Читать книгу Моабитские тетради - Муса Джалиль - Страница 46
Моабит дәфтәрләре
Бөрлегән
ОглавлениеҖыеп кырдан бөрлегән
Килгән иркәм, бер генәм.
Ә мин аңа сөюемне
Белдералмый тилмерәм.
Кунак итә гөл генәм
Мине бөрлегән белән.
Белми ләкин – иреннәре
Иң өлгергән бөрлегән.
8 октябрь, 1943