Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10

Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10
Автор книги: id книги: 2456870     Оценка: 0.0     Голосов: 0     Отзывы, комментарии: 0 249 руб.     (2,71$) Читать книгу Купить и скачать книгу Купить бумажную книгу Электронная книга Жанр: Правообладатель и/или издательство: Татарское книжное издательство Дата публикации, год издания: 2019 Дата добавления в каталог КнигаЛит: ISBN: 978-5-298-03764-8 Скачать фрагмент в формате   fb2   fb2.zip Возрастное ограничение: 16+ Оглавление Отрывок из книги

Реклама. ООО «ЛитРес», ИНН: 7719571260.

Описание книги

Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мәһдиев «Әсәрләр»енең бу томына әдәбият белеме, халык авыз иҗаты буенча аналитик мәкаләләр, халык авыз иҗаты үрнәкләре, әдипнең шәхси архивыннан материаллар, М. Мәһдиев хезмәтләренең библиографиясе, язучы турында әдәбият урын алды.

Оглавление

Мухаммет Магдеев. Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10

XX йөз башы татар әдәбияты һәм публицистикасын яңа чыганаклар нигезендә өйрәнү мәсьәләләре (Кереш)1

ХХ йөз башы татар әдәбиятында псевдонимнар6

ХХ йөз башы татар әдәбиятында прототиплар. Аларны ачуның әһәмияте32

Татар әдәбиятында «кара көч» образы123

Әләкчеләр, мәхбүсләр, җәлладлар…

Төрмә очерклары

Провокаторның чирканчык тибы

Архив материалларыннан – әдәби гомумиләштерүгә148

Татар әдәби тәнкыйте тарихы167 (Октябрьгә кадәрге чор)168

Кереш

Әдәби тәнкыйть һәм аның спецификасы

1905 ел революциясе һәм татар әдәби тәнкыйте

Әдәбият тарихы һәм әдәбият теориясе буенча беренче хезмәтләр

Г. Тукайның тәнкыйть өлкәсендә эшчәнлеге

Фатих Әмирханның тәнкыйть өлкәсендә эшчәнлеге

Унынчы еллар татар әдәби тәнкыйтендә идея-эстетик көрәш

Сәнгать тәнкыйте

Татар әдәбиятының багланышлары һәм аның формалары351 (Мәсьәләнең куелышы)

Татар халык җырларының поэтикасы373

Халык җырларында табигать белән параллелизмнар

Халык җыры белән язма поэзия әсәре арасындагы мөнәсәбәтләр

Татар халык җырларында юллар бәйләнеше

Халык җырларында әдәби чаралар

Җыр һәм көй

Халык җырларының башка жанрлар белән уртаклыгы

Җыр һәм тормыш399

Совет чоры фольклористикасы415

Совет чорында татар фольклоры жанрлары һәм аларның эволюциясе

Курган татарларының авыз иҗаты423

Себер татарлары иҗаты443

Татар шәкертләренең авыз иҗаты447

Бер бәет турында

Баламишкин бәете

Ык буеннан бер хат

Солдат җырлары503

Мәзәкләр дигәннән…504

М. Мәһдиевнең мәзәкләр тупланмасыннан

Актаныш мәзәкләре

Актаныш мәзәкләре (дәвамы)505

Архивта сакланган кулъязмалардан

Көндәлек битләреннән (1976, 1988, 1990)506

Проза секциясендә чыгыш507

«Казан утлары»на511

Автордан512

Әхмәт Исхакның М. Мәһдиевкә 1983 елда язган мәгълүмат-хаты513

М. Мәһдиев хезмәтләренең библиографиясе514

М. Мәһдиев турында әдәбият515

Отрывок из книги

Һәрбер революция алдыннан материаль һәм рухи хәзерлек чоры була. Рухи хәзерлек дигән төшенчәгә гыйлемнең, революцион идеологиянең, әдәбият һәм сәнгатьнең, философиянең үсеше керә. Бөек Француз революциясе алдыннан шулай зур хәзерлек – «рухи мая туплау» чоры була. Франциянең иң яхшы язучылары «алда торган куәтле революцияне кабул итәргә»2 кешелекнең аңын хәзерлиләр. Рус совет әдәбияты белгече Д. Д. Благой нәкъ шул хәлне XIX йөз рус әдәбиятындагы реализмда да күрә, «Октябрь социалистик революциясенә рухи хәзерлектә, – ди ул, – рус әдәбиятындагы реализм ХVIII гасыр ахырындагы француз буржуаз революциясендә мәгърифәтчелек философиясе башкарган рольне уйнады»3.

Прогрессив әдәбият һәм революцион фикернең бердәмлеген XX йөз башы татар әдәбияты мисалында да күрәбез. Бу чор әдәбиятында демократ Г. Тукай, Г. Камал, Ф. Әмирханнар иҗаты большевик Х. Ямашев һәм революционер М. Вахитовның ялкынлы публицистикасы, күренекле марксист Г. Коләхметовның әдәби һәм журналистик эшчәнлегеннән аерылгысыз.

.....

1912–1914 елларда X. Искәндәров Троицкидагы «Дарелмөгаллимәт»тә (укытучылар хәзерли торган мәктәптә) татар теле һәм әдәбияты укыта. Шул чорда аның мәктәп балалары өчен «Белек йорты» дигән дәреслеге – уку китабы басылып чыга. «Белек йорты»н Сәйфи Кудаш шул заманның «зәвык белән төзелгән зур хрестоматияләреннән» берсе дип бәяли87. X. Искәндәревнең әдәби тәнкыйть өлкәсендәге эшчәнлеге дә шул чорда башланып китә. «Йолдыз» газетасының 1913, 1914 елгы саннарында (№ 1093, 1103, 1113) ул «Галимҗан Ибраһимов вә аның әсәрләре» дигән зур күләмле тәнкыйть мәкаләсен бастыра. Г. Ибраһимов әсәрләре турында бу тикшеренү заманында иң күләмлесе һәм иң төплесе булып саналырга хаклы: тәнкыйтьче биредә Г. Ибраһимов иҗатының иң характерлы якларын билгеләргә омтыла. «Әдиптә, – ди ул, – дикъкатьне алырлык бер мәел (тартым), көчле вә муаффәкыятьле бер мәел бар: ул шөбһәви… вә гомумән куркынычлырак урыннарны куертырга ярата». Шул ук вакытта тәнкыйтьче Г. Ибраһимовның стиль үзенчәлекләрен билгеләргә тырыша. Ул аның стилен «үзенә махсусрак, күз алдында чәчрәп тора торган бер стиль» дип атый. Ләкин тәнкыйтьче әдәбиятка иҗтимагый-социаль позициядән торып анализ ясый алмый әле. Г. Ибраһимов әсәрләрендә татар хатын-кызларының язмышы чагылу мәсьәләсенә тукталып, ул авыр язмышның социаль сәбәпләрен билгеләүгә кадәр күтәрелә алмый. Һәм шунлыктан тормышны каргаудан, өзгәләнүдән узмый. Тәнкыйтьче татар хатын-кызларының авыр язмышына сыкрана, сызлана, ләкин идеалистик фәлсәфәгә кереп бутала.

«Йолдыз» идарәсе дә X. Искәндәревнең каләменә югары бәя биргән: үзенең тарихына кагылышлы редакцион мәкаләдә аны Г. Ибраһимов белән беррәттән «мәгъруф (танылган) каләм әһеле» дип атый (1913, № 1078). Беренче империалистик сугыш башлангач, X. Искәндәрев хезмәт армиясенә эләгә. Мәгълүм булганча, Беренче империалистик сугыш вакытында патша хөкүмәте казах-кыргызларны тыл эшенә ала. Бу вакыйга социаль-милли-дини изү астында җәфа чиккән казах халыклары арасында сыйнфый көрәш утын кабызып җибәрә. Казах-кыргызлар царизмга каршы баш күтәрәләр. X. Искәндәрев исә әлеге казах-кыргызлар арасында «меңбашы» булып хезмәт итә. Патша төшерелгән көннәрдә Уфа урамнарында яхшы френч, затлы итекләр кигән, яссы каешлар белән уралган мәһабәт гәүдәле бер офицерны күрергә мөмкин була. Ул – меңбашы Хәлим Искәндәрев икән. Казах-кыргыз арасында йөргәндә, X. Искәндәрев бу халыклар восстаниесенең патша хөкүмәте тарафыннан канга батырылуын күргән. Бу көрәш вакытында ул үзе нинди позициядә торган? Моны әйтүе кыен. Һәрхәлдә, үзенең күргәннәрен ул яшьлек дусты М. Гафурига бик тәфсилләп сөйләгән булуы мөмкин. Безнең уебызча, М. Гафуриның «Бер нәүхә» (кычкырып елау) шигырен алар арасында булуы мөмкин дип фараз ителгән бер очрашу-сөйләшүдән соң язылган:

.....

Добавление нового отзыва

Комментарий Поле, отмеченное звёздочкой  — обязательно к заполнению

Отзывы и комментарии читателей

Нет рецензий. Будьте первым, кто напишет рецензию на книгу Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10
Подняться наверх