Читать книгу Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман - Махмут Хасанов - Страница 5
Беренче көн
4
ОглавлениеКара тиргә батып, саташып-бастырылып ята иде Гази. Хәле тәмам начарланды. Капкан дарулары да, үз-үзенә ясаган уколы да әллә ни ярдәм итмәде. Эчендә тоташ ут кайный. Миңгерәүләнү дәрәҗәсенә җиткән башында менә ничәнче тапкырлар инде: бу әрнү-сызлануларның бер чиге булырмы икән? дигән уй бөтерелә. Шулкадәрле утны-ялкынны бер генә йөрәк күтәрә аламы соң? Әле дә инде аның бер мәртәбә инфаркт кичергән җәрәхәтле йөрәге, үз әгъзасы булудан бигрәк, көйрәп-ялкынланып торган ут йомгагын хәтерләтә иде. Юк, әллә ни озак газапланасы калмагандыр инде, тиздән, бик тиздән йокыга талган сыман онытылыр да, каядыр төпсез упкынга очкандай, билгесез бер караңгылыкка китеп барыр… Тик менә шулай, япа-ялгыз үләрмен микәнни, дигән уй гына бәгырьләрен өтәли иде аның.
Уйларыннан шулай арып-алҗып, йокы белән өн арасында ята Гази. Тирә-юньдә дөм караңгылык белән шомлы тынлык. Саф һава керсен дип ачып куелган тәрәзәдән шулчак мәет салкынлыгы иңгән шәрә кул сузылып, аның кызышкан йөзенә кагылды һәм сыйпагандай итте. Бу хәл, йөрәген өтеп, бөтен рухын куырып алды Газиның. Бермәл исен җыя алмый ятты. Урыныннан купкан йөрәгенең ярсып тибүе күкрәген дөмбәсли башлады. Гази үзен пәрдә сыман чайкалып торган куе томан эчендә йөзгәндәй хис итте.
Гази, соңгы көч-җегәрен туплап, тәрәзә ягына борылган сыман хәрәкәт ясады да сорау бирде:
– Кем бар анда?
Әмма Гази үз тавышын үзе ишетмәде.
– Бу мин идем, Гази…
– Кем син?
– Гөлүсә…
– Нинди Гөлүсә? Кайсы?..
Бу юлы әлеге тавыш үпкә белдергән сыман итеп, илереп әйтә салды:
– И-и Гази, оныттыңмыни инде? Бу мин, Гөлүсә… Синең бергә уйнап үскән балачак дустың, яшьлек юлдашың, тәүге мәхәббәтең… Алай гынамы соң, ярәшкән кәләшең дә идем… Тик хатының булырга гына язмады. Шунысы һәй-й үкенечкә калды ла!..
Әлеге тавыш, соңгы сүзләренең ничегрәк тәэсир иткәнлеген ачыкларга теләгәндәй, бермәлгә тынып торды, аннары өстәде:
– Тиздән, бик тиздән очрашачакбыз, Гази. Чак кына сабыр ит. Кавышу минутларын көтәргә озак калмады инде…
Бары тик шунда гына Гази үзенең саташып ятуына төшенде. Ул да булмады, исенә килә алмас дәрәҗәдә гаҗизләнеп яткан сырхауның күз алдында тавыш иясе үзе пәйда булды. Кәфенгә төренгән сыман, ап-ак озын күлмәктән иде Гөлүсә. Үзе елмая. Соңгы тапкыр, моннан нәкъ чирек гасыр элек күргәндәгечә, акылдан шаштырырлык дәрәҗәдә сылу. Хәзер инде саташулы төшләрендә генә ишеткәләгән тавышы да нәкъ элеккеге – мөлаем-нәфис. Йөз чалымнарына кадәр күз алдында.
Әрнү-сызлануларга түзә алмыйча, үлем белән якалашып урын өстендә яткан Гази, саташу халәтеннән ычкынып, ниһаять, эзлекле фикер йөртә алыр хәлгә килде. «Уф-ф!» – дип, кул аркасы белән маңгаендагы эре тир бөрчекләрен сөртте. Беренче булып башына килгән уй Гөлүсәнең: «Тиздән, бик тиздән очрашырбыз…» – дигән сүзләре булды. Һәм шундук: «Әй-йе, болайга китсә, чыннан да, тиздән очрашырбыз… Көтәргә озак калмагандыр», – дигән уй да чагылып китте. Күптән гүр иясе булган кешенең очрашырга чакыруын һәйбәткә юрамаганнарын яхшы белә иде Гази.
Гомерлек үкенечкә, төзәлмәс йөрәк ярасына әверелгән Гөлүсәнең менә шулай уй-хыялларында күзаллануына да бик риза иде ул. Ни хикмәттер, теләсә-теләмәсә дә Газиның уенда Гөлүсәнең нәни чагы, аны беренче тапкыр күргән вакытлар гәүдәләнә иде. Бу – очрашуның гадәти булмаганына күрә шулайдыр, мөгаен. Әле дә хәтерендә, колак артларын, бит-иякләрен кемнеңдер нәкъ чебен йөргән сыман итеп кытыклавыннан уянып киткән иде Гази. Күзен ачса, ни күрсен: ул йоклаган сәке өстендә, нәкъ аның баш очында, арык тезләрен янәшә куеп, аларны ямаулы күлмәк итәге белән каплап, нәни бер кызчык утыра. Ә үзе тыела алмыйча, бик канәгатьләнеп, бик рәхәтләнеп көлә – көмеш кыңгырау чыңлыймыни! Кулында – әле яңарак кына Газины кытыклаган арыш саламы. Ә күзләре, күзләре тач күкбаш чәчәге – күксел-зәңгәр.
– Син кем? – дип сорады Гази.
Тыела алмыйча чың чәчеп көлгән кызчык үзенең исемен атады:
– Гөлүсә.
– Каян килдең?
Тезләре өстенә ияген куеп утырган кызчыкның кем белән булса да сөйләшергә теләгәнлеге йөзенә чыккан. Менә ул, һаман да әле елмайган көе кулларын чәбәкләп алды да тәтелдәргә кереште:
– Ә мин сине беләм. Әйе, беләм! Синең исемең Гази. Шулай ич? Мин сине электән үк белә идем инде. Без әнә теге өйдә яшәгәндә үк белә идем… – Кызчык, кайчандыр күршеләр яшәгән, хәзер инде җиргә сеңәрдәй булып кыйшаеп, күңелгә шом салып утырган ташландык йорт ягына ым какты.
Шунда барысына да төшенде Гази. Ике-өч көн элек булып узган бер вакыйга да күз алдына килде.
Ямау эше белән утырган әнисе, тәрәзәгә күз салу белән, хәйран калырлык нәрсә күргәндәй: «Һай, әнекәйгенәм лә!.. – дип чәчрәп урыныннан кубып, тәрәзәгә барып капланган иде. – Шул ич, чәчрәпләр китим, шул. Эзсез-хәбәрсез юк булган Иргали ич… Күр инде, исән икән ләбаса, күптән җирләнгән чутында йөртәләр иде ич үзен…» – дип, чөйдәге шәлен йолкып алган иде дә чыгып йөгергән иде.
Үлгән саналып та терелеп кайткан кешене күрү нияте белән, Гази да ян тәрәзә янына килде. Энесе Таҗи да аңа иярде. Киндер төпле кабык бишектә утырган нәни Һади да, кулларын сузгалап, нәрсәдер тәкелдәп, алар ягына тартылды.
Күрде Гази: ишелеп төшәргә торган шыксыз өй катында басып торган солдат янына әнисе йөгереп килде. Кочакларга җыенгандай итеп, хәтта чит-ят кешенең җилкә-иңнәренә кагылып алды. Шунда ук, каядыр алып китәргә теләгән сыман, солдатның шинель иңнәренә ябышты.
Бераздан солдат үзе дә керде. Әнисе исә, көтеп алган иң кадерле кунагын каршылагандай, күгәрченнәр булып кына гөрләмәде инде.
– Әйдүк, әйдүк, Иргали күрше. Батыплар үләрмен димәсәң, әйдүк, түргә уз. Менә бит, ә! Шултиклем гомерләр узгач янә очрашырбыз дип кемнәр уйлаган?! Җыяр ризык булгач, бер кайтасың икән аны. Без бит, Иргали, ут күршеләр генә түгел, якын дуслар да идек. Ә хатының Гөлниса белән ахирәтләр идек әле. Хаҗи абыең да үлепләр ярата иде үзеңне. Әйдүк, әйдүк, Иргали… Менә моннанрак уз…
– Хафаланма, Зәйтүнә апа, борчылма. Мин дә менә, туган нигезгә баш иярмен дә, иң әүвәл Хаҗи абыйның гаиләсенә керермен дип, күңелемә беркетеп куйган идем. Яз башында булып узган фаҗигале хәлләр турында Чаллыда, пароходтан төшкәчтен үк ишеттем…
– Шулай язган булгандыр инде, Иргали күрше. Язганны күрмичә гүргә дә кереп булмый, ди бит. Кая әле, күрше, чишенепләр утыр әле… – Зәйтүнә иң элек үзе җилкәсендәге шәлен салып чөйгә элде, аннары Иргалине чишенергә өндәп тинтерәтә башлады. Хуҗабикәнең риясыз җылы, ихлас күңелдән кыставын абайлап алган солдат буйсынды, иң әүвәл арка капчыгын идәнгә шудырып төшерде. Бары тик шуннан соң гына баядан бирле малайларның күзләрен яндырып торган зур аеллы киң каешын чөйгә элде. Шинелен дә салып, гимнастёркадан гына калды. Өс-башы бөтен иде. Аягындагы күн итекләренә генә күз сал син, гомер туздыра алмассың, җитмәсә, тагын дагалылар, атлаган саен, шакы-шокы килеп торалар, идәннәр генә сыгылып кала.
– Әйдүк, Иргали, түргә уз…
Өйнең бөтен түрен иңләп-биләп алган сәке. Аның өстендә кайчандыр ак булып та, хәзер инде төсен югалткан тула киез. Кече бүлмәне аерып торган такта аралыкка терәп куелган иске сандык өстендә ястык-мендәр, корама юрган, киезләр өелгән. Шунда, сәке өстендә, берсеннән-берсе кечерәк өч бала. Солдатның шул якка карап торуын абайлап алган хуҗабикә сүзне балаларга күчерде:
– Менә, тормышымның терәкләре, – диде ана кеше, җәһәт кенә сәке янына килеп. – Куанычларым да, юанычларым да шулар. – Сузылып кына, бишектә утырганының аркасыннан сөеп алды. – Ә бу ташбашы, тумас борын ятим калганы, дөнья күргәнче үк сыңар канат булып калганы, әтисе харап булган көнне туды…
Зәйтүнә, тагын бик әһәмиятле сүз әйтергә җыенгандай, бермәлгә тынып калды, әмма әйтәсе сүзен барыбер әйтте:
– Синең дә, Иргали, әнә генәк, минем уртанчысы чамасында булыр, кызың бар… – Шунда тавышы калтыранып куйды, «иде» дип әйтергә теле бармады, ахрысы.
Иргалинең дә йөзенә күләгә кунды. Көрсенгән сыман итеп әйтте:
– Шулай дип ишеткән идем. Тик менә, исәннәр микән соң?..
– Рухыңны сындырма, Иргали, шәт, иншалла, исән-иминнәрдер әле. Күңелем шулай тоя… Синең бит үзеңне дә гүр иясе итеп сөйлиләр иде. – Янә сүзе өзелеп калды. Әмма күпкә түгел. – Ә менә әниеңә җеназа укылуына үзем шаһит. Узган каһәрле ачлык елның урталарында ярты авыл кырылды, шунда ул да китте…
Хуҗабикә, күңелсезлекләр турында сүзне дәвам итәргә теләмәгән сыман: «Каячы, ашарга салып җибәрим әле», – дип, җәһәт кенә кече якка кереп китте. Анда аның шаулатып самавырга су салганы, учак астына ут төрткәне ишетелеп торды. Үзе һаман сөйләнүен белде.
Иргали дә кул кушырып утырмады. Капчыгын алып килеп, аннан ярты икмәк, ак янчыкка вакланып тутырылган шикәр чыгарып, өстәлгә куйды. Балаларга берәр телем ипи белән берәр шакмак шикәр тоттырды. Бер үк вакытта әңгәмәне дәвам итәргә теләгәндәй, болай диде:
– Ничек соң, Зәйтүнә апа, тормыш алып барулары бик кыен түгелме, чыдар-түзәр чама бармы?
– И-и күрше, син сорама, мин әйтмим дигәндәй, такы-токы белән тартып-сузып, көн күреп яткан булабыз шунда. Ничек кирәк алай очын очка ялгагандай итәбез инде. И-и Иргали, йорт башы да, йорт терәге дә ир-ат икән. Ир-ат булмагач, йорт-җирнең дә рәте китте, ачык та тишек, тәрәзә дә ишек дигәндәй, ир-ат булмагач, тормыш дигәнең нәкъ иске-сәләмә киемгә әверелә икән: аннан ертыла, моннан сүтелә… Ир-атсыз өйдә кояшлы көндә дә эңгер булыр, димәсләр иде аны.
– Ярдәм итәләрдер бит. Ни әйтсәң дә, Хаҗи абый авылның беренче большевигы иде. Совет власте дип башын салган кеше.
– Ярдәм дип, юк инде ул. Мондыен кысынкы заманда кемгә генә ярдәм итеп бетерә алсыннар. Бөтен мир белән шундый хәл бит, Иргали. Аһ-зардан әнә бөтен ил иңрәп-сыкрап тора. Аның бит акчасының да рәте-чираты китте, нәкъ чүпкә әверелде… Ике-өч кадак тоз алыйм дисәң дә, кибеткә берничә миллион тәңкә акча тотып барырга туры килә. Икмәкнең кадагы ике миллион тәңкәгә җитте бит, адәм мәсхәрәсе. Тирә-юньнең байбәтчәләренә, мулла-мунтагайларына авыз чайкарга бик ярап куйды ул хәл. Әнә Минһаҗ бай, бугазын киереп, нәрсә дип тора ди: «Совет тәки вәгъдәсендә торды, иң актык хәерчене дә, нәкъ Әмрикә капиталисты сыман, «миллионер» итте», – дип әйтеп әйтә ди. Алар бит ил өстенә килгән афәтне, ачлык өянәге котырган чакны да халыкка үзләренчә аңлатырга маташалар. Имештер, бәлшәвикләргә, алласызларга иярү менә кая илтә! Хәзер дә җыен тузга язмаган коткы тараталар. Әнә чын акча, Совет акчасы чыгарылган, ди. Тик хәзергә әле күргәнебез генә юк.
Ниһаять, барын-югын әтмәлләп табын хәзерләнде. Өстәлгә һәйбәтләп тозга ярып пешерелгән ярка-ярка ярмалы бәрәңге куелды, бу бөркеп, моңлы көй сузып торган самавыр килеп кунаклады. Озак утырдылар. Сүз иярә сүз китеп, кемнәрне генә телгә алмадылар, исәннәрен дә, дөнья куйганнарын да хәтергә төшерделәр. Әмма сүз нинди генә тыкрык-борылышларга кереп китмәсен, ахыр чиктә бүгенге көнгә, узган елгы корылыкка, шуның нәтиҗәсендә туган ачлыкка кайтып кала иде. Шунысына гаҗәпләнде Иргали: авырлыкларга түзәргә, тормыш сынаулары алдында бирешмәскә өйрәнгән хуҗабикә һич кенә дә зарланмады, әлеге фаҗигаләрне ул ил өстенә килгән бәла дип саный иде.
Зәйтүнәне тыңлаган саен, аңына ниндидер җиңеллек иңгәнен тойгандай итте Иргали. Аның батыр-уңган хатын икәнлеген ул элек тә белә иде. Яшьлегендә биана-биата белән шактый авыр гомер кичергәне дә беркемгә сер түгел иде. Хәзер менә итәк тутырып, берсеннән-берсе аяксыз-кулсыз өч бала белән тол калган. Шуңа да карамастан зарлану-шыңшуны белми, язмышына күптән инде күнеккән сыман итеп, үзе әңгәмәдәшен тынычландырырга, сабыр булырга өндәп утыра иде.
– Нишләмәк кирәк, Иргали күрше, үлгәннәр артыннан үлеп булмый. Син дә хәсрәт-кайгыга бик бирешмә. Дүрт саның төгәл дигәндәй, сиңамы соң кайгырырга! Авылда да күтәреп каршы алырлар үзеңне. Син бит хәбәр-хәтерсез зимагурлыкта йөргән кеше түгел, Хаҗи абыең сүзләре белән әйтсәк, революция солдаты, кызылармеец! Бер дә борчылма, күрше, бар да рәтләнер, авыр чаклар узды инде, Аллага шөкер. Әнә илдә иминлек – үлмәбез, шәт. Әти мәрхүм: «Сабырлык төбе – сары алтын», – дия торган иде. Җыен тузга язмаган уйларыңны җилгә тузгыт, кем, Иргали. Кара уйлар аңны каралта. Шул инде, илгә килгән афәт иң элек ир-атка тия. Шул ук әти мәрхүм: «Адәм баласын дөнья шулай бөгеп тә, сындырып та сыный», – дияргә ярата иде. Бары рухыңны сындырма, кем белә, бәлки әле, синекеләр дә исән-иминнәрдер, дип әйтүем…
Шушы гади генә сүзләр билгесезлектән әрнеп-сызган күңелгә җан өргән сыман тәэсир итте. «И-и изге җан! – дип уйлады Иргали Зәйтүнә турында. – Кайгы-хәсрәт, тормыш зилзиләләре үзеңнең дә баштан ашкан ич».
Хуҗабикә иңнәрен озынайтырга теләгәндәй аска таба тарткалап алды да, күршесенең чак кына тынычлануын тоемлагач, болай дип өстәп куясы итте:
– Хәлләреңне бик аңлыйм, Иргали. Аңламаган кая ул! Япа-ялгыз калулары әҗәлдән дә битәррәк. Әмма өметеңне өзмә. Өмет үтерү – адәм үтерүгә тиң, ди. Әйтәм бит, күңелемнең кай җире беләндер тоеп торам, исәннәр синең газизләрең, исәннәр!..
Рәхимле-шәфкатьле Зәйтүнәнең җанга җылы сала торган сүзләреннән соң, Иргалинең өметсезлек томаны каплаган күңеле янә чак кына яктырып киткәндәй булды. Шулай да ул хатыны белән баласының ниндирәк шартларда авылдан китүләре хакында кызыксынып куюны кирәк тапты.
Баштарак хуҗабикәдән рәтле-башлы сүз чыгар төсле түгел иде. Зәйтүнәнең, беренче авыз ачып, бер кәлимә сүз катканда ук тавышы калтыранып куюы Иргалине янә пошаманга төшергән иде. Ахыр чиктә хуҗабикә, эчендә ут кайнаса да, түземлеген җуйды, күңеленә юшкын булып утырган хафалардан берьюлы арынырга теләгән сыман, барысын да ачыктан-ачык сөйләде дә бирде:
– Узган каһәрле елның көзе иде. Гелән күздә-кашта булып та, көннәрнең берендә кинәт юк булды хатының Гөлниса. Бу хәл күңелгә шом салды. Тукта, мин әйтәм, хәерле хәл түгел бу. Ишеккә бардым, күрәм, эчтән бикле…
Шуннан соң Зәйтүнә ниләр булганлыгын күз алдына китереп бастырырлык итеп түбәндәгеләрне бәян итте. Ишекне дөбердәтеп тә җавап ала алмагач, ян тәрәзәгә килә. Аннан берни дә күралмагач, түр тәрәзәгә күчә. Шунда чамалый: сәке өстендә, яртылаш юрган ябынып, Гөлниса ята. Янында бәләкәче – Гөлүсә. Тәрәзәне шакып карый. Тегеләр селкенми дә. Шунда Зәйтүнә, ду-чат килеп, күрше-күләнне аякка бастыра. Өйалдының салам түбәсен тишеп, иң әүвәл ыргаклы агач белән бастырыкны күтәреп, ишекне ачалар. Керсәләр, тегеләр инде ярты мәет. Әмма суынырга өлгермәгәннәр. Шунда күрше-күлән бичараларны саклап калу чарасына керешә. Кемдер хәзрәтләрдән бер җамаяк сөт алып чыга, кайсыдыр күәс төбен чайкап алып керә. Тешләрен каерып ачып, көчләп эчерткәндәй итәләр. Авызына сөт коелган нарасый, тончыга язып, үзенең ризасызлыгын белдереп, беренче булып ыңгырашу авазы сала.
Зәйтүнә шул ук көнне Гөлнисаның туган апасына хәбәр юллый. Хәбәр изге җанлы кешегә туры килә булса кирәк, икенче көнне үк Миңниса ат җигеп килеп тә җитә. Как сөяккә калган Гөлниса белән баланы күтәреп алып чыгалар да, ястык түшәлгән арбага сузып салып, алып китеп баралар.
Әрнеп, өзгәләнеп сөйләвен Зәйтүнә:
– И-и бигрәкләр дә, бигрәкләр дә жәл булды инде, – дип түгәрәкләде.
Бу сүзләрдән соң Иргали күңелендә: «Шәт, исәннәрдер…» – дигән өмет чаткысы яңа көч белән кабынды. Шундук катгый карарга килгәнлеген, бүген үк гаиләсен эзли чыгарга әзерлеген әйтте. Әмма алда кыш көтүен, ә өендә торырлык җай калмавын да өстәмичә булдыра алмады. Чыннан да, өенең өй диярлеге калмаган, хәзер үк инде эчендә җилләр уйнап тора, тәрәзәләре ватык, идәннәре алынган, баскычы җимерек, хәтта аның эчке ишеге дә сыңар күгәндә генә асылынып тора иде.
Киң күңелле, ярдәмчел Зәйтүнә монда да сүзсез калмады:
– Әгәренки тарсынмасагыз, баш-күз алгалаганчы бездә торып торырсыз. Һәр җәһәттән тигезлек булмаса да, бары бергә, югы уртак дигәндәй, булган кадәресенә шөкерләр итебрәк яшәрбез. Чын әгәр! Җылы авызым белән әйтәм бу сүзләрне. Минем әткәй, күрше хакы – Тәңре хакы, күршелек – кардәшлектән дә өстен, дияргә ярата иде. Алай өметсезләнергә әллә ни урын юк. Сиңа да ярдәм итми калмаслар.
Изге җан Зәйтүнә киңәш бирү белән генә чикләнмәде, бу олуг эшне нәрсәдән башларга кирәклекне дә өйрәтте: «Туп-туры Ярлылар комитетына бар, ат-олау белән ярдәм итми калмаслар», – диде. Шундук күршесен исенә китерергә теләгәндәй, Ярлылар комитетының рәисе Бәһрам абзый булуын да, аның кайсыдыр яктан Иргалиләргә кардәш тиешлеген дә әйтүне кирәк тапты.
– Күрдеңме, күрше, синең әле арка таянычы булырлык кешең дә бар…
ВЦИК чыгарган махсус декрет нигезендә, авылларда Ярлылар комитетлары төзелү турында Иргали белә иде инде. Шул комитетның рәисе булып әнисе ягыннан чыбык очы тиешле Бәһрам җизнәсе сайлануы турында ишеткәч, Иргалинең күңел түрендә пыскыган өмет чаткысы тагын да яктыра төште.
Ул шулай итте дә. Иң әүвәл Бәһрам җизнәсен күрергә булды. Юк, өенә бармады ул аның. Кыегына уңып беткән әләм эленгән Совет йортына таба юнәлде.
Хатын-кыз ягыннан туган тиешле булгангадыр инде, Иргали Бәһрам абыен элек-электән якын итеп, үз итеп, «җизни» дип йөртә иде. Заманында Бәһрам җизнәсе, чыннан да, бик якын кеше иде аларга. Шулай булмыйча ни, Иргалинең әтисе Нургали белән алар яшьтиләр иде, хәтта 1904 елгы рус-япон сугышына да бергә алынганнар иде. Шуннан Бәһрам җизнәсе уң аягын өздереп кайтты, ә Иргалинең әтисе бөтенләй юкка чыкты.
Бер Иргали генә түгел, Бәһрамны бөтен авыл халкы ихтирам итә, гадел, булдыклы, зирәк акыл иясенә саный иде. Чыннан да, курку белмәс йөрәкле кеше иде ул. Халык телендә «Бәһрам солдат» дигән исеме генә түгел, тоткан абруе да зур иде аның. Гаделсезлек булса, урынсызга кимсетелгәннәрнең барысы да, хаклык эзләп, Бәһрам җизнәсе янына йөгерерләр иде. Хикмәте шунда, ул кемнең кем булуы белән санашып тормас иде, кара канга батканчы якалашыр, әмма үзенекен итәр, хаклыкны яклар иде. Бәлки, шуңадыр байбәтчәләр дә, мулла-мунтагайлар да «чатан шайтан» белән бәйләнмәү ягын карыйлар. Шулай гади халыкның хөрмәтен изге әманәт, зур мәртәбә итеп саклап-аңлап яшәүче бер тынгысыз җан иде Бәһрам-солдат.
Иргали, шундый уйларга бирелеп, Совет өенә юнәлде. Бик күп вакыйгалар шаһиты, янгын каланчасы күләгәсенә елышып утырган каравыл өе дә бик нык үзгәргән, аскы бүрәнәләре сипләнеп, түбәсе тигезле-тигезсез такта белән яңартылган. Урам ягына чыгарып, бик үк яңадан булмаса да, уклау кебек шома, төз бүрәнәләрдән янкорма салынган. Өстәлгән өйнең тәрәзәләре дә үзгә: рамнары да зуррак, пыяла өлгеләре дә эрерәк.
Иргали болдырга күтәрелде, әмма өй эченнән ишетелгән хатын-кызлар тавышына туктап, икеләнеп калды: керергәме, кермәскәме?
Шулчак ул берничә тамыр аша чыбык очы булган Бәһрам җизнәсенең тавышын абайлаган сыман булды. Тәкатьсезләнеп, ишекне каерып ачып, эчкә үтү өчен шул җитә калды.
Аны күргәч, бүлмә эчендәгеләр тына төшкәндәй булдылар, хәтта түрдәге өстәл артында утырган Бәһрам җизнәсен чорнап алган хатын-кызларның бака туе да кырт өзелде. Ләкин озакка түгел. Иргалине танып алулары булды, янә барысы берьюлы телгә килде, берсен берсе уздырып, янә базар ясап алдылар. Күрешү, сәламләшү китте:
– Җаныкайларым ла! Күрегезче, зинһар…
– Әнекәйгенәм лә! Кемне күрәм… Иргали түгелме соң?! Шул ич!..
Ул арада Бәһрам җизнәсе дә, урыныннан кубып, агач аягы белән идән такталарын санап, Иргали янына килде һәм: «Саумы, туганым!.. Исән-иминме?..» – дип, солдатны кочагына алды.
Хатын-кызлар гөрләпме-гөрлиләр:
– Йа-а Ходай! Менә бит, ә!.. Язган мал язын кайтыр, диләрме әле?..
– Әйтмә дә! Әнисе генә күрә алмый калды… – Кайсыдыр тирән көрсенде, өзгәләнде, хәтта сыктап елап җибәрде. Аңа икенче берәве шыңшу белән җавап кайтарды.
Иргали белән күрешкәннән соң, өзелеп калган әңгәмә шактый вакыт үз ызанына төшә алмыйча азапланды. Урынына барып утырган Бәһрам да, очрашу тәэсиреннән чыгу әмәлен тапмагандай, һаман әле авызын җыя алмый иде. Сүзләре дә кичерешләренә тәңгәл: «Күрдегезме, хатыннар, әнә нинди гренадердай ир-егетләр кайта авылыбызга, болай булгач яшибез әле, яшибез…»
Сүз уңаенда күп нәрсәләрне төшенде Иргали. Монда гомерләре буе өсләренә юньле кием, тамакларына юньле ризык эләкмәгән атсыз-тунсыз ярлы-ябагай гына түгел, тормышны алып барырлык, җан сакларлык та чамалары калмаган, ирсез, фәкыйрь хатын-кызлар җыелган икән. Үзләрен борчыган, кызыксындырган мең төрле сорауга җавап табарга дип килгәннәр алар.
Әнә хатыннарның берсе ниндидер «налог» турында сүз кузгатты. Бәһрам җизнәсе шул бер сыңар сүздән барысын да аңлады. Ни өчен «Продразвёрстка» ның «Продналог» белән алыштырылуы, аларның аермасы нидән гыйбарәт булуы белән кызыксыналар икән хатыннар. Сорау кабыргасы белән куелган, җавап бирмичә кара.
– Аермасы аның шунда, – дип башлады Бәһрам, колак артын кашыштырып. – Продналог продразвёрсткага караганда күп ким. Продналог крестьянга үзеннән арткан икмәген сату мөмкинлеге тудыра…
Ничарадан бичара хәленә төшкән хатын-кызларга янә бака туе ясап җибәрү өчен шул җитте:
– Йа-а Хода! Син дә, Бәһрам агай, әйттең сүз! Илле алла, кырык мулла ярдәме белән анда бер түтәрәм, монда бер түтәрәм, тегендә бер әчминник, монда бер дисәтинә чәчкән без ятим-ятимәләрдән икмәк арта димени инде! Йа-а Ал-лам!..
Ач яңаклы, кечерәк кенә гәүдәле бер хатын барысының да уртак фикерен әйтте, ахры.
– И-и, Бәһрам абзый! Быел язын ике таяк тары чәчеп калган идем. Бүгенге көндә өйдә өреп очырырлык ризык заты юк… Ничекләр итеп җан асрамак кирәк…
Язын һәр хуҗалыкның, биләгән җиренә карап, чәчүлек орлыгы белән тәэмин ителүе, әмма узган яман ачлыктан тәмам өне алынган халыкның чәчү турында түгел, әлеге хатын әйтмешли, җан саклап калу ягын каравы, шуның нәтиҗәсе буларак күп кенә басуларның кысыр калуы турында Иргали ишетеп белә иде инде. Ә ел ифрат та матур килә, иген котырып-каерылып уңа, чәчеп калган кешеләр ишеп, моңарчы күрелмәгән уңыш җыеп алачак…
Иргали Бәһрам җизнәсенә игътибар итте. Ул да бетәшкән, төс куйган. Заманында, сыңар кулы белән дага сындыра, дип сөйлиләр иде аның турында. Хәер, хәзер дә әле сокланырлык зур гәүдә үзендә, нык бәдәнле кеше. Тамырлары бүртеп торган көрәктәй куллары өстәл өстендә ята. Куе кашлы, эре яңак калканнары күпереп торган каратутлы йөзендә көч-егәр генә түгел, ихтыяр да җитәрлек икәнлеген сиземләү кыен түгел иде.
Тагын шул кадәресенә төшенде Иргали: кабыргасы белән куелган сорауларга җавап бирү Бәһрам җизнәсенә дә җиңел түгел. Бар, җавап биреп кара барлык сорауларга да! Вакыт дигән нәрсә мәрхәмәтсез, берсеннән-берсе четерекле сорауларны куеп кына тора.
Әнә кайсыдыр яңа экономик политика турында сүз кузгатты, аның нәрсә икәнен аңлатып, төшендереп бирүне үтенде.
– Бу ниткән хәл инде тагын, – дип башлады бер хатын, ярсуын көчкә басып. – Яңадан бер сынык икмәк бәрабәренә шул ук байларга, мулла-ишаннарга бил бөгеп, ялланып хезмәт итәргә калдыкмыни инде?! Революция, дидек, азатлык, дидек, иркенрәк тын алырбызмы әллә дип өмет иттек…
Хатыннарның тагын берсе сүзгә кушылды:
– Болайларга киткәч, ачлык-ялангачлыктан ничекләр итеп чыгарбыз соң?.. Кичәгенәк, чыбык белән чыпчык куып торса да ярар дип, ындыр табагына кече кызымны да иярткән идем. Берәр сынык икмәк тәтемәсме үзенә дип өметләнгән идем югыйсә. Кая ул!.. Минһаҗ бай приказчигы: «Икенче юлы бала ияртеп киләсе булма!» – дип, бер генә җикеренде…
Бәһрам агай янә чигәсен кашып куярга мәҗбүр. Бар, шул тамаша четерекле сорауга ике генә авыз сүз белән җавап кайтарып кара!
– Аның хикмәтеме?.. – диде ул, үз-үзенә сорау биргән сыман итеп. – Хикмәте шунда ул яңа экономик политиканың: яллы хезмәт, хосусый милек, хосусый сәүдә рөхсәт ителә…
Бу сүзләр ут өстенә ялкын гына булды. Янә берсе икенчесен уздырып тәтелдәргә керештеләр хатыннар. Бигрәк тә фәкыйрь киенгән, чандыр гәүдәле теге таныш хатынның тавышы аерылып торды:
– Соң безнең газиз ирләребез шул байга бил бөгүне бетерик, юк итик дип, каннарын коеп, башларын салдылар түгелмени?! Нәрсә бу? Эрвәлүцияне әлеге шул Минһаҗ байлар яңадан җилкәбезгә атланып, каныбызны эчсеннәр өчен ясадыкмыни соң?! Әнә яңадан такта яру, май заводлары калкып чыкты, яңа тегермән салып җибәрде. Һаман да шул Минһаҗ байга бил бөгү, аның колы булып яшәү. Көзгә керүгә, көнлектән уракка йөрдек, соңрак җитенен йолыктык, күл-сулыкларга баса-киндерен батырдык. Күкрәк авызыннан боздай суга кереп, киндер көлтәләрен чыгардык, киптердек. Аннан килеп, бер караңгыдан икенче караңгыга тиклем талкыдык… Кыш кердекме, янә Минһаҗ байга барып тез чүгү – кышның кыш буе ындырында ашлык сугу… Үзе әнә күзен дә күрсәтми. Байлыгын кая куярга белмичә, калада хур кызлары белән кәеф-сафа корып ята… Элек-электән халыкның җелеген суырды, хәзер дә каныбызны эчә… – Чандыр-бетәшкән хатынның бу сүзләрендә рәнҗү-иңрәү авазлары да бар иде.
Бәһрам, урыныннан күтәрелеп:
– Чак кына сабыр, хатыннар… – дияргә мәҗбүр булды. – Дөрес аңлагыз. Бу – ничарадан бичара дип кенә ясалган адым. Илебезнең хәлен үзегез беләсез. Башта империалистик сугыш, аннан килеп, Октябрь революциясе… Янә дә килеп, әле һаман дәвам иткән гражданнар сугышы. Халык хуҗалыгы тәмам чыгырыннан чыккан, ачлык-ялангачлык хөкем сөрә, шуның өстенә тиф ише авырулар, чалгы белән чапкан кебек, кешеләрне кыра. Ваба үләте мал-туарның тетмәсен тетте. Бүгенге көндә байлык кемдә? Акча кемдә? Шул ук Минһаҗ байлар кулында. Менә шуларның акчасы, байлыгы белән илне торгынлыктан чыгарып булмасмы икән дип күрелгән чара бу. Ягъни, тын алу өчен генә, вакытлыча гына чигенүебез… Партия шулай аңлата.
Шулчак хатыннарның берсе, тирән көрсенеп:
– Кайчан да булса кешечә яшәргә язганмы соң безгә?.. – дип ачынып, йөрәге иңрәве белән әйтеп ташлады.
– Яшәрбез, хатыннар, яшәрбез! Менә әйткән иде диярсең, тормышыбыз карап-сокланып туймаслык булачак. Чөнки илгә-җиргә үзебез хуҗа хәзер. Балаларыбызның өсте бөтен, тамаклары тук булыр. Без әле аларга җәннәткә тиң тормыш бүләк итәчәкбез. Юлларыбыз якты, адымнарыбыз киң, ышаныч-инануыбыз көчле. Киләчәгебез ап-ачык, якты безнең!
Хатын-кызлар таралып, икәүдән-икәү генә калгач, Бәһрам җизнәсе белән Иргали кабат күрешкәндәй иттеләр, хәл-әхвәл сораштылар… Шатлану куанычыннан авызын җыя алмаган Бәһрам: «И-и туганым! Сине дә исән-имин күрәсе көннәр бар икән!» – дип, Иргалине җилкә-аркаларыннан кагып-сөеп алды.
Иргали дә телгә килде һәм, бернинди хәзерлексез-нисез, сүзне үзенең гаиләсе турында башлап җибәрде. «Ничегрәк шулай булды соң?.. – дип, сорауны кырт кистереп куйды ул, – хәтта җәмәгатемнең исәнме-түгелме икәнлеген дә белмисең бит», – дип, чак кына үпкәсен дә белдергән сыман итте.
Бәһрам җизнәсе дә, бу турыда иртәме-соңмы барыбер сүз кузгатачагын көткән кебек, Иргалине башта тын гына, бүлдермичә генә тыңлады, аннары, бөтен хакыйкатьне берьюлы ачып салырга теләгән сыман, берсеннән-берсе яманрак хәлләрне, коточкыч вакыйгаларны күз алдына китереп бастырырлык итеп тезә башлады. Берсен дә калдырмады. Бөтен Идел буе губерналарында, Уралда ачлыкның, тиф авыруының меңләгән кешене юк итүе, үз авыллары Салаязның гына да яртысы кырылып бетүе турында сөйләп китте ул. Шуның өстенә сыйнфый көрәшнең моңарчы күрелмәгәнчә кискенләшүен, дошманнарның авыл активистларын вәхшиләрчә кыйнап, төрлечә җәзалап үтерүләре, һәр җирдә террор, асу-кисү, талаулар хакында әйтте, Иргалиләрнең күршесе продкомиссар Хаҗиның да ерткычларча җәзалап үтерелүен телгә алды.
– Тирә-юньдә бөлгенлек, ачлык-ялангачлык. Хәзер исә атасыз-анасыз калган балаларга, Кызыл Армия сафларында һәлак булганнарның гаиләләренә һәм тәмам ярдәмсез калган ярлыларга булышу чаралары күрелә… Ә инде хәлебезгә килсәк, үзең күреп торасың, бик тә авыр. Бу хәлләрдән мең көрәш, мең газап белән генә җиңеп чыгып булачак. Бүгенге көндә чәйнәп имезлеккә салырлык ипигә дә зар булып яшәүчеләр бар әле. Ә инде мөмкинлекләргә килгәндә, хәлебез тагын да авыррак. Һәрбер пот чәчү орлыгы өчен кан-тир түгәргә, каргыш-ләгънәт сүзләре ишетергә туры килә. Хәер, башкача булуы да мөмкин түгел. Ил өстеннән нинди генә өермәләр, гарасатлар узмады. Чит ил интервенциясе дисеңме, эчке контрреволюция дисеңме… Хәер, нигә дип сиңа боларны аңлатып торам соң әле мин? Синең өчен бу яңалык булырга тиеш түгел. Мин үзем Рәчәйнең бөтен дөнья белән барган сугыштан җиңеп чыгуы турында уйлыйм да, хәйранга калам. Түзсә дә түзә икән халык дигәнең, тәки бөгелмәде, сынмады… Шуннан чыгып бернинди икеләнүсез әйтергә була, яңа тормыш, һичшиксез, җиңәчәк, әйе, җиңәчәк!.. Моңа минем иманым камил.
Иргалинең гаиләсе турында нибары ике-өч авыз сүз әйтә алды Бәһрам җизнәсе. Әнисен үтә зәхмәтле узган елны җирләгәннәр. Иргали солдат хезмәтенә киткәч туган кыз баласы белән хатыны Гөлнисаны ярым үле хәлләрендә туган якларына алып киткәннәр.
Шунда Бәһрам җизнәсе, сүзне икенчегә борырга теләгән сыман, искәрмәстән генә:
– Фиркалеме? – дип сорап куйды.
– Керергә вакыт тимәде… – диде Иргали, бер дә исе китмәгән кыяфәт белән. Әмма шундук, акланырга теләгән сыман, солдат юлларының нәкъ чәбәләнгән йомгак кебек булуы, иртәгесен язмыш кая илтеп ташлаячагын да белмәгән чаклары еш булуы турында гәп сатып алды. Башта Австрия фронтында булган. Окопларда революцияне каршылаган. Бернинди икеләнүсез Кызыл Армиягә язылган. Шуннан башланган да инде Иргалинең Россияне аркылыга-буйга гизүләре.
Кайларга гына илтеп ташламый аны язмыш, кайларда гына булырга туры килми. Аеруча хәтердә калганы, әлбәттә, Петроградта хезмәт итү. Казармалары Петропавловск крепостенда була. Баштарак Монетный Дворны, Смольныйны саклаганнар. Әмма әлеге тыныч тормыш озакка сузылмый, аларны янә фронтка, бу юлы инде Юденичка каршы алып чыгып китәләр.
Юденичны тар-мар итсәләр дә, ут боҗрасы эчендә калган яшь совет иленең хәле моңа карап тиз генә җиңеләйми. Англия-Америка интервенциясе башлангач, инде ничәмә тапкырлар әҗәлнең күзенә караган солдат Иргали Миргалиев хезмәт иткән полкны төньякка озаталар. Архангельскины азат итү өчен барган каты сугышларда ул беренче тапкыр яралана. Ярасы әллә ни хәтәр булмаганлыктан, хәрәкәттәге армиядә кала. Дошманнан тартып алынган азык-төлек, кием-салымны һәм башка төрле кирәк-яракларны үзәк Россиягә озату эшләрендә катнаша.
Аннан янә Европага кайта. Иргалигә Латвия, Литва җирләрендә дә булырга туры килә. Польша чикләренә барып чыга. Азов диңгезе буена җибәрәләр. Керчь, Краснодар, Ростов-Дон шәһәрләре тирәсендәге сугышларда катнаша. Аннан Баку якларына барып чыга. Азәрбайҗан, Грузия, Әрмәнстан җирләрен дошманнан арындыру бәрелешләрендә дә була ул.
Бары тик 1922 елның җәендә генә пароход белән Баку аша Рыбинск шәһәренә юл тота. Бер төркем кызылармеецлардан торган каравыл отряды составында азык-төлек баржасы озата бара Иргали. Рыбинск каласына якынлашып килгәндә, баржага зур гына бер банда һөҗүм ясый. Кискен сугышта Иргали каты яралана: бандит хәнҗәре аның сул як җилкәсен актарып ташлый.
Ул Рыбинск шәһәрендә госпитальдә дәвалана. Инде савыгам, туган якларыма кайтам дип кенә торганда, тиф авыруы эләгеп, кабат аяктан егыла… Иргалинең биштәрендә, Рыбинск каласында берничә ай дәвалануның бер ядкаре булып, көмеш кружка саклана. Анда «Красному воину 158-го стрелкового полка И. Н. Миргалиеву от Рыбинского пролетариата» дигән сүзләр язылган.
– Менә, Бәһрам җизни, шундыйрак хикмәтләр күрде газиз башкайлар, – дип, Иргали сүзен түгәрәкләп куйды.
– Әй-йе!.. Чыннан да, күпне күргәнсең, күпне кичергәнсең. Хәер, киткәнеңә дә шактый вакыт үткән шул инде. Сугышка озатылганнан соң бер ярты ел чамасы уздымы икән, синең анда ниндидер медаль белән бүләкләнүең турында хәбәр килеп төшкән иде кебек…
– Бүләге дә булды, Бәһрам җизни, кыр суды белән үлем җәзасына хөкем ителү дә булды…
– Шулай да партия сафына керү ягын кайгыртасың калган, – диде Бәһрам җизнәсе, чак кына үзенең ризасызлыгын белдергән сыман итеп. – Синең ише акны карадан аера белә торган, дөнья күргән, ил гизгән кешеләр җитенкерәми бездә. Кайтуың турында ишетү белән, әһә-ә, продкомиссар Хаҗины алыштырырлык кеше табылды, бер арбага ике тәртә булырбыз, ичмаса, мин әйтәм… – Ләкин Бәһрам шундук, төзәтенгән кебек итеп, болай дип өстәде. – Ничава! Әллә ни зарар юк. Монда кабул итәрбез. Безгә синең кебек революция солдатлары менә болай кирәк. – Бәһрам җизнәсе кул сырты белән ияк астына сызып күрсәтте. – Бу нур өстенә нур гына булачак…
Бәһрамның тел төбеннән тагын шулкадәресен бик анык аңлады Иргали: җизнәсенең бу яңа эштә тәҗрибәсе чамалы, киңәш-фәлән сорар кеше дә юк. Күп кенә мәсьәләләрдә каушап-югалып кала яки бөтенләй бутала. Үч иткәндәй, һәрнәрсә ул көткәннән дә катлаулырак, хәл итәсе мәсьәләләр чамадан тыш четерекле. Байларга, сәүдәгәрләргә контрибуция салганда, ялгышкан чаклары да булгалаган. Гаҗәп тә түгел. Йә, әйт, түләүләр салганда, кулакны урта хәлледән ничек аерырга? Салымнан коткарылырга тиеш булган ярлыларны, фәкыйрьләрне ничек билгеләргә? Бар, белер-белмәс борын тыгылып кара. Китереп кыса башлагач, аның хәлле дигәне дә, нәкъ кәлтә еланы кебек, төрле кыяфәткә керә, унҗидегә бөтерелә… Шуның өстенә әнә яңа экономик политикага аркаланып, капиталистик элементлар канат җәя: «Искегә кайтабыз…» – дип төкерек чәчәләр, халык арасында Советка каршы коткы тараталар.
Сүз иярә сүз китеп, Бәһрам җизнәсе яңадан ил өстенә килгән мең төрле сынаулар, афәтләр турында сөйләп китте. «Соңгы чиккә җитеп талчыккан халыкның аһ-зарыннан бөтен Рәчәй иңрәп-сыкрап тора», – дип башлады ул сүзен.
Ярдәм үк булмаса да, һич югы, берәр төрле киңәш өмет итеп килгән Иргалинең ахыр чиктә түземлеге-тәкате төкәнде. Бәһрам җизнәсенең сүзен урта бер җирендә диярлек бүлеп: «Кайтуын кайттым да, хәзер нишләрмен икән соң мин?» – дип, үз ихтыяҗын кыстырып куйды.
Һәрчак кеше өчен җаны фида булып, кешегә ярты җанын бүлеп бирергә әзер торган олы җанлы, изге күңелле Бәһрам җизнәсен алыштырып куйганнармыни, туганының бу аһ оруына әллә ни игътибар да итмәде сыман, бик гади нәрсә турында әңгәмә алып барган кебек, болай диде:
– Нишлисең ди инде, Иргали туганкай, безнең эш билгеле: башлары иелгән, изелгән, кимсетелгәннәрне яклап, җиң сызганып изге көрәшкә керешәсең. Язмыш безгә шундый даулы-шаулы, ялкынлы-дәһшәтле чор бүләк иткән икән, берни белән дә санашмыйча, үз-үзеңне аямыйча көрәшүдән башка чара калмый…
– Минем, Бәһрам җизни, күреп торасың, йорт-җирнең дә карар җире калмаган. Идән-сәке, түшәм-матчасы юк дигәндәй…
Тегесе янә күзен дә йоммады:
– Хәзергә миндә торып торырсың. Өем терәүле булса да, берәр кышка чыдар.
Иргали тагын бер гозерен әйтте:
– Аннары ат табышырга ярдәм итсәң иде икән, Бәһрам җизни. Җәмәгатемне барлап кайтмакчы идем.
– Юлга кайчанрак чыгарга ният?
– Хет бүген.
– Ат мәсьәләсен чамаларбыз. Бедкомның бер түгел, ике аты бар барын. Тик икесенең берсе кул астында юк. Җирән байтал яраланды… Мин бит әле волость җир комиссиясе әгъзасы да. Шуннан кайтканда, Коры елга әрәмәлегендә саклап торганнар. Пуля сыртын тишеп үткән… Икенче атны Чаллыга соратып алдылар. Өяз ревкомыннан килгән вәкилне йөртә. Яңадан талаш, яңадан ызгыш: кулакларда булган артык икмәкне табу һәм тартып алу өчен, янә кызылгвардеецлардан продотрядлар төзелә. – Сүз белән мавыгып киткән Бәһрам, урыныннан кубып, агач аягы белән идәнне шакы-шокы китереп, тузан кубарып, ишекле-түрле йөренеп алды. Өстәле янына килеп туктагач, янә башлады. – Менә шулай яшәп ятыш, Иргали туганкай! Революция ул, күргәнеңчә, иске җәмгыятьне җимереп, яңа дөнья тудырган көч кенә түгел, бик күпләр өчен кемнәрнең кем булуын сыный торган нәрсә дә. Тормыш безгә, күреп торасың, җиңел язмыш билгеләмәгән. Так шту, без күргәннәр ике-өч буынга җитәрлек булды…
Иргали үз күңелендә ниндидер ризасызлык тууын һәм шул хәлнең торган саен көчәйгәннән-көчәя баруын тойды. «Бу ни бу? – дип уйлады ул. – Бәһрам җизнәсе әллә аны алты ел буена уйнап йөргән дип уйлыймы? Нәрсәгә дип акыл сата ул? Шул ук азатлык, бәйсезлек дип, көн дә диярлек үлем белән якалашкан һәм кан койган революция солдаты түгелмени соң Иргали? Ул да хаклык өчен җанын аямый көрәште түгелме соң?!»
Иргали үзенең торган саен ярсый башлавын сизенде. Шунда ул Бәһрам җизнәсенең сүзен урта бер җирендә бүлеп диярлек янә үзенең әнисе, гаиләсе турында сүз башлады:
– Неужели чак кына ярдәм итеп саклап калырга чамагыз булмады шуларны?.. – дип ярды да салды ул.
Шушындый ифрат та яман гаепләү сүзен дә җиңеллек белән кабул итте Бәһрам җизнәсе. Күтәрелеп бәрелү түгел, тавышын да үзгәртмәде хәтта. Бик гади нәрсә турында гәп алып барган сыман, болай диде:
– Юк, Иргали туганкай, булмады. Ачлык афәте, ачлык өрәге үзенең иң мәрхәмәтсез, сөякле куллары белән халык бугазын чытырдатып буган чак иде. Икмәкне ашау түгел, аңа карау белән генә дә күздән яшь чәчрәп чыгар чак иде. – Бәһрам авыр итеп көрсенеп куйды. – Бер синең әниең генә түгел, хатыным Кәримә дә шул ачлык афәтеннән дөнья куйды… Хәтта продкомиссар Хаҗиның әнкәсе дә ачтан үлде. «Мин тиешен яшәдем инде», – дип, үз өлешен берсеннән-берсе бәләкәч оныкларына каптыра торган булган, бичара. Ә бит күршегез Хаҗи абыеңның кулында еш кына олавы-олавы белән ашлык булыр иде. Соңгы очрашуыбызда бугай, әйткән сүзләре бүгенгедәй хәтердә… «Юлым авылыбыз аша узасы булса да, Салаязга кермичә әйләнеп үтәм… Каршыма әниемнең ачка кибеккән, өрәккә охшап саргайган, хәлсезләнүдән җилдә селкенеп торган гәүдәсен күрсәм, тәки түзмәм, капчык авызын чишеп, аның алъяпкычына берәр кушуч бөртек салырга мәҗбүр булырмын дип куркам», – дигән иде. Кулда күтәреп йөрерлек кеше иде, мәрхүм. Менә шундый большевик иде ул. Андыйларны замандашлар гына түгел, киләчәк буыннар да онытмас…
Шулвакыт ишекне җилле генә ачып, ыспай гәүдәле бер яшь хатын килеп керде. Иргалинең йөрәге дерт итеп куйды. Әлеге хатынның хәрәкәтләрендә, хәтта төс-йөз чалымнарында хатыны Гөлнисаның чалымнарын күргәндәй булды.
Ул арада хатын тартынып-ятсынып тормады, шатлыклы-куанычлы елмаеп, туп-туры Иргалигә таба юнәлде һәм:
– Исән-сау гына кайтып җиттеңме, Иргали абый? – дип, күрешү өчен кулын сузды.
Бу искәрмәгән хәлдән Иргалинең чак кына югалып-каушап калуын чамалаган Бәһрам җизнәсе аңа ярдәмгә килде.
– Син нәрсә, Иргали туганкай, әллә танымадыңмы? Безнең Хәят ич бу. Фәхри күршенең кызы. «Прапорщик Фәхри» дип тә йөртәләр иде әле үзен.
Ул арада Иргали дә телгә килде, танымаса да яхшысынмады, елмаеп болай дигән булды:
– И-и Бәһрам җизни, юкка гаҗәпләнәсең. Күпме гомерләр узган. Үзе дәшмәсә, чыннан да, танырмын димә…
Шушы гап-гади сүзләрдән соң, яшь хатынның иреннәрен бәхетле елмаю чаткылары ялмап алуын чамалады Иргали.
Хәер, ул үзләренең аяк очы күршесе Фәхри солдатның бер түгел ике кыз баласы барлыгын хәтерли кебек. Шул вакыт эчендә әлеге кызларның берсе күз явын алырлык сылуга әверелер дип кем уйлаган.
Сүз уңаенда берсеннән-берсе яманрак хәбәрләр ишетте Иргали. Идел – Чулман буендагы узган елгы афәт вакытында Фәхри абзыйсы да, Хәятнең кече сеңлесе дә, гүр иясе булып, дөнья куйганнар.
Бәһрам абзый сүзгә икенче юнәлеш бирде. Иргали ягына сыныйрак карый төшеп, сөйләнүен белде: Хәят, авылның партия ячейкасы әгъзасы булу белән беррәттән, бердәнбер мөгаллимәсе дә, избачы да икән әле. Аңа бу көннәрдә, революциянең бишьеллыгын билгеләп үтәргә хәзерлек барганда, эш аеруча күп икән. Уен эшмени, гасырлар буе иренең олтаны астында, шәригать богаулары эчендә иңрәгән, якты көн күрмичә, ирексез гомер сөргән татар хатыннарының хөррияткә чыгуларына биш ел тула бит.
Һичнигә бирешмичә, сыгылмыйча яшәүче, бернинди кыенлыклар алдында да югалып-каушап калмый торган хатын икән Хәят. Уйласаң, җан ачыныр – узган ел мең газап белән ачкан мәктәпне укуның беренче көннәрендә үк ябарга туры килгән. Аның урынына балалар йорты оештырылган. Дөрес, авылдагы балаларның бер өлешен, бигрәк тә әтисез-әнисез калганнарын, пароходлар белән Рәчәйнең туграк өлкәләренә озатырга туры килгән. Бу эшләрнең барысы белән дә диярлек, Ярлылар комитеты ярдәмендә, Хәяткә шөгыльләнергә туры килгән.
– Инде бөтенләй бетәбез икән дип кенә торганда, дөнья пролетариаты ярдәм кулын сузды. – Бәһрам абзый бу сүзләрне эчке бер горурлык белән әйтте. – Беренче булып хәлебезгә керүчеләр Америка эшчеләре булды. Шулай итеп, кыш башларында ук, Совет ашханәләре, туклану пунктлары ачылды – җан асрар чама туды.
Бәһрам җизнәсе сылу хатынның уңган-булган сыйфатларын тезгән арада, Иргали дә, Хәятнең балкыш иңгән гүзәл-сөйкемле йөзенә, килешле буй-сынына карап, чынлап торып сокланды. Аның йөреше-торышы гына түгел, үзен иркен-бәйсез тотуы, бер үк вакытта ифрат та ягымлы була белүе әсир итте Иргалине. Кием-салымына тикле үзенә ятып-килешеп, төс биреп тора бит аның. Аягында озын кунычлы ап-ак тула оек белән тирән резин галош иде.
Ул арада Хәят ячейка утырышларының төнгә кадәр сузылуларыннан зарлана башлады.
– Кичә ниндидер бәдбәхет тагын каршыма чыкты… – диде ул.
Бәһрам бу хәбәрне таң белән үк ишеткән булган икән – бик тыныч калды. Әмма, Хәяттән гайре Иргалигә әйткән сыман итеп, болай диде:
– Тыныч яшәү безнең төшкә генә керергә язгандыр инде. Яшәү өчен барган җан талаш, мәрхәмәтсез көрәш дәвам итү генә түгел, отыры көчәя, отыры кискенләшә бара. Ләкин без теләсә нинди дошман белән сугышырга, теләсә нинди кыенлыкларны җиңәргә әзер булырга тиешбез. Үзең беләсең, көрәшсез бәхет юк, алга барусыз җиңү юк. Сыйнфый дошманнарның, мең төрле контрларның мәкерле ниятләре белән атлаган саен очрашып торабыз…
Әмма Хәят кичәге вакыйганы Иргалигә сөйләп бирүне кирәк тапты, ахрысы. Ул кайтырга чыга. Авыл шомлы тынлыкка чумган. Ут-фәлән күренми. Бары тик кайдадыр, арткы урамнарның берсендә, яман улап эт өрә. Нәрсәдер буласын сизенгәндәй, Хәятнең дә күңеле тынгысызлана. Ул тыкрыкка борыла. Шулвакыт кычыткан баскан читән буеннан бер күләгә калкып чыга… Хәят адымнарын кызулата. Арттан ияргән ир-ат калышмый. Хәят йөгерә үк башлый. Эзәрлекләүче дә дөп-дөп атлап якынлашканнан-якынлаша. Ниһаять, капка! Өйалды баскычы. Хәят җил кебек атылып өйалдына керә дә, үзе артыннан җәһәт кенә ишекне ябып, чак-чак кына бастырыкны төшерергә өлгерә… Ниндидер авыр нәрсәнең гөрселдәп ишеккә килеп бәрелүе төнге тынлыкны боза… Кемнеңдер: «Коммун себеркесе… Өстерәлчек… Барыбер яшәтмибез…» – дип янаган тавышы гына ишетелә. Иртәгесен чыгып караса, ни күрсен, ишек тактасында бизмән тимере эзе.
Ишектә элек-электән ялкаулык һәм фәкыйрьлекләре белән даны чыккан, «Үшән» кушаматы тагылган нәселнең бер вәкиле Халәп күренде. Өс-башы ташка үлчим: ямау өстенә ямау чәпәлгән тышсыз кыптыр кыска тун, башында чите камалы мескен бүрек, төбе асылынып торган ычкырлы киндер ыштан. Аягында, кайчандыр ак булып та, хәзер инде лимон сарылыгы, янә тагын күптөрле төсләр иңгән тула оек белән чабата. Чабатасының да бер сыңары «мыек» җибәргән.
Аның каравы кыяфәте бик эшлекле, горур, түш киеренке, баш күтәрелгән. Иргали белән дә бер дә исе китмәгән кыяфәттә:
– Ба-а, кемне күрәм мин?! Былтыр үлгән ябалак быел башын калкыткан, диләрме әле? Син дә исән икән ич, – дип, эре генә исәнләште.
Иргали дә:
– Җеназамны укырга иртәрәк ашыккансыз, – дип җавап кайтарды.
Харап та соң, Халәпнең тавышы ай-һай көр, һавалы чыга:
– Партиядәме? – Бу аның беренче соравы.
– Юк. Өлгермәдем.
– Как так?! Шул заман эчендәме?
Сүзгә Хәят кушылды:
– Зарар юк. Иргали абый кебек авыр тормыш сынаулары үткән кеше бездән әллә ни ерак китә алмас…
Халәп аны кырт кисте:
– Какуй-такуй ерак китү?! – дигән булды ул, хәйранга калган кеше сыман итеп. – Дөньякүләм эрвәлүция булырга торганда, кызылармеец башы белән ни көтеп яткан ул?..
Халәпнең бар кыяфәтендә, үз-үзен тотышында: менә күр, кем идек, кем булдык, дигән нәрсә чагыла иде. Бәһрам абзыйның өстәле янына да бик эре кыяфәт белән узды, тезен тезгә атландырып, бүреген салып тезе өстенә чәпәп куйды. Бу минутта борын яфраклары күпергән, сулышы ешайган, тикмәгә генә йөрмәгәнлеге йөзенә чыккан иде аның.
– Бәһрам агай, Хәят, үзара гына сөйләшеп аласы бар иде… – Бу сүзләрне ул зур сер, бик әһәмиятле хәбәр җиткерергә теләгән кебегрәк итеп әйтте.
Иргали аның яшьрәк чагында да ярпачланырга яратучы вакчыл бер адәм икәнлеген белә иде. Әмма бу мизгелдә Халәпнең гыжылдап чыккан тыншык тавышы әллә нишләтеп җибәрде аны. Юк, сару кайнату гына түгел иде бу, ә тәненә ниндидер шыксыз бер нәрсә сыланган кебегрәк тәэсир иде.
– Юкка хафаланма, әйт, әйтер сүзеңне, – диде Бәһрам җизнәсе, тыныч кына. – Иргали ул күптән үз кеше. Шуның өстенә әле, Хәят әйтмешли, дөнья күргән, тугыз дәрья суы эчкән, ничәмә-ничә ил кичкән фронтовик.
Халәпнең үз тугызы тугыз:
– Мин, ячейка әгъзалары белән генә, дип әйтмәкче идем…
Иргали күңел төбеннән актарылып, кайнап күтәрелә башлаган яман хис якынаюын тойды. Ах, беткән җан! Мәхлук җан! Әҗәтканә!.. Хәтер саклыйм дип тә уйламый бит, кабахәт! Әмма Иргали ярсырга ярамавын, вакланмаска кирәклекне шунда ук абайлап алды:
– Нәрсә, мине ят элементка санамыйсыңдыр ич?..
Халәпнең җавабы әзер:
– Шту син! Алай димәдем ич. – Шулай да ирәйгән сыман итеп өстәп куюны кирәк дип тапты, ахрысы. – Бары тик партия уставының төгәл үтәлүен генә таләп итәм мин.
Гарьләнде Иргали. Бу минутта ул үзен читкә тибәрелгән кеше сыман хис итте. «Әллә үзәгенә җиткерерлек, үтерерлек итеп берәр сүз әйтимме икән?» – дип уйланды. Яңак итен чәйни башлавын үзе дә сизми иде Иргали. Юк, сабыр итим, түзим, дип күпме генә тырышса да, булдыра алмады, әйтте. Моның ише әрсез алабайларга сыя ул дип уйлагандыр инде.
– Бу балак бете шулай башка ук мендемени инде?.. – диде Иргали, ачы бер көлемсерәү белән. – Әтәч булып кычкыра башлаган дип әйтүем…
Үшән Халәп, корт чаккандай чәчрәп, урыныннан ук торды. Көлсу йөзе тагын да төссезләнә төште. Күзләреннән утлар чәчеп, яный ук башлады:
– Әй, син!.. Авызыңны чамалабрак ач, яме. Югыйсә күрсәтермен мин сиңа балак бетен. Баганага сәлам бирерлек итәрмен. Туже миңа, кызылармеец!.. Миңа калса, сине без бары тик ләгънәт царизмның, падишаһ әгъзам хәзрәтләренең турылыклы колы-солдаты дип кенә беләбез. Шул тугры хезмәтләрең өчен көмеш медаль алуың да безгә сер түгел… Авылдан киткәнеңә дә инде биш былтыр. Кем булып кайткансыңдыр бит әле, анысын бер шайтан үзе белә…
– Очынма!.. – Иргалинең тавышы хәрби команда сыманрак яңгырады. – Синең ише бушбугазларны гына күп күргән мин.
Шулай көтмәгәндә-искәрмәгәндә ут чәчеп, буран уйнатып әйтешә дә башладылар. Бу хәлне күреп, Бәһрам абзый да урыныннан күтәрелергә һәм араларына керергә мәҗбүр булды.
– Ипләп, ипләп кенә! Ниткән хәл бу? Нәрсә бүлешә алмыйсыз? Җитте сезгә! – Бәһрам иң әүвәл Халәпне элеп алды. – Син нәрсә, ә? Нишләвең бу?
Тегесе дә чытырдап тора:
– Ә ул нәрсә?.. Вәт, понимаешь! Кайтып җитмәс борын бугазга баса. Мыскыл итә…
Иргали дә, мәкерле елмаеп, җавабын кайтарды:
– Дөреслекне әйтү – мыскыл итү була алмый.
– Мин дә кеше бит.
– Анысын исбат итәсе бар әле…
Бәһрам, күзләрен ямьсезләндереп, Халәпне кысрыклавын белде:
– Иң элек син минем соравыма җавап бир. Сиңа бөтен ячейка исеменнән сөйләргә кем рөхсәт бирде соң әле? Иң элек шул сорауга җавап бир.
Халәп тә төшеп калганнардан түгел.
– Миңа ни булган ди? Нишләгән соң әле мин? – диде ул, кашын-күзен җимереп. – Саклык, уяулык дигән нәрсә көн тәртибеннән төште дәмени инде, ә? Үзең үк ике сүзнең берендә, сак-уяу булырга өйрәтә партия, дисең ич… – Халәп, Иргали ягына яман караш ташлап, янә кан катырырлык сүз әйтте. – Болайга киткәч, ничек кайтканын, нинди уйлар белән кайтканын иртәгә үк тикшерттерәчәкмен мин аның.
Иргали, һәрнәрсәдән өметен өзгән кеше кебек, Халәп утырган якка кулын селтәде дә ишеккә таба юнәлде. Ишек шундый көч белән ябылды – тәрәзә пыялалары зыңгылдап, түшәмнән комнар коелды.
Шушы юк кына нәрсә дә Иргалине тәмам кешелектән чыгарды. Бушап калган күңеленә, шыксыз елан сыман булып, ниндидер салкынлык үрләде. Башында төрле килде-китте уйлар хәрәкәтләнде. «Менә бит эт йөз, – дип уйлады ул, – тәки йөрәкне урыныннан кузгатты. Хәл-әхвәл сорашу юк, киңәш итү юк, тот та кешене чит-ят иткәндәй эткәли-төрткәли башла, имеш. Нәрсә күреп шултикле көдрәя ул? Кыланышларына егылып үләрсең, һич тә чик-чама юк. Узындырганнар, ирәйткәннәр Халәпне…»
Ай-һай ла ямансу, түзә алмаслык авыр иде бу минутта Иргалигә. Ниндидер ямьсез бер тойгы туктаусыз күкрәген изә, эчендә нәрсәдер менә-менә өзелеп төшәр төсле. Чарасызлыктан да яман нәрсә юк шул бу дөньяда. Ярсуы бераз басыла төшкәч, аеграк акыл белән уйлый алыр хәлгә килгәч: «Нигә, нигә дип шул йолкыш белән телгә килдем», – дип, и-и үкенде дә соң Иргали, и угаланды, үзен кая куярга белмәде. Чыннан да, зур ахмаклык, зур тотнаксызлык күрсәтте ул, җитмәсә тагын, Хәят алдында…
Шундый уйларга бирелеп атлый торгач, янә туган нигезе янына килеп чыкканын сизми дә калды Иргали. Кичке эңгер иңеп килгәнгәме, бу тирәләр хәзер тагын да шыксызрак, тагын да яманрак булып күренәләр. Иргали туган нигезен кабат күздән кичерде. Каралтыларның эзе дә калмаган. Базы ишелгән. Ул урыннарда котырып кычыткан, әрекмән, шайтан таягы үскән, як-ягын йодрык-йодрык чәчәкле-чәнечкеле меңьяшәр баскан. Чак кына арырак – буш яткан бакча, чүп баскан җир. Шул яктан, елга буеннан, ләм, бака ефәге исе тарала.
Иргали сәҗдәгә чүккән сыман тәмам җиргә чүмәшкән өйгә якынрак килде. Тирә-юньгә карарга имәнгеч, һәрнәрсә череп-муртаеп кара көйгән, һәрнәрсә күңел кайтаргыч, тәрәзәләренә аркылы-торкылы каккан такталарга кадәр тузып, коелып беткән. Череп, укмашып тирескә әверелгән салам түбә дә урыны-урыны белән эчкә савылып төшкән. Нәзек бастырыклар янгыннан калган кисәүләр сыман өзгәләнеп ята. Тал чыбыктан үреп ясалган читән өйалдының балчыгы күптән инде коелып беткән. Туйрасы купкан нәзек-нечкә читән агачлары читтән караганда, рәт-рәт булып тезелешеп, үләксә кабыргаларын хәтерләтәләр иде.
Шулай да ишектәге тутыгып беткән йозагы исән. Ничек алып китмәгәннәр диген син аны! Баскыч урынына салган иләмсез зур яссы таш та урынында. Ул да инде күптән кеше аягы җылысын тоймаганлыктан мүкләнеп беткән. Гомумән, өйнең яшәрлеге калмаган. Агач юнәтеп, сипләтеп яңартырлык та түгел бит, ичмаса. Искегә тисәң, исең китәр, ди, ишелеп-таркалып төшкәнен сизми дә калырсың…
Әле кайчан гына монда, бик үк җитенкедән булмаса да, тигез тормыш хөкем сөрә иде. Газиз әнисе, солдатка каралырга чакырылганчы өч кенә ай яшәп калган хәләл хатыны… Соңрак бар да бетте. Күзләреннән кан-яшь агызып елап калган әнисе юк, беренче тапкыр: «Сиңа әйтәм, буемда бар…» – дип пышылдап калган Гөлнисаның да язмышлары билгеле түгел.
И шәфкатьсез дөнья, аяусыз тормыш, мәрхәмәтсез язмыш!
Шулай: «Инде нишләп карарга? Ат сорап кая барып бәрелергә, кая сугылырга?» – дип, башын иеп, үз-үзенә биргән сорауларга җавап таба алмыйча дөньялардан китеп торганда, Иргалинең каршысында алар очында мәхәллә хуҗасы Гыйззәт хәзрәт пәйда булды.
– Бәрәкалла! Иргали күрше димме?.. Сөбханалла, син ич!.. – дип, беренче булып ул сүз катты.
Бу көтелмәгән очрашудан чак кына каушап-югалып калган сыман булды Иргали. Хикмәт шунда: ничек итеп мөрәҗәгать итәргә? Хәзрәт дипме, тәкъсир дияргәме? Бәлки, заманча: Гыйззәт абзый, дип атаргадыр. Тәвәккәлләп телгә килде Иргали:
– Мин, мин, хәзрәт!.. Әссәламегаләйкем, тәкъсир!..
– Вәгаләйкемәссәлам, кем, Иргали күрше. Баянак, ахшам намазына килгән картларның берсе шулай дип тора иде шул. Һәй-й Ал-ла! Менә бит, ә! Кайтыр юлларың киселмәсә, җыяр тәгамнәрең, эчәр суларың тартса, бер әйләнеп кайтасың икән аны. Ә бит инде синең турыда тегенди-мондый хәбәрләр дә ишетелгәләгән иде. Әһ-һе-е!..
Иргали дә үз чиратында хәзрәтне күрергә теләве, юл капчыгында атап хәзерләнгән кечкенә генә бүләге булуы турында әйтте. Сүз уңаенда мәрхүмә әнисен телгә алды, аны ничегрәк җирләүләрен сорашты, каберен белүчеләр бармы икән дип кызыксынды.
Хәзрәтнең дә теле ачылды:
– Әниең мәрхүмәнең урыны оҗмах түреннән була күрсен берүк, түшәк хастасы булып озак ятмады. Ил карчыгы дип, җиренә җиткереп, Ясинын чыгып гүргә иңдердек. Шулай итеп, башкалар белән беррәттән дәфен кылынды. Барысы да үз күзәтчелегемдә башкарылды. Ул яктан, Ходайга шөкер, ил алдында да, дин алдында да намусым пакь. Үлем алдында, кем, Иргали, барыбыз да тигез, барыбыз да көчсез. Көне-сәгате җиткәч, барыбыз да шунда булачак. Ил өстеннән афәт-зилзилә узган елны ай-һай ла үлем-җитем күп булды, ярты авыл кырылды. Ачлык – җир йөзендә иң зур, иң каһәрле афәт димәсләр иде аны. Шуңа да карамастан күмүчеләрен дә үзем барладым, үзем билгеләдем. Башка авылларда әнә мәетләрне аннан-моннан гына кара туфрак белән томалау яки бөтенләй җир өстендә калдыру очраклары булган икән. Этләр авызыннан адәм әгъзалары тартып алу кебек яман хәлләр дә булгалаган дип сөйләделәр. Алла сакласын, Алла сакласын! Ул яктан бездә, Ходайга шөкер, бар да дин-шәригать кушканча булды. Һәр мәет, бөтен шартларын китереп, кабере кызыл балчыкка кадәр җиткерелеп, җир куенына тапшырылды. Халыкның рәхмәте чиксез булды… – Бу сүзләрне әйткәндә, хәзрәтнең тавышы йомшарып кына калмыйча, изрәткеч бер көйләүгә күчте. Ул янә дә тигез, колакка ятышлы тавыш белән дәвам итте. – Ә инде, кем, Иргали, әниеңнең кабере кайдалыгын белергә теләсәң, ай-һай ла, күрсәтүче табылырмы икән? Авылның ике мәхәлләсенең берсендә биш вакыт намазның берсен калдырмый үтәп барган мәчет картларының – авыл диндарларының күпчелеге хәзер үзләре гүр ияләре. Эһ-һе-һе-е! Кырылган халыкның бер дә исәбе-хисабы булмады. Кара ачлык өстенә тагын ниндидер кан авыруы чыкты. Шул зәхмәт өе-өе белән алып китте. Зиратыбыз шул бер җәй эчендә икеләтә зурайды. Әнә яңа өлеше авылның бу башына килеп терәлде. Йа-а Ходай, көч бир, ярдәмеңнән ташлама. Халык аһ-зарыннан әнә хәзер дә ил иңрәп-сыкрап тора. Тагын ниләр булмас дисең. Тфү, тфү, яңа бәла-казалардан үзең сакла!..
Шулчак хәзрәт, Иргали ягына сынаулы караш ташлап, искәрмәстән генә аның сәяси хәле турында сорап куйды, бәлшәвикме, түгелме? Иргалинең «бәлшәвик» булырга өлгерә алмавы турында ишеткәч, хәзрәтнең йөзе ачылып китте сыман, ул хәтта: «Бәрәкалла!» – дип очлаеп килгән чал сакалын сыпыргалап куйды.
– Күңелемнең кай җире беләндер, шулайдыр дип уйлаган идем аны. Атаң яхшы кеше иде: бабаң пәйгамбәр өммәтенә алыштыргысыз, анаң изге җан, үзең дә бик тәүфыйклы булып үстең. Һәм дә шундый булып калырга Ходай кушсын берүк. Югыйсә бит адәм баласы илдән-җирдән, диннән-мәчеттән аерылдымы, төрле вәсвәсәгә бирелүчән була. Менә әйткән иде диярсең, синең ул бәлшәвиклеккә язылмавың, бәлки әле, мәслихәтрәк тә булыр. Югыйсә заманалар бозылды, илдән иминлек качты, кая карама – талаш-ызгыш, җәбер-золым. Кешеләрдә сабырлык-түземлек дигән изге көч сынды. Ә бит чыдамлык белән сабырлык – фатихага бәрабәр, дигән китап. Барысы да дингә ихтирам бетүдә. Болайга китсә, тагын да зуррак хафаларга төшүебез, әллә нинди дөнья күрмәгән яман хәлләргә тап булуыбыз бик ихтимал. Тәкъдир әманәте дигән нәрсә, аңа тугрылык дигән нәрсә бетте. Боларның барысы да хәерчелекнең, тормышның артка китүенең башы. Гомумән, кешене рәнҗетү җүнлелеккә илтми ул.
Хәзрәт тагын әллә никадәрле изге сүзләр тезде. Бакый дөнья, Хак Тәгалә турында да вәгазь укыштыргандай итте. Һәм шунда Иргалине кабат күздән кичерде дә өенә керергә, ризык-тәгамнән авыз итеп чыгарга чакырды.
– Әйдә, кем, Иргали күрше, керик, күз күргән, бер сукмак таптаган кешебез. Үзең мосафир кеше, солдат кеше, әйдә, тукланып чык, аш иясенә дә савап булыр…
Хәзрәтнең ихлас күңелдән, бик тә үз иткән кебек чакыруы Иргалине әллә нишләтеп җибәрде. Заманында халык арасында Гыйззәт хәзрәтне «усал хәзрәт» дип йөртүләрен ул яхшы хәтерли иде. Чыннан да, бөтен авылны дер селкетеп, өнен алып торган кеше ул. Бигрәк тә яшьләр шүрлиләр иде аңардан. Хәзрәтнең яшелгә буялган чукмар башлы таягыннан, бөтен авыл халкына ишетелерлек итеп кычкырып каргавыннан, бәддога укуыннан шүрлиләр иде.
Иргали мәхәллә башлыгының, авыл картларын җыеп, мәчет алдында: «Ярман сугыш башлаган», – дип, тәкбир әйттерүен хәтерли. Ул күренеш, авыл диндарларының кулларын күтәреп тәкбир әйтүләре, әле дә булса күз алдында тора.
Иргали үзе белән янәшә атлап барган хәзрәткә күз төшергәләп ала. Дөнья бетереп зарланса да, яшенле-дәһшәтле еллар әллә ни үзгәртмәгән аны. Бары тик өс-башы гына бүтәнчәрәк. Элек затлырак та, баерак та киенә иде кебек. Бәлки, дөнья күрмәгән, дөнья белмәгән Иргалигә генә шулай булып тоелгандыр. Хәзер исә әнә хәзрәтнең өстендә җиңел хәтфә бишмәт. Бишмәт өстеннән төсе уңган җилән киеп алган. Атлаганда җилән чабулары чак кына җилфердиләр. Башында җыйнак кына кырпу бүрек. Бу инде яңалык. Элегрәк аның башыннан ак чалма төшмәс иде. Аягында киез ката. Кулында исә гадәттә карт-коры таянып йөри торган гап-гади туйра таяк.
Гыйззәт хәзрәтнең өе мәчеткә каршы гына. Бик тиз барып җиттеләр. Биек урыс капкадан керү белән күрде Иргали: бөтен нәрсә җитеш – йорт кына түгел, абзар, келәт, лапас, мунча кебек каралтылар байларча, өр-яңадан булмасалар да, бик ныклар. Мал-туар да ишле булырга тиеш. Абзар тирәсеннән печән, сбруй, ат тизәге исе, муллык исе бөркелеп тора. Иргалинең ялгышмавын раслагандай, ишегалдының буеннан-буена сузылган абзар ягыннан ат пошкырган тавыш ишетелде.
Аларны унлы лампа белән яктыртылган, җылы итеп ягылган һәм мул булып төрле ризык-тәгам исе чыккан өй каршылады. Бусага аша атлап керү белән, хуҗа кеше шәрран ярып аваз салды:
– Каячы, кайсыгыз бар анда? Самавырны яңартыгыз, олуг кунак бар…
Кече яктагы сәке өстендә ястү намазга оеп, тәсбих тартып утырган остабикә, бу сүзләрнең миңа бернинди дә катнашы юк дигән сыман, картның сүзләрен колагына да элмәде. Ак яулыгының ике почмагын җилкәсенә таратып, ике очын ияк астыннан бәйләп куйган килеш, тәсбих тоткан куш кулын йөзе турысына күтәрә төшеп, сәҗдәгә иелде. Каяндыр аралыктан өрәктәй чандыр бер хатын килеп чыкты. Җилләнеп килеп тә чыкты, иң әүвәл хәзрәтнең өстен салдырып элде. Шундук җитез-өлгер хәрәкәтләнеп, табын хәзерли башлады. Иң элек түрге як сәкене тоташтан иңләгән ап-ак тула киез өстенә ак-кызыл шакмак бизәкләр төшереп сугылган киндер ашъяулык җәйде. Бераздан поднос белән чынаяклар, вак-төяк савыт-сабалар ташый башлады.
Хәзрәт, ым кагып кына, Иргалигә дә чишенергә кушты. Кунак кыстатмады, шинелен салып элде дә, хуҗаның чишенеп бетүен көтеп, тәрәзә буендагы эскәмиягә килеп чүкте.
Хуҗа да кара хәтфә кәләпүш, озын ак күлмәк, кара камзол, йомшак читектән генә калды. Бары тик шуннан соң гына сәке йөзлегенә килеп утырып: «Ләхәүле…» – дип, йоласын китереп, озаклап дога кылды. Иргали дә битен сыпыргандай итте.
Ул арада табынның түрге өлешенә пар бөркеп торган самавыр, урта бер җиргә, тәмле хуш ис таратып, йөзе килеп пешкән кабартма тутырылган агач табак килеп утырган иде инде.
Түр башына менеп кунаклаган хуҗа:
– Әйдә, кем, Иргали улым, булганыннан җитеш, – дип, бисмилласын әйтте дә кабартма тутырылган табакка үрелде. Башта дәшми-тынмый гына ашадылар. Чәйне хәзрәт үзе ясады. Сирәк-мирәк кенә Иргали ягына да күз төшереп алгалады. Ахырда итләч ирене белән елмайды да: «Үзең болай, кем, сөбханалла күренәсең», – дип, соклануын белдерде.
Иргали дә үз чиратында хуҗа ягына күз салгалап алды. Эченнән генә: үзең дә шайтан кебек тазасың икән әле, дип уйлап куйды. Күр син аны, эретелгән майга манып алган кечерәк ипи кадәр кабартмасын ике-өч кенә каба, чәйнәгәндә сакалы селкенә дә җыерчыклы муены тиресе астында бугаз төене генә хәрәкәтләнә.
Иргали, Гыйззәт хәзрәтнең аны бары тик мосафир солдат булганы өчен генә шултиклем ихлас теләктәшлек күрсәтеп чәйгә чакырмавын күңеленең кай җире беләндер чамалаган иде инде. Бәлшәвик тә булмагач, сере сыярдай кеше дип уйлагандыр, мөгаен. Чыннан да, күңел тоемы алдаламаган икән Иргалине. Хәзрәт: «Яле, кем, Иргали улым, җитеш әле, җитеш!» – дип кыстый торгач, бермәлгә тынып калды. Тик озакка түгел. Менә ул, шаһит булырдай өченче бер кешене эзләгәндәй, ишек ягына күз салгалап алды да, йөзенә рәнҗү билгеләре чыгарып, яңадан зарланырга кереште. Бу юлы инде сүзне шактый урау башлады ул.
– Заманалар бозылды, кем, Иргали улым. Тормышларның көе китте, тегеләй уйларга да, болай юрарга да чама калмады, өн юк, сан юк дигәндәй, тәмам аптыраган. Бәндәләрдә уртак иман, дини әдәп, милли гадәт дигән нәрсәләр тәмам бетте. Элегрәк, ичмаса, борынгылар сүзе, картлар сүзе, ата-ана сүзе, дигән сүзләр бар иде. Хәзер бары да бетте. Олы дип тору юк, кечене санга сугу юк, бер-берсенең бугазын чәйнәшергә генә торалар. Борынгылар: югарыга карап фикер йөрт, түбәнгә карап шөкер ит, дип өйрәтәләр иде. Хәлләребез яман, кем, Иргали улым. Гөнаһларыбыз баштан ашкан. Шул гөнаһларыбыз өчен Хода каршында мәңгелек тәмуг кисәүләре булу ихтималыбызны онытабыз. Кая карама бозыклык, гөнаһ вә азгынлык. Шул бозык җаннар, дәһриләр аркасында ил тулы кәсәфәт. Әй-йе! Нәтиҗәсе әнә күз алдында: төрле афәтләр, җәбер-золымнар белән дөнья тулды. Илгә-көнгә килгән кайгы-хәсрәт бихисап. Боларны һич кенә дә әгъла эш дип атый алмыйм мин…
Өй хуҗасы кабат Иргали ягына сынаулы караш ташлады: ничегрәк кабул ителә аның сүзләре? Кунакның йөзендә алай әллә ни зур үзгәреш, хәйран калу галәмәтләре күрмәгәч, тагын да шәрехләбрәк сүзен дәвам итте:
– Хәзер әнә ике сүзнең берендә, авыз суларын корытып, яңа тормыш, яңача яшәү турында әгиткә алып баралар. Ничек яшәргә икәнлекне аны, кем әйтмешли, чәнчи бармак тырнагына да язып-сыйдырып була: иман пакьлегеңне сакла, күңелең саф, сүзләрең хак, вөҗданың керсез, хезмәтең, кылган эшләрең гадел булсын. Янә дә килеп, кеше өлешенә тиясе булма, кеше хакына керәсе итмә. Менә булган чын хакыйкать шул. Ә инде сөягеңә кот кунсын, атлы-тунлы, тук-бөтен яшим дисең икән, рәхим ит, анысы да үз ихтыярыңда, юлы бер – намуслы хезмәт. Дин дә, байлык та, бәхет тә – хезмәт сөюче кулында. Һәркемгә мәгълүм – кеше ризыкка тиенгәч кенә бәхетле. Эшчән бәхетне эшендә күрер, ялкау төшендә күрер, димәсләр иде аны. – Хәзрәт тынып калды, әмма озакка түгел, Иргалинең йөзенә туры карап, тавышына чак кына киная өстәп дәвам итте. – Инде килеп, кемнәрнеңдер баштан ашкан хәерчелегенә үзләренең ялкаулыгы, коточкыч мәнсезлеге, үз-үзләрен иҗтиһат иттермәүләре сәбәп. Нәкъ менә шундыйлар, кулларыннан эш килмәгән җыен пүчтәк, җыен хәсисләр кеше малына күз алартучан булалар. Ходай бирмәгәнне башкалардан тартып алырга яраса, теләсә кем шулай итәр иде аны, мең газап белән мал тапмас, тир түкмәс, талау кебек яман шөгыль белән генә мәшгуль булыр иде.
Хәзрәтнең моңарчы сөйләгәннәре кереш сүз генә булган икән. Менә ул, тавышына мескенләнү халәте чыгарып, хаксызлыкка бик нык рәнҗетелгән кеше сыман, әйтергә җыенган төп фикерен дә чыгарып селекте.
– Әйт әле, кем, Иргали улым, җир-суларыбызны алып дөрес иттеме сәвит?
Кабыргасы белән куелган бу сорауга җавап бирергә өлгерә алмыйчарак калды Иргали. Йөзенә күз сирпеп алу белән, кунагының ниндирәк җавап бирәсен бер мизгелдә төшенде хәзрәт. Дөрес төшенде. Әһә-ә, бу да җир-суларны халыкка бирү ягында икән. Болай булгач, бик үк чишелеп-туарылып ташларга ярамас. Өй хуҗасы, җәберсенгән бер кыяфәткә кереп, болай диде:
– Ярар да, ди, алсыннар да, ди. Крәстиянгә җир кирәк тә булсын, ди. Дөрес, крәстияннәрнең күпчелеге җиргә ябышып ята, аңа үзенең тотанагы, өмете, яшәү чыганагы итеп карый. Андыйларның җир-биләмәләрен арттырсыннар да ди инде. Аның бит әле арада бары тик җирле булу өчен йөрүчеләре, чынлыкта җирнең нәрсә икәнен рәтләп төшенмәгәннәре, җирнең кадерен белмәгәннәре дә очрый. Нәкъ менә шундыйлары, кулларыннан рәтле эш килмәгәннәре, җир-җир, дип, тамак җырталар, акыралар-бакыралар, тәмам котырыналар. Нәрсә, кирәк булганы өчен алдылар дисеңме ул җирне? Һич юк! Бары тик нәфесләрен басар өчен генә алдылар. Ә нәфес, белгәнеңчә, чикне тоймый. Хуш, шуннан килеп, әтрәк-әләм Үшән Халәбе кебекләр җирле дә булдылар ди. Аннан ни файда? Быел әнә иген, Ходайның биргәненә шөкер, үкереп уңды. Ә басуларда нәрсә? Билчән дә әрем, сарут та шайтан таягы. Сәбәбе? Сәбәбе бер: җиргә әҗәт түләү җитмәүдә, ягъни җирне карый белмәүдә. Җирне аны җир эшкәртә белүче эшкәртергә тиеш. Тикмәгә генә: кырда йөргән кыр таныр, игеннең җаен иккән белер, димәсләр иде аны. Мәрхүм Миргали бабаң гомер бакый басудан кайтмас иде. Менә, ичмаса, игенче иде! Газиз җир ул: иелгәнгә генә бирермен, дигән. Хезмәтеңә изге, мөкатдәс хезмәте турында әйтелгән сүзгә кайтып кала. – Хәзрәт тезләре өстендә яткан чук башлы сөлгесе белән тирләгән муенын, чигәләрен сөрткәләп алды да зарын белдерергә теләгәндәй, дәвам итте. – Нәтиҗәдә әнә нәрсә килеп чыкты. Миннән тартып алган җирләр тоташтан диярлек кысыр-калдау калды. Күргән саен күз яшьләрем белән җыладым. Ә бит быел язын җир алган шул ук крәстияннәр атлы-тунлы, хәлле-хәсрәтле кешеләргә, хәтта миңа: «Уртакка чәчик, барыбер җир кысыр кала», – дип килмәделәр түгел, килделәр. Җалынып-җалбарып йөрделәр. Ник йөрмәсен ди! Аты дисә – аты юк, чәчү орлыгы дисә – анысы юк. Паена-иманасына чәчәр өчен Сәвит биргән орлыгын тартты да ашады… Ә Сәвит уртакка чәчү турында ишетергә дә теләмәде. Шул гозерләп килгән җарлы-җабаганың җирен һәйбәтләп сөреп, тырмалап, чәчеп биргән булса, Сәвиткә зыян булыр идемени? Бердән, җир эштән чыкмас, ташландыкка әверелмәс иде, икенчедән, кадәре хәленчә алган өлеше крәстияннең эчен тишәр идемени?! Ә бит әнә үзең күреп торасың, күзгә карап миһербан вә бер сынык икмәк өмет иткән җарлы-җабага белән дөнья тулды. Менә шундый хикмәтләре, күзгә карап зыян-зәүрәт салулары белән теңкәләргә тияләр, кем, Иргали улым.
Бу сүзләрдә өлешчә хаклык та бардыр кебек тоелды Иргалигә. Әллә шушы уй тууы, әллә башка нәрсә сәбәп булды, ул, хәзрәтнең йөзенә туп-туры карап, искәрмәстән генә болай дип сорау биреп куйды:
– Әллә бик җәберлиләрме?..
Хәленә кергән сыман итеп әйтелгән бу сүзләр үзенекен итте. Кинәт мескенләнеп калган өй хуҗасы капылт кына җавап бирергә ашыкмады, бары тик йөзен чытты да, тәмам өметсезлеккә бирелгән кеше кебек, билгесез бер якка кулын гына селтәде.
– И-и кем, Иргали улым, Ходай Тәгалә үзе шаһит, җәберләү генәме соң, тәкатемә, җан бәгыремә тияләр. Хак Тәгаләдән әҗәл теләргә генә калды инде, – дип көйләп-вәзенләп сайрарга кереште хәзрәт. – Бер локма хәрәм кермәгән мал-мөлкәтемә тиюләре бер хәл. Хәер, анысы да жәл. Мал – бәгырь ите, димәсләр иде аны. Әмма Хода гамәленә тел-теш тидерүләре, динне мәсхәрәләүләре җанны каһәрли. Тәңре каргышы төшәр дип тә уйламыйлар бит. Ә иман һәрчак хөрмәт ителергә тиеш. Үтә дә шәфкатьсез, үтә дә рәхимсез кыланалар. Белмим, гөнаһларын кая куярлар. Бигрәк тә чыдар әмәлләр калмады шул. – Хуҗаның зарлана башлаганда калтырап-сынып чыккан тавышы ныгыды, көчәйде. Бераздан инде ул ачу-ярсуын яшереп азапланмады, турыдан-туры яра бирде: – Аның адәм рәтле кешесе золым-җәберлек кылса бер хәер иде. Юк бит! Авылның иң затсыз гыйбады, браматы, хәерче әрвахы шулай кылана. И-и адәм тәганәсе, нәгъләт яугыры! Михнәт татыту өчен яратылгандыр ул, иблис токымы… Бигрәкләр дә каныга шул, якты көн күрсәтми…
Иргали, өй хуҗасын бүлеп, сүзнең кем турында баруы белән кызыксынды.
– Кем булсын ди инде! Соң шул адәм рәтенә керә алмаган, иманы качкан адәми зат, аяклы каза бар бит инде, – дип дәвам итте кызганнан-кыза барган хәзрәт. – Соң, теге… Үшән Халәп турында әйтүем. Шул зобани, шул хәсис мине «контр» дип сөйләнеп йөргән, имеш. Теле коргыры! Менә аш өсте, шулай дигән ди. Казанның карасы, яманның бәласе йогар, ди. Соң, Хода бәндәсе, каян килеп мин контр булыйм ди?! И-и зобани! Бөтен авыл шаһит: гелән Хак Тәгалә эше белән мәшгульмен. Үзең үк ишетерсең әле. Беркөн очратып, хата уйлыйсың, кем, бер дә риза-бәхил түгелмен, дип караган идем дә, кая ул, колагына да элми. Юк инде, ике иблиснең берсе, шуннан гайре сүзем юк. Ул кадәрле әктиф, ягъни Сәвит куштаны булдым дигәч тә: кешегә шултиклем золымлык кылырга, аны рәнҗетергә димәгәндер. Әдәп юк, низам юк. Һич югында, әти-әнисен исенә төшерсен иде. Башы беткере! Ул дөнья тинтәкләренең дә тфү-тфү (авыр туфраклары җиңел булсын) бөтен тапкан-табынганнары бездән иде ич. Шул имансызның муены астына килер көннәрне бер күрергә язгандырмы?.. Күрермен, боерган булса. Татыр җәзасы, татыр көннәре алда ул имансызның. Языгына күрә җәзасы булыр. Менә әйткән иде диярсең, аһ-зарым барыбер Ходай Тәгаләгә барып җитәр. Каргышым токымын корытыр, боерган булса. – Хәзрәт бу сүзләрне шундый ышаныч белән тәгаенләп әйтте ки, Иргали ирексездән өй хуҗасының йөзенә күтәрелеп карарга мәҗбүр булды.
Моны хәзрәт үзе дә сизенде, ахрысы, әмма сүзен бүлүне кирәк тапмады, чак кына сүрелә төшеп, каргавын белде.
– Җаннары җәһәннәмгә олаккыры, каһәр иңгере! Дөньялар шундый бәндәләр кулына калыр микәнни? Замана бүреләр кулына күчсә, кешеләр эткә әверелер, ди китап. – Хәзрәт саксызлык беләнрәк ычкынган сүзләренең Иргалигә ничегрәк тәэсир итүен сиздермичә генә абайлап алды да төзәтенгән сыман өстәде: – Кеше усаллыктан тәм таба башладымы – бетте, аннан да яман нәрсә юк фани дөньяда. Бөтен ил бәддога укыячагын көт тә тор шул җүнсезләргә. Кеше күңеленә ут булып керсәң, көл булып чыгарсың, ди. Чәнечке чәчсәң – энә урырсың шул. Этлек белән игелек тә, изгелек тә эшләп булмый. Елларның казалы килүенә дә, тормышыбызның пыран-заран килүенә дә шул имансызлар гына гаепле. – Хәзрәт, инде бераз тынычлана төшеп, болай дип өстәде: – Менә, кем, Иргали күрше, шулай ул. Кулыннан эш килгән түгел, ә тамак җырта белгән җыен әтрәк-әләм хуҗа хәзер. Әмма дә ләкин бер хакыйкать бар: кеше рәнҗетү җүнлегә илтми. Кеше каргышы җирдә ятмый. Минем ише хәлсез-көчсезләрне бугазлап нинди ямь таба торганнардыр. Әйткән иде диярсең менә, Алла орачак үзләрен… Тәүбә-әстәгъфирулла, әйттем исә кайттым!
Хәзрәт, бөтенләй кайтып төшкән бер кыяфәткә кереп, халыкның явызлыгыннан гайре аның комсызлыгыннан, хөсетлегеннән зарлана башлады:
– Азынды халык, бозылды. Иман байлыгы турында онытты. Дөнья малы кирәк хәзер кешегә. Мал-мөлкәтнең нинди юл белән керүендә эше юк хәзер аның. Тормышка ашмас нәрсәләргә өмет суза башлады адәм баласы. Яман чир бу. Җил биргәнне җил алыр, дигән борынгылар. Һич югында, шул изге әманәт булырлык сүзләрне истән чыгармаска кирәк иде. Кешегә изгелек кылырга өйрәнергә кирәк. Шул җитенкерәми. Кеше гомере – искән җил, ди. Бу фани дөньяга мәңгегә килмәгәнбез, иман байлыгы турында уйларга кирәк иде кана. Шул турыда ешрак исебезгә төшергәләсәк, бер-беребезгә карата бу тиклем мәрхәмәтсез дә булмас идек без.
Гыйззәт хәзрәтнең моң-зарын тыңласа да тыңлады, тыңламаса да тыңлады Иргали. Аның үзенеке үзенә җиткән иде бу мизгелдә. Шунлыктан Иргали өй хуҗасының сүзләрен җөпләп утырудан узмады. Кунакта ризыкташ булып утыруны да онытмаска кирәк иде.
Иргали стенага эленгән җиз телле зур сәгатькә күз төшереп алды. Вакыт соң иде инде. Һәм ул чынаягын каплады да, сый-хөрмәт өчен мең-мең рәхмәтләрен әйтеп, кушкуллап битен сыпыргандай итте.
Хәзрәт тә артык кыстамады. Тезләре өстендә яткан сөлгесен бер читкә алып куйды да, оеган аякларын язганда ах-вах килеп, сәкедән төшә башлады.
– Кара әле, кем, мелла, баядан бирле сорарга ниятләнеп торам, кайда туктадың соң син? Кунарга кемгә кердең диюем? Өеңнең рәте-чираты калмаган, төртеп ишәсе генә бар үзен. Ходай сакласын, ишелеп-нитеп бала-чаганы, килеп елышкан мал-туарны имгәтүе бар. Киртә-читәне юк… – Хәзрәт аякларына киез ката киеп алды. – Ни өчен әйтәм әле, әгәренки сөйләшенгән кешең булмаса, бүгенгә бездә генә кунып чыгарсың. Әй-йе!..
Иргали мәсьәләнең бу ягы турында бөтенләй уйламаган иде. Җанын ярып бирердәй булып торса да, ялгыз яшәгән Зәйтүнә күршесенә керү дә кыен бит әле. Шунлыктан, иртәгә барысын да берьюлы хәл итәрмен дип, кабат рәхмәтләр әйтеп, ул Гыйззәт хәзрәтләрдә кунарга калды.
Урын хәстәрләгәнче һава алыштырып керик дип, җиләк-җимеш бакчасы рәшәткәсе буендагы эскәмиягә чыгып утырдылар. Көзге төн караңгы иде. Ай-йолдызлар да күренми, күк йөзен тоташтан авыр болытлар каплаган. Тирә-юньне пәрәвез кебек йөзгә-биткә килеп сарылучан дымлы томан чорнаган. Тынлык. Бары тик кайдадыр, тыкрык башында, кое сиртмәсе шыгырдый да иренеп кенә эт өргән тавыш ишетелеп куйгалый.
Хәзрәтнең әле һаман да сүзе бетмәгән булган икән.
– Бар да һәйбәт булыр, кем, Иргали туган. Тик башкалар котырта дип, шайтан вәсвәсәсенә бирелә күрмә. Иманлы авызым белән әйтәм бу сүзләрне. Хәер, күңелем сизә, боерган булса, күздән төшәсе егет түгел син. Элек-электән өмет баглап карый идем мин сиңа. Нәсел-нәсәбең дә, фәкыйрь булсалар да, затсыз түгелләр иде. Гадел, хәләл көчләре белән үз көннәрен үзләре күрде. Киләчәктә дә, кем, Иргали улым, мөхтәрәм бул, шәфкать-миһербан белән күңелең мөлдерәмә булсын. Үзеңә үзең ышан. Күңелем тоя, тора-бара тормышларыбыз рәтләнеп китәр төсле. Әнә заманалар иске юлына төшәргә чамалый түгелме соң… – Хәзрәт, бик зур сер әйткән кебек итеп, сорау биреп куйды. – Син, кем, мелла, минем туганнан туган Минһаҗетдинны беләдер идеңме? Белгәнсеңдер, билгеле. Калада ул хәзер. Казанның үзендә. Күптән түгел генә шул кайтып киткән иде. Монда утары бар аның. Үзе кыл да селкетми. Бик үткен приказчигы бар, шуның аша гына эш йөртә. Миндә кунакта чакта шул Минһаҗетдин болайрак дип тора иде. Тормышлар, имештер, тормыш итә белүчеләр, ягъни тормышны әйдәп алып баручылар кулына яңадан күчеп бара. Ленин булып Ленин шул хакыйкатькә төшенгән ди хәзер. Сәүдә эше белән әнә сәүдәгәрләр шөгыльләнсен дип әйтеп әйткән, ди. Әйтеп кенә дә калмаган, сату-алу эшенә пулный слабуда биргән, ди. Күрәләтә торып, Рәчәй тиклем Рәчәйне хәерчелеккә, бөлгенлеккә төшерергә Ленинның башына тай типмәгән бит, дип торды. Минһаҗетдинны әйтәм әле, бәлшәвикләрнең сату-алуга рөхсәте чыкканнан соң, ай-һай ла канатларын җәйгән, Казанның үзендә генә дә яңадан ике-өч зур кибет ачып җибәргән.
Хәзрәт, бу өлкәдә белдеклелеген күрсәтергә теләгәндәй, сүзен үтемле гыйбарәләр белән ныгытып, сәүдә турында үзенчә фәлсәфә дә сатып алгандай итте.
– Сәүдә дә сәүдә дибез. Нәрсә соң ул сәүдә? Кара акылым белән аңлавымча, сәүдә – батырлык, тәвәккәллек, тапкырлык сорый торган, Мөхәммәт пәйгамбәрдән калган изге, игелекле шөгыльдер ул. Шуның өстенә – аралашу дигән сүз. Ә аралашу ул – гыйбрәт алу, яңару, үсеш, ниһаять. Бәлшәвикләр моны аңламыйлар дисеңме? Бар, аңламаслар! Әнә Минһаҗетдин нәрсә дип тора, дәрт иткән кешегә, рәхим ит, юл ачык, ди. Үземчә мин болай уйлыйм: хәрәм кермәгән кәсепнең бернинди дә гөнаһысы юк, Алла каршында да, Сәвит каршында да. – Гыйззәт хәзрәт, янә җаен туры китереп, ярым пышылдап кыстырып куйды: – Халык арасында әнә яңадан имеш-мимеш сүзләр йөри: янәседер, җир-сулар да элеккеге хуҗаларына кайтарылачак… Димәк, әлеге власның язмышы да энә очында гына. Дөньялар болайга китсә, һич тә булмас димә. Әгәренки Тәңре боерып насыйп булса, сине дә, кем, Иргали улым, читтә калдырмас идек. Вәгъдә итү – бөлдерми, дип кенә әйтүем түгел. Әнә Минһаҗетдин үзенең соңгы кайтуында: «Кызыл товар ташу өчен берәр ышанычлырак, күз күргәнрәк олаучы кирәк иде», – дип торды. Олы сәүдәгәрдә олаучы булуның хикмәтле яклары бар аның. Эше дә әллә ни авыр түгел. Атлары тотып тыйгысыз, арба-чанасы да калача: резин көпчәк тә тимер табан. Тамагың тук, өстең бөтен булачак, боерган булса, баш очыгызда түбә буласы турында әйтеп торасы да юк…
Хәзрәт янә Иргали ягына күз сирпеп алды. Бу сүзләрдән соң ул, бәлки, кунагыннан мең-мең рәхмәтләр әйтеп, моңарчы бикле күңелен ачып салуын көткәндер. Әмма тегесе, авызына су капкандай, тик утыра бирде.
Ишегалдына чыгып утыру белән, бер кыю фикер килде Иргалинең башына. Шул фикер тынгылык бирми, бөтен барлыгын бимазалый иде аның. Абзардагы атларның көр пошкырулары тудырды аңарда әлеге уй-фикерне. Хатынының, газиз баласының исәнме-түгелме икәнлеген белешеп кайту өчен ат сорап карамакчы Иргали. Баядан бирле шул гозер-үтенечен ничегрәк итеп хәзрәткә җиткерү турында баш вата, кирәкле сүзләр эзли иде. Иң элек, әлбәттә, көнен барып көнен кайтачагы турында әйтәчәк. Ара ерак түгел, күп дигәндә, утыз чакрымнар чамасындадыр ул барасы авыл. Ничегрәк итеп әйтергә соң? Ярый ла, якты йөз күрсәткәч, синең ямаулык сорый торган гадәтең бар икән әле, дип төрттереп куймаса.
Ниһаять, тәвәккәлләде Иргали, хәзрәтнең йөзенә бик үк туры карамыйча гына, бик читенсенеп кенә үзенең гозерен әйтте:
– Хәзрәт, бер изгелек эшләсәңче…
Гаҗәп хәл, Гыйззәт хәзрәтнең күңеле йомшак чак туры килдеме, берсүзсез риза булды да куйды. Алай гынамы әле, кунагын шул сәгать-минутта ук сәфәргә озатырга җыенган сыман итеп, лапас ягына борылып, катгый-кырыс тавыш белән:
– Саттар! Саттар, дим, кая олактың?.. – дип, шәрран яра башлады.
Лапас астыннан күләгә сыман гына булып, яман да озын, яман да чандыр, әмма киңчә күкрәкле бер кеше килеп чыкты. Чыкты да, бер сүз дә дәшмичә, читтәрәк туктап калды, хәзрәтнең боерыгын тыңлап бетергәнче шунда торды.
– Көнен барып көнен кайтыр өчен ат әзерлә. Туры бияне җик. Тимер хут арбаны кара. Печән түшә. Арба башына берәр тубал солы салырга да онытма…
Әлеге күләгә «ә» дими, «җә» дими борылды да шул ук лапас астында юк булды.
– Бер мәхлук шунда… Телсез. Алла колы бит, әйдә, яши бирсен. Адәм баласы кешегә сыенмыйча кемгә сыенсын ди…
Иргалигә урынны ян тәрәзә буенда торган зур сандык өстенә җәйделәр. Йокы тиз генә алмады аны үз кочагына. Шулай йокыга китә алмыйча көяләнеп, бурсынып яткан арада, башына мең төрле уй килде. Ничек соң әле революция, азатлык, хөррият, яңа тормыш дип кан койган, әгәр кирәксә, җанын да бирергә әзер булган кызылармеец, бернинди тартынусыз революцияне сүккән, аның казанышларын кабул итә алмаган, бүгенге тормышны ачыктан-ачык дошман күргән кеше түбәсе астына килеп эләкте? Башка урында сыймас идемени ул? Юкә белән каешның һичкайчан да бәйләнмәячәген, төенләнмәячәген Иргали белми идемени? Ничек белмәсен ди инде?!
Яңадан уйлар. Иргалинең күз алдына Гыйззәт хәзрәтнең сынаулы карашы килде… Нәрсә ди? Комсызлыгы белән даны чыккан, тирә-юнь халкының канын эчкән Минһаҗ байга олаучы булып ялланырга диме? Бу ни бу?! Иргалинең йөрәге янә дөрселдәргә кереште, күңеленә янә шик, икеләнүләр иңде. Шуның өчен шултикле корбаннар биреп яуладыкмыни соң без азатлык, тигезлек дигән нәрсәләрне. Кайда соң ул без теләгән тормыш? Тагы күпме көтәргә мөмкин ул көннәрне?.. Янә сагаюга, икеләнүгә охшашрак уйлар биләп алды Иргалинең күңелен.
Шулай кыбырсып ята торгач, уй-фикерләре тәмам чуалды аның, эзлекле фикер йөртә алмас дәрәҗәгә җитте.
Ул да түгел, күз алдында каравыл өендә булып узган вакыйгалар кабат пәйда булды. Җаны яңадан катып китте Иргалинең. Башында янә килде-китте уйлар туды. Юк, болайга киткәч, булмас, дип уйлады ул. Булырга охшамаган. Монда Халәп кебек әрсез алабайлар белән шәрран ярып талашып-тәмсезләнеп, якалашып ятканчы, башны алырга да кая да булса олагырга. Күр инде, ә! Бүген кереп кунып чыгарлык кына да кешесе юк икән ич аның. Дөрес, үлгәндә дә зарлану, рәнҗү-иңрәү авазы чыгармас изге җан Зәйтүнә: «Миндә яшәрсез», – дип әйтте дә әйтүен, әмма алачык кебек өйдә алар үзләре дә дүрт җан. Аннары бит кеше почмагының түренә сыйсаң да, күңеленә сыймассың, диләр…
Хатыны һәм әле үз күзләре белән күрмәгән баласы турындагы уйлар биләп алды Иргалине. Аның аннан кадерлеләре исән-иминнәрме икән соң? Әллә газиз әнкәсе кебек, алар да күптән инде тигез җирне түмгәк иткәннәрме?..
Алда көткән билгесезлек аның җанын өтә, зиһенен талкый, йөрәген сыкрата. Шулчак солдатка әллә нәрсә булды: иң элек бугазына ниндидер төер күтәрелеп, күкрәк тутырып сулыш алырга комачаулый башлады. Ул да түгел, яңакларын көйдереп-әчеттереп күз яшьләре тәгәрәвен тойды Иргали.
…Телсез Саттар салкын-караңгы тәрәзә пыяласына килеп чиерткәндә, күңеле алгысыган, йөрәге йончыган Иргали керфеккә керфек тә какмаган иде әле.
Хәзрәт тә уянды. Торып, авыз эченнән генә мыгырданып (иман кабатлап, догалар укый иде булса кирәк), чарлакта торган сукыр лампага ут төртте.
– Тордыңмы, кем, Иргали улым? Бик яраган. Сәфәрләрең гел уңышлы, юлларың гел кояшлы була күрсен берүк. Иншалла, мөрәүвәт, ягъни изге юлга чыгасың. Бар да һәйбәт булыр, боерган булса.
Өй хуҗасы самавыр кую турында сүз кузгаткан иде дә, Иргали: «Юк, юк, зинһар, мәшәкатьләнмәгез», – дип, аяк терәп каршы торды. Шунда хәзрәт күләгә сыман гына булып аралыкта пәйда булган хатынга мосафирның юлына ризык хәзерләргә кушты.
Ишегалдына чыктылар. Җигүле ат олы капкага таба каратып куелган иде инде. Озын Саттар мәш килә: күнегелгәнчә җитез хәрәкәтләнеп, һәйбәт күн сбруйларны шыгырдатып, аркалыкны күтәрде, түшлекне тарттырыбрак куйды.
Хәзрәт тә, Иргалине исенә китерергә теләгәндәй, соңгы үгет-нәсихәтен бирде. Ә үзе, әйтәсе сүзен әйтә алмый калудан курыккандай, арба тирәсендә бөтерелде.
– Ярар, кем, Иргали улым… Хозыр-Ильяс пәйгамбәр юлдашың булсын. Ул-бу хәлгә тарый күрмә, хәвеф-хәтәргә юлыкма. Ипләп йөргән – имгәнмәс, дигән борынгылар. Шәт, иншалла, юлларың уңар, якыннарың белән кавышырсың, бәдер көн, ягъни ай тулган көнне сәфәр чыгасың. Шулай да ишетсен колагың, олы юлданрак йөрергә тырыш, заманалар бозык, ышанычсыз. Ходай Тәгалә, сакланганны саклармын, дигән…
Ул арада телсез Саттар капканы киереп ачып куйган иде инде. Иргали дә, арба үрәчәсенә җиңел генә менеп утырды да, дилбегәне кулына алып, ат хуҗасына кабат рәхмәтләрен әйтте. Ак бәкәлле зифа-сылу туры бия, чөңгерүне дә көтеп тормады, кузгалып китте. Иргали капка артында калган хәзрәтнең: «Йөрер юлларың уң итсен…» – дигән соңгы сүзләрен генә аермачык ишетте.
Урам уртасына чыгу белән, ак бәкәл юырта башлаган иде дә, Иргали, капка төбенә чыгып карап калган хәзрәттән уңайсызланып, атны тыярга мәҗбүр булды.
Бик иртә иде әле. Шулай таң атар-атмас юлга чыгуына Иргали сөенеп бетә алмады. Як-ягына каранып алды. Авыл сәер тынлыкка чумган. Күк гөмбәзендә ял итәргә туктаган каурый болытлар арасыннан чыккан тулы айның чак кына томанлырак яктысы каршы яктагы өйләрнең тәрәзәләренә төшкән, шунлыктан өй эчләрендә ут алганга охшаш балкыш чагылып киткәли.
Иргали авыл кырыеннан үтә торган олы юлга чыкты. Ул барасы Чулпанга шул юл илтә дә кертә инде. Иргали төнге тынлыкка чумган туган авылы ягына күз салды. Йорт-каралтылар, куе эңгер-меңгер аша, өй булудан бигрәк, печән яки салам чүмәләләрен хәтерләтәләр иде. Кайбер йортларның тәрәзәләрендәге утлар читтән караганда бик сүрән, тычкан уты сыман гына җемелдиләр.
Олы юлга чыгып бераз китү белән, Чулман ягындагы күк чите сизелер-сизелмәс кенә булып агара башлады. Димәк, таң атарга чамалый. Шул яктан тыгыз җил исеп куйды. Әлеге җил үзе белән җаннарны айкап ала торган иген басуы исе, яңарак кына сөрелгән җир исе алып килде.
Юл һәйбәт, былчырак ерасы юк, катканак. Андый юл турында халыкта, оекчан йөрерлек, диләр. Ат җиңел генә юырта. Хәрәкәтләре килбәтле, күз иярмәслек тизлек белән аяк алыштырулары бик тә килешле. Алга ыргылу ясаган саен, камыт бавы зыңгылдый да бөят күне генә шыгырдый.
Ялкынланып янып китә алмыйча газапланган мичне хәтерләтеп, теләр-теләмәс кенә таң ата башлады. Чулман елгасы буендагы өркәч таулар тезмәсе өстендә туктап калган ай да, суга салынган шикәр кисәге сыман, күзгә күренеп төссезләнде; бераздан тәмам эреп беткән айның аксыл урыны гына калды.
Ниһаять, кояш чыкты. Җиһан ачылды. Дөнья дәррәү яктырып китте. Һавада сузылып көмеш тоҗымнар очып үткәләде. Тирә-юньне кинәт ниндидер сафлык, җиңеллек биләде. Ачы әрем исе, камыл исе, сөреп ташланган туфрак исе Иргалинең җанын айкап алгандай итте. Күкрәгенә тулган билгесез шатлык хисеннән күңеле канатланды. Бу халәт аның яшьлегендә уракка төшкән чакларын җанландырды. Тән-сөяге җиңеләеп китүен тойды. Игенче күңеле кузгалуы иде бу. Шулчак Иргали учын тук башаклар кытыклавын тойгандай булды. Менә ул, күз ачып йомганчы, бер көлтәлек булып үрчегән учмаларын тигезләп җиргә сала… Тезе белән басып бәйли… Көлтәләрнең кулда авырлыгын тоеп, марҗа башы куя. Фидакяр хезмәт тәмен адәм баласы тиз татый.
Әкренләп күк йөзен авыр болытлар сарды. Кояш югалды. Басулар өстеннән аккан әлеге зәңгәрсу-каракучкыл болытлар Иргалигә полк артыннан полк баруын хәтерләткәндәй булды. Әнә алар берсе икенчесен алыштырып кына тора. Болытларның шулай офык читенә китеп күздән югалулары, кемгә ничектер, әмма Иргалинең күңелендә ямансу уйлар уяталар иде.
Тимер хут арбаны җиңелчә генә келтерәтеп, бер көйгә юыртып барган ат, тезгененнән эләктереп алдылармыни, кинәт туктады. Күрде Иргали: юл икегә аерылган, акыллы малкай шуңа туктаган икән.
Иргали ат алдына чыкты. Ул да аптырашта: юлларның кайсысыннан китәргә? Иргалинең баш очында ук, бәгырьләрне өзеп, торналар тавышы ишетелде. Әнә алар, тигез өчпочмак ясап, авыр болытлардан калышырга теләмәгәндәй, хәтәр, ифрат та авыр сәяхәткә чыкканнар. Очар кошларның сагышлы авазлары Иргали күңеленә яңа җәрәхәт салгандай итте. Ниндидер үзәк өзгеч тә, үкенечле дә, бер үк вакытта каядыр бик еракларга чакырган сыман өндәүле дә иде бу авазлар. Һай-й, көзнең шушы моңсу көннәре!
Иргалинең болай да чайпалырга торган күңелен пыран-заран китерү өчен җитә калды әлеге иңрәүле авазлар. Искә төшкәндә генә дә йөрәкне яман чәнчеп-ачыттырып ала торган аянычлы истәлекләр өермәсе янә купты. Шул мизгелдә ул үзен юллар чатына басып кая барырга, кай якка юл тотарга белмичә адашып калган кеше сыман хис итте. Әлеге шыксыз уй йөрәгенә капты, бәгыре көйрәүгә тәкать тота алмас хәлгә килде.
Ни булса шул булыр дип, атын уңга борды Иргали. Сарман ягынарак каерырга кирәклекне хәтерли иде ул. Күпмедер узгач, алда дәрья сыман үзәнлек ачылды. Шунда төшенде Иргали: дөрес юлдан киткән икән. Калкулыктан үзәнлеккә төшкәч, тирә-юньдә күптән инде көз хакимлек итүе үзен аеруча нык сиздерде. Юл буендагы күлдәмәләрне бизәп-челтәрләп су чираган. Сурыккан аяк астында кырпак та күренгәли.
Ят кырлар, болыннар, калкулыклар, үзәннәр, инешләр һәм урманнар аша үтеп, ниһаять, Иргали үзенә кирәкле авылга килеп җитте. Өйлә вакытлары якынлашкан чак иде. Моннан алты-җиде еллар чамасы элек аның бу авылда кунакта булганы бар. Яшь хатыны Гөлниса белән икәүләп баҗаларына килгәннәр иде. Әле дә хәтерендә Иргалинең, өйләнешкән айлары гына иде. Беренче һәм соңгы тапкыр парлап өйдән чыгулары булган икән, аннары ай да үтмәде, Иргалине солдатка каралырга чакырдылар.
Бу авыл да тәмам эштән чыккан, еларлык хәлгә төшкән. Заманында карап-сокланып туя алмаслык иде. Тәмам хәрабәгә калган йортлар таркау гына утыралар, шундый да ямьсез, шундый да өнсез, яман чирү узган диярсең инде менә. Кая карама – салам түбә, җимерек каралты-кура, тал чыбыгыннан үреп балчык белән катырган ихата. Күбесе капкасыз-киртәсез. Тәрәзә-ишекләренә аркылы-торкылы такта кагылганнары да байтак.
Иргали үзенә кирәк өйне бик тиз тапты. Әмма каршысына ук килеп туктаса да, улмы-түгелме дигән сыман, икеләнеп калды. Баҗасы янына кунакка килгән елларда гына бөтен-төзек йорт-җирнең танырлыгы калмаган. Каралтысыз-курасыз, җиргә сеңәрдәй булып, сыерчык оясына охшап, япа-ялгыз йорт тора.
Иргали атын йорт ягына борды. Кайчандыр бизәкләп-чуарлап эшләнгән урыс капканың да хәзер нибары бер баганасы гына тырпаеп калган. Аның да капка баганасы икәнлеген тутыккан зур күгәненнән генә чамалап була.
Иргали, үзенең нишләгәнен абайламаган кешедәй, иң элек дилбегәне әлеге багананың күгәненә бәйләп куйды, атының нуктасын бушатты, авызлыгын ычкындырды. Арбага түшәлгән печән астыннан солылы торыпшаны алып, элмәгеннән ат муенына кидерде. Бары тик шуннан соң гына судан кайтып килүче кыз баланың үз турысына килеп җитүен көтә башлады.
Яшүсмер кыз бик фәкыйрь киенгән иде. Өстендәге, иске булудан да бигрәк, күптән инде кечерәеп калган бишмәтеннән тәмам «чыгып төшкән». Тездән өскә күтәрелгән бишмәте астыннан ямаулык өстенә ямаулык салынган кызгылт төстәге күлмәге күренеп тора. Аякларында, киндерәләрен «суырып» кечерәйтү сәбәпле, башлары кәкрәеп килгән чабата. Иргалине иң гаҗәпләндергәне шул булды: кыз бала җилкәсенә көянтә урынына, чиләкләре шуып төшмәсен өчен, баш-башы киртекләнгән гап-гади каен колгасы салган. Бишмәтенең кыскарган иңнәреннән терсәгенә кадәр чыккан, күшегүдән күгәрчен тәпиләренә охшап калган куллары әлеге колга өстендә. Шунлыктан кыз баланың кыяфәте канаты каерылган кошны хәтерләтә иде.
Кыз да Иргали туктаган өй ягына борылды, җигүле ат янына җитәрәк туктап калды. Иргали дә, шул форсаттан файдаланып, үзенең беренче соравын бирергә ашыкты:
– Үскәнем!.. Гаффар дигән кешенең өе шушы бугай бит?
– Өе шушы. Тик, абый, ул юк бит.
– Кайда соң ул?
– Үлде…
– Кайчан?
– Узган ел. Афәт елында…
– Бу өйдә тагын Гөлниса атлы апа кеше булырга тиеш иде…
Сулы чиләкләре астында иелеп төшкән бала җавапны озак көттермәде:
– Ул да юк…
Иргалинең аяк астындагы җир бер якка шуышып киткән сыман булды. Миен көйдереп: «И-и бәгырь! Син дә дөнья куйдыңмыни?..» дигән хәвефле уйлар өермәсе узып китте.
– Ничек юк?.. – Иргали үз тавышын үзе танымады. – Ул да үлдемени?..
– Юк, үлмәде.
– Кайда соң ул?
– Эштә.
– Кайда эшли?
– Утарда.
– Ә утар кайда?
– Күрше авылда.
Кинәт буыннары тотмас булды Иргалинең, авып китмәс өчен арба үрәчәсенә тотынырга мәҗбүр булды.
– Тагын Гөлүсә исемле бәләкәч кыз да булырга тиеш иде?..
– Бар. Ул өйдә…
Ниһаять, Иргали «уф-ф!..» дип иркен сулыш алды. Әмма бу җиңеллек нибары бер мизгел генә дәвам итте. Шулчак тыны кысылды һәм күзләрен яшь элпәсе томалады.
Солдат үз-үзен бик тиз кулга алды. Иң әүвәл, җәһәт кенә килеп, кыз баланың чиләкләрен алып җиргә куйды.
– Һай-й сине! Шушындый йомры агач белән җилкәләреңне чиләндерәсең бит. Нәрсә, көянтәгез юкмыни?
– Бар.
– Соң?
– Көянтә белән чиләкләр җиргә тия.
– Исемең ничек?
– Миңсылу.
– Әниең исәнме?
– Әни хаста… Йөри алмый.
Чиләкләрне күтәреп өйгә керделәр. Бусага аша атлап керү белән, Иргали аваз салды:
– Имин-аман гына яшәп ятышмы?..
– Шөкрана!.. Исән-аман хәзергә…
Иргали, әллә кайлардан, бик ерактан ишетелгән төсле хәлсез, зәгыйфь тавыш килгән якка күз салды. Сәкенең почмак як буенда, бәләкәй бала сыман гына булып, корама юрган астында яткан сырхауны абайлап алды. Күз чокырлары кара-кучкылланып тирәнәйгән, иреннәре күм-күк. Кара ютәл белән азапланып җаны суырылган хастаны күргәч, кинәт кенә имәнеп китте Иргали. Чыкмаган җаны белән сүнеп бетмәгән аңы гына бар иде сырхау хатынның. Шулчак хуҗабикә Иргалине төсмерләде булса кирәк, аның эчкә баткан коңгырт-кара күзләре отыры зураеп киткән кебек булды. Сураеп калган йөз-төсенә аптырау галәмәтләре чыкты. Ул да түгел, җәһәт кенә сикереп торып утырырга теләгәндәй, омтылыш ясап алды. Әмма көч-җегәре нибары башын калкытып, сыңар терсәгенә таяныр өчен генә җитте аның.
– Ай-й, бәгырькәем лә!.. Иргали… син түгелме соң?! Әйтче, зинһар… Үзеңме бу, әллә изге рухыңмы?..
Иргали ятак янына якынайды.
– Мин бу… Мин, Миңниса апа…
Авыруның тау күтәрә алмас кайгы-хәсрәт мөлдерәмә тулы күзләрендә яшь бөртекләре хасил булды. Суырылып, как сөяккә калган бит-чырае көзән җыергандай тартышып куйды. Сырхау, шулай ярым яткан килеш ыңгырашып-иңрәп, җаннарны тетрәндерерлек сүзләр тезә башлады:
– Менә… могҗиза юк диген син бу дөньяда!.. Без бит инде сине, Иргали, күптән җирләгән идек. Андый хәбәр таралганга да шактый вакыт узды бит инде. Йа-а Ходай! Нинди рәхмәт җилләре туган туфракларыңа кайтарды үзеңне? Менә бит ризыгың бетмәгән булгач… И-и дөньялар… Менә бит, ә? Баҗаң да гүр иясе инде. Бераз азык-төлек юнәтеп кайтып булмасмы дип, ат җигеп, Чаллы пристене ягына чыгып киткән иде. Юлда үлеп калган, мәрхүм… Кайсыдыр авыл зиратында җирләгәннәр үзен. Кеше шулай тормыш куа-куа дөнья куя торгандыр инде. Атын гына да кайтармадылар бит, ичмаса… – Авыру тирән борчылган, арыган тавыш белән өстәде: – Минем дә хәзер көткәнем бер генә – гүр. Тик менә кызым кала… Миңсылуым, бердәнберем. Шуның өчен өзгәләнәм… – Сырхау, урыны өстенә авып төшеп, сулкылдый ук башлады. Иргали аны юатмак булды:
– Юк өчен борчылмагыз, Миңниса апа… Бар да рәтләнер. Терелерсең менә… Яңадан аякка басарсың.
Сырхау сыңар кулын гына селтәде.
– Юк инде… – Әмма кабат Иргалигә таба борылды да сорау бирәсе итте: – Гөлниса… Гөлниса беләме соң әле?
– Юк… Юктыр, – дип җавап кайтарды Иргали. – Кичә генә кайтып төштем.
– И-и куанасылары, дөньялардан китәселәре бар икән әле… – Иргалинең бүтән чыдар чамалары калмады, тәкате бетеп, моңарчы күрергә язмаган газиз баласы турында сорады.
– Әле яңарак кына шушында чуала иде, – диде өй хуҗасы. – Ятсынып качмаган булса…
Миңсылу шушы мизгелне генә көтеп торган, ахрысы. «Менә ул!» – дип, почмак яктан дүрт-биш яшьләр тирәсендәге кыз баланы көчләп, кулыннан сөйрәп диярлек түр якка алып чыкты.
Әти кеше үзенә таба төбәлгән күкбаш чәчәгедәй елтыр зәңгәр күзләрне күрде дә ах итте.
– Кызым минем!.. Балакаемдыр ла!.. Кил яныма, – дип ятсынган балага таба үрелде.
– Әй-йе-ем… – диде нәни кызчык, киреләнеп. Ул да булмады, Миңсылу апасы кулыннан ычкынып, яңадан җәһәт кенә почмак якка, аралыкка кереп качты.
Иргали Миңсылуга арба башындагы төенчекне алып керергә кушты. Өлгер-җитез кыз баланың бер аягы анда, икенчесе монда. Тастымалга төрелгән төенчеккә дүрт-биш кабартма, ике пешкән йомырка, бер кисәк ит тыгылган иде.
Ул арада авыру да үзенең катгый сүзен әйтте:
– Гөлүсә!.. Гөлүсә кызым, курыкма, синең әтиең ич ул. Бире чык…
Миңниса апасының сүзе үзенекен итте: кызчык, кыюлыгын җыеп, ике бүлмә аралыгына килеп басты.
Иргали, иң әүвәл кабартмаларның берсен алып, нәни кызчыгы Гөлүсәгә тоттырды. Шул форсаттан файдаланып, нарасыен кулына күтәрде. Бала арык һәм каурый кебек җиңел иде. Аның сәләмә киемен, тузгыган башын, мич янында мәш килгәнгәдер инде, корымга буялган бит-йөзен, кутырлый башлаган ияк тирәләрен күрү Иргалине әллә нишләтеп җибәрде. «Газиз балакаем ла!..» – дип, кабат йөрәге әрнеп, йөрәге сызып куйды. Керфек төпләре дымлануын тойды.
Иргали баланы сәке йөзлегенә утыртты да Миңсылуга бер кабартма бирде. Ике кабартма, бер йомырка һәм салкын итне алып: «Капкалап алыгыз әле, хәл кереп китмәсме?..» – дип, авыру алдына китереп куйды. Әмма Миңниса апасы ашаудан баш тартты. Иргалинең түземсезләнеп кыҗрап торуын абайлапмы, кичекмәстән хәзер үк Гөлниса янына барып килергә кушты.
– Куанычлары кочакларына сыймас инде бәгырькәемнең. Иллә мәгәр сагына иде инде. Үзеңне телләреннән төшерми иде. Урамнарга чыга иде дә пристен юлларына, син кайтасы якларга мөлдерәмәләр итеп карап торыр иде, җаныем. Искәрмәстән иңенә ишелеп төшкән бу бәхеттән аңына зыян-зәүрәт килмәсә генә ярар иде. – Сырхау Гөлнисаның кайда, нинди эш башкаруы турында әйтте. – Бер сынык икмәк бәрабәренә бер караңгыдан икенче караңгыга чаклы эштә. Мине карап, мине саклап ята алмый бит инде. Авыру бактың ни дә, авырып яттың ни – барыбер. Менә шулай җан асрап ятыш… Кызым Миңсылу, бар, җизнәңне Гөлниса апаң янына озатып куй. Бар, кызым…
Биш-алты чакрым араны җил уйнатып чаптырып кына уздылар. Иргалинең күңеле канатлануга, берсеннән-берсе татлы уйлар туып, куанычы ташуга һич тә чик-чама юк иде. Хикмәтле Хода, юлда барганда ук бөтен булган кайгы-хәсрәтләре коелып беткән сыман булды. Куанычы эченә сыймаган Иргали, янәшәсендә утырган Миңсылуны кочагына алып: «Үскәнем лә!» – дип, дөпел-дөпел китереп, аркасыннан сөеп алды.
Ниһаять, аларга кирәк утар урнашкан авыл янындагы калкулык өстенә килеп чыктылар. Иргали бер генә мизгелгә атын туктатты. Аста ифрат та зур, озынча итеп салынган бөркәүле лапас. Бөркәү астында, рәт-рәт итеп тезеп куелган талкылар янында бер көтү хатын-кыз. Алар, очып китәрдәй булып җилпенеп, берсен берсе уздырырга теләгәндәй, киндер талкыйлар. Лапасның икенче башында тау-тау киндер сүсе өелгән. Анда да кешеләр мәш киләләр: сүс бәйләмнәрен үлчәп, олы-олы тюклар ясыйлар. Шунда ук җигүле атлар тезелешеп тора. Арада сүс төялгән олаулар да бар.
Иргали очынып-очынып киндер талкыган хатын-кызлар ягына яңадан күз салды. Аның тынгысыз җанлы, эшсөяр хатыны Гөлнисасы да шулар арасындадыр…
Калкулык өстеннән шактый ук җилле юыртып төшкән ак бәкәлен Иргали җигүле атлар торган йортка таба борды. Миңсылу исә, атның туктавын да көтеп тормады, арбадан очып төшеп: «Гөлниса а-па-а!.. Җизни кайтты!..» – дип кычкыра-кычкыра, хатын-кызлар эшләгән бөркәү астына ташланды. Аның ачыргаланып кычкыруын өзлексез шакы-шокы килеп торган талкы авазлары да баса алмады.
Иргали, атын туктатып, өй буендагы киртәгә бәйләргә дә өлгерә алмый калды, лапас астыннан хатыны Гөлниса атылып чыкты. Менә ул, шашкан кеше сыман, кулларын болгап, Иргалигә таба ыргылды. Әмма килеп җитәргә биш-алты адым каларак кинәт сөрлегеп китте һәм, һушын җуйган кебек, ава башлады. Ярый әле Иргали үзе йөгереп килеп хатынын тотып калырга, кочагына алырга өлгерде.
Иргали күкрәгенә капланган Гөлнисаның үксеп-үксеп елаудан бары тик җилкәләре генә калтырый иде.
– Йа-а Ходаем ла!.. Синме соң бу, Иргали?.. Саташам гына түгелме?..
Иргали, киемнәреннән киндер, сүс исләре аңкып торган хатынының арык гәүдәсен күкрәгенә ныграк кысты. Гөлнисаның йөз-төсе дә шактый сулганлыгын абайлап алды ул: ачлы-туклы тору галәмәтедер инде.
– Булды, бәгырь… Тынычлан. Мин бу… Менә кайттым…
Лапас астында кинәт тынлык урнашты. Эшләреннән туктап бер күчкәрәк җыелган хатын-кызлар ир белән хатынның очрашуын тамаша кылып торалар иде. Арада күзләрен сөртештергәннәре дә бар.
– И-и Иргали… Әнигә генә бу көннәрне күрергә язмаган икән. Саклап калып булмады шул, сиңа әйтәм, – диде Гөлниса, яман сызланып. – Кызыбыз белән үземне дә мәет булгач терелттеләр…
– Нихәл итәсең, бәгырь, ил белән килде бит. – Иргали елышып торган хатынының киеменә кунган киндер чүбе, сүс җепселләрен каккалап-чистарткандай итте. – Инде бу кадәресенә шөкрана кылырга кирәк. Болай булгач, бар да һәйбәт булыр. Еллар отыры аруга таба бара…
Шулчак, авызларын ачып, хәйран калып торган хатын-кызларга әллә нәрсә булды, кинәт ыгы-зыгы купты, дөнья кубарып талкылар шакылдый башлады, тирә-юнь шау-шу белән тулып хәрәкәткә килде.
Гөлниса да, читтәрәк торган ялгыз йорт ягына күз салып, өне алынып: «Хуҗа – үзе!» – дип җәһәт кенә читкә тайпылды.
Иргали дә шул якка борылды. Караса – башына елтыр козырёклы карасу картуз, өстенә дә шундый ук кара кием кигән, элеватор кадәрле зур гәүдәле бер кешене күреп алды. Өстендәге киемен җилбәгәй җибәргән, симез йөзен сакал-мыек баскан әлеге кеше алар янына якынлаша башлады. Тавышы да гөбедән чыккандай иде аның.
– Здорово, служивый!
– Саумысыз, хозяин!..
Итләч йөз киң итеп елмайды. Шешенке күз кабаклары астыннан Иргалигә сөзеп карап торды да әйтә салды:
– Хәзер бит, солдат, хозяиннар юк. Хозяиннар, Совет белән уртак тел таба алмау сәбәпле, тю-тю, каядыр китеп олактылар. Ә мин монда делопроизводитель генә, ягъни эшне оештыручы. Исемем Иван Кузьмич. – Шунда ул Гөлниса ягына ым кагып өстәп куйды: – Ә менә сезнең халык: Иван дәдәй дип кенә йөртә.
Иван Кузьмич аларның бер-берсенә кем булулары белән кызыксынды. Җавапны Гөлниса бирде:
– Никахлы ирем, Иван дәдәй.
Иван Кузьмич чын-чыннан гаҗәпкә калды, тавышына кадәр үзгәрде аның.
– Как так?! Иреңне сугыштан кайтмый калган, ягъни һәлак булган дип әйткәннәр иде ич. Менә сиңа мә! Менә ичмаса шатлык!.. – Иван дәдәй, ир белән хатынны бөтенләй үз иткәндәй, конторага чакырды. – Шунда иркенләп сөйләшербез…
Контора бусагасын атлап керер-кермәс борын, Иван дәдәй сүзгә дә кереште:
– Әйтергә теләгәнем шул, солдат, давай, тот та эшкә кереш. Әнә төяүче бул, хатының янындарак булырга телисең икән, рәхим итеп тюк бәйлә. Син дә, нәкъ хатының кебек, эш кешесенә охшагансың. Ә хатының берүзе ике кеше кадәр эшли дисәм, һич тә ялган катнашмас. Шуның өстенә бик акыллы, карусыз, итагатьле. Алак-шалакны мин бер күз төшерүдән таныйм. Давай, солдат, алын. Эшче җитми. Бик ашыктыралар, эшне кызурак тотарга кушалар. Калада әнә пролетариат өчен бәһа белмәс авазлар – завод-фабрика гудоклары яңгырый башлады… Димәк, яңа власть яши, тернәкләнә. Тик менә чимал гына җитенкерәми. Казанның эшче халкы безнең җитен-сүсебезне дүрт күз белән көтә.
Яшерен-батырын түгел, Иван дәдәйнең бу сүзләре Иргалинең йөрәгенә сары май булып ятты. Инде кая барып бәрелергә, кемгә барып егылырга, дигән кебек уйлар, туган туфрагына аяк баскан сәгатьтән бирле аның җанын кыйный, рухын изә иде.
Кара савыты куелган, берничә контор кенәгәсе, кәгазь өемнәре яткан түрдәге өстәле артына барып утырган Иван Кузьмич, бик гадәти нәрсә турында гәп саткандай, сөйләнүен белде:
– Ә бит адәм баласына Тәңренең бирмеш һәр көнендә теш арасына кыстырырга икмәк, җылыда йоклыйм дисә – утын, дөньяга чыгыйм дисә – кием-салым кирәк. Баш очында түбә булуы кирәклеге турында әйтеп торасы да юк.
Иргали, авызына су капкандай дәшми торуны яхшысынмады, Иван дәдәйнең сүзләре белән шиксез килешүен белдерде:
– Знамо шулай.
Тегесе дәвам итте:
– Шулай ул, солдат. Кара тир түкмичә, мең төрле мәшәкать күрмичә генә тормыш арбасы үзеннән-үзе тәгәрәми…
Шунда Иргали, Иван Кузьмичның сүзен урта бер җирдә бүлеп, үзенең яраланган булуын, сул кулының бөтенләй диярлек хәрәкәтләнмәвен әйтте.
Бу сүзләрен ишеткәч, Гөлнисаның йөзе агарып, күзләре зураеп киткән сыман булды. Ул: «Ай Ходаем!» – дип, иренең терсәгенә үк килеп тотынды. Аның каравы Иван дәдәй Иргалинең бу сүзләрен колагына да элмәде: «Дилбегә тотарга бер кулың исән булса, бик җиткән, моннан төяп җибәрербез, пристендә бушатышырлар», – диде.
– Ә түләүгә килгәндә, риза булырсың дип уйлыйм. Яңа кайтып төшкәнлегең дә, кызылармеец икәнлегең дә исәпкә алыныр…
Иргали кинәт кенә ризалык та бирмәде, капылт кына эштән дә баш тартмады. «Кайтып туган-тумача, таныш-белеш белән киңәшик, әгәренки монда эшләргә ниятләнәбез икән, ике-өч көннән килеп тә җитәрбез», – диде. Атны да бары тик көнен барып, көнен кайтырга дип алып торганлыгы турында өстәде.
Шуның белән сүз түгәрәкләнде. Иван дәдәй, кемгәдер кычкырып, ун кадак он үлчәп, бербөтен икмәк кертергә кушты. Бу – берүзе ике кеше кадәр эшләүче Гөлниса белән араны өзүе иде аның.
Иргалиләр, шул ук кичне җыенып, арбадагы урын-җир, чүпрәк-чапрак янына баздан чыгарылган ике капчык бәрәңге салып, төнгә каршы юлга чыктылар.
…Беренче тапкыр менә шунда, үзләренә өйдәш булып кайтып төшкән төннең иртәгесендә күрде Гази күкбаш чәчәге төсле зәп-зәңгәр күзле бәләкәч кыз Гөлүсәне.