Читать книгу Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3 - Мусагит Хабибуллин - Страница 2
Шайтан каласы
Тарихи роман
Оглавление1
Әмир Хаҗи укыган китабын кечкенә өстәлгә куйды да кулына дисбесен алды, күзләрен йома төшеп, дисбе тарта башлады. Уй җебе еракта – атасы белән булган хәтәр хәлгә тоташа иде.
Кемдер керде, түргә узды, әмма әмир аңа күтәрелеп тә карамады. Ул һаман әле атасы турында уйлана иде. Дәүранны алып килгән бусагабашы тамак кыргач кына күзен ачты, остага күтәрелеп карады. Колчуралыктан үзе азат иткән останың сеңлесе Назлыгөлне урлавы, Казанга китереп никах укытуы һәм һичкемгә сиздерми яшәп ятуы башка сыймаслык хәл иде. Шундый хәлдә дә әмир Хаҗи остага каты бәрелмәскә булды. Дөрес, күңелендәге канәгатьсезлек хисеннән дә котыла алмады. Шулай да колчура аларның кияве – хан кияве хәзер. Шунысы да мәгълүм: Назлыгөлне атасы боерыгы белән кире алып киткәннәр, оста исә чарасыздан аның каршына килгән. Әмир Хаҗи дисбесен чапан кесәсенә койды, торып басты.
– Назлыгөлне эзләмә, аны атам алып китте, – диде.
Дәүран күкрәгенә кулын куйды, әмирнең аягына бөгелеп төште.
– Әмирем, газапка дучармын, коткаручым булдыгыз, хөкемдарым да булыгызчы! Ярдәм итегез Назлыгөлемне кайтарырга! Бирегез фатиха, китим бәхетем артыннан. Игелегегезне гомерем буена онытмам, Коръән тотып ант итәм.
Оста уң кулы белән өстәлдә яткан изге китапка үрелде, китап йөзенә кулын куйды.
Әмир Хаҗи тураебрак басты, останы күздән кичерде:
– Хан кызы Назлыгөл синең хатының идемени, оста? Үз акылыңдамы син? Әмирең алдына шул йомыш белән килдеңме?
– Әйе, хөрмәткә ия әмирем, барыр җайларым, кылыр чараларым калмады ла. Назлыгөл минем никахлы хатыным иде, – диде оста Дәүран.
– Әнә ничек икән, – диде әмир Хаҗи, ишек төбендә басып торучы сакчысына борылып карады. – Ишетәсеңме, Җанбай, хан кызы оста Дәүранның никахлы хатыны икән ич! Ә кызның өлкән абасы бу хакта яңа ишетә… Шуңа аптырап утырам, оста, ничек әле атам синең башыңны кистермәде, ничекләр котылып кала алдың син?
– Изге башны кылыч кисми, әмирем.
– Изге башны? – дип гаҗәпләнде әмир Хаҗи. – Кем шулай ди?
– Баһадир Җик Мәргән.
– Димәк, Җик Мәргән коткарды сине, оста Дәүран?
Әмир Хаҗи ашыкмый гына урыныннан купты, ишекле-түрле йөрергә кереште. Ул ниндидер нәтиҗә ясарга тырышты. Җай гына барган дөнья ике-өч көндә тәгаен асты өскә килде. Әүвәл Бачман баһадир ярты гаскәре белән туган ягына качып китте. Ахыр килеп Акбикәсе гаип булды. Бачманга ияреп туган ягы Саксинга китүеме?.. Нишләргә аңа хәзер? Бикәсен куа чыгаргамы? Хәер, Бачман баһадирның китүен үзе теләде бит. Әмма бикәсенең аңа ияреп китүенә ышанасы килми иде. Дөрес, иреңнән, якыннарыңнан яшереп булмый торган хак нәрсә бар— мәхәббәт. Бикәсенең Бачман баһадирга тартылуын, аның исемен ишетүгә йөзе балкып китүен күптән күреп йөрде ләбаса! Әмма аның кыланышын күрде дә, күрмәде дә – гамьсез калырга тырышты. Ахыры әнә ничек бетте: түземен җуеп, юк сәбәпне бар итеп, баһадирны зинданга яптырды. Сәбәбен халыкка белдереп торырга вакыты тар иде – капка каршында гаскәре белән атасы тора иде…
– Димәк, сине баһадир Җик Мәргән коткарды, оста Дәүран?
– Әйе, әмирем, ул коткарды.
Әмир Хаҗи янә җансакчысы Җанбайга карап алды һәм сизелер-сизелмәс кенә елмаеп куйды. Әйе, Җик Мәргәнне Җанбай да яклап чыккан иде. Әмир бу хакта белә, оста да хәбәрдармы дип, юри соравы иде, каш астыннан гына остага күз төшереп алды. Төскә-йөзгә матур, сынбат-таза гәүдәле, сөйкемле генә сөякле ир-зат. Назлыгөлнең гашыйк булуына бер дә гаҗәпләнәсе түгел. Кем белә, кыңгыр эшләре кырылып чыкмаса, ихтимал, матур гына яшәп тә киткән булырлар иде. Кызганыч, Назлыгөлнең Казанга килүен әмир элегрәк белмәде, бер-бер чарасын күргән булыр иде.
– Җик Мәргәнне баһадир итүче миндер, оста Дәүран.
– Ул изге кеше, миңа бик күп игелек кылды, әмирем. Әмма сезнең алда аның мыскал да гөнаһы юктыр.
– Иң әүвәл әйт, кем сиңа ирек бирде? Кем сине кеше итте?
– Сез, әмирем. Сезнең аркада кеше янында кеше итеп сизә башладым үземне. Рәхмәт, игелегегезне гомерем буена онытмам.
– Хан җәлладын кем үлтерде?
– Сез аны үзегез дә күрдегез, әмирем.
Әмир Хаҗи ни кылырга белми тирә-ягына каранып алды да, гасабилануын яшерүдән гаҗиз калып, янә йөренергә кереште.
– Йә, ни кылырга исәбең хәзер, оста Дәүран?
– Әмирем, миңа азатлар кирәкми. Бирегез миңа фатиха, бирегез ике ат, Назлыгөлне ничек тә табып кайтырмын.
Останың тәвәккәллегенә шаккатудан чарасыз калып, әмир аның каршында туктады.
– Атам кулына эләксәң нишләтәчәген беләсеңме? Ат койрыгына тактырачак яисә табаныңны телеп кыл тутыртачак. Ул мине дә мыскыл итте, калама килеп фетнә кузгатты, халкымны рәнҗетте…
– Миңа ханның яман уйлары билгеле түгелдер, әмирем. Назлыгөлемне тапсам…
Әмир Хаҗи бертын сүзсез торды. Әйе, атасы Казанны Булат оныгына алып бирергә дип килгән иде. Ләкин теләгенә ирешә алмады: өлкән угланы каланы бирмәде. Ханның үз хәле мөшкелләнде. «Ульдәмир кенәзе Болгарга яу чыккан» дип хәбәр иреште. Атасына шул җитә калды: кенәз Болгарга яу чыкканмы-чыкмаганмы, әмиргә караңгыдыр. Ә менә шул хәбәрдән куркып атасының китүе хактыр. Инде бу остага йөзбашын биреп, Назлыгөлне коткарырга җибәрсә? Күренә ки, оста Назлыгөле өчен утка-суга керергә тора.
– Ярый, оста, кайтырга теләсә, коткар Назлыгөлеңне.
– Атка йөгән салганда, мин бу хайванны кулга өйрәтә алырмынмы дип икеләнмиләр, әмирем. Кылыр игелегегезне кылыгыз, мин Назлыгөлне табармын. Исән-имин әйләнеп кайтсак, Казан каласын тирә-юньдә бер итәрмен. Яшәр дөньямда сездән башка изге кешем калмады.
– Хуш, оста. Инде әйт: йөзбаш озата барсынмы?
– Миңа азат та, йөзбаш та кирәкми, әмирем. Миңа җайдак ат, корал бирегез.
– Адәм баласы ике туып, ике үлми, оста, үз көчеңә артык ышануың… Тимер, остага иярле ат, сораган коралын бир, – диде әмир икенче сакчыга.
– Кылган игелегегезне беркайчан да онытмам, әмирем.
– Игелек җирдә ятмый, оста. Ашыкма, барысын да Алла кулына тапшырыйк!
– Иншалла, барысы да әйбәт булыр, әмирем…
2
Хәрби кием киеп алгач, Дәүран җайдак атын ияр башына бәйләде дә әмир сакчысы Тимергә:
– Рәхмәт сиңа, Тимер, игелегең онытмам, – диде.
– Ак юл, оста. Тик юлда ашыкма, атларыңны ешрак алыштыр. Нугай капкасыннан чыгарсың, мин ясавылга хәбәр иттем.
Үзе күтәргән ак таш йортлар да артта калды. Дәүран ашыкты, атларын куалады. Ярты юл чамасы үткәч, туктап, икенче атына күчеп атланды.
Аның уенча, Сәлим хан Ибраһим каласында булырга тиеш иде. Ашыкса да, хан ул калага туктамый китмәс. Атлар тырк-тырк җай гына юырта, юлда берәү дә күренми. Дәүран тезгенен бушата төште, булган хәлләрне янә күз алдыннан кичерде.
Үлем балтасыннан ычкынгач та, Дәүран Назлыгөлнетөне буена эзләп йөрде. Кеше күзенә күренергә курыкса да, тәвәккәлләп, Әхмәт тарханга барды, әмма ул да останы куандыра алмады. «Качып ятадыр, сабыр ит, кайтыр», – дип кенә юатты, йөри торгач, оста сарай бавырчысын очратты. Нәкъ менә ул аңа дөресен әйтте: «Назлыгөлне хан кешеләре алып китте», – диде. Шуннан соң гына Дәүран әмир хозурына керергә карар кылды. Хак, әмирнең аны зинданга ябуы да бар иде. Әмма эчке бер тоемлау белән сизде Дәүран: әмир Хаҗи аңа тимәс, Назлыгөлне табуда ярдәм итмәсә дә, каласын ак таштан күтәргән останы рәнҗетмәс.
Күңеле дөрес сизгән булып чыкты – Дәүран теләгенә иреште. Ул юлда, йөрәге ашкына, тизрәк Назлыгөлен табасы килә. Дөрес, Сәлим хан каршына килеп басуга ни әйтәсен әлегә ул белми иде. Әмма күңел түрендә ниндидер өмет чаткысы бар: хан да, бәлкем, аңа тимәс; Назлыгөл тидермәс, ул минем ирем, аннан балам булачак, дияр дип өмет итә иде. Ул атасы аягына егылыр, кичерүен сорар, гаебен таныр. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте зурдыр, иншалла, хан кичерер.
Дәүран үлемнән курыкмый, курыкканы – Назлыгөлне күрми үлүе иде. Рәхмәт әмиргә, хәленә керде. Әйе, аңа карата ул һәрчак игелекле булды. Югыйсә бит Дәүран – бары тик оста гына – ханның колчурасы гына иде.
Йомшак кына җил исә, көн матур, күк йөзе чалт аяз. Елга буендагы болында көтүчеләр ай-һай кычкырына, чыбыркы шартлаталар, тугайлыктагы әрәмә ягыннан җыр тавышлары ишетелә, кемдер: «Миңниса-у!» – дип, сузып-сузып, ахирәтен чакыра.
Бүген ул ничек тә Ибраһим каласына җитәр. Әмма якты күздә барып керү хәерлерәк булыр иде. Югыйсә кирмән капкалары ябылыр, ясавыллар аны танымый, кирмәнгә кертмәсләр. Дөрес, һич югы, исемен атар, хан кияве булуын әйтер. Шуны ишетүгә, тизрәк ханга җиткерерләр. Ул исә кол кияүне каршына китерүләрен таләп итәр.
Ә Сәлим хан: «Колчура кияүне күрергә теләмим», – дисә, нә кылыр? Юк. Кабул итәр. Кияү-балакай үзе үк җәллад балтасы астына килә ләбаса.
Аллаһы Тәгалә боерган булса, җан биргәнгә – җай бирер әле. Әйе, аңа иң әүвәл Назлыгөлне күрәсе һәм үз авызыннан ишетәсе иде: үзе теләп атасы белән киткәнме? Инде үзе теләп киткән икән… Әйе, барысы да бер Хода кулында, ни язганы булыр…
Дәүран әлегә Назлыгөлне ничек алып китүләрен дә белми иде. Сәлим хан аны үз ризалыгы беләнме, әллә бәйләп, әсир итеп алганмы? Дәүран өчен бу хәл аеруча әһәмиятле: кызы үзе китәме, көчләп алып китәләрме? Күңел шикләнә, әмма йөрәк тоя: Назлыгөл үз ирке белән китмәгәндер.
Кичә булган хәлдән соң җәллад балтасыннан коткарган Зәйтүнә аны кала читендәге бер өйдә калдырды да үзе юкка чыкты. Дәүран аны көтте-көтте дә, аннары, түземсезләнеп, Назлыгөлне эзләргә чыгып китте. Гаҗәбе шул булды: ул кала-кирмәндә Җик Мәргәнне дә, Артык белән Мамакны да, Зәйтүнәне дә кабат очратмады. Кала гүя бушап калган иде. Тархан Әхмәткә барып керүе дә тәгаен аптыраудан иде. Тарханнан ул курыкмады, игелекле кеше икәнен белә иде. Әмма тархан да аны тынычландыра алмады. Алай да Ходай Тәгалә рәхмәтле икән әле, әмир хәленә керде.
Ирек!
Нинди татлы син! Тик язмыш аңа янә аяк чала – үзе үк янә җәллад балтасы астына ашыга. Баш кискәннән балта тутыкмый, ди торган иде хан җәллады. Казанда әнә үзенең дә башына җиттеләр. Әмма хан җәлладка мохтаҗмы?.. Икенче берәүне тапкандыр.
Ирек!
Менә нәрсә җитмәде мәрхүм атасына, ирек даулый алмады, бирерләр дип өмет итте, сабыр гына көтте, ахыр, кол булып дөньядан китте. Дәүран әмирдән ирек алды алуын, әмма хан өчен һаман да колчура иде әле. Хан колы.
Дәүран ниндидер инеш янына туктады, атларын утлатып алырга булды. Атлары үлән кытырдата башлагач, чирәмгә ятып, баш астына кулларын куйды да күк йөзенә бакты. Кояш баеп бара, тиздән җиһан шәме дә инеш аръягындагы куаклар артына посар, ә аңа шактый юл үтәсе әле. Хәер, исәбе буенча, Ибраһим каласы ерак калмаган булырга тиеш иде инде.
Шулчак кай тарафтандыр тояк тавышлары ишетелде. Дәүран сикереп торды да, атларының тезгеннәреннән эләктереп, инеш буендагы таллыкка керде. Әмма аны күреп калганнар икән.
– Һай, кем анда?! Чык әле бире, чык, чык! Атларыңны да калдырма! – дип кычкырды алдан килеп җитүче азат.
– Көтүче түгелме соң? – диде икенчесе, килеп туктауга.
– Нинди көтүче булсын, күрмисеңмени, хәрби киемнән, – диде ясавыллары.
Дәүран, атларын җитәкләп, аланга чыкты.
– Син кем, кай тарафка юл тотасың? Бәең кемдә? – дип сорау яудыра башлады унбаш. – Качкын түгелсеңдер бит?
– Юлчы мин, унбаш, юлчы!
– Нигә бездән качтың?
– Караклар дип курыктым.
– Кай тарафка юл тотасың?
– Ибраһим каласына.
– Җайдак ат, хәрби кием… Бәең кемдә?
– Бачман баһадирны беләсездер, – дип ялганлады Дәүран.
– Ясавыл, китик моннан, баш-аягы бер казан, – диде икенче бер сугышчы.
– Китми тор әле. Кемгәдер охшатам мин бу бәндәне. Кайда күрдем соң әле үзен?! Һәй, алыгыз коралларын. Сиңа, кордашым, хан каршына кайтырга туры килер, – диде ясавыл, кинаяләп. – Атлан әйдә атыңа. Кузгалдык!
Дәүранның атын уртага алдылар һәм, юыртып, калага таба кузгалдылар.
– Унбаш, мин дә бу адәмне таныдым. Беләсеңме кем бу?
– Кем, атың коргыры, ат карагымы, сукбаймы, казакмы?
– Ат карагы да түгел, казак та түгел, хан кияве!
– Тпру, тырр! Китсәнә, булмаганны?!
– Ышан, ясавылым, хан кияве безнең кулда.
– Шул кеше кирәк тә бит инде безгә, Батырбай. – Унбаш атын Дәүран янына ук китерде: – Әй хан кияве, хан кызын кая илттең?
– Унбаш Байсар, бер дә борчылма, безгә әйтмәсә, ханга әйтер. Хан бик тиз тел ачкычын табар аңа.
– Син хаклы, ясавыл. Назлыгөлне тапкан кешегә хан мең алтын вәгъдә итте. Алай да кая илттең хан кызын, колчура Дәүран?
– Унбаш Байсар! Хатынымны тапкан кешегә үзем мең алтын бирер идем, – диде Дәүран.
– Колчурада мең алтын? Сөйләмә тузга язмаганны. Кузгалдык, хак җавабыңны ханга бирерсең.
– Мин төшендем моның хәйләсенә, унбаш. Җайдак атын хан кызына дип алып килгән бу.
– Әйедер, ясавыл, тик хан кызы кайда соң?
– Унбаш Байсар! Назлыгөл – минем никахлашып өйләнгән хатыным.
– Никахлашып өйләнгән хатының?! Хан кызы синең хатының?! Үз акылыңдамы син, колчура оста? Мин, унбаш Байсар, хан сараен саклый-саклый чәчем агарттым, хан кызына түгел, җарияләренә сүз катарга да кыймый идем. Ә син: «Хан кызы— хатыным», – дигән буласың. Урлап алып киттең син аны, колчура оста, урлап. Ә моның өчен, беләмсең, нишләтәчәк сине Сәлим хан?! Хәтәр Сәлим хан, диләр аны! Телсезне телле итә, аксакны йөгертә торган кеше ул.
– Хан кызы миңа үзе теләп килде, унбаш. Мин аны урламадым.
– Җитте, оста. Куала атың. Күп телеңә салынма. Сине хан көтә.
Каршыдагы үрне менүгә, кирмән күренде. Инде эңгер вакыты иде, күк йөзендә җем-җем йолдызлар кабына башлады. Ә кирмән капкасы каршына килеп туктаганда, караңгы төшкән иде инде.
– Ясавыл, төшер күперең, ач капкаң. Сөенче, хан киявен алып кайтам.
– Шулмы хан кияве?.. Ләхәүлә вә лә куәтә! Казер, казер!
– Әүвәлтен ханга сөенче җиткерең, ясавыл!
Асма күпер төшерелде, капка ачылды. Ул арада ханга сөенче җиткерүче әйләнеп тә килде.
– Ашык, унбаш Байсар, хан сабырсызланып көтә. Киявен тоттык дигәч, ике күзе дүрт булды, тизрәк килтерергә кушты.
– Димәк, сөенче әйткән өчен миңа нидер тиячәк, – диде кинаяләп ясавыл.
– Дар агачына астырачак.
– Ә нигә, булмас димә. Онытма, бу адәм – хан кияве.
– Явызсың, унбаш. Әйдә, узыгыз, җәтрәк кыланыгыз.
Тархан йортына җитүгә, хан бусагабашы аларны каршы алды.
– Йа Хода, чынлап та оста Дәүран! – дип гаҗәпләнде бусагабаш һәм чакырылмаган кунакны йортка әйдәде.
Әмма Дәүран туктады һәм, артына каерылып:
– Атларымны югалтма, унбаш Байсар, кирәк булып куюлары бар. Әйе, коралларымны да таратма, ханның таптыруы бар, – диде.
– Кыюсың, оста, – диде бусагабаш. – Ай-һай кыюсың да. Кол бит әле син. Әүвәл ханнан ирек ал, аннары атың турында кайгыртырсың.
– Бүген кол, иртәгә никахлы кияү, дөнья күләсә, әйләнә дә бер баса, ди Ага Базар халкы.
– Әйдә, әйдә, күп телеңә салынма, – дип, бусагабаш Субай әсир ителгән останы хан янына алып кереп китте.
Алар киң вә якты бүлмәгә килеп кергәндә, Сәлим хан, дисбе тарта-тарта, ишекле-түрле йөренә иде, Дәүранны күрүгә туктап калды, дисбесен чапан кесәсенә салды.
– Йа Алла, кемне күрүем, оста Дәүран!
– Атам! – диде Дәүран һәм ханга таба бер-ике адым ясады да аягына төште.
– Бусагабаш, – диде хан, – чыгып тор әле… Ә син, кияү балакай, рәхим ит, түрдән узып утыр.
Дәүран белә: анасы аксөякләр затыннан, кайчандыр Сәлим ханның хатыны булган; атасы исә, кол хәлендә гүргә керсә дә, шулай ук ихтирамга лаек кеше иде. Шунлыктан ул хан белән икәүдән-икәү калырга курыкмады, түргә узды, колак мендәре ташлаган урынга утырды.
– Атам, мин сезнең алга баш иеп килдем. Гәрчә башымны кисәр хәлгә җитсәгез дә, сезгә, Аллаһы Тәгалә шаһит, мыскал да ачу тотмыйм…
– Китерделәр диген, балакай, китерделәр диген. Йә, йомышың әйт? Назлыгөл кайда? Бер урладың – эзең җуйдың, инде тагынмы? Аллаһы Тәгалә каһәреннән дә курыкмыйсыңмы?
– Юк, курыкмыйм, атам. Аллаһы Тәгалә алдында гөнаһым юктыр.
– Ата-анасы рөхсәтеннән башка хан кызына никах укытуны гөнаһка санамыйсыңмы?
– Атам, инде әйткән дә идем, янә кабатлыйм: Назлыгөлне мин урламадым, үзе минем яныма килде, үз ризалыгы белән…
Дәүран шактый кыен хәлгә калган иде. Инде ул шуңа тәмам төшенде: Назлыгөл хан кулында түгел. «Качканмы? Коткарганнармы? Димәк, монда юкка килдем, коралларымны юкка ташладым».
Күңелен шундый борчу бимазалады: «Назлыгөл кайда?» Ханның Назлыгөл турында юри соравы да мөмкин иде, әйтик, аның серен белү өчен. Хак анысы. Назлыгөл биредә булмаган хәлдә, аңа кыенга туры килер. Бу юлы хан аны кулыннан ычкындырмас, «кияү-балакай» га бик тиз богау салыр.
Бүлмәгә Ягъкуб тархан керде. Ил карты исемен йөрткән бу абруйлы адәмне Дәүранның күргәне бар иде. Тархан килеп керүгә, ул торып басты, күкрәгенә кулын куеп, олы кешегә баш иде.
– Әссәламегаләйкем, ил аксакалы!
– Саумы, оста, иминлекме? – диде Ягъкуб тархан һәм, түргә узып, хан каршына утырды.
– Аксакал, – диде Сәлим хан аңа, дога кылгач. – Ошбу адәм мәрхүм Алпар останың углыдыр. Хан кызын урлап никах укыткан адәм.
– Олуг хан! – диде аксакал сабыр гына. – Ульдәмир каласыннан багучым кайтты. Урыс кенәзенең Болгарга яу чыгуы хак дип бара. Всеволод кенәзгә ярдәмгә энең Мөхәммәтгалим бәк белән Янтак хан кузгалганнар, имеш. Илгә яу килгәндә, ата-бабаларыбыз гаилә низагларын читкә куеп торалар иде.
– Янтак хан хакында мин хәбәрдар, аксакал. Янтакның, урысларга ияреп, бер тапкыр гына Болгарга яу килүе түгел инде. Бу килүе үз башына булыр. Үзем монда булсам да, баһадирларым каланы ныгыта. Урыс кенәзе, Янтак ханны ияртепкилсә дә, каланы ала алмас, иншалла.
– Амин, бирсен Ходай, бирсен Ходай, – диде аксакал Ягъкуб.
– Хаким бул, аксакал. Ни кылыйм бу чура белән?
– Сөбханалла, машалла, олуг хан, мин хөкемдар түгел, бары тик кала тарханы. Киңәшем шул булыр: яу килгәндә, әүвәл илең сакла. Аннары балаң турында кайгыртырсың.
– Аксакал, игътибарыңны җәлеп итәм, хан кызын урламадым, ул үзе минем кырыма килде.
– Алай димә, оста. Хәтерем ялгышмаса, хан кызы Назлыгөл акылы камил бала иде. Кыз башы белән синең кырыңа килергә… башына тай типмәгәндер лә. Ата-ана фатихасыннан башка ир-зат бусагасын атлап керергә хан кызы сауләт баламы? Инде үзе теләп килгән икән, никах та укыткансыз икән— барысы да Аллаһы Тәгалә кулында дип кенә әйтәсе кала. Очкан кошлар кире кайтса да, аккан сулар кире кайтмый, хан. Килеш. Останың аты-исеме халык телендә, мәһабәт биналар, кәрвансарайлар күтәрде. Илаһи дөнья илаһи теләк уятыр, ди…
– Ошбу оста минем колчурамдыр, аксакал!
– Без барыбыз да Аллаһы Тәгалә алдында колчурадыр, олуг хан. Инде миңа, хан, оста оланга бер сөаль бирергә рөхсәт ит?
– Бирә күр, аксакал.
– Оста угыл, – диде кала тарханы Ягъкуб, – ни өчен син «хан язмышы – минем язмыш» дип халыкка сөйләп йөрисең?
– Бермәлне төш күрдем, аксакал. Төшемдә Газраил пәйгамбәр килде дә: «Оста Алпар углы Дәүран, сәнең гомерең хан гомере белән бер көндә, бер төндә бетәр», – диде.
– Төшеңне кем юрады?
– Болгар атлы атакай.
– Сөбханалла, машалла, атакай исәнмени?
– Исән, аксакал.
– Хәтерем ялгышмаса, балигъ булганчы, ул Шайтан каласында эрүташ юды. Аннары Чәчкә Ана аны үз янына алган иде. Күп тә үтми, таш юучы Болгар халкы арасында кам булып танылды. Әйе, үтә гомер дигәнең. Бер адәмгә: «Син далада үләрсең», – дигәннәр. Шуннан ул урман-әрәмәдән дә чыкмаган. Җиләк-җимеш ашап, тәгаен урманда көн күрә башлаган. Бер тапкыр шулай шомырт агачын сыккан да җимешләрен ашый икән. Кинәт моның кулыннан шомырт агачы ычкынып китә. Шуннан теге: «Мин түгел, агач та җимешен бирергә теләми качмакчы итте, ә мин аны барыбер сыктым», – дигән дә, Аллага тапшырып, далага юнәлгән. Төш юраучыңны әйтәм, оста, хан колы булуыңны белеп, гомер бакыеңа ханга хезмәт итәрсең дип юравы гына булмадымы икән?
– Рәнҗемәгез, олуг тархан, мин сезгә бары тик үз төшемне сөйләдем.
– Назлыгөл кая соң, хан кызы, дим?
Хан да кызы хакында берничә тапкыр сораган иде инде, аксакал да шул ук сорауны бирде. Чынлап та, Назлыгөл монда түгел микәнни?
– Монда үзем Назлыгөлне эзләп килдем, аксакал.
– Назлыгөлне? Зинданга үзен, зинданга! Сакчылар! Алып китегез күз алдымнан! Базга, базга ябыгыз! – дип җикеренде Сәлим хан.
Дәүранның ике ягына сакчылар килеп басты.
– Карагыз аны, башыннан бер чәче дә төшмәсен, – дип кисәтте Сәлим хан сакчыларны.
Дәүранны алып киттеләр.
Шуннан соң аксакал Ягъкуб әйтте:
– Хан, ошбу олан илгә бер остадыр, югалтма син аны. Борын заманда бер акыл иясе: «Дәүләтеңә акыллы затлар җый, кирмәнең таш белән тышлат», – дигән. Назлыгөлең табыйм дисәң, бу оланны исән калдыр. Күбәләк – үз чәчкәсен, адәм үз тиңен табар, ди. Хәтерем ялгышмаса, ошбу олан Туйбикәдән туган иде, җан тартмаса да, кан тартадыр. Туйбикәң бик тә ипле хатын иде, урыны оҗмахтадыр… Ишеткәнем хак булса, баласын табу белән Туйбикә аны хан кызына юраган, фәрештәнең «амин» дигәненә туры килгәндер, хан, килеш.
– Хуш, аксакал, син дигәнчә итик. Йә, хәзер нә кылыйм ошбу бала белән, ахыр нә эшлим?
– Борынгылар әйткән, кызың үз балаң булса, киявең аның яртысыдыр, дип. Адәм баласы бары тик дүрт нәрсәдән оялмый эш итәр, ди. Беренчесе – илтабарына ышанудыр; икенчесе – чит каннан булса да үз гомереңә, һич югы, бер ир бала үстерү шартыдыр; өченчесе – үзең салган юлдан йөрү хыялыдыр; дүртенчесе – үзең ашаткан малны «хәрам түгел» дип ризыкланудадыр. Хан, колчураң оста Алпар сиңа кала өстенә кала салды. Углы кызыңа гашыйк, аңа өйләнүдә гөнаһ күрмәсәң иде, дим. Кичер син аны, ил кырына дошман килгәндә, үз халкыңнан үч алмыйлар. Инде тиздән таң атадыр, юл кешесенең юлда булуы хәерле. Сине бүген Бөек Калаң көтә, хан. Ә останы миңа калдыр. Табар ул Назлыгөлне. Таеп карамаган – танып белмәс, ди. Хатасын аңлар, иншалла. Әүвәл илең сакла, хан, аннары кызың акларсың…
– Аксакал, колчурам язмышын синең кулыңа тапшырам. Дошман явыннан исән калсак, аны үзем хөкем итәрмен.
3
Хан азатлары Дәүранны, челтәрле баз авызын ачып, түбән төшереп җибәрделәр. Баз тирән иде, Дәүран төшкәндә тәгәрәп үк китте. Баз авызы ябылуга, ул һични күрмәс булды. Дөм караңгылыкта, тын алырга да куркып, бермәл аякка басмыйча ятты. Баз төбенә салам җәйгәннәр, йомшак иде. Йөрәге дөп-дөп тибә, тынлыктан колаклар чыңлый.
– Кем булса бармы монда?
Берәү дә дәшмәде, димәк, базда берүзе. Акрын гына аягүрә басты, кулларын алга сузып, берничә адым ясады. Туктады, янә тын калды. Тагын атлады һәм таш диварга килеп төртелде. Дәүран аркасы белән диварга сөялде дә өскә карады. Баз капкачы аша сызык кына яктылык төшә иде. Димәк, яктыра башлаган. Хан калага китеп барадыр, ә аны тарханы Ягъкуб алып калды. Ни кылырга исәбе аксакалның? Дәүран өчен иң мөһиме: Назлыгөл хан кулында түгел. Тик кем кулында, кем урлар Назлыгөлне?! Янә Зәйтүнә микәнни?.. Йа Хода, шулай гына була күрсен иде, шулай гына була күрсен…
Нигәдер кала тарханы Ягъкубка ышана төшә иде ул. Бу кешенең күңеле явызлыкта түгел, изгелектә кебек иде. Әмма кем белә кеше күңелен. Дәүранның ишеткәне бар иде: кайбер ханнар дошманнарын базга ташлыйлар да янына ач бүреләр кертеп җибәрәләр икән. Хан боерыгын үтәргә вәгъдә итеп, аксакал аны ач бүреләрдән ашатырга ниятләгән булса?..
Шуңа охшаш хәлләрне хикәятләрдә генә ишетсә дә, бу мәлдә күз алдына тешләрен ыржайткан ач бүреләр килде, аркасы чымырдап китте. Күз ияләнә төшкәч, капшана-капшана, каршы якта капка сыман нәрсә тапты. Бүреләрне шул капкадан кертәләрдер, мөгаен, дип уйлады.
Дәүран күзен йомды, соңгы көннәрдәге хәлләрне күз алдыннан уздырды. Сәлим хан Казанга килгән көнне, сизенгән кебек, Назлыгөл аның иңенә килеп сарылды. Дәүран эштән кайтып кергән генә иде, сөеп туймастай бер халәттә хатынын кулына күтәреп алды да түшәккә илтеп салды. Назлыгөл аңа һәрчак тансык булды, һәрчак сөеп-назлап туймас халәттә калыр иде. Наз-иркәләүгә бирелеп, дөньяларын онытулары күп булды. Ул көнне дә гүяки баш очларында мәхәббәт фәрештәләре канат кагып утырды. Сыгылмалы зифа сын вә нечкә бил, назга тансыклавын сиздереп, кочагында эреп сеңгәндәй итте. Дәүран хатынын сөйде, шашынып үбә-үбә, татлы сүзләр тезде. Хиссият ташкыны, җан-тән тәменең татлы сөю мизгеле икесен дә мәҗбүриятсез, ниндидер мәлдә ихтыярсыз итте.
Кабатланмас мизгелләр үткәч тә, дәшми-тынмый гына бертын таралып яттылар. Әмма тансыклау галәмәте әле узмаган, кытыршы кул нечкә билгә, калку күкрәккә тартылды. Тән җылысы вә кайнарлыгы әле сүрелмәгән, күңел хис дулкынында йөзүен дәвам итә иде.
Шул вакытта ул Назлыгөлгә атасы Сәлим ханның Казанга килүе турында әйтте. Ир-канаты авызыннан бу сүзне ишетүгә, Назлыгөл кинәт торып утырды, куш толымнары калку күкрәкләренә сузылып ятты, толым очларындагы көмеш тәңкәләр зеңләп куйды.
– Мин атамнан куркам, Дәүраным! Куркам, – диде Назлыгөл, гасабиланып. – Үзем өчен дә, синең өчен дә куркам!
– Курыкма, ханның максаты башка: каланы абаң кулыннан тартып алу. Аны Булат оныгына бирмәкче. Ә бәлки ошбу каланы үзенең башкаласы ук итмәкчедер.
– Хаҗи абам моңа ризалык бирерме соң?
– Абаң – әмир, атаң – олуг хан. Бирми кая барсын. Көч-куәт атаң ягында.
Назлыгөл битен җанашының битенә куйды, кайнар сулышы белән гүя иренең җанын көйдерде.
– Ниләр генә булса да, мине беркемгә дә бирмәссеңме, Дәүраным?
– Сине?! Берәүгә дә бирәчәк түгелмен, Назлыгөлем, беркемгә дә…
Ул мизгелләрне оныту мөмкинме?! Шул мәлдә Назлыгөлнең сагышланып сарылуы, нидер сизенгән кебек тансыклап янә ир-канатына сыенуы күз алдына килүгә, Дәүранның тәне кымырҗып, чемердәп куйды. «Назлыгөлем, күгәрченем, былбылым…»
Дәүран айнып киткәндәй, капшанып, капка янына килде, тимер кадаклар белән ныгытылган имән такталарны каерырга теләгәндәй селкетеп карады. Ахыр, хәле бетеп, салам җәйгән җир идәнгә утырды. «Менә аерылыштык та, Назлыгөлем. Менә безне дә аердылар…» – диде, үзалдына чарасызланып.
Яратырга, мәхәббәттә ихлас булырга аны мөгаллиме кәтиб Хафиз өйрәтте; гәрчә кырыкка җитеп үзе өйләнеп карамаган булса да, мөгаллиме аңа мәхәббәткә багышланган китаплар укырга бирер иде. Ә тирә-яктагы гүзәллекне күрергә аңа атасы Алпар булышты. Бары тик гүзәллекне күрә белгәч кенә мәһабәт биналар сала башларсың, улым, дияр иде ул. Дәүран әүвәл шундый әйберләргә атасы күзе белән караса, тора-бара ул моңа кадәр кабатланмаган, күз төшүгә сокланырдай үз нәкышләрен ясый башлады. Аның халык алдында, хан алдында, ахыр килеп, Назлыгөл алдында абруй казануы шуннан иде. Хан кызы Назлыгөлне күргәндә, ул хатын-кыздагы гүзәллекнең ни икәнен белә иде инде. Таш-кыяларга төшергән бизәкләрне ул һәрчак Назлыгөл гүзәллеге белән тиңләде. Әмма ахыр чиктә төшенде: ни тырышса да, җанлы гүзәллектәге матурлыкны бирә алмаячак. Иҗат җәфасы аңа әнә шулай хан кызын күргәч килде, Назлыгөлгә кабынган мәхәббәте аша.
Хан сараен нәкышләгән елны Дәүран яшертен генә Назлыгөлнең сурәтен ясарга кереште. Шәех мөридләре белсә, аңа көн күрсәтмәячәкләр иде. Әмма ясаудан туктамады, туктар әмәле калмаган иде, чөнки хан кызы көн-төн күз алдыннан китмәде. Ясады да бозды, ясады да бозды. Чөнки ул ясаган сурәттән хан кызы күп тапкыр матуррак, гүзәлрәк тоела иде.
Күп сагышлана торгач, ул аңа хат язды. Хатында ул хан кызын йолдызга охшатты, ай белән чагыштырды, ахыр килеп, кояшның үзенә тиңләде. Чынлап та, хан кызын күрү белән гүяаның өчен кояш чыгар, күк капусы ачылыр иде. Кызның кыйгач кашларын карлыгач канатлары белән чагыштырды, күзләрен күк йөзенә охшатты. Хан кызы елмайганда, бит очларына бармак бите хәтле генә чокырчыклар кунар иде. Элегрәк анасы аңа аларны мәхәббәт чокырчыклары, фәрештәләр үпкән җир дияр иде. Ә инде күперенке сусыл иреннәрне баллы кәрәзгә тиңләр иде.
Назлыгөл аңа качып килгәч, никах укытып, ир белән хатын булып яши башлагач, Дәүран аны сөеп тә, күреп тә туя алмас кебек иде. Ул аның янына сагынып, тансыклап кайтты, аның белән бергә булган сәгатьләрен сизми дә калыр иде… «Назлыгөлем-сандугачым, кайда син?!»
4
Олуг кенәз Долгорукның Румнан алган хатыныннан туган угланы Михаил үтерелгәннән соң, Ульдәмир каласы тәхетенә Всеволод утырды. Сәлим хан Болгарга качкан үтерүчеләрне Всеволодка тотып бирергә вәгъдә итте. Бу хәбәрне ул яшь кенәзгә багучылары аша җиткерде. Всеволод кенәзгә ханның хәбәре барып җиткәндерме, Сәлим хан белми иде. Әмма кенәзнең шуңа сылтапмы, башка бер-бер сәбәп беләнме, Болгарга яу чыгарга җыенуы турындагы хәбәр Сәлимгә килеп ирешкәч, хан тәмам пошаманга калды. Ульдәмир кенәзлеге Болгар белән солыхта иде ич! Димәк, яшь кенәз солыхны бозарга уйлаган, өстәвенә яу чабуының сәбәбен дә җиткермәгән иде. Гадәттә, күрше булып яшәгән кенәз вә ханнар әүвәл яу чабуларының сәбәбен бер-берсенә җиткерәләр иде. Яшьләр ата-бабалардан калган ошбу изге гадәтне дә бозарга исәп тоталар микәнни? Сәлим хан белә иде: Болгар икмәк игеп, мал асрап, сәүдә итеп көн күрсә, урыс кенәзләре, гадәттә, яу чабудан табыш эзлиләр. Кара халык баш калкыта башладымы, кенәзләр тиз арада кай илгә булса да яу чабалар. Яу уңышлы булганда, әсирләр кайта, байлык ишәя, халык та беразга тынып тора, бигрәк тә куштаннар, байлар, рухи аталар. Рухи аталарның исә кан дошманнары мөселманнардыр, димәк, Болгар дәүләте.
Шымчы-багучылары аша Сәлим ханга шул нәрсә билгеле булды: кенәз Андрей чорында байлар һәм рухи аталар үсенеп киткән кенәздән читләштеләр. Кара халык арасында кенәзгә каршы үгет-коткы бара. Байлар кенәзгә: «Сәүдә юллары Идел болгарлары кулында», – дип барсалар, рухи аталар исә: «Бусурманнар» христианнарны кысрыклыйлар», – дип зарланалар. Ул гынамы: «Бусурманкага өйләндең дә Болгарга яу чапмый башладың», – дип, олуг кенәзгә үпкә белдерәләр. Андрей кенәз, Рокыя кенәзбикә үтенече беләнме, Болгарга яу чабудан чынлап та туктады. Әмма рухи аталар вә байлар коткысы белән угланы Мстислав яуга чыга. Ләкин ул җитәкләгән яу фаҗигале бетә: болгарлар аларны хәзерлекле каршы алалар. Елга кичкәндә, яшь кенәз аты белән боз астына китә. Үзе котылып калса да, соңра барыбер дөнья куя. Алла бар ул, бар, Мстислав балакай. Дөрес, шул хәлдән соң урыс кенәзләре Болгар юлын онытып тордылар. Әле әнә тәхеткә яшь кенәз Всеволод утыргач, янә Болгарга яу чыгарга исәпләре. Әйе, яу турындагы хәбәр Сәлим ханга вакытында килеп иреште. Болгарның көч-куәтен белгәнгәме, Всеволод әүвәл кардәше биләгән Рәзан кенәзлегенә юнәлә һәм яуга катнашуны таләп итә. Ләкин Рәзан кенәзе бу хәлдән баш тарта. Всеволод, көч кулланып, кардәше гаскәрен җиңә һәм дружиналарын үзенә ала. Шулай, димәк, яшь кенәз көч туплый.
Всеволод Болгарга яу чыккач, аны туктату нияте белән Сәлим хан кенәзгә каршы илче итеп үзенең сарай баһадирын җибәрде. Сарай баһадиры Баян яу белән килүче кенәзне ярты юлда туктатырга, сөйләшүләр алып барырга тиеш иде.
Олы табынга каланың аксакаллары, бәкләре, куштаннары, баһадирлары чакырылган иде. Өйлә намазыннан соң алар барысы да тәхет ягына килеп тулдылар. Һәммәсе дә утырышкач, Сәлим хан шәехтән дога кылуын сорады, үзе дә, кулларын күтәреп, иреннәрен кыймылдата-кыймылдата, догасын укыды, бит-сакалын сыпырып куйды. Табынга килгәннәр, ни өчен тәхет бүлмәсенә җыелуларын белмәсәләр дә, бераз чамалыйлар иде: илгә яу килә, һаман шул бер урыслар явы.
Сәлим хан вәзире Камайга булган хәлне аңлатып бирергә кушты. Вәзир Ульдәмир кенәзенең Болгар иленә яу чыгуы турында хәбәр итте дә, бу хакта фикер әйтер өчен, аксакалларга, баһадирларга һәм башкаларга сүз бирде. Сәлимхан аларның һәммәсен дә дикъкать белән тыңлап утырды. Ханның янәшәсендә үк ханбикә утыра. Хан аңа яу хакында да, Назлыгөл турында да сөйләгән иде инде. Шунлыктан бик тә борчулы күренде ханбикә Зөбәрҗәт, нотык сөйләүчеләрне тыңлап утырды-утырды да кисәк кенә:
– Ханиям, илеңә яу килү белән мавыгып, кызың турында онытып җибәрмә, – диде.
Мондый сүзләрне ханбикәсеннән гомер буена ишетмәгән Сәлим хан, гаҗәпләнүен яшермичә, кемнәндер ярдәм эзләгәндәй тирә-ягына каранды, тәмам каушый калды. Зөбәрҗәт ханбикәнең монда кереп утыруы, ир-затларның киңәш-сабагына кысылуы мәҗлестәге күпләрнең эчен пошырса да, моңа кадәр бу хакта сүз әйтүче юк иде әле. Чөнки ханбикә әлегәчә тузга язмаган мондый киңәшләр бирми иде. Бүген исә бөтен табынны шаккатырып әнә нәрсә ди. Бу ни хәл бу?! Сәлим хан аксакалларга күз төшереп алды, аксакаллар үзара пышын-пышын ни турындадыр сөйләшәләр, башкалар исә, авызларына су капкандай, тын гына утыралар. Әйе, ханбикә әйткән сүзгә аптырап калганнар иде алар. Илгә яу килгәндә, ничек инде үз кызың турында кайгырту ди ул? Дөрес, күрше ил кенәзе килер дә, орышыр-талар да китәр, бәлки. Ил-кала имин калыр. Ә шуннан файдаланып энесе Мөхәммәтгалим бәк каланы алса, Сәлим ханга яңадан Болгар тәхетен күрү насыйп булмаячак. Моңа аксакаллар да тиз килешерләр, чөнки Мөхәммәтгалим бәк тә Ибраһим хан угланы, тәхеткә хакы бар. Әйе, Мөхәммәтгалим бәкне яклаучылар, бүген үк кулларына күтәреп йөрергә әзер торучы куштаннар бар. Ә син, ханбикә, кызың турында кайгыртасың. Килешми, килешми. Тик кенә, ирләр эшенә кысылмый гына утырсаң икән. Әнә берничә аксакал, Янтак хан ыстанына илче җибәрергә кирәк, ди. Акыллы киңәш. Тик кемне җибәрергә? Киявен Бөек Болгар тәхетенә утыртырга дип тәвәккәлләп йөргән ханга кем хаталануын аңлата алыр? Баш вәзире Камаймы? Юк, вәзиргә Хода акылны чамалабрак биргән, гәрчә кеше белән сөйләшә белсә дә, аңа зыялылык җитенкерәми. Төс-йөзгә ыспай, баһадир гәүдәле Янтак хан капкорсак Камайны күрү белән көлә башлар. Әйе, вәзир Камайның гәүдә-сыны, бит-йөзе ташка үлчим, әмма кай ягы беләндер кешеләргә ярый ала бит… Әллә соң Тубыкбайнымы? Юк, Тубыкбай ярамас. Икесе дә дала ханнары – берләшеп куюлары бар. Кемне соң? Кәтибе Хафизны җибәрсә? Янтак хан үз ыстанында укымышлыларны, шагыйрьләрне тота, диләр. Кәтибе Хафиз, сандугач булып ук сайрамаса да, кеше белән әңгәмәдә сандугачтан ким куймыйдыр.
Сәлим хан каш астыннан гына кәтибе Хафиз ягына күз төшереп алды. Кәтибе, гадәттәгечә, яза да яза. Ул язган хикмәтләрне Сәлим ханның укып барырга да вакыты җитми башлады. Элек, Ходайның хикмәте, һәр көн диярлек күз салыр иде. Инде аларны укымавына да күп вакыт булды. Әмма Сәлим хан кәтибенә ышана, ил тарихына ул юк-барны язмас, чөнки булмаганны булды дип яза торган кеше түгел. Тик менә Янтакның аны кире җибәрмәве бар. Ә Сәлим ханның кәтибен бер дә югалтасы килми. Димәк ки, эшне вәзиренә йөклисе кала. Йа Ходай, ни язганы булыр, Аллага тапшырыйк. Сәлим хан тәхетеннән күтәрелде:
– Аксакаллар, кардәшләр, нә кыламыз, калаларыбызгабикләнәбезме, дошманга каршы чыгып орышабызмы? Илһам углан, син дә үз фикереңне әйт!
– Мин калаларда бикләнеп орышу ягында, атам.
– Мин дә, мин дә, – диештеләр аксакаллар.
Шул ук вакытта бер якка да дәшми-тынмый утыручылар да бар иде. Әмма Сәлим хан аларны күрмәмешкә салышты. Әмир Хаҗи әнә мәҗлескә бөтенләй килмәгән. Шуны гына көткән кебек, бер аксакал:
– Өлкән угланың кайда соң, хан? – дип сорады.
– Хөрмәткә ия Таштургай аксакал, Хаҗи угланым миңа буйсынмас булды, – диде Сәлим хан һәм үз сүзләреннән үзе үк куркып китте.
– Барысы да Хода кулындадыр, хан, буйсыныр угланың, буйсынмый чарасы юктыр. Чапкын җибәр өлкән угланыңа, ятып калганчы атып кал.
– Хуш, аксакал Таштургай, сән дигәнчә итәрбез. Инде боерыгым тыңлагыз, аксакаллар. Мин болай итәрем. Бөек Каланы саклауны Илһам угланыма тапшырам. Баһадирларымның барысы да аңа буйсынырлар. Инде фатиха бирегез, аксакаллар.
Аксакаллар сакалларын сыпырып куйдылар, авыз эченнән генә дога кылдылар, Алладан ярдәм сорадылар. Ахыр килеп, халык тарала башлады. Сәлим хан вәзиренә янында калырга кушты.
– Сиңа, вәзирем, Янтак хан ыстанына барырга туры килер, – диде.
– Баш өсте, ханым, – диде вәзир. «Нигә мине?» – дип тә сорамады.
– Хәтерем ялгышмаса, Камай, син энем Мөхәммәтгалим бәкбелән бер мәдрәсәдә укыган идең?
– Хәтереңез ялгышмый, хан, Мөхәммәтгалим бәк белән без бергә укыдык. Кызлар тавына да бергә чыгар идек.
– Кызлар дигәннән, вәзир Камай, өйләнергә ниятең юкмы соң? Мин сиңа Яңа Казаннан бер кыз алып кайттым. Өйләнәм дисәң, никахны шәех бүген үк укыр.
Вәзир кәтиб Хафиз ягына күз төшереп алды. Көлми иде кәтиб. Димәк, хан шаяртмый. Мәгәр, ханбикә Зөбәрҗәткә карап алу белән, Камайның күз кабагы тартыша башлады. Ә ханбикә ирен чите белән генә көлемсерәп утыра бирде.
– Ханиям, коткар мине ошбу мәшәкатьтән. Чыкмас ул миңа кияүгә, күрү белән гайрәте чигәр, йөрәккә йөгән салып булмый, йөрәк ат түгел.
– Син аңардан курыкмасаң, ул синнән курыкмас, иншалла, вәзир Камай, – диде ханбикә Зөбәрҗәт, җитдиләнә төшеп.
– Хан, килешерме соң? Борын төбендә яу, ә син вәзиреңне өйләндереп ятасың? – диде Камай.
– Риза, димәк, – диде Сәлим хан һәм бусагабашына: – Бусагабаш Субай, шәехне китер! Ә син, ханбикә, Зәмзәмбикәне… Бар, бар, ханбикәм, шулай кирәк…
Сәер хәл: Сәлим хан, Зәмзәмбикәне күргәч тә: «Менә вәзирем Камайга кәләш», – дип уйлаган иде. Шул исәп белән аны Назлыгөлгә ияртеп тә җибәргән иде. Назлыгөл юлда юкка чыкты, ә Зәмзәмбикәне урлаучылар табылмаган. Бернинди гаебе булмаса да, Назлыгөл югалганнан соң, шуның елап утыруын күрү ханда кызгану хисе уяткан иде. Инде шул кызны вәзиренә димләү уе килде. Әйдә, кинәнсеннәр – иләгенә күрә чиләге дигәндәй. Аның каравы Сәлим хан ике куянны да тотачак: Зәмзәмбикә дә кияүле булачак, ширбәтле аен ташлап киткән вәзир Камай да Янтак хан ыстанында калмаячак. Дөрес, Зөбәрҗәт ханбикә ханның бу чарасын килештереп бетермәде. Әмма хатын-кызгамы олуг ханның ни теләвен аңларга. Зәмзәмбикә, беренче карашка котсызрак тоелса да, тәнгә йомшак, телгә юмарт шикелле. Вәзир Камай яратыр. Кыз— тәнсез, бал тәмсез булмый.
Ул арада сарайга шәех килде, аның артыннан ук тәхет ягына Зәмзәмбикәне алып керделәр.
Вәзир Камай кызны бер күрүдә үк ошатты. Ул аңа бик тә сөйкемле тоелды. Үзе кебек үк юан гәүдәле, симерүе җиткән үрдәк кебек ауман-тәүмән йөри, тулы чырайлы, бите алсу, йөзе мөлаем иде. Һәрхәлдә, кияү егет Камайга шулай күренде ул. Ханбикә кызга вәзир Камайга димләнүе хакында әле әйтмәгән булып чыкты. Әллә бу хәлгә ышанып та җитмәде. Ә инде сарайда шәехне дә күргәч, хан янына килеп:
– Мин аңа вәзиреңә димләвең турында әйтмәдем, – диде.
– Зәмзәмбикә, – диде хан, – Ибраһим каласыннан Назлыгөлне урлаган чакта, син аның белән бер бүлмәдә булгансың. Сине белми-күрми калдылармы, әллә булмаса?..
– Күрделәр, олуг хан, күрделәр… тик әйтергә оялам, – диде кыз.
– Ни ояты бар аның, әйт!
– Моны нинди ат күтәрсен, калдырыйк, диделәр.
Сәлим хан Зәмзәмбикәнең гәүдә-сынына кабат күз төшереп алды да карашын вәзир Камайга күчерде. Хан артыннан Зәмзәмбикә дә шул якка карады һәм: «Бу нинди күзле бүкән тагын», – дип уйлап куйды. Әмма икенче мәлдә инде: «Затлы нәселдәндер, өс-башы ару», – дип уйлады.
– Зәмзәмбикә балакай, каршыңда сиңа күзе төшкән вәзирем басып тора. Ул сиңа өйләнергә тели, балакай… Аты Камайдыр, минем кадерле вәзиремдер.
Вәзир Камай, сирәк тешләрен күрсәтеп, ихтыярсыздан елмаеп куйды. Гаҗәп, Зәмзәмбикәгә кияү буласы адәм бу юлы алай ук шыксыз күренмәде. Кайберәүләр аңа әйтә торганнар иде: «Ир-ат аюга тартым булса да ярый, явыз гына булмасын», – дип. «Язмышымдыр, килешим, җитмәсә, үзе вәзир дә икән», – дип уйлады кыз.
Зәмзәмбикәнең йөзенә гүя комач җәйделәр, колакларына кадәр кызарынып чыкты.
– Йә, балакай? – диде Сәлим хан. – Фатиха биримме? Риза буласың икән, никахын да укытып алырбыз, шәех монда.
– Мин ризамындыр…
– Шәех Ишкул, Аллага тапшырып, никахны укы. Йә, балалар, янәшә басыгыз, – диде Сәлим хан.
Никах укылып, яшьләрне үз якларына чыгарып җибәргәч, Сәлим хан казнабашы әрмән Варданны чакырды һәм шәех Ишкулга өч алтын бирергә кушты. Шәех Ишкул чыгып киткәч, тәхет ягында икәүдән-икәү генә калгач, ханбикә Зөбәрҗәт иренең күзләренә карады.
– Нигә кирәк булды сиңа бу тамаша, ханиям? – дип сорады.
– Иртәгә вәзир Камай Янтак хан ыстанына китә. Ханны килештереп карасын. Янтак гомер-гомергә ялланып орышты.
– Уең барып чыкса, бу хәйран хәйләдер, ханым. Әйе, күрше кенәзләр белән орышу язык түгел, телебез, динебез башкадыр. Ә телебез вә динебез бер булган Янтак ханны ул яудан туктатасы иде шул.
– Камай шуның өчен бара, аңа игелек телик, ханбикә. Морадына ирешеп кайтуын телик, Аллаһы боерган булса…
Атыла-кабалана, тәхет янына бусагабаш килеп җитте:
– Хан, кыпчак ханы Янтак Саксин каласын алган. Бачман әмирнең азатларын далага сибеп, Бөек Калага юнәлгән. Азатларның беришесе Нугай капкасына килеп туктады.
– Ачыгыз капкаларны, кертегез азатларны! Таймас баһадир кая?
– Таймас баһадир?! Ульдәмирдә, ханиям, кайтып җитмәде.
– Илчене тотып япкан булсалар? Димәк, кенәз Всеволодның Болгарга яу килүе хак, бусагабаш!
– Таймас баһадир Күчтем сәүдәгәр кул астында, Күчтем безгә хыянәт итмәс, иншалла. Бөек Калада кибетләре, энесе Апанай ислам динен кабул итте, Болгарда яши.
– Шул Апанай дигәнне минем яныма китер әле, бусагабаш!
Бусагабаш чыгып киткәч, Сәлим хан хәрби киемнәрен соратып алды, түр якка кереп, киенеп чыкты. Ул арада сарайга Апанайны китереп җиткерделәр. Хан каршына килеп басуга, Апанай баш орды һәм, торып:
– Аллаһы Тәгалә куәт бирсен, олуг хан! – диде. Килмешәкнең куәт теләве урынлы иде. Сәлим хан, Апанайга текәлеп, бераз дәшми торды. Бу кешене белми иде, ә шулай да яу турындагы хәбәрне җиткерүче шул кеше булды.
– Утыр, кем дип белик инде үзеңне, Алла бәндәсе?
– Сәүдәгәр мин, олуг хан, һөнәрче дә, илче дә…
– Яу турында каян белдең?
– Яуга кенәз бик үк теләп килми, хан. Мәгълүмдер, Михаил кенәз үлгәннән соң, тәхеткә Всеволод утырды. Байлар Долгорук нәселенә үчле. Всеволод алар көен көйли, байлар кубызына бии. Байлар котыртуы белән башта Рәзан кенәзләренә яу чапты. Тегеләрне буйсындырды. Рәзанга үз угланын – Ярукны утыртты. Андрей кенәзнең башына җиткән тиуннар әкренләп Всеволод кенәз ягына күчә бара. Кенәзнең Болгарга яу чыгуына байлар гына түгел, тиуннары да, руханилары да гаепле, хан.
– Ул турыда без хәбәрдар. Урыс явы Сүрә елгасына якынлашып килә икән инде, көч-куәте күпме?
– Бу яуга Всеволод кенәз бөтен көч-куәтен җыйды. Аңа Кияүкала кенәзе Святослав, кенәз Изяслав, кенәз Мстислав катнаша. Мондый яуга урысның чыкканы юк иде әле, хан. Всеволод кенәзнең максатын да чамалыйм. Урыс сәүдәгәрләренең Үргәнечкә, Табгачларга үзбаш чыгасы килә. Ә юл өстендә, бугазга төртелгән сөяк кебек, Болгар сәүдәгәрләре утыра.
– Хуш, Апанай, хәбәрең өчен рәхмәт. Инде әйт, агаң белән элемтәдә торасыңмы?
– Бөек Калада агамның да кибетләре бардыр, хан.
– Хуш, Апанай, игелекле юлда бул. Инде бар, кирәк булсаң, дәштерермен.
Апанай, баш ия-ия, ишеккә юнәлде. Ул чыгып китүгә, бусагабаш килеп керде:
– Хан, җибәргән чапкынымыз Булатка фәрманны җиткергән, яшь баһадир азатлары белән илтабар Пургас иленә юнәлгән.
– Чапкынны ашатыгыз-эчерегез дә миңа килтереңез.
Түр яктан вәзир Камай чыкты, ул тыенкы гына елмайган Зәмзәмбикәне җитәкләгән иде.
– Йа Алла, килештеңезме? Бусагабаш, казнабаш Варданны дәш, – диде хан, урыныннан күтәрелми генә.
Казнабаш килеп кергәч тә, Сәлим хан аның колагына нидер әйтте. Казнабаш чыгып китте һәм бераздан әйләнеп керде дә хан кулына затлы балдак салды.
– Менә бу балдакны, вәзирем Камай, энем Мөхәммәтгалим бәккә бүләк итәрсең. Исеңдә тот, балдак бары тик энем Мөхәммәтгалим бәк кулына керергә тиеш.
– Балдакның сере нидән гыйбарәт соң, ханым?
– Анысы сиңа кирәкми. Син миннән качып киттең. Уй-ниятең вә теләгең – сабакташың Мөхәммәтгалим бәкне Болгар тәхетенә утырту.
– Ниятең аңладым, ханым. Барысын да син дигәнчә итәрмен.
– Юлдашың Хода фатихасы булсын, вәзир Камай.
Вәзир Камай белән Зәмзәмбикә чыгып киттеләр. Сәлим хан кабат бусагабашны чакырып алды, болдыр янына атын китерергә кушты.
Сәлим хан өчен авыр сынау көннәре башланды.
5
Вәзир Камай китеп өч көн үтүгә, кала кирмәнен урыс-кыпчак гаскәре камап алды. Камау ике көнгә сузылды, ике яктан да атыш та, сөйләшүләр дә алып барылмады. Һәр як үз эше белән мәшгуль иде. Кирмәндәгеләр диварларга сәрпи ук җайланмаларын урнаштырдылар, азамат сугышчылар белән атакайлар, меңбашлар үз урыннарын алдылар. Сәлим хан угланы Илһам белән бергә кирмән ныгытмаларын карап чыкты. Иравыл азатларын Нугай капкасы янында күреп, хан шунда туктады. Илһам углан атасына аңлатты, җай чыкса, иравыл гаскәриләр кирмәннән чыгып, дошманны борчып, кире борылып керергә тиешләр. Сәлим хан килеште.
Камауның икенче көнендә баһадир Тубыкбайдан чапкын килде. Авырлык белән булса да, кирмәнгә үтеп кергән чапкын Сәлим ханга «Тубыкбай баһадир гаскәрләре белән Чирмешән елгасы артындагы урманда яшеренеп тора» дигән хәбәр китерде. Сәлим хан, шатлыгын сиздермәсә дә, Тубыкбайның ярдәмгә килүенә шат иде. Ләкин ул тагын бер кешедән – угланы әмир Хаҗидан да чапкын көтә иде. Әмма ул яктан хәбәр килмәде дә килмәде.
Өченче көн дигәндә, дошман беренче тапкыр кирмәнгә һөҗүм итте, ләкин, су башына да җитә алмыйча, йөзләрчә мәет калдырып, чигенергә мәҗбүр булды. Камаучылар һичнинди сөйләшүләр алып бармыйлар, димәк, максатларына ирешмичә китәргә исәпләре юк иде. Бу көннәрдә Сәлим хан һаман да күзәтү манарасында булды.
Үзе янында җансакчыларын һәм табибын тотты. Әмма табибы еш кына китеп югалгалады. Сәлим ханга бу ошамады. Бер тапкыр табиб манарага менеп басуга ук:
– Кирмән камауда чакта син кая булырга тиешсең, табиб? – дип сорады.
– Хан янында, шөһрәтлем.
– Хан янында булырга тиеш булгач, хан янында бул, табиб! – диде хан, ачулана төшеп.
– Баш өсте, хан!
– Әйт әле, табиб Антоний, кенәз Всеволод ни сәбәпле Идел Болгарына яу килде?
– Мине хан белән кенәз арасындагы сәяси хәлләр кызыксындырмый, олуг хан. Мин – табиб, сезнең сәламәтлекне саклаучымын.
– Бәлкемдер, бәлкемдер, табиб. Ә шулай да ни өмет итеп килде кенәз? Һәм күрәмез, берүзе генә түгел, бөтен урыс кенәзләре белән?! Белмисең?.. Ә мин беләм, табиб. Син бит христиан, кяфер, шуңа белеп торсаң иде: бүген дин белән дин орыша, болгар белән урыс түгел. Ульдәмир кенәзенең шулхәтле гаскәр белән сәүдә итеп яшәгән күрше Болгар халкына беркайчан да яу килгәне юк иде. Бүген әнә кенәзләр җыелып мөселманнарга каршы килгәннәр, табиб Антоний. Дин белән дин орышыр бүген.
– Олуг хан, миңа калса, кенәз кирмәнне озак камап тора алмас, ташаткычлары юк, утчагырлары да, туплары да күренми.
– Утчагыр! – диде Сәлим хан, кисәк табибына таба борылып. – Утчагырлары булса, кирмәнне алырлар идеме?
– Утчагыр – яңа корал, олуг хан. Урысларда ул юк. Димәк, торыр-торыр да кенәз Всеволод, китеп барыр.
– Буш кул беләнме? Буш кул белән китсә, аны кенәз Әндрий көне көтә. Байлар вә дин әһелләре кенәзгә моны кичермәсләр. Шуның өчен кенәз Всеволод соңгы сулышына кадәр орышыр, табиб Антоний. Иллә кирмәнне ала алмас. Тиздән аңа Тубыкбай баһадирның үткен кылычын татып карарга туры килер, иравыл азатларым моннан да чыгарлар. Юк, кирмәнне мин кенәзгә бирмәм, табиб Антоний. Мине кенәз бүген борчымый, табибым Антоний, минем энем Мөхәммәтгалим бәкне алып килгән Янтак хан борчый. Кыпчак ханы Янтак – бик күп кирмәннәрнең башына җиткән кеше. Төлке дә төлке, ул да төлке. Оста орыша.
– Угланың әмир Хаҗи аны тиз куып җибәрер.
– Әмир Хаҗи углан ярдәмгә килер дип уйлыйсыңмы, табибым? Мин аның белән яңарак кына бозылыштым. Хәзер әнә тәмам чарасыз калдым.
– Килер ул углан, олуг хан, түзмәс. Ил саклау кыз саклау түгел, хан.
– Безнеңчә ару гына сөйләшә башладың әле син, табиб Антоний.
– Олуг хан, сезне ханбикә көтә, иртән авызына ризык салмый чыгып киткән иде дип борчыла.
– Табиб Антоний, ханбикә миңа кенәз янына чыгып баш ияргә куша. Килеш, солых төзе, ди. Ә минем яу белән килгән күршемә баш иясем килми. Дәүләт саклауны хатын-кыз кулына калдырсаң, аны бөтенләй югалтып куюың бар.
Хан күзәткән манарага, йөгереп, гаскәре белән килеп җиткән әмир Илһам менде.
– Атам, кенәз һаман китми, әллә чыгып орышыйкмы?
– Ашыкма, углан. Кем белә, бәлкем, кенәз белән Баян баһадир сөйләшүләр алып барадыр. Янтак хан ыстанында вәзир Камай. Ходай кушып, алар да килешеп куйсалар, Янтак хан кире борылса, йә булмаса урысларга ташланса?..
– Атам, кирмәндәге чит ил сәүдәгәрләре дә коралланырга телиләр, нә кылыйк?
– Өләшегез булган коралны. Алар – үз малларын, без калабызны саклыйбыз.
* * *
Яңа туган көн саен Сәлим хан манарага менде, дошман ягын күзәтте. Ул өстән кирмән диварындагы ташаткычларга, сәрпи ук ыстаннарына, бихисап азатларга күз төшереп ала. Берничә көн инде дошман ягында иртә таңнан хәрәкәт кузгала. Өченче көнне һөҗүм башланды. Урыслар кирмән тирәли казылган сулы чокырларга бүрәнә тутырырга тотындылар. Читән ышыкламалар артыннан аларны сакларга тырышып ук яудыра тордылар. Бүрәнәләр тутырылган күперчек аша дивар ягына якынлашкан кыюлар да табылды. Әмма, һөҗүм көнозын барса да, диварга менәргә баскычлар тоткан дошман гаскәре максатына ирешә алмады, чигенергә мәҗбүр булды. Очлап утыртылган имән баганалар арасында, чокыр буйларында меңләгән мәет ятып калды. Урыс кенәзенең һөҗүм дулкыны сүрелергә өлгермәде, Саксин капкасы яклап Янтак хан гаскәре ташланды. Сәлим хан, угланы Илһамны ияртеп, Саксин капкасына чапты. Күзәтү манарасына менүгә, коты алынды. Янтак хан азатлары су чокырын узып, диварга якынлашып килә, кулларында баскычлар, ыргаклы баулар. Сәлим хан манарадан төште, йөгереп диварга менде һәм, азатларына куәт өстәп, сәрпи ук атучыларга боерык биреп торды. Ул да түгел, кыпчаклар сөялгән баскычлар аша диварга күтәрелә башладылар, хан сугышчылары алар өстенә кайнар сумала агыздылар, утлы кисәү ташладылар, таш аттылар. Артык кыюланып киткән дошман сугышчыларын болгар мәргәннәре, укка алып, берәм-берәм чүпли тордылар. Мәгәр Янтак хан ягында да мәргәннәр күп иде, дивар өстендә йөзләрчә болгар азатлары һәлак булды. Сәлим хан сугышучылар арасыннан Мөхәммәтгалим бәкне эзләде. Ләкин ни караса да күрә алмады.
Янтак хан гаскәре кояш баегач кына ыстанына таба чигенде. Төнлә белән мәетләрне җыясы, туганнар каберлегенә күмәсе бар иде. Кирмән эчендә дә шундый берничә туганнар кабере калкып чыкты.
Шактый югалтуларга дучар булса да, Янтак хан иртәгә тагы һөҗүм итәр дип, Сәлим хан ике йөз мәргәнне, Идел капкасыннан алып, Саксин капкасы ягына күчерергә боерык бирде.
Яңа туган көннең кояшы бик акрын күтәрелде. Илбашы, кояш чыга башлауга, Хан капкасы янына юнәлде. Багучылары ханга җиткерделәр: Всеволод кенәз төн эчендә бөтен көчен шул тарафка туплаган икән.
Кояш күтәрелүгә, урыслар һөҗүм башладылар. Бер төркем кыю сугышчылар Хан капкасы янына ук килеп җитте, капкага менә башладылар. Мәргәннәр кыюларны чүпли барсалар да, дошман дулкын-дулкын агыла торды. Капка тирәсе мәет белән тулды, болгар да, урыс та күп кырылды. Бары тик кичкә таба гына һөҗүм басыла төште. Шунда гына Сәлим хан, җаны көюен тоеп, аска төшеп, кем кулыннандыр алып, бер чүмеч су эчте.
Шулчак хан янына Таймас баһадирдан чапкын килде.
– Олуг хан, капка янында яшь кенәз Изяславны каты яралаганбыз. Илче килгән, капканы ачуны сорый, кертикме?
– Бау белән тартып алыгыз! – дип боерды Сәлим хан.
Күп тә үтми, кенәз илчесен хан янына китереп тә җиткерделәр.
Сәлим хан илченең затлы киеменә игътибар итте.
– Тылмач?! – диде Сәлим хан. – Тылмач кая?
– Миңа тылмач кирәкми, – диде илче.
– Яхшы, илче. Йомышың җиткер!
– Сезгә кенәз Всеволод мөрәҗәгать итә. Бүгенге һөҗүмдә яшь кенәз Изяслав каты яраланды. Кенәз сездән табиб сорый.
– Табиб кирәкме кенәзгә? Менә бит син аны, яу килә, җитмәсә, табибымны сорый, – диде, ачуын яшерергә теләп, Сәлим хан.
Хан, чынлап та, ачулы иде, азатларының кырылуын күрүе бик кыен иде аңа, кирмәндә камауда тору җиңел түгел, ә шул кирмәнне камап торучы кенәз аңардан ярдәм сорый. Шаккатмалы хәл иде. Әмма уйлана торгач, Сәлим хан сабырлана төште.
– Кенәзнең хәле авыр, – диде илче.
– Минем хәлем җиңелме? – диде хан, әмма шунда ук: – Табиб Антоний кайда?! – дип сорады.
Ул арада хан янына табибы килеп басты.
– Мин монда, олуг хан.
– Әйтче, табибым, Болгарга кенәзне мин чакырып китердемме, үзе килдеме? Әйе, хак әйтәсең, үзе килде. Шул хәлдә мин аңа игелек кылырга тиешме?!
– Изгелек җирдә ятмый, хан, – диде илче.
– Изгелек, әйе, әмма игелек кылган кешегә яманлык кылынса… – Сәлим хан әмир Илһамга таба борылды: – Хәл ит, углан. Ил-җирем сиңа каласы. Тик әүвәл әйтер сүзем тыңла: кенәзгә ышанмыйм, табиб Антонийны кире җибәрмәс. Яшь кенәз яралангандыр, орыш корбансыз булмый. Әйе, үзең хәл ит.
– Яхшы, атам. Табиб Антоний, җый әйберләрең! – дип боерды әмир Илһам.
Сәлим хан акрын гына атына атланды, сараена таба юнәлде. Ул тәмам арыган иде, тизрәк кайтып ханбикәсен күрәсе итте, аны күрсә, аз гына булса да, җаны тынычланыр сыман иде.
6
Всеволод кенәз рухи атасы Савваны тыңлады да, тыңламады да. Әмма ара-тирә колагына эленеп киткән атаның сүзләре йөрәгенә шырпы сыман кадалгандай булды. Руханилар кирмәнгә һөҗүм итүне көн-төн таләп итәләр иде. Кирмән дивары янында ятып калган сугышчыларының саны һаман ишәя бара, ә рухи атакайлар өчен алар гүя адәм балалары да, туганнар да түгел иде. Кенәз баштан ук Болгарга теләп яу чыкмаган иде, берничә кече кирмәнне алсалар да, болгар-татарлар монда нык тора, бер дә бирешергә теләмиләр иде.
Хан капкасына һөҗүм иткәндә, каты яраланган бертуган агасының угланы яшь кенәз Изяславның үлем белән тартышып, ыңгырашып ятуы, үзе белән алып килгән табибның яралы белән һични кыла алмавы кенәзне чарасыз итте. Ул белә иде: ханда даны-аты Ульдәмиргә җиткән табиб бар. Кенәз Сәлим ханга, табибын бирүен үтенеп, илче җибәрергә булды. Хан әллә бирә табибын, әллә юк, ә энесе җан тартыша, үлем белән көрәшә. Рухи атакайлар исә моны гүя күрмиләр дә, кенәзне һаман һөҗүмгә өндиләр иде.
– Илгә буш кул белән кайтсак, халык сине дә, безне дә кичермәс. Андрей кенәз көненә каласың киләме әллә?!
– Кичерер, – диде Всеволод кенәз. – Мин сугышчыларымны саклап калырга тырышам. Миңа һәр сугышчы кадерле.
– Сугышчы орышыр, даны сиңа калыр. Кенәзләргә дан тәхеттә утырып килми, орышларда килә, балакай. Һөҗүмең туктатырга ниятләгәнсең икән, ханга шарт куй: тынычлыкны алтынга сатып алсын!
Кенәз Всеволод, яңак итен чәйни-чәйни, чатыр ишегеннән болгар-татарлар кирмәненә карап торды, анда һөҗүмгә ташланган сугышчылар дулкын-дулкын булып кире чигенәләр иде, ә рухи атакайлар һаман корбан таләп итә. Әтәчләнеп, хан энесен Болгар тәхетенә утыртам дип килгән Янтак хан да әллә ни кыра алмый иде, күрәсең. Чапкыннары бу хәлне хәбәр итеп торалар иде. Мондый очракта мәрхүм абасы Андрей кенәз нишләр иде икән? Юк, ул тыңламас иде рухи аталарны, кысылмагыз минем эшемә, дияр иде. Хәер, шул башбаштаклыгы, байлар белән рухи атакайларны тыңламавы аркасында башынаҗиттеләр түгелме?.. Әмма Всеволод кенәз абасы Андрейның язмышын кабатламас, чөнки Владимир-Суздаль тәхете аңа артык кыйммәткә төште. Андрейның кенәзбикәсе Рокыя да, Всеволод кенәзнең Мариясе дә Болгар кызлары иде. Болар икесе ике анадан тусалар да, Андрей абасы белән яшь кенәз баҗайлар булып яшәделәр. Гомере буенча Рокыя-Екатерина Андрейның Болгарга яу баруын теләмәде, каршы булды. Ә кенәзнең байлары, тиуннары, рухи атакайлар көн-төн «яу-яу» дип тәкрарладылар.
Всеволод кенәз үткән хәлләр турында бар нәрсәдән дә хәбәрдар иде. Ата ягыннан туган булган Андрей кенәзне кемнәр, кайда үтерәчәкләрен ул алдан белде. Белде, әмма ярдәмгә ташланмады, киресенчә, рухи атакайларга Андрей турында зарланды. Кыскасы, кенәз Всеволод рухи атакайларның теләген үтәде. Кайтарак хәлләрне искә төшерсәң – Всеволод туганы Андрейга үчле иде. Анасы Еленага Андрей көн күрсәтмәде. Ахыр килеп, Чехия короленең кызы кенәзбикә Елена, ике угланын алып, туган иленә кайтып китәргә мәҗбүр булды. Анасы кенәз Андрейга карата һәрчак нәфрәт тотты, Всеволод бала чагы узган туган ягын оныта алмады, анасыннан яшереп, абасы Андрейга: «Минем туган илемә кайтасым килә», – дип, хат язды. Кенәз Андрей аңа: «Ростов тәхетенә утырырсың, кайт», – дип җавап бирде. Кайткач, ул аңа чынлап та Ростовны бирде һәм үз хатынының бертуганы Зөһрәгә өйләндерде. Зөһрәне чукындыргач, аңа Мария дип исем тактылар. Егерме яшендә Всеволод Ростов каласы кенәзе булган иде. Күп тә үтмәде, олуг кенәз дәрәҗәсенә иреште. Шушы еллар арасында Всеволод халык алдында шактый абруй казанды. Аны халык кына түгел, тиуннар, куштаннар, дружина җитәкчеләре дә, хәтта руханилар да хөрмәт итә башлады. Фәкать рухи атакай Савва гына аннан һаман да канәгать түгел иде. Рухи атакайларның күбесе Дунай буеннан килгән болгарлар иде. Шуның өчендер, ихтимал, Всеволод кенәз рухи атакайларны яратып бетермәде. Әмма бу хакта кыеп кына сүз әйтергә дә базмады. Аларны тыңлап, үзенчә эшләгән чаклары булса да, ахыр чиктә барыбер руханилар киңәшен тотты. Бүген менә, кардәше Изяслав җан тартышып ятканда, рухи атакайның үзенә басым ясавын бөтенләй дә ошатмады.
– Епископ Савва, безгә әлегә яхшы табиб кирәк, – диде ул коры гына.
– Сәлим ханда грек Антоний табиблык итә, сорат, бәлки, бирер!
– Сәлим хан моңа килешер дип уйлыйсызмы, атакай?
– Ханның табибын бирми хәле юк. Кирмән камауда, кеше түгел, кош та очып чыкмаслык.
– Ләкин Сәлим хан бер дә бирешергә җыенмый. Кичә әнә Хаҗи атлы угланы, корабчылар янына килеп, каравыл сугышчыларымны кырып киткән. Тубыкбай атлы баһадир һәр көн борчып тора. Өермәдәй килеп чыга да йөзләгән сугышчыны чәнчеп-чабып китеп бара. Куып җитеп орышыйм димә, гүя җил ала үзен. Сугышчылар сукрана, кырылып беткәнче китик, кенәз, диләр, атакай.
– Ханга илче җибәр! Табибын сорат! Соңыннан күз күрер, – диде атакай Савва һәм сүзе бетүен аңлатып кузгала башлады. – Безгә су юлларын уртак итәргә кирәк. Бөтен Рәсәй белән яу килеп, буш кул белән әйләнеп кайтырсыңмы? Һич югы, ханнан һәр һәлак булган сугышчың өчен бер алтын сора.
7
Сарайга кайтып кергәндә, Сәлим ханның башына янә бер уй килде. Әмир Илһам угланын илче итеп Всеволод кенәз янына чыгарса? Әйе, табиб Антоний белән үк?..
Зиһенен телеп үткән бу уеннан ул ханбикә янына кайтып кергәч тә арына алмады. Ахырдан барысын да ханбикәгә сөйләп бирде.
– Чыгар угланың, ханиям. Белеп кайтсын, ни тели кенәз?..
Сәлим хан бусагабашны чакырып алды, Илһам угланын дәштерде.
Икенче көнне таң беленер-беленмәс, Илһам углан белән табиб Антоний, кенәз Всеволод илчесенә ияреп, дошман ягына чыктылар. Чатыр ишеге янында олуг кенәз аларны үзе каршы алды.
Чатырга керү белән, табиб Антоний үз вазифасын үтәргә кереште. Кенәз Всеволод илче Илһам угланны икенче чатырга алып чыкты. Епископ Савва энәгә таккан җептәй аларга иярде.
– Урысча сүләшәсеңме? – дип сорады Всеволод, ниһаять.
– Сүләшәм, кенәз, – диде Илһам. – Хатыным Мария кенәз токымыннан, бераз өйрәтте.
– Илченең шартлары бардыр, кенәз, – диде атакай Савва.
– Бардыр, сорарым, – диде кенәз кырт кына.
Әмир Илһам сизеп алды: кенәз атакай Савваны өнәп бетерми, мәгәр, күрәсең, ансыз да яши алмыйдыр, юкса ияртеп йөрмәс иде. «Бер караганда, без якыннар ич. Син, кенәз, Болгар кияве, мин – Ульдәмир кияве. Ә менә орышабыз», – дип уйлады әмир Илһам, каш астыннан гына епископ Савваны күзәтеп.
– Йә, – диде кенәз, түмәренә җәелеп утыргач. – Ни тели Сәлим хан миннән? Мин беләм, ул китүемне телидер? Ләкин буш кул белән генә китәргә исәп тотмыйм, әмир Илһам. Минем батыр сугышчыларым күп тапкыр кирмәнгә һөҗүм итте, өч меңнән артык сугышчыны югалттым, Изяслав кенәз үлем белән тартышып ята. Димәк, иртәме-соңмы, мин барыбер кирмәнне алырмын, әмир Илһам.
– Ханның шарты бер, олуг кенәз, китүегезне үтенә. Болгарга яу килгән өчен генә түгел, эрзя-мукшы җирләрен талаган өчен дә хан сезгә рәнҗүледер.
– Юкка рәнҗемәсен хан, эрзя-мукшы җирләрен мин барыбер буйсындырырмын. Мөстәкыйль тормыш булмас аларга. Пуреш инде минем кул астымда, тиздән Пургасы да аягыма килеп егылыр. Кыскасы, әмир Илһам, һәлак булган һәр сугышчыма бер алтын биргәндә генә Всеволод кенәз Болгарны ташлап китәр.
– Мин олуг хан белән киңәшеп карармын, кенәз.
– Илче табиб Антонийны миндә калдыр, – диде Всеволод кенәз.
– Табиб ирекле адәмдер, кенәз. Тели икән, кала бирсен. Әмир буларак мин моңа үзем дә җавап бирә аламдыр. Инде безнең шартны тыңла, кенәз. Сиңа мәгълүм булса кирәк, ханның энесе, ягъни минем агам Мөхәммәтгалим бәк, Янтак хан даласына китеп, аның кызына өйләнә. Мөхәммәтгалим агам – элекке вакытта Болгар тәхетенә дәгъва тоткан адәмдер. Олуг хан бер шарт куйды: барлык гаскәрләрне алып киткәндә генә кенәзнең шарты үтәлер.
Кенәз Всеволод епископ Савва белән үзара киңәшеп алды. Ахры, әмир Илһамның шарты аларны шактый кыен хәлгә куйган иде, кенәз илчегә чатырдан чыгып торырга кушты, һәм гаҗәбе шул булды: бары тик кичке якта гына илчене чатырга чакырып алдылар.
– Әмир Илһам, – диде Всеволод кенәз, илче чатырга кереп, күрсәтелгән түмәргә утыруга. – Ханга да, сиңа да минем хөрмәтем зурдыр. Киңәшең тотып, бүген төнлә гаскәрем алып китәргә булдым. Хан табибы Антоний минем белән китәр. Алтынны хан казнабашы елга буена китерер. Без киңәштек-киңәштек тә, аталарыбыз кебек, төрки Болгары белән солых төзергә булдык. Инде җавабың көтәм, әмир Илһам. Ошбу солых битеген олуг ханга бирерсең.
– Ходай Тәгалә ярлыкый күрсен, мин ризамындыр, кенәз, – диде әмир Илһам һәм үзенә ияргән җансакчылары белән кирмәнгә юнәлде.
Шул ук төндә кәтиб Хафиз кенәз Всеволод битекчесе белән ике телдә дә солых шартларын яздылар. Солых битекләренә әүвәл Сәлим хан кул куйды, аннары шул ук төндә аны кенәзгә илттеләр. Бер нөсхәсен аңарда калдырып, ул кул куйган икенче нөсхәсен хан сараена алып кайттылар. Олуг кенәз белән олуг хан атаулы имзаларын салган солых битеген күрде дә ханбикә Зөбәрҗәт ире күкрәгенә капланып елап җибәрде. Сәлим ханның да күзләре яшь белән мөлдерәп тулган иде.
Әнә шулай урыс кенәзе Всеволод белән төрки Болгары ханы Сәлим тату яшәү һәм тыныч сәүдә итүгә солых төзеделәр.
Кенәз Всеволод үз сүзендә торды: шул төндә шау-шусыз гына калган гаскәре белән елгага таба кузгалды һәм иртәгесе көндә корабларына төялеп китеп барды. Әмир Илһам аңа өч мең тәңкә алтынны үзе илтеп бирде. Таң алдыннан гына кирмәнгә әйләнеп кайтты һәм атасы Сәлим ханга:
– Атам, сөенче, кенәз Всеволод гаскәрен корабларга төйи, – дигән хәбәрне җиткерде.
Сәлим хан башта Чирмешән буйларында яшеренеп йөргән Тубыкбай баһадирга чапкын җибәрде, урысларның камауны ташлап китүләре турында хәбәр итте, кирмән янында гаскәре белән Янтак ханның гына калуын искәртте һәм баһадирга ул хан ыстанын камарга кушты. Үзе исә, таң атып килгәндә, Саксин капкасы аша бар булган гаскәре белән чыгып, көтмәгәндә дала ханының ыстанын камап алды.
Бу яман хәлне соңгарак калып сизеп алган Янтак хан орышка ташлана, әмма көтелмәгән югалтуларга дучар була. Хәлнең асылын аңлап алган азатлары кайсы кай тарафка тәртипсез рәвештә кача башлыйлар. Әмма болгар-татарлар аларны тулганага алалар, чакырылмаган яуны турау, укка алу кичкә кадәр бара.
Сәлим хан сөрәнчеләре бертуктаусыз кычкырып торалар: «Болгар ханы бары тик энесе Мөхәммәтгалим бәк белән генә орышырга тели. Бәкне ташлап киткән азатмы, унбашмы, йөзбашмы – аңа ирек биреләчәк!» Шулай кычкыра торгач, Янтак ханның азатлары, ук-коралларын ташлап, әсир төшә башлыйлар. Янтак хан исә иң батыр азатлары белән камауны ерып качып китә. Тубыкбай баһадир азатлары аларны куа бара. Янтак хан киткәч, ике йөз азаты белән генә калган Мөхәммәтгалим бәк тә тулгананы ерып качарга омтыла. Әмма өлгерә алмый. Хан сөрәнчеләренең: «Бөек Болгар ханы Сәлим энесе белән орышырга тели. Кем җиңә, шул тәхеткә утырыр!» – дип кычкыруы, ниһаять, Мөхәммәтгалимгә дә барып ирешә. Азатларның күбесе, сөекле бәкләрен ташлап, хан ягына күчәләр. Бу хәлгә җан ачуы чыккан Мөхәммәтгалим бәк агасы ягына күчә башлаган азатларын укка ала. Әмма шунда ук аның ягына да уклар ява башлый. Мөхәммәтгалим бәк абасы белән орышырга ризалык бирергә мәҗбүр була. Көчле ягына авышырга өйрәнгән далаазатлары өер-өер Сәлим хан ягынакүченәләр. Мөхәммәтгалим янында җансакчылары гына кала. Мөхәммәтгалим бәк, ниһаять, нинди корал белән орышабыз, дип оран сала.
Сәлим хан сөңге сайлый.
Ул арада хан мәргәннәре Мөхәммәтгалимнең җансакчыларын аерып алалар. Ук очар арада, күзгә-күз каранып дияргә була, абасы белән энесе генә кала.
Сәлим хан үлемнән курыкмады. Белә иде, энесе Мөхәммәтгалим җиңгән хәлдә дә барыбер тәхеткә утыра алмас, аңа угланы әмир Илһам каршы төшәр, чөнки гаскәр аның кулында. Угланына ул хакта сөйләргә теләсә дә, Сәлим хан әйтми торырга ниятләде, чөнки ахыры шулай буласына иманы камил иде. Аннары батырга батыр чыкканда, сөңге сайлавының да хикмәте бар. Сәлим хан яшьтән үк сөңгене төз атты, шул ук вакытта кылычта да оста алышты. Ахыр чиктә барысы да Алла кулында иде. Әмма ханга бер нәрсә ачык: ул исән чакта Мөхәммәтгалим Болгар тәхетенә утырмаячак.
Мөхәммәтгалим бәкнең аты, җансакчыларын бүлеп алгач, ямансулап кешнәде. Бер көтүдә үскән, бер болында утлаган ишләреннән аерылуын сизүе идеме хайванның, бер Хода белә. Атының ямансулап кешнәвеннән Мөхәммәтгалимнең ачуы гына кайнады. Ул атына каты итеп сукты да абасына таба кузгалды.
Бер анадан тумасалар да, алар бертуганнар иде. Туган туганга кул күтәрү зур гөнаһтыр, әмма мөселман дөньясында да тәхет өчен булган бәхәсләрдә туган туганга каршы чыгу гадәткә әверелеп бара иде инде. Хәер, моның яман мисалын әүвәл башта мөселман хәлифәләре үзләре үк күрсәтте. Мөхәммәтгалим бәкнең абасына каршы чыгуы шул яман үрнәкләрнең дәвамы гына иде булса кирәк.
Ханның да, бәкнең дә башларында тимер очлым, терсәк-тезләренә каплагычлар куелган, өсләрендә исә кыска җиңле челтәрле тимер күлмәк. Шулай бердәй киенергә вә коралланырга сөйләшкәннәр диярсең.
Ярты юлга җитүгә, Мөхәммәтгалим атны туктатты, ук садагын салып ташлады, кылычын ычкындырып бер читкә ыргытты, кулына озын саплы сөңгесен алды. Абасы Сәлим ханның сөңгедә оста орышканын белә иде ул. Әмма төрки дөньяда борын-борын заманнан бирле, батырга батыр чыкканда, сөңге белән орышканнар. Мөхәммәтгалим бәк үз көченә үзе ышана һәм абасын җиңәсенә иманы камил иде.
Батырга батыр килә, кулларында сөңге. Юк, батырга батыр түгел, туганга – туган, ханга каршы бәк килә.
Азатларның барысы да тын алырга куркып туктап калган. Чөнки мондый хәлгә шаһит булганнар бик сирәк бит, ике батыр гына көрәшми ич.
Чаптырып килгән җайдан Мөхәммәтгалим бәк ни сәбәпледер атын кисәк кенә бора һәм берара бер урында таптана.
– Атның канын кыздыра, күр әле моны, – диләр күзәтүче азатлар бәкнең бу хәленә.
Сәлим хан атын куаламый, бер чама гына юырттырып, энесенә якынлаша. Энесен күптән күргәне юк, егерме еллар булыр. Гаҗәп, ул энесендә тәүге таныш чалымнар күрмәде, аңа таба гүя ят бер кеше килә иде. Яшь чагында Мөхәммәтгалим уктан оста атар, мәргән атын йөртер иде.
Кемдер:
– Сәлим хан җиңә, Сәлим хан җиңә! – дип кычкырды.
Әмма Сәлим хан берәүне дә ишетмәде, туганыннан башка берәүне дә күрмәде. Ара якынаюга, Мөхәммәтгалим бәк акыра-бакыра башлады, әйтерсең дию пәриенә каршы килә иде. Аның акыруыннан Сәлим хан курыкмады, ләкин сискәнеп куйгандай итте. Үз сөңгесенең энесе күкрәгенә кадалуын күз алдына китерде. Юк, ул аны үтерә алмый. Алар бертуганнар.
Сәлим хан бар көченә тезгенен уң якка тартты, атын борды да елгага таба китте. Ул ашыкмады. «Кусын, җитсен, кадасын», – дип уйлады. Абасының борылып кача башлавын күреп, Мөхәммәтгалим тагын да батырая төште, атын куалый-куалый, Сәлим хан артыннан чапты. Елгага җитәрәк кенә Сәлим хан атын энесенә таба борды һәм, сөңгесен күтәрә төшеп, аңа таба килә башлады. Ике ара күзгә күренеп якынайды. Мөхәммәтгалим бәк сөңгесен ыргытырга дип кизәнде. Шунда янә көтелмәгән бер хәл булды. Сәлим хан атын туктатты һәм сөңгесен җиргә кадады. Батырга батыр чыкканда гына түгел, гомумән, орыш кырында бу хәлне күрмәгән азатлар өзәңгеләренә баса төшеп үрелделәр. Азатлар тезмәсе буйлап: «Сәлим хан сөңгесен ташлады. Сәлим хан орышырга теләми», – дигән аһ-уһ узды.
Мөхәммәтгалим бәк туктамады, сөңгесен ташламады, ярсынган вә нәфрәтләнгән кыяфәттә ханга якынайды.
Абасының сөңгесен ташлавы, атын туктатып, үлемен көтүе аның ачуын гына чыгарды. Менә ул сөңгесен күтәрде, чак кына артка каерылды… Нәкъ шулчак зәһәр ук сызгырганы ишетелде һәм кан төсенә буялган каурыйлы ук Мөхәммәтгалим бәкнең аркасына килеп кадалды. Бәк, кинәт аркан ташлангандай, артка чайкалды, ул да түгел, сөңгесе-ние белән аттан ишелеп төште. Иясе егылуга, ат шып туктады, каерылып хуҗасына карады да рәнҗүле рәвештә кешнәп куйды.
Бу хәл Сәлим ханның төшендә түгел иде, ул барысын да үз күзе белән күрде, энесе Мөхәммәтгалимне, дала канунын бозып, җансакчыларының берсе укка алды.
– Кем? Кем укка алды бәкне?! – дип сорады Сәлим хан.
Ул инде үз хәленә кайткан, карашы белән туганын укка алучыны эзли иде. Берәү дә дәшмәде. Атасы янына әмир Илһам чаптырып килде.
– Атам, юкса ул сине сөңгегә алган булыр иде, – диде.
– Синме? – диде Сәлим хан. – Син алдыңмы укка?
– Мин түгел, атам. Мөхәммәтгалим бәкнең үз азатлары.
– Ук тамгалымы?
– Анысын тикшерербез, атам.
– Укка алучыны сарайга килтерерсең! – диде Сәлим хан һәм, атын куалый-куалый, кирмәнгә таба чапты.
Сараена кайтып кергәндә, хан башкача уйлый иде инде. Энесе Мөхәммәтгалим бәкне укка алмасалар, аның урынына орыш кырында ул ятып калган булыр иде. Хан хәтта күкрәгенә кадалган сөңгене күз алдына китерде һәм аңа янә курку килде. Ул тәхет бүлмәсенә узды, анда вәзире Камайны күреп, туктап калды.
– Син исәнме? – диде ул, тәмам аптырый калып.
– Исән, ханиям, мин аңа синең балдакны бирдем.
– Мөхәммәтгалим бәк һәлак булды, вәзир, – диде Сәлим һәм, хәлсезләнеп, тәхетенә утырды. – Мөхәммәтгалим бәк һәлак булды. Ә Янтак хан качып китте.
– Всеволод кенәз дә киткән икән, – диде вәзир Камай.
– Әйе, ул да китте, – диде Сәлим хан. – Боерам, вәзирем, энем Мөхәммәтгалим бәкнең мәетен ханнар зиратына күмегез, җиренә җиткереп, олылап.
– Баш өсте, хан.
Вәзире чыгып киткәч, Сәлим хан тәхетенә чумыбрак утырды. Янә күз алдына аркасына ук кадалган энесе килде. Иясе үлгәч тә, атның бермәл чабуы, мәетнең сөйрәлеп баруы, иясенең егылуын сизеп булса кирәк, атның кисәк туктап калуы, ямансулап кешнәп җибәрүе – барысы да күз алдында иде. Кеше түгел, хайван да иясе үлемен сизә. Ә бит алар туганнар иде. Ундүрт яшькә кадәр бергә үстеләр, аннары аталары аларга, балигъ булу билгесе итеп, икесенә дә кылыч-хәнҗәр, бил каешы бүләк итте. Энесе Мөхәммәтгалимгә ундүрт яшь тулмаган иде әле, әмма, үпкәләмәсен дип булса кирәк, аталары хәрби киемнәрне аңа да биргән иде. Соңыннан бу хәлне төрлечә юраучылар табылды. Берәүләр: «Олуг хан тәхетен Мөхәммәтгалим бәккә калдыра икән», – дип әйттеләр, икенчеләре: «Беренчеләрен тәхет хан кулында түгел, Алла кулында», – дип үртәделәр.
Ундүрт яшендә чакта ук Сәлим тәхет турында хыяллана иде.
Болгар ханы булып алгач та, ул энесе Мөхәммәтгалим бәкне сарайда тотарга теләмәде. Ул аңа башта Суар каласын бирде, ахыр Саксинга күчерде. Ике арадагы татулык әнә шулай бозыла торды. Соңра Мөхәммәтгалим бәк Янтак ханның кызына өйләнде һәм Болгардан бөтенләй китеп барды. Болай гына китмәде, каладагы сәүдәгәрләрне һәм тархан кулындагы казнаны талап китте. Сәлим баштарак Янтак хан ыстанына яу чабарга уйлаган иде. Ибраһим каласы тарханы Ягъкуб аны бу уеннан ваз кичертте.
– Ике туган орышса – ил бетәр, ике сеңел талашса – ир китәр, – диде.
Ул вакытта каны кызган булса да, Сәлим хан аксакалны тыңлады, Янтак биләменә яу чапмады, ә менә күп еллар узгач, дала ханы үзе Болгарга яу килде. Ахыр чиктә Ходай Тәгалә аларның язмышын әнә ничек хәл итте.
Шулвакыт хан янына баһадир Таймас керде.
– Олуг хан, сезне җиңү белән котлыйм! – диде.
– Җиңү Болгарга ансат бирелмәде, баһадир. Инде әйт, ни өчен әмир Хаҗи ярдәмгә килмәде?
– Әмир Хаҗи баһадиры Җик Мәргән белән урысларның җиде корабын яндыра, шактый коралларын кулга төшерә, хан.
– Хакмы бу хәл, Таймас баһадир?
– Хак хәбәрдер, ханиям, әмир Хаҗи кораблар саклаучы йөзбашның башына җитә. Шактый урысны әсир итеп алып китә.
– Ни сәбәпле кенәз Всеволод аны куа бармый?
– Анысы миңа караңгыдыр, ханиям. Всеволод кенәз хәтта Ибраһим каласына да туктамаган. Кала тарханы аксакал Ягъкуб кенәзгә бирнә биреп котылган, диләр.
– Аксакал Ягъкубны сарайга дәшегез, – диде хан. – Инде бар, баһадирым, ял ит.
Сәлим хан сарайга кайткач тынычланырмын дип уйлаган иде, кайтты, тәхетендә утыра, ә тынычлану килми дә килми, киресенчә, хәтер күгенә энесе Мөхәммәтгалим бәк белән уйнап үскән чаклары төшә. Бүгенге фаҗигадән соң энесе белән ике арадагы хәлләргә ул башкачарак бәя бирергә мәҗбүр. Юк, бу яман хәлдә үз-үзен акларга теләмәде. Ике туган арасындагы бәхәс вә низаг дошманлашуга кадәр җиткәч, ул энесен илдән куып җибәрде. Әйе, ул вакытта Сәлим хан бары тик үз язмышын гына кайгыртты бугай. «Мөхәммәтгалим бәкне куармын да ил вә халык белән үзем генә идарә итәрмен», – дип уйлаган иде, хакимият хан алдына берсеннән-берсе катлаулырак хәлләр китереп бастырды. Ульдәмир-Сүздәл кенәзенең Болгарга кат-кат яу килүе, Ибраһим каласына күз атуы, ниһаять, башкалага җитеп, аны атналар буена камап торуы, шушындый хәлдә энесенең дошман ягында булуы – кайчандыр аны илдән куып хәтәр хата ясавын янә бер раслаган иде. Кирмән дивары өстенә менеп дошман ягына караган саен, ул Мөхәммәтгалим бәкне күз алдына китерде, гаскәре-ыруы белән энесе дошман ягында булмаса, ихтимал, бу көнгә дә калмаган булыр иде ул. Ләкин кылынасы кылынган иде инде: энесе илдән куылган иде. Менә кайчан үкенү килде Сәлим ханга. Иллә тешләрен шыгырдатса да, яңак итен чәйнәсә дә, соң иде инде. Туганлык күптән бозылган, ара өзелгән. Янтак ханның максаты да башта ук билгеле иде: киявен Болгар тәхетенә утырту. Ә менә урыс кенәзе Всеволод илгә талау нияте белән генә килгән иде. Әйе, сораган алтынын алуга, кенәз борылып китеп тә барды. Ә менә Янтак хан китмәс иде, Болгар җиңелгән хәлдә киявен, ягъни Мөхәммәтгалим бәкне, тәхеткә утыртачак иде. Иң мөһиме: Болгар халкы моңа каршы булмаячак – Мөхәммәтгалим бәк тә хан угланы, илхан, хакы бар.
Шул хәлдә дә Сәлим хан энесе Мөхәммәтгалим бәктәнөметен өзмәгән иде. Акылга утырыр, баш иеп, абасы каршынакилер дип көтте. Килмәде. Инде ике туган орышырга иткәч тә: «сөңгесен ташлар да баш иеп килер», – дип уйлады. Әйе, Сәлим хан энесенә янә бер мөмкинлек бирде, соңгысын исә чарасыздан: бер-берсенә каршы килгәндә, беренче булып сөңгесен җиргә кадады. Шул рәвешле, орыштан ваз кичүен аңлатса да, энесе исә җан алышудан баш тартмады – акыра-бакыра Сәлим ханга таба килүен белде. Менә шунда, нәкъ шул чакта Сәлим ханның энесенә җен ачулары чыкты, йөрәге кабарды, авыз эченнән генә: «Аңламасаң аңламассың икән, дивана», – диде дә сөңгесенә үрелде. Ләкин шул мәлдә, ике ара берничә адым гына калгач, янә көтелмәгән хәл булды: энесенең аркасына ук кадалды. «Бар икәнсең әле, Ходаем», – дип уйлады шунда Сәлим хан, чөнки һич тә бер атадан туган энесенең гомерен аласы килмәгән иде. Бу хәлне халык та, ханбикәсе Зөбәрҗәт тә, туган-тумачалары да, хәтта үзе дә кичерә алмаган булыр иде. Әбит ышанычсыз энесе аны үтерәчәк иде. Әйе, Мөхәммәтгалим бәкне кемдер укка алды, азатлары алдында Сәлим ханның намусы саф иде. Намусы саф, әмма йөрәкне әллә ни тырный, күңел түрендә әллә ни көйри. Инде тынычланырга вакыт, ике туган арасындагы канлы бәхәс үзара корал күтәрми генә хәл ителде. Ләкин кан барыбер аның исеменнән коелды. Шуның белән аның исеменә кара тап төшәчәк. Бу тап аннан гомере буена да җуелмас. Энесе Мөхәммәтгалим бәкнең балаларының балалары моны хәтерләр, бер алар гына да түгел, бөтен Болгар халкы хәтерендә сакланыр ул. Ә яман хәтер иң изге теләкне дә яман итүчән, кылынган игелекне аяк астына салып таптаучан була.
Сәлим хан авыр уйларыннан арынырга теләде, күтәрелеп, кәтибенә карады.
– Барысын да яза барасыңмы, кәтиб? – дип сорады. – Яз, яз, тарих ул – халык хәтере, тарих ул – үрнәк вә гыйбрәттер… Карале, Хафизҗан, нигә син һаман өйләнмисең?
– Йөгәнем юк, ханиям.
– Өйләнү өчен йөгән кирәкме, Хафизҗан? Хатын-кыз ат түгел ләбаса.
– Нәфрәте ашкан чакта, хатын-кыз аттан да яман, ханиям.
Сәлим хан тыенкы гына итеп кеткелдәп көлеп алды.
– Ибраһим атамыз, мәрхүм, ир терәге – хатын, хан канаты— углан, дияр иде. Өйлән. Балаң булыр. Вәзир Камай да өйләнде әнә.
– Изге теләгегез өчен рәхмәт, ханиям. Сез дә фатиха биргәч, уйлап карыйсы итәрем.
– Уйлап кара, Хафизҗан, уйлап кара. Ләкин бик озак уйлама, хатын-кыз озак уйлаганны яратмый.
Кәтиб Хафиз каләмен кара савытына куйды да, аягүрә басып, ханга баш иде. Сәлим хан ирен чите белән генә елмаеп куйды. Ул кәтибенә рәхмәтле иде, авырсу уйларын аз гына булса да читкә тайпылдырып алды.
8
Җик Мәргән хатыны Зәйтүнә белән оста Дәүран өенә урнашты. Иртән аны әмир чакырып алды һәм Дәүранның Назлыгөл артыннан Ибраһим каласына юнәлүе турында әйтте. Җайдак атлары һәм коралы булса да, оста белән бер-бер хәл булмагае дип борчыла иде әмир. Җик Мәргән исә, Мамак, Артык һәм Зәйтүнәнең кичә үк Назлыгөлне хан кулыннан коткарырга китүләре хакында белсә дә, Хаҗига әйтергә кыймады. Әмирнең эшне бозып куюы бар иде. Назлыгөлне ниндидер юллар белән алып кайткач та, ул Казан кирмәненә яптырды, әмир Хаҗига белдермәскә булды. Ата белән углан арасына кереп булмый, әмирнең Сәлим ханга хәбәр итү ихтималы бар иде.
Оста Дәүран өендә Җик Мәргән сәкегә утырды һәм уйга калды. Ике-өч көн эчендә булган хәлләргә кинәт кенә төшенерлек түгел иде. Әүвәл Сәлим ханның Казанга килүен, угланы әмир Хаҗидан каланы тартып алмакчы булуын хәтерләде. Шул көннәрдә әмир Хаҗи баһадиры Бачман белән телгә килгән иде. Бачман, әмирнең бикәсен алып, Саксинга чыгып шылды. Әмир шулчак аны, Җик Мәргәнне, баһадиры итте. Шул мәхшәрарасында хан кызының югалуы беленә. Җик Мәргәннән әмир Назлыгөлнең кайдалыгын сорый, гәрчә аны атасы алып киткәнлеге мәгълүм булса да. Җик Мәргән бер сүз дә әйтә алмый…
Ишек шакыдылар. Җик Мәргән, иренчәк кенә күтәрелеп, ишекне ачты. Шаулап-гөрләп Артык белән Мамак килеп керделәр.
– Назлыгөл Казан кирмәнендә, баһадир.
– Ә Зәйтүнәм кайда?
– Назлыгөл белән калды, сине күрәсе килә, – диде Мамак.
Егетләр, берсен берсе бүлә-бүлә, Назлыгөлне хан азатлары кулыннан ничек урлаулары турында сөйләгәч, Җик Мәргән Артыкка:
– Сиңа тагын Ибраһим каласына барырга туры килер, – диде. – Ягъкуб тарханнан чапкын килгән, Сәлим хан тархан ашаугланы Хаҗидан ярдәм сораган. Шунда Ягъкуб: «Оста Дәүран минем кулда, кызны әмир кешесенә биреп җибәрәчәкмен», – дигән.
– Бүген үк җыеныйммы, баһадир?
– Иртәнге якта юлга чыгарсың. Сак булың, ул тарафта әллә кемнәрнең очрап куюы бар. Үзеңә йөзбаш Шиһапны да алырсың.
– Баш өсте, баһадир.
– Хан кызын коткардык, инде кияүне генә табасы калды, – диде Артык, уенын-чынын бергә кушып.
– Йомышың гаять җитди, Артык. Останың кенәз кешеләре кулына эләгеп куюы бар. Дәүран кебек остага кенәзнең күптән күзе кыза.
– Ханнар белән кенәзләр килешерләр. Менә безгә һаман рәт-җай юк. Син әнә өйләндең, баһадир, ә мин һаман эт көтүе куып йөрим.
– Өйлән, кем сиңа кушмый, йортка да керә аласың. Беткәнме тол хатыннар.
– Бачман баһадир кебек берәр байбичәне урласаң гына инде.
– Нәрсә сөйләгәнеңне беләсеңме син, Мамак? Колагыңа киртләп куй: бикә угланын күрергә китте. Тәтеш шәех Сәлим ханга оныгы Галине Үргәнечтә күрдем дип әйткән. Хан оныгы исән икән, шаһ мәдрәсәсендә мөгаллим, ди.
– Әйттем дә кайттым, баһадир. Әмма Хаҗиның бикәсе, алайса, угланын эзләп киткән була. Миңа ни, кеше сөйләгәнне генә әйтүем. Кайбер тел бистәләре базар мәйданында Акбикә Бачман баһадирга ябышып киткән дип тәкрарлыйлар.
– Азатмы, меңбашмы син, Мамак, ә?! Әллә чүпрәк башмы?! Кичәле-бүгенле башыңа яулык бәйләдеңме?!
– Ябышып китү гаепме, баһадир, – дип, ишен якларга кереште Артык. – Әйтик, миңа әмирнең Чулпан исемле җариясе ошый. Өйләнер дә идем үзенә, әмир бирмәс дип куркам.
– Куеп торыйк әле кысыр кайгыларны, егетләр. Бер киңәшем бар сезгә, ничек хәл итсәгез – шулай булыр. Назлыгөлнең Казан кирмәнендә икәнен әйтимме әмир Хаҗига, юкмы?
– Менә анысын инде, баһадир, үзең хәл ит. Шулай бит, Артык, – диде Мамак, табынга кискән итләр куя-куя.
– Нишләргә дә белмим. Әмирнең гелән кәефе юк. Аңлашыладыр, бичәсе китте, атасы каласын җимерә язды. Җитмәсә, Всеволод кенәз киткәч, ханның Казанга янә яу килүе бар.
– Тагын болгар белән болгар сугышырмы, баһадир?
– Без әмир азатлары, Артык, аның биләмәләрен, авыл-калаларын саклыйбыз.
– Йа Хода, бу ни була инде тагын?!
– Кеше сүзе кеше үтерә, ди. Сәлим хан урыс кенәзе явыннан соң айнып җитмәгәндер. Бер тапкыр кенәзнең авызы пеште бит инде, миңа калса, бу тарафларга яңадан килмәс ул. Ә синең йомышың билгеле: таш яуса да, оста Дәүранны табасың.
– Әмирнең ни өчен останы дөнья бетереп эзләве аңлашыла, – диде Мамак.
– Әйе, – диде Артык. – Шайтан каласы астындагы төн юлларын гына түгел, Казанның төн юлларын да оста Дәүран салдыра шул.
– Ни өчен эзләве миңа караңгыдыр, Артык. Әмма без оста Дәүранны табарга тиешбез. Аннары, хан кызының Казанда калуы, Ходай кушып углан бала табу ихтималы… Миңа калса, Сәлим хан Казанга яу белән килмәс. Әмир Хаҗи да шуңа өмет итсә кирәк.
– Назлыгөл кемне табар бит әле, анысы да Хода кулында.
– Малай табачак, – диде Мамак. – Углан булыр. Ләкин әмир Хаҗиның да ике угланы бар бит, баһадир. Ни булачак инде бу?..
– Кем әйтә әмирнең ике угланы бар дип?
– Мин, баһадир, мин. Башкаладан килгән чапкын әйтте, әмир Хаҗиның өлкән угланы кайткан, тик кеше күзенә күренми тора икән, диде. Аннары Җаффарны кая куясың? Җаффар һаман Ашлы каласында калыр дип беләсеңме?
– Әйе, азатларым, хикмәтле чорда яшибез. Әмма ни генә булмасын, без әмир Хаҗига тугры калырбыз, – диде Җик Мәргән. – Мин сезгә ышанам.
– Без синең белән, баһадир, – диештеләр Мамак белән Артык.
9
Дәүран ризыктан бөтенләй өметен өзгән бер вакытта, иртәгесен көн урталарында аңа су бирделәр. Бер чүмеч суны эчеп бетерүгә, ул башы әйләнүдән чайкалып китте.
– Су эчкәч тә, моңа әллә нәстә былды, мәтәлеп ята, – диде каравылчыларның берсе.
– Ягъкуб тархан аны чыгарырга кушкан иде, – диде икенчесе һәм аска төшеп китте: – Уяна, хәле киткән булгандыр. Йә-йә, оста, тор. Башта ашап алырсың, аннары сөйләшербез.
Дәүран авырлык белән генә торып утырды, каравылчыларның әле берсенә, әле икенчесенә карап алды. Тәлинкә төбенә генә салып, тары боткасы китерделәр. Майлы ботка исе танавына килеп бәрелүгә, янә башы әйләнеп китте.
– Кабаланма, – диде каравылчы. – Чәй бирикме? Кымызмы?
Дәүран дәшмәде, ашавын белде. Бераздан тураебрак утырды, амин тотты, рәхмәт әйтте.
– Рәхмәттән күлмәк тегеп булмый, малакай, теге ни…
– Ягъкуб тарханны күрәсем килә, – диде, аны бүлдереп, Дәүран.
– Күрерсең, күрерсең, оста. Ул өйдә юк, исән-имин әйләнеп кайтсын да сине кабул итәр. Ә әлегә безнең белән сөйләш. Ни телисең? Әйе, ни тели әмир Хаҗиның остасы бездән?
– Мине каян беләсең, унбаш?
– Үзеңнең кем икәнеңне дә онытып торасыңмыни әле?! Син хан кияве ләбаса! Сине кенәз тиуннары да эзләде. Тапсалар, алып та китәчәкләр иде. Алар да калалар салырга ярата бит. Ягъкуб тарханнан сине сорадылар, карт төлкебез синдәй кешене урыска бирәме. Кенәз тиуннарын калага да керттермәде. Ни вәгъдә иткәндер кенәзгә, бер Хода үзе белә.
– Хан кызы Назлыгөлне урлаулары хакмы, каравылбаш?
– Хак булмый, ха-ха-ха! Кызын икенче тапкыр урлаткач, Сәлим хан сакалын йолка-йолка ант итте: «Урлаучыларны тотсам, тереләй тиреләрен тунатам», – диде. Кызын табып алып кайткан меңбашларга ат башы хәтле алтын вәгъдә иткән дип сөйләделәр. Ә хан кызы гүя җир астына иңде. Кичтән калага килеп керделәр, ә иртән хан кызыннан җилләр искән иде. Әнә нинди егетләр бар дөньяда, оста Дәүран. Бикле бүлмәдән хан кызын бары тик шайтан гына алып чыкса инде. Түр якка берәү дә кереп йөрмәгән шикелле иде… иртән уянсалар, тамаша: асрау йоклап ята, ә хан кызы юк. Шаккатмаслык хәлме?..
– Шайтанның ни катнашы монда, тузга язмаганны, – диде Дәүран.
– Белмәмешкә салышма, катнашы бар. Шайтан манарасына кергән бер кешене нигә мәет хәлендә елгадан табып алалар? Кем эше бу, шайтан этлеге булмаса?!
– Шайтан каласында бернинди дә шайтан юк, каравылбаш.
– Туктале, тукта, монда нидер бар! Манараны төзәтүче дә, кирмән диварын ныгытучы да син, оста Дәүран. Димәк, йә үзең шайтан, йә аның белән бер сүздә торасың. Менә эләктең дә: хан кызын син урлаткансың, шайтанга әйткәнсең дә, теге килеп алган…
– Сөйләмә тузга язмаганны, каравылбаш!
– Оста Дәүран, сине шайтан белән күргән кешеләр булган. Ни өчен Ягъкуб тархан сине базга ябарга кушты дип беләсең? Шайтанына хәбәр итмәсен дип. Рәхмәт әйт каравылбашка, баздан чыгардык, ашаттык-эчерттек… Әй, Бакырбай, бар әле остага тагын бер чокыр кымыз китер!
Дәүран дәшмәде. Ул уйланды. Нәрсә була инде бу? Назлыгөлне, чынлап та, шайтан урлаган дип баруларымы, әллә булмаса, шул хәйлә белән бер-бер нәрсә белергә теләүләреме яки яман итеп шаяртуларымы? Ни генә булмасын, алар аны тикмәгә генә баздан алып чыкмаганнар. Әмма ни телиләр, ни кирәк аңардан бу каравылбашы белән азатка? Алтынмы?.. Ягъкуб тарханны өйдә юк, диделәр. Димәк, минем өчен турыдан-туры менә шул ике кеше җавап бирә.
Дәүран бер касә кымызны эчте дә, авызын кул аркасы белән сөртеп, унбашка карады.
– Җибәрегез мине, унбаш. Буш итмәм. Үзең беләсең, мин хан кияве, хан кызы йөкле иде. Димәк, хан бу хәл белән бер килешмәсә дә бер килешер. Шуңа күрә сезгә бер янчык алтын тәкъдим итәм, атларым вә коралымны биреп җибәрегез, ә? Нәрсә, кул бирешәбезме? Алтыны юктыр дип уйламагыз, әмир остасы булган, сарайлар салган кешегә ышаныгыз.
Дәүран түш кесәсеннән кечкенә янчык чыгарды, аны уч төбендә сикертеп алды. Аллага шөкер, тентемәгәннәр, алтынын алмаганнар иде.
– Йә каравылбаш, хәл ит! Килешәбезме шулай?
Каравылбаш азатына карап алды, тегесе шаккатты.
– Килешәбез, оста. Бар, Бакырбай, иярлә останың атларын, коралларын үзем бирермен.
Дәүран янчыкны каравылбаш учына салды. Һәм, кабаланмаска тырышып, булган хәлгә ышанмыйчарак, ишеккә таба юнәлде.
* * *
Всеволод кенәзнең тиуны Ивашка Ягъкуб тарханның чатырыннан да чыкмады. Хәтта кенәз гаскәре белән корабларга төялеп киткәч тә, тиун шунда калды. Ягъкуб тархан алдан ук яуга каршы тору турында уйламады – барыбер кенәзнең көченә тиңләшә алмас иде. Ул акрын-салмак кына кенәз тиуннары аша сөйләшүләр алып барды һәм үз дигәненә иреште; яу аның кирмән-каласына кагылмады. Тик Ивашка тиуны белән меңгә якын сугышчы калдырылган иде. Тиунның бу көч белән калу максаты билгеле: кенәз тимерче Әхмәт углы Бәкерне һәм оста Дәүранны сорый. Ивашка шул ике кешене кулына төшермичә китмәве турында әйтте. Ягъкуб тархан ул осталарның үз кул астында булмавын, гомумән, алар белән эш итмәвен сөйләде. Әмма тиун Ивашка аны тыңларга да теләмәде. «Теләсәң, син аларны җир астыннан да табасың», – дип бәйләнде. Шул ике кешене тапкан очракта, мең алтын вәгъдә итте. Ягъкуб бик кыен хәлдә калды, бөтен сәләтен бу хәлдән котылу чарасына җикте. Ахыр:
– Мин сиңа Шайтан каласына барырга озатучылар бирә алам, – диде.
Тиун Ивашка меңбашы белән киңәште дә риза булды. Һәм юлга да җыена башлады. Ягъкуб никадәр зур хата ясавы хакында тиун дружинасы белән Шайтан каласы ягына китеп баргач кына аңлады. Шундук чапкынын чакыртып алды һәм әмир Хаҗига: «Шайтан каласына кенәз кече дружинасын җибәрде, сак бул», – дигән хәбәр җиткерергә кушты. Ә үзе кирмән-каласына бикләнде дә халкына: «Тулганада калу ихтималыбыз бар, азык-төлек әзерләгез», – дип сөрән салдырды.
Җәй килсә, Ягъкуб җәйләүгә чыгып китә торган иде, быел исә беркая да бара алмады. Картлык галәмәтемедер, яшьлек сагышымыдыр, кырга чыкса, тургай моңын ишетсә, күз яше белән елап җибәрер иде. Быел әнә урыс кенәзе килеп, ил-халкын елатып китте. Үргәнечтән һәм Хаҗитарханнан күтәрелергә теләгән сәүдәгәрләр дә ары таба киткәннәр. Казанга кергән булсалар бер хәл. Әйе, атасы ярдәме, үзенең үҗәтлеге белән ул салдырган Казан базары вакыты белән Ибраһим каласын алыштырып куймагае. Каныкты тәгаен урыс кенәзе Ибраһим каласына. Имеш, каладагы сәүдәгәрнең өчтән бере аныкы. Булса ни! Аның каравы кала Сәлим ханныкы. Тик бүген Сәлим ханның да үз кайгысы кайгы. Әмир Хаҗи үсеп килә хәзер, Казан Болгарны узып китмәгәе. Һич булмас димә. Сәлим хан картайды, дәүләт эшенә тыкшынмый башлады, вәзир-карачылары күбрәк ханбикәсе Зөбәрҗәт кубызына бииләр, соңгы тапкыр хан белән сөйләшкәндә, шуңа охшаш нәрсә тойды Ягъкуб. Әйе, Сәлим ханга да, аңа да урыннарын яшьләргә бирергә кирәк тә бит, хан да ашыкмый, кабергә кергәнче тәхетен ташламаска исәп тота, күрәсең, ә Ягъкуб тарханны исә Ходай Тәгалә ир баладан мәхрүм итте. Хәерле булсын, язганы көтелер.
Ягъкуб тархан күтәрелде, җансакчысы ярдәмендә атына атланды, тирә-якка күз ташлады. Аннары күзенә карап торган меңбашларына: «Аллага тапшырдык, калага таба кузгалабыз», – диде.
Кузгалып, чакрым ярым ара киткәннәр генә иде, чапкыны куып җитте.
– Ягъкуб тархан, Ягъкуб тархан!
Ягъкуб тархан атын туктатты, чапкынын көтеп алды.
– Ни булды, Хәлил?
– Безне ниндидер азатлар куа килә.
– Багучылар, белеп килегез, кемнәр булыр?! – дип боердытархан.
Алты азат, аерылып, килеп яткан азатларга каршы чаптылар. Тегеләр каршына туктап, бераз сөйләшеп тордылар, аннары җан-фәрманга тархан янына әйләнеп кайттылар.
– Ягъкуб тархан, әмир Хаҗи меңбашы сине эзли!
Ягъкуб тархан чакырылмаган кунакларны көтеп алырга булды. Тегеләр озак көттермәделәр, килеп тә җиттеләр. Меңбашны Ягъкуб ат өстендә каршылады, юлчыларның сәламен алды.
– Сәламең алдык, инде йомышың әйт, – диде ул үзенә якынрак торган азаттан.
– Аксакал, үзегезгә генә әйтер сүз иде.
– Атың ничек, бәең кемдә?
– Атым – Артык, бәем әмир Хаҗида, аксакал.
– Хуш-хуш, инде йомышың җиткер. Ә сез китебрәк торыгыз, – диде ул үзен уратып алган сакчыларына.
– Аксакал, сезгә Җик Мәргән баһадир сәлам юллады.
– Ишеттем, Җик Мәргән әмир Хаҗида баһадир икән. Хуш.
– Аксакал, сезгә әмир Хаҗиның да, Җик Мәргән баһадирның да хөрмәте зурдыр, алар исеменнән зур йомыш белән килгән идем.
– Йә-йә, сузма, йомышың әйт.
– Аксакал, Болгарны камауда тотканда әмир Хаҗи үзе җитәкләгән гаскәр белән урыс кенәзенең корабларын яндырды, сакчы азатларын әсир итте.
– Минем кирмәнемне яуларга килүең түгелдер бит, Артык меңбаш?
– Аллам сакласын, аксакал. Әмир әйтте, Ягъкуб тархан олы вә хөрмәткә ия кеше, диде. Оста Дәүран сезнең кулда икән…
– Ә-ә, әнә нәмәстә, юкәдә икән чикләвек. Йә-йә, шуннан?
– Миңа оста Дәүранны алып кайтырга кушылды. Аны алып кайтырга тиешлемен, аксакал.
– Тәвәккәлсең, мактыйм. Ләкин мин дә бит каршыңда буш кул белән басып тормыйм. Орышып алырга исәбеңме?
– Туганнар канын кою миңа ят нәрсә, аксакал. Иллә чарасыз итсәгез…
– Яныйсың! Һә!.. Ярый, нишләмәк кирәк. Туганнар канын кою чынлап та гөнаһтыр. Олылар белән дорфа вә һавалы сөйләшкәнең өчен сыртыңа камчы белән салсаң ярыйсы булыр иде. Ярый, кем әйтмешли, кәкре агачны ут турайта. Хәзер инде мине тыңла. Син минем каршыма «әмир Хаҗи боерды» дип килеп бастың. Ә миңа, меңбаш азат, хан үзе оста Дәүранны калдырып китте. Шулай булгач, кайсыбыз хаклы инде безнең?
– Аксакал, яман сөйләшкән булсам кичерә күреңез. Тик мин әмир Хаҗи алдына Дәүран остадан башка кайта алмыйм. Бирмәсәңез, көч алышырбыз.
– Усалсың, азат. Ярый, дөнья үзе өйрәтер әле сине. Мин риза. Бирегез кәгазь-кара, – диде Ягъкуб тархан. Ул, тиз генә язып, мөһерен сукты да Артыкка сузды. – Оста Дәүран зинданда булыр. Шушы битекне күрсәтегез дә алып китегез. Тик, меңбаш, янымда ике азатыңны калдырырсың. Бу минем шартым. Шулай кирәк.
Артык ризалыгын белдереп баш иде. Ягъкуб тархан кулыннан рөхсәт кәгазен алды, түшенә яшерде дә, саубуллашып, атын камчылый-камчылый, калага таба чабып китте.
– Бер оста артыннан мең азат, – диде тархан янында басып торган сакчыларына. – Үзе кыю егет, тәвәккәл. Ә тәвәккәл таш ярыр, дигәннәр.
– Тархан, бүген иртән Дәүранны чыгарып җибәрәселәр иде бит инде, – диде бер сакчысы.
– Беләм. Әйткән булсам, күңеле төшәр дип курыктым. Алар аны барыбер табарлар.
– Сезне калдырдылармы? – дип сорады Ягъкуб тархан, ике азатны камчы сабы белән үзенә табарак чакырып. – Менә нәрсә, азатлар. Синең атың ничек?
– Сәлим, – диде алдарак килгән азат.
– Ә синең?
– Лачын.
– Сәлим, Лачын. Бик әйбәт. Хәзер калага кайтыгыз даәмир Хаҗига әйтегез: Ягъкуб тархан сәнең остаңны җибәрде, диеңез. Ак юл сезгә. – Аксакал Ягъкуб тархан аннары озак итеп шул азатларга карап торды һәм кисәк кенә: – Минем дә шулай өздереп атта йөргән чакларым бар иде, – диде. – Ә менә хәзер картаелды, буыннар катты. Яшь чакта йөреп калыгыз, азатлар. Инде кузгалыйк, юкса теге тәвәккәл баш кирмәннең астын өскә китерер.
10
Аның исәбенчә, әмир Хаҗи Шайтан каласында булырга тиеш иде. Назлыгөлне урлаучылар Җик Мәргән кешеләре булса, алары да Шайтан каласындадыр, мөгаен. Чөнки кеше-кара күзеннән хан кызын яшереп тоту өчен, шуннан да кулай урын табуы читен иде. Шунлыктан Назлыгөлне эзләүне ул Шайтан каласыннан башларга булды, иреккә чыгу белән шул тарафка юнәлде. Иң мөһиме: ул иректә. Димәк, Назлыгөлен дә табар.
Дәүран ике аты белән йөзмә күпергә җитте, күпер тотучыларга акча түләп, аръякка чыкты. Көнозын юлда булды, бары тик кич якынлашканда гына атларын утлатырга дип туктады. Кече инеш буена борылырга теләгән генә иде, олы юл башында хан азатлары күренде. Алар да аны күреп калганнар икән, чаптырып килә башладылар. Дәүран атын куаларга ниятләсә дә, һични кыла алмады, азатларның күп булуын күреп туктап калды.
– Юлчы кай тарафка юнәлә? – дип сорады алдагы унбаш.
– Шайтан каласына.
– Кая-кая?! – дип сорады алар артыннан килгән йөзбаш. Йөзбашның өстендә кызыл төстәге сырма, очлымында дүрт каурый, кулында камчы. Садагы да, җәясе дә юк, нәкышләп бизәлгән кылыч кынысы сулъяк янында. Кара кашлы, тут йөзле, калын иренле, юан борынлы. Тавышы көр, тамак төбе белән сөйләшә. – Җайдак атын алырга! – дип боерды ул азатларына. – Күрмисезмени, тутый кош үзе кулыбызга килеп керде. Укбашлар, безнең алда хан кияве!
– Хан кияве?! – дип гаҗәпләнде азатлар һәм, өзәңгеләренә баса төшеп, үрелеп карадылар.
Ике ат тезгенен тоткан, биленә кылыч аскан, ыспай киенгән йомры сакаллы кешене хан кияве итеп күрү сәеррәк иде. Шулай да, йөзбашлары хан кияве дигәч, һәммәсе дә:
– Алай икән, – диештеләр. – Без атна буена эзләгән бәндәме, йөзбаш?
– Ходай безгә аны үзе чыгарып бирде, азатлар. Ошбу кешене сарайга исән-имин алып кайтсак, хан алтын бирмәсә дә, берәр көмештән мәхрүм итмәс… Йә, атлат атыңны, хан кияве. Без сине Болгарга алып кайтабыз.
– Әүвәл мине оста Бәкер янына алып барыгыз.
– Ә нигә, Шайтан каласы янәшәдә, Кашан бер чакрым, рәхим ит. Чапкын, бар, каравылбашка җиткер, күперне төшереп, капкаларны ачып торсын – хан кияве килә, диген.
Дәүран төрлечә уйлап карады. Качып китә аламы ул болардан? Әлегә юк, әлбәттә. Димәк, буйсынырга туры киләчәк. Ләкин Шайтан каласында җае табылып куюы бар. Каланы үзе төзетте, һәр сукмакны, һәр юлны күзен йомып табачак. Бәлкем әле, Җик Мәргән егетләре дә андадыр. Йә булмаса, әмир Хаҗи үзе. Әмир Хаҗи аны хан кулына бирдермәс, йолып алып калыр.
Ул арада Шайтан каласы күренде. Дәһшәтле манара. Дәүран анда эләксә, һичкем аны таба алмаячак. Ләкин ничек манарага эләгергә? Бәлкем, оста Бәкер ярдәм итәр. Бергәләп манарага керерләр, ә чыгу юлын ул белә.
Калага Дәүран әнә шундый өмет белән килде. Каравылбаш йөзбашның боерыгын үтәгән, күперне төшереп, капкаларны ачып куйган иде. Дәүран, кирмәнгә керүгә, йөзбашка:
– Мин оста Бәкер янына! – дип китеп бармакчы иде, теге аңа аркылы төште.
– Сабыр ит, хан кияве. Оста Бәкерне минем дә күрәсем бар.
Йөзбаш алдан кузгалды, тар тыкрыклар, алачыкларяныннан үтә-үтә, ниһаять, оста Бәкер торган ике катлы өйгә җиттеләр. Дәүранның килүен белгәндәй, оста аларны болдырга чыгып каршы алды һәм әмир Хаҗи остасын колачын җәеп кабул кылды.
– Өнемме-төшемме?! Нинди җилләр белән, кордаш?! – диде һәм Дәүранның колагына: – Әмир Хаҗи Кашанда, – дип пышылдарга өлгерде.
* * *
Дәүран киткән көннең икенче яртысында Ибраһим каласы кирмәне капусы каршына азатлары белән Артык килеп җитте. Меңбаш Артык, Ягъкуб тарханнан алган фәрманны селкә-селкә, капкабашка оста Дәүранны алырга килүе хакында кычкырды. Капканы ачтылар, эчкә керттеләр. Меңбаш фәрманны каравылбашка күрсәтте дә сарайга таба чапты, сарай каравылбашы Ташкари болдырда аны көтеп тора иде инде.
– Сарай каравылбашы, миңа оста Дәүранны биреп җибәрерсең, менә Ягъкуб тархан фәрманы!
Каравылбаш фәрманны алды, әйләндереп-тулгандырып карады, укыган итте:
– Меңбаш Артык, синең хакта ишеткәнем бар, хөрмәтем зурдыр, иллә дә соңга калдың. Качты оста Дәүран.
– Ничек качты?!
– Менә анысын инде үзен тапкач сорашырсың, меңбаш Артык. Зинданның тәрәзәсен алган да качкан, ышанмасаң кереп кара.
– Син курыкма, каравылбаш Ташкари, фәрман дөрес, тархан мөһере дә сиңа таныштыр.
– Тарханның имзасын да, мөһерен дә күз йомып та таныйм, меңбаш. Иллә игелек кылыр чарам юктыр. Хан кияве чынлап та качты.
– Качырдыгызмы, качтымы?
– Анысын тикшерү синең эш түгел инде, меңбаш, анысын Ягъкуб тархан тикшерер. Ә фәрманы дөрес, ышанам, иманым камил.
– Мин останы җир астыннан булса да эзләп табармын, каравылбаш Ташкари. Ә инде хан киявен миннән яшереп калдырам дип өмет итсәң – ялгышасың. Артыктан берәүнең дә качып котыла алганы юк әле, мин сине теге дөньяда булса да эзләп табармын.
– Ходавәндә, меңбаш, баскан җиремдә җир упсын, качты ул хан кияве дигән адәм. Әйтәм бит, тәрәзәне алган да…
– Кай тарафка китте дип уйлыйсың инде?
– Менә анысын әйтергә өлгермәде, меңбаш, чөнки берәүнең дә күзенә чалынмады.
* * *
Табын янында алар иркенләп сөйләштеләр. Йөзбаш, әле сылтау табып, һавага чыгып керде, әле чуен коючы останың хатыны белән сөйләшкәләп алды. Кыскасы, бу ике кеше арасындагы әңгәмә гүя аны бөтенләй кызыксындырмый кебек кыланды. Әмма колагына ирешкәне дә аның өчен бик җиткән иде. Ике останың әңгәмәсеннән ул шуны аңлады: әмир Хаҗи биредә булып киткән, яшь хатыны белән килгән икән. Хатыны белекле, тыйнак, гүзәл икән.
Ашап эчкәч, алар китәргә җыендылар, оста Бәкер капкага кадәр озата барды. Йөзбаш алардан бер тотам да калмады. Бу хәлдә манарага кереп качу турында уйларга да ярамый иде. Дәүран шул хакта оста Бәкергә әйтергә дип авызын гына ачкан иде, артларыннан килүче йөзбаш:
– Оста Дәүран, манарага керү булмас, мин сине бүген үк хан каршына алып кайтырга тиеш, – диде, аннары, оста Бәкергә баш иеп: – Ә син, оста, кичер безне, кичерә күр. Кунак итүең өчен рәхмәт.
Ике оста күзгә-күз карашып алдылар, ләкин икесе тиң авыз ачып сүз катмады. Дәүран дустының кулын кысты.
– Язганы булыр, Бәкер, – диде һәм, сикереп, атына атланды.
Кирмәннән чыккач та, атларын юырттырып киттеләр, йөзбаш Дәүран белән янәшә барды. Ярты юлны үткәч, кояш баеды, караңгы төшә башлады. Йөзбаш азатларына туктарга боерды, шунда кунабыз, диде.
– Син мине ханга кайтарып тапшырырга җыенган идең түгелме? – дип сорады Дәүран.
– Хан йоклыйдыр инде, оста. Ашыкмыйк, ашыгып куян куалар. Атлар да ял итәр, су буенда кунуга ни җитә. Хәзер менә казан асарбыз, кымызлап утырырбыз.
Хәер, Дәүранга барыбер иде. Әмма аның күп нәрсәне беләсе бар иде әле. Йөзбаш бар нәрсәдән дә хәбәрдар кебек тоелды аңа. Хан кызының хәзер кайдалыгын беләме ул? Ул да атасы Сәлим хан кулында микәнни?.. Назлыгөл авырлы иде, бу хәлне белеп, хан аны табарга боердымы? Менә аны хан каршына алып кайталар. Назлыгөле каршынадамы? Юк, булмастыр. Назлыгөле Сәлим ата кулында булса, нигә ханга кияү? Ул аны табарга һәм шундук юк итәргә боерыр иде. Кызын урлаган колчураны ничек кичерсен ул. Оста Бәкер ымнарыннан чамаланганча, Назлыгөл Зәйтүнә белән булырга тиеш. Ләкин тәгаен шулайдырмы, ышанулары кыен, Назлыгөл кебек үк Зәйтүнә дә авырлы, бала көтә иде бит. Димәк, Зәйтүнә, орыш-көрәшләрдә элек ир-егетләрдән калышмаса да, хәзер атта йөри алмый. Әллә соң Назлыгөл атасы кулындамы?
Ияргә башын куеп уйланып ята-ята йокымсырап киткән иде, нилектәндер уянып китсә, йөзбаш аңа күтәрәме белән ит сузып тора.
– Башта ашап ал, оста, аннары йокларсың. Тоз-суган табында.
Табын янында Дәүран йөзбаш ягына карап-карап алды. Ул аның исем-атын да белми иде. Тик хикмәт андамы? Йөзбаш, таш яуса да, әсирен хан каршына кайтарып тезләндерер һәм, үзенә тигән бүләген алгач та, аның турында онытыр.
– Әйт әле, йөзбаш, хезмәтең өчен хан күпме түли?
– Түләгәне җиткән, оста. Бал-майда йөзмәсәм дә, Аллага шөкер итәрлек.
– Йөзбаш, мин нигә кирәк дип беләсең ханга?
– Анысын үзеннән сорарсың инде, оста. Таймас баһадир миңа табарга кушты, Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән сине таптым, калганын карга кайгыртсын.
– Хатының, балаларың да бармы, йөзбаш? – дип сорады Дәүран, аңа күтәрелеп карамыйча гына.
– Хатыным да, балаларым да бар, оста. Бүреге булгач, чөе була да була инде аның. Өлкән улым хан мәдрәсәсендә укый. Боерган итсә, мулла булганчы укытам үзен. – Йөзбаш тирә-ягына каранып алды: – Беләсең килсә, оста, Болгарга Гали олан кайткан, ди. Исән икән, хикмәт. Изге зат булган икән, диләр. Имеш, Аллаһы Тәгалә аны үз янына алып торган да менә хәзер илгә иңдергән, белекле иткән. Әллә ниткән бәетләр яза, диләр. Олы мәчеткә кереп, намаз укыган, диләр. Имеш, ул әлегә кадәр Харәземдә яшәгән, Болгар сәүдәгәре карамагында.
– Димәк, Гали олан гөнаһсыз бала булган, йөзбаш. Ә без синең белән языклы халык, – диде Дәүран.
– Син языклыдыр, оста, әмма үземне языклы кешегә санамыйм. Ил вә ханга тугры хезмәт итәм, күзем төшкән кызга өйләндем, юлга чыкмаганда намазым калдырмыйм. Әйе, уразасын да тоттым, хатыныма да хыянәт итмәдем. Әнә кайберәүләр икешәр, өчәр хатынга өйләнәләр. Мөхәммәд пәйгамбәр, дүрт хатынга кадәр өйләнергә ярый, дигән, дип әйтәләр. Ихтимал, әйткәндер дә, иллә чарасыздан әйткәндер. Чөнки гарәп халкы гомер буена сугышып яшәгән. Орышта кем башта үлә? Ир-ат. Илдә хатын-кыз өелеп кала. Ә яңа орыш-сугыш өчен ир заты кирәк. Шуннан Мөхәммәд пәйгамбәр әйткәндер, өйләнегез өчәр-дүртәр хатынга, миңа азатлар кирәк, сугышчылар. Һәм тегеләр өйләнгәннәр. Әмма пәйгамбәрнең бер шарты булган: ул хатыннарны ашатып-эчертеп, киендереп тота алсаң гына өйлән, юкса кагылма. Әнә ничек булган гарәп дөньясында, оста. Гарәпләргә карап, безнең болгар-татар ир-атлары да күпләп хатын алмакчы. Тик кайберәүләрнең чабулары кыска булып чыкты. Менә минем дә чабу тезгә җитәр-җитмәс, кая ул хатын оятын каплау, үз хикмәтеңне капларга да җитәр-җитмәс. Әмир Хаҗины әнә тагын өйләнгән, диләр. Нигә, өйләнер дә әмир. Кашанда – бер сарае, Казанда – икенчесе. Ә шулай да Акбикәсе качкан икән. Бачман баһадирга тагылып качкан, дип әйтәләр.
– Әмир Хаҗиның Акбикәсе Бачман баһадирга тагылып китмәде, йөзбаш. Ул Харәзем каласына углын эзләп китте.
– Һә, углына ничә яшь тә, үзенә ничә дигәндәй, тузга язмаганны. Бачман баһадир белән бер-берсен яшьтән үк яратышып килгәннәр алар, оста. Бигрәк беркатлы әле син, бахыр. Ничек сине хан кызы ярата алды?.. Хәер, хатын-кызны белмәссең, пәри заты бит ул, изге кешене шундук күрә. Аннары— ыспайны. Синдә әнә гәүдә-сын Аллага шөкер, йөз-кыяфәт тә Гайсә пәйгамбәрнекеннән бер дә ким түгел. Күрдем мин ул Гайсә пәйгамбәрнең сурәтен. Мөрем каласын алгач, чиркәүгә кергәч күрдем. Идәннән түшәмгә җитәрлек итеп ясаганнар. Күз камашырлык буяулар. Менә торыр да кузгалып китәр яисә сиңа бер-бер сүз әйтер кебек, хикмәти. Урыслар шуңа карап тәгәрәп-тәгәрәп чукыналар. Имеш, шул сурәт аша Аллага мөрәҗәгать итәләр. Сурәт Алла буламы?!
– Йокларга ятыйк, йөзбаш.
– Әйе, ятыйк, оста. Тик, кичерә күр, мин сине үземә бәйләрмен. Җан тынычлыгы өчен. Син качсаң, оста, минем өлкән углым хан мәдрәсәсен күрмәячәк. Үземне дә сарай меңбашы Таймас баһадир кул астында әллә калдыралар, әллә юк. Гафуит.
Йөзбаш аның кулын үз кулына нык итеп бәйләде дә кырын төште һәм шундук гырлап йокыга да китте.
* * *
Болгарга җитәрәк, аларга каршы чыктылар. Иң алдан Таймас баһадир килә иде, Дәүран аны ерактан ук таныды.
– Ә-ә, – диде ул, җитәр-җитмәс үк. – Сине күрер көн дә булыр икән, хан кияве. Исәнлекме, саулыкмы, оста Дәүран?!
– Аллага шөкер, баһадир. Тик белмим, нигә кирәк булды икән әмир остасы сарай баһадирына?
– Хан кияве булсын да кирәкмәсен, имеш. Син хәзер олуг дәрәҗәсендә, оста. Ханның барлык азаты диярлек ил бетереп сине эзлиләр.
– Кызын ятим итмәкчедер, баһадир.
– Кызын түгел, сине, сине, оста. Хан олыгаеп килә, атта йөри алмас булды. Ә кияве әллә кайларда кала сала. Йә, җиллерәк юыртыйк әле, оста. Сине анда хан көтә, – диде Таймас баһадир һәм Дәүран атына камчысы белән сыдырып алды.
Кала капкалары ачык иде, Таймас баһадир, оста Дәүранның атын вә үзенең туры айгырын куалый-куалый, кушаяклап чаптырып диярлек кирмәнгә килеп керде. Һәм, юыртуга күчеп, атын оста белән янәшә атлатып китте.
– Әйт әле, оста, кем сине зинданнан качырды?
– Үзем, баһадир, үзем. Мин оста бит. Һәр зинданның ничек салынуын беләм, керер, чыгар тишекләрен…
– Барыбер беркая да китә алмаган булыр идең, оста. Чөнки һәр йөзмә күпердә, һәр олы юлда сине азатларым көтәләр иде.
– Баһадир, мин ханиям колы идем, син кем соң?
– Мин кеше кешесе, оста. Әйе, син кол, ә мин кеше кешесе.
– Аермасы нидә соң? Кеше кешесе дә кол хәлендә ич.
– Колчура ханга бушлай, тамак исәбенә эшли яисә хезмәт итә, ә мин алтын исәбенә эшлим. Авылым-кырым бар, өч йөздән артык хуҗалыгым… Ул хуҗалыкларда икмәк игәләр, кием тегәләр, аяк киемнәре җитештерәләр. Һәр унынчы итек, һәр унынчы көлтә минеке. Үз чиратымда мин дә ханга уннан бер өлеш табышымны бирәм. Урыс кенәзе Всеволодка биреп җибәргән өч мең алтынның йөзгә якыны минеке иде, оста.
Сарайга җитүгә, Дәүранны хан янына алып керделәр. Ишекләрне узганда, Дәүран баһадир Таймастан сорап куйды:
– Назлыгөл хан кулындамы?
– Анысын сиңа хан әйтер, оста! – дип көлемсерәде баһадир.
Тәхет ягында Сәлим хан үзе генә утыра иде, ишектә Таймас белән Дәүранны күрүгә, тураебрак куйды.
– Сөбханалла, машалла, кемне күрәм, кияү-балакай! – диде хан, кинаяләп, әллә чын-чынлап. – Әйдә, әйдә, уз, утыр. Тансыклатып кына киләсең үзең, кияүкәй. Назлыгөлемне урлаганнан соң, гүя үзеңне ай күрде дә кояш алды. Утыр, утыр, ятсынып торма, ят кешемени син хәзер. Шулаймы, баһадир? – дип сорады кинәт кенә Сәлим хан.
– Шулай, шулай, олуг хан.
– Инде китеп тор, баһадир. Кияү-балакай белән ялгыз каласым килә.
Дәүран, кыяр-кыймас кына, тире җәйгән түмәргә утырды. Хан тамак кырды, тәхетеннән торды, бермәл йөреп килде.
– Оста Дәүран, без атаң Алпар белән тату яшәгән идек. Ягымлы кеше иде, мәрхүм, урыны оҗмахтадыр. Үзең дә шаһит, атаң беркайчан да миннән зарланмады…
– Зарланды, олуг хан, көче бар чакта зарланмаса да, урынга калгач зарланды. Сез аңа үлем түшәгендә ятканда да ирек бирмәдегез. Ә бирә ала идегез!
– Йа Хода, кияү-балакай, бу эшне тик аның файдасына кылдым. Китапта «Кол рәвешле вафат булган кеше җәннәттәдер» диелгән. Ошбу дөньяга адәм баласы кунакка гына килә, ә анда аңа яшисе дә яшисе, ахырзаман җиткәнче.
– Алай булгач, олуг хан, нигә соң һәр кол дөньялыкта ирек даулый да, нигә хан вә бәкләрнең бер дә кол буласылары килми? Ә бит алар арасында гөнаһлылар да бардыр. Нигә алар бер дә дөрләп янган тәмуг утыннан курыкмыйлар икән? Чөнки ошбу дөньяда иң кадерле нәрсә – иректер, олуг хан. Ирекнең бары тик дивана кеше генә кадерен белмидер.
– Син беләсеңме, син дивана түгелме?
– Беләм, олуг хан. Бик яхшы беләм.
– Син күптәннән оҗмахтан баш тарттың бугай инде.
– Ирекне миңа әмир Хаҗи бирде, олуг хан. Ә сез кире алырга итәсез.
– Син минем остам, димәк, колчурамдыр да, кияү. Ярый, сине коллыктан азат иттем, ди. Ары таба ни кылырга исәп тотар идең?
– Олуг хан, кош – канатсыз, ир-зат хыялсыз булмый.
– Азат итәрмен мин сине, әйе, дөньялыкта ук азат итәрем. Тик бер шарт белән – Назлыгөлне тап та минем каршыма китер.
Дәүран кисәк дерт итеп китте, ни кылырга белми, як-ягына каранды. Димәк, дип уйлады ул, Назлыгөл хан кулында түгел, Назлыгөл Җик Мәргән кулында. Шул ук вакытта Сәлим ханның көлемсерәп торуын күреп, күңелен кара болыт каплады. Ханның юри әйтүе дә бар иде.
– Оста Дәүран, сиңа бер атна вакыт бирәм. Шул атна эчендә яңа салынып яткан мунчама нәкышләр төшерерсең. Бусагабаш, алып кит останы. Кичен сарайга алып кайт. Хәер, кирәкмәс, анда торсын, бизәк төшерүчеләрне өйрәтсен.
* * *
Бары тик ун көннән соң гына Дәүранны, кешелек киемнәрен киендереп, сарайга алып килделәр.
– Кем дәштерде, ясавыл? – дип кызыксынды Дәүран үзен озатучы азатлар унбашыннан.
– Ханбикә тансыклаган, кияүне күрәсем килә дигән булдылар.
Дәүран өчен бу хәл яңалык иде. Ханбикә Зөбәрҗәт аның Болгарда булуы белән гомумән кызыксынмаган кебек йөргән иде, хәзер исә горур вә тәкәббер хатын көтмәгәндә киявен күрергә теләгән. Дәүран бу тәкәббер хатыннан һәрчак ятсына иде. Ни сәбәпледер Назлыгөл дә анасы турында аз сөйләде, күбрәк атасын искә төшерә иде. Хәтта бер тапкыр: «Атам кичерсә дә безне, Дәүранкаем, анам кичермәс», – дип әйткән иде. Сарай ишекләреннән кергәндә, Дәүран әнә шуларны исенә төшерде һәм әби затында йөргән хатын белән очрашуны ничек тә күз алдына китерә алмады. Ана кеше алдында ул чынлап та гаепле: аның рөхсәтеннән башка бердәнбер кызына никах укытты, өйләнде. Моның өчен иң әүвәл Сәлим хан – ата кеше— аның башын кистерергә тиеш иде. Ә ул аны кичерде булса кирәк, андый фәрман бирмәде. Хәзер әнә кызының намусын саклау йөзеннән ошбу хыянәт эшкә ханбикә үзе кереште булса кирәк. Әйе, колчура оста аның алдында, чынлап та, үзен гаепле тоя иде.
Тәхет ягы аша ханбикә бүлмәсенә уздылар. Ханбикә әле үзе юк иде. Дәүран керде дә таң калды. Назлыгөлнең ул бүлмә затлылыгын мактаганы бар иде. Ләкин Дәүран аны болай ук күзалламаган иде. Тәрәзәләрдә челтәрле тукыма, алар аша бакча яклап гөлләр күренә. Түр якта үтәли күренмәле чыбылдык һәм күпереп торган киң сәке. Сәке өстендәге мендәр-түшәкләрнең бизәкләре аеруча күзгә ташлана. Ары таба янә бер сәке, бу сәкегә аю тиреләре җәелгән, түр башта күн тышлы мендәрләр, ул тышлыклар төрле төстәге күннәрдән җыелган. Сәке янында ук дүрт-биш түмәр, түмәр өсләренә затлы тиреләр капланган. Аяк астында йомшак фарсы келәмнәре, сулъяк тәрәзә янында терсәк биеклек кенә өстәл, анда кып-кызыл алмалар, кипкән җимешләр, әфлисуннар. Дивар буйлап озын җәймә күпертелгән, түр почмакта кырын төшеп ятар өчен салынган тагын өч-дүрт мендәр. Ә уңъяк тәрәзә янында яран гөле чәчкә ата, үрмә гөл диварга үрләгән һәм түшәм буйлап йокы сәкесенә кадәр җиткән иде. Ишектән кергәч тә, сул кулда янә бер өстәл, анда төрле ширбәт-эчемлекләр өчен нәкышләнгән кувшиннар.
Ясавыл аны ялгыз калдырды да чыгып китте. Дәүран, ни кылырга белми, бер урында таптанып торды. Өрфия чыбылдыклар артыннан менә-менә кемдер килеп чыгар кебек. Назлыгөлме? Әйе, Назлыгөл элек монда, ошбу бүлмәдә уйнап үскәндер. Дәүран үзе үскән өй эчен күз алдына китерде һәм чагыштырудан йөзе чытылды. Ярлы булмасалар да, бу кадәр затлы җиһазланган бүлмәне аның беренче күрүе иде.
Түр яктагы ишектән мыштым гына ханбикә килеп керде. Керде дә бертын Дәүранга карап торды. Кара йомры сакаллы, карасу йөзле, төз бәдәнле ир-егетне күрде ул. Шуңа да аптырабрак калды бугай ханбикә.
– Саумы! – диде дә җиләк-җимеш куелган өстәл янынарак үтте, түмәргә утырды.
Дәүран бер тезенә чүкте, баш иде.
– Анам, кичер мине Ходай хакына.
– Йә, бас, уз түрдән, утыр, сөйлә.
Ни турында сөйләргә тиеш ул аңа? Назлыгөлгә өйләнүе хакындамы? Бәлкем, Назлыгөлне ничек урлавы хакында беләсе киләдер? Алай дисәң, ул аны урламады, хан кызы аңа үзе килде.
Ханбикә Зөбәрҗәт, елмая төшеп, башын түбән иеп утырган киявенә карап торды. Ир-затның кадер-хөрмәтен белә торган хатын иде ул. Ханбикә буларак үз тирәсендә чуалган ир-атның барысыннан да ул нинди дә булса кимчелек табар иде. Ә чын гашыйк кеше мәхәббәттә сукыр була, сөйгәнендәге кимчелекләрне күрми. Шуның өчен булса кирәк, мәхәббәтне «сукыр» диләр. Бик ихтимал, сукырдыр да ул үлеп гашыйк булган кеше өчен. Ләкин Зөбәрҗәт ханбикә өчен алай ук түгел иде. Зөбәрҗәт ханбикәдә холык вә фигыль башка хатын-кызларга караганда аерымрак иде. Аны Сәлим ханга гашыйк иде дип булмый. Сәлим хан аны үзе үлеп яратты. Һәм бу хәлне кыпчак Сарбай хан кызы Зөбәрҗәт ничек бар, шулай кабул итте. Башын югалтыр дәрәҗәгә җитеп гашыйк булган, шул сәбәпле күп очракта теге дөньяга китеп барган хатын-кыз һәм ир-егетләрне гомумән аңламады ул. Сәлим хан исә хатыныннан канәгать иде. Зөбәрҗәткә өйләнгәч тә, башка ханнар кебек хатын янына хатын алмады, җарияләренә дә күз салмады диярлек. Һәрхәлдә, ханбикәсен рәнҗетерлек хыянәт кылмады. Ләкин шушы горур вә тәкәббер, ни дәрәҗәдәдер үз-үзенә гашыйк булган хуҗабикә каршында хәзер нәкъ менә аңа кадәр ханның хатыны булган Туйбикәдән туган бала утыра иде. Кирәк бит, шул хатыннан туган ир бала аның кызына гашыйк булган. Гашыйк булып кына калса бер хәл, урлап киткән, никах укыткан. Инде әнә кызының авырлы булуын ишеттерделәр. Мәгълүм ки, Туйбикә ханнан балага узмаган, димәк, аны яратып яшәмәгән. Яраткан кешесеннән хатын-кыз бала тапмый калмый. Алпардан әнә нинди бала тапкан, карап туймассың үзенә. Әйе, моның атасы Алпар да соклангыч ир-ат кыяфәтле иде, бусы да бер күрүдә хатын-кыз гашыйк булырдай икән.
Ханбикә хаклы иде, хәзер аның алдында үсмер егет түгел, йомры кара сакаллы, кара мыеклы, матур сынлы ир-ат иде. Дәүранны күргәч тә, ханбикә кызының хәленә керде. Баш алып качып китәрлек икән шул егете дә, кол оста гына димәссең. Шулай дип үз-үзен юатса да, ханбикәгә әллә ни юану килмәде. Гүзәлләрнең гүзәле булган Назлыгөлен, хан кадәр хан кызын, бердәнберен бер дә колчура егеткә бирәсе килмәгән иде аның. Әйе, гәрчә сынбат гәүдәле, күрер күзгә пәйгамбәрләр кыяфәтле булса да… Ләкин кылынасы кылынган иде инде, Назлыгөлне йөкле, диделәр. Димәк, булачак баланың әтисе ошбу кешедер. Зөбәрҗәт ханбикәнең хәзер тизрәк шуны гына беләсе килә: кайда булыр аның кадерле Назлыгөле? Кай тарафларда яшереп тота аны, нигә анасына күрсәтми?
– Назлыгөлең кая инде, кияү-балакай? Үзеңне тотып килтерделәр, хатыныңны кай тарафларда интектерәсең, әйт? Хак булса, йөкле икән Назлыгөлем. Синнәнме?..
– Анам, – диде Дәүран, ханбикә алдына төште. – Анам, әйтмәгез алай, кимсетмәгез кызыгызны. Назлыгөл минем никахлы хатыным.
Дәүран авырлык белән башын күтәрде, беренче тапкыр дияргә була, Зөбәрҗәт ханбикәнең күзләренә карады.
– Утыр, утыр, кияү-балакай. Сине дә, Назлыгөлне дә рәнҗетәсем килми иде, иллә сез икегез минем йөрәгемә бик күп тоз салдыгыз, бик нык әрнештем йөрәк парәм югалгач.
Шулчак бүлмәгә Сәлим хан килеп керде:
– Ә-ә, сез монда икән. Йә, әйттеме Назлыгөлнең кайда икәнен?
Ханбикә урыныннан кузгалмады, тыныч вә тыйнак кына:
– Атасы, ошбу бала безнең кияүдер.
– Йә-йә, ханбикә, әйт әйтер сүзеңне.
– Минем шуны беләсем килә, ханиям: Ягъкуб тарханнан ошбу бала үзе качтымы, әллә булмаса, качырдылармы? Карт төлке Ягъкуб тархан аны качты дип бара. Мин аңа ышанып җитмим, ханиям.
– Йә, ни диярсең, оста? – Сәлим хан күпереп торган күн мендәргә кырын төште, көмеш җеп аралаштырып тукылган чапанын тезенә яба-яба, янына килгән песинең сыртыннан сыйпады. Песи, иясе янында сырпалана-сырпалана, мырылдарга тотынды.
– Мин аннан качтым, аксакалның гаебе юктыр, хан, – диде оста.
– Ә ни дип анда килдең? Назлыгөл бит анда юк, аны янә кемдер урлап алып киткән. Иң аянычы шул: үзем дә анда идем, оста, үзем дә! Димәк, син Назлыгөлнең кайдалыгын белми килгәнсең?.. Шунда сине азатларым тотып алдылар. Мин сине зинданда тотарга куштым, ә кемдер иреккә чыгарып җибәргән. Яу вакытында синең белән шөгыльләнергә вакытым булмады, хәзер инде белергә телим: Назлыгөл кайда, кем кулында?
Дәүран карашын түбән төшерде, күтәрелеп карарга кыймады. Хан сорашуын дәвам итте. Ләкин бит ул белми Назлыгөленең кайдалыгын. Белсә, бәлки, бу хәлдә калмас та иде.
– Мин Ибраһим каласына Назлыгөлнең кайдалыгын белми килдем.
– Сине анда кенәз Всеволод тиуны да эзләп йөргән. Сине дә, оста Бәкерне. Ни өчен? Әллә соң Назлыгөлне Всеволод кенәз тиуны урладымы? Ягъкуб тархан Всеволод кенәз белән орышмаган, алтын биреп котылган, әллә булмаса, осталарны бирергә килешкәнме?
– Мин Ибраһим каласыннан качып киттем, ханиям. Аксакал Ягъкубның ни кылырга җыенуы миңа караңгыдыр.
– Әмир Хаҗи углан Ягъкуб тархан кызына өйләнгән. Хак булса, яу көнендә тархан углан азатларына да сыенгандыр. Всеволод тиунына нигә кирәк булды икән синдәй оста?
– Кенәз дә калалар салырга ярата, хан.
– Мин яратмыйммы?! Казан каласын кем яңартты, кем углан кулына бирде? Ибраһим каласын кем саклап килде? Картлач Ягъкуб тарханмы? Мин бит аны сараема алмакчы идем. Ә ул әнә нишли? Урыслар белән килешеп, тигез сәүдә итү турында сөйләшеп ята икән. Моны әмир Хаҗи углан да хуплаган. Хаҗи угланым узына, баш бирми, хәзер әнә икенче базар каламны канат астына җыймакчы. Назлыгөл дә аның кулындадыр әле!
– Назлыгөл аның кулында түгелдер, ханиям. Назлыгөлне алып кайтырга дип Ибраһим каласына әмир мине үзе җибәрде.
Хан белән ханбикә күзгә-күз карашып алдылар.
– Йә-йә, алайса, Назлыгөл кем кулында була инде, оста Дәүран? – диде Сәлим хан, ыңгыраша төшеп урыныннан кузгалды, оста каршына килеп басты. – Йә, белгәнеңне әйт?!
– Белмим, ханиям.
– Әгәр дә мәгәр Всеволод кенәз тиуны Назлыгөлне кулына төшергән булса, тиздән сине дә урлаулары бар, оста.
– Мин хан кызы түгел, ханиям. Мин кемгә кирәк?
– Син миңа кирәк, кияү-балакай, миңа! Аннары – Всеволод кенәзгә!
– Озын сүзнең кыскасы, ханиям, – диде кисәк кенә Зөбәрҗәт ханбикә. – Кияү-балакай миңа Назлыгөлне алып кайтсын. Баланы йөкле, диделәр, оныгымны үз кулым белән аласым килә.
– Каядыр дип беләсең инде, ханбикә, Назлыгөлне? – дип сорады Сәлим хан.
– Анысы миңа караңгыдыр, ханиям, урлый белгәч таба да белсен, ил өстенә килгән бәла түгел, иншалла, җае чыгар, бала исәндер, ерак китмәгәндер. Азатларыңны чакыртып ал, ханиям, кеше көлдереп, кияүгә чыгып, балага узган кызыңны эзләп йөрмәсеннәр. Ә моңа шарт куй: йә Назлыгөлне таба, йә…
Ни өчендер Дәүран ханбикә Зөбәрҗәт аягына төште. Бухәлгә аптырабрак калган ханбикә беренче тапкыр калтыранган бармаклары белән останың башына кагылып алды һәм шундук кузгалып китте. Дәүран бертын тезләнгән килеш торды. Ул ханбикәнең үзенә кагылып куюын һәм ят итеп түгел, үз итеп, якын итеп кагылуын тойды.
– Мин аны табармын, анам, – диде Дәүран һәм тавышы калтыранып китүдән куркып калды: – Мин аны йөрәгем белән эзләп табармын. – Аягүрә басты, әүвәл – ханга, аннары ханбикәгә баш иде.
– Сиңа каным кайнаган чакларым күп булды, балакай. Әле дә яшермим, эчемә җыеп каласым килми, баламны табып кайтмасаң, гомергә дә бәхиллегемне ала алмассың. – Ханбикә Сәлим ханга таба борылды: – Азатлар бирәсеңме бу балага, үзе генә китсенме?
– Казанга китсә, аны Хаҗи углан җибәрмәс. Хәер, әйт, кай тарафка юл алмакчы? Казан ягынамы, әллә булмаса…
– Уйлап-уйлап торам да, ханиям, чыннан да, бүре баласын урманга чыгарып җибәрмибезме икән?
– Ни кушсагыз, мин шуны кылырмын, анам.
– Иелгән башны кылыч кисми, дисең инде. Хуш-хуш, – диде Сәлим хан. – Кияү-балакай Казан каласына бармас, ханбикә. Назлыгөлне үзем алып кайтырмын.
– Тагын гаскәр белән барырга исәбеңме әллә, ханиям?!
– Кирәк дип тапсам, гаскәрен дә алып барырмын, ханбикә, иллә мин ул угланга баш бирми яшәргә бирмәм.
– Ул сине, ханиям, Гали олан өчен кичерми.
– Углан буларак ул миңа баш бирми башлады! – дип кабатлады Сәлим хан, ни кылырга белми аптыраудан.
– Димәк, Акбикә килен, чынлап та, Үргәнечкә Гали оланны эзләп киткән булып чыкты, – диде Сәлим хан.
– Инде нишләргә исәбең, ханиям? – диде ханбикә Зөбәрҗәт.
– Ошбу хакта Тәтеш шәех әйткәч, ышанмаган идем, инде, ниһаять, инандым, ханбикә, инандым. Димәк, Гали олан чынлап та Үргәнечтә, олуг Пәһлеван Мәхмүттән сабак алып яткан. Хәзер әнә шаһ мәдрәсәсендә мөдәррис икән.
– Йә, ханиям, кайсыгыз бара инде Казанга? Синме, кияү-балакаймы? Иншалла, исән булса Гали олан, бер кайтмаса бер кайтыр. Туган ил үткән юл түгел, җан тартмаса, кан тартыр.
– Үзем барам, ханбикә, үзем. Бер җайдан углан Хаҗи белән дә килешеп кайтырмын. Туйга дәшәрмен. Кызыбыз туен уздыра алмадык, Аллаһы Тәгалә ярлыкасын, аның каравы шау-гөр китереп бәби туен уздырырбыз.
– Барыр кылгач, барырсың, ханиям. Әүвәл минем киңәшемне дә тыңла. Кияү-балакай Назлыгөлгә хат язсын. Шушы хат белән каладан калага чапкыннар җибәр. Ир кулын таныр да кайтмый түзмәс.
Сәлим хан беравык ханбикәсенә сокланып карап торды. Күр инде моны, янә акыллы фикер әйтте бит. Нигә, әйтик, олы башын кече итеп каладан калага олуг ханга йөрергә? Бер генә чапкын түгел, кияү-балакайдан дүрт-биш нөсхә хат яздырырга да, дүрт-биш чапкынга биреп, төрлесен төрле калаларга җибәрергә.
* * *
Булган хәлләр Дәүран өчен барысы да төштә кебек кенә иде. Менә-менә ул уяныр, уяныр да зинданда ятуы расланыр шикелле.
Аның өчен кунак бүлмәсендә аерым урын җәелгән иде. Бу бүлмәдә хан, үзе дә кереп, ял иткәлидер, күрәсең, чүәкләре монда тора. Кеш тиресе җәелгән зур сәке, нәкышләп тукылган келәм, түр яктагы кечкенә өстәлгә ризык куелган. Ярым ачык тәрәзәдән кергән саф һава хыялда гына күз алдына китереп була алган җәннәтне хәтерләтә. Дәүран сәкегә барып утырган гына иде, бер яктагы ишектән җария кыз килеп керде.
– Галиҗәнапларына нәмә булса кирәкмиме? – дип сорады да тыйнак кына елмайды, күлмәк итәген чеметеп кенә тотып, сизелер-сизелмәс кенә чүккәндәй итте.
– Рәхмәт, миңа берни дә кирәкми.
Җария кыз борылып чыгып китте. Дәүран кечкенә өстәлдә көмеш кыңгырау күрде, кызыксынудан чарасыз калып, шуны зеңләтте. Янә әлеге кыз килеп керде, янә баягыча тез чүккәндәй итте, янә чеметеп кенә бала итәкле күлмәгенә тотынып алды.
– Су кертсәңче, сылукай.
Түр яктагы икенче бер өстәлдә өч-дүрт кувшин тора иде, кыз шул тарафка үтте, бер савыттан таш йомрыга салкын су салды да Дәүранга китереп бирде. Дәүран суны эчеп куйды да савытны кызга бирде. Кыйгач кара кашлы, бер-берсеннән качып китәргә җыенган кебек чатын күзле, тулы вә түгәрәк йөзле иде кыз. Дәүран аның атын сорамады, рәхмәт әйтеп елмайды гына. Кыз бүлмәдән чыгып киткәч тә, ул уйга калды, шундук мәрхүмә әнисе күз алдына килеп басты. Мәрхүмә аңа әйтер иде: «Улым, дөньяда иң-иң йомшак ни була?» – дип. «Мамык мендәр», – дияр иде Дәүран. «Юк, улым, – дияр иде анасы, – дөньяда иң-иң йомшак нәрсә – үз кулың», – дияр иде. Моңа ул ышанмады, соңыннан нинди йомшак мендәргә башын куйган хәлдә дә кулын баш астына куюын абайлап, анасының хак булуына төшенгән иде. Аннары ул: «Дөньяда иң-иң татлы ризык нәрсә?» – дияр иде. Дәүран анасына барлык белгән тәмле вә татлы ризык-нигъмәтләрне тезеп чыгар иде, әмма анасы барыбер: «Юк, улым, дөньяда иң-иң татлы ризык – су», – дияр иде. Һәм Дәүран соңыннан янә моңа инанды. Нинди генә ризыклар ашасаң да, иң тәмлесе су булыр. Янә тагын сорар иде анасы: «Бәхет ни ул?» Дәүран аңа: «Хан сараенда яшәү, мәхәббәт», – дияр иде, ә анасы уфтанып куяр иде дә: «Юк, балакай, дөньяда иң-иң зур бәхет – ирек!» – дияр иде. Шуннан күз яше белән мөлдерәп тулган күзләрен бер ноктага текәп: «Атаң әнә шул ирекне даулый алмый дөньядан да китте», – дигән иде. Шулчак Дәүран, әтәчләнә төшеп: «Мин аны даулап алырмын, анам бәгърем!» – дигән иде.
Даулый алдымы ул ирекне? Коллыктан азатмы? Дөрес, әмир Хаҗи аңа ирек бирде. Әмма барыбер бит ул хан колы иде. Хәзер әнә көтмәгәндә хан кияве булмакчы. Тик була алырмы? Назлыгөлне алып кайтып, аңардан аерып куймаслармы?
Әйе, аңа бүген Назлыгөле бик тә кирәк. Хәзергә исә бер канаты сынган очар кош кебек. Очып кына китәр иде – канаты сынган. Аның сөйгәне кай тарафларда икән соң? Ярый ла Җик Мәргән баһадир азатлары кулында булса. Әгәр дә Назлыгөл кенәз тиуны кулына эләксә? Моны хәтта күз алдына китерүе дә кыен иде.
Дәүран сикереп торды, ишеккә юнәлде, ләкин аны, айбалталарын чалыштырып, ишек артында торган азатлар туктатты.
* * *
Ул тагын әсир иде, тик бу юлы инде җир зинданда түгел, җәннәт кебек затлы бүлмәдә ята. Ләкин зиндан барыбер зиндан инде. Җәннәттә яши, ни теләсә, шуны ашый, ятар урыны – кеш тиресе, басар урыны – җем-җем иткән келәм, ә менә күңеле богауда. Күңеле генә түгел, җаны-тәне, ирке вә мәхәббәте дә…
Көн шулай изаланып үтте. Йомшак түшәк, мамык мендәр, хуш ис килеп торган җиләс һава тиздән йокыга тартты. Бу төндә ул кабат төшендә Назлыгөлне күрде. Ике яшьлек бала җитәкләгән Назлыгөл ниндидер елганың аръягына баскан да аны чакыра. Кычкырып түгел, кул изәп кенә, имеш. Яныма чык, янәсе. Ә Дәүран елга янына килүгә, имеш, суга дөрләп ут каба. Бу ни хәл бу: су һәм ут. Кем моңа ышаныр… Ә аргы яктан Назлыгөл һаман кул изи, янәшәсендә бала атлый…
– Кияү, кияү-балакай, – дигән тавышка уянып китсә, янында ханбикә басып тора. Дәүран күзләрен уарга да онытып торып утырды, сикереп идәнгә төште.
– Ятып кына торыйм дигән идем, йокыга киткәнмен, кичерә күрегез, анам.
Ишек янындагы кечкенә өстәл янына узды, җиз комганнан җиз таска кул-битен юып, сөлгегә сөртенде һәм янә ханбикәдән кичерүен сорады.
– Сине хан көтә, – диде ханбикә һәм, җавап та алмастан, алдан китте. Ишек янына җиткәч кенә әйләнеп карады, гәүдә-кыяфәтен күздән кичерде. Коңгырт-кара чәч, җай утырган борын, кара йомры сакал, кыска мыек. «Сакалын буяганмы, үзе карамы», – дип уйлады ханбикә. Кияүнең кыяфәте аңа ошады һәм: «Барысын да анасыннан алган бу бала, суеп каплаган Туйбикә», – дия-дия авыз эченнән сөйләнгәндәй итте. Әмма ул мәрхүмә хатынга карата элеккеге ачуы юк иде инде. Хәер, теге вакытта да ул аңардан чын-чынлап көнләшмәде. Ара-тирә Сәлим хан аның исемен телгә алганда гына, ул теш арасыннан: «Җитәр, булмаса, ул хатының турында», – дип әйтеп куяр иде. Аннан соң күп сулар акты, кем бар да кем юк, горур вә зифа сынлы Туйбикә дә әнә гүр иясе булды. Әнә шул хатынның угланы хәзер аның кияве буласы. Бу хәлгә шаккатмалы иде, әмма эшнең шуңа баруы иде. Ә бит Туйбикә: «Углым хан кызына өйләнәчәк», – дип, кендек әбисенә әйтеп җибәргәч, шартлый язган иде. Хәтта Сәлим ханнан ул тәкәббер хатынны зинданга яптырырга кушасы иткән иде, соңыннан күңеле сүрелде тагын. Ярый әле, Ходай саклаган, язмыш әнә ничек хәл итте: көндәшенең углы аның кияве. Әйе, дөнья дигәнең әллә ниләр эшләтә адәм баласын, турыны бөгә, бөкрене турайтып куя. Сәлим хан да әнә ошбу якты дөньяга гомер бакыйга килгән кебек йөрер иде, хәзер йә биле катып, йөри алмас булып урында ята, йә башка хезмәттән зарланып көннәр буена ыңгыраша. Табибы да һични эшли алмый. Шулай шул ул гомер дигәнең, бер безгә генә түгел, Аллаһы Тәгалә пәйгамбәрләренә дә гомер дигәнеңне үлчәп-чамалап кына биргән. Димәк, һәммәбезгә дә шулай язган, ә язмыштан узмыш юк, диелә. Сәлим ханга да тәхет варисы турында уйлар вакыт җитә. Югыйсә шулай бөкшәеп, ыңгырашып ята-ята телдән калуың бар. Зиһенең саф, тәнең таралмаган чакта васыятеңне – тәхетеңне – кайсы угланыңа яисә кайсы оныгыңа калдырырга исәбең? Ярый, элек вәгъдә иткән Гали оныгыңа тәхетең бирә алмадың, ди. Ә нигә, әйтик, Хаҗи угланның кечесенә – Җаббарга атап васыять әйтмәскә? Абасына вәгъдә иттең, энесенә бирдең! Халык та канәгать, үз күңелең дә тыныч булачак. Җаббар оныгыңа бирмәгән хәлдә каладыр ике угланың: йә Хаҗи, йә Илһам. Аллага шөкер, икесе дә үз акылларында, тәүфыйклылар, әдәплеләр, уңга-сулга карап дога кылмыйлар, кыйблаларын беләләр. Икесе дә башкалар кебек өчәр хатынга өйләнмәде, бер белән берәгәйле итеп яшәделәр. Акбикә киленең өлкән угланыңнан киткән икән— анысына үзең гаепле, ханиям.
Ниндидер тарлыклардан үтә-үтә, ниһаять, тәхет бүлмәсе каршына килеп туктадылар.
– Хан әйткәндә сүз катма, тыйнак кына тыңла, авызыңа су кабып та утырма, – диде Зөбәрҗәт ханбикә киявенә кырыс кына. Аннары ишеккә таба атлыйсы иткән иде дә, нидер исенә төшеп, янә Дәүранга әйтте: – Хан авыртынып тора, кычкырып сөйләшмә. Ил хакименең игелеген алыйм дисәң, ир түренә баш иеп кер, дигәннәр.
– Ярый, анам, сез дигәнчә итәрмен.
Ханбикә аның сүзләрендә киная кебегрәк агыш күреп туктагандай итте, әмма һични әйтмәде, алга атлады.
Сәлим хан зур вә киң сәкедә ястыкта ята иде, аның янында кәтиб Хафиз, вәзир Камай. Хан аларга нәрсәдер сөйли иде, ишектә ханбикә белән кияве күренүгә торгандай итте, баш игән Дәүранга ияк каккандай булды.
– Ханбикә, – диде хан. – Ишкул шәех урында ята икән, хәле мөшкел, ди, табибымны шунда җибәрдем әле.
– Хак хәбәр, ханбикә, шулай шәех телдән язып алгалый, – дип өстәде вәзир.
– Әйе, Ишкул да урынга калган, безгә дә әнә нәүбәт килә,– диде хан һәм түшәгенә сузылып ятты: – Тәкъдирдән берәүнеңдә котыла алганы юк шул.
Ризык-нигъмәтләр керттеләр, көмеш табак белән хан алдына куйдылар. Сәлим хан торып утырды, савытлардагы ризыкларга күз йөртеп чыкты.
– Күз тели, күңел алмый, – диде ул, кире урынына ятып, зәгыйфь кенә итеп кул селтәде. Янәсе, алып китегез ризыкларыгызны.
– Азрак булса да капкалар идең, ханиям, – диде ханбикә.
– Хәл юк, ризык кабарга түгел, сөйләшергә дә хәл юк, – диде Сәлим хан һәм, вәзиренә карап: – Инде балалар белән нишләргә миңа, вәзирем? – диде.
* * *
Ташчыларны озаткач, хәле авыраеп киткән Сәлим хан тәмам урынга калды. Ахырда тәхет ягына бөтенләй чыгалмас булды. Вәзирен вә якыннарын ятак бүлмәсендә кабул итте. Ун көннәр шулай яткач, хәле һаман яманлана баруын сизеп, ятак ягына кәтибе Хафизны чакыртып алды һәм аңа шагыйрь Әбделгаләүне дәштерергә кушты. Моңа кадәр дә сарайга китерергә рөхсәт бирелгән булса да, шагыйрь, гадәттә, шәкертләр вә хатын-кызлар ягында югалыр иде. Чөнки хан элек аның белән артык кызыксынмады. Бүген исә уянуына әллә нигә шул шагыйрьне күрәсе, аның язганнарын тыңлыйсы килеп китте. Көдрә чәчле, көдрә җирән сакаллы, чандыр гәүдәле, кылыч борынлы шагыйрь Әбделгаләү йокы бүлмәсенә килеп кергәч тә, Сәлим хан яткан урыныннан торып утырды, шагыйрьдән сәлам алгач, берара дәшми-тынмый гына ил чәчәненә карап торды. Шагыйрьнең йөз-чыраенда һични күрмәде Сәлим хан, ә менә яшел күзләрендә ниндидер яну, кызыксынуы бар иде. Ханны беренче тапкыр күрүеме, дәшеп алуга аптыравымы? Сәлим хан сүлпән генә кул изәде, якындагы түмәргә утырырга урын күрсәтте.
Әбделгаләү ике-өч адым читтәрәк басып торган кәтиб Хафизга күз ташлап алды һәм хан күрсәткән түмәргә утырды, дога кылды, янә сәламен кабатлады.
Сәлим хан урынына ятты һәм сабыр гына:
– Шигырьләрең укыр идең, Әбделгаләү, – диде.
– Ни турында укыйм, хан, мәхәббәт турындамы, табигатькә багышланганнарынмы, дөньяви хәлләргә караганнарынмы?
– Мәхәббәтен күрдем, беләм, үтүчән вә сагышлы икән, биргән бәхетне суга салган балдай эретә дә юкка чыгара икән. Табигатен гиздем, күреп вә сокланып туя алмадым: язын көтеп алдым, усал кышын теләп уздырдым, кояшлы яз килгәнне күргәч, илаһи бәхетем шулдыр дип куандым. Хәят күгемне, тургай сайравын яңадан ишетә алуыма шикләнәм, алдагысын бер Алла белә, хыялым ирексез яши, җәннәткә дәшә торган догаларымны укыйм, караңгы каберем күз алдыма килеп баса. Әмма, шагыйрь, дөньяви хәлләрдән шушы хәлемдә дә аерыла алмый изаланам. Шөкер итәм, рухым яшь, йөрәгем тибә, димәк, шигырь тыңлар гына хәлем бар әле. Гомерне Аллаһы Тәгалә адәм баласына ниһаясез бирмәгән, барыбыз да беләбез, әмма әллә нигә караңгы гүргә керәсе генә килми. Хәятымның киләчәге сүнгән, кара гүр мине көтә һәм мин анда барырга мәҗбүрмен. Нинди шигырең укыр идең шундый адәм баласына, шагыйрь?
– Олуг хан, минем кулыма оныгыгыз Кол Гали язган шигырьләр килеп керде. Укыдым да мин аларны, таң калдым. Олуг шагыйрь икән сезнең оныгыгыз. Тик аны…
Сәлим хан кулын күтәрде, Әбделгаләүгә туктарга кушты.
– Шагыйрь, ары таба сөйләмәсәң дә була. Оныгымның Үргәнечтә икәнен бер синең авызыңнан гына ишетүем түгел. Ил— гайбәттән, җир айдан кача алмас, диләр. Иншалла, шигырь язса-язмаса да, туган туфрагына кайтыр ул. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте зурдыр, йа Раббым, кичерә күр колыңны. Күрәсең булса, күркә булырсың, ди. Күрәсе булгандыр…
Сәлим хан кинәт эчен тотып, куырылып китте, йөзенә тимгел-тимгел кызыл таплар кунды. Әбделгаләү, бу хәлне күреп, торып китәргә ниятләгән иде, Сәлим хан, кулын күтәреп, аңа сабыр итәргә кушты.
– Үтә ул, үтә, шагыйрь. Әллә ни шунда, дулкын-дулкын булып килә дә, бөтерә дә ала.
Чынлап та, ул арада ханның йөзе алсуланып китте, тимгелләре югалды, чыраена табигый төс керде.
– Укы, укы, Әбделгаләү, – диде моңа кадәр дәшми торган кәтиб Хафиз.
– Мин басып укырмын, ханиям.
– Ихтыярың, ихтыярың…
Илаһи, мин сорыйм синнән,
Шул дүрт чараны бүләк ит:
Берсе – җәннәт, берсе – хөрмәт,
Берсе – нигъмәт, берсе – иман.
Телимен синнән, и бар итүче!
Шул дүрт чараны юлдаш ит:
Берсе – гыйлем, берсе – гамәл,
Берсе – иминлек, берсе – иман[1].
Сәлим хан кулын күтәрде, бер мизгел шагыйрьгә карап утырды.
– Сөбханалла, Әбделгаләү, сиңа гакылны Аллаһы Тәгалә үзе биргәндер. Йә, хәзер золым-җәбер кылган кешеләр турында берәр нәрсәне укы.
Каза килсә берәүгә, димә: килсен,
Берәүгә килсә сырхау, димә: үлсен.
Бу сүзләрең аңа һични кылмас,
Зарар килер үзеңә, файда булмас…
Тагын бер-ике юл шигырь укылгач, Сәлим хан кисәк кенә түшәккә ятты, сизелер-сизелмәс кенә Әбделгаләүгә кул селтәде. Кәтиб Хафиз шагыйрьне ятак ягыннан алып чыгып китте. Әмма алар сарай бусагасы аша үтәргә дә өлгермәделәр, артларыннан бусагабаш йөгереп чыкты.
– Хафиз, Хафиз, сезне ханиям дәшә!
Ятак ягына әйләнеп керделәр, Сәлим хан сүзсез генә икесенә дә якынрак килеп утырырга кушты.
– Кәтибем, язып бар. Миннән соң Болгар тәхетенә утырган углан-ханнарга васыятем шушы булыр. Онытмасыннар иде: Ходай Тәгалә адәм баласына да, хайван вә җанварларга да көч-гайрәтне мул итеп биргәндер. Ат хайваны адәм баласыннан күп тапкыр көчлерәктер, үгез вә арыслан турында әйтеп тә торасы юк. Мәгәр Ходай Тәгалә адәм баласындагы гакылны бер генә хайван вә җанварга да бирмәгәндер. Адәм баласының көч вә гайрәте аның гакылындадыр. Бүген мин бер чарага инандым: агачка сандугач җитмәгән кебек, хан сараена шагыйрь җитмәгән икән. Кәтиб Хафиз, минем васыятьне язып ал һәм углан-оныкларыма җиткер. Сарайда һәрчак ике-өч шагыйрь булсын. Мин үз акылым белән генә яшәргә тырыштым, шуңа күрә шактый гөнаһлар кылдым: акыллыларны кудым, ялагайларга ышандым. Бик ихтимал, Болгарга яман хәлләр шулар аша да килгәндер.
Сәлим хан ыңгыраша-тартыша кырын ятты. Авыз эченнән генә «китегез» диде.
Кәтиб Хафиз шагыйрь Әбделгаләүнең терсәгеннән алды һәм ишеккә әйдәде. Хан ятагы ягыннан чыгуга, аларга ханбикә очрады.
– Ханның хәле ничек, кәтиб?
– Ханның хәле авыр, ханбикә. Миңа калса, угланнарны дәшәргә кирәктер.
– Хәзер табиб килә. Ишкул шәех вафат, – диде ханбикәһәм хан ятагы ягына кереп китте.
Алар янына вәзир Камай килде.
– Кәтиб Хафиз, калага шәех Игәнәй кайткан, ханны күрәсе килә. Ни кылыйм?
– Күрәсе килсә, күрсен, вәзир. Бәлкем, әйтер сүзе бардыр.
– Бардыр, анысы. Ишеттеңме, Ишкул шәех вафат. Бәлкем, мин әйтәм, Игәнәйне…
– Хан ни әйтер, шул булыр, вәзир. Мин тәгаен каршы түгел.
– Ә ханбикә?
– Менә анысын әйтә алмыйм, вәзир.
– Син аның белән сөйләшеп кара әле, кәтиб. Синең ханбикәгә телең үтә. Дөресен генә әйткәндә, Ишкул шәех түгел иде, кәтиб Хафиз, шәех түгел иде. Игәнәй – белекле, гакыллы, ил имамы булырдай адәм, – диде вәзир Камай һәм ханбикә артыннан хан ятагына кереп китте.
– Табиб Хәсән дә кайтты микән? – дип сорады кәтиб Хафиз шагыйрь Әбделгаләүдән.
– Менә анысы миңа караңгыдыр, кәтиб Хафиз. Кичә мин ханбикәгә шигырьләр укыдым, шул вакытта безнең янга баһадир Таймас килеп керде һәм ханбикәгә: «Табиб Хәсән юк», – диде. Бу хәлдән шуны аңладым, табиб Хәсән илгә кайтмаган. Ә менә шәех Игәнәй, хан оныгы Кол Гали Болгардадыр.
– Анысын анык беләсеңме?
– Кешедән ишеттем, кәтиб Хафиз.
* * *
– Су бир, ханбикәм, су, – диде Сәлим хан, ятагына ханбикә килеп керүгә.
Ханбикә тышы тирләп торган чүлмәктән ханга чишмә суы салып бирде. Сәлим хан акрын гына күтәрелде, калтыранган куллары белән җиз чүмечне алды.
– Көмеш чүмечемне кая куйдылар? – дип сорады ул, су эчеп туйгач. – Асрау кызларны да кертми башладың.
– Асрау кызларны үзең кертмәскә куштың ич, ханиям. Имеш, яхшысынмыйм кыз балалар алдында ыңгырашырга.
– Һич югы, бусагабаш янымда торсын.
– Хәзер табиб кайта. Ишкул шәех вафат булды, ханиям.
– Ишкул вафат?! – диде Сәлим хан. – Миңа да нәүбәт җитте. Кияү киттеме? Ә бит ул миңа без бер көндә…
– Сөйләмә тузга язмаганны, ханиям. Ул аны болай гына сөйләп йөргән булгандыр, исән калу өчен.
– Һә, бу хакта аңа Чәчкә Ана әйтте диделәр түгелме соң?
– Чәчкә Ана үзе дә гүр иясе инде.
– Кем әйтте?
– Таймас баһадир.
– Ә бит ул, мәрхүмә, мәңге яшәр кебек иде. Мин үскәндә үк карчык иде ул Чәчкә Ана. Хәерле булсын, язмыштан узмыш юктыр. Дәштер угланнарны, ханбикә, чапкыннар җибәр.
– Бүген үк җибәрермен, ханиям, – диде Зөбәрҗәт ханбикә, авыруның кулыннан алды. – Калага шәех Игәнәй кайткан. Сине күрергә тели. Сабырланган, үкенеп бетә алмый, диделәр.
– Үкенү белән генә кылган языгын юа алса икән ул. Шушы чиркәү аркасында күпме зыян-зәүрәт күрде Болгар. Йә, хуш, кабул итәрмен.
– Син аны…
– Мин аны кичерермен, ханбикә, кичерермен. Аллаһы Тәгалә алдында барыбыз да бертигездер.
Ханбикә бусагабашны дәшеп алды, шәех Игәнәйне чакырырга кушты.
– Әйт, хан иртәгә кабул итә дип.
– Баш өсте, ханбикә.
* * *
Көтмәгәндә урынга калган һәм ике-өч көн эчендә вакыт-вакыт кешеләрне танымый башлаган Сәлим хан янына гарәп табибы белән ханбикә берәүне дә кертмәскә булдылар. Ханның хәле авырая төшкәч үк, дәвалый башлаган гарәп табибы ханбикәгә әйтте: «Хан озак яшәмәс». Шул хәлдән соң табибы кулыннан килгәнен барысын да эшләде кебек. Дарулар эчерде, сөлек салды, әмма бер дә алга китү булмады. Ахыр мәрхүм Ишкул мәчетеннән шәехнең бер мөриден китерделәр, ул ханга ясин чыга гына башлаган иде, кинәт исенә килгән вә зиһене ачылып киткән Сәлим хан аны ятак ягыннан куып җибәрде.
Шуннан соң ханбикә, вәзир Камай белән киңәшеп, ничек тә Шайтан каласында яшәүче Болгар картны китерергә дигән карарга килде. Икенче көнне килеп җиткән угланнары Хаҗи белән Илһам, аналарының бу эшен ошатмыйча, ниндидер сихерче картны чакыруга каршы төштеләр, әмма ханбикә аларны тыңламады, Болгар карт артыннан ышанычлы җансакчысын җибәрде. Шуннан угланнар аталары янына керергә иттеләр, мәгәр монда да ханбикә Зөбәрҗәт угланнарга аркылы төште.
– Хәле арулангач үзе дәштерер, сабыр итегез! – диде.
Агалы-энеле Хаҗи белән Илһам кояш өйләгә җиткәнче көттеләр дә, сабырлыклары төкәнеп, вәзирне чакырып алдылар. Әмма вәзир дә ханбикә яклы булды.
– Сабыр итегез, сабыр. Берәүне дә кертергә кушмады, – диде вәзир Камай, уйчан-җитди рәвештә.
Угланнарның үзара сөйләшер уртак сүзләре юк иде. Аталарының ни өчен чакыруларын белсәләр дә, икесенең берсе шултурыда башлап сүз катмады, әмма икесе дә тәгаенлиләр, аталары аларга тәхетне кемгә калдырырга кирәклеген әйтер. Шуның өчен угланнарның үзара сүзләре булмавына бер дә шаккатасы түгел иде. Шәех Игәнәй дә килгән, ул да бер читтә йөренә, угланнар янына килми, чөнки, дөнья күргән кеше буларак, ике углан арасына керәсе килми иде. Кайсы угланның тәхеткә утырасы хакында белү хәтта аңа да караңгы иде. Шуның өчен шәех угланнардан ераграк торуны мәслихәтрәк күрде. Вәзир аңа әйтте: «Хан ясин чыгучы мөридне куып чыгарды», – диде. Димәк, өмете бар әле шәехнең, ханның кинәт кенә аны ясин чыгарга чакыруы ихтимал иде. Шунда ул хан колагына киңәшен салыр, тәхетне кемгә калдыру кирәклеген әйтер. Шул ук вакытта бу хәлнең яман бетүе дә бар иде: ханның ул әйткән кешене тәхетенә утыртырга теләмәве шәехнең киләчәген чикләячәк иде. Шуның өчен, уйлана торгач, ул ханга да, угланнарга да бер сүз дә әйтмәскә булды. Ахыр чиктә аның үз хәле дә әле хәл ителмәгән ләбаса. Авыру вә гакылы камил үк булып җитмәгән ханның аны илдән кудыруы, йә булмаса зинданга утыртуы да бар иде. Әйе, авырып урынга ятса да, хаким кулыннан барысы да килә, ул әйткәнне, һич югы, ханбикә Зөбәрҗәт тормышка ашырыр. Сәлим хан – горур һәм тәкәббер, тәвәккәл, шул ук вакытта үзсүзле кеше. Әйе, шәех Игәнәй аның холкын яхшы белә. Дөрес, ханга ул рәнҗеми. Хәер, хан да әнә аны кабул итәргә булган. Ераккарак китеп карасаң, шәех Игәнәй Сәлим ханга бер дә алай яманлык кылмады шикелле. Ил халкына коткы тараткан ярым шымчы, ярым төрки-болгар булган епископ (ул Дунай болгарларыннан иде) бервакыт Игәнәй тарафыннан үлемгә дучар ителде. Шул вакыйгадан соң үзе дә илдән китәргә мәҗбүр булды. Чөнки кияү санында йөргән Андрей кенәзгә ярарга тырышкан Сәлим ханның аны зинданга яптыруы бар иде. Ул гынамы, хәтта әле башын да кистерер иде, мөгаен. Инде Аллага шөкер кыла шәех Игәнәй, Ходай саклады, вакытында качып котылды. Хак анысы, үкенечсез дә булмады: яшь хатыны бер җилбәзәккә ябышып китеп барган иде. Инде шәех сабырланды, ул вакыттагыча бик уфтанмый иде: хатын мал түгел, таш алтын түгел дигәндәй, киткәне урынына янә хатын табыла.
Кемгә дә сер түгел иде, шәех Игәнәй, бары тик Сәлим хан гайрәтеннән өркеп, Болгарга кайтмый ятты, гәрчә якыннары, Үргәнеч сәүдәгәрләре аша илгә чакырып, хат артыннан хат язсалар да. Ахыр килеп, динсез мәлгуньнәр Харәземшаһ калаларын басып ала башлагач кына, ул юл чыгарга мәҗбүр булды. Кайткач та әле айдан артык кеше-кара күзенә күренергә куркып йөрде. Бары тик Ишкул шәехнең каты авыруын, аннары Сәлим ханның да урынга калганын ишеткәч кенә йөзен ача башлады. Ниһаять, кыюланып, кайчандыр үзен яман дошман күргән ханбикә Зөбәрҗәткә мөрәҗәгать итте. Ни өчен соң ханбикәгә дип сорасалар, үзе дә тәгаенен әйтә алмас иде. Әмма күңеле нигәдер шулай теләде. Һәм ялгышмады, ханбикә аны сарайга дәштерде, ханга күрсәтергә булды. Бәлкем, Үргәнеч вакыйгалары шәехкә бу адымын ясарга бер сәбәп булгандыр. Харәзем шаһы Олуг Мөхәммәт, монгол илчеләрен яклап чыккан өчен, олуг шәех Пәһлеван Мәхмүтнең башын кистертә. Шуның белән зур хата кыла. Ясаклы солыхка килешмәгән Харәзем илен, калаларны дошман камагач, рухани атакайлар яуга каршы халыкны күтәрү урынына Чыңгыз хан гаскәрен яклыйлар, аларга илне биләргә ярдәм итәләр. Аларның, ягъни имамнарның, бу «изге эшен» Чыңгыз хан да онытмый, калаларны алган сугышчыларына: «Һөнәрчеләр белән дин әһелләренә тимәскә!» – дигән әмер бирә. Олуг Мөхәммәт исә, халкы күңелендәге иманга кул күтәрүе сәбәпле, дәүләтен югалта. Чөнки иманы юкның кыйбласы да юктыр. Шул гыйбрәтле хәл турында сөйләргә тиеш ул ханга.
Шәех Игәнәй тагын угланнар ягына күз төшереп алды. Тәхет, бәхәссез, ике угланның берсенә васыять ителер. Ә бит заманында Сәлим хан Болгар тәхетен бөтен халык алдында оныгы Галигә вәгъдә иткән иде. Хан оныгы исән, Алла саклаган, аны сәүдәгәр Биккол коткарган. Үргәнечтә шәех аны үз күзе белән күрде. Әле булса күз алдында: каршына сакал-мыек җибәргән, төз вә мәһабәт гәүдәле, зыялы кыяфәтле хан оныгы килеп баскач, шәех тәгаен ни әйтергә белми аптырап торган иде. Әйе, үз күзләренә үзе ышанмады ул анда. Ышанырлык идеме, хан оныгын Казан каласы нигезенә корбан кылдылар, диелде ич. Аннары Сәлим хан бу эшкә фатиха биргән вәзире Исхакның башын кистерә яза. Вәзир кадәр вәзирнең башына кизәнерлек булгач, кем инде булган хәлне булмаган дип сөйләп йөрсен икән?! Әйе, ыспай киенгән иде хан оныгы. Чак кына кылыйрак торган күзләр, мөлаем караш, өстендә Пәһлеван Мәхмүт мөридләрендә генә күренгәләгән көмеш тукымалы чапан, болгари итекләр, сәйләннәр белән нәкышләнгән укалы түбәтәй. Үзе әңгәмәдәшен тыңлаган кебек, үзе исә озын бармаклары белән дисбе тарта.
Шәех Игәнәйне килеп керүгә үк таныган булса кирәк, сәлам юллауга ук:
– Вәгаләйкемәссәлам, олуг шәех! – диде. Нәкъ менә шулай «олуг шәех» дип әйтте. Бу хәлгә шәех Игәнәй, тәмам аптырауга калып, ни әйтергә белми торган иде. Адәм теле аның эчке хиссиятеннән күп тапкыр ярлы икән бит. Гаҗизләнеп тору бер хәл, ә менә хан оныгын күрү, әллә кайчан тереләй кабергә күмелгән адәми затны ерак илдә очрату – сусаган кешегә салкын чишмә суы бирү белән бер иде.
Шәех Игәнәй башта хан сәүдәгәре Бикколга бакты, ахыр тагын хан оныгы Галигә күз төшерде. Әйе, хан оныгы иде ул— Гали иде.
Тиз арада ашъяулык җәйделәр, табын хәстәрләделәр. Шәех Игәнәй бөкләнеп тез асты мендәренә утырды, дога кылды. Ул арада янә бер көтелмәгән тамаша булды: түр яктан казый Нисбах килеп чыкты.
– Исәнме-саумы, шәех! – диде ул нәкъ болгарларча, гарәпләштермичә генә.
– Сөбханалла, казый Нисбах, син дә мондамыни? – диде шәех Игәнәй.
– Хәтерең коелып калмаган булса, син мине хан оныгына аталык итеп билгеләгән идең. Үз вазифамны, Аллага шөкер, тугры үтәп киләм. Нишләмәк кирәк, гомер үтә, сакалга чал кунды әнә. Ә күңел яшь, яшь, шәех. Менә Алланың рәхмәте белән хаҗга барырга ният итеп торам әле. Биккол да, Гали олан да ризалаштылар. Йөрәк тибүдән, кан йөрүдән туктамый торып, казый Нисбах илаһи илләрне күрүдән вә гизүдән туктамас. Инде көч вә куәтем җитмәгән тәкъдирдә илгә кайтып, туган туфрагыма егылырмын. Туган туфракка кайтып егылырлык көч вә гайрәтне Аллаһы Тәгалә үзе бирер, иншалла. Адәм баласына түгел, җанварга да каты бәгырьле була алмадым. Илне сагынам, шәех, һәммәсе дә сагындыра, чирәме дә, куе урманы да, елга-күлләре дә, гүзәл хатын-кызлары да. Гәрчә илдә күз салырга йөзе ермачланган карчыгым булмаса да, күңел туган илдә, шәех. Синең әнә икеме, өчме хатының калды бугай. Аларны сагынмаганнардыр дип беләсеңме, шәех? Адәм баласының җаны гына түгел, тәне дә сөйгәненә зарыгыр, ди.
– Күр әле, күр, казый Нисбах, сине тыңлау бик тә рәхәт икән бит. Күңел дигәнең әллә кая ашкына башлады.
– Туган илгә, шәех, туган илгә. Адәм баласына җанга рәхәтне, тәнгә сихәтлекне туган як бирә. Яшь хатының ниндидер бер яшь җилбәзәккә тагылып китеп барган дип әйтеп әйттеләр. Хакмы шул, шәех?
– Син, казый Нисбах, элек тә әче телле идең, әле дә шул гадәтең ташламагансың икән, – диде Биккол, үрелеп, йөзем каба-каба.
– Тел китәр, гадәт калыр, диләр бит. Минем телем, Аллага шөкер, адәм балаларына бер дә алай зыян килтермәде шикелле. Ә менә син, шәех, хөрмәткә ия кеше, хатыныңны ташлап, Олуг Мөхәммәт кәрвансараен саклап ятасың.
– Ни бит, Нисбахетдин, җыенам дип әйтеп әйттем түгелме. Әйе, Нисбахетдин, куеп тор әле үпкәләреңне.
– Әйе, казый абзый, шәех бездә кунакта. Кунак сыйлаганда канны да какырмаска куша иде кебек безнең болгар халкы, – диде, ниһаять, хан оныгы.
– Гали бәк, иртәгә булмаса да, бер атнадан мин хаҗга китәм һәм әйтер сүземне әйтеп каласым килә. Туган илгә кайчан кайтырмын, бер Хода белә, ә шәех бүген-иртәгә юлга чыгачак. Белеп китсен, дим, казый Нисбах исән, белгән-күргәннәргә җиткерсен, һәм кайтыр ул туган туфрагына, Аллаһы Тәгалә боерган итсә кайтыр. Менә шунда шәех Игәнәй халыкны миңа каршы котыртмасын иде, дим. Чит илдә без барыбыз да бертигез, тик менә туган илдә әллә нигә дошманлашабыз, Ходайның хикмәте, шуңа төшенеп җитә алганым юк. Әйтик, Сәлим хан табиб вә галим Хөсәенне Олуг Мөхәммәткә җибәреп нә отты?.. Үзе дәвалаучысыз калды. Хәзер әнә муенына тавык тәпие таккан адәмне табиб итеп алган, ди.
– Киткән инде ул, Всеволод кенәз соратып алган, – диде хан сәүдәгәре Биккол.
– Тәмам каным кыздырдың бит әле син, Нисбахетдин. Әллә чынлап та җыенасы да китәсе инде?
– Дөрес кылырсың, шәех. Биредә дә мәхшәр. Ата – улны, ана кызны белми. Чыңгыз ханның илчеләрен үтергәннән соң, шаһ сарае гүя асты өскә килде. Кыскасы, монда безгә дә җай калмады, шәех. Ил тарафына без дә җыенырга булдык. Бу юлы хан оныгы Гали бәк тә кайтыр. Дөрес, хан аны колач җәеп каршы алмас, әмма нишләмәк кирәк, монда безгә дә башка чара калмады бугай, – диде Биккол. – Сине чакыруым да бары тик шуның өчен иде, шәех. Миңа ишеттерделәр, Чыңгыз хан атлы илтабар Олуг Мөхәммәткә яу чыкмакчы икән. Өн биргәнгә, иншалла, им бирер әле. Аннары халык, туган якның чыпчыгы да сандугач булып сайрар, ди бит.
Әнә шунда шәех Игәнәй илгә кайтып китү ниятенә килде. Ике ай дигәндә, ул Болгар җиренә аяк басты. Бәхете аягына уралган икән, хатыннары өй-каралтыларын, мал-туарын саклаганнар, таратмаганнар. Дөрес, яшь хатыны киткән. Иллә йөгән кидереп, атны гына тотып була. Хатын-кыз, ип-җайга ятучан булса да, бер дә йөгән кидергәнне яратмый. Хәерле булсын. Ат белән хатын табылыр, туган илең югалтма, дигән борынгылар. Аннары мөридләре дә онытмаганнар икән, кайтып төшүе булды, ябырылып килделәр, бар булган илдәге яңалыкларны сөйләделәр. Ул хәзер Болгардагы күп нәрсәдән хәбәрдариде…
Шәех Игәнәй угланнарга янә күз төшереп алды һәм янә арлы-бирле йөренергә кереште. Үргәнечтә яшәгән мәлдә, ул бер нәрсәгә инанды: Коръән Шәрифне төрки телгә аударырга кирәк. Халык гарәп телен аңлап җиткерми, ятлап, сүзгә вә гарәп моңына мөкиббән китеп кенә иман кыла. Ә кеше исә дингә үз ана теле аша инанырга тиеш. Кайберәүләр моңа каршы төшәр, мәгәр шәех Игәнәй барыбер үз дигәненә ирешер – изге мирас төрки телдә дөнья күрергә тиеш. Халык аны аңлар, изге китапның асыл хакыйкатенә үз ана теле аша төшенер. Тәрҗемә эшенә ул Хафизны да алыр. Хактыр, Коръәнне гарәп телендә уку үзе бер могҗизадыр – моңы, аһәңе сихерледер. Әмма эш бер моңда гына түгел, эш мәгънәдә бит. Әйе, каян килә соң ул гарәп телендәге адәм баласын сихерли алган моңлы тылсым? Бер тапкыр ул кәтиб Хафизга әнә шул сорауны биргән иде, теге, шаккатырып: «Шәех, дөнья кавемнәрен төрле халык төрлечә яулый. Гарәпләр моңлы вә сихри телләре белән адәми затларның күңелләрен яуласа, яваннар – ихтыяри ихласлыклары белән, урыс исә көч-корал белән яуларга тырыша», – диде.
Ул вакытта шәех Игәнәй кәтиб Хафизның ошбу сүзләренә бик үк игътибар итмәгән иде, Үргәнечтә чакта тәмам аның хак булуына инанды. Гарәпләр, чынлап та, сихри моңнары белән кешеләрнең күңелләрен яулыйлар икән ич. Шәех еш кына олуг шәех Пәһлеван Мәхмүт мәчетенә намазга йөрде һәм барган саен, олуг шәехне тыңлаган саен аның тавышына мөкиббән булып, әсәрләнеп утырды. Шунда ул янә бер нәрсәгә инанган иде: ил куәте – диндә, ир куәте – илдә. Әйе, ил!.. Хәзер ул үз илендә. Татлы уйлары, хыяллары тормышка ашу юлында. Ләкин Сәлим ханның гына ни әйтәсен белми иде. Әмма чакырган җиргә килмичә дә ярамый.
– Шәех, шәех, сезне хан дәшә! – диде бусагабаш, чыгып.
Шәех, бу сүзләрне ишетүгә, дерт итеп китте һәм ни сәбәпледер як-ягына каранып алды. Янында угланнар юк иде. Шәех бераз каударланыбрак бусагабашка иярде.
– Әссәламегаләйкем, ханиям! – диде шәех Игәнәй, бусаганы атлап керүгә, һәм ишек янында торган түмәргә утырды да дога кылды, сакалын сыпырып алды.
– Вәгаләйкемәссәлам, шәех! – диде хан зәгыйфь кенә тавыш белән.
Ханбикә аңа ишарә белән генә хан янынарак күчеп утырырга кушты, шәех Игәнәй түргә узды, сәке янындагы түмәргә утырды да янә дога кылды.
– Йә! – диде хан, башын күтәрми генә. – Йомышың әйт, шәех!
– Кыен булды миңа анда, хан. Чит җирләрдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан булсаңчы икән.
– Менә-менә шуны әйттерәсем килгән иде дә минем синнән. Хәер, син барыбер качкын, шәех, качкын, илемне рисвай итеп киттең.
– Минем Аллаһы Тәгалә алдында гөнаһым юктыр, ханиям. Калган гомеремдә ил-халкыма игелек бирүне ниятләп кайттым, ханиям. Кичер мине, кичерә алсаң…
– Хуш, син дигәнчә булсын. Әнә ханбикә дә бик сорады, шәехне кичер, диде. Ишеткәнсеңдер, Ишкул шәех вафат, авыр туфрагы җиңел булсын, үлем казык башыннан йөрми, нишләмәк кирәк. Менә мин дә урынга калдым бит әле. Кыскасы, кәтиб Хафиз, яз: шәех Ишкул урынын Игәнәй биләр. Мәхәллә картларына бу хәл җиткерелсен. Вәзир Камай, сөрәнчеләрең бүген үк хәбәр итсен. Ил – солтансыз, мәчет-мәхәллә имамсыз булмас, диләр. Инде сине тыңлыйм, нинди яңалыклар алып кайттың?
– Олуг Мөхәммәт үзе белән сәүдә итәргә теләгән Чыңгыз хан атлы Илтабарның илчеләрен кылычтан уздырта. Шуннан ике арада ызгыш китә. Ул ханның гаскәре яман көчле икән, саннары да бихисап. Унбиш яшьтән алып җитмеш яшькә кадәр барлык ир-ат яуга барырга тиешле, имеш.
– Ходавәндә, бу ни хәл тагын, ахырзаман киләдер, бер дә бүтән булмас. Ничек инде җитмеш яшьлек картларны атка атландырып сугыштырмак кирәк? Адәм баласы түгелдер, дию пәрие затыннандыр ул Чыңгыз хан дигәннәре. Йа Алла! Минем Биккол нишләп ята анда? Ул яман хан, илгә килсә, Үргәнеч башкаланы да читләтеп узмас бит.
– Ул тиклем явызлыкны каян җыйды микән ул Чыңгыз хан дигәннәре? – диде ханбикә.
– Явызлыкны җыймыйлар, ул ата-бабадан килә, – диде шәех Игәнәй.
– Иншалла, Олуг Мөхәммәт шаһ туктатыр аны, туктатыр, ханбикә. Үргәнеч каласы мөселман дөньясында иң нык кирмәннәрнең берседер.
– Биккол сәүдәгәр, ханиям, сәнең оныгың Кол Гали бәк белән юлга чыгабыз дип калды.
– Ничек-ничек?! – дип, урыныннан күтәрелә төште Сәлим хан. – Гали оныгым да кайтамыни? Кол Гали, дидең, нинди кушамат ул тагын? Хан оныгы кол буламы?
– Аллаһы Тәгалә алдында без барыбыз да колдыр, ханиям.
– Хуш-хуш. Бирсен Ходай, бирсен, кайта күрсен. Шуны күрсәм, ханбикәм, үлсәм дә үкенмәс идем. Әллә нигә шул баладан бәхиллек аласым килә. Тик белмим, язганмыдыр-юкмыдыр. Танырлык та түгелдер инде үзен…
– Танырлык буламы, хан. Мин аны гелән танымадым. Сакаллы, мәһабәт сынлы, гакыллы, галим вә шагыйрь, шаһ мәдрәсәсендә мөгаллим икән.
– Йа Алла, сабый булып югалды, сакал җибәреп кайта. Акбикә киленне күрмәдеңме? Ул да андамы?
– Юк, ханиям, аларны күрмәдем. Казый Нисбах кына күземә чалынды. Халык ыру-ыру олаулар белән Саксин каласына күчә, Сөмбелгә, Болгарга, Казанга – безнең якларга, һаман да шул бер Чыңгыз хан явыннан куркалар.
– Олуг Мөхәммәт нә карый, дөньяда бер гаскәре, нигә үзе каршы чыкмый? Яуны яу туктатыр, диләр.
Сәлим хан шулай диде дә ыңгыраша башлады, эчен тотып, йөзен чытты. Ханбикә барысына да чыгып китәргә ишарә ясады.
Ул арада Сәлим хан, ярга чыгарып ташлаган балык кебек, авызын зур итеп ача-ача, сулыш ала башлады, табиб аңа ярдәмгә ташланды, ханбикә исә йөгереп чыкты да шәехне чакырып алды. Ясин чыгу кирәк иде. Шәех ханның баш очына утырды, ясин укырга кереште. Ниндидер бер мәлдә Сәлим хан күзләрен ачты, йөзенә кеше төсе керде, ул мендәр астыннан кәгазь төргәге чыгарды һәм шәехкә сузды.
– Васыятемдер, шәех, – диде ул ишетелер-ишетелмәс кенә һәм шундук күзләрен йомды. Ләкин алай озак тыныч тора алмады, янә йөзе күм-күмгәк булды, янә авыру тартыша башлады, янә табиб канат белән йөз-битенә, ә кайчак иреннәренә зәмзәм суы тигезеп алгалады, йөрәк тирәсен уды.
Әмма хан соңгы мәлләрен яшәгән, күрәсең, күп тә үтми, аякларын сузып җибәргәндәй итте, күзләрен зур ачып түшәмгә текәлде.
– Лә иләһә иллаллаһ, Мөхәммәд рәсүлуллаһ, – дип, вәзир Камай килеп керде һәм аяк очына килеп басты.
Ханбикә Зөбәрҗәт тик бермәл генә тораташтай катып торды да ир-канатының күкрәгенә капланып елап җибәрде.
11
Сәлим хан васыятен олуг мәҗлестә укыдылар. Аксакаллар янында аталарын күрми калган угланнар да бар иде. Васыятьне шәех Игәнәй укыды. Бөек Болгар иле ханы Сәлим тәхетне икенче угланы Илһамга васыять иткән иде. Васыятьне укыгач, мәҗлескә җыелган халык бертын тик утырды, һәркем үз уенда иде. Шуннан шәех Игәнәй торды да: «Фатиха бирик, җәмәгать, хан сүзе – аткан уктыр. Төрки Болгары тәхетенә мәрхүм ханның икенче угланы Илһам утыра. Игелек сиңа, углан. Авыр аягың җиңел булсын! Амин!»
Әнә шулай итеп Сәлим ханның икенче угланы олуг хан тәхетенә утырды. Илһам углан моны көтмәгән иде бугай, бер мәлгә каушап калды. Әйе, өмет иткән булса да, ул да хәтта атасы тәхетне өлкән угланы Хаҗига васыять иткәндер дип уйлаган иде, шуның өчен каушавы, дулкынлануы, гасабилануы йөзенә үк бәреп чыкты. Әмма тәхеткә таба ике-өч адым ясауга, тәүге каушавы үтте, башын күтәрә төшеп, түр якка узды, тәхеткә утырды, терсәкләрен җайлабрак терәккә куйды. Шуннан соң гына мәҗлескә килгән аксакалларга, куштаннарга күтәрелеп карады. Чынын гына әйткәндә, вәзир вә аксакаллар түгел, бу хакта, тәхетне кемгә, кайсы угланы вә оныгына васыять итүе турында хәтта ханбикә дә белмәгән иде. Ә хан, мәрхүм, әнә ничек хәл иткән. Ана кеше буларак аңа ике угланы да якын, бертигез иде. Ләкин баш бала дигән нәрсә дә бар бит!..
Васыятьнамәне укыганда «Илһам» исеме аталуга, әмир Хаҗиагарынып китте. Ләкин моны берәүгә дә сиздерергә теләмәде, ничек утырган булса, шулай утыра бирде. Болгар тәхете варисына мәҗлестәгеләр барчасы да торып баш иделәр, әлбәттә, Хаҗи углан да бу чарадан читтә калмады. Илһам хан абасы әмир Хаҗи ягына күз ташлап алды. Аналары да эчке бер сиземләү белән аңлады аның хәлен – өлкән угланга кыен, бик кыен! Ана аның янына килде, һичкемнән тартынмый угланының башыннан кочты. Ханбикәнең бите буйлап күз яшьләре тәгәрәште, күз яшен сөртмәде ул, күрсеннәр, карасыннар дигән кебек, хәтта угланның яңагыннан сыйпаштырып торды. Хәер, монда бер дә оялырдай нәрсә юк иде. Ул ана кеше, мәрхүм атасы, төрки дөньясындагы гадәти гореф-тәртипне бозып, тәхетне кече угланына васыять итә. Дөрес, бер дә эшләнми торган хәл түгел-түгелен, элек тә шулай булгалаган. Ләкин акыл вә зиһене, булдыклылыгы, теләсә кемгә баш бирмәве белән аерылып торган Хаҗи угланын ул Болгар тәхетенә лаеклырак саный иде. Әйе, ханбикә Зөбәрҗәт шулай уйлый. Атасына да баш бирмәде шул, мөстәкыйль яшәде, үз акылы белән дөнья көтте Хаҗи углан.
– Атаң соңгы сулышына кадәр Гали оныгын көтте, балам. Аны исән диләр, хакмы шул?
– Миңа алтмыш яшь, аңа кырык тулып узгандыр инде, анам. Ул бала, исән-имин булса, бер кайтмаса бер кайтыр, иншалла.
– Кайберәүләр кайткан дип тә сөйлиләр.
– Кеше ни сөйләмәс, гайбәткә гает укытмыйлар.
– Хат язардай, хәбәр җибәрердәй итмәде шул атаң, баланы, куып җибәргәндәй, ят җиргә озаттырды, ят җиргә, балакай. Килен дә, углымны эзләргә киттем, дип юкка чыкты.
– Киленең Акбикә Бачман баһадирга тагылып китте, анам, – диде әмир Хаҗи, кырысрак итеп. – Миңа ул хакта сөйләмәс идең, анам. Минем ишем бар, хатыным.
– Ягъкуб тархан кызымы? Бик яшь түгелме соң?..
– Тай түгел, биле сынмас, анам. Үзе риза булып килде.
– Йа Алла, балакай, исән-имин яши күреңез, мин бикшат. Ир-ат өчен күңел тынычлыгы – ил тынычлыгы ул. Тәүге хатыныңа артык йомшак булдың шул, балакай…
– Ярый, анам, кешеләр игътибар итә. Бакчы, әнә Илһамың ни тамаша кукраеп утыра.
– Тәхет ләүкә түгел, балакай, утырсын. Игелек бир энеңә. Изгелек илдә калыр, диләр.
– Игелекне изгелек кылып ала торганнар иде, анам. Хәер, мин разыймын, утыра бирсен. Тик миңа гына комачауламасын, минем хәятыма гына тыкшынмасын. Аның үз биләмәләре, минем үз биләмәләрем.
– Ул олуг хан, балакай.
– Олуглыкны акыл белән яулыйлар, анам. Утырып карасын, күз күрер. Олуг хан атына лаек икән, лаек диярбез, юк икән, кичерә күрсен, Аллаһ тарафыннан алган тәхет түгел.
– Ачу – ачуга, үч үчкә китерер, балакай. Игелек телә энеңә. Иң-иңгә килсә генә тиң-тиңгә килер, диләр.
– Атам Болгарның егерме дүртенче ханы иде. Озак еллар тәхеттә утырды. Болгар тәхетендә аның кебек озак утырган хан булмаган, анам. Инде атам вафаттыр, өлкән угланына алтмыш тирәсе, бүген тәхеттә утырган олуг хан Илһам илледән өстә. Картая Болгар, анам. Кеше түгел, дәүләт тә картаюны яратмый, умыртка сөяге ката башлый.
– Сине Ульдәмир кенәзе белән бәхәскә кергәнсең икән дип ишеттем, ярамас иде алай, балакай, – диде ханбикә Зөбәрҗәт.
– Ул кенәз минем сәүдәгәрләремне талады.
– Үзе түгелдер бит?
– Аның юлбасарлары, аның илендә. Болгарда сәүдәгәрләрне таламыйлар. Мин моннан кайтам да…
– Урыска яу чабасыңмы?
– Урыска түгел, Мөрем юлбасарларына. Мөрем баһадиры оештырган эш, шымчыларым тәгаен ачыклады.
– Әйткәнемчә, үч үчкә китермәсен тагын, балакай.
– Кайчак, анакай, үч алмау дошманга канат үстерә, үзен синнән өстен күрә башлый, әрсезләнә, талымсызлана. Явызлык елан кебек бит ул, койрыгын чапсаң – башы кала, башын чапсаң – койрыгы кала.
– Миннән фатиха юк, балакай. Әүвәл энең белән киңәшер идең. Киңәшле эш таркалмас дигәннәр, – диде ханбикә Зөбәрҗәт һәм урынына барып утырды.
* * *
Әмир Хаҗи һәр көнне диярлек Ага Базарга чыкты, халык вә сәүдәгәрләр арасында йөрде, халыкның ни сөйләгәненә колак салды. Халык телендә Илһам хан иде.
Мәйдан уртасындагы түмәргә мосафир менеп баскан. Кара сакаллы, киң маңгайлы, башында әрмән кәләпүше, яшел җиләне җилбәгәй киткән. Бу кем дип сорамады әмир Хаҗи, туктады, мосафирны тыңламакчы итте.
– Аллаһы Тәгалә кешене нигә дип яраткан? Менә син, син әйт әле, ни өчен яраткан Аллаһы Тәгалә адәм баласын? – дип мөрәҗәгать итте мосафир күркәм йөзле, яман юан гәүдәле сәүдәгәргә.
Сәүдәгәр каушап калды, тирә-ягына каранды, иңнәрен җыерды.
– Ашау-эчү өчен, хатын-кызны ярату өчен.
– Хайван да, эт тә ашый. Ә ул – адәм, адәм баласы.
– Сулыш алу өчен, су эчеп хушлану өчен, урман-болыннарның хозурлыгын күреп шатлану өчен…
– Атлар-сыерлар да болыннарда яшиләр, үлән ашыйлар, чәчкәләр арасында йоклыйлар.
– Бу кем? – дип сорады җансакчысыннан әмир Хаҗи.
– Берәү дә белми, әмирем. Беренче күрүем.
– Ни өчен ошбу дөньяда кеше яши, ни җитми аңа? – дип кабатлады мосафир. – Менә син, син бу юлы җавап бир. Ни өчен яши адәм баласы?
Бу юлы ул түбәтәй кигән, сырмалы, кечкенә гәүдәле йөк ташучыга мөрәҗәгать итте. Теге тәмам ни әйтергә белми артка чигенгәндәй итте:
– Куй, куй, каян белим, – диде ул.
– Ә-ә, – диде мосафир, ерактан ук берәүгә кычкырып. – Мал чалучы. Менә син әйт, ни өчен яши ошбу якты дөньяда адәм баласы?
– Аллаһы Тәгалә аны адәм итеп яратканга, җан биргәнгә.
– Ә син ат-сыерларда җан юк дип беләсеңмени, чебен-черкинең йөрәге типми дип беләсеңмени? Аллаһы Тәгалә аларны да җан иясе итеп яраткан.
– Алар… Халаяк, нәрсә кирәк моңа?! Кем син?! – дип кычкырырга кереште киндер алъяпкычында кан эзләре булган мал суючы. – Бик күп белсәң үзең әйт!
– Тыңлагыз, җәмәгать, тыңлагыз. Аллаһы Тәгалә кешене калалар салу, затлы әйберләр ясау өчен яраткан. Калаларын, йорт-җирләрен гөлбакча итсен өчен, мәһабәт манаралы мәчетләр, яшәү өчен уңай булган өйләр салу өчен яраткан. Әнә шуларга омтылмаган, бары тик тамак өчен генә яшәгән җаннарны ул хайваннар рәтенә керткән. Алтын яисә асылташ ни ул? Җирдә аунаган җисем. Ә кеше аннан тәңкәләр ясый, таш-тауларны кисеп, мәрмәр чыгара да сарайларын торгыза. Димәк, җансыз җисемне җанлы итә. Шуңа күрә кеше дип атала ул, бары тик шуңа!
– Хакны әйтте, билгеле хәл, – диеште халык. Әмма күпчелек аны аңламады, нәкъ менә аңламау аларда кызыксындыру уятты, мосафирны ураткан боҗра зурайганнан-зурая барды.
– Казан базарында да мондый акыл сатучылар бармы? – дип сорады сакчысыннан әмир Хаҗи.
– Ил түрәсез яшәмәгән кебек, базар да кәмитсез булмый, әмир.
Әмир Хаҗи бер сүз дә әйтмәде. Аны биредә берәү дә танымый иде, ул һәрчак нинди дә булса һөнәр иясе сурәтенә кереп киенә белде, җансакчылары исә гүяки хезмәтчеләре иде.
– Ни өчен мин сездән болай дип сорадым?.. Инде җавабын тыңлагыз. Ата-бабалары, халкы ясаган затлы әйберләрне, мәһабәт биналарны саклый алганда гына кеше кеше булып кала. Калган очракта ул – хайван. Әйтик, кемдер килеп Болгар каласын җимерде, ди. Кем була ул безгә? Дошман. Чөнки ул ата-бабаларыбызның истәлеген, ягъни алар төзегән калаларны, мәһабәт биналарны җимерә, яндыра, хатын-кызларыбызны әсир итеп алып китә. Без бабаларыбыз салган калаларны, яраткан сөекле хатын-кызларыбызны якларга ташланабыз. Кан коела. Яшәү белән үлем арасында көрәш башлана. Ләкин ни өчентегеләр үлә дә, ни бәрабәренә без үләбез? Үлем алдында барыбыз да бертигез ич! Алар безнең бабаларыбыз вә үзебез корганны җимерә, ә без аларны саклап калырга тырышабыз. Кайсында моның күбрәк кешелеклелек?! Яуга килгәннәрдәме, әллә үз байлыкларын саклаучылардамы?! Үз истәлекләрен саклаучыларда, үз байлыкларын яклаучыларда. Чөнкиберәүләре— баскын, җимерүчеләр, икенчеләре – төзүчеләр. Берәүләре— чәчәкне үстерүчеләр, икенчеләре – аларны таптаучылар. Кайсылары шуларның батыр була ала? Яклаучылармы, яулаучылармы? Яклаучылар. Чөнки баскын вә яулаучы каһарманлык кыла алмый, ул фәкать кемдер төзегән байлыкны җимерергә килгән, ә менә, шул байлыкны саклап калырга дип, яуга каршы чыккан кеше – чын мәгънәсендә каһарман ул! Чөнки ул ил байлыгын җәһәннәм утыннан саклап калырга тырыша. Кайсын адәми зат итеп кабул итәр иде Аллаһы Тәгалә? Тегесен дә, монысын да. Әмма без сезнең белән бары тик үз илләрен, үз җирләрен, үз байлыкларын, үз хатын-кызларын якларга ташланганнарны гына кеше дип әйтә алабыз. Бары тик аларның гына ит ашарга, чәчкәләр үстерергә, хатын-кызларны сөяргә хаклары бар. Димәк, кеше каһарманлык кылырга яратылган икән, халаяк! Онытмасагыз иде шул хакта! Мин күрәм: сезнең арада хатын-кызлар да бар. Үпкәли күрмәсеннәр иде алар миңа. Чөнки ир-ат ул иң әүвәл әнә шул гүзәл затларны дошман кулына бирмәс өчен көрәшергә, чын мәгънәсендә ир-ат булырга тиеш. Кем ул ир-ат? Сакал-мыек тагып йөргән өчен генә Ходай Тәгалә аңа бу исемне биргәнме? Юк! Сакал үстерү белән генә ир-ат түгел әле ул, кәҗә дә сакал үстерә. Хатын-кызны сөюче дә ир-ат түгел әле, ир-ат – иң әүвәл күкрәге, йөрәге белән илен, халкын, анасын-сеңлесен, сөйгәнен якларга ташланучы кешедер. Ир-ат – ил терәге ул! Күптән түгел Мөрем юлбасарлары безнең сәүдәгәрләрне талады. Урыс кенәзе Юркәй бу хакта ишеткәч шаркылдап көлгән генә. Юлбасарларга үлем!
– Бу кешенең кем икәнен белеңез, миңа тотып китереңез! – диде иярченнәренә әмир Хаҗи. – Мәгәр әле түгел, кич белән, караңгы төшкәч.
Халык шаулаган арада, мосафир кай яккадыр шылды. Әмма базардагы кешеләр, гүя моңа игътибар да итмәстән, бик озак кычкырышты, бәхәсләштеләр әле.
Әмир Хаҗи Ага Базарда сәүдә итүче Апанайны эзләде. Урыслар урамына килеп кергәндә, ниндидер кибет янында кенәз тиуны белән Мәрьям бикәне күрде. Кибеткә җитәр-җитмәс туктады. Бикә белән тиун кызып-кызып ни турындадыр сөйләшәләр иде. Бикә янында биш яшьлек Габдулла, энесе Илһам ханның кече угланы. Углан әле уңга, әле сулга карый, бер дә тик тормый, әмма анасы юлдашы белән шундаен мавыгып сөйләшә ки, аңа бөтенләй игътибар итми. Ни калган Юркәй кенәз тиунына Болгарда? Хәер, Ага Базарда кенәз тиуннарын еш күрергә була иде. Ләкин Мөрем юлбасарлары Болгар сәүдәгәрләрен талаганнан соң, эзләре суынып торды. Хәзер әнә янә күренгәли башлаганнар. Җитмәсә, бикә белән сөйләшеп тора. Ханбикә буласы кешегә бер дә килешми иде бу хәл. Әмма нишләмәк кирәк, бикә аның хатыны түгел, кисәтеп булмый. Ә яшь ханның хатынына нинди дә булса сүз катуны яратып бетермәве бар. Шуңа күрә әмир Хаҗи алар яныннан күрмәмешкә сабышып китеп барды.
Ләкин кайтыр юлда да, кайткач та, үз ягына кереп яткач та, Мәрьям бикә турында уйлаудан туктый алмады. Икенче көнне аңа бер уй килде: Ага Базар сәүдәгәрләрен Казан базарына дәшәргә. Ул гынамы, Болгардагы оста һөнәрчеләрне котыртырга, күчеп килсеннәр Казанга. Бар шартлар да булдырылачак.
Әнә шул уй белән ул кабат Ага Базарга юнәлде. Күңелендә кичәге кешене очрату уе да бар иде. Ярдәмчеләре исә кичә аның эзен җуйганнар иде. Әмир Хаҗиның үз каласына кайтып китәр вакыты җиткән иде инде. Аталарының җидесен уздыруга, ул яшь ханга: «Мин китәрмен инде, олуг хан», – дип белдерде.
Икенче көнне Илһам хан абасы Хаҗины Кече Чирмешән елгасына кадәр озата килде. Юл буе бергә килсәләр дә, бер кәлимә сүз сөйләшә алмадылар. Ә бит уртаклашасы уйлары бар иде. Әмир Хаҗи Мөрем каласына яу чабу нияте барлыгы хакында киңәшмәкче иде, ахыр чиктә сабыр итәргә булды. Монда күргән-ишеткәннәрдән соң бу хакта сүз катмауны хәерлерәк санады. Шиккә калуына кенәз тиуны белән Мәрьям бикәне бергә күрү дә сәбәп иде. Ага Базар халкын Казан каласына күчәргә котыртуын да яшь хан ишетми калмагандыр, мөгаен.
Хак анысы, Болгарда сәүдәгәре дә, һөнәр ияләре дә, төзүчеләр дә җитәрлек. Шул ук вакытта Ага Базарны төпсез тәпән дип тә булмый. Әйе, ни генә булмасын, яшь хан юл буе дәшмәде. Хәтта Назлыгөл турында да сорашмады. Ә бит белә: Назлыгөл Казанда, ир-канаты Дәүран янында. Дөрес, Дәүранга мәрхүм аталары Сәлим хан Болгарга кайтырга әмер биргән иде. Ләкин бу хакта әмир Хаҗиның ишетәсе дә килмәде. Хан соңгы мәлдә генә аңа Казан елгасының сул ягына кала суктырырга кушты, димәк, элгәреге фикереннән кире кайткан иде. Яшь хан бу хакта да бер сүз дә әйтмәде. Хәерле булсын. Кече Чирмешән елгасына җитүгә, Илһам хан атын борды һәм, кичүне чыгарга теләмәвен аңлатып, арттан килгән азатларына туктарга дип кулын күтәрде. Бу хәлне күрсә дә, әмир Хаҗи туктап тормады, аты белән суга кереп китте. Аңа җансакчылары иярде. Шунда гына яшь хан:
– Абам, әйтергә онытып торам, яңа елдан соң Шайтан каласын миңа бирерсең! – дип сүз катты. Ул моны тамак ертып кычкырып әйтмәде, әмма әмир Хаҗи ишетте, атын туктатты, каерылып артка карады:
– Шайтан каласын?! – дип гаҗәпләнде.
– Әйе, абам, Шайтан каласын, – диде Илһам хан, бер дә исе китмәгәндәй.
Әмир Хаҗи елганы кичеп баручы иярченнәренә күзташлады. Илһам хан исә үз азатларына карап алды. Орышукилешмәс. Халыкның: «Аталарының җидесен уздырырга өлгермәделәр, ике туган тәхет бүлешә башладылар», – дип сөйләве бар иде. Шул ук вакытта дәшми калу да ярамастай хәл булырдыр. Энесе бүген Шайтан каласын сораса, иртәгә Кашанны, аннары Җүкәтауны, ахыр килеп, Тубылгытауны даулар, тора-бара, Казанга ук кул суза башлар.
– Ашыкмасаң икән, олуг хан, мин әле үләргә җыенмыйм! – диде әмир Хаҗи һәм, елганы кичеп, атын камчылый-камчылый, чаптырып китеп барды.
– Мин – хан, син – әмир, абам. Бирерсең, бирми хәлең юк! – дип кычкырып калды Илһам хан. – Аннары, абам, качкын Җик Мәргәнне син баһадирың иткәнсең. Ә аны абасы Тубыкбай эзли. Мин баһадирыңны да абасы кулына тапшырырмын. Назлыгөл белән Дәүранны да Болгарга кайтарырмын. Казан каласына Булат угланымны утыртырмын. Болай килешмәсәң, гаскәр белән килермен. Тик анда инде берәүне дә кызганмам, чөнки очкан ук корбан сайламый, аткан ук үз корбанын үзе таба.
Илһам хан бик озак итеп Чирмешән елгасыннан тузан туздырып ерагая барган әмир Хаҗиның җайдакларына карап торды. Кичә аңа һич көтмәгәндә абасы әйткән иде: «Бәхет тәхет түгел, тәхет бәхет түгел», – дип. Илһам хан моңа аптырабрак калган иде. Чынлап та, бәхетне тәхеткә салып үлчәмиләр. Гомумән, боларның икесен дә бизмәндә үлчәп булмый. Олуг Мөхәммәт илендә каты орышлар бара икән, шул тарафлардан Болгарга халык агыла. Каты яулар килгәндә, төрки дөньясында була торган хәл. Булат угланга дигән шаһ кызын алуга җибәрелгән кәрван кире юлга чыга алдымы икән? Чыккандыр, китүләренә байтак бит инде. Булачак киленне Рабига атлы, диделәр. Исән-имин китереп җиткерсәләр, зурлап туй итәрбез, боерган булса, туйга Назлыгөл белән Дәүранны да дәштерермен. Абам Хаҗины да. Әйе, аны да чакырыр яшь хатыны белән. Туйга килгәч, бабалары Ибраһим хан кыпчак ханы Әюпны… Әйе, бер казанга ике тәкә башы сыймый, дигәннәр борынгылар. Абам әмир Хаҗи белән илдә яши алмам…
Бу хәл Бөек Болгар тәхетенә Илһам хан утырганда булды.
12
Олы табыннан соң шуны аңлады ханбикә Зөбәрҗәт: абруйлы гына аксакаллар, куштаннар, тарханнар вә карачылар угланы Илһам ханның алдына тезләнергә әзерләр. Күренеп тора: шәех Игәнәй дә хан ягына авыша. Килешми олы кешегә болай кылану. Яшь хан атасы Сәлим ханга йөз тоткан меңбашларны алыштырды, кайберләрен исә йөзбаш дәрәҗәсенә төшерде. Дөрес, бәкләргә тимәде. Вәзир Камайга да никтер кырын карый. Сарайда булган хәлләрне энә күзеннән үткәреп килгән ханбикә Зөбәрҗәт күреп тора: нәүбәт вәзиргә җитте. Кемне вәзире итеп күрергә тели углан, ханбикә Зөбәрҗәт белми иде, әмма ханның үзеннән сорарга кыймады. Ә хан анасы белән ник бер киңәшсен! Әйтерсең ул аның анасы да түгел иде. Әйе, әллә бар иде ханбикә табыннарда, әллә – юк. Киңәш-сабак кылмый гына әллә ниткән үзгәрешләр кертүенә Илһам угланына үпкәсе булса да, ханбикә Зөбәрҗәт сабыр итәргә булды. Ләкин күрше Всеволод кенәздән баһадир Баянны сараена күпмедер алтын түләп кайтаруы хакында ишеткәч, түземе җуелды, шул мәҗлеснең икенче көнендә, тәхет ягына кереп:
– Бу ни хәл инде, углан, нигә кирәк булды ул баһадир сиңа? Нинди кяфер баһадир җыю ди ул? Яу килгәндә бер тапкыр да кылычын кынысыннан чыгармаган адәмне нигә дип сараеңа алырга булдың?! – дип белдерде.
– Атама яраган, миңа да ярар, анам.
– Атаңа да ярамады ул. Качып китте. Ә син аны алтын түләп кайтарасың! Шымчы ул, икейөзле адәм!
– Хәтерем ялгышмаса, Баян баһадирны Рус иленә атам илче итеп җибәргән иде кебек?
– Әйе, җибәрде. Чарасыздан җибәрде. Юркәй кенәз тыныч кына кире җибәрә алмасмы дип. Ә ул, мөртәт, аңа барып елышты. Кем була инде ул шуннан соң?! Хөкем итәргә кирәк аны, хөкем!.. – Шулай диде дә анасы, пырлап чыгып китте.
Илһам хан тәхетеннән купты, арлы-бирле йөренергә тотынды.
Кышкы салкын көннәр, күлләр шартлый, агачлар чатнап ярыла, ә тәхет ягында җылы, тыныч, хәтта кәтиб Хафиз да юк. Илаһи уйларга чумып утырганда гына, анасы керде дә бөтен уй-хисләрен астын өскә китереп чыгып китте. Ни хакы бар анасының хан эшенә тыкшынырга? Җитәрдер, атасын да бармак очында күп биетте. Мин – Бөек Болгарның олуг ханы, үз башым бар. Иртәгә үк Всеволод кенәзгә илчеләр җибәрәм: язын Казанга яу килсен, мин ярдәмгә барырмын. Абам биләмәләре минем кул астыма күчәргә тиеш. Шунсыз дәүләт юк. Тик кенәзгә кемне илче итеп җибәрергә? Булат угланнымы? Әйе, углан кулай булыр иде. Әмма ул Җаек буенда кәләш көтеп ята шул. Кәләшен генә тиз көтеп ала алмас. Аны Чыңгыз кавеме кулына эләккән, диделәр. Эт авызыннан сөяк алып булырмы— шаһ кызының Чыңгыз хан угланнарына да ошавы ихтимал бит, аннан кем баш тартыр икән! Олуг Мөхәммәт кызы Рабига Чыңгыз хан угланына Харәзем белән идарә итү мөмкинлеген бирәчәк бит.
Әллә соң илчеләр белән язга кадәр сабыр итәргәме? Әйе, Үргәнечтәге сәүдәгәр кайтсын, булачак килен маҗараларының асылын белик, шуннан соң күз күрер.
Анам әче телләнә башлады. Ә шәех Игәнәй минем яклы, ул атамның исемен дә телгә алмый, гәрчә атам бахырны кичергән булса да. Анам исә шәехкә ярым дошман карашта. Ахыр килеп кичерер кичерүен, әмма күңел түренә кереп калган җан үпкәсе тиз генә җуелмас.
Иң мөһиме: аңа бүген сарай куштаннары арасында абруй казану кирәк иде. Урыс кенәзе әнә, халкы канәгатьсезлек белдерә башласа, аларны йә күрше кенәзләргә каршы котырта, йә рухи аталарны җигеп, мөселманнарны, аларның илләрен, гореф-гадәтләрен кыргыйга санап, «бусурман» ны дошман итсәң савап аласың дип, күрше тыныч дәүләтләргә яу чабарга өнди башлый. Нигә аңа да шул ысулны, шушы ук чараны кулланмаска? Шайтан каласы аныкы, Казан янә Болгарныкы. Шайтан каласында чуен-тимер җитештерелә, Казан каласы дөнья базарына әверелеп килә. Әйе, сәбәбе дә бар: Болгарда тимер җитми. Халык арасында да канәгатьсезлек тудыру ипле. Тимер кемдә? Әмир Хаҗида. Ә әмир Хаҗи, Болгар тимерчеләре юклыктан интеккәндә, тимерне эрзяларга, чирмешләргә сата. Әйе, бар яктан да халыкта канәгатьсезлек тудырырлык. Ахыр килеп, халыкның түземе җуелыр, шунда мәйданга Илһам ханның сөрәнчеләре чыгар – халыкны яуга өндәр. Әмир Хаҗи абасы аңа карусыз буйсынырга тиеш. Илһам ханга башка чара юктыр.
13
Яз көтмәгәндә килде. Башта өй кыекларыннан тамчылар тама башлады, көлтә-салам белән япкан түбәләрдән боз сөңгеләре сузылды. Шуннан соң ун-унбиш көн дә үтмәде, күңелләргә шом салып, көтмәгәндә кара болыт күренде һәм котны алып күк күкрәде. Картлар бу хәлне яманга юрады, бала-чага, яшь-җилбәзәк «яз килә, яз килә!» дип сөенде генә. Чынлап та сәер яз булды. Тагын атна-ун көн дигәндә, каргалар, алар артыннан сыерчыклар күренде. Урамнарда кар бетте, кыр-басулар ала-кола калды. Мондый иртә язга күнекмәгән мал-туар, дымлы туфрак исен тансыклап, болын-тауларга тартылды.
Халык моны янә яманга юрады. Юньлегә булмас бу, мондый язның булганы юк әле, диештеләр.
Зөбәрҗәт ханбикәнең бу язы – ялгызы каршы алган беренче язы иде. Сагышланды ханбикә, моңланды, сызланды. Мәрхүм ир-канаты элек елларда, кояш язга таба борыла башлауга: «Әйдә әле, Зөбәрҗәтем, чыгып керик Идел ярына», – дияр иде. Шаулап боз китүен күзәтерләр иде. Ә быел кышы да гадәти кыш булмады: җилекне катырырдай салкыннары белән җәфалады, туңып үлүчеләрне күмү өчен кабер казый алмый интектеләр. Язы да әнә ашыга: вакыты җитмичә, җирләр ачылды, күкрәп яңгыр яуды. Хәерлегә генә була күрсен.
Моның өстенә «угланы Илһам хан абасы әмир Хаҗигаяу чабарга ниятли» дигән хәбәр җиткерделәр. Моңа тәмам кәефе кырылды ханбикәнең. Ахыр түземе җуелды, вәзирне дәштерде, сораштырды. Вәзир Камай берни дә яшереп тормады, ханбикәдән серен яшерергә өйрәнмәгән иде, барысын да сөйләде дә бирде. Боларны ишеткәч, Зөбәрҗәт ханбикә ни кылырга белми интекте, соңыннан «углан янына кереп аңлашырга кирәк» дигән фикергә килде. Ходайның хикмәте, элек анасы белән сөйләшми-нитми һични кылмый торган иде, тәхеткә утыруга кинәт үзгәрде дә китте бу бала. Ә бит ханбикә-ана бер дә болай булыр дип уйламаган иде, киләчәктә дә угланы бар нәрсә турында анасы белән киңәшер дип өмет иткән иде.
Кичкә таба ханбикә колагына янә бер яман хәбәр килеп иреште. Угланы Илһам әмир Хаҗиның кече угланын сарай мәдрәсәсеннән куып җибәргән. Бусына һич тә ышанмалы түгел иде, әмма төн җитүгә, бу хәл дә раслангач, карт ханбикә тәмам чарасыз калды. Ичмасам, киңәшер кешесе дә юк, һич югы, Назлыгөле янында булсын иде. Нигә, әйтик, ул каты маңгайга, баласын алып, анасы янына кунакка булса да килеп китмәскә икән?! Абасы җибәрмиме? Аны тагын Мөрем каласына яу чапкан, әлеге юлбасарлардан үч алган дип сөйлиләр. Бу ни хәл бу, нигә орыш вә кан коюдан туймый бу ир-ат?!
Сәлим хан вафат булмаса, бәлки, Болгарда бу хәлләргә юл куелмас та иде. Узынды балалары, узындылар. Чәчләренә чал кергән, ә акыл сырлары саега бара.
Баштарак Зөбәрҗәт ханбикә тәхет ягына керер һәм элекке урынына утырыр иде. Ә хәзер әнә Илһам угланы аны олы мәҗлесләргә дә дәшми башлады.
Кызы Назлыгөл исенә төшүгә, ханбикә Зөбәрҗәтнең күз алдына оста Дәүран да килеп баса иде. Һәм кияү күләгәсендә шундук Туйбикә шәүләсе дә калкыр иде. Ә аңа ияреп, билгеле инде, Сәлим хан рухы да туар. Нишләп ул Туйбикә исемен ишетүгә һәрчак югалып калыр иде икән? Аны һаман яратуы идеме? Әллә соң аның колчурасы Алпарныкы булуына үртәлүеме?.. Хан булса да бит, ятакка яткач, барча кеше дә бертигездер шул. Сәлим хан яшьлегендә Туйбикәне сөйгән булгандыр. Шуңа күрә, мәрхүмәнең исеме чыккан саен, бер-бер халәт кичергәндер.
Ир-канаты «Туйбикә» дип еш телгә алгалагач, Зөбәрҗәт ханбикә оста Алпарны барып күрергә уйлады. Алпар останы күрде дә хатын-кыз буларак бөтен җаны-тәне белән тойды: «кысыр Туйбикә түгел, җиде иргә тап булып бала тапмаган хатын да бу ирдән авырга узачак» дигән нәтиҗәгә килде. Юк, ир-зат ул тиклем тамаша олпат гәүдәле, күзгә ташланырлык матур да түгел иде. Әмма бер Хода белә, ни беләндер үзенә җәлеп итә. Күз карашында идеме бу гайрәт, йөз-кыяфәтендәме – Зөбәрҗәт ханбикә төшенеп бетермәде. Ләкин бер нәрсәгә инанды: хатын-кыз яратырлык иде оста, Туйбикә ябышып ятарлык иде. Дәүран да әнә суеп каплагандай атасына охшаган, гәрчә күз-кыяфәтендә Туйбикә чалымнары булса да. Назлыгөл аны үсмер чакта ук күреп үсте. Күргәч тә, шашып гашыйк булгандыр, күрәсең, балакай. Юкса җәннәттә яшәгән җирдән, хан сараеннан, ата-ана яныннан качып, бер ир-егеткә барып капланыр идеме? Тәгаен пәйгамбәре иткән инде балакай шул колчура останы. Ярый, хәерле булсын, бәхете вә язмышы шуннан булгандыр. Юл – адәмнән, язмыш – Алладан, диләр бит.
Әйе, Назлыгөл – ирдән, Илһамы хатыннан уңдылар шикелле. Тик Хаҗи угланы гына бәхетен соңарып тапты. Ягъкуб тархан кызын бик яратып яши, диләр. Бирсен Ходай. Җәйне— карлыгач, мәхәббәтне хатын-кыз китерер, дип тикмәгә генә әйтмиләрдер, күрәсең. Әйе, сез бәхетле, балакайлар. Тик әнә анагыз гына атагыздан калды. Аны яратучылар да бар иде. Сукыр түгел иде анагыз, барысын да күреп яшәде. Табиб Антоний аяк астында туфрак булыр хәлләргә җиткән иде. Тик ничек инде кяфер кулына кагылмак кирәк? Хәер, кәтиб Хафиз әнә кяфер кызын алды да торып ята, сарайдан чыгып китәргә җай гына көтеп тора. Шул адәм дә гаип ичмасам бүген. Антоний турында әйтеп тә торасы юк. Кайларда йөри икән үзе? Әллә соң чакыртып аласымы? Күңелсез бүген ханбикәгә, җаны өзгәләнә, күңеле әрни. Шул табибны күрсә, элегрәк үзе дә аңлап бетермәгән бер хиссият кузгалыр иде. Яшьтән үк хиссияткә бай хатын-кыз иде ул, сарайга килү белән сизде-күрде ул табибның үзенә сокланып каравын. Гашыйк булуы идеме бичараның ханбикәгә, гүзәллегенә соклануы гына идеме? Бик табигый, гүзәллеккә соклануы да ихтимал иде, әмма ханбикә Зөбәрҗәт йөрәге белән сизәр-тояр иде, табиб башка нәрсәгә тансыклый: үзенеке итәргә. Әмма бу адымны ханбикә беркайчан да ясамаячак иде, ул хакта да белә иде булса кирәк бахыр табиб. Сәлим хан да сукыр түгел, ике арадагы карашларны күрде дә тизрәк табиб Антонийны кенәз Всеволодка биреп җибәрде.
Гөнаһсыз иде табиб, Зөбәрҗәт ханбикә турында әйтеп тә торасы юк. Ул аны бары тик яратты гына, җавапсыз яратты. Дөрес, кайчакларда сулышы белән тартып китерердәй чаклары булды, ахыр чиктә барыбер тыелып калды.
Әйе, яз килеп, җир чишенеп яткан бер вакытта ханбикәгә бигрәк тә кыен иде. Табиб Антонийга бәйле хатирәләр дә юатмады. Чын үпкәсе, ахыр килеп, угланы Илһам ханга бәйле иде, җан ачуы аны тәмам хафага салды. Менә ничә көн инде угланы Илһам, мең төрле сәбәп табып, анасын кабул итмәскә тырыша.
Тәхет ягына кәтиб Хафиз килеп керде һәм аны күреп сискәнеп китте.
– Саумысыз, ханбикә? – диде ул, бераз дәшми торгач.
– Аллага шөкер, кәтиб! Үт, уз.
– Ханбикә, рөхсәт итсәгез, мин иртәгә Ага Базарга барып килер идем. Табиб Антоний кайткан, диделәр.
Әле генә искә алып утырган кешенең Болгарга килеп төшүен ишеткәч, ханбикә Зөбәрҗәт язмыш кошын тоткандай торып басты. Аның бит очлары алсуланып китте, күзләрендә кызыксыну галәмәтләре уйнады.
– Хафизҗан, мин дә барсам икән?
– Рәхим итә күрегез, ханбикә. Үзем кереп дәшәрмен.
Ханбикә, Сәлим хан вафат булганнан соң, сарайда бары тик бер кешегә – кәтиб Хафизга рәхмәтле иде. Менә, ичмасам, үзгәрмәс кеше. Рәхмәтле, итагатьле, инсафлы, беркайчан да кешене юк-барга рәнҗетмәс, шәфкатьле, ягымлы вә зыялы. Менә хәзер дә рөхсәтне ханнан түгел, ханбикәдән сорарга килгән бит. Яван кызы белән торса да, ханбикә аңа әллә кайчан фатихасын биргән иде инде. Дөрес, яван кызы белән һаман никахлашмыйча, болай гына торалар икән. Бәлкем, дөрес эшлидер. Яраткан вә ихлас гашыйк кешегә никах ни ул…
Ага Базарга барасы итте дә, чыннан да анда Антонийны очратса? Аллаһы Тәгалә тарафыннан тыелган кешесен күрергә барган кебек булмасмы?.. Юк инде, бармас, ахрысы, ул. Үзе сарайга бер килер, килми түзмәс. Димәк, угланы Илһам үз дигәнен итә тора. Тиздән Баян баһадир да килеп җитәр, сарай тәүгечә шау-гөр килеп тора башлар, мөгаен.
– Йә, үзең генә чыгарсың инде, Хафизҗан. Күрсәң-нитсәң, табибка сәлам юлларсың. Онытмагандыр әле ханбикәне.
– Оныта буламы, ханбикә! – диде кәтиб Хафиз, ашыга төшеп. Ләкин икенче мәлдә инде оялып күзләрен түбән төшерде.
– Онытмагандыр шул, – диде ханбикә Зөбәрҗәт. – Ничәмәел сарайда безне дәвалап торды да…
Ханбикә тагын нидер әйтергә теләгән иде, тыелып калды, калтасыннан бер янчык акча чыгарып, кәтиб Хафизга ташлады.
– Мохтаҗлыгы булса, Антонийга бирерсең. Ханбикә бирде дип әйтерсең, – диде дә Зөбәрҗәт, күтәрелеп, кызлар ягына кереп китте.
* * *
Беркөнне, ниһаять, Зөбәрҗәт ханбикә тәхеттә утыручы Илһам ханның берүзе чагына туры килде.
Илһам, анасын күрүгә:
– Мин казнабаш Варданны көтә идем, – дигән булды.
Әмма Зөбәрҗәт ханбикә гүя ишетмәде дә, алга узды, утырды, дога кылды.
– Инәй, – дип кабатлады Илһам хан. – Сиңа әйтәм…
– Абаң йортына яу чабарга җыенасың дип ишеттем, бәхиллегем юк, – диде ханбикә Зөбәрҗәт, угланының күзенә карамый гына, башка берәүгә сөйләгән кебек.
– Абам миңа Шайтан каласын бирергә тиеш иде! Ул казнага бер тиен ясак түләми, бәйсез рәвештә мөстәкыйль көе көн көтә. Ә миңа гаскәремне ишәйтергә кирәк.
– Һәм абаңа яу чабаргамы?! Хаҗи абаң җүләр түгел, ул синең яу чабарга җыенуыңны сизенмидер дип беләсеңме?
– Белсен! Ул миңа, олуг ханга, бер тиен ясак түләми!
– Абаңа яу чабарга җыенасың… миңа «инәй» дип дәшә башладың. Баккан анага әйтә торган исем ул, балакай, тапкан анаңа түгел. Ә мин сине үз күкрәгем имезеп үстердем…
– Кичер, анам. Тик нә кылыйм! Абам баш бирми. Болгардан Казан ягына һөнәрчеләр, чүлмәкчеләр, бай сәүдәгәрләр китә.
– Казан каласын атаң да ныгытты кебек, балакай.
– Җитәр, анам, балакай да балакай, димә. Мин үсмер бала түгел, олуг хан.
– Ил йөге синең иңеңдә, балакай, – диде ханбикә, ирен чите белән генә елмаеп. «Әнә шулай, – дип уйлады эченнән генә ханбикә. – Мин сиңа – балакай, син миңа – инәй».
Илһам хан тәхетеннән төште, арлы-бирле йөренергә кереште.
– Казнабашыңны Сөмбелгә җибәрмә, бәхиллегем юк.
– Мин аны Казанга җибәрәм.
– Шундаен олы кешегә кул күтәрерләр дип уйлавыңмы? Абаң ясак түләмәс, ә казнабашыңны мыскыл итәрләр.
– Мин аны азатларым белән озаттырам.
– Азатларыңны әсир итәр. Ә казнабашыңны сакалын кисеп, корсагы җиргә тигән биягә атландырып җибәрер. Кияүкала кенәзләре Әндрәй кенәзнең йомышчыларын мыскыл иткән кебек.
– Юкны сөйләмә әле, анам. Кяферләрме әллә без?
– Кеше ихтыярын кимсеткәндә, иман тикшермиләр. Казнабашыңны кәҗәгә атландырып, сакалын кисеп җибәрсәләр, кая керер тишек тапмассың.
– Миңа акча җитми, миңа гаскәр җыярга кирәк. Акчасыз азат тотып буламы?
– Нәфсеңне тый, уй-ниятеңне изгегә юнәлт. Абаңа баш иеп бар, – диде ханбикә, кузгала башлап.
– Мин аңа баш иеп түгел, яу белән барачакмын, яу белән! Тик, анам, син миңа комачаулама. Мәрьям бикәне дә рәнҗетмә!
Мәрьям исемен ишетүгә, Зөбәрҗәт ханбикә туктады, каерылып, угланына карады. Күзләре кысыла башлап, кашлары җимерелүдән үк күрде Илһам хан: «Мәрьям бикә» сүзе анасы йөрәгенә ук булып кадалды.
– Әстәгъфирулла, бу ни дигән сүз тагын?! Ни дип дәшәргә тиеш мин аңа?
– Мария аның исеме, Мария, анам!
– Аларда Мариядер, шикләнмим, әмма бездә Марҗа. Сиңа— Мария, миңа – Марҗа бикә.
– Ул хәзер ханбикә, анам, ишетәсеңме, ханбикә!
– Алды бикәдер, шикләнмим, арты Марҗадыр ич! Инде ханбикә! Булмый торсын әле! Кем өйрәтте сиңа моны?!
– Гөнаһлы булма, анам. Берәү дә өйрәтмәде. Мин – хан, әул – ханбикә.
– Син – олуг хан, ә ул – бикә, бары тик бикә! Мине җирләгәч, ханбикә булыр, – диде ханбикә Зөбәрҗәт һәм шундый иттереп угланына карады, теге чак кына артка чигенә башламады: – Җый табын. Бөтен аксакалларыңны дәштер. Алар хәл итсен!
Шулай диде дә ханбикә җилләнеп чыгып китте. Соңгы көннәрдә үз-үзенә урын таба алмый интеккән иде, угланы белән әйтешергә булган икән. Әйтешкәч, күңеле тынычланыр кебек иде, хәзер әнә җаны атылып чыгарга тора, бәгыре парә-парә килә. Ханбикә Зөбәрҗәт ятак бүлмәсенә керде дә сәкегә капланып елап җибәрде.
Анасы пырлап чыгып киткәч, Илһам хан бусагабашны чакырып алды һәм казнабаш Варданны тизрәк табып китерергә кушты. Бусагабаш эленке-салынкы гына килеп керде, керде дә туктап калды, таптанып тора башлады.
– Кая казнабаш Вардан?
– Килеп ята, ханиям.
– Ә синең нигә кәефең юк? Кем янына килеп кердең син, бозау ялаган нәмәстә! Бар, йомышчыларга әйт, берсекөнгә бөтен аксакалларны, куштаннарны табынга дәшсеннәр. Берәүсе дә килми калмасын.
– Баш өсте, шөһрәтлем.
Бусагабаш чыгып кына киткән иде, вәзир Камай килеп керде:
– Хәерле иртә, ханиям! – диде вәзир, мичкәдәй гәүдәсен тәхеткә таба тәгәрәтеп.
– Казнабаш Вардан агай кайда?
– Килеп ята, – диде вәзир Камай.
– Нәрсә сез, тутый кош сыман һаман бер сүзне кабатлыйсыз? Бусагабаш «килеп ята» диде, инде син.
– Минем сезгә әйтер сүзем бар, ханиям.
– Йә-йә, – диде Илһам хан, тәхеткә төшебрәк утырды.
– Мәрьям бикә белән очрашкан кенәз тиуны Митәй атлы булып чыкты, сәүдәгәр Яким Күчтемнең оныгы икән.
– Әнә ничек икән. Таймас баһадир кайда?
– Ул хәзер килер, казнабаш Варданны Казанга җибәрү килешерме икән, ханиям?
– Минем казна буш, азатларыма түләргә акча җитми. Казнабаш Вардан әмир Хаҗига барсын, акча сорасын. Бирми икән, атам кирмән күтәрергә биргән акчаны кайтарсын.
– Халык бай да бит ул, ханиям, ничек кеше кулыннан акчаны тартып алмак кирәк. Кара халык – кара сарык бит ул. Фетнә күтәрүе бар. Хәер, фетнәдән куркасы юк, азатлар да, корал да җитәрлек. Мине, ханиям, Мәрьям бикә белән сөйләшеп торган кенәз тиуны борчый.
– Моннан соң, вәзирем, Мәрьям бикә синең өчен дә, башкалар өчен дә – ханбикә. Мин – олуг хан, ә ул – ханбикә.
– Баш өсте, шөһрәтлем.
– Юркәй кенәздән хәбәр юкмы әле?
– Юк, ханиям, ул вәгъдәсендә торыр. Сабантуйлары үткәч тә кузгалырмын дигән иде. Үтә корылык анда, хан. Чәчкән икмәкләре чыкмаган, басуларында ком бураны. Юркәй кенәз Казанга ук килергә курка, Ибраһим каласын яуламакчы.
– Кенәз – Ибраһим каласын, без Казанны кулга төшерербез.
– Бирсен Ходай, – диде вәзир Камай, баш иеп.
– Бусагабаш! – диде Илһам хан. – Ханбикәне дәш!
– Зөбәрҗәт анагызнымы, шөһрәтлем?
– Мәрьям ханбикәне! – дип җикерде Илһам хан. – Тиз бул, бер аягың монда, икенче аягың анда булсын!
Күп тә үтми, тәхет ягына Мәрьям килеп керде. Тыенкы, сак кына ир-канаты янына килде. Килде дә җаныеның күкрәгенә башын төртте.
– Ни булды? – дип сорады Илһам хан, вәзире белән бусагабашына чыгып китәргә ым какты.
– Берни дә булмады, Илгамым, яраттым, – диде Мәрьям ханбикә.
– Сагындым, диген.
– Яраттым да, сагындым да, – диде Мәрьям ханбикә, башын күтәреп, ир-канатының күзләренә карады.
– Утыр әле, утыр үз урыныңа. Моннан соң син анам урынында, янәшәмдә булырсың.
– Мин ханбикә, Илгамым?
– Әйе, син – ханбикә, ханбикә.
– Якшы, мин ханбикә, Илгамым, анам урынында утырамын.
– Утыр, утыр инде. Менә шулай. Хәзер әйт: кичәле-бүгенле Ага Базарда кем белән очраштың?
– Кардәшемне күрдем, Илгамым. Митрий килгән, шуны очраттым. Агасына тиреләр китергән, үзенә тун тектерергә исәбе.
Шулчак тәхет ягына Зөбәрҗәт ханбикә килеп керде. Керде дә үз урынында утыручы киленен күреп, ирен чите белән генә елмаеп алды һәм, киленен тәгаен күрмәмешкә салышып:
– Углан, калага табиб Антоний килгән, сарайга дәшәр идең,– диде.
– Ярый, анам, дәштерермен, – диде Илһам хан, ханбикә Зөбәрҗәт кырт кына борылды да тәхет ягыннан чыгып китте.
14
Ханны күрергә килгән Яким Күчтемне Илһам хан бик озак кабул итми торды. Урыс кенәзенең бай сәүдәгәре Яким Күчтем мәрхүм Всеволод чорында илче вазифасын үтәгән иде, бүген әнә оныгы Митәй белән Болгарга тиреләр алып килгән, диләр. Янә сәүдәгәрлек эшенә керешкәнме? Ә бит Әндрәй кенәз заманында ук илче булып йөрер иде. Дөрес, соңра ул кенәзне үтерүдә катнашкан бугай, шулай да Всеволод кенәз дә аны чит итмәде – янында калдырды. Инде бүген әнә Юркәй кенәзгә хезмәт итә. Ләкин кем йөзендә? Илче булып түгел, билгеле, юкса хәбәр итәр иде. Димәк, Болгарга сәүдәгәр йөзендә генә килгән. Илчеме, сәүдәгәрме – Илһам хан аны кабул итәр. Хәтере ялгышмаса, атасы мәрхүм әйтер иде: Яким Күчтем беркайчан да Болгарга тикмәгә генә килмәс.
Илһам хан кәтиб Хафизга карап алды, Яким Күчтем кергәндә, кәтибнең урынында булуы зарур иде. Ошбу кешене кәтиб Хафиз да бик әйбәт белә. Яким Күчтем турында аңа нәкъ менә кәтиб Хафиз: «Телгә җор, аяклы тарих», – дип әйткән иде.
Илһам хан, тәхеткә утыргач кына: «Нигә килгән урыс кенәзе илчесе?» – дип, илчегә күз төшереп алды. Хак, аныңилчеләре дә Юркәй янына барып кайттылар, олуг кенәзгә йомышын җиткерделәр. Казанны алырга ярдәм итсен. Шул хәлне ачыкларга килгәнме?.. Юркәй кенәз ризалыгын биргән бит инде, угланы Булат барысын да җайлап кайтты: турыдан-туры кенәзнең үзе белән күзгә-күз калып сөйләшкән. Шуның өчен бу хәлне бары тик угланы Булат һәм Илһам хан үзе генә белә иде. Әгәр дә мәгәр Юркәй кенәз яшерен сөйләшүне илчесе Яким Күчтемгә әйткән булса?.. Яким Күчтемнең Болгар тулы товар ишләре. Бу хакта әнә анасы сөйләнеп тә йөри инде. Дөрес, ул аны Казанга яу белән үзе генә бара дип белә. Мәгәр Илһам хан белә: гаскәр белән барса да, гаскәрсез барса да, Казанны ул ала алмаячак. Аңа ярдәм кирәк. Ә ярдәмне бары тик Юркәй кенәз генә бирә ала…
Атасы Сәлим хан белән Яким Күчтем бик тату яшәгәннәр иде. Илченең – ханнан, ханның илчедән сере булмады, ахрысы, чөнки яу-талаулар хакында Сәлим хан алдан ук белеп торыр иде. Ул да якын итеп кабул итсә кенәз илчесен?.. Бөтен уй-теләген, эч серен белсә?..
Илһам хан кенәз илчесен дәшәргә кушты.
Бусагабаш, алгы якка чыгып, Яким Күчтемнең исемен дәшкәч, карт илче сискәнеп китте. Нигәдер күңеле тыныч түгел иде. Оныгы Митәйгә калага чыгып йөрмә, дип әйтеп куйган иде, ә ул, азгын җан, Ага Базарга чыгып, хан хатыны Мария белән очрашкан. Шуның өчен күпне күргән илче оныгын тизрәк илгә озаткан иде. Әйе, Аллаһы Тәгалә, сакланганны саклармын, дигән. Җүләр баш, бикәне күзәтми торалар буламыни! Әйе, оныгы Митәйнең бөтен эшне бозып куюы бар иде, шуңа ул тәхет бусагасын пошыныбрак атлады. Элек аңа бер дә куркасы юк иде, яшәү дәверендә ул беркайчан да Болгар ханнарына хилафлык кылмады. Кайчандыр ата-бабалары шушы яклардан чыкканга күрәме, Болгар халкы аңа якын иде. Әмма шул ук вакытта иман кылган илен дә онытмады, кенәзләргә тугры хезмәт итте.
Яким Күчтем бусага аша үтте, тәхеткә якынаюга баш иде, ханга сәлам юллады.
– Сәламең алдык, әйдә, түрдән уз, утыр, – диде яшь хан һәм шуның белән илченең күңелен тынычландырып куйды.
– Олы Оя Всеволод угланы кенәз Юрий сезгә сәлам юллады, олуг хан.
– Сәламен алдык, Якимкә агай, – диде Илһам хан, елмая-елмая.
– Бездә корылык, хан. Базарларда кыйммәтчелек. Юрий Всеволодович олуг кенәз буларак борчуда: Болгардан икмәк килми башлады.
– Мөрем юлбасарларын абам акылга утыртты бугай инде. Юлбасарларын тыйсын кенәз, илче агай. Болгарда әнә бер сәүдәгәрне дә талаганнары юк. Бездә тәртип, саклыйбыз.
– Ачлык, олуг хан, ачлык шул көнгә калдырды. Ач кешенең ачуы яман, диләр бит.
– Игенчедән күпме ясак җыя кенәз?
– Биш өлештән берен, олуг хан.
– Ә мин, кадерле илче, ун өлештән берен җыям. Салымны сала белмәсәң, чынлап та ач калуың бар. Аннары, кенәз бик күп гаскәр тота, ә гаскәриләрне ашатырга кирәк, һәммәсенә дә акчалата бирергә.
– Киңәшең өчен рәхмәт, олуг хан. Ләкин мин Владимир тәхетендә утырмыйм шул.
– Ачулану түгел бу, Якимкә агай, үртәү дә түгел… Үзем дә салымны биш өлештән җыярга җыенам әле. Керем аз. Сәүдәгәрләр дә узынды, тауварларын яшереп саталар, тарханнарым моңа күз йома, йә булмаса, кул очына ала. Ә бу хәл казнага бик күп зыян китерә. Хакмы-түгелме, Якимкә агай, Казанга да күз салгансың икән дип ишеттем. Имеш, урам суктыра башлагансың, әмир Хаҗи ризалыгын биргән.
– Күз салырга картайдым инде, олуг хан. Казанга күз салучы – энем Афанасий. Булдым мин ул калада. Урыны уңай, җиде юл чатында дияргә була. Мәрхүм Сәлим ханның югалган кызы да анда икән. Кала остасында кияүдә. Малайкае бар. Гүзәл, гүзәл, баласы белән күрдем дә үзен, Мәрьям анага охшатып куйдым. Ходай бирсә бирер икән гүзәллекне кешегә, атна-ун көн буена йөз-кыяфәте күз алдымнан китмәде. Кызлар чибәрлеге – адәмнән, хатыннар гүзәллеге – Ходайдан, диләр бит, хак икән.
– Язмыш, язмыш, Якимкә агай. Әнә шулай колчурага кияүгә чыкты да куйды.
– Бер дә колчура катынына охшамаган ул, олуг хан. Бәхете йөзенә үк бәреп чыккан, шат, елмая. Ни, мин ул Дәүран останың атасы белән таныш идем бит. Владимирга килеп, чиркәү салып киткән иде. Алтын куллы иде мәрхүм, улы да каланы яңарта. Әмир Хаҗиның сарае бер дә олуг ханныкыннан ким түгел. Барысын да килештереп эшли. Кәрвансарай суктырырга сызымнарны аңа эшләргә бирдем әле. Риза булды. Афанасий тырышты инде, ул алдан йөрде.
– Йә, дөнья хәлләрен куеп торыйк, Якимкә агай. Үзең нинди йомыш белән килдең?
– Һә, иң әүвәл, олуг хан, сиңа кенәз бүләкләрен тапшырырга рөхсәт ит. – Яким Күчтем бармак шартлатты, шундук ишек артында торган хезмәтчеләре, кенәз бүләкләрен күтәреп, тәхет ягына керә башладылар. – Олуг кенәз бүләкләре, олуг хан.
Хан алдына кеш тиреләре, затлы туннар, ике-өч тәпән бал, күзне камаштырырлык ак киндер тукыма төргәкләре өелде.
– Рәхмәт, рәхмәт яусын, илче, – диде Илһам хан һәм ялчыларына бүләкләрне алып китәргә кушты: – Болгар да буш итмәс, илче. Иртәгә үк утыз-кырык көймә икмәк Ульдәмиргә юл алыр.
– Аллаһы Тәгалә ярлыкый гына күрсен, олуг хан, – дип, илче Яким Күчтем ханга баш иде, чукынып алды.
Илһам хан әмере белән түр яктан агач тәпән белән кымыз күтәреп керделәр. Илче Якимгә кымызны хан үзе салып бирде.
– Синең белән күптән очрашасым килгән иде, Якимкә агай, – диде ул, кечкенә өстәл янына кунагын дәшеп. – Син— күпне күргән кеше. Болгарга юл башың Казаннан башлаган өчен дә үпкә тотмыйм. Җитеш әйдә, эч һәм сөйлә. Шул гынамы йомышың, икмәк кенә кирәк булдымы?
– Күрше күршегә килми, йомышы төшми торамы, хан? Йомышсыз ялкау гына йөрер, ди. Иллә иң олы йомышым – икмәктер, хан. Икмәктә – хикмәт, диләрме әле.
– Икмәкне борын-борыннан болгарлар игә, Аллага шөкер, ач калганыбыз булмады диярлек. Ләкин бүген аны куеп торыйк әле, Якимкә агай. Минем урысларның борыннан килгән кенәзләренең тормышларын беләсем килә. Шул хакта сөйләсәңиде. Китан* кенәздән башка минем бер кенәзне дә күргәнем булмады. Ә ул батыр кеше иде. Атасы Юркәй Долгорук та хикмәтле кенәз булган, диләр. Аны син дә күргәнсең икән. Ниндирәк кеше иде?
– Минем атамның башына җитүче кенәз шул инде, хан.
– Ничек-ничек булды ул хәл? – диде Илһам хан, җайлабрак утырды, ишек төбендәге бусагабашка «чыгып кит» дип кул селтәде.
– Хикмәтле кеше булган, күрәсең. Әле дә күз алдымда тора. Олпат гәүдәле, ак чырайлы, зур булмаган күзле, кәкрәебрәк торган озын борынлы, кечкенә сакаллы кеше иде. Тавышы калын, карашы усал да, ягымлы да. Ягымлыга – ягымлы, усалга усал булгандыр инде. Бермәлне дружинасы белән Киялигә барышлый атамның утарына килеп төште бу. Берәүләр, Кияүкалага яу барыр юлда туктап ау кылып, күңел ачарга булган, диделәр, икенчеләре, кенәзне анама гашыйк икән, диделәр. Минем анам җырга оста, ак йөзле, чибәр хатын иде. Бай нәселдән. Хак, атам да төшеп калганнардан түгел, ил тарханы. Болгардан күчеп утырган. Кенәз килгәч тә, Черниговтагы туганына чапкынын җибәргән, имеш. Күчтем бай урманнарына ауга килсен, имеш, урман мәчесен дә ала килсен. Чернигов кенәзе ауга өйрәтелгән урман мәчесен йөрткән. Аннары Юрий кенәзне хатын-кызга хирыс икән, диделәр. Мин ул чакта моның ни икәнен белми идем әле, бу хакта атамның хезмәтчеләре сөйләр иде, ә мин инде үсмер егет, гелән колак салып йөрим. Чөнки күрәм, кенәз килеп төшүгә, атам кара коелып йөри башлады. Күрәсең, сизенгәндер, бичара. Кенәз табынны ишегалдына хәстәрләтте. Ни өчен дисәң, Чернигов кенәзе алып килгән урман мәчесе бу көнне поши тоткан, аны тунап, таганга астылар, астына ут яктылар. Атам бал шәрабы китерде. Берме, икеме мичкә эчтеләр, хәтерләмим. Безгә ни, без шат. Ыгы-зыгы, шау-шу киләләр, җырлыйлар, бииләр, көрәшәләр. Шактый салып алгач, Юрий Долгорук кенәз торды да анама таба китте, атам ялт итеп шул якка күз атып алды. Ошатмады кенәзнең кыланышын. Әмма тыймады, дәшмәде. Кенәз үзенә таба килә башлагач, анам йөзенә кызыл комач җәйгәндәй кызарынып китте, бит-йөзләрендә гөлт итеп ут капкандай булды.
– Җырла әле, җырла әле, лебёдушка-аккошым, – диде кенәз. Шулай диде дә анамның алдына тезләнде, аякларыннан кочты, күтәрелеп, күзләренә карады. Анам, ни кылырга белми, аның чәченә кагылып алды.
– Җырлармын, соколик мой, җырлармын, – диде анам.
Атам анамның бу кыланышын килештермәде, күрәсең, шартлатып кулындагы камчы сабын сындырды, әмма миннән башка моңа хәтта игътибар итүче дә булмады, бары тик анам гына, йөрәге белән ишетепме:
– Җырлармын, кенәз, җырлармын, бар, урыныңа утыр, – диде.
Юрий кенәз урынына барып утырмады, шул җирдә терәлеп калды һәм анамның җырлавын көтә башлады. Шул мәлдә, башка чарасы калмагачтыр инде, анам җырлап җибәрде. Әйе, ул моңны ишетсәң иде син, олуг хан, менә тәннәр чемер-чемер итә, билләһи, сандугачлар сайраудан туктагандыр. Сурәт шундыйрак: анам җырлый, ә кенәз Юрий анамның аяк астында дияргә була. Барысы да мөкиббән китеп, таң калып тыңлый, кенәз дә, ачкан авызын ябарга онытып, җырчының авызына төбәлгән, гүя сихерләнгән иде.
Җыр бетте. Анам тирән итеп сулыш алып куйды. Шул мәлдә кенәз сикереп торды да, анамны кулына күтәреп, өйгә таба алып китте.
Атам Күчтем төптән юан саллы гәүдәле кеше иде, ачуы килгәндә ике яшьлек үгезнең ике мөгезеннән алыр иде дә егар иде, әле дә көр вә усал тавыш белән:
– Кенәз, куй минем катынны, тимә аңа! – дип кычкырдыһәм кынысыннан кылычын суырып чыгарды да кенәзгә таба китте.
Юрий кенәз анамны төшермәде, борылды да атама карады һәм аның кулында ялангач кылычын күреп әллә үзе җансакчысына ым какты, әллә тегесе ашыгыбрак атамны укка алды. Аркасына ук кадалуга, атам артына әйләнеп карыйсы итте, ләкин өлгерә алмады, йөзтүбән капланды. Анам чырыйлап кычкырып җибәрде, ыгы-зыгы купты. Юрий кенәз анамны җиргә бастырды да, кылычын чыгарып, атамны укка алган сакчысына таба китте. Ул аны урталай чапкан булыр иде, шулчак атасы алдында Андрей кенәз пәйда булды, атасына аркылы төште. «Атам, койма кан, ул синең җаныңны саклап калды», – диде. Юрий кенәз әле берсенә, әле икенчесенә күз ташлады да, кылычын кынысына тыгып, бераз башын иеп торды, аннары:
– Югал күз алдымнан! – диде.
Бу фаҗига 1147 елның җәй башында булды, бераздан кияүкалалылар Юрий кенәзнең үзенең дә башына җиттеләр. Ләкин безнең ара моның белән генә бетмәде. Юрий кенәз, анам алдында гаебен юарга теләпме, апабыз Улитаны өлкән улы Андрейга сорады. Анам каршы килмәде. Әнә шулай Андрей кенәз безнең җизнәй булып китте. Бераздан җизнәй кеше энем Афанасий белән мине сараена алды – киңәшчеләре итте.
– Нигә соң Әндрәй кенәзгә кул күтәрергә иттегез?
– Үчле идек без Долгорукларга, нык үчле. Апам Улита да бер дә яратып тормады үзен, бәлкем, шуңа кенәз, аны аерып, сезнең Болгардан өйләнгәндер. Улитаны кууы, Болгардан өйләнүе янә безнең йөрәккә ут өстәде. Һәм без аннан котылырга булдык. Хәер, Андрей кенәздән бик күпләр канәгать түгелләр иде: рухи атакайлар да, боярлар да, безнең турыда әйтеп тә торасы юк.
– Әндрәй кенәзне үтерүдә Всеволод кенәз дә катнашкан диләр, хакмы шул, Якимкә агай?
– Гөнаһлы буласым килми, үлтерүдә катнашмады, әмма котыртуы хак. Ә нигә, ул да Юрий Долгорук угланы, анасы башка булса да, кенәзлеккә хакы бар иде. Тизрәк тәхеткә утырасы килгәндер.
– Хәтерем ялгышмаса, Әндрәй кенәз, ислам динен кабул иткән өчен, энең Апанайны зинданга утырта, иртән бөтен халык алдында дар агачына асмакчы була. Аны кем коткарды?
– Пётр кияү. Ул коткарды. Бусурман динен кабул итүенә без дә риза түгел идек, әмма ул минем туганым. Владимирга килгән Афанасий турында кемдер кенәзгә җиткергән. Имеш, сәүдәгәр Афанасий бусурман диненә күчкән, башына чалма урап йөри. Андрей кенәзнең, Кияүкалага яу барганнан соң, күп югалтуларга дучар булып кайткан көннәре. Халык кенәзгә ачулы, боярлар турында әйтеп тә торасы юк. Андрей кенәз бу тамаша белән халыкның ачуын бусурманнарга күчермәкче иде, ягъни Болгарга. Әйе, энем Афанасий аша.
– Өлгерә алмый калдымы?
– Өлгерә алмый калды, хан.
– Апанай Болгарда, башында чалма, шәех кызына өйләнде, никах укытты.
– Тиле ул, җүләр беткән. Җитмәсә, мәчеткә намазга йөри икән.
– Бу начармы, Якимкә агай?
– Дин ташлау яман түгел, иман ташлау яман, хан. Мин аңа ачуланмыйм. Тик яңадан Владимирга кайта алмас кына диюем. Безнең урыс халкы, гомумән, башка диндәге кешеләргә көн күрсәтми. Аллаһы Тәгалә ярлыкасын. Ышану төрле булса да, Алла бер, диләр бит.
– Хуш, Якимкә агай, хуш. Ә син җитешеп утыр әле. Балны да авыз ит, кымызны да читкә куйма. Кымыз канны кузгатыр, диләр.
Яким Күчтем барысыннан да җитешеп утырды, ул бернәрсәдән дә тартынмады. Гомумән, болгарларны бик яхшы белә иде ул, тырыш һәм сәүдә итәргә хирыс булган халыкка ихтирамы зур иде. Кыскасы, күчтемлеләр Болгарда исемле, дәрәҗәле кешеләр иде. Яким Күчтемнең энесе Афанасий мөселман диненә күчкәч, шәех кызына өйләнеп, кала уртасына диярлек хан сараедай өй салдыргач, бу нәселгә болгарларның ихтирамы тагы да артты. Чөнки Болгарда Яким Күчтемнең бик күп товар ишләре бар иде. Әмма Яким Күчтем энесе Афанасий түгел, беркайчан да динен алыштырмас. Аның уенча, бүрекне алыштырырга мөмкин, ат-исемне… хатыннар турында әйтеп тә торасы юк. Хәтта илне, ә менә табынган динне?! Юк, тагын бер тапкыр юк!
Диннәре ят булса да, Яким Күчтем төрки Болгарына яу чапкан кенәзләрнең берсен дә якламады. Кенәзме ул, рухи атакаймы, әйтер сүзен өзеп әйтер иде: «Илең белән сәүдә иткән күршегә яу чапмыйлар!» Мәгәр аны берәү дә тыңламады. Үз диннәрендә булса да, күрше дәүләтләрне талау исәбенә яу йөрделәр. Яу чабу өчен халыкны котырту рухи атакайларга бирелсә, байларга корал табу тапшырылыр иде. Шул ук вакытта Яким Күчтем еш кына уйланыр иде. Нигездә, сәүдә юллары төркиләр кулында. Әйтик, бөтен байлык аларга агыла. Әгәр дә мәгәр шул сәүдә юлларын кулга төшерсәң, бөтен байлык кенәз казнасына агар иде. Ләкин моның өчен кан коярга кирәк, бик күп кан, чөнки төркиләр – күп һәм бик яхшы коралланган, сугышчан халык. Аларда хәтта ниндидер туп җитештерәләр, ди. Һәм аны ниндидер яван[2] остасы белән Бәкер атлы егет өлгертә икән. Һәм кая да түгел – Шайтан каласында. Ә Бәкер дигәннәре аның товар ише Әхмәтнең углы икән. Ул угыл Яким Күчтем товар ише Әхмәткә китергән кызга өйләнгән. Әнә ничек чәбәләнгән бу дөнья дигәнең. Ә ул бичара бала аныкы, хезмәтче хатын тапкан кыз. Дөрес, балага узуга, Яким Күчтем хезмәтче хатынны кияүгә биргән иде. Инде шул кыз Әхмәт дусты углында икән…
Урыс-болгар еш орышмый, әмма ун елга бер булса да урыс, ике арада төзелгән солыхны бозып, Болгарга яу чаба торды. Чөнки Болгар – бай ил. Алар Һират, Багдад, Сәмәрканд, Бохара, Үргәнеч, хәтта Мисыр, Табгач товарларын Ульдәмиргә, аннан Новгородка, хәтта Киевка йөртә. Торжок каласында әнә Болгар сәүдәгәрләре урамы бар. Әмма сәүдә бераз сүрелдеме, ике арада киеренкелек арта, сәүдәгәрләр зарлана башлый. Кыскасы, яу чабу Болгар өчен дә, Ульдәмир кенәзләре өчен дә бер дә кулай түгел иде.
Әйе, ике арада юк-юк та сугышлар була торды. Сугышу өчен заманына күрә камил корал кирәк иде. Бу өлкәдә Болгар дәүләте һәрчак алда барды. Хәзер дә әнә нидер ясап яталар, имеш. Шуны белү өчен тәҗрибәле Яким Болгарга килде. Бу йомышны кенәз аңа үзе йөкләде. Яким Күчтем йә чуен кою серен белергә, йә аны коючының үзен алып кайтырга тиеш. Бер уйлаганда баш китмәле нәрсә, йомыш кынамы! Әмма Яким олуг кенәзгә карыша алмады, ошбу йөкне үз өстенә алып ук бетермәсә дә: «Барып карыйм, кенәз», – диде. Әмма яшь кенәз Юрий Всеволодович мәсьәләне кабыргасы белән куйды: йә чуен кою сере, йә чуен коючы үзе Ульдәмирдә булсын!
Кымыз эчә-эчә уйланып утыра торгач, Яким Күчтем Болгар ханы Илһамга әлеге кызы турында әйтергә булды. Дүнәшә атлы ул кызга Шайтан каласындагы чуен коючы оста өйләнгән икән, кенәз кушкан йомышны үтәү өчен җайлы юл үзе табылды түгелме соң?!
– Олуг хан, – диде Яким Күчтем, бик озак уйлана торгач, – заманында мин бик зур бер яманлык кылдым: үз баламны товар ишем Әхмәткә китереп бирдем. Асрау хатын тапкан балам иде. Китереп бирергә мәҗбүр булдым. Ни чарадан бичара кылдым бу яман эшне, олуг хан. Хәзер
шул баланы күрәсем килә. Җан тартмаса да, кан тартыр диләрме әле? Инде төшләремә керә башлады сабый.
– Шайтан каласына керә алмассың, Якимкә агай.
– Ярлык бирсәң ярар, олуг хан. Бала бит.
– Шайтан каласына керергә ярлык… – диде Илһам хан һәм бертын уйланып торды. – Кала, беләсеңдер, тархан әмир Хаҗи кулында. Иллә ниятең явызлыкта булмаса, бирербез ул фәрманны, нигә бирмәскә.
– Аллам сакласын, олуг хан. Нинди яман ниятем булсын ди?! Болгарлыларның күчтемлеләргә рәнҗегәннәре булмаган иде, иншалла, моннан соң да булмас, динебез ике булса да, телебез бердер.
– Мин барысыннан да хәбәрдар, Якимкә агай. Мәрьям ханбикә миңа барысын да сөйләп тора. Тиун Митәйне тиз көндә Ульдәмиргә кайтарып җибәрүеңне дә беләм.
– Буталып йөрмәсен, дидем. Сәүдәгәр түгел ул, хак. Мәрьям ханбикә аңардан туганнары турында сорашкан. Бары тик шул гына…
– Ул миңа барысын да сөйләде, Якимкә агай.
– Син хаклы, хан, хатын-кызга ышану кирәктер. Кайбер ир-ат ялгыша, хатын-кызга ил-җирен алыштыру берни тормый дип уйлыйдыр. Андрей кенәзнең кенәзбикәсе Екатерина ирен үлтерергә җыенуыбыз турында һични белми кала. Белгән булса, безгә яман булыр иде. Ә кайберәүләр аны белгән дип баралар. Хак анысы, кенәзбикә, минем кебек үк, Болгарга яу чабуга һәрчак каршы булды. Эш талашуга кадәр җитәр иде. Болгарга юнәлгән соңгы яуга Андрей кенәзнең катнашмавы да хатыны үтенечен җиргә салып таптамаудан иде. Кенәзнең бу кыланышын рухи атакайлар, боярлар бер дә ошатмадылар. Үзләре халыкка: «Кенәзне үлтерергә хатыны котыртты», – дигән гайбәт тараттылар. Шушы хәлдән соң бичара кенәзбикә, кече угланы Юрийны алып, Саксин каласына китәргә мәҗбүр булды. Мин моны бер дә хупламадым, хан. Әмма нишләмәк кирәк, башны ташка орып булмый, безнең христиан халкы башка диндәге кешене эттән дә яман күрә.
– Миңа бу хәлләр таныш, Якимкә агай. Хуш, сиңа ярлык булыр, – диде Илһам хан, тора башлап.
Яким Күчтем дә күтәрелде һәм, барысы өчен дә рәхмәт әйтеп, тәхет ягыннан чыгып китте.
15
Кулына хан ярлыгы алган илче Яким кунак өенә ашыкты. Башта ул энесе Афанасий янына барып кайтырга иткән иде, уйлана торгач, бу фикереннән ваз кичте. Ахыры хәерле була күрсен, әлегә Хода үзе ярдәм итә шикелле. Иң мөһиме, аның кулында хан ярлыгы. Иртәгәме, берсекөнгәме Яким Күчтем Шайтан каласында булыр. Дөрес, чуен коючылар янына Шайтан манарасы аша керергә кирәк дип әйттеләр, әмма Яким анда да керер. Әйе, кирәк икән, манара аша да үтәр. Манарага кергән кешеләрнең югалулары хакында кеше куркыту өчен генә сөйлиләрдер әле. Тимушка аның янында булачак, ә ул әзмәвердәй нәмәстә кулына эләксәң, шайтаның түгел, Газраилең торып качар.
Кунак өенә кайткач та, Яким ашыкмый гына юынды, ашады-эчте дә мендәр-түшәкләр җәйгән сәкегә кырын төште. Хак анысы, ул манарага кергән кешеләрне икенче көнне елга буеннан табып алгалаганнар. Харәземшаһ илчесе Садак та Шайтан манарасына кереп һәлак була. Аны да шул язмыш көтсә?.. Чынлап та, шайтан бармы ул манарада, әллә булмаса, бер-бер хәйлә корганнармы?.. Әйе, чуен коюның серен башка халыкларга бирмәс өчен корылган хәйләдер. Яким Күчтем анда керер. Үзе белән Тимушаны да алыр. Хезмәтчеләрен үзе белән алмас, йөрмәсеннәр комачаулап. Тәвәккәл таш ярыр, дигәннәр.
Икенче көнне, таң беленер-беленмәс, Яким Күчтем юл чыкты. Аты җилле генә юыртып бара. Тимуша кала төшебрәк килә. Ул арада кояш чыкты, ниндидер инеш буена туктап ял итеп алдылар, атларын эчереп, утларга җибәргән Тимуша иясе янына килеп ятты.
– Ни кирәк безгә анда, ул манарада, Яким Степанович? – диде ул, таш арасындагы үләнне кимерә-кимерә. – Анда кергән кешене елга буеннан табып алалар, ди.
– Син каян беләсең?
– Мин монда үскән кеше бит, Яким Степанович. Атам тимерче Әхмәт алачыгында эшләгән иде. Син дә минем кебек бөкрең чыгарырсың дип, атам мине бер Ульдәмир сәүдәгәренә ияртеп җибәрде. Шуннан әнә сиңа тап булдым.
Яким Күчтем терсәгенә таянып тора иде, торып ук утырды.
– Күр әле моны, нигә аны әллә кайчан шулай дип әйтмисең? Минем анда кызым тора, тимерче Әхмәт угланында кияүдә – Дүнәшәм.
– Үз кызыңмы? – дип, тәмам аптырый калды Тимуша.
– Үз кызым булмый, Настасья тапкан иде. Соңыннан ул ат караучыга, Данилга кияүгә чыкты. Ә ул, тиле беткән, кыз баланы күралмас булды. Шуннан мин аны бире алып килдем. Тәрбиялә, кеше ит дип, Әхмәткә, товар ишемә биргән идем. Аның малае моңа гашыйк булган да өйләнгән дә куйган. Әнә нишләтә адәм баласын язмыш дигән нәрсә, Тимуша.
– Кызыңны алып китәргә исәбең юктыр бит, Яким Степанович?
– Кем бирсен аны миңа. Әйтәм бит, кияүдә, ди. Мин бу халыкны яратам, Тимуша. Безгә алар белән сәүдә итә-итә тату гына яшәргә иде дә бит, иманнар башка, – диде Яким Күчтем.
– Афанасий энең әнә, чалма киеп, мәчеткә йөри икән.
– Йөри, кеше ат түгел, авызлыклап булмый. Ә мин аны авызлыкларга да теләмим. Җаны теләгән – елан ите ашаган. Аңа яхшы, миңа да начар түгел. Без хәзер энем Афанасий белән ике тау кебек, бер-беребез янына күчә дә алмыйбыз, бер-беребездән китә дә алмыйбыз. Болгардагы бөтен сәүдә эшләрен ул алып бара, ә Ульдәмирдәге эшләрне – мин. Шайтан каласы исә Төньяк илләргә чит сәүдәгәрләрне уздырмас өчен уйлап табылган хәйлә генә ул. Юрий Всеволодович әнә Ибраһим каласын үз кулына төшермәкче. Ул каланы кулга төшерсәк, кенәз яңа базар ачар кебек миңа. Бу инде Болгарга аяк чалу булачак. Телимме мин моны? Телим дә, теләмим дә, Тимушка. Үзем менә монда йөрим, күңелем туган илдә, хатын кулында калган утарда. Феврония абыстаңның талканы коры, Настасьяны куып чыгармагае, дим. Яратам мин аны. Ат караучыга кияүгә бирдем, тынычланырга иде, юк, күрдем исә, йөрәк җилкенә башлый. Бу баланы да аның теләге буенча гына күрергә килүем.
– Каланы Әндрәй кенәзгә Сәлим хан бүләк иткән иде, Якимкә агай. Биргән бүләк өчен сугышмыйлар. Ә мин сине башка йомыш белән йөрисең дип беләм.
– Нинди йомыш тагын?!
– Һы, яшергән була тагын. Чуен кою серен белергә кирәк сиңа, Яким Степанович, бернинди дә Дүнәшкә кирәкми.
– Кит, дивана, юкны сөйләп торма, кеше ишетүе бар! – диде Яким Күчтем һәм сикереп торды да атына таба китте.
– Танымас та әле ул сине, Яким Степанович! – дип кычкырып калды Тимуша һәм, эленке-салынкы атлап, ул да атына таба кузгалды.
Тимушкага ачуы чыкмады аның. Яким җүләр түгел, күрәсен күргән, беләсен белгән кеше. Шулай да кенәз белән икесенә генә билгеле серне сакчысының белүе сәер иде. Ә бит ул хак әйтә: кызы атасы Якимне танымас та әле. Таныган хәлдә дә атасы дип белмәс, чөнки Яким аңа бу хакта әйтмәде, яшерде. Ул аның өчен бары тик бай абзый иде. Ни ялварды балакай, алып китмә мине чит-ят җирләргә дип, ни тамаша үтенде. Юк, Яким Күчтем ул чакта аны тыңларга да теләмәде. Хәзер әнә шул бала алдына «син минем кызым» дип бар инде. Әхмәт малаена үзе теләп кияүгә чыкты микән, әллә булмаса, аны ирексезләп бирделәрме? Тик Әхмәтне яхшы белә иде Яким, алай итмәс, барысы да теләк-җай белән булгандыр, хәтта бусурманча никахын да укытканнардыр. Кем белгән аны шушы бала чуен коючы остага кияүгә чыгар дип? Үз балам дип тапшырып киткән булыр иде, мал-мөлкәт биреп. Их, хатынын тыңлаган итте, тегесе дә тәмам тәкатен корытты, алып кит тә алып кит, дип җанга тиде. Олуг кенәз Мономах хатын-кыз турында: «Якын ит, иллә беркайчан да баш бирмә!» – дип, бик дөрес әйткән югыйсә. Тик Яким генә хатынына баш бирми булдыра алмады.
Яким Күчтем юл буена Тимушага дәшмәде, теге дә, арттырып җибәрүен аңлапмы, сөйләшми баруны кулайрак күрде бугай. Кирәкмәгән олпат гәүдәле, мичкәдән чыккандай калын тавышлы Тимуша кушканны һәрчак тыңлады, аны карусыз саклады, аз сөйләште. Бу адәмгә күп кирәкми, тамагы тук, өсте бөтен булса җитә дип уйлый иде Яким Күчтем. Ә ул әнә нинди икән, кенәз белән күзгә-күз карашып сөйләшкән хикмәтне белә. Ә бит илдән киткәндә генә шушы тилегә Анфиса атлы хезмәтче кызын бирергә иткән иде. Хәзер ни уйлый икән?
Яким Күчтем, хәтәр уйларын куу өченме, күк йөзенә күз төшереп алды. Чалт аяз көн иде. Үләннәр саргая башлаган, әмма инеш буйларында ямь-яшел курпы мул иде әле.
– Яким агай, чуен коючы янына Шайтан манарасы аша гына узып була, диләр. Халык сөйләгән хак булса нишләрбез?
– Керербез, Тимуша, керербез. Бернинди дә шайтан юк анда, барысы да уйдырма.
– Уйдырма түгелдер, Яким Степанович. Уйдырма булса, бөтен кеше шул хакта ипи тотып сөйләмәс иде.
– Сиңа кем әйтте ул турыда?
– Хан ясавылы әйтте. Анда кергән кеше кире әйләнеп чыкмый, йә бахырны елга буеннан табып алалар, йә судан калыккач, ди. Шайтан каласы әмир Хаҗи кулында, Яким Степанович, хан ярлыгы белән безне анда кертмәсләр.
– Ә син каян беләсең бу хакта, дивана баш?
– Мин бу якта үскән кеше бит, Яким Степанович. Миңа монда барысы да таныш, – диде Тимуша, итек кунычына камчысы белән суга-суга.
– Нинди юллар белән Ульдәмиргә килеп эләктең соң?
– Баян баһадир дружинасында идем. Аның белән киттем һәм әнә сиңа тап булдым. Әмир Хаҗины азатларына әйбәт түли, диләр.
– Мин сиңа аз түлимме?
– Аз түләмисең, Яким Степанович, аз түләмисең. Ләкин минем монда туган ягым. Таныш инешне узгач, күңелләр әллә нишләп китте. Балачакларыма әйләнеп кайткан кебек булдым.
– Тимуша, кемнәр алар, безне куа киләләр түгелме? – диде, куркынып, Яким Күчтем, артларыннан килүче азатларны күреп.
– Хан багучылары, – диде Тимуша, бер дә исе китмәгәндәй.
– Ни калган аларга монда? Безгә таба киләләр. Йа Хода, үзең сакла, – диде Яким һәм тиз-тиз генә чукынып алды.
Ул арада ханның ертавыл азатлары аларны куып та җиттеләр. Очлымына ике каурый кадаган йөзбаш аларның алдына чыкты, туктарга боерды.
Яким Күчтем аңа хан ярлыгын чыгарып күрсәтте.
– Барыбер сабыр итегез, хан үзе килә, – диде йөзбаш, ярлыкка исе китмәгәндәй, йөзен читкә борды.
Ул арада, тузан туздырып, хан һәм аның сакчылары килеп туктадылар.
– Олуг хан, үзегез ярлык бирдегез, үзегез туктатасыз, – дип, илче Илһам ханга үпкәсен белдергәндәй итте.
Илһам хан тимер-күк туры айгырда, йөгән-өзәңге, иярләренә кадәр алтынланган, көмешләнгән иде. Ханның очлым башында дүрт каурый җилферди, янында баһадиры. Баһадиры башындагы очлымда өч каурый. Хан җиләне алтын җепләр белән тукылган, кеш тиресе белән каелган, баһадир өстендә көмеш белән тукылган җилән. Аякларында болгари итекләр.
– Ярлыкны бирдем, Якимкә агай, үзем пошаманга калдым. Әйттем булса кирәк, Шайтан каласы абам әмир Хаҗи кулында. Аның, беләсеңдер, талканы коры. Әйе, кертмәүләре бар дип уйладым да менә үзем куа чыктым. Аллага шөкер, куып җиттек. Калага мин сине, Якимкә агай, үзем кертеп җибәрермен йә үзем белән алып керермен. Кыскасы, каланы үз кулыма төшерергә килдем, илче.
– Бирсен Ходай, бирсен Ходай, – диде Яким Күчтем, ашыгыбрак, һәм, хан шаяртмыймы дип, як-ягына карап алды.
– Мин әмир Хаҗиның мөстәкыйльлегенә чик куярга булдым, Якимкә агай. Урыс белән сәүдә итү өчен, миңа чуен кирәк. Чуен ул каты корыч та. Корычтан бөтен коралны да ясап була. Казанны да үземнеке итәрмен дә Юркәй кенәз белән вабаларыбызча солых төзермен.
– Йа Аллам, бирсен Ходай, бирә күрсен, – диде Яким Күчтем.
– Йә, кузгалдык, кичкә кадәр кала минем кулда булырга тиеш.
Хан атын калага таба борган гына иде, атта чабып килүче ялгыз берәүне күреп, туктап калдылар. Илһам хан ул чапкынны тулганага алырга боерды. Килеп җитәр-җитмәс чапкын ханны таныды булса кирәк, атын кире бормак итте, әмма аңа качарга ирек бирмәделәр, йөгәненнән эләктереп, хан янына китерделәр.
– Сине кем җибәрде? – дип сорады Илһам хан, төксе итеп.
– Унбаш Чупай булам, олуг хан.
– Бәең, бәең кемдә?
– Бәем меңбаш Туранда, олуг хан. Кемнәр икән дип белеп кенә килермен дигән идем, – диде унбаш Чупай һәм, Тимушкага карап, ияк каккандай итте. Бу хәлгә барысыннан да бигрәк Яким Күчтем аптырый калды. Ләкин ияк кагуны хан да күргән икән.
– Танышлармы әллә?
– Баян баһадирда хезмәт иткән идек, – диде унбаш Чупай. – Безнең урыс ул, биредә туып үскән кеше. Хәлләр ничек, Тимуша?
– Ару болай, – дигән булды Тимуша, теләр-теләмәс кенә. Ахыр сыдырылып атыннан төште, Чупайны килеп кочаклады. – Исәнме-саумы, Чупайҗан. Син һаман монда икәнсең, мин әнә Яким Степановичка хезмәт итәм, җансакчысы итеп алды.
– Унбашка коралларын кайтарыгыз! – дип боерды хан.
– Рәхмәт, олуг хан, игелегегезне онытмам, – дип, бер аягы белән җиргә тезләнде унбаш Чупай.
– Онытмасаң, менә нәрсә, унбаш. Хәзер үк атыңа атлан һәм меңбаш Туранга элдерт. Әйт, капкаларны ачып, асма күперне төшереп торсын – олуг хан килә, диген.
– Баш өсте, олуг хан.
Шулай диде дә унбаш Чупай, коралларын киеп, сикереп атына атланды һәм калага таба чапты. Илһам хан барысына да калага таба кузгалырга боерды, ләкин, берара киткәч, баһадирына калырга кушты, үзе белән җансакчыларын гына алды.
– Калада әмир Хаҗи булса? – дип сорады илче Яким Күчтем.
– Булса нә кыласың, Якимкә агай, орышырга туры килер. Әмма Шайтан каласын мин барыбер үземнеке итәрмен.
– Гаскәрең дә алырга итәр идең, хан. Туган туганның башын ашаган, диләр.
– Якимкә агай, сездә шулай диләрдер дә, бездә алай түгел, туган – туганның, хан ханның башын ашар диләр.
Шайтан каласы кирмәненең асма күпере төшерелеп, капкалары ачылып куелган иде. Илһам хан, аның сакчылары, илче Яким Күчтем җилле генә юырттырып килгән җайдан кирмән эченә керделәр. Илһам хан эчкә керүгә атын туктатты, капка сакчысыннан:
– Әмир Хаҗи мондамы? – дип сорады.
– Юк, олуг хан, әмир Хаҗи Кашанда! – диде, кычкырыбрак, сакчы.
– Туран меңбаш кая?
– Әнә ул килә! – диде сакчы һәм тураебрак басты, сөңгесен кысыбрак тотты.
Ул арада меңбаш Туран килеп җитте һәм баш иеп кенә Илһам хан белән һәм илче Яким Күчтем белән исәнләште.
– Меңбаш Туран, безгә Шайтан манарасына керергә кирәк булыр, – диде Илһам хан, атыннан төшә-төшә. – Кем алып керер икән?
– Үзегез керсәгез генә инде, олуг хан. Мин анда керергә батырчылык итмим.
– Яхшы, – диде Илһам хан, Яким Күчтемгә күз төшереп алды. – Без монда кунарбыз, аннары күз күрер.
– Рәхим итегез, олуг хан. Кәрвансарай өе буш, урын җитәрлек.
Илһам хан ат тезгенен сакчысына ташлады да кәрвансарай кунакханәсенә таба китте. Туран меңбаш аңа иярде.
– Әйт әле, меңбаш Туран, чуен коючылар янына ничек кереп була?
– Шайтан манарасы аша гына, олуг хан.
Илһам хан биек манараны күздән кичерде, авыз чите белән генә елмаеп куйды.
– Шунда керергә куркамы халык?
– Курка, олуг хан.
– Ә синең кергәнең бармы?
– Алла сакласын, олуг хан. Минем башыма тай типмәгән.
– Ә чуен коючылар каян йөри?
– Бер Хода беләдер, хан. Мин монда чуен коючыларны түгел, кирмәнне саклыйм, – диде меңбаш Туран.
Илһам ханны илче Яким Күчтем куып җитте.
– Манарага кергән бер кешене шайтан ала, диләр икән бит, хан! – диде ул кабаланыбрак һәм каушабрак. Илченең йөзендә чынлап та курку күреп, Илһам хан аның җилкәсенә кулын куйды.
– Ялган, барысы да ялган. Менә иртәгә без анда икәү керәбез.
– Йа Хода, хан, мин Тимушкамнан башка беркая да кермим. Ат башы хәтле бүләк вәгъдә итсәләр дә.
– Сиңа ат башы хәтле алтын кирәкми, сиңа чуен коючыларның алачыкларын күрү кирәк. Миңа да кирәк ул чуен коючыларны күрү. Абам әмир Хаҗи миннән барысын да яшерә. Мин олуг хан, мин атам түгел, аңа башбаштакланырга бирмәм!
– Олуг хан, – диде меңбаш Туран. – Алай да мин анда сезгә керергә киңәш итмәс идем. Анда кергән кеше кире чыкмый.
– Уйдырма, пәри яшиме әллә анда, шайтан үземе?!
– Кем яшәгәнен бер Хода беләдер, олуг хан, әмма кергән кешенең кире әйләнеп чыкканын күргәнем булмады. Аларның күбесен елга буеннан табып алдык.
Илһам хан күгелҗем-кара төстәге манарага янә күз ташлап алды, төсе белән үк шом салып тора иде манара. Ханның ни турында уйлаганын белгәндәй, илче Яким:
– Биек, төссез, шыксыз, – диде.
– Манараны тергезүче оста Дәүран, шулаймы меңбаш Туран? – диде Илһам хан. – Хәзер ул Казан каласын күтәрә, мәһабәт биналар сала. Манараны ул тергезгәч, аның серен дә беләдер, меңбаш, ә? – дип сорады аңа карамый гына Илһам хан.
– Беләдер, олуг хан. Ләкин оста Дәүранның бирегә килмәвенә шактый инде.
– Аның каравы чуен коючы оста Бәкернең киткәне дә юк, шулаймы? Яшь хатыны белән монда яши, шулаймы? Ул кай тарафта тора инде?
– Кашан каласында, олуг хан. Хатыны да Кашанда яши. Дөрес, монда да өйләре бар. Мин аның тәгаен генә кайда торганын белмим, олуг хан. Серле кеше ул.
– Чуен коючылар янына каян керә?
– Анысын күргәнем булмады, олуг хан. Әйтәм бит, сер тубалы ул, әле монда, әле анда. Ниндидер бер яван белән әллә ниләр корып яталар шунда.
– Әмир Хаҗи да алар янында булгалыймы?
– Еш була, кайчан көннәр буена югала.
– Иртәгә мин синең белән чуен коючылар янына керермен, меңбаш. Саклык йөзеннән ике җансакчымны, илчене һәм аның Тимушкасын алырбыз.
– Мин анда кермәмдер, олуг хан.
– Нигә?
– Яшисем килә, олуг хан.
– Минем яшисем килмиме?
– Мин алай дип әйтмәдем кебек, олуг хан. Минем яшисем килә, ә анда кергән кешенең кире чыкканы булмады әле.
– Сәбәбе нидә инде, меңбаш Туран?
– Бер Хода беләдер, олуг хан.
– Ярый, меңбаш, алып бар безне кунак өенә. Иртә кичтән хәерлерәк, күз күрер, – диде Илһам хан.
– Мин кызымны күрә алырмынмы икән соң, хан?
– Меңбаш Туран, – диде, бераз кинаяләп, Илһам хан, – Ульдәмирдән килгән илченең кызын күрәсе килә, ә аның кызы оста Бәкердә кияүдә. Иблис аларны да саклыймы, әллә алар да иблискә әверелделәрме?
– Олуг хан, – диде, пышылдабрак, меңбаш Туран. – Кирәкмәс иде алай, көлмәгез, зинһар, шайтанның ишетүе бар. Аннан кычкырып көлгән кешеләр дә биредән югалгалады, мәетләрен дә тапмадык.
– Һы, – диде Илһам хан, чынлап та бераз шомлана калып. – Хәтерем ялгышмаса, Шайтан манарасына атам мәрхүм кергән иде бугай бит. Исән-имин калага әйләнеп кайтты, алай-болай бер дә зарланмаган иде кебек.
– Булды андый хәл, олуг хан. Керде хан. Ләкин ничек котылганын үзе генә белгәндер, берәүгә дә сөйләмәде, сезгә дә әйтмәгән әнә. Мин анда үзем дә булдым, олуг хан, ләкин манарага кермәдем. Атаң мәрхүм, урыны оҗмахта булгыры, бик күп кешенең башына җитте ул көнне, бер гөнаһсыз кешеләрне кылычтан уздырды. Абаң әмир Хаҗи булышмаса, атаңыз манарадан чыга алмаган булыр иде.
– Хан, кабат әйтәм, мин анда Тимушкасыз кермим, тәрем белән ант итәм.
– Тимушкаңны алдан кертербез, илче Якимкә агай, аның артыннан син керерсең.
– Йа Хода, йа Хода, сакла, Ходаем, бахырың, – дип, илче Яким уңлы-суллы чукынырга тотынды. Тимушка аңа көлемсерәп карап тора иде.
16
Илһам хан белем-сабакны кәтиб Хафиздан алды. Чорына күрә белекле кеше буларак, мөгаллиме аңа убырлы карчыкларга, сихерчеләргә, йорт ияләренә, төрле имеш-мимешләргә ышанмагыз, барысы да Аллаһы Тәгалә кулында, дип әйтер иде. Чөнки алар юктыр, дияр иде. Әмма кешенең күз буу сәләтенә мөгаллим үзе дә ышаныр һәм укучыларына да ышанырга кушар иде. Шәкертләрен үзе моңа ышандырды, берничә балага күз буып күрсәтте. Кайсысына алма дип суган ашатты, кайсын дивар буена башын аска куеп бастырды. Соңыннан, бу әкәмәттә катнашкан шәкертләрдән сорашкач, шуны аңлаган иде Илһам хан: мөгаллимнәре ошбу кодрәтне Аллаһы Тәгаләнең үзеннән ала, Мөхәммәд пәйгамбәр кебек. Аның да бит янына еш кына Җәбраил фәрештә килә торган булган һәм Мөхәммәдкә киңәш-сабаклар биргән, хәтта укырга өйрәткән, диләр. Кыскасы, күз бууның ни икәнен бераз чамалый иде Илһам хан, ә менә Шайтан манарасына кергән бер кешенең югалуы, аның мәетен елга буеннан табып алулары искитмәле хәл иде. Бу – зур яманлык, моны Аллаһы Тәгалә әмере белән эшләмиләр, мөмкин хәл түгел дигән фикергә килде һәм тәвәккәлләде, манарага үзе керергә булды. Кичә әле ул, бу хакта сөйләнсә дә, икеләнебрәк калган иде, бүген исә тәмам күңелен ныгытты – керәчәк!
Илһам хан үзе белән кәтиб Хафизны алмавына үкенеп куйды. Мөгаллиме бер-бер киңәш биргән булыр иде. Ә монда берүзенә тәвәккәлләргә туры киләчәк. Хәзер инде чигенү юк, булмастыр. Мәрхүм әтисе әйтмешли, хан сүзе – аткан уктыр! Ул Шайтан манарасына керәчәк!
Иртән, кояш чыгар-чыкмастан уянгач, Илһам хан, баш астына кулын куеп, шул турыда уйланып ятты. Йокысының рәте-җае булмады, әллә ниткән яман төшләр күрде, әле манарадан очып суга төште, әле су өстеннән очып барды. Һәм шуңа шатланып бетә алмады – оча ала икән бит ул!
Ләкин, уянып киткәч, моның бары тик төштә булуына бер мәлгә ачыргаланып ятты. Чынлап та, нигә оча алмый икән адәм баласы, әйтик, очар кошлар кебек, теләгән җиренә күтәрелеп очып китсә? Адәм баласын күтәрә алырдай канатлар ясасаң?..
Әмма болар барысы да тормышка ашмас әкияти хыял гына иде. Тиздән аны уятырга керерләр. Кунак өен караучы кызлар комган-тас кертеп юындырырлар, аш-су кертерләр һәм, ашап-эчкәч, ул туры Шайтан манарасына юнәлер. Кайда ул чуен коючылар, җир астындамы, манара артындагы бер-бер алачыктамы? Берәү дә белми иде.
Илһам хан торды, шул мәлдә үк бүлмәгә комган-тас тоткан, иңе аша сөлге ташлаган хезмәтче кыз керде.
– Хәерле иртә, олуг хан! – диде ул, тыйнак кына елмаеп, баш игәндәй, әллә ничек чүгеп куйгандай итте.
– Хәерле булсын, гүзәлкәй! – диде Илһам хан һәм җиңен сызганып, юынып алды, кыз иңендәге чигүле сөлгегә битен-кулын сөртте.
– Күптән биредәме?
– Ике ел була инде, олуг хан.
– Хезмәтең зарыктырмадымы соң?
– Юк, олуг хан. Тагын бер елдан мине әмир Хаҗи чуен коючыларына кияүгә бирәчәк. Әмир Хаҗи чуен коючыларына һәрберсенә өй салдыра. Өйләнгәч.
– Яраткан кешең дә бармы, егетең, дим?
– Бар, олуг хан. Аты – Батталдыр.
– Ул синең яныңа ничек килеп йөри соң?
– Белмим. Ләкин атнага бер булса да килә. Күрешәбез.
– Чуен коючылар янына кергәнең юкмы соң?
– Ходаем, олуг хан, мөмкинме? Анда берәүнең дә кергәне булмады. Шайтан манарасы аша кергәннәрне елга буеннан табып алдылар, калган юлын бер Алла беләдер.
– Ярый-ярый, рәхмәт сиңа, – диде Илһам хан, кызның иңенә сөлгесен куйды да киенә башлады.
Кыскасы, уйланырлык иде Илһам ханга. Сәер, оста Бәкер каян кереп-чыгып йөри чуен коючылар янына? Ихлас кыланамыдыр, меңбаш Туран белми, бу хезмәтче кыз да әллә ни әйтә алмады. Ләкин ни генә булмасын, чуен коючылар янына керү юлы булырга тиеш. Манара аша булса – манара аша, болай булса – болай. Илһам хан белә иде: Шайтан манарасын Кубрат хан угланнары салдыра, үзе салдырган дип сөйләүчеләр дә бар. Кайчандыр бабалары салган бу хәрабә калага Ибраһим хан да игътибар итә. Бирегә килә, көнозын әйләнә-тулгана йөри, җимерек кәрвансарайны күрә һәм торгызырга дигән нияткә килә. Ни өчен? Ибраһим хан шуны белә: борынгы бабалары монда бакыр кайнатканнар. Ибраһим хан кирмәннең диварларын торгыздыра, кәрвансарайны тергезә, әмма манарага чират җитми, вафат була. Сәлим хан атасының бу эше белән бөтенләй кызыксынмый, җимереклектән тергезелә башлаган каланы әмир Хаҗи угланына бирә. Манараны һәм асма күпер белән капкаларны әмир Хаҗи яңадан төзәттерә, каладан оста Дәүранны китертеп, ел буена шунда эшләтә. Оста кул астына меңләгән ташчы бирә. Ниһаять, әмир Хаҗи бакыр кайната башлый, ул да түгел, яван остасы ярдәме белән дип сөйлиләр, чуен коярга була. Әмма баштарак зур нәтиҗәгә ирешә алмыйлар. Тимерче оста малае Бәкер тотынгач, эшләре алга китә. Әмир Хаҗи аңа бөтен шартларны булдыра, алачыкларны кеше күзеннән яшерә, кирмәнгә берәүне дә кертми, сакка алай белән меңбашын куя. Эрү ташны Урал якларыннан китерәләр, ә чуенны монда коялар. Эрү таш ташуда меңнәрчә кеше эшли. Кыскасы, әмир Хаҗиның бу эше тора-бара сер тубалына әверелә. Моны Сәлим хан белергә тели, әмма бернәрсә дә килеп чыкмый. Әмир Хаҗиның моңа ачуы килә, һәм ул манараны, кирмән диварларын янә күтәрттерә, күренгән-багылган бар нәрсәне кеше күзеннән яшерә. Җир астыннан яшерен юллар салдыра, юлларны салган кешеләргә, бик күп акча биреп, илдән китәргә тәкъдим итә. Китмәгәннәрен бер атнадан юк итәләр. Осталардан һәм ташчылардан бары тик ике кеше исән кала: оста Дәүран һәм яван Драгил. Тагын кемнәрдер калдырыла, әмма аларны берәүнең дә күргәне юктыр.
Илһам хан өчен серне белүче бердәнбер кеше – оста Дәүран. Ахыр чиктә ул аны бирегә тотып китерер һәм төн юлларын күрсәтергә мәҗбүр итәр. Җир асты юлларын, манараны серләп эшләгән өчен әмир Хаҗи абасы оста Дәүранга ирек бирә, коллыктан азат итә. Атасына бу ошамый, Казанга яу чаба диярлек, әмма һични кыра алмый, кире борылып кайтырга мәҗбүр була. Инде менә яңа хан Шайтан каласының серен белергә кереште. Һәм ул аны белер!
Оста Дәүран Назлыгөлгә өйләнгән. Кол кеше хан кызына?! Шаккатмалы хәл. Кем өйләндерә? Абасы әмир Хаҗи. Менә кем өйләндерә колчура останы сеңелләре Назлыгөлгә! Акылдан язмалы хәл! Ничек элегрәк моңа игътибар итмәде Илһам хан?! Әмир Хаҗи оста Дәүранга Шайтан каласын тергезергә керешкәнче үк Назлыгөлне вәгъдә иткәндер, мөгаен. Һәм сүзендә тора, сеңелләре Назлыгөл әнә оста Дәүран куенында.
Илһам хан кәтиб Хафиз кулындагы Болгар тарихын бер тапкыр гына укымады, тик анда бу хәлләр язылмаган иде. Хак, Казан кальгасын ныгыту мәсьәләсен атасы кузгата, хәтта ташчылар, акча бирә. Соңыннан әмир Хаҗи барысын да үзлекли. Башкаласын Кашаннан Казанга күчерә, ханныкыннан да уздырып сарай салдыра, мөстәкыйльлеккә йөз тота, күп нәрсәдә атасына буйсынмый башлый. Сәлим хан аяк терәп каршы торган өлкән угланы әмир Хаҗины канат астына җыймакчы була, әмма углан атасына баш бирми.
Әмир Хаҗины күп кенә кешеләр шайтанның үзе белән тиңлиләр. Әлегәчә Илһам хан моңа ышанмыйча көлеп кенә йөргән иде. Тәхеткә үзе утыргач исә бөтенләй башкача уйлый башлады. Шайтан! Нинди шайтан?! Булган хәлдә нигә аны берәүнең дә күргәне юк?..
Ашарга-эчәргә керттеләр, Илһам хан ашыкмый гына, уйлана-уйлана ашады, аннары, авыз эченнән генә бисмилласын әйтеп, киенә башлады. Шулчак ишек шакыдылар.
– Кереңез! – диде хан.
Меңбаш Туран керде, ишек катында туктады, сәлам юллады да тынып калды. Меңбаш дәү гәүдәле, кирәкмәгән зур куллы иде. Сакалы очлаеп килгән, кашлары киң, кушылып тора, яшел күзләрендә кинаяле елмаю сыман чалым иде.
– Олуг хан, чынлап та Шайтан манарасына керергә исәп тотасызмы?
Шушындый эре гәүдәле, көрәк хәтле куллы, бер сукса үгезне егардай кешенең курка калып, кичә сөйләшкән һәм ниятләгән уйны шиккә калдыруы ким куйганда көлке иде, әмма Илһам хан көлмәде, елмаеп кына куйды.
– Исәп тоту гына түгел, анда керәчәкмен, меңбаш. Әйт әле, синең чынлап та Шайтан манарасына кергәнең юкмы?
– Ипи тотсам, ышанмассыз инде, олуг хан, – дип, тәгаен уңайсызлана калды меңбаш Туран.
– Исемеңә карасаң, син чын төрки халкы баһадиры, куркусыздыр сыман.
– Әйе, төрки халыкның баһадирымын, олуг хан. Һичнидән курыкмыйм.
– Шайтанның үзеннән дәме?
– Шайтанның үзеннән дә, олуг хан. Чөнки ул юк. Ә менә манарага кергән бер кешене елга буеннан табып алабыз. Менә нәрсә мине аптырашка калдыра.
– Чуен коючылар янына әмир Хаҗи каян керә соң?
– Менә анысын күргәнем булмады, олуг хан. Әмир Хаҗи үзе сер тубалы. Ләкин әмир гаҗәеп гадел кешедер, олуг хан, һичкайчан кешене нахакка рәнҗетмәс, кычкырып сөйләшмәс, ясак-салымны уннан бер өлештән ары җыймас. Халык әмирдән канәгать, мин аның меңбашы, тугры кешегә тугры хезмәт итәсем килә.
– Манарага кергәч, әмир Хаҗи әфсен укый, диләр. Шуннан, имеш, ниндидер ишекләр ачыла, әкәмәтләр күренә.
– Белмим, олуг хан. Кеше ни сөйләмәс, кеше сүзе кешене үтерер, ди халык. Мин сезгә белгәнем, күргәнемне сөйлим. Әмир Хаҗи беркайчан да безнең алда манарага кермәде, олуг хан. Чуен коючылар янына керергә, бәлкем, бер-бер аеры төн юлы бардыр. Ләкин мин биредә ничәмә ел меңбаш булып торам инде, нә чуен коючыларны, нә төн юлларын күргәнем булмады. Дөрес, манарага Бачман баһадир белән Акбикә керделәр, әмма алар…
– Нәрсә алар?
– Бикә кире чыкты, Бачман баһадир исә елга буеннан кайтып төште. Шуны гына беләм. Баһадир, адаштым, әллә кая барып чыкканмын, диде. Өс-башы юеш иде, иллә мин сорарга кыймадым.
– Меңбаш Туран, оста Бәкерне монда чакырып алып буламы?
– Ул миңа гелән буйсынмый, олуг хан. Оста Бәкер нинди юлдан чуен коючылар янына керәдер, бер Хода үзе белсә белер. Ул безгә сирәк күренә. Каян керәдер, каян чыгадыр, Алла белсен.
– Оста Бәкер миңа да буйсынмасмы?
– Шөһрәтлем, мөмкин хәлме? Ләкин аны каян тапмак кирәк? Аның үз дөньясы, безнең үзебезнеке дигәндәй.
– Меңбаш, – диде Илһам хан, чыга башлап, – син бүгеннән меңбаш түгел, баһадир. Мин сине баһадир итәм. Синең карамакта олуг ханның кирмәне дип уйла, бөтен чуен коючылар, оста Бәкер дә, биредәге һәммә нәрсә…
– Булмастыр ул, олуг хан. Зинһар, кычкырып сөйләшмәгез. Әйтәм бит, шайтанның ишетүе бар.
Илһам хан чак кына көлеп җибәрмәде, ул янә ошбу кешенең куркуына гаҗәпләнгән иде, әмма дәшми калуны кулайрак күрде.
17
Илһам хан Чулман елгасы буйлап атын акрын гына юырттырып бара. Манарага кергәч булган хәлгә ышанды да ул, ышанмады да. Бер уйлаганда таң калмалы иде.
Алар манарага дүртәү керделәр. Үзе белән ул Туран меңбашны да алырга булды. Җансакчыларын ияртмәде. Янә илче Якимне һәм аның сакчысы Тимушканы алды.
Кояш күтәрелгәч кенә манара ишеге янына килделәр. Илһам хан калын имәннән ясалган, тимер тасмалар белән ныгытылган ишекне Тимушкадан ачтырды да, кулына утлы кисәү алып, алдан атлады. Аңа меңбашы Туран иярде, аннары Тимушка, аның артыннан илче Яким Күчтем. Яким Күчтем, бусаганы атлап кергәндә, бертуктаусыз авыз эченнән генә дога укыды, уңлы-суллы чукынды. Акрын гына беренче катка күтәрелделәр. Караланып-күгәреп беткән диварлар, баскычлар калын тузан белән капланган. Күренеп тора, моннан күптән йөрмәгәннәр. Утны күрүгә, мәче башлы ябалак очып китте, ярканатлар чинаша башлады. Кошларның берсе кисәү агачына килеп бәрелде: Илһам хан кисәү агачын меңбаш Туранга бирде, аны алдан җибәрде.
– Әйдә-әйдә, кыюрак, – диде хан, аның артыннан төшеп. – Күрдеңме инде, бернинди дә шайтан юк.
– Хан, – диде Яким Күчтем, – сабыр ит әле, сабыр ит. Мин ары таба менмим.
Илһам хан туктады, әйләнеп карады. Яким Күчтемнең кулындагы шәм калтырый, менә-менә төшеп китәр сыман.
– Тимуша, ал ияң кулындагы шәмне, – диде Илһам хан.
Шунда «А-а-а!» дигән тавыш ишетелде һәм кинәт барысы да тынып калды. Күкрәкне тишеп чыгардай булып йөрәк тибә, колак чыңлый иде.
– Меңбаш Туран, меңбаш Туран! – дип кычкырды Илһам хан һәм шундук алар өстенә ком-таш коела башлады.
– Тимуша, әйдә алдан, – диде Илһам хан.
Илченең җансакчысы карусыз гына алга атлады, ул өч-дүрт баскыч күтәрелгәч кенә, Илһам хан белән илче Яким кузгалдылар. Илче Илһам ханның җиңенә ябышты.
– Ары таба бармыйкмы әллә, хан?
Илһам хан туктады, акрын гына өченче катка күтәрелә башлаган Тимушкага карап торды.
– Бу ни инде тагын? – диде ул, үз-үзенә сорау биргәндәй. – Меңбаш кая булды?
– Тимуша, ни бар анда, әллә соң төшәсеңме?! – диде Яким Күчтем. Ләкин ул соңгы сүзен әйтеп сулыш алырга да өлгермәде янә: «А-а-а!» дигән тавыш колак пәрдәсен ярып керде һәм янә тирә-юнь тынып калды. Яким Күчтем ашыга-кабалана түбән төшә башлады, теләр-теләмәс кенә, Илһам хан да аңа иярде. Искитмәле хәл иде, меңбаш та, сакчы егет тә юкка чыктылар. Гүя җир йотты үзләрен. Ләкин җир аста, алар манарага менәләр иде бит.
Тышка чыгып, ишекне япкач кына, Яким Күчтем кара ташка тезләнде дә янә чукынып алды.
– Кызым да кирәкми, хан, чуен коючыларың да үзеңә булсын, Тимушка кадәр Тимушканы юк иткәч, мин ни аларга, җитмәсә, динем, илем башка. Китик моннан, хан, Алла хакы өчен!
– Тор, Якимкә агай, тор! Әйдә, китәбез!
Капка янына җиткәч тә, Илһам хан йөзбаш Чупайны дәшәргә кушты, сакчылары йөзбаш артыннан чаптылар. Илһам хан исә капка янындагы баганага сөялде дә манарага карап тора башлады.
Нинди хәл инде бу! Әзмәвердәй гәүдәле ике кеше күз алдында юкка чыксын әле…
– Инде нишлибез, хан? – диде Яким Күчтем.
– Нишлибез, китәбез, – диде Илһам хан, гасабилана төшеп. Бу карт аның ачуын китерә башлаган иде.
Ул арада йөзбаш Чупай килеп җитте.
– Мин сезне тыңлыйм, шөһрәтлем.
– Син шушы минутта йөзбаш түгел, меңбаш! Әйе, меңбаш Чупай. Мин сиңа, меңбаш Чупай… Хәер, сабыр итеп торыйк әле, Якимкә агай, шулай бит.
Илһам хан атына атланды, тезгенен тартканда янә манара ягына күз ташлады. Ул бернәрсәгә ачык төшенде: моннан китәргә кирәк. Кемдер күзәтә, алар күзәтү астында. Ул моннан киткән булыр, аннары… Юк, меңбашны үзе белән алып китәр, кирмәндә үз гаскәрен калдырыр. Берәүне дә кертмәсеннәр дә, чыгармасыннар да. Ләкин моны бүген түгел, иртәгә эшләр ул. Әллә соң бүген үкме?.. Иртәгә соң булып куюы бар.
– Меңбаш Чупай, азатларыңа атларына атланырга боер, коралланган килеш капка янына җыелсыннар.
Меңбаш Чупай, кычкыра-кычкыра, азатларын җыя башлады. Хан Яким Күчтемнең атка атланганын көтеп торды да:
– Мин гаскәремне бирегә кертеп калдырырга булдым, илче. Ә әмир Хаҗи азатларын үзем белән алып китәм.
Илче Яким барысын да аңлады, тик әмир Хаҗи азатларының ханга карусыз буйсынуларына бераз гаҗәпләнә дә иде бугай. Аңа һаман да әле кем дә булса аларның кылган хәлләрен күзәтеп торадыр кебек. Ханның бу әмере көтелмәгән афәт китереп чыгарыр дип куркуы иде. Ләкин ханның коры вә җитез әмер бирүен күреп тынычлана төште, алай да капкадан чыкканда Тимушасын эчтән генә телгә алып, чукынып куюны бик тә кирәк тапты. Аллаһы Тәгаләнең сакланганны саклармын, дигәнне истә тотып, кылычын да кул тирәсенәрәк китерде. Олы кеше буларак инде әллә ни кыра алмаса да, заманында кылыч белән ару гына селтәнә иде ул. Хәзер дә агач бүкәне кебек үз-үзен күрәләтә үтертмәячәк иде.
Капкадан чыга башлаганда, Чупай ханнан:
– Олуг хан, меңбаш Туран кая соң? – дип сорады.
– Аны шайтан алып калды, – диде Илһам хан һәм атын юырттырып алга китте.
Меңбаш Чупай: – Лә иләһә иллаллаһ, Мөхәммәд рәсүлуллаһ! – дия-дия, хан артыннан чапты.
Елга буенда калдырган азатларына җиткәч, Илһам хан атыннан төште һәм ышанычлы Актай меңбашны бер читкә чакырып алды. Ул аңа бик озак нидер аңлатты, үгетләде, боерды хәтта, соңра теге ияк кагып килешкәч кенә кире әйләнеп килделәр.
– Чупай меңбаш монда калыр, ә кирмәнне сакларга мин гаскәре белән меңбаш Актайны җибәрәм, – диде Илһам хан һәм Яким Күчтемгә: – Илче каршы түгелдер бит? – дип, киная уйнатып алды.
Меңбаш Актай гаскәренә кузгалырга дип боерды, һәм алар кирмәнгә таба киттеләр. Илһам хан җиңел сулап куйды. Кирмәнгә кереп урнашуга, меңбаш аңа чапкын җибәрәчәк, барысы да җай гына бетсә, кан коюсыз гына Шайтан каласын кулына төшерәчәк. Туран вә илченең Тимушкасын исәпләмәгәндә, Ульдәмир кенәзлегендә андыйлар табылыр. Шайтан каласы аның кулына ансат биреләчәк. Ул бүген биредән китмәс, төнлә белән кала тирәсендә йөрер, елга буена да төшәр. Югалган кешеләрне бит елга буеннан табып алалар. «Димәк, – дип уйлады Илһам хан, – елга буена каяндыр җир асты юлы төшә. Ул аны табар. Табар да Шайтан каласының серен ачар».
– Хәзер нә кылырга исәбегез инде, олуг хан? – диде меңбаш Чупай.
– Менә шунда кунарбыз, меңбаш. Син минем меңбашым, кул астында йөздән артык азат, ханыңны сакларсың. Башкалага кайткач, сиңа тагын азатлар беркетермен.
– Баш өсте!
– Бар, җансакчыларым белән таныш, – диде Илһам хан, ә үзе елга ярына утырып уйга калган урыс илчесе янына килде, аның кебек үк аякларын сузып, яшел чирәмгә утырды.
– Нәрсә уйга калдың, Якимкә агай?
– Уйланмаслыкмы, хан? Мондый әкәмәтне күргәнем юк иде әле. Манарага дүртәү кердек, икебез чыктык, икебез анда калды. Исәннәрме ул бахырлар, юкмы? Исән булмаган хәлдә, нинди хикмәтле манара ул?! Билләһи дип әйтәм, үзем кереп карамасам, үз күзем белән күрмәсәм, кем сөйләсә дә ышанмас идем. Минем көпә-көндез шайтан алган кешене күргәнем дә, ишеткәнем дә юк иде. Китик моннан тизрәк, хан!
– Юк, илче, без бүген монда кунабыз. Мин бу хикмәтле могҗизаның серен белеп китәргә тиешмен. Караңгы төшү белән манара янына барам, яр астына төшеп торам. Тимушка белән меңбаш Туранның югалуына ышанмыйм мин. Йә алар алдан сөйләшеп бездән качтылар, йә…
– Нәстә йә, хан, нәстә йә?
– Йә чынлап та шайтан кулына эләктеләр. Ләкин нинди шайтан ул, ике аяклы, ике куллымы? Ике аяклы, ике куллы бер адәм баласы икән, мин аны тотармын.
Яким Күчтем чукынып алды.
– Куй, куй, хан. Яши икән, яши бирсен. Шайтан икән, син аны тота алмассың. Йа Хода, шайтан күзгә күренә башласа, ахырзаман җитәр, диләр. Ахырзаман да якынлаша микәнни?..
– Шайтан юк ул, илче. Күрүче булганмы соң аны? Юк! Шулай булгач, хәйлә бу, бары тик хәйлә! Чуенны бит шайтан коя димәделәр, адәм балалары коя. Шайтаны да адәм баласыдыр. Иллә мәгәр ул кем? Кем шулай куркыта халыкны?.. Кирмән әмир Хаҗиныкы иде, бүгеннән ул минеке булыр.
– Әмир Хаҗи кирмәнгә алаеңны кертүне белми калды, югыйсә күренер иде. Димәк, ул шайтан дигәне абаң була алмый.
– Белмим, илче, әлегә белмим, ләкин аны ачыклармын. Миңа калса, бернинди дә шайтан юк. Шуны гына беләм: Болгар ханнары борын заманнан ук Шайтан каласына чит халыкны кертмәгәннәр, шул заманнан ук бу кала сер булып калган. Хәтта ул серне мин дә белмим. Тик элек-электән илнең төньягына сәфәр кылырга ният иткән сәүдәгәрләрнең Шайтан каласы тирәсендә суга батып үлүләре билгеле. Аларны да: «Шайтан алган», – дигәннәр.
– Китик моннан, хан, Ходай хакы өчен.
– Киявеңне дә күрәсең килмиме, Якимкә агай? Кем белә, бәлки, шайтан дигәне синең киявеңдер?
– Йа Хода, авызыңнан җил алсын, тәүбә, диген, хан. Мөмкин хәлме? Кызым да үз акылында иде, мин аны камил акыллы килеш тимерче оста Әхмәткә китереп бирдем, – диде илче һәм тиз-тиз чукынып алды.
– Ә шулай да мин анда барырмын, илче. Яр астына да төшәрмен.
– Берничә азатыңны да ал, хан.
Бавырчылар ашарга дәштеләр. Илһам хан белән илче Яким, елга буена төшеп, кул-битләрен юып менделәр дә ашарга утырдылар.
Күп тә үтми, караңгы төште, Илһам хан меңбаш Чупайны чакырып алды.
– Минем белән барасыңмы, меңбаш?
– Барам, олуг хан, – диде тәвәккәл төстә Чупай.
Илһам хан аңа атларны китерергә кушты, үзе коралларын барлады. Ике ягына ике хәнҗәр такты, кылычын җайлабрак куйды. Атлар килгәч тә, илче Яким тагын хан янына барды:
– Бәлкем, йөрмәссең, хан? – диде.
– Күп сөйләшмә, илче. Хан ике сөйләми.
– Догаң укы, Аллага тапшыр, – дип калды чын-чынлап үзе өчен дә, хан өчен дә курка калган илче Яким.
Ләкин Илһам хан аңа җавап биреп тормады, сикереп атына атланды да кузгатмас борын тыпырдарга тотынган айгырга ирек бирде.
Тынгысыз айгыр туп-туры кирмәнгә таба чапты. Караңгы төшеп өлгергәнгә, меңбаш Чупай күренми, атының тояк тавышы гына ишетелә иде. Кирмән капкасына җитмәстән манара ягына борылдылар. Аны меңбаш Чупай да куып җитте. Алар манараның кирмән дивары белән кушылган кырыннан уздылар да атларыннан төштеләр. Йөз адымнан куе урман башлана иде, шул яктан аю үкергәне ишетелеп калды. Атлар колакларын тырпайттылар, аннары, без дә монда бар бит әле дигәндәй, пошкырып куйдылар. Илһам хан ишарә белән генә меңбашка атланырга кушты, һәм алар елга буена ук төшеп киттеләр.
Яр кырыенда үскән агачлар ягыннан байгыш кычкырган тавыш ишетелә. Караңгы, ай да калыкмаган. Су янында гына ниләрдер төсмерләнгән сыман. Меңбаш Чупай ялгышмаса, манарага кереп югалган кешеләрнең мәетләрен чама белән шушы тирәләрдән табып алалар икән. Кем суга ташлый аларны? Кайсы тарафтан китерә?.. Илһам хан чамалый, монда бернинди дә шайтан юк, манарага кергән кешеләрне адәм баласы үтерә. Нигә? Билгеле, чуен кою серен саклыйлар. Ә чуенны коючы оста Бәкер белән яван Драгил әмир Хаҗига хезмәт итәләр…
Илһам хан су кырыендагы ташка утырды. Елга тын гына ага, балыклар чума, ярга елышып үскән агачлар арасында тынып-тынып һаман шул бер байгыш кычкыра, гүя ул кемгәдер зарлана яисә кемнедер дәшә сыман. Юк, сагышлана, моңлана бугай.
Олуг хан булып тәхеткә утыргач та, кәтиб Хафиз аңа: «Халык язмышы ул – язылмаган ак кәгазь, йортыңда ни кылсаң, илеңдә шул булыр», – дигән иде. Ул вакытта кәтибнең сүзләрен колак яныннан гына уздырса да, хәзер нигәдер нәкъ менә ул сүзләр хәтерендә яңарып китте. Нигә килде ул монда? Аның йортымы Шайтан каласы? Каланы аңа атасы бирмәде, ул өлкән углан әмир Хаҗига бирелгән. Әмма олуг хан буларак әмир абасы аңа күпмедер салым түләргә тиеш. Ә ул түләми, яңа кала-кирмәнне салам, дип аклана. Теге вакытта алар дошманлашып аерылыштылар. Чөнки ул абасына: «Шайтан каласын миңа бирерсең», – дип әйтте. Шуннан соң бер тапкыр да күрешмәделәр, бер тапкыр да хат алышмадылар. Әйтерсең лә әмир Хаҗи өчен олуг хан юк иде. Тәхеткә ул утырып, Илһам шулай кыланган булса, нә кылыр иде икән абасы?..
Чаптырып килгән атның аяк тавышы ишетелде. Илһам хан сикереп урыныннан купты, кылычына кулын салды. Ат өстендәге азат яр астына чабып төште, нигәдер янәдән кире борылды. Туктады. Бертын күзәтте, тыңлады. Күзләре караңгыга өйрәнгән Илһам хан йөрәк кагуын колак янында тоеп, көтеп торды.
– Олуг хан, – дип, тыенкы гына дәште, ниһаять, азат. Ул аны тавышыннан таныды, җансакчысы Күгеш иде.
– Ни булды, Күгеш?
– Олуг хан, олуг хан, илче Якимне урладылар.
Илһам хан сикереп атына атланды, аны камчылый-камчылый, ыстан туктаган җиргә чапты. Ул анда җиткәндә, ясавыл азатлар, кисәү агачлары кабызып, арлы-бирле чабышалар иде инде. Илһам хан чабып килгән җайдан диярлек атыннан сикереп төште, ясавыл азатлар арасында илче Якимне күреп җиңел сулап куйды, ыра-ера аның янына узды.
– Исән! – диде ул, Яким Күчтемне тоткалап карап.
– Исән, Аллага шөкер, хан, исән! – диде илче.
– Без аны көчкә алып калдык, – диде унбаш Садыйк. – Куып җитеп алып калдык.
– Кем куып җитте, кем алып калды?
– Меңбаш Чупай, – диде азатларның берсе.
– Ходай бар икән әле, хан, – диде илче Яким. – Бар икән әле.
– Кем алып китте соң, кая идең? – дип сорады Илһам хан.
– Кая идем, яр кырында ятып тора идем.
– Шуннан?
Илче Яким чукынып алды, кисәвен бик якын китергән азатны этебрәк җибәрде.
– Чукынырга да бирмиләр… Йокыга китеп бара идем, кемдер күтәреп алган кебек итте. Җиңел генә күтәрә бу мине, әйтерсең нәни бала мин. Башта, бәрәкалла, төшемдә дип торам. Рәхәт шулай, күтәреп алып баралар. Кемдер манарага алып менә, имеш. Шуннан кинәт уянып киттем. Мине күтәреп баручы мышный, нык мышный. Тәмам өнсез калдым. Кычкырырга итәм, тавышым чыкмый. Алай да Аллаһы Тәгалә кодрәт бирде, кинәт тамагым ачылып китте: разбой салдым. Мин разбой салганга, азатларың уянды, безне куа киттеләр. Чәбәләнә башладым. Азатлар якынайды. Кемдер килеп җитте дә тегене бәреп екты. Теге «аһ!» итте дә юкка чыкты, әйтерсең җир упты үзен. Баксам, янәшәмдә меңбаш Чупай басып тора.
– Әйе, мин аны кайтарып җибәргән идем.
– Ай калкып килә иде инде, күренмәслек түгел. Таныдым мин аны, меңбаш Чупай. Ә теге гүя күккә ашты.
Илһам хан илчене ары таба тыңламады, ат иярен салдырды да:
– Барыгызга да йокларга, ыстан тирәли өч саф сак куярга, – дип китеп барды.
Яким Күчтем аның янына килеп ятты, бик озак дәшми торгач кына:
– Хикмәтле хәл, олуг хан. Ул адәм минем Тимушкама охшаган. Ул да шулай мышный иде, бичара, – диде.
Илһам хан җавап бирмәде. Ул уйланды. Бик озак йолдызлар белән чуарланган күккә, урак хәтле генә булып күк йөзендә йөзгән айга карап ятты. Алар тирәли сакчы азатлар йөренә. Олуг ханнарын һәм кенәз илчесен саклыйлар. Кемнән?.. Шаккатмалы хәл иде. Шулай ук чынлап та ул шайтан дигәннәре бар микәнни?..
Бары тик таң атар алдыннан гына Илһам хан онытылып йокыга китә алды. Илче Яким әллә кайчан гырылдый-гырылдый, саташа-саташа йоклый иде. Дога укып ятты-ятты да Алласы саклар әле дип тынычланды булса кирәк. Йокыга талу белән, ханның күз алдына Мәрьяме килде, каядыр бара, угланнары Габдулланы җитәкләгән. Илһам хан аңа нидер әйтергә тели, әмма авызын ачса да, ни сәбәпледер тавышы чыкмый, имеш. Хатыны Мәрьям каядыр юкка чыга, аның урынына әзмәвердәй гәүдәле шыксыз вә ямьсез, бөтен тәнен йон баскан, аяклары тояклы, маймыл йөзле, озын бармаклы куллы бер әкәмәт пәйда була. Ул әкрен генә Илһамга таба килә. Илһам хан кычкырмакчы була, әмма тавышы чыкмый…
Илһам хан быргы кычкыртканга тирләп-пешеп уянып китте. Күзен ачты да, яңадан йомарга куркып, берара булган мәхшәрне күз алдыннан җибәрә алмый торды. Ярый әле, ул әкәмәт төштә генә күренде, югыйсә йөрәгең ярылып үләр идең.
Илһам хан торып утырды, ияргә ятып каерылган муенын боргалады. Азатлар учак асканнар, аш әзерлиләр, беришесе елга буеннан юынып менәләр, кайберләре, яр өстенә намазлыкларын җәеп, намаз укыйлар. Илһам хан үрелеп кенә илче Якимне уятты.
– Тор инде, илче, тор!
Ниһаять, илче Яким дә күзен ачты, торып утырды да кояшка күз төшереп, чукынып куйды.
– Әйдә, юынып менәбез, Якимкә агай.
– Ярый торган эш, – диде илче, торды, каткан сөякләрен язгалады. Җансакчысы аларга сөлгеләр китереп бирде. Юынып менеп килгәндә, кала яклап чабып килүче берәү күренде.
– Нидер булган, кычкыра, – диде илче Яким.
Чапкын килеп җитте, сикереп атыннан төште, бер тезенә тезләнде.
– Олуг хан, яр буенда меңбаш Туранның мәетен таптылар.
Илһам ханга атын китерделәр, ул сикереп атланды да, артына әйләнеп тә карамый, яр буена чапты, үткән кичтәге сөзәклек аша су буена төште. Азат дөрес әйткән: иртәнге салкынча җилгә дулкынланып торган елга читендә чалкан килеш меңбаш Туран мәете ята иде. Ул арада хан янына Яким Күчтем килеп җитте һәм ярты сыны ташлыкта яткан Туран гәүдәсен күрде дә чукынып алды. Як-ягына күз ташлагач кына:
– Йа Хода, йа Аллам, бу ни хәл инде, хан? Минем Тимушка да берәр җирдә аунап ята микән? Алар бергә киттеләр ич! – диде дә атына атлана башлады. – Безгә моннан тизрәк китәргә кирәк, хан.
– Меңбаш Туранны яр өстенә менгезеп күмегез, – диде Илһам хан һәм, ат тезгенен сул кулына алып, уң кулы белән ияр башына тотынды, текә ярга ябышып үскән куе карамаларга күз ташлап алды.
* * *
Курку дигән нәрсә Илһам ханга кайтыр юлга чыккач килде. Кирмәндә калдырган меңбашын да шушы язмыш көтсә? Ә бит меңбаш Туранның мәетен үз күзе белән күргәнче, алар икәүләп ияләреннән качтылар, дип уйлый иде. Мәетне үз күзе белән күргәч, моның алай түгеллегенә инанды һәм тәгаен шиккә калды. Әллә соң, чынлап та, бу манарада шайтан бармы?.. Шайтан хакында Коръәндә һәм башка әдәби вә үгет-нәсыйхәткә көйләнгән китапларда укыса да, Илһам хан беркайчан да моңа җитди җисем итеп карамаган иде. Ә бит ул Шайтан каласын үземнеке итәм дип барган иде, хәзер исә моңа шикләнә калды. Хәтта азатларын һәм меңбашын калдыруына инде үкенү кебек бернәрсә тойды.
Тәхетне аңа атасы васыять итте. Димәк, Идел-йортны да. Ә Болгар Идел-йортына Кашан да, Шайтан каласы да, Казан да керә, ул гынамы, Җүкәтау, Тубылгытау калалары да. Авыллар турында әйтеп тә торасы юк. Абасы әмир Хаҗи барысына да кул салган. Юк, алай булмас. Бүген Шайтан каласында аның гаскәре, меңбаш Актай ул каланы күз карасы кебек саклар – ышанычлы кеше. Аның өчен нәүбәттә Казан каласы. Кашанга Илһам хан тимәс, Кашан абасы кулында калыр. Бары тик. Хак анысы, Шайтан каласын кан коймый гына алса да, әмир Хаҗи Казан каласын бирмәс, димәк, атасы кебек гаскәр алып барырга туры килер һәм атасы кебек ике-өч мең түгел, ә төмән! Коръәндә, Аллаһы Тәгалә бар кешегә дә изгелек кылуны да, явызлык кылуны да бер чама бүлеп биргән, диелә. Ике туганның кайсында изгелек күбрәк тә, явызлык күбрәк – Хода үзе хәл итәр.
Илһам хан Яким Күчтемгә күз төшереп алды. Атларын атлатып кына баралар. Алда Болгар каласы да күренә башлады инде, алдан да, арттан да ясавыл азатлар бара. Ульдәмир илчесе белән Болгар ханы алар уртасында. Кемнән куркалар? Илһам хан кемгә дә явызлык кылмады кебек. Алар илчене саклыйлар. Илчегә үлем юк, илче дәүләттә нинди хикмәтле хәлләр, фаҗигале вакыйгалар гына булмасын, исән-имин булырга тиеш. Азатларына Илһам хан илчене күз карасы кебек сакларга кушты. Илченең кәефе юк, җансакчысын югалтты. Илче Яким аңа бик ышана иде. Әзмәвердәй гәүдәле, һәр очракта да тыныч, иясенә беркайчан да каршы сүз әйтмәгән, ул гынамы, иленә кайткач өйләнергә җыенган Тимушка юкка чыкты. Яким Күчтем аның үле гәүдәсен дә күрә алмады. Кенәз Юрий коткысы белән Болгарга килеп, чуен кою серен белергә йөргән илче Яким максатына ирешә алмады. Моның өстенә җанына гөнаһ алды.
Илһам хан җилле генә юыртып китте. Аның тизрәк башкаласына кайтып җитәсе һәм, аксакалларны чакырып, булган хәлләр турында киңәшәсе бар иде. Нә кылырга тиеш ары таба? Казанга яу чабаргамы әллә соң сабыр итәргәме?
Басу капкасын үттеләр, тышкы кирмән капкаларын ачкан арада, Илһам хан Яким илчегә бүген кич аксакалларын мәҗлескә җыясы, киңәшәсе килүе хакында әйтте. Илче, аннан миңа нинди җиңеллек килер дигәндәй, күңелсез генә ханга күз төшереп алды һәм кул селтәде. Янәсе, теләсәң ни кыл.
Эчке кирмәннең асма күперен үтеп, сарай капкасына якынлашуга, Илһам хан каршына Мәрьям ханбикә йөгереп чыкты.
– Илгам, Илгам, Булат угланның кәләше – Олуг Мөхәммәт шаһ кызы Рабиганы алып кайтучы кәрванны мәңгелләр талаган, шаһ кызын әсир иткәннәр, әмма без җибәргән Ярулла сәүдәгәр аны коткара алган…
– Ипләп кенә сөйлә әле, шаһ кызы Рабига кая соң хәзер?
– Саксин каласыннан чыкканнар.
– Чапкын җиткердеме сөенчене?
– Әйе.
– Үзе кая?
– Кунак ятагында ял итә.
– Булат угланга хәбәр итәргә булыр, – диде Илһам хан һәм сараена узды. Ишекне узуга, аңа Зөбәрҗәт ханбикә каршы чыкты.
– Саумы, инәй? Без кайттык. Шайтан каласы минем кулда.
– Абаң белән орыштыңмы? – дип, коры гына сорады ханбикә.
– Юк, инәй, капканы каравыл меңбаш үзе ачты.
– Кан коймагач кичерәм. Кан коеп хәл иткән булсаң, мәңге бәхиллегем юктыр. Булат угланга ярәшкән шаһ кызы Саксинда икән инде, ә Булат углан һаман Җаек кирмәнендә ята. Чапкының җибәр, кайтсын, кәләшен үзе каршы алсын. Аннары әмир Хаҗи Җаббар угланын Ашлы каласына бәк итеп җибәргән икән. Килеш, карышып торма.
– Ашлы каласын атам миңа калдырган иде түгелме, инәй? Ясакны анда минем тарханым җыя иде.
– Атаң ул каланы син тәхеткә утырганчы ук абаңа биргән иде инде, балакай. Килеш. Абаң хак кылган. Аның Кашанга күчеп, Казан каласын Назлыгөл угланы Хансөяргә калдырырга нияте бар икән – хупла. Абаң дөрес иткән.
Бантын чөя төшеп, ханбикә Зөбәрҗәт угланы Илһам ханның күзләренә карады. Шундый иттереп текәлде ки, Илһам хан, кемнәндер ярдәм эзләгәндәй, як-ягына карап алды. Янәшәсендә анасына беркайчан да каршы әйтергә кыймаган хатыны Мәрьям басып тора иде, ары табарак каравыш кызлар, хезмәтчеләр, ишек сакчылары.
– Үз акылыңдамы син, инәй?!
– Казан каласы Назлыгөл угланы Хансөяргә булыр. Каланы атасы салды, Ходай аңа моны үзе кушкан.
– Колчура угланы Казан кадәр Казан каласының тарханы? Туар-тумас балага кала кадәр кала! Беләсеңме, инәй, нинди төбәктә утыра ул кала?! Белмисең бугай шул әле: су һәм кәрван юлларының үзәгендә. Кем белә, бәлкем, мин киләчәктә башкаламны шунда күчермәкче итәрмен!
– Күчерә итсәң итәрсең, әлегә анда Назлыгөлнең угланы утырыр.
– Булмас ул, инәй. Җитте! Атамны бармак башында биеткәнең дә җиткән. Мин анда яу чабачакмын, яу!..
Зөбәрҗәт ханбикәнең күзләре кысыла төште, иреннәре бөреште, Илһам ханның анасында мондый усал карашны беркайчан да күргәне юк иде әле.
– Имансыз! Бәдбәхет! Анаңнан каргыш аласың киләме әллә?! Дәүран кияүне атаң азат итте түгелме?!
Ханбикә Зөбәрҗәт аяк тибеп куйды, әмма Илһам ханның моңа бер дә исе китмәде, бары тик ирен чите белән елмаеп кына алды һәм янәшәсенә килеп баскан бусагабашына:
– Илче Яким Күчтемне тәхет ягына алып кер, – диде һәм бөтенләй анасы юктай кыланыш белән тәхет ягына узды. Яким карт тәхет ягына кергәндә, ул тынычланган иде инде. Анасының чәперенүенә аның әллә ни исе китмәде, әмма шактый гасабиланган, ачуланган иде. Илһам хан кәтиб Хафиз ягына күз төшереп алды.
– Чыгып торыр идең, кәтиб, – диде. Шуннан соң гына Яким Күчтемгә янәшәсеннән урын күрсәтте. Илһам хан ишек катына карап алды һәм бусагабашына да «чыгып кит» дип кул селтәде.
– Синең белән күзгә-күз сөйләшәсем килә, Якимкә агай. Миңа әлегә шул нәрсә билгеле: ике туган Константин белән Юркәй кенәзләр әле булса тәхет бүлешәләр. Гәрчә Юркәй кенәз өскә чыкса да, халкы алдында ул хәтле абруе юктыр, ишетеп торам. Ә син, Якимкә агай, Юркәй кенәз исеменнән Болгарга килдеңме?.. Хакмы?.. Хак! Шулай булгач, әйт әле, Ульдәмир халкы кемгә өмет итә, кайсы кенәзгә?
– Нәрсә бу, хан, үтенечме, боерыкмы? – диде Яким Күчтем, канәгатьсезлеген сиздермәскә тырышып.
– Үтенеч тә, боерык та дип уйла, Якимкә агай. Минем синнән серем юктыр. Үзең күреп кайттың, бездә дә шул ук хәлдер. Абам баш бирми, гаскәр тотарга хәлем чамалы. Ашлы каласына әнә кече угланы Җаббарны илтеп утырткан. Ә ул кала Иделнең уң ягында, урысларның күзенә карап тора. Кала борын-борын заманнан Болгар шәһәре буйсынуында… Мин кенәздән ярдәм сорамыйм, ярдәмгә мохтаҗ түгелмендер, миңа абамны үземә буйсындыру кирәк. Кер хәлемә, Якимкә агай, минем абам белән орышасым килми.
– Кичә генә хәбәр алдым, хан, бүгенге көндә Юрий кенәз Городец каласында утыра, Константин кенәз аны шунда куган. Минем дә хәлемә кер, хан, йомышымны Юрий кенәздән алган идем, инде Ульдәмирдә әнә ниләр булып беткән. Мөгаен, Юрий кенәздә минем кайгы калмагандыр, хан, аның үз кайгысы үзенә бик җиткән шикелле.
– Бабабыз Ибраһим хан салдырган каланы урыслар Городец дип атый башладылармы, Якимкә агай?
– Калалар гына түгел, илләр бер ханнан икенче ханга, бер кенәздән икенче кенәзгә күчә, хан. Әнә шундый заманда яшибез хәзер. Монда Юрий кенәз йомышы белән килдем, хәзер әнә Константин… Мин кенәз вә ханнар фикерен йөртүче генәдер.
– Илче фикереннән күп нәрсә тора, Якимкә агай. Әйтик, син Юркәй кенәзгә килеп төштең, ди. Ульдәмиргә түгел, Городец каласына. Кем җырын җырларга тиеш буласың инде?
– Юрий алдында – Юрий кенәзнең, Константин алдында— Константин кенәзнең, хан. Әйткәнемчә, илче бары тик кенәз йомышчысыдыр.
– Минем сиңа киңәшем шул булыр, Якимкә агай. Син башта Юркәй кенәз аягына егыл. Миңа ул кенәз якынрак. Иншалла, дружинасы үзе беләндер. Ул килсен Ашлыга. Җаббар углан кулында гаскәр юк хәлендә. Миннән ярдәм булмас. Абам сизми калыр.
Яким карт, Болгар ханнарын үтә күрәм дип мактанса да, Илһам ханның тәкъдименә шикләнеп карады, бик озак дәшми торды. Илһам хан гадәттәгечә дисбе тарта, ирен чите белән генә елмаеп, аннан җавап көтә иде. Ни әйтә ала ул аңа? Әлегә һични! Ул башта Юрий кенәз белән хәбәрләшергә тиеш. Аннары, Болгар ханы аны җәтмәгә алырга теләмиме? Һич тә булмас димә. Ләкин күңеле белән тоя иде күпне күргән илче, Болгар ханы Илһам аны алдамый.
– Мин сиңа кем кирәген беләм, Якимкә агай, – диде Илһам хан, дисбесен бер читкә куеп. – Беләм…
– Ул кеше минем кулымда булырмы соң, хан?
– Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында, Якимкә агай…
– Һәм синең кулыңда, хан, синең кулыңда…
Илһам хан турсаебрак утырды, моны илче Яким күрми калмады. Яшь ханны да мин-минлек чире читләтеп үтмәгән икән. Хәер, кайсыбызда юк ул чир, Аллаһы Тәгалә аны барыбызга да биргән, беребезне дә кимсетмәгән. Гади халык аны кешегә күрсәтергә куркыбрак йөрсә, ханнарның исә бу чир йөзләренә үк бәреп чыга.
– Шөһрәтлем Илһам хан, абаң әмир Хаҗига кылыч күтәрергә теләмәвеңне хуплыйм, пәйгамбәрләргә тиң акыл белән эш итәсең. Әмма Юрий кенәз мине аңлармы? Нә бәрабәренә килергә тиеш ул Ашлыга яу белән?.. Яу булгач яу булыр инде ул, кан-җан коймыйча булмас…
– Чуен коючы синең кулда булыр, Якимкә агай.
Илче Яким ачкан авызын ябалмый бермәл ханга карап торды, ул хан әйткән сүзләргә ышанырга да, ышанмаска да белми торды, күрәсең. Ахыр килеп, тәвәккәлләде: ышанырга булды.
– Мин риза, хан. Кайчан телисең, шулвакыт Юрий кенәз дружинасы белән Ашлыда булыр.
Яким Күчтем урыныннан купты, Илһам ханга түбәнчелек белән баш иде һәм ханга көмеш балдак сузды. Илһам хан балдакны үрелеп алды, учына кысты һәм янәдән учын ачты. Зөбәрҗәт кашлы көмеш балдак, бәясе күп булса биш-алты алтындыр.
– Эш бәядә түгел, хан, – диде, ханның гаҗәпләнә калуын күреп, илче Яким. – Эш вәгъдәдәдер. Нәкъ менә шундый икенче бер балдакны күрсәткән кешегә чуен коючыны биреп җибәрерсең.
Илһам хан балдакны алды, дәшмәде, авыз эченнән генә: «Әлхәмделиллаһи, мәгънә бир», – дип, урыныннан купты һәм илче Якимгә кул сузды.
18
Яким Күчтем хезмәтчеләре һәм үзен озатучы сакчылары белән Болгар каладан иртән иртүк чыгып китте. Кәефе шәптән түгел иде. Теләгенә ирешә алмады, әмма бөтенләй үк буш кул белән дә кайтмый иде. Яким Күчтемнең әле булса хәтерендә, җизнәләре Андрей Боголюб ун ел эчендә ун тапкыр яу чапты: ике тапкыр Киевка, ике тапкыр Болгарга, ике тапкыр Новгородка. Тоташ өч ел буена сугышты, өч ел кан-җан койды, өч ел халыкны рәнҗетте. «Бусурман болгар» ны гына түгел, христианнарны да, үзе табынган диндәге халыкны да рәнҗетте. Аклап буламы аның бу яуларын? Юк. Болгарга яу чабуын акларга булыр да иде әле, ә менә Киев белән Новгородка яу чабуын Яким Күчтемнең аклыйсы килми. Юрий кенәзнең Ашлыга яу килүе, бәлки, хәерлегә булыр, халык рәнҗемәс, хуплар. Ханның теләген Яким Күчтем, урыс халкы вәкиле буларак, хуплый бит. Дөрес, Яким илче беркайчан да кенәз вә ханнарга ышанып җитмәде. Ә үзе аларга һәрчак игелек теләде, әмма алар аның кадерен белмәделәр, теге яктан да, бу яктан да сәүдәләренә кул салдылар, таладылар. Әйе, сәүдәгәрләрне һаман рәнҗетәләр. Ә бит илне баетучы халык сәүдәгәрләрдер. Әйе, әле үсмер чагында ук Яким Күчтемнең ышанычын Юрий Долгорук акламады: атасын үтертте. Аннары Андрей Боголюб кенәз Афанасий энесен дар агачына асмакчы итте. Менә хәзер Юрий кенәз нишләр? Ашлыга яу чабарга теләрме? Аңа да бик үк ышанып җитми иде Яким. Бабасының исемен алган Юрий Всеволодович бераз куркаграк, агасы шикләнүчәнрәк кеше. Бәлки, Яким Күчтемгә булган шиге Андрейны үтерүдә катнашудан киләдер. Алай дисәң, кенәзнең атасы Всеволод та, кылыч тотып ук булмаса да, абасы Андрейны үтерүдә иң теләп катнашучыларның берсе иде. Кем белми бу хакта?! Яшь Юрий кенәзме?! Беләдер, белми булмас. Илчесе итеп аңа, Якимгә, атасы кебек үк ышануы да шуны раслый. Константин кенәз исәптә түгел, ул Яким карт өчен гомумән ят кеше иде. Әйе, Яким Ульдәмирдә юк арада, Константин кенәз Юрийны Городец каласына куган. Билгеле, олуг кенәзлектән кемнең дә үзе теләп баш тартасы килми. Ульдәмир каласыннан ул бер дә китәргә теләмәгән. Константин каланы яулап алган, кенәзнең өй-каралтыларына ут салган. Димәк, Юрий кенәзнең китүенә кала халкы каршылык күрсәтмәгән. Яким Күчтем боларның барысыннан да хәбәрдар иде, әмма барыбер ни сәбәпледер ул Ульдәмиргә кайтырга ашыкмады, ул үзе хезмәт итә башлаган Юрий кенәз янына юнәлде. Күңеле белән ышана иде, Константин башкалада озак утыра алмас, чөнки чыгышы белән бу кенәз Ростовтан, ә Ульдәмир халкы килмешәкләрне гомер-гомергә яратмады. Ләкин әлегә Константин кенәз Ульдәмирдә иде… Димәк, олуг кенәз әлегә ул. Яким Күчтем исә Болгарга олуг кенәз йомышы белән килгән иде. Константин кенәз аның Болгар сәфәрен беләме – Якимгә монысы караңгы иде. Шуның өчен аңа Юрий кенәзгә юл алу хәерлерәктер. Ул җибәрде бит. Шул ук вакытта Константин да Ульдәмир-Сүздәл тәхетенә утыруга, аның шәхесе белән кызыксынмый булмас. Яким Күчтем кенәз сараенда вак кеше түгел ләбаса. Бәлкем әле, Константин кенәз аның артыннан да җибәрер, ике ил хәлләрен киңәшәсе булса?.. Шунда муенындагы тәресен өзеп, бусурман динендә йөргән Афанасий энесе турында да, чуен коючыга бәйле вакыйгаларны да аңа ачмый булмас. Димәк ки, Якимгә туры Городец каласына юнәлү дөресрәктер. Башта ул Юрий кенәзне Ашлы каласына яу чабарга котыртыр. Яу уңышлы чыкса, моңа Яким ышана иде, яшь кенәзгә кабат Ульдәмир тәхетенә юл ачылыр. Өйләдән соң Иделне кичтеләр. Шуннан соң илче Яким иркенләп сулыш алды һәм су буенда кунарга булды. Боерыкны олауларга җиткерделәр, тегеләр, шау-шу килә-килә, атларын тугарырга, казан асарга керештеләр. Яким Күчтем инде саргая башлаган чирәмгә кырын төште дә аргы якта калган җансакчысы Тимушканы исенә төшерде. Ульдәмирдән бергә чыккан йөзгә якын сугышчыдан ул никтер аны бик якын итә иде. Тимушканың да аңа бирелгәнлеге күз карашында ук чагылыр иде. Харап булды, мескен.
Шулчак илче күзенә таза гәүдәле, җәлпәгрәк йөзле бавырчы кинәт чалынып китте. Аның эш-гамәлендә колчуралык чалымнары бар иде. Ашны затлы итеп хәзерли, ипине күкрәгенә куеп кисә, ашаган табакларны көл белән юа. Бавырчының ике-өч ярдәмчесе бар, ул аларга беркайчан да тавыш күтәрмәс, ипләп кенә әмер бирер. Әле генә ул учак ягучыга ипләп кенә ничек агач ботакларын сындырырга кирәклеген күрсәтте. Ул арада чиләктән су алып таган асарга да, түкми-чәчми су агызып кулын юарга да өлгерде. Кулын алъяпкычына сөрткәч кенә кашыгын алды, ашның тозын чамалады. Киң җилкәле, беләк-буыннары калку, уйнап торалар. Хикмәт, ул һич кенә дә бавырчыга охшамаган, коеп куйган сугышчы иде. Алайса, башкалар пешекчегә охшаганмы?..
Ары табарак сугышчылар казан асканнар, шау-гөр киләләр. Олаучылар да бер тирәгәрәк җыелганнар, алар да, көлешә-көлешә, аш пешерәләр. Олауда унике арба, шуларның берсендә затлы шәраб иде. Яким Күчтем аны Болгар базарыннан алды. Кояш баеп бара, көн әйбәт үтте, юл ул хәтле ялыктырмады, әллә соң бер мичкәне ачтырыргамы?
Шулай дип уйласа да, Яким карт бу хакта боерык бирергә ашыкмады. Ул, гомумән, юл йөргәндә эчү белән мавыкмый. Менә Упа елгасын кичәрләр, урыс җирләренә аяк басарлар, шунда инде… исән-имин ил-җиргә аяк басу сөенеченнән…
Салмак искән җилгә ияреп, аш исе килде, тамакны кытыклап куйды. Яким илче шунда ашчыны дәшеп алды.
– Син, дим, монда кил әле!
Ашчы, кулларын алъяпкычына сөртә-сөртә, Яким Күчтемгә таба кузгалды, учак ягучы шундук аларга төбәлде.
– Моңарчы кемгә хезмәт иткән идең?
– Андрей кенәзгә, Яким Степанович. «Менә тагын, үзе мине белә икән!»
– Мине каян беләсең? Атың ничек?
– Егорка мин, Яким Степанович, ашчы, болгарлар әйтмешли, бавырчы.
– Кенәзгә дә аш пешердеңме?
– Әйе, аш пешердем, Яким Степанович. Ашны күп ашый иде, мәрхүм.
– Мин дә ачыкканда аз ашамыйм аны.
– Шуның өчен дә күп итеп ит салдым да, Яким Степанович.
– Кулыңа кылыч та тотканың булгаладымы?
– Булды, Яким Степанович, булды. Андрей кенәз үлгәч, мине Всеволод кенәз үзенә алды. Аннары угланы Изяславка җансакчысы итеп бирде. Ул Болгарга яу чапканда, Изяслав һәлак булгач, Юрий кенәз мине үзенә алды. Аннары ул әнә сиңа биреп җибәрде.
– Колчурамы әллә үзең?
– Хак христианин, Яким Степанович!
Шулай диде дә Егорка, чукынып алды.
– Минем җансакчым булыр идеңме?
– Йа Хода, Яким Степанович, теләсәгез, булмый ни… Хактыр ки, бер дә Константин кенәзгә хезмәт итәсем килми, Яким Степанович.
– Юрий кенәзне Ульдәмиргә алып кайтсак?! Ә?!
Егорка як-ягына каранды, янә чукынып алды.
– Константин кенәз килмешәк, барыбер аннан китәр, Яким Степанович.
– Тиз генә китмәс, тәхетне яулап алды, Юрий кенәзне өтек бер калага куган. Ярый ла, аңа кул салмаган.
– Юрий кенәз йомшак табигатьле, кеше кадерен белә, мин аны якын иткән идем, Яким Степанович.
– Димәк, син башлыча җансакчысы… Ә Юрий кенәз сине бавырчы итеп минем белән җибәргән… Тиккә генәме, Егорка?!
Яким Күчтем ак сакалын сыпырып торып утырды, кылыч сабын җайлабрак куйды.
– Без кая барабыз соң, Яким Степанович? – диде Егорка, Яким Күчтемнең хәрәкәтенә мыскал да игътибар итмичә, киресенчә, якынрак килеп. – Минем Ульдәмиргә кайтасым килми. Константин кенәз Ульдәмир каласына ут салды, христиан халкын тиккә рәнҗетте.
– Син холопка нигә кирәк бу, ә?! Сиңа нигә кирәк булды кенәзләр ызгышы?! Син хәзер минем җансакчым, шулай дип әйттемме?!
Егорка кинәт йөзгә алышынды, әкрен генә артка чигенде.
– Мин, Яким Степанович, хезмәт иткән кешемә һәрчак тугры булдым. Шундый кеше инде мин, изгелекне онытмыйм, биргәнгә канәгать калып, көчемнән килгән кадәр ярдәм итәм.
– Димәк, һәр ияңә тугры хезмәт иттең? – дип сорады кинаяләбрәк Яким Күчтем.
– Тугры хезмәт иттем, Яким Степанович. Аллаһы Тәгалә алдында җаным тыныч. – Егорка хуҗасына якын ук килде. – Ханның бер сакчысы миңа әйтте, Яким Степанович, сезне бернинди дә шайтан алып китмәгән. Кһм, ни, ул кешене хан сакчысы үзе күргән. Таныган.
– Мине күтәреп алып киткән кешенеме таныган? – дип, торыбрак утырды Яким Күчтем. – Мине шайтан күтәреп алып китмәгәнмени?!
Егорка кеткелдәп көлеп алды, әмма бу кыланышы белән Яким Күчтемнең ачуын гына чыгарды.
– Син, эт ялаган нәмәстә, башымны катырма, минем баш болай да каткан, – дип, Яким илче Егорканың изүеннән эләктереп алды да йөзенә якын китерде. – Кем мине күтәреп алып киткән булган? Ни диде хан сакчысы?!
– Әүвәл җибәр, Яким Степанович, тыным кысыла…
Яким карт пешекченең изүеннән кулын җибәрде, тегеңә янәшәсеннән урын күрсәтте.
– Дөресен әйт, кем мине күтәреп алып китте? Тимушка алай итәргә җүләр түгел иде. Тимушкага мин үземә ышанган кебек ышана идем. Башына җиттеләр аның, әнә шул шайтан дигәннәре җитте, бер дә бүтән түгел.
– Телисең ас, телисең кис, Яким Степанович, сине күтәреп алып китүче Тимушка була.
– Йә-йә, узынма, Тимушканы нахакка рәнҗетмә. Башын җүләргә салыбрак йөрсә дә, үз акылы үзенә бик җиткән иде аның.
– Тимушка элек ул якларда яшәгән, шунда туган, шунда үскән кеше, Яким Степанович.
– Кем кайда тумас! Кем кайда туса да, аның торган җире, инанган иманы була. Тимушканың инанган иманы сиңа билгеледер – хак христианин иде ул! Минем атам, урыны оҗмахта булгыры, Болгарда туа, ә торыр җире Мәскәүтиндә иде, утар тотты. Хәзер әнә ул утарга Ульдәмир кенәзе баш булып ята. Атамны Юрий Долгорук эте үтерде, шул кайгыдан анам вакытсыз вафат булды. Улита апамны, тереләй күн капчыкка тегеп, улы белән бергә черек күлгә ташладылар. Мине дә язмыш дигәне Ульдәмиргә китереп атты. Энем Афанасий исә Болгарда яши, ислам динен кабул итте, шәех кызына өйләнде. Дөньяда төрле хәлләр булып тора ул. Борын заманда Киев каласы янындагы Туров каласында төрекләр яши, христиан динен кабул иткән төрекләр… Дөнья ул, Егорка, дөнья, диләр аны.
Егорка алга карап тора башлады. Кояш баеп килә, анда ниндидер хәрәкәт бар сыман иде. Ат менгән халык, ихлас! Егорушка сикереп торды һәм:
– Варяглар! – дип кычкырды.
Яким Күчтем дә сикереп торды, кулын маңгай өстенә куеп, шул якка карады, әмма һични күрмәде.
– Саташма, тиле беткән, нинди варяглар булсын, ди. Ушкуйниклар, юлбасарлардыр. Һәй, йөзбаш, кая син! – дип кычкырды Яким Күчтем. – Багып кил әле, нинди халык анда тулгана?..
Йөзбаш, сугышчыларын атка атландырып, елга буйлап чапты, бераздан багучылары әйләнеп тә килде. Яким Күчтем «Олауларны түгәрәкләп куярга, саклану чараларын күрергә» дигән боерык бирде. Олы кеше булуга карамастан, ул, үзендәге көч-куәтнең ташып торуын сизеп, әле анда чапты, әле монда, шул ук вакытта елга буена күз төшереп алырга да өлгерде. Әмма һични күрмәде.
1
Шигырьләр Габдрахман Утыз Имәнидән.
2
Китан – кенәз Андрей Боголюбскийга анасы биргән исеме.