Читать книгу Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2 - Мусагит Хабибуллин - Страница 2
Кубрат хан
Тарихи роман
Оглавление1
Олыгая башлагач, греклардан күреп, Кубрат хан утрак тормышка күчмәкче итте. Кайчандыр греклардан калган Фанәгүрне башкаласы итеп сайласа да, җәй килүгә, илханнарын ырулары белән җәйләүләргә куды, ә үзе Фанәгүрдә калды, кала төзетте. Византия осталары, базилевсныкына охшатып, ханга сарай салып бирделәр. Шул ук вакытта чиркәүгә нигез дә казый башладылар. Бу эшне башта Кубрат хан күрмәмешкә салышты, әмма төптәңре һәм аның тарафдарлары бик зарлана башлагач, нигезе салына башлаган чиркәү төзүне туктатырга боерды. Шул хәбәрне ишетүгә, Византия императоры Ираклий тиз арада Фанәгүргә бик күп бүләкләр белән илчеләр җибәрде. Болай да империя биләмәсенә әверелә башлаган Фанәгүргә көннәрдән бер көнне йөзләрчә коллар белән кораб-кораб бүләкләр төягән грек илчеләре килеп төште. Моның үзенә күрә сәбәбе дә бар иде. Заманында Кубрат хан берничә ел Патшакалада тәрбия алган иде. Менә шул кеше, Фанәгүрдә чиркәү салуны туктатып, мәҗүси дингә табынуын дәвам итә. Базилевсның максаты изге иде: ханны тиз арада христиан диненә инандыру. Базилевс башта бу мәсьәлә турында архиепискобы һәм логофеты белән киңәште, алар да аның бу ниятен хуплагач, бу изге бурычны соңгы вакытта үзсүзләнеп киткән философ Иоанн Фасианга һәм дин кагыйдәләрен үзенчә аңлатуда гаепләнгән патрикий Симеонга йөкләргә булды. Базилевс аларны болай да илдән сөрергә җыенып йөри иде, җае чыкты. Моның өстенә базилевсның да алар алдында йөзе ак булачак. Ләкин философ моны илдән куу дип уйламасын иде, акыллы кешеләр Византиягә дә кирәк. Шул сәбәпле базилевс философ Иоанн Фасианны дәшеп алырга һәм сөйләшергә булды. Әйе, ул аны илдән сөрми, ә варварлар иленә олы миссия белән җибәрә: ничек кенә булмасын, философ Кубрат ханны христиан диненә аударсын.
Мәгәр философ, килеп кергәч тә, императорны гаҗәпләндереп, Болгарга үзе теләп китүен әйтте. Ул гынамы?! «Галиҗәнаплары бөек императорыбыз, мин, христиан буларак, Болгар ханы Кубратны изге динебезгә күчерүгә бөтен сәләтемне җигәрмен», – диде. Шул сүзләре белән Ираклийның тәмам зиһенен чуалтты. Ә бит императорга бу кеше турында ниләр генә җиткермәделәр: еретик, диннән ваз кичә, кануннарны боза.
Философ сүзләренә ышанып ук җитмәсә дә, базилевс тәхетеннән үк торды, килеп, аны кочаклап алды, ярату билгесе итеп муеныннан алтын тәресен салып бирде.
Кайчандыр готларны чукындырып, базилевс тарафыннан патрикий титулы алган, әмма соңгы елларда сурәткә табынуда гаепләнгән дин әһеле Симеонны базилевс кабул итмәде. Яратып бетерми иде император Ираклий төче телле дин әһелләрен.
Сөрелүчеләрне илтү эшен базилевс илче Феофанга йөкләде һәм аңа үзе белән улы Константинны да алырга боерды. Кубрат ханга патрикий титулы бирелүе турындагы шатлыклы хәбәрне җиткерергә һәм кызы Чәчкәне улы Юстинианга ярәшеп кайтырга кушты. Бу чара, базилевс уенча, Кубрат ханның христиан динен кабул итүен һичшиксез тизләтәчәк иде.
Әнә нинди шатлыклы хәбәр алып килгәннәр иде греклар Болгарга. Шуңа күрә илчеләрнең корабларын каршыларга диңгез буена хан үзе төште. Ярга кадәр келәм җәелде, басмалар куелды.
Менә кораблар берсе артыннан берсе яр буена ягирләрен ташладылар, күперчекләр сузылды.
Иң алдан, алтын белән язылган калын китап тотып, озын кара чикмән кигән дин әһеле патрикий Симеон төште, аңа ияреп, башына очлаеп килгән башлык кигән философ Иоанн Фасиан, илче Феофан, аның улы Константин, алар артыннан күпсанлы хезмәтчеләр, бүләкләр күтәргән коллар чыктылар. Корабтагы сөрән салучы баскычка баскан һәр кешенең исемен, титулын кычкырып торды. Алдан атлаган патрикий Симеон иң әүвәл Кубрат хан каршына килеп баш орды, аның артыннан барчасы да шул ук хәрәкәтләрне кабатладылар.
Шуннан соң гына айбалта тоткан алыплар уртасында сарайга таба кузгалдылар.
Илчеләрне Кубрат хан, базилевс кебек үк, тәхетенә утырып кабул итте. Барчасы да үз дәрәҗәләрен белеп утырышкач, илче Феофан Кубрат ханга базилевсның сәламен юллады, аннары Бөек Болгарның олуг ханы Кубратка империянең патрикий титулы бирелүе турындагы хәбәрне җиткерде. Тантаналы сүзләр әйтелгәч, хан алдына күпсанлы бүләкләр китерелде. Гаҗәбе шул иде: илче император сүзләрен төрки телдә җиткерде, шуның белән сарай әһелләрен бераз аптырашта калдырды. Илче Феофан һәр сүзен чатнатып әйтә, ә күпсанлы хезмәтчеләр аның әйткән бер сүзен үтәп торалар. Ахырда илче тавышын баса төште һәм Кубрат хан белән ханша алдына килеп янә баш орды, хөрмәтләп каршы алуларына рәхмәтен белдерде.
Кубрат хан аңа әйтте:
– Болгар халкы – киң күңелле халык, кунакчыл халык, үз дәрәҗәңне белеп утыр, илче, – диде. – Күктә йолдызлар күп булса да, Тәңре бер генә, кешеләр аның йолдызлары, йолдызларның да урыннары кайсы уртада, кайсы офык читендә. Мин, илче, синең хәбәрләреңнән шатмын. Базилевска игелек телим, Бөек Болгарга игелекле илчеләр җибәргән…
Илчеләрне кабул иткәндә, ни сәбәпледер шактый соңга калып, сарайга төптәңре Ирсан килеп керде. Килеп керде дә, гадәттәгечә, түргә узды, ә анда, Кубрат ханның уң ягында, элек һәрчак төптәңре утыра торган түмәрдә, гректан килгән философ Иоанн Фасиан утыра иде инде. Төптәңре моны күрде дә килгән җиреннән шып туктады, ни кылырга белми тирә-ягына каранды, ханны, ханшаны, кавханнарны күздән кичерде. Шулчак Кубрат хан кул чапты, төптәңрегә урын китерделәр, бер читкә куйдылар, һаман олуг хан янәшәсендә утырырга гадәтләнеп киткән төптәңренең, бу хәлне күреп, йөзеннән кан качты, кам таягы тоткан кулы калтырана башлады. Шунда аңа янә хан ярдәмгә килде.
– Утыр, утыр, төптәңре. Утыр китергән урынга. Рум императоры Ираклий Бөек Болгарны хөрмәтләү йөзеннән кадерле илчеләр җибәргән, дәрәҗәләренә карап урын бирдек. Утыр китергән урынга. Кһм! – дип, олуг хан сакалын сыйпап куйды, бу аның соңгы сүз билгесе иде. – Мин әйттем!
Боеру иде бу, төптәңре үткер күзләре белән олуг хан тирәли утырышкан илчеләргә, кавханнарга, илханнарга, тарханнарга күз йөртеп чыкты…
Ул арада, зөбәрҗәт ташлар белән бизәлгән табакка салып, энҗеләр тезгән такыя китерделәр. Илче әүвәл олуг хан каршына килеп бил бөкте, аннары ханшага баш иде, шуннан соң гына хезмәтче китергән табакны, алып, хан каршына куйды. Аның артыннан төрле бүләкләр күтәргән коллар узды. Бүләкләр хан каршына күчеп беткәч, илче, ярым иелгән килеш артка чигә-чигә, үз урынына барып утырды, улы Константин аның артына басты. Бүләкләр шулхәтле күп иде ки, бу кадәр бизәкләп ясалган затлы әйберләр, хуш исе танауга бәрелеп торган ислемай шешәләре, келәмнәр, ефәк тукымалар, алтын җеп кушып тукылган билбаулар, энҗеле путаларны күреп, хан елмаеп куйды. Бүләкләрдән ул канәгать иде. Әмма бүләкләр моның белән генә бетмәгән икән. Иң ахырдан илченеңулы Константин хан каршына алтын төпсә китереп куйды. Константин үз янына килеп җиткәнче, хан аңа текәлеп карап торды. Чандыррак гәүдәле, зәңгәр күзле бу илче улында үзенә тартып торган мөлаемлык бар иде. «Белекледер бу углан», – дип уйлады Кубрат хан, император Ираклий җибәргән хатны янә бер күңел күзе алдыннан уздырды.
– Олуг хан, – дип, илче Феофан, нидер сизенеп, урыныннан күтәрелде. – Мин сездән император Ираклий хәбәрләренә җавап көтәм.
Олуг хан, илченең кабалануын ошатмыйча, Феофанга күз төшереп алды, тәхет култыксасына кулларын куйды. Ханга тәхет урындыгын, базилевсныкына охшатып, грек осталары ясаган иде, һәр як култыксада да тешләрен ыржайтып торган арыслан башы, алар алтынга буялган.
– Бөек Рум императоры дустым Ираклий Болгарга бик күп бүләкләр җибәргән. Бәһале бүләк бәһале сүз сорый. Мин әйтәм: грек-болгар дуслыгы мәңгелек. Кубрат хан үз халкы исеменнән император Ираклийга җиткерергә куша: хан исән чакта, император җирләренә көнчыгыш тарафтан бернинди дә дошман аяк басмас. Болгарлар аны яхшы яктан гына телгә алсыннар дисә, илче Феофан, император безгә тагын төзүчеләр, һөнәрчеләр җибәрсен. Без, болгарлар, күп еллар каган кул астында яшәдек. Астылар да безне, кистеләр дә, кол итеп тә саттылар. Менә без Ашина ыруының илтабарларын җиңдек, яңа җәйләүләр яуладык, румнар кебек үк, утрак тормышта яшәү теләге белән башкалабыз итеп Фанәгүрне сайладык. Диңгез буендагы калабызның барлык илләр өчендә капкаларыачык. Рум сәүдәгәрләренә базарларыбызданиң яхшы урыннар бирелер. Әүвәл шуны җиткерсәң иде императорыңа, илче. Дустым Ираклий миңа хат язган, ул минем кечеоланым Асланны Патшакалага тәрбиягә сорый. Мин үзем дә азмы-күпме Патшакалада тәрбия алган кеше, кһм, оланымны, илче, синең белән җибәрермен. Болгарга да белекле илханнар кирәк. Инде хәзер, илче, син Кубрат хан үтенечен тыңла. Синең миңа угланың ошады, илче Феофан, ул әманәт-тотык булып Фанәгүрдә калыр, сарай мәктәбендә балалар укытыр. Императорга минем үтенечем җиткерерсең, илче. Мин әйттем!
Бертынга сарайдагы халык шым булды, ишегалды яклап этләр өргән тавышлар ишетелде. Көтелмәгән бу киңәштән, киңәштән битәр таләп куюдан, илче Феофан бер мәлгә телсез калды. Башта ул, ике кулын алга сузып, ханга таба омтылды, әмма хан тирәли баскан җансакчылар шундук кузгалышып куйдылар, илче Феофан, ярдәм итүләрен сорап, әүвәл патрикий Симеонга, аннары философ Иоанн Фасианга карады, алар йөзендә дә яклау күрмәгәч, хан алдына килеп баш орды.
– Олуг хан, ятим итмә берәүне! Тотык итмә угланымны! Бердәнбер оланым ул минем. Анасына ни әйтермен, туганнарына?! Галиҗәнаплары император Ираклий, империя башы… – Феофанның карашы анасы артына килеп баскан Кубрат хан кызына төште, илченең күзләрен әйтерсең нидер кадаклап куйды, күрде дә кызны илче таң калды. Варварлар иленә күпме йөрсә дә, аның беркайчан да мондый гүзәллекне күргәне юк иде. Ул әйләнеп улына карады, улы да, гүзәллеккә таң калып, хан кызына карап тора иде. Феофан кисәк хан алдына егылды. – Олуг хан, миңа Бөек Ираклий… әйе, – диде каушый калып илче, – император Ираклий олуг хан улы Юстинианга кызыгызны алып кайтырга кушты. Базилевс синең белән, бөтен Болгар белән кардәшләшергә тели, олуг хан.
Кубрат хан дык итеп таягы белән идәнгә төртте, шундук янына җансакчылары якынайды. Олуг хан ярдәмче кавханына нидер әйтте. Күп тә үтмәде, илханнар, кавханнар хан тәхетен уратып алдылар, илче Феофанны ике алып култыгыннан алды, урынына илтеп утыртты. Ниһаять, илханнар, кавханнар урыннарына утырыштылар. Сирәк була торган хәл – олуг хан тәхетеннән торып басты.
– Йомышың кабатла, илче, – диде олуг хан. – Илханнар, кавханнар, кызымның анасы да ишетсен.
Халык арасында чышын-пышын сөйләшү китте, Кубратхан янәшәсендә утыручы ханша ягына авыша төште, аннан нидер сорады. Ханшаның ризалыгын бугай. Ханша шундук агарынып китте. Ханша Аппакның йөзе алышынып китүен күзәтеп торган Феофанның эченә җылы йөгерде. Олуг хан аңа янә нидер әйтте. Шуннан соң ханша, кызының кулыннан тотып, күзләренә карады. Хан кызы Чәчкә һични аңламый калды, еш-еш керфекләрен каккалап, тик торды. Кубрат хан алостаз Дәянга мөрәҗәгать итте:
– Алостаз Дәян, император Ираклий угланына кызыбыз Чәчкәне сорый. Киңәшең бир!..
Кемдер:
– Тәңрем, сакла! – дип ахылдап алды.
Җылап җибәрүчеләр, күз яшен сөртүчеләр күренде.
Кубрат хан урынына утырды, таягы белән идәнгә төртте, барысы да шым булдылар.
– Илченең теләге изге, – диде алостаз Дәян.
– Ханша, син ни әйтәсең? – диде олуг хан.
Ханша үсмер кызын кочагына алды, җавап бирмәде. Мәгәр олуг хан ханшадан җавап көтеп тормады, янә аягүрә басты, кавханына корбан балыгын китерергә кушты. Күз ачып йомганчы, алтын табакка салып, корбан балыгын китерделәр. Кубрат хан чәбәләнеп яткан ап-ак балыкны кулына алды, хәнҗәре белән чәнечте һәм алтын чокырларга җидешәр тамчы кан тамызды, аның өстенә эчемлек койды. Аннары ике кулына ике чокырны алды да берсен илчегә бирде, икенчесен күтәрә төшеп:
– Ант эч, илче! – диде.
Чит илләрдә йөри-йөри бик күп әкәмәтләр күргән һәмүзен алардан һәрчак бер башка өстен санаган илче Феофан, гомерендә беренче тапкыр коты алынып, чокырга үрелде. Чокырда корбан балык каны кушылган шәраб иде. Феофан эчемлекне исеннән үк таныды – Румныкы. Болгарлар шәрабны үзләре ясый белмиләр, Византиядән китертәләр, эчеп алалар да, такмак әйтә-әйтә, күңел ачалар. Шәраб кайгыны тарата, күңелне ача. Илче чокырны күтәреп эчеп җибәрде, эчкәннән соң телендә балык тәме тойды. Хан исә чокырга иренен генә тигезеп алды, Рум шәрабы аның саруын кайната иде.
– Император Ираклийга әйт, илче, кыз бирү – түгелдер кол бирү. Балигъ булгач, Чәчкәне алырга угланы белән үзе килер. Базилевска, императрица Мартинага, оланнары Юстинианга— озын гомер, тазалык, илләренә иминлек телим. Иленә яу килгәндә, Кубрат хан үз алае белән императорның уң кулына басар. Мин әйттем, илче!
Һәммәсе дә аягүрә бастылар, ханга, аннары илчегә бил бөктеләр һәм янәдән урыннарына утырыштылар.
Кубрат хан төптәңре Ирсан ягына күз сирпеп алды. «Төптәңре, сүз сиңа бирелә» дигән мәгънәне аңлата иде бу. Болгарда гадәткә кергән хәл иде бу – чит илдән килгән илчеләр белән сүз көрәштерү. Кайсының дине камил, кайсының өстен – четерекле сорауларга тапкыр җавап сорала иде сүз көрәшендә.
Төптәңре аягына торып басты, урыннарына утырышкан илчеләрнең һәммәсенә карап, ияк кагып исәнләшеп чыкты, аннары кызылга кара буй төшкән чапанын, түшендәге кояш сурәте сугылган алтын тәңкәне рәтләп куйды, шуннан соң гына:
– Болгарларга мәгълүм булганы шул, олуг хан. Рум дәүләте патшасы Ираклий Христос сурәтенә табына, ягъни христиан динен тота. Алла – күктә, аның илчесе, Христос җиргә төшкән, дип бара. Бу йола – болгарлар өчен ят йола. Кеше Алла илчесе була аламы? Юк. Шуны аңлатсын иде миңа илче.
Илче Феофан Румнан үзе белән килгән дин әһеле патрикий Симеонга карады, «бу сорау сиңа» дип ым какты.
Патрикий Симеон салмак кына күтәрелде, күн тышлы, алтын хәрефләр белән язылган китабын уңлы-суллы йөртеп алды, аннары китапны үпте дә идәнгә куйды, шуннан соң гына олуг ханга, аннары ханшага, төптәңрегә бил бөкте.
Патрикий Симеон кулларын китапка сузды, шунда бер могҗиза булды: китап битләре үзләреннән-үзләре ачыла башлады. Патрикий Симеон ят телдә моңлы итеп көйләп укып китте, ул бертын укуга, битләр янә ачылды. Менә ул укудан туктады һәм саф төрки телдә:
– Тәңре дә, Алла да бер, төптәңре, Изге Христос – Алланың җиргә төшкән илчесе. Изге Христос адәмнәрне гадел булырга, бер-берсенә ярдәм итәргә өнди. Денсезләр тарафыннан ул җәзалана, бик күп газап күрә, тау куышында яши, ахырдан аны, тотып, дар агачына кул-аякларыннан кадаклап куялар. Бу җәзага Аллаһы Тәгалә дә түзми, Изге Христосны күккә ала. Кешеләр якыннарына изгелек кылырга өйрәнгәч кенә, янә җиргә төшәчәк.
– Күктә Алла бер – Тәңре, – дип, төптәңре Ирсан дәртләнеп сөйли башлады. – Кем көнне тудыра, кем яктырта, кем…
Кубрат хан кулын күтәрде, кул хәрәкәте белән төптәңрегә тыелырга әмер бирде, утырырга кушты.
– Төптәңре хаклы, илче, күктә Алла бер – Тәңре, – диде олуг хан, төптәңренең сүзен куәтләп.
Төптәңре шым булды, урынына утырды. Патрикий Симеон тагын нидер әйтергә дип авызын ачкан иде, олуг хан йөзендә кырыслык күреп тыелып калды. Дин әһеле белә иде: түрәләргә каршы дәшмә, түрәләр белән сүз көрәштермә. Олуг хан Болгарның Тәңре йоласын халыкка таратучы төптәңре түгел, кирәк икән, хан – кеше башын кистерүче, кирәк дип таба икән, гаеплеме ул, түгелме, ат койрыгына тактыручы, кирәк икән, янәшәсенә утыртучы. Түрәләрнең кулында – таяк, күңелләрендә – кылыч, дияр иде аңа остазы. Әйе, ханнарга, императорларга дәшкән – бер откан, дәшмәгән – ике откан. Дин әһеле философка карады, аннан ярдәм сорады. Кубрат хан да философка күз сирпеп алды. Олуг хан шундук сизде: иң белекле кеше аның кырында утыра.
Философ Иоанн Фасиан аннан ни көтүләрен аңлады, аягына торып басты.
– Олуг хан, мин берәүне дә теге яки бу йолага үгетләргә җыенмыйм, – дип башлады философ сүзен, аның төрки телдә сөйләвенә барысы да шаккаттылар, сарайда шылт иткән тавыш калмады. – Борынгылар әйткәннәр: дошманнан яшерәсең, дустыңнан да яшер. Хәтта дуслык та мәңгелек була алмый. Мәңгелек – изгелек.
– Хуш, философ, – диде хан, сакалын сыпырып. – Изгелек— мәңгелек димсең? Әйт әле миңа, бу дөньяда нинди гыйлем иң камил гыйлем?
– Иң камил гыйлем, олуг хан, җүләрләр яратмаган гыйлем.
– Гыйлемнең камиллеген ничек белергә соң, философ?
– Чүлмәкне чиертеп, кешене сөйләтеп сынау хәерле, олуг хан.
– Философ Иоанн Фасиан, Тәңре бармы?
– Алла да, Тәңре дә юк, олуг хан. Ул җирдә дә, күктә дә яшәми. Тәңре – безнең күңелебездә. Ул – безнең рухыбыз, җаныбыз, олуг хан.
Олуг хан янә төптәңрегә карады, янәсе, сиңа сүз.
– Тәңре ул – кояш, күк йөзе. Кояш чыкмаса, күктән яңгыр яумаса, бар тереклек үләр, урман-болыннар көяр, елга-күлләр корыр иде. Моны ничек аңлатыр икән философ? – диде төптәңре һәм, соравыннан канәгать калып, түшендәге алтын тәңкәсен сыпырып куйды.
– Җиһан бөтен дөньяны эченә ала: кояшны да, күкне дә, айны да, йолдызларны да, адәм баласын да. Без яшәгән җир дә җиһан баласы. Җирнең бер тузаны булып адәм баласы яши. Әмма адәм күңеле җирдән дә, кояштан да, хәтта җиһаннан да киңрәк, кеше күңеленә бар нәрсә дә сыя. Димәк, Алла, Тәңре бары тик кеше күңеленә кем тарафыннандыр салынган рух кына икән.
– Бер телдә сөйләшсәк тә, икебез ике ярда басып торабыз. Шулай аңладым мин сине, философ. Хикмәт инануда икән. – Хан күбрәк философка тартылды, моны илче Феофан да, патрикий Симеон да күрделәр. – Алла да, Тәңре дә бер. Алла— бер, дөнья – бер. Җиһан – бер… Һәркем аңа үзенчә ышана, үзенчә аңлый, үзенчә килә, үзенчә күрә булып чыга. Ни өчен шулай?
– Иң олы Алла – рух, олуг хан. Сезнең рухыгызны олылаучылар бардыр, олылаучылар булгач, күрә алмаучылар да бардыр?
– Бар, философ.
– Олуг хан, сез шуларның кайсын ярата төшәсез?
– Рухымны олылаучыларны һәм сүземне тыңлаучыларны, философ.
– Халыкка сүз тыңлату өчен дәрәҗә кирәк, олуг хан.
– Мин сине аңладым, философ. Акыллы кеше китергәнсең, илче, рәхмәт сиңа! – Хан, Феофан ягына таба карап, сизелер-сизелмәс кенә баш какты. – Инде әйт миңа, философ, хәсрәт, кызгану, мәхәббәт, көнләшү, сагыш, курку, кайгы, ярсу ни?
– Олуг хан, хәсрәт – кеше башына төшкән кайгыдыр. Кызгану – кылган яисә кылынмый калган эшкә карата туган үкенечтер. Мәхәббәт – гүзәллекне эзләүгә, гүзәллекне үз итүгә киткән сәләттер. Көнчелек – башка берәүгә килгән мәхәббәттән синең күңелеңдә туган эчке сагыштыр. Сагыш— күңелсезләнү, эч пошу, ачыргалану, гасабиланудыр. Курку – явызлык көтүдән килгән билгесезлек борчуыдыр. Кайгы – дәвамлы сагыш, кеше башына төшкән яман чирдер. Ярсу – йөрәккә төшкән йөгәнсез аттай акылыңа буйсынмас ачудыр.
Олуг хан җаваптан канәгать булып калып башын иде, беравык уйланып утырды. Беркем дә тынлыкны бозарга, сүз катарга кыймады, берәү дә кымшанмады, тамак кырмады. Тамак кыру Болгарда сүз сорау билгесе иде. ТөптәңреИрсан утырган җирендә борсаланып алды. Уйланырлык, борчылырлык, шомланырлык иде төптәңрегә. Болгарга аңардан күпкә акыллырак кеше килгән, һәм аның ханны үз ягына аударуы бар. Ханның андый хәлләре булгалады…
Моннан шактый еллар элек, аварлар белән орышта, Кубрат хан яраланды. Төпимче белән төптәңре аны атна буена дәваладылар. Төпимче ярага төрле яфраклар каплады, төптәңре хан тирәсенә җыелган җен-пәриләрне куды. Әмма яра төзәлмәде дә төзәлмәде. Шуннан Саклаб кавханы аңа грек табибын китерде. Грек табибы яраны ниндидер сыекча белән юды, шул сыекчага манып, чиста чүпрәк каплады, ханга шул ук сыекчаны ике сәгать саен эчәргә бирде. Шәмәхә төстәге сыекчаданэчемлек исе, тимер тәме килә иде. Өч көннән ханның ярасы җөйләнә башлады, ә инде тагын өч көннән яра яшь тире элпәсе белән капланды. Шул хәлдән соң Кубрат хан Болгардагы кайбер диннәргә рөхсәт бирде. Олуг хан боерыгын илханнар йөргән барлык җәйләүләргә җиткерделәр. Рум табибы Христос сурәтенә табына иде, ярасы җөйләнеп, хәле арулангач, Кубрат хан, табибның өенә барып, почмактагы Мәрьям ана белән Христос сурәтләренә карап торды. Шуннан соң уйга калды. Ни өчен Рум халкы бу сурәтләргә табына, нинди җиңеллек китерде икән бу халыкка Изге Мәрьям ана белән Изге Христос? Ни өчен Изге Христосны җәзалап үтерәләр, җитмәсә, дар агачына кадаклап куялар?! Бер дә гаепсезгә җәзаламаганнардыр, чөнки Кубрат хан үзе беркайчан да, беркемнең дә гаепсезгә башын кистермәде, ат койрыгына да тактырмады… Изге Христос юк, аны җәзалап үтергәннәр, ә менә рухы, иманы һәр грекның күңеленә сеңеп калган, кырып та, җуеп та алмалы түгел. Кубрат хан да, төптәңре дә аңламаган ниндидер көч-куәткә ия йола иде ул…
Төптәңре боларның барысын да белә, олуг хан христиан динен кабул итмәгәе дип, коты алынып тора иде.
Олуг хан философ белән сөйләшә, беркемне дә күрми дә, белми дә, бөтенләй дөньясын онытты.
Төптәңренең хан алдында дәрәҗәсе көне-сәгате белән төшә бара иде, башкалар моны күрәме-юкмыдыр, әмма төптәңре моны җаны-тәне белән тоя иде. Төптәңре ярсынды, гасабиланды, әмма һични кыла алмады. Сүз катасы иде, олуг хан ошатмас, аннары нинди мәсьәлә генә күтәреп чыкмасын, аның авызын гректан килгән философ томалаячак. Рум дәүләте бик күп илләрне, бик күп халыкларны канат астына җыйды инде, христиан динен биреп, Болгарны да җыймакчы. Бер дә бүтән түгел, философны шул максат белән Болгарга җибәргән базилевс. Ул гынамы, христианнар кысрыклау сәбәпле, яһүдиләр (император Ираклий аларны асып-кисеп йөри) Фанәгүргә күчеп киләбашладылар, моңа кадәр сирәк күренгән гарәп сәүдәгәрләре күзгә чалынгалады. Төрлеилләрдән килгән сәүдәгәрләр ишәя башлагач, хан аларга кәрвансарай салдырды.
Ниһаять, олуг хан башын күтәрде. Киң куе кашлары астыннан тирәли утырган кунакларга сөзеп карап чыкты. Аннан карашын илчеләр китергән бүләкләргә төшерде. Бизәкләп эшләнгән йөгәннәргә, бил каешларына, путаларга, алтын йөгерткән бакыр шәмдәлләргә сокланмыйча карау мөмкин түгел иде. Бүләкләргә күзе төшүгә, ханның йөзендәге җыерчыклары языла башлады. Үтә канәгать иде Кубрат хан бүләкләрдән. Дусты Ираклий аңа һәрчак һәйбәт бүләкләр җибәреп торды. Көбә күлмәкләр кирәкме, Дәмәшкъ корычыннан ясалган кылычлармы, грек ятаганнарымы, үткен очлы сөңгеләрме… Дөрес, Болгар да Румга бурычлы калмый, ай саен кеш, бүре, аю, болан тиреләре, бал, балавыз, агач сагызы, балык җилеме җибәрелеп тора. Энесе Шамбат хан да, Башту каласын торгызып, илләр белән сәүдә итеп ята. Дәүләт көннән-көн куәтләнә бара иде. Ике арадагы сәүдә эшләре көйләнгән, җайланган, бер дә борчыласы юк, базилевс канәгать иде. Әмма Кубрат хан үзе бигүк канәгать түгел иде базилевстан. Моны ул ачыктан-ачык сиздермәде, әмма үзе генә белгән хикмәтле бер теләге бар иде. Рум дәүләте җиде гасыр буена үзендә грек уты җитештерә, әмма иң яхшы, хәтта христиан динен кабул иткән күршеләренә дә шул утны биргәне юк. Греклар менә җиде йөз ел инде ут ясауның серен үзләрендә саклыйлар. Ураган агасы Кубрат ханны сарайда тәрбиягә әманәт итеп калдырган вакытта ук, шул ут турында хыялланган иде Кубрат. Ул Патшакалада ут ясый торган алачыкларга керергә итте, әмма аны алачыкларга кертмәделәр. Фанәгүрдә төпләнеп калырга ниятләгәч тә, Кубрат хан ул утны онытмады. Патшакалага иң үткен шымчыларын җибәрде, мәгәр тегеләр ничекләр генә тырышмасыннар, алачыкларга үтеп керә алмадылар, ут ясаучы бер генә останы да алып кайта алмадылар. Император грек утын читләргә дә саткалый. Күптән түгел шымчылары җиткерде Кубрат ханга: базилевс Табгач императорына берничә чүлмәк грек уты җибәргән. Мәгәр бу әлеаның серен белү дигән сүз түгел. Грек уты ясауның серен румнар күз карасыдай саклыйлар. Ут ясау сере кулга төшкән мәлдә, Кубрат хан аны кемгә каршы кулланырга белер иде. Баштаул ташаткычларны корабларга куяр иде, аннары кораблар белән Итил суы буйлап өскә күтәрелер, андагы барлык халыкларны буйсындырыр. Аннары түбән төшәр, Хазар диңгезе буенда яшәүче халыкларны яулар, аннан, бәлкем, Ибериягә… Әлегә Кубрат хан Итил белән Чулман елгалары кушылган төбәкләрдә туктады, ары бара алмады. Дөрес, андагы халыклар белән сәүдә итү өчен өске якка кирмән салдырды. Ләкин барыбер теләгенә ирешә алмады. Төн илләрендә аю, болан, бүре тиресеннән кием тегәләр икән, тауларында алтын-көмеш аунап ята икән. Барасы иде кораблар белән шул якларга, Төн диңгезенәчә җитәсе иде. Грек уты кулына төшкән хәлдә…
Кубрат хан башын күтәрде, барысы да аңа игътибар итте.
– Хөрмәтле Ираклий дустым Фанәгүргә акыллы илчеләр җибәргән… Килеш, төптәңре, – диде хан. – Эт төлкене куып тоткач, төлке аңа әйткән, ди: «Синең аякларың тотмады мине, сиңа тотылуым минем көчсезлегем бәласе, син әнә бүрене куып тотып кара», – дип әйтеп әйткән, ди. Әгәр дә мәгәр син, Ирсан, илчеләр белән килешмисең икән, кем әйтмешли, бүрене тотып кара.
Барысы да көлештеләр. Төптәңре гарьләнү-кимсенүдән агарынып калды. Уе-шиге хак булган, Кубрат хан акрын гына христиан диненә авыша бара. Әйе, моннан күп еллар элек агасы Ураган бер дә тикмәгә генә Кубратны Патшакалада тәрбиягә калдырмаган икән. Төптәңре түзмәде, торып басты. Бу аның янә сүз соравы иде, хан аңа «әйдә сөйлә» дигән ишарә ясады.
– Тәңренең илаһи көче һәркемгә җитә, олуг хан. Мәрьям ана белән Изге Христоска да. Эт кыр кәҗәсен куа китә. Шунда кыр кәҗәсе аңа әйтә: «Син беркайчан да мине куып тота алмассың», – ди. «Нигә?» – дип сорый эт. «Чөнки мин үз җанымны коткарыр өчен качам, ә син хуҗаңа ярар өчен мине куасың», – ди кыр кәҗәсе.
– Төптәңре, син дә хаклы, – диде олуг хан һәм беренче булып урыныннан кузгалды. – Кунакларны ашчылар көтә, зарыктырмыйк табынны. Ач кешенең ачуы яман, дигән бабаларыбыз.
Артык дәү гәүдәле, чәч-сакалы агара башлаган, алтын җепләр белән аралаштырып тегелгән рум кафтаны кигән Кубрат хан торып баскач, барысы да үзләрен кечерәеп калгандай хис иттеләр. Аягүрә баскан Кубрат ханның күзләрендә, бөтен торыш-кыяфәтендә көч-гайрәт кенә түгел, ниндидер тылсым да бардыр сыман иде. Олуг хан инде бәхәстән туйган, аның бүген беркем белән дә бәхәсләшәсе килми иде. Кубрат хан бер адым алга атлады. Төн илләреннән китерелгән урман мәчесе тиресенә басты. Аннары борылды да, иелеп, бизәкле табактагы энҗеләр тезгән калфакны алды, килеп, ханшага кидерде.
Шунда патрикий Симеон:
– Аһ! – дип куйды. Аннары: – Йа Аллам, нәкъ Изге Мәрьям ана! – диде.
Моны ишеткәннәре ишетте, ишетмәгәннәре – юк. Хан, аягүрәбасуга, торып басканнарга күз йөртеп чыкты. Кунаклар янынаБолгарның аксакаллары, илханнары, кавханнары, тарханнары чакырылган иде, алар барысы да, шул исәптән илчеләр дә, хан тагын ни әйтер дип, аның авызына карап торалар. Олуг хан, иелеп, табакны алды һәм төптәңрегә:
– Ышбу табактан ханшага ризык китерсеннәр! – дип, табакны төптәңре Ирсанга сузды. Төптәңренең алмыйчарасы юк, бу хан боерыгы иде. Төптәңре, ниндидер мизгелдә үзенә терәк эзләп, үзе яраткан һәм үзе яклы дигән кавханнарга карады, әмма тегеләр күзләрен читкә алдылар, төптәңрене күрмәмешкә салыштылар. Төптәңренең йөзе болыттай каралды. Әмма хан аны күрми иде инде. Ул кулы белән барчасына да кузгалырга дип ишарә ясады, шуны гына көткәндәй, һәммәсе дә аш ягына кузгалдылар. Яңа аш бүлмәсен Рум осталары салган иде, бераз кечерәк булса да, базилевсныкына охшатканнар иде. Иоанн Фасиан моны аш бүлмәсенә килеп кергәч тә күрде. Аш ягында кунаклар яңа төр шәкел-бизәкләр дә күрделәр, соклануларын яшермичә, тотып-тотып карадылар.
Үпкәсен эченә йотып, төптәңре Ирсан барысыннан да иртәрәк сарайдан чыгып китте. Хан сараеннан чыккач, төптәңретуп-туры ата-бабалар каберлегенә юнәлде. Җир астында дөнья көтүче ата-бабалар белән киңәшерлек уйлары бар иде төптәңренең. Бу кабергә бабалар күмелгән, һәрберсе янына хатыннары, атлары-кораллары, коллары куелган. Биек курган булып үсеп чыккан каберлеккә бүген дә китереп корбан чалалар, корбан ителгән малның канын кеше күтәрә алмастай кылыч утыртылган төбәккә коялар. Орышка чыгарга җыенган һәр алып, бирегә килеп, корбан чала, үз бармагын хәнҗәре белән төртеп кан чыгара, шул кылычка сөртеп китә. Ике-өч ел элек төптәңре Ирсан кылыч янына таш куйдыртты. Таш шулкадәр зур иде ки, аны курганга менгерү өчен меңләгән кеше китертергә туры килде. Изге ташка руналар белән изге сүзләр язылган иде. Төптәңре, бу ташны болгарларга күктән Тәңре төшерде, диде. Ышандылар.
Моннан йөз еллар элек, Ашина белән Дулу арасында каган тәхете өчен бәхәс купкач, төптәңренең атасы үзенә Дулу нәселен сайлый һәм аларны төркиләрнең каганы итүгә ирешә. Әмма илтабар ашиналылар атасының башына җитәләр. Кубрат ханның агасы Ураган каган ашиналылар белән көрәшеп йөргәндә башын сала, аның урынын Кубрат хан ала.
Төптәңре Ирсан үз атасы, илтабар Дулу ыруын сайлап һәм аларны төркиләр дөньясына баш итеп куярга маташып зур хата ясаган, дип бара иде. Башта ул шулай дип уйлап кына йөрде, ә инде Кубрат хан белән килешә алмый башлагач, бигрәк тә ханның христиан диненә авышуын күргәч, Ашина ыруына ачыктан-ачык йөз тота башлады. Төптәңренең бәхетенә каршы, Истеми каган оныгы Йулыш исән калган икән. Ул ашиналыларга йөз тоткан хазарларга килә һәм, күп тә үтми, аны ак киезгә салып күтәрәләр – каган итәләр. Йулыш каган биләү җире итеп Хазар диңгезе буйларын сайлый һәм шунда кала салдыра. Хазарлар Тәңрегә табыналар, кардәш халык, ә греклар кем? Греклар болгарларга телләре, гореф-гадәтләре белән дә ят кешеләр. Ә Кубрат хан шуңа да карамастан сараен греклар белән тутырды.
Ата-бабалар каберлегенә килгәч, төптәңренең зиһене ачылып киткәндәй булды. Әйе, әйе, хазарларга йөз тотарга, кавханнарны, илханнарны шуңа котыртырга…
Төптәңре корбаннар курганына менде, изге таш алдына тезләнде. Караңгы төште, тау артыннан ай калыкты. Төптәңре изге ташка баш ора-ора ялварды:
– Атам-бабам, тыңла угланың, кыл бер-бер хәл олуг ханга! Узына башлады, угланыңны санламый, сүзләренә колак салмый башлады, атам-бабам…
Шул чакта җир кузгалып куйгандай итте, изге таш, селкенеп, бер якка авыша төште, һәм җир астыннан тонык кына аваз ишетелде. Ирсан, коты алынып, күккә карады. Тәңреүзе шулай аңа дәшәме, җир астындагы бабаларымы?.. Ирсан йөзтүбән капланды, Тәңредән кичерүен сорады:
– Йа Тәңрем, йа җир атасы, йа җир анасы, йа су атасы, йа су анасы, мин җир баласы, сезгә каласы, безгә барасы…
Шул мәлдә тагын җир селкенеп куйды, төптәңре Ирсанның аяк астындагы җир убылып киткәндәй булды. Ул сикереп торды да атлый-йөгерә калага элдертте.
Өйдә аны коты алынган гарәп колы көтеп тора иде. Хуҗасы бусаганы атлап керүгә, ул:
– Иям, җир тетрәде, өй уртасындагы сандал җир астына убылды, – диде.
Шунда белде Ирсан гарәп колның белекле булуын, шул көннән ул аңа кол дип түгел, аты белән дәште.
Ата-бабалар кабереннән кайтканнан соң, төптәңре үзендәге илаһи көчләргә ышанмый башлады. Төптәңре кисәк җиргә төште һәм иң әүвәл үзенә яклаучылар булдырырга – илханнарны Кубрат ханга каршы котыртырга ниятләде.
2
Олуг ханда хезмәт итүче баһадирларның күбесе болгарларга кардәш халык иде. Аларның бер өлеше Болгарга Аппакка ияреп килде, бер ишесен Тугры хан үзе җибәрде. Куәтләнеп, көч җыеп килгән кияүне тагы да куәтлерәк итәсе килә иде, күрәсең, Тугры ханның. Әмма көтмәгәндә Тугры хан үлеп китте. Хансыз калган көтригурларның аксакаллары Кубрат ханга Фанәгүргә киңәшкә килделәр. Алар үзләре белән яңа мыек чыгара башлаган Көбер илханны да алып килгәннәр иде. Кубрат хан тантаналы төстә Көбер илханны хан итеп ак киездә күтәрттерде. Болгардан хан титулы алып кайткан Көбер җизнәсе Кубрат ханга рәхмәт йөзеннән бер мең атлы алып җибәрде. Бу хәл җизнәсе Кубрат ханны хөрмәт итүне, ниндидер күләмдә аның канат астына керүне— буйсынуны аңлата иде. Кубрат хан «көтригур атка менгәч канатлана» дигән сүзнең дөреслегенә бер тапкыр гына инанмаган иде инде. Фанәгүргә килеп төпләнеп киткән көтригурлар Кызкуыш туйларына катнаша башладылар, ат чабышларында бүләкләр алып, болгар, хәтта грек кызларына өйләнделәр.
Соңгы елларда, Фанәгүрдә халык ишәю сәбәпле, кала күзгә күренеп үсте. Византия, Болгар төзүчеләре өйләр салдылар, тимерчеләр алачыкларда эшләде. Әмма Болгар тимерчеләре корал һәм атлыга кирәк-ярак җиһазларны греклардан остарак ясыйлар иде. Ат дирбияләре: өзәңге, ияр, йөгән, ат башына каплагычларны болгарлардан да матур һәм нык итеп ясаучылар юк иде. Кубрат хан чит илдән килгән һөнәрчеләргә бөтен булган хокукларны бирде, аларның кайберләре хәтта болгарлардан өстенрәк хокукта яшәде. Хөкем иткәндә дә аларны бары тик хан үзе хөкем итте. Чит илләрдән килгән һөнәрчеләргә шундый ирек бирелү белән килешмәүчеләр дә булды, әмма Кубрат хан кылганында калды. Шул сәбәпле булса кирәк, Фанәгүр каласының даны күрше-тирә илләргә бик тиз таралды. Фанәгүргә төрле илләрдән һөнәрчеләр агылды. Читтән килгән кешеләрнең иң күп өлеше греклар иде.
Әйе, греклар иде Бөек Болгарның көчен-куәтен, дәрәҗәсен үстерүчеләр. Базилевс моны белсә дә күзен йомды, Патшакаладан Фанәгүргә китәргә теләгән кешеләрне тоткарламады, җибәрде, әмма һәр икенче кешегә диярлек нинди дә булса бурыч йөкләде. Ахыр чиктә, нинди генә илдә яшәмәсен, кемгә генә хезмәт итмәсен, грек барыбер грек булып калачак дип уйлады. Философ Иоанн Фасиан белән патрикий Симеон Болгарга бик вакытлы киттеләр. Болгар куәтләнеп бара. Кыска гына вакыт эчендә көнчыгыштагы төрле кабиләләрне канат астына җыйган Кубрат хан тиз генә христиан динен кабул итмәс. Мәгәр базилевс, фанатик Симеонга ышанып җитмәсә дә, философ Иоанн Фасианга зур өмет баглый иде. Болгар ханы философның акыллы сүзләрен тыңлар, шулай итми хәле юк, тыңлар-тыңлар да көннәрдән бер көнне, ханшасын ияртеп, чиркәүгә килеп керер. Иоанн Фасиан сиздерми генә кеше күңеленә керә белә, ул гүя сине әсир итә, күп тә үтми, аныңча уйлый, аныңча фикерли башлыйсың. Нәкъ менә шул кешене логофет белән архиепископ яратып бетермәделәр: еретик, имеш, чиркәүгә каршы сүз әйтә… Үз вакытында базилевс та аларга каршы әйтә алмады, философны яклап чыкмады. Якларлык чак идеме – илче Феофан улы Константинның императрица Мартинага гыйшык тотуын беләләр. Ә көндәше Константиннан ничек котылу юлын әнә шул логофет өйрәтте. Кубрат ханга хат язарга һәм Константинны атасы белән Фанәгүргә җибәрергә кушты. Базилевс нәкъ логофет әйткәнчә эшләде һәм уңды. Кубрат хан Константинны алып калган. Базилевсның Кубрат ханга рәхмәте зур иде. Дин мәсьәләсендә базилевс бер нәрсәне бервакытта да исеннән чыгармады: нинди генә йолага табынмасын, кеше иң әүвәл үзе инанган дини тыюны яратмый. Бу – хакыйкать. Чөнки кеше дингә рухы белән керә, ахыр җанын бирә. Ә кешедә җан белән рух үлемсез. Византия империясен аякландырган беренче император Диоклетиан христиан динен кабул итми, кояшка табына, хәтта үзен Хода илчесе итеп игълан итә. Мәгәр эллиннарда куәт алып, көчәеп, зур ташкын булып килгән христиан дине Диоклетианның да рухын сындыра, үзе император тәхетендә утырганда христиан динен кабул итмәсә дә, аннан соң тәхеткә килгән император Констанций Хлорның улы Константин элекке диннән баш тарта һәм христиан динен дәүләт дине итеп игълан итәргә мәҗбүр була. Диоклетиан барында ук Рим өстенлеген югалта башлый. Император Диоклетиан – Көнчыгыш Римны Византия итүче шәхес. Аны мактарга кирәк иде дин әһелләренә, ә юк, алар аны гүя белмиләр дә, алар бары тик бер изге Константинны беләләр, аны гына данлыйлар. Диоклетиан христиан динен кабул итми. Ни өчен? Ярлыларны яклаганга, изелгәннәрне… Христиан дине кешеләрдән дөньялыкта чакта язмышы белән килешүне, буйсынуны таләп итә: якты дөньядан киткәч, яисә җәннәткә керүне, яисә кылган явызлыклары өчен тәмугта януны коткыларның да коткысы итеп ала. Европада христиан диненә каршы торырлык йола булмый. Шундый хәлдә дә император Диоклетиан беркемгә дә буйсынмый, үзе Тәңре, үзе Алла, үзе Хода, үзе патша була. Ә монда базилевс дин әһелләреннән башка бер адым да ясый алмый. Ике-өч гасыр эчендә Византиядә христиан дине ныгый, үсә, хәтта күрше-тирәдәге варварлар иленә үтеп керә, аларны берәм-берәм канат астына җыя башлый. Бөек Болгар империя өчен чираттагы ил иде. Ләкин соңгы елларда Мөхәммәд пәйгамбәр байрагы астында гарәпләр күтәрелде, греклар «сарациннар» дип атаган бу халык, үз тирәләрендәге илләрне буйсындырып, Византия империясе чикләренә килеп җитте, империя биләмәләренә кергән шәһәрләргә яу чаба башлады. Кыска гына вакыт эчендә Византиянең берничә дәүләт-шәһәре сарациннар кулына күчте. Сарациннар ташкыны анда гына тукталып калмады, Хазар диңгезе янына килеп терәлде. Империя өчен менә шундый гаять җаваплы вакытта көнчыгыш тарафта форпост булып үсеп чыккан Болгарны кулдан ычкындыру ярамастай хәл булыр иде.
Күптән түгел базилевска Иоанн Фасианның «Белем чишмәсе» дигән китабын тапшырдылар. Китапны философИоанн Фасиан Болгарда язган иде. Иң гаҗәбе шул булды император Ираклий өчен: китапны философ аңа багышлый. Үзенә багышланган китапны кулына алуга, базилевс аны укып чыга, гаҗәп дәрәҗәдә ошата, шундук Фанәгүргә Иоанн Фасиан исеменә күп итеп бүләкләр җибәрә һәм аның илгә кайтуын үтенә. Әмма Иоанн Фасиан, тыйнак кына итеп тагын бер-ике елга Болгарда калырга рөхсәт сорап, базилевска хат яза. Император рөхсәт бирә, мәгәр Иоанн Фасианны куарга мәҗбүр иткән архиепископ белән логофетны бик нык орыша, мин сезнең үзегезне Болгарга сөрәм, дип яный.
Бу вакытта Болгарның башкаласы Фанәгүрдә йөзләрчә сәүдәгәр яши, алар, хан тарафыннан салдырылган сарайда үз йолаларын мактап, көн-төн бәхәсләшәләр. Византиядән, Сүриянең Дәмәшкъ шәһәреннән, Сәмәркандтан, Харәземнан, Табгачтан килгән халыклар, император Ираклий тарафыннанүз илләреннән куылган яһүдләр, базарларда алыш-бирешләре беткәч, кәрвансарайга кайтып, гаделлек эзләп төкерекләренчәчә-чәчә бәхәсләшәләр, сүз көрәштерәләр. Кайчак эшләр коралга кадәр барып җитә. Әмма хан сакчылары тегеләрне бик тиз сүрелдерәләр, коралларын алалар, анда да тынычланаалмаганнарын төрмәгә ябып, ике-өч көн аш-сусыз тотып, сабырландырып чыгаралар.
Үзенең йомшак мөгамәләсе, сизгер күңеле белән тоеп ала Иоанн Фасиан: Кубрат хан да сәүдәгәрләр арасындагы бәхәсләр белән кызыксына. Әмма ханны философның төп фикере күбрәк тарта: кеше ул – үзенә күрә бер дөнья, ә кешенең тәне, җаны акылга ияргән җисеме генә.
Иоанн Фасианның шактый катлаулы булган фәлсәфәсен Кубрат хан аңлап ук җиткермәсә дә, төптәңре Ирсан аңлый иде. Философ Иоанн Фасиан, христиан дине көчеге патрикий Симеон белән бергәләшеп, Кубрат ханны үз йолаларына күчерергә килгәннәр. Симеонны төптәңре баштан ук санга сукмады: ул фанатикны юлдан алып ташлавы авыр булмаячак. Ә менә философ Иоанн Фасианны җиңүе төптәңре өчен шактый кыенга киләчәк иде. Шулай да төптәңре Кубрат ханны аның кулына тиз генә бирмәс, теше-тырнагы белән тырышыр. Болгар халкы мең еллар буена Тәңре йоласын тота, ә аны яңа тәпи йөреп киткән христиан дине йотарга маташа. Булмас ул! Болгар халкы төптәңрегә ышана. Бөек Болгар ханы Кубрат та онытмасын иде: дәүләт төзү, җәйләүләрне киңәйтү – болар барысы да Тәңре кулында.
Тәңре йоласын христиан диненнән йолып калу өчен иң әүвәл төптәңре илханнарга мөрәҗәгать итәр. Хан картаеп бара. Башта тәхеткә илханнарның берәрсен утыртыр. Әйе, әйе, аннары ул бөтен грекны Румга кудыртыр, салынып яткан чиркәүләрен җимертер, көлен күккә очырыр. Христиан диненә күчеп өлгергән болгарларны астырыр, кистерер, ат койрыгына тактырыр. Әйе, төптәңре моны гомерен корбан итеп булса да эшләр. Ахыр чиктә ул Йулыш каганның алдына барып баш орыр, аны Болгарга алып килер, яулатыр, бөтен Дулу ыруын юк иттерер, әмма халкын христиан йоласыннан йолып алып калыр.
3
Төптәңре илханнарны, кайбер кавханнарны турыдан-туры грекларга каршы котырта башлагач, Кубрат хан алостаз Дәян белән киңәшергә булды. «Ни кылырга төптәңре Ирсан белән?» дигән сорауны куйгач, алостаз Дәян зур мәҗлес җыярга һәм шунда төптәңрене чакыртырга кушты. Төптәңре Болгар халкы алдында күрәзә итеп йөри, сүзе хак килгәндә: «Күктә – Тәңре, җирдә – мин», – дип әйтергә ярата иде. Кубрат хан, алостаз Дәянның киңәшен тотып, мәҗлес җыйды һәм мәҗлескә килгән төптәңрегә мондый сорау куйды:
– Төптәңре Ирсан, син үзеңне күктә – Тәңре, җирдә – мин, дип йөрисең. Әгәр чынлап та җирдә син Тәңре икәнсең, әйт миңа, мәҗлес алдында әйт: тагын ничә ел миңа тәхеттә утырасы?
Төптәңренең җавап бирми хәле юк, чөнки төптәңре – Болгарда иң абруйлы кеше. Тәңре илчесе, аның сүзе – аткан ук. Ул ни әйтә – шулай була. Һәм аңа башка бер кеше сорау бирсә, нәкъ ул әйткәнчә дә булыр иде, монда бит хан үзе бирде сорауны, җитмәсә, соравы нинди! Каян белсен ди Кубрат ханның тагын ничә ел тәхеттә утыруын төптәңре Ирсан? Әйтер «ике ел» дип, Кубрат хан өч ел утырыр, әйтер «бер көн» дип, Кубрат хан өч көн утырыр да төптәңренең күрәзәлеген юкка чыгарыр. Аннан инде ханнан мәрхәмәт көтмә, ат койрыгына тактырмаса да, кая булса да сөрер, йә булмаса, башын чаптырыр. Иң яхшысы— хан алдына килеп баш ору. Ирсанның атасы ханнарга баш бирмәүдән харап була. Иелгән башны кылыч кисми.
Төптәңре әкрен генә кузгалды да хан каршына килеп баш орды.
– Олуг хан, ханнар гомере белән төптәңре эш итми, ханнар гомере белән бары тик Тәңре үзе эш итә. Мин исә бары тик синең колың гына, олуг хан, – диде.
Мәҗлестә шау-шу купты, әле генә күз алдында күрәзә һәм илаһи кодрәткә ия төптәңре гап-гади кеше булды да калды. Кара син аны, төптәңре бер дә күктән төшмәгән икән бит, ул да безнең кебек үк кеше икән ләбаса. Инде күрегез, кардәшләр, Болгарда Кубрат ханнан да акыллы кеше юк икән бит! Төптәңре түгел, олуг хан Кубрат үзе Тәңре илчесе…
Византиядән килгән яучылар хөрмәтенә җыелган мәҗлескә буйтурлар, кавханнар, тарханнар да чакырылды. Илбарысбаһадир да табында утыра. Мәрхүм Саклаб кавхан угланы Илбарысның хан гаиләсендә тәрбия алуын чит илдән килгән кунаклар да беләләр иде. Сарайда җыелган мәҗлесләрдә Илбарыс баһадир һәрчак илханнар белән янәшә утырды. Бөек Болгар дәүләте башы Кубрат хан шат иде. Шатланмаслыкмы, моннан җиде ел элек ярәшкән кызына яучылар килде. Булачак кияү дә исән-сау икән, кызлары да исән-имин буй җиткерде. Әмма кызның анасы ханша Аппак борчулы иде. Ул әле кызына карый, әле хан гаиләсендә тәрбия алган Илбарыс баһадирга; егет исә Чәчкәдән күзен дә алмый, әйтерсең соңгы тапкыр күрә. Моны күреп-күзәтеп утырган ханша түзмәде, Илбарыс угланга тамак кырды, Илбарыс углан, сиңа әйтәм, гел бер Чәчкәгә генә карап утырма, кунаклардан яхшы түгел, янәсе. Әмма Илбарыс баһадир, ханшаны әллә ишетте, әллә юк, ихтыяр көчен җуйган берәүдәй, һаман хан кызы Чәчкәгә карап утыра бирде. Ул өмет итә иде әле. Бәлкем, соңгы чиктә булса да олуг хан биргән вәгъдәсеннән ваз кичәр – кызы Чәчкәне базилевс угланы Юстинианга бирмәс. Белә бит олуг хан, аның кызын баһадиры Илбарыс та ярата, белмәмешкә салышса да белә. Теләсә, олуг хан кызы Чәчкәне баһадирга да бирә ала, төркиләрдә хан кызларын баһадирларга бирү тузга язмаган гадәт түгел. Әмма моңа барырмы олуг хан? Юк, бармас. Ханның шатлыгы йөзенә үк бәреп чыккан: илханияләрне илханнарга кияүгә бирү ул – сәясәт, бер гаилә кору гына түгел. Ул гынамы, Чәчкә белән Юстинианның кавышуы ике халыкны кызыл җеп белән бәйләр. Мәгәр нык булырмы ул җеп? Чак кына тартылуга да өзелеп китмәсме?.. Юк, өзелмәс, император Ираклий белән Кубрат ханның дуслыгын ныгытыр. Әйе, юкка өмет итә Илбарыс баһадир, юкка. Яучылар белән әнә рәссам да килгән, иртәгә ул Чәчкәнең рәсемен ясарга керешер, аны Румга алып китәрләр, булачак кияве Юстинианга күрсәтерләр. Күрер дә кияү хан кызын, таң калыр. Никадәр гүзәллек!
Күрә бит, белә бит Илбарыс баһадир, Чәчкә үзе дә Патшакалага китәргә теләми. Әмма аны барыбер Патшакалага алып китәрләр. Бүген түгел икән – иртәгә, иртәгә түгел икән… Заманында Тугры хан кызы Аппак та үз җәйләвендәге бер баһадирны яраткан булган, әмма Тугры хан кызының теләге белән исәпләшеп тормаган, тоткан да Аппакны Кубрат ханга биреп җибәргән. Горур һәм тәкәббер көтригур кызы да атасы әмеренә буйсынгач, йомшак табигатьле, ата-ана сүзеннән беркайчан да чыкмаган Чәчкәгәме каршы тору?! Бәлкем, Чәчкә дә тора-бара анасына охшар. Кирәк чакта, Аппак Кубрат хан белән орышларга да чыккан, диләр. Хәзер дә Кубрат хан ханша белән киңәшмичә бер эш тә кылмый. Башта киңәшә, соңыннан үзенчә кылса да киңәшә…
Иң әүвәл көмеш табакларда ризык-нигъмәтләр килде, аннары Алан иленнән китерелгән озын муенлы җиз амфоралар белән грек эчемлеге куйдылар. Кайсын мөгезгә, кайсын җамаякка салып, кем ни тели, шуны койдылар.
– Кунаклар, кардәшләр, аксакаллар, кавханнарым, тарханнарым, – дип сузыбрак башлады Кубрат хан, аннары истәлекчегә күз төшереп алды. – Истәлекче, яз. Эт елында мин, Бөек Болгар ханы Кубрат, үземнең җәйләүләремне илханнарга бүлеп бирергә булдым. Мин картайдым, эт картайса, ятып өрер, дигән Атилла бабабыз. Менә шушы мәҗлестә кунакларым алдында мин…
Табын өстендә «аһ» дигән аваз эленеп калды. Кемдер елап җибәрде, кайберәүләрнең күзләре дымланды, бары тик төптәңре генә, дөрес ишетәме колагым дип, тын алырга куркып утырды. Төптәңренең йөзендә куаныч чалымнары күреп, Кубрат хан күзен-кашын җимерде. Юкка куанасың, мин беркая да – җир астына да, Тәңре янына күккә ашарга да җыенмыйм, бары тик җәйләүләремне генә илханнарга бүлеп бирәм дигәндәй, кырыс кына карап алды. Хан торып басуга, табын тып-тын булды.
– Аксакаллар, кавханнар, минем биш угланым, кызым Чәчкә бар. Чәчкә кызымның Тәңре теләге белән язмышы хәл ителде. Инде хәзер мин җәйләүләремне угланнарыма бүлеп бирергә булдым. Истәлекче, бу юлларны алтын белән яз: өлкән угланым Батбайга аланнар иле, миңа буйсынган тау ягы халыклары булыр; Кодрак илханга – Өске Кирмән, Төн илләре җәйләүләрем; Аспарух илханга – Урта Итил, Тын елга җәйләүләрем; Балкыр илханга Түбән Итил буе көтүлекләрем, миңа буйсынган Даду даласында яшәүче халыклар булыр. Аслан төпчегем бире кайтыр. Мин әйттем, аксакаллар.
– Тәңрем, Тәңрем, Тәңрем… – дип кабатлап торучылар булды.
– Кызым Чәчкә, кил әле бире. Сез дә, илханнар, яныма килегез. Чәчкә кызым, бир Батбай абаңа менә бу бер учма укны. – Хан кызына бер учма ук бәйләме бирде. – Бир, кызым, Батбай абаңа учманы.
Батбай илхан горур төстә түргә узды, сеңлесе кулыннан бер учма укны алды.
– Инде сындыр, Батбай илхан, шул учма укны, – диде Кубрат хан.
Батбай учма укны тезенә салды, сындырырга маташты. Учма ук сыгылып килде, илханның муен тамырлары бүртенде, битенә кан сауды, маңгаена бөрчек-бөрчек тир бәреп чыкты, әмма учма укны сындыра алмады.
– Булмый, атам, – диде Батбай һәм, маңгаендагы тирне җиңе белән сөртеп, учманы кире Чәчкәгә бирде.
– Хәзер син ал, Кодрак илхан, – диде хан.
Киңчә җилкәле, калкандай күкрәкле, атасыдай төптән юан чыккан гәүдәле Кодрак илхан зур-зур атлап килде дә сеңлесе кулыннан учманы алды. Учманы тезенә куйды. Илханның муен тамырлары чыбыркы сабыдай бүртеп чыкты, учма ук җәя булып бөгелде, әмма сынмады. Чират Аспарухка җитте. Аспарух илханның беләк сеңерләре чытырдады, йөзенә гүя ут капты, буйтур бу тамаша көч салуга, учма менә-менә сынар кебек тоелды. Мәгәр илхан юкка көчәнде, юкка тырышты – учма сынмады. Балкыр илхан да учманы сындыра алмады. Төпчеге Аслан Патшакалада иде. Ахырдан хан кызы Чәчкә учмадан укларны берәм-берәм суырып чыгара һәм сындырып ташлый торды. Табын гөр килде. Уклар сындырылып беткәч, олуг хан кулын күтәрде, мәҗлескә тынычланырга кушты.
– Угланнар-илханнар! Бабаларыбыз, аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар, дигәннәр. Бер учма уктай бердәмяшәгез. Бердәм, тату яшәсәгез, сезне беркем дә җиңә алмас, җәйләүләрегезгә малларын да кертмәс. Инде бер-берегездән аерылышып яшәсәгез, һәркем үз ыруы, үз биләмәләре өчен генә кайгыртса, җәйләүләрегезгә дошман керер, кәләшләрегезне, кардәшләрегезне, сеңелләрегезне, бөтен ыруыгызны кылыч белән турап ташларлар, сөңге белән кадап үтерерләр, исән калганнарыгызны кол итеп чит җирләргә сатарлар. Бердәм булыгыз. Бердәм булган – береккән, ялгыз калган – кол иткән. Киңәш иткән – уңар, киңәшсез – туңар. Бердәм киңәшеп яшәгез. Шул булыр, илханнар, минем сезгә әманәт-васыятем. Мин әйттем, кардәшләр, аксакаллар, кавханнар!
Сүзе беткәч, Кубрат хан илханнар янында утыручы үги оланы Илбарыс баһадирга карады:
– Инде, Илбарыс баһадир, син бире кил.
Илбарыс баһадир хан янына атлаганда, табында чышын-пышын сөйләшү китте. Илбарыс баһадир хан янына килеп баскач, хан аңа билендәге путасын салып бирде.
– Баһадир, син бәйләмең белән Кодрак илханда булырсың.– Хан пута өстенә хәнҗәрен, кылычын салды. – Мин сиңа, баһадир, үз алаемнан бер төмән алай бирәм. Аксакаллар! – Кавханнарга карады олуг хан. – Өске Кирмәннән хәбәр килде. Угры Чалбай хан Өске Кирмәнне алган, андагы кардәшләребез болгар-грекларны әсир иткән. Угрылыгын антлар эчеп тә ташламаган Чалбай ханны кирмәннән куып чыгаруны Саклаб кавхан угланы Илбарыс баһадирга йөклим. – Кубрат, киңәш сорагандай, ханшага карап алды, ханша аңа сизелер-сизелмәс кенә ияк какты. – Кирмәнне Чалбай кулыннан ал, Итил, Чулман елгалары буенда яшәүче төрки-угор халыклары белән сәүдә эшен җайга сал. Үзең кирәк тапкан иң оста алыпларны, мәргәннәрне алаемнан сайлап ал. Кирмәнне алуга, Фанәгүргә хәбәр җибәр. – Олуг хан хәзинә башы кавханга бармак изәде. – Кавхан, баһадирга хан казнасыннан Дәмәшкъ сәүдәгәрләреннән алган көмеш табак-савытлар, кирәк кадәр корал, көтүлегемнән ат бир. Баһадир, бүләкләрне болгар белән сәүдә итәргә килешкән кабилә башлыкларына бирерсең. Кайтышлый каенишем Көбер ханга керерсең, аңа Румнан килгән алтын табакны бүләк итәрсең. – Хан тамак кырды, ашап-эчәргә кыстап йөргән табынбашка күз төшереп алды. – Чалбай ханның башын Фанәгүргә җибәрерсең. Кодрак илхан ыруы белән үз биләмәләренә Дәмәшкътән кайткач күчеп китәр. Болгарга асыл корычтан ясалган Дәмәшкъ кораллары кирәк. Кодрак илхан шунда чыгып китәр. Мин әйттем!
Илбарыс баһадир хан биргән әйберләрне артында басып торган ярдәмчесенә сузды, бирде дә хан алдында бил бөкте.
– Олуг хан, атам, йөкләгән ышанычың аклармын. Итил-Чулман буендагы халыклар белән сәүдә эшләрен җайга салырмын. Болгарның Өске Кирмәнен кайтарып алу өчен гомеремне дә кызганмам.
– Сувар кавхан, орыш атларының башы, баһадирга иң яхшы атларны бир, – диде хан, – орышларда даннары арткан алыпларым бир. – Хан карашы белән алостаз Дәянны эзләп тапты: – Алостаз Дәян, сине Илбарыс баһадир белән җибәрәм. Мин әйттем!
Алостаз Дәян, озын, чандыр гәүдәсен урталай бөкләп, ханга ризалыгын белдерде.
– Инде ашагыз, эчегез, – диде хан. – Табыната, кыста кунакларны, китер кымыз, китер әче бал.
Ашап-эчкәч, табындагылар шаулаша башладылар. Кубрат хан ханша Аппак белән киңәшеп утырды. Шуннан хан кинәт күтәрелде дә:
– Халаек, кунаклар килү хөрмәтенә, илхан Кодрак белән Илбарыс баһадир юлга чыгу хөрмәтенә иртәгә диңгез буенда Кызкуыш туе уздырырга булдым. Сөрәнчеләр, халыкка бүген үк оран салыгыз. Мин әйттем.
Көтелмәгән бу хәбәрне күтәреп алдылар, өйләнмәгән баһадирларның түбәләре күккә тиде, баш киемнәре чөелде, ул да түгел, сөрән салучылар, иртәгә Кызкуыш туе, орыш уеннары була, дип оран сала-сала, калага чыгып киттеләр. Барысы да белә иде: бу төндә, бу төндә генә түгел, бу ике төндә бер генә кыз да керфеген йоммаячак, сөйгәнен-сайлаганын уйлап чыгачак, Тәңредән сөйгәненең куып җитүен теләячәк.
Кодрак илхан да, Илбарыс баһадир да юлга Кызкуыш туеннан соң гына чыгып китәргә өстәмә боерык алдылар. Шул боерыкны алганнан соң, Илбарыс баһадир урынына килеп утырды һәм Чәчкәдән күзен дә алмады. Ханша баһадирның бу карашын тагын ошатып бетермәде. Мәҗлес тәмамланып бетәр-бетмәс, Чәчкәне ияртеп чыгып китте.
Аш бүлмәсендә Кубрат хан һәм яучылар гына калды.
4
Башта төптәңре Ирсан Илбарыс баһадирны эзләп табарга булды. Ул да кимсетелгән кеше, бүген-иртәгә Өске Кирмәнгә китә, төптәңре аңа да күңеленә килгән шиген сөйләргә тиеш. Ятим бала аны ярата, хөрмәт итә, аңа ышана. Ятим угланны Кубрат хан кимсетте. Дөрес, углан юкка өмет итә, булмастай хәлне өмет итмәсен иде. Әйтергә кирәк, хан кызы Чәчкәгә өмет тотма, дияргә кирәк. Баһадир аны аңлар, ул аны улыдай якын күрә. Ни өчен? Төптәңре белә дә, белеп тә бетерми кебек иде, әмма ниндидер бер аңлашылмаган хис аны шул балага тарта иде. Әллә инде анасын яраткангамы?.. Әллә мәхәббәт дигән нәрсә шулай аналарыннан балаларына күчәме?.. Тәңре үзе шулай яздымы икән әллә аңа?..
Иң әүвәл Илбарыс баһадир аңа ярдәм итәр. Кубрат хан картайды, әнә үзе үк, эт картайса ятып өрер, дип әйтә. Аның урынына илханнарның берсен хәзерләргә кирәк. Кемне, кайсы угланны?.. Менә монысы караңгырак иде әле төптәңре өчен, әүвәл илханнарны сыныйсы бар иде. Кайсы нинди уй белән яши?.. Бу эштә Илбарыс баһадир төптәңренең беренче ярдәмчесе булыр. Углан илханнар белән бергә уйнап үсте, бер табыннан ашады, бертөрле кием киде. Әйе, олуг хан булып бары тик төптәңре Ирсан теләгән илхан гына ак киездә күтәрелергә тиеш.
Ишегалдына төптәңре килеп керүгә, кораллар караштырып утырган Илбарыс аптырый калды.
– Углан, әйдә әле йөреп керик, – диде төптәңре, күңел тынычсызлыгын сиздереп.
Баһадир төптәңрегә карусыз иярде. Урамга чыктылар, илханнар яшәгән урамга юнәлделәр. Сөйләшмәделәр, күңелләр сөйләште. Илбарыс баһадир бу кешегә гадәтләнеп килә иде инде.
– Углан, – диде төптәңре, үз урамнарына килеп чыккач. – Углан, ташлама мине. Мин синең кебек үк ятим кеше. – Төптәңре туктады да баһадирның күкрәгенә кагылып алды.
Илбарыс баһадир ни кылырга белмичә каушап калды:
– Төптәңре, төптәңре, мин сине ташламам, мин сине атамдай якын күрәм, – диде.
Тел очына рәтле сүз килмәде.
– Углан, мин синең анаңны ярата идем, өйләнмәвемнең сәбәбен беләсең… Олуг хан теләмәде… Сиңа ул кызы Чәчкәне бирмәс, кансыз ул, шәфкатьсез…
– Олуг хан андый түгел, түгел, төптәңре. Әйтмә алай, минем сиңа рәнҗүем бар…
– Рәнҗе, – диде, кисәк кенә читкә тайпылып. – Рәнҗе, баһадир, рәнҗи-рәнҗи кимсетел… – Һәм төптәңре борылды да китеп барды.
Баһадир кире өенә кайтты, әмма төптәңре белән очрашудан соң тиз генә йокыга китә алмады.
Иртән баһадирны уң кулы Адай уятты:
– Баһадир, баһадир, кояш чыга, Тәңредән матур көн телик.
– Матур көн телик. Адай, төптимерчегә барыйк, яхшы кораллар алыйк. Төптимерче ясый коралларның асылларын.
Яңа туган көнне каршы алгач, ашадылар-эчтеләр дә тимерчеләр урамына киттеләр. Тимерчеләр урамына килеп кергәндә, анда чаң да чоң тимер чүкиләр иде инде. Тимерчеләр Кубрат хан алаена калканнар, сөңгеләр, кылыч, хәнҗәр, уклар, бик оста итеп очлым, күкрәк, терсәк, тез башы каплагычлары ясыйлар иде. Көбә ясаучылар аерым – көбәне фарсыдан килгән осталар ясый. Әйбәт кылычларны, хәнҗәрләрне, ятаганнарны греклар җитештерә. Баһадир таныш грек алачыгына юнәлде. Төптимерче грек, аларны күрүгә, җирән сакалын сыпырып, ике куллап күреште, түрдәге сәкегә әйдәде. Тимерченең билендә үгез тиресеннән теккән алъяпкыч, чылгый мыегының очлары көйгән, күзләрендә мут елмаю. Алачык түрендәге сәкегә утырышкач, төптимерче тамак кырды:
– Баһадир, хак булса, миңа җитте: сине олуг хан Өске Кирмәнгә җибәрә икән?
– Җибәрә, төптимерче. Шул сәбәпле миңа корал кирәк.
– Болай булгач, – диде төптимерче һәм, кузгалып, ләгәндә кулын юып килде. – Тавир, күрек басуың туктатып тор әле.
– Сине түләү борчый кебек, төптимерче?
– Тимерче Агасике коралларын алтынга гына сата, баһадир. Белеп кердегезме икән?
– Белеп кердем, төптимерче Агасике. Белеп кердем. Әүвәл коралларың күрсәт, оста.
– Корал булыр ул. Тавир, чыгар тауарны, барысын да чыгар. Баһадир әнә Өске Кирмәнгә яу белән китә, ә анда минем кардәшләр дә бар. Алып бармас микән төптимерче Агасикене дим, ә?
– Җаны теләгән җылан ите ашаган, төптимерче. Ниятең изге булса…
– Әй, Тавир, уклар да китер.
– Юк, төптимерче, укларны синнән алмыйбыз. Укны грек ясый белми, укны болгар оста ясый.
– Анысы хак, – диде Агасике, килешеп, аннан соң баһадир каршына өелгән коралларга ымлады. – Болар барысы да минем кулдан узды, баһадир. Юньгә бирәсем килми диюем…
Хикмәтле кеше иде төптимерче. Гомере буе диярлек Фанәгүрдә яши, әмма үз диненә ышана, муеныннан тәресен салганы юк. Кайбер греклар исә, болгарларга килеп төшүгә,далага чыгып китәләр, үз йолаларын бөтенләй оныталар. Болгарларның иркен яшәүләре, гореф-гадәтләре ошый булса кирәк. Канун кешене кимсетә, буйсынырга мәҗбүр итә, ә болгарлар бернинди канунга да буйсынмыйлар, аларның беркатлы, әмма кешене рәнҗетми торган гореф-гадәтләре бар. Канун астында тыелып, басылып яшәгән кеше, далага качып күчмә халык арасына эләккәч, иркенләп сулыш алып куя. Менә кайда икән ул җәннәт, ә аларга чиркәү әһелләре, ул җәннәтне үлгәч кенә күрерсез, диләр.
Баһадир кораллар өчен төптимерче Агасикенең учына уннан артык көмеш дирһәм салды. Төптимерче дирһәмнәрне алъяпкыч кесәсенә койды, уңлы-суллы чукынып алды. Шуннан соң гына тимерчеләренә кул изәде, янәсе, башлагыз.
Төптимерче алачыгында өч-дүрт кол тота иде. Кубрат хан тарафыннан болгарларга кол тоту тыелса да, Румнан күчеп килгән осталарга рөхсәт ителә иде. Бүген тимерчедә ике кол эшли. Берсе чүкеч белән эш итә, икенчесе күрек баса. Дәү чүкеч белән эш итүче кол аксыл чәчле, зәңгәр күзле, урта буйлы адәм иде. Баһадир аның юан беләкләренә карап торды-торды да:
– Агасике, сат миңа бу колың? – диде.
Грек хәйләкәр елмайды, кол ягына күз төшереп алды, аннары, чылгыйланып килгән, очлары көйгән мыекларын сыпырып:
– Колым сатмыйм, мин аны үзем белән алам, – диде.
– Кил әле бире, – диде колга баһадир. – Әй син, бире кил, дим!
Кол теләр-теләмәс кенә алар каршына килеп басты. Баһадир аны янә баштанаяк карап алды.
– Мин аны шул ике-өч ел эчендә менә дигән тимерче иттем, баһадир.
Илбарыс баһадир төптимерчегә ун бармагын тырпайтты.
– Сатмыйм, дидем, баһадир. Мин аны үзем белән алам. Минем синең алаеңда буласым килә, баһадир.
Шулчак кол тимерче дәү чүкече белән җир идәнгә орды.
– Беләге юан берне егар, белеме бар меңне егар, дигәннәр, хак әйткәннәр өлкәннәр, – диде Агасике.
– Кабаланма, – диде баһадир колга. – Ирекне җиргә баш орып алмыйлар, яу чабып алалар. Мин риза, Агасике, җыен. Китәсе көнне сиңа Адай хәбәр итәр.
Төптимерчедән чыккач, алар кием тегүчеләр, савыт-саба, чүлмәкчеләр урамнарыннан уздылар һәм төпсарай боҗрасына килеп чыктылар. Әнә төптәңре өе. Төптәңре Ирсанны күргән бер кеше аңа бил бөгә, ак юл тели. Кыска муенлы, иңенә бигүк күзгә ташланмаган чапан салган, башына туладан баскан кәләпүш кигән, күкрәгенә уч төбеннән зуррак кояш сурәте төшерелгән алтын тәңкә таккан төптәңре, юлыңда очрап, күзеңә туры караса, бер мәлгә каушап каласың. Бу кешедә Тәңре үзе биргән илаһи көч бар сыман. Үзенә шикләнебрәк караган, каршы килгәндә бил бөкмәгән кешене төптәңре туктатыр да: «Тәңренең көче чиксез, ул бер мизгелдә җир йөзендәге һәммәбезне юк та итә ала, шушы җирдә гөлбакча да булдыра ала. Җирдәге һәммә тереклек Тәңре кодрәте белән яши. Барча нигъмәт тә, җир куеныннан чыккан май да Тәңренеке. Тели— бирә, тели – тартып ала. Синең өстеңдәге чапан да аныкы. Ышанмасаң, кояшка бак, бераз карап тор», – дияр.
Кеше күккә карый, кояшта күзе чагылудан ни кылырга белми, шуннан кеше төптәңренең сүзләренә ышана, аңа бил бөгә-бөгә китеп бара.
Төптәңре аларга каршы очрады. Баһадир да, уң кулы Адай да, күкрәкләренә кулларын куеп, аңа бил бөктеләр.
Төптәңре, алар белән исәнләшүгә, баһадирны җитәкләпалды, туры Аспарух илхан өенә алып китте. Илхан өенә ул, үз-үзенә ышанып, ишекне каерып ачып керде. Илхан аларны гаҗәпләнебрәк каршы алды.
– Төкле аякларыгыз белән, кунаклар, түрдән узыгыз, – диде илхан һәм чаршау артындагы хатынына нидер әйтергә өлгерде. – Утырышыгыз, кадерле кунаклар. Каравыш, кунакларга кымыз китер!
– Эчемлек тә биримме, илханым? – дип, чаршау артыннан каравыш кыз килеп чыкты.
Ләкин кымызны каравыш кыз түгел, илханның хатыны алып керде, ул тыйнак кына кунакларга баш иде, чүлмәк белән кымызны түр яктагы таш өстәлгә куйды, чокырлар китерде. Шуннан ул баһадирны чаршау артына дәшеп алды.
– Баһадир, каенсеңлем сине ярата. Атам-анам риза булсалар, мин Кызкуыш туенда аннан тоттырыр идем, ди.
– Нәрсә сез анда пышылдашасыз?! – дип, алар янына илхан килеп керде. Шул чакта урамда сөрәнченең Кызкуыш туена чакырган ораны ишетелде.
– Мин баһадирны Кызкуыш туенда катнашырга котыртам, – диде яшь хатын.
– Котыртма, башта Өске Кирмәнне алып, угры Чалбай ханның башын Фанәгүргә җибәрсен, – диде илхан һәм баһадирны түр якка алып чыгып китте.
Барысы да өстәл тирәли утырышкач, төптәңре сүз алды.
– Илхан Аспарух, – диде ул, кулындагы мөгезне кыса төшеп. – Буйтур Аспарух, әйтче миңа, олуг хан нигә гел философ Иоанн Фасиан белән көннәрен уздыра?
– Төптәңре, атам яуда яралангач, аны грек табибы терелтте. Алимче белән син булдыра алмадың. Әйтмә сүз грекларга, алар Болгарны утрак тормышка күчермәкчеләр. Алар миңа да якын халык. Хак, минем гомерем җәйләүләремдә уза… Алай да, алай да, төптәңре…
– Хуш, – диде төптәңре һәм мөгездәге эчемлекне күтәреп эчеп җибәрде. – Хуш, илхан. Син дигәнчә булсын. Әмма ил өстенә яу килгәндә, Кубрат хан ни кылыр?! Греклар сиңа кылыч тотмас, грек Фанәгүрне, Кубрат хан җәйләүләрен якламас. Ханга элек болгар белән көтригур кирәк иде, хәзер грек кирәк булдымы?!
– Мин олуг хан түгел, төптәңре. Мин бары тик илхан гына. Соңгы сүзне миңа әйтергә бирсәләр, мин дә грекларны яклар идем…
– Болгар грек түгел, аның дине дә, өне дә башка. Император илчесе Иоанн Фасиан Болгарга христиан динен таратырга килгән, империя Болгарны үз канаты астына җыймакчы…
Менә илханның хатыны, килеп кереп, ирләрнең сүзен бүлдерде:
– Ирләр, иртәгә Кызкуыш туе, баһадирга эчемлек бирмәгез. Аның кыз куасы бар, – диде ул, башындагы калпак һәм күкрәкчә тәңкәләрен чылтыратып.
– Җитте, җитте, хак сүз, җитте, без киттек, – дип, төптәңре беренче булып урыныннан купты.
Аннан соң алар Батбай илханга сугылдылар. Өлкән илхан аларны колач җәеп каршы алды, түр якка алып кереп китте. Һәм каравышларына:
– Эчемлек, ризык китерегез! – дип кычкырды.
Алга килгән эчемлекләрне татып карагач, төптәңре Батбай илханга да шул ук сорауны бирде.
Бу сорауны көтмәгән өлкән илхан чокырны өстәлгә куйды, бертын шәмәхә эчемлеккә карап торды:
– Кеше чүлмәк түгел, төптәңре, аны чиртеп карап кына белеп булмый. Атамның философны сынап каравыдыр…
Җавап төптәңрене канәгатьләндермәде, әмма илханның кырт кисмәве аңа ошады.
– Илхан, атаң картайды, ә син – өлкән углан. Атаң әнә үзе үк, эт картайса ятып өрер, ди. Ятып өрергә генә калды атаңа, өлкән илхан. Яу чабарга кирәк. Кардәш хазарларга түгел, антларга, маҗарга, угорга. Ә олуг хан кул кушырып утыра. Өске Кирмәнне Чалбай хан алды. Кирмәнгә каршы кимендә ике төмән алай җибәрергә иде, ә олуг хан бер төмән йырмач алай җибәрә. Чалбай ханның баһадирны җиңеп куюы бар. Олуг хан булсаң, син ни кылыр идең, илхан?
– Минме? – диде Батбай һәм тураебрак утырды. – Мин иң әүвәл Фанәгүрдән грекларны куар идем, тугандаш хазар каганына барып баш орыр идем.
Төптәңре як-ягына карап алды, түшендәге кояш сурәтен сыйпап куйды.
– Ышанычны ышаныч аша табалар, илхан. Мин сине олуг хан итү өчен сәләтем кызганмам, кирәк икән, гомерем дә бирермен. Баһадирга ышан, илхан. Баһадир да Кубрат хан яклы түгел, ул да олуг хан корбаны. Хәбәр итүләренә караганда, Чалбай ханда бер төмәнгә якын алай бар, диләр. Ә баһадир бер йырмач алай белән кирмән алырга бара. Олуг хан греклардан болгарларны богаулатмакчы. Патрикий Симеон, чиркәүгә куяр өчен, ханшаның сурәтен ясый. Иртәгә булмаса, берсекөнгә чиркәүгә чаң сугарга кыңгыраулар эләрләр. Ул чиркәүне төзетергә түгел, җимерергә кирәк, җимерергә, җир белән тигезләргә!
– Булмастай эш бу, төптәңре. Рум белән Болгар солыхта, император белән олуг ханның балалары ярәшкән.
– Ярәшсен, ярәшсен, илхан, ярәшсен. Бетерергә! Кызкуыш туенда мин кан кардәшләребез хазарларны күрергә телим, кара сакаллы, мәкерле грекларны түгел. Сер итеп кенә әйтим, Батбай илхан, Йулыш каганның уң кулы Җаек бәкнең кызы бар. Ай да ай, ул да ай. Керфекләрен кагып бер караса, күзләреннән гөлләр тама. Йулыш каган Кубрат хан белән туганлашмакчы, хан кызы Чәчкәгә яучылар җибәрмәкче икән. Син дә яучы җибәр Җаек бәккә, илхан. Юк, Биләмҗиргә үзең илче булып бар. Шунда әйтерсең сүзең… Җаек бәк сиңа үзенең җәйләүләрен бирер, Йулыш каган уң кулы итәр.
– Төптәңре, миңа атам биргән җәйләүләр дә бик җиткән. Алай-җаным – өч төмән, ыру-җаным биштән узды. Чор каласы— Тимер Капка – минем кулда. Анда минем тарханым утыра, тау халыкларыннан ясак җыя. Атама каршы сүз катсам, кавханнары ишетер, атам мине ат койрыгына тактырыр, Кодрак илханга тәхетен бирер.
– Тәхетне олуг хан түгел, Тәңре бирер сиңа, илхан. Сиңа язды тәхетне Тәңре, син утырасы Болгар тәхетенә. Бүген утырмасаң, иртәгә, иртәгә утырмасаң…
– Тәңрегә инанам, атама ышанам, төптәңре. Тыел, көчләмә мине. Баһадир, әйт, хак сөйлимме мин? – диде Батбай, чарасызланып.
– Илхан хаклы, төптәңре. Ана таба, ата бага, Тәңре юл сала адәмгә. Язмыштан узмыш юк.
– Хак, баһадир, хак! Мин дә, төптәңре, язмышым Тәңрегә тапшырырга булдым…
– Миңа дин дә, ил дә, тәхет тә кирәкми, – дип, үзалдына сөйләнә-сөйләнә атлады төптәңре. – Син борчылма, баһадир, Батбай илхан барысын да мин дигәнчә эшләр. Күктә – Тәңре, җирдә – мин. Мин илханнарны шулай сыныйм. Илгә булган игелекләрен сыныйм. Сыналган – бер откан, сынаган – ике откан. Батбай илханда өмет бар, ул уйланыр-уйланыр да минем белән килешер. Аңа башка юл юк. Башка юллар ябык аңа.
Кодрак илхан белән Балкырга төптәңре кермәде. Алар белән боткасы пешмәсен ул сизә иде. Аннары Батбайдан аның шактый кәефе кырылып чыккан иде. Әмма өлкән илханга барыбер ышанычын җуймады. Җаек бәк кызы төркидә бер чибәр. Килерсең әле, илхан, төптәңрегә, килми чараң калмас…
Кәефе кырылгангамы, төптәңре сарай каравылчыларына рөхсәт тәңкәсен дә күрсәтмәде. Әмма каравылбаш аны туктатты, айбалталар чалыштырылды.
Илбарыс алга чыкты.
– Каравылбаш, төптәңреңне танымыйсыңмы әллә?
– Таныйбыз, Илбарыс баһадир, таныйбыз. Олуг хан боерыгы.
Төптәңре алтын тәңкәсен чыгарды, каравылбашка күрсәтте, аңа карап баһадир да тәңкәсен чыгарды.
– Төптәңренеке алтын, синеке көмеш кенә, баһадир, – дип шаяртты каравылбаш. Каравыл алыплар мәргән баһадирны кыз туйлары саен уздырылган ярышларда күрәләр, аның өчен горурланалар иде.
Төптәңре баһадирны үз өенә алып китте. Ялгыз яшәгән төптәңренең ишегалды гөлбакча иде. Кем үстерә,кем карый бакчаны – һичкемнең күргәне юк. Өй ишегенә җитәр-җитмәс, төптәңре кулларын күтәрде һәм, баһадирны гаҗәпкә калдырып, ишекләр үзлегеннән ачылып киттеләр. Ул да түгел, алар каршында чуендай кара гарәп пәйда булды. «Әллә җир астыннан чыкты инде бу җен-пәри?» – дип уйлады баһадир һәм, гарәпкә карый-карый, түргә узды. Гарәпкә төптәңре нидер әйтте, кол шундук ялтырап торган мәрмәр өстәлгә эчемлек, җиләк-җимеш китереп куйды, һәм күз каршында торган гарәп кисәк кенә күздән югалды. Баһадир шомлана калды, куркынып төптәңрегә карады. Төптәңре гүя аны күрми иде, ул бик тәфсилләп алтын чокырларга эчемлек коя иде.
– Эч, баһадир, минем сиңа сүзем озын булыр.
Эчеп куйдылар. Янә өстәл янында кара гарәп пәйда булды һәм, кыяр-кыймас кына:
– Кымыз биримме, ширбәтме? – дип сорады.
– Икесен дә китер, – диде, гарәпкә карамый гына, төптәңре. – Кипкән балык та керт.
Гарәп күз ачып йомганчы, көмеш табакка салып, сораган ризыкларны китереп тә җиткерде. Төптәңре алтын чокырларга тагын эчемлек койды.
– Эч, углан, эч. Олуг хан сине барыбер Кызкуыш туенда йөгертмәс. Аның өчен сиңа йә аны юк итәргә, йә тәхетен Батбай илханга биргәнен көтәргә туры киләчәк… Хак, хак әйтәсең, син аны хөрмәт итәргә тиешсең, сиңа ул бик күп изгелекләр эшләде. Иң яхшы сарай мәктәбендә укытты, грекча язарга, укырга өйрәтте. Укытучыларың грек булгангамы, син дә әнә аларны яклап утырасың.
– Мин сиңа, төптәңре, бу сүзләрне әйтмәдем. Каян белдең?
– Җиргә кояш төшми тормый, баһадир, илгә сүз чыкмый тормый. Чәчкәне сөюең илханнарга да, ханшага да билгеле. Олуг хан да беләдер. Чәчкәгә җыр чыгаргансың икән, тыңладым, колакка ятышлы, күңелгә җылы өсти җырың. Җырны ханша Аппак та яратып җырлый. Син җыр җанлы кеше, ә олуг хан синең кулыңа кылыч тоттырды. Курайда яисә башка көй коралларында уйнарга иде сиңа. Фанәгүрдәге Рум халкы әнә атна саен диңгез буена төшә, җырлый, бии, күңел ача. Без дә Чәчкә бәйрәмнәрен уздырдык, килешле җырлар ишеттек, кыз оланнар, ир теләп, диңгезгә чәчәкләрдән тезгән таҗлар ташладылар. Болгар халкы да бәйрәм итә белә, баһадир, белә. Тик христиан дине генә канат астына җыймасын иде аны. Тиздән барысы да үзгәрер, баһадир. Нил буйларыннан сарациннар кузгалган икән, базилевс шәһәр арты шәһәр, дәүләт арты дәүләтен югалта. Минем дә Патшакалада шымчыларым бар, баһадир. Хәбәр итә торалар. Император Ираклий алай җыя икән, сарациннарга каршы чыкмакчы. Тиздән базилевсның да Болгардан кайгысы китәчәк. Император итәк астыннан ут уйната, ул хазарлардан коллар ала, аларга корал сата икән. Император ике куянны берьюлы тотмакчы: ике туган халыкны үзара сугыштырмакчы. Карап карыйк, башта сарациннар белән үзе алышып карасын әле. Улы Юстиниан тиздән Чәчкәне алырга килер. Ә ул арада…
– Бу дөрес түгел, төптәңре, дөрес түгел!
– Сарациннар, империя җирләренә керә алмаганда, Тимер Капка аша Болгарга ташланырлар. Болгарны үзенеке итүөчен, базилевска Кубрат хан белән кардәшләшү кирәк. Император моңа ирешер, ирешеп тә килә бугай инде. Мин өметемне җуймыйм әле, баһадир. Батбай илхан акылга утырыр, Йулыш каганга барып баш ияр. Сиңа, баһадир, әйтер сүзем шул: Өске Кирмәндә Мангыш тарханның кызы бар. Йөзе – кояш, керфекләреннән нур тама, кашлары— җәя, авызы – уймак, буй-сыны кипарис диярсең, гүзәлләрнең гүзәле. Чалбай хан күптән кодалап йөри диләр кызны. Угры ханга Мангыш тархан бирмәгәндер, шуннан Чалбай хан кирмәнне басып алгандыр. Кирмәнне алсаң, Кызкуыш туе булдыр һәм туйда шул кызны ку. Шул булыр сиңа минем сүзем, баһадир…
Юата алмады баһадирны төптәңре, егетнең йөрәген күптән хан кызы Чәчкә биләгән иде инде.
– Мин Чәчкәне сөям, төптәңре, мин аның өчен, кирәк икән, үләргә дә әзер.
– Ахмак, дивана. Кызлар өчен ирләр үләме?! Ирне ир итүче сыйфат – батырлык. Батыр булып җиңеп кайтсаң, илдә бер чибәргә өйләнерсең. Хан кызлары бары тик илханнарга гына язган.
Эчендә давыл дуласа да, төптәңрегә кайтарып сүз әйтмәде баһадир. Тик төптәңре озата чыгып капкага җиткәч кенә:
– Хан кызы Чәчкә дә мине сөя, – диде.
Бу юлы төптәңре дәшмәде, баһадирның сүзен колак яныннан уздырды, әмма кунак китеп барганда:
– Егет кешегә сөю гаеп түгел, сөймәү гаеп, баһадир, – диде.
Күктә йолдызлар җемелди, Каф тавы артыннан иренеп кенә мөлдерәп тулган ай күтәрелеп килә. Күп тә үтмәде, бөтен тирә-юнь ай нурына күмелде. Ярсулы, тәвәккәл иде бу мәлдә баһадир. Ни өчен? Ул моны үзе дә белмәде. Мәгәр күңеленә хәтәр коткы утырган һәм бертуктаусыз кытыклап, күңелне котыртып тора иде. Төптәңренең сүзләре егетне тәмам ярсытты, бәгыренә ачуташ салды, йөрәгеннән кан тамардай итте. «Чәчкәне, аның сөйгәнен, император улы Юстинианга бирәләр, һәм ул аны тиздән килеп алачак. Бәлкем, ул киткәч үк булыр…»
Илбарыс баһадир, йөгерә-атлый, ярсынган йөрәгентыя алмаудан гаҗиз булып, хан сарае капкасына юнәлде. Каравылчылар, дәшми генә, баһадирның юлын бүлделәр:
– Олуг хан ял итә, берәүне дә кертергә кушмады.
– Миңа олуг хан кирәкми, миңа ханша кирәк, кызыЧәчкә!
– Чәчкә анасы белән диңгез буендагы Кызсарайга китте, баһадир.
Миңа олуг хан кирәкми, дисә дә баһадир, Кызсарайга таба кузгалгач, төптәңре сүзләрен Кубрат ханга җиткерә алмавына үкенү тойды. Әмма аны барыбер олуг хан янына уздырмаслар иде. Ырып-ерып керә кала икән, каравыл алыплар аны ябып куячаклар. Кубрат хан каравылга иң батыр алыпларны куя. Булган хәлне ханшага җиткерерләр. Кызсарайга ул ничек тә үтеп керер. Ә ханша аның сүзләрен иртәгә үк олуг ханга әйтер. Илбарыс баһадир диңгез буендагы Кызсарайга йөгерде, аның артыннан һау-һаулап каравыл этләре өреп калды. Диңгезгә җитәрәк каршысына ике сакчы килеп чыкты, икесе ике яктан култыклап алдылар.
– Илбарыс баһадир бит бу, – диде берсе. – Кичер, баһадир. Без сине шымчы дип белдек.
Каравылчылар китеп барды, баһадир Кызсарай янына килде. Баһадир диңгез яклап тез тиңентен судан Кызсарай диварына җитте. Сарайда, ханша бүлмәсендә ут яна. Чәчкә бүлмәсендә караңгы, ут юк. Димәк, анасы белән кич утыралар. Кыз белән ана арасында нинди сүз булмас. Баһадир, диңгез ярыннан килә-килә, капкага җитте. Бу капкадан кереп булмаячак. Баһадир яр як капкага юнәлде. Капкага якынлашуы булды, эчтә каравыл дәште:
– Һәй, кем бар анда?
Баһадир дәшмәде, Кызсарай янында ят кеше күрсәләр, каравылчылар сөрән салачак, анда инде качып котылам димә. Баһадир дивар буйлап көнбатыш якка күчте. Монда кечкенә яшерен ишек бар иде. Мәгәр монда да каравылның аяк тавышлары ишетелде. Әйе, сарайга керим димә. Бердәнбер чара: ыргак ташлап, аркан белән менү. Моның өчен кимендә дүрт-биш кул буе аркан кирәк. Күп уйлап тормастан, баһадир өенә йөгерде, ыргаклы аркан алып килде. Ыргакны ишектән шактый читкә китеп ташлады. Ләң-ләң этләр өрә иде, каравыл ыргак тавышын ишетми калды. Баһадир өскә үрмәләде. Менә ул инде дивар өстендә. Баһадир ыргакны кире яктан эләктерде һәм сак кына йортка төшә башлады. Инде төшеп җиттем дигәндә генә, урам яклап кече капканы дөбердәтә башладылар. Баһадир җиргә сикерде, караңгы почмакка посты.
– Кем анда капкада? – Каравыл, барысы да ишетсен өчен, тамак ертып кычкырды.
– Мин бу – төптәңре, ач, минем ханшага йомышым бар.
Кече капканың шудыргычы шылтырап куйды, келәләр ычкынды, чылбыр тавышлары чыңлап китте, шыгырдап, кече капка ачылды.
– Ханша биредәме, каравылбаш?
– Биредә, төптәңре, кызы белән кич утыра.
– Дәш ханшаны, каравылбаш. Хәер, тукта, үзем менәм.
Каравылбаш хәтта, төптәңре «үзем менәм» дигәндә дә, авыз ачып сүз әйтмәде. Төптәңредән барысы да куркалар иде.
Тегеләр сөйләшеп торган арада, баһадир диңгез ягындагы тәрәзәгә күчте. Ул ишетте, бүлмәдән ханша чыгып китте. Баһадир тиз генә тәрәзәгә таш ыргытты. Бүлмәдә шундук ут сүнде, тәрәзәдән Чәчкә үрелеп карады.
– Чәчкә, мин бу.
– Баһадирым! – диде Чәчкә, каушап. – Баһадирым, мин моннан төшә алмыйм.
– Мин сиңа ыргак ташлыйм, Чәчкә.
– Кирәкми, баһадирым, мин синең яныңа үзем чыгам. Йә үзең кер, мин ишекне ачам.
– Үзең чык, Чәчкә.
Күп тә үтми, Чәчкә ишегалдына чыкты, сак кына егете янына килде.
– Баһадирым! – диде ул һәм килә-килешкә егеткә елышты. – Мин сине сагындым, минем сине күрәсем килде. Анама әйткән идем, ул орышты.
– Әйдә диңгез ярына чыгабыз, Чәчкә.
– Әйдә кече капкага.
– Анда каравыл, Чәчкә.
– Каравыл безне җибәрер, ул шундый әйбәт көтригур.
– Анаң кардәше?
– Әйе, баһадирым.
Капка янына җиткәч, җир астыннан чыккандай, алар янында каравыл пәйда булды.
– Баһадир, – диде ул, гаҗәпләнүен яшермичә, – күктән төштегезме әллә?
– Күктән төштем, кардәш. Мә сиңа ике алтын.
– Алтын?.. – дигән булды каравыл. – Илхания…
– Ал, ала күр, – диде Чәчкә. – Без диңгез буенда йөреп киләбез, Бавырбаш.
– Сез түгел, син, илхания. Анаңа шулай дип әйтермен.
– Сине хан баһадир итәр, каравыл. Илхания әйтте диярсең, баһадир итәр.
Алар, кулга-кул тотынышып, диңгез буйлап йөгерделәр. Бала чакта да шулай кулга-кул тотынышып йөгерәләр иде. Ул чакта да, Чәчкәнең кулы уч төбенә керүгә, әллә нишләп китәр иде Илбарыс. Чынлап та аның белән янәшә сөйгәне Чәчкә йөгерәме? Төшендә генә түгелме?.. Юк, төшендә түгел, өнендә, күктә – ай, һавада диңгез исе, йолдызлар сибелә.
Йөгереп барган шәпкә баһадир кызны кулына күтәреп алды һәм диңгезгә кереп китте. Чәчкә аның муенына сарылды, ике куллап кочаклады.
– Диңгезгә ташларгамыни исәбең, баһадирым? – дип назланып пышылдады кыз.
– Әйе, Чәчкә.
– Барыбер миңа буласы түгел, суга ташлап котылыйм диюеңме?
– Син барысын да беләсеңмени, Чәчкә?
– Беләм, баһадирым.
Егет кызны судан алып чыкты, аягына бастырды.
– Чәчкә… Мин яратам сине, Чәчкә!..
– Син минем баһадирым, син минем…
Илбарысның кыз сүзләреннән бөркет булып күккә күтәреләсе, аргамак булып далага чыгып чабасы килеп китте. Саклаб кавханның олуг хан гаиләсендә тәрбияләнгән угланына гүя канат үсеп чыкты, гүя ул чынлап та күккә ашты. Чәчкә аны ярата, ярата! Ләкин моны белсәләр, ике дә уйламый, баһадирның башын кисәчәкләр. Кем ул? Колмы, баһадирмы? Нигә аның хан кызына өйләнергә хакы юк?! Нигә?!
Диңгез өстеннән салмак җил йөгереп узды, дулкыннар, ай нурыннан көмеш төс алып, узыша-узыша йөгерешеп киттеләр. Юк, дулкыннар түгел, диңгез өсте көмеш тәңкәләр белән чуарланган, һәй, җыеп аласы иде дә шул тәңкәләрне, көшел-көшел итеп, хан алдына китереп өясе иде. Бу байлыкны күреп, ханның күңеле йомшарыр һәм ул аңа кызы Чәчкәне бирергә риза булыр иде. Бирми хәле юк, чөнки ханнар да, каганнар да алтын-көмешкә туймыйлар.
– Чәчкә, Чәчкә, син әйттеңме бу сүзне миңа, Чәчкә?!
– Мин, баһадирым, мин.
Җил йөгереп узуга, тынып калган диңгез өстенә ай нурыннан көмеш сукмак сызылды. Күтәреп аласы иде дә хан кызын, китәсе дә китәсе иде шул сукмактан. Айга барып җитеп, Тәңрегә әйтәсе иде: «Тәңрем, насыйп ит миңа хан кызы Чәчкәне, бәйлә чәчләребезне…»
– Мин сине көтәрмен, баһадирым. Ай, ел, гомерем буена көтәрмен.
– Гомерең буена… Анаң Аппак сарайда калдымы?
– Аны төптәңре дәшеп алды.
– Иртәгә Кызкуыш туе… Мин төптәңрегә сине куам дигән идем…
– Кызкуыш туе, – дип моңсуланды Чәчкә, аннары башын күтәрде дә: – Ку мине бүген, баһадирым. Ку Чәчкәңне. Ку-у!
Шулай диде дә Чәчкә диңгез буйлап йөгерде. Кызның чәче тузган, Рум ефәгеннән тегелгән күлмәге ай яктысында елтыр-елтыр килә, алтынга буялган башмакларыннан зөбәрҗәт очкыннар сибелә иде.
Менә су өсте күренде. Кыз суга җитсә, ул аны тота алмаячак. Егет соңгы мәлдә генә, диңгез читенә бик аз калгач кына, кызны куып тотты. Кыз «аһ» диде дә егетнең күкрәгенә капланды. Егет аның кулыннан алды һәм якындагы агачларга таба әйдәде. Анда ай күләгәсе, анда, әрсез айдан качып, йөрәк серләрең әйтеп була. Агачлар арасына җитү белән, баһадир Чәчкәне кочагына алды. Кызның чәченнән исерткеч хуш исләр килә иде. Йөрәге дөп-дөп кагудан баһадир ни әйтергә, ни кылырга белми торды. Сүзләр артык иде сөйгәннәргә, йөрәкләре сөйләшә иде.
Биектә-биектә, күк йөзендә, берсеннән-берсе көнләшеп җемелдәгән йолдызлар арасында адашып калган ай йөзә. Ай ике яшьнең ярату-сөешүеннән агарынып көнләште, салкын нурларын чәчә-чәчә, кайнарланган йөрәкләрне сүрелдерергә теләде, мәгәр ай яшьләрне күрмәде, ахыр ул йолдызлар атарга тотынды. Әмма йолдызлар, әллә теләп, әллә теләмичә, әллә сөйгәннәрне яклап, җиргә җитәр-җитмәс янып, суынып, таралып беттеләр. Ахырда ай түзмәде, оялып, ашъяулык кадәр генә болыт астына кереп посты…
Алар Кызсарай янына килгәндә, көнләшүеннән тәмам бүртенә башлаган ай Каф тау артына кереп бара иде инде. Капка янына җиткәч, Чәчкә егетнең күкрәгенә башын салды:
– Инде синсез мин нишләрмен, баһадирым!.. Мин сине көтәрмен, көтәрмен, көтәрмен…
Илбарыс баһадир тынычлана төште. Чәчкә аны чынлап та ярата. Аны берәү дә көчләп император улы Юстинианга биреп җибәрә алмас.
Капка ачылды, яшьләр, читкәрәк тайпылып, диваргасыендылар. Әмма капкадан берәү дә чыкмады. Илбарыс биредә көндезләрен булгалый торган хәлләрне күз алдына китерде. Әкәмәт була торган иде сәүдә кораблары килгән Кызсарай янында. Сәүдәгәрләрнең кораблары килеп туктауга, тарханнар хан өлешен алырга өлгерер-өлгермәс, тауарлар карарга ханша үзе килер, аңа ияреп кавхан, буйтур хатыннары, бер тапкыр Кызкуыш туенда куылып яисә ирен яуда югалтканнан соң яңа ир таба алмаган бичәләр, матурдан-матур киенгән кала кәнтәйләре җыелыр иде. Кала кәнтәйләре, ханша теләгән әйберләрен алып китүгә, сәүдәгәрләр белән чытлыкланырлар, хатыннарның котыртып йөрүләренә каннары уянгансәүдәгәрләр йомшакҗирләренә кагылуга, рәвешен китереп, тегеләре чәрелдәп куярлар иде. Яңа кияүгә чыккан яшь хатыннар, ирләренә ярарга тырышып, матурдан-матур тукымалар сайларлар, алырга тәңкәләре җитмәгәндә аһ-уһ килерләр, сәүдәгәрләргә сырпаланырлар, парчалы тукымаларны буйларына куеп, юри әйләнгәләп, зифа сыннарын күрсәтерләр иде.
Чәчкә дә, кияүгә чыккач, шундый булыр микән? Юк, булмас. Чәчкә андый түгел. Чәчкә аларның берсенә дә охшамаган.
Кызның йомшак, хуш исле чәчләренә тансыклап кагылганда, кинәт сарай эчендә моңлы җыр ишетелде. Чәчкә дә, Илбарыс та шым булдылар. Җыр шундый моңлы, сагышлы иде ки, йөрәк кысылып куя, ә сагышлы моң ачык тәрәзәдән тышка саркып чыга, иртәнге томан булып диңгез өстенә ята иде.
Илбарыс баһадир да, Чәчкәдән аерылмас борын ук, күңелендә сагышлану хисе уянуын тоя. Чәчкәсе янында, ә ул аны сагына да башлады инде.
– Тыңла җырны, буйтурым, син миңа баһадир түгел, син миңа буйтурым. Тыңла да хәтереңә сеңдер. Кыз чагында анам бер егетне яраткан, ә бабам Тугры хан анамны атам Кубрат ханга биреп җибәргән. Яшьлектә сөйгән егетен анам әле дә булса оныта алмый. Безне инде беркем дә аера алмас, буйтурым. Өске Кирмәнне алып кайткач, атам мине сиңа бирер. Мин сине атамнан үзем сорармын. Кызкуыш туенда кудырырмын. Мин йөгереп тә тормам, килерем дә кочагыңа иңәрмен. Атам мине аңлар, буйтурым, каршы төшмәс…
– Күрче, Чәчкә, бу төптәңре түгелме? Шул бит. Яңа чыгып килә. Анаңны озатып куюымы?
Илбарыс белән Чәчкә диварга тагы да сыена төштеләр. Төптәңре Ирсан, ашыга-кабалана, кала ягына китеп барды. Шул чакта әле яңа гына алар басып торган агачлар арасыннан аңа каршы берәү чыкты. Менә алар очраштылар, бик аз гына сөйләшеп тордылар. Аннары, шулай ук кабалана-ашыга, агачлар арасына кереп киттеләр, ул да түгел, әйләнеп тә чыктылар. Бу юлы теге кешенең иңбашында нидер бар иде. Менә ул диңгезгә юнәлде, төптәңре аңа иярде. Текә яр янына җиттеләр дә әйберне суга ташладылар.
«Кемнәр болар? Берсе төптәңре. Ни ташладылар? Шик юк, Тәңре теләген кабул итсен өчен, төптәңре кемнедер корбан иткән. Кемне? Гарәп колынмы?» – шулай дип уйласа да, Илбарыс бу турыда Чәчкәгә әйтергә кыймады.
– Мин керим, баһадирым, – диде кыз, – анам югалткандыр.
Шулчак, җир астыннан килеп чыккандай, алар янында төптәңре күренде. Шым гына капкага таба узды.
– Сабыр ит, Чәчкә. Төптәңре китсен.
– Баһадирым, бәгърем, анам күрер, атама җиткерерләр, изге башың яман җәлладтан чаптырырлар, диңгезгә ташларлар.
– Олуг хан сине император угланына бирсә, мин аңа каршы чыгармын, Чәчкә.
– Каф таулары артына, далалардагы ерак җәйләүләргә күп елларга чыгып китсәң дә, мин сине көтәрмен. Чалбай ханны җиңеп кайт, атам ризалыгын бирер…
Якында гына кемдер тамак кырды, ул да түгел, яшьләркаршына төптәңре килеп басты. Моны көтмәгән яшьләр калтыранып киттеләр, чарасыздан бер-берсенең кочагына сеңделәр. Коточкыч хәл иде. Әле генә төптәңре капкадан кереп китте ләбаса. Юк, төптәңре үзе түгелдер бу, аның өрәгедер. Тылсым, сихер белгән төптәңредән барысын да көтәргә була иде.
– Оланнар, – диде төптәңре. – Күктә – Тәңре, җирдә – мин. Ялгыша күрмәгез. Чәчкә, анаң сине сарайга озатырга кушты. Ә син, баһадир, юлыңда бул. Синдәй кешеләргә баш җәллад кылычыннан киселер өчен бирелми. – Төптәңре кызны кулыннан эләктереп алды да җилтерәтеп капка янына алып барды. – Әй, каравыл, ач капканы. Ач капканы, явыз, кылган языкларың Тәңре алдында сөйләрсең.
Каравыл капканы ачты, төптәңре кызны эчкә кертеп җибәрде, каравылны тышкы якка сөйрәп чыгарды.
– Син чыгардыңмы, әйт! Син чыгардыңмы хан кызын?!
– Чәчкә, Чәчкә! – дип кычкырды ханша тәрәзәдән.
Эчтән ярсыса да, баһадир төптәңредән каравылны җуеп алырга кыймады. Килде дә төптәңре алдына тезләнде:
– Кичер аны, төптәңре, кичер. Изгелегең онытмам.
Төптәңре каравылчыны капкага таба этеп җибәрде, баһадирны аягына бастырды:
– Углан, бар, кайт. Иртәгә орыш уеннары була. Кыз кумасаң, үрнәгең күрсәтерсең. Батыр кеше балда йөзми…
Баһадир кала каравыллары аша узгач кына бераз тынычлана төште.
Җансакчы йокы аралаш:
– Таң атып килә түгелме соң, баһадир? – диде.
– Юк әле, йокла, кузгалма, – диде Илбарыс һәм түр якка үз бүлмәсенә узды.
5
Баһадир кояш чыгар-чыкмас кына уянып китте. Урамнарда сөрәнчеләр, уеннарга, Кызкуыш туена чакырып, сөрән салалар иде инде. Олуг хан боерыгын карусыз үтәргә өйрәнгән халык төркем-төркем булып диңгез буена агылды. Күп тә үтми, олы тугайлыкта мәйдан булдырылды, урта бер төбәккә колга кадалды. Болгарның зәңгәр төстәге әләме эленде. Мәйдан читенә хан һәм кунаклар өчен чатыр корылды. Шул тирәгә хан үзе, илханнар, кунак-кардәшләр, илчеләр, исемнәре өч-дүрт илдә билгеле булган сәүдәгәрләр җыелды. Колгалар белән бөтен кала буйлап Кызкуыш туена йөгерәсе кызлардан җыелган бүләкләр китерелде. Бүләкләрне җыйган җайдаклар юырттырып мәйданга килеп керделәр. Җыенбаш бүләкләрне колгага бәйләде. Аннары, күтәрелеп килгән кояшка карап:
– Туем-җыеным буласы көн, төкле аягың белән ту, туем-җыеным матур узсын, җыйган бүләк илдә тузсын…
Күтәрелеп килгән кояшка табынырга дип, чатырданолуг хан да чыкты. Бары тик илчеләр, чит илләрдән килгән сәүдәгәрләр генә утырган урыннарында калдылар. Шулайда соңгы мәлдә Кубрат хан аларга төксе чырай белән күз төшереп алды. Илен хөрмәт итсәң, динен дә хөрмәт ит…Шулай дип аңладылар илчеләр Кубрат ханның карашын. Патрикий Симеон, аңа ияреп философ, аларга карап, калган кунаклар да күтәрелеп килгән кояшка баш ордылар. Философ, көлемсерәп, патрикий Симеон ягына күз салды. Кайчандыр кояшка табынган грекларны мәҗүсилектә гаепләп, философиягә, медицинага, тарихка караган китапларын яндырып йөргән иде патрикий Симеон. Шуның өчен император тарафыннан патрикий титулы алган кеше хәзер үзе янә кояшка табына башлады. Әмма урынына килеп утыргач, патрикий Симеон чукынып, иреннәрен кыймылдатып, укынып, тәресен төзәтте. Моны ул ашык-пошык эшләде, олуг хан күрмәгәе дип курка иде. Мәгәр хан кемнеңдер христиан диненә фанатикларча табынуын гаеп итми иде. Ул инде, рәхәтләнеп, уен башлап җибәргән җыенбашка карап утыра иде.
Беренче булып мәйдан уртасына укчылар чыкты. Малай-шалай, кәрзиннәргә тутырып, чәүкәләр китергән. Бер чәүкә— биш бакыр. Җыенбаш кәрзиннәрне янына тезеп куйды, бакыр акчалар көтеп торган малайларга үлән эченә бер уч бакыр ташлады. Малайлар, өерелешеп, акча чүпләргә керештеләр. Укчылар, тезелеп, мәйдан уртасына бастылар. Җыенбаш аларга уен тәртибен аңлатты. Аннары алар, атларын юырттырып, мәйданнан китеп бардылар. Күп тә үтми, әйләнеп килә башладылар.
Гадәттә, мәргәннәргә бүләкне ханша бирә. Ханша алдында төрле илләрдән китерелгән затлы әйберләр. Бүләкләр көмеш белән бизәлгән ук савытларыннан алып иярле атка кадәр. Биредә көмеш тәңкәләр тезеп тегелгән йөгәннәр дисеңме, табгач ефәгеннәнкүлмәкләр дисеңме, сандал агачыннан эшләнгән тимердәй каты иярләр, калканнар, Рум сәүдәгәрләре китергән бизәкле-чуклы ат япмалары дисеңме. Нечкә җептән тукылган йонкүлмәкләр дисеңме. Күлмәк кан-кызыл төстә булып, сәдәфләре көмештер, яка өсте алтын җепләр белән чигелгәндер. Олуг ханның иң оста мәргәнгә үз бүләге бариде: иярле тулпар. Атны китереп үк куйганнар, бәйләнгән җирендә кешнәп, йомры тояклары белән җир тырнап тора. Бүләк атның ияренә төрле төстәге тасмалар, җепләр тагылган. Тулпарның иясе булу өчен бик күп һөнәргә ия булырга кирәк. Әйтик, беренчедән, атта чаптырып килгәндә, җыенбаш очыртып җибәргән чәүкәне укка алырга, ат корсагы аша чыгып, яңадан ияргә менеп атланырга… Элек бу уеннарга илханнар дакатнаша торганнар иде, хәзер исә катнашмыйлар, карап кына торалар. Әллә аталары Кубрат кушмый, әллә үзләре үсеп җиттеләр. Кубрат хан җыенбашка моны бик гади итеп аңлатты: «Тәңре кушуы белән дөньяга килгән илханнар уеннарга катнашмыйлар». Төптәңре ханга каршы сүз катарга теләгән иде, тыелып калды. Әйе, нигә ямьсезләнергә, аңаүз кайгысы бик җиткән. Ә менә тәрбиягә алынган Илбарыс углан һәр җыенда уеннарга катнашты һәм һәрчак бүләкләр алды.
Илбарысны орыш һөнәрләренә алостаз Дәян өйрәтте. Алостаз үз кул астына батыр егетләрне генә сайлап алды, орыш һөнәрләренә тартты. Ундүрт яз тулуга, алостаз Дәян үзе сайлап алган үсмерләргә калкан тоттырды. Җәя, ук савыты, кылыч, сөңге бирде. Күкрәкләрен аркылы-торкылы каеш белән бәйләп, орыш коралларын элеп алгач, ундүртенче язга чыккан үсмерләр үзләре дә үсеп, җитдиләнеп китәрләр иде. Алар инде Кызкуыш туенда куасы кызларның күзләренә туры карыйлар, дүрт елдан мин сине куам, дип әйтеп китәргә дә оялмыйлар иде. Үзе белән бергә укыган үсмерләрнең кызларга шулай диюләреннән Илбарыс оялып китәр иде, чөнки ул хан кызы Чәчкәне ярата, әмма аңа бу турыда кыеп әйтергә түгел, күзләренә туры карарга да ояла иде. Аның яңа бөреләнеп килгән мәхәббәтен кемдер күзәтәдер – сизәрләр, күрерләр кебек тоела иде.
Әмма елдан-ел бу теләк ныгый барды, орыш һөнәренең нечкәлекләренә төшенә барган саен, Илбарыс күңелендәге хан кызына булган хисе дә ныгыды. Укуның өченче елында ул инде, оста мәргәннәр кебек, беренче җибәргән угы төшкәнче, ике-өчне, хәтта дүртне җибәрергә өлгерә башлады. Җан-фәрманга атта чабып барганда очкан кошны укка алу гадәти хәлгә әверелде. Орыш һөнәренә алостаз Дәян өйрәткән үсмерләрне дүрт елдан соң Кубрат хан үзе кабул итеп алды. Ул аларның һәрберсен сөңге, кылыч орышларында, атта көйгә, җәяүле рәвешләрдә орыштырып, сынап карады. Укка алуда да, сөңге белән кадауда да, кылыч белән орышуда да, көрәштә дә, хәнҗәр ташлауда да өстен чыккан алыпларны батыр итте— йөзбаш итеп куйды. Олуг ханның үзен орыш һөнәренә кайчандыр Ураган агасы өйрәткән, ул шулхәтле таләпчән булган, диләр, берәр һөнәрдә үзен күрсәтә алмаганда, оныгы Кубратны өч көн ит ашатмаган, бер суда тоткан, диләр…
Илбарыс хәзер һәр ел уеннарда катнаша, бүләкләр ала.
Былтыр уздырылган уеннарда баһадирга энҗеләр батырып бизәлгән саплы кылыч эләккән иде. Бүләкне аңа хан үзе тапшырды. Быел ни кылыр баһадир? Аның өчен иң әүвәл хан кызы Чәчкә кайгырып утыра иде. Кызның дулкынлануы йөзенә үк бәреп чыккан. Сөйгәне мәргәннәр арасына чыгып баскач, кыз күңеленнән баһадирына уңыш теләде: аты сөрлекмәсен, күзләре очлы булсын, аткан угы Чәчкә теләгән чәүкәгә тисен. Кызның бер тарафка борчылып карап торуын сизеп алган анасы:
– Гел аңа карап утырма, кунаклардан яхшы түгел, – диде.
Мәгәр яхшы белән яманны белми иде әле Чәчкә, ни тырышса да, сөеклесеннән күзен ала алмады.
Ниһаять, җыенбаш, чаптырып килгән ат өстеннән чәүкәләрне атып төшерергә дип, мәргәннәрне мәйданнан ераккарак җибәрде. Мәйдан уртасына җиткән мәргән җыенбаш очыртып җибәргән чәүкәгә ук тидерергә тиеш иде.
Мәйдан гөр килә. Чәчкә янә куанычтан кул чапты, утырган урынында сикергәләнеп куйды. Ханша, аңа карап, ирен чите белән генә елмайды. Кубрат ханга күз сирпеде. Кубрат хан янәшәсендә утырган философ белән нидер сөйләшә иде.
Олуг хан аларны күрмәсә дә, анасы Чәчкә өчен тикмәгә генә борчылмый иде. Җиткән кыз булды, империя кадәр империя башында буласы кешегә кияүгә чыгарга җыена, ә үзе һаман сабый баладай кылана. Мәгәр тыштан олуг хан белән килешсә дә, кайдадыр күңел төбендә баланы кызгануы кузгалгалап куя иде. Соңгы сүзне ханшага әйтәсе булса, ул, ике дә уйламыйча, кызын Илбарыс баһадирга бирер иде. Мәгәр ханнарда кызны чит илханнарга бирү сәясәт белән бәйле нәрсә, монда хатын-кызларның кызгануы урынсыз. Олуг ханга каршы чыкса, Кубрат аңа шулай дияр иде.
Бераздан алар күренделәр дә. Атлылар мәйданга килеп керүгә, кәрзиннәрдә күпме чәүкә бар – барысы да һавага очырылачак. Шушы уен өчен иң оста мәргәнгә бәйләүдә хан бүләге— тулпар ат тора.
Кемдер:
– Киләләр, киләләр! – дип кычкырды.
Чынлап та, мәйданга җиде-сигез атлы якынлашып килә иде. Аларны күрер өчен, хәтта олуг хан да торып басты.
Илбарыс баһадир элегрәк шушы уенда бүләк итеп алган кашка айгыр өстендә иде, хан аны ерактан ук таныды. Баһадир әлегә өченче булып килә.
Илбарыс баһадир мәйданга җитәрәк кенә атына камчы белән сугып алды. Кашка томырылып чаба башлады, менә бер атны узды, икенчесенә якынлашты. Менә мәйданга ике ук очар ара калды, бер… Тагын камчы төште кашка кабыргасына. «Һоп, һоп, кашка! Алдыр!» – дип аваз салды Илбарыс. Ат, хуҗасының әйткән сүзләрен аңлагандай, сөлек кебек сузылып чаба башлады. Алар икәүләп, ике мәргән атлары, тигез көйгә мәйданга килеп керделәр. Чәүкәләр очырылды. Илбарысның уң кулындагы мәргән чәүкәне укка тотты, баһадир төзәгән чәүкәне алды. Уклар төрле төскә буялган, җәяне киергән төштән баһадир аты үтеп киткәндә генә икенче чәүкәгә төзәде. Ләкин чәүкә ни сәбәпледер җыенбаш аяк астына төшеп кунды, башка чара юк иде, баһадир җирдәге чәүкәгә төзәде. Халык аһ итте, мәйдан өстеннән: «Харап итте!» – дигән аваз узды. Чаптырып барган шәптән баһадир, ат астыннан чыгып, ияренә менеп атланды һәм, борылып, мәйданга әйләнеп килде.
Килгәч әйттеләр, бер карыш ялгышса, баһадир җыенбашның аягына тидерәсе булган икән, әмма ук җыенбашка тимәгән, чәүкәнең канатын тишеп чыккан, кош, очып китәргә тырышып, канатларын бәргәләп ята иде.
Бар мәргәннәр дә мәйданнан узгач, җыенбаш мәйдан уртасына чыкты, кулын күтәрде.
– Халаек, беренче бүләк Кушкул кавхан угланы Илбәккә чыгадыр. Икенче бүләк Саклаб кавхан угланы Илбарыска булырдыр, өченче бүләк…
Ләкин халык инде җыенбашны тыңламый иде, шаулый, гөжли башлады, ур-ра кычкырдылар, баш киемнәре һавага очты.
Олуг хан урыныннан күтәрелде, халык әкрен генә тынычланды.
Олуг ханга беренче килгән мәргәнгә бирү өчен бүләккә дигән атны китереп тоттырдылар. Олуг хан, атны җитәкләп, мәйдан уртасына чыкты, чаптар-мәргән егеткә атның тезгенен бирде. Янә ур-ра кычкырдылар. Аннары ханга Дәмәшкъ кылычы китерделәр, икенче бүләкне хан Илбарыс батырга тапшырды.
Кулына ярсып торган атның тезгене эләккәч, чаптар-мәргәнегет сикереп атка атланды, мәйдан икегә аерылды, һәм ул очып диярлек мәйданнан чыгып китте. Мәргән егеткә бүгенКызкуыш туенда катнашасы кызлар кызыгып карап калдылар.
Менә Кызкуыш туена да вакыт җитте. Олуг хан кунаклар янына килеп утырды, мәйдан уртасына ханша чыкты, аның янына бирнәләр китереп куйдылар, үз сөйгәнен тота алган һәр егеткә һәм кызга ханша бүләкләр бирәчәк иде.
Бар да беләләр: Кызкуыш туе алдыннан егетләр ике-өч көн буена йомырка эчәләр, ял итәләр. Әмма кызлар да җитез йөгерергә тиешләр, югыйсә сине бөтенләй яратмаган егетнең куып тотуы мөмкин иде.
Ниһаять, беренче кыз тасма сузган төбәккә килеп басты, аннан егерме адым кала егет басты. Ук очар арада егет кызны куып җитәргә һәм, тотып, ханша каршына китерергә тиеш. Еракта, диңгез ярында, колга тора. Колга башында кызыл яулык җилферди. Шуңа кадәр егет кызны куып җитә алмаса, яңадан кыз куарга хакы юк, киләсе елны көтә, ә кызлар исә өч-дүрт тапкыр катнаша алалар.
Егетләрнең барысына да кыз тоту бәхете тимәс, әлбәттә. Әмма, шайтан өметсез, ди бит, ә кеше һәрчак өмет белән яши. Былтыр тота алмады күзе төшеп йөргән кызны, бәлкем, быел тотар, бәлкем, быел ул кыз да сабырлана төшкәндер. Әйтик, заманында төптәңре дә кыз куып караган иде, әмма йөгерүе чамалы булдымы, кыз бик җилле элдердеме – җитә алмады.
Туй башы Аппак кузгалу билгесе – ак яулык селкеп җибәрде. Кыз кош кебек очып китте. Тоттырмады егеттән, кире әйләнеп килде, тасмага басты. Кызны икенче егет куа чыкты. Бу юлы кыз рәтләп йөгереп тә тормады, егеттән үзен тоттырды, һәм алар, кулга-кул тотынышып, ханша янына килделәр. Ханша аларга бүләкләр бирде, егет белән кызның чәчләрен чәчкә бәйләде. Чәчләрен чәчкә бәйләгән килеш мәйданнан чыгып китәргә тиешләр иде бер-берсен сайлаган яшьләр.
Тасмага тагын бер кыз килеп басты. Бераз көттереп, егет чыкты. Аппак яулык болгады, яшьләр йөгерделәр. Егет кызны тотты, һәм болар да ханша янына кулга-кул тотынышып килеп бастылар.
Өченче кыз егеттән тоттырмады, егет исә гарьлегеннән хәтта мәйданга да әйләнеп кайтмады, халык арасына кереп югалды.
– Ошамады кызга егет, – диде философка Кубрат хан.
– Ә мин, әтием, боларның барысыннан да мәхрүм, – диде Чәчкә.
Кубрат хан кызына күз сирпеп тә карамады. Әмма атасына рәнҗемәде Чәчкә. Кичәдән бирле аның күңеленә тымызык кына рәхәт коелып тора иде. Сөю һәм сөелүнең ни икәнен белә иде инде хан кызы.
Тасмага чыгып баскан кайбер кызлар рәтләп йөгереп тә тормадылар, шундук егеттән тоттырдылар. Ә берсе үзе егеткә каршы йөгереп килде, йөгереп килде дә муенына сарылды. Чәчкә аларга көнләшеп карап утырды. АныИлбарыс баһадир куа чыкса, ул да колгага таба йөгереп тормас иде. Кызына игътибар иткән Кубрат хан, Чәчкә йөзенә чыккан куанычны күреп: «Яшьлек, – дип уйлады. – Йөгәнсез яшьлек. Аһ, үтә гомер, әле кайчан гына шушы бала аның тез өстенә менеп утырыр иде дә «әттә, әттә, мине пру-у ит» дип кинәнер иде».
Шулай Кызкуыш туе да үтеп китте. Кыз куучы егетләргә Илбарыс көнләшеп карады. Ул да кыз куса икән, тик ул куган кыз хан кызы Чәчкә генә булсын иде.
Кызкуыш туеннан соң мәйданга мәзәкчеләр, биючеләр, җыр-такмак әйтүчеләр чыкты. Ахырдан бөтен халык диңгез буенда хәзерләнгән мәҗлескә төште. Биредә ике көн буена сугымчылар мал суйды, ашчылар аш пешерде, хәзерләнде. Шунда ук Рум сәүдәгәрләре китергән мичкә-мичкә эчемлек тора иде.
Кубрат хан мәҗлестә кунакларны үзе сыйлады. Янәшәсенә философ Иоанн Фасиан утырган иде, кәефләнеп киткәч, олуг ханга:
– Киләсе елга, олуг хан, мин дә Кызкуыш туенда катнашам, – дип сөйләнеп утырды.
Кич белән мәҗлестән кайткач, Кубрат хан философны шахмат уйнарга чакырды. Шунда сүз ара сүз чыгып, Иоанн Фасиан аңа:
– Мине Болгарда ясак түләү тәртибе борчый, олуг хан, – диде. – Моны мин сезне якын иткәнгә генә әйтәм. Аны тәртипкәсалганда, дәүләтегез күзгә күренеп баер иде. Әлегә, олуг хан, сезнең тарханнарыгыз гына байый. Ә эт, симерсә, иясен тешли башлый, диләр. Ясак мәсьәләсендә сезгә яңа канун чыгару кирәк, олуг хан. Базилевс кануннар чыгару белән көчле.
– Дәүләт көче канунда түгел, кешегә биргән иректә, философ. Мин халкыма ирек бирдем, ясакны миңа тарханнарым күпме сорыйм, шулхәтле түлиләр, – диде олуг хан, ат шәкелен кулына тоткан килеш уйлана-уйлана.
– Тарханнарыгыз урлаша. Сәүдәгәрләрдән өчтән бер өлеш тауар алалар, хан сараена аның бер өлеше дә кайтмый. Кануннар керткәндә, тарханнарыгыз түгел, хан баер иде. Туры әйткән өчен кичерә күрегез, олуг хан.
Бик озак дәшми торды олуг хан, ат шәкелен кая күчерергә белми кебек. Олуг ханның күзе-кашы җимерелгән, сул күз кабагы тартышып-тартышып куя иде. Философ бер мәлгә югалып калды, бер дә ханның ачуын китерәсе килмәгән иде. Ул аңа һәрчак изгелек теләде:
– Олуг дәүләткә олуг акыллы патша килсә, ул дәүләт чәчәк атар, даны еракларга таралыр. Болгар халкы төрле кабиләләрдән тора, төрле телдә аңлаша – канунның теле бер, канун телен барысы да аңлый. Үзең чыгарган канунны тагы да көчлерәк, тәэсирлерәк итү өчен, кануннарны яклаучы яңа дин кирәк, олуг хан. Канун дәүләттә тәртип булдыру өчен чыгарылса, дин кешенең рухына тәэсир итә, җанын били.
Ниһаять, олуг хан, күтәрелеп, философка карады һәм ат белән йөрде.
– Мат булыр сиңа, философ. Син фәлсәфә саткан арада, мин сиңа мат куйдым. Озак фәлсәфә сатсак, империягә җиткән сарациннар Болгарга да килеп җитәрләр. Алар әнә кара болыт булып Румга ябырылдылар. Яңа кануннар чыгарып, дин алыштыра башласам, халкым миннән йөз чөерер, җиңеллек ышандырган дошманга йөз тотар…
– Олуг хан, сез җәйләүләрегезне илханнарга бүлепбиреп ашыкмадыгызмы икән?.. Алар хәзер һәрберсе үз җәйләүләрен кайгырта. Аларны бер йодрык итү өчен Болгарга бердәмлек кирәк.
– Илханнар барысы да миңа буйсына, философ.
– Буйсына, әмма бишесе биш төрле уйлый.
– Мин базилевс сараенда азмы-күпме тәрбия алган кеше, философ. Мин анда бик күп гыйбрәтле хәлләр күрдем. Муенга кош тәпие тагып кына халыкны буйсындырып булмый, философ. Үз җәйләүләремә муеныма кош тәпие тагып кайткан булсам, кем мине кабул итәр иде?! Кемгә кирәк булыр идем? Халкым миннән йөз чөерер иде, илем югалтыр идем. Мине бик кыстый башлагач, бу турыда базилевска да әйттем. Ул минем белән килеште, ә менә син, философ, мине аңларга теләмисең. Миңа халкымның карусыз буйсынуы кирәк. Халкым үз итсә, миңа беркем дә куркыныч түгел, кәкре кылычлы сарациннар да, җиргә туймаган Йулыш каган да.
– Ил белән идарә итү «сәясәт» дип атала, олуг хан, ә гаилә, ыру белән идарә итү «этика» дип атала. Кечкенә ыру белән идарә итә алмаган патша ил белән дә идарә итә алмый.
– Бу – синеңчә, философ, христианнарча. Адәм баласын Тәңре, күк-кояш яраткан.
Иоанн Фасиан, Фанәгүргә килгәч тә, Кубрат ханга гаҗәпләнгән иде. Әйе, ниндидер бер варвар дөнья турында фикер йөртә. Византиядә булса, чиркәү аны, еретиклыкта гаепләп, утта яндырган булыр иде. Ә монда хан үзе, адәм баласын яратучы күк-кояш, дип бара.
– Минем сезгә бер үтенечем бар, олуг хан. Патрикий Симеон чиркәү ачарга җыена, килегез беренче көнне чиркәүгә. Карар өчен, тамаша кылыр өчен…
– Ул чиркәүне мин базилевс хөрмәтенә генә салдырдым.
– Рәхмәт, мең рәхмәт, олуг хан. Акчасын да кызганмадыгыз. Фанәгүр греклары сезне онытмаслар. Бу алар өчен зур изгелек булды. Сезнең тарафтан…
– Миңа, – диде хан, – миңа, Бөек Болгар ханы Кубратка, грек уты кирәк. Бик кирәк. Базилевс грек утының серен ачу белән, Кубрат хан чат саен чиркәү салдырачак.
– Грек утының серен?! – Философ кадәр философ, хан авызыннан бу сүзләрне ишетүгә, як-ягына каранып чукынып алды. – Моның өчен император минем…
– Башың кисәчәк, философ.
– Әйе, олуг хан.
– Миңа да менә үз башым үземә кадерле, философ. Ә баш кешегә бер генә бирелә. Болгар халкы гасырлар буена Тәңрегә табынды, чиркәүләр салдыра башлау белән, мин халкымны чукындырырга тиеш булачакмын. Күп кан коярга туры киләчәк миңа, философ, халкыма христиан динен тагу өчен. Болгар болай да грекларга күп игелек эшләде, философ. Чиркәү салдырды, сәүдәгәрләр өчен кәрвансарай җиткерде. Исеңә төшерим, философ, иң башта ул кәрвансарайда Рум сәүдәгәрләре яши башлады. Сәүдәгәрләр сарае хәзер дини бәхәсләр оясына әверелеп бара. Мин сабыр итәргә булдым, философ. Кайсы дин өстен чыкса, шуңа йөз тотар Болгар. Анда да җиде кат уйлап. Уйлар-уйлар да янә бер уйлар. Дин-йола алыштыру – рух алыштыру дигән сүз. Рух исә тән белән туа, җан белән китә. Барысы да Тәңре кулында, философ. Сабыр итик. Үтеп булмас тауны ике яктан тишәләр. Рум – Болгарга, Болгар Румга игелек кылсын. Игелек итү халыкларны бер-берсенә бәйләр, дуслыкны ныгытыр, дуслык белән йола мәсьәләсе дә хәл ителер…
Уен җитдиләнде. Кубрат хан сакалын бөтерә-бөтерә уйлады. Аның әле философка бер тапкыр да оттырганы юк иде. Ул белә иде: базилевс шахмат уенын тыя торган аерым канун чыгарган, шуңа греклар бу уенны бик үк яратып уйнамыйлар иде. Базилевс моны чиркәү кушуы буенча эшләгән. Болгарга христиан дине килсә, ул да бу уенны тыяр. Юк инде, ашыкмый торсын әле базилевс Фанәгүргә икенче чиркәү салырга, берсе дә җитеп торыр.
Бер шул хакта уйлады Кубрат хан, бер шахмат өстәлендәге шәкелләрне күзәтте. Шахмат уены дошманны җиңәргә өйрәтә, гомер буена варварлар белән орышып яшәгән, империя архиепискобы моны ничек аңламый икән, ул аңламаганда, базилевс үзе?..
Шушы кичтә Кубрат хан философ Иоанн Фасианның галәмәт хәйләкәр кеше булуына янә бер инанды – ике йөрештән ханга мат куйды философ.
6
Әле дә булса күз алдында: мәҗлестән соң төптәңре Ирсан баһадирны үзенә алып китте. Соң иде инде, барысы да калага кайта, баһадирның атын уң кулы Адай җитәкләгән. Илбарысның төптәңре белән китәсе килмәгән иде, әмма ул аңардан сорап тормады. «Миңа кайтабыз, баһадир», – дип кенә әйтте, һәм шул сүздән соң баһадир, атка тагылган колын кебек, төптәңрегә иярде.
Дәү диварны үттеләр, өч-дүрт урам уздылар, түр якка җиткәч, сакчы алыплар сөңгеләрен чалыштырдылар. Икесе дә сүзсез генә рөхсәт тәңкәләрен күрсәттеләр. Түр яктагы урамның ике ягына да җимеш агачлары утыртылган, агачларны кара сакаллы грек карый, шул җимешләрдән, греклардан күреп, Кубрат хан эчемлек коя. Хан сараена җиттеләр, сарайга үтү өчен асма күпер салынган, күпер күтәрелгән иде. Димәк, хан кайткан, философ белән дөнья хәлләре сөйләшеп утыра. Олуг ханның һаман философ белән булуына төптәңре дә гадәтләнә башлады, кул селтәп, борылып китеп барды.
Төптәңре урамына килеп кергәч, аларны уң кулы Адай куып җитте, ул баһадир атына атланган иде.
– Баһадир, иртә таңнан юлга чыгабыз. Ничәнче әтәчтә уятыйм?
– Һәр алып үзе белә, яу чапканда Кубрат хан кайчан кузгалды, без дә шул вакытта чыгарбыз дәү капканы, – диде баһадир.
Адай борылып китеп барды. Төптәңре туктады, баһадирның иңенә кулын салды. Төптәңренең кулы җиңел, салкын иде, баһадир моны хәтта күлмәге аша тойды.
– Мангыш тархан башын салган булса, Өске Кирмәнне алгач, Адайны анда тархан итеп калдырырсың… Сул кулыңа Кушкул кавхан оланы мәргән алып Илбәкне куярсың…
– Шулай итәрмен, төптәңре.
Төптәңренең ишегалдына керделәр, җимеш агачлары ябалдашларын күтәрә-күтәрә, өйгә таба уздылар. Күптән түгел Фанәгүрдә янгын чыкты. Тарханнар урамы тезелешеп янды, урамда бары тик бер өй – төптәңре йорты исән калды. Шул хәлдән соң төптәңрегә ышаныч арта төште. Янгыннан соң халык, төптәңре кебек, өйләрне йә кирпечтән, йә саманнан сала башлады.
Түр бүлмәгә уздылар. Илбарысның бу түр бүлмәдә бер тапкыр да булганы юк иде әле. Бүлмә уртасында таган, таганга казан асканнар, учак яна, казанда ит пешә, бөтен бүлмәгә тәмле ит исе таралган.
Илбарыс түргә узды, түмәргә утырды. Төптәңре өен таштан салдырган, түбәсен измә балчык белән яптырган иде, бәлкем, шуңа бу өйгә янгын кунмагандыр. Кол гарәп күренмәде, эчемлекне төптәңре үзе китерде. Әмма чокырларга эчемлек коймады, баһадирны түр диварга эленгән бозау тиресе янына чакырып алды. Ике яктан шәм яктырта. Бозау тиресенә карта төшерелгән иде. Картаны сызучы Рум юраучысына төптәңре, уч тутырып, көмеш бирде. Картада Кәбән, Маныч, Итил, Чулман, Ак Итил, Җаек елгалары төшерелгән. Төптәңре кулына янган чыра алды, шуның яктысында Өске Кирмән салынган төбәкне күрсәтте.
– Баһадир, Өске Кирмән менә бу төбәктәдер. Аңа Итил елгасы буйлап менәрсең. Бу картаны мин сиңа биреп җибәрәм, баһадир. Төн илләрен төшереп кайт, сызылмаган елгаларны, күрсәтелмәгән халыкларны, нинди телдә сөйләшүләрен, нинди йолага табынуларын.
Төптәңре тирене төрде, баһадирга бирде. Аннары табын янына чакырды. Чокырны кулына алгач, баһадирның кисәк теле ачылды:
– Бу өйдә һәрчак тынычлык булсын, ыруг-кардәшләрнең эзләре суынмасын, татлы сүзләрдән гөлләр ел әйләнә чәчкәдә утырсын, ай нуры өй-бакчага ямь бирсен! – Шулай диде дә баһадир эчемлекне эчеп куйды.
– Күр әле, күңелең тулы җыру, йөрәгең тулы гыйшык икән бит синең, углан. Әмма күңелеңне юкка алгысытма, хан барыбер сиңа кызын бирмәс…
– Ул мине сөя, ул мине көтәр, Патшакалага китмәс, төптәңре.
– Баһадир, башта Өске Кирмәнне алып кайт. Итил елгасы аръягына көнчыгыштан кардәш төркиләр килеп утырганнар, ди. Алар белән орышма. Килеш. Янә бер киңәш сиңа, баһадир: үзең белән алты-җиде җамак эчемлек ал. Аны ничек булса да кирмәндәге Чалбай хан алыпларына бирергә тырыш. Чалбай үзе генә түгел, аның бөтен ыруы эчемлек ярата. Шуннан соң аларны җиңүе авыр булмас. Мангыш тарханда алыплар аз, кирмәндә сәүдәгәрләр дә һөнәрчеләр. Чалбай хан аларга тимәс, аңа да корал кирәк. Хәбәр итүләре хак булса, Болгарда укыган Илтотар Чалбай ханда шаман булып йөри икән. Менә шушы йөзекне күрсәтсәң, ул сиңа кулыннан килгәннең барысында эшләр. Балдакны бармагыңа ки. Ярамаса, янчыгыңа сал. Күктә— Тәңре, җирдә – мин. Ак юл сиңа, баһадир. Игелегең белән кузгал.
Төптәңре урыныннан күтәрелде, таган астындагы учакка утын ташлады, аннан баһадирны кочагына алды.
– Төптәңре, мин сиңа бер сорау бирергә телим. Мин аны белмичә китә алмыйм, төптәңре.
– Сора, углан.
– Төптәңре, теге көнне диңгезгә ни ташладыгыз?
– Корбан эте, баһадир. Олуг хан миһербанлыгына сарай этен корбан кылдык. Йөрәген алып, уч төбенә куеп юрадык. Күрдек: Болгарга яңа олуг хан килер. Шуны күрсәтте юрау.
– Кем булыр ул, төптәңре?
Төптәңре кулларын күтәрде:
– Барысы да Тәңре иркендә, баһадир. Тәңре кемне тели, шулбулыр Болгарда олуг хан. Инде бар, баһадир, ак юл сиңа. Яшь олуг хан сиңа Чәчкәне кайтарыр, сеңлесен чит-ят империягә җибәрмәс…
Илбарыс ишегалдына чыкты, күләгә кебек, аның артыннан кара гарәп иярде. Капкадан чыгуга, баһадир күккә карады: күк йөзен йолдызлар чуарлаган, ялгыз калган ай, моңсуланып, кала өстенә салкын нурларын сибә. «Чәчкә, Чәчкә, ай да ялгыз, мин дә ялгыз…»
Баһадирны аяклары Кызсарайга алып киттеләр. Баһадир үзе җырлады, үзе Кызсарайга ашыкты. Түр капка сакчысы аңардан рөхсәт тәңкәсен сорады. Баһадир аңа: «Чәчкә!»– диде. Сакчы әллә ишетте, әллә юк, әмма баһадирны кертмәде. Баһадирның тел очындагы «Чәчкә» сүзе исә, асма күпер астына төшеп, чулт итеп суга чумды.
– Менә ул тәңкә, каравыл алып, менә…
– Ай-һай, баһадир, килешмәгәнне кыланасың. Әллә мәҗлестә артыграк сыйландыңмы? Юкмы? Әллә соң грек эчемлеге белән кымызны кушып эчтеңме?.. Ә-ә, шулайдыр, шул ике нәрсәне кушсаң, дөньяның асты өскә килә… Кушмадыңмы?.. Һы! Кем кирәк соң сиңа, баһадир?.. Хан кызы?! Әнә кая үрелә берәүләр… Беләмсең, баһадир, хан кызы кайда утыра да, син кайда басып торасың? Әнә, әнә хан кызы кайда утыра – айда. Ә син минем янда – җирдә. Бакчы. Бакчы, баһадир, айга!
Илбарыс баһадир сакчы сүзләрендә кисәк хаклык күрде һәм борылды да өенә таба атлады.
– Адай, – диде баһадир, иртән торгач, – миңа Илбәк мәргәнне китер. Мин аны яуга алам. Олуг хан боерыгы, диген.
– Баш өсте, баһадир.
– Әйт әле, Адай, нигә син кичә Кызкуыш туенда катнашмадың?
– Баһадир, Фанәгүрдә мин яраткан кыз тумаган әле. Бәлкем, яуда табармын дим. Синең әниеңне дә әнә чит җирләрдән алып кайтканнар, ди бит.
– Минем анамны яу чапкач алып кайтмаганнар, уң кул Адай. Антлар кенәзе Кубрат ханга бүләк итеп биргән. Шуннан кайткач, атам Саклаб кавхан аны Кызкуыш туенда куып тоткан. Мин туып биш яз узгач, атам яуда ятып кала, Кубрат хан анамны кавханына бирә, мине үзенә тәрбиягә ала…
7
Болгарлар киң болынга килеп керделәр. Албагаучы алыплар елга буендагы таллар арасыннан поши куркытып чыгардылар. Алыплар, өзәңгеләренә басып:
– Һайт, поши! – дип кычкырдылар.
Көнозын аттан төшмичә, ияр өстендә килгән Илбарыс баһадир йокымсырап бара иде, алыплары кычкыруга, күзен ачты һәм елга яры буйлап элдерүче пошины күреп алды. Йокы качты, баһадир тезгенен җыйды, үкчәсе белән атның кабыргасына тибеп алды. Күк кашка колакларын торгызды, хуҗасының ни теләвен аңларга тырышкандай кешнәп куйды һәм шундук елга буйлап китеп баручы пошины күрде. Күк кашка, томырылып, шул тарафка чапты. Илбарыс баһадир чабып барган җайдак алыпларына кычкырды:
– Урра-гыз!
Уң кулы Адай үз алыплары белән сулга ташланды, сул кулы Иштуган үз алыплары белән пошиның юлын бүлде. Елга буйлап юыртып китеп барган поши ике яктан да һау-һаулап килгән җайдакларны күреп туктады, як-ягына каранды һәм уң яктагы таллыкка ташланды. Әмма барып җитә алмады— поши каршында, җир астыннан калкып чыккандай, башына тимер очлым кигән баһадир пәйда булды. Поши, кая барырга белмичә, сул яктагы куаклыкларга сикерде. Мәгәр киекнең ни кыласын сизеп алган баһадир җәясен тартып өлгергән иде инде. Сызгырып ук очты. Поши артка чүгеп куйды һәм мәтәлеп китте. Ук-кылыч белән эш иткәндә хуҗасының аяк хәрәкәтеннән кая барырга кирәген чамаларга өйрәтелгән күк кашка, поши мәтәлеп китүгә, юыртуга күчте һәм торырга маташып яткан киеккә җитәрәк туктап калды. Баһадир сикереп атыннан төште, җәясен җилкә аша ташлап, кылычын суырып чыгарды.
Ике яктан да поши юлын бүлеп алган алыплар килеп җиткәндә, баһадир канлы кылычын үләнгә сөртә иде инде. Кылычны кынысына салды һәм киекнең корсак тиресе тартышып-тартышып куйган урыннан күзен ала алмый торды. Уң кулы Адай, атыннан төшеп, баһадир янына килде.
– Баһадир, биредә гаҗәеп аулак урын, елга буе, кич җитеп килә, төнлеккә туктап, казан ассак, – диде.
– Өске Кирмәнгә бер көнлек юл калды. Урын аулак. Әйт йөзбашларга: төнлеккә туктасыннар, ашчылар казан ассын, мул итеп ит пешерсеннәр, – дип боерды баһадир, тирә-юньгә күз ташлап.
Еракта-еракта, күз күреме җиткән офык читеннән алып алар тукталган аланга кадәр, тоташ кара урман сузылган иде. Шул урман эченнән зәңгәр тасмадай мул сулы Итил елгасы агып чыга. Елганың сул ягында – болын, болын бетүгә, калку-калку таулар башлана. Таулар өеме каядыр кояш чыгыш тарафка китеп югала. Шул тауларны узгач, Чулман елгасына килеп чыгасың. Анда, Чулман елгасы буенда, маҗарлар яшәгәннәр. Көннәрдән бер көнне, маҗарларның ирләре яу киткәч, аларның җирләрен Чалбай хан басып алган һәм маҗарлар әйләнеп кайткач, җәйләүләрен аларга бирмәгән. Шуннан соң маҗарлар Азов диңгезе буйларына күчеп киткәннәр, әмма анда да тынгылык тапмагач, Тын елга буйларына күченгәннәр, ахыр Атилла җиренә юл алганнар. Маҗарлар киткәч, Чалбай хан Чулман елга буендагы җәйләүләрне кул астына җыя, Кубрат хан, Итил буйларын буйсындырып йөргәндә, Чалбай хан белән орыша, тегене җиңә, ясак сала. Мәгәр Кубрат хан иленә кайтып җитәргә өлгерми, Чалбай хан Кубрат хан килешеп киткән һәм аңа күпмедер күләмдә буйсынган угорларга яу чаба, тегеләрне җиңә, Кубрат ханга ясак салмагыз, миңа салыгыз, дип, үз тамгасын куеп китә. Шушындый хәлләр кабатлана торгач, Кубрат хан янә Итил буйлап күтәрелә, янә Чалбай хан белән орыша, җиңә, Чалбай ханны ул биләгән җәйләүләргә чапмаска ант эчертә. Ул гына да аз тоела Кубрат ханга, Итил буена кирмән салдыра. Кирмәндә үзе белән орышып, яңа җәйләүләр яулап йөргән баһадиры Мангышны тархан итеп калдыра, Кубрат ханга ант эчеп калса да, Чалбай хан булган хәлләрне бик тиз оныта, тернәкләнеп, сәүдә эшләрен җайга салып җибәргән болгарларның Өске Кирмән дип аталган җәйләүләренә яу белән килә, Кирмәнне ала, Мангыш тарханны әллә әсир итә, әллә үтерә – бер Тәңре үзе белә. Кубрат хан баһадирга Өске Кирмәнне Чалбай хан кулыннан тартып алырга, төрки кардәше булуына карамастан, башын кисеп, капчыкка салып, Фанәгүргә озатырга куша. Җиңел бурыч йөкләмәде Кубрат хан баһадирга. Яу чаба-чаба остарып, орышларда үз алымын булдырган Чалбай ханны җиңәсе бар иде. Чалбай ханны җиңеп, аңардан Кубрат хан өчен аерата кадерле булган Өске Кирмәнне тартып алган хәлдә, ханның да, бәлкем, баһадирга карата бераз күңеле йомшарыр иде. Белә бит, чамалый бит: сарайда тәрбия алган, үзенең угланнары белән бергә тәрбияләнгән Илбарыс баһадир Кубрат ханның бердәнбер кызын ярата. Олуг хан үзе күрмәсә, игътибар итмәсә, ханша күрә, белә. Бу хәлне ханша олуг ханга чишми түзмәс. Әйткәндер дә, уйлашкан-уйлашканнардыр да, үзләре тәрбияләп үстергән баһадирдан котылырга уйлаганнардыр – Чалбай ханга каршы җибәрде… Албагаучы алып җиткерде: Чалбай хан үзенең иң көр дигән алае белән кирмәнгә кереп бикләнгән, ә баһадирда бары тик бер йырмач алай. Дөрес, саны белән аз булсалар да, болгарлар бик яхшы коралланган, чалбайныкылар белән тиңләрлек түгел. Шулай да, шулай да икеләтә көчкә каршы чыгу – җитмәсә, Чалбай хан кирмәндә…
Ни өмет итә баһадир? Олуг хан кызы Чәчкә Рум императоры угланы Юстинианга ярәшкән. Кубрат хан вәгъдәсен боза буламы! Алай да Илбарыс баһадир өмет итә. Кем белә, бәлкем, аны Кубрат хан бирегә сынамакка җибәргәндер?.. Чалбай ханны җиңеп, исән-имин Фанәгүргә кайтса, олуг хан, императорга биргән вәгъдәсен бозып, кызын аңа бирер…
Олуг хан кызы Чәчкәнең карашында сөю тоеп, башта Илбарыс бу турыда кемгәдер әйтү түгел, уйларга да куркып йөрде. Мәгәр йөрәк дигәнең акылга буйсынса икән ул – хан кызын очраткан саен, күңел җилкенә. Бер табында ашап үскән кыз да, иртәнге кояшка тартылган чәчкә кебек, аңа тартыла иде. Шуның өчен бугай, алар һәрчак бергә уйнадылар, бергә үстеләр. Әмма көннәрдән бер көнне, ханшага ияреп диңгез буендагы сарайга төшкәч, алар икәүдән-икәү генә калдылар. Шул чакта Илбарыс кызны кочагына алды, сак кына иреннәре белән битләренә кагылды. Әмма шул якынлашу икесендә дә үзләре дә аңлап бетермәгән тетрәнү, дулкынлану хисен кузгатып җибәрде. Аларга кисәктән нидер булды. Бу бала чактагы яратышуларга бер дә охшамаган иде. Күзләр елмая, йөрәкләр бер дулкында тибә. Хан кызын Илбарыс тагын-тагын кочты, яратуының иге-чиге булмас кебек иде. Шунда алар янына ханша килеп керде. Ул диңгездә коенып менгән иде. Керде дә, кызын ятим бала кочагында күреп, тамак кырды. Яшь йөрәкләр икесе ике якка тайпылды. Кыз анасы кочагына кереп чумды, егет ягына күз сирпеп, күңеле шатлыктан тулышып, сандугачтай сайрарга тотынды: анасы матурланып киткән, диңгез суы җылымы, акчарлаклар күпме, Рум сәүдәгәрләренең корабы күренмиме…
Анасы кызны кырт кисмәде, әмма шушы көннән соң үзеннән дә калдырмады, ә Илбарыска әйтте: «Углан, ул синең бертуган сеңлеңдәй, ярәшелгән, коткы салма күңеленә».
Шул булды сөйләшүләре, һәм шул сөйләшү Илбарыска бик җитте. Чәчкәне аңардан аеру, бергәлектән тыю Илбарысның күңелендәге мәхәббәткә ялкын гына өстәде. Ул шуннан соң көн-төн Чәчкә турында уйланды. Ятса да – Чәчкә, торса да— Чәчкә. Аның өчен якты дөньяда берәү дә юк иде. Шул язда Илбарыска унҗиде яшь тулды. Кубрат хан яшь мәргәнне яуга алды. Беренче орышта ук Илбарыс хазар баһадиры Кубашны кадап үтерде. Яудан кайткач, Кубрат хан аңа аксакаллар, кавханнар алдында баһадир исеме бирде һәм үз алаена алды.
…Итил ярында утырганда, әнә шундый уйлар узды баһадирның башыннан. Әйе, кайчан гына әле Саклаб кавхан угланы Илбарыс хан сараенда Чәчкә белән бер гамьсез уйнап йөри иде, хәзер әнә бер күрергә зар – күз алдыннан елмаюлары китми. Елмаюлары гүя елга агышы: бер назлана, бер куркына, бер тынып кала.
Илбарысның атасы Саклаб кавхан аварлар белән орышта башын сала. Ул вакытта Кубрат хан агасы Ураган каган белән яу йөри. Аварларның калган ыруларын куып-таратып йөргәндә, илдә чуалышлар башлана. Ураган каган, алаен Кубрат ханга калдырып, илгә кайтып китә. Күп тә үтми, Кубрат ханга яман хәбәр китерәләр: Ашина белән Дулу ырулары арасында барган чуалышларда Ураган каган һәлак булган. Кубрат хан илгә борыла, агасын күмеп кайтышлый, Ураган каган буйсындырган һәм аның кул астында яшәргә разый булган көтригурлар ханы Тугры хан ыстанына туктала, аның кызын сорый. Яше җитмешкә җиткән Тугры хан аңа: «Башта илең-җирең булдыр, аннары килерсең кыз сорарга», – ди. Агасы Ураган каган янәшәсендә булганда, Тугры хан авыз ачып сүз дә әйтергә кыймас иде, монда әнә шундый шартлар куя Кубрат ханга. Кубрат хан җан ачуы белән иленә кайта, хазарларны җиңә. Итил буйлап өскә күтәрелә, ахыр чиктә андагы халыкларны буйсындырып, Тын елга буенда яшәүче көтригурлар ханы Тугры ханга килә. Тугры хан аңа кызын, кызын сакларга бер төмән алай бирә, үзенең җәйләүләрендә хан итә. Моны ул кече угланы Көбер балигъ булганчы дип шулай кыла. Көтригур аксакаллары Тугры хан белән килешәләр.
Тугры хан кызы Аппак Кубрат ханга бер-бер артлы алты бала табып бирә. Әнә шулай болгарлар белән көтригурлар туганлашып китәләр. Кубрат хан Илбарысны биш яшьлек чагында тәрбиягә ала. Хәзер баһадирга егерменче яшь китте. Менә ничә ел инде ул җәй көннәрен җәйләүләрдә йөри, яу чаба. Ул – меңбашы, илханнарда бер төмән, алар— буйтурлар. Була күрсеннәр, Илбарыс та аңа ирешер. Тик менә хан кызы Чәчкә генә аныкы була алмас. Илханнар аны беркайчан да читләмәделәр, үз иттеләр, туган да туган, ул да алар өчен туган иде. Алар аны әле дә яраталар. Әмма ни генә димә, ул барыбер илхан була алмас. Хәер, кем белә, Кубрат хан әнә хатын ягыннан килә. Кубрат ханның биш угланы бар: Батбай, Кодрак, Аспарух, Балкыр, Аслан. Аслан олуг хан буласы илхан түгел. Аның кулында һәрчак китап, ул һәрчак грек укытучылары янында кайнаша. Олуг хан баштарак аны да, башка угланнары кебек, орыш уеннарына өйрәтергә кушкан иде. Теге ялгыш грек акинагына кулын кистергәч, өметен өзде. «Укысын, Болгарга да белекле кешеләр кирәк», – диде. Аның каравы хәрби уеннарда Илбарыс бик тырышты, күп вакытта ул илханнардан да алдырды. Уктан аларга карый төзрәк атты, сөңге ыргытуда да калышмады. Көннәрдән бер көнне үзе уздырган чираттагы хәрби уенда Илбарыс уктан атуда барысыннан да өстен чыккач, олуг хан аңа мәргән исемен бирде һәм алтын саплы хәнҗәр бүләк итте.
Кырысрак холыклы, бер әйтеп, ике сөйләргә яратмаган Кубрат хан аны угланнарыннан ким яратмады. Мәгәр илханнарны җәйләү йөртеп, үзе исә борынгы греклардан калган Фанәгүр каласын башкала итәргә керешкән Кубрат ханның игътибары бер аңарда гына түгел иде, күрәсең. Бөтенләй күрми йөргән чаклары да булды, әллә бар иде оланнары аның өчен, әллә юк, Илбарыска да илтифат итмәде. Шундый чакта аны бер кеше яратты – төптәңре Ирсан. Болгар халкы Тәңрегә табына. Ирсан – Болгарда йола башлыгы. Сарай мәктәбендә ул аларны ата-бабадан килгән гореф-гадәтләргә, Тәңре йоласының кагыйдәләренә өйрәтте. Шунда белде Илбарыс: дөньяда ни генә кылынмасын, барысы да Тәңре эше икән. Берәүләр Тәңре тарафыннан – каган, икенчеләре – хан, өченчеләре – кавхан, дүртенчеләре буйтур, алып, оста, көтүче булып туалар икән. Әнә шул кеше Илбарысны да үз улыдай яратты. Олуг хан рөхсәте белән ул аны хәтта өенә дә алып кайткалады. Тәрбиягә алса да, олуг хан Кубрат барыбер олуг хан булып калды, алар белән бик сирәк очрашты, ә менә төптәңре Ирсан гел аның янында булды диярлек. Бала чакта ул моның сәбәбен белмәде, ул вакытта аңа моның кирәге дә юк иде, ә менә үсә-исәя төшкәч, төптәңренең шәхси тормышы белән танышкач, бу хәлнең сәбәбе анасы Аниядә икәнен аңлады. Бу турыда аңа ханша сөйләде.
Төптәңре Ирсан заманында Кубрат хан белән яу чаба. Ураган каган белән йөргән җәйләү башы төптәңре үлгәч, Кубрат хан аның урынына төптәңре итеп Ирсанны куя. Ирсан атасы күтәргән йоланы бөтен яулаган халыкларга таратуга ирешә. Моның өчен ул Кубрат ханга буйсынган бар халыклардан дәрәҗәле кешеләрнең угланнарын Фанәгүргә китерттерә, укыта, аннары кире җәйләүләренә җибәрә. Кубрат хан Ирсанның бу эшен хуплый һәм кулыннан килгән кадәр тегеңә ярдәм итә. Мәгәр бер нәрсәдә олуг хан төптәңре Ирсанга гел комачаулап килә – өйләнү мәсьәләсендә. Бу хәл чираттагы Кызкуыш туеннан соң була. Соңгы вакытта халык арасында төптәңре Ирсанның абруе шактый үсә, аңа җәйләүләрдән төркем-төркем халык килә, төптәңре аларның авыруларын дәвалый, ырымлый,өшкерә, тылсымлы сүзләр өйрәтә. Шул елларда Кубрат хан антлар кенәзенә солых төзергә бара. Кенәзгә ул бик күп бүләкләр ала, ат-мал, корал да илтә. Антлар кенәзе дә үз чиратында Кубрат ханга бүләкләр биреп җибәрә, шуның янына кораб ясаучы бер оста һәм үзенең иң чибәр җариясе Анияне бирә. Болгарга кайткач, Кубрат хан Анияне Кызкуыш туена катнаштыра. Моны, әлбәттә, ханша Аппак кушуы буенча эшли. Аппакның сарайда андый чибәр затларны тотасы килми, күрәсең…
Кызны беренче булып төптәңре Ирсан куарга тели. Кубрат ханга бу ошамый. Ул төптәңрегә тыелырга киңәш итә, әмма ханша аңа каршы төшә, төптәңре Ирсанга ант кызы Анияне куарга рөхсәт бирә. Ләкин ант кызы Ания ни сәбәпледер төптәңре Ирсаннан тоттырмаган, кызны Саклаб кавхан куып тоткан.
…Баһадирның уйларын бүлдереп, алыплар җыр башлады. Илбарыс баһадир авыз эченнән генә аларга кушылды:
Җирәнчеккәй атның юргасы
Мәргән егет аткан ук кебек.
Уй-хәсрәтләрем дә юк кебек,
Йөрәкләрем яна ут кебек.
Ике дә генә җирән, ай, бер көрән,
Әйдәп алып булмый юл белән.
Маңгаеңа язган хак язмышың
Җуеп кына алып булмый кул белән…
Өскирмәнгә Чалбай килгән, диләр,
Сөйгәнемне үзенә алган, диләр.
Агыла ла болыт җилләр искәндәй,
Өзелә лә үзәк искә төшкәндәй.
«Җыламалар» дип үк ник әйтәсең,
Ник җыламый җаннар өзелгәчтәй,
Җырлар ла башлыйм кирмән күренгәчтәй…
Баһадирга кисәк моңсу булып китте. Күңелдә – һаман хан кызы Чәчкә. Ул еракта-еракта, диңгез буйларында калды. Алыплар җырлый башлагач, кисәк өзелеп киткән хәтер җебе янә ялганды.
8
Тирә-юньдәге халыкларны буйсындыргач, Кубрат хан, ниһаять, ныклап кала төзергә керешә. Иң әүвәл ул үзенә башкала сайлый. Күп эзләнә торгач, борынгы греклардан калган диңгез буендагы Фанәгүргә туктала. Каланы салу, торгызу өчен хан Византия императоры Ираклийдан осталар, төзүчеләр, һөнәрчеләр сорый. Варварларга карата киң күңеллелек күрсәтеп, базилевс аңа хәтта кирәгеннән артык төзүчеләр, һөнәрчеләр җибәрә. Төзелеш эшләре киң колач алгач, Фанәгүргә төрле илләрдән сәүдәгәрләр агыла башлый, аларга ияреп дин таратучылар килә. Иң кыйммәтле, чит ил сәүдәгәрләренең күзләрен кыздыра торган тауарлар Итил-Чулман буйларыннан килә. Өрсәң, җем-җем итеп торган кеш тиреләре дисеңме, аю, бүре, болан тиреләре дисеңме, бал, балавыз, балык җилеме, төркиләр яратып үстергән тары дисеңме… Күрерләр иде дә хан базарларында җем-җем итеп торган тиреләрне, сәүдәгәрләрнең күзләре яна башлар иде. Нәкъ менә шуңа күрә Өске Кирмән аерата кадерле иде Кубрат ханга. Тире, бал, балавыз, агач сагызы шуннан килә иде – Төн илләреннән. Кирмән елдан-ел киңәйтелә, үстерелә. «Көмеш» тире җыярга греклар агыла. Төн илләреннән угорлар күчеп утыра. Кирмәнне грек-болгар осталары сала. Диварларын агачтан утырталар, дивар тирәли канау казып, су җибәрәләр. Шул чаралардан соң сәүдә эше тагын да җанлана төшә. Болгардан һөнәрчеләр күчеп килә башлый. Кыскасы, Кубрат ханның яшь дәүләте өчен бик тә «сөтле сыер» була Өске Кирмән. Әнә шул кирмәнне Чалбай хан алды дигән хәбәр килгәч, Кубрат хан тәмам йокыдан кала. Башта ул үзе чыгып китәргә исәп тота, аннары кире уйлый, йырмач алай белән Илбарысны җибәрергә ниятли. Әйе, барып орышып кайтсын. Инде кирмәнне ала алмаса, ул чакта илханнарның берсен җибәрер.
Кояш баеды. Алыплар да җырдан туктадылар, кайсы ияренә башын салып, кайсы ат япмасын җәеп йокларга хәзерләнә башладылар. Илбарыс баһадир елга ярында утырды да утырды. Тын. Бары тик елга гына пышын-пышын сөйләшә-сөйләшә ага да ага. Кайчакта ябалдашларын суга иеп утырган тал астында шомбырт итеп балык чумып куя; ә елга һаман ага, аның беркемдә гаме дә, кайгысы да юк.
Илбарыс алыплары янына барып ятты. Һавада йолдызлар җемелди, офык читендә алсу чаршау эленде, күктәге йолдызларны әйтерсең кемдер кабызып йөри. Бер, ике, өч, дүрт, биш, алты, җиде… Җиде – Тәңре саны. Җиде— такмак саны. Җиде илдә җиде батыр, җиде кызны алып кайтыр. Җиде-җиде – җидегән, җидегән йолдыз – җидедән, җиде тапкыр такмак әйтсәң, бүләк килер җизнидән…
Әйләнеп кайтырмы Илбарыс? Күрерме янә хан кызы Чәчкәне? Чәчкәнең анасы Аппак – көтригурлар ханы кызы— ай кебек ак йөзле, кылгандай ак чәчле, тирән елга суы кебек зәңгәр күзле. Кызлары Чәчкә дә зәңгәр күзле, тик чәче генә алтын җептән. Беренче угланы Батбай базык, киңчә гәүдәле, кызыл чырайлы, күк күзле; икенче угланы Кодрак исә атасына охшаган, коңгырт чәчле, яшел-күк күзле, төптән юан гәүдәле; өченче углан Аспарух кара сакаллы, тутсылрак йөзле, зәңгәр күзле; Балкыр углан кара чырайлы, зур борынлы, киң кашлы; төпчек Аслан чандыр гәүдәле, йомыкый, аз сүзле иде, хәзер ул бала да үзгәргәндер инде. Бәлкем, ул баһадирга гына шулай күренгәндер? Бер тапкыр төпчек углан зур батырлык күрсәтә. Суга баткан Ишкул кавханның кызын коткара. Шуннан, бу балаларны бер-берсенә Тәңре язган, дип, төптәңре аларның колакларын тешләттереп маташа. Имеш, үсеп-исәйгәч, Кызкуыш туенда илхан Аслан шул кызны куачак, һәй бу төптәңрене! Ниләр генә уйлап тапмый!
Ияренә башын куйган килеш, баһадир байтак вакыт караңгылана барган күк йөзенә карап ятты. Әкрен генә күз кабаклары ябыла башлады, йокы басты, көн буена ат өстендә бару үзенекен итте, уйлар җебе чәбәләнеп китте…
– Һай-һай-һай, алыплар! Көн туа, көн! Яңа көнне каршы алырга торыгыз, Тәңредән игелекле көн сорагыз! Һай-һай-һай…
Илбарыс баһадир каравыл алып тавышына күзләрен ачты. Шундук ятаганын капшап карады. Ятаган урынында иде, ияргә теккән. Орыш өчен төрки кылычы уңайрак, әмма ятаганны да ташламыйлар иде алыплар. Орышта артык корал булмый.
Баһадир бөтенләй уянды, шундук сикереп торды, аякларын яздырып, елгага таба атлады. Кояш чыгып килә. Йөгереп яр астына төште, салкынча Итил суы белән юынып алды. Аннары йөгереп яр өстенә менде. Менде дә чыгып килгән кояш тарафына тезләнде: «Тәңрем, матур көн бир, юлым уң ит. Тәңрем…»
Көн-кояшны каршылагач, алыплар ашап алдылар. Илбарыс баһадир ияренә менеп атланды, табын-табын җыелып утырган алыпларына күз йөртеп чыкты. Каравыл алыплардан башкалары барысы да ашау белән мәшгуль иделәр, һәр табында бер унбаш. Унбаш йөзбаш боерыгын үти, йөзбашлар— баһадирныкын, баһадир – кавханнарныкын, кавханнар – илханнарныкын, буйтур-илханнар – олуг ханныкын. Илбарыс баһадирны олуг хан Кодрак илханга бирде. Әмма Кодрак илхан биредә юк, ул Дәмәшкъкә китте, корал алырга. Димәк, алар белән ул җитәкчелек итә?.. Ә алостаз Дәян кем, ияреп чыккан төптимерче Агасике? Кызык та кеше бу Агасике, колын ияртте дә ике дә уйламый юлга чыкты. Ә бит аның яу кырында ятып калуы бар. Бик бар…
Ашап-эчеп җыена башлаганнар гына иде, каравыл алып сөрән салды:
– Баһадир, аръякта җайдаклар, ят кешеләр!
Барысы да, хәтта соңгарак калып ашарга утырган каравыл алыплар да сикерешеп тордылар, аръякка карадылар. Елганың аръягында, чынлап та, ике атлы күренде. Аның берсе ат муенына яткан, әллә яралы, әллә йоклый, икенчесе атын янәшәдән атлата, яткан кешене тотыбрак килә.
– Төрки кардәшләр, шуларга охшаганнар, – диде алостаз Дәян. – Сул як дала аларныкы… Ул-бу булдымы икән әллә?.. Сөрәнче, оран сал! – дип боерды алостаз Дәян.
Сөрәнче яр кырыенарак килде, авызына кулларын куеп оран салды.
– Һай-һай-һай, аръяктагылар, җайдаклар, бире чыгыгыз, болгар баһадиры дәшә.
Аръяктагылар ишеттеләр, сөзәгрәк җирдән елга буена төштеләр.
– Без сезнең ниятегезне белмибез, кардәшләр! – дип кычкырды ярдан җайдакларның берсе. Аның аты суга тез тиңентен кереп эчә башлады, икенче алып, ялга яткан килеш, су читендә калды.
– Мин сиңа хәзер ниятем күрсәтермен, – диде мәргән албагыш Илбәк һәм җәясенә ук элде, әмма аръяктагы алып та җәясен тарткан иде инде.
– Тидермә, ат! – дип боерды баһадир.
Сызгырып ук очты, әмма шул мәлдә аръяктагы алып та керешен ычкындырды. Булган хәлдән бер мәлгә аптырый калдылар. Нәкъ елга уртасында ук укка орылды, һәм алар суга төштеләр. Уклар төшкән җирдә балыклар сикерешеп куйдылар. Илбәк мәргән янә җәясен тартты, әмма аръяктагы мәргән дә керешен тартып өлгерде, янә уклар чәкеште, янә елга уртасында чумдылар, янә балыклар сикерешеп алдылар.
Илбарыс баһадир су читенә йөгереп төште:
– Мәргән, кардәшләр, атмагыз. Болгарлар без.
Аръяктагы ике җайдак киңәшеп алдылар, ял өстенә ятканы чак кына башын күтәрде, елга читендәге баһадирга карап алды. Кардәшләр, дидеме, мәргән батыр атыннан төште, яралының атын елгага кертеп җибәрде. Аның артыннан үз атын төшерде, ат ялына ябышты. Бире якка чыгып җитүгә, болгарлар аларның атларын эләктереп алдылар, яр өстенә җитәкләп алып менделәр. Мәргән егет күзләре белән баһадирны эзләп тапты.
– Баһадир, Чалбай хан угрылары атамны яраладылар, туганнарымны сөңге белән кадап үтерделәр, сеңлем белән анамны әсир иттеләр. Ике көтү сарыгыбыз, бер көтү атыбыз бар иде – куалап алып киттеләр. Җәйләүдән күчешебез иде. Өске җәйләвебез— Бозаулыкта, аскы җәйләвебез Җаек елгасы буенда иде. Атам яралы, арагызда имче бармы, баһадир?
– Имче! – дип кычкырды сөрәнче. – Имче Акчура, баһадир дәшә!
Яралы төркине ипләп кенә иярдән алдылар, үлән йолкып түшәделәр, үлән өстенә киез япма җәйделәр. Ул арада имче килеп җитте. Урынга салгач, төрек кулын күтәрде, әмма хәле китеп, башы бер якка авышты. Имче яралыга нидер эчерде, нидер иснәтте. Яралы күзләрен ачты, карашы белән угланын эзләп тапты.
Егет җылый иде, аның битләре буйлап яшь бөртекләре тәгәрәшә.
– Угланым, алтыным, угры Чалбай ханнан үч ал. Мине Тәңре үз янына чакыра… Сине, углан, баһадирга бирәм… – Яралы күзләре белән баһадирны эзләп тапты. – Баһадир, дала мондый мәргәнне күрмәгәндер. Күзе – бөркетнеке, йөрәге – арысланныкы… Олан, о-л-л-ан, ан-наң тапсаң…
– Атам, атам…
Яралының авызыннан кан китте, менә ул күтәрелергә итте, әмма көче җитмәде, башы салынып төште, аякларын сузып җибәрде – җан бирде.
– Атың ничек, мәргән?
– Атым – Таш-булат, ба-һадир, – диде мәргән яшь аралаш. – Ат-там Ак-тай…
Актайны калку урынга, яр башына күмделәр, янына җәя-укларын, коралларын куйдылар. Тәңре килеп алганчы дип, өч көнлек ризык, чүлмәк белән су куйдылар.
Алай кузгалып шактый юл үткәч кенә, Ташбулат, ниһаять, тынычлана төште. Мәргән егет баһадирның уң кулында бара. Аларны алостаз Дәян куып җитте, атын янәшәдән атлатып китте.
– Баһадир, Өске Кирмәнгә ярты көнлек юл калды.
Әрәмәлекләрдән узалар иде, баһадир кошлар сайравына игътибар итте, ерак та түгел күке кычкыра. Алда шактый зур алан күренде.
– Аланда туктарбыз, алостаз. Олаучылар килеп җиткәнне көтик.
– Баһадир, – диде Ташбулат. – Чалбай хан кирмән капкаларын ачмас. Аның төмәнгә якын алае бар. Синдә, күрәм, йырмак алай гына. Ничек кирмәнне алырга уйлыйсың?
– Корал орыша, ир мактана, мәргән. Мин алыпларыма ышанам. Миндәге корал Чалбай ханда юктыр…
– Бер корал гына ярдәм итмәс, баһадир. Чалбай хан кирмәндә нык утыра. Аны алдап чыгарырга кирәк, ияртеп чыгарырга…
– Җыелыйк, киңәшик башта, мәргән.
Алай аланлыкка килеп тупланганчы шактый вакыт үтте, кояш аска таба – баешка күчте. Ашчылар казан астылар, баһадир йөзбашларны табынга җыйды.
– Йә, киңәшләрегезне әйтегез, кардәшләр, йөзбашларым.
– Киңәш бер, – диде алостаз Дәян. – Кирмәнне алырга.
– Баһадир, миңа әйтергә ярармы? – диде Агасике.
– Тыңлыйбыз, Агасике.
– Миңа калса, баһадир, бүген кичкә таба кирмәнгә кешеләр җибәрергә кирәктер. Сәүдәгәрләр булып. Үзләре белән эчемлек алсыннар. Сәүдәгәрләр булгач, каян килсәләр дә, Чалбай хан кабул итәр.
– Йә-йә, төптимерче, шуннан?..
– Сәүдәгәрбаш булып үзем барам, баһадир. Үзем белән… – төптимерче табын тирәли күз йөртеп чыкты, – алостаз Дәянны, олаучыларны…
– Алостаз Дәян, нишлибез?..
– Чалбай ханның сәүдәгәрләрне тануы бар.
– Танысын. Кичә мин алып идем, Кубрат ханга хезмәт итә идем, бүген Чалбай ханга сәүдәгәр булып килдем. Татлы грек ширбәте китердем.
– Төптимерче хак әйтә, алостаз Дәян, далада очраган бер сәүдәгәрне талый-үтерә китсәң, кем килер Чалбай ханга?! – диде баһадир.
– Тәвәккәлләдек алай булгач, – дип килеште алостаз Дәян.
Шулай хәл иттеләр. Эчемлек төягән олаучыларны чакырдылар да тиз арада юлга чыгарып җибәрделәр. Кояш баеганчы кирмәнгә барып җитәргә тиешләр иде сәүдәгәрләр. Аерата дәртләнеп җыена башлаган Агасике олаучыларны ашыктырды.
– Җәтрәк, җәтрәк, әтрәк-әләм, ятим бәрән. Кузгалдык!..
Сәүдәгәрләр китеп күздән югалырга өлгермәделәр, Итил буеннан дүрт җайдак килеп чыкты. Яр өстенә менүгә, аларны каравыл алыплар уратып алдылар. Каравылларның берсе, аерылып, баһадир туктаган төбәккә килә башлады. Атын чаптырып килеп җитте дә җиргә сикереп төште һәм, сулышы каба-каба:
– Баһадир, җайдаклар арасында Өске Кирмән тарханы Мангыш. Сөенче! – диде.
Баһадир сөенчегә ике алтын бирде. Каравыл алыпның авызы колагына кадәр ерылды.
«Мангыш тархан исән!» Баһадир тарханга каршы юнәлде, килеп җитәрәк атыннан төште.
Алар кочаклаштылар. Мангыш тархан, күз яшен яшерергә теләп, читкә борылды.
– Өч алыбым белән көчкә качып котылдым, баһадир…
Сөйли-сөйли дә Мангыш тархан күз яшьләрен кул аркасы белән сөртеп ала.
Еламаслык та түгел иде. Чалбай хан аның хатынын, кызын әсир иткән. Тарханның хатыны Итилгә ташланган, батып үлгән, кызы Чалбай хан кулында икән. Ике угланын Чалбай хан аналары алдында чабып үтергән.
Мангыш тархан яшенә буылып елады. Баһадир аның иңнәреннән кочып алды, тынычланырга кушты.
– Болгар беркайчан да хатын-кызны рәнҗетмәде, баһадир. Ә болар…
– Тынычлан, тархан. Күз яше ярдәм итмәс инде аларга. Әйдә уйлашыйк, ничек кирмәнне Чалбай ханнан алырга була. Кирмәндә ничә капка?
– Ике. Берсе яшерен, урман яклап.
Баһадирның үз-үзенә ышанып сөйләве Мангыш тарханның да күңелен тынычландыра төште. Дине-өне булмаган, төшенә ни керсә, шуңа табынып яшәгән Чалбай хан угрылыгын кайчан ташлар? Ташлармы? Заманында ул Кубрат ханны да шактый талкыган. Кубрат хан аны бер тапкыр гына тәүбә иттермәде иттерүен, әмма Чалбай хан һәрчак башы киселүдән котылып калды. Бер Болгар җәйләүләренә генә яу чапмый иде угры хан, бөтен төрки дөньясы аның угрылыгын белә иде.
Өске Кирмән Төн илләре белән сәүдә итү өчен иң уңай су юлына салынган иде. Чалбай ханның кулы әнә шул кирмәнгә дә җиткән.
Йөзбашларны җыйгач, баһадир әйтте:
– Алыпларым, иртән, көн тууга, кирмәнгә кузгалабыз. Кичкә кирмән безнең кулда булырга тиеш. Тәңре миңа шулай әйтте.
Иртәнге якта атларга атлангач, Илбарыс баһадир мәргән Ташбулатка күз төшереп алды. Ачуы йөзенә үк бәреп чыккан иде мәргәннең, күзләрендә – нәфрәт чаткылары, карашы – кирмән ягында. Ирек бирсәң, ике дә уйламый диварга ташланыр иде.
Кузгалдылар. Кирмәнгә тарлавык яклап барырга булдылар. Юлны мәргән күрсәтте. Баһадирны бер нәрсә борчыйиде: «сәүдәгәрләр» кирмәнгә керә алдылар микән? Кергән хәлдә, Чалбай хан ничегрәк каршы алды икән үзләрен?..
Тарлавыкка җиткәч туктадылар. Мангыш тархан баһадир янына килде. Атларыннан төштеләр. Моннан кирмәнгә чакрым чамасы гына иде.
– Баһадир җиңелә калса, Чалбай хан яшерен капкага ташланыр. Яшерен капкага үзем барам. Угры ханны үз кулым белән үтерәсем килә. Без дә шул капка аша качып котылдык, атларыбыз шушы тарлавыкта иде.
– Яхшы, олуг тархан, шулай итәрбез. Тик безгә башта Чалбай хан алыпларын кирмәннән чыгарасы иде. Моны эшләве җиңел булмас кебек…
Баһадир йөзбашларны тагын җыйды, комлык җир табып, ком өстен тигезләде дә кулына хан бүләк иткән алтын саплы хәнҗәрен алды.
– Кирмән нык, диварлары биек, бәреп алып булмас, баһадир, – диде Мангыш тархан.
– Хак, кирмән нык, нык булса да, без алырбыз аны, Тәңре безнең якта. Менә бу кирмән. Менә монда почмак манаралар. Манараларда каравыл күренми, минем уемча, безнең «сәүдәгәрләр» изге эшләрен кылганнардыр. Хәзер безгә чалбайлыларны ничек тә кирмәннән алдап алып чыгарга кирәк. Миңа котыртучылар кирәк булыр, йөзбашлар, һәр йөздән ике котыртучы бирерсез. Иң оста мәргәннәрегезне сайлагыз. Мәгәр, йөзбашлар, әүвәл без аз көч белән, әйтик, әнә шул йөздән артык котыртучы алып белән дәү капкага якынайыйк. Чалбайлылар безнең аз санлы булуыбызга ышанырга тиешләр. Шунсыз алар, капканы ачып, безне куа китмәсләр. Капканы ачкан хәлдә, без алар белән орышырга тиеш булабыз. Кирмәннән күпме чалбайлы чыгар, анысы безнең өчен караңгы… Чынын гына әйткәндә, минем Чалбай хан белән бер дә орышасым килми. Ул төрки, болгарларга кардәш халык. Әмма нишләмәк кирәк, язмыштан узмыш юктыр.
– Чалбай ханны мин үзем җәзалыйм, – диде Мангыш тархан. – Мин кирмәнем дивары буенда йә ятып калам, баһадир, йә Чалбай ханның башын кисәм. Хәсрәтсез бер үләр, хәсрәтле ике үләр, ди. Мин бер тапкыр үлеп карадым инде, баһадир. Үлемнән курыкмыйм. Миңа, баһадир, йөз алып бир. Мин яшерен капканы сакларга барам. Җиңгән хәлдә дә, җиңелгән хәлдә дә Чалбай яшерен капкага килми булдыра алмас. Чөнки шул капка кырында ат абзарлары, урманга ауга шуннан йөри идек.
– Алырсың йөз алыпны, тархан. Башта киңәшик. – Баһадир Илбәк белән Ташбулат мәргәннәргә күз төшереп алды. – Сез, мәргәннәр, берегез – уң кулымда, икенчегез сул кулымда булырсыз. Ташбулат, син уң кулыма басарсың. Адай, уң кулым Адай, син алыпларың белән, Мангыш тархан белән яшерен капкага бар. Ә төп алай тарлавыкта калыр. Атларны әнә теге аланлыкта калдырырбыз. Тарлавыкның ике ягына укчылар басар. Ике якта да куаклыклар, яшеренеп утырырлар. Безне Чалбай алыплары тарлавыкка куа килерләр, укчылар уздырып җибәрерләр… Кыскасы, бер чалбайлы да кирмәнгә кире әйләнеп кайтмаска тиеш. Бу хәл аларның ачуларын китерер. Алар янә капканы ачарлар…
– Ачмасалар?! – диде Илбәк мәргән.
– Ачарлар, ачмый хәлләре юк. Кирмәннән тарлавык күренми, без бик аз калдык, без янә әйләнеп капкага килербез, укка ала башларбыз… Төп алай чыккач, орыш каты булыр, йөзбашлар. Укчылар үз урыннарында калырлар. Без янә чигенербез, Чалбай ханның алае зур, төмәнгә якын, укка алып бетерү мөмкин түгел, чалбайлылар, безне куа-куа, тарлавыкка керерләр. Чалбайлылар үтүгә, очлы ыргаклар ташлагыз. Ыргакларны ташлаганнан соң гына уктан ала башлагыз. Инде без. Без төп көч белән болай итәрбез: алдан укчыларны җибәрербез, алардан соң сөңгечеләр орышка керешер, сөңгечеләрдән соң ятаганчылар белән кылычлы алыплар кузгалыр. Уң кулыма, сул кулыма мәргәннәрем басар, төп уртада үзем булырмын. Мин грек Агасике белән Дәян алостазга да зур өмет баглыйм. Алар исән-сау кирмәнгә керә алган булсалар, ничек тә капканы ачарга тырышырлар. Шулай да, алыпларым, мин иң элек зур өметем сезгә баглыйм. Ант эчик! – Баһадир хәнҗәре белән бармак очына төртте, кан күренүгә, антчы биргән алтын чокырга җиде тамчы кан тамызды. Һәр йөзбаш, бармагын канатып, ант канын чокырга тамызып чыкты, аннары һәммәсе иреннәренә тигезеп чыктылар. – Тәңре безнең якта, алыпларым. Кузгалдык!
Ипләп кенә тарлавыктан чыктылар, кирмәнгә таба юнәлделәр. Калганнары тарлавыкка кергән җирдә агачлар артына постылар, бер ишесе урыннарында калдылар.
Кораллы җайдаклар күренү белән, кирмәндә ыгы-зыгы купты, сөрәнче оран салды. Алыпның уң кулындагы Ташбулат җәясенә ук куйды. Кирмәнгә бер ара җир калгач, баһадир кулын күтәрде. Алыплар туктап калдылар. Болгар сөрәнчесе алгарак чыкты.
– Оран сал, сөрәнче, – диде баһадир. – Чалбай ханга сал. Капканы ачып бирелсәң, сине болгарлар иреккә җибәрергә ышандыралар, диген. Ачмасаң, башың Итилдән эзләрләр, диген.
Сөрәнче оран салды, кирмән диварына кабаланып менгән чалбайлылар сөрәнче сүзләрен Чалбай ханга җиткерделәр, күрәсең, кирмән ягында беравык тын тордылар.
Кирмән диварына кошлар кебек менеп кунган чалбайлылар ике йөз болгардан бер дә куркырга җыенмыйлар, өскә үк чыгып басканнар иде.
– Баһадир, алыйммы берсен укка? – диде Ташбулат.
– Ашыкма, мәргән, куян кумыйбыз. Монда Чалбай төлке үзе.
Чынлап та, чалбайлыларның барысы да диярлек ук-җәя тотканнар иде.
Чалбай хан һаман җавап бирми. Баһадир чалт аяз зәңгәр һавага күтәрелеп карады. Баш очында козгыннар очына, яман итеп каркылдап узалар. «Орыш буласы, – дип уйлады баһадир. – Чалбай хан кирмән капкасын ачмас, орышыр. Тәңрем, ярдәм кыл! Чәчкәм хакына, гаделлек хакына…» Баһадир көньякка әйләнеп карады. Көньяк тарафта кара болытлар җыела иде.
Ниһаять, чалбайлылар оран сала башладылар.
– Җиде елга, җиде дала кичеп килгән болгарларны козгыннар көтә. Моннан ары Чалбай хан ошбу җәйләүләрне биләп торачак. Үкчәгезне ялтыратыгыз…
– Әйе, кан коймыйча булмастыр, козгыннар тикмәгә генә баш өстендә уралмыйлар. Тәңрем, үзеңә тапшырдык! Укчы мәргәннәр, дивардагы чалбайлыларны укка!
Укчылар дәррәү диварга таба кузгалдылар. Ике яктан да яңгыр булып уклар очты. Кайбер уклар, болгарларга килеп җитмичә, җылан кебек үлән арасыннан шуышып кереп туктап кала иде.
Беренче чалбайлыны Ташбулат мәргән атып төшерде. Аның икенче угы да бушка китмәде, күкрәгенә кадалган укка чалбайлы ике куллап ябышты, әмма суырып ала алмады, дивар өстенә капланды. Баһадир янәшәсендәге Ташбулат:
– Баһадир, алар – исерекләр, якынрак килик! – диде.
Болгарлар, диварга якын ук килеп, укка ала башладылар. Дивар буенда болгарлар да ятып калгалады. Болгарлар дулкын-дулкын булып, әйләнеп килеп һөҗүм итәләр иде. Өченче әйләнгәндә, якынрак килделәр, ахрысы, баһадирның калканына ук кадалды. Болгарлар дүртенче тапкыр әйләнеп керә башлаганнар иде, дәү капка ачылды һәм, өерелеп, һай-һаулап чалбайлылар килеп чыкты. Алар болгарларга каршы чаптылар. Болгарларны урап алмакчы иттеләр.
– Тарлавыкка чигенәбез! – дип кычкырды баһадир һәм атын кире борды. Аңа алыплары иярде.
– Һә-лә-лә! – дип, чалбайлылар алар артыннан ташландылар.
Болгарлар, чаптырып, тарлавыкка керделәр, укчылар яшеренгән җирне уздылар һәм, кисәк борылып, чалбайлыларга каршы килә башладылар.
– Ур-ра! Ур-ра, алыпларым!
Чалбайлылар тарлавыкка кереп бетүгә, аларга ике яктан да уклар яңгыры яуды. Һични аңламаган чалбайлылар каушап калдылар, кире чигенә башладылар, әмма укчылар агач араларыннан аларны чүпли тордылар. Ул арада алыплары белән баһадир килеп җитте, ике арада орыш китте.
Чалбайлылар, чынлап та, исерекләр иде, күзләре тонган килеш өскә киләләр, сөңгеләрен аталар да кире борылалар.
Беренче тезмә ятып калгач, чалбайлылар чигенә башладылар. Ук тиеп ятып калган атлар ярсынып кешнәүдән, куркынып чинаудан елга буендагы кошлар, һәммә тереклек тынып калды. Бары тик козгыннар, аларга ияреп ала карга, саесканнар гына кан исенә исереп карылдыйлар, каркылдыйлар, шыркылдыйлар иде. Баһадир, өч-дүрт чалбайлыны укка алып, дошманга якынаюга, җәясен җилкә аша ташлады, кылычын суырып чыгарды.
– Ур-ра, болгарлар! Алыпларым, ур-ра!
Кайсының күкрәгенә ук кадалган, кайсының аркасын сөңге тишеп чыккан, кайсы, яралы кулын тотып, тояк астында калмаска теләп, куаклар арасына йөгерә, әмма ерак китә алмый, агачлар арасында яшеренгән укчылар аларны укка ала тора иде. Чалбайлылар кача башлагач, болгарлар аларны куа киттеләр. Кыска гына вакыт эчендә тарлавыкта йөзләгән алып ятып калды. Тарлавыктан исән чыккан чалбайлылар капкага ташландылар. Алар бик аз калган, әмма җан газиз, тизрәк капкага җитәргә тырышалар иде. Чалбайлыларны куып баручы болгарлар чигенүчеләрне бертуктаусыз укка алалар, алай да егермеләп чалбайлы капкага якынлашты. Шунда бер хикмәт булып алды: кирмәндәгеләр тиз-тиз капкаларны яптылар һәм чигенүче үз алыпларын укка ала башладылар. Бу хәлдән каушап калган чалбайлылар дивар буйлап елгага таба борылдылар, әмма анда аларга болгарлар каршы төште. Көтмәгәндә чалбайлылар уртада калдылар. Аларның кайсысын укка алдылар, кайсысын сөңге белән кададылар. Арадан берсе, кылычын бертуктаусыз селтәп, яман итеп кычкырып, баһадирга ташланды. Кылыч кылычка орынды, корыч корычка тиюдән очкыннар очты. Баһадир икенче тапкыр селтәнергә өлгерә алмый калды, Чалбай хан куштаны сөрлегеп киткәндәй артка чайкалып куйды, кулыннан кылычы төшеп китте. Баһадир шунда гына аның аркасына кадалган укны күрде. Укны Ташбулат мәргән аткан иде. Мәргән, чаптырып, баһадир янына килде.
– Баһадир, бу кеше Чалбай ханның уң кулы Күчтем батыр иде. Минем атамны ул яралады…
Баһадир күз карашы белән Ташбулат мәргәнгә рәхмәт әйтте, сөйләшергә вакыт тар иде. Баһадир өзәңгесенә басып күтәрелә төште, тирә-юньне күздән кичерде. Бер генә чалбайлы да исән калмаган иде.
– Укларны, сөңгеләрне җыярга, мәетләрне тарлавыктан агачлар арасына күчерергә!
Һәм баһадир, атын юырттырып, тарлавыкка юнәлде. Аңа Ташбулат мәргән иярде. Шунда гына ул мәргәнгә:
– Мәргән, мин сине уң кулым итәм, – диде.
– Мин аңардан үч алдым, баһадир.
– Баһадирыңны да үлемнән коткардың, мәргән. Тәңре сине бу игелегең өчен онытмас. Чалбай ханның батыры Күчтем Кубрат хан заманында ук орышып йөргән.
Тарлавыкка җитәрәк баһадир күкрәгенә ук тигән бер болгар алыбын күрде. Алып, Тәңредән мәрхәмәт сорагандай, күзләрен зур ачып, күккә төбәлгән. Кулында керешен тарткан җәясе, бармак арасында кыскан угы. Төптәңре биргән кояш сурәте төшерелгән тәңкәсе бер якта ята, очлымы тәгәрәп киткән. Таныды баһадир алыпны, Өске Кирмәнгә китәр алдыннан Кызкуыш туенда катнашкан егет иде. Кызны куып җиткәч, шатлыгын яшерә алмыйча, елмая-елмая ханша каршына килеп баскан иде, ханша ул тоткан кызга да, егеткә дә күлмәк биргән иде. Алып шул күлмәкне эчтән кигән.
Баһадир атыннан төште, алыпның күкрәгеннән укны тартып алды. Шул мәл мәетнең йөзе чытылып куйгандай булды. «Әллә соң үлгәч тә авырту сизәме кеше?» – дип уйлады баһадир һәм карашын кирмән ягына ташлады. Кирмәндә янә нәрсәгәдер җыеналар иде. Ул арада капка ачылды. Бу юлы капкадан бик күп алай чыкты. Чалбай ханның исәбе бер төркем исән калган болгарларны бер орынуда капларга иде, күрәсең. Чалбайлылар ашыкмадылар, акрын гына, атларын атлатып кына, болгарларга таба якыная башладылар.
– Болгарлар, тарлавыкка качарга! Тарлавыкка чигенәбез!
Баһадир сикереп атына атланды, юырттырып, тарлавыкка таба кузгалды. Баһадир кул астында дүрт йөзләп кенә алып калган иде. Беренче орышта ятып калучы болгарлар да булды.
– Болары да исерекләр, – диде баһадирның уң кулына баскан Ташбулат. – Каршы төшик, баһадир.
– Исерекләр. Бик шәп, – диде баһадир. – Димәк, Дәян алостаз белән төптимерче Агасике исәннәр… Каршы төшмибез!..
Ул арада чалбайлылар һай-һаулап аларны куа башладылар. Болгарлар ягына ук яуды.
– Уклары җитми, аталар.
– Атсыннар. Чапмаска! Ашыкмаска! Тарлавыкка керсеннәр!..
Баһадир, һәр боерыгын биргән саен, артына әйләнеп карады. Болгарлардан ерак түгелләр иде инде чалбайлылар, уктан алырга була иде.
– Җәелергә, укчылар!
Болгарлар ике якка сибелделәр, бер тапкыр әйләнмә ясап, чалбайлыларны укка алдылар, аннары тарлавыкка чигенә башладылар. Чалбайлылар кача башлаган болгарларны тагын һай-һаулап куа киттеләр. Менә тарлавык бугазы. Агач артларында болгар укчылары. Чалбайлылар һични аңламый һаман куалар, үкчәгә басып киләләр. Баһадир, бертуктаусыз артка карап, уктан атты. Баһадир чамалады, аны Чалбай ханның бәге куа килә. Бәк кулында сөңге, баһадирны ул киеменнән таныды булса кирәк, әллә батыр Күчтем белән алышканда күреп калдымы…
– Ташбулат, бәкне үзем алам, – диде баһадир һәм тезгенен җибәрде: ат үз иркенә чапсын, шулай артка карап укка алуы җайлырак.
– Юк, баһадир, бәкне мин алам. Атам өчен, анам өчен! Йә мин аны, йә ул мине, баһадир…
Тарлавыкка җиттеләр, болгарлар укчылар яшеренгән төбәктән үттеләр, ыргакчыларга җиттеләр. Чалбай хан алыплары, батырларның йөздән ким алаен тарлавыкка кысрыкларга уйлап, тагын да дәртләнебрәк куа башладылар.
Шул мәлдә ике яктан да чалбайлыларга уклар ябырылды. Сафлар бозылды. Кай тарафтан ук очканны абайламый калган чалбайлылар һаман алга омтылдылар. Бер төркем болгар алыбын сытып, изеп ташлау нияте белән, алга ташландылар. Баһадир яшеренгән алаен чыгарды, һәм болгарлар көтмәгәндә чалбайлыларга каршы борылдылар. Баһадир башта укчыларын җибәрде, алар әйләнеп килүгә, сөңгечеләр кузгалды, алар артыннан – кылыччылар. Бертуктаусыз әйләнә-тулгана орыша, атыша, суеша башладылар. Чалбайлыларның иге-чиге юк кебек иде.
Йөзгә-йөз килеп орышырга вакыт җитте. Баһадирның кулына сөңге бирделәр. Чалбай ханның бәге аны һаман күздән ычкындырмаган икән, янына ук килеп җитте. Һәм сөңгесен ташлады, баһадир чак кына ат өстенә ятып өлгерде, аның колак төбеннән выжлап сөңге узды. Янәдән иярендә сынын турайтты баһадир. Бу юлы бәкнең кулында кылыч иде инде.
Чалбай ханның бәге, акыра-бакыра, Илбарыска ташланды. Бәк кылычын селти, баһадир янына тизрәк килеп җитә алмаудан гаҗизләнә кебек иде.
– Кубрат хан угланы Илбарыс, котыл!
– Үзең котыл, бәк!
Кылычка кылыч бәрелде. Икенче тапкыр әйләнеп килделәр. Янә кылычлар чалышты. Өченчегә әйләнеп килгәндә, баһадир кисәк ат корсагы астына төште, бәк бушка селтәнде. Ат астыннан чыгып өлгергән баһадир бәкнең йөзенә чапты. Әмма бәк тә аңа орынып өлгергән иде, баһадирның калкан чите уелып очты.
Чалбай хан бәге иярдән ычкынды, гөрселдәп җиргә төште, яман тавыш белән акырып җибәрде. Бу тавышболгарларның алдыра башлаган вакытына туры килде. Чалбайлыларның күбесе тарлавык бугазында ятып калган иде. Исәннәрен болгарлар кысрыклый башладылар. Анда да, монда да болгар алыплары алдыра торгач, «ур-ра!» тавышлары ешрак ишетелде.
Баһадир иярдә калды, әмма кулында кылычы юк иде, үрелеп, сул ягына – ияренә таккан ятаганын алды.
– Ур-ра, ур-ра, болгарлар!
Чалбайлылар кача башлады, ә шунда аларның атлары аяк асларына очлы ыргаклар ташладылар. Кача башлаган чалбайлыларның атлары баш аша мәтәлде, ә аты егылганда, сикереп төшеп йөгереп китәргә өлгергән чалбайлыларны укчылар уктан ала тордылар.
Шунда берсе:
– Аһ, атакай, алдадылар безне болгарлар! – дип кычкырды.
Исән калган чалбайлылар, тарлавыктан качып котыла алмасларын абайлап, кире борылдылар. Моны күреп, баһадирның уң кулы Ташбулат, сул кулы Илбәк җәяләрен алдылар. Ни төз атсалар да, өч-дүрт чалбайлы болгарларга җиттеләр. Берсе баһадирга сөңгесен атты. Сөңге калканны тиште, алай да көбә күлмәкне тишә алмады, баһадир атыннан егылды. Ташбулат җирдә яткан баһадирга ташланды. Атыннан сикереп төшүгә, ул баһадирны аягына бастырды.
– Чалбайлылар кача, баһадир, җиңдек! Яраландыңмы?
– Зыян юк. Атка, атка атландыр мине. Мин исән. Ярам…
Ташбулат баһадирны атына атландырды. Баһадир чалбайлыларны куып барган болгарлар артыннан чапты.
Чалбайлылар арасында:
– Кардәшләр, атакай, без биреләбез! – дип кычкыручылар табылды.
Икенчеләре:
– Капкага! Капкага чабыгыз! – дип, аларга куәт биреп өлгерде.
Чалбайлылар:
– Биреләбез! – дип кычкырсалар да, ярсынган болгарлар тиз генә тыела алмадылар, дошманны чаптылар, кистеләр, арканга алып, сөйрәп киттеләр. Шул чакта капкалар ачылды, чигенгән чалбайлыларны уртага алып, коралланган өске кирмәнлеләр килеп чыктылар. Чалбайлылар, төркем-төркем килеп, коралларын ташладылар. Баһадир янына алостаз Дәян килде.
– Баһадир, капканы төптимерче Агасике ачты, – диде.
Капкадан хатын-кыз, бала-чага – дала көтүчеләренең, Чалбай хан әсир иткән кабилә-ыруларның туганнары чыктылар. Иң алдан колгага ат койрыгы таккан шаман атлый. Шаман туры баһадир янына килде дә җиргә хәтле баш орды.
– Кубрат ханның батыр баһадиры, бала-чага, кыз-хатыннарга тимә, иш табалганын ишле итәрсең, таба алмаганын каравыш итеп, Фанәгүргә озатырсың.
– Алостаз Дәян, шаманга аңлат, бала-чагаларга да, кыз-хатыннарга да тимибез, кызларын каравыш итмибез. Шаманны күздән ычкындырма, миңа шаман исән кирәк! – диде.
Шулай дип боерды да баһадир атын ачык капкага куды.
Соңыннан барысы да беленде: ахыр чиктә, котылу нияте белән, Чалбай хан, төркем җансакчыларын ияртеп, яшерен капкага ташлана. Әмма аларның капканы ачып чыгулары була, Чалбай хан каршына Мангыш тархан килеп баса. Мангыш тархан җан ачудан Чалбай ханга сөңге белән кадый, шунда Чалбайның бер җансакчысы тарханга пычак атарга өлгерә.
Яшерен капканы эзләп килгән Илбарыс баһадир күкрәгенә сөңге кадалган Чалбай ханны күреп йөзен чытты. Чалбай хан җан ачысы белән ике куллап сөңгегә ябышкан, гүя күкрәген тишеп чыккан сөңгене суырып алырга тели иде. Көтмәгәндә аркасына пычак аткан кешене дә күрмичә җан биргән Мангыш тархан чалкан килеп төшкән, колач җитмәстәй каен төбендә ята. Биредә кыска гына вакыт эчендә чалбайлылар белән болгарлар арасында суеш-кисеш, кадаш булып алган. Болгарлардан яралылар шактый, берсе яраланган беләген әрекмән яфрагы белән бәйләргә маташа. Чалбай ханның бер төркем алае урманга качып өлгергән икән, аларны Адай куа киткән.
– Яралыны имчегә илтегез. Мангыш тарханны, аның белән үлгән алыпларны, кабер казып, Тәңре кушканча күмегез. Чалбайлыларның мәетләрен яндырыгыз, – дип боерды баһадир һәм кирмәнгә керде.
Баһадир Мангыш тарханның өенә юнәлде. Юл өстендә аңа төптимерче очрады. Мәһабәт җиз сакаллы, киң күкрәкле тимерче юл уртасында аякларын җәеп баскан да сөңгесенә таянып тора. Баһадир аңа грекча дәште.
– Баһадир грекча белә?! – диде төптимерче, гаҗәпкә калуын яшермичә.
– Белә, Агасике, белә. Сине дә белә. Үлемнән курыкмыйча, капка ачуыңны да белә.
– Капканы ачулары җиңел булмады, бер чалбайлы башыма җитә язды, чак абайлап өлгердем. Сиңа Тәңрең ярдәм иткәндер, баһадир. Йырмач алаең белән Чалбай ханны җиңдең. Җитмәсә, Чалбай хан кирмәндә иде.
– Тәңре түгел, Кубрат хан җибәрде мине Өске Кирмәнгә, төптимерче.
– Кубрат хан – кодрәтле адәм. Озын гомер бирсен аңа Хода!
– Аңа гомерне Тәңре бирә, Агасике, синең Ходаң түгел.
– Тәңре дә шул ук Хода инде ул, баһадир. Философ Иоанн Фасиан шулай ди. Баһадир, тарханның кызы исән калды, мин аны йолып алып калдым…
– Игелек телим сиңа, Агасике. Изгелегең онытмам…
– Онытма, баһадир, – диде һәм, баһадирга юл биреп, читкә тайпылды.
Илбарыс баһадир Мангыш тархан өенә урнашты. Кич белән бозау тиресенең бер читенә «Сәне христианнарча алты йөз дә кырыгынчы, безнеңчә Тычкан елында Тәңре илаһы илән Өске Кирмәннән Чалбай хан алае куылды, угры явыз ханның башы киселеп, Фанәгүргә озатылды» дип язып куйды. Кирмәнне алганда, болгардан ике йөз дә кырык җиде алып башын салды, йөзгә якын яраланды. Соңгысын тирегә язмады баһадир, уйлады гына. Тархан өенә баһадир уң кулы Ташбулат белән урнашты. Ташбулат гаять эшлекле егет булып чыкты, кичкеякта ул казан асты, төнлә салкын булыр дип, күрше бүлмәдән тиреләр кертте. Баһадир туктаган бүлмәдә Чалбай хан Мангыш тарханның ике угланын чабып үтергән. Әмма тархан үзе тәрәзә аша йортка сикергән һәм җансакчылары белән яшерен капкадан качып өлгергән. Башта Чалбай хан тарханның хатынын үзенә ала, әмма күз алдында ике угланын чабып үтергән ханга буйсынырга теләми хатын. Әүвәл: «Мин риза, диварга чыгып, Итил суын гына карап керим», – ди. Чалбай хан риза була, хатынга ияртеп, ике җансакчысын җибәрә. Елга яклап дивар өстенә менгәч, елгага ташлана хатын. Бу турыда кайтып әйткән җансакчысын Чалбай хан уңлы-суллы яңаклый, аннары камчысы белән яра башлый. Шунда теге әйтә: «Хан, аның анасыннан да чибәр кызы бар», – ди. Чалбай хан җансакчысын кыйнаудан туктый: «Кызын табып китермәсәң, башыңны югалтырсың», – ди.
Җансакчысы Күчтем батырның кулыннан кызны тартып ала җилтерәтеп, хан янына китерә. Кызны күрә дә Чалбай хан, җансакчысына бер уч алтын тәңкә ташлый. Чалбай хан кызны түр бүлмәгә яптыра, җансакчысына аны күз карасыдай сакларга куша.
Шул чакта аңа шаман килеп керә, кызны үзенә сорый.
– Анасы суга ташлангач, монысы да ерак китмәс, ирексезләмә баланы, – ди. – Хан, мин аны үзем көйли-көйли үгетләрмен, шуннан ул үзе риза булыр, сиңа матур-матур балалар табар. Кызның аты ничек?..
– Кызның аты ничек, Артык? – дип сорый җансакчысыннан үз чиратында Чалбай хан.
«Оял, – дип уйлый шаман. – Сиңа сылуларның сылуын китергәннәр, ә син, ахмак, аның исемен дә белмисең».
– Аты – Айгөл, хан.
– Айгөлне шаманга биреп җибәр, Артык. Үгетләсен.
Баһадир бүлмә тәрәзәсе каршындагы түмәргә утырды. Кояш баеп килә, кирмәнгә кайтып кергән маллар кычкыра. Кичә Чалбай хан кулында иде кирмән, бүген янә болгарлар хуҗа, әкөтүчеләргә барыбер… Барыбер микән?.. Түгелдер. Түгелме? Көтүчеләр – коллар, аларга кайда да барыбер. Көтүчеләр – кеше кешесе. Син соң кем кешесе?.. Кубрат ханныкы… Кем җибәрде сине бирегә сөйгәнеңнән аерып? Кубрат хан… Юк, алай дип уйларга синең хакың юк. Кубрат хан синең… Нигә, нигә алды икән хан аны тәрбиягә?! Хан кызы Чәчкә белән бергә үсмәгән булыр иде, хан кызына гашыйк булмаган булыр иде…
– Ташбулат, – дип дәште баһадир уң кулына. – Сөрәнчегә әйт, иртән кояш чыкканда, барысын да уятсын. «Итил буенда җыен була» дип сөрән салсын. Җыенда Фанәгүрдәгечә Кызкуыш туе уздырабыз. Чалбай хан үзе белән бер көтү хатын-кыз йөрткән, шуларны алыпларымнан кудырам.
– Баш өсте, баһадир.
Ташбулат чыгып китте, күңел һаман сагышта. Әле генә өйдә берүзе каласы килгән иде, хәзер янә кемнедер юксына башлады.
Баһадир өй эченә күз йөртеп чыкты. Юан бүрәнәләрдән нарат сагызы исе килә. Кем салды икән өйне? Болгарлармы, угорлармы? Алар сала агач өйләрне Төн илләрендә. Сәер, ни әйтергә теләде икән бая аңа Агасике? Мангыш тархан кызын ул коткарган… Кызны үзенә алырга исәбе бар микән әллә Агасикенең? Бик ихтимал ич! Әллә Айгөлне Адай мәргән эләктереп өлгергән микән? Мәргән аны беркемгә дә бирмәс… Агасике кызны аңардан сорап калса?..
Ишектә берәү күренде. Нәкъ ул уйлаган кешенең үз аягы белән килеп керүе ышанмастай хәл иде.
– Хәерле кич, баһадир!
– Кич хәерле, төптимерче, уз, утыр.
Төптимерче аның каршындагы түмәргә утырды, баш киемен салды, беравык очлым астыннан кия торган мескен бүреген бөтәрләп торды.
– Иртәгә Төн илләренә чыгып китәсең дип ишеттем, баһадир?
– Китәбез, әмма иртәгә үк түгел, Агасике, берсекөнгә.
– Мине дә ал, баһадир, Алыпларыңнан ким орышмам.
– Без анда орышырга дип бармыйбыз, Агасике. Маҗарлар, угорлар, Чалбай хан Өске Кирмәнне алуга, сәүдәгәрләрен җибәрми башлаганнар. Шул төбәктәге кардәш төркиләр арадашлык итүдән баш тартканнар. Кубрат хан миңа Төн халыклары белән сәүдә эшләрен җайга салып кайтырга кушты.
– Минем дә Төн халыкларын күрәсем килә, баһадир.
– Ярый, төптимерче, син дигәнчә булсын. Төн илләренә сине алырмын. Ә хәзер, бар, син миңа шаманны китер. Эзлә, тап, китер.
– Мең рәхмәт сиңа, баһадир. Төн илләрен күрү күптәнге хыялым иде. Ә шаманны мин хәзер…
Агасике чыгып китүгә, уң кулы Ташбулат кайтты. Кичке ашны ашадылар. Ул арада, шаманны ияртеп, Агасике килеп керде.
– Рәхмәт сиңа, Агасике. Сиңа кайтып китәргә мөмкин. Әсин, Илтотар шаман, әйдә, түрдән уз.
Төптимерче чыгып китте, шаман кыяр-кыймас кына түргә узды, түмәрнең яртысына утырды.
– Иркенләп утыр, шаман.
– Илеңә, атыңа игелек яусын, баһадир.
– Сиңа бер бүләк бирәсем бар, шаман. – Баһадир бил каешына бәйләнгән янчыгын чиште, төптәңре биргән йөзекне шаманга сузды. – Ал, шаман, сиңа бу.
Илтотар шаман балдакны кулына алды да, күзләрен акайтып, баһадирга карап торды. Шаманның балдак тоткан кулы җиңелчә дерелди иде. Кисәк ул урыныннан купты, баһадир каршына килеп баш орды. Шаман баһадирга баш орып ятканда, ишектә тавыш-тынсыз гына алостаз Дәян пәйда булды. Ничә тапкыр сынаганы бар баһадирның алостаз Дәянны, ул беркайчан да киңәше белән атылып чыкмады, башта кеше сүзен тыңлады, аннары гына киңәш бирде. Чандыр гәүдәле, буй-сынга барысыннан да бер башка озын алостаз Дәян сарайда да еш кына Кубрат ханның уң кулында утыргалый иде. Һәм ул һәрчак бар нәрсәдән дә хәбәрдар була. Кубрат хан Өске Кирмәнгә дә аны тикмәгә генә җибәрмәгәндер. Кем кызыксындыра алостазны? Төптимерчеме, шаманмы?
– Йә-йә, шаман. Тор, мин сиңа олуг хан түгел, – диде баһадир, аннары әлегә кадәр ишек янында басып торучы алостазга эндәште: – Ә-ә-ә, алостаз, кер, түрдән уз. Менә Чалбай ханның шаманы килгән…
– Баһадир, – диде Дәян. – Мәетләрне җыеп бетереп булмады.
– Болгарларны?
– Болгарларны Мангыш тарханга казылган кабергә күмдек.
Алостаз Дәян түргә узды, шаман янәшәсендәге түмәргәутырды, өй эченә күз йөртеп чыкты. Мангыш тархан кунак өйне зур салдырган иде. Түр якта киң сәке, сәкегә ак аю тиресе җәелгән— Төн халыклары тауары. Төн халыклары— болгарларның арадаш күршеләре. Төн халыклары болгарларга әйбер-тауарларын куялар да китеп баралар. Болгарлар, аларның тауарларынакарап, тегеләргә кирәкле коралларны куялар. Аннары бераз торгач, янә корал куйган төшкә әйләнеп киләләр. Үзләре куйган коралларны Төн халыклары алган хәлдә генә, болгарлар кыйммәтле тиреләрне алып китәргә җөрьәт итәләр. Тиреләр бәясенә куелган коралларны азсынып, болгарлар куйган коралларга кагылмыйлар икән, Төн халыклары тиреләрен икенче җиргә күчереп өяләр. Янәсе, икенче алучыга күрсәтәләр. Шунысы гаҗәп: Төн илләрендә яшәүче халыклар греклардан килгән сапсыз ятаганнарны теләбрәк алалар. Шул сәбәпле Өске Кирмәннән баш сәүдәгәр Фанәгүргә килде. Кубрат ханнан сапсыз ятаганнар сорады. Кубрат хан бу эшне алостаз Дәянга йөкләде. Рум сәүдәгәрләренә сапсыз ятаганнар китерегез дигән теләк белдергәч, грек сәүдәгәрләре аптырый калганнар иде. Иллә сораган ятаганнарны күпләп китерә башладылар. Грекларның күзләрен Төн илләреннән кайткан затлы тиреләр кыздыра иде, күрәсең. Төптимерче Агасике бары тик шул сәбәпле монда. Алостаз Дәян моны белә, ә менә баһадир белми. Агасике баһадир янына бик еш керә башлагач, алостаз Дәян борчылып килгән иде, ни күрсен, баһадир каршында Чалбай хан шаманы баш ора. «Бусы кемгә хезмәт итә икән тагын?»– дип уйлады алостаз Дәян, түргә үтеп утыруга. Дәян ишетеп белә иде: Илтотар шаман ниндидер юллар белән Чалбай ханга юлыккан. Чалбай ханның башын, капчыкка салып, Фанәгүргә озаттылар. Шаман ни тели, нигә баһадирга килгән?.. Мул яшәгән Мангыш тархан, түмәрләргә – бүре-төлке тиреләре, идәнгә болан-сыер тиреләре җәелгән.
Алостаз Дәянның күзе түр яктагы эт башына төште.
– Бу ни, баһадир? Түрдә эт башы?
– Чалбай хан эткә табына иде, алостаз Дәян, – диде, алостазны гаҗәпләндереп, Илтотар шаман.
– Мине беләсең, шаман!
– Беләм, алостаз Дәян, Төн илләре белән сәүдә итү өчен Кубрат хан атамны Өске Кирмәндә калдыра. Атам олуг ханга күп еллар хезмәт итте. Атам үлгәч, Кубрат ханнан ярлык алу өчен, Фанәгүргә юл чыккан идем, Чалбай ханга тап булдым.
– Шаман, минем иманым Тәңре, син үзең дә Тәңредән иман алган кеше, ничек эт башына табынган Чалбай ханга хезмәт иттең?
– Алостаз Дәян, минем теләгем изге иде: Чалбай ханны Тәңре йоласына тарту. Өлгерә алмадым, башын салды, – диде шаман һәм, күтәрелеп, ишеккә юнәлде, шунда кисәк туктап: – Баһадир, бер киңәшем бар сиңа: ышанма Рум тимерчесенә. Ул кеше сурәтенә табына. Кеше сурәтенә табынган кеше – кеше үтерер.
– Алостаз Дәян, шаманны мин синең карамакка тапшырам. Югалтма, ул кирәк миңа.
– Баш өсте, баһадир. Әйдә, – диде шаманга алостаз Дәян һәм якасыннан тотып алып чыгып китте.
Баһадир уң кулы Ташбулаттан төптимерчене чакыртты. Төптимерче, рөхсәт сорап, түргә узды.
– Илтотар шаман сиңа зарлана, Агасике.
– Яман кеше ул, баһадир. Хәйләкәр төлке. Төлке дә төлке, шаман да төлке. Кирмәндә йөздән артык грек яши, чиркәү кебек өйләре бар. Шунда изге йортка кереп, Христос сурәтенә әтәч канын сипте, мине Чалбай ханнан астыртмакчы итте. Һөнәрем генә коткарып калды: ханга моңа кадәр күзе күрмәгән матур хәнҗәр ясап бирдем. Шуннан соң гына ирек алдым.
– Шаманны нишләтергә киңәш итәсең?
– Ирек богаулаган – далада бозаулаган, баһадир. Яшәсен, грек туганнарым гына кимсетелмәсен.
– Мин аны тыярмын, төптимерче. Тынычланып кит…
– Игелекле бул, баһадир.
Агасике чыгып китәргә өлгермәде, түр якка эт тиресеннән сырма тегеп кигән, чәченә төрле төстәге чүпрәкләр таккан, теше коелып бетүдән ияге чыгып торган карчык килеп керде. Керде дә баһадирның аягына егылды:
– Баһадир, алма минем каравыш кызларым. Үзеңә буйсынырмын. Каравыш кызларың карап яшәрмен.
– Кем бу? – дип сорады Ташбулаттан Илбарыс.
– Убырлы карчык, багучы, юраучы, ырымчы кортка. Чалбайның каравыш кызларын карап торган.
– Чалбайның?! Багучы! Бакмый торсын әле. Әй, тор әле, убырлы карчык, аягыңа бас. Тыңла, каравыш кызларың минем алыпларыма кирәк. Мин аларны иртәгә алыпларыма кияүгә бирәм. Иртәгә Кызкуыш туе уздырабыз. – Нидер исенә төшеп, баһадир Ташбулатка күз кысып көлемсерәп куйды: – Сине дә кудыртырбыз, кортка.
– Куучы булса! – дип көлде Ташбулат.
– Ә шаман? Шаман үз көчендә кебек әле миңа, Ташбулат… Чыгар үзен, Ташбулат…
– Баһадир, ул Чалбай хан куйган эт башын сорый, – диде Ташбулат.
– Бир үзенә эт башын… Бетте, Ташбулат. Беркемне дә кертмә. Ял итәбез. Иртәгә җыен.
Өйдә берүзе калгач, баһадир ишекле-түрле йөри башлады. Мичтә күмер пыскый, шәмдәлләрдә май бетеп килә, ятарга вакыт. Баһадир Мангыш тархан сәкесенә менеп ятты, сәке башындагы кеш тиресеннән тегелгән юрганны өстенә япты. Ташбулат керде, идәнгә урын җәйде, ятты һәм шундук йокыга китте.
Ә баһадирны йокы алмады. Урман ягында бүреләрулаганы, аюлар үкерешкәне ишетелә – чалбайлыларның мәетләрен ботарлыйлар.
Йөрәк кысылып куйды. Чалбайлыларны да күмдерәсе булган. Өлгерә алмадылар…
Баһадир әле бер ягына, әле икенче ягына әйләнеп ятты, йокы килми дә килми. Бер атнамы, дүрт-биш көнме, кайтыр атчабар, Кубрат хан хәбәр алыр! Өске Кирмән болгарлар кулында. Олуг хан грек сәүдәгәрләрен янә Өске Кирмәнгә җибәрер, Төн илләреннән алынган тауар төягән олауларны баһадир үзе каршы алыр. Өске Кирмәндә яңадан сәүдә эшләре җанланып китәр.
Йокыга талыр алдыннан баһадирның күз алдына хан кызы Чәчкә килде. Чәчкәнең зур күзләрендә тиңе булмаган матурлык, илаһи дөнья, бер Илбарыс кына аңлаган сер тулып ята иде. Чәчкәнең әнә шул серле карашын үзендә тою белән әллә нишләп китәр иде баһадир.
Илбарыс баһадир йокы аралаш каравыл торган алыпларныңтукмак тавышын ишетә, әмма тавыш ерагайганнан-ерагая бара иде…
– Баһадир, баһадир, уян, көн туа! – дип уятты аны уң кулы Ташбулат.
Илбарыс күзләрен ачты. Яктырып беткән иде инде. Сикереп торды, тиз-тиз киенде дә су буена йөгерде. Каравыл алыплар елга як капканы ачканнар, юынырга төшүче алыпларны куәтләп торалар. Баһадирны күрүгә шым булдылар.
Елга буенда халык күп иде инде. Барысы да юына, су чәчрәтеп уйныйлар, шаяралар. Баһадир өстеннән кыска күн сырмасын салды да тез тиңентен суга керде, ахылдый-ухылдый билгә кадәр юынды, аннары сөртенде, итек-сырмасын киде, кирмәнгә юнәлде.
– Хәерле иртә, баһадир!
– Хәерле иртә, Агасике!
– Баһадир әйбәт йокладымы?
– Бик әйбәт, Агасике.
– Адәмнәрне үтерә белгәч, җирләргә дә кирәк иде, баһадир. Аллаһы Тәгаләнең каргышы төшүе бар. Алла хакына боер мәетләрне җыярга…
– Син хаклы, төптимерче. Болгарларны без кичә үк күмдек, ә менә… Иртәнге аштан соң керешербез…
– Күмү кирәк, баһадир, мәет җир өстендә ятса, фәрештәләр җанын алырга төшми торырлар, ди.
– Һы, христиан йоласы шулай диме, Агасике?
– Тәңре дә, баһадир.
Ул арада кояш чыкты. Баһадир кояшка таба карап тезләнде дә Тәңредән игелекле, матур көн сорады. Баһадирның чыгып килгән кояшка карап тезләнеп торуын күргәч, төптимерче грек та, кояшка карап, уңлы-суллы чукынып алды.
9
Сөрән салучылар халыкны бик тиз бер төбәккә җыйдылар. Баһадир мәетләрне күмәргә боерды, шунсыз җыен булмавын аңлатты. Кирмәндәге греклар да кабер казырга чыктылар, аю-бүредән калган мәетләрне, күп тә үтми, бер кабергә ташыдылар, теге дөньяда аякланып киткәнче дип, өч көнлек ризык куйдылар.
Бары тик шул эшләр беткәч кенә, халык, бәйрәмчә киенеп, елга буендагы тугайга җыела башлады. Аксакаллар үз даирәләре белән баһадир утырасы төбәккә чатыр кордылар. Баһадир уң кулы Ташбулатка Адайны алып килергә кушты. Адайны шундук китереп җиткерделәр. Уң кулы итеп ниндидер ят төрки алыбын билгеләүгә, аны исә албагаучы алыплар башы итеп җибәрүенә Адай мәргән баһадирга үпкәле кебегрәк тоелды.
Ул арада кызлар килделәр, алар бик матур итеп киенгәннәр, үзләреннән күз алмалы да түгел иде. Баһадир Адайга карады. Әйе, үпкәле. Юк, үпкәле түгел, борчулы. Нигә микән?.. Адайны үз янына чакырып алды, янәшәсеннән урын бирде.
– Кыз куасыңмы, Адай мәргән?
– Куам, баһадирым.
– Кайсысын куарга соң исәбең? Монда барысы да чибәр, барысы да сылу…
– Мангыш тархан кызы Айгөлне, баһадирым.
– Кайда соң ул, кайсысы?
– Ул килеп җитмәде әле, баһадирым. Еглый да еглый.
– Үлгән артыннан үлеп булмый. Китер син аны, Адай.
– Баш өсте, баһадирым.
Ул арада кызлар берсе артыннан берсе тасмага баса башладылар, кызны куарга ниятләгән егет чыгып басуга, алостаз Дәян яулык селтәде. Сәере шул иде: кызлар барысы да диярлек, елга буена җитмәс борын, егетләрдән тоттыра бардылар. Ниһаять, тасмага Мангыш тархан кызы Айгөл килеп басты. Күрде дә кызны, баһадирның йөрәге кысылып куйды. Кыз төс-йөзе белән генә түгел, гәүдә-сыны белән дә Чәчкәгә охшаган иде. Баһадир уйланып утырганда, Адай кызны куып тоткан да икән инде. Егет белән кыз, кулга-кул тотынышып, алостаз Дәян янына килде. Алостазга баһадир нидер әйтте, Дәян кулын күтәрде.
– Халаек, баһадир сүз әйтә, – дип оран салды.
Тын калдылар, елга шаулавы ишетелә, еракта-еракта кәккүк кычкыра.
– Болгарлар, грек кардәшләр. Айгөлнең атасы Мангыш тархан угры Чалбай хан белән алышта башын салды. Гүзәлләрнең гүзәле Айгөл үзенә минем иң батыр алыбымны сайлады. Мин, Кубрат хан баһадиры Илбарыс, Адай батырны Өске Кирмәндә тархан итеп калдырам. Кубрат хан исеменнән әйттем.
– Ур-ра! Адай, ур-ра! – дип кычкырдылар. «Ур-ра!» тавышы Итил елгасы ярларына барып бәрелде, кайтаваз булып әйләнеп кирмән өстендә яңгырап торды.
Өске Кирмәнгә тархан итеп билгеләнгәч, кирмәннең иң олы аксакалы аңа тимер очлым кидерде, аннары Адайны, киезгә салып, кирмәнгә таба алып киттеләр. Кирмән капкасын кергәндә, аңардан ант эчертәчәкләр, шушы мәлдән Адай – Өске Кирмән тарханы, кирмәндәге һәркем аңа буйсына, аның боерыгын үти.
Икенче көнне, кояш чыгар-чыкмас, йөзбашлар үз алыплары белән елга буендагы тугайлыкка җыелдылар. Баһадир да килеп җитте. Алыпларның кулында – таш, алар аны баһадир үткәндә бер төбәккә ташлап китәргә тиешләр. Соңыннан алостаз Дәян ташларны санады: дүрт йөз алып калган иде алайда. Йөз алыпны баһадир кирмәндә калдырды. Кояш күренде. Барысы да көнне каршы алдылар, матур көн теләделәр. Шулчак кирмән капкасыннан хатын-кызлар чыкты. Болгар алыплары атларыннан төштеләр, бер төнлек хатыннары кулыннан бер чокыр кымыз эчтеләр. Аннары саубуллаштылар. Баһадир алыпларына кузгалырга боерды. Алыплар атларына атлангач, хатыннар, аларның иярләренә тотынып, тарлавыкка кадәр озата килделәр, аннары хатыннар ирләренә тагын кымыз салып бирделәр, ирләр, аттан төшми генә, кымызны эчтеләр, шулай ук, атларыннан төшми генә, хатыннарының кайнар иреннәреннән үбеп алдылар. Шуннан соң да хатыннар ирләреннән тиз генә аерыла алмадылар, урманга кереп киткән юлга кадәр ирләренең өзәңгеләренә тотынып саубуллаша, сөйләшә, вәгъдәләшә бардылар. Әйләнеп кайтырлармы сайлаганнары кайчанда булса Өске Кирмәнгә, язганмы Тәңре аларга ир-канат белән очрашырга? Хатыннарның берсе дә моны белми иде. Язмыш хатын-кызларны һәрчак үз диңгезенә ташлады.
Елга кырт борылды, урман башланды, юл агачларарасына кереп ятты. Шунда моңа кадәр ирләренең өзәңгеләренәтотынып, сабыр гына сөйләшә-сөешеп килгән хатыннарның кайсысы җылап җибәрде, кайсысы, дәшми-тынмый гына, ирнең ат ялыннан берничә кыл өзеп алды. Шул кыл аның йөрәген ире йөрәгенә бәйләп тотачак, кыл ирне янәдән аның янына алып кайтачак, бик сагынганда, баш астына кылларны салып ятканда, ир-канаты сөйдереп төшенә керәчәк.
Алыплар, атларын юырттырып, урман юлына кереп киттеләр, хатыннарның кайберләре ирләре артыннан берара йөгереп барды, кайберләре сулкылдап җылап калды, кайберләре, дәшми-тынмый гына китеп барган сөйгәненең аркасына, җилкә аша ташлаган җәясенә, тимер очлымына карап, сабыр гына кул изәде.
Грек Агасике атта төркиләрдән ким йөрми иде. Төптимерче атын матурлаган, бизәгән. Ат күкрәгендә – каплагыч, маңгаенда— таҗ төшерелгән япкыч, йөгәненә көмеш тәңкәләр тезгән. Болгарлар Тәңрегә табына, тамгалары – кояш; греклар христиан динендә, тамгалары – тәре. Тәрене тамга итеп алган грекны алостаз Дәян яратмады, аны күргәч, күзе-кашы җимерелде.
Фанәгүргә исән-имин кайтып җитсәләр, алостаз боларның барысын да Кубрат ханга түкми-чәчми сөйләп бирер. Нинди мәкер күрә микән алостаз Дәян бу тимерче грек йөзендә? Язмышы белән шаярып, орышларда катнаша… Юк, Агасике шикле кеше түгел, аны Төн илләре халыклары кызыксындыра. Ләкин ул аларны күрмәячәк, хәтта бер сәүдәгәрне дә күрми китәр. Ул бары тик угорларны күрер. Ә угорлар үзләре Төн халыклары белән сәүдә итәләр… Әйе, Агасике үз кеше, ә менә Илтотар шаманны һич кенә дә аңлап бетермәле түгел иде. Кичә Кызкуыш туе булыр алдыннан теге убырлы карчыкны яклап маташты. Бүген дә әнә бер читтәрәк бара, баһадирга якын да килми. Баһадир Илтотарны калдырырга кушмады, үзе белән алды. Дөрес, кичә төптәңре җибәргән балдакны күргәч, шаманның күзләре әллә нишләп китте, баһадир алдына килеп баш орды… Алай да шикле кеше иде шаман.
Сәфәр чыгар алдыннан Илбарыс уң кулы Ташбулатка әйтте:
– Шаманны бер мизгелгә дә күзеңнән яздырма, – диде.
Юл елга яры буйлап өскә күтәрелә. Шаманга да, алостаз Дәянга да юл таныш бугай, бара бирәләр. Хәер, бу җәйләүләр— Болгар биләмәләре.
Ниһаять, куе урманны чыктылар, туктап, атларны утлауга җибәрделәр, үзләре дә ашап алдылар.
Көне буена бардылар, бер генә кеше дә очрамады. Бары тик кичкә таба гына зур болынга килеп чыктылар, болын тулы мал-туар иде. Көтүчеләр ят кешеләрне күреп качып киттеләр. Ике алып аларны тотарга итте, әмма тапмадылар. Шунда баһадир ике сыерны суярга, казан асарга кушты.
Ашап-эчкәннән соң, баһадир дүрт якка да каравыл алыплар җибәрде. Йөзбашлар, җыелышып, мәзәк сөйли башладылар. Алостаз Дәян белән грек Агасике уйга калганнар, шаман моңлы итеп курайда уйный, уң кулы Ташбулат ярым тавышка гына курай моңына кушылып җырлап утыра.
Баһадир болын буйлап китте. Болын төрле-төрле чәчәкләргә күмелгән, аяк астыннан чикерткәләр сикереп чыга, янәшәдәге куакларда кошлар сайрый. Илбарыс баһадир тархан Адай турында уйлады. Күрде бит баһадир, сизде бит: курыкты Адай аңа Мангыш тархан кызын күрсәтергә, үзенә алыр дип курыкты. Ләкин Адай белми иде Илбарысның йөрәген кем биләгәнен, белсә, алай итмәс иде. Иллә ни генә булмасын, Мангыш тархан кызында Чәчкә чалымнары бар иде.
Кызкуыш туена Адай бик матур киенеп килгән иде. Өстендә— җофар тиресеннән теккән күлмәк, аякларында— җиңел итекләр, маңгаен уратып зәңгәр тасма бәйләгән. Айгөл өстендә— кара күлмәк, башында – кызыл калфак, аякларында җиңелчә күн чүәкләр иде. Кыз рәтләп йөгермәде дә, егетне көтеп алгандай итте, аннары алар борылып килделәр. Кызның күзләреннән нурлар тама кебек иде. Чибәр иде кыз. Әллә соң Чәчкәгә охшавы белән артык чибәр күрендеме ул Илбарыс баһадирга?
Кызкуыш туеннан соң, бераз гаҗәпләнә калып, баһадир уң кулы Ташбулаттан сорап куйды: «Син нигә берәүне дә кумадың?» – диде. Ташбулат бертын зәңгәр һавага карап торды, шуннан соң гына: «Бездә кызларны атта куалар, баһадир», – дип җавап кайтарды.
Өске Кирмәнгә китәр алдыннан Кодрак илхан баһадирга: «Төн илләре халыкларыннан сак бул, баһадир. Башта илбашлары белән сөйләш, кирәк икән баш ор, ничек тә күңелләренә юл тап. Киләсе җәйләүгә – Өске Кирмәнгә ыруым белән үзем күчеп киләм. Сине дә ала китәрмен, атам сине миңа бәйләде», – дигән иде.
Матур икән табигате, Кодрак илханга бәйләнүенә мыскал да үкенмәде Илбарыс. Мәгәр күчеп килә-нитә калса, Чәчкә нишләр?.. Нишләр? Тиле түгел диген инде үзеңне. Олуг хан кызы ла ул… Кем бирсен ул кызны сиңа?.. Кубрат ханмы?..
Куе үләннән дымсу хуш ис килә, төрле төстәге чәчәкләрдә бал кортлары очына, ак, кызыл, сары күбәләкләр биешә. Күрче, үләне-чәчкәсе дә, агачлары да – бар нәрсә биредә үзгә, берсе дә Фанәгүрдәгечә түгел.
Йөри торгач, баһадир зур булмаган курганга тап булды. Бу курганга кемне күмделәр икән?.. Кубрат хан бу якларны буйсындырып йөргәндә һәлак булган болгарлар курганымы әллә? Түгәрәкләп өеп менгергәннәр… Бик мөмкин хәл ич. Төптәңре Ирсан «үлгән кеше бу дөньяга яңадан әйләнеп кайта» дип бара. Ничек әйләнеп кайта икән? Бүгенге хәлендәме, әллә яңадан туамы?..
Илбарыс бу турыда бер тапкыр гына уйламый. Чынлап та, кемне күмделәр икән? Бәлкем, бу курганда бабабыз Атилла алыплары ятадыр!.. Алай дисәң, Атилла Ерак Көнбатышка китеп барган, дип сөйләнде төптәңре.
Кинәт Илбарысның күз алдына Мангыш тарханның курганы килде. Мангыш тархан белән болгар алыпларын да бик кадерләп, яннарына коралларын, ризыклар куеп, хәтта атларын да куеп күмделәр. Теге дөньяда да ат кирәк бит кешегә. Җәяү йөрмәс бит анда, ди төптәңре.
Баһадир урман кырына җитте, ап-ак каеннарны күрде дә таң калды. Матур булып тезелеп киткән иде каеннар. Түзмәде баһадир, урманга кереп, берничә каенны сыйпап карады. Итил буенда яшәгән төркиләр бу агачны «каен» диләр, ә кайберәүләре «аккаен» ди. Аккаен, Аппак. Матур исем. Әллә соң ханшаның исемен шушы агачтан алганнармы?.. Кубрат хан сараенда Аппакка ияреп килгән җитен чәчле кызлар булды. Соңыннан ханша аларны берәм-берәм болгарларга кияүгә биреп бетерде.
Борылды да баһадир алыплары янына кайта башлады. Шунда ул елга буена килеп чыкты. Елга буенда ике-өч хатын кер чайкый иде. Баһадирны күрделәр дә, чырылдап, куаклар арасына кереп постылар. Баһадир адымын кызулата төште. Хатыннар кер чайкый, димәк, якын-тирәдә генә җәйләү йә торак өйләр бар…
Шунда аның янына Ташбулат йөгереп килде.
– Синең кашкаң утлап йөри әнә, баһадир.
– Мин атым эзләмим, Ташбулат. Әйт әле, Ташбулат, нинди халык яши бу төбәктә?
– Баһадир, шуны да белмисеңме? Без Болгар җәйләүләрендә. Туры маҗарларга китәбезме?
– Әйе, Ташбулат. Боерык бир, атларны иярләгез, кузгалабыз.
Баһадир кашкасына тавыш бирде:
– Бах-бах! Кашкам! Фию-ю!
Хуҗасының сызгыруын ишетүгә, кашка, томырылып, иясе янына чабып килде.
Кузгалып киткәч, Дәян белән рәттән баручы шаманны куып җитте баһадир.
– Илтотар шаман, нигә бу якта күптөрле агач үсә икән? Җәйләү чоры узгач, биредәге болгарлар малларына ни ашаталар?
– Үлән чабалар, аны киптереп, җыеп өяләр, баһадир. Болгарлар моны угорлардан өйрәнде, баһадир. Кешеләр җыеп ашаган үләннәр дә күптөрле: кузгалак, юа, әче какы, суган, кәбестә, балтырган, тагын әллә ниләр шунда. Урман-әрәмәләрдә күптөрле җимешләр, җиләк өлгерә. Шомырт, балан, миләш, гөлҗимеш, әллә ниткән җир гөмбәсе… Үләсе килми кешенең.
– Шаман, Төн илләрендә җәй бик кыска була, диләр. Алар ни ашыйлар соң?
– Болан сыеры ите, балык. Кан эчүчеләр дә бар.
– Канны нигә эчәләр? Ант иткәндәме?
– Канны тешләре коелмасын өчен эчәләр, баһадир. Кан эчмәсәләр, аларның тешләре чери.
– Хатын-кызлар ни ашый?
– Ир-ат ни ашый, шуны ашый, баһадир.
Илбарыс аръякта поши күрде, урман сыерын шаман да күреп алды.
– Тиздән кичүгә җитәбез, аръякка чыгабыз, анда күп очрый урман сыеры, баһадир. Маҗарларның җәйләүләре аръякта.
– Шаман, синең белмәгәнең юк. Шаман түгел син, чәчән. Әйт әле, шаман, син миннән куркасыңмы?
– Хаким иткән – хөкем иткән; тели икән, адәм затын ятим иткән, баһадир.
– Син шаман гына түгел, Илтотар, син чәчән-шаман. Мин сине хөкем итәргә җыенмыйм. Киресенчә, мин синең ярдәмеңә мохтаҗ, шаман. Бу яклар минем өчен ят. Биредәге кешене урман-сулар урап алган. Ә мин далада үскән кеше. Далага чыгуга, мин шашам, эчемлек эчкәндәй исерәм. Биредә мин үземне начар хис итәм, шаман.
– Өйрәнерсең, баһадир. Әнә тәүге болгарлар өйрәнделәр бит. Килгән мәлдә Кубрат хан калдырган баһадир да, зуррак аланга килеп чыгуга, күкрәген тутырып сулыш алыр идедә, җилләнеп, атын чаптырып китәр иде. Соңга таба урман-болыннардан кайтып кермәс булды, һавасы шифалы, ди торган иде. Әнә әйбәтләп тирә-ягыңа кара әле, баһадир. Очар кошлар бала чыгара. Көзен җылы якларга китсәләр дә, яз янә әйләнеп кайталар. Мин сине аңладым, баһадир. Сагышланудан бу. Илеңдә сөйгәнең калгандыр, шуңа күңелең барсын да күрә. Тынычлан, баһадир. Ул бары тик бер сине ярата. Беләм, куркуың бар. Үтәр ул. Уйла, уйла, баһадир, җирең турында, кызың турында, илең турында уйла. Чалбай хан әнә кая күзе карый, шунда яу чапты. Чапты-чапты да әнә эзләгәнен тапты. Җире барның— иле бар, иле барның— өе бар, өе барның – көе бар, көе барның— җөе бар, җөе барның – туе булыр, туе барның— улы булыр, улы барның— кызы булыр, кызы барның— тозы булыр, тозы барның— йөзе булыр, йөзе барның— күзе булыр, күзе барның— сүзе булыр, сүзе барның – теле булыр, теле барның— сере булыр, сере барның – уе булыр, уе барның— юлы булыр, баһадир. Нык басып йөр, җәйләүләр Кубрат ханныкы.
– Бу җәйләүләрне олуг хан икенче угланы Кодракка бирде. Тиздән ул үз ыруы белән бире күчеп киләчәк. Кубрат хан мине Кодрак илханга бәйләде. Кал син безнең белән, шаман.
– Баһадир, шаман алып түгел, ул бары тик төз агач янәшәсендә утырган кәкре агач кына. Кояш та аңа бик аз тия, җим-су да. Шаман ул – ханнар күләгәсе, баһадир. Мәгәр агач күләгәсез булмаган кебек, хан да шамансыз яши алмый.
Алар янына албагаучы алып чаптырып килде:
– Баһадир, кичүгә җиттек.
– Баһадир, минем бу төрки маҗарларга күренәсем килми. Калдыр мине Болгар җирендә, миңа күп яшисе калмады инде.
– Юлдашың Тәңре булсын, шаман. Син теләсәң кая китә аласың.
– Инде киңәшем тыңла, баһадир. Төрки маҗарларның илбашлары гаять холыксыз нәрсә. Кубрат ханга хөрмәте зур булса да, колач җәеп каршы алмас. Алтын-көмеш савыт-саба ярата. Бүләк кызганма. Угор кенәзе олыгаеп килә. Төрки маҗарлары белән Кубрат хан килешә алды, ә менә угорлар белән орышты. Кенәз баш иде, әмма орышны онытып бетергәне юктыр. Сак бул угорлардан. Ак юл сиңа, баһадир. Юлдашың Тәңре булсын!
Шаман шулай диде дә атын чаптырып китеп барды. Шундук баһадир янына алостаз Дәян килеп җитте.
– Баһадир, ник җибәрдең шаманны?
– Игелекле шаман, китә бирсен.
– Ышанып җитмим мин аңа, баһадир.
– Шаман орышчы алып түгел, бары тик аның күләгәсе, алостаз Дәян.
– Кайчак күләгә дә шактый яман эшләр кылып ташлый, баһадир. Ярый, олага бирсен. Мине шаманнан битәр Агасике кызыксындыра… Әйдә, баһадир, алыплар елганы кичтеләр инде. Аръяктан кардәш маҗарлар җәйләве башлана.
– Алостаз Дәян, маҗар юлбашына ни бүләк итәбез?
– Хан биргән көмеш табакны, баһадир, – диде Дәян, кичүне чыгуга, атын албагаучы алыплар янына чаптырды.
Кичүне чыгып күп тә үтмәделәр, еракта маҗар җайдаклары күренде.
Баһадир атын чаптырып алга чыкты, аны алостаз Дәян куып җитте.
– Инде нишлибез, алостаз Дәян? Албагаучылар җибәрәбезме, үзебез генә барабызмы?
– Маҗарлар илбашы Кубрат хан белән солыхта, үзе килеп Кубрат ханга баш орды. Үзебез барыйк, баһадир, шиккә калдырмыйк.
Баһадир күккә карап алды. Баш түбәсендә генә ак болытлар йөзә, болытлар арасыннан кояш бер чыга, бер кереп кача. Баһадир төптимерче Агасике ягына күз төшереп алды. Төптимерче дә ни сәбәпледер болытларга карап тора иде.
Төптимерче Агасике әрәмә буендагы маҗар җайдакларын беренче булып күрде. Ул һәрбер елганы, һәрбер халык яшәгән төбәкне куенындагы картага төшереп бара иде. Яшь бозау тиресе элпә калынлык итеп кенә иләнгән, кечкенә булса да, бөтен илләрне үз эченә ала иде. Маҗар алыпларының башларында җәйпәгрәк очлым, атлары карсак, елгыр күренә. Орышырга ниятләре юк кебек. Агасике биредә яшәгән һәр халыкны исендә нык калдырырга тиеш. Илгә кайту белән, базилевс барысын да сорашыр. Димәк, Итил елгасының аръягында төрки маҗарлар яши. Бу якта яшәгән барлык халыклар турында мәгълүматлар җыярга тиеш ул. Базилевс аңа шул бурычны йөкләде. Варварлар яшәгән һәр ил турында базилевста мәгълүматлар булырга тиеш. Төптимерче ярты юлны үтте инде. Кубрат хан ышанычына керде, баһадиры белән Итилнең югары җәйләүләренә килде. Базилевс шымчысы өчен аз түгел иде бу. Бирегә алар Өске Кирмән аша килделәр, аннан угорларга барырга исәпләре бугай, көтригурлар аша кайтырлар. Антларга кермиләр булып чыга. Бирегә яу килергә ниятләгәндә, базилевс, әлбәттә, су юлын сайлар. Корабларга грек утын куяр да…
Болгар алае маҗар алыпларына җитәр-җитмәс тукталды.
– Мин монда аларның илбашларын күрмим, алостаз, – диде баһадир.
– Әнә ул, җәяүләп килә. Син дә, баһадир, атыңнан төш, җәяүләп каршы кит. Калканың, коралларың калдыр, хан каршына хан корал тотып бармый.
Баһадир аттан төште, уң кулы Ташбулатка калканын, коралларын салып бирде дә әкрен генә болгарларга таба килүче маҗар илбашына таба атлады. Маҗар илбашы баһадир белән кул сузып күреште, баш иде, баһадир да аның хәрәкәтләрен кабатлады.
– Кубрат ханның мәргән баһадиры Илбарыс!
– Олуг илбашы, мин сине күрүгә бик шатмын. Болыннарыгызда үлән мул булсын, малларыгыз көр булсын, ир балаларыгыздан игелек китмәсен.
Илбашы бөтен йөзен тутырып елмайды, баһадирны үз алыпларына таба алып китте. Шунда гына күрде баһадир, әрәмә артында болгарлардан өч-дүрт мәртәбә зур алай тора иде.
– Баһадир, ни өчен җәйләвемә килдең дип сорамыйм. Кунагым бул. Йомышың соңыннан әйтерсең. Аз-маз ишетеп беләм, җиткерделәр, Чалбай ханны җиңеп, Өске Кирмәнне кайтаргансыз икән. Мангыш тархан әйбәт кеше иде. Исегез китмәсен, баһадир, кирмәндә минем дә кешеләрем бар иде. Чалбай хан эзләгәнен тапкан. Минем түбән җәйләүдән ике йөздән артык кызларым җыеп, әсир итеп алып киткән. Җирсез, илсез угры ханга башкача үлем кызганыч булыр иде. Алаең дәш, баһадир, кунак итмичә җибәрмим. Кайткач, Кубрат ханга әйт: маҗарлар сәүдәгәрләрен Өске Кирмәнгә җибәрә калдылар, диген.
Маҗарларда кунып, өч көн юл баргач кына, угорлар җиренә җиттеләр. Угорлар җәйләүләренә җиткәч, алостаз Дәян:
– Баһадир, угор кенәзе заманында Кубрат хан тарафыннан рәнҗетелде. Кичкә каршы җәйләүләренә бармыйк. Моннан ерак түгел төп ыстаннары булырга тиеш. Аларның безне сагалап торулары бар.
– Алостаз Дәян, кунарга урын эзлә, туктыйбыз. Атлар да ял итәр.
– Баһадир, бер киңәшем бар. Җибәрик алдан грек Агасикене? Угор кенәзе корал ясаучыларга тими, «корал ясаучылар изгеләр» дип йөри.
– Угорлар аюга табыналар, баһадир, – диде Ташбулат. – Атка табынучылары да бар. Шуның өчен аларда кыргый атлар күп була.
– Ташбулат, боер, төнгә тукталабыз.
Кич белән ашап-эчкәч, тирә-якка каравыл куйдылар. Ташбулат шаманнан кураен алып калган икән, курай уйнап җибәрде. Берничә алып җыр башлап җибәрде.
Туктаулары кечкенә инеш буенда иде. Инеш буйлап бераз барсаң, урман башлана. Ташбулатның сүзләре чынга аша бугай, урман буенда җиделәп ат күренде. Атларны күрүгә, Ташбулат, кураен ташлап, сикереп үк торды.
– Кыргый атлар, баһадир! Тотыйм берсен. Арканым да үзем белән, баһадир!..
– Ярамас, Ташбулат. Атка табынучылар да бар, дидең бит.
– Төп ыстандагылар аюга табыналар, баһадир. Атка табынучылары төньяктарак яшиләр. Атны алар башта суялар, тиресен тунап итен ашыйлар, аннары тире эченә үлән йолкып тутыралар, аннары шул атка атланып чыгалар. Янәсе, шулай оҗмахка керәләр. Аннары ул атка ут салалар, әче бал эчәләр дә бии-бии күңел ачалар. Төньяк угорларның колга башында ат башы күрдеңме, димәк, алар атка табыналар, аю башы күрдеңме – аюга. Баһадир, тотыйм бер атларын. Бергәләп өйрәтербез, күңелле булыр.
– Килешерме соң, Ташбулат? Иоанн Фасиан «бер генә халыкның да йоласын мыскыл итәргә ярамый» ди.
– Алыплары җәяү орыша, болын тулы кыргый атлар йөри. Нинди йола булсын ди ул. Бер ат кына тотам, баһадир!
– Барсын, – диде Агасике, алар янына килеп. – Тотсын. Тота алса. Ат куян түгел.
Ташбулат мәргән артыннан барысы да карап калды. Урман буендагы атлар күздән язганнар иде инде. Соңгы мәлдә генә уң кулы Ташбулатны җибәрүенә үкенеп куйды баһадир. Менә караңгы төште, күктә йолдызлар җемелди башлады. Ташбулат кайтмады да кайтмады. Баһадир бик озак йоклый алмый ятты.
Ул таң алдыннан уянып китте. Дәртләнеп кошлар сайрый, утлауда йөргән атлар пошкырып куя, каравыл алыплар бер-берсенә тавыш биргәләп торалар. Күп тә үтми, таң нурлары чыңлый-чыңлый күккә үрелде. Яктыра башлады. Үлән-чәчкә кыякларына төшкән чык тамчыларына тиеп киткән нурлардан җиз кыңгыраулар зеңләп тора шикелле иде. Тиздән кояш чыгар, көн туар, үләннәрдәге дым кибәр һәм бертуктаусыз зеңләп торган чык тамчылары юкка чыгар.
Баһадир торып утырды, тирә-ягына күз ташлады. Грек Агасике үзе белән алган кол янында йоклый. Кол алып иясе яныннан бер генә минутка да китми. Ташбулат юк, кайтмады, тота алмадымы атны, әллә тотып ерак киттеме… Болгар алыплары кайсы баш астына ияр, кайсы ат япмасы куеп яткан, кайсы үлән йолыккан да печән исен иснәп исергән – саташып куялар, төшләрендә кычкырып җибәрәләр. Алостаз Дәян да йокламый икән, баһадир янына килде.
– Ташбулатны җибәрмәскә иде, баһадир. Агасике кушты дип. Ул грекка мин ышанмыйм. Ташбулат үзе баштаАгасикене җибәрергә кушкан иде, ә ул, хәйләкәр төлкегрек, күрәсеңме, эшне ничек борып җибәрде. Беләсеңме кичә нәрсә диде ул миңа? Мәргән Ташбулатның угорлар шымчысы булып куюы бар, ди. Чөнки мәргән бар нәрсәдән дә хәбәрдар иде, ди.
– Булмас, алостаз, булмас!
– Ярты төмәннән дә аз алай белән яу чапмыйлар, баһадир. Угорлар безне «эһ» дигәнче турап бетерәчәкләр. Кубрат ханны оныта алмыйлардыр әле. Угорлар белән Сура елгасы тулган иде бит…
– Без аларга орышырга түгел, изге ният белән килдек, алостаз. Кубрат ханны мәҗбүр иткәннәрдер… Тәңре болгарны ташламас, алостаз.
– Тәңре – күктә, без – угорлар җирендә, баһадир. Уң кулың Ташбулатны көтмә, баһадир. Угор урманда мәче кебек орыша. Әйе, аны әсир иткәннәр. Алар әле дә бездән ерак түгелләр, сагалыйлар…
Баһадир кояшка карады, көнне каршы алды, Тәңредән игелекле көн теләде. Юындылар, ашадылар да юлга җыена башладылар.
– Баһадир, кузгалырга ярамас. Мин елга башында угор алыплары күрдем. Сөңге башларында ат койрыгы.
– Багучылар җибәрикме? Кем бара?
– Мин, баһадир, – диде Дәян. – Мин барам. Үзем белән ун алып ияртәм.
– Ал, иярт. Без сезне биредә көтәрбез. Алыплар, атларыгызны тышауламагыз. Ял итегез.
Алостаз Дәян ун алып белән ыстан яклап китеп барды. Менә алар да күздән яздылар. Мәргәннәрнең эчләре поша башлады. Арадан берәүсе:
– Алышабыз! – диде.
Тиз арада мәйдан оешты, мәйдан уртасына батыр чыгып басты.
Алыплар көрәш башлап җибәрделәр. Егылган бер алып мәйдан читенә барып утырды, екканнары мәйданда калды. Менә башта сабыр гына карап утырган Агасике дә мәйдан эченә керде. «Кем чыга?» дип, өстендәге күн сырмасын салып ташлады. Агасике батыр чыккан өч көрәшчене «эһ» тә итми атып бәрде. Мәйданны түгәрәкләп утырышкан алыплар сикерешеп үк тордылар.
– Ай да, төптимерче, күр әле монда! – диештеләр.
Батырга карсак кына бер алып чыкты. Күрер күзгә таза да түгел иде алып. Агасике аңа көлемсерәбрәк карап алды.
– Кил! – диде.
– «Кил» түгел, әйдә, грек дус, – диде алып.
Батырга чыккан алып белән грек Агасикенең көрәшкәнен карарга баһадир да килде. Көрәшчеләр билләреннән алыштылар, бер урында әйләнә-тулгана башладылар. Агасике карсак буйлы алыпны күтәрергә итте, әмма шул мәлдә көтелмәгән бер хәл булып алды: карсак алып Агасике астына кереп китте, грекны күтәрде һәм гөрселдәтеп сыртынасалды.
Алыплар моны көтмәгән иде, сикерешеп үк тордылар. Тордылар да карсак буйлы алыпны кулларына күтәреп сикертеп алдылар. Шуннан соң гына Агасике алып янына килде, кулын кысты һәм үзе ясаган энҗе саплы хәнҗәрен бүләк итте.
– Ал, ал, батыр. Грек Агасикене берәүнең дә екканы юк иде әле, ал, – диде.
Көрәшеп тә туйдылар алыплар, кайсы кая таралышып, сөйләшеп утыра башладылар. Кайсысы атын карады, кемдер коралын үткерләде.
– Төптимерче Агасике, нишлибез, киңәш бир?
– Көтәбез, баһадир. Мәргән егет үзе кайтмаса, угорлар үзләре килерләр, түзмәсләр.
– Агасике, ун-унбиш алып белән мин үзем эзли китәм Ташбулатны. Мин аны табармын, Агасике. Табармын да, шымчы булса, башын кисәрмен.
– Ташбулатны эзлисе түгел, баһадир. Ул угорлар кулында.
– Ярый, төптимерче, тапшырдык. Тәңре безнең белән… Алайга син ия, Агасике.
Төптимерче Агасике тамагына нидер тыгылгандай ык итеп куйды, әмма кайтарып сүз әйтмәде.
– Алыпларым, боерам: минем белән ун алып китә. Кемнәр бара, җыеныгыз. Алай башы булып Агасике кала. Аның боерыгы – минем боерыгым!
Ун алып белән баһадир да китеп югалды.
Көн уртасы җитте. Агасике уйланды. Угорлар килеп чыксалар, күп тә үтмәс, аларның башлары сөңге очына эленгән булыр. Дөрес анысы, болгар алыплары тиз генә бирешмәсләр, әмма ахыр чиктә барыбер җиңүне сан хәл итәр.
Төптимерче Агасике үз кул астында калган алыпларга күз йөртеп чыкты. Алыплар тик тын торалар, бу – болгар халкы өчен гадәти хәл. Алар өчен баш итеп калдырылган кеше җавап бирә, ул ни әйтте – шуның әмерен үтәргә, үлгәнче орышырга әзер алар. Ерактанрак китереп уйлаганда, бу очракта Агасике аларны болгарга кардәш Тугры хан җәйләүләренә дә алып китә алган булыр иде. Әмма моның өчен ул иң әүвәл алостаз белән баһадирның башларын колга очында күрергә тиеш. Башкача эшләсә, тегеләр исән-сау Фанәгүргә әйләнеп кайтсалар, Кубрат хан аның башын кистерәчәк. Ә базилевс шымчысы Агасикенең андый ахмак үлем белән үләсе килми иде. Ул иң әүвәл базилевска Төн илләре, аларның халыклары турында мәгълүматлар алып кайтырга тиеш. Юкса аны базилевс та гафу итмәс. Төн илләре, Төн халыкларыннан җыйган кыйммәтле тиреләр беркайда юк. Әйе, болгарларның Төн халыклары белән бәйләнеше базилевска кирәк, бик кирәк. Болгардан кайткан мәгълүматларга таянып, базилевс Кубрат ханга карата үз сәясәтен корачак. Илендә яшәгәндә, үз Алласына рәтләп табынмый иде Агасике, ул аңа монда килгәч кенә чын-чынлап табына башлады. Аңа монда курку килде. Курку аны Изге Христос каршына китерде. Һәр көн булмаса да, көнаралаш Христос сурәте алдына тезләнеп, аннан мәрхәмәт сорады. Христос аны әлегә саклап килә, угры Чалбай хан кадәр Чалбай ханнан исән калды. Инде угорлар сөңгесеннән дә исән-имин калса, яңадан туган кебек булыр иде төптимерче Агасике. Инде исән калмый икән, базилевс аның бала-чагасын ташламас, сөйләшү шулай иде. Базилевс белән шулай дип сөйләшүен сөйләште Агасике, Византия императоры вәгъдәсендә торырмы?.. Соңгы мәлдә күбрәк Кубрат ханга тартыла иде Агасике. «Әллә соң гаиләсен Фанәгүргә чакыртып, бөтенләйгә монда калыргамы?» – дип тә уйлады Агасике. Уйлап кына калмады, хәтта олуг хан белән киңәште дә. Олуг хан аңа ышандырып ук җиткермәде, әмма тырышып карармын, диде. Шикләнебрәк калды бугай Кубрат хан. Болгардан төптимерче бик күп мәгълүматлар алып китәчәк – шуңамы шикләнә калды. Әйе, Болгар турында Агасике хәзер күп белә. Су юлыннан башка Төн илләренә корыдан – көтригурлар аша да килергә була икән. Итил суы белән күтәрелү кыенрак булыр. Итил елгасының түбән ягы хазарлар кулында. Хак анысы, базилевс хазарларны да, болгарларны да коралландыра. Базилевс моны: «Бу ике туган халык, үзара орышып, бер-берен кырырлар да, үзенә Төн илләренә юл ачылыр», – дип уйлый булса кирәк. Ачылырмы? Маҗарлар яисә угор-фин кабиләләре каршы төшмәсләрме?.. Аннары көнчыгыштан һаман төркиләр агыла тора. Аварлар, алар артыннан төркиләр. Юк, бу илләрне үз кул астында тоту кыенга киләчәк базилевска. Кайткач, Агасике аңа барысын да аңлатып бирер. Булган күршеләр белән тыныч яшәргә кирәк, буласы күршең нинди була бит әле, бер Хода үзе белә.
Болгар һәм туган як, туган ил, Патшакала, Бөек Византия. Сагына иде Агасике туган илен, үзе киткәндә биш яшьтә калган улын да, инде кияүгә чыгардай кызын да. Улын базилевс сарай мәктәбендә укытырга ышандырган иде, сүзендә тордымы икән?.. Укыйлардыр, шәт, сүзендә торгандыр базилевс.
Грек Агасике кисәк кенә кояшка карап чукынып алды. Моның белән ул болгарларның Тәңресенә дә, үз Алласына да иман итте. «Әйдә, нинди генә йолага табынмасын, ул барыбер адәм баласы, ди әнә философ. Ике Алланың саклавы бер Алла саклавы булмас», – дип, янә чукынып алды.
Болгарга килгәч, олуг хан аны үз янына дәштерде. Агасике килгәч, ул аның алдына табак белән җиләк-җимеш, эчемлек китертте, үзе үк алтын чокырларга койды. Агасикенең коты алынды, Кубрат хан аның Болгарга нинди максат белән килүен белә икән бит! Хәзер олуг хан аңардан сорау алыр, аннары җәлладыннан башын чаптырыр. Болгарлар шымчылар белән аз сөйләшәләр, шымчыларны гына түгел, хәтта ирләренә хыянәт иткән хатыннарына кадәр ике аягын ике агачка бәйләп, чатын чатка аералар. Шундый хәлне күрде дә, Болгарга төшә-төшүгә, Агасике ике-өч көн рәтләп йоклый алмады. Менә сиңа Болгар белән Рум арасындагы аерма: базилевс фахишә хатыннар өчен өйләр салдыра, Кубрат хан исә фахишә хатыннарны йә ике агачка бәйләтә, йә ат койрыгына тактыра, базилевска һаман аз, Патшакала түрәләренең, сарай тирәсендә чуалган куштаннарның күңелен ачу өчен Һиндстаннан, Сасанидлардан, Харәземнан, тагын әллә кайлардан уенчылар китерттерә. Аларны бушлай киендерә, ашата-эчертә, ә тегеләре үз чиратларында сарай түрәләренең һәм кала куштаннарының күңелләрен күрәләр, кайчак олы ук урында утырган түрәләрне аздыралар, үзләре белән ятакларына алып китәләр, җайлап-көйләп бар булган акчаларын алалар, ә кайчак ул түрәләрнең затлы киемнәрен дә урлыйлар иде. Бай кеше өенә кайта да янчыгын янә акча белән тутыра, уенчы хатын алып киткән киемнәрдән дә затлырак киемнәр кия. Төптимерче кебек ярлы-ябага, үз көнен үзе күргән кеше нишләргә тиеш? Ул, бахыр, чарасыздан базилевска баш иеп килә, ярдәм итүен сорый. Аларның күбесен базилевс сарациннар белән сугышка җибәрә, кайберләрен, әйтик, Агасике кебекләрне, махсус бурычлар йөкләп, варварлар арасына озата. Агасикене дә мохтаҗлык китерде базилевска. Һәм император аның хәленә керде – Фанәгүргә җибәрде. Соңгы вакытта уенчылар Патшакаланы баса башладылар кебек тоелды Агасикегә. Ярый әле китеп котылды. Мескен уенчыларның да хәленә керергә була иде, теге йә бу уенчы куштаннарга ошамый башладымы, аны шундук базилевстан кудыралар, шау-шу куптаралар. Хак, базилевсның куштаннарга каршы киләсе килми, уенчыны куа. Ә теге мескен кайчандыр үзе кебек үк куылган иптәшләрен эзләп каладан калага йөри-йөри дә кеше күңелен ачарга дучар ителә. Эшләргә бөтенләй өйрәнмәгән уенчыга яшәү өчен башка чара калмый. Уенчы азгын хатыннар янына Агасике дә баргалады. Даны калага таралган тимерче булса да, җилгә ташлый торгач, акчасы җитми башлады. Шунда Агасике базилевска мөрәҗәгать итте. Имеш, ул менә дигән тимерче, әмма яшәүнең очын очка ялгый алмый газап чигә. Император аңа ярдәм итәргә булды. Ләкин бер шарт белән: тимерче әүвәл өч-дүрт ел варварлар иленә чыгып керергә, алар турында мәгълүматлар җыеп алып кайтырга тиеш булачак. Ике арада җитди сөйләшү булды. Ахыр Агасике император тәкъдименә риза булды.
Анысы бер хәл, мондый нәрсә Агасике башыннан гына узмаган, меңләгән грек чит-ят җирләрдә базилевс шымчысы булып йөри. Болгарга килеп төшүгә, аны Кубрат хан чакырып алды һәм, Агасикенең котын алып: «Грек утының серен беләсеңме, тимерче? – дип сорады, аннары, бик озак көтеп тә җавап ала алмагач: – Ярый, яшә, алачык ач, төптимерче бул», – диде. Кубрат ханның авызыннан «грек утының серен беләсеңме, белмисеңме?» дип ишеткәч, Агасике тәмам телсез калган иде. Ул утның серен греклар җиде йөз елга якын үзләрендә саклыйлар. Моны эшләргә түгел, белергә маташкан бик күпләрнең башлары, чабылып, диңгезгә очты, хәтта, еретиклыкта гаепләнеп, утта яндырылганнары да булды. Агасике хан алдына тезләнде, баш орды: «Ул утның серен белмим, – диде. – Мин бары тик тимерче, грек утын тимерчеләр ясамый», – диде. Кубрат хан әллә ышанды аңа, әллә юк, әмма яңадан Агасикедән грек уты турында сорамады.
Агасике күккә карады.
Бу кояш шулхәтле кыздыра ки, беркая яшеренер чама юк. Урманга керергә ярамый, угорларның ташланулары бар, болгарлар урманда бөтенләй орыша белмиләр. Аттан төште— орышчы түгел болгар алыбы. Болгарларның өстендәге яшел сырмаларга, эссе булмасын өчен, тишекләрясалган. Болгар иләгән күн җиңел, йомшак, нәфис булыр. Тирене болгарлардан да оста иләүче юк. Агасике өстендә исә атлас күлмәк, күлмәк өстеннән грек күненнән тегелгән сырма – хәтта тик торганда тирләтә. «Кая да булса күләгәгә күчәргә инде әллә?..» Агасике белән бер болгар да сөйләшми, ә янында яткан кол белән төптимерченең сөйләшәсе килми иде.
Мәргән Ташбулат та, алостаз Дәян да, баһадир да һаман юклар. Түзмәде Агасике, болгар алыплары кебек атының тезгененнән алды да атын ашата-ашата йөренергә тотынды.
10
Алостаз угорларның ыстанын тапмады. Урманны чыгуга, аның алыпларын йөзләп угор уратып алды. Һәм аңа алыплар башлыгы ыстанга таба юл күрсәтте. Аны да эләктерделәр, димәк, мәргән Ташбулат күптән угорлар кулындадыр. Угор урманда мәче кебек үткер, җылан кебек шома, бүре кебек сизгер. Дала белән диңгездән гайрене күрмәгән болгарларгамы угорлар белән ярышырга. Аһ, юкка җибәрде баһадир мәргәнне, юкка! Икесен дә тыясы, туктатасы булган. Хәзер әнә үзе дә килеп капты.
Төрки мәргәне Ташбулатны исәпкә алмады диярлек алостаз Дәян, әллә бар иде ул аның өчен, әллә юк. Җилдән килгән – җилгә китте дә. Ә менә үзе өчен борчылды. Дәянның түшендә Кубрат хан тарафыннан угор кенәзе өчен бирелгән килешү тамгасы бар. Килешүне Кубрат хан белән кенәз теге вакытта бозау тиресенә яздылар. Шул тамгалы тирене Кубрат хан Дәянга биреп җибәрде. Олуг хан да угорлардан бераз шикләнгән, күрәсең, әйтергә генә кыймаган.
Ыстанның ачык капкаларына чаптырып барып керделәр. Алар артыннан өзәңгесез атка атланган угорлар иярде. Капкаларны шундук ябып та куйдылар. Дәян атын туктатты, түшен капшап карады. Бозау тиресе урынында иде.
– Мин олуг алостаз Дәян, мине кенәз янына илтегез! – диде алостаз ат башына килеп тотынган угорга.
Аңламады угор, тылмач чакырттылар. Тылмач шундук килеп тә җитте.
– Тылмач, мин угорча бераз сукалыйм, дөрес аудар. Мин Бөек Болгарның алостазы Дәян, мине кенәзгә илтегез…
Тылмач ат башыннан тоткан йөзбашка алостаз Дәянның сүзләрен аударып бирде. Бу сүзләрне ишеткәч, йөзбаш колагына кадәр елмайды, аннары сикереп атына атланды. Йөзбашта болгар өзәңгеләре иде, кылыч та болгарныкы. Өске Кирмәнгә килгән коралларны алып торалар, дип уйлады Дәян һәм, атының кабыргасына тибеп, алдан киткән угор йөзбашка иярде.
Фронтонлап салынган өй кенәзнеке иде, болгарлар килеп туктаганда, кенәз болдырда басып тора иде инде.
Ул ат башы итеп ясалган таягын күтәрде, ярдәмчеләренә:
– Болгар илчесе алостаз Дәянны һәм аның алыпларын кунак итегез, каравыш кызлар бирегез! – дип боерды.
– Олуг кенәз, без болгарлар сиңа зур йомыш белән килдек. Олуг кенәзгә җиткән булса кирәктер, Өске Кирмән янә Болгарда. Чалбай хан үтерелде, башы Фанәгүргә озатылды. Бүген-иртәгә Өске Кирмәнгә Рум сәүдәгәрләре килеп җитәчәк, Рум сәүдәгәрләрендә һәрвакыт затлы тауарлар була, угорларга кирәк әйберләр…
– Хәбәрең өчен рәхмәт, алостаз Дәян. Инде тагын нинди теләгең бар?
– Олуг кенәз, мин мәргән алыбым югалттым…
– Мәргәнең миндә, алостаз Дәян. Ул ял итә. Мәргән Ташбулат минем кызымны аю тырнагыннан коткара, кызым бик үтенгәч, мин кызымны мәргәнгә кияүгә бирергә булдым. Мәргән Ташбулат, алостаз Дәян, угорда калыр. Мин шулай боердым.
– Баш өсте, олуг кенәз. Инде алыпларыгызга боерсагызиде, олуг кенәз, калган алайны ыстанга дәшсеннәр иде.
– Болгар алыплары тиздән ыстанда булыр, алостаз Дәян. Мин боердым инде. Ә син алыпларың белән ял ит.
Шулай диде дә кенәз, борылып, сырлап-бизәкләп ясалган ишеккә юнәлде. Алостаз Дәян аны, ишектән кереп киткәнче, баш иеп озатып калды.
11
Алдагы дүрт угор алыбы арасында – Илбарыс баһадир, алостаз Дәянны да дүрт алып уратып алган. Баһадирның уң кулы Ташбулат җитен чәчле, ап-ак йөзле, маңгаена кызыл тасма бәйләгән кенәз кызы белән янәшә бара. Болгар алыпларын ыстанда ук калдырдылар, кенәз аланга алып барырга теләмәде. Кая алып бара кенәз баһадир белән алостазны? Төрки мәргәне Ташбулат исәптә түгел, кыз, чынлап та, мәргән егетне сайлаган бугай, бер-берсеннән күзләрен дә алмыйлар. Ни белән күңелен яулады микән бу мәргән егет кенәз кызының?.. Бер Тәңре үзе белә моны. Чынлап та кызны мәргән аю тырнагыннан коткардымы, әллә, булмаса, егетнең һөнәрен күреп, кияве итәргә булдымы бу кенәз?.. Сәеррәк хәл иде бу алостаз Дәян өчен. Алайны ыстанда калдырдылар, ә аларны елга буена алып баралар. Нигә? Әллә соң кенәзнең Кубрат ханнан үч алыргамы исәбе?.. Кичә кич белән, ял итеп алгач, алостаз Дәян бозау тиресен кенәзгә җибәрде. Әмма кичке якта да, иртән дә кенәз тире турында ләм-мим сүз әйтмәде, ә алостаз үзе сорарга кыймады. Үч алырга иткән булса, кенәз башта, әлбәттә, баһадир белән аны суга батырып үтерер, аннары ыстанда калган болгарларны җыеп китерерләр…
Мәгәр соңгы мәлдә генә кенәз ыстанда калган болгар алыпларын да китерергә боерды. Күп тә үтмәде, Агасикегә ияреп, болгарлар да килеп җиттеләр.
Яр буена туктагач булды бу хәл. Елганың текә яр читендә, берсеннән-берсе ике адым ара калдырып, өч әйбер куелган иде: ипи, кылыч, туфрак өеме. Күрде дә алостаз Дәян, ни кылырга белми, баһадирга карады. Әмма баһадир, язмышы белән килешкәндәй, башын иеп бара бирә иде. Туктадылар. Дуга ясап, угор алае болгарларны уратып алды. Бу хәтле тыгыз сафларны ертып, кош булсаң да очып чыгып китеп булмас иде. Угор алыплары болгарларның һәр хәрәкәтен күзәтеп тордылар. Алостаз Дәян әле алдагы өч хикмәтле әйбергә карады, әле болгар алыпларына. Юк, болгарлар җәя тартып өлгерә алмаячаклар. Беренче сафта укчылар, икенче булып сөңгечеләр баскан, угорлар кенәздән әмер генә көтәләр кебек иде. Әллә соң бу төрки мәргәне кенәзнең шымчысы булдымы, болгарларны тотып китерүеме? Алай дисәң, ни кыланып Чалбай ханга каршы орышты? Кирмән диварына кадәр барып җиткән чаклары булды. Угор шымчысы булса, ул кадәр тәвәккәл кыланмас иде, ахыр чиктә шымчылар куркаграк булалар. Ташбулат шымчы булса, алостаз аңа хәнҗәр атарга өлгерер.
Алостаз Дәян кенәзнең кызына күз төшереп алды. Кызның аягында Болгардан алган сафьян читек, атланган атында да болгар йөгәне, йөгән Өске Кирмәндә эшләнгән – көмеш тәңкәләр белән бизәлгән. Төс-йөзгә ул хәтле чибәр булмаса да, кыз матур иде, гелән үзенә тартып тора.
Олуг кенәзнең күзе баһадирда, җансакчылары кенәзнең һәришарәсенә омтылырга гына торалар. Алостаз Дәян аңламады. Нигә бу тамаша кенәзгә? Болгарларны үч алу нияте белән елгага батырып үтерергә булган икән, сузмасын иде инде. Мәгәр бу фаҗигане Кубрат хан ишетер дә буйтурларның берсен угор кенәзен акылга утыртырга җибәрер. Явызлык явызлык тудыра.
– Бөек Болгарның баһадиры Илбарыс, Кубрат ханныңугланы Илбарыс! – диде, ниһаять, кенәз. – Шигем юк, син миңа изге ният белән килгәнсеңдер. Синең күңелеңдә изгелекме, явызлыкмы ята – мин шуны белергә телим. Күрәсеңдер, баһадир, яр өстендәге ашъяулыкта өч әйбер. Шуларның җаның теләгәнен ал да миңа китереп бир…
Баһадир, ярдәм көткәндәй, алостазга, аннары арырак басып торган төптимерче Агасикегә карады. Тик алар да әйберләргә нинди мәгънә салынуын белмиләр иде. Һични әйтә алмадылар. Ә кенәз ашыктырды:
– Йә-йә, баһадир, атла!
Илбарыс баһадир күккә карады, баш очында гына тургай талпына иде. Менә тургай таш булып җиргә атылды, кинәт юкка чыкты. Шул мизгел эчендә аның язмышы хәл ителер, ул әйтер сүзен дә әйтеп өлгерә алмас…
Баһадир алга таба кузгалды, әйберләрне юри текә яр кырыена ук куйганнар. Ялгышуы булыр, аның аркасына сөңге кадалыр, баһадир яр астына очар, аңа сөңгедән атарга унлап угор алыбы хәзерләнеп тора. Баһадир моны артына әйләнеп карамаса да күрде. Ун адым… Бары тик ун адым ясыйсы да… Кичә баһадирны Ташбулат алдады. Ул аны ыстанга чакырды. Ыстанның капкалары ябык иде. Шунда Ташбулат: «Баһадир, мин монда, кер, кенәз сине кабул итә!» – дип кычкырды. Шуннан аны кунак иттеләр, әче бал эчерделәр, кенәз уң кулы Ташбулатка кызын бирергә исәбе икән. Бирсә ни!.. Баһадир балны күбрәк эчеп ташлады бугай… Ташбулат аңа әйтте, угорларда бер яман гадәт бар, килгән бер олы кунакны су буенда сыныйлар. Сынауны бирә алмыйча, башсыз калган «кунаклар» да булгалый икән… Башта баһадир моңа бик үк игътибар итмәгән иде, иртән иртүк кенәз шул сынауны уздырырга җыена башлагач ышанды. Ун адым, бары тик ун адым ясыйсы да… Алда бер өем туфрак тора. Нинди мәгънә салына микән алар таптап йөргән туфракка?.. Уртада— кылыч. Кылыч – калкан өстендә, калкан кан-кызылга буялган, димәк, Румнан килгән, Рум сәүдәгәрләре китергән. Әйбәт кылыч, Дәмәшкъ тимерчеләре суккандыр, корычы, ялтырап, күзне камаштыра. Өченче әйбер— икмәк. Икмәк нигә?.. Их, баһадир янында төптәңре булса икән, һич югы, шаман. Шаманны юкка җибәрде, ул барысын да белә иде… Ун адым, бары тик ун адым ясыйсы да…
Баһадир әйберләргә килеп тә җитте. Нигәдер ул уртага килеп басты. Язмыштыр, Тәңре шулай язгандыр! Аннары нинди генә мәгънә салынмасын, ул – алып, ә алыпка беренче чиратта корал кирәк. Коралсыз алып – кынысыз калып. Баһадир кылыч-калканга үрелде, аны кулына алды. Әле тураеп җитмәс борын ук сизде ул аны: уратып алган халык аһ итте. Шулай ук ялгышты микәнни? Тураеп басты һәм кенәзгә таба кузгалды. Шунда күрде ул, аңа уннарча сөңге, йөзләрчә җәя тартылган иде, барысы да аңа төзәлгән. Әйе, язмыштан узмыш юк. Баһадир кенәзгә таба китте. Шунда күрде ул: кенәз янына төшеп баскан уң кулы Ташбулатның йөзе ап-ак булды, ул кемнәндер мәрхәмәт сорарга дип авыз ачарга итә, әмма бер сүз дә әйтә алмый тора, аскы ирене калтырана иде. Сөйгәне-сайлаганы аның беләгенә ябышты, хәтта ул да курыкты. Йолалары шулмы, гореф-гадәтләреме?.. Кыргый гадәт… Әйе, язмыштан узмыш юктыр. Баһадир күккә карады, баш очында гына карлыгачлар черелдәп очыналар, әллә тургай бөтенләй булмадымы, күземә генә күрендеме? Козгыннар күренми. Үлем булмас… Әйе, үлем булмас, аларның барысын да суга батырып үтерерләр. Козгыннар суга батырылган мәетләргә җыелмыйлар…
Кенәзгә биш адым, өч адым калды, баһадирның йөрәге кага башлады. Кан-кызыл төскә буялган калкан һәм аның өстендә яткан кылыч тоташ бер төскә әверелде. «Бәхил бул, Чәчкәм, Тәңре безнең язмышларны үзенчә хәл итте. Баһадирың онытма, мин үлгәндә дә сине уйлап үләм. Безне аера алмаслар, без синең белән оҗмахта очрашырбыз. Без изге җаннар идек».
Соңгы мәлдә генә, кенәзгә ике-өч адым калгач, баһадир уң кулы Ташбулатка таба борылды, аңа таба атлады. «Мин сиңа бирмим кылыч-калканны, кенәз, үзем биргән кылыч белән үзең үк башым кисәр идең. Мин аны үземнең мәргәнемә бирәм. Синең шымчың булса, минем башым чабар, булмаса, сиңа ташланыр», – дип уйлады баһадир, торган саен йөрәге ярсына баруын тоеп.
– Уң кулым Ташбулат! – диде баһадир, мәргәнгә җитүгә.– Бу кылыч-калканны мин, каенатаң илен сакларсың, дошман белән дусны аерып чабарсың дип, сиңа бирәм. Игелекле итеп ал, мәргән!
Сынау үткән төбәкне чолгап алган алыплар җиңел сулап куйдылар. Уң кулы мәргән калкан белән кылычны баһадир кулыннан алды, артында басып торган җансакчысына тапшырды, үзе, колачын киң җәеп, баһадирны кочты.
Олуг кенәз кам таягын күтәрде, шаулаша башлаган алыплар шым булдылар.
– Баһадир, угорда гореф-гадәт болай ди: туфракны алсаң— син бу җиргә яшәргә килгәнсең, ипине алсаң – кунагым булырсың, кылыч-калканны алсаң – кылычтан китәрсең. Кылыч күтәреп килгән кылычтан китәр, ди угор. Син кылычны алдың, баһадир!
Сынау төбәген боҗрага алган угор алыплары сөңгеләренә ябыштылар, янә җәя керешләре тартылды.
«Менә үлем сәгате дә килде, һавада козгыннар юк… Аксакаллар ялгыша, козгыннар сизми калган орышлар да була икән», – дип уйлады баһадир, Ташбулатның җансакчысы кулында яткан кылычка күз төшереп алды. Әйе, аны тиз генә ала алмаслар.
Шулвакыт олуг кенәз аксакаллар белән нидер киңәшеп алды. Аннары ул янә кам таягын күтәрде.
– Бөек Болгарның Кубрат хан баһадиры Илбарыс! Ташбулат мәргән минем киявем булу сәбәпле, син сынауны дөрес уздың: кылычны, минем җирләрем, урман-суларым сакларга дип, аңа бирдең. Инде йола буенча, баһадир, яр башындагы тагын бер әйберне алып бир!
Баһадир җиңел итеп сулап куйды һәм зур-зур адымнар белән ярга таба атлады. Алар угор җирендә калмыйлар. Ул хәзер белә инде, туфракны алмас, ипине алыр. Баһадир ипине алды, әмма кире борылды, бер уч туфрак та эләктерде һәм кенәзгә китереп бирде.
– Син кунак, баһадир, – диде кенәз. – Иллә бер уч туфрак нигә?
– Бер уч туфрак уң кулым Ташбулатның угор җирендә калуын аңлатыр, олуг кенәз.
Кенәз бу җавапны, күрәсең, бөтенләй көтмәгән иде, кам таягын кисәк һавага чөйде.
– Аксакаллар, алыпларым, Бөек Болгар баһадиры Илбарыс минем иң олы кунагым булыр! – дип кычкырды.
Калганы бик тиз эшләнде. Кич белән кенәз сараенда зур мәҗлес булды. Мәҗлестә баһадир олуг кенәзгә Кубрат хан бүләген – көмеш чүлмәкне тапшырды. Кулына көмеш чүлмәкне алгач, кенәз, башта соклануын яшермичә, бик озак әйләндерә-тулгандыра карады, аннары баһадирга биленнән кылычын салып бүләк итте. Мәҗлестә грек эчемлеге юк, әче бал гына иде. Шушы әче балга өйрәнеп киткән грек Агасике варварларның гореф-гадәтләреннән исән калу хөрмәтенә күбрәк эчеп ташлаган иде. Ул, урыныннан торып, баһадир янына килде, сөенечен уртаклашты, аннары аш-су китерүче сары чәчле, зәңгәр күзле угор кызларын кочакларга үрелде. Әмма тегеләр, матур һәм буйсынучан елмайсалар да, җитез генә аның кочагыннан шуып чыктылар, серле елмаюлар ташлап, үз юлларына китеп бардылар. Агасике кенәз янына барырга кыяр-кыймас тора иде, эчеп алгач, аңа таба кузгалды, мәгәр кенәзнең җансакчылары аны ипләп кенә янәдән үз урынына китереп утырттылар. Мондагы мәҗлес тә, кенәз үзе дә, аның серле сынаулары да, сары чәчле кызлары да ошады аңа. Хак анысы: су буенда котны алдылар, аның каравы ахыры әйбәт – кунак итәләр.
Олуг кенәз аягүрә басты. Кулында – агач җам, җам алтын тасмалар белән билләнгән. Агасике дә торып басты, мәҗлескә күз ташлады. Вәт хикмәт, әгәр дә мәгәр туган иле Румда хатыны, балалары булмаса, ике дә уйламый ул шушы варварлар илендә калыр иде. Агасикенең янәшәсендә алостаз Дәян утыра. Төптимерче бу кешене яратып бетерми. Артыгы белән күп белә, акыллы. Акыллы – акыллыны, җүләр җүләрне яратмас, ди. Хәзер дә ул аңа ләм-мим сүз әйтмәде. Ә бит сөйләшәсе килә.
– Кунаклар! – диде олуг кенәз. – Ышбу җамнарны кунаклар хөрмәтенә эчеп куйыйк. Мин ышандырам болгар баһадирын: кичекмәстән угор сәүдәгәрләре Өске Кирмәнгә юл чыгарлар.
Барысы да эчеп куйдылар. Ашчылар ризык-нигъмәт китерә башладылар. Иң түргә, кенәз белән баһадир каршына, ат башы китерелде. Ат башы – йола билгесе.
Балны артыграк эчеп алган Агасике:
– Бу дөньяда бердәнбер Алла – Изге Христос, – дип атылып чыкты.
– Юк! – диде аңа каршы моңа кадәр дәшми-тынмый утырган алостаз Дәян. – Тәңре – бердәнбер Алла. Дөньядагы бөтен җан иясен Тәңре яраткан.
– Юк! – дип, кай тарафтандыр килеп чыкты угорлар шаманы.
Моңа кадәр күренмәгәч, барысы да шаманга борылып карадылар.
– Юк, Агасике, Алла бер Изге Христос кына түгел, бер Тәңре генә дә түгел, дөньядагы һәммә җанны аю яраткан. Ул бар нәрсәгә дә ия, урманга да, елга-суларга да.
Олуг кенәз кулын күтәрде, тынычланырга кушты.
– Мин сезгә бер сорау бирәм, Агасике, алостаз Дәян, хөрмәтле шаманым. Ярый, дөньядагы барлык җан иясен Изге Христос, Тәңре, аю яратты ди. Әмма Христосны, Тәңрене, аюны кем яратты икән?
– Алла, – диде грек Агасике.
– Тәңре, – диде болгар Дәян.
– Аю, – диде угор шаманы.
Олуг кенәз кам таягын күтәрде:
– Агасике, моны ничек исбат итә аласың?
– Олуг кенәз! Аллаһы Тәгалә барлык җан иясен булдыргач, адәм баласын ясый, дөньяда йолалар күбәеп киткәч, Аллаһы Тәгалә Изге Христосны халык арасына җибәрә. Изге Христос ялгышкан халыкларны изге юлга төшәргә өнди. Аны явызлар тоталар да, агачтан тәре ясап, кул-аякларыннан кадаклыйлар. Христос җан бирә, әмма ул үлми, җаны күккә аша.
– Күрдеңме инде, грек Агасике, күк-кояш икән бит олуг Тәңреләрнең олугы! – дип сикереп торды алостаз Дәян.
– Кояшны да, айны да, дөньядагы бар нәрсәне дә аю яраткан. Кояшны, айны ул күлдән алып күккә ата, – дип, үзенекен тукый шаман.
Олуг кенәз уйга калды. Аюны, җир-күкне кем яраткан? Алла, ди Агасике, Тәңре, ди болгар Дәян… Алланың үзен кем яраткан икән соң?.. Кеше үземе?.. Әйе, катмарлы, һәркем үз Алласын мактый, һәркемгә үз Алласы, үз йоласы кадерле.
Кубрат хан угор җирләрен яулагач, олуг кенәз илендә Тәңре йоласына димләргә берәүне калдырды. Ә инде ул димләүче халыкны көчләп үз йоласына табындыра башлагач, угорлар аны, кул-аякларын бәйләп, урманга илтеп ташладылар. Алар аңа болай диделәр: «Синең йолаң өстен икән, аю сиңа тимәс, инде йолаң ялган икән, аю сине ашар. Исән кайтсаң, йолаң кабул итәрмен, аю ашаса, бигайбә, Тәңрең кичерер». Тәңре динен угорлар арасында таратырга калдырылган болгарны урманда аю ашады. Шул хәлдән соң угорлар үз йолаларында калырга булдылар. Кубрат ханга бу хәбәр барып җитсә дә, угорларга алай җибәрмәде. Бер сүз белән: «Аюга табынган угорларга төптәңре җибәрмәгез, табынсыннар үз йолаларына», – диде. Кубрат ханның бу сүзләрен, әлбәттә, олуг кенәзгә җиткергәннәрдер, бәлкем, шуңа болгарларны якты йөз белән каршы алгандыр кенәз.
Болгарларны олуг кенәз Сура елгасына кадәр озата килде. Елгага җиткәч, баһадир атыннан төште, кенәз янына килде, бил бөгеп, аңа тагын бер тапкыр рәхмәт әйтте.
Олуг кенәзгә баһадир ошады, күрәсең, атыннан төште дә муенына таккан аю сурәте төшерелгән, алтын җепләр белән чигелгән бөтиен кунак муенына такты.
– Ак юл сиңа, баһадир. Бөти сине төрле афәтләрдән саклар, – диде.
12
Соңгы ике елда греклар, урам-урам булып, Фанәгүргә күчеп утыра башладылар. Греклар – оста һөнәрчеләр, кулларыннан килмәгән нәрсә юк, җимеш үстерәләр, эчемлек ясыйлар, икмәк игәләр. Элек утрак болгарлар кырларына арыш, арпа, тары, карабодай гына чәчәләр иде, греклар аларга бодай алып килделәр. Әйе, греклар – бар яктан да оста халык. Әмма алар яу чапмадылар, җәйләүдән җәйләүгә күчеп йөрүне яратмадылар, Фанәгүргә килә башлагач та, грекларның бу гадәтләре Кубрат ханга ошады. Белгәннәрен эшләсеннәр, матур-матур әйберләр ясасыннар, таратсыннар Болгарның данын – сәүдә итсеннәр. Соңгы вакытта болгарлар да җәйләүләргә бик йөрми, кайберләре греклар кебек үк утрак яши башлады. Аерма шунда гына иде: болгарлар Тәңрегә табынса, грекларның яше-карты сурәткә табына. Әйдә, табына бирсеннәр.
Көннәрдән бер көнне Кубрат ханга патрикий Симеон килеп керде. Кич иде инде, кояш баеп килә, әмма сарайда якты иде әле. Дин әһеле килеп керде дә ханга баш орды, аннары ияреп килгән колына табгач ефәгенә төргән әйберне сүтәргә кушты, хан каршына куйдырды. Каршындагы кол тотып торган сурәтне күрде дә Кубрат хан, әкрен генә тәхетеннән күтәрелә башлады. Искитәрлек хәл иде! Аңа ханша Аппак карап тора. Ул шулхәтле чын һәм ихлас итеп ясалган ки, гүя, авызын ачып, ханына дәшәр сыман иде.
– Кем кулы ясады бу сурәтне?
Патрикий Симеон кулларына карады. Олуг хан барысын да аңлады, янә елмаеп куйды. Патрикий Симеон ханнан мондый ягымлылыкны көтмәгән иде, күрәсең, тәхеткә якынрак килде. Әмма бик үк якын килергә аңа Кубрат ханның кавханы ирек бирмәде.
– Шуннан гына әйт сүзең, – диде кавхан, ишетелер-ишетелмәс кенә.
– Сөйлә, – диде хан, аның авыз ачып сүз әйтергә кыймый торуын күреп.
– Бу сурәтне чиркәүгә куярга булдык, олуг хан. Ханша Аппак бер дә Мәрьям анадан ким түгел икән…
Олуг ханның күңеле күтәренке иде, сынап патрикий Симеонга карады, үз итеп, авыз чите белән генә елмайды.
– Чиркәүгә куярга исәбең?
– Шушы атнада, олуг хан, синең изге теләгең искә алып, Фанәгүрдә яшәгән греклар (христианнар дияргә кыймады патрикий Симеон) чиркәү чаңын ишетәчәкләр. Бу икона Аппакка багышлап язылды, чиркәүгә куелыр, олуг хан. Аны карарга бөтен Фанәгүр…
– Рәсем миндә калыр, Симеон. Чиркәү өчен икенчене ясарсың.
– Син әйткән кылыныр, олуг хан. Өлгертә алсам… – Симеон ханга бил бөкте, чыгар ишеккә чигенә башлады.
– Истәлекче! – диде хан. – Утыр, яз. Христианнар саны белән алты йөз дә кырыгынчы елда, Тычкан елында, Фанәгүрдә чиркәү эшли башлады. Чиркәү башы Симеонга олуг хан Изге Христос рухы Болгарга килгән көнне чаң кагарга рөхсәт бирде.
Олуг хан янына кавханы килде, кыеп, сүз сорады, Кубрат хан аңа ияк кагып рөхсәт итте.
– Олуг хан, бу хәбәрне ишеткәч, төптәңре үзе яклы кавханнар белән сарайга килер. Тәгәрәп киткән йомгакны җебеннән тартып җыеп булмый.
– Килсен, – диде олуг хан, кавханы ягына карамый гына. – Килә бирсен. Ахыр чиктә греклар да болгарларны данлар, Кубрат ханны да.
Бүген, чынлап та, Кубрат ханның кәефе әйбәт иде. Иртәнге яктан гына аңа Илбарыстан хәбәр ирештерделәр: баһадир Өске Кирмәнне алган, Чалбай ханның башын кисеп, Фанәгүргә җибәргән. Баһадир үзе маҗарлар белән угорларга җыена икән.
Моннан өч-дүрт ел элек грекларга чиркәү салырга рөхсәт биргәч, хан янына төптәңре Ирсан килеп кергән иде. Ул, күрәсең, Кубрат хан моңа барыр дип башына да китермәгән иде. Шуннан түгәрәк бер нәтиҗәгә килде бугай төптәңре: хан чынлап та картайган, зиһене-акылы таркаулана башлаган. Әүвәл башта ул өлкән кавханнар белән сөйләшергә булды, һәммәсенә кереп, Кубрат ханның картаюын, зиһене чуала башлавын, аның урынына илханнарның берсен утыртырга кирәклеген сиздерде. Төптәңре Ирсанның, алай ук тәфсилләп сөйләмәсә дә, тел төбен аңлаган кавханнар теге якка да, бу якка да бер сүз әйтмәделәр. Өлкән кавхан гына, төптәңре белән килешкәндәй, ияк кагып утырды, мәгәр аның да кай якны яклавын аңлавы кыен иде.
Төптәңре Ирсан ни кылырга белми гаҗизләнде, гасабиланды. Шулай берничә көн үтте, ә ул арада кала уртасында диярлек чиркәү дивары өя башладылар. Греклар биналарны, аерата чиркәүләрне оста салалар, нык итеп, җиренә җиткереп эшлиләр. Шуның өчен төптәңре тизрәк чарасын күрергә теләде. Ул көннәрдә төптәңре тәмам аштан калды, әмма һични кыла алмады. Күп уйлана торгач, сабыр итәргә булды. Әйдә, салсыннар чиркәүләрен. Салып бетерерләр, чаңнарын куярлар, иртәгә ачабыз дигәндә генә, илханнардан ут салдырыр, бөтен Фанәгүр болгарын котыртып, нигезен җир белән тигезләттерер. Әмма ул уйлаганча булмады. Әнә шулай ике ел узып та китте.
Кичә аңа таныш грек, иртәгә чиркәүне ачалар, Румнан килгән чаңнарны элделәр, диде. Бу төндә төптәңре бөтенләй йокламады. Әйе, бары бер көн. Кала уртасындагы чиркәү атна саен чаң кага башласа, болгарлар Тәңредән ваз кичәр. Чиркәү йоласы да, синагога йоласы да, Фанәгүрдә күренгәли башлаган ислам йоласы да болгарларга ят йола, барысы да кешене Алла колы дип бара. Ә кол кем? Кол – кеше күләгәсе, ике аяклы хайван. Юк, болгар беркайчан да кол булмас, Тәңре йоласы аны кол итмәс. Төптәңре болгарларны гадел юлга төшерергә тиеш. Кешене кеше итүче йола – Тәңре йоласы…
Шулай уйланып утырганда, төптәңре янына Илбарыс баһадирдан кайткан атчабар килеп керде. Сөенче әйтте. Төптәңре атчабарның учына ике алтын салды.
Илханнар барысы да Фанәгүрдә. Хәзер үк барырга да аңлатырга, үгетләргә, сорарга, үтенергә. Җәйләүләрен, ыстанкалаларын саклап калырга телиләр икән, бүген төнлә үк чиркәүне җир белән тигезләсеннәр. Шунсыз аларга җир дә, ил дә, җәйләүләр дә юк, чиркәү белән бергә үзләре дә империя канаты астында калырлар. Башкалабыз Фанәгүр әкренләп Византия империясенә әверелер.
Йулыш каганга йөз тотса, аңа күчеп китсә?.. Әмма шундук төптәңренең күз алдына алостаз Дәян килә. Төптәңре Ирсан алостаз Дәян белән беркайчан да тату яши алмады. Шул ук мәлдә кеше күзенә бәрелерлек дошман да түгелләр иде, алай да бу ике кеше арасында ихлас татулык булмады. Алостаз Дәян карусыз Тәңрегә инанды, әллә бар иде аңа төптәңре, әллә юк – күрмәде дә, белмәде дә. Ул һәрчак мәгълүматлар җыйды һәм аларны, түкми-чәчми, ханга җиткерде. Нәрсә эшләргә җыена иде Кубрат хан ул мәгълүматлар белән – бер Тәңре үзе белә. Өске Кирмәннән кайткан атчабар, әлбәттә инде, ханга алостаз Дәяннан да хәбәр алып килгәндер. Атчабарның аркасындагы дала тузаны әле булса күз алдында төптәңренең. Кирмәннән кайтып җиткәнче ничәмә ат алыштыргандыр. Хәер, ат ни аңа. Төптәңре сөенчегә ике алтын биргән булса, олуг хан уч тутырып биргәндер. Тәңре генә хәерхаһ була күрсен, Тәңрегә табынган, язмышын Тәңре белән бәйләгән һәммә кеше боларның барысын да бушлай эшләргә тиеш иде дә бит, юк, ханнан башлап сарай куштанына кадәр сөенче әйткән кешегә уч тутырып акча бирәләр. Әйтик, греклар әнә бер дә диннәренә инанган өчен кешедән акча сорамыйлар, яу чабалар икән – Алла өчен, кеше үтерәләр икән, Хода кичерер. Иоанн Фасиан тора да Тәңрене яманлый, тора да яманлый, ә хан тыңлый, дәшми. Әйт шунда Иоанн Фасианга, синең динең мескеннәр дине, дип, юк, дәшмәс була. Алла колы патрикий Симеонны әйтеп тә торасы юк. Әйе, чиркәү җимерелергә тиеш.
Төптәңре урамга чыкты. Аның йөрәге ашкына иде. Әйе, бүген ни дә булса кылыныр. Чиркәү җимерелер. Кайсы илханнан башларга?.. Кайсысын киездә күтәреп олуг хан итәргә?.. Өлкән илхан Батбай. Әйе, әйе, Батбай. Аспарух илхан күңеле белән көнбатышка баккан, Кодрак илхан Төн илләре белән саташа, Балкырның җәйләүләреннән кайтып кергәне юк. Әйе, иң ышанычлысы – илхан Батбай. Ни сәбәпледер ул баштан ук Батбайга тартылган иде. Димәк, Тәңре куша. Тапшырдык. Батбайның кул астында Кубрат буйсындырган хазар бәкләре дә бар. Аннары болай: төптәңре үзе дә Батбайны яклап чыкты. Булды андый хәл дә. Күптән түгел Йулыш каган бәкләренең берсе Батбай илханның ат көтүен куып алып киткән иде. Батбай илхан угрыларны куа бармаган, ике ат яндырып, Кубрат ханга кайткан. Үч алырга алай сорады. Ә үзендә төмән алай бар. И орышты, и орышты илханны Кубрат хан, алдына гына тезләндермәде. Шунда аны төптәңре яклап чыкты, йола буенча илхан атланып кайткан атны, чалып, корбан итсәң, иярен каплап, ияр өстенә корбан канын койсаң, языгы юыла. Шулай итеп, өлкән илхан Батбай аксакаллар һәм сарай түрәләре алдында акланды. Батбайның рәхмәте зур иде төптәңрегә. Никушса, шуны кылыр ул хәзер аңа – чиркәүне яндырыр, манарасын җимереп, чаңнарын тимерчеләргә биреп, кораллар ясатыр.
Болгарда бердәмлек югалып бара, һәр илхан үз җәйләвен кайгырта. Ханда исә бары бер максат – ничек грек утының серен кулга төшерергә… Болгар хәзер ком ярына салынган өй хәлендә, диңгездә давыл куптымы, суга убылачак. Кубрат ханга теше-тырнагы белән Тәңрегә ябышырга иде дә бит, әллә ниткән диннәргә рөхсәт бирә. Чукынасылары килә икән, греклар әнә үз илләренә кайтып чукынсыннар. Болгар Тәңрегә табына, Тәңре белән туды, Тәңре белән үләр дә. Кем болгарлы итте онагурларны?.. Тәңре!
Җимерсеннәр чиркәүне илханнар, чапсыннар яу белән төрле илләргә. Иң мөһиме – күрше-тирә илләргә тынгы бирмәү. Бүген Бөек Болгар аларга яу чапмаса, иртәгә алар Болгарга яу белән килер. Йулыш каган әнә җыена да инде. Көчәеп киткән Кубрат ханнан үч алмый калмас. Дәүләтең яшәсен дисәң – яу чап, яңадан-яңа биләмәләр булдыр, җәйләү ызаннарына балбаллар утырт, үткән-сүткән сәүдәгәрләр күрсеннәр, кем иле аша үтүләрен белсеннәр. Болгар җире, Бөек Болгар җәйләүләре аша узалар икән…
Кубрат хан Бөек Болгарны төзеп йөргәндә, Ирсанга яңа егерме биш яз тулып килә иде. Балачагы, яшьлеге аның далада, җәйләүләрдә узды. Болгарның олуг ханы Фанәгүргә утыргач та, төптәңре тиз генә калага кайтмады. Кубрат хан белән яу чапкан чаклары да булды. Хак анысы, мәргән алыплар чиратында йөрмәде, әмма аның кебекләр булмаса, Кубрат ханга ялан-ялан җиңү килмәгән булыр иде. Ун-унбиш ел буена тоташтан яу чапкан Кубрат хан үз алыпларын сынап бетергән иде инде, ул аларның һәрберсенә эш тапты: кайсын укчы итте, кайсыннан атларын каратты, бер ишесен олау йөрттерде, кайберләреннән ук ясатты. Ирсан укчылар арасында иде, мәргән исемендә үк йөрмәсә дә, уктан ул оста атты. Шул елларда Кубрат хан аны төптәңре итеп билгеләде. Ирсан аның өчен үкенми, аның каравы ул үз һөнәренә Илбарыс баһадирны өйрәтте. Шундый итеп өйрәтте – Илбарыс углан җыен саен бүләкләр алды, мәргән дәрәҗәсенә иреште. Ирсанның гомере бушка китмәде, Болгарны бөек Болгар итү өчен төптәңре кулыннан килгәннең барысын да эшләде. Төптәңре итеп билгеләнгәч тә гел Болгарын кайгыртты. Әле дә ул Бөек Болгары өчен, аның киләчәге өчен өзгәләнеп йөри.
Җитәрдер, төптәңре Ирсан бик күп язлар Кубрат ханга бил бөкте, ул ни кушса, шуны эшләде. Хәзер ул Бөек Болгар башына үзе теләгән илханны куяр. Куяр да…
Аспарух илханны төптәңре Ирсан кояш баюга таба тәгәри башлагач эзләп тапты. Кылыч тотып, уңлы-суллы селтәнгән чагына туры килде ул илханның. Төптәңрене күрүгә, икенче ишектән Саксин кавхан чыгып китте. Төптәңре аны күрсә дә күрмәмешкә салышты, илханга сәлам юллады, түргә узды.
Кара чәчле, күксел кара күзле, буйчан гәүдәле Аспарух илхан төптәңрегә түмәр куйды, үзе янәшәдәге түмгәккә утырды. Чаршау артыннан караган каравыш кызга илхан:
– Кымыз китер, – диде.
– Игелекле бул, илхан. Син мине һәрчак ачык йөз белән кабул иттең. Хатының бала тапты, малай икән, игелекле булсын! – Төптәңре күкрәгенә кулын куйды, торып, бил бөкте. – Минем сиңа йомышым бар, илхан. Хәтерем ялгышмаса, атаң Кубрат синең яшеңдә көн-төн яуда булды. Ә син, күрәм, кылычың бушка селтисең. Йулыш каган алай җыя, Түбән Итилгә кирмән сала икән.
– Без дә Өске Кирмәнне салдык, төптәңре. Икенче калабыз Тимеркүк калкып чыкты.
– Түбән Итил каганда калсынмы? Күршең антлар көч җыеп ятсынмы?!
– Антлар белән Болгар килешүдә. Агабыз Ураган авар ханы Баянны тар-мар иткәндә, каганның уң кулына антлар кенәзе баса.
– Баса, баса, баса! Ашина белән Дулу да кайчандыр бер ыру булып яшәгәннәр. Хәзер әнә кан дошманнар. Кем аларны кан дошман итте?.. Дәшмисең?! Табгачлар императоры белән Рум императоры төркине икегә аердылар, үзара сугыштыралар. Император Ираклий Кубрат ханга патрикий титулын бирде. Табгачлар императоры Йулыш каганны кул астына алыр. Тагын орышыр ике кардәш халык, тагын кан коелыр, тагын императорлар ут уйнатырлар – отарлар.
– Ата – баш, без – каш, анам – муен, төптәңре. Синең кем булырга исәбең?.. Дәшмисең! Хазар кузгалса, абам Батбай хәбәр итәр, энем Балкыр да тик ятмас…
– Сиңа мәгълүм булсын, хазарлар белән болгарлар бер телдә сөйләшәләр, бер Тәңрегә табыналар…
Аспарух бик озак уйланып утырды. Төптәңре сүзләрендә хаклык бар иде. Кайчандыр Дулу ыруы да, Ашина ыруы да бер каган кулы астында яшәгәннәр. Хәзер әнә ике туган халыкны икегә аердылар. Кем аерды?.. Табгач императорымы? Әллә атасы йөз тоткан Рум императорымы?.. Юк, ыру башлары үзләре. Гасырлар буенча бер-берсен үтерешеп, суешыпяшәгәннәр. Соң инде аларны килештерергә, төптәңре, соң. Җәйләгәндә, мин Истер елгасына кадәр җиткәләдем, император тимәде. Хак, атам картайды, төптәңре, бер дә яу чабам дип тормый. Мәгәр кирәкме яу безгә? Кирәкми. Безгә булган җәйләүләребез бик җиткән.
– Сакай, – дип, артына каерылып җансакчысына дәште Аспарух. – Бар, абам Батбайны чакыр. Илханның йомышы төште, тиз килсен дип әйтте, диген.
«Сакай, – дип уйлады төптәңре, ишеккә таба китеп баручы алыпның аркасына карап. – Сакай. Көтригур алыбы, Көбер хан җибәргән алып. Яшь хан җизнәсенә ел саен алыплар җибәрептора. Җизнәсенә ярарга тырышуымы? Кем белә, бәлкем, бу алып Көбер хан тарафыннан Болгарга шымчы итеп җибәрелгәндер? Тугры хан кызына Кубрат хан өйләнеп кардәшләшсәләр дә, элек көтригурлар белән онагурлар дошманнар иде. Дөрес, дошманлыкны авар каганы Баян булдырды. Баян хәзер юк, Баян каганның башына Кубрат хан белән антлар кенәзе җитте. Әнә шулай төрки бер-берсен кыра.
Күп тә үтмәде, Батбай илхан килеп керде. Өлкән углан һаман өйләнми йөри. Кубрат хан өйлән дип кыстамады, илхан үзе ашыкмады. Аспарух илхан, атасы кебек, кәләшне көтригурлардан китерде, шуның белән биләмәләрен бермә-бер арттырды. Өлкән углан Аспарух илханга караганда буйга карсаграк, мәгәр төптән юан, киң җилкәле иде. Илханнар арасында көрәш булганда, өлкән абалары өстен чыкты. Тиле көч бар иде кебек илханда. Өлкән углан үсмер чакта ук төптәңре тиле көч күргән иде илханда. Әнә хәзер шул көч күзгә бәрелеп тора башлады. Керә-керүгә, Батбай илхан түргә узды, икесе белән дә кул биреп күреште. Аннары каравыш кыз китереп куйган чүлмәктән кымыз коеп эчте. Көчленеке замана дипме, өлкән углан һәрчак югарырак утырырга тырыша иде. Хәер, бу табигый иде – ул өлкән углан, аңа кайчан да булса бер олуг хан буласы. Дөрес, өлкән углан олуг хан булсын өчен, аксакалларның ризалыгы кирәк. Әмма моны төптәңре үз өстенә алыр иде. Аспарух илхан кебек акыллырак булса, белеклерәк булса өлкән углан, мөгаен, бүген үк тәхеттә утырыр иде инде. Мәгәр Батбайга Тәңре көчне күбрәк биреп, акылны кимрәк иткән, кызганган. Хәер, олуг хан Кубрат кебек үк акыллы булырга тиеш түгел, иң әүвәл ул төптәңре кулында уенчык булсын. Шул ук вакытта Аспарух илханга да каршы түгел иде төптәңре. Бераз кырысрак, дөнья хәлләрен күп сөйләргә яратмаган Аспарух та аның сүзеннән чыкмас. Илханнарның төптәңрегә хөрмәтләре зур. Балкыр да үз урынында дәрәҗәле илхан, икенче углан Кодрак та. Кодрак илханны Кубрат хан чит илләрдән дә кайтармый, рәтләп күзгә дә күрсәткәне юк. Ни өчен булыр икән?.. Әллә соң нәкъ менә шул илханның тәхеткә утыруыннан куркамы олуг хан? Төпчек илхан Аслан турында уйлыйсы да килмәде төптәңренең. Ул күптән инде император колына әверелгәндер, төпчек илханның хәзер язмышын бары тик император хәл итәчәк. Болгарны тәмам кул астына җыйгач, император, бәлкем, илхан Асланны Болгар тәхетенә утыртыр. Анда инде Бөек Болгар булмас, Бөек Болгар империянең бер өлкәсенә әверелер. Менә шуны булдырмаска кирәк төптәңрегә. Ә моны булдырмау өчен беренче чиратта чиркәүне җимерергә.
Бертуган илханнар янәшәдән утырдылар да орыш уеннары турында сөйләшә башладылар, гүя алар янында төптәңре бөтенләй юк та иде.
– Угланнар, атагыз Кубрат хан картайды, – дип сузыбрак башлады төптәңре. – Әйе, олуг хан картайды. Бүген төнлә минем төшемә керде. Тәңре төшкән икән. Тәңре миңа: «Олуг ханны үзем белән алам, Бөек Болгар тәхетенә олуг хан сайла, төптәңре Ирсан», – диде. «Кайсысын?» – дип сорадым… Аңлашмый калдым, кисәк кенә юкка чыкты. Колагыма чалынганы шул булды: «Чиркәүне җимергәне», – диде. Иртәгә чиркәүнең ишекләре ачылачак, илханнар! – Төптәңре илханнарга сиздерми генә күз төшереп алды, дикъкать белән тыңлыйлар иде. – Кайсыгыз кыла бу изге эшне, шул утырыр олуг хан тәхетенә.
Илханнар күзгә-күз карашып алдылар, икесе дә күзләрен идәнгә төшерделәр. Аталары Кубрат ханның ачуы яман, ни сөйли бу төптәңре? Кеше ишетсә?.. Атасы янында шымчы өстенә шымчы… Әллә соң төптәңре дә… Бу хәлне ишетсә, аталары кичермәс, икесен дә, ике ат койрыгына тагып, далага чыгарып җибәрер. Илханнарга уйланырлык иде, төптәңре аларны ашыктырмады. Ул белә иде: һәр ир-егетнең күңелендә йөгәнле ат булыр.
Бу мәлдә илханнарның миләрен көйдергән нәрсә «Нигә аларны гына сыный?» дигән сорау иде. Кодрак илхан кайда?.. Чит илдә. Булсын да ди. Балкыр илхан Фанәгүрдә ич, нигә аны да чакыртмаган төптәңре?..
Төптәңре көтте. Шул арада ул бер фикергә килде. Олуг хан тәхетенә Батбайны утыртырга. Күрде бит, сизде бит, Аспарух илхан бөтенләй югалып калды. «Батбай илхан!» – дип, күңелен янә бер ныгытып куйды төптәңре. Аннары гына, кам таягын кулына алып:
– Ишегалдына чыгыйк, илханнар, – диде.
Ишегалдына чыктылар, йорт уртасындагы балбал янына туктадылар.
– Әүвәл син әйт сүзең, өлкән углан Батбай.
– Тәңре ни куша, шуны кылыр өлкән углан, төптәңре.
– Инде син, Аспарух илхан?
– Төптәңре, – дип, кисәк кылычын селтәп алды Аспарух. – Төптәңре, олуг хан тәхете синең кулыңда түгелдер бит? Түгелме? Шулай булгач, кеше күңеленә язык салып йөрмә, хан тәхетенә кем утырасын бер син генә хәл итмисең, аксакаллар, кавханнар хәл итә. Син бик кыю икәнсең, төптәңре, мәҗлес җый, мәҗлестә торып фикерең әйт. Мин дә фикерем мәҗлестә әйтермен.
– Мин мәҗлес җыя алмыйм, илхан, мәҗлесне бер олуг хан гына җыярга хаклы.
– Шулай булгач, төптәңре, илханнар арасын болгатып йөрмә. Ил өстендә тынычлык булсын өчен, мин әйтәм, без ишетмәдек, син әйтмәдең бу сүзләрне, төптәңре.
– Юк, туганкай, – диде Батбай. – Син хаклы түгел. Мин синең белән килешә алмыйм. Атамыз картайды. Безгә чынлап та яу чаба алырлык олуг хан кирәк.
Аспарух, һаваны чыжлатып, янә кылычын селтәп алды.
Төптәңре Ирсан йомры башлы кам таягын әкрен генә күккә күтәрде:
– Йа Тәңрем! Яздырма акылдан илханны, аны шайтан котырта, акылына зыян китермә! Йа Тәңрем!..
Төптәңренең кам таягы башында кояш сыман алтын чукмар, кара-күксел болыт астыннан чыккан кояш нуры, шул чукмардан чагылып, күзләрне камаштырды. Аспарух кам таягы башындагы шар сыман нәрсәдән күзен дә ала алмый торды. Менә төптәңре чукмарбашны Аспарухның күзенә үк китереп терәде.
«Ул мине сихерли», – дип уйларга өлгерде Аспарух илхан һәм таякка ияреп кузгалуын сизми дә калды. Илхан туктарга тырыша, әмма кул-аяклары гүя аныкы да түгел, гүя башка бер кеше аның аякларын хәрәкәтләндерә иде.
– Күктә – Тәңре, җирдә – мин. Чыкма минем сүземнән, илхан… Батбай илхан, син дә…
Шулчак гөрелдәп каядыр еракта күк күкрәде.
– Угланнар, – диде төптәңре, телен көчкә әйләндереп. – Угланнар, мин Тәңре белән сөйләштем… Иртәгә көн туганчы чиркәүне җимермәсәгез, Фанәгүрне җир убар…
Ике туган илхан ни әйтергә белми телсез калдылар, әмма төптәңре кабат сүз катмады, борылды да китеп барды. Кисәк ул туктады, әйләнеп, янә илханнарга карады, кам таягын күккә күтәрә башлады. Моны күреп, ике илхан тиң җиргә тезләнделәр.
– Яндыру өчен аланнардан килгән нефтә алыгыз.
Төптәңре китеп баргач та, ике илхан, тезләнгән килеш, йорт уртасында калдылар. Ниһаять, Батбай илхан телгә килде:
– Чиркәүне кояш чыкканчы җимерәбез, Аспарух. Иртәгә кояш чыгар алдыннан алыпларым белән чиркәү янында булырмын, – диде Батбай.
– Моның өчен атам башыбыз кистерер, – диде, ниһаять, Аспарух.
– Барысы да Тәңре кулында, Аспарух. Язмыштан узмыш юктыр.
Аспарух илхан бер сүз дә әйтмәде, китеп барган абасы Батбайның аркасына бик озак карап торды. Хәтта Батбай абасы капкадан чыгып киткәч тә, ул, бик озак уйланып, бер урында таптанды.
Чиркәү җимерүгә күп өмет баглады төптәңре. Чиркәү җимерелгәч, базилевс Кубрат ханга үпкә белдерер, китәр ике арада бәхәс: калкып чыгар элеккеге вак-төяк ил-кала бүлешүләр. Базилевс Фанәгүрдән грекларны чакыртып алыр, Йулыш каганга йөз тотар. Бу хәлләрне белеп алгач та, Кубрат ханга буйсыныр-буйсынмас торган хазар бәкләре кузгалыр. Шунда төптәңре Ирсан тәхеткә өлкән илхан Батбайны тәкъдим итәр. Йулыш каганның уң кулы Җаек бәктән яшь ханга кыз соратыр. Җаек та, каган да каршы килмәсләр, гореф-гадәте, теле-йоласы бер булган халык янә берләшер, янә дөньяны дер селкетеп торыр. Төптәңре Ирсанга да Биләмҗиргә юл ачылыр. Каганның төптәңресе Урагай картайган икән, рәтләп сөйләшә дә белми икән. Беррәттән төптәңре Ирсан яраткан угланы Илбарысны да үзе белән Биләмҗир каласына алып китәр.
Әйе, бүген аңа баһадир Илбарыс кирәк иде. Илбарыс баһадир илдә булса, ул да чиркәүне җимерергә барыр иде. Бәлкем, ул кайтып та киләдер инде, юлдадыр…
Төптәңре Ирсан ни сәбәпледер баһадир Илбарысны түземсезлек белән көтте. Илбарысның угры Чалбай ханны җиңү хәбәре килгәч, ни кылырга да белмәде. Илбарыс өчен ул барысын да эшләр: хан кызын аңа димләр. Тәхеттән төшерелгән Кубрат моңа риза булмас, дулар, тик инде, дулар-дулар да, барыбер кызын баһадирга бирергә мәҗбүр булыр. Әйе, Илбарыс Фанәгүргә тизрәк кайтсын иде. Чыны-ялганы белән шуны белә иде төптәңре: базилевсның угланы Юстиниан кәләшен алырга юлга җыена икән. Бу хәбәр чынлап та хак булып чыкса, Фанәгүргә кораб-кораб байлык җибәрер базилевс, сарай куштаннары моңа шатланыр. Күп тә үтмәс, хан кызы Чәчкә, баласын күтәреп, кияве Юстиниан, ягъни ире белән Фанәгүргә әйләнеп кайтыр. Кубрат хан кияүне уң кулына утыртыр. Анда инде Бөек Болгарны яңадан үз мөстәкыйльлегенә кайтарам димә, Рум дәүләте әкренләп Болгарны канат астына җыяр. Әйе, ашыгырга, ашыгырга, иртәгә соң булуы бар.
Ишегалдына әнә шундый уйлар белән кайтып керде төптәңре һәм бик озак җимеш бакчасында уйланып утырды.
Төптәңре Ирсан йөрәге дөп-дөп тибүдән уянып китте. Коточкыч төш күрде: күктән төшкән аждаһа аны кай тарафкадыр күтәреп китеп бара… Куркудан шабыр тиргә баткан иде ул. Бакчадагы түмәргә утырып, агачка башын терәгән килеш кенә йокыга киткән ләбаса. Аждаһа аны дөрләп янган чиркәү өстенә алып бара иде. «Бу ни булыр?»– дип гасабилана башлады төптәңре. Янә башын агачка терәде, янә йокыга китте. Төше дәвам итте. Юк, бу юлы аны аждаһа түгел, греклар янган чиркәүгә таба күтәреп алып баралар, янгын эченә ташламакчылар. Арада патрикий Симеон да бар икән, имеш…
Бу юлы, уянуга, төптәңре дер-дер калтырана башлады. Хәтта, төшемме, өнемме икән дип, үз-үзен капшап карады. Йа Тәңрем, бар икәнсең әле, бар икәнсең…
Төптәңре торды да өйгә керде, юынды, гарәпне чакырды, аш хәзерләргә кушты. Ашап-эчкәч, гарәбе аны ишегалдына кадәр озата чыкты. Кол ике гарәп сәүдәгәрен дәшмәкче, ашатып-эчертеп җибәрмәкче икән. Дәшсен. Кунак итсен. Гарәпләр көчәеп бара, базилевсны нык кына борчый башладылар, шәһәр артыннан шәһәр югалта империя. Ниндидер ислам дине белән көчлеләр икән гарәпләр. Мөхәммәд пәйгамбәр кырык алланы бер иткән. Ул 20 апрельдә, 571 елда туа. 12 ноябрьдә, 601елда пәйгамбәрлек ала, 26 майда, 632 елда вафат була. Ирсан кебек үк кеше Алла илчесе? Кырык алланы бер иткән? Бит Ирсан да— Тәңре илчесе, ул да… Йа Тәңрем, ит ярдәм илчеңә, теләген уң ит… Әйе, кол барысын да белә. Сөйли, төптәңре дәшми. Аның үз кайгысы кайгы: чиркәүне яндыру. Төптәңре гарәп колына ияк кенә какты. Янәсе, кайда кунакларың?
Ирсан урамга атылды. Кояш чыгып килә иде. Туктап, көнне каршы алды, Тәңредән игелекле көн теләде. Шунда аның колагына чаң-чоң иткән авазлар ишетелде. Төптәңре үз колакларына үзе ышанмады. Чиркәү яклап көек исе килергә тиеш иде. Мәгәр шик юк, чаң кагалар, грек халкын чиркәүгә чакыралар иде. Төптәңренең аяк буыннары бушап китте, бертынга ул аңына килә алмый торды. Әйе, китте Фанәгүр болгар кулыннан, үзенә үзе кабер казыды Кубрат хан.
Төптәңре чиркәү янына ашыкты. Аннан кисәк туктап калды. Кайда илханнар, ни кылып яталар? Нигә ут салмаганнар, нигә чиркәүне җир белән тигезләмәгәннәр?! Янә кузгалды, чиркәү тирәсендәге хәлләрне үз күзе белән күрәсе килә иде. Барысы да: болгары, грегы, яһүде, әрмәненә кадәр чиркәүгә ашыга, төптәңрегә күз ташлаучы да юк. Башка вакытта…
Башка вакытта ничек була торган иде соң әле? Әйе, грегы, яһүде… болгарларны әйтеп тә торасы юк, төптәңрене күрүгә, бил бөгәрләр, хөрмәтләп сәлам бирерләр иде, бүген исә әллә халыкның күзе тонган… Тыярга, туктатырга, туктатырга!
Ничек кенә ашыкмасын, төптәңрене узып китүчеләр дә булды, берәү хәтта: «Юл, юл бирегез!» – дип кычкырды. Фанәгүрдә грекларның шулай күп булуын төптәңре күз алдына да китермәгән иде. Диңгез бугазы аша Боспор дәүләтеннән күчеп килделәрме әллә?..
Менә чиркәү мәйданы. Үзенә күрә бер моң чыгарып, туктап-туктап чаң кактылар, греклар чукына-чукына чиркәүгә тулалар, ә чиркәүне җимерергә тиешле бер генә алып та күренми. Кайда Батбай, кайда Аспарух илханнар? Җитмәсә, тамаша кылыргамы, чиркәү ишеге янына болгарлар җыелган, барысы да, авызларын ачып, ишек төбендә вәгазь укучы патрикий Симеонга карап торалар. Дин әһеленең тавышы төптәңрегә ишетелә иде:
– Халаек, Фанәгүргә чиркәү салынды, бүген якшәмбе көн, Изге Христоска иман китергән кешеләргә чиркәү ишекләре ачык. Алла колы Симеоннан фатиха алырга теләгән һәр кеше, нинди генә телдә сөйләмәсен, чиркәүгә керә ала. Мәрьям ана алдына тезләнеп, менә болай чукынды исә, муенына менә бу тәрене такты исә, үз гомеренә Изге Христос аның турында кайгыртачак, киңәшчесе, ярдәмчесе, афәтләрдән саклаучысы булачак. Изге Христостан иман алган изге кешенең җаны үлгәч тә җәннәттә булыр…
Күр әле, ничек халыкны котырта кара чикмән кигән албасты! Тәңрем, кыл бер-бер нәрсә: җирдән уптыр, уттан ялмат үзен, диварларын җимерт, түшәмен иш, зилзилә куптар. Тәңрем!..
Төптәңре чиркәүгә якын килергә кыймады, танулары бар иде. Әнә караштыргалап та куялар түгелме? Аны монда болгарлар күрсә, Тәңредән ваз кичәрләр, һәрберсе патрикий Симеон кулыннан муенына кош тәпие тагып чыгар…
Төптәңренең йөрәге кысылып-кысылып куйды, тамак төбендә әче төер утырды. Нигә, нигә Батбай илхан белән Аспарух сүзләрендә тормадылар икән?! Ә бит, ут салабыз, көфер оясын җир белән тигезлибез, дип калганнар иде.
Төптәңре туп-туры сарайга юнәлде. Кабул итәрме хан? Итәр, итми хәле юк. Ул аңа барысын да сөйләп бирер, ханны үгетләр һәм шуның белән күкрәгендә көйрәгән утны басар. Юкса бүген төптәңре Ирсан яшен суккан агачтай дөрләп янып бетәчәк.
Төптәңренең йөзендә борчу күреп, каравыл алыплар сөңгеләрен читкә алдылар. Төптәңредә ят бер хис уянды, ул гүя хан янына да керми, ә базилевсның үзенә кереп бара.
Кубрат хан тәхетендә утыра иде, төптәңре ишектә күренүгә, башын күтәрә төште, хан да төптәңренең борчулы кыяфәтенә игътибар итте.
– Әйдүк, түрдән уз, төптәңре, уң кулыма утыр, – диде гаҗәпкә каршы олуг хан.
Төптәңре хан янәшәсенә утырды, тирән итеп көрсенеп куйды. Шунда аның күзләре Кубрат хан каршындагы рәсемгә төште. Таң калмалы иде. Юк, бу Аппак рәсеме түгелдер, Тәңредән туган ай үзедер. Алты бала анасы дип кем әйтер?! Йа Тәңрем, бирсәң бирерсең икән кешегә гүзәллекне! Сурәт-рәсем алтынга буялган ырмага куелган иде. Каерылып карап торудан төптәңренең хәтта муены авырта башлады. Ханша Аппак күксел-зәңгәр томан артыннан чыгып килә. Анда, томан артында, Кубрат ханның сурәт чалымы, әмма хан сурәте шулхәтле сыек төшерелгән иде ки, таныса да, бик якыннары гына таныр иде олуг ханны.
– Аппакның сурәтен патрикий Симеон чиркәүгә куйган икән, – диде олуг хан. – Болгарларны котырта дип уйлама тагын. Мин Болгарда йолаларга ирек бирергә булдым. Син ничек уйлыйсың, төптәңре?..
Ирсан бу сорауга бер мәлгә югалып калды. Ни дип әйтергә?.. Кубрат хан кулында Атилла бабадан калган җәйпәк чүлмәк такта. Олуг хан, бармаклары белән капшап, җәйпәктәге изге юлларны укый иде. Кубрат хан, яшь чакта Патшакала сараенда тәрбиядә булгангамы, грек телен бераз сукалый, гректан килгән китапларны да укыштыргалый иде. Картая башлагач, Кубрат хан күбрәк уку белән гомерен уздырды. Әллә соң шуңамы дөньяви хәлләр белән кызыксынмый башлады олуг хан? Әйе, базилевс җибәргән философ Иоанн Фасиан искиткеч хәйләкәр булып чыкты, нәрсәгә керешмәсен, хан иң әүвәл аның белән киңәшә. Кайчан китә микән бу философ Фанәгүрдән?.. Базилевс аны иленә чакырган икән, дип тә сөйләделәр, ә үзе һаман Фанәгүрдә. Менә ничә ел инде олуг хан да җәйләү чыкмый, философтан белем ала.
– Болгар бер Фанәгүр генә түгел хәзер, олуг хан, күзгә күренеп Тимеркүк кала үсеп килә. Биләмәләрендә уннарча тугандаш халык яши. Аларның барысы да диярлек Тәңре йоласына табына. Тәңре йоласы угорлар табынган аю түгел, аның нисби гомере мең еллар, – дип сөйләп китте ярсына барган төптәңре. – Хәйлә белән алдырмакчы Симеон, Аппак рәсемен ясаган да Болгарны христиан диненә аудармакчы. Бүген әнә чиркәү ишекләрен ачтылар, грегы грек инде, болгары шул тарафка агыла, иртәгә яһүде килер, гарәбе. Болгар Тәңре белән яу чапты, Тәңре белән дан тапты. Яу чап, олуг хан, яңа күршеләр табарсың.
– Яңа күршеләр, – диде, үртәлеп, хан. – Яңа күрше искедән яманрак булса?.. Дәшмисең. Юк инде, төптәңре, Кубрат исән чакта яу чабу булмастыр.
Шулай диде дә Кубрат хан янә алдындагы җәйпәкне укырга кереште. Ул аны авыз эченнән генә укыды, төптәңре Ирсан да бабалардан калган җәйпәкне укый, аннан илаһи көч ала. Төптәңре рәсемгә якынрак килде. Никадәр хиссият, никадәр садәлек, никадәр чынлык иде рәсемдә. Ханша Аппакны чынлап та Изге Мәрьям ана иткән бу патрикий Симеон.
– Йә-йә, төптәңре, – диде Кубрат хан.
– Базилевс йоласы Болгарга килсә, ата – улны, ана кызны белмәс, олуг хан. Болгар тәүге гайрәтен җуяр, ыру-кардәшләр арасында ызгыш китәр. Болгарның көч-гайрәте Тәңредә, олуг хан.
– Ул килде инде, төптәңре, яңа йола. Килеп ята. Аппакка тимә. Табыналар икән Аппак рәсеменә греклар, табына бирсеннәр. Борчылма, төптәңре, Болгар үз динендә калыр. Мәгәр мин башка йолаларны да тыймаска булдым. Орышсыннар үзара йолалар. Кайсы өстен чыгар, шул йоланы алыр болгар. Без әнә иртән торабыз да Тәңредән изге көн телибез, кеше үлсә, ярты байлыгын җир астына күмәбез, ә философ әйтә, бу – кыргыйлык, ди. Байлыкны җир астына күммәскә, хан казнасына җыярга кирәк, ди. Аннары, нинди генә йолага табынмасын кеше, күңеле пакь булса, ул һәрвакыт саф күңелле булып калыр; инде кешенең күңелендә әшәкелек өстенлек итә икән, нинди генә йолага табынса да, ул һәрчак явызлык кылыр. Ник дәшмәс булдың, төптәңре?.. Дошманнарым мин бик яхшы күрәм, менә йолама табынган кешеләрем арасындагы дошманнар белән ни кылырга? Киңәшең әйт. Көнбатыш-көнчыгышта әнә сарациннар көчәеп килә, гарәпләр. Ни куәт бирә аларга?.. Ислам дигән яңа дин, яңа йола, ди философ. Мин бер йолага да каршы түгел, төптәңре. Җиткерделәр миңа, Батбай илхан белән Аспарухны аталарына каршы котыртып йөрисең икән… Хакмы? Дәшмисең! Кисәтәм, төптәңре, илханнар син котырткан җәбергә керешсәләр, мин синең дә, аларның да башларын кистерәчәкмен.
Олуг ханнан бу сүзне ишетүгә, Ирсанның аркасы кымырҗып, эсселе-суыклы булып китте. Ул кисәк ышанды: әгәр дә мәгәр кылган эше ачылса, хан, ике дә уйламый, угланнарының да, аның да башын кистерәчәк. Алай да хан алдында тез чүгәргә төптәңреме ул!
– Олуг хан, танмыйм, мин аларны чиркәү җимерергә котырттым, мәгәр илханнар куркак булып чыктылар, һични кылмадылар. Симеон миңа аңлаешлы, ә менә син якын иткән философ нинди динне яклый, олуг хан?
– Хакыйкатьне яклаган динне, төптәңре, хакыйкатьне! Без базилевска тире, бал, балавыз, балык җилеме сатабыз, әул безгә корал бирә, кием-салым китерә. Бөек Болгар күзгә күренеп байый, аның даны ерак Римга, ерак Табгачларга җитте, Дәмәшкъ сәүдәгәрләренең Болгардан киткәннәре юк, Кодрак илхан шул тарафтан өченче тапкыр корал алып кайта инде. Кисәтәм, төптәңре, моннан ары илханнарны ханга каршы котыртма. Хан данын, ил данын күтәр. Бары тик шунда гына башың исән калыр, төптәңре.
Кубрат хан тәхетеннән төште, таягы белән идәнгә төртте. Шундук җансакчылары килеп керделәр. Кубрат хан аларга чыгып китегез дип ишарә ясады, җансакчылары чыгып киттеләр, төптәңре агарынып калган иде, Кубрат хан моны күрде һәм ирен чите белән генә елмаеп куйды. Олуг хан төптәңре янына килде, иңбашына кулын салды; авыр иде ханның кулы, төптәңренең иңбашы иңеп куйды.
– Төрмә, төптәңре, бер коллар өчен генә салынмый, анда хан әмеренә, хан боерыгына буйсынмаган кайнар башлар да ябыла. Тарихта кабатлана торган хәлләр була, атаң язмышын кабатламасаң иде, Ирсан. Атасы үткән юлдан угланы да үтәр, диләр. Сиңа әйтәм, мин, базилевс кулындагы грек утының серен кулыма төшермичә, илханнарга тәхет бирмәскә булдым. Тиздән Илбарыс углан кайтып төшәр, ул углан грек телен яхшы белә, мин аны Патшакалага илче итеп җибәрергә булдым. Базилевс Чәчкәне алып китәргә ашыга, җыена да икән инде. Мин аңа, ашыкмасын, тагын бер яз килгәнне көтсен, дип әйтеп җибәрәм. Илбарыс углан моны эшләр, мин аңа ышанам. Төптимерче Агасикедә шигем бар иде. Шуңа күрә мин базилевстан аның хатыны белән балаларын Болгарга җибәрүен сорадым. Базилевс риза булды, бүген-иртәгә Агасикенең гаиләсе биредә булыр. Грек уты ясауның серен төптимерче Агасике белә икән, гаиләсе килгәч, ул Фанәгүрдә калыр, грек утын ясый башлар. Грек уты ясауның серен кулыма төшергәч, минем дәүләт тагы да көчәер, куәтләнер. Киңәшем шул: бу эшемдә ярдәмчем булсаң иде. Илбарыс углан кайтуга, мин аны буйтур итәчәкмен, аксакаллар каршы килмәс, баһадирның кылган яулары мактаулы булды. Ә сине мин, төптәңре…
Төптәңре кисәк хан алдына тезләнде:
– Мин синең колың, олуг хан.
– Тор, төптәңре! Синдәй акыллы кешегә хан алдында тезләнеп тору килешмәстәй хәл дип уйлыйм. Атаң синең башта акыллы яшәгән. Киңәшем шул булыр сиңа: атаң язмышын кабатламасаң иде. Инде хуш!
Төптәңре акрын гына чыгып китте, ишектәге сакчылар айбалталарын ике якка алып юл бирделәр. Төптәңре аларга хәтта күз сирпеп тә карамады, хан аның гүя җелеген суырып алган иде.
Каланы ничек чыкканын белмәде, бары тик диңгез ярына җиткәч кенә туктап калды. Хәер, бүген төптәңрегә кай тарафка барса да барыбер иде.
13
«Илбарыс баһадир алае белән Фанәгүргә җитеп килә» дигән сөенче килгәч, сарайда ыгы-зыгы купты. Аерата Чәчкә очынды. Итек башлары гына күренеп торган кызыл төстәге чапан кигән Кубрат хан капкадан сарай ишегенә кадәр келәм җәяргә кушты. Урамда алыплар күренүгә, олуг хан болдырдан төште. Чак кына алгарак чыгып, куанычыннан ни кылырга белми, Чәчкә басып тора. Кубрат хан кызына кырын күзе белән генә карап алды. Кайчандыр, бик ихтимал, Аппак та үзе сөйгән көтригур батырны шулай шатланып каршы алгандыр, әмма Тугры хан кызының язмышын Тәңре үзенчә хәл итте. Син, бала, баһадирны сөясең булса кирәк, мәгәр син аңа булмассың, киләсе язга ярәшкән егетең килер, һәм син Патшакалага китәрсең, дигәндер. Мин дә сиңа, бала, Тәңре сүзләрен кабатлыйм. Син, балам, рәхәт тормышка бик тиз өйрәнерсең, яшьлектә булган мәхәббәтең истәлек булып кына калыр.
Кубрат хан кызына, чынлап та, уйлаганын әйтергә иткән иде, кызының кәефен бозарга теләмәде, дәшмәде. Әйдә, сөенеп калсын, яшьлек ике килми.
Сарай капкасыннан беренче алыплар килеп керделәр. Иң алдан Илбарыс баһадир килә, аннан, бер адым гына кала төшеп, алостаз Дәян, төптимерче грек Агасике. Янә шуңа игътибар итте хан: баһадир, Чәчкәне күрүгә, адымын тизләткәндәй итте, әмма шундук тыелып калды. Килеп җиттеләр дә ханга өчесе берьюлы баш ордылар. Олуг хан аларны берәм-берәм кочаклап, үбеп чыкты, төптимерче, грекка җиткәч үк, җансакчысына кул изәде. Ни күзе күрсен— Агасикегә таба хатыны, җитеп беткән кызы, улы киләләр иде. Агасикенең күзләрен яшь пәрдәсе томалады, аннары ул хатынына каршы китте. Аларның очрашу шатлыгыннан күзгә яшьләр килмәле иде. Агасикенең киңҗилкәсе вак-вак калтырана. Кубрат хан аңа аерата дикъкать белән карады. Чынлап та үз хатынымы, үз оланнарымы?..Үзенекеләрдер, бу чиккә җитеп шатланышмаслар, җылашмаслариде.
Кубрат хан кочканнан соң, сабыры төкәнеп көтеп торган Чәчкә:
– Абам! – дип, Илбарысның күкрәгенә капланды. Һәм акрын гына: – Мин сине сагындым, сагындым, сагындым, баһадирым! – диде.
Кубрат хан халыкны аш бүлмәсенә чакырды.
Төптәңрене баһадир аш бүлмәсендә күрде. Төптәңре баһадирны күрде дә җылап ук җибәрде. Баһадир аның башын күкрәгенә кысты, үзенең дә күзләренә яшь эленде. Кисәк кенә рәхәт булып китте төптәңрегә. Менә кем кирәк аңа бүген, үз баласыдай ятим бала. Менә кем аның өчен кадерлеләрнең кадерлесе!
– Баһадирым, балам, оланым, – дип, бертуктаусыз тәкрарлады төптәңре. – Өметем минем, бердәнберем. Исән-имин, сау-таза илдәсең…
– Табынга! Табынга дәшә олуг хан! – дип кычкырды табынбаш.
Бары тик бер җам эчемлек эчкәч кенә, төптәңре табындагыларга күз йөртеп чыкты. Олуг ханның уң кулында философ утыра, философ янәшәсендә – төптимерче Агасике, ханның сул кулында – Илбарыс баһадир, баһадир янәшәсендә – алостаз Дәян.
Җамнарга эчемлек коелгач, Кубрат хан сүз алды. Олуг хан башта табындагыларга күз йөртеп чыкты. Ул теләгән аксакаллар, кавханнар, илханнар монда иде.
– Аксакаллар, кавханнар, мин ошбу мәҗлестә угланым Илбарыс баһадирга буйтур титулы бирәм! – Хан шау-шу тынганны көтеп торды. – Сөрәнче, иртәгә көн тугач, минем боерыгым халыкка җиткер. Мин әйттем!
Хан җамны күтәреп эчеп куйды, муенындагы зур алтын тәңкәне баһадирга такты, аннары кочаклап үпте.
– Атам, олуг хан! – диде баһадир, каушый төшеп. – Багучым, ризык бирүчем, йомышың үтәүдә һәрчак ышанычың булырмын!
Мәҗлестән соң буйтурны олуг хан шахмат бүлмәсенә алып керде. Өстәл янына утырыштылар. Хан шахмат шәкелләрен кулына алды. Шахмат шәкелләре сөяктән ясалган иде, аларның ялтыравында үзең үтә күренмәле.
– Акмы, карамы, буйтур?
– Ак, олуг хан.
Олуг ханның уенда уен түгел иде, игътибары таркау, начар уйнады, ахыр отылды. Икенчегә шәкелләрне дә тезеп тормады.
– Углан, мин сиңа тагын зур эш йөкләргә булдым.
– Минем өчен синең йомышны үтәү дан, олуг хан.
– Данны сорап алмыйлар, буйтур, дан кешегә үзе килә. Ул сиңа килде инде, кадерен белеп саклый күр. Мин сине, буйтурым, Патшакалага җибәрергә булдым. Йомышым җитди, катлаулы. Мәгәр мин сиңа ышанам, буйтурым. Яшьлек – ышаныч белән, картлык тәҗрибә белән алдырыр, дигәннәр аксакаллар. Без ике акылны бергә кушыйк та… Әнә үзең дә чамалыйсың… Әйе, буйтур, Болгарга грек утының сере кирәк. Утның дәһшәтлесе империядә. Грек уты кулыма төшү белән, мин Йулыш каганны җир йөзеннән юк итәчәкмен. Патшакаладан исән-имин әйләнеп кайтсаң, сиңа кавхан титулы бирелер.
– Ышанычың акларга тырышырмын, олуг хан.
Олуг хан яныннан чыккач, буйтур укытучысы Константин янына юнәлде. Укытучысы ни әйтер? Аның иленә бара бит, бәлкем, сүзе-йомышы бардыр.
Укытучысы аны ачык йөз белән каршы алды, түргә әйдәде. Утырыштылар. Илбарыс аңа Патшакалага сәфәр чыгарга җыенуы хакында әйтте.
Башта Константин бу сүзләрнең мәгънәсенә төшенми торды бугай, аннары аңлады һәм чак кына буйтур алдына тезләнмәде.
– Йомышым үтәрсеңме, Илбарыс? Язган хатым, бер кешегә күрсәтмичә, аңа бирерсеңме?
Буйтур аның каршына тезләнде, әмма укытучы аны аякка бастырды. Алар шулай бер-берсенә карашып тордылар.
– Мин аны күрермен, укытучым. Синең хатны тапшырырмын. Беркем дә белмәс. Ышан.
Укытучы буйтурның башыннан кочты, бертын сүзсез торды.
– Мин аңа хат язам. Ул хатны аннан башка беркем дә укымас. Укымас бит, буйтур?
– Укытучым, мин сүземдә торырмын. Императрицага… – Буйтур ни әйтергә белми тотлыгып калды.
– Иртәгә. Иртәгә мин сиңа ул хатны бирермен, буйтур. Хәзер мин сиңа сарайдагы тәртипләрне, кагыйдәләрне өйрәтәм.
– Миңа аларны философ өйрәтергә булды.
– Зыян итмәс. Син – укыган кеше, син – минем укучым. Тәкәббер император, варвар белән очраштым дип, үзен синнән өстен сизмәсен. Син – болгар халкының вәкиле, укымышлы, белекле вәкил. Илчегә үлем юк, диләр әнә сездә. Үлем юк сиңа. Әмма сак бул…
Буйтурны укытучы бик озак өйрәтте. Аннары ул хат яза калды. Сөйгәненә, бердәнберенә.
«Ул аның хатын императрицага бирер, вәгъдәсендә торыр. Укытучы – аның өчен бердәнбер изге кеше, аның кебек үк гашыйк кеше», – дип уйлана-уйлана кайтты өенә буйтур.
Илбарыс буйтурны Патшакалага озату ханга шактый мәшәкать тудырды. Бар нәрсә җыйналды, төгәлләнде дигәч тә, әллә ниткән өстәмә эшләр туа торды. Үзара рәтләп сөйләшә белмәсәләр дә, шул ике-өч көн эчендә төптимерче Агасикенең кызы Эгина белән хан койрыкчысы Дәнис табышалар һәм чиркәүдә никахлашалар. Кызның теләге белән койрыкчы Дәнис, чиркәүгә кереп, христиан динен кабул итте. Дәниснең муенына патрикий Симеон тәре тагып чыгарды. Чиркәүдән соң койрыкчы Дәнис белән Эгинаны далага алып барып, Перун алласыннан ризалык алып кайтты. Патшакалага иң зур корабларның берсе хәзерләнгән иде, олуг хан корабны озатырга Фанәгүрдә булган барлык илханнарны, кавханнарны, тарханнарны чакырды. Кичә кич белән, мин дә илемә кайтып китәм, дип, ханга кергән Агасике соңгы мәлдә генә үкенү кебек бер нәрсә тойды. Ә бит ул Фанәгүрдә дә кала ала, җыйган мәгълүматларын улына бирер дә үзе Фанәгүрдә калыр. Әмма туган туфракның җегәре көчлерәк булып чыкты, – Агасике корабта, хан бөтен куштаннары белән аларны озата килгән.
Олуг хан боерыгы белән корабка бер мичкә эчемлектәгәрәтеп керттеләр, сәфәр чыгучылар да, озатучылар да, китүчеләргә ак юл теләп, берәр чокыр эчемлек эчтеләр. Бу хәлгә грек Агасикенең күңеле тагы да нечкәрде бугай. Олуг хан үзе аның белән чәкешеп эчте. Базилевс моны эшләр идеме? Мәңге юк. Ул Агасикедәй кешеләрдән җирәнә, җирәнмәгән хәлдә дә, бер мичкәдән эчемлек эчми. Үзе болай саран да түгел император Ираклий, киң күңелле булып күренергә тырыша, мәгәр ишкәкче колларга кадәр аның белән шәраб эчәрме? Юк. Базилевстагы коллар – богауда, иректәгеләре дә хуҗаларына җеп белән тагылганнар. Коллыктан котылу өчен, хуҗага йөз алтын түләргә кирәк. Андый акчаны колга каян тапмак кирәк? Гомеренә эшләп тә җыя алмый ул аны, колны бары тик башка берәү генә сатып ала ала, һәм ирекне дә аңа хуҗасы гына бирергә хаклы.
Кубрат хан барысына да ак юл теләде, корабка утырыр алдыннан буйтурны янына чакырып алды һәм, Агасикегә ишетелерлек итеп:
– Яшьлек – илеңә булган иман белән, картлык тәнеңә булган иман белән кадерле. Тәңреңне онытма, буйтур, һәр көн дога кыл. Ак юл сиңа! – диде.
Олуг хан күккә карады, кулларын күтәреп, Тәңредән иман үтенде, шуннан соң Илбарыс буйтурга көмеш саплы хәнҗәрен бирде.
Әүвәл башта корабны, һичкемгә күрсәтми, төнлә белән генә җибәрергә уйлаган иде олуг хан, соңгы мәлдә бу уеннан кире кайтты. Яшерен эш яшен атар, билгеле эш илен саклар, дип, көпә-көндез озатырга булды. Барысы да хан уйлаганча бара иде. Әмма соңгы мәлдә генә бер нәрсәгә тап булды хан: Чәчкә кызы, күзен дә алмый, буйтур Илбарыска карап тора иде. Карап торса гына бер хәл, һичкемне дә күрми, әйтерсең янында атасы белән анасы да юк. Күр, Илбарысы да, җай чыккан саен, кыз ягына күз ата. «Балакай, – дип уйлады хан. – Балакай, ошамый миңа синең бу кыланышың, ошамый. Синең ярәшкән кешең бар— Юстиниан. Тәңре насыйп иткән булса, киләсе яздан да калмыйча, Патшакалада булырсың. Дөньяда бер император сараенда кадер-хөрмәттә генә яшәрсең».
Әйе, Румга капчык-капчык мал-мөлкәт җибәрде Кубрат хан. Император ни җибәрер?..
– Император берни дә җибәрмәс, юкка өмет итмә!
«Кем бу? Ни ди?» Олуг хан тавыш килгән якка, артына әйләнеп карады, әмма бер генә дә шикле кеше күрмәде. Әллә соң колагына шулай ишетелдеме? Тәңредән илаһи тавыш килдеме?.. Олуг хан кузгалды, шунда гына ул халык арасыннан чыгып килүче төптәңрене күрде. Менә кем әйткән икән, минем эчке уйларны укый, күр әле син аны! Халыкны котырта, илханнарны, җитмәсә, монда килеп ни ди. Базилевс белән тату яшәүне ошатмый. Аның белән орышып яшәсәк, кан койсак?.. Ә бит син сукыр, сукыр, төптәңре. Мин синнән күп тапкыр ераграк күрәм. Мине Болгарның бер бүгенгесе түгел, киләчәге дә борчый. Ә синең күзеңне нәфрәт уты томалаган. Акыллы кешегә исә нәфрәт юлдаш була алмый. Болгарның Тәңресе мин үзем – Кубрат хан. Кубрат хан беркайчан да Тәңрегә хыянәт итмәс. Тәңре минем җәйләүләремне, биләмәләремне ишәйтте. Үлгәндә дә Тәңре белән үләр Кубрат хан…
14
Киңәш мәҗлесенә барлык җәйләүләрдән дә илханнар, тарханнар чакырылган иде. Кубрат хан аларның һәрберсенә сораулар бирде. Тимер Капка каласы тарханы әйтте:
– Йулыш каган Биләмҗир каласына бик күп алай җыйган икән, уң кулы Җаек бәктә дә төмәннән артык алай икән. Әмма тарханга ышансаң, Йулыш каган бер дә Болгарга яу чабарга җыенмый кебек, киресенчә, кардәшләшергә тели шикелле. Шымчылары дөрес җиткергән булса, каган тиздән Фанәгүргә Кубрат хан кызына яучылар җибәрергә җыена, имеш. Кыскасы, Йулыш каган Кубрат хан кызы Чәчкәне сорамакчы.
Тарханның бу сүзләренә ни әйтергә дә белмәде Кубрат хан. Яман хәбәр алып килгән өчен Тимер Капка каласы тарханын тотып орышыр иде, аксакаллар килештермәс. Аннары ул гаеплеме, тархан ишеткән-белгәнен сөйли. Хәер, яучы җибәрү төрки дөньясында гаепкә дә саналмый. Яучы димләргә килә. Әинде риза булу-булмау кызның, ягъни аталарның үз иркендә. Әлбәттә, Кубрат хан риза булмас. Чәчкә ярәшкән. Ничек бозмак кирәк вәгъдәңне?!
– Балкыр илхан, хазар-болгар чикләренә албагаучылар җибәрдеңме? – диде Кубрат хан, Тимер Капка каласы тарханын җавапсыз калдырып. – Миңа, Җаек бәк шул тирәләрдә алае белән йөри, дип ишеттерделәр.
– Бүгенге көндә хазар чигендә йырмак алаем тора, атам. Алар миңа атна саен хәбәр җибәрәләр.
– Хуш, углан. Җәйләүдә күпме алаең бар, төп ыстаныңда?
– Төмәнгә якын, атам.
– Алыпларың канәгатьме, ашау-эчүдән зарланмыйлармы, илхан?
– Зарланмыйлар, атам. Үлән күп, мал-туар көр быел.
– Инде, Батбай илхан, син әйт: аланнар иленә кайчан китәсең? Кайчан карама, син Фанәгүрдә. Моны ничек аңлатырга исәбең?
– Олуг хан, кул астымда бер төмән алаем бар, калганнары— алай башлыкларында. Хәбәр салу белән, алар миңа һәммәсе булдыралган кадәр алай китерергә вәгъдә бирделәр.
– Өске Кирмәнне ныгытасы иде, олуг хан, – дип, Саксин кавхан сүзгә кысылды. – Җаек бәк шул төбәкләрдә җәйли, дип ишеттерделәр.
– Кемнәр?
– Яучылар, олуг хан.
Өлкән кавхан Саксин хәбәрне җиткерде дә олуг ханга баш иде, бу аның, минем киңәшемә дә колак салыгыз, диюе иде. Олуг хан урыныннан кузгалды, аксакаллар ягына борыла төшеп утырды.
– Аксакаллар, Йулыш каган кызыма яучылар җибәргән, нә кылыйм? Кабул итимме, әллә булмаса…
– Яучыларны кабул ит, кыз бирүне үзең кара, – диде беренче аксакал, сакалын сыпырып.
– Йулыш каган безгә кардәш кеше, килешерме соң яучылардан йөз чөю, олуг хан? – диде икенчесе.
– Килешер, аксакал. Ярый, сез дигәнчә булыр, яучыларны кабул итәрмен, аңлатырмын. Кызым император Ираклий угланы Юстинианга ярәшкән, диярмен. Бер кызны ике тапкыр кияүгә бирмиләр, – диде Кубрат хан.
– Хак анысы, олуг хан, ике тапкыр бирмиләр. Иллә кияүдәме кызың? Ярәшүләр булыр алар. Уйларга кирәк. Тәңрегә табынучы кагангамы, муенына кош тәпие тагып йөрүче христиангамы бирергә хан кызын?
Олуг хан торып ук басты, җыендагыларга күз йөртеп чыкты, аннары артында басып торган җансакчысына:
– Боерыкчыны дәш! – диде. – Илханнар, кавханнар, тарханнар, иртәгә үк җәйләүләрегезгә китәсез. Аспарух илхан, син дә. Кыз минеке, аксакаллар, нә кылырга үзем уйлармын, киңәшләрегез күңелемдә… Мәҗлес тәмам, аксакаллар. Мин әйттем! Илханнар кала.
Илханнар һәм хан үзе генә калгач, Кубрат хан бертын уйланып утырды. Ниһаять, ул башын күтәрде. Батбай илханга текәлде:
– Батбай углан, каган беренче булып сиңа ташланыр. Бик ихтимал. Ышанычым югалтма. Мин әле каганның хәйләсен белеп бетермим, шулай да бераз чамалыйм. Аның исәбе – Чәчкәгә өйләнеп, Бөек Болгарны канат астына алу. Йулыш каган болгар-хазар тәхетенә килеп утырса, миңа гына түгел, сезгә дә көн калмас. Ашина ыруы гомер-гомергә Дулу ыруына үчле булды. Җаек бәк – каганның уң кулы. Итилнең урта җирендә җәйли икән. Йулыш каганның да шул тарафка юл алуы бар. Аннан чаптар килә калса, мин сиңа хәбәр итәрмен, Батбай илхан. Тиз арада алаең алып, мин чакырган төбәккә килерсең. Аспарух илхан, син дә, Балкыр илхан, син дә. Кодрак илхан, сиңа аерым хәбәр булыр. Үзең белән утырмага сеңлең Чәчкәне дә алып китәрсең. Мин әйттем, илханнар!
Фанәгүр өстендә кара болытлар йөзә. Кубрат хан, кояшта җылынырга дип, диңгез буендагы Кызсарайга юнәлде. Биек дивар уратып алган сарай йөзе белән диңгез ягына баккан. Диңгез яклап та, кала яклап та капкалар. Капкаларда һәрчак сакчылар торыр. Диңгез ягындагы капкаларны ачсаң, җиңел галера баскычка чаклы килә ала. Болгарда хәзер йөздән артык шундый галера бар. Шушы галераларга грек утын куясы иде дә Итил буйлап менеп китәсе иде: хазарын, саксинын, маҗарын буйсындырып, угор аша узып, Зәңгәр диңгезгәчә барып җитәсе иде. Әмма бу бары тик хыял – татлы, тормышка ашмас хыял гына иде.
Кубрат хан, чапанына төренгән килеш, ачык тәрәзә каршында утыра. Диңгез яклап тымызык кына дымсу һава агыла. Салкынча һава муенын кытыклый, чапан изүе аша култык асларына керә. Шуңа тән куырылып-куырылып китә, әмма Кубрат хан тәрәзәне япмый. Кызсарайга тәрәзәләрне грек осталары ясап куйдылар, пыяланы Кодрак илхан Дәмәшкъ каласыннан алып кайтты. Анда күптән пыяла коялар икән инде, ә Болгардагы күпөйләрдә – карындык. Шул пыяла коючыларны да китерсәң… Әнә харәземлылар Сәмәрканд сәүдәгәрләре аша табгачлардан кәгазь ясаучылар китергәннәр, ди. Бозау тиресенәязмыйлар икән хәзер харәземлылар, ап-ак кәгазьгә язалар икән…
Диңгез өстендә акчарлаклар кычкыра, вак-вак дулкыннар йөгерешә, ара-тирә балыкчы көймәләре күренә. Кызсарай каршында балык тоту тыела, шуның өчен балыкчылар бик еракта йөриләр. Шушы тәрәзә төбендә ханша диңгезгә карап утырырга ярата, ул биредә көннәр буе тора ала. Кайчак, аеруча моңсу вакытларында, ханша моңсулана, җырлый. Аның җыры диңгез өстендә очкан акчарлакларга җитә, шул чакларда хәтта акчарлаклар тавышында да моңсулану ишетә Кубрат хан. Кайчак ханша бик эссе көннәрдә баскыч буйлап аска төшә, чишенә, өрсәң очып китәрдәй тукымадан тегелгән күлмәктән генә калып су коена. Ханшаның су коенганын Кубрат хан яшертен генә карап торганы бар. Аппакның тәне шундый пакь ки, күз чагылыр сыман. Су астында ул тән тагы да ак күренә, әйтерсең су анасы үзе. Су анасын шулай ап-ак тәнле диләр. Ханша әле дә аның күз алдында. Аскы баскычта утыра кебек. Өстендә үтә күренмәле юка күлмәк, күлмәк аша аның тәне Патшакалада күргән хатын-кыз сыннарын хәтерләтә. Андый сыннарны греклар бик оста ясыйлар, күрсәң – таң калмалы. Патшакалада тәрбиядә чакта андый сыннарга Кубрат көннәр буена карап йөрер иде. Сыннар – Аппакка, Аппак сыннарга охшаган. Аның гәүдәсен ак мәрмәр сыннардан аеру кыен иде. Әйе, Аппакка сокланмаган кеше юктыр. Философ кадәр философ, Аппак килеп кердеме, бит очларына кадәр кызарына. Кубрат ханга Аппак һаман яшь, чибәр тоела иде. Ә бит аңа Аппагы биш ул, бер кыз табып бирде. Әле булса хәтерендә: беренче тапкыр Аппакны күргәч, Кубрат тәмам телдән калган иде. Күктән төшкән алиһә кебек күренде кыз аңа. Башта ул аны айга тиңләде, аннары – кояшның үзенә.
Баштанаяк коралланган, яу чаба-чаба дала исе килеп торган ханны күргәч, Аппак үзе дә әллә нишләп куркып киткән иде. Гәүдә-куәте, килеш-килбәте, коралы-нигъмәте белән куркытты бугай ул кызны. Башта куркытты, аннары…
Тугры хан кызы Аппакның язмышы әнә шулай хәл ителде. Ул бәхетле булды, башта курыкса да, яши-яши, Кубратны яратты, ә менә кызын нинди язмыш көтә икән? Юстинианны Чәчкәнең күргәне дә юк, бәлкем, ул кеше карамастай ямьсездер, холыксыздыр. Хәер, матурлык – туйда, акыл яшәүдә кирәк, диләрме әле. Ирләрнең матурлыгы йөздә түгел, акылда, кылган эшләрендә. Язганмы Тәңре Чәчкәгә Юстиниан хатыны булырга, юкмы? Дөнья булгач, төрле хәлләр була…
Моннан күп еллар элек империягә бер яктан аварлар, икенче яктан фарсылар ташлана. Әнә шундый кыен чакта Ураган каган базилевска ярдәмгә килә. Угланы Бүрене Тимер Капка каласы аша Ибериягә җибәрә, үзе аварларның артларыннан төшә. Ярдәмкилүне күреп, император Ираклий кирмәннән чыга һәм кыска гына вакыт эчендә уртада калган аварларны кырып бетерәләр. Шул орышта авар каганы Баян үтерелә. Аварлар язмышы хәл ителгәч, иленә юнәлә Ураган каган, чөнки анда түрәбаш Ашина ырулары баш күтәргән була. Император Ираклий исә Бүре угланга ярдәмгә Ибериягә китә. Шул елда император фарсылар яулап алган бик күп калаларын кире кайтарыпала, ахыр, бер төбәккә җыелып, Тифлисне камыйлар. Айдан артык камауда тоталар каланы. Әмма ала алмыйлар. Тифлистә Бүре илхан белән очрашкан император илханның башына үзенең таҗын салып кигерә, яшь баһадирны кочаклап өч тапкыр үбә. Бүре илхан императорга ярты алаен калдыра. Шушы куанычтан ни кылырга, яшь илханга нинди изгелек эшләргә белмәгән император аңа кызы Евдокияне кияүгәбирергә вәгъдә итә, хәтта Бүре илханга кызының рәсемен дә күрсәтә.
Икенче елны төркиләр Тифлис каласын алалар, ә император Ираклий Әрмәнстанны буйсындырырга керешә. Шул вакытта Иран шаһы Хөсрәү Фәрвазны үтерәләр, аның урынына шаһ угланы Кавад Шөрәй килә. Кавад Шөрәй император Ираклийдан солых сорый, ул яулап алган җирләрне императорга калдыра. Нәкъ шул елларда Төрки каганатында чуалышлар башлана. Иленә кайткан Ураган каган чуалышларда Ашина ыруыннан булган Төркҗанны гаепли һәм аны үтерә, әмма чуалышлар вакытында Ураган каганны – Кубрат ханның агасын да үтерәләр. Ураган каганның уң кулында йөргән Кубрат хан көнбатыш төркиләргә баш булып кала, көнбатыш төркиләре аны, ак киезгә салып, хан итеп күтәрәләр. Бүре илхан исә, Тифлисне алганнан соң, бик күп байлык төяп иленә кайта, әмма ике ыру арасындагы ызгышта аны да үтерәләр. Шунысы кызганыч: император Ираклий сүзендә торган була, кызы Евдокияне бер мең алып һәм бик күп байлык белән Бүре илханга җибәрә. Бүре илханның кәләше Боспорга җитә һәм илханның үлемен ишетә. Кәләш бөтен байлыгы, бер мең алыбы белән кире Патшакалага борыла. Язмаган була Бүре илханга Евдокияне. Шушы хәлләрне исенә төшергән саен, илханны кызганып куя Кубрат хан. Күптән булган хәл, әмма һич кенә дә күңел түреннән куып җибәрә алмый. Әйе, барысы да Тәңре кулында, кызы Чәчкәнең язмышы да.
Аны әнә Тәңре көтригур кызы Аппак белән чәчен чәчкә бәйләде.
Кубрат үзе дә, каенатасы да бер-берсен бик тә яраттылар. Кызы Аппак бала тапкан саен, Тугры хан Фанәгүргә килде, килгән саен, йөз алып китерде һәм аны Кубрат ханга биреп калдырды. Алты балага алты йөз сугышчы килде көтригурлардан. Хәзер болгар белән көтригурны аеруы да кыен.
Аппак аңа бик теләп килмәде. Башта кыз Кубрат ханга аяк терәп каршы булган икән. Әмма соңыннан килешкән. Моны аңа каенатасы сөйләде. Бу хәл өченче угланы Аспарух тугач булды.
Кызын Кубрат хан сорагач, Тугры хан Аппакка: «Сине Болгар ханы Кубрат сорый, өнисеңме ханны, юкмы?» – дигән.
Кыз атага: «Юк, атам, өнәмим Болгар ханын», – дигән.
Шунда ата: «Өнәмәсәң өнәмәссең, син аңа барырсың,бармасаң, тышаулап озатырмын», – дип, үзенең әмеренбелдергән.
Кыз, бер сүз дәшми, яшенә тыгылып, үз ягына чыгып киткән. Бераздан кыз янына Тугры хан кергән һәм кәнизәкләрне куып чыгарган. Тугры хан кызы янына килгән дә: «Җыен!» – дигән. Бары бер шул сүзне әйткән. Атасының кырыс холкын белгән кыз килешеп ияк кагудан ары китә алмаган. Тугры хан кәнизәкләрне чакырып алган да кызны юлга җыярга кушкан.
Аппак Фанәгүргә килгәч, олуг ханның хатынын күрү өчен, барлык җәйләүләрдән тарханнар агылды, йөк-йөк бүләкләр китерделәр… Яши башлагач, Аппак Кубрат ханга ияләште. Шул елларда Кубрат хан грек осталарыннан диңгез буена Кызсарай салдырды. Кызсарай салынып беткәч, алар, Аппак белән икәү, кулга-кул тотынышып, манарага менделәр. Аппакның болай югарыдан диңгезне беркайчан да күргәне булмаган икән, башы әйләнеп китте, ирнең киң күкрәгенә капланды һәм җылап та җибәрде. Соңыннан Кызсарай бүлмәсендә йокларга калгач, Кубрат ханның җылы куенына сыена-сыена: «Кубрат, миннән дә бәхетле хатын юктыр бу дөньяда. Булса да, мин беренчедер», – диде.
Иртәнге якта Аппакны сихерләгән нәрсә чыгып килгән кояш булды. Көнне бергәләп каршы алдылар, Тәңредән игелекле көн теләделәр. Кубрат хан урынына барып ятты, үтәли күренмәле күлмәк кигән Аппак тәрәзәдән диңгезгә карап тора башлады. Аппакның мондый сихри манзараны беренче тапкыр күрүе иде, тәмам әсәрләнеп калды. Шунда Кубрат хан хатынны кулына күтәреп алды. Аппак аның муенына сарылды, сөеп чәчләреннән сыйпады, киң, куе кашларына кагылды. Кубрат тансык сөелүгә эреп китте, күзләрен йомды. Үлеп яраткан хатыныннан беренче тапкыр сөелүе иде аның. Ир-хан яшь түгел иде инде, маңгае җыерчыклар белән ермачланган, тирән утырган күз төпләрендә карасу-шәмәхә төс, тутсылрак йөзендә кояш нурлары биешә, кысыла төшкән юка иреннәре тәүге сөю сүзләрен кабатлыйлар кебек. Кичә ул хатынын аккошка тиңләгән иде, бүген исә күктән төшкән алиһәгә охшатты.
Гомер диген син аны, кайчан гына, җәйләүләрдә йөреп кайткан саен, күңеле менә шул Кызсарайга ашкына торган иде. Ханша аны шунда көтеп алыр иде, капкадан килеп керүгә, Кубрат-ирнең кочагына иңәр иде. Кызыксынудан чарасыз калып торган каравыл алыпка хан күз кысып алыр иде. Әйе, Кубрат ханга да картлык килде, кул-беләкләрендә буын сыек, мәгәр йөрәктәге дәрт-дәрман җиде алыпка җитәр кебек иде әле.
Болын яклап ат караучылар чыгымчылаган атларны ияр-йөгәнгә өйрәтәләр. Кычкырышалар, шау-гөр киләләр. Бераздан алар да каядыр китеп югалдылар. Диңгез өстендә кычкырышкан акчарлаклар моңы йөрәккә өеп-өеп сагыш тутыра иде. Далага тартыла күңел. Атка атланып, яшь чактагы кебек, далага чыгып китсәң иде. Очсыз-кырыйсыз дала. Тезгенне җибәрәсең дә, тулпарга «һоп!» дип, үз итеп бер дәшеп аласың. Синең ни теләгәнеңне аңлап алган тулпар сөлек кебек сузылып чаба башлый. Юк, ул мәлләрне онытып буламы!.. Хәзер әнә атка да кеше ярдәме белән генә атлана Кубрат. Ат көйсезрәк юырта башласа, эче төшә, имчедән эчен сылатып интегә. Аппак та сукыр түгел, ханның картаюын күрә. Килеп утыра да хан янына нидер әйткәнен көтә. Ни әйтсен аңа Кубраты? Әлегә берни дә әйтә алмый. Башта ул грек уты ясауның серенә төшенергә тиеш. Бары тик шуннан соң гына тәхетен илханнарның берсенә бирер.
Ана кеше, кодрәтеннән килсә, угланнарның дүртесен дә олуг хан итәр иде. Төпчек углан санда түгел, төпчек углан тотык хәлендә. Аннары ул, күзгә бик чалынмагангамы, ятрак кебек. Хәерле булсын. Бөек Болгарның киләсе олуг ханы корыч куллы булыр. Кубрат хан илханнарны сыный-сыный гына куяр олуг хан итеп. Кайсы лаек? Вакыт күрсәтер. Юк, Кубратта көч бар әле, атка кеше ярдәме белән атланса да, кулында кылычын нык тота әле ул.
Күпме генә әтәчләнмәсен Кубрат хан, соңгы вакытта еш кына үлем турында уйлана башлады. Төшенә еш кына Ураган агасы керә, үз янына дәшә. Бер тапкыр Ураган агасы җитәкләп алды да Кубратны ниндидер тауга алып менеп китте. Ярый әле каяндыр Аппак килеп чыкты һәм йолыккалап, тарткалап диярлек алып калды. «Юлдадыр ул үлем дигән нәрсә, килеп кенә җитә алмыйдыр», – дип уйлады Кубрат, төшенкелеккә бирелеп. Бу сүзләрне үлем түшәгендә яткан кешеләргә төптәңре әйтер иде. Үлемең юлга чыккан, әмма син ашыкма, аның килер юлы озын, бик озын әле, дияр иде. Элек олуг хан төптәңренең һәр сүзенә ихластан ышана торган иде, хәзер юк, хәзер аның күзен философ ачты. Йола ул кеше күңеленә төшкән иман гына икән, хикмәт кайсы диндә булуында түгел, хикмәт инануда. Соңгы вакытта Кубрат хан бу диннәр мәсьәләсендә тәмам буталды. Еш кына кәрвансарайга барып утыргалады, төрле илләрдән җыелган дин әһелләренең бәхәсләренә колак салды. Әмма берсенең дә өстенлеген күрмәде. Төптәңре аңа, һәр өйдә өй иясе бар, мәгәр ул беркемнең дә күзенә күренми, дип сөйли торган иде. Гомере узып бара, Кубрат ханның төптәңре сөйләгән хикмәтләрнең берсенә дә тап булганы юк. Курыкканга куш күренә, диләр. Курыкканга, бәлкем, күренәдер дә ул ияләр, әмма Кубратның күргәне булмады.
Курыкканы Кубрат ханның өй-йорт ияләре түгел, көчәеп, ишәеп килгән Ашина ыруы иде. Йулыш каган, ашыга-ашыга, алай җыя. Нигә булыр? Билгеле инде, яу чабарга. Кай тарафка чабар Йулыш каган?.. Болгаргамы, угоргамы, маҗаргамы, антларгамы? Кай тарафка чапса да, әйләнер-тулганыр да Болгарга килер Йулыш каган. Шуңа күрә Кубрат ханга грек уты кирәк, бик кирәк. Йулыш каганга Харәзем шаһы ярдәм итә, ди. Харәземдагы алай санын берәүнең дә белгәне юк. Орына күрмәсен. Алостаз мәгълүматларына караганда, андагы халыкның иге-чиге юк икән.
Кояш кичке якка таба авыша барган саен, диңгез яклап дымлы һава агылды. Кубрат хан чапанына төренә төште, әмма тәнгә җылы килмәде. Алтмыш беренче язы юл алганга да шактый булды инде. Халык та күрә башлады олуг ханның картаюын, күрә, әмма бер сүз дә әйтми. Моны Кубрат үзе дә сизә, кавханнарына кадәр шикләнебрәк карый башладылар. Сарай тирәсендә, тәхеткә яшь хан килә, дигән сүз йөри. Төптәңре Ирсан эше, итәк астыннан ут йөртә… Төптәңре Ирсанның да үпкәләрлеге бар иде Кубрат ханга. Ике тапкыр яраткан кешесеннән мәхрүм итте диярлек. Ачуны эченә җыя килгән икән, менә хәзер Кубрат хан картая башлагач, чыгарырга кереште. Башкаласы итеп Фанәгүрдә төпләнгәч, Кубрат хан сарайга кешеләрне үзе сайлады. Юк, ул үз тирәсенә аксөякләрне генә җыймады, шул аксөякләр җиттеләр Ураган агасының башына. Кубрат хан сарай хезмәтенә кешеләрне үзе белән яуда йөргән, үзенә карусыз хезмәт иткән алыплар арасыннан сайлап алды. Һәм үкенми, уңды. Бары тик бер Ирсан гына Йулыш каган ягына авыша сыман…
Кояш баеды. Уйлану, үткәннәрне искә төшереп утыру тәмам арытты Кубрат ханны, ул әкрен генә күтәрелде дә түр бүлмәгә менә башлады. Әмма анда гына тукталып калмады, манарага күтәрелде. Аннан, югарыдан, бертын тирә-якка тамаша кылып басып торды. Болындагы ат өйрәтүчеләр учак алганнар, казан асканнар, учак тирәли сөйләшеп утыралар. Аларның үз дөньясы дөнья, әмма аларга күп тапкыр җиңелдер, ике кулларына бер эш. Кояш баюга, күрмәсләр дипме, балыкчылар Кызсарайга якынрак күчә башладылар. Шулвакыт берәүнең манарага менеп килүче аяк тавышларын ишетте олуг хан. Аяк тавышлары Аппакныкы иде. Кубрат ханның күңеленә тынычлану килде. Олуг хан тиз генә Аппакка каршы төшә башлады, әмма манарага менүче ханша түгел иде, кызы Чәчкә иде.
– Атам, – диде кыз, ханны күрүгә. – Анам…
– Анаң кайда, Чәчкә?
– Ул сине чакырды, атам. Мин кояш баеганны күрергә дип менәм. Иртәгә Кодрак абам белән Өске Кирмәнгә кузгалабыз.
– Бик җиңел киенгәнсең, салкын тимәсме, өшемәссеңме?
– Мин өшемим, атам. Манарадан каравы шундый рәхәт. Атам, әйт әле, диңгезнең чиге бармы?
– Бар, балам.
– Патшакала биредән еракмы, атам?
– Ерак, кызым. Сине аннан кораб белән килеп алырлар. Зур кораб белән. Ишкәкчеләре генә ике йөз булыр…
Чәчкә уфтанып куйды, күзләре дымланды. Кубрат хан кызының башына кулын куйды, чәченнән сыйпады.
– Юстиниан илхан начар кеше түгел, диләр, кызым. Син аның белән бәхетле булырсың. Ике-өч көннән Илбарыс абаң Патшакалада булыр, базилевска Болгарның бүләкләрен тапшырыр. Мин каенатаң буласы император Ираклийга хат яздым. Синең арттан килүне бер язга кичектерсеннәр. Кодрак абада утырмада бул, аннары Аспарух абаңа барырсың, телисең икән, Батбай абаңа Тимер Капка каласына юл чык. Балкыр абаң да сине көтә…
Олуг хан, сүзсез калып, кызына карап торды. Сылу иде Чәчкә, кызның сылулыгын Рум сәүдәгәрләре император сараена җиткергәннәрдер, буласы кияве Юстиниан да ишеткәндер. Яратыр ул сине, бала, яратыр. Чәчкәнең күзләреннән агылган нурдан күңелләргә тымызык кына моң тула, дигән иде илче. Кубрат хан үз кызына соклануын яшермичә карады, моңсуланып, үз янында тота алмаудан гаҗизләнеп карады.
– Атам, патрикий Симеон минем сурәтемне ясый, һәр көн үз янына чакыра.
– Ясасын. Болгарда акыллы кешеләр арткан саен, ил даны дөньяга тарала, балам. Симеон – сурәтләр язучы, аның һөнәре шул. Минем илдә батырлар күп иде, хәзер акыл ияләре дә була башлады. Мин үзем, кызым, патрикий Симеонны өнәп бетермим. Миңа философ күп тапкыр якынрак. Акыллы ир, киңәше ипле.
– Атам, – диде Чәчкә, очсыз-кырыйсыз диңгезгә карап. – Атам, Илбарыс буйтур әйләнеп кайтыр микән?
– Мин аңа иң ышанычлы кешеләрем биреп җибәрдем, бала. Илбарыс абаң – кыю йөрәкле буйтур. Аның яшендә мин берәүгә дә буйтур аты биргәнем юк иде әле. Илбарыс ике-өч тел белә, мин аны илчем итәрмен. Җүләр илче – бер алыпка, акыллы илче мең алыпка торыр, дигәннәр бабаларыбыз. Кодрак абаңда озак торма, кайт…
Капкадан үткәндә, каравыл алыплар айбалталарын читкә алдылар. Сарай урамының башында берәү әкрен генә кубыз уйнап утыра иде, ханны күрүгә, аягүрә басты, бил бөкте.
– Уйна, уйна.
Җырлап утыручысы олуг ханга хәтта күтәрелеп тә карамады. Ул күзләрен йомган да, мәрткә киткәндәй, җыр хиссиятенә кереп чумган иде.
Кубрат хан ары узды. Җырны аңа Аслан илхан чыгарган диделәр. Җырны Аслан илхан Болгар сәүдәгәрләренә җырлап күрсәткән икән, ә тегеләре отып алганнар, имеш. Менә хәзер бөтен Фанәгүр шул җырны җырлый. Җыр туган ил, туган як турында.
Утырдым мин, әй, кәмәнең түренә,
Карадым мин суларның төбенә.
Су төпләрендә, ай, кара юк,
Хак язмышын күрми, әй, чара юк.
Су төпләрендә, ай, кара юк,
Язмышларны күрми чара юк…
Карлыгач кара, ай, муйны кара ала,
Ник моңая икән лә бу бала?..
Моңаймас ла иде бу бала,
Эчләрендә аның, ай ла, ут яна…
Кубрат хан, туктап, җырны ахырынача тыңлап торды. Йөрәге кысылып куйды, тамак төбенә төер килеп тыгылды. Кузгалып китте. Олуг хан турында чәчәннәр нинди генә җырлар җырламыйлар. Кубрат хан аларның берсен дә болай хиссиятләнеп тыңлаганы юк иде әле. Ә монда Аслан оланы нинди сагышлы, бәгырьне теләрдәй җыр язган. Туган якларны, туган илне сагына балакай.
Кубрат хан әрнешеп үкенү тойды. Ә бит ул Илбарыс буйтурдан Асланны алып кайтарта ала иде. Әйтмәде, андый бурыч йөкләмәде буйтурга, ул турыда исенә дә килмәде. Аслан җыры ханны тәмам сихерләде. Ул хәтта, үзе дә сизмәстән, авыз эченнән генә көйли башлады. Җыр татлы итеп, аккош каурые белән кагылгандай, күңелне кытыклый иде. Кубратны күп кенә чәчәннәр кояшка, киң далага тиңләделәр, олуг хан боларны гаме килми генә тыңлады. Хак анысы, үзен мактаган сүзләрдән аның күңеленә тымызык кына рәхәт коела иде, әмма йөрәк кысылырдай сагыш күрмәде ул чәчәннәр җырында. Румнан китерелгән музыка коралларында кубыз моңын тапмады. Сарайда музыкантлар куштаннар рәтендә яшәделәр. Моңа кадәр күңел ачуларны җыеннарда гына ишеткән Кубрат хан музыкантларны килештереп бетерми иде. Алай да философ һәм Болгарга килә-китә йөргән илчеләр хакына өч-дүрт музыкант тотты. Аларны күбрәк философ тыңлады. Кубрат хан грек көйләрендә әллә ни моң тапмады. Ә монда, сарай урамы чатында тыңлаган җыр аның күңелен айкап ташлады. Кубызчыны, җырчыны сарайга китертергә дигән фикергә килде ул, адымын тизләтә төшеп.
Сарай баскычыннан күтәрелгәндә, ханның күңелен икенче бер уй биләп алды. Кичә аңа төптәңре килде. Чиркәүгә йөри башлаган болгарлар бар икән, муенына тәре тагып чыгучылар да күренгәли икән. Патрикий Симеон христиан йоласын иң изге йола дип бара. «Изгесен изге, – дип уйлады ишекләрне ачып торучы сакчылар яныннан үткәндә хан, – әмма кешене нәкъ менә греклар кол итеп сатып алалар».
Чиркәүгә йөргән халыкны тыймаска булды Кубрат хан. Нинди генә йолага табынмасыннар, ахыр чиктә, Фанәгүргә яу килгәндә, корал тотып, болгарлар белән бер сафка басарлар.
Әйе, моннан ун-унбиш язлар гына элек үзе яу чаба иде Кубрат хан, хәзер әнә «яу килсә» дип уйлана башлады.
Аш табынына утыргач, ханша Аппак ир-канатына карап-карап алды да:
– Хан, мин балаларны да дәшкән идем, иртәгә барысы да җәйләүләргә китәләр… Сүзең бардыр, – диде.
Олуг хан өнәми генә Аппакка карап алды.
– Ханша, минем иңемдә үз башым бар. Вакыты җиткәч, кемне кем итәргә мин үзем белермен, – диде. – Аннары… – Олуг хан кисәк хатынына игътибар итте. – Алтын – байлык билгесе, ханша. Ханнар өчен алтын беркайчан да бизәнү билгесе булмады. Гүзәллек билгесе кешенең үзендә, алтында түгел. Кисәтүем дип уйлама, ханша, киленнәреңә дә җиткер, моннан битәр сарайга минем каршыга алтын-көмешкә күмелеп килмәсеннәр. Кодрак илханның хатынында баштан алып аякларына чаклы көмеш. Мин әйттем!
Ханшаның бит-йөзенә гүя ут капты, ояла белә иде әле ханша. Хатын бертын ни әйтергә белми аптырап калды. Мәгәр сүзсез калырга көтригур каны ага ич аның тамырларында! Моңа кадәр ханшасы ни генә димәсен, ничек кенә йөрмәсен— күрми дә, белми дә иде хан. Хәзер күзе ачылдымы! Алтмыш язы узгач, хатынына күзе төштеме?!
– Син хаклы, ханым, акыллы кешене алтын түгел, акыл бизи. Мәгәр бу вәгазең синең ир-атка кагыла. Түшеңдә бала башы хәтле алтын тәңкә йөртүеңне ничек аңлатмакчы буласың? Мин – хатын-кыз, болынны – чәчкә, хатын-кызны кием бизәр, дигәннәр. Ир-атны түшкә таккан бала башы хәтле алтын түгел, дәүләт данлар, хан.
– Ханшам, элек синең миңа иң әүвәл пакь йөзең күземә чалыныр иде, хәзер алтын-көмеш тәңкәләреңнән күзем чагыла. Сиңа түгел, кызың Чәчкәгә килешә төшәдер бу бизәнү әйберләрең.
– Чәчкә яшьлеге белән сылу, мин байлыгым белән, хан. Мин сиңа ошарга тырышам. Салкынайдың. Уең-хисең башкадамы?.. Башыңны дәүләт кайгысы бастымы?..
Ханша кисәк урыныннан кузгалды, Кубрат ханның күкрәгенә капланды. Кубрат ханшаның маңгаен уратып бәйләгән алтын тәңкәләр тезгән тасманы сыдырып алды, бер читкә куйды, хатынның башын күкрәгенә кысты.
– Ханша, шигем бар, кызыбыз Чәчкә сагышта, күзләрендә тәүге нур юк, гәүдәсендә җитезлек күрми башладым. Син – ана, ханша, ни булды кызыбызга?
Аппак башын күтәрде, туп-туры ханның күзләренә карады:
– Ул бала Илбарыс угланны ярата, хан.
Олуг хан җиңел сулап елмаеп куйды:
– Ярату гаепме, ханша? Патшакалага киткәч, барысы да онытылыр. Яшьлектә сөйгән – яшьлектә калыр…
15
Диңгез өсте тыныч, ишкәкче коллар ишкәкләрен бер җәмдә күтәрәләр, сөйләшеп куйгандай, бер җәмдә төшерәләр. Җил юк,җил чыкса, Дәнис җилкәннәрне күтәрер иде дә очар иде дулкыннар өстеннән, ишкәкчеләргә генә калгач, кораб бик әкрен бара. Хак анысы, ишкәкчеләрне ашыктырып, камчы белән дә суга алалар, әмма Дәниснең алай иттерәсе килми. Ишкәкче коллар арасында аның якташлары бар. Каравылбаш Камай исә ишкәкчеләрне ашыктыра: «Ишегез, иш!» – дип, камчы белән дә селтәнгәли. Камайның бу кыланышы койрыкчы Дәнискә ошамый, ул җикергән саен, тешен кыса, яңак итен чәйни. Камайның өстендә иләгән күн сырма, күн чалбар, кулында чәч толымыдай үреп ишкән камчы. Ишкәкчеләрнең күзләре каравылбаш Камай кулындагы кызыл саплы каеш камчыда. Кем иптәшләренә салына, кайсы ишкәкче эленке-салынкы ишә, камчы шуның сыртына төшә. Камчы белән ишкәкче колларны куалаучы Камайны койрыкчы Дәнис беренче көнне үк ошатмады. Ахыр түзмәде, Фанәгүрдән чыгып өченче көн дигәндә, Камай камчы белән бик селтәнә башлагач, аска төште, каравылбашның кулыннан камчыны тартып алды да болгап диңгезгә ташлады. Каравылбаш Камай койрыкчының изүенә ябышты, бөтереп, кораб читенә китереп терәде. Ишкәкчеләр ишүдән туктадылар, түбән катта шау-шу ишетеп, өске катта йөргән буйтур йөгереп аска төште. Аскы катта каравылбаш белән койрыкчы идәндә тәгәри-тәгәри якалашып яталар иде, икесен ике якка аерып җибәрде һәм, кылычын чыгарып:
– Койрыкчы Дәнис, бар урыныңа! Камай, каравылбаш Камай, моннан ары ишкәкчеләргә кул тидерәсе булма! Китегез күз алдымнан!
– Баш өсте, буйтур, – диде Камай, әмма шундук башын чөя төшеп: – Ул килмешәк минем камчымны суга атты! – дип зәһәрләнде.
– Күп телеңә салынма, каравылбаш. Урыннарыгызга китмәсәгез, икегезне дә диңгезгә ташлатамын!
Каравылбаш Камай да, койрыкчы Дәнис тә үз урыннарына киттеләр. Ишкәкче колларның болгар булмаганнары да төрки телне аңлыйлар иде, буйтурны әллә яклап, әллә куәтләп шаулаша башладылар.
– Ишкәкчеләр, безгә тизрәк Патшакалага барып җитәргә кирәк. Карусыз ишсәгез, анда барып җитүгә, мин сезгә ирек бирәм. Тизрәк барабыз икән, тизрәк ирек алырсыз…
Шул көннән кораб тизлеген бермә-бер арттырды. Алай да ишкәкчеләр арасында буйтур сүзләренә ышанмаучылар табылды.
– Буйтур сүзендә торырмы, Камай ата? – дип сорадылар ишкәкчеләр сабырланып калган Камайдан.
– Мин багучы түгел, сарай мәктәбен дә бетермәдем, мин бары тик каравылбаш. Олуг хан безнең язмышны буйтурга тапшырды, ни тели – шуны кыла. Сез минем кол, мин аның колы, ә ул хан колы. Без барыбыз да коллар, безнең язмышлар бер.
– Язмышлар берен бер, – диештеләр ишкәкчеләр. – Тик синең кулыңда камчы, безнең кулда ишкәк, бер дә камчыңны ишкәккә алышырга теләмисең үзең…
Ишкәкчеләр каравылбаш белән койрыкчы арасында ызгыш булып алганнан соң кыюлана төштеләр. Койрыкчы Дәнискә, гомумән, күктән төшкән Тәңре үзе дип карадылар. Койрыкчы алар янына төштеме, ишкәкчеләр аңа олылап сәлам бирделәр, ә инде койрыкчының хатыны грек Агасикенең кызы икәнен белгәч, тәмам әсәрләнделәр, тегеләр икәүләп аскы катка төштеләрме, икесенә дә мактау сүзләре яуды, гүзәл Эгинаны айга, чәчкәгә тиңләделәр.
Эгина чынлап та гүзәл иде. Нәкъ менә аның гүзәллеге Дәнисне үзенә тарта, шул ук вакытта куркыта да иде. Кайвакыт икәүдән-икәү генә калгач, Дәнис яшь хатынның күзләренә карап-карап тора да көтмәгәндә, гәрчә Эгина аны аңламаса да, шашынып сөйләргә тотына.
– Син мине аңламыйсың, аңламасаң да, мин сине яратам. Син елмаясың. Гүзәл итеп, җанга якын итеп, күңелне җилкендереп елмаясың. Елмай, елмай, су анасы. Әйе, әйе, син су анасы, чөнки суда балыктай йөзәсең. Их, ичмасам, бер сүзем төшенсәң иде! Менә мин сиңа, сине яратам, дим, ә син һаман елмаясың. Кочакла әле син мине… Шулай чәчләремнән сыйпа… Менә аңлыйсың бит, ни кушсам, шуны эшлисең. Их, сөйләшсәң икән син минемчә! Алиһә син!
Эгина дәшми, иренең башын тезләренә куйган да чәчләреннән сыйпый, ә үзе елмая. Кисәк ул ниндидер моңсу көйгә җырлый башлый. Көй шундый моңсу, шундый сагышлы чыга ки, Дәнис торып утыра, Эгинаның яшь тулган күзләренә карый һәм, чарасызланудан әсәрләнеп, хатынны кочагына ала.
– Ни булды сиңа, Эгинам? Ниләр булды?! Хәзер елмаясың, хәзер җылыйсың… Кайчан да булса син, безнеңчә сөйләшергә өйрәнгәч, сагышланып калуыңның сәбәбен әйтерсең… Әйтерсең бит?!
Эгина дәшми, ирнең куенына сеңә генә бара. Дәнис сизенә: хатын аңардан нидер яшерә, әмма сорый да, сораша да алмый. Хәер, сораса да, тегесе җавап бирә алмас иде. Бүген алар бары тик мәхәббәт теле белән – йөрәкләре белән сөйләштеләр, ә мәхәббәт күп вакытта телсез генә түгел, сукыр да була.
Кичкә таба, барысы да тынычлана төшкәч, Илбарыс буйтур койрыкчы Дәнис янына килде:
– Койрыкчы, нигә алай кыланасың?
– Буйтур, ишкәкчеләр арасында минем якташым бар…
– Мин аларга Патшакалага җиткән очракта ирек вәгъдә иттем.
– Кайтканда, ишкәккә үзебез утырабызмы, буйтур?
– Минем белән егерме алып бара, койрыкчы.
– Тылмач та алмадың, буйтур.
– Миңа тылмач кирәкми, койрыкчы. Күз буяу өчен тылмачка сине алырмын.
– Ә-ә, – диде Дәнис һәм күн сырма чабуы белән авызын сөртеп алды. – Кичә авызны җимерде теге Камай дигәнең, оста орыша каһәр суккан. Авызга менеп төшкәнен сизми дә калдым.
– Олуг хан каравылчыларын алостаз Дәян укыта. Сугышырга да, орышырга да.
– Без аның белән килештек инде. Ә греклар турында дөрес әйтәсең, буйтур. Олуг хан сараен греклар басты. Кызы Чәчкәне дә император угланына биреп куйса… Хәер, үзем дә әнә грек кызына өйләндем.
– Үкенәсеңме әллә, койрыкчы?
– Юк, буйтур, үкенмим. Яратып өйләндем. Каенатам да яхшы кеше күренә.
Илбарыс буйтур койрыкчының кулын кысты.
– Әйт әле, Дәнис, мәхәббәт бармы, сөю-сөелү?
– Бар, буйтур. Сагынасың?.. Күрдем бит мин, буйтур, хан кызын яратасың, ул…
– Әйтмә алай, Дәнис…
– Буйтур, буйтур. Хан кызы төркиләрдә илханнарга гына…
Буйтур түзмәде, торып китте. Койрыкчы Дәнис аның артыннан карап калды. Шунда буйтур кырт борылды да койрыкчы янына килде.
– Җил юк, – диде койрыкчы, сүзне икенчегә борырга теләп. – Җил булса, ишкәкчеләр дә бераз ял итәрләр иде. Патшакалага җитәрәк, ирек бирәбез, дигәч, җан көчләрен салып ишә башладылар.
– Әйе, җил юк. Тып-тын.
– Буйтур, бер сорау бирергә ярыймы?
– Бир соравың, Дәнис.
– Алтынны олуг хан сиңа кызын оныттырыр өчен бирдеме? Ханнар теләсә ни кыла алалар, буйтур. Ханнан өмет иткән – җәһәннәмгә киткән.
– Чын алтынны миңа олуг хан без Румнан кайткач бирәчәк, Дәнис.
– Миңа да олуг хан алтын ышандырды, хәтта алтыннан да кадерле нәрсә вәгъдә итте.
– Ирекме?
– Мин әле дә ирекле, буйтур.
– Ни соң?
– Хатыным белән Өске Кирмәнгә җибәрәчәк, терлек-җир бирәчәк.
– Ышандыргач бирер, Дәнис. Кубрат хан сүзендә торыр. – Дәнис куеныннан агачтан ясаган Перун алласын чыгарып үпте дә кире куенына яшерде.
– Перун аллам мине яклар, без хатыным белән Болгарга әйләнеп кайтырбыз, һәм хан мине Өске Кирмәнгә җибәрер, Кодрак илханга мал-җир бирергә боерыр.
– Кубрат хан сиңа барысын да эшләр. Иллә миңа ярдәм итә алмас, Дәнис.
– Кубрат хан барысын да эшләр, буйтур. Исән-имин Болгарга гына әйләнеп кайтыйк.
– Тәңрем, кабул ит Дәнис әйткән теләкне, кабул ит, Тәңрем!
Илбарыс буйтур, күккә карап, кулларын күтәрде. Аңа карап, Дәнис тә күккә кулларын күтәрде, Тәңредән исән-имин Болгарга кайтаруын үтенде.
Сиздерми генә кич җитте, ишкәкчеләр ашадылар да йокларга аудылар. Буйтур бүлмәсенә керде, ут алды, шәм алдында табгач кәгазенә күргән-белгәннәрен язып куйды. Аннары шәмнең берсен генә калдырды да сәкегә ятты. Кораб читенә вак кына дулкыннар бәрелә, әйтерсең лә берәү кыяр-кыймас кына бүлмәгә керергә сорый иде. Күрше бүлмәдәге сакчылар шыпырт кына нидер сөйләшәләр. Өске каттагы ике сакчы, бер-берсе белән очрашкан саен, айбалталарынчыңлатып куялар. Илбарыс буйтур кулларын баш астына куйды, уйга чумды. Аның һаман күз алдыннан Чәчкә китми иде. Иртәгә сәфәр чыгабыз дигәндә, аның янына көтмәгәндә анасы килеп керде. Аның артында сандык күтәргән кол тора иде.
– Бәбкәчем, оланым! – диде ана һәм улының күкрәгенә килеп капланды.
– Анам! Анам, ни булды?
– Берни дә булмады, оланым-канатым, берни дә булмады. Ерак җирләргә сәяхәткә җибәрә икән бит олуг хан. Тәңре генә саклый күрсен инде, оланым-канатым. Үги атаң әйтте, олуг хан оланың ерак сәяхәткә җибәрә, диде. Оланым-канатым, мин синең каршыңа мәрхүм атаңның әйткән сүзен үтәргә дип килдем. Аварларга яу чабар алдыннан, Илбарыс углан буй булып, буйтур дәрәҗәсен алгач, менә шул сандыкны аңа бирерсең, дигән иде атаң. Нәзерем тотар дип, гел куркып йөрдем. Менә мин сиңа сандыкны тапшырам, олан, Тәңре шаһит…
Кол сандыкны буйтур каршына китереп куйды.
– Игелекле бул, анакай.
– Исән-имин әйләнеп кайт, олан. Саклан. Тәңре, сакланганны саклармын, дигән…
Анасы киткәч, Илбарыс бик озак сандыкка карап торды. Тимер кыршау, тимер кадаклар белән бизәлгән юл сандыгы иде бу. Сандыкның почмаклары бакыр калайлар белән ныгытылган, урта бер төшеннән тасма итеп көмеш калай кадакланган. Сандык кайчандыр ук савыты булган булса кирәк. Соңгы елларда Кубрат хан ук йөртүчеләргә зур сандыклар ясатты. Хәзер укларны ике тәгәрмәчле арбада йөртәләр иде болгарлар. Элек, яу чапканда, атасы йөрткәндер сандыкны, хәзер әнә угланына калды.
Анасы уч төбенә салып киткән ачкыч белән Илбарыс сандыкны ачты. Гаҗәпләнгәне шул булды: капкачны ачканда, эчтәге яшерен кубыз чыңлап, көйләп куйды. Хикмәтле сандык калдырган атасы буйтурга.
Иң өстә сандал агачыннан кырып ясалган, кан-кызыл күн белән тартылган калкан ята иде. Буйтур калканны сул кулына алды. Җиңел һәм уңай итеп эшләнгән иде калкан. Аннары сандыктан кылыч чыкты, бер учма ук, грек ятаганы. Буйтур ятаганны эләктерде, уңлы-суллы селтәнде. Шунда гына ул калканны тишеп чыккан сөңге эзен күрде. Калкан матур, җиңел һәм уңайлы итеп эшләнгән, әмма аны кемнеңдер сөңгесе тишеп чыккан. Сөңге тишеген күрүгә, буйтурның аркасы чымырдап куйды. Калканны тишеп, атасын үтергән сөңге эзе… Болгарлар мондый калканнарны инде күптән ясатмыйлар, калканны күн белән түгел, тимер белән тышлыйлар. Грек ятаганы белән дә орышка баручы сирәк хәзер, болгар алыпларының күбесендә Дәмәшкъ кылычы, тураннар ясаган кәкре очлы кылычлар. Соңгы вакытта Болгар тимерчеләре дә кәкре кылычлар ясый башлады. Ятаган сабына кушаяклап чабып баручы ат төшерелгән. Ат шулхәтле елгыр-елдам чаба иде ки, күз төшүгә, сикереп атланасы килеп китә. Сандык төбеннән кызыл табгач ефәгенә төрелгән тагын бер нәрсә чыкты. Сүтте дә ефәкне буйтур, күзе камашудан йома төште. Аның кулында скиф бабалардан калган алтын саплы хәнҗәр иде. Алтын сапка батырылып затлы ташлар тезелгән. Буйтур хәнҗәрнең сабыннан алды, кулына кысты. «Менә бу бүләк! Иһ!» – диде буйтур, дошманга селтәнгәндәй.
Сандыкта тагын нидер бар бугай, әмма һәрнәрсәнең ләззәтен озаграк тоясы килә иде, һәр әйберне, кулына алган саен, озаклап карады, тәэсирләнеп тикшерде. Сандыкның төбеннән киемгә охшаган нәрсәләрне тартып чыгарды. Күр әле син моны! Буйтур киемнәре! Егет шаккатты. Шул киемнән йөрде микәнни атасы?..
Тиз-тиз чишенде, киемнәрен киеп алды. Аннары йөгереп ишегалдына чыкты, баздагы суга бакты. Күрде дә үзен буйтур киеменнән, таң калды. Аңа су төбеннән мәһабәт, күркәм гәүдәле алып карап тора иде. Ул да түгел, буйтур йөгереп аты янына килде, сикереп атланды да, кала урар капкасын узып, далага чапты. Хан болынында ат көтүләре утлый. Илбарыс алар яныннан чаптырып узды. Көтүчеләр, ханның яшь атларын ияргә өйрәтүчеләр буйтурны танымадылар, шуңамы, кем икән бу, кай илдән килгән атчабар икән, дип кызыксынып карап калдылар. Илбарыста кием буйтурларныкы иде.
Менә ул дала! Ат кош кебек оча. Илбарыс тезгенен җибәрде, кулларын җәйде. Каршы җил битне иркәли, куеннарга тула, даладан хуш ис килә, күңел каядыр ашкына, каядыр омтыла, кемдер дәшә, чакыра сыман!
Юк, колакка гына ишетелгәндер. Әнә һавада кошлар патшасы – бөркет талпына, бөркет Каф тауларына таба оча. Кош булсаң икән! Мәгәр кеше кош түгел. Кешенең күңеле генә канатлы, диләр. Аның менә бүген күңеле канатланды, күңеле белән әллә кайчан хан кызы Чәчкә янында ул. Ай-һай-һай!.. Чү-чү, тагын аңа кычкыралар түгелме?.. Буйтур әрәмәләр яклап күз ташлады. Әрәмә яклап аңа таба… Йа Тәңрем, чынлап та син! Чәчкә! Чәчкә!
Илбарыс буйтур атын борды, томырылып, Чәчкәгә таба чапты. Чәчкәгә килеп җитәрәк, ул кала яклап килүче ханшаны һәм ике-өч сакчы күрде.
Чәчкә яныннан буйтур җан-фәрманга чаптырып узып китте.
– Чәчкә, ияр, калышма!
Әрәмәлекне узуга, тарлавыкка килеп чыгасың, тарлавык белән бераз гына барсаң, урман башлана. Буйтур Чәчкәне шунда әйдәде. Хан кызы ат өстендә шундый оста тота иде үзен, сокланмау мөмкин түгел. Чәчкәгә буйтурның шулхәтле күп сүз әйтәсе бар, аңласа икән, аңласа икән шуны Чәчкә! Аңлыйдыр, аңламаса, бер тотам калмыйча, аның артыннан чапмас иде. Алар ханша һәм сакчылардан качарга тиешләр, бер мәлгә генә, бер мизгелгә генә булса да качарга тиешләр.
Атлар өздереп чабалар, сакчы алыплар күптән инде күздән яздылар. Менә ул урман, менә юл, менә алар көткән алан.
Илбарыс атыннан сикереп төште, Чәчкә атының йөгәненнән тотты, кызга аттан төшәргә ярдәм итте. Чәчкә аның кочагына иңде.
– Буйтурым-арысланым. Мин сине шундый, шундый сагындым…
Нәрсә булды аларга? Кичәле-бүгенле барысы да үз урынында кебек иде ләбаса. Ә менә бер-беренең кочагына килеп кергәч, аларга кисәк кенә төшенеп бетмәгән оялу килде. Әйе, хакыйкать хыялдан башкарак икән шул. Хыял күп тапкыр татлырак булса, хакыйкать мең тапкыр сизгеррәк эш итә. Нәкъ менә хакыйкать килмәгән булса, алар, бәлкем, бу мизгелне хыялый рәвештә генә татыган булырлар иде. Менә шунда, аланлыкта сизделәр алар бер-берсе өчен яратылуларын. Хәзер аларны беркем дә аера алмас! Алар тормышта булган барлык сынауларны җиңеп чыгарлар. Кайда гына булмасыннар, кай тарафларда гына йөрмәсеннәр, Чәчкә күңелендә буйтур булыр, буйтур күңелендә – Чәчкә… Әйе, хәзер буйтуры китсә дә ярый, хәзер хан кызы Чәчкә үз көченә үзе ышана – көтәр. Бәлкем, буйтуры аның Патшакаладан бөтенләй әйләнеп кайтмас?.. Юк, кайтыр, ул теләгәнгә кайтыр. Инде язмыш аларны аера икән, хан кызы Чәчкә күңеле белән барыбер аның янында булыр, мәңгегә, үлгәнче, җаны җәннәткә киткәнче.
Шул мәлдәге тетрәнүе, шигәюе, куркуы, киләчәк өчен борчылуы тикмәгә генә түгел иде Чәчкәнең. Хан кызы сизенә, тоемлый, атасы вәгъдәсендә торачак, аның Юстинианга ярәшүе сәясәткә бәйле нәрсә, ике илнең килешеп яшәвенә. Мәгәр Чәчкә үкенмәс, үртәлмәс, ул менә сөйгәненнән бүген сөелә, бүген бөтен гомеренә җитәрлек назны алып кала, менә шушы аланлыкта, аулакта!
– Чәчкә, Чәчкә, – ди Илбарыс һәм кызның татлы алсу битләренә, сусыл иреннәренә тартыла.
Әнә ат тояклары тавышлары да ишетелә башлады. Сакчылар килеп чыкса – харап. Олуг хан буйтурны беркайчан да кичермәс, ул иртәгә үк аның башын кистерер. Әмма йөрәк дигәнең моны кабул итми, ат тупырдаулары да үтеп китәр сыман, атасы да буйтурны кичерер шикелле.
Шул ук мәлдә, сакчылар якынайган саен, Чәчкәне курку били. Кем өчен?.. Үзе өченме?.. Юк, тагын бер тапкыр юк! Буйтуры өчен. Чәчкә сөйгәне буйтур кочагында үләргә дә риза. Тик аңа гына тимәсеннәр, аны гына рәнҗетмәсеннәр.
– Алар безне эзлиләр, буйтурым. Сакчылар явызлар, алар шундук укка алырлар, – диде Чәчкә. Әмма буйтур кочагыннан чыгуы булды, яңадан кереп эреде.
– Чәчкә, Чәчкә, мин сине…
– Буйтурым, атландыр мине атыма… Буйтурым, – диде, атына менгәч, Чәчкә. – Буйтурым, мин Кодрак абам белән Өске Кирмәнгә утырмага китәм. Кайту белән син анда кил. Мин сине көтәрмен, буйтурым, көтәрмен, көтәрмен…
Чәчкә, атын чаптырып, аланлыктан чыгып китте. Ул сакчыларга каршы китте.
– Хан кызы Чәчкә биредә, ханша! – дип кычкырды сакчыларның берсе.
Буйтур атына атланды, атын атлатып кына бөтенләй башка якка юнәлде.
Өенә кайткач, сандык төбеннән атасы анасына бүләк иткән зөбәрҗәт кашлы балдак тапты. Балдакны ул сөйгәне Чәчкәгә бирер. Әмма кичке якта да, иртән киткәндә дә Чәчкәгә балдакны бирә алмады. Кубрат хан кызыннан күзен дә алмый күзәтте.
Кораб кузгалганда, күзләре белән яр башындагы Чәчкәне эзләде буйтур. Тапты. «Сау бул, Чәчкәм!»
Чәчкә корабтагыларга маңгаена бәйләгән зәңгәр тасмасын салып болгады. «Сау бул, буйтурым!» – дия кебек иде кыз.
Буйтур, кулъяулыкка төреп, түш кесәсенә куйган балдакны капшап карады. Балдак урынында иде. Килер бер көн, шушы алтын балдакны Чәчкәнең бармагына кидерер буйтур. Кидерер дә берәм-берәм бармак битләрен үбеп чыгар. Аннары алар Кызкуыш туенда катнашырлар. Чәчкә рәтләп йөгереп тә тормас, буйтурдан шундук тоттырыр.
Буйтур, хиссияткә бирелеп, авыз эченнән генә җырлап җибәрде. Шулчак бүлмәгә төптимерче Агасике килеп керде.
– Буйтур моңлана, – диде ул һәм, түргә узып, сәке читенә утырды. – Моңлана буйтур. Илдән аерылу кемгә дә җиңел түгел шул.
Төптимерче буйтурның хәленә керергә тели кебек иде. Кайчандыр Агасике үзе дә шулай моңланган иде. Илдә ике бала белән хатыны кала, ә үзе базилевс йомышы белән хәтәр эшкә Болгарга китеп бара. Башкайлары исән-имин иленә әйләнеп кайтырмы, юкмы – белми иде. Шактый гомерен Болгарда уздырды Агасике, ничәмә ел Кубрат ханга бил бөкте. Хәер, Кубрат хангамы, әллә базилевскамы? Әйе, базилевска, Византиянең императоры Ираклийга бил бөкте ул. Ни бирер император Агасикегә – бер Хода үзе белә. Шул еллар эчендә әнә кызы җиткән, Аллага шөкер, алтын куллы кешегә кияүгә чыкты, улы, сарай мәктәбен тәмамлагач, император алачыгында эшли башлаган. Кызы Эгина үзгәргән. Нык үзгәргән. Анысына бик исе китмәде. Бишектәге бишкә төрләнер, диләр. Йа Хода, инде барысы да артта калды. Тиздән Босфор бугазына җитәрләр… Юк, Ходайдан каргалган кеше түгел икән әле, игелекле мизгелләрдә туган адәм икән. Сәяхәте уңды, куенында Төн илләренең картасы, анда яшәгән халыклар турында мәгълүматлар. Кайту белән, император аны янына чакыртыр, сорашыр, төпченер. Буйтур турында да сорашыр. Ни әйтер Агасике?.. Ни өчен бара Патшакалага Кубрат ханның тәрбиягә алган угланы?.. Ни генә булмасын, Агасике Кубрат ханга хыянәт итәргә кыймас. Олуг хан аны якын итте, үз итте. Буйтур тагын… Император бик төпченә башласа, белгәнен әйтер: буйтур олуг ханнан бүләкләр китерде, кораллар алып китәргә исәбе. Шул исәптән үтенече бар: Чәчкәне алырга император угланы Юстиниан бер язга кичегеп килергә тиеш, олуг хан үтенече.
Агасике һәрчак базилевстан курку тойды. Яшерен илчесе Агасикенең Кубрат хан белән татулашып китүен сизсә, базилевс аны кичермәс. Әйе, базилевс аны кеше итте, эш бирде, акча бирде, ирек бирде, яшерен илчесе итте, шул ук вакытта базилевс аны юк та итә ала иде.
Тимерчелекнең нечкәлекләренә Агасике Фанәгүрдә төшенде. Болгарларның угы авыррак, озынрак, очкан чагында сызгырып оча, зәһәр тавышлар чыгара, ерак оча. Болгарга килгәч, шуңа шаккатты Агасике: биредә коралларны көйлерәк, җайлырак ясыйлар иде. Кием-салымнары да җиңел, җайлы. Тире иләүгә килгәндә – иң йомшак тиреләрне болгарлар или. Болгар сурәттә дә каядыр ашкына – хәрәкәтнең иң бөек ноктасына омтыла кебек иде. Болгар ясаган әйберләр нәфис булыр, күзгә ятыш, соклангыч булыр. Болгарның һөнәрчеләре генә түгел, гореф-гадәтләре дә ошады Агасикегә. Әгәр дә мәгәр артыннан бертуктаусыз патрикий Симеон күзәтмәсә, Агасике, бәлкем, гаиләсе белән Болгарда да калган булыр иде. Мәгәр башкалар артыннан бер-берсен күзәткән кебек, аның артыннан да күзәтүчеләр куйган иде базилевс. Болгарда калса, аны шундук үтерәчәкләр иде, греклар үтерәчәк иде. Болгарда базилевсның йөзләрчә шымчысы бар. Алар бар өлкәдә дә эшлиләр, хезмәт итәләр. Ни генә булмасын, Агасике базилевс йөкләгән бурычны үтәде. Иртәгә кораб Херсонеска җитәр, Херсонес – империя биләмәсе. Ә менә дәүләт булып оешып җиткән Болгарны тиз генә биләмәсе итә алмас базилевс. Әмма эш шуңа таба бара. Болгар, христиан динен кабул итү белән, империя канаты астына керер.
Алай да Агасикенең беләсе килә иде: нинди йомыш белән бара икән Кубрат хан илчесе Патшакалага? Әллә соң буйтурны грек уты сере борчыймы?.. Бик ихтимал ич. Ул сорауны Агасикегә Кубрат хан Болгарга килгәч тә биргән иде…
– Сагышланасың, буйтур?
– Сагышланам, төптимерче.
– Белсәң кирәк, буйтур, император белекле алыпларны ярата, ул сине дә Патшакалада калырга өндәр. Серең әйтерсең, кичерер.
– Минем базилевстан серем юк, төптимерче.
– Базилевстан юктыр, ә менә миннән бар.
– Синнән дә, Агасике. Мин Патшакалага корал алырга барам. Беррәттән хан кызы Чәчкәне бер язга кичектерүләрен үтенермен. Хан үтенече. Кубрат хан борчуда, көнчыгышта хазарлар көчәеп бара. – Буйтур торып утырды да Агасикенең күзләренә карады. – Агасике, Дәнисне Патшакалада калдырырга исәбең юктыр бит?
– Буйтур, койрыкчы Дәнис – минем киявем.
– Ә ул Патшакалада калырга теләмәсә, Агасике?
– Калыр, буйтур, калыр. Мин киявемә ышанам.
– Әнә ничек икән…
– Мин синең дә калуың теләр идем, буйтур. Базилевс каһарман сугышчыларның кадерен белә торган кеше.
– Беләдер, ышанам. Әйт әле, Агасике, син үзең кире Фанәгүргә кайтырга теләмисеңме?.. Базилевсның йомышын үтәдең, нигә дип гаиләң белән кире Фанәгүргә китмәскә ди?
– Мин туган илемдә, буйтур. Туган ил дигәнең, туган илдән китеп торганда, бигрәк тә кадерләнә икән ул. Җитәрдер, күпйөрдем, күп илләр гиздем. – Агасике буйтурның иңбашына кулын куйды. – Утың алыштыр, буйтур. Утыңны, дим, алыштыр.
Буйтур яңа шәм кабызды, урынына килеп утырды. Әмма, нидер исенә төшеп, сәке астыннан бер чүлмәк эчемлек чыгарды, ике җам куйды.
– Синең туган илеңә исән-имин әйләнеп кайту өчен, Агасике!
Агасике кыстатмады, бер җамны эчеп тә куйды, буйтур аңа тагын койды.
– Син миңа баштан ук ошадың, буйтур. Оста сугыша алуың өчен генә түгел, акыл белән сугыша алуың өчен ошадың. Ул сәләт бар кешегә дә бирелми. Ничек алдырдың бер төмәннән артык алае булган Чалбай ханны. Грекның бөек полководецлары да мондый җиңүләргә сирәк ирешә алганнар. Олуг хан сине күтәрде, буйтуры итте. Кул астыңда ун мең алай булыр. Хәзер әнә Патшакалага хан илчесе булып киләсең. Олуг хан булсам, мин синдәй кешегә кызым бирер идем.
– Олуг ханга тимә, Агасике.
– Кызын оныта алмыйсыңмы?..
Буйтур дәшмәде, аның Чәчкә турында сөйләшәсе килми иде.
Агасике торды, чүлмәктән бер җам эчемлек салды, күтәреп эчеп куйды да буйтурга тыныч йокы теләп чыгып китте.
Икенче көнне Херсонеска җиттеләр. Су алдылар. Су китерүчеләрне Дәнис ашыктырды.
– Тизрәк, тизрәк, сучылар, бер мичкәгә бер алтын, ашыктырсаң – ике алтын, соңга калсаң – ярты алтын, сабыр калган— ни алган, – дип, авызына нинди сүз килде, шуны такылдап торды.
Иртән таң белән кузгалдылар. Херсонес артта калды. Дәнис Херсонестан кипкән балык, ит, сыр, тоз, кәрзин-кәрзин алма-җимеш алган иде, барысына да өләшеп йөрде. Херсонестагы греклар белән Агасике бик озак сөйләшеп торды. Агасикене өске каттан буйтур күзәтеп торса да, әллә нигә бу гректан ул шикләнмәде. Херсонестан соң Патшакалага ике-өч көнлек су юлы кала. Димәк, берсекөнгә булмаса да, аннан алдагы көнне алар Патшакалада булачаклар. Әлегә диңгездә давыл-фәлән юк, Тәңре саклый.
Кораб кирәк тарафка яткач, Дәнис буйтурга диңгездә йөзгән зур кораблар турында сөйләде. Иң яхшы койрыкчылар греклар түгел, финикиялеләр икән. Әмма аларны табуы кыен икән хәзер. Кайсы кая таралып беткәннәр. Кайчандыр, моннан күп еллар элек, финикиялеләр дөнья читенә кадәр бара алганнар, әмма кире әйләнеп кайтмаганнар, әллә яңа җир тапканнар, әллә үзләрен диңгез алласы алган. Диңгез алласының бик күп кызлары бар икән. Аларны «су анасы» диләр. Су анасы кораблардан ирләрне генә ала икән. Бу турыда Дәнискә философ сөйләгән. Дәнис грек философны ярата, ул аңа бик күп хикәятләр сөйли икән. Философның буйтурга да диңгез турында хикәятләр сөйләгәне бар. Ул әкәмәтләрне тыңлый-тыңлый, төннәре йокысыз үтәр иде. Греклар болай итә икән: диңгездә давыл купса, диңгез алласы ачулана, корбан сорый, дип, башта ишкәкче колны ташлыйлар. Анда да давыл туктамаса, икенче ишкәкчене дулкын эченә ыргыталар, анда да туктамаса, диңгез алласы сине сорый, дип, кораб башлыгын ташлыйлар. Хәзер андый хикмәтләр бик сирәк сирәген, әмма булгалый, юк-юк та кешеләрне су анасы алгалый икән.
Диңгез кояшында Дәнис чүлмәктәй каралды, болай да җирән сакалы тагы да җирәнләнә төште. Зәңгәр күзләре генә офык читеннән кодрәт көткәндәй алга карыйлар. Җил шактый ипле исә, болай барсалар, тиздән Босфор бугазына җитәрләр, аннан, күп тә үтми, изге София чиркәү манарасы да күренер. Яшь хатыны аңа изге София чиркәве турында төннәр буе сөйләгәне бар, хәзер койрыкчы шул әкәмәт чиркәүне менә-менә офыкта күренер дип көтеп бара иде. Буйтур Дәнисне сирәк борчыды, хәтта ни белергә теләсә дә: «Дәнис, Патшакалада каласыңмы, кире Фанәгүргә кайтасыңмы?» – дип сорамады. Ул ышана иде, койрыкчы Кубрат ханга хыянәт итмәс. Шулай да вакыт-вакыт күңелгә шик төшә, андый чакларда буйтур ишкәкчеләр янына үтә, каравылбаш Камай белән сөйләшеп утыра иде.
Грек Агасике, Патшакалага якыная башлауга, бүлмәсеннән бөтенләй чыкмас булды. Ул озын көн буена хатыны, улы, кызы янында утыра, нидер серләшәләр, киңәшәләр. Киңәшерлеге бар: төптимерче баеп кайта.
Босфор бугазына кереп, Патшакалага якыная башлагач, койрыкчы Дәнис үз-үзенә урын таба алмый интекте. Ул әле буйтур янына килеп утырды, әле ишкәкчеләр янына төште.
Кояш баер алдыннан Дәнис өске катка менде һәм кызарып барган офыкка карап җырлап җибәрде. Җыр үтә дә таныш иде буйтурга. Илбарыс койрыкчы янына барып утырды, җырга кушылды. Дәнис башта аптырап калды. Каян белә буйтур антлар җырын? Дөньяда нинди хозурлык! Шәфәкъ нуры сүрелеп бара, күңел әллә кайларда, туган якларда. Җитмәсә, буйтур аның туган телендә җырлый.
– Туганкаем, кем син? Каян беләсең бу җырны?
– Анам җырлый иде, – диде Илбарыс.
Дәнис аягүрә басты, буйтурның күзләренә карады:
– Минем дә туган илем бар, буйтур. Ул еракта, бик еракта, елгалар, урманнар артында. Синең бу җыруың миңа кардәшләрем яшәгән ыстаным хәтерләтте. Мине явыз кенәз бик яшьли Кубрат ханга биреп җибәрде. Минем анда бабам-анам, туганнарым калды. Бабам да, атам да көймә ясаучылар иде. Атамны кенәз бервакыт яуга алып китте, шуннан ул әйләнеп кайтмады. Кенәз мине үзенә алды, шуннан Кубрат ханга биреп җибәрде. Ышанма, буйтур, хан белән кенәзләр вәгъдәсенә. Йомышың йомышлый алмасаң, хан синең башың кисәр. Ханнар белән кенәзләргә кеше башы бер тиен дә тормый.
– Дәнис, мине өнәсәң, әйтмә Кубрат хан турында яман сүз. Ул миңа ата булган кеше, ул мине бакты, сараенда белем бирде. Яман сүз кеше үтерер, ди.
– Беләм, буйтур. Алай да күңелемдәген әйтми булдыра алмыйм. Олуг хан сине барыбер Фанәгүрдә калдырмас, кызын сиңа бирмәс. Син грек утының серен белергә барасың, буйтур.
– Каян белдең, Дәнис?
– Агасике белән кызы сөйләшкәнне тыңлап тордым. Греклар ул утның серен гасырлар буена саклыйлар. Алар Кубрат хан сине юри җибәргәндер диләр.
– Дәнис, мин үзем дә ул утның серен белүчене табуыма шикләнәм. Миңа, чынлап та, Кубрат хан шундый бурыч йөкләде.
– Мин сиңа кулымнан килгән кадәр ярдәм итәрмен, буйтур. Ант эчик. – Дәнис хәнҗәрен чыгарды, бармак очын кадап канатты, канны пычак йөзенә буяды, аннары буйтурга бирде. Буйтур да шулай ук итте. – Инде ант эч, буйтур.
Дәнис хәнҗәр йөзен иреннәренә тигезде, буйтурга бирде, буйтур да канлы хәнҗәр йөзен иреннәренә тигезеп алды.
Кемдер тамак кырды, аларга таба Агасике килә иде. Дәнис тиз генә хәнҗәрен кынысына тыкты.
– Буйтур, – диде Агасике, аларга килеп җитәр-җитмәс, – сине минем улым дәшә. Аның сиңа әйтер сүзе бар.
Буйтур бар көченә Дәниснең кулын кысты. Бу «мин синең белән ант эчтем» диюе иде.
– Әйдә, – диде буйтур һәм Агасикегә иярде.
– Буйтур, сине императорның алачыгы кызыксындыра дип ишеттем, хакмы шул?
– Мине бернинди алачык та кызыксындырмый, Агасике.
– Ярый, буйтур, син дигәнчә булсын. Ачуланма, синең ни йомыш белән Патшакалага килүең билгеле.
– Төптимерче Агасике, – диде, тавышын күтәрә төшеп, буйтур. – Төптимерче Агасике, исеңә төшеримме әллә: мин Патшакалага кораллар алырга барам.
– Алай да син тыңла әле мине, буйтур. Сөйләш улым белән. Ул сиңа ярдәм итәргә тырышыр. Болгарлар – император өчен варварлар, минем өчен хәзер кардәшләр. Патрикий Симеон да, философ Иоанн Фасиан да – Болгарга сөрелгән кешеләр. Алар Болгарны изге дингә димләргә тиешләр. Болгар җитди сынау алдында тора. Сарациннар көчәеп килә. Болгарда иң ышанычлы акча – көмеш дирһәм һәм алтын динар. Сарациннар акчасына ияреп, яһүд сәүдәгәрләре килә башлады. Кая китте Болгардагы грекның көмеш милирәсе, кая китте императорның алтын солиде?! Юк алар. Сарациннар, яһүд сәүдәгәрләре йотып бара Болгарны, император дәүләт-кала арты дәүләт-кала югалта. Императорны әнә шул борчый бүген, буйтур. Улым сөйләде. Бүген аңа Кубрат хандай дуслар кирәк. Рум-Болгар татулыгы бозылмас, бозыла күрмәсен иде.
Агасике гаиләсенә иң зур бүлмә бирелгән иде. Буйтур, бүлмәгә килеп керүгә, төптимерче гаиләсенә түбәнчелек белән баш иде. Аңа түрдән урын бирделәр.
– Исеңдә тотсаң иде, буйтур, мин Кубрат ханга яманлык теләмим, – диде Агасике һәм хатыны белән кызын бүлмәдән алып чыгып китте.
– Мин дикъкать белән тыңлыйм сине, буйтур.
– Рәхмәт, оста. Мин сиңа оста димен, ялгышмыймдыр?
– Юк, буйтур, ялгышмыйсың. Мин, чынлап та, император алачыгында эшлим. – Егет савытларга чүлмәктән эчемлек койды. – Болгарларга минем хөрмәтем зурдыр. Болгар ханы атамны бай итте. Атам миңа әйтте, сине, буйтур, грек утының сере кызыксындыра, диде.
– Оста, мине бернинди дә грек уты кызыксындырмый. Кызыксынуым бары шуннан: мин – буйтур, оста алып. Орышка йөргән һәр алып яңа корал белән кызыксына. Шул гына.
– Болгарлар – варварлар. Никадәр генә империягә дус булмасыннар, базилевс аларга грек утының серен бирмәс. Кызганыч, буйтур, бик кызганыч, грек уты мин эшләгән алачыкта ясалмый. Император анда варварларны түгел, грекларны да энә күзеннән үткәреп кертә. Грек утын ясаучыларны халык арасына чыгармый. Ул алачыктаэшләгән кеше йә шунда үлә, йә сугышка китеп котыла. Алачыкта эшләгән осталарның берәвесе дә сугыштан әйләнеп кайтмады. Сугышта үлмәгән хәлдә аны…
– Үтерәләр…
– Мин алай дип әйтмәдем, буйтур. Аннан бары тик бер оста чыкты, буйтур. Симокатта карт. Аның оныгы моннан бик күп еллар элек Болгарда тотык итеп калдырылган икән. Ә ул шагыйрь булган, императрица Мартинаны яраткан, аңа багышлап шигырьләр язган. Оныгын сагына карт. Болгардан сәүдәгәрләр килгән саен, портка килә, көннәр буена шулар янында урала. Ут серен сатмасын дип, император шымчылары аңардан күзләрен дә алмыйлар… Ни өчен үтерми соң ул картны дисеңме?.. Хикмәте бар, кайчандыр император Ираклий аның белән бер күршедә үскән, ярдәме тигәндер картның, диләр.
– Аның оныгы Константин мине дә укытты. Ул, чынлап та, шагыйрь.
– Карт әнә шул оныгын сагына. Грек утының серен белсә шул карт белер, буйтур!
– Кабат әйтәм, оста. Мине ул ут бөтенләй кызыксындырмый.
– Мин сиңа белгәнем әйттем, буйтур. Аңлашмадык булып чыга. Без икебез ике ярда басып торабыздыр, күрәсең.
– Анысы хак, оста. Без, чынлап та, икебез ике ярда басып сөйләшәбез.
– Алай да киңәшем тотсагыз иде, буйтур. Картны мин сиңа үзем күрсәтермен. Калганы аның эше.
Буйтур үз бүлмәсенә кергәндә, тышта караңгы төн иде инде. Кораб дулкыннарда чайкала, өске катта каравыл алыплар йөренә, койрык ягында пыскып кына ут яна. Буйтур шәм кабызды, сәкегә ятты, утын да сүндерергә онытып, шундук йокыга китте.
Әмма күп тә үтми уянды да. Кемдер бүлмә ишеген капшый кебек иде. Чынлап та, шудыргычны ачарга тырыша сыман берәү. Буйтур сак кына урыныннан торды, кулына хәнҗәрен алды. «Кем булыр, ни калган? – дип уйлады буйтур, шыпырт кына ишеккә атлады. – Кем аның янына керергә тели? Камай? Юк, Камай аңа дәшәр иде. Кем? Агасике?! Түгелдер. Төнлә. Агасике аласын алды инде болгарлардан. Кем?..»
Илбарыс буйтур, аяк очларына гына басып, ишеккә якын ук килде. «Кем капшана? Шудыргычны ачу мөмкин түгел. Ничек керергә исәбе бүлмәгә бу кешенең? Каракмы? Кубрат ханның алтынын алмакчымы?.. Алтынны алган хәлдә, кая кача ала ул? Тентерләр, табарлар, каракны шундук диңгезгә ташларлар. Каравыл сакчылар кайда? Нигә йөрмиләр?!»
Буйтур кисәк шудыргычны тартты һәм атылып тышка чыкты. Ишектә терәлеп диярлек каравыл торучы алып йоклый иде. Буйтур аның якасыннан эләктереп алды да селкә башлады.
– Һәй, нишләдең син, Камай?! – дип, тамагы ертылырдай зәһәр тавыш белән кычкырды буйтур. – Каравылбаш, Камай!
Буйтур янына каравыл алыплар йөгерешеп килделәр, сулышына кабып, каравылбаш Камай килеп җитте. Килеп җитте дә каравыл алыпның яңагына чабып җибәрде. Алып күзләрен ачты, керфекләрен каккалап торды. Ниһаять, ул тәмам айныды, шаккатып, үзен урап алган халыкка карады.
– Йә, йә, айныдыңмы, ни булды? – диде Камай.
– Су анасы, – диде алып. – Су анасы…
– Су анасы?! – дип кайтарып сорады Камай. – Нинди су анасы, иләсләндеңме әллә?
– Әйе, булмаганны, тузга язмаганны, – диештеләр.
Айлы якты төн иде. Шул мәлдә диңгез өстендә бер алиһә пәйда булды. Кайсыдыр, күреп:
– Әнә ул! – дип кычкырды. – Әнә, әнә!
Чынлап та, ярты гәүдәсен чыгарган килеш, су анасы корабка таба йөзеп килә иде. Кайсы җәясен тартты, кайсы сөңгесенә ябышты. Ай яктысы ни якты булса да, су өстендәге хикмәтне аермачык күрү мөмкин түгел иде, шулай да корабтагылар, моның чынлап та су анасы икәненә ышанып, беравыздан диярлек кычкырып җибәрделәр. Су анасына тияргә ярамый, моның өчен диңгез алласы давыл чыгарыр, корабны кыяга орыр.
– Укка алмаска, сөңге ыргытмаска! Тәңрегә дога кылыгыз! – дип боерды буйтур.
Корабтагы һәммә кеше идәнгә тезләнде, кулларын күккә күтәреп, Тәңредән ярдәм сорады. Дога укылды. Тәңре аларның теләкләрен кабул итте, күтәрелеп караганда, диңгез өстендә су анасы юк иде инде.
Беренче булып каравылбаш Камай исенә килде:
– Икенче каравыл алып кайда?
– Аны, каравылбаш, су анасы алды, – дип, тәүге сүзен кабатлады тәмам исенә килгән алып.
Барысы да моңа ышандылар һәм янә Тәңрегә дога кылдылар.
Шулай итеп, бу төндә корабтан бер каравыл алыпны су анасы алды. Иртән кояш чыгып, якты көнне каршы алгач, грек Агасике буйтур янына килде.
– Каравыл алыпны су анасы түгел, диңгез алласы алгандыр, – диде. – Гадәттә, су анасы адәмнәрне сирәк ала, алыпның гаебе, языгы булгандыр. Икенче каравыл алыпны да диңгезгә ташламасагыз, су анасы иртәгә дә, берсекөнгә дә килер.
– Дәнис! – дип кычкырды буйтур. – Койрыкчы Дәнис, кил әле бире!
Койрыкчы кыюсыз гына алар янына килде:
– Тыңлыйм, буйтур.
– Койрыкчы Дәнис, бүген каравылда синең белән икәү торырбыз…
Күрде буйтур, шул сүзләрне әйтүгә, грек Агасикенең күзләре дүрт булды. Төптимерче кинәт буйтурның алдына тезләнде:
– Буйтур, кылма мондый боерыгың, диңгез алласының сине дә алуы бар.
– Дәнис! – дип кабатлады буйтур. – Бүген төнлә өске катта без икәү каравыл торабыз.
– Баш өсте, буйтур.
– Койрыкчы Дәнис, боерыгымны кабатла!
– Бөек Болгарның олуг хан буйтуры Илбарыс, бүген төнлә койрыкчы Дәнис каравылда булыр!..
Кич кояш баегач, буйтур белән койрыкчы өске катка каравылга чыктылар. Корабта барчасы йоклый шикелле, шул ук вакытта буйтур белә: беркем дә рәтләп йокламый. Үткән төндә булган хәл барысын да йокыдан калдырган иде. Кичәге төндә булган хәл ишкәкчеләргә кадәр ирешкән, аларны да куркуга салган иде.
Дәнис корабның койрыгына килгәндә, Илбарыс буйтур түргә – борынга таба узды. Диңгез өстендә дулкыннар йөгерешә. Патшакала ягында кичке шәфәкъ яна, икенче яктан әкрен генә, иренеп кенә ай калкып килә. Диңгез алласымы, су анасымы, кичә дә нәкъ менә ай калкып бераз күтәрелгәч, өске катка менә һәм бер алыпны кочаклап ала да, матур-матур сүзләр әйтә-әйтә, битләреннән сөя-сөя, диңгезгә алып төшеп китә. Аннары янә күтәрелә, икенче каравылны сихерли башлый, шулай ук кочаклый, иркәли, назлый, әмма каравыл алып коты очып куркуданмы, андый хикмәтләрне аңламый, чытырдап буйтурның ишек бавына ябыша. Шуның белән исән кала. Философ белән укытучы Константинның сөйләвенә ышансаң, диңгез алласының су астында патшалыгы бар икән, патшалыкта кызлар гына яши икән, теләгән адәмне юхалап диңгез төбенә алып төшмичә, кызларның кияүгә чыгарга хаклары юк икән.
Буйтур боларның берсенә дә ышанып җитмәде. Бит аңа соңыннан философ әйтте, болар барысы да матур әкият, диде. Ничек инде матур әкият булсын ди?.. Әнә кичә төнлә белән бер каравыл алыпны алды, бүген икенчесен алып китсә…
Дәнис белән очрашкан саен, буйтур, сер бирмәскә тырышып:
– Су анасын тотсам, мин аңа өйләнәм, Дәнис, – диде.
Дәнис ашык-пошык кына куеныннан Перун алласын чыгарды, нидер пышылдап, кире куенына тыкты. Шуннан соң гына:
– Тәңреңә иман кыл, буйтур, шулай әйтергә ярыймыни? – диде.
Дәнис су анасының өске катка менүенә ихластан ышана, җаны-коты үкчәсенә җитеп көтә иде. Диңгез өстен көмеш төсенә кертеп, тирә-юньне тонык кына ай яктырта башлагач, Дәниснең ышануы тәмам чигенә җитте. Ул шылт иткән тавышка да ялт итеп әйләнеп карады, кулындагы сөңгесен ныграк кысты. Аның бер дә үләсе, дөресрәге, су анасына китәсе килми иде. Су анасыннан да матур, сылу хатыны Эгина бар, ул аны ярата, ул аны сөя, ул ансыз яши алмый. Буйтур үзе дә, ни батыр кыланса да, курку тоя, һәр тавышка туктап колак сала, шулай дикъкать белән тыңлаудан аның колаклары чыңлый, ахыр ул, гасабилануын яшерергә теләп, авыз эченнән генә җырлый башлый. Кораб борынына таба үткәндә дә, койрыкка әйләнеп килгәндә дә, буйтур бер генә мәлгә дә бүлмәсе ишеген күзеннән яздырмаска тырышты. Бар хикмәтләргә күңеле ышанган хәлдә дә, аның бүлмәсендә Кубрат хан биреп җибәргән ике мең алтын бар. Ул алтын императорга дигән бүләк түгел… Ул алтын грек утының серен кулга төшерү өчен бирелгән. Алтын буйтур бүлмәсендәге кечкенә сандыкта ята. Сандыкны бүлмәдән алып чыгып китүе җиңел түгел, сандык күрше бүлмәдәге каравылбаш Камай ягына нечкә кыл белән бәйләнгән, кыл башында көмеш кыңгырау. Сандыкны күтәреп алуга, кыл өзелер, һәм каравылбаш бүлмәсендә көмеш кыңгырау чыңлар. Әмма оста һәм тәҗрибәле каракның кылны, өзеп, сәке аягына бәйләп куюы да бар иде.
Ары үткәндә дә, бире килгәндә дә, буйтур бүлмәне күздән яздырмады, ахыр бүлмә ишегенә килеп сөялде. Ай күк гөмбәзенең уртасына җитеп килә, диңгез өсте тыныч, ник бер җан иясе күренсен, курка-шикләнә ятсалар да, арулары җиткән булса кирәк, корабта сөйләшүләр бетте, йоклады халык. Тып-тын.
Мәгәр нәкъ менә шул үтә тынлык күңелгә торган саен ниндидер курку, шом өсти бара. Иртәгә иртән алар, койрыкчы ялгышмаса, Патшакалада булырга тиешләр. Инде максатларына ирештеләр дигәндә, су анасы килеп чыксын әле! Бүген дә су анасы күренсә, кемне булса да диңгез алласына алып китәргә итсә, иртәгә бер колны суга ташламый булмастыр. Су анасы шунсыз тынычланмас. Шунсыз кораб Фанәгүргә әйләнеп кайтмас, давыл чыгып, кыяга бәрелер, берәү дә исән калмас, буйтур үзе дә.
Буйтур су анасына ышанып та җитми иде, шулай да күңел шомлана, тыныч түгел.
Чынлап та, су анасы аның каршында пәйда булса, ул нишләргә тиеш?.. Су анасын үтерергә ярамый, аннары диңгез алласы аларны көне белән юк итәр. Юк, күргән хәлдә дә үтермәскә, куркытырга, хәнҗәр белән янарга. Ә ул болгар телен аңламаса?.. Аңламаса, күтәрергә дә суга атып бәрергә. Су анасы суда батмый.
Буйтур, ни кылырга белми, әйләнә-тирәне күзәтте. Атнага якын юлда булдылар, диңгез түзәрлек тыныч булды. Соңгы көндә генә әллә нишләде, җил купты, дулкыннар йөгерешә башлады. Менә төн килүгә, янә тынычланды диңгез, алай да дулкыннар тынып ук бетмәделәр, койрыкчы ярдәмчесе дулкыннарга каршы торса да чайкала иде кораб.
Дулкыннар йөгерешә… Корабтагы тынлык белән диңгездәге тынлык бер түгел шул…
Кинәт буйтурның зиһене ачылып киткәндәй булды. Берниндису анасы да юк, корабта карак бар, һәм аның бүлмәсендәге алтынга күзе кызган…
Буйтур яныннан Дәнис узды һәм, күп тә үтми, янә әйләнеп килде.
– Мин бу Камайның алыпларына шаккатам, ни кылып яталар икән көннәр, төннәр буена?
– Шахмат уйныйлар, койрыкчы. Син беләсең булса кирәк, Кубрат хан сарай сакчыларына кадәр шахмат уйнатып ала.
– Анысы хак, мине дә өйрәтте. Ышансаң ышан, ышанмасаң—юк, буйтур, көннәрдән бер көнне бу миңа үзенең җансакчысын җибәргән… Мине шахмат уенына өйрәтергә килгән. Нигә ул миңа сөяк шәкелләр. Менә кораб ясарга дисәң, кулларым кычыта башлый… Их, давыл купмаса гына ярар иде, буйтур, – дип уфтанып куйды Дәнис. – Бүген-иртәгә Патшакала күренер… Мине Эгина һаман Патшакалада калырга кыстый, буйтур.
– Кубрат хан ошатырмы соң, койрыкчы? Әйтәсе юк, император синдәй останы колач җәеп каршы алыр, бишкуллап. Миңа калса, буйтур, бу грек Агасике кызы Эгинаны тикмәгә генә сиңа бирмәгәндер, тикмәгә генә берни дә эшләми грек.
– Туган ягым – антлар иле, торган җирем Болгар булды, буйтур. Болгарда игелекле яшәдем. Олуг хан төпоста итте.
– Болгар белән ант кавеме элек-электән сәүдә иткәннәр, ант эчеп яшәгәннәр. Әле борын заманда ук Атилла белән антлар кенәзе франкларга яу чабалар. Яуда антлар арысландай орышалар. Яшь кенәз һуннар патшасына ошый, ул аңа кызын бирә. Кубрат хан да антлар белән тату яши, күрше-тирә илләрне буйсындыргач, антларга юнәлә, кенәзгә бик күп бүләкләр алып бара. Кенәз аңа минем анам Анияне һәм бер оста биреп җибәрә.
– Мин ул, мин, буйтур!
– Син?!
– Әйе, мин. Кенәз мине Кубрат ханга биреп җибәрде. Анаңны беләм, мин нибарысы унбиш яшьлек малай идем, анаң җиткән кыз иде инде. Менә каян ант ыруының җырларын беләсең икән син, буйтур…
Шул чакта диңгез өстендәге йөгерешкән дулкыннар арасында нәрсәдер күренеп китте. Каравыл торучылар ачкан авызларын яба алмый шым булдылар. Дулкыннар эчендәге кара нәрсә бер күренде, бер күздән югалды.
– Буйтур, буйтур, – диде Дәнис, өненә килеп. – Буйтур, су анасы… Әнә, әнә…
– Дәнис, йөгер, Камайны чакыр. Шаулама. Тиз бул! Тотабыз аны.
Дәнис китеп тә өлгермәде, хатын-кыз сурәтендәге су анасы өске катка менде. Су анасы шулхәтле зифа сынлы иде ки, буйтур бер мәлгә өнсез калды. Юк, су анасы түгел икән бит, Чәчкә, аның сөйгәне Чәчкә килә аңа таба. Әнә күр: йөреше дә, буй-сыны да гел Чәчкәнеке…
Су анасы әкрен генә килде дә буйтурның кулыннан алды, аның колагына нидер пышылдады, ниндидер серле сүзләр әйтте. Буйтур карусыз аңа иярде. Мәгәр зиһене томаланмый калган бер өлештә: «Ул мине сихерләде, ул мине үзе белән диңгезгә алып төшеп китмәкче, мин һични кыла алмыйм. Тәңрем, коткар, коткар буйтурыңны, Тәңрем!..» – дип уйларга өлгерде.
– Буйтур, буйтур! – Кораб койрыгы яклап каравылбаш Камай, аңа ияреп берничә алып йөгерешә. Алар буйтурга дәшәләр, әмма буйтур бармагын да селкетә алмый, һаман кораб читенә таба атлый. Менә кораб чите. «Су анасы мине диңгез патшасына алып бармакчы. Тәңрем!..» – Буйтур, буйтур Илбарыс!
Буйтурның йөзенә дулкыннардан очкан тозлы су чәчри, шулчак аны Камай тотып ала, селкеп, үз ягына таба әйләндерә:
– Буйтур, нишләвең бу?! Диңгезгә чумасың киләме?!
Буйтур, башына суккандай, бер мәлгә миңгерәүләнеп, һични аңламый каравылбаш Камайга карап тора.
– Чәчкә… Су анасы…
– Нинди Чәчкә, нинди су анасы, буйтур?
Илбарыс, башына тотынып, як-якка чайкалды. Чынлап та, нинди су анасы? Күктә ай йөзә, диңгез өстендә һични юк, дулкыннар йөгерешә, кораб салмак кына чайкалып тора.
– Дәнис кайда? Койрыкчы кайда, каравылбаш?!
– Дәнис! – дип кычкырды Камай. – Дәнис, койрыкчы! Ни карап торасыз, алып килегез койрыкчыны!
Ике алыпны гүя җил алды, алар Дәниснең бүлмәсенә таба йөгерделәр.
– Мин монда, буйтур, монда, – дип, бөтенләй башка яктан килеп чыкты Дәнис. – Монда мин, буйтур. Синең бүлмә ишегең ачык, буйтур.
– Ничек ачык?! Кем ачты?!
Буйтур йөгереп барып бүлмәсенә керде, сәке астыннан сандыгын тартып чыгарды, ачкычы белән ашыга-кабалана ачты. Алтын урынында иде. Шуннан соң гына бүлмәсенә күз йөртеп чыкты. Бүлмәдә ике шәм яна, кем кабызган? Ни эзләгәннәр бүлмәдә?.. Әйберләрнең асты өскә килгән. Кием сандыгын тартып чыгарды. Сандыкта әйберләр калмаган, кайсы кая сибелеп аунап ята.
Илбарыс буйтур аларны тиз-тиз генә җыйды, сандыкка салды. Ишек яры каравылбаш Камай, койрыкчы Дәнис карап торалар. Агасике килеп җитте, ул да кызыксынып карап тора башлады. «Агасикегә ни калды микән?» – дип уйлады Илбарыс буйтур.
– Дәнис, ишекне яп та бире кер әле. Камай, син урыныңда бул!
Дәнис эчкә узды, бүлмә ишеген япты. Буйтур күрше бүлмәгә сузылган кылны тартып карады. Кыл өзелмәгән иде. «Димәк, карак ялгыш икенче сандыкны ачкан. Ачкан, бөтен әйбернең астын өскә китергән, әмма алтынны тапмаган. Кем булыр? Су анасы, имеш. Яшь, чибәр, хан кызы Чәчкәгә охшаган. Мин аны хәтта Чәчкә дип белдем… Дәнис хатыны?» – дип уйлады буйтур һәм кинәт, зиһене ачылып киткәндәй, койрыкчының якасыннан эләктереп алды:
– Дәнис, хатының кайда синең?
– Йоклый, буйтур.
– Йоклый?!
– Әйе, буйтур, миннән йоклап калды.
– Әйдә сиңа!
Дәниснең күзләре зурайды, янып торган шәмнәргә карап алды:
– Син, буйтур, минем хатыннан шикләнәсең?
– Шәмнәр яндырып, иркенләп эзләгән…
– Кем, буйтур?
– Киттек!
Дәнис бүлмәсенә килеп керделәр. Бүлмә иясе, кабалана-кабалана, шәм алды. Буйтур шәм белән идәнне яктыртты, идәндә су тамчылары ялтырый иде.
– Менә ул су анасы! – Илбарыс буйтур Дәнис хатынының чәченә кагылды. Хатынның чәче юеш иде.
Хатын уянмады, ыңгырашып, икенче якка әйләнеп ятты.
– Аңлашыла. Әйдә, Дәнис, Камай бүлмәсенә.
Буйтур белән койрыкчы каравылчы алыплар бүлмәсенә килеп керделәр. Сәке астыннан тартылган кылны буйтур бик тиз тапты.
– Кемнәр йокламаган иде?
Өч алып буйтур каршына басты.
– Күрше бүлмәдә берәр төрле тавыш ишетмәдегезме?
– Юк, буйтур, без бернинди тавыш та ишетмәдек, синең тавышны гына ишеттек.
– Дәнис! – диде буйтур, койрыкчыга таба борылды. – Дәнис, бүлмәгә синең хатының кергән. Кичә ул бер каравыл алыпны суга аткан. Бүген мине олактырмакчы булган…
– Буйтур, буйтур! – Дәнис Илбарыс буйтур алдына тезләнде. – Юк-юк! Эгина андый түгел, буйтур! Андый түгел! Булмастайны сөйләмә, буйтурым…
– Греклар диңгездә балык кебек йөзәләр, Дәнис.
– Хатыным түгел, буйтур. Ышанмыйм. Каената Агасике эше. Эгина аңа бармас. Синең хакка, минем хакка…
– Дәнис, тор, тынычлан. Тынычлан һәм минем белән килеш. Без кергәндә, хатының йоклаганга сабышып ята иде, чәчләре юеш, идәндә су тамчылары… Юк, Дәнис, хаталанма…
– Юк-юк, буйтурым, ул андый түгел, түгел!.. Ул албасты түгел!
– Йә-йә, ярсынма. Ышанмасаң, бар, үзең тикшер, юеш идеме чәче, юкмы? Бар-бар, аннары миңа килеп әйт…
Дәнис, йөгерә-атлый, бүлмәдән чыгып китте.
– Син, син, – диде буйтур ике алыпка. – Койрыкчы Дәнистән күз дә алмагыз, ул кая бара, сез шунда. Ишеттегезме?! Йокламаска!..
Каравылбаш Камай кайтып керде:
– Буйтур, Агасикедә шигем бар.
– Агасике түгел, Дәниснең хатыны кергән бүлмәгә.
– Әйтәм, күзләре бик ялтырый иде. Сихерчедер бу, дип уйлаган идем, хак икән. Әфсен дә укый белә инде болай булгач. Әфсен укый да су анасы рәвешенә керә, әфсен укый да янә Дәниснең хатыны була, бер сүз белән әйткәндә, албасты.
Илбарыс буйтур сәкегә утырды. Төрле хайваннар рәвешенә әверелә алган сихерчеләр, албастылар, күз буяучылар турында сөйли торган иде укытучы Константин. Ул кеше башта синең күзеңә карый һәм сине сихерли. Ул синең алдыңда әле бала була, әле карчык, әле җиткән кыз… Эгина һәм Чәчкә?.. Ул минем күземә Чәчкә сурәтенә кереп күренде. Буйтурның шиге-шөбһәсе калмады, алтынга Эгина кергән. Ә менә үзе генәме эш итә, атасы Агасике беләнме— монысын буйтурга ачыклыйсы бар әле. Ә Дәнис, Дәнис белгәнме? Әллә, булмаса, Дәнистән башка гына эш итәләрме? Алтынны алган хәлдә, кая китәргә уйлады икән? Буйтур башын күтәрде, әмер көтеп торган каравылбаш Камайга:
– Каравылга ике алып куй, минем белән Дәнис урынына. Сак булсыннар. Мин ял итәргә ятам.
Буйтур үз ягына чыкты, шәм кабызды, сәкегә сузылып ятты. Кисәк бүлмәгә җил кергәндәй булды, почмактагы уентыга утыртылган шәм калтыранып, куркынып, дерелдәп куйды, аннары тагын тураеп басты. Янә җил керде, янә шәм калтырана башлады, шәм уты күләгәсеннән диварда шомлы күләгәләр йөгерде. Буйтур урыныннан сикереп торды, Дәнис бүлмәсенә юнәлде. Ишекне шакыды, җавап бирмәделәр. Киереп ишекне ачты, түргә узды. Сәке буш иде. Мендәрне капшап тапты. Мендәр юеш иде. Юк, ул ялгышмаган: Эгина йә карак, йә сихерче.
Бүлмәгә Дәнис килеп керде, шәм алды.
– Буйтур, Эгина гаепле түгел.
– Мендәр әле дә юеш.
Дәнис мендәрне кулына алды, битенә тигезеп карады. Мендәр чынлап та дымлы иде.
– Юк минем Эгинам. Ул беркайда да юк, атасы янында да!
– Сихерче синең Эгинаң, Дәнис. Бүген су анасы, иртәгә карчык, тели икән…
– Эгина – су анасы, буйтур. Минем Эгинам! – Дәниснең күзләре шарланды. – Су анасы… Аның тәне һәрчак салкын булыр иде… Шулай ук…
– Әйдә, Дәнис, Агасике янына.
Мәгәр Дәниснең хатыны Эгина атасы белән анасы бүлмәсендә дә юк иде. Кызының юкка чыгуын ишетүгә, Агасике яткан җиреннән сикереп торды, хатыны чукынырга тотынды. Агасике чишенми яткан иде, бу хәл буйтурны янә шиккә калдырды, әмма ул төптимерчегә бер сүз дә әйтмәде. Әгәр дә мәгәр Эгина чынлап та сихерче икән, ул турыда Агасике дә белмидер, инде Эгина карак кына икән, ул корабтан беркая да китә алмас. Нәкъ менә шунда буйтурның күзе Агасикенең улы ятагына төште. Ятак буш иде. Улы кайда төптимерченең?
– Агасике, мин бүлмәдә синең улыңны күрмим, – диде буйтур һәм Дәнискә күз сирпеп алды.
– Ул өстә йөри, буйтур. Нигәдер ул йоклый алмый интегә.
«Йоклый алмый интегә, – дип, эченнән кабатлады буйтур. – Кулына төшмәгән алтын йокысын качырдымы?..»
Атасының сүзен раслап, бүлмәгә төптимерченең улы кайтып керде. Таң нуры белән килеп кергән кунакларны күрде дә, гаҗәпләнә калып, чакырылмаган кунаклар белән баш кагып кына исәнләште, үз ятагына таба узды.
Таң атты, тышта яктырып килә, эче пошудан йоклый алмаган кешенең өске катка чыгып йөрүе табигый иде. Әмма Дәниснең хатыны кайда? Дәнис үзе дә борчулы күренә. «Бу бичара йә хатынының сихерче икәнен белми, йә, белеп, миннән яшерергә тырыша. Алай дисәң, алар мине бу бүлмәдә бөтереп тә алган булырлар иде», – дип уйлады буйтур, кулын хәнҗәре тирәсендәрәк тотып.
– Эгина үзендә, бүлмәсендә йоклап ята, – диде егет, ятагына сузылып яткач. – Эгина үзендә йоклый, җизни.
Дәнис белән Илбарыс күзгә-күз карашып алдылар.
– Бүлмәдә йоклап ята?! – дип кайтарып сорады Дәнис.
– Бүлмәдә, бүлмәдә, – дип кабатлады, терсәгенә таянып, егет. – Бүлмәдә!
Дәнис кабаланып чыгып китте һәм, күп тә үтми, әйләнеп тә керде. Койрыкчының куанычы йөзенә үк бәреп чыккан иде:
– Буйтур, Эгина чынлап та йоклап ята. Мин аны уяттым, ул беркая да чыкмаган… Чәчләре дә коры…
Бу юлы Агасике белән улы күзгә-күз карашып алдылар.
Өске катта ыгы-зыгы, шау-шу купты. Дәнис белән Илбарыс тышка чыктылар. Койрык ягыннан ике алып йөгереп килде:
– Буйтур, буйтур, койрыкчы ярдәмчесен су анасы алды. Булышчы иптәше авыз ачып сүз әйтә алмый, әллә эчкән, әллә иләсләнгән.
Буйтур белән Дәнис койрыкка йөгерделәр. Койрыкчының ярдәмчесе кораб читенә тотынган да бертуктаусыз каравыл кычкыра, килә-килүгә, байтур алыпны үзенә таба йолкып алды, күзләренә карады.
– Акырма! Туктал! Бу – мин, буйтур! Ишетәсеңме, – диде буйтур, аның колагына иелеп. – Ишетәсеңме, кычкырма!
Бу койрыкчы Дәниснең икенче ярдәмчесе иде, беренче ярдәмчесен су анасы алган булып чыга.
– Буйтур, Илбарыс буйтур, – диде ярдәмче, тирә-ягына карап алды. – Хәзер генә корабта су анасы булды.
– Су анасы безгә ачу тота, корабта языклы кеше бар, аны диңгезгә атмыйча, су анасы бездән китмәячәк, башкача безгә котылу юк, туганнар, – диде Дәнис.
– Тик тор, Дәнис! Ишетәсеңме, тик тор! Бернинди дә су анасы юк, – диде буйтур, күзе белән каравылбаш Камайны эзләп тапты. – Камай, әйдә минем белән. Алыпны имче карасын.
Буйтур, йөгерә-атлый, бүлмәсенә кайтты, каерып ишекне ачты. Бусаганы атлап керде дә туктап калды. Бар нәрсә дә үз урынында кебек иде. Буйтур тиз генә сәке астыннан сандыкны тартып чыгарды, ачкыч белән йозакны борды, ачты. Алтын урынында, исән иде. Буйтур шапылдатып капкачны япты, сандык өстенә утырды, җиңе белән маңгаена тибеп чыккан тир бөртекләрен сөртеп алды.
– Буйтур, – диде каравылбаш Камай. – Икенче алыпны су анасы алды. Дәнис, языклы кеше булгандыр, ди. Языксыз кеше буламы? Син дә әнә хан кызы…
– Каравылбаш Камай, менә бу сандыктан тәңкә алтын югала икән, шул булыр синең языгың, беренче итеп сине суга ташларбыз! Дәнис белән мин үзем сөйләшермен. Коткы таратып йөрмәсен…
– Буйтур, – диде Камай, кыюлана төшеп. – Буйтур, мин алардан шикләнәм, греклардан. Дәниснең хатыны суда балык кебек йөзә. Кызсарай алдында коендылар, үзем күрдем…
Буйтур бертын каравылбашка карап торды, аннары терсәге белән тезенә таянды да башын учына куйды.
– Ишкәкчеләр нигә шаулыйлар?
– Су анасы икенче алыпны алганнан соң, ишкәкчеләрнең котлары алынган, алыпны кочаклап суга сикергәнен күргәннәр.
– Тынычландыр үзләрен, су анасы колларга тими, диген. Кылган языклары булса, Тәңредән кичерү сорасыннар. Хәер, дөрес әйтәсең, кем языксыз бу дөньяда? Бүген – бер алыпны, иртәгә, бәлкем, мине алыр…
Каравылбаш Камай җилкә аша як-ягына төкеренеп алды.
– Син әйтмәдең, мин ишетмәдем, буйтур, бу сүзләрне, авызыңнан җил алсын. Әйттем – кайттым, диген.
– Әйттем – кайттым. – Буйтур, йөрәгенә чыдый алмый, ачуланып торып басты, сандыкны сәке астына этеп куйды. – Алтын өчен башың белән җавап бирәсең, Камай!
– Баш өсте, буйтур.
– Мә сандык ачкычын. Бер мизгелгә дә бүлмәне ташлатма, каравылга иң ышанычлы алыпларың куй!
– Кояш чыга, кояш чыга! – дип кычкырдылар өстә.
Буйтур бүлмәдән чыкты. Камай, башын кашып, ишек бавына тотынып калды. Алтынны саклый алмаса, Кубрат хан аның башын кистерәчәк.
Буйтур кояшны каршы алды, Тәңредән игелекле көн бирүен теләде.
Шунда берсе:
– Патшакала! – дип кычкырды.
Чынлап та, алда зәңгәрсу төскә өртелгән һава аша әкияттәге каладай Патшакала җәйрәп ята иде. Әнә Дәнис күрергә теләгән изге София чиркәве, аның алтын түбәсендә кояш нурлары биешә, тонык кына чаң суккан тавыш ишетелә. Греклар дүртесе дә өске катка чыкканнар иде, Патшакалага карап, тиз-тиз чукынып алдылар.
Гүзәл Патшакалага кораб якыная башлауга, койрыкчы кияве янына грек Агасике килде:
– Бир әле, кияү, койрыкны. Читкә китеп тор. Шулай. Кубрат хан корабын император бухтасына кертәм. Болгар илчеләренең корабын үз портына кертергә боерган император…
«Кайчан, кем? – дип сорыйсы килде Дәниснең, ләкин бер сүз дә әйтмәде, читкә тайпылды. – Керт әйдә, боергач».
Агасике шулхәтле оста туктатты корабны, Дәнис каенатасына сокланып карап торды.
– Ташла ягирләрне! – дип кычкырды Агасике, аннары борылды да: – Шул булыр император порты, кияү, – диде.
Яр яклап сумала, дегет, балык исе килә. Ягирләрне төшереп, яр буендагы баганаларга аркан ыргытып та өлгермәделәр, кала ягыннан корабка таба өч кеше килүе күренде. Алар ашыкмадылар, һәрхәлдә, буйтурга шулай тоелды. Басма салынды, басмага беренче булып буйтур аяк басты. Өч кеше килеп җиткән, корабтан төшеп килгән буйтурны көтәләр иде инде. Буйтурга грек Агасике, аның гаиләсе, кияүләре Дәнис иярде. Алар артыннан императорга дигән бүләкләрне күтәргән хезмәтчеләр кузгалдылар.
Болгар илчеләрен каршы алырга килүчеләрнең өстендә— кызыл бәрхеттән теккән чапан, башларында – кибән хәтле башлык, аякларында – болгарның сафьян итекләре. Илчеләрне каршы алырга килүчеләрнең берсе алгарак чыгып баскан, икесе кала төштеләр. Киемнәрендә аерма юк кебек. Әһә, бар икән, алга килеп басканының билендә – күн кызыл пута, путага алтын тәңкәләр тезгән, ә артындагыларның путаларында – көмеш тәңкәләр. Илбарыс якынаюга, кунакларны каршы алучылар, сөйләшкәндәй, берсүздән бил бөктеләр.
– Галиҗәнаплары Болгар илчесе Илбарыс! Килер юлыгыз ерак. Сау-имин килеп җиттегезме?
Буйтур, күкрәгенә кулын куеп, бил бөкте, аннары:
– Юлыбыз уң булды, рәхмәт сезгә, ил күркәмнәре! – Буйтур артына әйләнде, Дәнискә: – Аударып бир, ни карап каттың?! – диде.
Дәнис буйтур янәшәсенә килеп басты, буйтурның сүзләрен аударып бирде. Мәгәр буталды, телен көчкә әйләндерде.
Ул арада Агасике алга чыкты, каршы алучыларның берсенә:
– Дариан! Син исән?! – дип эндәште.
– Агасике, туганкай! Син дә…
– Исән, Дариан, исән! Аллаһы Тәгалә саклады.
– Син Болгарданмы?.. Ә-ә, беләм… Әйт әле бу варварга, сарайга кузгалсыннар, император көтә, диген.
– Чү-ү, Дариан, Болгар илчесе грекчаны синең белән миннән остарак белә.
– Белсә… Кузгалдык! – дип кул изәде илчеләрне каршы алучы.
Барысы да аларга иярделәр, Агасике Дариан белән янәшәдән атлады.
– Бер кулың йөрмиме әллә, Дариан?
– Сарациннар яралады. Император ташламады, сарайгахезмәткә алды. Зарланмыйм. Яхшы түлиләр. – Дариан буйтурга әйләнеп карады, көтеп алгандай итте. – Агасике, Болгар илчесен император көтә… Күр әле син бу скиф токымын, матур адәми, һич тә варвар димәссең үзенә.
– Дариан, Болгар илчесе грекча белә, дидем түгелме мин сиңа!
– Ә-ә, кичер, Агасике, гел онытып җибәргәнмен. Кичә хазарлар килгәннәр иде, бер авыз сүз белмиләр, бөтенесен тылмач аударды.
– Болгар илчесен грек Константин укытты. Шагыйрь.
– Императрица Мартинаны яраткан шагыйрьме?
– Үзе, Дариан.
– Андыйларны император тотамы, һай, карале, кайтасы да килмиме?..
– Аның анда гаиләсе бар, балалары.
– Ә императрица?.. Ул аны әле булса оныта алмый, диләр, хат язышалар икән. – Дариан як-ягына каранып алды. – Әллә син дә шагыйрьдән императрицага хат алып кайттыңмы, Агасике?.. Шундый хәлләрне үлеп яратам… Юкмы?.. Ә өйләнүе хак булса, кызганыч. Императрица аның өйләнгәнен белми, димәк.
– Агасике, – диде Илбарыс. – Агасике, укытучы Константин беркемгә дә өйләнмәде, берүзе яши.
– Һо-һо-һо, менә сиңа варвар, менә сиңа скиф оныгы, бик һәйбәт сөйләшә бит бу изге телдә…
– Мин шулай дип ишеткән генә идем, буйтур, кичер, – диде Агасике.
Алар янәшә атлыйлар иде инде. Ике якка ачылмалы тимер капкаларны уздылар, айбалталы сөңгеләр тоткан каравыл алыплар Болгар илчеләрен сәерсенеп озата калдылар. Алыпларның берсе ак аю тиресен күтәргән иде, мондый затлы тиреләрне күрүгә, грекларның күзләре янды.
Ике канаты челтәрләнеп коелган капкаларны узуга, күпсанлы болгарлар гөлбакчадан бара башладылар. Ике якта да хатын-кыз, ир-ат сыннары. Бер кулына – гөлҗимеш чәчкәсе, икенче кулына кабырчык тоткан хатын-кыз сынын күрүгә, Дәнис:
– Күр әле, буйтур, тач су анасы, – дип пышылдады.
– Су анасы диңгездә калды, бу су анасының сыны, Дәнис.
– Философ шулай дидеме?
Буйтур дәшмәде, су анасының сыны гаҗәеп гүзәл иде. Сын яшькелт мәрмәрдән уелган, гөлҗимеш чәчкәсеннән күз яшедәй тамчы тама, ә кабырчыктан су бөркелеп үк тора иде.
Дариан белән Агасике дөньяларын онытып сөйләшеп баралар. Бу могҗизалы сарайда йөрү алар өчен гадәти хәл иде, күрәсең. «Димәк, Агасике биредә бер тапкыр гына булмаган, – дип уйлады буйтур. – Кем син?.. Кемгә ялландың, кемгә хезмәт итәсең? Кемне сатасың, кемне яклыйсың?.. Дусмы син Болгарга – Кубрат ханга, дошманмы?.. Әллә, булмаса, Болгарда да император теләкләрен үтәп йөрдеңме?.. Юк, Агасике Кубрат хан яклы түгел, хан яклы булса, императрицага дигән хатны укытучы аңа биреп җибәргән булыр иде. Хатны укытучы миңа бирде, димәк, грек Агасикегә караганда ул миңа ышанарак төшә…»
Баскычлардан югары менделәр, төп сарай ишекләренәюнәлделәр. Илчеләр килеп җитәр-җитмәс, ишекләр ачылды. Ниһаять, Болгар илчеләре тәхет бүлмәсенә керделәр. Диварларда – вакытлы фәрештәләр, гәүдәсен бары тик тукыма белән каплаган ир-атлар, сурәткә төшерелгән аксакаллар, идәннәре мәрмәрдән, ялтырап тора, бүлмәнең нәкъ уртасына куелган балык авызыннан һәм аның янәшәсендәге гөлҗимеш гөленнән су бөркелә. Бүлмәдә дымсурак саф һава. Җәннәт дигәннәре шулмы әллә, дип сөйләнде болгарлар. Ике якка баскан сакчылар яныннан уздылар. Сакчыларның кулларында капкада торган сакчыларныкы кебек айбалталы сөңге түгел, – ятаган, киемнәре дә кыска, үзгә иде.
– Болары императорның җансакчылары, – диде буйтур, Дәнис бик каерылып карый башлагач.
Императорның тәхете янына якынлаштылар. Дариан алгарак чыкты, тизрәк атлап китте. Бүлмә түрендә биек тәхеттә башына алтын таҗ кигән император Ираклий утыра, аның уң кулында… «Йа Тәңрем, – дип, сихерләнгәндәй императрицага карады буйтур, – йа Тәңрем, бу кадәр Аппак ханшага охшар икән!» Бер күрүгә үк императрицага үзе дә аңламаган якынлык тойды Илбарыс. Ирексездән укытучы биреп җибәргән хатны капшап карады. Түшендәге хат исән иде.
– Галиҗәнаплары бөек императорыбыз, күп яулар каһарманы, бөтен дөньяга ия Хода илчесе Ираклий, кыеп әйтергә мәҗбүрмен. Болгар илчеләре исән-имин килеп җиттеләр. Илчеләр башлыгы Кубрат ханның буйтуры Саклаб улы Илбарыс сезнең алда!
Тантаналы рәвештә илче турында әйтеп биргәч, Дариан бер читкә тайпылды, артында янәшә басып торган Илбарыс белән Дәнискә юл бирде.
Императорның уң кулында – чукмар башлы таяк, өстендә— кызылга алтын җепләр тукылган чапан, аякларында— болгарның сафьян итекләре. «Кубрат хан бүләге», – дип уйларга өлгерде буйтур. Императрицага карап алды. Бая ул, күргәч тә, императрицаны ханша Аппакка охшаткан иде. Хәзер исә алар арасында андый охшашлык күрмәде. Императрица Мартина тутсыл йөзле, кара чәчле, төз, озынчарак борынлы иде. Күзләре коңгырт. Императрицаның күзләрендә әйтеп бетермәслек мөлаемлык бөркелеп торган наз күрде буйтур. Императрицаның аяк астында – аю тиресе, иңендә – кеш тиресеннән тегелгән шәл, шәле иңнәреннән төшебрәк тора, ялангач иңбашларын үтә күренмәле челтәр белән каплаган.
– Бөек Византия империясенең галиҗәнаплары, Бөек Болгар дәүләте илчесе Илбарыс сезгә исәнлек-саулык, тазалык һәм мәхәббәт тели.
Император ярдәмчесенә күз сирпеп алды, елмайды, императрица исә, кызыксынып, илчегә карап куйды.
Илбарыс буйтур белән Дәнис императорга, аннары императрица Мартинага бил бөктеләр.
– Хәерле килүең белән, илче!
– Галиҗәнаплары бөек император Константин углы Ираклий, Бөек Болгар ханы Кубрат гүзәлләрнең гүзәле императрица Мартинага, дөнья халыклары белән идарә итүче Ираклийга күптин-күп сәламнәр юллады. Хәбәр итәргә кушты: болгарларның башкаласы Фанәгүрдә чиркәү салынды, барлык христиан халкы якшәмбе көн саен гыйбадәт кылырга җыела, Аллаһы Тәгалә ирке белән киләчәктә дә йөрерләр.
Император бу юлы башын түбәнрәк иде, императрица ягына карап, бөтен битен тутырып елмаеп алды.
– Янә шуны әйтергә кушты Бөек Болгар ханы Кубрат галиҗәнаплары, кызы Чәчкәне улыгыз Юстинианга бирү вәгъдәсен бозмады хан, әмма кайбер сәбәпләр белән киләсе язга кадәр кичектерүегезне үтенде.
Император белән императрица күзгә-күз карашып алдылар, императрица, сизелер-сизелмәс кенә килешеп, ияк какты.
– Теләген кабул итәм, илче. Кубрат ханга җиткер, император риза, диген. – Император Дәнискә ияк кагып күрсәтте: – Кем дип белик ярдәмчең, илче?
– Тылмач, – диде буйтур. – Тылмач итеп алган идем.
– Илчене кем укытты? Грекча бик әйбәт белә!..
– Шагыйрь, илче Феофан улы Константин, галиҗәнаплары.
Константин исемен ишетүгә, императорның кашлары җыерылды, императрица исә чарасыз кузгалгандай итте.
Дәнис буйтурга:
– Корал, корал турында әйт! – дип, терсәге белән җай гына төртеп алды.
Император ярдәмчесе белән шыпырт кына сөйләшә башлады. Илбарыс күзләре белән императорның улы Юстинианны эзләде. «Кайсы икән?.. Монда юктыр. Булса, читтә тормас иде. Күр әле, илхан Аслан…» Буйтур Асланны күрде дә елмайды. Аслан һични аңламый аңа карап тора иде. Аслан илханны тану мөмкин түгел, ул нәкъ дин әһелләренчә карадан киенгән, кулында – күн тышлы китап.
– Корал турында әйтәсеңме-юкмы, буйтур? – Дәнис тәмам гасабилана иде. – Буйтур, дим!
– Шапырынма, бүләкләрне китерә башла, – диде аңабуйтур. Аннары императорга, сүз әйтергә теләп, бил бөкте – Галиҗәнаплары бөек император изге Константин углы Ираклий, Бөек Болгар ханы Кубрат сездән бик күп корал сорады. Көнчыгышта, Итил елгасы тамагында, хазарлар күтәрелеп килә… Әмма әүвәл, галиҗәнаплары, сезгә Кубрат ханның бүләкләрен тапшырырга рөхсәт итегез. – Буйтур әйберләрне император алдына куярга дип ишарә ясады, җофар тиресеннән тегелгән тунны императрица каршына куярга боерды. Алдына өелгән бүләкләрдән канәгать калуын яшермичә, император аягүрә басты, кузгалды, килеп, буйтурны кочагына алды.
Бүләкләр арасында ниләр генә юк иде. Сафьян итекләр дисеңме, көмеш өзәңгеләр, тәпән-тәпән бал, сандал агачыннан ясалган иярләр, хатын-кыз калфаклары, затлы тиреләрдән теккән бүрекләр, иләгән күннән эшләнгән күлмәкләр, өс киемнәре дисеңме – һәммәсе бар иде. Җофар тиресеннән тегелгән тун исә күз явын алып императрица иңенә салынды. Хатын-кыз биредә дә хатын-кыз булып калды, бүләкне алгач, императрица күрше бүлмәгә чыгып югалды. Бераздан ул әйләнеп тә керде, күз-йөзе елмая – бүләктән канәгать иде. Хатынының елмаюын күреп, император тәхетенә утырды, кулына таягын алды.
– Илче, патрикий Кубрат хан империягә гаять матур бүләкләр җибәргән. Болгар илчеләре минем иң кадерле кунакларым булыр. Тиздән Кубрат ханга өч кораб корал озатылыр! – диде император, аннары янәшәсендә баскан ярдәмчесенә боерып. – Иң әйбәт коралларны илченең корабына төягез. Үтәгез!
Император, сөйләүдән туктап, бертын уйланып утырды, аннары тәхет тирәсендәгеләргә күз йөртеп чыкты. Шиге калмады, кирәкмәгән кешеләр юк иде. Чөнки кичә генә ул Йулыш каган сәүдәгәреннән коллар сатып алган иде һәм бер кораб корал биреп җибәргән иде. Коллар бик кирәк иде императорга, якшәмбе көннәрдә ипподромга чыгып орышырдай көчле алыплар калмады. Ә халык тамаша көтә, бер-берсен үтергәнче алышкан кол алыплар орышын күрергә гадәтләнеп киткән куштаннар гауга куптаралар, бу хәлдә күбрәк базилевсны гаеплиләр иде, аннары императорның үзенә дә үлемсез алыпларны карарга күңелсез була башлады. Ә хазар сәүдәгәрләре Төн илләреннән әллә ниткән батырлар китерәләр. Аларның бер-берсе белән канга батып орышуларын, үлем белән яшәү арасында тартышуларын каравы үзе бер гомер. Ул колларны сарациннарга каршы сугышка җибәрәсе иде дә бит, халык шаулый, азынды, узынды, бабалардан калган гадәтне куа. Шуның өчен коллар алырга алтын да, корал да кызганмады император. Ахыр чиктә кол тамаша кылу өчен генә кирәкми иде империягә, кол сугышта беренче булып кирмән диварына менүче дә иде. Кол артка чигә алмый, император укчылары аны шундук үтерәчәкләр, колга дошман дивары өстенә менү күп тапкыр артыграк. Чөнки дошманны җиңгән хәлдә генә, орышта катнашкан кол ирек алачак иде. Ниһаять, илче Илбарыс императорга соңгы әманәтне тапшырды – Кубрат ханның пергаментка язган хатын бирде. Шунда ул укытучысының императрицага булган хатын янә капшап карады һәм, текәлеп, аңа карап алды. Күңеле сизде бугай императрицаның, шул хәрәкәтләрдән соң ул буйтурдан күзен дә алмады. Буйтур да моны сизде һәм күзе белән генә аңа да хат булуын сиздерде.
Император, пергамент төргәген кулына алгач, әйләндереп-әйләндереп карады. Шиге калмады: тамга Кубрат ханныкы иде. Император хатны вәзиренә бирде. Тегесе төргәкне сүтте һәм кычкырып укый башлады. Кубрат хаты грек телендә иде. «Философ язган», – дип уйлады Илбарыс.
Хат укыгач, император, Кубрат хан үтенечен хәзер үк үтәргә, дип, янә бер тапкыр боерык бирде. Шуннан соң гына базилевс императрицага күз төшереп алды. Үзенә генә билгеле булган бер эчке сиземләү белән тойды императрица: ире тарафыннан варварлар арасына куылган сөйгәне шагыйрь Константин Болгар илчесе аша аңа хат җибәргән. Константинның хатларын әлегә кадәр император төрле юллар белән кулына төшерә килде, укыды, әмма бу турыда беркайчан да императрицага сиздермәде, һәрхәлдә, сиздермәскә тырышты. Әмма императрица белә иде иренең бу эшен.
Кунак сарае түшәмнәренең биеклегенә искитмәлеиде. Түшәмнәрдә янә төрле сурәтләр – аллалар ясалган. Сарайның мәрмәр баганалары көзге кебек ялтыратылган. Бизәкле идәннәр, мәрмәр баганалар, түшәмдәге рәсемнәр – барысы да сине шаккатыра, күренеше белән әсир итә. Мондый мәһабәт биналарны Болгарның күргәне юк. Таң калырлык иде гүзәллек, мәһабәтлек сарайда.
Аларны килгән ишекләр аша Дариан алып чыгып китте, Агасике император янында калды.
Болгарларны корабка кадәр Дарианның ярдәмчесе озата барды. Илче Илбарысны һәм аның тылмачын кунак сараена урнаштырдылар.
Кисәк кенә Илбарыс үзен шушы бинада бик кечкенә тузан бөртеге кебек итеп сизә башлады. Бина түшәмнәре аны басар, сытар, изеп ташлар, мәһабәт мәрмәр баганалар җимерелер, диварлары өстенә ишелер сыман иде.
Илчеләрне каршы алган Дариан аларны ян ишектән алып керде. Менә алар төрле сыннар куелган бүлмәгә юлыктылар. Сыннар менә-менә кузгалып китәрләр, кузгалып китәрләр дә, кемнәр болар, нигә монда йөриләр, дип сорарлар кебек иде. Ишекне ачып, аларны сарай хезмәтчеләре каршы алды. Дариан аларга хәтта күтәрелеп тә карамады. Ә тегеләре исә Дарианга барчасы бил бөгеп калдылар.
– Монда халык та мәрмәр сыннар кебек, – диде пышын гына Дәнис. – Күр әле әнә тегесен, башына ни кигән, кош оясы диярсең.
Буйтур аңа җавап кайтармады. Ул һаман укытучысын уйлады. «Аңладымы икән императрица сөйгәне Константиннан хат алып килүемне?.. Аңлагандыр, түшемдә аңа хат булуына ишарә ясагач, ничек кинәт йөзе яктырып китте. Мәгәр ничек бирергә аңа бу хатны?.. Дарианга бирсәң?.. Юк, Дарианның сатуы бар… Асланга бирергә. Аслан императрицага тапшырыр. Аслан, Аслан, ничек син яшисең биредә?.. Кыендыр сиңа. Син бит далада, киң болыннарда үскән кеше. Ә монда бар нәрсә дә сине изәдер, сытадыр…»
Бары тик шуны аңламады Илбарыс: ни өчен император сарайларын мәһабәт сыннар белән тутыра да, Кубрат ханны бөтенләй башка нәрсә – грек уты кызыксындыра икән? Әллә соң моның төп сәбәбе әнә шул мәһабәт сыннардамы, зур-зур биналардамы?.. Кубрат ханга бүген яшь дәүләтне ныгыту кирәк, шуның өчен тырыша, ә император боларга бик күптән ирешкән. Кем белә, дәүләт нигезен һәм чикләрен ныгыткач, бәлкем, Кубрат хан да сарайларына әнә шундый сыннар ясата башлар, менә шундый мәһабәт биналар салдырыр.
Греклар барысы да христиан динендә. Христиан дине кеше сурәтен ясауны тыймый, әнә яһүд-мөслимнәр сурәт ясауны тыялар, ди философ. Кемдә хаклык? Кемгә зыян килә бу сыннарны ясаудан? Бик соклангыч итеп ясалганнар, карап туймаслык түгел.
Сул як ишеккә борылдылар, тарлавыктай озын арадан уздылар. Дариан янә бер ишекне ачты.
– Алдан үтегез, – диде ул, алдан Илбарыс белән Дәнисне кертеп җибәрде. – Яшәвегез шунда булыр.
Дариан аларны эчкә алып керде, йөрәк турына кулын куеп саубуллашты да чыгып китте.
– Йа Хода, бу кешедән дә котылыр көнебез булыр икән! Ошамады бу кеше миңа, буйтур.
– Без аңа ошадыкмы?
– Анысы аның эше, әмма бу тәкъва кеше белән мин яуга чыкмас идем.
– Синең белән яуга барырга җыенмый да ул, Дәнис. Аның үз дөньясы. Бу кеше, беләсең килсә, сарациннар белән сугышта яраланып кайткан һәм аны, батырлыгы өчен, император сарайга эшкә алган.
– Таяк йоткан кебек йөри.
– Туктал, Дәнис, синең хатының кайда?
– Ул анасы белән китте, буйтур. Кайтыр ул, кайтам, диде. Ә нигә, буйтур?
Илбарыс дәшмәде, императорның тәхетенә охшатып, әмма кечерәк итеп ясалган урындыкка утырды. Бүлмәгә күз йөртеп чыкты. Түр якта каракош утыра, ишек яклап балык койрыклы хатын-кыз сыны, кулындагы чүлмәктән су агып тора, шул тирәдә үрмә гөлләр. Түр тәрәзә каршында— нефрит таштан ясалган өстәл, сул якта – чыбылдык, чыбылдык эчендә ятак булырга тиеш.
– Хатының бире алып килсәң, Дәнис, мин корабка китәр идем. Мондый ятакны ханнарның да күргәне юктыр.
– Исең китмәсен, буйтур. Безнең Кубрат хан аю-бүре, кеш-җофар тиреләрендә генә йоклый, ә монда мамык тутырылган чүпрәк. Дәмәшкъ сәүдәгәрләре бөтен Болгар базарын тутырдылар мамык-чүпрәк белән.
– Хатыныңны алып килмисеңме, Дәнис?.. Алып кил, күрсәт үзенә җәннәтне.
– Юк, буйтур, алып килмим. Илендә кунак булып калсын. Бер киткәч, әллә күрә, әллә юк туган якларын…
– Кызык та соң бу хатын-кыз язмышы, Дәнис. Синең хатының әнә Болгарга китәр, хан кызы Чәчкәне тиздән бирегә китерерләр…
Ишек шакыдылар.
Буйтур сикереп урыныннан купты, грекча:
– Керегез! – диде.
Чүлмәкләргә салып, сарай эчемлеге, җимешләр керттеләр. Икенче ашчы җиз табак белән өстәлгә ризык-нигъмәт китереп куйды. Ашчылар ничек керделәр, шулай тавыш-тынсыз гына чыгып та киттеләр, әмма берсе ялт кына яңадан әйләнеп керде һәм буйтурга императрицаның тәңкәсен сузды. Илбарыс императрицаның тәңкәсенә күз төшереп алды.
– Императрицаның иң ышанычлы кешесе Харон буламын, – диде ашчы, буйтурга бил бөкте. – Императрица Константинга дип хат бирде. – Харон ишек ягына карап алды һәм буйтурга түшеннән пергаментка язылган хат чыгарып бирде.
Тамга – императрицаныкы, укытучы бу тамганы аңа күрсәткән иде инде. Буйтур укытучы хатын түшеннән чыгарды да Харонга сузды, императрицаныкын түшенә яшерде.
Харон шунда гына елмайды, буйтурга кул изәде:
– Ак юл сиңа, Илбарыс буйтур. Мин сезне шундый кеше дип күз алдыма китергән дә идем. Укытучыга миннән дә сәлам юллагыз – Хароннан.
– Ашарга бушка китермәгәннәр, акча алды, – диде буйтур, Дәнискә таба борылып. – Утыр, капкалап алыйк. Нишләптер авыз корып китте.
Дәнис аңа шикләнебрәк карады, әмма бер сүз дә әйтмәде, кулын юды, өстәл янына килеп утырды, чокырларга эчемлек койды. Күзгә-күз карашып кына чәкешеп алдылар, эчеп куйдылар. Табында кыздырылган каз, ниндидер үләннәр, тоз, борыч, тагын әллә ниткән хикмәтле ризыклар бар иде. Дәнис аларның һәрберсен кабып-тәмләп карады. Кайсын капкач, йөзен җыерды, кайсын кабуга, авызын чәпелдәтеп елмайды.
– Менә бу ризык ичмасам, буйтур! Менә бусы, бусы, – дия-дия, ул үзе кабып караган һәм тәмле дип тапкан ризыкларны буйтурга да тәкъдим итте.
– Сиңа ошаган миңа ошамавы да бар бит…
– Шулай ашап-эчеп кенә ятасы иде, буйтур. Һични кылмый, ә?..
– Без монда тиккә генә килмәдек, Дәнис. Миңа Асланны күрергә кирәк. Теге Симокатта дигән картка юл тапмас микән. Минем башта Аслан белән сөйләшәсем килә. Әйт әле, Дәнис, нигә килмәде икән ул безнең янга?
– Кушмаганнардыр. Ул бит хәзер кеше кешесе. Безнең кебек. Борчылма, буйтур, килер ул, җаен табалмый торадыр. Карале, буйтур, ил телен онытмады микән ул Патшакалада?
– Ана теле онытыла буламы, Дәнис?! Әнә син онытмыйсың бит үз телеңне… Укытучы Константин да…
– Фанәгүрдә һәр унынчы кеше – грек, ә монда алар бик аздыр.
– Аз түгел, Дәнис. Аз түгел. Ил бар җирдә болгар бар, җир бар җирдә тулпар бар, диләр. Ана теле кешегә ана сөте белән керә, ди укытучы. Җырла әле, Дәнис. Кычкырып җырла бер.
– Җырларга була ул, буйтур. Килешерме соң?.. Тел турында дөрес әйтәсең, буйтур. Ана теле ана сөте белән керә. Әнә мин болгар телен барыбер бик үк оста сукалый алмыйм.
Дәнис, балык авызыннан аккан суга карап, бертын дәшми утырды, аннары карашын каракошка күчерде, урындык терәкләренә күз төшерде. Терәкләрне алтынга манганнар, терсәк куя торган төше парча белән тышланган, кул астында— арыслан башлары, арка терәкләрендә – җылан гәүдәләре. Пөхтә, чиста иде бүлмә, затлы җиһаз. Базилевс бу бүлмәне илчеләр өчен генә тота, күрәсең.
Тәрәзәдән кораб күренә. Корабка керүче дә, чыгучы да юк. Билгеле инде, Илбарыс буйтурны көтәләр. Корабка кайтуга, ишкәкче коллар иреккә җибәрүне сорарлар. Җибәрмичә дә булмас, ышандырды. Буйтур кайтмыйча, каравылбаш Камай аларны беркая да җибәрмәс.
– Син, Аслан да Аслан, дисең, буйтур. Асланнан битәр безгә Агасике кирәк, минем каенатай. Ни кырып йөри микән? Ул мине эзләп табармын дигән иде.
– Агасике император янындадыр. Агасике Болгар турында артыгы белән күп белә, Дәнис. Император аңардан сорау аладыр. Империягә сарациннар тынгы бирми, көнчыгышта хазарлар кузгалырга тора, императорның барысыннан да хәбәрдар буласы киләдер.
– Минем каенатай Болгарга яманлык кылмас, буйтур. Беләсеңме, китәр алдыннан Эгина мине чиркәүгә алып барды, шунда Симеон мине чукындырды, муеныма кош тәпие такты. Мин анда кидем, дәшмәдем. Ә менә кайткач…
– Каенатаң сине Патшакалада калдырмакчы, Дәнис!
– Мине?! Каенатам?! Буйтур, менә ул тәре. Гади җиздән ясалган. Мин бу тәрене беркайчан да Перуныма алыштырмаячакмын, буйтур. Мин аны янчыгымда йөртәм, ташлар идем, Эгина үпкәләр дип куркам…
– Эгина, Эгина, алай да, Дәнис, теге вакытта нигә аның чәче юеш булды икән? Кем алды ике алыпны? Чынлап та су анасымы, әллә, булмаса, синең…
– Юк, юк, буйтур, зинһар, алай әйтә күрмә, Эгина андый түгел. Бар ул су анасы, бар!
– Беләсеңме, төптәңре ни ди, Дәнис, дөньяда Тәңредән башка бернинди алла да юк, ди.
– Тәңре… Ә минем Перуным, христианнарның Христосы? Чалбай ханның эт башы, угорларның ат башы, аюлары?.. Юк, юк, дөньяда аллалар бик күп, буйтур. Философ әйтә, башта аллалар сугыша, аннан кешеләр, ди. Тәңре… Тәңре – үзенә, Перун үзенә алла. Алыплар языклы булганнар, менә су анасы алган аларны.
– Алай дисәң, мин дә языклы, Дәнис.
– Нинди языгың бар, буйтур?
– Хан кызын яратам, ә ул император улы Юстинианга ярәшкән.
– Ярат, буйтур, ярат. – Дәнис торып йөренә үк башлады. – Укытучың әнә яратуны изге нәрсә ди. Әнә Эгина әйтә, борынгы грекларның мәхәббәт аллалары булган, ди. Ул диңгез күбегеннән яратылган, ди. Шуңа гүзәл икән. Борынгы греклар, шул мәхәббәт алласына багышлап салынган сарайга барып, ирләрне үзләренә гашыйк иткәннәр, ди. Эгина беләсеңме нәрсә диде ханша Аппакны күргәч, мәхәббәт алласына охшаган, диде.
Дәнис тынычлана төште, каракош янындагы урындыкка күчеп утырды. Аның күз алдына Кыякала ыстаны, су коенып, көймә белән балык тотып йөргән Варух елгасы килә, шул елга буена кер чайкарга төшкән күрше кызы Радянька. Ул кыз үзенә күптән иш тапкандыр инде, йә булмаса, явыз воевода аны үз ыстанына алгандыр. Радяньканы яраткан иде Дәнис, унбиш яшьлек сабыйлар яратуы белән яраткан иде. Шуннан, күп тә үтми, алар утрагына воевода килде һәм көймә ясаучы Дәнисне слободага алып китте. Аннан Дәнисне явыз кенәз Кубрат ханга биреп җибәрде. Варух елгасы буенда бабасы белән көймә ясап яткан Дәнисне язмыш әнә кайларга китереп ташлады. Кайда утыра көймә ясаучы Дәнис? Бөек императорның кунак бүлмәсендә. Затлы итеп эшләнгән савытлардан затлы эчемлекләр эчә.
– Буйтур, буйтур, дим, моннан исән-имин әйләнеп кайтсак, әйттем бит инде, Кубрат хан миңа җәйләү, мал бирәм дип ышандырды.
– Кубрат хан сүзендә торыр, Дәнис.
– Алай да мин, буйтур, кенәзләр белән ханнарга ышанып җитмим. Мин күз атып йөргән кызны кенәз куштанына биреп җибәрде.
Шулвакыт ишек ачылды, бусагада Агасике пәйда булды. Төптимерче елмая, шат иде. «Базилевс эшен мактаган, күп итеп акча биргән, шуңа авызы колагына җиткән», – дип уйлады буйтур.
– Илчеләр! – диде, авызын җыя алмыйча, Агасике. – Сезне император кичке ашка чакырды. Кичерә күрегез, буйтур, тылмач сорамадым. Берсе – киявем, икенчесе – якын дустым, дидем.
Илбарыс буйтур Агасике килеп керүгә шат иде, ул, куанычын сиздермәскә тырышып, беравык дәшми утырды. Ике алыпны су анасы алуы, Эгинаның юеш чәче, Агасикенең киенгән килеш ятагында ятуы – барысы да ниндидер җеп белән Агасикегә килеп тоташа иде. Шик юк, Агасике императорга җаны-тәне белән хезмәт итә.
– Мин сезне бераздан ала керермен. Җыена торыгыз, дуслар.
Шулай диде дә Агасике чыгып китте.
Илчеләр өс-башларын караштырдылар, җыендылар. Уларада грек әйләнеп тә керде.
– Әйдәгез, дуслар, императорны көттермик, иртәрәк барыйк.
Алдан төптимерче, аңа буйтур белән койрыкчы иярделәр.
Килгән юлдан сарайга юнәлделәр. Аш бүлмәсенә килеп керүгә – бүлмә генә түгел бу, зур бер сарай иде – сөрәнче:
– Бөек Болгардан килгән Кубрат хан илчеләре Илбарыс белән Дәнис! – дип кычкырды.
Түргә уздылар. Озын өстәл янында императрица, аныңкаршына Илбарысны утырттылар. Илбарыс, баш иеп кенә,император, императрица һәм бар булган кунаклар белән исәнләшепалды.
Патшакалага китәр алдыннан Кубрат хан философны чакыртты һәм буйтур Илбарысны сарайда буласы очрашуларга өйрәтергә кушты. Илчене император сараенда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтә-өйрәтә ике көн буена җәфаланды философ Иоанн Фасиан. Күпме түләгәндер хезмәте өчен философка Кубрат хан, әмма буйтур аңардан канәгатьләнерлек билгесе алган иде. Шуның өчен булса кирәк, буйтур табынчы күрсәткән урынга бик кыю килеп утырды. Моны, әлбәттә, император да күрми калмады, буйтурга карап, ягымлы гына елмаеп куйды. Буйтур, җамны эчемлек белән тутыра барган саен, аз-аз гына эчеп утырды. Ә менә Дәнис белән бераз чатаклык килеп чыкты. Койрыкчы салган бер эчемлекне күтәреп эчеп бетерә барды, шуңа күрәдерме исерә төште, кыюланды, кычкырыбрак сөйләшә башлады.
Императрица Мартина Илбарыска еш кына күз сирпеп алгалады, ул кайчак аңа шундый иттереп үз итеп карады ки, буйтур, ни кылырга белми, күзләрен түбән төшерде. Мәҗлескә императрица тагы да матуррак киенеп килгән иде. Аны беренче тапкыр күргәч тә, буйтур бу хатындагы гүзәллеккә таң калган иде, кич белән исә императрица тагы да чибәрләнә төшкән кебек күренде. «Менә кемнән карап язган икән иконаларын патрикий Симеон», – дип уйланып утырды буйтур. Чиркәүгә кергән бер болгарга нәкъ менә патрикий Симеон бушлай тәре бирде, Мәрьям ана сурәте дип, иконалар өләште. Имештер, әнә шул иконаны почмакка шәм яндырып куйсаң, аңардан һәрдаим игелек сорасаң, бар кайгы-хәсрәтләрең җиргә сибелгән бөртекләр кебек коела да бетә икән. «Әллә соң императрица белән ханша әнә шул Мәрьям анадан туганнармы? Нигә алар бер-берсенә охшаганнар?..»
Император тамак кырды, барысы да шым булдылар. Императорның кулында алтын җам. Аңа карап барысы да җамнарын күтәрделәр.
– Мәҗлес күркәмнәре, дусларым, биредә безнең мәҗлестә патрикий Кубрат хан илчесе Илбарыс буйтур һәм аның тылмачы утыралар. Илчедән мин канәгать. – Император хатыны Мартинага карап алды, тегесе, аны куәтләп, ияк какты. – Якын дустым патрикий Кубрат хан һәм аның илчесе Илбарыс буйтур исәнлегенә күтәрик шушы җамнарны!
– Кубрат хан исәнлегенә! – дип эчеп куйды буйтур, Дәнискә генә ишетелерлек итеп. – Ишетәсеңме, Дәнис, Кубрат хан исәнлегенә, дим, эчәбез.
– Әйе, әйе, буйтур.
Румда ясалган эчемлекне яратып бетерми иде буйтур, күп эчмәде. Сабый чакта ук җәйләү ыстаннарында кымыз, үлән төнәтмәләре, яу чаба башлагач кына әче бал эчкәләгән Илбарыска грек эчемлеге ошамый, ул аның башын авырттыра иде. Аның каравы «тылмач» Дәниснең күзләре тона башлаган иде инде. Аш караучылар беркемне дә кыстамыйлар, алга китергән бер нәрсәне – ашаганмы ул аны, ашамаганмы – бераз тоталар да алып китәләр, аның урынына икенче ризык китерә торалар. Нигъмәтләр китерү император алдында торган ризыкларга карап эшләнә иде. Император бик аз ашады, китергән бар ризыктан бер-ике генә капты да, җамын күтәреп сөйләвен дәвам итте:
– Бу җамны кунаклар хөрмәтенә күтәрик, кадерлеләрем! Хөрмәтле илче Илбарыс буйтур, скифның Болгары борын-борын заманнан ук империянең зур терәге булып торды. Моннан соң да шулай булыр. Кубрат ханның империягә бал, балавыз, тире, балык җиме җибәреп торуын хуплыйм. Боерыгым куәтләп әйтәсем килә, илче Илбарыс, Болгарга дигән коралларны корабыгызга төяп яталар. Янәдән ике галер тиздән Фанәгүргә кузгалыр. Империя үзенең дусларына хыянәт итмәс. Кубрат ханга хыянәт иткән грек ил дошманы итеп хөкемгә тартылачак…
Император сөйләде, Илбарыс аңа карап торды һәм уйланды. Күп калганмы императорга яшәргә? Юктыр. Маңгаен җыерчыклар баскан, күз төпләрендә – капчыклар, йөзендә сары күләгәләр биешә.
Мәҗлес барган арада Агасике каядыр юкка чыкты. Ләкин Илбарыс буйтур моңа игътибар итмәскә тырышты. Үз йомышы белән йөридер. Теләсә-теләмәсә дә, буйтурның күзләре императрицага тартылды. Буйтур шат иде. Укытучысына ул барысын да түкми-чәчми сөйләр. Сөйләми мөмкинме?! Әле булса чибәр икән бит кайчандыр ул гашыйк булган Мартина, әле булса ул Константинын онытмаган – хат язды. Хат аның түшендә, буйтур аны иң кадерле бүләге итеп саклар һәм укытучысына тапшырыр. «Укытучым, мин аңа синең күзләрең белән карыйм, син караган күзләр белән. Кайчандыр син аңа, бәлкем, менә шул аш бүлмәсендә шигырьләреңне укыгансыңдыр, ул сине әсәрләнеп тыңлагандыр…»
Мәҗлестән соң шул ук Дариан аларны бүлмәләренә кадәр озата килде, шулай ук күкрәгенә кулын куеп саубуллашып, тыныч йокы теләп чыгып китте.
Иртән ашарга китерделәр. Ашап-эчкәч, алар янына Агасике килеп керде. Дәнисне буйтур корабка җибәрде, үзе Агасике белән калды. Император аңа илчене китапханәләрдә йөртергә кушкан икән. Агасике бик аз сөйләде, каядыр ашыкты, кабаланды, әйтерсең аны кемдер куалый иде. Менә алар белем сараена килеп керделәр. Биредә китаплар шулхәтле күп иде ки, буйтур һәрбер киштә янында тукталып-тукталып торгалады. Кубрат хан да үзенә күрә белем сарае салдырды, әмма моның янында ул бик кечкенә булыр иде. Кичә беренче тапкыр сарайга килеп кергәч тә аны сәер бер хис биләп алган иде, бу хис, белем сараена керүгә, тагын кабатланды, янә ул үзен тузан бөртеге итеп кенә сизә башлады. Киштәләр түшәмгә хәтле куелган, һәр киштәдә йөзләрчә китап. Тоташ карадан киенгән сакаллы белекче, буйтур янына килеп, бил бөгеп исәнләште.
Сакаллы белекче, чандыр гәүдәсен салмак кына йөртеп, буйтурның һәр теләген үтәргә әзер булуын сиздереп тора иде.
Буйтур белекчедән Кубрат ханның углын сораштырды.
– Кубрат хан улы Александр биредә, – диде белекче. – Ул китаплар күчереп яза.
Каршы алу тантанасыннан соң Аслан китеп барды. Нигә килмәде ул алар янына? Бит туган кардәшләре. Асланның кисәк юкка чыгуы, бүген дә күренмәве сәер иде, әмма Александр монда дигәч, буйтур аны чакырырга кушты. «Бик яшьли алып киттеләр илханны Патшакалага, бизүе шулмы», – дип уйлады буйтур, кичәге хәлне исенә төшереп.
Шулчак белемче карт тузан сөртеп йөрүче берәүгә Асланны чакырырга кушты. Аслан көтмәгәндә түр ишектән килеп керде. Керде дә ояла-тартына гына буйтурга таба килә башлады. Килеп җитте, кулын сузды. Асланның кулы каз мамыгыдай йомшак иде. Укытучының: «Кылыч тотар кулларда – язар каурыйлар», – дигән шигырь юллары исенә төште буйтурның.
– Кардәшем-туганым, саумы?!
– Барысы да Тәңре кодрәтендә, Аслан илхан. Барыбыз да Тәңре кулында.
Аслан тиз-тиз чукынып алды.
– Син нәрсә, туганый, әллә христиан динен кабул иттеңме?
– Әйтмә алай, Илбарыс туган, әйтмә. Минем өчен Тәңре юк, ул минем өчен үлде. Мин христиан алласын кабул иттем.
– Ихтыярың, илхан. Алай да әйт әле, Аслан, атаң-анаң, апаң Чәчкәне, өлкән абыйларыңны сагынасыңмы?
– Тиздән Чәчкә бирегә килер. Юстиниан император углы сарациннар белән орышта. Ул тиздән кайтыр, Болгарга барып Чәчкәне алыр. Миңа аның белән күңелсез булмас, туганым Илбарыс. – Аслан сагыш тулы күзләрен буйтурдан яшерергә теләп читкә карады. – Константин укытучы исәнме, миннән күп сәлам җиткер аңа.
– Исән-сау, ул һаман сарай мәктәбендә укыта.
Яшенә күрә түгел иде Аслан, артык аек фикер сөрә иде. Илханны кызганудан чарасыз калып, Илбарыс Асланның беләгеннән кысып тотты:
– Телисеңме, Аслан, мин сине илгә алып кайтам, ә?! Телисеңме?! Император сине җибәрер, ул мине аңлар. Болгар балаларын укытырсың.
– Алладан курык, Илбарыс туган. Ни сөйлисең?! – Аслан күзләрен түшәмдәге сурәтләргә текәп чукынып алды.
Алар янына белекче карт килде.
– Александр, – диде ул грекчалап. – Александр, менә бу китапны бишенче киштәгә илтеп куй әле.
Аслан карусыз гына китапны киштәгә илтеп куйды.
– Аслан туган, ничек ул сиңа боера? Илханмы син?!
– Христиан динен кабул иткән һәммә зат изге китапны кулына алуга горурланырга тиеш, Илбарыс туган. Мин…
Буйтур түзмәде, Асланны кочагына алды, күзенә яшь йөгерүен яшермичә кычкырып җибәрде:
– Аслан, Аслан, нишләттеләр сине, нишләттеләр?..
– Җитте, – диде моңа кадәр дәшми торган карт белекче. – Җитте, Александр. Варварга китәргә вакыт.
Буйтур акрын гына аңа таба борылды һәм шундый иттереп сакаллыга карады, теге, корт чаккандай, читкә тайпылып куйды, әмма урынында калды.
– Әй син, карт коткычы, варвар түгел мин! Бөек Болгарның Кубрат хан илчесе. Ә бу углан – Болгар халкының илханы. Ишетәсеңме, сорыкорт, илханы!
Илбарыс, кызарынып, теш арасыннан ыслап әйтүгә, кара киемле белекче башына чикмән башлыгын ташлады һәм күзләрен түшәмгә төбәп чукынып алды. Аннары:
– Еретик, – диде. – Мондыйларны Византиядә утта яндыралар.
– Утта яндыралар. Мин монда олуг вазифа белән килдем. Илче булып килдем. Ишетәсеңме, Бөек Болгар иленнән илче булып. Их, очратасы иде сине киң далада, күрсәтер идем мин сиңа варварны.
– Кызма, тыел, буйтур! – Аслан аны тынычландырырга теләде. – Ул әйбәт кеше, орышма аны, Ходай каргар үзеңне. Кызган аны, аның дине-өне башка.
– Орып атам мин аның денен. Күктә – Тәңре, ә аның дене миңа…
Аслан кинәт Илбарыс алдына тезләнде.
– Әйтмә алай, Илбарыс туганым!
Илбарыс аны күтәреп аягына бастырды. Юашланып калган Асланның күзләрендә яшь елтырый иде.
– Аслан илхан, синең монда китүеңә атаң гаеплеме?
– Әйтмә атама сүз, буйтур… Анамны сагынам, апам Чәчкәне, даламны…
– Мин сине императордан сорап алып китәм, Аслан. Ул сине җибәрер. Бүген үк, хәзер үк…
Аслан куркынып артка чикте, калтыранган кулы белән чукынып алды.
– Аллаһы Тәгаләдән өстен булып булмый, буйтур, сорама, мин үзем теләмим…
– Үзең теләмисең?! Теләрсең… Мин болай итәм: башта мин синең муеныңа таккан тавык тәпиеңне өзеп ташлыйм.
Бу юлы Аслан тәпен-төпен артка чикте, шуны гына көткән сыман, кара чикмән алар арасына басты.
Кай тарафтандыр Агасике килеп чыкты, кара чикмәнгә баш иде, картның учына бер алтын салды.
– Кичер аны, Август, зинһар, кичер. Хода хакы өчен кичер. Аның дине-өне башка…
Кара чикмән учына салган алтынны кысты, борылып китеп барды, ул үзе белән юл өстендә басып торган Асланны да җиңеннән эләктереп алды:
– Нигә аңа тик торганда алтын бирдең, Агасике?
– Христиан булган һәр кеше чиркәүгә сәдака бирә, буйтур.
– Мин чиркәүдәмени?
– Син изге София чиркәвенең китапханәсендә, буйтур.
– Синдә алтын шулай күпмени, Агасике?
– Юу-ук, буйтур, бик аз. Алтыным күп булса икән минем!
– Алтының аз булгач, нигә, – буйтур Аслан белән белекче киткән якка ымлады, – алтын бирдең?
Агасике дәшмәде, иңбашын гына сикертеп куйды. Аннары, буйтурны култыклап, изге йорттан алып чыкты. Бары тик корабка җитәрәк кенә ул:
– Сәдака бирү гадәткә кергән бездә, Алла кабул итсен, – диде. Буйтур дәшмәгәч өстәде: – Сездә болгарлар әнә кешеләрне бөтен корал-җиһазлары белән күмәләр. Ул байлык җир астында чери. Мин биргән алтын кешегә исән чакта ук игелек китерә. Без икебез ике аллага хезмәт итәбез, буйтур. Алтын ул – исән кешегә байлык, мул тормыш, иминлек. Базилевс тынычлыкны күп вакытта алтынга сатып ала.