналар кебегрәк», – дигән хыялый уй килде Рәмилнең башына. – Кайтам, китәм. Юлда йөргәндә өйгә кайтасы килә, кайтсаң, тагын юлга омтылып күңел кыбырсый». Әллә бер торна әнә теге басуда ялгыз калган инде. Шуңа охшап ялгыз башың калуың да бар, барыр-кайтыр җирең дә булмас. Ашкынмассың да, ярсымассың да. Тукта, менә болайрак итеп әйтсәң ятышрак килеп чыга түгелме?

Ялгыз торна басуда,

Басылдылар ярсулар…


Ә дәвамы? Ярсулар басылгач, ялгыз башың үткәннәрне уйлап ятарга гына кала инде, тәк, болай дибез аны:

Ялгыз торна басуда,

Басылдылар ярсулар.

Үткәннәр бары төш кебек,

Бакыры да көмеш кебек.


Тап өстенә бастым. Үткәннең начары да онытыла, сагындыра башлый. Ах син, агачтан юнып ясалган шагыйрь, әллә нәрсәләр кыланып бетә адәм баласы, көлеп үләрсең. Үз уйларына үзе елмаеп, җылы өйгә үтте ул. Мунчадан соң тышта салкынчарак икән шул. Иркенләп урынына сузылды. Чаршау артында тавыш-тын юк, әллә йоклап киткәннәр. Малай эрегәндер, хатын йоклап ятмас. Кузгаласы килмәде Рәмилнең, күзләрен йомды да ята бирде. Уйлары болытлар сыман өзек-төтек йөзә бирделәр. Эләкми-тагылмый йөрәк кылларына кагылмый. Гадәттә, без үзебезне кыса эчендә тотабыз, менә әз генә ял итеп алам да, шуны эшлим дип, алдан планнар корабыз, булмаса, болай йөрсәк, алай утырсак, кеше арасында килешмәс дибез, тураебрак басабыз, йөзгә акыллы чырай чыгарабыз, корсакны эчкәрәк тартабыз, гомумән, һәрберебезнең эчке контролёры бар. Хәтта уйлар, хисләр дә аңа буйсынган: тукта, алай уйлама, азынма, дип туктата ул безне, йә, көлмә, җитте сиңа, нигә айгыр булып кешнисең, дип кисәтү ясый. Менә хәзер Рәмилнең шул «коллык»тан котылган чагы. Йоглар, суфилар да шундый халәткә керәләрдер инде. Кайгырмый да, шатланмый да, үткәннәрне оныткан, киләчәк – юк, үзен бары бер мизгел эчендә тоя. «Нирвана» диләрме әле? Тышта эңгер-меңгер төште. Матильданың кыштыр-кыштыр йөргәне ишетелде. Җил башланды, ахрысы. Их, мәңгелеккә шулай калырга, хаклы булган буддистларның монахлары, күңел тынычлыгы – зур бәхет. Ята торгач, бераз изрәп-онытылып алды Рәмил, идәнгә шалтырап калак төшкәнгә сискәнеп китте. Битен угалап торып утырды. Әл-лә-лә, өстәлгә ямь кергән ләбаса! Янында елмаеп Матильда басып тора, ә бәләкәй малай әнисенең итәгенә чатырдап ябышкан да Рәмилгә текәлгән. Өстәл әзер булгач, юри төшергән калакны мут хатын, әлбәттә, шулай! Тегенди-мондый гына булса да, Рәмил бер кагыйдәне ныклы үзләштергән иде: хатын-кызны мактарга кирәк! Әнә шуны истә тотып, тел шартлаткан булды өстәлне күреп, кулларын угалады, авызыннан сулар килгән төсле кыланды, ах-ух килде. Күңеле булды Матильданың, бит алмалары алсуланды, гел елмайды. Бер-берсен кыстап, өстәл артына утырдылар. Ни гаҗәп, теге бөтерчек, Рәмилнең күзләренә туп-туры карап, алдына үрмәләргә теләк белдерде. Әнисе аһ итте, көлеп тә карады, әйтеп тә карады, гомер кешегә барганы юк иде, күрше карчыгын гына таный, нәрсә булган моңа дип шаккатты. Ә малай, үзсүзләнеп, еларга җитеп, Рәмилнең чалбарын тарткалады. Нишләсен, күтәреп алды Рәмил бераз дерелдәгән куллары белән. Ят иде бала күрмәгән кешегә бу халәт, йөрәге леп-леп типкән бәләкәй генә кеше йоратын2 кочагына алгач, бәләкәч, нәкъ үзенә кирәген тапкандай, песи баласыдай йомарланып тынып калды. Кузгалырга да курыкты Рәмил, аракыны авызына алмас борын ук күңеле иләс-миләсләнде. Матильда колбаса белән кыздырылган бәрәңгене Рәмил алдына ук куйды, чәнечке-кашык ише нәрсәләр тезде. «Салыргадыр инде», – дип, хатын каш астыннан ялт итеп карап алды да чәркәгә сафны коеп, аның алдына шудырды.

«Үзеңә дә сал әнә кызылын, кызларныкын», – диде Рәмил карлыкканрак тавыш белән. Кинәт тамагы кибеп киткәндәй булган Матильда карышмады. «Ярый, алайса, бәйрәм булгач бәйрәм булсын, күптәннән авыз иткән нәрсә түгел иде», – дип, үзенә дә бүлде. Тавыш-тынсыз гына эчтеләр: Рәмил, иякне түшәмгә күтәреп, чәркәне каплап кына куйды, Матильда бер-ике йотудан үтмәде. Тегесен-монысын капкалаган арада, бала утырып ялыкты, иркәләнеп ялтыр-йолтыр кәнфитләрне бәләкәй учларына тутырды да үз почмагына сыйланырга китте. Икенчесен Рәмил үзе салды, нәрсә яшерергә, эчүне күтәрә алмый ул: йөзе бурлаттай кызарып чыга, күзләре төс югалта, үзе аңкы-миңкегә әйләнә, тирә-як дөнья үзгәрә аның өчен. Кешеләр яхшы булып күренә башлый, бертуктамый сөйләшәсе килә. Мондый кондициягә җитүнең дәвамы ике төрле була: кунак-фәләндә Мәймүнәсе белән утырса бетте инде, өстәл астында аягын изгәли, кулы җиткән урыннардан чеметә: «Эчмә башка, хайван, аяклы каза, җирбит, ыстрам, подлец…» дигәнрәк сүзләр белән колакны ашый. Түзә Рәмил, түзә, кеше алдында нишләсен, аның да әзрәк күңелен күтәрәсе килә бит, эшлә дә эшлә, имеш, сирәк-мирәк бәйрәм дә кирәк кешегә. Җаен табып, тагын бер-ике чәркә түнтәрә ул. Азагы фаҗига белән тәмамлана. Туздырып алып чыгып китә дә юл буена игәүли хатыны, кайткач йокы күрсәтми котыра. Тәмам талашып, бер-берсен күралмас хәлгә җитеп туктыйлар. Шуны шәйләгәне бар Рәмилнең, гәүдәгә таза хатыны чәркәләр күтәргәндә аннан калышмый, ник бер күзенә чыксын үзенең, мәгәр ирне хурлапмы-хурлый инде, миңгерәү ясый. Монысы ир белән хатынның хәмер кергәндәге тормышы, ә иптәшләре белән җыелышкан чакларда Рәмил туйганчы сөйли, күңелен бушата, тыңлаучы гына булсын. Иске гадәт онытылмый диләрме әле, бүген генә Рәмил үзгәрмәде шул. Өч чәркәне бушатып, артыннан голкылдатып ярты чынаяк сыра йотып куйган иде, башы буталды, өйрәнгән роленә керде.

– Беләсеңме, Матильда, яратам мин чегән халкын. Бик әйбәтләр алар, еш уйлыйм мин алар турында, – дип башлап китте ул, ике терсәген дә өстәлгә салып, савыт-сабага урын да җитми башлады, аракы үзенең эшен эшли ул, иблис токымы! – Менә син уйлый торгансыңдыр инде, фәлән-фәсмәтән, бу шофёрны кешегә чутлап торырга дисеңдер. Алай түгел ул, Матильда, түгел, менә болай бит ул. Мин примерный шофёр гына дисеңме. Минем образование, югары белем бар, миңа инженер оклады белән беләсеңме күпме түлиләр? – дип, бармакларын селки-селки тузга язмаганны тезде ул. – Мин бит болай гына руль артына утырып чыктым, тәҗрибә үткәрәбез. Бик тә секретный бер тимер куелган минем машинага. Әйе. Мин бит иң яшерен оешмада эшлим, тсс, шым, шым бул. Сиңа гына әйтәм. Белдеңме инде минем кем икәнне? – дип сайрапмы-сайрады исерек баштан рәте-чираты булмаган уйдырмаларны. Ир-ат эчеп алдымы, ул гади кеше булып кына кала алмый инде. Акыллы да ул, талантлы да, Алып батырдай гайрәтле дә алар. Бигрәк тә үзләрен дәүләт күләмендә мөһим эш башкарган мәшһүр шәхес итеп сурәтләргә яраталар. Тик нигәдер гел генә таныклыклары үзләре белән булмый. Рәмил дә шулар калыбыннан, ни әйтәсең. Матильда түземле генә ирнең әкиятләрен тыңлады, эһ тә димәде, артык фәстереп-купайтып җибәргән җирләрендә тыйнак кына көлеп тә алды, Рәмилнең йөзендә серлелек күренсә, ул да сүзсез калды. Кеше ышанмас, мәгәр бик игътибарлы тыңлаучы иде хатын. – Нишләп әле мин гел үзем турында сөйлим? Сине дә тыңлыйсы килә, – дигән булды, кайнар чәй йоткалап.

– Нәрсә сөйлим икән? – дип уйга калды Матильда.

– Ә Испания турында кайдан беләсең? – дип кызыксынды Рәмил. Аптырарлык та, Рәсәй төпкелендәге ташландык диярлек авылда чегән хатыны әллә кайдагы зәңгәр диңгезле Испания хакында: «Анда минем туган туфрак», – дип утырсын да…

– Безнең нәселдә буыннан буынга сөйләнеп килгән тарих ул. Әллә хакны сөйләгәннәрдер әбиләр, күбесе уйлап та чыгарылгандыр инде. Чегәннәр төрле илләрдән таралганнар. Мин хәтта ерак Индиядән килеп чыккан төркемне очратканым булды. Румыния, Молдавия, Италия, Венгрия чикләрен үтеп-сүтеп йөрибез, анда төпләнгән кардәшләребез белән туганлашабыз. Безнең халык утрак тормышка күнекмәгән, җил кебек ирекле. Чегәнгә ат белән җыр булса җиткән, аңа кайда дә өй, кайда дә туган җир. Соңгы вакытларда бигрәк тә монда – Рәсәйдә, байлык артыннан куып, наркотикларга бәйләнделәр кайберәүләр. Күпчелек аларны хупламый, урап үтәргә тырыша. Ә Испания дигәне менә мондыйрак кыйсса. Безнең ерак бабай 1492 елда «Пинта» корабында Колумб белән сәяхәткә чыккан, имеш. Ул чакта аңа егерме биш яшь булган. Артабан бөтенләй кеше ышанмастай хәлләр. Имеш, ирек сөюче безнең бабайны бөек сәяхәтче үз иткән, бер тотам яныннан җибәрмәгән. Череп баеганнар икәүләп. Бабай үз өлешенә тигән алтыннарны биш атка төяп алып киткән. Төрле маҗараларга хирыс чегән Америкага дүрт тапкыр барып кайткан, имеш. Соңгы кайтканында ул иллегә якынлашкан булган инде. Акчаны исәпләми тоткан, баш җитмәс үткәннәре булган чегәнгә берсүзсез минем ерак әбиемне, ул чакта уналтысы да тулмаган чибәр кызны димләгәннәр. Башта туйга кадәр үз-үзен юк итәр дәрәҗәгә җитеп карышса да, соңыннан язмышына буйсынган әби. Яхшымы-начармы, бергә гомер иткәннәр һәм бер кыз үстергәннәр. Әнә шул вакытлардан безнең нәселдә бер гадәт сакланган. Һәрвакыт кыз бала туа, ул берүзе генә үсә һәм үзеннән күпкә карт кешегә кияүгә чыга. Бозыммы берәр төрле, әллә бабам сәяхәттә чагында зур гөнаһ кылганмы, ләкин бу уйлап чыгару түгел. Менә мин генә үзгәртәм шикелле бу тәртипне. Минем кызым түгел, улым туды. Ә ирем чынлап та карт иде. Кавышканыбызга биш ел, ә биш ай да бергә булмадык: ул гел юлда, гел чегән эшләре белән китеп югалды. Башка күрә алмам инде мин аны, өметләрем өзелде.

Чегән хатын-кызларын җиңел холыклы, ир-атка сыланырга гына торалар дип уйлыйлар. Чегән хатыныннан да тугрырак хатын-кыз юк дөньяда. Әнә гарәпләрдә, кавказ халкында тәртип нык дип мактаналар. Булыр инде, битен-башын каплап, бүлмәдә бикләп утырткач хатыныңны. Ирек бирсәң, башкаларны уздырырлар иде әле, ник дисәң, өйрәнмәгәннәр иреккә. Сездә ирек биреп карадылар түгелме?

Матильда сөйләгәннәрнең баштагы өлешен мавыктыргыч әкият итеп тыңлап утырган Рәмил, бу сорауга күңеленнән елмаеп куйды, бишкуллап риза иде ул Матильданың фаразлары белән, күтәрепме-күтәрәләр итәкләрен татар кызлары хәзер, билбау буар урыннары калмады.

– Ә чегән хатыны язмышына язылган ирне бөтен күңеленнән хөрмәт итә, аның өчен генә яши. Тамагын кайгырта, өс-башын юнәтә, күңелен күрә – бу безнең изге бурыч. Ходай ирләрне бездән артык итеп яраткан. Менә син нинди игелекле, яхшы күңелле, елмаюың матур синең, гел карыйсы килеп тора… Күпләр, безнең затларны әйтәм, баш булу өчен тарткалаша-көрәшә ирне үзеннән түбән куярга тырышып гомерләрен үткәрәләр. Югыйсә аңлый да ул үзе: ир өстенрәк, аның күңеле мәрхәмәтлерәк, эшләгән эшләре мөһимрәк, тормышы чистарак, әмма дә ләкин эчендә утырган шайтаны котырта, теленә агу бирә. Әгәр ирне хөрмәт итеп, яратып, аның тормышы белән яшәсә, һәр хатын бәхетле була бит. Яхшырак булсын дип, җан-фәрманга тырышып, өстенлеккә омтыла. Һәр яхшы – кирәкле дигән сүз түгел бит әле. Менә синең җиңел машинаң бармы?

– Юк әлегә, – диде бу борылышны көтмәгән Рәмил.

– Ә хатының комарланып акча җыядыр әле машинага?

– Анысы хак, җыя, машина хакларын яттан белә, – диде Рәмил, бу хатынның үтә күрү сәләтенә кәефе килеп.

– Менә алдыгыз ди өзеп-йолкып өр-яңа машина, беркөнне утырып чыгып киттегез ди парлашып, машина да юк, сез дә? Яхшымы? Кирәк идеме ул машина сезгә?

– Әллә шулай булырга тиешме? – дип, Рәмил курка калды. Аңламассың уенмы-чынмы сөйләгәнен, әллә барысын күреп-белеп утырадыр?

– Юк, мин болай гына әйтәм.

– Андый нәрсәләр турында сөйләмә, мин тиз ышанам ырым-шырымга, – диде Рәмил, сүзне үзгәртергә теләп.

– Ярый, алайса, мин чәй яңартыйм әле, – дип, Матильда чәйнекне алып мич арасына үтте.

Ә Рәмилгә уйласа уйланырлык бар иде. Беренче кат ишетә ул хатын-кыз авызыннан ирләргә мактау сүзе. Андый хатын-кызлар да буламы икәнни? Уйларын ачыкларга салып куюны кирәк тапты. Алай һәр сүзгә ышанып утырасы түгел, алар шундыйрак халык, елмая-елмая күз буа. Рәмилне тәмам үз иткән малай, чәйгә чакыргач, тагын янына килеп басты. Чәй алдыннан дип янә берне тоткан Рәмилнең күңеле почмакланган иде, тупылдатып сөйде теремек малайны, тегесе кулындагы прәннеген өстәл буйлап ду-ду йөртеп алды. Шул җитте Рәмилгә.

– Әйе, ду-у итеп йөртәм мин машинаны, күрәсеңме тәрәзәдән? Әллә син дә үскәч шофёр буласыңмы минем кебек. Уенчык машинаң бармы соң, ә?

– Уенчыклары юграк шул, һич акча җиткерә алмыйм, – диде ике ир-атка исе китеп карап утырган әни кеше.

– Әй, әттәгенәсе, алабыз без сиңа машина, яме, алабыз, ышан миңа. Кара ничек аңлап утыра. Язарга, укырга өйрәтергә кирәк инде аны, – дип, киңәшләр бирде, баланың яшен онытып.

– Бәләкәйрәк бит әле, өйрәнер, – диде әнисе.

– Ну шигырьләр өйрәт, ятласын. Менә мондые бар бит әле:

Мишка косолапый по лесу идёт,

Шишки собирает…


Тагын ничек иде соң әле, эх, тишек хәтер. Йә, ярар, татарча шигырь өйрәтәм мин сиңа.

Бала кешегә бу чәче тырпайган, йөзе кызарган, авызы ерык абыйның сөйләве кызык тоелды, ахры, аңа карый да чыркылдый, карый да чыркылдый. Ә Рәмил аек баштан да шигырь сөйләмәгәнне, хәзер генә исенә төшерә алмады. Шулай да кайдадыр ишетеп калган, хәтер төпкелендә сакланган икеюллыкны әйтеп бирә алды тагын.

– Тыңла әле, тиктормас, менә монысы татарча була:

Ыспай гына кодача

Тавыклар урлап кача.


Аның ят телдә сөйләвеннән әниле-уллы дәррәү көлеп җибәрделәр, малай ычкынып төшеп йөгерде: Рәмил башына килгәнне әйтми туктыймы соң, эчкән баштан булгач. Уйлап-нитеп тормастан, хатынның нечкә бармакларын бирчәйгән учына алды һәм, ни гаҗәп, әмерләр биреп дигәндәй дәвам итте:

– Табышмак ул, Матильда, загадка. Тыңла әле тагын: ыспай гына кодача… Нәрсә була ул? Төлке ул, лиса. Телисеңме, мин сине татарча өйрәтәм?

– Өйрәт соң, – дип килеште Матильда.

– Нәрсәдән башлыйм? – дип өзмәде дә куймады Рәмил.

– «Исәнмесез» дигән сүзне өйрәт.

Кайчакта исерек башка да акыллы фикер килә. Кинәт уйлап та тапты, гүзәл затка карап әйтеп тә салды.

– Авыр инде безнең тел. Кабатла: «Мин сине яратам!»

– Шулай күп сүзләрме? – дип кайтарып сорады Матильда, гаҗәпләнеп.

– Әйтәм бит, бик авыр өйрәнүе. Еш кабатласаң гына хәтердә калдырырсың. Әйт әле: «Мин сине яратам».

– Мин син ратам, – диде тырышып-тырышып Матильда.

– Ачык итеп. Мин си-не я-ра-там. Яле?

– Мин сине яратам.

– Ах, гүзәлләрнең гүзәле. Мине яратам дисеңме? Йа Хода, – дип, татарчалап тезеп китте Рәмил. Берни аңламый авыз ачып карап торган Матильдага: – Кабатлап тор. Онытыла ул. Исемемне әйт тә шул сүзләрне кабатла, һәрвакыт кабатлап йөре. Аңладыңмы? – дип дәрес бирде. Йөрәк кылларына барып кагыла Матильданың нәфис тавышы белән әйтелгән ул могҗизалы сүзләр! Төн озын булып чыкты. Матильда улын йокларга салгач та тагын утырдылар әле өстәл янында. Батырланган Рәмил Матильдага көчләп-көчләп шәраб эчерде, гел-гел яңа өйрәткән сүзләрне кабатлавын теләде. Бөтенләй йөгәнсезләнде ир, яңадан-яңа теләкләре туып кына торды аның.

– Син бик оста бии торгансыңдыр. Бер биеп тә күрсәт инде, Матильда, телисеңме, тезләнәм алдыңда. Мин үзем алпан-тилпән аю кебек сикергәләүдән уздыра алмыйм. Сезнең халык өздереп бии бит ул. Әллә испанча да тыпырдыйсыңдыр әле, ә? – дип бәйләнде Рәмил.

– Испанча? – Матильданың күзләреннән очкыннар чәчелде, кыргый мәчедәй сикереп торып, ул идән уртасына килеп басты, нәзек гәүдәсе скрипка кылы төсле тартылды, горур башы Рәмилгә таба борылды, җәядән атылырга тарттырылган ук төсле иде ул. Ир түзалмыйча кулларын сузып аңа таба омтылды. Белмәссең бу сер тулы хатынны: калкыныр да очып юк та булыр.

– Фламенко! – дип пышылдады Матильда, өздереп карап.

Фәстермә дип, көлкегә дә алыр кемдер. Әнә шул утлы карашы белән сихерләде дә инде хатын. Тулы иреннәрен кыймылдатып, үзалдына нидер әйтте, тәгаен сихер сүзләре булгандыр. Тик шул мизгелдә Матильда кинәт сүрелеп калды, гәүдәсе йомшады, хәрәкәтләрендә битарафлык сизелде.

– Юк, булмый, сорама да, Рәмил, мин сине яратам, дөрес кабатлыйммы, фламенко бию өчен икенче күлмәк кирәк, күңелне әзерләү кирәк. Кием гади чүпрәк кенә түгел хатын-кыз өчен, ул – кәеф, хыял. Итәкләре яшен төсле уйнап торган озын бию күлмәген киеп куйсаң, бөтенләй икенче кешегә әйләнәсең. Телисеңме мин сиңа үзебезнең бер җырны җырлыйм. Әкрен генә. Жәл, гитара юк, шәм яктысында кыллар чиртеп матуррак яңгырар иде. Шулай килешәбез, җырның эчтәлеген әйтмим. Мин җырлап беткәч, син нәрсә тойганыңны сөйләп бирерсең, вәгъдәме? Тукта, булгач булсын, утны сүндереп, шәм яндырыйм әле. Бездә ут еш сүнә, шәмгә кытлык юк, күпләп алып куябыз, – дип, тартмалар актаргалады Матильда. Шунда сорап та куйды: – Хатыныңның шулай җырлаганы бармы сиңа?

Рәмил беравык тын торды, барып җиталмады башына сорауның мәгънәсе. Аннан күз алдына китереп карады: менә Рәмил салдымбаш өстәл артында утыра, янында Мәймүнәсе мимылдап йөри, уңга чыга, мин сиңа әйтим, сулга чыга, менә моны авыз итеп кара әле дип кыстый, бушаган чәркәсен күреп тиз генә тутырып куя да: «Җанкисәгем, бәхет кояшым, әллә берәрне җырлап биримме?» – дип, бит алмаларын дерелдәтеп сузып та җибәрә: «Алмагачлар чәчәк ата майның унбишләрендә-ә-ә…» Бу күренеш шундый да аермачык булып күз алдына килде Рәмилнең, тыела алмый хихылдый башлады хәтта. Матильданың аптыраулы карашын күргәч кенә, йә җырламас, кире уйлар дип, йөзенә җитдилек чыгарды.

Матильда өстәлнең баш-башына ике шәм куйды, утны сүндерде, үзе караңгырак почмакка сеңде һәм берзаман, йөрәкне телгәләп, таныш булмаган моң агыла башлады ул тарафтан. Көлемсерәп кенә тыңлый башлаган Рәмил бар булмышы белән шул күңел иңрәткән моңнар әсирлегендә калды. Җырның нинди телдә булуы да, нәрсә турында икәнлеге дә мөһим түгел иде инде аңа. Бу җыр аңа үзе турында сөйләде. Бөтенләй җырга кагылышы булмаган вакыйгалар күз алдында тезелделәр. Менә ул бәләкәй малай гына әле, җылы җәйге иртәдә чолан алдына чыгып утырган, йокысы да юньләп ачылып җитмәгән, күзләрен уа-уа утыра, ә ялан тәпиләре баскан таш шундый җылы. Зур таш ята иде шул аларның ишегалларында… Әнә ул апасының җәсәден машинага салганда бер почмагыннан җан-фәрманга күтәрергә маташа. Кышның зәмһәрир салкын көне, ә аның бите буйлап бертуктамый күз яшьләре ага да ага… Әнә әнисе килеп баскан, ничек картайган бичаракай, гәүдәгә юка гына калган, әйткән сүзләре зәгыйфь кенә ишетелә, үлем алдыннан соңгы көннәре бугай… Менә Мәймүнәсе биленә таянган да тетепме-тетә аны, хурлапмы-хурлый, колак тона тавышларыннан. Ул иң начары, иң юньсезе икән, берни дә хәленнән килми, имеш, бар кеше аннан көлә, ир кеше андый булмый, нигә яши ул бу дөньяда?.. Кинәт җыр өзелде. Тамагына төер тыгылган, күлмәгенә сыймый башлаган Рәмил күтәрелеп карамый гына өстәлдәге шешәне кулына эләктерде, кадакка эленгән фуфайкасын йолкып алып, ишеккә ташланды. Җил капканы ора-бәрә урамга атылып чыкты, йөгерә-атлый машина артына ашыкты. Чүгәләгән килеш шешәдә калганын комсызланып голкылдатып йотты, калтыранган куллары белән тәмәке кабызырга маташты. Ярылырга әзер иде ул, шулкадәр тулышкан иде шеш булып эчендә барысы. Бигрәк тә бәхетсез, мескен, мәңгегә рәхәт күрмәс бер тузан бөртегенә тиң итеп сизде ул үзен. Ниһаять, булганы тышка бәреп чыкты, көчек баласыдай чинап үксергә тотынды ул. Читтән караганда бик тә килешмәс күренеш иде ир-атның балавыз сыгуы. Нишлисең, без дә кешеләр, безнең йөрәк урынында таш түгел. Кемгәдер ачуланып, рәнҗеп тә еламый ул. Гомумән, язмышының шул сукмактан баруына, бернәрсәне дә үзгәртә алмавыннан үртәлеп-гаҗизләнеп күз яшьләре түкте ул. Эчкән аракысының шаукымы-тәэсире, елагач күңеле бушануы булгандыр, бераз тынычлана төште. Моңарчы читтәрәк шым гына елап торган Матильда килеп йомшак куллары белән аның тузгыган чәчләрен сыйпады, колак яфрагына дымлы иреннәрен тидереп нәрсәдер сөйләде:

– Дөнья матур бит ул, исәркәй. Кара әнә йолдызларга. Көз көне гәрәбәдәй эре күренәләр алар, әйеме? Күк йөзенең аязлыгын күр син! Шул матурлыкны күрү бәхете тигән өчен генә дә сөенеп туймаслык. Яшәүнең һәр мизгеле бүләк ул. Яшь, сау-сәламәтсең, дәртең-дәрманың бөркелеп тора, кулың эшкә оста, җимертеп эшлисең, тирә-ягыңда якыннарың, дус-ишләрең. Барысы бөтен, барысы җитеш, кадерен белмисең. Әйдә тынычлан, кер, ял ит, салкын сукмасын. Кара, таулар күчерердәй шундый ир йомшап тора димени? Безгә, хатын-кызга гына килешә шыңшу, нәрсәгә тотынсак та хәлебездән килми. Әйдә инде, акыллым, кузгал инде…

Әнә шулай юата-үгетли Матильда, җитәкләп дигәндәй, Рәмилне өйгә алып керде, урынына китерде, мендәр кабартты. Үпкәләве һаман бетмәгән иде әле аның, эчкән кешенең шул инде.

– Ятмыйм мин, – дип киреләнде ул һәм үзенекен сөйләргә тотынды: – Син, Матильда, кемне дә тыңлатасың, баштук сиздем мин тавышыңда, карашыңда әллә нинди көч барын, тәннәр кымырҗый хәтта. Тыңла әле чак кына, менә гаделсезлек бит бу. Безнең бригадирны син күрдең инде, төнлә без икәүләп кердек бит, әллә бүген иртәнме? Ну беләсең инде. Артык җире бармы аның миннән, йә, әйт, турысын гына әйт, мин үпкәләмим. Ә, шул шул, ул яши ике катлы коттеджда, импортный машинада утырып йөри, малайны Америкага укырга җибәрәм дип, хәзердән мактана. Ә нигә аның бар, минем юк? Хикмәте бар: ул урлый, почём зрә урлый, Матильда, аны белмисең генә. «Рейска шулкадәр ягулык китте» дип яза, аның чиреге дә тотылмый, калганы акчага әйләнеп кесәсенә ага. Аңлыйсыңмы? Ә мин урлаша белмим, беләсем дә килми, ә хатын, Мәймүнә, бер маймыл, аның исеме татарча маймыл була икән, хә-хә, вәт кызык, ә, вәт туры килә исеме җисеменә. Әнә ул мәймүн минем йөрәкне талый инде, малай, «син дә авызыңны ачып йөрмә, урла туры килгәндә» ди, ә минем кул бармый. Сезнең халыкның кулы озын булган гомер-гомергә, өйрәт әле мине, Матильда.

– Нәрсәгә өйрәтим, – ди Матильда, үзе һаман елмая, сихерче хатын.

– Урлашырга өйрәт, – ди Рәмил, торып утырырга тырышып.

– Өйрәтер идем, минем дә урлашып караганым юк шул, – дип тыелып кына көлде Матильда.

– Син, Матильда, барысын да беләсең, аңлат әле миңа, һич башым җитми, менә минем күршем Руслан бар, мировой егет, во! Күпме мактасам да әз булыр. Менә ул урлашмый, кешеләргә әйбәт, эштә яхшы иптәш, әмма ләкин безнең икебезне чагыштырсак, җир белән күк арасы. Ул чибәрлек, ул буй, көч, аның янында мин чебеш кенә, хатыны Лиза күктән төшкән фәрештә, Руслан дип өзелеп тора, күптән түгел малайлары туды. Безгә күрше яшиләр алар, кирпеч өйдә ике бүлмәле фатиры, җиңел машинасы бар, өе урап чыккысыз, быел лоторейга «Чероки» отты. Беләсеңме нинди машина була ул? Белмисең… Аны аңлатып та булмый. Бәхетне өләшкәндә бер кешегә тапалап-тапалап тутырганнар, ә икенчегә энә очы кадәр дә юк. Мин дә лоторейлар алып торам тегеләй, йөрәк җилкенә тираж булганда, күңел өчен ник йөз сум акча чыксын, юк. Менә хәзер дә нигә нәкъ минем машина ватылды? Аллаһы Тәгалә бәхетне кешенең нинди сыйфатларына карап өләшә икән? Кайда икән ул контора?.. – Рәмил әнә шулай, хуҗабикәнең һушларын алып, юкны-барны сөйли-сөйли, чак йоклап китте. Авыл читендәге бу өйдә ут сүнгәндә, сәгать төнге өч иде.

* * *

Малай елап уянып киткәч, күптән сызланып яткан Рәмил торырга булды. Һәрнәрсә тигезлеккә омтыла бу дөньяда: яхшы начар белән, шатлык – хәсрәт, тән җиңеллеге сызланулар белән алышынып кына тора. Бу хәл бигрәк тә хәмер эчкәннең икенче көнендә нык сизелә. Ярамый Рәмилгә авызын иреккә кую, мең тапкыр сынаганы, антлар иткәне бар бит инде, һаман нәфесе җиңә. Иртә таңнан тәмам кешелектән чыгып уянды ул, тамагы кибеп, теле аңкауга ябышкан, башы шаулый, җеп өзәрлек хәле юк, йә, нәрсәсенә кызыгып чөмерде инде шул сыер сидеген? Өмет белән өстәлгә күз төшереп алды, кай арада җыештырып куйган Матильда, шар тәгәрәтерлек чип-чиста иде анысы да. Хәлләрен сиздермәскә тырышып, аякларын шудырып басып кына, алай да су савыты янына барып җитә алды. Йотлыгып-чәчәп бер чүмечне эчеп куйды. Ә чаршау артында улы белән әнисе күгәрченнәрдәй гөрләшепме-гөрләшәләр. Ярый әле мондый ярым үлек хәлдә өендә түгел, харап буласы иде. Мәймүнәсеннән мәрхәмәт көтәсе түгел. Ава-түнә саф һавага чыга алды. Аяк астын туңдырган икән, кырпак кар каплаган җир өстен, өрсәң, тыннар беленеп тора. Унбиш-егерме көн үтәрме-юкмы, кар төшәр, аннан кыш инде. Тагын бер ел юк дип исәплә. Урамда аяк тавышлары яңгырап тора, Рәмил бәс сарган үләннәргә таба борылды, ашыгып-ашыгып түбәнгә, чишмә ягына төшеп китте. Тешне камаштырырлык суны авыз итте, бит-кулларын юды, хәл кереп киткән төсле тоелды. Бар тәне ватылып торса да, эчендәге көлке ярчыгы төрткәләп, уйларын кичәгеләргә кайтарырга булаша иде. «Йә, шуннан, – диде эчтәге рәзил шайтан, – зөфаф киче ничегрәк узды, кайнар булгандыр яшь хатынның кочагы, хе-хе», – дип, кабырганы кытыклый иде. Шул уйлардан арынырга теләп, җан ачуы белән: «Тфү! – дип төкереп куйды Рәмил, – бәйләнде бит, чистый сагыз булды». Үзеңнән яшерсәң-яшермәсәң дә, бүген Матильданың күзенә күренергә ояла ул, юләр димә инде, ниләр кыланып бетмәде, бөтенләй йөгәнсезләнде. Үзенең хәләл хатыны янында андый кәмитне гомер күрсәткәне юк иде, хәер, Мәймүнәсе ирек биреп торамы соң? Ярый, булганы булган, башын тилегә салыр да акланыр, миндә баш чире бар, һич эчәргә ярамый, балалар акылы керә, дияр. Менә икенче яктан һич гафу итәрлек түгел инде. Нидер өметләндереп, хатынны алдаган төсле килеп чыкты. Эчемлекләр алган булды, аулакта утырды, һич булмаса бер кочаклыйсы булган, яңакка ялтыратса ялтыратыр иде. Ә ул йомшарды да төште, бөтенләй онытып җибәрде башта корган планнарын. Ояты ни тора, үзен яшь баладай хис итте бит, күз яшьләрен түгеп елады, үпкәләп кыланды, аны башыннан сыйпап, әкият сөйләп, чак тынычландырып йоклаттылар. Гарьлеге ни тора! Менә хәзер керсәң, Матильда уенлы-чынлы сорап куяр кичә сөйләгәннәр турында. Әллә өйгә кереп тормыйча машинаны караштырсынмы? Юк, өс-башны барыбер алыштырырга туры килер. Койрыгын бот арасына кыстырган эттәй, үзен гаепле сизеп, Рәмил моңсу гына өйгә үтте. Каршысына бәләкәй тәпиләре белән тып-тып басып Гарсия йөгереп килде. Күтәреп алганда суык куллардан кытыгы килеп шырык-шырык көлде. Ә Матильданың йөзендә ник бер тамчы ризасызлык күренсен.

– Кайда югалдың, Рәмил? Ә без сине көтәбез, көтәбез… – дип шелтәләп алды, үз итеп, тагын шаккатырды әле Рәмилне. Ялт иттереп өстәлгә теге вино шешәсен китереп утыртты.

– Төзәл, – диде, ягымлы елмаеп, – хәлең авыр күренә.

Ике әйттереп тормады Рәмил, ясалган чәйне кире бушатты да шул чынаякны тутырып кабул итте. Агуы да, даруы да шул инде. Күп тә үтмәде, күзләренә нур керде Рәмилнең, маңгайлары тирләп чыкты. Чәйдән баш тартты ул, икенче якка чыгып, мендәргә башын терәп торды. Матильда бу якка чыгып утырды, нәрсәдер тегәргә тотынды, малай, Рәмилнең аяклары арасына кереп утырып, ду-ду килеп, үз уенында онытылды. Шул чакта Рәмилгә кеше ышанмастай уйлар килде. Ул үзенең иң якын кешеләре арасында икән бит. Кеме бар аның? Кем тагын аны үз итә? Менә шушы хатыннан башка кем аны хөрмәт итә, кешегә саный, аңа ярарга тырыша, аны кадерли? Күптән аерылган туганнарыннан якынлык өмет итәсе түгел, һәрберсенең үз дөньясы, үз кайгысы. Очраша калсалар, исәнме-саумыдан узмый. Авыр хәлдә кал йә чирләп кит, хатыны борылып та карамаячак. Менә инде, яшә-яшә дә барып сыеныр, кайгыңны уртаклашыр кешең дә булмасын, имеш. Ерткычлар да әнә төркем-төркем булып яши. Ә Матильда тыңлаучы кеше барлыгына шатланып үзенекен сөйли:

– Минем әбием бар иде элек яшәгән җиребездә. Карт иде инде ул, әллә йөз яшьләр булгандыр үзенә, йә күбрәктер дә. Менә аны кәрт ача дип әйтсәң дә була. Бер генә карый, барысын да дөп-дөрес әйтеп бирә: үткәнен дә, киләчәген дә. Бездә кызларны бәләкәй чактан ук өйрәтәләр төрле ырымнарга, кәрт ачарга, бераз алдашырга да. Мин дә беләм, телисеңме, сиңа да ачам. Ярар, соңыннан, әби турында сөйли идем бит әле. Менә ул миңа да кәрт ачты. Энәсеннән җебенә кадәр тезеп китте, әйтерсең укып бара минем тормыш юлын, ничек, кемгә кияүгә чыгуымны, улым туачагын – барысын-барысын әйтте. Ул әби, дөресен әйтсә дә, мәрхәмәтсез әби иде. Менә мин үзем, бүтән чегән хатыннары да шулай, кәрт ачканда барысын да әйтеп бетермибез. Әйтик, кешегә карга тугызлы туз белән тәңгәл төште ди, нигә мин кешегә начар язмыш юрыйм, мин шомартам, шуннан, фәләннән сак булырга кирәк, дим. Мин дөресен әйтсәм, ул үзгәртә аламы берәр нәрсә? Алдан утка салудан кемгә файда? Ә миңа әби барысын яшерми әйтеп бирде, хихылдап көлә-көлә, бармакларын селеккәләп… Сине ирең ташлап китә, диде, каркылдаганы кабул булды карганың. Анысы кайгы түгел, мин түзеп кенә яшәдем аңа, ә менә улым…

Матильда кисәк тукталып куллары белән битен каплады. Урыныннан ничек торганын сизми дә калды Рәмил, мәгәр нәрсә эшләргә дә белмәде, бер урында тапталды.

– Нәрсә булды, Матильда, кара әле, син нитмә… – дип, кытыршы учы белән ефәк чәчләргә кагылырга җөрьәт итте. – Матильда, тынычлан әле, сөйләмә, кирәкми.

Матильда мышык-мышык танавын тарткалап, кызарган күзләрен тынып калган улына юнәлтте, шаярып кул болгады.

– Эй, Гарсия, нигә уйнамыйсың, улым, ду-ду! Әйдә, китәбез. Безне дә утырт, – дип, үзе дә уенга катнашты.

Сөйләшү шунда өзелде. Иң кирәкмәгән эш – ир кешегә өй каравыллап яту, ә Рәмил чыгуны тартты-сузды, һич тә машина астына керәсе килми иде аның. Сукмакны икенче якка борырга дигән катгый карар туды аның башында. Дәшми-нитми чыкты да, кая дисезме, теге бизнесменга юл тотты ул, уйлаганнары гаять тә тәвәккәл, кискен иде аның, көтмәгән иде андый борылышны. Моңа сәбәпче Матильданың күз яшьләре булды дисәк, дөреслеккә туры килеп җитмәс. Кичәдән үк бөреләнә башлады анда моңа кадәр таныш булмаган ят, яңа тойгылар. Матильдага карата самими, беркатлы мөнәсәбәтләрне башта рәхмәт хисе уятты. Тора-бара Рәмил соклана башлады бу фәрештәләр затына, үзе дә сизмәстән тәмам гашыйк булды. Барысы бер көн, бер төн эчендә. Гашыйк икәнен ул әле үз-үзеннән дә яшерә, әлбәттә, ир кеше матур хатын-кызга ярарга тырыша инде ул дип акланган була. Сүзләрдәмени хикмәт, Рәмил бөтенләй үзен үзе танымый: гел Матильданы күрәсе килеп кенә тора, магнитка тартылган тимер кисәгедәй тартыла ул аңа, кыяфәте күз алдыннан китми: йә елмая үз итеп, йә кашларын җыера, йә йотлыгып карый, башлар әйләнеп китә карашларыннан. Унсигез яшь түгел бит инде аңа, акылга утырырга күптән вакыт, ә ул Матильданың ирен читендәге килешле миңен уйлап хыяллана, мәхәббәтле затның күз яшьләре йөрәген парә-парә телгәли. Кем аны яклар язмыш бураннарыннан, гаделсезлекләрдән, кем ярдәм кулы сузар? Рәмил, әлбәттә, бу гүзәллек турында хыялланырга да курка, ләкин икенче яктан караганда, ниндидер яхшылык эшләргә тиештер ләбаса ул яратканы өчен. Әйе, яратканы өчен, нишләп качышлы уйнарга, акылын югалтты ул бу хатынны күреп, хәзер йөрәге урынында түгел: күкрәк читлеген җимерердәй булып сулкылдап тибә. Матильда утка сикер дисә, бу шашкан йөрәк ике дә уйлап тормаячак. Ирне аңларга да була: гомер эчендә беренче тапкыр шулай дөрләп яна бу йөрәк, ә күпләр моның нәрсә икәнен белми яшәп үлеп тә китәләр. Рәмил дә шулар исемлегендә түгел идеме соң? Кичә харап килештереп суган сулары агызды лабаса, имеш, бәхетсез икән ул, акчасы да, машинасы да юк, лоторейга да акча отмаган. Хәзер ул тезләнеп Ходайга шөкерләр кылырга риза, акчага сатып алып буламы соң мондый рәхәтне-ләззәтне, бер караш, бер сүз күкләргә күтәрә, дөньяны оныттыра. Мондый мәхәббәт киноларда, китапларда гына очрый дип фаразлый иде. Матильда вата-сындыра ничек килештереп әйтә «мин сине яратам» дигән сүзләрне. Мәгънәсен аңласа нишләр иде икән? Юк, җитәр сиңа, Рәмил, чама бел, хыялый бәхет дулкыннарында тирбәлеп юкка өметләнмә. Матильдага синең утка керүеңнең кирәге шулкадәр генә, хуҗалыкта син берәр файдалы эш эшлә, чын-чынлап ярдәм ит. Әллә башка күрә аласың аны, әллә юк, мөгаен, юктыр, сагынып искә алырга гына калыр. Ул да сине матур итеп исенә төшерсен дисәң, берәр егетлек күрсәт. Гомерендә бер тапкыр ир-егет үзенең кемлеген исбат итәргә тиештер бит инде. Синең нәрсә хәлеңнән килә?

Зәңгәр йортка килеп төртелгәч кенә, күктән җиргә төште ул. Җирнең, материаль дөньяның үз кануннары, күз күргәнгә, кул тотканга ышана адәм монда. Рәмил тәвәккәлләп кибетнең ишеген тартты, ышанычлы адымнар белән эчкә үтте. Бизнесмен Юра урынында иде.

– Оһ-һо-һо, нинди кеше килә безгә, әйдә рәхим ит, – дип, тагын да теленә салынып каршы алды ул, – бераз үзгәргәнсең кебекме, суырылып киткәнсең дип әйтимме? Әллә йокысызлыктан интектеңме? Була андый хәл яңа урында, бигрәк тә яныңда шундый чибәркәй булса, хе-хе-хе, – дип җорланды һаман. Көлүе көлү түгел үзенең, авызлары ерылды, мәгәр күзләрендә зәһәр очкыннар уйнады. Аның хихылдавы авырткан җиренә килеп бәрелде Рәмилнең. Әмма үзен тыеп калды, бары тешләрен шыгырдатып кысты. Алыпсатарның да бу темага сүз куертырга исәбе юк иде, нигәдер кәефсезләнгән шикелле дә тоелды. – Ярар, берәр иркенләп сөйләрсең әле. Баш авыртамы? – дип, күтәрелеп карамый гына киштәдән бер сыра алып, төбенә сугып кына капкачын ачты да Рәмил алдына куйды, икенчесенә үрелде.

Рәмил:

– Сыйлаганыңа рәхмәт, үзеңә ачма әле, – дип кабаланып кисәтте.

Юра туктап калды, йөзендә, ә синең миндә ни эшең бар әле, агай-эне ак мыек, дигән төслерәк чырай чыкты. Кулы һаман шешә авызында иде үзенең.

– Эш бар, – диде Рәмил, алдындагы сыраны йоткалап.

Керем булачагын чамалап алган Юра, бар гәүдәсе белән борылып басты да үз итеп башын иеп тыңларга әзерләнде.

– Син он алырмын дигән идең.

– Ну.

– Бер ун капчык сатарга ризамын…

– Нинди шартларда?

– Үзең әйткәнчә инде, утыз процентка киметәбез.

Юра күзгә күренеп үзгәрде, алыпсатар шул инде.

– Булмый-й, – дип сузган булды, иренеп кенә, – миңа алай кирәк тә түгел күпләп. Хәлеңә кереп килешсәм генә инде, капчыгына өч йөз сум бирәм. Артыгына хәлдән килми. Теләсәң нәрсә эшлә.

Сатулашыр чак түгел иде, монда Юра кулында иде уен кәртләре.

– Ярый, – диде Рәмил, – ләкин алгач-алгач, ал унбиш капчыгын да.

– Базар юк, – дип, Юра киң учларын сузды, тагы сырага үрелде.

– Туктап тор, – дип, каршы төште Рәмил, – әле бетмәде сөйләшүләр.

– Синең башка товарың юк шикелле, – дип гаҗәпләнде Юра, – солярка дисәң, анысы үземдә муеннан, күрәсең бит йөз метрдан трасса үтә. Күпме кирәк, шулкадәр табам мин.

– Алу-сату турында түгел иде сүз, – диде Рәмил, – ярдәм ит, район үзәгенә алып барып кайт әле. Ерак та түгел шикелле. Хакына килешербез.

Бермәл Юра уйланып торгандай итте дә кулын селтәде:

– Ярый, синеңчә булсын, минем үземнең дә бүген йомыш төшеп тора иде. Ләкин алдан кисәтәм, көне буе йөрергә уйлама, бару-кайтуга ике сәгать, егерме минутта барып җитәбез анысы. Мин эшләрне төгәлләгәнче, син әзерләнеп торасың. Бер капчык артык бирерсең.

Көпә-көндез кычкыртып талый иде бу акча колы, Рәмил сүз көрәштермәде, ул алдагысын үзе өчен хәл итеп куйган иде инде. Ризалыгын белдереп баш кына какты.

– Тәк, болай итәбез, – дип, сәгатенә күз төшереп алды Юра, – ун минуттан синең янга «Газель» килеп туктар, төяп алырлар егетләр. Мин әзрәк капкалап алсам, туда-суда, иң күбе бер сәгатьтән кузгалырбыз, кереп алырмын. Ә акчасын барганда чутлашырбыз. Килештекме?

Эш йөртергә остарган икәне күренеп тора иде моның, килешәсе генә калды. Рәмил кайтырга ашыкты.

– Тәки сыраны эчермәдең, әй, – дип көлеп калды арттан теге.

Уйлаганының барып чыкканына куанып, шәп-шәп атлады Рәмил. Менә хәзер һушын ала да ала инде Матильданың, аның сихри күзләренең, гаҗәпләнеп каравын күз алдына китерде. Юраганы юш булды. Рәмил эре генә әйтеп салды:

– Хәзерлән, Матильда, бераздан машина килә, район үзәгенә, Сосновкага барабыз.

Хатын алсу иреннәрен ябарга онытып катып калды.

– Гарсия да барсын, җылыда, җиңел машинада бер җилләнеп кайтсын.

– Нәрсә уйлап чыгарасың, Рәмил? – диде телгә килеп Матильда.

– Кибетләрдә йөрербез, вак-төяк аласы бар, менә Гарсияга машина вәгъдә иттем, сүзне үтәргә кирәк. Кеше карарбыз, үзебезне күрсәтербез. Гел өйдә генә утырырга димәгән. Менә сиңа, базар күрергә теләмәгән чегән хатыны булыр икән?!

Бер агарды Матильда, бер кызарды, нәрсәгә барып тотынырга белмәде, ашкынган-алгысынган иде ул. Ары-бире йөргән җиреннән кинәт туктап, аңа сокланып утырган Рәмил каршысына килде.

– Ә акча? – диде шыпырт кына, күзләре тишәрдәй булып карый иде аның.

– Машинада товарның яртысы минеке, – диде Рәмил, тавышына гамьсезлек чыгарырга тырышып, – Юра белән сөйләштек тә, аңа да файдалы, мин дә отылмыйм. Нигә сатмаска? Акча кирәк чакта.

– Алдыйсыңдыр әле, – дип, һаман шөбһәләнде Матильда. – Юрага ышанма, син беркатлы бит, Юра синең кебекләрне төп башына утырта. Юкка бәйләнәсең аның белән. Иптәшләрең килеп җитәрләр әле, өйгә кайткач тиешле хакын чыгарырлык итеп сатарсың…

– Мин үзем беләм, – дип нык торды Рәмил, – кем монда ир кеше: синме, минме? Ничек сөйләшәсең син? – дип, егетлеген-шәплеген күрсәтеп алды.

Шул вакытта урамда машина тавышы ишетелде, Юраның егетләре килеп җиткәннәр икән. Әзмәвердәй өч ир Рәмилнең кулын капчыкка да тидермәделәр, ул санап кына торды. Биш-алты минут үттеме-юкмы, шаулашып китеп тә бардылар. Рәмил кире кергәндә, Матильда кулын кушырып моңсу гына мич буендагы урындыкта утырып тора иде.

– Йә, җыендыгызмы, килеп тә җитәр хуҗа, – дип ашыктыргандай итте Рәмил.

Кымшанмады да хуҗабикә, күзләрен идәнгә төбәп утыра бирде.

– Ни булды тагын? – дип түземсезләнде Рәмил.

– Мин бармыйм, без бармыйбыз, – диде Матильда.

– Нәрсә булды соң?

– Минем дә, Гарсияның да кияргә бернәрсәбез дә юк, бер кат киемдә килеп кергән идек без дә.

Күзләреннән яшь тәгәрәде Матильданың. «И сабырларым минем, сез күргәнне эт тә күрмәс, ә күңелегез һаман гел яхшылыкта. Ярый ла уйлап чыгардым бу онны аткаруны, тишеккә ямау булыр», – дип уйлады Рәмил. – Хәзер инде кире чигенү юк, һичшиксез алып барырга кирәк боларны. – Машина эчендә барабыз, Матильда, күз ачып йомганчы анда булабыз. Тәрәзәгә кара: кояш көлә. Киреләнергә уйлама да, һичьюгы, әбиеңнең берәр әйберен киеп тор.

– Кем, Юра алып барамы? – дип сорашты бераз йомшаган Матильда.

– Әйе, Юра, кем булса да барыбер түгелмени, машинасы гына булсын, – дип, көр тавыш белән күңелен күтәрергә теләде аның Рәмил.

– Аһ, юкка бәйләнәсең шуңа, бик начар кеше ул, – дип үзенекен тукыды хатын.

– Шул начар кеше белән минем ялгызымны җибәрәсеңме? Берәр хәл булса… – дип шаяртырга теләде ир һәм кыек атып туры тигезде. Ни хикмәт, Матильда аның сүзләрен чынга алды, ныклап әзерләнергә тотынды, ә үзе һаман үчекли иде әле.

– Чынлап та, шундый кеше кулына ышанып тапшырып булмас, Ходай сакласын, гомер җәфаланырмын… Мин бит аны ныграк беләм. Тернәкләнеп йөри башлагач, бездән чыкмый йөрәгемне ашады ул. Бәйләнде генә: килә дә керә, килә дә керә, юк сәбәпне бар иткән була. Каушап-җебеп калуымны күреп, башта кабып йотарга уйлаган иде. Әби юкта куркыта бу мине: «Син килмешәк, белгән-күргән кеше юк сине, машинага салып алып китәм дә урман чытырманлыгында буып ташлыйм, эзләп тә тормаслар…» – ди. Котым очты. Сөяркәсе итәргә әллә нинди юллар эзләде. Мине ошата, имеш. Ошаткан кешесенә ничек теле барып шундый сүзләр сөйләр икән кеше? Кеше түгел ул, ерткыч. Аның күзләре дә боз кебек, салкын бөркелеп тора аннан. Төннәр йоклый алмый, шылт иткән тавышка да калтырап, елап чыга идем. Мәгәр тегене күргәч кайдан көч килә, нәфрәт уяна, бер сүзенә биш сүз белән җавап бирәм, шәплемен, янәсе, чамалагандыр кем икәнлегемне, нәрсәдер кире уйлады, көч кулланмады. Икенче төрлерәк сайрарга тотынды, ул мине ефәккә, алтынга күмәчәк икән, ашаганым бал да май булыр, улымны үстерергә ярдәм итәргә риза, тик мин аңа карышмаска, теләгәнен үтәргә тиеш. Килгән саен күчтәнәчләр төяп килә, аны-моны аңышмаган әби, бигрәк яхшы безнең Юра, дип, мактаудан бушамый. Ә мин шулкадәр ятсынам аны, аяк тавышларын ишетүгә, ачуым кабара. Бу араларда күренми әле. Син аның белән бәйләнмә, зинһар, әйткәнемне тыңла. Күзен дә йоммый бар товарыңны тартып ала ул синең, үзеңне теге дөньяга озатырга да күп сорап тормас…

Рәмилнең үзенең дә Юра хакында уйлары шул чама иде, ләкин сайланып торып булмый, вакыт кыса. Хәленнән килгәнчә Матильданың шомлы уйларын таратырга тырышты ул. Озак та үтмәде, Юра килеп җитте. Өйдән чыкмый утырган Гарсия, аны да аласыларын белгәч, үрле-кырлы сикерде. Күңелен күрергә теләп, алдагы урынга авызы колакларына җиткән малайны урнаштырдылар, арткы урынга парлап икәү утырдылар. Урнашкач та Юра борылып Рәмилгә акча төргәге сузды:

– Санап ал.

Шуннан башка сүз дәшмәде, нәрсәгәдер сөмсере коелган иде аның. Рәмил белән Матильда тынып калдылар. Сары төс иңгән болыннар буйлап җилдергән машинада күңеле тарткан зат белән янәшә утыру ямансу да, рәхәт тә иде Рәмилгә. Берара тәрәзәгә караган булып, сиздерми генә учларына Матильданың кулын алыргамы әллә дип уйлап та куйган иде, кире кайтты. Әллә нәрсәләр уйлар йә кире борылырга кушар, аннан соң Юра да күрер, болай да төрттерергә генә тора. Малайга гына тулы ирек, ду-ду килеп, үзенчә нәрсәдер бытылдады, бер әнисенә, бер Рәмилгә карады, күрәләрме, янәсе, аны, әнә нинди ул, машина йөртеп бара. Кайда, кайчан очрашырга сүз куешып, кибет янында төшеп калдылар. Юк, ни әйтсәң дә, кулай-уңай көннәр дә бар бу дөньяның, көн матур, күңелең шат, якын кешең яныңда, кесә дә буш түгел. Матильда Рәмилнең нәрсә алырга теләгәнлеге белән кызыксынды. «Кием-салым, әйбер-чәйбер» дигәнрәк җавап ишеткәч, базарга барырга димләде, хәзер базарда киемнәр арзанрак икән, сыйфаты да ярыйсы. Базарга икән базарга! Әнә шулай башланды Рәмилнең үз гомерендә иң яратмаган шөгыле: әйбер сайлаулар, әйбер алулар. Әлбәттә, Рәмил үзенә бернәрсә дә алырга җыенмый. Ләкин Матильданың күзенә төтен җибәрде: ул, имеш, бик яхшыдан кәчтүм-чалбар эзли, бар максаты шул. Ачык һавада тезелеп киткән алыпсатарлар яныннан үткәндә теләгәнен ала барды. Менә килешле генә куртка күренә, Гарсияга таман булырга тиеш, өшетеп йөртмәссең бит инде баланы. Нәкъ үзенә үлчәп тегелгәндәй куян рәсемле куртканы киеп карагач, Гарсия салырга да теләмәде. Бераз алдарак балаларга башлыклар, җылы ботинкалар табылды. Кеше бар дип тормый Матильда, башта тавышланырга итеп карады, елый-көлә ризалашты соңыннан. Энәдән-җептән төшкән яңа киемнәр киенгәч, буйга да үсеп киткән кебек тоелган Гарсияга икәүләп сокланып туя алмадылар. Йөргәндә нигәдер Матильда кечкенә куллары белән Рәмилгә ешрак кагыла торган булып китте, әйбер сайлаганда бер-ике тапкыр гәүдәсе белән сыенып алды, тир бәреп чыкты Рәмилнең аркасына. Аяклары талгач, алар шундагы кафега кереп тамак ялгадылар. Гарсия тагын көлдереп рәхәтләнде. Малай котлет өстенә сибелгән соусны яратты, тәлинкәне ялап-ялап ялтыратты, бите-борыны кызылга буялып бетте. Матильданың үзенә әйбер алдыру иң авыры булды. Кирәкми дип карышып катты, берничек тә ипкә китерә алмый йөдәде Рәмил. Каян башына килгәндер, чын-чынлап тиргәшергә тотынды, тозлы-борычлы сүгенү сүзләрен дә кушып җибәрде. Үткән-сүткәннәр борылып карый башладылар, кайберсе кызык эзләп туктап та калды. Ә Рәмил өзмәде дә куймады, үз туксаны туксан, сизде ул, бу нечкә күңелле зат тупаслыкны күралмый, аңа шулай гына басым ясарга була. Хатынга куртка, аяк киеме алдылар. Матур кешегә ни дә килешә инде, сокланып туя алмады Рәмил, соңыннан сизеп алды Матильда Рәмилнең хәйләсен, әмма эш үткән иде инде, кире таратып йөрмәссең бит алган әйберләрне. Вакыт бар иде әле. Рәмил күңелендәге серен ачарга булды. Читкә карап кына сүз башлады:

– Базарда юк та юк инде ул, берәр кибеттә теге син әйткән озын күлмәк булмасмы икән?

– Нинди озын күлмәк? – дип аңламый азапланды Матильда.

– Җырлаганда кия торган озын күлмәк, теге, әйткән идең бит…

– Белмим шул, – диде тавышы тоныкланып калган Матильда, – нигә акча бетерергә йөрисеңдер…

– Ә минем аласым килә. Бер тапкыр булса да теләгемне тормышка ашырырга хакым бармы, юкмы? – дип һава ярды куллары белән батыраеп киткән Рәмил.

Матильда эндәшмәде, Рәмил үҗәтләнеп алдан төште, арттан уенчык машинасын кочаклаган Гарсия теркелдәде. Зур тәрәзәләр уелган, стеналарына көзгеләр куелган универмагка кереп туктап калдылар. Монда икенчерәк икән, мәртәбәлерәк, әнә сатучылары гына ни тора! Ә күлмәк таптылар. Янып торган кызыл төсле, бала итәкле, җиңнәре-кулбашлары бөрмәләп чигелгән, күз явын алырлык купшы күлмәк иде ул! Хакына тормады Рәмил, бу хатынга, йолдыз сораса, йолдыз артыннан күккә үрмәләргә риза иде ул. Магазиннан чыккач, тагын тавыш куба язды. Базарда йөргәндә Матильда һәр киемне Рәмилгә үлчәп, алырга димләп, арып беткән иде. Кием дигәндә аның Мәймүнәсе бервакытта да ялгыш кына да башта сиңа фәлән әйбер алабыз дип авыз ачып әйткәне булмады. Кибеткә килеп кердеме, күзләрен ялтырата да чума чүпрәк арасына, анысын сайлый, монысын киеп карый, ә Рәмилгә кул астына ни эләксә, шул ярый: арзанрак булсын да кер күтәрсен, килешәме-юкмы – барыбер. Үзем кыйммәтледән кыйммәтлене киеп йөргәндә, янымнан барган ирем дә кеше кыяфәтендә булсын дип ничек уйлап карамады икән? Ә менә Матильданың еларга җитешеп Рәмилне киендерәсе килә. Күлмәкне кире кертеп бирергә омтыла. «Ярар, – дип килешүгә барды Рәмил, – миңа да алабыз, тик азык-төлек. Эчтә бүреләр улый, пешереп ашату синнән булыр. Кайдадыр симез сарык ите саталар иде шикелле…» Бу кадәр нәрсәләрне юмый да булмас кебек тоелды. Аракы алып акыл югалтырга теләмәде Рәмил, шәраблар янында тукталды, Матильда белән киңәште. «Әнә «Белый аист» – Молдавиядән, анысы ак вино, ә ит ашына кызыл вино эчәләр, «Изабелла» бар икән…»

Бай кеше завод сатып алса да мондый шатлык кичерми торгандыр. Машина көтеп торганда, юлчыларның дәртләре почмакланган, бәхет капчыклары тулган иде. Юра озак көттермәде, бераз йөзе ачылган иде аның да, боларның байлыкларына карап тел шартлаткан булды, гел малайга сүз кушып, шаяртып кайтты. Ә Рәмил, басынкы күренгән Рәмил нишләде, икесенең алларына өелгән кумталар астыннан Матильданың кулын эзләп тапты да кайтканчы ычкындырмады, тегесе дә киреләнергә уйламады тагын, елмаеп куйды да тынды. Син әллә иблис адәм баласына озын-озак бәхетле булырга ирек бирә дисеңме? Көтеп кенә тора ул явызлык кылырга. Үзен күкнең җиденче катында хис иткән Рәмилнең машинадан чыгуы булды, күзенә таныш йөз чалынды: Руслан! Машинасын уздырыбрак туктаткан икән. Юып алгандай юкка чыкты Рәмилнең шатлыгы. Матильда белән Юра әйберләрне бушата калдылар, Рәмил күршесенә каршы атлады. Шап-шоп арка кактылар да, тәмәке кабып, җиргә чүгәләделәр. Механик килмәгән икән, чирләгән, имеш, менә аны куалаганнар, запчастьлар бар, бергә эшләп кайтып җитәрсез дип, наказ биргәннәр. Өйдәге яңалыкларны сөйләп алды, Мәймүнә үзе сорашып кергән, аның яңалыгы – киләсе атнада санаторийга китә, ди, очраклы путёвка туры килгән, Бычков тәкъдим иткән икән. Анысына битараф калды Рәмил, алай, ял йортына бара хәләл җефет, ә менә ул башка якка китәр, ахрысы, шулайрак дәвам итсә. Машина янына килделәр дә яртылаш сүтелгән күчәргә текәлеп фикер алыштылар. Эше күп түгел икән, бер көн икәүләп булашсалар очлап чыгалар, зырылдап кайтып та китәләр. Руслан канәгать түгел иде:

– Сүтеп бетергән булсаң, иртәгә үк өйдә буласы кешеләр идек, – дип кат-кат әйтте. – Ә бүген кайларда югалып йөрисең, мин килеп җиткәнгә сәгать ярымлап инде. Бригадирның юраганы юш килгән, ахрысы, парлашып кына төштегез машинадан. Чибәркәйне кашыкка салып йотарлык, ә? Шома егет булып чыктың син, фартовый… – дип, болай да энә өстендә кебек утырган Рәмилнең канын кайнатты.

Ир ык-мык килгән булды, эндәшмәде үзе, ә күңелендә сафура бураннары уйный. Ашка төшкән тараканнан ким булмады бит әле бу күршесе, хәзер бет булып кадала инде ул, әйтер сүзеңне әйтә алмыйсың, аннан башка аяк та атлап булмас. Матильдага күзләрен тутырып карый да алмаячак бит Рәмил бу аяклы каза булганда, күңел ачып сөйләшүләр юк та юк инде ул. Әллә нәрсәләр уйлап Матильдага ике мәгънәле юньсез сүзләр куша башлавы мөмкин. Рәмилдән минем кайсы ягым ким, нигә бәхетне сынап карамаска диячәк. Аны уңыш озатып йөри, әнә лоторейга да откан, бу юлы да буш калмаска тиеш дип дәртләнәдер. Ә машинада тирбәлеп кенә җилдергәндә, Рәмил әллә нинди ләззәтле-рәхәт уйлар, хыяллар диңгезендә йөзде. Их, малай, иртә уңмаган кич уңа димени инде? Бер бәхетең булмагач, нидер өмет итәсе дә түгел.

Өйгә кереп чәйгә утырдылар. Руслан, җитезлек күрсәтеп, Матильдага якынрак утырды. Һич авызын япмады, бытбылдык. Сөмсере коелган Рәмил башын күтәреп карамады, берни капмый чәй чөмерде дә чәй чөмерде.

– Менә без икәү булдык инде. Сез хафаланмагыз, озакка түгел. Тору хакын онлата түләргә, диделәр. Сез каршы түгелдер бит? Ходовой товар, аны кайчан да акчага алыштырырга була. Шулаймы? – дип тезде генә Руслан, Матильданың авызына керердәй булып.

– Он булса да мин риза, ә сез миңа мәшәкать түгел, гел ялгызым бит, кешеләр белән күңеллерәк, – дип җаваплады Матильда. Аның Русланга елмаеп эндәшүе, урынлы-урынсыз үзенең ялгызлыгын искә алуы йөрәгенә кан саудырды Рәмилнең.

– Хуҗалыкта берәр эш-мазар чыкса, ярдәм итәрбез. Уңайсызланып тормагыз, дөнья көткәндә ир-ат кулы кирәк була. Бер авырлыгыбыз да тимәс. Рәмил абыйның ниндирәк кеше икәнлеген чамалагансыздыр, мин үзем мулла песие кебек, – дип, теленә салына бирде Руслан.

Рәмил чак түзеп утырды, булырсың мулла песие, хәер, сине авызын ачып тыңлап утырган юләр хатынны тычкан итеп ауларга уйласаң, сүзләрең хакка килер, дип, иптәшенең һәр сүзеннән гаеп эзләде. Ниһаять, өстәл яныннан торып, ирләр ишегалдына чыктылар.

– Менә нәрсә, күрше, – диде Рәмил, кире каккысыз тавыш белән, – син запчастьларны калдыр да өеңә юллан. Мин үзем эшләп чыгармын да кайтып җитәрмен.

Руслан бу сүзләрдән телсез калды, шаяртамы дип, Рәмилгә игътибарлап карады.

– Син нәрсә, Рәмил абый, башың тимергә бәрелдеме әллә, нәрсә сөйләгәнеңне аңлыйсыңмы? Мине Бычков җибәрде, бергәләп төзәтеп кайтасыз, дип тукыды. Тыңламый кара аны, ике дә уйламый эштән очыра ул мине, сине миннән дә алдарак. Тапты уйлап, – дип кабынды китте күршесе.

Руслан сөйләгәннәрнең хак икәнен дә аңлый Рәмил, шуңа карамастан уендагы карары ныгыганнан-ныгый гына барды. Теләсә ни булсын, эштән куалар, имеш, ник янмый шунда бар дөньясы, ә ул үзе генә кала бүген кичкә Матильда янында. Матильда купшы кызыл күлмәген кия…

– Бер машина астында икәүләп тыгылып ятасы түгел. Син нигә кирәк, ватык арбага бишенче тәгәрмәч булып? Гаиләң янында бул, уйна-көл, кунакка йөр, тагын рейска бит озакламый. Бүген күз бәйләнгәнче маташсам, иртәгә иртәрәк кузгалсам, кичкә кадәр үзем дә ерып чыгам мин аны.

– Юк, монда нәрсәдер бар, – дип бармак уйнатты борын төбендә Руслан. – Сиңа мишәйт итәм мин, шулаймы? Хуҗабикәнең култык астына оялагансың да җылы урыннан чыгасың килми, әйт әле дөресен…

Инде кабынырга Рәмилгә чират җитте:

– Син нәрсә сөйләгәнеңне уйлап сөйлә. Мин күрше дип тормам… Алайга китсә, уматывай, эзең булмасын… – Күзләрен кан басты Рәмилнең, буйга да озынрак күренә башлады кебек, әллә нәрсә алды орды булыр…

– Тукта әле, Рәмил абый, миндә гаеп, яшьлек юләрлеге белән, шаяртам дип, әллә нәрсәләр әйтеп ташладым, кызма, – дип юмаларга тотынды Руслан, әмма үзенең шикләренең дөреслегенә ныграк ышанды. – Монда өй дә кысан күренә, мин әнә юл аша утырган йортның капкасын шакыйм, шунда төн кунармын, ә иртәгә икәүләп башларбыз, – дип, икенче яктан суктырып карады ул. Ә Рәмилнең койрык астына дилбегә кергән иде, тыңларга да теләмәде. Әнә бара юлың, дүрт ягың кыйбла, – иң йомшак сүзләре шундыйрак булды. Чарасыз калгач, Руслан кызара-бүртенә үз машинасына атлады. Алай да, туктап: – Монда кабарынганнарыңны начальствога җиткерәм, бел аны. Сине хатының аралар, минем эш югалтасым килми, – дип ачыклап куйды.

– Бар, бар, – диде күңеле күтәрелеп киткән Рәмил, кул болгап, – күптин-күп сәламнәр тапшыр барысына да, бигрәк тә Бычковка.

Руслан кузовына менеп алып килгән тимерләрне җан ачуы белән җиргә тондырды да машинасын усал үкертеп таш юлга чапты. Өстеннән таш төшкәндәй булды Рәмилнең. Кара әле, ике көн элек кенә ул кан калтырап тора иде гадәтләнгән тормышы өчен: эшен югалтудан курка, түрәләр алдында биле бишкә бөгелде, Мәймүнәгә ярарга тырышып аяк очларында биеде. Берсе дә кирәк түгел икән ич аңа, күңелендә әз генә югалту хисе уянса икән, ичмасам. Ә машина янына чыгарга уенда да юк иде аның. Тәкъдир тарафыннан бүләк итеп бирелгән санаулы гына сәгатьләрне майга буялып үткәрсенме? Юк инде, җитәрлек чокыды ул тимерләрне үз гомерендә, язган булса, тагын чокыр, ант эчми, ләкин бүгеннәре-иртәләре бөтенләй башка уйлар иләсләндерә аның күңелен. Ирәеп кереп бара иде Рәмил, Матильда каршысына басты:

– Учак ягыгыз. Иптәшең кайда?

Йөрәге чәнчеп алды Рәмилнең, иптәш кирәк булган берәүгә, ышанма икән хатын-кызга, кәкре кабыргадан яратылган бит алар, мәңге туры буласылары юк.

– Ул кайтып китте, – диде ул, авызларын бөрештереп.

Матильда төпченеп тормады.

– Үзең як ышыграк җиргә, ут-күз зыян салырлык булмасын.

– Нигә кирәк соң учак?

– Мин тәмле кичке аш белән сыйларга вәгъдә бирдемме сиңа? Апаң сүзендә тора, белеп кал.

Күңеле уенчак иде Матильданың, күзләре елтырапмы-елтырыйлар, аның халәте Рәмилгә дә күчте.

– Ах, апакай-алмакай булдыңмыни шулай итеп? Синең миңа «бабай» дип эндәшерлегең бар.

– Нинди бабай, минем каршымда Алып батыр, яшь егет басып тора. Мин үзем дә уналты яшьлек оялчан кыз әле анысы. Менә минем фәрман: и егет, тыңла сүземне, яшел хәтфә үләндә зур учак як син, мин казан асармын, тамагыңны туйдырырмын…

– Баш өсте, солтанбикә! – дип, уенлы-чынлы билен бөгеп, кушылганны үтәргә алынды Рәмил.

Бергә эшләү кешеләрне аерата якынайта: сөйләшеп-гөрләшеп, Гарсия йоклаган арада, кичке аш пешерделәр: ир учак якты, хатын казан асты, ир суган турады, хатын бәрәңге әрчеде, берсе көлсә, икенчесе дә көлде, кый-галәмәт килделәр. Сүз арасында Рәмил Русланның кайтып китүен килешенгән сөйләшү дигән төстә хәбәр итте. «Минем берүземә дә эш юк анда, нәрсә икәүләп ятарга?» – дигән булды. Матильда төпченмәде, «Ярар, үзегез беләсездер», – дип кенә куйды. Аларның кичке ашы ресторан өстәлләреннән ким булмады. Матильда Рәмилне шәраб эчәргә өйрәтте. Шаккатарсың, эчүнең дә үз тәртибе бар, имеш. Моңа кадәр Рәмил никадәр күбрәк салып, никадәр тизрәк озатасың ашказанына, шулкадәр остараксың дигәнрәк фикердә иде. Алар шофёрлар белән бергә Спотыкачны урап алып (карт шофёрны үзара шулай дип йөртәләр) аның эчү осталыгына хәйран калып бот чабалар иде. Теге адәм тулы шешә акны болгата-болгата да авызына каплый гына. Йотмый-нитми, шешәдәге сыекча туры гына агып китә, әйтерсең кранын ачып куйган. Ун-унбиш минуттан чүпрәккә әйләнә инде үзе, башын калкытып карый алмас дәрәҗәгә җитә. Әлеге дә баягы нәфсе харап итә, бушлай эләккәндә эчеп кала, янәсе. Һуштан язганчы эчүнең ни файдасы? Шулай да мондый яхшы ризык булганда бер кырлы стаканны бер тында каплап куя алыр иде Рәмил дә. Кызыл белән күңел ымсындыру гына була инде дип, авыр шешәнең бөкесен эчкә төртеп төшереп, күпләп коярга уйлаган иде, Матильда шешәгә килеп ябышты.

– Тукта, – диде ул, коты очып, – бар тәмен җибәрәсең. Башта ризыктан авыз ит, капкалый тор. Шәрабны бит тамак кипкәндә эчәләр. Их син… – дип, теге шешәне мич артына алып китте. Әзерләнгән ризыкның исеме ничек булгандыр, анысын кызыксынмады Рәмил, мәгәр телен йотардай булып ашады. Искиткеч тәмле, без татарларга ят ризык иде ул. Менә берзаман, балаларча шатланып, теге яшькелт шешәне кочаклап чыкты Матильда. Үзенә дә, Рәмилгә дә бер-ике аш кашыгыдай гына рубин төсендәге сыеклык агызды. Бөтенләй рәнҗеп карады ир, шулай уймаклап эчәргә тиешме ул, авыз пычратып торганчы, эчмәгәнең мең артык. Ә Матильда килештерде, күзләрен йомып, шул өч тамчы нәрсәне төймәдәй борыны тирәсендә йөртеп иснәгән булды, алсу телен тигезеп, иреннәрен чапылдатты, ах-ух килде. Рәмил дә аныңча кыланырга булды, чынлап та, җәй көне җиләк җыеп савытына каплансаң, менә шундый тәмле ис килә… Авызына алган иде, шәраб җылытылган икән лә, ачы-татлы тәм авыз суларын китерде, тел өстен әчеттерде.

– Менә хәзер эчәргә була инде, – диде тантаналы төстә Матильда, – бокалыгызны рәхим итегез, синьор, синьорина сезне үз бакчаларында үскән виноград виносы белән сыйларга уйлый.

Виноны шартына китереп, бармак очлары белән генә тотып, нәзакәтле итеп агызды ул чәркәләргә, төпсез карашлары белән Рәмилне арбады3.

– Мин бу шәрабны синең хөрмәтеңә эчәм, тормышың шәраб төсле татлы булсын, ә ачысы бары үткәннәрне сагынуны билгеләсен. Сагынырлык үткәне булган кеше бәхетле, ә килер көннәр татлы, ышан миңа, мин барысын да беләм. Эчәбез, – дип, хатын карашын алмыйча, ашыкмый гына шәраб йотты. Аның тавышына, карашына сихерләнеп утырган Рәмил уянып киткәндәй булды.

– Шулай булсын, – дип, үз өлешен сизмәстән ике генә йотты авыл мокыты, хәзер килеп кенә өйрәнә алмас инде, нәрсә кыланырга. Бер нәрсәгә игътибар итте Рәмил, акны эчкәч, бераздан башка йөгерә, мине томалый, телне ача, ә бу хикмәт, кан юлларын кыздырды, тәнгә дәрт-дәрман керде, гел күңеллелеккә тартылды күңел, гомер биемәгән кешенең тыпырдатып биисе килеп китте. Әмма ләкин тыпыр-тыпыр биюне күз алдына да китерә алмый ул. Ике уртада утырган малай, авыраеп, башын Рәмилгә терәде, арыганчы ашаган иде бала. Ипләп кенә күтәреп, Рәмил аны өстәл яныннан алып китте.

– Ә хәзер күлмәгеңне киеп күрсәт инде, – дип үтенде Матильдадан, кеше биегәненә булса да соклансын әле бер.

– Юк, соңрак, – диде Матильда йомшак кына, – беләсеңме минем нәрсә эшлисем килә? Теге вакытта сөйләп бетермәгән идем. Әби кәрт ачты, дигән идем бит. Ул миңа әйтте, синең гомерең озын түгел, кызым, кинәт үләрсең, диде. Җен карчыгы, кем аны теленнән тарткан, йөрәккә язылып калды шуның сүзләре. Хәзер куркам инде, һәр әйткәне чынга ашып килгәч. Һәр көн уянгач, әби юраганнар искә төшә. Белмәсәм мең артык булыр иде. Әй, ярар ла, күрәчәкне күрми гүргә кереп булмый, ди, барыбер бер үләсе. Мин кемнән артык? Менә улым өчен генә йөрәгем әрни. Кем кулына калыр сабый, кайсы почмакта зар елап утырыр? – Матильданың бит алмаларыннан күз яшьләре тәгәрәде. Ул яшьләрнең һәр бөртеге энҗе-мәрҗәнгә тиң иде Рәмил өчен, якынын жәлләүдән уйлары чуалды, күңеле тулды.

– Әллә кайчангы карчыкның уйдырмаларына ышанып утырмыйк әле, Матильда. Кешене ашый, кимерә кысыр кайгы. Әллә була, әллә юк. Башны ташка бәрердәй булып кайгырабыз, үз-үзебезне бетерәбез. Ярамый алай. Син үзең әйттең түгелме соң, һәр көннең кадерен белеп яшәргә кирәк. Әйдә, елмай әле, күңелсезләнмик, син елмайганда шундый матурсың, гел карап кына утырыр идем үзеңә…

– Әйттең сүз, – дип, яшьләрен сөрткәләде Матильда кул сырты белән, – нинди матур булыйм ди инде мин, бер картаеп барган хатынмын шунда.

– Синме? Син… – дип, сүз табалмый газапланды Рәмил, – минем синең кебек матур хатын-кызны үз гомеремдә күргәнем юк. Киноларда уйнаганнар, журналларда зур-зур сурәтләрен бастырганнар синең яныңда чүп кенә. Син иң яхшы, иң матур, иң акыллы…

Матильда елмаеп тыңлады Рәмилне.

– Арттырырга сиңа куш икән. Бигрәк сөйләргә остасың, Рәмил. Ә ишетүе бигрәк күңелле: иң… иң… иң… йөрәккә барып кагыла. Миңа беркемнең дә андый сүзләр әйткәне юк иде, – дип шатланып көлде үзе. Рәмил уңайсызланып калды, менә мәхәббәттә дә аңлаша башлады инде. Матильда тынычланып сүзләренең очын-очка ялгады. – Яхшыга булсын дип юрыйк, син әйткәнчә. Әле мин сөйләп бетермәдем бит. Теге карчык күп сөйләде ул. Ул чакта күбесе аңлашылмаган да иде. Менә хәзер уйланып утырам, сиңа кагылышлы сүзләр дә әйткән булган ул. Көлмә, көлмә, менә шуны тикшереп карыйсым килә минем. Ничекме? Сиңа кәрт ачып карыйм әле, нәрсә чыгар икән? Ризамы?

Әйдә бер кызык булсын дип, Рәмил ризалыгын белдерде. Матильда өске киштәдән таушалып беткән кәртләр алды. Йөзе җитдиләнеп китте аның, иреннәрен кыймылдатып, үзе генә белгән серле сүзләр кабатлады, җитез бармаклары тиз-тиз кәртләр тезде.

– Ой, күрәм, барысын да күрәм, – дип, ике кулы белән башын тотып сөйләп китте ул, – йөрәгең йомшак синең, мәрхәмәтле, ә тирә-юньдәгеләр мондый холкыңны гел үз файдаларына гына боралар, шул йомшаклыгың комачаулый сиңа. Эшеңдә тырышлыгың күренми, гаиләңдә баш була белмисең икән. Балаларыгыз юк, ә хатының белән бәйләнгән җепләр өзелеп барганга охшаган, ул әле… Юк, бәлки, мин ялгышамдыр, кәрт нәрсә ул, рәсемле кәгазь кисәге. Менә болары әйтә, бер дә борчылма сүнеп барган учак өчен, ди, синең юлыңа әле бердәнберең тап була, ди һәм… бу пикилар, трефлар… Матильда кинәт алдындагы кәртләрне ике куллап таратып җибәрде. – Ышанма берсенә дә! – диде ул, ачынып. – Мин каян белим синең киләчәгеңне? Кеше алдау бу, башка кулыма да алмыйм шуларны. Авыртмаган башка тимер тарак шул буладыр инде, каян уйлап чыгардым. – Шап та шоп кәртләрне бер почмакка очыртты ул, иң эре апельсинны алып, кабыгын арчып куйды, бер кисәген бала кулына тоттырды, калганын урталай бүлеп өстәлгә куйды. – Тузга язмаган нәрсәләр турында баш ватканчы, әйдә, вино эчик әле. Монысы ак вино, аермасын сизәрсеңме? – Күңеле кузгалган иде хатынның, өстәл янында утыра алмады, шәрабны бер-ике йотты да тагын торып китте. – Хәзер биеп күрсәтәм мин сиңа. Оп-ля, дөньяның атаклы биючесе Матильда! – дип, кулларын күккә чөйде ул. Ләкин шатлыгы ясалма икәне әллә кайдан беленеп тора иде. Рәмил сүз дәшмәде. Матильданың чаршау артында күлмәк төрелгән төргәкне кыштырдатканы ишетелде. – Гарсия, улым, кил әле монда, әниеңә ярдәм ит, – дип, улын чакырып алды ул. Ләкин анысының ярдәме шултикле генә булды шикелле. – Алай түгел… тукта, улым, әнә шул тимерне өскә тарт, их сине… – дип ризасызлык белдергәне ишетелеп торды. Бераздан Рәмилгә эндәште: – Замогын эләктереп җибәр әле, зинһар, кул җитми.

Рәмил уйламый-нитми чаршауны тартып җибәрде, каршында арты белән борылып баскан Матильда тора иде. Билдән түбәнгә кадәр төшерелгән замок хатынның коеп куйган төсле нәфис-нечкә билен, фәрештә канатларыдай калак сөякләрен, йомры иңбашларын, озын муенын ачып куйган иде. Хатын-кыз тәне исе Рәмилнең башларын әйләндерде, уйларын иләс-миләс китерде, йа Алла, аның да хатын-кыз кочканы булды, тик гомер күргәне юк иде аның мондый гүзәллекне. Карады да катты ул, сизмәстән ыңгырашып та куйды бугай.

– Йә, эләктер инде, – диде хатын, иңбашы аша елмаеп.

Шәпләнеп килеп тотынган булды Рәмил. Кулы ялгыш ялангач тәнгә кагылып китте, бетте ул шуннан, тәмам кешелектән чыкты, куллары калтырарга тотынды. Бер уңга, бер сулга чыгып, шыбыр тиргә төшеп чак очына чыкты. Хатын-кызның каптырмаларын каптырудан бер арба утын ярып бетерү күпкә җиңелрәктер дигән фикергә килде. Ә Матильда сәхнәгә тиз генә чыкмады әле. Рәмил сусынын басарга теләп, теге башланган шешәнең төбенә төшә язды, ә «артистка» һаман киенде-ясанды, бизәнде-төзәнде. Нәтиҗәсе искиткеч булды. Озын буйлы, нечкә билле, ярым ачык күкрәкләре горур кабарып торган, күз явын алырдай чибәр хатын, авыр керфекләрен сирпеп, Рәмил алдына килеп басты.

– Фламенко! – дип, бер генә сүз әйтте ул.

Менә шунда Рәмил музыка булмаганына өзгәләнде. Матильда, үзе генә күргән чиксез ераклыкка төбәлеп, күкрәк тавышы белән әкрен генә җыр башлады. Беренче мизгелләрдә бу көй һич тә бию көе булыр төсле тоелмады, ләкин Матильданың тавышы үзгәрә барды, җыр сүзләре бер-берсен этә-төртә ашыгып чәчелделәр, бераздан өермә кузгатырлык авазлар яңгырый иде инде. Аларга кушылып Матильда үзе хәрәкәткә килде, күзне чагылдырган кан-кызыл күлмәк итәкләре терелделәр, тал чыбыгыдай назлы гәүдә зыр әйләнде, бәләкәй генә аяклар күз иярмәс тизлектә тыпырдадылар. Рәмилнең сокланудан тыны буылды, нәрсә эшләргә дә белмәде, түзеп утыра алмады, аякларын кыеш-мыеш китереп, уртага чыкты. Ә Гарсия, чегән малае, әнисе тирәли кулларын шартлатып әйләнепме-әйләнә. Гаҗәп бию булды бу, һәркем үзенең хәленнән килгәнчә боргаланды. Әле дә Рәмилнең кыланганын карап утырган кеше юк иде, көлеп үләр иде, билләһи. Хәлдән тайганчы шаярдылар, котырдылар алар. Беренче булып хәле бетеп караватка Рәмил чалкан ауды, Матильда бер-ике әйләнде дә, ай-вай килеп, Рәмил өстенә капланды, бәләкәй биюче әнисе өстенә үрмәләде. Рәмил аларның икесен дә кочагына кысты, ни галәмәт, күзеннән яшьләре бәреп чыкты. Үзен үзе аңламый ул кайчак, менә әле дә шатлыктан күңеле йомшара, шатланып көләр урында… Соңыннан өчәүләп Гарсияның уенчык машинасы белән дә уйнап алдылар. Малайдан бигрәк ике сакаллы сабый идәнгә тезләнеп ду да ду килделәр. Яңадан бер тапкыр алган әйберләрне күздән үткәрделәр. Яхшы, ныклы киемнәр эләктергәннәренә шатландылар. Ә йоклар алдыннан өчәүләп урамга йөрергә чыгып киттеләр. Утлары сүнгән өйләр шом салып караеп утырган төсле тоелгач, олы юлга таба атладылар. Анда, ичмасам, туктамый машиналар чаба, утлары ялт-йолт килеп үзләренә ымсындыра. Гарсияны кулына алган Рәмилне икенче ягыннан Матильда култыклап алды. Менә шулай атлыйсы да атлыйсы иде шул утларга таба. Берәр якты шәһәргә барып чыгасы иде, зур иркен фатирга урнашасы иде, шатланып яшисе иде бергәләп озак-озак…

Әйләнеп килгәч, Рәмил тәмәке тартырга ишегалдында торып калды. Бу дөньяны искиткеч гүзәл итеп яраткан икән Хак Тәгалә дип шатланып уйлады. Менә шулай еш-еш төтен суырып, йолдызлар санап, көзге суыкның бар тәнгә таралуын тоеп тик басып тору да бәхетнең үзе түгелме соң? Ә теге эчкән вино ике күзнең берсендә калмады. Матильда улын кочаклап юрган астына чумгандыр инде. Нинди ләззәт, ул керер дә, урынына сузылып, бүгенге кичне кабат-кабат күз алдыннан уздырыр, ә аңа тау-тау шатлык китергән зат кул сузымы гына ятачак. Теләгәнчә, күзең талганчы кара, тагын төшеңдә дә аның белән онытыл. Кит инде, кеше бүтән зат турында шулай куймый да, туймый да уйланып хыяллансын әле, ышанмас иде элегрәк булса. Тик озакка сузылырмы күңелдәге бәйрәм? Күңелсез уйларны куалап, чолан ишеген элде дә өйгә үтте. Матильда ятмаган икән әле, савыт-саба шалтырата, Рәмил дәшми-тынмый, шым гына өс киемнәрен салды да урынына ятты. Күңеле мөлдерәмә тулы хис иде. Матильда эшен бетерде, үз ягына китмәде, Рәмилгә таба килә шикелле.

– Йокыңнан уяттыммы икән, тагын замокны ычкындырырга булыш инде…

Рәмил бу юлы хәйләсен тапты, замок тимерен эләктергәч, чытырдатып күзләрен йомды. Ялангач тәнне күрсә, үз-үземне тота алмый Матильданы суырып алырмын күлмәк эченнән дип курыкты. Замок ычкынгач, ефәк күлмәкнең чажылдап шуып төшкәне ишетелде. Ул да булмады, Рәмил чигәсенә йомшак кына кайнар иреннәр кагылганын тойды.

«Тыныч йокы, тәмле төшләр», – дип пышылдады иреннәр. Теләсә ни әйтегез, калганын хәтерләми Рәмил. Аны җилкәсеннән йолкып алып, ялкыннары күккә ашкан төпсез упкынга тондырдылар бугай. Очты да очты ул шунда, рәхимсез ут бар тәнен ялмады. Юк-юк, нинди рәхимсез булсын ди, һәркемгә дә янарга язсын иде әле андый ялкыннарда, андый упкыннарга ташланырга. Аңыша башлаганда, тирләп-пешеп беткән иде ул, ә янында, аңа сыенып, бәхеттән балкып елмаеп, чегән хатыны өзек-өзек тын алып ята.

– Шундый йокым килә, күзләрем йомылып баралар, – диде Матильда, яны белән борылып, – мин синең кулбашыңа битемне куеп йоклыйм әле, яме? – Йокы аралаш нидер сөйләнеп алды һәм иреннәрен очлайтып ирнең муеннан үпкән төсле итте дә шунда ук тирән, тигез сулый да башлады.

Рәмил кузгалырга да куркып, балаларча онытылып йоклаган хатынына карап ятты. Ай яктысында күргән кадәресе дә күңелен җилкетә, хәйран калдыра иде Рәмилне. Шундый да нәфис колак яфраклары буламы икәнни? Бәләкәй генә борын, уймак ияк, ярым ачык тулы иреннәр, ефәк төсле шома тән, Ходай Тәгалә тудырган гүзәллеккә таң калырлык, күреп туймаслык. Ә шул гүзәл зат аның белән янәшә, төшме, өнме бу? Юк, нәрсә әйтсәң дә, онытылып, дөньялардан китеп шатлана белми ир-ат. Аның да бәхетле-сокланулы уйлары икенче тарафларга борылды. Менә, әйтик, нигә Рәмил белән төн үткәрергә булган икән ул? Яраткандыр дисәң, тавык көләр, нинди ярату, әллә ул күз явын алырлык чибәрме? Белә үзенең чамасын Рәмил, тиз генә алдаштыра алмассың аны. Бердәнбер дөреслеккә якын җавап бар бу очракта. Матильда, бу шофёр миңа яхшылык эшләде, безнең өчен күпме акча түкте, үзенчә бәхиллеген алыйм дип уйлагандыр. Рәмилнең аңа карап башын югалтуын сизде бит инде. Һи-и, хатын-кыз синең һәр карашыңны тоя, тын алышыңны белә, уйларыңны китаптан укыган төсле укып тора ул. Син генә белмисең аның нәрсә уйлаганын. Аңларга да була үзен, күпме вакыт ир-ат назын күрмәгән, ит юкта сөяк тә тансык, диләр бит, ир заты үзе өйгә килеп кергән, нәрсә озын-озак уйлап торырга? Ә Юра турында нәрсә ди? Юра Рәмил ише генә түгел, акчасы, дәрт-дәрманы ташып тора, теләсә, аны якынайтыр иде… Тегеләй дип фаразлап, болай дип ут йотып, көнләшеп, башы тубал булды Рәмилнең. Мәңге шулай адәм баласы, килгән бәхетне шатланып кабул итә белми ул, кирәкмәгәнне чокып тәмен җибәрә, бәрәкәтне очыра. Озак ятканнан талган кулын әкрен генә кузгатырга теләгән иде Рәмил, йокысы сак икән, Матильда шундук уянып китте, ике куллап аңа ябышты:

– Әһә, миннән качарга иткән идеңме әле? – дип, чуп та чуп Рәмилне үбеп алды. – Күптән болай йоклаганым юк иде, шундый тәмле, гел эреп барам… – дип, тагын онытылырга уйлады.

– Йокла, йокла, – диде Рәмил, тик йөрәген кимереп торган сорауны йотып кала алмады: – Матильда, ә син нигә… нигә… – дип, ничек әйтергә белмичәрәк торды, – менә мин аңлый алмыйм…

– Нигә синең яныңда дисеңме? Исәркәй, билгеле инде, синең яныңда буласым килде. Син дә каршы түгелсең кебек тоелды, әллә ялгышканмынмы? – дип шаяртты Матильда, аңа күңелле иде, йокысы да югалды, шаярасы, көләсе килеп тик тора.

– Юк, минем беләсем килә, – дип, үзенекен һаман талкыды Рәмил, чәчләрен тузгыткан кечкенә кулларны үбеп-иркәләп. – Мин, аңлашыла инде, яшь егет кебек үлеп гашыйк булдым сиңа. Ә син соң, фәрештәгә тиң зат, нигә миңа карыйсы иттең, гаҗәп бит.

– Юләркәй, – дип шатланып шым гына көлде Матильда, – уйлап чыгарырга бигрәк оста икән син. Беренчедән, мин гади хатын-кыз, башкалардан бер артык җирем юк, бел аны. Хатын-кыз булгач, әзрәк чибәрлегем дә бардыр, барысы да шулай инде. Урамда барганда игътибар ит әле каршы очраган хатын-кызларга, икесенең берсе миннән дә матуррактыр.

– Юк, – дип кырка каршы төште Рәмил.

– Шаулама, тынычлан, – дип сөйде аны Матильда, – синең күзеңә генә шулай күренә ул. Ә беләсең килсә, миңа бик рәхәт менә шулай яратып карасаң, гел шулай мактау, иркәләү сүзләре әйтсәң. Икенчедән, кайдан килгән ул сиңа үз-үзеңне кимсетеп карау? Аппагым, син гөрләтеп дөнья көтәргә теләгән һәр хатын-кыз өчен хәзинә булырлык. Менә шул ике көн эчендә арбадың син күңелемне. Сөйләшүең, йөрешең ипле, телең татлы, ярдәмчел, юмарт, игелекле. Санап кына бетерерлек түгел. Бер сер ачыйммы? Әгәр син кичә ямьсезләнеп миңа бәйләнсәң, шунда ук күңелем суыныр иде. Мин күреп тордым бит синең кызыгып караганыңны, нәфсеңне тыйдың, мине кеше итеп күрдең. Кичә килгән теге иптәшең мине карашлары белән чишендерә башлаган иде, косасым килә башлый шундыйлардан. Хатын-кыз теләкне канәгатьләндерә торган җайланма түгел лә. Син хәйләкәр, башта минем йөрәгемне эреттең, үзеңә өйрәттең, менә шушы ике көн эчендә шундый күнектем сиңа, ышанасыңмы? Тагын бер сәбәп бар: мин бит сине көттем! Кәрт ачучы әбием күп еллар элек әйтеп куйган иде синең килереңне! Болай диде ул: син тормышка чыгарсың, бала табарсың, ир белән яшәрсең, ләкин ул синең чын тормышың булмаячак, диде. Килер бер көн, ирең синнән китәр, ялгыз башыңны кая куярга белми яшәгән кара көннәреңдә тормышыңда бер ир-егет пәйда булыр. Яхшыдан яхшы, акыллыдан акыллы, мәрхәмәтледән мәрхәмәтле сөлектәй шул ир-егет дөньясын онытып сиңа гашыйк булыр, ялкын, ут бөркелеп торыр, аннан шулай тоярсың яратуын. Ышан аңа, ул синең өчен утка да, суга да керер, үткән тормышын онытыр. Әгәр күктәге йолдызлар юлларын үзгәртмәсә, сез кавышырсыз, озак, бәхетле яшәрсез, диде. Менә мин сине көтеп алдым, сиңа ышандым, инде син минем яннан беркая да китмә.

Ну бу хатын-кыз, нинди генә әкиятләр уйлап чыгармыйлар сөю-ярату турында. Рәмилнең машинасы ватылып бу авылга килере ун-унбиш ел элек күктәге китапларга язып куелган, имеш, егылып үләрсең. Ничек кенә булса да, янында яткан чибәрләрдән-чибәр зат үзе сөйләгәнгә үзе ышанып, аңа Рәмил югары көчләр тарафыннан тәгаенләнгән дип кабул итә икән, шатлыктан үрә сикерергә кирәк. Менә нинди шәп ир-егет икән ул. Хәлләр…

– Ничек ышанмыйсың ул карчыкка. Син килгәнче минем яшәвем яшәү түгел иде, һәр көнне-төнне этеп-төртеп үткәрә идем, бер шатланырдай уй кереп чыкмый иде башыма. Төннәрне искә дә төшерәсе килми: теге Юра котны алып, йокыларны качырды, бер кадере булмаган үткән гомер турында уйлап, тынычлыгым югалды. Хәзер син янымда, миңа шундый тыныч, рәхәт. Иртәгә сөйләшербез калганын. Син дә йокла. Мин йоклыйм… – дип, күзләрен йомды йокы чүлмәге.

Ниһаять, Рәмилнең күңеле урынына утырды. Ниһаять, аның сәгате сукты. Хак әйтә торганнардыр, һәр кешенең үз гомерендә бер тапкыр булса да күк капусы ачыла, әнә шул мизгелне белеп-эләктереп тәвәккәлләргә, бәхет кошын ычкындырмаска кирәк. Күп очракта менә болай була:

Арып-талып атлаганда

Тормыш юлыннан,

Бер кош очып килеп кунды

Минем кулыма.

Кудым… «Авыр итә, – дидем, –

Һәрбер йолкышы!..»

Ах, ялгыштым.

Булган икән

Ул бәхет кошы!


Кайчакта кешенең тормышында бер уенлы-чынлы әйтелгән җөмлә, бер очрашу, бер кыю адым кискен үзгәртергә мөмкин. Без илтифат итмибез, өйрәнгән тормышыбызга үзгәреш кертәсебез килми, ялкауланабыз, алда әле барысы да дип, үз-үзебезне юатабыз. Нәтиҗәдә ярык тагарак янында утырып калабыз. Иртәгә дип яшәргә ярамый, тормыш бүген бара, менә хәзер, нәкъ шушы мизгелдә. Бераздан бу вакыт үткән заманда калачак, ә киләчәк юк ул. Менә Рәмил юл аермасында: акылына килеп, иртәгә җиң сызганып машинасын төзәтергә тотына, начальство килеп җиткәнче (ә алар киләчәк, әле юлда булмасалар), җан-фәрман эшләгән булып кылана, кычкырган-җикергәннәрне баш иеп тыңлап тора. Иелгән башны кылыч кисми, ди, унбиш капчык он акчасын эш хакыннан тотып калырга да ризалашырлар, барыбер үзе күрми ул акчаларны, әнә Мәймүнәнең башы авыртсын. Алай гына котыла алмас, әлбәттә, Мәймүнә аның тормышын тәмугка әйләндерергә юлларын табар. Эштә дә иң авыр, акчасыз рейсларга куярлар, әмма дә ләкин өйрәнгән дөньясына кайтыр, җай гына тәгәрәр тормыш арбасы, нәрсә тәртәгә тибәргә? Юк, үткәннәргә кире кайта алмаячак ул, ник дисәң, ул хәзер үзенә дә икенче төрлерәк карый башлады, үз-үзенә хөрмәт төслерәк нәрсә баш калкыта дияргәме? Башкалар алдында мескенләнергә исәбе юк хәзер аның. Бәлки, кем әйтмешли, цивилизованный юлдан барыргадыр: китергән зарарны түләргә. Мәймүнә белән адәмчә аерылышырга, документларны тәртипкә китерергә дә ике-өч айдан килеп җитәр Матильда янына, икәүләп яңа тормыш башларлар, кая да булса чыгып китәрләр. Күпме кешеләр аерылыша да үз парларын табып тагын кавыша, дөньясы шулай корылган. Юк, Мәймүнә җиңел генә ычкындырмаячак аны, төп акча чыганагы ич ул, шуңа киенә-ясана хатыны, ул эшләгән акчаларга иркен яшәргә өйрәнгән. Бычков, начальниклары аерым мәсьәлә. Мәймүнәгә каян табылган путёвка? Барысы белеп торалар: Бычков, Бычок спонсорлык итә, диспетчер Мәймүнә белән бик тә борчаклары пешә аларның, күптәннән сизенә аны Рәмил. Тавыш-тынсыз гына эштән бушатырмы «баҗасын». Тәүдә Мәймүнә кычкырып чыгачак. Алай дисәң, Матильда бар бит әле, берни уйламый рәхәт йоклап яткан гөнаһсыз зат. Өч ай буе бала белән ачлы-туклы ятсынмыни ул? Рәмил үзе нигә дә түзәргә риза, ә менә сөйгәне өчен көрәшәчәк. Хәленнән килгәнен эшләр. Хәзер ышанычы артты аның үз-үзенә, күңеле урынына утырды. Ул җилкенеп Матильдасы ягына борылып ятты һәм онытылып йоклаган хатынның төймә танавына бармаклары белән басты.

– Пи-ип! – дип шаяртты ул, – машина килеп җитте. – Ике бармагын терәп: – Идёт коза рогатая, идёт коза богатая, – дип кытыгына тиде.

– Тимә, Рәмил, йокы килә, – дип чәбәләнеп карады Матильда, күзләрен чытырдатып йомып, юрган астына качарга маташты.

Уятты Рәмил, нишләп уятмасын, шундый матур төндә йоклап яталар димени яңа кавышкан парлар? Һәм таң атканчы башка йокларга ирек бирмәде яшь хатынга.

* * *

Бер юрган астында йоклаган кешеләр аерата якынаялар, уйлары берегә, йөрәкләре бер тибә башлый, бертөрле төшләр күрәләр хәтта. Менә Рәмил белән Матильда икенче көн инде нәкъ шулай кыланалар. Рәмил берәр әйбергә барып тотынса, икенче очын Матильда кулына алды. Матильда чәй хәзерләде, Рәмил икмәк кисте, берсе мичкә утын тутырды, икенчесе чыра ярды. Энә белән җеп сыман гел тагылышып кына йөрделәр. Көлке була башлады, Матильда шәлен бөркәнеп ишек бавына тотынгач, Рәмил бүрегенә үрелде.

– Мин үз йомышым белән чыгам бит, – дип тә карады, ә тегесе:

– Минем дә нәкъ шундый йомыш белән чыгасым бар иде, – дип, арттан йөрде.

Сөйләшеп сүзләре бетмәде, чырык-чырык көлделәр дә көлделәр, гел бер-берсенә кагылып кына торасылары килде. Каяндыр кадаклар юнәтеп, Рәмил туалетның каерылып төшкән ишеген каккалап куярга чыгуы булды, янына улын киендереп Матильдасы килеп басты. Әнә шулай бер-берсеннән башка торалмаска әйләнделәр алар. Ә кадерле минутлар сизелми агыла торды. Рәмилгә, һич кенә дә сөйгәне яныннан китәсе килмәсә дә, уйлаган уйларын тормышка ашырырга кирәк иде. Матильданың үз эшләре белән булашкан вакытны туры китереп, ул урамга ашыкты. Бирәм дигән колына чыгарып куйган юлына рас икән, каршына Юраның машинасы килгәне күренде. Рәмил кул күтәреп туктатты.

– Нәрсә, әллә тагын сатарга теләгең бармы? – диде теге, тәрәзәдән башын тыгып. Сизенә иде ул Рәмилнең ут белән уйнаганын. Әллә юри этә упкынга, юлыма аркылы төштең дип ачу тотамы? – Ыслушай, ике-өч капчык нәрсә ул, тиене-куяны гына кала миңа…

Авыздан тартып алды шулай Рәмил әйтергә теләгәнне. Ләкин Рәмил сикереп төшмәде, шатланып ризалыгын белдерсә, бу карунның хакны төшерүен көт тә тор. Тәкъдим аныкы булып калсын әйдә.

– Син нәрсә, баш китәрлек сүзләр сөйлисең, мин берәр сафны алыйм әле дип юлланган көнем иде үзеңә, ә күпмерәк алырга теләр идең? – дип, үз кирәгенә әкренләп каерды ул.

– Мин машинасы-ние белән дә бергә йота алам, – диде Юра, көлеп, ә күзләре көлмиләр иде чукынчыкның, үтә тишәрдәй карыйлар иде.

Анысын ук уйламаган иде Рәмил, кинәт кенә ризалык бирәсе итмәде. Бәлки, кичкә кадәр тыныч кына яшәсәләр, күз күрер. Ни өчен дигәндә, бу зур статьяга тарта, Матильдага да бер очы эләгәчәк. Югалырга уйласаң, төбәп кенә барыр урын да юк. Вакыт кысан, вакыты тар аның, ичмасам, беренче өлешенә өлгерергә кирәк.

– Шаяруларың хәтәр синең, көләсе дә килми хәтта, – дигән булды ул, – машина минеке түгел, машина шефныкы, ә менә товарның кап яртысына мин хуҗа.

Ышандымы-юкмы монысына Юра, анда эше юк Рәмилнең. Иң мөһиме, озатырга кирәк, акчага әйләндерергә, аннан күз күрер.

– Хакы шул килеш каламы? – диде ул. – Ә син әйткән кадәресен төяп җибәрәм дисеңме? – Юра сынап, бераз көлемсерәп карап торды, күз бәбәкләрендә шайтаннар биешкән кебек иде аның. Чума икән бу муеннан дип шатлануы иде, ахрысы. Күзгә-күз карашып торганнан соң, ул ишеген ачып кулын сузды: – Килештек. Хәзер исәплибез, күпме җыелыр. – Тартмасыннан кесә калькуляторы чыгарып, шалт-шолт чутлый башлады. Утыз меңләп акча тиясе булып чыкты. – Егетләр сиңа таныш, каршы алырсың, ташый башласыннар. Ә мине бераз соңрак көт, зур акча, җыярга кирәк.

– Берәр аракы онытма, шуңа дип чыккан идем, – дип кабатлады Рәмил. Бу эшне аткарса, чынлап та аракы кирәк булыр, ахрысы, аңа. Ерактан гына аларның сөйләшкәннәрен күзәтеп торган Матильда Рәмилне капка тышына ук чыгып каршы алды. Коты очкан иде хатынның.

– Рәмил, тагын Юрамы? Нигә кирәк? – дип чытырдатып ябышты ирнең җиңенә. – Бәйләнмәсәнә шуңа, ялынып сорыйм синнән, шулкадәр әйбәт иде икебезгә генә. Нәрсә уйладың тагын?..

– Матильда, – диде ул арыган тавыш белән. Чынлап та, кинәт арыган төсле тойды ул үзен. – Барысы да әйбәт. Мин бары үземнең товарны Юрага тулаем сатып куярга булдым. – Аңа рәнҗеп, үпкәләп торган хатынны тартып алып кочагына кысты. Әллә соңгы тапкыр шулай кочаклыйдыр… – Матильда! – диде ул, туя алмый газиз күзләргә карап. – Хәзер игътибар белән тыңла мине. Бел: мин синең ирең шушы минуттан, син минем хәләл хатыным. Мин сине өзелеп яратам, шулкадәр яратам, аны сүз белән генә әйтеп аңлатып булмый. Хәтереңә салып куй: мин бервакытта да сиңа начарлык теләмим. Шуңа күрә синнән таләп итәм, син миңа каршы килмә, әйткәннәремне берсүзсез үтә. Ышан миңа: барысы синең өчен, минем өчен яхшы булсын дип эшләнә. Килештекме?

– Ярый соң, – диде Матильда, башын иеп.

– Кабатлап әйтәм, Матильда, зинһар, нәрсәдер үзгәртергә теләмә, мин кушканны җиренә җиткереп үтә, яме? Нинди генә хәл булса да, мин сине яратам, гомер буе мин сиңа таба барырмын.

– Нинди хәл булырга тиеш соң? Куркытма мине, Рәмил, әле генә таптым сине, ә син әллә нинди сүзләр сөйлисең, – дип тынычлыгын җуя башлады Матильда.

– Юк-юк, барысы да яхшы, бар, кер инде, бала юксынгандыр, – дип, аны тизрәк озату ягын карады Рәмил.

Калганы майланган төсле барды. Килә торды «Газель», китә торды, сәгать үтмәде, ярты машина бушады. Юра да көттермәде, соңгы капчыкны чыгарып салгач, Рәмилнең кулына резинка белән буылган бер пачка акча тоттырды.

– Санап ал, акча санаганны ярата, – дип, үз яныннан урын бирде. Рәмил санаган арада, урындыгы астыннан шешә тартып чыгарып, пластик стаканнарга бүлде. Рәмил акчаларны түш кесәсенә күчергәч ым какты: – Әйдә, юыйк, азагын яхшыга юрыйк. – Ах-ух килеп торганнан соң, тагын бер җөмлә әйтәсе итте: – Ахрысы, соңгы сөйләшү бу безнең, шулай тоела. Ничек кенә булмасын азагы, минем хакта теш агартма. Хәер, андый егеткә охшамагансың. Менә шешәнең сиңа дигәне. Бигайбә, – дип китеп тә барды.

Артка чигенү юк иде инде, Матильдадан да яшерәсе түгел. Бары катырак торырга кирәк, тупасрак булырга. Кулыннан килгәннең барысын да эшләде сөйгәне өчен. Матильданың үзен шуңа ышандырырга, соңыннан рәхмәтләр укыр. Кергәч тә шап итеп өстәлгә шешәне утыртты ул, акчаларны куйды.

– Матильда, җаным, кил әле, сөйләшик, – дип, нәүмизләнеп калган хатынны үзенә тартты. – Карама алай, барысы да яхшы, барысы да әйбәт. Теге җырдагыча:

Всё хорошо, моя прекрасная Матильда…

Всё хорошо!..


Их, ничек рәхәт миңа синең янда, белсәң иде. Ләкин безгә аерылышырга кирәк, Матильда.

– Син мине ташлап кайтып китәсеңме? – диде Матильда. Мизгел эчендә күзләре яшьләнде аның, ләкин ул карашын читкә борды. – Ихтыярың, шулай буласын алдан чамаларга була иде. Тик… нигә матур сүзләреңне уңга-сулга чәчкән булдың, өметләндердең? Сиңа ышанган мин юләр…

– Матильда, уйдырмаларыңны читкә куеп тор, безнең вакыт бик тар. Син беләсең минем яратканымны.

– Яратам дигән кеше китәргә җыена түгелме соң? – диде хатын, үпкәләп. Ике ут арасында калган иде ул. Әле генә күкләргә күтәрде бу ир, яшәү тәмен бирде, инде килеп ташларга җыена.

– Мин үз теләгем белән китмим. Их, әгәр мин теләгәнчә булса, гомергә бергә булырга тиешле кешеләр без. Ләкин тормыш дигән нәрсә аяусыз, менә мин аңа кулдан килгән кадәр каршы торырга булдым. Зинһар, юк дип әйтмә. Менә акчалар. Алар сиңа. Минем теләгем шул: син акчаларны аласың да улым белән бергәләп, ә Гарсия минем улым, туган якларыңа кайтып китәсең, яхшылап урнашасың, туганнарың белән кавышасың…

– Үзең булмагач, акчаларың миңа нигә? Кирәкми, хатыныңа кайтарып бир, оныт безне, – дип ярсыды Матильда, акчаларны идәнгә сыпырып төшерде.

Рәмил идән буйлап туздырылган акчаларны җыйды. Тагын өстәлгә алып куйды.

– Син мине башта тыңла, соңыннан тиргәрсең, үпкәләрсең. Сүз бир миңа, бернигә карамый туган якларыңа кайтып китәсең, киләсе атнада эзең дә калмасын бу авылда…

– Ә син?

– Ә мин, – Рәмил елмайды, – ә мин сезнең арттан ук юлга чыгам. Кайчан куып җитәрмен, күпме вакыт үтәр – анысы билгесез, тик бел, һәрвакыт, һәр мизгелдә сиңа ашкынган булырмын мин. Очраган киртәләрне җимереп, ә җимерә алмасам, уйларымда-хыялларымда булса да юлда булырмын. Мин сиңа бервакыт барып җитәрмен. Нинди шатлыклы булыр ул сәгать. Ә хәзер хыялыбыз тормышка ашсын өчен икебезгә дә юлга әзерләнергә вакыт.

– Әллә нәрсәләр сөйлисең син, Рәмил. Өеңә дә кайтырга җыенмыйсың бугай, тел төбеңнән шулайрак аңлашыла. Зинһар, уртага салып сөйләшик. Ике баш яхшырак дигәндәй… Кая барырга уйлыйсың соң, нигә безне ашыктырасың?

– Башта сүз бир: акчаны алам, кайтып китәбез дип, нәрсә булса да, син әйткән сүзләрдән чыкмыйм, дип әйт! – дип ялваргандай кат-кат кабатлады Рәмил.

– Ярый, сүз бирдем, – диде Матильда, Рәмилнең карашы акчаларда икәнен күреп, аларны алып кайдадыр куйгандай итте.

– Йә, мин тыңлыйм.

Рәмил аракы салып йотты, ачысын сизмәде дә. Җәя керешедәй тартылган иде аның нервылары. Артына ут төртергә бу дөньясының, тагын бер төн генә булса да бүләк итсә соң аларга?

– Синең диңгезләрне айкаган карт бабаң искә төште. Әллә кайчан булган хәл, ә һаман сөйлиләр аның турында. Матильда, син дә минем хакта Гарсияга сөйләрсең әле, яме? Менә шулай он сатып безне озатып калган иде туган якларга диярсең. Ә бәлки, ул үзенең улына сөйләр, таралыр чегәннәр арасында шундый риваять буыннан буынга, ә, Матильда?

Матильда исерә башлаган Рәмилнең янына күчеп утырды, тынычлыгын югалткан иде ул. Ничектер ямансу булып китте аңа, өнендә төш күргәндәй тоелды, югалта бит якын кешесен, югалта.

– Рәмил, акыллым, соңыннан иркенләп сөйләрсең аларын, ә хәзер әйт яшермичә, нигә бәргәләнәсең, нәрсә булды, җәфаланма, әйт… – дип, дөресен ишетәсе килде Матильданың, ләкин соң иде инде. Тышта ят машина тавышы ишетелде, нәкъ аларның тәрәзә төбендә тукталып калды.

Рәмил айнып киткәндәй булды, каударланып торып тәрәзәгә капланды:

– «Мисубиши», ха, Бычок үзе килгән, – диде ул, кулларын угалап. – Ә син, Матильда, миңа җиде ят кеше булып кылан, белмисең дә, күрмисең дә, аңладыңмы? Үзлегеңнән чыгып нәрсәдер эшләсәң, мәңге риза-бәхил түгелмен. Их, Матильда. – Рәмил ашкынып Матильданы кочаклап алды, тыны куырылды хатынның.

– Кемнәр алар? Сезнекеләрмени? – дип сорашырга өлгерми калды, Рәмил ашыгып чыгып та китте.

Машина янында аны Руслан, бригадир, башлыклары Бычков каршы алдылар. Рәмил чыкканчы алар «КамАЗ» тирәсендә йөренәләр иде инде, фургон ишеге төбендә тапталган эзләрне дә, күчәрнең шул килеш сүтелмәгән икәнен дә күрделәр. Табактай бите кызарынган-бүртенгән Бычков шунда ук кычкырырга тотынды:

– Син, недоношенный, нинди кәмит оештырдың монда? Моның өчен мин бит синең җаныңны суырып алачакмын, падла…

Сүзләр нәрсә? Аларга исе китми иде инде Рәмилнең. Ул үз теләгәненә иреште, күңеле түгәрәкләнде инде аның, ниндидер Бычокның төкерекләр чәчкәненә илтифат итәсе юк. Йөзенә гаепле төс тә чыгармады Рәмил, башын да аска имәде, тегенең күзләренә туп-туры карап тора бирде. Отыры кызды түрә, күзе-башы акайды.

– Ач фургонны, хайван, – дип җикерде дә башкаларны узып машина артына килде.

Бер Рәмил тыныч иде арада, булыры булган, уңасы уңган, кем әйтмешли, алда нәрсә тәгаенләнгән, шуны кабул итәргә әзер иде ул. Ашыкмый гына тимер ишекләрне бөтен иңенә ачып җибәрде. Кайдан җиңеллек килгән, корсагын күтәреп ялт сикереп тә менде Бычков, кулларын җәеп җибәрде.

– Бетергән, суйган, талаган бу адәм актыгы мине! – дип, калын тавышы белән яңгыратты ул бушап калган фургон эчен. – Вор! Беләсеңме нәрсә эшләтәм мин сине моның өчен? Сизгән иде аны күңелем, ничә көн рәттән төшемдә гел кара киемнән йөрдем. Их, хайван… – дип, зилзилә куптарды хуҗа. – Кайда озаттың, әйт, падла, күпме акча алдың? – дип төшешли Рәмилнең якасыннан бөтереп алды. – Эндәшмисең, әһә, тукта, әйттерерләр, энәсеннән җебенә тиклем сөйләп бирерсең, шуышып йөрерсең әле минем алда… – дип, хәтәр кыланып янады ул Рәмилгә. Эшне кызу тотты. Русланны үз машинасында милиция хезмәткәрләрен алырга җибәрде, ә үзе, бригадирга Рәмилне сакларга калдырып, өйгә юнәлде. Өй хуҗасы нәрсә булса да күргәндер-белгәндер, яшерен эшләнә торган эш түгел. Икәү торып калгач, бригадир Рәмилгә тәмәке сузды, шырпы кабызды, үз итеп хәлен уртаклашты.

– Эх, Рамилька, – дип, мул итеп төтен өрде ул, – күпме йөрдек без синең белән рейсларда, ышанычлы егет булдың. Нишләп ялгыштың, Бычокның акчасы безгә буласы юк бит. Тәвәккәлләрлек акча да түгел, миллион эләктерсәң инде башны алып чыгып китәргә булыр иде берәр якка. Кушканны үтәгән булсаң, хәзер хатыныңның җылы куенында сыра эчеп, телевизор карап яткан булыр идең. Бычокны беләсең, бәлале адәм, башыңны ашар. Әле юлда килгәндә, хатыны өчен юри миннән үч ала, дип сөйләнеп килде. Төкер идең икесенә дә, яңадан башлап кара идең тормышыңны. Ялгышкансың, брат, эчкечелектән дисәң, артыгын тотканың булмады моңа кадәр. Син, ни, әзрәк уңаена тор тегенең, хуҗалар баш игәнне яраталар бит алар. Бәлки, ипкә килер, тыңла сүземне. Юк кына нәрсә өчен башыңны төрмәдә черетер, күңеле таш ул адәмнең…

Берни эндәшмәде Рәмил, тыңлап кына утырды. Рәхмәтле иде ул бригадирына, аның хәленә керүенә күңеле булды. Ләкин кеше хәлен кеше беләме? Рәмил үзе, мәсәлән, яңабаштан башла бу көннәрне, дисәләр, нәкъ шулай яшәр, шул ук гамәлләрне кылыр иде, бәлки, артыграк яратыр-назлар иде Матильдасын, шунысы гына үкенечле. Ә тегеләй тамчы да үкенми ул. Бригадир әйтмешли, өендә булыр идеме, Бычокның сөяркәсе белән берни белмәгән булып, кыланып сөйләшер, шул үзәккә үткән гаиләгә ябышып ятар идеме? Гомерең буе кол булганчы, бер тапкыр башыңны калкытырга көч тап, үзеңә хөрмәт белән кара. Караклыкта гаепли аны теге нәсел үгезе. Урлашу буламы икән, күпме еллар кемгәдер байлык тупларга булышып та, тиешлесен алмыйча эшләгәннән соң үз белдегең белән исәп-хисап ясау? Әйдә, караклык та булсын, ә Бычков ишеләрнең гади кешенең соңгы тиенен суырып акыртып талаулары караклыкка исәпләнмиме? Бер Ходай хөкемдар. Рәмил соңгы чиккә терәлгәч барды бу адымга. Әгәр сөйгәненең рәхимсез дөньяның сазлыгында тыпырчынганын читтән карап-күзәтеп торса, яхшырак булыр идеме? Тиешле җәзасын үз иңнәре белән күтәрер, төрмә ишеген ачып керергә язган икән тәкъдирдә, нишләмәк кирәк? Кайда да адәм балалары, гомерлеккә бикләмәсләр әле. Бер котылыр барыбер, эзләп табар Матильдасын…

Өй эченнән берара Бычковның яман тавышы ишетелде. Ниһаять, үзе күренде. Тынычланмаган иде һаман, мыгыр-мыгыр килеп, ишеккә борылып карый-карый атлады ул.

– Разврат оештырганнар монда, – дип хәбәр салды ул, кулларын болгап, – өстәлдә аракы, эчкәннәр-типтергәннәр. Акча кирәк булгач, шалт очырган онны. Ну, юеш урын да калдырмыйм мин бу шөпшә оясыннан!..

Бераздан ишектә Матильда күренде. Йа Хода, үзгәрсә үзгәрә икән кеше шул вакыт эчендә! Күзләре томаланган, чәчләре тузгыган, адымнары ышанычсыз, куллары кайда тукталырга белми… Йөрәге өзелеп төшәрдәй булды Рәмилнең аңа карап.

– Әнә чыккан сихерче бичә, – дип, күзләрен усал елтыратты Бычков. – Берни белмим, берни күрмәдем, әйе, юк: бар булган җавабы шул. Ни аласың аннан, чегән кайда да чегән, аларның урлашып даны чыккан. Бергәләп урлаганнардыр…

Аның нәрсә бытылдаганын тыңламады да Рәмил, торып Матильдага каршы атлады. Ул да йөгерә-атлый килеп, якынының күкрәгенә башын куйды.

– Рәмил! – диде ул, иңрәп, – син мине алдагансың. Безнең хакка башыңны югалтырга телисеңме? Акылыңа кил, сөйлә дөресен, әле соң түгел… ялварып сорыйм, телисеңме алдыңда тезләнәм? – дип, җиргә чүгәли башлады, күзләреннән яшьләре коелды.

Рәмил җанкисәген ашыгып торгызды, кочагына кысты да колакларына пышылдады:

– Болар вакытлыча барысы. Артыгын сөйли күрмә, берни дә үзгәртә алмассың. Миңа начаррак кына булыр. Мин коры чыгам бу хәлдән, ышан, бер ай, күп булса ике ай, синең арттан килеп тә җитәрмен. Син бу авылга үзең турында хәбәрләр җибәреп тор, яме? Ходай хакына сорыйм синнән, кош теле кадәр генә булса да хат яз. Күрше әбигә әнә, үзеңнең фатир хуҗаңа, Юрага, бер дә булмаса. Мин шул хәбәрләр аша сине эзләп табармын. Монда торма, бер кызыгы да юк мине алып китүләренең, Гарсия да елый торгандыр. Шул безнең хушлашу булсын, – дип, Рәмил кат-кат үпте иреннәреннән.

– Ха! Күрдеңме? Шаһит бул, бригадир. Бер банда болар. Ну и парочка, баран да ярочка дияргә генә кала. Кайдан табышканнар, кайчан кавышканнар. Бу сөйрәлчек бер иркәләгән дә юкабашны төп башына утырткан инде. Ха-ха-ха…

Рәмилне бу сүзләр ярсытып җибәрде. Ул өйгә керергә димләп Матильданы эткәләп дигәндәй үз яныннан җибәрде дә, бар гәүдәсе белән үзеннән бер башка озынрак булган хуҗасына таба борылды. Тегесе һаман мыскыллап көлеп тора иде.

– Сиңамы кеше тикшерергә, ата чучка? Мәймүнә белән себерелгәнеңне бел дә яп сасы авызыңны. Карак дип дөнья яңгырата. Угрыдан бур урлаган. Синең урлаганнарыңны исәпкә алсаң, мин синең алда чүп кенә. Кайда ул сиңа җитү! Паразит син, менә кем йөри дөнья пычратып… – дип, җиргә төкереп куйды Рәмил. Төкереген тырышып-тырышып изгәләде әле.

Күптәннән үзенә каршы сүз әйткәннәрен ишеткәне булмаган хуҗа кеше башта катып калды, бер агарды, бер күгәрде. Һәм, үгездәй үкереп, ике кулын алга сузып, Рәмилгә ташланды. Якасына барып ябышып, уңга-сулга селеккәләргә тотынды, буыла-буыла сөйләнде:

– Сгною, көл-талкан ясыйм, гад, буду…

Тагын нәрсәләр әйтергә теләгән булгандыр, Рәмил артыгына ирек бирмәде. Кинәт кенә башы белән тегенең ияк астына бәрде. Телен тешләп, теге чалкан егылды. Тимер сугып мускуллары ташка әйләнеп беткән Рәмилгә каршы тора ала димени бу олы корсак? Рәмил, йодрыгына бар ачуын туплап, басарга маташкан хуҗага тагын берне ямады. Әйбәт эләкте, тагын капланып төште ит түшкәсе. Һушына килгән бригадир йөгереп килеп Рәмилгә асылынды:

– Рамилька, не дури, тагын бер суксаң, җанын җәһәннәмгә очырасың бит. Ал кулыңа үзеңне, тимә, …ка тисәң, үзең буяласың. Гомерлеккә башыңны ашарлар, – дип тынычландырырга теләде.

Ул арада чәчрәп Матильда килеп чыкты. Тәрәзәдән күреп калгандыр инде, бер кат күлмәкчән көе, елап, Рәмилне читкә тартты. Нәкъ шул чакта олы юлдан авылга ике машина борылды. Алдагысында Руслан иде, арттагысыннан бер-бер артлы таяк белән коралланган омоннар коелды. Аларны күрүгә, авызы-башы кан булган Бычок калкынды, бармагын Рәмилгә терәп чәрелдәргә тотынды:

– Коткарыгыз! Тотыгыз аны! Үтермәкче булды! Түлим, күпме кирәк, түлим! Бирегез кирәген.

Таза егетләр эшне озакка сузмадылар, кемнең кем икәнен дә сорашып тормадылар. Матильданы кулыннан сөйрәп читкәрәк аттылар да бригадир белән Рәмилнең баш өстендә таякларын уйнатырга тотындылар. Руслан килеп бригадирны аралап алды. Калганы Рәмилгә калды. Коты очкан Матильда ничә тапкырлар елап Рәмилне якларга талпынса да, аны кызык кына күрделәр, берсе хатынның очасына таягы белән эләктереп тә алды. Бераз «эшләп» арыгач, тын алырга тукталдылар, тәмәкеләрен кабыздылар, эшнең нидә икәнен тыңларга Бычков тирәли бастылар. Матильда һушын югалткан Рәмилнең канга баткан йөзен сөрткәләде, чәчләрен сыпыргалады, үзе дә сизмәстән чегән теленә күчеп, Ходайдан бердәнберен коткаруын ялварды. Игътибар үзәгендә Бычков иде. Кулларын болгап кына торды ул, теле телгә йокмады:

– Куркыныч җинаятьчене җәтмәгә эләктердегез, егетләр. Мин сезгә ияреп барам идарәгезгә. Монда тиресен тунагыз сез аның, ләкин җаны туган ягына кайтырлык калсын. Анда полный катушкага булачак әле аңа. Кем белән бәйләнергә уйлаган? Ә сезне барып җиткәч ризалатырмын, анысы хәлдән килә. Ну моңа да танытам әле кем икәнлегемне, исән котылса, үлгәнче онытмас.

Иңрәп елаган Матильда үкереп чапкан машиналар артыннан хәлдән тайганчы йөгерде. Тилекәй, куып тотып була димени үткән бәхетле мизгелләрне?

* * *

Ел ярымнан соң, челтерәп ерганаклар ага башлаганда, таныш юл борылмасында үтеп йөргән машиналарның берсеннән мескен бүрек, кирза итекләр, бушлат кигән берәү төшеп калды. Күкрәк тутырып язгы һаваны сулады ул, зәңгәр күктә үзәк өзгеч тавышлар чыгарып очкан торналар төркеменә карап торды. Яз инде бер тотам арада гына, озакламый яшел үлән баш калкытыр, кояш шифалы нурларын мул чәчәр, әллә саулык-тазалык алып килер елның бу фасылы. Өметне өзәсе түгел, өмет яшәтә кешене. Бәлки, аның өчен кадерле булган әлеге авылда куанычлы хәбәрләр көтә торгандыр. Яхшы хәбәр бит үзе бәясез дару-шифа. Шәүләсе генә торып калган бу адәм Рәмил иде. Аягын көчкә сөйрәп, авылга илтүче юлдан атлап китте ул. Бер адым, ике адым, өч адым… Әйтерсең әнә шулай үткән көннәрне, тәкъдиргә язылган шаукымлы вакыйгаларны исәпли иде ул…

Суд залы, рәхимсез суд карары, парлап авыз ерып утырган Бычков белән Мәймүнәсе… Төрмәгә эләккәч тә Бычковның акчалары ярдәмендә җитәрлек төйделәр аны. Зекларның яраткан чирен – туберкулез йоктырды, урман кискәндә агач астында калып, бер бөерен кисеп алдылар. Тешләр коелу, ашказаны язвасы, ирлек көчен югалту кебек вак-төякләрне санап та торасы түгелдер инде. Тәмам кешелектән чыгардылар аны. Тормыш тәмен югалтты ул, үткәннәрен онытты, киләчәк кызыксындырмады. Бәлки, муенына бау да салган булыр иде, ләкин күңеленең иң төпкелендә бер куз сүнәргә теләми һаман көйри: Матильда!.. Аны уйлап яшәде ул, дога урынына исемен кабатлады, йоклый алмый интеккәндә, төннәр буе аның белән сөйләшеп чыкты. Бергә булган һәр мизгелне кадерләп хәтерендә саклады, кат-кат яңартты, аны уйлап, үлгән җиреннән терелде, акылын югалтмады. Менә әле дә һәр атлаган адымы саен каны җылына бара аның, йөрәге ныграк тибә. Тәгаен бер-бер хәбәр көтәдер аны, берәр төрле билге җибәргәндер сөйгәне. Бергә-бергә гаилә булып яшәрбез дигән төсле тормышка ашмастай юләр уйлар түгел башында, үз хәлен үзе белә. Бары тик бер күрәсе иде күңел шатлыгын, яшәвенең иң кыйммәтле бүләген, бер кочаклыйсы иде төз аякларын, тәмугларны кичкән башны йомры тезләренә салып тын каласы иде. Аннан дөньядагы иң гүзәл, иң мөлаем, иң серле күзләргә карап, күз яшьләренә ирек биреп пышылдыйсы иде: «Мин кайттым, Матильда!..»

1

Шап-шактый – таза, тере, тупырдап торган.

2

Йорат – зат, кисәк, кебек (кимсетебрәк әйткәндә кулланыла).

3

Арбау – үзенә тарту, үз ихтыярына буйсындыру, карату.

Ак күгәрчен, күк күгәрчен

Подняться наверх