Читать книгу Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4 - Мусагит Хабибуллин - Страница 2

Аллаһы бүләге
Тарихи роман

Оглавление

Ошбу тарихи романны

күңел юлдашым

Венерага багышлыйм.

Автор

1

Кала-кирмәннең, талдырган имәннән эшләнеп, калын тимер тасма вә бармак юанлыгы кадаклар белән ныгытылган Хан капкасы ачылып китте, һәм капка төбендә өстенә буй-буй чапан кигән, башына бака элпәсе төсендәге яшел чалма ураган сәүдәгәр пәйда булды. Капкада сак торучы азамат егет манарадагы тамгачыга кычкырды:

– Үргәнеч сәүдәгәре Сәлахетдин, олавы илледер, китергән малы тукыма, йөзем, өрек, кавын вә шәрабтыр һәм… – диде дә тотлыгып калды.

Манара башында торган Асылгәрәй атлы тамгачы ошбу Сәлахетдин сәүдәгәрне белә иде булса кирәк – аны күрүгә, кабаланып, аска төшә башлады. Ләкин кем янындадыр тукталып калды. Ул арада олауның алгы дөяләре капкадан узган иде инде. Ниһаять, тамгачы төшеп җитте, үтеп баручы өркәчле дөяләрдәге түк-түк товарны күздән кичерде.

Урта Идел буендагы Бөек Болгар каласына борын заманнан ук сәүдәгәрләр йөргән. Бу ике калада тереклек иткән бертуган халыкны ни телдән, ни гореф-гадәттән аера алмадылар, иман иткән диннәре турында әйтеп тә торасы юк. Шуның өчен Үргәнеч сәүдәгәрләре Бөек Болгар каласына киртәсез уздылар, һәм, әлбәттә, Идел буе төркиләре дә Үргәнеч базарларына ирекле үттеләр. Ләкин соңгы елларда, Харәземшаһ Олуг Мөхәммәд иле монголлар кулына күчкәч, Болгар тамгачылары үргәнечлеләрне Илһам ханнан алган ярлык буенча гына уздыра башладылар. Мәгәр бүген капкадан узган Сәлахетдин сәүдәгәр хан кешесе иде, шуның өчен тамгачы Асылгәрәй әллә ни каударланмады, чөнки хан сәүдәгәрен туктатырга тамгачыларның да хокуклары чикле иде. Ләкин тамгачы Асылгәрәй теләсә кемне туктатты, йөген тикшерде, чөнки каешланып беткән сәүдәгәрләр, тамгачыларга алтын төртеп булса да, Болгар базарына җантовар да алып керәләр иде. Анда Бохара, Сәмәрканд, Хадженд, Үргәнеч, Хива калаларының тут агачы күләгәләрендә үскән кипаристай зифа сынлы, йөзләрен ачарга да кыймаган гүзәл кызлары да булыр иде. Хатын-кыз, бала-чага белән сату итү Болгар базарында тыелса да, тыелган товарны сата алмаган сәүдәгәр сәүдәгәрмени ул. Әнә шул тыелган товарларны сатучы һәм бар тамгачыларны да хәвефсез үтә алучы, йөри-йөри чуерташтай шомарган адәм иде Сәлахетдин сәүдәгәр. Аның янчыгы тулы алтын-көмеш булыр, теленә шайтан үзе төкерсә дә, адәм болай шомара алмас. Өч-дүрт телдә теләсә кемне теләсә кемгә сатып җибәрә. Шуңа күрә аның кемгә хезмәт иткәнен дә белүче юк иде: әллә монголларга, әллә Илһам ханга. Шулай да койрыкта сөйрәлгән соңгы биш дөяне туктатты Асылгәрәй. Сакчыларына дөяләрне чүктерергә, читән-киез оядагы товарны карарга кушты. Тегеләр баш тамгачының әмерен үтәргә ташландылар. Сакчылар дөя читәннәреннән берәм-берәм җиде кыз баланы тартып чыгаргач, дөяләре туктап калуга аптыраган Сәлахетдин сәүдәгәр тамгачы янына угланын җибәрде. Асылгәрәй белә иде: Сәлахетдин сәүдәгәр ошбу гүзәл затларны йөзләрчә тапкыр кыйммәтрәк сатачак һәм, ул гынамы, биредән дә зәңгәр күзле, сөттәй пакь тәнле кызларны Үргәнечкә алып китәчәк. Сәүдәгәрнең ошбу гадәтен капкада торучы тамгачы Асылгәрәй белә: ул инде күптән Сәлахетдин сәүдәгәр кармагында, чөнки, тамгачы буларак, ошбу сәүдәгәр кулыннан янчыклап дирһәм алганы бар. Ниһаять, һичьюгы, бүген уздырып җибәрер дип уйлаган иде, туктаткан, мөртәт. Моны күреп, Сәлахетдин үзе бармады, түбәнсенде булса кирәк, Асылгәрәй янына угланын җибәрде. Сәүдәгәрнең угланы сулышына кабып килеп туктаганда, кызларны каравыл өенә алып кереп баралар иде инде.

– Асылгәрәй әкә, Асылгәрәй әкә! – дип, тамгачы каршына килеп басты углан.

– Ни булды, янасызмы әллә? – диде Асылгәрәй, берни булмаган кебек.

– Атам…

– Нәрсә атаң?! Кая үзе?!

– Атам кызларга тимәскә кушты.

Асылгәрәй азамат егетләренә күз төшереп алды, көлемсерәп куйды.

– Әллә берәрегез кагылдымы кызларга?

– Аллам сакласын, Асылгәрәй әкә…

Сәүдәгәр Сәлахетдин угланын Асылгәрәй читкәрәк алып китте.

– Ничә кыз алып килде атаң?

– Җиде, Асылгәрәй әкә, җиде.

– Җиде алтын, кырык тугыз дирһәм, димәк. Җиңел байый, җиңел байый атаң, кем әле атың?

– Хәйретдин.

– Әйе, Хәйретдин.

Асылгәрәй ошбу сәүдәгәр угланы Хәйретдиннең күзләренә бакты, туры карады. Егет җете кара күзле, киң куе кашлы, җәйпәгрәк йөзле, чөенкерәк борыны астында кызлар кашы кебек кенә мыегы сызылып тора, сакалын йолка булса кирәк, ияге шоп-шома.

– Үргәнеч хәзер монголлар кулында – Җучи хан олысы. Шулаймы?

– Шулай, Асылгәрәй әкә.

– Анда иманлы кешеләр аз да инде хәзер. Барысы да монголлар кубызына биидер.

– Юк, Асылгәрәй әкә, монголлар Харәземдә юк хәлендә, ил белән Мәхмүд Ялавач әмир идарә итә.

– Ә ул мөстәкыйль вә бәйсез рәвештә фәрман бирә аламы соң?

– Акча сугарга, гаскәр тотарга хакы юк бугай.

– Акча сукмагач, гаскәр тотмагач, нинди әмир инде ул?

– Ә фәрманны бирә, Асылгәрәй әкә.

– Атаң Сәлахетдингә Болгарга кызлар алып килергә дипме?

– Кызлар алып килергә дә, сәүдә итәргә дә атам кулында пәйҗә[1], монгол ханы биргән пәйҗә.

– Һы, – диде Асылгәрәй. – Һы, ышансаң ышан, ышанмасаң— юк. Ә бит теге елларда монголлар Үргәнечтәге бер генә җан иясен дә калдырмый кыра, диделәр.

– Үзләренә каршы торганнарны гына суя монголлар, дин әһелләренә, сәүдәгәрләргә, һөнәрчеләргә тимиләр, хатын-кызларга да…

– Шуңа ишәеп киттеме Үргәнечтә кызлар, шуларны китердегезме?

– Һик, – диде Хәйретдин. – Һик…

– Ялганлыйсың, очкылык тота башладың. Ә атаңа әйт, Хәйретдин, кызларын мин үзем китерермен хан кәрвансараена. Бүген сәүдәгәрләрне вәзир Тимбай үзе тикшерә, өч тыкрык үтүгә, үзегез үк тап булырсыз. Шуның өчен кызларың миндә калып торыр. Аңладыңмы, Хәйретдин мелла. Ышан, Коръән тотып ант итә алам.

– Яхшы, Асылгәрәй әкә, мин атама шулай дип әйтермен.

– Ә дөяләреңне алып кит. Кабат әйтәм, атаң борчылмасын, кызларын үзем китерермен.

– Яхшы, Асылгәрәй әкә.

Буй чапан кигән сәүдәгәр угланын озату белән, Асылгәрәй каравыл өенә юнәлде. Ул инде Хан капкасында егерме биш ел тамгачы булып тора, ошамый иде аңа сәүдәгәр Сәлахетдин, әмма кылыр чарасы да юк иде, ошбу сәүдәгәр Илһам хан канатыастында, бер Хода белә: ике арада ни йомыш белән киләп сарып йөридер. Аның гомерендә кемнәр генә үтмәде бу капкадан – яхшысы да, яманы да. Илһам хан кулыннан ярлык алган сәүдәгәр Сәлахетдин ошап җитми иде аңа. Әмма сәүдәгәргә бәйләнер сәбәп тә таба алмый иде. Кызлар китерүе – вак мәсьәлә. Моны һәр сәүдәгәр кыла, берне, икене… Мең сәбәп таба: кызы, балдызы, яшь хатыны. Ачыкларга керешсәң,очына чыгармын димә, таш астыннан аккан су кебек, барыбер җаен табалар – котылалар. Аннары Илһам хан, кала базарында кызлар сатуны тыю турында фәрман бирсә дә, бу хәлне зур гөнаһка санамый, тотылган сәүдәгәр хан казнасына акча түләү белән генә котыла вә чикләнә. Тамгачы Асылгәрәй, Сәлахетдин сәүдәгәрне Илһам ханга җиткерсә дә, үз башына бәла генә алыр, чөнки хак булса, Сәлахетдин— хан сәүдәгәре, диләр. Бик ихтимал, хактыр, чөнки угланы Бәхтияр «Сәлахетдин сәүдәгәр Тимбай вәзир янына керә йөри» дип әйтеп әйтте. Юк, отышлы түгел аңа Сәлахетдин өстеннән йөрү. Илтеп бирергә туры килер гүзәлкәйләрен. Сатсын кызларны, әллә кемнәр алмас, йә Болгар сәүдәгәрләре, йә ар һәм чирмеш морзалары, йә урыс кенәзләре вә тиуннары, алар яраталар кипаристай зифа сынлы, кара кашлы, шомырт кара күзле Үргәнеч кызларын.

Ләкин соңгы мәлдә генә Асылгәрәй башына янә бер уй килде. Кызларның берсен үзенә алып калырга. Хатыны Бибиҗамал дүрт малай тапты, дүртесе дә балигълык яшендә, икесе өйләнеп башлы-күзле дә булдылар инде, калган икесе дә хан мәдрәсәсендә укып сабак алган; Бәхтияры, – җитмәсә, хәрби белем алып, ханның үзендә җансакчы, ә бердәнбер кызлары Гәүһәрне Владимир кенәзе – мөртәт Святослав урлады. Шуннан соң хатыны Бибиҗамал бичара атна буена яшь түкте, каргады урысны, тиргәде нәҗесне, каһәрләде, мәгәр кыз бала юк иде инде. Чит анадан туган булса да, кыз бала кыз бала булыр әле, һичьюгы, Бибиҗамалын кинәндерер, ә Сәлахетдиннең бер кыздан кесәсе кимемәс, бик зарланса, кеше бәһасен бирер, хәтта арттырып та.

Асылгәрәй сакчылар өенә керде, сандугач балаларыдай сәкегә тезелешеп утырган кызларга күз төшерде. Барысы да, күзләрен калдырып кына, яулык бөркәнгәннәр, өс-башлары ярыйсы, яулыклары да затлы – ефәк тә атлас, бер-берсенә сыенганнар, әйтерсең лә аларны кемдер берәм-берәм суырып алырга җыена. Асылгәрәй сакчы егетләренә чыгып торырга кушты. Артларыннан ишек ябылгач, очлымын салып тактага куйды, путасын ычкындырды.

– Миннән курыкмагыз, чибәркәйләр, нурлы йөзләрегезне ачыгыз. Хәзер азрак ашап-эчеп алырсыз, әйе, тамак ялгап, тәмле төнәтмәләр эчеп, кипкән иреннәрегезне йомшартырсыз, шуннан соң әйбәтләп сөйләшербез.

Асылгәрәй кул чапты, мич каршыннан ике апай чыкты.

– Без монда, Асылгәрәй.

– Апайлар, менә бу чибәркәйләрне туйганчы ашатыгыз, эчертегез, аннары мине дәшәрсез.

– Яхшы, яхшы, Асылгәрәй, – диештеләр каравыл өен караучы һәм азамат егетләрне ашатып торучы апайлар.

Асылгәрәй алгы якка чыкты, сәкегә сузылып ятты. Ул аларга ни әйтергә белми иде әле. Белмәсә дә, тәгаен бер фикергә килгән иде инде. Ул, тәвәккәлләп, бер кыз баланы үзенә алып калачак. Сәлахетдин сораган бәһане бирер, хакында тормас. Тик башта йөзләрен ачтырып, күзләренә багып алыр. Әйе, хәтта сөйләштереп: иплеме тавышы, моңы? Ул белә иде: хатын-кыз ир-ат белән сөйләшми, ә җырлый, әлбәттә, ир-атның җаен-көен белгәне, әнә шул йомшак теле белән ир-ат затын әсир итә дә инде. Һәм тегесе бик теләп тегеңә әсир төшә. Күп кенә хатын-кыз ир-аттагы бу хикмәтне белми, дорфа сөйләшә, көен-җаен тапмый, әнә шулай хәтта яраткан кешесен дә югалтып куя. Әйтик, Бибиҗамалы Асылгәрәйне әнә шул йомшак теле белән җәлеп итте. Әле дә шулай ул. Кайтып керүгә, каяле, картым, аякларың үзем салдырыйм әле, арыгансың да, аннары мунча кереп чыгарсың, мунчам әзер, мәтрүшкәле себерке алгы яктагы сиртмәдә, сөлге уң якта, бүген генә бәләкләп куйган идем. Соңгарак, ашым әзер булгач, үзем дә килерем, аркаңны сылармын, кымыз алып килерем…

Ул кызларның ашаганын алгы якта көтеп ятты. Кызлар башта ярымтавышка гына, кыймый гына сөйләшә башлаганнар иде, соңга таба тавышлары көрәйде, кыюланып, каравыл егетләре турында бәхәсләшә башладылар. Кайсы кайсына ошаган да, кайсы аңа караган, күз кыскан. Асылгәрәйнең нәрсә турында сөйләүләрен ачыграк ишетәсе килә иде, әмма кызлар ашап эчмичә керергә кыймады.

Ниһаять, апай ишекне ачты.

– Асылгәрәй, кызларың тамакларын туйдырды, – диде.

Асылгәрәй җитез генә торды, итек кунычларын тарта төште, путасын эләктерде, хәтта очлымын да киде.

– Тамакларыгыз туйдымы, шөкрана кылдыгызмы? – дип килеп керде ул кызлар янына.

Кызлар тәүгечә сәкегә тезелешеп утырганнар һәм яулыклары белән йөзләрен каплаганнар иде.

– Без бая нәрсә турында сөйләштек әле?

– Каравылбаш агай, безгә иябез йөзләребезне ачарга кушмады, – диде кызларның кыюрагы.

– Зыян юк. Ят кешегә йөз күрсәтмәү – саваптыр. Әмма бездә түгел, бездә йөз ачу – савап, чибәркәйләр. Мин сезнең иягезне беләм. Телим икән, мин сезнең барыгызны да үземә алып калам. Дүрт улым бар, икесе өйләнмәгән әле.

– Ә без җидәү, – диде кызларның берсе.

– Зыян юк, күршемдә унлап егет бар. Бездә һәр гаиләдә өй тулы малай, борчылмагыз, ирсез калмассыз. Хәзер йөзләрегезне ачыгыз. Кыюрак, кыюрак. Мин шүрәле дә түгел, албасты да, кытыклап та, сихерләп тә җәфаламам, бары тик йөзләрегезгә генә багармын… Менә шулай. Кыюрак, кыюрак, дим. Минем сезнең нурлы йөзләрегезне, серле күзләрегезне күрәсем килә. Әйтәм бит, бездә Болгарда бар хатын-кыз да, йөзләрен ачып, ир-ат күзенә туры карыйлар. Күзне бит Аллаһы Тәгалә багар өчен биргәндер, ә?..

Башта Асылгәрәйгә кызларның барысы да бертөсле булып күренгәннәр иде, йөзләрен ачкач, бер-берсеннән ерагайдылар, күзгә күренеп, аерымлыклары чалынды. Чибәрләр иде кызлар, хәер, яшьлек – үзе гүзәллек ич. Сәлахетдин кебек сәүдәгәр юк-бар товар ташымас, җантоварның да асылларын сайлаган. Ләкин таш янында таш, баш янында баш бер күренсә дә, йөз янында йөз, күз янында күз җир белән күк арасы иде. Асылгәрәйнең күзе бер читтәрәк утырган кызда тукталды.

– Атың? – дип, шактый төксе рәвештә сорады ул кыздан, әйтерсең лә кыздан нинди дә булса гаеп табылган иде.

– Баһадир Баһрам кызы Бүләк, – диде кыз, бер дә исе китмичә, хәтта башын чөя төшеп.

Баһадир Баһрам турында хәбәрдар иде Асылгәрәй, Туран дөньясындагы җиһангирларның берсе. Үргәнечне камаганда, баһадир Баһрам Җучи ханның унике баһадирын үтерә. Тегенең дә көннәрдән бер көнне үзен һәм гаиләсен әсир итәләр. Монголлар баһадирны анасы һәм кызы алдында кылычтан уздыралар. Гүзәл хатынын Җучи ханга озаталар, чөнки баһадир аның унике батырын үтергән була. Әмма Җучи хан, гүзәл хатынны үзенә тарттырса да, өйләнергә өлгерә алмый кала, тегене Чыңгыз ханның яшь хатыны Хулан котыртуы буенча агулап үтерәләр, ә гүзәл хатын Чыңгыз хан рөхсәте белән төрки бәге Күнбайга эләгә.

– Җыеныгыз, чибәркәйләр. Ә син, Бүләк, бүгенге көннән миндә булырсың. Мин булырмын синең ияң.

Кыз, тамгачыга карап, сизелер-сизелмәс кенә баш иде. Кич белән Асылгәрәй Бүләкне өенә алып кайтты һәм туры Бибиҗамал катына алып керде.

– Бибиҗамал, Бибиҗамал, күгәрченем, бак әле, бак. Кемне алып кайттым үзеңә Гәүһәр урынына. Менә ул, менә. Нәчара калма, күзең бетермә. Аты – Бүләк, Гәүһәрең кебек якын күр. Атасы – Үргәнечне монголлардан саклаганда шәһит, анасын Күрәләнгә алып китәләр, ә бу бала безгә насыйп булган. Хәер, калганын үзе сөйләр, мөслимә баласы. Ә син, балакай, – диде Асылгәрәй, Бүләккә таба борылып, – Бибиҗамал апаңны әниең итеп кабул ит. Анаң кебек күрсәң, иншалла, ул да сине үз кызыдай күрер. Кызыбызны урыс кенәзе урлады… Юат, балакай, апаңны, әни дип әйтергә телең бармаса да ят итмә.

Биленә алъяпкыч бәйләгән, зур кулларын кай тарафка илтергә белми торган Бибиҗамал ишекъяры басып торган кыз баланы күрде дә, юеш кулын алъяпкычына сөртә-сөртә, кызга таба кузгалды, килде, кызны кочагына алды һәм елап җибәрде.

– Кыз баланың бәхете Аллаһы Тәгалә кулында, иншалла, әйбәт булыр, төкле аягың белән, балакай. – Аерылды, яшьле күзләре белән йөзенә бакты. – Гәүһәрем димме, бигрәкләр охшагансың, балакай.

Асылгәрәй борылып чыгып китте, калганы аны кызыксындырмады. Хатын баланы кабул итте, аның өчен иң мөһиме шул иде. Бибиҗамалга ышана иде ул, хатыны аны тәрбияләр, үз кызыдай күрер, гәрчә ошбу баланың үзенеке түгел икәнлеген белсә дә, күрше-тирәгә Гәүһәрем кайтты дип мактанып та йөрер. Бүген Асылгәрәй сарайга барасы иде. Бәхтиярны йөзбаш итәләр, Илһам хан үзе теләгән. Бәхтиярны хәрби һөнәргә хан оныгы Хансөяр укытты, мөгаллимен мактый-мактый исе китәр иде угланның. Ләкин сәере шул булды: аны хансарайга кертмәделәр, хәтта угланы Бәхтиярны Илһам хан үз йөзбашы итәсе дисә дә. Имеш, Илһам хан Үгәдәй хан илчеләрен кабул итә, ә Үгәдәй хан белән исәпләшмичә булмый, ислам дөньясының яртысыннан күбесен яулаган кеше. Чыңгыз хан вафат булганнан соң, иге-чиге колач җитмәстәй ил-дәүләткә ия булган Үгәдәй хан Идел—Җаек араларына сыенган Бөек Болгар ханына тикмәгә генә илчеләрен җибәрмәгәндер, бер-бер тәкъдиме бардыр. Чөнки тамгачы Асылгәрәй белә: Болгарда монголлардан килгән сәүдәгәрләрне бик теләп кабул итмиләр, хак, кире борып җибәргәннәре дә булмады, шул ук вакытта ул хәтле якты йөз дә күрсәтмәделәр. Ничек якты йөз күрсәтмәк кирәк, Илһам хан монголлар белән кимендә өч мәртәбә йөзгә-йөз килеп орышты лабаса. Монголлар хәзер болгарларга кан дошман дияргә була. Аннары, илчеләр арасында җиде-сигез дәүләт вәкиле бар, диделәр. Димәк, Үгәдәй хан: «Әнә күр, ничәмә илнең илтабарлары миңа буйсынды, нәүбәт сиңа җитте, килеш, кер канат астыма», – дип әйтмәде микән?.. Һич булмас димә, монгол дигәне иманлы халык түгел, гәрчә ислам илләрен яулаган булса да. Аннары Асылгәрәйгә җиткерделәр, Үгәдәй хан Илһам ханга олау-олау бүләкләр җибәргән икән. Илһам ханны шулай сатып алырга исәбеме?! Һич булмас димә. Тик килешер микән Илһам хан, ул бит монголларны кыйнап карады инде һәм ничәмә тапкыр. Әйе, Үгәдәй хан килә калса, тагын кыйнар. Болгарда корал да, гаскәр дә бар, Аллага шөкер. Тик Илһам хан барыбер Үгәдәй хан кебек гаскәрне җыя алмас, тегенең кул астында хәзер ярты дөнья халкы ич… Көннәрдән бер көнне Бөек Болгарны да башка илләр кебек сибеп-таратып ташлармы Үгәдәй хан дигәне. Шуннан нишләргә кала инде Илһам ханга?.. Мәңге тыныч яши алмаган күрше Владимир кенәзенә барып баш ияргәме, ярдәм ит, берләшик монголларга каршы дип?.. Ләкин Владимир кенәзенә өмет тоту Илһам ханны чарасыз гына итәр, күрше булсалар да, Владимир урыслары болгарларга бер тапкыр да игелек күрсәтмәделәр. Тычкан елында монголларны җиңеп кайткач, хикмәти хәл, Владимир кенәзе, солых төзергә дип, үзе Илһам ханга килгән иде. Мөэмин-мөселман Илһам хан теге кяфернең Болгарга һәрдаим хыянәт итеп, яу чабып торуын белсә дә кул сузды – солых төзеде. Мәгәр, күп тә үтми, Владимир кенәзе үзе үк солыхны бозды, Казан тарафына яу чапты, каланы ала алмаса да, утар-авылларны яндырды, мөслим-мөселманнарны вә хатын-кызларны әсир итеп алып китте. Маймыл елында, ил сәүдәгәре Яким Күчтемне үтерүгә сылтап, янә Болгарга яу чапты. Уңышсыз бетте бу явы, әмма кылынасы кылынган иде инде – яу булды. Юк, ярамас Илһам ханга Владимир кенәзе Юрий Всеволод улына ярдәм сорап бару. Килмәс ул Болгарга ярдәмгә, әйе, гаскәрен дә бирмәс. Киресенчә, Болгар җимереләчәк дип кинәнер, һич булмас димә. Аңа ышанып, Илһам хан монголларга каршы көч туплый алмый калыр. Хак, көнчыгышта да, көнбатышта да гаскәр тоту Илһам ханга авырга килер. Һәрхәлдә, тамгачы Асылгәрәй шулай дип уй йөртә иде.

Тамгачы Асылгәрәй, әнә шулай уйлана-уйлана, өйгә кайтты да, хатынына да әйтмичә, сәүдәгәр Сәлахетдин янына кәрвансарайга китте. Аның сәүдәгәр белән бәхилләшәсе бар иде, аннары монголлардагы хәлләр белән дә кызыксыныр. Тамгачы булганы өчен генә түгел, угланы Бәхтияр да Илһам ханда җансакчы булгач, илдәге сәясәт аны тәмам йоткан иде. Ә каешланып беткән сәүдәгәр Сәлахетдин монгол ханыннан пәйҗә, Илһам ханнан ярлык йөртә. Димәк, бар нәрсәдән дә хәбәрдар. Сәлахетдиннән бер-бер нәрсә белсә, ул угланы Бәхтиярга сөйләр, Бәхтияр углан исә, җаен китереп, – Илһам ханга. Хактыр анысы, Илһам хан сәүдәгәр Сәлахетдин белгәнне генә беләдер, чөнки монголларда аның да шымчылары бар, шулай да Сәлахетдиннең тел төбен кузгатып, җырлатып карау зыян итмәс. Аннары сәбәбе дә чыгып тора, кыз өчен акча китергән: бер бәлеш алтын. Алтынны бирер, кызганмас, чөнки Бибиҗамал кызны ошатты, тәмам үз итте.

Асылгәрәй ашыкмады, аңа бүген ничектер җиңел булып киткән иде, ул үзен изге бер эш кылган, Раббы тарафыннан савапка лаек кеше итеп тойды. Ул гынамы, әйтерсең лә дөньяда нигә яшәвенә төшенгән иде. Күптән түгел бер әрвах аңа шундыйрак сорау биргән иде: ни өчен син ошбу якты дөньяда тереклек итәсең? Асылгәрәй сәер адәмгә ни дип җавап бирергә дә белмәде, аннары уку-язуга да бик үк хирыс түгел иде, кулыннан корал төшмәде, хан йөген ихластан үтәде, Аллаһы Тәгалә алдында да имтихан тотардай гөнаһ кылмады кебек. Әйе, булдыра алган хәтле ярлыга ярдәм итте, картларны, галим-голәмәне хөрмәтләде, туры килгәндә, хәтта яшьләргә дә акыл бирде. Ләкин аңа бүгенге кебек беркайчан да җиңел булганы юк иде. Үзе җирдән барса да, җаны күктә, Илаһы янында иде. Сәбәбен белмәде, белергә теләмәде, күңеле тулынкы, зиһене саф, кәефе әйбәт иде. Аннары торып-торып Аллаһы Тәгаләгә шөкер итә: күзләре күрә, аягы атлый, өсте бөтен, тамагы тук, гаилә-балалары тигез, Гәүһәр кызын исәпкә алмаганда, бер дә лаф орасы түгел, иншалла. Аллаһы Тәгалә изге юлдан гына яздырмасын.

Сәлахетдин сәүдәгәр аны бүген көтмәгән иде, күрәсең, әмма кунакны якты йөз белән каршы алды, түргә әйдәде, астына күн мендәр ташлады.

– Утырың, утырың әүвәл, кем, Асылгәрәй туган. Әйе, әүвәл дога кылыйк.

Олылап дога кылдылар, шуннан соң гына күзгә-күз карашып алдылар һәм, тәүге сүзне кем әйтер икән дип, икесе дә тынып калдылар. Түзмәде сәүдәгәр Сәлахетдин, тамак кырды, мәгәр тамгачы кулын күтәрде, аңа сабыр итәргә кушты.

– Мин синең катыңа, кем, сәүдәгәр Сәлахетдин, гафу үтенергә дип килдем. Кичерә күр, Сәлахетдин, мин синең бер кызың алып калдым. Әйе, барыбер сатып җибәргән булыр идең, әйт, ничә дирһәм сорыйсың, әллә, булмаса, бер-ике бәлеш алтын гына биримме?

– Ике бәлеш алтын җитеп торыр, Асылгәрәй. Әйе, ике бәлеш җитәр. Тик бит, хөрмәткә лаек тамгачы Асылгәрәй, ул кыз баланы миңа Биккол сәүдәгәр атап җибәрде. Мин ул баланы хан оныгы Хансөяргә тапшырырга тиеш идем, ә ул – олуг шәех Кол Галигә.

– Сөбханалла, бу ни дигән сүз тагын, Сәлахетдин. Хәтерем ялгышмаса, хан оныгы Хансөярнең хатыны бар – Бачман баһадир кызы Сөмбелә, гүзәлләрнең гүзәле…

– Кыз олуг шәех Кол Галигә дим ич, хан оныгы Хансөяр аңа илтеп тапшырырга гына тиеш.

– Йа Хода, Сәлахетдин, шәех Кол Гали – Болгарда бер мөхтәрәм кешедер. Яше, дим, яше шактый бит инде аның. Бу балага исә яңа унбиш тулып узды диде бугай.

– Анда инде безнең эш юк, кем, Асылгәрәй тамгачы туганкай. Тели – өйләнә, тели – сата, тели чыгарып ата дигәндәй. Сәркәтип бугай ул бала, белемле, мәдрәсә бетергән.

Асылгәрәй тора ук башлады, иллә кире утырды, чөнки кымыз керттеләр, табак белән чүлмәкне, кәсәләрне уртага куйдылар, Сәлахетдин сәүдәгәр, бер сүз әйтми, кәсәләргә кымыз койды.

– Олуг шәехкә үзең илтеп бирерсеңме баланы, Асылгәрәй, Илһам ханга җиткеримме?

Асылгәрәй тамак кырды, күр инде бу сәүдәгәр халкын, ничек кактым-суктым китерә, Илһам хан белән куркытырга исәбе. Асылгәрәй бер сүз дә әйтмәде, кәсәне бармак очына гына утыртып эчеп куйды.

– Бүләк атлы ул бала миндә калыр, Сәлахетдин. Болгарга беренче килүең генә түгел, ризалаш, ары таба юлыңа киртә булып ятуым бар. Беләсең булса кирәк, улым Бәхтияр – Илһам ханның җансакчысы.

Асылгәрәй янчыгыннан ике бәлеш алтын чыгарды, Сәлахетдиннең кәсәсенә салды.

– Ул кыз бала Үргәнечтә бер иде, тамгачы. Мин чарасыз, ни кылырга белми торам.

– Җаен табарсың, Сәлахетдин. Сәүдәгәр ич син… Шулай булгач, җаен тап, ә балага кагылма. Бәлкем, ул бала – бәнем язмышымдыр. Бел аны, алыр итсәң, Бибиҗамалым гүргә тыгасың. Ә ул, бичара, куанычыннан ни кылырга белмәгән иде. Менә синең җиткән кызыңны утырмага барган җирдән кяфер атына аркылы салып алып китсә, җитмәсә, бу хәлне үзең күреп торсаң, ни кылыр идең?.. Дәшмисең. Бәлкем, кызны синең теләгеңнән башка алып хата итәмдер, гөнаһлы булуым бар. Тик бит мин синнән мал сатып алмадым, Сәлахетдин, җан сатып алдым, кяфер урлаган кызым җанын, Гәүһәремнекен…

– Сукыр түгел ич мин, Асылгәрәй, куйсана. Килешик. Шәехтә, бәлкем, Баһрам кызы кайгысы калмагандыр. Сабый чакта укыткан дип, Биккол теңкәгә тиде. Белеп торсаң икән, монголлар бире таба җыеналар – Болгарга. Каты орыш булыр. Дөньялар бозылырга тора. Ризалыгым бирәм, Асылгәрәй, әмма күңелдә йодрык хәтле төен кала. Ил чәчәне турында сүз бара лабаса!..

– Без монголларны Болгар тирәсенә якын җибәрмәбез, Сәлахетдин. Без алар белән бер генә орышмадык инде. Җигүлат таулары аралыгында да, Җаек буенда да, Саксинда да, далада да.

– Син, Асылгәрәй, монголларның көчен күз алдыңа китереп бетермисең, күрәсең.

– Көч – алардан, хәйлә – бездән.

– Хак, хәйлә белән Сүбәдәй баһадирны гомер онытмас иттегез. Әле булса Болгар чикләре тирәсендә җәйли, теш кайрый. Чыңгыз хан вафат булгач, угланнар арасында татулык китеп тора. Мәгәр бер дә таркалырга охшамаган, яу артыннан яу чабалар. Нәүбәт Болгарга җитсә, ни кылырбыз. Чыңгыз хан, вафаты алдыннан угланнарына васыять итеп: «Мин бер диңгездән икенче диңгезгә чыга алмадым, сез чыгарсыз», – дип үлгән диләр бит. Ә угланнар аталары каршында ант эчкәннәр, имеш.

– Тел сөяксез, ни сөйләмәс. Үзе вафат, җир куенында ята, әмер-фәрманы яши, имеш. Иделне кичмәгәннәр, икенче диңгезгә күз аталар – Әдрәнгә. Ай-һай, анда барып җиткәнче, Болгарны, Русьны, тагын уннарча халыкларны буйсындырасылары бар. Алар монголларны колач җәеп көтеп алырлар дип беләсеңме әллә!.. Булмас ул. Оешкан дәүләтне җимерү җиңел түгел. Аның гаскәре була, иман тоткан халкы. Аннары Болгарда корал да камил, тупларыбыз бар. Урысларны да шулар белән генә куркытып торабыз. Иншалла, монголларга да баш бирмәбез, Сәлахетдин.

– Бирсен Ходай, бирсен Ходай, Асылгәрәй.

– Аннары монголлардан өстә Аллаһы бар бит әле, барысы да аның кулында… Әйе, язганы булыр, – дип тора ук башлады Асылгәрәй. – Кабат әйтәм, кем, Сәлахетдин, болганчык суда балык тотып, тел очыңа ни килде шуны сөйләп йөрмә, кырын сүзең хансарайга ирешсә… Асылгәрәйдән игелек көтмә, үзем ассалар, дүрт угланым бар. Җучи олысына качсаң да, Чинга тайсаң да табарлар һәм упкынга атарлар, кан чыгармый гына, монголлар кебек.

– Сөбханалла, Асылгәрәй якташ, сөйләмә булмастайны. Бүләкне хан оныгы Хансөяр дә, олуг шәех тә күрмәгән… Кһм, җаен табармын, иншалла. Үзем белән китергәннәрне ошатмаса дип әйтүем…

– Анысын үзең кара, кем, Сәлахетдин, үзең кара, безгә синең белән ары таба да гомер итәсе… Моннан ни төяп алып китәргә исәбең соң?

– Тире, бал, ашлык, күн, итек-кәвеш, савыт-саба.

– Корал кирәксә, үземә кагыл.

– Яхшы, яхшы, Асылгәрәй, шулай итәрмен. Ни… теге тупларны, атка куя торганнарны, дим, һаман шул Бәкер углан коямы?..

– Шул, шул. Әмир Хаҗи бәндәләре, ул ия тупларга. Әнә шул атка куя торган туплар артыннан чаба бит инде баһадир Сүбәдәй. Әйтерсең Болгар чикләренә бал якканнар, керми дә, китми дә, тик җәйләп йөри. Бер күзен чыгарган идек бит инде, икенчесеннән каласы киләдер, бер дә бүтән түгел. Бик күп тулганса куып та җибәрербез әле үзләрен… Йә, хуш, Сәлахетдин, гаепләп калма.

– Хуш, хуш, Асылгәрәй. Бибиҗамалыңа сәлам юлла, тынычландыр үзен…

Караңгы төшкән иде инде, сак йөрүчеләр генә, ләң-ләң өргәләп алган этләргә җавап биргәндәй, шалтыравыкларын суга-суга, «һәй-һай», «һәй-һай» дип кычкырып куялар.

«Бүләк баланы өске каттагы Гәүһәр бүлмәсенә урнаштырырга булыр, – дип сөйләнә-сөйләнә, үз тыкрыгына борылды Асылгәрәй. – Угланнар күзенә чагылып йөрүдән ятсыныр. Сәлахетдин киткәч, Аллага тапшырып, сарай мәдрәсәсенә бирермен. Мөгаллимәлеккә укытырмын. Әгәр дә мәгәр анда бармыйм дисә, ятсынса, мөгаллимә яллармын. Белем-сабак алып, мөгаллимә булгач, Аллаһы теләсә, ипле генә кешегә кияүгә бирермен».

2

Илһам хан Каракорым илчеләрен теләр-теләмәс кенә кабул итте. Ят халык иде монголлар аның өчен, Болгар белән ике-өч тапкыр канга-кан килеп орышкан халык. Аннары иманнарын да ачыклавы кыен иде. Илчеләр арасында чалма ураганнары да, тәре такканнары да, тоташ күгелҗем-карадан киенгән ламалар[2] да бар. Сынга, потка һәм сурәткә мөкиббән китеп табынучыларны Илһам хан ни сәбәпледер өнәп бетермәде. Алар барысы да Аллаһы Тәгаләнең берлегенә һәм бердәнберлегенә, һичкемгә дә охшамаганлыгына хилафлык кылалар иде. Гайсә пәйгамбәр сурәтенә табынучылар, аны Аллаһы Тәгалә йөзендә күрергә теләүчеләр күршесендә утыра – ханбикәсе Мәрьям. Гәрчә Мәрьямбикә күптәннән ислам динен кабул иткән булса да, ханбикәнең дә кайчандыр адашып вә саташып йөрүен онытмый иде Илһам хан. Хәер, ул белгәнчә, нәсараларның да төрлеләре бар. Берәүләре әнә шул Гайсә пәйгамбәр сурәтенә мөкиббән китсәләр, икенчеләре аның сурәтенә табынмыйлар, муеннарына тәре тагу һәм күңелләрендәге Гайсә пәйгамбәргә инану белән генә чикләнәләр. Илһам хан аларны базга төшкән гафил вә кадим адәмнәр белән чагыштыра, чөнки кеше күңелендәге Рух, Илаһы һәм Раббы – мәңгелектер. Ләкин адәмнең җан тартканы – теге йә бу кешенең теге йә бу дингә табынуында түгел, әаның кешелекле булуында, адәми затларга хас изгелектә һәм мәрхәмәтлелектә. Болгарга килгән мәлләрдә кыяр-кыймас кына мәчеткә йөри башлаган ханбикә хәзер абыстай булды, үзе вәгазь укый, үзе дин хакында нотык тота.

Илһам хан, бармагы белән төртеп күрсәтмәсә дә, вәзире Тимбайга илчеләргә хөрмәт күрсәтергә ымлады, мендәрләргә утырышкан илчеләргә шундук кымыз, шәраб, әче бал, төрле төнәтмәләр салынган чокырлар белән җиләк-җимеш куелган табаклар китерделәр. Тамаклары кипкән илчеләр теләгән эчемлекне эчеп, җиләк-җимеш кабып утыра алалар иде. Вәзир Тимбай хан кушкан эшне башкарса да, күренеп тора, борчулы— аның тизрәк монголларның Болгардан ни теләүләрен беләсе килә иде. Һәм, әлбәттә, шуннан илчеләргә карата мөнәсәбәт туачак, сәясәтнең төп кануны әнә шуннан гыйбарәт ич, чөнки ханның бөтен фәрман-теләкләре аның кулы аша үтәчәк иде. Хан хатасы – аның хатасы. Хан ялгышыр, аңа берни дә булмас, ә менә вәзир Тимбайның хансарайда калмавы көн кебек ачык – китәргә мәҗбүр булыр. Әйе, моңа барырга аны мәҗлес-диван аксакаллары мәҗбүр итәрләр, хәтта бу хакта зарланырга Илһам хан янына да кертмәсләр, хәер, хан моны үзе дә хәл иткән булыр инде. Тимбай вәзир – Илһам ханга чордаш кеше, мәгәр үзен күп тапкыр ханнан тәҗрибәлерәк дип саный. Чөнки чит илләргә җибәрелгән бөтен шымчылар аның кулында, хәбәр-хәлләр иң әүвәл аның кулына керә. Аннары аның әле төзелеп кенә яткан Каракорымда шымчы-сәүдәгәр йөзендә булганы бар. Җиһангир Чыңгыз хан яулап калдырган адәм колачы җитмәстәй ил-далаларга, кала-шәһәрләргә ия булган, элемтә-сәүдә юллары өстенә шалтылар бина иткән Каракорым дәүләте Идел буе төрки Болгары ил чигенә килеп орынды. Ары таба ни кылырга исәбе Үгәдәй ханның? Болгарны да канат астына җыймакчымы?.. Әллә, булмаса, юл өстенә кунаклаган Болгар каласын уртак сәүдә үзәге итмәкчеме?.. Сөйләшә алсалар, бу тәкъдим белән килешергә дә булыр иде… Монголларның йөзендә иман күренми бер дә… Килешеп сәүдә итү бит ул – бик тә нәзберек нәрсә, иң әүвәл күрше хакын саклау кирәк, ә болар, Тимбай вәзир хәбәрдар, Харәземдә нәмәләр генә эшләмиләр. Шаһ һәм солтаннарны куу бер хәл, халыкны, гади халыкны кыралар бит! Шуның өчен Каракорым сәүдәгәрләрен Болгарга Тимбай вәзир киңәше белән сайлап кына уздыра башладылар, бик каты тикшереп, төбенә тоз коеп дияргә була. Харәземшаһ Олуг Мөхәммәд, Чыңгыз хан илчеләрен кылычтан уздырып, зур хата ясый, Илһам хан, иншалла, моңа бармас, башына тай типмәгән, һичьюгы, вәзиреннән киңәш сорар.

Вәзире Тимбай киңәше белән Илһам хан монгол илчеләрен тыныч кына кабул итте. Китергән бүләкләреннән дә баш тартмады, киңәшләрен дә тыңлады. Сүз, нигездә, сәүдә тирәсендә барды. Монголлар, нигездә, Болгар белән орышырга түгел, әсәүдә итәргә телиләр икән. Ләкин моның өчен аларга сәүдә юллары ошамый, аларның һәрбер көнлек юл өстенә шалты бина итәргә исәпләре. Һәр шалтыда тиешле кадәр ат, кунып чыгу өчен, сарай бина ителүне алшарт итеп алалар. Ул гынамы, шалтылар салу чыгымнарын монголлар хәтта үз өсләренә алырга да ризалар. Илһам хан үз куштаннары белән киңәште. Мәсьәлә ачык иде, монголлар сугышырга түгел, тыныч рәвештә сәүдә итәргә телиләр, моңа ничек каршы килмәк кирәк.

Баш илче тылмач аша сөйли башлаган иде, Илһам хан аны туктатты, мин тылмачсыз да сезне аңлыйм, диде. Һәм шуның белән ламаны бераз аптырашта калдырды бугай, чөнки ул бөтен төрки арасында берүзе иде. Җәйпәк йөзле, кысык күзле, уң яңагына кылыч ярасы төшкән илчеләр башлыгы төркиләр телен тылмачсыз авыр аңлавы турында аңлатты. Илһам хан янына тылмачын чакыртты.

Сәүдә вә элемтә юлы өстенә шалтылар бина итүне бәхәссез генә хәл иттеләр. Әмма соңгы мәлдә генә илчебаш корал сатуны сорады һәм аны-моны гына да түгел, атларга куела торган тупларны.

Илчебаштан бу сүзне ишеткәч, Илһам хан хәтта тәхетеннән күтәрелә төште, ләкин шундук кире утырды. Хан белән вәзир күзгә-күз карашып алдылар, икесенә дә гаять дәрәҗәдә сәер тоелды илченең бу теләге. Хак, Болгар чуен коя, туплар, ядрәләр ясый, әмма ике-өч тапкыр йөзгә-йөз килеп орышкан илгә ничек ул яңа коралны сатмак кирәк, шул ук корал белән монголлар Болгарга каршы яу чаба башламас дип кем әйтә алыр?

– Менә анысы булмастыр, илче, – диде Илһам хан һәм куштаннарына күз төшереп алды. – Болгар үзе коралга мохтаҗ. Чөнки бик сугышчан һәм талап яшәргә йөз тоткан халык белән күрше яшибез. Шуның өчен без коралыбызны елдан-ел камилләштерә барабыз, шуның белән ил тынычлыгын саклыйбыз. Инде сезнең дә камил коралларыгыз бар икән, алыш-биреш, ягъни өйгә – өй, чөйгә чөй алыштырырга мөмкин булыр кебек. Анда да тикшереп-карап кына.

– Без ул коралны үзебез белән дә алып килдек, хан.

Бу ни бу?! Монгол илчесен аңлавы кыен иде. Әмма Илһам ханны кызыксыну җиңде.

– Хуш, күрәек, багаек, – диде ул һәм тупчылар белгече хан оныгы Хансөярнең биредә булмавына үкенү тойды. Әйе, ул да күрсен иде, ни китерделәр икән монголлар Болгарга. Һәрхәлдә, кылыч, ук, көбә күлмәк түгелдер, алары Болгарның үзендә дә Аллага шөкер. Ташаткычны хансарайга кертеп булмый. Ни булыр?.. Монголлар келәм уртасына кечкенә бер чүлмәк китереп куйгач, Илһам хан түзмәде, тәхетеннән торып барып карады. Кечкенә чүлмәк шарның бер ягыннан мамык җеп чыгып тора, кай ягы беләндер оста Бәкер ясаган ядрәгә охшаган иде. Илһам хан тәхетенә барып утырды, шундук вәзире Тимбай аның колагына үрелде.

– Яваннар уты[3], бездә бу хикмәт бар, – дип куйды.

– Минем аны сынап карыйсым килә, – диде Илһам хан.

Вәзир Тимбай, илче янына килеп, шул хакта әйтте. Илчебаш тупны кертүче монгол белгеченә ияк какты. Теге исә, чакматаш чыгарып, филтәсен кабызды да барчасына да ун-унбиш адымга читкәрәк китәргә кушты. Кечкенә, йодрык хәтле генә шар, филтәсенә ут кабу белән, бераз пыскып торды да кисәктән шартлады. Хан сараена җәйгән келәмгә шундук ут капты, моны белгән кебек, вәзир кешеләре утны ком сибеп сүндерергә дә өлгерделәр. Ләкин хан каршындагы әрмән келәменең урта бер өлеше янган иде инде. Юри эшләделәрме моны монголлар, Илһам хан белмәде, әмма бер дә исе китмәгәндәй утыра бирде. Ул арада монголлар янган келәмне күтәреп алып чыгып киттеләр һәм моннан ике тапкыр зуррак фарсы келәме китереп җәеп куйдылар. Бер кәлимә сүз әйтергә өлгерми калган Илһам хан авыз чите белән генә елмаеп куйды, аннары вәзиренә:

– Ядрәгә хас нәрсә бу, чынлап та, яван уты, әмма бик кечкенә, – диде. – Әллә син кунакларның яван уты шартлатасыларын алдан белдеңме?

– Белдем, алар арасында да безнең кешеләр бар, хан.

Илчебаш Илһам ханга баш иде.

– Кичерегез, галиҗәнаплары, келәмегезне бозарга турыкилде. Әмма без бу хәлнең ничек бетәсен алдан күргән идек, сезгә фарсы келәмен калдырабыз.

– Зыян юк, – дигән булды Илһам хан, көлемсерәп. – Күрмәгән нәрсә түгел. Бу хансарайны Аллаһы Тәгалә коралы— яшен дә сукканы бар.

– Сезнең калалар агач, хан, – диде илче лама һәм арткарак чигеп куйды. – Таш мунчалардан башка.

– Ә мәчетләр, фән йортлары, мәдрәсәләр, – диде вәзир Тимбай, ашыга төшеп.

Илһам хан, көлемсерәп, ханбикәсенә ым какты, янәсе, күр әле бу илчене, ничекләр кыю сөйләшә.

– Атларга куела торган туплар булса, без сезгә бу коралны бирә алабыз, – диде илче.

– Без бу хакта уйлап карарбыз, илче.

– Сезнең кан дошманыгыз без түгел, хан, күршегез урыслар. Без – монголлар, гадәттә, яман күршедән котылу җаен карыйбыз.

– Хак әйтәсез, илче, без урыс күршеләр белән гелән тату яшәмибез, ләкин, Аллага шөкер, бер-беребезнең дәүләт нигезенә кизәнгәнебез дә юк. Ә сез бит ил-ил кырып киләсез…

– Без, хан, ирекле рәвештә кушылган ханнарга аеруча хөрмәт күрсәтәбез.

– Әйе, күрсәтәсез, ишетеп торабыз.

– Безнең сәүдәгәрләрне борып җибәргән очраклар да күп булды. Шул хәлне дә тәгаенләп сөйләшсәк иде, хан хәзрәтләре. Олуг хан Үгәдәй бер дә канәгать түгел. Күршегез буларак олуг хан сездән җавап көтә.

– Һәр хан үз иленә, үз җиренә, үз халкына ия, илче. Сез миңа җиткерәсен җиткердегез, мин дә әйтәсен әйттем кебек.

– Олуг ханга мин шулай дип җиткерермен, хан хәзрәтләре.

– Сәүдә юлына шалтылар бина итүгә мин каршы түгел, әмма корал алышу булмастыр, ә инде сәүдә итү, әйтик, мал-туар һәм товар белән – рәхим итәсез, базар капкаларыбыз ачык булыр, – диде Илһам хан һәм, илчеләр белән сүзе бетүен аңлатып, кулы белән, алыгыз боларны дигәндәй, ишарә ясады.

Илчеләр чыгып китте, Илһам хан вәзиренә бакты һәм:

– Монголлар белән дуслашу юк. Бу халык безнең беренче дошманыбызга әверелде. Сак бул, вәзир, барысын да энә күзеннән уздыр. Бүген үк абам әмир Хаҗига чапкының җибәр, килсен әле, киңәшәсем бар. Нык сакласын Шайтан каласын, бу имансызлардан барысын да көтәргә була.

– Туп сере әмир Хаҗида, хан хәзрәтләре. Ул моңа бармас.

– Сакланганны саклармын, дигән Аллаһы, вәзирем. Шуңа дәштерүем абамны. Аллага шөкер, без аның белән татулаштык, бер-беребезне аңлый башладык кебек. Сүбәдәй баһадир һаман безнең чик буйларында җәйли, әллә соң һаман хатыны Карлыгач белән угланы Ташбайны оныта алмыймы, вәзир?

– Ташбай углан – хан оныгы Хансөяр кулында йөзбаш, тупчылар йөзбашы.

– Менә шул-шул, вәзирем. Ә ул беләме икән соң үзенең Сүбәдәй угланы икәнен?

– Менә анысы миңа караңгыдыр, хан хәзрәтләре.

– Тупчыларның бөтенесен дә Артык баһадир кулына бирү кирәк булыр, вәзир. Әйе, угланы Ташбайны да. Хан оныгы Хансөяр генә түгел, атасы да күз-колак булсын егеткә.

– Сезгә нәмәгълүмдер, күрәсең, хан хәзрәтләре, Ташбай углан күптән түгел монголларны куды, бөтен олау байлыкларын, көтүләрен, хатын-кызларын әсир итеп алып кайтты. Шунда аңа бер әсир: «Синең атаң Сүбәдәй баһадир, ә син безне әсир иттең, яугирләребезне туздырдың», – дип әйткән, имеш. Мин ул әсирне кылычтан уздырттым, иллә әйтүе хакмы – белмим.

– Димәк, Ташбай углан атасының кем булуын бераз абайлый.

– Хак Тәгалә, шулайдыр, хан хәзрәтләре.

Илһам хан бертын уйланып утырды. Артык баһадир монголлар белән орышта Карлыгач атлы бер балалы хатынга тап була. Яраланып, бер арбада кайталар бугай. Шуннан аларны Илһам хан күрде һәм Артык үтенече белән аңа ошбу хатынга өйләнергә фатиха бирде. Ә ул хатын Сүбәдәй баһадирның бикәсе булган икән. Тик бит ул чакта Ташбай бары тик нарасый бала иде, хәзер әнә тупчылар йөзбашы, иң җитди корал аңарда. Ташбай, үскәндә үк, ишләреннән аерылып тора – сөңгедә дә, кылычта да, уктан алганнар арасында да ул бер башка өстен йөри. Хан оныгы Хансөяргә мөгаллиме итеп карый. Шушындый илгә вә ханга ихлас хезмәт иткән азамат егетне атасы турында искәртеп рәнҗетмәсләрме? Бәлкем, бу хакта бөтенләй дәшмәскәдер, изге вә тугры хезмәт иткән егет күңеленә күләгә төшереп, гөнаһка батуың бар.

– Ташбай турында берәүгә дә бер сүз әйтмә, мин ул егеткә ышанам, вәзир.

– Бихуш, яхшы, хан хәзрәтләре. Мин аны шулай әйтерсез дип уйлаган идем дә. Аннары хан оныгы Хансөяр дә килештермәс иде. Ул йөзбашы Ташбайны бик тә якын итә, атасы Артык баһадир да килештермәс. Углан дип үлеп тора. Тапкан түгел, баккан сөяр, диләр бит.

Аңладым дигәндәй, Илһам хан кулы белән ишарә ясады, вәзир Тимбай чыгып китте, ханбикәсе Мәрьям монголлар туп шартлатасын күргәч тә тайган иде. Илһам хан берүзе калды. Торды, ишекле-түрле йөренергә кереште.

Элек Болгар бер күрше белән генә орышыр иде, хәзер ике ягында да дошман. Кайсы көчлерәк, кайсы куәтлерәк, сукыр булмаган кешегә мәгълүмдер – монголлар. Әрсез Сүбәдәй Кандырча, Карамалы кальгаларын туздырган, хак, Ташбай углан үч алган, әмма моннан ни файда? Телиме Илһам хан, теләмиме, хәзер Болгар – монголлар күршесе, гәрчә башкалалары Каракорым меңнәрчә чакрым җирдә булса да. Инде нишләргә тиеш ул? Башын диндарлыкка салган күршесе кенәз Юрийга барып киңәшсенме? Аның белән дә дуслык китәргә генә тора. Сыер елында болгарлар диндарлыкка йөз тоткан Владимир сәүдәгәрен үтерделәр. Илһам ханның күптәнге танышы, билгеле кеше – Яким Күчтемне. Бу хәлгә Илһам башта ышанмады, казыен тикшерергә җибәрде. Ике көн югалып йөргән казые, ниһаять, аның янына керде. Эш болай була икән. Илһам ханнан рөхсәт-фатиха алып, Владимир каласының олуг сәүдәгәре Болгардагы урыс бистәсендә чиркәү күтәрә. Ике ел дигәндә, Яким Күчтем чиркәүне күтәртә һәм хәтта манарасына чаңнар куйдырта. Куелган чаңнар эленеп кенә торсалар бер хәл иде, якшәмбе көн җитүгә, ошбу бистәдә даң-доң чаң суга башлыйлар. Чаң тавышы мәзиннәрнең азан тавышы гына түгел! Күрше мәхәллә мөселманнары бу хәлгә аптырап калалар, арадан диндарлары табыла, шул ук мәлдә чиркәү тирәсенә җыелалар, чаң сугуны туктатырга кушалар. Азан кычкырган тавышны туктатып булмаган кебек, чаң суга башлаган адәмне дә туктата алмыйсың. Халык – кара сарык бит ул: өерелеп чиркәүгә керә башлый, үзләре Аллаһы Тәгаләдән кичерүен сорыйлар, шулчак ишектә Яким Күчтем пәйда була.

Владимирда чиркәү дигәне – изге йорттыр, хак, әмма бу бит – мөселманнар мәркәзе, ислам иле, җитмәсә, даң-доң чаң суга, шуңа күрә урысларның изге йорты мизгел эчендә Иблис йортына әверелә. Мәһабәт гәүдәле, чал сакалы биленә җиткән, муенына кеше бәреп үтерерлек тәре таккан Яким Күчтем узынган халыкны туктатмакчы була.

– Туктагыз, туктагыз, кардәшләр, мөселманнар ич сез, Аллаһыдан куркыгыз, – дип кычкыра.

Иллә котырынган диндарларны ул гына туктата алмый инде.

– Кем кушты сиңа монда кяфер йорты салырга? Бозма мөэминнәрнең тынычлыгын. Югал күз алдыбыздан, юкса таптап китәбез!..

Һәм китәләр дә, Яким Күчтем читкә тайпылып өлгерә алмый кала, аны бәреп егалар, халык өере өскә, чаңнар элгән манарага күтәрелә. Аннан алар башта чаң сугучыны манарадан атып бәрәләр, аннары берәм-берәм чаңнарны.

Шунда берсе, айнып булса кирәк:

– Халаяк[4], яман эш кылмыйбызмы? Лә хәүлә вә лә куәтә, иллә билләһ гәлиил газыйм. Халаяк, куегыз, азынмагыз, Кыямәт көн килмәгән, Аллаһы каршында җавап тотасыбыз бар, – дип, халыкны тыя башлый.

Мәгәр соң була инде, кылынасы кылынган. Шөһрәткә ия Яким Күчтем тапталган, җан тәслим кылган, чиркәү манарасыннан ташлаган дьякның бәхете бар икән – агач өстенә төшкән һәм тиз генә ошбу тирәдән табан ялтыраткан. Карт сәүдәгәр исә үз исәбенә салдырган чиркәү ишеге төбендә ята.

Бәхәссез, яман эш, көтелмәгән фаҗига, бер дә мөселманнарга килешкән эш түгел. Казый котыртучыларны барлап йөрде йөрүен, әмма Илһам хан берәүне дә тотып җәзага тарта алмады. Шуннан атна-ун көн дә үтмәде, нәсара динендәгеләр калага ут салды. Болгар каласы атна буена янды, янгын хәтта хансарайга да үтеп керде, ат абзарларына ут капты. Атларны көчкә коткарып калдылар. Ходай бар икән әле, алтынчы көнне өйләдән соң бик каты яңгыр яуды, шуннан соң барысы да тынды. Илһам хан Владимир кенәзе Юрийга хат язды һәм илчесе аша җибәрде. Ләкин илчене юлда ук кенәз Святослав тота, хатны ала, илчене үтерә, Илһам хан хаты Суздаль епискобы Кириллга эләгә. Епископ Кирилл исә Владимир халкын Болгарга тәре явына кузгалырга өндәргә керешә. Чаң-чоң чиркәү чаңнарын суга башлыйлар, кенәз ауда була, тыючы булмый һәм кенәздән башка кем тыя ала епископны. Владимир халкы Успен чиркәвенә таба агыла башлый, чиркәү каршындагы мәйдан шыплап халык белән тула. Бәлкем, Суздаль епискобының Владимир халкын котыртырга хакы да булмагандыр, һәрхәлдә, ханбикә Мәрьям шулай диде, тик бу көнне Владимир епискобы Митрофан күренми. Бәлкем, ике епископ арасында ниндидер дошманлык булгандыр яисә ул кенәз ачуыннан курыккандыр, йә булмаса шул көздә Владимир халкын ачлыктан коткарган болгарларга карата яманлык кылудан шүрләгәндер. Чөнки шушы елны җәй бик коры килү сәбәпле, Владимир халкы ачтан интегә, Илһам хан исә кенәзгә һәм Владимир халкына утыз кораб ашлык җибәрә һәм шуның белән кала халкын коткарып кала. Изге атакай коткысына бирелүчеләр аз булмый, әлбәттә, Владимирда. Урыс епископлары кенәзләрне һәм халыкнымөселманнарга каршы беренче тапкыр гына котыртмыйлар, бу гадәти хәл була. Һәм бу котырту һәрчак яу-сугыш белән тәмамлана. Менә шунда үз дружинасы белән кенәз Юрий кайтып төшә. Алтын капканы көч-хәл белән үтә, халык каршында нотык вә вәгазь тоткан епископ янына менеп баса һәм эшнең асылына шундук төшенә. Әгәр дә мәгәр хәзер епископка каршы бер сүз әйтә икән, аның үзен дә, дружинасын да котырынган халык пыр туздырачак. Шуннан йомшак табигатьле кенәз Болгарга таба яу кузгалырга мәҗбүр була.

Шул хакта хәбәр килеп ирешкәч, Илһам хан кенәзгә каршы тагын бер илчесен җибәрә, кенәздән гафу үтенә. Бу вакытта әле ул беренче илчесенең кенәз Святослав тарафыннан үтерелүен белми. Сүрә елгасын чыгарга җыенган кенәз дружинасы илчене очратып туктап кала, чөнки Илһам хан да баһадиры Җик Мәргәнне аларга каршы җибәргән була. Нәсара динендәгеләр елганы кичәргә кыймыйча туктап калалар. Сөйләшүләр китә. Тәре явын оештырырга җыенган епископ Кирилл болгарларга катгый таләп куя һәм, Болгар диндарлары тарафыннан үтерелгән сәүдәгәр Яким Күчтемне изгеләр сафына кертеп, мәетен кайтаруларын таләп итә. Җик Мәргән янында абасы әмир Хаҗи да була, акылы җитә, Яким Күчтемнең мәетен Илһам хан алып китәргә рөхсәт итте, ди.

Епископ Кирилл, үз дигәненә ирешүгә кинәнеп, халыкны кире борылырга өнди, Всеволод улы кенәз Юрий дәрәҗәле тиуннарын Болгар белән солых төзергә җибәрә. Бу хәбәр килеп ирешкәч, Илһам хан, ике якның да шартларын килештерү өчен, вәзире Тимбайны чик буендагы Карачәй утравына озата. Һәм шул утрауда урыслар белән алты елга бер-берсенә яу йөрмәскә, дустанә-тату сәүдә итәргә дигән шарт нигезендә солых төзелә.

Күрше урыслар белән солых төзү Илһам ханга монголларга каршы хәрби әзерлек алып барырга мөмкинлек бирде. Мәгәр төп шымчылары Биккол белән Мәүлә Хуҗа тарафыннан бигүк куанычлы хәбәрләр килми иде. Сүбәдәй карамагындагы гаскәр Чирмешән һәм Кандырча буендагы кальгаларга тагын һөҗүм иткән. Әллә ни уңышка ирешмәсә дә, бер күзле Сүбәдәй баһадир чик буенда өчтән артык төмән гаскәр тотарга мәҗбүр итә иде. Иң яманы: кыш килүгә карамастан, Сүбәдәй баһадир Каракорымга кайтып китмәгән, ә шул тирәләрдә кыш чыккан. Сүбәдәйнең бу үҗәтлеге Илһам ханны шактый кыен хәлгә куйган иде.

Хак, урыслар белән солых төзү аңа ниндидер дәрәҗәдә җиңеллек китерде, аның каравы монголлар әрсезләнә башлады. Абасы әмир Хаҗины чакыруы да шуннан иде. Ул ишетте: монгол илчеләре Болгар тупларыннан курка калганнар, Сүбәдәй генә түгел, туплар хакында Үгәдәй хан да кызыксынган. Шуның өчен туплар коюны дәвам итәргә, мөмкин булса, хәтта арттырырга кирәк иде, ә туп кою алачыклары һәм осталары абасы кулында.

Әмир Хаҗи бары тик өч көн узгач кына килеп төште. Калага кергәнче, дүрт боҗра кальга вә үрләр белән уратылган ныгытмаларга хәйран калып йөрде. Энесе Илһам ханның башкаланы ныгытуы аңа ошады. Тәхет ягына узгач, исәнләшеп дога кылгач, иң әүвәл шул турыда сүз кузгатты:

– Мин синең эшеңнән канәгать, туганый, – диде ул, дога кылып, битен сыпырып алгач. – Күңелем тынычланып калды.

– Ләкин миңа, абам, туплар җитешми.

– Туплар булыр, булыр, олуг хан.

– Абам, туганыем, әйтмә әле миңа шулай. Без моңа кадәр Болгар күрмәгән орыш кырында торабыз. Үгәдәй хан гаскәре Болгар чигенә килеп төртелде, оятларын югалтып, кайбер кальгаларны да җимерделәр. Сүбәдәй баһадир башкорт туганнарыбыз тугайларында, кыпчак кардәшләребез далаларында җәйли. Һәм мин һични кыла алмыйм.

– Кенәз Юрий синең белән солых төзеде, ә үзе мукшы-эрҗә морзаларының җирләрен айкый. Һәр ел яу чаба, хатын-кызны, халыкны әсир итә, ә Митрофан белән Кирилл епископлар халык муенына көчләп тәре тагалар, чукындырабыз дип, елгаларга куып кертәләр, бәкеләргә чумырып алалар икән, туганый.

– Әйе, абам, без аларны яклый алмыйбыз, нишләмәк кирәк. Мин чарасыз, абам. Чөнки монголлар кысрыклый.

– Үгәдәй ханга илчеләр җибәреп карасак?

– Әллә нигә баш бирәсем килми, абам, шуларга. Кыйнадык бит без аларны, өч тапкыр кыйнадык. Аннары аның гаскәрендәге халык денсез һәм имансыздыр. Барысы да Чыңгыз ханның «Яса»[5] сына табыналар. Алар өчен иман да, ислам да – бер «Яса» дыр. Аннары ислам дөньясының Җидесуы, Харәзем җирләре алар кулында. Үгәдәй ханның җиңелмәс гаскәре Болгарчигенә килеп төртелде. Киңәш бир, абам, ни кылабыз? Кабат кисәтеп куясым килә: минем Үгәдәй хан белән килешергә исәбем юк!

– Минем урыс кенәзе Юрийга ачуым килә. Безнең белән солых төзеде дә күрше-тирә халыкны талый. Чишелде тәмам куллары.

– Ашлыны яндырган кенәз Юрийның абасы Святослав эрҗәләргә яу йөри башлагач, бортаслар Болгарга күчеп килергә тотынды. Мин аларга Иделнең уң ярындагы җирләрне биләргә бирдем. Юрий кенәз безнең авыр хәлебездән файдаланып калырга исәп тота булса кирәк. Ләкин Аллаһы Тәгалә күрәдер, бер төшмәсә бер төшәр каһәре.

– Мин өченчекөн генә Бачман баһадирга утыз ике туп җибәрдем. Яңа кальгасын ныгытмакчы – Сөмбелне. Безгә ар, чирмеш морзаларын дәшеп алырга кирәк, олуг хан. Чуваш морзасы Алатырны да онытма, башкорт кардәшләрне дә.

– Башкорт морзалары Артык баһадирның Кандырча янындагы кальгасына килеп туктаганнар инде, абам.

– Бирсен Ходай, – диде әмир Хаҗи, кузгала башлап. – Мин җиңгәчәңнең хәлен генә белеп килим әле, туганый. Әллә нигә хәле китеп тора иде.

– Яхшы, абам.

Илһам хан бертын ияген учлап уйланып утырды. Кайчан гына абасы аңа һәрчак каршы төшәр иде, хәзер, Аллага шөкер, һәрнәрсәне киңәшеп эшлиләр. Кол Гали угланы кайтканнан соң үзгәрде ата. Аннары яше дә бар ич инде. Дин әһелләре арасында Кол Галинең шәех дәрәҗәсенә ирешүе дә ике арадагы бозны эретергә ярдәм итте бугай. Ә шәех дәрәҗәсен биргәндә, Илһам хан Мәүлә Хуҗага кырт кисеп әйтте – илдә җиде шәех булмый, якла Кол Галине. Аның кебек галим вә имамны Болгарның күргәне булмаган иде әле. Имам хәзрәтләре Мәүлә Хуҗа Илһам ханның тәкъдимен бик рәхәтләнеп котлады вә хуплады һәм хәтта, үзем дә шул хакта сүз кузгатырга килгән идем дип, Илһам ханны кинәндергән иде. Күп тә үтми, шәех Кол Гали хан мәчетендә хөтбә әйтә башлады, иртәнге намазга барган Илһам хан Кол Галинең моңлы тавышын ишетеп хәйран калган иде. Аннары вәгазь вә нотыкка күчте. Болгарларның батырлыклары турында әйтте. Җигүлат таулары арасына куып кертеп, монголларны кырулары хакында әйтте, аннары Болгар гаскәре башында Илһам хан торуы, инсаннарның батырлык кылган хан белән горурлануы хакында да онытмады. Илһам хан үзен мактауларын яратмый иде, гаскәр җиңә, даны ханнарга дип әйтергә ярата иде, монда исә, хәйран, аңа җиңел булып китте. Ә бит шәех хаклы, Илһам хан гаскәре туздырган монголларның ике-өч меңе генә качып котылды, диделәр. Бөтен талаган байлыклары, маллары, олаулары, хатын-кызлары, ук-кораллары болгарлар кулында калды. Монголлар баһадиры Сүбәдәйнең шушы орышта бер күзен югалтуы хакында да онытмады. Ахырда Болгар халкының рухына дога кылуы Илһам ханның тәмам күңел кылларын кузгаткан иде. Әнә шулай Кол Галинең халык арасында исеме телдән төшми башлады. Җитмәсә, чичәнлеге ачылды, аның җырларын базарларда, җыеннарда җырлый башлауга, Илһам хан, хәлифәләр рухына дога кылып, бөтен халык алдында Кол Галигә баш иде.

Шушы хәлләрдән соң Кол Галинең генә түгел, Илһам ханның да дан-шөһрәте бермә-бер артты. Әле булса хәтерендә: монголларны җиңеп кайткач, моңа кадәр сыртын бирми йөргән Владимир кенәзе, Всеволод Зур Оя оныгы Юрий, Илһам ханны котларга үзе килде. Чөнки Кияли кенәзләренең монголлар тарафыннан тар-мар ителүләре хакында ишеткән иде инде Юрий кенәз. Хәтта шунда да Илһам хан борын чөермәде, ипле генә кунак итте, ике арадагы шартнамәләргә уңай якка үзгәреш кертеп, ипле генә озатты.

Мәгәр ханны борчыган, йөрәк түрендә төер булып торган тагын бернәрсә бар иде: – Сусар елында кенәз Юрий абасы Святославны Ашлы каласына яу җибәрә. Ә бит солых төзегәч, ике яктан да мөһерләр куелгач, Святослав каланы яндыра, Ашлы халкын әсир итеп алып китә, җитмәсә, әмир Хаҗи абасының угланы Җаббарны үтерә. Бу хәлгә исе-акылы киткән хан оныгы Хансөяр бөтен Болгар гаскәриләре алдында Святославтан үч алырга Коръән тотып ант итә. «Мин Святослав кенәздән үч алырмын синең өчен, алырмын!» – дип, мәет өстендә тәкрарлый. Ул гынамы, кайнарланып киткән азамат егетләре белән Сүрә елгасын кичә һәм берничә авылны пыр туздыра. Бу хәбәр килеп ирешүгә үк, Илһам хан вәзирен җибәрде. Ә теге аңа Илһам ханның фәрманын тапшырды, хан оныгы Хансөяр борылып кайтырга мәҗбүр булды.

Рәхмәт аңа, хан оныгы Хансөяр Сөмбел каласын бина итте. Дөрес, аңа атасы да, Илһам хан да, әмир Хаҗи да ярдәм итте, әмма кала бар иде инде. Хан оныгы Хансөярнең, Саксинны кире алып әйләнеп кайтканнан соң, шунда калмак иде исәбе, Илһам хан аны Болгарга чакыртып алды һәм тупчылар меңбашы итеп куйды. Һәм әйтте: «Тынычлан, углан, урысларны куеп тор, безгә бүген урыслар түгел, монголлар яу килергә тора, ил язмышы синең кебек батырларда бүген», – диде.

Хан оныгы дәшмәде, ахыр Илһам хан белән килеште, чөнки эшнең асылын ханнан да ким белми иде. Шунда хан оныгы: «Олуг хан, алай булгач, хатыным белән угланыма атам-анам янына Казанга күчәргә рөхсәт бирегез», – диде. Илһам хан аны ярты сүздән дә аңлады, чөнки монголлар көннән-көн якынлашалар, ә хан оныгы Хансөярнең хатынын монголлар бер тапкыр урлаганнар иде инде. Ул дуамал егет һаман исән дигән сүз йөри, әлбәттә, гүзәл Сөмбеләне дә онытмагандыр, хан оныгының шуннан куркуы булса кирәктер. Аннары сеңлесе Назлыгөл дә аңа бу хакта хат язган иде, ул вакытта сәбәбен аңламаган иде Илһам хан, вәзире белән киңәшергә туры килде. Сөмбеләнең тәүге маҗарасын белгән вәзир барысын да тәфсилләп сөйләп биргән иде. Ил буенча Эт елы атлый, монголлар Саксинга килеп төртелгәннәр. Саклый алырмы Бачман баһадир каласын? Илһам хан белми иде. Әмма булдыра алган кадәр ярдәм итте, өстәмә туплар җибәртте, алае[6] белән башкорт баһадиры Иштирәкне җибәрде.

– Кымызчыңны дәштем әле, – дип килеп керде әмир Хаҗи. – Әллә нигә тамак кибеп тора.

– Әйдә, алайса, өстәл янына күчик, – дип, Илһам хан, каткан сөякләрен яза-яза, кечкенә өстәл янына узды.

– Хәйран хәл, кичә төшемдә эрҗә илтабары Пургасны күрдем, – диде Илһам хан, кымыз коя-коя.

– Синнән ярдәм көтә ул, туганый. Тәмам басты бичараны кенәз Юрий, тын алырга бирми, халкы бире таба күчеп килә башлады.

Абасы әйткән вә куәтләгән хәбәр Илһам ханның йөрәгенә яра булып төште. Чынлап та, ярдәм итәсе иде, туктатасы иде узынып киткән Юрийны, юк, чабуга монголлар килеп ябышкан. Бит кенәз Юрий белән борынгы бабаларыча: «Кайчан колмак суга бата, таш судан калка, шунда ошбу солых бозылыр», – дип мөһерләрен суктылар. Тик үкенү тоя Илһам хан «Шулчакта күрше халыкларны рәнҗетмәскә» дигән сүзләрне өстәргә булган, юк, өсти алмады, ул хәл гел онытылып киткән, әйтерсең лә үзеннән-үзе хәл ителәсе иде. Ә бит кемнең кемгә йөз тотуы көн кебек ачык иде. Чирмеш морзасы Тимбайны вәзир итеп алып, ничек уңды. Әйе, тату яши белә иде Илһам хан күрше халыклары белән. Болгар белән тату яшәгәч, урыслар да ошбу халыкларга бик теш кайрамадылар. Ярый, калганын Аллаһы Тәгалә хөкем итсен, безнең монголлар белән очрашасыбыз бар. Башта монголларны туздырыйк, аннан күз күрер. Теге вакыттагы кебек кенәз Юрий үзе үк баш иеп килер.

– Абам, хан оныгы Хансөяргә син дә әйт әле, кенәз Святославтан Ашлы әмире Җаббар өчен үч алам дип, шапырынып йөрмәсен.

– Ашлы һәм Җаббар өчен генә булса икән, туганый. Бит аның Энҗебикә сеңлесе дә анда була. Үтерәләр.

– Хәтерлим, хәтерлим, тамгачы Асылгәрәй кызын да алып китәләр, шул ук кенәз Святослав бугай. Ул да, бичара, мин ул кенәздән үч алачакмын дип әтәчләнә. Ләкин, абам, вакыты улмы, урыс белән килешүдә торабыз. Бер яктан урыс, бер яктан монгол кысса… Болгар белән саубуллашып куюың да бар.

– Калаларга бикләнеп орышырга исәбең. Олуг Мөхәммәд көненә калмабызмы?.. Ул бит шулай калаларында бикләнеп, соңыннан каласы артыннан каласын югалтты. Туран дөньясында иң олуг хаким иде түгелме?! Бу яктан да уйлап карарга кирәк безгә, туганый…

Абасы әмир Хаҗи хаклы иде. Мәгәр ул инде монголлар белән буласы орышны йөзләрчә тапкыр күздән кичерде. Монголлар бихисап күп гаскәр туплап яталар, Биккол хәбәр итеп тора. Каракорымдагы корылтай шулай хәл иткән: Болгар тарафына яу чыгарга. Һәм аз-маз гаскәр белән генә түгел, Болгарныкыннан өч-дүрт тапкыр артык чирү белән. Ә Илһам хан монголларның далада ничек орышуларын белә: орышны күпчелек хәл итәчәк. Аннары далада тупларны куллану да чикле булачак, ә Болгарның төп коралы – туплар.

– Монголлар кузгалганнар инде, абам. Түли, Бүчек, Кадан, Бүри, Байдар, Батый, Урда, Шәйбан, Тангут, Гүйәк ханнар вә угланнар һәммәсе үз төмәннәре белән безнең чикләрдә җәйләгән Сүбәдәй баһадир белән Күнбай бәк төмәннәренә килеп кушылырга тиеш икән. Тиздән дала монгол яугирләре белән тулыр. Җыя алырбызмы ул хәтле гаскәрне, абам? Юк, шуның өчен иң кулай чара – калада орышу, калаларны саклау, каладан торып, монголларның гаскәр санын юк итү.

– Алар да буш кул белән килмиләрдер шул. Үткән ел гына тангутларны, җирсөннәрне буйсындырдылар. Безнең кебек, җирсөннәр дә туплар белән эш итәләр иде. Шуның өчен, әллә мәйтәм, күрше хакы – Тәңре хакы дип, кенәз Юрийга мөрәҗәгать итеп карыйбызмы?.. Бит монголлар, безне алган хәлдә, аларны да читләтеп үтмәсләр. Дала орышының бер өлешен урыслар үзләренә алсалар, кем белә, монголларны чынлап кырып бетереп тә булыр иде.

– Бу фикер мине дә бик борчый, абам. Кенәз Юрий килешсә, мин моңа барыр идем. Үзе ярдәмгә киләме кенәз, гаскәр җибәрәме – хәленнән килгәнчә ярдәм итсен.

– Алтын-көмеш бәрабәренә гаскәрен бирсә дә килешергә кирәк булыр, туганый.

– Һичшиксез, һичшиксез, абам. Тик бу мәсьәләне диван-мәҗлескә куябызмы, үзебез генә хәл итәбезме? Миңа калса, үзебезгә генә хәл итәргә кирәк. Вакыты да тар, аннары төрле сүз китәр. Кяфер каршына кул сузып баруны ошатып бетермәүчеләр булуы ихтимал.

– Җик Мәргән белән нишлим, туганый? Казанда калдырыйммы, бире җибәримме?.. Ә илчеләр җибәрү хакында берәүгә дә әйтмә, үзең хәл ит. Кем белә: Юрий кенәзнең килешеп куюы бар.

– Җик Мәргән алае белән Казанда калыр, абам. Мондагы бөтен көчне мин Артык баһадирга тапшырырга булдым. Биккол агайның хәбәре хак булса, монголлар гаскәре башына Чыңгыз хан оныгы Батый ханны билгеләгәннәр икән. Сүбәдәй аның уң кулы булачак, Мәнгү хан – сул кулы…

– Мин сиңа бары бернәрсә әйтә алам, туганый. Мин олыгаеп киләм инде, исәнлек тә китеп тора, җиңгәчәң дә сызлана, сиңа ышаныч. Син сакла, син коткар Болгарны монголлардан. Кирәк икән, кенәз Юрийга дә илчеләрең җибәр, ятып калганчы атып кал, дигәннәр бабаларыбыз. Мин китим инде, җиңгәчәң дә борчыладыр. Иртә кичтән хәерлерәк, ди, иртәгә тагын киңәшеп алырбыз әле. Иртәгә кятип Хафизны да дәшсәң иде. Ул бар нәрсәдән дә хәбәрдар, аяклы тарих дияргә була. Әйе, борынгы бабаларыбыз тарихына да күз салырбыз. Тормыштан – тәҗрибә, тарихтан сабак ал, дигәннәр борынгылар. Хуш, туганый.

– Хуш, хуш, абам, – диде Илһам хан һәм торып Хаҗи әмирне ишеккә хәтле озата барды. Чынлап та, абасы картаеп киткән икән шул. Хәзер Зөләйха бикәсен бер дә үзеннән калдырмый, ансыз барыр юлын, кичәр суын саташтырыр кебек.

3

Атна-ун көнгә бер Илһам хан, гап-гади сәүдәгәр йә мосафир киемнәре киеп, Ага Базарга чыкты. Халык белән аралашты, сатулашты, тыңлап утырды. Әмма берәү дә аның кем икәнен белмәде. Күп очракта ул дәшми генә сыра, кымыз эчеп утыра, үз тирәсендәге кешеләрнең әңгәмәләренә колак сала һәм бар ишеткәнен мыегына урап бара иде. Моңа кадәр аны берәү дә танымады, хәтта бер тапкыр ханбикәсе Мәрьямгә тап булган иде, үтеп китте, багып та карамады. Күрәсең, мосафир дип белгәндер.

Ага Базарда гадәттәгечә ыгы-зыгы, шау-шу, әйтерсең лә монголлар ил чигенә дә килеп орынмаганнар. Алыш-биреш, сату итү, гәп-әңгәмә, һәр сәүдәгәр үз товарын, үз малын мактый, күкләргә чөя, товарын карарга туктыйсың икән, кулыңнан гына тотмый, әйберен алырга өнди, яныңда боҗыр кебек бөтерелә башлый. Инеш буенда гаскәриләр күренде – ар егетләре морзаларын озаталар. Аларны күрүгә, халык казлар кебек шаулашырга тотынды, чынлап та, Ага Базарга, гадәттә, хәрбиләр керми торган иде, монда исә бөтен бер алай базарны кисеп үтеп бара. Халык арасында сүз шундук монголларга күчте: бәгъзеләре монголларны яклады, бәгъзеләре каргады вә каһәрләде. Гаскәриләр үтеп китүгә, базар янә тәүге хәленә кайтты, шулай ук кычкырып товарларын мактый башладылар, ыгы-зыгы, шау-шу кузгалды. Әнә итекче итекләрен мактый, кызыл болгари тиресеннән тегелгән итекләрне әле баш очына ыргыта, әле тотып ала, әле аяк астына салып таптый.

– Мәңге тузасы түгел, үзең белән бергә тузасы, хәтта угланнарыңа, оныгыңа калачак, хәтта ул гына да туздыра алмас, балаларыңның балаларына җитәчәк.

Хәйран, бар җирдә дә шулай мактый микән кеше үз товарын, юк, болай ук түгелдер, бер Болгарда гынадыр бу хәл.

– Җәмәгать, халаяк, күрче, күрче күне нинди, телисең – йөзек аша уздырам. Ә итекнең асты җиде яшьлек үгез тиресеннән эшләнгән; күнен кара син, күнен, җиде көн кояшта, җиде көн тозда, җиде көн базда, җиде көн балык маенда тотып, җиде кат маен алгач кына эшкәртелгән.

– Җиде кат тиресен алгач, ни калды соң, кордаш, бу тире вә күннән? – дип шаяртып ала берсе.

Итек сатучыга җитә кала, – ичмасам, берсе игътибар итте.

– Ә син, кордаш, әүвәл тотып кара. Күн түгел, хатын-кыз тәне бит, тоткан саен тотасы, кыскан саен кысасы килә, аннары иснәп кара, иснә, иснә, яван хушбуең бер якта торсын…

Итек сатучы товарын шулхәтле мактагач, Илһам хан да шул тирәгә якынрак килде һәм итек кунычын тотып карады. Бәхәссез, итек кунычы, чынлап та, хатын-кыз тәне кебек йомшак иде, хәтта күңеленнән генә ханбикәсе тәне белән чагыштырып карады Илһам хан һәм үзалдына көлемсерәп куйды, мәгәр соң иде инде, итек сатучы аның кулыннан эләктереп алды.

– Ал, кордаш, бикәңә итекне, гомеренә шөкрана кылып туймас. Ал, кинәндер үзен бер, менә кара күнен, аннары астын. – Итек сатучы итек төбенә, так-так итеп, бармак буыны белән суккалап алды. – Гомер туздыра алмас күгәрченкәең. Рәхмәтләр укудан башы чыкмас, сөймәс сөякләреңне сөя башлар. Итек кигән саен, ыспай кәҗә кебек керт-керт йөрер. Шыгырдасын өчен, кордаш, мин олтан белән аскы тире арасына каен тузы куям, ә ул гел җырлата инде, гармуның да кирәкми, кубызың да, сыбызгың да…

– Йә, ярый, бәһасе күпме соң?

– Чүп бәһа, синең кебекләргә чүп. Ике көмеш дирһәм, кордаш, бары тик ике көмеш. Ни ул сиңа ике көмеш дирһәм, таптап йөрисеңдер әле, әйе, мунча ташыдыр ул сиңа. Ә бичәңне кинәндерерсең, тәүлек буе кочагыннан чыгармас.

– Алма, кордаш, хатын-кыз кочагында тәүлек буе яткан ирдән ни калыр, алма, – диде берәү әллә юри, әллә чын.

– Соң, кочагында торасың килмәсә, Бәкер ясаган богау йозагы түгелдер ич хатының. Чыгарсың. Анысы ир-ат иркендә, Аллага шөкер. Муенга асып йөрисе түгел, өйдә калдырсаң, өйдә кала, инде калдырмыйсың икән, тагып йөре урыс тәресе кебек муеныңа йә иңеңә атландыр. Атландырсаң атлана ул хатын-кыз. Ярый әле, атланып кына калса, муеныңнан башың борып ташламаса…

– Кара әле, агай-эне, әле генә хатын-кызны күккә күтәреп мактаган идең, хәзер эттән алып, эткә салып хурлый башладың,– диде икенче бер ир-ат.

Ләкин ул арада Илһам ханнан алган ике көмеш дирһәмне янчыгына яшергән итек тегүче капчыгыннан икенче ишне чыгарган иде инде.

– Итек кемгә, итек? – Тукталып, икенче ир-ат янына килде. – Син, агай-эне, хатын-кызның Иблистән яралганын белмисеңмени?! Аллаһы Тәгалә аларны – Адәмне һәм Һаваны— бергә яраткан, әмма кич бик якынлашкач, Һаваны Иблискә ясап бетерергә биргән. Ә теге Һаваны үзе ничек тели, шулай итеп әүмәләгән. Шуннан хатын-кызның ярты гәүдәсе Аллаһыныкы, яртысы Иблиснеке булып калган. Яртысы изгелеккә тарта хатын-кызның, аскы ярты гәүдәсе…

– Ир-атны котырта, яман эш кылырга өнди, – диде теге адәм.

– Менә шул-шул, – диде итек сатучы. – Тукта әле, тукта, син нигә минем итеккә игътибар итмисең? Менә кара, кара, кордаш, чынлап әйтәм, балаларыңа калачак, үзең генә туздыра ала торган товар түгел. Ал, үкенмәссең, хатының кочагыңнан чыкмас.

– Мин сиңа әйттем бит инде, кордаш. Минем тәүлек буена хатын кочагында ятасым килми…

– Һәй, синмени әле бу?! Барыбер ал. Әйтте диярсең, рәхмәтләр укып туймассың…

– Кемгә?

– Бәй, миңа. Итек минеке ич әле. Бир ике дирһәмең. Бир, бир, акча сиңа ни ул, мунча ташы, ефәк, мөгаен, мунчаладыр әле.

– Ярый, бир әнә теге кызыл итегең, кинәндерим хатынны, – диде, ниһаять, итек сатучыга килеп капкан ир-ат.

Илһам хан, итек сатучы тагын бериш итеген сыламасын дип, тизрәк китү ягын карады.

Бермәлне базар халкы икегә аерылды. Сырлап ясаган таягына таяна-таяна, башына яшел ефәк чалма ураган, тубыгына кадәр җиткән хөллә кигән имам хәзрәтләре килеп чыкты. Хәзрәткә мөридләре, муллалары ияргән, намаз вакыты җитеп килә, өйлә намазына юнәлүләре. Тын гына баралар, як-якларына карау юк, чын мәгънәсендә изге җаннар, гүя күктән төшкән әүлиялар. Алар үтеп китүгә, базарда тагын шау-шу купты, һәркайсы үз товарын мактарга кереште. Илһам хан, алган итеген култык астына кыстырган килеш, тимерчеләр тыкрыгына юнәлде. Биредә тавыш башка, чаң-чаң сандал сугалар. Сандал чыңына, чүкеч зыңына кычкырып сөйләшкән авазлар кушылып китә. Илһам хан бер алачык каршына туктады, сандалда яткан кып-кызыл тимергә игътибар итте. Менә тимерче аны суккалый башлады, алып гәүдәле егет сирәк кенә дак-док сукса, тимерче чүкече көйләп, тагын-тагын дигән кебек зеңләп ала. Тимерче кылыч суктыра, тимер сүрелә төшкәч, күрек басучы малайга ым гына кагып алды да тимерне кайнар күмергә тыкты, шуннан соң гына Илһам ханга күз ташлады.

– Корал кирәкме, кордаш? Кылычмы, сөңгеме, уклармы?..

– Миннән соң аңа, миннән соң. Башта минекен ясап бетер, – дип, өстәл янында утырган ир-ат килеп җитте.

– Хикмәт, – диде тимерче. – Гади халык корал ясата башлады.

– Аллаһы Тәгалә, сакланганны саклармын, дигән, тимерче. Беләсең килсә, монголлар Кандырча кальгаларын туздырганнар, ди инде. Димәк, тиздән Болгарда булырлар. Коры кул белән дошманга каршы торып булмый, тимерче. Бер генә килүләре түгел дә, хан гаскәренә генә ышанып булмый. Халык җиңә – хан мактала. Шулай булган һәм булачак. Халыкка таянсын иде дә бит ханыбыз, бер дә мөнәҗәсен ишеткәнем булмады әле.

– Ханга тел тидермә, кордаш, – диде тимерче, күмер эчендәге тимерне боргалап куйды. – Хан монголларны өч тапкыр кыйнады инде. Бусында да кыйнар, иншалла.

– Бирсен Ходай, бирсен Ходай, – диде сөңге-кылыч эшләтүче. – Ханга тел тидерүем түгел бу, тимерче. Башта туган исәп, ике туып бер үлмиләр, монголда гаскәр бик көчле икән бит. Ә минем балигъ булган өч угланым бар, үзем. Хәл бик мөшкелгә китә икән, каланы кем яклар?.. Ир-ат – без, тимерче – без…

Чак кына арырак өстәл янында ике кеше утыра, алларында сыра булса кирәк, агач кружкалар тотканнар. Чуваш кардәшләр, сыра эчәргә яраталар. Илһам хан алар күршесендәге өстәлгә барып таянды, сырачы аңа шундук бер кружка күбекләнеп торган сыра китерде. Илһам хан бер динарны өстәлгә куйды да сыраны авыз итте. Тәмле һәм әчкелтем иде сыра. Күрше өстәлдәге ир-ат кипкән чабакны шак-шок өстәл читенә суккалап алды.

– Бу юлы Илһам ханга кыенгарак туры килмәгәе, Хисаметдин, – диде, балыкны тазарта-тазарта, сыра эчәргә килгән адәм. – Монгол өере санап бетергесез, дип әйтәләр.

– Кем әйтте?

– Күрше Мөхәммәтҗанга Садрый хатыны сөйләгән. Ә ул хатын хансарайда бавырчы диме, идән юучымы шунда. Ә аңа Сәлахетдин сәүдәгәр сөйләгән, имеш. Сәлахетдин: «Монголлар көн күрсәтмәс инде», – дип зарлана икән.

– Илһам хан ни карый икән, ханыбыз, дим?

– Нишләргә тиеш соң ул? Монголларга каршы чыксынмы?.. Бихисап күп гаскәр белән киләләр икән бит, мөртәтләр.

– Килделәр ич инде, кыйнады Илһам хан, тагын кыйнар.

– Бердәнбер өмет дип әйтеп әйткән Сәлахетдин, монгол гаскәренең яртысыннан күбрәге төркиләр икән, кардәш халык.

– Төркинең дә төрлесе була, күрше. Бәгъзесе – потка, бәгъзесе – утка, бәгьзесе ай-кояшка табына. Мөселманнар бар микән соң араларында?

– Бар, диделәр. Монголлар дин тотудан тыймыйлар, имеш.

– Хикмәт, бар җирдә сугыш турында сөйлиләр. Әллә бик куәтле буласы инде.

– Булмас димә, монголлар бик күп илләрне яулаганнар, ди ич.

– Гаскәр башларында кем килә икән соң?

– Сүбәдәй атлы баһадир бугай.

– Беләсең килсә, күрше, Сүбәдәй баһадирга Болгар кирәкми. Ул, мөртәт, Артык баһадирдагы хатыны артыннан йөри икән. Бар каныгуы шуннан, ди.

– Сөйләмә тузга язмаганны, кеше көлдермә, күрше.

– Билләһи менә. Хатын угылы белән яше тулыр-тулмас әсир ителә бит. Ул хатынга Артык баһадир өйләнә. Чибәр диләр үзен…

– Анысы чибәрдер, Артык кадәр Артык килде-киттегә өйләнмәс, бер баласы да булгач.

– Малае балигъ ич инде, йөзбаш, хан оныгы Хансөяр бәендә.

– Димәк, күрәселәр бар икән әле, күрше.

– Нигә алай дисең?

– Соң, ата белән орышачак ич. Ташбай атлы ул егетнең атасы Сүбәдәй диләр ич.

– Килешми, килешми, күрше. Яудагы ата ата түгел, баккан ата – ата. Ә Артык баһадир аны укыта, кеше итә.

Илһам хан аларга таба кузгалды, нигәдер ике ир-атның әңгәмәсенә кереп китәсе килде, әмма тегеләр, аның кузгалуын күреп:

– Киттек, әйдә, кеше игътибар итә башлады. Беләсең килсә, монгол түгел безнең дошман, башкасы, шул җанга тия безнең. Менә кемгә каршы сугышасы иде.

– Син хаклы, күрше, ләкин бит үч үчкә илтәчәк, ә Болгар бүген урыс белән солыхта. Күрмисеңмени, базар тулы урыс сәүдәгәрләре. Аннары Илһам ханның ханбикәсе дә Владимирдан.

– Шулай шул, әйтерсең ханга Болгарда мөслимәләр беткән иде. Әйдә, тугарылып ташлагандай торма, дирһәмең калдыр да…

Илһам хан кузгалган җиреннән туктады, күтәрелеп килгән кояшка күз төшереп алды һәм хансарайга таба борылды. Ошбу ике кешенең сөйләшүе ошамады аңа, әмма сүзләрендә хаклык та бар иде. Бәхәссез, урыслар белән солых төзү ике арадагы килешмәүчәнлекне туктатып торыр, мәгәр күп тә үтмәс, урыслар янә Болгарга яу чаба башларлар. Борын-борын заманда да шулай булган, хәзер дә шулай дәвам итә. Нигә тынышмый бу ике халык, ни бүлмәгәннәр? Билгеле инде – сәүдә юлы Идел, базар-калалар. Андрей Боголюб углан вакытында Ибраһим каласын алдылар бит инде, тагын нидер җитми үзләренә. Мәгәр Болгарга урыслар белән солых кирәк иде, чөнки монголлар яныйлар. Ә инде ике якка сугыш алып бару Болгарга бик кыенга туры киләчәк иде. Аллага шөкер, солых төзелде. Һәм бу бик вакытлы эшләнде.

* * *

Мәҗлескә абасы һәм кятип Хафиз гына чакырылган иде, әмма Илһам хан вәзиренә ялдагы Камай вәзирне дә дәшәргә кушты.

Урта бер җирдә әйбәтләп иләнгән кәҗә тиресенә төшерелгән карта. Илһам хан игътибар итте: табынга утырганнарның күзләре картада. Сүбәдәй баһадирның төмәне Җаек аръягында җәйли, монголларның калган төмәннәре Болгарга таба хәрәкәт итә. Һәммә нәрсәне дә аңлаешлы, төгәл итеп сөйләргә яраткан кятип Хафиз картага Сәлахетдин алып кайткан яңа хәбәрләрне төшергән. Балчыктан ясалган, яндырылган шәкелләрне Болгар чигенә үк китереп куйган. Болгарның Саксин юнәлешендә каты орыш бара икән инде. Саклый алырмы Бачман баһадир каласын – барысын да шул сорау борчый иде.

– Туганкайлар, – диде Илһам хан, карта янына утыра-утыра. – Без кечкенә мәҗлескә җыелдык. Иң кадерле кешеләрем дәштем. Яшермим, яшерәсем дә килми, без бик тә зур сынау алдында торабыз. Шәкелләрне күрәсез, монгол ягында бик күпләр, бездә исә ике-өч тапкырга кимдер. Шуның өчен без абам белән киңәштек тә калаларда бикләнеп сугышырга булдык. Ир терәге – илдә, ил терәге – ирдә, дигәннәр борынгы бабаларыбыз, ә дәүләтебез терәге – сездер. Киңәшик, бәлкем, абам белән мин ялгышабыздыр, башка бер-бер тәкъдимегез бардыр. Сәлахетдин агай, картага якынрак утыр әле. Шулай. Монголлар хәрәкәте турында сөйләп бир әле, ничек хәрәкәт итәләр, килеп җиткәч, ни кылырга исәпләре?..

Сәлахетдин кыяр-кыймас кына карта янына утырды, аңа шундук йомышчы малай очлы таяк китереп бирде.

– Хан хәзрәтләре, мөхтәрәм кан кардәшләр. Кулым күтәрелми ил чикләрен күрсәтергә. Чыңгыз хан угланы Үгәдәй хан моңа кадәр дөнья халыклары биләмәгән күләмдә җир-суларга, болын-тугайларга, иксез-чиксез далаларга, бай калаларгаия булды. Каган атын йөрткән Үгәдәй хан үзенә Каракорым дигән кала бина иттерде, шуннан торып ил-дәүләте белән идарә итмәкче. Чыңгызилар тарафыннан яуланган халыкларның яртысыннан артыгы төркиләрдер, безнең кардәшләребез. Иллә нишләмәк кирәк, алар да Үгәдәй хан кул астына азамат егетләрен хезмәткә бирергә мәҗбүрләрдер. Шуның өчен бар төмәннәр дә монголлардан гына тормый, арада төрки бәкләре җитәкләгән төмәннәр дә бар. Тик аларның да табынганнары— Чыңгыз ханның «Яса» сыдыр. «Яса» – алар өчен зур нәрсә, туганнар. Сүбәдәй тирмәсендә утыручы Биккол мине ашыктырды, чөнки монгол төмәннәре килеп яталар инде. Төмәннәр белән Җучи угланы Батый хан җитәкчелек итәчәк, Сүбәдәй баһадир аның уң кулы, сул кулында Мәнгү хан, дип әйтте. Бүген Саксин каласын Күнбай белән Сүбәдәй камауда тоталар. Каланы ала алганнары юк әле, күрәсең, төп көчләренең килеп җитүен көтәләрдер. Саксинны таптап үтсәләр, барасы җирләре— Болгар кала. Бүген Үгәдәй кулында мәгълүмат бар. Безнең гаскәр саны да, тупларыбыз да, яулыйсы калаларыбыз саны да. Былтырларны баһадир Сүбәдәй, төмәнен Күнбай бәккә калдырып, Каракорымга корылтай уздырырга кайтып киткәч, Ташбай углан Күнбайны Җаек аръягына куалап чыгарган, күп кенә мал, әсирләр алып кайткан иде. Бүген бу ике төмән Саксинны камауда тоталар һәм без чарасыздыр.

– Саксин камауда, чапкыным бүген генә кайтты, – диде Илһам хан. – Бачман баһадирның бирешергә исәбе юк икән.

– Бирсен Ходай, – диде Хаҗи әмир.

– Хан хәзрәтләре, монголлар, далага аркылы төшеп, очкан кошларны да туктатырга сәләтле. Безгә бер чара кала: гаскәр туплау, корал камилләштерү.

– Ипләбрәк, ипләбрәк, кем, Сәлахетдин, – дип сүзгә кушылды Артык баһадир. – Без монголларны бер тапкыр гына кыйнамадык, иншалла, бусында да югалып калмабыз. Бачман баһадир бирмәс каласын, биргән хәлдә дә, бил бөкмәс, соңгы тамчы канына хәтле сугышыр.

Илһам хан Артык баһадирга тынычланырга кушты, Сәлахетдингә, дәвам ит дип, ияк какты.

– Бөтен хикмәт шунда, хан хәзрәтләре: монголлар үзләре белән Тангут, Чин-Кытай белгечләрен алып киләләр. Ә бу халыкта кальга диварларын җимерә торган галәмәт зур ташаткычлар бар. Әйткәнемчә, дин алар өчен юк та юк, бар табынганнары «Яса». Шуннан нәтиҗә ясагыз, җәмәгать…

– Яуланган ил халкына алтын өләшмиләрдер бит, Сәлахетдин, – диде Артык баһадир. – Курыкмасаң иде, дим…

– Йә, сәрвәзир[7] Камай агай, ни әйтәсең? – диде Илһам хан.

– Минем чарам шул булыр, Илһам углан. Монголлар белән сөйләшеп карарга кирәк. Бәлкем, аларга Идел аша урыслар тарафына чыгарга ярдәм итәргәдер. Исән кеше ис тояр, хастаны җир җыяр, ди. Кыл шуны, Илһам углан: котырт монголларны урыс җиренә. Сүбәдәй баһадирның тирмәсендә киңәшче йөзендә утырган Биккол белән Мәүлә Хуҗага чапкын җибәр. Ничек тә Биккол монголларга шул фикерне җиткерсен иде.

– Хыянәт бу, куркаклык, хурлык! – дип кузгалды ар морзасы Тактай. – Болгарда менә дигән корал, гаскәр.

– Тынычланыйк әле, җәмәгать, – диде Илһам хан. – Сәлахетдин, әйт әле, монголларның гаскәр саны ачыкмы?

– Миңа ирешкәне, хан хәзрәтләре, йөз алтмыш мең яугир, күп санлы ташаткычлар, грек уты, таран арбалар, сәрдар уклар. Ләкин монгол яугирләре тәннәрен бик йомшак саклыйлар. Калкан дигәне булганында бар, булмаганында юк та, анысы да үгез тиресеннән генә тартылган. Ләкин атлары кечкенә, төлке кебек юырталар, ә бу инде барыр җайдан ук төбәүне җиңеләйтә. Тагын бер аерма: һәр монгол яугирендә кимендә ике-өч ат, берсе арый, барыр җайда ук икенчесенә күчеп атлана, әнә шуңа күрә монгол яугире тәүлегенә безгә караганда күп тапкыр күбрәк юл үтә ала. Җәяүле гаскәриләре юк, гомумән, җәяү сугыша белмиләр. Шуның өчен урманнарга керергә куркалар, нигездә, далада орышырга яраталар. Дошманнан качып киткән кебек югалу, яңадан әйләнеп килеп, дошманны тулганага алу[8] – монголлар өчен иң кулай орыш ысулыдыр. Уклары авыррак, шактый ерак оча, уктан төз алалар. Яуга ашык-пошык йөрмиләр, яу чабасы илне алдан бик нык өйрәнәләр, мәгълүматлар җыялар, яуланасы илгә багучылар, сәүдәгәрләр йөзендә шымчылар җибәрәләр, хәтта чит ил мосафирларын ялларга да күп сорамыйлар. Монголлар, яуга кузгалганчы, яуланасы илнең һәр тавын, елгасын, күлен, каласын, хәтта авылын картага төшертәләр. Моны аларга Чин, Җирсөн белгечләре эшли. Кыскасы, монголлар орды-бәрде генә яу кузгалмыйлар. Шуны гына әйтәсем килгән иде сезгә, кардәшләр.

– Кызганыч, кан кардәшләребез төркиләр монголларга хезмәт итәләр, – диде Хаҗи әмир.

– Мин аксакал Камай белән килешәм, хан хәзрәтләре. Чынлап та, әүвәл монголлар белән сөйләшеп карарга кирәк. Безгә кермичә, туры урысларга йөрсәләр…

– Аксакал, сиңа хөрмәтем зурдыр, илдә күрше хакы бар бит әле, начармы, яхшымы – без урыслар белән мең еллар буена күрше яшибез, һәрчак дустанә тереклек итмәсәк тә, тыныч сәүдә иткән елларыбыз да шактый булды. Иншалла, килешер Юрий кенәз, берләшеп карасак, дим, монголлар Җаекны да кичә алмаслар иде, – диде Хаҗи әмир.

– Хәерле киңәш, хәерле киңәш, хак сүз әйтә Хаҗи әмир, – диештеләр бериш инсан.

– Тагын кем сүз әйтә? Кятип Хафиз агай, сез ни киңәш бирер идегез? – диде хан.

– Ат-затыбыз бәгер-болгар булса да, без төркиләрдер, кардәшләр. Угызмы ул, кыргызмы, кыпчакмы, башкортмы, маҗар-бортасмы, чувашмы, ар-чирмешме – без барыбыз да ошбу җир-суларга кендекләребез белән береккән халыктыр. Мәгәр урыслар безгә борын-борыннан дошман булдылар, һәрчак баскынчылыкка йөз тоттылар, калаларыбыз яндырдылар, халкыбызны таладылар, хатын-кызларыбыз әсир итеп алып киттеләр. Болгар гомер буена урыслардан җәбер-золым күрде. Үз диннәрен барча диннәрдән дә өстен күреп, мөселманнарны, тәре яулары ясый-ясый, туган туфракларыннан куган, көчләп чукындырган халык башлыгына кул сузып, ярдәм сорап баруны мин хупламыйм, хан хәзрәтләре. Бүгенге көндә урыс кенәзләре мукшы, эрҗә халыкларына яу артыннан яу чабалар, безгә йөз тоткан халыкны көчләп чукындыралар, чукынмаганнарын бәкеләргә ташлыйлар. Узынган һәм, һичкем йөзендә дошман тапмыйча, һаман Болгар чигенә якынайган урысларны кем тыяр?.. Аксакал Камай белән мин килешәм, безгә монголлар белән уртак тел табарга тырышып карарга кирәк, хан хәзрәтләре.

– Яхшы, яхшы, кятип, яхшы. Тик бит Болгарның бер ярында ут, бер ярында туфан калыккан. Кай тарафка юнәлсәк тә, җиңеллек килмәс. Монголларның да безгә ачулары зәһәрдер, өч тапкыр кыйнадык, урыслар да безне колач җәеп көтмиләр. Ләкин, кардәшләрем, Болгар халкы чарасыз калды дип уйламасагыз иде. Без монголлар белән орышырга булдык. Һәм без аларны җиңәрбез. Менә шуннан соң урыслар белән аяк терәп сөйләшергә мөмкинлек туар. Борынгы бабаларыбыз, күрше хакы – Тәңре хакы, дигәннәр, тагын бер тапкыр Ходай Тәгалә биргән күршеләребез белән дуслашып карыйк – йөзебез белән борылыйк. Кенәз үзе киләме, дружинасын җибәрәме – аның эше, без ятып калганчы атып калыйк, Раббыбыз рәхмәте белән кенәз Юрийның дә килешеп куюы бар.

– Хан хәзрәтләре, тик аңлармы ул кенәз, ни чарасыз калуыбыздан файдаланып, үзе Болгарга яу кузгалмасмы? – диде кятип Хафиз.

– Иншалла, кузгалмас, без әлегә урыслар белән солыхта. Кабат әйтәм, кардәшләрем, без Владимир кенәзенә баш иеп бармыйбыз, күрше хакы дип ярдәм итсә – итсен, итми икән – бигайбә. Аны да, безне дә Ходай үзе хөкем итәр.

Шулай дисә дә сизде, тойды Илһам хан: мәҗлестәге халык аны бигүк аңлап бетермәде, ә бәлкем, аңлап, кятип Хафиз тәкъдимен кулайрак дип тапкандыр. Илдә хан ич ул!

Шулай да, шулай да акыллы да соң бу кятип Хафиз. Илһам хан картаеп өйдә яткан, сирәк-мирәк булса да мәдрәсәләргә килеп сабак биргән сәркәтибенә, соклануын яшермичә, күз төшереп алды. Ул аның белән килешкән дә булыр иде, әмма хан ич ул, үз сүзен сүз итәсе килде. Аннары нигә монголлардан куркырга, кыйнады бит инде ул аларны, кыйнады. Тагын кыйнар. Менә шуннан соң кенәз Юрий белән сөйләшеп карар, мукшы-эрҗә халыкларының җирләреннән чыгарга кушар, чыкмаган хәлдә, сугыш игълан итәр. Мәгәр монголларга беркайчан да барып баш имәс. Һичшиксез, уйланырлык иде кәтип Хафизның тәкъдиме. Акыллы, акыллы кятип Хафиз. Атасы Сәлим хан сараена зыялы кешеләр җыя белгән, рәхмәт аңа, изге кеше иде, урыны оҗмахтадыр. Хак, тагын бер тапкыр хак кятип Хафиз. Урыс кенәзенең, болгарларның монголларга каршы кузгалуын күреп, солыхны бозып, илнең көнбатыш калаларына яу чабуы да бар, һич булмас димә.

– Кятип Хафиз, тагын ни әйтер идегез? Фикерегез уйланырлык, уйланырлык, тик дәлилләре күңелгә ятышлырак булсын иде.

– Әле менә тарих юлларын хәтеремә төшереп утырдым, хан хәзрәтләре. Бүгенге көндә дин-телләребез аерылса да, без бит Дунай болгарлары белән кан кардәш халык идек. Дунай буенда тереклек иткән кардәшләребезгә Византия императоры Никифор ул вакытта тәхеттә утырган Кырым атлы болгар ханын буйсындырырга килә. Коралы камил, гаскәре тәртипле, әйбәт өйрәтелгән. Сан ягыннан да Болгар кардәшләрнекенә караганда күп артык. Әлбәттә инде, император Никифор Дунай Болгарын яулый. Әмма Кырым атлы хан, башкаласын ташлап, бериш гаскәриләре белән тауларга кача. Анда ул император гаскәре тарафыннан куылган гади халыкны җыя һәм кайту юлына чыккан император гаскәрен тозакка эләктерергә тели. Гаскәр талаган әйберләрен тарттырып, ике тау арасыннан таркау рәвештә үткәндә, кардәш болгарларыбыз гаскәрне ике яктан да бүлеп алалар: чыга алмасыннар өчен таш тәгәрәтә, агач аударалар. Һәм китә кырыш. Никифорның бер генә сугышчысы да, хәтта үзе дә котыла алмый, дүрт-биш тапкыр артык гаскәре, ә бәлкем, ундыр, ике тау арасында ятып кала. Кырым хан тагын бәйсез һәм мөстәкыйль рәвештә тереклек итә башлый: каласын тергезә, сараен яңабаштан бина итә. Хак, Сарык елында без дә монголларны шушы ысул белән кыйнадык. Юл өстендә генә Болгарга кереп, кала-авылларны яндырып, баеп, бауга әсирләр тезеп алып китәргә җыенган Җәбәй нойон белән Сүбәдәй баһадир өч-дүрт мең яугире белән үзләре көчкә котылалар. Бу орышта Сүбәдәй бер күзен югалта, аңын җуя, Җәбәй нойон исә шушы бәрелештән соң мәңгегә яу чабудан баш тарта. Ә менә Сүбәдәй баһадир белән эшләр башкарак, баһадирга гүя Иблис оялаган, Болгар чикләре тирәсендә җәйли, мәгълүматлар җыя, димәк, илебезгә яу чабу турында хыяллана. Гәрчә болгарлар тарафыннан янә ике-өч тапкыр кыйналса да, ошбу кеше Болгарга яу килер. Һәм бусында инде берүзе генә түгел, өерләре белән ябырылырлар. Болгар чарасыз калыр. Чөнки Тангут һәм Җирсөн дәүләтләре бер дә Идел буе Болгарыннан ким дәүләтләр түгел иде. Моның өстенә җирсөннәрдә бездәге кебек туплар да була. Ә ул илләр, ишетеп беләсез, икесе дә күптән монголлар кул астында инде. Хан хәзрәтләре, минем сезгә киңәшем шулдыр: урыс кенәзе каршына барып егылганчы, Үгәдәй хан каршына барып баш июегез кулайрак булыр. Чөнки Аллаһы Тәгалә һәр халыкка да үзе җир-ил бүлеп биргән, әгәр дә мәгәр теге йә бу халык, нәфесе кузгалып, башка халык иленә баскынчылык итеп, анда калырга тели икән, ул халык барыбер бу төбәктә бәхетле булмас, еллар үтә-үтә булса да, яуланган халыкның телен-динен кабул итәргә мәҗбүр булыр. Һәр халык бары тик үз ил-анасында, үз ватанында гына бәхетен табар, дигән Аллаһы Тәгалә. Кенәз Юрий исә, хан хәзрәтләре, безнең максатны үзенчә аңлар. Аның Болгар йөзендә көчсезлек сыйфаты күрү ихтималы бар.

– Кятип Хафиз, сезнең тәкъдимегез нидән гыйбарәт соң?

– Кенәз Юрий алдына барганчы, Үгәдәй хан алдына барып баш оруың артыграк булыр, хан хәзрәтләре. Шулдыр минем тәкъдимем, хан хәзрәтләре.

– Кятип хаклы, хан хәзрәтләре, без бармасак, бездән алда Үгәдәй ханга кенәз Юрийның баруы бар, – диде аксакал Камай.

Бер мәлгә тынлык урнашты, берәү дә сүз әйтергә кыймады, хәтта тамак кыручы да булмады. Илһам хан һәммәсенә дә күз йөртеп чыкты. Ул аңлый иде: мәҗлестәге халыкның яртысы кятип Хафизны яклый, әмма барыбер кемдер сүз башларга тиеш иде. Хан вәзиренә карады.

– Вәзирем, нигәдер мәҗлестә шәех Кол Гали күренми, – диде.

– Аңа Багдадтан сабак алып кайткан Габдулла Хуҗа туктаган, башкорт ягыннан Байморза мулла килгән. Түбән оч мәхәлләсенең мәчетендә мөнәҗәт әйтәләр, хан хәзрәтләре.

– Син иртәгә Габдулла Хуҗаны да, Байморза мулланы да миңа дәш әле, вәзир Тимбай.

– Яхшы, хан хәзрәтләре, дәштерермен.

– Кардәшләрем, минем дә сезгә әйтер сүзем бар. Тик алдан ук кисәтеп куям: мин монголлар белән килешү ягында түгел. Аннары Үгәдәй хан каршына Каракорымга да бармам. Ә менә күршебез кенәз Юрийга илчеләрем җибәрермен. Ярдәм итсә, бихуш, ярдәм итми икән инде, Аллаһы хөкем итсен үзен.

– Бихуш, бихуш, Илһам туганый, син хаким, син хан, кыл кылырын, ил кайгысы алдан йөрер, сузмый гына йә теге якны, йә бу якны хәл ит, – диде Хаҗи әмир.

– Кенәз Юрийга кемнәрне җибәрәбез соң?

– Угланың Габдулланы, тамгачы Асылгәрәйне һәм хан оныгы Хансөярне. Сакны үзләре сайласыннар.

– Яхшы, абам, – диде Илһам хан, күтәрелә башлап. – Син дигәнчә итәрмен. Мөхтәрәм кятибебез Хафиз, сәркәтибемә хатны язарга ярдәм итегезче. Кардәшләрем, без ил-дәүләтебезне монголлардан сакларга булдык. Калганы Аллаһы Тәгалә кулында, Аллаһы ни кылса, шул булыр. Рәхмәт сезгә. Хушыгыз.

* * *

Икенче көнне Илһам хан берәм-берәм гаскәрбашларын чакыртты, алардан каладагы азык-төлек мәсьәләсен сорашты, акчага мохтаҗларына казнабаштан акча бирдертте. Аннары вәзире Тимбайга калага җыелган мая ризыкны саклау чарасын күрергә кушты, коеларны карарга фәрман чыгарды.

Бөек Болгар хансараенда монголларга каршы тору мәсьәләсе Маймыл елының җәй уртасында каралды. Атна дигәндә, Габдулла углан җитәкчелегендә Владимир каласына илчеләр юнәлде. Габдулла угланның туган каласына барасын белгәч, ханбикә Мәрьямнең битләре алсуланып китте, күчтәнәчләр җыйды, бүләкләр хәстәрләде. Бу хәл Илһам ханны бераз аптырашта калдырды, иллә ул хатынына бер сүз дә әйтмәде. «Углан анасы туган-үскән калага бара, туганнарына бүләк-күчтәнәчләрем бирер, сәламем юллар дип кинәнүедер», – дип кенә уйлады.

Ләкин ни мәҗлес нәтиҗәсе, гәрчә үз сүзен вә теләген уздырса да, ни туганы Хаҗи әмирнең яклавы, ни гаскәрбашларның хан теләген хуплавы Илһам ханга тынычлык китермәде. Аның күңеленә Камай вәзир белән кятип Хафизның тәкъдиме кереп оялаган, һәрдаим борчып, бимазалап тора иде. Бер уйлаганда, алар да хаклы кебек, әмма үзе дә хаклы ич. Кыйнадылар ич монголларны, кыйнадылар һәм бер тапкыр гына түгел. Аллаһы боерса, тагын кыйнарлар. Тик ни белән бетәр бу орыш? Монголлар галәмәт күп гаскәр җыйганнар дигән хәбәр килеп тора. Хак, монголлар белән килешкән хәлдә, сәүдә юлына шалтылар бина ителер, сәүдә чәчәк атар, ул гынамы, мәңгелек дошманы булган урысларга бергәләп яу чабар мөмкинлек туар иде. Тик бит, күрше хакы – Тәңре хакы, дигән мәкаль бар. Монголларга кушылып, ничек инде мең еллар буена күрше яшәгән халыкка яу чапмак кирәк… Шул ук вакытта күңел төпкеленнән капма-каршы фикер кузгала. Ә бит алар йөрделәр, Ашлыны яндырдылар, безгә йөз тоткан эрҗә-мукшы халыкларын тәмам чарасыз иттеләр. Аннары һәммәсе тукып тора: монголларда көч, монголларда күп санлы гаскәр. Илһам хан монгол илчеләрен кабул иткән мәлне күз алдына китерә. Тәхет ягындагы келәм өстендә яван утын яндырулары, ул келәмне алып чыгып китеп, аннан да зуррагын һәм күркәмрәген кертеп җәюләре искитмәлехәл булды. Хак, Илһам хан сер бирмәде, ләкин күңеленә корт төшкән иде, яшерми. Аңа, әлбәттә, җавап йөзеннән, кирмәнгә алып чыгып, туплардан атып күрсәтәсе булган, әмма әллә нигә шуны кылмады. Илһам хан күрде: аның яван уты шартлавына исе китмәгәнен илчеләр дә сизделәр, хәтта үзара сөйләшеп алдылар. Ханның тәвәккәллеге аларга ошады бугай, тизрәк китү ягын карадылар, аннары Илһам хан да аларны җибәрү җаен тапты, вәзиренә кулы белән ишарә генә ясады. Имеш, илчеләр белән сүзе бетте. Ханның илчеләр белән сүзне кыска тотуы янә аларга ошады булса кирәк, каладан да тиз шылдылар. Бу хакта, һичшиксез, Үгәдәй ханга җиткергәннәрдер. Һәм Үгәдәй хан, корылтай җыеп, Болгарга яу чабуны карагандыр. Корылтай исә карар кабул итә – яу чабарга. Шушы ук корылтайда атасы Җучи ханның биләмәләрен угланы Батый ханга бирәләр. Ә Чыңгыз хан васыяте буенча, моңа кадәр яуланмаган көнбатыштарафындагы җирләр вә илләр угылы Җучига бирелә. Әлбәттә инде, көнбатыштагы барча илләр дә. Йа Хода, тәвәккәллек бу Чыңгыз ханда, кодрәт, шаклар катмалы. Мәгәр шаклар катмаслык та түгел шул, дөньяның өчтән бер өлешен кул астына җыя ич. Андый илнең ни көнчыгышта, ни көнбатышта булганы юк иде әле. Шуннан соң, шуннан соң нишләргә тиеш Илһам хан?.. Әле булса хәтерендә: Җигүлат таулары арасында Илһам хан бер алай җәяүлеләр чыгарды һәм гаскәре ат менгән монголлар белән әллә ни кыла алмады. Шуннан соң Илһам хан җәяүле алайларын бетерде, барысын да атка атландырды. Ат өстендәге монгол дала төлкесе кебек хәйләкәр кылана: әле кача, әле кире борылып һөҗүм итә. Монголларның орыш тактикасын Илһам хан шактый өйрәнгән иде инде, алардан курыкмавы шуннан да иде. Аннары монголларга бу юлы кала-кирмәннәрендә бикләнгән болгарлар белән орышасы; далада сугышырга өйрәнгән монголлар дүртәр үр боҗрасы, биек-биек диварлар белән ныгытылган каланы ала алмаслар, иншалла.

Хак, тимерче тимер чүкеп өйрәнсә, сугышчы орыша-орыша өйрәнә, монголлар да калаларны алырга өйрәнгәннәрдер. Тангут, Җирсөн илләренең калалары Болгардан һич тә ким ныгытылган булмагандыр. Ләкин монголлар өчен ошбу яклар барыбер ят, барыбер әлегә кадәр күрмәгән җир булыр. Әнә шулай уйлана торгач, Илһам хан монголларга каршы торуның йөздән берсен сайлады: кирмән-кальгаларга бикләнеп орышырга. Хак, Харәземшаһ Олуг Мөхәммәд кардәш бу ысулны сайлап оттыра, ләкин бит Олуг Мөхәммәдтә, кальгаларны саклау өчен туплар булмый. Болгарны, боерган итсә, туплар саклар. Башкала кальгасының дивар-манараларына инде меңнән артык туп куелды, моның янына яван уты тутырылган чүлмәкләр бар. Һәм, әлбәттә, ил-ватан өчен гомерен бирергә әзер ватанпәрвәр сугышчылары…

4

Бәхтияр өйләренә кабаланып кайтып керде. Йөгән очын капка каршындагы баганага элде дә, йөгереп, болдырга менде, икенче катка әнисе бүлмәсенә ашыкты. Ул анасы янына һәрчак ишек шакып керер иде – шакыды.

– Инәй, син үзеңдәме? – дип сорады.

Хәйран, эчке яктан бөтенләй башка тавыш ишетелде. Юк, бу тавышны ул сандугач сайравы белән чагыштырырга курыкты, сандугач сайравыннан да моңлырак булып ишетелде эчтәге тавыш. Искитмәле хәл иде. Әнисе аңа, улы тавышын ишетүгә, һәрчак: «Кер, кер, бәбкәм, ишек ачык», – дияр иде. Ә монда, моңлы итеп: «Кем бар анда? Монда керергә ярамый», – димәсенме. Ошбу тавыштан Бәхтиярның йөрәгенә йомшак наз тылсымы коелды. Хан җансакчысы буларак, ул һәрчак ашыкты, бик сирәк өйгә кайтты. Әнисе аның бу хезмәтен яратмады. Күрше сәүдәгәр малае Фәризун белән чагыштырды. «Ул әнә кибет тота, балда-майда йөзә, син хан җанын саклап гомер уздырасың, – дип ачуланыштыргалады. – Атаңны да әйтер идем инде, сарай мәктәбенә бирәм дә, сарай мәктәбенә бирәм дип җаныма тиде. Хәзер әнә син генә түгел, үзе дә өйгә сирәк кайта. Ул чакта риза булган идем, хәзер үкенеп бетә алмыйм. Ерак юлларга чыгасың, әллә ниткән монголлар килергә тора. Кала тулы көнче дә, дала тулы баскын да юлбасар, Ходаем, инде үзең сакла хәвеф-хәтәрдән», – дип сукраныр, әмма, өйгә кайткан саен, аркасыннан сөя-сөя яратыр һәм күзләренә карар да: «Улым бәгърем, кайчан миңа килен алып кайтасың инде?» – дип сорар һәм Бәхтиярны шактый кыен хәлгә куяр иде. Чөнки аның бер генә дә күзе төшкән кызы юк иде. Ләкин күңеле нидер көтте, менә-менә аның насыйбы күз алдында пәйда булыр һәм ул, һич тартынмый, беренче көнендә үк аңа: «Чык миңа кияүгә», – дияр.

Түзмәде, тагын шакыды. Бигрәкләр тансык һәм моңлы күренде эчтән ишетелгән тавыш.

– Кем бар анда, монда керергә ярамый, дидем ич инде…

Менә сиңа мә, әниең бүлмәсенә дә керә алма. Бәхтияр хәтта сискәнеп киткәндәй булды. Әллә колагым ялгыш ишеттеме дип, яңабаштан анасының бүлмә ишеген күздән кичерде. Сәер, ишек әнисенеке, ә эчтән ишетелгән тавыш… чишмә челтерәвен хәтерләтә. Өй иясеме әллә шулай аның белән шаяра?.. Бәхтияр тәмам тәкатьсезләнде, сабыры төкәнде. Кулын янә ишек шакырга дип күтәрде, әмма кулы һавада эленеп калды.

– Кем анда, Бибиҗамал апа, сезме?..

Тәмам искитмәле хәл иде, чарасыз калды, әсәрләнде, аркасы белән ишеккә терәлде. Аннары аскы якка йөгереп төшмәкче итте һәм әнисеннән: «Инәй, әллә синең бүлмәңә алиһә ояладымы?» – дип сорасы итте. Ләкин кузгалмады. Рәхәт мизгелен сузасы итте.

– Мин бу, – диде, ниһаять, йөрәге кага башлавын тоеп. – Мин, Бәхтияр.

«Инәй» дип әйтүдән чак кына тыелып калды, чөнки бүлмәдәге серле затның тавышын һич тә әнисенеке белән бутау мөмкин түгел иде.

– Бәхтияр, – диде эчке яктан тавыш һәм шактый калтыравык чыкты, аның тавышын Бәхтияр бөтен тәне-җаны белән тойды. – Син кем соң?

– Мин… Син үзең кем соң? – дип сорады Бәхтияр, кыюлана төшеп, чөнки аның, хан җансакчысы буларак, сорауга сорау куярга да хакы бар иде. – Бу бит минем инәй бүлмәсе. Хак, элек Гәүһәр монда йоклый торган иде.

Ишек ачылды һәм Бәхтияр «өй иясе» н – алиһәне күрде. Ул аны бөтенләе белән күрде: гәүдә-сынын, бит-йөзен, өстендәге җиләнен, күлмәген, башындагы чак кына кырын төшкән калфагын, болгари итекләрен. Ниһаять, күзләре очрашты. Бәхтиярның беркайчан да бу кадәр гүзәл һәм мөлаем, бер күрүдә үзенә җәлеп иткән чырайны күргәне юк иде әле. Гаҗәп хәл: тик торганда, йөрәге еш-еш кагарга тотынды, аннары каушау килде. Ә бит ул хан җансакчысы, кыю, тәкәббер, тәвәккәл. Монда исә гүя кул-аягын бәйләп ташладылар, ул гынамы, авыз ачып сүз әйтә алмый тора. Кызның күзләре яшькелт-күк, кыйгач кашлары карлыгач канатын хәтерләтә, менә-менә җилпенер дә очып китәрләр төсле, керфекләре өскә таба кайтарылып тора, әкүзләреннән чишмә суыдай нур артыннан нур ага һәм син, шул нурлар рәшәсендә калып, зиһенен җуйган берәүдәй, әйтер сүзең әйтә алмый торасың. Кыяфәте риясыз, һавалануның әсәре дә юк, зөбәрҗәт ташлы көмеш беләзеге тәрәзәдән төшкән кояшка җем-җем итеп ала. Бәхтияр, ләззәтле шәраб эчкән берәүдәй елмая-елмая, кызга якыная башлады. Бу алиһәне ул күптән төшләрендә күрә бит инде, уе-теләге бары тик аны күрү, табу һәм…

Шул гүзәллекне бит инде төшендә күргән саен, уянуга күз алдыннан җибәрә алмый һәрчак изаланды, дөресрәге, җибәрергә теләмичә сөйләшергә, тегене ихласи чын итәргә теләп яткан мәлләре аз булмады, ә монда әнә шул гүзәл зат үзе аның алдында басып тора, җитмәсә, аларның өйләрендә, ул гынамы, Гәүһәр апасы бүлмәсендә.

– Сез кем? Нинди җилләр…

– Бүләк мин, Аллаһы бүләге.

– Бүләк, Аллаһы бүләге?! Нинди бүләк?..

– Атым Бүләк минем, исемем.

– Исемең Бүләк? – диде Бәхтияр, янә кызның күзенә карады, чөнки бу хәлне янә төшендә күргәндәй хис итте үзен. – Инәй кая соң? Гәүһәр апаны…

– Инәң, асыл егет, аскы катта, ипи сала.

– Аскы катта, ипи сала, – диде, кинаяләп, Бәхтияр һәм борылып чыгып китәсе итте, әмма бу аның китәргә җыенуы түгел иде, гүзәл зат ни әйтер, нинди хәрәкәт ясар дип кенә ымсынуы иде.

Әмма Бүләк атлы кыз аңа дәшмәде генә түгел, хәтта ишекне ябарга үрелде.

– Бүләк, – диде Бәхтияр, – утырмага килдегезме? Әнинең чыбык оч кардәшеннәндер әле.

– Мине атаң асрауга сатып алды, Бәхтияр, – диде кыз тыныч кына. – Ерактан мин, бик ерактан, гәрчә атам-анам Болгардан чыккан булсалар да. Сезгә безне айдан артык китерделәр.

Ни әйтә ала иде ул аңа. Һични. Хак, ни дә булса әйтә дә алган булыр иде, әмма тел очына кызларга әйтә торган бер генә дә баллы-шаян сүз килмәде. Әмма шәех Кол Галидән сабак алган кеше лә ул, кинәт аның шигырь юллары исенә төште:

– Тулган айга охшар йөзең нәкъше,

Сөйләр булсаң, тыңлар өчен, сүзең яхшы, —

Тәңренең зур бүләге моның барсы,

Сәне күреп, кемнең сабыры калыр инде?!


– Абау, шигырь әйтә тагын, – диде Бүләк һәм, яулык очы белән уймак кебек авызын каплап, янә ишекне япмак итте.

Мәгәр үрелеп Бәхтияр аның беләгеннән тотып алды.

– Елмай, ач нурлы йөзең тагын бер, юкса аягыңа төшәм…

Бүләк елмайды, бит очларына чокырчыклар кунды, кайтарылып торган керфекләре чәчәккә кунган күбәләк канатларыдай җилпенеп алдылар. Бәхтиярга, керфекләрен ныграк җилпесә, ошбу күктән ашкан кыз очып китәр кебек иде, ул әле булса бу хәлнең чынлыгына ышанмый тора иде.

– Инде күрдеңме?..

– Бүләк, Бүләк… Иртәгә мин Владимирга китәм. Аннан кайткач, Саксинга.

– Анда каты орышлар бара, Бәхтияр. Сәлахетдин агай Саксинны читләтеп үтте.

– Мин анда хан чапкыны йөзендә барачакмын. Хан әмере— аткан уктыр, Бүләк. Бер үтенечем бар сиңа… Сиңа димме? – Кыз, елмая-елмая, килешеп ияк какты. – Утырма кызы булчы? Аннары китми торасың. Мин тиз кайтам. Ышан, егет сүзе бер булыр.

– Мин утырмага килмәдем. Бәхтияр, мине атаң…

– Әйтмә алай, кирәкми. Зинһар, әйтмә…

Аскы якта аяк тавышлары ишетелде, әнисе дәште:

– Бүләк кызым, бире төш әле! Кем белән сөйләшәсең анда? Әллә Бәхтияр кайттымы? Бәхтияр, балакаем, син дә төш әле бире.

Бәхтияр Бүләкнең кулыннан алды, кызның кулы учына керү белән, ниндидер тетрәнү тоеп, шатлыгы эченә сыймас халәттә аска төшә башлады.

– Инәй, инәй, дим. Утырма кызын да алып төшәм.

– Алып төш, алып төш, улым. Пәрәмәчләрем дә өлгерде, чәйләп алырбыз.

Аларны, алъяпкыч бәйләгән килеш, әниләре беренче катта көтеп алды.

– Инәй, – диде, төшеп җитүгә, Бәхтияр, – мине ханиям Владимирга җибәрә, аннан кайткач, Саксинга китәм.

– Йа Аллам, балакаем, синнән башка чапкынчы беткәнмени?! Каныкты тәмам Тимбае да. Яман йомыш төштеме – синеҗибәрә. Владимирга атаңны җибәрәләр түгелме соң, балакай?

– Владимирга илчеләр җыена, вәзир Тимбай, сине дә җибәрербез, бәлки, диде.

– Йа Хода, аталы-уллы китәләр.

– Димәк, ышаналар, инәй, Асылгәрәйләргә.

– Хан кул астында син бер җансакчымы?! Җитте, йә атаң бара Владимирга, йә син.

– Борчылма әле юкка. Бәлкем, мине иртәгә үк Саксинга җибәрерләр. Эшләр шәптән түгел, ди анда. Саксин камауда, диләр. Сүбәдәй белән Күнбай тулганага алганнар, имеш.

– Бачман баһадир ни карый икән соң?

– Ул кальганы калдырырга тиеш, инәй. Мин шул хакта аңа хан фәрманын җиткерергә барам.

– Хәерлегә генә була күрсен инде, балакай. Үзең генә бармыйсыңдыр, ишләрең дә аласыңдыр?

– Алам, алам, инәй. Кайгырма, атна дигәндә, ялтырап кайтып та җитәрмен.

– Алла теләсә, диген, балам. Аллаһы сакласын, диген. Әйдәгез, әйдә, табын хәстәрләгән, пәрәмәчләрем дә суынгандыр инде, капкалап алыгыз да, кичкә итләп токмачлы аш пешерермен. Ул арада атагыз да кайтып җитәр.

– Нургали кая соң?

– Иртә әле аңа, иртә, укыйлардыр. Әй, гел онытып торам, аны хан оныгы Галимбәк алып китәм дип әйтеп әйтте. Бәйрәм итәргә җыеналар диделәрме. Карале, улым, Бүләк кызым белән танышып та өлгергәнсең икән, бик әйбәт. Син аны, бәбкәем, сеңлеңнән дә якын күр.

– Сеңлем булмады минем, апам гына.

– Алайса, апаңнан да якын күр. Ул да сине якын итәр, туганы итеп күрер. Шулай бит, Бүләк кызым? Бәхтияр сиңа абаң булыр. Ә Бүләк сиңа – сеңлең. Бүгеннән үк бертуганнар булып китсәгез иде. Ишетәсеңме, Бәхтияр, дим, сиңа әйтәм, пәрәмәч күрмәгән кебек кыланма, Бүләкне дә кыста. Әллә бисмиллаңны да әйтми утырдың инде, балакай. Ашыкма алай, ашыккан ашка пешәр, ди.

Әнисе мич каршына кереп китүе булды, Бәхтияр, кыз ягына кырыная төшеп:

– Бүләк, фәрештәме әллә син, шулхәтле чибәрсең! Билләһи менә!

Бүләкнең бит очлары кып-кызыл булды.

– Бик узынсаң, Бәхтияр, әниеңә әйтәм, – диде Бүләк.

– Ә мин сине әләкче дип ирештерәм.

Күзгә-күз карашып алдылар, көлештеләр. Әниләре аларны ишетсә дә, ишетмәгәнгә салышып, яннарына чыкты, табынга утырды.

– Бүләк кызым, син тартынып торма, җитешеп утыр. Ә син, Бәхтияр, баланы интектермә. Онытып торам икән әле, сине мөгаллимең Кол Гали чакырды.

Кол Гали атын ишетүгә, Бүләк сискәнеп китте, кадерле әйберен югалткандай, ике кулы белән дә битенә кагылып алды.

– Әнием, – диде ул кыяр-кыймас кына. – Кол Гали шул шәех-шагыйрьме?

– Шәех тә, шагыйрь дә, мөдәррис тә ул, балам.

Бүләк шунда Бәхтияр ягына күз төшереп алды, теге исә, ике яңагына да тутырып, пәрәмәч ашый, әмма кызның карашын үзендә тоеп, гелән ашаудан туктады.

– Ни булды? – дип сорады ул, авызындагы ризыкны ашыгыбрак йотып җибәреп.

– Мин дә барам шәех янына, Бәхтияр. Биккол бабай аңа минем аша хат җибәрде.

Бүләк, сынарга теләгәндәй, әле Бәхтиярга, әле Бибиҗамал әнисенә карап алды.

– Хат кемдә соң?

– Миндә.

– Йөрмә, мин хатны үзем тапшырырмын.

– Мин ул хатны бирә алмыйм, Бәхтияр. Мин аны иясенә үз кулым белән тапшырырга тиеш.

– Бу ни инде тагын, Бүләк? Хан җансакчысына ышанмыйсыңмы?.. Инәй, күрче бу кызны, – диде Бәхтияр, уенын-чынын бергә кушып.

– Тимә балага, вәгъдәне бозу – иман сату белән бердер. Кулына тапшырырга вәгъдә иткән икән, үз кулы белән тапшырсын. Мөгаллимеңә Бүләкне дә алып бар.

– Мөгаллимем өйдә булмаса?

– Өйдә булмаса көтеп торырсыз. Һичьюгы, кятип Хафизга тапшырырсыз, алар каршы капка гына торалар.

– Белгәнемчә, Бүләк, Биккол агай Сүбәдәй баһадир тирмәсендә киңәшче йөзендә утыра.

– Нигә әле сиңа Биккол сәүдәгәр, ул Бүләк аша Кол Гали шәехкә хат җибәргән, Бүләк аны үз кулы белән иясенә тапшырырга тели, интектермә баланы, Бәхтияр, дим. – Бибиҗамал Бүләкнең күзләренә карады. – Болгар сәүдәгәре Бикколны каян беләсең соң син, балакай?

– Биккол бабакай мине монгол нойоныннан сатып алды һәм якташы Сәлахетдин сәүдәгәргә бирде, ә ул үз нәүбәтендә Җамалбикә абыстайга тәрбиягә бирде.

– Әниең, әниеңне кая илттеләр, балакаем?

– Әниемне нойон үзе белән алып китте.

– Ай Аллам, кемнәрне генә ятим итми бу сугыш, – диде Бибиҗамал һәм амин тотты да табынны җыештыра башлады. – Бәхтияр, дим, чыгып китми тор әле. Бүләккә минем туры бияне иярлә. Ипле йөри, ашыкмый.

– Ул буаз түгелме соң, инәй?

– Кумассыз, атлатып кына барырсыз. Артыгыздан төшкән кеше юктыр бит… Шулай булгач, бар, иярлә туры бияне.

Атка атланып урамга чыккач, Бәхтияр җилләнеп чаптырып алып китмәкче иткән иде, әнисенең сүзен исенә төшереп булса кирәк тыелып калды. Хәер, ул болай да Раббыбыз Мөхәммәд кебек җиденче күккә ашкандай хис итә иде үзен. Гүя Мигъраҗ кичәсе килгән иде: менә-менә күк капусы ачылыр да Аллаһы аны үз кырына алыр кебек иде. Бәхтияр Бүләккә якыная төште һәм:

– Аллаһы Хак сүбханәһү Тәгаләгә хәмед сәнәләрен, Расүлебезгә салаватларын багышлаган кебек, безгә, Бүләккәй, итагать кыла, бергә булуыбызга фатихасын бирә. Ишетәсеңме, Бүләк, дим… Дәш. Син минем сеңлем түгелме соң?

– Сеңлең, Бәхтияр. Тик миңа бераз оят, Бәхтияр. Син мине күрдең дә әллә ниләр сөйлисең. Тәмам куркуга салдың үземне. Бүтән алай шаяртма, Бәхтияр… Мин дә синең хәтерең калдырырга тырышмам.

– Кичер, Бүләк, кичерә күр. Мин бит болай гына. Әллә нигә сине күрүгә, шатлыгым эчемә сыймый башлады, ярларыннан ташкан елга кебек, бәхетем йөрәгемә сыешмый…

– Ә син «Колһуалла» сүрәсен укы, шуннан тынычланырсың. Аллаһыдан сабырлык телә. Минем күз алдымда атам кылычтан уздырдылар, анам сөйрәп алып киттеләр. Мин ни кылырга белми өзгәләндем, үкереп еладым, күзләрем кызарып бетте. Шунда Биккол бабай килде дә аркамнан сөйде, кочагына алды, «Колһуалла» сүрәсен укый башлады. Шул дога мине тынычландырды, Аллаһыдан мәрхәмәт сорадым, сабырлык, түземлек… Рәхмәт аңа, Биккол бабакай мине оныгыдай якын күрде, аннары якташы Сәлахетдин сәүдәгәргә биреп җибәрде. Ә ул: «Сөяге миңа, ите сиңа», – дип, Җамалбикә абыстайга илтеп тапшырды. Мин һәркөн Раббымнан игелек сорадым, бертуктаусыз дога укыдым, гөнаһларым өчен ярлыкавын үтендем, гәрчә Аллаһы Тәгалә алдында бер бөртек гөнаһым булмаса да. Чөнки миңа ул чакта бары сигез яшь тулып узган иде. Биш ел гомерем Җамалбикә абыстай мәдрәсәсендә узды. Аннары шул ук Сәлахетдин сәүдәгәр ниндидер могҗиза белән безне Болгарга алып килде. Ә Биккол бабакай кем ашадыр миңа Кол Гали шагыйрьгә тапшырырга хат җибәргән иде. Мин аны, исән-имин Болгарга җитсәм, шул ук көнне иясенә тапшырырмын дип ант эчтем. Ләкин синең атаң мине Сәлахетдин сәүдәгәрдән алып калды. Мин бик нык курыктым. Үзенә хатынлыкка алды дип курыктым. Ә инде өйгә алып кайтып, әниең Бибиҗамал апага: «Әнисе, әнисе, мин кыз бала алып кайттым», – дигәч кенә тынычлана төштем. Аннары әниең Бибиҗамал апа: «Балакаем, бигрәкләр Гәүһәремә охшагансың», – дип, тәмам җаным эретте.

– Аннан мине күрдеңме?

– Син өйгә бик сирәк кайтасың икән ич. Мин сездә ике кич кундым инде. Мин сине бүген генә күрдем, Бәхтияр.

– Ә мин синең тавышың ишеттем дә, йөрәгем идәнгә төште дә китте. Билләһи менә. Ярык булса, югалтасы идем йөрәгемне.

– Их, Бәхтияр, Бәхтияр, бит Болгар орыш алдында тора. Монголлар көч җыя, быел ук бире таба кузгалырга исәпләре. Аннары минем сине бер дә рәнҗетәсем килми, Бәхтияр. Мин шәех Кол Гали тарафында калырга тиеш. Биккол бабакай шулай теләгән, миңа бу хакта Сәлахетдин сәүдәгәр әйтте.

– Мөмкин хәлме бу, Бүләк? Анам сине тәгаен үз кызыдай кабул итте, мин дә… Ни әйтермен мин аңа?!

– Ярый, алдан юрамыйк, Бәхтияр. Шәех Кол Гали ни әйтә, шул булыр. Мине аңа хан оныгы Хансөяр тапшырырга тиеш иде. Ләкин мине Сәлахетдин сәүдәгәрдән атаң алып калды, әсинең атаң үтә кәттә кеше икән – тамгачы.

– Биккол карт белән Мәүлә Хуҗа имам – Илһам хан тарафыннан монголларга җибәрелгән кешеләр. Сәүдәгәр Сәлахетдин исә – аларның арадашы гына, Бүләк.

– Мин ул хакта белмим. Минем белгәнем шул: Биккол бабакай мине нойон кулыннан алып калды һәм ул мине шәех Кол Галигә җибәрде.

– Димәк, син шымчы.

– Теләсәң ни уйла, әмма муеныма бау салсаң да, мин хатны иясенә тапшырырмын. Беләсең килсә, Бәхтияр, синең авызыңнан Кол Гали исемен ишетүгә курка калдым. Шулхәтле көтмәгәндә булды бу – йөрәгем дөп-дөп тибә башлады. Кол Гали бит – минем мөгаллимем, аз булса да, сабак биргән кеше. Аннары ул безгә килеп йөрде, мин аны бик тә ярата идем.

– Бүләк, мин хан җансакчысы. Минем ул хатны синнән алырга да хакым бар.

– Син аны эшләмәссең, Бәхтияр. Чөнки мин сине күргәч тә үз иттем… Яраттым дип әйтәсем килми, борының чөюең бар, ләкин син әйбәт егеткә охшагансың.

– Сәер хәл: нигә Биккол карт ул хатны нәкъ менә шәех Кол Галигә язды икән? Ә Илһам ханга түгел?

– Мин ул хакта белмим, Бәхтияр. Тик сиңа бер үтенечем бар. Әйтмә бу хакта берәүгә дә, калсын икебезнең генә сер булып.

– Шәех Кол Гали сарай мәктәбенә килеп хөтбә әйтә, ә кятип Хафиз безгә тарих фәнен укыта. Алар икесе дә – минем мөгаллимнәрем, Бүләк.

– Бәхтияр, син мине, зинһар, гафу итә күр. Минем мулла биргән атым бөтенләй Бүләк түгел, ә Ләйлә. Анам мине бик тансыклап тапкан, шуңа атам мине Аллаһы бүләге булды бу кыз миңа дигән. Шуннан әле Бүләк, әле Ләйлә дип дәшә башладылар, мин ике исемгә дә килер идем. Атам белән анама мин, чынлап та, бүләк булганмын, Бәхтияр. Тик тигез-матур гомер генә итә алмадылар. Илне монголлар басты.

– Безгә уң якка, әнә шул таллар утырткан тыкрыкка борылабыз, – диде Бәхтияр. – Беләсеңме, Ләйлә… Мин сиңа Ләйлә дип дәшәрмен, яме?.. Чөнки миңа бу исем ошый төшә. Аннары бер сер әйтимме?..

– Әйт.

– Сине безгә Аллаһы Тәгалә үзе китерде, язмыш бу, Ләйлә. Атаң-анаң сиңа Бүләк дигәннәр икән, син аларга, чынлап та, бүләк булгансыңдыр. Хәзер инде син безнең гаилә өчен бүләк.

– Мин монголлар кулында булган кеше, Бәхтияр. Биккол бабакай мине шәех Кол Галигә зур йомыш белән җибәрде.

– Монголларның кем икәнен беләбез, безгә дә тарих укыталар, Ләйлә. Туран дөньясындагы хәлләр белән дә хәбәрдармын.

Тар тыкрыктан үткәндә, һау-һаулап этләр өрде, сирәк-мирәк кенә кешеләр үткәләде, аларга борылып-борылып карадылар, чөнки хан җансакчысы бу тыкрыкка бик сирәк керә иде булса кирәк.

– Болгар бик мәһабәт кала икән. Зур, күз белән генә иңләмәле түгел.

– Ә син үзәк урамнарны күрсәң икән. Фән йорты, хан мәчете, мунчалар, мәхәллә саен мәчет, матур-матур өйләр. Өч-дүрт җирдә базар, аннары Ага Базар үзе ни тора. Анда күгәрчен сөте генә булмаса булмыйдыр.

– Мин Болгар каласы турында күп ишеттем, Бәхтияр. Атам-анам шуннан чыгалар бит. Бу мәһабәт калага тикмәгә генә Үгәдәй ханның күзе кызмый икән шул.

– Иң мөһиме: безнең калабыз сәүдә юлы уртасында, Ләйлә. Хаҗитарханнан су юлы белән күтәрелеп була, Чин-Табгачтан коры юл белән.

– Хәзер инде бөтен сәүдә юллары монголлар кулында. Аларның берәүне дә сезгә үткәрми торулары бар.

– Әле дә Сүбәдәй баһадир аркылы төшкәләгән иде. Тик бит Чыңгыз хан сәүдәгәрләргә тияргә кушмаган.

– Тияргә кушмаган, пәйҗәсе булмаса, таларга да күп сорамыйлар. Сәүдә итү өчен, һәр сәүдәгәр монголлардан пәйҗә алырга тиеш, ягъни рөхсәт тактасы. Монголлар – күп санлы, Бәхтияр, сугышларда чыныккан халык. Алар мәңге торыр Үргәнечне дә алдылар. Дәрья кадәр дәрьяны буып, калага су җибәрделәр. Өйләр юылды, кальга диварлары, каравыл манаралары ишелеп төште. Яман, яман яугирләр монголлар, Бәхтияр. Ходаем, алар белән очрашырга язмасын…

– Уңга борылабыз. Әнә, күрәсеңме, инеш буендагы ике катлы өйне? Капкасы нәкышләнгән, тәрәзә кашлары да. Биккол сәүдәгәр өе. Әнә чак кына арырак мәхәллә мәчете манарасы күренә, тагын бер тыкрык үтәсе дә кәрвансарайга килеп чыгасың, базар янында ук мунча. Мунчаның идәннәренә кадәр җылытыла. Ә каршы капканы күрәсеңме? Кятип Хафиз өе.

5

Хан тамгачысы Асылгәрәй, илчеләр йөзендә Сүрә елгасын кичкәч, хан оныгы Хансөяр янына килде.

– Минем сиңа әйтер сүзем бар, хан оныгы Хансөяр.

– Рәхим ит, Асылгәрәй агай, чүмәш яныма. Вакыт бар, егетләр атларны эчереп йөриләр, йомышың җиткер.

– Без бит инде урыс җирендә, хан оныгы Хансөяр.

– Чикне уздык, Асылгәрәй агай. Хак, урыс җирендә.

– Хансөяр туган, минем кенәз Святославтан үч аласым килә.

Хан оныгы Хансөяр ияренә утырды, текәлебрәк Асылгәрәйгә карады.

– Минем дә, Асылгәрәй агай, минем дә. Ләкин вакыты ул түгел, йомышыбыз башка.

– Яман, яман явызлык кылды кенәз Святослав дружинасы. Синең сеңлең Энҗебикәне дә шулар харап иттеләр бит, кабихләр.

– Мин алардан сеңлем Энҗебикә өчен генә түгел, Ашлы халкы, туганым Җаббар өчен дә үч алачакмын, Асылгәрәй агай. Владимир кенәзе, Болгар иле солыхта иделәр, ә ул Ашлыга яу кузгала. Оятсыз ул кенәз Святослав, җирбит, кабих җан. Ашлыны яндырганнан соң, ханбикә туганы Юрий кенәзгә хат язды. Ә теге: «Мин белмәдем, Святослав үз белдеге белән яу йөргән», – дип җавап хаты җибәргән.

– Ул моны Илһам ханны тынычландыру өчен эшләгән инде. Яман, яман кеше кенәз Святослав. Энесе кенәз Юрий белән килешеп йөрсә дә, килешмичә үз белдеге белән йөрсә дә, гаеп Юрийда, әлбәттә. Аллаһы каһәре төшәр әле бер үзләренә. Бүген булмаса – иртәгә, иртәгә булмаса – алдагы елларда. Урысларда яман гадәт бар: гөнаһ кылалар да чиркәү побына кереп гөнаһларын җуйдыралар. Ләкин Аллаһы Тәгаләгә кылган гөнаһны чиркәү побы гына җуя аламы, Хансөяр туган?

– Ләкин бу юлы без, Асылгәрәй агай, хан илчеләре. Без кенәз Юрийдан ярдәм сорарга барабыз. Безгә бүген монголлар яный, күрше урыс кенәзе түгел. Урысны калдырып торыйк, күрше хакына.

– Ә ул күрше хакын белдеме соң? Белдеме, хан оныгы Хансөяр?! Син хәзер тупчылар меңбашы, баһадир дияргә була, хакың бар, димәк, кенәз Юрийдан Святославның башын таләп итәргә.

– Бар, бар, Асылгәрәй агай. Әмма әйтәм бит, вакыты ул түгел. Безнең бүген максат башка.

– Ашарга, ашарга килегез! – дип кычкырды пешекче.

Асылгәрәй табын хәстәрләгән якка карап алды да:

– Их, Хансөяр туган, матур да соң җәй айлары. Тыңла әле, тыңла, ничекләр сандугачлар сайрый. Тиздән туктарлар, Сәфәр ае керә. Күр әле, нинди тавышлар гына юк. Менә кая ул җәннәт, Хансөяр туган. Ә адәм балаларына һаман сугыш кирәк, һаман нидер җитми. Әнә тегесе, ишетәсеңме, әнә шул тал-тирәктә утырып сайраганы – сары-кызыл түшле оҗмах сандугачы, билләһи шулай, өздерүләре үзәккә үтә.

– Әйдә, ашыйк та, юл кешесенең юлда булуы хәерле, Асылгәрәй агай. – Хан оныгы Хансөяр торды, Асылгәрәйгә кул биреп, тартып торгызды. – Бу хакта икебез генә беләбез, Асылгәрәй агай. Габдулла әмиргә әйтә күрмә.

– Сөйләмә булмастайны, хан оныгы Хансөяр. Асылгәрәйдән сүз чыкканчы, күзе чыгар…

Габдулла углан табындагыларның барысын да күздән кичерде һәм юлдашларыннан канәгать калды бугай:

– Сүрә елгасын кичтек, иртәгә кич якларда Владимирда булырбыз. Мин кенәз Юрийга чапкын җибәрдем инде. Каршы алса алыр, алмаса – юк, безгә тиз йөрергә кирәк. Җайдак атларыгызга вакытында күчегез, бер-берегездән калмагыз. Атам Илһам хан тиз арада бездән хәбәр көтә. Йомышыбыз гаять җитди, вакытыбыз тар, анда баргач та, уңга-сулга йөрү булмасын.

– Хәерле, углан, хәерле, – диештеләр юлдашлары.

– Кенәз безне килгән көнне үк кабул итәрме соң, углан? – дип сорады хан оныгы Хансөяр.

– Итәр. Мин аңа анам үтенечен дә җибәрдем. – Габдулла әмир хан оныгы Хансөяр белән тамгачы Асылгәрәйгә күз төшереп алды. – Мин беләм сезнең ни хакында сөйләшүегезне. Кисәтеп куям: бу хакта сүз дә булмасын. Безнең максат башка… Аңлаштык?!

– Аңламаган кая, аңлаштык, углан, аңлаштык, – диде икесе өчен дә Асылгәрәй.

– Алайса, Аллага тапшырып кузгалыйк.

Юлда Асылгәрәй һәрчак Хансөяр янында булырга тырышты. Җайдак атлар комачауламасын өчен, берсен сул якка, берсен уң якка алдылар. Хан оныгы Хансөярнең Асылгәрәй белән сөйләшәсе дә килә, әмма ярамый да иде. Кан дошманыннан үч алу төркиләрдә борын-борыннан килә, хәер, бер төркиләрдә генәме, бар халыкта да бар ул үч алу. Аллаһы Тәгалә язган язмышны узып, адәм баласына вакытсыз җәза биргән кешене җәзага тарту табигый. Ләкин бу чара гына дошманлыкны туктата алырмы? Үч үчкә илтер, диләр бит. Шул ук вакытта Аллаһы Тәгалә каһәреннән исән калган адәм тагын яманлык кылыр – кеше үтерер һәм бер гаепсез кешене. Аны ошбу азгынлыктан кем туктатырга тиеш соң? Үч! Әйе, әйе, бары тик үч! Хан оныгы Хансөяр үч алыр кенәз Святославтан. Бүген булмаса – иртәгә, иртәгә булмаса… Шик юк, бүген түгел, Габдулла углан аны кисәтеп куйды, Асылгәрәй агайны түгел, бигрәк тә аны, чөнки Святославтан үч алырга Коръән тотып ант иткәнен белә иде.

– Асылгәрәй агай, – диде ат юырткан җайдан хан оныгы Хансөяр. – Асылгәрәй агай, ишетәсеңме, куеп торыйк бу эшне, сабыр итик.

– Хуш, хан оныгы, син дигәнчә булсын, – диде Асылгәрәй һәм, атын чаптырып, алгарак чыкты.

* * *

Владимир каласына илчеләр, чынлап та, кичкә таба гына килеп җиттеләр. Кенәз Юрий аларны каршы алырга җансакчыларын җибәргән икән, кала капкасы янына җитүгә, алдан барган әмир Габдулланы күреп, кала тиуны атыннан төште, илчеләр башы атының өзәңгесенә килеп тотынды һәм баш иде.

– Олуг кенәз Юрий Всеволодович сезне көтә, әмир, – диде.

Кояш баеп килгәндә, капкалардан узып, урамнарга керделәр. Әмма урамнарда әллә ни кеше күренмәде, илчеләрне туры кенәз кәрвансараена алып килделәр. Йөк-йомышның җитдилеген белгән кебек, соң булса да, илчеләр кәрвансарайда туктап ашап-эчкәч, кенәз Юрий аларны үзенә дәштерде.

Алып килгән бүләкләрне барлап, Габдулла әмир үз ватанпәрвәрләре белән кенәз сараена юнәлде. Алдан да, арттан да аларны кенәз җансакчылары озата барды.

Тәхет ягында кенәз үзе генә түгел иде. Кенәз калкурак урындыкта утыра, ике яклап боярлар тезелгәннәр. Кенәзнең уң кулында митрополит Митрофан, чак кына арттарак епископ Кирилл, сул кулында кенәз Святослав. Тәхет ягы ул хәтле яктыртылмаган булса да, хан оныгы Хансөяр күрде: Святослав гүя аннан карашын яшерә иде. Бәлкем, ул аңа гына шулай тоелгандыр, һәрхәлдә, Святослав та аңа игътибар итте, бер мәлгә аларның күзләре очрашты, һәм ике арада ут чаткылары узды.

Габдулла әмир кенәзгә баш иде, Илһам ханнан сәлам юллады, шуннан соң гына, китергән бүләкләрне кенәз каршына куярга дип, ярдәмчеләренә ишарә ясады. Бүләкләр куелгач, кенәз торып баш иде, боярлар да аның хәрәкәтен кабатладылар. Әмир Габдулла Илһам хан хатын кенәзгә бирде. Кенәз төргәкне алды һәм Илһам ханның мөһеренә игътибар итте, әмма сүтеп укып тормады, артында шәүлә кебек басып торган тылмачка бирде. Теге исә хатны сүтеп кычкырып укып чыкты.

– Углан әмир тылмачсыз килгән, – диде кенәз, әллә кинаяләп, әллә ихластан.

– Хәтерегез ялгышмаса, олуг кенәз, минем анам, – ерак булса да, туганыгыздыр, – диде урыс телендә Габдулла әмир.

Кенәз мөлаем гына елмайды, боярлар да шаулашып алдылар.

– Мариянең төсмерен алгансың, әмир, хәтерлим, – диде кенәз. – Рәхмәт, рәхмәт. Йомышыгыз аңладым, әмир. Җавап иртәгә булыр.

– Олуг кенәз, бабагыз Юрий Долгорук Идел болгарлары белән тыныч яши, сәүдә итә, һәрхәлдә, ил-дәүләткә зыян китерми, иншалла, урыны оҗмахтадыр. Кардәшегез Андрей Боголюб та, яу йөрүен ташламаса да, күрше кадерен белде, гәрчә кылган гамәлләре Болгар халкына һәрчак ошамаса да, тыныч сәүдә итте, кардәшләште. Безгә дә бабаларыбыз кузгатып җибәргән тыныч мөнәсәбәттән файдаланырга кирәк: сәүдә итәргә, аралашып торырга, афәт килгәндә, бер-беребезгә кул сузарга кирәк, олуг хан.

– Рәхмәт, рәхмәт, Абдулла. Хак Тәгаләдер, бу шулай. Инде йомышың үз телең белән җиткер, – диде, тәхетенә чума төшеп, кенәз Юрий.

– Олуг кенәз Юрий Всеволодович, сезгә мәгълүмдер, сәнә 1223 елда монголлар Кияли кенәзләренең 80 меңле гаскәрен тар-мар итәләр, илгә моңа кадәр булмаган зыян китерәләр, җан кыялар. Аннары алар Болгарга юнәлгәннәр иде, әмма үзләре дә шул көнгә калдылар, гаскәрләренең бик аз өлеше генә котыла алды, олауларын, бөтен җыйган байлыкларын, хәтта хатын-кызларын ташлап качарга мәҗбүр булдылар. Алай да бу орыштан монголларның баһадиры Сүбәдәй һәм нойон Җәбәй качып котылдылар. Әнә шул баһадир үз төмәннәре белән Болгар чигендә җәйли. Аңа ярдәмгә Каракорымнан тагын уннарча төмән кузгалган. Алар тиз арада Болгар чигенә килеп орынырлар. Хак, болгарлар ошбу еллар эчендә монголлар белән берничә тапкыр чәкәшеп алдылар. Ләкин төп көчләре килмәгән иде әле. Монголларның олуг ханы чираттагы корылтайда кыпчак, болгар, урыс җирләрен яуларга карар чыгара. Димәк, безгә дә нәүбәт җитте, олуг кенәз. Шуның өчен Илһам хан сезне безнең белән бергә монголларга каршы торырга өнди. Болгарга юнәлгән чирү башында Чыңгыз хан оныгы Батый хан тора, аның кул астында ике йөз меңгә якын яугир. Болгар бу тамаша яугиргә каршы тора алмас, ә, безне яулаган хәлдә, монголлар, бездә генә туктап калмаслар, сезнең җирләргә таба да кузгалырлар. Шуның өчен безгә, гаскәрләребезне берләштереп, монголларга каршы торырга иде. Бөек Болгар ханы Илһам шул йомыш белән җибәрде мине, олуг кенәз.

– Хуш, илче, рәхмәт, Абдулла әмир. Инде мине тыңла…

Кенәз шулай диюгә, Святослав кенәз Юрий колагына үрелде, нидер әйтте. Зур булмаган гәүдәле, әмма юан бәдәнле бу кешенең муен сеңерләре камчы сабыдай калкып тора иде. Чырае тутсыл, сакалы җиз, яңаклары эчкә баткан. Асылгәрәй хан оныгы колагына үрелде.

– Гәүһәрем шушы кенәз кулында диделәр, ничекләр торадыр бала, кыяфәтендә үк өмет юк. Ишетәсеңме, хан оныгы, сиңа әйтәм.

– Ишетәм, Асылгәрәй агай, ишетәм. Тынычлан. Соңыннан, соңыннан сөйләшербез.

Хан оныгы Хансөяр Асылгәрәйгә күз төшереп алды, тамгачы кенәз Святославтан күзен дә алмый иде – баккан да каткан. Хан оныгы Хансөяргә җиткерделәр. Ашлыны яндыргач, нәкъ шушы кенәз Болгар кызларын бауга тезеп әсир итеп алып китә. Ул кызларның язмышын берәү дә рәтләп белми. Әллә саткан, әллә сугышчыларына өләшкән, әллә чукындыру сылтавы белән башларына җиткән. Әсир иткән азамат егетләрне дә ул, кайсын куркытып, кайсын аса язып, нәсара диненә сыгындыра. Качып кайткан егетләр шул турыда сөйләделәр.

Ниһаять, Святослав Асылгәрәйгә игътибар итте һәм күзләре киңәеп киткәндәй булды, чөнки аның күз алдына епископ Кирилл көчләп чукындырган Евдокиясе килде. Кайягы беләндер ошбу кеше хатынына охшаган иде. Владимир-Суздаль кенәзлегенең олуг кенәзе Всеволод Зур Оя үлгәч, Святослав көн-төн тәхет турында хыялланды. Әмма мәрхүм кенәз тәхетне Юрий улына калдырды. Святослав, тәре үбеп, энесенең мәнфәгатен якларга кереште. Туганына каршы торучыларны ул кылычтан уздырырга да күп сорамады. Кенәз Юрий исә абасының бирелгәнлеген бик тиз күреп алды һәм үзеннән калдырмый башлады, ә тора-бара Святослав аның тәмам күләгәсенә әверелде. Болгар илчеләренең нинди йомыш белән килүләрен абайлауга, ул аңа үзенең киңәшен бирергә ашыкты. Әйе, болгарларга ярдәм итәргә ашыкмаска. Җиңсеннәр монголлар болгарларны, таратсыннар, туздырсыннар. Монголлар китәрләр, аннары безгә Болгарны үз итү кыен булмас. Менә шул киңәшен әйткәч, аның күзе Асылгәрәйгә төште һәм, кылт итеп, Ашлыда булган хәлләр күз алдына килде. Әлеге хатыны Гәүһәрне ул Ашлыдан алып кайтты. Башта өйләнү турында уйламаган иде, сатып җибәрергә итте, әмма кызның йөзен күргәч таң калды – чибәр вә сылу иде кыз. Шуннан ул күптәнге дусты епископ Кирилл янына барды, кызны чукындырырга кушты. Күндәм Кирилл аңа ияреп үк килде. Әмма кыз үтә үҗәт булды: «Тәрегез такмагыз, суга батырмагыз, юкса үз-үземә кул салам», – дип, Святославның котын алды. Ни сәбәпледер йөзләрчә мөселман кызларын үз кулы белән бәкегә батырган Кирилл да кызның бу сүзләрен ишетеп (үзе белән ул тылмач та алып килгән иде) шүрли калды. Шулай да, һушыннан яздырып булса да, кыз балага тәре тактылар һәм Евдокия дип исем куштылар. Бераздан аңына вә исенә килгән Гәүһәр бу исемгә игътибар итмәде, әмма тора-бара күнекте, әйләнеп карап, Святославның күзенә бакты. Святославның мөселман кызын өендә тотуын боярлар килештермәделәр, аңа кырын карый башладылар, чөнки начармы-яхшымы, ул кенәз нәселеннән иде, Владимир сәүдәгәрләре Болгардан чыкмасалар да, алар арасында тамгачы Асылгәрәй белән дуслашып киткәннәре дә бар иде. Шабра-шабра дип, кочаклашып күрешерләр, эчкерсез рәвештә саубуллашырлар иде. Көннәрдән бер көнне Асылгәрәйнең таныш сәүдәгәре Митрәй кәрвансарайга килеп керде. Асылгәрәй сәүдәгәрләр янына ниндидер йомыш белән килгән иде. Митрәй аның белән кушкуллап күреште һәм, бер читкәрәк дәшеп:

– Гәрәй дус, мин синең кызың югалган дип ишеттем. Хакмы шул?

– Хак, Митрәй, хак. Анасы тәмам күзсез калды инде.

– Бездә синең кызың. Кенәз Святославта, малайкасы бар.

Әгәр дә мәгәр җир ярылса, Асылгәрәй, мөгаен, җир астына төшеп киткән булыр иде, әмма җир ярылмады, ә ул ни әйтергә белми катып калды. Чөнки белмәде, куаныргамы бу сөенечкә, көенергәме?.. Кызы Гәүһәр исән, әмма күптән чукындырылган, инде бер малае да бар. Һәм кемдә кияүдә диген – Святославта. Шаккатмалы хәл иде. Ни сәбәпледер Асылгәрәй бу хакта берәүгә дә әйтмәде, хәтта карчыгы Бибиҗамалга да. Юк, кеше сүзеннән курыкмады ул, андый хәлләр бу ике күрше халкы арасында булгалады, булмады түгел, мәгәр нәкъ менә аның кызы шул көнгә калыр дип кем уйлаган.

Менә ни өчен ул, Святославны күрүгә, йөзгә алышынды, менә ни өчен хан оныгы белән бу хакта сөйләшергә кыймыйчарак торды. Асыл хәлне белгән хан оныгы бу хакта Болгар халкына кайтып сөйләсә?.. Ә бит хан оныгы Хансөяр аның сеңлесен кенәз Святослав үтерде дип бара. Хәлнең асылын исә Асылгәрәй хан оныгы Хансөяргә сөйләргә кыймый йөри, гәрчә әңгәмәдә хәленә кергән булып күренергә тырышса да.

Святослав исә үз дөньясына кереп чумган иде. Инде онытылып килгән хәл ләбаса, кинәт барысы да актарылып чыкты.

Хәтерендә: чукындырган көнне кыз янына якын килмәде, әтөнлә белән янына керде дә көчләп алды. Бу хәлдән соң һуштан язган кызны нәфесен туйдырса да ташлап китмәде, төнозын аяк очында утырып чыкты. Бик күп орышларда катнашкан, кан коюны бернигә санамаган, киресенчә, кылыч очы дошман йөзенә тигән саен, каны кыза, үҗәтләнә һәм явызлана барган Святослав анадан тума шәрә калган һәм һуштан язып яткан кызга төнозын карап чыкты. Кыз үлмәгән иде, йөрәге тибә. Ара-тирә аның кул тамыры тибешен тотып карады, мәгәр кыз һушына килмәде дә килмәде.

Бары тик сызылып таң ата башлагач кына һәм тәрәзәдән кояш нуры битенә төшкәч кенә, кызның ап-ак йөзе алсулана башлады, әйтерсең кояш нуры аңа кодрәт вә куәт өстәде һәм яшәү көче бирде – ыңгырашып куйды. Шундук кайда ни кыяфәттә ятуын абайлап, өстенә юрганны тартыбрак япты һәм, күзләрен зур ачып, аяк очында утырган Святославка бакты. Кенәз яшь түгел иде инде, маңгаен җыерчыклар ермачлаган, ирен читен кылыч кистереп узган – зур гына яра күренә, яңагы яңакка баткан, чигә чәчләре көмешләнә башлаган. Күрер күзгә матур күренмәсә дә, Святослав адәм янында адәм иде. Юк, кыз аңа елмаймады, бары тик битараф бер рәвештә күзләрен түшәмгә текәде. Күрәсең, кичә төнлә булган хәлне күз алдына китерергә тели иде.

Әнә шулай Гәүһәргә барысы белән килешергә туры килде. Кенәз Святослав үзенә бер дружина тота, гәрчә биләгән каласы булмаса да, кенәз исемен йөртә иде. Владимир халкының бәгьзесе аңардан курыкты, бер ише аралашмаска тырышты, чөнки кенәз холкы-фигыле белән умырткасыз җан иде: ул әле бер туганын яклады, әле икенчесен, әле өченчесен. Хәтта бервакыт тәхет даулады, ике туганын кылычтан уздырды. Мәгәр тәхет аңа Владимирда да, Суздальдә дә, Ростовта да, Муромда да, Мәскәүдә дә, Рязаньда да тәтемәде, ә Городец каласына үзе барырга теләмәде, чөнки ошбу калага болгарлар якын иде. Ә болгарлар, – гомумән, аңа үчле халык – каласы җир белән тигезләнәчәк иде. Болгарларга соңгы кылган явызлыгы болгарларга гына түгел, владимирлыларга да ошамады. Чөнки мукшы, болгар, эрҗә кызларының хәситәләрен, чәч толымнарындагы тәңкәләрне, толымнарыннан да алмыйча, базарда сатып йөри; бу хәлне Владимир боярлары ошатмыйлар, хәтта кенәз Юрийга шикаять белән килүчеләр була. Әмма ни сәбәпледер олуг кенәзнең моңа артык исе китми.

Святослав, үзендә ике илченең карашын тоеп, өстенә каракош ташланган төлкене хәтерләтте, әле ул китәргә итте, әле тукталып калды, күзләрен яшерде. Ахыр килеп, олуг кенәзгә китәргә теләвен әйтте бугай, әмма кенәз Юрий аңа беркая да китмә дигән ишарә ясады. Шуннан Святослав олуг кенәзгә: «Болгарларга ярдәм итәргә кирәкмәс, монголлар аларны тар-мар итсеннәр, аннары, монголлар киткәч, без барып ия булырбыз», – диде. «Ә монголлар китмәсәләр, безгә юнәлсәләр?»– диде бугай олуг кенәз. Святослав баскан урынында таптанып, борсаланып алды: «Киевтан киттеләр бит әле», – диде бугай ул ахыр, чөнки кенәз Юрий башын як-якка чайкап уйланып торды. Шунда Святослав аңа: «Килешмә, Юрий, килешмә. Алсыннар монголлар Болгарны. Сарык та исән булачак, бүре дә тук калыр», – диде бугай. Һәрхәлдә, хан оныгы Хансөяргә шулай тоелды. «Кем сарык та кем бүре?» – дип сорады шикелле олуг кенәз, әмма Святослав җавап бирмәде, шуны да аңламагач, нигә син монда утырасың дигәндәй, читкәрәк китте.

Олуг кенәз Юрий Всеволод улы, ниһаять, илчеләрнең игътибарын үзенә җәлеп итте.

– Әмир Абдулла, мин туганнарым белән бу хакта киңәшеп карармын, җавабым иртәгәдән дә соңга калмас, – диде һәм кузгала ук башлады. Бу инде Болгар илчеләре белән сөйләшү бетте дигәнне аңлата иде.

Тәхет яныннан чыгып барганда, үзалдына сөйләнгәндәй, хан оныгы Хансөяр генә:

– Иртәгә дә син бу мәсьәләне хәл итмәссең, олуг кенәз, – диде.

Габдулла углан аңа әйләнеп карады, әмма бер сүз дә әйтмәде. Бу урында бу хакта сүз куерту, гомумән, кирәк нәрсә түгел иде.

* * *

Икенче көнне иртән тамгачы Асылгәрәй Габдулла угланның аягына төште.

– Углан, җибәр мине кызым янына. Мин аны табармын, танышларымнан сорашырмын. Монда мине белмәгән сәүдәгәр юктыр.

– Ярамый, ярамый, Асылгәрәй агай, ярамый. Без монда башка максат белән килдек. Кер син дә минем хәлемә.

– Гәүһәр бердәнбер кызым иде, Габдулла углан, бердәнбер. Дүрт угланым ханда хезмәттә, әйе, кечкенәсе дә сарай хәрби мәктәбендә укый. Дүртесе дә хан кадерен саклыйлар.

– Сабыр ит, Асылгәрәй агай, сабыр ит. Миңа калса, кенәз безнең белән килешер. Әлбәттә, шул ук Святославны тыңламаса. Шигем бар, юньле киңәш бирмәде ул аңа. Бернәрсәне аңласын иде: Ходай кушып, олуг кенәз, Болгарны монголлар яуласа, бездә генә туктап калмаслар алар, урысларны да чарасыз итәрләр. Монголлар яулаган халыклардан гаскәр җыялар, Болгардагы урысларга үчле халык бире таба кузгалыр, һич булмас димә.

– Габдулла углан, – диде Асылгәрәй һәм як-ягына карап алды. – Бәлкем, безгә болар белән түгел, монголлар белән берләшергәдер, берләшергә дә урысларга ябырылырга. Чөнки урыс гомер-гомергә безнең кала-авылларыбызны яндырды, хатын-кызларыбызны әсир итте, инсаннарыбызны кылычтан уздырды. Юк безгә тату яшәү бу халык белән, Габдулла углан, Аллаһы Тәгалә үзе кушмаган.

– Нигә алай дисең, Асылгәрәй агай? Урыслар белән дустанә-тату сәүдә иткән елларыбыз да күп булды ич.

– Булды, булды, инкяр итмим. Тик шулай дими дә булмый, Габдулла углан. Чөнки телебез, динебез башкадыр. Икебез ике ярда торып сөйләшәбез без бу халык белән. Ни, кем, әмир Габдулла, миңа таныш сәүдәгәрем килеп әйтте, кызым Гәүһәр әнә шул шыксыз Святославта кияүдә икән, аты Евдокия, ди. Баланы һичбер кая чыгармый икән. Ә минем ул баланы үз күзем белән күрәсем килә, Габдулла углан. Ата ич мин аңа, бердәнбер кызым иде!.. Чарасыз мин, углан, чарасыз. Ничекләр Бибиҗамалга шул хакта кайтып әйтмәк кирәк, кире җибәрер ул мине, һич булмас димә, Габдулла углан.

– Бирешмә әле алай, Асылгәрәй агай, бирешмә. Нишләмәк кирәк, язмыштан узмыш юк, диләр, әнә минем әни дә Болгарда гомерен уздыра бит әле. Түз, сабыр ит, Асылгәрәй агай. Миңа калса, синең аңа күренмәвең яхшырак та булыр әле. Йөрәге ярылуы бар, исән балаңны күмеп кайтып китәрсең.

– Һе, – диде Асылгәрәй, нигәдер уйга калып. – Һе, алай дисеңме, күрер дә йөрәге ярылыр дисеңме?.. Аллаһы язмасын, лә хәүлә вә лә куәтә, сөбханалла, диген, углан. Кяфер киявем өенә керәм буламы, ул, намазлыгыма утыруга, муеныма элмәк ташлар. Урыс булганчы юлдашың, иблис булсын сер башың, диләр бит…

– Иртәгә барысы да хәл ителер, Асылгәрәй агай. Бик кызың күрәсең килсә, бу хакта олуг кенәзгә әйтермен, абасы булса да, энесе олуг кенәз ич, әмерен үтәми калмас.

– И-и углан, нәсара диненә табынган кешегә ышанып буламы? Зөммәрә[9] кыш көнендә, мәҗүсиләргә хас булганча, бәкегә кереп иман иткән халыкка ничек ышанмак кирәк? Гәрчә Аллаһыбыз пәйгамбәре Гайсә сурәтенә сыгынган халык кем була соң инде ул? Иблис кенә шулай кыланса кыланыр. Табигать галәменә, җиһан киңлегенә иңмичә, Хак Тәгалә Рәсүлебез дә Хак Тәгаләне таба алмый интеккән. Рәсүлуллаһ галәйһис-сәлам иманыннан йөз чөергән баланың күзенә ничек күренмәк кирәк? Нинди күзем вә йөзем белән багармын мин аңа. Ул бала мине гаепләр, нигә түткәйләргә Ашлыга илттең, илтмәгән булсаң, бу көнгә дә калмаган булыр идем дип, күз яше түгәр. Гәрчә ул балакай Хак Тәгаләгә мохтаҗ булса да, хаклык синдә кебек, Габдулла углан. Кылган хәлдә дә, чарасыз вә ихтыярсызлыктан кылсам кылырмын бу адымым. Әйтмә олуг кенәзгә гозерем, углан.

– Аллаһы Тәгалә барысын да күреп, күзәтеп тора, Асылгәрәй агай.

– Мин чарасыз, углан, чарасыз. Нәләт аларга, нәләт балаларны, ирексезләп, ата-аналарыннан аерган кяферләргә.

– Асылгәрәй агай, кыз бала кош белән тиң ләбаса ул. Канат үстеме, оясын ташлый да очып китә. Хәер, халыкта, кош кайтыр, кыз кайтмас, диләр ич.

– Раббыбыз нигезе – әдәп вә әхлактыр, углан. Авырсу күңелемне борчулардан арындыру, бәгыремне сызлатмас өчен, ни кылырга тиеш соң мин, углан?!

– Адәм баласы башыннан узган хәлләрнең үз язмышы, үз дәвере, үз чагылышы бар, Асылгәрәй агай. Сабыр ит, түз. Без бүген илчелек вазифасын үтибез. Инде бик теләсәң, түзәр әмәлләрең калмаса, олуг кенәз аягына төшсәм төшәрмен – кызыңны барып күрерсең. Ышан.

– Кыз баланың малае бар ич инде. Ни чара кылыйм?..

– Аллаһы Тәгалә хәзрәтеннән рәсүлләргә булган вәхи һәм дә илһамның рәвешләрен тикшерү без бәндәләр эше түгел, Асылгәрәй агай. Ахирәт көнендә, иншалла, барысы да ачыкланыр, һәркем үз җәзасын алыр. Шул исәптән кабих Святослав та. Пәйгамбәребез Мөхәммәд рәсүлләрнең соңгысы, иң ахырысы вә иң хөрмәтлесе, аннан соң ошбу дөньяга пәйгамбәр килмәс, моның асыл мәсләге Коръән-Кәримдә ачык әйтелгән. Хагын вә нахагын Аллаһы Тәгалә үзе хәл итәр. Сабыр ит, Асылгәрәй агай.

Габдулла углан соңгы елларда кятип Хафиздан һәм шәех Кол Галидән сабак алды. Ул гамәли хәлләргә генә түгел, инсанга вә тереклеккә йөз тоткан һәммә җан иясенә тәэсир итәрдәй кеше иде. Килеште Асылгәрәй Габдулла углан белән, әмма соңгы сүзен әйтми дә калдыра алмады.

– Йөзе кара булсын ул кяфернең, ачы күз яшем кан юлына кереп йөрәген богауласын. Каһәр аңа, каһәр, нәҗескә!

Түр яктан хан оныгы Хансөяр чыкты. Киенгән, кулында таяк.

– Хансөяр, син кая болай? – дип сорады Габдулла углан.

– Сабырым төкәнде, ни көтәбез, нигә дәшмиләр? Икенең берсен әйтсеннәр иде дә…

– Килерләр, әйтерләр. Утыр менә Асылгәрәй агай янына, сиңа да бераз зарлансын. Тик икегезне дә кисәтеп куям: бер генә ялгыш адым ясасагыз да, бер ханга гына түгел, иман-анабызга да хыянәт иткән булырбыз.

– Байтимер, кымыз китер әле, – диде хан оныгы Хансөяр, Асылгәрәй агай янына утыра-утыра. – Тамак кибеп тора.

Шулвакытта илчеләр янына кенәз тиуны килде. Барысы да дәррәү аягүрә бастылар.

– Хуш, тиун, ни әйтерсең? – диде аңа Габдулла углан.

– Олуг кенәз дәшә.

Барысы да куптылар, җыена башладылар.

– Юк-юк, сезнең үзегезне генә, Габдулла углан.

– Яхшы, мин хәзер чыгармын. – Габдулла углан хан оныгы белән тамгачы Асылгәрәйгә карады. – Мин озак булмам…

Хан оныгы Хансөяр тамгачы Асылгәрәй янына килеп утырды һәм тамгачыга, кәсәгә салып, кымыз куйды.

– Әллә ничек, уңайсыз бу урыс өстәле артында утыруы, хан оныгы Хансөяр. Кайчандыр утка, суга, сыннарга, сихерче шаманнарга табынган халык арасында утырган кебек хис итәм үземне. Ошбу нәҗесләр дөньясына изге гамәл кылу өчен килгән идек тә, хан оныгы, ахыры коры кул белән кайтып китәрбез. Газиз мөселман кардәшләребез, иншалла, хәлебезгә керерләр. Әлхәмдү-лилләһи рабил галәмин вәс-саләтү вәс-саләмү галә расүлиһи Мөхәммәдин вә галә алиһи вә әсхабиһи әҗмәгыйн, вә галә мән тәбигаһим би-ихсанин илә йәүмид-дин диясе генә калды, хан оныгы.

– Эч әле шуны, Асылгәрәй агай. Мин сине ишетеп тордым. Углан хаклы, сабыр итик. Мин ул Святославның барыбер башына җитәрмен. Сеңлем Энҗебикә өчен, синең кызың өчен үч алырмын. Минем моны кылырга хакым бар.

– Алай, – диде Асылгәрәй, пошаманга калып. – Ни әйтергә белми утырам бит әле, хан оныгы. Иллә сиңа Хак Тәгаләне сөйләми булмастыр. Мин бит Энҗебикәнең фаҗигасен үз күзем белән күрдем, хан оныгы. Әйе, әйе, акаеп карама. Булды андый хәл. Энҗебикәнең мәетен сул як ярга алып чыгучы да мин. Булды андый хәл. Күрдем. Ходай андый хәлне яңадан күрсәтмәсен. Хак Тәгалә шулдыр, хан оныгы: кенәз Святослав Энҗебикәне үтермәде. Моны аның җансакчысы кылды, атын Митрәй сәүдәгәрдән сорап белдем – Егорка икән. Күрсәм таныр идем.

Хан оныгы Хансөяр тамгачыга якынрак килде, иңенә кулын куйды, туры күзенә бакты.

– Гөнаһсыз кешегә кул күтәрергә өндәргә исәбеңме, Асылгәрәй агай?! Мин, кенәз Святославтан үч алам дип, бөтен гаскәриләрем алдында ант эчтем, Коръән тотып ант иттем! Син бит миңа Энҗебикәне кенәз Святослав мәсхәрәләде дип сөйләгән идең!..

– Гаеп миндә, хан оныгы Хансөяр, менә ипи тотып ант итәм, Святослав Энҗебикә үлемендә гаепле түгел.

– Кем Ашлыны яндырды, кем Җаббар туганыемны кылычтан уздырды?.. Шул ук Егоркамы?! Асылгәрәй агай, сиңа хөрмәтем зур, иллә син бүген минем авырткан җиремә тидең. Хәсрәт белән йөрәкне озак богаулап тотып булмый. Сөйлә: нәрсә әйтергә исәбең… Ә син аның кая торганын беләсеңме?

– Кемнең, хан оныгы Хансөяр?

– Егорканың. Менә нәрсә, хәзер син торасың да минем белән шул кеше янына барасың.

– Бәрәкалла, хан оныгы! Каян белим мин аның кайда торганын, бер табынга утырып чәй эчкән кешем түгел дигәндәй.

– Ә теге таныш сәүдәгәрең, Митрәй дидеңме әле?

– Аның йортын беләм, аңа илтермен, – дия-дия, Асылгәрәй кузгала ук башлады. – Тик бит безне беренче урамда ук туктатырлар. Әллә бераз сабыр итикме, хан оныгы?.. Габдулла углан беркая да бармаска әйткән иде түгелме?..

Хан оныгы җансакчысын чакырды. Егет ишектә күренүгә:

– Миңа теге каладан алган тиун киемнәрен китер әле, – диде ул аңа һәм, Асылгәрәйнең йөзенә якын ук килеп. – Алып бар мине таныш сәүдәгәреңә. Калганы – минем эш.

– Сөбханалла, хан оныгы, рәхим ит.

Хан оныгы Хансөяр тиз генә, эчке якка үтеп, киемнәрен алыштырып чыкты. Кием тиунныкы булса да, йөз-кыяфәт мөселманныкы чыкты. Асылгәрәй каушый калды, як-ягына каранды, әйтерсең лә аны кем дә булса коткара һәм туктата ала иде.

– Киттек, Асылгәрәй агай!

– Киттек, хан оныгы Хансөяр, язмыштан узмыш юктыр, Аллага тапшырыйк, булмаса.

Владимир каласы зур түгел, әмма урамнары шактый киң, өйләре дә бер-берсеннән нык кына ерак тора. Ихата кебек нәрсәләре юк, кайсында җил капка, кайсында сырлап-нәкышләп ясаган түбәле такта капка. Ике катлы өйләр дә күренгәли, тыкрыклары тар, көянтәле хатыннар гына чыгарлык. Алтын капканы уздылар, сулга борылдылар. Тар тыкрыктан узып, икенче урамга чыктылар. Берара үтүгә, алда ике катлы, башкалардан аерылып торган өй күренде.

– Әнә шул өйдә тора Митрәй дус. Килгән идем үзенә бер тапкыр, йомыш төште дә. Болай үзе ипле кеше, мәгәр урыс.

– Урысның да төрлесе бар, Асылгәрәй агай.

– Анысы хак, хан оныгы. Безнең мөселманнар арасында да ташка үлчим холыклы кешеләр бар. Юл – ташсыз, кеше гөнаһсыз булмас, ди.

– Эте бармы?

– Күренмәгән иде. Килгән җайга да биш еллап узды инде. Тукта әле, хан оныгы. Бик куалама. Әллә нигә йөрәк лепер-лепер килә башлады. Әйдәле, әнә теге тактага утырып хәл алыйк бераз.

– Синең, Асылгәрәй агай, бер-бер хәйләң юктыр бит?

– Аллам сакласын, хан оныгы. Әйтәм бит йөрәгем селкенә. Үтәр ул, аз гына хәл алыйк та…

Капка каршына куелган тактага килеп утырдылар. Хан оныгы Хансөяр каршы яктагы өйләрне күзәтә башлады, Асылгәрәй исә хатирә эченә кереп чумды. Ничек булды соң әле теге вакытта? Гәүһәрне түткәйләренә утырмага илтеп куйды, атна үтмәде, таныш сәүдәгәре: «Кордаш, сезнең Ашлыга теге явыз Святослав яу чапмакчы», – диде. Шулай диюгә, Асылгәрәйнең йөрәге гүя аяк астына төшеп китте. Шул көнне үк Ашлыга чапты. Җайдак атлар алган иде, икесен дә яндыра язды. Бакты да Ашлы ягына, йөрәге сулык-сулык итеп куйды. Ашлы яна иде. Атларын тышаулап җибәрде дә яр буена йөгереп төште. Ходайның хикмәте, кемдер талга бәйләп сал калдырган иде. Утырды, бауны чиште, ишкәк урынына озын таяк алды. Көч-хәл белән шактый агып китеп булса да, Иделнең уң як ярына килеп орынды. Салны зур бер ташка бәйләде дә, йөгереп, яр өстенә менде. Ашлы яна, бала-чага, хатын-кыз кычкыра, ир-атлар юк, урыслар тарафыннан үтерелеп беткәннәр. Урыс җайдаклары әле бер хатын артыннан, әле икенче хатын артыннан ат белән чаба җитәләр, тоталар чәчләреннән урап, иярләренә салалар. Асылгәрәй билендәге хәнҗәрен капшап карады, әйтерсең лә ул хәнҗәр белән сөңге һәм кылыч белән коралланган ат өстендәге урысларга каршы тора алачак иде. Куаклар оялаган тирән булмаган чокыр буйлап кала эченәрәк үтте. Куаклар арасына посып күзәтә башлады. Шунда ул үзенә таба йөгерүче Энҗебикәне күрде. Кызны ат менгән берәү куып килә иде. Энҗебикә нәкъ ул яшеренгән куакларга таба йөгерә. Асылгәрәй аңа хәнҗәрен ташлады, кыз хәнҗәрне күрде дә йөгергән җайдан күтәреп алды һәм батыраеп китте бугай, туктады, куучы урыска таба борылды. Энҗебикә, кальгадан чыкканда, арыкка төшкән булса кирәк, күлмәге тәненә сыланып тора, зифа сыны, сылу гәүдәсе су буенда үскән камышны хәтерләтеп чайкала. Асылгәрәй аның йөзен күрмәде, ә менә кызга таба атын атлатып килгән урыс сугышчысын мәңге онытмастай итеп күрде. Җирән сакаллы, чак кына бөкрерәк борынлы, күзләре яшел сыман, кулында камчы. Кылычы кынысында, бил путасында сөяк саплы хәнҗәре. Калканы юк, ук-җәясе дә күренми. Асылгәрәй шунда беренче тапкыр ук-җәя алмавына үлепләр үкенү тойды. Ат менгән, күкрәге аңа карап тора. Урыс, көлә-елмая, Энҗебикәгә якынлашты. Асылгәрәй хәтта аның кайбер сүзләрен дә ишетте. Качма, качма, җүләр, диде бугай.

Шунда һич көтмәгәндә, инде урыска ике-өч адым калгач, Асылгәрәй куак артыннан сикереп чыгыйм дигәндә генә (ни кыласын ул әле белми иде), Энҗебикә башта алга таба иелде, аннары чалкан төште. Кызның күкрәгенә Асылгәрәй ташлаган хәнҗәр кадалган иде. Урыс моны күреп атыннан төште, кыз янына килде һәм салкын канлылык белән Энҗебикәнең хәситәсен тартып өзде, аннары кызның күкрәгеннән хәнҗәрне суырып алды да тәңкәләр тезгән ике толымын кисте һәм барысын да, хәтта канлы хәнҗәрне дә ат ияренә таккан капчыгына салды. Асылгәрәй яшелле-зәңгәрле тавыш белән кычкырып җибәрде, урыс сискәнеп китте, бер мәлгә һични аңламый тирә-ягына карады, ахыр атына атланды да чаптырып китеп барды. Шунда гына белде Асылгәрәй: аның тамагы чатнаган икән, тавышы бөтенләй чыкмаган. Асылгәрәй һични белештерми куаклар арасыннан чыкты, йөгереп, Энҗебикә янына килде. Кызны күтәреп алды да ярга таба китте. Энҗебикәнең тәне җылы иде әле. Яр буена җиткәч, ул аны салга салды һәм, ашыга-ашыга, икенче якка таба ишә башлады.

Кемдер аны күрде, артыннан уклар сибелде, әмма Ходай саклады, ул исән-сау ярга җитте. Энҗебикәне күтәреп алды да яр өстенә менде, атларын табып, тышауларын чишеп, ни кылырга белми туктап калды. Ул бите белән Энҗебикәнең йөзенә якынайды, әмма җан тәслим кылган иде инде гүзәл кыз. Ул аның күзләрен йомдырды һәм күз яше белән елап җибәрде. Елый-елый, Энҗебикәнең мәетен чүпрәккә төрде, өстән чыпта урады һәм җайдак атына салды. Аннары атына атланды да әкрен генә кузгалды. Тик ерак та китмәде, аңа Җик Мәргән азамат егетләре каршы булды. Аларга эшнең асылын аңлатып бирә алмады Асылгәрәй, аның бөтенләй тавышы чыкмады, аны аңламадылар. Әмма мәетне сүтеп карадылар да аһ иттеләр— хан кызы Назлыгөлнең гүзәл кызы Энҗебикә иде. Ошбу гүзәл кызга нинди генә асыл егетләр башкода җибәрмәделәр, кыз кияүгә чыкмады, насыйбын тапмаган иде әле. Кыз Ашлы каласының баһадирына гашыйк дигән гайбәт чыкты, әмма моңа берәү дә ышанмады. Энҗебикә хансарай мәдрәсәсендә укый иде, җәй көне ял итүе иде.

Ул арада баһадир Җик Мәргән килеп җитте. Җик Мәргән, атыннан төшеп, мәет янына килде, Асылгәрәйгә бакты, әмма теге кул ишарәләре белән генә аңа нидер аңлата алды. Җик Мәргән башын күтәрде:

– Атларга, туры Иделгә! – дип кычкырды.

Асылгәрәй белән калган унбаш Энҗебикәнең мәетен арбага салдылар һәм Казан каласына алып киттеләр. Әле булса күз алдында Асылгәрәйнең: Энҗебикәнең киселгән толымнарын күрделәр дә азамат егетләр өннәре китеп сүзсез калдылар. Әаттан төшкән Җик Мәргән хәтта кызның күкрәк ярасына кагылды, киселгән толымын тотып карады.

Соңыннан аңа җиткерделәр, Иделне ат койрыгына тагылып бер тапкыр гына кичмәгән Җик Мәргән егетләре елганы кичәләр. Ләкин Ашлы каласыннан көл генә калган була инде. Мәһабәт мәчет манаралары, күп санлы арыклары, гөлбакчалары белән дан тоткан кала пыскып янып бетеп бара. Азамат егетләр анда-санда йә базда, йә чокыр-чакырларда качып вә посып калган хатын-кызларны, бала-чагаларны гына табалар. Аларны мең бәла белән Казанга алып кайталар. Җик Мәргән исә баскынчыларны Сүрә елгасына чаклы куа, хәтта берничә хатын-кызныазат итә. Ләкин алар арасында Асылгәрәйнең Гәүһәре булмый.

Хан оныгы Хансөяргә Асылгәрәй әнә шул хакта сөйләп бирде. Хан оныгы аңа бер сүз дә әйтмәде, бик озак дәшми утырды, шуннан соң гына:

– Әйт әле, Асылгәрәй агай, нигә син кызың язмышы хакында миңа бер сүз дә әйтмәдең? – диде.

– Курыктым, хан оныгы, курыктым. Урыс, кабих, нәҗес, ләкин бит ул – минем балам кияве. Җитмәсә, малае бар, ди.

– Ничә ел үтте ул хәлгә?

– Ничә ел дип, кем, хан оныгы Хансөяр, шактый инде.

– Шулай булгач, синең кызың әллә кайчан малай үстерә инде, ә син көмән дә көмән.

– Хак, үстерә, диде Митрәй дә.

– Димәк, миңа Святослав җансакчысы Егорканы табарга кирәк, Асылгәрәй агай.

– Кирәк, кирәк, хан оныгы.

– Кузгалдык.

– Мөселман халкы да яу чапты, ләкин беркайчан да хатын-кызның толымын кисмәде, хан оныгы, – дия-дия титаклады Хансөяр артыннан Асылгәрәй. – Мин сиңа, хан оныгы, хәлнең асылын сөйләдем, калганы – синең эш. Тик, хан оныгы, Габдулла углан әйткәнне онытма. Без монда бөтенләй башка йомыш белән. Без илчеләр. Чит илгә килеп, илче башыбыз белән кан койсак, безне Илһам хан гына түгел, халык та кичермәс, хан оныгы.

– Син аны миңа күрсәт кенә. Мин аның, һичьюгы, йөзенә багып калыйм. Кенәз Святославның йөзен күрдем, минаны мәңге-мәңге онытмам, Иблис төсенә керсә дә. Курыкма, Асылгәрәй агай, мин аңа яманлык кылмам. Ләкин биргән антымнан ваз кичмәм. Без аның белән орыш кырында булса да очрашырбыз, Ходай безне үзе очраштырыр. Ә бүген минем ул явызны күрәсем килә – Егорканы. Синең кешеләрең Владимирда булган кебек, минем дә монда кешеләрем бар, Асылгәрәй агай.

– Анысы нәрсә, күрсәтермен мин сиңа аны, мин ул кара йөрәкнең йөзен гомер онытасым юк.

– Баскынчылар китергән кайгы-хәсрәт онытырлык кына булмый, Асылгәрәй агай. Урысның бу явызлыгы, мең еллар үткәч булса да, һичьюгы, оныкларында чагылыш табар әле. Явызлык кылгансың икән, ул каннан канга, буыннан-буынга күчә.

– Раббыбыз, гафил вә наданны вакытында кичерә бел, дигән түгелме соң, хан оныгы? Кичер син аны. Аллаһы каһәре төшсен. Ә Аллаһы каһәре адәм каһәре генә түгел, мең тапкыр яманрак.

– Гафилне, надан-томананы кичерергә була, әмма баскынчыны – юк. Гафу ит, кичерә алмыйм. Булмас ул, Асылгәрәй агай. Яхшылык онытылыр, яманлык онытылмас, дигәннәр. Синең киявең Святослав та кыз ризалыгын алып өйләнмәгәндер. Аңа да, хөсет җанга, Аллаһы каргышы төшәр.

– Төшәр анысы, төшәр. Барып битенә төкерәсе иде дә бит, мөселманлык чабудан тота.

Ниһаять, капкага килеп төртелделәр. Асылгәрәй кыяр-кыймас кына капканы шакыды.

– Һай, кем бар анда? Капка ачык!

Ачтылар, ишегалдына керделәр. Болдырда басып торган Митрәй тәгаен каушый калды. Аннары исенә килде бугай, йөгереп төште, Асылгәрәйгә куш кулын сузды.

– Сөбханалла, Гәрәй, күземә күренә дип торам. Бу кем?

– Хан оныгы Хансөяр.

– Саумы, туган. Әйдәгез, узыгыз. Гәрәй үзе кунак итә белә ул. Әйдә, үтегез, узыгыз. Рәхим итегез. Старуха! – дип кычкырды сәүдәгәр Митрәй. – Марфа, кабул ит, встречай, кунаклар к нам.

Бусагада ике адәм сыярлык киң итәкле күлмәк кигән шактый мөлаем йөзле апай пәйда булды. Башындагы яулыгына вак кына күкебаш чәчкәләре төшкән. Чөенке борынлы, тулы йөзле.

– Проходите, люди добрые! – диде ул һәм бил бөгеп алды да үзе алдан китте. – Наталья, доченька, прибери кружева, гости к нам из Булгарии.

Хан оныгы Хансөяр түр якта нидер бәйләп утырган кызны күрде, аксыл толымнары калку күкрәгенә төшкән, зәңгәрсу җиңнәре бөреп китергән, бит очлары алсу-алсу, әйтерсең лә хәзер генә суыктан кергән, күзләре тып-тын күл сыман – зәңгәр-зәңгәр, хәтта куе зәңгәр. Кыз, күзләрен тутырып, хан оныгына карады һәм болай да алсу битләренә гүя ут капты. Тиун киеменнән, олуг кенәз кешесе, әллә яучы инде дигән уй узды бугай кыз күңеленнән. Һәм ул, чынлап та, шулай булгандыр, Наталья атлы кыз бүген киявен көтә иде.

– Маманя, маманя, я уйду, – диде кыз һәм янә хан оныгы ягына сирпелеп алды, хәтта сизелер-сизелмәс кенә елмайды кебек.

– Не уходи, доченька, – диде аңа Асылгәрәй. – Мы с твоим отцом старые друзья. Они с матерью у нас были, погостили, атебя не взяли. У меня четверо парней, один другого лучше.

– Ладно, не уходи, доченька, – диде әтисе.

– Хорошо, тятя, я остаюсь, – диде кыз һәм тагын хан оныгы ягына сирпелеп алды.

Хуҗа кеше Асылгәрәйне каршына утыртты, хан оныгы кыз янынарак күчте, тегенең челтәр бәйләвен карап тора башлады.

– Сүлә, Гәрәй. Нәрсә китерде сине Владимирга? Тамгачы бер дә юкка йөрмәс.

Ул арада Марфа апа өстәлгә ипи-суган китерде, кружкалар белән куас куйды.

– Эчеп утырыгыз, кордашлар. Йә, сүлә, Гәрәй. Ни алырга килдең?.. Коралмы, товармы?

– Тегесе дә, монысы да түгел, Митрәй дус. Илче сурәтендә мин Владимирда. Олуг кенәзгә йомыш төште. Кенәз Святославны беләсеңме син, Митрәй дус?

– Аны да белмәгәч, Гәрәй. Ул кенәзне Владимирда белмәгән кеше юктыр.

– Үзең әйттең ич, аңарда минем кызым.

– Хак, әйттем, хәзер малайка үстерә инде. Ха! – диде Митрәй, тезенә сугып. – Без ул кенәз белән бит чыбык очы булса да кардәшләр. Ерак, бик ерак, әллә кая шунда, барыбер кардәш. Димәк, без кодалар булып чыгабыз. Ну, Гәрәй, андый кардәшең булганчы, булмаганы мең артык. Явыз кеше, үчле, кансыз. Сорама, Гәрәй, бармам мин аңа, аягым тартмый. Ышан.

– Миңа ул кирәкми, Митрәй. Миңа аның җансакчысы Егорка кирәк.

– Егорка?! – дип, хәтта торып басты Митрәй. – Сиңа Егорка кирәк!.. Дык, бит ул минем Натальяның кулын сорады, холуй беспутный. Ул, Гәрәй, кенәздән дә яман. Хуже собаки, не только лает, но и кусает. Беләсең, ул минем ярдәмчемне кылычтан уздырды. Кеше түгел, шайтан, – дип, бер сүз белән Егоркага бәһа бирде Митрәй сәүдәгәр.

– Аны каян күрергә була?

– Ә ул миңа килә бүген. Аны көтә идем, сез килеп кердегез. Марфа, Марфа, ты чего моих гостей одним квасом постишь. Неси чего-нибудь позлее.

Өстәлгә бер кувшин көмешкә, төче-мөчеләр, билле перәнникләр, тутлаган ит, пешкән балык килде.

– Ашап утырыгыз, кунаклар. Әчесен дә тот, Гәрәй. Ату үзең бик тә яман кыстый беләсең. Ничек соң әле анда Бибиҗамалың, малайларың?.. Икесен, өйләндереп, башка чыгарган идең инде, беләм, болары соң? Калган икесе, дим?..

– Бәхтияры – хан җансакчысы, сарай мәктәбен бетерде. Тегесе дә җитеп килә инде, борынына ис керә башлаган, кичке уеннарга чыга.

Сәүдәгәр Митрәй өстәлгә түше белән ята төште.

– Гәрәй, ярдәм ит Митрәйгә. Бәйләнде бит кызга теге мөртәт. Көнаралаш монда. Наталья елый, яратмыйм, ди. Ни, алып кит утырмага кызны. Бераз сүрелгәч алып кайтырмын. Җанга тиде тәмам, түзәр әмәлем калмады. Юкса баш югалачак Митрәйнең, йә мин аны бәреп үтерәм, йә ул мине. Әйдә, эч әле, хәтереңдәме, мунча кереп кайткач, сездә утырган идек, Марфа әле булса сагынып сөйли, өйрәт әле миңа да сезнең телне, ди.

Сәүдәгәр Митрәй эчеп куйды, мыегын әле бер якка, әле икенче якка сыпырып җибәрде, тамак кырды.

– Зәһәр, шайтан. Тот әйдә, Гәрәй, ятсынып торма.

– Миңа ярамас, кордаш. Куй син аны, куй, үз җаем белән карармын.

– Ярый, эчмә, килүеңә рәхмәт. Сагындым үзеңне. Карале, Гәрәй, әйдә, Натальяны синең Бәхтиярыңа бирәбез. Яши бит әле ханыгыз безнең Мария белән, яши. Итәк тутырып бала үстермәсәләр дә, ике малай тапты. Бәхтиярың ошады миңа, Гәрәй. Шәп малайлар үстергәнсең. Миңа менә Ходай бирмәде. Хәерле булсын. Булганының бәхете булсын. Беләсеңме, кайткач Бәхтиярың турында Натальяга сөйләдем. Кыздырдым тегене, тятя, минем ул егетне күрәсем килә, ди.

– Биреп җибәрергә теләвеңне чын дип кабул итимме, Митрәй, әллә, булмаса, җан тынычландыру өчен генә сөйләвеңме?

– Билләһи, билләһи, Гәрәй. Алып кит. Әйтәм бит, тәмам җанга тиде теге мөртәт. Карале, Гәрәй, кем бу тиун киемендә? Чынлап та, хан оныгымы?

– Хан оныгы, хан оныгы, Митрәй. Сәлим хан турында ишеткәнең бар идеме?

– Атам сөйләр иде. Көчле вә гайрәтле хан була. Бу хан оныгын әйтәм, тиун киеменнән, ә үзе хан оныгы?

– Танымасыннар дип киенде ул, халыкның да төрлесе бар бит, Митрәй. Бар урыс та синең кебек булса икән ул.

– Анысы хак, Гәрәй. Тик син ашап утыр әле. Хан оныгын да кыста. Шаккатмалы хәл, Гәрәй, Сәлим хан оныгы Митрәйдә кунакта. Их, яшьрәк чагымда килмәдегез…

– Нигә, Митрәй дус?

– Натальямны биргән булыр идем үзенә. Хәзер әнә бер Хода белә кемгә насыйп булырын. Бөтен байлыгым аңа каласы бит, бөтен байлыгым. Миңа калса, Гәрәй, теге холуй минем байлыгым аркасында Натальяга өйләнергә йөри. Бер дә бүтән түгел. Холуй да холуй инде үзе, кенәз Святославның күләгәсе дияргә була. Их, Гәрәй дус, нинди көнгә калдык. Әнә холуйга баш иеп тор инде. Ә Наталья, тятя, аңа кияүгә бирсәң, үз-үземә кул салам, ди. Анасы, язмышы шуннандыр кызыбызның, дип елый. Аңарга карап мин елыйм, бәгърем парә-парә килә. Атамы мин? Ата! Ә менә һични кыла алмыйм. Мин болай уйлыйм: сезне миңа Ходай үзе җибәргән, Гәрәй. Билләһи, билләһи. Мин риза булмагач, Егорка мөртәт Святославка зарланган. Теге: «Бирер, бирми хәле юк», – дигән. Имеш, үзем башкода булып барырмын дип, тегене кинәндергән. Худо, худо миңа, Гәрәй. Сез кайчан китәсез соң?

– Йә бүген, йә иртәгә таң белән. Чынлап торып кызың биреп җибәрергә телисең икән, кәрвансарайга китер.

Митрәй сәүдәгәр башын күтәрде, як-ягына каранды, чукынып алды һәм тагын Асылгәрәйгә таба иелде.

– Билләһи алып кит, Гәрәй. Бүген үк кәрвансарайга китерермен, тик анасына әйтмә. Ә кыз белән мин үзем сөйләшермен.

– Җибәрергә булсаң сузма, безнең бүген үк китүебез бар.

– Гәрәй, Гәрәй дус, мин аны малай итеп киендерәм, Болгар малае итеп, шайтан үзе дә танымас.

Митрәй сәүдәгәр тураеп утырды, кулын кулга ышкыды, кыз ягына күз ташлап алды һәм Асылгәрәй каршындагы кружканы күтәреп эчеп куйды.

– Без кузгалдык, Митрәй дус.

– Марфа, Марфа, гости уходят. Гостинцы готовь.

Асылгәрәй кыз янына күчеп утырган хан оныгы Хансөяргә күз төшереп алды. Хан оныгы белгән кадәр Наталья белән сөйләшергә маташа, кыз да болгар телендә берничә сүз белә икән, тота да шул сүзләрне кабатлый. Аннары икәүләп көлешеп алалар.

Яшьләргә Митрәй дә игътибар итте, ул да аларга бертын сокланып карап торды. Кызы аңа шулкадәр мөлаем һәм гүзәл булып күренде ки, әйтерсең лә кызның йөзеннән кояш нурлары балкый иде. Митрәй башын як-якка чайкап алды. Юк, тагын бер тапкыр юк, бирә алмый ул ошбу гүзәл кызын ерткычка. Көн күрсәтмәс ул аңа, зәгъфран чәчкәседәй саргайтыр. Биреп җибәрәм кызны Гәрәйгә. Соңыннан күз күрер, ярты елга бер йөреп торам, ешрак йөри башлармын. Болгар ерак түгел. Егоркага, суга баткандыр, сине яратмый иде, дияр. Башына җиттең баланың, дип тиргәр.

Кунакларны озаткач, ата кеше чигеп утырган кызы янәшәсенә килеп утырды.

– Кызым, күз нурым, чигүең куеп тор әле. Тыңла әле атаңны.

– Мин сине тыңлыйм, тятя.

– Кызым, син беләсең, Егорка тәмам җанга тиде. Тәмам борылыр урын калдырмады. Инде нишлик?

– Мин аңа кияүгә чыкмыйм, тятя, суга батып үләм. Мин аңардан куркам, тятя. Куркам!

– Шулайдыр, шулайдыр, кызым. Тик бит анаң килешергә куша, язмыш, имеш. Кияүгә чыккач, тора башлагач яратыр әле дигән була.

– Нигә соң үзе яратмаган кешесенә чыкмаган, сине сайлаган.

– Хак, аны да бер хакимгә бирергә иткәннәр, аяк терәп каршы торган. Оныткан, күрәсең, үз хәлен… Шуның өчен мин сине, кызым, Гәрәй дуска биреп җибәрергә булдым. Бер сүз белән – качырам мин сине. Тиздән үзем дә юлга чыгармын. Әсин Гәрәйләрдә торырсың. Хатыны анаң кебек йомшак табигатьле, кыз баланы ярата.

– Тятя!

Натальяның зәңгәр күзләре түгәрәкләнде, аннары ул атасының күкрәгенә капланды. Ярата иде ул атасын һәм аңа ышана иде. Атасы аңа Болгар базары турында, андагы мунчалар, фән йортлары, мәчетләр, мәдрәсәләр, бердәнбер чиркәү турында бер тапкыр гына сөйләмәгән иде. Ул илнең елгаларыннан сөт ага, ярларында кесәл җитешә, дияр иде. Атасы Болгар базарыннан аңа болгари читек алып кайтты, шундый ошады, шундый яратып киде читекне Наталья, баскан саен шыгыр-шыгыр итеп, йөргән саен йөрисе килеп торыр иде.

– Без хәзер синең белән кибеткә чыгып китәбез, кызым. Калганын кибеттә сөйләшербез.

6

Хан оныгы Хансөяр Асылгәрәйнең аны, ашыктыра-ашыктыра, сәүдәгәр өеннән алып чыгып китүен аңламады. Алай да сорашып тормады, каршы да килмәде. Сәүдәгәр белән тамгачы арасында ниндидер сөйләшү булды, шуңа ашыгуыдыр дип уйлады. Әмма кәрвансарайга җитәрәк хан оныгы Хансөяр адымын тыя төште һәм Асылгәрәйнең җилкәсенә кулын салды.

– Ни булды, Асылгәрәй агай, нигә ут капкан кебек чыгып чаптык?

– Шулай кирәк, хан оныгы, әйдә, кешеләр игътибар итә. Онытмасаң иде, син Владимир каласында, чит җирдә. Бу халыкны син беләсең, мөселманнардан котлары алына.

Чынлап та, аларның туктап калуларына игътибар итүчеләр табылды, киемнәренме килештермәделәр, кыяфәтләренме, әйе, тиун киемендә булса да, яшь, артык ыспай күренә, аннары кай ягы беләндер болгарны хәтерләтә, олырагы исә тәгаен мөселман. Хан оныгы Хансөяр моны күрде дә кызурак атлап китте.

– Нинди кала бу, ят кеше күренсә, аю биетүче янына җыелган кебек җыелалар.

– Хан оныгы, әйттем ич инде, хикмәтле халык бу, әйдә, тизрәк кәрвансарайга кайтыйк.

– Митрәй сәүдәгәр белән ни турында авызны авызга куеп сөйләштегез?

– Булды хәлләр, булды, хан оныгы. Ул бичара әнә шул син сөйләшеп утырган кызын миңа биреп җибәрмәкче, Болгарга.

– Сиңа? Нигә?

– Кһм, хан оныгы, минем өйләнмәгән ике улым бар, белмисеңмени? Бәхтияры – хан җансакчысы. Шуңа алырга булдым кызны. Чибәр, күрер күзгә ипле, телне өйрәнер, иншалла, акылы булса, авызы текмәгән.

– Кыз үзе ни диде соң? Бит сез ул хакта аңардан сорамадыгыз да? – диде хан оныгы, тәмам аптырый калып.

– Риза кыз, хан оныгы. Атасы аны бүген үк кәрвансарайга китерергә булды. Кызурак атлыйк әле, хан оныгы, Габдулла угланның кайтып җитүе бар.

– Тәмам сер тубалы булдың әле син миңа, Асылгәрәй агай. Әйтик, урыслар Ашлыны яндырганда, көтмәгәндә анда булуыңа ышанып җитмим. Аннары кызыңның Святославта кияүдә булуына да бер дә күтәрелеп бәрелгәнеңне күрмәдем. Инде тагын бер хикмәт: угланың Бәхтиярга урыс кызын алып кайтасың. Бу ни бу, Асылгәрәй агай? Әллә син кенәз Юрийга шымчылыкка алындыңмы?

– Мин тамгачы, хан оныгы, бары тик хан тамгачысы. ӘАшлыга мин утырмага киткән кызымны алырга килгән идем. Святославның явы турында һаман шул бер Митрәй дус әйтте. Шуннан ничек торып чапканымны да сизми калдым. Калганын беләсең. Хак, Энҗебикәнең үлеменә шаһит булдым. Ә кызымны әле булса барып күрергә куркам. «Алып кит, әтием, мине моннан», – дип әйтсә, ни кылырмын. Ул гынамы, муеныма килеп сарылыр, зар елар. Шул хәлгә әллә ниләр кылып ташлармын дип котым алына. Ә Митрәйнең кызы Натальяны Егоркага бер дә бирәсе килми. Ата кешенең кызны коткарасы килә.

Хан оныгы Хансөяр дәшмәде, ул тамгачы Асылгәрәйне аңлап бетермәде. Мәгәр аның өчен дә, Асылгәрәй өчен дә кызны Болгарга алып китү – карагруһ Егорканы агач атка атландырып калдыру булачак иде, үзенә күрә үч алу. Аннары ул аңлый иде: ахыр чиктә алар – илчеләр, аларга биредә явызлык кылу ярамас, үзләренә үк начар булып куюы бар. Иң мөһиме: ул Энҗебикә сеңлесен кем үтергәнен белде. Тау белән тау очрашмаса да, адәм белән адәм очрашыр бер. Әйе, очрашырлар алар, Ходай үзе очраштырыр.

Кәрвансарайга кайтып керүгә, Габдулла углан аларга тиз генә җыенырга кушты – барысы да хәл ителгән, олуг кенәз гаскәр бирүдән һәм берләшүдән баш тарткан. Шул гына.

– Хәерле булсын, – диде Габдулла углан, атына атлана-атлана. – Хәерле булсын, без үз вазифабызны үтәдек.

Хан оныгы Хансөяр аның өзәңгесенә килеп тотынды.

– Сабыр ит, углан Габдулла. Безгә сәүдәгәр Митрәй килергә тиеш иде. Җитди йомышым бар, диде.

– Юл озын, Хансөяр туганый. – Аның күзе кәрвансарай капкасына төште, аннан бер күчәрле арба белән урыс адәме килеп керде. – Шулмы? – дип сорады ул хан оныгыннан.

– Шул, углан. Асылгәрәй агай, каршы ал кунагыңны!

Ул арада хан оныгына атын китерделәр, ләкин ул туры кәрвансарай ишегалдына кереп туктаган сәүдәгәргә таба китте. Асылгәрәй сәүдәгәр Митрәй белән кызу-кызу сөйләшә иде инде. Митрәй арбадан төште, арбага Асылгәрәй менеп утырды, янындагы малай аңа урын бирә төшкәндәй итте.

– Сау бул, хан оныгы, – диде сәүдәгәр, аңа каршы атлап. – Без барысын да җайладык.

Алар арба янына килделәр, хан оныгы кызга күз төшереп алды һәм елмайды, күз кысты, теге дә көлемсерәп куйды.

– Гәрәй дус, гаепләп китмә, – диде сәүдәгәр. – Сакла баланы, ул минем бердәнберем.

– Митрәй, ышан Асылгәрәйгә, барын алма, югын сөйләмә.

– Хуш, Гәрәй, кыз өчен бәһа сорамыйм, ә менә арбаөчен…

Көлештеләр, алай да Асылгәрәй, янчыгыннан чыгарып, сәүдәгәр Митрәйнең учына ике алтын акча салды.

– Күрәм ич, ат-арбаны сатып алгансың.

– Ну-у, Гәрәй, ну-у, кирәкмәс иде.

– Кузгалдык! – дип кычкырды Габдулла углан.

Сәүдәгәр Митрәй арбага тотынды, кузгалып китүгә, яшьле күзләре белән кызына карады.

– Душа моя, доченька, не бойся, Гарай мой человек, говорил я тебе… Буду я там, скоро, может и мать привезу.

– Я буду ждать, тятя, буду ждать…

Кыз атасына кулын сузды, ата кеше баланың кулыннан алды да капканы чыгуга аерылып туктап калды. Хан оныгы, сикереп, атына атланды, капканы узуга туктаган Митрәй янына килде. Ул Асылгәрәйнең ике атын да алган иде.

– Асылгәрәй аганың атларын сиңа калдырам, Митрәй агай. Мә, ал. – Хан оныгы ике атның тезгенен сәүдәгәр кулына тоттырды. – Болгарда ат җитәрлек, бүләк итеп ал.

– Рәхмәт, рәхмәт, хан оныгы. Ак юл сиңа. Куандырдың син мине. Владимирга юлың төшсә сугыл, ят итмә.

– Хуш, Митрәй агай, хуш!

Илчеләр кәрвансарайны ташлап чыгып киттеләр, шактый юл алдылар, ә Митрәй сәүдәгәр, ике атның тезгененнән тоткан килеш, һаман аларга карап торды. Бары тик урам чатына җитеп, тегеләр борылып күздән язгач кына, әкрен генә өенә таба атлады. Ике төрле шатлык кичерә иде сәүдәгәр бу мәлдә— кызны Егоркадан коткару шатлыгы һәм бераз гына курку, хәвефләнү хисе күңел түрендә иде. Шул ук вакытта аның әле хатыны янына кайтасы һәм аңа ипләп кенә булган вә кылынган хәлне аңлатасы бар иде. Шуңа булса кирәк, аягы аны өйгә тартмады, мәгәр кайтмый да мөмкин түгел иде, атларны ат караучыга кайтарып бирергә кирәк.

Үткән-сүткәннәр аңа игътибар итәләр, таныганнары кычкырып исәнләшәләр, Митрәй агай аларга күтәрелеп карамый, бары тик ияк кага һәм ни сәбәпледер чукынып ала да кайтуын дәвам итә. Ул белә иде: Егорка аларда утырадыр инде, аны көтәдер. Марфа аңа атасы белән кибеткә китте дип әйткәндер.Ә Натальяны атасы тәвәккәлләп мөселманнар кулына биреп җибәрде, чөнки ул аларга ышана. Ә менә Егоркага ышанмый, гәрчә христиан булса да. Ә ул өйгә берүзе кайтып керер. Иң әүвәл аңа хатыны Марфа ябырылыр. Хатын-кызларга хас чәрелдәр, аһ-ух килә-килә елый башлар. Әмма Митрәй тыныч калыр, юкка күз яше түкмә, бала Борис абыйларыңда калды, дияр. Хатыны аңа ышанмас, чөнки басурман Гәрәй белән авызга-авыз куеп сөйләштеләр, димәк, ир-канаты кызларын басурманнарга биреп җибәргән.

Капканы ачып керде, ат караучы Фёдорга атларны бирде, арт яктагы абзарга ябарга кушты, өй тәрәзәсенә күз төшереп калды. Егорка өйдә утыра икән инде. Аягы тартмады Митрәйне өйгә, әмма чарасыз иде, ул арада болдырда Марфасы күренде, гаҗәпләнүенә каршы йомшак кына дәште:

– Атасы, атасы, дим, кызыбыз кая соң?.. Тагын теге килде бит әле…

– Тагын килдемени?!

Марфа апай ияк какты һәм күзләрен сөртеп алды.

– Килде, атасы, килде. Натальяны таптыра. Килгәндә, аттан егылдым дип утыра. Эчкән…

– Муены астына килсә әйбәтрәк булыр иде дә…

– Нигә алай дисең, ишетүе бар. Килеш син аның белән, атасы. Бирнәгә бер бәләкәй сандык көмеш тәңкәләр алып килгән. Туй чыгымнарын да үзем күтәрәм, ди. Натальягызны балда-майда гына йөздерермен, ди, аталары.

– Наталья аны яратмый, көчләп бирәсез икән, үз-үземә кул салам, дип яный. Юкка алданма, бәхетле итмәс ул баланы. Йөзендә өмет юк, йөзеннән үк кан исе килә.

– Абау, атасы, куркытмасана. Кеше янында кеше ич, сөешерләр дә килешерләр әле. Кош – канатсыз, ир хатынсыз булмый.

– Нинди кош та нинди хатын бит, Марфуша. Әллә соң килешеп тә куйдыңмы? Миннән башка дим?!

– Алай ук дип әйтмәдем әйтүен, атасы. Өметен дә өзмәдем, өзеп әйтмәдем дә. Кызыбыз җиткән, чәчкәне вакытында өзәләр, аталары.

– Кем өзә бит. Куй әле шул сүзләреңне. Әйдә, керәбез.

– Тукта әле, тукта, нигә баланы Борисларда калдырдың соң әле?.. Аның кыз теләген беләсе килә.

– Әйттем мин сиңа, кыз риза түгел. Җитте сиңа!

Марфа, ни әтәчләнсә дә, ана кеше иде, ул иренә ышанмады, ир алдына ук төште, күзләренә карады.

– Ходай хакы өчен әйт, атасы. Әллә соң балабызны басурманнарыңа биреп җибәрдеңме? Үз балаңны, үз кулың белән?!

– Сөйләмә тузга язмаганны. Борисларда калды, дим, ич… Кайтыр, сабыр итсен. – Һәм каядыр читкә карап өстәде: – Кунарга ук калмаса.

Ул арада түзмәде, алгы якка Егорка чыкты.

– Нигә озын-озак йөрисез? Көтә-көтә көтек булып беттем.

– Керәбез, керәбез, – диде Митрәй, төксе итеп, һәм алдан түр якка узды, Марфа апай иренә иярде.

Митрәй өйгә керде, эчкәре узды, баш киемен мич башына атты, җиләнен, салып, эскәмиягә ташлады, өстәл янына узды, килер һәм утырыр җайдан кружкага үрелде.

– Марфа, куасың беткән ич монда, тамак кипте, куас китер әле.

Егорка аның каршына кереп утырды, өстәлнең түр башындагы зур булмаган, әмма ялтыравык тимер тасмалар белән кыршауланган сандыкны үзенәрәк тартып китерде, шуннан соң көмешкә тулы кружканы Митрәйгә табарак этеп куйды.

– Монда катырагы да бар, батя. Эч, әйдә, сусавың бас. Җиткерделәр, басурманнарны озатып йөргәнсең икән, аңламыйм мин сине, батя, нигә сиңа ул басурманнар. Мин аларны күп кырдым, ирләрен дә, хатын-кызларын да… Тагын кырырмын, бетергәнче, юк иткәнче ул поганыйларны.

– Сөймәс халкың булыр икән, бит алар да – Алла бәндәсе, Егорка.

– Юк, батя, алар – Алла бәндәсе түгел, басурманнар алар, шәрә башлар, яман халык. Менә күрерсең, без аларны Идел буеннан куарбыз һәм сөт елгаларын, кесәлле ярларын үзебезнеке итәрбез. Күрерсең менә, батя.

– Алла диген, Егорка, Алла диген. Хак Тәгаләне синнән башка да хөкем итүче табылыр. Әүвәл Ходайдан сора. Ә ул моңа барырмы?..

– Барыр, чөнки басурманнар – ят халык, алар бетәргә тиеш.

– Ходай сине моның өчен кичермәс, Егорка. Уеңа китерсәң дә, телең әйтмәсен бу яман сүзне. Аллам сакласын! – диде Митрәй һәм, Ходага тугры калуын расларга теләгәндәй, киң итеп чукынып алды.

– Епископ Кирилл әйтә…

– Аның да синең кебек эчүдән башы чыкмый. Ни сөйләмәс ул диндар бәндә. Ни әйтсә дә, ул синең кебек үк кеше ич.

– Изге атакай ул, Митрәй сәүдәгәр. Тел тидермә син аңа!

– Кай ягы белән изге соң әле ул? Синең гөнаһларың җуйдыргангамы?! Ул үзе дә – гөнаһ капчыгы. Ни өчен кенәз аны моннан куды дисең?.. Хатыннарга кул салган өчен…

– Куәтең булса, син дә сал, батя, сал.

– Ә йөз ояты, оят кая?!

– Оят, – диде Егорка, кружкасын эчеп куйды. – Менә ул оят кайда. – Сандыкны Митрәй каршына тартып китерде, ачып җибәрде, сандык тулы көмеш тәңкәләрне, кулын батырып, бармаклары аша агызды. – Менә ул оят һәм вөҗдан, батя. Күрәсеңме, менә.

– Әйтмә миңа батя дип. Хакың юк. Әллә киявемме син миңа?!

– Мин сиңа, Митрәй сәүдәгәр, бер сандык көмеш китердем, кызың хакына.

– Сатып алырга исәбең, – диде сәүгәдәр Митрәй, тураебрак утыра-утыра. – Кыз сата торган заман түгел хәзер, Егорка.

– Сатып алмыйм, батя. Кызың өчен бирнә бу сиңа. Мә, ал, сәүдә ит.

Митрәй, үрелеп, көмеш акчаны алды, тешләп карады, тәңкә тишек һәм ниндидер хатын-кыз чәче исе килә кебек иде.

– Болгар хатын-кызларының хәситәләреннән, чәч толымнарыннан җыелган көмеш бу. Моны синнән бер генә сәүдәгәр дә алмаячак, хәрәм акча бу, Егорка, хәрәм. Ипле вә ихлас сәүдәгәр мондый акчалар белән сату итми, бигрәк тә Болгар базарларында. Башы ике булса гына инде.

– Мин сәүдәгәр түгел, мин сугышчы. Мин бу байлыкны дошманны җиңеп, талап алдым. Талау – минем кәсебем. Ходай миңа бу кәсепне үзе язган.

– Әйбәт кәсеп димәс идем, Егорка. Көннәрдән бер көнне синең халкыңны да талап китүләре бар бит. Һәм, талаубезнең кәсеп дип, хатын-кызлары алдында мактансалар. Яман, яман эш кылып йөрисең, Егорка. Моны Наталья да килештермәс.

– Басурманнар – безнең кан дошманыбыз, – дип, өстәлгә сукты Егорка һәм ачык сандыгын шап итеп япты да Митрәйнең изүенә үрелде. – Наталья минеке булыр…

– Кызлар толымын кисеп җыйган тишек акчага сатып алырга исәбеңме?! Чирканам мин ул акчалардан, кулыма алырга куркам, Аллаһы каһәреннән куркам. Беләсең килсә, ул кыз балалар аны кияүгә чыкканчы җыялар, үзенә күрә бирнә байлыгы ул, туй өлеше. Син аларның толымнарын кисеп йөрисең, капчык-капчык төяп, Владимирга алып кайтасың да мактанасың. Тфү, кеше түгел син, иуда!

– Атасы, бу ни инде тагын? Егорка кызыбызның кулын сорарга килгән, сандык тутырып акча китергән… Сәүдәгәрме син? Шул акчалар өчен көн-төн сәүдә итәсең түгелме!..

– Итәм, итәм, Марфуша, көн-төн сәүдә итәм. Ләкин Митрәй беркайчан да кеше хакына кермәде. Болгар төркиләре белән безгә сугышырга түгел, сәүдә итәргә, кызлар алышырга кирәк. Ишетәсеңме, Марфа? Тагын бер кызым булса, мин аны да Болгарга кияүгә бирер идем.

– Абау, атасы, сөйләмә юкны. Ходайдан курык.

– Әллә Ходай моңа каршымы, Марфа?!

– Юк та бит, атасы… Тукта әле, тукта, әллә тагын… Күз нурымны?.. Хакмы шул, Митрәй, дим?!

– Җибәрдем, анасы. Хет ас, хет кис, җибәрдем. Менә бу адәмгә бирмәс өчен җибәрдем! – диде тәгаен үҗәтләнеп киткән сәүдәгәр.

– Ике ат исәбенәме?

– Ике ат һәм ике алтын исәбенә, Марфа. Менә ул ике бәлеш алтын, Егорканың тишек тәңкәләренә генә торырлык бәһа. Мә, ал, җыеп куй, – диде Митрәй һәм ике алтын бәлешне өстәлгә ташлады.

Хата эшләвенә ул соңрак, Егорка сандыгын, күтәреп, аның өстенә ташлагач төшенде. Егорка мәче урынына өстәл артыннан сикереп чыкты, идәндә аунаган акчалар өстенә барып төшкән Митрәйне изүеннән эләктереп аягына бастырды.

– Җирбит, оятсыз! – дип, эшнең асылына төшенмичә, хатыны кулына уклау алды, ирнең башына сугасы итте, әмма Егорка уклауны этеп кенә җибәрде һәм, теш арасыннан ыслап:

– Мин үзем аның җанын җәһәннәмгә олактырам! – диде. Һәм шундаен иттереп сәүдәгәрнең йөзенә орды, тегенең бите-борыныннан шаулап кан китте. Менә шунда гына Марфа акылына килде, чебиләрен карчыгадан сакларга ташланган тавык кебек, Егоркага килеп ябышты. Егорка исә аны селтәп кенә җибәрде.

– Үтердең ич, үтердең! – дип чырыйлап кычкырып җибәрде Марфа. Хатын идәндә аунаган уклауны алды һәм Егоркага кизәнде, әмма Егорка аны янә селтәп кенә җибәрде, хатын арт чирәбе белән мичкә барып бәрелде һәм буш капчык кебек идәнгә сыдырылып төште. Егорка хәнҗәрен тартып чыгарды, Митрәйнең канлы йөзенә китерде.

– Әйт, кызыңны, чынлап та, басурманнарга биреп җибәрдеңме?!

Митрәй сәүдәгәр башын чайкады, ләкин Егорка аның кызны биреп җибәрүенә тәгаен ышанган иде инде. Ул сәүдәгәрне хатыны аунап яткан мичкә таба төртеп җибәрде дә йөгереп өйдән чыгып китте. Марфа апай аңына килеп торып басты һәм бите-йөзе канга баткан ире янына килде, башын, күтәреп, тезенә салды. Митрәй күзләрен ачты һәм, хатынына карамый гына:

– Иләс-миләс килеп утырма, акчаларны җый да иске мунча чормасына менгезеп яшер. Минем кузгалыр әмәлем калмады, иңбаш сөяген сындырды бугай, мөртәт, – диде.

Марфа апай, ашыга-кабалана, идәнгә сибелгән тәңкәләрне сандыкка җыя башлады, җыйды, иренә карады.

– Йә, атасы?

– Кар базына төшер, булмаса. Торма катып, кайтып керүләре бар. Кайтканда, тыкрык башында ишләрен дә күргән идем.

– Алар унлап җайдак килгән иде, тегеләре борылып киттеләр, ә Егорка өйгә үзе генә керде.

– Бар инде, кушканны эшлә.

Марфа апай сандыкны күтәреп ишеккә юнәлде, Митрәй сәүдәгәр йөзен чыта-чыта торды да, канаты каерылган каздай бер кулын салындырып, исән кулы белән ишекне барып япты. Аннары өстәл янына килде дә исән кулы белән кружкага мөлдерәмә тутырып көмешкә салды һәм, бер валчык ризык та капмый, бер сулышта эчеп бетерде.

7

Асылгәрәй ашыкты, ул җаны-тәне белән тизрәк Сүрә елгасын кичәргә теләде. Елганы кичүгә, Болгар кальгалары башлана, анда азамат егетләр, анда үз җире. Ул Егорканың кем икәнен белә иде инде. Аның хәлен сизенгән кебек, илчеләр башы Габдулла да ашыкты, хан оныгы Хансөяр дә. Юл таныш иде, атларны утларга бик аз гына туктап алдылар да тагын кузгалдылар. Шул җай белән барсалар, тиздән Сүрә елгасы буена килеп чыгачаклар иде. Ниһаять, елга болынына җиттеләр. Шунда, инде кичүгә якынлашып килгәндә, артта ат тояклары тыпырдавы ишетелде. Таң аткан иде инде, елга өстеннән сыек кына томан күтәрелә. Илчеләрнең бериш азамат егетләре алдан бара, бер ише арттан. Уртада арба һәм углан Габдулла, хан оныгы Хансөяр. Углан Габдулла, кичү күренүгә, ике егетне алып алдан чапты.

Арттан килгән азамат егетләрнең берсе әче итеп сызгырып җибәрде, хан оныгы артына әйләнеп карады. Ул биш егетен арбаны сакларга калдырды, калган бишесе белән куа килүчеләргә таба ат башын борды. Җәясен алды, ук куйды. Егетләре дә шуны ук эшләделәр.

Арбага җиккән ат кушаяклап чаба, Асылгәрәй аягүрә баскан да, дилбегәсен болгый-болгый, атны куалый. Ат корсагы астыннан түбәтәй-түбәтәй ак күбек очып кала.

– На, на, малкай, на! – дия-дия куалады атын Асылгәрәй. Аның тизрәк кичүгә җитәсе һәм аръякка чыгасы килә. Ул белә иде: аларны Егорка яугирләре куа. Егорка кулына эләксәләр, берәү дә исән калмас, болгарларны гына түгел, кызны да кылычтан уздырыр.

Кыю киләләр иде Егорка егетләре, ук-җәяләре юк, кылычларын баш очларында болгыйлар. Урыслар якыная башлагач, болгарлар ягыннан уклар ява башлады. Ике урыс җайдагы аттан мәтәлеп төште, атлары ияләре тирәсендә тулгана, ә ишләре гүя аларны күрмәделәр дә, һаман киләләр. Ләкин өченче урыс та ук тиеп аттан очкач, яугирләр икегә аерылдылар һәм ике яктан арбаны куа киттеләр.

– Арбаны тулганага алырга исәпләре, борылдык! – дип кычкырды хан оныгы.

Арбага җиккән ат арыган, әмма һаман кушаяклап чаба, хайван, чарасыз калып, соңгы гайрәтен бирә иде, күрәсең. Арба тизлек белән кичүгә якынлашты, урыс яугирләре арбаны тулганага алып өлгермәделәр. Шуннан алар туры арбага юнәлделәр, ләкин аларга каршы хан оныгы кузгалды. Ул бертуктаусыз уктан алды, урысларның тагын бер җайдагына ук тиде. Ә алдан килүче җирән сакаллы берәүне ук алмады, аны гүя уклар читләтеп үтә иде. Хан оныгы егетләренә җитәрәк ул атын кисәк уңга алды һәм арбага якыная башлады. Җайдак ниндидер могҗиза белән аларны узып китте. Хан оныгы Хансөяр җәясен ташлады да кылычын суырып алды, аның артыннан чапты. Ул аны бик тиз куып җитте һәм нигәдер:

– Тукта! – дип кычкырды.

Яугир туктамады, хан оныгы Хансөяр атын тагын да куа төште, җайдакны куып җитте, кылычын күтәрде, ләкин яугир аңа кылычын куйды, корычка корыч тиеп, чаткылар очты, әмма хан оныгының кылычы, кәкре булганга, шуып китеп, дошманның битен сыдырды. Бик аз тигән кебек иде, яугирнең күзенә эләккән икән, ул бакырып җибәрде һәм бер якка ауды, Кичүгә йөз адым гына ара калып бара. Хан оныгы сул якка бакты. Урыс яугирләре аның ике егетен яралаганнар, ике җайдак, томырылып, арбага таба килә иде. Хан оныгы аларга каршы чапты, ике егете аңа иярде. Дошманга каршы чапканда, ни кыласын әле ул белмәде. Уктан аласы иде, һичьюгы, берсен. Җәясен ташлады. Ул егетләренә каерылып карады, урыс яугирләрен уктан алырга, дип кычкырды. Әллә каушадылар укчылар, әллә тидерә алмадылар, җайдаклар күзгә күренеп якынайдылар. Хан оныгы Хансөяр өч яугиргә каршы китте. Ул кылычын әле уң кулына күчерде, әле сул кулына, ике кул белән дә оста орыша иде. Ләкин ул сайлаган яугир дә кылычын әле бер кулына, әле икенче кулына күчергәләп алды. Яугиргә җитәрәк ул атын кинәт уңга каерды һәм, кылычын сул кулына күчереп, тегенең муенына чапты. Алай да ике яугир арбага таба үттеләр. Аларның берсе хан оныгының укчысына сөңге ташлады, укчы күкрәгенә сөңге кадалган килеш чалкан төште. Ләкин икенчесен хан оныгының исән калган укчысы уздырмады – хәнҗәр ташлады, хәнҗәр яугирнең бугазына кадалды. Әмма бер яугир арбага якынаеп килә иде инде. Хан оныгы аның артыннан чапты, атын куалады һәм кычкырды бугай. Ул абайлап алды: Асылгәрәй атны һаман куа, менә-менә кичүгә төшә торган юлга җитәләр, вәләкин урыс яугире дә арбага бик якын иде инде. Нишләргә теләгәндер урыс яугире – ул белмәде, хан оныгы Хансөяр ияренә менеп басты һәм дошманга хәнҗәрен ташлады. Тимәде хәнҗәр, ияр тимеренә кагылып, зеңләп, читкә очты. Ат кош кебек очты, ике ара якынайды, хан оныгы Хансөяр арбадагы Асылгәрәйнең зурайган күзләрен, Натальяның куркынган йөзен күрде һәм, бүре кебек, яугир өстенә ташланды. Ул аның аркасына килеп төште һәм, үзе белән иярдән суырып алып, чирәмгә тәгәрәде. Хикмәт, икесе дә егылсалар да, сикерешеп аякларына бастылар, икесе дә кылычларына ябыштылар, ләкин икесе дә путасыз һәм кылычсыз калганнар иде. Шуннан икесе дә әтәчләр сыман бер-берсенә якыная башладылар. Беренче булып яугир һөҗүм итте, килер җайдан хан оныгы аны селтәп атты, теге әллә кая тәгәрәп барып төште. Торды һәм тагын килә башлады. Бу юлы ул хан оныгына аяк чалды, әмма хан оныгы, баш аша очып, янә аягына басты һәм сикерде дә кушаяклап яугирнең күкрәгенә типте. Яугир аһ итте һәм чалкан төште. Торырга итте, әмма башы яңадан җиргә сеңде.

Яугирне ике ягыннан тотып торгыздылар, аякка бастырдылар.

– Ты Егорка? – дип сорады хан оныгы.

Яугир башын чайкады, имеш, мин Егорка түгел.

– Егорка ты, – диде аңа хан оныгы. – Хәзер без сине убивать будем, Егорка.

Егорка дигәне урман ягына борылып карады, анда җан иясе юк иде.

– Не Егорка я.

– Но кто ты? Ты хотел жениться на девушке, которую мы увезли?

– Обманул, обманул он меня, сволочь! – диде яугир, авызына тулган канны төкереп. – Десять золотых обещал…

– Мы тебя будем убивать. Потому что ты убил мою сестру. Ты совершил большой грех, резал косы наших девушек, угонял их в рабство. На, – диде аңа хан оныгы Хансөяр һәм янында басып торган егетнең хәнҗәрен алып бирде. – Бери, достойно прими смерть. Ведь убивая других, особенно слабых, ты наслаждался их кровью. Свой грех смой своей смертью.

Яугир кулына хәнҗәрне алды, ике азамат егет аңа ук төбәгән, качып китү турында уйларга да түгел. Хак, ул Егорка түгел, ләкин Егор белән, чынлап та, кызларның толымнарын кисеп, көчләп йөрмәдемени?!

– Мин аны үзем кылычтан уздырам, меңбаш, үзем. Ике егетебезнең башына җитте, – дип атылып чыкты азамат егетләрнең берсе. Кылычын суырып алып, азамат егет әсир яугиргә таба кузгалды, шулчак әсир үз корсагына сабына кадәр хәнҗәрен кадады.

Аръякка чыгып, кызны коткарган Асылгәрәй килеп җитте, ул сулышына капкан, сүзен әйтә алмый торды. Корсагына хәнҗәр кадаган килеш яткан яугирнең йөзенә карады да:

– Егорка түгел бу, хан оныгы Хансөяр. Гөнаһсыз кешене үтергәнсез.

– Гөнаһсыз түгел ул, Асылгәрәй агай, гөнаһсыз түгел, ике егетебезне чапты.

Хан оныгы Хансөяр Асылгәрәйгә бер сүз дә әйтмәде, бары тик егетләренә:

– Мәетләрне үзебезнең якка алып чыгып күмегез, – диде һәм, борылып, аты янына таба китте.

Азамат егетләр урысларны үз якларына күмделәр, ә юлдашларын, елга аръягына алып чыгып, мөселманча җирләделәр. Урыс кызы аңа исе китеп карап торды. Аннары янә юлга кузгалдылар. Беренче кальгага җиткәндә, эңгер иңгән иде инде. Шунда кунарга булдылар. Асылгәрәй кызны аерым бүлмәгә йокларга салды. Үзе әле булса түр якта кымыз эчеп утырган хан оныгы янына килеп утырды.

– Ике егетем югалттым, Асылгәрәй агай. Егетләре егет кенә идеме. Менә дигән тупчылар.

– Алардан да югалтулар шактый. Җиде яугирләре ятып калды. Үч алынды.

– Үч, үч, – диде хан оныгы. – Кайчанга кадәр без шулай бер-беребездән үч алып яшәрбез. Әйе, Асылгәрәй агай, үч алдым, ә күңел тыныч түгел. Иң явызлары исән калдылар.

– Анысы хак, хан оныгы. Иншалла, бер очратырбыз әле үзләрен, юлның җөе юк, үчнең көне юк.

– Бетмәс ул сугыш, Асылгәрәй агай, кемгә җир, кемгә мал кирәк.

– Ә кемгә – дин. Минем кызны әнә теге мөртәт… Үч аласым килә үзеннән. Ни өчен икәнен дә белмим, ә бәгырем каткан.

– Үч үчкә илтә, диләр дә, үч алмый да булмый шул. Иртәгә үк хан дәшәр. Ни әйтербез… Хәер, Габдулла углан барысын да җиткерер, безне дәшеп тә тормас. Юлыбыз уңмады, Асылгәрәй агай. Күрдең Габдулла угланны, безне ташлап алдан чапты. Әбезнең белән әнә нинди хәлләр булып алды.

– Ашыккандыр, хан, бик ашыгыч шартнамә, диде бит.

– Ашыгычтыр анысы, шик юк. Хан монголлардан курка.

– Куркырлык халык ди ич. Ярты төрки дөньясын яуладылар.

– Ятыйк, Асылгәрәй агай. Иртә кичтән хәерлерәк. Күңелне тәмам сагыш басты.

– Сөмбеләңне сагынасыңдыр әле, малаеңны да. Зурдыр инде.

– Үсә, тиресе текмәгән.

– Хансөяр туган, ничәмә ел инде бер сорау борчый мине, теге вакытта ул Сөмбеләне монголлар урлаган дигәннәр иде, хак сүзме шул, әллә, булмаса, тел чарлыйлар гынамы?

– Булды, булды андый хәл, Асылгәрәй агай. Урладылар. Соңыннан коткардык.

– Һә, алай икән, менә сиңа ишетмәсәң ишет. Минем дә бит әнә Гәүһәрем… Әйе, урланган кебек була инде. Син әнә коткаргансың, мин Владимирга барып та, баламның нурлы йөзен күрми кайтам. Малаең әйтәм, укуга хирысмы, ук-җәягәме?

– Ук-җәягә, Асылгәрәй агай. Кулыннан – камчысы, иңеннән җәясе төшми.

– Анысы шәп, ил сакларга батыр үсә, димәк.

– Тук мин ул ук-җәядән, Асылгәрәй агай, гарык. Кулыннан китап төшмәсә икән, ә ул кулына китап та алмый.

– Шәех Кол Галигә укырга бир син аны. Бик тиз кеше итәр, тылсымга ия адәм диләр бит аны. Беләсеңме, мин бит сәүдәгәр Сәлахетдиннән бер кыз даулап алып калган идем. Күзләрең акайтма, хан оныгы. Китергәлиләр, китергәлиләр кызларны да. Шуннан бу бала Биккол сәүдәгәр җибәргән кыз булып чыкты. Ул аны башта сиңа юллаган икән, син өйдә булмагач… Кыскасы, мин кыз баланы үземә алмакчы иттем. Бушка түгел, Сәлахетдиннең учына ике алтын бәлеш салдым. Алып кайттым баланы өйгә, Бибиҗамалым куанып бетә алмады, Гәүһәрем кайтты, Гәүһәрем кайтты дип, өтәләнеп йөрде. Теге хан тилгәне Бәхтияр кайткан да сорамый-эзләми аны шәех Кол Галигә алып киткән. Ә ул баланы Кол Гали кайдадыр укыткан икән хәтта. Биккол аны атап Кол Галигә җибәргән икән.

– Шуннан ни?

– Ни булсын, калдырган да кайткан баланы. Сугып җибәрәсем килгән иде үзенә, эләктереп алды да култык астына кыстырып зырылдатып әйләндерде. Мин аңарга гашыйк, өйләнәм, шәех барыбер аны миңа бирер, дигән була.

– Миңа бу хакта берәү дә бер сүз әйтмәде.

– Бәхтияр әйтте, Биккол шул кыз аша шәех Кол Галигә ниндидер хат алып кайткан, дип. Ләкин кыз хатны Бәхтиярга күрсәтмәгән.

– Кызны шәехтән сорарга барырга исәбең юкмы соң, Асылгәрәй агай?

– Ничек шәех кадәр шәехтән барып сорамак кирәк, хан оныгы? Аннары Биккол аны атап җибәргән икән. Биккол сәүдәгәрнең кем икәнен беләсең, хан белән бер табактан ашаган кеше, әле дә анда хан йомышын юллап ята, Бәхтияр шулай дип сөйләнде.

Асылгәрәй хан оныгының түр якка мендәр алып ятканын күрде дә үзе дә барып ятты. Әмма күзенә йокы кермәде. Күз алдыннан бер генә мизгелгә дә кияве кенәз Святославның йөзе китмәде. Аның бердәнбер кызы урыс кенәзендә кияүдә. Тел-диннәре ят булса да, бер-берен яратышып-сөешеп өйләнешкән булсалар бер хәл иде, андыйлар да бар, Аллага зарланып булмый. Хан кадәр хан әнә марҗа белән тора. Монда бит балакаемны әсир итеп бәйләп алып китәләр. Ничекләр йөрәкләрең ярылмады микән, балакай. Бигрәк шыксыз һәм ят кеше бит. Хәзер бер мәсьәлә калды: ничек бу хакта Бибиҗамалга әйтергә. Владимирда кияүдә, исән, дисә, нигә алып кайтмадың, һичьюгы, барып күрмәдең, дип җанга тиячәк, инде юк анда безнең бала, дисә, ничек алдамак кирәк, бер мендәргә башларын куеп йоклыйлар лабаса. Аннары алдый да алмый ул, ничек яшермәк кирәк, бала турында сүз бара ич. Ярый, тынычлан, йокла. Бәхтиярның сүзе хакка чыкса, бәлкем әле, Бүләкне Бәхтиярга биреп тә куяр. Әйе, үзара мәхәббәтләрен тапсалар. Кичерер Бибиҗамалы аны, аңлар, хәленә керер, боерган итсә, Раббысы шаһит – намусына хилафлык кылмады, белеште, кызның кемдә икәнен тапты. Ары таба язганы булыр, Аллаһы Тәгаләдән узып булмый…

8

Маймыл елының Сәфәр ае җиденче көнендә углан Габдулла Болгарга кайтып төште һәм туп-туры атасы янына узды. Атасы Илһам хан аны тәхетеннән торып каршы алды, кече өстәл янына әйдәде. Чәй янында Габдулла углан Владимир кенәзе Юрий Всеволод улы белән булган рәсми әңгәмәсен атасына сөйләп бирде. Илһам хан угланын бүлдерми генә тыңлап торды, әкрен генә, берәмтекләп, дисбе тартты. Дисбе ташлары энҗе-мәрҗәннән иде, шәм яктысында җем-җем итеп китәләр. Ханның күңел күзе каядыр еракта, ул угланын тыңламый иде инде. Ул кенәз Юрийның ошбу адымга бармаячагын алдан ук белгән, әмма сынап карарга иткән иде – барып чыкмады. Хәзер үз көченә генә таянырга кала. Кенәз Юрий атасы кебек каты куллы була алмады. Йомшак табигатьле, фикерен бик тиз үзгәртүчән, бераз тотрыксыз. Үзенең холык-фигылен белгән кебек үз тирәсенә дә шундыйрак кешеләрне җыйды. Ләкин бер яманга – бер изге дигәндәй, кенәз янында абасы Святослав бар иде. Менә бусы инде энесенә капма-каршы кеше – явыз, үчле, мәкерле, шәфкатьсез, шикчел. Нәкъ менә шул кеше йомшак табигатьле кенәз Юрийны ниндидер дәрәҗәдә тулыландырып тора иде шикелле. Угланының тел төбеннән белде: кенәз Юрий абасының киңәшен тоткан. Бер дә бүтән түгел.

Боярлар һәм кенәз тирәсендәге куштаннар, епископ Митрофан Илһам хан шартнамәсенә каршы да килмәгән булырлар иде, бәлкем, чөнки беләләр – Барс елында Владимир халкы ачлыкка тарыды: чәчкән икмәкләр шытып чыгу белән көеп, кенәзлектә моңа кадәр булмаган ачлык башлана. Малларны суеп бетерәләр. Илһам хан аксакаллары белән сөйләште дә олуг кенәз исеменә кораб-кораб икмәк җибәрде, барлык сәүдәгәрләренә урысларга икмәк илтеп юнь генә итеп сатарга фәрман бирде. Әнә шулай Владимир-Суздаль кенәзлеген Илһам хан зур фаҗигадән коткарып калды. Олуг кенәз Юрий янындагылар моны беләләр, исләрендә булса кирәктер, ә менә кабих Святославка гүя бу дустанәлек кагылмый.

Урыс кенәзе Юрий Всеволод улына үпкәсе зур иде Илһам ханның. Игелек кылганны оныткан. Һичьюгы, үз дружинасын җибәрсен иде, ахыр чиктә алтын бәһасенә. Түләр иде Илһам, казнасында маясы бар, Аллага шөкер. Адәм баласы йомшак табигатьле булырга мөмкин, ләкин моның өстенә сәләтсез һәм ихтыярсыз булу кенәз кадәр кенәзне бер дә бизәми иде. Шартнамәгә ризалык бирмәвенең михнәтен бер күрер әле, мәгәр соң булыр.

– Аңлашылды, углан, йөреп кайтуыңа шөкер кылам. Бар, ял ит. Анаңны күр, ул борчылып тора иде. Аннары тагын тәхет ягына сугылып китәрсең әле.

– Яхшы, атам, мәрхәмәт.

– Анда хикмәтле хәлләргә дә тап булгансыз икән. Асылгәрәй кызын тапкан диме?..

– Асылгәрәй агайның кызы Гәүһәр кенәз Святославта, атам.

– Сөбханалла, сөбханалла, әллә ниләр ишетерсең, – диде Илһам хан һәм тәхетенә таба кузгалды, күрәсең, аның тагын кемнәрнедер кабул итәсе бар иде.

9

Менә шунда ышанды Бүләк-Ләйлә язмышка. Аллаһы Тәгалә үзе илтә ич теләгән кешесенә – мөгаллименә. Аны озата килгән егет аңа ошады, гади-садә, бит-йөзе дә, буй-сыны да килешле, җитмәсә, хан җансакчысы. Аннары ул аның кебек үк яшь.

Әле булса хәтерендә: монголлар, Харәземне алгач, Үргәнеч тирәсендә күренә башладылар. Атасы Баһман баһадир Кол Гали мөгаллимгә Үргәнечтән китәргә тәкъдим итте. Кол Гали карусыз ризалашты, һәм алар кирмәннән шәехне озатырга чыктылар. Баһман баһадир мосафирлар белән кочаклашып саубуллашты, әниләре мөлдерәмә яшь тулы күзләре белән аларга карап торды. Аннары Биккол сәүдәгәргә:

– Биккол агай, Биккол агай, Кол Галине сакла! – диде. Шулай диде дә, күзләрен читкә алып, йөзен яулык очы белән каплады, ничектер кечерәеп калгандай сыгылып төште. Алар китә башладылар. Ләйлә анасының кулыннан ычкынды да, йөгереп җитеп, мөгаллименең аягыннан кочты. Кол Гали аның башыннан сыйпады, аннары иелде дә күзләренә карады.

– Син зур-зур булып үскәч, мин сине Болгарга чакыртырмын, яме, Ләйлә. Биккол бабасы, шулай бит, чакыртырбыз бит?!

– Бисмиллаһир-рахмәнир-рахим! Амин, балам, шулай була күрсен.

Болгарга юл алган кәрванга ияртеп җибәргәч, Биккол карт Үргәнечкә кире әйләнеп кайтты. Үргәнечтә өй алганда, Биккол сәүдәгәр күршесе кем буласын белмәгән иде. Күршең үзеңнән яхшы булсын, диләр бит, ул шуны гына теләгән иде һәм теләген Аллаһы Тәгалә ишетте: аңа күрше итеп баһадир Баһманны бирде. Ул гынамы, алар якташлар булып чыктылар. Алар бик тиз танышып, үзара йөрешә, аралаша башладылар. Аннары Баһманның гүзәл хатыны кыз бала тапты. Тансыклап тугангамы, атасы кызны Бүләк дип йөртә башлады, әмма Биккол аңа мулладан Ләйлә дигән исем куштырды. Атасы белән анасы аңа еш кына Бүләк диделәр, ә Биккол бабасы (ул аңа балачактан ук, теле ачылгач та) Ләйлә дип дәште.

Ләйләнең анасы төрки хатын-кызындагы барлык гүзәл сыйфатларны үзенә җыйган гыйффәтле бер ханым иде. Юантык бәдәнле баһадир Баһман янында кипаристай зифа сынлы, гаҗәеп мөлаем йөзле хатынны күрү бераз сәеррәк тоелса да, бу ике насыйби адәм тату яшиләр иде. Гаиләдәге татулыкның тоткасы гүзәл Зөлхидә ханымда иде булса кирәк. Чөнки бу хатындагы хозурлыкны Биккол ни белән дә чагыштыра алмады. Ир-атка булган мөнәсәбәте йомшак-мөлаем. Тикмәгә генә гарәп хәлифәләре: «Хатын-кыздагы гыйффәтлек – аның ир-атка булган мөнәсәбәтендә», – дип әйтмәгәннәрдер. Кипаристай сынлы Зөлхидәсен хәләл ире баһадир Баһман шул чиккә җитеп ярата ки, гәрчә картлыкка бер аягы белән баскан булса да, Биккол көнләшеп куяр иде.

Алар тату-дустанә яшәделәр, һәр кунак табынына берсен-берсе дәштеләр, озаклап, дөнья хәлләре турында сөйләшеп утырдылар. Шуннан, күп тә үтми, Харәземнән Кол Гали күчеп килде. Ике күрше тәгаен бер гаилә булып киттеләр. Ләйләгә алты яшь тулгач, Кол Гали аны укырга-язарга өйрәтә башлады. Зөлхидә үзенә бер кул эше табып, сокланып, аларга карап торды. Кичләрен тагын бергә җыелдылар, Биккол белән баһадир Баһман дөньяви хәлләрдән фәлсәфә саттылар, ә Кол Гали белән Зөлхидә Ләйләгә сабак бирделәр. Кайчак Биккол карт думбра алды, ә калганнары җырладылар, еш кына Ләйлә белән Кол Галине биеттеләр, уйнадылар, күңел ачтылар, эчләре катканчы көлештеләр. Әлбәттә инде, уен уртасында һәрчак Ләйлә булды. Әнә шулай Ләйлә, акылы, зиһене тернәкләнә башлаганнан бирле, Кол Гали белән булды. Гәрчә бала гына булса да, бу кешене ул пәйгамбәрдән ким күрми иде. Чөнки аңа ул чакта җиде яшь тулып сигез генә киткән иде. Аннары монголлар килделәр, атасын кылычтан уздырдылар. Монголлар анасын алып киткәндә, җир астыннан калыккандай, алар каршында Биккол сәүдәгәр пәйда булды. Биккол бабакае янында тагын ниндидер кеше бар иде. Ыспай киенгән, карт та түгел, яшь тә түгел. Шул кеше нойонга пәйҗәсен күрсәтте. Ул вакытта Ләйлә аның ни икәнен белми иде, ул сату-сәүдә итәргә рөхсәт тактасы икән. Биккол бабакае башта Зөлхидәне алып калмакчы булды, нойонга шактый алтын акчалар тәкъдим итте. Әмма теге башын гына чайкады, чөнки анасы Җучи хан ыстанына озатыласы хатын булган икән. Ә менә Ләйлә өчен нойон алтыннарны бик теләп алды.

– Кызны бирә алам, – диде нойон. – Хатынны юк, Җучи ханга тартылырга тиеш.

Нойон җәйпәк йөзле, чөенке борынлы, тар маңгайлы иде. Биккол бабакае белән төксе сөйләште, тәкәббер кыланды. Нинди юллар белән Биккол бабакае аны коткарып алып калуын Ләйлә әле белми иде. Сәлахетдин сәүдәгәр аны Үргәнеч каласының мәдрәсәсенә урнашкан Җамалбикә атлы тәрбияче хатынга китерде. Нидер сөйләштеләр дә, Ләйләне Җамалбикә алып калды.

Аннан бик күп еллар узды. Күп дип, Ләйләгә уналты яшь тулды, унҗидегә китте. Менә шунда тәрбияче Җамалбикә мәдрәсәсенә Ләйләне калдырып киткән Сәлахетдин сәүдәгәр килеп керде.

Тәрбиячесе Җамалбикә белән ничек сөйләшкәннәрдер, ике көн дигәндә, Сәлахетдин сәүдәгәр җиде кыз белән аны Болгарга алып китте.

* * *

Сәүдәгәр Сәлахетдин беркайчан да мөгаллиме Биккол сүзеннән чыкмады. Барысын да ул аның киңәше белән эшләде һәм, әйтергә кирәк, һәрчак уңды. Ә Биккол исә беренче көннән үк монголлар белән уртак тел тапты. Нинди юллар белән Җучи тирмәсенә кереп пәйҗә алганын Сәлахетдин белми иде, әмма ул пәйҗәне кулына төшергән иде. Ләйләне Җамалбикәгә тәрбиягә биреп калдырырга да ул өйрәтте. Соңыннан гына белде Сәлахетдин: ошбу мәдрәсәгә монгол нойоннары, тиешле бәһасен биреп, үзләренә ошаган әсир кызларны тәрбиягә биреп калдыралар икән. Ә инде тегеләр балигъ булгач килеп алалар, теләкләре булса өйләнәләр, теләкләре булмаганда сатып җибәрәләр. Әлбәттә инде, тәрбияче туташка һәммә нойон тиешле акчасын биреп калдырган. Ләкин бар нойоннар да орыш кырыннан әйләнеп кайтмаган, ятып калганнары да булган. Әнә шундый кызларга тәрбияче үзе ия булган һәм аларны үзе сатып җибәрә торган. Мәгәр ни сәбәпледер, буе-сыны җитсә дә, Җамалбикә Ләйләне беркемгә дә бирмәгән һәм бик күрсәтмәгән дә. Чөнки ул Сәлахетдиннән шактый акча алып калган булган икән, кызның иясе барын белгән – көткән.

Менә, ниһаять, Биккол кушуы буенча, Сәлахетдин янә тәрбияче туташ янына килде. Гадәттә, монгол ир затларының таләпләре шактый сәер. Җамалбикә кызларны, нигездә, монгол хатын-кызларына охшатып тәрбия бирергә тырышкан. Монголлар өчен хатын-кыз беркайчан да ир-атка каршы әйтергә тиеш түгел, ул һәрвакыт аңа «әйе», «ярый» дип торырга, бар кушкан эшен дә карусыз үтәргә тиеш. Яудан кайткан ирнең итеген салдырырга, өс-башын алыштырырга, селтедә юган җәймәгә яткырырга тиеш. Кыскасы, тәрбияче туташ Сәлахетдингә барысын да бәйнә-бәйнә сөйләде, аңлатты. Һәм туташка ышанмаслык та түгел иде. Шуннан ары тәрбияче аңарга кызларны күрсәтеп йөрде. Һәр бүлмәдә бер генә кыз тора икән. Имеш, серләрен бүлешмәсеннәр. Әмма тәрбияче ахирәтләшүне тыймый икән, чөнки кешенең кемгә дә булса эчен бушатасы килә, югыйсә ул йомыкыйлана, аз сөйләшә, кешеләр белән аралашмый башлый дип аңлатты. Кызларны биредә төрле һөнәрләргә өйрәтәләр икән. Аш-су әзерләү турында әйтеп тә торасы юк, күлмәк тегү, җеп эрләү, чигү чигү, хәтта атнага бер уку-язуга да өйрәтәләр икән.

– Белем-сабак кем бирә? – дип сорады мәдрәсәдәге кызлар тормышы белән кызыксына башлаган Сәлахетдин.

– Мөгаллимәләребез бар, – диде туташ, тәкәббер төстә.

– Минем, Җамалбикә туташ, тизрәк үзем калдырган кызны күрәсем килә.

– Мин туташ түгел, сәүдәгәр, мин – ханым. Ирем яуда ятып калды.

– Кичерә күрегез, – диде Сәлахетдин, чөнки ошбу хатын торган саен ошый бара иде аңа.

– Ләйлә – ушлы кыз, белемгә омтыла, күп укый, хәтта мөгаллимәләре белән бәхәскә дә керә. Килеп алып китәргә исәп тотмаган булсагыз, мин аны киләсе елга мөгаллимә итәргә тора идем.

– Ләкин мин аны алып китәрмен, Җамалбикә ханым. Чөнки бабакае шулай кушты.

– Кызыгызны алып китәргә итсәгез, иң әүвәл кала тарханыннан фатиха алырга туры килер, сәүдәгәр. Ә бу хәл өчен ул шактый акча умырып кала.

– Минем пәйҗәм бар, ханым. Мөмкин булса, мин бер үз кызымны гына алмас идем, җиде-сигезне.

Җамалбикә ханым туктады, кашын сикертеп, Сәлахетдингә карап алды.

– Нигә сезгә җиде кыз?

– Сәүдәгәр лә мин, Җамалбикә ханым. Аннары мин бит тол кеше, буйдак. Дуадак каз кебек тик йөрим шунда.

– Җиде – изге сан югыйсә.

– Миңа Тычкан, Сыер, Барс, Куян, Аждаһа, Елан, Ат елларында туган кызлар кирәк. Моның минем өчен хикмәте бар, Җамалбикә ханым. Кызларыгыз биреп җибәрсәгез, Җамалбикә ханым, мин сезне балда-майда гына йөздерермен. Сәүдәгәр ич мин.

– Сайрауга әйбәт сайрыйсыз да, кем аңлаган ир-атны. Әле аркасын, әле битен күрсәтә торган халык бит ул.

– Мин сиңа, Җамалбикә ханым… ни, теге, күрү белән гашыйк булдым. Билләһи менә…

Сәлахетдин ихластан сөйләсә дә курка калды, арттырыбрак җибәрде, ахрысы. Бу хатын белән эш җайланганда, әлбәттә, ул кызларны Болгарга ташып кына торыр иде. Бер кыз бер олау бәһасе тора.

– Тархан риза булырмы соң? Аннары мин дә…

– Тархан бу хакта хәбәрдар, Җамалбикә ханым.

– Хуш, – диде хатын.

Һәм шунда гына күрде Сәлахетдин: тәрбияче абыстайның күзләре яшел икән, бакты да күзләргә, Сәлахетдин ямь-яшел болында кебек хис итте үзен, бит-борыннарын вак кына сипкел баскан, колак очларында дага сыман алтын алка, алкада зөбәрҗәт ташлар, ханым башын борганда, энҗеләр җемелдәп китә.

– Кыяфәтегез үк күрсәтеп тора, абыстаем, сез олуг хан нәселеннән.

– Җучи ханның никахсыз җиденче хатыны дисәм, ышаныр идегезме? Анам Харәзем тарханының өченче кызы була.

– Бу тамаша сөйкемле, мөлаем йөзгә багуга, мин чиксез бәхетлемендер, ханым. Мин бахырыгызга – мәңге буйдак адәмгә – кичә үлем килгән булса, сезне күрми гүр иясе буласым икән, ахирәткәчә зар еларга гына калачак иде.

Сәер хәл: Сәлахетдин үз күзләренә үзе ышанмады, тәрбияче ханым йөзенә гүя алсу яулык капладылар, колакларына хәтле кызарынды.

– Сәлахетдин сәүдәгәр, минем хәләлем орыш кырында ятып калды. Сүбәдәй баһадирның йөзбашы иде. Мин сезгә бездәй хатыннардан көләргә рөхсәт итмәс идем.

Сәлахетдин тирә-ягына күз ташлады, алар ниндидер тар тарлавыкта торалар иде, ике дә уйламый, абыстайның алдына тезләнде.

– Кичерегез мине, кичерегез буйдак җүләрне, Җамалбикә ханым. Мин сезне ихлас күңелдән яраттым. Ышаныгыз.

– Тор, Сәлахетдин. Тор, тор. Күзләремә карап әйт. Мин ялганны яратмыйм. Татлы сүзләрең ихласмы?.. Бәгырь-йөрәктәнме?.. Мин – тол хатын, мине рәнҗетүе бик җиңел.

– Кабул ит мине, Җамалбикә, чит итмә. Минем сиңа никахлап өйләнәсем килә. Хак, мин дә изге затлардан түгел, Гөлзифам ике ел гүрдә ята инде, мин дуадак каздай ялгыз да ялгыз. Коръән тотып ант итә алам.

Җамалбикә аның битенә кагылып алды, җиңелчә генә сакалыннан тартты һәм:

– Кызларың сайлагач, мулланы дәшәрбез, – диде.

Менә сиңа мә, Сәлахетдин тораташтай катып калды. Ул болай ук тиз булыр дип уйламаган иде, аннары Биккол белән дә киңәшмәде, әмма кире кайтырга да соң иде инде.

– Мәхәббәт – Алладан, ялгызлык – адәмнән, бәхет – шайтаннан, диләрме әле, Җамалбикә җаным. Чакыр мулланы, укытыйк никах.

– Башта кызларың сайла. Әйдә. Тик бер шарт белән. Ләйләңнән башка алты, Ләйләң белән җиде. Әйт әле, Сәлахетдин, Ләйлә үз кызыңмы?

– Юк, үземнеке түгел, Җамалбикә. Анасы Күнбай бәктә, атасын кылычтан уздырдылар.

– Кылыч корбан сайламый шул, аның каравы урыны оҗмахтадыр.

Уңга борылдылар да шактый зур бүлмәгә килеп керделәр. Кызлар төрле кул эше белән утыралар иде, барысы да Сәлахетдингә күтәрелеп карадылар. Кызларның карашында бары тик бер сорау күрде Сәлахетдин: «Кем артыннан килгән?» Кием-салымыннан һәм кыяфәтеннән үк күренеп тора, монгол нойоны түгел, димәк, сәүдәгәр – сатып алмакчы. Беләләр кызлар: андый хәлләр дә булгалап тора, тәрбиячеләре сазаган кызларны сәүдәгәрләргә дә биреп җибәргәли.

– Кызларым-былбылларым, – диде Җамалбикә, кул чаба-чаба. – Эшләрегез ташлап торыгыз әле. Һәммәгез дә туган елыгызга карап басыгыз. Әйе, әйе, төркем-төркем. Ләйлә, сиңа да кагыла. Тизрәк, тизрәк булыгыз.

Хатын-кыз хакимнәрне күргәләде Сәлахетдин, әмма Җамалбикә кебекне беренче күрүе иде. Кызлар янына кергәч, толбикәне ул яңа яктан ачты – кыю, хаким, тәвәккәл. Сәлахетдин Җамалбикәнең буй-сынына, аяк киемнәренә игътибар итте. Сәүдәгәр иде ич ул. Толбикә аягында нәкышләп тегелгән болгари читек иде. «Мин китергәндер әле», – дип уйлады Сәлахетдин һәм үзалдына елмаеп куйды, чөнки аңа толбикә абыстай торган саен ошый бара иде. Хак, юантыграк гәүдәле, үрдәк кебек ауман-тәүмәнрәк йөри, мәгәр тулы янбашлы, хакими йөзле, хәтта тавышы да күңелне тартып тора.

Кызлар төркем-төркем булып бастылар. Сәлахетдин Тычкан елыннан бер кызның кулыннан алып читкәрәк илтеп куйды, Сыер елыннан, Барс елыннан, Куян елыннан, Аждаһа елыннан, Елан елыннан һәм туктады да Җамалбикәгә карады:

– Ләйләң Барс елында туган, аннан ике кыз аласың, – диде Җамалбикә. Тавышы көр, йөзе җитди иде толбикәнең.

Барс елыннан Сәлахетдин Ләйләне алган иде инде, тагын бер кызны алып килеп төркеменә кушты. Һәм соңгы кызның кулыннан тоткач сәерсенеп калды. Кайнар иде кызның кулы, гүя утлы күмергә тотынгандай хис итте үзен һәм барыр җайдан исемен сорады.

– Атың ничек?

– Хәерниса, – диде кыз калтыравык тавыш белән, әйтерсең лә думбра кылы зеңләп китте.

– Калганнарыгыз эшегезне дәвам итегез, ә сез бүлмәләрегезгә тараласыз, җыена башлыйсыз. Иртәгәдән дә калмый кузгаласыз.

Шулай диде дә толбикә борылып чыгып китте, Сәлахетдин аңа иярде.

– Мин хәзер йомышчымны муллага җибәрәм, шаһитлыкка мөгаллимнәремне дәшәрмен, – диде барыр җайдан Җамалбикә.

– Ә мин ул арада тарханга барып акчасын түләп килермен, – диде Сәлахетдин.

– Тарханга барып йөрмәссең. Барысын да үзем эшләрмен.

Сәлахетдин толбикәнең беләгеннән тотты, күзләренә карады һәм битеннән үбеп алды.

– Син миңа тәмам Алла бүләге булдың, Җамалбикә җаным.

– Туй итеп тормабыз.

– Туйны Болгардан кайткач, Аллаһы теләсә, – диде Сәлахетдин. Ул бераз гасабилана иде. Күпне күргән кеше булса да, артык кинәт булуы белән ул үзен әкияттәге бер каһарман кебек хис итте, гүя толбикә белән сөйләшүче ул да, ул да түгел, имеш. Кызларны ул караса карады, карамаса – юк, чөнки яшьлек үзе гүзәллек иде.

Алар мәдрәсә бинасыннан чыктылар, ишегалдында йөрүче бер агайны күрүгә, Җамалбикә аны үзенә дәшеп алды.

– Мирхәйдәр агай, мәхәллә мулласы Хаҗиәхмәтне дәш әле, озакламый миндә булсын, – диде.

– Яхшы, абыстай, хәзер дәшәрмен, – дип, Мирхәйдәр дигәне китеп тә барды.

Торган саен, хәлләр чынга әверелә бара иде, әмма Сәлахетдин тынычлана төшкән иде инде. Нишләмәк кирәк, күрәсең, насыйбы шулдыр. Хәерлегә генә була күрсен. Тик менә бәхет дигәне кинәтрәк ишелмәдеме икән? Ләйләне тапты, күрде, исән-сау, Аллага шөкер, инде буй җиткергән, күзләрендә хатын-кызларга гына хас булган нур балкый. Иң хикмәтлесе вә көтмәгәне, әлбәттә, Җамалбикә булды. Менә монысын ул чынлап та көтмәгән иде. Иллә хәерлегә юрады. Өченче елга китте бит инде дуадак каз кебек тилмереп йөрүе, ичмасам, үзе турында кайгыртучысы булыр, сәүдәгә дә ярдәме тиюе бар әле. Бүген-иртәгә булмаса да, ике-өч көннән Болгарга таба олау белән кузгалачак.

– Мин, кайтып, бераз өс-башларны алыштырып килим, булмаса, Җамалбикә җаным?

– Озын-озак йөрмә, – диде Җамалбикә һәм туры күзләренә карады. Сынап, үз итеп.

Сәлахетдин белә иде: ул хатын-кызларга ошый, аңа күз аталар, бигрәк тә Болгарда, монда исә – Үргәнечтә, – гадәттә, хатын-кыз пәрәнҗә бөркәнгән. Күрер күзгә урта бәдәнле, кырыктан узган, иллегә аяк баскан дигәндәй, үзен саллы тота, аты бар, хәтта пәйҗәсе дә куенында. Сәүдәгәр буларак, ул хатын-кыз белән сөйләшә белә, теле чарланган, хатын-кыз колагы белән ярата дигәнне белмәсә дә, алар белән ипле сөйләште, ямьсезләрне гүзәл итте, гүзәлләрнең аякларына төште. Һәм язмыш аны менә кемгә китереп каптырды. Мәгәр белми иде әле ул, Биккол мөгаллиме риза булырмы? Иллә ышана, ул аның өйләнүенә каршы килмәс, иншалла.

* * *

Мулла да, шаһитлыкка килгән мөгаллим-мөгаллимәләр дә никахны тиз тоттылар. Хак, никах табыны мул иде. Никах укыганда да, укып беткәч тә, Сәлахетдин Җамалбикәнең кулыннан җибәрмәде. Соңгы мәлдә ул аңа тәмам гашыйк булды. Аннары мөгаллиме Биккол да ризалыгын бирде, гәрчә үзе килә алмаса да, авырып-сызланып торса да, фатихасын бирде.

Сәлахетдин әле муллага, әле Хәйретдин ага өләшкән акчаларны кулларына учлап тоткан мөгаллим-мөгаллимәләргә карады һәм үзалдына елмаеп куйды. Әгәр дә мәгәр аңа бер үлеп, бер терелергә булса, ул барыбер Җамалбикәне сайлар иде. Аңа нәкъ менә шундый хатын кирәк. Никах укылып, кунакларны озатып һәм икәүдән-икәү генә бер ятакта калып төнозын сөешеп чыккач, иртәнге якта чыгып килгән кояшка баккач, Сәлахетдин шундый нәтиҗәгә килде. Чөнки ул уянганда, Җамалбикә табын хәстәрләгән, ятак ягына җиз таз белән комган алып кергән һәм:

– Сәлахетдин җаным, тор инде, – дип басып тора. Иңендә чиккән сөлге, йөзе елмая, өрфия күлмәге аша тулынкы гәүдә-сыны үзенә тартып тора.

Хатынның кайнар тәне, җылы сулышы аны тәмам гаҗизләндерде, иләсләнер хәлгә китерде. Сәлахетдин үзенең яшьлегенә кайткандай булды, гүя яшьлектәге ярату-сөю хисе әйләнеп кайткан иде, ләкин тагын да югарырак хистә, кадерлерәк рәвештә.

Бу хәлләр төнлә булды. Бүген аңа торасы, юынасы, ашыйсы-эчәсе дә барысын Бикколга барып сөйлисе, ә моңа кадәр һәр кызга тарханнан барып рөхсәт аласы һәм тиешле акчаны кертәсе бар иде. Зәмзәм суыдай татлы Җамалбикәсе моны эшлим дисә дә, сәүдәгәр буларак, бу чараны үзе үткәрәсе килә иде. Кулдан-кулга күчкән җантовар гына түгел, гади товар да кадерен һәм бәһасен югалта. Сәлахетдин күзләрен тутырып тагын бер бакты Җамалбикәгә. Китәсе килми аның бу хатын яныннан, хәтта ятактан да кузгаласы килми. Тәрбияче абыстайның яшәү бүлмәсе зур түгел, әмма әйбер-җиһаздан затлылык бөркеп тора. Мамык түшәк, йомшак һәм җылы юрган, өрфия кебек тукымага төренгән ятак-чыбылдык һәм аның каршында сөлге, комган тоткан юантыграк гәүдәле алиһә. Борыны белән сизде Сәлахетдин: түр яктагы киезгә табын хәстәрләнгән, тәмле исләр килә, танау эчен кытыклый. Сәлахетдиннең ул хәтле ашыйсы килми, ә менә нинди булса да төнәтмәне чүмече белән аткарып куяр иде. Хикмәт, бу өй-бүлмәдә Бикколны, Мәүлә Хуҗаны да күрәсе килә иде аның. Тик монысы көзгә, Аллаһы боерса, Болгардан исән-имин әйләнеп кайткач.

Сәлахетдин торды, юынды, Җамалбикәнең күзләренә карый-карый, иңеннән сөлгене алды, сөртенде.

– Алгы якта зур таз бар, юынып, чистарынып чык, – диде Җамалбикә. – Өч чиләк су анда, өч тапкыр тәнеңә кой. Бисмиллаң әйтеп.

– Мин сиңа һәрчак ярарга тырышырмын, Җамалбикә. Рәхмәт. Син мине тәмам сихерләдең, Җамалбикә.

– Син үзең мине сихерләдең, кемнәр генә аягыма төшмәде, якын да җибәрмәгән идем, сине күрдем дә, әллә ни булды үземә. Бар инде, бар. Коенып чык. Син ятактан торган кеше, авыз чайкау гына җитми.

– Җанашым ятагыннан, – диде, Сәлахетдин авызын бөрештерә төшеп. Сәер хәл: аның бераз үртәшәсе килә иде.

– Коенып чык та, аша-эч тә олауларың хәстәрли башла.

– Минем тарханга барасым бар бит әле.

– Йөрмә, мин аларын үзем башкарырмын.

– Ләйләмне калдыра күрмә, аннары Биккол мөгаллимем йортка да кертмәс.

– Кызларың әзерләнәләр, кайгырма, Сәлахетдин. Ышанасыңмы син миңа, юкмы?

– Бетте-бетте… – Сәлахетдин коенырга китте.

* * *

Ләйлә аны башта танымады. Сәлахетдиннең ул вакытта мыегы да, сакалы да юк иде, ә хәзер исә битен сакал баскан. Мәгәр күзләре очрашкач, шундук таныды һәм бераз сәерсенде: Сәлахетдин сәүдәгәр тәрбияче абыстай белән бик җылы сөйләшә, бер-берсен ярты сүздән аңлашалар сыман. Ә бит монда килгән ир-атны күргәне бар Ләйләнең. Җамалбикә һәммәсе белән дә кырыс булыр, гаять җитди сөйләшер, үзен эре тотар иде, гәрчә күзгә ташланырлык итеп һаваланмаса да.

Ул аның янына килде, кулыннан алды, пышын гына:

– Мин сине алырга килдем, тынычлан. Болгарга алып китәм. Кол Гали мөгаллимең янына. Ул – анда, сине көтә. Биккол бабакаең да исән. Килеп йөрмәвенә шаккатма, монголлар аны бик каты күзәтү астында тоталар, гәрчә иректә булса да.

– Сәлахетдин агай, Сәлахетдин агай…

– Җылый күрмә тагын. Тыныч бул. Җамалбикә апаң синең белән тагын алты кыз биреп җибәрә.

Аннары ул аны кызлар төркемендә калдырды да абыстай белән чыгып китте. Ләйләнең эчендә шатлык кайный иде. Болгарга, Болгарга, Болгарга! Мөгаллиме Кол Гали янына! Ниндидер мизгелдә ул үзен кечкенә кыз итеп күрде, Кол Гали мөгаллименең аягын кочаклап елап җибәргән вакыйганы күз алдына китерде. Хәзер бит инде ул җиткән кыз, танымас та Ләйләне… Әмма Җамалбикәнең соңгы сүзләрен ап-ачык ишетте. Җыеныгыз, әзерләнегез, диде бугай. Шуннан аңа гүя канат үсте.

Үз җаенда Сәлахетдин дә, кулындагы чыпчыкны очыртып, һавадагы торнаны тоткан берәүдәй шатланды. Әкрен генә үз максатына ирешә бара түгелме соң? Бу хатынга өйләнеп, ул иң әүвәл баһадир Сүбәдәйгә якынаячак. Илһам хан аңа нәкъ шуны йөкләгән иде, Сүбәдәй тирмәсенә кереп урнашкан Биккол белән Мәүлә Хуҗаларга кереп йөрүгә ирешергә. Бу хатын исә аны нәкъ Сүбәдәй баһадирның үз кулына илтеп тоттырачак. Димәк, Ходай Тәгалә аңа Җамалбикәне үзе җибәргән, юкса болай ук гелән җай өстенә килеп тормас иде. Йа Раббым, ташлама ярдәмеңнән, ташлый күрмә. Биккол мөгаллимемне дә, Мәүлә Хуҗа хәзрәтләрен дә күрә йөрергә яздыр…

Ашап эчкәч, алар урам-ишегалдына чыктылар. Җамалбикә ат караучыга Сәлахетдиннең атын китерергә кушты, үзенә дә туры бияне иярләргә әмер бирде. Аннары борылды да:

– Пәйҗәңне бир, мин тарханга китәм, – диде.

Сәлахетдин аңа куеныннан пәйҗә тактасын чыгарып бирде.

– Бәһасе, бәһасе соң? – диде Сәлахетдин.

– Тарханга бер кыз өчен бер алтын бирәсе.

– Бәлеш алтынмы?

– Бәлеш алтын.

– Миндә бар ул, Җамалбикә, бар.

Сәлахетдин янчыгын чыгарды, актарына башлады, Җамалбикә аңа елмаеп карап торды.

– Маташма, эзләмә, барысын да үзем җайлармын. Безгә ярап торыр әле ул алтыннар. Ишетәсеңме, Сәлахетдин, дим…

– Ярамый буламы, Җамалбикә җаным, ярамый буламы, – дигәнен Сәлахетдин сизми дә калды. Һәм үзенә үзе үк шаккатты: күр инде, гелән шулай бит, нигә бүлешеп торырга, ятактагы бер мендәрне икегә бүлеп булмаган кебек, икебезнеке дә буласы акчаларны да бүлеп торасы юктыр инде.

10

Ходай Тәгалә аның язмышын мөгаллиме Кол Галидән аермады. Башта Раббысы аны мөгаллиме итте. Аннары аерды. Хәзер, буй җиткән кыз булгач, янә аның янына кайта. Кайта диюе шуның өчен, чөнки әти-әнисе чыгышлары белән Болгардан булганнар. Адәм баласын кан-җан һәрчак туган туфракка тартыр, ди бит. Аны да Болгар тарта, гәрчә ул анда тумаса да.

Ләйлә аны башта ишек аша күрде, өйгә кермәс борын. Кечкенә өстәл янында язып утырадыр шикелле тоелды. Күңел күзе белән күрде ул аны: өстәле терсәк биеклек кенә, үзе күн мендәрдә идәндә утыра, ә өстәлендә әзерләп-юнып куйган каурыйлар, алтын кара савыты һәм төргәк-төргәк кәгазьләр. Арырак, дивар кырындагы киштәләрдә – китаплар, китаплар. Өстәлнең ике башында ике шәмдәл. Ләкин әле көн ич, Кол Гали ут алмаган. Ул язмый, гүя аның кайтканын сизенгәндәй тора да ишек ягына карый, тора да карый. Ул болдырга менеп баручыларның аяк тавышларын ишетә һәм нигәдер ишек ачылуын көтә сыман.

Ләкин ишектә ул көткән Ләйлә түгел, капкада торучы хезмәтче Хәйрулла күренә, тамак кыра.

– Ни бар, Хәйрулла агай?

– Кһм, шәех хәзрәтләре, хан җансакчысы белән ниндидер кыз бала килгәннәр.

Кол Гали өстәлгә кулларын җәеп салды, хезмәтчегә карады.

– Хан җансакчысы?!

– Әйе, шәех хәзрәтләре. Йомышыбыз бар, хат тапшырасыбыз бар, диделәр.

– Керсеннәр.

Кол Гали кузгалды, торып басты. Асылгәрәй тамгачының улы хан җансакчысы Бәхтиярны белә иде, ул сарай мәктәбен бетерде, Кол Галидән сабак алды. Ул аңа зиһенле генә күренгән иде. Ә менә кызы кем, абайламады. Ахыр, хатыныдыр, өйләнгәндер дигән нәтиҗәгә килде. Эңгер иңеп килә, шәмгә ут саласы иде. Кичкә таба хан дәштердеме?.. Мәгәр нигә кояш баеганда?..

– Хәйрулла агай, шәмнәргә ут ал әле.

Шунда бусагада Бәхтияр белән Ләйлә пәйда булды. Әлбәттә инде, эңгер төшеп килгәндә, җитмәсә, бүлмәгә шәм генә алып ятканда, ул аны танымады, бары тик:

– Узыгыз, Бәхтияр, узыгыз. Рәхим итегез, – диде.

Аннары ничек ул аны танысын, шәм алгач та, балкып утлар яна башлагач та, кинәт кенә танымады. Бишектәге бала бишкә үзгәрә, диләр, Ләйләгә унҗиде яшь китте бит инде, ничек танымак кирәк.

– Сөйкемле туташмы, ханыммы, сез дә узыгыз. Тартынып тормагыз, – диде Кол Гали һәм туп-туры үзенә таба килгән кызга текәлебрәк карады.

– Мөгаллимем!

Таныды, әллә тавышыннан, ә тавышын анасыныкына охшатты бугай, хәтта йөзгә үзгәрде, аннары абайлады: Ләйлә ләбаса, аңардан сабак алган Ләйлә – Зөлхидәнең кызы.

– Сөбханалла, Ләйлә түгелме соң?! – Күкрәгенә кысты, күңел хисе тулышып, күзләре дымланды. – Йа Раббым, балакай, сине дә күрер көн бар икән. Нинди җилләр белән, Ләйлә? – Ике яңагыннан тотты, күзләренә карады. – Кияүгә чыктың?

– Юк, – дип, Ләйлә башын чайкады. – Синең яныңа кайттым. Биккол бабакай җибәрде, Сәлахетдин агай алып кайтты.

– Аллага шөкер, алар да исәннәр икән, югыйсә хәбәр килмәүгә борчылып тора идем. – Шуннан башын каерып кына хезмәтчегә, – Хәйрулла агай, Мәфтуха апага әйт әле, табын хәстәрләсен, Үргәнечтән кунаклар кайткан, диген, – диде.

– Мине Бәхтияр китерде, – диде Ләйлә. – Ул – хан җансакчысы, унбаш.

– Беләм-беләм. Бәхтияр, уз, әйдә, түрдән, утыр әнә теге күн мендәргә. Тартынып торма. Кайчандыр Үргәнечтә мин Ләйләгә сабак биргән идем. Әни… – Ләйләгә карады, хәтта ниндидер уңайсызлану тойгандыр, сүзсез торды. – Әниең, әтиең…

– Әтиемне монголлар кылычтан уздырдылар…

– Әниең, әниеңне, Ләйлә?!

Кол Галинең тавышыннан ук тойды Ләйлә, аның күбрәк әнисе турында беләсе килә, хәтта йөрәге леперди башлады бугай.

– Әниемне Җучи хан ыстанына алып китәләр, әмма Җучи үлгән була, шуннан әниемне Сүбәдәйнең төмәнбашы Күнбай дигән бәк ала. Ул аңарда дигән хәбәр бар, мөгаллимем.

Кол Гали көлемсерәде, ул ышанмады, бәлкем, ышанасыкилмәгәндер, чөнки Зөлхидә аның өчен изге зат иде, аңа кул күтәргән йә булмаса кул салган кеше мәсләге белән генә кеше исемен йөртергә хокуксыз булып калмас, хәтта Кыямәт көндә дә Аллаһы Тәгалә аңа ташлама ясамас шикелле иде. Көлемсерәве дә сәер чыкты аның, чөнки ихласлык юк иде, бары тик тышкы бер сурәт, тышкы бер чагылыш кына иде. Ә эчке кичереше исә башка, ләззәтле шәраб эчкәннән соң җиңеләеп киткән кешедәй тойды үзен, чөнки ни генә булмасын – ул исән. «Исән!» дигән кайтаваз дулкын-дулкын булып килде. Исән, димәк, Аллаһы Тәгалә аларны барыбер бер кавыштырыр. Кайчан да булса очрашуларына мантыйк бер раслау булып, аның җан бөртеге – кызы, наные – аның каршында.

– Әйдә, табынга утырышыгыз әле, рәхим итегез. Әйдә, Ләйлә, тартынып торма, син өеңә кайттың – Болгарыңа.

– Башта менә бу хатны алыгыз әле, мөгаллимем. Ул хат минем күкрәгем пешерә башлады. Биккол бабакай берәүгә дә күрсәтергә дә, бирергә дә кушмады. Башта ул ышанычлы шәкертегез хан оныгы Хансөяргә тапшырырга кушкан иде, аның калада булмавын белдем, һәм Ходай мине үзе сезгә китерде.

– Сез утырыгыз. Җитешә торыгыз. Ләйлә, син ия бул, чәй көйлә, Бәхтиярны кыста, ятсынып тормагыз. Ә мин, кичерә күрегез, хатны укыйм инде.

– Инәй мине өйгә кертмәс, Бүләк, – диде Бәхтияр пышын гына. – Куып чыгарыр да синең арттан җибәрер.

– Мөгаллимем җибәрсә, Бәхтияр, мин кайтып аңардан гафу үтенермен, алдына тезләнеп. Яраттым мин синең әниеңне, Бәхтияр. Ул шундый ачык йөзле, гади-садә.

– Сине бит атам алып кайта, Бүләк?

– Әниеңә кыз бала итеп, шулаймы, Бәхтияр?

– Миңа дип әйтсәм ачуланмассыңмы? Ачулансаң, хәзер чыгам да китәм. Чөнки мин…

– Бик җитди хат алып кайткансың, Ләйлә, – диде Кол Гали һәм табынга килеп утырды. – Хат тәгаен миңа түгел түгелен, шулай да рәхмәт сиңа. Шөкер кылып, ашагыз әле, җимешләреннән дә җитешегез. Мәфтуха апа, кичә Ага Базардан алып кайткан хәлвәне дә китер әле. Миңа бүген иң-иң кадерле кунаклар килгән. Җитмәсә, берсе үз шәкертем, үз… Ләйлә, Биккол ничекләр ала алды сине нойон кулыннан? Гаҗәп.

– Белмим, акча түләде бугай. Ул әниемне дә коткарырга бик теләгән иде, нойон бирмәде, нигәдер риза булмады.

– Җучи ханга билгеләнгән, шуңа бирмәгән. Нойон булса да, башы ике булмагандыр, чөнки Сүбәдәй әниеңне Җучи ханга билгеләгән булгандыр. Тик икенче бернәрсә мине аптырауда калдырды. Монголлар Үргәнечтә, сабый кыз балаларны тәрбияләү өчен, мәдрәсә ачканнар. Хәйран калмалы. Кем моны өйрәтте икән Сүбәдәйгә?..

– Кызлар буй җиткәч, аларны килеп-килеп алып киткәләделәр, мөгаллимем.

– Сине дә сорадылармы?

– Мине Җамалбикә абыстай берәүгә дә бирмәде, сорадылар. Күп акчалар тәкъдим иттеләр. Еш кына ул мине яшереп калдырды. Үз бүлмәсенә яшерер иде дә нойоннар киткәч чыгарыр иде.

– Харәземдә монгол тарханы утырамы?

– Монгол тарханы халыктан ясак җыймый, баскаклары җыя. Аннары Каракорымга озаталар. Ун егеттән бер егетне Сүбәдәй баһадир үз төмәненә ала, диде Җамалбикә абыстай. Сүбәдәй баһадир үзе Үргәнечтә еш булмый, ике-өч айга бер генә, әмма килгән саен мәдрәсәгә кагыла, кызларны күреп китә. Угланнарына кыз эзли дип тә шаярталар иде кызлар.

– Ниндирәк кеше соң үзе? Корыч баһадир дигән булалар.

– Бер күзенә чүпрәк бәйләгән, эчкә баткан яңаклы, чандыр чырайлы, шактый озын гәүдәле. Сакал-мыегы юк, әллә йолка, әллә Ходай бирми үзенә. Әмма кыяфәте үк кырыс, аз сөйләшә, таләпчән, нык бәдәнле кеше, диде Җамалбикә абыстай. Аңа барысы да буйсына, ханнар да аның белән исәпләшә, нойоннар турында әйтеп тә торасы юк.

– Димәк, атаң Баһман баһадирны Сүбәдәй әсир итә?..

– Белмим, мөгаллимем. Безне алып килгәндә, атам анда иде инде.

– Бәхтияр, ә сине Саксинга җыенасың дип әйттеләр, хакмы шул?

– Әйе, шәех, иртәгә үк кузгалам.

– Саксин камауда, без аны читләтеп үттек, Сәлахетдин агай шулай теләде.

– Мин Саксинга хан әмерен илтәм, шәех хәзрәтләре, – диде Бәхтияр һәм нигәдер Ләйләгә күз төшереп алды.

– Димәк, монголлар Саксинны алып, шул тирәләрдә бер йодрыкка әверелеп, бире таба кузгалырга исәпләре, – диде Кол Гали, үзалдына сөйләгәндәй. – Ләйлә, сине Биккол бабакаең биредә калырга дип җибәргән, минем сәркәтибем булырсың, дигән. Каршы түгелсеңдер бит, ризамы калырга?..

– Мөгаллимем, мин бу мәлне җиде ел көттем, җиде ел. Ләкин, мөгаллимем, мин бүген Бәхтиярларга кайтырмын. Атасы Асылгәрәй агай мине үзенә кыз итеп алган булган икән, мин белмәдем ич, әнисенең башы күккә тигән иде, мин дә шатланган идем. Минем аны барып юатасым килә. Мин аңа әнием дип дәшәрмен…

– Шулай итәрсең, Ләйлә. Тик мине дә онытып бетермә. Язмаларым рәткә саласы бар, күчерәсе.

– Мин сезне аңлыйм, шәех, ләкин безнең хәлгә дә керегез. Әнием бердәнбер кызын югалтты, урыс кенәзе Ашлыдан алып китте. Шуннан соң елый да елый. Ә Ләйләне гел үз кызыдай кабул иткән иде, – диде Бәхтияр. – Мин бүген Ләйләне өйгә алып кайтмасам, куркам, йөрәге ярылыр.

– Мөгаллимем, мин иртәгә үк кайтырмын. Без Бибиҗамал апа белән килешербез. Ул мине аңлар. Мин аларны ташламам. Барып йөрермен.

– Яхшы, яхшы, мине үгетләмәгезче. Мин күптән риза булдым ич инде… Бәхтияр, сиңа бер үтенеч, Саксиннан кайткач, миңа да сугылып кит әле, – диде Кол Гали.

– Сугылырмын, шәех.

– Ләйлә, мәдрәсәдә сабакны кем бирде?

– Болгардан килгән абыстай. Ул сезне белә, шигырьләрегезне укый иде безгә. Аны Каргалы кальгасыннан Сүбәдәй алып кайткан, диделәр.

– Әйе, Каргалы каласы әмире Булат һәлак була. Кызганыч, батырларыбыз кими бара, – диде Кол Гали. – Нәҗес җан, кемнәрнең генә башына җитмәде…

* * *

Ул аларны капкага кадәр озата чыкты. Атка атланыр алдыннан, Ләйләнең аркасыннан сөйде һәм:

– Хәтереңдәме, мине озаткан идең? – дип елмайды.

Ләкин мөгаллименең елмайганын күрмәде Ләйлә, эңгер иңгән, караңгы төшеп килә иде инде. Ул, аяк очына басып, аның битеннән үбеп алды.

– Оныта буламы, мөгаллимем? – диде, шатлыгы ташып торуын сиздереп.

Бәхтияр ат менгән иде инде, Кол Гали аның янына килде.

– Ә син, егетем, саклан. Бачман баһадирга, Акбикә җиңгәчәйгә сәлам юлла. Исән-сау әйләнеп кайт.

– Иншалла, әйләнеп кайтырмын. Ләйләне җибәргәнегезөчен рәхмәт сезгә. Хәлемә кердегез. Мең шөкермен…

– Ак юл сезгә, амин.

Ат тоягы тавышлары тынгач, колагына эленеп торган тупылдаулар беткәч кенә, капка төбендәге тактага утырды. Рәхәт иде кич: тымызык кына караңгы төшә, сирәк-мирәк кенә сарык бәрәне бәэлдәп куя йә үгез мөгри, ул да түгел, күрше өйдә генә этләр, ләң-ләң өреп, тынлыкны боза. Күк йөзен йолдызлар каплады. Кол Гали күккә карады. Җиһан. Галәм. Адәм баласы белмәгән нинди серләр саклыйсың үзеңдә? Кая синең җәннәтең, оҗмахың? Раббым, барсың икән, Ләйләне таптың, китердең, инде анасын да табып китер, кавыштыр безне, дөньялыкта кавыштыр, күңелебездә мәхәббәт, йөрәгебездә дәрт сүнмәс борын. Һай, гүзәл идең дә ич, Зөлхидәкәй. Сиңа барыбыз да гашыйк идек. Ә ир-канатың үзеңнән күзен дә ала алмас иде. Ни яшь булсам да, кичерә күр баһадир Баһман, мин дә синең хатыныңа гашыйк идем. Күргән саен күрәсем килер иде һәм гүзәл йөзенә карап туймас идем. Кызың да ике тамчы судай үзеңә охшаган, сөйләшүләренә кадәр синеке, мөлаем итеп елмаюлары да синең йөзеңнән уелып алган кебек. Сине күргәнгә кадәр, мин күңелем түрендә яшьлегем, үсмер чагымдагы мәхәббәтне Зөләйханы – йөрттем. Бөтен мәсләгем-уемны ул биләгән иде. Уй-хыялымда ул булды. Ә менә сине күрдем дә барысы да юкка чыкты дип әйтә алмыйм, әмма күңелемдә ниндидер үзем дә аңлап бетермәгән күчеш булды. Мин беренче шигырьләремне дә, хәтта кыйссамны да аны күз алдымда тотып язар идем. Сине күргәч, барысы да асты өскә килде. Күзләреңә багар идем дә үз-үземне кая куярга белми башлар идем. Мин аны сиңа сиздермәдем. Һәрхәлдә, сиздермәскә тырыштым. Ләкин син сизгәнсеңдер, чөнки юнәлешен югалткан кәрвандай кая барырга белми, ни эш кылырга ниятли алмый югалып калыр идем. Ә син мине егет буларак оялчан, артык тыйнак булганым өчен яраткан идең. Хәтереңдәме, бер тапкыр ир-канатың алдында: «Аталары, буе җитсен дә, Ләйләне мөгаллименә генә бирербез инде», – дигән идең. Юк, көлмәдең син, ихлас күңелдән әйттең, ә ир-канатың синең теләгең ихлас кабул итте. «Көтсә ярый да бит, көтмәс, бүгенге яшьләр ашыгалар», – дигән иде. Ә син әйттең: «Көтәрсеңме, мөгаллим абыйсы?» – дидең. Мин, ни әйтергә дә белми, тәгаен каушап калдым, бөтен бер гәүдәмне, кулларымны кая куярга белмим. Әйтерсең син мине үтәли күрәсең дә, барысын да беләсең кебек иде. Шуннан баһадир Баһман әйтте: «Мөгаллиме көтсә, Ләйләнең бүгеннән үк колагын тешләттерәм», – диде. Йа Хода, шундагы тартынуларым, оялуым белсәң икән, мин бит, дивана, сиңа гашыйк, үлепләр гашыйк, ирең, җиде-сигез яшьлек Ләйлә кызыгызның колагын тешләттереп, үсеп җиткәч, миңа кияүгә бирергә җыена. Әллә чын, әллә гелән шаярту булды, бу сөйләшүләр ниндидер дәрәҗәдә икебезне дә бер-беребезгә якынлаштырды. Мин синнән башка, сине күрми яши алмый башладым. Кыйссам язарга утырсам, күз алдымда син булдың. Хак, кыйссамдагы Зөләйха исемен дә сакладым, чөнки яшьлек, үсмер чагымдагы мәхәббәт тә миңа бик кадерле иде, вәләкин сиңа булган мәхәббәтем бөтен изге хисләремне үзенә тартты да алды. Әле дә мин, күк гөмбәзенә багып, синең йолдызың эзлим. Һәр кеше үз йолдызы белән туа, ди бит. Син, бәлкем, үзеңә гашыйк егетне күктән күзәткәнсеңдер. Егет дип, мин күптән егетләр яшеннән узган инде, шуңа карамастан мин егет әле, өйләнмәгән, буйдак һәм синең миңа егет дип әйтергә хакың бар. Ни уйлыйсың син бу мәлдә? Кайларда йөрисең, кемнәргә эч серләрең сөйлисең, кемнәр белән уртаклашасың? Исеңә төшерәсеңме Кол Галине, синең күзләреңә томраеп карап торса да, мәхәббәте турында бер кәлимә сүз әйтә алмый аерылышкан кешене?! Юктыр, сине, бәгырькәй, башка кайгы-хәсрәтләр баскандыр. Синең гүзәллегеңә таң калып, корыч баһадир Сүбәдәй, йөзләрчә, меңнәрчә хатын-кызлар арасыннан сайлап алып, Җучи хан ыстанына җибәрә. Синең нурлы йөзеңне күргәч, ул хан, хәйран калып, йөрер юлын туктап, аягыңа төшкән булыр иде. Чөнки синең йөзеңнән һәрчак нурлар балкып торыр иде. Ләкин Ходай бар икән әле, ул сине күрми ошбу якты дөньядан киткән, атасының кече хатыны агулап үтерттергән, дип сөйләделәр, һич булмас димә, булгандыр да, чөнки хакимлеккә омтылган кеше иң якын кешесенең дә башын кисәргә кыя. Әгәр дә мәгәр күргән булса, ул сине берәүгә дә бирмәгән булыр иде. Әлбәттә, күкрәгендә ирлек җаны, сынында куәте булса, чөнки, Зөлхидә, синдәге мөлаемлык, итагатьлелек, гыйффәтлек үзе бер дөнья, үзе бер көч-куәткә дәрт бирүче рухи азык, татлы җимеш иде. Кайчак син миңа: «Уз инде, уз, Кол Гали, ятсынып торма, Баһман агаң өйдә юк, Ләйлә белән без икәү генә», – дияр идең һәм мин һаман да кузгалырга кыймый торгач, килеп кулымнан алыр идең, түр якка алып кереп, иң олы кунак утырасы урынга утыртыр идең. Утырыр идем дә әлегә кадәр кыяр-кыймас яшереп тоткан алсу гөлем бирер идем. Һәм сиңа түгел, яныбызда уралган Ләйләгә. Күрдем, сиздем бит мин: син аны үзеңә биргән кебек кабул итәр идең, чәчкәнең хуш исләрен иснәр идең дә: «Бар, кызым, гөлеңне чүлмәккә утырт, су салырга онытма», – дияр идең. Ә үзең, шундый якын итеп, миңа карап куяр идең, мин, бахырың, гүя күккә ашар идем. Кайчак мин Ләйләне кулыма алгач, безнең янга килер идең дә: «Үп әле, Ләйлә, абыеңның битеннән, үп, үп», – дия-дия, миңа якын ук килер идең, хәтта сыенып куйгандай итәр идең, тәнең кагылып китүгә, мин чарасыз калып гасабилана башлар идем. Иллә күпме хыялымда сине йөртсәм дә, хәтта битеңнән үбәргә дә кыймадым, хәтта аерылышканда да кул изәп кенә калдың, чөнки яныңда ир-канатың бар иде, хәер, булмаса да, син шуннан артыгын кылмас идең. Чөнки син мине яшьсендең, гәрчә без синең белән чордаш булсак та. Мин бит күрдем: үзең кул изисең, ә үзеңнең күзләрең мөлдерәп яшь белән тулган. Әле булса күз алдымда: Ләйлә, йөгереп килеп, аягымнан кочып алгач, мин аның алдына тезләндем дә күзләренә бактым, юк, мин аны күрмәдем, бала күзләрендә мин сине, синең нурлы йөзеңне күрдем, Зөлхидә. Бүген һич көтмәгәндә Ләйлә килеп кергәч, каршыма килеп баскач, мин аны түгел, янә сине күрдем, Зөлхидә. Йа Раббым, ниндиен куәткә ия син! Син җибәрдең миңа Ләйләне – аның кызын һәм аз гына булса да бахырың тынычландырдың. Әлхәмдү лилләһи раббилгаләмин… Амин. Аллаһым, синең бердәнберлегеңә, куәтеңә вә кодрәтеңә, бахыр адәмеңне яклавыңа, яратуың вә саклавыңа күптән инанган идем инде, бүген ошбу тәгъбирләреңне раславыңа янә бер инандым, янә бер ышандым. Кичер мине, Раббым, кыен хәлләргә калганда да, синең олылыгыңа һәм бердәнберлегеңә шигем булмады. Син бер һәм минем өчен башка Илаһы юк, булмас та. И-и Рәсүлем, шөһрәтең илә безләргә ярдәм ит, илһамыма куәт бир. Йә Рәсүлем, потларга табынучы гафил халыкларга Коръән-Кәримең бүләк итеп, аларны гафиллектән коткардың, изге юлга юнәлттең. Йа Мөхәммәд галәйһиссәлам, кем белән чагыштырып була сине. Берәү дә син әйткән фәлсәфи сүзләргә өздереп кенә җавап бирә алмас. Син бер гарәп халкының даһие гына түгел, син дөньяда тереклек иткән һәммә халыкның да Илаһы вә Рәсүле. Синең даһилыгыңа табынмаган ошбу дөньяда тереклек иткән бер генә зат та калмагандыр. Калган булса да, еллар үтә-үтә, ул барыбер изге юлга төшәр. Һәм һәр адәми зат өчен синең Коръән-Кәримең бердәнбер китап булып калыр. Еллар үтә-үтә булса да, дөнья халкы үз ялгышын аңлар, һәммә диннән дә ваз кичеп, сиңа багар, синнән юаныч табар. Чөнки Аллаһы бердер, мәңгедер һәм аңа тиң юктыр. Амин.

Кол Гали, дога укый-укый, өйгә керде, шәмнәренә ут алды һәм өстәл янына утырды, һәм шундый фикер агышы тойды ки, гүя каләмен кемдер йөртеп барыр иде.

Йа Зөләйха, бу угланга күп хөрмәт кыл,

Аңа лаек илтифатлар һәм гыйззәт кыл,

Миннән артык олыла син һәм хезмәт кыл,

Балабыз юк, бу угланыбыз булсын имди…


Күңеле Ләйлә һәм аның анасы Зөлхидәдә булса да, каләм очына инде күптән языла башлаган, мәгәр һаман тәмамланмаган Йосыф кыйссасы килде.

Гъәзиз сүзен Зөләйха да бик хуплады,

Йосыфны ул хөрмәт кылды, олылады,

Аңа өч йөз алтмыш төрле кием алды,

Һәркөн бер төреннән кидерер имди…


Каләме туктамады, бары тик шәм мае бетеп, күзләре күрмәс булгач кына, урынына барып ятты һәм йокы аралаш үзалдына: «Иртәгә Ләйлә белән Ага Базарга барырлар, үзенә нинди күлмәк-кием тели, алырлар. Капчык кебек күлмәк килешмәс аңа, затлы тукымадан булса да. Безнең Болгар халкы җиң очларын, итәкләрен кат-кат балитәкләп, күзгә ташланырлык матур һәм төрле төстәге тукымадан тектерә. Болгар халкы угызлар түгел, бу халык, бер телдә сөйләшсә дә, бер дингә табынса да, үзгәрәк тереклек итә, биредә кышы да усалрак, җәе дә гүзәлрәк һәм хозуррак була, болындагы чәчкәләр кебек хатын-кызларыбыз да чуаррак киенергә ярата», – дип уйлады.

* * *

Һиҗри белән 633 елның Җөмәдел-әүвәл аенда, Маймыл елында Дәшти Кыпчакның һәм шул төбәктәге олысларның калаларын яулап алырга тиешле ханнар вә угланнар: Түләй хан ыруыннан Мәнгү ханның угланы Бүчек, Үгәдәй хан ыруыннан Гүйәк ханның өлкән угланы һәм аның туганы Кадан, Чыгытай балаларыннан Бүри, Байдар һәм Чыңгыз хан малайлыкка алган Күлкән, Җучи хан уллары – Батый хан, Урда хан, Шәйбан хан, Тангут хан һәм корыч баһадир Сүбәдәй, янә берничә нойон җитәкчелегендәге төмәннәр, Каракорымнан чыгып, көнбатышка таба кузгалдылар. Җәйге матур айларны алар юлда үткәрделәр, ә көзен Җучи олысының көнбатыш тарафларын саклаган һәм Болгарны борчып торган Сүбәдәй баһадир белән Күнбай бәк төмәннәренә килеп кушылдылар. Бу хакта Илһам ханга Биккол хәбәр итте. Тагын бер атнадан янә бер хәбәр килеп иреште: монголларның төп чирүендә 160 мең яугир тупланган.

Әнә шул көч Маймыл елының көзге айларында Саксинга ябырыла. Атна дигәндә, монголлар Саксин каласын алалар, әБачман баһадир үзенең сугышчылары белән Сөмбелә каласына качып китәргә мәҗбүр була.

Илһам хан ныгытылган каланы һәркөн чыгып карады, гаскәриләрен тикшерде, тупларны күздән кичерде. Кирмәннең кала кальгасына җитү өчен генә дә, баганалар очлап утыртылган дүрт үрне үтәргә, су тутырган канал-арыкны кичәргә кирәк булачак иде. Бу араны гына үткәндә дә, дошманга туплардан атарлар, ут яудырырлар. Каланың беренче кальгасын үткән хәлдә дә, эчке кальга бар, анда янә туплар куйдырды Илһам хан. Һәр кальгада уналты манара, һәр манарада иң оста тупчылар. Нәкъ менә алар монголларны ерактан утка тотачаклар. Кирмән-кальгага кермәгән һәр мәхәллә дә үзенә күрә ныгытылган иде. Габдулла угланы ныгытып яткан Биләр дә Болгардан калышмый, әлбәттә, Кашан да, башка шәһәр-калалар да. Шуның өчен Илһам хан тыныч иде. Әйе, алар дошманга каршы торырлар. Ярты елга түзәрлек азык-төлекләре бар, кое-чишмәләрне көн-төн иң ышанычлы гаскәриләр саклыйлар. Артык баһадир Болгар каласында Ташбай угланны гына калдырды, ә хан оныгы Хансөярне Казанга җибәрде. Илһам хан баһадирга кысылмады, ул – гаскәрбаш, кемне кая куярга ул җавап бирә иде. Саксинны алгач, әлбәттә инде, монголларга шактый сыек ныгытылган Сөмбелә каласын алырга кыен булмас. Әмма һәр каланың дивар буйларында йөзләрчә генә түгел, меңнәрчә яугирләре ятып калыр. Әнә шулай болгарлар монгол сугышчыларының гайрәтләрен алырлар һәм тегеләр йә солых төзергә, йә борылып кайтып китәргә мәҗбүр булырлар. Болгар иленең башкаласын хан үзе һәм уң кулы – баһадир Артык саклаячак. Хан аңа ышана, монголларны бер тапкыр гына кыйнамаган. Илһам хан абасы Хаҗи әмир белән атнага бер хәбәрләшеп тора, ул Кашанга күчеп килгән иде. Ибраһим каласында үз алае белән Баян баһадир, Җүкәтау белән Шайтан каласында Җик Мәргән, Казанда хан оныгы Хансөяр, чирмеш һәм ар морзалары дошманны урман-болын яклап борчып торырга каралган иде. Илһам хан эрҗә баһадиры Пургас, Сувар каласы баһадиры Бортас, чуваш кардәшләр баһадиры Алатыр белән элемтәгә керде, алар да башкаланы яклашырга килергә вәгъдә бирделәр. Шул ук вакытта үз калаларын да күздән яздырмаслар, иншалла. Кичке якта сәүдәгәр Биккол белән Мәүлә Хуҗадан янә хәбәр китерделәр. Ләкин Илһам хан башкалага бары тик утыз мең тирәсе генә гаскәри сыйдыра алды. Сәүдәгәрләр, корал тота алмаган һөнәрчеләр гаилә-балалары белән төньяк тарафына – урманлы төбәкләргә озатылды. Калада аш-су әзерләүче, яралыларны караучы хатын-кыз һәм табиблар гына калдырылды. Әлбәттә, тимерчеләр, корал ясаучылар, тупчылар, грек уты атучылар – барысы да Артык баһадир карамагында калдырылды.

Батый хан тирмәсенә үтеп керә алган Мәүлә Хуҗа баскынчыларның чирүендә 135 мең төрки халкы дигән хәбәр ирештерде. Күп тә үтми, икенче хәбәр килеп җитте. Чыгытай хан угланы үз кардәшләре белән Әрмәнстан һәм шул тарафтагы илләрне яуларга киткән икән. «Димәк, – дип уйлады, тәхет ягына кереп утыргач, Илһам хан, – Батый хан үз көченә ышана, юкса гаскәрен бүлеп җибәрмәс иде».

Илһам хан, кала тарханын чакырып, азык-төлек базларын саклатуның тәртибен сорашты, ул ягы Аллага шөкер икән – тынычланды.

Тархан гына чыгып киткән иде, тәхет ягына Бачман баһадир килеп керде. Илһам хан аңа каршы китте.

– Әссәламегаләйкүм, хан!

– Вәгаләйкүмәссәлам, баһадир, – диде Илһам хан, аның кулын кысып. – Ишеттем, ишеттем, Саксинны калдырырга мәҗбүр булгансың икән, баһадирым.

– Саксинда монголларга каршы торырлык көч туплый алмадык, хан. Гаеп сездә дә, миндә дә. Тупчылар да баскынчыларга әллә ни зыян китерә алмадылар. Сүбәдәй баһадир яугирләре атларының күзләрен бәйләп һөҗүм иттеләр.

– Әйе, баһадир, дошман хәйләкәр, мәкерле, явыз һәм максатчыл рәвештә калаларыбыз артыннан калаларыбыз яулый.

– Монголлар һөҗүмне көндез дә, төнлә дә туктатмыйлар, хан. Кальгада халык аз, ә алар һөҗүмчеләрне алыштырып, ял иттереп алалар. Чарасыз иттеләр, каламны ташлап, төп көчем белән чыгып китәргә мәҗбүр булдым. Югалтулар да аз булмады, хан.

– Саксинда соңгы бәрелештә шактый татар калган иде, алар нишләделәр?

– Хан, әйтсәм – ышанмассыз, татарлар безнең якта орыштылар. Кальгадан чыкканда да, шул татарлар, Сүбәдәй төмәнен алдап, бөтенләй каршы якка алып киттеләр. Һәм гаҗәбе шул булды, хан: исән-имин безгә килеп кушылдылар. Курку белмәс каһарман халык икән, арысландай орышалар, барысы да – мәргәннәр. Ислам динен кабул иткәннән соң, бер намазны да калдырмый мәчеткә йөрделәр. Мөселман татарлар күбрәк булса, ихтимал, дошман каланы ала да алмас иде, хан. Безнең гаскәриләр Сүбәдәйнең сугышчыларыннан шактый калыша шул.

– Мәүлә Хуҗа, монгол чирүендә төрки халкы шактый, мәгәр гафилләр, табынган диннәре потлар да Тәңре, дип хәбәр итте.

– Шулайдыр, шулайдыр, хан. Ләкин бит алар белән монгол унбашлары, монгол йөзбашлары җитәкчелек итә. Ә монголлар чирүендә тәртип бик каты, бу хакта сез хәбәрдар дип уйлыйм, хан.

– Баһадир Бачман, без монда икәүдән-икәү генә, күңелгә төрле уйлар килә, сезгә, һөҗүм алдыннан булса да, монголлар белән килешү уе килмәдеме?

Бачман баһадир тураебрак утырды, кистереп, Илһам ханга күз атып алды, йөзе кырысланды, калын кашлары җыерылды, гаҗәпләнүе йөзенә, хәтта кыяфәтенә чыкты.

– Хан хәзрәтләре, мин атаң Сәлим ханга хезмәт иткән кеше. Мөселманмындыр. Аннары мин кыпчак баһадиры, Сарбай ханда баһадир булып торган җиһангир. Безнең халык орыш алдыннан гына түгел, үзе теләмәгәндә, беркайчан да кылычын ташламады. Иншалла, ташламас та. Кардәш халык буларак болгарлар белән кушылгач та, ни мәрхүм Сарбай хан, ни баһадирлары хыянәткә бармадылар. Коръән-‑Кәримне тотып ант итә алам: мин дә бармам, дошманга каршы соңгы тамчы каныма кадәр орышырмын. Мин ачыктан-ачык сөйләшүне яратам, хан. Ни телисең миннән: илемә, халкыма, сезгәме хыянәт итүемне? Тик булмас ул, хан хәзрәтләре! Ил өстенә яу килгәндә, фәлсәфә сатмыйлар. Бу нәрсә минем холыкка хас сыйфат түгел.

Бачман баһадир күтәрелә үк башлады. Илһам хан, каударлана төшеп, аның беләгеннән тотты.

– Баһадир, баһадирым, сабыр ит, сабыр итче. Мин һич тә сине рәнҗетергә теләмәгән идем. Мин синең белән киңәшеп кенә карарга булган идем. Аңла, баһадир: мин моңа үзем дә бармам, уйга килгәнне генә әйтүем иде.

– Уйга килгән алга килер, диләр, хан хәзрәтләре.

– Хак, хак, баһадир. Мин үземне һәрчак синең белән тигез күрдем, һәрчак сиңа хөрмәт белән карадым. Бит ишетеп торабыз: монголлар бирелгәнне дә, җиңелгәнне дә кыйныйлар, алар берәүгә дә ташлама ясамыйлар. Димәк, бу халыкта иман юк. Ә имансызга үз коралы белән каршы чыгарга кирәк. Башка төрле уйлар килә.

– Монголларның иманы – аларның «Яса» сында, хан хәзрәтләре. Безгә дә андый «Яса» ны кабул итәргә булган да, соңга калдык, соң инде. Безгә бары тик алар белән орышырга кирәк, йөзгә-йөз килеп, йә ул сине, йә син аны. Башка чара калмады, хан хәзрәтләре.

– Әйт әле, баһадир, без гаскәребездә монголлардагы тәртипләрне кертә алган булыр идекме?

– Юк, хан хәзрәтләре, моның өчен безгә монгол булырга кирәк. Аннары монголлар белән безнең арада бик зур аерма ята. Алар – баскынчылар, ә без – ил-ватаныбыз саклаучылар. Бу ике нәрсәгә ике мәгънә салынадыр. Безнең халыкка ватанпәрвәрлек рух вә күңел аша иңсә, аларга бу сыйфат курку вә куркыту аша иңдерелгән. Чөнки гафил вә имансыз кешегә акыл аша тәэсир итү – чарасыз хәлдер, ә менә аны курку аша адәм менә алмастай тауларга, ук явып торган үрләргә куып менгезергә мөмкин хәл икән. Мин моны монголлар һөҗүмендә үз күзем белән күрдем, хан хәзрәтләре. Ләкин бу – адәм баласы өчен тискәре сыйфатлар. Безне җиңгән хәлдә дә, бу халык бик тиз таркалыр, юкка чыгар. Безнең халык исә, Мөхәммәд Рәсүлебез Илаһына иман иткән мөселманнар буларак, дошманга каршы чыгып, шәһит булуны артыграк күрә. Гаскәремне газават чакыруына чак кына өндәми калдым. Ә бу инде безнең халыкка йә үлем, йә җиңү иде. Болай исә мин халкымны далаларга, урманнарга качырдым.

– Газаватны начар корал димәс идем мин, баһадир.

– Газаваттан соң ирләребез кырылып бетәр, ә хатын-кызларыбыз, бала-чагаларыбыз дошман кулына күчәр. Ә болгар-кыпчак дигән халык исеме тарих битләрендә генә калыр иде, хан хәзрәтләре.

– Димәк, син, Бачман баһадир, газаватка каршы.

– Каршы, хан хәзрәтләре. Мин бер хакыйкатьне аңладым. Хөсетле, мокыт вә гафил буларак, монголлар иртәме-соңракмы безнең гореф-гадәтләребезне генә түгел, телебезне, динебезне дә кабул итәрләр. Һәм шуның белән безне җиңгән халык җиңелүгә дучар булыр.

Илһам хан баһадирны кечкенә өстәл янына әйдәде, чокырларга кымыз койды.

– Имамың кем иде синең, баһадир?

– Мәхмүд Ясәви, хан хәзрәтләре. Хәзер ул Каракорымда. Имам хәзрәтләре монголлар мәнфәгатен яклауга күчте.

– Бачман баһадир, Ходай Тәгалә һәр халыкка да җирен-суын бүлеп биргән. Кем дә кем нәфесен тыя алмый, теге йә бу халык җиренә яу чабып аны яулый һәм төпләнеп калырга тели икән, бу халык ошбу җирдә барыбер бәхетен тапмас, чөнки Аллаһы Тәгалә, юктан бар иткән халыкларны бары тик үзем урнаштырган җирдә генә бәхетле итәрмен, дигән. Минем сәүдәгәрем вә имамым Сүбәдәй тирмәсендә гомер итәләр. Алар миңа монголларның сулыш алган һәр адымын хәбәр итеп торалар. Тик бит сан ягыннан монголлар күп тапкыр бездән өстен. Тәүге сүзем бары тик шуның өчен генә, киңәшеп карау йөзеннән генә әйткән идем, баһадирым. Монголлар белән килешә алган хәлдә дә, Олуг Мөхәммәд көненә калуыбыз бар, әлбәттә. Чөнки без бер тапкыр гына монголлар белән йөзгә-йөз килеп орышмадык.

– Бусы ахыргысы булыр, без аларны җиңәрбез, хан хәзрәтләре.

– Амин, баһадир, амин.

– Хан хәзрәтләре, без монголлар белән уртак тел тапмабыз. Шактый каты кыйнадык без аларны, үчле алар безгә. Монголлардан игелек көтү безне чарасыз гына итәр. Шул булыр минем сезгә киңәшем, хан хәзрәтләре.

– Артык баһадир да шулай ди. Тик бит чирү башында безгә үчле Сүбәдәй баһадир түгел, Чыңгыз ханның оныгы Батый хан тора.

– Батый хан орышларда яңа чирканчык аладыр, хан хәзрәтләре. Миңа калса, рәсми төстә булмаса да, чирү белән Сүбәдәй баһадир идарә итә. Корылтайда нәкъ менә Сүбәдәй баһадирның сүзе өстен чыгуы безгә мәгълүмдер, хан хәзрәтләре.

– Димәк, Бачман баһадир, безгә соңгы тамчы каныбызга кадәр сугышырга, калаларыбызны сакларга гына калачак.

– Юк, хан хәзрәтләре, онытмасагыз иде, ил терәге Болгар булыр, Болгар яуланса, ил дә таралыр. Дошман һәр каланы яулауда зур югалтуларга дучар булса гына, Болгар исән калачак. Мин монголларга калада торып булса да, дала-урманнарга чыгып булса да тынгылык бирмәм, хан хәзрәтләре.

– Болгарның коралы камил, иншалла, дошманга каршы торырга куәт табарбыз.

– Кичерегез, хан хәзрәтләре, миңа китәргә вакыт, бикәм көтә.

– Җиңгәчәйгә сәлам әйт.

Илһам хан баһадирның ни өчен Болгарга килүен белмәде һәм бу хакта сорарга да яхшысынмады. Соңыннан гына, баһадир китеп бераз торгач кына, кәефем сынарга килгән дигән нәтиҗәгә килде. Ә кәефе аның, әйтергә кирәк, шәптән түгел иде.

11

Сарай тарханы, диван вәзире, диван казые, диван мәлиге, кала наибы, казнабаш, җансакчылар башы, атбагучылар башы, бакбашларны Илһам хан аерым-аерым чакыртып сөйләште. Күбесенең гаилә-балалары Казан, Җүкәтау якларына озатылган иде инде. Әмма корал тотардай, каланы саклардай ир-атлар барысы да Болгар шәһәрендә калдылар. Алар башкаланы дошманнан сакларга, һәммә кеше үз вазифасын үтәргә тиеш иде.

Диван Хафизны үзен генә дәштерде һәм кисәтеп куйды: «Һәр мәчеттәге мөридләр шәех Кол Гали хозурына барып рөхсәт алсын һәм, Артык баһадир тарафына килеп, корал белән эш итәргә өйрәнсен. Корал тотып, кала сакларга хәлләре булмаганнарны каладан озату хәерлерәк. Калада һәр тамак исәпләнгән булсын».

Шул ук вакытта сарай шәрифенә авыр йөк салды. Сарайга кергән һәм сарайдан чыккан хат вә рәсми кәгазьләр кятип Хафизга күрсәтелмичә иясенә озатылмасын. «Бүгеннән бер генә хат та, бер генә фәрман да миңа күрсәтелмичә чыкмасын да, кермәсен дә».

Һәммәсе дә аны ярты сүздән аңладылар. Фәрманны җиткерергә аннан вәзире үтенде, чөнки ханны санга сукмый башлаганнар икән.

Илһам хан тик ятмады, Биккол һәм Мәүлә Хуҗа аша Каракорымда Үгәдәй ханда вәзир вазифасын үтәгән Әхмәт Ясәви белән элемтәгә керергә тырышты. Һәм, күп тә үтми, Мәүлә Хуҗа моңа иреште. Әхмәт Ясәви исә аңа: «Илһам хан чыңгызилар белән килешеп яшәргә теләсә, Үгәдәй хан каршына килеп сыгынсын», – дигән җавап җибәргән. Атасы Чыңгыз үлгәннән соң, монголлар башына менгән Үгәдәй хан хәзер яуга йөрми, калада гына ята икән. Бу инде – ошбу халыкның дөнья халкы белән идарә итәргә җыенуы дигән сүз. Хәзер шул илләр биләгән дәүләтнең гаскәриләре Болгарга килеп төртелделәр.

Илһам ханның, берьялгызы калганда, башына мең төрле уй килә. Ул, ни кылырга белмичә, җансакчылары һәм вәзире Тимбай озатуында кала ныгытмаларын тагын бер күздән уздырып чыкты. Һәр җирдә әйбәт әзерлек күреп, күңеле тынычлана төште. Аны һәр җирдә олылап каршыладылар. «Хан хәзрәтләре, дошман каланы ала алмас, ышаныгыз, ышаныгыз!» – дип кычкырдылар. Әнә шул хәл аның икеләнә башлаган күңелен тәмам ныгытты. Әйе, куркасы юк, алар башкаланы сакларлар, дошман кулына бирмәсләр.

12

Ул үз күзләренә үзе ышанмады. Ләйлә тамчы судай әнисе Зөлхидәгә охшаган иде. Һәм әнисе Зөлхидәнең йөзеннән нур балкыган кебек, кызыннан да нур балкый. Гәүдә-сыны, зифалыгы, сөйкемлелеге, мөлаемлыгы да суда чагылгандай әнисенеке иде. Кол Гали өчен бу көтелмәгән хәл булды. Шул чиккә җитеп кызы анасына охшарга мөмкинме?! Мөмкин икән ич, сөйләшкәндә, кинәт кенә ирен бүлтәйтеп куюларына чаклы әнисенеке. Кыяр-кыймас кына ул кызның күлмәк астына яшеренгән сынына күз сала, әлбәттә, күзаллау аша һәм начар эштә тотылган баладай үзалдына кызарынып чыга, кулындагы каләмен кыса төшә һәм күңел чылбырына җыелган шигъри сүзләрне алдындагы ак кәгазьгә тезә башлый. Сабыры төкәнгәндә, ул аны янына дәшмәкче була, каләмен кара савыты читенә куя һәм бер ноктага текәлеп уйга кала. Хәят агышы аның һәрчак сикәлтәле булды, кайчандыр үсмер чакта гашыйк булган Зөләйха аны шигърияткә тартып алып керде. Зөлхидә исә үзенең мөнәсәбәте һәм мәхәббәте белән тәгаен шигърият казанына чумдырды. Хәзер инде чыга да алмас, хәер, чыгасы да килми иде. Язган саен язасы килә, әйтерсең лә кемдер каләменнән тартып бара, әйди, сөйри, чакыра, дәшә. Зөлхидәгә булган мәхәббәте шулкадәр җисми һәм ихлас иде ки, хыяллы төннәрен бары тик аның белән уздырды, төшләрендә күреп интекте. Белмәде ул, белә алмый калгандыр, мөгаен, Зөлхидәнең дә үзенә карата булган мәхәббәтен. Ул бу хакта Кол Галигә сиздерә дә, әйтә дә алмады, чөнки ул Баһман баһадир хатыны иде, җитмәсә, җанкүршеләре. Күңелгә һәм йөрәккә богау салып булмый, диләр. Була икән ул. Зөлхидәгә карата ул үзенең мәхәббәтен богауда тотты, ә бәлкем, ул да аңа карата йөрәген богауларга мәҗбүр булгандыр. Ләкин күздәге мәхәббәт нурларын кем генә яшерә алыр икән. Анысын яшерә алмадылар. Әмма икесе дә әхлак чиген уза алмадылар, алмаслар да иде. Ул аңа мәхәббәте хакында әйтә ала идеме? Юк, әлбәттә. Юк, тагын бер тапкыр юк. Чөнки мәхәббәтләре артыгы белән изге, артыгы белән саф һәм ихлас иде. Зөлхидә аның өчен үтә алмас дивар иде. Тик күңел үтми торган диварлар бармы ул, юк, булачак та түгел. Йөрәкне тышауларга мөмкин, әмма күңелне…

Хәзер ул аның кызы Ләйләне һәркөн күрә, һәркөн ул кыз бала аның янында. Шигырьләрен күчерә, төпләүчеләргә бирә. Ләйлә аның тирәсендә уралып йөргәндә һәм кыштыр-кыштыршигырьләрен күчереп утырганда, аның акылы ял итә, хәйләкәр дөнья мәшәкате артка чигә, алгы санга еллар буена язган һәм әле булса язуын туктата алмаган иҗат илһамы килә. Кем тарафыннандыр күмелгән, якты дөньяга шифалы һәм саф суын чыгарырга интеккән чишмә кебек, Болгарга кайткач, Кол Гали бер мәлгә язудан туктаган иде, хәзер исә, бигрәк тә Ләйлә килгәч, шигърият чишмәсе юл ярып өскә чыкты һәм челтер-челтер ага башлады. Күптән башланган кыйссасы да тәмамланып килә. Ул аны тәмамлар. Аннары арыган, алҗыган һәм шул ук вакытта җиңеләеп калган хәлдә, хан бакчасына барыр, мәчеткә керер, хөтбә әйтер алдыннан, тигез наратларга, кырпалган куакларга – тирә-яктагы манзарага бага-бага хозурлык кылыр. Тик әле кыйссага соңгы фасылны язасы бар. Кич якта Мәфтуха апа пешергән токмач ашын бер табынга утырып ашарлар. Сәер: ул Ләйлә йөзендә гел әнисе Зөлхидәне күрде. Аның һәр вәгъдәсе, һәр күз карашы, шигъри сүзләре кыйсса юлларында урын алды, мөлаем вә сөйкемле карашлары, күз сирпүләре энҗе бөртекләре кебек кәгазь битенә төште.

Кол Гали каләмен куйды, кулларын кушырып, соклануын яшерми Ләйләгә карады. Ахыр түзми, яңа гына ак кәгазьгә төшергән юлларын укыды:

Ул Җәбраил, хәбәр алып, тагын килде,

Тәңресеннән Йосыфка күп сәлам кылды:

«Алда синең нәкъ алтмыш ел гомерең калды,

Шуңа лаек эшләреңне эшлә имди».


– Мин сезне бүлдердем, мөгаллимем», – диде Ләйлә, зәңгәр төскә куе яшел яфраклар төшкән күлмәк җиңнәрен рәтли төшеп. Башын кырын салды, нәкъ менә, нәкъ менә әнисе инде, ул да шулай башын кырын сала төшеп елмаер иде дә: «Йа Хода, Кол Гали абыйсы, бу хәтле пәйгамбәргә охшарсыз икән», – дияр иде.

Галәм, җиһан, җирдәге һәммә тереклек – барысы да тавыштан тора, әмма Ләйләдән чыккан моң вә нур барысын да күмәр һәм ниндидер мизгелгә сине әсир итәр, әсәрләндерер иде. Нинди көч бар бу хатын-кызда? Каян ала алар бу көчне һәм нигә шулай гүзәл яратылалар? Зөлхидәсе юк, аның каравы аның кызы каршында. Ул аны көтте. Ходай Тәгалә аның үтенечен кабул итте. Бу кыздан да әнисе Зөлхидәдән балкыган кебек нур балкый. Аны күрше-тирәдәге бала-чагалар, хәтта өлкәнрәкләре дә күрергә киләләр, инде мөгаллиме белән базарга чыкса, үткәне-сүткәне, Ләйләне күрүгә, туктап, ачкан авызын ябалмый катып кала. Хәйран, күктән төшкән алиһәме әллә дигән сорау куя сыман. Кол Гали Ләйләне затлы итеп киендерде, үз киемнәренә игътибар итмәсә дә, Ләйләне чәчкә кебек киендерде. Күзгә ташланырлык чәчәкле тукымалардан, иң яхшы тегүчеләрдән тектереп алган күлмәкләр, ян кырыйлары кеш тиресе белән каелган камзуллар, асылташлар белән бизәлгән калфакларны еш алыштырды Ләйлә, затлы һәм күзгә ташланырлык итеп киенү аның үзенә дә ошый башлады. Ләйлә турындагы хәбәр калага бик тиз таралды. Тик аның, ошбу гүзәл затның, Кол Гали шәехкә кем буласын гына тәгаен белүче юк иде. Гүзәл кыз Ләйлә турындагы хәбәр Илһам ханга да килеп ирешкәч, ул аларның икесен дә кичкә табынга дәштерде. Бу хакта Кол Гали Ләйләгә әйткәч, кыз хәтта бераз һаваланып киткәндәй булган иде. Ләкин шундук мөгаллименең кулына килеп сарылды.

– Илһам ханның өйләнмәгән оныклары бармы әллә? – дип сорады.

– Бар, ләкин алар сабыйлыктан яңа чыгып киләләр әле. Әллә берәрсенә кияүгә алып калырлар дип куркуыңмы, Ләйлә?

– Минем синнән аерыласым килми, мөгаллимем. Әнием истәлеге хакына мине берәүгә дә бирмә, мөгаллимем…

Кол Гали һәрчак Ләйләне сөюдән үз-үзен тыеп килде. Ул аны рәнҗетүдән курыкты, ул аны һәрчак үз баласы итеп күрде, гәрчә Ләйлә җиткән кыз булса да; аның сурәтендә ул Зөлхидәне күрде, аны юксынды, аны хәтереннән җуя алмый интекте вә сагышланды. Аллаһы Тәгалә иңдергән ошбу кыз баладагы камиллек, зиһен сафлыгы һәм гүзәллек сокланмаслык та түгел иде шул. Шул ук вакытта ошбу гүзәллеккә озак бакса, йөзенә оят килер сыман, чарасыз калып, карашын читкә алды. Ләйләнең карашында, күзләрендә нур дулкыннары ага, озак багып торсаң, көн-кояш яктылыгы юкка чыгар кебек тоела иде.

– Без анда озак булмабыз, Ләйлә. Җәй үтеп бара. Сәфәр ае керде. Илһам хан, бөтен Болгар халкы зур орышка әзерләнә. Каһәр монголлар бире таба яу кузгалырга җыеналар дигән хәбәр бар.

Монголлар сүзен ишетүгә, ниндидер мизгелдә Ләйләнең йөзен курку били, ул ни әйтергә белми тора, ахыр мөгаллимен зарыктырмаска тырышып булса кирәк:

– Мин хәзер күлмәгем генә алыштырам да, – дия-дия китеп бара.

Чарасыз калган мәлләре күп булды Кол Галинең. Ул аңа һәрчак нидер әйтергә теләде, һәрчак әйтә алмады, әйтер сүзе тел очында калды. Ләйлә йөзендә әнисе Зөлхидәне күрсә дә, күңел түрендә һәрчак кемдер сакта торды. Килешми, син аңа ата, нәфесен тыя алмаган телен дә тыя алмас, телен тыя алмаган нәфесен дә тыя алмас дигән тавыш ишетә. Борынгы бабалары һәрнәрсәне әхлак бизмәненә салып үлчәгәннәр, аларның акыллы сүзләрен язып баручы булмаган, акыллы сүзләр гыйбарә буларак телдән-телгә күчкән, һәр буында бу әхлак бизмәненә салып үлчәнгән, сафланган, пакьләнгән, чарланган һәм шомарган, гүя чуерташ хәленә калып, халык лөгате сафына кергән. Тик без, заман бәндәләре, борынгы бабаларыбызның акыллы сүзләренә колак салабызмы?.. Юк, күп вакытта колак яныннан уздырабыз, кавем-нәсел өчен ят һәм чит булган әхлакка йөз тота башлыйбыз. Илһам хан Владимир кенәзенең кызына өйләнде, шуның белән төрки халкының әхлак нигезенә таш атты. Владимир-Суздаль кенәзе белән тигез булмаган солых төзергә мәҗбүр булды. Ләкин урыс тәгаен урыс булып калды, Илһам ханга иң кискен, иң кыен вакытта кул сузмады, ярдәм итүдән баш тартты. Ә бит урыс ил-кырына моңа кадәр булмаган ачлык килгәч, Илһам хан шул ук кенәзгә вә халкына олау-олау, кораб-кораб икмәк озатты һәм урыс халкын үлемнән коткарып калды. Ә берәү булса, урысларның кыен хәлгә калуларын күреп, аларга яу чабар, ачлыктан интегеп яткан халыкларын кырып, биләгән җирләренә ия булып калыр иде. Илһам хан моңа бармый. Ни өчен? Әхлак бизмәнен Аллаһы Тәгаләдән алганга, мөселман булганга, ниһаять. Хәзер илгә кабат яу килә, инде үз кавемнәребезгә кардәш халык, кайчандыр Чин императорлары белән ызгышып яткан монголлар, төркиләр. Бит һәммә аз гына зыялы булган кешегә билгеле: ХI гасырда (милади белән) Шәркый вә Гарби Төркестанындагы Уйгур һәм Тукыз-угыз ханлыкларына каршы Идел буенда Кыпчак һәм Болгар ханлыклары тереклек иткәннәр, ягъни XI гасырда Чиннар чигеннән алып Кияли урыслары биләгән Днепр елгасына кадәр җирләрне Уйгур, Тукыз-угыз, Кыпчак һәм Болгар ханлыклары биләгән, шулардан бары тик бер халык – болгарлар – төпле дәүләт төзи алганнар. Мәгәр аларның һәммәсе дә мәдәни үсешкә йөз тотканнар, чөнки ислам динен кабул иткәннәр. Чин-Кытай, Иран һәм барлык гарәп сәүдәгәрләре Көнбатыш Ауропага бары тик Болгар сәүдәгәрләре, Болгар аша узган. Әмма Тукыз-угыз, Кыпчак ханлыклары халкы Болгар ханлыгы халкы кебек мәдәни югарылыкка ирешә алмаган, чөнки аларга күчеп тереклек итү яисә җәй җәйләп, кышны утрак уздыру комачаулагандыр булса кирәк. Күчмә яисә ярым күчмә халык мәдәнияткә һәм белемгә игътибар итмәгән, ныклы торак-калалар төземәгән, ә бу хәл исә мәдрәсәләр, мөгаллимнәр булдыруга зур кыенлыклар тудырган. Ләкин бу халык сугышырга гаять хирыс һәм оста булган, гәрчә коралы сөңге, кылыч, ук-җәядән әллә ни узмаган булса да. Ә хәзер мәгърифәттән ераклашкан шул төрки кавемнәре, монголларга ияреп, дөньяны яуларга керешкәннәр.

Ләйлә яңа күлмәк, кеш тиресе белән каелган укалы камзул киеп чыккач, үзе үк, итекләренә, тәңкәләр тезгән толымнарына игътибар итсен дип, мөгаллиме янында әйләнеп чыкты.

– Булган, булган, – диде Кол Гали. – Урлап кына алып калмасыннар инде үзеңне.

– Ә син, мөгаллимем, мине урлатма, – диде Ләйлә, уенын-чынын бергә кушып һәм киная катыш.

Хәйрулла керде.

– Шәех хәзрәтләре, атлар җиккән, болдыр янында, Биккол атайның сиртмәле арбасын җиктем.

– Рәхмәт, Хәйрулла агай.

Арбага утырганда, болай гына дигән булып, Ләйлә сорады:

– Хан җансакчысы Бәхтияр да булыр микән анда, мөгаллимем?

– Булырга тиеш, хан җансакчысы ич. Хан – саксыз, адәм башсыз булмас, диләр бит.

– Син кемгә кирәк дип үрти күрмә тагын, мөгаллимем.

– Син безнең барыбызга да кирәк. Бигрәк тә миңа һәм әниеңә, Ләйлә.

– Ә ул кайчан да булса…

– Аллаһы Тәгалә аны барыбер бире китерер. Бүген булмаса – иртәгә, иртәгә булмаса – берсекөнгә, берсекөнгә булмаса… без үлгәч булса да, аның белән өчәүләшеп кавышырбыз, Ләйлә.

– Мөгаллимем, – диде Ләйлә, бераз аптырашта калып. – Син һаман әниемне көтәсең?..

– Көтәм, Ләйлә, – диде Кол Гали һәм ат тотучыга атларны куаларга кушты: – Мирхәйдәр, атларың куалый төш әле…

* * *

Хансарайга беренче керүе иде Ләйләнең. Ул башта хан янында утырган ак йөзле ханбикәне күрде, чырае да ак, өстендәге киеме дә акка зәңгәр буй төшкән күлмәк иде. Шуннан соң гына Илһам ханга игътибар итте. Буйчан һәм шактый кырыс булып күренде ул аңа. Кара сакаллы, җиләне аяк йөзләрен үк каплаган, әмма җилән гелән алтын, җем-җем итеп куя. Башында таҗ түгел, ниндидер кеш тиресе белән каелган алтын сыман кәләпүшне хәтерләтә. Хан Ләйләне күрде дә җиңелчә генә баш иеп исәнләште, Кол Галигә кул биреп күреште. Ханбикәсе исә ханнан бер тотам калмады, хан аларны түр яктагы сәкегә хәстәрләнгән табынга алып китте.

Ханбикәне күргәч, Ләйләнең ни өчендер әнисе күз алдына килде, ниндидер охшашлык тапты бугай ул аларда. Әле булса хәтерендә, әнисен алып китәргә иткәч, ул: «Кызым белән генә саубуллашыймчы?» – дип сорады. Нойон каршы килмәде. Ул кире борылып килде һәм Ләйләне кочагына алды: «Кызым, бәгърем, күз нурым, бәгырькәем, аералар ич, аералар безне». «Әнием, елама, елама, әнием, мин еламыйм бит», – диде Ләйлә. Ни өчен, үзе дә белми. Чөнки бабакае Биккол янәшәдә генә басып тора иде, шуңа курыкмагандыр, мөгаен. Ләкин әнисе китәргә кузгалгач, аның аркасын күрүгә, Ләйлә кычкырып елап җибәрде: «Әнием, әнием, китмә, китмә!»

Шуннан аның янына Биккол бабакае килде, юатырга тотынды һәм аңа: «Менә бу агаң сине өйгә алып кайта торыр, бар, аның белән китә тор, мин дә кайтырмын, тынычлан, елама», – диде.

Сәүдәгәр аны күтәреп арбага утыртты һәм туган өенә түгел, ә Җамалбикә абыстай кулына китереп тапшырды.

Табынга утырышкач, Илһам хан чынаякка ясаган чәйгә үрелде, уртлап куйды, кипкән йөзем алып капты.

– Кол Гали туганый, Туран дөньясының Харәземшаһ дәүләте җимерелгәч, мин борчуга калдым. Төрки илләреннән берүзебез калып барабыз бит. Харәзем Туран халкының энҗесе, йөзек кашы иде. Борын-борын заманда, кайбер аксакалларыбыз әйтүенә ышансак, Искәндәр патша, Фарсы шаһы Дарийны җиңгәч, төрки дөньясына юнәлә. Ләкин фарсыларны үтеп, безнең далаларга чыккач югалып кала. Чөнки төркиләр Искәндәргә моңа кадәр күрмәгән каршылык күрсәтәләр. Ошбу халыкны җиңү максаты белән, аның төрки кавеменең башлыгы кызына өйләнүе дә хактыр. Раушания дип атаганнар бугай ул кызны. Имеш, борынгылар әйтмешли, Кояшлы каланы нәкъ менә шул патша Раушания хатынына салган. Безгә ул хатынның Искәндәрдән углан табуы мәгълүм. Әнә шул кала да хәтта монголлар кулына күчте. Мин беләм: Кол Гали хәзрәтләре, Олуг Мөхәммәд төрки халкына хас булмаган явызлык кыла: Чыңгыз ханның илчеләрен үтертә. Илчеләрне шаһ үзе түгел, вәзире кылган дип тә сөйлиләр. Әмма кара этнең бәласе ак эткә төшә ич, гаепле булып кала Олуг Мөхәммәд, бөтен нәфрәтен Чыңгыз хан аңа юнәлтә.

– Алай ук димәс идем мин, хан хәзрәтләре, – диде Кол Гали, кәсәсен куеп. – Милади белән 1206 елда Харәземдә һөнәрчеләр баш күтәргәч, Олуг Мөхәммәд меңнән артык кешене дар агачына астыра. Шуның чаткысы буларак 1212 елда шаһка каршы Сәмәрканд халкы баш күтәрә. Олуг Мөхәммәд гүзәл каланы гаскәриләреннән җимертә, каланы өч көн буена яугирләреннән талата. Димәк, шаһ үз халкы белән сугыша башлаган була инде. Бит, хан хәзрәтләре, илне гаскәр түгел, халык саклый. 1219 елда шаһ иленә монголлар керде. 1221елда монголлар Үргәнечне алдылар, Сәмәркандны. Бохараны Чыңгыз хан үзе ала. Кодрәтле һәм төрки дөньясының йөзек кашы булган шаһ, илен-халкын Җәләлетдин угланына ташлап, Иран эченә качкач, Чыңгыз хан аның артыннан Җәбәй белән Сүбәдәйне җибәргән, болар, Олуг Мөхәммәдне куып бара-бара, Мәрв, Һират, Бәлх, Рәй, Истрабад, Һамадан, Тәбриз калаларын алганнар. Ниһаять, Олуг Мөхәммәдне куа-куа, Кавказга барып чыкканнар. Олуг Мөхәммәд Хәзәр (Каспий) диңгезендәге бер утрауга кереп кача һәм шунда вафат була. Һәр калада аны җиңелү көтә, чөнки халык аны якламый, үз итми, элек кылган яманлыкларын онытмый. Калганын, хан хәзрәтләре, үзегез дә беләсез.

– Олуг Мөхәммәд ил-халкын түгел, нәсел җебен өзә, Кол Гали. Халык – күлдәге балык кына ул, тоталар күлдәге балыкны— беткән кебек, бактың исә ике-өч елдан тагын күл тулы балык. Ә менә ил белән идарә иткән хан нәселе корыса… яман, аны буынга салу кыенга туры киләчәк. Мин күптән түгел Сәлим атамның язмаларын карап утырдым. Ул, мәрхүм, кырык ел Болгар тәхетен били, йөзләп кала бина итә, шул исәптән Казанны да, Ашлыны да, Җүкәтауны да. Ә ул болай язып калдырган: «Илдә хакыйкать кылыч белән расланмый, дога һәм вәгазь белән раслана. Ялганга һәм алдауга йөз тоткан хан тәхеттә озак утырмас, аңа каршы үз халкы ук күтәрелер. Ә ялганның азыгы— көч һәм алдаудыр. Ялганга йөз тоткан хан халкын да бәхетле итмәс. Ачы хакыйкать татлы ялганнан мең тапкыр артыктыр. Ялган хакыйкатьтән дә яман хакыйкать юктыр. Ялганны дөрес дип расларга маташудан да яман ялган юктыр».

– Хак сүзләр, хан хәзрәтләре, хак сүзләр, – диде Кол Гали.

Һәм Ләйлә белән ханбикәнең ни турындадыр әңгәмә корып утыруларын күреп елмаеп куйды. Ханбикә белән дә уртак тел таба алган дип уйлап алды.

– Хан хәзрәтләре, телиме моны, теләмиме, хаким кеше кискен чараларга таянырга мәҗбүр. Бәхәссез, тәхет ягында фәлсәфи бәхәсләр дә – чарасыз хәлдер. Безнең халык суфиларга мөкиббән китеп иярмәде. Барыр сукмак булса, суфига шул җиткән. Сезгә исә бөтен бер ил белән идарә итәргә кирәк. Борынгылар әйткәннәр, яман чир килер итсә, каладан этләр дә кача башлар, дип. Аллага шөкер, Болгардан качучылар юк, киресенчә, безнең тарафларга угыз-кыпчак агыла.

– Алар хәзер Болгарга туктамыйлар, Кол Гали туганый, Кашан, Казан тарафларына юл алалар. Урын булмаудан түгел, Болгарга аларның кирәге юк, артык тамак, артык җан, һәр җанга торак кирәк. Ә Болгарда барысы да исәпләнгән. Башкалада, дим. Углан Габдулла Биләр каласын бина итеп ята, шунда җибәрәм мин аларны. Иншалла, монголларга көчебез вә куәтебез җитәр, безнең тарафтан алар өч тапкыр кыйналдылар инде. Шуның өчен без баскынчыларга каршы нык әзерләндек. Имамнарыбыз да халыкны әзерлиләр.

– Дога кылып кына саклап калып булмас бит, хан хәзрәтләре.

– Мин имамнар догасына гына таянмыйм, Кол Гали туганый. Кальгаларым ныгыттым, коралларым камилләштердем, аннары халкыма да ышанам, иншалла, баш бирмәс. Шул ук вакытта мин сиңа да зур өмет баглыйм, туганый. Хак, халыкка дога гына аз, аңа синеке кебек шигърияткә салынган ялкынлы сүзләр дә кирәк. Халыкның рухи көче синең шигырьләреңдә, кыйссаларыңда чагылачак. Рухи көч исә – үлемсез, мәңгедер. Мин «Кыйссаи Йосыф» дигән дастаның тәмамлап киләсең дип ишеттем…

– Әйе, бу шулай, хан хәзрәтләре.

– Күчерүчеләр, төпләтүчеләр миннән булыр, туганый.

– Рәхмәт, хан хәзрәтләре. Мин бу мөмкинлектән файдаланып калырга тырышырмын.

– Дошманның һәр ыстанында безнең кешеләр бар, Кол Гали. Имамнарыбыз, сәүдәгәрләребез. Алар барысы да язу белән эш итә. Ә монголлар, нигездә, белемне уйгур мөгаллимнәреннән алганнар икән. Димәк, күп тә үтмәс, без аларны барыбер җиңәрбез… Тик ул вакытта без генә булмабыз… Мин ишеттем: Чыңгыз хан да ислам динен кабул итәргә булган һәм иткән дә икән дип. Тик аңа имамнар шарт куйганнар: хаҗга барырга, әул аяклары сызлауга сылтап бармаган, имеш.

– Булган андый хәл, хан хәзрәтләре. Ләкин Чыңгыз хан аяклары сызлаудан түгел, хәлифә белән бәхәскә кергән булган, ә хаҗга хәлифә илләре аша узасы.

– Аллага шөкер кылам, без гафил булмадык. Кыйблабыз – ислам, чишмәбез белем булды. Мәдрәсәләребезне Хәндҗәл хан ук салдыра башлаган, мөгаллимнәр укыткан. Хәер, бик борынгы бабаларыбыз Кубрат хан да, аның угланы Кодрак та, аның угланы Ишкул да, аның угланы Иллек тә, аның угланы Болгар да, аның угланы Тукый хан да, аның угланы Айдар хан да, аның кияве Хәндҗәл хан да, Айдар хан угланы Зөбәер хан да, аның угланы Мөхәммәдәмин хан да, аның угланы Силки хан да, аның угланы Алмас хан да, аның угланы Микаил хан да, аның угланы Әхмәд хан да, аның угланы Беренче Мөэмин хан да, аның угланы Талиб хан да, аның угланы Икенче Мөэмин хан да, аның угланы Шәмгун хан да, аның угланы Хәйдәр хан да, аның угланы Мөхәммәд хан да, аның угланы Сәгыйд хан да, аның угланы Бараҗ хан да, аның угланы Ибраһим хан да, аның угланы Сәлим хан да, – Илһам хан сулышы җитмәүдән интеккән берәүдәй бераз хәл алып торды, – һәм менә, туганыем, мин – Илһам хан. Мине дә исәпкә алып, һәммәсе егерме биш хан булабыз. Барысы да дәүләт биләгән, тәхеттә утырган, халык белән идарә иткән. Син укыган, белемле кеше, туганый. Мин янә бер нәрсәгә игътибар иттем. Пәйгамбәрләребез дә егерме биш булган икән ич. Ни бу? Очраклы хәлме?.. Түгелдер, туганый, чөнки бу хәтле туры килмәс иде. Менә игътибар ит: Адәм пәйгамбәр, Идрис, Нух, Һуд, Салих, Ибраһим, Лут, Исмәгыйль, Исхак, Ягъкуб, Йосыф, Әйүп, Шөгаип, Муса, Һарун, Зөлкәфил, Давыт, Сөләйман, Ильяс, Әлисагъ, Юныс, Зәкәрия, Яхъя, Гайсә, Мөхәммәд галәйһиссәлам. Мөхәммәд галәйһиссәлам әйткән: «Мөселманнар һәрчак исләрендә тотсыннар: яхшы бәндәләр өчен – җәннәт, яман кешеләр өчен тәмуг әзерләнеп куелган. Аллаһы Тәгаләгә, фәрештәләренә, китапларына, пәйгамбәрләренә, Ахирәт көненә инанганнан соң, мөселманга тәкъдирнең изгесенә һәм яманына иман китерү тиешле. Бәндә булган кеше ышанырга тиешле: дөньялыкта адәм баласыннан кичкән, башыннан үткән яманлыклар-авырлыклар— барысы да Хак Тәгаләнең тәкъдире белән ирешер, шунлыктан халыкларның таянычы да бер Аллаһы үзе булыр».

– Сез, хан хәзрәтләре, мине таң калдырдыгыз.

– Шуның өчен, туганыем, мин атам-бабаларымнан калган тәхетемне беркемгә дә бирмәм. Мин монголларга соңгы тамчы каныма кадәр каршы торырмын.

– Кабат әйтәм, мин хәйран калып утырам, хан хәзрәтләре. Сез бар ханнарны да яттан беләсез, пәйгамбәрләрне дә. Бу мәгълүматларны белү кятип Хафиз белән миңа килешсә дә, хәтта зарур булса да, сезгә… Сез хаким кеше ләбаса.

– Боларның барысын да атам язып калдырган, туганый. Һәм нотык-үгетләре дә бар. Менә тыңла: «Чит илләргә ышанычлы шымчылар җибәреп тору, күрше дәүләтләр хакында хәбәрдар булу дәүләт гомерен озайтыр, сине ышанычлы итәр. Моның өчен мосафирлардан, суфилардан, сәүдәгәрләрдән, табиблардан файдалану да оят түгел. Аларның һәммәсе дә, хәтта ярлы-ябага да ханның күзе вә колагы булсыннар. Яман хәбәрне көне белән хансарайга ирештерсеннәр. Сарай шәрифенә иң ышанычлы кешене кую зарур. Сатылмасын, сарайга килгән хәбәрне читкә сатмасын өчен, аңа яхшы түләү кирәк. Шымчыларны мөмкин кадәр ханның үзенә кабул итү зарурирак булыр. Чөнки беренчел хәбәр икенчел хәбәрдән күп тапкыр бәһалерәктер. Вәзирең башка халыктан кую хәерлерәк булыр, чөнки вәзирнең дә дошманга сатылу ихтималы бар, ә чит халыктан килгән вәзирдә туган-тумачалык аз чагылыр. Хансарайда галимнәр һәм үгетчеләр сан ягыннан бер чама булырга тиеш. Чөнки галим кеше аз сөйләр, мәгәр аны коткаручы, кымтырыклап торучы булмаса, дәүләткә файда китермәс, юкны бушка төяп яшәр». Боларның барысын да атабыз миңа язып калдырган, туганый.

– Үргәнечтә дәрес биргәндә, мин бер шәкерт авызыннан хикмәтле хикәят ишеткән идем, хан хәзрәтләре. Рум императорының ике йөз мең гаскәре солтан Алып Арыслан белән очраша. Төрек батыры җиһангир ир-ат кул астында нибарысы унбиш мең атлы гаскәр була. Бу кан коюдан солтан Алып Арысланга качарга мөмкинлек туа. Әмма ул качмый. Туктала да гаскәренә мөрәҗәгать итә: «Кем дә кем орышка катнашмыйча китәргә тели – китсен, чөнки сезнең алдыгызда фәрман бирүче солтан түгел, ә гади сугышчы», – дия-дия, күз яше белән елый башлый. Шуннан күтәрелә дә, сугышчыларын әйдәп, дошман өстенә ташлана. Җиде яра ала Алып Арыслан, өч аты яу кырында ятып кала, әмма җиһангир баһадирның унбиш мең гаскәре яваннарны җиңәләр. Шуннан яван императорын арканлап, солтан каршына китерәләр. Солтан аңа бер сүз әйтми, өч тапкыр камчы белән суга да: «Дүрт ягың кыйбла, бар, кайт үз илеңә, әмма ары таба минем илемә, минем җәйләүләремә аяк басасы булма», – ди.

– Гыйбрәтле хикәят, – диде Илһам хан, Кол Гали кәсәсенә кымыз коя-коя. – Гыйбрәтле хикәят.

– Менә икенче бер гыйбрәтле хикәят, хан хәзрәтләре. Бөек Искәндәр Фарсы иле шаһы Дарийны җиңгәч, сугышчылары шаһның җария кызларын кулга төшерәләр. Искәндәргә бу хакта хәбәр итәләр. Чөнки сугышчылары җарияләр арасында бер бите ай, бер бите кояштай гүзәл вә сылу кыз күрәләр. Бу кызны күргәч, барысы да аһ итәләр, чөнки бу кыздан, чынлап та, ай һәм кояш нурлары балкып торган сыман була. Сугышчылар, кызның гүзәллегенә, сылулыгына соклануларын уртаклашырга дип, Искәндәргә киләләр һәм аны, һичьюгы, бу кызны барып күрергә димлиләр. Әмма Искәндәр баш тарта: «Мин ул кызларның ирләрен җиңдем, җиңелгән ирләрнең кызларыннан җиңелү – Аллаңа хыянәт итү белән бердер», – дип җавап бирә.

– Янә гыйбрәтле хикәят, гәрчә булган хәл булмаса да, гыйбрәтле, – диде Илһам хан. – Ә син, туганый, кыйссаңны сузма. Мин аны көтәм. Монголлар килгәнче, синең «Кыйссаи Йосыф» дастаның укып чыгасым килә. Хикәятләрдәге кебек орыш, сугышлар да бармы?

– Мәкер, мәхәббәт, сагыш, тугрылык, әхлак вә әдәп гыйбарәләредер кыйссамда, әмма орыш вакыйгалары юктыр, хан хәзрәтләре. Мин ышанам: киләчәк буын халкы үзара тату яшәргә өйрәнер, чөнки сугыш берәүне дә бәхетле итмәде әле.

– Һәм итмәс тә, туганый. Бу кыз бала сәркәтибең икән. Бик әйбәт.

– Без кузгалыйк инде, хан хәзрәтләре…

– Әйе, әйе, табынга фатиха кылыйк та…

Илһам хан белән ханбикә аларны болдырга кадәр озата чыктылар. Хансарай капкасы яныннан үткәндә, Кол Гали Бәхтиярны күрде. Егет аның янәшәсендә атлаган Ләйләгә нидер әйтте, әйтергә иттеме, әмма Ләйлә аңа елмайды гына, әллә карап калган ханнан, әллә мөгаллименнән яхшысынмады, авыз ачып сүз әйтмәде.

Сәфәр аеның җиденче көне иде бу. Монголлар явы килүгә нибары алты атна калып бара иде. Болгарда исә әлегә тыныч, тормыш калада тәүгечә булса да, ниндидер тайфун килүен сизгән кебек, урамнарда шомлы бер тынлык тора иде. Дөнья буйлап Болгар өчен иң яман Маймыл елы атлый иде.

13

Икмәк игүнең нәтиҗәсе – тамак туклыгы. Тамагы тук кеше генә кулына каләм ала. Тамагы тук булмаганда исә, ул, бер тамакны кайгыртып, әллә кайларга сәфәр кыла, әллә ниләр эшли – җир сукалый, икмәк чәчә, ура, суга, ярма яра, каләм тотарга исә вакыты да калмый. Әгәр дә мәгәр кемдер аңа әнә шул ризык-нигъмәтне ниндидер бәһагә китереп бирә икән, ул— шагыйрь, уйлап табучы, һөнәрче, күн иләүче, тегүче, игүче, башмак суктыручы, тула басучы, тимерче, чуен коючы, бакыр кайнатучы, хатын-кызларга нәкышләнгән алкалар, беләзекләр, зөбәрҗәт ташлы балдаклар, йөзекләр ясаучы – тагын-тагын әллә нинди һөнәрләргә ия халык.

Кол Гали туа-туганнан бирле тамак өчен кайгырмады. Аңа гарәп, фарсы, төрки галимнәреннән вә мөгаллимнәреннән сабак алырга, укырга мөмкинлекне башта Биккол атасы бирде.

Менә ул хәзер туган илендә, мәгәр һаман ул Биккол атасы карамагында. Аның байлыгы исәбенә яши, көн күрә, яза, шәех дәрәҗәсендә йөри. Йосыф һәм Зөләйха дастанына ул җиһангир баһадирлар, алып батырларны кертмәде. Ул рәнҗетелгән колларны фиргәвен итте, Зөләйха кебек гыйшык юлында газап чиккән, кырык ел буена мәхәббәт утында янган хатынны сурәтләде. Аның җисми мисалы Зөлхидәдер. Дастанда Зөләйха рухани вә әхлакый яктан зур үзгәреш кичерә, пакьләнә, сафлана. Дастанга кергән барлык каһарманнар да – Аллаһы Тәгалә бәндәләре. Алар яратышалар, сөешәләр, хис ялкынында яналар, оялалар, тартыналар, рәнҗетеләләр, кимсетеләләр, мәгәр олы мәхәббәтләренә тугры калалар. Инде гамәли тормышларында бердәнберләрен тапкач, шатлыкларыннан ни кылырга белмиләр. Чөнки ул боларны үзе кичерә, үз мәхәббәте, үз йөрәге аша уздыра. Ул аны тапкан иде бит инде, тапкан иде. Тик кавышырга гына язмады аларга. Ә шул үзенең кичерешләре барысы да: мәхәббәттән исерүе һәм аны югалтуы, сагыш-сагынулары аша һаман аны көтүе, ниһаять, табуы кыйссада чагылыш тапты. Хак, тормышта ул аны таба алмады, мәгәр кем аның хыялын тыя ала. Ул аны кыйссасында тапты. Ул гынамы, аның кызын Аллаһы Тәгалә китереп бирде. Ләйлә, гадәттәгечә, йә үз бүлмәсендә, йә аның янында дастанның соңгы фасылын күчерде, ул инде сүрә-сүрә итеп бәйләп куйган. Бүген ул үз бүлмәсендә утыра. Нигәдер күренми. Илһам ханнан кайтканнан соң җитдиләнде, сабырланды.

Каләмен кулына алып, энҗеләрен тезәргә генә җыенганда, аның янына Ләйлә керде. Башына килгән бөтен уй-хыялы сибелде, таралды, фикер җеп очы кулыннан ычкынды. Ул хәзер тик аны күрде, гәрчә ул кергән ишеккә әйләнеп карамаса да белә иде: ул – Ләйлә. Кулыннан каләме төште, балачактагы кебек колакларын селкетте, түбәтәен рәтләде. Бөтен хәрәкәтендә, үз-үзен тотышында самимилек, гасабилык чалымнары күзгә ташланса да, Ләйлә аңардагы үзгәрешне күрмәде дә, сизмәде дә. Әллә нигә чарасыз кала башлады ул, Ләйлә килеп кергәч яза алмый, зиһене бутала. Җитмәсә, өстәлгә куйган каләме тәгәрәп китте, менә-менә өстәл читенә җитәчәк, ак киезне карага буяр, ләкин каләм алтын кара савытына сөрелде, туктап калды.

Үрелде, каләмне кулына алды. Күтәрелеп караса, каршында алиһәдәй Ләйлә басып тора.

– Мөгаллимем, хан кырында күңелле булдымы? Сөйләштегез дә сөйләштегез. Ә миңа ханбикә ошады, ул шундый садә, гыйффәтле.

Каләм янә өстәлгә ятты. Нинди язу ди инде, каршында үзе— алиһә басып торганда.

– Илһам хан борчуда, зур орышка әзерләнә, каһәр монголлар илгә яу йөрергә җыеналар. Ә ул барысыннан да хәбәрдар. Аның үз кайгысы үзенә бик җиткән, Ләйлә.

Каләмен янә кулына алды, ике бармак арасына кыстырып бөтергәләп торды.

– Ханбикә, дошманның һәр ыстанында безнең кешеләребез бар дип мактанды. Артык баһадир угланы Ташбай Күнбай бәк төмәне белән очрашкан, бик каты орышканнар, болгарлар монголларны Җаекның аръягына куып җибәргәннәр, олауларын, хезмәтчеләрен, хатын-кызларын әсир иткәннәр, диде.

– Бу хакта Мәрьям ханбикә генә беләме?

– Белмим. Мин аңа, минем әнием Күнбай бәктә, ул аны ирексезләп алып китә, дип әйтеп кенә әйттем. Әниемне Ташбай углан егетләре коткарган булсалар, мөгаллимем…

– Амин, амин, Ләйлә. Әйдә, Аллаһы Тәгаләдән шулай булуын сорап дога кылыйк.

Дога кылдылар. Күзгә-күз карашып алдылар.

– Нигә бу хәбәрне кичә үк әйтмәдең, Ләйлә?

– Алар юлда икәннәр инде, бүген-иртәгә кайтып җитәрләр, диде.

– Соңгы фасылны язарга утырган идем, Ләйлә. Бу хәбәрең йөрәгем җилкетеп җибәрде. Калдырып тор әле мине…

– Йосыф вафаты фасылын язасыңмы, мөгаллимем?

– Син каршымда басып торсаң, Йосыф вафаты фасылын да, хәтимәсен дә яза алмамдыр, Ләйлә.

– Кичер мине, мөгаллимем. Мин киттем. Төпләүчеләргә барасым бар.

– Хан, төпләүчеләргә үзем түләрмен, диде. Әллә ниләр ышандырып йөрмә.

– Яхшы, мөгаллимем.

Ләйлә генә чыгып киткән иде, читлектәге тутый кошчык сайрарга тотынды. Кол Гали күзләрен йомды. Һәм Зөлхидәне бөтен барлыгы белән күрде. Йөзе кояш кебек балкый иде, хәтта ай оялыр иде бу яктылыктан. Зөлхидәнең хәтта кулларыннан да нурлар балкый, аның нурлары Кол Галинең йөрәгенә үтеп керә, сөенечле бәхетен тагы да тулыландыра, хыялын йөгәнсез итә. Түзмәде, үрелде, каләмен алды һәм гүя аның кулыннан алды, ул хәтта аның бармак җылысын тойды. Ни кылырга белмичә, кулны сөя-назлый башлады. Сихри көчкә, тылсымга ия бармаклары, саз кылларын барлаган кебек, аның күңел кылларына кагылып-кагылып алдылар. Нәрсәдер зеңләде, көйгә салынды, йөрәк ялкыны хис белән тулды. Бу инде Аллаһы Тәгаләдән иңгән илһам иде, акыл ял итә, ә хис ташкыны каләмен алга әйдәде, йөрәк тибешенә җайларга керешеп яздырды да яздырды. Әйтер теләге каләм очында, ә артында, иңенә таянган килеш, Зөлхидә тора. Ул аның башыннан сак кына сыйпый һәм, яз, яз, Кол Гали җаным, соңгы фасылыңны яз, аннары хәтимәне тәмамларсың. Моны Зөлхидәң тели, яз… ди.

Язды да язды. Фасыл тәмам. Илаһи көчнең каян килүен ул белә иде, әмма аның янында чын сурәт булып Зөлхидәсе беренче тапкыр басып торды. Ул хәтта аның бармакларын кул учында тотты, тән җылысын, сулышын тойды. Сәер сурәт иде бу. Торды, бертын ишекле-түрле йөрде. Туктады, йомры сакалын учлап туктап торды, тагын кузгалды. Зөлхидә бәгърем, исәнме син? Ни язган безгә Аллаһыбыз, кавыштырырмы безне?.. Әллә булмаса, Сак белән Сок кебек, мәңге шулай бер-беребезне күрә алмый, кавыша алмый ошбу якты дөньядан китәрбезме?.. Утырды, кулына тагын каләмен алды.

Йосыф сәүче ул шәһәрдә байтак торды,

Бер көн аңа Тәңре әҗәл мәгълүм кылды,

Йосыф шуннан улларына васыять кылды:

«Иманыгыз нык саклагыз», – диде имди.


Озакламый Зөләйхасы вафат булды,

Ә Йосыфның күңле сагыш-хәсрәт берлән тулды,

Шуннан кабат өйләнмәскә карар кылды,

Угланнарын тәрбияләп яшәр имди.


Юк, болай язу ярамастыр, аерылды мохиттән, аерылды ихлас тормыштан, барысы да хыялында туган шигъри тукыма. Беркөнне аңа имам хәзрәтләре: «Синең шигъриятеңдәге дөреслек вә хаклык ихласи җисми хаклыктан күп өстен чыккан, Кол Гали», – диде.

Ләкин языласы язылган иде инде, кабат кайтып болай яза алмас, тәне-күңеле авыр йөктән арынган кебек җиңеләеп калган. Кемнедер дәшәсе, куанычын уртаклашасы килә.

– Мәфтуха апа, Ләйлә, бире керегез әле, керегез! – дип кычкырганын сизми дә калды. Ә тегеләр килеп кергәч, күзләренә баккач курка калды, ни кылырга белми язган кәгазьләрен җыя башлады.

Кулында диванның соңгы фасылы, Ләйлә килде дә барысын да кочагына алды һәм, күзләрен тутырып:

– Беттеме, мөгаллимем? – диде.

– Ләйлә, Мәфтуха апа, мин бүген 633 елның Сәфәр аенда, Маймыл елында диванымны тәмамладым.

– Балакаем, шөкер ит, шөкер ит, – диде Мәфтуха, якын ук килеп, һәм кочып алды. – Син, балакаем, Болгар халкына хәзинә тапшырдың. Синең бу дастаның кулдан-кулга йөрер, буыннан-буынга күчәр, оныкларың синең белән мактанырлар, горурланырлар. Төрки-болгар халкы синең бу дастаның Коръән-Кәрим урынына тотар.

«Бу ни бу?! Каян килә ошбу хатынга бу тамаша акыллы сүзләр. Барысы да хак булса?!»

– Сүзләрең фәрештәләрнең амин дигәненә туры килсен, Мәфтуха апа. Син мине әнием кебек якын күрдең, Биккол атам турында әйтеп тә тормыйм. Иншалла, ул да бер кайтып төшәр.

Беренче тапкыр тартынмыйча, Ләйләнең битеннән үпте, Мәфтуха апаның йөзенә йөзен куйды, кочагына алды.

– Утырып, хәтимәңне яз да, күчерүчеләргә алып китәм, – диде Ләйлә.

Ул аңа җавап бирмәде, бары тик елмайды гына. Мәгәр бу елмаюда барысы да бар иде: мәхәббәт тә, шигъри юллар таптырган әнисе гыйшкы да, илһам биргән шөкрана да, тансыклау-сагыш белән үткән гомер дә.

14

Сүбәдәй баһадир бу көнне өч ел көтте, өч ел гына түгел, унөч ел. Унөч ел буена ул болгарларның Чирмешән, Кандырча, Карамалы кальгаларын саклады. Керде, талады, җимерде, ләкин аны яңадан кыйнап чыгардылар. Җәйләү гомере Җаекның аръягында узды, болгарлар Җаекны кичәргә кыймадылар, башкортлар исә Урал таулары арасына качканнар иде. Ниһаять, үткән Сарык елында олуг хан Үгәдәй аны Каракорымга дәштерде. Гаять зур корылтай уздырылды. Болгар хакында Сүбәдәй нотык тотты. Ул һични яшермәде, барысы турында да тәфсилләп сөйләде. Болгарларны ике-өч төмән белән генә, ул гынамы, биш-алты төмән белән генә җиңү мөмкин түгел, диде. Өч-дүрт тапкыр болгарлар тарафыннан кыйналган Сүбәдәй дошман йөзендәге буяуларны артыгы белән куертты, чөнки белә иде, башкача Болгарны яулау һәм буйсындыру мөмкин түгел.

Ике арада күчеп йөргәндә, ул үзе белән кишектиннәрен алмады диярлек. Берүзе, берьялгызы чыгып китәр иде, әмма дүрт җайдак аты булыр, аларны көнгә ике-өч тапкыр алыштырыр, кайбер чакта бер шалтыдан икенче шалтыга бер көн үтәсе юлны ярты көндә үтәр иде. Ризыкка янә исе китмәде, атланган атының ияр астына телем-телем ат ите куяр, ә ул ит тир белән парланып тәмам пешәр иде – шуны ашады. Ә инде бик сусаса, атының муен тамырын тешләде дә кан эчте. Сүбәдәй баһадирны берәү белән дә бутап булмый, аннары аны башка берәү белән бутарлык та түгел иде. Гади-садә киенер, әмма очлым башында һәрчак дүрт бөркет каурые булыр. Бу – аның дәрәҗәсен билгели торган, күзгә бәрелерлек тамга. Сукыр булмаган кеше аны йөз адымнан таный, атыннан төшеп тез чүгә. Фәкать нойоннар, угланнар гына аның каурыйларын, ала атын күреп, аттан төшеп тез чүкмиләр, хәер, баһадирның моңа бер дә исе китми, чөнки белә: орыш башландымы – алар барысы да аның кул астына килеп керәләр, ә анда инде ул кемне кая җибәрергә белә, бик борын чөеп йөргәннәрнең төмәннәрен ут уртасына да кертеп җибәрә ала иде. Ә орыш кырында баһадирны тыңламау, аңа каршы әйтү баштан калу белән бер иде.

Ул төмәнен ярдәмчесе Күнбай бәккә калдырды. Алар инде Кандырча кальгасын алганнар, шунда кереп оялаганнар, шунда кышлаганнар иде. Ни сәбәпледер Болгар ханы Илһам, Кандырча кальгасын югалтса да, төмәннәрен җибәрмәде, монголларның зур орышка әзерләнгәннәрен белә, ахрысы, хан һәм шуңа әзерләнә булса кирәк. Аннары Сүбәдәй баһадир тирмәсендә болгарларның ике аксакалы тора: киңәш итәләр һәм Сүбәдәй баһадир аларга ышана иде, чөнки кат-кат сынап карады, иллә кыек юлдан йөрмәүләренә төшенде. Мәүлә Хуҗа исә бөтенләй изге кеше иде, төмәндәге төркиләрне, бигрәк тә татарларны ислам диненә сәҗдә итә. Итә бирсен, дин әһелләренә Чыңгыз хан да ышаныр иде. Сәүдәгәр Бикколга килсә, ул Болгарның барлык тормышыннан хәбәрдар иде. Илһам ханның күпме гаскәрие бар, нинди кораллары, калалары – Сүбәдәй барысын да картага төшертте һәм картаны ул корылтайга да алып кайтты, һәммәсенә дә күрсәтте. Картага Болгар гына түгел, урыс кенәзлекләре дә, маҗар илләре дә төшерелгән иде, хәтта Әдрән диңгезе дә. Менә шул картаны җәеп салгач һәм сөйләп биргәч сынды олуг хан Үгәдәй – яу чабарга һәм бик күп төмәннәр белән. Бу картаны сыздыру һәм төзетү өчен, ул Биккол белән Мәүлә Хуҗага гомерләренә җитәрлек алтын түләде. Чыңгыз хан кебек ул да үзенә игелек китергән кешеләргә акчаны кызганмады, дошманга сатылмасын, сатылган булса да, дөресен сөйләсен дип, акчаны кызганмады, һәрхәлдә, Мәүлә Хуҗа белән Бикколны шулай сатып алдым дип йөри иде ул. Чөнки акча шундый алдавыч ки, ул теләсә нинди изге кешене дә эздән яздыра, ди торган иде Чыңгыз хан. Һәм ул хак булып чыкты, Болгар аксакаллары аңа ихластан хезмәт итәләр. Аннары Чыңгыз хан сәүдәгәрләргә, имамнарга тияргә кушмады, хәтта аларны яклады, сугышчыларын калага таларга вә суешка кертеп җибәрер алдыннан, имам хәзрәтләренә, сәүдәгәрләргә, һөнәрчеләргә чыгарга кушты, шуннан соң гына яугирләрен каланы таларга кертеп җибәрде. Минем гаскәремне мин генә түгел, сәүдәгәрләр дә ашата, дип мактанырга ярата иде дөнья хакиме. Шуның өчен имам сәүдәгәрләрне рәнҗеткән нойонга кадәр җәзаның иң катысын бирер иде. Ә инде тирмәсенә якыннары, үҗәтләнеп, хата кылса, башкаларга гыйбрәт булсын дип, үз батырыннан тегенең билен сындыртыр иде. Бу инде – иң яман җәза. Билен сындырган кешене ташлап киткән җәйләүдә калдыралар. Үзе исән булса да, кул-аягы йөрмәс хәлдә калган бәндә берьялгызы кала, чөнки аңа берәү дә кагылырга кыймый, үзе үк шул көнгә калуы бар, ә теге бахыр төн килгәнне көтеп ята. Ташлап киткән җәйләүгә төнлә чүл төлкеләре, чүл бүреләре җыела, әлбәттә инде, кул-аяклары йөрмәс адәмне дә читләтеп үтмиләр. Бу үлемне Тәңре адәмгә күрсәтмәсен, шушындый үлемне күз алдына китерсә, Сүбәдәй үзе дә калтыранып, аркалары чымырдап китәр иде. Адәм ите ашап, аның тәменнән тәгаен исергән чүл бүреләрен, ач төлкеләрне, ерткыч кош-кортны ташландык җәйләүләрдә еш күрергә була. Шул төбәктә кунарга калсаң, төн буена улап чыгарлар, йокы бирмәсләр, хәтта атларына ташланырлар иде. Бу юлы әнә шул әрсезләнеп, кеше итен ашап исергән чүл бүреләре белән Сүбәдәйгә дә очрашырга туры килде. Барысына да үзе гаепле, үзе белән бер генә кишектинен дә алмады. Чөнки олуг хан фәрманын тизрәк ыстанына— төмәненә җиткерәсе килә иде. Бәхетле ел иде Сүбәдәйнең, ниһаять, болгар, ас, оруст халыкларының җирләрен яуларга рөхсәт алынды. Бигрәк тә Болгар җиренә ашкына иде ул. Анда аның Карлыгачы, угланы Ташбай. Башта Сүбәдәй баһадир бөтен көче белән Саксинга ташланыр һәм Бачман баһадирга шартнамә җибәрер – нәкъ Чыңгыз хан кебек: «Әмирләр, башлыклар вә күп халыклар хәбәрдар: мин сиңа Мәшрикътан алып Мәгърипкә кадәр бөтен Җир йөзен тапшырдым. Кем буйсына, шул кичерелә, кем каршы чыга, шул һәлак ителә». Уйгур хәрефләре белән язган ал тамгалы ярлыкны баһадир Бачман укый да укый, чөнки уйгур телен кыпчакларныкыннан аерып булмый, бер үк тел, бер үк лөгать. Бачман баһадир да каласын ташлап качар йә каршына чыгып сыгыныр. Аннары алар Болгарга таба кузгалырлар. Анда ул Карлыгачын табар. Тапмады Сүбәдәй туган илендә тынычлык. Хатыны Сөябел аны бөтенләй көтмәгән булып чыкты. Аннары янә бер хәл ачыкланды: Сөябел, ул яуда чакта, ир бала тапкан. Исәпләп карау бер дә аның файдасына булмады. Шуннан ни кылырга белми ары сугылды, бире сугылды да Сөябел аягына төште. Әйт, бала кемнеке? Чөнки үсмер малай бер дә аңа охшамаган иде, хәтта аз гына да. Тәүге кайткан вакытта ул моңа игътибар итмәгән иде, бала бар, йөри, йөгерә инде, ә бишектәге бишкә үзгәрә икән, хәзер ап-ачык күрде – бала аныкы түгел. Теге вакытта ук, Чыңгыз хан белән кайтканда ук, баланы чит кешедән тапкан булган. Хәер, анда да шиккә калган иде, хәтта, киңәшкә дип, Чыңгыз хан янына килде, ихлас күңелдән зарланды.

– Синдәй баһадирга хатыннан үч алу килешмәс, – диде аңа Чыңгыз хан. – Тангутларга яудан соң сөйләшербез. Телисеңме, баһадирым, мин улларыңны үз угланым итәм?

Бу көтелмәгән хәлдән Сүбәдәй тәмам югалып калган иде. Үзе дә сизмәстән:

– Кайсын? – дип сорады. Чөнки хан угланы була кала икән, ул бала шундук төмәнбаш булачак, кем белә, тора-бара тәхеткә дә үрләве бар иде.

– Күлкәнне, әлбәттә, – диде Чыңгыз хан. – Анысы синекедер бит?..

– Күлкән минекедер, – диде Сүбәдәй баһадир, каушый калып. Аның өчен ханның тәкъдиме көтелмәгән хәл вә яңалык иде.

«Нигә уйнаштан тапкан Үрәктәйне углан итми?» – дип уйласа да, авыз ачып каршы әйтә алмады Сүбәдәй, чөнки Чыңгыз хан аңа карата мәрхәмәтле булса да, мондый изгелекләрне бик сирәк кыла иде.

Нәүбәттәге корылтайда Чыңгыз хан, чынлап та, Күлкәнне үз угланы дип игълан итте һәм аңа үзенең кишектиннәреннән торган төмәнен бирде. Сүбәдәй, бу хәлгә аптыраса да, янә сүз әйтә алмады, фәкать авызына җыелган төкрекне генә йотып җибәрде. Бит ул аңа хатыны уйнаштан тапкан Үрәктәйне углан ит дип килгән иде, алай гына да түгел, хәлемә кермәсме дип зарланырга, әмма Чыңгыз хан аның бөтен уй-теләген сүтте дә ташлады.

Беренче тапкыр дияргә була, Сүбәдәй баһадирның Чыңгыз ханга ачуы чыкты. Ләкин ул чарасыз иде, бу хакта Чыңгызга әйтү генә түгел, күтәрелеп карарга да куәте җитмәде. Әле, җитмәсә, Чыңгыз хан: «Угланың Үрәктәй исәя төшкәч, мин аңа гаскәр бирергә васыять итеп калдырырмын», – диде. Бу инде Сүбәдәйне бөтенләй мыскыл итү иде. Әйтерсең лә түр башында түш киереп утырган, чиртсәң кан чыгардай кызыл йөзле, җирән чәчле, сипкелле битле, яшел күзле Чыңгыз хан иртәгә үләргә җыена. Аның каравы Сүбәдәй, өй-тирмәсенә кайткач, баш көтүчене, дәшеп, камчы белән ярды һәм бөтен ачуын алды. Бәлкем, үтергән дә булыр иде, каяндыр Сөябел килеп чыкты һәм аркылы төште. Сүбәдәй аны селтәп кенә җибәрде. Бик ихтимал, икесен дә үтергән булыр иде, әнисе кулыннан тотты.

– Тыел, кияү балакаем, төшер кулың, гөнаһка батма, Сөябел аны үзе дәште.

Хикмәт, ошбу чал чәчле, бит-йөзен җыерчык баскан карчык-әнигә Сүбәдәй беркайчан да каршы тора алмады.

– Анам, китсәң иде, – диде ул, тешен кысып.

– Китмим, кияү. Далада йөргән бияне айгыр капламаса, тиңен эзләгән җәнлекне аучы алса, дөньяга җан каян ишәер. Монгол яу йөреп, хатыны бала тапмаса, кем төмәнең тутырыр! Әллә син бу дөньяга мәңге килдем дип уйлыйсыңмы?! Тәңре барысын да күрә, барысына да шаһит – Сөябел дә, көтүчең дә гаепле түгел. Син үзең гаепле, кияү, үзең! Күрдем, күзәттем, син дә атка очып менмисең инде. Кем сине алыштырыр, кулыңдагы камчыны алып, кем кылычың тагып яу йөрер?! Ишеттек: олуг хан Күлкән угланың үз угланы дип игълан иткән икән. Күлкәнең Чыңгыз хан угланы булгач, син кем атасы соң?! Ханның яшь хатыны Хулан бала тапмады. Күлкәнне күргән саен үзенә дәшеп, тәм-том бирә иде, шул кәнтәй котырткандыр әле, ә син баш иеп утырдыңмы?! Син хәзер Үрәктәй атасы, кияү. Кабул ит угланны. Синең угланың ул, Күлкәнгә өмет итмә. Хан угланы булгач, борынын бик тиз чөяр ул бала. Синең угланың Үрәктәй, кияү. Ата бул!

Сүбәдәй көтүбаш белән Сөябелгә: «Югалыгыз күз алдымнан!» – дигән ишарә ясады, тегеләр чыгып киткәч, бер чүмеч кымыз сорап алды да күтәреп бер сулыш белән эчеп бетерде, аннары арак китертте, аны эчте һәм утырган урынында авып йокыга китте.

Иртән аңа шул ук әнисе бер кәсә арак бирде, бер чүмеч кымыз, түтәрәме белән ит китерде.

– Аша, эч, кеше көлдереп йөрмә, кияү. Сабыр ит. Үрәктәй бер дә төшеп калганнардан түгел, бүген үк кулыннан камчы-кылыч, ук-җәя төшми, кинәнәсе ит…

– Кинәнәсе ит, – диде Сүбәдәй, башына шаулап киткән арак хәмерен тоеп, һәм авыз чите белән мыскыллы елмаеп куйды. – Кинәнәсе ит…

Ахыр килеп, Үргәнечне алгач, Җучи ханга дип сайланган гүзәл хатын Зөлхидәне үзенә ала язды. Алмады, Җучи ханга җибәрде, ә Җучи хан ул барыр җайда җан тәслим кылган булган инде, хатынны кире алып кайттылар. Хәтта шунда да ул аны үзенеке итә ала иде. Ошаган иде аңа хатын. Әмма ахыр чиктә киң күңеллелек күрсәтте: Күнбай бәккә бирде. Хәзер әнә Күнбай бәк ул хатынны юртасыннан да чыгармый, әллә урларлар дип курка, әллә яратуы шулай.

Китәр җайда булса да, Сүбәдәйнең Сөябелне күрәсе килә иде. Ул аңа нәрсә әйтәсен дә белми, әмма күреп китәсе килде. Үрәктәйне дә ул ике-өч тапкыр гына күрде. Сөябел һәрчак, әле уенда, әле ауда, дип ялганлады. Күргәч, ул аңа баштан ук ят тоелды, бала анасына охшаган иде, шуңа бераз тынычлана төште. Тик барыбер күңеле китек иде.

Сүбәдәй ашады-эчте дә сузылып ятты. Түшәкне ул Үргәнечтән җибәргән иде, кәсәләрне – Бохарадан, чапаннарны, кием-салымны – Сәмәркандтан. Бай яшәгән харәземлеләр, тик шушы байлыкның кадерен генә белмәгәннәр. Ә кадерле илне ахмак түрә кадерсез итә. Шулай ди Чыңгыз хан. Ул, әлбәттә, бу сүзләрне Олуг Мөхәммәдне күз алдында тотып әйткәндер, чөнки шаһ сараеннан йөзгә якын җария кызлар алып чыктылар, Чыңгыз хан аларны шундук яугирләренә өләште. Хан үзе яуда хатын-кыз йөртергә кушмады. Ә үз фәрманын үзе бозар иде, кәнтәй Хуланы, әнә шул Күлкән угланын улы иткән хатыны гел үзе белән булды. Сүбәдәй, аның сүзенә карап, Сөябелне үзе белән алмады, ханның сүзен тыңлады, нәтиҗәсе билгеле: Сөябел ул юк чакта менә шул йомшак түшәктә баш көтүче белән рәхәт чиккән.

Хак, Чыңгыз хан, башкаларны тыеп, үзе хатын белән яу йөргәндә, җиһангирга сүз әйтә алмады, әмма абасы Җәбәй кыйган иде. Иллә Чыңгыз хан аңа: «Җиңгән илләрдә хатын-кызлар бетәрме, яуланган ил хатыннары өстендә аунаудан да зур бәхет юктыр, кабыргаларым», – дип, бик тиз авызын каплаган иде.

Күп тә үтми, Тәңре аны Карлыгач белән очраштырды. Каравыш кыз аның тәмам җелеген суырды, Җәбәй абасы кебек, тирмәсеннән чыкмый башлады. Янында Карлыгач булмаса, яшәвенең мәгънәсе бетәр кебек иде. Ә инде бер елдан Карлыгач бала да тапкач, куанычыннан үз-үзенә урын таба алмады.

Сүбәдәй кулларын баш астына куйды, күзләрен йомды. Корылтай булды, ул үз дигәненә иреште, ә менә гаиләдә бәхетен таба алмады. Аның каравы орышта һәрчак күктә очты, һәрчак җиңде, һәрчак өстен чыкты. Күрәсең, Тәңре аңа ике бәхетне бергә бирергә теләмидер. Карлыгачны табуы, аның углан бүләк итүе булды – болгарлардан җиңелде, бер күзен югалтып, калдык-постык гаскәре белән көчкә качып котылды.

Сөябел керде, пышан гына нидер әйтте бугай, әмма ирнең йоклавын шәйләп, аның янына тезләнде, бертын утырды. Сүбәдәй, ни теләсә дә, күзен ачмады, кулын сузмады, тыелды. Хәтта мәхәббәттә дә хәрбилеге өстен чыкты. Хатын күтәрелде, чәч толымындагы тәңкәләре зеңләп китте. Сүбәдәй күзләрен йомган булса да, Сөябелнең һәр хәрәкәтен тоеп, күреп торды. Ул көтте: Сөябел аның янына ятар, ятар да аңа сыеныр, тансыклавын сиздерер дип уйлады. Орыш кырында бер кылыч селтәү белән кеше башын чабып төшергән Сүбәдәй әгъзасын кузгатырга куркып ята иде. Аңарда ике гайрәт, ике көч кайнады: сикереп торырга да тансыклавын сиздереп егып салырга һәм тәүге вакыттагы кебек көч белән алырга, икенче теләге— чәч толымын урап тотарга да ярасыз җире калмаганчы камчы белән ярырга, йә булмаса кылычы белән урталай чабарга. Җанына тигән дошманнар белән ул еш кына шулай итәр иде.

Әмма һични кылмады, гүя башы, кулы, аягы үзенеке түгел иде – ята бирде.

Кайчан йокыга киткәнен ул хәтерләми. Мәгәр уянганда, Сөябел тирмәдә юк иде инде. Сүбәдәй сикереп торды, хәрбиләргә хас тизлек белән киенде. Биленә каеш-кылычын такты, хәнҗәрен элде, итек кунычына камчысын тыкты. Кая барасын ул әле белмәде. Тирмәдән чыкты. Баш көтүче тирмәсенә юнәлгән иде, аягы тартмады, кире борылды, Сөябелнең әнисе тирмәсенә юнәлде. Япманы күтәрде, керде. Түр якта чаршау артында әни кеше йоклый иде бугай, ә киез җәйгән идәндә, уйнаштан тапкан унике яшьлек угланын кочаклап, Сөябел йоклый. Сүбәдәй йоклап яткан Сөябелнең йөзенә бик озак карап торды, аның карашын тоепмы, хатын ыңгырашып куйды, чебен кугандай, битен сыпырды.

– Кияү, – диде пышан гына чаршау артыннан карчык. – Даның сатма, адәм көлдермә. Углан синеке. Ул кичә сиңа барган иде ич…

– Мин йоклаганмын, – диде Сүбәдәй. – Йоклаганмын. Мин бүген китәм. Күрергә теләсә, бала белән озатырга килсен. Хан йортыннан кузгалачакмын…

– Ярый, кияү, әйтермен. Килмәсә – үпкәләмә, адәм баласы мал түгел, муенына бау салып булмый.

– Хуш, анакай!

– Хуш, кияү. Ак юл сиңа!

* * *

Дүрт ат, дүрт җан һәм ул – Сүбәдәй баһадир. Атларны ул еш алыштырды. Бу юлдан ул дүрт-биш тапкыр килде. Рәхмәт Чыгытай ханга – шалты юлын үз кулына алды. Һәр шалтыда кунарга, атларны алыштырырга була. Ләкин Сүбәдәй кола биясенә атланмады һәм үзеннән дә калдырмады. Кола бия аның өчен баһадир билгесе дә иде.

Далага чыкканчы алдан чапкынны җибәрде. Чапкынһәр шалтыга хәбәр итеп тора: Сүбәдәй баһадир килә. Шалты хезмәтчеләре ким дигәндә аны йөзбаш белән көтәләр, ә ул берүзе килеп төшә. Аны һәр шалтыда ашаттылар, эчерделәр, хәтта артыгы белән кадерләделәр. Аларның йөгерешеп йөрүләре Сүбәдәй баһадирга да күчте. Ул ашыкты, бер-ике шалтыга хәтта кермичә китте. Аның тизрәк Күнбай бәк ыстанына җитәсеһәм, корылтай карарын ирештереп, яугирләрен шатландырасы килде. Алар бит инде Болгар капкасы янына җиттеләр, ачып керәсе генә калды. Язган итсә, көздән дә калмый ул Карлыгачын коткарыр. Онытмагандыр әле Сүбәдәен. Онытып буламы, аларның уртак җаннары бар лабаса – Ташбай. Ташбае күптән йә йөзбаш, йә меңбаштыр инде. Күрәсе һәм бер багасы иде үзенә. Кемгә охшаган икән? Үрәктәй кебек ят һәм Сүбәдәйнең чалымы да булмаган углан түгелдер, суеп каплагандай Сүбәдәйдер. Шулай булмый мөмкинме, бит алар бер-берсен яратыштылар.

Җәй Маймыл елында ашыгып килде. Күптәнме генә елгалар ташып, ташулар китеп, болын-тугайлар су белән тулган иде, хәзер исә теләсә кая тукта – ямь-яшел, хәтфәдәй үлән. Әле булса хәтерендә Сүбәдәйнең: Чыңгыз хан, Бохараны алгач, бар булган яшел төстәге келәмнәрне үзенә җыйды һәм тирмәләренә шушы яшел төстәге келәмнәрне җәйдерде һәм итекләрен салды да, яланаяк килеш хозурланып, шул келәмнәрдә йөрде. Келәмнәрне хан үзе белән Күрәләнгә алып кайтты, олау-олау кайтарылган келәмнәрнең икесе Сүбәдәйгә тигән иде. Сүбәдәй аларны нәкъ Чыңгыз хан кебек тирмәсенә җәйдерде. Баш көтүче Сөябел белән шул келәмдә аунаганнардыр инде…

Юк, котыла алмастыр бу яман уйдан. Коткарса, аны Карлыгач коткарыр. Димәк, Болгар. Ул белде Биккол аша: Карлыгачы Артык баһадирда икән, ә ул баһадир башкаланы саклаячак. Юк, каланы алгач, Сүбәдәй аны урталай ярып кына калмас, вак кисәкләргә тураклар. Илһам хан да, Олуг Мөхәммәд кебек, калаларга бикләнергә исәбе икән. Бикләнсеннәр. Сүбәдәй баһадир аларны берәм-берәм алыр, берәм-берәм яндырыр, талар, халыкларын, әсир итеп, Каракорымга озатыр.

Кыргыз даласын узгач, Сүбәдәй баһадир ялга туктады. Шалтыга түгел, болыны яшел үлән белән капланган инештән зуррак ниндидер елга буена. Атларын тышаулады да утларга җибәрде, ә үзе, кулларын баш астына куеп, чирәмгә ятты. Аның үзе генә шулкадәр озын юлга чыгуына Күнбай бәк ышанмас, әмма бу шулай иде. Сүбәдәй беркайчан берәүдән дә курыкмады. Аны һәрчак, сайлап алган кешеседәй, Тәңре саклады. Ошбу юлда хәзер беркайчан да кеше өзелми, сәүдәгәрләр агыла, ниндидер мосафирлар, бәхет эзләүчеләр. Бәгъзеләре Каракорымнан качалар, бәгъзеләре анда таба бәхет эзләргә баралар. Чөнки уннарча илнең байлыгы Каракорымга таба ага иде. Анда байлык, анда тормыш юнь, ә адәм баласы – тормышның җиңелен, балык суның тирәнен эзли. Аннары көнбатышка юл алган саен монголларга төрки кавемнәр килеп кушыла башлады. Бер ише үзләре теләп, берише – чарасыздан. Ә менә Харәзем, Кыпчак, Болгар кебекләрне яуларга туры килер. Харәзем безнең кулда инде, кыпчаклар да яуланып килә, ә менә Болгар… Сүбәдәйгә исә нәкъ менә шул Болгар кирәк, бүген, хәзер. Чөнки аның анда җан сөйгәне, улы… Бәхәссез, төркиләр оста сугышчылар, батыр халык, атлары җилле, уклары очлы, барысы да мәргәннәр, кылычлары үткен, юка, нык. Аның уң кулы Күнбай— төрки. Хәер, үрәнхәй халкы барысы да төрки телне белә. Алар кайчандыр төркиләр белән бертугандай яшәгәннәр. Аннары олуг Уйгуриягә күчеп киткәннәр. Чыңгыз ханның угланнарын да, оныкларын да уйгур мөгаллимнәре укыттылар. Ул мөгаллимнәр башында Тата Түн дигән галим җитәкчелек итте. Яшь Тимучин аны чираттагы яудан әсир итеп алып кайткан иде. Чыңгыз хан бу кешедән найман, уйгур төрекләрендәге кебек мәмләкәт эшләрен тәртипкә салдырта, аннан ул язу белән идарә итү хезмәтенә өйрәнде. «Шул язу бар кешене дә миңа буйсындыра аламы?» – дип, Тата Түн галимгә сорау биргәне Сүбәдәйнең әле булса күз алдында. Аннары төрле такталарга язулар яздырып, әмирләргә җибәргәч, алар моның каршына килеп аягына төшкәч, исе-акылы киткән иде. Шул хәлдән соң Чыңгыз хан үзенең балаларына, оныкларына һәм күренекле нойоннарына һәм аларның дәвамнарына уйгурларның язуын, телен, әдәбиятын өйрәтергә кушкан иде. Әллә нигә, балаларга сабак биргәндә, тирмәләргә кереп, язу танырга өйрәнмәде Сүбәдәй, ә Чыңгыз хан үзе кереп утырды, язу язарга өйрәнде һәм һәр бирелгән ярлыкка, һәр пәйҗәгә үзе кул-имзасын салды, гәрчә тамгасы булса да.

Күк йөзе чалт аяз. Көн уртасы. Бөҗәкләр безелди, зәңгәр киңлектә күренми генә тургай сайрый. Елга буендагы өянкеләр тарафында күке кычкыра. Сүбәдәй баһадир санамады күке тавышын, ул аңа ышанмый иде. Кинәт үтә зәһәр ат кешнәве аны сискәндереп җибәрде. Сүбәдәй корт чаккандай сикереп торды. Әрнүле, үзәк өзгеч таныш тавыш иде. Орыш кырында яраланган атлар, ятып калганда, шушылай йөрәк өзгеч тавыш чыгарырлар иде. Сүбәдәй орыш кырында яраланып ятып калган атларны һәрчак кызганды. Сыңар күзе генә күрсә дә, Сүбәдәй бик тиз шәйләде, юан-юан өянкеләр үскән тарафта җиде-сигез бүре ала бияне екканнар да бугазлап маташалар иде. Ул яшелле-күкле тавыш белән кычкырып җибәрде һәм, кылычын суырып чыгарып, шул якка йөгерде.

– Һай, һай, нишләвегез бу!

Гаҗәпләнүенә каршы, бүреләр аны ишетмәделәр дә, ул гынамы, килеп җитәрәк, ата бүре булса кирәк, аның өстенә сикерде. Ул шундаен ерактан сикерде ки, Сүбәдәй аның башын һавада ук чабып өзде. Бүренең гәүдәсе аның аяк астына ук килеп төште, ә башы бер якка очты. Башы чабылган бүре бугазыннан кан чаптыра, гәүдәнең аяклары тыпырчына. Сүбәдәй икенче сикерүдә бия янына җитте, тагын ике бүрене урталай чабып өзде. Бүреләр шулхәтле ашау белән мавыкканнар иде ки, тагын берсен чабып өзгәч кенә, чинаша-чинаша кача башладылар. Койрыкларын бот араларына кыстырганнар, әйләнеп тә карамыйлар. Хәер, бүре, җанвар буларак, борылса, бөтен гәүдәсе белән борыла, моны гына Сүбәдәй белә иде. Ала биянең бугазыннан кан чаптыра, умырылган аксыл җилененнән кызгылт кан тама. Сүбәдәй җан ачуы белән кычкырып җибәрде һәм әле генә чабып ташлаган бүре гәүдәләрен турарга тотынды. Тегеләрдән ит кисәкләре калгач кына, исенә килеп, тирә-ягына каранды һәм тәмам хәйран калды. Бүреләр аның икенче атын бугазлап маташалар иде. Сүбәдәй үзеннән ерак булмаган икенче аты янына йөгерде, тышауларын чиште дә, елганы кичеп, ошбу яман төштән тизрәк китү җаен карады. Елганы кичкәч кенә исенә төште. Ике ел элек, Елан елында, нәкъ шушы җирдә башкорт баһадиры белән орышканнар иде. Ике яктан да зур югалтуларга дучар булдылар, ахыр монголлар алдыра башлагач, башкортлар елганы кичеп качканнар иде. Сүбәдәй аларны куа бармады. Югалтуы болай да күп иде, башкортлар исә, качып барганда да, борынгы сөннәр кебек уктан бик төз аталар. Баһадир үзе дә, гәрчә дошманны качырса да, ошбу каһәрле җирдән тизрәк китү ягын караган иде. Орыш кырында йөзләрчә мәет, үлгән атлар ятып калды, әмма Сүбәдәй баһадир аларны күмдермәгән иде. Әнә шул мәетләрне ашап, тәгаен кеше ите ашарга өйрәнгән бүреләр бүген аның белән очраштылар, тәмам курку белмиләр, киресенчә, кеше күрсәләр, күзләре кызара, каннары кыза.

Ошбу каһәрле җирдән бераз киткәч кенә, Сүбәдәй атын алыштырып атланды. Җаек елгасына ерак калмаган иде инде. Анда Күнбай бәк җәйли, аны көтә.

* * *

Бу хәл кичкә таба булды. Хәерсез башланган көн хәерсез бетәргә булды, ахрысы. Кичкә таба, инде Җаекка җитәрәк, чапкыны каршы булды һәм, сулышына кабып:

– Баһадир, Күнбай бәк төмәненә иртә белән Болгар алае һөҗүм итә. Көтелмәгән бу хәлдән яугирләр кача башлыйлар. Күнбай бәк аксакалларны гына коткара ала, ә олау-малларны, хатын-кызларны болгарлар әсир итеп алып китәләр.

– Алаймы, төмәнме һөҗүм итә? – дип сорады Сүбәдәй.

– Белмим, әллә төмән, әллә алай. Күнбай бәк Карамалы кальгасын ташлап китәргә, Җаекны кичәргә, чигенергә мәҗбүр була.

– Хатынын да алып китәләрме?

– Хатынын да, – диде чапкын, тынычлана төшеп. – Барлык олау-малларны да.

– Шәп иткән инде, шәп иткән, – диде Сүбәдәй баһадир, ни әйтергә белми аптыраудан.

Ике-өч көн эчендә бу хәтле яманлыкка дучар булырмын дип уйламаган иде Сүбәдәй, ул, бер сүз әйтми, атын җәйләүгә таба куалады. Күнбай бәк белән ни кыласын белми иде әле ул. Әмма ачуы бугазына килеп төенләнгән иде инде. Орышларда ул төрек сугышчыларына һәрчак көнләшеп карады. Башкисәрләр дияргә була, курку белмиләр, каты сугышалар, бик сирәк чигенәләр. Ә менә алдан күрә белү, уяулык җитенкерәми иде бу халыкка. Мәгәр Җаек елгасына якынайган саен, ярсу күңеле сүрелә башлады. Монголлардан җыелган яугирләр елдан-ел кими, Сүбәдәй баһадир үзе генә дә болгарлар белән сугышта егерме алты мең яугирен Идел елгасы буенда һәм Җигүлат тау араларында калдырды. Җәбәй абасы исәптә түгел, Җәбәй абасы, Болгарга кермибез, дип, колак итен чәйнәгән иде. Ә керергә теләде, тагын да баерга, аннары шаһ кызын да күрәсе килгән иде. Бигрәк зур югалтуга дучар булды ул елда Сүбәдәй, көч-хәл белән Чыңгыз хан ыстан туктаган Гөлстанга кайтып егылды. Нәкъ менә егылды, чөнки кыйналуы, югалтуы шулкадәр әрнүле булды ки, бер күзен югалту аның чирегенең чиреге дә тормый иде, гәрчә үз тәне булса да. Әле ярый Чыңгыз хан хәленә керде. Фәкать: «Җиңелү аянычы ачырак булган саен, җиңү шатлыгың татлырак булыр», – диде. Һәм шул сүзләре белән күңелне эретте дә куйды. Әйе, күңел кылларын кузгата белә иде Чыңгыз хан. Әле булса хәтерендә Сүбәдәйнең: алар Дуңгыз елында Тангут иленә яу кузгалдылар. Су-җай, Гәнҗәй калаларын алып, Сарысу елгасын кичкәч, тангутларның пайтәхетләрен алып, ханнарын әсир иткәч, Сарысудан ерак түгел болынга җәйләү туктадылар. Шунда ни сәбәпледер Чыңгыз хан авырый башлады. Көннәрдән бер көнне инде табиблар да һични кыла алмагач, Чыңгыз үз янына якыннарын чакырып алды. Сүбәдәй баһадир аның янында ук утырган иде. Чыңгыз хан терсәгенә күтәрелде дә һәммәсенә күз йөртеп чыкты һәм бераз гына калтыравык тавыш белән: «И-и сез, аркамдагы кабыргаларым кебек якын туганнарым, балаларым! И-и халык! Ишетегез! Мин бүген шул дәрәҗәдә җәфаланам ки, үземнең олуг халкымны җыю хакында кичергән газапларым берни булмаган икән. Мин халкым, туганнарым, сезнең өчен тырыштым. Мин дошман белән орышканда, кул киңлеге каеш өзәңгеләре өзелер иде, тимер өзәңгенең каптырмалары сузылып сынар иде. Ләкин миңа беркайчан да бу дәрәҗәдә кыен һәм авыр булмады, туганнарым вә балаларым. Халкымны бер төбәккә җыяр өчен, ияремә кәҗә бәрәненең итен тагып чыгып чабар идем: ачыга, яна, сусый идем, ләкин миңа бу кадәр кыен булмас иде. Яшен ташлары да ярыла, корыч та сына, безнең тәнебездә җаннарыбыз мәңгегә кала алмый… Минем тәхетем Үгәдәй угланым биләр. Калганнары барысы да васыятьнамәмдә булыр…»

Шунда түзмәде, Сүбәдәй баһадир сүз башлады: «Һай син, безнең җаныбыз булган хан! Элек очып барган карчыганың канатына утырган кеби йөри идең, инде шыңгырдап барган арбага йөк булдың. Безне ятим итәсең. Синең нык төзегән илең, сөекле халкың монда түгел, хан булуыңнан элгәре үк сиңа иптәш булып килгән Бүртә. Бөтен көй чыгаручыларың да, алтын тәхетең дә – берсе дә монда түгел. Сине туган илеңә, даныңны дөньяга тараткан җиреңә алып кайтабыз. Әлегә шыгырдап барган бу арба сиңа пайтәхет булсын».

Шул сүзләрне әйткәч, туганнары, кардәшләре, угланнары каты еглаштылар, битләрен тырный-тырный еглаучылар булды. Чыңгыз хан якты дөньяда 65 ел гомер итте, шул елларда моңа кадәр бер генә ханның төшенә дә кермәгән илләрне яулады. Сүбәдәй баһадир үзендә һәрчак Чыңгыз хан сабырлыгын булдырырга теләде, әмма еш кына кызып китте, кулына камчы алды. Чыңгыз хан кабере янында ул барлык угланнар алдында да ант итте: ул аның васыятен үтәр, Татар бугазыннан алып Диңгиз[10] елгасына кадәр, юк, Әдрән диңгезенә кадәр илләрне яулар. Ә моның өчен аңа бик күп гаскәр кирәк иде. Ул аларны яуланган төрекләр арасыннан тапты. Һәм ялгышмады – ышанычлы халык, батыр, кыю. Юл өстенә аркылы төшкән болгар төрекләре Сүбәдәй өчен каты ташка әверелде. Әлбәттә, Батый хан килеп җиткәч, алар киңәшерләр. Кайсы илне башлап яуларга. Болгарлар – урысларга күрше халык, һәрвакыт сугышып торганнар. Хәзер солыхталар. Бәлкем, аларны бер-берсенә каршы котыртып булыр… Алай булмаганда, башта Болгарны яуларга кирәк булыр, чөнки монгол гаскәрендә төрекләр күп, болгарлар да төрекләр. Болгарларны да кушкач, ары таба йөрү җиңелрәк булыр, чөнки Болгар төркиләре күршеләренең йомшак якларын беләләр. Ләкин бу хәлгә ирешәсе бар иде әле. Шуның өчен ул Күнбай бәкне ачуланмас, аңа нәкъ Чыңгыз хан сүзләрен кабатлар.

Җаек елгасына җитәрәк, Сүбәдәй җәйләү туктаган күп санлы тирмәләрне күрде, һәм йөрәге кысылып куйды. Күчмә рәвештә тереклек итү сәбәпле, һәр җәйләү аңа якын иде. Авыл булып утырган күк-сары, сары-кызгылт һәм ак төстәге тирмәләр уртасында Сүбәдәй баһадирның уң кулы Күнбай бәк тирмәсе. Әиң уртада, барысыннан да югары булып, аның – Сүбәдәйнең— тирмәсе тора. Тирмә башында Чыңгыз ханның тугыз чуклы ак әләме җилферди. Нәкъ менә шул әләм Сүбәдәй баһадирны да тынычландыра төште, ул хәтта атын тыясы итте, бермәл атлатып барды. Чапкыны гына баһадирының кәефе алышынуын белмичә алга элдерде, әмма ул да, берара китүгә, атын туктатты, баһадирны көтеп алды.

– Күнбай бәк белән нишләргә исәбегез, баһадир?

– Иң әүвәл менә бу камчы белән синең артың каезлыйм.

– Баһадирым…

– Әйе, әйе, – диде Сүбәдәй, сул күзен каплаган чүпрәген рәтли төшеп, һәм ияр астыннан бер калҗа ит алып капты. – Мин сине монгол-үрәнхәй дип тормам. Кил әле бире, кил-кил, курыкма.

Чапкын яугир кишектиннәренең иң елгыр егетләреннән берсе иде, шулай да кыяр-кыймас кына баһадиры янына килде. Әмма аты якынайса да, гәүдәсен һаман читкә каерды.

– Кил, кил, курыкма. – Чапкын баһадирга якын ук килде. Сүбәдәй аның җиңеннән эләктереп алды. – Инде тыңла, мотлак җан. Әгәр дә мәгәр без синең белән кул астыбыздагы һәр төркине кылычтан уздырсак, кем белән Әдрән диңгезгә кадәр барып җитәрбез. Әлегә кадәр алдан татарлар йөрде. Хәзер алар да азайды.

– Аның каравы исемнәрен безгә тактылар.

– Тактылар, хак. Ләкин начар исем димәс идем мин. Чыңгыз ханның ике хатыны татар иде, угланнары барысы да төмәнбашлар.

– Аннары, баһадирым, сезнең Карлыгач атлы хатыныгыз да татар иде.

Менә монысын әйтмәсә дә ярап торыр иде дә, кузгатты бит, ләгънәт. Күптәнге йөрәк ярасына гүя тоз сипте. Әмма баһадир күтәрелеп бәрелмәде, фәкать:

– Әйе, син хаклы, чапкын, Карлыгач татар иде, – диде.

– Күнбай бәк тә, мин – татар, дип мактанды, баһадир, – диде ул, баһадирының күңелендә ни кайнаганын белмичә.

– Без хәзер барыбыз да татар, чапкын, барыбыз да.

– Чыңгыз хан дамы?

– Чыңгыз хан да. Борын заманда Чиннар чигендә тереклек иткән монгол кавемнәре белән төрки ханнар идарә иткәннәр. Чыңгыз бабасы Бартан баһадир белән аның бертуганы Хутула хан чорында монголлар чиннарны куркытырлык дәрәҗәдә көчәеп китәләр. Чыңгыз ханның атасы Йүсүгәй баһадир чорында бу куәт нык кына кими. Чыңгыз хан бу куәтне айларгача күтәрде. Шуңа горурланам мин, чапкын.

– Мин дә, баһадир.

Авылга якыная башлауга, йөзләп яугир белән Күнбай бәк каршы килде. Баһадирга якынаюга, атыннан төште, Сүбәдәй атының өзәңгесенә килеп тотынды, башын иде.

– Исән-имин кайтуыңмы, баһадирым?

– Исән-исән, – диде Сүбәдәй, атыннан төшә-төшә. – Мин генә килдем кебек, бәгем.

– Хак Тәгаләдер, килдең, баһадирым, килдең. Бездә менә фаҗига, яман яуга юлыктык, Җаекны кичәргә мәҗбүр булдык. Болгарлар көтүләребезне, мал-байлыкларыбызны, хатын-кызларыбызны алып киттеләр. Күп кенә яугирләрем аръякта ятып калды.

Сүбәдәй баһадир Күнбай бәкнең иңенә кулын куйды, күзләренә карады. Һәм Чыңгыз хан сүзләре белән:

– Җиңелү аянычы ачырак булган саен, җиңү шатлыгы татлырак булыр, бәгем, – диде.

Сәер, кара коелып торган Күнбай бәкнең йөзе яктырып китте, хәтта кыенсыныбрак елмайды да.

– Мин алардан үч алырмын, баһадир.

– Әйдә, хәзер атларга атланыйк, сөенчене яугирләргә җиткерик. Тиздән ун-унбер төмән белән Батый хан бире таба кузгалачак…

Чаптырып авылга килеп керделәр. Тирмәләрдән сыдырылып яугирләр чыктылар. Сөрәнче аларны баһадир тирмәсенә чакырды. Халык бик тиз баһадир тирмәсе каршындагы мәйданга җыелды. Гадәттәгечә, һәр унбаш, һәр йөзбаш, һәр меңбаш үз яугирләре белән басты. Сүбәдәй ат ияренә менде, яугирләрен күздән кичерде.

– Яугирләрем, лачыннарым. Чыңгыз хан угланы олуг хан Үгәдәй безгә Болгарны һәм ары таба булган илләрне яуларга унбер төмән гаскәр җибәрә. Гаскәр башында Җучи углан улы Батый хан булыр. Корылтай шулай хәл итте. Һурра! һурра!

Яугирләр, баш киемнәрен очыра-очыра: «Һурра, һурра!»– дип кычкырдылар. Сүбәдәй игътибар итте, бәкнең төрки егетләре: «Урра, урра!» – дип кычкыралар иде. «Тиздән татарларга ияреп барыбыз да урра дип кычкыра башларбыз, – дип уйлап куйды Сүбәдәй баһадир һәм тагын Карлыгачын исенә төшерде. – Монда булса, ул да урра дип кычкырыр иде микән?»

Җыен таралгач, кич якта Сүбәдәй баһадир бәкне тирмәсенә дәште. Күнбай килгәндә, ике аксакал Сүбәдәй белән сөйләшеп утыралар иде инде. Табында барысы да бар: кымыз да, арак та, ит һәм җиләк-җимеш тә. Баһадир бавырчыларны сайлый белә иде.

– Башта эчеп куйыйк әле, аксакаллар сез дә, бәгем син дә. Аксакаллар эчмиләр, кыстамыйбыз. Җитешеп утырыгыз. Әсин, бәгем, тот, әйдә, аннары орышың турында сөйләрсең.

Эчеп куйдылар, ит каптылар.

– Бер дә сөйлисе килми, баһадирым. Көтмәгәндә килеп чыктылар, туплардан ата башладылар. Атлар өректе, яугирләрем таралып кача башладылар. Аксакалларны сакладым, алдан качырдым.

Сүбәдәй баһадир Биккол ягына күз сирпеп алды һәм:

– Миңа аксакалларым кадерле, бәгем, бик кадерле. Тиздән без Болгарда булырбыз һәм аларның миңа ярдәмнәре кирәк булачак. Бик тә кирәк булачак. Шулаймы, сәүдәгәр?..

– Шулай-шулай, баһадир. Ил – сәүдәсез, адәм кардәшсез яши алмас, дигәннәр.

– Син, бәгем, аны күрмәдеңме соң?

– Кемне? – дип, тәгаен аптырашта калды Күнбай бәк.

– Ташбайны, баһадирның угланын, аның тупчылары безне Җаекның аръягына куып чыгарды, Күнбай бәк, – диде Биккол, баһадирның кем турында бәктән соравын әллә кайчан абайлап.

– Әйе, Ташбай угланны? – дип кабат сорады Сүбәдәй.

Бу юлы Күнбай бәк тәмам пошаманга калды. Баһадирның Ташбай угланы белән кызыксынуын ул аңламады, шуңа бераз дәшми утырды. Шуннан сәүдәгәр Бикколга күз төшереп алды, теге исә аңа ияк каккандай итте. Шәйләде бераз Күнбай бәк, аның җиңелүе һәм Җаек аръягына куылуы баһадирны шулхәтле генә борчый, аның иң әүвәл Ташбай угланы турында беләсе килә. Кайчандыр Идел буенда болгарлар белән булган орышта баһадир хатынын һәм яше тулыр-тулмас угланын югалта, бер сүз белән, болгарлар әсир итәләр. Әнә шул углан— хәзер болгарларда тупчылар йөзбашы. Күнбайны, нигездә, болгарларның тупчылары куркытты. Әнә кем өчен кайгыртып утыра икән ич баһадир Сүбәдәй. Күнбай моңа сәүдәгәр Биккол ым кагу белән үк төшенде, мактарга җыенды.

– Ә-ә, Ташбай угланнымы? – диде ул, йөзем кабып чәйни-чәйни. – Күрдем мин аны, шул котны алды да инде безнең. Каты орыша, кылычы гел баш очында уйнап торды. Атта кош кебек оча икән, уктан да төз ата, унлап яугиремнең башына җитте. Үз күзем белән күрмәсәм бер хәл иде…

«Арттырма, арттырма, Күнбай, туктап тор, – дип уйлады бәк. – Эшне бозып куюың бар».

Күрде, күзәтте Күнбай: баһадир әллә елмаеп утыра, әллә зәһәр итеп көлә. Карашы каядыр эчендә, хатирәле истәлекләргә кереп чумган.

– Мин аларны кинәт югалттым, Күнбай бәк. Атым егылды, аңым җуйдым, бер күзем аккан иде. Мине кишектиннәрем орусит Плоскиня ярдәме белән Иделнең аръягына алып чыкканнар. Ә төп гаскәрем ике тау арасында ятып калды. Болгарлар алдап кертәләр дә, ташлар тәгәрәтеп, агачлар аударып, юлларын бүләләр. Калганы билгеле, капкынга вә тозакка эләккән монголны укка алу кыен түгел, җитмәсә, тегеләр тау өстендә яшеренгән. Зур җиңелү булды ул минем өчен, Күнбай бәк, мәңге онытылмаслык җиңелү. Менә шунда югалттым да инде мин хатыным белән угланым. Гомер уза, хәзер әнә шул бала сине Җаек артына куган. Борчылма, Күнбай бәк, без Җаекны да кичәрбез. Болгарны да алырбыз, минем хатынны да, синең хатынны да кайтарырбыз.

– Углан Ташбайны да, – диде Күнбай, салпы якка салам кыстырып, чөнки ул баһадирның авырткан җирен белә иде инде.

– Бала гына әле ул. Алдыма китергәч, барысын да аңлар. Без дөньяны яуларга керешкән халык, һәм без аны яуларбыз. Шулаймы, аксакаллар, – диде Сүбәдәй, кәеф күтәренкелеген расларга тырышкандай.

– Аксакаллар белән сөйләшү, баһадир, – үзе бер гомер, – диде Күнбай. – Тәңре дә Алла, Аллаһылары да Алла алар өчен, хәер, минем өчен дә инде. Көненә биш намазга йөри башладым, баһадир.

– Ә орышта нишләрсең?

– Анысына да җавап бар: орыш вакытында намаз укымасаң да укыганга саналачак. Һәр намаз алдыннан тәһарәт алалар, мин дә, әлбәттә. Җомга көн алдыннан елгага төшеп, коенып, чистарынып чыгалар. Ниндидер үзеннән-үзе күбекләнә торган чыпчык күзе дигән чәчкә белән юыналар, сафланып китәләр. Мин дә, әлбәттә.

– Куеп тор әле боларны. Илһам хан нишләп ята? Чапкыннарын җибәрдеңме?

– Чапкыннарны теге яктан да, бу яктан да тыймадым, баһадир. Яугирләр арасында ислам диненә мөкиббән киткән төрекләр ишәйгәннән-ишәя бара, алар үзара аралашалар. Мин дә, әлбәттә. Ничек тыеп бетермәк кирәк. Имам хәзрәтләре үзе шулай теләде.

Сүбәдәй дәшмәде, яугирләренең мөселман булуларына каршы түгел иде ул. «Яса» дан гына ваз кичмәсеннәр. Аннары Чыңгыз хан да диннәрне тыймады, киресенчә, иманлы кеше ипле була, ди торган иде. Ул гынамы, Чыңгыз хан Бохарада чакта үзе дә чак кына ислам динен кабул итмәде, итте дә бугай, тик имам хәзрәтләре аңа моның өчен хаҗга барырга кирәк дигән шарт куйды. Чыңгыз хан аяклары сызлауга сылтап бармады. Сүбәдәй белде: хан аяклары сызлауны сәбәп кенә итеп алды, чынында хан бу вакытта хәлифә белән бәхәстә иде.

Тирмәдә эссе булып китте, Сүбәдәй баһадир җиләнен салып ташлады, күн мендәргә кырын төште. Аның күңелендә юлдагы ярсуының әсәре дә калмаган иде. Ташбай углан хакында ишетү аның күңелен истәлекләр белән тутырган иде. Карлыгачын табуы, аңа өйләнүе, тегенең бала тудыруы, кыпчак карчыгының хикмәтләре – барысы да кәлимә-кәлимә күз алдыннан узды.

– Мин бик күп илләр яуладым, Күнбай бәк, – диде Сүбәдәй, чәнчә тырнак очы белән тешен казый-казый. – Тукталасы иде, әллә нигә туктый гына алмыйм бит. Җәбәй абам әнә, аяклары сызлауга сылтап, зур акыл иясе булды. Үгәдәй ханда аксакал исәбендә йөри. Мин дә кала ала идем, мине берәү дә, хәтта Үгәдәй хан да яуга кумады. Бирегә мин үзем килдем, үз теләгем белән.

– Күңел тарткандыр. Була ул кайчак, теге йә бу җәйләүгә күңел тарта. Чарасыз каласың, хәтта сызлана башлыйсың, үз-үзеңә урын табалмыйсың.

– Күңел генә булса икән, Күнбай. Менә картлар белә, яшьләрен яшәгәннәр – бала тарта, кан. Шуның исемен ишетсәм дә, йөрәгем аяк астына төшеп киткәндәй була. Юкса ни каты бәгырьле кеше инде үзем.

«Җитәр, – дип уйлады Сүбәдәй, исенә килеп. – Ташбай углан исемен ишетте дә сүтелеп китте дип уйламасыннар. Күнбай бәкне кылычтан уздырам дип ярсып кайткан идем, үзе белән бер табында утырам».

– Баһадир, – диде бәк, аның уйларын укыган кебек. – Мин синнән моны көтмәгән идем. Рәхмәт сиңа. Чын кеше икәнсең.

Сүбәдәй аның сүзләренә бөтенләй игътибар итмәде, ул үзен бүген Чыңгыз хан халәтендә күрде. Әйе, ул – Чыңгыз хан, аның дәвамы. Шулай булгач, аңа киң күңелле булу зарур.

– Без иртәгә үк Җаекны кичәрбез, Күнбай бәк. Без синең белән Карамалы, Кандырча, Чирмешән кальгаларын кире алырбыз. Болгарга бара торган сәүдәгәрне туктатырбыз, товарлар алырбыз. Аннары мин Биккол сәүдәгәрне Болгарга җибәрермен, зур олау белән. Шулаймы, Биккол сәүдәгәр?

– Шулай, шулай, баһадир.

– Авызыңа бал да май, баһадир, – диде Күнбай һәм беренче булып кәсәгә салган аракка үрелде.

15

Икенче көнне үк Җаекны кичә алмаса да, Сүбәдәй сүзендә торды, ике төмәне белән Карамалы кальгасына юнәлде. Әмма биредә болгарларны тапмады. Болгарлар кальганы ташлап киткәннәр иде, кальга эчендәге өйләр тирәсендә ияләрен югалткан этләр, песиләр генә күренгәләп ала. Шуннан Сүбәдәй сәүдә юлына төште, очраган бер кәрваннан бик күп товар сатып алды. Товарның нигә кирәген берәүгә дә әйтмәде. Чыңгыз хан кебек Сүбәдәй баһадир да тормышка ашырмас борын уйлаган уен таратырга ашыкмый иде. Бәхәссез, аңа Карамалы кальгасын төзәткәләп, гаскәрне бире күчереп, Батый ханны шунда көтеп алырга да була иде, әмма кальга-кирмәннәрне җаны сөймәгән Сүбәдәй ике көннән туктаган ыстанга кире әйләнеп кайтты… Мәгәр озак түзмәде, атна дигәндә, бар булган гаскәре белән Саксинга таба кузгалды. Ашыкмады, җәйли-җәйли барды. Үлән мул иде, атлар көрәйде, бияләр тайлый, мал-туар ишәя, ел әйбәт килер төсле. Кич ыстан туктагач, тирмәсендә кымыз эчә-эчә, Сүбәдәй баһадир һаман шул бер Ташбай угланы һәм хатыны Карлыгач турында уйлады. Күлкән улын Чыңгыз хан угланы иткәч, Сүбәдәй баһадир үзе үк аның күзенә бик ташланмаска тырышты. Ул күрде: бер күзле булса да, сукыр түгел иде – Күлкән углан төманбаш булгач үзгәрде, үзен тәгаен хан угланы итеп күрә башлады. Ә бит шул Күлкән углан болгарларның Сөмбелә атлы кызларына гашыйк булып (кыз булса икән әле, кияүдәге хатынга) үлә язды. Кипте, саргайды, йөрер әмәле калмады, авызын ачса, үпкәсе күренер кебек иде. Аңа бернинди дару үләне тәэсир итмәде, хәтта ашаудан калды. Һәм бертуктаусыз, Сөмбелә дә Сөмбелә, дип кабатлады. Сүбәдәй кызны, ягъни хатынны урларга иң елгыр егетләрен җибәрергә мәҗбүр булды. Алып кайттылар гүзәл хатынны һәм углан күзгә күренеп үзгәрә башлады һәм яхшы якка: битләренә нур кунды, торып йөри башлады, сәгать саен ашарга сорады, кешечә сөйләште. Менә шунда ышанды Сүбәдәй мәхәббәтнең дару да, агу да икәненә. Чөнки ошбу якларга үзе дә шул даруны эзләп килгән иде. Тик ул вакытта таба гына алмады кадерле булган әҗәл даруын. Хәзер инде, ниһаять, Карлыгачын ул табар. Ни хикмәт, исемен телгә алуга, йөрәк лепердәп куя.

Кич якта ул Болгар картларын дәштерде. Бавырчыдан мул итеп табын хәстәрләткән иде, картлар килеп керүгә, түргә әйдәде, йомшак мендәрләргә утыртты. Сыйлады ул аларны, хәтта арак та салып бирде, әмма тегеләр кымыздан башкага үрелмәделәр – ярамый безгә, диделәр, Сүбәдәй кыстамады, бавырчыдан чәй китерттерде. Тирмәсе инеш буенда гына, су шаулавы ишетелә, җиләс, инеш ягыннан салкынча һава агыла.

Сүбәдәй, сүз башлар алдыннан, сәүдәгәр картка күз төшереп алды. Ыспай киенә иде сәүдәгәр, киеме дә затлы, сакал-мыегы да килешле. Почык борынлы, уң битендә бармак йөзе хәтле генә миң, сакалы түгәрәкләп кыркыган, мыегы кызлар кашы кебек кенә – сызылып тора. Имам хәзрәтләре исә кара түбәтәй кигән, кәҗә сакаллы, тутсылрак озынча йөзле. Кул бармаклары нечкә, әйтерсең лә эшләргә түгел, кемнедер кытыкларга яратылган.

– Аксакаллар, – диде, тегеләр утырышып һәм кулларын күтәреп дога кылып, бисмиллаларын әйтеп, ризыкка үрелгәч. – Минем сезнең белән киңәшәсем бар.

– Бәрәкалла, баһадир, рәхим ит, без сине тыңлыйбыз, – диде икесе өчен дә Мәүлә Хуҗа. – Без әүлиялар түгел, иллә Мөхәммәд галәйһиссәлам тарафдарлары буларак, АллаһыТәгалә рәхмәтенә таянып, алга килгән бурычларыбызны бер итеп, начарга вә яхшыга карамый ихтыяр кылабыз. Иншалла, Аллаһы Тәгалә, кылган эшләребезне изгегә алып, савабын бирер. Безләр, баһадир, берәүгә дә яманлык кылмадык, ниятебез изгедә икән, йомышыгызның асылын җиткерегез.

– Яхшы, яхшы, имам хәзрәтләре, яхшы. Мин күрәм: сез гамәли дөньядан аерылыбрак яшисез. Бихуш, яшәгез. Башыгызны күрәләтә ахмаклык тәлинкәсенә салмасагыз, миңа шул бик җиткән. Тиздән безнең төп гаскәребез килеп җитәр, һәм без бөтен булган көчебез белән Болгарга ябырылырбыз. Без Болгарны алырбыз, аксакаллар. Әмма каланы алу – бер хәл, халык белән идарә итү – икенче нәрсә. Менә шунда инде сез кирәк булырсыз, аксакаллар.

– Алла, диген баһадир. Аллаһыдан узып булмый. Барысы да Аллаһы теләге белән эшләнә.

– Хуш, хуш, имам хәзрәтләре, сезнеңчә булсын. Әмма безгә, ил белән идарә итү өчен, ханмы, тарханмы кирәк булачак, уйлаша торсагыз иде.

– Кһм, баһадир, Хак Тәгаләдән өстен булып булмый, барысын да Тәңребезгә тапшырыйк.

– Әлегә кадәр Тәңре безнең якта булды, ары таба да булыр, – диде баһадир тыныч кына.

– Иман китергән мөселманнар сезгә беркайчан да яманлык кылмаслар, баһадир, иншалла.

– Иман нәрсә соң ул?

– Иман Аллаһы Тәгаләгә һәм аның фәрештәләренә, һәм аның китапларына, һәм аның пәйгамбәрләренә, һәм Ахирәт көненә, һәм тәкъдирнең изгесенә вә яманына ышанмактадыр, баһадир.

– Хуш, хуш, имам хәзрәтләре. Ә ислам да ислам, дисез, ислам нәрсә соң ул?

– Ислам – Аллаһының һәм рәсүле вә пәйгамбәре Мөхәммәднең динедер. Ислам дине, баһадир, иман иткән инсаннарга шарт куя: Аллаһының барлыгын һәм берлеген, рәсүлебез Мөхәммәдне Аллаһы Тәгаләнең бәндәсе вә пәйгамбәре итеп тану, биш вакыт намаз уку, аны мөмкин кадәр калдырмаска тырышу, малы булган кеше шушы малының кырыктан бер өлешен ислам дине юлына сарыф итү, изге Рамазан аенда ураза тоту, көче-куәте вә сәламәтлеге булган кешегә үз гомеренә бер булса да хаҗга барудыр.

– Миңа синең динең ошый, имам хәзрәтләре. Ләкин бит мин сугышчы, айлар буена атымнан төшмим, адым саен атымнан төшеп намаз укысам, юлым ничек үтәрем.

– Намаз уку көчеңнән килгәнчә, баһадир. Ураза вакытында да кояш баегач һәм чыкканчы ашарга һәм эчәргә була. Ислам дине сезнең кебек яудагы сәхабәләренә ташлама ясый. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте киң вә чиксездер, баһадир.

– Яхшы, яхшы, имам хәзрәтләре. Нигә соң Аллаһыңның кодрәте зур булгач, Харәземшаһ Олуг Мөхәммәд җиңелде? Ничек аны Аллаһың йолып алып калмады?

– Кылган гөнаһлары күп булгандыр, баһадир. Сезне Ходай Тәгалә алар өстенә үзе җибәргәндер.

– Менә хәзер сезнең Аллаһыгыз безне Болгар өстенә җибәрәчәк. Димәк, Илһам хан да гөнаһлы булып чыга. Һәм без аны җиңәрбез. Тик безне болгарлар җимерүчеләр, яулаучылар, баскынчылар дип кабул итмәсеннәр иде. Без Болгар халкына яманлык теләмибез. Әгәр дә мәгәр Болгар ханы Илһам безнең алга килеп сыгына икән, без аңа һәр каладагыча вә илдәгечә ясак салып кына китәрбез. Аллаһы Тәгаләгезгә кырыктан бер өлеш зәкят бирсәгез, Үгәдәй ханга уннан бер өлеш ясак түләрсез һәм уннан бер егетегез минем гаскәремә яугирлеккә бирерсез. Шул булыр минем шартым Илһам ханга, аксакаллар. Кабул итсә – итсен, итми икән – Тәңре үзе хөкем итсен. Кһм, сәүдәгәр, нигә дәшми утырасың?

– Мин уйлыйм, баһадир. Чирү башында Батый хан килә, ул килгәч, безнең уйларны бутап бетермәс микән дим?

– Һм-м, хак сүз, тик Батый хан килгәнче, мин Илһам ханга җиңелү гарьлегеннән котылырга мөмкинлек бирергә телим, аксакаллар… Сәүдәгәр Биккол вә сез, имам хәзрәтләре, минем сезгә йомышым бар. Мин сезне Болгарга җибәрергә булдым.

– Йа Хода, йа Хода, баһадир, – диде имам хәзрәтләре.

– Имам хәзрәтләре, миңа мәгълүм булганы шул. Кашанда бугай, ханның оныгы Галимбәк сабак ала. Син шуның янына барырсың һәм аны Болгар тәхетенә әзерләрсез. Ә син, сәүдәгәрем, миңа Карлыгачым алып кайтырсың. Шул булыр минем сезгә йөк-йомышым.

– Миндәй олы кешегә хатын урлау килешеп бетәрме икән соң, баһадир?

– Олы кешенең акылы да олы һәм кылган эше дә төпле вә ышанычлы була, сәүдәгәр.

– Ә Ташбай углан?

– Ташбай угланга тимә. Ул – хәрби кеше. Андый кешене илне яулагач кына сындырып була.

– Мин уйлап карармын, баһадир.

– Нигә туктап калдыгыз, аксакаллар, җитешеп, ашап утырыгыз.

– Баһадир, мин ястү намазын гына укып алыйм инде, – диде имам хәзрәтләре.

– Рәхим ит, рәхим ит, имам хәзрәтләре. Яугирләр алдында миңа да хөтбә әйтергә онытма.

– Мин сезне һәр намазда мактыйм, һәр җомгада, баһадир.

– Хуш, хуш, имам хәзрәтләре. Хөтбәң әйт, ләкин динең белән минем башым бутама. Минем Сөн-җү, Өй-җәз, Чи-мән кебек чин аксакалларын тыңлаганым бар. Аннары мин Юләй-Чүсәй арасында барган әңгәмәне тыңлаганым бар. Күктә йөзгән йолдызлар серен белгән, шулар буенча фал ачкан Юләй-Чүсәй Чыңгыз ханга да ошаган иде. Айлар буена тирмәсеннән чыгармады бичараны.

– Җирдәге бер генә бәндә дә Аллаһыдан уза алмый, баһадир, – диде Мәүлә Хуҗа һәм, намазлыгын тотып, чаршау артына үтте.

Сүбәдәй баһадир Бикколны үз янынарак дәште. Сәүдәгәр якын ук килгәч, иңенә кулын салды.

– Аксакал, мин сине шушы атнада ук Болгарга җибәрергә булдым. Минем фикерем Илһам ханга җиткерерсең. Калганын үзе хәл итә. Көмеш тактага язуны сәркәтибем язып бирер.

– Сез, баһадир, минем җилкәмә адәм күтәрә алмастай йөк салырга җыенасыз кебек. Сәүдәгәр ич мин. Син миңа товар бир, олау, ялчылар.

– Яхшы, сәүдәгәр. Синең белән бериш яугирләрем дә барыр.

– Менә анысы кирәкмәстер, баһадир. Илһам ханның шиккә калуы бар. Мин кирәк кадәр кешене үзем сайлармын.

– Ләкин минем бер кешемне алырсың, сәүдәгәр. Ансыз булмас. Карлыгачны таныса, ул таныр.

– Яхшы, баһадир.

– Ә синең башкалага үтеп керергә исәбең ничек?

– Анысы инде минем хәсрәт, баһадир.

– Яхшы, яхшы, сәүдәгәр, мин иртәгә үк олау хәстәрләргә кушармын.

Ул арада чаршау артыннан Мәүлә Хуҗа чыкты. Ул инде чаршау артында ук Сүбәдәй белән Биккол арасындагы сөйләшүне ишеткән иде. Болгарга кайту аны да кузгатып җибәрде, мәгәр баһадирга сиздермәскә тырышты. Ни генә булмасын, Сүбәдәй баһадир ыстанында Мәүлә Хуҗа ниндидер дәрәҗәдә үз дигәненә ирешкән иде. Сүбәдәй баһадирның уң кулы Күнбай да ислам динен кабул итте. Ләкин янә бернәрсәгә инанды ул: монгол яугирләре, ислам динен кабул итсәләр дә, «Яса» га мөкиббән китеп яшиләр. Шуннан Мәүлә Хуҗа бер нәтиҗә ясады: монголларны дин генә туктата алмаячак. Харәземшаһ Олуг Мөхәммәднең: «Монголлар ислам динен кабул итсәләр, мин аларга каршы сугышмаячакмын», – дигән сүзе һични үзгәртмәгән кебек, монгол яугирләренең ислам диненә табынулары да аларны яудан туктата алмаячак. Шуның өчен Мәүлә Хуҗа җиде юл чатында калган бер мосафир хәлендә иде. Нишләмәк кирәк, ул кулыннан килгәннең барысын да эшләде— төрки монголларның барысын да ислам диненә дүндерде. Инде китәргә булгач, арадан берсен мулла итеп игълан итәргә дә – вәссәлам.

– Утыр, утыр, имам хәзрәтләре. Мин сине хөрмәт итәм. Ләкин мин Тәңрегә табынам. Күк-Кояш – Тәңре йөзедер. Аллаһыгыз Тәңрегә тиң икән – бихуш. Тик мәңгелек Күк йөзен, Кояшны, Айны, йолдызларны кая куясың? Мин далада йолдызларга карап юл сайлыйм. Тимерказык йолдызы – минем өчен ак юл. Күк гөмбәзендәге Кояш, Ай, йолдызлар тәэсирендә дөньядагы һәммә җан иясе тереклек итә. Синең Аллаһыңа мин каршы түгел, имам хәзрәтләре, ләкин Җир, Кояш, Ай, йолдызлар тәэсирендә табыныңа китергән ризык турында да онытмасаң иде.

– Минем фәкать бер хөкемдарым, бер хакимем бар, баһадир, Аллаһы Тәгаләмдер.

– Ярый, бихуш, имам хәзрәтләре. Хәзер мине тыңла, җиргә төш. Мин сәүдәгәр Бикколны Болгарга җибәрергә булдым. Зур кәрван белән, Илһам хан таң калсын. Товарны җыйдык, дөяләр дә булды, тиздән Болгарга таба кузгаласыз. Максатың беләсең.

– Беләм-беләм, баһадир.

* * *

Әнә шулай җитмеш яшенә таба үрләгән Биккол сәүдәгәр көтмәгәндә Болгарга юл алды. Дөнья буйлап Маймыл елының җәе барганда булды бу хәл. Игезәкләр йолдызы күктә пәйда булырга озак калмаган иде инде. Борынгы бабаларыбыз: «Җәүзә керми, җәй булмый», – дигәннәр, ил буенча Җәүзә ае атлый. Сандугачлар өздереп сайрар вакыт. Димәк, исән-имин йөрсә, боерган итсә, алар ун-унбиш көннән Болгарда булачаклар. Сүбәдәй баһадир яугирләрен барыбер тапты, унбашын да түгел, йөзбашын. Хәерле булсын, Мәүлә Хуҗа әйтмешли, барысы да Аллаһы Тәгалә кулында, ул ни язган, шул булыр. Биккол белә иде: Сүбәдәй йөзбашына Карлыгачны алып кайтырга йөкләгәндер. Һәм аның йөзбашы, таш яуса да, Карлыгачны урлап алып китәр. Йөзбашның исемендә генә түгел, кыяфәтендә үк өмет юк иде. Исеме дә сәер – Йөгерек. Монголлар ыстанында яшәгәндә, ул бернәрсәгә инанды: монгол яугире өстенә йөк алдымы, таш яуса да үтәргә тырыша. Үти алмаса, аңа йөк юлында үлеп калу хәерлерәк, чөнки аңа соңыннан барыбер көн булмаячак. Юлга чыгар алдыннан инде барысы да әзер булгач, Биккол Сүбәдәй баһадир янына килде һәм:

– Баһадир, әгәр дә мәгәр мин йөгемне үти алмасам? – диде, тыныч булырга теләп.

– Мин сине эзләп табармын, сәүдәгәр. Таш астына качсаң да, эзләп табармын.

– Хуш, баһадир. Ак юл телә безгә.

* * *

Болгарга юл төп олы юлдан читтәрәк булды. Бу юлдан болгар сугышчылары Карамалы кальгасыннан Болгарга, Болгардан Карамалы кальгасына йөрерләр иде. Шушы Карамалы кальгасы юлында әмир Булат һәлак була. Монголлар аны куып җитәләр һәм, аркан ташлап, атыннан суырып төшерәләр, бик озак сөйрәтеп алып баралар, шуннан соң гына кылычтан уздыралар.

Олау тигез һәм әкрен генә бара. Биккол атка атланды. Мәүлә Хуҗа исә арбада бара, йоклый, рәхәт кыла. Олауны ашыктырып булмый, чөнки товар шактый җыелды. Монда түк-түк чин ефәге дә, Сәмәрканд өреге дә, Бохара йөземе дә, Хива осталары ясаган кувшин-комганнар да, көмеш савыт-саба да, нефтә белән яндыра торган лампалар да, затлы ияр, бизәкле йөгәннәр дә бар иде. Күнбай бәк аңа болгарлардан таланган товарларны да тәкъдим иткән иде, әмма Биккол аяк терәп каршы төште.

– Мин – исемле сәүдәгәр, Сүбәдәй баһадирның сәүдәгәре, куй, бәк, калдыр, минем баһадир йөзенә кызыллык китерәсем килми. Аннары болгарларның үз товарларын танулары бар, анда инде Бикколны эзләп йөрисе калмас.

Сүбәдәй баһадирның сүзеннән чыкмаган, аңа карусыз буйсынырга өйрәнгән Күнбай бәк Биккол белән килеште: товарларын тирмәсенә ташыттырды.

Юл озын түгел, таныш, шуңа кәрван ашыкмады. Менә нинди заманда яшәргә язган булып чыкты хан сәүдәгәре Бикколга. Ә бит ошбу дулкынланып утырган икмәкләрне ике айдан урырга да төшәчәкләр иде. Ә хәзер исә авыллар гүя йокыга талган, әллә ташлап киткәннәр, әллә качканнар. Тәмам котын алды бу монголлар болгарларның, ил-җирләрен ташлап китә башладылар. Ә игеннәр гөрләп үсә. Ләкин бу игеннәр ит ашап гомер иткән монголларны бик аз кызыксындыра, аларга болын-тугай тулы үлән булса, шул җиткән. Хак, хәзер монголлар да ипекәйдән баш тартмый башладылар, умач пешерәләр, төрле боткалар, талкан.

Биккол басу-басу, киртләч-киртләч игеннәргә бага һәм уфтанып куя. Ни әйтер ул Илһам ханга? Ярый, Сүбәдәйнең шартнамәсен дә күрсәтсен ди. Шуннан ни? Илһам хан аны тыңлармы, үзенең шымчысын ук хыянәтче дип орышмасмы?

Авылларга кермәделәр, читләтеп үттеләр, чөнки бу хакта ханның фәрманы бар иде. Моны һәр сәүдәгәр белә һәм тәртипне бозмый иде. Аның каравы, бер көнлек юл үтүгә, кәрвансарай булыр, Чыгатай хан, болгарлардан күреп, Каракорымнан Үргәнечкә шалтылар булдырды бит инде. Үзе саклый, үзе карый, үзе юл бәһасен дә ала. Шалтыда барысы да бар: ат дисәң – өшәнгән атың алыштыр, дөяң дисәң – дөяң. Кыскасы, болгарларның сәүдә юлы монголлар килгәнче үк инде җайга салынган, көйләнгән иде. Шуңа карамастан, ике арадагы сәүдәне ныгыту өчен, Үгәдәй хан Илһам ханга илчеләрен җибәрде. Ул атасы Чыңгыз ханга Олуг Мөхәммәд шаһ эшләгән этлек кебек начарлык эшләвен көткәндер, ләкин Биккол Илһам ханга: «Һични кылма, илчеләр белән яхшы мөгамәләдә бул», – дип хәбәр иткән иде инде. Буш кул белән кайталар Каракорымга Үгәдәй ханның илчеләре. Шуннан Үгәдәй ханга бердәнбер чара кала – сугышу, яу йөрү.

Авыллар яныннан узганда, Бикколның йөрәге кысылды. Болай да сүнеп-сүрелеп калган авыллар тарафында һичнинди тавыш ишетелми, бала-чагалар да йөгереп озата бармыйлар. Элек кәрван күренсә, бала-чага гына түгел, яше-карты сәламләргә чыгар иде, бай сәүдәгәрләр аларга өрек ташларлар, ә тагын да баераклары акча да сибәрләр иде. Бүген исә сирәк-мирәк этләр ләңгелдәп ала да, саташкан әтәч кенә тартып-сузып кычкырып куя. Ләкин авылларда яңа бина ителгән өйләр дә күренгәли. «Димәк, халыкның барысы да урман якларына качмаган әле, кыюлар бар, калганнар», – дип уйлады Биккол, атын атлата төшеп.

Сүбәдәй ыстанында да, әле дә Ташбай угланны күз алдына китерергә тырышты Биккол. Кем булыр бу бала?.. Атасы артыннан китәрме, әллә, булмаса, тәрбияләп үстергән Артык атасы белән Болгар каласын саклап башын салырмы?.. Барысы да Хода кулында иде.

Кич җитеп, кояш баюга таба тәгәри башлагач, кәрван туктады. Ашап-эчкәч, алар Мәүлә Хуҗа белән ястү намазын укыдылар. Аз сөйләштеләр, сөйләшәсен сөйләшкәннәр иде инде, кылынасы эшләре турында уйланулары иде. Эш-йөкләре гаять җаваплы. Аннары икесенең берсе тәгаен кемгә хезмәт итүләренә шикләнебрәк калганнар иде. Аларны Илһам хан да, Сүбәдәй баһадир да үз итә. Әмма төп максатлары ил халкына игелек кылу иде дә, әллә нишләп барысы да буталды.

– Игеннәр матур быел, Биккол, – диде, ниһаять, Мәүлә Хуҗа. – Бу мөртәтләр килмәгән булса, Болгар тагын урысларга икмәк сатасы иде.

– Үзем үк алып барган булыр идем әле, – дип өстәде Биккол, сүз ара сүз чыгуга кинәнеп. – Владимирны күреп кайткан булыр идем. Үзебезнең күмәчләрне, кабарып пешкән ипекәйләрне сагындым, Мәүлә Хуҗа, татлы чишмә суларын, тыныч йортым, Мәфтухам.

– Син аңар өйләнергә иткән түгел идеңме соң?

– Кузгалып куйган идем бер, аннары менә бу хәл килеп чыкты. Кисәк кенә китеп бардым.

– Кайткач инде хәзер, боерган итсә.

– Исән-сау торсалар, Ходай Тәгалә насыйп итсә, булмас димә. Шуңа кинәнеп, торам әле, ичмасам, Баһман баһадирның кызын, Кол Галием җибәрә алдым. Зөлхидәсен дә коткарган булсалар…

– Ташбай углан җыеп алып китте инде, үзең шаһит.

– Шаһитын шаһит, имамым, кайчан шиккә калам, Күнбай бәк бер дә уфтанмады. Әйтерсең лә хатынын алып китмәделәр. Тәгаен гамьсез йөри. Ә баһадирны күрдең әнә, ничәмә еллар үткән, Карлыгачым дип җан ата.

– Берәүгә хатын-кыз – гөлчәчкә, икенче берәүгә – тигәнәк, Биккол. Җанына тигән булгандыр.

– Зөлхидәме?! Сөйләмә тузга язмаганны олы башың белән! Андый хатын мең елга бер туа…

Акрын гына караңгы төшә башлады, күк йөзендә берсе артыннан берсе йолдызлар кабынды. Биккол өчен алар барысы да таныш, үзгә. Ничәмә еллар киләп сарды ул, сәүдә юлларында йөри-йөри. Ничәмә тапкырлар күктәге йолдызларга карап яткандыр – хәтерләми. Әмма белә: монысы соңгысы, ары таба беркая да кузгала алмас. Йолдызлар, йолдызлар… Юлда шулай йоклаганда, аның төшенә һәрчак йолдызлар керер иде. Кайчак шул йолдызлар аның өстенә тәңкәләр булып коелдылар, кайчак яңгыр булып яудылар. Ул аларны кабаланып җыя башлар иде һәм җыя-җыя кычкырып җибәрер иде, үз тавышына үзе уянып китәр иде. Тамаша, үткән гомерне син аны…

Һәр калада өе булса да, аңарга күбрәк Үргәнечтә яшәргә туры килде. Аннары бер тапкыр Болгарга кайтып озаграк торгач, әни карчыгы вафат булды. Җирләде дә өчесен, җидесен, кырыгын уздырды һәм, урам аша торган, ире орышта ятып калган Мәфтуха атлы хатынга йорт-җирен, булган хезмәтчеләрен калдырып, яңадан Үргәнечкә китте. Бәхетле иде Биккол ул елларда, янында Кол Гали булды. Кол Гали аны – ата, ул исә аны углан итеп күрде. Һәм ул шулай иде дә. Бит ул аны, бик бәләкәй чакта ук, Үргәнечкә алып килгән иде. Үргәнечтәге хатыны, мәрхүмә, угланны карап үстерде, үз баласыдай күрде. Аннары Биккол аны Пәһлеван Мәхмүткә сабакка бирде. Аннан соң Машәрип оста кулында булды. Хәрби һөнәрдән сабак алгач, фарсы мөгаллиме вә галиме Рәҗап Нәзари кулына тапшырды, ахыр килеп, гарәп суфие Нур Мөхәммәдтән сабак алды. Ул арада Кол Гали балигъ булды, үзе сабак бирә башлады. Шул елларда ул күрше хатыны баһадир Баһман хәләле Зөлхидәне күрде. Биккол алардан беренче очрашканда ук курка калган иде. Ничекләр тартылды Кол Гали ошбу хатынга, ничекләр тегесе яратуын сиздермәскә тырышып изаланды. Биккол сукыр түгел иде, барысын да күрде. Әмма ышана иде: Кол Гали ахмаклык кылмас, Зөлхидәнең хәләл җефете бар. Аллага шөкер, ул-бу булмады, ике як та сынауны әйбәт уздырды. Язмышлары белән килешүләре булгандыр, күрәсең.

Аннары Елан елы килде, Үргәнечкә монголлар ябырылды. Баһадир Баһман гаиләсе белән монголларга әсир төште. Калганын исенә дә төшерәсе килми иде Бикколның. Шул көннән гүя мәхшәр башланды. Сәлахетдин аңа Илһам ханнан йөк китерде: ничек кенә булса да, монголлар ыстанына үтеп керергә һәм анда барган хәлләр турында хәбәр итеп торырга. Бер җайдан Илһам хан мең алтын да җибәргән иде, кул очына. Ә ул алтын Ләйләне коткарганда ярап торды…

Иртән ашап-эчкәч, олауларны җайлап, кузгалырга гына торганда, көтмәгәндә Болгар алае килеп чыкты. Әллә тагын Ташбаймы дип уйлаган иде Биккол, ялгышты, меңбаш Байморза икән. Йөгерек йөзбаш егетләре колакларын торгыздылар, атылып чыгарга җыендылар. Әмма Биккол аларга кымшанмаска кушты. Меңбашны хансарайда күргәне бар иде аның, баш иде, сәламен алды һәм кем икәнен танытты, Мәүлә Хуҗаны алгарак төртеп чыгарды.

Меңбаш барысын да аңлады, артына әйләнеп, егетләренә кире борылырга боерды.

– Хан сәүдәгәре! Борылабыз, Кандырча тарафына! – дип кычкырды.

Шуннан юлга кузгалгач, Мәүлә Хуҗа уч төбендәге кош теле хәтле генә кәгазьне Бикколга бирде.

– Меңбаш калдырды, укы, – диде.

Кәгазьдәге язмада «Биккол агай, кирмән капкалары ябык булыр, Хан капкасы аша керерсең. Илһам хан» диелгән иде.

Биккол чак кына кычкырып җибәрмәде, кош теле хәтле генә кәгазь шулхәтле шатлык китерсә дә китерер икән. «Онытмаган аны хан, онытмаган», – дия-дия кинәнде ул.

Сәфәр аеның 29 нчы көнендә Биккол сәүдәгәр кәрваны белән Хан капкасына килеп туктады. Аны күптәнге танышы, хан тамгачысы Асылгәрәй каршы алды.

– Товарың ни, кайдан? – дип сорады ул, бөтен рәвешен китереп, гәрчә Бикколның кем икәнен һәм каян кузгалганын тәгаен белсә дә.

– Үргәнечтән, Хивадан! – дип кычкырды Биккол.

– Уздырыгыз сәүдәгәрне! – дип боерды Асылгәрәй. – Төшерегез асма күперне, ачыгыз капкаларны.

Асма күперне төшерделәр, капкаларны ачтылар һәм кәрван әкрен генә калага уза башлады. Биккол сәүдәгәр һәм Мәүлә имам туган калаларының туфрагына бастылар һәм чак кына тузанлы юлга капланмадылар, чөнки таныш биналарны, мәчет манараларын, кальга диварларын, хансарайны күрүгә, күңелләре тулышып киткән иде. Биккол Йөгерек йөзбаш ягына карап алды. Йөзбашның күзе аңарда иде.

– Хан кәрвансараена. Кузгалдык! – дип кычкырды ул, Йөгерек йөзбаш ягына карап.

Калага килеп керүгә, шатлыгы эченә сыймастай кебек булган иде, таныш шау-шуга, шәһәр ыгы-зыгысына кереп чумгач борчыла башлады. «Йөгерек йөзбаш бүген үк Карлыгачны урласа?.. Әллә ниләр булып бетүе бар», – дип уйлады ул, торган саен хафалана барып. Кәрвансарайга җитүгә, ул Мәүлә Хуҗага ат бирде һәм өенә кайтарып җибәрде, ә үзе, олау сарайга кереп урнашкач, катына Йөгерек йөзбашны чакыртып алды.

Теге килеп керде, түргә узарга яхшысынмый ишекъяры калды.

– Уз, утыр, йөзбаш. Сиңа бер киңәшем бар. Берәр атна ял итик. Минем монда үз йортым, шунда торырмын. Ә мин монда һәммәсенә дә ия. Товарны базарга чыгар, саттыр, килеш, сатулаш. Һәммәсенә дә син ия. Саткан товарларга да, җыелган акчага да. Шуннан бер утырып киңәшербез.

– Яхшы, сәүдәгәр. Кирәгең чыкса, мин сине каян табармын соң?

– Мине монда белмәгән кеше юк. Ләкин син мине эзләп йөрмәсәң иде. Мин сине үзем эзләп табармын.

– Яхшы, сәүдәгәр. Килештек.

– Менә булды да. Егет икәнсең. Мине югалтма, мин калада. Әйтәм бит, мин сине үзем табармын. Төп йомышың мин беләм, ышан миңа, барысы да әйбәт булыр.

Йөзбаш еш-еш ияк какты.

– Мин шунда торырмынмы?

– Әйе, шунда. Син – кәрванбаш, син – ия. Хуш!

– Хуш, сәүдәгәр.

Биккол кәрвансарай капкасын узды һәм урамга чыкты. Ул туктады, тирән итеп сулыш алды һәм үзалдына: «Аллага шөкер, бер бәладән котылдым», – диде.

Ул хәтта ат та алып тормады, тизрәк өенә ашыкты. Тизрәк Кол Галине, Ләйләне, Мәфтуханы күрәсе килде. Хәйран, нәкъ менә читтә ул ошбу хатынны ярата башлады, читтән торып. Исән-имин торган булса, ул аны йорт хуҗабикәсе итәр. Аннары Кол Гали ни эшләп ята икән? Кыйссасын язып бетердеме? Бетергән булса, ханга бүләк иттеме?.. Ни өчендер Бикколның Кол Гали язган диван-кыйссаны Илһам ханга бүләк иттерәсе килә иде. Язган булса, ул аны ханга бирдертер, бәлкем әле, бергәләп барырлар: Кол Гали, Ләйлә һәм ул…

* * *

Көн сүрелеп бара иде инде. Ул, лапас астына кереп, киез җәйгән сәкегә ятты һәм баш астына кулын куеп уйга калды. Көтү кайта, сарык бәрәннәре бәэлди, сирәк-мирәк сыер мөгрәп куя. Биккол сәүдәгәр өе күрер күзгә зур булмаса да, ике катлы, күркәм һәм дә ямьле инеш буенда иде. Кичләрен, кояш баегач, Кол Гали еш кына бакчага чыкты, инеш буена төште һәм, басма кырындагы тактага утырып, су тавышын тыңлады. Инеш гүя кем беләндер сөйләшә, серләшә иде, һәрхәлдә, Кол Галигә шулай тоелыр иде.

Кайчак бу урынга ул иртәнге якта килә. Елгачык өстеннән өрфия шәльяулык кебек томан күтәрелгәнне карап торырга ярата. Әнә шулай хозурланып, куе томанның күтәрелүен, инеш суының шавын вә пышылдавын тыңлап торганда, аңа Мәфтуха апа сөенче килеп әйтте:

– Гали улым, Гали улым, Асылгәрәй улы килгән, кем, Бәхтияр. Артык малае Ташбай монголлардан әсир хатын-кызларыбыз коткарганнар, хәзер хансарай мәйданында, диләр. Күрәсе килмиме, дип әйтеп әйтә.

Кол Гали шунда тетрәнеп китте һәм ни өчендер нәкъ шул мизгелдә зиһенен Зөлхидә исеме телеп узды. Кол Гали ничек капка каршына чыкканын, Бәхтияр китергән атка сикереп атланганын хәтерләми калды, хәтта егет белән исәнләшергә дә, сәлам юлларга да онытты. Берара юл узгач кына исенә төшеп:

– Әссәламегаләйкем, егет. Кичерә күр, гел онытып җибәргәнмен. Белмәдегезме, кем кулыннан коткарганнар икән хатын-кыз әсирләрне?

– Ниндидер Күнбай бәктән, диделәр.

Кол Гали, йөрәге ат аягы астына төшеп киткәндәй, «трр!» дип атын туктатты.

– Кабатла әле, Бәхтияр туганый, кабатла!

– Күнбай бәк төмәнен Җаек аръягына куып, хатын-кызларны, олау-малларын йолып алганнар һәм барысын да хансарайга алып кайтканнар.

– Хатын-кызлар да шундамы?!

– Барысы да шунда, әсир ителгән монголлар да.

Ары таба сөйләшеп вә сорашып торырга тәкате калмады, атын хансарайга таба куалады. Ул ашыкты, ул кабаланды, әмма ни атланган аты, ни юлга төшкән халык аның ашкынуын һәм ни өчен ашкынуын белмәде: әле юлга аркылы төштеләр, әле тыкрыктан арба-ат килеп чыкты – юлны бүлде, әле бала-чага буталды. Шәехнең халәтен Бәхтияр аңламады, гәрчә бераз төшенсә дә, хәленә керергә ашыкмады, чөнки, хан җансакчысы буларак, ул урамнарда тәртип сакларга тиеш иде.

Ниһаять, мең бәла белән булса да, хансарай капкасына килеп тукталдылар. Бәхтияр атыннан сикереп төште, шәехкә булышты, атын алып калды. Кол Гали аңа бары тик: «Рәхмәт, туганым», – диде дә хансарайның түр яктагы бакчасына таба йөгерде. Нәкъ менә йөгерде, белә иде: аңа шәех башы белән йөгерү килешми, ләкин ул йөгерде, аңа карап калдылар, аны карашлары белән озаттылар, ә ул берсен дә күрмәде, берәүгә дә күтәрелеп карамады, ул фәкать түр бакча янындагы арык буена утырышкан, төрле төстәге баш киемнәреннән булган хатын-кызларны күрде. Хатын-кызлар янында Артык баһадир йөренә, әсирлектән котылган бахырларга нидер сөйли иде. Бөтен илгә даны таралган шагыйрь шәехнең үзләренә таба йөгерүен күреп, ул сөйләүдән туктады һәм шәехне көтеп алды.

– Әссәламегаләйкем, ба-һһ-а-дир! – диде Кол Гали, килеп җитүгә, сулышы кабып.

– Вәгаләйкемәссәлам, шәех! Ни булды?!

Шунда ул Аны күрде, күрде дә тәмам өнсез калды. Ул да Аңа карап тора иде, инде күзләре мөлдерәп яшь белән тулган, иреннәре Аның исемен пышылдый, йөзендәге сүнеп-сүрелеп калган нур әкрен генә балкый башлаган.

– Зөлхидә-әү, Зөлхидә-ү! – дия алды ул һәм, нигәдер тик торганда, Артык баһадир аягына төште. – Сезгә, Сезгә рәхмәтлемен, баһадир, Сезгә!

– Чү-чү, шәех, килешми, тор, бас. Сездәй кешегә мин үзем…

– Ю-у-к, баһадир, мин төшәм, мин Сезнең аякка. Мин Сезгә мәңге, мәңге бурычлы. Гомерем буена намазлыгымда Сезгә игелек теләрмен. Әл-хәмдү лил-лаһи Раббил-галәмин. Әр-рахманир-рахим. Мөлики яумиддин. Иййакә нәгъбүдү вә иййакә нәстәгыйн. Иһдин әс-сыйратәл мөстәкыйм. Сыйратәл-ләзинә әнгәмтә галәйһим гайрил мәгъдуби гәләйһим вә ләд да-а-алин. Амин.

– Амин, амин, шәех. Йа Раббым. Ни йомыш?

– Минем монда, ошбу затлар арасында хатыным бар, баһадир.

– Сөбханалла, шәех, сөбханалла. Сез… Йә-йә, аңладым.

– Алып китим мин аны, баһадир?

– Йа Аллам, шәех хәзрәтләре. Алып китә күрегез. Ханга әйтермен, аңлар.

– Сез коткардыгызмы аларны, баһадир?

– Юк, шәех хәзрәтләре, мин түгел, угланым Ташбай, – диде Артык баһадир, ниндидер горурлык хисе тоеп.

– Мин аның алдына да барырмын, баһадир. Барырмын һәм…

– Шәех хәзрәтләре, шәех хәзрәтләре, алып китегез хатыныгыз, алып китегез. Углан Сезнең каршыга үзе килер, үзе…

Ул Зөлхидәгә таба кузгалды. Зөлхидә дә аңа таба талпынып куйды, әмма кузгалмады. Әсирлектән коткарылган хатын-кызлар, бала-чагалар аларга исләре китеп карап торалар һәм ни булганын белмәүдән аптырыйлар иде кебек. Бигрәк тә Артык баһадир һәм аның сугышчылары, алар монда берничәү иде, әсир хатын-кызларны коткарган һәм Болгарга алып кайткан азамат егетләр. Алар һәммәсе дә шәех Кол Галине беләләр, ханмәчеттә вәгазьләрен тыңлаганнары бар. Артык турында әйтеп торасы да юк: аты илгә таралган шул Кол Гали әсирлектән азат ителгән ниндидер хатынга таба бара, сакалы буйлап яшьләре ага, әмма хатыннан башка берәүне дә күрми, әйтерсең лә Җәбраил фәрештәне күргән әүлия. Хатын исә кешеләрнең үзенә игътибар итүләрен сизми; яулык очы белән авызын каплады, әмма күзләреннән яшь бөртекләре тәгәри дә тәгәри. Үзе елый да кебек, үзе шатлыктан көлә шикелле, һич аңламалы түгел.

Кол Гали аның янына ук килде, беләгеннән алды, күзләренә карады. Шунда кисәк җир убылгандай булды, хатын аһ итте дә шәехнең күкрәгенә капланды һәм фәкать: «Кол Гали, бәгърем!» – дигән аваз ишетелде. Юк, бу гади генә аваз түгел иде, ошбу тамашага шаһит булган һәммәсе сизде, тойды: бу йөрәк түреннән чыккан әрнүле, шул ук вакытта шатлыклы вә куанычлы иңрәү авазы иде, ул гынамы, гүя хатынның соңгы сулышы, якты дөнья белән хушлашуы иде. Ләкин алай булмаган икән, икенче мәлдә, йөзен күтәреп, Кол Гали шәехкә карады, инде йөзе елмая, күзләреннән чаткылар оча, битләреннән нур балкый иде.

Артык баһадир белән азамат егетләр күзгә-күз карашып алдылар. Кол Гали исә зәңгәр күк йөзенә күз төшереп алды, аннары азамат егетләргә, әсирлектән котылган хатын-кызларга, бала-чагаларга киң итеп елмайды да:

– Без китик инде, инсаннар, мин үземнең насыйбымны таптым, – диде.

Алар борылып китәргә генә кузгалганнар иде, ике тәгәрмәчле арбага ат җиккән Бәхтияр килеп җитте. Атны җилле генә борып куйды да сикереп арбадан төште һәм шәех Кол Галигә:

– Рәхим итегез, шәех, ат-арба белән кайтыгыз. Утырыгыз. Борчылмагыз, атны үзем килеп алырмын.

Кол Гали аңа рәхмәт әйтте, Зөлхидәгә арбага утырырга булышты. Үзе, борылып, кулын күкрәгенә куеп, һәммәсенә рәхмәтен белдерде һәм кичерүләрен үтенде, шуннан соң гына арбага утырды, дилбегәне кулына алды. Атны җилле генә юырттырып хансарай капкасыннан чыгып киткәч кенә, Зөлхидә аның беләгенә сарылды һәм:

– Синме бу, Кол Гали? – дип сорады.

– Мин, Зөлхидә, мин. Аллаһы Тәгалә безне тагын кавыштырды. Күпме, күпме хыялландым мин синең хакта, Зөлхидә, күпме йокысыз төннәрем уздырдым…

Зөлхидәнең күзләреннән яшь акты, яшь бөртекләрен җил чигәсенә тәгәрәтте, әмма ул күз яшен сөртмәде, сагыш, кайгы, хәсрәт яше түгел иде бу, шатлык, куаныч, сөенеч яше, мәхәббәт яше иде.

– Өнемдәме бу, Кол Гали, төшемдә түгелме? Мин Болгарда! Чынлап та, син утырып барасыңмы атта, башка бер-бер кеше түгелме?!

– Мин сине тагын шатландырам әле, бәгырь, тагын сөендерәм. Сиңа әйтмәгәннәрдер әле, белмисеңдер?..

– Мин куркам, Кол Гали, барысын да берьюлы әйтмә, йөрәгем ярылыр дип куркам. Зинаһар, әйтми тор, сабыр ит…

– Биккол атам, Мәүлә Хуҗа имам хәзрәтләре исәннәрме, алар да бит Сүбәдәй баһадир ыстанында, диделәр?

– Мин аларны күрмәдем, миңа аларны күрсәтмәделәр. Ләкин имам хәзрәтләрен бер тапкыр күргән идем, тирмә яныннан үтеп китте. Мине беркая да чыгармадылар, берәүгә дә күрсәтмәделәр, Кол Гали. Болгарлар һөҗүм иткәч тә, аларны Җаек аша кичереп куйганнар дип кенә сөйләнделәр монгол әсирләре. Мин аларга каһәр теләдем, Кол Гали.

– Каһәр теләдең?! Зөлхидә, бит алар – хан кешеләре, Сүбәдәй баһадир ыстанына Илһам хан тарафыннан җибәрелгән махсус кешеләр.

– Шымчылар?!

– Мин алай дип әйтмәс идем, Зөлхидә. Йә, ярый, соңыннан, соңыннан. Беләсең килсә, Ләйләне нойон кулыннан Биккол атам коткара, шактый алтын түләп.

– Бу хакмы, Кол Гали? Хакмы?! Кая соң ул бала, минем бәгырь парәм, кайларда, ялгыз каздай каңгылдап, әсир ителгән әнисен эзләп йөри?! Белсәң әйт, Кол Гали җаным. Ярыймы миңа шулай әйтергә, рәнҗемәссеңме?..

– Зөлхидә, Зөлхидә, шулай ук сизмәдеңмени, белмәдеңмени сиңа Үргәнечтә үк үлепләр гашыйк булуымны, әллә соң миннән яшьсенеп көлдең генәме?!

– Кол Гали, бәгърем, әйтмә алай, әйтә күрмә, мин ул вакытта чарасыз идем, хаксыз…

– Баһман баһадирны…

– Монголлар күз алдымда кылычтан уздырдылар. Хуштан язып егылдым.

– Баһадир, – димәк, шәһит, – диде Кол Гали, гәрчә бу хакта Ләйләдән ишеткән булса да. – Урыны оҗмахта булсын. ӘЛәйлә бездә, Зөлхидә, бездә! Болгарда!

– Хакмы шул, хакмы шул, Кол Гали, бәгырь каным?!

– Хак, Зөлхидә, хак…

– Әй өзгәләнгән иде дә сабыем аерылганда, әй өзгәләнгән иде…

Кол Гали атны ике катлы, зур түбәле йортның капка янына туктатты, алдан төшеп, Зөлхидәгә арбадан чыгарга ярдәм итте. Хезмәтче Хәйрулла йөгереп чыкты, капканы ачарга кереште.

– Хәйрулла абзый, Хәйрулла абзый. Атны бәйләп кенә куй, йортка кертеп торма, хәзер аны килеп алырлар.

– Хуш, Кол Гали углан, шулай итәрмен.

Капканы ачып, эчкәре уздылар. Болдырга, атылып, өстенә сыек зәңгәр төстәге бала итәкле күлмәк кигән, башына энҗеле калфак каптырган Ләйлә килеп чыкты. Ул башта аптырабрак калды, чөнки әнисен танымады, бәлкем, киеме дә саташтыргандыр, ул фәкать мөгаллимен күрде. Күрде һәм күңеленә ниндидер шик кереп оялады, әмма икенче мәлдә инде мөгаллиме белән болдырга таба атлаган хатын йөзендә кемнедер төсмерләде, төсмерләде генә түгел, таныды һәм бәрелә-сугыла түбән төште, әнисенең кочагына кереп сеңде.

– Әнием, әнием! – диде ул һәм әнисенең күкрәгенә кереп эрегәндәй булды. – Әнием, бәгърем…

– Балам, балакаем, бәбкәчем минем, очрашыр көнебез дә булыр икән, балам. Бәбкәчем, Бүләгем, Ләйләм минем…

Кол Гали аларга шатлыгын яшермичә, күзе тулы мөлдерәмә яшь аша карап торды. Көткән идеме бу очрашуны ул?.. Яшерми, көтмәгән иде, гәрчә өметен җуймаган булса да, хыялында һәрчак шулай бер очрашулары хакында кат-кат уйлаган һәм күз алдына китергән булса да. Бүген аның хыялы тормышка ашты – Зөлхидәсе табылды. Моның янына икенче бер зур вә кәттә куаныч – ана белән кыз табыштылар. Аллаһым, моннан да зур бәхетнең булуы мөмкинме?! Инна, ә тауна кәл Кәүсәр. Фәгъсалли-ли Раббикә уәнхар. Иннә тани-якә һу-уәл Әбтар. Йа Мөхәммәд, без сиңа шөбхәсез Кәүсәрне бирдек. Ул хәлдә Раббың өчен намаз кыл вә корбан чал. Шулай эшләмәгән кешенең нәселе киселәчәк… Рабби!

– Кем, кем сине коткарды, балакаем?

– Биккол бабакай, Сәлахетдин абзый, Җамалбикә абыстай, әнием. Әнием, әнием, әнием! – дип тәкрарлады Ләйлә һәм әле әнисенең битеннән сыйпады, әле чәч толымнарына кагылды.

– Балам, балам, балакаем! Бәбкәчем! Син җиткән кыз булгансың икән ич инде, әниеңне дә узып барасың түгелме?..

Зөлхидә Кол Галигә карады, үз итеп елмайды, бит очларына алсу нурлар кунды.

– Ничәмә тапкыр мин: «Әнием, әнием, әнием!» – дип әйтергә хыялландым, әнием, бәгърем, тик янымда син булмадың. «Әнием!» дип, төннәрен мендәрем чылата-чылата елар идем.

– Мин дә, мин дә, балакаем. Төшләремә керер идең, сагындым, саргайдым, сине күрә алмыйча үләм дип тора идем инде. Аллаһы Тәгалә ярдәм итте, күрдем, таптым. Мөгаллимеңә рәхмәт, Кол Гали абыеңа.

– Соңыннан, соңыннан, әйдәгез, башта кереп, һичьюгы, чәйләп алыйк. Аннары мунча кереп чыгарсыз. Хәйретдин агай, мунчаны карап куй әле анда. Теге чормадагы мәтрүшкәле себеркене төшер. Монголлар мунча керүнең ни икәнен белмиләр…

– Яхшы, Кол Гали энем, эшләрмен.

Икенче катка күтәрелделәр. Кол Гали үз бүлмәсенә үтте, өстәле янына килеп утырды, каләмен алды. Кыйссаның хәтимәсе язылмаган иде, каләмен кулга алуга, көтмәгәндә берсе артыннан берсе күркәм иң кирәк сүзләр коела башлады:

Аты Гали моны тезгән бахыр колның,

Егерме дүрт иҗек итеп тезде юлын,

Ярлыка Син, йа Рәхим, мин гасый колың,

Рәхмәтеңнән өлеш өмет итәм имди.


Өмет тота бу гөнаһлы Син мәүләгә,

Син юмарт, Син рәхимле һәм Син изгегә,

Мәрхәмәт кыл, йа Рәхим, ул Кол Галигә, —

Кайгылы күңлем Син шат кыл имди…


Каләме туктады. Уйга чумды, йөрәге леперди башлады, күңеле каядыр ашкына. Күңел шикләнә, икеләнә, гасабилана, сыкрый, чарасызлана. Таптымы ул аны?.. Югалтуы шулмы?.. Бит ул һәрчак аның турында кайгыртты, хәтта төшләрендә дә гел аны сөйде, аны теләде. Хак, Ләйлә үзендә яши башлагач, ул аларны еш кына буташтырды, төшенә әле берсе, әле икенчесе керде. Соңыннан, тәгаен уянгач, төшендә булган хәленнән үзалдына оялып, кызарынып ятты. Әмма ул белә иде: болар барысы да тәүге мәхәббәткә – Зөләйхага, аннары Зөлхидәгә барып тоташа. Кыйссага тезгән энҗедәй юллар да аңа багышланды, аңа вәгъдәләнде – язган юлларының барысы да аларның сафлыгына, гыйффәтлелегенә мәдхия иде. Яшерми: ул гамәли тормышында Зөлхидәне көтте. Иң авыр, иң сагышлы, иң үкенечле мәхәббәте – Зөлхидә иде. Һәм ул бүген күктән төшкән кебек аның янында, дивар аша гына, үреләсе дә аласы кебек. Тик хакы бармы моңа аның?..

Әкрен генә өйдән чыкты, сак кына болдырдан төште, бакчага юнәлде. Күктә йолдызлар җемелди. Кай арада кояш баеган да, кич булган һәм караңгы төшкән. Мунча янына җитәрәк хатын-кыз тавышы ишетеп шым булды. Тавыш шундаен таныш һәм назлы, якын иде ки, аяклары ябышкандай атлаудан туктады, колакларын очлайтты. Тавыш Зөлхидәнеке иде. Аңа җавап итеп, Ләйлә кеткелдәп көлеп ала. Ана белән кызы бер-берсенә эч серләрен сөйлиләр. Кызыктыр ул яныңда үзең кебек үк җиткән кызың күрү…

Кол Гали басмага таба кузгалды. Ай калыкты. Бөтен тирә-юньне – бакчадагы агач ябалдашларын, түтәлләрдәге гөл-чәчкәләрне, карлыган куакларын көмеш төсенә буяды. Ләкин кояш баешы тарафындагы офык читендә алтынсу-сары төстәге шәфәкъ яна әле. Болай да саф һәм йомшак җәйге һава мул булып күкрәккә тула, күңелне тагын да пакьләндерә, чистарта, зиһенне зирәкләтә. Күк гөмбәзендәге йолдызлар, ак тавык янында йөгерешкән чебиләр кебек, әле анда, әле монда чабышалар – атылып китәләр, күздән язалар. Әнә Тимерказык йолдызы юлыгыздан адаша күрмәгез дигән кебек җемелди башлады. Тустаган, ягъни Җидегән йолдызы чүмеч сабын элеп куйды, бөтен күкне урталай ярып, Киек Каз Юлы йолдызчыклары юл салдылар. Шулар арасында аның да йолдызы бар. Ләкин ул бүген кинәт аның янына төште, аңа гамәли күренде. Ай да, аның халәтенә төшенергә теләгәндәй, әллә ничек моңсулана, сагышлана кебек. Моңсулану да, сагышлану да түгел, әллә ни шунда, ниндидер үзе аңлап җиткермәгән, йөрәкне чарасыз иткән хиссият дулкынында тибрәлә, дулкынландыра.

Ул басма янындагы өянке ябалдашлары астына килеп утырды. Талымсызланып, чикерткәләр сайрый, ай яктысындагы сихри өметкә юл алган көмеш сукмак болай да чарасыз калган күңелне үзенә әйди. Ләкин җәйге төндә тылсымлы уйларга чумып утыру адәми затны кайчандыр балачакта ук укыган әкият каһарманына әверелдерә икән. Төннең сихри кочагында, шушында, шушы бакчада, Кол Гали утырган тахтада ул да булса?.. Тик нигә килсен ул әле бирегә? Чакырмады ич ул аны. Чакырса да килмәс иде, аннары чакыра да алмас иде. Мунча кереп яталар ич. Өстәвенә ул аңа, һичьюгы, бер тапкыр, шаярып булса да: «Мин сиңа гашыйк, үлепләр гашыйк», – дип әйтә алдымы? Алмады. Мәгәр күрде, сукыр түгел иде – аңа беркайчан да битараф булмавын, нур чәчеп торган күзләрендә үзенә карата мәхәббәт чәчкәсе бөреләнә башлавын. Күрде ич, ул да аңа тартылды, тик чарасыз иде, хәләле бар, кыймады, тыелды. Үз дөньясы, үз ир-канаты белән яшәгән хатын күңеленә бәрелә-сугыла килеп кергән егетне кинәт кенә кабул итә алмады, чарасыз калудан йөзләренә ут капты, чәчкәгә кунган күбәләк канатлары кебек керфекләре лепердәде, әйтер сүзен әйтә алмады. Ләкин күз карашы белән булса да, мәхәббәтен сиздерде, якынаю ихтыяҗы туса да якынаймады, кузгалса, тыелып, ярты юлда тукталып калды. Хәләл җефете булганда, мөэмин хатын-кызларына ятларга карау, җитмәсә, гашыйк булу, гәрчә адәми зат буларак моңа хакы булса да, гореф-гадәткә генә түгел, әдәп кануннарына да сыймас бер хәл иде ләбаса. Әйе, һәммәбезгә дә мәгълүм: Аллаһы Тәгалә вә Рәсүлебез мәхәббәтне мактаган, фатиха биргән һәм изгегә санаган.

Торды, инеш басмасындагы тактага күчеп утырды. Су өсте дә көмеш тәңкәләр белән тулган, үреләсе дә аласы. Вак кына дулкыннар арасында көмеш, сары, кызгылт-сары тәңкәләр дә күзгә чалынып китә. Инеш пышылдап кына кем беләндер сөйләшә кебек. Әле тынып тора, әле янә пышылдый башлый. Киң түгел инеш, әмма тирән сулы, балыклар чупылдап чумып куя, ул да түгел, адашын югалткан кыр үрдәге бакылдап ала. Ошбу инеш Кол Гали өчен еш кына дәрьяга әверелә, ул әллә ниткән хыял диңгезенә кереп чума: әле басмага су анасы чыгып утыра, әле ниндидер койрыклы ярым адәм гәүдәле зат аңа кул суза, суга төшүен үтенә, үз янына дәшә. Ләкин шом юк, күңел әкияти бер рәхәттә дулкынлана, дымлы саф һава сискәндереп җибәрә, җил чыгып, тал ябалдашларын селкетеп, үзара серләштереп ала. «Мунчадан чыкканнардыр, миңа вакыт», – дип, Кол Гали урыннан куба, мунчага таба кузгала. Мәфтуха апасы, аның да мунча керәсен белеп, ак киемнәрен китергәндер. Хәйрулла агай яңа себерке куйгандыр. Һәм чынлап та шулай була. Ак кием инде алгы якта, сөлге дә киштәгә эленгән, ишек янына себерке куелган. Кол Гали чишенде, себеркене алды, мунчага керде. Түр яктагы шәм калтыранып, куркынып, лепелдәп алды һәм тураеп басты. Кол Гали агач табакка кайнар су алды, себеркене батырды һәм, ниндидер чиркану, өшеп киткәндәй калтырану тоеп, ләүкәгә менеп кунаклады.

Мунчадан ул соң кайтты. Үз бүлмәсенә узды да, җылырак киемнәр киеп, яңадан һавага чыкты. Ай көмешкә коендырган сукмакка басты. Аяк астыннан гына кыштыр-кыштыр килеп керпе үтеп китте, агач башындагы ниндидер кош канатларын лепердәтеп кунган урынын алыштырды. Ул да түгел, сузып-тартып, байгыш кычкырды. Кире борылды Кол Гали, капкага таба китте. Урам яклап, тәләкәсен суга-суга, гел шул бер «һай-һай» сүзен кычкыра-кычкыра, каравылчы карт үтеп китте. Кол Гали болдырга менде, икенче катка күтәрелде. Зөлхидә белән Ләйлә торган бүлмә ягында тавыш-тын юк иде. «Ятканнар, серләшәләрдер», – дип уйлады Кол Гали һәм үзенең ятак бүлмәсенә узды. Әкрен генә чишенде, бисмилласын әйтеп урынына яткач, ана белән кызның кочаклашып йоклап ятуларын күз алдына китерде. Алар икесе дә якын иде аңа. Ләкин Зөлхидәгә булган мәхәббәтен ары таба яшерә алмастыр. Бәлкем әле, иртәгә үк әйтер һәм иртәгә үк, мулла чакыртып, никах та укытырлар. Моны аның җегәри хисе тели, рухы шуңа өнди, илаһы һәм җаны, ниһаять. Ул тәвәккәлләр, иртәгә барысын да аңлатыр. Хәзер инде ул язмышның булуына, Аллаһы Тәгалә тарафыннан кылынып кавышуларына тәгаен инанды. Әллә нинди сынау һәм фаҗига-кимсенүләр, рәнҗетелүләр аша үтеп, яңадан аларның бер-берсен табулары искитмәле хәл иде. Моны фәкать Аллаһы Тәгалә тарафыннан кылынган могҗиза белән генә аңлатып була иде… Зөлхидә, – чынлап та, аның язмышы, насыйбы, хәләле.

16

Атасы Биккол ишектә пәйда булгач, ул илаһи дөньядан аерылмаганга тәмам инанды. Ләкин икенче караганда инде ул гамәли тереклеккә кайтты һәм, барып, Биккол атаның күкрәгенә капланды, күңеле нечкәрде, күзе дымланды. Биккол аның аркасыннан ләпәде:

– Йә-йә, тынычлан. Күрәсең, мин исән-сау, Аллага шөкер, кайтып егылдым.

– Йа Раббым, йа Хода, атам. Сине күрер көнем дә булыр икән. Мәфтуха апа, Зөлхидә, Ләйлә, – дип кычкырды ул. – Чыгыгыз әле бире, чыгыгыз тизрәк!

Зөлхидә белән Ләйлә килеп керделәр. Ләйлә:

– Бабакай, Биккол бабакай! – дип, аның кочагына килеп иңде, Биккол аның башыннан сыйпады һәм күз кырые белән генә Зөлхидәгә карап алды. – Әнием дә монда, бабакай!

– Күрәм, – диде Биккол. – Сау-сәламәтме, килен?!

– Аллага шөкер, Биккол атакай, – диде Зөлхидә һәм Кол Галигә карап алды да өй хуҗасы янына атлады, кулын бирде.

– Иншалла, иншалла. Нинди юллар белән инде дип сорамыйм, барысына да үзем шаһит. Миңа үпкәләмисеңдер, шәт, килен?

– Сезнең хәер-фатихада йөреп, кызымны таптым, атакай. Алдыгызга төшәм. – Һәм төште дә чапан чабуын үпте. – Рәхмәт сезгә, атакай.

– Тор, килен, килешми, – диде Биккол һәм хатынны күтәреп бастырды. – Язмыш бу, язмыш, килен, язмыш. Елама. Иншалла, барысы да әйбәт булыр…

Мәфтуха килеп керде, туры Бикколга таба китте, килде дә аягына төште.

– Сөбханалла, нишләвегез бу? Әле берсе, әле икенчесе, – дип, Биккол аны да аягына бастырды, күзләренә карады. – Йә, исәнме, йорт хуҗасы!

– Әй Биккол абый, китмәгән генә булсаң икән. Син булганда аякларым да кызурак йөри иде…

– Йә-йә, күз яше генә җитмәгән тагын, куанасы ит. Кайттым менә, таштай-тукмактай, исән-сау. Мунча өлгертсәгез икән, башта юынып чыгасы иде…

– Мунчага аз гына өстисе итәрбез. Җылы әле ул, кичә генә кереп чыккан иек, – диде Мәфтуха һәм – тукта әле, Хәйруллага әйтим, – дия-дия, күз яшен яулык очына сөртә-сөртә чыгып та китте.

– Язмыштан узмыш юк икән, Биккол атай, – диде Зөлхидә.– Чынлап та язмыш бу. Менә без дә бит әле сезнең йортыгызга килеп егылдык.

– Аллаһы бүләге бу, шулаймы, Кол Гали? Нигә дәшмисең? Син дә, Бүләк, син дә, Зөлхидә. Сине бит атаң, хәтереңдәме, Бүләк, Аллаһы бүләге, дип йөртер иде, мәрхүм. Йә-йә, боегып тормагыз әле. Киленкәем, мин Күнбай бәккә рәхмәтле. Малым, хатын-кызларым коткарам дип, орышка ташланмады, безне алдан җибәреп, тиз генә Җаекны кичте дә табанын ялтыратты. Сүбәдәй булса, бик күп кан коеласы иде. Ул булса, Ташбай тупчының егетләре дә һични кыла алмаслар иде. Уттан тере, судан коры чыга торган адәм бит ул, кабих җан. Ә Күнбай бәк— мөэмин кеше, баш алып, орышка ташланмады.

– Табын әзер, башта чәйләп алыгыз, булмаса, – дип ялтырап килеп керде Мәфтуха апа.

– Аштан олы булып булмый, әйдәгез, табын янында сөйләшербез, – диде Биккол һәм аскы якка төшә башлады.

Кол Гали Зөлхидәнең беләгеннән алды, күзләре белән генә безгә дә төшәргә ярый дигәндәй елмайды. Зөлхидә аның кулын кысты, үз итеп, якын итеп, рәхмәтен белдереп.

– Кил әле, кил, кызым Ләйлә, утыр әле бабакаең янына, хәтереңдәме, Үргәнечтә гел алдыма кереп утырыр идең, ә? – дип кинәнде Биккол. Ул гадәттән тыш шат иде. Шулай бергә җыелып, бер табында чәйләү хакында ул Үргәнечтә үк хыялланып йөргән иде. Әмма болай ук булыр дип уйламаган иде. Иң мөһиме: аның күңелендә хәзер курку юк. Хак, Сүбәдәй йөзбашының мөгез чыгарып ташлавы бар, әмма бу яктан ул үзенә күрә саклык чарасын да күргән иде. Ул-бу була кала икән, йөзбаш янында аның кешесе бар – хәбәр итәргә тиеш. Калганы Аллаһы Тәгалә кулында, йөзбаштан барысын да көтәргә була иде. Биккол – аның ниләр кылана алганын үз күзе белән күргән кеше. Ул егетне кулга алу – чарасыз хәл. Кесәләрендә җиде-сигез төрле корал. Кылыч, хәнҗәрдән башка кулдан сынык ук ата, өч-дүрт төрле йолдызчыклары бар, аны ташлый икән, дошманның нәкъ бугазына кадала. Кул көрәшенә вә сугышына калганда да, маймыл янында маймыл, юлбарыс янында юлбарыс, арыслан янында арыслан. Йөгерек йөзбаш гәүдәгә зур түгел, күзгә ташланырлык батырлыгы да юк сыман. Ләкин бу беренче карашка гына. Чабып барганда, аттан аякка төшү, хәнҗәр ату, елан кебек шуышу, нечкә аркан белән теләсә кемне аттан суырып алу, сөңге ташлауда, бер сугуда кешене исәңгерәтүдә, кирәк дип таба икән, муенын каерып ташлауда Сүбәдәй кишектиннәре арасында Йөгерек йөзбашка тиң юк. Йөзбаш аз сөйләшә, карап торырга тыйнак, хәтта бераз оялчан сыман. Ләкин бу беренче карашка гына. Ошбу егет канында дию пәрие көчләре, ут чаткысы, яшен ташы көче бар. Бикколга бу кешедән котылу чарасы юк иде. Әнә шул хакта уйланып, ул янәшәсендә утырган Ләйләгә күз төшереп алды. Таныштырырга кирәк Йөгерек йөзбашны Ләйлә белән, үз кешесе итәргә, моңа Илһам хан да, Кол Гали дә, бәлкем әле, анасы Зөлхидә дә каршы булмас. Сүбәдәйнең җанын-тәнен саклаучыны кулга төшерү ул ярты җиңү булыр иде.

– Бабакаем, – диде Ләйлә, – мин бигрәк тә Мәфтуха апа пешергән пәрәмәчне яратам.

– Яратсаң аша, балакай, аша, рәхим ит. – Биккол шунда табын хәстәрләп йөргән Мәфтухага күз төшереп алды һәм шундаен иттереп карады ки, үз карашыннан үзе курка калды.

– Мәфтуха, син үзеңә бер бавырчы тап әле, кирәк дип тапсаң икене дә. Ишәйдек без, сиңа авырга туры килә.

– Ярый, Биккол абзый, бүген үк Хәйретдинне җибәрермен. Тик каладан халык китә бит, Биккол абзый.

– Киткәне китәдер, китмәгәне яши, кайтканда күрдем, урам тутырып халык йөри, бала-чагасы да шунда.

– Табылыр анысы, табылыр, Биккол абзый, – диде, хуҗа белән килешеп, Мәфтуха һәм, алъяпкычына кулларын сөртә-сөртә, бил бавын рәтләде, күперенке янбашларын сыпырып куйды.

– Бабакай, бабакай, шатлыктан минем елыйсым килә.

– Бер дә елыйсы юк, шатланасы ит. Иртәгә, Аллаһы боерган итсә, имам хәзрәтләрен чакырабыз. – Биккол нигәдер Кол Гали белән Зөлхидә ягына күз төшереп алды. – Әйе, Коръән чыгарырбыз. Аннары… әйе, күз күрер әле, шулай бит, Мәфтуха?

– Шулай, шулай, иям, алдан кычкырган күкенең башы тишелер, ди.

– Син дә хаклы, бүген кичкә, мин мунчадан кайткач ук, барысын да хәл итәрбез. Аннары минем Йөгерек йөзбашны да дәшәсем килә. Иртәнге якта, боерган итсә, хансарайга барып кайтырмын, шунда бер җайдан Йөгерек янына да кереп чыгармын. Товар алып килдем ич мин…

– Бәлкем, берсекөнгә, җомга көнгә Коръән чыгарбыз, атам, – диде Кол Гали.

– Бәрәкалла, мин риза, әйдә, шулай булсын. Җомга көнгә калдыру хәерлерәк тә булыр әле. Әйтәм бит, минем хан янында буласым бар, аннары Коръәнне Мәүлә Хуҗадан укытсак әйбәт булыр иде, аны дәшәрбез, дөресрәге, Хәйретдиннән китертербез. Ничек, Кол Гали, фатиха бирәсеңме?..

– Мин барысына да риза, атам. Зөлхидә дә.

– Ләйлә, син? – диде Биккол. – Мәфтуха, син?..

– Риза, риза, Биккол иям, мин барысына да риза. Менә куанып туя алмыйм әле. Рәхәтләнеп сөйләшә-сөйләшә, чәй эчәбез. Юкса Кол Гали үз ягына чыгар иде дә бикләнер иде, көннәр буена чыкмас иде. Иншалла, аңа да җан керде.

– Зөлхидә җан кертте аңа, Мәфтуха, Зөлхидә. Кыйссаң, кыйссаң ни хәлдә соң әле, шәех хәзрәтләре?

– Тәмамлады, тәмамлады, бабакай, – диде Ләйлә Кол Гали өчен. – Хәтимәсен дә язып бирде…

– Хәтимәсен язып бетереп ятам.

– Ханга бүләк итүең хакында онытмагансыңдыр, шәт?..

– Мин сине көттем, атам.

– Рәхмәт, рәхмәт, углан. Бу хәбәрне үз авызыңнан ишетү – миңа зур шатлык. Йә, ашап-эчеп, җитешеп утырыгыз…

17

Ошбу мәҗлескә дә һәммәсе әзер иде инде. Иртәгә мәҗлес диясе көнне Биккол Кол Гали янына керде, каршысындагы күн мендәргә кырын төште.

– Инде укы, Гали углан, шигъриятеңне үз колагым белән ишетәсем килә. Үпкәләмә, укы. Мин бу көнне күп еллар көттем. Мунча кичә бик әйбәт булды, тәмам эреп чыктым. Теге мәлгуньнәр мунчаның ни икәнен белмиләр, баедылар, бетләгән киемнәрен утка ташлыйлар. Ә Мәүлә белән без иза чиктек, чыдар әмәлләребез калмагач, инеш-елгаларга төшеп, юынып, коенып, чистарынып чыга башладык, ә алар безгә хәйран калып карап торалар. Соңыннан, чуер таш өйдереп, шуның өстенә ут ягып, ташларны кыздыргач, өстенә тирмә корып, мунча кебек нәрсә эшләттек. Карап-карап торды да Сүбәдәй дә кереп чыкты, эреде тәмам, мунчадан соң ике көн тоташ йоклады. Бүген кичкә тагын барам әле, бергә барырбыз, аркамны да сыларсың.

– Арка сыларга сиңа, атам, кеше бар – Мәфтуха апа. Өйлән шуңа. Ул сине үлепләр көтте.

Биккол торып утырды, каш астыннан гына Кол Галигә күз төшереп алды, елмайды.

– Хәйран бу шагыйрь халкы, әллә уйларым укыдың инде. Үзем дә шул хакта сөйләшергә дип кергән идем. Син, әйтәм, Зөлхидәгә өйләнәсең дә өйләнәсең инде, әллә, мәйтәм, үзем дә… Йа Хода, талкыды ялгыз яшәү, нык талкыды, Гали углан. Соң, үзең Зөлхидәгә бу хакта сиздердеңме соң әле?.. Минем Мәфтуха тиз сынар ул, Зөлхидә ни уйлый?..

– Мин аңа ул хакта әйтә алганым юк әле, атам.

– Күр әле моны, унҗиде яшьлек егетме?! Җитмәсә, кызарынып, оялып утыра. Әйтергә кыймасаң, үзем әйтермен. Ләкин иртәгә кадәр син, шәех хәзрәтләре, Зөлхидә белән сөйләшеп куй инде… Мин аңа әйтермен, калганын үзең кара. Аннары минем ханны да күрәсем бар бит әле. Кичә Бәхтияр килеп китте инде, хан көтә, ләкин ашыктырмый икән, әзрәк ял итсен дип әйтеп әйткән. Әйе, әйе, башта кыйссаңны төгәллә, шунсыз мәҗлес тә, Коръән чыгу да юк. Килештекме?!

– Мин хәтимәсен яздым инде, атам. Менә тыңла, әлбәттә, сабырың җыя алсаң.

– Сөбханалла, бик рәхәтләнеп, – диде Биккол, янә кырын төшеп.

Ул Мәүләдән ярдәм, җиңү килгән көндә,

Изге Зөлхиҗҗәнең утызында

Һәм тарихның нәкъ алты йөз утызында,

Бу зәгыйфь Кол ошбу китапны төзде имди.


Булышлык һәм зиһен көчен Хактан алдым,

Илһам бүләк итүенә шөкер кылдым,

Бу вакытта ошбу китапны тәмам кылдым,

Сез атамызга да файдалы улсын имди.


– Беттеме?.. Хәйран, хәйран, углан, хәйран. Зур хезмәт, мәңгелек. Болгар халкы сине онытмас, онытмас, Гали углан. Кил әле, кил, тор, кочыйм үзеңне. – Торды, каршы килгән Кол Галине кочагына алды, күзләре яшьләнде. – Мин шат, шат синең өчен, углан.

– Кыйссада синең дә өлешең бар, атам.

– Мине искә төшерүче дә булмас, ә син яшәрсең дә яшәрсең, Гали углан. Сөбханәкәл-лаһуммә вәбихәмдикә вә тәбарәкә-мүкә вә Тәгалә җәддүкә вә җәллә сәнаүкә вә лә илаһә гайрүкә. Аллаһым! Сине бөтен кимчелекләрдән дә пакьлим вә баш иеп гел мактауда булырмын. Минем өчен синең мөбарәк исемең бик бөектер. Синнән башка гыйбадәт ителәчәк һичбер Илаһ юктыр.

– И-и игелекле атам! Синең тарафдарларыңа изге теләкләр теләп, иманлык вә иминлек улсын дип, кыйссамның хәтимәсен сиңа бүләк итәм. Мин аны – кыйссамны – өч ел элек тәмамлаган идем инде. Илгә чыгарырга тыелдым, тазарттым, төзәттем, шомарттым, ихласландырдым, моңландырдым.

– И-и Гали углан! Ошбу Аллаһы Тәгалә бүләген, – диде Биккол, күзенә тулышкан яшьләрен тыя алудан гаҗиз калып. – Әбуталипмы әллә син?.. Син Болгар мөселманнарына мәңгелек хатирә – йолдызнамә калдырдың. Бу китап болгар-төрки халкы өчен яшәү кануны да, әхлак вә әхлакый кануны да булып хезмәт итәр. Болгар-төрки мөселманнары, юк, бөтен төрки дөньясы мөселманнары аны Коръән-Кәрим белән бер киштәдә тотарлар, ул аларга Коръән-Кәрим кебек үк көч вә гайрәт, илһам һәм зиһен сафлыгы вә хозурлыгы бирер, олыларны хөрмәткә, яшьләрне ихтирамга вә тәүфыйкка өйрәтер, иң мөһиме: Аллаһы бүләге булган мәхәббәткә тугры калуга, ялгышларны кылмаска, бер-берен рәнҗетмәскә, гөнаһлардан качарга өндәр. Ошбу кыйсса-диван адәми затның адәми затка булган мәхәббәтен генә түгел, илнең – илгә, ирнең – илгә, кызның – егеткә, егетнең кызга булган саф вә пакь, ихлас вә чиста мәхәббәт көчен арттырыр. Мәхәббәт – көчле ул, чөнки ул үлемсез, Аллаһы Тәгалә тарафыннан адәми затка бирелгән бердәнбер бүләк, иң олуг бүләгедер. Сиңа әйтеп тормадым, мин кыйссаңны Ләйләдән алып төне буена укып чыктым, төне буена яшь түктем. Инде үкенмим, ил-халкыма даны һәм аты мәңгегә каласы углан тәрбияләгәнмен икән. Әйе, үлсәм дә үкенмим. Мәңгелек китап булыр бу, углан. Моңа мин бүген төнлә тагын бер тапкыр инандым. Дәверләр үтәр, җир йөзе тузан һәм туфрак белән күмелер, тереклек итү хокукы бер Аллаһы Тәгаләдә калыр. Хәтта шунда да синең ошбу кыйссаң, углан, мөселманнар хозурында урын табар. Син тыңла мине, тыңла, мин сәүдәгәр ич. Ә сәүдәгәр телгә оста була. Ләкин бүген мин синең тел осталыгың алдында аягыңа төшәм. – Биккол Кол Галинең аягына төште, углан аны шундук күтәреп торгызды. – Син гүя пәйгамбәребезнең җиде кат күккә ашкан аты Буракка атлангансың, углан. Кыйссаны укыганда, минем күз алдымда Буракның зөбәрҗәт ташлар белән бизәлгән ияре, көмеш йөгәне күз алдымда торды. Һәм син Буракка атлангансың да очасың да очасың… Хәзер әйт, яшерми әйт: кем сиңа илһам бирде. Чөнки сизәм-тоям: мәхәббәт илһам бирмәсә, бу кыйсса язылмаган булыр иде. Йә-йә, кызарынма. Турысын вә хагын әйт. Улмы, Зөлхидәме, әллә, булмаса, үсмер чакта очратканнан соң, сине тәмам шаштырган Зөләйхамы?.. Кем кызы иде әле ул?.. Йә, ярый…

1

Пәйҗә(пайцза) – аерым хокук билгесе итеп монгол ханы тарафыннан бирелгән алтын (көмеш, чуен, җиз, агач һб.) тактачык.

2

Лама – буддачы рухани-монах.

3

Яван уты – грек уты.

4

Халаяк – халык, җәмәгать.

5

«Яса» – монголларның законнар мәҗмугасы.

6

Алай – гаскәр.

7

Сәрвәзир – баш вәзир.

8

Тулганага алу – чолгап алу.

9

Зөммәрә – салкын.

10

Диңгиз – Днепр елгасы. Атилланыңулы Диңгиз шул төбәктәтуган һәм ил корган дигән фараз бар.

Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4

Подняться наверх