Читать книгу Ак күгәрчен, күк күгәрчен - Карим Кара - Страница 2

ПОВЕСТЬЛАР
УФА – АФИНА

Оглавление

Рәсәйдә хәзер билдән кар. Әле чатнама суыклары җанны өшетәдер, әле туктауны белмәгән бураннары бөтен дөньяны каплап, кар көртләре өядер. Кыска көннәре искә төшсә дә, йөрәк сикерә башлый: мәңгелек болытлар томалаган күк йөзе сүрән генә яктыргандай итеп ала да, тагын бетмәс-төкәнмәс төн башлана, акылыңнан ычкынырсың, валлаһи. Шәүкәт, сөякләрен шатырдатып, рәхәтләнеп киерелеп алды. Вәт менә бу тормыш ичмасам! Календарьда гыйнвар ае дип кем әйтер, үтә күренмәле чиксез зәңгәрлектә кояш эссе нурларын сибә, аяк астында чуп та чуп диңгез дулкыннарын бәрә. Талгын искән диңгез җиле тәнне иркәләп рәхәтләндермәсә, бер кат күлмәктән дә эссе булыр иде. Оҗмахны әллә кайдан эзлисе түгел, җирдә ул оҗмах, менә монда! Бүгенге көннән Шәүкәт шул оҗмахның хуҗасы. Бар буыннары изрәп ял итә аның, күңелендә ләззәтле тынычлык, башка бер уй килми, каядыр ашыгасы-чабасы түгел, кемнедер алдыйсы, йә үзең алданасы юк, төн уртасында шабыр тиргә төшеп сикереп торулар башка булмаячак. Иртәгә иртән исән-сау уянырмынмы дип, йөрәгеңне учыңа тотып калтырамыйсың. Хәзер инде башкалар үтсеннәр ул тәмуг сынауларын, ә ул, Шәүкәт Галин, кырык яшьлек ир-узаман, шул сират күперен исән-имин кичте һәм менә шул минуттан башлап хаклы ялда. Шәүкәт кара күзлек аша иренеп кенә тирә-юньне күзәтте. Әйе, оҗмах! Иге-чиге булмаган алтын комлык аяк бармакларын кытыклый, әллә ниткән таныш булмаган агачлар җилдә тирбәлә, тары бөртеге кадәрле дә чүп күрмәссең, чисталык, зәвык, мәһабәтлек күңелне иркәли, ә алда диңгез, диңгез… Моңа кадәр нәрсә күргәне булды соң аның? Юкә белән каен агачын да, кеше белмәгән, провинциянең провинциясе булган Уфа шәһәрен. Кыш булса тоз укмашкан, кара-соры төс алган җепшек кар таптады, җәй булса тынны буган тузан, сөрем сулады, хлорлы, феноллы су белән тамак кибүләрен басты, чүп-чар тулы, сәрхушлар, хәерчеләр баскан урамнарны айкады. Кайчан булса да бер котылырбыз бу сазлыктан, кешеләрчә яши башларбыз дип, чынлап торып ышана иде ул. Хыяллар тормышка ашсын өчен, акча, күп акча кирәк иде шул. Югары белеме булган Шәүкәт бар сәләтен эшкә җигеп газ, нефть тирәсенә елышты, ал белми, ял белми, вакыт белән исәпләшми, күп югалтуларга барып, ул акча чылтырап агып торган могҗизалы чишмәгә якынлашу бәхетенә иреште. Зур оешманы йодрыкка йомарлап тоткан кешеләр белән уртак тел тапты, кирәк булгач, адәм баласын чебен урынына да күрмәгән, төрмәне туган йортлары итеп исәпләгән башкисәрләр белән дә дуслашты. Ниһаять, аңа да бәхет ишекләре ачылды. Ул да зур акчалар арасына барып керә алды. Азмады, танавын күккә чөймәде, хатын-кыздан качты, һәрвакыт ялгыш басудан сак булды, нәфесенә ирек бирмәде һәм берничә елдан соң, юлларын табып, чит ил банкларына бар акчасын күчертә алды. Артыгы кирәкми иде аңа, чамасын белеп тотса, балаларының балаларына калырлык капитал җыелган иде. Башың эшләсә, монда да малны эшкә кушып, булганны икеләтә арттырырга мөмкин. Шуңа да сузмады Шәүкәт, ут белән шаярмады, вакытында тыелып, итәген-җиңен җыеп, тавыш-тынсыз гына бу каһәрләнгән илдән китеп барды. Ике-өч кенә көн әле аның бу җәннәткә аяк басуына. Башкалар кебек ул «Америка!» дип авыз суларын корытмады, «Париж!» дип төннәр йокламый үрсәләнмәде, сайлаган иле Греция иде. Зур-зур шәһәрләр кызыктырмады Шәүкәтне, тыз-тыз чабулардан ул болай да гарык булган, теләсәң кайчан барып күрергә була, акчаң гына җитсен. Диңгез буенда берәр уртакул вилла сатып алу, ышанычлы бизнеска акча салу, яшеллек уртасында, диңгез буенда үз җаен җайлап урнашу иде аның теләге. Тора-бара күңеле якын күргән яр табып гаилә корыр, балалар үстереп, сәяхәт итәр, сәнгать белән кызыксыныр, диңгездә су коеныр. Тагын нәрсә кирәк кешегә? Юк, аңа күп кирәкми, мин-минлеге дә чамалы, дөньясын шаккатырырга да уйламый ул. Әйдә әнә башкалар күкрәк суксын, дан тауларына үрмәләсен яисә Рәсәйдә капитализм төзесен, ул үзенә кирәген алган инде. Уйласаң, бер дә гаделлек юк бу җирдә. Монда яшәгән кеше туганда ук бәхетен кесәсенә салып туадыр. Ел әйләнәсе җәй, җиләк-җимеше алдыңа өзелеп төшәм дип тора, корыган ботакны җиргә кадасаң, иртәгә яфрак ярып, берсекөнгә чәчәк атар, эшләсәң, уч тутырып акчасын бирәләр. Үтә бәхетлерәкләренең ата-анасы төп байлыктан тыш фабрика-завод сыман нәрсә васыять итеп тә калдыра. Ә бит тегендә бүген туган бала бәхетсезләрнең бәхетсезе, артык тамак кына. Тәмам асты өскә килгән ил туган иле булачак, тагын бераз түз, бил каешыңны тагын кыса төш дип, картайганчы бушка эшләтәчәкләр үзен. Алда ачлык вә ялангачлык. Биредә инде Шәүкәтнең булачак балаларына андый куркыныч янамый. Бу җирләрдә кайчандыр яшәгән Сократ, Платон, Аристотельләр эзләре калган. Сәнгать, фән, законлылык бишеге бу ил. Аның балалары да белемле, тәрбияле, акыллы, мәрхәмәтле, намуслы булырлар, кеше кешегә туган дип ныклы инанып яшәрләр. Әтиләре кайчандыр аларның киләчәге өчен үзенең принципларын аяк астына салып таптап, бераз урлашып алган икән, анысын беркем дә белмәс. Аның өчен Шәүкәтнең үзенә җавап бирәсе. Угрылар арасында яшәп үз өлешен каермаган шыр тиле булыр, кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың, диләр бит. Уйлап карасаң, бу очракта Шәүкәтнең гаебе дә шулкадәрле генә. Ярар, юк белән баш ватасы түгел, булганына шатланып яши белергә кирәк. Шулай утырыр да утырыр иде Шәүкәт, вакыт үткәне сизелми дә, ә кузгалырга туры килә: көн кичкә авышып бара, берәр җиргә тукталып тамак ялгап алганда яхшы булыр иде. Җитәр җәелеп утырулар, мәңге гостиницада яшәп булмас, алдагысын кайгырт, кирәкле кешеләр тап, иртәгәсе көннән башлап алга, Галин әфәнде! Шәүкәт куаклар каплап алган тротуар буйлап шәһәргә карый атлады. Ике-өч өйне үткәч тә ачык террасада урнашкан кафедан таралган тәмле исләр аның борынын кытыклады. Ачыктырган икән, шайтан алгыры, шактый озак йөрде шул. Үзен дәрәҗәле генә тотып, ул почмакта урнашкан өстәлләрнең берсе янына килеп утырды. Официант килгәнне көтеп, тирә-якка күз салды. Гадәти кич, көләч йөзле кешеләр. Яшьләр бер өстәл булып уйный-көлә сыра чөмерәләр, әнә теге өстәлдә үзе бер гаилә шикелле, ирле-хатынлы, балалары да бар. Берсендә күкрәге ярым ачык күлмәк кигән сиксән яшьлек чамасы карчык мерелдәтеп кенә туңдырма ашый. Дустанә карашлар, ыгы-зыгы юк, эндәшә калсаң, хәзер хәлеңә кереп ярдәм итәргә торалар. Этеш-төртеш тә юк, почмак саен шешә шалтыратмыйлар, аты-юлы белән сүгенүче дә юк… Мәзәк тә, гаҗәп тә… Шулчак Шәүкәт баскычтан күтәрелеп килүче урта яшьләрдәге ханымны күреп алды. Кичә дә күзгә чалынып калган иде бугай. Юка гына гәүдәле, кыска итәкле күлмәгеннән төз, матур аяклары ымсындырып тора, куе чәчләре иңбашына таралып төшкән, үзенең йөзендә серле елмаю балкый. Мондагы хатын-кызларга һич тартмаган үзе, бәлки, ул да Шәүкәт кебек читтән килгәндер? Үзебезнең яклардан түгелме икән әле? Шәүкәтнең күптәннән матур хатын-кызлар белән аралашканы юк, туры килгәндә акчасын түләп төн үткәрә дә вәссәлам, исемнәрен дә сорап тормый. Андый очракта эшлекле аралашу гына бит, син миңа, мин сиңа, гуд-бай, бэби! Бу хатын андый төн күбәләгенә охшамаган. Үзеннән бертөрле нур бөркелеп тора, тотышы-килеше дә бөтенләй башкача. Их, килеп утырсын иде Шәүкәт янына, белер иде нәрсә эшләргә. Хәер, белер идеме икән? Ничек сүз кушарга да башка килми, ә нәрсә турында әңгәмә корырсың? Аңа үз афёраларың турында сөйләп булмый ич инде. Күренеп тора – затлы хатын, курорттан курортка сәяхәт итеп йөри торгандыр, синең тозсыз сүзләреңнән авыз күтәреп көләр генә. Әллә Шәүкәтнең теләге фәрештәләрнең «амин» дигән чагына туры килде, теге ханым залдагыларның карашларын үзенә тартып, зал уртасында, кая утырыйм икән дип, бераз басып торды да, аның өстәленә юнәлде. Тигез ак тешләрен ялтыратып, йөрәкне өтеп алырдай итеп елмайды да Шәүкәткә инглизчә сүз кушты:

– Гафу итегез, сезнең янга утырырга рөхсәтме? Ялгызым утырып ашарга яратмыйм, ризыкның бер ләззәте булмый.

Каушап төште Шәүкәт, әллә битенә кызыллык та йөгерде шунда, каударланып урыныннан сикереп торды, ниндидер кинода күргәнен исенә төшереп, урындыкны җайлаштырып, хатынга утырырга тәкъдим итте.

– Әлбәттә, әлбәттә, плиз, рәхим итегез, минем өчен бу бәхетле төш кебек, – дип сөйләнде үзе, чамалы белгән инглиз телен ватып-җимереп. Егетләрчә бармак шартлатып, тыз-быз чабып йөргән официантны үз яннарына чакырды.

– Официант!

Ханым иркенләп урнашып, кулындагы кечкенә ридикюленнән пудра чыгарды, алланып торган бит алмаларына пумаласы белән бер-ике тидереп алды, иреннәренә кызыл йөгертте.

– Тузан, тын алырлык түгел, җитмәсә, туктаусыз җил, пычракка аунатып алган төсле булдым. Яңгыр яусын иде, – диде ул, чәчләрен төзәткәләп.

– Әйе, әйе, яңгыр, – дип килешергә ашыкты Шәүкәт. – Ә сез барыбер кызарып пешкән җиләк кебексез, тузаны да, җиле дә үзгәртә алмастыр.

– Кызыклы чагыштыру, рәхмәт комплиментыгыз өчен, – диде ханым, ирен читләре белән генә елмаеп. – Ә сез читтән килгән, ахрысы, акцентыгыз…

– Читтән, Рәсәйдән мин, – дип русчага күчте Шәүкәт, – сез дә безнең як кешесе түгелме?

– Аңламыйм, – дип баш селкеде ханым, – ә официант кайда югалды соң әле?

Менюдагы ризыкларның тел әйләнмәс исемнәрен укыгандай итте Шәүкәт, кайсысы нәрсә икәнен чамалый алмый гаҗиз булды, тирләп чыкты хәтта. Килеп баскан официантка ачуы килде, аптырагач, гаепле елмаеп, хатынга мөрәҗәгать итте:

– Сезнең карамакка, нәрсә телисез, түләү миннән.

Ханым официантка менюга карамый гына нәрсәләрдер тезде дә тезде, официант баш кагып китеп тә барды. «Уф! – дип эчтән генә җиңел сулап куйды Шәүкәт, – өйрәнәсе нәрсәләр күп шул әле…»

– Сез нәрсәдер әйттегез бугай, – дип кызыксынды ханым, аңа борылып.

– Русча әйткән идем, бәлки, сез дә безнең яклардан түгелме икән дип. Сез бик тә безнең як хатын-кызларына охшагансыз.

– Хатын-кызлар бер-берсенә охшыйлардыр инде ул, – диде ханым, җиңелчә көлеп, – юк, мин капма-каршы яктан, Канададан. Таныш булыйк, Кэт…

– Бик шатмын, ә мин… – диде дә Шәүкәт туктап калды. Мин Шәүкәт дип әйтмәссең бит инде. Кырыкка төрләндереп кайтарып әйтер йә берәр оят исем кушар. – Мин – Жан, Жан дип әйтегез.

– Жан французча була, мин сезгә Джон дип эндәшермен. Ризасызмы?

– Джон, бигрәк әйбәт. Моннан соң мин гел Джон булырмын, – дип шатланып, ханымның нечкә бармакларын учына кысты Шәүкәт. Үгез булмый чурт булсын, балаларга сөт булсын дигәндәй, ничек тели, шулай эндәшсен, тик китмәсен генә яннан, эреп югалмасын, якынайсын иде аралар. Официант, подносын ике бармагына гына элеп, өстәлгә ризык ташыды. Шәүкәт каршында утырган илаһи затны күзәтте. Бирсә бирә кешегә Ходай матурлыкны. Дугаланып торган кашлары да, авыр тирбәлгән керфекләре дә, уеп ясалган кебек кечкенә борыны да, үтә күренмәле колак яфраклары да, кабарынкы иреннәре дә нәкъ урынында иде Кэтның. Мондый хатынга кулың барып кагылу да куркыныч, кыйммәтле бәллүр савытка тиң. Юк-бар сөйләшеп утырып, хатынга сокланып, нәрсә ашаганын да сизмәде Шәүкәт, чәйнәде дә йотты, чәйнәде дә йотты. Кэт беренче булып өстәл яныннан кузгалды, нәфис кулын Шәүкәткә сузды:

– Сезнең белән бик күңелле булды, Джон. Әле монда озак буласызмы, бәлки, тагын да очрашырбыз.

Менә шулай «ә» дими, «җә» дими бу гүзәл затны кулдан ычкындырыргамы инде? Шәүкәт ашыгып урыныннан сикереп торды.

– Рөхсәт итегез, мин сезне озата чыгам, – дип, аның артыннан атлады.

Кэт киң урам читенә чыгып баскач туктап калды.

– Ярый, хушыгыз, рәхмәт сезгә, миңа бу тарафларга.

– Сер булмаса, бәлки, әйтерсез, кайда болай ашыгасыз? Әллә берәр бәхетлесе көтәме сезне? – диде үҗәтләнеп Шәүкәт.

Кэт чылтыратып көлеп җибәрде:

– Юк, йөрәгемне яулаган рыцарь очратканым юк әле минем. Бераз эшләрем бар иде, иртәгәсе көнгә калдырып булмый.

– Ә бәлки, соңрак очрашырбыз, ә? Аңлыйсызмы, мин япа-ялгызмын монда, тирә-якта таныш түгел кешеләр, сүз кушып сөйләшердәй бердәнбер кешем – сез. Тел ягын да үзегез күреп торасыз. Төннәр озын, мендәр кочаклап караватта әйлән дә әйлән, ни йокы керми күзләргә. Әйдәгез, бер күңел ачыйк бүген бергәләп. Мин чын күңелдән, әллә нәрсәләр уйламагыз…

Кэт икеләнеп калды.

– Ничек булыр икән? – Уйланып сәгатенә карап алды. – Ярар, алай булгач, мин дә кичке якта ирекле. Ике сәгатьтән менә шушы басып торган урында очрашырбыз. Сез ризамы?

Җавап көтеп тормастан, озын аяклары белән тык-тык басып китеп тә барды. Шатлыктан сулуы капты Шәүкәтнең. Әгәр тирә-якта кешеләр үтеп-сүтеп йөрмәсәләр, малайлар кебек сикергәләр иде, валлаһи.

* * *

Ир-ат халкы хатын-кызлар турында күбрәк сөйли генә, үз гомеренә бер, күп дигәндә, ике-өч гүзәл затны якыннан белә дә, башкаларын читтән генә күзәтеп, ымсынып яши бирә. Шәүкәт үзе дә шулар җөмләсеннән иде. Үз гомерендә үлеп яратып, төннәр йокламый саташып, чәчәкләр бүләк итеп йөргән кызы булмады аның. Ошадылар да шикелле бер ишеләре, тик бер кат чалбардан гына өйләнүне күз алдына да китермәгән Шәүкәт алар белән җиңел генә аймылышты. Кызлар нәрсәдер өмет итеп аның янында бөтерелеп карадылар да икенчеләргә кияүгә чыга тордылар. Яшәргә үз почмагың булмый торып, акчасызлыктан интегеп бала үрчет тә бала үрчет – шул булдымы тормыш? Юк, Шәүкәт бөтенләй икенче итеп күзаллый гаилә тормышын. Вакыт шулай ага торды, Шәүкәтнең дә яшьлеге сизелми генә үтеп китте. Аннары инде кыз-кыркын тирәсендә чуалырга иренә дә башлады. Ни әйтсәң дә, утыз яшьлек кеше бабай булып күренә унсигезе генә тулган кызларга. Соңыннан, соңыннан, өлгерермен әле, дип, үзен юатты ул. Ә хатын-кыз аңа теләкләрне канәгатьләндерүче ярдәмче зат кына булып күренә башлады. Әмма бүген Кэт белән танышкач, моңарчы күңелендә яшеренеп яткан яңа хисләр калкып чыкты: аның әлеге хатынга ошыйсы килде, аңа соклансын иде ул, сагынсын иде, бердәнбере итеп кабул итсен иде. Үз бүлмәсенә ашкынып кайтып керде, игътибар белән һәр почмакны күз алдыннан кичерде: Кэт ничек карар, нәрсәдән гаеп табар? Анда-санда таралып яткан әйберләрен шкаф тартмалары эченә яшерде, тәрәзәләрне шар ачып куйды, аннан соң телефон аша портьега шалтыратты.

– 118 нче бүлмә, люкс, тиз генә бүлмәдә марафет ясагыз, ни… җыештырып чыгыгыз дигән сүзем, тузан бөртеге дә калмасын.

– Иртәдән бар бүлмәләр юылып чыкты, – дип каршы төште портье.

– Беләм, тик миңа чираттан тыш бу эшне оештырыгыз әле, өстәмә хакка. Аннан соң өстәлгә чәчәкләр гөлләмәсе куелган булсын…

– Яхшы, сез дигәнчә булыр, – дип ризалашты портье, түләү сүзен ишеткәч, – ә нинди чәчәкләр ошый сезгә?

– Матур чәчәкләр, – дип кырт кисте Шәүкәт, – кайдан белим мин чәчәк исемнәрен? Иң мөһиме, матур булсын, хакына тормагыз.

Очрашканнан соң бер-бер сәбәп табып үз бүлмәсенә кунакка китерергә уйлый иде Кэтны Шәүкәт. Әллә кайда танцы-манцыларда сикергәләп йөрмәсләр бит инде, җитәкләшеп урам таптау да килешеп бетми, ә монда ышык куыш, сүзләр берегеп китәр, өмет йөртә кешене, өмет! Шәүкәт, ашыгып, беренче катта урнашкан ресторанга төшеп китте. Эх, бу телнең юклыгы, чатнап сөйләп торса, әллә нәрсәләр тезәр иде дә соң Кэт алдына. Алай да юлын тапты, зал буйлап йөреп торган мәһабәт гәүдәле метрдотельне чакырып китереп үз гозерен аңлата алды.

– Минем кунагым була кичке якта. Аңлыйсызмы? Очрашу. Иң чибәр хатын белән. Бүлмәдә генә кичке ашка заказ ясарга буламы?.. Булса, бик яхшы. Менә сез нәрсәләр тәкъдим итәр идегез? – Әһә, әһә, үз эшен белә, шайтан алгыры. – Ярый, риза. Ә аракы бармы сездә? Урыс аракысы, рашен водка? Юк, һе, нәрсә эчәсез соң сез? Вино? Ну анысы тамак кипкәннән, ә күңел ачар өчен, бераз кәефне күтәрер өчен, язылып китәргә? Ә виски, әйе виски, менә монысы безнеңчә…

Шулай яртылаш сөйләшеп, яртылаш ым кагып, тамакка чиртеп күрсәтеп, ишарәләр ясап, үз теләгәнен аңлата алды Шәүкәт, тегене гаҗәпкә калдырса да. Кире үз бүлмәсенә күтәрелгәндә, анда тузан суырткыч жуылдый, ике яшь кенә кыз чүпрәкләр тотып мәш киләләр иде.

– Бераз гына көтеп торыгыз, әфәндем. Биш минуттан барысы да ал да гөл булыр, – диделәр алар.

Шәүкәт канәгать булып холлга үтте дә сигарет алып капты. Әгәр ул теләгәнчә барып чыкса, аннан бәхетле кеше булмас иде бүген. Кабат-кабат күз алдына китерде ул Кэтны: өстәл артында утырганын, үз күреп елмаюын, җиңел генә басып атлап китүләрен, кояшта кызынган төз, матур аякларын… Экстра класс, бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына, ди. Тукта әле, син ошату белән генәмени, ә ул битараф булса? Очрашырга ризалык бирсә ни, анысы вакыт үткәрергә сәбәп кенә булуы да ихтимал бит. Бу турыда уйлагач, Шәүкәтнең борыны салынды. Ни әйтсәң дә, хатын-кызның һушын китәрерлек түгел шул ул. Җәелә башлаган кыска гәүдә, түгәрәк бит, төссез каш-керфек, сөйләшә башласа, ык-мык итәргә тотына. Хатын-кызга нинди ир-ат ошый? Теге кинолардагы киң күкрәкле, алыптай гәүдәле супермен булсын, теле белән сандугач булып сайрасын, һәр әйткән сүзгә «ярар, кадерлем!» дип кенә торсын, кочакласа, дәртле булсын һәм, әлбәттә, акчасын жәлләми тотсын. Менә шундыйлар өчен башын югалта инде хатын-кыз. Ә Шәүкәт нәрсә, тычкан баласы гына ул андыйлар янында. Алдан карга булып каркылдарга ашыкмаска кирәк, очрашырга вәгъдә бирде бит, күз күрер… Җыештыручы кызларның әйберләрен күтәреп үтеп киткәннәрен күргәч, Шәүкәт урыныннан кузгалды. Бераз вакыт бар иде әле, форсаттан файдаланып ваннада юынып алды, энәдән-җептән генә чыккан яңа киемнәр киде. Шәүкәт тә төшеп калганнардан түгел! Ашыкмый атласа да, әллә күпме көтәргә икән әле, көтүдән дә авыр эш юк дөньяда. Бер әйләнде урамны, ике әйләнде, кафега кереп, эчеп тә чыкты. «Алдаган мин карт юләрне», – дип өмет өзгәндә генә таныш сын күренде. Таныш та, таныш түгел дә кебек иде Кэт. Унсигез яшьлек кызларың читтә торсын, тәнендә сыланып торган үтә күренмәле күлмәк, бар зиннәтләрен ачыклап, күзне чагылдыра. Сихри нурлар чәчкән күзләре яндыра. Сүзсез калды Шәүкәт, карады да катты. Кэт аның каршында зыр әйләнеп үзе сүз кушты:

Ак күгәрчен, күк күгәрчен

Подняться наверх