Читать книгу Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын - - Страница 3

Кабан күле, әй, алкын

Оглавление

Сабый чакта синең бәләкәй кулың нәрсәгә генә сузылмый. Бигрәк тә сине ялтыравыклы нәрсәләр кызыктыра. Әгәр инде алар төрле төстә булып күз явыңны да алып торсалар, бөтен дөньяңны онытасың инде: синең кулларың канатка әйләнә, син очар коштай алга талпынасың һәм, әлеге җемелдәвек нәрсәне эләктереп алмый торып, эләктергәннән соң да үзен күреп туймый торып, күңелеңне һич тынычландыра алмыйсың. Ярый әле тыелып кына калсаң. Син ул тәтиләрне тел очың белән татып та карыйсың, тәмләп ялыйсың һәм кайчакларын, авыз эчендә арлы-бирле китереп йөрткәннән соң, йотып та җибәрәсең.

Мин алсу чырайлы, күксел сакаллы бер бабайның: «Каяле, үзеңә бик матур чалбар кисеп бирим. Мин кисәрмен, әтиең тегеп тә куяр. Синең әтиең тегүче бит, тегүче…» – дип, үтә тәмле телләнеп, үземне бик һәйбәтләп сөннәткә утыртып куйганын хәтерлим. Күп булса миңа ике яшь булгандыр. Артык селкенергә ярамаган өчен, күзләреңне як-якка тасрайтып, кадаклап куелгандай, бер урында тик утырасың. Ләкин син бала гына бит әле. Көйсезләнеп, бармагыңны теге-бу нәрсәгә төртеп күрсәтә-күрсәтә: «Бир!» – дип елыйсың. Андый чакта, әлбәттә, күзәтүсез калдырмыйлар сине. Ә инде ул күзәтүче «чалбар кисү»нең ни икәнлеген кичергән «стажлы» бер малай кәмәше дә булса, ул синең тирәдә бөтерелеп кенә йөри, сораган әйберләреңне китереп биреп кенә тора. Миңа да бер малай шулай ташып торды. Хәтта бер юлы подшипник шарлары китереп тоттырды. Ул шарлар борчактан чак кына эре һәм бик матур ялтырыйлар. Син әлеге «чалбар» ыңны да онытып, ул елтыр шарчыклар белән рәхәтләнеп уйныйсың, үзләрен телең белән әйләндергәләп, әчкелтем тәмнәрен татыйсың. Синең авызың тулы селәгәй. Ул селәгәйне йоткан чагында, ниндидер саллы нәрсә авыр гына булып эчеңә төшеп китә. Төшсә соң. Төшә бирсен. Әле бетмәгән бит әле, уч төбеңдә тагын ялтыр-йолтыр килешәләр. Алары да кабат авызыңа килеп керәләр һәм, кабат эчеңне салкынайтып, тәгәри-тәгәри, түбәнгә төшеп китәләр. Ниһаять, өйдәге бер өлкәнрәк кеше исенә килә, учларыңны ачтырып карый: «Кая куйдың?» – дип кычкыра, сине күзәтергә куйган малай кәмәшен орышып ала. Ләкин ул малай да аптыраган: шома тимер шарчыклар юк. Шунда татлы конфет суырган шикелле авыз кыймылдатып утырганыңны күреп, тиз генә тел астыңа бармак тыгалар да йотып бетермәгән подшипник шарчыгын селәгәе-ние белән көрәп чыгаралар.

«Аһ, харап буласың бит!» Бу тавышта өзгәләнү дә, менә хәзер үлә бит инде бу бала дигән кебек, бертөрле өшеткеч шом да бар. Ләкин бу озакка бармый. «Һәй, инә түгел әле, үз юлы белән чыгар!» Түгәрәк тимер йотып кемнең үлгәне бар?! Докторлар балага дару урынына тимер порошогын да каптыралар әле. Подшипник шарлары порошок түгел түгелен. Ләкин кеше дигәнең үз башыннан нәрсәләр генә кичермәгән. Балачакта безгә дә аз-маз кичерергә туры килде. Хәтерлисезме, кара-каршы агач бүкәнгә чуен ватыкларын кагыштырып, арыштыр, тоздыр ярдырган вакытларны. Сугыш афәтләрен кичерергә язган балаларның да ашказаннары әнә шул чуен тешле яргычлардан бер дә ким булмагандыр, подшипникның корыч шарларын да алар тегермән кебек тартып чыгаргандыр.

Ләкин сугышка иртә бит әле. Мин сабый күзләренең елтыравыклы нәрсәләргә биниһая кызыгуы турында гына әйткән идем. Һәр ялтыраган нәрсә сине алга омтылдыра һәм кайвакыт, очынган күбәләкне көйдергән ут шикелле, сине тешләп тә куйгалый.

Мин теге күксел сакаллы бабай кискән, әтием исә чынлап та тегеп биргән кыска балаклы, арык иңбашларыма көчкә генә эләгеп торган аркылы-торкылы баулы кара чалбарымны киеп, җиңел аякларым белән җил кебек йөгереп йөри башлаган идем инде. Без байдан калган аслы-өсле йортның караңгы кухнясында яшәдек. Өебездә күзгә ташланырлык әйберләр булуын хәтерләмим. Аның каравы гөмбәзе эченә кереп утырсаң, үзе бер квартира булырлык урыс мичебез бар иде. Миче мич тә бит, ләкин үзе генә дә ярты бүлмәбезне биләп тора. Ягъни җил аяклы малайга кинәнеп уйнарга ирек бирми. Шуннан ничек инде өй эчендә калмак кирәк. Тиздән минем йорт буенча сәяхәтләрем башланды.

Ул чакларны кием котлаттыра торган гадәт бар иде. Сиңа берәр кием тексәләр, ягъни кибеттән ботинка-мазар алып кайтып бирсәләр, син инде тиз генә өй борынча чыгып китәсең. Әлеге кара чалбарымны киеп куйганнан соң, мин дә чыгып сыздым. Кайсы күршегә генә кермим, «Котлы булсын!», «Өстеңдә тузсын!», «Яңасы өстәлсен!» дип башымнан сыйпыйлар, кулга берәр нәрсә тоттыралар. Инде бусагадан узып та синең яңа киемеңне күрми торсалар, син барыбер моны сиздерәсең, күрше апайгамы, әбекәйгәме күз атып карыйсың да чалбарыңа төбәләсең. Әле аңа, әле чалбарга. Инде дә сизмәсәләр, бармакларың белән кыска балагың очыннан тотып башыңны чайкаттырып торасың. Шундук күреп алалар, аннары, мактый-мактый, изге теләкләр тели-тели, кулыңа бер тиенне китереп тә тоттыралар. Сиңа шул гына кирәк. Бәхет кошын тоткандай, чыгасың да йөгерәсең.

Бер күршеләргә кергәндә юлым бик уңмады. Ишекләрен шактый кагып торгач кына ачтылар. Өй хуҗалары эштә икән. Эреле-ваклы балалар булса да, бәләкәй сеңелләре генә миннән чак кына кече, ә апалары белән абыйлары буйга да калку, яшькә дә өлкәннәр. Әлфиянең дә, Хәкимнең дә, кече сеңелләре Зәйтүнәнең дә иң әүвәл күземә ташланган нәрсәләре шул булды: өчесенең дә чәче әфлисун кебек җирән, өчесе дә ап-ак чырайлы һәм өчесенең дә битенә, бигрәк тә борын сыртларына калай күгәрекләре кебек сипкелләр сибелгән. Әле бергә уйнап, рәхәт балачакның сәхифәләрен башлап җибәргәч тә, мин соңга табарак шуны белдем: бу кечкенә күршеләрем гел дип әйтерлек өйдә ялгыз калалар, әти-әниләре хәтта эшкә киткән чакларында аларны өсләреннән бикләп тә киткәлиләр иде. Ләкин бу юлы, бәхеткә, ишекләре тыштан бикле түгел, алар мин килеп кергәннән соң, башта, бу нинди җәнлек дигәндәй, мәченеке шикелле түм-түгәрәк яшькелт-соры күзләре белән миңа карап тордылар, аннары көне буе берүзләре генә сугышып та, елашып та туеп беткән булсалар кирәк, яңа бер малайның килеп керүенә гаять тә куанышып, чинашып-чыркылдашып ике ягымнан эләктереп тә алдылар, өйгә мине, каз мамыгыдай җиңел тәнле малайны, җилтерәтеп алып кереп тә киттеләр. Үзебезнең ярым караңгы бүлмәдән соң аларның биек түшәмле, зур-зур тәрәзәле өйләре миңа әкияттәге патша сарае сыман булып тоелды. Ләкин барыннан да бигрәк мине гаҗәпләндергәне, әлеге зур тәрәзәләрдән туктаусыз нур бөркелеп торгандай, өй эченең гаять тә якты булуы иде. Мин хәтта бу яктылыкка күзем чагылып, аны йомып та тордым бугай әле. Шулай да өй җиһазларының күплеге, өстәл асларында да, почмакларда да әйберләрнең тәртипсез аунап ятуы иркенлекне кыса төшә. Аннары ниндидер тынчу ис килә, бигрәк тә ишек катындагы чиләк янында бу ис чыдап торгысыз иде.

Әлбәттә, монда чалбар да онытылды, без өйдә әүмәкләшеп котыра-котыра уйнаганбыздыр да – болары әллә ни истә калмаган. Истә калганы тимер үтүк иде. Мин башта аның үтүк икәнен дә белмәдем. Үтүк ул кытыршы чуенлы, авыр капкачлы һәм күмер белән кыздырыла торган була. Әти үзе теккән киемнәр өстеннән авызы белән пуф-пуф итеп су бөрки-бөрки, аны арлы-бирле йөрткән чагында, өскә парлар бөркелә торган иде. Бу исә очлырак башлы ялтыравык йомарлам кебек кенә бер нәрсә. Ләкин ул ак самавыр кебек, көзгедәй ялтырый иде шул. Ә мин әле бик кечкенә, һәр ялтыраган нәрсәне тотып карыйсым килә. Өстәвенә әлеге сипкелле йөзле җирән башлар ниндидер бер кызык та уйлап чыгарганнар булса кирәк, чыш-пыш серләшәләр, ишелгән каты җеп очын стенадагы тишеккә тыгып куйдылар. Аннары алар кояш нурларын уйнатып торган әлеге бәләкәй түмгәкне өстәлдәге бер тимер күтәрмәгә утырттылар да: «Бар ал, сиңа булсын!» – диделәр. Мин ике кулым белән дә ак тимергә барып тотындым. Иң әүвәл мин берни дә абайламый тордым, кулым ак тимергә ябышып калгандай булды, аннары, шултиклем авыртуга чыдый алмыйча, ике кулымны да тиз генә тартып алдым. Карасам, учларым да, бармакларым да кызарып пешеп чыкканнар. Шунда җирән башларның сикерешеп кычкыруларын, эчләрен тота-тота көлүләрен күрсәгез! Ә мин тиреләре бөтерелеп-бөтерелеп килгән кулларыма карап торам, кычкырып еламасам да, учларыма күз яшьләрем тәгәрәп төшә, һәм алар түзеп булмаслык итеп үтереп-үтереп ачыттыралар. Ә яңа күршеләрем, җирән йонлы җен балалары кебек, котырышып биешәләр, күзләреннән яшел очкыннар чәчеп кычкырышалар. Мин үземнең газабым белән аларга әйтеп бетергесез хозурлык китердем.

Миңа соңыннан әтием-әнием дә, өлкән кешеләр дә: «Һәр ялтыраган алтын түгел», – дип колагыма тукый килделәр. Ләкин гамьсез балачак һәр әйткән сүзне истә тотамыни?! Минем үземнең дә, ялтыравык тәтиләргә кызыгып, кешеләргә зыян китергән чакларым булды.

Минем туганнан туган ике апам бар иде. Әле фин сугышына хәтле үк бәхетле яшьлекнең гөрләп торган чаклары. Апамның кечесе – Мәчтүрә апам – озынчарак карасу йөзле булып, үзенең чем-кара чәчен, ул вакыттагы модага ияреп, муен тирәли кистергән, кәҗә мөгезе кебек алга табарак бөтереп тә йөри иде. Ул инде буй җиткереп килгән, гәүдәгә дә, эшкә дә гаять җитез кыз бала иде. Әнием тегүче сыйфатында мехкомбинатка урнашкач, күрәсең, мин Мәчтүрә апа карамагында кала торган булганмындыр, гел аның итәгенә ябышып йөри идем. Ә бервакыт апам миңа әйтмичә генә базаргамы, кибеткәме китеп баргач, мин дә аның артыннан чыгып йөгердем. Урам буенча бардым-бардым да кешеләр арасында чагылып киткәләгән кызыл башлыкны югалттым. Мин адаштым. Ә инде берничә көн узып, мин милиция ярдәмендә табылганнан соң, өйдә бик каты сөйләшү булды булса кирәк, Мәчтүрә апам, йөзе белән почмакка борылып, озак-озак яшь сыкты. Үземнең дә, Мәчтүрә апамның муенына асылынып, аның кара кашларына тия язып торган коңгырт төстәге моңсу күзләренә карап, мышык-мышык килгәнемне хәтерлим.

Күрәсең, апамның боегып калуы минем югала язып әти-әниемне хәсрәткә салуда гына түгел. Хәер, ул вакытларда балалар бер дә югалмый тормый, һәм моны Казан аша таборлары белән йөреп торган чегәннәрдән дә күргәлиләр, һәрхәлдә, аларга сылтыйлар иде. Низаг чыгуның сәбәбе тирәндәрәк, апам өйдә артык кашык булып саналып килде, ахрысы. Ник дигәндә, әле ятим дөньяга килгәнче үк, әтиемнәр 1921 елгы ачлык елында, ятим калган апаларымны да үз канатлары астына сыйдырып, ерак казах җирләрендәге Семи каласына киткәннәр, анда башлы-күзле булып матур гына яшәгәннәр һәм соңыннан да андагы тормышлары турында сагынып сөйли торганнар иде. Әтиемнәр мәгълүм сәбәпләр аркасында туган туфракка кайтырга мәҗбүр булганнар (ул сәбәпләрне мин соңрак әйтеп китәрмен). Апамнар да бәрәкәтле казах җирендә әйбәт кенә урнашкач, безнең әллә ни ишле булмаган гаиләбез Казанга кайтып, шуннан инде бер дә кузгалмаслык булып төпләнеп калганнар. Кайтуын кайтканнар да бит, ләкин бу, үз кайгыңны гына кайгыртып, тыныч кына яшәү озакка бармаган. Көннәрдән бер көнне энәле-җепле тагылып, ике апам да безнең өскә кайтып төшкән һәм, әтием әйтмешли, чөй өстенә тукыма булып яши башлаган.

Мин менә хәзер апамның яшь сарган зур күзләрендәге тирән кайгыны үземнең нарасыйлыгым белән аңлап бетермәгәнмен шул. Шулай да алга китеп булса да әйтергә кирәк, апамның язмышы соңрак зур фаҗига белән очланса да, ул каравыл кычкырып сыгылып төшә торган җаннардан булмады, тормыш рәнҗетүләрен эченә йотып, тыныч кына Казахстанга китеп барды, анда үзенең сынган күңелен эчтән төзәтергә тырышып карады. Ул шунда ук авыр сугыш елларын үткәрде. Үзе кебек каратутлы бер малай үстереп җай гына яшәп яткан җиреннән аның көтмәгәндә үле хәбәре килде. Юк, малаеның игелеген күрергә язмаган аңа. Самавыр куеп торган чагында, күлмәгенә ут эленгән, тәненең пешмәгән җире калмыйча, җиргә бәрелә-сугыла үлгән. Әле бездән киткән чагында өебезгә аның инде фасоны югалган кызыл калфагы калды. Бәйрәмнәр булган саен, урамда җилфердәгән әләмнәрне күрәм дә агач ефәге җебеннән эре шакмаклы итеп бәйләгән шул башлыкны исемә төшерәм. Кайчандыр ул урамдагы узгынчылар арасына кереп югалган иде…

Икенче апам гаиләбез өчен нык кына таянычка әйләнеп бара, ул «Спартак» ның азык-төлек комбинатында эшли, миңа да конфет-перәнник акмаса да тама торган иде. Шәмсенур апа белән безнең язмыш җепләребез бик озакка бәйләнде, бу хакта алдарак сүз күп булачак әле. Хәзергә шуны гына әйтәм: ул яшь чагында чыңлап торган ягымлы авазлы, бик тә җор күңелле таза гына кыз иде. Ул театрга йөрергә ярата, Мәчтүрә апам да, күп кенә иптәш кызларын да үзенә ияртеп, академиягә алып бара торган иде. Әйтәм бит, ул вакытлар әле сугышның кара сөремле көннәрен күз алдына да китермәгән көләч яшьлекнең шау-гөр килеп торган чаклары иде. Театр хәтта халыкның үз эченә килеп кергән, спектакльгә билетларны хезмәт ударникларына зур бүләк төсендә бирәләр һәм безнең апаларыбыз кебек яшьләргә театр, зур бәйрәмнәр кебек, әйтеп бетергесез куанычлар китерә торган иде. Бервакыт «Мактаулы заман» спектакленең бөтен Казанны шаулатканын хәтерлим. Апамнар, бу спектакльне карап кайтканнан соң, ничәмә атналар буена аны искә алып сөйләп йөрделәр. Шундый дәртләнеп, илһамланып сөйлиләр, әле театрның нәрсә икәнен белмәгән хәлемдә, ягъни сөйләүчеләрнең шатлыгына ияреп кенә, мин дә учымны учка чәпелдәтеп сугып куя торган идем. Ләкин минем хикәям болар турында, хәтта апамнар турында да түгел, ә бала күңелен кызыктырган тәтиләр, матур төсләр турында иде бит. Инде үземә алты-җиде яшь тулып, чын малай булып йөри башлагач та, мин әнә шул сихри матурлыкка таба омтылудан һич тыела алмадым һәм үземнең тыңгысызлыгым аркасында бервакыт үзем дә уңайсыз хәлгә калдым һәм кешене дә бәлагә тарыта яздым.

Беркөнне безгә, апамнар белән театрга барырга дип, чибәр генә бер кыз килгән иде. Мин дә игътибар итәрлек булгач, ул гади чибәр генә булмагандыр, күрәсең. Мин инде аны хәзер бала чагымдагыча, хыялымдагы сихри төсмерләрне дә кушып тасвир итә дә алмамдыр, күрәсең.

Ул тулган ай кебек якты чырайлы. Маңгаенда, нәкъ ак җептәй сузылып төшкән чәч юлы астындарак, бәләкәй генә тушь тамчысыдай кара миңе бар, ә чәч толымнары исә күгелҗем күлмәге өстеннән кучкыл чия төсендәге аркан кебек сузылып төшкәннәр. Барыннан бигрәк хәйран калдырганы шул: аның ак муеныннан икеме-өчме рәтле аллы-гөлле мәрҗәннәре асылынып тора иде. Ул киенгән – эше беткән, шуңа бер дә кабаланмый, күлдәге аккош кебек тыныч кына йөренгәли, күлмәкләрен үтүкләгән, сөрмә тарткан апамнарга булышкалый, хәтта керосинка өстенә кыздырырга куйган тимер шипшина алып, өлкән апамның чәчләренә бөтеркәләр ясап куя һәм, горур башын арткарак ташлап, ул бөтеркәләрне матур микән дигәндәй карап-карап ала.

Менә ул, апамнар ясанып беткәндә, минем яныма килеп, күлмәк итәген бармак очлары белән генә тотып иелә төште һәм исемемне белсә дә, кабат ни өчендер сорап куйды.

Минем күзем аның яшел, сары һәм кызыл нурлар белән уйнаклап торган мәрҗәннәрендә иде, шулай да мин ярым пышылдап кына исемемне әйттем. Ул, минем мәрҗәннәр белән мавыгуымны күреп:

– Тотып карыйсың киләме соң, матурым? – дип сорап куйды.

Мин:

– Эһе, – дип әйтергә дә өлгермәдем, кулымны аның матур ак муенына суздым.

Ник суздым икән? Ник мин муенса җебен саксызланып тарттым икән?

Җеп өзелде дә яшел, сары һәм кызыл мәрҗәннәр шыбыр-шыбыр идәнгә коелды. Алар өстәл, карават һәм сандык асларына тәгәрәп керделәр, минем аяк сыярлык идән ярыкларына төшеп югалдылар. Тавыш купты, ыгы-зыгы башланды. Өлкән апам кулга катырак иде. Кулын төйнәп, баш очымда йодрыгын уйнатып алды, хәтта бер сугуында, кунак апа минем башыма кулын куеп, мине аның йодрыгыннан саклап калды:

– Тимә! – дип кычкырды.

Ләкин барыбер апам болай да сөяк белән тиредән генә торган арык аркамнан бордырып чеметеп алырга өлгерде.

Мәрҗәннәрне иелеп һәм тез башлары белән үрмәләп җыя-җыя күлмәкләр дә таушалгандыр, бөдрәләнгән чәчләрнең дә рәте киткәндер, анысын инде карап торырга вакыт булмады, әлеге маңгаенда миңе булган, калын толымлы чибәр апа:

– Барабыз, мин сезне ложага кертеп утыртырмын, күлмәкләрегезне беркем күрмәс! – дип, апамнарны барыбер алып чыгып китте.

Шунысы бик нык хәтергә уелып калган: үземнең мышык-мышык мәрҗәннәр җыеп йөргәнне әйткән дә юк. Яшькә чыланган, калтыраган учым белән мәрҗәннәрне алып биргән чагымда, кунак апаның да озын керфекләрендә яшь тамчылары калтырап торуын күреп калдым. Ул мине кызганган сымак булып күренде. Дүрткә бөкләнгән чиста кулъяулыгының очын гына тидерә-тидерә күзен берничә мәртәбә сөртеп алса да, аның эре күз яшьләре берничә мәртәбә идәнгә дә тәгәрәп төшкән һәм минем аларны да, мәрҗәннәр кебек җыеп, үзенә кайтарасым килеп киткән иде.

Мин икенче көнне иртә белән дә саташып, сулыга-сулыга ятканмын булса кирәк. Апам эшкә киткән чагында, мине уятып, аркамның чеметкән турысыннан йомшак кына сыйпап куйды. Аның йөзе болай да таза, түгәрәк иде. Өстәвенә ул миңа әнә шул йөзен кояшландырып елмаеп та куйгач, мин, башымны беленер-беленмәс селкеп:

– Эһе! – дидем.

Ул көнне миңа кичен конфетның тагы да тәмлерәге – шоколад дигәне эләкте. Мәрҗән вакыйгасы шуның белән бетте. Аннары, ярама тоз салмасын өченме икән, теге чибәр апа да безгә килеп йөрмәс булды. Бәлкем, әле ул үзе дә онытылган булыр иде. Ләкин аның ак муеннары, нурлы йөзе һәм ягымлы тавышы бала күңеленә мәңгегә сеңеп калырлык берничә сәбәп бар иде. Без бит Кабан күле буенда үскән малайлар. Әлеге зур моңсу күзле Мәчтүрә апамның миңа сөйләгән әкиятләре арасында Кабан күленә бәйле бер риваяте дә бар иде. Ул риваять халыкта чынлап та булганмы, әллә апам аны туган яклардан аерылып чит җирләргә китәр алдыннан хәсрәткә батып үзе генә уйлап чыгарганмы, мин бу мәсьәләдә тәгаенен генә әйтә алмыйм. Һәрхәлдә, апам риваятьне өзелеп яраткан Кабанына, бу күлнең әкияттәгечә айлы, сихри кичләренә бәйләгәндер кебек тоела.

Зөһрә исемле кыз булган. Ул бик ярлы, ләкин үзе кебек үк матур, баскан җиреннән ут чыгарырлык бер яшь кенә егетне яраткан. Әйткәнемчә, егетнең чибәрлеге дә, уңганлыгы да бар, тик байлыгы юк. Зөһрә-кызга байлык ниемә кирәк? Ул аңа кияүгә чыгарга дүрт куллап риза.

Тик кызның әти-әнисе усаллар. «Байлыксыз ничек яшәрсез, казык башын кимерерсезме?» – «Кимерсәк кимерербез, тик шул егеткә генә чыгам». – «Алайса, без сине каргыйбыз!»

Әти-әниләре бердәнбер кызларын каргыйлар: «Җир йөзеннән юк булсаң иде!..» – диләр. Менә инде кыз хәзер җир йөзеннән юк булырга, айга менеп яшәргә тиеш. Ул, айга китәр алдыннан, таң атканчы елап чыга. Аның күзеннән кайнар яшьләре елгалап-елгалап ага һәм төне буе түгелгән күз яшьләреннән мөлдерәмә күл хасил була. Бу риваятьтә казык тешләрен ыржайта-ыржайта кабан дуңгызлары чабып йөрмәсә дә, ни өчендер күлне Кабан дип атаганнар. Бәлкем, аның исеме борын-борын заманнарда Зөһрә-кыз күле булгандыр. Халыкта тагы да кыскарак итеп Зөһрә-күл дип йөртүләре дә бик мөмкин бит.

Аннары мин нишләптер, балалык кирелеге белән микән инде, Зөһрәнең айга менеп китүенә дә ышанып бетмәдем. Маңгай уртасында ясмыктан чак кына кечерәк миңе булган ак чырайлы, авыр толымлы һәм күлмәге кебек үк зәңгәр күзле теге апа безгә килеп чыккач, мин бервакыт, аңа чак кына йомыла төшкән керфекләрем аша карап, Зөһрә-кыз бит бу дип уйлап та өлгермәдем, шундук үз уемнан үзем сискәнеп тә киттем. Бу охшатуым шулкадәр дөрес булып тоела иде, ул балалык фантазиясе белән өртелеп еллар буена күңелемнән китми йөрде. Әгәр хатирәләр яңартылып тормаса, бу сурәт тора-бара тоныкланыр һәм бөтенләйгә онытылыр да иде. Тик мин үсә төшеп, каршыдагы биек мәктәпкә укырга йөри башлаганда, әле яр буе тирәкләренең бер генә яфрагына да сары иңмичә, көзнең рәхәт җылы җилендә лепердәшеп утырган бер кичендә, күлгә бер матур кыз баткан дигән хәбәр таралды. Үзен бик тиз тартып чыгарганнар да, ләкин бик күп су йотып өлгергән. Кызны одеялга салып чайкап карасалар да, косып чыгара алмаган, һушына килмәгән. Җирдәге одеял өстендә нәкъ тере кебек ята икән.

Күршебез Нәфисә әби:

– Үзем күрдем, бу тиклем дә матур итеп яратыр икән Ходай! – дип, кулы белән ботына сугып куйды: – Ул маңгаендагы фәрештә мөһерен күрсәң, ул ефәк толымнарын күрсәң! Ник кенә ата-ананы санга сукмый икән бу кыз балалар?! – дип уфтанды Нәфисә карчык, аннан йортыбызның аскы катында яшәүче кипкән балыктай ябык хатынга пышылдап кына әйтте: – Карале, Хәят, алданган, ди, бит.

– Тфү, тфү, әстәгъфирулла, – дип төкеренеп алды Хәят апа, аннан Нәфисә карчыкка усал гына карап куйды: – Алданмасын, шул кирәк! – диде.

Бу сөйләшү вакытында минем чәч төпләрем чемер-чемер килде.

Фәрештә мөһерен Нәфисә карчык авызыннан берничә мәртәбә ишеткәнем бар – миң була инде ул. Аннары зәңгәр күлмәге, калын ефәк толымнары… Минем болай да башым авырткалый, бигрәк тә күлдә күгәргәнче коенганнан соң, тимер кыршау белән кыскандай, башым авырта иде. Инде менә хәзер башым әйләнеп, аңкы-миңке хәлдә өйгә кердем дә сандык өстенә бөгәрләнеп яттым. Мәчтүрә апаның читкә киткәненә бер-ике ел. Шәмсенур апа да, кияүгә чыгып, Газиз җизнинең агасы яшәп яткан Әстерхан каласына китте. Мин, үз-үземә хуҗа булып, япа-ялгыз калдым. Япа-ялгыз диюем шуңа: әти белән әни көне-төне эштә иделәр.

Ләкин бала бала инде. Ул, сандык өстенә менеп ятса да, өстенә юка гына бер җәймә булса да ябынырга кирәк икәнен белми. Мин, чыдап ята торгач, өшеп үк киттем. Тешем тешкә тимәде, калтыравым хәтта гүя сандыкка күчте, ул зың-зың килеп селкенеп торды. Бу әүвәле дә мине әледән-әле җәфалый торган чып-чын бизгәк тоту иде.

Медицина фәнендә шундый аңлатма бар бугай: тәндә каршылык көче бетсә, ягъни иммунитет зәгыйфьләнсә, сырхау кешене бары тик карап торган вакытында да кәефсезләнеп китүең мөмкин. Ә мин ныгып җитмәгән сөяк булмавым гына түгел, суга батуның нәрсә икәнен үзем дә кичергән, инде шул ук суда җанын калдырган кыз турында иләмсез сүзләр ишеткән, өстәвенә үземнең яшь канымда Себер бизгәген алып кайткан булганмын. Чөнки мин Семипалатинскида тудым, ә анда мине тайганың озынборыны тешләгән булган, күрәсең.

Бизгәгемнең яңаруына суга батып каравым да ярдәм иткәндер дип әйтеп киткән идем инде. Ә ул хәл болай булды.

Элекке елларда, сугышка хәтле үк әле, Кабан күлендә берничә мойка бар иде, моны төп казанлылар хәтерли дә торгандыр. Аларның берсе Мәрҗани мәчете астында ярты чакрымга сузылып киткән бакча турысында иде. Мойканың бәләкәй кишәрлек сыман уелдыкларында хатын-кыз көне буе мәш килә: бәләкләр белән суга-суга кер уа, мунчала белән ышкый-ышкый юрган юа, бигрәк тә анда кер чайкарга төшүчеләр күп була торган иде.

Ә малай-шалайны әйткән дә юк, аларның кинәнеп уйный торган урыннары ул. Әлбәттә, билет сатучылар малайларны куып торалар, шуның саен алар анда кереп торалар. Мойка тирәсендә дә, сулы уелдыкларда да көтүе-көтүе белән маймычлар йөзә, хәтта бу маймыч көтүләрен иярткән олы-олы көмеш балыклар да күренгәли. Аннары анда шыпырдый-шыпырдый, бакалар шикелле коенуы үзе бер рәхәт, арысаң, басма такталарына тотынып ял итәргә дә була. Менә мин дә анда кайвакыт көнемне уздыра торган идем. Ләкин минем әлеге бәхетсезлегем бик кечкенә чагыма туры килде, мин әле ул вакытта йөзә дә белмим, хәтта тездән суга керергә дә куркам. Ә менә мойкада ялантәпи белән лач-лоч йөгереп йөрүе кызык. Һич югы, үскәнрәк малайларның су эчендә котырышуларын күзәтүе кызык. Бервакыт малайларын да, уктай атылышып йөргән маймычларын да карап туйгач, мойкадан ерак түгел вак дулкыннар өстендә сикергәләгән бер алсу алмага күзем төште. Алма дулкыннар белән мойкага таба килә, ләкин бик акрын килә. Инде килеп җиттем дигәндә дә, шул ук дулкыннар белән уйный-уйный, кире китеп барды. Әнә шулай бер ерагаеп, бер якынаеп, сикерә-сикерә йөзгән вакытында, мин аны эләктереп алмакчы булдым, кулым белән аңа таба үрелдем һәм, мойканың лайлалы тактасында аягым таеп, чулт итеп суга чумдым.

Инде буй җиткереп үсеп беткәч тә, әти миңа: «Поездга бик якын килмә, суырып ала ул», – дип әйтә торган иде. Мин суга чумып та киттем, мойка астына суырылып та кердем. Шулай да мин баш очымда хатын-кызларның кычкырып җибәрүләрен, тып-тып йөгерешкәннәрен тонык кына ишетеп калдым, аннары, башым артка кайтарылган хәлемдә, экрандагыча, кояшлы якты яссылыкта мойканың уелдыкларга бүлгәләнгән кара шәүләсен күрдем. Шуннан инде күзалларым сүнеп китте…

Мин Кабан күлендә суга батучыларны бик күп күрдем. Аларга җан өрдерү өчен ниләр генә эшләп бетермиләр иде. Мөгаен, мине дә шулай иткән булганнардыр. Мин караңгылык эченнән якты дөньяга чыкканда, тирә-якны үз күзем белән күрерлек хәлгә килгәндә, әнием мине сөлге белән ышкып тора иде. Ул мине яткырып та, утыртып та, хәтта бастырып та туктаусыз бөтен тәнемне ышкыды. Мин аның күз яшьләрен дә күрмәдем, акырып елавын да ишетмәдем, тик әле сулары чыгып бетмәгән колагыма аның сызланып ыңгырашкан авазлары гына чалынып-чалынып киткәли иде. Ләкин бер нәрсә аермачык исемдә калган. Әнә шулай шыңшып тәнемне уып торган чагымда, ул кинәт гасабиланып миңа сөлге белән китереп сукты, тагын кизәнеп сукмакчы булды. Ләкин мин монысында суктырмыйча башымны иеп калдым. Иелеп калдым калуын, тик сандык өстеннән идәнгә егылып төштем. Мүкәләп, гәүдәмне акрын гына турайтып аягүрә басканда, борыным шабыр кан иде. Әнием мине шундук кочагына алды:

– Балам, ике күзем, бәгырь кисәгем… – дип, башымнан да, аркамнан да сыйпый-сыйпый, иркәләү сүзләрен тезеп китте һәм бу юлы инде тыелгысызланып елады. Әниемнең җылы кочагында сөелү, иркәләнүләремне борынымны канатып булса да яңадан кайтарыр идем дә бит, юк шул, булмый, ул еллар үткән, чәчләр агарган. Әниләр безгә чак кына кул тигерсә дә үпкәли идек, авызларыбызны турсайтып дәшми йөри идек. Ә бит мин кемдер тешләп ташлаган юк кына алма өчен дә әниемне кайгы упкыннарына салганмын.

Ул әтисе, ягъни минем бабам вафат булганнан соң, метрикасын төзәтеп, үзен олы итеп күрсәтеп, унике яшьтән үк чуен юлга җир казу эшенә кергән, чөнки сеңелләренең, Шәмсенур апа белән Мәчтүрә апамның, тамагын туйдырырга кирәк булган. Унөч яшендә, ачлык елында, кияүгә чыккан һәм, сеңелләрен дә ияртеп, барысы бергә эшелонга төялеп, ерак Семигә киткәннәр. Анда бер-бер артлы минем кыз туганнарым – үз апаларым туганнар һәм бер-бер артлы өчесе тиң үлеп киткәннәр. Инде дүртенчесенә мин туганмын. Малай да булгач, ничек тә яшәргә кирәк бит инде миңа. Еллар үтеп, үзем дә балалар атасы булгач, дөньяның әчесен-төчесен күп татыгач, хәзер мин болай фараз итәм: бәлкем, әнинең, яшьлеге белән, балалар багуда алай ук тәҗрибәсе дә булмагандыр. Аннары балалар гынамыни – ишле гаиләне нанлы һәм кантлы[1] итү өчен, әти белән бер үк арбага җигелеп эшләгән бит ул. Моңа өстәп тагын казах һавасының бик үк рәхимле түгеллеген, кышын кырык-илле градуслы зәмһәрир суыклар, җәен исә янә миләрең кайнап чыгарлык челләләр булуын әйтергә кирәк. Әле эссе, әле салкын. Тамырлары белән йомшак табигатьле Идел-Чулман якларына барып тоташкан безнең сыек буыннарыбыз ерак Себердә тернәкләнеп китә алмаган – казах җире безнең нәселне кабул итмәгән. Инде минем дә тумас борын ук, үпкәм ялкынсынып алгач, безнең гаилә яңадан туган туфракка кайтып төшкән.

Инде мин әниемне күптән гафу иткәнем һәм үз гаебемне дә таныганым хәлендә, ак калай белән нәкышләнгән шул ук яшел сандык өстендә саташып ятам. Мине әле әнием, әле зәңгәр күлмәк кигән ак чырайлы бер кыз сөлге белән суктыралар. Юк-юк, бу болай булырга тиеш түгел, алар мине яраталар, назлап-назлап сөяләр иде бит. Һәм саташулы төшемдә чынлап та алмашу барлыкка килә. Инде мине хәзер алмаш-тилмәш җирән башлы, ут кебек сипкелле бер малай белән бер кыз кыйныйлар. Ләкин ни өчен әле алар сукканда сөлге минем башыма шап итеп төшми, дыңк итә. «Ә, белмисезмени әле ни өчен? Менә кара», – ди җирән чәчле малай, сөлгене ачып, матур гына алманы күрсәтә. «Мә ал», – ди ул, аны миңа сузып. Мин алманы алып куш учымда тотып торам. Тик нигә әле ул зурая бара һәм ни өчен ул минем кулларымны пешерә? Ә Хәким белән Әлфия: «Петерсен! Петерсен!» – дип үрле-кырлы сикерәләр, күз алдымда аларның җирән башлары аслы-өсле биеп тора. Ниһаять, мин, учларымны көйдерүенә түзә алмыйча, зур алсу алманы атып бәрәм һәм карыйм, җирән башлы күршеләрем шундук юкка чыгалар. Ләкин алманың кызуы тәнемә күчкән, башым да ут кебек яна.

Мин ике-өч көн эсселе-суыклы булып калтыранып яттым, әнием аптекадан алып кайткан әрем кебек әче төймәләрне йота-йота саргаеп беттем.

Әнием дә, җирән битнең теге «җен балалары» – күршеләрем дә ярый инде, тик менә зәңгәр күлмәкле кыз ни өчен төшемә керде икән?

Сугыш башлангач та безне, укучыларны, күл буеның «кәҗә мәктәбе» нә күчерделәр. Ни өчен аны «кәҗә мәктәбе» дип атаганнарын мин һич белмим. Алабутасы, мәче борчаклары, тәмле кыяклары да котырып үскән яр буйларында көтүе-көтүе белән кәҗәләр йөргән өчен микән әллә? Тимер баскычлы, ике генә катлы бу мәктәпне моннан күп еллар элек, әле унтугызынчы йөзләрдә үк, Күл буе мәдрәсәсе дип тә йөрткән булганнар. Мәдрәсә булса да, барыбер кәҗәгә барып тоташса кирәк ул. Анда бит гомер буе укып, сакалларын селкетеп йөрүче шәкертләр дә булган. «Кәҗә мәктәбе» сүзе безнең өчен мәзәк тә, шул ук вакытта «Кайда укыйсың син?» дигән сорауга «Кәҗә мәктәбендә» дип җавап биргән чакларында гарьлек тә булып тоела иде.

Ярый, дөньяга зур якты тәрәзәләре белән караган дүрт катлы ак мәктәбебезгә каерылып карый-карый, «кәҗә мәктәбе» нә күчеп тә киттек ди. Әмма зурдан зур бинаны буш тотып булмый бит инде. Ул ашыгыч рәвештә госпитальгә әйләндерелде.

Авыр сугыш елында госпиталь безне дә егылудан саклап килгән таяныч булды дисәм, бу бер дә дөреслеккә хилафлык китерү булмас. Мәсәлән, әни миңа киосклардан сыра алып кайтырга кушкалый иде. Бу бик авыр бурыч, чөнки, беренчедән, бөтен күл буе төбәкләрен актарып чыксам да, мин аны кыенлык белән генә табам, икенчедән, табу бәхетенә ирешсәм дә, аңа бик озак чират торам. Кайсы малайның чират торасы килсен инде? Ләкин башыңа төшкәч торасың икән.

Ямьле җәй көннәрендә яралылар һавага чыгып йөриләр, күл буена да төшкәлиләр. Шунда инде, сумкага салган зур чирегеңдәге сыраны чайкаттырып, авырулар яныннан үтәсең. Шунда инде кемнең дә булса күзенә чалынмыйча калмыйсың.

– Эй, малайка, постой! Пиво што-ли? Ну?! – дип, шундук аксый-аксый килә берәрсе.

Ул да түгел, сине сырып та алалар. Күзләрен йома-йома, стаканыңнан сугыш елының сыек сырасын чөмерәләр һәм, әлбәттә инде, сумкаңа йә шикәр кисәген, йә берәр телем ипине салырга онытмыйлар. Безгә госпитальнең бүтән игелекләре дә тиде, анысы турында соңрак. Ә хәзергесен сөйләп китүем шуңа: ул минем әлеге зәңгәр күлмәкле кыз турындагы истәлегемне яңадан кузгатып җибәрде.

Бервакыт, сугыш елының беренче кышында, дөресендә, кыш башында, күз бәйләнгәндәрәк, безгә госпитальнең бер яралы егете килеп керде. Башы да ялангач, халат изүләре дә ачык. Кулын кулга сугып, аларга тынын өреп торды да, бармакларын як-якка тырпайтып, кызарган плитәбезгә таба сузды.

Шунысы да мәгълүм булсын: сугыш алдыннан гына безгә, ике бала күтәреп, Шәмсенур апа белән Газиз җизни кайтып төште. Алар, халыкта шомлы хәбәрләр тарала башлагач, Әстерханда калырга итмәгәннәр. Газиз җизни – шофёр, үзенең машинасына ук утырып сугышка китеп барды һәм менә үзе югында аның малае да туып өлгергән иде. Яшь бала да булгач, юк утынны бар итеп, өйне җылы тотарга тырыша идек без.

Яралы егет апам белән дөнья хәлләрен сөйләшеп утырды. Кыз чаклары да искә төшепме, бермәлне ул мин очлы күздән бик яшереп тота торган төргәкне чыгарып, егеткә карар өчен резинка белән будырып куйган бер бәйләм фотокарточкалар бирде. Яшерсен, мин барыбер аларны беләм. Аида марҗа кызы тётя Феня белән өчәүләп төшкән карточка да бар. Икесе дә түгәрәк шома битле. Тётя Феняның кыска чәче туры гына төшкән. Ачык муены да бик юан. Ә Шәмсенур апаның тубалдай чәче сарык бәрәненеке кебек бөтеркәле-бөтеркәле. Карточкадан зур күзле, нечкә муенлы, шулай ук кыска кармак кебек алга очлайган чәчле Мәчтүрә апа да, өлкән күгәрченнәр янына ялгыш килеп эләккән яшь күгәрчен кебек, оялып кына карап тора. Аннары әлеге төргәктә Шәмсенур апамның Газиз җизни белән төшкән сурәте дә бар. Икесе дә башларын бер-берсенә кыңгырайтканнар. Җизни киң ачык маңгайлы. Бик матур төз борынлы. Модалы костюм кигән. Четерт-четерт итеп янган мич яктысында карточка карап утырган яралы егет берзаман ничектер сискәнеп китте:

– Зөһрә! Каян килеп эләкте бу кыз сезгә, Шәмси апа? – диде.

Мин дә сискәнеп киткәндәй булдым. Нинди Зөһрә? Нишләп бутый әле бу абый?

– Зөһрә, безнең артисткабыз! – диде яралы абый, сокланып һәм шул ук вакытта сораулы күзләре белән Шәмсенур апага төбәлеп.

– Батты, суга батты бит ул! – дидем мин, ике арадагы тынлыктан файдаланып. Зәйнәп карчыктан ишеткәннәремне түкми-чәчми сөйләп бирим дигәндә генә, Шәмсенур апа минем авызымны каплады.

– Ни сөйлисең син, җүләр малай! Тфү, тфү, әйттем исә кайттым диген!

– Тфү, тфү, әйттем исә кайттым, – дидем мин, апамның сүзләрен кабатлап.

Шунда бишектәге энем елап җибәрде, мин шыгыр-шыгыр бишек тирбәтергә керештем.

– Сезнең артистка булса, безнең подшефный иде ул. Безне театр бусагасыннан беренче мәртәбә ул алып керде, – дип, апам сугышка хәтле ничек-ничек итеп театрга барып йөрүләре турында сөйләп китте.

– Ә мине таныйсызмы, Шәмси апа?

– Каян танып бетерәсең инде бөтен госпитальне, энем, – диде апам.

Шул вакытны ут бирделәр, чебен нокталары белән бизәлгән тузанлы лампочкабыз яныйм микән, юк микән дип кызарып торды да тирә-юньгә саран гына яктысын чәчә башлады. Өстәл астында үзалларына уйнап утырган сеңелләрем мүкәли-мүкәли чыктылар да, соргылт халат кигән сәер абый каршына басып, бармакларын авызга капкан хәлләрендә, башларын чайкый-чайкый, аңа карап тора башладылар.

Ранен абый халат кесәсеннән бармак башыдай гына ике кисәк шикәр чыгарды да балаларга тоттырды. Ул миңа да карап куйды, мин, ымсынып, төкерегемне йоттым. Ләкин абый, нишлим соң, юк бит дигәндәй, иңнәрен генә сикертеп алды. Шәмсенур апа, башы белән тәрәзәләргә ишарәләгәч, мин шытыр-шытыр китереп маскировка кәгазьләрен төшерә башладым.

– Алайса танымыйм дисең инде, ә, Шәмси апа?

– Ничек таныйм соң, энем?! – диде Шәмсенур апа гаепле кеше сыман сүлпән тавыш белән.

– Хәтерлисеңме «Мактаулы заман» комедиясен… – һәм ул күңеленнән сөйли башлады…

Без үскән вакытта телевизор кебек нәрсәнең әсәре дә юк. Концерт, театр дигәннәрен дә белмибез, ишетсәм дә, тамашаны күреп кайткан апамнарның бик әсәренеп сөйләүләре аша гына ишетәм. Безнең бөтен сәхнәбез кино иде. Хәтта, кызыграк фильмнарны эзләп, шәһәр читендәге кинотеатрларга да барып чыга идек.

Шулай да театрның әлифбасын ук булмаса да, «ә» хәрефен уздык дип әйтә алам мин. Күршедә, коридорыбызның каршы ягында, бер аягына чак кына чатанлап йөри торган иптәшем бар иде. Аның әтисе Сирай абый, үзе кебек үк очлырак иякле Каюм исемле абый белән айлар буена районнардан кайтып кермиләр, командировкаларга йөриләр иде. Ләкин болары әле минем үсә төшкәч белгәннәрем. Ә без бөтенләй дә бәләкәй чакта аның белән беренче мәртәбә танышуым менә ничегрәк булды. Ул безнең ише балаларны тезеп куя иде дә тамаша күрсәтә торган иде.

Ул вакыт безнең йортта электр уты юк иде әле. Керосин лампасының яктысы тымызык кына. Сирай абый анысын да әле киметә төшә. Менә ул безнең каршыга «сәхнә»гә чыга. Әүвәле ул ниндидер таягын безнең баш очыбызда йөртә, без дә, башыбызны бутап, карашыбыз белән таяк очы артыннан йөрибез.

Аннары Сирай абый очкыннар чәчеп торган күзен, лампа яктысы төшкәч, аяк астына күчерә. Без дә, аның утлы карашы белән сихерләнеп, күзләребезне аның аяк турысына төбибез. Менә Сирай абыйның ярым карлыккан тавышы ишетелә:

– «Ванька», встанька!

Идәндә, сыек яктылык эчендә, нәрсәдер торып утыра да кире сузылып ята, бары аякларын гына кыймылдатып куя.

– Алай ялкауланырга ярамый инде, тор әйдә, «Ваня», – ди Сирай абый.

«Ваня», киерелгәләп, акрын гына торып баса. Без аның бер хәрәкәтен дә ычкындырмыйча, авызыбызны ачып карап торабыз.

– Ә теперь, «Ваня», попляши.

Сирай абый, биергә өндәгәндәй, өстә кулларын йөртә һәм, ул йөрткән саен, аның ишарәләренә буйсынып, «Ваня» да аякларын тыпырдаткалый, нечкә беләкләрен тегеләй-болай аткалый.

– Веселее попляши, «Ванька», быстрее!

«Ванька» чынлап та сикеренергә тотына, бу безне тәмам әсәрендерә, без дә дерт кенә аягүрә басабыз, якын ук килеп карамакчы булабыз, ләкин Сирай абый кулы белән безгә ишарә ясый, кире урыннарыбызга утырырга куша. Без буйсынып утырабыз.

– Быстрей, быстрей, «Ваня»!..

«Ваня» бик кызу биергә, бөтерелергә керешә, кул-аяклары очып кына йөри. Без дә, аның тактына кушылып, идәндәге артларыбызны тыпырдатабыз, иңбашларыбызны сикертәбез.

«Ваня» шулкадәр кызу биеде, берзаман капланып китте дә «Уф!» дип, кулы белән аякларын як-якка ташлап, идәнгә сузылып ук ятты.

Без бу тамашаның серләренә үсә төшкәч төшенә башладык. Күзләребезгә «Ванька» ның кул-аякларын сикерткәләгән нечкә генә җепләрне, аннары катыргыдан ясалган гәүдәсен шәйләдек һәм инде тора-бара тамашадан сүрелә төштек. Дөрес, без үзебез дә, катыргыдан кисеп, «Ванька» ны ясап карадык, сикертеп тә карадык, ләкин Сирай абыйның кәмитен бервакытта да кабатлый алмадык. Сәнгать кызык кына нәрсә икән: әгәр аңа ышансаң, ул синең күңелеңне яулап ала. Әгәр инде аңа ышанмый башласаң, безнең кебек, техникасын тикшерергә керешсәң, сәнгать юкка чыга икән.

Ләкин ранен абый миңа тамашаны кабат искә төшерде, алай гына да түгел, «Мактаулы заман» комедиясеннән бер-ике өзекне уйнап, театр сәнгатенең инандыргыч илаһи көчен күрсәтеп бирде ул.

«Шуннан яралы егет:

– Аһ син, Зөһрә!.. – дип, артистка кызның озын толымнарын салындырып төшкән зифа буена, аннары кояш нурлары кебек сирпелеп торган керфекләренә бик озаклап карап торды».

– Энем, сез аның белән бергә уйнадыгызмы соң? – дип сорап куйды Шәмсенур апа.

– Сугыш алдыннан без әле бик яшь артистлар идек, – диде ранен абый, үзенең тыңламый торган вак бөдрәле чәчен артка таба сыпырып куеп. – Шулай да Зөһрә бик тиз алдырды. Күрәсез бит нинди чибәр, горур караш, солтанат буй-сын! Ә бәрхет тавышы!.. Сәхнәгә чыгу белән, толымнарын аркасына чайкап атып, беренче аваз салуга, пышын-пышын утырган тамашачылар да шып тынып калалар, аның атлап йөрүләрен, аның бөртек сүзенә хәтле мөкиббән булып күзәтәләр иде… Ә мин… мин алай ук булдыра алмадым шул.

– Нишләп инде алай? – дип, егетне кызганган сымаграк әйтеп куйды Шәмсенур апа.

– Нишләпме? Булдыра алмадым, шул гына. Аннары кайбер низаглар килеп чыкты. Һәммәсе дә шул сәләтемә ышанычымны югалтудан инде. Сугыш башланыр алдыннан гына күчмә театрга киттем.

Мин кара маскировка кәгазьләре белән тәрәзәләрне томалап бетергән идем инде. Апам, ранен кунакны өй ашы белән сыйлап алырга уйлап, сулы табакка өшегән бәрәңге салып куйган иде. Менә хәзер, коймакка дип, туңы кайтып бетмәгән ул бәрәңгеләрне мин, бармакларымны кызарта-кызарта, калай угычның үткен тырнаклары өстеннән арлы-бирле йөртергә керештем. Туктагыз әле, бәрәңгеләр, алай бик үк кыштырдамагыз, минем ранен абыйны тыңлыйсым бар бит. Үзем акрын гына бәрәңге уам, үзем башымны егет ягына кыңгырайта төшеп тыңлыйм:

– Мин авылдан авылга йөргән театрда уйный башладым. Көн дә юк, төн дә юк миңа. Өнемдә дә роль, төшемдә дә. Юк, мин әйтәм, барыбер мин артист икәнемне исбатларга тиеш. Исбатлаган да булыр идем, менә бит, фашист пулясы беләгемне тиште, – дип, ранен абый гипслы кулын күтәреп куйды. – Их, яу кырыннан исән-сау кайтсаммы?! – дип өзгәләнде. – Шәмси апа, зинһар, театрга барып кайтыйм. Анда минем иптәшләрем, аннары… Ичмаса, балконга гына булса да менәр идем дә… Бик сагындым бит, Шәмси апа…

– Ничек инде, ничек бу суыкта? – дип аптырап китте Шәмсенур апа. – Бу халатың белән күрсәләр, өрәкме икән әллә дип качарлар үзеңнән.

– Шул шул менә, бер иске генә чикмән шикелле нәрсәң юкмы икән дип кергән идем мин.

Минем колакларым үрә торды. Уып бетермәгән бәрәңгемне суга чупылдаттым да апам янына йөгереп килдем:

– Ә җизнинең костюмы? Каракүл якалы пәлтәсе?

– Кысылма! – дип, апам усал гына итеп идәнгә аяк тибеп куйды.

Мин бөрешеп үк куйдым, суга дип торам, олылар сөйләшкәндә кысылуым өчен апам бер дә башымнан сыйпап тормый иде.

– Белмим инде, белмим, – дип, гаҗизанә басып торды ул.

– Миңа костюм да кирәкми, шушы халатны капларлык бер җиңелрәк пәлтәң булса…

– Булмый инде, булмый алай гына, – диде Шәмсенур апа, кулларын алъяпкыч астына тыгып, почмактагы фанер чыралары купкалаган иске шкафка озак кына карап торды.

Мин беләм, Шәмсенур апа бераз шикләнә дә булса кирәк. Сугыш елы бит, ничек ышанмак кирәк кешегә? Бервакыт, сугыш беткәннән соң, җизни кайтып керер. «Кая китте минем киемнәр?» – дип сорар. Ничек дип җавап бирер апам?

Әнә ул кулын изәп куйгандай булды.

– Энем, әйдә өстеңне сал, – диде, ранен абыйны кызарган плитәле мичебез янына алып килде. Шуннан соң сөйләп бетерә алмаслык тамашалар булды. Апам, җылы суга сөлгене манып сыга-сыга, ранен абыйның аркасын, күкрәген ышкыды, муенын сөртте. Юу эшен бетергәч:

– Әйдә, башмагыңны да сал, – дип, тагаракка җылы су койды. – Бер кулың исән әле, тәпиеңне үзең ю, – диде.

Күп тә үтмәде, ранен абый энәдән-җептән киенеп куйды. Гипслы кулын җиң эченә кертүе кыенрак булды булуын.

Инде киенеп беткәч, Шамсенур апа аңа читтәнрәк карап торды да, кинәт сыгылып төшеп, башын ранен абыйның иңенә китереп салды:

– Газизем, бәгырем, кайларда син? – дип үксеп елап җибәрде.

Сеңелләрем дә, аңа кушылырга дип, авызларын җәя башлаганнар иде, Шәмсенур апа идәнгә бер генә типте, тегеләр шундук тындылар.

Ранен абый, рәхмәтләр яудырып, ишектән чыгып китте. Минем колагыма хәтта ишегалдында кар шыгырдаган сыман булды. Җизнинең ак салган табан кырыйлары сары күн белән капланган, шулай ук үкчәсенә дә күннән тегелгән ак фетры гына карны шулай матур итеп шыгырдата ала иде.

Ранен абый театрга китте. Бәлкем, театрга гына да түгелдер әле…

Шулай итеп, озын толымлы, зифа буйлы һәм нурлы йөзендә йолдыз сымак миңе булган әлеге чибәр апа яңадан да минем күңелемдә калкып чыкты. Әлбәттә, сугышның хәсрәтле көннәре аны оныттырып та тордылар, дөресендә, ул хыял күгемдә матур итеп калыккан җиреннән болытлы көннәрдәге кебек бөтенләйгә сүнгән дә булыр иде. Ләкин кайвакыт бала күңеленә бәләкәй генә нәрсә дә җитә бит һәм андый чакта, очкын килеп төшкәндәй, хыялларың янә дә кабынып дөрләп китә торган була.

Әтием дә, җизнәм дә чалбарларын кигән яки салган чагында, идәнгә көмеш акчалар коела торган иде. Әлбәттә, алар җыеп алына. Ләкин идән астына ярыклардан азмы төшкән дисең аларны. Кайвакыт ул көмешләрне пычак белән азапланып та алып булмый.

Инде әти дә, җизни дә фронтта. Акчаны һич җиткереп булмый. Аптыраганнан идән астын актарырга тотынасың. Анда, ник борчыйсың дигәндәй, озын мыекларын кыймылдатып, як-якка кара тараканнар чабышып китәләр. Күгәреп беткән тузаннан, киезләнгән йон ише нәрсәдән әллә нинди ачы исләр борынны ярып керә. Ниһаять, актара торгач, бер тимер нәрсә ялтырап китә һәм синең йөрәгең дерт итеп сикереп куя. Озак маташа торгач, ике пычак очы белән кыстырып, бер егерме тиенлекне тартып чыгарасың. Егерме тиен зур байлык түгел түгелен, ләкин аңа өстәп тагын берәрсен сосып чыгарсаң, каләм-карандаш ише нәрсәләргә бик ярап куя.

Ә бервакыт мин, анда төсле борчакларны күреп, бөтенләй өнсез калдым. Караңгылыкта зөбәрҗәт һәм якут ташлары кебек үзалларына ялтырап яталар. Ул ничек чыгарыйм икән дип уйланудан гына да тәмам тирләп чыктым. Пычак белән кысып алып булмас. Саксыз кылансаң, тараканнар янына атылырлар да китәрләр. Аларның кадерен беләмени ул мыекбайлар.

Уйлый торгач, мин моның әмәлен таптым. Бакыр чыбыкның бер башын бөгеп, уенчык чүмеч кебек алкаландырдым да, шуңа теге борчакларны көрәп кертеп, берәм-берәм суырып чыгардым.

Менә аларның өчесе дә хәзер минем кулымда. Уч төбемә һәрберсенең яшькелт-зәңгәрсу, ялкын кебек сары һәм кызыл шәүләләре төшкән, ул шәүләләр учымны гына түгел, минем бөтен тәнемне, хәтта күңелемне дә рәхәт кенә җылыталар, изрәтәләр сыман. Ул да түгел, кардай ап-ак муендагы барлык мәрҗәннәр тезмәсе күз алдыма килә. Туктале, бу Мәчтүрә апа сөйләгән Зөһрә кыз муенындагы мәрҗәннәр тезмәсе дә түгелме соң? Ни өчен әле ул Кабан күленең якты шәме булган айга менеп киткән, безнең кебек, һич югы, адашы артистка апа кебек җирдә генә яшәргә ярамады микәнни соң аңа? Юк, ул айга менмәгән булырга тиеш. Алайса, кая киткәнме? Соң, үзе елгалап түккән күз яшенә кереп эрегән булырга тиеш ул. Шуңа күрә дә миңа Кабан күле җанлы булып тоела да. Күлнең бер күпердән икенче күпергәчә өлеше аның кайгыдан агарган көмеш чәчләренә уралган матур ак муены булырга тиеш, ә гәүдәсе Ерак Кабаннарга хәтле сузылып киткәндер, хәтта чак кына күпертмә тезле бик килешле аякларын ул ерактагы Иделгә үк чыгарып, билле-билле аякларын агымсуда кытыклаттырып чайкалдырып ятадыр. Алайса, әлеге яшелле-кызыллы-сарылы мәрҗәннәре кайда? Мин ул мәрҗәннәр турында чак кына уйланып торам. Безнең тәрәзәбез күл ягына карамый, ишегалды ягында. Иртәнге сәгатьләрдә ачык тәрәзәләрдән, челтәр пәрдәләрне җилфердәтеп, саф һава агымы керә. Мин җылы түшәктә киерелгәләп ятам да, башымны күтәрә төшеп, түбәндәге утын сарайлары, күрше йортның җимеш бакчасы аша чираты буенча бездән өченче булган биек йортның стенасына күз салам. Ул минем өчен һава торышының күрсәткече булып хезмәт итә. Әгәр көн сүрән икән, стенаның да әллә ни чырае булмый. Әгәр көн аяз икән, биек ак йортның стенасы яктырып тора. Менә шул якты мине ниндидер эчке сере белән тышка куып чыгара. Мин күл буена атылам.

Ходаем, менә кайда ул яктылык дөньясы! Су өстендәге алтын тәңкәләрне күрсәгез икән! Аз гына карап торсагыз да күзләрне камаштыра. Әлегә күгелҗем күккә күтәрелеп өлгермәгән кояш үзе әллә ни беленми дә шикелле. Аның каравы аргы яктагы кызыл чиркәүнең эреле-ваклы гөмбәзләренә карарлык түгел, алардан яп-якты көмеш нурлар чагыла. Мин ирексездән күзләремне кысам. Ләкин барыбер күз алдымда нурлар биешә. Шуннан мин, бабайлар кебек, кулымны каш өстенә куям һәм берәм-берәм күл тирәләрен күзләргә керешәм.

Әнә, чылтыр-чылтыр килеп, Болак күпере аша трамвай узып бара. Аннан еракта, яшькелт тау өстендә, миләш тәлгәше кебек, төзелә башлаган зур бинаның кызгылт кирпечләре күренә – ул опера театры булачак. Аның уң як күршесендә, якындарак, борынгы крепостьларны хәтерләтеп, шулай ук бик зур бер кызыл йорт күтәрелеп килә – монысын финанс институты булыр диләр. Тагы да уңдарак, үзе үк биек кыя сымак булып, Шамский хастаханәсе калкып тора. Бу – аръякның күккә ашкан иң зур биеклеге. Шуннан ул түбәнәя бара. Тау битендә, кара-кучкыл яшеллеккә күмелеп, агач йортлар тезелеп утыра. Ул йортлар су буенда да бик күп, ләкин алар хәзергә зәңгәр томан эчендә әле. Менә шул зәңгәр томан эченнән кинәт кенә күк көймәсенә бер сары ук атыла – монысы күлнең өстенә ишелә язып утырган мәчет. Шуннан соң күл буе йортларының теземе кинәт өзелгән кебек була – анда, Сорочий базары артында, сазлык җәелеп ята. Әнә өзеклек күршесендә, гүяки урман эчендә, Ботан бакчасы. Кабанның ерак күпере артында, дамба өстеннән, яшел вагоннарын тезеп, поезд үтеп бара. Ул соңрак минем үземне дә, хыялларымны да кабат-кабат Арча якларына алып китәчәк әле, хәзергә әле бераз сабыр итеп торыйк. Күлнең бу ягында, уң кулдарак, Вахитов заводының морҗасыннан соргылт төтен чыгып тора, шунда ук, суның нәкъ читендә, салпы таллар башларын иеп утыралар.

Менә шулай, битемне-кулымны юып та тормыйча, мин үзебезнең Кабаныбыз белән күрешә торган идем. Аның тирә-як читләре нәкъ менә Зөһрә мәрҗәннәре кебек аллы-гөлле төсләр белән минем бала күңелемне балкыта иде. Алар миндә балачагымның хыяллары булып мәңгегә сакланып калдылар. Безнең балачакта, бетмәс-төкәнмәс уеннар арасында, хәзерге төсле телевизорны алыштыра торган бер уеныбыз бар иде. Кәгазьне бөкләштереп, учыбыз хәтле генә дүртпочмаклы тартма ясыйбыз. Аның бер чаты тишек була. Без, төрле төстәге кәгазьләрне турап, шул тишектән салабыз да аңа шулай ук кәгазьдән төрелгән көпшә тыгабыз. Көпшә аша тартма эченә күз салсаң, нәрсәләр генә күреп бетермисең – ул дию пәриләре, ул пәһлеван батырлар, ул җир өсте һәм җир асты патшалыклары! Тартмаңны әйләндерә торасың, яңадан-яңа әкият дөньяларын күрә торасың.

Без, юеш борынлы малай-шалайлар, сугышка хәтле әнә шундый аллы-гөлле дөньяда яшәп килдек. Аларның һәр бөртеге – безнең рәхәт балачагыбыз дөньясы. Диңгез тозын беләсезме сез? Табигать аны ачы да, тозлы да диңгез суыннан ясый. Алар кайчак су читендәге тәти ташлар арасында, кояш нурын беленер-беленмәс кенә шәүләләндереп, тонык кына ялтырап яталар. Алар миңа күз яшьләре, хәсрәт тамчылары булып күренә.

Безнең балачагыбызның аллы-гөлле мәрҗәннәре арасына әле сугышка хәтле үк ачы тозлы йомры ташчыклары тезелә башлаган иде инде. Дөрес, алар берән-сәрән генә күренделәр, ә сугыш башлангач…

Юк, әле минем һаман сугышны якынайтасым килми. Аннары мин сезне үзебез белән, әнә шул балалар патшалыгы белән рәтләп таныштырмадым да бит әле. Мәрҗәннәр тезмәсен тоташтырып бәйләп куйган төен – безнең йортыбыз ул, безнең ишегалдыбыз. Кабан күленең биегәеп торган көнбатыш ярында ак таштан корылган уникенче мәктәп бар. Дөрес булса, аны Пётр патша заманнарыннан ук калган мамык фабрикасы ихатасына салганнар. Фабриканың янганын мин дә хәтерлим әле, миңа ул вакыт дүрт-биш яшьләр булгандыр. Төнлә белән урамның икенче ягында торган безнең йортка да чаткылар сибелде, ялкын бөркелде. Әлбәттә, безнең йортта яшәүчеләр һәммәсе качып беткән, бары җиз каскалы янгын сүндерүчеләр генә түбәгә һәм урам як стенасына өзлексез су сиптерәләр иде.

Асты кирпеч, өсте шыңгырдап торган сагызлы нарат бүрәнәле йортыбызга ут ничек эленми калгандыр?! Зәйнәп карчык аны: «Ходай саклаган, Ходай», – дип искә төшерә торган иде. Ә мин аны, бала вакытындагы фантазиямне кушып, болай аңлатыр идем: безнең йорт гап-гади материал – агач белән кызыл кирпечтән салынган булса да, бик зур зәвык белән салынган. Мин әле аның матур кашагалы, йөзлекләренә әллә нинди сырлар төшеп беткән биек-биек тәрәзәләрен әйтеп тә тормыйм, андый тәрәзәләр күл буеның бүтән йортларында да бар. Ә менә йорт чатының өске катыннан кинәт кенә тышка чыгып торган, манарадай һавага омтылган балкон беркайда юк. Ераккарак китеп, бу очлы түбәле, өстәвенә шпильле манарага әле уң күземне, әле сул күземне йомып карыйм да мин, йортыбызны диңгез буеннан чайкалып барган тылсымлы бер корабка охшатам. Ә кайвакыт ул муенын һавага сузган, бик күп акыллы күзләре булган бер хайванга охшап китә сымак.

Юк шул, Зәйнәп апай бәгырем, аны саклаучы Ходай булмагандыр шул. Күл буеның кашка бизәге булган йортыбызны беләсеңме кем саклап калган? Зөһрә-кыз саклап калган аны, беләсең килсә! Ул янгын сүндерүчеләргә булышкан, күл суын аларга мул итеп биргән. Ул күл буеның яме бозылуын бер дә теләмәгән…

Көннәр җылынып, җир өстенә хәтфәдәй чирәм җәелгәч, без котырынып уйный торган идек. Түбәбездә, күк йөзендә, чыр-чу килеп карлыгачлар куышса, ишегалдында, кычкырышып, без бөтерелешәбез. Шулкадәр тавышка ничек безнең колак пәрдәләребез ярылмаган, ничек безнең тамакларыбыз исән калган?!

Иң элек урамга чыкмыйча гына, өй эчендә уйный торган уеннардан башлыйк. Әти-әниләр эштә булып, эчең пошып китсә, шундук күңел ачарлык бер-ике иптәшеңне чакырып кертәсең. Бишташ уены күзеңне дә елтыр-елтыр йөртерлек, бармагыңны да җитез хәрәкәтләндерерлек нәкъ менә шундый тыныч, вакытны сиздерми генә үткәрерлек уен иде. Әлбәттә, бишташны безнең ярыклы идәндә уйнап булмый, шуңа күрә без аны күп очракта әле мин әйтеп үткән балконлы фатирга кереп уйный торган идек. Бу әүвәле бай абзыйның җәйге кунак бүлмәсе булган булса кирәк, алар, балконда да Кабан күле манзарасына күз салгалап, өф-өф өреп чәй эчеп утырганнардыр.

Бүлмәнең идәне шоп-шома паркет. Чуар ташны саксызрак чиртеп җибәрсәң, аның әллә кайларга кереп югалуы мөмкин. Аннары аны караңгыда мүкәли-мүкәли эзләп йөрергә туры килә.

Күп вакыт мин Нурия исемле кыз, Гадыйль исемле малай белән уйныйм. Алар – шушы фатирда яшәүче Мәрьям апаның абыйлы-сеңелле балалары. Аларның әтиләре юк, гомерләрен моңсу гына үткәрәләр, ләкин гади генә яшәсәләр дә, заманына күрә мәдәниятле генә гаилә иде бу. Мәсәлән, Мәрьям апа балаларны җыеп китаплар укый. Бервакыт хәтта, безне көлдерә-көлдерә, «Фәтхулла хәзрәт» не дә укыган иде.

Аннары карават турысында сап-сары итеп юылган бүрәнә стенадан якты бүлмәгә (чөнки балкон да булу өстенә янә берничә биек тәрәзә бар иде) алтын путалы ике картина да карап тора. Аның мин берсен хәтерләмим инде. Әмма икенчесендә кызгылтланып җирләр ачыла башлаган, күл-күл кар сулары җыелган яз көнендә, әлегә шәрә агач очларында каргалар әйләнгәли. Нишләптер алар миңа үзебезнең яр астындагы тирәкләргә оялаган карга илен хәтерләтәләр һәм үзләренең авазлары белән фатирның моңсу тынлыгын бозалар кебек. Соргылтка якын кара чәчле, кара-чутыр Нурия миннән бер генә яшькә олы булса, аның абыйсы өч-дүрт яшькә олы һәм мин аңа, гаҗәп каты чәчле, алсу чырайлы һәм тулы тәнле малайга, Гадыйль дип кенә дәшәм, бәлкем, «Гадел» не бозып шулай әйтә торган булганмындыр.

Мәрьям апаның ирсезлеге өстенә тагын бер кайгысы бар: аның кызын көзән җыера иде. Дөресендә, аякларын көзән тота иде. Өянәге килә башлау белән, Мәрьям апа аның балтырларын, тубыкларын ышкырга керешә. Үзе өйдә югында кирәк була калса дип, ул мине дә өйрәткән иде. Һәм мин, беркем дә өйдә юк чагында Нурия андый-мондый авырып китсә, йомшак учларым белән шул мизгелдә үк аның аякларын уарга керешә идем.

Менә без, табаннарыбызны табанга терәп диярлек, идәнгә утырганбыз да бишташлы уйныйбыз. Учыбыздагы чуерларны чиратлашып идәнгә чәчеп җибәрәбез. Ташларны чамалап чәчәргә кирәк, бер-берсеннән ерак килеп төшәрлек булмасын. Максат – бер ташны чиртеп җибәреп, икенчесенә тигезү. Менә мин, кунак кеше, ташларны беренче булып чәчеп җибәрәм. Тырнагым белән чиртеп, бер ташны тигезеп алам, икенчесен. Ләкин өченчесенә тигезә алмыйм, чирткән ташым, бөтерчек кебек әйләнгәләп, тигезергә тиешле таш яныннан узып китә. Ах, булмады! Чират хәзер Нуриянеке. Менә ташлары, күңелле генә тәгәрәшеп, сузылган аякларыбыз арасына таралалар. Чылт иткән тавыш ишетелә – эләкте. Тагын чылт итә – тагын тиде. Бары бишенчесе генә, аны тыңламыйча, кытыклый-кытыклый, минем тез астыма килеп керә. Нурия моңа бер дә борчылмый: «Сиңа кунакка китте ул!» – ди. Чират минеке. Мин, сабырсызланып, кулымны артыграк селтәп, ташларымны бик еракка таратам. Юк, беренчесе дә тимәде. Минем ачуым килә. Ә Нурия: «Кара никадәр таш миңа кунакка килде!» – ди һәм пырх-пырх көлә. Ул минем кебек кабаланмый, ташларны өстән аска бик оста төшерә. Тегеләре дә, аның нәфис магнитлы бармакларыннан бик ерак китәсе килмәгән кебек, бер күчкәрәк җыелалар. Ул аларның һәммәсен дә отып ала. Отып алгач, нәүбәт янә дә аныкы. Миңа күземне тасрайтып утырырга гына кала. Ул тагын тарата һәм бишенче ташны «ялгыш кына» тигезли. Мин дә, таратканнан соң, бишенче ташка җитәм. Хәзер инде табанны табанга тигезеп кенә чиртеп булмый. Мин мышный-мышный дүрт аякланам. Авыздан телем дә чыккан булырга тиеш, әлбәттә. Юк, тагы да иелә төшәргә, ятып төзәргә кирәк. Чиртәм һәм ташны почмакка очырам. Нуриянең күзеннән шаян очкыннар чәчелгән кебек була, ә минекеннән яшьләр атылып чыгарга җитешә. Мин уйнамаска теләгәндәй үпкәлим. Нурия мине төрлечә юата. «Әйдә сиңа булышам», – ди. Һәм бер уенда бишенче ташны минем өчен чиртә. Тигезли каламы соң! Минем үз ташым кебек үк тоелмаса да, барыбер миңа күңелле. Ә иң соңыннан ул миңа бөтенләй оттыра. Без икебез дә шатланышабыз, кычкырып көләбез. Аннары, уеннан туеп, балконга чыгабыз. Түбәнәеп барган кояш инде аргы якның тәрәзәләренә кызыл утларын кабындырган. Ерактагы таллар, көне буе кояш кызуында сәлперәешеп утырганнан соң, сыннарын турайта төшкән кебек күренәләр, алар инде хәзер яфраклары белән салкынча дымны эчәләр.

Кыш аеның озын кичләрен кыскарта торган күз бәйләш уены да ошый иде безгә. Монысын инде дүрт-биш кешесез дә уйнап булмый. Аннары бүлмәнең иркенрәк булуы хәерле. Шунлыктан без коридор каршысындагы Ринат дуска җыенабыз. Нурия, мин, Ринат һәм, керсәләр, аларның уң як күршесе абыйлы-энеле Илдус белән Илгизәр. Хәер, мин Гадыйльне онытканмын бит әле. Гадыйль белән Илгизәр икесе дә бездән өч-дүрт яшькә олырак, ә калганнарыбызның аермасы бер яшькә генә иде. Бер аягына чак кына чатанлап йөргән чем-кара чәчле Ринат дустымны сез беләсез инде. Илдус – саргылт чәчле, аксыл маңгаенда сары кашы чак-чак беленгән юаш малай. Юаштан бигрәк астыртын кебегрәк иде ул. Бу мәсьәләдә абыйсы да ким түгел, өстәвенә уен вакытында кәҗә шикелле теләсә каян сикереп чыгарлык чая һәм төлке кебек хәйләкәр иде. Төлке дигәннән, аның бите дә бу шук җанварныкы төсле, кыскарак ияге белән кинәт кенә очлаеп бетә. Аның гәүдәсенең дә һәр әгъзасы чатлы-ботлырак иде кебек. Ә Гадыйль тупыйграк тулы гәүдәле, карасу каты чәчле.

Ләкин Гадыйль дә, Илгизәр дә безнең белән сирәгрәк уйныйлар, ни дисәң дә яшь аермасы үзенекен итә. Абыйсыннан башка мыштым Илдусның да безнең белән әллә ни уйныйсы килми. Менә шундый вакытта инде без, теләр-теләмәс кенә, коридорның аргы башында ук утрау кебек аерылып калган Хәкимнәрне кертәбез. Бу җирән башлар көне буе өй саклыйлар, әтиләре аларга беркая аяк атларга кушмый, хәтта хәҗәтләрен дә өйдә генә үтиләр иде. Ә кичләрен алар читлектән ычкынган җәнлекләргә охшап калалар, бөтен йортны, ишегалдын бетереп чабалар, әйтерсең лә дөньяны ялкын өереп йөри.

Күз бәйләшне уйнарга керсәләр, Ринатның әнисе Ниса апа, карават башына бәйләгән көнҗәләдән җеп эрләп утырса да, бер дә алардан күзен ычкындырмый, «Әй, җен балалары!» дип тыеп кына тора. Ләкин күз бәйләш уены вакытында кайсыбызны тыя аласың да кайсыбызны җиңә аласың?!

Менә тастымал беләнме, киң шарф беләнме, Нуриянең коңгырт түгәрәк күзләрен бәйләп куябыз. Бер-ике мәртәбә үзен баскан урынында әйләндерәбез дә читкә таралабыз. Нурия башы әйләнгәндәй аз гына чайкалып тора да, сукыр кеше кебек, ике кулын алга сузып, безне эзли китә. Ул безне тотам дигәндә генә, без елт кына аңардан тайпылабыз һәм качып котыла алуыбыз өчен пырх-пырх көлешәбез. Ә Нурия, безне тотам дип, йә идән уртасындагы өстәлгә килеп бәрелә, йә куллары белән караваттагы мендәрләрне сөзеп аударып төшерә. Нуриягә берсенең дә тоттырасы килми, ул озак бөтерелгәләп йөри, ниһаять, кызгана төшеп, мин аңа үземне тоттырам.

Менә минем дә күземне кысып бәйлиләр, хәтта кашларым шытырдап киткәндәй була. Мин уңга-сулга атылып эзләргә керешәм. Кинәт туктап тыңланып торам. Әнә тешләрен ыржайтып Хәким көлә, ул хәтта, аяк очларына гына басып, яныма ук килә дә аркамнан төртеп куя, мин, сыек гәүдәм белән чайкалып, чак кына егылып китмим һәм моның белән иптәшләремне шатландырам. Берсендә, шул ук Хәкимне тотып алам дип, комод янына куелган түгәрәк аркалы җиңел эскәмияне аударып җибәрдем. Бу венский эскәмияне комодны сакларга куялар, бу тирәгә килергә ярамый дигәнне аңлата ул, чөнки комод өстендә өч бүлемле көзге бар.

Ниһаять, мин күз караңгысына да, тирә-юнь әйберләргә дә ияләшеп җитәм, көтмәгәндә өстәл астына сузылып теге җирән башларның иң кечесен – Зәйтүнәне аягыннан тырылдатып тартып чыгарам. Ләкин ул уеныбыз өчен бик файдалы түгел, чөнки арабызда ул иң кечкенә кыз. Күзен бәйләсәң дә, баскан җиреннән кузгалырга куркып тик тора. Ләкин апасы Әлфия, үзен тоттырып, аны бик тиз алыштыра. Менә без өстәл тирәли тыз-быз йөгерешәбез, шуып кына өстәл астыннан да чыгып китәбез, почмакларга, хәтта карават астына да посынып, эчебездән тынабыз, чөнки Әлфия бик сизгер, авызыңны ачып торсаң, кармак кебек бармаклары белән хәзер үк каптырып алыр. Бер мәртәбә, өстәл тирәли яшь колыннар кебек чабышып йөргәндә, Хәким, ялгыш кына кыланган кебек, Ринатны иңе белән апасына таба этеп җибәрде, тегесе аны, капшагач, куллары белән кочаклап та алды.

Чатанлый-чатанлый өстәл тирәли Ринат йөгерә. Ул үз өен бик яхшы белә, аягына аксаса да, безне пыр туздырып йөри. Ринатның безне тотасы килми, тотса да исемебезне юри дөрес әйтми. Ә дөрес әйтмәгәч, яңадан көтә башлыйсың. Ниһаять, ул, үзенең каршына безне берәм-берәм этеп җибәреп, караватка ук сикереп менгән Хәкимне тотып ала.

Хәким зур балык. Аның ятьмәгә килеп керүенә без һәммәбез дә шатланышып тыпырдашабыз. Ләкин Хәким бик хәрәмләшеп уйный. Ул күзен бәйләткән чагында ук, ничектер маңгаен киереп, кашларын аска-өскә йөрткәләп, шарфның кысуын киметә. Ниса апа моны бик тиз күреп ала. «Каяле, үзем бәйлим әле», – дип, шарфны арттан шактый тыгыз итеп төенли.

Ләкин Хәкимне алдап буламы соң? Ул безне өермә кебек куып йөрткәндә, башын артка ташлап-ташлап ала. Алай иткәндә тымызык кына яктыны, селкенгән шәүләләрне чамалап була. Ул куа, без йөгерәбез. Эскәмияләр дә авып китә, өстәл дә урыныннан куба. Караватның измәсен изәбез. Ләкин Хәким торган саен әрсезләнә. Башын артка ташлап, утның кайда, шәүләләрнең кайда икәнен чамалавы гына җитмәгән, безне кычкыртып куып йөргән вакытында, ул шарфны, җәлт кенә кулы белән сыдырып, маңгай ягынарак күтәреп тә куя. Әлбәттә, кызарган йомры бите белән шарф арасындагы ярыктан ул безне бик тиз күрә һәм кабарынкы симез кулы белән берәребезне эләктереп тә ала.

Ике сафка тезелеп, кара-каршы җыр әйтешкән күмәк уен да безнең яраткан уеннарыбыздан берсе иде. Кечкенәрәк чагыма туры килгәнгәме, бу уен җырының беренче куплетларын хәтерләмим, ләкин ахыры болай бетә иде:

Ак кирәк, күк кирәк,

Фәлән матур кыз кирәк.


Димәк, балалар, җитәкләшеп, ун-унбиш адым ара калдырып, кара-каршы басалар. Рәткә тезелгән балалар, каршы якка карап, көй уңаена җитәкләшкән кулларын да алга-артка чайкаштырып, әле мин оныткан җырны җырлыйлар һәм каршы яктагы малайгамы, кызгамы атап, аны үз якларына дәшәләр:

Ак кирәк, күк кирәк,

Әлфия – матур кыз кирәк!..


Әлфия, җирән чәчләрен ялкын кебек туздырып, уктай, әлеге сафка каршы йөгереп китә. Әгәр ул әлеге сафны өзеп чыга алса, җиңелгән иптәшләренең күңелгә ошаган берәрсен әсир итеп үз сафына алып китә. Әгәр җитәкләшкән кулларны йөгереп килгән шәпкә аера алмаса, ул үзе бу сафта кала. Җиңдермәгән саф хәзер инде үзе җырлау хокукын ала, һәм, ишегалдын тутырып, малайлар-кызларның яңгыравык авазы ишетелә:

Ак кирәк, күк кирәк,

Таһир – матур егет кирәк!


Мин җилдә очкан кош мамыгыдай йөгереп килсәм дә, сафны өзү түгел, урыннан да кузгата алмыйм, туп кебек артка атылам, ләкин мине кем дә булса егылудан тотып кала, күп очракта Нурия кулымнан чытырдатып кысып алып кала иде.

Бу – бик тату уен, биредә беркем дә рәнҗетелми, йә «матур кыз», йә «матур егет» булып кала. Аннары безнең бу уеныбызны өлкәннәр дә, үзләренең балачакларын искә төшергәндәй, бик яратып, бер-берсен уен-көлкеле сүзләр әйтешеп тамаша кылалар иде.

Куыш-куыш уены безне тагын да ныграк җитезләндерә торган бик елгыр уен иде. Без, кайбер урамнардагы кебек, иптәшебезне җир өстендә куып җитеп, аның аркасына сугып кына уйнамыйбыз. Гомумән, бездә иптәшеңне тоту кыен. Без баскычтан каралтыларның икенче катына да тыр-р-рт итеп менеп китәбез, икенче кат террасасыннан башкага чабып узып, аның чатына кушылып киткән утын сарайлары түбәсенә үрмәләп төшәбез, ә түбәдән, күзебезгә ак-кара күренмичә, җиргә сикерәбез. Бу тикле маймыл кебек чабуга аякларыбыз ничек түзгәндер? Һәрхәлдә, күгәрмәгән, сыдырылмаган җиребез калмый. Шуңа күрә дә бу уенга кызлар катнашмый диярлек, бик әрсез Әлфия генә безнең белән куыш-куыш уйный, ләкин аңа әти-әнисеннән бик каты эләгә, чөнки уеннан соң кул-аякларыбыз канавы өстенә киемнәребез дә каян да булса умырылган була иде. «Бу кадәр ирдәүкә булырсың икән!» – дип, юка иреннәрен кыса-кыса орыша иде Әлфияне әнисе. Ә инде Хәким бөтенләй узынып киткән чакларында, әтисе аның колагын шытырдатып бора торган иде.

Ләкин уеннарның да патшасы, минемчә, унике таяк уены иде. Сез үзегезнең түземегезне ничек тә булса сынаганыгыз бармы? Әллә, гомумән, түземсез-сабырсызмы сез? Әгәр андый булсагыз, бу уенга якын килмәгез. Безнең бу уеныбызда йортыбызның өске кат, аскы кат, хәтта подвалдагы өченче кат малайлары да катнаша. Уен никадәр җәфа чиктерсә, шулкадәр комарлы булыр шикелле тоела, аннары уенның асылы да остарак яшеренүгә, боландай җитезлеккә корылган иде бит инде ул.

Бу уен өчен бер метр чамасы такта кисәге кирәк. Җир белән такта арасына яртымы, бөтенме кирпеч кыстырыла. Тактаның бер ягы баса төшкән үлчәүне хәтерләткән озынрак башына, әрдәнәләп, унике таяк өеп куясың. Ул таякларның буе безнең, ягъни балалар сөяме белән бер, бер ярым сөямнән артмый. Ярый, тактаның җиргә орынып торган башына таяклар өелде. Күтәрелеп калган икенче башын нишләтергә соң? Ул башына аягың белән китереп бассаң, тактаның икенче очындагы әлеге таяклар һавага чөелә. Җиргә таралып төшкән менә шул таякларны «көтүче» җыйган арада, малайлар кайсы кая качып бетәргә тиеш. Ә качарлык урын бездә җитәрлек.

Безнең йортның Сафьян урамына караган төп капкасы һәм ишегалдыннан урап узганнан соң күл ягына килеп чыга торган арткы капкасы бар. Әгәр Сафьян ягына чыгып, чатлыкка барып карасаң, анда тиз-тиз килгән бер-ике малайны булса да күрәсең, әлбәттә. Ләкин алар синең чатлыкка чыгып иркенләп эзләвеңне көтмиләр шул, күл ягы капкасы астыннан елт кына шуып керәләр дә, такта янына йөгереп килеп, таякларны һавага очыралар. Шуңа күрә йорт әйләнәсендәге малайларны табу өчен хәйлә дә кирәк. Сафьян ягына чыккан булып башыңны гына күрсәтәсең дә, тиз генә кире әйләнеп килеп, күл ягы капкасы ягына борыласың. Анда «ятьмә»гә бер-ике «балык» эләгә инде. Капка астыннан пуфылдый-пуфылдый беленер-беленмәс саргылт кашлы Илдус кереп килә. Аның артыннан Ринатның җемелдәвек кара башы күренеп кала. Кичекмәстән такта янына кайтып: «Капка астында башта Илдусны, аннары Ринатны күрдем!» – дип, тактага төртә-төртә кычкырып әйтәсең. Инде Илдус белән Ринат уеннан чыгалар, такта тирәсенә килеп бер читтәрәк йә җиргә чүмәшеп утыралар, йә утын сарайларына сөялеп басып торалар. Илдусның бите кызарган, маңгаенда бөрчек-бөрчек тирләр. Бу арткы капка астыннан корсагын җиргә кыса-кыса үрмәләп кергән өчен генә түгел. Аның эчендә ут хәзер. Чөнки, әгәр мин малайларны берәм-берәм эзләп табып аларның исемнәрен такта янына килеп әйтсәм, киләсе уенда ул көтәчәк бит, җиргә таралып төшкән таякларны җыячак, безне эзләргә керешәчәк.

Тәрәзә пәрдәләрен акрын гына селкеткәләп, өйгә иртәнге саф һава керә. Мин әле, йокымнан аерыла алмыйча, талгынлык эчендә рәхәт кенә изрәп ятам. Челтәрле ак пәрдә кабат лепердәп куя, тәрәзә төбеннән лып итеп төнге кунактан кайткан мәчебез сикереп төшә дә, мыр-мыр килеп, муен турыма ук ята, мыеклары белән мине кытыклый башлый. Мин, күземне ачып, әүвәл мәчегә, аннары һава торышын күрсәткән күрше йорт стенасына карыйм: ул аппарат нур бөркегән кино экраныннан да яктырак. Димәк, көн кояшлы, димәк, берәр җиргә барырга була. Ләкин шулвакыт нык итеп сызгырып җибәрәләр. Минем кылт итеп исемә төшә, миләш капкандай авыз кырыйларым җыерыла. Теләр-теләмәс кенә торам да кулъюгыч янына киләм. Битемне югандай итәм дә, сөлгегә сөртенеп алам. Ләкин бер дә ишегалдына чыгасым килми. Апам кайнарлап биргән чәйне эчеп алгач та әле ишек тоткасына барып тотынырга кыймыйм. Ләкин ачы итеп кабат сызгырып җибәрәләр. Бу юлы инде сызгыруга янаулы тавышлар да өстәлә:

– Чык тизрәк, чыкмасаң кара аны!..

– Әйдә, чебеш, тары чүпләргә! – Монысы инде Хәким хихылдый.

Мин майлы ипиемне кабып бетерәм дә, аны тиз генә чәй белән юдыртып, ашыга-кабалана урамга чыгам. Анда һәммәсенең авызы ерылган.

– Башлыйбызмы? – диләр.

Мин:

– Эһе, – дип башымны кагып куям.

Подвал Рәшите үзенең аю тәпие белән каты итеп такта башына китереп баса. Һавага таяклар очып менәләр дә эре тамчылы яңгырдай шыбыр-шыбыр җиргә коелалар…

Унике таякның гайрәтне чигерерлек алҗыткыч чаклары да, күңел сөендергеч рәхәт мизгелләре дә була. Ни генә димә, Хәким кебек калай әтәчләрне дә без җирдән җим чүпләттерә идек. Дөрес, ул әллә ни көтеп азапланмый, бервакыт моның серен дә әйтеп ташлаган иде.

Бездә маймы, повидломы яккан ипине тышка күтәреп чыгу гадәте бар иде. Авызыбызны тач-тач китереп, бүтән малайларны да кызыктырып ашау безгә ниндидер куаныч китерә иде. Бүтән малай кулында ризык-фәлән күрсәм, үземнең дә авызымнан сулар килә. Шундук ул малай янына барып: «Бераз челлә әле?» – дисең. Ул ипиен читеннән генә сиңа каптырып ала яки бер чеметем сындырып бирә. Әлбәттә, минем үземнән күбрәк «челләтәләр» иде. Берзаман шулай Хәкимне яхшы гына сыйлаганнан соң, ул бер кулы белән мине җилкәләп үк алды:

– Унике таяк уйнаганда син бик эзләнеп йөрмә, – диде.

– Тактаң яныннан ерак китмә, эзләнгән булып кына йөр. Нишләп озак торды соң әле бу? Нишләп эзләми дип, малайларның эчләре поша башлый. Яшеренгән җирләреннән үзләре үк сузылып карый башлыйлар. Сиңа шул гына кирәк тә. Берәм-берәм тактага исемнәрен төртәсең.

Мин, бу сүзләргә ышанмыйчарак, Хәкимнең күзләренә төбәлебрәк карадым. Юк, аның соргылт-яшел күзләре мәченекедәй майланмаган иде. Шуннан Хәким тагын бер серне ачты:

– Ни пычагыма бөтен таякны да эзлисең, җитмәсә, түбәдән алып төшәсең? Кесәңдә өч-дүрт запас таяк тот. Җитми икән, кесәңнән чыгар да өстә. Вакыт янга кала.

Минем күзем шар булды. Тора-бара мин тугандаш күршеләремнең бер сүздә булуын, көтүченең кайсы якка киткәнен әйтеп, тиз генә малайларны яшеренгән урыннан дәшеп чыгаруларын белдем. Бу намуслы уен түгел иде, әлбәттә. Икенче яктан, йә мин Ринатка, йә ул миңа күз ишарәсен ясаган булсак кына да, мин теге көнне төн уртасына хәтле чебеш булып тары чүпләр идеммени?

Унике таяк уены миңа нихәтле генә кыен ашатмасын – мин хәзер дә аны яратып исемә төшерәм: ул мине ачуымны эчемә йотып булса да түзәргә өйрәтте, сабыр булырга өйрәтте. Шуңа күрә рәхмәт яусын сиңа, унике таягым!

* * *

Кушаматларның малай чакта беркемне дә кимсетми калганы юк. Мин болай да хисчел, юкка-барга да кызарынам. Әгәр үземнең гарьләнүемне кеше алдында тойсам, минем баш бетте инде, һич кенә дә тынычлана алмыйм, минем битемә генә түгел, колагыма да ут кабына, күземнән яшьләр атылып чыга һәм мин, ул яшьләрне күрсәтмәс өчен, беләгем белән күземне каплыйм. Миңа кайсыдыр «Чебеш» дигән кушаматны таккач, мин кая барып сугылырга белмичә йөрдем.

Безнең бер стенаны иңләп алырдай мичебез арты белән коридорга чыга. Аның әүвәл вакытта шикәрдәй ап-ак плитәләре, бормалап-бормалап алтынланган читләре белән ярым караңгы коридорыбызны бизәп торганын хәтерлим әле мин. Көннәрдән бер көнне управдом, килеп: «Бу ни эш! Хәзер байлар заманы түгел бит инде бу көзге стенадан каранып йөрергә! Удар бишьеллык хәзер!» – дип шаулады-шаулады да, безгә менә дигән башканы салдырырга вәгъдә итеп, әлеге чынаяк плитәләрне сүттереп алды. Управдом, бу йортта яшәгән әүвәлге байны сүгә-сүгә бик каты шаулаган булса да, плитәләрне атлы арбага төяттергәндә: «Чатный күрмәсен! Кырыйлары кителмәсен! Тырналмасын!» – дип, олаучы янында биеп кенә йөрде, хәтта газета төпләменнән битләрен ерта-ерта плитәләр арасына кыстыргалады. Ап-ак плитәләр дә төялеп китте, башкасы да салынмады, коридорга балчык артын күрсәтеп, өебездә кибән хәтле урыс миче утырып торды. Менә шул балчыклы сукыр стенабыз язу тактасына әйләнде. Нәрсә генә язып бетерми иде анда малай-шалай. Ә беркөнне анда өч бармаклы, кечкенә томшыклы, төртке күзле рәсемем астында «Таһир – чебеш» дип уеп-уеп язылган минем кушаматым да пәйда булды. Мин аларга тырнакларым белән ташландым, калай кисәге белән кырып карадым, ләкин тирән уелган келәймәмне бетерә алмадым һәм тыела алмый еладым. Ахырда Шәмсенур апам:

– Кайсы нәҗесе баланы хурлаган? Ну тотсаммы, кулын тапап-тапап бетерәм! – дип, әлеге сурәтләрне юеш ком белән ышкыды. Сурәтләр бетте бетүен, әмма кушаматым ябышып калды. Бары Нурия, Ринат кебек дусларым гына миңа үз исемем белән дәшәләр иде. Хәер, подвал малайлары чирәмгә чакырган чагында мине бер дә хурламыйлар, йомшак кына итеп үз исемем белән атыйлар иде. Аларның гаилә башы Нурулла абзый үз аты белән электр станциясендә эшли, электр үткәргеч өчен урамнарга дегетле баганалар ташый, ә төптән черегән искеләрен станциягә тапшыра, утынга мохтаҗ кешеләргә дә алып кайткалый. Ләкин ул иске баганалар кыйммәт йөри, чөнки алар бик коры утын, хәтта кибеп, яргаланып беткән булалар иде.

Алар атларын, сугыш хезмәтенә алынганчы, әлеге ике якка ачылмалы лапас түрендә тоттылар. Моның өстенә тагын Хәят апа кәҗә дә асрады. Атка фураж да кайткалый, җәйлектә печән дә хәзерләнә, кәҗәләре дә көтүгә йөри. Кәҗәне без кичке шәфәкъ вакытында, мәзәк өчен генә булса да, каршы чыгып алабыз. Тамагы туеп кайтса да, кәҗә алдыннан яшел чирәмнең кайчан артып калганы бар? Шунлыктан без, куллары кычытып торган малайлар, аңа дип чирәм йолыккалыйбыз, хәтта болын чирәмен эзләп бик еракка китәбез, Ботан бакчасы каршына хәтле барып җитәбез. Әле ул вакытта, хәтеремдә калганча, Казгрэсның зәһәрле сары сулары Кабан күленә агызылмый, яр буйларын пычратмый, шуңа күрә яр буеннан башланып киткән тигез яланлык зөбәрҗәт кебек балкып тора, су төбе кызыл балчык булып, халык коенган чагында бераз болганып китсә дә, сәламәтлек өчен зыянсыз, ару-чиста иде.

Хәят апа: «Морожныйга, кинога ярап куяр әле», – дип, көмеш ун тиенлекләр белән күзләребезне кыздыргаласа да, без ул ерак болынга аның өчен генә бармыйбыз. Без анда бер-ике капчык үлән йолкыганнан соң, чәчкәле чирәм арасында рәхәтләнеп уйныйбыз, котырынып-котырынып бата-чума су да керәбез. Күңелләребез биниһая рәхәтлек эчендә хушлана. Ә теге көмеш ун тиенлекләр Хәят апаның үз малайларыннан да артмый. Гаиләләре бик ишле, кәҗәләрен, атларын кушып санаганда, ун башка җитә яза иде бугай.

* * *

Минем судан курыкмаска өйрәнүем кызык кына булды. Башта мин, камыш бәйләмнәре өстенә ятып, кул-аягымны хәрәкәтләндерергә өйрәндем. Камышны без Иске бистә арасындагы күлләрдән алып кайта идек. Алып кайтасың да баш-башын тигез итеп кисәсең, ике кисәккә бүлеп, бау белән бәйлисең. Ике бәйләм арасындагы аркылы җепләргә аркаң белән дә, түшең белән дә ятарга була. Сузылып ят та аягыңны типкәлә, суны алдан этәргә тырыш, кулларың белән суны алдан ерып бар.

Шушындый күнекмәләргә өйрәнгәннән соң, без бер-ике адымга булса да читкә дә киткәләдек, ләкин, кул-аякны йөртергә кирәк икәнен һәрвакыт онытып (куркуыбыздан онытып булса кирәк), бик тиз су төбенә төшә башлыйбыз һәм батмас өчен шундук чытырдап камышка ябышабыз. Камыш безнең пристань, безнең коткаручыбыз. Шулай да бу пристаньнан, үзебез дә абайламыйча, һаман саен ерагая барабыз, бер-ике адымга, аннары ике-өч адымга, этләрчә хәрәкәтләнеп китәбез дә ашыга-ашыга камыш янына кайтып ял итәбез.

Берсендә шулай ераграк китеп әйләнеп карасам, пристанем юк, мин, куркудан җай гына хәрәкәтләнергә кирәк икәнен дә онытып, кулларым белән суны шап-шоп кыйнарга тотындым. Чәчрәгән су борыныма керә, күземне каплый, бер мәртәбә голт итеп йотып та җибәрдем. Шунда кемнеңдер ярдан кычкырганын ишеттем:

– Каушама! Тыныч кына йөз!

Мин, камыш тирәсендә йөзүләремне исемә төшереп, су коенудан туктадым, аягым белән арлы-бирле тибенергә тотындым, алар шундук өскә күтәрелделәр. Инде кулым да суны артка ишә башлагач, күл мине күтәреп алгандай булды, йомшак кына тирбәтеп куйды. Мин, авызымдагы суны төкерә-төкерә, ярга таба йөзеп киттем. Алда берәүнең симез ак иңнәрендә калай күгәреге кебек сипкелләре, аннары янып торган җирән башы чагылып китте. Мин көч-хәлгә яр буена чыгып җиттем дә, аяк астында яткан трусигымны алып, исерек кеше шикелле бераз чайкалып тордым, аннары трусигымны кулыма тоткан килеш кенә өйгә элдерттем. Утынлык түбәсенә мендем дә, теге трусикны киеп алганнан соң, ут кебек кызган такталар өстенә сузылып яттым…

Исәнме, Зөһрә-күл! Синең белән менә шулай чын малайларча күрешүем, синең белән татулыгым мәңгелеккә булсын инде. Син мине бу юлы батырмадың бит. Рәхмәт сиңа, яшькелт-зәңгәр күзле, матур муеныңа аллы-гөлле мәрҗәннәр тезмәсен киеп куйган күлем! Мин хәзер балачак уеннарыннан акрынлап аерыла барам. Алардан аерылам, ә сиңа менә бит, үзең дә күреп торасың, якыная барам. Мин хәзер моннан соң синеке. Тик син мине, артык иркәләмәсәң дә, бик үк рәнҗетмә инде, балаларча шукланган чакларымда миңа ачуланма, яме?!

Мин янә, кулымны каш өстемә куеп, ерак су буйларын күземнән үткәрәм. Әллә кайлардагы кызыл кирпечле миләш тәлгәшләре, кыя кебек басып торган Шамский хастаханәсе, агачларга күмелеп утырган эреле-ваклы агач йортлар, янә бөдрә урманлы Ботан бакчасы, янә дугасыннан туннеле күренеп торган чуен юл дамбасы – һәммәсе, һәммәсе зәңгәр томан эчендә тирбәләләр. Мин үзем дә аръяк малайларына, мөгаен, селкенеп күренәмдер, юк, күлнең зәңгәр ефәкле рәшәсеннән генә түгел. Мин, чынлап та, аякларымны авыштыргалап, башымны як-якка кыңгырайткалап, ерак-еракларга карап торам, терекөмеш йөгерткәндәй ялтыраган су өстеннән кара төртке эзлим. Ул төрткенең миңа таба якыннан зураюын телим мин. Ләкин ул төртке зураймый, хәтта югалып кала, байтак вакыттан соң гына ялтыравык су өстенә калкып чыккандай була.

Йортыбызның аскы кирпеч катында бездән шактый олы бер малайлары булган урыс гаиләсе яши. Вованың, әле мин әйткән малайның, әтисе эре-эре шадралар белән чокырланган бик зур түгәрәк битле, такыр башлы, ләкин кысыграк күзле бер кеше булып, нәкъ менә шул нурлы кысык күзләре аркасында микән, гел елмаеп тора сыман иде ул. Бу урыс безгә буржуйның нинди булуын өйрәтте. Ишелеп торган корсагын алга бүселдереп: «Менә шундый булалар алар буржуйлар», – диде. Һәм очрашкан саен, ул бездән: «Буржуйлар нинди була, ягез әле күрсәтегез?» – дип сорый. Һәм без булмаган эчләребезне көчәнеп киерә-киерә алга чыгарып күрсәткәч: «Юк, сез әлегә вак буржуйлар», – дип, кысык күзләренә хәтле генә түгел, хәтта шадраларына хәтле елмаеп шаркылдап көлеп җибәрә торган иде.

Менә шундый карсак буйлы юан абыйның малае бик нечкә билле, төз гәүдәле булуына без гаҗәпләнә идек. Вова подвал Кәрименнән чистарак һәм бик пөхтә киенеп йөри. Шикәр кебек ак күлмәк, пычактай кырлы итеп үтүкләнгән чалбар киеп чыкканын күрсәк, без аны олы кеше сымак күз алдына китереп, аңа хөрмәт белән карап куя идек.

Вованың безне көймәгә утыртып су буеннан әйләндереп йөрткәне бар. Бу безнең өчен шатлык кына булмыйча, зур бәйрәм булды. Шуңа күрә Вованы күрдек исә, аның тирәсендә тулганабыз, аңа малайларча нинди дә булса яхшылык эшләргә тырышабыз.

Бүген Вова, иртә белән үк көймәне яр буена чыгарып, безгә сакларга кушып, йөгерә-йөгерә яр башына менеп китте. Ул югалып торган арада, мин, ишкәкне ике кулым белән тотып ишеп карадым. Ишкәк калагын күтәргәндә, тамчылар тама, күңелле генә итеп ишкәк тимере шыгырдап ала. Ләкин бу рәхәтлек озакка сузылмый. Вова иптәшләре белән көймә янына йөгереп төшә. Яннарында чыпчык кебек чыркылдашкан ике кыз да бар. Мин һаман, көймә борынындагы чылбырны тотып, мине дә утыртасыларына өметләнеп торам әле. Ләкин Вова, иптәшләрен көймәгә урнаштырганнан соң: «Сине соңынтынрак», – дип, кулы белән җилкәмә йомшак кына орынып, көймәне борыныннан этә дә үзе дә аңа сикереп менә. Шулай көймә борынына баскан килеш, миңа тагын әйләнеп карый:

– Без озак тормабыз, яме, – ди.

– Эһе, – дип башымны кочып куям. «Озак тормабыз» дигәннәренә дә менә ике-өч сәгать үтте инде. Кояш, аргы яктан чыгып, күл өстенә күчте, ул күлне бик озын текә нурлары белән коендыра, талларны, шул исәптән мине дә пешерә. Минем арык иңбашларым, бигрәк борын сыртым ут кебек кызды. Мин вак дулкыннар чайкалып торган ташка бастым да учым белән битемә, ачыткан җилкәләремә су бөркедем. Аннары, якты су өстендә күчеп йөргән ноктаны тагын бер кат күземнән үткәреп, Вовага моннан соң әйләнеп тә карамаска булып, алабута һәм кычыткан арасындагы сукмактан йөгерә-атлый өскә менеп киттем.

Малайлар үпкәсе иртәнге чык кебек кенә ул, бик тиз онытыла. Без Ринат белән кичкырынлап су станциясенә киттек. Су станциясе Кабанның иң биек көнбатыш ярына салынган. Яр башында ул, бик зур пристань кебек, түбәсенең кыл уртасында озын колгага эленгән флагын җилфердәтеп тора. Пристань дигәнебез үзе дә исәпсез күпкырлы баганалар, тоташ тәрәзәләр белән бик хикмәтле итеп корылган, аңардан түбәнгә таба ике-өч җирдән сынмалы баскыч төшә, баскычның әнә шул сынган бер җирендә тирә-юнь манзарын күзәтеп ял итеп алу өчен озын эскәмияле киң мәйданчыклары бар. Баскыч, түбәнгә төшеп җиткәннән соң, су өстенә ындыр табагыдай җәелгән галәмәт зур басмага килеп тоташа. Басманың бөтен ягын көймәләр сырып алган. Арада ниндиләре генә юк. Койрыклы-койрыксызлар, эчләре бик тирән һәм сайрак булганнары, очлы һәм тупыйграк борынлылары, күп ишкәкледән алып сыңар ишкәкле булганнары, аннары бер урынлы һәм ике урынлы байдаркалар – кыскасы, бу көймәләрне санап бетерерлек түгел, аларның күбесе чылбырланып су өстендә чайкалып тора, ә берише басмага менгезеп капландырып куелган иде.

Станциядә бәйрәмнәр үткәрелә. Андый вакытта җепләр белән төрле төстәге әләмнәр элеп куела, алар гүяки оркестр уйнаган көйгә һавада биешеп торалар. Шуның өстенә кичен станция ут дөньясына күмелә, җил тегермәннәре кебек, чытыр-чытыр килеп утлы канатлар әйләнә, һавага яп-якты койрыклы ракеталар очырыла, аларның аллы-гөлле чаткылы көлтәләре чыж да чыж килеп караңгы күлнең уртасына ук төшеп сүнәләр иде.

Без Ринат белән әнә шул станциягә су буйлатып кына килеп җиттек. Әлбәттә, без кем дип, күкрәкләрне киереп кенә баскычтан төшә алмыйбыз, безнең кесәдә тишек бер тиен дә юк. Станция ихатасына керсәк тә, әле без ыштан балакларыбызны сызганып су эченнән керергә тиеш, чөнки станциянең тау башыннан ике яклатып төшкән коймасы, әрсезләнеп, су читенә үк килеп терәлә.

Без, челәннәр кебек атлап, өзелеп калган койма башын әйләнеп уздык та яр читендәге яртылаш су белән тулган көймәгә кереп, калай банкалар белән аның көне буе кояшта ятып җылынган суын бушатырга керештек.

Яныбызга шундук башына фуражка кигән сыек тузма сакаллы урыс абзый килеп җитте:

– Пацаны, эта лодка дырявая, вон ту надо, – диде һәм, озын чабулы күлмәгенең чуклы билбавы очларын селкетә-селкетә, безне басма түрендәге бер көймәгә алып китте.

Без көймәнең аяк асты такталарын алып куйдык та саркып кергән суны ашыга-ашыга түгә башладык.

– Шипко не надо, устанете, – диде урыс абзый һәм янтыгын кашып куйды.

Шулай да без бу көймәнең суын бик тиз түгеп бетердек.

Урыс абзый – аңа «дядя Андрей» дип дәшәләр иде бүтән малайлар – тагын яныбызга килеп җитте.

– А теперь вон ту, – диде, ике ишкәкле көймәгә күрсәтеп.

«Ту» икән «ту». Без анысының да суын бушатырга керештек. Ләкин «ту» лар бетмәде, өстәлә торды. Дядя Андрей хәзер инде бездән ишкәкләре өч парлы булган көймәләрнең суларын бушаттыра башлады. Без инде хәзер бик ашкынып түкмибез, берәр банканы чупылдатып көймә кырыена түгәбез дә хәл алып ял итеп торабыз, тагын чумырып алып түгәбез дә тагын ял итәбез. Беләкләребезнең тәмам көче бетте инде. Бер мәртәбәсендә мин суы-ние белән банкамны төшереп җибәрдем, ярый әле суы яртылаш кына иде, чулт итте дә калкып чыкты, мин тиз генә аны тартып алдым.

Ринат та килгән юлыбызга таба башын еш кына борып карап куя. Аннары, кояш баер вакыт җиткәч, яр буе күләгәләре күлнең уртасына ук сузылып кергән аргы як йортларының тәрәзәләре бакырдай кызарып яналар иде.

– Устали, но теперь домой, – диде Андрей дәдә. – Утром приедете што-ли? – дип көлемсерәп сорап куйды.

Ринат дәшмәде. Мин янә:

– Эһе, придём, – дип, башымны кагып куйдым.

Икенче көнне дә без төш җитә язганчы көймәләрдән су бушаттык. Шуннан Андрей дәдә безгә эче юешләнеп торган бер көймә бирде, бер пар ишкәк тоттырды.

– Только далеко не отходить! – дип кисәтте.

Без теләсәк тә ерак китә алмыйбыз, чөнки ишүебезнең рәте-чираты юк, аннары басма тирәли йөри генә башлыйбыз – көймәбезгә су тула, туктап, аны күгәргән калай банка белән бушатырга керешә идек.

Тиздән Андрей дәдә, янтыгын кашып торган кулын безгә изәп, басмага кайтырга кушты. Инде без чыгып җиткәч:

– Хватит на сегодня, – дип, көймәне чылбыры белән басма читендәге калын тимер алкаларга бәйләп куйды. Аннары: – Килеп шулай әйбәт кенә эшләп йөрсәгез, әнә теге көймәне бирермен, диде.

Без әйләнеп карадык. Көймәнең эче коп-коры, җитмәсә, үзе бик сылу, матур иде. Без сөенә-сөенә башыбызны кактык, киләбез, дидек.

Һәм, чынлап та, килә торган идек, тырышып су түгә торган идек. Без Андрей дәдә белән тәмам дуслашып киттек, ул безгә хәзер тәмам ышанып карый, көймәләрнең төрлесен бирә, алай түгел, менә болай кирәк, дип, ишеп күрсәтә иде. Чынлап та, без ишә белмибез, йә ишкәк калагын суга кирәгеннән артык батырабыз – ул чагында ишкәкне каерып, көчәнеп ишәргә туры килә, йә ишкәк калагын су өстеннән тайдырып җибәрәбез дә Ринат белән икебез берьюлы алагаемга чайкалып китәбез, дөбердәшеп егылабыз. Ә Андрей дәдә ишкәкләрне суга артык чумырмаска, сай гына батырып-батырып алырга куша. Аннары ул ишкәкләрне кире табан кайтарганда, су өстеннән сөйрәтмәскә кирәк, чөнки алай итсәң, көчеңне бушка сарыф итәсең, хутың кими, ди.

Менә без, көймә борыны белән су өстен сызгалап, ишкәк ишеп йөрибез. Әле ишәргә өйрәнеп җитү өчен күп эш кирәк. Шулай да ян-якта су уймакланып кала, ул уймаклар шаян гына әйләнгәлиләр дә су төбенә төшеп качалар кебек. Көймә борыныннан, һавада почмакланып очкан торналар кебек, уңга да, сулга да дулкыннар тәгәри. Алар яр буена барып җитеп чайкалалар, су читендәге яшел кыякларны башларыннан сыйпагандай итәләр, безгә таба бил яздырып карап торган кер чайкаучы апаларның матур балтырларын иркәләп кытыклап алалар. Безгә, кызыгып, кәкре аяклы малайлар, тычкан койрыгыдай гына толымлы кызчыклар карап кала. Чү! Алар арасында кулын кашына куйган, башын кыңгырайтып, нечкә сыйракларын авыштырып карап торган мин үзем дә бар түгелме соң? Юк инде ул малай, юк! Ул малай хәзер ишкәк ишә, көймәне, майлап куйгандай, су өстеннән шудыртып бара һәм аның йөрәге шатлыктан дөп-дөп итеп кага, аңа чиксез рәхәт, чөнки аңа тик үзе генә ашкынып алга бара, ә ярдагы җанлы-җансыз нәрсәләрнең һәммәсе дә баш иеп калгандай тоела иде.

Безнең әти-әниләребез артык карун түгел, морожныйга да, кинога да тиеннәрне биреп торалар. Ләкин кайсы малайның киноны атнасына бер генә түгел, ә ике мәртәбә карыйсы килми, кайсы тәмлетамакның атнасына бер генә морожный түгел, ә җиләк изгән ике тәгәрмәч алсу морожный ашыйсы килми икән?! Шуңа күрә безгә акчаны тегесенә-монысына да үзебезгә табыштырырга туры килә. Без иске-москы чүпрәкләр дә, чүп-чар түгелә торган җирләрдән сөяк-санаклар да җыеп тапшырабыз. Шешәләрен дә калдырмыйбыз. Хәтта шундый хәйләкәрлеккә барып җиттек, шешә башлары китек булса, кызгылт сургучны шырпы белән эретеп тамыза-тамыза, аларны нинди тәҗрибәле сатучылар да сизә алмаслык итеп ямап куя идек. Инде сатучы апайлар: «Балалардан алмыйбыз», – дип, шешәбез-ниебез белән кибеттән борып чыгарсалар да, без аптырамыйбыз, ишек төбендә берәр өлкән кешене шешә тапшырырга күндерәбез, әгәр ул кеше күнмәсә: «Әбиемә даруга кирәк иде бит, теге-бу», – дип, асфальт тротуарга яшь тамчыларын да тамызабыз һәм безнең хәлебезгә керәләр, шешәләрне тапшырып бирәләр иде. Көймәдә йөзү хокукын да без әниләребезнең тиеннәренә түгел, ә үзебезнең ябык беләк көчләребез белән яулап алдык. Шуңа күрә күл өстен гизеп йөрү безгә икеләтә рәхәт һәм ләззәтлерәк иде.

Беренче елларны без су станциясенә әле кунак кына булып килеп йөрсәк, соңга таба инде аның хуҗасына әйләндек. Башта без Ринат белән бер пар ишкәкле көймәнең утыргычында иңне иңгә куеп ишсәк, аннары ике пар ишкәкле көймәдә һәрберебез аерым ишеп йөри башладык. Ләкин монда ишкәкләрне икең бергә йөртеп ишү кирәк, берең суны каерганда, икенчең әле җилпенергә генә торсаң, көймә йөрешенең ритмы бозыла, кызулыгы кими. Без ишкәкләрне бер үк вакытта йөртеп, парлап ишәргә өйрәндек, һәм безнең көймәбез су өстеннән талпынып-талпынып алга оча иде.

Күп тә үтмәде, без аерым көймәләрдә бер-беребез белән узыша башладык. Андый вакытта ишкәк тимерләре тагы да тырышып «җырлый», тавышлары аргы якларда ук ишетелгәндәй була. Көймә үзенең борыны белән алга таба сикереп куйгандай итә, үзебез утыргычтан төшеп калып, көймәләребез исә әллә кайларга – Ерак Кабан ярларына ук барып кадалыр сыман тоела иде.

Ләкин көймә хикәя генә булса, аның матур тылсымлы шигыре байдарка икән. Байдарканың хасиятен кайберәүләр белеп бетермидер әле. Аның бу хасияте ике башы да очлы борынлы итеп, уртасында утырыр өчен оялы итеп ясалуында гына түгел. Аның хикмәте, беренчедән, ике малай да күтәреп китә алырлык җиңеллегендә булса, икенчедән, бу хикмәт аның пар калаклы ишкәгендә. Терсәк көчләреңне кызганмасаң, әнә шул ике як очлары да калаклы булган ишкәгең белән шундый җилдерәсең ки, баш очыңда очкан акчарлак та сине куып җитмәве мөмкин. Әле алай гына да түгел. Ишкәгең белән тормоз биреп, каегыңны мизгел эчендә туктата яисә бер урында бөтерчек кебек бөтерелдерә аласың. Аннары байдарка белән тагын бер трюк ясарга мөмкин. Ишкәкче аның түгәрәк оясына кереп утырганнан соң, тезен дә, бил тирәләрен дә су чәчрәмәслек итеп махсус клеёнкасы белән каплап куя. Без юешләнеп утырсак утырырбыз, клеёнканы япмыйбыз, чөнки ул билебезне тыңгысызлап тора, ишәргә комачаулый кебек иде. Әнә теге трюк дигән нәрсәне эшлисе килгәндә, каплавыч белән як-ягыбызны яба идек, әлбәттә. Ябабыз да каекны әле бер, әле икенче якка чайкалдырабыз. Бу хәрәкәт кызуланганнан-кызулана бара һәм бервакыт, каек нык кына авышкан чагында, без аны кинәттән капландырып, башыбыз белән суга чумабыз да икенче яктан көпчәк кебек әйләнеп тә чыгабыз. Бу шундый тиз эшләнә, кайвакыт башыбыз чыланырга да өлгерми, утырган оябызга да су керми кала.

Без байдарка белән су коенырга да яратабыз. Күлнең тоташ чуклы яшькелт үләннәре үсми торган кап-кара җирләрен сайлыйбыз. Андый җирләрнең тирән чоңгыллы икәнен, төпләреннән бозлы чишмәләр тибеп торганын, димәк ки, анда су керү тиеш түгеллеген без соңыннан гына белдек. Ләкин безне андый урыннарның саф суы кызыктыра иде. Үткән эшкә салават дигәндәй, балачакта аны-моны уйлап тормауларын без хәзер онытыйк инде. Әйе, без байдарканың очына менеп бастык бит әле. Менә без кулларыбызны күтәреп учны учка кушабыз да, кинәт аякларыбыз белән этенеп, пелт итеп суга чумабыз. Табаннарыбыз белән этенгәләп су астыннан күпмедер барганнан соң, дельфиннардай калкынып чыгабыз һәм шундук әйләнеп карыйбыз: байдарка да аяк белән бер кат этелгәннән соң су өстеннән шуып баруын дәвам итә. Без аны куа китәбез. Корсакларыбыз белән шуышып өстенә менгәннән соң, тагын һәм тагын чумабыз.

Бервакыт байдаркабыз, кырынаеп китеп, су чумырып ала. Аңа кереп утыру файдасыз хәзер, менсәң, акрын-акрын төпкә иңә бара. Шулай да ояга басып торасың. Су башта билеңә җитә, аннары иңнәреңне, ахырда башыңны да күмә. Шунда гына пошкыра-пошкыра судан атылып чыгасың, башыңны чайкап, чәчеңдәге, битеңдәге суны селкеп төшерәсең һәм, су тулы байдарканы этә-төртә, ярга таба йөзеп китәсең. Яр буенда байдарканы капландырып суын агызуы берни тормый. Су шаулап агып беткәннән соң, байдаркаң күл гизәргә яңадан әзер. Кереп утырасың да, ишкәк очың белән су төбеннән җиңелчә генә этеп, бер кат җылынып алыр өчен, акчарлаклар белән узышырга китәсең.

Көймә безне тулы бер дөньяга алып чыкты. Элек мин Кабан тирәсен тирбәлеп торган зәңгәр рәшә аша гына карасам, хәзер инде яр буйларын җентекләп күзәттем. Аргы яклар гына түгел, үзебезнең як та матур икән ләбаса. Кабан почмагына сыенган электр станциясеннән өрәңгеләр үсеп утырган озын гына бакча сузылып китә. Аның артында Комсомол урамының иң беренче йорты – әле утызынчы елларда гына салынган бик зур ташпулат. Аның сул ягында бер-берсенә охшатмаска тырышып салынган икешәр, хәтта өчәр катлы агач өйләр. Алар артында, Каюм Насыйри урамында, яшел түбәле ап-ак мәчет. Әнә аңа таба өйлә намазына кайсы аксак, кайсы бөкрерәк гәүдәле калтыравык картлар агыла.

Су станциясен мин сезгә әйттем инде. Ул текә ярыбызның да иң биек ноктасына уенчыктай утыртып куелган. Колгасындагы флагы иң эссе көнне дә күлнең дымлы һавалы агымыннан селкенеп куя, яшьләрне спорт белән шөгыльләнергә чакыра. Анда чынлап та яшь-җилкенчәк тавышы. Бигрәк тә минем колакка Андрей дәдә җитәкчелегендә эшләгән малайлар чыр-чуы, калай банкалар белән көймә төбен кыра-кыра су бушатулары аермачык булып ишетелә. Күп тә үтмәс, алар да күл өстенә үз сукмакларын салырлар.

Су станциясеннән соң тау аз гына сөзәкләнеп киткән кебек була. Анда, шул сөзәклек буйлата, бик күп озынча тәрәзәле ике катлы ак бина җәелеп утыра. Бу кайчандыр Каюм Насыйри балалар укытып йөргән Духовная семинария. Хәзер анда технология техникумы урнашкан иде бугай. Безнең фатирыбызга каршы тар гына озын бүлмәдә квартирант булып яшәүче Якуп абый да шул техникумда укып йөри иде. Без аның берәр китап-мазарны, беләзеген аз гына бөгә төшеп, йомшак кына тотуына, шул ук вакытта аксылрак чәчле башын бик туры тотып йөрүенә кызыгабыз, үзебез шулай йөреп карарга тырышсак та, һич тә булдыра алмый идек. Барыбыз да аны яратабыз, ул үзе дә бик бала җанлы булып, Сафьян урамының юл белән ике арадагы чирәмлегенә кырын ятып, ничәнче кат инде «Ак бүре» не сөйли, ләкин һәрвакыт үзгәртеп сөйли, һәм без, чык төшеп, юешләнеп беткәнчегә кадәр, аны йотлыгып тыңлыйбыз.

Аның өлкәннәрне җыеп та ниндидер китап укулары сизелгәли. Ләкин бу безнең өчен яшерен сер булып кала. Колагыбызга ниндидер Галимҗан, ниндидер Ибраһимов дигән исемнәр генә чалынгалый иде.

Ярый, мин, үзебезнең ярга күз салгалап, күл өстен айкап йөрим бит әле. Менә тау түбәнәя бара, анда Күл буе мәдрәсәсе, аннан ике катлы агач йортлар тезелеп китә дә, кинәт кенә үр башланып, якты тәрәзәле дүрт катлы мәктәбебез калкынып күренә. Ә аның да күршесендә безнең йортыбыз, безнең балачак бишегебез. Ләкин без бу сабый чак бишегеннән, үз аякларыбыз белән төшеп, җир өстенә тып итеп бастык инде. Ул гына түгел, зур күлләрне гизеп йөрибез. Баш очымда рәхимле кояш, тирә-ягымда минем яраткан яр буйларым. Ләкин нәрсәдер җитми. Ни өчендер, кем беләндер шатлыгымны уртаклашасым килә. Әнә ул балкон тәрәзәсеннән карап тора түгелме соң? Ул мине күрми шул. Мин, көймәмне тирәкләр арасына юнәлдереп, тиз генә яр буена чыгам да чылбырны борын асты юешләнгән кәтүк хәтле генә бер малайга тоттырам.

– Хәзер төшәм, аннары сине дә йөртермен, яме? – дим.

Малай, ризалыгын аңлатып, башын кагып куя. Мин, артымнан тузан туздырып, тау башына йөгерәм.

Бер-ике минуттан инде Нурия апа, дөресендә, Нурия генә, сакланып кына көймәгә уза. Мин чылбырны ычкындырасы килмәгән малайның учларын йомшак кына ачам да, көймәне этеп җибәреп, үзем дә җәһәт кенә эчкә кереп утырам, ишкәккә тотынам. Көймәне борып, гайрәтле генә итеп Ерак Кабан ягына китеп барганда, әлеге кәтүк малайның еламсыраган йөзен күрәм.

– Без хәзер әйләнеп кайтабыз! Аннары сине йөртәм, ярыймы?! – дип кычкырам мин аңа.

Малай тагын башын ия, беләге белән юеш борынын сыпырып ала. Аягын авыштыргалап, бездән күзен алмый карап кала. Менә ул кулын кашы өстенә куя да шул хәлендә башта бер карамчыкка, аннары ноктага әйләнә. Калды минем сабый чагым яр буеннан карап…

Су өсте балкыймы, әллә Нуриянең күзләреме? Ул кечкенә толымы күперебрәк торган, ләкин әле тарак эзләре дә язылып бетмәгән кучкыл чәчле башын әле бер якка, әле икенче якка борып йөртә, зур коңгырт күзләре белән яр буйларын йотардай булып карый, туктаусыз елмая. Елмайган чагында аның тип-тигез энҗе тешләре кояшта чагылып-чагылып китәләр. Ул сөенеченнән нишләргә белми, әле көймә кырыенда шупырдаган суны кушучлап алып, түгәрәк көзгесеннән карагандай, аңа текәлеп карап тора, һәм суда уйнаган кояш шәүләләре аның каратутлы шома битләрен яктыртып җибәрәләр. Ул да түгел, Нурия тагын көймә кырыеннан кулын көрәтеп су чәчрәтә. Су тамчылары, һавада салават күпере төсләрен чагылдырып, шыбыр-шыбыр коелалар, ә кайбер тамчылары аның үз өстенә төшкәч, ул:

– Ай-й-й! – дип кычкырып җибәрә һәм әнисенекедәй ябык җилкәсен җыерып бөрешкәндәй итә. Ул да булмый, Нурия, кулларын аз гына күпертмәле тез башларына куеп, үзалдына карап уйга кала. Шундук минем күзем аның инде җиткән кызларныкы кебек матурая башлаган карасу аякларына, билләнеп торган табаннарына төшә. Бу аякларның тырнакларына хәтле миңа нәфис булып күренә. Ә бит кайчан гына әле…

Әйе, узган көзне, болытлап торган сүрәнрәк бер көнне, Мәрьям апа аны җылы гына киендереп, аякларын балалар одеялы белән дә төреп, Нариман урамындагы хастаханәгә алып китте – анда балалар сырхауханәсе бар иде. Күрше ишегалдындагы Каюм карттан алып торган арбаның тәгәрмәчләре юлның йомры ташларында сикереп куйган саен, Нурия сай әрҗә кырыена чытырдап ябыша, ә кайвакыт кычкырып та җибәргәли. Менә юл ташлары юешләнеп ялтырый башладылар – вак кына яңгыр сибәләргә кереште.

Мәрьям апа кызын докторлар янына күтәреп кереп киткәч, мин арбаны саклый калдым. Яңгыр инде шактый гөжелди башлады. Мин капканың дуга сымаграк түбәсе астында сыенып торсам да, анда да калай ертыкларыннан яңгыр үтә, салкын тамчылар, яка эчемә тамып, муенымны кадап-кадап алалар иде. Бервакыт калтыранып торган чагымда, бер узгынчы хатын: «Нишләп монда торасың, бар, эчкә кер», – дип, үземне орышып та алды.

Ләкин миңа арба янында торырга кушылган, шуңа күрә, тешем тешкә тимичә дерелдәсәм дә, мин аны саклап торам. Ул арба безнең утын сарайлары артында бакча тоткан Каюм картныкы, югалса, велосипед көпчәгедәй биек тәгәрмәчле арбаны Мәрьям апа каян алып түләсен?

Ул көнне Мәрьям апа, «баланы туңдырганга» үзен тирги-тирги, икебезне дә арбага утыртып кайтты. Бер-беребезгә елышып кайтсак та, мин юл буе җылына алмадым. Өйдә кайнар чәй эчкәч кенә миңа җан керде. Инде Мәрьям апа «Ташкент күчтәнәче» дип кипкән кавын да чыгарып куйгач, күңелем күтәрелеп китте. Кибеп тә җитмәгән токмачтай телемнәрне мин күземне йомгалый-йомгалый ашадым.

Йомры таш өсләрендә арба сикерә. Тынып тора да тагын сикерергә тотына. Бер күтәрелә, бер төшә. Юк, көймәм чайкалып киткән икән. Ерактан моторлы көймә узды, безгә килеп җиткәнче дулкыннарының хәле бетсә дә, алар көймәне койрыклы-борынлы сикертеп алдылар. Нурия чырыйлап кычкырып җибәрде, көймә читенә чытырдап ябышты. Аннары, юкка да курыкканлыгы өчен, бөтен күзләре һәм ак тешләрен күрсәтеп көлеп куйды. Мин салмак кына каерып ишәм. Мае кипкән ишкәк тимерләре моңсу гына шыгырдыйлар.

Без инде күлнең тараебрак киткән җирләреннән йөзеп барабыз. Әнә биек морҗалы Вахитов заводы. Бирерәк атаклы Пләтән мунчасының ихатасы. Ике уртада озын коймалы «Кызыл Шәрекъ» заводы. Болар минем алдымда ни өчендер бер җепкә тезеләләр. Ни өчен түгел, ә тәгаене дә шулай бит. Берсендә кайнатылган йомырка сарысыдай сап-сары сабын, икенчесендә юынып сафланып чыгасың. Ә инде өченчесенең «Ситро» дип аталган әчкелтем җимеш суын эчеп, тәмам хушланып китәсең. Ә бу таллар шулхәтле иелеп нишлиләр соң? Бетмәс-төкәнмәс яфраклары белән дә күлгә сузылгалап су эчәләр микәнни? Шулкадәр дә туймас булырлар икән.

Безнең икебезнең дә күзебез иңкүләнеп киткән уң якта. Болар мәңге юеш җирләр. Өйләре дымланып каралып торсалар да, бакчаларына килешә бу дымлы һава. Әнә читән-рәшәткәләрдән кояш күзләре – кабак чәчәкләре чекерәеп карап тора. Әнә чия куаклары күпереп утыралар. Ул да түгел, борынга тәмле әнис, бераз төчерәк укроп исләре килеп бәрелә, яңа өлгергән яшь кыяр исләре борынны кытыклап ала, һәм без Нурия белән төкерекләребезне йотып куябыз.

Менә без күпер астыннан чыгып барабыз. Өстә, күпер сайгакларын дөбердәтеп, атлы арбалар, сигналларын биреп, җиңел һәм йөк машиналары үтә. Ә аста бака үләннәре чолганган, әкәм-төкәмнәр һәм сөлекләр сырып алган күпер субайлары.

Менә бөдрә урманлы Ботан бакчасы. Анда дөньяның төрле кошлары сайрый, җәнлекләре кычкыра, арада арыслан патшаның үкереп куюы да ишетелеп киткәли кебек. Без караңгырак туннель эченнән чыгып барабыз. Монда һәр аваз, хәтта су чупырдаган тавыш та үзенчә калтырап яңгырый. Әгәр «Нурия!» дип кычкырсаң, туннель аны ике як күл өстенә пушка шикелле атып җибәргәндәй итәр иде. Юк, кызлар исемен гомумән кычкырып әйтергә ярамый. Аларга пышылдап кына дәшәргә кирәк. Әмма минем кулымнан пышылдап дәшү дә килми. Аның каравы мин хәзер ишкәк тота беләм. Ишкәк белән салмак кына селтәнеп, көймәне Ерак Кабанның якты һәм үтә саф суы өстенә алып чыгам. Монда инде әнә шул саф, тонык судан, гел яшеллектән торган манзара ачыла. Еракта аксыл иген кырлары, тау түбәләрендә утырган авыллар күренә. Ә якында гына камышлар, җикәнбашлар шыбырдаша.

Без бер-ике сабак җикәнбашны суырып алдык та кире юлга чыктык. Көймә яхшырак йөрсен өчен, гадәттә, койрык ягына нәрсә белән булса да бастыра төшеп яки кеше-мазар утыртып өч ягын, ягъни көймә борынын күтәртә төшәләр. Нурия бик авыр гәүдәле булмаса да, барыбер көймә борыны күтәрелә төшкән, һәм без терекөмештәй су өстеннән шуып кына барабыз. Шунда кылт итеп башыма бер уй килә. Киләчәктә дә безнең тормыш көймәләребез шулай җай гына, матур гына йөзеп барсын иде.

Кабан күленең төбе күренми, караңгы. Бу да минем өчен караңгы иде. Еллар тәгәрәп ага тордылар. Европадан да, безнең Көнчыгыш чикләребездән дә, күңелләребезне алҗытып, яңадан-яңа хәбәрләр килде. Испаниядә республикачыларның Франко фашистларына каршы көрәше безне батырлыкка өндәде. Без Испаниянең бер патриот малае турында кино карадык. Малай фашистлар корабленә килеп эләгә, кок ярдәмчесе булып эшләп йөри. Республикачыларны юк итәргә баручы, тешләрен ыржайткан акуладай була бу корабль, үзенең карынында снарядлар илтә. Әлеге малай түзеп торамы соң бу хәлгә, ул барлык совет малайлары күңеленнән эшләргә теләгән нәрсәне үти: снарядлар төялгән трюмга чиләк белән утлы күмер ташлый, үзе исә сикереп диңгезгә чума, чын моряклар кебек ярга таба колачлап йөзеп китә.

Ә инде сугыш башланганнан соң төшә башлаган салкын төннәрнең берендә, өебезгә, бер ир-ат ияртеп, кулын марля белән муенына аскан бер кеше килеп кергәч, ни өчендер мин аны Мөфәхәр абыйга охшаттым. Аның кул бәйләүләре генә түгел, бөтен өсте-башы: яралылар госпитальдә кия торган соры халаты да, чәчләре, колаклары да керле һәм сөремле иде. Ләкин бу кеше Мөфәхәр абый түгел иде, әлбәттә. Ул, Шәмсенур апаның таныш авылдашы булып, паровоз тендерындагы күмер арасында кайткан. Менә авылга китешли, җиде төн уртасында безгә килеп кергән. Бу хәлгә мин бик аптырадым. Яралы булгач, ни өчен ул госпитальдә ятмый, качкын кебек, күмер һәм сөрем эчендә авылына кайтып бара? Аннары бер кат чистарынып кына чыгарга кергән кеше ни өчен икенче кичне дә бездә калмакчы? Ләкин Шәмсенур апа аны коры тотты:

– Энем, без солдат семьясы, безнең ирләребез фронтта. Бар, син килгән юлың белән кит инде, безне дә, авылыбызны да рисвай итмә, – диде.

Шуннан яралы бу кеше югалды. Мөфәхәр абый исә бераз төшереп алып, күкрәк төяргә, сабын куыкларын очырырга яратса да, намуслы кеше иде, ул сугыштан сыйрак сөяген чәрдәкләндереп кайтты, таякка таянып йөрде. Һәм хәзер дә ул таягы белән титаклап йөри, дөнья куа. Һәм һәрвакыттагыча аз-маз кәккән була, кулы белән түшен дә суккалый.

Шулай итеп, без сугыш алды елларын үткәрәбез. Ерак Көнчыгышта безне япон самурайлары тынгысызлаган булса, Ленинград ягында илебезнең көчен ак финнар сынап карады. Әле без киләчәктә Гитлерның үзебезне нинди бәхетсезлекләргә дучар итәсен белмибез һәм ак финнарның мәкер кылуларына шаккатабыз. Без нәкъ шул ак фин сугышы чорында бер көтү малай һәм әти белән кинотеатрга «Маннергейем сызыгы» дигән фильмны карарга бардык. Бу финнарның бик камил сугыш техникасы, посып, яшеренеп ята торган тимер-бетон корылмалары турындагы кино иде. Ну астан гына ут җибәреп яталар да соң ике койрыклы албастылар! Ә дотларына бик калын резин эшләпәләр кигезеп куйганнар. Безнекеләр снарядлар очырды исә, әлеге эшләпәләр аларны кире үзебезгә таба сибә. Ник дисәң, резин кысылып килә дә ата да бәрә, ата да бәрә снарядны безнең якка. Безнекеләр дә төшеп калганнардан түгел шул, эшләпәнең хикмәте турында уйланганнан соң, энәле снарядлар аттыра башлыйлар. Снаряд теге резина эшләпәгә килеп кадала да тимер-бетон корылманы пыран-заран китерә.

Энәле снарядлар чынлап та булганмы, әллә ул безнең, ягъни малайларның фантазиясе идеме, һәрхәлдә, безнең гаскәр әнә шул куәтле Маннергейем сызыгын да йомычка урынына туздырып ташлады. Фильмның да асылы менә шул хакта иде. Ленинград ул елны куркыныч астында калды. Аңардан эвакуацияләнүчеләр дә булгандыр, күрәсең. Безнең йортка да, Хәким Ибәтуллиннарга бер гаилә ленинградлылар кайтып төшкән иде. Алар җирән баш Хәкимнәрнең кардәше булып, безнең күл буе йортыбызда әллә ни озак яшәмәделәр, фин сугышы бетү белән кире үз шәһәрләренә кайтып киттеләр. Ләкин аларның бер малайлары безгә кызыклы истәлекләр калдырып китте.

Безнең «академигыбыз» Якуп абый капыл гына юкка чыкты. Колактан колакка ишетелгән сүзләргә караганда, ул ниндидер Галимҗан, ниндидер Ибраһимовларны укып йөргәне өчен юкка чыккан. Аны безнең йортыбыздан кемдер чаккан булган. Аның фатир хуҗасы Миңнегөл апа әллә ни вакыт телсез калып йөрде. Аннан соң да хатыннарга өзек-өзек сүзләрен пышылдап кына әйтә торган булды. «Төн уртасында алып киттеләр… Аның хакында бер сүз дә сөйләмәскә куштылар… Ник сөйлим, кирәкми, сөйләмим… Әмма, үз сабагын укымый, дигәннәре хак түгел. Кичләрен сызымнар да сыза, укый да ич. Нихәтле керосин гына яндырып бетерде. Сөйләмим, юк, кирәкми…»

Капка янәшәсендәге чирәмлеккә кырын ятып әкият сөйләүчебез югалды. Ләкин без хәзер, капка төбендәге озын эскәмиягә тезелеп утырып, үз белгәннәребезне үзебез сөйлибез. Әкият түгел икән, барыбер чынын-ялганын кушып, әкияткә охшатыбрак сөйлибез.

Менә бер кичне әлеге Ленинград малае да әңгәмәбезгә кушылып китте. Ул, урыс мәктәбендә укыса да, татарчага оста, чөнки әтисе-әнисе белән ул, «әтием», «әнием» дип иркә сүзләр әйтә-әйтә, гел туган телебездә сөйләшә иде.

– Безнең Ленинградта өрәкләр күбәйде, – дип, борчак аттырырга кереште ул. – Өсләренә кәфен уранганнар, аяклары тирбәнеп тора, сиртмәле. Берәр йорт каршындагы агач башыннан җиргә сикереп төшәләр дә һавага сикереп менеп тә китәләр. Өске каттагы тәрәзәләрдән карыйлар: кем бай яши, кемнең өендә әйбер күп. Бигрәк борынгы рәсемнәрне урлыйлар. Ленинградта музейларның исәбе-хисабы юк. Ә картиналар бик кыйммәт тора. Тегеләр, картинаны кәфен астына кыстырып, тәрәзәдән сикерә икән дә шундук күздән югала икән. Милиция бик күпләрен тотты инде.

– Яңгалама, – ди Нурия, – синең ул өрәгеңә картина ниемә кирәк?

– Алар өрәк кебек киенгәннәр генә бит. Кешеләрне куркытыр өчен. Революция вакытында качкан байлар алар йә инде аларның малайлары. «Алар безнең картиналар, совет заманында ясалмаганнар», – диләр һәм заграницага алып чыгып саталар икән. Милиция бик күбесен тотып судить иттерде. Судта болай дигәннәр: «Картиналар да, барлык музейлар да, Ленинградның борынгы гүзәллеге дә – барысы да халык байлыгы. Бу байлыкны урлаучыларны рәхимсез хөкем көтә».

Мин уйга калам: ярый инде, картиналарны, музейлардагы җәүһәрләрне урлап та булсын ди. Ә гүзәллекне ничек урлыйсың? Нәрсә ул гүзәллек? Мин, үз уема үзем чуалып, бу хакта буталып кына Ленинград малаена сорау бирдем. Ул ык-мык итте, юньләп җавап бирә алмады. Ләкин моннан соңгы көннәрдә ул әтисе белән ишегалдында да, урамда да бик еш сөйләште. Минем колагыма «Казан малае сорады» дигән сүзләр дә чалынып калды. Димәк, кунак малай әтисе белән киңәшләшә, аңардан сораша. Һәм, чынлап та, кичләрнең берсендә ул миңа болай дип аңлатты:

– Беләсеңме, гүзәллек ул – матурлык. Менә Ленинград бик матур: Нева проспекты, диңгез буйлары, урамнардагы йортлар. Ул тагын бакчаларны, парктагы күлләрне, буаларны күрсәң. Агачлар да мең төрле. Кызыл, шәмәхә, алтын төсендәгеләре дә бар, бигрәк көз көне матур алар. Ул шарсыман куаклар. Менә болар һәммәсе дә, иртә-кичләрен күл буйларында шәүләләре белән бергә ак томанга төренеп, йоклап утыралар. Ә күл уртасында менә синең кебек бронзадан коелган бер малай һавага кувшин күтәргән дә, аз гына чупырдатып, ишетелер-ишетелмәс кенә су агызып тора. Менә гүзәллек шулар була инде.

Мин тагын аптырашка калдым. Ленинград дигәч тә, парклар бездә дә бар инде анысы. Әнә Арча кырында. Урыс зираты читеннән барасың да койма аша гына билетсыз керәсең. Яки ял йорты аша чокырлар арасыннан гына. Анда тайларга утырып чаба торган карусель бар, тимер бишекле, шыгырдаучы таганнар, баш түбәңдә зырылдатып әйләндерә торган самолёт бар. Ну агачлар агач кебек инде. Яфраклары төрле төстә булмаса да, урман кебек ямь-яшелләр. Әйе, бер түгәрәк буа да, бассейн ягъни. Тирәләренә зур гына бакалар тезелгән дә авызларыннан су аттырып торалар. Минем ул бакаларга атланып та караганым бар әле. Әнә шул «гүзәллек» не, алып, үземнең Кабаныма җибәриммени инде мин? Кабанда болай да бака күп, иртә-кичен бакылдап колакны тондырып бетерәләр.

– Гүзәллекне урлап буламыни? – дип сорадым мин һәм ленинградлының үзенең дә авызын каплап куйдым, ләм-мим бер сүз әйтә алмады.

Ләкин аның авызына су капкандай дәшми йөрүе озакка бармады. «Вәзир» әтисе белән киңәште дә янә бер кичне чыгып әйтте:

– Була икән, – диде.

Ул болай аңлатты: әгәр син агачны кайгыртмасаң, аны тәрбияләмәсәң, ул корый. Син аның гомерен урлаган кебек буласың, син, димәк, җинаятьче.

Аннары Ленинград малае болай диде:

– Гүзәллекне бүтән төрле дә урлап була. Капкалары, парадный түбәләре чуеннан челтәрләп эшләнгән, баскыч култыксаларына хәтле бик әкәмәт сырланган, үзе исә әллә каян күренеп торган аккоштай бер таш йорт, ди. Андыйлар Ленинградта бик күп. Алар йөз илле, ике йөз ел элек ясалганнар. Бу борынгы заман һәйкәлләрен байлар салмаган бит, эшчеләр, крестьяннар килеп салган. Әти әйтә, Пётр патша татар осталарын да бик күп чакырткан, ди. Нихәтлесе сазлыкларда күмелеп калган. Аларның сөякләре өстенә үк мәрмәр сарайлар корылган. Менә мин әйткән әлеге аккоштай йорт тәрбиясез кала, ди. Түбәләре, матур-матур кәрнизләре, челтәрле койма-капкалары яңгыр суларыннан акрынлап күгәрә, чери, стеналары куба. Домуправ аңа: «Советский түгел, иске заман калдыклары!» – дип төкереп тә бирми, ремонт ясаттырмый. Йорт ишелә, харап була. Гүзәллек урлана… – Әти әйтә, элек Казанда «Бакыр бабай» һәйкәле булган, ди. Кайда ул хәзер? Беркем белми. Аннары менә Кабанны кара, Болакны кара.

Ну бу китте инде хәзер тезеп. Әллә каян килеп тә безнең шәһәребезне күп белгән булып кылана. Кабанны мин үзем дә беләм һәм яратам. Болагы аша Проломныйдагы «Электро» һәм «Уппон» киноларына йөрибез. Беркөнне, бу кунак малаен да ияртеп, «Рот-фронт» киносына да барган идек әле. Малаең, Болак күпере аша чыкканда, каналга озак кына карап торды.

– Матур, – диде. – Бездә мондый киң каналлар күп түгел, ләкин аннан тарраклар меңнән артык. Аннан Нева елгасы Иделдән аз гына калыша. Ике яры да гранит белән тышланган. Сезнең Болакны да шулай итсәләр. Тик менә әшәке сулар агызып үзен сасытмасалар икән…

Кинога барган ул көнне мин Болакның да «гүзәллек» кә кергәнен белми идем әле.

– Сезнең Болакта ни өчен су агып тормый? – диде кунак малае.

– Язын ага. Идел суын Кабанга агызып кертәләр.

– Хәзер мунча сулары гына агып төшәме?

Мин үзалдыма кызарынып киттем. Моның сәбәбе дә бар иде. Проломныйга чыксак, бәдрәф таба алмый аптырап бетә идек. Безне бердәнбер коткаручы шул Болак күперләре иде. Хаҗәтең төшкәндә кайда инде аны-моны уйлап торулар – йөгерәсең күпер астына.

Үзем өчен дә, иптәшләрем өчен дә менә хәзер колакларым пешеп чыкты. Ярый әле кунак малае сүзне Кабанга таба борды.

– Әтием сөйли: шәһәр уртасында шушындый зур күле булган шәһәрләр бөтен Советлар Союзында юк. Кадерен белмиләр, ташландык хәлендә тоталар, ди. Нәрсәгә ул алабута әрәмәләре? Кәҗәләр өченме? Ә менә талларыгыз, йөз яшьлек тирәкләрегез гүзәл. Ичмаса, әнә шуларны урлатмасагыз иде…

Сөйләнгән була шунда. Ярый ул сезнең анда Ленинград-Мәскәүләрдә пешкән-төшкән. Ә безнең монда менә икмәгенә дә чират була башлады.

Мин ипине Сафьян башындагы кибеттән йөгереп кенә үзем алып кайта идем. Алып кайканда, буханканың бер чаты кимерелеп бетә, урам буенча чемченеп кайтуы нишләптер бик тәмле була иде. Хәзер инде болай тиз генә ипи алып кайтып бирәм димә. Беренчедән, бик озак чират торасы булгангамы, мине, ягъни баланы, әти-әнием чират торгызмаска тырышалар. Икенчедән, мин, мәсәлән, язгы юеш вакытта көне буе торып та ипи алып кайта алмавымны хәтерлим. Аның каравы, әллә нигә бер булса да, тышы ялтырап кетердәп торган зур иләк кадәр түгәрәк ипине күтәреп кайтуы минем өчен үзе бер зур бәйрәм иде.

Андый чакта әнием: «Зур үстең бит инде, балам», – дип, аркамнан да сөеп куя торган иде. Керосин кытлыгы да башланды. Примусны мин коридордагы иске өстәл өстендә пешкәкли-пешкәкли үзем яндырам. Чыгымлый башласа, тар гына калай тасмасы очына беркетелгән кылдай нечкә корыч чыбык белән керосин парларын сиптерүче чебен күзе хәтле генә тишекне чистартам. Ләкин кайвакыт нихәтле генә пешкәкләмим, әлеге чебен күзенә төртә-төртә нихәтле генә чистартмыйм, примусыбыз янмый. Шуннан мин аны күтәреп селкетеп карыйм, юк, керосины чайкалмый, ул беткән. Чөнки әти белән икебезгә, ә кайвакыт берүземә, Татарстан урамына барып чиратка басарга туры килә. Ә кибетченең зур тимер чанында кара май кебек болганып торган, кай арада яшькелт-шәмәхә төсләр белән ялтырап киткән керосинына барып җиткәнче ярты көн үткән була. Менә сиңа Болак, менә сиңа гүзәллек!

Шулай да бу Ленинград малае мине уйга салып китте бит әле. Кабанның үзен әйтмим дә инде, безнең яр буе тирәкләребез, электр станциясе һәм «Кызыл Шәрекъ» заводы артындагы талларыбыз да үзләренең кыргый-сәер булулары белән аның күңеленә бик хуш килгән иде кебек.

Ләкин мин карыйм да хәзер су буйларына, Зәйнәп карчыкның «Ходай рәхмәте белән үскән ул тирәкләр» дигән сүзләрен дә исемә төшереп, бердән шикләнеп куям. Безгә мәктәптә табигать белеме керә башлады инде. Укытучыбыз: «Алла юк, бөек, көчле, кодрәтле табигать кенә бар», – дип сөйли иде. Бу тирәкләребезне дә шул бөек табигать яратканмы? Ничек ул аларны, Алып батырлар кебек, су читенә бертигез итеп тезеп куя алган? Кеше кулы үстермәде микән аларны? Мөгаен, шулай булырга тиеш. Димәк, Кабан ямьле булсын өчен, яр башлары ишелеп төшмәсен өчен, аны безнең ерак бабаларыбыз да кайгырткан булган? Алар гүзәллекне безгә хәтле үк бик яхшы белгәннәр иде микәнни соң?

Менә инде ул йөз яшьлек тирәкләр сирәгәеп бара. Бигрәк тә Меховой клубы арты шәрәләнеп калган. Ул җирдә тирәкләрнең черек төпләре генә анда-санда каралып тора. Минем әни мехкомбинатта эшли иде. Мехкомбинатта эшләүченең малае булгач, аларның клубы артындагы шәрәлек ничектер мине дә гарьләндергән кебек була иде.

Аннары без үзебез дә бәләкәй җинаятьчеләр түгел идек микән? Кемнең генә су өстенә бәләкәй каеклар җибәрәсе килми. Аларны без башта, кәгазьдән эшләп, йортыбыз каршында яңгырдан соң җыелып калган күлдәвекләргә җибәрә идек. Су өстен җыерчыкландырып җил дә исеп куйса, безнең көймәләребез оча гына иде. Аннары без көймәне, ак җилкән дә бастырып куеп, агач кайрысыннан ясый башладык. Көймә астын шомартып, ә эч ягын купшандыра төшеп ясаганнан соң, безнең җилкәннәребез, дулкыннар өстендә сикерә-сикерә, Кабан күленә сәяхәткә китә.

Керосин кытлыгы башлануы турында әйткән идем инде. Без ара-тирә ашларны үзе үк чиркәү эче хәтле булырлык урыс миче алдында өч аяклы таганга чуен утыртып пешерә башладык. Ләкин монысына да утын кирәк бит. Утынны моңа бик саклап тота идек, чөнки салкын кыш та киләсе бар бит әле.

Бәхетсезгә вакытсыз дигәндәй, йортыбызның өске катында яшәгән бердәнбер урыс малае Гена бер әкәмәт нәрсә уйлап чыгармасынмы. Ул бездән олырак яшьтә булып, «Конструктор» дан әллә нәрсәләр эшләп бетерә. Аларның өйләренә эләккәләгән чагында, мин дә тырыштырып карыйм, ләкин даими күнекмәләрем булмаганга, әллә ни майтара алмыйм.

Гена кургаштан йомры балык сыман бер нәрсә коеп, аның койрыгына таза гына җеп бәйләп куйды. Гена «балык» ны болгый-болгый чөеп җибәрсә, ул һавага сызгырып менеп китә. Тирәкләрнең коры ботагына чалынып чолгангач, Гена әлеге җептән тартып, ботакны сындырып төшерә. Шул ысул белән бер чыкканда кимендә ике-өч пешерерлек утын алып керә иде.

Чүлмәкчедән күрмәкче, мин дә бу тәҗрибәне кабатлап карадым. Тик мин кургаш урынына таш кына бәйлим. Бәлкем, аны начаррак та бәйләгәнмендер. Коры ботак урынына кайчак, шырт-шырт уалгалап, яшел тармаклар да очып төшкәли иде. Әлбәттә, бу төрле утын хәзерләвебез озакка сузылмады. Ишегалды малайлары «җизни абый» дип йөрткән абый, бер мәртәбә ботак сындырып йөрүебезне күреп калып:

– У-у-у, корткычлар! Халык дошманнары! Колагыгызны борырга кирәк сезнең! – дигәч, бигрәк тә минем котым ботыма төште, «халык дошманы» ул заманда бик куркыныч сүз иде. Без шуннан соң ике атна буена күл тирәсендә күренмәс булдык. Менә шул җизни абыйның үз малае белән кызык килеп чыкты. Хәким «корткычлык» та барыбызны да уздырды. Ул карт бер тирәкнең су эченә кыйгачлап кереп торган озын ботагына калын бау бәйләп төште. Шул бауны кысып тотып, тау битенәрәк менә дә, сәгать теле кебек түбән атыла, суның түренә кереп, бавын ычкындыра һәм шап итеп суга чума. Бу таган атынган сыман килеп чыга. Хәким бу атынып чумуда бик остарып китте, котыртып бүтән малайларны да атындырды.

Бер тапкыр Хәким:

– Нәрсә, циркны бушлай карыйсыз, акчагызны хәзерләгез. Менә хәзер программаның иң зур номеры була! – дип, кушучлап тирә-якка кычкырып белдерү ясады. Тау башына ук менеп, хәтта ярдәмгә аягы белән этеп җибәреп, выжт итеп түбән китте. Ләкин кинәт кенә ботакның шартлап сынуыннан куркыпмы, кулын вакытсыз ычкындырды да баштүбән суга чумды. Хәким үзе юк, су өстендә табаннары гына селкенгәли. Аякларын, кайчы кебек, арлы-бирле селкетә. Җитмәсә, өстенә сынган ботак килеп төште. Хәким көчле иде, алай озак изаланмады. Ләкин судан чыкканда, аның ялкын кебек җирән башы кап-кара иде.

Күлнең тирәкләр тирәсендәге төбе, ни гомерләр буена коелган яфраклар коелып чери-чери, ләмгә әйләнгән. Хәким шул ләмгә кадалган җиреннән көчкә генә ычкына алган. Судан чыкканда, аның башы гел ләм генә иде. Ул тиз генә юынды да, бауларын да ташлап, өенә ычкынды. Без исә, аның хәле көләрлек булмаса да:

– Менә сиңа, кирәксә, цирк! – дип, авыз ерып калдык.

Күл буе тирәкләре рәнҗемәдеме икән безгә үзләрен әнә шулай борчыганыбыз өчен? Мөгаен, рәнҗегәннәрдер.

Терсәкне бик тешләр идем дә, буй җитми шул. Ник шунда бер тылсымлы кул табылмаган безгә? Көймәләрне модельчылар түгәрәгендә дә ясарга мөмкин булгандыр бит югыйсә. Җитәкләп кенә илтәсе иде үзебезне шунда. Ә Хәкимне су станциясенә генә алып барасы иде. Анда күккә ике-өч катлы вышка ашып тора. Күнегүләр дә ясаштырса, вышканың очыннан ук сикерер иде ул суга һәм, мөгаен, чемпион да була алыр иде. Хәзер исә әти-әниләре аны читлеккә ябып куялар, өй саклаталар. Хәким читлектән ычкынгалый ычкынуын – моңа гына башы җитә аның – ләкин иреккә чыккач, ул койрык чәнчеп чапкан бозаудай чаба, уен уйнаса, вәхшилеккә хәтле барып җитә. Без дөрес тәрбияләнмибез, ахры. Әти-әниләребез бу сүзне еш кына кабатлый. Үзләренең исә безгә күз салырга да вакытлары юк. Шунлыктан без урам һәм күл йогынтысында үсәбез.

Ә бит урамга борыннарын да төртеп карамаган малайлар бар. Чыксалар да, ялгыз чебиләр кебек, әниләре канаты астыннан чыкмыйлар, чөнки аларга урам малайларына кушылырга ярамый. Бу ялгызакларның дөньясы безгә бик кызык тоела, без ул дөньяга ничек тә эләгергә тырышабыз, ләкин ул малайларны әниләре белән бергә усал эшләр дә саклап тора. Аннары, өйләренә керим дисә дә, бик сайлап кына кертәләр. Артык әрсез, йөгәнсез булсаң, килгән юлың такыр, әнә шул такыр юлдан шуып кына чыгып кит. Мин бүтәннәрдән юашрак булганмындыр, ахрысы, бик тәрбияле малайларның берсенә – безнең утын сарайлары артындагы ишегалдына еш кына кереп йөрдем. Бу бакча тоткан Каюм картның җиргә сеңеп утырган ике катлы тәбәнәк йорты булып, өске катында алар, карт белән карчык, гомер кичереп ята, ә аскы катындагы ярым подвалын Каюм карт әллә бөтенләйгә саткан, әллә анда квартирантлар тота иде. Тәрәзәләре җир өстеннән ярты гына сөям чыгып торган ярым подвалның сул канатында Бухараевлар дигән мишәр гаиләсе, аларның Румия исемле кызлары белән Рәис исемле малайлары да бар. Мин әнә шуларга кергәләп йөрим, ләкин кергән саен куркып керәм, чөнки ишегалдының сул почмагында, Рәисләргә борылып керәсе җирдә, оясыннан чыгып, озын кара йонлы эт утырып тора. Чылбыры йорт чатына җитмәсә дә, өргән чагында әрекмән колаклы бу эт котымны ала торган иде.

Без, әле мәктәпкә кергәнче, Румия белән дә уйнаштыра идек. Ләкин ишегалдыбызның очлы күзле малайлары безне «яшь килен» белән «яшь кияү» дип ирештерә башладылар, шуннан мин «килен» белән уйнаудан туктадым, аның абыйсы Рәис белән дуслашып киттем. Үзем кебек үк басынкы Ринатны да ияртеп кергәләп, бер дә ызгышмыйча, татулык белән, җай белән генә кузна һәм бүтән уеннарны уйный торган идек. Теге әрекмән колак ау эте түгел иде микән, чылбырда чагында йөрәгемне ярырлык бик усал булып күренсә дә, Рәис үзен ычкындырып җибәргәч, безне исенә дә кертеп карамый, кызыл телен салындырып, башын калтырата-калтырата, ишегалды буйлап тегендә-монда сугылып йөри, кай ара, туктап, тәпие белән төртенә-төртенә кашынып ала. Аның ау эте икәнлеген Рәисләр өендә стенага элеп куелган ике көпшәле мылтык та күрсәтеп тора иде. Коры стенага гына да эленмәгән, бик матур келәм өстенә эленгән ул, мылтык астына бүтән ау дирбияләре дә асып куелган иде.

Бу мылтыкны ничек кенә тотып карарга теләмим, ләкин аңа якын да килә алмыйм, чөнки Рәиснең карчыгадай үткен күзле әнисе мине бер дә карашыннан ычкындырмый иде. Шулай да бервакыт аның өйдә юк чагы туры килде. Без Рәис белән ул мылтыкны, чакмаларын чыкылдатып, атып карадык. Бу турыда үзебезнең ишегалды малайларына чыгып сөйләгәч, көнчелектән ярылырга җитештеләр алар.

Тәрбияле Рәиснең минем күземә бик сәер булып күренгән яклары да бар иде. Малай чакта түбәләр өстеннән дә йөгерәсең, тегесенә-монысына да барып ябышасың. Тәнеңдә сыдырылган, күгәреп чыккан җирләр күп була. Дөресендә, аларга игътибар да итмисең. Ә менә Рәис: «Юк, ярамый, аларны бәйләп куярга кирәк», – ди. Беркөнне үзе белән уйнаганда кулыма шырпы керде. Мин аны тырнагым белән тартып чыгармакчы идем дә, Рәис: «Кара бу тырнак астындагы керне, микроблар эләгә бит!» – диде һәм тиз генә энә табып китерде. Аның белән дә әле болай гына актармады. Хәтерләмим инде, әллә шырпы утында, әллә спиртовка ялкынында тотыпмы икән, башта энә очын кыздырып алды, микробларны үтерде. Аннан соң гына кулымнан шырпыны энә белән актарып чыгарды, йод белән сөртте, хәтта марля белән бәйләп куйды. Мин шул чакта, әниемнең сүзләрен искә төшереп: «Менә бит ул дөрес тәрбияләнгәч ничек була!» – дип уйлап куйдым.

Өлкәннәрнең, бигрәк тә хатын-кызның үзара сөйләшүеннән, «дөрес тәрбияләнүче» тагын бер малай турында ишеттем мин. Тик башта аны да әнисе дөрес тәрбияләмәгән. Күзеннән ычкындырган чагы булды микән, әллә бүтән илтифатсызлыгы аркасындамы, аның бездән өч-дүрт яшькә кечерәк малае тәрәзәдән егылып төшкән. Алар йокымнан уянган саен миңа һава торышын күрсәтә торган, иртәнге кояштан сап-сары булып яктырган йортта яшиләр. Бу йортның бакчачы Каюм карт ихатасы аша безгә караган стенасында уртача зурлыктагы берничә тәрәзәсе бар. Әлеге Рәшат исемле малай әнә шул тәрәзәләрнең берсеннән егылып төшеп маңгаен ярган. Бу хәбәр безнең тирәдә яшен тизлеге белән таралды, моңа өстәлеп Рәшатның әтисе аның әнисен судка биргән, суд, тәрбияли белмәгән әнине баладан аеруны кирәк тапкан, дигән сүзләр дә ишетелде. Һәрхәлдә, карасу йөзле, чем-кара чәчләре каш өстендәге ярасы беленер-беленмәс булып төзәлеп җиткәндә, алар, әбисе һәм әтисе белән өчәүләшеп, Каюм карт йортының уң канатында, өске катта яши башлаганнар иде. Әлбәттә, Рәшат яшь буенча тиңебез булмаганлыктан, үсә төшкәч кенә безнең белән аралаша башлады, анда да Гайшә апа аны «урам малайлары» белән артык уйнатмый, аңа һәрвакыт күз-колак булмакта иде. Бик инсафлы, акыллы Рәшат кай ягы белән безгә «тәрбияле» булып күренде соң? Җете ак күлмәк кигән Рәшат, кара бөдрә чәчле башын кыңгырайтып, колагы белән иңсәсе арасына кыстырып скрипка уйный. Янына музыка укытучысы килгән чагында, аны урамга түгел, ишегалдына да чыгармыйлар иде.

Безнең әле ул вакытта радио да юк, музыканың нәрсә икәнен чынлап торып белмибез дә. Тупас колакларыбызга да әле ул бик чалынмый. Безнең колакларыбызга «Спартак» комбинатының куерак, «Микоян» фабрикасының исә ачырак гудок тавышы ишетелә. Аннары Идел ягыннан пароход авазлары сөзелеп килә. Әни бу авазларны бик ярата. Әни белән Мамадыш ягына авылга кайткан чагында, безнең пароходка утырып Соколкага хәтле менгәнебез бар. Пароход, күрәсең, аның яшьлеген искә төшерә. Әти, беренче хатыны үлгәннән соң, әнә шул Мамадыш якларында тегү тегеп йөргәндә, әниемне туган авылыннан бик яшьли аерып алып киткән бит. Шуңа күрә әнием пароход авазларын бик моңаеп тыңлый. Язлар җитеп, Идел бозлары агып китеп беренче пароходлар төшү белән, ул әледән-әле тыңланып кала, әллә кайдан өн кебек агып килгән пароход тавышын ишетүгә, зәңгәр күзләре бердән тулышып китә. Мин дә бу күзләргә карый-карый, әниемнең итәгенә ябышкан килеш, ерактагы авазларны колак салып тыңлый торган идем.

Менә хәзер минем таныш авазларыма скрипка тавышы да кушылды. Ул кайвакыт кояш нурына коенган, кошлар сайравы белән тулы бакча эченнән агылып килә, гүяки анда скрипкачы кошлар белән ярыша, шулай ярыша-ярыша композитор булырга өйрәнә. Ләкин минем кулымны йодлар сөртә-сөртә бәйләп чыгарган Рәис, мин уйлаганча, табиб булмады, ә саннар дөньясын машинада исәпләү буенча зур белгеч, математика фәннәре докторы булып китте. Рәшат та композиторлыкны сайламады. Ул скрипкада, аккордеон һәм пионинода бик зур зәвык белән уйнаса да, хәзерге вакытта махсус институтта инженер булып эшли. Музыка Рәшатның гомерлек юлдашы булып калды һәм бүгенге көннәрне дә ул, хезмәтеннән арып кайткан вакытларында, пианиносы каршында ял итеп утырадыр, клавишалардан таралган серле аһәңнәр аңа иртәге көн өчен көч тә, ләззәт тә бирәдер дип уйлыйм.

Ләкин минем икенче уем да бар. Шулай инде анысы, балачак уеннарының күңелдә гомерлеккә уелып калырлык истәлекләре, җитезлеккә өйрәткән, намуслы булырга өндәгән хасиятләре ялтырап күренеп ятса да, билгеле, аларның тискәре яклары да булгандыр. Бу – артык мавыгып китү, вакытны санга санамау. Ә инде бөтенләй үк күзәтүчесез калганда, юлдан язу да. Менә шулардан сакланганнар да «дөрес тәрбия итүчеләр». Алар вакытны бер дә бушка сарыф иттермәгәннәр. Икенче яктан, һәрбер гаилә моны эшли дә алмый бит. Ярый ла Рәиснең дә, Рәшатның да – берсенең дөрес тәрбияләүче әбисе, икенчесенең әнисе булган һәм алар бөтен гомерләрен балаларына багышлаганнар. Гомер буена фәкыйрьлек ияреп килгәндә, педагогика турында әлифне таяктан аерырлык та мәгълүматың булмаганда кая инде ул дөрес тәрбия итү турында уйлау. Җитмәсә, үзең көне-төне эштә, ә балаң урамда.

1

Казах җирендәтатарлар да икмәкне – нан, шикәрне кант дип йөрткәннәр.

Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын

Подняться наверх