Читать книгу Сагындым. Кайт инде - Марат Кәбиров - Страница 1

Оглавление

1 бүлек

* * *

Ул язды да язды.

«Ачтан үләсең бит инде, җаным…»

«Азрак булса да йоклап алыр идең…»

«Үзеңне бетерәсең ич…»

Хатынының шундый борчылуларын ул әллә ишетте, әллә юк. Авыз эченнән генә нәрсәдер мыгырдап җавап бирде дә, үз эшенә кабат чумды. Аның өчен көн белән төн, төш белән өн, чынбарлык белән хыял бергә буталды, ул үз бүлмәсеннән тәмәке тартырга да чыкмады бугай, (әллә чыктымы?) – хәтерләми инде. Хәер, моның бер нинди әһәмияте дә юк иде аның өчен. Эшләгәндә ул фәкать эш белән генә мәшгуль була, фани дөнья мәшәкатьләрен бөтенләй диярлек оныта иде. Хатыны аяк очларына басып кына кофе китереп тора, малайлары аның бүлмәсеннән ераграк булырга, мәктәптә дә, өйдә дә үз кыланышлары белән аны борчымаска тырыша кебек. Аңлыйлардыр.

Ул язды да язды.

Үзе турында каләмдәшләре арасында «тиз яза» дигән сүзләр йөргәнен ул яхшы белә, моның белән аз гына горурлана, дөресрәге, үзенең тоташ айлар буена йокысыз-нисез эшли алуына һәм шундый мөмкинлек биргән гаиләсе булуына сөенә иде. Илдә бөтен кеше дә үз өлкәсендә шулай хезмәт итсә, дөньяның бер мәшәкате дә калмас сыман тоела иде кайчагында.

Элек шулай иде. Ә хәзер…

Язган әсәре ахрына җитеп килә иде инде.

Кинәт ул туктап калды.

Компьютерын сүндерде.

Тәмәке тартырга чыкты.

Керешләй суыткычка кагылып бер банка сыра эләктерде.

Һәм бүлмәсенә узып, компьютерның сүнгәнлеген күргәч, гаҗәпкә калды. Хатынына эндәшмәкче иде, аны үзе сүндергәнен хәтерләде дә гаҗәпләнүе тагы да арта төште. Аннан соң өстәлдәге сыра банкасына карады…

Кыз-зы-ык…

Ул эшләгәндә дөньяда хәмер барлыгын исенә дә төшерми, бары тик әсәренең соңгы ноктасын куйгач кына, суыткычта үзен көтеп зарыга башлаган сырага игътибар итә иде. Элек шулай иде. Ә бүген…

Сырага үрелер өчен хәтсез генә эшлисе бар иде әле…

Ул банканы идәнгә, аяк астына алып куйды да компьютерын кабызды. Нәрсәләр язарга кирәген белә иде. Тиз генә эшкә тотынмакчы булды. Әмма, ни гаҗәп, кулына эш бармады. Бер җөмлә язды да, аны җуеп ташлады, тагын язды, тагы җуйды. Шул рәвешле озак утырды. Кирәкле сүзне кирәкле тәртипкә куя алмады. Фикерләр буталды. Светофорның кызыл утын санламаган әрсез шоферлар сыман, әллә нинди уйлар башка керде. Аптырагач, ул идәндәге сыра банкасына карады.

Эшләгәндә көнне-төнне белмәгән кебек, ул эчсә исереп егылганчы эчәргә ярата иде. Һәм, гадәттә, ниндидер әсәрен тәмамлагач кына эчә, моны үзенчә малай тәпие юу сыманрак бер йола итеп күрә, аны вакытыннан алда башлап та, эчүен бөтенләй ташлап та бозарга теләми иде. Шуңа күрә, карашларын сырадан кубарып алды да ашыгып киенә башлады…

Ишегалдына чыгу белән шәфәкъ нурында кызарыбрак күренгән сары каенга күз салды да аптырап калды. Бу каенны ул нәкъ шул рәвештә, шәфакъ нурында кызарган итеп, күрергә тели, шул килеш ярата иде. Әле гаҗәпкә калды – каен яфраклары коелган, ботакларында зәңгәрсу бәсләр ялтырый. Җиңелчә киеме аша салкын бәреп кергәч кенә һушына килеп тирә-якка күз салды. Бөтен җирдә ап-ак кар иде. Кыш җиткән, ләбаса! Ә ул моны сизми дә, күрми дә калган. Күңелен югалту ачысына тартым бер хис телеп үтте. Ул әсәрләре белән, хыял дөньясында булып, үз тормышы белән тулы канлы итеп яши алмыйдыр, болай да кыска гомере ничектер читтән узып барадыр сыман тоелды. Кайчан гына алтын көз иде бит, әле менә кыш та килеп җиткән. Кыш сулышы салкын һәм саф дулкын булып үпкәләренә керде. Ул ютәлләп алды. Озак ютәлләде. Аннан соң ничектер җиңел булып калды, эчендәге бөтен юшкыннар чыгып беткәндер сыман тоелды. Шулай да югалту хисе басылмады.

…Югалту хисе тирән иде…

Ул юка кием аша кергән салкынга да игътибар итмичә урам буйлап атлады. Кичтер дип уйлаган иде. Таң алды гына икән әле. Аның мондый хәлләрдә калганы бар иде. Ул шуны хәтерләде. Кешеләр куәтле бер ташкын булып эшкә ашыга. Кинәт аның да шушы ташкынга ияреп китәсе, гади кеше тормышы белән яшисе килеп китте. Үзенең иртәнге автобуста кысылып баруларын, ашыга-ашыга станок артына, яки шунда берәр редакция бүлмәсенә кереп басуларын күзаллап куйды. Һәм елмайды. Дөньяда язмы, көзме икәнен дә белмичә урамга чыккан башың белән анда нәрсә майтара алыр идең икән?!. Һәркемнең үз урыны инде, үз язмышы.

Бераздан тукталыштагы халык саегып, урам бушабрак калды. Бары тик яшүсмерләр һәм балаларын җитәкләгән әти-әниләр генә иде. Мәктәпкә ашыгалардыр инде. Мәктәпкә…

Яңа әсәрен тәмамлап урамга чыккан саен ул үзен ниндидер ят шәһәргә, таныш та, шул ук вакытта чит тә булган бөтенләй башка дөньяга эләккән шикелле тоя иде. Үз эшен, үз гаиләсен яраткан шикелле үк ул бу шәһәрне дә ярата, үз дөньясыннан бу дөньяны сагынып кайта, аның һәрбер нәрсәсен кадерле күреп карашлары белән назлап-сөеп үтә иде. Бүген дә шулай булды. Ләкин бүген аның күңелендә сагынудан бигрәк аптырау, гаҗәпләнү тойгысы көчлерәк иде.

Ул барсын да яхшы аңлый иде.

Ул барсын да күреп тора иде.

Тик ул күргәнне һәркем күрми иде.

Хисләр сүнгән, Хәтер үлгән иде.

Тик ул уз хәтерендә яши иде.

Ул хәтерли, оныта алмый иде…

…Ул тәмәке кабызырга теләп кесәләрен капшады. Буш иде. Өендә онытып калдыргандыр. Урамнан керәсе килми иде. Киосктан гына алыр.

Киоск янына килеп басу белән, тезелешеп торган сыра банкаларына күзе төште. Бүгенге көн бөтенләй башкача иде. Берәр банка алырга туры килер, ахрысы…

Кинәт колагына ниндидер аваз ишетелде.

Ул бер мәлгә бөтен дөньясын онытып катып калды.

«Бүген дә кайтмадың… – диде бала-чага тавышы,еларга җитешеп, – Ә мин төне буе йокламадым… Сине көттем… Сагындым бит, әти… Кайт инде…»

Бу тавыш аның үзенекедер, балачак елларыннан килгән үз тавышы, үзе генә белгән һәм кичергән моң-сагышларыдыр сыман тоелды. «Төне буе йокламадым… Сине көттем…– дип кабатлады ул күңеленнән, – Сагындым. Кайт инде…»

Аның өстәлендә яткан әсәре дә шулай атала иде. «Сагындым. Кайт инде.» Бу сүзне ул ничектер кычкырып әйткәндәй тоелды да, тавышымны берәрсе ишетмәде микән дип, тирә-ягына каранды һәм якында гына бер малайның телефоннан сөйләшкәнен күреп катып калды.

«Ник дәшмисең инде? Бер генә сүз… Сагындым бит әти. Кайт инде… – дип ялынды малай, телефон трубкасына,– Синнән башка рәхәт түгел миңа. Әти…» Һәм тыелып кына елап җибәрде.

«Тормыш мәшәкатьләре дип чапкан булабыз. Ашыгабыз, ашкынабыз. Һәм үзебезнең балаларыбыз булуын да онытып ташлыйбыз…—дип уйлады ул, бу җәһәттән үзенең дә гаебе барлыгын сизеп,– Ә бер карасаң, газиз балаңнан да кадерлерәк бер нәрсә дә юк бит…» Һәм өйдә булган килеш тә уллары белән аралашмавы, аларны аяк очына басып кына йөрергә мәҗбүр итүе өчен оялып куйды. Әнә бит ничек өзгәләнә алар! «Ник дәшмисең инде?!. Бер генә сүз…»

Ул малай янына килде. Үз улыдай күреп башыннан сыйпады. Малай йодрык сырты белән күз яшләрен сөртеп алды да, аңа карады. Танырга теләп, ниндидер яшерен өмет белән карады ул.

Һәм язучы аны аңлады.

Һәм үзенең бу малайның әтисе түгеллегенә үкенеп куйды.

– Әтиең кайтыр ул, – диде язучы, малайның аркасыннан сөеп, – Әле эшләре генә бетеп җитмәгәндер…

Малай аны танымады.

Шулай да бу абзыйның үзенә игътибар итүе аңа ошый иде бугай. Ошый иде.

– Эшләре юк аның, – диде ул бераз тын торганнан соң,– Эше дә юк, кайта да алмый…

– Кайда соң ул?

Малайның йөзенә яткан болыт шәүләсен күрү белән ул үзенең болай дип сорарга тиеш булмавын аңлады. Ниндидер бер тойгы белән ул аның хәзер нәрсә дип җавап биререн дә төшенде. Һәм ул ялгышмады. Кызганычка каршы.

– Зияратта.– диде малай, әтисенең тереләр арасында түгеллегенә үзе гаепле сыман.

Язучы шунда гына аның кулындагы телефонга игътибар итте. Уенчык. Әле генә киосктан алган инде ул моны, әнә бит копрон капчыгын да салдырып тормаган. Тизрәк әтисенә шалтыратырга ашыккан.

Кинәт аның тамагына төер утырды.

Ул әллә ниләр әйтергә, бу малайга ничектер ярдәм итәргә, һич югы аны әйбәтләп юатырга тели иде. Тик бер сүз дә әйтә алмады.

Шулай озак басып тордылар.

Бераздан малай телефонына күз төшерде. Озак кына карап торды. Иреннәре калтыранып алды. Кашлары җыерылды. Һәм ул әйтеп бетергесез өметсезлек, күңел төшенкелеге белән телефонын җиргә ыргытты да янында торган мәктәп сумкасын аркасына асып, хәлсез генә атлап китеп барды.

Язучы тиз генә һушына килә алмады.

Һушына килгәч, ул теге телефонны күтәрде.

Озак кына карап торды.

Әйе, бу телефонны малай фәкать әтисе белән сөйләшер, аның тавышын ишетер өчен генә алган инде, ә болай булгач, әтисенең тик бер сүзен дә ишеттермәгәч, аның кирәге юк…

Язучы да телефонны җиргә ыргытты…

Якында гына милиция машинасы үтеп китте.

Язучы гаепле кеше сыман тирә-ягына каранып алды да киоск тәрәзәсенә ашыкты:

– Бер кап тәмәке кирәк.

Сатучы аны бертын өйрәнеп торды. Таныды бугай… Дәшмәде… Ә гомумән, монда тәмәке дә, сатучы да, киоск та юк иде. Бу элекке киоск урыны гына иде. Ләкин җавап ишетелгән кебек булды:

– Нәрсә соң ул тәмәке?

Язучы тертләп китте. Ул реаль тормышка кайтты. Бер нинди киоск та, аның янында елап торган малай да, күңелеңне өзгәләрлек хис тә, шул хисләрне басар тәмәке дә юк иде бу дөньяда.

Бу дөньяда ныклы тәртип иде. Гадәттән тыш тәртип. Һәм кешеләр күзгә күренмәс куллар белән хәрәкәткә китерелүче шахмат фигураларын хәтерләтә иде.

Язучы тиз генә китәргә ашыкты.

Хыялдагы тәмәке белән сыра банкасын ул түш кесәсенә, иң күренеп тора торган җиргә салып куйды. Һәм гәүдәсен шәмдәй туры тотып, горур кыяфәт белән атлады.

Ул инде үзен эчкече итеп таныткан, шуңа да аңа дәрәҗәле ир-атлар да, власть әһелләре дә бераз шикләнеп карый, язган әсәрләрен дә, күбесенчә, гаеп табып булмасмы дип кенә кулына алалар иде. Шулай дип тотыналар да, үзләре дә сизмәстән, мавыгып укый башлыйлар, ахыргача укып бетәләр, авторның үзе кебек уйларга, тормышка аныңча карарга мәҗбүр булалар һәм шуңа чиксез ачулары килә иде. Әлбәттә, китапның соңгы битен ябып беркадәр вакыт үткәннән соң, алар кабат үз хәленә кайта, ләкин беркадәр вакытка гына үзләрен шушы бәндә белән фикердәш итеп тоюлары, аның дөньясы белән яшәргә мәҗбүр булулары өчен чиксез ачулары чыга, үзләренең җиңелүен (бер мизгелгә генә булса да) танудан язучыны дошман итеп күрәләр, язучыга булган карашлары илбашына юнәлә, аны китап кортларына ирек бирүе өчен, әле булса гафү итәлмиләр иде.

Язучы да моны белә иде.

Тик ул дәшми, дөньяда бернәрсә дә үзгәрмәгән кебек гомер итә иде. Һәрхәлдә, бу тыштан шулай тоела, ә асылда…

Якында гына милиция машинасының сирена тавышы ишетелде. Язучы тертләп китте.

Подъездга җиткәнче беркем дә килеп бәйләнмәде.

Фатирда кыңгырау шалтырау белән, өйдә давыл купты. Малайларының «әти кайтты!» дип шатланып кычкырганы, дөп тә дөп килеп ишек ачарга йөгергәне ишетелде. Ләкин әниләре аларны тиз тотты: «Җитте!» – дип бер генә кычкырды да барсы да тынып калды. Ишек тә ипләп кенә ачылды.

Ишек ачылуга, малайлары бер нинди тавыш-тынсыз гына аның куенына сарылды. Өлкәне биленнән кочаклап алды, кечесе ботыннан. Әниләре муенына асылынды.

– Кайттыңмы, җаным?! Мин сине шундый сагындым! Мин яратам сине!.. – дип пышылдады хатыны.

– Әти!.. Әти!.. – дип пышылдады малайлары,– Әти, без дә сине яратабыз… Без дә сагындык…Әти… Әти…

Язучы аларның барсын да шул хәлдә өй эченә алып керде дә ишекне ябарга ашыкты. Хатыны шикле караш белән иренә төбәлде.

– Юк, барсы да яхшы…

Хатын елмайды…

Бәхетле елмаеп ул ирен кочаклады.

– Мин синеке… Мин яратам сине…

Әниләренең пышылдавын хуплагандай, малайлары язучыны кысып-кысып кочаклап алды.

– Мәктәпкә соңламагыз, – диде язучы корырак булырга трышып, – Кешеләр күптән китте инде.

Шунда гына малайларының аркасындагы мәктәп сумкасын күреп алды да елмаеп куйды.

– Ярый, улларым… Күрешкәнчегә кадәр…

Малайлар горур елмаешып чыгып китте.

Язучы аларның артыннан карап, үзенең һаман исән булуына сөенеп калды. Ул да горур һәм бәхетле иде.

– Миңа да эшкә китәргә вакыт, – диде хатыны, күзләрен яшереп, – Кызганыч, синең белән булалмыйм инде… Кайткач, яме…

– Мин әле кайтып җитмәдем… – Язучыга да уңайсыз иде бугай, – Әле болай… үтеп барышлый гына…

Хатын аңа сәер караш ташлап алды.

– Кызганыч…

– Беләм…

– Син бернәрсә дә белмисең…

– Беләм инде…

Иренең наз тулы карашыннан хатын аның, чынлап та, бернәрсә дә белмәвен аңлады.

– Язганнарыңны дискка күчер дә миңа бир, – диде ул үтенечле тавыш белән, һәм үзенең ярамаган нәрсә ычкындырганын сизеп өстәп куйды, – Болай гына… Я җуярсың…

Язучы аңа сораулы караш ташлады.

– Җаным минем!..—диде хатын, мөлдерәмә күзләрен аңа төбәп, – Бердәнберем…

– Тагы мени?!.

– Тагы.

– Ярый.

Язучы компьютердагы язмаларны дискка күчереп алды да хатынына тапшырды.

– Җуй! – диде хатыны.

– Юк!

– Җуй!!!

– Ник?!

– Шулай кирәк!

Язучы шулай кирәген белә иде, әлбәттә. Тик аңа үз эше бик тә кызганыч иде. Ул тирән сагыш белән язмаларына күз салды да җую төймәсенә басты. Ничә көннәр буена интегеп эшләгәне секунд эчендә юкка чыкты. Аңа авыр иде.

– Гафу ит, җаным, —диде хатын, барсы өчен дә үзе гаепле сыман, – Гафу ит…

– Ярый.

– Сау бул.

– Исән кайт.

Хатын эшкә китте.

Язучы компьютерга утырды.

Аңа авыр иде.

Әле генә кичергәне җанына хәсрәт өстәсә дә, өметләреңне өзеп бар дөньясына кул селтәрлек бер күренеш булса да, ул бу хакта уйламады.

Ул теге малай турында уйлады.

«Сагындым… Кайт инде… – дип пышылдады ул, үзе дә бер малай кеше сыман, – Сагындым бит, әти… Кайт инде…»

Аның да әтисе кайта алмый иде.

Әтисен ул бик сагына иде.

Аны кайтарырга тели иде.

Һәм…

… аның кайта алмавына сөенә дә иде.

Ишек тукылдаттылар.

Ул бер мәлгә катып калды.

Тагын, бу юлы инде көчлерәк итеп шакыдылар.

Ул торып басты.

Ишеккә юнәлде.

Тынып торды.

«Ачыгыз! Фикер милициясе!»—дигән тавыш ишетелде тыштан. Ул компьютерына карап алды. Ярамаган нәрсә юк иде. Инде юк иде. Кире килеп аяк астында яткан сыра банкасын ачты, комсызланып бер уртлады, түшләренә сибеп алды. Ишеккә юнәлде.

– Ачыгыз! Юкса, ватып керәбез!

– Хәзер.

– Тиз булыгыз!

– Киенәм бит.

Ул ишекне ачты. Көчле ташкын булып өй эченә милиционерлар тулды. Язучыны шундук стенага терәп кулларын күтәртеп куйдылар. Бишәүләр иде. Икесе язучы янында калды, бүтәннәре, пистолетларын әзергә куеп, бүлмәне айкап чыкты. Бер ни дә тапмагач, сүгенеп алдылар.

Язучыны компьютер алдына утыртып куйдылар.

– Нәрсәләр язасың?

– Нәрсәләр язасыз, – дип төзәтте аларны язучы, ачусыз-нисез генә, – Без бит бергә үскән малайлар түгел…

Мондый юньсезлекне аннан көтмәгәннәр иде. Берсе язучының авызына сукты, тик яшь чагында сугыш төрләрен яхшы өйрәнгән, кайнар нокталарда да булгалаган язучы яшь милиционерның бу кызулыгына әзер иде, ул аның кулын җиңел генә читкә борып җибәрде дә коры гына дәвам итте:

– Сезне нәрсәләр кызыксындыра соң?

– Барсы да.

– Рәхим итегез!

Язучы милицияга күрсәтер өчен махсус язылган әсәрләрен ачты. Аны юньләп укучы булмады. Өстән-өстән генә күз йөгертеп чыктылар да язучының җилкәсеннән алып читкә этәрделәр.

– Син рәсми язмаларыңны күрсәтмә. Аларын без беләбез.

– Син безгә әдәби әсәрләреңне күрсәт.

Язучы берничә әдәби әсәрен ачты.

– Боларны бит синең бастырганың юк. Болар бары безгә күрсәтер өчен генә!

– Соңгы вакытта минем бер нәрсә дә бастырганым юк.

– Ә ни өчен?

– Илһам килми.

– Ә нинди акчага яшисең?

– Хатын җилкәсендә.

– Ә бу китап кемнеке?

Язучы җыйнак кына җыентыкка күз салды. Бу аның повесты иде. Юк, үзе нәшер итмәде, аның ничек китап булып чыгуын да хәтерләми иде ул. Ләкин үз баласыннан баш тартырга теләмәде.

– Минеке.

– Тагын нәрсәләр язасың?

– Язмыйм.

Милиционерларның берсе түш кесәсеннән сыек диск тартып чыгарды. Аны компьютерга куйды.

– Язган әйберләремне җуйдым да котылдым дип уйлыйсыңмы?! Булмас, килеп чыкмас. Бездә җуелганнарны яңадан торгыза торган программа бар.

Һәм ул эшкә кереште.

Һәм язучының бар әсәре дә яңадан калкып чыкты.

Бу аның өчен зур сөенеч иде. Ул чак «ура!» кычкырмыйча калды. Һәм шул ук вакытта бу аның өчен зур көенеч иде. Ул үзенең кечерәюен тойды.

– Ни әйтерсең?

– Гаеплемен…

Кинәт аның кулын арта каердылар һәм богаулар шалтыравы ишетелде. Һушына килгәндә, ул эш өстәле янындагы диванда аркылы ята иде.

– Таблеткалар кулланасыңмы?

Тәртип сакчысының бу соравы гадәт буенча гына иде шикелле. Югыйсә, ул өстәлдәге даруларны күрми калмаган бит инде. Тик язучы аңа ихлас итеп җавап бирде:

– Әйе. Әйе, кулланам, әлбәттә! Таблеткасыз нинди иҗат, ди!..

Милиционер аның чәченнән тартып башын күтәрде дә борын астына баягы китапны сузды:

– Ә язганнарыңнан дару исе килми!

– Ә сез ныграк иснәп карагыз…

Ләкин ул сүзен әйтеп бетерә алмады, борынына үз китабы белән нык итеп тондырдылар. Башына чөй каккан сыман булды. Иреннәре буйлап ябешкәк нәрсә агып төште. Бу аның үз каны иде. Татлы да, ачы да иде ул.

Кинәт аны тартып торгыздылар.

Нәрсә беләндер битен сөртеп алдылар.

Язучы аның нәрсә икәнен таныды, малаеның мәктәпкә кия торган ак күлмәге иде. Ак күлмәктә кара кан иде.

Малаеның ак күлмәге.

«Сагындым, кайт инде… – дип уйлады ул, тик бу юлы үз тавышы белән түгел, ә улы тавышы белән уйлады, – Сагындым бит, әти, кайт инде…»

– Өр!

Аның авызына салкын төребкә каптырдылар.

Ул чирканып китте. Иреннәрен ялмап алды.

– Өр!

Ул бар көченә төребкәгә өрде.

Тырышып, эчедәге бөтен таблетка исен чыгарырга теләп.

– Тагын өр! Акырынрак!

Ул тагын өрде.

Тәртип сакчысы төрепкәне алып карады да башын кагып куйды. Һәм язучыны шундук артка каерылган кулларыннан күтәреп алдылар. Авыртуга чыдый алмыйча, ул бөгелеп төште, тик шул мизгелдә үк кемнеңдер итеге йөзенә бәрелде. Ул һушын җуйды.

* * *

Искәндәр бишектә ята иде. Моңа кадәр йоклаганмы ул, әллә хәтеренең уянган чагы нәкъ шушы вакытка туры килгәнме – бу кадәресен аңлый алмады. Ул кул арбасында да, караватта да түгел, нәкъ менә бишектә ята иде. Бишек өйнең кайчандыр акка буялып хәзер инде аз гына саргая башлаган матчасына эленгән иде. Тәрәзәдән кергән кояш нуры малайның күзләрен чагылдыра, моннан күзеңне йомып та, борылып ятып та котылып булмый, ул ирексездән керфеккә яшь кундыра, үртәлеп еларга мәҗбүр итә иде. Малай инде еларга дип авызын бөрештергән иде бугай.

Ул үзенең моңа кадәр нәрсә эшләп ятканын да хәтерләми, бәлки, йоклагандыр, бәлки… Ләкин ул бер нәрсәне яхшы хәтерли, нәкъ шушы мизгелдә аның өстенә кемнеңдер якты күләгәсе төшеп, кояшның бәйләнчек нурларыннан коткарды, Искәндәр еларга дип бөрелгән иреннәрен дә җыярга онытып, гаҗәпләнүдән түгәрәкләнгән күзләре белән, әлеге хәлгә сәбәпче булган нәрсәне эзләде. Һәм Аны күрде. Чәчләрен бер як читкә кыйгачлап тараган, бөтен булмышы белән елмаеп торган ирне күргәч, ул тынычланып калды, хәтта елмаеп җибәрде. Аның елмаюы теге ирнең күңелен тагы да күтәрде, ахры, ул дәү куллары белән аның гәүдәсен кочаклап алды да:

– Һәй, минем улымны!.. Карале ничек елмаеп каршылый бит!.. – дип, йөзе белән Искәндәрнең күкрәгенә капланды һәм кайнар сулышы белән дә, борын очлары белән дә, маңгаена шуып төшкән чәчләре белән дә малайның күкрәкләрен, муеннарын, битләрен кытыклатып иркәләргә тотынды. Бу мизгелдә Искәндәргә шундый рәхәт иде, аның йөрәге күкрәгеннән чыгардай булып талпынды, ул үзенең чиксез шатлык белән тулышып шаркылдап көлгәнен ишетте, ул үзенең шулкадәр ягымлы, шулкадәр сөйкемле, шулкадәр яңгыравыклы авазлар чыгара алуы өчен дә сөенде, үзен зур кеше итеп хис итте.

Ир кеше көчле куллары белән бишегеннән кубарып алып югарыга чөйгәндә, аннан да бәхетле кеше юк иде, Искәндәр үзенең әлеге зур кешедән дә биегрәк була алуы белән горурланды, ә түбәнгә, аның учларына төшкәндә, бу горурлык хисе бөтен барлыгын ана сөтедәй җылы да, рәхәт тә, татлы да бер дулкынга күмеп, әйтеп аңлатып булмастай ләззәт бирде. Ир кеше аны күкрәгенә кысып тагын бераз иркәләде дә бишеккә кире куйды һәм елмаеп, бармаклары белән Искәндәрнең борынын кытыклатып алды да, кайдадыр китеп барды.

– Китмә! – дип кычкырды аңа Искәндәр,– Китмә, зинһар, синең белән шундый кызык булды. Шундый рәхәт булды синең белән. Син шул тиклем кадерлесең, син кирәксең миңа! Китмә! Китмә инде!

Искәндәр әле сөйләшә белми иде. Шуңа күрә аның ниләр сөйләгәнен беркем дә аңламады. Бары тик аның шулай үрсәләнеп, ярсып-ярсып мыңгырлавына гаҗәпләнделәр генә. Ә Искәндәр, бөтен язмышы шушы кешенең китү-китмәвенә генә бәйле булган сыман, һаман-һаман бер үк сүзләрне кабатлады:

– Китмә! Китмә, зинһар… Синең белән шундый кызык булды. Шундый рәхәт булды синең белән. Син шул тиклем кадерлесең, син кирәксең миңа! Китмә инде! Китмә!

Һәм ул ярсып елап җибәрде.

Озак елады. Әнисе кулыннан да төшермичә сәгатьләр буена юатырга маташып йөрде дә, ахыр чиктә баласын кочаклап үзе дә еларга тотынды:«Бер дә болай түгел идең бит. Ниләр булды соң сиңа, балакаем?! Ниләргә шулкадәр үрсәләнәсең?!»

Озакламый ак халатлы апа килеп җитте. Искәндәрнең эчләренә, бил тирәләренә басып карады, ниндидер салкын тимер белән күкрәләренә, аркаларына тиде. Һәм иңнәрен генә сикертеп нидер сөйләде. Аннан соң Искәндәрне капландырып яткырдылар да арт санының сул ягын чеметтерделәр. Искәндәр отыры ныграк еларга тотынды. Һәм бераздан бөтенләй башка дөньяга күчте.

Төшендә ул ТЕГЕ ИРне күрде. Ул ир машинада бара иде. Юк, ул Искәндәрнең елауларын ишетеп, аның янына ашыга иде бугай. Әйе, ул ашыга иде. Нык ашыга иде. Кинәт нәрсәдер коточкыч тертләп куйды. Бөтен дөнья ялкынга уралды. Искәндәр аның кулларын күрде, ниндидер кәгазь кисәген йомарлап тоткан кулларын… Һәм уянып китте. Ул кабат бу дөньяга кайтты.

Һәм үзен иркәләгән ирне көтте.

Ләкин теге ир бүтән әйләнеп килмәде.

Озак көтте аны Искәндәр. Бишегенә ниндидер шәүлә төшү белән йокыларын онытып торып утырды. Тирә-ягына үрелеп-үрелеп, озак-озак каранып торды. Тапмады. Елады. Тагын көтте.

Аның, шул кешене кабат күрер өчен генә бишегеннән төшеп, өй буйлап йөрисе килде. Бишегендә чәбәләнә торгач, бер мәл егылып төште. Еламады. Буяулы идән буйлап тәгәрәргә тотынды. Тик ТЕГЕ ИР өстәл астында да, карават астында да, кәбәртке арасында да юк иде. Ул мең кабат егыла-егыла, карават аягына ябешеп торып басты. Тирә-якка үрелеп-үрелеп озак карап торды. Тик УЛ күренмәде.

Йорт арасындагы эшләрен төгәлләп кергән әнисе, карават аягына тотынып, акырын гына тәпи атлаган малаен күргәч, башта куркып китте, аннан соң куанычыннан нишләргә белмичә, аны кочаклап алды, иркәләде, үчтек-үчтек итеп күккә чөйде. Малайга рәхәт иде. Рәхәт, чиксез зур ләззәт иде бу. Ләкин бу теге ирнең иркәләве кебек түгел иде.

– Әттә, әттә…– диде Искәндәр, үзенең ни өчен мондый авазлар чыгаруын бик үк төшенеп тә җитмәстән, – Әттә-тә!..

Аны мунча чапканда да, бишегендә чакта иркәләгәндә дә гел: «Әт-тәт-тәт!..»– дип иркәлиләр иде. Әле аваз салуы, бәлки, шуның белән бәйле булгандыр. Ләкин әнисе бу сүзләрне ишетү белән кычкырып елап җибәрде. Улын кысып кочаклый-кочаклый елады ул.

Озак елады.

Аннан соң улын сак кына күтәреп, стенада эленеп торган фотография янына алып килде. Малай аны шундук таныды. Бу – теге ир иде.

– Әттә, әттә…—дип кабатлады ул, бөтен хисләрен әле үзе белгән бердәнбер сүзгә сыйдырып, – Әттә, әттә…

«Әттә»нең тагын елмаюына, күтәреп алуына өмете зур иде Искәндәрнең. Ул мөлдерәмә тулы күзләрен дә алмыйча көтте.

Тик рәсемдәге кеше елмаймады, башын аның күкрәгенә куеп иркәләмәде, ул бер хәрәкәтсез тора бирде.

– Әттә! – дип тамак төбе белән кычкырды малай, аны йокысыннан уятырга теләгәндәй, – Тә-тә!

Һәм аңа озак кына карап торды да кинәт сытылып елап җибәрде. Әнисе дә бар гәүдәсе белән сулкылдарга тотынды.

Бу хәлләрнең чынлап та шулай булганына кайвакыт ул шикләнеп тә карый. Әле бишектә генә яткан малайның барсын да шулай җентекләп хәтерли алуына акылы белән бик ышанып та җитми, әмма күңеле белән ышана, күңеле белән моңа тамчы да шикләнми, икеләнми.

Күңел алдый белми диләр бит.

Шулайдыр.

Аннан соң, ул тагы бер нәрсәне ачык хәтерли. Авыл читендә генә атлар абзары бар иде. Көндезен атлар көтүгә китә, ә урам малайлары шунда җыйналып сугыш уйныйлар, аларның кычкыруыннан бөтен тирә-як гөр килеп тора иде.

Искәндәргә инде җиде-сигез яшьләр тирәсе булгандыр. Җитезлеге дә, көче дә ярыйсы ук, башы да әйбәт эшли – шуңа күрә иптәш малайлары аны бик ихтирам итә, нинди хәлгә генә юлыксалар да аның башлык булуын берсүзсез таныйлар. Искәндәр, тыштан сер бирмәскә тырышса да, күңеленнән моңа чиксез горурлана иде.

Алар шулай көн озыны дөньяларын онытып уйныйлар да, кич җитүгә, әти-әниләре эштән кайтып өлгергәнче, өйләренә таралалар. Һәм яңадан кабат чыгалар, кичке ашны ашап, яңа көч туплап, төн уртасына кадәр уйнарга әзерләнеп.

Ул көнне никтер, уен белән артык мавыгыпмы, вакытның ничек үткәнен дә сизмәделәр. Бары тик күпер башында әтиләре күренгәч кенә, барсы да уеннарын ташлап, бер мизгелгә тынып калдылар һәм тиздән,сүз берләшеп куйгандай, барсы бер юлы, әтиләре каршысына йөгерделәр. Күпер башы малайларының бөтенесенең дә әтисе тракторда эшли, һәм барсы да бер тирәдә эштән кайта иде. Искәндәр дә алар белән бергә йөгерде. Әтиләре аларны көтеп торды да, һәркайсы шатланып үз улын күтәреп алды, һәм капка төбенә җиткәнче шул рәвешле алып кайтты. Бары тик Искәндәр генә берьялгызы торып калды. Аны гына кочаклап, күтәреп алучы булмады. Аңа хәтта игътибар да итмәделәр. Әйтерсең, ул бу дөньяда бөтенләй юк иде.

Малай, челпәрәмә килгән хисләренең кыйпылчыгын йөрәгеннән чүпли-чүпли, алар артыннан ялгызы атлады. Ул, моңа кадәр башлык булып йөргән малай, иптәшләренә дә, аларның әтиләренә дә, гомумән, беркемгә дә кирәкми иде. Ул беренче кат үзенең ятимлеген тойды. Ул беренче кат үзенең әтисезлегенә рәнҗеде.

Һәм елады.

Мин бит сиңа китмәскә кушкан идем. Ник киттең дә кабат ник кайтмыйсың?! Син кирәксең миңа, беләсеңме… Син шулкадәр миңа кирәксең бит, син шулкадәр миңа кадерлесең… Кайт сиң миңа кабат… Сагындым бит… Синнән башка яшәү шундый кыен…

* * *

Медицина-эшкәртү үзәгенең салкын бер бүлмәсендәге кушеткада язучының һушсыз гәүдәсе ята иде. Аны тикшерергә өч милиция хезмәткәреннән торган махсус комиссия җыелды.

– Юк, таблеткаларны тиешле күләмдә кулланмаган, – диде Клара. Аның тавышында да, үз-үзен тотышында да ниндидер сәер төгәллек, хиссезлек сизелә, ирексездән:«Хатын-кыз бит… Хатын-кыз болай булырга тиеш түгел бит…» – дип уйларга мәҗбүр булырлык иде. Һәм болай уйлаган кеше хаклы да булыр, чөнки бу ханым күптән инде хатын-кыз түгел, бу ханым күптән инде милиция хезмәткәре иде. Милиция җәлладларына нәфрәт хисе рөхсәт ителсә дә хатынның кыяфәтендә ул-бу сизелмәде.

– Бу бәндә инде күптәннән таблетка кулланмаган.

Комиссия башлыгы дәшмәде. Ул бу ханымның үз эшенең остасы икәнен яхшы белә иде. Ул үтә дә салкын бер битарафлык белән кесәсеннән акча пачкасы тартып чыгарды да аны язучының борын төбенә сузды.

Язучы йокы аралаш тертләп куйды.

Төчкерде.

– Ул акча исен сизә…– диде комиссия башлыгы ниндидер яшерен өмет белән,– Ул сизә…

Акчаны язучының борын төбендә бераз тотты да почмакка атып бәрде. Хәзер нәрсә булачагын ул чамалый иде.

Ул инде монда беренче ел гына эшләми, ул инде үз һөнәрендә берничә пот тоз ашаган кеше, бер гөнаһсыз, бер гаепсез кебек күренгән алла бәндәләренең дә акча исе алдында бөгелеп төшүен, ул гына да түгел, аларның күз алдында эреп югалуын, бөтенләй башка кыяфәт алуын белә иде.

Ул язучыга карап алды.

Төчкерә.

Хәзер акырын гына башын күтәрәчәк. Торып утырачак. Һәм бүлмәдәге беркемне дә күрмичә акча яткан почмакка омтылачак. Менә шунда инде иң кызыклы мизгел! Комиссия башлыгы аның чыраена тибәчәк, бәндә кабат үз урынына егылачак, ләкин аяк-кулларының богаулы икәнен дә сизмичә кабат шунда омтылачак. Ләкин бу юлы комиссия рәисе аңа тырнагы белән дә чиртми, бәндә үз омтылышыннан үзе абынып егыла һәм кара канга бата.

Кара канга…

Һәм кан катыш маңкасын йота-йота почмакка шуыша.

Кеше мескенлегенең иң гүзәл мизгеле!

Ә син ипләп кенә килеп аның җилкәсенә басасың.

Ә ул моны сизми.

Ул шуыша.

Акча ягына.

Ә син аның канлы маңка эчеп, аяк-кулларын кысла кебек итеп бер урында тапанганын ләззәтләнеп, бераз елмаеп карап торганнан соң, аз гына читкә китәсең дә калын табанлы күн итегең белән эченә тибеп чалкан әйләндерәсең. Һәм иң кызыгы башлана. Ул (куллары артка каерылган, аяклары тышауланган мәхлук) чалкан яткан килеш акча ягына шуыша.

Менә кайда кеше асылы!

Трибуналардан акыллы сүзләр сөйләгән адәм баласының чын йөзе менә кайда чагыла!

Акыллы китаплар язып, кешене әдәпкә, тәртипкә, уйланырга әйдәгән шәхеснең асылы менә кайда!

Әле ул гына да түгел, шул хәлендә чәбәләнгән бәндәнең чыраена үкчәң белән басасың. Ул тончыга. Ләкин тыелгысыз көч белән теге почмакка омтыла. Ә син үкчәң белән бөтерелеп, аның борынын чүпрәккә әйләндерәсең дә, күтенә тибеп аны кабат йөзтүбән капландырасың…

Хәзер ул кайда барырга да белмәс кебек.

Ләкин бәндә һаман шунда омтыла.

Акча исен ул борынсыз килеш тә сизә.

Акча исен бер иснәгән кеше аны мәңге-мәңге оныта алмый.

Ул почмакка кадәр барып җитә.

Ә син шунда теге акчаны кулыңа аласың да бәндәнең бугазына басасың.

– Бир! – дип үрелә ул.

– Юк! – дисең син.

– Бир!

– Юк!

Һәм шунда син аңа үз ихтыярыңны тагасың.

Ул риза булмый маташа.

– Гаиләң бар бит… – дисең тыныч кына, – Балаларың бар…

Һәм ул бирелә.

– Акчаны бир! – ди ул.

– Юк! – диең син.

– Бир!

– Юк!

– Зинһар өчен!

– Аягымны үпсәң генә бирәм…

Һәм ул, үбү урынына, үз канына баткан аягыңны акылыннан шашып ялый башлый…

Тик язучы башын күтәрмәде.

Төчкерде дә тынды.

Комиссия башлыгы бераз көтеп торды да, почмактан алып килеп, акчаны аңа кабат иснәтте.

Язучы тагын төчкерде.

Башын күтәрде.

Күзләрен ачты.

Комиссия башлыгына карады.

Елмайды.

Комиссия башлыгының арка үзәген салкын көйдереп узды. Мондый да мескен халәтендә елмайган, елмая алган кешене аның күргәне юк иде.

Ул почмакка төбәлде. Башлыкларының нәрсә уйлаганын сизгән тәртип сакчысы акчаны алып килеп кабат язучының борын астына сузды.

Язучы тагын төчкерде.

Тәртип сакчысы акчаны почмакка ыргытты.

Язучы кырын әйләнде.

Һәм комиссия башлыгының күзенә карап кычкырып көлеп җибәрде. Комиссия башлыгы үзе дә сизмәстән артка чигенеп куйды. Бу көлү аңа йодрыктан да авырырак иде.

Язучыга, әлбәттә, акча исе таныш иде. Ул бай яшәргә, җитеш тормышта гомер итәргә, балаларының да киләчәген хәстәрләргә тели иде.

Ул торып утырды.

Комиссия рәисе шундук аның чыраена китереп типте. Тик язучы, никтер, егылмады. Авыз борыныннан кан китте. Ләкин ул елмая иде.

Моны күрүдән комиссия рәисе уң аягының очына карап куйды. Тибүдән аның аягы авырткан төсле тоелды. Тик ул белә иде…

Ләкин язучы егылмады…

– Башым чатный… – диде ул, кан төкереп, – Таблеткагыз юкмы?

Беркем дә аңа җавап бирмәде. Барсы да көттеләр. Хәтсез вакыт үтте. Ләкин язучы акча ягына борылып та карамады, әйтерсең, бу хакта ул бөтенләй оныткан иде. Ул беләгенең сырты белән битен сөртеп алды. Әрнүле ачыту сизсә дә йөзенә бернәрсә дә чыгармады.

Комиссия башлыгының ишарәсе белән бүлмәнең уртасына бер өем таблеткалар китереп утырттылар. Язучы сораулы карашын башлыкка төбәде. Тегесе мыскыллы елмаеп башын какты.

– Сыйлан рәхәтләнеп. Үз хазинаң.

Язучы моның шулай икәнен сүзсез дә төшенгән иде инде. Димәк, аның эчмичә яшереп барган таблеткаларын, махсус капсулага төрелгән даруларын, тапканнар… Димәк, аның тайнигын тапканнар… Димәк… Язучы бернәрсә дә уйламаска тырышты. Бер ни дә уйламас өчен эчәргә кирәк иде. Һәм ул таблеткага үрелде… Капсуланы ачып, эчеп җибәрде. Язучының күзләрендәге нур сүрелеп, аны ниндидер томан каплады, хәтта үз-үзен тотышында да баягы үҗәтлекнең, баягы киеренкелекнең әсәре дә калмады. Ул тыныч һәм бәхетле иде.

Шул ук вакытта ул үзенең ярамаган эш эшләгәнен дә яхшы төшенә иде. Көненә өч тапкыр мәҗбүри эчәр өчен махсус бирелә торган бу таблетканың нәрсә икәнен ул бик әйбәт белә, шуңа күрә аны кулланырга тырышмый, кулланырга кирәк булганда да махсус капсула белән эчә иде. Бу исә система алдында аның иң зур җинаяте иде.

Язучы бөтен ихтыярын, бөтен рухи көчен бер йодрыкка туплап, таблетка тәэсиренә бирешмәскә тырышты. Ләкин һәр мизгел саен рухы какшый баруын сизде. Дару үзенекен итә. Әмма бирешергә ярамый. Ярамый. Әгәр бирешсә, ул хәзер акча ягына омтылачак, аны тукмап-сытып ташлаячаклар… Һәм аннан да бигрәк, ул үзенең шәхеслеген югалтып, системаның колына, бер нәрсә уйламый һәм уйлый да алмый торган мәхлукка әйләнәчәк иде.

Ул үзенең кешелегеннән колак кагачак иде.

Гаиләсеннән…

Балаларыннан…

«Сагындым… – дип кабатлады ул күңеленнән, – Сагындым… Кайт инде…»

Аңа җәйге төннәр дә чиксез озын булып тоелды. Эх, җир шарын зырылдатып әйләндереп җибәрсәң иде дә, таңны тизрәк аттырсаң иде ул…

Тизрәк таң атсын иде…

Таң атсын иде тизрәк!..

Кемдер ачулы мыгырданып ишек шакыды. Чоланда берүзе йоклагангамы, әллә төн уртасы булгангамы Искәндәрнең күңеленә шом йөгерде. Бу вакытта кем йөрер? Юньле кеше түгелдер…

Алҗып татлы йокыга талган әнисе: «Төн уртасында кайсы ахмагы булыр бу?!.» – дип сөйләнә-сөйләнә ишеккә юнәлде.

– Ну, ишәсең йокыны… – дип мыгырдады тыштагы бәндә, – Хәмдүнә, ач ишегеңне! Юкса…

– Юкса, нишләмәкче буласың!.. Менә бу балта белән башыңны…

–Бер «ярты» кирәк иде, Хәмдүнә… Җ-җ-җитми калды…

– Телең көрмәлеп беткән бит инде. Миндә әндри казнасы юк.

–Б-бир инде. Б-бар икәнен беләм бит.

–Ятим хатында нинди ярты булсын…

–Утын алып кайтырга булса мин кирәк, – ишекнең теге ягында каты сүгенү ишетелде, – Тагын килмәссең микән әле.

– Ярдәмең тигән икән, рәхмәт. Эчәсен эчтең бит инде. Төн уртасында кешене мыскыл итеп йөрмә.

Әнисе өйгә кереп китте.

Ишек төбендә катлы-катлы сүгенү сүзләре яңгырады. Берничә кат ишеккә типтеләр. Искәндәр җәһәт кенә урыныннан торып, велосипед чылбырын барлады. Кирәге чыгуы бар.

Китте теге бәндә. Сүгенә-сүгенә китте. Бераздан өй ишеге ачылды. Әнисе чоланга керде, йоклаганга сабышып яткан малайның юрганын төзәткәләп куйды, аннан соң башыннан сыйпап алды: «Әй, улыкаем, кайчан үсәрсең инде…» Ничектер калтыранып чыкты аның тавышы. «Эх, әтием булса!..» – дип уйлап куйды Искәндәр, – сине болай мыскыллап йөрмәсләр иде бит… Әтием булса…», – бу уйлардан аның тамагына төер килеп тыгылды, керфекләренә дым кунды. Эх, тизрәк таң атсын иде…

Тик ул еламады. Әле дүртенче генә класста укыса да бәләкәй малай түгел ул балавыз сыгып торырга. Аннан соң күз яшьләрен тыеп торучы тагын бер сәбәп бар. Шуның өчен бүген төне буе йокламады бит ул, уйланып ятты. Әйдә, бүген юлы уңмасын да, ди. Максатына барыбер ирешәчәк ул. Бүген булмаса иртәгә, иртәгә булмаса…

Алты яшьлек чагында ук аркылы пычкы тартып әнисе белән бер трактор утын кискән кеше бит әле ул. Күрше абзый, бер кызган чагында, –Әнә, Хәмдүнәнең бот буе малае ирләр кебек эшли, ә сез өйдә бардак ясап ятудан башканы белмисез!» – дип үз балаларын пыран-заран китергән иде ул көнне. Әнисе юкка гына: «Әй, улыкаем, таянычым, алтын канатым бит син минем!» – дими шул. Әнисенең сүзләре канатландыра Искәндәрне. Тик шулай да… Шулай да Миясәр абзыйның балааларыннан көнләшә ул. Әтисенең әллә нигә бер ачулануы, хәтта тукмауы да бәхет булыр иде. Болай да җаны кыйналып тора бит, чит кешеләр кыйный, менә бүгенге кебек, төнлә килеп каезлыйлар. Әтисе юк шул аның, Искәндәргә бер яшь чагында ук үлеп киткән. Әйбәт кеше иде, дип сөйлиләр аның турында. Берәр әбинең сумкасын күтәрешеп кайтса да, су китерсә дә: «Әтиеңә бигрәкләр охшагансың, уңгансың. Ходай хәерле гомерләр бирсен, балакаем!», —диләр. Искәндәр әтисен хәтерли кебек. Менә ул бишектә ята, ә әтисе аңа иелгән дә улын көлдерергә тырыша. Аның көлүе әле дә яңгырап киткән кебек…

Әгәр бу хәл чынлап та булган икән, Искәндәрнең хәтере якты күренешләр белән ачылган, димәк. Булгандыр ул, нәкъ шулай булгандыр. Булырга тиеш.

Әтисе белән бәйләнгән бүтән хатирәләр сагыштан һәм күз яшьләреннән генә тора бугай. Бәхетле чагын томан аша гына хәтерләсә, җан әрнеткечләрен аерма ачык күзаллый малай. Теге вакытта, күпер башында япа-ялгыз калган чагыннан алып…

Көннәрнең берендә Искәндәр яшьтәше белән тәпәләшеп алды. Ул көч-гайрәттән мәхрүм түгел иде. Көндәшенә ярыйсы гына эләктерде. Казлар куып кайтып килгән әнисен күрүгә теге малай ил буып акырырга тотынды. Хатын яшендәй атылып килде дә Искәндәрнең муеныннан буып алды. Аның күз алдында т шарлары биеште. Хатын каргана-каргана хәлсезләнеп җиргә чүгә барган балага соңгы тапкыр типте дә һаман да балавыз сыгып торган улын назлап кочып алды:«Әй, улкаем минем… Нык кыйнадымы уйнаштан туган нәстә…»

Малай Искәндәргә карап шыңшыды: «Абыйларга әйтәм мин сине!»

Искәндәр аны ишетмәде. Аның бөтен тәне әрни, күз алдында әле булса аллы-гөлле ут шарлары биешә иде. Тамагына утырган төер бераз таралгандай булгач торып утырды, яңагы буйлап тәгәрәп төшкән күз яшьләрен күлмәк җиңе белән сөртте, тирә-ягына каранып алды – кеше-фәлән күренми иде. Ярый, әнисенә әйтеп тормас. Әләкләшкәнне яратмый ул. Үсәр әле… Искәндәр дә бер үсеп җитәр әле…

Елга буена төшеп юынгач, тәне бераз җиңеләеп киткәндәй тоелды, моңа кадәр сөйрәлеп кенә атлаган аяклары да тыңлаучанга әйләнде. Күңелдәге төер генә таралмады, тән әрнүләре җанга күчте. Эх, нишләп Искәндәр әкият батыры булып тумады икән?! Ай үсәсен көн үсеп, ел үсәсен ай үсеп, үзеңне рәнҗеттермәслек дәрәҗәләргә җитсәң икән…

Теге малай чынлап та абыйларына әйткән икән шул, капка төбенә өчәүләшеп чыгып басканнар. Аларны күрү белән Искәндәр урамның икенче ягына атлады. Ләкин малайлар моңа да әзер иде, искәндәрнең өстенә йодрык зурлыкташлар, каткан балчыклар ява башлады. Малай җиргә иелде. Нәкъ шул вакыт кабыргасына ниндидер каты нәрсә килеп бәрелде, таш булгандыр, ахры, сулышларын көйдереп алгандай тоелды. Искәндәр учына йомарлап өлгергән ташын җан ачуы белән капка төбендәгеләргә тондырды. Нәрсәдер чәлпәрәмә килде, әле генә батыр солдатлардай атакага ташланган өч малай, өйләренең ватык тәрәзәсенә карап, катып калды. Искәндәрнең дә йөрәге жу итеп куйды, ләкин ватык тәрәзәле өйдән ишетелгән тавыш аны тиз һушына китерде, малай бар көченә өйләренә чапты.

Капка төбенә җиткәч, еш-еш сулап артына борылып карады – куа килүче юк иде. Малай шыпан-шыпан гына ихатага узды, тир-ягына каранды – әнисе яшелчә бакчасында нәрсәдер утый иде, абзарга бур песидәй кереп киткән улын күрми дә калды.

Әле күптән түгел генә дөньяга килгән ала бозау нәни хуҗасына текәлде. Малай шундук ишекне келәләп куйды. Килеп карасыннар, кереп карасыннар менә хәзер, милицияга алып китеп карасыннар! Ә милиция киләчәгенә шиге юк иде аның, әнә үрге очтагы Бүре Тимер абзыйны исерек баштан үз тәрәзәсен ваткан өчен генә дә унбиш көн утыртып кайтардылар. Ә бу сиңа үз тәрәзәң түгел, бу – кешенеке. Күпмегә ябарлар икән инде?! Мал өендә озак ятып булмас шул, ярый, һич югы төн җиткәнче килмәсәләр… Ә төнлә кая барасың?! Шулчак Искәндәргә үз язмышы шул тиклем кызганыч булып тоелды, ул күзенә мөлдерәп карап торган ала бозауны муеныннан кочаклап алды да үксеп елап җибәрде.

… Менә милиция дә килеп җитте. Искәндәрне кулларыннан каерып алдылар. Шулчак нәни хуҗасына ияреп чыккан ала бозау телгә килде:«Калдырыгыз аны… Мине төрмәгә ябыгыз!»

Җирән мыеклы усал милиционер Искәндәрне машинага күтәреп кенә атып бәрде дә бозауга камчысы белән сыдырды. Күз яшьләренә буылып машинага ташланган әнисен дә тибеп кенә җибәрде теге милиционер. Машина кузгалып китүгә, җыелган халык теге бозауны кыйный башлады–«Җинаятьчене яклады ул, димәк, үзе дә җинаятьче. Ныграк сугыгыз, ныграк!» Бераздан халык юкка чыкты, урам буенда тукмалудан уфылдап яткан ала бозауны кочаклаган әнисе генә калды. «Түз, малкай, түз… Үзе ятимнең малы да ятим шул…» – дип бозауның муеныннан сыйпый-сыйпый елй иде ул.

Искәндәр ишек шакуга уянып китте. Ала бозауны күргәч күзләре шар булды. «Әй, бәләкәч, сине дә монда китерделәр мени?!» – дип пышылдады ул моңсу гына.

Шул чакта гына әле күргәннәренең төш булуын, үзенең мал абзарында ятуын абайлады. Тукылджау тагы кабатланды. Искәндәрнең тәне буйлап чебеннәр йөгерешкәндәй булды.

– Искәндәр, улым, ач… Ач, балакаем, ятма анда. Мин барсын да беләм инде.

Әнисе килгән икән бит. Барсын да беләм ди үзе.

– Милиция юкмы соң? Төрмәгә алып китмиләрме?

– Курыкма, улкаем, курыкма! – ананың тавышы калтыранды.

Искәндәр үзе дә сизмәстән ишек келәсен ычкындырды. Әнисе шундук атылып керде дә улын кочаклап алды:

– Әй, дивана малай, котларымны очырдың бит! Шулай итеп качып яталар мени?!..

Абзарда чакта да, өйгә кергәч тә әнисе бер авыр сүз дә әйтмәде аңа. Муенындагы кызыл эзне күргәч кенә:

– Нәрсә булды, улым, – дип сорап куйды.

Искәндәр берни дә булмагандай:

– Әй, малайлар белән көрәшкән идек, – дип җавап бирде һәм тәрәзәгә карап өстәп куйды,– Моның пыялалары кайда, әни?

– Тегеләргә биреп җибәрдем, – диде Хәмдүнә,– Әтиең булса, болай тормас иде дә… Ярый үзең дә үсәсең инде…

Шулай шул, әтисез кыен шул… Әтисезлек үзен сиздереп тора шул…

Эх, тизрәк таң атсын иде…

Таң атсын иде…

Кешеләрнең гәүдәсе генә үлә, ә җаны күбәләккә әйләнеп кабер тирәли очып йөри икән, дигән сүзләрне ишеткәне бар иде аның. Искәндәр бүген бозау көтәргә чыкан иде. Шәгали бабай белән бергә туры килделәр. Авыл халкы бик ихтирам итә Шәгали картны, аның күңелен китмәскә, рәнҗешен алмаска тырышалар. Бераз шүрлиләрдер дә инде, чөнки аны бөтен нәрсәнең дә телен белә диләр. Шулайдыр, шулай булмаса, бияләй чаклы гына болыт кисәге килеп чыгып, Шәгали бабайларның бәрәңге бачасына гына явып китмәс иде. Башка бакчаларга яумады бит. Ай буена.

Шәгали бабай кызыклы нәрсәләр турында күп сөйләде Искәндәргә. Ләкин күбәләк турындагы хикәяте барсын да оныттырды.

«…Шуннан соң ятим малай әнисенең кабере янына килеп баса да, үзенең моң-зарларын сөйли: Үги бала булып яшәүләре авыр миңа, әнием. Ник безне ташлап киттең, ник кайтмыйсың?! Синсез дөньяларның бер нуры юк, сагындым бит, әнием, кайт инде…» Шулчак әллә кайдан гына очып килеп, кабер рәшәткәсенә бер күбәләк куна. Бик хәлсез була ул. Рәшәткәдә корган яфрак сыман эленеп кенә тора. Ятим малай күбәләкне кулларына алып иркәли, малайның җылы сулышыннан күбәләк җанланып-терелеп китә, рәхмәт әйткән сыман аның баш очыннан талгын гына өч кабат әйләнеп уза да юкка чыга. «Әй, әием, – дип уйлый малай, – Җаннарымны җылытыр кеше булса, мин дә канатланыр идем…» Кинәт әнисенең ягымлы тавышын ишетә:« Рәхмәт сиңа, улым. Син кичергән газаплардан хәлсезләнгән күбәләк – ул минем җаным иде. Син аны үзеңнең изгелегең белән терелттең. Һәм мин кабат синең янга кайттым. Без бергә, улым…»

Бу хикәят турында малай көн озыны уйланып йөрде. Кайтыр алдыннан Шәгали бабай Искәндәрнең аркасыннан сөеп әйтеп куйды:

– Көтүгә син чыгасыны белгәч, бераз шикләнгән идем. Беребез бабай, беребез сабый, мәйтәм, ай-һай, малларны таратмабыз микән. Бик җегәрле булдың, маладис. Тач әтиеңә охшагансың.

– Шәгали бабай… – Искәндәр үләндәге чыбыркысын иелеп алды, – Шәгали бабай, ә мин әтиемне терелтә аламмы?..

Инде бабай тынып калды. Аның күзләре төпсез моң күленә әверелде. Озак кына өнсез торганнан соң бөтенләй икенче тавыш белән:

– Бер кем дә мәңгелек түгел, улым. Кеше китә, җирдә аның эше кала, җимеше кала. Әтиең изге кеше иде, урыны оҗмахта булсын. Ә син аның рухын терелтә аласың, улым. Аны фәкать син генә терелтә аласың. Моның өчен озак вакыт кирәк, әрвахлар рухына тап төшермәслек итеп яшәргә кирәк…– дип әйтеп куйды.

Йөрәге ашкынып типте Искәндәрнең. Куанычы көчле иде – ятимлекнең бөтен ачылары артта калачак хәзер. Әтисе белән бергә кайтып кергәч, әнисе нәрсә әйтер икән?! Әй, сөенер инде, әй кочаклар, әй, үбәр инде. Елап та алыр. Еласын, әйдә, еласын бер туйганчы. Эх, әтисе белән кайтып кергәч!.. Ә шулай булачагына шиге юк иде Искәндәрнең. Андый-мондый гына кеше түгел, Шәгали бабай үзе әйтте бит. Ә син аны терелтә аласың. Аны фәкать син генә терелтә аласың, диде…

Көтүнең урамга керүе булды, Искәндәр зиарат ягына йөгерде. Әллә артык кабаланды, әллә берәр нәрсәгә абынды, мәтәлләп китте, сыңар кәлүше әллә кайда очып барып төште. Тик малай моңа игътибар итмәде,сикереп торды да аксаклый-акаклый йөгерүен белде. Күңеле тулган Шәгали бабай, аның артыннан карап, җиң очы белән күзләрен сөртеп алды, иреннәренең калтырануын гына басарлык чара тапмады…

Зиарат коймасын сикереп кергәч, Искәндәр таныш кабергә ашыкты. Күңелен сәер серлелек биләп алды. Аның уйларын әтисе дә белеп торадыр, улы кичергән газаплар аны да әрнетәдер. Кабер рәшәткәсенә ак күбәләк килеп кунды. Малайның йөрәге дерт итеп китте, тәне эсселе-суыклы булды. Ул сак кына кулларын алга сузды, тик күбәләкне учына алырга гына җөрьәт итмәде, очып китәр дә Искәндәрнең бөтен хыялларын җимерер төсле тоелды. Малай күзләрен күбәләктән алмый гына җиргә тезләнде:

– Әтием, кайт!.. Синсез бик кыен безгә, – дип пышылдады ул,– Миңа да кыен… Әниемә дә… Кайт, әтием, кайт…

Аның яңаклары буйлап күз яшьләре тәгәрәп төште. Маңгаена салкын тир бәреп чыкты. Сүз әйткән саен иреннәре, юк, иреннәре генә түгел, бүтен тәне, тәненең һәрбер күзәнәге дерелдәде.

– Әтием, кайт!.. Азга гына булса да кайт!.. Минем сине бик күрәсем килә… Синең белән урамнан җитәкләшеп үтәсем килә… Әтисе юк моның, димәсеннәр… Кайт, әтием, кайт… Азга гына булса да…

Күбәләк канатларын җилпеп һавага күтәрелде. Искәндәр дә, кулларын алга сузган килеш, аңа ияреп торып басты. Күбәләк малайның баш очыннан ике тапкыр әйләнде дә авыл ягына табан очып китте…

Искәндәрнең колагына әтисенең ягымлы тавышы ишетелгәндәй булды:«Рәхмәт сиңа, улым…»

Әтисе!!!

Кайтты!!!

Ул ялт итеп артына борылды. Әтисен кчаклап алырга җыенып кулларын җәйде. Тик тирә-юндә беркем дә юк иде. Ул әле анда, әле монда ташланып якындагы кабер куакларын карады. Юк. Беркем дә.

Юк.

Дөнья кинәт чәлпәрәмә килде, малайның бөтен булмышын ачы әрнү дулкыны ялмап алды. Йөрәктән кан тамганы ишетелә кебек иде.

Тик өмете өзелеп бетмәде.

Ә бәлки…

Күбәләк авыл ягына очып китте бит.

Бәлки, әтисе аны өйдә көтәдер…

…Искәндәрне күрүгә әнисенең йөзе яктырып китте:

–Нәрсә, тының-көнең бетте. Көтүдән кайткач, бераз ял итәр идең…

Искәндәр очкынланып янган күзләрен әнисенә төбәде:

– Әти кая?

Әнисе өнсез калды. Искәндәрнең дә күзендәге шатлык чаткыларын болыт каплады, башы үзеннән-үзе түбән иелде.

– Кайтмады мени… – диде ул, елак тавыш белән,– Кайтырга тиеш иде бит…

Ләкин еламады.

Еламады, күңеленең бер почмагында өмет уты тагын балкып китте. Моның өчен озак вакыт кирәк, диде бит Шәгали бабай. Әлбәттә, шулайдыр. Уен эш мени?! Нинди генә вакытлар кирәк булса да түзәчәк ул, терелтәчәк ул әтисен. Терелтәчәк. Таң гына атсын, иртәгә тагы зиаратка барыр. Әтисе иртәгә терелмәсә, аннан соң да…

Искәндәр урыныннан калкынып, чоланның кечкенә тәрәзәсенә карады. Төн карасы сыекланып килә иде инде.

Таң атарга, барыбер, ерак әле…

* * *

Язучы акча яткан почмакка борылып карады. Һәм калкынып куйды.

Аның бу халәтен күргән комиссия әгъзалары шундук тынып калды. Тагы нәрсә булырын күзәттеләр.

Акчаның нәрсә икәнен ул яхшы белә иде. Теге заманнарда ук әле акчасыз калып кемгә барырга, кайда сугылырга белми йөргән чаклары хәтсез булды. Шул мәлләрдәге кичерешләрен хәтерләп, язучы елмаеп куйды.

Акча…

…Дөнья матур иде. Сабый күзендә балкыган шатлык очкыныдай, күктә шаян кояш елмая, аның көләч нурлары зәвык белән төзелгән мөһабәт йортларның түбәләрен алтынга мана, алтын түбәле йортлар үзләрендә яшәгән кешеләрнең бәхетле булуына сөенгәндәй чиксез горурлык белән башларын күккә чөйгән, алар үзләре дә ниндидер яктылык, кешеләр күңеленнән сибелгән изге хисләр тарата, ул хисләрне тәнеңнең һәр күзәнәге тоеп тора, ул хисләр ягымлы да назлы дулкын булып сулышларыңа үтеп керә, кан юллары буйлап бөтен тәнеңә таралып, хәрәкәтләреңне ашкынулы итә, иңнәреңә канат үскәндәй тоела һәм син «канатымның каурыйлары нинди төстә икән?» —дип, ирексездән артыңа борылып карарга мәҗбүр буласың, бер нәрсә дә күрмисең, әмма канатларың барлыгына һаман ышанасың, ышанасың, чөнки һәр кисәге, һәр күзәнәге сихри яктылыктан, назлы тылсымнан тукылган бу дөньяда башкача булуы мөмкин түгел, монда тик изге күңелле, алтын канатлы кешеләр генә яши, ә кайчагында аларның барсы да фәрештәдер, гади кеше түгелләрдер, гади адәм балалары болай ук якты күңелле, саф хисле һәм пакь ниятле була алмыйлардыр төсле тоела, син дә үзеңне бер фәрештә итеп сизәсең, җаның чиксез сөю белән тула, бар уйларың, кылган гамәлләрең сөю белән сугарылган була; янда балаларың уйнап йөри, аларның шат авазлары, челтрәтеп көлү тавышлары үзе якты моңга әверелә, күңел кылларыңны назлап үтә, елмаясың, бер гонасыз шушы шат сабыйлар җирнең елмаюы кебек тоела; янда өзелеп сөйгән ярың атлый, аның күзләренә карау белән бәхет күлләрендә йөзгән аккош сыман буласың, ул изге зат, сине бер кайчан да җил-давылга бирмәс фәрештәң ул, шуны тою сиңа кодрәт өсти, Гераклдан гайрәтлерәк итә, түбәләре болытларга ашкан кайгы-хәсрәт кыялары хәтта бер селтәүдән комга әйләнәчәк, «өф» дип өрсәң очып китәчәк, сөйгән ярың янда булган чакта, бар нәрсәгә синең көчең җитә; яннарыңда якын дусларың бар, син аларга бер ни кызганмадың, һәрчак ярдәм кулын сузып килдең, һәм алар да моны онытмыйлар, Һәркайсысы син дип өзелеп тора: «Нәрсә белән ярдәм итә алам?», «Ярдәм кирәк булса, үземә кил!», «Бергә яшик, якын дуслар булып, бер-беребезгә зур таяныч булып!»—диләр алар сине күргән саен, син, әлбәттә, ярдәм сорамыйсың, аягыңда әле нык торасың, тик шулай да күңелең күтәрелә, дусларыңның шундый карашыннан син үзеңне тагы да гайрәтлерәк һәм көчлерәк кебек хис итәсең, чөнки син бу җирдә ялгыз түгел, кайчак ялгыш абынып егылсаң да, кул бирерлек якын дусларың бар, бер көн килеп аягыңнан язсаң, алар сиңа ныклы аяк булыр, канатыңнан язсаң – канат булыр; дөнья матур, дөнья нурдан тора, изгелектән, якты моңнан тора; син бәхетле, чөнки бу дөньяда, тик гүзәллек, наз һәм изге хисләр белән бизәкләнгән бу дөньяда күпме генә теләсәң дә берничек тә бәхетсез булып булмый, кешеләрнең матурлыгын тоеп, әллә кайчан инде, бик-бик күптән, дөнья җәннәт кебек булсын диеп, бәхетсезлек җирдән качып киткән.

Шушы җиргә туганыңа сөенеп, аны тагын матурларга теләп син яшисең, күңелеңдә ак хыяллар яши, син аларны чынлык итмәк булып, көнне төнгә ялгап тир түгәсең, синең белән бергә шатлык яши, бәхет, сөю, сафлык…

Матурлыктан күзе камашыпмы, шатлык томанында адашыпмы, әллә инде кешеләрнең күңеле изгелектән тулып ташыпмы, дөнья шундый дәрәҗәгә җитә – җирдә акча бетә.

Кинәт бар дөньяда акча бетә.

Юк, син әле моны сизмисең дә. Акча башта синдә генә бетә. Тирең түгеп, көнне төнгә ялгап эшләгәнең табыш китерми, әллә инде синең хезмәтеңә кешеләрнең мохтаҗлыгы кими, әллә башка сәбәп килеп чыга… Хәер, ансы бик мөһим дә түгел. Акчаң бетә, аны бик тиз табу юллары да томаннарга кереп юкка чыга. Ә син ары барып сугыласың, бире бәреләсең – файдасы юк. Балаларның бәхет авазларын, челтерәтеп көлү тавышларын әллә нинди салкын җилләр урлый, күзләренә сагыш пәрдә кора, алар сиңа авыр сүз әйтмиләр, алар синнән нидер көтә генә; хатыныңның күзләренә карап бәхет күлләренә чумалмыйсың, үз-үзеңне Гераклдай итеп, кодрәтле зат итеп тоялмыйсың, ә фәрештәң синең күзгә карый, нидер көтә, нидер өмет итә; син аларның нәрсә көткәннәрен ачыклардан-ачык төшенәсең, һәм бер вакыт теге дусларыңны, иң-иң якын, якты дусларыңны шатлык белән искә төшерәсең, алар сине газапларга бирмәс, алар сине яклап-саклап калыр, аягыңнан язсаң, аяк булыр, канатларың сынса, канат булыр; һәм син ялгыз түгеллегең аңлап, күңелең тулы якты өмет белән, якын дусларыңның беренчесен эзләп табасың, элек тибеп кенә ачып кергән ишек янына барып басасың да тәвәккәлләп ишек кагасың, дустың сине колачларын җәеп ихлас шатлык белән каршы ала, шундук табын кора, шәраб коя, гапь куера һәм син кыяр-кыймас кына хәсрәтеңне ачып саласың, дустың сине диккать белән тыңлый, җылы сүзе белән юата да зур борчылу белән әйтеп куя:« Синең өчен бер ни жәлке түгел, җанымны да бүлеп бирер идем, тик, гафү ит, акча бирә алмыйм, үземнең дә көймәм комга тигән, бер тиенгә тилмереп йөргән чагым…»; бу дустыңның ихлас күңел белән син дип борчылганын аңлыйсың да аның авыр хәлгә калганында ярдәм итә алмаганың өчен кайгырасың, дустың әйбәт, дустың алтын кебек, ул җанын да бүлеп бирер иде, ләкин сиңа бүген җан кирәкми, сиңа бераз гына акча кирәк; күңелең тулы сүнмәс өмет белән икенчесен эзләп китәсең, ул елмаеп сиңа каршы чыга, синең якын дустың икәнлеген һәрбер хәрәкәте әйтеп тора, әмма гозереңне ишетү белән, аны, гүя, кемдер алыштыра:«Кешедә акча булыр вакыт мени?!» – ди ул һәм син тулысынча килешәсең, кешедә акча булыр вакыт түгел, шундый авыр мәлдә дусларыңны кыен хәлгә куеп йөргән өчен үз-үзеңә нәфрәтең арта, җинаятьче булып тоеласың, ләкин синең башка бер чараң юк, сиңа акча кирәк, бүген кирәк, өзек өметеңне ялгый-ялгый, өченче дус янына юл аласың; дусларыңның берсен калдырмыйча урап чыгасың да, бер нәрсәгә ачык төшенәсең – бу дөньяда акча беткән икән.

Бар дөньяда акча беткәнлеген инде җирдә бөтен кеше белә, син беләсең, бар дусларың белә, тик хатының гына аны белми, ул гына да түгел белергә дә, хәтта аңларга да теләми ул, аның наданлыгы җанга тия, шул кадәр дә надан булып яшәп була микәнни соң дип әрнисең, ә ул һаман үзенекен тукый:«Балаларга юньле кием кирәк, ә табынга тәмле ризык кирәк»; син үзең дә аны чамалыйсың, кирәк икәнлеген яхшы аңлыйсың, ләкин бер нәрсә дә кыла алмыйсың – чөнки Җир шарында акча беткән; ә хатының, надан, шуны сизми, ул һаман да үзенекен сөйли:«Кибетләр бит, никтер, һаман эшли, алны-ялны белми базар гөрли, бар урында гигант сәүдә бара, кеше нидер сата, сатып ала… Нишләп акча бетсен бу дөньяда?!»

Син дөньяга тутырып карыйсың да моңа кадәр күрә алмаганны күрәсең: чынлап та бит, кемдер сата икән, кемдер сатып ала икән бит, алар арасында чит-ятлар да, якын дусларың да бар икән…

Кинәт дөнья якты елмаюын салып ата… Күктә кояш якты елмаймый бит, кояш анда бөтенләй юк икән, күк йөзендә кара болыт туе, болытлардан таш тамчылар тама, таш йортларның биек түбәләре яшен суккан агач сыман көйгән икән, шул йортларда җан асраган кешеләрнең уй-хисе дә, теләк-нияте дә, сөйләр сүзләре дә, хәтта йөзләре дә кара икән. Урамнарда бетмәс чүп-чар булып кешеләрнең җимерелгән хыяллары, өзелгән өметләре, алданган ышанычлары елап ята, аларның иңрәүеннән күңелләрне чиксез сагыш баса, үзеңне рәнҗетелгән гарип балалар янындагыдай тоясың. Җирнең рәнҗетелгән гарипләре…

Һәм кешеләр елмаюын сала… Һәм аларның чын йөзләре ачыла… Һәм җаныңны чиксез шом богаулый…

Бу планетада күптән инде кеше дигән төр югалган икән, аны күптән комсыз карашлы һәм үткен тешле монстрлар алыштырган, төрле ерткыч-җанварларны хәтерләткән бу мутантлар үзләренең нәфсесен канәгатьләндерү өчен, хәтта нәни генә өстенлекләр өчен иң-иң якыннарының бугазына ябешергә әзер. Балалар да (хәтта балалар да!) ерткычлыкка табынып үсәләр, алар әнкәләрен коткән карчыга балаларыдай, авызларын ачып кычкыралар:«Карыным ач, кан бирегез миңа! Карр-карр… Канн-канн…» Ә әти-әниләре аларның ерткычлыгына сокланып карый, явызлар дөньясына аяусыз шәхесләр әзерлиләр…

Җирне кызганып куясың. Ул үзендә кешеләр яшәгән чорны сагынадыр кебек тоела. Ә хәзер ул чирле. Аны ике аяклы вируслар басып алган…

Ләкин моңа ышанасың килми. Бу шулай тоела гына бит, дип уйларга тырышасың. Өзелеп сөйгән кешең, җил давыллардан саклап, сиңа кодрәт бирүче фәрештәң янына ашыгасың. Ишегеңне ачып керүгә сине ниндидер зур комак каршы ала:«Акча кирәк! – ди ул тешләрен җаныңа батырып,– Юньле кием, яхшы ризык кирәк. Акча кирәк!» Синең җаның кайный, әрнүләрдән бүре булып улыйсың килә башлый. Тик тавышың чыкмый. Һәм чынлап та ерткычка әйләнүеңне сизәсең. Бераз акча, аз-маз мөлкәт өчен кемнедер өзгәләп ыргытырга да әзерлегеңне аңлыйсың. Үзеңнең шундый дәрәҗәгә төшүеңә, төшә алуыңа күңелең сызлый. «Акча кирәк миңа!– дип чиный теге комак,– Акча тап! Ирме син, әллә чүпрәкме?!»

Һәм ул бөтен пычрагын сиңа сибеп кайдадыр чыгып китә. Синең инде барыр урының юк. Дусларың күптән коточкыч җанварга әйләнгән, алар сине якын китермиләр, я тешләп алалар, я урап узалар. Урамнарда монстрлар йөри. Өеңдә комак җаныңны кимерә. Син ялгыз. Изгелек һәм кешелеклелек хәрабалары арасында басып каласың. Күктә кара болыт. Җирдә караңгылык. Син дөньяның соңгы могиканы.

Урамдагы сасы күләүектә кинәт үз-үзеңне күрәсең. Һәм куырылып катып каласың. Чынлап тамы бу хәл?! Төш түгелме?! Һәм куркудан ярсып кычкырасың. Үз тавышыңнан уянасың килә. Ләкин уянмыйсың, чөнки бу – өн. Һәм көзгегә йөгерәсең, күләвектә күргән нәрсәләрнең дөрес түгеллегенә ышанасың килә. Ләкин көзгедә дә шул ук күренеш каршы ала: сиңа аптыраулы күзен төбәп, олы бер суалчан карап тора. Син бер суалчанга әйләнгәнсең!

Һәм син, чынлап та, үзеңне суалчан итеп тоясың. Ирексездән күңелеңне курку били, кемдер килеп сытып китәр кебек була. Син инде аяк тавышларын да ишетәсең. Тик котылу юлын табалмыйсың. Җир тишеге булса, кереп качар идең…

Әмма шунда кинәт… Шунда кинәт хәтереңә төшә… Кара көннәр килә-калса диеп, яшереп куйган акчаң бар, ләбаса! Ничек оныткансың бу хакта син, ник иртәрәк исеңә төшмәгән?! Син белмисең… Бу мөһим дә түгел… Һәм син шул акчага йөгерәсең. Аны кабат кулыңа алу белән тирә-якта бер могъҗиза була. Дөнья кабат якты нурга тула, ул изгелек белән балкып китә. Дусларың да сиңа шат елмая:«Ярдәм кирәк булса үземә кил, Бергә-бергә яшик!» Хатының да мәхәбәттән тулган карашлары белән сине назлый:«Кадерлем син минем… Бердәнберем!..» Балаларның шат тавышы яңгырый. Дөнья кабат үз хәленә кайта.

Дөнья кабат елмаюын кия…

Язучы күзләрен акча пачкасыннан алалмыйча, торып басты.

Һәм бүлмәдәге беркемне дә күрмичә акча яткан почмакка омтылды. Комиссия әгъзалары елмаешып куйды. Менә кайда иң кызыклы мизгел! Башлык, бар көчен җыеп, аның чыраена типте. Ләкин ни сәбәптәндер шул мизгелдә үк үзе как идәнгә барып төште, калак сөякләренең шыртлаганын ишетте, үпкәләре урыныннан күчкәндәй булды. Ул арада кемнеңдер үкчәсе аның борынына басты да кинәт борылыш ясап, танавын чүпрәккә әйләндерде. Комиссия башлыгы һушын җуйды. Язучы сугыша белә иде. Мизгел эчендә ул икенче милиционерны да идәнгә сузып салды. Һәм өченче тәртип сакчысына карап катып калды. Хатын-кызга аның кулы күтәрелми иде.

Ул үзенең нинди ахмаклык эшләгәнен белә иде. Котылу юлы бер генә булырга мөмкин. Язучы күзен акайтып, акча яткан почмакка ташланды. Тик пачканы үрелеп алдым гына дигәндә, бөтен тәнен нәрсәдер көйдереп узды…

Искәндәр инде әтисенең мәңгегә дә терелмәячәген, үзенең гомер эчендә бер генә кабат та аның күзләренә карап:«әти» – дип әйтә алмаячагын белә иде. Моның никадәр гаделсезлек, ачы югалту икәнен күңеле белән тойса да, акылы белән ул үз язмышына күнегеп бара иде инде.

Сагындым. Кайт инде

Подняться наверх