Читать книгу Саумы, Кояш! - Махмут Хасанов - Страница 5
БЕРЕНЧЕ КИСӘК
5
ОглавлениеКаршыдагы биек үргә менеп җитү белән, Асылхан бай атын тыйды. Юлның әле бер, әле икенче ягына чыгып, куаклыклардан, биек үлән араларыннан төрле кош-корт куркыта-куркыта килгән эте дә янында туктады.
Асылхан һәрвакыт шулай итә: шушы үргә менеп җитү белән, атын туктата да ияреннән төшми генә бермәл әйләнә-тирәгә каранып тора. Елның һәр фасылында бу тирәләрнең үзенә бер төрле яме, һәр вакытның үзенә хас матур бизәкләре җәлеп итә аны.
Хәзер көз. Һава саф. Бәлки шуңа күрәдер, бу юлы тирә-юнь аеруча матур булып күренә иде.
Каршыдагы иксез-чиксез үзәнлектә, уч төбендәге сызыклар кебек, бормаланып-сырмаланып яткан коры елгалар, чокыр-чакырлар сузылган. Тагын да арыдарак шул киңлекнең түрендә зәңгәрләнеп урман күренә. Шуннан бераз уңдарак зәңгәр ахак төсле инеш буасы ялтырап күренә. Шул буа буена бер авыл утырган. Өйләренең салам түбәләре ерактан зур йонлач бүрекләрен батырып кигән адәм башларын хәтерләтәләр. Тәрәзәләре – күз чокырлары… Авыл ягыннан бәрәңге сабагы янган ис килә.
Рәхәт иде Асылханга. Күңеленең пакьләнгәннән-пакьләнә баруын тойды ул. Өеннән чыгып китеп, кала шау-шуыннан ерагаеп, табигать куенына чуму белән, һәрвакытта да шундыйрак хис яулап ала аны.
Асылхан тирә-якка күз салды да кабат хәйранга калды. Күрче, зинһар, нинди үзгәрешләр! Вакытның тиз үтүен генә күр син.
Кай арада җәй үткән дә
Күрче, зинһар, көз җиткән!..
Тирәнтенрәк уйлый калсаң, вакыт түгел, кешегә бары тик бер генә тапкыр бирелә торган һәм һични белән чагыштыргысыз, һичнинди бәһасез байлыгы – гомере үтә ләбаса!
Тирә-юньдә көз хакимлек итә. Ел фасылларының иң матур, иң моңсу, иң самими, йөрәкне сагышка сала торган чак. Көзнең мондый вакытын яшь аралаш елмайган бер мәл белән чагыштыралар. Сәер дә, серле дә, гүзәл дә…
Шулай як-якка каранып торган арада, тагын бер хикмәтле күренешкә игътибар итте Асылхан. Көзге ут капкан әрәмәлекләр өстендә ниндидер җанлы пәрдә җилфердәп-җилфердәп алган сыман булды. Бик тиз төшенде ул: өер-төркемнәргә тупланган вак кошлар, шулай очып, олы сәфәргә чыгар алдыннан канатларын яздыралар икән. Вакыты шундый. Әгәр дә игътибар беләнрәк тыңласаң, төрле кош-корт тавышыннан тирә-юнь гөрләп тора. Кошлар күптөрле булган кебек, аларның туган якларыннан китү рәвешләре дә үзгә. Кайберләре япа-ялгыз гына сәфәргә чыгалар. Андыйлар, гадәттә, эре-саллы булалар, тавыш-тынсыз гына очып узалар. Күпчелеге олы булмаган төркемнәргә берләшә. Челән-торна ишеләр, кәрваннар булып, биеклектә тере «өчпочмаклар» ясап очалар. Шулай иткәндә, һаваны ярып баруы җиңелрәк, янәсе.
Бая Асылхан игътибарын җәлеп иткән кошлар өере дә каядыр китеп юк булды. Карлыгач яки керәшә ише кошлар булгандыр, дигән нәтиҗә ясады ул үзенчә. Чөнки нәкъ шул кошлар безгә иң соңарып киләләр, көзлектә дә иртәрәк китү хәстәрен күрәләр.
Җәй буе яшеллеккә күмелеп утырган урман-кырларда, август керү белән, акрынлап сары төсмерләр чагыла башлый. Арыш, арпа, бодай кырларында ялтырап калган камыл, үзәнлекләрдә рәт-рәт тезелеп киткән яшькелт төстәге печән эскертләре – болар бар да җәйнең чиге җиткәнлекне кисәтү билгеләре.
Әмма җәй әле дәвам итә. Тормышның дәвамы буыннар чиратлашуында чагыла. Әнә спас яңгырларыннан соң бердәм тишелеп чыккан җете яшел арыш уҗымы, яңалыкка юл яргандай, киләсе ел уңышына булган якты өмет-хыялларны кузгатып, ераклардан күз явын үзенә тартып тора.
Бернәрсәгә бик яхшы төшенде Асылхан: калада ут йотып, кая барып бәрелергә белмичә иза чигә, җаны йончый башлау белән, табигать куенына, сахрага чыгып китү ягын карый ул. Ничәмә-ничә еллар үтүгә дә карамастан, тормышына җаны ятмады аның. Хикмәт дөньяларның җитенке булуында гына түгел икән шул. Бер генә нәрсә дә күзенә күренми. Өендә һава җитмәгән кебегрәк хис итә Асылхан үзен. Мәрхәмбикәне күрмәү, аның тавышын ишетмәү өчен генә дә әллә ниләр бирергә әзер чаклары еш була. Күңел тартмаса да тартмас икән. Байбикә белән бер-ике авыз сүз алышу да әҗәлгә тиң. Хак һәм хаксыз сүзләргә тиешле җавап кайтара алмаудан тәмам гаҗиз була. Ул инде болай да, еш кына, каршыга да, уңайга да ләм-мим әйтмичә, өйдән чыгып китү ягын карый.
Ә инде җыенып, «ауга» дигән сылтау белән каладан ук чыгып китү бәхетенә ирешсә, аннан да бәхетлерәк кеше булмый. Табигать аның йончыган җанына ял, тәненә сихәт бирә. Дәрт-дәрманы артып кына калмыйча, хисләренә кадәр сизгерләнә, нечкәрә аның.
Тирә-юньдәге гүзәллеккә хәйран булып, калкулык өстендә бераз торды да кузгалып китте Асылхан. Иң элек үзәнлеккә төште, аннан инде туп-туры урманга таба юл алды…
Урман авызы. Тирә-якта – нарат-чыршылык. Монда алар куелыктагы кебек зифа түгелләр. Югарыга омтылып түгел, киңәеп, мул ботакларын як-якка таратып, киң «итәкләрен» җиргә кадәр тидереп үскәннәр.
Асылхан берәр кош-корт атып алу нияте белән, юлдан читкә чыгып, куелыкка керде. Бераз ял итеп алырга кирәк булыр, дип уйлый иде ул. Этне дә ашатасы бар. Үзе дә ияр өстендә арыды; аяк астында каты җир барлыгын тоясы килә башлады.
Тирә-якта – чыршылар, ябалдашлары яктылыкка омтылган наратлар. Астагы куелыкта аларның кәүсәләре, алтын йөгертелгән җиз баганаларга охшап түгел, ә ничектер кара-кучкылланып торалар. Гомумән, ямьле урын түгел. Бу тирәгә кеше түгел, җәнлек тә кермәгән, ахрысы (ышанган тауда киек юк, димәсләр иде аны). Сукмак та, бернинди эз дә юк. Гомумән, тереклек барлыгы сизелми. Бары тик агачтан агачка, чытырманлыктан чытырманлыкка мул булып аксыл төстәге үрмәкүч пәрәвезләре генә сузылган. Ачыграк урыннарда күңелле генә чагылып киткән тоҗым җебенә охшамаганнар алар; тәнгә-биткә килеп сарылганда, тәнне чиркандырып җибәрәләр. Аяк асты да шәп-шәрә: бернинди үлән заты юк.
Асылхан атын уңга борды: тизрәк яктылыкка, кош-корт тавышлары килгән якка, катнаш урманга чыгасы килде аның. Бу тирәне яхшы белә ул. Бераз баргач, ярларын куе әрәмәлекләр каплаган, әллә ни зур булмаган елга булачак. Гадәттә, ул шул тирәдә ял итә торган иде.
Бераздан Асылхан җыйнак кына бер аланлыкка килеп чыкты. Таныды ул бу тирәне, кайчандыр яз көне, шомыртлар шау чәчәктә утырган вакытта, аның монда ял иткәне бар. Менә ул ут яккан урын. Тик көл яки кисәү дигән нәрсәнең әсәре дә калмаган, су белән юылганга охшап, кара-кучкылланып түгәрәк кара тап кына ярылып ята.
Асылхан атын туктатты. Тирә-юньне күздән кичерде. Көз үзенекен иткән, аланлыкны танып булырлык түгел. Әле кайчан гына монда җәннәт кебек иде. Бу үзгәрешне күргәч, чак кына моңсу булып китте.
Язын ул монда кунарга калган иде. Куе әрәмәлекләр, сабын күбегенә манып алгандай, ап-ак шау чәчәктә утырган шомырт агачлары артында посып кына агып яткан елганы күрмәгән дә иде. Әмма якында гына елга барлыгын шул яктан үзенә бертөрле дымлы салкын һава дулкыны бөркелүеннән үк тойган иде.
Әле дә хәтерендә: кояш баер вакыт җиткәч, елга тирәсе ак томан пәрдәсе белән капланды. Һәм томан чак кына сизелерлек булып, су аккан якка хәрәкәтләнеп шуышкандай итә. Елга үзе тавыш-тынсыз гына ага, аның ул салмак тынлыгы язгы төнгә гаять ятышлы, аннан аерылгысыз кебек тоела иде. Ә инде таң алларында су өстен генә түгел, хәтта аланлыкны да алтынсу-күксел томан дулкыннары биләп алыр иде…
Асылхан атыннан төште. Ияренә беркетелгән кирәк-ярак әйберләрен чишеп ала башлады. Урманга кергәннән бирле, күбрәк ат аяклары тирәсендә чуалган эт барысын да аңлады: димәк, ау башланачак…
Киекне әллә ни озак эзләргә туры килмәде. Куелыкка керү белән, каяндыр вак куаклыклар төбеннән, зур гына бер көртлек күтәрелеп, аларның баш очыннан ук диярлек очып үтте. Асылхан җәһәт кенә агач кәүсәсенә елышты. Эт тә таш сын кебек баскан урынында катып калды.
Көртлек әллә ни ерак китмәде, күрше агачларның берсенә барып кунып, ят нәрсәләрне күрүдән сәерсенеп булса кирәк, алар ягына борылып, бер мәлгә канат-койрыкларын селкеткәләп сыек ботакта тибрәнгәләп алды…
Шулвакыт мылтык тавышы урманны дер селкетте. Аланда калган ат та яман пошкырып хәбәр бирде.
Көртлек, авыр, симез гәүдәсе белән агач ботакларына бәрелә-сугыла, аска очты…
Эт тә ул урынга егылып төшкән көртлек белән бер үк вакытта диярлек барып җитте…
Ашарга әзерләү әллә ни вакытны алмады. Тукланып алганнан соң, Асылхан иң әүвәл чикләвек куаклыгы төбенә яңгырдан-җилдән саклана торган башлыклы җиңел кожанын җәйде. Аның өстенә ияр аслыгын (калын киезне) салды, баш очына иярне куйды. Бары тик шуннан соң гына, кулларын баш астына куеп, рәхәтләнеп сузылып ятты. Буыннарын яздырырга теләгәндәй, аякларын хәрәкәтләндереп алды.
Рәхәт, бик рәхәт иде аңа бу мизгелдә. Әле дә ярый, табигать, син бар, югыйсә адәм баласы моңсу-боек җанына юаныч каян табар иде икән! Дөньясы түгәрәк иде аның. Күңеле көр, тәнендә торган саен көч-куәт, сихәт арта баруын тойды ул.
Искәрмәстән генә табигатьнең кинәт тынып калуына игътибар итте Асылхан. Шундый тынлык, җитмәсә, тагын әлеге тынлык төпсез упкын сыман тирән дә иде.
Юк, ялгышмаган Асылхан. Каян килсен, ди, андый тынлык! Әнә якында гына тышаулап җибәргән атның сирәк-мирәк кенә пошкырынгалап, кушаяклап сикерүеннән җир дер селкенеп куя… Менә баш очында, коелган яфрак арасында гына, нәрсәдер кыштырдый. Асылхан саклык белән генә башын шул якка янтайтты: елан-фәлән түгелме? Юк икән. Бәләкәй генә соры тычкан баласы нәрсәдер иснәнә, эзләнә.
Шулчак, чыр-чу килеп, куаклык өстеннән бер көтү миләш чыпчыклары очып үтте. Ул да түгел, Асылханнан кул сузымында гына бүрекле кош килеп кунды. Түше алсу, канатлары яшел бәрхет, ә күзләре чем-каралар. Шундый чуар, ыспай, тутый кошың бер кырыйда торсын.
Елга агымының чак кына аскы өлешендә шәп-шәрә бер утрау бар. Әкәм-төкәм кабырчыгы, бака кабыгы белән чуарланган әлеге кашлак ягыннан да кош-корт авазлары ишетелеп куйгалый. Нинди кошларның мәш килүен Асылхан моннан ук тоеп ята. Әнә озын сыйрак тәлләтәвеч нигәдер ачулана, үзенең ризасызлыгын белдерә. Менә башы кикрикле шөлди аваз салды. Сазлык кошы бибекнең моңсу сызгыруын да әллә каян таныйсың… Тагын да арырак – урман ешкынлыгыннан, адәм аяк басмаган сазлыклар ягыннан – өздереп-өздереп кычкырган торналар авазы ишетелеп куйды. Аларның тавышы Асылханның да йөрәген, урыныннан кузгатып, ешрак тибәргә мәҗбүр итте.
Ярата, бик ярата ул менә шулай табигать куенында булырга. Андый вакытларда ул үзен бик күп кирәксез нәрсәләрдән арынып, җиңеләеп, хәтта бераз пакьләнеп калган сыман хис итә.
Искәрмәстән генә агач башларын шыксыз шаулатып, җил исеп куйды. Бераздан ул аска да үтеп керде. Куак-әрәмәлекләрнең берән-сәрән генә эленеп калган яфраклары белән шаярып, шомлы гына кыштырдатып алды. Эт тә кинәт шәмрәеп, «Бу ни бу?» дигәндәй, әрекмән колаклы башын чак кына кыңгыр салып, катып калды.
Көзге көн кияү холкы, дип әйтмәсләр иде аны борынгылар. Баягынак кына көн искиткеч аяз, матур иде. Искәрмәстән җил чыкты, торган саен көчәйде. Ул да булмады, күк йөзен салынкы, үркәч-үркәч авыр болытлар тоташтан тыгызлап каплап та алдылар. Һәм җәй көннәрендәгечә, күк күкрәтеп, яшен яшьнәтеп, вак иләктән сибәләгәндәй, тузгып-төтенләп ява да башлады. Җиһанга караңгылык иңде, тынлык урнашты.
Асылхан, тиз генә торып, атын иярләде дә юлын дәвам итәргә булды.
Яңгыр коя да коя. Ансыз да атналар буена тоташтан яуган явымнардан соң мул булып дымланган җир өсте тиз арада чыланды, юл өсләренә күлдәвек булып сулар җыелды. Ә яңгыр туктау турында уйламый да иде.
Җитмәсә, тагын көн дә кичкә таба авышып килә. Чыланып, тәмам эштән чыккан Асылхан куну турында баш вата башлады. Утарга кадәр ерак, ким дигәндә, егерме биш чакрымнар тирәсе бар. Хәер, анда барып җитәргә дип ашкынмый да ул. Чөнки анда управляющий вазифасын хатынына туган тиешле бер бәндә үти. Ул кеше белән Асылханның очрашасы да, очрашкач сөйләшәсе дә килми иде.
Билгеле, тагын бер урыны бар Асылханның төн үткәреп чыгу өчен. Әмма анда сугыла-нитә калсаң, олы кунак буласыңны көт тә тор. Анысы – мәрхүм әтисенең җан дусты, ахирәте, хәтта табындашы, бөтен Арча ягының иң мөхтәрәм кешесе, даны Рәсәйгә таралган алпавыт Габдрахман Ишморатов. Бу затлы шәхеснең исеме Тукай тарафыннан да берничә мәртәбәләр телгә алына. Асылханның тормышны белгән, кешеләрне байтак сынаган мәрхүм әтисе әлеге алпавыт алдында баш ия, мөкиббән китә иде. Хәтта үзе өчен терәк-таяныч итеп саный иде. Хәер, бер караганда гаҗәп тә түгел, чөнки Асылханнарның төп доход чыганагы, тормыш таянычы булган Арча ягы утарын да, хак булса, Габдрахман алпавыт кулга төшерергә, соңрак киңәйтергә, аякка бастырырга ярдәм иткән, имештер. Әйе, әтисе өчен үрнәк, мәртәбәле кеше иде Ишморат алпавыт. Әтисенең дөнья куюына өч-дүрт ел үтүгә дә карамастан, картның Габдрахман бай турында әйткән сүзләре әле дә булса хәтерендә. Гомер бәясе торырлык кеше, дияр иде ул Ишморат алпавыт турында. Мохтаҗларга ярдәм итә, кыйналган-җәберләнгәннәрне аралый, батканнарга кулын суза, дияр иде. Кайбер гыйбарәләре дә истә. «Яшәешнең мәгънәсе, нигезе, бер-береңә ярдәм итешүдә» дияргә яраткан ул. «Мал-туар хуҗасының күз карашыннан ук көрәя» дигән сүз дә шул байныкы, имештер.
Ишморатов агач эшкәртү, такта яру эшләре белән шөгыльләнеп кенә калмый, тегермәннәр дә тота. Казан елгасындагы су тегермәне янында аның двигатель белән эшли торган тагын бик зур тегермәне була. Он тарттырырга уннарча чакрым авыллардан киләләр. Бердән, монда тарттыру бәясе башка урыннарга караганда чагыштырмача арзанрак куелган. Чират көткән агайлар өчен махсус ял итү өе дә бар. Шунда алар гәп сатып, иркенләп дөнья хәбәрләре алмашканнар. Чәе, клиндер ише нәрсәләр бушлай булган, дип сөйлиләр.
Әмма алпавытның төп шөгыле һәм горурлыгы нәселле атлар үрчетү булган. Тукай әнә шул атаклы юргаларны телгә алган да инде.
…Көн юргала, төн юргала,
Тик юргала. –
Узалмассың «акыллы баш»
Ишморатны…
Арча юргаларының даны, чыннан да, ерак-еракларга таралган. Ишморатов аргамаклары чит ил ипподромнарында да атаклы булганнар. Әгәр дә хак булса, Габдрахман алпавыт үзенең атаклы атлары белән Казан белән Арча арасын (җитмеш чакрымнан артык) сәгать ярым, ике сәгатьтә үтә торган булган…
Асылхан, уйларга бирелеп, урманны чыкканын сизми дә калган. Юк, Ишморат алпавыт утарына юл тотмады ул, һич тә «җилкуар» булып күренәсе килми иде аның.
Урманны чыккач та, зур гына бер татар авылы булачак. Шунда гына кунармын, дигән карарга килде Асылхан.
Ат алдыннан эт юырта. Болай да эчләре эчкә баткан бурзай юешләнүдән шыксызланып, тәмам өтекләнеп калган иде. Чак кына алга китү белән туктап, хуҗасының килеп җиткәнен көтеп ала. Хәзер ул иртә яктагы кебек юлдан читләргә чыгып эзләнеп, иснәнеп йөрми, алга таба элдертүен белә.
Урман артта калды. Көтү-көтү казлар каңгылдашуыннан гөр килеп торган, ярларына мул булып каз мамык-каурыйлары түшәлгән тегермән буасы өстеннән узды. Буа аша үткәндә, җәйрәп яткан су өстенә күз төшереп алды Асылхан. Болганчык су, кыйгачлап бәргән яңгыр астында, кайнаганга охшап, күбекләнеп, куыкланып тора иде. Димәк, яңгыр озаклап, утырып явачак, дип уйлап куйды Асылхан.
Ул авылга килеп кергәндә, эңгер-меңгер вакыт җиткән иде инде.
Кая керергә? Шулчак кылт итеп, бу авылда бер танышы барлыгы исенә төште аның. Кайчандыр ул кеше аңардан бер-ике олау юкә кабыгы сорап алган иде. Үзен бау ишүче дип таныткан иде. Тик менә исеме генә хәтердә калмаган.
Яңгырдан саклану нияте белән башына очландырып арыш капчыгы бөркәнеп, урамны аркылы чыгып баручы бер абзыйны туктатты Асылхан. Тегесе бау ишүчене бик яхшы белә булып чыкты.
– Ә-ә, беләм, беләм!.. – дип элеп алды абзый кеше. – Яхшы беләм. Бариәхмәт атлы ул. Әнә теге урамда гына торалар. Ярган киртә, җил капка шуларныкы булыр. Ул йортны бик тиз танып белерсең син. Ишегалдының түрендә, җил тегермәне хәтле булып, бау ишү станы торыр… – Аннары күңелдән ятлагандай дәвам итте. – Бик нәзакәтле, бик ипле, киң күңелле кешеләр алар. Барып кергәч күрерсең әле… Алдыңа ябалак башыдай шикәр куеп, әрекмән яфрагыдай кагын салып, һәйбәтләп чәй эчерерләр. Куныйм дисәң, дөп итеп мендәр-ястыкларын ишеп төшереп, йомшак урын җәеп бирерләр…
Асылханның сүзе бетмәс агайны тыңлап торырга тәкате җитмәде, рәхмәт әйтте дә, бау ишүче торган урамга чыгу өчен, атын тар тыкрыкка борды.
Асылхан олы урамга чыкты. Монда да йорт-җирләр ярым җимерек, салам түбәләр, черүдән караланып-таркалып беткән читәннәр. Әмма бау ишүче өе бөтенлеге, кабык түбәле булуы һәм зурлыгы белән башкалардан аерылып, күзгә ташланып тора иде.
Мосафирыбызның бәхете бар икән, өй хуҗасы да шунда, баскыч өстендә, кулын каш өстенә куеп, ул килгән якка карап тора иде. Асылхан елмаеп, беренче булып сәламләде.
– Әссәламегаләйкем!..
– Әстәгъфирулла!.. – Баскычтан атылып кына төште бау ишүче. – Кемне күрәм!..
– Таныдың алайса?
– Танымаска тагын! Син бигрәк инде. Ул кадәр тома дивана түгел лә!.. Әйдүк, әйдүк!.. Рәхим ит!.. – Кунакчыл хуҗа баскычтан йөгереп төште дә капканы шыр ачып җибәрде. Үзе өзми дә, куймый да сөйләнүен белде. – Чакырылмаган кунак хакы аеруча олы, диләр безнең якта. – Хуҗа җәһәт кенә ян тәрәзә янына килеп, тәрәзә өлгесенә каплана төшеп сөрән салды. – Әнисе!.. Әнисе, дим… Олы кунак бар. Табыныңны әзерлә тизрәк…
– Ул кадәр борчылма… – дигән булды Асылхан, атын хуҗа ачкан җил капкадан эчкә кертеп. Атка юешләнеп тәмам эштән чыккан эт тә иярде.
– Ат тоягы тавышы ишетелсә җә хәнҗәр, җә сый әзерлә, дия торган булган борынгылар.
Өй хуҗасы кала кунагын шулай зурлап, күтәреп каршы алды.
– Әй, кайсыгыз бар анда?.. – дип, кабат сөрән салды да янә Асылханны бөтереп алды. – Әйдәгез, әйдүк! Сездәй затлы могтәбәр кунак – безнең өчен Ходай бүләге ул. Әйдүк!..
Атның тезгенен, Асылханны күрү белән, авыз-бит тирәләрен шәле белән каплап куярга өлгергән, буй җиткән бер кызга тоттырды.
– Кызым, печәннең лапас эчендәгесен, башта чапканын сал. Әти мәрхүм: «Чәчәкле печәндә бер пот бал булыр; соңарган печәндә бер пот корт булыр», дип әйтә торган иде. Солыны соңрак үзем салырмын… – Кунагын җилтерәтеп элеп тә алды. – Ә хәзер, әйдүк, өйгә!.. Көнен генә күр инде, ә… Җиле дисеңме, яңгыры дисеңме. Сибәләпме-сибәли. Шул инде: әкрен яңгыр тиз генә туктамый ул. Баягынак, тыкрык башыннан бире таба борылуыңны күргәч, бу нинди җайдак булыр икән дип торам…
Бераздан үзенең манма булган киемнәрен салып ташлап, хуҗаның кояшта җәеп агарткан киндердән тегелгән өр-яңа күлмәген киеп алган кунак табын янында иде инде. Алларында – бөркелеп пар чыгып торган алыптай зур сары самавыр. Табын өстендә җиделе лампа яна. Өй эче җылы, якты, җәннәтең бер якта торсын.
Хуҗа табынны бик мул әзерләтте. Чормадан каклаган казына кадәр «очып» төште. Каяндыр бер шешә «кызылбаш» та чыгып утырды.
– Әйдүк, хәзинәдә бары… – дигән булды ул. – «Арыслан тотарлык» кына кабып куюның әллә ни зарары тимәс. Яңгыр астында да шактый булгансың…
Табын янында ике ир-ат кына. Асылханга бу гади, әмма гайрәте ташып торган ир урталарындагы кеше янында, ничектер, бик җиңел, рәхәт иде. Хуҗалары кебек, өй дә бик пөхтә, көлеп тора. Түрге якка эре бизәкле киҗеле чаршау тартылган. Сәкедәге сандык өстенә тау-тау итеп мендәр-ястык өелгән. Стенада, ишек өстендә, алтын язулы шәмаилләр. Тәрәзә араларына чүпләмле сөлгеләр эленгән.
Асылхан тагын бернәрсәгә дикъкать итте: өйдә берничә кыз бала. Алар билгеле, әдәп саклап, күзгә-башка чалынмаска тырышалар…
Бау ишүче Бариәхмәт тә Казан тикле Казаннан килгән бай белән үзен бик иркен тотты. Ул хәтта теге вакытта, оятын артка ташлап, ике йөк урынына юкә кабыгын өч олау итеп алып кайтуы турында да яшермичә сөйләп бирде.
– Әйтеп тормадым инде. Гафу!.. Ничек әле: биргәнгә биш тә күп, алганга алты да аз диләр бугай…
Асылханның дикъкатеннән тагын бернәрсә читтә кала алмады: ул да булса, хуҗаның матур итеп, һәр сүзне җеген җеккә китереп сөйләү рәвеше иде. Сөйләгәндә, сөйләм аһәңенә үзенчәлекле бизәкләр өсти; ул бизәкләрдә шуклык та, үткерлек тә, бер үк вакытта тирән мәгънә дә бар. Гомумән, Асылхан Казан артындагы татарларның сөйләм теленең матурлыгына, сафлыгына, сурәтле булуына элек-электән үк сокланып туя алмый иде.
Бариәхмәт, кунакны кыстап сыйлаган арада, үзе турында да сөйләп алырга өлгерде. Хәер, Асылхан бу бәндәнең һәрнәрсәдән файда күрә белүче, эш җанлы, олы ниятле, яшәешнең теге-бу вак-төякләренә әллә ни игътибар итмичә, булсын дип, эш өчен җанып-көеп яшәүчән һәм бик табигый, тормышка чат ябышып ятучы бер кеше икәнлеген теге вакытта, беренче тапкыр очрашканда ук сизенгән иде инде.
– Җегет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дигәндәй, минем дә эшләмәгән эш калмады, – дип башлады бау ишүче, – тәгәрмәч тугымы бөгү дисеңме, кабык төшерү, мунчала салу дисеңме, кыскасы, кул тимәгән бернинди хезмәт тә калмады. Хәтта бер елны сезнең утарда да эшләдем… Ат белән урманнан агач чыгардым. Ул чорда теге Игнат купец пыяла заводын салдырырга җыена гына иде әле. Сездән такта ярдырта иде… – Тавышын үзгәртә төшеп өстәп куйды: – Ул вакытта мәрхүм әтиегез Мирзахан бай да исән иде әле. Әтиегезне әйтәм: абруе, дан-шөһрәте чамасыз зур иде мәрхүмнең. Авыр туфраклары җиңел була күрсен, берүк…
Сүз иярә сүз китеп, Асылхан үз чиратында Бариәхмәтнең тормышы турында, көнкүреше турында сүз куертып алгандай итте. Аннары капылт кына түр якның почмагы ягына тарттырып куелган чаршау артында чыш-пыш сөйләнгән, күгәрчендәй гөрләшкән тавышлар килгән якка ым кагып, сорап куйды:
– Кызларың күп, ахры, синең?..
– Ул яктан Ходайның биргәненә шөкер. Өч бөртек алар миндә…
Үзләре турында сүз чыгу белән, кызлар тынып калдылар. Әмма шунда ук чаршау кырыеннан берьюлы өчесенең дә елтыр күзләре чагылып китте.
Асылхан кыюлана төште.
– Әллә, мин әйтәм, берәрсен миңа бирәсеңме? – дигән булды ул, шаяртып.
Хуҗа да югалып кала торганнардан түгел икән.
– Һәй, тиле!.. – дигән булды ул, элеп алып. – Синең кебек нәсел-нәсәпле җиргә бирмиләр димени соң. Ике куллап, тегеләй… Мәкальдә, нәселен сорамый кыз бирмә, диләр бит. Ә сез, дивана әйтмешли, черегән байлар. Дан-шөһрәтегез дә бик еракларга ирешкән. Сезнең ишеләр турында бит инде: белеше кайда – йомышы шунда, танышы кайда – табышы шунда, диләр. Синең кебек кияүне көндез шәм яндырып эзләсәң дә таба алмассың, – дип, салпы якка салам кыстырып куярга да онытмады.
Уен-көлке, шаярып сөйләшү дәвам итте.
– Кайсысын бирәсең соң?.. – дигән булды Асылхан.
Җавап кыска:
– Теләсәң кайсысын. Җаның теләгәнен сайлыйсың да аласың.
Кызларның чырык-чырык көлешә башлауларына янә бер сылтау булды.
Асылхан да шул якка борыла биреп әйтә салды:
– Әнә тегесен… Ак калфаклысын.
Кызлар яңадан пырхылдап көлешә башладылар.
– Анысы төпчегем минем… Анысы бик яшь шул әле. Уналтыны тутырып кына килә. – Бариәхмәт шунда ук кызына мөрәҗәгать итеп үзе янына дәште. – Кызым!.. Зөһрә, дим. Кил әле яныма. Кил, кил… Оялма!..
Чаршау селкенеп куйды. Аның артыннан йөзен чак кына читкә борып, оялуыннан комачтай кызарып, буйга җитеп килә торган Зөһрә чыкты. Әтисе янына килде. Ә тегесе, төпчеген иркәләгәндәй итеп, аркасыннан кагып сөеп куйды.
– Сантый әйтмешли, бу төпчегемне үзем дә бик яратам. Шушы кызым куймаса, самавыр чәенең тәмен таба алмыйм, Ходайның рәхмәте. Ә инде эшкә килгәндә, кулларыннан гөлләр тама инде менә. Башкаларын киметеп-кимсетеп әйтүем түгел, Аллага шөкер, берсеннән-берсе уңганнар, булганнар. Бары тик шуны әйтәсем килә: шушы кызым бәйләгән көлтәләр туп урынына чөеп уйнарлык була.
Әти кеше уңган-булган кызының аркасыннан кабат сөеп алды да кире чаршау артына озатты.
Зөһрә дә, чаршау артына кереп поскалаганчы, Казан бае ягына күз сирпеп өлгерде. Бу кыз баланың оялчанлыгы, самими сафлыгы әллә нишләтеп җибәрде Асылханны; җаны эреп китеп, күңеле әсир булды. Зөһрәдән, чыннан да, тел белән әйтеп булмый торган үзенә бертөрле садәлек бөркелеп тора иде кебек. Ирнең күңеле җилкенеп, өмет-хыяллар диңгезенә чумды.
Билгеле, шайтан вәсвәсәсе тудырган бу нигезсез хыялларны мөмкин кадәр тизрәк күңелдән чыгарып ташларга кирәклекне дә яхшы белә Асылхан. Әнә эченә «зәһмәт суы» эләккән картының артык тугарылып ташлавын хуҗаның хатыны бик үк ошатып та бетермәде. Аңлаган кешегә бик аңларлык итеп: «Җә сәнә!.. Лыкылдап утырган булмачы, зинһар», – дип, тыеп та карагандай итте. Әмма тегесенең үз туксаны туксан: «Йә инде, анасы!.. Ил күрмәгән, илдә булмый торган нәрсә түгел лә…» – дип, һаман да шаяруын белде.
* * *
Кунакка урынны чоланда җәйделәр. Түшәк-ястыкларны мул салып, яту белән батып югалырлык итеп түшәделәр.
Почмак якта янган сукыр лампаны кулына алып, хуҗа озата чыкты.
– Үзең болай урын үзгәләмисеңме соң? – дип сораштырды ул. Аннары Асылхан күпереп торган мамык юрган астына кереп чумгач, «тыныч йокы, тәмле төш» теләп, ишеккә юнәлде.
Яту белән бераз салкынча булып китте. Асылхан баштанаяк томаланды, бөгәрләнде, җылыну нияте белән тезләренә кадәр кочаклады. Әмма «зәмзәм суы» үзенекен итте. Бераздан инде ул әгъзаларын турайта төште, башын юрган астыннан чыгарды. Ул гына да түгел, салкынча урын-җир аның бераз кызышкан тәнен иркәләгән кебек ләззәтләндерә генә иде.
Бермәл тирә-юньгә колак салып тыңлап ятты. Өй эче тәмам тынды. Ә яңгыр һаман да сибәли иде әле. Вак яңгырның кабык түбәгә яуганлыгы ишетелми диярлек. Аның каравы түбәдән җыелып төшкән эре тамчыларның бура артындагы ниндидер яссы яфракларга (әрекмән-фәлән, яки кабак яфраклары булса кирәк) шапылдап төшкәнлеге аермачык ишетелеп тора.
Каяндыр абзар ягыннан атларның кырт-кырт китереп солы ашаганы, пошкырып куйгалаганы ишетелә. Үз атын ул пошкыруыннан ук таныды. Эт тә, гадәтенә хыянәт итмичә, ат янында урнашкан булса кирәк…
Тәнендә рәхәт бер җиңеллек тоеп, йомшак урында сузылып ятуы чиксез рәхәт иде Асылханга. Каяндыр, чормадан булса кирәк, сыткый сагызы, каен себеркесе, мәтрүшкә һәм төрледән-төрле үләннәр исе аңкып тора. Арада әрем исе дә бар кебек.
Менә шулай вак кына көзге яңгыр сибәләгән көйгә, уй иркенә бирелеп, хыялланып ятуга ни җиткән…
Асылханның күз алдына, күктән иңгән фәрештә кебек, ак калфаклы сылу килеп басты… Нур чәчеп торган сылу кыз бала җанын тәмам иләс-миләсләндерергә өлгергән иде аның. Күзләре нинди бит аның: йолдызлар кебек нурланып җемелдәп торалар. Бер тутырып караса, беттең, иркеңне тартып алып әсир итә…
«Чыннан да… – дип уйлап куйды ул, хыялыйланып. – Әгәр дә шуңа өйләнсәм… Бау ишүче әйтмешли, ил күрмәгән, илдә булмый торган нәрсә түгел ич. Аңа да кеше кебек чын-чыннан сөеп, сөелеп яшәргә ярый торгандыр лабаса. Кем әйтмешли, аз мал, зур куаныч белән яшәүгә ни җиткән!»
Бу уй кинәт кенә бөтен миен яулап алды аның, тынгылык бирми башлады. Әмма шулчак каяндыр, караңгы почмактан, үзенә төбәлгән яман, дәһшәтле күз карашы чагылып киткәндәй булды. Хатыны Мәрхәмбикә карашы иде бу. Мәрхәмәтсез иде ул караш. Бәрәңге алмасыдай сыек яшькелт төстәге күзләр… Андый күзләр бары тик мәчеләрдә генә буладыр, дип уйлый иде Асылхан. Әнә ничек чекерәеп карап тора! Никадәрле усаллык, зәһәрлек ул карашта. Кашлар кушылган. Бу карашны күз алдына китерү генә дә йөрәгеңне урыныннан кузгата, бәгырьгә килеп кадала. Каян килгән аңа шулкадәр нәфрәт, Асылханны күрә алмау. Кодрәтеннән килсә, тереләтә ашар иде.
Асылханның яңадан «ауга» дип җыенуын күргәч тә: «Шушындый, мәет кабердән кубып чыгардай чакта, син йөрисең җил куып…» – дип, кысылган тешләре арасыннан гыжылдап-мыгырданып калды.
Асылхан, чекерәеп үзенә төбәлгән әлеге күз карашыннан котылу нияте белән, башка нәрсә турында уйларга тырышып карады. Булдыра алмады. Ауга дип чыгып китеп, кала ыгы-зыгысыннан, җан кайтаргыч тормыш мәшәкатьләреннән котылып була. Әмма мәрхәмәтсез чынбарлыктан котылып булмый икән шул.
Чынбарлык…
Чыннан да, әллә ничек кенә шунда, артык мәрхәмәтсез булды аның тормышы. Бала чагында ук чирдән арынмаган дип сөйлиләр аның турында. Үз-үзен белә башлаганда, Асылхан әнисез иде. Тәгәрәшеп үсеп килгән өч ир баласы анасыз калуга да карамастан, Мирзахан бай кабат өйләнергә теләмәгән. Ул мәсьәләгә аның үз карашы булган. Урыс баеса чиркәү сала, татар баеса хатын ала, дигән нәрсәне җене сөймәгән аның. Бар көчен, бөтен егәрен ул мал табуга, улларына җитәрлек мирас калдыруга багышлаган. Кара бай була Мирзахан. Балаларына белем, тәрбия бирү турында уйламый ул. «Мин сезгә урыслар кебек гувернёрлар алып тормам. Тормыш итәргә үзлегеңнән өйрәнергә кирәк. Кешедән ишетеп кенә алган акыл бурычка алган акча белән бер ул. Төпле акыл дигән хәзинәне беркемгә дә кушучлап бирмиләр. Сабакны тормыш үзе өйрәтә. Тормыш – иң яхшы мөгаллим ул. Аннары адәм баласының гомере бик чикле, шунлыктан ул яши белергә өйрәнү өчен түгел, яшәр өчен туарга тиеш… Мин үзем әлифне таяк дип тә белмәдем; таякка киртләр ясап гомер иттем. Аңа карап, бер дә кешедән ким җирем булмады», – дип әйтергә ярата иде.
Әмма тормыш дигән нәрсәнең үз кагыйдәләре, үз законнары бар. Белем-гыйлемлек кирәклекне тормыш үзе таләп иткән. Хикмәти Хода дип әйтимме инде, уллары Мирзахан бай таләп иткәннәрнең нәкъ киресен эшли торган булганнар. Уку җене кагылган өлкән улы, бер кардәш кешегә ияреп, Питерга ук китеп барган. Анда ниндидер хәрби мәктәпкә укырга кергән. Атасының үгет-нәсыйхәтенә дә, янавына да карамастан кайтмаган. «Мөселманнар банкы»на нигез салучыларның берсе, атаклы миллионер Котдусов кызына өйләнеп, шунда төпләнеп калган.
Әтисе бик ялынгач, һич югында, бер күренеп китүен үтенгәч, гүзәл хатынын ияртеп өлкән улы кунакка кайтып төшкән. Ул вакытта инде кулларында тыпырдап торган Чыңгыз атлы ир балалары булган. Башкала тәрбиясе алган, алтын погоннар тагып җибәргән улын күргәч, Мирзахан байда хәтта чак кына горурлану кебек нәрсә дә уянып куйган. «Әйе, моның хәзер үз дөньясы икән инде…» – дигән нәтиҗә ясаган ул.
Ахыр чиктә Мирзахан бай бөтен өметен уртанчы улы Галимханга баглый. Асылханны исә: «Җебегән, безнең нәселгә тартым түгел. Рәт чыкмас. Чит-ят оядан эләккән гарип бәбкәгә охшаган…» – дип, бик үк үз итеп бетермәгән.
Ул вакытларда инде Мирзахан бай, берьюлы өч камытка җигелеп, сәүдә эшен зурдан йөрткән була. Таныш-белешләре дә күбәйгән. Бик зирәк, бик үткен, бик мәртәбәле сәүдәгәр саналган ул. Исеме алдан йөргән аның. Килде-китте кеше белән эш итмәгән.
Әле дә булса хәтерендә Асылханның, әтисе зурдан кубып, Тобол ягыннан кайткан бер атаклы Себер баен ашка алырга дип әзерләнеп йөрде. Атнага якын әзерләнделәр бугай. Бу хәл яшүсмер Асылханда да кызыксыну уятты. Әтисенең сүзләренә караганда, ярты Себерне кулында тота торган бик хикмәтле кеше икән. Ул гынамы әле, шул бай торган шәһәр аша үтүче башка байлар, көмеш шөлдер-кыңгырауларын чыңлатмаска тырышып, «сүндереп» уза торган булганнар.
Ниһаять, килде Себер бае. Чыннан да, бик мәһабәт кеше икән. Өстендә бик затлы чуар бохар чапаны иде аның. Иң түрдә, як-ягына мендәрләр куеп, янына куйган мендәргә янтая төшеп утырды ул.
Нәкъ менә шул олуг мәҗлестә беренче тапкыр күрде дә инде Асылхан Арча ягы алпавыты Габдрахман Ишморатовны. Бик чибәр, бик могтәбәр кеше иде ул. Өс-башы гаять килешле, затлы. Утыртма якалы озын казаки, башында – каракүлдән кырку бүрек. Һәр хәрәкәте килешле, табигый иде аның. Алар Себер бае белән янәшә утырдылар. Уртак телне дә бик тиз таптылар булса кирәк.
Асылханның шулай зурдан кубып әзерләнгән, мул нигъмәтле табынны да беренче һәм соңгы тапкыр күрүе булгандыр. Мулланыкы мулдан дигәндәй, дәрәҗәле олы кунаклар хөрмәтенә табын, чыннан да, җиренә җиткереп әзерләнгән иде. Хәер, гаҗәпләнерлеге дә юк, чөнки Казан каласының атаклы аш-су осталары ике тәүлек буена куна-төнә яттылар. Нәтиҗәсе дә күз алдында: табында – җәннәт сые.
Башта мәҗлес тигез генә барды. Кысташтылар, авыз суларын корытып кемнәрнедер мактадылар, кемнәрнеңдер (нинди юллар беләндер) кинәт кенә бихисап күп мал-мөлкәтле булып китүләре турында гәп саттылар. Аннары инде, гомумән, сәүдә кәсебен күккә чөя башладылар. Янәсе, пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам үзе дә сәүдәгәр булган…
Әмма кыйммәтле, затлы шәраб-эчемлекләрдән бушаган шешәләр арта барган саен, кунакларның да телләре чишелә, ачыла барды.
Сүз әкренләп сәүдәгәр комарлыгы, «матди файда итү», «тиенне тиенгә кушу» ише сүзләргә күчте. Дуслык, әшнәлек турында да гәп сатып алдылар. Әшнәлек барлык канун-законнардан да, хокук-вазифалардан да өстен тора икән. Язылмаган закон буенча үзара сәүдә итешкән партнёрлар һичкайчан да конкурентлар булмыйлар, ягъни бер-берсенә комачаулык итмиләр. Әгәр дә шуңа охшашлы хәл була-нитә калса, ул хыянәткә саналган һәм андый сәүдәгәрне гафу итмәгәннәр. Сәүдәгәрләр арасында тагын конкурентын кисәтеп, янап тору юк икән. Йөзенә карап әйтәләр: көрәшергә, бил алышырга көч-куәтең бар икән, рәхим ит, мәйданга чык; юк икән, юл өстендә торма, аяк астында калып тапталуың бар… Акыллы сәүдәгәр хәтәр җилләрнең кайсы тарафлардан исәсен алдан тоя белә. Ул яктан сәүдәгәр ау этеннән бер дә ким булмаска тиеш. Саф табыш алу – сәүдә итүнең ачкычы – шуңа бәйләнгән, имештер…
Себер бае биш-алты кешедән генә торган бу җыйнак табын янында утыручыларны хәйран итәрлек галәмәтләр турында сөйли башлаган.
Бер Фохт атлы немец (конкуренты) белән көрәшүе турында сөйләгән ул. Имештер, немец та, нәкъ аның кебек, игеннән аракы кудырта икән. Икесенең дә аракы кибетләре янәшә: караңгы тайгадан атлар белән агач чыгаручы, елга үзәнлегендә саллар бәйләүче һәм башка бик күптөрле ялланып эшләүче крестьяннар тупланган җирдә. Бай, «килмешәк» немецның танавына чиертү нияте белән, аракы бәһасен берничә тиенгә төшерә. Кая ул зыян-зәүрәт күрү белән санашып тору, ничек кенә булса да сүзне сүз итәргә, немецны җиңәргә кирәк…
Тегесе дә югалып кала торганнардан түгел икән. Клиентларын югалтмас өчен, ул да аракының бәһасен төшерә. Бай яңадан бәһане киметә… Немец та йоклап ятмый. Атна буена дәвам итә бу көрәш. Үзе бер мәзәккә әверелә. Кара халык әле бер кибеткә, әле икенчесенә йөгерә… Аракының хакы су бәһасенә кадәр төшә. Шулвакыт күршедә генә яшәүче Дмитрий Кузьмич атлы купец татар сәүдәгәре янына яшерен рәвештә «тулы хокуклы һәм чиктән тыш вәкаләтле илче» җибәрә: аракы-фәлән кирәк була-нитә калса, ярдәм итәргә әзер икәнлеген белдерә ул.
Ярдәм кирәк булмый.
Көрәш барыбер татарның җиңүе белән тәмамлана…
Татар хәйләгә бара…
Яман хәбәр китерәләр аңа: имештер, кибет тирәсендә берәү эчеп исереп егылган да җан тәслим кылган, ягъни мәсәлән, катып үлгән… Бай шул ук төнне мәетне яшертен генә немец кибете янына илтеп ташлата да становойга хәбәр салдыра… Шунда күрсәтәләр немецның күрмәгәнен, ник туганына үкенерлек итәләр. Кибетен яптыралар, аракы заводларын пичәтлиләр. Билгеле, бу эштә Себер баена әлеге дә баягы Дмитрий Кузьмич та бик теләп ярдәм итә. Шулай итеп, алар «күз көеге» булган немецтан котылалар. Аннары инде Дмитрий Кузьмич белән үзара көрәшә башлыйлар…
– Безнең эштә, ягъни мәсәлән, сәүдә эшендә, кеше чын мөселман булып кала алмый. Сәүдә эше – талау, алдашу, күз буяу ул. Сәүдә эшендә дуслык та, туганлык та, кыскасы, андый хисләр читтә торырга тиеш. Чөнки сәүдә эше ул – берсеннән-берсе яманрак жуликлар, маклерлар, скупщиклар, откупщиклар, ростовщиклар белән бәйле кәсеп…
Себер бае сөйли, ә табын янындагылар аның зирәклеген, тапкырлыгын, хәйләкәрлеген мактый-мактый, хуплый-хуплый утыралар…
– Һай, рәхмәт төшкере! Вәт булдыргансың, ичмаса! Мондый очракта «Афәрин!» димичә ни диясең…
Татарда гомер-гомергә мәҗлес күзгә-күз карап аралашу, төпле һәм ипле сүз сөйләшү, акыл тирәнлеген һәм зиһен йөгереклеген сынау урыны булган.
Соңрак Асылханга, баюны максат итеп куйган кеше иң элек үзенең кешелек сыйфатларын югалтырга тиеш, дигән сүзләрне дә ишетергә туры килгәләде. Андый сүзләрне ишетү белән, кылт итеп әлеге Себер бае сөйләгән вакыйгалар искә килеп төшә торган иде.
Еллар узды.
Мирзахан бай уртанчы улы Галимханны, кая гына барса да, үзеннән калдырмады. Дөнья күрсен, күзе ачылсын дип уйлый иде булса кирәк. Зур корабка зур диңгез дигәндәй, ни әйтсәң дә киләчәк шул улы кулына калачак бит. Өлкәне офицер, ә төпчегеннән он суы да, тоз суы да чыгарга охшамаган…
Мәкәрҗә ярминкәләренә баргач, Мирзахан бай тирә-якны дер селкетеп кулында тоткан атаклы купец Гарденчта кунакта була. Карт бай баштарак бу турыда җае чыккан саен горурланып телгә ала торган иде. Янәсе, «Нижнийның хуҗасы» купец Гарденч белән Миколай патша булып Миколай патша кул биреп күрешкән. Әмма Гарденч үзе, кешеләр белән исәнләшкәндә, кулын бирми, биргәндә дә гильдиясен, дәрәҗәсен күрсәтү өчендер инде, нибары ике бармагын гына сузып күрешә торган булган. Ә Мирзахан байны күрү белән: «О-о, Казанский князь!..» – дип, кочагына алып, мөселманнарча ике куллап күрешүләрен искә төшереп, мактанып куярга да онытмый торган иде.
Менә шунда танышып дуслашалар да инде «яшь князь» Галимхан белән Гарденчның бердәнбер улы Захар. Әмма бу сәер дуслыкның ахыры яман фаҗига белән тәмамлана…
Икенче җәйгә чыгу белән, Галимхан, юк йомышны бар итеп, Нижнийга китә. Сәбәбе: Захардан хат ала. Бик тә инде кызыктырырлык итеп чакырган, гомергә онытылмаслык итеп типтерәчәкбез, туйганчы күңел ачачакбыз, дигән. Билгеле инде, берсеннән-берсе сылу барышнялар белән дә таныштырырга вәгъдә иткән…
Мирзахан бай каршы килми, әлбәттә. Улының мир тотучылар белән аралашуына куана гына. Чөнки ул белә, кош баласы да, канат ныгытып очарга өйрәнгәч, үз өеренә юл ала: карга карга өеренә, бөркет бөркет өеренә…
Бик теләп, ашкынып китә Галимхан. Чөнки Захар хатында егетнең күңелен җилкендерерлек сүзләрне кызганмый. Җитмәсә, тагын «молодой князь»не тагын бер сюрприз көткәнлеген әйтә…
Захар алдаламаган иде «яшь князь»не. Типтереп тә күрсәтәләр… Бер атнага дип киткән Галимхан айга якын кайтмый. Ниһаять, саубуллашу мәҗлесе оештыралар. Кечкенә генә бер прогулочный пароход алып, музыкантлар белән бер төркем чегән төяп, пикникка чыгып китәләр. Пристаньнарга бары тик аракы, азык-төлек алырга гына туктыйлар… Балыкчылар тоткан затлы эре балыклар да алар кухнясыннан артмый.
Җәнҗал бөтенләй юктан, Аза исемле яшь кенә чегән кызы аркасында килеп чыга. Арысланнар кебек сугышалар алар. Йөзе адәм карарлыгы калмаган Захар, гарьләнүенә түзә алмыйча, наганын чыгара да Галимханны стенага терәп диярлек ата. Пуля егетнең күкрәген тишеп үтә. Галимхан, яраланган ерткыч кебек, үлем ачысы белән үкереп ала да, җәрәхәтен капларга теләгәндәй, кулы белән күкрәгенә ябыша… Шунда бармаклары арасыннан кайнап-күбекләнеп кара кан тибүен күреп айнып киткәндәй була. Каршында тораташтай катып калган купец малаена:
– Аһ… кабахәт кяфер!.. Нишләдең… син?.. – дип кычкыра.
Галимхан стенага терәлгән килеш әкренләп чүгә, аска таба шуыша башлый. «Ярамаган эш» кылганлыгына тәмам төшенгән яшь купец, ярдәм итәргә теләгәндәй:
– Бо-же!.. Дорогой мой кунак!.. Что я наделал?.. – дип, Галимхан янына ташлана. Шулчак көтелмәгән хәл була… Галимханның кай арада читек кунычыннан хәнҗәрен чыгарып, аны сабына кадәр Захарның күкрәгенә батырып, йөрәген айкап чыгарганын күрмичә дә калалар… Ике якка ике үле гәүдә авып төшә…
Шулай бөтен пристань тирәләрен шау-гөр китереп кузгалып киткән пароход, беренче класслы салонына берьюлы ике мәет сузып салып, тавыш-тынсыз гына причалга кайтып туктый… Өннәре алынган чегәннәр пароходның туктаганын да көтеп тормыйлар, кайсы кая качып, таралышып та бетәләр.
Бу яман хәбәрне ишеткәч, тәмам шашып кала Мирзахан бай. Шунда ук Питерга телеграмма суктыра. Хатынын ияртеп, өлкән улы кайтып төшә. Бу кайтуда инде кулларында яше тулыр-тулмас кыз бала да була.
Бәла бер килә башласа килә бит ул. Тимерханның хатыны Мәскәү белән Казан арасында, поездда үләт авыруы белән чирләп егыла. Казанга кайтып җитеп тәүлек тулды дигәндә, яшь ана, сабый баласын калдырып, фани дөнья белән бәхилләшә. Шулай итеп, Мирзахан байлар өеннән бер-бер артлы ике зур мәет чыга.
Тәмам аптырашта калган бай, хуҗалыкны үз кулыңа ал, дип, кабат өлкән улына мөрәҗәгать итеп карый. Әмма Тимерхан бу турыда ишетергә дә теләми. Мирзахан байга: «Йа Хода! Ата кеше үз мирасын үз баласына тапшыра алмас заманнар да җиттемени? Малга – хуҗа, улга ата кирәклекне дә төшенмиләр бит!..» – дип лаф орып сукранырга гына кала.
Бәла ялгыз йөрми…
Тимерхан, яшь тә тулмаган Чулпания исемле нәни кызчыгын «вакытлыча гына» Казанда калдырып, Питерга кире китеп бара. Шул ук көзне аның, яңа төр торпеда сынаганда, катеры-ние белән шартлап һәлак булганлыгы турында хәбәр алына.
Мирзахан бай бу хәбәрне күтәрә алмый, урын өстенә ава.
Билгеле, Тимерханга, «Бөек монархия алдында күрсәткән хезмәтләре өчен» дип, зур гына пенсия билгелиләр… Улы Чыңгызны дәүләт хисабына укырга бирәләр. Питердагы бай туганнары исә балаларны үзара бүлешкәндәй итәләр: Чыңгыз аларга була, кыз бала Казанда кала.
Мирзахан байга, теләсә-теләмәсә дә, «чит оядан эләккән, акылга камил булмаган» кече улы белән эш итәргә кала. Ә бит ул Асылханны баштарак бар дип тә белми, тәмам кулын селтәгән иде. Хәер, улы да атасы күзенә чагылмаска тырышты. Җәй җиттеме, әйдә Идел буена, таныш маякчылар, балыкчылар янына. Атналар буе кайтмыйча ятар иде. Көймәдә йөзә, балыкка куйган ауларны тикшерә. Соңрак инде искәрмәстән генә сунарчы булып китә. Киек-кош кирәккә йөрми Асылхан, уенда кала шау-шуыннан, тормыш мәшәкатьләреннән читтә булу, табигать куенына «чуму» гына иде.
Гөрләп барган сәүдә эше, чыңлап тиенгә-тиен кушылып торган саф табыш чыганаклары, Мирзахан бай түшәккә менү белән, күзгә күренеп кулдан ычкынып таркала башлый…
Карт көч-егәре бетүне сизеп, тагын бер талпынып карый, булган капиталына бер-бер артлы ике такта яру заводы алып җибәрә. Берсе – Арча ягында, икенчесе бөтенләй капма-каршы якта, Паратовның суднолар ремонтлау мастерскойлары тирәсендә була. Икесенә дә чимал-агач очсыз гына бәя белән мари урманнарыннан чыгарыла…
Ләкин бу эш бик мәшәкатьле иде, күп вакытны сорый, күз-колак булуны таләп итә. Мирзахан бай бердәнбер улын әле анда, әле монда йөгертеп карый. Әмма Асылханның кая гына барса да «юлы уңмады», кирәкле эшне җиренә җиткереп әйләндереп чыгара алмады.
Мирзахан бай, «үзеннән барыбер рәт чыкмас» дип, ахыр чиктә улын күзле-башлы итәргә була. «Ирен агулап үтерде» дигән яманаты чыккан булса да, йорт-җир өчен бик кулай килен дә таба. Чыннан да, әгәр дә хак булса, Мәрхәмбикә, җәбер-золымга түзә алмыйча, ирен агулап үтергән дигән сүз таралган иде инде. Булса да булгандыр. Чөнки Салих байның хатынын җәберләүләре турында адәм әйтеп адәм ышанмаслык сүзләр күп йөри иде. Имештер, ул өенә фахишәләр алып кайтып, шул фахишәләр белән йоклау өчен, яшь хатыныннан урын җәйдерә торган булган. Хәер, ул кадәресе, бәлки, булмагандыр да. Кеше ни сөйләмәс дисең.
Улының икеләнеп:
– Юк, өйләнмим… Күргәнем дә юк… – дип кырлы-мырлы сөйләнеп торуын күргәч, Мирзахан бай, урыныннан җәһәт кенә күтәрелеп, бер генә җикеренә:
– Дәшмә, ичмаса!.. Хатынны аны күреп түгел, ишетеп алалар. Күреп гүзәлгә өйләнгәнче, күрми затлы нәселгә өйләнү мең кат хәерлерәк!..
Бераз тынычлангач, булачак килененең булган, уңган якларын тезә башлады. Эчеп-тузып, юлдан язып йөргән Салих байның үлүенә дә карамастан, әнә шул хатын, имештер, хуҗалыкны җыен килде-китте ир-атлардан да болайрак итеп алып бара.
Мирзахан бай ике тапкыр сөйләшә торганнардан түгел. Әйттеме, бетте. Шулай итеп, Асылхан хатынлы булды. Карт бай исә, улын йорт тотарлык, мал-мөлкәтнең кадерен белүче хатынлы итеп, морадына ирешеп, тыныч күңел белән теге дөньяга китеп барды.
Асылханның үзеннән берничә яшькә олы Мәрхәмбикәгә күңеле ятмады, җаны эремәде, өйләнгәннәренә шактый вакыт үтүгә дә карамастан, араларында якынлык хисе тумады. Икесе бер түбә астында яшәсәләр дә, икесе ике ишек ачтылар.
Аның каравы бәби таба алмаган байбикә (Салих бай кыйнап имгәткән дип сөйләделәр) бишенче яшенә чыккан Чулпанияне үзенең баласыннан да болайрак якын күрде, бөтен хисен, бар мәхәббәтен шул балага бирде. Чулпаниянең киләчәге турында да кайгыртты. Аның өлешенә чыккан пенсияне, опекунский совет аша юллап, шактый зур процент белән казна банкына салды.
Чыннан да, Мирзахан бай әйткәнчә булды: бар эшне (алыш-бирешне дә), бөтен тормыш дилбегәсен Мәрхәмбикә үз кулына алды. Билгеле, бай үлү белән, кайчандыр шаулап барган сәүдә эшләре түгәрәкләнде, пароходчылык белән элемтә өзелде, саф табыш биреп торган ике такта яру заводының берсен, Кабачищедагысын, бер француз (якында гына өр-яңа техника белән җиһазландырылган завод төзеп) «чәйнәмичә йотты»…
Әмма Асылхан гадәтенә хыянәт итә алмады. Хатыны Мәрхәмбикә әйтмешли, һаман да юкка «җил куып» йөри бирде. Күзле-башлы булганнан бирле, хатыны янында калырга, аның тавышын ишетергә теләмичә, ауга дигән сылтау белән тагын да ешрак, озаккарак чыгып китеп югала торган булды.
Тормышны алай дәвам итеп булмаячагын, ниндидер чара күрергә кирәклеген Асылхан үзе дә бик яхшы төшенә иде. Күңеле тарткан, җаны теләгән кешегә өйләнергә кирәк дигән яшерен уе да бар иде аның.
Таң йолдызына тиң Зөһрәне күрү яшерен өмет чаткысын яңа көч белән кабызып җибәрде, «чыннан да…» дигән уе тиз арада бөтен барлыгын яулап алды. Зөһрә күз төшәрлек чибәр, сылу кыз иде.
Асылхан иртәгесен якында гына, шакы-шокы китереп, талкы такыган тавышка уянып китте. Көн тәмам яктырган. Каяндыр, өйалды ишеге ярыгыннан, алтын кылларга охшап кояш нурлары сузылган… Шушы юк кына нәрсә дә күңел күген аязландырып, ниндидер бер куаныч өстәгәндәй итте.
Өйдәгеләр нишлиләр икән дигән сыман, бераз колак салып тыңлап торды. Юк, бернәрсә дә ишетелми.
Торып өйалдына чыкты. Ишек катындагы урындык өстендә юып киптерелгән киемнәре ята. Ялтыр кунычлы күн итегенә кадәр чистартып куелган. Пөхтәләп төреп куелган киемнәрен, рәхмәт хисе белән алып, ашыкмыйча гына киенде.
Ишегалдына чыкты.
Күк гөмбәзе ачылган. Офыклар киңәеп тә, яктырып та киткән. Баскыч төбендә агач күтәртмәле бер-ике пар юкә башмак ята. Өй кыегында, кояшка яннарын куеп, күгәрченнәр кабарып утыралар.
Өй хуҗалары өйдә кунак барын бөтенләй онытканнар, ахрысы. Барысы да абзар, лапас тирәсендә әвәрә киләләр. Барысы да кырылып эштә.
Бөркәү астында кызларның өчесе дә, тезелешеп басып, талкы талкыйлар. Моны күреп, Асылхан соклануын яшерә алмады. Күрче, ничек матур итеп эшлиләр. Кош – очканда, кеше эшләгәндә матур, дип, бер дә белмичә әйтмәгәннәр икән шул.
Шулчак буралы абзардан бау ишүче үзе килеп чыкты. Башында – ямьшәйгән киез эшләпә, өстендә – озын киндер күлмәк, шундый ук алъяпкыч япкан.
Асылхан сәлам бирде:
– Алла куәт бирсен!
– Амин! Теләгең кабул булсын…
– Бик иртәләгәнсез…
– Башкача булмый. Безнең шулайрак инде: тавыклар белән ятабыз, беренче әтәчләр белән торабыз…
Әйтерсең кемдер әмер-боерык бирде: мизгел эчендә тирә-юнь тынлыкка чумды, барысы да берьюлы эштән туктадылар.
– Ничек соң, һәйбәт йокладыңмы? Урын-җир җайсыз булмадымы? Туңмадыңмы? Эшкә керешеп йокларга комачауламадыкмы?.. Нишләмәк кирәк, таңны таңга ялгап эшләгәндә дә бик таманга туры килә. – Хуҗа кеше сүз тәмен югалтмыйча сөйләнүен белде. – Кем әйтмешли, тормыш итүнең беренче бисмилласы – хезмәт. Башкача булмый. Аллага ышан, үзең кымшан, ди бит. Маңгай тиреңне көн-төн түгеп тырышсаң да, бик таманга килә…
Әти кеше кайсы кая кереп поскан кызларына әмер биреп алгандай итте. Иң элек атны эчерергә кушты.
Эшләреннән бүленгән кызлар чырык-чырык көлешеп алдылар. Шуннан соң араларыннан берсе әйтә салды:
– Әнә Зөһрә эчерсен…
Яңадан көлешү: «Зөһрәне сайлады ич», янәсе.
Шул арада Асылхан, сиздермәскә тырышып кына, кызны кабат күздән уздырды. Кабат тәэсирләнмичә, сокланмыйча булдыра алмады. Зөһрәнең әле генә бөресеннән шытып чыккан гөл чәчкәседәй алсу, дымсу иреннәрен гаять килештереп, яктырып елмаюын, күзләренең аяз күк йөзе сыман саф зәңгәр икәнлеген аермачык итеп күрде ул.
Зөһрә, атлап-йөгереп, каядыр бакча эчендәге сиртмәле кое янына чыгып китте. Асылханның колак төбендә исә чулпы тавышы гына чыңлап калды…
Өлкән кызларын самавыр куеп, табын әзерләргә дип кертеп җибәрделәр. Ана кеше уртанчы кызын да ир-ат янында калдырмады. Үзенә генә ишетелерлек итеп: «Бар, бар… Буй күрсәтеп торма монда», – дип, апасына ярдәм итәргә өйгә озатты.
Икәүдән-икәү генә калгач, Бариәхмәт кунакны үз эшенең нечкәлекләре, үзенчәлекле яклары белән таныштыра башлады. Һәрнәрсәнең җае бар, янәсе. Һәр эшнең телен белергә, серен тоярга кирәк… Сүсләрне сортларга бүлде. Ефәк кебек йомшак, яшькелт төстәге баса1 сүсе кушылып ишелгән бау дип, сатып алучыларның һушлары китүләре турында да сөйләп алды. Шул уңайдан (бик тә инде сүзе сыйган кешегә серен ачарга мәҗбүр булган кеше сыман итеп) сәүдә эшендә аз-маз гына «хәйлә-шәргыя» ише нәрсәгә дә юл куелуын өстисе итте. Ә бит кирәксә, сатыласы бауларга яшькелт төс бирүдән дә җиңел эш юк. Аның өчен, киндер бияләй киеп, берәр уч сутлы үлән аласы да ишелгән бауны буйдан-буйга берәр кат сыпырып кына чыгасы…
– Сату эшендә шулай аз-маз гына хәйләсез дә булмый инде ул, – дип куйды хуҗа, кеткелдәп.
Чәй янында ир-ат нәкъ кичәге кебек икәүдән-икәү генә булдылар. Соңыннан: «Ходай юлдаш булсын үзеңә…» – дип җыйнаулашып озата чыктылар. Асылхан, лапас баганасындагы боҗрага бәйләп куелган атын күреп, сызгырып җибәрә язды. Өй хуҗасы Бариәхмәт аны коендырып менү белән генә чикләнмәгән, ялт иттереп кыргычлап та куйган иде.
Асылхан юлга чыгу белән, көн яңадан бозылды. Тагын яңгыр ява башлады. Әмма бу көзге вак яңгыр аңа җәйге ләйсән кебек җылы булып тоелды. Чөнки аның күңеле әле һаман баягынак кына саубуллашкан йомшак мөгамәләле гаиләдә иде.
1
Баса – киндернең орлык бирми торган, ир чәчәкле төре.