Хәтер мизгелләре / Мгновения памяти

Хәтер мизгелләре / Мгновения памяти
Автор книги: id книги: 2449453     Оценка: 0.0     Голосов: 0     Отзывы, комментарии: 0 149 руб.     (1,74$) Читать книгу Купить и скачать книгу Купить бумажную книгу Электронная книга Жанр: Правообладатель и/или издательство: Татарское книжное издательство Дата публикации, год издания: 2019 Дата добавления в каталог КнигаЛит: ISBN: 978-5-298-03852-2 Скачать фрагмент в формате   fb2   fb2.zip Возрастное ограничение: 16+ Оглавление Отрывок из книги

Реклама. ООО «ЛитРес», ИНН: 7719571260.

Описание книги

Галим, тарихчы Миркасыйм Госмановның бу җыентыгына замандашлары, әдәбият, сәнгать һәм фән өлкәсендә хезмәт куйган күренекле шәхесләр турындагы истәлекләре туплап бирелде. Китап галимнең тууына 85 ел тулу уңаеннан нәшер ителә. В сборнике современного ученого, историка Миркасыма Усманова собраны воспоминания о выдающихся деятелях литературы, искусства и науки. Книга издана к 85-летию со дня рождения ученого.

Оглавление

Миркасым Усманов. Хәтер мизгелләре / Мгновения памяти

Миркасыйм Госманов. Хәтер мизгелләре. Истәлекләр

Аның күңеле таулы иде

Беренче бүлек

Аның дәшми калуы да мәгънәле иде[1] Әмирхан Еники (1909–2000)

Бәхәсле уйлар тудырган истәлек[4] Гомәр Бәширов (1901–1999)

Гыйбрәтле язмышлар[5] Хәй Хисмәтуллин (1895–1977) һәм Якуб Агишев (1899–1972)

Беренче редакторым[9] Рәшат Гайнанов (1925–1990)

Тапкыр сүз хикмәте[10] Илдар Юзеев (1933–2004)

Истә калган якты мизгелләр[11] Наҗар Нәҗми (1918–1999)

Икенче бүлек

Ул уникаль шәхес иде[14] Әбрар Кәримуллин (1925–2000)

Каһирә очрашулары[15] Әнәс Халидов (1929–2001)

Гел табышлардан гына түгел…[21] Альберт Фәтхи (1937–1992)

Аксакаллар мәҗлесеннән[23] Нәкый Исәнбәт (1899–1992)

Аяз әкә сабаклары[25] Аяз Гыйләҗев (1928–2002)

Сират күперендәге уйлар[26] Мөхәммәт Гайнуллин (1903–1985)

Остаз кайгысы[28] Хатип Госман (1908–1992)

Затлылык[29] Рәис Даутов (1928–2007)

Бирелмичә калган сорау[34] Чыңгыз Айтматов (1928–2008)

«Спектакль карау да эш ул»[39] Марсель Сәлимҗанов (1934–2002)

Режиссёр хыялы һәм кырыс чынбарлык[41] Дамир Сираҗиев (1954–1998)

Төзүчеләрдән

Отрывок из книги

Мин аны беренче тапкыр Казан университетына керү имтиханнары биргәндә күрдем. Тарихтан имтихан алучы укытучылар арасында әллә каян аерылып тора. Куе чәй йөгерткән төсле карасу-кырыс йөзле, юка иреннәрен кысып, утлы күмер кебек янган күзләрен зәһәр очкынландырып утыра… «Бик усал күренә бу, чиратны үткәреп, хатын-кыз укытучыларның берәрсенә утырасы булыр», – дип ният кылганым хәтергә уелган… (Соңыннан белүебезчә, күзгә ташланып торган кырыслык битлеге аның миһербанлы, уенчак, гаҗәеп нечкә җепселләрдән үрелгән күңеленең пәрдәсе, калканы гына булган икән.)

Ул борын-борынгыдан төрки-татарлар җирләре саналган Кытайның төньягында, ягъни Бөек Кытай диварының тышкы – төньяк-көнбатыш ягында гомер кичерүче милләттәшләребез кавеменнән булып чыкты. Аның кыяфәтеннән, күз карашыннан, үз-үзен тотышыннан борынгы бабаларыбызга хас экспрессив көч-дәрман, үз-үзенә ышану, эчке максатчанлык ташып торганын күрми калу, аңа «буйсынмау» мөмкин түгел. Миңа калса, ул Алтай-Саян төбәкләре, Тарбагатай далалары аша, сак(скиф) – сармат бабаларыбыз, Атилла һуннары, түркләр җилдереп узган япан дала буйлап тояк эзләрен барлап, сүнгән учак урыннарын тергезеп, халкыбызның мең еллар буена килгән күркәм гадәт-сыйфатларын сеңдерә-сеңдерә, мәелләрен төшенә-төшенә җәяүләп килгәндер кебек. Килгәндер дә, ихтыяр көчен җыеп, Казанның фән дөньясы ишеген каккандыр (университет колонналары арасыннан узып, студент эскәмиясенә утырганда Миркасыйм Госмановка инде 24 яшь була). Татарстанга китергән юллар, ул аралашкан төрки халыклар аның йөз-төсмеренә үзенчәлекле чалымнар өстәгән сыман, ул гомумтөрки кыяфәтле: уйгурлар – үзенеке, кыргызлар – үзенеке, казахларүзенеке дип санарлык. Аларның тел үзенчәлекләренә дә ул, бәһале баян регистрында көйне үзгәрткән кебек, бик тиз күчә ала иде. Уйгур белән уйгурча, казах белән казахча, үзбәк белән үзбәкчә, төрек белән төрекчә гәпләшә белгән, гомумтөрки тел байлыгын аң-белеменә сыйдыра алган булачак галимебез әнә шулай итеп мәркәзебез Казанга тел-әдәбият, иҗат серләрен өйрәнер өчен килә дә… әдәби телен чарлар өчен, Чыңгыз Айтматовның «Җәмилә»сен тәрҗемә кыла да… әдәби иҗаттан фәнни эзләнүләр юнәлешенә кереп китә. Аспирантурада укыганда ук җирле халык игътибарыннан читтә кала килгән рухи хәзинәбезне – борынгы кулъязмаларны эзләү-барлау, җыю-өйрәнү, хәтеребезне уяту мәшәкатенә чума. Бу гамәл ифрат вакытлы башлана, тарихи хәтерен җуя барган варислар борынгы кулъязмаларны укый да, кадерен дә белми башлаган, фәнни җәмәгатьчелек борын төбендәге «кече» болгар тарихыннан гайрегә үрелергә кыймаган чорда, ул татарның иң гайрәтле, иң гыйбрәтле, дөньяви танылган дәүләт оештырып, югары кимәлдәге мәдәни җәүһәрләр, гүзәл архитектура үрнәкләре, гаҗәеп әдәби әсәрләр тудырып калдырган чоры – шөһрәтле Алтын Урда дәүләте тарихын фәнни кулланышка кертелми килгән чыганаклар нигезендә тасвирлап бирә.

.....

Бу китап моңарчы эшчәнлеген, иҗатын без чамалап кына белә торган Рәшид казый Ибраһимның кемлеген, аның катлаулы тормыш юлын миңа киңрәк аңларга ярдәм итте. «Җыен» фонды тарафыннан «Шәхесләребез» сериясендә аның хакта китап әзерләгәндә, әлеге бүләкнең файдасы гаять зур булды. Кыйммәтле, бездә бик сирәк очрый торган бу басма Наҗия апаның атасы – лингвист галим, педагог Таһир Ильяси китапханәсеннән калган булырга тиеш.

Юбилей хакында сүз чыккач, шуны да махсус әйтеп узуны кирәк табам. 1999 елның башында Әмирхан аганың 90 еллыгын билгеләү тантанасы булды. Камал театры халык белән шыгрым тулы иде. Кичәгә республика җитәкчесе дә килеп, юбилярны матур, җылы итеп котлады, аңар, затлы морзабызга, хөкүмәт исеменнән зур бүләкләр тапшырды. Котлаулар, гомумән, хаклы рәвештә күп һәм ихлас иде. Хәзер барысын да хәтерләп булмый. Тик бер чыгыш гомергә онытылмас дәрәҗәдә истә уелып калган. Ул – юбилярның соңгы сүзе иде.

.....

Добавление нового отзыва

Комментарий Поле, отмеченное звёздочкой  — обязательно к заполнению

Отзывы и комментарии читателей

Нет рецензий. Будьте первым, кто напишет рецензию на книгу Хәтер мизгелләре / Мгновения памяти
Подняться наверх