Читать книгу Якут шигърияте антологиясе - Коллектив авторов, Ю. Д. Земенков, Koostaja: Ajakiri New Scientist - Страница 1

Саха учагының җылысы

Оглавление

Балачактан ук миңа Саха-Якут иле әллә кайда җир читендә булып тоела иде. Исең китәр, Россия, дошманнан саклана-саклана, шунда кадәр барып җиткән бит! Төрки дөньядан еракта үз асылын фидакярләрчә саклый белгән саха кардәшләр дә миңа әкияттәге серле халык булып тоела иде. Гаҗәеп мавыктыргыч, фәлсәфи эчтәлекле, ерак бабаларның искиткеч батырлыгына дан җырлаган олоңхолар (дастаннар) иҗат иткән, ят дингә мәҗбүри күчеп тә, үз йолаларын, яшәү рәвешен күз карасыдай саклаган кавемгә ничек сокланмыйсың?!

1990 елның көзендә СССРның төрки халыкларыннан берәр шагыйрьне Ташкентка чакырдылар. Киләсе елга Алишер Нәваиның тууына 550 ел тулачак, шул бәйрәмгә багышлап, аның ун газәлен һәркем үз теленә тәрҗемә итәргә тиеш иде. Үзбәк язучыларының иҗат йорты Ташкент читендәге Дүрмән бистәсендә, без дә шунда килеп урнаштык. Төркиләрдән башка, әлбәттә, ул заман таләпләренә хас булганча, рус, украин, белорус шагыйрьләре дә килгән иде. Нәваи – бөек түрк шагыйре, шул заманда чагатай дип аталган телдә иҗат иткән. Хәзерге татар әдәби теленә шул иске чагатай теленең йогынтысы әле дә сакланганга, миңа аны үз телебезгә аудару әллә ни кыен булмады. Әмма якут шагыйре Семён Руфовка шактый интегергә туры килде. Чөнки саха теле гомумтөрки телдән шактый ерак, аннары аларда безнең шигъриятне борын-борыннан тукландырып, тәэсир итеп торган ислам диненең йогынтысы бөтенләй юк. Ә Семён агай, татар әйтмешли, «бет тунаган» кеше булып чыкты: газәлләрнең бөтен мәгънә төсмерләрен аңлап, шул борынгы заманның сулышын саха телендә укучысына китереп җиткермәкче. Нишләптер, шул максатына ирешер өчен, мине сайлады. Шул чакта без аның белән бик якынаеп киттек – ул сорау бирә, мин җавап табарга тырышам. Үзем дә аңлап бетермәгәнне үзбәкнең чал шагыйрьләреннән ачыклыйм. Аларның татарга мөнәсәбәте аерым, алар мине бөек мәдәниятнең бер вәкиле итеп кабул итә; дәрәҗә үземә лаек түгел, хәтта үзбәкнең олы түрәләре җыелган зур мәҗлесләрдә иң беренчеләрдән булып миңа сүз бирәләр. Бәлки, мин шунда халкымның әле кайчан гына нинди югарылыкта булганын беренче мәртәбә аңлаганмындыр. Үзбәк әкәләрнең кайсылары Тукайны сәгатьләр буе яттан сөйли ала иде.

Семён Руфов аркасында шул вакыттан ук саха халкының тарихы, әдәбияты белән кызыксына башладым. Ул мине күренекле археолог һәм этнограф А. Окладниковның борынгы якут тарихына багышланган хезмәтләре белән таныштырды. Аның бер китабы С. Руфов култамгасы белән әле дә миндә саклана. Өксөкүлээх (А. Кулаковский) һәм П. Ойунский иҗатлары да шул чакта игътибарымны тартты.

Без мәктәптә укыганда, кайсыдыр сыйныфның рус әдәбияты дәреслегендә Россия Федерациясендә яшәгән гайре рус халыклары әдәбиятыннан да кайбер үрнәкләр бар иде. Кайсын Кулиев, Рәсүл Гамзатов, Мостай Кәрим шигырьләре белән бергә анда күренекле якут шагыйре Семён Даниловның да бер-ике шигыре урнаштырылган. Берсе «Русский язык» дип атала иде бугай… Күп еллар үтәр дә, Даниловның туган авылында булырмын, андагы яңа Мәдәният йортында шагыйрьнең «Кар» дигән шигырен татар теленә үз тәрҗемәмдә укырмын дип кем уйлаган?!

Белмим, совет чорында саха язучылары белән элемтә булдымы икән, 90 нчы елларда булган бәйләнешләр дә шартлап өзелде, без – кардәш халыкларның да хәл-әхвәленнән хәбәребез юк иде. Сахаларга килгәндә исә, алар белән араны соңгы елларда безнең яшьрәк буын шагыйрьләребез җайлады. Бу табигый дә – алар тизрәк кузгала, җиңел аралаша. Өстәвенә Якутия Язучылар берлегендә рәис урынбасары булып аларның буындашы, булдыклы җитәкче, әйбәт шагыйрь Гаврил Андросов эшли икән. Ул, Берлек рәисе Наталья Харлампьева кебек үк, саха әдәбиятын дөньяга таныту өчен тырыша, башка әдәбият вәкилләре белән хезмәттәшлек урнаштыруда да аның өлеше зур. Һәм менә Ленар Шәех, Рифат Сәлах, Рөстәм Галиуллин кебек шагыйрь-язучылары-быз бер-бер артлы Саха Республикасында булып кайтты. Чит җирләр күрү, төрле җирләрдән җыелган каләмдәшләр белән аралашу иҗат кешесенә бик зарур. Тәэсирләре шагыйрьләрнең шигырьләрендә, матбугатта дөнья күргән тәфсилле язмаларында чагылды. Рөстәм исә якутлар арасында яшәп, анда азатлык өчен көрәшкән баһадир, сахаларның милли каһарманы буларак тарихка кереп калган татар кешесе Гыйззәтулла Рәхмәтуллин турында «Боссоойко» дигән бәян да язды. Аны якутлар «Большойка» мәгънәсендә шулай атаганнар икән.

Чыңгыз хан заманы, һуннар тормышы турында романнар авторы, Саха (Якутия) Республикасының халык язучысы Н. Лугинов, Саха (Якутия) Республикасының халык шагыйре, Якутия Язучылар берлеге рәисе Н. Харлампьева кебек күренекле әдипләр дә соңгы елларда безнең әдәби бәйрәмнәрдә катнашты.

Шушы аралашуның нәтиҗәсе буларак, саха кардәшләребез бераздан үз телләрендә хәзерге татар шагыйрьләренең шигырьләреннән тупланган җыентык нәшер итте. Аны нәни генә антология дип тә атарлык. Шигырьләрне тәрҗемә итәргә өлкән буыннан алып яшьләргә кадәр танылган шагыйрьләр җәлеп ителгән.

Газинур Морат белән икебез саха кардәшләр тарафыннан «Олы кар сөенече» («Благодать большого снега») дигән халыкара шигърият фестиваленә чакырылгач, без, әлбәттә, анда булып кайткан яшьләрнең безгә юллама бирүен аңладык. Рәхмәт аларга да, хуҗаларга да! Яшьләр салган сукмактан да атлавы рәхәт. Саха кебек олы кар дөньясында сукмакларның әһәмияте исә тагын да зур.

Безне иң беренче нәүбәттә Саха Республикасы җитәкчеләренең үз әдәбиятларына яхшы мөнәсәбәте, кайгыртучанлыгы сокландырды. Төрле яклардан килгән шагыйрьләрне беренче көнне үк республика Башлыгы үзе кабул итте. Республиканың мәдәният һәм рухи үсеш министры да бездән аерылмады. Төрле очрашуларда аның, очкынланып китеп, саха телендә яттан шигырьләр укуын ничек онытасың?! Без шаккаттык, тик саха язучыларына бу хәл гадәти иде, ахрысы. Түрәләргә мөкиббән китү юк монда. «Элеккесе әйбәтрәк иде», – дип, кайсыдыр сукранып та алды.

Мәктәпләргә таралдык. Милли телләргә каршы һөҗүмнең кыравы аларга да тигән, билгеле. Әмма Казан белән чагыштырганда кечкенә генә Якутскида бишме-алтымы милли гимназия эшли, барлык фәннәрне дә сахача укыйлар. Мин барган гимназиянең уку-укыту эшләре мөдире булып республикада танылган шагыйрь Рөстәм Канженкин эшли иде. Яше утыздан әле генә ашкан, көче ташып тора. Укучыларның, бер-бер артлы чыгып, үз шигырьләрен укуында Рөстәмнең (сахалар да бу исемне кушалар икән!) өлеше, һичшиксез, зур.

Мәктәптәге бер зал нәкъ якутларның элеккеге тирмәсен хәтерләтә, анда этнографик әсбаплар, гөмбәзе каядыр өскә, җиде кат күккә ашкына, керүгә үк, саханың тарихи һавасы сине урап ала. Сахалар үзләренең тарихларына шулкадәр игътибарлы, мөкиббән, сакчыл; алар өчен ул – үткәннәр генә түгел, бүгенге чынбарлык та. Менә, кинәт дөмбәренә сугып, озын чәчле кам безне алышка чакырыр сыман. Шигъри алышка инде, әлбәттә! Бераздан без аның камлавын ишеттек тә. Тамак төбе белән җырлауны да тыңладык.

Чын-чынлап саха шигъриятенең тәмен тойыйм дисәң, сахаларның ватанын – кар дөньясын, кодрәтле Лена елгасын, иксез-чиксез тундраны, боланнар көтүен, төньяк котыпны күрергә кирәк. Шул чагында гына әлеге шигъриятнең якалары чишүле иркенлеген, кар сагышын, ярларны тутырып аккан гайрәтен аңлап буладыр.

Саха шигърияте самими, ихлас, монда артык бизәкләү, купшылык юк. Төньяк табигатенең кырыслыгы да хас аңа. Лирика эпик вакыйгалар белән үрелеп бара. Болар барысы да халык авыз иҗатыннан, үлемсез олоңхолардан килә. Әлбәттә, саха шагыйрьләре дөнья әдәбиятының казанышларын да яратып куллана, ләкин ул казанышлар, сурәтләү чаралары, әверелеш кичереп, карларга төренеп, нәкъ сахача яңгырый башлый.

Тамырлар нык. Кырыс җирдә үскән каен монда артык зифа булмаска да мөмкин, ләкин тамырының һәр тармагы газиз туфрагына шундый береккән, суырып кара! Билгә каганнар, Күлтәгиннәр, Чыңгызлар бүгенге саха яшәешенең тәңреләре булып янәшәдә яши, тормышның һәр өлкәсенә тәэсир итә. Алар ничек шигырьгә күчми калсын? Бигрәк тә яңа буынның иҗатында алар өскә чыга – милли горурлыкны тарихи мифларсыз уятып булмый, күрәсең.

Әлбәттә, саха да, шәһәр тормышына күчкәч, берничә буыннан соң үзгәрә, күбесе башка мәдәният җәтмәсенә эләгә. Ничә гасырлар дәвамында аларны балык белән туендырган җәтмә түгел бу. Анда күңелне алдый торган башка ризыклар. Тозаклар да гомер-гомергә урман җәнлекләренә куелган капкын-фәлән түгел, бөтенләй башка тозак. Ләкин табигать үз баласының асылын саклап калырга теләп тартыша, карыша…

Басым зур, глобаль дөнья капшавычлары монда да корбан кармалый. «Без һәрвакыт сезгә карыйбыз, – диде түрәләрнең берсе, – татарлар югары мөнбәрдән үз сүзен әйтсә, без сезне сүз белән дә, эш белән дә һәрвакыт хупларга әзер. Аркадаш халыклар без!» Әйе, сахада аркага пычак кадау гадәте юк. Тыл өчен борчылмаска була. Түрәнең сүзе хак: милли мәгарифне, милли мәдәниятне кысуга каршы Татарстан үз сүзен әйткәндә, безнең күрше тугандаш халыклар авыз йомып торганда, сахаякутлар һәрвакыт безнең белән бер сүздә булды.

Семён Даниловның туган авылыннан кузгалганда, караңгы төшкән иде инде. Милли киемле чибәр саха кызлары безне озатып калды. Кул болгыйлар, җырлыйлар. Үзәкләрне өзәрлек моң, безнең төрки күңелне назлый торган сүз агышы. Әйтелеше үзгә, әмма якын ул, яхшылап колак салсаң аңлашыла да сыман. Хәер, аны аңлар өчен, төрки телләрнең чагыштырма грамматикасын белү кирәк түгел, болай да аңлашыла – туганлык турында бу җыр, кардәшлек турында…

Еракта каралып урман күренде дә акрын гына офыкка кереп югалды. Ботакларына чүпрәк тасмалар бәйләнгән ялгыз агач, изгелеген сакларга теләпме, әллә аерылу сагышыннанмы, юл читендә моңсуланып йөзен каплады. Кичке караңгыда да аклыгын җуймаган кырда бер учак кабынды. Нәни генә учак югыйсә, ә үзе шушы караңгыда җир белән күкне тоташтырып тора.

Өмет бар әле, утыбыз сүнмәгән…

«Кунак ашы – кара-каршы» дигән әби-бабаларыбыз. Без дә, саха шагыйрьләренең әсәрләрен татарчага тәрҗемә итеп, шушы җыентыкны укучыбыз кулына тапшырабыз. Саха учагының җылысы, ылыс исе, төньяк елгасының сулышы аларда.

Ркаил Зәйдулла,

Татарстанның халык шагыйре

Якут шигърияте антологиясе

Подняться наверх