Читать книгу Тимә, яшәсен! - Марсель Галиев - Страница 7

Судабикерга утырган бар

Оглавление

Озакламый безгә дә тере солдатларны якыннан күрергә туры килде. Шундый тын җәйге кич иде. Кояш иренеп кенә Суыр тавы артына төшеп бара. Сөтле тузан исе аңкытып көтү кайтыр вакыт җитеп килә. Фаварис белән икәү генә капка төбендә утырабыз. Ул тальянын мыгырдата. Бармакларының хәле җитмиме, көйне рәхәтләндереп уйнамый, авазларны зәгыйфьләндерә. Үземә өйрәнергә туры килер, ахрысы… Бакаларын батырып басып, күреген киереп тартып, кычкыртып бер уйнамагач… гармунны нигә интектерергә… дип уйлап бетермәдем, югары очтан ниндидер шомлы гөрелте ишетелә башлады. Колаклар шомырайды. Көтелмәгән һәр яңалык гел шулай югары очтан килә.

Әнә Миргарифҗан абыйлар турындагы үрдән галәмәт зур машина килеп чыкты. Аның артыннан тагын, тагын… Бер-бер артлы тезелешеп киләләр. Өй тәүмәле бу сәер машиналар инде безнең турга җитеп килә. Әрҗәсенә, нәкъ кинодагы кебек, солдатлар тезелешеп утырган. Без куркышып калдык. Фаварисның гармуны чирәмгә шуып төште. Ул кинәт: «Нимесләр килә, нимесләр!» – дип, кычкырып елап җибәрде. Тузан күтәреп, уннарча машинаның урамны, өйләрне тетрәтеп үтүе шомлы иде, менә хәзер туктап, солдатлар безгә төбәп ата башлаячаклар дигән курку минем дә күзгә яшь булып төелде. Тавышка Фаварисның әнисе Фәгыйләттәй йөгереп чыкты.

– Нинди нимес булсын! Курыкмагыз, үзебезнең солдатлар ич, – дип, безне кочаклап алып тынычландырырга кереште. Күзне ачыбрак карасак, солдатлар безгә карап елмаеп, кул болгап үтеп киттеләр шикелле. Бөтен түбән оч, капка төпләренә чыгып, моңарчы күрелмәгән машиналар кәрванын күз белән озатып калды. Безнең авылның бердәнбер машинасы – Заһид абзый йөртә торган бөкре кабиналы полуторка бу хәрби машиналар эргәсендә өтек чебеш кебек кенә кала бит!

«Студебекер» дип аталган ун тәгәрмәчле, фара алдында тимер рәшәткәле бу мәһабәт машиналар Америкадан кертелгән булган. Без аны, америкача ук әйтергә теләмичә, «Судабикер» дип үз телебезгә яраштырдык. Һәм бу хәтәр машиналарның кабинасына утырып, дөньяга биектән карап җилдерү бәхетенә дә ирештек.

Без курыккан солдатлар алай ук усал булып чыкмады. Аларны Бөгелмә – Азнакай арасында яңа юл – асфальт төзергә җибәргәннәр икән. Тиз арада Туйкә – Балтач арасындагы үзәнлектә землянкалар казып, ихата корып, әллә каян күренеп торган матур капка ясап, палаткалар торгызып, үзләренә тору урыны ясап куйдылар.

Тимерхан дигән казах егете истә калган. Минем әти-әнигә ул «әткәй», «әнкәй» дип кенә эндәшә, «кызыгызны Казахстанга алып китәм» ди. Безгә килсә, Рәзинә ападан күзен ала алмый.

Гаҗәп матур итеп рәсемнәр ясый белә иде ул. Зөфәр дә, мин дә, аңардан күреп, төсле карандаш белән рәсемнәр ясый башладык. Тимерхан абый сабыр гына безне өйрәтә, әллә ничек уйнаган кебек кенә сызып ала, күз алдында кәгазьдә тере сурәтләр ярала – бу могҗиза безнең юка акылыбызны әсир итә, шаккатыра, каләмгә тотыну дәртен котырта. Зөфәр миннән, мин Зөфәрдән көнләшеп, ярышы-ярыша, сурәт төшерәбез. Бу шөгылебезгә Фаварис кына битараф калды.

Тора-бара солдатлар, авыл кешеләренең күңелен яулап, үзләшеп беттеләр. Кичке уеннарга да киләләр, төнне фара яктысы белән айкап, клуб янына да машиналары белән килеп туктыйлар. Түгәрәк уеннарга керәләр. Без, малайлар, әлбәттә, инде авыл егетләре белән солдатлар арасында киеренке хәл туганны белми идек.

Бер иртәдә «югары очта кичә төнлә бик нык сугышканнар икән» дигән хәбәр авылга яшен тизлегендә таралды. Без, малайлар, авылның үзәк мәйданына йөгердек. Шаккатмалы хәл: клубка терәлеп торган мәктәп ихатасының бер генә исән коймасы да юк. Бар да кубарылган, тапталган, каерылган. Төнге мәхшәр узган урыннан табыш җыябыз. Кемгә ялтыр сәдәп, йолкынып калган погон, кемгә эләктергече сынык йолдыз эләгә, бер малай изелеп беткән кычыткан уйдыгы арасыннан ип-исән пилотка табып алды – йолдызы да бар. Бу инде көннең иң бәхетле малае булды.

Төнлә монда сугыш аяусыз булган икән. Эләгешеп алу иң әүвәл клубта башланган. Аннары, ташып, мәйданга чыкканнар. Ул арада солдатларга ике машинага төялешеп ярдәм килеп җиткән. Монда инде яшь-җилкенчәк кенә түгел, авылның таза ир-егетләре, бөтен югары оч купкан. Ике машина солдатны күсәкләр, койма такталары сынганчы ярып җибәргәннәр. (Еллар үткәч тә, мин бу вакыйганы горурланып искә алам: нинди гаярь булган бит авылдашларым, хәзерге көндә булсамы… ике машина тулып килгән солдатны күрүгә, җаннары үкчәсенә китәр иде…)

Минем иң беренче уем «Тимерхан абый ничек микән? Ул да катнашты микән?» дигән хафада иде.

Авылга офицерлар, Азнакайдан милиционерлар килде. Кемнәрнедер чакыртып сорау алулар ай буена барды.

Тимерхан абый берничә көннән соң «судабикер» ы белән капка төбенә килеп туктады. Гадәтенчә рәхәт елмаеп килеп керде. Бераздан белдек, ул сугыш чыккан көнне дневальный булган, катнашмаган икән. «Дневальный» дигән хәрби сүз менә шул чактан йогып калды инде миңа.

Солдатларның авылдан ике чакрым ераклыкта, иген кырын кыл туры ярып, асфальт салырга тотынулары бу яклар өчен олы бер вакыйга булды. Иң башта алар иген кыры уртасыннан туп-туры итеп буразна сыздылар. Аннары казу эшләре, таш-ком ташу башланды. Әлбәттә, бу эшкә солдатлар гына түгел, гади халык арасыннан да ялланучылар булгандыр. Өлкәннәр бер-берсе белән гәпләшкәндә дә сүз олы юл төзелеше хакында кузгалмыйча калмый иде. Гүяки шушы юл төзелеп бетсә, көзге кебек асфальт өстеннән кояш белән бергә тәгәрәп, әллә каян, күрелмәгән бәхет киләчәк.

Ә беркөнне… июнь аеның матур бер таңында (1953 ел) авыл халкы көтелмәгән хәбәрдән тынсыз калды: төнлә солдатларны, тревога белән күтәреп, каядыр алып киткәннәр. Вакытлыча гынадыр, белмәссең хәрбиләрне, берәр учениегә тартканнардыр, дигән өмет-фаразларны гарнизон урынын барып караган агайлар юкка чыгарды. Бөтен нәрсәләрен төяп, алып киткәннәр. Байрак күтәрә торган колгалары да аударылган. Учак урынында көл астында күмерләр генә суынып бетмәгән иде әле, диделәр. Әллә каян күренеп торган матур капка гына утырып калган. Ул да берничә көннән юкка чыкты.

Тимерхан абыйның истәлеккә рәсемнәре генә калды. Без, малайлар, кире кайтырлар, көтмәгәндә кайтып төшәрләр дип күпме көттек… юк, студебекерлар гөрелтесе бүтән ишетелмәде. Рәзинә апам да бераз моңсуланып йөрде шикелле, югыйсә танк гаскәрләрендә хезмәт итеп кайткан, кара шинельле Мирхәтим дигән егете (минем булачак җизни) бар иде. Аны котыртып, Тимерхан исеме белән көнләштереп йөрү апаның, бәлки, күңел мутлыгы булгандыр…

Шулай итеп, киттеләр дә югалдылар солдатлар. Тормышның ниндидер бизәгеннән мәхрүм калган кебек булдык. Хәтта аларны күралмыйча, көнләшеп йөргән кыдрач авыл егетләре дә ямансулап калды.

«Эчке гаскәрләрне тревога белән Мәскәү астына туплаган булганнар», – диделәр, бөтен нәрсәне белеп торучы авыл күрәзәчеләре. (Бу вакыйгага бәйле булгандыр, бәлки, Лаврентий Берия 1953 елның 26 июнендә кулга алына.)


Юк, күпме көтсәк тә, солдатларны төяп, студебекерлар кире әйләнеп кайтмады. Ул машина моторларының эшләве колакта үзе бер көй булып хәтердә калды. Бу сиңа «ибадиба» гына түгел инде.

Туйкәгә барышлый, Вафа абзый тегермәнен узгач, су буендагы аланлыкта солдатларның яшәгән урыннары инде җир белән тигезләнеп килә. Без умырзая дип ут сары чәчәк җыя торган дымсу-сазламыграк урында кап-кара балчыгы актарылып чыккан тәгәрмәч эзләре ярылып ята. Студебекердан истәлек булып калган. Ул эзләргә үлән баш төртмәгән. Көчле тәгәрмәчләр балчыкны төбе-тамыры белән каерып чыгарган.

Моны мин әти белән Азнакайга, Салиха түтәйгә кунакка барырга дип юлга чыккач искәрдем. Әтине генә түгел, мине дә: «Сентябрь җитә бит, укырга кергәнче күреп калыйм», – дип, кунакка дәшеп хәбәр җибәргән Салиха түтәй – әтинең олы апасы. (Хәер, аның кече апасы беркайчан да булмаган.)

Туйкәгә килеп җиткәндә, ялтырап, асфальт юл күренде. Солдатлар киткәч төзүче булмас инде, дип курыккан иде халык. Менә бит яктырып шәйләнә яңа юл. Тик әлегә йөрергә рөхсәт ителми икән. Кырыйдан, тагын иген кырын таптап, юл сапканнар. Һәркайда эшчеләр кайнаша. Гудрон исе килеп торган асфальт кырыендагы вак ташлы полосаларны тигезлиләр. Анда-санда таш-ком өемнәре. Эстәрле инеше кисеп чыккан турга да, куе тал каплаган сазламык турына да күпер салганнар. Калын таш баганалар арасына бизәкле рәшәткәләр беркетеп яталар.

– Болай булгач барып чыга бу! – дип, әти тел шартлатып куйды.

Азнакай үренә җитәрәк, асфальт, бетеп, күтәртелгән гади юлга әверелә. Һәркайда эш кайный, тракторлар, машиналар. Игене урылмыйча тапталган бодай кырына кара төскә буялган тимер рәшәткәле галәмәт озын баганалар тезеп ташланган.

– Монда подстанция булачак, – ди әти. – Югары көчәнешле электр тогы эшли торган, – дип аңлатуны кирәк таба. Мин электрны «тотып» карамаган, «түбән көчәнешле» сен дә белмим. Манара кебек үрә баскан бу челтәрле баганалардан сузылган тимерчыбыклар аша ток йөриячәк икән. Ничек йөри – анысын шайтан белсен. Шайтанны уздырып, төгәл генә әти дә аңлата алмый, тракторист булса да…

Азнакайның шәһәр ягында икешәр катлы шифер түбәле йортлар төзелеп килә, аскы якта – бараклар. Бер урам гел фин йортларыннан гына тора. Алсу чирәп түбәле. Бер гаиләгә әллә ничә бүлмәле, ди. Бакчасы, ихатасы бар.

– Финляндиядән төяп алып киләләр дә берничә көн эчендә җыеп та куялар, – дип аңлата әти.

– Монда кемнәр тора соң? – дип сорыйм.

– Урында эшләүчеләр, улым. Безнең ише кара халыкка тәтеми мондый йортлар, – ди әти.

Без бит рус авылындагы шикелле карадан киенеп йөрмибез. Без нишләп кара халык булыйк, ди?!

Әнә фин йортының биек баскычыннан киң читле эшләпә кигән абзый малаен җитәкләп төшеп килә. Малае матроска кигән, ике тасмалы кудруксыз (козырёк) кепкасына «Черноморский флот» дип язылган. Ул арада капка төбенә яшел «Москвич» килеп туктады.

«Бу малайны танып калырга кирәк, армиягә китәр алдыннан, бер тукмап аласы булыр» дигән уем шул мизгелдә ныгып, эчкә төшеп утырды.

Азнакайның үзәк урамыннан төшеп, авыл ягына чыгасы күпер төбендә әти тукталды. Яр өстендә утырган биек, таш бинага ымлап: «Кереп чыгыйк әле. Монда минем МТСта бергә эшләгән дустым Хәбри хуҗа», – диде.

Эчкә уздык. Биек түшәмле зал. Зур-зур дизель моторлары, бер-берсеннән күрмәкче, гөр-гөр эшләп утыра. Бина үзе дә дер-дер калтырап тора шикелле.

«Азнакайга электр тогы тарата болар», – диде әти.

Әти әйткән Хәбри хуҗа, дәү-дәү тимер тауларыннан яралган сыман, кулын чүпрәккә сөртә-сөртә, әллә каян гына килеп чыкты. Йөзе майлы корым ягылып куныкланган шикелле. Ирен читендәге түмгәк миңне бер кырыйга тайпылдырып, бөтен тешләрен күрсәтеп, авызын ерып килә. Күрештеләр дә, кочаклашкандай итеп, бер-берсенең аркасыннан кагып куйдылар. Солярка исе йоктырып, ул минем кулымны да учына чумырып алды.

Мотор тавышларын бүлеп, авызны – колакка, колакны авызга куеп, әй сөйләшергә керештеләр болар, ә мин киттем мондагы хикмәтле нәрсәләрнең җанын капшап карарга. Кая карама, шунда корыч, җиз-бакыр, көмеш ялтыравыгы белән мактанышып утырган әллә нинди могҗизави приборлар арасында ничек инде тыныч каласың, ди, күңел мәтәлчек ата.

Бер чатка борылып керсәм, шаккатып туктап калдым. Тезелеп киткән шундый матур фарфор чәшкеләр. Очлаеп тәмамланган һәр чәшке башына, әллә каян гына чыгып, алтынсу сары төстәге җиздән үрелгән чыбыклар тоташкан. Мин шуның берсен кузгатып алып, тотып карарга дип үрелдем генә… Кинәт… бармак очын чертләтеп, нидер чәнчеп алган кебек булды, күз алдым караңгыланып китте, шул мәлдә ниндидер куәт мине, күтәреп алып, таш идәнгә томырды. Куркудан кычкырып куйдым микәнни, ул арада әти белән теге Хәбри абзый йөгерешеп килеп җиттеләр. Төсе качкан әти: «Ул-лым», – дип, мине таш идәннән көрәп алып торгызды. Хәбри абзый кул бармакларын, беләкләрне тотып карады, күкрәк турына колагын куеп, йөрәк типкәнен тыңлады да:

– Тотынырга өлгермәгән… – дип, җиңел сулап куйды. – Кара күмер була идең бит, бала. Монда бит алагаем көчле ток эшләнә. Үзебез дә инде мәнсезләр, күз уңыннан ычкындырасы түгел иде югыйсә. Әнә кара, – дип, ул өскә таба ым какты. Анда «Кагылмаска!», «Не трогать!» дигән язулар куелган икән. Могҗизалар минем буйлыкта булганда, кем инде баш очына күтәрелеп карый.

– Әтиең укый-яза белә дигәч, син егет булгансың инде дип торам, – дип, Хәбри абзый, мине каядыр алып китеп, калын бер тимерчыбыкка кулымны тоттырды.

– Заземление, – диде. – Менә хәзер эчеңдә оялап каласы энергияне җир ала, моннан соң инде башың, кул-аягың тагын да шәбрәк эшли башлый, – дип, чамадан тыш ак булып күренгән тешләрен күрсәтеп елмайды.

– Нык курыктыңмы?

– Куркырга өлгермәдем, – дидем дә… Секунд эчендә мине йомарлап ыргыткан зәһәр көч каршында мин, чынлап та, берни аңышмый калдым. Курку соңыннан килде бугай.

Әти, әле һаман да тынычлана алмыйча: «Ничек, улым?» – дип, хәлемне гел сорап, башын үкенечле чайкап ала. Мин, саташулы төштән уянып бетә алмаган шикелле, таркау халәттә утырам. Авызда ниндидер ят тәм бар. «Электр тогының тәме шундый була микән әллә», – дип уйлап куям. Нинди тәм бу? Аны берни белән дә чагыштырып булмый.

– Берәр җирең авыртмыймы? – дип сорап куя әти. Күзгә күренмәгән шайтан тешләгән шаһәдәт бармак очыннан кала, бер төшем дә авыртмый, әмма әтине шушындый хәлгә куйган өчен кыенсыну бөтен авыртулардан да көчлерәк иде.

Бу бинаның ишеген ачып чыгуга, мин сискәнеп куйдым: без кереп киткәндә карап калган дөнья үзгәргән, күк гөмбәзе дә, кояш та, урам да икенче төсмердә шикелле… Аптырап, сүзсез генә барам, гүя минем тән кабыгымны аерып, эчкә ниндидер бер балигъ булган затны кертеп калдырдылар. Бүтән беркайчан да шуклык кылмам, тәртип бозмам, башны югалтып болагайланмам шикелле.

Салиха түтәй безне куанычын бөтен торышына таратып каршы алды. Күкрәгендә, гадәттәгечә, талир тәңкәләр чыңлый, кырыслыгын оныттырып, йөзендә елмаю уйный. Табынны ул әллә ничек, күз иярмәс тизлектә корып куя белә. Аның ризык әзерләр алдыннан кылган догасы, бисмилласы Күк иясенә барып ирешә, күрәсең, кеше кулыннан андый да искиткеч тәмле ризыклар пешә алмыйдыр, мөгаен. Аны Азнакайның авыл ягы хөрмәтли-санлый белә. Берәр йортта туй шаукымы кузгалса, яисә ашка җыю көне билгеләнсә, чәкчәк, кош теле, шырпылы гөл, дурычмак, гөбәдия кебек тәм-томнар пешерергә дип, Салиха әбине чакыралар. Чәкчәкне аның кебек берәү дә уңдырып пешерә, кәнфит-җимешләр тезеп, гаҗәеп матур итеп бизи алмый.

Салиха әби 1898 елда туган. Байбичә килен булган. Авылның иң күркәм, хәлле кешесе Әмәт байның олы улына кияүгә чыккан. 1928 елда кинәттән ире үлеп киткән. Салиха әби, утыз яшендә тол калып, яңадан төп йортка кайтып төшкән.

– Кайната йортыннан киткәндә, миңа ике тай, биш сыер җәнлеге, утыз баш сарык, кисәк-кисәк тукыма бүлеп бирделәр, – ди Салиха түти. – Хәзер уйлыйм да… Ирем исән булса да, бәхет күрмәс идек барыбер, Себергә сөргән булырлар иде…

Ат табуннары тоткан, зур-зур җир биләмәләре булган Әмәт байны да аямыйлар, бөтен мөлкәтен тартып алып, Чиләбе өлкәсенә сөрәләр.

Безнең малай чакның әкияти дөньясы шул Әмәт байдан колхозга калган ат абзары иде. Олы капкасыннан керүгә, эреле-ваклы келәтләр, печән сәндерәләре, утарлар, бер-берсенә тоташып, бер ишегалдын хасил итә. Иртәләрен монда кайсы кая эшкә билгеләнгән халык ат сбруе алырга, ат җигәргә дип җыела. Шорник (сбруй биреп торучы) Шәрип абзыйның серле келәте төбенәчә ачып куелган. Аның күзенә генә карап торалар. Бөтен сбруй, каеш, ат ябагасы исе килеп торган камыттыр, дилбегә-йөгәндер – һәммәсе шушы келәттә, идәннән түшәмгә кадәр таслап куелган.

Без бу могҗизалы урынны куннидбур (конный двор) дип йөртәбез. Мондый куннидбурлар авылда тагын икәү бар, берсе авылның югарыгы башында, икенчесе авыл уртасында. Әмма аларның берсе дә безнең очныкына җитми, кай ягы беләндер ким кебек. Качышлы уйнап, салкын җилләрдә ышыкта, печән өстендә ятып, күз күрмәгән дөньялар турында җыелышып хыялга бирелергә, төрле уеннар уйнап көн үткәрергә гадәтләнгәч, без куннидбурны яратып өлгергәнбездер шул.

Әмәт чишмәсе дә янәшәдә генә. Суы мул, ике кеше колачы да җитмәслек имәннең эчен чокып, биниһая зур, озын улак эшләнгән. Ул һәрчак су белән тулып тора, әмма ташып чыкмый, чөнки арткан су ботак тишекләреннән чамасын белеп кенә чәптереп тора. Бу улактан атлар көтүе су эчә, бу улакта хатын-кызлар шапы-шопы бәләк сугып-сугып кер чайкый, чишмә яны гөр килеп тора. Анда йөремсәк мәзәкләр дә туа. Бервакыт ат караучы Талип абзый атларын, чишмә яныннан алып киткәндә, битәрләгән булып куалый икән:

– Әх, Риянның ике көпшәле мылтыгы белән атарга!

Риян – Талип абзыйның олы малае. Чишмә янына җыелганнар төшенеп кала: әһә, Риян, димәк, ике көпшәле мылтык сатып алган… Шул яңалыкны, атларга эндәшкән булып, халыкка хәбәр итә Талип абзый.

Салиха түтәй:

– Әмәт чишмәсе исәнме әле? Суы качмадымы? – дип сорагач, әллә ниләр искә төште менә. Сагына, димәк, шуңа сорый.

Салиха түтәйнең әле хәзер дә кайбер тешләрендә кара лак эзе күренеп китә. Яшьлегендә ул чор кызлары тешкә кара якканнар. Һиндстаннан кайтартылган шундый махсус эмаль булган. Модага иярәм дип, кара теш балкытып йөрү чабаталы, киндер күлмәкле кызларга килешеп тә бетмәгәндер. Һәм андый буяуны теләсә кем юнәтә дә алмагандыр…

Салиха түтигә һавалы, тәкәббер холык яшьтән үк йогып калгандыр, мөгаен (ә бәлки тумыштандыр). Кемнәрдер турында сүз чыкса, ул, борынын җыерып кына: «Ул да йөри бит кеше чутында», «Һи-и бетәмәт! Исәпкә бар, санга юк!», «Җан көеге булып йөри инде, акыллыдан ала туган», «Шул сантыйны авылга баш итеп сайлыйлармы?!» – дип, эчкерсез турылык белән бәя биреп куяр. Үзе һәр эшне иҗтиһат белән, күңел биреп, оста башкарып чыга белгәнгә күрә, аның бүтәннәргә дә таләбе зурдан. Әгәр ул байбичә булып, ялчылар тотса, аларның бер эшеннән дә канәгать булмыйча, өере белән куып чыгарып, бөтен шөгыльгә үзе барып ябышыр иде.

Менә без әти белән түтәйнең гадәти бер адәми зат туглап ясаганына шик тудыра торган искиткеч тәмле коймагын авыз итеп, чәйләп утырабыз. Ул утырган килеш кыстый белми, басып, өстәл тирәли йөреп кыстый.

Әти миңа вакыт-вакыт сынап та, кинаяле дә карап куя: баягы хәлне телеңнән ычкындыра күрмә, янәсе…

Бирелеп ашаганда, мин капылт кына туктап, бер ноктага төбәлеп, онытылып утырам икән. Моны түтәй, искәреп, үзенчә юрап:

– Иманга оеп утырма. Мәктәпкә барасыңны искә төшереп, пошаманга калдыңмы әллә? – дип, башымнан сыйпап куйды.

И түтикәй! Күп нәрсәне белгән башың белән берни дә аңламыйсың бит минем хакта.

Мин, җүләр, ток бәргән теге халәтне кабатлыйсы килеп утырам ич… Шул мизгелнең әүвәленнән алып соңына кадәрге араны әкренәйтеп, сузып, җеген җеккә аерып, кабаттан кичереп карыйсым килә.

Еллар үткәч тә, шул хәтәр көнгә кайта-кайта уйланам. Кайчакта, чынлап та, шул коточкыч мизгелне кабат кичереп карыйсым килә. Куркыныч ләззәтнең тәме әле дә истә, хәтернең тел очында тора.

Ни хикмәт ята электр тогы агышында? Килеп кагылуга, юктан бар булган кодрәт иясе бәреп чыга да, гәүдәңне урамалый алып, әле бөтен тән-әгъзаларыңны камырга әйләндереп әвәли, әле тораташ катыра, әле афәтле дулкынына таратып талкый, әле күк-җир йөзе белән бергә бөтен барлыгыңны тетрәтә… Бу бит бер мизгелдә, секундның меңнән бер бүлемтегендә шулай… Иблис үзе чарасыз калырлык нинди кодрәт бу?! Күз ачып йомган арада каян ярала диген? Кем моңа фатиха бирә?

Әйткәнемчә, тетрәнү халәтен кабат кичерергә теләп, шул афәтле мизгелне таркатып, әкренәйтеп, аңымда таратып карыйм. Шунысы гаҗәп: мин ул афәтле мизгелнең тиз генә үтмәвен, тагын, тагын да дәвам итүен тән күзәнәкләрем белән теләгәнмен икән бит! Акыл-зиһен туктатырга җитешә алмаган бу теләк шулкадәр көчле булган ки, җан сүрүе ертылырга микъдар гына ара калганда, галәмнең кара төннеге җанны суырып алырга әзер дигәндә… кинәт… «Тимә, яшәсен!» дигән әмер Күк катларыннан бирелгәндер дә… бу әмергә карусыз буйсынып, дуамал кодрәт иясе, юашланып, мине учыннан таш идәнгә төшереп җибәргәндер. Аннары, кысылып, бер ноктага әверелгән гәүдә-буыннарым языла, киерелә барып, кул-аякларым элекке торышын алган да… Мин исән калганмын.

Ни хикмәт, ләззәтле курку тойгысы суынгач, тән һәм акыл берлеге үз халәтенә кайткач, инде бар да онытылды дигәндә… шул афәтле, гасабилы мизгелне кабатлыйсы килү теләге тууны ничек аңларга? Моның сәбәбе нидә? Курку ләззәтенең шундый да котырткыч әфсене бар мәллә?

Бәлки, бу – кулымнан эләктерә алмау үкенеченнән теге кодрәт иясенең котыртуыдыр…

Юк, бу мәхшәрне яңадан кабатларга Ходай язмасын. Уйның уйнап алуы, акылның кылын тартып каравы гына булсын.

«Тимә, яшәсен!» – кирәкле шәйдә бер генә әйтелә, кабатлана алмый. Ярабби, шулай булсын…

Кичкырын кунактан кайтырга чыктык. Вакытлыча салынган чокыр-чакырлы юлны үтеп, Туйкә турыннан авыл ягына, такыр юлга борылгач, әти:

– Бүгенге хәлне әниеңә әйтә күрмә! Борчымыйк аны, – диде.

Мин уйланып барам. Киресенчә, әни гел борчу-хафада яшәячәк бит. Дөресен әйтеп бирсәк, хафалы уйларыннан арынып, җиңел сулап калмасмы?! Чынлыкта әти үзе өчен кайгыра, баланы күздән яздырып, харап итә язгансың, дип әни битәрләячәк бит аны.

Тегермән турын узгач, зирек күләгәсеннән ыргылып аккан, тар гына инеш суы ярыннан барабыз. Эстәрле арырак икегә аерыла. Бусы – кызу акканы – тегермән куласасын әйләндерү өчен аерым тармак. Шушында без тау-үзәнлекләргә болыт-болыт булып таралыша торган казларны саклыйбыз. Шалаш корып, җыйнаулашып, җәйне монда үткәрәбез. Мин кәртле уйнарга өйрәнү гөнаһын шушында җыйдым. Укырга кергәч инде, каз саклап ятып булмас…

Зирек күләгәсендәге шалаш эргәсендә туктап, ял итеп утырдык. Әти алдан кисеп әзерләнгән гәзит кәгазенә янчыгыннан тәмәке салып, төкерекләп ябыштырды да кабызып җибәрде. Үткен тәмәке исе һаваны кисеп узды.

Шул мәлдә мин, шыгырдавык арба тәгәрмәче сыман, юл буе күңелне кыршып килгән уемны әтигә ачып салырга булдым:

– Әти, электр тогы сугып, кешене чынлап та үтерә аламыни? – дигән соравымнан ул дерт итеп куйды.

– Ничек кенә әле… – дип, әти тәмәкесен тирән итеп суырды да ютәлли башлады, аннары, тынычланып алгач: – «Кара күмер итә», – диде бит Хәбри абыең, – диде.

– Алайса, бүген ни булганын әнигә әйтик без, – дигән идем, әти тәмәкесен җиргә ташлап, ботинка табаны белән каты-каты басып, бөтенләй изеп бетерде.

– Аяк яралангач, авырып ятканда, мин бер төш күрдем: Ак түти безгә килгән, имеш…

– Ә ул чынлап та килде бит!

– Мин аны төштә дип белдем. Ак түти әйтте әнигә, улың ун яшькә кадәр өч тапкыр үлем белән сынала, диде. Беренче мәртәбә арба өстеннән каты камылга күз турысы белән егылып төшә язуымны, аннары аяк ярасыннан каным агып беткәндә исән калуымны – шушы сыналуларның икенчесе булган диде ул. Әнигә догада булырга кушты. Миңа бит ун яшь тулмаган әле. Бүгенгесе – өченче тапкыры була түгелме?! Әнине, тагын кайчан өченче бәла килер дип, ут йотып яшәткәнче, әйтик без аңа, әти, сөйләп бирик.

– Мин бу хакта белми идем, әниең, үзе генә йөрәгенә йомып, җан асрый икән бит. Ярар. Болай итик без, – диде әти. – Мин бу өч тапкыр сыналу турында берни белмим, янәсе. Бүгенгене сөйләп бирәм, ничек бар – шулай. Электр тогының нинди хәтәр нәрсә икәнен күз алдына да китерә алмый инде ул. Ышандырып булса ярый ла…

Без, шулай сөйләшә-сөйләшә, арып-талып өйгә кайтып кердек.

– Исән-имин генә барып кайттыгызмы, – дип каршылады әни.

– Исән… – диде әти, көрсенеп. Салиха түтәй җибәргән күчтәнәчле төенчеген куйды да, ашыгып, тәмәке янчыгына тотынды. Төтенгә уралып, игътибарны читкә юнәлтү – нинди җиңел алым.

Мин тәнем аша кереп, шайтани көч тетрәтеп чыккан гәүдәмне ястыкка аудардым.

Иртән эшкә китәр алдыннан, уянганымны сизеп, әни яныма килде дә, юрган аша гына тупылдатып, сөеп китте. Аның кырыс холкына хас булмаганча йомшаклыгын үземчә юрадым. Димәк, сөйләшү, аңлашу булган. Әнә бит савыт-саба, чынаяк шылтыраулары икенче. Өстәлдә мин яраткан тары тәбикмәге тәлинкәдә өелеп тора. Каты бал яксаң, җем-җем эреп, кайнар тәбикмәкнең тулган ай кебек түгәрәк йөзенә тарала инде – әх, аның тәмлелеге!

Әни кәефле булса, өй эче дә нурланыбрак китә, тыштан караганда тәрәзәләр дә елмая, хәтта төтен дә морҗа башыннан итәген бөтереп, биеп чыга.

Тимә, яшәсен!

Подняться наверх