Читать книгу Ул көннәрдә… - Мансур Вәли-Барҗылы - Страница 1

КАЧҮ
ПОВЕСТЬ

Оглавление

ТӨНГЕ ЮЛЧЫ

I

…Аһ, бу төнге вокзаллар!

Аһ, бу төнге сәгатьләр. Вакытны уздыра алмыйча аптырау, тилмерү газаплары… Ни өн, ни төш түгел бит дип утырасың шулай аңгы-миңге хәлдә тынчу вокзал бинасы эчендә. Мәш килеп торган кеше арасында…

Утырган килеш кенә йоклап та булмый, поездыңны ишетми калудан куркасың. Шулай ук урамга чыгып йөреп тә керә алмыйсың, инде төн: бөтен гәүдәң арыган, хәлең беткән. Бары тик менә шулай утырырга, газаплануыңны дәвам итәргә генә кала.

Болай да гаять йончыган, алҗыган кешеләрнең тагын да ачуын китереп, шикле адәмнәр күренгәли. Аларның кайсыбере, почмакка барып сыенган җиреннән ара-тирә күзен ачып, дөньяга усал бүре карашы ташлап ала.

«Бу дөньяның бөтен бәхетсезе гел вокзалга җыела инде әллә? – дип уйлап алды Билал, аларга карап. – Әллә инде алар өчен вокзалдан да уңайлырак урын юк?.. Тәннәренә һәм җаннарына җитмәгән җылыны бу мескеннәр әллә менә шушы кырмыска оясына кушылып, кеше көтүенә елышып кына таба ала инде?»

Менә бит әле язмышы Билалны да җиде төн уртасында шушы җан сөймәгән, күңел тартмаган пычрак вокзалга алып килде. Барысыннан берьюлы котылу, качу өчен, поезд көтә хәзер Билал.

Туйды, тәмам туйды ул! Мондый эссе җәйләрдә мәхшәргә әйләнә торган шәһәреннән дә туйды! Соңгы араларда котып салкынлыгы иңгән гаиләсе белән дә яши алмый. Кайчандыр бик яраткан эше дә сөендерми башлады.

Тик вокзалга иртәрәк килгән бугай әле, перронда аннан башка бүтән беркем дә күренми. Ә вакытны ничек тә уздырырга кирәк… Менә шулай арлы-бирле таптанып булса да…

Әйе, Билалга бу шәһәрдән аерылуы бер дә җиңел түгел.

Ачу килеп, ташлап китеп барса да, бер дә җиңел түгел аңа бу шәһәр белән аерылышу! Чөнки… Чөнки аның бөтен хыяллары бәләкәйдән үк менә шушы якты һәм нурлы шәһәргә килеп тоташа.

Бу шәһәргә килеп, архитектура институтында уку иң зур бәхет кебек иде… Аннары, укып бетергәч, шул шәһәрдә калып, җаны тарткан, күңеле ашкынган эштә архитектор булып эшли башлау иң-иң олы мәртәбә иде.

Аннан соң да Билалның бик күп өметләрен үзенә бәйләде бу шәһәр. Еракта, бик еракта – җир чите дип йөртелгән якта хезмәт иткәндә, иң бәхетле кешеләр менә шул шәһәрдә торадыр кебек тоела иде аңа. Шул шәһәргә кайту, шунда кайтып элгәшү һәм анда тормыш көйләп җибәрү аның иң зур максаты булды.

Боларның барысына әкрен-әкрен ирешеп тә килә сыман иде. Ләкин юк икән: иң-иң төптәгесе – барысына да терәк һәм нигез булып торганы, иң беренче ниргәсе – бик үк таза булмаган икән ул салган өйнең, ул корган тормышның. Мәхәббәт дигән нәрсәнең уңышлы килеп чыгуы – кеше тормышында иң беренче ниргә икән ул… Әнә шул ниргәнең саф-чиста да, нык-таза да булуы кирәк икән иң башта һәркемгә, бөтен кешегә!

Билал сәгатенә карап алды, поезд килергә инде күп калмаган. Тик әле һаман кеше күренми. Билал һаман берүзе… Әйе, бүтән юлчылар күбрәк көндез йөрергә ярата шул… Билалга гына менә төнге поезд туры килде… Нишлисең инде, бүтәне булмагач!

Поезд килер минутлар якынлашкан саен, Билал үз күңелендәге ниндидер бер көчнең аңа каршы төшеп маташуын сизде. Бераздан гына аңлап алды. Ә-ә… Эш менә нәрсәдә икән: ул бит башта үзенең китүен һич тә болай булыр дип күз алдына китермәгән иде… Үз-үзенә нык ышанган кыяфәттә, горур һәм бәйсез адымнар белән вагон баскычына менеп баруын тасвирлый иде бит аңа хыялы… Кинодагычарак итеп… Ә менә чынлыкта, үз башыңа төшкәч, алай горур булып кылануы кыен икән шул… Тиздән килеп җитәчәк поезд да әллә нинди йөрәккә ят нәрсә шикелле тоела. Элекке заманнарда, ичмасам, моның ише вакытларда пар ат җигеп, кибиткаларга утырып киткәннәр. Моңсу халәттәге кешене атлар алып киткән… Алар, әлбәттә, аерылу сагышына чумган кешенең әз генә булса да күңелен күтәргәндер, ялгызлыкта калган җанына юаныч булгандыр…

Ә Билал язмышына менә тимер атлар – җансыз юлдашлар гына калган шул! Билгеле, алар тиз юырта юыртуын. Ләкин алар тимер, җансыз шул!

Әнә шул җан өнәмәгән тимер поезд менә хәзер төн караңгылыгыннан килеп чыгар… Килеп чыгар да Билалны еракка, бик еракка алып китәр… Әллә кайларга, яңадан бер дә кайта алмастай җирләргә илтеп ташлар… Билалның күңеле шулай сизенә…

Их син, җырларда нурлы дип макталган шәһәр! Нигә соң син мин теләгән зур бәхетне бирә алмадың?! Нигә соң мине дә үзең кебек бәхет нурыннан балкучы кеше итә алмадың?!

Хәер, сиңа, зур шәһәргә, үз эчеңдәге кечкенә генә бер җан иясенең «бәхет» дип аталган сәер тойгысы кирәкмени соң! Синең бит аңа исең дә китми! Синең кайгың бөтенләй икенче төрле нәрсәләрдә бугай бит, зур шәһәр! Сиңа күбрәк шау-шу, дәртлерәк һәм көчлерәк музыка, тагын да яктырак балкырдай урам утлары гына кирәк бит!

Ә менә адәм баласы өчен, ныклап уйлап караганда, боларның берсенең дә артык әһәмияте юк икән… Тып-тыныч кына калып уйланган чакларында үзенең пар канатлы икәнен тою гына кирәк икән аңа…

II

Ниһаять, төнге вокзалга җан керде, каядыр югарыга, күзгә күренмәстәй урынга элеп куелган репродуктор «Мәскәү–Төмән» поезды килүен хәбәр итте. Шул сүзләр белән бер үк вакытта диярлек көнбатыш яктан тепловозның көчле прожекторы да күренде. Вокзал тирәсендәге барлык почмакларны үзенең куәтле нур көлтәсе белән тиз-тиз генә айкап, көчле бер сихер иясе кебек бик тиз якынлашты ул поезд.

Билал үзенең билетында күрсәтелгән вагонга үтте. Нишләптер аңа проводник та очрамады… Әллә инде йоклый иде…

Шулай да, үз вагонының тамбурына кереп баскач, ул эчкә үк узарга ашыкмады әле. Кулындагы портфелен тимер идәнгә куеп, ачык ишеккә таба борылды. Китәр алдыннан саубуллашу өчен, соңгы тапкыр шәһәренә күз салырга теләде. Бу калага карата күңелендә бер-бер җылы хис уянуын көтте. Ләкин стенасының буяулары уңып һәм пычранып беткән, биек һәм ярым караңгы тәрәзәләре, әллә нинди бер шом сибүче вокзал бинасы Билал гомер иткән шәһәрнең үзе кебек үк күңелдә җылы хис тудыра алмады. Киресенчә, төнлә бу вокзал бинасы әкиятләрдәге куркыныч җанварга охшый икән. Безнең төнге юлчыбызның болай да шәп булмаган кәефен ул тагын да хөртиләтте. Аны тагын да күңелсезрәк, ямансурак уйларга тартты.

Билалның монда бердәнбер кызы кала… Ул инде менә хәзер, менә бу минутларда: «Әти кая? Кая китте ул?» – дип йөридер, әнисен аптырата торгандыр… Ә аның әтисе Билал менә китеп бара… Кызын калдырып китә ул. Бәгыре телгәләнсә дә, тешен кысып түзә-түзә китеп бара.

Монда аның дуслары да кала. Эшендәге фикердәшләре, иптәшләре… Аларга үзенең китүен әйтеп тә тормады Билал. Кан кызган чагында шулай килеп чыкты инде – иптәшләрен кисәтүне кирәксенмәде. Ә дөресен генә әйткәндә, аның күңелен, җанын аңлап бетерүләренә шикләнде Билал. Аңлап бетермәгән көе аңа каршы төшәрләр дип уйлады. Шуңа күрә аларга әйтеп тә тормады. Үпкәләрләр, билгеле. Тик соң шул инде. Хәзер берни дә эшләп булмый!

Әнә поезд да кузгалырга итенеп кымшана башлады. Билал да баскан урыныннан купты, портфелен кулына алды. Бүтән кеше күренмәгәч, тышкы ишекне дә аның үзенә ябарга туры килде. Әнә шул авыр тимер ишекне шапылдатып ябуы үзенең ничә ел гомер иткән шәһәре белән саубуллашуы булды сыман.

Шулай итеп, төнге юлчының төнге сәфәре башланды. Ул вагон эченә үтте.

Хәзер инде Билалга монда үз купесын эзләп табарга һәм тизрәк кереп ятарга, онытылырга, ял итәргә кирәк иде…

Менә беренче купе… Менә икенчесе…

Аның билетына «тугызынчы урын» дип язылган, димәк, ул урын шушында – өченче купеда булырга тиеш.

Монысы ярый ла, үз урынын тапты бугай ул, ләкин хәзер кеше йоклый торгандыр бит инде. Аларны борчымый гына ничек кереп ятарга соң?

Бу арада аның күптөрле шик-сораулар белән газапланган җанына тагын бер «корт» килеп керде. «Мин монда да артык кеше, ахрысы…» дигән уй иде ул. Моңа кадәр бер генә җирдә дә үзенә ипле, җайлы урын таба алмаган нечкә җан биредә тагын бер мәлгә шик-шөбһә дулкыны арасында калды.

Ә бераздан, үзен җиңеп, ишекне шакымыйча гына тартып карарга булды. Шудырмалы ишек, бәлки, әкрен генә ачылып та китәр әле? Ипләп кенә, бик зур саклык белән тоткага тотынды – шылт иткән тавыш та чыкмады. Аннары, берәр минут чамасы шулай торгач, акрын гына ишекне уң якка таба этеп карады. Билалның бәхете – ишек төнгә бикләнмәгән булып чыкты.

Тар гына ачылган ишек ярыгында төн уртасы өчен шактый көчле тоелган яктылык күрде Билал. Бу аны бик тә гаҗәпләндерде. «Төн уртасында нишләп әле ут яна соң монда?» Билгеле инде, мондый очракта сыңар күз белән генә карамыйча да булмый. Билал да шулай итте, ишеккә таба иелә төште, эчкә күз салды… һәм… шактый ук аптырап калды.

Эчтә, уң яктагы сәкедә, яшь кенә бер ханым китап укып ята иде… Юка ак җәймә аның гәүдәсен яртылаш кына каплаган. Ачык яшел төстәге халаты аның зифа буен һәм күкрәкләрен яшерә алмаган. Ханым мендәрен терсәк астына салган да, кырын яткан килеш шуңа таянып, ниндидер китап укый…

Күрәсең, китап дөньясына ул шактый тирән чумган, аны бәхетле бер тойгы, серле халәт биләп алган… Әнә шул хисләр кочагында бу яшь ханым бөтенләй эреп беткәнгә охшый. «Хатын-кызны бары тик мәхәббәт кенә шулай мавыктыра аладыр», – дип уйлап куйды Билал.

Аннары күзе өстәл өстенә төште. Анда ачылган эчемлек савыты, поездда чәй эчә торган стаканнар һәм тагын әллә нинди кәгазь савытлар… Конфетлар, печенье, ипи, ит кисәкләре дә күренә…

«Тукта, ә сул як сәкедә кем соң?» Билал анысын да карап алды. Икенче сәкедә дә хатын-кыз иде. Ул биш-алты яшьлек баласын кочаклаган да, башын артка ташлап, тыныч кына йоклый бирә.

«Әйе… кызык хәлгә эләктем бит әле мин… Бүген Вахитлардагы бер мәҗлестән качып котылдым дигәндә, инде монда икенчесенә килеп кабаммы?!»

Әмма үз шәһәрен һәм андагы үз фатирын ташлап китеп баручы төнге юлчыбызның бирегә – үз купесына керми хәле юк иде. Ул ишекне кирегә тартып куйды да, әле генә килеп баскан кеше төсле, акрын гына шакыды.

Беренче шакуга эчтән тавыш бирүче булмады. Билалның кыенсынуы, чыннан да, бик көчле идеме, әллә теге ханым укый-укый йоклап ук киткән булдымы, – һәрхәлдә, аңа ишекне ныграк итеп яңадан шакылдатырга туры килде.

– Әйе, әйе, керегез! – Күрәсең, ханым беренче шакуны да ишеткән, ләкин нигәдер көттерүне кирәк тапкан яисә укыган дөньясыннан аерылып өлгерә алмаган. Югыйсә тиз генә арада шундый матур чиста тавыш белән җавап бирә алыр идемени?!

Кулындагы иләмсез портфелен тар гына ачылган купе ишегеннән көчкә сөйрәп, Билал эчкә үтте. Аскы сәкеләрдә буш урын тапмагач, әйберен өскә – сул як киштәгә куйды. Аның астагы үз урынын алганнар иде…

Ул, купега килеп кереп, әллә ни күп хәрәкәт тә кылырга өлгермәде, ләкин шул арада сизеп, тоеп өлгерде: ханым сәер бер елмаю белән Билалның һәр кыймылдавын күзәтеп ята иде. Аның яту рәвеше Билал кергәч тә алышынмады диярлек, бары тик китабы гына читкәрәк күчте.

– Сез бер дә кыенсынмагыз… Бу сезнең үз купегыз бит. Тик менә без генә… сезнең урынны алганбыз, ахры.

– Ә, юк, юк, анысы өчен борчылмагыз, – дигән булды Билал, ханымга таба борылып. – Мин түбәнге урынны барыбер сезгә биргән булыр идем…

– Рәхмәт… Тукта, мин торыйм әле… Югыйсә болай сезгә дә уңайсыз бугай…

Ханым халатын рәтли-рәтли торып утырды, ябынып яткан җәймәсен почмакка табарак этеп куйды… Зәп-зәңгәр тәрәзә фонындагы бу зифа сын ниндидер әкияти тәэсиргә ия иде. Аның әле тәртипкә китерелмәгән чәчләрендә, мендәр рәхәтлегеннән аерылырга өлгермәгән тәнендә төн уртасы серлелеге белән кушылган, көчәйтелгән сихер, тылсым, күз буу хикмәте чагыла иде. Күрәсең, хатын-кыз төнлә генә, әле аның да билгеле бер сәгатьләрендә генә шуның кадәр сихергә ия була торгандыр…

Ниндидер бер мизгелдә аларның күз карашлары очрашты. Гаять тиз арада акыл ирешә алмаган әллә нинди берсүзсез сөйләшү булып узды. Билал ни эшләргә белмичәрәк калган бик кыска бер моментта яшь ханым гаҗәеп эчкерсезлек белән:

– Әйдәгез, танышыйк. Мин Нина булам! – диде. Билалга таба назлы гына итеп кулын да сузды.

Билал аның кулын үзенең зур учына алды. Ияләнгән гадәте буенча нык итеп кысып җибәрүдән куркып кына, ләкин шул ук вакытта бу матур тәнгә җавап та бирә алырлык итеп кысты ул аны…

Ә үз исемен әйтергә кирәклеге соңыннан гына башына килде.

– Ә мин Билал исемле! Сезне төн уртасында борчып йөрүче адәмнең исеме шулай була, – диде ул, бераз каударлана төшеп.

– Соң, нинди комачаулау булсын инде бу… Без дә йомыш белән йөрибез, сез дә дуамалдан гына төн уртасында юлга чыкмагансыздыр… Әйдәгез, кыенсынмагыз, менә монда утырыгыз…

Ул Билалга үзе белән янәшәдән урын күрсәтте. Билал теләсә, теләмәсә дә, җәелгән урынга утырырга мәҗбүр иде. Ничә сәгатьләр буе аяк өсте йөреп поезд көткән кеше мондый йомшак, уңайлы урыннан ничек баш тарта алсын соң?!

Аннары, купедагы бердәнбер буш урын бит әле бу. Калган бөтен җирдә чемоданнар, төенчекләр… Шулай булгач, инде тагын кая утырасың!

III

…Билал үзендәге аруны, кыенсынуны җиңәргә тырышып утыра, ә Нина, һичнигә исе китмичә, җай гына сөйли бирә:

– Халидә белән бергә эшлибез без… – Ул, сизелер-сизелмәс кенә ым ясап, йоклаган ханымга таба күрсәтте. – Менә бер атнага ял алдык та Төмән өлкәсендәге дус кызыбыз янына барып кайтырга уйладык. Бик матур җирдә, тайга уртасындагы посёлокта яши ул анда… Минем ир каршы иде, билгеле. Ну, минем бәхеттән әни килде. Ә минем ирем чит кеше алдында бик тә тату күренергә ярата!.. Шәп сыйфат бит, әйеме?! Тик сез аны бик изге кеше икән дип уйлый күрмәгез тагын, шактый югары постта утыра ул, шуңа шыкая бераз.

Үзе белән әле генә танышкан бу ханымның шулай тиз арада эчен бушатып ташлавына Билал гаҗәпләнеп куйды. «Ирен дә өнәми генә телгә алды бит әле шул арада… Хәер, нишләп миннән куркып торсын инде ул! Мин аңа кем соң? Җиде ят бер кеше бит… Бүтән җирдә гомергә дә очрашмаячак, күрешмәячәк очраклы бер юлдаш бит мин аңа…»

– Мәскәү каласы ни хәлдә яшәп ята соң?

Билал Нинага табарак борылып утырган иде, соравын биргәндә, күзләренә күтәрелеп карады. Зур зәңгәр күзләр, тыныч кына карап тору мөмкин булмаган күзләр иде алар!

Нина аның кыюсыз карашын, әлбәттә, бер секундта сизеп алды, ләкин үзе тиз генә күтәрелеп карамады. Яңа танышын үзенә бераз ияләндерү идеме бу, бөтен чибәрлеген күздән кичерергә мөмкинлек бирү идеме, әллә бөтенләй безнең башыбызга да килмәгән бүтән бернәрсә идеме – ничек кенә булмасын, аның бөтен кыланышы ипле, табигый, ягымлы килеп чыга…

Билал да тора-бара аңа таба ешрак карады, баштагы кыенсынуы әкренләп бетә барды. Ул кыенсыну урынына эчкә ниндидер җылы хис, инде байтактан бирле татылмаган рәхәт ләззәтле тойгы тула, җыела бара иде. Моны, әлбәттә, әллә нинди нечкә җепләр аша Нина да бик яхшы аңлап утырадыр, ләкин тыштан ул берни дә сиздерми. Бары тик тагын да ягымлырак тавышлы, назлырак карашлы, йомшаграк хәрәкәтле генә була бара…

Билал сирәк-мирәк бер-ике сүз кыстыргалап куя, Нина күбрәк үзе сөйли, үзе ачыла. Әйтерсең менә хәзер Билал күз алдында ямь-яшел болыннан бер зәңгәр чишмә бәреп чыкты да шул чишмә челтер-челтер агып, җырлап ята… Билал шуның йомшак ярында искиткеч рәхәтлек кичереп утыра гүя…

– Менә юлга чыккач кына, Халидәнең туган көне икәне исебезгә төште… Төмәнгә барабыз, дип җенләнеп йөреп, бөтенләй онытканбыз! Әйдәгез, Мәскәү эчемлеген сез дә авыз итеп куегыз. Әле аны биредә поезд буфетыннан гына алдык.

Нина йолдызлы савытны аңа табарак кузгатып куйды. Аның пешкән чия төсендәге маникюрлы бармаклары пыяла савыттагы йолдызларга кушылып китте. Әйтерсең Билал каршыннан бихисап күп һәм тирә-юньгә ут, ялкын сибүче йолдызлар өермәсе узды…

Юк, Билал артыгын кыстатырга һич тә яратмый… Гомумән, кешенең иң әйбәт гадәте дип аның табигыйлеген, үзен бервакытта да, беркем алдында да көчләп һәм ясалма кыяфәттә тотмавын исәпли. Әнә шуны ул иң дөрес яшәү дип саный… Теге яисә бу кешенең ихласлыктан качуын ул бары тик курку дип бәяли, үзенчә яшәү кешенең хәленнән килми, эчке көчсезлек дип күрә… Яисә инде әлеге кеше, ниндидер чит холыкны, үзенеке булмаган рәвешне үзләштереп, берәр максатка ирешергә тели… Әлеге чит холык аңа шуның өчен кирәк.

– Әйдәгез, сезнең өчен, Нина! Сезнең менә шушы сихри гүзәллегегез өчен!

Билал, үзенең теленә шундый баллы сүзләр килүгә аптырый төшеп (шәрабның илһам китерә диюләре хак инде әллә), төбенә әз генә, матур итеп кенә эчемлек салынган стаканны Нинага сузды. Нина аны нәфис бармаклары арасына килешле генә бастырып куйды. Аның әз генә кыстату исәбе дә бар төсле иде… Соң, әлбәттә, Билал кыстарга тиеш иде инде аны… Бүтән кем булсын?!

– Безнең танышу хөрмәтенә була инде бу, Нина ханым… Шушындый матур итеп танышу бик сирәк буладыр әле ул! Төн… Безнең поезд, шау-шулы Европаның үзәгеннән килеп, Ерак Төньякка китеп бара… Югары цивилизацияле Европаның уртасында яшәп тәмам туйган, интеккән адәм балалары, икенчерәк, табигыйрәк тормыш эзләп, бүтән якка, икенче материкка – әлеге атаклы Европадан читкәрәк, ераккарак ашкына… Чыдап булмаслык эссе дә, шул ук вакытта кеше өчен өшеткеч салкын да булган зур-зур таш шәһәрләр, алардагы көн-төн туктамый дәвам итүче ыгы-зыгы, бетмәс-төкәнмәс ашыгу, каударлану, нервлану адәм балаларын, инде тәмам гарык иткән… Аларның, адәм балаларының, хәзер чын тормыш белән, үзләрен табигый зат буларак канәгатьләндерә алырдай тормыш белән яшиселәре килә. Алар чынлыкка, табигыйлеккә бик тә, бик тә сусаганнар.

Билал, уйнап-шаярып кына башлаган тост сыманрак сүзен әйтә-әйтә, үзе дә сизмәстән эчендәге уйларына кереп киткән икән. Сөйләп бетергәч кенә искәреп алды. Зәп-зәңгәр тәрәзәгә карап әйткән икән ул үзенең ялкынлы монологын… Шуннан соң күзен кинәт Нинага күчергән иде, менә-менә түгеләм дип торган, түгелеп китү өчен бары тик бер генә тамчы хис көткән ике зәңгәр ут күренде… һәм шунда үзе дә, әллә нинди тыныч, ипле, сабыр тавышка күчеп:

– Әйдә әле, Нина… – диде. Ә күзе, аерылмаслык булып, әлеге ике ут учагына бәйләнгән иде инде.

Нина кайчан кыстатырга, кайчан кыстатып тормаска икәнлеген яхшы белә иде булса кирәк – савыты төбендә бик юка гына катлам калдырып, матур итеп йотып алды… Билал конфет сүтеп аңа бирим дигән иде дә, Нина әле савытын куймаган, кулыннан җибәрмәгән икән – аның бармаклары йомшак кына булып өстәл өстенә таралган, ә алар арасында, матур бер композиция хасил итеп, алсу балкышлы савыт утыра… Нина үзе дә, аз гына иелә төшеп, әнә шул сәнгать әсәренә төбәлгән…

Билал Нинага шоколад конфет сузды… Коньяктан соң әле берни дә капмады бит… Нина аның кулы якынайганны тойды, ләкин кымшанмады… Шоколад конфет сизелер-сизелмәс кенә хәрәкәт белән Нинаның иреннәренә орынды… Шунда Билалның учы Нинаның кайнар яңагына тулысынча тиеп кенә өлгергән идеме, әллә аның учы Нинаның битенә якынаеп, сыланып кына алган идеме, шул мизгелдә Нина: «Аһ…» – дип, кисәк кенә борылды һәм… иреннәр – бер-берсен бик-бик озак көткән төсле зарыккан иреннәр – магик көч белән үзләренең бердәнбер һәм уртак утына ташланды…

– Аһ!.. Нишлибез без!.. Әгәр Халидә уянса! – Нина, иреннәрен кисәк аерып, ашыга-ашыга шулай диде… Бу сүзләрдә акланырга теләү дә, үзенең ашыгуы өчен уңайсызлану да бар сыман иде… Ә Билалның уң кулы аның йомшак билендә калды…

Төш белән өн арасындагы шундый бер сәер халәттә тагын күпмедер гомер утырдылар. Ә Халидә уянырга уйламый да, кымшанмыйча да диярлек рәхәтләнеп йоклый бирә. Баласы гына йокы аралаш авызын чыпылдаткалап ала һәм сирәк-мирәк ниндидер сүзләр әйткәләп куя.

Биш йолдызлы савытта инде күп калмаган иде. Алар, бер-берсенең күзләренә текәлгән хәлдә, әллә эчемлекне, әллә бер-берсенең күз карашын дөньядагы иң тәмле ризык итеп тагын кабып куйдылар… Бу юлы шоколад кирәк түгел иде инде…

Бераздан купедагы утны сүндерделәр… Поезд тәгәрмәчләре ашыга-ашыга тыкылдый бирде… Ул, югары цивилизацияле Европаның үзәгеннән килеп, еракка, төньякка чаба иде…

– Билал…

– Әү.

– Йоклыйсыңмы?

– Юк. Йокламыйм.

– Бернәрсә сорыйммы?

– Сора… Рәхим ит.

– Синең моңарчы мондый эшкә тарыганың бар идеме?

Билал бер мәлгә уйга калды. «Заманнан артта калгансың дип миннән көләргә җыенмыйдыр бит… Хәзерге хатын-кызны белмәссең».

– Әйдә, болай итәбез, Нина!

– Әйе, Билал… Мин сине тыңлыйм.

– Әйдә, бүген барысын да ачыктан-ачык сөйләшәбез. Бер-беребездән бернәрсәне дә яшермичә! Сиңа минем алда кыенсынасы юк, миңа шулай ук синнән уңайсызланыр сәбәп күренми.

– Әйдә, Билал! – Нина кискен бер хәрәкәт белән яткан җирдән башын күтәрде дә терсәгенә таянды. – Башта мин сөйлимме сиңа үзем турында?!

Ул күз карашын стенага күчерде, кулын җайлабрак куйды… Аның бармаклары Билалның тәненә тиеп-тиеп алалар… Ул, бик сак кына итеп, пианинода моңсу да, ягымлы да көй уйнаган кебек. Гүя аның бармаклары клавишларга кагылып-кагылып ала, ә иреннәре арасыннан ул уйнаган көй үзе чыга… Каяндыр эчтән, йөрәк түреннән үк чыга ул моңлы авазлар…

– Иремә яратып чыктым мин… Байтак кына белә дә кебек идем аны. Чөнки институтның соңгы ике курсын без бергә укып бетердек. Ул заочнодан безнең группага күчте… Хәзер инде менә ике балабыз бар. Бер кыз, бер малай үстерәбез… Кечесе дә мәктәпкә бара инде… Анысы шулай, балалар үсә үсүен, тик нишләптер минем өчен хәзер тормышның кызыгы китте. Нигә дип сорыйсыңмы? Әйтәм: ну, менә мин балаларымны үстердем, аякка бастырдым, ди. Тагын алга таба нәрсә инде?! Җирдә, үзем кебек үк, җанына урын таба алмаган адәмнәр санын арттырдыммы? Минем кирәгем шуның өчен генә идеме?! Бу гына бик аз бит… Шуңа күрә яшәүнең әллә ни сере, кызыгы калмады хәзер минем өчен…

Нина, ашыкмый гына, үз эченнән уйлана-уйлана, тыныч тавыш белән сөйли дә сөйли… Ә Билал дәшми. Тыңлый бирә…

– Ә ирем… Ул үзенең эшенә чумган! Аның өчен яшәү дигән нәрсә ай саен план үтәүгә генә кайтып кала! Аның айлык планны, еллык планны үтисе бар!.. Мин аны кызганам да, билгеле, мескенне… Ләкин кешегә бер генә бирелә торган яшәү дигән нәрсә шулай көн-төн дөнья куып, чутсыз акча туплауга гына кайтып калмаска тиештер бит инде! Алай гына булса бик тә күңелсез ләбаса! Белмим, белмим! Әллә инде хәзер без үзебез туеп сикерә башладык… Әллә яңа гына чын-чыннан яши башларга уйлыйбыз?! Чын-чыннан кеше булып.

– Нина, ә ирең синнән канәгатьме соң?..

Билалның бу соравына Нина көлемсерәп кенә куйды:

– Һе, канәгать булмыйча тагын!.. Әйтәм бит, аның хатын-кыз, гаилә мәсьәләсендә таләпләре зурдан түгел. Заманча мебель куелган иркен квартирасы бар, эшенә иртән машина килеп ала. Кайтуга, чибәр генә хатыны каршылый… Ә акча күп безнең, мин хәзер аның кыйммәтен дә югалтып киләм бугай инде… Күп булса, ничектер акчаның да кызыгы китә икән ул…

Болары инде Билалга моңа кадәр ишетергә туры килмәгән сүзләр иде, шулай да гаҗәпләнүен артык сиздермәскә тырышты:

– Әйе, һәр гаилә үзенчә бәхетсез, ә бөтен бәхетле гаиләләр бертөсле, дигәнме әле Толстой бабай…

Ә Нинаны үз уйлары биләп алган иде, ул сүзен дәвам итте:

– Мин аңа бер мәртәбә әйткән дә идем, әйдә әле, аерым яшәп карыйк, дип… Күзе маңгаена менде! «Син нәрсә? – ди. – Минем бүтән мәшәкать беткән мәллә? Эшсезлектән аптырасаң, әнә балалар белән күбрәк шөгыльлән!» – ди… Аңа карап кына мин барыбер үз уемнан кире кайтмадым, билгеле. Минем әле чын табигать эчендә яшәп, шундый җирдә эшләп карыйсым килә! Күңелем сизә: ошар кебек ул миңа! Дус кызым янына да әнә шундый өмет белән барам мин… Әгәр дә ул риза икән, тотам да күченеп киләм балаларым белән! Иремнең сүзенә карап тормыйм. Мин бит чит телләр факультетын бетергән кеше… Посёлокта берәр эш табылыр әле. Мәктәпме шунда…

Билал да үз тормышында шундыйрак үзгәреш тели түгелме соң? Ул да шулай уйлый, шулай эшләмәкче була бит… Нинаның сүзенә кушылып, үз фикерен белдермәкче иде, ләкин аның әле әйтәсе сүзе бар икән…

– Беләсеңме, Билал, уңайлы квартирада, байлыкта яшәгән кеше тормыштагы иң гади, әмма иң мөһим, иң кирәк нәрсәләрнең бәһасен, кадерен белми башлый икән ул!.. Менә мине генә алыйк. Мин, Мәскәүдә туып, Мәскәүдә үскән кыз. Анда инде, үзең беләсең, болай карауга барысы да бар, барысы да җитә кебек… Әйткәнемчә, акчабыз да күп, теләгән җиргә йөреп тә кайтып була. Әмма… Әмма күңелем сизә – бу чын тормыш түгел! Кайдадыр матуррак, чынрак тормыш бар! Минем, бик соңга калганчы, әнә шуны табасым, шуңа ирешәсем килә! Әнә шул чын тормышның тәмен татыйсым килә! Ә болай… туйдырды!

Нина тынып калды. Яңадан мендәргә ятты.

Билалны да уйлар биләгән иде… Нина турындагы уйлар. Үзенең инде айлар буена башыннан чыкмаган чуалчык фикерләре… Тик менә хәзер аларның барысын да ничек итеп тиз генә сөйләп, аңлатып бетерәсең?! Әле күбесенә үзең дә төшенеп җитмәгән нәрсәләрне… Шулай да сөйләмичә булмый инде.

– Ә мин инде менә гаиләмне ташлап китеп барам, Нина… Суд безне аермады… Мин үзем китәргә булдым… Дөрес, әлегә бер генә айга, ялга диеп кенә китәм… Ләкин кире анда кайтып яшәүне күз алдына китерә алмыйм… Эштә дә күңел үсми хәзер. Анда да Алла белсен нәрсә икәнен…

Билалның үтә тыныч итеп әйткән сүзләренә Нинаның исе китте:

– О-ой, Билал… Алай кисәк кенә була микән соң ул?! Син инде… бигрәк хәтәр адым уйлагансың… Балаң да бардыр бит?

– Бар шул… Җиде яшьлек кызым бар.

– Аны ташлап китә алам дип уйлыйсыңмы?!

– Моңа кадәр аерылмый яшәвем дә шуның өчен булды инде.

– Белмим, белмим, түзалырсың микән?! Син бик бала җанлы кешегә охшагансың. Синең ише кешегә гаилә җылысы, бала иркәләү бәхете бөтен кешегә караганда да ныграк кирәктер…

– Ярый, Нина, син дә күңелне нечкәртмә әле! Күңел, күңел диеп болай да күп җәфа күрәм мин… Әнә шул күңел белән тиз алдандым, тиз әсәрләндем дә инде!.. Хәзерге акылым булса, мин хатын-кызларның да ир-атлар сыман ук гап-гади кешеләр икәнлеген белер идем… Аларның да әйбәт һәм каты күңеллеләре, таш бәгырьлеләре булганын аңлар идем… Хәзер инде тышкы матурлык кына миңа бөтен хатын-кызны да матур итеп күрсәтмәс, үзенә баш идермәс иде…

Эчендәге бөтен ачуы, моңарчы җыелган ниндидер үче чыга баруын тойды Билал, ләкин ул кыенсынмады, сүзен дәвам итте:

– Мин дә яратып өйләнгән идем төсле, Нина… Аның тәрәзә төбендә сәгатьләр буе басып тора идем. Кинолардагы сыман серенадалар сузарга әзер идем… Ләкин… Ләкин мин ул кешене бөтенләй аңламаганмын икән… Мин аның бары тик фасадына, тышкы кыяфәтенә генә алданганмын икән… Миңа, әле хатын-кыз дөньясында тәҗрибәсез кешегә, аның кем һәм нинди кеше булуы түгел, гомумән, хатын-кыз, ир-атны тартучы зат булуы гына тәэсир иткән икән.

– Йә, шуннан ни әйтмәкче буласың инде?

– Берни дә әйтмим, бары тик уйланам гына. Мин монда сиңа сөйләүгә караганда нәрсә булганын күбрәк үзем аңларга телим әле. Минем ялгышым нәрсәдә булды икән? Хатын-кызны ныграк, күбрәк белгәннән соң гына өйләнергә кирәк булганмы?

– Син, Билал, үзеңнең иң төп сүзеңне һаман әйтмисең әле… Нишләп соң син хатыныңнан риза түгел? Сиңа нәрсә җитми?

– Беләсеңме, Нина, судта сөйләгән ямьсез сүзләрне мин монда искә төшерергә теләмим. Урыны ул түгел! Ну, сиңа дөресен әйтмичә дә булмый. Мин аның күңел тупаслыгыннан, тышкы матурлык астындагы эчке ямьсезлегеннән җәфа чигәм бугай. Хатын-кыз маскасына төренгән кешелексезлекне күрә алмаганмын. Тышкы матурлыкның кибет витринасы һәм күргәзмә өчен генә яраганын аңлый алмаганмын ул чакта!.. Билгеле, мин судта кискенрәк сөйләгәнмендер, дәлилләр китергәнмендер. Ләкин төп фикерем менә шул иде…

– Әйе, мин сине аңлыйм кебек… Синдә дә әзрәк… максимализм дип әйтимме, бар икән. Без аларның үзебез өмет иткәнчә булуларын телибез икән… Ләкин мин иремнең үзгәрәчәгенә инде ышанмыйм! Чөнки… бөтенләй икенче холык бит анда! Кеше ничек шуның кадәр үзгәрә алсын инде, әкият!

– Максимализмның катнашы юк монда, Нина! Мин сиңа үз башымнан үткәнне генә сөйлим!

– Ну, барыбер инде: сиңа эчке дөньясы ярлы булган кешеләр ошамый… Әнә шул адым саен теңкәңә тия! Ә син үзең каядыр югарыдарак яшисең…

– Бусы салпы якка салам кыстырудыр инде аның – шулай бит? Ну, аннан гына хәл үзгәрми шул, һаман элеккечә кала.

– Аннары бит әле, Билал, мәсьәләнең менә бу ягы да бар: кеше белән кеше беркайчан да охшаш була алмый! Табигать бит ул…

– Шулай шул, теория һәрчак җиңелрәк… Анда әллә нинди матур фикерләр китереп чыгарырга мөмкин. – Билалның тавышында кырыслык чагылып китте. Аны шундук Нина да сизеп алды һәм:

– Ярар, шактый нәрсә ачыкладык бугай, инде әзрәк ял итеп алыйкмы әллә? – диде ул, Билалны ипләп кенә сыйпый-сыйпый.

Алар йокыга киткәндә, тәрәзәдә инде таң беленә башлаган иде.

…Иртән барысыннан алда уянды Билал.

Ә уяну белән иң беренче башына килгән уй шул булды: ничек болай килеп чыкты соң әле? Һич тә көтмәгәндә, уйламаганда…

Больницада операциядән соң тәннән наркоз чыкканда, шулай әкрен генә әрнү, авырту тоя башлыйсың… Билал да үзендә шуңа охшашрак халәт сизде. Ул да тылсымлы исерүдән соң ушына килде, эчтә, бик тирәндә нәрсәнеңдер сыкрап авыртуын сизде…

«Ай-яй-яй… Мәхәббәтне шушындый вакытлы очрашуларга алмаштырырмын дип уйлаган идеммени соң мин?! Минем өчен бик тә изге хис иде бит ул… Ә чынлыкта менә ничек килеп чыкты».

Югары сәкедә чалкан яткан Билал әнә шулай уйлана, үзен-үзе битәрли… Ә бераздан аның башына яңа уйлар килә. Капма-каршылары…

«Тукта, ә кем алдында шулай акланасың соң әле син? Кем каршында шундый чиста булып күренергә телисең? Аерылам дип гариза биргән хатының алдындамы?! Ха!.. Аерылган хатыны каршында да изге булып күренәсе килә кешенең, ә! Нинди изге тип!.. Ә бәлки, аның каршында түгел, үз алдыңда акланасыңдыр син, ә?! Шулай дисәң генә инде… Алай да шикле әле синең логикаң. Йә, әйт әле, бу очракта бүтәнчә эшли ала идемме соң мин?! Юк бит! Син үзеңне, чын тормыштан аерып, ниндидер бер кирәкмәгән кысага кертеп бикләмәкче түгелме? Андый кысада яшәү кызганыч, мескен кешеләр язмышы гына түгелме соң?! Син андыйлардан үзең үк көлә идең бит!»

Әйе, иртән иртүк Билалның башына килгән уйлар тиз генә котылырдай түгел иде. Инде моңарчы да үз кайгысыннан башы каткан Билалга бу төн яңа сораулар өстәде. Аларның барысына җавап итеп Билалның уенда «Китәргә, котылырга, качарга!» дигән бер фикер генә буталды.

Аскы сәкедә Мәскәү хатыны Нина үзе генә рәхәтләнеп ял итә. Күрше сәкедә баласын кочаклаган килеш Халидә йоклый… Ә поезд, кара шәүлә төсле, дөбер-шатыр килеп, көнбатыштан көнчыгышка ашыга…

ЯКТЫ КҮЛ

I

Икенче көнне кичкә кадәр Билал үзенең төнге юлдашлары белән барды. Кызлар берөзлексез диярлек Мәскәү хәлләрен сөйләштеләр, андагы уртак танышларын искә алдылар.

Ә Билал күбрәк тәрәзәгә карап утырды, сүзгә сирәк катышты. Бары тик Нина белән күз карашлары очрашкан чакларда гына ул аннан озак аерыла алмады.

Билал төшәсе тукталыш тагын төнлә булачак икән! Моны әйткәч, кызлар көлешеп тә алдылар:

– Сине безгә төн биргән иде, төн үзе ала да… Әллә төш кенә булды инде бу!

Төнге сәгать бер тулып килгәндә, Билал поезддан төшеп калды… Аңа хәтле алар, бер җаен туры китереп, Нина белән адреслар алмашмакчы иделәр, әмма икесе дә шаккатты: икесенең дә әлегә ныклы адресы юк икән бит! Моңа көләргә дә, еларга да белмәде Билал. Шулай да Нина үзе бара торган дус кызының адресын бирде. «Бәлки, син дә килеп чыгарсың…» – дип өстәде, аның күзенә өздергеч итеп карап.

…Менә инде «Якты күл» вокзалы да. Бик кечкенә икән ул – тәбәнәк түшәмле залында да унлап кына диван. Билал аларның иң почмактагысына барып ауды.

Бераз утыргач, исенә килеп, портфеленнән пинжәген тартып чыгарды. Аны диванга җәеп салып, шуның өстенә ятты. Әмма болай гына каты иде, ул тиз генә җайлап ята алмады: боргаланды-сыргаланды, әллә ничә тапкыр торып та утырды. Шулай шактый изалангач кына йокыга китте.

…Искиткеч бер рәхәтлек, хәтта, әйтергә мөмкин, ниндидер наз, иркәләү тоеп уянды ул. Инде күптән татылмаган рәхәт тынычлык әйтерсең моңарчы җыелып килгән дә менә шушы уяну вакытына гына бирелгән. Әйтерсең бу җир йөзендә озак җәфаланып йөргән адәм баласының, ниһаять, яңадан бәхетле һәм ирекле булып уянуы!

Баксаң, инде шактый өскә күтәрелергә өлгергән кояш төшкән икән аңа! Кояш аны үзенең мәрхәмәтле кочагына алып иркәли. Әнә шуңа күрә Билалга рәхәт.

«Әллә минем тормышның бәхетле дигән өлеше менә шушы иртәдән башланып китә микән?» – Билалның күңеленә шундый уй да килде. Чыннан да, яшь, күңелендә ташып торган тормыш дәрте булган егет менә шушындый гүзәл иртәдә ничек инде үзен бәхетсез сизәргә тиеш?! Аның башы исән-сау, күңеле матур, бөтен барлыгы дөньяга мәхәббәт белән тулы – мондый кеше ни өчен кара көеп йөрергә тиеш соң әле?!

Шулай булгач, менә шушы кояшлы көннең үзе сыман балкысын әле ул! Шушы тыныч, матур иртәнең бәхетен кичерсен! Мондый иртәләр үзләре дә зур бәхет, олы байлык бит! Без, тыныч тормышка артык ияләнеп, артык күнегеп киткән кешеләр, бу матур иртәләрнең чын кыйммәтен белеп җиткермибез… Безгә һаман күбрәк кирәк, тагын да артыграк кирәк!

…Ә менә кеше яисә, Алла сакласын, кешелек тормышында ниндидер зур бәхетсезлек, күңелсезлек килеп чыкса, ул чагында инде кайдадыр еракта, артта калган теге матур иртә иң зур бәхет булып тоелачак! Барысыннан да кадерлерәк истәлек, хатирә булып искә төшәчәк ул!.. Ниндидер күңелсезлеккә тап булгач кына, матурлыкның, рәхәтлекнең чын кадерен белүче адәм баласы, шулай итеп, үзе узган гомер кырыннан чәчкә җыйгандай, иң матур көннәрен, иң бәхетле сәгатьләрен җыячак… Җыячак та, иң гүзәл букет сымак йөрәк турысына күтәреп, аңа бик озак карап торачак… Сокланып, баш иеп, сагынып, тагын бер кат шуларны яңадан кабатлыйсы килеп карап торачак ул аларга – үзе кайчандыр кичергән бәхетле көннәргә, бәхетле сәгатьләргә!

Әйе, Билал – бәхетле кеше. Чөнки аның алдында, әле бер көне дә яшәлмәгән, гел башланмаган бер ай ял!

Ул пинжәген, ипләп кенә, ашыкмыйча гына төреп, яңадан портфеленә тыкты. Ял итеп алганнан соң, бүген инде кичәгегә караганда ыспайрак һәм озынрак буйлы егет булып урамга чыкты.

Вокзал янындагы мәйдан бик зур, иркен икән… Якын-тирәдә – бер-ике катлы өйләр… Әнә мәйданның аргы почмагында автобуслар да тора… Билал салмак кына адымнар белән шуларга таба юнәлде.

Бәхете идеме – «Ял йорты» дип маңгаена язылып куелган автобус әллә кайдан күзенә ташланды. Шәһәрдә күнегелгән гадәт буенча үзе дә сизмәстән йөгерә үк башлады Билал.

Автобус тирәсенә җыелган халык:

– Ашыкма, ашыкма, әле поезд килгәнен көтәбез! – дип тынычландырды аны.

…Юл асфальт иде, ул бик матур каен урманы эченнән бара. Автобус үзе дә искиткеч җитез чаба, иртәнге юлда әле машиналар да очрамый диярлек. Ян тәрәзәләр яртылаш ачылып куелган. Күкрәкләрне рәхәтләндереп, урманнан саф, салкынча һава керә. Эчтә дә кеше күп түгел, алар да урманга текәлгән.

Чынлап та матур шул! Тоташ урман бит – ап-ак һәм ямь-яшел төстән генә торган каен урманы! Дөньядагы урманнарның иң гүзәле булган каен урманы! Аклык, зифалык, нәфислек, чисталыкны мактаучы бер мәшһүр симфония бу гүя!

Шул мизгелдә ниндидер серле бәйләнеш аша аның уйларына кызы Раушания килеп керде… Ә-ә-ә… бәлки шуңадыр кызы да бит төсле буяулар белән ямь-яшел каен агачын ясарга ярата… һәм ни өчендер үз рәсеменең астына балаларча кәкре-бөкре итеп, утыртма хәрефләр белән «Ак каен» дип язып куя иде. «Каен» дип авылча гади генә әйтергә өйрәнгән Билалга бу бик кызык тоела иде.

Әйе, ел саен яз җитү белән, алар шәһәр читендәге каенлыкка йөри башлыйлар иде шул. Кызын агачлар танырга да шунда өйрәтте бугай инде ул. Күрәсең, шул вакыттагы язгы каеннарның аклыгына, чисталыгына сокланып, Билал үзе башта «ак каен» дигәндер инде. Кызы шуннан исендә калдыргандыр.

Автобус тәрәзәсе артында ак каеннар йөгерешә. Алар арасында кечкенә кызы Раушания дә бар. Ак каеннар белән бергә ул да артта, еракта кала төсле.

Бу уйлардан соң йокыдан уянгандагы чиксез бәхет хисе ничектер бәләкәйләнеп, кечерәеп калды…

Күңеленә тула башлаган моң ташкынына артык ирек куймас өчен, Билал автобус эчендәгеләрне күзәтергә тотынды… Иң алгы урындыкка берәү дә утырмаган икән, әйе, урын күп шул, иркенләп урнашырга була… Әнә яшьләр, сул як рәттәге икенче урындыкка утырган егет белән кыз, ничек матур итеп баралар. Кызы егет кочагына ук кереп беткән, күзләрен ярым йомган, үзе бәхетле елмая. Егете исә уң кулы белән йомшак кына итеп аны кочаклаган, сул кулының терсәге белән ачык тәрәзә рамына таянган…

Алардан артта тагын буш урын… Анда ике зур чемодан гына куйганнар… Әһә, әнә ул чемоданнарның хуҗалары – ике ир-ат – ипләп кенә нәрсә турындадыр сөйләшеп баралар. Аларның да күзе тәрәзәдә, урманда.

Билал үзе утырып барган рәтне күзәтә башлады. Менә аның алдында гына карт белән карчык. «Кара әле, болар да ял итәргә бара микәнни?! Кызык, бу яшьтә ял йортына йөрү бик сәер түгелме соң?!»

Ул да түгел, Билалны тәмам шаккатырып, әлеге абзый ишетелер-ишетелмәс кенә тавыш белән татарча җыр да көйләп җибәрмәсенме!

Җыруның да ниндиен әле:

Туган ягым гөл арасы,

Үзем авыл баласы…


Абзый күңеле булганчы җырлап бетергәнне көтте дә ипләп кенә сүз кушты Билал:

– Бабай, әллә син дә ял йортына барасыңмы?

Бу тирәдә татарча эндәшү аның өчен ияләнгән нәрсә иде, ахрысы, абзый бер дә гаҗәпләнмичә генә аңа таба борылды да аннары, карчыгына карап көлә-көлә:

– Әйе шул! Без дә ял йортына барабыз! Әйеме, карчык! – диде.

Билал моны ничек аңларга да белми торганда, бабайның карчыгы ярдәм итте:

– Шунда, якында гына торабыз без. Ял йортыннан ерак түгел. Менә шәһәргә барган идек әле. Оныгыбызның хәлен белергә. Шуннан кайтып килеш.

Гаять ачык чырай күрсәтеп сөйләшә башлаган карт белән карчык Билалга бик ошады. Аның тагын да сүзне дәвам итәсе, алар турында күбрәк беләсе килде.

– Ә оныгыгызга ни булган соң?

Бу юлы инде бабай уфтаныбрак тотынды:

– Әй-й, заманнар диген син! Нинди заманнарга килеп җиттек бит! Бердәнбер оныгыбызга духтырлар: «Урманга чыгарга ярамый, авыл җиренә кайтырга ярамый!» – дигәннәр. Югыйсә чире көчәя икән.

Билалның мондый нәрсәне әле гомерендә дә ишеткәне юк иде. Чын булыр микәнни бу?! Шундый авыру да бар микәнни дөньяда?!

Сорамыйча да булдыра алмады:

– Ә нинди чир ди соң ул?

Бабайның җавабы кыска булды:

– Кем белсен инде аны! Хәзерге мең төрле чирне!

– Нигә белмәскә! Аллергия, диде. Малаең шулай диеп кайтып әйтте бит, оныттыңмыни? Шуңа күрә хәзер оныгыбызны күрергә тилмереп ятабыз бит инде. – Соңлап булса да сүзгә кушылган әбинең тавышында борчылу да һәм кемгәдер, нәрсәгәдер ачу да сизелә иде.

Билал тынып калды.

Коточкыч яңалык иде бу аның өчен! Кешегә, япь-яшь кешегә әнә шулай табигатькә чыгарга ярамасын әле! Йә дөнья! Кая барасың син?! Байтак кына вакыт тешләрен кысып, йөзен чытып нишләргә белми барды ул.

Аннары Нинаның да Мәскәүне ташлап еракка – тайга арасына китәргә теләве исенә төште… Ул да качарга тели түгелме соң?! Хатын-кыз сизгерлеге белән әнә шул куркынычны алдан тойган түгелме соң Нина?!

Үзе өчен коточкыч ачыш ясап һәм үзе үк шуннан куркып, сүзсез, бернинди уйсыз калды Билал.

Аның бу халәте шактый озакка сузылды.

…Автобустагылар җанлана, кыймылдаша башлагач кына исенә килде ул. «Инде әз генә калды», «Килеп җитәбез» ише сүзләр ишетелә иде. Шул арада әлеге яшь пар кызык кына тәкъдим дә кертте:

– Әйдәгез, калган юлны җәяү үтәбез! Ә әйберләр… Әйберләр автобус белән барсын!

Моны шундук күтәреп алдылар. Шофёр да, дустанә елмаеп, автобусын туктатты.

Җитез генә коелдылар һәм чыгу белән барысы да диярлек югарыга текәлде. Ә анда ямь-яшел ябалдашлар, яшь кызлар кебек, бер-берсенә сизелер-сизелмәс кенә орынып пышылдашалар, серләшәләр… Пышылдашулары күңелдә дәрт, тормыш, яшәү дәрте уята.

– Да-а… Оҗмах инде монда, оҗмах! – дип куйды Билал каршында утырып барган абзый.

– Оҗмахка кергәндә дә русча сөйләшмә инде, бабай, үзебезчә генә әйт! – дип төрттерделәр аңа.

– Эх, яшисе иде гел шушында, ә! – Бусын теге ике ир-атның берсе әйтте. Ул да елмая, чын күңелдән сокланып елмая иде.

Бүтәннәр дә елмаештылар. Аннары әкренләп кузгалдылар…

Билал, иң артка калып, бер ялгызы китте…

Рәхәт шул табигатьтә берүзең ләззәтләнеп йөрү! Урманга көтү-көтү булып баруны кечкенәдән үк җене сөйми аның. Мәктәптә шулай, экскурсия дигән булып, барысын бергә урманга алып баралар иде. Шау-шу була иде. Ниндидер начарлык эшләнгән кебек тоела иде Билалга ул вакытта. Нәрсә өчендер бик уңайсызлана иде ул.

Ә иң бәхетле минутларны ул урманда яки бүтән иркенлектә берүзе калгач кичерә. Авылда укыган чагында да яз көне кичләрен елга буенда йөри иде ул. Аларның авылы яныннан гына ага торган елга бу чакларда бик нык киңәя, аның киңлеге өчәр-дүртәр чакрымга хәтле җитә иде. Агымы бөтенләй сизелми үк башлый иде.

Кичкырын килеп тәмам караңгы төшкәнче йөри иде Билал әнә шул дәрья буенда. Чиксез рәхәт тә, гаять ямансу да, әллә нинди үзәкләрне өзәрлек моңлы да була иде ул чагында… Исенә бик еш кына Штраусның салмак та, дәртле дә музыкасы килә иде. Чөнки монда төшмәгән кичләрдә ул өендә тәрәзә төбенә үк килеп утырып репродуктордан ерак музыка авазларын тыңлый иде. Баеп баручы кояшка карап, ул кереп югалганнан соң да әллә никадәр гомер утыра иде әле моңга бирелеп.

Соңгы елларда аңа ялгыз гына калу, бигрәк тә менә моның ише ямьле җирләрдә берүзе йөрү бик эләкми башлады. Эш һәм гаилә дигән ике ыгы-зыгы арасында чабып үтте аның көннәре. Ул инде үзенә үзе булып та күренми башлады, әллә нинди ят кыланмыш-холык үзләштергән кеше төсле тоя ул үзен.

Менә хәзер Билал бер ялгызы урман сукмагыннан бара. Олы юлны калдырып, юри тар сукмактан кереп китте ул. Адашмам әле, югалмам, дип уйлады. Урман адаштырмый ул, йөри белсәң. Киресенчә, авыл малайлары, табигать эчендә үскән егетләр шәһәрнең төп-төз урамнарына килеп кереп адаша күп чакларда. Минем кебек, мәсәлән. Ә урман юллары аларны адаштырмый. Чөнки урманда, табигатьтә алдау, хәйлә дигән яман нәрсә юк, анда барысы да ачык һәм күңелгә якын, гади һәм кабатланмас матур. Бөек табигыйлек монда. Яшәүнең иң ышанычлы, иң тотрыклы ысулы булган табигыйлек.

Сукмак борылып-борылып барды да зур булмаган бер ачыклыкка килеп чыкты. Ә ул ачыклык күлгә килеп ялгана икән. Билал кечкенә таллар арасыннан иң элек ул күлнең бер башын күрде. «Менә шулдыр инде, алайса, Якты күл…» Үзе барган сукмакны ул бөтенләй онытты, әллә инде сукмак үзеннән-үзе юкка чыкты. Билал, зур сер, могҗиза күрергә җыенгандай, күлгә якынрак килде. Килгән саен, ул әйтерсең үзенең гәүдәсенең, хәтта алай гына да түгел, чынбарлыкның әкренләп эри, югала баруын тойды. Гүя Якты күл үзенә якынлашкан һәр адәм баласын әкиятләрдәге сихри көч иясе сыман үзенә ала, йота бара иде… Билал да ямь-яшел чирәмле яр буена килеп басуга, аның өчен менә шушы сихри күренеш кенә торып калды.

II

Якты күл!

Исеме ничек туры килә икән аның үзенә! Менә шушы ямьле урман уртасындагы бердәнбер якты, зәңгәр тәрәзә шикелле икән ул. Эчкерсез күңелләрнең сафлыгы шикелле икән ул. Мөлдерәмә тулы икән. Ап-ак каенлы ярлары, бу кадерле байлыкны ничек итеп түкми-чәчми сакларга дигәндәй, тыныч кына уйга талган икән аның…

Билал, күл буена килеп чыккач, башта бөтенләй туктап калды. Үзе каршына китереп куелган шушы гүзәллекне күзләре белән эчеп бетерергә өметләнгәндәй, аның һәр куагын-агачын, үләнен-чыбыгын озаклап-озаклап күзәтте, күл өстенең ышанып булмастай зәңгәр тигезлеге вакыты белән хәтта үзенә суырган төсле дә тоелып китә иде. Шулхәтле көчле иде аның тәэсире.

Билал алга таба бер адым атлады да туктады. Шул арада инде өр-яңага әверелгән табигый сәнгатьне яңадан да каушый-каушый, дулкынлана-дулкынлана үзенә иңдерә, сеңдерә башлады.

Тагын әз генә алга китте дә тагын туктады. Тагын-тагын шулай кабатлады. Әле ике көн элек кенә шәһәр мәхшәрендә нишләргә белми азапланган Билал өчен бу әйтеп, аңлатып бетерә алмастай ләззәт, бернинди сүз дә колачлый алмастай рәхәтлек, үзе кичермәгән, беркем дә күзаллый, төшенә алмастай иң югары бер мәртәбә иде. Әйе, әйе, монда һәр төрле купшы сүзләр артык: мондый тирән, кабатланмас җан рәхәтлеген бары тик кеше үзе генә тулы итеп тоя, белә ала.

Чыннан да, шушындый җирдә яшисе иде бит, ә!.. Озак йөрде Билал күл буенда. Аның өчен бу – балачактан бирле үз һәм кадерле булган су стихиясе дә, күңелендәге иң якты истәлекләрне уятучы урын да иде; өстәвенә моның ише зур сулар, Билалны тынычландырып, аны үз ярына кайтара да ала иде. Менә шушындый вакытларда инде Билал, кайлардадыр йөреп үзенең югалта башлаган асылын, үзе өчен иң кулай һәм иң кадерле яшәү рәвешен тапкан сыман була. Шуңа күрә тормышында шушындый минутларга юлыкмый башласа, аларны ничектер җуйса, Билал ниндидер караңгылыкка чумгандай хис итә башлый үзен. Утсыз, яктысыз юлга килеп кергәндәй итеп тоя. Әйтерсең ул юнәлешне дә җуя мондый вакытларда… Кая барырга кирәклеген дә…

…Билал ял йортына килеп җиткәндә, яңа килүчеләр инде иртәнге ашка утырган иде.

Аны:

– О-о, менә югалган кеше кайта! – дип каршы алдылар.

Билалга түр яктагы почмактанрак урын калдырылган икән – ул залны кисеп үтте дә шунда барып утырды. Өстәлдәшләренә хәерле иртә теләгән булды, «ашыгыз тәмле булсын»ны да әйтте, кыскасы, бөтен шартын китергәндәй итте.

Дүрт ир-ат бергә утырачаклар икән. Икесе Билалдан олырак күренә, ә берсе аның чамасындарак яисә чүт кенә, бер-ике яшькә генә артыграктыр. Алар, яңа очрашкан кешеләргә хас булганча, ашаган уңайга әкрен генә бер-берсе белән танышалар. Билал аларның исемнәрен дә әллә ни исендә калдыра алмады, шул үзенекен әйтте дә гомуми сүзгә кушылмыйча гына ашавында булды. Аның әле генә урманда, Якты күл буенда алган тәэсирләрен югалтасы, өстәл артындагы гадәти әңгәмәгә кушылып китеп, үзе качкан ыгы-зыгы шаукымына яңадан кайтасы килми, иде. Ул әкрен генә, ашыкмыйча гына ашавын белде һәм шул ук вакытта болардан аерымрак халәттә утырганын да сиздермәскә тырышты, чөнки андыйларны яратмыйлар. Шуңа күрә тыштан гына булса да тегеләр көлгәндә көлеп, сөйләшкәндә «әһә-әһә» диеп утырган булды. Ә җанында исә аның тыныч бер иплелек, салмак агышлы ләззәт һәм аннан да мөһимрәге: тагын да зуррак рәхәтлек яши бирде. Менә шул соңгысы белән ул үзен биредәгеләрдән иң бәхетлесе дип саный аладыр да әле… Иң зур шатлык – алда көткән шатлык бит ул! Чынында булганнан да олырак, матуррак күренгәнгә шулай көчле тәэсир итәдер инде ул адәм баласына…

Ашаганнан соң аларга бүлмәләрен күрсәттеләр. Билалга дигән аерым бүлмә коттеджда, төп бинадан бер йөз метрлар чамасы читтәрәк икән. Аның каравы күлгә якын! Бәләкәй капкадан гына чыгасы да тау гына төшәсе.

Бүлмәсенә кергәч, креслога утырып, әз генә ял итим дип уйлаган иде, бераз утыруга йокысы килеп китте, һәм Билал, тиз генә чишенеп, урынына менеп тә ятты. Менә шушындый иркен чакларда, ял вакытларында йокының кирәген бирә торган гадәте бар инде аның… Гаеп итмәгез, берүк! Аннан соң бөтенләй икенче, өр-яңа кеше булып тора бит ул! Көче, дәрте ташып торган кеше булып!

Байтак йоклады Билал. Уянып сәгатенә караган иде, унбер тулып килә икән. Тыштагы эсселек инде бүлмәгә дә үткән, көннең нинди кызу икәнен моннан да чамалап була… Эссе дигән сүз артыннан ук аның күз алдына күл килеп басты. Янында гына Якты күл бар бит! Билал сикереп тә торды һәм трико чалбар белән майка гына эләктереп чыгып та китте. Күлгә! Тик тышка чыгу белән исенә төште, башына бик кызу икән… Кире борылды. Бүлмәсенә керде. Портфелендә берәр газета табылса, эшләпә ясап кию иде исәбе. Ләкин мыш-мыш килеп күпме генә актарынса да, аңа кирәк әйбер чыкмады. Инде нишләргә?

Газета гына сорасам гаеп итмәс әле дип, күршесенең ишеген шакыды. Шундый вак йомыш белән борчыганы өчен гафу үтенеп кенә сорады ул. Күршесе өлкән яшьтәге бер абзый икән.

– Менә минем малай әлегә үзе монда юк. Аның бик шәп эшләпәсе бар, – дип, Билалга испанлылар кия торган бик матур, киң кырлы салам эшләпә чыгарып бирде. Билал аптырап, кыенсынып китте. Бу бик кадерле нәрсәдер бит? Нигә ул аны алай беренче сораган кешегә биреп чыгара?

– Борчылмагыз, борчылма… Аның әле өйдә тагын да шәбрәге бар! Яңарагы! Былтыр диңгез буеннан әнисе алып кайткан иде анысын. Ә бусы күптәнге инде.

Билал киеп караган иде, тап-таман, нәкъ үзенеке сыман! Үзе дә сизмәстән авызы ерылып китте. Әкәмәт була бит бу!

Шуннан соң инде тәмам канатланып, нәкъ бала-чага сыман сөенеп чапты Билал күл буена!

Күл буена җитәрәк акрынайды. Аның яшендә болай йөгереп йөрү бик үк килешмидер бит. Аннары, мондый уш җибәрерлек эшләпә кигәч бигрәк тә.

Хәзер, көн уртасында, урман эче дә шактый кызган икән. Ял йортыннан күлгә төшүче сукмак та күп йөрүдән тузанланып, эчкә иңеп беткән. Кырыйдан гына барырга туры килә… Менә сукмак кечкенәрәк бер чокырга төшеп менде дә аннары калкулыкка килеп чыкты. Биредән бөтен күл буе ап-ачык күренеп тора иде. Билал тукталып, байтак күзәтеп торды… Кая гына караса да, кеше иде монда. Барысы да эшләпәдән яисә яулыктан, өсләренә зонт корып куючылар да бар… Урмандагы күл буена шуның хәтле халык җыела алыр дип Билал күз алдына да китермәгән иде.

Тынычрак, кешесезрәк урын эзли-эзли, яр буенча китте. Ятып торырдай, чирәмлерәк һәр почмакка кеше кунаклаган. Чибәр-чибәр хатын-кызлар, түгәрәк-түгәрәк ир-атлар… Ә кайберләрен күкрәкчә буенча гына аерырга була – иренең дә, хатынының да гәүдәләре бер үк, бүтәнчә һич аерырмын димә!

Шулай кайсына сокланып, кайберсенә гаҗәпсенеп бара иде, якында гына аның исемен кычкырдылар:

– Әй Билал! Әйдә, монда кил!

Караса, тегеләр, өстәлдәшләр! Бер агач күләгәсенә кереп чүгәләгәннәр дә шушындый эссе көндә кәрт сугып маташалар! Ышанырга да, ышанмаска да белмәссең, билләһи. Бу адәм баласы үзенең ияләнгән гадәтен кая гына барса да ташламый бит.

Нишлисең, барды инде Билал алар янына.

– Әйдә, утыр! Безгә менә бер кеше җитми.

Нәрсә әйтергә дә аптырарсың. Кисәк кенә баш тартырга да уңайсыз.

– Җегетләр, мин уйный белмим бит, ышанасызмы шуңа?! – Билал шундый хәйлә белән котылмакчы булды.

– Нәрсә, дураклы да уйный белмисеңме?!

– Әйе шул… – Үзе елмая төшеп, тегеләргә карап тора бирде. Янәсе, ышансагыз ышаныгыз, ышанмасагыз, шаярту дип кабул итегез. Алай да ярый!

Әдәп өчен алар янында бераз басып торды да аннары бик ерак китмичә чишенеп атты, күз-колак булсыннар дип, киемнәрен болар янына китереп куйды. Суга кереп китте.

Яр буенда бик күп бала-чага, карт-коры мәш килә иде. Билал бераз суга ияләнү өчен генә күкрәк тиңентен суда басып торды да рәхәтләнеп, колач сала-сала, ирләрчә талпынып-талпынып йөзеп китте. Бу рәхәтлек инде ярдан карап тору ише генә түгел иде! Монда йомшак, салкынча суда йөзгәндә, һәр күзәнәгең искиткеч иркенәеп, киңәеп китә иде, үзеңне чын-чыннан бер су җанвары сыман тоясың!

Билал күлнең уртасына ук керде. Күпләр монда хәтле керергә кыймый идеме, иренә идеме – уртада беркем дә юк. Тик биредә су салкынрак икән… Күрәсең, шактый тирәндер бу күл… Әнә бит ярлары да ничек текә төшеп китә.

Шулай озак кына кинәнде ул күл уртасында. Бер хәрәкәтләнмичә чалкан да ятып торды, диңгезчеләрчә дә йөзеп карады.

Әйе, Билал бирегә килеп һич тә ялгышмаган! Ярый әле, путевка булды! Югыйсә эсседән чатнаган таш арасында – шәһәрдә нишләр иде икән хәзер?

Байтак кына юангач, Билал ярга таба йөзеп китте.

Чишенгән җиренә – егетләр ягына караса, алар кәрт уйнаудан туктаганнар да, өсләрен салып куеп, моны күзәтеп утыралар.

III

Ярга якынайгач, Билал боларга кычкырган булды:

– Әйдәгез, су керәбез!

Тегеләр аны-моны дәшмәделәр, һаман карап утыра бирделәр.

Ярга чыгып елмая-елмая яннарына килгәч кенә, Билал яшьләрендәге Саша үзенең нечкә тавышы белән сүз башлады:

– Сине йөзү буенча бүлмә чемпионы дип игълан итәбезме инде?

Ә икенчесе шундук аңа каршы төшәргә ашыкты:

– Нинди чемпион ди тагын?! Просто акылсыз бер адәм!.. Шушындый эссе көндә кисәк суга кереп китәләрмени!.. Башта бер ярты сәгатьләп су буенда юынырга кирәк бит, суга күнегергә кирәк!.. Аннары инде әкрен генә керергә дә мөмкин!

Бусы – Сергей Николаевич дигәннәре– чын күңелдән ачуы килеп, канәгатьсез тавыш белән сөйли. Тик Билал аңлап җитә алмады: ни өчен шулай кәефләре кырылган боларның?

Ул йөзеп килгән кызудан тиз генә туктап кала алмады: тирән итеп сулыш алып, арлы-бирле йөренгәләде. Дөнья матур, дөнья күңелле, ә кәеф тагын да шәбрәк!

Ә тегеләр, ни гаҗәп, һаман сөйләшүләрен дәвам иттеләр.

– Мин үзем, радикулит эләктермәгән булсам, әзрәк су коенуга каршы түгел, әлбәттә… Ну, нишлисең, радикулит уен эш түгел! Су уртасында каптырса беттең дигән сүз! Сакланмыйча ярамый! Ярамый! – Бусын, бик тәмләп кенә, нечкә тавышын суза төшеп, Саша әйтте. Билалның әле аңа ныклап, текәлеп дигәндәй караганы юк иде. Менә хәзер, кыюланып китеп, Сашага күз салды. Кызык дип әйтергәме, кызганыч дияргәме бу кешене? Кайсы сүз туры килер икән монда?

Саша, яше белән бер чамадарак булуга карамастан, Билалга Чехов геройларын искә төшереп җибәрде. Чехов китапларындагы бернинди рух терелеге, җан әсәре сизелмәгән типларына… Әле, җитмәсә, шулар өстенә кулына саллы гына күренгән күзлек тә тоткан! Юк, кара күзлек түгел, чын күзлек, җитди кешеләр күзлеге.

Әйе, Билалның андый кешеләрне күргәне бар: алар һәрчак үтә җитди булып күренергә тырышалар, кеше алдында (ә бәлки, һәрвакыт шулайдыр!) үзләренә бернинди тегенди-мондый малай-шалайлык, беркатлы кыланмыш рөхсәт итмиләр. Бу аларның тышкы кыяфәтләреннән, киенүләреннән башланып үзләрен тотуга, сөйләшү рәвешенә кадәр килеп җитә.

– Сез дөрес әйтәсез, билгеле, Александр Петрович, кеше иң элек сәламәтлеген кайгыртырга тиеш, сәламәтлек барысыннан да мөһимрәк.

Сергей Николаевич үз-үзенә нык ышанган кыяфәттә, бернинди шиккә урын калдырмастай тавыш белән, күзләрен ярым йомып сөйли. Шундый урында, урман уртасында, менә дигән ямьле, һәммә җан иясе үзен иркен тотардай җирдә, ничек кеше үзен үзе шулай җансыз халәттә саклап тора ала икән?

Моңа хәтле аларны елмаеп кына күзәткән, сүзләренә артык игътибар бирмәгән Билал, тора-бара авызын җыеп, үзе дә җитдиләнеп китте. Боларның кыланышына гаҗәпләнеп, шуның серенә төшенә алмаганга уйчанланып калды ул. Чынлап та, шаяртмыйча, ихластан әйтәләрме соң? Әллә булмаса, беркатлы Билал каршында уйналган юмористик күренешме бу?! Юк, аларның үз-үзләрен тотышлары юморга охшамаган иде. Чынлап сөйләшәләр, ахрысы, болар.

– Хөрмәтле Сергей Николаевич, сез менә шушындый искиткеч матур көндә рәхәтләнеп су керүнең ләззәтен дә аңлый алмыйсызмыни? – Билал үз тавышына битараф-тыныч тон бирергә тырышкан иде, ләкин алай ук килеп чыкмады, күрәсең. Билал андый тыныч кына тавыш белән сөйләшә аламы соң! Күңелендә туган дулкын шул ук минутта теленә, үз-үзен тотышына, бөтен барлыгына чыга бит аның!

Ә Сергей Николаевич коеп куйган мәһабәт сын иде Билал каршында. Бу сүзләргә ул керфеген дә селкетмәде. Бөтенләй ишетмәгән кыяфәт белән ачу чыгарырлык бер битарафлык саклап тора бирде.

Кызык! Тукта әле, Билалның мондый күренешкә элек тә очраганы бар иде бит!

Институтка яңа директор килеп эшли башлагач та, шундыйрак бер күренеш булды түгелме соң?

Әйе, Билал хәтерли ул көнне.

…Ниндидер йомыш белән шәһәрдә йөргәннән соң, үзләренең бүлмәсенә кайтып кергән иде. Ишекне ачуга, бүлек начальнигы Хәкимҗан абый янында утырган юан гына гәүдәле, бик җитди кыяфәтле бер кешене күреп алды. Үзләренең яңа директорын якыннан күргәне юк иде әле Билалның, шуңа күрә «Әһә, бу шул икән!» дип куйды. Тыныч кына исәнләште, үз урынына барып утырып эшли башлады. Әмма бер бүлмәдә утыргач, сүз колакка керми каламы соң инде! Билал шуны аңлады: яңа директор ул шөгыльләнгән мәсьәлә буенча нидер сорый икән. Ә бүлек начальнигы Хәкимҗан абый, үзе конкрет белмәгәч, якынча гына сөйләп утыра.

Хәлне аңлап алуга, Билал түзмәде, тегеләр тынып торган арада, сорамаган-нитмәгән кешегә үзенең бар белгәнен сөйләп бирде! Кызып-кызып, дәртләнә-дәртләнә сөйләде!

Ә яңа директор нишләде дисез?! Үзләренең ипле генә сөйләшүләренә шулай җайсыз килеп кушылган Билалга күз генә төшереп алды да кыл да кыймылдатмыйча тыныч кына утыра бирде. Сөйләп бетергәч, Билал аптырап китте.

– Тукта, әллә мин саташаммы соң?! – дип әйтеп куйды. – Төш кенәме соң бу?!

Кызганыч, өндә иде шул, өндә! Билал көпә-көндез саташкан иде! Яңа директор да пенсиягә киткән Газиз абый сыман булыр дип ялгышкан иде ул! Үзенең бу ялгышын тора-бара аңлады ул, билгеле.

Шуннан соң озак та үтми шәһәр Советында архитекторлар киңәшмәсе булды. Билал анда элекке группадаш егетен очратты. Тәнәфес вакыты иде, сүз иярә сүз китте. Билал үзләренә яңа директор килгәнен әйтеп куйды.

– Ой-ой… Берүк, аның белән сак була күр! – Группадашының беренче сүзе шул булды.

Билал, әлбәттә, сораштырмый кала алмады:

– Нигә, шулай ук куркынычмыни?

Группадаш егете усал итеп елмаеп куйды…

– Безнең институтта озак кына директор урынбасары булып эшләде бит ул. Һәм… гел директор булырга тырышты! Соңга таба бигрәк тә каты тырышты инде! – Билалның дусты сөйләп бетерә алмам дигән төсле ашыга-ашыга сөйләде. Аның әйткәннәрен Билал көчкә аңлап өлгерә иде. – Инде, малай, бернинди пычрак ысулдан да баш тартмый! Бернәрсәдән дә оялып, кыенсынып тормый инде!

Билал, конкретрак белергә теләп:

– Нәрсә эшләде соң ул сездә шулкадәр? – дип сорады.

– Нәрсә эшләде дисеңме?– Группадашы башта «Шуны да белмисеңме?» дигән сыман гаҗәпләнеп карап торды. Ә аннары китте сөйләп яңа директор хакында – колагың гына чыдасын.

– Башта директорның секретаре булып эшләүче яшь кенә кыз белән дуслашты. Аннары әнә шул кыз ярдәмендә директор сейфындагы беркем дә белмәскә тиешле документны юкка чыгарды! Менә ни эшләде ул бездә! Имеш, шуннан соң директорны эштән алалар да аның урынына үзен куялар дип исәпләде! Аның уйлавынча, һичшиксез, шулай булырга тиеш иде!

Без дә шулай булыр дип уйлый башлаган идек инде… Чөнки директорны бик каты йөрттеләр, бик каты тикшерделәр. Ну барыбер калды, кыл өстендә генә эләгеп калды.

Шул вакытта тегенең директор тирәсендә ничек ялагайланып бөтерелүен күрсәң иде син! Прямо косып җибәрерсең! – Билалның группадашы ярсып, ачуын тыя алмыйча сөйли иде.

– Әйе-е… – дип куйды ахырдан Билал. – Син миңа бик кызык нәрсә сөйләдең әле. Кызык… Ә чынлап та булганмы соң ул?

Группадашы, аның бу соравын көтеп кенә торган төсле:

– Ничек булмасын? Ничек булмасын?! – дип, яңадан алып китте. – Соңыннан, директор үз урынында эшләп калгач, теге яшь кыз аңа кереп елый-елый гафу үтенгән. Тик директор тавыш чыгарып тормады инде. Кызгангандыр яшь кыз баланы. Әле эшли башлый гына бит.

Билал тагын бер кат:

– Кызык бу, бик тә кызык! Мондый нәрсәләр кинода гына була дип уйлый идем! – димичә түзә алмады.

Группадашына аның бу сүзе ошамады:

– Нәрсәсе кызык инде аның! Кызганыч диген!.. Әнә сезгә директор итеп куйганнар бит әле!

– Куйдылар шул… Кем йөртәдер инде андый типларны шундый җаваплы урыннарда?..

– Кем дип… Ул үзе бик каты эш йөртә бит андый мәсьәләләрдә. Аннары бер зур кешенең исемен еш файдалана ул. Кирәксә, кирәкмәсә дә: «Без Фәлән Фәләнович белән киңәшеп алган идек әле!» – дип кенә җиффәрә! Шул сүзнең кешегә ничек тәэсир итәчәген белә ул. Бик күпләр алдана шуңа! «Әһә, болар дуслар икән!» – дип уйлый һәм, аларга ябышып, үзе дә каядыр күтәрелергә, үсәргә өмет итә башлый! Менә бит карьеристларның психологиясе нинди!

Аларның сүзен бүлеп, звонок шалтырады. Тәнәфес бетте. Янәдән залга керделәр… Ә группадашы сөйләгән сүзләр Билалның күңеленә бик озакка сеңеп калды.

…Хәзер инде әйбәт белә: менә бу Сергей Николаевич, аның яңа директоры ишеләр бервакытта да Газиз абый сыман була алмаячаклар! Газиз абыйны бөтен институт коллективы юкка гына «Большевик!» дип атамый иде шул! Чыннан да, большевик, Ленин гвардиясе солдаты иде шул ул!

Билалның инде күп мәртәбәләр сынаганы бар: яңа директор сыман кешеләрнең эш өчен, халык өчен, бүтәннәр өчен бервакытта да ушлары китми. Алар беркайчан да үз өсләренә зур җаваплылык алмыйлар; бер генә вакытта да күкрәкләрен куеп, бүтәннәрне саклап калмыйлар; беркайчан бер генә мәсьәләдә дә беренче булмыйлар; беркайчан, бер генә мәсьәләдә дә кистереп җавап бирмиләр. Һәм алар, андый кешеләр, беркайчан тулысынча ачылып, күңел төпкелендәге уйларын бүлешеп сөйләшмиләр. Алар һәрчак сак, уяу, куркучан. Менә шушы сыйфатларны үзләрендә булдырырга тырышу теләге аларны, гомумән, чикләнгән, сай фикерле натурага әйләндерә. Күпмедер вакыттан соң аларны әнә шул эчке һәм тышкы тормозлары, үзләрен гел тыеп, туктатып яшәүләре рухи тарлыкка, чикләнгәнлеккә китерә.

Менә шушы уйларына Билал торган саен ныграк ышана килә.

Күл буенда Сергей Николаевичка карап торганда, Билалның башыннан әнә шундый уйлар үтте. Хәзер инде бу кешенең кем булуы, нигездә, билгеле кебек иде. Тик менә ничек итеп аның аркасында кәефне бозмаска да ничек итеп мондый әңгәмәләрдә тынычлык саклап калырга – бусын нык кына уйларга кирәк иде Билалга.

– Ярар, әйдә, кайтабызмы инде, герой! – Сергей Николаевич, зур хуҗаларга хас булганча, кулын Билалның җилкәсенә китереп салды. Хәтта җилкәдән тотып селкетеп тә караган булды.

Бер-берсен беркайчан күрмәгән һәм күрмәячәк бу адәмнәрнең бөтен хәрәкәтләре ничек үлчәнгән һәм никадәр таныш кабатлану!

Билалның танышлары, әдәпле генә иттереп саубуллашканнан соң, ял йортына менеп киттеләр. Ә Билалның моннан беркая да китәсе килми. Биредә ул җан рәхәте тапты! Тик менә «иптәш» дияргә тиешле кешеләр генә әллә ниндирәк булып чыктылар бит әле. Каян килгәннәр микән алар? Әле мин анысын белешмәдем бит. Хәер, шул ук мин качкан мәхшәрдән – шәһәр җиреннән килгәннәрдер инде.

Ул, берни җәеп тормастан, яшел чирәмгә сузылып ятты. Өстән кояш кыздыра, аста салкынча чирәм, якында гына менә дигән күл – рәхәт иде аңа, табигать баласына!!!

IV

Шулай озак ятты ул. Аннары, артык эссе кояш астында инде тәмам чыдар хәле калмагач, суга кереп китте, тагын кинәнеп, онытылып йөзде. Тагын ярга чыкты, тагын тәне яна башлаганчы кызынды.

Ләкин шунысы сәер: тәне, гәүдәсе ничек кенә рәхәтләнеп ял итмәсен, үзенең башын, уйларын барыбер моңарчы ияләнгән тормышыннан аера алмый иде Билал.

Менә хәзер дә үзе кайнар кояш астында кызынып ята, ә уйлары, күңеле әллә кайда – еракта, эшенә бәйле вакыйгалар арасында. Күз алдында һаман шулар.

– Шулай итеп, сез Сәнгать сараен проектлаштырырга булдыгыз инде, ә?!

Яңа директор Билал эшләгән бүлек архитекторларын үз кабинетына җыеп алды да әнә шулай кинәт кенә сүзен башлап җибәрде. Әле дә хәтерендә Билалның: шуннан соң бүлмәдә бик озакка тынлык урнашты. Ниндидер начар тынлык, күңелсез тынлык – кешеләр бер-берсен аңлый алмаганда була торган тынлык иде бу. Эченнән генә ике директорны чагыштырып та алган иде Билал ул көнне. «Газиз абый сөйләшүне болай башламый торган иде… Аңа карагач, үзеннән-үзе киңәшәсе, уртаклашасы килеп тора иде…»

Тынлыкны, әлбәттә, бүлек начальнигы Хәкимҗан абый бозарга тиеш иде. Бөтен сызымнар, исәпләүләр аның кулында. Әмма менә аның холкы артык юаш. Үтә талантлы архитектор булуга карамастан, кайчакларда, бигрәк тә берәр тупасрак кеше белән очрашса коела да төшә, бөтенләй сүз дәшә алмас хәлгә килә. Элекке директор Газиз абый, билгеле, аның җаен тапкан иде. Милли архитектурада гаять үзенчәлекле талант булган бу кешене ул үтә җаваплы эшләргә тарта иде. Хәкимҗан абый җитәкләгән Билаллар бүлегенә дә бөтен республика өчен вакыйга булырдай олы объектларны ышанып тапшыра иде. Һәм алар бергә-бергә җиңеп тә чыгалар иде. Шул хөрмәткә матур итеп мәҗлесләр дә үткәрәләр иде. Кыскасы, алар эшне күңелле итеп оештыра белделәр. Әнә шуңа күрә иртән эшкә дә дәртләнеп, йөгерә-йөгерә дигәндәй киләләр иде.

Ә бу көнне Хәкимҗан абыйның үз-үзен тотышы бүтәнчә булды. Башта кулындагы төргәктән кирәкле ватман кәгазен таба алмый аптырады ул. Аларны идәнгә коеп бетерде. Шуннан тагын да ныграк каушады, куллары ук калтырый башлады. Шундый зур талантка ия кешенең мондый хәлгә төшүен күрү үзе үк кызганыч һәм ачуны китерә иде.

Бүлек егетләре булышкач кына, Хәкимҗан абый тиешле сызымны табып директор өстәленә җәя алды.

– Без… Без бу проектны… Газиз Нәбиуллович вакытында эшли башлаган идек… Үзебез сайлап алып…

Хәкимҗан абый ватман кәгазен, кире бөгәрләнмәсен өчен, ике кулы белән басып тоткан да «Безне нишләтәсең инде?» дигән нәүмиз караш белән директорга төбәлгән. Ә директор чын директорларча! Йөзендә бернинди җан әсәре юк! Анда бернинди уй, тойгы дигән нәрсә сиземли алмыйсың.

– Әйдәгез, сөйләгез, сөйлә! Дәресен белмәгән мәктәп баласы кебек нәрсә туктап калдыгыз!

Мескен Хәкимҗан абыйның сөйләү сәләте дә бик чамалы иде, ул ык-мык итте дә, аптырагач, тәмам ачуы килеп:

– Соң!.. Менә шушында күрсәтелгән инде барысы да, – диде. – Менә үзегез карагыз.

Архитектор халкы, чыннан да, сүзгә бик оста түгел инде ул – Хәкимҗан абый тәкъдим иткән юл барысына да котылу булды.

Яңа директор, үзе дә урыныннан торып:

– Әйдәгез, карыйк, алайса… – дияргә мәҗбүр булды.

Алар барысы да директор өстәле тирәсенә җыелдылар.

Ә анда Хәкимҗан абый җитәкчелегендәге архитекторлар группасы бер ел буена тырыша-тырыша эшләгән эш – Сәнгать сарае! Бөтен шәһәр өчен горурлык булачак Сәнгать сарае!

Бу сарай шәһәр үзәгендәге Олы күл буена урнашырга тиеш. Шуңа күрә яшь архитекторлар иң башта бу тирәне бик җентекләп өйрәнделәр. Кайсы яктан караганда ничек күренәчәк ул? Яр буеның нинди үзенчәлекләрен искә алырга кирәк? Су өсте белән дә, яр белән дә аны ничек уңышлы бәйләргә, ялгарга?

Бик озак уйлашканнан соң, Сәнгать сараен ике катлы озынча бина итәргә булдылар. Бу урын нәкъ әнә шундый форма таләп итә иде! Ә бинаны өске яктан төгәлләп тору өчен сәнгать алиһәләренең сыннарын, милли һәм заманча фикерләүгә корылган матур-матур фигураларны файдаландылар… Әнә шулай иткәч, күл буен бизәп торачак гүзәл сарай туарга тиеш иде.

Яңа директорга иң башта бинаның өске өлеше ошамады. Озын кара карандаш белән әлеге фигураларга төртеп:

– Практик әһәмияте булмаган артык элементлар күп! – диде ул һич тә икеләнү сизми торган тавыш белән.

Архитекторлар моңа каршы ни дияргә дә белмәделәр.

Бераздан Билал сүз әйтим дип авызын ачкан иде, директор бүлде:

– Нишләп әле сезнең сарай ике генә катлы?! Шәһәрдә һәрбер төзелеш өчен урын табу нинди зур проблема икәне сезгә билгеле түгелме әллә?!

Ничек инде таныш булмасын, ди, ул проблема егетләргә?! Бик таныш, билгеле!.. Таныш!.. Әмма урын җитми, урын тар дип, бөтен шәһәрне бертөсле биек тартмалар белән тутырып булмый бит инде! Соңгы елларда үсеп чыккан андый шәһәрләр болай да байтак! «Сәнгать сарае булгач, кешечә булсын инде ул!» – дип тырыштылар бит егетләр! Хәзер, гомумән, архитектурада кешечәлеккә омтылыш көчәеп бара бит. Чөнки замана кешесенең күңеле шулай тели!

Ул көнне яңа директор кабинетындагы сөйләшү буеннан-буена гел әнә шул рәвешле бик тә кискен һәм кызып китүләр белән барды. Яңа директор иң кызыклы табышларга, иң оригиналь идеяләргә каршы иде. Аларны, гомумән, кирәк түгел дип исәпли иде ул.

Кабинеттан сөмсерләре коелып чыкты егетләрнең… Бер-берсе белән сөйләшмәделәр. Кайсы нинди йомыш тапкан булып, төрлесе төрле якка таралышты.

Билалның ул көнне үзләренең бүлмәсенә дә, беркая да керәсе килмәде. Коридор башында бераз миңгерәп басып торды да аска чәй эчәргә төшеп китте. Буфет чиратындагы кызлар белән сөйләшә башлагач тынычлангандай итте. Һәм әнә шунда аның башына беренче мәртәбә шикле уй килде. Аның күңеленә шик оялады.

Шуннан соң булып узган бер-ике конфликт ул уйны тагын да көчәйтте.

…Үзенең кайда ятуын искә төшереп, як-ягына каранган иде, сызгырып җибәрде Билал! Яр буенда халык бик кимегән иде. Ә көн һаман шәп! Кояш һаман шәп! Тукта, халык кая киткән соң? Ашарга микәнни?! Читтәрәк, каен төбендә үзе кебек ялгыз гына кызынып ятучы егеттән сораган иде, сәгать өч тулып килә икән.

Тиз-тиз генә киенде дә югарыга чапты Билал!

Юк, ашаудан калырга ярамый! Яшисе бар!

ТАПТЫЛАР…

I

Билалның бирегә килүенә бер атнадан артты.

Мөгаен, моңарчы аның тормышында бу кадәр дә рәхәт, тыныч үткән көннәр булмагандыр. Андый көннәрне искә төшерә алмый Билал. Авылдан киткәннән алып шушы көнгә хәтле булган гомере гел ашыгудан, нәрсәнедер эшләп өлгермәм дип куркудан, кабаланудан, әнә шулай тоташ чабудан, нервланудан, арлы-бирле ташланудан торган икән…

Ә монда ул беркайчан да булмаганча, үз сүзләре белән әйткәндә, дворяннарча яши башлады. Иртән ашыкмый гына йокыдан торды, иркенләп, бөтен шартын китереп физзарядка ясады, озаклап-тәмләп юынды, аннары кырынды, төзәтенде, шулай ук пошмый гына салкынча урман юлыннан бер урап керде. Иркенләп атлады ул, әле йокыдан да уянмаган төсле генә. Әйтерсең монда, шундый ямьле урманда ашыгып, каударланып йөрү аның өчен бик зур гөнаһ иде. Гүя әнә шул катгый кагыйдәне бозудан сакларга тырыша иде ул.

Бүген дә үзенең көнен шулай башлады Билал. Барысын да ияләнгән тәртип буенча эшләде. Ә иртәнге аштан кайткач, бүлмәсендә берәр сәгать чамасы китап укып ятты. Иң яраткан язучысының – Әмирхан Еникинең – калын бер китабын алган иде үзе белән. Гомумән, соңгы елларда бу китапны ул барлык командировкаларга диярлек үзе белән алып йөртә башлады. Язучының дөньяны, кешеләрне аңлавы, сурәтләве Билалга да бик якын, ягымлы тоела, һәр әсәре диярлек халык җыры сыман, көчле моң белән тәэсир итә. Тагын да кызыгы шул: ул әсәрләрне ничә мәртәбә укысаң да туйдырмый, ялыктырмый, киресенчә, укыган саен яңа моң калыплары ачыла, һәрбер уку бик моңлы яңа җыр тыңлаган төсле була.

Бу юлы да шулай булды. Билал язучының «Тынычлану» исемле хикәясен исе китеп, соклана-соклана укыды. Никадәр дөрес яза әдип! Бүгенге чор тормышының нинди ачы хакыйкатен әйтеп бирә ул. Чын сәнгать, олы әдәбият менә шундый була инде.

Укып бетергәч тә, түшәмгә карап озак ятты. Уе белән әллә кайларга, еракларга китеп. Үз тормышы белән дә бик зур уртаклык тапты ул әсәрдә. Күрәсең, оста язучы бөтен кешене борчыган әйберләр турында язган. Бик күпләр башына төшкән бәладер ул хәлләр.

Аннары гадәтенчә Билал күл буена юнәлде. Килеп үзенең ияләнгән урынына урнашты. Тик бүген нишләптер тиз генә суга кереп китәсе килми иде, эшләпәсе белән битен каплады да чирәм өстенә сузылды. Шактый ятты ул шулай. Ләкин күпме генә ятса да, укылган китап тәэсиреннән ычкына алмады. Тирә-яктагы чыр-чу да, ике метрда гына җәелеп яткан Якты күл дә кинәт кенә көчсез булып калдылар. Кеше үз эчендәге тирән күлгә – уй-кичерешләр дөньясына кереп китте.

Бүтән көннәрдәге сыман бик артык хозурлана алмаса да, барыбер озак итеп су керде Билал. Ә сәгать икегә якынлашкач кайтырга кузгалды.

Үзе йөрергә яраткан аулак сукмактан менде ул. Эшләпәсен салып кулына тотты, ничектер башындагы уйлары белән әлеге купшы эшләпә үзара килешмиләр, ярашмыйлар, бер-берсенә каршы киләләр сыман тоелды аңа. Хәер, баш үзе дә, бүтән көннәрдән аермалы буларак, чүт кенә аскарак иелгән иде бугай. Берәрсе игътибар белән читтән караса, һичшиксез, шуны искәрер иде.

Билал ял йортының кечкенә генә арт капкасыннан үтте. Хәзер сукмак яшь юкәләр арасыннан уза да ул яшәгән коттеджга таба борыла. Ярый әле, сукмакның як-ягындагы яшел чирәмне саклап кала алганнар. Мондый кызу көннәрдә ул күзне ял иттерә, әз генә булса да күңелне күтәреп җибәргәндәй итә.

Шулай атлый Билал акрын гына. Әле ашарга да ашыкмый, бүтән чабар җире дә юк аның.

Яшь юкәләрне узып, әллә ни күп тә китмәгән иде, кинәт алгы яктан, Билал бөтенләй искәрмәгән җирдән:

– Әти! – дигән тавыш ишетелде. Билал башын күтәрде һәм үзенә таба йөгерүче кызы Раушанияне күрде! Ямь-яшел чирәм өстеннән, ашыгып-кабаланып, туфлиләрен төшереп калдыра-калдыра чаба иде ул!

Билал туктап калды, кинәт кенә берни эшли алмас булып китте, сүз дә әйтә, бер хәрәкәт тә кыла алмады. Таш кебек, җансыз сын сыман катты да калды.

Ул арада кызы килеп тә җитте, кочагына да ташланды! Билал элекке гадәте буенча аны югарыга күтәреп алды, нык, бик нык итеп кысты. Билалның тәне үзенең иң кадерле, иң яраткан җылысын тойды. Шушы кечкенә генә гәүдә аңа гомер буе җитмәгән, җитешмәгән җылыны, йомшаклыкны санаулы минутлар эчендә биреп өлгерде. Кызын озак, бик озак төшермәде ул кулыннан. Ә Раушания, инде бер килеп кочаклагач, артык назланырга күнекмәгән иде, тизрәк җиргә төшү, аягына басу ягын карады, башын, муенын боргалый башлады. «Төшим инде…» – диде. Билалның исә аны һич кенә дә үзеннән җибәрәсе килми иде.

Ниһаять, Раушания төште һәм, төшешли үк: «Әни тегендә сине көтә…» – дип, бармаклары белән Билалның коттеджына таба күрсәтте. Күрәсең, кызы, чирәмдә уйнап йөргән җиреннән күреп алып, әтисенең каршысына чапкан иде.

Билгеле, кызының бу кадәр җиргә үзе генә килә алмаячагын Билал аңларга тиеш иде инде. Ләкин «әни тегендә» дигән сүз аны, сөенешеп кызы белән атлап киткән кешене, тагын туктатып калдырды. «Аның белән ничек күрешсен инде ул хәзер… Ташлап, качып кит тә, хәзер елмайган булып күрешергәме… Нигә генә килде икән соң ул? Бу кадәр җиргә…»

Ләкин бүтән чара юк иде. Раушания үзенең кечкенә куллары белән аны нык итеп җитәкләгән иде.

Алар кояштан, яктыдан караңгы коридорга килеп керделәр. Коридор башындагы холлда, креслода хатыны утыра иде. Янәшәсендә кечерәк чемодан һәм хатын-кыз сумкасы, тәрәзә аша каядыр еракка караган. Юлда килеп арыганмы, әллә Билал чыгарган борчу аңа шулай тәэсир иткәнме – тартылып киткәндәй күренә. Билал керү белән шуларны искәреп алды. Ә Раушания, ишектән керүгә, әнисенә таба омтылды:

– Әни, әни!.. Менә әтине таптым!

Шул сүзләрне ишетүгә, аларга таба борылган Галия мыш-мыш килеп елап та җибәрде. Кулындагы кулъяулыгы белән күз яшьләрен сөртергә тотынды. Күрәсең, алар кергәнче дә елап алган инде ул кулъяулыгы алай әзер булгач…

Билал аңа якынайды һәм тәрәзә кырыена килеп басты. Арада бер-ике метр чамасы җир калды.

– Килдеңмени?.. – диде, тавышына усалрак төсмер биреп. Ул аңа әйтергә бүтән сүз таба алмады.

Галия бераз тынычланганчы, ике-өч минутлап вакыт үтте. Аннары ул кискен генә хәрәкәт белән күзләрен сөртеп алды да, шулай ук кыртрак итеп:

– Килдек шул! – диде. – Әллә бездән качып котылырмын дип уйлаган идеңме?!

Монда хәзер Билалның каршы дәшүе дә, тагын нәрсәдер аңлатырга, төшендерергә тырышуы да кирәкми иде инде…

Ул, тәрәзәдән күзен алмыйча гына:

– Әйдәгез, алайса… Ашап килик… – диде.

Раушания тагын аңа килеп сарылды:

– Әти! Әти!.. Мин синең янга утырам, яме!

Билалның күзенә яшь килде. Тамагында да авыр төер иде. Аны көч-хәл белән үткәреп җибәреп:

– Ярар, кызым, бергә утырырбыз, – дип әйтә алды.

Әйберләрне тиз генә бүлмәгә кертеп куйдылар да өчәүләп ашарга киттеләр.

Өстәлдәшләре әле ашап китмәгән иделәр. Аларны:

– О-о, кунаклар килгән икән! – дип, ачык чырай белән каршы алдылар.

Саша исә:

– Синең шундый кызың да бармы инде? – дип гаҗәпләнеп куйды. Әллә аның үзенең баласы юк иде инде?.. Хәер, кеше ашыкмаска да мөмкин шул. Бөтенесе дә Билал шикелле булмас бит.

Официант кызга хәлне аңлатты Билал. Алар, мөмкин булган хәтле тату күренергә тырышып, бүтәннәрнең вак-төяк сүзенә кушылгалап, тыныч кына ашап чыктылар. Аннары инде коттеджга кайтырга кирәк иде. Режим буенча Билалга да, ерак юлдан килүчеләргә дә ял кирәк иде.

Әле ярый аның бүлмәсендә диван да бар. Галия белән Раушанияне Билал караватка яткырды, үзе диванга урнашты. Ашап кайткач, Галия аңа бер сүз дә әйтмәде, кызы белән генә сөйләшкәләп алды Билал. Ә Раушания әтисе белән яңадан бергә булуга шулкадәр нык сөенгән иде, бахыр, ул минут саен аңа килеп сырпаланды, иркәләнеп, уйныйсы килеп, Билалның өстенә үк менеп китте, әтисе белән шулай шактый шаярып алгач, әнисе:

– Раушания, әйдә, йоклыйк инде, кызым… – дип, аны үз янына алды. – Әтиеңә синең белән без кирәкмибез шул аңа. Әллә кемнәр, бүтәннәр кирәк аңа.

Яныннан Раушания китүгә, Билал тагын әлеге китабын алды. Икенче әйбәт хикәя эзләп табарга теләп, исемнәрен карап чыкты. Ләкин шул арада бер нәрсәгә төшенде: аның үткән атнадагы сыман тыныч көннәре бүтән булмаячак инде. Ә алдагы көннәре ничек, нинди булачак– анысын да ачык кына күз алдына китерә алмый әле Билал.

Ә иң мөһиме, бүген-иртәгә булачак аңлашу нинди төс алыр, Билал әнә шуннан курка. Ниндидер керләнгән, пычранган нәрсәне яңадан актару, аңа орынасы килмәү, аннан чиркану кебек иде ул тойгы…

II

Әллә ни озак йоклый алмады Билал. Урын үзгәртү ярамадымы, әллә икенче бер үзгәреш аның йокысын алган идеме – ярты сәгать боргаланып ятканнан соң, торып юынырга булды. Кызы белән Галия әле йоклыйлар иде, арыганнар, күрәсең… Өстен бөтенләй ачып ташлап, рәхәтләнеп йоклап яткан кызына Билал озак карап торды. Газиз, бик газиз иде бу җан аның өчен. Аңа болай гына карап тору да мөмкин түгел – якынаеп үбәсе, иркәлисе, яратасы килә, Билалны ул түзеп тора алмаслык дәрәҗәдә үзенә тарта иде. Билал, иелеп, аның бер битеннән генә үбеп алды да тиз-тиз атлый-атлый юынырга чыгып китте. Тагын күңеле тула, тамак төбе кытыклана башлаган иде.

Юынырга чыккан җиреннән озак кына верандада утырып торды. Баш бернәрсә дә уйлый алмый, шулай ук әле тиз генә кереп юынасы да килми иде. Чөнки… Чөнки инде хәзер аның барыр, ашыгыр җире юк.

…Билал юынып кергәндә, кызы белән Галия дә уянып яталар иде. Билал матур итеп, балаларча киерелеп яткан Раушанияне күреп, ирексездән елмаеп җибәрде:

– Әй әйбәт йокладың соң, әйеме, кызым!

Раушания бик ушына килеп җитмәгән иде, күзендә йокы иде әле, «ә-йе» дигән сүзенә башын гына какты. Кызының сабыйларча киерелүе дә, менә шушы хәрәкәте дә, кечкенә генә, нечкә генә гәүдәле сабыйның ап-ак урын-җир өстендә онытылып утыруы да Билал өчен инде күптән күрелмәгән, үтә тансыклаган, нык сагынылган күренешләр иде. Болар барысы да кайчандыр ул бик матур итеп күз алдына китергән, шулай булыр дип хыялланган гаилә тормышы дөньясыннан иде. Хәзер, аның гаилә тормышы дигән матур хыялы килеп чыкмагач, менә шушы аерым-аерым эпизодлар да Билалга искиткеч зур рәхәтлек, кешелек бәхете бирә иде. Шулай адәм баласы бәхет дигән нәрсәне бертөрле күз алдына китерә, ә чынлыкта гел башкача килеп чыга шул.

Галия юынып керде. Төзәтенде, рәтләнде. Раушанияне дә, урыныннан кузгатып, аягына бастырдылар.

– Әйдә, берәр җиргә алып бар инде, күрсәт безгә! – диде шуннан соң Галия.

Аның моннан тиз генә китәргә дә, ашыгып кына нәрсәдер сөйләшергә, нәрсәнедер хәл итәргә исәбе юк иде, ахрысы. Ул бирегә озакка килгәнгә охшый иде.

– Йөреп керик… – диде Билал.

Үзе Раушаниянең кулыннан җитәкләп алды. Әйтерсең менә шушы куллар аңа хәзер бик кирәкле ныклыкны, тәвәккәллекне, кыюлыкны бирергә тиешләр иде.

Билал үзе йөри торган сукмактан аларны урманга алып чыкты. Зур капка ягын алар болай да килгән чагында күргәннәр иде. Ул як парадный саналгач, анда табигый матурлыкка бик урын калмаган. Юлның як-якларына очлары кыркылган топольләр утыртылган, түтәлләр ясалган, чакыру сүзләре язылган плакатлар, паннолар куелган. Кыскасы, ял йортының ул тарафында күзне иркәләрлек почмаклар тапмады Билал. Бинаның алгы ягы, артык тәртиптә булганга күрә, кай җире беләндер солдатлар яши торган хәрби шәһәрчекне хәтерләтә иде. Шуңа күрә ул мөмкин булган хәтле әлеге почмакка барып чыкмаска тырышты.

Кечкенә капканы узу белән, Билал үзенең кунакларын күлгә таба алып китмәде әле. Бераз урман күрсәтеп йөрткәч, иң ямьле урыннарда булгач кына, Якты күлгә китереп чыгару иде аның исәбе…

Һәм ул аларны уң яккарак киткән сукмакка алып керде. Бу сукмак урман эченә керә дә тирән генә бер чокырга төшеп китә, аннары күлгә хәтле шул киң һәм рәхәт салкынча һава бөркелеп торган ямь-яшел чокыр төбеннән бара. Монда кешене әллә нинди серлелек, әз генә курку һәм кара урманда адашып калганда туа торган эчке шыкаю биләп ала. Ә бит хәзерге урманнарда мондый урынны бик сирәк очратасың, күбесе юл буендагы посадка кебек: үтәли күренеп, эчендә ни бары, ни югы ялтырап тора. Әйтерсең алар бүгенге кешеләрнең үзләре сыман: аз яфраклы, сыек кәүсәле, нечкә ботаклы…

– Әти, ә без кая барабыз, ә? Без кая барабыз?

Кызы аны бертуктаусыз шулай дип аптырата. Билал җавап бирергә ашыкмагач, кулыннан тарткалый. Ә Билал бу сорауга ничек җавап бирергә дә белми. «Урман карап йөрибез» генә дияр идең, бу гына бала өчен ят тоеладыр, мөгаен. Аңа бит үзләренең кая таба баруын белү кирәк. Кая килеп чыгарга тиешлекләре менә шушы нарасыйны күбрәк борчый. Ямь-яшел күлмәк кигән искиткеч матур күбәләкне.

Ә Галия үзалдына караган да тып-тын гына бара бирә. Аның өчен урман да юк, Билал күрсәтергә теләгән менә бу гаҗәеп урын да юк. Әллә эченнән нидер уйлап бара, әллә болай гына бара. Хәер, моның ише җирләргә аның артык ушы китмәвен Билал күптән белә бит инде, аның белән сигез ел торган кеше өчен бу яңалык түгел. Галия матур таш корылмаларга сокланып карарга мөмкин, оригиналь төзелгән йортларга көнләшергә мөмкин, ләкин табигатьнең, әлеге корылмаларга караганда, мең тапкыр соклангычрак могҗизалары аның күңел күзенә күренми. Ул аларны күрә дә, алар бирә алган эчке ләззәтне татый да алмый. Бу олы бәхеттән мәхрүм ул…

Аның белән бергә яши башлаганнан бирле, Билал бу хакта күп уйланды: нишләп мондый кеше булып үскән бу? Сәбәбе нидә?.. Ул унбиш яшьтән алып шәһәр җирендә үскән, шунда тәрбияләнгән. Шулмы төп сәбәп? Алай дисәң, табигатьне үлеп яраткан байтак шәһәр кешеләрен белә Билал.

Озак кына уйланганнан соң, инде менә ничәнче тапкыр Билал гел бер фикергә килеп туктала: канындадыр хикмәт, нәселендәдер. Кешене әнә шуңа күрә тиз генә үзгәртеп булмый торгандыр.

Раушания алга таба йөгереп китә, эчтәрәк матур яфрак яисә чәчәк күреп алса, агачларны аралый-аралый, шунда чума, югалып та кала, тагын йөгереп килеп чыга да әтисен җитәкли. Үзе чырык-чырык көлә, кулындагы яфрак һәм чәчәк букеты исә зурайганнан-зурая бара. Билал моңа бик канәгать. Раушаниянең шулай иркенләп чабуына, рәхәтләнүенә ул туктап-туктап сокланып тора, кайчак үзенең артык соклануына куркып китеп, «күз генә тимәсен» дип кабатлап куя.

– Кая соң синең бик ямьле дигән җирләрең?! Безне шунда алып бар инде. Мондый урын безнең авылда да күп, туеп беткән чокырдан!

Галия бу сүзләренең Билалга ничек тәэсир иткәнен аңлый алмый, билгеле. Югыйсә акылы җитеп, үзенең ниндирәк сүз әйткәнен чамалый алса, менә хәзер, Билалны эзләп күпме чакрым җир килгәннән соң, әлеге салкын сүздән үзе дә чирканып китәр иде. Әмма аның бөтен холкы шундый инде: кеше күңеленең нечкә борылышларын тоймый, сизми ул – үзе күргән туры таш юл буенча гына атлый. Шуңа күрә каты таш рәвешендә яшәгән әйберләрне генә күрә һәм аңлый ала да…

Билал үзен эчтән адым саен кисәтә килде: «Түз! Бу бәхәсләшеп йөрү урыны түгел! Безнең арадагы бәхәс кызык түгел инде хәзер. Тагын ызгышу, әрләшү белән бетәчәк. Иң әйбәте – дәшми түзәргә, чыдарга». Шуңа күрә тыштан битараф тавыш белән генә:

– Бүтән ямьле урын юк шул инде монда… – диде.

– Мондый урынны каян эзләп таптың син? – Бусы инде көлү, артык әрсезләнеп, аңардан көләргә маташу иде.

Билал түзеп кала алмады:

– Мин сине чакырып китермәдем! Йөрсәң кеше төсле генә йөр! Йөрмәсәң… – дип тукталды.

– Куасың дамыни? Ялыңны боздыкмыни килеп?!

Билал, йөгереп барып, кызын җитәкләп алды:

– Әйдә әле, кызым, әнә анда матур чәчәк күренә…

Галия, сукмак уртасына баскан килеш, тагын мышкылдап калды.

Билал белән Раушания, агачларны, куакларны аралый-аралый, әллә кая алга киттеләр. Җиләк тә ашап алдылар, чәчәк тә җыйдылар, Билал да тынычлангандай булды. Бераздан алар Якты күлгә килеп чыктылар.

– Нинди мату-ур… – диде Раушания, күрү белән исе китеп. – Әти, тирән микән бу күл? Сине күмәме ул?

– Күмә, кызым… – диде Билал, күңелендә инде бернинди ачу калмыйча. – Бик тирән күл бу. Исеме дә бик матур – Якты күл дип йөртәләр аны.

Алар сөйләшкәндә, артларыннан килеп җиткән Галия дә янәшә басты, ул да күлгә текәлде. Йөзе бераз ачыла төшкән кебек булды.

Якты күл бүген дә халык белән тулган. Бүген дә яр буенда бала-чага, карт-коры мәш килә. Эчтәрәк егетләр күренеп китә. Кайберәүләр өреп кабартылган резин матраста йөри.

– Су керәбезме соң?

Бу сүз Билалның авызыннан чыгарга да өлгермәде, Раушания:

– Керәбез, керәбез! – дип сикергәли дә башлады.

Ә Галия дәшми дә, кымшанмый да басып тора бирде. Билал аның дәшүен дә, кымшануын да көтмәде, кызы белән суга кереп китте. Су күкрәгенә җиткәч, Раушанияне күтәреп алды, аны уйната, йөздерә башлады. Аның белән күңелле, рәхәт иде, бертуктамый шулай шаярып кына торасы килә. Раушания исә судан туярга уйламый да, чыркылдый-чыркылдый, әтисе кулында йөзә бирә. «Тагын, тагын!» – дип, һаман эчкә, тирәнгә табарак күрсәтә. Аның сүзен тыңлыйм дип, Билал бер-ике мәртәбә чоңгылга да төшеп алды. «Пуф, пуф» килеп, көчкә чыктылар сайрак урынга.

Аларның күңелле уенын Галия тавышы бүлде:

– Кызым, әйдә, чык. Сиңа озак су керергә ярамас.

Әмма Раушанияне болай тиз генә судан аеру мөмкин түгел иде. Ул әтисенә килеп ябышты: «Әйдә, тагын йөзәбез, әйдә!» – дип, Билалны эчкә, тирәнгә табарак тартты. Билал, аңа ияреп, яңадан эчкә керде, алар тагын икәүләшеп чыркылдаша башладылар.

Озак юангач кына, Билал уйлап куйды: «Яр башында торган кешегә мондый эсседә бик рәхәт түгелдер… Чыгарга кирәк». Раушанияне күтәреп, ул ярга чыкты, тегесе аның кулыннан ычкынырга теләп тартышты, һаман суга тартылды. Ә Билал, көлә-көлә булса да, аны җибәрмәде, тәнен сөртештереп, бергә-бергә киендерделәр. Киенгәч тә китәсе килмичә, барысы бергә тагын судагыларга карап тордылар. Билалның чишенеп, яңадан суга ташланасы килеп китте. Ләкин киенгәч инде кайтырга кирәк иде. Ул үзе генә түгел бит. Алар акрын гына югары менеп киттеләр.

III

Кайткач, бүлмәләренә кермичә, уңайлы креслоларга утырып хәл җыйгандай иттеләр. Мондый эссе көндә иң әйбәт урын хәзер менә шушы кебек иде. Кызык, үзе генә яшәгәндә, Билалның бу креслога беркайчан да утырганы булмаган икән. Нишләп микән? Аңа урманда, күл буенда рәхәтрәк булганмы әллә? Монда тукталып торырга туры килмәгәнме аңа? Чыгып киткән, кайтып кергән.

Билал үзалдына елмаеп куйды. Кайчагында ул тәрәзәдән генә дә чыгып китә иде бит әле! Аның белән бер өстәл янында утыручы танышлары моны күрсәләр яисә белсәләр нишләрләр иде икән?! Ушлары китеп егылмаслар иде микән?! Һәрхәлдә, ул чагында Билал белән бөтенләй сөйләшми башларга мөмкин иделәр. Һа, һа! Кызык та инде бу дөнья – мин аларга кызык кебек, ә алар минем өчен кызганыч кешеләр… Әллә дөньяның бөтен кызыгы да кешеләрнең әнә шулай төрле-төрле, бер-берсенә бөтенләй охшамаган булуларында микән?

– Син миннән көлеп утырасыңмы инде шулай? – Галиянең тавышын ишеткәч, ул сискәнеп китте.

– Ю-ук, бер кызык искә төште дә шуннан көләм. Минем кайчагында тәрәзәдән йөргәнне белсәләр, мондагы танышлар нишләрләр иде икән дип елмаеп утырам.

– Нигә, син тәрәзәдән дә йөрисеңмени? – Галия аның уен-көлкеле сүзен бөтенләй икенче якка борып алды, Билал аптырап ук китте. «Ә бит чыннан да салкын акыллы кеше, тик кенә торганда, бер сәбәпсез көпә-көндез тәрәзәдән йөрүне аңлый алмый. Ул аны күз алдына китерә, башына сыйдыра алмый…»

Әнә шундый уйламаган ятьмәләргә бик еш килеп каба иде Билал элек тә. Соңгы елларда ул моның ише очракларда дәшми генә котылу җаен тапкан иде. Шулай әйбәтрәк, тынычрак уза сыман.

– Раушания, кызым, бар, тышта, чирәмдә уйнап тор әле әзрәк…

Галия, икәү генә калып, ниндидер сүз башларга җыена иде. Раушания теләр-теләмәс кенә чыгып китте дә, ишекнең теге ягыннан яңадан башын тыгып:

– Только сез ызгышмагыз! – диде.

Билал аптырап тәмам телсез калды. Каян белә ул шундый сүзне? Моңа ничек акылы җитә аның? Аңа бит әле җиде генә яшь!

«…Эх, дөнья!.. Кечкенә кызың шулай дип өзгәләнеп әйтерлек булгач, нинди тормыш инде ул! Эх, Раушания… Әгәр бу дөньяда мин кем алдындадыр гаепле булсам, ул бары тик синең каршыңда гынадыр! Мин сине тормышның менә шундый әшәке якларыннан саклый, кечкенә чагыңда аралый алмадым шул. Безнең арадагы бөтен салкынлык, тарткалаш, ямьсезлек синең күз алдыңда, синең күңелең каршында барды… Һәр очракта да дәшми калырга, салкын кан саклап, бүтәнрәк юл белән, салкын акыл белән хәл итәргә түземлегем җитмәде минем. Синең алда менә шул түземлегем җитмәгәнгә генә гаеплемендер мин. Ә сиңа бит бу яшьтә мондый сүзне әйтү түгел, аның барлыгын белү дә кирәкмәс иде!»

Раушания чыгып китте. Алар икәү генә калдылар. Кызык: тагын ни дип башлар икән Галия сүзен?

– Кемгә өйләнергә уйладың инде?

Галия үзенең салкын яшькелт күзләрен Билалга текәде. Билал һәрчак курка, ятсына торган салкын һәм җансыз күзләрен.

«Күз – кешенең күңел көзгесе» дип, ничек дөрес әйтәләр икән. Галиягә карата бу бигрәк тә туры килә иде. Эчендәге катылык, усаллык аның күзләрендә ничек ачык чагыла. Ә бит Билал бүтән күзләр барлыгын да белә: җылылык, акыллы тыйнаклык, хатын-кызга гына хас ягымлылык һәм кайгыртучанлык бөркеп торган күзләр… Билал алар алдында һәрвакыт баш иде, бөтен йөрәге белән хөрмәт итте аларны. Андый бәхеткә ия ирләрдән, гаиләләрдән ихлас көнләште.

Әйе, Билалның биредә бер дә сөйләшү теләге юк иде. Шуңа күрә ул, тыштан бер сүз әйтсә, эчтән мең төрле уй уйлап утырды. Галиянең күзләре белән аны бораулап, барысын да белергә, белеп тынычланырга теләгән карашыннан качарга тырышып утырды.

Әмма куелган сорауга җавап бирми дә калып булмый инде. Бары тик рәвешен китерү өчен булса да дәшү, җавап бирү кирәк.

– Мин сиңа мең мәртәбә әйттем бит инде! Менә тагын мең дә беренче тапкыр кабатлыйм: минем әлегә бернинди исәбем дә юк! Миңа бары тик аерылу гына кирәк! Мин бүтән алай яши алмыйм!

– Нигә соң син минем шундый икәнне элегрәк, бала туганчы күрмәдең?!

Ике арада бәхәс килеп чыккан саен, Галия менә шул сүзен китереп кыстыра һәм Билалны гаепләп калдырырга тырыша. Ягъни «Сиңа гына ярамыйм инде!» дигән сүзе ул аның. Чыннан да, үзенең Билал әйткән сыйфатларын бер дә начар дип санау ягында түгел иде. Ул аларны заманчалык, егерменче гасыр кушканча яшәү дип исәпли. Шулай берчакны, хатын-кызга хас йомшаклык, тыйнаклык хакында Билал сүз кузгаткач, ул, кырт кына кисеп:

– Син унсигезенче гасыр хатын-кызын күрергә телисең! – дигән иде. Бу сүзләрне, мондый фикерне, күрәсең, алар эштә иптәш хатыннары белән бергә киңәшеп эзләп тапканнардыр. Галия үзенең бик күп кимчелекләрен әнә шулай дип акларга ияләнеп китте. – Син хатын-кызны һаман мескен итеп, кыюсыз итеп, хәтта кол итеп күрергә телисең! Сиңа замана хатын-кызларының үзләрен иркен тотуы, кыюлыгы, азат булуы ошамый. Бу – синең авылда туып үсүең, шунда формалашуың җимеше! Хәер, хәзер авылда да хатын-кызлар бик әллә ни баш биреп тормыйлар. Алар үзләре акча табалар, теләсәләр, ирләре белән яшиләр, теләмәсәләр, минут эчендә аерылып та китәләр!.. Шулай булмыйча соң!..

Билалның мондый фикерләрне әле бу хәтле үк ачык итеп ишеткәне юк иде. Хатын-кызның заманча булырга тырышуын ул әле һаман ниндидер бер юмористик нәрсә, чын тормышка әллә ни кагылмаган күренеш диебрәк уйлый иде. Аңа артык әһәмият бирми иде. Ә менә соңгы елларда Билал моның уен эш түгеллегенә ышана башлады. Җитәрлек дәрәҗәдә эчке тәрбия, күңел тәрбиясе алмаган хатын-кыз өчен «ирек, иркенлек» дигән нәрсәләр иге-чиге күренмәгән чәчәкле матур болын сыманрак күз алдына китерелә иде. Теләсәң кая бар, теләсәң кая кер, теләсәң ни эшлә – сиңа беркем бер сүз әйтмәскә тиеш, янәсе! Үз эчендә бары тик хатын-кызлык дәртенең уянуын гына тойган, әнә шул дәрттән керер урын тапмаган, ә күңелендә бернинди җылылык, матурлык булмаган хатын затлары өчен «егерменче гасыр» дигән сүз бик тә җайлы сәбәп иде. Хатын-кыз буларак бөтен кимчелегеңне, тупаслыгыңны – барысын да менә шушы сүзгә аударып калдырырга мөмкин.

IV

Билал үз уйларыннан яңадан чынбарлыкка кайтты. Алар бит әле һаман шунда, коридорда утыралар икән. Бүлмәгә керергә, шунда сөйләшергә кирәктер бит инде…

– Әйдә, бүлмәгә керик…

Хатыны сүзсез генә аңа иярде.

Бүлмәгә кереп икәүдән-икәү генә калгач, Галия әз генә йомшаграк, ягымлырак булып киткән төсле. Бәлки, яныма килер, шуның белән барысы да җайланыр, онытылыр дигән өмете дә булгандыр, ахры. Аның әкрен генә йомшак караватка барып утыруын, ир-атны ымсындыручан тавыш, интонация белән сөйләшә башлавын Билал шулай аңлады. Ләкин Билал нәкъ коридордагыча тәрәзә янына килеп басты да тәрәзә яңагына уң кулы белән таянган килеш тора бирде. Урманны, агач очларын күзәткән булды. Һәм үзе дә әллә ни уйлап тормастан борылмый гына:

– Монда озак булырга җыенасыңмы инде? – дип сорады.

Галия аның кисәк кенә болай дип соравын көтмәгән идеме, әллә чынлап та ишетмәдеме – яңадан кайтарып сорады. Билал нәкъ шул ук тавыш белән шул ук соравын кабатлады. Бусына каршы Галия бер сүз дәшмәде. Аның мондый гадәте Билалга таныш – үзе теләмәгәнрәк сүзләргә шулай дәшми кала ул.

Кичен дә шуңа охшашрак хәл булып алды. Кызлары йоклагач, Галиянең бик тә аңа якынаясы, иркәләнеп аласы килде. Ул ир-атны да сагынган һәм, шуннан файдаланып, үзенең хәлен дә көйләп җибәрергә ниятли, күрәсең. Тик Билалда аңа карата бернинди җылы хис тә тумады. Галиянең аны үзенә тартырга теләүләре нәтиҗәсез калды. Билал, башлаган китабын укып, диванында ятты да тыныч кына йокыга китте.

Билал янында тагын ике көн булдылар алар.

Ире аның янына килмәгән саен, Галиянең ачуы кабара, күңелендәге үче, нәфрәте арта бара төсле иде. Үзенең егерменче гасыр хатын-кызлары турындагы карашларын бозып, Билалны эзләп килүен, аның белән яңадан килешергә теләп йөрүен Галия эчтән бик авыр кичерә, үзе өчен түбәнлек саный, мыскыллану дип кабул итә иде. Аның көннән-көн ныграк ярсый, усаллана баруы кызы Раушаниягә булган мөнәсәбәтендә дә сизелде. Беркөнне Билал хәтта аның Раушаниягә нык кына сугып алуын да күрде. Күрде һәм шундук Галияне кулыннан эләктереп алып:

– Хәзер үк гафу үтен!!! – диде ул, үзе дә күптән ишетмәгән куркыныч тавыш белән йодрыгын төйнәп.

Галия гарьлегеннән кычкырып елап җибәрде. Аларның сөйләшүен ишетеп торган Раушания дә «Әни!» дип килеп ябышты. Ә иң нык кичергәне, бу хәлгә иң әрнегәне Билал булды. «Эх, эх! Нинди оят хәлләргә төште бит башым!..»

Түзә алмады, йөгереп тышка чыгып китте. Төн җитеп килсә дә, күл буена төшеп, озак кына су керде. Әле генә булып узганнарның барысын онытырга, тынычланырга теләде.

Уйлаган саен җир тишегенә кереп качарлык дәрәҗәдә Раушания алдында авыр, кыен, оят була аңа. Боларның барысына да Билал бары тик үзен генә гаепле итеп тоя. Вакытында кешене таный, аера, аңлый алмавының төп корбаны итеп ул Раушаниянең – бер гөнаһсыз сабыйның – бәхетсезлеген күрә.

Беркатлылыгы аркасында шундый зур бәхетсезлек килеп чыгасын Билал элегрәк башына да сыйдыра алмас иде. Ә хәзер менә ул күз алдында! Билал менә шушы ике ут арасында көячәк бәхет күбәләгенә өзгәләнеп карый. Һәм караган саен, аның йөрәгеннән кан саркып тама! Ул кан Билалның күз алдында күбәя, җыела, арта бара. Һәм әйтерсең әнә шул куркыныч кара кан диңгезендә Билал үзе дә, аңа бик кадерле булган икенче бер кечкенә җан иясе дә бата, төпкә китә бара.

…Билалны эзләп, ял йортына килү, шулай итеп, Галия көткән нәтиҗәне бирмәде.

Тагын ике көннән, Билал уйламаган-көтмәгән чагында, Галия, бик тыныч кына итеп:

– Озат безне станциягә хәтле… – диде.

Әле яңа гына иртәнге ашны ашап кайтканнар иде. Раушания үзе алып килгән китабын тырыша-тырыша укый, ә Билал: «Өчәүләп күл буена төшәрбез, бәлки», – дип тора иде.

Нәрсә әйтсен соң Билал аңа каршы? Тагын әзрәк торыгыз әле дисенме, булмастай нәрсәгә өметләндерсенме? Яисә Раушанияне күреп туймадым бит әле дисенме?! Үзе ташлап китеп, хәзер үзе сагынган, җибәрәсе килмәгән булып кылансынмы?..

Ул бер сүз дәшә дә, ниндидер бер фикер дә тәкъдим итә алмады.

Ул арада Галия кызына да җыенырга кушты.

Билал, төп бина янына барып, автобусның кайчан киләсен белде. Биредән станциягә еш йөриләр икән, берәр сәгать чамасы вакыт үттеме-юкмы, алар Якты күлгә кул болгап китеп тә бардылар.

Билалның якты күленнән бәләкәй аккош китте… Кызы китте…

Станциядә исә кирәкле поездны бик озак көтәргә туры килде. Ул кичкә таба гына килә иде. Вакытны ничек сузарга белми аптырадылар, әллә ничә мәртәбә вокзал янындагы ашханәгә кереп чыктылар, капкалап алдылар. Юлга дип, сумкага ашамлыклар салдылар, утырып та тордылар.

Поезд килеп, урыннарына кереп урнашкач, Раушания тагын үзәкне өзде:

– Әти, ә син кайчан кайтасың?

Билал ни әйтергә дә белмичә тын калды. Күпмедер минут үткәч кенә:

– Озак тормам, кызым, кайтырмын… – диде аны кочаклаган килеш, битләреннән үбә-үбә. Эченнән үзәге өзелеп елый-елый. Йөрәген парә-парә кискәли-кискәли.

Галия белән алар «Ярар, исән бул!» дип кенә саубуллаштылар.

Билал вагоннан чыгып китте һәм Раушания белән Галия утырган купе тәрәзәсе каршына барып басты. Билалның үз гомерендә әле беркайчан мондый авыр озату кичергәне юк иде шикелле. Бу озату үз тәнеңне, үз җаныңны икегә бүлеп, икесен ике якка җибәрү, аларны Сак белән Сок язмышына дучар итү шикелле иде.

…Поезд китеп барды. Билалның бәхетле һәм бәхетсез ялгызлыгы торып калды. Ярты җаны булган Раушаниясе китте…

Артык хискә бирелмәс өчен, поезд киткәч, бик озак тормады ул. Кире кайтырга автобус караштыра башлады. Автобус инде кузгалып бара икән, Билал кул болгый-болгый йөгергәч туктап утыртты. Ул яңадан Якты күлгә кайтты. Тик Билалда беренче килүдәге сыман шатлыклы, бәхетле тойгының эзе дә юк иде инде. Авыр, изә торган кыен бер эчке халәт иде анда. Гүя ул олы җинаять кылган. Вөҗданы, үз-үзе каршында гомере буе оялырлык бер начар эш эшләгән ул әйтерсең…

Әйе, ул кызы алдында гаепле…

Моны ул торган саен ныграк, тирәнрәк аңлый бара. Әнә шул уй, һич тынгылык бирмичә, йөрәген кисәкләргә телгәли. Бүген ул гомерендәге иң хәлиткеч һәм куркыныч адымны ясады.

Әй адәм баласы… Күпме яшәсәң дә, никадәр укысаң да, һаман шыр юләр калган адәм баласы…

ЛӘЙСИРӘ

I

Чакырып телеграмма бирсә дә, Ләйсирәнең бирегә килә алуына ышанып бетми иде ул. Әмма аның килүен, менә хәзер үз янында булуын бик тә, бик тә тели иде! Ялгызлык тойгысы көчәйгән саен, Ләйсирәне ныграк сагына, зарыгып көтә иде. Гаиләсез дә калган, эшеннән дә китәчәк, дусларыннан да аерылачак Билалга инде Ләйсирә генә ярдәм итә алыр кебек иде. Күпме гомер күңел түрендәге өмет булып йөргән «Ул» менә шушы Якты күлдә чынга ашар сыман иде.

Бик нык теләгән нәрсә чынга аша, диләр.

Билалның да теләге тормышка ашты бит!

Ләйсирә, бүген дөньяның иң-иң гүзәленә әйләнгән Ләйсирә, бөтен кешедән ныграк сагынылган, катырак яратылган Ләйсирә бер матур иртәдә, чынлап та, Билал каршына килеп басты!

Менә ул, яп-якты иртә кебек балкып, шушы бәхетле көннең ләззәтле һавасында йөзгән төсле җиңел атлап, урман сукмагыннан килә. Өстендә – җәйге ачык сарафан! Башында – ак челтәрле, киң канатлы бик тә килешле эшләпә. Уң кулына ниндидер рәсем төшерелгән киндер букча тоткан. Адымнары җиңел дә, йомшак та, тигез дә һәм баш әйләндергеч серле, матур да!

Киноларда күргән чагында Билал кешеләрнең бер-берсе белән кочаклашып күрешүләренә ышанмый, бу аңа төчеләнү, артистлану булып тоела иде. Кайчагында, озак күрешмәгән дус-ишләре үзе белән кочаклашып күрешергә теләсәләр дә, ул уңайсызланып кала, кызара, боргалана, ничек тә ансыз гына үткәреп җибәрү ягын карый иде. Үзенең сагынуын нык итеп, олыларча ике куллап кул кысышу аша сиздерә, шуның белән бетерергә тырыша иде.

Ә менә монда бөтенләй бүтәнчә килеп чыкты.

Билал – иртән бераз йөреп керим дип чыккан кеше – сукмакның теге башында кызлар шәүләсе шәйләнгәч башта тукталып калды. Аннары аның күзләре шактый ерактан бик тә үз һәм сагынылган буй-сынны танып алды. Ә бераздан аның башына тәмам барып җитте:

– Әйе, әйе! Бу – Ләйсирә! Ләйсирә! Ләйсирә! Һәм менә шушы исем аны урыныннан әллә нинди тизлек белән куптарды да, әлеге сагынылган буй-сынга таба аякларын тигән җиргә тигезеп, тимәгән җиргә кагылдырып кына үтеп, йөгертеп алып китте!

Килеп тә җитте Билал, Ләйсирәнең җип-җиңел гәүдәсен күтәреп тә алды һәм… нишләргә белмәгәннән урында бөтерелеп торды, шуннан соң нык, бик нык итеп Ләйсирәне үзенә кысты. Бөтен көче белән! Бар булган сагынуы, бөтен яратуы шушы кысуда сизелерлек итеп!

Юк, кинодагыга охшамаган иде бу очрашу!

Биредә озак, бик озак вакыт бернинди сүз дә булмады. Урман сукмагындагы бу бөек очрашуда нинди дә булса гадәти сүз әйтелә калса, аның әкияти серлелеге, тылсымлылыгы һәм… хәтта йөрәк өчен кадерлелеге, якынлыгы да бетәр төсле иде.

Аннары да озак, бик озак вакыт үтте әле.

Алар әнә шулай, сәер генә кочаклашкан хәлдә, аруны-талуны онытып, озак басып тордылар.

Аннары, зәңгәр күктәге ике кош кебек очына-очына, Билалның бүлмәсенә кайттылар. Кайтып җиткәнче, аның кулын җибәрмәде Билал. Бүлмәсенә кереп барганда, стенадагы сәгатькә күзе төште, инде иртәнге аш вакыты да килеп җиткән иде! Ләкин Билалның һич тә ашханәгә барасы килми! Әле аның Ләйсирәдән күзен дә аласы килми! Әле ул аны кеше арасына алып чыгарга да теләми! Чөнки ул аны үзе бик тә сагынган!!!

– Ләйсирә… мин сиңа хәзер үзем чәй куеп эчерәм. – Билалның бүлмәсендә электр кайнаткычы бар иде. – Ә соңрак, мин сиңа карап туйгач, ашханәгә барырбыз.

– Ә син миңа карап туя алмасаң, без бүген бер дә ашамабызмы?

– Юк! Чөнки, синең белән чагыштырганда, ашау дигән нәрсә ул – ерунда!

– Ярый алайса… Бу кадәр булгач, мин дә түзәрмен.

Билалның чәе тиз кайнап чыкты, алар Ләйсирәнең букчасындагы тәм-том белән чәй эчтеләр.

Чәй эчкәндә, Билал әйтеп куйды:

– Бу арада минем баштан ниләр кичкәнен белсәң икән син, Ләйсирә…

Ләйсирә, эчә торган чәеннән аерылып, Билалга карады.

– Ниләр икәнен әзрәк чамалыйм мин, Билал.

– Ә анда, шәһәрдә, бөтен ямьсез вак-төякне сиңа белгертәсе килмәде. Андый сүзләрне сиңа сөйлисе килмәде.

– Күбесен мин болай да аңлыйм бит, Билал. – Ул, кулын сузып, Билалның битенә кагылды. Бу минутта ул барысын аңлаучы хатын-кыз да, кызганучы ана да, иң ихлас дус та иде.

…Чәйдән соң Ләйсирә бераз талчыкканын әйтте.

– Син бит әле поездда да юньләп йоклый алмагансыңдыр, – дип, Билал аңа урын көйләп бирде.

Ләйсирә ак җәймә астына сабый бала кебек бөгәрләнеп кереп ятты. Әзрәк тын яткач:

– Ә син?.. – дип сорады.

Билалга менә шулай аңа сокланып утыру да бик рәхәт иде, ул:

– Ә мин менә шулай синең йокыңны саклап утырам,– диде.

Ләйсирә яратып, рәхмәт әйткән төсле елмайды.

…Аннары ул тыныч кына йокыга китте.

…Билал, чыннан да, аның янында утыра бирде.

Үзенең Ләйсирәгә бәйле үткәне өзек-өзек, әмма якты эпизодлар булып күз алдына килде.

Менә Ләйсирәнең беренче курска укырга килүе… Ә Билалның инде бетерә торган елы, соңгы курсы… Ләйсирә белән алар бер концертта таныштылар. Бик ямьле, җылы май киче иде ул… Алар тулай торакка кадәр җәяү кайттылар. Яфрак ярып утырган хуш исле ак каеннар арасыннан икесенең бергә:

…Йөргән идек икәү нур кичеп… –


дип җырлап кайтуы бик истә калган.

Әй ул кичнең садәлеге! Әй ул вакытның уйсыз, борчусыз бәхете! Әй ул чак – яшьлекнең студент булып күкнең җиденче катында йөргән еллары!

Аннары… Аннары Билал укып бетерде. Ләйсирә Билалның соңгы имтиханына кочагы белән чәчәк күтәреп килде. Ул көнне Иделнең аргы ягына чыгып, кичкә кадәр табигать кочагында булдылар.

Тулай торактан китеп, аерым квартирада үзе генә яши башлагач та, Ләйсирә янына килеп йөрде Билал. Беренче кичкә охшаган шундый ук матур кичләре күп булды аларның. Ләкин Билалның кеше өендәге почмагына кермәскә Ләйсирә ничек тә булса җай таба иде. «Үпкәләмә инде, Билал… Керербез әле… Кергән чаклар да булыр…» – ди иде ул, ягымлы, йомшак итеп. Бөтен ачуны юып ала торган иттереп.

Тик ул сүзләргә чынга ашарга насыйп булмады шул. Алар юк кына сәбәптән үпкәләштеләр. Билал аның янына бармыйчарак торды, һәм… һәм шул арада икенче берәү белән танышылды. Озак та үтми өйләнештеләр дә. Менә шулайрак килеп чыкты хәлләр…

Укып бетергәч, Ләйсирә дә шәһәрдә калды. Башта сынлы сәнгать музеенда эшли иде, аннары күңелгә ошаганрак эш дип аларга күчте. Аңа бер бүлмә дә бирделәр. Кызы туып бер ел үткәч, Билал беренче мәртәбә ул бүлмәгә килгән иде. Зур-зур рәсемнәр, озын матур шәмнәр, төрле-төрле кыяфәттәге агач ботаклары, тамырлар, үсемлекләр белән тутырган иде бүлмәсен Ләйсирә. Әнә шуларны күргәч, әллә ничек булып киткән иде Билалга. Хатын-кызның ниндидер бер яшерен серен төшенеп алган кебек тоелды аңа шулвакыт. Үзенә нәрсәдер, нидер җитмәүне Ләйсирә шулай, үзе дә сизмәстән, үсемлекләр, матур рәсемнәр белән капларга, тигезләргә омтыладыр сыман иде. Авыр ук булып кадалган хакыйкатьне йөрәге белән сыкрап кабул итте ул вакытта Билал. Үзенең ни эшләгәнен әнә шунда гына бөтен тирәнлеге белән аңлап алды бугай ул.

Әмма Ләйсирә ниндидер үпкә ише нәрсәне аз гына да сиздермәде.

Билал белән ул үзен нәкъ элеккечә тотарга тырышты.

…Йокыга киткән Ләйсирәнең үзен генә калдырып, Билал тәрәзә янына барып басты. Тәрәзә төбендә генә үсеп утырган юкәләргә текәлде. Ә күз алдында һаман тормышның узган чоры, ямьле чаклары. Нигә гел шулар истә кала икән?!

Ләйсирәнең кай арада торып аякка басуын искәрмәде дә Билал. Ул аяк очына гына басып килде дә йомшак куллары белән Билалның күзен каплады.

Ә үзе, көлә-көлә:

– Сөйгәнең кем, әйт! – ди.

Ә Билалның җавабы билгеле инде:

– Ләй-си-рә! – ди ул.

Кызга бу гына да аз тоела:

– Өч тапкыр әйтмичә ышанмыйм!

Билал ялт кына борылды да яңадан Ләйсирәнең иреннәренә ябышты. Аннары гына, тыны бетеп, еш-еш сулыш ала-ала:

– Ләйсирә! Ләйсирә!! Ләйсирә!!! – диде.

Билалның ял йортындагы иң матур көне әнә шулай башланды. Аннары алар ашханәгә бардылар. Инде байтак соңарган булсалар да: «Минем иң кадерле кунагым килде, зинһар, аны сыйлагыз!» – дип, официанткаларны күндерде.

Шуннан соң инде, кызынып ятарга җәймәләр, башларына эшләпәләр алып, күл буена киттеләр. Якты күлнең үзенә!

Билалның әле Ләйсирәгә шушы гүзәл урынны күрсәтәсе бар иде бит!

Үзенең дә Ләйсирә белән бергә шушы тылсымны яңадан ачасы, шул бәхетне өр-яңадан, яңабаштан кичерәсе бар иде аның!

Күл буена җитәкләп алып төште ул Ләйсирәне.

Алар тиз генә чишенеп аттылар. Ләйсирә ачык яшел төстәге тоташ купальниктан гына калды. Билал аның искиткеч зифа гәүдәсен, әле тәү кат күргәндәй, бик озак күзләре белән иркәләде. Үзе белән берни дә эшли алмый, күз карашын читкә, бүтән нәрсәгә юнәлтә алмый иде ул. Моны Ләйсирә дә сизеп алды.

– Оялтасың бит, Билал… Бик алай карама, зинһар…

Шушы сүз аны ниндидер тоткынлыктан чыгарды.

– Әйдә, башта су кереп чыгыйк, аннары туйганчы кызынырбыз, – диде ул, Ләйсирәнең кулыннан тотып.

Яр буена килеп баскач, Ләйсирә шикләнебрәк калды. Ә Билал чыдап тора алмады, шундук суга ташланды, зур-зур колачлар белән эчкәре йөзеп китте. Аннары инде, ярдан шактый гына киткәч, борылып Ләйсирәгә күз салды. Ә ул һаман суга керә алмый тора икән әле. Үзе Билалга караган да елмая.

Билал, тавыш биреп, аңа ярдәм итәргә теләгәндәй:

– Әйдә инде, курыкма! – дип кычкырды.

Ләйсирә тагын да эчкәрәк керде, су аның тубыгыннан узды, аннан да югары күтәрелде. Аннары, уш китәрлек матур, назлы хәрәкәт белән ике кулын, бергә кушып, алга сузды да шул килеш йомшак кына итеп суга иелде һәм, су белән әллә ни арада уртак тел табып, аның үз дулкыны сыман булып, җай гына тирбәлә-тирбәлә, Билалга таба йөзеп китте. Ләйсирәнең суга шулай матур итеп керүен, искиткеч зифа буйның, гәүдәнең бу стихиясе белән поэтик матурлыкка кушылу тантанасын беркайчан да күргәне юк иде Билалның. Һәм мондый ягымлы, йомшак, матур, иркәли торган хәрәкәтне бүтән җирдә беркайчан күрә дә, таба да алмады Билал. Хәтта атаклы балериналарның иң гүзәл биюләрендә дә моның кадәр җанга якын, кадерле, күңелне тутырырдай камил һәм нечкә хәрәкәтне тапмады, күрмәде ул.

Әнә шул минутлардагы соклануы чиксез иде Билалның!

Эчендәге әнә шул хис көченнән, аның тышка ургылуыннан йөрәге ярылыр, тәне, гәүдәсе меңгә, миллионга шартлар кебек иде.

Билалның бу сәер халәтен йөзеп килүче Ләйсирә сизмәде, билгеле. Ул әле Якты күл белән беренче очрашу тәэсирен кичерә. Билалга караган килеш, әкрен генә йөзә, аңа якыная.

Билал исәнләшкән төсле Ләйсирәне кулларыннан тотып алды. Аяклары белән кызу-кызу хәрәкәтләнеп, Ләйсирәнең кулларын һәм үзен дә әз генә өскә күтәрде. Бәхеттән, рәхәтлектән Ләйсирә көлеп җибәрде.

II

Туйганчы йөзделәр алар Якты күлдә. Чөнки бу, чыннан да аларның тормышындагы яп-якты бер күл, яп-якты бер көн иде.

Икенче як ярга да чыктылар. Ап-ак каеннарның кайсы берсе суга ук иелеп тора, кайберләре, таулы ярда үсеп, зәңгәр күккә ашкан. Ләйсирә яр буендагы әнә шул зифа каеннар янына чыгып басты. Ямь-яшел купальниктан бөтен матурлыгы белән балкып басып торды ул. Якты күл буенда, ап-ак каеннар янәшәсендә, купальниктан гына калган Ләйсирә дөньядагы бер генә киноактрисага да алыштыргысыз чибәр һәм табигый иде. Аның әкрен генә, әллә нинди нәфислек белән бер урында кузгалып куюлары… Бу вакытта зифа буйның торышы, рәвеше Билалны яңача шашындырды.

Билал да аның янына ярга чыкты. Бераз хәл җыйды. Аннары тау бите буйлап урман эченә менеп киттеләр. Җитәкләшеп, ялантәпиләре белән җирне капшап кына баса-баса, каеннар, юкәләр, яшь усаклар арасында йөрделәр. Бөтен тарафта яшеллек һәм яшьлек иде, аларның һәммәсе үсүгә һәм мәхәббәткә дәшә, яратуга, сөю-сөелүгә ымсындыра һәм илһамландыра иде. Монда, Якты күлнең икенче ярында, аларны кем дә күрми иде. Тауны менеп җиткәч, Билал Ләйсирәне күтәреп алды, күтәргән килеш үпте, ашыкмый гына сукмакка чыкты һәм, шул рәхәтлекне мәңге сузарга теләгәндәй, як-якка карый-карый, борылмалы сукмактан алга таба атлады. Аларның баш очында чип-чиста, зәп-зәңгәр күк, әйләнә-тирәләрендә ямь-яшел урман, алларында озын-озын сукмак иде. Ә күңелләрендә быелгы җәйнең кояшыннан да кайнаррак ут, яшь чагында гына кичерелә торган мәхәббәт!

…Урман эчендә йөреп туйгач, әлсерәп тагын Якты күлгә төштеләр. Ике көмеш балык кебек, янәшә йөзеп киттеләр. Билал һаман Ләйсирәгә бик якын йөзде, йөзгәндә дә, ул аннан күзен ала алмады.

Үзләре чишенгән ярга чыктылар. Анда ямь-яшел чирәм, берни җәймичә, шунда гына ятып кызынырга да була… Әмма Ләйсирә кебек гүзәлне чирәмгә генә, гәрчә ул бик йомшак тоелса да, яткырырга ярыймы соң?!

Билал, кулыннан килгәнчә нәзакәтлерәк булырга тырышып, җәймә җәйде, әле судан чыгып хәл җыярга да өлгермәгән, тирән итеп сулыш алган Ләйсирәгә ятып кызынырга урын тәкъдим итте.

– Моның кадәр ямьле урынны каян эзләп таба алдың син, Билал… – Ләйсирәнең соклануы да, бүгенге көн бәхетеннән ләззәтләнеп куануы да һәм хәтта үзен шушында чакырган өчен, Билалга йомшак кына итеп рәхмәт әйтүе дә сыман иде бу. Ул, әле генә суга кереп киткәндәге сыман матур итеп, әкрен генә җәймәгә ятты. Эшләпәсен алып киде. Үзе, күзләрен тутырып, Билалга караган. Иреннәре баягыча ярым ачылган, ә Билал уң терсәгенә таянган да шулай ук аңа төбәлгән. Дөнья онытылган, әйләнә-тирәдәгеләр онытылган. Гүя бу Якты күл аларның икесе өчен генә, гүя урман эчендәге менә шушы искиткеч матур җәй дә аларның икесе өчен генә. Гүя бөтен тормыш, барлык яшәү алар өчен генә. Әйе, әйе, бик мөмкин, ә бәлки, чыннан да, җирдәге бөтен нәрсә яшьлек һәм мәхәббәт өчен генәдер?! Бәлки, бөтен нәрсә, һәр җан иясе үз гомерендә бер мәртәбә әнә шул бөек бәхетне кичерү өчен генә яшидер?!

Ял итеп, хәтта йокыга киткән сыман байтак яттылар алар. Тирә-юньдә халык мәш килә, суга чумалар, судан чыгалар, шаулашып көрмәкләшәләр, куышалар, уйныйлар, кайберәүләр җай гына сукмак буйлап йөренә. Ә боларның беркемдә эше юк, кайгысы юк. Алар өчен бер-берсенең якынлыгын, янәшәлеген тою ләззәте генә бар.

Әйе, ни генә эшләсәләр дә, бу көнне алар ике арада бары тик мәхәббәт, бер-берсенә чиксез тартылу, яратышу гына тойдылар.

Бераз вакыт үткәч, Билал Ләйсирәнең күпмегә килгәнен сорыйсы итте. Әмма теленнән ычкынам дигәндә, бу соравын тагын эчкә йотты. Сораса, Ләйсирә ниндидер бер көнне әйтер дә, шушы бөтен рәхәтлекнең, бәхетнең ахыры күренер, аның чиге бар икәне беленер, һәм әнә шунда аларның икесенә дә бик күңелсез булып китәр сыман иде. Шул тотып калды Билалны.

Шулай да әкренләп телгә килделәр, сөйләшә башладылар. Башта беренче көнне, әлбәттә, гел якты, җиңел, матур сүзләр генә булды телдә. Алар һәммә нәрсәгә сокландылар, шул соклану аша канатланып, үзләре дә бик еш югары, биеккә күтәрелеп алдылар.

Аннары телләренә чынбарлык, фани дөнья мәшәкатьләрен белгерткән сүзләр керә башлады.

– Ләйсирә… Ә эштән ничек китә алдың?..

– Бәй… Тоттым да әйттем: «Мине берәү бик нык көтә, әгәр тиз арада аның янына бармасам, ул үләчәк! – дидем. – Дөнья белән саубуллашачак», – дидем.

Ә Билал Ләйсирәнең шаяртуына елмаймый. Ләйсирә уйнап кына әйтсә дә, бу сүзләрнең төбе дөрес бит, чынга бик-бик якын бит алар.

– Ә шулай да дөресен генә әйт әле?!

– Дөресе генә дисәң, болайрак булды инде ул… Бүлек начальнигы янына кердем дә: «Бик мөһим бер эш килеп чыкты, зинһар, үз хисабыма бер атна ял бирегез», – дидем.

– Тәки килештеме?

– «Ни булды икән моңа?» дигән сыман байтак кына күземә карап торды да (үзе сорарга да кыймый) гариза язарга кушты. Ә директор белән үзем сөйләшермен, диде. Менә шул гына. Әллә ни катлаулы булмады ул.

Бик озак кына «Сорыйммы икән, юкмы?» дип икеләнеп торганнан соң, ниһаять, Билал батырлыгын җыеп сорарга булды:

– Ә безнекеләр… Безнең бүлек егетләре нишләп ята анда?

– О-о, анда… – Ләйсирә кинәт үзе дә җанланып китте. – Анда хәлләр хәтәр! Алар һаман шул Сәнгать сарае дип җенләнәләр! Киңәшмәгә җыелган саен, директор тегеләрнең тетмәсен тетә. Ә тегеләр… Тегеләр, әллә сүз куешып керәләр инде, башта ипләп кенә тыңлап торалар да аннары тотыналар шундый саллы-саллы дәлилләр китерергә! Без шаккатып тик торабыз. Ә директор архитектурада бум-бум икән үзе! Кеше алдында сиздерәсе килми тагын, җитдирәк бәхәс китсә, тизрәк гомуми сүзләргә күчә дә сыйпап кына куйгандай итә вакытлыча. Ни булып бетәр инде ул сезнең Сәнгать сарае?

Егетләр көрәшә, димәк… Бирешергә уйламыйлар… Кызык та инде бу, ә! Егерменче гасыр ахырында шушы иң гади нәрсә өчен кан коеп бәхәсләшеп ят инде! Башкалар чын сәнгатьнең олырак мәсьәләләрен хәл итәргә тырышканда, син монда шул типлар белән әлифба дәрәҗәсендә маташ инде. Кәмит, валлаһи, кәмит бу! Ләкин бик тә арзанлы кәмит! Тормыш сәхнәсендә гасырлар буена инде ничәмә мәртәбә уйналган, китапларда күп тапкырлар язылган кәмит.

Ләкин ул һаман-һаман килеп чыга тора икән. Ул типлар бер дә үзләрен танымый микәнни соң?! Хәер, алар сәнгать, әдәбият белән ул хәтле таныш була аламы соң?! Алар бит, үзләре сәнгать тирәсендә эшләсәләр дә, ул дөньяга начальник буларак кына карыйлар! Баштан ук, карьераларын башлаганда ук шулай итә алар! Кемгә ялагайланып, нинди урынны биләргә мөмкин – һәр очракта әнә шул сорау гына борчый аларны!

Ха, синең сәнгать диеп аһ оруың сукыр бер тиен аларга!

Юк, шул пычрак юлга басарга, алар белән буялырга язмасын Ходай!

– Ә телеграмманы?.. Ә телеграмманы ничек алдың?.. Мин үзем икенче көнне аның өчен әзрәк оялып та йөрдем.

– Әллә… җибәргән чагында әз генә капкан идеңме?

– Ә, юк!.. Анысы юк!.. Тамчы да юк иде! Чыннан да, сине бик нык сагынганга чыдый алмый бирдем мин аны.

– Мин аны саклыйм әле. Син бит үз яныңда вакытта аның ише сүзгә бик саран! Синнән андый матур сүзләр бик сирәк чыга. – Ләйсирә, мөлаем елмаеп, Билалга иелде. – Шулай бит?

– Сүзләргә бик үк ышанып бетмим мин, Ләйсирә… Алар инде тузып, таушалып беткән шикелле, алар хәзер бернинди тере хис, кичереш тә алып килми шикелле тоела миңа еш кына. Яныңда вакытта минем күңелемне күзләрем, йөзем белгертмимени соң? Мин дә, боргалана-боргалана, сандугач кебек, хатын-кыз алдында сайраучылар рәтенә басыйммы соң? Андыйларны, төче телле камырларны җенем сөйми бит минем!

– Сине бик яхшы аңлыйм мин, Билал! Хатын-кызлар да ир-атны тел осталыгына карап түгел, ә бәлки күңеленең әллә кай төше белән генә тоеп сайлап аладыр. Аннан соң шәһәрдәге ир затлары хәзер шактый үзгәреп бара бит. Алар әкренләп хатын-кызга әверелә сыман. Сиздерми генә әнә теге компаниягә күз сал әле. – Ләйсирә ым белән генә бер төркемгә күрсәтте. – Әнә уртадагы барысын да үз авызына караткан ир затын күзәт син. Аның бөтен кыланмышы, хәтта кул хәрәкәтләре, аяк басулары да хатын-кызларча түгелме соң?! Мин аның йөгергәнен дә искәрдем әле. Ул үзе, күрәсең, матур итеп, нәфис итеп йөгерәм дип уйлыйдыр… Әмма хатын-кызлар кебек йөгерә ул! Үзе шуңа әз генә оялмый да.

– Кара әле, кызык кына килеп чыга бит бу!.. Минем шуның ише нәрсәне хатын-кызларда да күзәткәнем бар. Бик күп кенә кызлар хәзер үзләрен ирләрчә тотып, ирләрчә кыланып абруй казанмакчы була. Хатын-кызга хас йомшаклыкны, назлылыкны, сизгерлекне, күңел нечкәлеген үткән чор калдыгы дип ышандырырга тырышалар. Замана хатын-кызы үткен, кыю, тапкыр булырга тиеш, янәсе. Ул ирләрдән берничек тә калышмаска тиеш!

– Ну, әйтәсең дә инде… – Ләйсирә җитди генә сөйләшкән җирдән кинәт елмаерга итте, кулындагы нечкә генә үлән сабагы белән Билалның колак артын кытыкларга кереште.

«Моның ише сүз күпкә китте, ахры», – дип уйлап алды Билал. Аның инде ничә мәртәбә «хатын-кыз белән җитди сүзне артык күп сөйләшергә ярамый» дип, үз-үзенә сүз биргәне бар. Аның уйлавынча, бу табигыйлеккә каршы килә, бу – ясалмалык!

Әмма башлаган сүзен әйтеп бетермичә туктый алмый ич инде ул! Аннары, Ләйсирәгә сөйлим дип, ул бит әле үзе дә кайбер нәрсәләрне ачыклый. Сөйләгәндә, байтак әйбер үзеңә дә ачыграк күренә башлый.

– Менә бер генә нәрсә әйтәм дә аннары мондый акыллы сүзләрне туктатабыз, кадерле Ләйсирә туташ! Шуны әйтмәкче булам мин: боларның барысы да шәһәрләшү аркасында килеп чыга шикелле. Чөнки шәһәрдә яши башлаган ир-атка физик эш, аны чын мәгънәсендә ир-ат итә ала торган эш бик аз кала. Шуның өстенә әле тагын акыл хезмәте белән шөгыльләнүче ир затлары күбәйде. Билгеле, болар объектив процесс дип йөртелә. Ләкин киң мәгънәдә алып каралган табигать өчен бу, чыннан да, объектив микән соң? Бу – кешелек җәмгыятенең үзе өчен генә объектив түгел микән? Ә чынлыкта табигатькә, табигыйлеккә каршы килә торган нәрсә түгел микән бу? – Билал, сөйли башлаганда, тиз генә туктар кебек иде, әмма сүз артыннан сүз агыла торды, ул алай тиз генә туктый алмады. – Хәзер кеше үз кыланмышларын табигать белән, аның мәңгелек һәм гаять көчле кануннары белән ризалаштырмыйча эшләргә өйрәнеп килә. Ул бары тик җәмгыять кануннарын гына санга сугарга ияләнгән хәзер. Ә болай итү, минемчә, тирән һәм зур ялгышка китерергә мөмкин. Ни өчен дисеңме?! Менә ни өчен. Чөнки кеше җәмгыять продукты гына түгел әле ул! Ул табигать продукты да әле! Табигый кануннар да искә алынырга, санга сугылырга тиеш!

…Ләйсирә каршысындагы юкәгә караган да ята бирә. Билалның сүзләре аңа ничек тәэсир иткәнен тиз генә аңларлык түгел. Ике кулын ияк астына куеп, терсәкләренә таянган ул. Әллә тыңламауның бер формасы бу, әллә әнә шулай уйлана-уйлана тыңлый – кем белсен!

– Җә, җитте! Бүтән мондый фәлсәфә сату юк! Шушындый ямьле көндә, шушындый гүзәл кызга моның ише сүзләр сөйләп ятканымны белсәләр, дөньяның бөтен ир-аты җыелып, мине асып куяр иде!

– Мин синең сүзләреңне бик яхшы аңладым, Билал. Ләкин ул хакта үзем бер сүз дә әйтә алмыйм. Уйланган нәрсәм түгел чөнки. Моңа синең генә баш җитә. Минем баш юкарак.

– Юк, алай димә син… Просто хатын-кыз натурасы башкачарак бугай инде ул. Үзең бая әйткәндәй, алар күбрәк күңел белән тоялар бугай дөреслекне, табигыйлекне, чынлыкны…

– Шулай шул… Әйдә, су керәбез, Билал!

Ләйсирә тиз генә сикереп торды да Билалның кулыннан алды. Аны сөйрәп диярлек торгызды. Сүз белән мавыгып, аркалары инде нык кына кызган икән, башта әзрәк юынгалап тордылар. Аннары Билал эчкәрәк керде дә Ләйсирәгә су сипте. Ләйсирә дә аңа ике куллап җавап бирде. Куыша-куыша, эчкәре үк кереп киттеләр. Бу юлы да рәттән, янәшә йөзделәр. Су рәхәт, кояш шәп кыздыра, алар әлегә бәхетле – тагын ни кирәк мондый көнне сау-сәламәт булган адәм баласына?!

Шулай төшке аш җиткәнче рәхәтләнделәр алар көн саен. Аннары ял йортына менәләр. Ашап алалар. Билалның бүлмәсенә кайталар. Билал диванга ята, үз урынын Ләйсирәгә бирә. Көн саен шулай черем итеп алырга өйрәтте Билал Ләйсирәне дә.

Йокыдан торгач, көн дә диярлек урман сукмагына алып чыкты ул аны. Әз-мәз гөмбә дә таптылар. Савытлары булмагач, аларны агач төбендә калдырып китәләр иде дә аннары «ак болыт астына» яшереп куелган гөмбәләрне таба алмыйча аптырап бетә иделәр. Хәер, гөмбә табу идемени соң төп максат?!

Ә беркөнне, икәүләп йөргәндә, аларга Василий Петрович очрады. Кулына юан гына таяк тоткан, гадәтенчә салмак кына адымнар белән килә. Башта Билалларны танымады шикелле, йөзен дә, адымнарын да үзгәртмәде. Биш-алты адымнар калгач, Билалны танып алды да, кояштай балкып, кочагын җәйде:

– Менә бит нинди идиллия, ә! Кешегә нинди бәхетләр эләгә!

Ул туктап, әллә кайчангы танышлар шикелле, һәр икесе белән кул биреп күреште. Үзе бертуктаусыз елмайды, балкыды. Билал бу кешенең никадәр киң күңеллелегенә, никадәр олы җанлылыгына сокланды. Теге көнге әңгәмәдән соң, күрәсең, ул Билалны үз иткән. Менә хәзер Билалның бәхетле булуы Василий Петровичның үзе өчен дә бик олы куаныч, бәхет шикелле. Шушы минутта, ахрысы, Билалның күңел төбендә йөргән бер уй да калкынды. Ул да күңеле булган чакларда бер фикерне кабатлый иде бит. «Керсез күңелле кешеләрнең бәхетле булуы минем үз бәхетем кебек» дигән сүзне. Менә шуны гел-гел искә төшерә ул. Әле хәзер дә, үзләре алдында чын-чыннан куанып торган Василий Петровичны күргәч, яңадан шул исенә төште… Әллә Василий Петрович та шундыйрак микән? Аны да кеше бәхете шулай нык сөендерә микән?! Алайса, үзе дә бик яхшы кешедер ул!

Василий Петрович сокланып, Ләйсирәгә карап торды, Билалга ягымлы гына күз салып алды, аларны канатландырырдай сүзләр әйтте. Бераздан, яшьләрнең каушау галәмәте сизелә башлагач:

– Ярар, алайса… Мин киттем… Сезгә күңелле сәфәр, – диде. Алар яныннан китеп бер-ике адым узуга, яңадан артына борылды да: – Ә бу сукмак бит адаштыра… Адашмассызмы икән соң? – диде.

Билал, аның сүзен чынга алып, ихлас күңелдән:

– Юк, адашмыйбыз без! – дигән иде, Василий Петрович сүзен бөтенләй икенчегә борып куйды:

– Ә мин сезнең урында булсам адашыр идем!

Билал моңа каршы сүз таба алмыйча кычкырып көлеп җибәрде. Ләйсирә әз генә кызарып китте.

– Курыкмагыз, адашсагыз, иң беренче булып үзем эзләргә чыгармын! – Василий Петрович үзалдына елмайган килеш китеп барды.

Бу искиткеч яхшы күңелле кеше белән очрашканнан соң, Билал да, Ләйсирә дә тагын да үсенебрәк киткән төсле булдылар…

Көннәрдән бер көнне, әнә шулай урманда йөргәндә, Ләйсирә сорап куйды:

– Ә син монда озак булырга уйлыйсыңмы соң әле, Билал?

Бу сорауның Билал өчен ни икәнен Ләйсирә, әлбәттә, яхшы белә иде.

Шуңа күрә ул аны сүз арасында әйткән кебегрәк кенә, артык мөһим мәсьәләгә санамагандайрак итеп әйтте. Шул рәвешле сорауның куркынычлыгын, хәвефлелеген киметергә теләде төсле.

Ачык кына итеп әйткәндә, Билалның әле һаман ныклы бер фикергә килгәне юк иде. Эше, гаиләсе исенә төшкәндә, ул аларны хәтереннән чыгарып торырга тырыша.

Менә хәзер Ләйсирәгә җавап бирергә кирәк. Ул аны, күрәсең, берәр фикергә килгән дип уйлый торгандыр. Бу кадәр вакыт эчендә ир-ат үзенең уенда ныгый төшкән булырга тиеш дип ышанадыр. Ә Билал менә һич тә алай дип әйтә алмый шул әле. Ләкин ачык бер карары күренмәсә дә, эченнән уйлана-уйлана, Ләйсирәгә үз хәлен аңлатып карарга булды.

– Шундый-шундый карарга килгән идем дип, синең алда күкрәк суга алмыйм әле мин. Нинди дә булса бер юлны сайлап өлгермәдем әле. Тик шунысын ачык сизәм: кире кайтасым килми, бер дә килми минем!.. Анда кайтып яши башласам, мин, гомумән, үз-үземне үтерермен, юк итәрмен сыман!.. Кире анда кайткан кеше ул инде мин булмас төсле! Ә минем үз-үземнән алай тиз генә баш тартасым килми… Үзем өчен көрәшеп карыйсым килә минем!

Аның сүзләреннән соң Ләйсирә, сокланулы карашы белән көч өстәгән сыман:

– О-о… әле сине буйсындырырга!.. – дип куйды. Әзрәк тын баргач, болай дип тә әйтүне кирәк санады: – Беләсеңме, Билал… Мин, сине ныграк белгән саен, шуңа ышана барам… Ә монда килеп бер атнага якын яшәү дәверендә инде ныклап ышанып та җиттем дияргә була. – Шулай диде дә никтер туктап калды Ләйсирә. Иреннәрен кыскан һәм нәрсәнедер бик киеренке уйлаган рәвештә бара бирде. Һаман дәшмәде.

Аптырагач, Билал үзе сорады:

– Нәрсәгә ышана барасың? Нәрсәгә ышандың?! Ник әйтеп бетермисең? – Ул шактый каты итеп Ләйсирәнең кулыннан алды. – Әйт инде…

Юк, Билалның тавышында да, эчендә дә бернинди ачу юк иде. Бары ниндидер борчылу, ниндидер хәвефле сүз ишетермен дип курку гына көчәя төште аның күңелендә.

– Сүземне башлагач куркыбрак калдым әле менә, Билал… Бик әллә нинди сүз әйтергә җыенганмын икән бит!  Шул сүз телемә килгәч, синең өчен куркып куйдым. – Аның күз карашы сүрән, Ләйсирәне ниндидер аңлаешсыз моң биләгән сыман иде. Әлегә Билалга билгесез булган хәсрәт газабы кичерә Ләйсирә. Тик ни бу, нәрсә ул?

Билал, кызганып, аны кочагына алды. Чәчләреннән сыпырды, битеннән үбеп алды.

– Йә… әйт инде… Ни уйлыйсың?..

– Беләсеңме ни уйладым… Син… син беркайчан да гаилә бәхете таба алмассыңдыр, ахры, дип уйладым мин… Чөнки син, чын ир-ат булсаң да, ә менә нәкъ шуның аркасындадыр да, бүген күпчелек хатын-кыз теләгәнчә гаилә кешесе була алмыйсың син. Гаилә турында гына уйлап, аның өчен генә яши алмыйсың син. Синең күңелеңә, рухыңа артык зур киңлек, иркенлек кирәк! Ниндидер зур яшәү, киң колач белән, канатлы яшәү кирәк сиңа… Менә шул!

Ләйсирә тын калды. Бераздан тагын өстәп куйды:

– Беләм, бик авыр сүз бу… Гафу ит син мине, Билал… – Шулай диде дә Билалның кулын алды. Аны каты итеп кысты. – Мондый язмышлы кешегә нык, бик нык булырга кирәк! Югыйсә… Югыйсә… Ай бу тормыш дигәнең! Адәм баласын күпме караңгы почмак сагалый анда… Ә ул караңгы почмакларда ниләр барын үзең дә бик яхшы чамалыйсың син.

…Ләйсирә белән аларның соңгы сөйләшүләре әнә шундыйрак булды.

Билалның бик зур өметләр баглап көткән Ләйсирәсе, үзе дә никадәр яңалыкка, үзгәрешкә ымсынып килгән Ләйсирәсе, шундый ук матур бер иртәдә саубуллашып китеп барды.

III

Ләйсирә киткәннән соң, бик кәефсез йөрде Билал.

Ниндидер бүләк көтеп алданган сабый бала кебек үпкәләгән, ачулы иде ул.

Аннары ял йортының рәхәт тормышы аны әкренләп үз кочагына алды. Ул яңадан үзенең ияләнгән яшәү рәвешенә кайтты. Йокыдан торды, ашады-эчте, су коенды, йөреп килде, йоклады. Тагын ашады, тагын йөреп килде, тагын су коенды, тагын йоклады.

Тик әнә шул ипле тормышы тагын бер мәртәбә бозылды аның. Уйламаганда-көтмәгәндә килеп кергән бер куркыныч төш бозды аның тыныч ялын. Һич тә истән чыкмастай, чәчләрне үрә торгызырдай куркыныч иде ул төш!

Каян килеп керә диген син аны!..

Имеш, Билал… кулына бик зур, галәмәт зур пычак тоткан да… кызы Раушания йоклап яткан караватка таба килә! Билал үзе елый, үзе, үзәге өзелеп: «Кызым! Кызым!» – дип кабатлый. Ә үзе һаман килә, һаман якыная. Кулында – пычак. Ниндидер көч аны этә, арттан этәрә – Билал шуңа каршы торалмый, туктый алмый, отыры якыная… Менә ул пычагын да якын китерә! Үзе, торган саен кычкырыбрак: «Кызым!» – дип кабатлый. Ә Раушания, берни сизмичә, мыш-мыш килеп, тыныч кына йоклый бирә. Билалның ярдәм сорап кычкырасы килә, кемгәдер үзен туктатырга кушасы килә, тик күпме көчәнмәсен, тырышмасын, тавыш чыкмый, ул кычкыра алмый. Бары тик елый гына. Ә үзе кулының һаман якыная барганын күрә.

Көч-хәл белән ычкынды ул шушы вәхши төштән. Уяну белән, шундук барып утын кабызды. Аннары, әзрәк тынычлану өчен, кранны ачып, битен юып алгандай итте, су да йотты. Шуннан соң караватына килеп утырды да:

– Уф-ф Алла! – дип куйды. – Уф Алла… Тагын нинди җәза инде бу!

Билалның төшләргә ышану гадәте бар иде. Төш белән чынбарлык арасында әлегә кеше аңлап җитә алмаган зур бер бәйләнеш булырга тиеш дип саный иде ул. Әнә шуңа күрә үзенең төшләренә әһәмият бирә, алар хакында байтак кына уйланып йөри иде.

Ә бу юлы уйлану гына түгел, яктыра башлаганчы йоклый алмады Билал. Тәмам йокысы качкан иде. Һич кенә дә йокыга китәрлек түгел иде.

– Нәрсә дигән сүз бу?! Нинди куркыныч хәбәр бу миңа?! Шул сораулар аның миенә кызган ук кебек килеп кадалдылар. Әмма аларга җавап таба алыр дәрәҗәдә түгел иде аның башы. Бары тик сорауларның зың-зың итеп баш миенә килеп кадалуы гына ишетелә кебек иде. Һәм ара-тирә «Раушания» дигән бик кадерле исем чагылып китә иде.

Төн тәмам эреп бетеп, инде көн беленә башлаганчы, әнә шулай миңгерәп утырды да яктыргач кына тынычлап яңадан йокыга китә алды.

Әмма ул яман төш һич тә хәтердән чыгарлык түгел иде инде. Быелгы кайнар кояш кебек баш очындагы гомерлек эссе юлдашына әйләнде Билалның.

НИШЛӘРГӘ?

I

– Ну, кызык та кеше инде син, ә?

Соңарып кына кичке ашка килеп кергән Билалны егетләр көлешә-көлешә каршы алды.

Билал аларның ни өчен шулай көлүләрен аңламады. Шуңа күрә, өстәл янына килеп җитсә дә, аптыраган кыяфәт белән басып тора бирде. Тегеләр һаман дәшмәгәч:

– Ә нәрсә бар соң? Ни булган? – дип сорарга мәҗбүр булды.

Сергей Николаевич, ашавыннан бүленеп, аңа текәлде.

– Нәрсә, нәрсә! Яныңа кызлар үзләре килеп йөргәч, син хәзер совет почтасын санга да сукмыйсыңмыни?! Әнә иртәдән бирле бер хат ята анда сиңа! Йөгер тизрәк!

Ләкин Билалның исе китмәде. Ипләп кенә урынына кереп утырды. Аның хат көтәр кешесе юк бит, бәлки, шаяртуларыдыр. Аннары биредә хат алу, хат язу ише мәшәкать белән изаланасы да килми иде. Билалның лаеклы ялы бит бу! Бөтенесеннән, барысыннан туеп киткән кешенең үзе теләгәнчә яшәргә хакы бар бит инде!

Кичке ашын бик тынычлап, тәмләп ашаганнан соң, тәмам байларча кыяфәттә урамга чыгып барышлый гына алды ул үзенә килгән хатны.

Хат, матур гына чәчкә төшерелгән гади конвертка салынган булса да, шактый калын иде. Билалны әллә инде әнә шул калынлыгы куркытып калдырды, әллә көтелмәгән булуы бераз сагайтты – кулына алгач та, аны ачарга ашыкмады. Салмак кына адымнар белән үзенең коттеджына таба атлады.

Эчкә кергәчтен дә әле үзенең бүлмәсенә үтәргә ашыкмады. Холлдагы кресло янында туктап алды. Ниндидер дөнья мәшәкате, дөнья кайгысы алып килгән бу хат белән тыныч бүлмәнең күнегелгән яшәү рәвешен бозасы, монда килгәч инде ияләнә башлаган уңайлы, ипле яшәү көен җибәрәсе килми иде. Әнә шул рәхәтлеге бик кадерле иде дөнья ыгы-зыгысыннан арыган Билалга! Теләр-теләмәс кенә конвертны ачты. Ачкан вакытта почта штемпеленә күзе төште. Анда Билал калдырып киткән шәһәр исеме иде. Канәгатьсез бер чырай белән генә укый башлады.

«Исәнмесез, Билал әфәнде!

Сезнең тыныч ялыгызны бүлеп, хат язарга җөрьәт итүче кешеләр кемнәр икән дип аптырамагыз – без әле бу: Хәмит, Котдус, Марат. Безне онытмагансыздыр дип уйлыйбыз.

Ялдагы кешене борчып, хат язуыбызның сәбәбе шул: колагыбызга яман хәбәр керде, имеш, Сез, хөрмәтле Билал әфәнде, безгә яңадан кире кайтмаска уйлыйсыз икән. Каядыр ераккарак, тынычрак җирләргә китмәкче буласыз икән.

Шактый ышанычлы кешеләрдән ишетсәк тә, без бу хәбәргә башта ышанмадык. Чөнки ул хәбәр без белгән Билал әфәнденең холкына, характерына туры килми. Ул кеше, безнең уйлавыбызча, алай эшләргә тиеш түгел иде.

Әмма тора-бара без сагая калдык. Соңгы вакытта Сезнең үз-үзегезне тотышыгызны кабат-кабат күз алдыннан үткәрдек. Әйткән сүзләрегезне яңадан искә төшердек. Һәм… безнең колакка тагын бүтән информацияләр дә ишетелде. Шуннан соң инде, әлеге хәбәрнең чыннан да дөрескә чыгу ихтималын күреп, шул мөмкинлекне уйлап байтак кына киңәшкәннән соң, Сезгә менә шушы хатны язарга булдык.

Без монда кайта-кайта шуны уйлыйбыз: ничек итеп Сез, архитектурага, эшкә, чын иҗатка шулкадәр нык бирелгән кеше, шундый карарга килә алдыгыз икән?! Сезне моңа нәрсә этәрде икән?

Әйе, безнең еллар буена дәртләнеп, илһамланып эшләгән, иң матур идеяләребезне салып иҗат ителгән Сәнгать сараебыз зур каршылыкка очрады. Әйе, үзебезнең уртак иҗат җимешебезне тормышка ашыру өчен, безгә иң элек үзебезнең яңа директорыбызны килештерергә туры киләчәк. Бу бик, бик авыр булачак. Аннан соң шәһәр Советы башкарма комитетында зур көрәш тотарга туры киләчәк. Бусының да ничек бетәсен алдан әйтүе кыен.

Бәлки, Сезне әнә шулар куркытадыр?

«Дөрес һәм үтә кирәкле эшне, идеяне тормышка ашыру өчен дә шуның кадәр зур каршылык туар икән» дип, бәлки, Сез куркып калгансыздыр?

Дөреслекне Сездән яшерергә кирәкмәс. Без төзергә, без күрергә теләгән Сәнгать сараеның язмышы, чыннан да кыл өстендә. Яңа директор бу вариантка бик нык каршы, үз сүзеннән һич тә чигенергә теләми. Безнең башкалабызда үсеп чыгачак Сәнгать сараен ул стандарт бер бина итеп кенә күрергә тели. Атна саен диярлек җыеп, безне шундый проект төзергә өнди, шуңа күндермәкче була.

Менә шундый хәл. Монда хәзер Сәнгать сарае өчен чын көрәш башланып килә. Һәм ул җиңел булмаячак. Ләкин, Билал әфәнде, Сез шуны уйласагыз иде: тормышта каршылыкка очраган һәркем шулай эшен, үзенең позициясен ташлап кача башласа, бу дөнья кемнәр кулына кала соң?! Әгәр моңарчы да, безгә кадәр дә дөнья шулай барган булса, дөньяда бернинди дә прогресс булмас иде!

Мондый иң гади хакыйкатьне Сезгә яңадан кабатлаганга ачуланмагыз, әмма көчле кешеләрнең характеры беләсезме нәрсә белән аерылып тора? Алар, көчле кешеләр, үзләре ошатмаган яшәү рәвешен ташлап, калдырып качмыйлар. Алар әнә шул яшәү рәвешен үзләре теләгән якка таба үзгәртү өчен көрәш ачалар! Әнә шундый кешеләрне сокланып «Көчле кешеләр» дип атыйлар! Безнең яшьләребезне, балаларыбызны сокландырырдай, хөрмәт белән үзенә баш идерердәй шәхесләр әнә шулай туа!

Тагын шуны исегезгә төшерегез: Газиз абый вакытында без ничек күмәк булып эшли идек! Әллә нәрсәләр китереп чыгара идек! Ә бит ул вакытта да олы идеяләрне үткәрү җиңел түгел иде! Без иҗат эченә чумып, шул дөньяда гына кайнап, ул каршылыкларны бары тик күрми, тоймый гына идек!

Ул каршылыкларны җиңүне барысын да Газиз абый үз өстенә ала иде! Без ул чагында тылдарак, ягъни саф иҗат дөньясы эчендә кала идек.

Менә бит төп хикмәт нәрсәдә! Ә хәзер безнең үзебезгә Газиз абый алып барган байракны кабул итәргә кирәк! Үз кулыбызга!

Бу инде, хөрмәтле Билал әфәнде, беләсезме нәрсә дигән сүз? Бу инде безгә, иҗат дөньясы каһарманнарына, гражданин каһарманнарга әйләнергә кирәк дигән сүз! Газиз абый юлына тугры калыйк дисәк, бездән хәзер әнә шул таләп ителә.

Гүзәл Сәнгать сарае өчен, әнә шул матурлыкны чынга ашыру өчен, без үзебез җиң сызганып көрәшергә тиеш! Чөнки… Чөнки бүтән кеше юк! Чөнки көрәшнең бу өлеше безнең язмышка туры килгән!

Бик тә купшы сүзләр яза болар, дип уйламагыз. Хәер, без Сезне беләбез, купшылыкны чынлыктан бик тиз аерасыз Сез.

Әлбәттә, биредәге тормышыгызның башка якларын без бик белеп бетермибез. Бәлки, Сезнең башка кыенлыклар, каршылыклар да килеп чыккандыр… Ләкин… Ләкин үзегезнең хәлегез ничек кенә авыр булып тоелса да, Сез барысын ташлап качарга тиеш түгел!

Хатыбызның ахырында бер мисал китерәсебез килә. Бик шәп язучы Александр Фадеев бар бит. Аның «Тар-мар» дигән әсәрен укыгансыздыр, шәт. Әнә шундагы бер эпизод бик тә хәтердә калган. Зур мәгънәгә ия күренеш ул!

Гражданнар сугышы вакытында була бу. Ерак Көнчыгыш тайгасындагы партизаннар отряды аклар белән булган бәрелештә тәмам тар-мар ителә, юкка чыгарыла. Отряд командиры Левинсон тайга уртасында бер ялгызы утырып кала. Аны тәмам өметсезлек, төшенкелек баса. Чарасызлык… Шулай нишләргә дә белмичә, озак, бик озак тора Левинсон. Әмма ахыр чиктә беләсезме нәрсә уйлый ул? Менә шушы соң дәрәҗәдәге өметсезлек хәлендә дә ул:

– Но надо было жить и исполнять свои обязанности… – дигән нәтиҗәгә килә!

Бу сүзләр бүген безне дә уйландырырга тиеш дип саныйбыз.

…Ярый, хатны чиксез озын язып булмый. Сау булыгыз!

Биредә, үзебезнең эш бүлмәсендә, Сезнең белән очрашуга ышанып калабыз! Без элекке, көчле Билалга ышанабыз! Сәлам белән дусларың».

II

Хатны укып чыкты Билал.

Аннары, бер мәртәбә укудан гына берни дә аңламыйча, шундук аны өр-яңадан укый башлады. Тагын бер кат укыды.

Шуннан соң инде, баскан урынына кадаклап куелган сыман, бер адым да атлый алмыйча, бик озак вакыт тәрәзәгә карап торды. Ләкин хатка язылган сүзләр инде байтактан бирле рәхәт җәй кочагында, ял иркендә яшәүче кешенең башына тиз генә сыя алмыйлар, ул сүзләр Билалның тормышына ниндидер зур конфликтка тарыган көчле геройлар хакындагы китаптан адашып килеп кергән төсле иде. Ә Билал үзе, аның яшәеше андый кискен сүзләргә һич тә лаек түгел, ул, ничек кенә яшәсә дә, барыбер саф һәм керсез намус белән калыр шикелле иде!

Ни өчендер бары тик әнә шулай гына булырга тиеш иде сыман.

Ә менә биредә аны дуслары бик зур начарлыкта гаеплиләр. «Курыктыңмыни? Качасыңмыни? Син шундый кешемени?..» – диләр.

«Мондый хәл булмаска тиеш! Юк, бу дөрес түгел!» – дип, ниһаять, хатны өченче мәртәбә укый башлады Билал. Бу юлы инде креслога утырып, иркенләп. Хаттагы һәрбер юлны, һәр җөмләне аерым-аерым алып, нәрсә язылганны тәмам аңлап җитәргә теләп укыды ул.

Әйе, чыннан да, шулай иде шул. Ничә еллар буе бергә эшләгән дуслары аны качуда гаеплиләр иде.

«Барыбер дөрес түгел! – Ул, сүзен расларга теләгәндәй, аны барысыннан өстен чыгарырга ашыккандай, кулындагы хатны конверты-ние белән тумбочка өстенә атты. – Минем хәлне аңламыйсыз, аңлый алмыйсыз сез! Сез гаепли генә беләсез!»

Ярсыган, үзен үзе яклап, хәтта сугышыр хәлдә урыныннан сикереп торды. Кечерәк кенә холлның иңен-буен бер итеп, арлы-бирле йөрергә тотынды. Эчендә, күңелендә моңарчы җыелып килгән сүзләре, уйлары, бөтен газаплы кичерешләре менә хәзер, ниһаять, юл табып, кайнар ташкын булып тышка агыла иде.

«Юк! Сезнең берегезнең дә минем хәтле иртә таңнан кичке караңгыга кадәр бүлектә калып, уртак эшебез булсын-булсын дип җан атып, бөтен дөньяны онытып эшләгәнегез юк! Сез шәһәр егетләре! Сез үз көчегезне акыл белән исәпләп, дөрес бүлеп кенә файдалана беләсез! Автомат машина кебек… Ә мин менә алай булдыра алмыйм! Мин үземнең яраткан эшемә муеннан чумып, җаным-тәнем белән бирелеп кенә эшли алам! Әнә шуңа күрә… Шуңа күрә мин аның өчен артыгын борчылам да. Чөнки минем өчен җан бирү белән бер ул!

Менә бу кеше белән дә, бөтен сәнгатьнең, архитектураның кан дошманы булган яңа директор белән дә эшләргә һәм аны җиңәргә, аны килештерергә кирәк дисез сез! Ә мин аны, гомумән, күралмыйм! Безнең архитектураны бетерер өчен яралган адәм ул! Аның белән ничек бергә эшли алыйм мин! Моның өчен бит миңа тимер булырга, җансыз булырга кирәк!»

Әнә шулай бик озак кайнады, дулады Билал.

Бу минутта ул бары тик үзен генә хаклы, дөрес итеп сизә иде. Аны беркем дә аңламый, аңларга теләми иде. Һәм менә бу хат инде аны бирегә, ял йортына килеп изәр өчен иде.

Аннары… хатны теләр-теләмәс кенә барып алып, бүлмәсенә кертеп атты. Үзе шундук кире чыкты. Әйтерсең анда ниндидер тешли торган явыз җәнлек бар!

Ниһаять, һавага, җәйге кич канат җәйгән табигать кочагына чыкты. Бу юлы гадәтенчә урман юлы белән түгел, аллея буйлап китте.

Биредә дә күзенә берни күренмәде. Аның бөтен барлыгын ярсу, ачу биләп алган иде. Ул, нәрсәнедер раслап, ышандырып бетермичә, бер дә тынычлана алмас төсле иде.

Шулай күзенә ак-кара күренмичә йөргәндә, аны берәү туктатты. Гаҗәпләнеп күтәрелеп караса, Василий Петрович икән! Аңа караган да елмаеп тора.

– Йә, нәрсә булды?.. Нигә шулкадәр тыз-быз йөренәсең… инде кайчаннан бирле?

Бераз ык-мык итеп торганнан соң сөйләми булдыра алмады Билал. Үзләренең эшендә туган хәлне энәсеннән җебенә хәтле сөйләп бирде.

Ул сөйләгәндә, Василий Петрович бер дә бүлдермәде. Бары тик тыңлады гына.

Билал бетергәч тә, сүз башларга ашыкмады. Алар сүзсез генә бардылар да бардылар. Як-ягына яшь юкәләр утыртылган аулак аллея менә шушы сүзсез әңгәмә өчен иң кулай урын иде.

– Беләсеңме мин сиңа нәрсә сөйлим хәзер, Билал?! – Василий Петрович барган җиреннән туктады. Акыллы коңгырт күзләре тагын да уйчанланып китте. – Үз башымнан кичкән бер бик гыйбрәтле вакыйганы сөйлим мин сиңа хәзер…

III

…Кырык бернең көзендә булды бу. Төп-төгәл исемдә. Бүгенгедәй.

Фронтта безнең эшләр шәптән түгел. Немец ыжгырып килә. Бөтен яктан ут яудыра – дөньяның асты өскә килә, адәм чыдамастай мәхшәр… Ул да булмый, йә теге яктан, йә бу яктан оборонаны өзә дә әллә ничә чакрымга эчкәре үтә. Уяурак тормасаң, шул арада чолганышта да каласың. Шуңа күрә солдатлар арасында төрле хәлләр очрый, куркып калучылар да шактый.

Октябрь башларында безнең дивизия немецны берәр атна чамасы туктатып торды. Ул елны бик сирәк очрый торган хәл иде бу. Тиз-тиз оборонаны ныгытабыз, мөмкинлек туса, бәлки әле һөҗүмгә дә күчәрбез, диләр.

Ну, оборона булса да, һөҗүмгә күчсәң дә гел разведка кирәк. Шунсыз булмый.

Октябрьнең салкын бер төнендә Женя исемле украин егете белән мине җибәрделәр. Немец бездән бер-ике чакрымда булыр. Аның ныгытмалары ничек урнашканын белергә кирәк. Безгә шундый бурыч куелды.

Ике арада тирән-тирән чокырлар, адым саен агач, куак. Аларның төнлә ни икәнен дә аерып булмый. Октябрь төне дөм караңгы.

Әкрен генә атлыйбыз шулай. Абына-сөртенә калсак, немец ишетмәдеме дип, озак кына тыңланып та торабыз. Аннан тагын кузгалабыз… Тагын тыңланабыз…

Шулай байтак ара үткәч, немецлар урнашкан калкулыкка якынлаштык. Ул яктан җил искәндә, сөйләшкән сүзләре дә ишетелә башлады. Ну, безгә тагын да якынрак килергә кирәк. Ничек, каян барырга дип җай эзлибез.

Ул арада Женя пышылдый бит миңа:

– Иптәш сержант, мин әнә теге калкулыкка барып килим. Аннан күренергә тиеш. Ә сез монда торып торыгыз! – Чыннан да, алда бер бәләкәй генә үр бар иде, шуңа күрсәтә икән теге.

– Ярый, – дидем, килештем.

Китте бу әкрен генә шуышып. Тиз арада күздән дә югалды. Шуышкан тавышы да ишетелми башлады.

Мин дә тик ятмыйм. Икенче яккарак барып, тегеләрнең траншеяларын күзлим, ут нокталарын барлыйм. Шулай байтак кына гомер үтте. Инде Женя кайтырга да вакыт кебек. Ну, юк. Тагын көтеп карыйм. Һаман юк бу! Нәрсә булды икән, дим. Ул киткән калкулыкка да шуышып барып карадым – юк, беркайда да юк! Үзебез аерылышкан урында байтак кына көттем: юк инде! Юк булгач юк!

Инде дә бүтән мөмкинлек калмагач (тиздән яктырачак иде) немецның үзем күргән ут нокталарын, траншеясын истә калдырып, берүзем борылып кайттым, нишлисең…

Менә шундый бер хәл булды кырык беренче елның көзендә.

Инде хәзер сугыш беткәнгә кырык ел. Әмма шул вакыйга һич истән чыкмый! «Нишләде икән ул егет?» – дип уйлыйм.

– Теге якка качарга мөмкинме ул, юкмы? – Шул сорау гел тынгы бирми.

Хәзер аның турында бөтен белгәннәремне хәтергә төшерәм. Холкын, табигатен тулысынча аңламакчы булам. Кем икәнен, кем булуын ахырынача төшенәсем килә!

Юк, болай без күрергә өйрәнгән куркакка охшамаган иде ул. Андый түгел иде… Ну, менә шунысы да бар: бер дә үзенә кыенлык китерергә яратмый иде инде! Теләсә нинди җай табып, теләсә нинди хәйлә белән барыбер үзенекен өскә чыгара иде! Әнә шул яктан бик шома иде. Аның нинди дә булса изге санаган нәрсәләре, ныклы иманы булуын да сизмәдем мин.

Әйтәм бит, һаман искә төшә, кайта-кайта уйлыйм – качарга мөмкинме ул, юкмы? Мондый кеше, мондый натура иң авыр чагында икенче якка чыга аламы, юкмы?

Әйтмим, сугышта төрле хәлләр була. Кеше хәбәрсез дә югала. Ләкин мин күпләрне белә, аңлый идем: юк, бу ташлап качмаячак! Моның белән разведкага барырга була!.. Ә байтагында әле икеләнәсең – авыр чагында ничек булыр бит дисең… Кайберсен инде алдан ук сизеп, белеп торасың – моның белән, разведкага барып булмый. Бу, иң беренче җай чыгу белән сине сатачак, ташлаячак!

Ә менә теге егет хакында мин әле һаман үземә ачык кына җавап бирә алмыйм. Кем, нинди кеше булды ул? Фронтта безнең хәлләр авыр чак иде бит…

IV

Әйе, Василий Петровичның хикәяте гыйбрәтле.

Билал аны авызын ачып дигәндәй, бик кызыклы кино карагандай мавыгып тыңлады. Ә аннары, бүлмәсенә кайткач, Василий Петрович сөйләгәннәрне бик озаклап миенә, башына сеңдереп утырды.

Кешене ныклап белү өчен, аның белән алты пот тоз ашарга кирәк, диләр. Ә без менә тыныч тормышта тегене дә, моны да дус дип йөрибез. Адым саен мәҗлесләр җыябыз. Бер-беребезне мактыйбыз. Макташабыз! Ә шунда дистәләгән дустың, кайсы чыннан да дус – моны белмибез! Кемнең дошманга әйләнүе мөмкин икәнен дә белмибез!

Ни өчен белмибез?

Чөнки… Чөнки аның өчен четерекле хәлләр аша үтеп карау кирәк! Бик каты сыналу кирәк!

Уйларының әнә шул җиренә җиткәч, Билал кинәт сискәнеп китте.

Тукта… Ул үзе дә хәзер сыналу үтә түгелме соң?! Аның иптәшләре хәзер анда, әлеге Билал ташлап киткән мәхшәр кебек шәһәрдә көрәшеп яталар түгелме?! Бүген алар алгы сызыкта түгелме соң?!

Ә Билал кайда? Кайда ята ул хәзерге вакытта?!

Эссе җәй буе чуалчык уйлардан буталып бетә язган баш, ниһаять, ачылып, яктырып киткәндәй булды.

Билал – Якты күлдә… Якты күл, – билгеле, рәхәт җир, тыныч урман, матур ял урыны… Әмма күл шул ул, күл генә!

Ә бит әле дәрьялар да бар! Яшьлегендә Билал өчен бик тә таныш, үз булган дәрьялар! Шаулап, гөрләп агучы киң сулы ярсу дәрьялар!

Әнә шулар үзләренең бөтен чынлыгы белән күз алдына килде Билалның…

Юлга!

Эссе, һаман да эссе!

Ачык урында һәммә нәрсә янадыр, көядер күк… Мондый үтә эссе җәйдә җан ияләре бары тик яшел урманнар эчендә, якты күлләр тирәсендә генә исән кала аладыр төсле.

…Билалның ял вакыты бетте.

Көндезге унбергә ял йортының төп бинасы каршына бәләкәй генә автобус килеп туктады. Билал белән бергә китүчеләрнең күбесе инде байтактан бирле көтеп тора икән, шуңа күрә автобус килеп туктау белән алар, зур-зур чемоданнарын күтәреп, ишеккә ташландылар. Ул ачылуга, этешә-төртешә, эчкә дә үттеләр. Кечкенә автобус тиз арада халык белән тулды.

…Билал исә ял йортыннан ашыкмый гына чыкты.

Әйе, монда, Якты күлдә, бик ошады аңа! Нәрсә генә булса да, эченнән әллә нәрсәләр уйлап бетерсә дә, барыбер ял итте ул бирегә килеп. Бераз хәл җыйды.

Инде автобуска да утырырга вакыттыр дип, ишек янына килсә аптырап китте: автобус шыплап тулган, аяк басар урын да юк! Халык эсседән, тыгызлыктан нишләргә белми азаплана.

Инде Билал да шунда кермәкче булгач, күпләрнең йөзләре бозылды. Моның барысы өчен әйтерсең ул гына гаепле.

Барыбер кереп басарга кирәк иде аңа. Автобусның икенче ягыннан килеп портфелен шофёр кабинасына куйды да үзе яңадан ишеккә килде. Якында торган бер егеттән ипләп кенә бераз кысылуын үтенде. Тегесе көч-хәл белән әзрәк селкенгәләп алды. Шуннан соң Билал, бер аяк белән басарлык кына урын табып, шуңа урнашкандай итте.

…Автобус эчендәге һава кызганнан-кыза бара.

Кешеләр, җилләтергә теләп, автобусның бөтен тәрәзәләрен, өстәге барча люкларын ачып бетергәннәр. Тик болар берсе дә ярдәм итми. Кешеләргә һава җитми, аларның тыннары кысыла, ачулары килә.

Әмма автобус ни өчендер кузгалмый, һаман кузгалмый. Кешеләр, зар-интизар булып, шофёрны көтәләр.

Ара-тирә сүзләр ишетелгәләп куя:

– Кузгалсак, бара башласак, ичмасам, һавасы әйбәтләнер иде. Сулыш алуы җиңеләер иде.

Бу теләк әкренләп барысының да уртак максатына әверелә. Кузгалырга иде, бара башларга иде тизрәк! Югыйсә… Югыйсә бит…

Менә, ниһаять, шофёр егет чыга.

Автобус кузгалып китә. Ул торган саен тизлеген арттыра бара. Әкренләп кешеләргә дә җан керә. Алар җиңелрәк сулый, бер-берсенә мәрхәмәтлерәк карый башлыйлар. Йөзләрендә елмаю да күренә хәтта…

Әйе, – дип уйлап куя Билал. – Алга барганда, һава да сафланып китә шул! Сулыш алуы да җиңелләшә!.. Автобуста гына түгел, тормышта да, җәмгыятьтә дә шулай! Алга бару кирәк! Алга таба хәрәкәт кирәк! Димәк, көрәш кирәк!»

…Шул ук автобуста, шул ук юлдан, әмма инде бүтән уйлар белән Билал үзенең шәһәренә кайтып бара.

Юк, ул кача алмый икән… Аңа кайтырга кирәк икән!

Ул көннәрдә…

Подняться наверх