Читать книгу Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде - - Страница 2
Күпер чыкканда
ОглавлениеАлдан ук әйтеп куям, туган: һәрьяктан да үрнәк булырлык дәрәҗәдә ал да гөл түгел минем тормыш. Хәзер Социалистик Хезмәт Герое булып макталып йөргәч тә, син гомер буена шулай әйбәт кенә яшәгән, акыллы гына эшләгән икән бу кеше дип уйлама. Син болай итмәкче буласың, ә дөнья дигәнең, башбирмәс кырыкмыш тай шикелле, үзе кирәк дип тапкан якка борып ала да китә. Карышып, тезгенен тарткалый башласаң, бер читкә селтәп, авыз-борыныңны җимерергә дә күп сорамый икән кайчакта…
Хәер, барысын да тормышка, башка кешеләргә аударып калдыру да бик үк дөрес булмас. Турысын әйтергә кирәк, үземнең дә чатаклыкларым байтак булды, туган. Кызурак, үзсүзлерәк кеше мин. Әмма шулай да… Тукта, фәлсәфәгә кереп барам түгелме соң әле? Алдан ук үземне акларга җыенам түгелме?.. Юк, болай ярамас! Гаеп миндә күбрәк булганмы, башкалардамы – анысын соңыннан үзең чамаларсың. Фәлсәфәсен үзең чыгарырсың. Сез, яшьләр, андыйга оста хәзер. Аңлы-белемле халык. Ә безгә ныклап торып теләгәнчә укырга да, уйланырга да вакыт булмады. Заманасы андый түгел иде… Ярый, рас үтенгәнсең икән, сөйлим әле мин сиңа үземнең баштан кичкән кайбер хәлләрне. Тик башта ук килешеп куйыйк: бүлдермә син мине! Күңелеңнән кайбер мин сөйли торган хәлләр белән бик үк риза булып бетмәсәң дә – бүлдермә! Бүлдерсәләр, фикерем чуала.
Димәк, килештек шулай.
1
1946 елның гыйнварында, армия хезмәтеннән кайтып төшкән айда ук, мине үзебезнең «Чулпан» колхозына председатель итеп куйдылар. Сугышка кадәр ике ел чамасы хисапчы булып эшләвемне искә алмаганда, колхоз белән алай зур алыш-бирешле кеше түгел идем. Ә җитәкчелек мәсьәләсендә тәҗрибәм бөтенләй юк иде. Әнә шул турыда исләренә төшереп:
– Кыстамагыз, иптәшләр, ышанычыгызны аклый алмам. Холкым да бик җиңел. Миннән тәҗрибәлерәк, өлкәнрәк агайлар да бар бит, – дип карышып карасам да, авыл халкы күп сөйләшеп тормады.
– Кыза башласаң – суытырбыз, ялгышсаң – чабуыңнан тартырбыз. Белемең бар – ун класс бетергән, башың эшли – анысын хисапчы чагында күрдек! Сине куябыз – бетте-китте! – дип, егерме бишенче яшемдә председатель арбасына җиктеләр дә куйдылар.
2
Ә ул арба җиңел түгел икән. Ай-һай, зур икән, мәшәкатьле икән аның йөге!
«Хуҗа» булып эшләргә тотынган көнне үк сизенә башладым мин моны. Колхозыбыз кечкенә булганлыктан (нибары кырык өч кенә хуҗалык), бездә бригадир-фәлән юк. Бар эшне председатель алып бара. Өй борынча йөреп, колхозчыларга көн саен эшкә әйтеп чыгу да аның вазифасына керә. Бәхетсезгә җил каршы дигәндәй, беренче эш көнем үк бик җайсыз башланды. Халыкны ындырга, ашлык сугарга җыеп, төрлесен төрле эшкә урнаштырдым да, инде азрак тамак ялгап чыгыйм дип, өйгә кайтып, иртән мичкә тәгәрәтеп киткән бәрәңгеләрне алып ашарга гына утырган идем, борынын турсайтып, салам тарттыручы малай килеп җитте.
– Сине ындырга чакырдылар, Өлфәт абый. Сугу машинасының валын әйләндерә торган чарыгы ярылды! – ди.
– Ә ник алай иртүк ярылды соң ул, энем?
Күрәсең, көтелмәгән күңелсез хәбәрне ишеткәч аптырап калганмын инде, югыйсә мондый мәгънәсез сорауны бирмәс идем.
Йодрык кадәр генә булса да, телгә оста икән малай актыгы:
– Без сорап караган идек тә, әйтмәде шул ник ватылганын! Әйдә, Өлфәт абый, тизрәк киен дә баргач үзең сорарсың. Син председатель кеше бит, бәлки, сиңа әйтер! – диде, хәйләкәр елмаеп.
– Мин чарык коючы түгел ләбаса! Булса, амбарда була инде ул, энекәш. Запас частьлар председатель кесәсендә йөрми торгандыр бит, завхоз кулында булырга тиештер ич алар! Галим абыең шуны белми микәнни? – дидем мин, кискен итеп.
Ләкин салам тарттыручының моңа да җавабы әзер булып чыкты.
– Амбарда булса, сине борчып йөрер идекмени, Өлфәт абый? Амбарда булмаганга монда җибәрде дә инде мине Галим абый! – диде ул, түгәрәк күзләрен елтыратып.
Утызлап кеше эшсез утырганда, тамактан ризык үтәме соң? Салам тарттыручы малайга ияреп, тиз генә ындырга киттем. Халык, ындыр табагының читенә ут ягып, шуның тирәсенә җыелышкан. Яшьрәкләр, күрәсең, җылынырга теләптер инде, түгәрәкләнеп тезелгәннәр дә, бияләйләрен атышып, «базар» уйныйлар. Ә барабанга көлтә биреп торучы Галим абый ватылган чарык янында чуала иде. Көн шактый салкын булса да, бүрек колакчыннарын күтәреп куйган, бияләйләре дә җирдә, кар өстендә ята. Кыяфәте җитди, ачулы иде. Башка чакта гел үзе алдан сүз башлый торган Галим абый бу юлы миңа бөтенләй игътибар итмәде. Бары тик аның янына чүгәләп:
– Нишлибез инде, Галим абый? Запасыбыз юкмыни? – дигәч кенә, тирән итеп көрсенде дә:
– Бар иде ул заманында. Узган җәй районның «Сельхозснаб» складында бар иде. Алып куйыйк, кирәге чыгар дип, Рәдифкә әйтеп тә караганыем. Тыңламады бит, аксак шайтан. Менә хәзер ике кулсыз калдык инде! – дип җавап бирде.
– Нишләргә, кая барырга киңәш итәсең, Галим абый?
– Районда юк ул, Өлфәт энекәш. Күрше колхозларга барып карасаң гына инде. Бәлки, берәрсендә булмасмы икән?
Тиз генә ат җигеп, «Алга» колхозына киттем. Аннары «Кызыл үрнәк» кә, аннан «Ватан» га. Әмма берсеннән дә таба алмадым. Озынга сузмыйча гына әйткәндә, бер айга якын эзләдек без ул каһәр төшкән нәрсәне. Карап торырга алай бер дә искитмәле әйбер дә түгел кана үзе: унике тешле, уртасы тишек, өч-дүрт килолы, гап-гади чуен кисәге генә. Андый чарыкларны үзебезнең механика мастерскоенда да көненә унбишне ясау берни тормый хәзер. Тик кирәкләре генә юк. Ә ул чакта кадерле иде. Чөнки шул булмаса, шартла – сугу машинасын эшләтә алмыйсың! Тәмам гаҗиз итте ул безне. Башка һичкайдан таба алмагач, завхозны чарык коя торган Ч. заводына җибәреп карадым. Атнага якын гомер үткәреп, ул да буш кул белән кайтты. Без продукциябезне аерым колхозларга өләшмибез, разнарядка буенча районнарга гына озатабыз дип борып җибәргәннәр. Ә разнарядка буенча кайтуын көтә башласаң, колхоз игене яңа уңыш өлгергәнче дә сугылып бетәчәк түгел.
Уйладым-уйладым да, ни булса – ул дип, өйне карап торырга бер карчыкны калдырып (ул чакта мин, дию пәрие кебек, берьялгызым яши идем, чөнки, ахмакланып, хатыным Сәкинәне аерып җибәрдем), заводка үзем киттем.
Безнең ише авыл кешесенә завод ихатасына үтү дә сират күперен кичүдән ким түгел икән. Шулай да алай иттем, болай иттем, тырыша торгач, тәки директорның үзенә барып җиттем бит, туган. Карап торырга күркәм генә ир уртасы кеше икән. Белмим, үзе сугышта булгандырмы, әллә заманга хас модага ияреп кенә алай иткәндерме – өстенә карасу-зәңгәр диагональ китель кигән. Өстәлендә яшел фуражкасы ята. Каршылавын да хәйран ягымлы каршылады. Өстәл янында утырган җиреннән генә булса да, кул биреп күреште. Шунда мин, рәхимле бәндәгә охшаган бу, болай булса, шәт, борып чыгармас, дип уйлап алдым да, батыраеп китеп, гозеремне сөйләп бирдем.
Алданрак куанылган икән. Тел төбемне төшенеп алуга, кыяфәте бозылды директорның. Сирәк саргылт кашларына хәтле салынып төште. Күренеп тора: мине кабул итәргә ризалык бирүенә үкенә бу хәзер. Тик сиздермәскә тырыша, мөмкин кадәр сабыр, ягымлы булырга тели:
– Хәлеңне аңлыйм, иптәш председатель, – ди бу миңа, – бик яхшы аңлыйм! Әмма, кызганычка каршы, ярдәм итә алмыйм. Андый нәрсә рөхсәт ителми безгә. Колхозда гына андый алыш-бирешләргә юл куелырга мөмкин. Ә бу колхоз түгел, завод бу! Бездә һәр деталь исәптә, һәр детальнең кая, кайчан озатылырга тиешлеге алдан ук билгеләп куелган.
Кара син аны ничек сөйләнә бит, ә?! Колхоз түгел, имеш! Колхозның синең заводыңнан кай төше ким аның? Яхшылабрак уйлаган кешегә колхоз синең заводыңнан мөһимрәк тә әле. Синең чарыгың бар, ә колхоз икмәк үстерә. Бар, торып кара син икмәксез. Ашап кара чарыгыңны!
Мин шулай уйлап, бик нык ачуланып, әмма ачуымны сиздермәскә азапланып торган арада, директор, өстәл тартмасыннан бер папка чыгарып, аның эчендәге кәгазьләр арасыннан берсен тартып алды да:
– Менә, ышанмасаң, үзең кара, иптәш председатель: план буенча запас частьлар сезнең районга май башларында гына озатылырга тиеш диелгән монда! – дип, миңа сузды.
Кәгазьдә, чыннан да, ул әйткәнчә язылган иде. Әмма миңа аннан ни файда? Майга кадәр көтәрлек чамабыз булса, өемдә кеше калдырып, йөз илле километр җиргә ат куып килер идеммени! Язгы чәчү башланганчы ничек тә сугып бетерергә кирәк ич безгә игенне! Югыйсә үреп, әрәм булып бетәчәк ләбаса ул!
– Аңлыйм, иптәш, барысын да бик яхшы аңлыйм, әмма булмагач булмый инде! – диде директор, һаман үзенекен сукалавын дәвам итеп.
– Юк инде, Виниамин Илларионович, алай ансат кына кайтарып җибәрмәгез инде сез мине! Йөз илле чакрымга ат куып, башта шушында завхоз килде. Ул бер атна йөреп буш кайтты. Инде мин, председатель кеше, үзем килдем. Юлда ике көнем үтте, монда өченче көнем узып бара. Кайтып җитәргә янә ике көн кирәк булачак. Үзем генә түгел, ат тикле ат куып йөрим ләбаса мин! Монда килмәгән булсам, бер атна эчендә ул ат күпме эш эшләгән булыр иде, беләсезме шуны? Дөрес, формаль яктан сез, әлбәттә, хаклы: мине буш кул белән кайтарып җибәрсәгез дә, бер сүз әйтүче булмаячак сезгә. Ләкин, зинһар, дип әйтәм, сез дә минем хәлемә керергә тырышыгыз. Берәр төрле җаен табыгыз, зинһар!
Директор минем сүзләрне колагына да элмәде бугай: алдында яткан газетаны уку белән мәшгуль иде ул.
– Карагыз әле, Виниамин Илларионович, – дидем мин, аның шулай илтифатсыз булуына хәйран калып. – Тыңлагыз әле, соңгы сүземне генә әйтәм дә китәм аннары.
Директор иренеп кенә башын күтәрде дә, барыбер буш кайтарып җибәрәм бит инде, нигә бу тикле үҗәтләнәсең, дигәнне аңлата торган итеп елмаеп куйды.
Минем йон тагын да ныграк кабарып китте. Бар усаллыгымны җыйдым да, соры-коңгырт күзләренә карап:
– Соңыннан үпкәләштән булмасын, Виниамин Илларионович, шуның өчен башта ук кисәтеп куям: әгәр бүген мине буш борып кайтарсагыз, Аллага ышанучы булмасам да, билләһи, дип әйтәм, бу хәлне болай гына калдырмаячакмын! – дидем. – Менә күрерсез, болай гына калдырачак түгел мин моны. Моннан кайту белән, Мәскәүгә генералиссимусның үзе янына барачакмын! Исе китәр инде синең ише авыл мужигына дип уйламагыз. Бик яхшы белә ул мине. Менә бу орденнарны, Кремльгә чакыртып китереп, үз кулы белән тагып җибәрде ул миңа! – дип, шинелемнең изүен чишеп, күкрәгемдәге Дан орденнарын күрсәттем.
Дөресен әйтим, бу нотыгымның файдасы тияренә үзем дә бик үк ышанып җитмәгән идем. Тик килгән җирдә, ичмаса, бераз ачуымны бушатып, аның да күңеленә азрак шом салып китим дип кенә азаплануым иде. Кайчакта беренче карашка бөтенләй көлке тоелган гап-гади генә сүзләр дә кешегә искиткеч нык тәэсир итә икән, туган. «Үзе такты» дигәнемне ишетүгә, колаклары торды директорның. Сирәк, юка чәчләренә тикле кабарып китте, битенә кадәр кызарып чыкты.
– Ярар, ярар, иптәш, – диде ул, каушавын белгертмәскә тырышса да яшерә алмыйча, – син алай бик каты чәпчемә! Безнең дә үз заданиебез, үз планыбыз бар лабаса. Һәр колхоз председателе шушылай синең кебек заводка килеп, низаглашып йөри башласа, кая китә ул аннары?
– Башкаларда минем эшем юк. Минем үз хәлем хәл. Әгәр чарыксыз җибәрсәгез, үпкәләштән булмасын! – дидем, директорның шөлләп калуын күргәч батыраеп китеп.
– Ну, ярый, алайса, – диде бу, һич тә чигенер чамам булмавын сизенеп. – Ярый, алай бик ерактан да килгән кеше булгач, кагыйдәне бозып булса да…
Шулай диде дә, минут эчендә завод складына шалтыратып, миңа бер чарык биреп җибәрергә кушты.
Ул көнне җир йөзендә миннән дә бәхетле кеше, ихтимал, булмагандыр. Берәү юлдан тапса да игътибар итми китә торган шул чуен кисәге миңа әйтеп бетергесез куаныч китерде. Ә орденнарны «үз кулы белән такты» дип, мин аңа аптыраганнан, бүтән чарам калмаганга гына әйткән идем. Тагамы соң инде! Минем ише Дан ордены алучыларның барысына да үзе тагып тора башласа, бүтән эшкә вакыты да калмас иде аның. Тагу түгел, дөньяда Хәкимов Өлфәт исемле бер татар малае барлыгын белми дә торгандыр әле ул… Шулай да ярдәме тиде!
3
Председатель итеп мине гыйнвар ахырында сайлаганнар иде. Теге хәерсез чарыкны юллап алып кайтканчы февраль үтеп китә язды. Ә сугасы иген дөнья әле. Аны ничек тә тизрәк сугып бетерергә кирәк. Машинага тагын берәр хәл булмаса, ихтимал, апрель урталарына бетереп тә булыр. Көннәр озаюга, җылынуга таба бара. Гыйнвар аенда ике көн эшләгәнне хәзер бер көндә башкарырга мөмкин. Мөмкин генә түгел, шулай эшлиләр дә. Халык бик тырыш бездә. Ул яктан шөкер әлегә. Ә менә атлар!.. Ул мескеннәргә карарга да кызганыч. Кабыргаларын ярты чакрымнан санарга мөмкин. Ичмаса, абзарларының да рәте юк. Сугыш елларында ачылып-тишелеп беткән. Түбә саламына кадәр кырык өченче елда колхоз сыерларына азыкка киткән. Узган җәйдә япкан булганнар булуын, әмма хатын-кыз да бала-чага гына япкан түбәнең рәте бик шәптән булып чыкмаган.
Хәзер дә солы саламы белән бодай саламыннан башка фураж бирелми атларга. Кама елгасындагы утрауда, безнең авылдан утыз километрда, колхозның илле җиде гектар болыны бар барын. Тик менә өч ел инде, көч җитмәгәнлектән, ул болындагы печән дә чабылмыйча калып килә икән. Аны бу ел ничек тә чабып-җыеп алырга кирәк инде…
Ә атлар арык. Шулай да игенне язгы чәчүгә тикле сугып бетерербез дип уйлыйбыз. Анысына ничек тә түзәләр инде. Әмма шул ук атлар белән язын бөтен колхоз кырын сөреп, чәчеп чыгасы бар бит әле! Дүрт йөз туксан дүрт гектар җирнең өч йөз җитмеш гектарын сөреп чәчәсе бар. Ат башына унөч гектардан артык туры килә. Ә тракторга өметләнергә урын юк. МТСка барып караган идем:
– Сездән зуррак колхозларга да җиткерә алмыйбыз әле, быелга көтәргә туры килер, Хәкимов! – диделәр.
Әйтәм бит, бөтен өмет атларда хәзер. Сугышка кадәр язгы чәчүдә эшләргә тиешле атларны бер ай беркая да җикмичә шәпләп тәрбиялиләр, ял иттерәләр иде. Хәзер ял турында әйткән дә юк инде, хәтта рәтле ашау да эләкми аларга. Солысы да бар колхозның, арышы, бодае да бар. Икмәк планы да күптән түләнеп беткән безнең (план тулмаган дип, теге директорга чарык бирсен өчен генә әйттем мин). Әйтәм бит, фуражлык кына рәтебез бар. Тик ашатырга ярамый. Чөнки районда планнарын тутырмаган колхозлар бар. Зуррак колхозларның җире сугыш елларында тулысынча чәчелмәгән – көчләре җитмәгән. Ә план – җир исәбеннән. Кыскасы, планны бөтен район тутыруын көтәргә кирәк…
Ут йотып йөргән чакта, барабанга көлтә бирүче Галим абзый беркөнне төшке ял вакытында яныма килде дә:
– Һаман фуражсыз эшләтә торган булсак, тәмам барып чыгачак бит бу атлар! Ни уйлыйсың син, прсидәтел? – ди.
– Мин дә нәкъ синеңчә уйлыйм, Галим абзый. Болай барса, эшләр шәп булмаячак безнең, дим. Ләкин, нишлим соң, фураж ашатырга рөхсәт юк бит.
Галим абзый мине беркавым карап торды да ипләп кенә сүзгә кереште:
– Әй энем-энем!.. Менә безгә бер грамм да фураж бирмәскә кушылган. Ну, без крәстиян халкы бит, үзебез дә уйланырга тиешле. Без дә берәр әмәлен табарга тиештер бит бу хикмәтнең! Чак кына булса да, үз башыбызны да эшләтеп карарга ярый торгандыр. Ярый гына түгел, иптәш Ленин безгә шулай кушкан да бит. Әйдә, әзрәк үз башыбызны да уйлатып карыйк!
– Ничек итеп, Галим абзый?..
Ул һич тә икеләнеп тормыйча элеп алып китте:
– Ничек итеп дисеңме? Әйтик, менә болай: без һәр көнне көндезге уникедән бергә тикле төшке ялга туктыйбыз, шулай бит?
– Әйе.
– Алай булгач, менә шул: төшке ял вакытында атларны ындырда калдырып, аларга солы ашатсак ничек булыр икән?
– Без бит хәзер солы сукмыйбыз, бодай сугабыз ич, Галим абзый?
– Син анысы өчен бер дә шаккатма, Өлфәт энекәш, анысы бик ансат җайлана торган нәрсә аның, тик синең генә ризалыгың булсын. Син каршы килмәсәң, солыны маминт сугып алабыз без аны. Ярты сәгать эчендә бөтен калхуз атына бер атна ашарга җитәрлек солы сугып алырга була!
– Сугуын сугарга булыр да, әмма аның өчен безнең баштан сыйпамаслар бит, Галим абзый?
– Ә син башыңнан сыйпаганны көтәсеңме әллә, наный? Көтмә син аны. Шул ук чакта артык өркеп тә яшәмә. Төптәнрәк уйлап караганда, атларыбызга фураж ашатырлык кына хакыбыз бар лабаса безнең. Башка калхузларның планы өчен ник без җык күрергә тиеш ди әле? Бер үк төрле мөмкинлекләр бирелгән ич аларга да. Шулай булгач, үзләре өчен үзләре кыймылдасыннар.
– «Берләр – меңнәр өчен, меңнәр – берләр өчен!» дигән сүз бар бит, Галим абзый! Аны да онытырга ярамый ич!
– Шуның белән рәттән үк «Һәркемнән – сәләтенчә, һәркемгә – хезмәтенчә» дигәне дә бар аның, наный. Тотасың икән, һәр икесен дә истә тотарга кирәк! Теләсәң ни эшлә, энем, ну мин иртәгәдән үк атларга солы суктырып ашата башлыйм! Гаепләсәләр – мине гаепләрләр.
Һәм ул, күрәсең, мәсьәләне хәл ителгән санап, минем яннан китеп тә барды.
4
Безнең шул сөйләшүдән соң шактый вакыт үтте. Инде игенне сугып бетерергә дә күп калмады. Көнозын эштә булсалар да, төшке ял вакытында солы ашата башлагач, атларга да хәйран гына ит кунып китте. Болай булса, язгы чәчүне ничек тә вакытында ерып чыгарбыз дип, эчтән куанып йөри идем. Тик ул куанычымны болыт каплады. Анысы менә болай булды.
Бер дә бер көнне безгә авыл Советы йомышчысы – ябык кына, хәлсез генә, шактый олы яшьтәге бер апа килде дә:
– Райкумнан чалтыраттылар. Хәкимов кичке сәгать биштән дә суңга калмыйча килеп җитсен, дип әйттеләр, – диде. Аннары, калын, авыр зәңгәр шәлен чишеп җибәреп, идарәнең ишеге буендагы озын эскәмиягә килеп утырды да сукранырга тотынды: – Әйдә, энем Өлфәт, атыңны тизрәк җик тә, әйләнечрәк булса да, безнең Көрнәле аркылы мине калдыра кит инде син. Бик арыдым, аяк атлар хәлем дә калмады. Монда килгәнче дә, таң тишегеннән авыл буйлап кәнсәләргә кеше чакырып йөрдем. Кайсын заём, кайсын ит, кайсын сөт түләве буенча дәштерделәр.
Ат җигеп, юлга чыккач, йомышчы апа тагын зарлана башлады:
– Мин дежур буласы көнне генә көтеп торганнар диярсең: барысына да бүген кирәк, барысы да тизрәк, ди. Иртәгәгә калдырсалар, дөнья бетә диярсең, билләһи. Инде менә монда килергә туры килде. Ичмаса, өемдә кеше юк. Олы кызым урман кисүдә. Кечесе фермыда, төнсез кайтмый.
Мин, ябык апаны азрак юатырга тырышып, нәрсәдер әйткән булдым.
– Анысы да дөрес инде, Өлфәт энем, – диде ул, шундук минем белән килешеп. – Сезнең ише нәчәлникләргә дә алай бик ансат түгел инде, бер уйлаганда. Шулай да менә шушы Мәгышия апаң әйткәние диярсең, бер дә алай төнгә каршы ук чакырып торырлык тәҗел эш түгелдер әле!
– Белмим шул, Мәгышия апа.
Икебез дә беркавым сөйләшмичә бардык.
– Карале, Өлфәт энем, – диде аннары Мәгышия апа, миңа таба борылып утырып. – Кайчан тәмам рәтләнер икән безнең ише крәстиян тормышы? Сугыш елларында, ярый, сүз әйтмәдек. Анысы бөтен ил белән килгән каза булды. Инде сугыш бетте ләбаса… Әйт әле, энем Өлфәт, типтереп яшәүләрне күрергә тиз насыйп булырмы икән?
– Булыр, Мәгышия апа, булыр! Сабырлык кирәк. Сугыш беткәнгә ел да тулмаган ич әле. Бер ел эчендә барысын да җайлап булмый инде ул. Син үз авылыбыз каланчасыннан карап кына хөкем йөртмә, Мәгышия апа. Фашистлар безнең илдәге ни тикле кешене йортсыз-җирсез калдырды. Ул кешеләрне тораклы иткәнче, җимерек авылларны, шәһәрләрне, завод-фабрикаларны торгызганчы, байтак көч түгәргә туры килер әле.
– Колхозлар фәкыйрь булмасын иде дигәннән әйтүем инде. Юкса эшебез кирегә китмәгәе…
– Китмәс, Мәгышия апа. Яхшыруга таба барабыз. Менә күрерсең, танымаслык булып үзгәрер әле безнең авыллар. Хәтереңдәдер, сугыш алды елларында хезмәт көненә бирелгән икмәкне, халык вакытында амбарга барып алмагач, өй борынча ат белән өләшеп йөриләр иде. Куяр урын таба алмый интегә иде колхозчы. Тагын шулай булыр әле, менә күрерсең!
– Ни генә әйттеңие кана!..
Шул рәвешле сөйләшеп, Мәгышия апаны да, шулвакытта үземне дә юатып, өметләндереп бара торгач, Көрнәлегә килеп җиткәнебезне сизми дә калдым. Мәгышия апаны калдырып ары киткәч, кичкә каршы нигә болай ашыгыч рәвештә чакырдылар икән дип борчыла, фараз кыла башладым. Бер караганда, алай әллә ни хәвефләнерлек урын да юк шикелле. Колхозның икмәк планы күптән тулган. Артыгын да шактый бирдек инде. Хәзер дә озатып торабыз. Чәчүлек орлыкларыбыз да кирәгенчә әзерләп куелган. Сабан-тырмаларыбыз да ремонтланып бетү алдында тора. Шулай булгач, нигә болай чакырттылар икән?..
Ләкин ашыктырырлык эшләр булган икән шул менә. Ничек кенә булган әле! Башка мәсьәләләрне инде хәл кылып, мине генә көтеп торганнар, ахрысы: килеп керүем булды, райкомның бюро утырышын дәвам итеп, мине тикшерергә керештеләр.
Мәсьәләне тулырак итеп аңлату өчен, башта минем урында эшләп киткән Рәдиф Хәйретдиновның райкомга язган хаты укылды. Ул үзенең, ферма мөдире буларак, көн-төн тырышып эшләвен, колхозны алга җибәрү өчен бар көчен салуын бәйнә-бәйнә аңлатып язган. Аннары, гәрчә аның урынына председатель итеп куйсалар да, Хәкимов Өлфәткә, ягъни миңа, бернинди дә ачуы юклыгын, бу хатны бары тик намуслы совет кешесе буларак кына язуын аңлаткан да «Эшли башлавына өч ай тулыр-тулмас ук Хәкимов алдау юлына басты, дигән. Халык төшкә кайтып киткән арада, бодай сугуны туктаттырып, өч тапкыр берәр сәгать буена солы суктырды. Ул солыны, үлчәп керемгә алмыйча, ындырда яшереп саклый һәм һәр көн төшке ял вакытында атларга ашата. Районның «икмәк заданиесе тулмый торып, бер грамм фураж бирмәскә» дигән күрсәтмәне белгән килеш, шушындый җинаятькә барган кешене, минемчә, партиядә тоту турында сүз дә булырга тиеш түгел, иптәшләр! Суд хөкеменә тапшырылырга тиешле эш бу!» дип нәтиҗә ясаган.
Рәдифнең шушы хатын укыганнан соң, судка бирергә дип үк әйтмәсәләр дә, мине шулай ук бик нык гаепләп, тагын өч бюро члены чыгып сөйләде. Аннары миңа сүз бирделәр.
– Минем әйтер сүзем юк! – дидем мин.
Соң нәрсә сөйлим? Мәсьәлә болай да ачык бит. Рәдиф барысын да бәйнә-бәйнә тезеп биргән. Шулай ук гаепне Галим абзыйга аударырга да телем бармый. Чөнки мин солы сугуларын белдем. Тансам – ялганлау була. Ялганларлык булсам, партиягә кереп тә тормаган булыр идем мин. Ә партия сафына мин иң кыен чакта – кырык беренче елның декабрендә, йә илем, йә үлем мәсьәләсе хәл ителгән көннәрдә кергән кеше.
Үзем сөйләмәгәч, сорау бирә башладылар:
– Әйт, алайса: иптәш Хәйретдинов язган фактлар дөресме?
– Икесе дөрес, өченчесе миңа мәгълүм түгел.
– Сез моның ярамавын белеп эшләдегезме?
– Мин моны бик кирәк булганга эшләдем!..
Үзең дә чамалыйсыңдыр, туган, ул чаклар өчен гаебем зур иде бит минем. Ни эшләтсәләр дә, каршы килә алмас идем. Ләкин мине райкомның беренче секретаре Гадел абый коткарып калды. Ул кызып-ачуланып түгел, җайлап, ипләп кенә сөйләп китте. Үзенә кадәр сөйләгән кешеләрне дә алай зурлап хупламады, мине дә бөтенләй бетереп ташламады.
– Иптәш Хәкимовның гаебе зур, – диде аннары. – Күрсәтмә барын белә торып, андый нәрсәгә юл куярга тиеш түгел иде ул. Ләкин монда шуны да искә алырга кирәк: Хәкимов әле яшь, председатель булып эшләвенә нибары өченче ае гына. Колхоз тормышын да тиешенчә белеп җиткермәгәндер. Армиядән кайту белән сайлап куйдылар аны. Шулаймы, иптәш Хәкимов?
– Әйе, Гадел Салихович! – дидем мин, аның шушылай минем хәлне аңлап сөйләвенә чиксез куанып.
– Менә шуларны искә алып фикер йөрткәндә, иптәшләр, – дип дәвам итте ул, – Хәкимовны бөтенләй үк этеп егарга кирәк түгелдер. Фронтта да начар сугышмаган иптәш Хәкимов. Ике Дан ордены алуга лаеклы булган кешеләр, районыбызда дип әйтмим, республикабызда да күп түгел әле алар…
Әллә ни таза булмаса да, мәһабәт, сылу гәүдәле, кара бөдрә чәчле, коңгырт-кара күзле, озынчарак каратут битле бу кешене моңарчы да ике-өч тапкыр күргәнем бар иде. Әмма моңарчы бер дә алай якыннан очрашып сөйләшергә туры килгәне юк иде. Шунлыктан, ни әйтер икән дип, башкалардан битәр аннан шикләнеп утыра идем. Ә ул, күрәсең, минем турыда әллә никадәр мәгълүматлы кеше булып чыкты!..
Бюро миңа каты шелтә бирү белән тәмамланды. Утырышны ябып, бюро членнарын таратканнан соң, Гадел абый мине үз кабинетына алып керде. Ихтимал, үз кайгыма артык тирән чумып утырганмындыр инде, райком секретареның сул кулы протез кул икәнлеген бөтенләй күрмәгән идем. Анысын кабинетына кереп, каршына утыргач кына абайлап алдым. Шунда ук «әһә, димәк, сугышта булган бу кеше. Димәк, моның белән ачыктан-ачык сөйләшергә дә мөмкин!» дип, эчтән куанып куйдым. Шул ук вакытта, тагын нишләтмәкче була икән бу мине, күрәсең, үземне генә орышырга ниятләгәндер дип, күңелемә шик тә төште. Әмма Гадел абый сүзне мин бөтенләй башыма да китермәгән яктан башлап китте.
– Кайсы фронтта булдыгыз сез, иптәш Хәкимов? – диде ул.
– Башта Ленинград фронтында, аннары Беренче Белоруссия фронтында булдым.
– Нинди төр гаскәрдә?
– Пехота.
– Кем булып?
– Башта рядовой, аннары сержант. Кырык беренче елның декабреннән башлап сугыш тәмамланганчы разведчик булып йөрдем.
– Ә Дан орденнарын ни өчен бирделәр?
– Берсен, фашистларның тылына үтеп, корал складларын шартлаткан өчен, берсен дошман дивизиясенең штаб офицерын «тел» итеп алып кайткач.
Секретарь бер сүз дә дәшмичә, тыныч кына тыңлап утырды. Аннары папиросын кабызды да:
– Димәк, партизанлыкта йөрергә туры килмәде, алайса? – диде.
– Юк, Гадел Салихович. Ә нигә алай дип сорыйсыз әле?
– Нигәме?.. – Әйтимме икән, юк микән дигәндәй, ул бераз уйланып торды. – Колхозда партизаннарча эш итә башлагансыз бит! Шуңа күрә әллә сугышта да партизан булдыгызмы дип уйлаган идем. Ә сез разведчик икәнсез.
Аның тел төбен аңлагач, ничектер уңайсызланыбрак калдым. Колакларым кызышып китте. Ни дип җавап бирергә инде моңа?
– Күрәсең, разведкадан калган гадәт буенча шулай эшләнгәндер инде, Гадел Салихович, – дидем мин. Аннары ачыктан-ачык сөйләшүгә күчтем: – Бүтән бернинди чара таба алмагач, шулай яшертен генә, разведчикларча гына эш итмәкче булган идек. Ләкин бүген күрдем: тыныч тормышта разведка ясау сугыштагы разведкадан хәтәррәк икән. Теләсә ни әйтегез, Гадел Салихович, әмма атларны исән-сау саклап калу өчен эшләнгән эш иде бу. Егерме сигез баш ат белән язын өч йөз дә җитмеш гектар җирне чәчеп-сөреп чыгасы бар бит әле безнең!
– Синең сүзеңдә дә хаклык бар, иптәш Хәкимов. Мин сине бүген шуңа күрә яклап чыктым да. Разведка турында да дөрес сүз әйттең. Ләкин син бер нәрсәне яхшы аңларга тиеш: сугыш вакытында да разведчиклар үзләре теләгәнчә генә хәрәкәт итмиләр бит. Командирлар биргән боерык буенча, план белән йөри алар разведкага. Ә син…
Шактый гыйбрәтле сүзләр сөйләде ул миңа. Җыеп кына әйткәндә, ул сөйләгәннәрдән мин шуны аңладым: миңа, яшь председательгә, киләчәктә ашыгып эш итәргә ярамый. Алдын-артын уйлап кына эш кылырга кирәк. Чөнки бөтен кеше дә минем төсле уйламаска мөмкин. Мөмкин генә түгел, чыннан да шулай ул. Мең кешенең берсе, мисал итеп әйтсәк, миңа кадәр председатель булып эшләгән әлеге Рәдиф Хәйретдиновның кайбер мәсьәләләр хакында бөтенләй башкача фикер йөртүе гаҗәпмени?..
Гадел абыйны тыңлагач, дөньялар яктырып, офыкларым киңәеп киткәндәй булды. Югыйсә бюрода утырганда, бигрәк тә Рәдиф хатын укыган вакытта, күңелем тәмам суынган иде колхоздан. Барысына да кул селтәп, бөтенләй авылдан ук чыгып китәр дәрәҗәгә җитеп утырган идем. Чөнки шәхси тормышым җимерелгән иде бит минем. Шушы колхоз тормышы белән мавыгып, үземне үзем шуның белән юатып кына яши идем. Ә менә Гадел абый белән сөйләшкәннән соң, ул ямьсез уйларым бөтенләй онытылды.
Инде чыгып китәм дип торганда гына, Гадел абый миңа тагын бер сорау бирде:
– Колхоз эше буенча бер-беребезне аңлаштык шикелле, ә үз хәлләрең ничек соң? Хатының белән малаеңны алып кайтмадыңмы әле? – диде ул.
Мин башта аптырап калдым. Ни өчен дисәң, Гадел абыйның, мин председатель булып эшли башлаганнан бирле, безнең авылга бер мәртәбә дә килгәне булмады. Шулай ук районга үзем баргач та, ул хакта сүз кузгатканы юк иде. Ә ул инде минем семьяның таркалуы хакында да белә икән.
– Сез каян беләсез ул турыда, Гадел Салихович? – дидем мин, кызыксынуымны яшерә алмыйча.
Секретарь елмаеп куйды да:
– Үз районыбыздагы колхоз председательләренең хәлен дә белмәсәм, нинди секретарь булыр идем мин? – диде. Аннары тагын җитдиләнде дә җайлап кына дәвам итте: – Кайдан икәне ул кадәр мөһим түгелдер, бәлки, иптәш Хәкимов. Ә менә синең хәлеңне белергә тиеш мин. Сизеп торам: хатыныңны да, улыңны да алып кайтмагансың икән әле. Йә, әйт әле миңа: киләчәктә ничек яшәргә уйлыйсың? Нидән килеп чыкты ул низаг? Уйлап-үлчәп эшләдеңме, әллә һаман шулай партизаннарча бер кизәнүдә генә эшләп ташладыңмы?
– Әйтүе авыр инде анысын, Гадел Салихович. Узган эшне искә төшереп тормыйк ла, – дидем мин, ул хакта бер дә сөйлисем килмичә.
– Ихтыярың, иптәш Хәкимов. Шулай да син тагын бер тапкыр уйла әле, яме! Ир кеше теләсә нинди мәсьәләдә дә егет булып кала белергә тиеш.
5
Кайтырга дип, атны җигеп чыккач, район урамында яшь кенә бер кыз яныма килде дә:
– Зинһар, алып кайт әле, Өлфәт абый! Төнгә каршы үзем генә җәяү юлга чыгарга куркам, ә кунып каласым килми, иртәгә иртән дәрескә керәсем бар! – диде.
– Кая алып кайтырга соң сезне? Кем сез? – дидем мин, гаҗәпләнеп. Гаҗәпләнми мөмкин түгел, чөнки мин аның кайсы авылныкы булуын да, кем икәнлеген дә белмим. Хәтта моңарчы күргәнем дә юк шикелле иде.
– Мине бер күргән кешеләр онытмый дип йөри идем, ялгышканмын икән! – диде теге кыз, гаҗәеп ягымлы итеп елмаеп һәм йөзенә чак кына үпкәләү билгесе чыгарып. – Биш күреп тә игътибар итмәүчеләр бар икән ич миңа! Көрнәледә укытам мин, Өлфәт абый. Күргәнегез бар бит мине, игътибар итмәдегез микәнни?
– Гафу итегез, әйе шул, күргәнем бар икән шул! – дигән булдым мин, кайда һәм кайчан күргәнемне һич тә хәтерли алмыйча. – Исемегез ничек әле сезнең?
– Гөлүсә дип йөриләр мине, Өлфәт абый. Йә, алып кайтасызмы, утырыйммы чанагызга?
– Мин турыдан-туры «Чулпан» га кайтмакчы идем шул, Гөлүсә.
– Шулаймыни? Әллә мин Көрнәле аша кайтасызмы икән дип уйлаган идем, – диде ул, шундук күңелсезләнеп.
– Йомышым юк иде шул анда.
– Ярар инде, алай булгач.
Шулай диде дә ул читкә тайпылды, ә мин кайтыр якка кузгалдым. Аннары башыма шундый уй килде: «Тукта әле, Өлфәт, ни кыланасың син? Өч-дүрт километр әйләнечрәк була дип, кешене ташлап китәргә ярамый бит инде!» Атны шып туктаттым да артыма әйләнеп карадым. Кыз, нәүмизләнеп, әле һаман юлга карап тора иде.
– Әйдә, Гөлүсә, әйләнеч булса булыр, алып кайтыйм инде, алайса!
Ул, тиз генә йөгереп килеп, тәмле хушбуй исләрен аңкытып, чанага менеп утырды. Мин райкомда булган хәлләрдән соң кәефем кырылганга, ә Гөлүсә башта үтенечен кире кагуыма уңайсызланган иде булса кирәк – байтак араны сүзсез генә үттек. Әмма болай бару да кыен иде, кызның күңелен күтәреп җибәрер өчен генә булса да, нидер әйтергә кирәк иде аңа.
– Сез Көрнәленеке түгел бугай бит, Гөлүсә. Әйтегез әле, кай як суын эчеп үскән чибәр сез? – дидем мин, киеренке тынлыкны бозып.
– Чибәр булсам, берсүзсез утырткан булыр идегез әле, күрәсең, чибәрлегем чамалыдыр инде, – диде ул, серле елмаеп. – Шулай да комплиментыгыз өчен рәхмәт! Ә туган ягым – Минзәлә, Ык суын эчеп үстем.
Мин аңа текәлебрәк карадым. Чыннан да, бик чибәр иде ул, каһәр. Бигрәк тә иреннәре матур, коңгырт күзләре сөйкемле иде аның. Кай ягы беләндер минем Сәкинәгә дә охшап китә шикелле иде ул.
– Көрнәледә күптәннән эшлисезме инде?
– Дүртенче ел инде, Өлфәт абый. Быел укулар беткәч, үзебезнең якка кайтып китәр идем. Туйдырды…
– Эш туйдырдымы, әллә Көрнәледән туйдыгызмы?
– Эш түгел, эшемне яратам мин анысы. Көрнәледән туйдым. Халкы, бигрәк тә егетләре грубый.
– Ничек инде алай, сезгә тимиләрдер бит алар?
– Тиюен тимиләр, әмма тынгылык та бирмиләр. Клубка чыгар хәл юк, хәзер тагылырга гына торалар.
– Ә сез берсен дә ярата алмыйсызмыни?
– Юк шул, ярата алмыйм, берсе дә күңелемә ошамый. Ә сез Сәкинәне ярата идегезме, Өлфәт абый?
– Бик ярата идем, Гөлүсә! Сез аны белә идегезмени? – дидем мин, гаҗәпсенеп.
– Бер авыл Советында эшлә дә белмә, имеш. Хисапчы чагында бик еш килә иде ул Көрнәлегә. Якын дус ук булмасак та, яхшы таныш идек без аның белән, яшьтәшләр идек.
– Алай булгач, сез миңа абый дияргә тиеш түгел икән. Миннән ике генә яшькә кече иде бит ул.
– Беләм, Өлфәт абый. Ләкин мин сезгә башкача эндәшә алмыйм. Ничектер, миннән күп олы шикелле тоеласыз.
– Ихтыярыгыз, алайса.
– Сер булмаса, әйтегез әле, – диде ул, беркавым икебез дә тын гына баргач, – Сәкинәне нигә аерып җибәрдегез сез?
– Булды инде, Гөлүсә…
– Сөйләргә теләмисез, димәк?
– Кызыклы хәл түгел ул.
– Ә минем беләсем килә, Өлфәт абый! Үзегез «ярата идем» дисез, үзегез аерып җибәргәнсез. Яраткан кешене аеру мөмкин микәнни соң?
– Мөмкин икән шул менә. Сез ничек итеп, тәвәккәлләп, төнгә каршы минем белән юлга чыгарга уйладыгыз әле, Гөлүсә? – дидем мин, сүзне икенче якка борырга ниятләп. – Ни әйтсәң дә, ир кеше бит мин, әле утызга да җитмәгән тол ир кеше!
Ул, ялт борылып, миңа сыеныбрак утырды.
– Ә мин сездән курыкмыйм, Өлфәт абый. Куркыныч кешегә охшамагансыз сез. Беренче күрүдә үк әйбәт кеше икәнегезне сизендем.
– Яхшы сүзегез өчен рәхмәт!
Тагын беркавым сөйләшмичә баргач, Гөлүсә, кинәт калтыранып, эх, дип куйды да көтелмәгән бер кискенлек белән:
– Ләкин сез джентльмен түгелсез икән, Өлфәт абый! – диде.
– Аңламыйм, Гөлүсә, нәрсә әйтмәкче буласыз?
– Хи-хи-хи! – диде ул, кычкырып көлеп. – Унөч километрның унберен үттек инде, ә сез әле һаман миннән туңмыйсыңмы дип сорарга да догадаться итмисез. Толыбыгызны салып бирмәсәгез, һич югында, куеныгызга сыендырыр идегез, ичмаса! Катып үләм бит инде.
Ул, чыннан да, хаклы иде. Гаеп миндә.
– Гафу итегез, Гөлүсә, мин шундый гамьсез инде! – дип, толыбымны сала башладым.
Ләкин ул:
– Юк, юк, кирәкми, Өлфәт абый, менә болай шәбрәк булыр ул! – дип, мине туктатты да, песи баласыдай йомылып кына, толып эченә кереп утырды. Миңа да искиткеч рәхәт булып китте. Җылы иде каһәрнең тыны! Бер мәлгә тәмам башларны әйләндереп, күз алларымны караңгылатып җибәрде… Ләкин шунда Сәкинәм күз алдыма килеп басты һәм мин, айнып китеп, үземне тезгенләп алдым да, теге йомшак песи баласына бер дә исем китмәгән кыяфәт белән, күктә җемелдәшкән йолдызларга карап бара башладым.
– Минем бүген районга ни өчен килүемне ник сорамыйсыз, Өлфәт абый? – диде Гөлүсә, тагын да ныграк сыена төшеп.
– Йомышыгыз булгандыр инде.
Ул янә кычкырып көлеп җибәрде:
– Бернинди йомышым да юк иде минем, Өлфәт абый!
– Юк иде?
– Әйе, юк иде! – диде ул. Минем гаҗәпсенеп калуымны күргәч, ничектер серле, йомшак итеп пышылдауга күчте: – Бүген сез районга Көрнәле аша киттегез, шулай бит?
– Әйе.
– Менә мин киткәнегезне күреп калдым да җәяүләп юлыгыздан атладым. Әйләнеп кайтышлый очрарсыз дип, юри әкрен генә бардым. Ләкин сез озак юандыгыз, ә мин, бара торгач, район үзәгенә үк барып җиттем. Сез кайтырга чыкканда, мин яңа килеп җиткән генә идем әле.
– Йә тәкъсир! Үлмәсәң, әллә ниләр ишетерсең бу дөньяда! – дидем мин, аптырап һәм аның сүзләрен уенга борырга тырышып: – Нигә юкны сөйләп торырга инде, Гөлүсә?
– Ә мин чынлап әйтәм, Өлфәт абый. Просто тиле хисләремә буйсындым да артыгыздан киттем һәм бер дә үкенмим. Мин уйлаганга караганда да интересныйрак кеше булып чыктыгыз сез.
– Ташлагыз әле юк сүзне! – дидем мин, күңелемнән сәер бер рәхәтлек кичерсәм дә, юри кырыс булырга тырышып.
– Мин, гомумән, ялган сөйли белмим, Өлфәт абый! – диде ул, кинәт җитдиләнеп китеп. – Ә мондый мәсьәләдә алдашуны бөтенләй күралмыйм. Нәрсә уйлыйм, шуны әйтәм мин. Чынлап та, мин сезне болай ук интересный кеше дип уйламаган идем. Тиз кабынып китүчән, шашкын хисле кеше сыманрак тоелган идегез. Ә сез әнә ничек нык ихтыярлы, сабыр кеше булып чыктыгыз һәм шуның белән мине бөтенләй әсир иттегез бүген.
Бу сүзләрне ул чын күңеленнән, күзләремә туп-туры карап әйтте. Дулкынланудан бит алмалары комач шикелле кызарган, күзләре очкынланып ялтырый иде.
Миңа да бик уңайсыз һәм кыен булып китте. Ихтимал, аның күңелен юатыр өчен генә булса да, йомшак кына итеп мамык шәленнән чыгып торган бөтеркә чәчләреннән сыйпарга, мин сезгә ышанам, Гөлүсә, игътибарыгызга бик шатмын дияргә кирәк булгандыр. Башта, чыннан да, шулай итмәкче дә булган идем. Ләкин шундук нигә кыз баланың күңелен ымсындырырга, лутчы турысын әйтергә дә бирергә кирәк дигән уй башыма килде дә мин аңа, юри каты итеп:
– Бала-чага шикелле җыен юк-барны сөйләп тормагыз әле, Гөлүсә! – дидем. Шулай диюем булды, ул куенымнан ялт итеп атылып чыкты да чанадан сикереп төште. – Юләрләнмәгез, Гөлүсә, әйдә, утырыгыз да кайтыйк матур гына! – дип чакырып карасам да утырмады. Аннары үзем дә чанадан төшеп, күтәреп алып утыртмакчы булган идем. Ләкин ул кыр кәҗәседәй җиңел генә йөгереп китте. Мин аны куып тормадым. – Ихтыярыгыз, алайса! – дидем дә атыма утырып киттем.
Инде Көрнәлегә кайтып җитәргә дә ерак калмаган, утлары җемелдәшеп күренә иде.
Ул, бер сүз дә дәшмичә, баскан җирендә торып калды.
Ике-өч йөз метр киткәч, мин артыма борылып караганда, ул, җәлт-җәлт атлап, кайтыр якка килә иде инде…
6
Әйе, ул көнне мин Гадел абыйга да, шактый сәер сүзләр сөйләгән теге укытучы кыз Гөлүсәгә дә Сәкинәмне ник аерып җибәрүемне аңлатып бирмәдем. Шуңа аңлатмадым, чөнки шәхси тормышым турында үзем дә сөйләргә яратмыйм, башкалар сөйләгәнне дә бик үк өнәп бетермим. Минемчә, андый эшләрне бары тик ике генә кеше: ир белән хатын гына белергә тиеш… Ләкин, шулай икәнлеген яхшы белсәм дә, бу урында мин яшьлек елларымны, беренче мәхәббәтемне, семья хәлләремне сиңа кыскача гына булса да сөйләп бирмичә үтеп китә алмыйм. Алда сөйләячәк вакыйгалар шунсыз аңлашылмаячак, туган. Аңлашылган тәкъдирдә дә тулы булмаячак. Мин сиңа бернәрсәне дә яшермичә, ничек булган, шул килеш сөйләп бирергә вәгъдә иттем бит. Менә тыңла әле.
Барлык авыл малайлары кебек үк, мин дә җәен каз көтеп, шара уйнап, җиләккә йөреп, ә кышларын чана-чаңгы шуып үстем.
Башка малайларныкы кебек үк, минем дә үз дусларым, үз иптәшләрем булды. Әмма шулар арасында иң якын дустым Рәдиф иде. Кая барсак та, ни кылансак та, без гел аның белән бергә идек. Мине бүтән малайлар кимсетә башласа – ул, аны кимсетә башласалар – мин, бер-беребезне яклап, теләсә кемгә каршы чыгарга әзер тордык. Әзер генә түгел, сугышкан чакларыбыз да булды.
Һич онытасым юк без беренче класска укырга керәсе елны, Сабан туе көннәрендә, Рәдифләргә Казаннан туганнары кунакка кайтты. Рәдифкә бүләк итеп уенчык гармун да алып кайтканнар иде. Бер дә бер көнне, шул гармунын тотып, урамда уйнап йөргән чагында, бездән өч-дүрт яшькә зуррак Шайтан Вагыйз дигән малай, кая, кубызыңны уйнап карыйм әле дип, сагыз урынына ябышты бит Рәдифкә. Рәдифнең гадәте шундый: гармун тикле гармунын гына түгел, гомумән, үз әйберен миннән башка кешегә бирергә яратмый ул. Ә гармунын хәтта миңа да уйнатып караганы юк иде әле. Шулай булгач, ничек уйнатсын ди ул Шайтан Вагыйзгә! Ә Вагыйз китми дә китми. Теле белән Рәдифне юмалый алмагач, куркытырга кереште бу. Алай да эше барып чыкмагач, Рәдифнең гармунын тарта-йолка башлады. Үз дигәненә алай да ирешмәгәч, як-ягына каранып алды да, якын-тирәдә безнең яклы малайлар юклыгын белеп, Рәдифнең эченә тибеп җибәрде. Инде минем дә түземем төкәнгән иде, мин дә Шайтанның ипи шүрлегенә бер менеп төштем. Аннары ул миңа берне ямады. Китте сугыш, китте кычкырыш!..
Эш менә болай булып бетте: каяндыр таяк табып алып, Вагыйз безнең икебезне дә шәп кенә дөмбәсләде дә Рәдифнең гармунын урталай аерып кайтып китте. Хәер, без дә әҗәтле булып калмадык. Берничә көннән соң, ул һич көтмәгәндә, кулында таягы юк чакта тотып алдык та үзен бик әйбәтләп тукмап җибәрдек.
Мәктәпкә укырга кергәч тә, Рәдиф белән бер партада утырып укыдык. Өйгә биреп җибәрелгән мәсьәләләрне дә бергә чишә идек. Беренче классны тәмамлаган елны әти миңа чын гармун алып бирде. Гармун уйнарга да Рәдиф белән бергә өйрәндек. Ул миннән алдарак та өйрәнде әле. Өйрәнүен өйрәнде, тик әллә ни оста гармунчы булып китә алмады. Тора-бара бөтенләй бизде. Ә мин, киресенчә, торган саен күбрәк хирыслана бардым. Мәктәптә тәнәфес вакытларында да укытучылар гел миңа уйнарга кушалар иде.
Сигезенчедә чакта (дүртне бетергәч, без үзебездән җиде километр ераклыктагы Янтык урта мәктәбендә фатир торып укыдык), әти-әниләре туганнарының туена киткәч, безнең класстагы бер кыз аулак өй ясарга булган. Гармун уйный белгәнгә, мине дә чакырды бу. Ә Рәдифне чакырмады. Дустымны калдырып, үзем генә бараммы соң инде?
– Рәдифне дә кертерлек булсаң – риза, шунсыз – юк! – дидем мин теге кызга.
Күрәсең, башка гармунчы табар чамасы булмагандыр, сыкраныбрак кына булса да ризалашты кыз.
Әйтелгән сәгатенә бардык. Үз авылларыннан да биш-алты малай, җиде-сигез кыз җыелган иде. Артык тавышланмыйча гына (укытучылар сизсә – харап!), мин уйныйм, тегеләр җырлый башлады. Аннары кызып, онытылып киттеләр булса кирәк, шәбрәк, кычкырыбрак җырлашырга тотындылар. Төрле уеннар уйнау китте. Йөзек салыш уйнаганда, үзләренең җаны теләгән кызларын алып, малайлар «кәҗә ябып», «йолдыз санап» та кергәлиләр. Минем дә исәп юк түгел. Миңа да Сәкинә исемле бер кыз ошый. Минем ул кызны моңарчы да күргәләгәнем бар. Алтынчыда, икенче сменада укый ул. Ләкин моңарчы минем аңа әллә ни игътибар иткәнем юк иде. Ә менә бүген әллә ничек бик якын булып китте. Миннән ике класска кечерәк икәнен дә аңлыйм, шулай да нигәдер тиңдәшем шикелле, яшьтән үк бергә үскән шикелле тоела башлады ул. Аның белән бик рәхәтләнеп «йолдыз санап» керер идем дә бит, ни хәл итәсең, гармун уйнап утыргач, мин йөзек салыш уенында катнаша алмыйм. Шунлыктан миңа җәза бирелми. Ә «кәҗә ябарга» җәзага тап булган кешеләр генә чыгарга тиеш.
Рәдифнең эше рәхәт! Әллә юри җәза алырга тырыша инде шунда: Сәкинә белән өч тапкыр «кәҗә ябып» керде бу! Ул, ихтимал, дүртенче мәртәбә дә чыккан булыр иде, тик кинәт бик хәтәр итеп ишек дөбердәтә башладылар. Барыбыз да шып булдык. Чыгып: «Кем ул?» – дип сорарга беребезнең дә йөрәге җитми. Син бар да син бар дип, пышын-пышын бер-беребезне кысташып тик торабыз. Ә ишек аның саен ныграк дөберди, тәрәзә рамнарына кадәр дер селкенә. Ниһаять, хуҗа кыз тәвәккәлләп чыгып китте.
– Беттек, балалар! – диде ул, бик тиз генә әйләнеп кереп. – Укытучы Нәҗип абый килгән! Әйдә, тизрәк киенегез дә минем белән өйалдына чыгыгыз! Мин ишекне ачканда, ишек артында торып торырсыз да, Нәҗип абый өйгә кереп киткәч, чыгып чабарсыз!
Укуга алай искитәрлек һәвәс түгел иде ул кыз. «Отлично» турында әйткән дә юк инде, «яхшы» билгеләрен дә бик сирәк алгалап килә. Ә менә хәзер, шушындый кыен чакта, барыбыздан да акыллырак, кыюрак булып чыкты! Без нәкъ ул әйткәнчә эшләдек: өйалды ишеге артына посып тордык та, Нәҗип абый пыр тузып өйгә кереп китүгә, атылышып чыгып, урамга сибелдек. Үзебез фатирда тора торган йортның капка төбенә ничек кайтып җиткәнемне сизми дә калдым. Ә Рәдиф күренми иде әле. Миңа аны көтеп тормыйча ярамый: бергә чыгып киттек, бергә кайтып керергә тиешбез. Кышкы суыкта урык-сурык ишек ачып йөргәнне фатир хуҗасы яратмый.
Нәҗип абыйдан курыкканлыктан бөтенләй онытып торган икәнмен, капка төбендә Рәдифне көтеп торганда, аяк туңа башлаганга арлы-бирле йөрергә керешкәч, кылт итеп гармунымны теге кызларда онытып калдырганлыгым исемә төште дә, йөрәгем жу итеп китте. Бөтен өметем Рәдифтә иде хәзер. Бәлки, ул алып кайтмасмы? Андый чакта минем шикелле куркып-югалып калмый торган гадәте бар иде аның…
Бик озак көттем мин аны ул кичне. Туңып беттем. Шулай да ул кайтмыйча өйгә кермәдем. Ә эш менә болай булган икән. Безнең белән бергә башта Рәдиф тә өйалдына чыккан. Ләкин хуҗа кыз ишекләрен ачып азапланган чакта, гармуныбыз онытылып калуын исенә алган да йөгереп өйгә кире кереп киткән. Гармунны алып чыгып килгәндә исә, Нәҗип абыйга юлыккан. Ә Нәҗип абый, Рәдифнең якасыннан ук каптырып:
– Башкаларыгыз кая китте? Кемнәр бар иде? Ничә кеше идегез? – дип сорау алырга тотынган.
Рәдиф башта Янтыктагы үзе белгән зуррак, инде мәктәпне тәмамлап чыккан берничә егетнең һәм кызның исемнәрен әйтеп котылырга тырышып караган. Әмма Нәҗип абый, аның ул сүзләренә ышанмыйча, бик каты кыса башлагач түзмәгән, аулак өйгә килгән укучыларның исемнәрен әйтергә мәҗбүр булган. Тик минем исемне генә әйтмәгән. Гармунны да, үземнеке дип, үз өстенә алган.
Менә шундый иде минем Рәдиф дустым!
Мин үзем дә аның өчен җанымны бирергә әзер идем. Бервакыт шулай мәктәпкә тәкә куыгы алып килде бу. Тәнәфестә өреп тутырып куйды да, дәрес башлангач, парта астында тоткан килеш кенә, шул куык белән шаярып утыра башлады. Боргычлый торгач, ялгыш шартлап китте бит моның куыгы. Шактый каты шартлады ул нәмәстәкәй. Класстагы укучылар гына түгел, хәтта кара такта янына эленгән карта каршында безгә дәрес аңлатып торган укытучыбыз Галия апага тикле сискәнеп китте. Аннары бөтен класс берьюлы кычкырып көлеп җибәрде. Шартлау безнең парта астында булганлыгын Рәдифнең дә, минем дә кызарышып китүебездән үк аңлап алды булса кирәк, Галия апа кулындагы күрсәткеч таягын Рәдифкә төбәде дә:
– Син шартлаттыңмы? – дип, җан ачуы белән кычкырып куйды.
Рәдиф, җавап бирмичә, башын аска иде.
– Бас әле, Хәйретдинов, синнән сорыйм мин!
Рәдиф иренеп кенә басты, әмма җавап бирмәде.
– Йә, багана булып катып торма, әйт, син шартлаттыңмы? Нәрсә иде ул? – диде Галия апа, Рәдифнең янына килеп, күзенә керердәй булып.
– Юк, мин шартлатмадым, апа, – диде Рәдиф, елап җибәрер дәрәҗәгә җитеп.
– Димәк, син шартлаттың, Хәкимов? – диде Галия апа. Тагын да ныграк ачулана төшеп, миңа текәлде.
Нишләмәк кирәк, «мин түгел» дисәм, эш зурга китәчәк. Ахыр чиктә мәсьәлә барыбер ачыкланыр да Рәдифкә бик кыенга туры килер. Болай да географиядән тарта-суза гына «уртача» га укып килә ул. Шартлауның да Рәдиф эше икәнен белсә, Галия апа аңа чиреккә «начар» чыгаруы да бик ихтимал. Болай да ничектер үртәлүчән, юк кына нәрсәгә дә кызып китә торган укытучы ул. Мондый эштән соң ике дә уйлап тормас…
Секунд эчендә шул фикер башыма килде дә, тиз генә торып басып:
– Гафу итегез, Галия апа, куык минеке иде, ялгыш шартлап китте, – дидем.
Галия апа, чарт иттереп, күрсәткеч таягы белән картага сукты да:
– Бар, югал күземнән, хәзер үк чыгып кит класстан! – дип, мине куды…
Аннары тәнәфестә укыту мөдире Нәҗип абый янына алып кереп тә нык кына «эшкәрттеләр» үземне. Ләкин мин Рәдифкә сукыр бер тиенлек тә үпкәләмәдем. Иң якын дустыңа ничек булышмыйсың инде?..
Безнең дуслык соңрак, икебез дә үсеп, егет булгач бозылды.
7
Ул елны без икебез дә, ун классны тәмамлап, колхозда эшли башлаган идек инде. Рәдиф – завхоз, мин – хисапчы. Ул елларда унны бетергән кешеләр бик кадерле иде бит, нигә алай колхозда гына каласы иттегез, диярсең син, бәлки. Минем дә үз хыялым бар иде: авыл хуҗалыгы институтына укырга керергә иде минем исәп. Ләкин хыял – бер, чынбарлык – бөтенләй башка нәрсә бит ул, туган. Мин унынчыда укыган елны әнием авырый башлады да, мин аны ташлап китә алмадым. Дөрес, Рәдиф, Казанга барып, педагогия институтына имтихан биреп караган иде каравын. Күрәсең, булдыра алмагандыр – имтихан алу вакыты беткәнче үк әйләнеп кайтты да:
– Ун ел укып та бик нык алҗытты инде, җитәр! Колхозда эшләп карарга кирәк бераз, – дигән булып, шыпырт кына завхозлыкка урнашты.
Минем укырга китмәвемнең тагын бер бик җитди сәбәбе бар, туган. Ул турыда һич тә сүз кузгатырга исәбем юк иде дә, шулай булса да яшереп калдыра алмыйм инде мин синнән. Хикмәт шунда: әти бик кызу канлы, бик җиңел холыклы кеше иде безнең. Шуның өстенә нык кына салгалый да иде. Ә салдымы – тавыш чыгара, әнигә бәйләнә, бер дә юкка аны кимсетә башлый. Соңгы елларда бөтенләй азынды бу. Әнинең кыз чагыннан калган, күз карасы кебек итеп саклап тоткан мамык шәлен дә, хәтта бердәнбер самавырыбызны да каядыр башка авылга илтеп сатып эчеп кайткач һәм шуның өчен әни күз яше белән елап, аерылырга җыена башлагач, карап торган бердәнбер сыерыбызны да җитәкләп чыгып китте дә шул китүеннән җир упкандай юкка чыкты. Исәндерме-юкмы – ул хакта бернәрсә дә әйтә алмыйм. Хаты да, хәбәре дә юк.
Менә шулай, туган. Әтисез дә калгач, кием-салым, ашау-эчү мәсьәләләре дә шактый кыен булгач, миңа институт турындагы хыялларымны онытып торырга туры килде. Әйтмәсәм дә аңлашыла булса кирәк, Рәдиф тә, мин дә ул чакта борыннарыбызга кызлар исе кергән, кызлар дигәндә җәһәннәмнең аргы ягына барып чыгарга әзер торган егетләр идек инде. Кичләрен аулак өйләргә дә йөрибез. Ә үзебез һаман бик дус, бик тату. Беребез ни әйтсә, икенчебез шуңа риза. Гомергә шулай булыр төсле иде. Әмма кешеләр яшьрәк чакта гына шулай эчкерсез булалардыр, ахрысы. Ә олыгая төшкәч, күңелләре тупаслана, муртая, дуслык хисләре кими, шәхси омтылышлары өстенлек итә башлый булса кирәк. Икенче төрле итеп әйткәндә, «минеке», «миңа» дигән нәрсә алгы планга чыга торгандыр, ахрысы. Шулайдыр, шулай булмаса, кайчакта дус белән дус кына түгел, эне белән абый, ата белән бала үзара алдашуга, ачуланышуга һәм дошманлашуга барып җитәр идемени?..
Безнең телгә килешүебез һич тә көтмәгәндә килеп чыкты. Әлеге шул Янтыкта – теге чакта. Нәҗип абый туздырып чыгарган аулак өйдә безнең белән бергә утырган һәм шул вакытта ук инде минем күңелгә кереп калган Сәкинә исемле кыз кырыгынчы ел башында авылыбыздагы туганнарына утырмага килде. Кызлар күрмәгән кеше түгел инде мин. Кайберләрен озата кайткалаганым да бар иде. Әмма Сәкинә… Ул хәзер тагын да чибәрләнеп, тагын да сылуланып киткән. Синең, мөгаен, «Всё начинается с дороги», «Крепостная актриса», «Коллеги», «Чистые пруды», «День счастья» исемле фильмнарны караганың бардыр. Менә шуларның барысында да Тамара Семина дигән актриса уйный. Төп рольләрне башкара ул. Әйтергә кирәк, бик шәп итеп башкара. Безнең авылга утырмага килгән елны Сәкинә нәкъ шул Тамара төсле чибәр, тыйнак, нәкъ шулай мәхәббәтле иде. Бер сүз белән генә әйткәндә, килгән көнне үк үлеп гашыйк булдым мин аңа. Ничек итсәм итәм, әмма бүген кич барыбер шул кызны озата кайтам дип, күңелемә беркетеп куйдым.
Әмма аңа күңеле төшкән кеше бер мин генә булмаганмын, башка егетләрнең дә ике күзен дүрт иткән икән ул. Алары өчен кайгырмаска да була. Рәдиф белән икәүләп тотынсак, каршы тора алучы булмаячак иде безгә. Тик, кызганычка каршы, Рәдифнең үзенең дә Сәкинәгә һушы киткән булып чыкты, туган! Гел аның тирәсендә сырпалана башлады бу. Йөзек салыш уйнаганда, җәзага тап булып, бер тапкыр Сәкинәне «йолдыз санарга» алып чыгып, хәтсез генә озак торып керделәр. Ә миңа, әлеге шул гармун уйнап утырганлыктан, «җәзалы» уен уйнарга һич тә җай юк. Ну, гармунны уйныйм инде анысы! Җаннарымны биреп тырышам. Сәкинә биегәндә, аеруча шәп сайрый гармуным. Талып, тартыша башлаган бармакларым язылып киткәндәй була. Биюен дә бик шәп бии инде, малай! Идәнгә түгел, йөрәккә басып бии. Шундый да дәртле, шундый да килештереп биючене күргәнем юк иде әле. Башкаларга да шулай тоела торгандырмы, миңа калса, минем өчен генә шулай оста биидер кебек ул. Ул биеп, мин уйнап үзара сөйләшәбез, серләшәбез шикелле тоела. Тик ничек итеп чынлап торып сөйләшергә соң үзе белән?..
Аулак өйдән таралышыр вакыт якынлашкач, әйдә, бер тартып керик әле дигән булып, мин Рәдифне өйалдына алып чыктым да:
– Нәрсә, Сәкинәне озатырга исәбең бармы әллә? – дип сорадым.
– Әбизәтелне озатам!
– Суфияң үпкәләмәсме соң?
Хикмәт шунда: шул көннәрдә авылыбызның Суфия исемле кызын сөйләштергәләп йөри башлаган иде ул. Әйтүенә караганда, чын-чынлап ук ярата да. Ләкин минем теге соравыма һич тә исе китмәде Рәдифнең:
– Һәй, таптың сүз! – диде ул, кычкырып көлеп. – Суфия моның янында дүртенче сорт кына ич ул. Аннары тагы беркая да китми бит ул Суфия. Сәкинә кайтып киткәч тә монда кала.
– Калуын кала да бит, соңыннан ул сиңа үпкәләсә, сөйләшергә теләмәсә?
– Үпкәләсә, үпкә бәлеше пешереп ашар!
– Туктале, кызма әле син, Рәдиф. Суфияң бик чибәр, бик акыллы бит! Гел чикерткә шикелле сикергәләп йөрмә инде! Ә Сәкинәне бүген мин озатыйммы әллә дигән идем. Янтыкта аулак өйдә утырган елдан бирле яратып йөрим бит мин аны. Тик сүз катарга гына моңарчы йөрәгем җитмәгән иде.
– Юк, Өлфәт, әйдә, алай мәтәштермә инде син, яме! Дуслыкны бозма. Мин озатам аны бүген. Минем дә бик күптәннән күз төшеп йөри инде аңа. Әгәр арага керсәң, дуслык бетте дип уйла!
Нишләтәсең инде аны? Шулай да:
– Дус итсәң, юл куй миңа, Рәдиф! – дип, тагын бер кат үтенеп карадым каравын.
Әмма Рәдиф күп сөйләшеп тормады.
– Әйткән – бетте! Булмагач булмый, Өлфәт! – диде дә кереп үк китте.
Ул кичне дә, икенче, өченче кичне дә Сәкинәне Рәдиф озата барды. Әмма, яшьләрнең сөйләвенә караганда, кыз белән уртак тел таба алмаган иде әле. Шуннан ары минем дә кан кызып китте Рәдифкә. Шулай булмый хәле юк, чөнки Сәкинә безнең авылга гомергә килмәгән, торса, атна-ун көн торыр. Санаулы көн бик тиз үтә бит ул. Ә Рәдиф инде өч көн вакытны алды. Дусын дус та, ахыр чиктә бездә дә күңел дигән нәрсә бар бит!..
Шулай уйладым да, дүртенче кичне аулак өйгә баргач, әле уеннар башланганчы ук, Рәдифне өйалдына алып чыктым һәм гомеремдә беренче мәртәбә, төрпә итеп:
– Йә, ничек соң, егет, кунак кызы белән эшләр җайланамы? – дидем.
Рәдиф теш арасыннан гына черт иттереп төкереп куйды:
– Сиңа аны белү бик кирәкме?
– Әйе, кирәк.
– Алайса, әйтәм: күндердем мин аны, малай!
– Мәтәштермә син, Рәдиф. Мине ахмакка санама! Сөешергә түгел, сөйләшергә дә теләмәгән Сәкинә синең белән!
– Шымчылык итеп күзәтеп йөрдеңмени?
– Юк, мин үзем күзәтмәдем, ләкин барысын да беләм – әйттеләр.
– Ярый, алайса, дус кеше буларак, дөресен әйтим: бик үҗәт нәрсә булып чыкты ул кыз, һич кенә дә якын бара торган түгел. Ну, шулай да бүген тагын бер тапкыр озатып карыйм әле. Килешә алмасак, иманын укытам мин аның!
– Юк инде, Рәдиф, өч тапкыр барып карадың – җитте! Өчтән ары көч була ул. Бүген миңа юл куй инде син, яме?
– Папрубый барырга!
– Барсам нишләтерсең?
– Анысын соңыннан күрерсең!
– Өркетмә, яме, синнән курка торган күлмәгем күптән тузды инде!..
8
Тартышка китсә, көч белән алдыра алмаячагын үзе дә сизенде булса кирәк (шаярып көрәшеп уйнаган вакытларда, гел мин ега идем аны), өйалдында сөйләшкәндә шактый нык әтәчләнсә дә, теге кичне Рәдиф миңа комачаулап, бәйләнеп йөрмәде.
Сәкинәне ничек озата кайтуымны, капка төпләрендә ниләр сөйләшүебезне сөйләп тормыйм, туган. Андый изге нәрсәне, минемчә, үзара сөйләшкән егет белән кыз гына белергә тиеш. Тик шуны гына искәртеп китмәкче булам: картлар әйтмешли, чәчләребез чәчкә бәйләнеп үк туган булганбыз, күрәсең. Сәкинә белән шул ук кичтә аңлашып, сөешеп киттек без.
Бер атна торды ул безнең авылда. Соңыннан да, җае чыккан саен, йә мин Янтыкка барып, яисә ул безнең авылга килеп очраша башладык. Хатлар язышып та серләшәбез. Аннары, көтә торгач, Сабан туе да килеп җитте. Алдан сөйләшү буенча, Сәкинә бәйрәмдә безнең авылга килергә тиеш иде. Безнең авылның урманы бик якын, ындыр артыннан ук башлана. Сабан туен һәр ел шунда үткәрәләр. Бик матур аланлык бар безнең анда. Коенырга теләгән кешегә көмеш сулы зур гына күле дә якын гына. Элек шунда бер рус баеның дачасы булган. Билгеле, хәзер анда бернинди дача юк: революция елларында авыл халкы бөтенесен яндырган – капитализмның духы да калмасын, янәсе… Духы чыннан да юк. Ә менә аланы белән күле калган. Исән булсам, шул аланда колхозчылар өчен ял йорты салдырырга әле исәп. Нык итеп, бүрәнәдән эшләтергә уйлыйм. Кыш көне дә торырлык булсын. Авыл халкының җәй көне ял итеп йөрергә вакыты булмый аның. Ә менә кыш көне була. Кышын да бик шәп ул алан. Әллә кайдагы курортларга барып йөргәнче, үз курортыбызда рәхәтләнерләр, ичмаса! Колхозның анлык кына хәле бар хәзер…
Ярый, монысы – аның киләчәк эше. Мин сиңа үткән хәлләрне сөйли идем бит әле.
Сүзендә торды Сәкинә – килде Сабан туена. Икебез дә бик нык сагынышканбыз икән, очрашкач ук, үзебез дә сизмәстән, сукмак буйлап урман эченә кереп киттек. Аны күргәнче сөйләшеп сүзебез бетмәс төсле иде. Ә менә хәзер, очрашып икәүдән-икәү генә бара башлагач, бөтенләй телсез калдым. Һич кенә дә юньле сүз килми телгә! Әнисенең сәламәтлеге хакында, ничек һәм кемнәр белән безнең авылга килүе турында сораштым да шуның белән сүзем бетте. Ул да дәшми, минем дә тел әйләнми. Әкрен генә атлыйбыз да атлыйбыз. Ләкин болай бару ничектер кыен. Аптырагач, мин чәчәк җыярга тотындым һәм Сәкинәгә бер кочак чәчәк җыеп бирдем. Ул, рәхмәт әйтеп, чәчәкләрне кулына алды да сокланып күкрәгенә кысты. Ә мин, ни эшләвемне үзем дә белештермичә, Сәкинәнең сылулыгына сокланып, исереп китеп, чәчәкләре белән бергә аны кочып алдым…
Бу минем аны гомеремдә беренче тапкыр үбүем иде. Шунда без бер-беребезне мәңге ташламаска сүз куештык. Аннары кайтыр якка – Сабан туе бара торган аланга таба киттек. Бу минутларда миннән дә бәхетле кеше, белмим, булдымы икән?!
Тик ул бәхетебез озакка бармады. Аланга килеп җитәбез дигәндә генә, Казаннан үзләренә кунакка кайткан туган тиешле бер егетне ияртеп, кинәт каршыбызга Рәдиф килеп чыкты. Кыяфәтләреннән үк күренеп тора – икесе дә бераз салмышлар. Миңа бәйләнергә чамалый болар. Сүзне Рәдиф башлады. Алар юлыбызга аркылы төшкәч, читләтеп үтеп китмәкче идек, Рәдиф җиңемнән тартып туктатты да, йөзенә ачуны китерә торган мыскыллы кыяфәт чыгарып:
– Йә инде, бик алай ашыкмагыз, нурлы йөзләрегезне туйганчы бер күреп калыйк инде, – диде. Карашы нурсызланган зур яшькелт күзләрен, гаҗәпләнгән булып, Сәкинәгә текәде. Сәкинә бер дә исе китмичә йөзен читкә боргач, авызын бәлчәйтеп куйды да: – Ярар инде, чибәр кыз, боргаланма инде, кыш көне, утырмага килгән чагында, бер дә болай кыланмаган идең бит! – дип, үбәргә итенә башлады.
Моннан соң да түзеп торырга һич тә мөмкин түгел иде. Рәдифнең кулларын читкә кактым да, нык кына итеп, үзен этеп җибәрдем. Шул арада, арттан килеп, Казан егете минем колакка берне тартты. Әллә көтелмәгәндә китереп сукканга, әллә берәр каты әйбер белән ордымы икән – бер мәлгә күз алларым караңгыланып китте. Шулай да бик тиз өнемә килдем һәм:
– Бар, Сәкинә, йөгер! – дидем дә, кизәнеп торып, теге егетнең танавына мин дә берне салдым. Үзе шулай йомшак буынлы булгангадырмы, әллә җан ачуым белән мин бик нык эләктергәнменме – мәтәлеп үк китте егет.
Мин Рәдиф тә шулай кулын ходка җибәрер дип көткән идем. Бәйләнеп тә эш майтара алмам дип шүрләгәндерме, әллә Сабан туеннан соң тагын бергә эшләргә туры киләчәген исенә төшерепме икән, анысы миңа кагылмады. Ул тимәгәч, мин дә кул күтәреп тормадым. Тиз генә Сәкинә артыннан китеп бардым.
Бер-ике көн үпкәләшеп, бер-беребезне күрмәмешкә салышып йөрсәк тә, Сабан туе үтүгә, Рәдиф белән очраша, сөйләшә башладык. Ни әйтсәң дә, беребез – завхоз, беребез хисапчы идек бит!
Мин, шуның белән мәсьәлә ачыкланды, арабыз өзелде бугай дип, тәмам тынычланган идем. Рәдиф үзе бер дә алай ачуын сиздермәгән булды. Ләкин ул җай чыкканны гына көтеп йөргән икән. Анысы ничек булганын соңыннан аңлатырмын, хәзер Сәкинә белән ничек кавышуыбыз хакында тагын берничә авыз сүз әйтеп китим әле мин сиңа, туган.
9
Ул килүендә Сәкинә безнең авылда ике көн торды. Өченче көнне кичкә каршы озата киттем мин аны. Теләсәм, ат җигеп илтергә дә булыр иде, билгеле. Әмма җиде километр ара, ат белән барганда, бик тиз узыла бит ул. Ә минем Сәкинәне, биш кенә минутка булса да, янымда озаграк тотасым килде. Шуңа күрә җәяүләп кенә озатырга булдым. Иркенләп, бер дә ашыкмыйча бардык без ул көнне. Юл буендагы әрәмәлеккә тукталып, җиләк тә ашадык, чәчәкләр җыеп, мин аңа такыя да үреп бирдем. Рәхәтләнеп сөйләштек, туйганчы көлештек. Янтык күренә башлагач та, аерылыша алмыйча, шактый вакыт бер-беребезгә карап, сүзсез генә сөйләшеп тордык. Бары шуннан соң гына, хатлар язышып торырга сүз куешып, ниһаять, аерылыштык. Ул гаҗәеп матур аяклары белән җиңел генә атлап, бер кулына чәчәкләр, икенчесенә косынкасын тотып, басу капкаларыннан кереп киткәнче, мин аңа сокланып, хәйран калып һәм кул болгап тордым…
Их, бу дөнья! Нигә кеше гомерендә бер генә тапкыр була икән андый кадерле минутлар?! Бер-ике сәгатькә генә булса да нигә кире кайтарып булмый икән андый бәхетле чакларны?! Әгәр шулай мөмкин булса, Сәкинәне һич икеләнүсез борып алып кайтыр идем мин. Алып кайтыр идем дә, шул ук сәгатьтә авыл Советына барып язылышыр идек. Үзе дә моңа каршы килмәс иде ул, минемчә. Аерылышканда, мин аңа шаярып кына:
– Ә мин сине җибәрмим, Сәкинә. Күтәрәм дә үзебезгә алып кайтам! – дигәч:
– Әйдә, булдыра алсаң, мин каршы түгел! – дигән иде ләбаса.
Дөрес, ул да шаярып әйткәндер әйтүен. Әмма шаярудан чынга күчәргә әллә ни күп кирәк түгел бит. Ярата иде ул мине, үлеп ярата иде. Һичбер арттырусыз әйтәм, әгәр шул көнне тәвәккәлләп, чынлап торып тотынсам, кайтыр иде ул минем белән. Әгәр шул көнне аны алып кайткан булсам, ак сакаллы карт буласы икәнмен мин: бер ел бергә яшәп каласы икәнбез! Ләкин юк, үткәнне кире кайтару мөмкин түгел шул!..
10
Кырык беренче ел башында Сәкинә тагын утырмага килде. Бу юлы безнең арага керүче булмады. Рәдиф инде кисәтелгән, авылның бүтән егетләре шулай ук безнең яратышуыбызны белә иде. Шулай да беркөнне аулак өйдә кич утырганда, «кәҗә ябарга» алып чыккан аны Рәдиф. (Ул көнне мин, колхоз отчёты белән районга барып, кич утырырга кайтып җитә алмаган идем.) Ләкин элеккечә үк сагызланмаган ул. Төрле юк-бар турында лыгырданып торган да:
– Син чынлап та яратасыңмы шул чыпчык йомыркасы төсле сипкелле, сары кашлы Өлфәтне? – дип кенә сораган.
Сәкинә дә каушап калмаган.
– Чынлап яратам, Рәдиф! Сипкелле булса да, узган ел Сабан туенда теге Казан егете белән икегезне ике якка сибеп китте ич ул! – дип җавап биргән.
Шуннан авызы томаланган тегенең. Үзалдына нидер мыгырданып, тәмәкесен кабызган да аулак өйгә кереп тә тормыйча кайтып киткән.
Сәкинәнең җавабы бик җиткән дип санадым мин. Ул хакта Рәдифкә бөтенләй сүз катмадым. Нишләтим соң, сипкелле булгач сипкелле инде мин. Кашым гына түгел, чәчем дә сары, бакыр төслерәк. Дөресен генә әйткәндә, Рәдифнең дә әллә ни мактанырлыгы юк инде кана. Төс-бит, буй-сын шәп, әлбәттә. Ул яктан тел тидереп булмый. Ә менә аягының рәте юк. Өченче ел сугу машинасының маховигы тирәсендә шаярып утырган чагында, барабанны маховик белән тоташтыра торган каеш астына аягын ялгыш кыстырып, бәлагә тарган иде ул. Шуннан соң аягының тубыктан түбән ягы тәмам эштән чыгып калды. Хәзер бик нык аксап йөри. Ул аягына фабрикада тегелгән ботинка да, күн итек тә кия алмый. Фабрика итеген боздыртып, үзенә җайлаштырып, Галим абзыйдан тектереп кенә кияргә мәҗбүр. Алай да юньләп йөри алмый әле. Иярле атка атланып барган кеше сыман, бер батып, бер калкып кына йөри. Менә шул кеше синнән «сипкелле, сары чәчле» дип көлеп йөргәч, кәефең кырылмый нишләр?..
Шулай итеп, ул килүендә бер атна торды Сәкинә безнең авылда. Бер атна буена һәр кичне озата кайттым мин аны. Әмма санаулы көннәр бик тиз үтә шул, каһәр. Тәмам ияләшеп, үзләшеп җиткәндә генә:
– Иртәгә мин китәм инде, Өлфәт, – диде Сәкинә.
– Юк, Сәкинә, беркая җибәрмим мин сине. Риза булсаң да, булмасаң да алам да калам!
Мин аны чынлап әйткән идем. Сәкинәм, җан кисәгем, дерт итеп куркып китте. Беркавым тәмам аптырап, ни әйтергә дә белмичә торды. Бары шуннан соң гына:
– Юк, Өлфәт, алай куырма әле син мине, – диде. – Без бик яшь бит. Мин яңа гына унсигезгә чыктым. Аннары әниең терелеп китсә, сине армия хезмәтенә дә алып куюлары бар. Бер кавышкач, ике ел аерым торулары бик кыен, диләр ич!
Шулай дигәч, мин каршы килә алмадым.
– Алай-болай армиягә алып куйсалар, мин хезмәт итеп кайтканчы көтәрсеңме соң, матурым? Берәрсенә күзең төшеп, башың әйләнеп китмәсме икән? – дип кенә сорадым.
– Борчылма, бәгырем, көтәрмен. Ике ел гомер күпмени ул? Син кайтканда да, егермедә генә булам бит әле мин! – диде ул.
Аннары тагын Сабан туе җитте. Бу ел да Сәкинә бәйрәмгә безнең авылга килде. Нигә гел ул гына килә, нигә син бер дә бармадың, дип гаҗәпләнмә, туган. Хикмәте бар аның: Янтык егетләре кунак егетләрне бик үк өнәп бетермиләр. Нигәдер тар күңеллеләр. Менә шуңа күрә андый болгавыр чакта – Сабан туе көннәрендә, – Янтык егетләре миңа да бәйләнмәсен өчен, Сәкинә үзе безгә килә торган иде.
Бу ел да, нәкъ былтыргыча, Сабан туе барган аланда озак тукталып тормастан, очрашкач ук урманга кереп китеп, чәчәкләр җыеп йөрдек. Тик бу юлы әйтер сүз таба алмыйча гаҗизләнмәдем инде мин. Хәзер без бер-беребезгә туганнардай якын идек, үз идек. Сөйләшеп сүзебез бетмәде. Авылга тәмам күз бәйләнгәч кенә кайттык. Ә икенче көнне мин аны тагын авыллары күренә башлаганчы озата бардым. Тагын шулай ук басу капкасыннан кереп киткәнче, кул болгап карап тордым.
Кырык беренче елның унсигезенче июне иде бу.
Ә дүрт көннән соң безнең авылга шомлы хәбәр килде. Башка кешеләр үзләрен ничек хис иткәндер, анысын әйтә алмыйм. Әмма мин үзем, сугыш башланганын ишеткәч, беркавымга өнсезләнеп калдым. Күк йөзләре караңгыланып киткәндәй булды. Юк, сугышка алырлар да шунда үлеп калырмын дип, үзем өчен хафаланмадым! Минем ише егетләр дә сакламагач, кем саклар ул туган илне? Әнием өчен, Сәкинә өчен кайгырдым мин ул минутларда. Мин исән-имин әйләнеп кайта алмасам, алар нишләр? Ахыр чиктә Сәкинә әле яшь, таза, чибәр. Башта бик нык өзгәләнсә дә, соңыннан сүрелер, бүтән кешене, бәлки, миннән яхшыракны да табар. Ә менә әни… Сырхаулы бит ул. Бер көн аякта йөрсә, ике көн түшәктә ята. Сызламаган җирем юк, ди. Врачларга да күрсәтеп караган идем үзен. Ләкин авыруын тәгаен генә ачыклый да, терелтә дә алмадылар. Шул әти имгәтеп бетергәндер инде бичараны. Ул китеп олакканнан бирле авырый әнием. Мин дә киткәч, ул нишләр? Менә хикмәт нәрсәдә!..
Өч-дүрт көн эчендә авылның бөтен ир-егетләрен дип әйтерлек сугышка алып бетерделәр. Егерме җидесенә иртәнге сәгать тугызга район военкоматына килеп җитәргә кушып, егерме алтынчы июньдә миңа да язу килде. Үзем белән бер атналык азык-төлек, кашык һәм кружка да алып килергә әйтелгән иде ул язуда. Димәк, әни савыкканны көтеп тормыйлар, мине дә хәзер үк алалар? Ә Рәдифкә андый язу юк. Килмәячәк тә аңар андый язу. Аның ише аксак белән нишләсеннәр? Ә мине сипкелле, сары чәчле булсам да алачаклар менә…
Колхозның исәп-хисап эшләрен тиз генә бүтән кешегә тапшырдым да, үзебезгә чыбык очы тиешле Хәерниса апага биштәр капчыгы әзерли торырга кушып (әни үзе булдыра алырлык түгел, ул көннәрдә бик нык өзлегеп ята иде), озын-озак уйлап тормастан, Янтыкка Сәкинә янына киттем.
Туп-туры өйләренә барып кердем. Әнисе Саҗидә исемле икәнлеген белсәм дә, үзен күргәнем юк иде әле. Бик җитез, мөлаем һәм минем әнигә караганда шактый яшь, егәрле хатын икән. Кем син, төнгә каршы нишләп йөрисең дип тә төпченеп тормады. Сәкинә кирәк иде миңа дигәч:
– Суга гына киткәние, хәзер кайтып җитәр, энем, утырып тор! – дип, түр якларына кертеп утыртты да үзе самавыр куярга кереште.
Биш-ун минуттан Сәкинә дә кайтып керде. Заманы шундый иде бит, ни өчен килүемне Сәкинә кыяфәтемнән үк аңлап алды булса кирәк, бер дә алай аптырап калмады. Болай да алсу йөзе тагын ныграк кызарып китте дә, беркавым сүз әйтә алмыйча карап торды. Аннары мин аңа, әйдә, урамга чыгыйк әле, әйтәсе сүзем бар иде, дигәнне аңлатып ым кактым, һәм без су буена төшеп киттек.
Башта инеш буенда, болынлыкта шактый озак сөйләшеп йөрдек. Көлешкән, шаярышкан булсак та, икебез дә борчулы, сагышлы идек. Бу очрашуыбызның соңгы очрашу булырга мөмкин икәнлеген тоеп тору җаныбызны тырный. Аннары без су буендагы тал төбендә бер-беребезгә сыенышып, сүзсез генә уйланып, моңланып утырдык. Искиткеч җылы һәм якты кич иде ул. Күктә ай балкып тора, йолдызлар җемелдәшә. Янтык этләре сирәк-мирәк өреп куя, бакалар бакылдашып ала, таллар арасында кошлар чыркылдаша. Шуннан башка бернинди тавыш юк. Ә бит хәзер кайдадыр сугыш, үтереш бара. Дөнья яңгыратып туплар шартлый, бомбалар ярыла, кешеләр үлә. Иртәгәдән мин дә шул мәхшәргә китәчәкмен…
– Ничек уйлыйсың, Сәкинә, исән-сау әйләнеп кайтырга язармы икән миңа?
– Кайтырсың, Өлфәт! Кайтырга тиеш син, бәгырем! Синсез мин нишлим ди аннары?
– Әйтүем шушы, Сәкинә, алай-болай мин кайта алмасам, үлү хәбәрем килсә дә, шул хәбәрдән соң бер елсыз кияүгә чыкма!
– Юкны сөйләмә, бәгырем! Синнән башка беркем дә кирәкми миңа!
Шулай диде дә күкрәгемә башын куеп сулкылдап елый башлады. Минем күздән дә яшь бәреп чыкты. Бераздан Сәкинә елавыннан туктады, күзләрен мөлдерәтеп миңа карады да әйтте:
– Әгәр чын-чынлап яратасың икән, калдырма мине, Өлфәт, алып кайт үзең белән!
Мин аптырап, бер мәлгә каушап калдым. Минем өчен көтелмәгән бәхет иде бу. Ахыр чиктә мин дә яшь егет бит! Минем дә, бер генә тапкыр булса да, сөйгәнем белән бергә булып каласым килә. Ләкин мин бу турыда аңа әйтергә кыймаган идем, күңелен рәнҗетермен, үпкәләтермен дип уйлаган идем. Инде менә ул үзе тәкъдим ясады. Нишләргә соң миңа хәзер?
– Мин әйләнеп кайта алмасам, үкенмәссеңме соң, Сәкинә? Бер төн өчен тол хатын исемен күтәреп йөрергә туры киләчәк бит сиңа!
– Булсын, Өлфәт! Теләсә нәрсә булсын. Мин барысына да риза! Ике-өч кенә, бер генә сәгать булса да синең белән булып каласым килә минем. Башка берни дә кирәк түгел миңа!
Мин ни дип әйтергә дә белмәдем. Сәкинәне кысып кочаклаган килеш, күзләренә карап, өннән чыгып утыра бирдем. Шул арада Сәкинә, әлеге сүзләрен әйткәнгә үзен үзе битәрләгән сыман итеп:
– Ярар, алайса, кирәкми! – дип елап җибәрде. Аннары тиз генә сикереп торды да, битен кулы белән каплап, кайтыр якка йөгереп китте.
Мәсьәләне шул ук минутта хәл итәргә кирәк иде. Аны кызганам дип, артыннан бармыйча, мин йә шунда тал төбендә утырып калырга һәм сөйгәнемне мәңгегә югалтырга тиеш. Яисә куып җитәргә дә, син минеке, бәгырем дип, килен итеп авылга, әни янына алып кайтырга тиеш. Мин соңгысын сайладым…
Ә иртән, сугышка китеп барышлый, авыл Советына – Көрнәлегә кагылып, язылышып чыктык.
Мин кайтканчы үз авылыгызда, әниең янында яшәп торсаң да ярый дип, мәсьәләне Сәкинәнең үз ихтыярына куйган идем. Әмма ул минем авыру әниемне ялгыз калдырырга теләмәде, бездә – әни янында торып көтәргә булды.
11
Сугыш булгач, бигрәк тә разведчик кешегә, төрле чак туры килә. Егермешәр көн, берәр ай буена хат язып салырга мөмкинлек тимәгән вакытлар да булгалады. Ләкин ник бер үпкәләп карасын Сәкинә! Киресенчә, һәр хатында мине юатып, өметләндереп яза иде. Аның хатларын уку үзе бер гомер була торган иде миңа!
Белмим, нинди изге, сабыр җан булгандыр ул. Инде әйткәнемчә, әти бөтен кием-салымны, бөтен мал-туарны сатып киткәнлектән, безнең тормыш болай да ташка үлчим генә иде бит. Шуның өстенә, мин сугышка китеп баргач, әнинең хәле тагын да авырая төшкән. Тора-бара ул бөтенләй аяктан калган, гел урын өстендә генә ята башлаган. Ләкин Сәкинә ул турыда миңа бер тапкыр да язмады. Мине борчыйсы килмәгән, терелер дип өмет иткән ул. Үз әнисе кебек итеп тәрбияләгән әнине. Чана белән тартып алып барып, район врачларына да күрсәтеп караган. Ләкин әни барыбер савыга алмаган, хәле һаман начарлана барган һәм ул кырык икенче елның унсигезенче февралендә вафат булган.
Бары шуннан соң гына Сәкинә дөресен язды миңа. Әле дә хәтеремдә, хатын менә шушы сүзләр белән тәмамлаган иде: «Беләм, бәгырем, бу хәбәрне ишетү авыр булыр сиңа. Миңа да бик читен, бик күңелсез, әни булмагач. Амбар хәтле өйдә бер башым торып калдым бит. Бернинди киңәшчем, сердәшчем юк. Әни барда кайгымны да, шатлыгымны да аның белән уртаклаша идем. Үзе эшли алмаса да, акыллы киңәшләре, тәмле сүзе белән ярдәм итә, күңелне күтәрә иде. Аннары ул миңа бик зур иптәш булды. Ә хәзер мин берүзем калдым. Үз әнием, кайт Янтыкка, Өлфәт әйләнеп кайтканчы бергә торып торырбыз, дип әйтә әйтүен. Ә мин кайтырга теләмим, өегезне ятим итеп калдырасым килми, тәрәзәләрен кадаклап китәргә кулым бармый. Ничек тә син кайтканчы түзәрмен әле, Өлфәт. Аның каравы син кайткач гөрләтеп яшәрбез. Бездән дә бәхетле кешеләр булмас ул чакта! Ә хәзергә сабыр итик. Син дә артык борчылма, нишлисең бит, терелә алмады әни. Гомере шулай кыска булгандыр инде.
Ярый, хәзергә сау булып тор. Дошманнарны тизрәк җиңеп кайт! Тагын бер кабат һавадагы йолдызлар санынча сиңа сәлам озатып, исән-сау кайтуыңны көтеп, Сәкинәң».
Менә шулай итеп юатып язды ул миңа. Ә шул хатыннан соң бер-ике ай үткәч, улыбыз тууын хәбәр итеп, мине тагын да ныграк хәйранга калдырды. Син аның сабырлыгын, тыйнаклыгын гына күр әле, туган. Бер дә шапырынмыйча, гадәти нәрсә турында гына сүз баргандай итеп, «Мин монда чишмәдән нәкъ сиңа охшаган сары чәчле, яшькелт-зәңгәр күзле бер кечкенә генә малай алып кайткан идем, Өлфәт. Киңәш ит әле, аңа нинди исем кушыйк икән? Синнән хат килгәнче исем кушмый торам. Озак көттермә, малаеңны зарыктырма, яме» дип хат язды. Шуңарчы йөкле булуын да хәбәр итмәгән иде ул миңа. Яшьлеге, тәҗрибәсезлеге аркасындадыр инде, әллә исән-имин таба алам, әллә юк дип, миңа язмыйча яшереп йөргән. Шундый да сабыр, шундый да түземле булырга кирәк бит, ә!
Мин малайга Ирек дип исем кушарга әйтеп яздым. Дөньяда иректән дә кадерле нәрсә юк, минемчә…
Тәки сүзендә торды Сәкинә: мин сугыштан кайтканчы, безнең өйдә яшәде. Тик менә мин кайткач…
12
Ул көннәр исемә төшсә, йөрәгем өшеп, тыным кысылып куя. Авыр миңа ул турыда сөйләү, бик авыр, туган. Әмма бөтен эшне үзем бозып ташладым. Үзем ахмак булдым. Соңгы елларда нәселдәшлек хакында, үсемлекләргә дә, адәм балаларына да кайбер сыйфатларның нәселдән-нәселгә күчүе турында бик күп язалар. Дөрес булырга тиеш ул нәрсә. Әти бик дуамал иде безнең. Аның шул гадәте миңа да күчкән булса кирәк. Югыйсә минем ул юләрлек кайдан килсен икән?..
Менә болай булды ул хәл, туган. Инде белгәнеңчә, мин сугыштан кырык алтынчы ел башында кайттым. Минем урынга калган бер яшь кенә кыз хисапчылык эшен юньләп алып бара алмагач, кырык икенче елда аның урынына Сәкинәне куйганнар, һәм ул әле дә шул эшендә эшли иде. Ә Ирек инде зур, дүрт яшен тутырып килә. Кайтып кергән шәпкә, ул миннән ятсынып торды. Шулай булмый хәле дә юк, чөнки ул мине гомерендә бер тапкыр да күрмәгән иде бит әле. Ләкин аның ятсынуы озакка бармады. Әнисе:
– Менә, улым, бу шул кеше, синең әтиең бит инде бу! – дип, минем фронттан җибәргән фоторәсемемне күрсәткәч, бер миңа, бер рәсемгә карап торды һәм:
– Чынлап син минем әтимени, абый? – дип сорады.
Мин:
– Әйе, улым, чынлап синең әтиең мин! – дигәч, «ура!» кычкырып, муеныма килеп асылынды. Шатлыгымнан түбәгә менеп, дөнья яңгыратып кычкыргандай булдым мин ул көнне! Андый хәлне үз башыннан кичергән кеше генә аңларга мөмкин. Тик мин берәүнең дә ул хәлгә дучар булуын теләмим. Кешеләр үз балаларын дүрт яшькә җиткәч кенә түгел, туган көннән үк күреп, үз күз алларында үстерергә тиешләр! Мин шулай дип уйлыйм.
Кайтып төшкәннең икенче көнендә үк мине туган-тумачалар, дус-ишләр кунакка дәшә башлады. Башка җирдә, белмим, ничектер, әмма бездә гадәт шундый: читтә йөреп кайткан кешене якын туганнары гына түгел, аз гына чыбык очы тиешлеләренә тикле өйләренә чакырып кунак итәләр. Борыннан килгән ул гадәт хәзер дә шулай дәвам итә…
Кайтуыма атна-ун көн үткәч, урамнан тотып алып кына булса да, Рәдиф тә:
– Әйдә, Өлфәт, чәй эчеп, рәхәтләнеп бер сөйләшеп утырыйк әле! – дип, үзләренә алып керде.
Чәй эчеп чыгарбыз дип кенә алып керсә дә, әнисе пилмәнгә хәтле пешереп куйган, мәйләре дә мулдан иде. Мин моңа артык гаҗәпләнмәдем. Ник дисәң, Рәдиф кырык беренче елның сентябреннән бирле колхоз председателе булып эшли икән. Нигә аның пилмәнлек кенә рәте булмасын, ди. Сугышка кадәр теләсә кем, теләсә кайчан пешерә иде бит аны. Рәдифнең әнисе Мәсрүрә апа безне якты чырай, ачык йөз белән каршылады. Килеп керүебезгә үк өстәлгә аш-суын китереп утыртты. Ә үзе, барып кайтасы җирем барые дигән булып, каядыр чыгып китте.
Башта без тыныч кына, төрле вак-төяк нәрсәләр хакында гына сөйләшеп утырдык. Стаканнарны күтәреп куйгач, икебезнең дә телләребез чишелеп китте. Рәдиф минем орденнарны, медальләрне берәм-берәм тотып карады да:
– Биш ел буе ут эчендә йөрүең бушка китмәгән икән, Өлфәт дус, шәп! – дип мактап алды. Бераз нидер уйланып утыргач, тагын сүз башлады: – Ә мин менә аяк аркасында сугышка бара алмадым. Ну, мин аңа энә очы хәтле дә үкенмим. Канса кансов, бөтен кешегә дә мылтык тотып сугышырга димәгән бит! Мылтыксыз сугышучылар да бик күп кирәк булды бу сугышта. Мин үзем, мәсәлән, мылтыксыз сугыштым. Кайберләрен, башкаларга сабак булсын дип, хәтта утыртырга да туры килде. Ну, миңа барыбер орден бирмәделәр. Нихәтле тырышып та ярап булмады халыкка. Бик яхшы сизеп торам: быелгы отчёт-сайлау җыелышында прсидәтеллектән алырга җыеналар мине. Менә сиңа орден!
– Күрәсең, орденлык эш майтара алмагансың инде, Рәдиф. Бер дә элә-танагы калмаган бит, малай, хуҗалыкның: кая карасаң да, ачык та тишек, нигә тотынсаң, шул юк. Хәтта эшкә ярарлык һәм атка җигеп йөрерлек берәр чана да калмаган, диләр бит.
Рәдиф, чыраен сытып, кашларын җыерды. Кабаланып стаканындагы аракысын эчеп куйды. Аннары ни өчендер үзалдына елмайды да:
– Дөрес, Өлфәт, бик дөрес әйткәннәр! – диде. – Тагын да дөресрәк итеп әйткәндә, ике атка бер чана да калмады безнең хәзер.
– Нигә алай булды соң ул, Рәдиф?
– Нигәме?.. Анысы турында мин сиңа отчёт биреп тора алмыйм инде. Отчётлардан районга бирә-бирә дә гарык булып беткән. Нигә икәнен үзең эшли башлагач чамаларсың әле. Минем урынга сине куймак булалар, ди бит!
– Кемнәр?
– Кем булсын, халык, әлбәттә!
– Шулаймыни? Ә миңа әле бу турыда беркем бер сүз әйткәне юк.
– Әйтерләр әле, җыелышта әйтерләр. Ничек соң, сайласалар эшләр исәбең бармы?
– Ни дип тә әйтә алмыйм, Рәдиф. Чөнки минем бу турыда синнән беренче ишетүем. Ә синең үзеңнең эшлисең киләме соң?
– Дөресен генә әйткәндә, килә, Өлфәт, бик килә! Бу урынымнан төшеп, бүтән эштә эшләүне мин күз алдыма да китерә алмыйм. Әмма белеп торам: очырачаклар мине прсидәтеллектән… Ә син әле, уйлаганым юк, дисең, алайса? Уйларга кирәк, Өлфәт дус, бик кирәк сиңа бу турыда уйларга!
– Нигә, тумаган тайның билен сындырып, юкка баш ватарга ди әле миңа?
– Тайны инде туган дип исәплә, ә билен сындыру мәсьәләсендә мин сиңа шуны әйтергә тиешмен: сындырсаң, минем билне, үзеңнең яшьтәшеңнең, дустыңның билен сындырачаксың, Өлфәт!
– Моны ничек аңларга инде? Куркытып куюмы, әллә ниндидер үтенечме?
– Теләсәң ничек аңла, ләкин аңла, Өлфәт! Аң-ла-а!
Шуннан соң миңа ризыкның тәме, табынның яме бетте. Чөнки аңлашылды: Рәдиф мине кисәтеп кую өчен чакырган икән. Хәзер инде сүз озайтып утырудан барыбер мәгънә чыкмаслыгын сизенеп, сый-хөрмәте өчен Рәдифкә рәхмәт әйттем дә өйгә кайтырга кузгалдым. «Аңла!» дигәннән соң, терсәге белән өстәлгә таянып, башын иеп уйга калган Рәдиф, мин ишекләрен ачып чыгып барганда, кинәт сикереп торды да тиле кеше сыман ямьсез итеп шаркылдап көлә башлады. Мин, аптырап, ачкан ишекне япмыйча тукталып калдым:
– Нишлисең, Рәдиф?
Минем сорауны бөтенләй ишетмәгәндәй, ул тагын берәр минут чамасы шулай шаркылдап торды. Аннары бераз тыйлыга төште дә:
– Яп әле ишекне дә кил монда! – диде.
Мин янына килгәч, күзләрен елтыратып, бик зур сер әйткән кешедәй, колагыма үрелеп пышылдарга тотынды:
– Үземнән үзем көләм мин, Өлфәт дус! Соң инде сиңа шул сүзләрне әйтеп ялынып торырга тиешле кешемени мин? Син бит минем үтенечне барыбер колагыңа да алмаячаксың. Канса кансов, минем урынга сине булмаса, башка кешене куячаклар, ә мине барыбер чөеп ыргытачаклар быел. Әйдә, чөйсәләр чөйсеннәр инде, үкенерлек түгел: дүрт елдан артык дөньясын шаулатып яшәдем! Башкасы турында әйткән дә юк, мин эчкән аракыны җыеп барсаң, анысы гына да кечерәк бер күл булыр иде. И «теге» якның да кимен куймадым. Дус итеп сиңа гына әйтәм, яшь, чибәр хатын-кызларга да кулым тигәләде!
– Булмагандыр ла?..
– Ә? Булмагандыр дисеңме?.. Ха-ха-ха-ха! Ул миңа ышанмый торган була бит әле! Әгәр алай шикләнәсең икән, кайткач, Сәкинәңнән сора әнә.
– Бу ни дигән сүз, Рәдиф? Минем Сәкинә белән дә булдым дип әйтергә теләвең түгелдер бит?
Рәдиф мыскыллы елмаеп куйды:
– Бигрәк беркатлы кеше инде син, Өлфәт! Күңелеңә авыр алма, малай…
Башта артык исем китмичә утырган булсам да, тегенең соңгы сүзләреннән соң минем эчкә дә корт керде бит, туган. Башымнан хәтта әллә, сикереп торып, ботарлап ташлыйм микән үзен дигән уй да йөгереп үтте. Ләкин түземемне җыеп тыелып калдым һәм тагын бер мәртәбә:
– Алдашмыйсыңмы, малай? Шушы сүзләреңне расларлык берәр дәлилең бармы? – дип сорадым.
Ул тагын кычкырып көлеп куйды да:
– Андый эшләрнең дәлиле каламыни, юләр! – диде. – Дәлилем юк, ә менә шаһит кирәк булса – бар, анысы булыр!
– Кем ул?
Рәдиф җавап бирергә ашыкмады, никтер уйга калып, маңгаен ышкып тора башлады.
– Мин җавап көтәм, Рәдиф, кем ул шаһит? – дидем мин, тәкатьсезләнеп.
– Син көтәсең дә бит, ә мин әйтергә теләмәсәм?
– «А» сын әйткән икәнсең, «Б» сын да әйт! Йә сүзләрең ялган икәнлеген таны да хәзер үк гафу үтен! Югыйсә…
– Ул кадәр үк чапаланма син! – диде Рәдиф, минем кыза башлавыма бер дә алай исе китмичә. – Әгәр синең өчен ул кеше бик алай важный икән, әйтәм, алайса: Хафиз карттан сорарга мужыш әнә!
– Иртәгә аек баштан да шушы сүзләреңне кабатларсыңмы, Рәдиф?
– Ә хәзер син мине исерек дип уйлыйсыңмы? Икебезгә бер яртыны да эчеп бетермәдек бит әле без. Чепуха бит бу минем өчен! Берүземә бер яртыдан да кызмача гына булып йөрим мин. Каяле…
Рәдиф шкафларындагы шешәгә үрелә башлагач, мин түзеп тора алмадым.
– Җитте, агайне, бик шәп сыйладың! – дидем дә, мәсьәләне бүген үк ачыкламакчы булып, Хафиз картларга киттем. Ләкин ул өйдә юк иде.
– Атна башында ук районда торучы малаебызга кунакка дип киткәние, шуннан бирле кайтканы юк әле, олан, – диде карчыгы.
Үзең дә чамалыйсыңдыр, туган, минем кәефнең рәте-чираты сүтелгән иде инде. Рәдиф сүзләренә бөтенләй үк ышанып җитмәгән идем җитүен. Шулай да Сәкинәм белән башка көннәрдәгечә якын итеп, үз итеп сөйләшү булмады. Үзем никадәр сиздермәскә теләсәм дә, Сәкинә барыбер минем хәлне сизенде.
– Нишләдең син, Өлфәт? Нигә болай соңга калдың, кайда шушылай алыштырып җибәрделәр сине? – диде ул, бик нык хәвефләнеп.
– Мин бүген Рәдифләрдә булдым, аракы эчтек, сезнең ничек итеп сугыш елларында бергәләп колхозны җитәкләп алып баруыгыз турында сөйләшеп утырдык! – дидем мин. «Бергәләп» сүзенә басым ясап әйттем. Аннары, нишләр икән дип, Сәкинәнең йөзенә карадым. Берәр төрле кырын эше булган булса, кинәт коелып төшәргә тиеш иде ул.
Коелып ук төшмәде Сәкинә, әмма секунд эчендә дерт итеп, сискәнеп-кызарып китте. Тик ул үзен бик тиз кулга алды һәм, бер дә алай шаккатмыйча гына:
– Күңелгә килгән нәрсә алга килми калмый шул. Болай соңаргач, күңелем шикләнгән иде аны, тәки шул аксак шайтан янында булгансың икән! – диде дә кече якка кереп китте.
Шуннан ары ул да дәшмәде, мин дә сүз озайтып тормадым. Минем Рәдифләрдә булганны ишеткәч дерт итеп китсә дә һәм аның шул дерт итеп китүе Рәдиф сүзләрен раслау сыман булып тоелса да, Хафиз карт белән сөйләшеп, мәсьәләне тулысынча ачыкламыйча, эшне зурга җибәрмәскә булдым.
Ул төнне мин керфек тә какмадым, туган. Колагымда һаман Рәдифнең «күңелеңә авыр алма…» дигән сүзләре яңгырап торды, күз алдымнан мең кабат Сәкинәнең миңа таныш булган тормышы һәм гадәт-холыклары чагылып үтте. Ләкин аны гаепләрлек бер генә нәрсә дә юк иде минем күңелдә. Димәк, булмаган андый нәрсә. Димәк, шикләнергә урын юк, Сәкинә андый кабахәтлеккә бармагандыр, Рәдиф ялган сөйлидер дип, үземне үзем тынычландырырга никадәр тырышсам да, шик-шөбһәне тәки башымнан куып чыгара алмадым. Шуның өстенә, шомлы күңелне тагын да шомландырып, төн буе җил улады, буран котырды. Аптырагач, мин санарга керештем. Ләкин аның да файдасы тимәде. Меңгә кадәр санап та йокыга китә алмагач, әле таң беленә генә башлаган булса да, торып киендем дә башта капка төпләрен көрәдем, аннары мал-туар асларын җыештырып, аларның ашарларына салдым. Алай да вакыт бик акрын үткәч, бабай заманыннан ук калган һәм гел ботактан гына торган утын түмәркәләрен ярырга тотындым. Ә колакта гел Рәдиф сүзләре яңгырый һәм мин Хафиз карт белән булачак сөйләшүне күз алдыма китерергә тырыша идем.
Хафиз карт… Үзебездә генә түгел, тирә-як авылларда да бик мөхтәрәм, бик гадел кеше санала иде ул. Туган-тумачалары бәла-казага юлыккан адәмнәр, әҗерен үзе сорап алмый, ни бирсәң шуңа риза дип, Коръән яки ясин чыгартырга гел шул Хафиз абзыйны чакыра торганнар иде.
Шулай төрлечә уйланып һәм эш белән мавыгып, ничек кирәк алай сәгать унберләрне җиткердем дә, кайтып җитмәде микән дип, тагын Хафиз картларга бардым. Юк, кайтмаган иде әле. Әмма карчыгы Мәрьямниса абыстай бу юлы мине шактый тынычландырып җибәрде:
– Бүген базар көн бит, олан. Шәт, район базарына китүчеләр булмый калмагандыр әле, шулар атына утырып кайтыр дип торам мин аны, – диде.
Вакытны ничек үткәрергә, җанымны кая куярга белмичә аптырагач, өйгә кайтып, әмма өйгә кереп тормыйча гына, егет чактан калган чаңгыларны тезмәдән эзләп табып кидем дә урманга киттем. Ара-тирә ишетелеп куйган тукран тукылдатуларын искә алмаганда, кышкы урманда сихри тынлык хөкем сөрә иде.
Яшел ботакларына ак кар кунган мәһабәт чыршыларга, зифа каеннарга, инде кышның яртысы үтеп барса да, яфраклары әле һаман коелып бетмәгән имәннәргә, кызлар муенындагы мәрҗән шикелле булып, сирәк-мирәк очрап куйган кып-кызыл миләшләргә сокланып карап йөри торгач, үзем дә сизмәстән, Сабан туе аланына килеп чыкканмын. Ак юрганга төренеп йоклап яткан ул алан кышын да гаҗәеп матур иде. Аның өстендәге шул ак юрганын ачып карасаң, хәзер дә бөтен тирә-якка хуш ис – җиләк һәм чәчәкләр исе таралыр төсле иде…
Заманында Сәкинә белән менә шушы аланда очрашып, әнә теге – кояш чыгышына таба киткән сукмак буйлап эчкәре кереп, чәчәкләр җыеп йөргән идек бит инде без. Һәм ул чакларда дөнья гел шулай чәчәктән генә торыр, без һәрвакыт шулай шат һәм бәхетле булырбыз кебек иде… Ә менә хәзер… Бүген кич ни буласын әйтүе дә кыен… Әй, бу Рәдифне дә әйтер идем инде… Нигә гел генә миңа килеп кагыла соң әле аның хикмәтләре?..
Мин урманнан әйләнеп чыкканда, Хафиз карт инде кайткан, иләмсез зур гәүдәсе белән бөтен өйне тутырып, чәй эчеп утыра иде. Тиз генә урыныннан кубып, яныма килеп күреште дә:
– Әйдә, батыр, әйдә, мактап җөрисең икән әле, әзер табынга туры килдең! – дип, өстемне салырга кыстый башлады. Чәйләр эчеп үк утырырга һич тә ниятем булмаса да, карт: – Аштан олы булмыйлар, наный, ярамый алай! Аннары әллә кемгә килеп кермәгән ләбаса, сөннәт бабаң лабаса мин синең! – дип, авыз ачарга да ирек бирмичә кыстый башлагач, карышып торырга мөмкин булмады. Шул ук вакытта табын янында Сәкинә белән Рәдиф мәсьәләсен ачыкларга да ничектер җайлырак булыр төсле тоелган иде. Тик менә карчыгы Мәрьямниса абыстай алдында андый четерекле мәсьәләне ничек кузгатып җибәрермен дип кенә борчылган идем. Әллә чыннан да изге кеше булып, шул уйларымны сизенеп алды инде: мин шинелемне сала торган арада, Хафиз карт, Мәрьямниса абыстайны тиз генә кече якка алып кереп, аңа нидер пышылдады да, тегесе шундук киенеп каядыр чыгып китте.
Табын янына килеп утыруга, Хафиз картның иңенә кулымны куеп, күзләренә карадым да:
– Бер дә алдашмыйча гына, дөп-дөресен генә әйт әле, сөннәт бабай: мин сугышта чакта минем Сәкинә Рәдиф белән чуалдымы-юкмы? – дидем.
Хафиз карт, минем сүзне бөтенләй ишетмәгән сыман, башта ипләп кенә, өреп суыта-суыта гына, бер стакан чәй эчте. Чәен эчеп бетергәч тә, күзләрен самавыр борынына текәп, байтак ара дәшми утырды. Бары шуннан соң гына:
– Болай үзең шикләнеп кенә бирдеңме бу сөальне, наный? Әллә берәрсеннән берәр төрле сүз ишетепме? – диде.
– Үземдә бернинди дә шик туганы юк иде, кеше әйтте, Хафиз абзый. Әмма мин бүтән беркем сүзенә дә ышанмыйм, мин бары тик синең сүзеңә генә ышаначакмын!
Хафиз карт никтер каушап калгандай булды: башта моңарчы кып-кызыл булган йөзе агарып китте, аннары уң кашы тартышып куйды. Ләкин бу хәл озакка бармады, ул менә болай дип җавап бирде:
– Гомеремдә бер генә мәртәбә нахак сүз әйткәнем булса да, тәвәккәлләп бу юлы тагын бер тапкыр әйтерием, «җук» диярием мин сиңа, наный! Әмма ләкин җитмешкә җитеп әйтмәгән нахак сүзне бер бүген генә әйтә алмыйм инде. Хак сүз әйткәннәр сиңа, наный: чуалды Сәкинәң Рәдиф белән, чуалганнарын үз күзем белән күрдем.
– Кайда һәм кайчан күрдең? – дидем мин, Хафиз картның авызына керердәй булып.
– Кая, алай ук сабырсызланма әле! – диде ул, йөзен читкә борып. Аннары бик гадәти хәбәр җиткергәндәй ипләп кенә: – Нигә миңа алай ямьсез карыйсың? Мин алар артыннан шымчылык итеп йөрмәгән ләбаса! Кырык өченче елның җәендә, урманда зелпе тамыры җыеп йөргәндә, ялгыш кына өсләренә килеп чыктым, наный, – диде.
Шулай итеп, минем соңгы өметем дә өзелде. Кинәт күз алларым караңгыланып китте һәм аяк астымдагы җир чайкалып куйгандай булды. Шактый вакыт телсез-өнсез калып торганнан соң, кинәт бер явыз ерткычка әйләндем дә, бар ачуымны Сәкинәдән алырга булып, өйгә кайтып киттем.
Мин кайтып кергәндә, Сәкинә улыбыз Ирекне сөеп, аның белән сөйләшеп утыра иде. Мин өстемне чишенә башлагач:
– Менә, улым, безгә әйтмичә генә иртүк каядыр чыгып югалган әтиебез дә әйләнеп кайткан! Әйдәле, сорыйк әле үзеннән: кайда булды икән, ниләр эшләп йөрде икән? Яле, бер үбеп ал әле үзен, безгә әйтмичә шулай озак йөреп кайткан өчен! – дип, көлә-көлә сөйләнеп, Ирекне күтәреп, яныма килде. Килде дә шундук өркеп-аптырап читкә тайпылды: – Бәй, нишләдең син, Өлфәт? – диде ул, минем сөзәргә җыенган үгез кебек каш астымнан карап торуыма шаккатып. – Йөзеңнең бөтен нуры качкан бит синең!
Бер сүз дә дәшмәдем. Бөтен ачуымны берьюлы аңлатып бирердәй сүз таба алмадым. Ни әйтсәм дә, аз булыр төсле тоелды. Шуңа дәшмәскә булдым. Кайчакта дәшмичә орышу да сүз белән ачуланудан ныграк тәэсир итә бит кешегә. Сәкинәгә дә шулай тәэсир итте:
– Йә инде, газаплама, Өлфәт, – диде ул, тагын да ныграк хафага төшеп. – Әйт инде, ичмаса, нигә болай усалланып кайттың? Берәрсе белән бәйләнештеңме әллә?
– Кит каршымнан! – дидем мин, бар көчемә акырып. – Чекерәеп торма, кара елан!
Башта Ирек куркып елап җибәрде, аннары Сәкинәнең күзләреннән мөлдерәп яшь ага башлады. Миңа да ничектер оят, уңайсыз булып китте. Хәтта әллә икесен дә кочып алып юатыйм микән дигән уй да башымнан йөгереп үтте. Ләкин бу бик аз вакыт эчендә, секундның бер өлешендә генә булып алды. Мин яңадан ярсыган арысланга әверелдем. Ирекне елавыннан туктатырга азапланган Сәкинә каршына килеп, баланы тагын куркытмас өчен, акрын, әмма нәфрәтле итеп:
– Йә, сөйләп күрсәт әле: мин юкта Рәдиф белән ничек типтердең? – дидем.
Бу сүзләремнән соң Сәкинә тәмам өнсез калыр дип көткән идем. Ә ул аз гына гаҗәпсенеп, сөйкемле кара күзләрен миңа текәп торды да, кинәт ачылып китеп көлеп җибәрде һәм болай диде:
– Төсең-битең бик куркыныч булып кайтып кергәч, әллә, чыннан да, берәр төрле хәвефле эш булганмы дип торам. Баксаң-күрсәң, бөтенләй юк өчен хәсрәтләнеп йөрисең икән, Өлфәт! Нигә тузга язмаган нәрсәгә ышанып йөрисең, көнче күбәләгем! Арысландай ирем була торып, шул йолкыш белән бәйләнергә башыма тай типмәгән ич минем!
Мин аның бу сүзләрен игътибарга алыр дәрәҗәдән узган идем инде.
– Әһә! Син әле шулаймы? Авызыңны ыржайтып көлеп торасыңмы? – дип алып торып киттем шуннан, алып торып киттем, туган, чыдасаң чыда, чыдамасаң – юк! Сәкинә, җан кисәгем, шунда да артык хафаланмады. Хәтта мин, тәмам чыгырымнан чыгып: – Бар, үзең дә, малаең да хәзер үк күземнән югалыгыз! Минем өйдә бүтән эзегез булмасын! – дип акырган чагымда да сабырлыгын җуймады ул. Шунда да ипләп кенә җайларга-көйләргә тырышып карады мине:
– Алай ук тузынма әле, Өлфәт! Андый ниятем булса, башта ук Рәдиф белән йөргән булыр идем. Үзең беләсең бит, Өлфәт җаным, кыз чагымда ук сиңа кадәр ул йөрде ич минем арттан. Яшермим: син сугышка киткәч тә, бер тапкыр сүз катып караган иде ул. Ләкин мин аны якын да китермәдем. «Тагын шушы турыда авыз ачасы булсаң, бөтен районга фаш итәм мин сине!» – дигәч, тирәмә дә килгәне булмады. Соң, үзең уйлап кара инде: сиңа хыянәт итәрлек булсам, башта авыру әниең белән, аннары яшь балам белән чиләнеп, шушы өйдә шушылай ялгыз яшәр идеммени мин? Әнием янына, үзебезнең авылга кайтып китмәс идеммени?
– Ярый, анысы шулай да булсын, ди. Ә нигә соң шул Рәдифнең сүзләрен гомерендә бер мәртәбә дә ялган сөйләмәгән Хафиз карт раслап тора икән? Ул гадел картның миндә нинди ачуы бар икән, ә? Син менә шушы сорауга җавап бир! – дидем мин, бу дәлилем белән Сәкинәне тәмам фаш итмәкче булып.
Ләкин ул моңа да артык шаккатмады. Бары:
– Инде шаһитын да тапканмыни? Әйт әле, ичмасам, Хафиз картны ни дип котыртты икән, анысы нәрсәләр сөйләде? – дип кенә сорады.
– Оныткан булсаң, исеңә төшерәм, алайса, – дидем мин, аның һаман шулай киреләнеп, танып азаплануына җен ачуларым чыгып. – Кырык өченче елны урманда зелпе тамыры җыеп йөргәндә, өстегезгә килеп чыккан ул сезнең! Хәтерлисеңме? – Сәкинә бер сүз дә әйтмәде. Ул тораташтай катып калган иде. – Хәтерлисеңме? – дип акырдым мин, шартлап ярылыр хәлгә җитеп. – Хәтереңә төшерә алмасаң, әйдә, Хафиз абзыйның өенә барып, тагын бер кат сорашыйк! Ул барысын да аермачык итеп аңлатып бирер.
Түземлелекнең дә бер чиге була торгандыр, ахрысы. Моңарчы бер дә ачуланмаска, ничек тә миңа мәсьәләне аңлатырга тырышып азапланган Сәкинәм, соңгы сүзләремне ишеткәч:
– Әй Раббым, бар икән күрәсе көннәрем! – диде дә кинәт сыгылып төшеп еларга тотынды. Аңа кушылып, моңарчы әнисе алдында утырган Ирек тә шыңшый башлады.
Мин Ирек бераз тынычланганны көтеп тордым да, ниһаять, мәсьәлә ачыкланган һәм мин җиңүче булып калган сыман итеп, теш арасыннан гына:
– Күрәсе көннәреңне хәзер түгел, алданрак уйлыйлар аны! – дидем.
Шуннан соң да берничә минут елап утырганнан ары, Сәкинә кинәт горур гына итеп башын күтәрде дә күз яшьләрен сөртеп алды һәм, миңа туп-туры карап:
– Теләсәң нәрсә уйла, Өлфәт, ләкин минем синең каршыңда тырнак очы кадәр дә гаебем юк. Үтерсәң дә, синең ул Хафиз картың каршына бармыйм мин. Дөресен әйтмәячәген белеп торам мин аның! – диде.
– Булмаганны сөйләп торма – барыбер ышандыра алмассың! Бар, яхшы чакта күземнән югалыгыз! Үзең дә, малаең да!
– Ә мин сиңа аны елап сорасаң да бирәчәк түгел! – диде дә Сәкинә башта Ирекне киендерде. Аннары үзе киенде һәм: – Ярый, Өлфәт, хуш! Шушы сүзләреңне ишетер өчен, биш елга якын көтеп торганмын икән мин сине, рәхмәт! – диде дә малайны күтәреп чыгып китте.
Хатын-кыздан болай ансат кына котылып булмый торгандыр ул, мин бераз суынганчы күршегә генә кереп киткәндер, берәр сәгатьтән үк әйләнеп чыгарлар әле дип уйлаган идем. Инде күз бәйләнә башлаган булуга да карамастан, Сәкинә, Ирекне күтәреп, Янтыкка, әнисе янына ук кайтып киткән булып чыкты. Мин артларыннан бармадым. Болай шома гына кайтып киткән икән, димәк, үз хәлен үзе белгәндер, гаебе булмаса, алай тиз генә бирешмәс иде, дип уйладым. Шуңа бармадым. Дию пәрие шикелле, өйдә берүзем яши башладым. Күрше-күләннәр, дус-ишләр, килеп, юләрләнеп йөрмә, бар, алып кайт дип үгетләп караганнар иде. Ләкин берсен дә тыңламадым, чыгымчы ат шикелле терәлдем дә каттым…
Сәкинә киткәнгә өч атна тулган көнне колхозның отчёт-сайлау җыелышы булды. Рәдифне председательлектән азат итеп, аның урынына мине сайладылар. Аны Сәкинә урынына хисапчы итеп куймакчылар иде дә, мин риза булмадым.
– Рәдифне хисапчы итәсе булсагыз, мин председательлектән баш тартам, иптәшләр! – дигәч килештеләр.
Аксаклыгын искә алып, аны ферма мөдире итеп куйдылар. Анысына каршы килмәдем.
Шулай итеп, без бер казанда кайный башладык. Гөнаһсы кирәкми, ферма мөдире вазифасын әйбәт кенә үтәргә тотынды Рәдиф. Эчүен дә киметте. Барлы-юклы бер ай эчендә фермадагы хәлләрне шактый гына җайга сала башлады. Ә менә мине аның урынына председатель итеп куйганнан соң, үзенең тар күңелендә туган яман көнчелеген тәки җиңә алмаган икән ул. Инде әйткәнемчә, атларга фураж ашатканны да районга ул җиткергән булып чыкты.
13
Райкомда шелтә биреп кайтарганнан соң, берәр вәкил җибәреп, кәнүшнигә ташып куйган солыны үлчәп амбарга салдыртырлар дип көткән идем. Ләкин, ни хикмәттер, беркем дә килмәде. Солы хакында да бүтән сүз кузгаткан кеше булмады. Беткән баш беткән инде, мин дөньяда иң кадерле кешеләремне – улым белән Сәкинәмне югалттым, шуннан да артык югалту булырга мөмкин түгел, ни эшләтсәләр дә эшләтерләр дип, тагын шактый солы суктырып куйдым һәм атларга көн саен дүртәр кило солы ашата башладык…
Шулай итеп, безнең атлар, язгы чәчүгә чыкканда, шактый көр иде. Эшең уң булганда, «мин» дип мактанып алырга да ярый дип, ялгышмасам, Каюм Насыйри әйткән бугай. Миңа да бу урында әзрәк мактанып алырга ярый торгандыр.
Ул елны районда язгы чәчүне иң алдан төгәлләгән колхоз безнең «Чулпан» булды. Бик алай зурдан кубып булмаса да (чөнки минем өстә шелтә тора бит әле), район газетасына да язып чыктылар.
Чәчүләр беткәч, бар халыкны кушып, сугыш елларында түгелмичә яткан ферма тиресләрен түгә башладык. Яңа ат абзарын төзү өчен, саман кирпеч сугарга тотындык. Шул арада печән өсте дә килеп җитте. Аны әрәм-шәрәм итмичә җыеп алырга кирәк иде. Ә ул ансат эш түгел. Искәртеп киткән идем бугай инде, безнең колхоз җирендә бер гектар да печәнлек болын юк. Печәнлегебез авылдан утыз километрда безнең. Кама уртасындагы бер утрауда. Шунлыктан анда көн саен барып-кайтып йөрү мөмкин түгел. Бер баргач, печәнне чабып-өеп бетергәнче шунда торырга туры килә. Шулай ук колхозчыларның да барысын җибәрә алмыйсың. Ялгызакларны, мәсәлән, ничек итеп йорт-җирен калдырып җибәрмәк кирәк? Карт-корыны җибәрүдән фәтва юк. Печән чабу – авыр эш. Аны теләсә кем булдыра алмый. Җитмәсә, авылның ныклап эшләрдәй ир-атлары да бармак белән генә санарлык. Күбесе сугыштан кайта алмыйча ятып калды…
Бик тырышканнан соң да әле печәнгә барырдай нибары унике хатын һәм өч бөртек ир заты җыелды. Ә чабасы печәнебез илле җиде гектар! Печән чапкычыбыз да юк, ичмаса. Барын бар ул, ләкин ватык. Ни эзләп тә һичкайдан запчасть таба алмадым.
Уйладым-уйладым да, әлеге унике хатын-кызны һәм өч бөртек ирне ияртеп, шул халыкның барысына бер атнага җитәрлек азык-төлек төяп, болынга үзем киттем. Халыкка ышанмаудан түгел. Халык бик гадел, эшчән безнең. Ләкин сынаганым бар: «хуҗа» үзе эшләгәндә, эш бөтенләй башкача, яхшырак бара инде ул.
Сугышка кадәр, баһадирдай ир-егетләр бар вакытта, ул илле җиде гектар болынны дүрт-биш көн эчендә егып сала торганнар иде. Ә бу ел без бер атна маташып та нибары егерме өч гектарын гына чаба алдык. Бердән, печәне бик калын, эченә керсә, ат күренми. Икенчедән, ни әйтсәң дә, печән чабу хатын-кыз эше түгел бит инде ул. Тагын бер хикмәте бар: ашауның юне юк. Дөрес, токмачлы куе ашны туйганчы ашарга була, икмәге дә бирелә. Әмма печән чапкан кешегә алар гына әллә ни зур куәт кертә алмый шул. Шулай булгач, кешеләрне куырып, ашыктырып та булмый.
Тиешле көнне безгә тагын бер атналык азык китерделәр. Ул көн үзенә күрә бер бәйрәм шикелле булды. Колхоздан җибәргән ризыклар өстенә өйдә калган туган-тумачалары печәнчеләрнең кайсына җиләк, кайсына каймак-май, кайсына чәй әйберләре җибәргәннәр иде. Ә миңа бернәрсә юк. Сәкинәм булса, ул да берәр әйбер җибәргән булыр иде дә соң, ни хәл итәсең…
Бик кыен булды миңа ул көнне. Күңелем тулып, күземә яшьләр килде. Әйбер килмәгәнгә түгел! Печәнчеләр мине үземә җибәргәннән дә болайрак сыйлады ул көнне. Ялгызлык, таянычым, көтәр кешем булмау өзгәләде күңелемне. Ашым – аш, эшем эш булмады.
Безгә азык алып килгән кеше кайтырга җыена башлагач, әйтәсе сүзем барые сиңа дип, Галим абзый мине читкәрәк алып китте дә:
– Теләсәң нишлә, энем, болай булса, бу печәнне уракка төшкәнче майтарып чыга алмыйбыз без! – диде.
– Ник алай дисең, Галим абзый?
– Ник икәне күз алдында бит, Өлфәт энем: тагын бер грамм да ит алып килмәгәннәр ләбаса! Ә син үгез суеп китерәләр дип әйткәниең!
Әйе, печән чаба башлаган көнне ашның «коры» икәнлеген күргәч, сугышка кадәр печәнчеләргә көненә берәр кадак ит ашата торганнарые, хәзер андый гадәт юкмыни, председатель, дип, бер теленә шайтан төкергәне, уенын-чынын бергә кушып, миңа төрттереп куйган иде. Ә мин, шаярып:
– Гафу итегез инде, туганнар, онытып җибәргәнмен шул. Юлга кузгалып киткәндә генә искә төште ул нәрсә. Әмма артык хафаланмагыз, алдагы атнада алып килерләр, колхозның нәсел үгезен суеп китерергә кушып киттем! – дип җавап биргән идем. Галим абзыйның шул сүзне искә төшерүе иде.
– Уйнап кына әйткән идем бит мин аны, Галим абзый, – дидем мин, түзә алмыйча көлеп җибәреп. – Нәсел үгезен суярга ярыймы соң инде? Сыерларыгыз кысыр калса, үзегез үк мине каргаячаксыз бит аннары!
Ләкин Галим абзыйның бер дә исе китмәде:
– Ә безгә ни әбизәтелне үгез, безгә тана ите дә ярый, энем!
– Яравын ярар да ул, Галим абзый, ләкин барысы да исәптә бит алар. Бөтен ил буенча терлек арттыру өчен көрәш барган вакытта карап торган уналты баш тананың да берсен суйсак, колагымнан асып куймаслармы икән соң мине?
– Ә син асмый торган итеп эшлә!
– Алай итеп буламы икән соң?
– Була, энем Өлфәт, бик була! Тик әзрәк башыңны эшләтергә генә кирәк.
– Мәсәлән?
– Әйтик болай: безнең авылның көтүе иртә-кич авыл буендагы күпер аша үтеп йөриме?
– Йөри, шуннан?
– Шуннан шулай: күпердән чыкканда, такта арасына кысылып, берәр тананың аягы сынарга мөмкинме?
– Мөмкинен мөмкин дә, тик моңарчы андый хәлнең булганы юк ич әле.
– Булмаса – булыр! Менә болай тора эш, энем: давай, син миңа шушы безгә ризык китергән атка утырып кайтып килергә рөхсәт ит әле, яме? Калган ягын мин үзем чамалармын аның. Хәзер бер тананы кызганмасак, кышын йөзе белән кайтачак ул!
Бер уйлаганда, Галим абзый сүзендә дә хаклык юк түгел. Дөрес сайрый ул: печәнчеләрне арурак ашатып, печәнне яңгырлар киткәнче, ныклап торып урак урырга керешкәнче чабып-өеп кайтсак, бик шәп булыр иде! Узган кыштагы шикелле, колхоз терлекләренә нәрсә ашатыйк икән дип баш ватып тормас идек аннары. Ләкин…
– Бернинди законга да сыя торган эш түгел бит бу, Галим абзый!
– Сыймаса – сыяр, син һич кенә дә аптырама аның өчен! – диде Галим абзый, гел үз сүзен куәтләп. – Сыйдырырбыз аны, сыя торган итеп эшләрбез. Закун гына түгел, шайтан үзе дә бәйләнә алмаслык итеп эшлим мин аны. Менә шул: Галим абыең әйткәние диярсең, эшлим. Булдымы?
Мин «юк, Галим абзый, ярамас ул алай! Тиктомалга кайтып китүеңә печәнчеләр дә гаҗәпләнер» дип әйтмәкче булып авызымны ачкан идем, әмма яшь чагында читтә йөреп шомарып беткән һәм шул шомалыгы, үткенлеге, тәвәккәллеге аркасында «Әйтсә эшли» кушаматы алган Галим абзый мине тыңлап тормады. Кинәт сыгылып төшеп, эчен тотты да инде кайтып китәргә торган азык-төлек китерүченең арбасына барып ауды.
– Әйдә, сеңлем, ку тизрәк атыңны! Үләм ату, эчем бик каты авырта! Һич тә тәкатем юк, әйдә, райун бүлнисенә калдыра китәрсең мине!
Ул моны шундый илереп, чын авыру кеше сыман итеп әйтте, хәтта аны мин үзем дә кызганып куйдым. Шаярма, Галим абзый, төш арбадан, дияргә теләсәм дә, телем әйләнмәде. Ул арада алар атларын чаптырып китеп тә бардылар.
14
Тәки үзенекен итте Галим абзый. Икенче көнне, төш авышуга ук, ит төяп килеп җитте. Ит исен сизгәч, печәнчеләрнең ничек куанышканын күрсәң иде син, туган! «Ура!» кычкырып, һавага чөя-чөя, кочаклап үбә-үбә рәхмәт укыдылар үзенә. Әле кичә генә үләр чиккә җитеп авырып кайтып китүе турында бөтенләй искә алучы да булмады. Бары тик кичен, ит ашап кикереп куйганнан соң, чая телле Маһисәрвәр апа гына, кинәт бик зур ачыш ясаган кешедәй итеп:
– Бу ничек болай булды суң әле, Галим, пәрәми: син кичә, бик борсаланып, бүлнискә барам дип кайтып киткәниең ләбаса, безгә ит китерәселәрен сизгәч, эчең төзәлде дәмени? – дип сорап куйды.
Әмма Әйтсә эшли бу юлы да югалып калмады:
– Сиңа көлке, тишек борын! – диде ул, бик җитди итеп. – Сиңа кызык. Ә Галим кордашың чүт кенә теге дөньяга китми калды кичә. Клизма ясап, эчне юдыртып чыгармасалар, беткән буласы икән баш. Брач әйтә, тагын биш минут соңга калсаң, бу якты дөнья белән хушлашасы икәнсең, абзыкаем, запур булган сиңа, эчәкләрең шартлыйсы булган тагын биш минуттан, ди. Ярый әле, кайтышлый ук райун бүлнисенә кагылырга башым җитте. Сразы рәхәтләнеп киттем шуннан ары. Кеше печән чапканда, ничек итеп сәламәт башым белән өйдә ятыйм ди инде мин? Килдем менә… Ә син авыз җырып көлгән буласың тагы!
Маһисәрвәр апа:
– Әйттем исә кайттым, Галим кордаш, ачуланма, мин алай ук булганын белмәдем бит! Үземнең миңгерәү башым белән, әллә хатынын бик сагынган да, шуңа авыруга салышып кайтып килде микән дип уйлаганыем, – дигәч, барысы да рәхәтләнеп бер көлешеп алдылар да, шуның белән бетте.
Табын яныннан купкач, Галим абзый мине култыклап алды да:
– Әйдәле, Өлфәт, идарәдән әйтеп җибәргән әманәтләрне тапшырасым бар сиңа, – дип, Кама буена алып китте.
Икебез дә яр буена утырышкач, түбәтәен кыңгыр салды да, хәйләкәр елмаеп:
– Син миңа ачуланма инде, прсидәтел, – диде. – И бернәрсәдән дә хафаланма. Бөтенесен наять итеп, ничек әйткән, шулай эшләдем. Кичтән баҗайга барып, көтүне иртәнге эңгер-меңгердә үк алып чыгарга куштым. Ә үзем, әйбәт кенә бер күсәк белән нык кына бау алып, таң тишегеннән күпер төбенә барып утырдым. Көтү күпергә килеп керүгә, йомылып кына сикереп чыктым да матур гына бер чуар тананы мөгезеннән ялт – электереп тә алдым! Ә көтү үтеп киткәч, прәме күпер өстендә бәйләп җыктым да чалдым үзен. Бичара тана җан биргәч кенә, теге күсәк белән аягын сындырдым да, баҗайга көтүен шул тирәдәрәк тотып торырга кушып, авылга барып, заффирмы Рәдиф белән завхузны алып килдем. Аннары прәме шунда күпер өстендә тунадык та, ит булды менә. Рәдиф, райун сталаваена илтеп тапшырыйк, дип маташканые маташуын, ну, мин авыз да ачтырмадым тегеңә. Шушындый Алла үзе китереп тоттырган нигъмәтне анда илтәләрме соң инде, Рәдиф энем! Ит ашамыйча печән чапкан кешеләрне кайда күргәнең бар? Печәнчеләргә алып барабыз и бетте-китте! дигәч, артык карыша алмады. Карышырые да, миннән өркә ул. Прсидәтел булган чагындагы махинатсияләрен байтак беләм мин аның. Шуңа исәпләшә ул минем белән. Ә запур булган диюем болай гына анысы. Пычак булсынмыни миңа? Бүлнискә кагылуым хак. Теге безгә азык китергән кыз шикләнмәсен дип кереп чыктым мин анда. Брачка да, чуртка да күренеп тормадым. Ишек төпләрендәге эскәмиядә биш-ун минут утырдым да чыктым. Менә шулай, энем Өлфәт, әйтсәм эшлим инде мин!
Нишләтәсең инде аны? Вакытында тыеп кала алмагач, хәзер сүз озайтып торуның файдасы юк иде.
– Ярый, Галим абзый, булган-беткән инде. Ләкин бүтән вакытта мондый эшең кабатланса, яхшылык көтмә! – дию белән генә чикләндем.
Ә тана ите ярап куйды! Бөтенләй бүтәнчә эшли башлады печәнчеләр. «Коры» аш ашаган көннәрдә кайбер печәнчеләрнең покосны йә бик тар алып, яисә күрер күзгә киң алып та, астын чи калдырып чабуларына эчем пошып, кисәтү ясагач:
– Теләсә ни әйт, прсидәтел, әмма үтерсәң дә, шушыннан әйбәтрәк итеп чаба алмыйм! – дип әрепләшүчеләр дә бетте, эчем йомшады, дип, атлаган саен тал арасына йөгерүчеләр дә күренми башлады.
Бәхеткә күрә, көннәр бик матур торды. Чапкан чакта яугалап китеп шиккә салса да, печәнне җыйган көннәрдә ник бер генә яңгыр төшеп карасын. Тотынуыбызга унтугызынчы көн дигәндә төшке ашка соңгы богылны коеп кайттык. Шул ук көнне авылга кайтып китәрбез дип тә ниятләп тора идем, ләкин әлеге шул Әйтсә эшли Галим абзый:
– Син алай борчак урынына куырма инде, энем Өлфәт! Адәм баласына гел эшләп кенә торырга димәгән, вакыты белән әз генә булса да ял да кирәк аңа! Давай, ашыкмыйк алай. Хатын-кызлар Иделдә бер рәхәтләнеп өс-башларын юсыннар, без, ирләр, сакал-мыекларыбызны кырыйк. Керле кием белән кайту килешми, безнең татар андыйны яратмый ул! – дигәч, башкалар да аның фикерен куәтләгәч, каршы килмәдем.
Шулай да күңелем тыныч булмады ул көнне. Су да коенып карадым. Җәйрәп тын гына агып яткан Кама суларының матурлыгына сокланып, әледән-әле чалт та чолт сикергәләп куйган балыкларны күзәтә-күзәтә әллә кайлардан урап та кайттым. Тик барыбер нидер җитми, нигәдер эчем поша. Хәтта җәяүләп үзем генә кайтып китимме әллә дип тә уйлаган идем. Әмма председатель паром мәшәкатьләреннән куркып, безне ташлап кайтып китте, дип үпкәләрләр дип, ул уемнан кире түндем. Ә тәвәккәлләп кайтып китсәм, бик шәп буласы икән, туган! Их, әйбәт буласы икән кайтып китсәм!..
Галим абзый сүзендә торды. Көндез үк безнең болыннан ерак булмаган землянкада яшәүче маякчы карттан зур гына көймә алып килеп куйды да кичке аштан соң (ул көнне кичке ашны да гадәттәгедән иртәрәк әзерләгәннәр иде) теләгән печәнчеләрне төяп, Камада йөздереп, җырлатып йөртте. Тавышы әллә ни моңлы булмаса да, үзе дә кушылып җырлады. Аларның җыры бөтен кич буе су өстен тутырып, әллә кайларга яңгырап торды.
Ни кыстап карасалар да, мин алар белән бармадым. Күңелем әллә нишләп боек иде. Акылым белән бик тыныч булырга тырышам. Нигә болай ашкынасың, нигә моңланасың, күңел, дип, үземне үзем орышып та карыйм. Юк, булмагач булмый инде!
Нәрсә турында уйлый башласам да, уйларым шул Сәкинәгә, улым Иреккә барып тоташа. Гел Сәкинәм күз алдыма килә. Ул – кыз, мин егет чакта сирәк-мирәк кенә күрешүләрне, Сабантуйларында урманда чәчәк, җиләк җыеп йөрүләрне исәпкә алмаганда, җәмгысы атна-ун көн генә торып калдым бит мин аның белән. Ай күрде, кояш алды гына булды. Ә онытып булмый менә! Һаман шулай мине сугышка озаткандагыча чибәр булып, тыйнак, мөлаем һәм сабыр булып каршыма килә дә баса. Күзне йомудан мәгънә юк. Маңгай күзеннән тыш, адәм баласының күңел күзе дә бар бит әле. Аны берничек йомып та, каплап та булмый! Өстенә яшел сатин күлмәген, аягына зәңгәр брезент туфлиен кигән, башына зәңгәр җирлеккә ак бизәк төшерелгән ефәк косынкасын бәйләгән дә, эх, Өлфәт, нишләдең син, мин сине шуның өчен сөйгән идеммени дип, шомырт кара күзләрен текәп, тилмереп, каршымда тора да тора…
Көндез, эш белән мәшгуль чакларда, ул кадәр читен түгел әле. Ә менә буш вакытларда, бигрәк тә кичләрен йокларга яткач!.. Әйтеп-сөйләп кенә аңлата торган түгел инде ул сагышны… Шул ук вакытта Янтыкка барып, сөйләшеп-аңлашып карарга да көчем җитми, үҗәтлегем ирек бирми. Хафиз карт сүзләре исемә төшә дә, йөрәгем тагын жу итеп китә.
Ә Галим абзый әйтә, ашыкмадың микән, энекәем, Сәкинәңнең бер дә андый-мондый кырын эше сизелгән шикелле түгелие, алай-болай булса, авыл җирендә андый нәрсә сизелми калмый торгание ул, ди. Бүтәннәр сизмәсә дә, мин абайламый калырга тиеш түгелием, мин белмәгән нәрсә юк безнең авылда. Ну, мин бер дә андый-мондый хәлен сизмәдем Сәкинәңнең. Хафиз, карт шайтан, ялганнарга да мужыт ул, ди… Аптырадым инде. Нишләргә, кайсына ышанырга да белгән хәл юк…
Мин яр буенда шулай уйланып-өзгәләнеп утырган вакытта, кинәт безнең печәнчеләрнең шалашлары тирәсендә шау-шу башланды. Нигә болай ду куптылар икән, әллә берәрсенең шалашына елан-фәлән керде микән дип, яннарына йөгереп барсам, кайберләре күз яше белән еларга ук тотынган.
– Ни булды, иптәшләр, нигә болай дөнья шаулатасыз?
Гадәттәгечә, бу юлы да Маһисәрвәр апа чәчрәп чыкты:
– Нигә буламыни, пәрәми! Күрмисеңме әллә, яна бит! – диде ул, күктәге кызыл яктылыкны күрсәтеп.
– Шәфәкъ балкышы түгелме соң, Сәрвәр апа? – дидем мин, әле һаман үз уйларымнан арынып җитә алмыйча.
– Бу кадәр дә сантый булырсың икән, Өлфәт энем! Нинди шәфәкъ яктысы булсын ди ул сиңа? Шәфәкъ шул якта була димени? Кояш баешында була бит ул шәфәкъ. Ә бу ут кыйбла ягында лабаса!
Йөрәгем дерт итеп китте. Яктылык, чыннан да, кыйбла ягында, ераклыгы да шул безнең авыл тирәсендәрәк иде! Әгәр ут шунда булса – харап! Янгын сүндерердәй кеше юк анда хәзер. Буйдан-буйга өтеп чыгачак ул ут авылны. Җиле алай зыянлы түгел түгелен. Ләкин ут үзе җил чыгара бит ул! Җитмәсә, көннәре дә бик эссе торды бу арада. Суыбыз да ерак!..
– Җә инде, әйт, ичмаса, берәр сүз, нигә өннән чыгып калдың? Болай карап торып булмый ич! – диде Сәрвәр апа, утка баскандай сырпаланып. – Җигик атларны да китик кайтып тизрәк. Бетә бит ату авыл янып! Сүндерер кеше юк бит анда!
– Ничек кайтып китәсең ди? Төнлә паром эшләми, Маһисәрвәр апа! Паромчы өенә, авылларына кайтып куна ич ул!
– Чукынып кына китсен инде, алай булса! Өем янса да жәл түгел, кадалсын анысы. Страхование бар. Андый гына өй салырлык акчасы чыгарые әле. Ну, кәҗәм янса – бетте инде баш! Кәҗәм кәҗә ише генә түгел, сыерыңа алыштыргысызые, билләһи. Кәшифәм кәҗәмне генә чыгарып калса ярарые, Ходаем-бер Аллам! Булмас, чыгара алмас ул йокы чүлмәге! Итәгенә ут капканчы гыр-гыр йоклар да итәге яна башлагач чыгып чабар, тавык мие капкан нәрсә! Кемгә охшап шулай ваемсыз булгандыр инде! Бер дә кыз балага охшамаган бит!.. Ичмаса, йөзә белмим. Йөзә белсәм, ике дә уйламасыем: Идел тармагын йөзеп чыгарыем да кайтып китәрием!
Әйбәтрәк өйле, сыерлы-сарыклы кешеләр, кайгырышсалар да, артык аһ ормыйча гына торганда, Маһисәрвәр апаның шушылай үрле-кырлы сикеренүе, бер караганда, шактый мәзәк тоела иде, әлбәттә. Тик аңар да ачуланып булмый шул. Күз карасы кебек бердәнбер кәҗәсеннән дә коры калса, нишләр ул? Шулай да паникага юл куярга ярамый иде.
– Ярар, җәмәгать, тынычланыгыз, ул кадәр борчылыр урын юк әле! Син дә алай бик үрсәләнмә, Маһисәрвәр апа! Моннан торып кына бер эш тә чыгарып булмый. Кызың Кәшифә өйдә ич синең, ул-бу булса, кәҗәгезне чыгармый калмас! Минемчә, ул янгын безнең авылда булырга тиеш түгел. Безнең авыл уңдарак, әнә тегендәрәк бит! – дигән булдым мин, халыкны да, үземне дә шуңа ышандырырга омтылып.
Бер дә пошынмаган атлы булып, үз шалашыма кереп киттем. Ә үземнең йөрәк, менә чыгам, менә ярылам дип, дөп-дөп тибә, өстемә салкын су койгандай, бөтен тәнем калтырый иде. Йоклау түгел, керфек тә какмадым мин ул төнне. Мин генә түгел, башкаларның да күзен йокы алмады: төне буе борчылып, мыдыр-мыдыр сөйләшеп чыктылар.
Таң сызыла башлау белән торып, атларны җиктек, әйберләрне төядек тә кайтырга чыктык.
Кичә тикмәгә генә пошынмаган, юкка гына кайтып китәргә ашкынмаган икән ул! Төнге янгынның безнең авылда булганлыгын паромчы рус картыннан ук ишеттек. Начар хәбәр бик тиз йөри, диләр шул, яхшысы гына көттереп килә аның.
Безнең авыл янганын һәм бер генә йортның көле күккә очуын әйтсә дә, кем йорты икәнен белми иде паромчы карт. Анысын, кайтып җитәргә унбиш чакрым калгач, Анаташ авылында ишеттек.
– Артык кайгырышмагыз, туганнар, бер генә өй, прсидәтелегезнеке генә янган. Ярый әле, өе читтәрәк булган, бүтән йортларны саклап кала алганнар. Ничава, прсидәтел кешенеке булгач, зыянлы түгел, тагын салып керер әле! – дип «юатты» безне шул авылның бер карты.
Без авылга кайтып кергәндә, минем өйнең миче дә кара күмергә әйләнгән баганалары гына утырып калган иде.
15
Өең нилектән янган, ут кайдан чыккан, диярсең инде син, туган. Мин печәнгә киткәннән бирле, ни миченә, ни казан астына ягылмаган йорт үзеннән-үзе генә кабынып китмәгәндер, билгеле. Берәрсе миңа үч итеп эшләгән эш икәнлеге көн кебек ачык иде. Ә менә кем эше икәнлеген мин бүгенгә хәтле тәгаен белмим әле. Ихтимал, моннан соң да шулай сер булып калыр инде бу мәсьәлә. Хәер, мин аны ачыкларга тырышмыйм да. Хәзер, инде күп еллар узгач кына түгел, элек кешедә өйдәш торган чакта да төпченеп йөрмәдем. Гомумән, йортсыз калуыма әллә ни зурлап хафаланмадым мин. Өйне аны, теләсәм, шул ук җәйдә салып керергә мөмкин: халык булышачак иде. Бүрәнәләрен генә тап, салып бирәбез без сиңа өй дип тә әйтеп карадылар. Ә өй җиткереп чыкканчы безгә кереп тор дип, печәннән кайтып төшкән көнне үк җиде-сигез кеше үзләре килеп әйтте. Алтыпочмаклы йортта ирле-хатынлы гына торучылары да бар иде. Әмма мин аларга бармадым. Үзем теләп, дүрт балалы, кечерәк кенә өйле, ире сугышта вафат булып калган Әминә апаларда тора башладым. Ялгызлык куркытты мине. Шуңа Әминә апаларга, шау-шулы өйгә күчтем…
Әйе, йорт салу кайгысы юк иде миндә, туган, йорты кадалып китсен иде, тик мин печән чабып йөргән көннәрдә Сәкинә Чиләбегә китеп барган булып чыкты. Көткәндер-көткәндер дә, мин бер тапкыр да Янтыкка яннарына барып карамагач, ачуланып чыгып киткәндер, күрәсең. Малайны да алып киткән. Калдырган булса, үземнең яныма алып кайтыр идем дә бер иптәш булыр иде, ичмаса. Киткәннәренә дүрт айдан артык гомер узды, ә мин бер генә тапкыр булса да хәлләрен сорашып кайта белмәдем шул! Минем ишеләрнең шул инде ул: дуамаллык – алдан, акыл арттанрак йөри… Хәзер бик сөйләшәсе иде дә – Сәкинә юк!
Мин шулай мең төрле уйларга чумып, аптырап-алҗып йөргәндә, райком секретаре Гадел абый килеп төште. Бик кызып урак урган көннәр иде бу. Килеп төшү белән үк машинасына утыртып, ул мине кырга, уракчылар янына алып китте.
Кул белән уручылар да, маңгай тирен агызгычыбыз да (лобогрейканы бездә шулай дип йөриләр) әйбәт, чиста уралар иде. Ул яктан минем йөзгә кызыллык килмәде. Уракчылар эшеннән канәгать булып кайтты Гадел абый.
Аннары дәүләткә икмәк тапшыруның ничек барышын сораштырды. Дөресен әйтергә кирәк, ул мәсьәләдә эшләр бик шәптән түгел иде безнең. Районда иң артта ук булмасак та, мактанырлык эш юк иде. Тагын да дөресрәк итеп әйткәндә, ул эшне мин үзем бик ашыктырмый идем. Башта, яңгырлар башланганчы, урып-җыеп калырга кирәк, калганы үз җае белән барыр әле дип уйлый идем һәм шул фикеремне Гадел абыйга да әйттем. Ләкин ялгыш уйлаганмын икән.
– Миңа синең күпме уруың гына түгел, күпме икмәк тапшыруың да кирәк! – диде ул, шактый кырыс итеп һәм нык кына орышып алды.
Сүз юк, ул да үзенчә хаклы, чөнки беренче җавапны ул бирә.
Әмма мин дә үземчә хаклы идем. Хикмәт шунда: әлеге дә баягы, колхозыбыз кечкенә булганлыктан, үзебезнең автомашинабыз юк, район автоколоннасыннан да машина артмады. Бөтен кырыбыздагы игеннең ашлыгын уру да, сугу да, дәүләткә илтеп тапшыру да гел шул егерме сигез баш ат җилкәсендә. Шунлыктан сугылган ашлыкны вакытында тапшырып өлгертә алмыйбыз.
Менә шуларны сөйләп биргәч, Гадел абый шушы араларда ук автоколоннадан бер машина җибәртергә вәгъдә бирде. Аннары папиросын кабызып алды да:
– Йә, хәзер үз тормышың хакында сөйлә инде. Нишләргә, ничек яшәргә уйлыйсың? Йорт салырга җыенасыңмы? Исәбең булса сузма. Хәзер үк хәстәренә кереш! Без дә мөмкин кадәр ярдәм итәрбез, – диде. Аталарча якын итеп, үз итеп, иңемә кулын куйды.
– Йортны салырга булыр ла анысы, Гадел Салихович. Колхозчылар да булышабыз дип тора. Ләкин бер хикмәте бар бит аның: салып куйгач, тагын яндырмаслармы икән соң?
– Да, сорарга да онытып торам икән: үзең кемнән шикләнәсең? Кем эшедер дип уйлыйсың?
– Атап берәүне дә әйтә алмыйм. Бер дә алай үчләшкән кешем юк иде шикелле.
– Ә йортыңны яндырганнар бит. Димәк, кемгә дә булса ошамагансың.
– Күрәсең, шулайдыр инде.
– Әйдә, болай сөйләшик, алайса, иптәш Хәкимов: алай күңелең тартмый икән, йорт җиткерергә ашыкма син. Ләкин борыныңны төшермә! Каш ярылып, күз чыкмаган. Дөнья булгач, төрле хәлләр була.
– Яхшы сүзегез өчен рәхмәт, Гадел Салихович!
Инде хушлашып кайтып китәргә җыенгач:
– Ә хатының белән арагыз ничек? Күрешкәнең, сөйләшкәнең бармы? – дип сорады.
– Башта күрергә теләмәдем, үҗәтлегем җиңеп килде. Хәзер сөйләшеп карар идем дә – соң инде: мин болында печән чабып яткан вакытта, малайны ияртеп, читкә – Чиләбегә чыгып киткән.
– Да-а! – диде Гадел абый, беркавым уйланып торгач. – Шәптән түгел икән хәлләрең. Ашыгычлык, дуамаллык харап итә шул сез яшьләрне. Алдын-артын уйлап тормыйсыз, бер кизәнүдә дөньяны җимермәкче буласыз!.. Шулай да уйла әле син, энем, тагын бер кат бик ныклап уйлап кара! Ахыр чиктә Чиләбе җәһәннәм астында түгел ул. Теләгән кешегә анда барып кайту берни тормый. Анысын да хәтереңә алып куй!
16
Уйландым мин, бик күп уйландым ул көннәрдә. Ахырында шундый нәтиҗәгә килдем: Сәкинәнең кылларын тарткалап карамыйча, Чиләбегә чыгып китәргә ярамый. Башта хат язарга кирәк. Янтыкка барып, әби күзенә күренеп йөрисем килмәде. Сәкинәнең адресын кеше аркылы гына соратып алдырдым да, кичерүен сорап, гафу үтенеп түгел, ә болай гына, улыбыз Ирекнең хәлен сорашып, үзең ничек яшисең, нинди эштә эшлисең дип кенә хат яздым.
Атна узды, ай үтте – җавап бирмәде бу. Ә минем эч поша. Күңелгә корт керде хәзер. «Менә, Өлфәт, – дим үз-үземә, – җавап язарга да теләми хатының. Димәк, кирәгең шул чама гына инде синең! Йөр инде менә хәзер авызыңны ачып!..»
Мин әнә шулай ни эшләргә белмичә, ике күземне дүрт итеп Сәкинәдән хат көтеп йөргән чакта, шул форсаттан файдаланып калырга теләгән кешедәй, теге Гөлүсә дигән укытучы тагын калкып чыкты бит, туган. Шул кызыкай белән тагын бер тапкыр очрашырга туры килде миңа.
Безнең урман – җиләк һәм чикләвек оясы, дип әйткән идем инде мин сиңа. Дөресе шулай аның, туган. Үзебезнең авыл халкы гына түгел, унар-унбишәр километрдагы авыллардан да килеп җыялар безнең урман җимешләрен. Август ахырларында, чикләвекнең иң әйбәт өлгергән чагында, Гөлүсә дә безнең урманга чикләвеккә килгән дә кайтышлый миңа чикләвек калдырып китәргә ниятләгән. Мин колхозчыларның кенәгәләренә хезмәт көннәрен утыртып торганда, бик батыр кыяфәт белән идарәгә килеп керде бу.
– Кая, фуражкагызны салыгыз әле, Өлфәт абый, иң әйбәтләрен генә, үзегез шикелле сап-сарыларын гына калдырып китим әле шушы чикләвекләрнең. Сезнең өчен дип, боларын баштан ук аеры җыйган идем! – ди.
Шулай диде дә, минем ай-ваема һич карамастан, алдыма ун-унбиш стакан сыешлы бер янчык чикләвек китереп куйды.
– Нигә болай юмартланасыз, Гөлүсә, теге чакта юлда калдырып киткән өченме әллә? – дидем мин, уенын-чынын бергә кушып.
– Ярар инде, Өлфәт абый, – диде ул, колакларына кадәр кызарып. – Ул вакытны искә алмыйк инде! Без хатын-кызларның шулай икәнен беләсездер ич инде, һич тә юкка үпкәләдем мин ул чакта. Ә бу чикләвекне бер дә күпсенмәгез, рәхәтләнеп ашагыз! Сезнең өчен дип җыйдым мин аны. Уф, үләм, тамагым кипте, кая, бер стакан суыгызны эчим әле.
Мин аңа су салып бирдем һәм, ул авыз очы белән генә, вак-вак йотып кына эчкәндә, калкып-калкып киткән күкрәкләренә, ялтыравыклы кара пута белән кысып буган нечкә биленә, нәфис аякларына сокланып карап тордым. Чибәр иде ул, шайтан кызы, бер дә килмәгән җире юк иде. Әллә инде… Шулчак тагын Сәкинәм күз алдыма килеп басты, һәм мин үз уйларымнан үзем оялып киттем.
– Суларына хәтле эчеп туйгысыз шушы «Чулпан» ның! – диде ул, ә үзе стакандагы суның яртысын да эчмичә өстәлгә куйды.
– Тәмле булса, эчеп бетерегез сез аны.
– Тукта, ял итим азрак. Монысын бетергәч, тагын берне эчәм әле мин, Өлфәт абый. Булгач, пар булсын. Гомер буе ялгыз яшәргә димәгәндер бит миңа!
Аның тел төбе тагын минем өчен хәтәр якны каера башлавын сизенеп, сүзне икенчегә борырга ашыктым:
– Сез теге вакытта укулар бетү белән үк үз ягыгызга кайтып китәргә җыена идегез шикелле. Кире уйладыгызмы әллә, Гөлүсә?
– Ә сез минем китүемне теләгән идегез инде, әйе?
– Аннан әйтүем түгел. Миңа бернинди дә зыяныгыз тигәне юк бит. Болай искә төште дә, кызыксынып соравым гына.
– Их, Өлфәт абый! – диде ул, мәгънәле итеп көрсенеп. Аннары кинәт ниндидер бер кискенлек һәм горурлык белән башын күтәреп, түшәмгә текәлде дә, үз-үзенә сөйләгәндәй итеп, ярсып сөйләргә тотынды: – Беләм, Өлфәт абый, сезнең миңа равнодушный булып кылануыгызны яхшы беләм. Ләкин, асылда, алай ук битараф түгел бит сез миңа. Сез минем сезне яратуымны сизәсез, шуңа күрә генә шулай кыланган буласыз. Ә мин сезне аның саен ныграк ярата барам. Әйе, Көрнәледән китмәскә булдым мин. Сез өйләнгәнче, беркая да китмәскә ант иттем! Менә шул! Ярый, кәефегезне кырган булсам, гафу итегез!
Шулай диде дә, үзенә дип җыйган капчыктагы чикләвеген дә алырга онытып, йөгереп чыгып китте. Мин бер сүз дә әйтә алмыйча калдым. Аңыма килеп, капчыгын бирим дип артыннан чыкканда, ул инде байтак җир киткән иде.
Тәмам хәйранга калдырып китте ул кыз мине! Чынлап ук яратадыр инде, күрәсең. Яратмаса, кыз баланың болай ачыктан-ачык сөйләшергә йөрәге җитмәс иде.
Ләкин мин аны нишләтим соң? Ничек ярдәм итим аңа? Сүз дә юк, чибәр ул, акыллыдыр да, мөгаен. Ләкин мин Сәкинәмне оныта алмаячагымны сизеп торам. Шулай булгач, болай гына, вакытлыча гына мавыгудан безгә ни мәгънә? Юк, булмый бу болай, тагын берәр тапкыр шулай «бәйләнә» башласа, туп-туры, гафу ит, Гөлүсә, безнең ике арабызда бернинди мәхәббәт була алмый, чөнки минем яраткан кешем бар, дип, дөресен әйтеп бирергә кирәк булыр. Башта авыр кичерсә дә, үзен үзе алдап йөрмәс, миңа да җиңелрәк булыр аннары.
Ләкин мин аңа бу турыда әйтә алмадым. Шуңа әйтә алмадым, чөнки идарәдә булган әлеге сөйләшүдән соң Гөлүсә ул хакта бүтән сүз катмады. Мин эш белән авыл Советына – Көрнәлегә барган чакларда урамда очраштыргаласа да, тыйнак кына исәнләшеп, ягымлы елмаеп, горур гына атлап үтеп китә торган иде…
Ә мин һаман Сәкинә турында уйлыйм, аннан җавап көтә идем. Көтеп-көтеп тә беренче хатыма җавап бирмәгәч: «Нигә дәшмисең, Сәкинә, нигә тилмертәсең? Аерым яшәсәк тә, ир белән хатын ич әле без, аерылышканыбыз юк лабаса? Нигә, ике-өч сүз белән генә булса да, үзеңнең һәм улыбыз Ирекнең хәлләрен әйтеп язмыйсың? Әллә эшең бик кыенмы, ярдәм кирәкме әллә? Кирәк икән – әйтеп яз, кулдан килгәнчә булышырмын», – дип, гаебемне танып ук булмаса да, шактый җылы итеп, икенче тапкыр да язып карадым. Әмма… юк, анысына да җавап бирмәде.
Шуннан соң тәмам боегып калдым мин, туган. Бер уйлаганда, менә хәзер тотам да янына китеп бармакчы булам. Инде җыена гына башлыйм дигәндә, башка тагын икенче төрле уй килә: «Ә Сәкинә чынлап торып миңа хыянәт иткән булса? Галим абзый, андый-мондый эше сизелгәне булмады, дип әйтә әйтүен… Ләкин дөньяда ул сизмичә калган эшләр дә булырга мөмкин ич! Әнә Хафиз карт бүтәнчә раслап тора лабаса!..»
Менә шул уй килә дә, кинәт тагын ярсып, алдагы фикерләремнән кире кайтам, күңелем суынып куйгандай була. Әмма бу хәл озакка бармый, мин тагын сагышка биреләм, тагын Сәкинәмне тарта башлый күңел… Үзем шул ук вакытта күзгә күренмәгән, әмма мине тоткарлап тора торган киртәне дә ничектер атлап үтә алмыйм…
Тагын дүрт-биш ай көтеп тә икенче хатыма да җавап булмагач, ниһаять, кирелегемне җиңеп: «Синсез һәм улыбыз Ирексез яши алмыйм мин, Сәкинә бәгырем. Шуның өчен барысын да гафу итәргә әзер торам, тик син дә мине гафу ит! Гафу итәр булсаң, тиз генә хат язып сал. Хатың килгән көнне үк юлга чыгармын да икегезне дә барып алып кайтырмын», – дип тә язып карадым.
Ләкин ул хатыма да җавап килмәде. Өзелеп-өзелеп юксынсам да, күрәсең, гаебе булгандыр, шуңа җавап бирмидер, шикләнә торгандыр дип, шуннан соң мин аны бүтән борчымадым. Бөтен сагышымны эш белән басарга тырышып, эчтән генә сызып яши башладым.
17
Ә вакыт һаман үтә торды.
Безнең аерым яши башлаганга да өч ел гомер узып китте. Колхозның чираттагы отчёт-сайлау җыелышына әзерләнеп йөргән көннәрдә мине райкомга чакырттылар. Гадел абый үзе дәштергән икән.
– Йә, сөйлә, иптәш Хәкимов, эшләрең ничек? – диде ул, кул биреп исәнләшкәннән соң.
– Әлегә ярыйсы шикелле, Гадел Салихович, – дидем, аны нәрсә кызыксындырганын тәгаен генә белә алмыйча. Аннары колхоздагы хәлләрнең торышыннан башлап киттем: – Ашлыкны сугып бетердек. Үзегезгә мәгълүм, икмәк заданиесен йөз дә егерме җиде процент итеп үтәдек. Чәчүлек орлыкларыбыз да әзер: чистартып амбарга салып куелган. Ел ахырында колхозчыларга да хезмәт көненә кило өч йөздән исәп-хисап ясадык. Ә хәзер утраудагы болыннан печән ташыйбыз. Аны да алып кайтып бетерсәк, алай зур эшебез калмый да кебек.
– Яхшы, алары бик әйбәт булган, иптәш Хәкимов. Сводкалар караганда ук шулай дигән идек. Инде хәзер син миңа шуны әйт: үз хәлләрең ничек? Хатының белән сөйләшеп карадыңмы? Янына барып кайттыңмы?
– Янына бармадым, әмма хатлар язгалап караган идем, Гадел Салихович.
– Йә, шуннан?
– Хатларыма җавап язмады.
– Хатны төрлечә язарга була аны, Өлфәт энем!
– Мин дә төрлечә язып караган идем, тик берсенә дә җавап булмады. Аннары мин дә язмый башладым. Күрәсең, үз хәлен үзе белә торгандыр инде. Гаебе булмаса, күптән дөньяның астын өскә китерер, акланырга тырышыр иде ул. Хатын-кыз андыйга хирыс бит, сәбәбе генә булсын!
– Ә нигә син бөтен хатын-кыз да шулайдыр дип уйлыйсың әле? – диде секретарь, җитди тонга күчеп. – Син уйлаганның киресенчә булуы да мөмкин түгелмени? Бәлки, хатыныңның гаебе юктыр, шуңа җавап бирми торгандыр ул. Синең, үзең килеп, гафу үтенүеңне көтәдер, бәлки. Синдә булган горурлык белән синдә булган мин-минлек нигә анда булмаска тиеш әле? Менә шул хакта да уйланырга кирәк! Өченче ел бер әйткән идем инде, тагын шул сүзне кабатлыйм: минемчә, янына барып, үзе белән сөйләшеп карарга иде сиңа! Бәлки, тезләнеп, алдында гафу үтенергә дә кирәктер әле!
– Нишләргә дә белгән юк инде, Гадел Салихович. Оныта да алмыйм үзен, шул ук вакытта янына барып гафу үтенеп карарга да күңелем тартмый. Рәдиф белән чуалганын белүче бар бит!
– Ну-у! – диде Гадел абый, аптырыйрак төшеп. – Кем күргән, мин беләмме икән ул кешене?
– Аның үзен, ихтимал, белмисездер, ә малаен беләсез: районның культура бүлегендә эшләүче Мәлик Хафизов ул.
– Димәк, Мәликнең әтисе Хафиз карт белә?
– Әйе, Гадел Салихович. Сез аны да беләсезмени?
– Аз-маз беләм. Минем янга кергәне бар аның бер-ике тапкыр. Бер-ике күрүдә генә кешене яхшылап аңлавы, әлбәттә, кыен, хәтта мөмкин дә түгел. Ну шулай да… Бик үк саф күңелле сыман тоелмады ул карт миңа.
– Элек алай ялган сөйли торган кеше түгел иде ул, Гадел Салихович.
– Элек, элек. Элекне куйганнар шул аны элеп! – диде Гадел абый, ничектер минем белән килешергә теләмәгән сыман итеп. Тәрәзә буена барып, бераз уйланып торды да кисәк кенә миңа борылды: – Хәер, мондый чакта кеше киңәше белән генә йөреп булмый инде ул. Үзең кара, Хәкимов. Бала-чага түгел син. Мин сине акыл өйрәтергә чакырмадым монда. Монысы – сүз җаеннан гына килеп чыккан нәрсә. Башка мәсьәлә буенча дәштергән идем мин сине. – Секретарь кинәт рәсми төскә керде дә: – Эш менә болай, иптәш Хәкимов, без сине «Ватан» га күчермәкче идек, син үзең шуңа ничек карыйсың? – диде.
Мин бик нык борчуга калдым. Шулай булмый хәле дә юк: «Ватан», бердән, зур колхоз, икенчедән, экономик яктан бик артта калган. Өченчедән, кешеләре авыррак холыклы. Шабашниклыкта йөреп көн күрүчеләрне әйтәм. Дүртенче сәбәбе дә бар: минем председатель булып эшли башлавыма нибары өч ел гына бит әле, шулай булгач, күпме генә тәҗрибәм бар да, андый зур колхозны ничек җитәкләрмен ди мин?
– Әгәр чынлап әйтүегез булса, мин категорический каршы моңа, Гадел Салихович!
– Сәбәбе?
Әлеге дүрт сәбәбемне санап бирдем һәм, шуларга өстәп:
– «Чулпан» да эшләр җайланып кына килгәндә, халыкның да, хуҗалыкның да рәтенә төшенеп бетеп кенә барганда, башка җиргә күчеп китәргә һич тә теләгем юк! – дидем.
– Бүтән сәбәпләрең бармы? – диде ул, боларына бер дә алай исе китмичә.
– Бар. «Ватан» га күчеп, тагын бер шелтә алырга теләмим. Теге елдагысы да өстемдә кара тап булып тора әле!
Райком секретаре мәгънәле генә итеп елмаеп куйды. Аннары блокнотына нидер язды да:
– Ярый, анысы безнең гаеп. Киләсе бюрода карарбыз ул мәсьәләне. Кадрларны мактарга оныткалыйбыз да икән шул кайчакта! – диде һәм, шундук җитдиләнеп, сүзне тагын үз җаена борды: – Ә «Ватан» га барырга теләмәвеңнең сәбәпләре җитди түгел, иптәш Хәкимов. Үзебезгә генә ошаган җирдә эшли торган вакытлар да җитәр, әлбәттә. Әмма хәзергә андый чак түгел әле. Иртәрәк әле аңа. Һәркайсыбыздан сәләтенчә таләп ителә әле хәзергә! Һәркайсыбыз булдыра алганча эшләргә һәм мөмкин кадәр күбрәк эшләргә тиеш… Ә синең «Ватан» да эшләрлек сәләтең барына мин ышанам. «Чулпан» да калдыра алмыйбыз без сине. «Ватан» штурвалын тоттырмакчы булабыз. Бүген генә уйланган нәрсә түгел бу. Өең янганнан соң, йорт салырга ашыкма, диюем дә шул максатны күздә тотып әйтелгән сүз иде.
– Миннән башка кеше юкмыни соң, Гадел Салихович?
– Кешесе күп лә аның! Хәзерге председатель Мосафировны калдырырга ярамавын сизенеп, аның урынына төпләнеп калырга теләп, үзләре ымсынып йөрүчеләр дә бар. Әмма безгә андыйлар кирәк түгел. Эш майтарырдай, «Ватан» да тәртип урнаштырырдай кеше кирәк безгә! Сер түгел, «Ватан» – районда иң артта килүче хуҗалык… Кыскасы шул: бар, кайт та «Чулпан» ның отчёт-сайлау җыелышын әзерли башла. Көнен билгеләгәч хәбәр итәрсең, мин үзем барырмын җыелышыгызга.
Мәсьәлә әнә шулай кабыргасы белән китереп куелса да, мин ризалык бирергә ашыкмадым.
– Хәзер генә өзеп берни дә әйтә алмыйм, Гадел Салихович. Халык сайлап куйган бит мине «Чулпан» га. Алар нәрсә дияр бит әле, – дип, эшне бөтенләй үк өзеп бетермичә кайтып киттем.
18
Көн шундый суык – авызыңны ачсаң, сулуга каба. Теләсәң, шул зәңгәр суыкны пычкы белән турап, әрдәнәләп өеп куеп булыр төсле. Тере җан ияләре ничек түзә торгандыр, хәтта авыл йортларының капкаларына тикле «тим-ә-ә-ә!», «үлә-ә-әм!» дип, елап-сыкрап кына ачыла. Кояш үзе дә туңган, ахрысы, – «колакларын» тырпайтып тора, яктылыгы да кими төшкән. Ярый әле, җиле юк. Җиле дә булса, капкаңнан баш тыгып, урамга карый алмас идең!
Ә Гадел абый иртәнге унга ук килеп җитте. Җыелыш көндезге сәгать икедә башланды.
Тиене тиенгә туры килсә, кереме чыгымыннан артмаса, ягъни, киресенчә, чыгымы кеременнән артып китмәсә, колхоз отчёт-сайлау җыелышы әллә ни кызыклы да, тавыш-гаугалы да булмый. Бездә андый чатаклыклар юк иде. Шуңа күрә җыелышның отчёт өлеше шома гына барды дияргә була. Дөрес, Рәдиф:
– Менә өч ел инде Хәкимов ел саен печән өстендә печәнчеләргә йә тана, йә сыер суйдырып, бушлай ашатып килә. Минемчә, узган елгы сыер итен печәнчеләрдән түләттерергә кирәк, – дип тәкъдим кертергә азаплана башлаган иде башлавын. Әмма халык аңа: «Ниткән түләү ди ул?!» – дип, авыз ачарга да ирек бирмәгәч, Гадел абый да ул мәсьәләне күтәреп алмагач, шундук тотлыгып калды да: – Мин болай гына, колхоз милке өчен эчем пошып кына әйткән идем, түләтмисез икән – кирәк түгел! – дип мыгырданып, урынына утырырга мәҗбүр булды.
Ишек катында торучы Галим абзый:
– Беләбез инде, олан, синең колхоз өчен ничек тырышканыңны сөйләп тору кирәк түгел! – дип ипләп кенә әйтеп куйгач, бөтенләй кечерәеп, халык арасына сеңеп калды.
Ә менә сайлау өлеше башланып, Гадел Салихович мине председательлектән азат итүләрен үтенгәч исә, җыелыш бик нык кызып китте. Иң элек теге вакытта кәҗәсе өчен кайгырып, нишләргә белмичә сырпаланып йөргән Маһисәрвәр апа сүз алды:
– Бу ниткән тамаша була инде, иптәш сиклитар? – диде ул, урта рәттә утырган җиреннән сикереп торып. – Калхузны аякка бастырып килгәндә генә, нигә алай алып китмәкче буласыз безнең Өлфәтне? Без бүтәннәрдән киммени? «Ватан» да кеше беткәнмени? Алты йөз йортлы авыл бит ул! Үзләреннән сайлап куйсыннар прсидәтел. Юк-юк, Хәкимов Өлфәтне беркая да җибәрмибез без! Адәмчә яши башладык, дип торганда гына эшме соң инде шулай? Башкалар ничек дияр, мин үзем каршы бу эшкә! Менә шул!
Маһисәрвәр апа артыннан сүз алган Галим абзый да шул рәвешлерәк сөйләде. Тагын биш-алты кеше аларның фикерен куәтләп чыкты.
Болай булса, үзебезнең «Чулпан» да калам, ахрысы, дип куанып утырган идем мин.
Аннары Гадел абый сүз алды:
– Беренчедән, – диде ул, – безнең өчен «Чулпан» да, «Ватан» да, башка колхоз да – барысы да бер үк дәрәҗәдә якын! Берсен дә аерып карамыйбыз. Иптәш Хәкимовны да сезне кимсетеп караганнан күчерергә җыенмыйбыз. Аның сезгә кирәкле кеше булуын да, сезнең аны хөрмәт итүегезне дә бик әйбәт белеп торабыз. Ләкин сез дә мине аңларга тырышыгыз, иптәшләр: халык белән уртак тел табып, бар көчен куеп, чын күңеленнән тырышып эшли торган җитәкче буларак, намуслы партия члены буларак, Хәкимов Өлфәт «Ватан» га аеруча кирәгрәк. Яшерен-батырын түгел, «Ватан» ның хәле кыен. Моны сез үзегез дә беләсез. Аннан килеп, тагын шунысын да искә алыгыз, иптәшләр: әллә кая китми бит Хәкимов, үзегезнең авыл Советы урнашкан күрше авылга гына күчәчәк. Киңәш-табыш итәргә кирәк булган очракларда, сез дә аның янына баргаларсыз, ул да сезне бөтенләй үк онытып бетермәс дип уйлыйм. Әйдәгез, алай карышмагыз инде сез. Бушатыгыз Хәкимовны эшеннән!
– Туктале, ул тикле куырма әле син безне, – дип, янә Маһисәрвәр апа сикереп торды. – Уйларга ирек бир әле әзрәк, пәрәми! Үзеннән дә сорап карыйк әле Өлфәтнең, ул үзе нәрсә дияр икән?
Нишләргә инде? Китәсем килми, дисәм, алар мине җибәрмәскә дә мөмкин. Минем, чыннан да, китәсем килми, үз авылың халкы белән эшләү – бер, чит авылда – бөтенләй икенче нәрсә бит ул. Үзебезнең авыл кешеләренең һәркайсының холкын-гадәтен өйрәнеп бетә язган идем бит мин! Ә Көрнәледә бөтенләй таныш булмаган кешеләр белән бөтенесен яңабаштан башларга туры киләчәк. Ярый ла, җайларын табып булса… Шул ук вакытта Гадел абыйны уңайсыз хәлдә калдыру да читен. Райком секретаре булганы өчен генә түгел, кеше буларак, акыллы җитәкче буларак хөрмәт итәм ич мин аны.
– Мине азат итүегезне үтенәм, иптәшләр! – дидем мин, беркавым уйланып торганнан ары. – Яхшы гына эшләдек. Хөрмәтегез өчен рәхмәт! Әмма азат итүегезне үтенәм. Семьям да җимерелде, йортым да янды, шуңа күрә монда эшләргә күңелем тартмый. Анысын да искә алыгыз, иптәшләр!
– Рас үзе шулай дип әйтә икән, көчләп булмый инде, алайса, – диде Сәрвәр апа. – Йә, әйтеп кара алай булгач, Өлфәт энем, урыныңа кемне куйыйк соң?
– Бәлки, яңадан Рәдифне куярсыз, – дидем мин, аны үз урынымда калдырырга теләүдән бигрәк, халыкның фикерен беләсем килеп. – Белеме дә бар, тәҗрибәсе дә. Аннары хәзер салу белән дә мавыкмый.
Шул сүзем өчен ул җыелышта миңа бик нык үпкәләде халык.
– Аны кую түгел, исемен ишетергә дә теләмибез, син нәрсә, үзең киткәч, колхоз да тәмам эштән чыксын дисеңме әллә, сугыш елларындагысына да үкенеп бетә алмыйбыз әле. Прсидәтел генә ит – шул көнне үк эчә башлый ул, – диделәр.
Кыскасы, пыр тузынды халык. Аннары:
– Халыкны да, крәстиән эшенең рәтен-чиратын да белә, – дип, Галим абзыйны сайлап куйдылар.
19
Берәр атнадан «Ватан» да да отчёт-сайлау җыелышы булды. Инде әйткәнемчә, хәле мактарлык түгел иде «Ватан» ның. Шуның өстенә тиене тиенгә генә түгел, меңе меңгә туры килеп бетмәгән очраклары да шактый булып чыкты. Кыскасы, моңарчы председатель булган агайны – юантык гәүдәле, каратут чибәр йөзле бер кеше иде ул – яңадан үз урынында калдыру турында сүз дә булмады. Ә менә кемне сайлау мәсьәләсендә тавыш зурдан купты. Иң элек өстенә тышлы яңа тун, башына яхшы бүрек кигән ир уртасы бер агай сүз алды.
– Үзебезнең авыл кешесен сайларга кирәк, ничу монда читтән килгәнне куярга! – диде ул, минем кандидатура тәкъдим ителгәч. – Читтән килеп эшләп караучылар, шөкер, булгалады инде. Тик берсе дә колхозны алга җибәрә алмады. И һәм җибәрмәячәкләр дә! Чит кешегә нәрсә аңа: бүген монда ул, ошамады икән – иртәгә койрык сыртта аның. Булсын дип йөрми алар. Ә хезмәт хакын каера беләләр: акчалата кирәк аларга!..
Аның артыннан тагын өч ир, ике хатын-кыз шулайрак сөйләп, мине сайлауга каршы чыктылар.
– Йә, тагын кемнәрдә нинди фикерләр бар, иптәшләр? – диде Гадел абый тыныч кына. Бер-ике минут халыкка карап көтеп торды. Бүтән сөйләргә теләүче күренмәде. – Яхшы! – диде ул аннары. Сәламәт кулы белән чәчен сыпырып куйды да иң алдан сөйләгән яңа тунлы абзыйга мөрәҗәгать итте: – Әйтегез әле, иптәш, нинди эштә эшлисез сез?
– Кая кушсалар – шунда! – диде Галләмов.
– Ә узган ел күпме хезмәт көне эшләдегез?
– Син нәрсә пркарур шикелле дупруслый башладың әле мине?
– Сез алай кызмагыз әле, иптәш! Прокурор булып түгел, җыелыш исеменнән үтенәм бит мин: күпме хезмәт көне эшләдегез?
– Ну, сиксән җиде булсын, ди. Шуннан?
– Ә ел буена барлыгы ничә көн эшкә чыктыгыз?
– Менә анысын санамаган идем шул, иптәш сиклитар. Кирәк буласын белмәдем. Иренмәүчеләр хезмәт кенәгәсен алсын да санасын… Ә миңа бушны чутлап ни файда?
Гадел абый аның сүзләрен сабыр гына тыңлап утырды. Аннары Галләмовның хезмәт кенәгәсен алып килергә кушты да минем кандидатурага каршы чыккан башка кешеләрдән дә, кайда эшлисез, күпме хезмәт көнегез бар, дип сораштыра башлады.
Әмма алары да батырып эшләүчеләр түгел, колхоз белән бәйләнешләре бик чамалы кешеләр булып чыкты.
Теге өч ирнең икесе балта остасы, берсе мич чыгаручы – гомерләрен күбрәк тирә-як районнарда, хәтта чит өлкәләргә чыгып та эшләп үткәрүчеләр икән. Әлеге ике хатынның ирләре дә шулай ук колхозны куандырырлык эш күрсәтмиләр: кышын вак-төяк эштә эшләп йөрсәләр дә, җәйгә чыккач, колхоз эшенең иң кызу чагында, бер кешене унга бүләрдәй вакытта, Урал ягына китеп, печән чабып, утын кисеп, акча сугып йөриләр икән.
Хезмәт кенәгәсен карап, Галләмовның да колхоз эшенә нибары илле бер көн генә чыкканын, аның да җәен шабашниклыкта йөрүен ачыклаганнан соң, Гадел абый ипләп кенә трибуна янына барып басты да, өстенә иске сырма кигән, башына уңып беткән калын шәл япкан кечкенә генә бер хатын-кызга мөрәҗәгать итеп:
– Әйтегез әле, менә сез кайда эшлисез? – дип сорады.
Кечкенә ханым башта сискәнеп-каушап китте. Аннары ялт итеп урыныннан купты да:
– Дуңгызлар карыйм, иптәш сиклитар, дуңгызлар! Безнең ише ирсез-атсыз хатын-кыз кайда эшләсен инде бүтән?! – диде.
– Узган ел күпме хезмәт көне эшләдегез?
– Һей, миннән сорасаң! Көненә ике труддин язабыз дип әйткәннәрие, эшкә куйганда. Өченче елымны эшлим инде. Үткән ел күпме труддинем булгандыр, үтер – әйтә алмыйм. Бер дә ул хакта сорашканым булмады.
– Җиде йөз дә унтугыз да җитмеш биш сутый хезмәт көне бар Хәдичә апаның! – дип кычкырды берсе мич артыннан. Күрәсең, бригадир яки ферма мөдире кычкыргандыр, югыйсә алай төгәл әйтеп бирә алмас иде.
– Алай икән! – диде секретарь, мәгънәле генә итеп. – Кызык, бик кызык килеп чыга бит, иптәшләр! Кечкенә генә Хәдичә апа җиде йөз унтугыз хезмәт көне эшләгән, ә чиртсәң, битләреннән кан чыгарга торган тап-таза дүрт ирнең, дүртесенекен бергә кушсаң да, Хәдичә апаныкы хәтле хезмәт көне юк! Бу нәрсә була инде, иптәшләр? Бу килештән ул колхоз ничек алга китсен инде? Җитмәсә, колхозда иң аз эшләүче шул кешеләр, оялмыйча, авыз күтәреп сөйләп торган булалар бит әле! Аларның нигә алай йон кабартулары аңлашыла, әлбәттә: Хәкимов Өлфәт председатель булса, тезгенне нык тотачагын бик яхшы белә алар. Элекке елларда «Чулпан» да да бар иде андый берничә кеше. Ләкин Хәкимов аларга бик тиз чик куйды. Күрше авыл гына бит, ул турыда сезнең авыл шабашниклары да ишеткәннәрдер, билгеле. Галләмов агай да белә булса кирәк ул хакта. Ләкин, иптәшләр, мин сезгә шушы җыелышта авторитетлы рәвештә әйтеп куям: моннан соң шабашникларның юлын ябачакбыз! Сугыш китергән авырлыкларны сылтау итеп, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып йөрүчеләр булырга тиеш түгел киләчәктә!
– Әмма дә дөресен әйттең инде, иптәш сиклитар! – дип, кинәт тәрәзә буенда утыручы бер апа торып сөйли башлады. – Нәкъ өстенә генә китереп бастың инде менә! Бер бүген генә түгел, сугыш башланган елдан бирле шулай килә бездә: җыелыш булса, Галләмов ишеләр бугаз киереп акыра, эшкә килгәндә, анысын безнең ише тол хатыннар эшли. Беркемгә бер сүз әйттерми ул Галләмовлар! Гел алар сүзе өстен чыга. Чыкмасые да, җә өркетеп, җә майлап, прсидәтелне үз якларына аударалар! Син бик дөресен әйтәсең, иптәш сиклитар, Хәкимов Өлфәтне прсидәтел итеп куйсак, аның белән буткалары пешмәсен, аны ярты эчертеп кенә үз якларына аудара алмаслыкларын сизенә алар, шуңа шушылай тыпырчыналар. Әмма дә ләкин алар сүзенә карамаска кирәк! Минем фикерем шул: Галләмов ише шабашникларның сүзен колакка алмыйча, шуларга юри үч итеп, тотарга да Хәкимов Өлфәтне сайлап куярга кирәк. Кертсә, ул кертә безнең халыкны денгә. Үткән ел «Чулпан» да кила да өч йөздән бүлеп бирде ул! Без шуның чиреге белән калдык. Ул да атхуттан… Ә җирләребез бертөсле үк. Безнең җир тигезрәк, яхшырак та әле. Сугышка хәтле без һәр җылны «Чулпан» нан күбрәк бүлә торганыек!
Ул апа урынына утырган гына иде:
– Миңа да мөмкинме берничә сүз әйтергә? – дип, алгы рәттән брезент кожанлы, йөзен сап-сары сакал-мыек баскан бер абзый торып басты да рөхсәт иткәнне дә көтмәстән сөйли үк башлады: – Төптәнрәк уйлаганда, чыннан да, шулай ич, җәмәгать. Нурҗамал хак сүз әйтте бит! Галләмефе дә, Хәмитофы, Сираефы да – берсе дә колхозны кинәндерүчеләр түгел ич, үзегез дә күреп торасыз. Читтә, шабашниклыкта, акча эшләп йөри бит алар. Менә минем киемне карагыз да Галләмеф Закирныкын карагыз: ул өр-яңа җылы тун кигән, мин җыртык бишмәт тә иске кажан киеп йөрим. Ә бит минем кулым да балта тота белә. Мин дә, башка авылларга барып, йорт салып йөрергә магу. Ну, минем алай итәсем килми, сәвисем бар минем. Бөтенебез дә шулай йөри башласак, кем алып барсын калхуз эшен? Минем фикерем шул: Хәкимовны куярга кирәк прсидәтел итеп. Булдыра торган егет ул. Вәт шул! Минем сүзем бетте. Кирәк булса, язып куй, иптәш сиклитар, Сафин Вафа дигән кеше мин.
Вафа абзыйдан соң тагын унлап колхозчы кызып-кызып мине яклап сөйләде. Аннары Гадел абый торып басты да:
– Хәзер, иптәшләр, мәсьәләне тавышка куябыз: кем дә кем Хәкимов Өлфәтне…
– Гафу итегез, Гадел Салихович, минем дә бер-ике сүзем бар иде, – дип, мин үзем трибуна янына чыктым. – Мәсьәләне тавышка куйганчы, мин сезгә шуны әйтмәкче булам, иптәшләр, – дидем мин. – Зинһар, мине үзе теләп килгән икән дип уйлый күрмәгез! Сезгә килергә һич тә җыенмаган идем. Хәзер дә председателегез булырга атлыгып тормыйм. Сайламасагыз, рәхмәттән башка сүз әйтмәячәкмен. Әгәр сайлыйсыз икән, әйдәгез, алдан ук килешеп куйыйк, соңыннан үпкәләштән булмасын. Сездә эшләмәсәм дә беләм мин: сукранырга яратучылар күп, ә эшләргә теләүчеләр азрак биредә. Ул нәрсәне бетерергә кирәк булыр! Иң элек яхшылап эшләргә туры килер. Аннары рәхим итеп сорый да аласыз. Бөтенебез бер семья булып, колхозныкы дип түгел, минеке дип, күңел биреп эшләмәсәк, читтән килеп беркем дә алга җибәрмәячәк бу колхозны. Монысы – бер! Икенчедән, читкә китеп, шабашниклыкта йөрүчеләр иртәгәдән үк ул эшне туктатырга тиеш! Өченчедән, һәркайсыгызга бригадир кая эшләргә куша, шунда барырга кирәк булыр. Сәбәпсез-нисез эштән калучылар рәхим-шәфкать көтмәсен! Инде килеп, әгәр минем ялгыш эшләрем була икән, шулай ук күземә терәп әйтүегезне үтенәм. Чыш-пыш арттан гайбәт сату кирәк түгел! Менә шул, иптәшләр. Мәсьәләне тавышка куйганчы, боларны искә алыгыз. Әле соң түгел. Соңыннан тегеләй дә болай, фәлән дә фәсмәтән дип йөрерлек булмасын! Минем таләпләргә риза булган кешеләр генә кулын күтәрсен. Тагы шунысын да әйтеп куям. Кайсыдыр, Галләмов Закир агай иде, ахрысы: «Читтән килгән председательләрне күп күрдек инде, юньләп эшләмиләр, әмма хезмәт хакын акчалата каералар», – диде. Курыкма, Закир агай, мин акчалата алмаячакмын. Барлык колхозчылар кебек үк, мин дә хезмәт көненә эшләячәкмен. Сезгә ни, миңа да шул булыр.
Аннары Гадел абый мәсьәләне тавышка куйды. Җыелыштагы биш йөз алтмыш өч колхозчының уналтысы каршы булды, башкалары, ризалык белдереп, кул күтәрде…
Шулай итеп, мин «Чулпан» нан «Ватан» га күчәргә тиеш булдым, туган. Ләкин сайлап куйган көннәрдә үк анда эшли башламадым. Ни өчен дисәң, алдагы елда мин Казан авыл хуҗалыгы институтында читтән торып укырга имтихан биреп кайткан идем. Нәкъ шул көннәрдә кышкы сессиягә барырга кирәк иде. Шуңа күрә, элекке председатель белән алыш-бирешне кайткач ясарга булып, Казанга кышкы имтиханнарны тапшырырга китеп бардым.
Менә шунда теге укытучы кыз Гөлүсә белән янә очраштык без. Ул да читтән торып Казан педагогия институтында укый, һәм ул да, минем кебек, кышкы сессиягә килгән иде. Беренче имтиханымны тапшырып чыккан көнне үк ялт итеп институтка килеп керде бу.
– Хәлегезне белергә килдем, Өлфәт абый, – ди. – Авылдаш итеп үзегез килерсезме дип көттем-көттем дә, сез килмәгәч, үзем килдем менә!
– Мин сезнең Казанда икәнлегегезне белми идем бит, – дидем мин, аның сессиягә киткәнлеген ишеткән булсам да, белмәгәнгә салышып.
Ул минем бу сүзләремне колагына да алмады:
– Йә, нинди билге белән котлыйм сезне, «отлично» беләнме? – дип, һаман үзенекен тәтелди бирде.
– Юк, «яхшы» сы бик җиткән минем ише читтән торып укыган кешегә.
Өмете акланмаганга борынын җыерып ризасызлык белдерде дә шундук тагын кояштай балкып китте.
– Котлыйм, Өлфәт абый! – диде аннары, кулымны кысып, һәм серле итеп елмайды да өстәп куйды: – Имтихан алучы урынында булсам, мин сезгә, һичшиксез, «отлично» куйган булыр идем!
– Яхшы ниятегез өчен рәхмәт, Гөлүсә! Ә үзегезнең эшләр ничек соң? Ничә имтихан тапшырдыгыз әле?
– Уф, үләм! – диде ул, һуштан яза башлаган кешедәй башын тотып, чытлыкланып. – Ниһаять, сез дә минем хәлем белән бер кызыксынырсыз икән. – Аннары кинәт башын күтәрде дә: – Минем хәлләр болай ярыйсы, Өлфәт абый, өч имтиханымны тапшырдым инде, тагын берәү генә калды. Анысы ничек булыр – әйтә алмыйм, ә өчесен гел «отлично» га тапшырдым.
– Молодец, котлыйм үзегезне, Гөлүсә! Мин әле дүрт имтиханның бары тик берен генә тапшырдым.
– Шулаймыни? Ә мин тагы эшләре бетеп килә торгандыр, әллә бергә кайтырбызмы дип килүем иде. Булмый икән инде, алайса, – диде ул, сөмсерен коеп.
– Нишләтәсең бит, Гөлүсә.
– Беләсезме нәрсә, Өлфәт абый! – диде ул, тагын рухланып китеп. – Әйдә, кинога барыйк әле бүген. Сезнең дә куанычлы көнегез икән, мин дә имтихан тапшырып чыктым. Әйдәгез, шуны отмечать итеп кайтыйк әле!..
– Бик барыр идем дә, әмма мине бүген кичкә фронтта бергә хезмәт иткән бер иптәшем чакырган иде шул, Гөлүсә, – дип, мин аның үтенечен кире кактым.
Әмма Гөлүсә тиз генә бирешергә теләмәде.
– Ә ул дустың янына икәү барырга ярамыймы соң, Өлфәт абый? – диде, һаман шулай матур, серле итеп елмаеп. – Карамаган кино түгел, анысына бүтән вакытта да өлгерербез әле!
– Алдан сөйләшеп куймагач, икәүләп килеп керү бик үк килешеп бетмәс шул, Гөлүсә. Аннары ул минем өйләнгән кеше икәнлегемне дә белә бит.
– Белсә – бик шәп! Сез мине хатыныгыз дип әйтерсез.
Нишләргә инде бу кызый белән? Мин беркавымга аптырабрак калдым. Аннары, әйдә, ялганларга булгач ялганларга инде, дип уйладым да:
– Ул кеше минем Сәкинәне таный шул, Гөлүсә. Сугышта вакытта рәсемнәрен күргәне булды аның, – дидем.
– Ну, хәйләкәр дә кеше инде сез, Өлфәт абый! – диде ул, ачыктан-ачык үпкәләп. – Нигә юкны уйлап чыгарып маташырга инде! Алдашканыгызны күзләрегездән үк күреп торам бит! Ичмаса, дөресен әйтегез аны: синең белән күрешәсем дә, сөйләшәсем дә килми, диегез!
Мин җинаять өстендә тотылган кеше сыман телсез-өнсез калып торган арада, күрәсең, бу кыен хәлдән коткарырга теләп булса кирәк, Гөлүсә мине юатырга ашыкты:
– Ярый, Өлфәт абый, хафаланмагыз. Теләмисез икән – кирәкми, алып бармагыз. Алай атлыгып торудан әйтмәгән идем мин сезгә. Риза булсам, киносына да, театрына да, тагын әллә кайларга да алып барырга җан атып йөрүчеләр дә бетәсе түгел. Тәмам туйдырып бетерделәр инде. Ну, әкәмәт тә икән бу ир-ат халкы! Барысына да матур кыз булсын. Хәтта инде чәчләренә чал төшкән һәм, мөгаен, кимендә ике бала атасы булганнарына тикле сүз кушып азапланган була бит. Әнә шул ач күзләрдән котылып тору өчен, кинога чакырган идем мин сезне, Өлфәт абый. Аннары минем өчен бик мөһим, бик зур бер мәсьәлә турында киңәш-табыш итеп карамакчы идем.
– Нинди мәсьәлә ул, Гөлүсә? – дидем мин, ниһаять, тел тибрәтеп сүз әйтергә җай чыгуына куанып.
– Улмы?.. – Шулай диде дә, әйтергәме-юкмы дип булса кирәк, беркавым уйланып, аска карап торды. Аннары кинәт, башын күтәреп, күзләремә текәлде дә тиз-тиз сөйләп китте: – Эш менә болай, Өлфәт абый. Сүз әлеге шул яшь, чибәр кызлар артыннан куган ач күзләрнең берсе турында булачак. Ләкин монысы гади генә түгел, ә особый ач күз. Үземне укыта торган бер доцентның күңеле төшкән миңа. Мин үзем дә сизенеп йөри идем аның шулай икәнен. Әмма моңарчы ул миңа бу турыда сүз белән әйткәне юк иде. Мин тоже берни белмәгәнгә салышып йөри бирә идем. Ә менә кичә ул мине фатирыма кадәр озата кайтты һәм кулымны сорады. Риза булсаң, хәзер үк алып калам, әгәр инде уйлашырга кирәк дип әйтәсең икән, көтәргә дә була, диде. Киңәш ит әле, Өлфәт абый, нишлим икән?
– Ниндирәк кеше соң ул, Гөлүсә? Өйләнеп аерылышканмы, әллә егет кешеме? – дидем мин, нинди киңәш бирергә дә белмичә.
– Улмы? Ул егет кеше түгел инде, Өлфәт абый. Бала атасы икән инде. Ләкин баласы үзе белән түгел, аерган хатынында калган. Яшькә дә бик яшь түгел – миннән унсигез яшькә олы. Төскә-биткә, буйга-сынга болай симпатичный гына үзе. Институтта да шактый авторитетлы сизелә. Моннан алты ел элек үк инде кандидатлык диссертациясен яклаган. Хәзер докторлыкны язып ятам, озакламый анысын да төгәлләячәкмен, ди. Әйт әле, Өлфәт абый, нишлим икән, ә?
– Кешегә киңәш ит, үзең теләгәнчә эш ит, диләр бугай мондый чакта.
Ул миннән мондый җавап көтмәгән иде, ахрысы, – йөзе кинәт караңгыланды, күзендәге нурлар юып алгандай юкка чыкты. Беравык идәнгә карап торды. Бары тик шуннан ары гына гадәтенчә ялт итеп башын күтәреп миңа текәлде дә:
– Димәк, сезгә ничек итсәм дә ярый, шулаймы? – диде. – Руслар әйтмешли, сезгә не жарко и не холодно, әйе?
– Соң мин тормыш итәсе түгел бит ул симпатичный белән, – дидем мин, аның кирәгеннән артык төпченә башлавына эчем пошып. – Әгәр аңа кияүгә чыгасыз икән, сез яшәргә тиеш буласыз. Шулай булгач, үзегез карагыз инде, Гөлүсә. Йөрәгегез ничек куша, шулай эшләгез! Башкача мин берни дә әйтә алмыйм. Кешегә киңәш бирү түгел, үземнең семья тормышымны да шушыңарчы рәткә сала алганым юк әле.
Бу җавабымның кискенрәк булганын сизенеп, мин аңа: «Хәер, мондый зур эшкә алыныр өчен, бер-береңне яратышу да кирәк, диләр бугай бит, анысы бармы соң ике арагызда?» – дип әйтмәкче булып авыз ачкан идем, ләкин Гөлүсә мине тыңлап тормады.
– Рәхмәт, Өлфәт абый! – диде дә, институт коридорын яңгыратып, тек-тек басып китеп барды.
20
Сессиядән кайтып, «Ватан» да эшли башлагач та җиңел булмады, туган, минем хәлләр. Аеруча беренче айларда, халык – мине, мин халыкны яхшылап белмәгән чорда, кыенга туры килде. Үз якларына аудару өчен, ниләр генә эшләп карамады ул шабашниклар! Мең төрле хәйлә табып, өйләренә алып кереп сыйларга да тырыштылар, төрле «бүләкләр» төртергә азапланучылар да булды. Минем әле һаман буйдак булып йөрүемне сәбәп итеп, гайбәтен дә туйганчы тараттылар…
Һей, туган, ул көннәрдәге хәлләрне искә алганда, хәзер дә аркалар чымырдап китә әле!..
Әлеге шул «Ватан» да эшли башлаган көннәрдә килеп чыккан кайбер хәлләрнең бер-икесен сөйләп үтмичә тәки булдыра алмам, ахрысы.
Март аеның урталары, аяз, җылы көн иде. Икенче бригададан алты ирне кырга салам көрәргә җибәрдек. Тукта әле, нишләп яталар икән дип, төшкә таба яннарына барып карап кайтырга булдым мин боларны. Килсәм, алтысына алтышар метр кар да көрәмәгәннәр. Үзләренә кирәк кадәр урынны гына чистартканнар да, көрәкләрен карга кадап куеп, дөньяларын онытып, карта сугып утыралар! Шулкадәр бирелеп уйныйлар – яннарына килеп басканымны да сизмәделәр хәтта.
Акыра, сүгенә башлаудан үземне чак-чак кына тыеп калдым. Ачуың килмәслек тә түгел бит: иртәгә шушы эскерттән ферма терлекләренә салам ташый башларга тиешләр, ә болар әле ул эскертне көрәргә тотынмаган!
– Кая, миңа да карта өләшегез әле, җәмәгать? – дидем мин, ачуымны бик зур кыенлык белән генә басып, юри исем китмәгән атлы булып күренергә тырышып.
Алтысы да дерт итеп киттеләр. Ә мине сайлаган җыелышта райком секретаре белән әрепләшеп азапланган Галләмов Закир агай исә карталарын салам өстенә ташлап сикереп үк торды. Башкалары да карталарын ташладылар. Берсенең дә алып кесәсенә салырга йөрәге җитмәде: нишләргә белмичә, аптырашып тик торалар.
– Нигә авызларыгызны чөйгә элеп, шаккатып калдыгыз? Мине уенга алырга теләмисезмени?
Берсе дә бер сүз дәшмәде.
– Синекеләрме болар, Закир абзый? – дидем мин, чәчелеп яткан карталарны җыеп алып, – мә, кесәңә салып куй!
Закир абзый кымшанып та карамады.
– Синеке түгел, димәк. Кемнеке соң болар?
Берсе дә минеке димәде.
– Ярый, хуҗасы юк, алайса, бик шәп булды әле бу! – дип, куанган сыман итеп, карталарны кесәмә салып куйдым да сәгатемә карадым: уникенче киткән иде.
Кыш көне безнең якларда мондый эштән төшке ашка кайтып тору гадәте юк. Иртәдән алып көндезге икеләргә кадәр эшлиләр дә шуннан соң барып йөрмиләр. Димәк, бу алты ирнең нибары ике-ике сәгать ярым эш вакытлары калган. Нәрсә генә майтара ала инде алар бу килештән?
– Теләсә нишләгез, иптәшләр, – дидем мин, кискен итеп, – кайтып төшке ашны ашап киләсезме яки кайтып тормыйсызмы – анысы сезнең ихтыярда. Ләкин кичкә шушы салам эскертенең, һич югында, яртысы көрәлгән булырга тиеш! Иртәгә моннан салам ташый башлаячакбыз. Әгәр эскерт көрәлмәгән булса, җавабын үзегез бирерсез!
Башкалары, көрәкләрен алып, эшкә кереште. Тик Галләмов Закир агай гына урыныннан кузгалмады. Миңа карап мыскыллы итеп елмайды да:
– Без тырышып караганыек та, барып чыгар төсле тоелмады шул, прсидәтел, кары бик калын булып чыкты, – диде. – Шуңа кәрт сугарга тотындык. Әйдә, алай бик оста булсаң, мә, минем көрәкне ал да үзең көрәп күрсәт әзрәк. Бәлки, син булдыра алырсың, бәлки, мин җаен белми торганмын!
Шулай диде дә көрәген сузды. Мин бер мәлгә аптырап калдым. Белеп торам: эш авыр булганнан әйтми ул моны. Шабашниклыкта йөрүеннән тыеп, төшемле эшеннән мәхрүм иткәнгә шушылай кылана. Минем ачуны китерергә, мине кычкырта башларга маташа. Әгәр мин хәзер дулап китеп, кычкыра-сүгенә башласам, ул миннән дә катырак тузыначак. Аннары артымнан көлеп калачак, үзен җиңүче санап, күңеленнән тантана итәчәк… Юк инде, Закир абзый, алай гына мәтәштерә алмассың син мине, дип уйладым да, ялт итеп кулыннан көрәген тартып алып:
– Бар, хәзер үк, менә шушы минутта ук кайтып кит моннан, корткыч! Үзең эшләмәвең генә җитмәгән, башкаларны да оскыртып ятма! Ахмакка санама син мине, карталарның синеке икәнлеген белми икән дип уйлама! Бар, шушы секундта ук югал күз алдымнан! Калганын кичен идарәдә сөйләшербез! – дип куа башладым тегене.
Күрәсең, минем сүзне уенга алырга ниятләде булса кирәк, Закир агай башта:
– Җә инде, ул тикле чәпчемә, уйнап әйткәнгә дә кызып китмә алай, – дип карышып маташты.
Бәлки, миңа, чыннан да, шунда үземне кулга алып, тыелып калырга кирәк булгандыр. Әмма бер кызгач туктала алмадым:
– Бар, ычкын яхшы чакта, югыйсә ахыры өчен мин җавап бирмим! – дип, көрәк белән өстенә бара башладым. Закир абзый да эшнең уен түгел икәнлеген сизенде, ахры, үзалдына сүгенә-сүгенә, шыпырт кына кайтып китте.
Ә мин, җан ачуым белән тегеләр янына барып, кар көри башладым.
Минем дуамаллык аларга да күчте булса кирәк, тегеләр дә кызып-кызып эшләргә тотындылар. Дүрт сәгать буена беркем бер авыз сүз әйтмичә, пыр тузып эшләдек без. Бары шуннан ары гына, ниһаять, алтмышка җитеп килгән Саттар абзый, телгә килеп:
– Әйдә, Өлфәт туган, бер пыскытып алыйк булмаса! Хәйран каты эшләп ташладык бит, – диде. Бүреге белән маңгай тирен сөртеп алды.
Дөресен генә әйткәндә, мин үзем дә аны кызгана башлаган идем инде, тик башлап сүз әйтергә уңайсызланганнан гына дәшми тора идем. Шунлыктан бу тәкъдимен бик рәхәтләнеп элеп алдым:
– Әйдә, Саттар абзый, тартып җибәрегез булмаса!
– Ну, усаллык та бар икән үзегездә, Өлфәт туган! – диде Саттар абзый, тәмәкесен төреп тарта башлагач. – Ну, кызык иттең син безне бүген! Эт итеп кыйнап киткәннән дә болайрак булды инде бу!
– Ачуны китердегез бит, Саттар абзый! Минем урында булсаң, син дә карта уйнап утырган өчен рәхмәт әйтмәс идең. Миңа гына кирәк түгел ич бу салам, үзем өчен йөрмим ләбаса!
– Беләм, энем, бик әйбәт беләм. Шуңа күрә үпкәләмим дә мин сиңа!..
Кичке сәгать алтыга кадәр эшләдек без ул көнне. Теге агайларның ник берсе сукранып карасын, ичмаса! Сукранырлар иде дә, мин дә шунда, алар белән бергә эшлим бит. Шуңа сер бирәселәре килми. Тагын берәр сәгать эшләсәк, эскертне бөтенләй көрәп үк бетерергә мөмкин булыр иде, күп калмаган иде ул. Ләкин һәрнәрсәнең бер чамасы була бит. Сүземне сүз итәм дип, әтием яшендәге ул өлкән агайларны да аяктан екканчы эшләтергә ярамый ич инде!..
Менә шулай, туган. Шул хәлдән соң Закир агай минем белән сүз көрәштерүдән туктады. Кая кушсалар да, майлаган шикелле эшләп йөри башлады. Әмма шуннан ары барысы да ал да гөл булып китте дигән сүз түгел әле. Соңыннан да байтак булгалады андый чәкәләшүләр.
Гомеремдә онытасым юк. Таифә исемле бер бик чая хатын бар иде Көрнәледә. Беркемгә сүз әйтергә ирек бирми, һичкем белән исәпләшми. Кайчан тели – чыга да китә авылдан. Ачулана башласаң, авызыннан утлар чәчеп:
– Сезнең ике-өч йөз грамм икмәгегез белән бер башым ул алты баламны ничек итеп туйдырыйм мин? Мине бик эшләтәсегез килсә, тәрбияләгез әнә шул балаларны; ашатыгыз да, өсләрен-башларын да карагыз! – дип, бөтен дөньяны сасытып чәрелдәргә тотына.
– Нигә бер башың буласың, ди? Ирең бар бит синең, Таифә апа! – дисәң, тагын да ныграк тузына башлый:
– Аның ише ирнең булуыннан булмавы мең артык! Бала тудыртудан бүтәнне беләмени соң ул? Аңа ышанып ятсаң, ике ай да яши алачак түгел ул балалар!
Бер уйлаганда, Таифә апа да хаклы. Ире, үзе сау-сәламәт булса да, чыннан да, төнтек, пешмәгән бер бәндә аның. Йорт-җир эшен белми дә, белергә теләми дә. Тормыш итү өчен дә пошынмый. Хатыны тапканны ашап, хатыны юнәткәнне киеп тик йөри. Фермада төнге каравылчы булып эшли ул. Көннең көн буе буш, эшсез. Аның урынында башка берәү булса, һич югында, чабата ясап сатар, йә итек басарга өйрәнер иде. Инде аларын ук эшләмәсә дә, ичмаса, йорт-җирен, каралтысын ныгытыр иде. Ә бу аркылыны буйга да алып салмый. Каравылдан кайткач, шешенгәнче йоклый да торып ашаганнан соң пожарныйлар янына килеп, әкият сата, тәмәке пыскыта. Әйткәләп тә карадым инде үзенә, әмма файдасы булмады…
Ә хатыны Таифә апа – ут борчасы! Юньләп авылга кайтып та керми. Йә район үзәгенә алып барып сөттер, каймактыр сата, яки авыл буйлап май, йомырка җыеп йөри дә Казанга чыгып китә. Авылда арзанрак алып, шәһәрдә кыйммәткәрәк сатадыр инде, күрәсең. Бару-кайтуына киткән расходларыннан соң күпме табышы каладыр – анысын белгән кеше юк. Ләкин йөри. Бигрәк тә колхозларда кызу эш барган чорларда, печән, урак өстендә һәм бәрәңге алган вакытта, бик еш югала ул. Шунысына бик эчем поша минем.
Бер тарыдан ботка пешереп булмый, билгеле. Таифә апа юньләп эшләмәгәнгә карап кына колхозга әллә ни зур зыян килмәс иде. Ләкин яман чир тиз йогучан бит ул. Андыйлар бер Таифә апа гына түгел авылда, байтак. Кызып урак урган көннәрдә тагын да күбәеп киттеләр. Берничәсенең өенә барып, ташлагыз бу эшегезне, соңгысы булсын, дип оялтмакчы, тәртипкә китермәкче булган идем, авыз ачарга да ирек бирмәделәр. Әйтерсең алдан ук сүз берләшеп куйганнар – барысы да бертөрле сөйли:
– Нигә нәсел үгезе шикелле тап-таза ире булган Таифәгә сату итеп йөрергә ярый да, нигә безнең ише тол хатыннарга йөрергә ярамый? Аңардан кай җиребез ким безнең? Тыясың икән, башта Таифәне тый, прсидәтел! – диләр.
Менә шуңа күрә Таифә апаның «гастрольләре» нә чик куярга булдым мин. Беркөнне Казаннан кайтып килешли очратып, идарәгә алып кердем дә:
– Соңыннан үпкәләштән булмасын, Таифә апа, әйтүем шушы: әгәр дә мәгәр урак беткәнче авылдан чыгып киткәнеңне сизсәм, тотам да спекулянт итеп милициягә озаттырам мин сине! – дип кисәтеп куйдым.
Ул үзе дә бу юлы, алай карышып тормыйча, ризалашкан төслерәк итеп чыгып киткән иде. Шул сөйләшүдән cоң өч-дүрт көн үтүгә, ни күзем белән күрим, чиләк-көянтәсен аскан да бакча артлатып кына таң тишегеннән тагын Казан каласы ягына китеп бара бит бу! Минем дә кан кызып китте хәзер. Тиз генә куып җиттем дә каршына бастым:
– Борыл, Таифә апа!
Башта каушабрак калды булса кирәк, күзләрен ялтыратып, сүз әйтә алмыйча торды. Аннары кинәт кызарып-бүртенеп чыкты. Гадәттәгечә, ни әйткәнен дә уйлап тормастан чәрелдәргә тотынды:
– Чукынып кына китсәңие, энем Өлфәт! Алланың каһәре генә төшсәе үзеңә! Инде котылдым бугай дип кенә барадырыем, тәки күзеңне тәреләндереп килеп җиттең бит, ә! Нигә дип, кем өчен дип, болай көн-төн чапкан буласың син? Әллә, чынлап торып, безнең калхузны алга җибәрәм дип йөргән буласыңмы? Йөрмә, наный, булмый ул, була торган нәрсә түгел ул бездә! Кая, тотма әле көянтә башын, кызлар түгел мин сиңа! Җибәр, тиз генә барып кайтыйм әле Казанга. Берсекөнгә иртүк кайтып җитәм мин, менә күрерсең, кайтып җитәм!
– Теләсәң ни әйт, Таифә апа, ләкин беркая да җибәрмим мин сине! Әйдә, борыл яхшы чакта!
– Нигә бу тикле каныгасың син миңа, Өлфәт, – диде ул, күзләремә ялвару катыш нәфрәт белән карап. – Ни зыяным тигәне бар сиңа? Син борып кайтарганга карап кына барыбер калхузны кинәндерерлек эш майтармыйм бит инде мин! Төшмә лутчы аркылы, җибәр көянтәмне! Ике көндә дөнья харап булмас бит, кайткач тырышыбрак эшләрмен! Башка чакта болай кача-поса сораусыз йөрмәм, билләһи менә, йөрмәм!
Ихтимал, инде әзерләнеп юлга чыккан һәм шушылай ялварып үтенгән кешегә соңгы тапкыр юл куйганда да ярар иде. Ләкин Таифә апаның бу сүзләрне чынлап әйтмәвен белеп торам шул мин. Күп мәртәбәләр сүз биргәне бар инде аның. Ике-өч көннән тагын шушылай тотылса, тагын шушы ук сүзләрне кабатлаячак ул! Хикмәт анда гына да түгел иде әле. Иң ачу китергәне шул: соңыннан, эш узгач, Таифә апаның мактанып йөри торган гадәте бар. Өлфәт миңа бер сүз дә әйтә алмый, әйтсә дә тыңламыйм мин аның сүзен, имеш…
Менә шуңа күрә бүген үз сүземдә нык торырга булдым мин.
– Әйтмә дә, тыңламыйм да, Таифә апа! Борыласың да кайтасың хәзер – бетте-китте! Колхозның урагы урылып бетмичә торып, беркая бармыйсың! Җитте сиңа бүтәннәрне котыртып йөрергә! Әйдә, хәзер үк кайтып, чиләк-көянтәңне калдыр да урагыңны алып – кырга!
Сүземнән кире кайтмаячагым кыяфәтемә үк чыккан иде, ахрысы, Таифә апа, тәмам өметен өзеп, җан ачысы белән соңгы сүзләрен әйтергә кереште:
– Алланың әче каһәре генә төшсен, имансыз җан! Җир генә йотсыные үзеңне, сары тәре! Кансыз ук икәнсең! Юньле бәндә булсаң, багалмасы шикелле хатыныңны куып җибәрмәсиең син! Гомергә буйдак булып калсаңые, бер Ходаем, гомергә хатын таба алмасаңые, тфү!
Лачкылдатып битемә төкерде дә җир акырып еларга тотынды. Минем урында син булсаң, белмим, нишләр идең икән, туган, әмма минем шуннан соң да түзеп торырлык хәлем калмады. Башкасына исем китмәгән иде минем, алары – көн дә ишетелеп тора торган сүзләр. Ә менә хатын мәсьәләсенә кагылгач, йөрәгемне нидер чәнчеп алды да, үземне үзем белештермичә:
– Ах, син әле шулаймы! – дип кычкырып җибәрдем һәм Таифә апаның бер чиләген, йолкып алып, бакча киртәсенең казыгына китереп тә ордым. Яньчелеп үк китте чиләге. Аннары, туктале, эчендә нәрсә бар иде икән соң моның дип, чиләкнең авызын бәйләгән иске яулыкны чишеп карасам – йомырка икән! Бер чиләк йомырканың барысы да сытылып беткән иде. Оят та, кыен да булып китте миңа. Әмма нихәл итәсең соң инде? Бер секунд, бары тик бер секунд кына харап итте бөтен эшне!
Мин тилмереп, гафу үтенмәкче булып башымны күтәреп караганда, Таифә апа, сыңар чиләген тотып, йөгереп дип әйтерлек тиз-тиз атлап, арт капкаларыннан кереп бара иде инде.
Нигә алай итүемнең сәбәбен үзем дә аңламыйча, бик мөһим эш башкаручы кешедәй, мин чиләктән йомырка кабыкларын санап читкә алып атарга тотындым. Минем исәп буенча, туксан җиде йомырка булган булып чыкты. Димәк, мин Таифә апага йөзләп йомырка табып бирергә тиеш. Анысын гына ничек тә табарга булыр иде әле, иң хәтәре шул: бөтен авылга, авылга гына түгел, бөтен районга хәбәр таратачак бит ул хәзер! Их, үзем дә инде!.. Шултикле булырга ярыймы соң?!
Кабыкларын чүпләп бетергәннән соң, ярты чиләккә якын йомырка эче калды. Моны кая куярга инде хәзер? Таифә апага илтүдән фәтва юк, – барыбер алмаячак…
Уйладым-уйладым да, йомырка тәбәсе пешертеп, механизаторларга илттерергә булдым. Урак өстендә төшке ашны аларга колхоз исәбеннән ашата идек. Көн дә аш та аш кына димәгән, йомырка да ашап карасыннар әле бер!
Шул фикер башыма килгәч, күңелем күтәрелеп китте. Чиләкне тоттым да механизаторларга аш пешерүче карчыкка алып барып бирдем.
Мин Хәерниса карчыклардан чыкканда, урагын иңенә салып, Таифә апа каршыма килә иде. Ну, була хәзер хәлләр! Бөтен авылны җыя инде бу! дип котым да калмаган иде. Ләкин алай булып чыкмады. Таифә апа, бер сүз дә дәшмичә генә аска карап, кырга урак урырга китте. Бу хәлне болай гына калдырыр дип һич тә көтмәгән идем мин. Ләкин ул шул көнне кич, уртанчы кызын җибәреп:
– Иртәгә кичкә йөз дә ун йомырканы табып китереп биргән булсын штубы! – дип кенә әйттерде дә, мин колхоздан тиешле йомыркаларын илттерткәч, бу хакта сүз кузгатып йөрмәде. Ә бит, теләсә, бише белән түләттерә ала иде ул!
21
Шуннан соң мин бер дә алай дуамалланмаска, ничек кенә ачу килгән чакларда да сабыр булырга үз-үземә сүз биргән идем. Шактый гомер шул сүземнән чыкмыйча йөрдем дә. Әмма берсендә тәки тыелып кала алмадым. Әле дә бик еш уйланам ул турыда. Бер уйлаганда, үземне гаепләп, алай ук кызып китмәскә кирәк иде дип үкенеп тә куям. Икенче уйлаганда исә, әле ярый шулай иткәнмен, минем урында булса, бүтән кеше дә нәкъ минемчә эшләр иде дип, үземне үзем юаткан чакларым да күп була. Ләкин шул фикерләремнең кайсы дөрес икәнен бүген дә өзеп кенә әйтә алмыйм әле. Бик четерекле, бик зур эш булды ул, туган. Менә тыңлап кара әле, бәлки, син аерып бирерсең.
«Ватан» да икенче елымны эшли идем мин ул чакта. Урып-җыю эшләре төгәлләнеп килә, көзге чәчүгә чыгарга әзерләнеп йөри идек. Бер дә бер көнне, кырдан, тракторчылар яныннан кайтып килешли, минем туган авыл белән Көрнәле арасындагы Лашман күпере дип йөртелә торган күпердә, һич тә истә-оста юк чакта, Рәдиф очрады миңа. Күпер төбендә бит-кулын юып азаплана иде. Мин сүз катмыйча гына үтеп китмәкче булган идем дә, барып чыкмады. Күпергә килеп кергәннән соң, арба дыңгырдый башлагач, Рәдиф башын күтәрде дә, мине танып алып, кулы белән «туктап тор әле» дигәнне аңлата торган ишарә ясады. Мин атны туктаткач, күпергә алпан-тилпән менде дә яныма килеп басты.
– Них… них…хәл, Өлфәт дус? – диде ул, телен чак әйләндереп. – К…аян кил…еш?
– Тракторчылар янына барган идем. Үзеңнең нишләп йөрү? Нигә шултикле күп эчтең? Аягыңда басып торырлыгың да калмаган бит!
– Ниг…гә эчтемме? Ан…нысын мин үз… һык!.. үз…зем беләм аның! Дав…вай, син ми…не кай… һык!.. кай…тарып куй әле, яме!
Шулай диде дә арбага менеп утырды. Ул тагын нидер әйтергә калкынган иде дә, бик каты очкылык тота башлагач туктап калды. Аннары укшырга тотынды һәм, тагын «торып тор» дип ишарә ясап, арбадан төшеп, читкәрәк китте.
– Х-хәзер бетә! – диде ул, байтак азапланганнан соң, бераз рәткә керә башлап. Аннары, су буена төшеп, ярга сузылып ятып, су эчеп менде.
Мине үзләренә кунакка чакырган Рәдиф түгел иде инде ул хәзер. Әле утызга гына якынлашып килсә дә, илле яшьлек кешегә охшап, картаеп, ябыгып калган иде. Өстендә дә мин фронттан кайткан вакытта киеп йөри торган зәңгәр галифе чалбар белән зәңгәр гимнастёрка түгел, иске гражданский чалбар да беләүләнеп беткән пиджак. Аягына да элекке ялтырап торган хром итекләр урынына кыршылып беткән кирза итек кигән. Ә башында бернәрсәсе юк, чәчләре тузып, күзләренә төшеп тора. Бөтен өс-башы буялып, пычранып беткән.
– Әйдә, Өлфәт, авырсынмый гына авылга кайтарып куй инде син мине, малай! Үләм ату, аяк атлар хәлем дә юк! – диде ул, көн шактый эссе булса да, дер-дер калтыранып һәм хәйран айнып китеп.
– Кайта алмаслык булгач эчмиләр аны. Теләсәң ни әйт, мин сине илтмим, Рәдиф!
– Дуслык хакына да тыңламыйсыңмы?
– Хатыныңа кул сузган кешене син дус итә алыр идеңме соң?
Рәдиф беркавымга тотлыгып калды. Аннары башын аска иде дә:
– Мин нәкъ менә шул турыда сөйләшмәкче идем синең белән, Өлфәт, – диде.
– Нәрсәсен сөйләшәсең аның? Аңлашасын аңлаштык бугай бит инде.
Мин шулай дигәч, ул бөтенләй айнып киткәндәй булды. Җиңемнән тотып, тонган күзләрен мөлдерәтеп, йөземә текәлеп карады да, чын күңеленнән ялварып:
– Әгәр булдыра алсаң кичер син мине, Өлфәт! – диде. – Зинһар, кичер мин бөҗәкне! Алдаштым бит мин теге чакта. Сәкинәң белән чуалдым дип юри әйттем.
– Соң нигә кирәк булды сиңа безнең тормышны бозу? Ни кызыгын таптың инде шуның?
Ул, уңайсызлангандай булып, читкә бераз карап торды да:
– Шул минем урынга сине куясыларына ачуым килүдән булгандыр инде, Өлфәт. Аннары, якын җибәрмәгәне өчен, Сәкинәңә дә хәтерем калган булгандыр, – диде.
Арбадан сикереп төштем дә каршына килеп бастым:
– Чынлап әйттеңме син бу сүзләреңне, Рәдиф?
– Шушы урынымда җир йотсын, әгәр ялганласам!
– Ә Хафиз карт нигә «үзем күрдем» диде икән соң?
– Анысы да минем эш иде, Өлфәт, мин котырттым аны ул чакта. Синең белән сөйләшкән кичнең иртәгесен иртүк районга бардым да Хафиз картны утыртып алып кайттым. Менә шунда, юлда кайтышлый, ялган шаһитлыкка күндердем мин аны. Ул чакта карт минем кулда иде әле, минем сүздән чыкмый иде.
Аның шушы сүзләреннән соң бөтен күңелем әллә нишләп айкалып китте дә, ни кылуымны үзем дә абайламыйча:
– Җитте, Рәдиф, артыгын сөйләмә! Булды, рәхмәт! Мә сиңа шуның өчен! – дип, башта авызына берне тондырдым, аннары күтәреп алып күпердән ыргыттым.
Ул лапылдап су читенә барып төште дә тынсыз калды, ә мин кинәт өнемә килеп куркып-аптырап киттем: «Нишләдем мин? Әллә бөтенләй харап иттем инде кешене!» – дип хафаланып, йөгереп янына төшкәндә, Рәдиф әле һаман һушсыз ята иде.
Ни эшләргә дә белмичә бераз торгач, мин аны күтәреп алып менәргә дип кузгалган идем, күпер өстеннән:
– Әй Өлфәт, Өлфәт! Шулай ук ярыймы соң инде? Харап иттең бугай бит кешене! – дигән тавыш ишетелде.
Күтәрелеп карасам – Закир абзый. Теге вакытта салам көрәргә барган җиреннән мин куып кайтарган Галләмов Закир абзый! Күпер тирәсендә генә печән чабып йөрүе икән. Шуннан безнең бәйләнешкәнне карап-күреп торган!
Яшерен-батырын эш итәрлек ара да, чама да юк иде хәзер. Беткән баш беткән инде, дип уйлап алдым да:
– Әйдә, анда остарып торганчы төш монда, алып менеп арбага салыйк әле үзен! – дидем мин аңа, бер дә исем китмәгәндәй күренергә тырышып.
Без ярты гәүдәсе суда яткан җиреннән тартып алып күтәрә башлагач, Рәдиф бик каты ыңгырашып куйды. Аннары, күкрәген тотып:
– Үләм, кузгатмагыз! Тимәгез миңа! – дип кычкырды.
– Тукта, Өлфәт, кая, куеп торыйк әле! – дип, Закир абзый башта Рәдифне ипләп кенә җиргә яткызды. Аннары тегенең күкрәген, ян-якларын капшарга тотынды. Уң як кабыргасын капшый башлагач, Рәдиф тагын җан өшеткеч итеп илереп куйды.
– Әһә! – диде Закир абзый, ниндидер нәтиҗәгә килеп. – Болай икән эшләр! Ә син алай ук борсаланма, энекәш! – диде ул аннары, Рәдифкә мөрәҗәгать итеп. – Әллә ни куркыныч нәрсә юк монда. Сынса, бер кабыргаң гына сынгандыр. Кабырга сынганнан берәүнең дә үлгәне юк әле. Тик кенә ят, тик ятсаң авыртмас ул! Кая, Өлфәт, су алып кил тиз генә, авыз-борыннарын юыйк, бу килеш адәм күзенә күрсәтә торган түгел бу.
Башымнан кепкамны йолкып алдым да шуңа тутырып су алып килдем.
Хәйран батыр йөрәкле кеше икән Закир абзый: Рәдифнең ыңгырашуына һич исе китмичә, битен ялт иттереп юып алды. Күрәсең, күпердән барып төшкәндә, берәр ташка бәрелгән булгандыр, Рәдифнең маңгаенда да яра эзе бар иде. Үги ана яфрагы ябыштырып, аның да канын туктатты. Аннары әйтте:
– Әйдә, Өлфәт, ипләп кенә күтәреп алып меник инде! Җайлап кына арбаңа салыйк та, өйләренә илтеп куй син моны!
Ул минутларда минем үз башым берни эшләми иде, Закир абзый кушканны гына үтәп йөрдем…
22
Мин Рәдифне алып кайтып, җитәкләп өйләренә керткәндә, әнисе Мәсрүрә апа үзенә урын җәеп йөри иде. Күргәнем юкка, күп булса, бер ел үткәндер, әмма шул арада Мәсрүрә апа, бик нык ябыгып, тәмам карчыкка әйләнгән, бичара: чәчләре дә агарып калган, яңаклары да эчкә баткан, сөйләшүенә хәтле бөтенләй үзгәргән. Элек чат-чат килеп, кеше бер сүз әйткәнче, унны әйтеп ала торган иде ул. Ә хәзер сабыр гына, теләр-теләмәс кенә әйтә сүзен. Мин Рәдифне алып кергәч тә, бер дә алай күтәрелеп бәрелмәде. Хәтта нишләгән, кайда булган дип тә сорашып тормады.
– Эчеп исерү генә түгел, егылып муены сынса да, сүзем юк, олан! – диде дә, бүтән бер сүз дә дәшмичә, урынын җәюен дәвам итте. Аннары, үзалдына сөйләнгәндәй генә итеп: – Пычак та булмас әле! Күзен-башын тондырып, иртәгә үк баш төзәтергә акча сорый башлар! Озаграк ятса, әзрәк иркен сулыш алырыем, ичмаса, ятмас шул! – диде. Урынын җәеп бетергәч тә, Рәдифкә бөтенләй игътибар итмичә, каршыма килеп: – Әй Өлфәт наный, тәмам бозылды бит бу малай! Бөтенләй кешелектән чыгып бара инде! Заффирмылыктан да шул эчкән өчен алып ташладылар аны, – диде. Рәдиф аерып җибәргән киленен сагынып искә алды: – Бер генә дә килмәгән җире җугые балакайның, бөтен авыл җаратадырые үзен, минем өчен дә, әнкәй, дип үлеп торадырые. Үкенечкә генә булган икән, менә шушы хәерсезнең эчүенә түзә алмыйча ташлап китте, – диде.
Әйе, мин үзем дә бер-ике тапкыр күреп калган идем Рәдифнең ул хатынын. Узган ел педучилище бетереп кенә килгән бер укытучы кызга өйләнде. Буй-сыны дисеңме, төсе-битеме – бөтенесе бик килгән иде. Балаларны да яхшы укыта, дип мактадылар… Күрәсең, түзәр чамасы калмагандыр, шуңа киткәндер Рәдифне ташлап.
Киленен сагынып елап алганнан соң, Мәсрүрә апа миннән:
– Өйләндеңме әле? – дип сорады, мин, юк, дигәч, – җөрмә, наный, болай ялгыз, ал да кайт Сәкинәңне! – дип, мине үгетләргә тотынды.
Ләкин мин аның үгет-нәсыйхәтләрен тыңлап торыр хәлдә түгел, башымда мең төрле уйлар кайный иде. Тиз генә саубуллаштым да Хафиз картларга киттем.
Өйләренә кереп тормадым, ишекләрен шакып, өйалдына гына чакырып чыгардым.
– Әйт әле, сөннәт бабай, теге чакта күпмегә сатылдың син Рәдифкә? – дидем. Һәм, шырпы сызып, йөзен яктыртып карадым. Башка вакытта бернәрсәгә дә алай шаккатмый торган Хафиз карт бу юлы каушап калды, башта ни әйтергә дә белмичә, ык-мык килеп торды. – Нигә җавап бирмисең? Зелпе җыеп йөргәндә күрдем дип, нигә ялганладың? – дидем мин, ярсып.
– Туктале, олан, ипләп кенә әйт әле син: кем әйтте сиңа, мин нахак сөйләгән дип? – диде Хафиз карт, ниһаять, үзен кулга алып, батыраеп китеп.
– Кем әйттеме? Рәдиф үзе әйтте! Давай, боргаланмыйча гына сөйләп бир тизрәк: нигә ялганладың син миңа ул чакта? Нигә минем тормышны боздың?
– Сәбәбе шул тамак инде аның, олан, – диде ул, калтыранып. – Тамак тәмугка кертә ул! Үзең дә беләсең, бик авыр заманаларые бит ул чакта. Ә Рәдиф кулында ризык барые.
«Синдә генәмени ул тамак, башкаларда юк иде микәнни» дип әйтергә һәм ипи шүрлегенә бер менеп төшәргә бик кыҗрап торсам да, Рәдиф белән бүген генә булган хәлне искә алып, мин үземне тыеп калдым һәм:
– Ярый, урының җәннәттә булыр инде, болай булгач! – дидем дә, ул кабахәт картның йортыннан чыгып, атыма утырып кайтып киттем.
Гаҗәеп тын, айлы кич иде. Һава саф, салкынча. Сулап туймалы түгел. Ат, ара-тирә пошкыргалап, үз көенә генә атлап кайта. Мин, арбага сузылып ятып, күктәге йолдызларга карап уйланып барам. Кемнәр генә йөрмәгәндер инде бу йолдызлар астында? Нинди генә хәлләргә шаһит булмагандыр инде алар? Хәзер менә мине, мин ахмакны күреп торалар. Мондый да кешене күргәннәре бар идеме икән әле аларның?.. Юктыр, булса да, бик сирәктер…
Нишләргә соң инде миңа? Кая барырга? Рәдиф айныганны көтеп, аның белән үзара мөнәсәбәтне ачыклаганчы шушылай тыныч кына, берни дә дәшмичә генә торып торыргамы? Әллә иртәгә үк улым Ирек белән Сәкинәм янына чыгып китәргәме?.. Вакытының шундый мәшәкатьле чагы туры килүен әйт әле син аның! Бүген-иртәгә көзге чәчү башланырга тора бит! Андый чакта үзең көн-төн карап-тикшереп торсаң да, таманга гына килә әле ул. Узган көз әнә чәчүлек орлык ташучының берсен җавапка тарттырмыйча тәки булмады. Үз күзең белән карап эшләтүгә җитми инде ул. Ышан, әмма тикшереп тор, дип тикмәгә генә әйтмәгән инде Макаренко!..
Анысы шулаен шулай да, ә мин чәчү чәчтереп йөргән арада, Рәдиф эшне судка бирсә? Кабыргасы сынган, диде бит анда Закир абзый… Хәер, сынмаган булса да, рәхәтләнеп рәшәткә артына тыктыра ала ул мине. Гаепләр өчен маңгаендагы ярасы да бик җиткән!.. Шаһит эзләп йөрисе юк: Закир абзый барысын да күреп торган бит! Аның да миңа үпкәсе бар… Юк, сузарга ярамый бу эшне! Үзләрен үк алып кайтып булмаса да, һич югында, Сәкинә белән Ирекне күреп, алларына тезләнеп гафу үтенергә кирәк…
Уйладым-уйладым да болай итәргә булдым, туган: Оренбургта минем әнинең бертуган абыйсы яши иде. Җитмешкә җитеп килә торган ул ялгыз карт әле быел җәй генә минем янга кайтып, айга якын торып китте. Менә шул абый бик авыр хәлдә икән, тиз генә килеп җитәргә кушып, телеграмма суккан дип, үз урыныма беренче бригада бригадирын калдырдым да, иртән иртүк торып, Сәкинәм белән улым Ирек янына юл тоттым.
23
Казанга барып, поездга утырганнан соң бик нык пошына, борчыла башладым. Билгесезлек өзгәли иде күңелне. Кем белә анда – Чиләбедә нәрсә буласын? Бәлки, Сәкинә инде күптән башка кешегә кияүгә чыккандыр. Яисә, кияүгә үк чыкмаса да, берәрсен яратып йөридер. Андый чибәр, яшь һәм акыллы хатынга берәрсенең күзе төшмәгәндер дип кем әйтә ала?.. Әгәр мин барып кергәндә, ул ире яки яратып йөри торган кешесе белән утыра торган булса?.. Мине күрергә теләмәсә?.. Алай итәргә дә тулы хакы бар ич аның: үз иркендә яшәүче ләбаса ул хәзер! Дүрт ел ярымнан артык бит инде безнең күрешкәнебез юкка. Ул арада ниләр генә булмагандыр дисең?..
Әгерҗене узганда, әллә барып та йөрмим микән, дип борылып кайтып китмәкче дә булган идем. Ләкин аннары кире түндем. Юк инде, бер кизәнгән икәнсең, әйдә, сук, гомер буе саргаеп, берни белмичә яшәгәнче, ичмаса, үз күзләрең белән барысын да күреп-белеп кайтырсың…
Кулымдагы адрес буенча сорашып килеп кергәндә, мине, шактый өлкән яшьләрдә булса да, әле нык, җитез һәм ягымлы гына бер карт каршылады. Башта чак кына сәерсенебрәк торса да, кем икәнлегемне, нишләп йөрүемне белешеп алганнан ары, Фәхретдин абзый кинәт яктырып, ачылып китте:
– Кияү тиешле кеше буласың икән, алайса! Әйдә, ишек катында гына торма! – дип, шундук түр якка алып керде.
Өйдә ул ялгызы гына иде. Карчыгының Казанда яшәүче малайларына кунакка киткәнлеген, Сәкинәнең эштә булуын, ә Ирекнең урамга уйнарга чыкканлыгын әйткәч:
– Зыян юк, энекәш, үз вакытлары белән бар да кайтырлар. Ә менә килеп чыгуың яраган, бик әйбәт булган анысы! – диде.
Ике бүлмәле квартирада бер дә җитешмәгән нәрсә юк кебек. Аяклы машиналары да, зур гына радиоалгычлары да бар. Ике бүлмәнең дә стеналарында ике зур-зур келәм. Зал идәнендә дә бик әйбәт берсе бар – өстенә басарга аяк тартмый. «Мондый кешеләрдә яшәгәч, Сәкинә, шәт, азып-тузып йөрмәгәндер әле. Алай булса, Фәхретдин абзый үзләрендә тотмас иде», – дип, бераз тынычланып куйдым мин, аларның өй эчен күздән кичергәч.
– Кунакның ризыгы үзе белән йөрер, дип бик дөрес әйткәннәр икән. Какрас чәй өлгертеп тора идем, әйдәле, чәй янында сөйләшеп утырыйк! – дип, Фәхретдин абзый мине кухняларына алып керде.
Чәе генә түгел, мәе дә бар икән картның.
– Син, энекәш, миңа үпкәләмә, мин үзем булдыра алмыйм аны. Яшь чагында тоткалый торган идем дә, хәзер ярамый ул миңа. Син үзең чамала инде, яме! – дип, сөйләнгәләп, анысын да китереп куйды.
Мин инде байтактан эчмәвемне әйткәч, мине дә кыстап тормады. Гаҗәпләнеп телен шартлатып кына куйды да аерылышуыбызның сәбәбен сорый башлады.
– Ала-а-ай! – диде ул, мин бөтенесен аңлатып биргәннән соң, чалара башлаган мыегын сыпырып. – Алай икән! Ашыгыбрак типкәнсең икән шул тәртәгә, энекәш. Сез, яшьләр, кайчакта ашыгычрак кыланучан шул. – Беркавым тынып торды да дәвам итте: – Туганы булганга болай сайрый инде бу дип уйлама, мин сиңа дөресен әйтәм: бик уңган хатын ул Сәкинә! Кадерен белеп кенә тотарга кирәк булган аны сиңа. Авылдан малаен ияртеп килеп кергәннән бирле бездә яши, ник бер андый-мондый кыек эше сизелеп карасын ичмаса! Кемнәр генә килмәде инде үзен сорап, берсенә дә әйләнеп карамый. Минемчә, сине оныта алмый бугай ул, энекәш. Үзе сиздерергә дә теләми теләвен. Әнә шул искитмәгән атлы булып күренергә тырышуы – үзе үк сине яратуының бер билгесе инде ул. – Шунда туктап, икебезгә дә тагын берәр чынаяк чәй ясады да янә сөйләргә кереште: – Безгә килеп кергәндә, йөзенә карарга куркыныч иде Сәкинәнең. Саргаеп, ябыгып беткән иде. Килеп эшкә урнашкач та, берничә ай бик боек йөрде. Шәһәр тормышына күнегә алмыйча интекте бугай. Хәзер ияләште инде. Ә малаең тач үзеңә охшаган инде менә! Синеке төсле үк зәп-зәңгәр күз, бакыр чәч, шундый ук калын каш. Хәтта сипкеленә тикле шушылай синеке төсле үк куе, чуп-чуар. Шуңа тиз танып алдым мин сине. Килеп кергәч дигәнем.
– Минем дөньяда барлыгымны беләме икән соң ул малай, Фәхретдин абзый? Әтисе барын беләме, кайда, дип сорыймы?
– Сорамыймы соң инде, энекәш! – диде ул, тирән итеп көрсенеп.
– Нәрсә дисез соң аңа? Сәкинә ни дип җавап бирә?
– Ирек өчен солдат син, энекәш! Әле һаман армиядә хезмәт итә дип белә ул сине. Барыбыз да аңа шулай дип аңлатабыз. Сәкинәдә синең сугыш елларында җибәргән бер рәсемең бар. Шул рәсемне күрсәтәбез Иреккә. Башта «әтием безне фашистлардан саклый» дип куанып, мактанып йөри иде. Ә хәзер инде «ник кайтмый соң ул, нигә бик озак тора анда» дип аптырата. – Мин ни әйтергә дә белмичә аптырап утырганда, Фәхретдин абзый кинәт кенә урыныннан купты да: – Әй, бу карт кешенең башкайлары, бер генә дә юньләп эшли белми бит! Үзем сиңа шул малай турысында кайчаннан сөйләп утырам, ә үземнең шуны чыгып апкерергә уема килмәгән. Әйдәле, апкайтыйк әле үзен! – дип, мине ияртеп алып китте.
Әллә ни ерак та булмаган икән Ирек: күрше йорт ишегалдында иптәшләре белән пыр тузып туп тибеп йөриләр иде. Фәхретдин абзыйны күреп алуга очып кына килде дә картның муенына менеп асылды.
Уф!.. Ул минутлардагы кичерешләремне сөйләп кенә аңлата торган түгел, туган. Уйлап кына кара: малайга инде тугыз тулып килә, ул инде тәмам үсеп беткән, ә мин аны нибары атна-ун көн генә күреп калган кеше бит. Миннән башка, мин юләр атасыннан башка үскән ләбаса ул! Минем хәлгә калуны дуска дип әйтмим, дошманга да күрсәтмәсен…
Фәхретдин абзый дөрес әйткән: Ирегем бетеп үземә охшаган икән! Күзе-кашы гына түгел, авыз-борыннарына тикле, колакларына тикле нәкъ минеке. Буй-сынга да үзем шикелле үк эре буласы…
Мин аның атасы, ул миңа әйләнеп тә карамый, ичмаса. Тырнак очы кадәрле дә игътибары юк.
– Нишләп йөрисең, бабай, ник килдең монда? Әни эштән кайтмадымы әле? – дип, Фәхретдин абзый белән мәш килә. Ә минем аның белән сүз башларга йөрәгем җитми. Урынлы-урынсыз сүз ычкындырып, өркетеп үпкәләтермен дип куркам.
Күрәсең, һаман артларыннан ияреп килүемә сәерсенеп булса кирәк, подъездга кереп баскычтан күтәрелә башлагач кына, Фәхретдин абзыйга елышты да:
– Бу абый ник гел безгә ияреп килә, бабай? – дип сорап куйды.
Җавабы әзер түгел иде булса кирәк, Фәхретдин абзый бер мәлгә тотлыгыбрак калды. Аннары Ирекне миңа таба борды да:
– Яхшылабрак кара әле, улым, кемгә охшаган бу абыең? – диде.
– Мин каян белим аның кемгә охшаганын? – диде Ирек, һич тә исе китмичә генә.
– Бу синең әтиең була инде, улым!
Ирек пырхылдап көлеп җибәрде дә, шундук җитди төс алып:
– Ялганлап торма әле, бабай! Нинди минем әти булсын ди бу кеше? Минем әти солдат бит ул! – диде.
– Әтиең инде, улым, алдамыйм мин сине. Солдаттан башта авылдагы әбиеңнәргә кайткан ул. Солдат киемнәрен шунда калдырып килгән. Чын әйтәм, әтиең бу, улым! Кергәч, рәсемен алып карарсың әле менә.
– Карап тормыйча да бик яхшы беләм мин: минем әти түгел бу!
Сизеп торам: инде миңа да сүзгә катнашырга, ничек булса да Ирекнең күңелен табарга, үз ягыма тартып карарга кирәк. Ләкин ул сабыйда үземә хөрмәт уятыр өчен ни әйтергә, эшне нәрсәдән башларга соң? Гадәттә, кеше белән беренче очрашу һәм шулвакытта аның әйткән сүзләре гомер буена сакланып кала бит!
– Әйдә әле, Ирек, берәр уенчык кибетенә алып бар әле син бабаң белән мине! Беләсеңме уенчык кибетен? – дидем мин, ни газапланып та шуннан да юньлерәк сүз дә, тәкъдим дә таба алмыйча.
Үзенә ошаган берәр уенчык алып бирү әллә нинди матур сүзләрдән дә әйбәтрәк булыр, дип уйлаган идем. Дөрес фикер йөрткәнмен икән: шундук күзләре очкынланды малайның.
– Беләм, абый, безнең йорт янында гына ул! Әйдә, алып барам! – дип, Ирек мине җитәкләп дип әйтерлек уенчык кибетенә алып керде. Ә инде үз теләге буенча башта уенчык машина, аннары кием-салым кибетеннән әйбәт кенә костюм-чалбар алып биргәч исә бөтенләй үз итеп, күптәнге танышыдай ияләшеп китте. Әй, бу гөнаһсыз сабыйлык!..
Шулай да үз әтисе булуыма Ирек бөтенләй үк ышанмаган иде әле. Әйләнеп кайткач та, әнисенең альбомындагы минем рәсемне алып, байтак кына бер миңа, бер рәсемгә карап торды. Аннары:
– Чыннан да, минем әтиме бу, бабай? – дип сорады. Бары тик Фәхретдин абзый тагын бер кат:
– Чынлап та, әтиең бит инде, улым! Куркып торма инде, бар, кочаклап ал үзен! Бик сагынып кайткан бит ул сине! – дигәч кенә, кыяр-кыймасрак килеп, алдыма менеп кунаклады.
– Ә син китмисеңме инде, әти? Бөтенләйгә кайттыңмы син? – диде ул, мин куанычымнан тәмам тилерер чиккә җитеп, аны озаклап сөйгәннән-үпкәннән соң.
– Минме?.. Китәргә туры килә шул, китәбез, улым. Сине дә, әниеңне дә авылга алып кайтырга килдем. Бик рәхәт безнең авылда! Синең шикелле малайлар да күп. Шулар белән уйнарсың, урманга йөрерсең. Безнең бакча артында гына урман. Кайткач, мин сиңа гармун да алып бирермен әле, яме!
Ләкин Ирек алай тиз генә ризалашырга ашыкмады.
– Ә бабайны алып кайтмыйбызмыни? – диде ул, гаҗәпсенеп.
– Кайтса, аны да алып кайтырбыз, балам!
– Кайтасыңмы, бабай? Кайтабызмы әти белән? – диде Ирек. Ялт итеп Фәхретдин абзый каршына барып басты.
– Бик кайтыр идем дә, өйдә кеше калмый бит, улым. Мин дә синең белән кайтып китсәм, мәчебез ялгыз кала ич, аны кем карар?
– Әйе шул, бабай, мәче бар бит әле безнең! – Аннары малай, кинәт миңа мөрәҗәгать итеп: – Юк, кайтмыйм мин авылга! Ә гармунны кайткач посылка белән… – Шунда кисәк кенә ишек кыңгыравы чылтырап куйды. Каян сизенгәндер Ирек: – Ура! Әнием кайтты! – дип кычкырды да ишеккә атылды. – Әнием, әтием кайтты! – диде ул, ишекне ачканны да көтмичә куанычын белдерергә ашыгып.
24
Сәкинә килеп кергәндә, үле дә, тере дә түгел идем. Ул да мине күргәч тукталып калды. Минем дә сүз башларга йөрәгем җитми, аның да башлап сүз катасы килми иде, ахрысы. Йа Рабби! Ул хәзер элеккегә караганда да чибәрләнеп, яшәреп киткән ләбаса! Әй, килешә дә икән соң үзенә шәһәр киеме! Аягында биек үкчәле ялтыравыклы кара туфли, өстендә зәңгәрсу костюм. Чәчләрен кистергән, бөдрәләтеп җибәргән…
Коточкыч кыен хәлдән мине улым Ирек коткарды. Әйтергә көч таба алмыйча торган арада, әле Сәкинәгә, әле миңа карангалап алды да, гаҗәпсенеп һәм куанып:
– Әллә танымыйсыңмы, әти? – диде. – Безнең әни бит инде бу! Нигә күрешмисең?
– Шулаймыни, улым? – дигән булып, мин Сәкинә янына бардым һәм ояла-курка гына кулымны суздым: – Нихәл, Сәкинә? Әйдә, күрешик инде.
Ул озын керфекләрен сирпеп, сагышлы күзләрен күтәреп карады да:
– Әйдә, күрешик, алай булгач, – дип, йомшак, җылы кулын бирде.
Күрешмәгәнебезгә инде күпме гомер узган, әмма шундый таныш, шундый якын, шундый үз кул иде ул! Күңелем шундый тулган, нечкәргән, дулкынлану катыш шатлыгым шундый дәрәҗәгә җиткән иде – авыз ачып бер сүз дә әйтә алмадым. Күзләремнән тәгәрәп чыккан яшь бөртекләрен Иреккә күрсәтмәс өчен, аннан да бигрәк Сәкинә белән сөйләшә башларга сүз таба алмыйча, тиз генә икенче бүлмәгә кереп киттем. Сизми дә калганмын, без Сәкинә белән бер-беребезгә карашып, күрешеп торганда, Фәхретдин абзый да шунда кереп утырган булган икән. Мин килеп керүгә:
– Тукта, мин башта үзем сөйләшим әле Сәкинә белән, – дип, зал якка чыкты да: – Бар әле, улым, әтиең янына кереп тор әле! – дип, Ирекне минем янга кертеп җибәрде.
Ун-унбиш минутлап мыдыр-мыдыр сөйләшкәннән соң, Фәхретдин абзый минем янга керде. Кыяфәте бик җитди иде аның.
– Бик каты тора әлегә, энекәш, – диде. – Ләкин син егет бул! Әгәр ипләп кенә, җаен белеп, егетләрчә сөйләшсәң, алай бик үк этеп җыкмас дип уйлыйм. – Аннары Ирекне җитәкләде дә: – Әйдәле, улым, без синең белән кибетләргә чыгып керик. Атаңның иртәдән бирле ашаганы юк икән, бик ашыйсы килгән, аңа тәмле әйберләр алып кайтыйк әле! – дип, сөйләнә-сөйләнә, урамга алып чыгып китте.
Күкрәгемнән сикереп чыгардай булып гөрселдәп типкән йөрәгемне тотып, өч мәртәбә тирән итеп суладым да, ниһаять, тәвәккәлләп, олы якка, Сәкинә янына чыктым. Ул өстәлгә таянып, башын ике кулы белән тотып, уйга чумган килеш, аска карап утыра иде. Мин янына килеп баскач та күтәрелеп карамады.
Шунда аны кысып кочаклап, күтәреп аласым һәм, теге чакта Сабан туеннан соң озата баргандагы шикелле итеп, онытылып үбә-үбә, зыр-зыр әйләндерәсем килде. Ләкин йөрәгем җитмәде. Кочып алырга түгел, чәчләреннән сыйпарга да курыктым. Үпкәләтермен, ачуланыр кебек тоелды. Шул ук вакытта болай багана шикелле басып тору да читен иде.
– Яңагыма чап әле минем, Сәкинә! – дидем мин, уйлап-уйлап та шуннан бүтән әйбәтрәк сүз таба алмыйча.
Ул бөтенләй игътибар итмәде.
– Мин ялгышканмын, Сәкинә!
Күтәрелеп тә карамады.
– Кичерә алырсыңмы икән син мине, Сәкинә? Улыбыз Ирек хакына булса да кичерүеңне үтенәм мин синнән!
Әллә ташка әйттем, әллә аңа: һаман шулай тик кенә утыра бирде.
– Мин сезне алып кайтырга дип килдем. Бер дә юкка рәнҗеткәнмен мин сине. Рәдиф үзе шуны әйтте: «Сәкинәңә ачу итеп, сине минем урынга куясы булганга үч итеп кенә алдаштым мин», – ди. Хафиз картны да шаһитлыкка ул яллаган булган икән… Йә, әйт инде берәр сүз?
Бары шуннан соң гына башын күтәрде Сәкинә. Мөлдерәп аккан яшьле күзләре белән шактый гомер аптырап, гаҗәпләнеп һәм үпкәләп карап торды да, ниһаять, телгә килде:
– Шулаймыни? Рәдиф шулай дип әйттеме? Шул ук сүзләрне мин үзем дә сиңа әйтмәгән идеммени, Өлфәт?
– Әйтүен әйткән идең дә бит… Үзем ялганлый белмәгәч, мин аңа ышандым тагын… Беләм, кадерлем, авыр сиңа. Авыр булса да кичер син мине! Улыбыз Ирек хакына кичер! Яратасың бит син мине! Яратмасаң, башта мин сугыштан кайтканчы дүрт ел ярым, аннары менә шушылай тилереп йөргәндә, янә дүрт елдан артык ялгыз яшәр идеңмени?
– Кайдан беләсең? Бәлки, мин монда, Чиләбедә…
Йөрәк энә кадагандай чәнчеп, авыртып китте.
– Юк, Сәкинә…
– Ярый, – диде Сәкинә, әле һаман агып торган күз яшьләрен сөртеп. – Сине оныта алмавым да хак! Ярый, мин сиңа ияреп кайттым да ди. Ләкин йә сиңа, йә миңа ачу итеп, берәрсе тагын берәр нәрсә ялганласа? Ул чакта нишләрсең? Тагын шулай, күземә күренмә, диярсеңме?
– Беркем дә бутый алмас хәзер безнең араны, Сәкинә!
– Дөнья бит ул, Өлфәт. Председатель бит син хәзер. Ә председатель хатыннары турында чәйнәүчеләр күп була ул. Әйдә, үзеңә дә бәла алып, минем дә йөрәгемне бозып йөрмә инде син! Бер кискән ипине ябыштырып торма! Барыбер ныклап ябыштыра алмассың син аны.
– Бернинди кискән икмәк юк, Сәкинә! Рәдифнең вак җанлыгы аркасында килеп чыккан аңлашылмау гына лабаса бу! Аерым яшәсәк тә, күңелем белән гел синең янда, гел улыбыз Ирек янында булдым мин.
– Әллә син мин уйламаган дип беләсеңме, Өлфәт? Яратмаган булсам, сугышка китәреңә дүрт-биш сәгать вакыт калганда, үзем ияреп кайткан булыр идеммени? Биш елга якын көтәр идеммени, син сугыштан кайтып куып җибәргәч тә көттем мин сине. Көн дә менә килеп җитәр, менә килеп керер дип көттем. Ләкин бу сугыш вакытындагы төсле көтү түгел иде инде. Кавышырга өметләнеп, бергә яшәрбез дип көтү булмады монысы… Сүз катып караучылар да булды миңа. Тик берсенә дә ризалашмадым. Әгәр кияүгә чыгып куйсам, син, гаебе булган икән моның, Рәдиф белән типтергән икән бу, дип уйларсың төсле тоелды. Менә ни өчен генә көттем мин сине, Өлфәт! – Мин бу дөрес сүзләргә шаккатып, аңа каршы куярлык бернинди дәлил таба алмыйча башымны иеп, өнсез булып утырдым. Ә ул ипләп кенә, ашыкмыйча гына сөйли бирде: – Инде менә минем турылыклы булуыма, ниһаять, ышангансың икән. Хәзер минем җаным тыныч. Ирекле тол мин хәзер. Нәрсә телим, шуны эшли алам, кем белән телим, шуның белән сөйләшә алам! Ә сиңа кайтасым килми. Куркам! Дуамал син, Өлфәт!
– Туктале син, алай кызма әле, Сәкинә! – дидем мин, җайлы гына башланып киткән сүзнең шушылай куркыныч якка борыла башлавына аптырап. – Ну, булган инде, зур хата эшләнгән… Үз гаебемне танып алдыңа тезләнеп гафу үтенәм бит менә! Шуңа килдем. Синсез, улым Ирексез яши алмаганга килдем!
– Ничава, яшәрсең әле! Мин дә башта шулай дип уйлаган идем. Син куып кайтарып җибәргәч, әллә батып үлимме икән дип, өч көн рәттән бәке буена төштем. Әни генә тыеп калды: өчесендә дә, артымнан төшеп, борып алып менде.
– Барысын да бик яхшы аңлыйм! Ләкин мин ул чактагы Өлфәт түгел инде хәзер! Зинһар, кичер син мине! Алдагы матур тормышыбыз хакына кичер! Беләм бит, яратасың син мине! Әйт әле, яратасың бит?
– Шул яратуым аркасында шушылай сызланам да инде мин, Өлфәт… Мин тегү фабрикасында эшлим. Анда безнең барысы да хатын-кызлар. Кайчакта ял вакытларында үзара сөйләшәбез шулай. Беренче мәхәббәте белән, яраткан кешесе белән бәхетле яшәүчеләр сирәк икән. Ә менә өзелеп яратмаган кешеләре белән яшәүчеләр һәм бик әйбәт яшәүчеләр шактый.
– Мәхәббәтсез, болай просто үзең хөрмәт иткән кешең белән яшәү – чын яшәү буламы икән соң, Сәкинә?
– Анысын әйтә алмыйм, Өлфәт. Һәрхәлдә, адәм баласына җан тынычлыгы да кирәк бит. Яратам, дип кимсетелеп яшәгәнче, үзең чынлап торып яратмасаң да, сине ярата торган, сине кеше итеп саный торган ир белән яшәү артыграктыр, бәлки.
– Нигә һаман шул бер сүзне тукыйсың, Сәкинә? Әйтеп торам бит инде, элеккесе-ахырысы шул!.. Аннары улыбыз Ирекне дә чуттан чыгарып ташларга ярамый ич.
– Җитәр, Өлфәт, әйдә, туктатыйк бу хактагы сүзне. Никтер, күңелем ышанмый төсле минем сиңа.
– Димәк, минем белән кайтмыйсың?
– Юк, кайта алмыйм, Өлфәт!
– Бәлки, син торыр урыныбыз юклыктан, өебез булмаудан куркасыңдыр, Сәкинә? Әгәр шулай булса, һич тә аптырама! Бер ай эчендә өй салдырып куям. Тик кайтыгыз гына!
– Әйтәм бит, ышанып җитмим мин сиңа. Холкың дуамал, бер дә юкка көнләшәсең, шуңа шикләнәм.
– Бу юлы кайтмасаң, өй салдыру белән тагын алмага киләм мин сине!
– Йөрмә, Өлфәт! Килмә бүтән!
– Алайса, улыбыз Ирекне алып китәргә рөхсәт ит! Ялгызың гына калгач, иркенләбрәк йөрерсең. Сиңа мәшәкате кимрәк булыр! – дидем, болай әйтүемнең һич урынлы булмавын белсәм дә тыела алмыйча.
– Юк, Өлфәт, – диде ул һаман шулай тыныч кына, – анысы булмас инде! Аны бик яхшы тәрбияли алам мин. Сугышның иң кыен елларында да артык булмады! Ә хәзер беркемгә дә бирмим мин аны!
Моннан ары да сүз озайтып торуның мәгънәсе юк иде инде.
– Әйтүем шушы, Сәкинә, – дидем мин аңа, кискен итеп. – Синсез яши алмыйм мин. Белеп тор: тагын алмага киләчәкмен!
Шулай дидем дә, Сәкинәмне кинәт кенә күтәреп алып суырып үптем һәм, ул өненә килергә өлгергәнче, тиз генә чыгып китеп, туп-туры вокзалга юнәлдем.
25
Шулай итеп, йомшак җәйсә дә, шактый катыга утыртып җибәрде мине Сәкинә. Шуның өстенә алда ни булачагы, авылда мине ниләр көткәнлеге ачык түгел иде. Кем белә бит кайткач нәрсә буласын? Бәлки, Рәдиф мине инде күптән судка биргәндер дә, мине хөкем итү өчен көтеп кенә торалардыр. Шаһит эзләп тә йөрисе юк – Закир абзый бар. Ике арабызда булган хәлләрдән соң миңа ачу саклап йөрмидер дисеңме әллә аны?.. Колхозда эшләр ничек бара икән? Мин юкта берәр мөгез чыгып куймаса ярый инде…
Чиләбедән әнә шулай уйлап, бик аптырап-алҗып кайттым. Ә кайтып төшкәннән соң, мәсьәләнең мин уйлаганнан да четереклерәк һәм куркынычрак икәнлеге мәгълүм булды: Рәдифнең ике кабыргасы ук сынган, һәм ул больницада ята булып чыкты!
Башта мин, әллә янына барып, сөйләшеп-аңлашып, гафу үтенеп карыйммы икән, дип уйлаган идем. Ләкин соңыннан, барыбер гафу итмәс, андый кеше түгел ул, тәмле телеңне әрәм итеп йөрүдән башка нәтиҗәсе булмас дип, уемнан кире кайттым. Ни булса – шул, дип көтә башладым…
Ә колхоз эше өчен юкка борчылганмын икән. Бер дә андый-мондый хәл булмаган. Барысы да үз җае белән бара. Трактор чәчкечләре дә, атлы чәчкечләр дә әйбәт кенә эшлиләр иде.
Гаҗәп тә инде бу тормыш! Сәкинәм белән улым Ирекне тәки алып кайта алмадым. Больницадан чыккач, Рәдифнең ни кылачагы шулай ук мәгълүм түгел. Ләкин менә шундый хәлдә дә кешенең өмете, ышанычы югалмый икән. Чиләбедән кайтып төшкәннән ары ике-өч көн үтүгә үк, райбашкармага барып, өй салдыру өчен, агач юллап кайттым. Аннары аны лесхоз эшчеләрен яллап кистердем, үзебезнең колхозда эшләүче автоколонна шофёрлары белән сөйләшеп, бер төн эчендә ташытып куйдым да, идарә эшеннән бушаган араларда, шул өйгә дигән бүрәнәләрнең кабыкларын каезлый башладым. Әйтерсең минем бүтән хәсрәтем юк, әйтерсең дөньяда иң мөһим эшем – йорт салу!..
Беркөнне шулай идарәдә иртәнге эшләрне бетергәч, йорт саласы урынга барып, тагын шул бүрәнәләрне каезларга тотынган гына идем, берәү:
– Куеп тор әле, яшьти, балтаңны! – дип эндәште. Әйләнеп карасам – Рәдиф! Кулымнан балтам төшеп китә язды.
– Син икәнсең әле, әйдә, утыр!
Балтамны бүрәнәгә чабып куйдым да, нинди ниятләр белән килде икән инде бу, нәрсә әйтмәк була икән, дип көтә башладым.
Ул бүрәнәгә килеп утыргач:
– Ни хәлләрең бар соң, Рәдиф, нишләп йөрү? – дидем.
– Менә килдем әле, – диде ул. Янчыгын чыгарып, тәмәке төрергә кереште. – Күптәннән күрешкән юк бит, сөйләшәсе сүзләр бар иде синең белән.
– Әйдә, сөйләшик, алайса, – дип, мин дә аның янына барып утырдым.
Больницадан чыкканнан бирле кырынмый йөргән, ахры, сакал-мыеклары бик җиткән иде аның. Үзе исерек булмаса да, аракы исе әллә кайдан бөркелеп тора, куллары калтырап-калтырап куя. Күрәсең, кичә эчкәнлектән махмырлый иде.
– Син минем бүлнистә ятып чыкканны ишеткәнсеңдер бит? – диде ул, ниһаять, тәмәке төреп кабызгач.
– Андый эш ишетелми калмый инде ул.
– Кабыргаларым сынганын да беләсеңме?
– Анысын да әйттеләр.
– Кайда сынганы да мәгълүмме сиңа ул кабыргаларның?
– Барысы да мәгълүм, Рәдиф.
– Нишләтим икән соң инде мин сине? Таш капчыкка яптырыйммы? Бик ансат яптыра алам бит, теләсәм.
– Әйе, яптыра аласың, әлбәттә. Ләкин сиңа аннан нинди җиңеллек һәм ни файда булыр? Дәүләт судыннан башка кешенең үз суды, үз хөкеме, үз вөҗданы да булырга тиеш ич! Шул хәлгә үзең җиткердең бит син мине. Аннан тыш та байтак этлекләрең бар. Хәтта өемне дә син яндырдың бит!
Инде әйтеп киткәнемчә, өйгә кем ут төрткәнен мин әлегә кадәр тәгаен генә белмим, Рәдифкә дә «син яндырдың» дип белеп әйтү түгел, ачу килгәннән генә әйттем.
Шунда ул бик аз гына вакытка каушап калды да:
– Ә син күрдеңме мин икәнен? – диде.
– Бөтен хикмәт тә шунда шул – күрмәдем. Күрсәм, шул утның иң кызу янган җиренә тотып аткан булыр идем мин сине!
– Күрмәгәч, сөйләнеп йөрмә!
– Ә минем сөйләнгәнем дә юк, сүз җаеннан үзеңә генә әйтүем.
– Һи! – диде ул, бер-ике минут чамасы уйланып утыргач. – Димәк, куркасың төрмәдән, ә?
– Эш куркуда түгел. Гаиләмнән, җан сөйгән кешеләрдән аердың син мине.
– Ә мин сине шулай да утырттырып куйсам?
– Анысы ихтыярың. Без бер-беребезгә бурычлы түгел инде. Алыш-бирешебез беткән, арабыз өзелгән! Син мине аңларга тиеш, Рәдиф. Үзеңне дә хатының ташлап киткән бит. Шуның хәсрәтеннән тагын да күбрәк эчә башлагансың, шулай ич?
– Эчүен күптәннән эчәм инде мин, – диде ул, тәмәке төпчеген бүрәнәгә басып сүндерә-сүндерә. – Шуңа түзә алмыйча китте дә ул. Акылга керергә бик вакыт иде инде миңа да… Белеп торам: эчүемне ташласам, кире кайтачак минем хатын. Ә менә тыела алмыйм!
Кызганыч иде ул бу минутларда, йөзе ап-ак, иреннәре кипкән һәм дер-дер калтырана иде. Гаҗәп бит, ә: кеше үзенең ялгыш эшләвен дә белә, әмма шуны төзәтергә көч таба алмый!
– Алайса, менә болай итик без, – диде ул, кинәт урыныннан кубып. – Ярый, калдырам мин сине иректә. Үзең өчен түгел, хатының белән балаң өчен калдырам! Давай, син миңа бер литрлык бир дә, син мине белмисең, мин сине белмим. Шуның белән бетсен! Үзең күреп торасың, кәеф шәптән түгел минем, баш бик авырта.
«Шунда да кимсетеп китмәкче буласың, ә, шул көнгә төштеңмени, Рәдиф?» – дип әйтүдән чак кына тыелып калдым да, тагын ачуым чыгып, кесәләремне актара башладым. Кызганычка каршы, янымда бер тиен дә акчам юк иде…
Рәдиф, аксак булса да, хәйран тиз атлап, бата-калка барыбер кибет янына китеп барды.
26
Ә шул көнне кич мине, бригадирларга наряд биреп, идарәдән кайтырга чыккач, Закир абзый артымнан җитеп туктатты.
– Тыңларга вакытың булса, бер-ике сүзем барые сиңа, прсидәтел, – диде ул.
– Әйтеп кара, Закир абзый.
Ул, нидәндер шикләнгәндәй, як-ягына каранып алды.
– Юк, Өлфәт, урамда сөйләшә торган сүз түгел ул, бик важный мәсьәлә. Бүлмәңдә кеше калмадымы анда синең?
– Юк, бикләп чыктым.
– Әйдә, алайса, шунда кереп утырыйк әле.
– Бик мөһим эшмени соң ул, Закир абзый, иртәгә калдырырга ярамыймыни?
– Ярамый, Өлфәт туган. Бүген үк, хәзер үк хәл итә торган эш! Мәсьәлә менә болай тора, – дип башлады ул, идарәгә кереп утыргач. – Сезнең авылның теге син кабыргасын сындырган Рәдиф бездә ята. Бик исерек. Авызында теле дә юк. Хатын әйтә, төшкә хәтле үк килеп кергәние инде, ди. Кергәндә үк салмышые, ди. Үзе белән бер бүтилкә аракы алып кергән булган, анысын да эчеп бетерә язган инде. Закир абый кирәк миңа, аны күрмичә китмим, дип әйтә, ди. Прсидәтелегез Өлфәтне төрмәгә тыктырырга йөрим, шуңа кирәк миңа Закир абзый, дип әйтә, ди. Мин бүген МТСка гәрүчи алып кайтырга барганыем, әле яңарак кына кайттым да, хатын шушы сүзләрне әйткәч, синең янга йөгердем. Рәдиф йоклап калды. Нишләмәк була икән соң ул, Өлфәт энем? Әллә, теге күпердән ташлаган өчен, тавыш куптармакчымы икән? Ул хакта ике арагызда сүз булдымы соң?
– Сөйләшкән идек, Закир абзый, – дидем мин, Рәдифнең шулай итенеп йөрүен башыма сыйдыра алмыйча. – Бүген иртән генә сөйләшкән идек.
– Ничек-ничек килеп чыкты соң ул чакта сезнең чәкәләшү?
Мин аңа барысын да әйтеп бирдем.
– Алай икән эшләр! – диде ул, мине тыңлап торганнан соң уйга калып.
– Әйт әле, Закир абзый, ул көнне минем урында булсаң, син ни эшләр идең? – дидем мин, аның фикерен беләсем килүдән бигрәк, авыр тынлыктан котылыр өчен.
– Минме? – Ул, чигәсен кашыган булып, тула эшләпәсен маңгаена ук төшереп куйды. – Мин синең урында булсаммы?
– Әйе.
– Туктале, башта бер тарих сөйлим әле мин сиңа, наный. Сугыш елларында булган хәл ул. Синең сүзләрне тыңлап утырганда искә төште. Кырык беренче елда, сугыш башланган айларда ук, нимесләргә әсирлеккә эләктем мин. Кырык өчнең башына тикле алар кулында яшәдем. Бары шуннан ары гына, ничек кирәк алай качып, үзебезнекеләр ягына чыктым. Ишетеп беләсеңдер, әсирнең бөтен тормышы сак астында үтә аның. Эшкә барганда да сак астында, эшләгәндә дә сак астында, кайтканда да сак, кайткач та сак. Бүтәне турында әйткән дә юк инде, дажы бәдрәфкә барганыңны да карап-күзәтеп торалар. Әмма сакчыларның да төрлесе барые. Кайсылары, без әсирләргә ярдәм итмәсә дә, тәк торганда зыян да эшләми. Кушканын үтәсәң, шул җитә. Ә кайберләре фашисның да фашисы инде. Ничек итеп синең җаныңа тию, кимсетү, мыскыллау турында гына уйлый. Беркөнне шундый кабахәтләрнең берсе безне, биш әсирне, урманга агач кисәргә алып барды. Кышкы салкын көние. Башта без эшләгәнне карап, ашыктырып, әрле-бирле сызгыргалап йөрде бу. Аннары туңа башлады булса кирәк, мине чакырып учак яктыртты да шуның каршында җылынып утыра башлады. Ә үзенең күзе һаман бездә, «шнель! шнель!» дип туктаусыз өреп тора. Әз генә туктап, тын алырга да ирек бирми. Үзе бик шат, үзләренчә нидер мыгырдана, тинтәк кеше сыман, тик торганда кычкырып-кычкырып көлгәләп куя. Тора-бара учак җылысы да туйдырды булса кирәк, берәр аршын буе саллы гына агач ботагы кисеп алды да шуны безгә атып уйнарга тотынды бу. Ул томыргач, кайсыбызга килеп тисә, агачны шул кешедән китерттерә. Үзе шашып-шашып көлә. Миңа да өч тапкыр эләктерде. Бер сүз дә әйтмәдем, агач килеп тигән җирем бик каты авыртса да, өчесендә дә тыныч кына илтеп бирдем. Бәлки, тынар, кызганыр, дип өметләнгәнием. Юк, малай, кая ул сиңа туктау! Әле беребезгә, әле икенчебезгә тондырып кына тора. Шуннан соң дүртенче тапкыр бәрде бу миңа. Бу юлы маңгаема ук туры китерде, күземне чак кына чыгармый калды. Мин, авыртуга түзә алмыйча, маңгаемнан аккан канны җиңем белән каплап туктатырга азапланган арада, агачын китерергә кушып, автоматы белән янап, тагын акырырга тотынды бит бу. Шуннан мин нишләде дисең? Йә тәки атып җыгар, ике дә уйлап тормас, дидем дә дүртенче тапкыр илтергә киттем таягын. Бер кулым белән ярык маңгайны тотканыем, берсендә – тегенең агачы. Мин килеп җиткәч, тинтәк алаша шикелле кешнәп көлә-көлә, башта агачын тартып алды, аннары, кулымны сугып төшереп, маңгайдагы яраны карады да, «гуд!» дип кычкырып, яңакка чапты. Ант итеп әйтәм, шуңарчы ул фашиска кул күтәрү турында күңелемә дә килмәгәние. Әмма яңакка чапкач, секунд эчендә әллә нишләп киттем дә, алдын-артын уйлап тормастан, мин дә авызына берне менеп төштем моның! Минем ише коры сөяккә калган, чыкмаган җаны гына булган кешенең сугуы андый әзмәвердәй фашиска нәрсә инде ул? Чебен тешләгән шикелле дә булмагандыр. Ну, миңа шуның өчен эләкте! Шундый каты типкәләп кыйнады – ничек исән калганыма әле дә шаккатам. Белмим, ничек атып үтермәгәндер инде. Менә шундый хәлләр… Ну, мин шулвакытта бер тамчы да үкенмәдем! Хәзер дә үкенмим. Вчүтки бер иң әшәке фашисның яңагына чаптым бит әле дип, ул заманнар искә төшкән саен куанып куям. – Чак кына тынып, уйланып торды да Закир абзый тагын дәвам итте: – Әсирлектән котылганнан соң, үзебезнекеләргә кушылып сугыша башлагач, әй бирдем инде үзләренең дә кирәкләрен: очраган бер нимесне пүдрәт кырып бардым. Ник дисәң, үзләре бинават, үзләре җиткерделәр мине шул хәлгә… Инде килеп, син теге аксак малайны тәвәккәлләгәнсең икән. Минем урында булсаң, нишләриең, дип сорыйсың. Кистереп кенә әйтүе кыен, кәнишне. Бер караганда, синең дә сәбәбең җитди. Шулай да күпердән үк тотып атарга кирәк булдымы икән?
– Соң, ул Рәдифнең әле генә үзең сөйләп үткән фашисттан кай җире ким, Закир абзый? Бары тик көнчелек аркасында гына минем бөтен тормышымны бозып, туздырып ташлады бит ул.
– Ул яктан караганда, аермасы, ихтимал, әллә ни зур түгелдер. Әмма синең хәл белән минем ул чактагы хәлем арасындагы аерма җир белән күк арасы бит! Миңа нәрсә, мин тоткындаем ул чакта. Бернинди бүтән чарам да югые минем. Бүген үтерәләрме, иртәгәме – аның анысы әллә ни әһәмиятле түгелие миңа. Ә син бит иректәге кеше! Сиңа башкачарак эшли алырга да булырые… Әй Өлфәт, турысын әйткәнгә хәтерең калмасын, кызурак канлы кеше шул син, олан! Башың да хәйран яхшы эшли, гаделлегең дә зур, ну, кайчакта кирәгеннән артыграк кыланып ташлыйсың. Исеңдәме, салам көрәргә барган җирдән мине ничек итеп куып кайтарганыең?
– Ул заманнарны искә алмыйк инде, Закир абзый, – дидем мин, оятымнан нишләргә белмичә. – Атта да, тәртәдә дә булды инде ул чакта.
– Анысы шулай, узган эш. Әмма андый хәлләрне дә искә төшереп алу зыян итми кайчакта. Әйтик, син ул вакытта тузынганда, минем дә кызып китүем барые бит. Шулаймы?
– Соң сез, эш эшлисе урында, карта суга идегез ләбаса!
– Анысы хак сүз. Ну бит син әле яңа кеше иең. Нинди эш майтара алачагыңны белмидериек ич әле без.
– Бөтенесен дә бер калыпка сапларга ярамый, Закир абзый. Үз районыбызда да хезмәт көненә әйбәт кенә биреп килүче колхозлар бар иде ләбаса ул чакта да.
– Авызымнан тартып алып әйттең бу сүзләрне! – диде Закир абзый. – Имынны шулай шул менә. Хәйран хәлле генә колхозлар барые. Ә син аның нилектән алай булуын беләсеңме? Әйтимме сиңа аның галәмәтен?
– Әйтеп кара.
– Хикмәт колхозның дилбегәсе кем кулында булуда, энекәш. Ә бездә, сугыш башланганнан бирле, юньле прсидәтел булмады. Балык башыннан бозыла ул. Рәдиф тә шундый черек булды. Салу белән булышты. Әшнәлек, кода-кодагыйлык хөкем сөрде. Менә шуңа каршы иде халык. Ә хәзер, син ничава гына бүлеп бирә башлагач, тагын эшләргә тотындык бит. – Ул, бераз нидер уйланып утыргач, кинәт урыныннан купты да сүзне бөтенләй икенчегә борып җибәрде: – Ә син, Рәдиф алай-болай эшне зурга илтер дип, бер дә шикләнмә. Пычагымны да эшләтә алмый ул! Гаеп үзендә булган ич аның. Шулай булгач, яклый алмыйм мин аны. Бәлки, ул мине шаһит итеп, гаепләүче итеп чакырттырмакчы буладыр. Тотсын менә… Иртән торгач, айныгач, бик хәтәр итеп сүгәм әле мин аны!
27
Закир абзый белән шушы сөйләшүнең икенче көнендә үк, балта осталары яллап, мин өйне бурата башладым. Рәдиф эшне зурга җибәрсә, бүленеп калуы да мөмкин икәнен дә белә идем. Шулай булса да үземә бертөрле үҗәтлек белән тизрәк йорт җиткерергә ашыктым. Чиләбедән кайту белән, Сәкинәгә дә хат яздым. «Кайтырсызмы икән, Сәкинә? Кайтыр булсагыз, ым гына как – шундук барып алам мин сезне», – дидем.
Бу юлы озак көттермәде ул. Ун көн эчендә җавап килде: «Әйбәт кенә яшибез, тик син киткәннән бирле Ирек кенә: «Әти кая китте, ник безне калдырып китте, алып кайтам, дип әйткән иде бит ул безне, нигә алдалады икән?» – дип аптырата башлады. Ләкин мин һаман шул элекке уемда калам. Юләрләнеп килеп йөрмә! Әгәр кайтырга уйласам, үзебез дә кайта алабыз ла без», – дип язган иде.
Әнә шуннан соң канатланып йөри башладым мин. «Кайта алабыз» дигән бит! Кем белә, бәлки, шушы араларда ук тып итеп кайтып та төшәрләр дип, көн дә аларны көтеп яши башладым…
Йорт та салынып бетте. Колхоз эше дә ярыйсы бара. Закир абзый җитәкчелегендә арба ясау эшен дә көйләп җибәргән идек. Әйтергә онытып торам икән, сугышка хәтле «Ватан» колхозында арба ясау бик нык алга киткән иде. Көрнәле арбаларын районыбызда гына түгел, күрше районнарда да яхшы беләләр һәм бик теләп сатып алып китәләр иде. Сугыш башлангач, ул эш тукталып кала. Бу ел җәй менә шул хәйран табышлы эшне җайга салып җибәрдек…
Вакыт һаман су урынына ага да тора. Кыш та үтеп китте, яз да килеп җитте. Ә менә Сәкинәнең һаман «кайтам» дип өзеп әйткәне юк әле. Көтә торгач, сагына торгач, ниһаять, түзә алмадым: килергә кушмаса да, язгы чәчүне әйбәт кенә башкарып чыгып, колхозда бераз эшләр җиңеләйгәч, ял көненә барып керерлек итеп, тагын Чиләбегә улым Ирек белән Сәкинәм янына киттем.
Мин килеп кергәндә, Фәхретдин абый карчыгы белән танышларына кунакка киткән, ә Сәкинә белән Ирек өйдә иделәр. Бу юлы Сәкинә дә, мине күргәч, артык шаккатмады, мин дә беренче баргандагы шикелле телсез-өнсез калып тормадым.
Ә Ирек, шундук танып алып:
– О-о! Әтием килде. Безне апкайтырга килдеңме, әтием? – дип, алдыма ук менеп утырды.
– Әйе, улым, сезне алып китәргә килдем! – дип, башта аны кочаклап үбә-үбә сөйдем дә: – Теләсәң нишлә, Сәкинә, ләкин бу юлы сездән башка кайтмыйм мин! – дидем.
Ул көнне тагын ниләр сөйләшүебезне тәфсилләп торуның кирәге юктыр, туган. Билгеле, мин әйтү белән үк ризалык бирмәде Сәкинә. Байтак уйланып, икеләнеп утырды. Бары тик Фәхретдин абзый да, кайтып:
– Җитәр, сеңлем, һәрнәрсәнең чамасы була! Үзеңне дә, Өлфәтне дә җәберләп, Сак белән Сок шикелле икегез ике якта яшәүгә чик куярга кирәк инде. Гомер ике килми ул, чәчәктәй вакытыгызны заяга үткәрмәгез! – дип, мине яклап бик нык үгетләгәннән соң гына, ниһаять, риза булды.
Шулай итеп, минем дә, ниһаять, дөньям түгәрәкләнде һәм без, чын кешеләрчә, матур гына яши башлаган идек. Әмма…
28
Бу урында мин сиңа шактый сәер булган һәм минем чәчләрне агарткан хәлләрне сөйләп китәргә мәҗбүрмен, туган.
Берсе сиңа инде билгеле Гөлүсә аркасында булды. Сәкинәмнән шул шашкын хисле чәчбикә тагын колак кактыра язды.
Теге чакта институтка килеп сөйләшүдән соң ул мине аңлаган сыман булган иде. Йомышы төшеп, идарәгә килгәндә, урамда очраган вакытларында, гадәтенчә үтә ягымлы, үтә ачык сөйләшсә дә, күз карашы белән һаман әле мине яратуын сиздерсә дә, тел белән әйтеп, әрсезләнеп йөрмәде. Мин үзем дә мөмкин кадәр җитди, рәсми булырга тырыштым һәм бер дә алай икеле-микеле уйланырга урын калдырмаган шикелле идем. Әмма ул өметен өзмәгән, һаман мине көтеп, ышанып йөргән икән. Ә өмете өзелгәч…
Инде әйткәнемчә, Сәкинә белән Ирекне алып кайтып, куанып-шатланып эшләп йөри башлаган чагым иде ул. Август ае ахырларында беркөнне, районга барырга дип, ат җигеп тора идем, шул укытучы Гөлүсә яныма килде дә:
– Сезне районга бара икән дип әйткәннәр иде, зинһар, мине дә утыртып алып барыгыз әле? – диде.
– Йомышыгыз бармы, әллә теге чактагы шикелле болай гына барырга уйладыгызмы? – дидем мин, шактый кырыс итеп.
– Ә сезгә барыбер түгелмени, Өлфәт абый?
– Юк, барыбер түгел, Гөлүсә! Йомышыгыз булса гына алып барам мин сезне.
– Йомышым бар иде шул, Өлфәт абый! – диде ул, зәп-зәңгәр күзләрен очкынландырып.
– Барырсыз инде, алай булгач, авыл мөгаллимәсен калдырып китү ярамас. Кайтыгыз да әзерләнеп, көтеп торыгыз. Китешли ала китәрмен.
Ул, кинәт яктырып:
– Ә мин инде әзер! – диде дә башта кулындагы портфелен тарантаска китереп куйды, аннары үзе менеп утырды.
Киттек без моның белән. Башта ул да ничектер уйчанланып, моңланып, миңа сүз катмыйча гына барды. Мин дә, көннең матурлыгына, җылылыгына рәхәтләнеп, кырдагы игеннәребезнең инде җыелып бетеп баруына куанып килә идем. Үзебезнең «Ватан» межасын үтеп, Качкалак урманы дип аталган кечерәк кенә урманга барып кергәч, Гөлүсә кинәт миңа сыенарак төште дә, күзләрен майландырып:
– Беләсеңме, Өлфәт абый, бу юлы да бер йомышсыз киләм бит мин синең белән! – диде.
Мин эсселе-суыклы булып киттем. Атны туктаттым да, ачуланып:
– Нигә болай юләрләнеп йөрисез сез, Гөлүсә? Әйдә, төшегез тарантастан! – дидем.
– Ә син тыңлап бетер, Өлфәт абый! – диде ул, кырыслыгыма һич тә исе китмичә. – Әйе, минем районда бүген дә бер йомышым да юк. Ләкин минем синең белән бергә, бер тарантаска утырып барып кайтасым килде. Соңгы мәртәбә синең белән бергә утырып каласым килде минем, аңлыйсыңмы син шуны, Өлфәт абый, соңгы мәртәбә, дип әйтәм мин сиңа!
– Аңлавым ни дә, аңламавым ни…
– Аңласаң, мине кума, Өлфәт абый, яме! Хәтереңдәдер, кырык алтынчы елның кышында сиңа утырып кайтканда, син өйләнмичә, шушы Көрнәледән китмим, дигән идем мин сиңа. Менә мин сүземдә тордым: син Сәкинәңне алып кайтмыйча китмәдем. Ә хәзер китәм! Ронодан расчёт алдым инде мин. Хәзер миңа монда яшәүнең бер кызыгы да юк. Әйдә, туктатма атыңны, йомышым булмаса да, үзең белән алып барып кайт инде син мине бүген. Биш-алты ел үзеңне яратып йөргәнем өчен, бер кечкенә генә теләгемне үтә әле, ичмасам.
– Зинһар, җыен юк-барны сөйләмәгез әле, Гөлүсә! – дидем мин, тәмам аптырашка калып. – Безнең ике арада бернинди гыйшык-мыйшык та була алмаячагын аңларга күптән вакыт иде бит инде сезгә!
– Акыл белән мин үзем дә шулай уйлый идем, – диде ул, сабырлана төшеп. – Үземне шуңа ышандырырга тырышып та карадым. Ләкин акылдан тыш йөрәге дә бар бит әле адәм баласының. Аны берничек тә акылга буйсындырып булмады шул. Нигә шулай каршылыклы икән бу кеше тормышы? Син яраткан кеше нигә сине яратмый икән? Нигә син үзең күрергә дә теләмәгән кешеләр синең өчен саргаеп-кибеп йөри икән? Шушы Көрнәледә генә дә ничә егет йөрде артымнан! Ә мин аларга әйләнеп тә карамадым. Неужели шулай үзем яратмаган кеше белән гомер итәргә туры килер миңа да?
Мин, хәтта инде нигә бүген районга барырга чыгуыма үкенеп, үземне үзем тиргәштереп бара идем. Гөлүсә иңнәремнән тотып, илереп күзләремә текәлгәч, башта, әллә тарантастан куып төшеримме, дип тә уйладым. Ләкин аның йөзендәге сагышны, үкенүне һәм газапны күргәч, ул уемнан кире кайттым да, юатырга тырышып:
– Борчылмагыз, Гөлүсә, нигә алай булсын, ди! Сез дә яратырсыз әле, миннән йөз мәртәбә акыллырак, шәбрәк кешене яратырсыз! – дидем.
Ул күзләрен мөлдерәтеп тагын бераз миңа текәлеп карап барды да:
– Мин үз хәлемне үзем беләм, Өлфәт абый, син миңа акыл биреп азапланма инде, яме! – диде.
Юатыр сүз таба алмаганлыктан, мин дәшмәдем. Аны ишетмәгәнгә салынып, атның дилбегәсен кагып куйган булдым. Ат җиңел генә юртып китте. Чокыр-чакырлы урман юлы тарантасны шактый нык чайкый башлагач, Гөлүсә тураебрак утырды. Мин, үзен кулга алды, ахры, бу кызыкай дип, җиңел сулап куйдым. Ләкин шулчак һич тә көтелмәгән бернәрсә булды. Гөлүсә кинәт минем кулдан дилбегәне тартып алды да, атны шып туктатып, йөрәк тавышы белән:
– Их, Өлфәт абый! – дип куйды. Аннары ниндидер бер кыргый көч белән кочып алып, яшькә чыланган озын керфекләрен битемә тидерә-тидерә, мине үпте.
Кайнар иреннәре биткә тигәч, мин дә аны кочып үпми калалмадым… Акыл белән түгел, ничектер үзем дә сизмәстән…
Нәкъ шулчакны якында гына:
– Алла куәт бирсен, Өлфәт абый! – дип кычкырып көлешә башлаган малайлар тавышын ишеттем һәм, ни әйткәнемне үзем дә абайламыйча:
– Рәхмәт! – дип куйдым. Корт чаккандай сискәнеп, тарантастан сикереп төштем дә тавыш килгән якка бара башладым. Ләкин көлешүчеләрнең берсен дә яхшылап күрә алмый калдым: алар куелыкка йөгерешеп кереп киттеләр, артларыннан куак ботаклары гына селкенеп калды. Миңа шунысы гына ап-ачык иде: ул малайлар – чикләвек җыярга килгәннәр һәм мине белә торган малайлар…
Мин юлымны дәвам иттем, ә оялуыннан мәк чәчәге төсле кызарган Гөлүсә исә:
– Кичер, Өлфәт абый, мин юләрне, минем аркада килеп чыкты бу, – диде дә авылга кайтып китте.
Кичен мин районнан әйләнеп кайтканда, Сәкинә өйдә юк иде. Мине ташлап, Янтыкка, үз авылларына кайтып киткән иде ул. Теге безне урманда күргән малайлар арасында минем Ирек тә булган икән һәм ул, кайткач, әнисенә барысын да сөйләп биргән. Башка чакта шундый сабыр Сәкинәм бу юлы түзә алмаган, Иреккә «әтиең минем арттан килеп йөрмәсен» дип әйтеп китеп үк барган.
Гөлүсә дә, урманнан борылып кайтып, әйберләрен җыештырган да үз якларына кайтып киткән булып чыкты.
Шулай итеп, тагын Сәкинәсез калдым мин. Шул ук кичне артыннан барсам да, кайтырга түгел, сөйләшергә дә теләмәде Сәкинәм. Мин кергән ишек ябылганчы ук өйләреннән чыгып китте.
Көн саен диярлек Янтыкка барып, кайтырга айдан артык өндәвемә дә карамастан, Сәкинәнең һич тә кайтыр исәбе юк, һаман шулай бик нык хәтере калган килеш тора, йомшар чамасы күренми иде. Хәтта ул Янтыкка инде үзенең яраткан эшенә дә урнашкан, үзебезнең «Ватан» дагы шикелле үк, сыерлар сава башлаган иде.
Белмим, мондый аяныч хәл тагын күпмегә сузылыр иде икән, ләкин үз башы җитептерме, кеше киңәше буенчадырмы, Гөлүсә үзе бозган эшне үзе җайлады бит, туган. Күрәсең, Көрнәледә калган дусларыннан берәрсе безнең аерылышуны һәм аның сәбәбен хәбәр иткән булгандыр инде, бер дә бер көнне яңа урнашкан эш урыныннан – Актаныш ягыннан – минем Сәкинәгә хат язган бу. Ул хатның кайбер юлларын хәзер дә бик яхшы хәтерлим әле мин: «…Ишетүемә караганда, син Өлфәтне миннән көнләшеп ташлап киткәнсең икән, Сәкинә, – дип язган иде ул. – Син мине яхшы беләсең бит, Сәкинә, алдаша торган гадәтем юк минем. Ышан миңа: Өлфәтнең энә очы кадәр дә гөнаһсы булмады ул чакта. Мин, бары тик мин генә гаепле бу эшкә. Яшермим, синең Өлфәтеңне ул сугыштан кайтканнан бирле чын-чынлап яратып йөрдем. Арагыз бозылышып, син аерылып киткәннән соң, яратуымны аңа ачыктан-ачык әйткәләп тә карадым хәтта. Ләкин ул сиңа, бары тик сиңа тугрылыклы булып калды…
Ә урманда мин аны үзем кочаклап, үзем үптем. Син теләсәң ни әйт, Сәкинә, ләкин, минемчә, алай зурлап шаккатарлык нәрсә юк монда. Ул мине яратмаса да, мин аны алты ел буена сөеп йөргән һәм, дөресен әйтим, син кайтмасаң, бәлки, үземә булыр дип тә өметләнгән кеше бит… Шул өметем дә өзелгәннән соң, сезнең авылдан бөтенләй китеп барырга карар кылгач, күңелем алгысып, хискә бирелеп киткәнмен икән – аннан гына дөнья җимерелмәгәндер бит. Син дә азрак мине аңларга тырыш инде, Сәкинә. Хатын-кыз лабаса син, безнең затның хыялга һәм хискә кайчакта кирәгеннән артыграк бирелеп китүчән булуын үзең дә беләсеңдер… Сүз дә юк, ул чактагы тилелегем өчен соңыннан минем үземә дә бик читен булды. Шуңа күрә, синең күзеңә күренергә кыенсынып, шул ук көнне җыенып, Көрнәледән чыгып киттем дә мин…»
Шушы хатны алып укыганнан соң гына, ниһаять, игә килде Сәкинәм. Шуннан соң гына без, ниһаять, яңадан кавыштык.
Кавышуын кавыштык, әмма ул арада минем чәчләрнең яртысы агарырга өлгергән иде инде.
29
Кайбер кешеләр яртылаш агарган чәч белән дә шактый гомер йөриләр. Ә кайберәүләрнеке тәмам соңгы көннәренә тикле шулай яртылаш агарган килеш кенә кала. Әгәр тыныч кына, борчылмыйча, пошынмыйча, янмый-көйми генә яшәгән булсам, ихтимал, мин дә шул яртылаш агарган чәч белән хәзергәчә йөргән булыр идем. Ләкин алай йөри торган кеше түгел шул мин. Алай йөри дә алмыйм.
Сәкинә белән кавышып, матур гына яши башлагач та, үземнең әлеге кыбырсык холкым аркасында, байтак кына читен хәлләрдә калгаларга туры килде. Хәтерлисең булыр, илленче елларның азагында, авыл хуҗалыгын алга җибәрү өчен, кукурузны күбрәк чәчәргә кирәк, дип аңлата башладылар. Һәр колхозга аерым-аерым план җиткерелде. Безнең «Ватан» да ике йөз гектар чәчәргә тиеш булды аны. Шуннан соң бик нык пошаманга калдым мин. Чәчүен чәчәрбез дә, унбиш мең пот бодай үсәчәк җир әрәм булып калмасмы?..
Шикләнергә урын да бар иде. Сугыш елларында Михайло исемле бер украин егете белән бергә хезмәт иткән идем мин. Шунда без бик нык дуслашып киттек һәм соңыннан да хат язышып тора башладык. Ул инде сугышка кадәр үк институт тәмамлаган кеше иде. Сугыштан соң үз авылларында агроном булып эшли башлады һәм хатларында кукуруздан бик зур уңыш алуларын әйтеп яза иде. Шуннан кызыксынып китеп, мин аңардан бер гектарлык кукуруз орлыгы соратып алдырып, үзебезнең кырга чәчеп карадык. Ләкин ул безне көткәнчә үк куандыра алмады, ни тырышып тәрбияләсәк тә, телгә алып әйтерлек уңыш бирмәде.
Менә шуңа күрә башта илле гектар гына кукуруз чәчтек без. Ихтимал, юл буена сузып, үткән-барган кешегә биш йөз гектар булып күренерлек итеп чәчелгән булгангадыр инде, районнан килеп карап киткәләсәләр дә, башта аны-моны әйтүче булмады. Әмма «кырын эш кырык елдан соң да беленер» дип бер дә юкка гына әйтмәгәннәр шул. Көзләр җитеп, уңыш җыю көннәре башлангач, шул эш өчен мине шактый нык итеп башта «пешекләделәр», аннары шелтә эләкте.
Анысыннан арынып күп тә эшләмәдем, тагын бер шелтә – бу юлы инде катысы ук. Бервакыт безнең хуҗалыкка да тавык һәм үрдәк үрчетә башларга кушылды: тавыгы ике меңнән артык, үрдәк мең ярым булырга тиеш иде. Шулчак тагын аптырабрак калдым, туган. «Тавык-чебеш» кенә булсалар да, аларга да тәрбия кирәк ләбаса. Үсеп җиткәннән соң, итләре бик тәмле дә соң, ләкин үсеп җиткәнче ярты картайта бит әле алар сине. Колхозчының йортында күп дигәндә ун-унбиш баш чебеше була һәм аларны бала-чагасы, карчык-корчыгы туктаусыз ашатып-эчертеп, кош-корт күзеннән саклап тора, ләкин шулай да әлеге ун-унбиш чебешнең барысын да исән-сау килеш үстереп җиткерә алучылар бик сирәк ич… Ә монда, мә сиңа, меңләгән тавык-үрдәк үстерергә кирәк!..
Ярый, тавыкларын ничек кирәк алай үстерергә дә булыр ди инде. Нәни чакларында тилгән-козгыннардан, исәя төшкәч, төлке һәм сасы көзәннәрдән саклап кала алсак, тавык планын ничек тә үтәрбез. Ә менә үрдәкләр мәсьәләсен ничек хәл итәргә?.. Ник дигәндә, су юк бездә. Кечкенә-кечкенә өч бөртек чишмәдән агып чыккан су күпме генә инде ул? Буып куйганнан ары да мең ярым үрдәк берьюлы сыярлык булмаячак!..
Шулай да тавык чебиләрен дә, үрдәк бәбкәләрен дә алып кайттык без һәм кулдан килгәнчә тәрбия итә башладык, туган. Күпме тары ярмасы, күпме он ашаттык, тик файдасы гына булмады. Үрдәк бәбкәләреннән элек тавык чебиләребез кырыла башлады. Аннары канат чыгып, тәмам исәеп килә башлагач, ниндидер чир йогып, үрдәкләребез үләргә тотынды. Ветврачлары да ул чирнең серенә төшенә алмады. Без үзебез аны иркенләп йөзәрлек су булмаганнан күрдек.
Әллә соң кошчылар юньләп тәрбияләмиләр микән дип, аптырагач, сыер савудан алып, бер сукраныбрак йөри торган хатын урынына үземнең Сәкинәне дә куеп караган идем. Барыбер нәтиҗәсе булмады.
Икенче елны, әле кар бетәр-бетмәс борын ук, инкубатордан үрдәк бәбкәләре килеп алырга шалтыраттылар. Аннары, без барып җиткәнне дә көтмичә, МТС тракторына арба тагып, үзләре китерделәр үрдәк бәбкәләрен. Ә без тоттык та хәл иттек: тукта, ни булса – ул, озатыйк әле боларны Казанга.
Казан безгә ерак түгел, нибары туксан километр гына. Икенче көнне кичкә үк әйләнеп тә кайтты сатарга барган кешеләр. Үрдәк бәбкәләрен талашып алып бетергәннәр иде.
Ә көз җитеп, колхозлар кош-корт тапшыра башлагач, идарә членнарын җыеп киңәштем дә, колхозчылардан бодайга алмаштырып үрдәк, тавык җыярга карар чыгардык. Ышансаң – ышан, ышанмасаң – юк, туган: өч көн эчендә план буенча тиешле тавык һәм үрдәкне җыеп алдык без. Үзебезнең авылдан гына түгел, күрше авыллардан да китерделәр. «Ватан» үрдәк планын йөз дә бер процентка үтәде дип, район газетасында хәбәр дә чыкты.
Ләкин кайчакта мактауның орышудан битәр нәтиҗәгә китергән очраклары була икән, агай-эне. Ул елны минем белән дә шундыйрак хәл булды. Газетада теге хәбәр басылганнан соң, миңа район күләмендә үткәреләчәк авыл хуҗалыгы алдынгылары киңәшмәсендә ничек итеп кошчылык өлкәсендә шушылай зур уңышка ирешүебез турында сөйләргә, ягъни тәҗрибә уртаклашырга тәкъдим иттеләр. Ялганларга теләмәдем, чынын сөйләп көлкегә каласым килмәде һәм мин, начальствога шалтыратып, ул җыелышта сөйли алмаячагымны әйтеп, сәбәбен аңлатып бирдем. Бая әйткән каты шелтә миңа әнә шул эшем өчен эләкте…