Читать книгу Язмышлардан узмыш бармы? - Люция Әблиева - Страница 2
Беренче бүлек
ОглавлениеСәрия диплом алды да практикасын үтәргә дип, курсташы Зиннәт тәмамлаган мәктәпне сайлады. Алар икәүләп 19.. елны каршы алырга бер ай кала, авылга кайтып төштеләр. Сәрияне мәктәптә җыештыручы булып эшләгән тол хатын Халидә апага фатирга урнаштырдылар. Апаның балалары читтә, ялга гына кайтып йөриләр икән. Сәрия ялан кадәр йортка килеп кергәч, гәҗәпләнүен яшерә алмады – башка авыл йортларыннан ул зурлыгы белән генә түгел, затлы өй җиһазлары, зыялы итеп җыештырылуы белән дә аерылып тора иде.
– Халидә апа җаным, бигрәк зур йортыгыз, арып бетәсездер, җыештыра-җыештыра?
– Булганны кая куясың инде? Тән тазалыгыннан аермасын Аллаһ, сәламәт кешегә эш – гимнастика гына бит ул. Балалар да еш кайталар, булган эшне бетереп китәргә тырышалар.
Сәрия юлдан алҗып та, ачыгып та килгән иде. Шуңа күрә, Халидә апаның әзер өстәленнән баш тартмады. Юл сумкасыннан әнисе әзерләп салган күчтәнәчләрне дә бушаткач, өстәл сый-хөрмәттән тагын да сыгылып, кунак көткән кебек булып китте. Ни гаҗәп! Уйларны укыган кебек, ишектән декабрь салкынын ияртеп, озын буйлы ир-ат килеп керде. Халидә апа өстәл яныннан кузгалып, аңа каршы атлады.
– И-и-и, Илгиз улым, нинди җилләр ташлады дүшәмбе көн, бер-бер хәл булмагандыр бит? Илгиз әнисен бик тиз тынычландырды: колхозның идарә утырышына килгән, бары шул гына. Әниле-уллы гөрләшкән арада, Сәрия өстәл артыннан кузгалды да, бүлмә ишегенә сөялеп, Илгизне күзәтте. Ярыйсы гына чибәр, ыспай ир-ат. Райком секретарьлары киеп йөри торган норка бүрегенә караганда, каядыр урында эшләгән кешегә охшап тора.
– Кунак кызы да бар икән!
– Әйе шул, улым. Мәктәпкә практика үтәргә килде. Исеме – Сәрия!
Сәрия бит очларының кызарганын сизсә дә, сер бирергә теләмәде, үткер тавыш белән: «Исәнмесез, абый!» – дип, кулын сузды. «Менә сеңлем дә табылды, шәп бит, ә!» – дип, Илгиз Сәрияне җиңелчә генә кочаклап куйды. Ике арада ниндидер бер җылы дулкын сызылып үткәнен икесе дә тоемлап калды. Нәрсә булды бу?
Табын артында алар бер-берсе белән якынрак танышты. Сәрия Илгизнең авыл хуҗалыгы идарәсендә баш инженер булып эшләгәнен, утыз яшь булуына карамастан, буйдак икәнлеген белде. Сәрия үзенең күрше район кызы, әти-әнисенең – укытучылар, аңардан башка гаиләләрендә тагын ике ир туганы барлыгы турында сөйләде.
Сер түгел, бишенче курста укыганда кызлар, диплом алыр алдыннан, тормышның икенче ягын да уйлый башлыйлар. Сөйгән ярлары белән табышып, вакытында кавышу, беркемгә дә ят әйбер түгел. Зиннәтнең практикага кайтыр алдыннан: «Сәрия, безнең авыл егетләреннән бу чибәрлегең белән котыла алмыйсың, сине кияүгә алып калачаклар, әзер бул!» – дип, искәртеп куйганы да исендә әле. «Язмыштан узмыш юк, шулай була калса, мин риза!» – дип шаярткан иде ул чакта Сәрия. Бөтен яклап та булган-килгән кебек булса да, аның шәхси тормышында алга китеш бик булмады. Сәрия үзе ошатып, күзе төшеп йөргән егетләр, нишләптер аңардан ераграк йөрде. Үзен ошатканнарына – күңеле төшмәде. Укытучы гаиләсендә үскәнгәме, таләпләр дә югары иде шул.
Иртән Сәрия уянганда, Илгиз район үзәгенә эшкә киткән, Халидә апа сыер саварга чыгып китеп бара иде.
– Халидә апа!
– Әү, балам!
– Үзем савармын, хәзер тиз генә юынам да.
– Юк, юк, язмаганны, үзем савам, киленем түгел дә инде син минем.
– Булсам, саудырыр идегезме?
Сөйләшүнең бу якка китүен икесе дә көтмәгән идеме, берьюлы көлеп җибәрделәр. Халидә апа сыер савып кергәч, тәмләп иртәнге чәйне эчтеләр. Сәрия киенеп чыгып китим дигәндә генә, телефон чылтырады. Халидә апа биш минутлап чамасы сөйләшкәннән соң, трубканы Сәриягә сузды.
– Сәрия, хәерле иртә!
– Хәерле иртә, Илгиз!
– Көтсәң, кичкә кайтып җитәм!
– Ярый соң…
«Нишләп көтмәсен инде, кайт кына, көтәм!»
Сәрия мәктәпкә киткәч, Халидә апа: «Ни булды әле бу?» – дигән кебек, урындыкка барып утырды. Әллә… Араларында бер-бер хәл бармы? Кичә һава сулыйбыз дигән булып йөреп керделәр. Иртән иртүк Сәрияне шалтыратып сорый. Юк, булмас, Илгиз бала-чага түгел лә инде, бер күрүдә гашыйк була торган. Аннан бит йөргән кызы Зилә дә озакламый кандидатлык диссертациясен яклап, Мәскәүдән кайтып төшәчәк. Җәйгә туй дип сөйләшкәннәр иде…
Ничек шулай тиз үтә соң бу кадерле мизгелләр? Талгын гына яуган кар астында бала-чага кебек җитәкләшеп йөрү, бер-берсенә беренче күрешүдә үк омтылган бу парга бик тә рәхәт иде. Җомга кичен ничек кенә сузарга тырышмасыннар, сәгать уклары инде шимбә ягына карый башлады.
– Халидә апа йокламый көтеп торадыр, керик, Илгиз!
Илгиз Сәриянең иреннәренә үрелде. Ай каядыр кереп яшеренергә өлгерде, йолдызлар югарырак атылды. Бар галәмгә бары икәү: Илгиз һәм Сәрия калды. И, бу кайнар мәхәббәттән башлар әйләнеп, йөрәкләр бер булган бәхетле мизгелләр! Кемнәр генә кичермәгән дә, кемнәр генә татымаган. Дөнья яралганнан бирле, сөюдән дә көчле, сөюдән дә югары тагын берәр хис булдымы икән? Шушы көнгә кадәр бер сукмакка төшмичә адашып йөргән ике язмыш башка аерылмас өчен бер-берсенә сыенган минутлардан да гүзәлрәк минутларны тагын кайдан табып була?
Ишекне сак кына ачып керергә тырышсалар да, Халидә апа аларның кергәнен сизде, ләкин дәшмәде. Сәрия түрдәге йокы бүлмәсенә үтте. Илгизгә әнисе залга урын җәйгән иде, ул шунда килеп ятты.
Иртән Сәрия аш-су бүлмәсе ягыннан чыш-пыш килгән тавышка уянып китте. Халидә апа белән Илгизнең нәрсә сөйләшкәннәре аерым-ачык кына ишетелмәсә дә, Сәриянең күңеле сагаеп калды. Ә менә Халидә апасының: «Улым, практикант кызлар алдап йөрерлек яшьтә түгел син», – дигәнен ишетми калмады.
Машина кузгалып киткән тавыш ишетелгәч кенә, Сәрия яңа гына уянган кеше кыяфәте чыгарып, мәктәпкә әзерләнә башлады. Халидә апа үзен көндәгечә тотарга тырышса да, Сәрия аңарда булган үзгәрешне, әлбәттә, сизде. Хаттә, иртәнге ясаган чәенең тәме дә бүген икенчерәк иде.
Кара, тиз үтә икән бу практика дигәннәре, календарь үтеп барган елның тагын ун көнен генә саныйсы калган икән ләбаса! Икесенең дә үзешчән сәнгатьтә актив студентлар булганлыгын белгәнгә, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Сәрия белән Зиннәтне Яңа ел кичәсен әзерләшергә җәлеп итте. Шуңа күрә бүген, дәресләр беткәч, алар икесе дә кайтып китәргә ашыкмады. Буфетта тамак ялгап алганнан соң, кичәгә кызыклы детальләр уйлап утырдылар. Кайтырга чыкканда урамда караңгы капкан, әмма ай яктысы шулкадәр якты – җирдә яткан энәне дә табарлык иде. Үзләренә каршы килгән Илгизне алар ерактан ук күреп, танып алдылар. «Җизни» атна уртасында нишләп йөри ул авылда?» – дип, ычкындырды Зиннәт. «Каян белде икән Зиннәт безнең Илгиз белән мөнәсәбәтләрне, әле үзебез дә ныклап аңлап бетермибез, чын хисләрме, вакытлы мавыгумы?», – дип эченнән генә уйлап куйды Сәрия. Зиннәт белән кул бирешеп күрешкәч, Илгиз Сәрияне култыклап алды. Шул минутта Зиннәтне алыштырып куйдылармыни! Аның йөзендә ниндидер нәфрәт хисләре пәйда булды. Ул Илгизнең яңагына сугып җибәргәнен сизми дә калды. Үзе, күз ачып йомганчы, якындагы тыкрыктан төшеп тә югалды. Бернәрсә аңламый калган Сәрия, тораташ булып катты. Илгиз Сәрияне тынычландырырга тырышып, кочагына алды.
– Илгиз, безнең арада берни дә юк, Зиннәт көнләшкән булып кылануын үзем дә аңламыйм.
– Сәрия, синең монда бер гаебең дә юк.
Сәриянең күзләре: «Йә, тизрәк аңлат инде, югыйсә әллә ниләр уйлавым бар», – дигән караш белән Илгизгә төбәлде. Ул Сәрияне култыклап алды. Икесе дә яратып өлгергән «Аръяк юлына» таба атладылар.
Сәрия көләргә дә, еларга да белмәде. Зиннәт Илгизгә – «җизни» дип эндәшкәндә күз алдында Сәрияне түгел, ә үзенең бертуган апасы Зиләне тоткан булып чыкты! Илгизнең: «Зилә белән ярты елдан артык хат алышмыйбыз. Зиннәт безнең аралар өзелгәнен белми. Хәер, әнигә дә син тормышыма килеп кергәч кенә аңлатып бирергә туры килде», – дигәненә ышаныргамы, ышанмаскамы белми аптырап калды Сәрия. Аерылышуларының сәбәбе – Зиләнең район үзәгендә яшәргә теләмәве, имеш. Илгиз Мәскәүгә күчәргә риза булганда гына, аңа кияүгә чыгачагын ультиматум итеп куюын да өстәгәч, ялганламый төсле тоелды.
Ай икегез, икегез,
Тигез гомер итегез.
Икегез дә пар килгәнсез,
Тигез гомер итегез!
Җәй бөтен тәрәзәләрне шыр ачып салган. Туй җыры йорт эченә генә риза булмыйча, урамга бәреп чыгып, әллә кайларга кадәр таралып китә. Җыр гына түгел, Илгиз белән Сәриянең сөю хисләре дә күкрәкләренә сыя алмый ташып, күкләргә талпына, күз күренмәс киңлекләргә тартыла. Алар бер-берсенә шулкадәр сыенып утырганнар, әйтерсең, кемдер килер дә, аерып, икесен ике якка ыргытыр төсле. Юк, аерылыр өчен кавышмады алар, сөеп-сөелеп яшәр өчен! Бер-берсенә тиң пар итеп яратылмаган булсалар, каян килеп очрашырлар иде? Туй түрендә әкият дөньясыннан килгән мәхәббәтнең утырганына алар гына түгел, гүя бөтен галәм шатлана, сөенә иде.
Яшәгез тормыш яменең
Кадерен белеп кенә,
Хәтта чикләвек төшен дә
Урталай бүлеп кенә.
Йола буенча, кыз ягы – кызны, егет ягы егетне мактый. Мактамаслык түгел, икесе дә бер дигән, уңган-булган. Бигрәк тә Сәриянең әти-әниләре горурлык кичереп утырдылар. Шулай булмый ни! Сәрия кебек кызлар бармак белән генә санарлык! «Кадерле кәләш-кияү, кода-кодачалар, кунаклар, якын дуслар, хөрмәтле туганнар!» Котлаулар күмәк җыр, шаян сүзләр белән алышынып тора. Ике як та сүзгә кесәгә керә торганнардан түгел. Әзрәк кызмача булып алгач, Сәриянең әтисе дә яраткан җырын сузып җибәрде:
Чылбырдай тезелеп,
Кайтыгыз, торналар;
Бу күлдәй камышлы
Гүзәл күл кайда бар?
Бу җырдан соң кияү ягы: «Әллә кода кияүләренең нәселе „торна“ кушаматы йөрткәнен белмиме? Әллә белеп махсус рәвештә җырлыймы?» – дип, тын кала. Тик озакка түгел. Шаянлыгы белән инде бөтен табынны яулаган кияү егете Мифтах кушаматның тарихын сөйләгәч, күздән яшьләр чыкканчы көлешәләр. Туй кызганнан кыза.
Өченче тәнәфескә чыккач, Зәлифә җиңги Илгиз белән Сәрияне шыпырт кына чакырып алды. Ике йорт аша әзерләнгән «кияү түшәге» аларны зарыгып көтеп тора иде. Кызганыч, беренче уртак төн өчен дип калдырган ымсындыргыч, кабатланмас мизгелләр икесен дә бөтереп үзенә тартып алырга торганда, «шайтан» да күзләрен йоммагын, алар әле аңларлык дәрәҗәдә түгел иделәр…
Сәрия, кыенсынып, ялангач тәнен капларга юрганга үрелде. «Җаным, син минеке, мин синеке, оялма» – дигәнгә, эреп төшмәскә тырышса да, иренең кочагына кереп киткәнен сизми дә калды. Илгиз, аның өчен генә сакланган саф гөлнең таҗларын, сакланып, иркәләп, назлап кына ачты. Хатын-кыз назын татып караганы булса да, Илгиз, моңа кадәр кагылмаган хисләр дулкынында кайнады. «Мин сиңа бервакытта да хыянәт итмәячәкмен, җаным!» – дип, кат-кат кабатлаганда, теге «шайтан» тавышсыз гына үзенең почмагында көлеп утырды.
Илгизләр яшәгән йортның капка алдына яшь киленне каршыларга дип күрше-тирә, агай-эне җыелган. Зиләнең әнисе белән әтисе Тәнзилә белән Мисбахның юклыгын, каршылаучылар абайламый калмады, әлбәттә. Кайсы килмәүләрен хуплады, кайсы: «Зилә белән Илгизнең аралары биш былтыр суынган, нәрсәгә үпкә сакларга инде» – дип, тел чарлады. Машиналар, кычкырта-кычкырта, ишегалдына үтте. Илгиз Сәрияне күтәреп алды да, ап-ак мендәргә бастырды. Халидә апа Сәриягә: «Төкле аягың белән, киленкәем. Күңелең май кебек йомшак булсын, телең бал кебек татлы булсын!» – дип, бал-май каптырды.
Туйдан соң, бер атна да узмады, Илгизне райкомга чакыртып алдылар. Райком секретаре сөйләшүне кыска тотты.
– Илгиз Калимуллович, сезнең кандидатурагыз Өлкә комитетта каралган, бик җаваплы эш тәкъдим итәләр. Иртәгә җавап бирергә кирәк.
Ришат Талиповичка җавабы уңай булачагына, Илгиз шикләнеп тә карамады. Чөнки партия әгьзасына Өлкә комитет карарына «юк» дип җавап бирү, үзең теләп тәмугка төшү дигән сүз булачак. Сәриясе дә каршы килмәс. Хатын-кызга нәрсә, ире кайда, ул шунда. Диплом алганына бер ай да юк, кайда эшкә урнашса да, аңа барыбер түгел мени? Менә әнисе генә ничек кабул итәр? Быел алтмыш яшен тутыра бит, яшәрергә таба бармый. Илгиз авылда йорт салыр алдыннан, әнисе: «Картайган көнемдә минем бер үземә нигә кирәк шундый зур йорт, сез берегез дә монда кайтып яшәмәячексез барыбер», – дигән иде. Әнисе хаклы булып чыкты түгелме соң? «Ярар, алда чамаларбыз», – дип Илгиз, район үзәгендә өч ел «буйдак» тормыш белән яшәгән фатирына ашыкты.
Сәриягә хуҗабикә роле килешкән, үзе дә, аш-су бүлмәсендәге өстәл дә балкып тора. Илгиз тамак ялгап алганнан соң, райкомдагы сөйләшүне Сәриягә җиткерде.
– Син каршы түгелсеңдер бит, Сәрия?
– Башыма тай типмәгән лә инде минем, нишләп каршы булыйм… тик.. кайда яшәрбез соң? Бу фатирны калдырып китәбезме?
– Сәрия, барысын да үзем җайлармын, көяләнмә.
Илгиз Сәрияне күтәреп алды да, залдагы диванга юнәлде. Иреннәр-иренгә кушылгач, әле генә ике арада булган җитди сөйләшү кайнар куенда эреп, каядыр юкка чыкты, югалды… Сөю фәрештәләре оялып, күзләрен йомды.
Зиннәт Мәскәүгә, иртәгә апасы диссертация якларга тиеш көнне килеп төште. Хатта өйрәтеп язганча, башта метро белән барды. Аннан троллейбуска күчеп утырды. Троллейбус тәрәзәләреннән Мәскәү урамнарын карап бара торгач, кирәк тукталышны узып киткәнен дә сизми калды. «Көндез дә бик матур башкала, төннә – тагын да гаҗәебрәктер әле, бер атнада күреп бетереп булыр микән?» Ә күрәсе килә! Күпләргә тәтеми әле бу бәхет. Зиннәтнең апасы Мәскәүгә аспирантурада укымаса, белмим, кайчан барып эләгер иде башкалага.
Энекәшен дүрт күз белән көтеп алды Зилә. Беренчедән, сагынган иде. Сагынырлык та шул! Зилә авылга яңа ел каршылаганнан соң, башка кайтып йөрмәде: диссертациясе буенча да бушамады, Илгиз белән аралар бозылу да сәбәп булды. Икенчедән, Зиннәт апасына республикага эшкә кайтырга дигән юлламаны алып килергә тиеш, чөнки Зилә диссертациясен яклагач, Мәскәүдә калмаска дигән карарга килгән иде. Үзе укып бетергән медицина институтының акушерлык һәм гинекология кафедрасына эшкә кайтырга уйлаганын әти-әнисенә хат белән язып җибәрде. Ә алар, эшне озакка сузмый, сәламәтлек саклау министырлыгында эшләгән туганнары Таһирга мөрәҗәгать иттеләр. Ул: «Кулымнан килгән кадәр ярдәм итәрмен», – дип ышандырган.
Зиннәтнең авыл күчтәнәчләре тулы зур юл сумкасын бергәләп бушаттылар. Зилә үзе дә буш кул белән көтеп тормаган – Мәскәүнең зиннәтле ризыклары белән хәленнән килгәнчә, суыткычын тутырып куйган. Тамак ялгарга утыргач, сүз башта әти-әниләре, туган-тумача, таныш-белешләре хакында барды. Зиләнең иртәгә җаваплы көне булуын истә тотып, Зиннәт сүзне кыскарак тотарга, бигрәк тә Илгиз белән Сәрия тирәсенә ялгыш борылып китмәвен теләде. Апасы: «Эш буенча яңалыклар бармы? – дип сорагач, җиңел сулап, түкми-чәчми сөйләргә кереште. Таһир абыйсы Зиләгә республика шифахәнәләренең берсендә бала тудыру бүлеген җитәкләргә урын сөйләшкән булып чыкты. «Медицина институтына укытырга әзрәк практика алгач барыр, бу эшендә яшәү урыны да хәл ителер, кайтсын, берүк Мәскәүдә калмасын», – дип кат-кат әйткән.