Читать книгу Бердәнбер һәм кабатланмас - Марат Кабиров - Страница 3
2. Саташулар төне
ОглавлениеБераздан Андрей Николаевич тынлыкны бозды:
– Дөнья булгач, төрле хәлләр була инде. Әйдәгез, чынлап та, йортка кереп урнашыйк. Караңгы төшәргә дә күп калмады.
– Монда безне беркем дә каршы алмый микәнни?! – дип, һаман үзенекен сөйләде Анна. – Шултиклем утрауда без үзебез генә. Кызык.
– Әйдә, кадерлем. – Михаил сумкаларын алды да йортка таба атлады.
Башкалар аңа иярде. Тар сукмак буйлап берәмләп кенә үргә күтәрелделәр. Йөкләре дә авыр гына, юл да текә иде. Шуңадырмы, сөйләшүче табылмады.
Билгесезлек һәрвакыт авыр тәэсир итә. Оҗмах кебек урынга эләгәм, гомер буена хәтердә калырлык матур урыннарда ял итәм, күңел ачам дип барганда, менә шундый адәм аягы басмаган җиргә килеп кабу беркем өчен дә күңелле хәл түгел иде. Утрау, әлбәттә, матур иде. Зур да түгел. Ләкин анда барысы да бар, тауны каплап үскән куе агачлар да, агачлар арасыннан ыржаеп торган текә таш ярлар да… Күңелгә, бәлки, шунысы да шом саладыр әле аның. Гомум мәйданы дүрт-биш чакрымнан артмаса да, куе агачлык үз куенында ниндидер сер яшергән шикелле. Тоташ бер тауны хәтерләткән утрау әллә нинди сәер уйларга этәрә. Тавы булгач, мәгарәсе дә бардыр, һәм анда күз күрмәгән куркыныч затлар яшидер сыман тоела.
Беренче карашка чиксез матур булып тоелса да, берничә минут үтүгә, утрау үзгәрде. Үз «тәнендә» чит-ят затлар барлыгын тоеп, алардан котылырга тели сыман иде ул. Әлбәттә, болай дип уйларлык бер генә үзгәреш тә булмады әле. Утрау элек ничек булса, шулай калды. Әмма бу тыштан гына шулай тоела, ә асылда… Юк, утрау үзгәрми иде, ул бары тик кешеләрнең күңелен үзгәртә һәм үзеңне монда бөтенләй үги итеп сизәргә мәҗбүр итә иде.
Бәлки, Михаилга гына шулай тоелгандыр. Хәер, аңа гына түгелдер… Әнә бит, барысы да ничектер кечерәеп, басылып калган. Берсе-бер сүз дәшми.
Бәлки, моңа утрау да гаепле түгелдер әле. Кешеләр юлдан килеп арыганнардыр гына. Һәм тиешле урынга бүген барып җитәбез дә рәхәтләнеп ял итәбез дигән өметләре белән хушлашу авырлыгы гына моңаебрак калырга мәҗбүр иткәндер. Бүлмәләргә урнашып, тамак ялгап, ял итеп алганнан соң, барысы да үзгәрер һәм утрау яңадан үз төсендә, искиткеч матур булып күренер.
Беркадәр вакыттан йорт урнашкан кечкенә тигезлеккә менеп җиттеләр дә барысы берьюлы тукталып, ачык ишеккә карап тын калдылар. Бу агачтан салынган ике катлы иске зур йорт иде. Иске булса да, горурлыгын югалтмаган, дөньяның тулы хокуклы бер әгъзасы булып күкрәген киереп тора.
– Кызык, кем монда йорт салып куйды икән?! – диде Ләис-Леон. – Ә бит начар түгел…
Беркем дә эндәшмәде. Иңбашларын гына сикерттеләр.
– Ә ни өчен ташлап китте икән? – дип шомлы елмайды Андрей Николаевич бераздан. – Бик матур урын бит югыйсә!
– Ә бәлки, ташлап та китмәгәндер… – Ольга иренә карап куйды. – Бәлки, ул монда онытканда бер генә килеп йөри торгандыр… Якын җир түгел бит.
– Андрей Николаевич, – Елена алгарак чыкты, – сез күпне күргән кеше бит инде, белмисезме?.. Ә бу утрау ничек атала икән?
– Юк, бүген әйтмим… Иртәгә, юлга кузгалгач әйтермен…
– Ә хәзер әйтсәгез ни була?
– Ярамый. Әйдәгез, монда вакыт үткәрмик… Кереп урнашыйк…
Алар, шуны гына көткәндәй, алга атладылар.
Йорт тыштан караганда җыйнаграк күренгән икән әле. Эченә кергәч, ул бик иркен һәм уңайлы иде. Бүлмәләр дә барысына да җитәрлек булып чыкты. Һәркайсы үзенә ошаганын сайлап алгач, сумкаларын куеп кире чыктылар. Адәм аягы басмаган утрау сыман күренсә дә, монда шактый уңайлы иде. Су кергән, газ плитәсе бар, хәтта туалет бүлмәсе дә өйдә. Болары көтелмәгән куаныч булып чыкты, боларны ачыклаганда алар, балаларча гаҗәпләнү белән, бер-берсенә хәбәр салдылар:
– Карале, газ плитәсе! Эшли!
– Хәтта су да бар!
– Туалет! Гомереңдә ышанырлык түгел, ул да өйдә!
– Монда менә дигән итеп яшәргә була ич!
– Телевизор да булса!
– Яки радио…
– Тик монда электр юк…
– Кызлар, табын корып җибәрергә кирәк булыр…
– Ә нәрсә пешерәбез?
– Әлегә үзебез белән алып килгән ризыкларны күмәк табынга куярбыз. Капкалап алгач, берәр җай табылыр. Әнә ирләрне балык тотарга, ауга чыгарып җибәрербез…
Чынлап та, кереп урнашкач, утрау җайсыз урын булып тоелмады. Һәрхәлдә, монда яшәргә, күнегелгән шау-шулы тормыштан ял итәргә мөмкинлек бар сыман иде. Ә чәй кайнатып, булганы белән бераз капкалап алгач, күңелләр дә күтәрелеп киткәндәй тоелды. Тормыш ямьсез дә, салкын да түгел иде.
* * *
Табындагы күтәренкелек озакка сузылмады. Кайсы балыкка барырга, кайсы ауга чыгарга, кайсы җиләк-җимеш карарга дип урыннарыннан кузгалсалар да, бераздан бу фикерләреннән кире кайтып, утрау белән танышып чыгарга уйладылар һәм ахырда, тәннәрендә ниндидер изрәү тоеп, өй тирәсендә беркадәр буталып йөрделәр дә ял итеп алырга булдылар. Ул арада инде караңгы төште. Бу беркемнең дә кәефен кырмады. Утрау буйлап сөйрәлеп йөрү мәшәкатеннән шулай җиңел генә котылуларына сөенеп, барысы да үз бүлмәләренә таралды.
Роберт белән Ләйсән өчен моннан да кулайрак хәлнең булуы мөмкин түгел иде. Алар башта ук, бөтенесе дә ишегалдына чыгып, якын-тирә белән танышып йөргәндә үк, ничектер бергә туры килделәр дә бүтәннәрдән аерылыбрак калдылар. Бу үзеннән-үзе килеп чыкты. Анда барысы да бер-берсенең күз алдында булгач, әллә нәрсә сөйләшә дә алмадылар. Ә сөйләшәсе, аңлашасы килә, бер-берсенә сөйләр серләре мәңгегә дә бетмәс шикелле тоела иде. Кеше арасында алай серләшеп булмый, әледән-әле юк-бар сүзләр алышып тору канәгатьлек бирми, канны гына кыздыра иде. Шуңа да алар аулаккарак тартылдылар, әмма очрашканның беренче көнендә үк әти-әниләре алдында урманга кереп китү ничектер уңайсыз кебек тоелды. Бәхеткә каршы, караңгы төшә башлау белән, барысы да акрын гына өйгә шудылар. Иң ахырдан ишекне япкан Елена да кызына бары тик бер генә мәгънәле караш ташлап алды да, сүз әйтмәде. Гадәттә, әнисе малайлар мәсьәләсендә каты тора торган иде. Бу юлы Робертны ошаттымы, башка нәрсә сәбәпче булдымы, белмәссең.
Ләкин икәүдән-икәү генә калу белән, дөньяда алар сөйләшерлек сүз беткәнлеге ачыкланды. Хәзер юк-бар нәрсәләргә тел әрәм итәсе килмәде. Ә әйтергә теләгәнен әйтер өчен кыюлык та, сүз запасы да җитмәс сыман тоелды, һәм алар, икесе ике агачка сөялгән хәлдә, тагы нинди хәрәкәт ясарга белмичә басып тордылар. Ләкин аларга кыен түгел иде. Бергә булу, икәүдән-икәү генә калып, берең дә бер сүз әйтмичә, бернәрсә эшләмичә һәм беркая китәргә теләмичә тору үзе үк нәрсәдер турында сөйли иде. Сүзләрдән аңлаешлырак итеп. Бары тик «Ә аңа минем белән болай тору уңайсыз түгелме икән, күңелсезлектән ялкып, өйгә кереп китмәсме икән?» дигән шик кенә нәрсәдер әйтергә этәрде. Әмма кирәкле сүз барыбер табылмады. Хәер, нәрсә әйтүең мөһим дә түгел иде инде.
– Ә мин Россиядә беренче тапкыр, – диде, ниһаять, Роберт. – Моңа кадәр бер дә булганым юк иде.
Ләйсән эндәшмәде. Робертның тавышы ягымлы иде, сөйләшкән кебек түгел, ә иркәләгән кебек.
Тын тордылар.
– Мин хәтта русча да белмим, – диде егет, – бер сүз дә… Син мине өйрәтерсеңме?
– Өйрәтермен… – Кинәт кыз җанланып китте: – Әйдә, хәзер үк башлыйбыз.
– Башлыйк.
– Я тебя люблю! – диде кыз, Робертның күзләренә туп-туры карап. – Я тебя так сильно люблю!
Егет бер сүз дә аңламады. Әмма кызның ниндидер изге нәрсә әйтүен ул төшенде.
– Я тэбэ льубью! – дип кабатлады ул, җитди итеп. – Ә нәрсә дигән сүз бу?
Кыз кычкырып көлеп җибәрде. Чын күңелдән, ихлас итеп көлде. Роберт та аңа кушылды. Ул көлде һәм бераз тынычлана төшү белән тагы кабатлады: «Я тэбэ льубью!» Бераздан кыз көлүеннән туктап җитдигә әверелде һәм чиксез наз белән янә Робертның күзләренә текәлде:
– Мин сине яратам!
Мондый көтелмәгән хәлдән егет, үз колакларына ышанырга куркып, катып калды. Ышангач, ничектер җитдигә әйләнде, кулларын акрын гына күтәреп, бармак очлары белән кызның чәчләренә кагылды. Аннан соң елмайгандай итте:
– Мин дә сине яратам…
Робертның назлы бармаклары кызның чәч араларына үтте һәм, әкрен генә сыйпап, аны үзенә якынайтты. Ләйсәнгә рәхәт иде. Һәм уңайсыз да. Кыз кеше аз гына горуррак булырга тиеш. Болай беренче күрүдән үк эреп төшәргә ярамый. Ләкин егетнең кайнар сулышы инде яңакларына бәрелеп иркәли. Буыннарда ниндидер кайнар дулкын тибрәлә. Робертның тулы иреннәренә иренең белән кагыласы килә. Тик ярамый. Юк.
Инде битләр биткә терәлә язгач, кыз бармагын егетнең ирененә куйды:
– Юк, Роберт… Син мине дөрес аңламадың…
Роберт туктап калды. Ул да онытылып киткән иде бугай. Һушына килгәндәй, күзләрен җемелдәтеп алды. Һәм, гаепле елмаеп, сизелер-сизелмәс кенә баш кагып куйды.
– Я тебя люблю! – диде кыз, елмаеп.
– Я тэбэ льубью!
– Мин сине яратам. Инглизчәсе шулай була.
Роберт бер мәлгә исәңгерәп торды да кычкырып көлеп җибәрде:
– Ә мин, сантый…
– Юк, Роберт… – дип, аңа мөлдерәп бакты кыз, – син сантый түгел…
Ул ялгыш сүз ычкындыруын аңлап, бер мизгелгә катып калды. Моны Роберт та сизде. Кыз елмайды. Егет үзе дә сизмәстән аңа талпынып куйды да елмаерга мәҗбүр булды.
– Син сантый түгел, – дип, үз хатасын төзәтергә ашыкты Ләйсән. – Син телне тиз үзләштерәсең. Тагын нинди сүз өйрәнәбез?
– Россия – матур ил, – Роберт елмаеп кызга текәлде, – чөнки анда Люда бар.
Кыз елмайды.
– Син килгәч кенә матурланды ул. – Монысын кыз татарча әйтте: – Син Россияне генә түгел, дөньяны матурладың.
Роберт телсез калды. Беренчедән, кызның сүзләре тилерткеч иде. Икенчедән, аның татарча белүе. Ул да кызга татар телендә нәрсәдер әйтергә теләгән иде, бер мизгелдә балкып сүнгән уй тыелырга мәҗбүр итте. Әлегә сиздерми торырга кирәк. Кызык булсын.
– Аңламадым, – диде ул, кызның күзләренә туры карамаска тырышып. – Тагын бер кабатла әле.
Кыз мут елмаеп куйды да Россия турындагы сүзләрне русча кабатлады. Иҗекләп. Ә «чөнки анда Люда бар» дигәнен әйтмәде.
– Люда!
Көтмәгәндә ишетелгән тавыштан кыз сискәнеп киткәндәй булды. Бу Ләис иде.
– Люда! – дип пышылдады ул тагын. – Сез кайда?
– Нәрсә, адаштыңмы әллә?
– Сине эзлим.
– Аидаңны чакырырга кирәкмени?
– Юк, сиңа керергә куштылар.
– Хәзер… Син керә тор…
Бераздан Ләис артыннан ишек ябылганы ишетелде.
– Үзең күрдең инде, – дип гаепле елмайды Люда. – Ярый, дәресне иртәгә дәвам итәрбез.
– Аз гына тор инде…
– Юк, Роберт… Әни үзе чыкса, яхшы түгел… – Кыз Робертның күкрәгенә башын терәде дә шундук кире тартылды. – Иртәгәгә кадәр…
– Карале…
Инде китәргә атлаган кыз тукталып калды.
– Нәрсә инде? – дип, назлы елмайды ул һәм кире килеп егетнең яңагыннан сыйпап алды. – Тыныч йокы.
– Тыныч йокы. Бикләнеп ятма, яме.
– Урларга киләсеңмени?!
– Юк, төшеңә керәм.
– Ярый. Төштә очрашканга кадәр. – Кыз ишеккә йөгерде.
Люда кереп киткәч, Роберт шатлыгын кем белән уртаклашырга белмичә бертын басып торды да бая кыз сөялеп торган каенны кочаклап алды. Агачта сөйгәненең җылысы калгандыр төсле тоелды. Ул, яңагын каенга терәп, күзләрен йомды. Рәхәт иде. Шушы рәхәтлектән айный алмыйча озак торды. Ләкин өйгә керергә кирәк. Таныш түгел урында беренче төн. Әтисе борчылып ятадыр. Өйгә керергә кирәк… Ул күзләрен ачты һәм нәкъ үзенең каршысында кемнеңдер басып торуын күреп дертләп китте. Тәне эсселе-суыклы булды, бала йоннары кабарып чыкты. Әллә күземә генә күренәме соң дип керфекләрен җемелдәтеп алды – теге сын юкка чыкмады. Ул тавыш-тынсыз гына якыная иде. Качарга яки кычкырырга, нәрсә дә булса эшләргә кирәген белсә дә, егет тамыр җәйгән агач хәлендә иде. Ул бер хәрәкәт тә ясый алмады…
* * *
Радик бүгенге көненнән канәгать иде. Ул үзен кеше итеп тойды. Ул бүген көне буе махмырдан интекте һәм кичкә кадәр бер йотым да капмады. Дөрес, иртәнге якта азрак шаярыштырып алган иде, әмма кызы белән булган теге чәкәшүдән соң үз-үзенә эчүне ташларга, Айгөлнең ихтирамын кайтарырга дип вәгъдә биргәннән соң, хәле ничек кенә мөшкел булмасын, хәмер турында уйлап та карамады. Юк, монысы дөрес түгел, уйлады, әлбәттә. Тагы да төгәлрәк әйткәндә, ул бары тик хәмер турында гына уйлады. Бүтән уйлар башына килгән икән, алар бары тик аракы турындагы хыялдан читкә тайпылу өчен генә иде. Ул көнозын баш төзәтү, бер илле грамм гына эчеп, ашказанын сөендерү турында уйлап йөрде. Әмма эчмәде. Ә монысы батырлык иде. Җиңү!
Әлбәттә, аның башка вакытларда да айнык баштан йокларга яткан чаклары булгалады. Ләкин монысы бөтенләй бүтән. Башка вакытларда ул акчасызлыктан, аракы алырга мөмкинлеге юклыктан гына айнык килеш кала һәм урынга яткач та йокыга китә алмыйча боргалана иде. Көне әрәмгә үткәндәй тоела иде ул вакытларда. Һәм үзен кимсетә башлый иде: «Мужик була торып көн озынына бер яртылык та рәт тапма инде. Юкка гына Машаларга кереп карамадым, аның, билләһи, запассыз торган чагы юк. Тәмле телемне кызганмый сорасам, ярты рюмка булса да чыгарыр иде әле». Шулай өзгәләнә иде. Ә бүген ул үзен чынлап та җиңүче итеп сизде. Бүген аның кесәсендә бераз акчасы да, аракы алырлык мөмкинлеге дә бар иде. Хәтта алай гына да түгел. Пинжәгенең түш кесәсендә яссы шешәле бер чүлли бар иде. Теләсә нинди почмакта эчеп була. Ләкин ул алай итмәде. Түзде. Җиңде. Хәтта үзендә теге шешәне форточкадан ыргытырлык көч тапты! Болай булгач, эчүен ташлый алачак ул. Кабат кешечә итеп яши башлаячак. Кара әле, Айгөле нинди чибәр кыз булып үсеп җиткән. Шундый балаң бар көенә болай адәм мәсхәрәсе булып йөрергә ярыймыни?! Беренче очрашкан мәлләрдә ул әтисен ничектер үз итебрәк тә торган сыман иде. Бары тик юлда исереп, тиеше-тиешсезне сөйләп килә башлагач кына карашы үзгәрде. Дөрес эшләмәде Радик. Һичьюгында, юлдан урап кайтканчы гына түзәргә кирәк иде. Кызының хәтеренә әйбәт әти булып кереп калса, нәкъ шушы вакытта гына кала ала ул. Аннан соң, бер өметен өздеңме, баламны югалттым дип уйла. Һәм Радик бүген үзеннән канәгать иде. Ул үзен бик тә көчле итеп, ни теләсә, шул кулыннан килерлек итеп тойды.
Эчеп йөргән чагында Радик ниндидер зур акча откан, имеш. Әле шуны алыр өчен барулары икән. Бик зур акча! Йөз мең! Кара исәп белән генә дә бу акчага мең шешә яхшы аракы тия, ә аны өч ел чамасы эчеп ятарга була. Ләкин Радик аңа якын да бармаячак. Акчаны алу белән Айгөлнең кулына тоттырачак ул. Теләсә нишләтсен. Үзенә булсын. Бала өчен бернәрсә дә жалкы түгел. Ул елмаеп куйды. Киң күңелле булудан да рәхәтрәк нәрсә юк дөньяда. Үзеңнең әйбәт кеше икәнеңне тоюдан да ләззәтлерәк хис юк. Радик бәхетле иде.
– Кызым…
Җавап бирүче булмады. Һәр гаилә берәр бүлмәгә урнашкан иде. Беренче катта барлыгы биш бүлмә, өчесе ике урынлык, икесе дүртәр урынлык иде. Алар дүрт урынлыкны алдылар. Бу бүлмә такта стена белән үзе үк икегә бүленгән һәм бала-чагалары белән бергә яшәргә теләүчеләр өчен бик кулай иде. Мондый бүлмәләрнең икенчесен Николайлар алды. Калганнар ике урынлыкка урнаштылар. Икенче катка беркемнең дә менәсе килмәде.
– Айгөл…
Стена аша, йокласа да, Айгөл аны ишетергә тиеш иде. Ләкин ул эндәшмәде.
– Кызым… Син мине барысы өчен дә гафу ит, яме… Мин башкача… Эчүемне ташларга булдым, кызым… Синең өчен… Ишетәсеңме мине, кызым…
Җавап булмады.
Айгөл йоклыйдыр, мөгаен. Үпкәләп кенә яткан булса, берәр ничек җавап бирер иде. Йоклыйдыр. Ярый, йокласын.
– Тыныч йокы, кызым…
Бераздан Радик та татлы, бәхетле йокыга талды.
Әмма бәхетлелек хисе озакка сузылмады. Тәрәзәдән ниндидер караңгы томан керде дә аны төреп алды. Бу, әлбәттә, төш кенә иде. Томанны ул төшендә генә күрде. Һәм ул томан Радикны юргандай төреп алды да бер мизгелдән үк юкка чыкты. Кайда югалганлыгын да аңларлык булмады. Әмма шул хәлдән соң кинәт нәрсәдер үзгәрде. Радик инде үзен бәхетле итеп тоймады. Юк, алай да түгел… ул бөтенләй икенче дөньяга күчте. Ул бөтенләй бүтән кешегә әверелде. Ул әйтерсең төш күрми, ә кино карый иде. Ләкин ул әлеге киноның бер үк вакытта тамашачысы да, катнашучысы да иде. Хәтта Радик үзенең ниндидер сәер төш күргәнен дә аңлый иде. Ләкин әлеге сәер халәттән чыгарга бернинди мөмкинлеге генә юк.
Ул кечкенә малай иде. Шәһәр малае. Илнур белән… Монысы кем тагын? Илнур… Илнур… Алар Илнур белән шәһәр урамыннан атлыйлар иде.
– Әйдә, киоскыга кагылып китәбез! – диде кинәт Илнур.
– Минем акча юк.
– Минеке бар. Әйдә.
– Кичә дә синекен тоткан идек… – диде Радик, иптәшенә уңайсызланып карап, – мин әтидән сорарга онытканмын.
Сорарга онытмаган иде ул, әлбәттә. Әтисенең соңгы көннәрдә айныганы юк иде. Көн дә эчеп кайтып тавыш куптаргач, әнисе дә кайдадыр китеп торган иде.
Мондый хәлнең дә гомердә бер булганы булмады… Радикның әтисе бөтенләй эчми иде… Нинди сәер төш соң әле бу? Һәм ул ничек үзенең төш күргәнен аңлап ята ала? Моны берничек тә башына сыйдыра алмады ул. Ахырда карышмыйча гына күзәтергә булды. Ул бер үк вакытта тамашачы да, катнашучы да иде…
– Ярый инде, кызлар сыман ялындырып торма. Акча дигәч тә, исең киткән икән…
Илнур кесәсеннән иллелек алып, Радикның учына йомдырды. Һәм җитәкләп диярлек кибет ягына сөйрәде.
– Әйдә, берәр тәмле су алып эчәбез дә…
Радикка уңайсыз иде. Әмма Илнурның «кызлар сыман» дигәне саруын кайнатты, һәм ул дәшми-тынмый гына иптәшенә иярергә мәҗбүр булды.
Илнур аннан бер яшькә зур, ул инде унөченче яшь белән бара. Дуслары да, танышлары да күп. Радик аннан бераз көнләшеп тә куя, ул үзе андый түгел, кеше белән артык аралашмый, кыюсыз. Шуңа да дус-ишләре бармак белән генә санарлык.
– Илнур…
– Нәрсә?..
– Әллә барып тормыйбыз гынамы?
– Менә бит инде, килеп җитә яздык. Ни булды сиңа? Бер дә болай киреләнми идең…
– Аяк тартмый.
– Аяк сине тартмый икән, син аны тартасың инде. Әйдә.
Радик башкача карышмады. Чынлап та, кибеткә ерак түгел иде инде. Менә бу тугыз катлы йортның аркасы аша чыгып, төзелеш мәйданчыгы арасыннан егерме адымлап атладыңмы, киоск алдына килеп тә басасың. Аннан соң, көн эссе, кояш кыздыра, малай ярыйсы ук кибеккән иде. Радик чамалап тора, хәзер алар тәмле су белән бергә сагыз да, шоколад та, берәр пакет каймак та алачаклар һәм кесәләрендәге иллелектән тиеннәр генә торып калачак. Илнур – акчаның иң зур дошманы. Кулында иллелек булса да, биш йөзлек булса да, соңгы тиененә кадәр тотып бетермичә өенә кайтмас. Кичә дә базардан бер кило колбаса алып әнә теге йорт подъездындагы песиләрне сыйлап йөргәннәр иде. Илнур әллә нинди сәер малай, мәхлукларны, кош-кортларны ярата. Аны үзләре ишегалдындагы бөтен җан иясе таный. Илнурны күреп калсалар, эте дә, песие дә, дошманлыкларын онытып, берьюлы йөгереп килеп сырпаланалар. Малай шуннан тәм табып, аларны иркәләргә тотына, мондый чакта авызы колагына җитә, бөтен дөньясын оныта. Әлбәттә, Радик та ярата җәнлек-җанварны, тик Илнур бөтенләй башка.
Боларны уйлауга, Радик ирексездән елмаеп куйды:
– Бүген дә песи сыйлыйбызмы? – диде ул, кулындагы иллелекне кесәсенә шудырып, һәм төзелеш мәйданын уратып алган тимер киртә башына ымлады. – Әнә синең без койрыгың койма башына менгән.
Кая барса да койрыгын үрә тотып йөри торган Актүш, түшендә генә уч яссылыгыдай агы булган кап-кара мәче, аларның сүзен ишеткәндәй тукталып калды, бертын карап торды да авызын елмайгандагыдай киң ачып: «Мияу!» – диде. Илнур шаркылдап көлеп җибәрде:
– Сәлам, туганкай!
Ул, койма башына үрелеп, песинең башыннан сыйпарга иткән иде, тегесе кинәт кенә эчке якка сикерде.
– Әх, әле син… – Илнур бу мизгелдә малае белән шаярган әти кеше кебек иде. – Әх, әле сер бирмәгән буласыңмы? Хәзер мин сине!..
Илнур ялт кына койма аша сикерде. Радик бертын елмаеп торгач, аның артыннан иярде. Песи, кирпеч өемнәре өстенә басып, күзләрен ялтыратып карап торды да, малайлар якынлаша башлагач, ялт кына шифер өеме астына кереп качты.
– Пес-пес-пес! Әх, әле син мине санга сукмыйсыңмы?! – Илнурның тавышындагы ягымлылык Радикның да җанын иркәләде, ул дустының шундый якты күңелле булуына сокланып куйды. – Ә мин сине барыбер тотам. Тотып алам да без кибеткә китәбез. Мин сиңа шундый… Мин сиңа шундый тәмле нәрсә… Ну, мин сиңа барысын да күрсәтермен, үзең теләгәнен сайлап алырсың. Пес-пес-пес…
Радик песинең кибетләр буйлап ризык сайлап йөрүен күз алдына китереп елмайды. Башына эшләпә кидереп, кулына кәрзин тоттырып кына куясы бар. Песидән дә яхшы сатып алучы булмас. Хе-хе-хе!..
Актүш яртылаш төзелеп беткән йортның ишегеннән кереп китте. Малайлар аның артыннан иярде. Әмма песи шундук кире атылып чыкты һәм аларның аягына бәрелеп каядыр качып китте.
– Нәрсә булды сиңа?.. – Илнурның тавышында ягымлы гаҗәпләнү чагылды. – Кемнән курыктың?..
Радик, йорт эчендәге ярым караңгылыкка төбәлеп, песине куркыткан нәрсәне табарга тырышты. Кинәт түрдә ниндидер кара шәүлә селкенеп куйды. Радикның арка үзәге буйлап салкын йөгерде, бала йоннары кабарып чыкты. Күзгә күренгән нәрсә чамасыз зур һәм котсыз булып тоелды. Ул, таяныч эзләргә теләп, артына борылып карады, Илнур юк иде. Күрәсең, песи артыннан йөгергән.
– Кайда югалдың син?.. Пес-пес-пес… – дигән тавышы гына ишетелде аның, – Радик, син күрмәдеңме?
– Ю…
Малай башлаган сүзен әйтеп бетерергә өлгермәде, кемнеңдер көрәк кулы авыз-борынын каплап алды. Радик котылырга теләп чәбәләнде, әмма кул көчле иде, ул чыдап булмаслык итеп кысты да салкын сулышы баш миләрен туңдырырлык итеп малайның колагына пышылдады:
– Тавышланма! Тының чыгарасы булма! Юкса…
Малайның күз алдында нәрсәдер ялтлап китте һәм котны алыр салкынлыгы белән муенына килеп терәлде. Пычак! Аның пычагы бар! Радик куркудан тартышып куйды, әмма муен тиресен кечкенә сызык булып тупас әрнү телде, күлмәк якасына ябышкак кайнар тамчы тәгәрәде.
«Кан! Ул мине суйды!»
– Мин шаяртмыйм! – дип пышылдады теге тавыш, – әгәр берәр кискен хәрәкәт ясасаң, башыңны өзәм! Аңлашылдымы?!
Радик җавап бирергә дә өлгермәде, ниндидер салкын нәрсә белән авызын каплап куйдылар. Скотч булды, ахры. Һәм ул салкын ташка йөзтүбән барып төште. Күзеннән утлар күренде дә дөнья алсу томан артына шуышты.
– Радик, шаяртма әле. Кая качтың?..
Илнурның тавышы да башта тонык кына булып ишетелде дә кинәт ниндидер кисәкчәләргә таркалып юкка чыкты.
Кинәт ул Радик булудан туктады. Ул кинәт бөтенләй икенче кешегә әверелде. Ул подвалда малайларны эләктереп алган явыз бер зат иде. Малай тирә-ягына каранып алды. Төзелеп бетмәгән йортның подвалында күзгә төртсәң күренмәслек караңгы. Монда кем генә керсә дә, абынып егылып имгәнмичә калмастыр. Кем генә булса да. Әмма ул түгел. Ул караңгылык кешесе һәм әлеге подвалда ул аяз көн яктысында йөргәндәй иркенләп йөри, ул барысын да күрә иде. Ул! Ул – караңгылык кешесе. Адәм балаларының чиксез-чамасыз гөнаһыннан кара сөремгә күмелеп барган Җир шарын ул һәлакәттән коткарырга тиеш, Ходай аны шуның өчен дөньяга яралткан иде. Бәндәләр азды, алар беркемне дә, Ходай Тәгаләне дә, үзләрен уратып алган дөньяны да санга сукмый башладылар. Хәтта күңелләргә Алла сүзләрен сеңдерергә тиешле булган руханилар да үзләренең изге бурычын кәсепкә әйләндерде, алар бары тик күз буяу, үзләренә мөлкәт туплау өчен генә дин юлында йөри. Ә күңелләре… Күңелләре кара мәкер белән, чиксез пычраклык, бетмәс кабахәтлек белән тулы. Хәтта руханилар шулай! Башкаларга инде бер сан да юк. Адәм балалары, азгынлык һәм пычраклыкның соңгы чигенә җитеп, дөньяны һәлакәткә сөйри. Алар белән якалашыр көч юк.
Аннан башка.
Ул бар.
Ходайның бердәнбер күз терәп торган ышанычлы кешесе. Таянычы. Ул! Һәлакәткә юл куймаска тиеш!
Әмма ул бер генә.
Кешеләр күп.
Бер илле елдан соң карт-корылар гына түгел, ә бүген үзләрен дөнья кендеге дип санап йөргән әзмәверләр дә үз үлеме белән үлеп бетәчәк. Алар куркыныч түгел. Бу тик вакыт эше генә.
Иң куркынычы – алардан туган балалар. Менә кемнәрне юк итәргә кирәк бүген. Азгынлыкка чумган пычрак кешелекнең киләчәген корытырга кирәк. Фәкать шунда гына Җир шары кеше дигән корткыч вирустан котылачак. Бары тик шунда гына Ходай Тәгалә иркен сулап куячак.
Әмма ләкин бәндәләр тик ятмыйлар. Бала табып, үрчеп кенә торалар. Алар күпләр. Тик ул берәү генә.
Ул берүзе генә өлгералмый. Әмма кулдан килгәннең барысын да эшләп калырга кирәк. Хәтта кулдан килмәгәнен дә!
Моңа кадәр дә ул балаларны бер-бер артлы Ходай каршына озатты. Күп озатты. Әмма моңа кадәр ул кечкенә шәһәрләрдә, анда-санда адашып калганнарны гына яшәүдән коткарды. Хәзер мөмкинлекләр чиксез артты. Бу шәһәргә күчеп килү аның өчен зур хәзинә булды. Шушы йортның нигезендә генә күпме сабый ята! Бу зур җиңү! Бу иң-иң олы савап!
Үсеп, буй җиткереп баш китәрлек гөнаһларга батудан котылып, саф һәм чиста килеш җан биргән бу сабыйлар кыямәт көнендә аңа чиксез рәхмәтле булачак әле. Бу сабыйлар аңа табыначак!
Ул елмаеп куйды.
Елмаюыннан бүлмә эче тагы да яктырыбрак киткән төсле тоелды. Как идәндә хәлсез чәбәләнеп яткан ике малай. Ике җиңү. Гөнаһ кылып өлгергәнче яшәүдән котылачак ике бәхетле җан! Ул янә елмайды. Менә бит нинди изге аның эше. Күңеле менә нинди изге аның. Соклангыч. Ул үз күңелендәге шушы изгелек җылысына иркәләнеп башын кырын салып малайларга карап торды. Бу малайлар шундый матур иде. Саф! Гөнаһсыз. Кешеләргә матурлык бүләк итүчеләр бар. Рәссамнар, җырчылар, шагыйрьләр. Ул да үз эшенең шагыйре иде. Ул да матурлык бүләк итә. Ясалма матурлык түгел, ә тере матурлык бүләк итә ул. Һәм кешеләргә, шул кабахәт затларга түгел, ә Ходайның үзенә! Ул Ходайга матурлык бүләк итә! Сафлык…
– Бәләкәчләрем минем… – Ул искиткеч бер назлылык белән малайларга карап торды да пычагын алып кечкенә буйлысы янына атлады. Күңелендә тик изгелек иде. Күңелендәге якты хисләр бөтен тәненә рәхәт бер дулкын булып таралды. Бу мәхәббәт иде. Бу Ходайга булган тылсымлы мәхәббәт иде. Чиксез мәхәббәт хисләре белән ул Радик янына иелде. Куркудан коты алынып, дер-дер калтырап яткан малайның чәчләреннән сыйпап иркәләде. Шундый яктылык, шундый изге хисләр аның күңелен тибрәндерде, тилерткеч тойгылардан күзләренә яшь эркелде.
– Гөнаһсыз җан… – диде ул, малайның битләреннән иркәләп, – өлкәннәр төшкән сазлыкка төшмәвең белән нинди бәхетлесең син…
Кинәт тагын теге томан узды. Бер мизгелгә генә күзгә күренеп алды да таралды. Ләкин Радик өчен тагын нәрсәдер үзгәрде. Ул Радик түгел иде. Ул баягы караңгылык кешесе дә түгел. Ул песигә әверелгән иде. Песи иде ул. Актүш иде. Подвалдан атылып чыкты. Подвалдан атылып чыгу белән туктап калды.
Аның коты алынган иде, әлбәттә. Ул караңгылык кешесен таный, аннан килгән салкын әҗәл сулышын тоя һәм аз гына игътибарсызлык күрсәтсә, караңгылык кешесенең ихтыярына тулысынча буйсынып, гомеренең соңынача аңа хезмәт итәчәген белә иде.
Ләкин подвалда аның дуслары иде. Подвал ишегенә карап, бер мәлгә икеләнеп калды.
Әллә ничек сәер килеп чыкты. Дусларын махсус рәвештә караңгылык кешесенең кулына тоттыргандай булды. Югыйсә Актүш аларга үзенчә яхшылык эшләргә генә теләгән иде бит.
Бүген иртән Назлыбикә белән якын-тирәдәге йортлар буйлап сәяхәт кылып йөргәндә, шушы подвалга да кергән иделәр. Бу йортка аяк баскан саен, аның күңелен курку ала, әллә нинди сәер дә, шомлы да авазлар ишетелгәндәй була, танавына котны алырдай исләр килеп бәрелә. Ялгызы гына чагында ул монда якын килмәскә тырыша иде дә, Назлыбикә янында куркуын сиздерергә кыенсынды. Иртән караңгылык кешесе юк иде әле. Шунда ул почмактагы ташлар арасында, күннән ясалган капчык сыман нәрсәдә, адәм балалары бик ярата торган кәгазь кисәкләрен күреп калган иде. Дуслары белән очрашкач, башта бераз шаярып алырга теләде дә, соңрак шул капчыкны хәтерләп, аларны монда алып килде.
Болай булырын башына да китереп карамады шул. Ә гомумән, кешеләр – сәер затлар, аларга яхшылык кылырга теләсәң, гел нинди дә булса бәлагә юлыгасың. Бермәлне кибет алдындагы бала арбасында елап яткан кечкенә малайның имезлеген авызына каптырып куйгач та аны чак бәреп үтермичә калдылар. Үзе вакытында качып өлгерде инде. Элегрәк мондый хәлләрдә еш кала иде Актүш, тора-бара кешеләр тормышына бик катышмаска өйрәнде. Теләсәләр ничек яшәсеннәр. Аннан соң адәм балалары турында артык югары фикердә түгел иде ул. Коточкыч гайрәтле, куркак һәм ышанычсыз җан ияләре. Алар теләсә кайсы вакытта сине авыр хәлгә калдырырга мөмкин. Бу гомумән алганда, ә араларында камил җанлылар да җитәрлек. Әле подвалда караңгылык кешесенең пычагы астында яткан икәү шундыйлардан иде.
Актүш подвалга омтылып куйды да туктап калды. Куркуы үткән иде инде. Шулай да караңгылык кешесе алдында ул көчсез иде. Әлбәттә, дошманының өстенә сикереп, аның бугазын чәйнәп ташларга да була. Бу тиклеменә үк йөрәгең җитмәсә, йөзен тырмап төшерергә, пычак тоткан кулын гарипләндерергә мөмкин. Ләкин Актүш болай итәргә теләмәде. Бу гамәлләр аның канунына сыймый иде. Беренчедән, песиләр алласы булган Бөек Зат адәм канын чыгарырга кушмаган. Һәм дөрес эшләгән дә, адәм канына бер манчылсаң, аннан гомер буе котылырмын димә. Икенчедән, подвалдагы зәгыйфь акыллы бәндәнең бугазын чәйнәү караңгылык кешесен юк итү дигән сүз түгел әле ул. Әлбәттә, адәм балалары нәкъ шулай эшләр иде: алар караңгылык кешесенә утлы кургаш атарлар да, тегенең мәетен күрүгә, аннан мәңгелеккә котылдык дип уйларлар иде. Шуңа да Бөек Зат аларны адәм баласы гына итеп яралткан шул, песи итмәгән.
Актүш карашын күккә төбәде.
Күктә кояш кыздыра иде. Кояш. Нур.
Кояш нуры бозларны да эретеп парга әйләндерә ала. Ул теләсә нинди матдәне соңгы күзәнәгенә кадәр эретеп, үзе теләгән рәвешкә кертеп кабат җыя ала.
Салкынлыкка каршы бер генә корал бар. Ул – җылылык.
Караңгылыкка каршы бер генә корал бар. Ул – яктылык.
Җылылык һәм яктылык чыганагы – нур. Нур.
Актүш тәнендәге һәрбер күзәнәкнең ягымлы нур белән тулуын тойды. Аның бөтен барлыгы хәтта көн яктысында да балкып торадыр сыман иде. Ул ләззәтләнеп киерелеп алды да назлы адымнар белән караңгы подвалга атлады. Бу һаман шул ук подвал иде, Актүшнең борынына котны алырдай исләр, колагына сәер-шомлы авазлар килеп бәрелде…
Радик тагын ниндидер үзгәреш тойды. Ул караңгылык кешесенә әйләнде.
– Гөнаһсыз җан… – диде караңгылык кешесе, малайның битләреннән иркәләп, – өлкәннәр төшкән сазлыкка төшмәвең белән нинди бәхетлесең син… – Һәм аяк астына куеп торган пычагын алды. – Сизми дә калырсың. Үлем авыр түгел. Үлем шундый җиңел һәм ләззәтле. Син сизми дә калачаксың, сабыем…
Пычакны назлы гына бер хәрәкәт белән малайның муенына китерде. Әйтерсең ул аны суярга түгел, ә иркәләргә, назларга тели иде. Ул аңа үлем бүләк итәчәк.
– Син бәхетле…
Моңа кадәр малайның чәченнән сыйпаган сул кулы аны нык итеп җиргә кысты. Бөтен тирә-якка чиксез ләззәт таратып малайдан саф гайрәт, керсез энергия сибелә иде. Якты энергия.
– Мин сине азат итәм… – Ул пычак тоткан кулын катырыбрак куйды. – Алла хакына!
Һәм кинәт сызып җибәрде. Тирә-юньгә якты бер нур, ә аның кулларына җылы сыекча таралды, һавага кан исе бөркелде…
Һәрхәлдә, шулай булырга тиеш иде. Моңа кадәр гел шулай була иде. Ләкин алай килеп чыкмады. Кулы аны тыңламады.
Мускулларын киерергә, кинәт килгән гайрәт белән малайның муенына сызарга теләсә дә, куллары камыр булып таралып төште, куллары аны тыңламады. Яклау эзләгәндәй, тирә-ягына каранып алды. Каршыдагы почмактан аңа ике янар күз текәлеп тора иде. Бу ике күз, акрын гына зурая барып, ике кояшка әверелде. Аның бөтен гәүдәсе камырга әйләнде, мускуллары, сеңерләре, ми күзәнәкләре… Барысы-барысы да бер мизгелгә таралып томанга әверелделәр дә кабат җыелдылар. Әмма кабат җыелганда нәрсәдер үзгәрде. Моңарчы беркайчан да болай булганы юк иде. Нәрсәдер үзгәрде. Нәрсәдер дөрес җыелмады. Нәрсәдер… Юк, барысы да үзгәрде. Барысы да башкачага әйләнде.
Ул бөтенләй башка дөньяда уянып китте.
Караңгылык кешесе бөтенләй башка булып уянып китте.
Идәндә яткан ике малайны ул түгел, ә бөтенләй бүтән кеше, ниндидер авыру, явыз бәндә бәйләп салган иде. Бу малайларның беркем алдында да бер гаебе дә юк иде. Әмма кемдер аларны һәлак итәргә теләгән. Аларны кичекмәстән коткарырга, теге бәндәнең явыз тырнагыннан азат итәргә кирәк иде.
Ул тиз генә малайларны бәйдән ычкындырды да эткәләп-төрткәләп ишеккә юнәлтте.
– Барыгыз! Барыгыз тизрәк! Теге ерткыч уянганчы китегез моннан! – диде ул, аларның язмышы өчен ихлас кайгырып, – тиз булыгыз.
Малайларның коты алынган сыман иде. Әмма озынрак буйлысы телгә килде.
– Курыкмагыз, абый… – диде ул, нәрсәгәдер гаебе бар сыман. – Ул ерткыч уянмаячак. Ул үлде. Сез терелдегез. Гомерлеккә.
Ул бу сүзләрдән аптырап катып калды. Бары тик аның мәгънәсе бар тулылыгы белән аңына барып җиткәч кенә малайга борылып нидер сорамакчы булды. Тик алар юкка чыккан иде инде.
Ул хәлсезләнеп таш идәнгә чүгәләде. Яманнан-яман төш күреп коты алынып уянган кеше хәлендә иде. Әмма күргәненең төш түгел, ә коточкыч чынбарлык икәнен ул аңлый иде. Күпме баланың гомерен өзде, күпме чәчәкне харап итте ул. Бу гөнаһлары өчен аңа мәңгегә дә бер дөньяда да кичерү-ярлыкау юк. Ул – Иблис. Ул Иблис иде… Ул чирле иде. Ул терелде. Әмма терелү аның өчен үлемнән дә авыр иде. Ничек якты дөньяга чыгар, кешеләр күзенә ничек карар?!