Читать книгу Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 - Мусагит Хабибуллин - Страница 2

Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный
Тарихи роман

Оглавление

1

Йосыф бәк тимеркүк кара айгырын болдыр каршына ук туктатты да, атыннан төшеп, һәр әмерен үтәргә әзер торган ясавылына:

– Мәскәү кенәзеннән илчеләр килдеме? – дип сорады.

– Килделәр, шөһрәтлем, килделәр, кәрвансарайдалар, синең кабул итүең көтеп яталар.

– Көтсеннәр, – диде Йосыф бәк һәм салмак адымнар белән тәхет ягына юнәлде. Ишекъяры саен баскан сакчылары аны баш иеп каршы алдылар, бил бөгеп озата калдылар, әмма Йосыф бәк, гадәттәгечә, аларга сәлам юлламады, гүя сакчыларын күрмәде дә – түр якка атлады. Бәкнең бөтен уй-хисен, акыл-аңын Мәскәүдән килгән илчеләр биләгән иде. «Ни кирәк микән тагын кенәз илчеләренә, ни йомыш күтәреп килде икән Василий илчесе Питәй Тургай?» – дип, үзалдына сөйләнә-сөйләнә, үтеп барышлый тупсабашына куй маенда кайнатылган камчысын ташлады, итекләрен салып, күпереп торган фарсы келәменә басты. Аяк табаннары аша тәненә талгынлык иңде, шушы салкынча келәм бәкнең тәкатен баса төште бугай, туктап, учы белән сакалына ябышты, бертын уйланып торды. Ахыр, артына әйләнми генә, күләгәдәй йөргән ясавылына: – Вәзир Тәбине дәш, – диде.

Ясавылы чыгып киткәч, тупсабаш бәккә җиз таз белән комган китерде, бәк кул-битен югандай итте дә тупсабаш иңеннән чиккән Казан сөлгесен алып сөртенде, сакалын сыйпап, бисмилласын әйтте. Шуннан соң гына тәхетенә узып утырды, чапан кесәсеннән асылташлардан җыелган дисбесен чыгарды. Бармаклары ташларны барлады, ә уй-хисе башкада иде. Мәскәү кенәзе Василий III урында ята, каты сырхаулаган дигәннәр иде, илче кадәр илче җибәргәч, исән булып чыга. Соңгы ике-өч ел эчендә ике туган Йосыф бәк белән Исмәгыйль бәк арасында җәйләү вә сәүдә төбәкләре өчен бәхәс купты. Ни өчендер Мәскәү кенәзе Василий III, Исмәгыйль бәкне үз итүен аңлатырга теләпме, Йосыф бәк сәүдәгәрләрен каласына кертми, кире борып җибәрә, сәүдәгәрләр Казан каласына юнәлергә мәҗбүр була. Бу хәбәр килеп ирешкәч, Йосыф ни кылырга белмәде, ахыр, кенәз илчесе Питәй Тургайны чакырып, Василий кенәз кылган эше өчен гафу үтенсен, дип әйтте. Илче Питәй Тургай ачуы кабарган Йосыф бәккә бер кавем сүз кайтарып әйтмәде, икенче көнне үк иленә таба кузгалды. Шуннан соң күп тә үтмәде, Василий III нең каты авырып ятуы хакында хәбәр иреште. Йосыф бәк, кенәз илчесенә катырак бәрелүенә үкенгәндәй итсә дә, җаны кыйналмады. Урыс кенәзе ачыктан-ачык Исмәгыйль энесен канат астына алып, аны Йосыф абасына карата котыртып ята иде. Бухакта яхшы хәбәрдар иде Йосыф бәк, шымчы сәүдәгәрләре урыс каласындагы хәлләрне түкми-чәчми җиткереп торалар. Шуның өчен соңгы елда ул, Казан базарын үз кулына алып, Исмәгыйль энесенең сәүдәгәрләрен калага кертмәскә кушты. Әмма Казан түрәләре һәм кала ханы Мәскәү кенәзе кулында иде. Василий кенәзнең атасы Иван III Казан каласын «минеке» дип оран салган. Шапырыну Иван III гә хас сыйфат булгангамы, Йосыф бәк моңа бик игътибар итмәгән иде, тора-бара аның сәүдәгәрләрен Казанга да кертми башладылар. Йосыф бәкнең бу хәлгә нык кына ачуы чыкса да, күтәрелеп бәрелмәде, сабыр итәргә булды. Чөнки кардәшләре каласында Мәскәү кенәзе билгеләгән хан утыра. Әйтик, Җангали хан – Василий кенәзнең курчагы. Әнә шул курчак бүген Казан кадәр Казан тәхетендә утыра һәм иң хәтәре – Василий III ни кушса, шуны кыла.

Вәзир Тәби керде, баш иде.

– Ни яңалыклар бар? – дип, дисбесен кесәсенә салды Йосыф бәк. Бәкнең сорау тавышында ук яманлык күреп, вәзир янә бил бөкте.

– Кырым ханы Сөембикә кызыгызга яучылар җибәргән, бәгем йортында юк, тиз кайтмаячак дип борып җибәрдем, – диде вәзир һәм, турая төшеп, бәкнең күзләренә бакты. Йосыф аңа утырырга ишарә ясады.

Вәзире Тәби Кырым ханыннан килгән яучыларны борып җибәреп дөрес эшләгән иде. Кырым ханы Миңле Гәрәй Сөембикәне дүртенче хатыны итеп алмакчы, ул гынамы, сөекле кызына өйләнеп, Әстерхан вә Идел-Җаек елгалары арасындагы далаларны кулында тоткан куәтле Йосыф бәкне куәтсез итмәкче. Моның өстенә Йосыф бәк мөстәкыйльлектән, бәйсезлектән колак кагачак. Юк инде, монысы тәгаен булмастай хәлдер. Йосыф бәк энесе Исмәгыйль белән ачуланышуга да үкенеп бетә алмый. Аксак энесе Исмәгыйль бәк Мәскәү кенәзе җырын җырлый башлады бугай, Иделнең сул як далаларын, шул исәптән Әстерхан ханлыгын да үз биләмәсе итмәкче. Әйе, мондый хәбәр дә килеп иреште Йосыф бәккә. Иллә һични кылганы юктыр, сабыр итә. Бик ихтимал, ул арада Исмәгыйль энесе дә акылга утырыр, баш иеп булмаса да, абасы катына килеп, «килешик, абам» дип әйтер. Әмма күңеле белән тоя Йосыф бәк: Исмәгыйль энесе килмәс. Мәскәү кенәзе бүләк иткән ялтыравык әйбер-җиһазга алданып, шомлы байлыкка йөз тотып, урыслардан нидер өмет итә булса кирәк ул. Тик бер нәрсәне аныкламый яши бугай энесе: ул – мөселман, ә кенәз буыны— христиан. Икесе ике кыйблага сәҗдә кыла, икесе ике ярда басып тора. Ә ике арада йөреп тә, йөзеп тә чыга алмастай тирән вә кара сулы елгадыр. Шуңа да карамастан Иван III угланы Василий III Исмәгыйльне яклый: аңа корал белән дә, кирәк тапса, гаскәр белән дә ярдәм итә.

– Йә-йә, тагын ни? – диде Йосыф бәк. – Ә Кырым яучыларын кире борып дөрес эшләгәнсең, вәзирем. Хәзер әйт: кенәз илчесе Питәй Тургай ни йомыш белән Сарайчыкка аяк басты икән?

– Илчеләре бире юнәлә, ә олуг кенәз авыр сырхаулап урында ята икән. Кһм, вафат дип әйтүчеләр дә бар.

– Вафат! Урыс кенәзе Василий III вафат! – Йосыф бәк тәхетеннән торып басуын сизми дә калды. – Ни дидең, вәзир, кабатла әле, кабатла!

– Хак Тәгалә, бәгиям, кенәз вафаттыр.

– Һы, – диде Йосыф бәк һәм тәхетенә кире утырды. – Димәк, вәзирем, илче Питәй Тургай кенәзнең вафат булуын юлда ишеткән?

– Хак Тәгаләдер, шөһрәтлем. Питәй Тургайга бу хәбәрне юлда җиткерәләр. Ә менә йомышы Кырым ханыныкына тиңдер.

– Йә-йә, тузга язмаганны сөйләп утырма, вәзир. Василий кенәзнең балигъ угланнарын белмимдер…

– Сезгә мәгълүм булса кирәк, шөһрәтлем, бүген Казан тәхетендә утыручы Җангали хан – Кече Мөхәммәд токымы Тимер хан угланы Мөхәммәд хан дәвамы Аллаһыяр солтан угланыдыр. Ә Аллаһыяр солтан угланы Җангали исә – Шаһгали ханның энеседер. 1519 елда Казан тәхетенә утыртыла. Яшь ханга ул чакта бары тик унбиш яшь буладыр, хәзер ул балигъ угландыр.

– Җангали хан – Василий III кулындагы курчактыр, вәзирем.

– Мин алай дип әйтмәс идем, шөһрәтлем. Җангали хан Кече Мөхәммәд нәселеннән. Кече Мөхәммәд исә Алтын Урданың олуг хөкемдарларыннан иде. Шымчыларымның җиткерүләре хак булса, илче Питәй Тургай Җангали хакында сөйләшергә исәп тота, имеш.

– Җангали хан турында урыстан килеп сөйләмәсәләр дә беләм, вәзирем. Белгәнемчә, Казан иле белән Җангали түгел, Василий III кенәзнең воеводасы Пинкәй хакимлек итә, Җангали хан оялчан, хатыншарак кешедер. Ихтыярсызлыгы да шуннандыр. Мине борчыганы Җангали хан түгел, вәзир Тәби, мине борчыганы бүген Казан иленең, мөселманнарның олуг мәркәзенең урыс кенәзе тарафыннан йотылып баруыдыр. Мин кардәшебез мәркәзен коткарырга тиеш, вәзир Тәби. Көчем-куәтем бар, иншалла. Шул хакта уйланам мин, вәзир, шул хәл мине хафага салды.

– Василий кенәзнең вафат булуы хак булса, аның урынына кем утырыр икән, бәгиям?.. Питәй Тургай кенәгинә Елена Глинская дип гөман итә…

– Димәк, Хак Тәгаләдер, Питәй Тургай кенәзнең үлеме турында ихласи хәбәрдардыр…

– Юктыр, бәгиям, кенәз вафат булу хәбәренең илчене чынлап та юлда куып җитүе хактыр. Питәй Тургай тәмам пошаманга калган. Аптырап калуы тәмам йөзенә чыккан. Мәскәү тәхетен кем биләр дип утыра.

– Хәленә керәм. Илчене чакыртып алып, Аккүлгә сөрүләре йә булмаса башын чабулары да бар бит. Мәскәү кенәзләре явызлык кылудан беркайчан да чирканмадылар. Алай да миңа ни йомыш белән килде икән?.. Исмәгыйль бәкнең арт ягына тибеп, мине дустанәлеккә чакырулары түгелдер бит?.. Тәмам сер тубалы булды бу Мәскәү түрәләре дә. Кенәзләре тугры сөйләгән булып, кыек эш кылырлар, илчесе дә алардан ерак йөрмидер. Алма агачыннан ерак төшми, диләрме әле?..

– Чарасыз калуымдыр, бәгиям, әйтмәс җиремнән әйтергә булдым: илче Питәй Тургай Җангали ханга сөекле кызыгызны— Сөембикәне димләргә килгән.

– Йа Аллаһ, бу ни хәл инде тагын?! Авызыңнан җил алсын. Кяфер мөслим кешегә кыз димләп йөриме?.. Булмаганны…

– Ни кылмак кирәк, бу хәл хактыр, бәгиям. Илче Тургай Сөембикә кызыгызны Җангали ханга димләргә килгән. Хак Тәгаләдер.

– Нигә аны баштан ук шул хакта күземә бәреп әйтмәдең?! Кеше ишетсә, ни кылырмын? Кяфер мөселман кызын димләргә килгән. Йа Хода, ләһәүлә вәләкуәтә, ислам дөньясында булган хәлме?!

– Бәгиям, сезгә билгеле булса кирәк, хак булса, мәрхүм Василий кенәз Казан мәркәзен үз йортым дип йөрер иде. Әүвәл Казанга атасы Иван III кул сала, шуңа әтәчләнүедер. Җангали ханзадәне дә Казан тәхетенә утыртучы улдыр.

Йосыф бәк кул селтәде. Бу хакта ул белә иде инде, берәүне дә тыңлыйсы килми иде. Вәзире чыгып киткәч, Йосыф бәк, тәхетенә чумган килеш уйлана-уйлана, бик озак дисбе тартып утырды. Әйе, әнә кая таба тәгәри башлады уй йомгагы. Шулай ук курчак Җангали аның сөекле вә гүзәл кызына өйләнер микәнни?! Бу мөмкин хәлме?.. Аннары моны урында яткан Василий кенәз теләге белән эшлиләрме?.. Шулайдыр. ВасилийIII, атасы Иван III кебек, Византиядән чыккан дин әһелләренә таянды, аларның колы булды, дин колы. Василий кенәз, төрек-татар халкын христиан итеп, ошбу төбәкләрдә тынычлык урнашыр дип уйлыймы? Бик ихтимал ич! Тик бу хыялың беркайчан да тормышка ашмастыр, кенәз, бары тик буш хыял булып калыр. Иллә урыслар бу хыялларын акрын гына тормышка ашыра баралар түгелме соң?! Әйтик, фин-угор халыклары инде тәмам урысларга йөз тота башлады. Бик ихтимал, ни чарадан бичарадыр, иллә бу хәл хакыйкатьтер, чирмешләрне урыслар тәмам йотты, илтабарлары, горурлыкларын җуеп, муеннарына тавык тәпие такты. Ә бит гаять горур халык иде. Тора-бара татар-төркиләр дә урыс канаты астына кермәсме?.. Йа Хода, ни уйлыйм? Киңәш шул сиңа, Йосыф бәк, хәрәкәт ит, тикятма, йөргән таш шомарыр, яткан таш мүкләнер, ди… Тукта, тукта, әйтик, Сөембикә кызымны Казан ханы Җангалигә бирсәм?.. Һич югы, Казан мәркәзен кяферләр кулыннан саклап калыр идем. Корал тотып түгел, кан коеп та түгел, гүзәл кызын Җангали ханга биреп… Василий кенәзнең үлеме хак булса, Мәскәү тәхетендә кенәгинә Елена Глинскаяның балигъ булмаган угланы калгандыр… Углан балигъ булганчы, ил белән кенәгинә идарә итәр. Ә Елена белән Йосыф бәк килешер. Анасы – поляк короленә кияүгә чыккан Мамай кызыдыр. Әйе, Елена канында да азмы-күпме төрек каны ага. Онытмагандыр әле кардәшләрен… Хак анысы, хатын-кыз, кемгә кияүгә чыга, шул кенәз вә ханның динен кабул итә, бу хәл шулай булды, шулай булыр да. Әйе, кан белән кергәнне тән белән генә җуеп булмый. Сөембикә кызын ул Җангали ханга ярәштерер. Атасы теләге белән гүзәл вә сөекле кызы да килешер, иншалла. Әлегә кадәр атасы сүзеннән чыкмаган иде, моннан соң да, иншалла, чыкмас, ата сүзен аяк астына салып таптамас…

Йосыф бәк кызлар ягында чыр-чу килгән тавыш ишетте. Бәкнең йөрәге кысылып куйды. Шулай ук иң яраткан кызын да кияүгә бирерме?! Бирер, ахрысы. Тик чарасыздан кылыр бу эшен, чарасыздан ясар бу адымын…

Йосыф бәк тәхетеннән күтәрелде, дисбесен чапан кесәсенә салды да кызлар ягына таба атлады. Әмма кызлары бүлмәдә түгел иде, ишегалдындагы бакчада, ясалма күл буенда чыркылдыйлар икән. Йосыф бәкнең колагына Сөембикә кызының челтерәвек тавышы килеп иреште һәм бәкнең йөрәге янә кысылып куйды. Ни хикмәттер, ошбу кызын барчасыннан да якын күрә һәм күргән саен күрәсе килә. Ата мәхәббәте дә шулай ук олуг була икән! Бала сөюне, балага тартылуны бер аналарда гына була дип уйлый иде, бүген исә ир-ат башы белән кызларынкүрүгә күзләре дымланды, бәгыре телгәләнде. Юравы хакмы әллә, кире кайтармаслык итеп хәл иттеме?.. Ә бит әле соң түгел, кире уйлап куюы да бар. Тик күңел инде хәл иткән, чарасыздан пыскып сызлана гына. Иншалла, барысы да әйбәт булыр. Ни хикмәттер, ошбу кызы, атасын күрүгә, күкрәгенә килеп капланыр да: «Әтием-җаным, исән-имин кайтып җиттеңме, ә мин сине шундый сагындым, шундый сагындым», – дия-дия, кочагына елышыр иде. Йосыф бәк Сөембикә кызына мәхәббәтен ни белән дә аңлата алмый. Ул аңа беркайчан да каршы әйтә алмады, теләгенә аркылы төшмәде. Фарсылардан, гарәпләрдән мөгаллимнәр китертте, дөньяви мохит белән таныштырды, хәтта сәяси мәсьәләләрдә дә Сөембикә барысыннан да аерылып торды. Ә бит ул унҗиделәп кыз үстерә. Дүрт-биш хатыннан булсалар да, берсе дә, Сөембикә кебек, белемгә омтылмады, телләр өйрәнмәде, капланып вә онытылып, китаплар укымады. Ул гынамы, апаларына, сеңелләренә мөгаллимә булды, кычкырып китаплар укыды, аларны дөньяви хәлләр белән таныштырды. Яучылар килеп-килеп тә, кияүгә чыкмый торуы да, бәлкем, шуннандыр. Гадәттә, төрки халык баһадирлары белән мактана, ил данын алар йөзендә күрә, хәтта Йосыфбәк үзе дә, ә менә Сөембикә кызы, белексез баһадирлардан кычкырып көлмәсә дә, аларга баш җитмәслек сораулар биреп, тегеләрне тәмам мәсхәрә итәр иде. Йосыф бәк моны күрде дә, күрмәде дә. Ул Сөембикә кызының бу кыюлыгына, тапкырлыгына кинәнде дә, ә кайчак уфтанып та куйгалады. Кыз баланың илдәге сәяси хәлләр турында җитди сүз алып баруы, ә кайчак атасына да бу хакта сүз катарга җөрьәт итүе ошап җитми иде аңа, әмма шул ук вакытта кызының бар нәрсәдән дә хәбәрдар булуына, мөстәкыйль фикер йөртүенә эчтән генә кинәнер иде. Бохарадан килгән мөгаллимә Җәмилә кызларының барысы арасыннан да Сөембикәне ныграк ярата. Йосыф бәк еш кына мөгаллимәне тәхет ягына дәшә, кызлары турында сораштыра. Җәмилә туташ һәрчак Сөембикәне мактар, аның җитди фикер йөртүенә соклануын җиткерер иде. «Сөембикә Казанга китәсе итсә, Җәмилә туташны да аның белән җибәрми булмастыр», – дип уйлап куйды Йосыф бәк. Һәм, уй җепләрен өзеп куйгандай: «Бу ни хәл бу, әллә инде хәл дә иттем?» – дип, үз-үзенә сорау бирде.

Йосыф бәк ишегалдына чыкты, ясалма күл буендагы сәкегә килеп утырды, аны шундук кызлары күреп алды.

– Әтиебез кайткан, әтиебез кайткан! – дия-дия, аңа ябырылдылар. Иң алдан тәүгечә Сөембикә кызы килеп битеннән үбеп алды һәм нәфис вә йомшак кулы белән атасының яңагыннан сыйпап куйды.

– Барыгыз, бар, уйнагыз, уйна, миңа игътибар итмәгез, – диде бәк һәм, сокланып, кызларына карап тора башлады.

Кинәт хәтер кәтүге сүтелә башлады. Сөембикәнең анасына ул бишенче хатын итеп өйләнгән иде. Чибәр, сылу вә зифа сынлы иде хатын. Бер елмаеп караса, Йосыф бәкнең җаннары эреп китәр иде. Яшь түгел иде инде ул, иллә Сөенбикәгә өйләнгәч (анасы вафат булгач, аннан калган бердәнбер балага Йосыф бәк Сөембикә дип исем куштырган иде), яшәреп киткәндәй хис иткән иде үзен. Гүзәл хатынның бары тик бер хәрефен алыштырып, кызына шул ук вафат булган кешенең исемен бирүне күпләр килештереп тә җиткермәделәр, әмма Йосыф бәк үзе шулай теләгәч, имам-муллалар да каршы әйтергә кыймады. Өйләнде бит әле бишенче хатынга, өйләнде, гәрчә шәригать кушмаса да. Иллә шәригать канунын бозгангамы, Ходай Тәгалә аңа биш хатын белән яшәргә насыйп итмәде, бик тиз алды үз янына Сөенбикәсен. Тик ни генә булмасын, бәхетле яшәде Сөенбикәсе белән. Кайда гына китмәсен, кайларда гына җәйләп кайтмасын, һәрчак яшь хатыны Сөенбикәсен тансыклап кайтыр иде. Тик гомере генә кыска булды мәрхүмәнең… Бер тапкыр Йосыф бәк Казан мәркәзенә маллар озата киткәч, авырлы калган Сөенбикәсе бала таба алмый интегә. Баланы ана карыныннан тартып алалар, әмма хатын өзлегә һәм Йосыфын көтеп ала алмый дөнья куя. Кендек әби Йосыф бәккә: «Бик күп кан югалтты шул, бәгиям», – диде. Басу капкасын үтүгә, шул яман хәбәрне җиткергән егетне бер якка орып, Йосыф бәк сарайга чапты. Атыннан сикереп төште дә яшь хатын өенә йөгерде һәм ак кәфен төсенә кереп калган Сөенбикәсенең йөзен күрде дә, йөрәге шундый итеп кысылып куйды, гүя аяк астына кан тамды, һәрчак каты бәгырьле, кырыс холыклы, кан-яшьне күп күрсә дә, үзе бер тапкыр да диярлек күз яше белән еламаган Йосыф бәк мәет янына тезләнде дә елап җибәрде. «Нигә, нигә көтмәдең Йосыфың?!» – дип, хатынның күкрәгенә капланды. Бик озак үксеп ятты, ахыр, кызарынган күзләрен ачып, янә хатын йөзенә бакты. Бакты да янә йөрәге кысылып куйды. Ул аның, Йосыф бәк хатынының, чәйнәлгән иреннәрен күрде. Шул иреннәр белән Йосыфын чакыргандыр, син янәшәмдә булсаң, баламны җиңел табар идем дип уйлагандыр. Өзгәләнгәндер, минем ишектән килеп керүемне көткәндер… Ә бит ерак җәйләүләрдән йөреп кайтканда йөгереп каршы чыгар иде дә: «Исән-имин кайттыңмы, Йосыф җаным?!» – дияр һәм кочагына иңәр иде. Тансыклавы идеме шулай. Ә бит дүрт хатынның берсе аңа «Йосыфҗан» дип дәшмәде, ә ул, мәрхүмә, һәрчак «Йосыфҗан» дип, җаннарны эретер иде.

Йосыф бәк буыннары ката башлаган бармаклары белән хатынның зәгъфран сарысыдай агарынып калган битенә кагылды. Хәйран калмалы иде, хәтта җан тәслим кылгач та, хатын гүзәллеген җуймаган. Бары тик йөзенә генә лимон сарысы сарган. Йосыф бәк күз яшен сөртмәде, кайгысын берәүдән дә яшермәде, чөнки йөрәктән чыккан ихласи яшь иде. Кайгыны яшереп булса да, күз яшен яшереп булмый, диләр, хак икән.

Әле булса хәтерендә, шунда аның янына кендек әби килде һәм: «Бәгиям, сөенәсе ит, баласы исән калды, баласы», – диде. Йосыф бәк кендек әбинең тешсез авызына карады, тешләре коелгангамы, алга чыгып торган иягенә игътибар итте һәм ни өчендер: «Картаеп шушы көнгә калганчы, чәчкә кебек чагыңда, фәрештәдәй, кәфенгә төренеп ятуың хәерлерәктер, ичмасам, сагынып искә алучыларың булыр», – дип уйлап куйды. Кендек әби аны күрше якка, эчкәрегә алып керде һәм сәкедә мендәрләр эчендә яткан баланың йөзен ачты. Бала, йөзе ачылуга, күзләрен дә ачмастан, авызы белән имчәк эзли башлады.

– Инәсе дә табылды, – диде кендек әби һәм сәке очында утыручы зур күкрәкле хатынга күрсәтте. Йосыф бәк кай ягы беләндер инәй хатынны Сөенбикәсенә охшатты. Бәлкем, бу хәл тәэссоратка бирелүдән генә булгандыр.

– Баланың исеме Сөембикә булыр, кендек әби. Муллага шулай дип әйтегез. Ә үзегез бүгеннән үк балага шулай дип дәшегез. Ә инәй хатынга, баланы исән-имин аякка бастырса, аена биш алтын булыр. Кендек әби, бала өчен син җаваплы, Аллаһы Тәгалә каршында да, минем каршымда да.

– Әстәгъфирулла, әстәгъфирулла, булыр, булыр, кем, Йосыф бәгиям, изге кешене Ходай Тәгалә игелегеннән ташламас, иншалла.

Бәлкем, шуңадыр, мәрхүм анасын бик яраткангадыр, Сөембикә кызын якын күрүедер. Анасы балага сөйкемлелекне, зифалыкны, сылулыкны, гыйффәтлелекне, йомшак мөгамәләне, мөгаен, бар булганы белән биреп калдыргандыр. Бүген әнә шулгүзәл вә сылу кызны ниндидер хатынша һәм курчак Җангали кулына илтеп тапшырсынмы?! Йа Хода, әллә соң туктатып торыргамы, һич югы, киләсе язга кадәр?.. Бора килде бит әле моңа чаклы килгән яучыларны, бора килде. Кайчак Йосыф бәк яучыларны үзе борды, ә кайчак кыз ихтыярына бирде. Хәйран калмалы иде, яучылар буза куптармый, үпкәләми борылып китә тордылар. Әйе, болары да китәр. Нинди яучы булсын инде ул Питәй Тургай?! Илче буларак әйбәт сайрый, бәхәссез. Әмма мөселман кызына яучы булып килү килешми, килешми Тургайга. Кяфер ич! Хәер, Тургайның бабасы Алтын Урда төркие, морзаларның морзасы була, кайчандыр мөселман булса да, ни сәбәпледер муенына тәре тага. Эчкече булган диләр үзен. Ул шайтан суына алданып, тәре тагучылар бүген дә аз түгел ләбаса. Исмәгыйль энең дә әнә шулар арасында урала башлады, аңа да хач җене кагылдымы?.. Йа Хода, ахыры гына хәерле була күрсен, тәмам буталды дөньясы. Ана – кызны, ата улны танымый башлады. Тик аның Сөембикәсе беркайчан да атасы сүзеннән чыкмас, андый бала булмас, тәрбия башка. Әтәрбия балага ата-анадан гына түгел, иманнан да килә. Хак, сөлек кебек ханзадәләргә димләделәр – бармады инде, урыс курчагы Җангалигә бирергә булдыңмы кызыңны, дип тел кашучылар да булыр, һич булмас димә, иллә Йосыф бәк белә, Сөембикә кызы нәүбәте җитеп кияүгә бирә торган гына кыз түгел, ул аның сәяси максатын тормышка ашырыр, һәрхәлдә, ярдәм итәр. Ул атасын аңлар, хәленә керер, чөнки тормыш катмарлы вә кантарлыдыр. Ул гынамы, Сөембикә кызын курчак Җангалигә бирсә, гүзәл кызы олуг мәркәздә ханбикә булып алса, ислам дөньясының тәре читенә килеп орынган төбәге мөселманнар кулында калачак дигән өмет бар.

Тик башта ныклап уйларга кирәк булыр. Саклык чарасы буларак, әлегә Василий илчесе Питәй Тургайны кабул итми торырга. Юк, бөтенләй кабул итмәскә. Кайтып китсеннәр. Әйе, кенәзләре дә вафат, ди. Аты юкның башы юк, башы юкның аты юк, диләр. Сабыр итәргә, Мәскәү тәхетенә кем утырыр, шуңа карап карарын кылыр… Уйла, уйла, Йосыфҗан, урысны борып җибәрерсең, Тургай борылыр да китеп тә барыр ул, икенче көнне Җангали ханзадәдән яучылар килеп төшсә?.. Әнә шунда инде уйлап карарсың…

Әллә соң Питәй Тургайны гына кабул итәргәме? Питәй кадәр Питәй буш кул белән генә килмәгәндер. Без дә илчеләрне буш кул белән җибәрмибез ич!.. Бер форсаттан Мәскәүдәге хәл-әхвәлләр хакында да сорашыр. Күпме генә әтәчләнсәң дә, Мәскәү илчеләре белән исәпләшмәү ярамастыр. Әйтик, Исмәгыйль энесе тегеләрне колач җәеп каршы алсын да, энесеннән күп тапкыр куәтле абасы Йосыф илче кадәр илчене борып җибәрсен, имеш. Энесе белән сәүдә юлларын вә төбәкләрен тәгаен бүлештеләр бугай инде. Исмәгыйль Мәскәү вә Казан юлын таптаса, Йосыф кулында Бохара, Сәмәрканд, Үргәнеч юллары. Хак, Исмәгыйль энесе абасы сәүдәгәрләренә каршы төшкәләде: башта Мәскәүдән борды, аннары Казаннан. Ул гынамы, абасына язып та җибәргән. «Абам, без синең белән сәүдә юлларын бүлешкән идек бит инде, ә син һаман Мәскәүтин белән Казанга сәүдәгәрләрең җибәрәсең», – дип, үпкәсен белдерде. Бу эш ары таба да дәвам итсә, эшнең кылычка ук барып җитүе бар. Ә бит алар бер анадан туган балалар. Казан ханы Җангали Сөембикә кызына өйләнгән хәлдә, ошбу төрки-туран дөньясында даны еракка таралган мәркәз сиздерми-тынмый гына Йосыф бәк канаты астына күчеп куяр иде. Димәк, шулай кылу хәерлерәк булыр. Тик менә торып-торып бер амин дигәндәй, бу Питәй Тургайга ни калды икән Сарайчыкта? Чынлап та Сөембикәне Җангали ханга димләргә килүеме, әллә бу бер-бер хәйлә генәме?.. Холык китә, гадәт кала, диләр, христиан дине белән яваннардан килгән бу чир белән урыс әле дә булса авырыймы?..

Күр инде, нинди көнгә калды кодрәтле Алтын Урда, кайчандыр дөнья халкын тетрәтеп торган империя нинди көнгә калды! Һәркем үз биләмәсе өчен кан-җан коя, орыша, шымчылык итә, хәйлә кора. Алтын Урданың соңгы ханы Әхмәт үтерелгәч, Урда бик тиз кечкенә ханлыкларга, кенәзлекләргә бүлгәләнә башлады, һәркем зуррак калҗа эләктерергә маташа, һәркем үз динен, үз халкын, үз телен, үз җирен, үз мәркәзен мактый, ә әрсезрәкләре, форсаттан файдаланып, күрше хакына да керә башлады. Әйтик, шул ук Мәскәү куштаннары Урда хакимиятенә өмет тоталар. Хак, кулга-кул сузып, дустанә-тату яшәргә өндәүчеләр дә бар, әмма кылыч белән бәхәсне хәл итүчеләр дә ишәеп китте. Әнә шулай Алтын Урда таралганнан соң барлыкка килгән ил-дәүләтләр орышсыз вә сугышсыз яши алмауларын янә бер расладылар. Аралашырга, сәүдә итәргә иде дә бит, юк, басып алып, талап, тизрәк баерга исәпләре. Ул гынамы, алгы сафка диннәр килеп басты. Күзгә-күз карап кына тормыйлар, халыкны бер-берсенә каршы котырталар, бер-берсен кимсетәләр, рәнҗетәләр, мәсхәрәлиләр. Тыныч кына сәүдә итү көннән-көн кыенлаша бара, әнә үз туганыңа кадәр аяк чала башлады. Сәүдә юллары җитми аңа, җәйләү-сулар… Үлгәч җитәр әле, адәм баласы урынга калгач кына сиземли вә тоя башлый: бик аз, бары тик ике-өч адым җир кирәк икән ләбаса аңа. Бигрәк тә төрки-туран халкы бүлгәләнде, таралды вә сибелде, һәр хан, һәр бәк бары тик үз мәнфәгатен генә кайгырта, аз гына кәефен кырдылармы – кылычка ябыша. Йа Хода, кая таба бара бу дөнья?! Кем булышты Алтын Урданы таркатырга? Идел болгарларымы? Бүген көч алып, бәйсезлек байрагын күтәреп, мәгәр урыстан хан китерткән казанлылармы? Әллә Алтын Урда чорында ук урыс кенәзлекләрен бер кул астына җыярга керешкән Иван Калита оныкларымы?.. Ә бит урысның әнә шул Иван Калитасына кадәр Урдадан ярлык алыр иде. Хәзер әнә шул урыс кенәзләре, берләшеп, ислам дөньясына яный башладылар. Алтын Урда ханы Мәңге Тимер, урыс гаскәре белән килеп, аерылып чыгарга теләгән Болгарны җир белән тигезләде. Алты ай ятты барымта килгән гаскәр, алты ай буена халыкны таладылар, җәберләделәр, рәнҗеттеләр. Болгар мөселманнары, мескеннәр, күрше арларга күчеп китәргә мәҗбүр булдылар, тәмам яшәр әмәл калдырмадылар Мәңге Тимер хан яугирләре. Аллаһы Тәгаләнең каргышы төштеме, шуннан кайтуга, Мәңге Тимер гүр иясе булды. Шул чорда өске кала Казан төбәгенә күчеп утырган болгар төркиләре – нугайлар, кыпчаклар, болгарлар, башкортлар – үзләренә ил төзеделәр. Йосыф бәкнең атасы Муса солтан аларга ярдәм кулы сузды, көтү-көтү мал куып илтте. Тернәкләнде, тәмам аякка басты Казан йөзендә Яңа Болгар. Урдага исә кылган яманлыклары өчен хәвеф өстенә хәвеф яуды, чума чире тәмам нигезен җимерде. Күп тә үтмәде, Әстерхан ханлыгы Урдадан аерылып чыкты, аннары Кырым төбәге мөстәкыйльлек игълан итте. Әмма хәтта шул хәлдә дә Мәскәү кенәзләре Алтын Урдагасоңгы сулышына кадәр тугры калдылар. Мәгәр, ниһаять, алар да Алтын Урдадан йөз чөерделәр. Урда куштаннары Алтын Урданы таркатучы син генә дип, нугай морзасы Ямгырчы Әхмәт ханның да башына җиттеләр. Әнә шулай Алтын Урда империясе яшәүдән туктады. Шуннан соң Урдадан аерылып чыккан илләр үзара ызгыша, тарткалаша, җир бүлешә башладылар. Башта диннәр аерылышты, аннары халыклар, ахыр килеп хан һәм кенәзләр. Бу минеке иде, бу – синеке… Тәмам чарасыз калып, Алтын Урда дәүләтен ташлап китәргә мәҗбүр булган Олуг Мөхәммәд хан башта Мәскәү кенәзе җирләренә барып елыша. Иллә бәйсезлек вә мөстәкыйльлек тәмен татыган Василий кенәзгә бу ошамый, ул аңа биләмәсен ташлап китәргә куша. Олуг Мөхәммәд китми. Биләү каласы кирмәненә кереп урнашкан Олуг Мөхәммәд белән Василий кенәз орыша. Әмма гаскәр саны өч-дүрт мәртәбә артык булса да, Василий кенәз җиңелә. Үзе урысларны җиңсә дә, Олуг Мөхәммәд Биләүдә калмый, Түбән Новгород каласына күчеп китә. Шунда әйбәт кенә кышлый. Яз килүгә, Василий кенәз янә гаскәр белән орышырга килә. Янә каты орыш була. Урыслар, күпсанлы булсаларда, тагын җиңеләләр. Олуг Мөхәммәд ханның угланнары Ягъкуб белән Касыйм Рәсәй җиренә яу йөриләр. Урыслар каршы чыгалар, әмма тагын җиңеләләр. Ул гынамы, ике туган урыс кенәзе Василийны әсир итә һәм аталары каршына алып кайта. Үткән кышта гына үз кулы белән Рәсәй җирендә кенәз булырга ярлык биргән хаким Олуг Мөхәммәд хан каршына килеп баса. Бер сүз белән – әсир. Кырык бер мең урыс гаскәре бик аз санлытатарларга каршы тора алмыйча, кенәзләрен ташлап, качканы качып котыла, ятып калганы ятып кала. Шунысы гаҗәп: Олуг Мөхәммәд бу җиңүе белән горурланмый. Ул гаскәре белән Казанга күчеп килә һәм мөселманнар теләге белән тәхеткә утыра. Ә әсир төшкән Василий кенәзне исә, вәгъдә салымнарына иман әйттереп, әсирлектән азат итә. Әйе, урыс вә татар дөньясында булмаган киң күңеллелек күрсәтә Олуг Мөхәммәд. Шунда әйтә хан: «Үлем-җәбер вә бәндәләрнең хараплыгы түгел, хәтта һәлакәт тә аның белән килми. Бәлки, гөнаһ кылу һәм Аллаһы Тәгаләнең ярлыкавыннан өлешсез калу кешеләрнең ихласи һәлакәтедер. Бар, кит, бездән ерак тор, күрше хакының ни икәнен белмәсәң, сине барыбер Аллаһы Тәгалә кичермәс, күзең булса да сукырайтыр».

Олуг Мөхәммәд Василий кенәзне Ягъкуб угланына түгел, Касыйм угланына биреп җибәрә. Бу углан, кенәздән тиешле салымны алып, атасына – Казанга юллап торырга тиеш була. Әүвәл башта атасының үтенечен төгәл үтәп килсә дә, Касыйм хан вәгъдәсендә тормый, атасы вафат булганнан соң, тиешле ясакны Казанга җибәрми башлый. Олуг Мөхәммәдтән соң Казан тәхетенә утырган угланы Ягъкуб көтмәгәндә вафат булып, аның урынына угланы Мәхмүд хан утыра. Бу хан абасыннан һәм мәскәүлеләрдән ясак таләп итә. Олуг Мөхәммәд оныгы Мәхмүд хан Касыйм каласында утырган агасына ясак түләүне бик катгый куйган, күрәсең, ясак Казанга килә башлый. Шуңа карамастан Мәхмүд хан, салымны төгәл салмадылар дип, Өскәй каласына барымта йөри һәм кала түрәләренә салымны Казанга салырга куша. Кала түрәләре хан белән килешә. Шуннан соң Мәхмүд хан Муром һәм Владимир калаларына юнәлә, Казанга салым салырга риза булмаган түрәләр белән бәхәскә керә, алар белән орыша, кала-авылларны талый һәм иленә исән-имин әйләнеп кайта. Ошбу чор өчен шактый гайрәтле булган хан көтмәгәндә 1463 елда вафат була. Казан тәхетенә мәрхүм ханның угылы Хәлил утыра. Ләкин 1467елда яшь ханны кемнәрнеңдер котыртуы буенча бертуганы Ибраһим атлы ханзадә үтерә һәм тәхетне били. Әнә шулай туган туганны үтерү чире Алтын Урдадан Казанга күчә. Әйтергә кирәк, Ибраһим хан Казан тәхетендә унтугыз ел хакимлек итә. Ибраһим хан вафат булганнан соң, Казан тәхетенә Илһам хан утыра. Ошбу хөкемдар Зөя буендагы сугышта урысларга әсир төшә. Эш шуңа барып җитә ки, урыслар Казан каласын ала. Илһам ханны исә балалары вә гаиләсе белән Вологда зинданына сөрәләр. Илһам ханның кешеләре һәм күпсанлы гаиләсе шунда урыслар тарафыннан үтерелә, чөнки аларның һәммәсе дә чукынудан баш тарта. Казан тәхетендә тугыз ел буена гадел вә тугры хакимлек кылган хан гомер юлын әнә шулай тәмамлый. Йа Хода, тарихны искәрә китсәң, акылдан шашмалы икән бит. Ниһаять, Йосыф бәк моңа чик куяр. Моның өчен ул теләсә нинди яманлыкларга да барыр. Казан тәхетендә киләчәктә Йосыф бәк дәвамы утырырга тиеш. Әйе, Казанда да, Сарайчыкта да, Әстерханда да, хәтта Кырымда да, урысның борын төбендәге Кирмән-калада да.

Бүген Кырым тәхетендә Миңле Гәрәй утыра. Казанга күзе кыза икән. Бер уйлаганда, аның да Казанга хакы бар кебек. Чөнки Йосыф бәк барысыннан да хәбәрдар иде. Ир-канаты үлгәч, гүзәл хатын Нурсолтан Кырым ханы Миңле Гәрәйгә кияүгә чыга. Ошбу никахтан Сәхиб Гәрәй туа. Туран дөньясының гайрәтле ханы Шәйбани үлем түшәгенә яткач, ни сәбәпледер Мөхәммәтәмин ханга үзенең атаклы җырчысын җибәрә. Даны туран дөньясына таралган Галәм Шади атлы бу җырчы Мөхәммәтәмин ханга Шәйбани ханның соңгы үтенечен җиткерә: «Миңле Гәрәй илә Нурсолтан никахыннан туган Сәхиб Гәрәйне Казан тәхетенә димлә вә вәгазьлә». Аты-даны туран дөньясына таралган Шәйбани ханның үтенечен Мөхәммәтәмин хан җиргә салып таптамый – тәхетен Кырымнан килгән Сәхиб Гәрәйгә калдырырга ризалыгын белдерә. Сәхиб Гәрәй Казанга 1515 елда килә. Ә инде дүрт елдан, изге тәхетне ни сәбәпледер энесе Сафа Гәрәйгә калдырып, Истанбулга китә.

1518 елның салкын кышында якты дөньядан киткәннән соң, Казан тәхетенә килеп утырган Сәхиб Гәрәй ханның бу хәлен берәү дә аңламый, әлбәттә. Мәгәр нәкъ менә шул хан, Казан тәхетендә утырганда, татар бәк-морзаларына ярлыклар өләшә, ясак-салым җыюны җайга сала, ил чикләрен ачыклый. Бик күп ханнарны күреп тә, берәүсеннән дә игелек тапмаган Казан халкы Сәхиб Гәрәйне үз итә, җибәрмәскә тели, иллә нишләмәк кирәк, хаҗга барам дипме, Истанбул солтаны Сөләйман Канунидан ярдәм өмет итепме киткән хан кабат Казанга әйләнеп кайтмый. Шул хәлдән соң күп тә үтми, урыс тарафдарлары – алатлар абасы урынына Казан тәхетендә утырган Сафа Гәрәйне кууга ирешәләр, ә Казан тәхетенә Шәехәүлияр угланы Җангалине дәшәләр. 1516 елда Кирмән-калада туган Шәехәүлияр угланы Хангали ханзадә Йосыф бәкнең кияве булмакчы. Бу хәл тормышка ашканда, бик ихтимал, Казан-Нугай җирләрен бер итәргә дә мөмкинлек туар. Моны казанлылардан бигрәк Йосыф бәк үзе тели. Шулай булгач, тәвәккәлләргә кирәк. Дөрес, ниятенең барып чыкмавы да бар, чөнки, юлга аркылы төшкән багана кебек, ике арада Исмәгыйль энесе тора. Иллә, иншалла дип әйтик, ул да иманын урыска сатып бетермәгәндер әле. Әйе, урыс кенәзенең үлеме, Казан ханы Җангалинең сөекле кызы Сөембикәгә өйләнүе туран дөньясы өчен хәерле сәгатькә булып куюы бар. Ахыр әлхәмдүлилләһи шөкер диясе генә кала. Әйе, тапкан малны түгү-чәчүгә караганда, булганны һәм керергә торганны учыңда тоту мең тапкыр файдалырак булыр. Тик болай гади вә өстә ята дип уйласак да, Йосыфҗан, ашыкма, ниятең яшер, белемнең татлы чагы, акылның камил мәле. Йа Рабби, изге сәгатьләрдә генә була күрсен…

Вәзир Тәби бакча ягына үтте һәм Йосыф бәккә:

– Мәскәү кенәзе Питәй Тургай иртәгә сарайда булыр, бәгиям, – диде.

Йосыф бәк, аңа карамый гына:

– Бихуш, вәзирем. Килсен, кабул итәрмен, – дип, вәзиренә китәргә кушып кул селтәде. Ә үзе су коенган кызларына караган, аларны күзәтә, күңеле Казанда – Җангали ханда иде. Бәхәссез, Җангали хан – хатынша, җирәнгеч адәмдер. Шыксызлыгы белән генә түгел, күп очракта ни ямьсез кеше дә җанга ягымлы була, әнә шул мәскәүлеләргә тәлинкә тотуы белән җирәнгеч иде Җангали хан Йосыф бәккә. Ләкин Йосыф бәк бу хакта Сөембикә кызына әйтмәс, кызының гайрәте чигеп куюы бар. Киресенчә, кызыктырыр. Бит ханбикә булуга, Казан мәркәзе аның кулында булачак. Тоташ юләр булмаса, Җангали хан да хатыны сүзеннән чыкмас, иншалла.

Атасының ни турында уйланып утырганын белгән кебек, Сөембикә апа-сеңелләреннән аерылды да Йосыф бәккә килеп елышты. Атасы кызының чәченнән сыйпады, аркасыннан сөйде. Чәчләреннән татлы су исе килә иде. Йосыф бәкнең башка хатыннарыннан туган кызлары да бар. Ул аларны да якын итте, яратты. Әйтик, әнә теге җитен чәчле Айсылу яисә җете кара чәчле Гөләндәм, оялчан, анасы кебек юан гәүдәле Нурлыгөл, кипаристай зифа сынлы Таңсылу… Кызларының барысын да ярата, барысына да бүләкләр алып кайта, берәүсен дә бер-берсеннән өстен күрми, әмма Сөембикә кызы бөтенләй башка иде, анасы вакытсыз якты дөньяны ташлап киткәнгәме, Йосыф бәк бу кызын бигрәк якын күрде, ни сәбәпледер аталарының бу хәленә кызлары да көнләп карамыйлар иде. Аннары бер генә кызы да Сөембикә кызы кебек юлдан кайтуга аталарына килеп сыенмый. Әллә тартыналар, әллә оялалар, әллә кешедән яхшысынмыйлар иде. Ә Сөембикә кызы исә балачактан ук ятсынмады, һәрчак атасына килеп сыенды. Әллә анадан туар-тумас ятим калганга, әллә чынлап торып якын итүе…

– Әтием җаным, сакалың ап-ак булган ич. Әтием җаным, дим…

– Дөнья мәшәкате картайта, кызым, дөнья мәшәкате.

Йомшак һәм нәфис кулы белән Сөембикә атасының яңагына кагылды, сак кына битеннән сыйпады, Йосыф бәкнең тәне буйлап чарасыз калтырану узды. Хатыны мәрхүмә дә шулай битенә сак кына кагылыр иде, кагылыр иде дә җанын эретер иде. Гаҗәп хәл, әллә соң анадагы аң-ният вә нәфислек балага күчәме? Мәрхүмә анасы да нәкъ шулай сак кына яңагына кагылыр иде.

– Кызым, Сөембикә, Казаннан кунаклар килгән бит әле. Ни…

– Казан кунакларының бездән киткәннәре дә юк, әтием. Алыпсатарлармы?

– Болары алыпсатарлар түгел, болары яучылар, кызым. Сиңа яучы булып килгәннәр.

– Син аларны иртәгә үк куып җибәрерсең, атам, – дип көлде Сөембикә. – Син кумасаң, үзем куармын. Яучыларның бер бүген генә килүләре түгелдер. Кунак ит тә, атам, үзләрен, озат.

– Боларын кунак итеп кенә озатып булмастыр, кызым. Болары Хак Тәгалә юлыннан йөриләр, ниятләре изге, уйлары сафтыр. Болары сине, кызым, Җангали ханга димләргә килгәннәр.

– Җангали ханга?! Ишеткәнем бар да, юк та. Касыйм хан токымнары, урыс яклылар, шулаймы? Урыс кенәзенә гаскәр бирәләр, бергәләп яу йөриләр, кыскасы, ялланып хезмәт итүчеләр, бер сүз белән – имансызлар. Картмы үзе, яшьме, ничә хатыны бар? Хатыны булса, атам, богаулап илтсәң дә бармам.

– Өйләнмәгән әле ул, яңа унҗиде яше тулып килә бугай. Тик син сөярдәй яр гына түгел кебек, кызым. Шулай да мин сиңа ошбу адәмнән йөз чөермәскә киңәш итәр идем, балам.

– Мин, әтием, берәүгә дә кияүгә чыкмыйм. Гомер буена синең янда булам.

– Гомерең буена минем кырда яши алмассың, кызым.Җир әйләнә, ил бәйләнә, дигән олуг галим әл-Хәрәзми. Канат үстергәч, кызлар гына түгел, кошлар да китә. Аннары, кһм, минем сине исән чагымда кияүгә бирәсем килә. Кем белә, дөньядан киткәнче, бәлкем әле, оныкларым күрергә дә насыйп булыр.

Сөембикә кашларын җыера төште, тураебрак басты, атасының күзләренә карады. Шаяртмыймы, янәсе, һәм күрде: атасы шаяртмый, җитди сөйләшә иде.

– Күзләремә туп-туры кара әле, әтием. Кара, кара, әтием, син чынлап та мине Җангали ханга кияүгә бирергә телисеңме?

Йосыф бәк чебен куган аттай башын чайкады, аннары, чарасыз калып, кызының башын күкрәгенә кысты.

– Юк, кызым, юк. Минем сине берәүгә дә бирәсем килми. Кичер, кичер атаңны. Укы, белем ал, башың яшь әле. Тик бит кулыбызга Казан мәркәзе керергә тора, балакай, җир үзәгендәге мәркәз, аты-даны дөньяга таралган кала-ил.

– Әтием, әтием бәгърем, син теләсәң, мин кияүгә чыгармын. Чыгармын. Тик ашыктырма мине, сабыр ит.

– Ярый, ярый, балам, ашыктырмам, сабыр итәрмен. Ә хәзер, бар, туганнарың көтә әнә. Далага чыгарга җыеналар бугай, бар…

Сөембикә күзләре яшь белән мөлдерәмә тулган атасына карарга кыймады, хәер, ул үзе дә елый, ике бите буйлап яшь бөртекләре тәгәрәшә иде. Йосыф бәк дымлы күзләре аша китеп барган кызына карап калды. Анасы кебек үк сылу гәүдәле иде Сөембикә кызы. Йөргәндә гелән аяк очларына баса кебек, гүя менә-менә канатларын җәяр дә очып китәр сыман. Ошбу кызындагы зифалыкны яванлылар рәсемнәрендә күрде бугай, чынында исә бер генә сурәт ясаучы да Сөембикәнең йөреш табигатен бирә алмас, моның өчен аңа моны күрергә, мөкиббән китеп соклану зарурдыр. Йөрү мизгелендәге нәзакәт хәрәкәтләрне күңел күзе күрсә күрә алырдыр, рәссам моны барыбер бирә алмас, чөнки бу хәрәкәтне Йосыф бәк әүвәл Сөембикәнең анасында күргән иде һәм шул хәрәкәт аның хәтер түрендә әле булса утыра, аны берәү дә җуеп та, кырып та ала алмастыр. Ә инде тереклек иткәндә, саф җан иясендә, хәрәкәттә, кочагына кереп иңгән мизгелләрне оныту булмастыр. Хәтер төпсез кое ич ул, гелән күз алдына килеп, җанны җиксендереп куя. Сөю-назлаулары мәхәббәт фәрештәләреннән фатиха алгангамы, мәрхүмә хатын аңа үзе кебек үк кыз бала калдырды. Кызын күргән саен, Йосыф бәк күз алдына үлепләр яраткан Сөенбикәсе килер, аның елмаюларын, кайнарланып кочагына иңүен оныта алмый интегер. Йа Хода, нигә бу хәтер дигәнең шулай үкенечле икән?!

Йосыф бәк кул аркасы белән күз яшен сөртте һәм аңа дөнья яктырып киткәндәй булды. Китеп барган Сөембикә кызының өстендә балитәкле алсу-кызгылт, яшькелт-зәңгәр төстәге күлмәк, күлмәге нечкә биленә, тулышып килгән янбашларына сыланып тора. Керт-керт атлаган саен, итәк астыннан кызыл болгари итекләре күренеп китә. Озын толымнары сәгать теле кебек әле уңга, әле сулга чайкала, чәч толымы очындагы көмеш тәңкәләр зеңләп куя, башындагы энҗе ташлар тезгән калфагы кырын төшкән, кемнедер үз артыннан әйди, кемгәдер дәшә сыман.

Яратырмы ошбу сылуны хатынша кыяфәтле, җәйпәк кабак битле Җангали хан?.. Йосыф бәк белми иде. Мәгәр бер нәрсәгә иманы камил: йөрәге урынына күкрәк челтәрендә таш булган ир-ат кына мондый сылуны яратмас. Әгәр дә мәгәр җаны-тәне сәламәт булган ир-ат мондый кызны яратмаса, ул тумыштан ук йә юләр, йә Хода тарафыннан ирлектән мәхрүм. Шулай да кеше күңеле караңгыдыр. Иллә бер нәрсәгә иманы камил иде Йосыф бәкнең: Җангали хан Сөембикәгә өйләнер, яратыр, тик кызы тарафыннан мәхәббәтенә кайтаваз тапмас. Сөлек кебек егетләр аяк астында туфрак булырга торганда, шушындый сылу ирексездән Җангали хан кочагына керсен инде. Юк, бирәсе килми иде Йосыф бәкнең сөекле кызы Сөембикәне Җангали ханга, бирәсе килми. Әмма нишләмәк кирәк, сәяси хәлләр чарасыз итә – бирер ул Сөембикәсен Җангали ханга. Бирер. Алдагы олуг максаты исәбенә кызы да карышмас, чөнки атасына бер генә тапкыр да каршы төшмәде, һәрчак тыңлады, хәленә керде. Аннары Сөембикә укымышлы, китап яратты. Гарәп-фарсы телләрен белә, биш яшеннән уку-язуга өйрәнә башлады. Ике-өч мөгаллимәдән сабак алды, әле булса ала. Әйе, белемгә чик юк. Ахирәте урынына күрә башлаган Җәмилә атлы мөгаллимәне, тели икән, алып та китәр.

Китап Адәм галәйһиссәламне барча адәмнәрнең дә атасы дип әйтә, ә пәйгамбәрләрнең соңгысы Мөхәммәд саллалаһи галәйһиссәламдер. Аңардан соң Кыямәткә кадәр пәйгамбәр килмәс. Димәк, ахырзаманга да ерак калмаган булса кирәк. Адәм баласы кайчак шундый халәттә кала: үз-үзенә ия була алмый башлый, сәяси дөнья ташкыны аны ихтыярсыз вә чарасыз итә, әнә ташкын аны ияртеп алып китә дә әллә кайлардагы чит-ят ярларга илтеп ора. Ләкин уйлабрак эш иткәндә, адәм баласы ул ташкынны да үз файдасына үзгәртә алыр иде кебек. Шайтан өметсез, диләр, ә ул адәм баласы ич. Йосыф бәк еш кына дөньядагы һәрчак үзгәреп торган сәяси ташкыннарга эләккәләде, әллә тоемлавы саклады, әллә Аллаһы Тәгалә үзе, иншалла, исән-имин яшәп ята. Казан иленә күңеле төшкән икән, моның өчен бер дә хафаланасы юктыр, Казанда да үз кардәшләре яши, бер кан, бер җаннардыр, иман турында әйтеп тә торасы юк. Аннары Казанны үзенеке итү аның күптәнге хыялы иде. Бер уйлаганда ерак та түгел, Казан халкы белән нугайларның теле-дине, гореф-гадәтләре бер, тик бер Хода белә ул халыкны – үзбаш яшәргә тырышалар. Йосыф бәк каршымы, мөстәкыйль һәм бәйсез рәвештә яшәргә телиләр икән – рәхим итсеннәр, моннан соң Йосыф бәк Казанга бәйләнмәс – кызы анда булыр, ә тора-бара еллар имин торса, ул мәркәз тәхетенә оныгы утырыр. Булыр ул онык, булыр, табигатьне алдап булмый, боерган итсә булыр. Сау-сәламәт яңа уналты яшенә аяк баскан кыз бала яңа чәчкә аткан гөлҗимешкә тиң ич, ипләп кенә кагылсаң да иш табарга торадыр. Әйе, балны вакытында җыярга, кызны вакытында кияүгә бирергә кирәк.

Йосыф бәк әйлән-бәйлән уйный башлаган кызларына карап-карап торды да, кузгалып, биек баскычлардан тәхет бүлмәсенә атлады, һәр баскан саен, һәр баскыч саен күз алдыннан Сөембикә кызының гомере узды. Анасы Сөенбикә гүр иясе булган елны ук сабыйны имезгән инәй хатын кинәт вафат булды. Дөя сөте эчереп үстерергә туры килде баланы. Ары таба авызына чәйнәгән ризык та ала башлады. Ни генә эчермәделәр балага. Куй-кәҗә сөте, дөя сөте, елан сөте кирәк дисәләр, мөгаен, елан сөтен дә тапкан булыр иде Йосыф бәк. Ә бит аның мәрхүмәсеннән башка куенына керердәй янә өч хатыны бар иде. Биш яше тулар-тулмас, Йосыф бәк кызны укытырга Бохарадан мөгаллимә китерттерде. Унынчы баскыч, уникенче, унөченче, ундүртенче, унбишенче, уналтынчы – йа Хода, атаңны ташлап китәр көн дә килеп җиттемени?!

Тәхет ягына кереп, гәүһәр ташлардан җыелган дисбесен кулына алгач кына, Йосыф бәк Сөембикә кызын Казан ханы Җангалигә бирү-бирмәү мәсьәләсен алай да Исмәгыйль энесе белән киңәшергә кирәк булыр дигән фикергә килде. Ләкин уйлана торгач, кул селтәде. Кенәз Василий вафат, диделәр, Мәскәү тәхетенә кем утырыр бит әле. Табигый, бүген анда да нәсел-нәсәбә арасында тәхет өчен дәгъва барадыр. Йә булмаса кенәгинә Еленаның баш баласы олан кенәзне утыртканнардыр. Иван атлы диделәр бугай үзен. Бик диндар икән дип әйттеләр. Димәк, бала балигъ булганчы, Мәскәү тәхетендә, нигездә, кенәгинә Елена утырачак. Ә кенәгинә, башы яшь булса да, Исмәгыйльне яратмый иде. Илчеләре җиткерделәр, бу хакта кенәгинә Исмәгыйльнең күзенә бәреп әйткән. Тик ялагай Исмәгыйль, Василий кенәзгә табак тоткан кебек, моңа да табак тотар. Исмәгыйльдән барысын да көтәргә була. Күптән түгел әнә Мәскәүтингә юнәлгән абасының сәүдәгәрләрен «бу безнең юл» дип борып җибәреп кенә калмаган, товарларын да талап алып калган. Дөрес, Йосыф бәк гаскәр җибәргәч, гафу үтенә-үтенә товарларны кире биргән, ләкин бит Йосыф бәккә моның өчен чара күрергә, аксак энесен куркытырга туры килде. Аннары бик ихтимал хәл, сылу вә зифа кенәгинә тирәсендә шома кенәзләр урала башлагандыр. Кемне сайлар мәхәббәткә сусаган кенәгинә? Монысы Йосыф бәк өчен сер иде. Хак анысы, биләмәле кенәз Василий Шуйский кенәгинәгә узынырга бирмәс бирүен, алай да дөнья диләр ич, кем кемне алдамас та кем кемнән алданмас. Мәскәү сараенда булган хәлләрдән шактый хәбәрдар иде Йосыф бәк. Ил бар, ил булгач, түрәсе була, ә түрә янында бер булса да шымчы йөрер, диләр. Йосыф бәкнең Мәскәүдәге озын колаклары да, Аллага шөкер, булган хәлләрне түкми-чәчми җиткереп торалар. Кем белә, аның сараенда да бер-бер кеше бардыр, аның хәлләрен дә тикшереп-санап Мәскәүгә җиткереп торалардыр. Шулай да Сөембикәне Җангалигә кияүгә бирүем хакында Исмәгыйль энесе ни уйлый икән?..

Икенче көнне иртән иртүк Йосыф бәк вәзире Тәбине сараена дәштереп алды һәм иң яхшы йомышчысын Исмәгыйль энесенә җибәрергә кушты. Чапкын ким дигәндә ике-өч көндә Сарайчыкка әйләнеп кайтырга тиеш иде.

Вәзир чыгып китте, Йосыф бәк янә уйга калды. Чапкын әйләнеп кайтканчы, ул урыс илчесе Питәй Тургайны кабул итми торыр. Әйе, күпкә түзгәнне азга түзәр, һич югы, вәзиреннән «Бәгиям ауга чыгып китте» дип әйттерер.

* * *

Чамалавы дөрес булган икән, Исмәгыйль энесенә киткән йомышчысы өченче көн дигәндә әйләнеп тә кайтты. Кайтты да, сарай болдыры төбендә атын калдырып, аркасына сырган дала тузанын да какмыйча, бәк янына узды.

– Йә! – диде, бер тезенә төшеп, каршына килгән чапкын егеттән Йосыф бәк.

– Бәгиям, Исмәгыйль бәк әйтте: абам – кала карлыгачы, мин – дала бөркетемендер. Абам Мәскәүгә түгел, Казанга да кулын сузмасын. Казан белән мин сәүдә итәм.

Йосыф бәк чапкын егеткә кул селекте, янәсе, китә аласың. Чын мәгънәсендә дала иясе булган Йосыф бәккә энесе Исмәгыйльнең җавабы артыгы белән аңлаешлы иде. Анысы хак, Йосыф абасы Сарайчыкта утыра, җәйли алмый башлады, аның каравы утыздан артык угылы далага сибелгәннәр – җәйләүләрдән кайтып кергәннәре дә юктыр. Кара Идел буйларына кадәр җәйләүләре җәелгән, усаллыкка китсәме?! Иделнең уң ягына чыгып җәйли башларлар. Тик абаң синең кебек тар күңелле явыз вә имансыз адәм түгел, угланнарына мондый әмер бирмәс. Ә менә Сөембикә кызын Казанга озатканда, өлкән улы Юныс морзаны утыз мең атлы гаскәре белән Казан тарафына юллар. Өлкән угланы тәгаенләп Арча якларына урнашыр һәм урысларны Казан ягына җибәрми торыр һәм бөтен сәүдә юлларын үз кулларында тоткан алатларның кулын кулга, аягын аякка бәйләр. Бәлкем әле, тора-бара Иделнең уң ягына да атлар.

Шулай дип уйласа да, Йосыф бәк, ясавылын дәшеп, аксакал Тохарны китерергә кушты. Күп тә үтми, тәхет ягына аксакал килеп керде. Йосыф бәк аны ишекъяры ук барып каршы алды, кушкуллап күреште һәм түргә әйдәде, тез биеклек кенә өстәл янына утыртты. Икесе дә кул күтәреп дога кылдылар, шуннан соң гына исәнлек-саулыкларын сораштылар. Аксакал Тохар, кәҗә сакалын сыпырып, бисмилласын әйтә-әйтә, көмеш табактагы йөземгә үрелде, аннары касәгә салган кымызны тәмләп куйды. Шуннан соң гына:

– Инде йомышың җиткер, морза, кем, Йосыфҗан, – диде.

Йосыф бәк аксакалга бөркет белән сандугач хикәятен аңлатып бирергә кушты, гәрчә аксакалның ни әйтәсен белсә дә, юрауны тәгаен аның авызыннан ишетәсе килә иде.

– Карлыгач белән сандугач яз килер, көз китәр, бөркет исә яз-көз үз даласында хакимлек итәр. Кошлар патшасы бөркетне сандугач белән чагыштыру чарасыз хәлдер, морзам, кем, Йосыфҗан.

Йосыф бәк аксакалга башка сорау бирмәде, бу хәтлесен ул үзе дә белә иде, бары тик:

– Сине, аксакал, ясавылым илтеп куяр, – дип кенә әйтте.

«Димәк, – дип уйлады ул, аксакалы чыгып киткәч, – Исмәгыйль энесе үзен бөркеткә тиңли башлаган… Әллә соң Василий III нең ике башлы каракош канаты астына кереп посуына кинәнүеме аксак шайтанның?.. Димәк, Иделгә кадәр даланы кулында тоткан абасы аның өчен сандугач?..»

Йосыф бәк тәхетеннән күтәрелде, арлы-бирле йөренергә кереште. Бу хәтле ахмак юраманы аксак Исмәгыйль энесе бирсә бирә алырдыр. Ә бит барысы да киресенчә, ул – сандугач, урыс кенәзе алдында сандугач кебек сайрый – читлектә утыра, бөркетне читлектә тотмыйлар, имеш. Ә син, Исмәгыйль энем, үзеңне бөркет дип юрасаң да, урыс читлегендә утырасың. Урыс көен көйли-көйли, муеныңа тәре такканны сизми дә калырсың әле.

Йосыф бәк кәтибен чакырып алды һәм шул хакта Исмәгыйль энесенә хат язарга кушты. Хат әзер булгач, ул аны үзе үк укып чыкты һәм, бөтереп, җеп белән бәйләп, мөһерен сукты.

– Вәзиргә бир, Исмәгыйль бәккә озатсын!

«Син үзең кенәз Василий тамгасы ике башлы каракош тырнагында, Исмәгыйль энем, – дип уйлады ул, һаман тынычлана алмый. – Ул каракош сине кызык итәр әле, энем, кызык итәр. Бүген төрле бүләкләр биреп алдап тотса, соңыннан, козгын кебек, башың чукый башлар. Менә шунда күрербез: кем бөркет, кем читлектәге сандугач. Сунарчы далага аксак куян алырманга бармый, чын сунарчы бүре куа, һич югы, төлке аулый. Сине ул каракош озак тотмас, Исмәгыйль туганый. Мин күрмәсәм, оныкларым күрер, син кол хәленә калырсың».

Йосыф бәкне Мәскәү хәлләре тәмам чарасыз итә башлады, ахыр ул Мәскәү илчесе Питәй Тургайны кабул итәргә булды. Әйткән сүз – аткан ук, Питәй Тургайны өйләдән соң китереп тә җиткерделәр. Йосыф бәк илчене олылап каршы алды. Питәй Тургай буш кул белән килмәгән, хезмәтчеләре Йосыф бәк каршына затлы туннар, көмеш табаклар китереп куйдылар.

– Булыр, булыр, – диде Йосыф бәк. – Уз, Тургай, утыр. Сәламең юлладың, бүләкләрең алдым, инде йомышың җиткер, – диде Йосыф бәк.

– Олуг бәк, бөек кенәземнең атасы Василий III вафаттыр. Тәхеттә олан кенәз утыра, ягъни бөек кенәгинә Елена. Хөрмәткә ия бөек кенәгинә мәрхүм җәмәгате, Василий III нең васыятен үтәп, Казан тәхетенә Кирмән-кала ханы Җангалине утыртты. Ханзадә Җангали ханның төшенә синең гүзәл кызың Сөембикә кергән, шуннан соң хан тәмам тынычлыгын югалткан, йокыдан калган, ашы – аш, йокысы йокы түгел икән, көн-төн синең кызың турында уйлый. Шөкер итәргә генә кала, Җангали хан исән-имин тәхеттә утыра, илдә тынычлык, базар-кала буларак хәбәр-сәлам, товар килә тора. Ләкин гашыйк кешенең кайгысы башкадыр. Шул көннән алып Сөембикә исеме теленнән төшми.

– Кһм, кызык хәл, илче Тургай. Казанда карачы-бәкләр калмадымыни?.. Барысы да мәскәүлеләргә йөз яттылармы?.. Хәер, Мәскәү илчесе минем кырыма яучы сурәтендә килгәч, бик ихтимал. Бу бит, илче Тургай, ким куйганда…

Питәй Тургай кулын күтәрде, баш иде.

– Ю-ук, һич юк, шөһрәтлем олуг бәк, мин яучы түгел, яучылар килеп кенә ята. Мин – бары тик килештерүче, кыл тартучы.

– Хөрмәткә ия Мәскәү илчесе, – диде Йосыф бәк. – Әүвәл башта миңа бер сорау бирергә рөхсәт ит: кем өйләнә, Казан дәүләте ханы Җангалиме йә булмаса Мәскәү дәүләте башы кенәгинә Глинскаяның нарасыемы?

– Олуг бәк, энең Исмәгыйль кенәгинә янында була, ул да моңа ризалыгын биргән.

– Кыз кемнеке соң, илче? Аксак Исмәгыйль бәкнекеме, әллә булмаса Йосыфныкымы?!

– Шөһрәтлем олуг бәк, кичә генә кенәгинә Глинскаядан миңа чапкын килеп җиксенде, ул да бик үтенгән, аннары онытмаска кушкан…

– Нәрсәне онытмаска кушкан, илче, ул хатын?.. Әйе, тәхеткә яңа арты тигән хатын, дим?..

– Олуг бәк, Кырым ханы Казан мәркәзенә кул салмакчы. Миңа калса, Җангали хан безгә дә, сезгә дә тугры калыр кебек. Ике арада кан коюны туктатырга вакыттыр. Сезгә мәгълүм булса кирәктер, углан морзалар урыс җирләренә еш кына яу йөриләр. Бу хакта сезнең белми калуыгыз да бар, шөһрәтлем, иллә бу хактыр. Рәсәйнең угланнарын, синең угланнарың белән аркадаш итәсе иде, олуг бәк… Ике арадагы иминлек хакына.

Йосыф бәк бер нәрсәне анык белә иде – Җангали хан Казан тәхетенең ихласи хөкемдары түгел, Казан дәүләте белән, һәрхәлдә, Казан мәркәзе белән Мәскәү воеводалары хакимлек итә. Җангали хан анда курчак кына. Сөембикә кызы Казан кәләше булып алса, тора-бара хөкем итүне үз кулына алыр. Сөембикәнең ил белән идарә итә алуына атаның иманы камил иде.

– Менә нәрсә, илче. Аллаһы Тәгалә алдында бар халык та бертигез булса да, мин – мөселман адәме. Безнең борынгы ата-бабаларыбыздан килгән йолаларыбыз, гореф-гадәтләребез бар. Туран-төрки дөньясында, гадәттә, яучыны егет үзе җибәрә торган иде. Ошбу йоланы вә гореф-гадәтләрне шәригать кануннары да кабул итте. Илче Тургай, Йосыф бәкнең теләген белеп торсаң иде: ханзадәнең үзеннән яучылар килмичә, син миңа Җангали турында бер кәлимә сүз дә әйтмә. Холкым-гадәтем беләсең, Нугай даласына беренче тапкыр гына килүең түгел кебек.

– Баш өсте, олуг бәк, кичерә күр илчене. Яучылар юлда инде – бүген-иртәгә Сарайчыкта булырлар, – диде Питәй Тургай, баш ия-ия.

– Син – илче. Илче кеше бүген монда, иртәгә Мәскәүдә дигәндәй, ханзадәдән яучылар килмичә, кызымның яманаты таралса, мин сине нишләремне күз алдына китерәсең булса кирәктер, Тургай.

– Олуг бәк, берәү дә ике баш белән тумый. Ышаныгыз, яучылар килер. Миндә бары бер теләк: Казан мәмләкәте сезнең дә, безнең дә ышанычлы аркадашыбыз булсын иде.

– Аркадаш булу өчен, безгә бер чиркәүгә кереп тәреүбәргә туры килер бит, Тургай. Мине анда бәйләп тә кертә алмаслар, мин муенына кенәз элмәген элгән Исмәгыйль энем түгел. Сез, чиркәүгә кереп, кылган гөнаһларыгызны ярлыкауны сорап гыйбадәт кылып чыгасыз да янә гөнаһ кылырга, кеше үтерергә рөхсәт аласыз. Без бары тик Аллаһы Тәгалә алдында гына җавап бирәбез. Сурәт вә потка табынучылар буларак, сез – мәҗүсилектән ерак китмәгән халыктыр. Кеше рухи яктан изге вә гадел, нинди генә дингә табынмасын, кешегә ярдәм кулы сузарга тиеш. Син кылган гөнаһны үзе үк муеннан гөнаһка баткан митрополит Макарий йә поп ярлыкый. Син шуңа ихластан ышанасыңмы? Адәм баласы кылган гөнаһны адәм баласы ук җуя аламы, аның моңа кодрәте җитәрлекме?.. Юк, Тургай, юк, җуя алмый, моңа аның хакы юктыр. Кылган гөнаһтан адәм баласын бары тик Аллаһы Тәгалә коткара ала, моны да ул теге дөньяда, ахирәттә эшләр. Адәм баласын исламда кылган гөнаһлары өчен Аллаһы Тәгалә тәмугкача эзәрлекли, йокыдан калдыра, тормышын әрнүле, үкенечле итә. Моңардан котылу өчен бәгъзеләре дөньялыкта изгелек кылып калырга тырышалар, бәгъзеләре вафатыннан соң мәңге, ягъни кыямәт көнгә кадәр тәмугта яналар.

– Олуг бәк, Исмәгыйль энегез чиркәүгә кереп тәре үпмәсә дә, мәрхүм Василий кенәз белән туганнарча тату яшәде.

– Хактыр, мөселман кешегә чамадан ашып ярсу, тиктомалга ачулану хәрәм эш кылуга тиңдер. Ошбу бәндә кыямәт көндә иң каты газапка тартылачак. Ул гынамы, кылган гөнаһысы өчен дөньялыкта ук җәза күрәчәк. Кем тарафыннан? Менә анысы Аллаһы Тәгалә кулында инде, чиркәү атасы кулында түгел, Тургай. Синең саф һәм пакизә хатынны рәнҗеткәнең булдымы? Хәтерләмим, дисең. Ә мин хәтерлим, Тургай, хәтерлим. Сөембикә кызымның анасын рәнҗеткән идем. Юк, зина кылганы өчен түгел, Аллам сакласын, ул изге зат мине үлепләр сөяр иде. Вафат булганчы, аның кырына кайтып җитә алмадым. Дөньялыкта саубуллаша алмадым мәрхүмәм белән. Менә ни өчен гөнаһлы мин, Тургай. Баланы йолып алалар, ә ул җан тәслим кыла. Фаҗигале үлем. Кешенең тәкъдире җитмәгән булса, Газраил пәйгамбәр үлем фәрештәләрен җибәреп, адәм баласының җанын күккә иңдермәгән булсалар, адәм баласына үлем килә икән, ул фаҗигале үлем була. Ә фаҗигале үлем белән дөньядан киткән бәндәнең җаны күккә ашмый, адәмнәр арасында тилмереп йөри һәм затын үлемгә тарткан кешедән өрәк сурәтендә үч ала башлый. Минем Сөенбикәм дә фаҗигале үлемнән китте. Мин шуннан җәфаланам, Тургай. Дүрт хатын белән торган кешегә тагын ни җитми дип әйтүең бар, Тургай. Мин күрәм бит, ирен читең белән елмайгандай иттең. Тик ялгышмасаң иде, Тургай. Аллаһы Тәгалә ишне ишкә тиңләп адәм балаларына җан бирер, ди. Ул хатын минем җаным иде, Тургай. Калганы шәригать канунына таянып кылынды. Бары тик. Менә ни өчен кадерле ул кыз бала миңа, Тургай.

– Исмәгыйль бәкнең икенче хатыны— Рязань кенәзе кызы. Туп кебек ике малай үстерә, тату гына яшиләр. Евдокиянең бер тапкыр да башын ташка органын күрмәдем, олуг бәк. Зарланмый. Аллаһы Тәгалә адәм баласына башка диндәге бәндәне иш итеп җан иңдерү хәлләре дә бар икән ул.

– Аксак кеше – ким кеше, эт-шәкәлгә тиң кеше, диләр бездә, Тургай. Дүрт марҗага өйләнсә дә, тегеләре Исмәгыйльгә кырык малай тапсалар да сүзем юк, Тургай. Чөнки Исмәгыйль бәк инде безнең өчен вафаттыр. Ул малайлар аның илен-җирен, җәйләү атамаларын гына түгел, аталарының исем-атын да онытырлар. Әллә булган ул алар өчен, әллә юк. Шуның өчен Исмәгыйль бәк безнең халыкка яттыр, ул гүя вафаттыр. Аны тарихта да, искә алсалар, урыслар гына искә алырлар. Ходай Тәгалә аны сабый чактан ук рәнҗетте, һәм белеп, кайчан да булса үз халкына яманлык кыласын белеп. Яшермим, мин дә рәнҗеткәләдем. Исмәгыйль балачактан ук кимсенү тоеп үсте, ишләре аны уенга катыштырмады, сабый чактан ук аксак иде, аксак малай уенга сыя буламы, ул аксак мал белән бер бит. Шуннан ул үзенә көчлерәк малайлар эзли торган иде, акча бирә-бирә шуларга сыенды, шуларда яклаучы тапты. Хәзер дә, атабыз кулыннан бәк дәрәҗәсен алгач та, шул гадәтен дәвам итә – инде Василийга барып сыенды. Хәер, мин аның хәленә керәм, муенында бау-элмәк булган кеше нинди азат фикергә ия булсын инде. Ул – эт хәлендәге кеше.

– Шөһрәтлем, олуг бәк, Исмәгыйль – ирекле кеше, үз даласы, үз гаскәре, үз җәйләве бар. Хак, Мәскәү кенәзләре аны һәрчак яклап килде – урынны түрдән бирәләр.

– Ирекле кеше кяфер элмәгенә үзе теләп башын тыкмый, илче Тургай. Вәләкин минем синең белән сөйләшер сүзем Исмәгыйль бәк түгелдер, бөкрене кабер дә турайта алмас, ди. Яши икән Мәскәү кенәзенең итәген ялап, яши бирсен, минем сүзем сиңа, илче Тургай, Сөембикә кызым һәм ханзадә Җангали турындадыр. Сүз җебен ычкындырмасак иде, илче. Минем сине кисәтеп куясым килә, илче, сөйләштек кебек. Мин кызымны Җангали ханга ярәштерермен анысы, тик бер шартым бар: Казан белән Мәскәү базарларына минем сәүдәгәрләремә капкаларачык булсын.

– Булыр, булыр, олуг бәк, илче сүзе бер булыр.

Йосыф бәк торып басты, аның артыннан ук каударланыбрак күтәрелгән илче Тургайга кулын сузды, ләкин илче янә олуг бәк аягына төште.

– Олуг бәк, минем сиңа тагын бер йомышым бар, кичерә күр.

– Йә, – диде Йосыф бәк, башын чөя төшеп.

– Үткән килүемдә вәзир Тәби миннән мөгаллим сораган иде. Мин аны алып килдем, олуг бәк. Икетуганнан туган энем. Укымышлы, урыс теленнән сөекле кызыңа сабак өйрәтер иде.

– Ни бит, илче Тургай, кызым… Ни хаҗәте ул мөгаллимнең?.. Кызымны…

– Юк-юк, зинһар, каршы килмәгез, мөгаллим итеп алмасагыз, кол итеп алыгыз. Казанга китә икән кызыгыз, Казанга китәр, анда урыс сабагына өйрәтер, урыска якын ханбикәсе булмакчы…

– Әйе, дошманыңның телен генә түгел, мәдәниятен вә динендә белү зарур, дигәннәр борынгылар. Син хаклы, илче…

Илче Питәй Тургай ике-өч адым артка тәпен-тәпен чигендедә борылып тәхет ягыннан чыгып китте. Ул теләгенә иреште.

2

Ходайның хикмәте хак булды бит, ике көн дә үтмәде, Казаннан җиде олау белән яучылар килеп төште. Йосыф бәк яучыларны Бәк капкасыннан кертергә боерды. Вәзир Тәби кадерле кунакларны бәк кәрвансараена урнаштырды да түрәсе янына чапты:

– Килделәр, шөһрәтлем, килделәр!

– Кем йөзендә? – дип кырт кына сорады Йосыф бәк.

– Ибраһим морза йөзендә, шөһрәтлем. Ил атасы йөзендә дияргә була. Ибраһим морза морза гына түгел, морзаларның морзасыдыр.

– Казанда бүген морзаларның морзасы Булат бәк Шириндер, вәзир. Буташтырма. Әмма Ибраһим морза да, ишетеп беләм, төшеп калганнардан түгел. Хуш килгәннәрме?

– Бихуш, бәгиям, бихуш.

– Бүген ял итсеннәр, кунак ит, иртәгә кабул итәрмен, – диде Йосыф бәк һәм, сүзе бетүен аңлатып, тәхетеннән торды. Бу аның инде, вәзирем, бар, кит, ары таба үземнең генә каласым килә, диюе иде.

Вәзире чыгып киткәч, Йосыф бәк ишекъяры торучы тупсабашка да китәргә кушты. Тәхет ягында бары тик үзе генә калгач, келәмгә тезләнеп дога кылды.

Яучылар килү хәбәрен ишеткәч, ни куанырга, ни көенергә белми торган иде, ялгызы гына калгач, күңеле яктырып киткәндәй булды. Ул аларның килүен тели башлаган иде инде, хәтта гасага сабышкан иде. Аллага шөкер, ташламады Тәңресе. Ул гынамы, җитмәсә, яучылар башында Нугайдан аяк эзе суынмаган Ибраһим морза. Ибраһим морза Казан ханы гаскәренә, ел аралаш дияргә була, сугыш атлары алырга килә, мул түли, кардәшлекнең кадерен белә торган кеше. Калын гөрги тавышлы, пәһлеван гәүдәле, түгәрәк кара сакаллы Ибраһим морзаның, Йосыф бәк белән бәхәсләшеп, бер утыруда бер сарык түшкәсе ашап бетергәне бар. Хак, соңра авырды, бер атна диярлек урында ятты. Йосыф бәккә табиблар чакыртырга туры килде. Кыскасы, яучылар башында Ибраһим морзаның килүенә Йосыф бәк канәгать иде, шуңа күрәме, иртәнге якта яучы Ибраһим морза тәхет бусагасын атлап керүгә, Йосыф бәк урыныннан купты, кунакка каршы китте. Кушкуллап күрештеләр, көлә-елмая күзгә-күз карап тордылар. Көрәк хәтле куллары белән исәнләшкәч, утырып дога кылдылар һәм, мөселманнарга хас янә исәнлек-саулык сораша-сораша, торып, түр якка үттеләр. Йосыф бәк тәхетенә сеңде, Ибраһим морза күпертелгән, казанлылардан килгән күн тышлы чигүле мендәргә утырды.

– Сиңа хөрмәтем зурдыр, Ибраһим морза. Синдәй кеше Сарайчыкка юк-бар йомыш белән йөрмәс. Әйе, әүвәл йомышың җиткер, кем, Ибраһим.

– Туран-төрки дөньясының ныклы терәге булган хөрмәтлем бәк Йосыфҗан, мин сиңа адәм баласы күтәрә алмастай йомыш белән килдем бит әле. Синдә җәннәт фәрештәләреннән фатиха алган, бер бите ай, бер бите кояш гүзәл кыз бар, миндә егет янында егет, хан янында хан булган Җангали ханзадә. Әлхәмдүлилләһи, синең ат-исемең туран-төрки дөньясында зурлап телгә алына, йөк-йомышым үтәр өчен куана-кинәнә килдем. Исмәгыйль энең кебек син беркайчан да урыска тәлинкә тотып яшәмәдең, мөслим-мөселманга һәрчак ярдәм кулы суздың, Аллаһы Тәгалә ярдәме белән килгән мал-мөлкәтен олысына олылап, кечесенә кечерәйтмичә гошер вә сәдакасын бирдең, моннан далаңда малың, калаңда халкың кимемәде, киресенчә, ишәя, мулая барды, Аллаһы Тәгалә ярдәме белән берне ике итеп, икене дүрт итеп үзеңә дә килә торды, иншалла, ары таба да рәхмәтеннән ташламас. Иш янына иш бирер, куш янына – куш. Боерган итсә, фәрештәләр үбеп үстергән кызың Казан тәхетенә барып утыргач, ул байлыгың тагын да ишәер, казнаң тагын да тулыланыр. Әйе, олуг бәк, синдә кул-аягы исән, акылы камил, бер бите ай, бер бите кояш кыз бала бар, миндә хан кадәр хан Җангали ханзадә. Әнә шул ике затны бер түшәктә йоклатып, Ходай кушып, Казан тәхетенә үз ханын күрергә насыйп итсен иде. Кабул итсәң кабул ит, Җангали хан яучысын, олуг бәк Йосыфҗан, кабул итмәсәң – ачык ишегеңә күрсәт. Кулым үземдә, аягым кесәмдә түгел, телем тыярым да чыгып китәрем. Инде кабул итәргә ниятлисең икән, сиңа гомерем буена игелек кылу турында кайгыртып яшәрем, инде кабул итмисең икән – рәнҗемәм, белмәгән-күрмәгән кешең түгелмен, аяк астыңа туфрак итеп салмассың, иншалла. Нишләмәк кирәк, хәсрәтем булыр, иллә күзем тырный-тырный еласам да сер бирмәм, борылып, Казаныма кайтып китәрмен. Иллә, олуг бәк, игелегең вә кодрәтең беләм, кордашың вә кардәшең шул чиккә җиткермәссең, әлхәмдүлилләһи, гаҗәбәгә озатмассың. Галәм – кояшсыз, күк йөзе айсыз булмас, ди, мин бахырың синең кулыңда, яткырып суксаң да, артыма тибеп чыгарып җибәрсәң дә зарланмам. Синдәй изгедән каһәр алу минем өчен үзе бәхеттер, олуг бәк.

Йосыф бәк кулын күтәрде, бу – җитеп торырга ишарә иде.

– Туры әйткән туганына ярамас, ди безнең халык. Кызым Сөембикәне Җангали ханзадәгә теләп бирмим, Ибраһим морза. Телең телгә йокмый, сандугач кебек сайрадың, телеңә саескан төкергән диярсең, иллә алган товарың бәһасездер, ә менә тәкъдим иткәнең нәселсездер. Корыган нәсел, сатылган. Турысын әйтим, Ибраһим морза, Җангали ханны яратмыйм. Ишетеп кенә булса да беләм: холкы ташка үлчим, ихтыярсыз, кыяфәте турында әйтеп тә торасым килми.

– Олуг бәк Йосыфҗан, Җангали ханзадә Казан тәхетенә унбиш яшендә утырды. Бүген ул да үзгәрде, атны да бит йөгән салмыйча белеп булмый. Халык теленә сөйкемсез сөякле Җангали хан дип кереп калса да, кеше янында – кеше, хан янында – хан.

– Бу хакта мин ишеткән идем инде, Ибраһим морза. Син телгә беткән кеше, синең белән ярышу җәяү төлке куу белән тиңдер. Мин риза, Ибраһим морза. Тик бер шарт куям: кызым белән үзең сөйләшәсең… Синең кебек телгә беткән кешегә җавап тапса ул табар, Аллага шөкер, акылы камил, зиһене саф бала. Син беләсең булса кирәк, ул баламны мин үзе теләмәгән адәмгә кияүгә бирә алмыйм. Сөйләшерсеңме, вәгъдәме?..

Ибраһим морза бәкнең аягына төште.

– Йә-йә, тор, кыланып маташма, – диде Йосыф бәк һәм артына каерылмый гына бармак шартлатты. Шундук табакка салып кытай касәләрендә кымыз керттеләр. Ләкин Йосыф бәк кымызчыдан аш касәсе сорап алды һәм, Ибраһим морза тарафына ым кагып, күрмисеңмени ошбу адәмнең олпат гәүдәсен, син китергән касә аның кече теленә дә җитмәячәк дигәндәй, кечкенә өстәл китерергә кушты. Шуннан соң гына үз кулы белән Ибраһим морзага зур аш касәсенә кымыз салды. Ибраһим морза борынга әчкелтем-төчкелтем килеп торган касәне алды да, бисмилласын әйтеп, күтәреп эчеп куйды.

– Изгегә юрадык, Ибраһим морза, – диде Йосыф бәк.

– Амин, шулай була күрсен, йа Рабби, – дип, Ибраһим морза буш касәне өстәлгә куйды, очлары агара башлаган мыегын сыпырып тамак кырды. Бу аның «Кымызыңны кызганмасаң, тагын берне кой әле, Йосыф бәк» диюгә ишарә иде.

3

Җәй башы. Тугай-далалар шау чәчкәдә. Йосыф бәк сарае каршында йөзләгән олау, төк-төк товар төягән дөяләр. Сөембикә болдырга чыгып баскан да әтисен көтә. Хан кәләшенең уң кулында Җәмилә мөгаллимә, Йосыф бәк аңардан ризалык алган, күрәсең, ул да Сөембикә белән китәргә дип чыккан, сул ягында үги аналары. Алар дүртәү, дүртесе дә атасының хәләл җефетләре. Йосыф бәк аларның һәммәсенә дә йорт-каралты салдырып бирде, нәүбәти барып куна, берсен дә өстен күрми. Өстен күргән хатыны күптән гүр иясе булган инде, әнә шул хатыннан туган кыз да, ниһаять, кияүгә китә. Моны үги аналар күптән телиләр иде инде, Сөембикә аларга беркайчан да начарлык кылмаса да, Йосыф бәк белә иде: яратып бетермиләр аның сөйкемле кызын үги аналар, көнлиләр. Инде Сөембикә китә, инде бушанып калырлар, тар араталы күңелләре киңәер, көнләшер кешеләре калмас. Чөнки егетләрнең асыллары ни сәбәпледер әүвәл башта Сөембикәгә яучы җибәрәләр иде, әйтерсең Йосыф бәкнең башка хатыннарыннан кызлары юк. Сөембикә үги аналарына күз очы белән генә, кырын яклап кына карап ала, ул аларның йөзләрендә кайгы-хәсрәт күрми, киресенчә, кинәнгән кыяфәттә басып торалар. Гарәп-фарсы теленнән сабак биргән Җәмилә мөгаллимәнең үзе белән китүенә Сөембикә сөенеп бетә алмады. Җангали ханга ул теләп бармый, ишеткәне бар: ямьсез икән. Һич югы, янында эчен бушатырдай бер кеше булыр. Аннары Җәмилә алай бик үк аңардан олы да түгел, аермалары биш-алты яшь кенә. Сөембикәгә шунысы да мәгълүм: беренче хатыннан туган Юныс абасы Җәмиләне ярата, ул аңа хәтта өйләнергә дә теләгән иде, әмма аталары якын да килмәде. Өлкән углан буларак, аталары кулыннан морза дәрәҗәсен алган, үз гаскәрен, үз җәйләүләрен булдырган Юныс абасын Сөембикә якын итә, үз итә, хәтта аңа аз-маз гына гашыйк та иде. Гәүдә-сынга ыспай, бит-йөзгә дә күз төшәрлек, батырлыгы, тапкырлыгы, кыюлыгы да бар һәм һәрчак үзбаш фикер йөртә. Кыскасы, Юныс морза барча угланнарыннан да аерылып, күзгә ташланып тора иде. Ошбу кешегә гашыйк хатын-кызның исәбе-хисабы юктыр. Әмма Сөембикә моңа бик үк ышанып җитми, чөнки абасын белә: чуар күңелле, сөйсә, берәгәйле итеп сөя, онытылмаслык итә, тик сүзендә тормый. Җәмиләне дә шулай сөя ул. Аталары рөхсәт бирмәсә дә, хәтта Арслан морза кызына өйләнсә дә, Җәмиләгә гыйшык хатлары яза. Хатлары тоташ шигърият булыр, Җәмилә, Сөембикәдән дә ятсынмыйча, ул хатларны елый-елый укыр иде. Җәмилә мөгаллимәнең Сөембикә белән китәргә карусыз ризалашуы да шуннан булса кирәк: сөйгән морзасы да Казан иленә юнәлә, ул гынамы, хәтта гаиләсен дә алмый.

Ниһаять, галдыр-гөлдер сөйләнә-сөйләнә, эчке яктан атасы белән яучы Ибраһим морза чыктылар. Икесе дә Сөембикә янына килделәр, дәү, олпат гәүдәле Ибраһим морза хан кәләшен күздән кичерде дә, колагына иелә төшеп: «Балакай, син суеп каплагандай мәрхүмә анаң икәнсең ич», – диде. Атасы аның бу сүзләрен ишетте бугай, тамак кырды. Әйе, Сөембикә белә, аның гүзәллегенә вә матурлыгына күпләр соклана, күпләр күрүгә хәйран кала, иллә чибәрлектәме бәхет: бара бит әле әнә шүрәледәй адәмгә кияүгә. Сөембикә булачак киявен вә ир-канатын күрмәсә дә, күз алдына китерә иде инде. Бик күп сөйләделәр, бик чуарлап мактадылар, хәтта күңелендә тискәре хис уяттылар. Арада мактаганнары булды, шул ук вакытта җиргә салып таптаганнары да булмады түгел, әмма кияү турында яучы Ибраһим морза теге якка да, бу якка да бер кәлимә сүз әйтмәде, гүя үз угылына димләргә килгән, үз угылына кәләш алып кайта иде. Ләкин яучы мактамаса да, Сөембикә белә: Җангали – Казан ханы. Аңа шул бик җиткән.

Юныс абасы, гаскәре каршында атын җилкендереп, арт аякларына бастырды. Җәмилә мөгаллимә белән сеңлесенә сәлам юллагандай итте.

– Йә, кызым, Аллага тапшырдык, – диде Йосыф бәк һәм билге итеп кулын күтәрде. – Юныс углан, кузгат! – дип кычкырды.

Сөембикәне бер ягыннан Ибраһим морза, икенче ягыннан атасы җитәкләде һәм алар, болдырдан төшеп, мичәүләп җиккән арбага якынлаштылар. Күңеле тулышкан булса да, күз яше юк иде. Атасы аның беләген кысып-кысып куя, гүя теле белән әйтә алмаганны кулы белән әйтергә тели иде. Арба янына җитүгә, каршыларына вәзир Тәби килеп басты, янында күрер күзгә сөйкемле генә адәм.

– Шөһрәтлем, менә ул адәм, илче Тургай калдырган мөгаллим, – диде вәзир Тәби, ят кешене алгарак этәреп.

Йосыф бәк урыс мөгаллиме ягына күз сирпеп кенә алды да:

– Икенче арбага утырт, кузгалабыз, – диде.

– Кем бу адәм? – дип сорады Сөембикә атасыннан.

– Синең колың булыр, урыс теленнән сабак бирер. Аты Александр, безнеңчә Искәндәр, – диде атасы, гелән исе китмичә. – Ошбу адәм, балакай, синең рөхсәтеңнән башка беркая да китмәс. Әйдә, Җәмилә туташ, Сөембикә кызым, утырыгыз, кузгалабыз.

Сөембикә күлмәк итәген чеметеп кенә тотты да арбага менеп утырды, аның артыннан Җәмилә күтәрелде. Шуны гына көткән кебек, олаубаш:

– Кузгалдык! – дип кычкырды.

Шул мәлне Йосыф бәк кабаланыбрак арба үрәчәсенә килеп тотынды һәм янәшәдән атлап бара башлады. Гадәттә, Йосыф бәк кияүгә биргән һәр кызын басу капкасына кадәр генә озата торган иде, нишләп соң әле ул бу гадәтен бозарга тиеш, аннары, моңа кадәр ул бер генә кызын да бу чиккә җитеп хәвефле сагыш белән озатканы юк иде, кызына кияү чыккан саен кинәнер, куаныр иде. Монда исә гүя күңелгә чуерташ салганнар: тамак төбендә яшь төере, күзләрдә яшь дымы.

– Кодрәтем җитсә, Казанга кадәр шулай озата барыр идем сине, балакаем. Картлык килде, кичер мине, – диде ни өчендер көтмәгәндә Йосыф бәк. – Төрле чакларым булгандыр.

Атасының гасалы вә дулкынланган сүзләрендә, калтыравык тавышында хиссияти йөрәк сагышы күреп, Сөембикә тулышкан күңелен тыя алмый елап җибәрде.

– Син, син мине беркайчан да рәнҗетмәдең, атам, әтием бәгърем. Беркайчан да каты дәшмәдең. Әтием дә, анам-әнием дә син булдың, – диде Сөембикә, яшькә тыгылып.

– Кызым бәгърем, хәбәрең җибәреп тор, хат яз, атаңны онытма. Мин сине һәрдаим юксынырмын, кызым…

– Әтием бәгърем, бәхил бул. Бәхиллә кызың, әтием. Мин сиңа күп мәшәкать тудырдым. Әллә яңадан күрешәбез, әллә юк, бәхил бул, әтием, бәхил бул!

Йосыф бәккә шул җитә калды, ул кызының кулларын кушучына алды да йөзе белән капланды. Башын күтәргәндә, бәкнең күзләре мөлдерәп яшь белән тулган иде инде.

Кайдандыр, уйламаган җирдән, таякка таянган кендек әби килеп чыкты һәм титаклый-титаклый арбага якынлашты.

– Хуш, балакай, хуш, атаң рәнҗетмәдең, тәүфыйклы булдың, ил-атаң йөзен якты итәрдәй мал белән китәсең. Хуш, ак юл сиңа!

– Рәхмәт, әбекәй, рәхмәтләр яусын сиңа. Менә сиңа нәзер итеп яулыгым калдырам, минем төсем итеп тотарсың! – дип, Сөембикә башына бөркәнгән яулыгын кендек әбигә сузды. Кемдер, вәзир Тәби бугай, яулыкны элеп алды да карчыкка тоттырды һәм арбадан читкәрәк алып китте.

Ул арада олау басу капкасына җитте. Йосыф бәк капканы чыгуга туктады, янына килеп баскан яучы Ибраһим морзаның иңенә авыр кулын салды.

– Сакла баланы, Ибраһим кордаш, сакла, үз балаңдай күр. Казан сиңа ят булмаса да, аңа ят булыр. Киңәшеңнән ташлама, хәлен белеп тор. Ул-бу була калса, тиз генә хәбәр ит. Йосыф бәк үз кодрәтендә әле. Ишетәсеңме, Ибраһим морза, сиңа әйтәм!

– Әлхәмдүлилләһи, Йосыф бәгиям, сиңа низам-интизам тугры калыр.

– Әйе, хак әйтәсең, хөкем Аллаһы кулында, – диде гарәп сүзен тәрҗемә итеп Йосыф бәк. – Тәртип-кагыйдә адәм кулындадыр. Шуңа сиңа үтенүем.

– Мин аны күздән яздырмам, Йосыф бәк, ышан.

– Хуш, ак юл сезгә, ак юл!

Олаулар янә кузгалды, алдагы атлар юырта ук башлады. Ә Йосыф бәк ясавылы һәм карачылары белән олау күздән язганчы басу капкасы төбендә басып калды. Күзләре – кечерәя барган олауда Йосыф бәкнең, ә күңеле – алдагы көннәрдә. Әмма алдагы көннәрне тәгаен генә күз алдына китерүе кыен иде аңа. Елдан-ел сәяси вә арадаш мөнәсәбәтләр катмарлана бара, ни Мәскәүтин, ни Казан аны санламый башладылар. Сөембикә кызы Казанга барып урнашкач, иншалла, барысы да җайланыр. Исмәгыйль энесе дә кылыч тоткан Юныс угланны куарга кыймас. Инде кыя икән, үзенә үпкәләсен. Әйе, аксак мөртәттән барысын да көтәргә була. Ләкин беразга сабыр итәргә кирәк булыр. Энесе белән ике араны бозмаска. Кызы Казанда төпләнеп, үз сәясәтен уздыра башлагач кына, Йосыф бәк ярдәмгә килер. Хәер, барысы да Аллаһы Тәгалә кулында, язганы булыр. Ул олауны озата килгән кешеләренә таба борылды:

– Барыгыз, бар, кайта торыгыз. Ясавылым, син дә кит. Атым калдыр да. Мин бераз далама чыгып кайтам әле.

4

Кала күздән язганчы, Сөембикәнең күзеннән яшь кипмәде. Аны мөгаллимәсе Җәмилә юатырга теләде, даладагы чәчәкләргә игътибарын җәлеп иттерде, иллә һичнигә ирешә алмагач, аркасыннан сөя-сөя:

– Ела-ела, күңел ташың эрегәнче ела. Гарәпләр «кайгы – таш, яшь – яңгыр» диләр, – диде.

– Мин туктадым инде, еламыйм, – дия-дия, Сөембикә очкылык тоткандай үксеп-үксеп куйды да Җәмиләнең күкрәгенә башын салып, тынып калды. – Син мине ташламассың бит, мөгаллимәм?

– Без ахирәттә дә бергә булырбыз, боерган итсә, Сөембикә.Җәмилә ахирәте Сөембикәнең башын күкрәгенә кыса төште.

Алда очсыз-кырыйсыз дала, баш түбәсендә, озата баргандай, тургай сайрый. Көн эссе, һава бөркүрәк булса да, җил булмагангамы, саф күк йөзе аяз иде. Олау бераз җилләнеп барды да сабырлана төште, чөнки дөяләрнең күздән язулары бар иде. Даланы арба шыгырдаган, һау-һаулап атлар әйдәгән тавышлар күмеп киткәндәй булды. Кәләшне алып барган арбага киң утыргычлар ясалган, идәненә әрмән келәмнәре җәелгән иде. Мичәүләп җигелгән тимеркүк атлар, атлап барган җирдән башларын селкеп, пошкырып куялар, чебен-черкидән котылырга теләп, башларын чайкап җибәрәләр. Арба-ат җиһазлары, япма чүпрәкләр затлы, ат йөгәннәре тасмалап тегелгән, тәңкәләр белән бизәлгән. Дуга башларында көмеш кыңгыраулар чыңлый, ләкин әлегә кыңгырауларны дугаларга бәйләп куйганнар. Көмеш кыңгырауларны Казан каласына җитәрәк чишәчәкләр. Йосыф бәкнең сылу кызы Казан ханзадәсе, хәзер инде Казан ханы Җангалигә төшкәндә, көмеш кыңгыраулар күңелләрне җилкендереп, йөрәкләрне дәртләндереп зеңли башлар, авыл-кала саен өер-өер халык чыгар, Тәби вәзир аларга учлап акча сибәр, халык аларны җыярга ябырылыр. Йосыф бәк кызы Казан иленә буш кул белән килми, үзе белән бихисап бирнә алып килә, моңа кадәр олуг бәк кияүгә биргән бер генә кызына да шул тамаша бирнә озатканы булмаган иде әле. Ул гынамы, кызының тынычлыгын саклар өчен, өлкән угланы җитәкчелегендә өч мең сугышчы килә. Кирәк булган хәлдә, кызының тынычлыгын саклау сылтавы белән, Йосыф тагын өч мең кылыч җибәрә ала. Буш кул белән түгел, җайдак аты, көтүе-малы белән. Абасының атлы гаскәре алдан бара, багучылары исә күптән күздән яздылар. Бара-бара Сөембикәне йокы баса башлады, ул мендәргә башын салып йокыга китте. Һәм, күп тә үтмәде, коты алынып, тирә-юньгә карады. Җәмилә аны янә тынычландырырга кереште.

– Яман төш күрдеңме әллә?

– Әйе, шулхәтле яман, сөйләргә дә куркам.

– Сөйләргә курыксаң сөйләмә. Тынычлан. Оныт төшеңне. Әйдә бераз атка атланып барабыз. Абаңны куып җитәрбез, үртәшербез.

Сөембикәнең күз төпләренә елмаю вә куаныч чалымнары кунды.

– Вәзир Тәби, безгә атлар бирегез! – дип боерды ул.

Күп тә үтми кызларга ике кара тулпар китерделәр. Ат менгәч, дала киңәеп киткән кебек булды. Сөембикә ат корсагына типте һәм Җәмиләгә:

– Ияр, калма, – дип кычкырды.

Тузан бавы ишеп, яулыкларын кош канатыдай җилфердәтә-җилфердәтә, Сөембикә белән Җәмилә Юныс морзаның атлылары артыннан чаптылар. Берара киткәч, Сөембикә атын тыя төште, Җәмиләне көтеп алды һәм бераз кала төшеп, үзләре артыннан килүче урыс мөгаллиме Искәндәрне күреп, атын туктатты.

– Күр әле, күр бичараны, Җәмилә, дим, кем килә безнең арттан?! Йа Аллам, юньләп атта да йөри белми икән ич!

Җәмилә дә атын туктатты һәм, кызыксынып, атын ни юырттыра, ни чаптыра алмый интегеп килгән Искәндәргә карап тора башлады. Сирәк тешле, боз күзле, салам чәчле мөгаллимне баштан ук ошатмаган иде ул. Ләкин Сөембикә тегеңә үз итеп карагач, күңеленә килгәнен әйтергә кыймады вә яхшысынмады, хәзер исә, кызганган кебек:

– Мескен, – диде.

Сөембикә гүя аны ишетмәде дә, көлә-елмая килеп яткан Искәндәргә карап торды. Көлке дә, кызганыч та булып күренде аңа мөгаллим. Шулай атта йөриләрме, ни ат интегә, ни үзе. Юыртсаң атны – юырттыр, чапсаң – чаптыр. Терк-терк килүдән эчең төшкәнне сизми дә калырсың.

– Хәерле көн, туташлар! – диде Искәндәр, килеп җитәр-җитмәс.

– Хәерле көн, – диде Җәмилә, ә Сөембикә исә пырх итеп көлеп җибәрде. Көлмәслек тә түгел иде мөгаллимнән: бер аягы өзәңгедән ычкынган, икенче аягы өзәңгедә түгел, җәпләп таккан бауга эләккән иде.

– Көчкә куып җиттем. Үләм дип торам. Мин бит, туташлар, атта йөри белмим диярлек. Җир кешесе мин.

– Өйрәнерсең, өйрәтербез, җир кешесе, өйрәтербез, – диде Сөембикә. – Кешене түгел, аюны да өйрәтәләр. Әнә Җәмилә туташка кара әле. Аяклары өзәңгедә. Ә синең аякларың кая, җир кешесе, аякларың кая? Берсе салынып тора, икенчесе җәп бау арасында.

– Хикмәт, – диде Искәндәр, әле бер аягына, әле икенче аягына күз ташлап. – Хикмәт, өзәңгесез җиңелрәк кебек тоелган иде. Әллә яшь ат эләкте. Эчем төшә дип торам.

– Инде тыңла, мөгаллимем. Аякларыңның икесен дә өзәңгегә куй. Менә шулай. Хәзер миңа карап тор. – Сөембикә, ат юырткан җайга селкенә-селкенә, берара җир әйләнеп килде. – Менә шулай йөр, – диде ул җитди генә.

– Ничек әйтәләр әле, «Аллага тапшырдык» мы? Йөреп карыйк.

– Кузгалдык! – диде Сөембикә һәм алдан китте.

– Моннан Җаек елгасы еракмы? – дип сорады Җәмилә, әмма Сөембикә өчен Искәндәр җавап бирде:

– Тиздән, бик тиздән Җаек күренер. Юныс морза безнеелгабуенда көтәдер. Көнтуктар җир шунда. Без шул юлдан килгән идек.

Җәмилә атын куалап Сөембикәне җитә китте, Искәндәр алардан кала төшеп, көйсезрәк булса да, ат юырткан җайга селкенеп куя-куя, алар артыннан элдерде. Шулчак Сөембикәнең муеныннан ефәк яулыгы суырылып чыкты, Искәндәр яулыкны тотып алды һәм Сөембикәне куып җитеп, яулыкны аңа сузды.

– Рәхмәт, рәхмәт, мөгаллимем, атта йөрергә син бик тиз өйрәндең, юри кыланмаган булсаң…

– Юри түгел, Сөембикә. Тырышам, ханбикә, тырышам.

Гаҗәпләнде, атын туктата язды.

– Мин әлегә ханбикә түгел, Искәндәр.

– Булырсың, ханбикәм, булырсың. Булырдайның буыныннан күренер, ди. Сине анда Җангали хан зар-интизар булып көтәдер.

– Синең Җангали ханны күргәнең бармы, Искәндәр?

– Ханбикәм, мин аны бары тик бер тапкыр күрдем. Ул чакта углан ханзадә иде әле, Кирмән-калада. Хәзер әнә Казан мәркәзе ханы, олуг хан дәрәҗәсендә.

– Әнә, әнә Җаек! – дип кычкырды чак кына алдан барган Җәмилә.

Атларын тагын да куалап алып киттеләр. Искәндәр шундук артта калды. Елга күзгә күренеп якынлашты. Яр буендагы бөдрә таллар ап-ачык күренә башлагач, Сөембикә:

– Әйдә, Каракүзем, алдыр! – дип, атын алга әйдәде. Аның беренче булып яр буена килеп җитәсе килә иде. Тик Җәмилә дә атын җилле куа. Шулчак Җәмилә кычкырып җырлап җибәрде:

Җаек та буе, әй, сары тал,

Ир-егетләр туктап ял итәр;

Җаек буйларында тал-тирәк,

Сөйгән ярга тагын ни кирәк.

Аклы күлмәк, ай, киң кирәк,

Ярың үзең белән тиң кирәк.

Ярың үзең белән тиң булмаса,

Юата алмас сине тал-тирәк.

Туса да тусын, ай, ир бала,

Ат өстендә сикереп уйнарга;

Тумаса да тумасын, ай, кыз бала,

Ят җирләргә китеп җыларга.


Елга буена җитүгә, Сөембикә атыннан төште, йөгәнен ташлады да Җәмилә янына килде, кочагына иңде.

– Мөгаллимәм, мөгаллимәм, син, син минем җан тынычлыгым булырсың. Ярый әле разый булдың, рәхмәт, мең-мең рәхмәт сиңа…

– Елама, Сөембикә, күрсәтмә күз яшең кяфергә. Йөрәгенә ут сал, кан булса да какырма. Ят кеше ул безгә, ят. Әйдә, су буена төшәбез.

Елга буена төшкәч, итәкләрен чеметеп кенә тотып, кызлар, кулга-кул тотынышып, комсу ташлыкта челтерәп аккан суга керделәр. Яңа гына яр өстенә килеп туктаган Искәндәр кызларның кызылга ак күн белән чәчәкләп чигелгән болгари итекләрен күрде дә ачкан авызын яба алмый торды. Шулкадәр сылу вә зифа күренделәр кызлар Искәндәргә, ни белән чагыштырырга да белми, бер мәлгә тын алырга куркып торды. Шунда Сөембикә кушучына су алды да эчеп куйды, ахыр:

– Их-ма, Җаеккаем сулары, йөрәгем ярсулары, – дип җырлап җибәрде.

Жәмилә яр өстенә күтәрелде, кинаяле елмая төшеп:

– Күзлебүкән, урысча «елга» ничек була? – дип сорады.

– Мин – Күзлебүкән?! – дип гаҗәпләнде Искәндәр. – Мин— Искәндәр, туташ, Искәндәр, Лександр. Ә «елга», туташ, безнеңчә «река» буладыр. Шундый җыр да бар бездә: «Течёт река широкая…»

– Анысы ни дигән сүз?

– Киң елга ага да ага яисә агадыр да агадыр киң елга…

Җәмилә аңа көлемсерәп карап торды-торды да куе үлән арасыннан баш калкытып торган күкбаш чәчкәсенә таба китте.

Ләкин Искәндәр, авыррак гәүдәле булса да, чәчкәне алдан килеп өзде һәм Җәмиләгә сузды.

– Рәхмәт, күзлебүкән.

– Күзлебүкән – минем кушаматым, туташ. Искәндәр мин, Лександр, димәк.

– Шушы чәчкәне кулыңнан алуга, мин сиңа Искәндәр дия башлармын шикелле. Гәрчә үзеңне яратып бетермәсәм дә.

– Минем бабамны да, атамны да Күзлебүкән дип йөрткәннәр. Ә сез аны һичкемнән ишетми әйттегез, хәйран калмалы хәл.

– Һәр кешенең кушаматы йөзендә булыр, диләр, Искәндәр.

– Минем күземдәме?

– Күзләреңдә.

– Исем йөк түгел, туташ, иңгә төшеп ятмый. Безгә бергә эшлисе.

– Сез хаклы, Искәндәр әфәнде, – диде Җәмилә һәм Сөембикә ягына карап көрсенеп куйды.

Алар куе үлән арасыннан янәшәдән киттеләр. Әле анда, әле монда кызыл, сары, ак вә зәңгәр чәчәкләр таҗларын җәеп утыралар, үлән кыяклары кеше хәрәкәтен сизгәндәй сискәнеп, селкенеп калалар… Биектә-биектә өзелеп-өзелеп тургай сайрый, күк йөзе белән җиһан тигезләшкән югарылыкта ялгыз тилгән канатларын җилпеми генә үзенә корбан күзәтә. Сөембикәнең су буеннан китәсе килмәде. Ул әле һавадагы тилгәнгә карады, әле тургай моңына колак салды. Шул тилгән кебек күккә күтәреләсе иде дә әкиятләрдә генә ишеткән Каф таулары артына китәсе иде. Мөгаллимәсе Җәмилә әйтә: ул тарафларда җәннәттәй урыннар бар, кыш булмый, кар яумый, ә гөлләр җәй буена, ел тирәли шау чәчкәдә утыралар, ди. Аны, Сөембикәне, Кара Идел буена, салкын якларга алып баралар. Ул инде беркайчан да Каф тавы артын күрмәс, җәннәттәй урыннарга күз ташламас. Булачак ире – хан. Иллә ниндирәк ул? Сөембикә белми иде. Шул ук вакытта күз алдына китерергә дә курка. Әле аның күз алдына юантык карсак гәүдәле, ямьсез йөзле берәү булып килә, әле кай ягы беләндер Юныс абасына охшата. Сөембикә, шушы бәйләнчек уйларыннан арынырга теләп, авыз эченнән генә җырлый башлый. Әнә олау да күренде. Кинәт кенә аның күңелен әллә ниткән шатлыклы хис биләп алды. Ошбу олау, йөзләгән-меңләгән кеше аны озата бара ич, алар аның һәр теләген үтәргә әзер торалар. Тиздән олау елга буена җитәр, һәм Сөембикә вәзир Тәбигә «менә шунда, су буенда кунабыз» дияр. Атасының вәзире аңа каршы төшмәс, карусыз буйсыныр, чөнки ул – тиздән ханбикә буласы кеше.

Сөембикә җырлый-җырлый ярга күтәрелде, аның тавышын ишетепме, ишен сагыныпмы, һавадагы тургай, таш кебек атылып, куе үләнгә төшә һәм шым була. Сайрар кош та моңга сусар икән. Әллә соң нәнәш кош хан кәләшен якыннанрак күрергә дип төштеме? Күр, күзәт, нәнәшем: аның өстендә балитәкле алсу күлмәк, яка вә итәкләре кеш тиресе белән каелган, көмеш белән тукылган яшел камзул, куе зәңгәр төстәге бәрхеттән тегелгән калфагының читләренә энҗе-мәрҗәннәр тезелгән, маңгай өстендә, урта бер җирендә, синең күзең хәтле генә асылташ. Муенса ефәк яулыгын җил суырып алып китмәкче, иллә иясе моңа бер дә игътибар итми, аның күз карашы килеп яткан олауда, офык читенә качып барган кояшта. Кичке кояш нурында калфактагы асылташ җем-җем итеп китә, һәм гүя кызның йөзенә ялкынлап ут каба. Сөембикә мөгаллимнәрен куып җитте. Искәндәр мөгаллимәгә тел өйрәтә иде.

– тургай урысча – жаворонок, ә елга, – әйткәнемчә,река, кыз – девица, кәләш – невеста. Суюмбика – невеста, димәк, кәләш, – диде Искәндәр һәм, сирәк тешләрен күрсәтеп, Сөембикәгә таба борылды.

– Ә сиңа татар телен кем өйрәтте, Искәндәр?

– Әнием половчанка иде. Ул мине җырлый-җырлый әлли-бәлли йоклатыр иде, әлли-бәлли итәдер, татлы йокыга китәдер…

– Димәк, син ни урыс түгел, ни татар түгел, – диде Җәмилә, көлә-көлә. – Ягъни син, Искәндәр мөгаллим, сандугач та түгел, карга да түгел, син – саескан.

– Саескан, сорока мин. Да, да, мин – сорока. Хак әйттең, Ямилә туташ.

– Ямилә түгел, Җәмилә, мөгаллим Искәндәр. «Җ» диген әле, әйтик, җилкән, җиләк-җимеш.

– Жиләк-жимеш тамлырак.

– «Ж-ж» түгел, «җ», ертык аваз.

– Мин өйрәнермен, Жамилә туташ. Тырышырмын.

– Мин сине татарчага өйрәтермен, Искәндәр мөгаллим, син мине урысчага. Килештекме?

– Жамилә туташ! Сез мине гаҗәпләндерәсез. Мин – Сөембикә колы. Йосыф бәк шылай диде. Димәк, мин сезне урысчага үрәтәм, ә сез мине…

– Тик син бит кяфер, Искәндәр, кяфер кеше.

– Аллабыз бит бер, Жамилә туташ, бер. Аллага ышануыбыз гына төрлебезнеке төрледер.

Ул арада вәзир Тәби килеп җитте.

– Сөембикә, балакай, бире кил әле, бире кил! – дип, Җангалинең кәләшен үз янына чакырып алды.

5

Кая алып бара аны язмыш, әле йомычка итеп елгага ата, әле өермәгә элеп һавада очыртып йөртә. Сөембикә яхшы аңлый иде, атасы аны Казан ханлыгы белән якынлашу өчен Җангалигә кияүгә бирә. Ни исәбенә корбан итте атасы сөекле кызын?! Ә бит былтырларны гына «җаның теләгән кешеңә кияүгә чыгарсың» дигән иде. Билгеле инде, Казан мәркәзендә атасы теләгән кеше утырмый. Казан каласына, Казан иленә урыс кенәзе кул салган. Мәскәү кенәзе Казанны үз йортым дип бара һәм ханны да үзе утырта. Әнә шул хакта тәфсилләп сөйләде аңа яучы Ибраһим морза, Җангали турында түгел. Бернәрсәне дә яшермәде, хәтта: «Казан халкы сиңа зур өмет баглый, балам», – диде. Нинди өмет, ни кыла алыр ул Казан тәхетендә утыручы ире янында… Сөембикә яшенә хас булмаган уйларга чумды. Айдан артык инде Казан иленә сәфәр кылалар, ә нурлы Казан каласы күренми дә күренми. Саны-хисабы булмаган авыллар, базарлы калалар үттеләр, елгалар кичтеләр, әллә ниткән моңа кадәр Сөембикә күрмәгән кара урманнар аша уздылар. Балачагын далада уздырган Сөембикә карурманга килеп кергәч, шомланып, куркынып киткән иде. Әмма Җәмилә аны тынычландырды. Бу якларда кара урманнар еш очрый, бер дә гаҗәпләнмә, дигән булды. Мөгаллимәсе Сөембикәне тынычландырса да, биредәге манзара ятрак иде аңа. Җиде-сигез яшеннән атта кыю йөрергә өйрәнеп, иге-чиге булмаган далада җил куып атта чапкан Сөембикә өчен еш кичәргә туры килгән инеш-елгалар, мөлдерәп тулган төнбоек чәчкәле күлләр очрату, чытырманлы әрәмәлекләр аша узу, сукаланган басулар, дулкынланган игеннәр, авыл саен буралап күтәргән өйләр күрү, текә ярлардан төшеп, биек тауларга менү, күл-елга буйларында туктап ял итү, тарлавыклар аша үтү үзе бер могҗиза, үзе бер дөнья вә ачыш иде.

«Казанга якынлашабыз» дигәч, Сөембикә үзе дә аңлап җиткермәгән ашкыну тойды. Ә инде биек-биек манаралы мәчетләрне күргәч, «Әнә Казан!» дип кычкырып җибәрүен сизми дә калды. «Мишә» дигән елганы кичкәч, ат тотучылар дугаларга бәйләгән көмеш кыңгырауларны чиштеләр. Җиз вә көмеш кыңгыраулар төрле моңнар чыгарып зеңли башлагач, җитмәсә, атлар да каланы күреп ашыга төшкәч, күңелләр күтәрелеп китте. Ибраһим морза калын тавышы белән җырлап ук җибәрде. Әйе, аңа җырларлык, ул үз дигәненә иреште – кыз-кәләшне алып кайта. Тик, Казанга якынайган саен, Сөембикәдә сагышлы дулкынлану арта барды.

Шулай шактый юл үткәч, көтелмәгән хәл булды. Калага якынлашып килгәндә, кала яклап тузан туздыра-туздыра аларга каршы килүчеләр күренде. Вәзир Тәби арба чүпрәген ачтырды, Җәмилә белән Сөембикә бихуш килеп, тирә-юньне күзәтеп бара башладылар. Ул да түгел, хан кәләшенең арбасын ыспай киенгән, билләренә кылыч таккан, җәяләрен иң аша ташлаган, ук-садаклары көмеш тәңкәләр белән бизәлгән мәргәннәр уратып алдылар. Кәләш арбасы гаскәриләр уртасында калды. Атлар җилле генә юырталар, кыңгыраулар зеңли, күңелләр дулкынлана, Сөембикәнең исә йөрәге күкрәк челтәренә сыймый башлагандай тибә… Атлар шактый зур булган күл буена төшүгә, каршы алучылар килеп җиттеләр, кәләш арбасын туктаттылар. Вәзир Тәби арбадан төште, гаскәриләр биргән ара юлдан каршы алучыларга таба китте. Аңарга олпат гәүдәле Ибраһим морза иярде. Каршы алучылар өлкәннәрне атларыннан төшеп сәламләделәр. Шунда каршы алырга килүче карачы агай күл буенда торган бакалдактагы корабны күрсәтте. Ак җилкәнле кораб йөзеп барган аккошны хәтерләтә, җилкәнне беренче күргән Сөембикә аһ итте. Кораб аңа шулхәтле матур күренде ки, ул, Җәмиләгә сыенып:

– Әллә шул кораб белән барабызмы, Җәмилә, дим? – дип сорады.

«Нугай капкасына, Нугай капкасына!» дип кычкырсалар да, каршы алырга килүчеләр күл бакалдагындагы корабны күзәттеләр. Ул да түгел, Ибраһим морза белән вәзир Тәби кызлар янына әйләнеп килделәр.

– Кинәнәсе ит, Сөембикә, Җангали хан сиңа кораб төзеткән һәм әнә суга да төшергән. Күрәсеңме, күрәсеңме күл уртасындагы утраудагы өйне – сиңа салганнар, сиңа, балакай.

Кай тарафтандыр кәләш туктаган җиргә халык җыела башлады. Вәзир Тәби аларның аяк асларына акчалар сипте.

– Кызым, Сөембикә, сине хан һәм Казан түрәләре вә карачылары Нугай капкасында көтәләр икән. Өс-башыңны рәтлә дә, Аллага тапшырып кузгалыйк, – диде Ибраһим морза. – Вәзир Тәби, сиңа да әйтүем. Акчаң капка янына да калдыр. Халык тәгаен җыела башлап, кыен хәлгә калмыйк. Халык арасында яхшысы, яманы бар дигәндәй.

Атлар Нугай капкасына таба кузгалды. Халык үрелә-сузыла арбада утырган Сөембикәне карый, Җангали хан кәләшен, гүзәллеге турында еракларга даны таралган Йосыф кызын. Кәләшнең нурлы йөзен күрүчеләр арасында аһ итүчеләр, ваһ итүчеләр бар, артык исләре китмичә, борылып китүчеләр дә күренгәли. Чынлап та, Казан кадәр Казанда кыз беткән идеме ханзадәгә. Тик хәзер бала-чагасы, балигы-олысы ике якта да вәзир Тәби көмеш акчаларын ябырылып җыя. Алар өчен бу күктән төшкән табыш ич. Әнә шулай Нугай капкасына да җиттеләр. Капка канатлары киң итеп ачылган, асма күпер төшерелгән, басмадан капкага кадәр, эчкәре таба да зәңгәргә ак буй төшкән палас җәелгән. Вәзир Тәби, Йосыф бәкнең өлкән угланы Юныс морза, Сөембикә белән Җәмилә шул палас буйлап капка яры торган кала карачылары вә түрәләренә, алар арасындагы киемнәре күзгә бәрелеп торган кияү-ханга таба кузгалдылар. Быргылар кычкырды, кыл тарттылар, сыбызгылар сызгырттылар. Җангали хан өстендә елкылдап торган озын чапан, башында асылташлар белән бизәлгән, читләре кеш тиресе белән каелган алтын таҗ. Хан таҗы. Хәйран килешеп тора тагын үзенә. Тик кияү егет үзе генә буйга карсаграк та, бите җәйпәгрәк тә, күзләре кысынкырак шикелле. Сөембикә белән Җәмилә артыннан җиде кыя атлый, алар кәләш янындагы нур өстенә нур булып кунганнар сыман. Капкага җитәр-җитмәс, вәзир Тәби кызларны алга чыгарды. Ике якта да тынып калдылар. Кызлар, вәзир Тәби ым кагуга, җыр башлаячаклар. Сөембикә җаны-тәне белән тоеп тора, Казан түрәләре вә карачылары һәм халкы да кәләш гүзәллегенә сокланып туя алмыйлар. Шул хакта кычкырып-кычкырып сөйләшәләр, хәтта моны Сөембикә үзе дә ишетә иде.

Ул арада вәзир Тәби тамак кырды, көйчеләргә кул изәде. Казан каласын, елга буйларын моң күмеп китте. Халык тынды, кызлар җыр башлады:

Ай, имештән-имештән,

Тун төймәсе көмештән;

Кодаларыбыз, сезгә әйтәм:

Нинди бирнә бирмештән?


Капкадан Ибраһим морза егетләре чыкты. Ыспай киенгәннәр: көмеш чиккән түбәтәйдән, җем-җем иткән камзулдан, болгари итекләрдән. Елгырлар, җитезләр, көр тавышлылар. Вәзир Тәби көйчеләре туктауга, казанлыларның көйчеләре күтәреп алдылар. Егетләр җыр башлады:

Талдан талга ефәк элдем,

Тарта-тарта талчыктык;

Озын юл үттегез, кодачалар,

Көтә-көтә сезне зарыктык.


Вәзир Тәби кызлары вә көйчеләре күтәреп алдылар:

Әй, ай батсын иде, ай батсын,

Айлар баткач, якты таң атсын;

Нугай кызы сезгә килде,

Йорт анагыз аны яратсын.

Атлар җиктем яратып,

Кыйблаларга каратып;

Кызыбыз белән сезгә килдек,

Ханзадәгезне яратып.


Вәзир Тәби белән Ибраһим морза бер-берсенә каршы киттеләр, кушкуллап исәнләштеләр, битләрен биткә куештылар да теге яктан да, бу яктан да җырчы кызларны вә егетләрне чакырып, көйчеләрне кушып, җыр башларга ирештерделәр. Көй башлануга, алдан өйрәнеп куйган кебек, кызлар белән егетләр беравыздан җырлап җибәрделәр:

Ике Идел пар килгән,

Агар җире тар килгән;

Багдатта юк, Мәккәдә юк

Сезнең кебек пар килгән.


Шулай диделәр дә кызлар белән егетләр әле Сөембикә ягына баш иеп кул җәйделәр, әле Җангали хан ягына. Һәм янә дәвам иттеләр:

Челтерәп ага суыбыз,

Ялтырап ката бозыбыз;

Арысландай егетебез,

Зифа икән кызыбыз.


Көйчеләр икенче такмакка күчтеләр, җырчылар дәвам итте:

Кара гына болыт, ай, киләдер,

Урман буйларын иңләп;

Ай, сезне – безгә, безне сезгә

Хода үзе кушты җитәкләп…


Сөембикә аның күзләренә күтәрелеп карарга базмады. Ул үз кызларының җырын ишетте, кияү ягындагы егетләргә күз төшерергә җөрьәт итте, ахыр күзен күтәрә алмады. Оялмады да, әмма күтәрелеп багарга кодрәте җитмәде. Ниһаять, аны, ике яктан җитәкләп диярлек, кияү егете каршына алып киттеләр. Кияү егете дә аңа таба кузгалган икән, ул аның аяк хәрәкәтеннән күреп алды. Аяк астында йомшак келәм, капка башында төрле төстәге әләмнәр, хан тирәли затлы киенгән куштаннар… Ул аларны күрә дә, күрми дә кебек. Ниһаять, Сөембикә башын күтәреп Җангалигә карады. Хан янәшәсендә дәү гәүдәле имам хәзрәтләре, имамның башында зур яшел чалма, өстендә яшел атлас чапан. Озынча йөзле, кылыч борынлы, Җангалигә капма-каршы кыяфәтле адәм. Җангали исә чынлап та җәйпәк кабак йөзле, почык борынлы, кысык күзле. Сөембикә карашын янә имам хәзрәтләренә күчерде. Өлкәнрәк булса да, сөяге затлы иде имамның. Үзендә карашын тоеп, имам хәзрәтләре аңа тыенкы гына елмайды. Сөембикәнең озын керфекләре чәчкәгә кунган күбәләк очып китәргә җыенгандай лепердәп куйдылар. Имам хәзрәтләре тыенкы гына аның кулыннан алды, кулын Җангали кулына салды. Кулы тирләгән, бармаклары сынсыз йомшак иде Җангалинең. Сөембикә аңа күтәрелеп карады, елмаерга итте, иллә ихласи елмаю килеп чыкмады, киресенчә, булган тамашага йөрәге кысылып куйды. Беренче тапкыр күзе төшүгә үк ошатмады киявен Сөембикә. Аллаһы Тәгалә ярлыка күрсен. Фәрештәләр әйткән бит: адәм баласының тәүге карашы— Аллаһы Тәгаләдән, икенчесе – адәмнән, өченчесе – шайтаннан, дип.

– Төкле аягың белән, балакаем! – диде имам хәзрәтләре, кулын ычкындырып.

Җангали исә аның кулын кыса, нидер әйтергә теләгәндәй итә иде. Җангалинең кыланышы, кулын кысуы, кулының дымлы булуы Сөембикәнең тәмам зиһенен чуалтты, шул ук вакытта кулын тартып алырга да кыймады. Калганын аз хәтерли Сөембикә, гелән төштә кебек узды каршы алу мәлләре. Җангали аңа нидер әйтте, кайдадыр әйдәде. Шул мәлдә Сөембикәнең мизгел эчендә күз алдыннан күргән-белгән егетләре, таныш-белешләре үтте. Җангали хан, аның булачак ире, аларның берсенә дә охшамаган иде.

Ләкин икенче мәлдә инде ул киявенә елмайды, ягымлы итеп дәште, исән-имин тордыгызмы, диде бугай. Ул Йосыф бәк кызы иде. Сөембикә ни өчен бирегә килүен яхшы белә. Аны бирегә атасы җибәрде. Ә сөйкемле кызы Сөембикә беркайчан да атасы сүзеннән чыкмаячак, чыкмас та, Җангали – хан, Казан мәмләкәте ханы, ә ул ханбикә булыр, Казан мәмләкәтенең ханбикәсе. Атасы аңа кат-кат: «Хатын – елга, хан – аның яры», – дип әйтте. Елга ярларына буйсынып ага. Аллаһы Тәгалә аның язмышын үзгәртмәсә, ул да агар, бәлкем әле, ташулар килгәч, ярларны да җимерер, үзенә яңа юл салыр.

6

Казанда Искәндәр өчен яңа тормыш башланды. Казан халкы аңа ошады. Тик гаҗәпкә калганы шул булды: аны берәү дә чит итмәде. Сарайда дәрәҗәле мөгаллимнәр санында йөрде, хәтта мәчеткә дә кереп чыккалады, әмма муеныннан тәресен салмады, мөселманнар алдында тора салып чукынмаса да, рухы, җаны, тәне булган Гайсә пәйгамбәрне еш кына исенә төшерде, авыз эченнән генә булса да, «рәхмәтеңнән ташлама» дип ялварды. Искәндәр ислам диненең җисмен белми иде. Изге юлдан язмас өчен, шайтан котыртуына каршы догалар укыды, мәкердән сакланды. Көненә биш тапкыр намазга утырган татарларны ул гомумән аңламады, артык диндар кешеләрне фанатикларга тиңләде.

Көннәрдән бер көнне олуг кенәз воеводасы Василий Пенков аны үз йортына чакыртып алды. Ошбу воевода хакында тәгаенләп ишеткән булса да, Казанга килгәннән бирле күзенә күренгәне юк иде әле. Аннары ул воевода белән кызыксынмады да. Җангали ханны «тегене болай ит, моны тегеләй ит» дип өйрәтеп тора дип сөйләделәр. Шулай сөйләсәләр дә, Искәндәр аны хан янында бер тапкыр да күрмәде. Хан диван җыйганда, гадәттә, мәҗлестә шәех Мансур, Булат бәк Ширин, аның хатыны Хөршидә, карачылар, угланнар утырырлар иде. Ул, гомумән, дәүләт эшләренә, биредә барган сәяси хәлләргә тыкшынмады. Һәр көн диярлек Сөембикә белән Җәмиләгә урыс язмасыннан сабак бирде һәм үзе дә алардан татар телен камилләштерү белән бергә гарәп-фарсы телләреннән сабак алды. Җангалигә кияүгә чыккач, ханбикә булып алгач, Сөембикә тагын да сөйкемлеләнеп китте, шул ук вакытта гаять дәрәҗәдә җитдиләнде. Еш кына Мәскәү түрәләре белән кызыксынды, чыгышларын ачыклады. Христиан дине белән таныш булса да, ул турыда да сораштырырга кыйды. Искәндәр бик теләп барысын да сөйләде, яхшысын яхшы дип, яманын яман дип. Искәндәр янә бер нәрсәгә игътибар итте: ханбикәнең йөзе-чырае гына, сыны-гәүдәсе генә түгел, хәтта тавышы да нәфисләнгән, гыйффәтләнгән иде. Бу сыйфатлар ханбикәнең зифалыгын, гүзәллеген тагын да арттыра төшкәннәр сыман. Күз карашларына кадәр үзгәргән. Барысыннан да, хәтта үз-үзеннән дә яшерергә тырышса да, Искәндәр аңа күргән көннән гашыйк иде, җисми яктан гына түгел, хиссияти сурәт аша да. Сөембикәнең бәрхет тавышын ишетүгә, аның тәне кымырҗып, йөрәге кага башлар, зиһене чуалыр иде. Ул аны еш кына төшендә күрде, ләкин беркайчан да аңа якыная алмады, ниндидер ят вә сихри көч хәтта төшендә дә аны ханбикәгә якын җибәрми иде, бер читтәрәк тота иде. Төшендә ул аның белән сөйләшә алмады, гәрчә үзе дәшеп караса да. Йоклар алдыннан да, йокыда да аның өчен ханбикә фәрештәгә әверелде. Шушы җисми булмаган телсез ләззәт аңа үзе дә төшенеп бетермәгән көч вә гайрәт һәм ышаныч бирер иде. Ханбикәсе төшенә кермәгән иртәләрдә күзләрен ачуга, бер ноктага текәлеп, бик озак уйланып ятар, Сөембикә тарафыннан яманлык көтәр иде. Хәтта шуңа охшаш интегү, сагышлану, изалану да аңа кабатланмас ләззәти рәхәт кояр иде.

Казанга килүенең беренче кышында ук бу хис тагында көчәеп, аны тәмам гасага салды. Әйе, ул аның колы һәм колы булып калыр да, гәрчә үзен беркайчан да кол сыйфатында тоймаса да. Чөнки аны сарайдагы барчасы хөрмәт итә. Ул— ханбикәгә, ханбикә аңа сабак бирә. Ә ул гүзәл зат юк-юк та синең күзләреңә тутырып карый, әллә ихласи, әллә юри: «Мөселман булсаң икән, Искәндәр», – дип уфтанып куйгандай итә. Шунда барысы да асты өскә килә, Искәндәр сөйләр сүзен, фикерен онытып, баскан җире убылмагае дип, ни бар, шуңа тотына, бармак буыннары агарганчы урындык терәген кыса. Аның бу халәтен күреп, ике хатын-кыз да беравыздан диярлек кеткелдәп көлешеп алалар. Көлсеннәр, Искәндәр риза, тик яннарыннан гына кумасыннар. Җәмилә дә аны ят итми башлады, урыс телен бик тиз үзләштерде, еш кына урысча дәшә, хәтта яза-сыза да әле. Бу туташның сәләтенә, сабакны тиз үзләштерүенә Искәндәр сокланып бетә алмый. Тик менә үзе генә гарәпчә бик авыр аңлаша, бик тиз татарчага күчә, татарча исә ул алардан да калышмый шикелле инде.

Искәндәр бүген ял итә. Җәмилә аңа сарайга килергә кушмады, ханбикә Юныс абасы урнашкан Арча каласына юнәлә, диде. Бик әйбәт, Искәндәр, ниһаять, олуг кенәз воеводасын күрер. Ни әйтер аңа воевода, хан өстеннән күзәтүче, ханга киңәш биреп торучы адәм? Ниндирәк зат воевода Василий Пенков, киләчәккә уй-максаты нидән гыйбарәт? Аннары, нигә аңа ханбикәнең мөгаллиме, ул гынамы колы? Абасы аны ханбикәгә кол итеп биреп җибәрде бит. Аннары ул – митрополит кешесе, аңа бары тик ул боера ала…

Искәндәр тәрәзә каршына килеп басты. Тышта кар ява, ялкауланып калган кар бөртекләре алпан-тилпән килә-килә очынып җиргә төшәләр, җир өсте инде ап-ак, ә кар бөртекләре һамантөшәләр дә төшәләр. Чарасыздан, ирексездән, ни теләптер, бер Хода белә.

Искәндәр акрын гына киенде, тышка чыкты, ап-ак карга басты да тынып калды. Учын җәеп салды, кар бөртекләре учына төштеләр дә шундук эреп юкка да чыктылар. Сәер, кеше гомере дә шулай бит. Ходай Тәгалә аны сиңа бирә һәм, тели икән, ала да. Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында, ди Җәмилә туташ. Аллаһы Тәгалә Газраилгә адәми затларның җаннарын тәннәреннән аерып алу йөген йөкләгән. Ул һәр адәмнең ошбу дөньяда ризыгы бетүен алдан белер һәм җанын алырга килер. Кыямәт көндә җан белән тән тагын очрашырлар, дип аңлатты. Әйе, карны да Аллаһы Тәгалә яудыра, җирне дә ул яшәтә, сине дә – һәммәсен дә. Әйе, Искәндәр, сиңа биргән гомерне дә кайчандыр Газраил фәрештәләре килеп алачак. Тик бүген әҗәл бер нәрсәне аннан ала алмас – мәхәббәтне. Хәтта Аллаһы Тәгалә дә адәми затның мәхәббәтенә изге хис дип кагылмаган.

Воеводаның йорты хан сараеннан ерак түгел, Искәндәр шунда таба атлады. Кемнәрдер аңа каршы булды, ул аларга баш иеп сәлам юллады, хөрмәтләп дәште, изгелек теләде.

«Василий Пенков, Василий Пенков, – дип тәкрарлады Искәндәр. – Ниндирәк кеше син? Ни йомышың төште ханбикә мөгаллиме Искәндәргә?» – дип уйланып барды Искәндәр. Аны бирегә агасы Пётр Тургенев җибәрде. Митрополит Даниил белән сөйләшеп, төп максатын үзе дә белеп бетерми бугай. Бүген Даниил юк, вафат дигән булдылар. Искәндәр төпченмәде. Вафатмы, монастырьга илтеп япканнармы, аңа барыбер иде. Митрополит Даниил урынына Новгород вә Псков рухание Макарийны билгеләгәннәр. Имеш, бүген яшь кенәзне ул күзәтә, ул тәрбияли. Митрополит Макарий бала кенәзне рухи ата Сильвестр кулына биргән икән дигән хәбәр иреште. Ошбу хәбәр килеп ирешкәч, Искәндәр нигәдер: «Димәк, яшь кенәзне диндар итеп тәрбияләячәкләр, – дип уйлады. – Инде ахыры гына хәерле була күрсен. Бишектәге баланы бишкә үзгәртеп була, диләр. Чөнки ил башында диннән коты алынып яшәгән кенәз утырса, урыс халкына яман булып куюы бар».

Һава саф, очына-талпына төшкән кар бөртекләре әле битенә, әле мыегына куна. Сакалны ул сарай карачылары кебек түгәрәкләп, матур итеп кырка. Ничек тә Казан кешесенә охшаргатырыша иде, аннары ханбикәсенә, әйе, бигрәк тә ханбикәсенә. Аны берәү дә Казан дәүләте карачыларыннан аерырга тиеш түгелләр. Тел белән дә, кыяфәт белән дә, хәтта чәч вә баш киемендә дә ул алардан калышмас. Воеводадан кайтканда ук, ул чәч кыркучыга керер, нәкъ карачыларныкы кебек ялтыратып ук булмаса да, чәчен алдырыр. Шуннан ул бөтенләй Казан кешесе булып китәр, аның бу кыяфәтен күреп, ханбикәсе дә кинәнер.

Искәндәр очлы башлы кара бүреген күзенә төшереп үк батырды. Әйе, бу бүрекне дә ташлыйсы булыр. Казан халкы затлы бүрекләр кия, читләрен кеш тиресе белән камый, бәрхеттән тегә, Бохара сәүдәгәрләре ул тукыманы Казан базарыннан бер дә өзмиләр. Бай, бай яши Казан халкы, шуңа бераз гамьсезрәк тә бугай, чөнки тик торганда Мәскәү кенәзенә баш иеп тормас иде. Гамьсезлек шул көнгә калдырды бугай Казан халкын. Карачылар кебек киенергә аның акчасы бар, ханбикә дә кул очына биреп тора. Бу кара киез бүрекне аңа Пётр агасы биргән иде. Син урыс, киемең дә, кыяфәтең дә урысныкы булсын, диде. Имеш, соңрак, үз кешеләре була башласаң, үзең карарсың. Һәм менә ул көн килеп җитте. Аннары аның Пётр агасы биргән берничә тәңкә алтыны бар, бүреккә генә түгел, ат-тарантас алырга да җитәчәк. Тик аңа соңгысының хаҗәте юк, ханбикә барысын да кайгырта. Аны көнаралаш булса да күрү, көнаралаш булса да аңа сабак бирү үзе бер бәхет иде. Аннары Җангали хан да Искәндәрне ят итмәде, аның белән карачылары кебек сөйләште, хәтта киңәш-сабак алган чаклары да булды. Урыс арасында тәрбия алгангамы, Җангали хан үзен аның белән иркен тотты, хәтта ауга да алгалады. Искәндәр үзе дә һәрчак Җангалигә ярарга тырышты, аның ук-садагын тотып йөрде, кайчак хәтта туфракка төшеп түбәнсенде. Моны ул бары тик бер максат белән эшләде: ханбикәдән читләштермәсен. Сөембикәне күрү аңа никадәр куаныч-бәхет вә яшәү дәрте китергәнен бүки гәүдәле Җангали ханга аңларгамы соң?! Аннары аңлый микән бу хан гүзәллекнең ни икәнен? Сөембикә бит дөнья фәрештәсе, ил зифасы. Сын дисеңме үзендә, гыйффәтлелек вә мөлаемлык дисеңме, акыл турында әйтеп тә торасы килми— падишаһларга тиң фикер иясе. Күркәм мөнәсәбәте, затлылыгы, нәзакәтлелеге белән күпләрнең күңелен әсир иткән хатын. Җәмилә мөгаллимәсе тагын, аның бәрхет тавышы, саф, инсафлы, итагатьле булуы, өч-дүрт телдә камил сөйләшүе… Йа Хода, бирсәң бирерсең икән кайберәүләргә затлылыкны вә гыйффәтлелекне! Ханбикәсе белән Җәмиләгә сабак биргәндә, Искәндәрнең дә теле шигърияткә омтылды, җаны күккә ашты, бер чарасызланды, бер илһамланды. Ошбу яшендә бу тиңсез бәхетне кем генә тоя алды икән… Юктыр, андый кеше тумагандыр әле, ул кеше бер булса Искәндәрдер.

Капка башында ук сакчы тора. Искәндәр аңа урысча дәште, баш иеп исәнләште. «Христос воскрес!» – диде. Белә иде ул урыс халкының йомшак җирен. Бүген Покров көне. Ни кыш, ни көз түгел. Бу көнне урыслар бәйрәм итә. Көзге эшләр беткән, туйлар башлана. Покров бәйрәменнән соң хайваннарны кырдан алып кайталар, кызлар егетләрен көтеп кич утыра. Ир-ат исә эш бетүенә кинәнеп эчә-сала башлый. Мөселман халкы бу бәйрәмгә битараф. Аның каравы аларның каз өмәләре бар – ул да бәйрәм. Ни өчен килә соң әле ул воеводага? Менә анысын тәгаен генә белми Искәндәр, әмма аягы тартудан да ваз кичә алмады – килде. Воевода аңа үтеп барганда гына: «Миңа да кереп чык», – дип әйтте. Чакыру да, чакыру да түгел иде. Казанга воевода баш, диделәр. Ләкин Искәндәр аңлады, Җангали хан бөтенләй диярлек воеводаны күрми, аның белән киңәшми, үз җаена яши бирә. Искәндәр һични аңламады. Бәлкем, шуңа юнәлүедер воеводага, шуны ачыкларга. Кем монда түрә? Ханмы, Мәскәү воеводасымы? Хак Тәгаләдер, Искәндәр күрә, Җангали хан дәүләт белән идарә итүдән ерак йөридер. Аның бар кайгысы – хатыны Сөембикә һәм ау. Воевода Василийны еш кына Булат бәк Ширин белән күрә Искәндәр. Мансур шәех тә алар тирәсендә урала. Булат бәк Ширин хатыны Хөршидә бикә исә Сөембикә яныннан китми. Килен дә килен, килен дә килен дип, авызын да япмый. Аларның берсе дә Искәндәргә ошамый. Ул хәтта Җангали ханны кызгана башлады. Ошбу түрәләр олуг ханны курчак урынына күрәләр кебек иде.

Алгы якка керде. Аны карусыз эчкәре әйдәделәр. Ахыр озатучы сакчы бераз көтеп торырга кушты. Воевода янында кемдер бар икән. Сакчы чыкты, воевода ишеге ярымачык калды, эчтәге тавыш ишетелеп тора. Искәндәрнең таныш тавышны ишетүе булды, аркасы чымырдап китте. Воевода янында Җангали хан утыра иде.

Җангали ханнан барысын да көткән иде ул, иллә болай ук булыр дип һич тә уйламаган иде. Әгәр дә мәгәр Җангали чын вә хак хан икән, ул воеводаны үз янына – сараена чакыртып алырга тиеш иде. Ә монда воевода мескен ханга боерыклар биреп утыра. Йа Хода, кемгә тарды Казан мәркәзе, бит аты-даны дөньяга таралган дәүләт иде. Агасы Пётр Тургенев тикмәгә генә кисәтмәгән икән, Нугайда ук: «Син, Лександр, сак бул анда, этен-бетен тыңлама. Максатың – акрынлап изге динне тарату, аның ислам диненнән өстенлеген исбат итү. Митрополит сине шул максат белән җибәрде. Тик моны шундый астыртын эшлә ки, берәү дә искәрмәсен, шайтан үзе дә хәтта. Искәрдеңме, Лександр?»

Искәндәр шунда агасына кат-кат ант итте. Чөнки агасы Пётр Тургенев: «Юкса сиңа да, миңа да, нәселебезгә дә көнбетәр», – дип кисәткән иде. Ә алар нәселе борынгыдан килгән Глазатыйлар, затлы нәсел, Владимир нәселләре. Әйе, Искәндәр чамалый, монда килгәннән бирле ул гүя сират күпереннән йөри. Һәм аек белә: ул сындымы, агасына да, нәсел-нәсәбәсенә да көн бетәчәк.

Пётр Тургенев кебек кешеләргә көн бетүен раслаган кебек, Мәскәүдән еш кына берсеннән-берсе яман хәбәрләр килеп тора. Балигъ булыр-булмас тәхеткә менгән Иван IV кансыз кеше икән, кенәз Андрей Шуйскийны этләрдән талатып үтерткән һәм шактый байларның башына җиткән, диделәр. Хактырмы бу хәл, юктырмы, күңел шомлана, башка төрле уйлар килә. Ә бит ул теләгән хәлдә Казанда да кала ала. Әйтик, ислам динен кабул итәсе дә… Эчми тора алыр, чучка итен ашамаганнан да бүген торып, иртәгә үк үлеп китмәс. Яшиләр бит әле мөселманнар шәраб суырмый, чучка итен ашамый, яшиләр, шул ук юлдан, шул ук сукмактан йөриләр, шул ук суда коеналар, шул ук кое суын эчәләр. Ким җирләре юк та юк, артык җирләре дә күзгә ташланмый. Димәк, ислам динен кабул иткәндә дә, ошбу дөньяда бәхетле яшәп була икән. Тик моның өчен яныңда җаның сөйгән кешең генә булсын. Ә Искәндәрнең андый кешесе бар, иншалла, диләрме әле…

Искәндәр эчке яктан ишетелгән сүзләргә колак салды.

– Эч, эч, Җангали, – диде воевода. – Мин монда чакта син берәүдән дә курыкма. Ни сөйләмәс тә, ни таләп итмәс ул нугай кызы. Күрәм ич, ул сине яратмый. Кем хатын ярату белән исәпләшә хәзер. Син мин кушканны гына эшлә, Җангали. Угланнарга җай бирмә. Мансур шәех урында ята, диделәр, аякка басмаса, кемне тәкъдим итәргә исәбең?

– Бу хакта миннән киңәш сорамыйлар, воевода. Моны исламиянең олуг мәҗлесе хәл итә. Мансур шәехнең Бохарада укып кайткан Колшәриф атлы угланы бар. Белемле, итагатьле, халык үзен ярата, миңа да ошады. Куялар икән шул адәмне, мин ризалыгым биререм, воевода.

– Ашыкма, Җангали, ашыкма. Әүвәл башта мин Булат бәк Ширин белән киңәшләшеп карыйм. Ул риза икән, Колшәрифне сараеңа дәштер, уй-ниятеңне җиткер, боерык синнән чыккан кебек булсын. Әгәр дә мәгәр Колшәриф килми икән, гафу ит, Җангали, мин аны уздырмам. Ни тырышсалар да уздырмам. Минем рөхсәтемнән башка ул адәм шәех дәрәҗәсенә ирешә алмас. Без аны юк итәрбез, йә ул батып үләр, йә ат астында калыр, йә манарадан егылып төшәр. Аңлаштыкмы, Җангали хан?..

– Бихуш, бихуш, воевода, син дигәнчә булыр, борчылма.

– Менә шулай диген, Җангали. Юкса сырт кабартыпутырасың. Адашым мәрхүм бөек кенәз Василий мине бирегә тикмәгә генә җибәрмәде. Ул миңа үзенә ышанган кебек ышана иде. Хак Тәгалә угылы Иван IV дә ышаныр, аның йөзендә анасы Елена, дим. Без, Җангали, синең белән уртак тел табарбыз. Онытмасаң иде – син кенәз теләге белән Казан тәхетендә утырасың, кенәз теләге белән сылуларның сылуы нугай кызына өйләндең. Түшәктә ничегрәк соң ул чибәр, ә, Җангали хан?.. Йә-йә, кызарынып утырма. Синең бит монда каравыш хатыннан кызың да бар… Яшереп тотасың… Гүзәл хатының күрсә йә белсә… Курыкма, курыкма, Җангали, мин әйтәсе кеше түгел, ләкин без капчыкта ятамы… Ни, син аны Касыйм каласына озат. Тик бу хакта берәү дә белмәсен. Ханбикәңә бу хәлләр сүрелә төшкәч әйтерсең…

– Мин бу хакта уйлап карармын, Василий.

Воевода исерә төшепме, кыланыпмы, торып, Җангали хан янына килде, иңеннән кочты бугай, яман сүзләр ычкындыра башлады. Татарлар тегеләй дә татарлар болай. Аның һәр сүзе Җангали хан йөрәгенә түгел, ни сәбәпледер Искәндәр йөрәгенә агулы ук булып кадалды. Нигә шулай ханны кимсетә? Килешми, килешми. Казан мәркәзе түрәсе лә ул, олуг хөкемдар, хакимият башлыгы!

Эчке якта янә воеводаның күкрәк тавышы ишетелде:

– Инде, бар, кайт, Җангали, сылуың янына кайт. Син, брат, җәннәттә яшисең. Утраудагы өең ни тора! Тирәли аккошлар йөзә, сайрар кош-кортның исәбе-хисабы юк, диләр. Имеш, андый күркәм сарайны Мисыр патшалары да күрмәгән.

– Фиргавеннәре, – дип төзәтте воеводаны кара коела башлаган Җангали хан. – Мин китим инде.

– Юл аягыңа тагын берне салып куй. Мә, кабып та куй. Чучка ите түгел, кош ите. Ышанмасаң кабып кара…

– Рәхмәт, китим инде, соңга калуым бар. Китим. Ханбикәм соңарып йөрүемне яратмый.

– Хе-хе, хак әйтә, соңарма, вакытында күңелен күр. Хатын-кыз песекәйләнүне ярата бит ул. Сөй, назла, тик вазифаңны да онытма, Җангали хан. Һай, бер җырлап җибәрәсе иде дә… Бүген Покров бәйрәме. Менә нинди көндә килдең син миңа, Җангали хан! Рәхмәт! Ишетәсеңме син, Җангали хан, дим… Тю-тю, миңа бит әле тагын бер кунак килергә тиеш иде… Ә син, бар, кит, Җангали хан, кит, вакыт, шикләнә башларлар…

Аяк тавышлары ишетелде, Искәндәр каршы яктагы ишеккә ташланды, ачып керде, сак кына япты. Артына әйләнеп караса, шым булды, аңа исе-акылы китеп воеводаның пешекчесе карап тора иде.

– Христос воскрес! – диде аңа Искәндәр.

Бавырчы тиз-тиз чукынып алды.

– Воистину воскрес, – диде бавырчы. – Үт, утыр, кунак бул.

– Рәхмәт. Мине хуҗаң дәшкән иде.

– Ул хәзер бушый, ханны гына озата да, – диде пешекче.

– Син күптәнме монда?

– Кенәз мине үзе белән алып килде, өч ел була инде. Ә син?

– Мин дә өч елга якын торам инде.

– Мин бу хакта беләм, воевода сөйләде. Лександр, ханшага сабак бирүче. Матур диләр шайтанны, хакмы шул?

– Чибәр, – диде Искәндәр, ниндидер үзе дә аңлап бетермәгән килешсез әңгәмәгә кереп китүен тоеп.

– Бар, кер, – диде бавырчы. – Хан чыгып китте.

– Әллә хан сакчыларсыз килдеме?

– Җангали ханны күбрәк урыслар саклый хәзер, Лександр. Килгәлә, дөньяң онытма, ошадың син миңа. Бу эчкече киткән чакта кил, эчләр бушанганчы сөйләшеп утырырбыз.

– Рәхмәт, – диде Искәндәр һәм ишектән сак кына чыкты да воевода бүлмәсенең ишеген ачты.

– Мөмкин булырмы?

– Кер әйдә, кер, тартынып торма. Лександр бит әле син. Әйе, Лександр Глазатый. Ишеттем, җиткерделәр. – Воевода ишарә белән генә аңа урын күрсәтте. – Утыр, әүвәл ашап алыйк.

Ул да түгел бавырчы коштабак белән түтәрәм-түтәрәм ит китерде, бер кувшин эчемлек куйды.

– Аша, соңыннан эчәргә салырмын. Чучка итен күптән ашаганың юктыр.

– Юк, – диде Искәндәр, иткә үрелә-үрелә.

– Тәмам татар булып беткәнсең бит, Лександр. Сакалың да, кыяфәтең дә. Монысы әйбәт. Шулай кирәк. Син аларның кешесе булырга тиешсең. Тәмам үз кешесе. Менә шундый боерык сиңа воевода Василий Пенковтан.

– Кем боерды?

– Анысы сиңа кирәкми, мин боердым. Ә боерыкны үтәргә тиешсең. Шулай, Лександр, шулай. Мин дә монда кеше боерыгы белән килдем, үзем теләп түгел. Ашап кына утырма, эч тә. Эч, эч, мондый эчемлек сиңа тимидер әле.

– Кирәге дә юк, мин гомумән эчмим, – диде Искәндәр, майлы кул-авызын чүпрәккә сөртә-сөртә.

– Миңа килгәч эчмичә булмас, брат. Тот! – дип, кырыс кына кружканы сузды Василий Пенков. – Мин бер утырганда дүртәр кружка чөмерәм. Һәм күземә дә төшми. Тот бер кружка, соңыннан күз күрер.

– Мин чынлап та эчмим, воевода. Эчмим, ярамый миңа.

– Басурманмы әллә син?! Эчәсең, урыста эчмәгән кеше юк, булмас та. Ходай аны үзе безгә кушкан. Эчәргә, кирәк икән – эчеп үләргә. Тот, диләр сиңа! – дип кычкырды воевода.

Искәндәр аның калтыранган кулыннан кружканы алды, авызына китерде.

– Менә шулай, урысмы син, юкмы?! Син тәмам шаккатырдың әле мине, Лександр. Чынлап. Ярты гасырым тутырып барам, синдәй урысны күргәнем булмады әле, билләһи. Беләсеңме нәрсә, Лександр, урыс кешесе эчеп батырая, эчеп батыр була, эчкәч куәт керә аңа. Әйтәм бит, Хода безгә шулай кушкан, һәм без аны рәнҗетмәскә тиеш, Христосны, дим, Аллабызны. Аннары, бүген бәйрәм. Покров көне. Бавырчы! – дип кычкырды Василий Пенков. – Хак әйтәмме?!

– Шулай, шулай, хуҗам, сез хаклы.

– Әнә бит, бавырчы да раслый. Ул чын урыс, бирсәң, улда эчә. Эчәсең бит, холоп? Эчәсең, эчәсең. Кил, үзең салып эч. Ә син мине тыңла, Лександр. Син мине исерек дип уйлама. Баш эшли минем, ничек кенә эшли әле. Митрополит Даниил юк ителгәч… ни, хаталанам бугай, аны, миңа калса, монастырьга озаттылар, аннары җан тәслим кылды диячәкләр. Ул, беләсеңме, нишләгән? Яшь кенәзгә комачаулаган. Әйе, сүзен бирмәгән, гүя аркылы төшкән. Шуннан митрополитны алыштырганнар, Новгородтан башканы китергәннәр. Аты Макарий, диделәр. Каты куллы зат, диделәр. Безнең халыкка шундый кирәк тә, башкача тыеп булмый башлый аны. Син инде, Лександр, ил башында сабый кенәз утыра дип уйлыйсыңдыр, хаталанма, тәхеттә кенәгинә Елена Глинская утыра, ул хакимлек итә хәзер, һәммә нәрсә аның кулы белән эшләнә. Әлбәттә инде, митрополит Макарий да читтә басып тормыйдыр. Кыскасы, яшь кенәзнең дә, кенәгинәнең дә язмышы хәзер митрополит кулында, ә синең язмышың, Лександр, минем кулда. Искәрдең? Менә шулай. Мин – кенәз, ә ул – хан. Ә сине миңа ханбикә колы, диделәр.

– Колы түгел, мөгаллиме, мин аңа урыс теленнән сабак бирәм.

– Изге эш, хуплыйм. Ләкин син барыбер аның колыдырсың, Лександр. Без аны белербез. Мин беләм, сине ислам динен кабул иткәндә генә коллыктан азат итәчәкләр. Ләкин ошбу кыргый дингә керергә сиңа әмер килмәде әле. Килгәч, күз күрер. Әлегә ашыкма, әлегә биргәннең битенә карамый гына эчә тор. Мин беләм, Җангали хан йомшак табигатьле зат, бар нәрсәгә дә күнә торган кеше. Тик соңгы вакытта мин аңарда үзгәреш күрәм. Хатыны ягына авыша башлады кебек хан. Тел төбеннән үк сизәм. Әйтерең бармы, ханбикә акыллы, сәяси яктан да нык дагаланган, ни теләгәнен бик әйбәт белә.

– Җангали хан әйбәт кеше, рәнҗетмәсәң иде син аны, Василий агай.

– Һы-һы, менә телең дә ачылды… Ә кем аны, – Василий Пенков өстәлгә ята төште, – кем аны рәнҗетә? Кушканны эшләсә, аңа бармак белән янаучы да булмаячак. Искәрдең? Аннары хан кадәр ханны рәнҗетергә минем ни хакым бар? Ә менә аны изге юлдан яздырмау, хак юлга төшерә тору – минем төп вазифамдыр. Искәрдең? Беләсең булса кирәктер, үз заманында кенәз мәрхүм Василий борын төбендәге Кирмән-кала ханы Касыймга ясак түләп ятты. Гарьләнмәслек нәрсәме?! Хәзер әнә шул Касыйм хан токымнары Мәскәү кенәзләренә тәлинкә тоталар. Әнә кая таба тәгәрәп китте ике дәүләт арасындагы сәяси йомгак, Лександр. Мине бүген бер нәрсә борчый, Лександр. Гүзәл бичәсен тыңлап, Җангали хан көннәрдән бер көнне Мәскәүгә салым түләми башлар. Сизәм, тоям, эшләр шуңа таба бара. Искәрдең? Сөембикә ханбикәне фәрештәгә тиңләүчеләр бар, ләкин тора-бара урыслар өчен ул хатын аждаһага әверелсә? Әнә шуны эшләтмәскә тиеш син аңардан, Лександр. Искәрдең? Шуны әйтер өчен дәштердем мин сине. Җангали ханны да кисәттем, сине дә кисәтәм, Лександр, урыс юлыннан язган карачыларның вә угланнарның сүзен тыңламагыз.

Воевода, изү бавын чишә төшеп, кружкасына эчемлек койды.

– Ничек монда эчми түзмәк кирәк. Кыен миңа монда, Лександр, кыен. Мин монда берәүсенә дә ышанып җитмим. Хөршидә бикәгә дә, Булат бәк Ширингә дә, аның алатларга йөз тоткан тарафдарларына да. Монда бер шагыйрь бар, Мөхәммәдъяр диләрме атын? Халык хөрмәт итә үзен, мәҗлесләрдә нотыгын тын алмый тыңлый. Әнә шул шагыйрьне дә Булат бәк яклы дип баралар. Ләкин ул шагыйрьне генә түгел, Булат бәк Шириннең үзен дә аңлап бетерә алганым юк әле минем. Ил түгел, пәрәвез ятьмәсе үрелгән үрмәкүч ятьмәседер бу. Беләсеңме нәрсә диде беркөнне Булат бәк Ширин миңа: «Үлем көтеп ятасыңмы бу Казанда, кенәз Василий?» – диде. Тәмам өнсез калдым менә. Тәгаен күзгә карап әйтте, басурман. Ә бит үзе минем яклы, урыслар мәнфәгатен кайгыртып йөргән кеше.

– Хәлеңә керәм, Василий агай, – диде Искәндәр.

– Ә мин алардан курыкмыйм, Лександр, курыкмыйм. Каршы төшсәләр, барысын Иделгә куып төшерәм дә…

– Ашыкма, Василий агай, ашыкма. Сөембикә ханбикә кем кызы? Йосыф бәкнеке. Ә ул бәкнең атлы гаскәрен тавык та чүпләп бетерә алмастыр. Әнә шул бәкнең кызы Казанда ханбикә. Казан халкы ханбикәне үз итеп кабул итте. Ханбикәбез ошбу халыкка углан бала да табып куйса, гомер бакый үз ханын күрмәгән Казан Идел кашы булмагае.

– Ә син, Лександр, бөтенләй үк юләр түгелсең икән бит. Менә нәрсә, син озакка сузмый гына ислам диненә күч. Ашыкма, ләкин шундый максат куй. Син дини нәзарәт мохитенең үз кешесенә әверелергә тиешсең. Шулай кирәк. Бу хакта мин Мәскәүгә дә хәбәр итәрмен, кенәгинә дә риза булыр. Хәер, олуг кенәзнең башы яшь әле, синең хакта белмидер дә, ә менә митрополит белеп торыр.

– Яхшы, Василий агай, мин тырышып карармын. Уен эш түгел, моның өчен миңа ислам дине кануннарын өйрәнергә туры киләчәк, җомга саен мәчеткә йөрергә…

– Йөр, йөр, өйрән. Башың бар, акылың камил, татарча сандугач кебек сайрыйсың…

Искәндәр һич көтмәгәндә Җангали турында хәбәрдар булды. Аннары ислам диненә күчәргә теләве дә хупланды. Хак, агасы Пётр Тургеневтан рөхсәт килмәде, әмма воевода ялгышмый бугай, сарайда калыйм дисә, аңа башка чара калмастыр. Ошбу кәттә һәм бераз әтәчләнергә яраткан воеводаның сүз сөреше дөрес булса, хакка чыкса, ул бүген дә үз вазифасын намуслы рәвештә үтәп килә түгелме соң?.. Мәдрәсәгә керү өчен ул иң әүвәл Җангали ханнан рөхсәт алыр, ә ул аны шәехкә җибәрер. Яңа сайланган Колшәриф каршы төшмәс. Телиме моны Җангали хан, теләмиме, Казан халкы Колшәрифне шәех итеп сайлар. Димәк, ул дөрес юлда.

– Мин китим инде, Василий агай.

– Ярый, бар, кит. Мин дә арыдым. Тик онытма, син бүгеннән миңа буйсынасың. Ханбикәне күзеңнән яздырма. Хан минем кулда. Ни сөйли ханбикә, кемнәр белән аралаша, кемгә мөкиббән китә – барысын да миңа җиткереп торырсың. Искәрдең?

Искәндәр дәшмәде, тик баш игән генә итте, аның ары таба бу кеше белән сөйләшәсе килми иде, җитмәсә, борып эче авырта башлады, әллә майлы чучка ите килешмәде инде, тора да кикертә, тора да эчне бора.

– Сөембикә ханбикәне Йосыф бәкнең угылы Юныс морза саклый. Егетләре елгыр, җитезләр, уяулар, оста мәргәннәр. Укны кош күзенә тигезәләр, Василий агай.

– Юныс морзаны беләм. Әлегә сарай хәлләренә игътибар итми кебек. Һәрхәлдә, ул кеше хакында да белешсәң иде. Максаты, теләге нидә? Искәрдең? Хәзер хуш, сау бул!

Искәндәр урамга чыкты һәм тирән итеп уфтанып куйды. Караңгы төшкән, тын гына кар ява. Һава саф, чиста. Тик Искәндәр күңелендәге тәүге хис кенә былчыранган кебек. Бирегә килеп кергәндә, хисләре якты, уйлары изге иде, инде теләгенә иреште – бөтен күңелен тутырып былчырак алып чыкты. Хәерлегә генә була күрсен. Искәндәр үзе дә сизмәстән чукынып алды һәм, берәрсе күрмәгәе дип, як-ягына карангалады. Шундук уйлап куйды: «Җәмилә хаклы, Аллаһы Тәгаләдән бернәрсә дә яшереп булмый. Күңеле исламга тартылып торган адәмен ярдәменнән ташламас әле, иншалла», – дип, сарай тарафына атлады.

Ул белә иде инде: ислам дине, Бохарадагы кебек, Болгар-Казанга кылыч белән килми. Бохара муллалары әүвәл башта халыкларына кылычка таянып хөтбә әйткәннәр. Бер диннән икенче дингә диндар итү өчен, ай-һай, күп кан коярга туры килә христиан вә ислам динен уйлап тапкан пәйгамбәрләргә. Беренче булып кылыч белән халыкны дингә инандырып булмауны ислам дине имамнары аңлый, мәгәр моны аңлау христиан дине руханиларына әле дә килеп җитә алганы юктыр. Христиан динен таратучы диндарлар яулаган халыкларына һаман исә кылыч белән янап муеннарына тәре тагалар. Моңа кадәр Искәндәрнең мондый фәлсәфи уйларга чумганы юк иде, Җәмилә туташ белән чын-чынлап аралаша башлагач, ул – аңар, алар аңа сабак бирергә керешкәч, Искәндәрнең икенче күзе дә ачыла төшкәндәй булды. Гүя ул моңа кадәр дөньяны бер күз белән генә күргән иде. Теше-тырнагы белән дөньяви вә гамәли фәннәрне өйрәнә башлагач, шул фикергә килде ул: хакыйкать һәммә диннән дә өстен икән. Туры әйткән туганына ярамый, диләр бит, тик хакыйкатьне бар кеше дә бертигез күтәрә алмый, надан вә гафилләр турында әйтеп тә торасы юктыр. Шулай ук теге йә бу дингә фанатикларча мөкиббән киткән адәмнәргә дә шикләнеп карый башлады ул. Әйе, яшәү мәгънәсенең асылы сукыр көйгә дингә ышану түгел икән, аның ошбу дөньялыкта тоткан урынын белеп, аңа тиешле бәһа биреп, иманыннан һич тә ваз кичмичә, гадел рәвештә яшәргә омтылудан гыйбарәт икән. Бер тапкыр очрашкач, исәнлек-саулык сорашкач, олуг шәех Мансур аңа: «Адәм баласын һәрчак өч теләк борчыр, Искәндәр: беренчесе – яшәү өчен яшәүдер, икенчесе – бәхетне хәтта сагышта да тоеп яшәүдер, өченчесе – үлем капкасына аяк басканда да аңардан курыкмаудыр. Ихласи мөслим беркайчан да үлемне фаҗига итеп күрмәс, чөнки үлем адәм баласына Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгән котылгысыз чарадыр – әҗәл вә тәкъдирдер. Тик моны аңлау, моңа ихласи төшенү өчен адәм баласына белемле булу зарурдыр. Син менә, Искәндәр мелла, мәчеткә кереп йөри башладың. Ихласи күңелдән керәсеңме, әллә булмаса бер-бер яман максатың бармы?.. Җавап бирмә, чарасыз калма, уйла, уйлан, бер айдан минем тарафка килерсең», – диде.

Шулай диде дә, Искәндәрне тәмам аптырауда калдырып, тиз-тиз китеп барды. Искәндәрнең аны куып җитәсе, нидер әйтәсе, һич югы, акланасы килде, иллә кузгалган җирдәнтуктап калды. Ни әйтә ала ул аңа? Ошбу әүлия кеше белән бәхәсләшкәнче, ул язган китапларны уку хәерлерәк булыр. Ислам динен өйрәнә башлагач, Искәндәр янә бер ачыш ясады: ошбу дин мәхәббәтне, ир белән хатын кавышуын гөнаһ санамый. Ә бит христиан дине өчен хатын-кыз белән якынлык кылу – гөнаһ. Искәндәрнең исә саф мәхәббәткә корылган якынлыкны һич кенә дә гөнаһка кертәсе килми иде. Мәхәббәт – адәм баласына бирелгән бердәнбер саф вә пакь сыйфаттыр. Бу – хакыйкатьтер. Ә инде хакыйкатькә омтылу ул – эзләнү, моңа кадәр белмәгән хикмәтле хәлләрне ачыклау, тереклекнең асылына төшенергә тырышудыр. Хак Тәгалә, диңгез – елга, елга диңгез була алмый, әмма елгалар булмаса, бик ихтимал, диңгезләр дә булмас иде кебек.

Искәндәр сарай капкасын үтте, сакчыларга сәлам юллады, сарай капкасында воевода Василий Пенков сугышчысы белән Юныс морза сугышчысы сакта торырлар иде. Яшерми, яшерәсе дә килми Искәндәрнең: воевода Василий аңа ошамады. Эчәргә ярата, дошман эзли, тәкәббер кылана. Иң яманы— Җангали ханны санламый. Ә ул, начармы-яхшымы, аның да ханы лабаса! Олуг хан. Куәтле вә кодрәтле халыкның ханы! Кайчандыр Мәскәү бу халык белән дустанә-тату яшәгән, сәүдә иткән һәм, иң мөһиме, үзе белән тигез күргән. Хәзер исә, Урда ханнары кебек, Казан ханнарын тез чүктереп тотмакчылар. Бу хәл озакка бармас. Казан дәүләтен яулау өчен мәскәүлеләр бик күп кан түгәрләр, бик күп мал сарыф итәрләр. Ике яктан да бик күп халык кырылыр, ә тынычлык килмәс тә килмәс. Мең еллар үткәч булса да, бу халык үз дигәненә ирешер – азатлык яулар. Чөнки Аллаһы Тәгалә бары тик бер халыкны гына бәхетле итә алмый, ул аңа бер бәхетен, бер михнәтен бирер. Ә воевода Василий моны аңламый, аңларга да теләми. Аның бүгенге бәхете киләчәк урыс халкының буыннарына кайгы-хәсрәт кенә китерер. Чөнки татар халкы бик тә диндар халык. Дин исә адәм баласына исем белән керә, җан белән чыга. Хак анысы, кайбер урыслар ислам диненә күчәләр, татарларның кайберләре исә христиан динен кабул итәләр. Ләкин мондый хәлләр бик сирәк буладыр. Олан гына булса да, хәбәре җитеп тора – Иван IV Казан дәүләтен «бабамнан калган йортым» дип йөри икән. Хаталана, хаталана яшь кенәз. Казан белән дуслаш син, Казан белән сәүдә ит. Юк, явызлыкта нияте яшь кенәзнең. Кенәз Василийның тел төбеннән сизде Искәндәр – сугышсыз булмас. Йосыф бәк тикмәгә генә Казан мәркәзенә сылу кызын җибәрмәде. Абасы Тургай дөрес әйткән: юктыр безгә татар белән тыныч яшәү. Нишләп юк соң әле? Бар ул, бар, тик бер-береңнең хәленә генә керергә кирәк. Нишләп соң әле ул коткычы кенәз Василийга карусыз буйсынды? Һичбер сүз әйтү юк, карусыз баш иеп утырды, хәтта бәхәсләшеп тә тормады. Менә ул йомшаклык нәрсәгә китерә, Искәндәр каршы әйтүдән курка, дөреслектән кача, ялганга юл бирә. Бик ихтимал, бәхетсезлеге дә шуннандыр. Менә кайчан гарьләнү килде Искәндәргә. Бай яши икән ич Казан халкы. Юк, бу мәлдә үзе өчен генә гарьләнмәде Искәндәр, Җангали хан өчен дә. Хан лабаса ул! Нигә воевода Василийга ияк кагып утыра, нигә килешә аның белән?! Юк, Искәндәр һичкайчан да моңа бармас. Ул инде башка, ул үзгәрде, дөньяга бөтенләй башка күзлектән карый башлады. Кенәз Василий өенә ул яңадан аяк та басмас.

Һәм басмады да.

Икенче көнне көн туар-тумас, Искәндәрне Җангали хан чакыртып алды. Кичә кичтән шактый әтәчләнсә дә, хан кадәр хан дәшкәч, Искәндәр тәмам каушый калды. Чөнки аны беркайчан да ханның болай иртә үз янына дәшеп алганы юк иде. Искәндәр аннан-моннан гына капкалады да сарайга йөгерде, сулышына капланып, тәхет ягына үтте. Һәм ни өчендер ханның аягына төште.

– Тор, Искәндәр, кыланма, – диде Җангали хан. – Әйт әле, кем, мөгаллим Искәндәр, кичә кем янында булдың?!

– Воевода Василий Пенков янында, олуг хан.

– Кунак иттеме?

– Әйе, кичә бәйрәм иде ич. Покров көне.

– Эчтең дәме?

«Ни тели бу миннән? Үзе дә булды ич. Әллә соң үзен күргәнен сиздеме, берәрсе җиткердеме?.. Моны воевода үзе үк җиткергән булса? Җангали хан белән бер булып, Искәндәрнең башына җитәргә теләмиләрме болар?..» – дип уйлады Искәндәр, гәүдәсен турайта төшкәндә.

– Ярый, – диде хан. – Җавап биреп торма. Бүген ауга барабыз, Арча ягына.

– Баш өсте, ханиям, баш өсте.

Искәндәр ашыга-кабалана өенә кайтты, җылырак киенде дә тун төймә-бауларын бәйли-бәйли өйдән чыкты. Кичтән кар туктаган, көн аяз, бераз гына суыткан, тискәре яктан җил исә. Үткән ауда Сөембикә дә барган иде. Аның өстендә кеш тиресе белән каелган ак тун, аягында ак итекләр, башында ак шәл күреп, Искәндәр хәйран калган иде. Сөембикә ханбикә гелән кар кызы иде, хәтта яшькелт-зәңгәр күзләре дә кар төсенә кергән сыман иде. «Бүген дә бара микән?» – дип уйлады Искәндәр. Гаҗәп хәл, Сөембикәне аның күргән саен күрәсе килә, гелән яныннан да җибәрмәс иде. Тик Аллаһы Тәгалә аңа башка язмышны юраган, ни төсе-йөзе, ни акылы камил булып җитмәгән Җангалигә язган.

Быргычылар инде китеп баралар, сунар этләре, ат менгән җәнлек куучы егетләр Арча капкасына юнәлделәр. Сарай болдырына Җангали хан чыкты, аның артыннан Җәмилә белән Сөембикә. Искәндәрнең йөрәге дерт итеп куйды. Сөембикә шул ук киемнәрдән иде, гелән аккош, менә-менә очып китәр кебек.

Артлы чаналарга җигелгән мичәүле атларга төялеп каланы чыккач, Җангали хан Искәндәрне үз чанасына дәштереп алды. Хан чанасына күчеп утыргач та, Җангали аңа бер сүз әйтмәде. Тиешле җиргә барып җитеп, чанадан төшкәч кенә, Җангали хан аңа ук-садагын бирде.

– Минем янда булырсың, – диде ул тәкәллефсез генә.

Әллә кай тарафлардан хан ягына җәнлек-җанвар куыла. Көтмәгәндә каршыларына килеп чыккан бүре, төлке, куяннарны хан куштаннары уктан алалар. Җангали хан ике төлкене уктан алды, куанычыннан ни кылырга белмәгән хан яныннан ут кебек үткән җәнлекләр артыннан ук яудырды. Куштаннары исә бик үк тырышмыйлар: ханнан уздырган хәлдә хөкемдарның үпкәләве бар иде. Җәнлекләр куу, аларны бер тарлавык авызына юнәлтү этле аучылар өстендә. Алар куып китерәләр тарлавыкка җәнлекләрне, шул рәвешле хан белән куштаннарның күңелен күрәләр. Һәм, әлбәттә инде, Искәндәр дә, гәрчә ауга теләп килмәсә дә, Җангали ханга ук артыннан ук биреп торды. Уклар тамгалы. Хан бер бүрене алды, явыз ерткыч егылгач, балаларча сикереп куйды. Барысы да күрде, бүре арыган, күрәсең, этле аучылар дала вә урман хуҗасын нык кына алҗытканнар, ул көчкә килә иде. Хан янына дүртенче чанада барган Булат бәк Ширин килде, Җангалине мактап, кулын кысты, иңеннән ләпәде.

– Мин берничә ханга хезмәт иттем, әмма мондый төз аткан ханны беренче күрүем әле. Котлыйм, котлыйм, хан. Күзегез очлы, кулыгыз каты икән.

Искәндәр барысын да аңлады. Ауның башында Булат бәк Ширин тора икән. Алҗыган бүрене җибәрүне дә ул оештырган булса кирәк. Шик юк, бүре-төлкеләрне куарга Булат бәк Ширин якын-тирәдәге авыл кешеләрен дә яллаган. Җангали хан йөрәгенә Булат бәк Шириннең мактавы сары май булып ятты. Моны сукыр да күрер иде. Ханның кабак бите елмаюга җәелде, күзләре тагын да кысылды, күз урыннары такта ярыгы кебек кенә калды, калын иренле авызы колагына җитте. Хан, терәген киерә төшеп, хатыны Сөембикә янына таба кузгалды. Ул ханбикәсенең дә мактавын көтә иде. Әмма Сөембикә үз тирәсенә җыелган авыл хатын-кызлары белән сөйләшүендә булды, Җангали ир-канатының янына килеп басуын күрсә дә, аны күрмәмешкә сабышты, ахыр:

– Менә хөкемдарыгыз Җангали хан да минем белән килешер, – диде.

Җангали хан ни турында әңгәмә баруын белмәсә дә, ияк какты. Чак кына арырак авылның ир-атлары белән Булат бәк Ширин сөйләшә. Ил белән кем идарә иткәнен бу манзараны күрмичә дә аңларга була иде. Әйе, кем идарә итә ил белән? Әнә шул сорау ауга килгәч туды Искәндәр башында. Аның бу хакта башта Җәмилә белән, аннан ханбикә белән аңлашасы килә иде. Иллә тегеләрнең ул күзәткән хәлләрне аңламауларыннан куркып, дәшми калуны хәерлерәк күрде. Сәере шул булды: кайтыр юлга чыккач, Булат бәк Ширин Искәндәр утырган чанага килеп чүмәште һәм, үзалдына сөйләнгән кебек:

– Моңа кадәр бер генә хан да ауга хатын-кызны ияртеп чыкмый торган иде, бу, бахыр, хатыныннан аерыла да алмый. Әллә көнли инде. Кемнән? Бәлкем, син беләсеңдер, мөгаллим Искәндәр? – диде.

– Белмим. Минем үз кайгым үземә бик җиткән, олуг бәк, – дигән булды Искәндәр, гамьсез калырга тырышып. Мәгәр шундук сизенде: бәк аның кылын тартып карарга тели. Җангали ханны хурласа, һич булмас димә, башын кистерергә дә күп сорамас, җаен табар.

Шушы хәлдән соң бер атна да узмады, бу юлы аны ханбикә каз өмәсенә алып китте. Ханбикәне җиде-сигез укчы сак озата. Чанада Җәмилә дә, Сөембикә белән Искәндәр генә. Ни кызыксынса да, Искәндәр «Җангали хан кая соң?» дип сорарга кыймады. Җангали булмагангамы, Сөембикә ханбикә бүген ачык сөйләшә, юк кына кызыктан да матур итеп, кеткелдәп көлә, әҖәмилә аңа мәзәкләр сөйли. Искәндәр ханбикәдән күзен дә ала алмый.

Авылга бик тиз килеп җиттеләр. Урамга керер-кермәс, елга буйлап көянтәләргә икешәр каз түшкәсе тагып кайтучы хатын-кызны күреп, Сөембикә ат тотучыга туктарга кушты. Чанадан төште дә, өмәчеләргә берничә сүз әйтүгә, артына әйләнеп Җәмилә белән Искәндәрне кул изәп үз янына дәште. Ул арада Сөембикә бер кыздан көянтә-казларын сорап алды. Алды да, җай гына көянтәне иңенә салып, вак-вак атлап китте. Башта бу хәлгә авыл кызлары авыз ачып карап катсалар, соңра сакчылары шым булды. Җәмилә исә ханбикәсе артыннан янә бер кызның көянтәсен сорап алды һәм Сөембикәгә иярде. Ул арада кызларның берсе җыр башлады, аңа калганнары кушылды. Искәндәр чанадан төште дә өмәчеләр артыннан китте. Сүзләрен аңлап бетермәсә дә, хәтта авыз эченнән генә булса да, җырга да кушылды. Бу хәлне күреп, авыл урамына килеп керүгә, капка-каралтылардан халык сибелде. Башта ни булганын аңламый тордылар, ахыр кемдер Сөембикә ханбикәне таныды бугай, аягына ук төште, туктарга мәҗбүр итте. Ул арада бер ир-ат:

– Халаяк, җәмәгать, ханбикәбез ләбаса бу, ханбикәбез! Халаяк, дим, җәмәгать!..

Сөембикә оран салучыга игътибар итмәде, баруын белде, халык ары-бире чабыша, сакчылар да ни кылырга белми арттан киләләр, ханбикәләренә, ул-бу булмагае дип, үрелеп-үрелеп карыйлар, ахыр халыкны ыра-ера башладылар, алгы яктан юл ачтылар.

– Юл сарыгыз, юл! Читкәрәк китегез, читкәрәк!..

Өмә өенә кайтып җиткәч, Сөембикә көянтәсен кызга бирде, аркасыннан сөеп: «Сөйгән егетең бармы?» – дип сорады. Кыз, салкыннан тагын да алсуланып киткән йөзен яулык-шәл очы белән каплый төшеп: «Бар, ханбикә, бар», – диде. Сөембикә аңа иңендәге шәлен салып бирде, күзләренә карады: «Бәхетле бул!» – диде. Аннары, башын күтәреп, барчасы да ишетсен дип булса кирәк: «Ханбикәң истәлеге итеп сөйгән егетеңә күрсәтерсең», – диде.

Искәндәр чана янына йөгерде, аннан ханбикәгә шәл алып килде, чөнки Сөембикәнең халыкка иңендәге шәлен салып бирү беренче тапкыр гына түгел иде инде. Сөембикә Искәндәр китергән шәлне иңенә салды да ишегалдына атлады. Искәндәр аңа иярде. Өмә хуҗасы, ни кылырга белми өтәләнеп, йорт буенча чабып йөри, әле тегесенә, әле монысына эш куша, кычкырына, каударлана иде. Ханбикә аны үз янына дәшеп алды һәм борчылмаска кушты, үзенең ни өчен килү максатын әйтте бугай: хуҗа агай тынычланып болдырга таба юнәлде.

Күп тә үтми ап-ак итеп юылган казларны, кызларның көянтәләреннән алып, егетләр келәткә кертеп тезделәр, ул арада өйдән йорт хуҗасы чыкты, кунакларны өйгә дәште. Кунаклар керәсе өй эчендә нинди ыгы-зыгы баруын күз алдына китерүе кыен түгел иде. Алгы якка тәмле аш исе чыккан, борыннарны кытыклап тора, кунакларны җитәкләп диярлек түр якка алып керделәр. Сөембикә белән Җәмилә күзгә-күз карашып алдылар да, итекләрен салып, түр яктагы мендәрләргә барып утырдылар. Искәндәр ишекъяры таптанып калды.

– Искәндәр, ә син, бар, сакчы егетләрне кара, ашат-эчерт, күз-колак бул, – диде Сөембикә, бүлмә җиһазларын күздән уздыра-уздыра.

Искәндәр чыгып китте, Сөембикә табындагы ризыкларга күз салды. Урта хәлле игенченең табыны мул иде, каралты-курасы да нык, төпле. Кызлар белән егетләр иске өйдә тамак ялгап та алдылар бугай, ишегалдында чырыйлаган, көлешкән тавышлар ишетелә башлады.

Искәндәр бер читкәрәк китте дә ихата киртәсенә утырды. Кызлар белән егетләр башта бер-берсенә мәзәк такмаклар әйттеләр, аннары уенга керештеләр. Ниһаять, каз канатын яшерү башланды. Бу – уенның иң кызыгы иде. Башта каз канатын түгәрәкләнеп баскан егетләр уртасына ташлыйлар, егетләр канатны эләктерәләр дә бик тиз генә яшерәләр. Шуннан соң бер сафка тезелеп басалар. Кызлар нәүбәтләшеп егетләрдән каз канатын эзлиләр. Борын-борын заманда Казан төбәгендә яшәгән төрки-болгар халкы ошбу уенда каз канатын тапкан егеткә кияүгә чыгарга тиеш булган, имеш, диләр. Хәзер исә каз канатын тапкан кыз белән егет келәткә кереп бикләнәләр һәм егет «Ачыгыз!» дип әйтмичә, ачмыйлар икән.

Һәр кыз егетләр сафыннан узды, һәммәсен дә капшап карады, үзләре оялалар, йөзләренә гүя ут каба, ә үзләре барыбер канатны табарга тырышалар. Үз нәүбәте җиткәч, һәр кыз егетләр сафын уза, шиге төшкән егеттән каз канатын эзли, тегенең кытыгы килә, әллә юри көлә, кыланган була, ә кыз исә канатны эзли – егетнең бар җирен капшый диярлек. Менә шунда көлү вә ирәешү башлана. Ниһаять, кызларның берсе егетнең куеныннан каз канатын тартып чыгарды Һәм алар, кулга-кул тотынышып, келәткә кереп бикләнделәр. Ә тышта калганнар чыр-чу киләләр, келәттәгеләргә киңәш-сабак бирәләр. Егетләр: «Батырша, ныграк кыс, ике битеннән дә үп, колагын тешлә, колагын!» – дип киңәш биреп торсалар, кызлар исә: «Капчыклар артына пос, тоттырма, Айсылу!» – дип, үз нәүбәтендә кызны котырталар. Икәүдән-икәү генә ябык келәттә калган яшьләрнең ни кылулары Искәндәргә караңгы иде, әмма «Каз канаты яшерү» уены аңа ошады, хәтта уенга катнашмавына үкенү кебек бер нәрсә тойды. Аңа шушындый ихласи вә самими яшьлек куанычын һичкайчан татырга туры килмәде. Агасы Пётр аны сабый чакта ук диярлек чиркәү әһелләренә бирде. Ә анда аны бары тик диндарлыкка өйрәттеләр.

Күп тә үтмәде, өйдән ханбикә белән Җәмилә чыкты. Сөембикә, капка каршына җыелган халык алдында нотык тотты. Аннары авыл аксакалларының моң-зарын тыңлады. Тегеләр, нигездә, авыл морзасына зарландылар. Сөембикә морзага, күзенә бәреп, кисәтеп, шактый авыр сүзләр әйтте. Ханбикәнең сүзен куәтләп, халык шаулаша башлады. Авыл морзасы халыктан хан кушканча ясакны уннан бер өлеш түгел, уннан ике өлеш җыя икән. Моның өстенә һәр морҗа башына ике кадак атланмай таләп итә, ди. Сөембикә «яңадан бу хәл кабатланмас, кабатлана калганда үзе үк чарасын күрәчәк» дигән вәгъдә бирде. Морза да, халык алдына чыгып, ханбикә каршында ант эчте.

Искәндәр шул көндә ханбикәне бөтенләй башка яктан күрде: хаким вә хөкемдар икән ич ошбу сөйкемле хатын, тәхеттә хан урынына утырырдай бикә икән ич!

Кайту юлында алар сөйләшмәделәр, алган тәэсирләрдән арына алмый интекте Искәндәр. Җәмилә дә нигәдер дәшмәде. Һәркем үз уенда иде.

7

Ике көннән Искәндәргә хан белән ханбикә арасында барган бик үк тату булмаган әңгәмәне ишетергә туры килде. Ул Җангали хан янында утыра иде – сабак биреп, алар янына ханбикә килеп керде. Бу хәлгә Искәндәр генә түгел, хәтта хан үзе дә аптырый калды бугай, Җангали тәмам каушый калды.

– Ни йомыш, ханбикәм? Нигә үзең генә, Җәмилә мөгаллимә кая?

– Ул базарга китте, – диде Сөембикә, рәсми төстәрәк итеп, шактый төксе кыланып. – Бохарадан кәрван килгән икән.

– Кәрван килми тормый. Һәр кәрванга каршы чапсаң…

– Яңа китаплар китергәннәр, аласы итте.

Җангали хан тынычланды, тураебрак утырды.

– Ханбикәм, авылдан авылга йөреп, минем морзаларыма каты-каты кисәтүләр ясап йөрисең икән. Килешми. Кара халык – кара сарык ул. Мин беркайчан да кара халык яклы булмаячакмын, әйтте диярсең. Минем мәмләкәтем иң әүвәл кара халыкка түгел, аксөяк морзаларга таяна. Мин аларга ышанам, ханбикәм. Кеше, әлбәттә, һичкайчан канәгать булмас, бу – хакыйкать. Ризасызлык аның канына сеңгән булыр. Ризасызлык аны караклыкка, юлбасарлыкка этәрә. Гакылы булган кеше моны аңлый, вакытында туктала, ә менә гакылы сай кеше оран сала, буза куптара. Юк, мин ул морзаны һич тә акларга вә якларга теләмим, киресенчә, мин аның үзен җәзага тарттым, килеп әләкләгән өчен үзеннән унике алтын акча түләттем. Йөгерә-йөгерә түләде, рәхмәтләр укыды.

– Халкың зарын, ханым, сиңа да тыңлаштырырга ярыйдыр. Аннары, халык ул кара сарык түгел, гәрчә кара сарык дисәң дә, әнә шул кара сарык көннәрдән бер көнне сине тәхетеңнән алып атуы бар. Анда инде сине морзаларың һәм урыс воеводаң Василий гына коткарып кала алмастыр. – Сөембикә каерылып Искәндәр ягына карады, бу аның чыгып тор әле моннан диюе иде. – Минем синең белән күзгә-күз сөйләшәсем бар, ханиям…

Александр Глазатый ханбикәдән һич тә моны көтмәгән иде, бер мәлгә каушый калды. Ул ханбикәне мәмләкәт эшләренә кысылмый дип белә иде. Ир-канаты Җангалине беркайчан да яратмаган, тәхет ягында аның белән беркайчан да сүзгә килмәгән ханбикә, төскә-йөзгә алышынып, ханны урынына утыртмакчы. Шаккатмалы хәл иде, хәтта ни якын иткән, бер уйлаганда һичнинди сере булмаган мөгаллимен дә куып чыгарып җибәрде. Һәрхәлдә, шулайрак тоелды Искәндәргә. Алгы якта вәзир Коләхмәт, Ходайкол углан, Булат бәк Ширин, карачы Нургали үзара сөйләшеп торалар иде, Искәндәрне күрүгә, шым булдылар. Ул арада алгы якка күптән түгел генә шәех дәрәҗәсен алган Колшәриф килеп керде. Ул барчасы белән дә кул биреп күреште дә, һәммәсе утырышып дога кылдылар. Кай тарафтандыр укып кайткан, атасы вафат булгач, аның урынына шәех булган төз гәүдәле, мәһабәт сынлы, зыялылыгы йөзенә чыгып торган Колшәрифтән Искәндәр көнләшеп куйды. Олуг шәех аның белән дә килеп күреште, бер дә кяфер дип читләмәде. Бусы Искәндәргә ошады. Ләкин руханилар башлыгының бу вакытта хан янына килүе сәеррәк иде, гадәттә, шәех янына хан үзе барыр иде. Тагын да сәере шул булды: ханбикә аларның барысын да тәхет ягына дәшеп алды, алгы якта тупсабаш белән Искәндәр икәү генә калдылар. Бу хәлне күреп, Искәндәр борчыла башлады. Аңа калса, хан ягында ниндидер серле сөйләшү бара иде. Хәзер шиге калмады, фетнә башында ханбикә тора. Юкса иртән иртүк хан ягына килеп керер идеме? Булган хәлме? Кем уйлаган, кем уйлаган?..

Искәндәр икеләнә калды: чыгып китәргәме, әллә булмаса сабыр итәргәме? Чыгып китәр иде – тупсабаш аңардан күзен дә алмый, сабыр итәр иде – бер-бер хәл кылырга кирәк, түр якта ким куйганда Җангали ханны кысрыклау бара булса кирәк, һич булмас димә, үтереп ташлаулары да бар. Бу хәлне тизрәк воевода Василий Пенковка җиткерергә иде дә бит, елгыр күзле тупсабаш аңардан күзен дә алмый. Димәк, моңа мине сакларга кушканнар. Кем? Вәзир Коләхмәтме, ханбикә үземе? Аннары нигә болар арасында Юныс морза юк. Сәер, сәер эшләр бара сарайда.

– Мин китим инде, тупсабаш?

Тупсабаш аның ягына хәтта борылып та карамады, гүя Искәндәр аңа да мөрәҗәгать итмәгән иде.

– Мин сине җибәрә алмыйм, син – ханбикә колы. Кол иясен ташламый. Хәер, китә бир, миңа сине сакларга кушмадылар. Ләкин мин сине барыбер беркая да җибәрмәм.

– Ханбикә кушмадымы?

– Ханбикә дә, вәзир Коләхмәт тә.

Әнә ничек икән, ханбикә аны үзе җибәрергә кушмаган. Димәк, аңардан шикләнә. Билгеле инде, воевода Василийга барып әйтер дип курка. Тик, чынлап та, барып әйтер иде микән Искәндәр фетнә хакында? Юк, әйтмәс, ханбикәсенә хыянәт итә алмас. Кем аңа воевода Василий? Кем дә түгел. Баскак. Бүген монда, иртәгә Мәскәүдә. Ә Искәндәргә биредә яшисе дә яшисе. Воевода Василий бөек кенәзгә буйсына, ә ул рухи атакайга – митрополитка. Шулай кушылган, шулай уйланылган. Максатыбыз бер булса да, икебез ике юлдан барабыз икән ләбаса! Бер ул гына түгел, монда урыс сәүдәгәрләре, алат татарларының кайберләре митрополит Макарийга хезмәт итәләр һәм руханилар кулыннан шактый мул акча алып яталар. Аның өчен агасы Пётр Тургенев ала булса кирәктер. Үзе үк: «Исән-имин әйләнеп кайтсаң исәпләшербез», – диде. Димәк, Мәскәү шымчылары сафында кол сурәтендә йөргән Искәндәр дә бар. Александр Глазатый Владимир кенәзләре нәселеннән. Мәскәү рухи атакайлары аны бер дә күздән яздырмыйлар, һәрчак хәлен белеп, хәбәрләшеп торалар, гәрчә моңа кадәр бер генә җитди йөк йөкләмәсәләр дә. Бәлкем, аны кузгатырга куркалардыр. Чөнки Искәндәр турыдан-туры хан сараенда яши. Әйе, митрополит өчен Искәндәр кечкенә генә булса да төш кенә икән шул.

Кем бүген Рәсәй хөкемдары? Бу сорауны Искәндәр еш кына үз-үзенә бирә дә, тәмам җавапсыз калып, гасабилана башлый иде. Бит Иван IV тәхеткә утырганда, аңа нибарысы өч яшь була. Үлем түшәгендә яткан атасы Василий III зиһене саф чакта ук җиде бояр каршында угланы Иванга тәхетен васыять итә. Карачылары итеп туганы Андрей Старицкий кенәзне, хатыны Елена Глинскаяның агасы Михаил Глинскийны куя, олан кенәзнең киңәшчеләре итеп бертуган Василий һәм Иван Шуйскийларны һәм дә Михаил Тучков кенәзләрне билгели. Ләкин җиде кешедән торган боярлар ил белән бары тик бер ел гына идарә итеп калалар. Ире үлгәннән соң, кенәгинә Елена Глинская кенәз Овчина-Оболинский белән якынаеп китә, ә теге үз чиратында олан кенәзнең карачыларын һәм киңәшчеләрен берәм-берәм кулга ала. Ә мәмләкәт белән идарә итүне боярлар алдында кенәгинә Елена Глинскаяга тапшыра. Әйе, гәрчә тәхеттә олан кенәз утырса да. Әнә кая таба бара хәлләр Мәскәүдә. Әллә соң биредә дә, әйтик, мәмләкәт башына Сөембикә ханбикәне утыртырга җыеналармы?..

Башына шундый уйлар килүгә, Искәндәр эсселе-суыклы булып китте. Ул ни кылырга белми арлы-бирле йөренергә кереште. Ахыр артына да әйләнеп карамый өенә кайтып китте. Башта ул чишенми-нитми воевода Василий янына йөгерергә иткән иде, ишегалдында берәүнең йөренүен күрде һәм бу уеннан кире кайтты. Әйе, аның артыннан кемдер күзәтә. Аның кем икәнен беләләр. Хәер, аның бу хәлне яшергәне дә булмады. Яшергәне булмады, әмма берәүгә дә әйткәне дә булмады шикелле. Мәскәүдән ул дәвамлы рәвештә хатлар алды, үзе дә даими җибәреп торды – бары тик. Мәгәр Мәскәүдән бер генә боерык та алмады. Боерыкны аңа воевода Василий җиткерде. Иллә Василий кенәзгә ышануы кыен иде, нигездә, Искәндәр бары тик руханиларга буйсынды. Алар әмереннән башка ул аяк та атламас, чөнки алардан башка аралашмаска ул тәре үбеп ант итте. Воевода Василийның кыланышы аңа тагын, тагын ошамады. Ләкин тыңламый да булдыра алмады, чөнки ул, әйтүе хак булса, аның да иминлеген саклый иде.

Искәндәр тәмам чарасызланды. Ни кылырга тиеш ул? Нигә әле кадала-каплана өенә кайтты?.. Хәзер үк, хәзер үк сарайга йөгерергә һәм ханбикәнең Җангали хан яныннан чыкканын көтеп торырга.

Ул әйләнеп килгәндә, тупсабаш алгы якта шәм салучылар белән кызу-кызу ни турындадыр сөйләшә иде, Искәндәрне күрүгә, аның янына ашыкты.

– Искәндәр мөгаллим, ханбикә сине дәштергән иде, син каядыр китеп баргансың булып чыкты, – диде.

– Мин өемә генә кайтып килдем. Китабым оныткан идем. – Искәндәр куеныннан бер китап чыгарды. – Алган кебек идем үзе, – дигән булды аклангандай. – Ханбикә сораган иде.

– Сабыр ит, – диде тупсабаш Тинбай, Искәндәрнең аклануына колак та салмыйча. – Хәзер дәшәрләр.

– Колшәриф хәзрәтләре андамы, Булат бәк Ширин угылы Нургали дә андамы, китмәделәрме?

– Анда, мөгаллим, анда. Вәзир Коләхмәт тә, Ходайкол углан да.

– Кһм, – дип тамак кырды Искәндәр. – Озак утыралар. Хәзрәтләре Колшәрифне күрәсем килгән иде. Ул миңа бер китап ышандырган иде. Атасы, мәрхүм, урыны оҗмах түрендә булгыры, изге кеше иде. Борһан шәех исәптә түгел, ул Мәскәү ягын каерды, изге Мансур шәех турында әйтүем…

– Синең өчен изге, минем өчен исә гап-гади адәми зат иде, Искәндәр мөгаллим, – диде тупсабаш Тинбай. – Урыс кенәзе, башы яшь булса да, Польша-Литвага каршы сугыш башларга җыена икән, кһм, Җангали ханнан гаскәр сораган. Казанны үз йортым дип бара икән. Төшендеңме, мөгаллим, эшләр кая таба бара? Бөек кенәгинә олан кенәз мөһере белән әмер-үтенеч хаты җибәргән, воевода Василий иртән иртүк хатны Җангали ханга кертеп бирде. Хан тәмам аптырауда. Ханбикә аны тынычландыра.

Әнә ничек икән. Хангали хан Мәскәүгә атлы гаскәр җибәрергә тиеш, ә ханбикә Сөембикә моңа каршыдыр. Хан каршы. Җангали хан икеләнә булса кирәк йә булмаса гаскәр тупларга җыенгандыр, ә ханбикә үз тарафдарлары белән хәзер аны үгетлидер. Әйе, Мәскәүгә, җәһәннәмгә яу йөрү өчен гаскәр бирмәскә. Әйтик, нигә әле Идел буенда көн күреп, тереклек иткән татар халкы Ливония кадәр Ливониягә барып орышсын вә кан койсын ди! Хак Тәгалә, ханбикә хаклы. Тик бит Казан мәркәзе чынлап та Мәскәү кенәзе йорты. Җангали хан Мәскәүгә гаскәр бирүдән баш тарта икән, башы яшь булса да, урыс гаскәренең Казанга таба борылуы бар, һич булмас димә. Ә инде моның ахыры ни белән бетәсен күз алдына китерүе дә кыен. Мәхшәр булыр. 1524 елда Василий III Казан дәүләтенең көч-куәтен сындыру нияте белән яңа гына тәхеткә утырган Сафа Гәрәй ханнан вәгъдә-иман шартнамәсе ала ич. Сафа Гәрәй хан олуг кенәз ихтыярыннан чыкмаска, шартнамәгә тугры калырга, кирәк икән Мәскәүгә гаскәр белән ярдәм итәргә вәгъдә итсә дә, вәгъдәне бозып, урыс җирләренә үзе яу йөри башлый. Бу хәлгә җен ачуы чыккан Мәскәү кенәзе 1580 елда Казанга барымта йөри һәм каланы камый. Сафа Гәрәй хан мәркәзне саклап калу шарты белән яңартылган шартнамәгә кул куярга мәҗбүр була. Кенәз борылып кайтып китә. Әмма күп тә үтми Сафа Гәрәй хан Казан мәркәзеннән урыс сәүдәгәрләрен кудырта, алатларга адәм күтәрә алмастай салым сала. Мәскәү тарафдарлары булган алатлар ни кылырга белми күчеп китә башлыйлар. Әмма мәрхүм Василий III үз тарафдарлары алатларга бал-мал биреп, тегеләрне кире бора һәм Казан халкын Сафа Гәрәй тарафдарларына каршы котыртырга куша. Иңнәренә ишелгән көтелмәгән байлыктан алатлар ни кылырга белми торалар, ахыр Казанга таба кузгалалар. Татарлар буларак аларны туктатучы булмый, алатлар казанлыларның куштан түрәләренә мул-мул байлык өләшәләр, Сафа Гәрәйгә каршы чыгарга өндиләр. Гомер-гомергә акча-малга алданып яшәргә өйрәнгән казанлылар Сафа Гәрәйне кууга ирешәләр. Алар башында, әлбәттә, Булат бәк Ширин һәм аның даны илгә чыккан бикәсе Хөршидә торалар. Нәкъ менә алар, Сафа Гәрәй Казаннан чыгып китүгә, Мәскәү кенәзе Василий III гә хан бирүен сорап мөрәҗәгать итәләр. Василий III бик рәхәтләнеп Җангали ханны җибәрә. Бу хәл белән Мансур хәзрәтләре тарафдарлары да килешәләр, гәрчә ошбу тарафдарлар арасында бу хакта шактый зур бәхәсләр барса да. Ниһаять, Җангали хан Казан мәркәзе тәхетендә. Инде тәхетне тагын да ныгыту өчен, аны өйләндерергә кирәк. Кызы да табыла – Нугай илбашы Йосыф бәк кызы. Өйләнә Җангали хан. Бер ел үтә, гүзәл хатын бала тапмый. Казан халкы канәгать түгел, аларга кала нигезендә туган ир бала кирәк. Җитмәсә, Җангали хан Мәскәү воеводасы, чын мәгънәсендә явыз вә эчкече Василий Пенков сүзеннән чыкмый. Хәзер әнә шул сәяси өермәгә Искәндәр дә килеп керде. Аның бер дә сәяси эшләр белән шөгыльләнәсе килми, ул Сөембикә ханбикәгә гашыйк. Гашыйк кына аз, ул ансыз яши алмый башлады. Җәһәннәм төбенә олакса ни булган сәясәтләренә. Ул аны ярата, ансыз яши алмый. Төшләренә керә, төннәрен саташып чыга, күзалдында ул да ул. Илереп-исәрләнеп йөрер хәлләргә калган мәлләре булгалый. Тик кемгә әйтә ала бу хакта. Юк, әйтә алмый. Ә бит ханбикәнең аңарда гаме дә юк, күрә-күзәтә ич! Әмма барыбер мәхәббәтеннән ваз кичмәс. Ул бүген-иртәгә ислам динен кабул итәр, мәчеткә йөри башлар. Колшәриф шәех белән аның шул хакта сөйләшәсе килә. Ул үзе генә белә, митрополит шымчысы Александр Глазатый Сөембикә ханбикәгә булган мәхәббәте аркасында гына ислам динен кабул итте, аның белән теләктәш, диндәш булу өчен, һич кенә дә сәяси чарасызлыктан түгел. Әйе, Искәндәрнең өмете-теләге, уе-хисе зурдан иде – Сөембикәне, һич югы, бер мизгелгә бәхетле итү. Тик ханбикә күңелендә Искәндәрнең мәхәббәте кайтаваз табармы?! Искәндәр газиз мәхәббәтен үзе белән гүргә алып кереп китмәсме?.. Тик онытмасаң иде, Лександр, син бит чынында христиан. Митрополит Даниил яисә Макарий сине җир астыннан табып алырлар…

Әйе, воевода Василий Пенков кисәк кенә аның күңеленә кара шом салды – ул аның боерыгын үтәргә тиеш. Һәм тиештер дә. Ә син ханбикә кадәр ханбикәгә гашыйк булып, аңа багышлап шигырьләр тезәсең, тарихка язам дип тырышып, төннәрең йокысыз үткәрәсең. Алай димә, димә алай, син хәзер дә аның ягымлы күз карашыннан аягына төшеп, итек башын үбәргә әзерсең. Һәм җай чыкса үбәр дә.

Мәгәр кем урысларга каршы фетнә оештыра бүген? Әнә шул син гашыйк булган Сөембикә ханбикә түгелме? Җангали ханны ул җиңгәндер. Аннары ул сәяси хәлләрдән гомумән ерак йөрде, сәләте дә, теләге дә булмады. Ул курчак хан иде, курчак хан булып калыр да. Казан халкы каланы урыс басты дип зарлана. Бу хакта Искәндәр һәр җирдә ишетеп йөри. Хак Тәгалә ич, ачу килмәслек тә түгел, хансарайда алар, урам кибетләрендә янә урыс сәүдәгәрләре, гәрчә күпчелеге татар сәүдәгәрләре булсалар да, урыс товарларын саталар. Кыскасы, алыпсатарларның күбесе урыслардан, хәтта тамгачылар арасында да кызыл йөзле урыслар күренгәли башлады. Моңа кадәр казанлылар, ризасызлык белдерсәләр дә, коралга тотынмадылар – зарландылар, сукрандылар, орыштылар һәм оныттылар, әллә гадәтләнә башладылар, әллә килештеләр. Ә менә соңгы көннәрдә казанлылар янә кайный башлады. Иң башлап моңа Искәндәр игътибар итте, чөнки канәгатьсезлек урамнан сарайга үтеп керде, әмма бу хакта Искәндәр воевода Василийга әйтмәде, әйтергә дә җыенмый. Күңеле белән инде ул мөселман, ислам динен кабул итте. Тик барыбер эчне нидер тырный, ниндидер ялгышлык кыла кебек. Әйе, гафу ителмәслек ялгышлык. Фетнә купса, һич булмас димә, бер җайдан аны да дар агачына асып куярлар. Асмасалар да, көн күрсәтмәсләр. Анда инде үлепләр гашыйк булган ханбикәсе дә аны коткара алмас. Аннары, нишләп соң әле ул аны коткарсын ди?! Ул бит хәтта аның гашыйк икәнен дә белми. Фетнә вакытында халык тәмам котыра, ата – улны, ана кызны белми. Борынгылар: «котырган кешене котырган эт тә туктата алмас», – дигәннәр.

Искәндәр арлы-бирле йөренде, тәмам алҗып түмәргә утырды. Шулчак ишек ачылды, аны Сөембикә ханбикә дәшә дип кычкырдылар. Искәндәр каударланып торды, башын иятөшеп, тәхет бусагасын атлады һәм һәммәсе белән дә бил бөгеп, күкрәгенә уң кулын куеп исәнләште, аннары утырып дога кылды. Доганы кычкырып әйтте, барысы да ишетте.

– Утыр, түрдән уз, мөгаллим, кем, Искәндәр, – диде Җангали хан. – Хакмы шул, Искәндәр мөгаллим, Колшәриф мелла әйтә, син ислам динен кабул итеп, мәчеткә йөрергә җыенасың икән. Һәм моңа воевода Василий каршы төшкән икән, хәтта сиңа янаган, имеш.

– Хак Тәгалә, ханиям, андый хәл булды. Мин чынлап та ислам динен кабул итәргә булдым, воевода Василий миңа янады, әмма мин аны тыңламадым.

– Хуш, Искәндәр мөгаллим, хуш. Инде хәзер ни кылырга исәп тотасың?

– Кыласын кылдым инде, ханиям. Мин – мөселман. Ля иләһә иләлләһү, Мөхәммәдүр-рәсүлү-лаһи! Аллаһы Тәгалә, Мөхәммәд галәйһиссәлам вәссәллам Аллаһы Тәгаләнең рәсүледер, ягъни илчеседер. Кәлимәтүш-шәһәдәти. Әшһәдү әл ла иләһә илләл-лаһу вә әшһәдү әннә Мөхәммәдән габдүһү вә рәсүлуһү…

– Мөхәммәд галәйһиссәламнең атасы кем? – дип сорады Колшәриф шәех.

– Габдулла бине Габделмоталлип бине Һашимдыр, шәех.

– Анасы кем?

– Ваһап кызы Әминәдер.

– Мөхәммәд галәйһиссәлам кайда туды?

– Мәккәдә туды.

– Ничә яшендә пәйгамбәрлек килде?

– Кырык яшенә җиткәч, Аллаһы Тәгаләдән хәзрәте Җәбраил фәрештә аркылы пәйгамбәрлек килде.

– Пәйгамбәр булгач, Мәккәдә ни эшләде?

– Унөч ел бик тырышып, халыкны иман китерергә өндәде.

– Аннан соң кайда барды?

– Аллаһы Тәгаләнең рөхсәте белән Мәккәдән Мәдинәгәһиҗрәт кылды, ягъни күчеп килде.

– Ничә яшендә вафат булды?

– Мәдинәгә баргач, унынчы елда, алтмыш өч яшендә.

– Пәйгамбәр булгач, дөньяда ничә ел торды?

– Егерме өч ел тереклек итте.

– Егерме өч ел эчендә Аллаһы Тәгалә аңа нәрсә иңдерде? Хәзрәте Җәбраил галәйһиссәлам аркылы изге китабыбыз Коръәнне иңдерде.

– Инде иман китерүеңне расла, мөгаллим Искәндәр.

– Амәнтү бил-лаһи вә мәләикәтиһивә көтөбиһи вә рәсүлиһи вәлйәүмил-ахири вәлкадәри хәйриһи вә шәрриһи минәллаһи Тәгалә вәл-бәгъси бәгъдәл-мәүти.

Колшәриф һәммәсенә дә күз йөртеп чыкты, карашын ханда туктатты, килешеп ияк какты.

– Воевода Василий сине ни дә булса кылырга ирексезләдеме, мөгаллим Искәндәр? – дип сорады Җангали хан.

– Мин ул кешедән куркам, ханиям. – Әйткән сүзе әйләнә-тирәдәгеләргә ничегрәк тәэсир итте икән дип, Искәндәр башын күтәреп һәммәсенә күз йөртеп чыкты. – Ул мине үз янына дәшә, сораштыра.

– Ары таба чакырмас та, сораштырмас та, – диде Ходайкол углан.

Искәндәр сер бирмәскә тырышты, гәрчә чәч төпләренә кадәр тир бәреп чыкса да. «Димәк, фетнә буласы», – дип уйлады ул һәм ни сәбәпледер күкрәгенә хәнҗәр кадалган воеводаны күз алдына китерде.

– Искәндәр – минем мөгаллимем, мин аңа ышанам, ул хансарайда калыр, – диде Сөембикә ханбикә. Ул моны шундый катгый итеп әйтте ки, барчасы да аның белән килешеп ияк какканнарын сизми дә калдылар.

– Хуш, хуш, ханбикә, син дигәнчә булсын, – диде Җангали хан.

– Керешергә вакыт, ханиям, – диде ханбикә, тәүге җитдилегендә кала биреп. – Җангали хан хансарай азатлары белән Ташаяк базар төбәгенә юнәлә. Ходайкол углан Хан капкасын саклый. Калган капкаларга Ходайкол углан үз меңбашларын билгели. Вәзир Коләхмәт хансарайда кала! – дип боерды ханбикә Сөембикә.

Шаккатмалы, хәйран калмалы хәл иде, Искәндәр үз колакларына үзе ышанмады, улмы, ханбикә Сөембикә шулай әмер бирәме? Ә бит тәхеттә Җангали хан утыра!

– Мин биредә нишләргә тиеш соң, ханбикә? – дип сорады каушый калган вәзир Коләхмәт.

– Барчасына да минем әмерләрем җиткереп торырсың, вәзир.

– Йа Рабби, баш өсте! – дип, ханбикәгә бил бөкте вәзир Коләхмәт.

Җангали хан тураебрак утырды, ләкин ханбикә Сөембикә янында олуг хан тәмам кечерәеп калган кебек иде. Мәгәр хан ханбикәсен бүлдермәде, бары тик борсаланып кына алды.

– Хәзер миңа казнабаш Идрисҗанны чакырыгыз! – диде ханбикә һәм, иелеп, Җангали ханга нидер әйтте, тегесе килешеп ханбикәсенә ияк какты.

Казнабаш килеп керде, ишекъяры туктады, бил бөкте дә кулларын кая куярга белми туктап калды. Сөембикә ире Җангали ханга «Йә!» диде.

– Казнабаш Идрисҗан, мәркәздәге һәммә урыс сәүдәгәрләренең товар-малларын хан амбарларына алып кайтырсың, бер җайдан артык нык тырышып урысларны яклаган алатларныкын да. Синең белән Юныс меңбашы Тургай булыр.

Казнабаш Идрисҗан Җангали ханга килешеп баш иде.

– Аллага тапшырдык, халаяк, иншалла, барысы да әйбәт булыр. Инде барыгыз, миннән фатиха, – диде Колшәриф шәех.

Барысы да чыгып киттеләр, хан янында Колшәриф шәех белән ханбикә генә калдылар.

– Искәндәрне кая качырасың, Сөембикә? Котырган халык кулына эләксә, синең мөгаллимең дип тормаслар, – диде Җангали хан.

– Мин аны Җәмилә янына җибәрәм, – диде Сөембикә. – Мөхәммәдъяр утарына озатам үзләрен.

– Бик әйбәт булыр, Җәмиләгә дә күз-колак булыр, – дип килеште Җангали хан, аннары көр тавыш белән өстәде: – Әй, кем бар анда, минем хәрби киемнәрем китерегез!

Сөембикә ире Җангали хан янына килде, кулын үзенең битенә куйды, күзләренә карады.

– Рәхмәт сиңа, Галием.

– Ни өчен?

– Кыюлыгың, тапкырлыгың, сабырлыгың өчен. Рәхмәт, йөземә оят китермәдең.

– Сөярбине озата алмадың да инде.

– Без анда барып кайтырбыз, Җангали. Илләр генә тынычлансын. Аны бары тик утырмага китте дип уйла. Шулай бит, утырмага китте ич!

– Ярый, утырмага икән утырмага, гәрчә сабый гына булса да, – диде Җангали хан, кузгала башлап. – Ә син, Сөембикәм, минем өчен борчылма, без аларны бик тиз калабыздан куарбыз.

– Амин, – диделәр беравыздан Колшәриф белән Сөембикә.

– Тик, Җангалием, алатларга тимә. Тәне-җаны кире булса да, иманнары безнекедер.

– Ханбикә хаклы, – диде Колшәриф шәех. – Алатларга тия башласак, үзара сугыша башларбыз.

– Шәех хаклы, тимәбез без аларга, әмма сиздерербез. Мәскәү, Мәскәү дип Мәккәләрен алыштырмасыннар. Хәер, бүген Мәскәүдә дә канлы сугыш бара. Биләмәле боярлар Шуйскийлар белән Бельскийлар тыныша алмый. Ике нәсел тиң кан коя-коя тәхеткә үрмәли. Кенәгинә Еленаның куенына кереп оялаган Иван Телепнёв үз ягына каера, Михаил Глинскийлар үз якларына. Мине бүген бер нәрсә борчый, ханбикәм, Мәскәүдә йөзләрчә татар морзасы яши, алар арасында Казаннан качкан үткен тылмачлар, илчеләр, муеннарына тәре таккан татарлар бар.

– Алатларны, ханиям, алар белән тиңләп булмый. Алатлар үзебезнекеләр. Йөзе кара Иван IV не кара син. Олан башы белән мөһерен сугып, синнән атлы гаскәр сорап җибәргән.

– Җибәрми торсын әле, ханбикәм, Җангали хан аңа гаскәр. Көтеп ала алмас олан кенәз, ханбикәм, бездән гаскәрне. Моны сиңа Җангали ханың әйтә, – диде киенә-киенә Җангали хан.

– Без алар белән орышмабыз, ханиям, без алар белән тыныч сәүдә итү өчен солых төзербез, шул ук олан кенәз белән.

– Мәскәү йортында бик яман чукынган татарлар бар. Әйтик, алат сәүдәгәре Һашим бай оныгы Адашев. Польшада, Төркиядә, Молдаван түрәләрендә хезмәт итә. Берничә тел белә. Хәрби белгеч, ниндидер яңа калканнар уйлап тапкан. Хәзер әнә бөек кенәгинә аягына килеп егылган икән. Олан кенәз тәрбиячесе Сильвестр белән кулга-кул тотынышып яшиләр, имеш. Олан кенәзгә нотык хаты язып биргән, олан кенәз укыган да тәмам мөкиббән киткән, диләр.

– Ул Адашевка без хат юлларбыз. Бөтен татар исеменнән. Онытмасын иде каян чыкканын.

– Юлларбыз, юлларбыз, ханбикәм. Йә, бакчы, килешәме иреңә хәрби кием?

– Сиңа бар нәрсә дә килешә, ханиям. Чөнки син – хан, – диде Сөембикә, Җангалинең янә битенә кагылып, ул ире белән чынлап та горурлана кебек иде. – Тик ашык, Җангали, воевода Василий да йоклап ятмыйдыр.

Җангали белән Колшәриф чыгып киткәч, Сөембикә «уф» диде һәм тәрәзә каршына барып басты. Бик озак дәшми торгач кына, Искәндәргә таба борылды.

– Барысы да без уйлаганча барып чыкса, Искәндәр, мин сине берәүдән дә рәнҗеттермәм. Өйрәндем, гадәтләндем мин сиңа, күрәм, үзең дә тәгаен күләгәмә әверелдең. Туганым кебек күрә башладым үзеңне.

– Ханбикәм, воевода Василийның Казанда кимендә өч мең батыры бар. Аларны да…

– Кылыч корбан сорамый, Искәндәр. Нишлисең, тәкъдирләре шуннандыр, мин аларны Казанга чакырып китермәдем. Хәзер инде воеводаны һәм аның батырларын синең белән мин генә коткара алмабыздыр. Арча капкасына Юныс бәк килеп туктады. Син беләсең булса кирәк, воевода Василий Пенков халык белән уртак тел таба алмады, үз өендә кебек кыланды. Халык ачуы яман бит ул. Шулаймы, син дә күрдеңме?..

– Шулай, ханбикә. Тик барыбер… Аннары алатлар яклы Булат бәк Ширин…

– Булат бәк Ширин гүзәл бикәсе белән алатларга киткән, диделәр. Ләкин мин беләм, ул анда китмәде. Миңа бу хакта угланы Нургали әйтте. Казанда качып ята Булат бәк Ширин. Ә Нургали угланын, мөгаллимем, мин фетнәдән соң баш карачым итеп куям, ягъни вәзирем булачак ул. Җангали хан да минем белән килешер. Акыллы, сабыр, тәвәккәл, дәрәҗәле аксөяк нәселеннән. Мин биредә әнә шундый кешеләргә таянырга тиешмен. Кенәгинә Елена кебек. Кенәгинә Елена әнә яшь кенәз Телепнёвка таяна, диләр. Барча йомышын ул башкара икән. Һәм бик дөрес эшли. Бүген акча реформасы уздырып ята, ди инде. Кремль-кирмәнен яңабаштан күтәртергә Италиядән осталар китерткән. Мин беләм, митрополит Даниил кенәгинәгә каршы иде, кылган эшләрен хупламый, дип сөйлиләр. Ләкин аны куганнар бугай инде. Кенәгинә шулай ук Дума боярларын алыштыра, үз тарафдарларын куя икән. Мин дә шулай итәрмен, иншалла, барысы да әйбәт булыр.

Сөембикә мөгаллименең агарынып китүен, кинәт урындыкка утыруын күрде дә янына килде:

– Ни булды сиңа, Искәндәр?

Яшерәсе килмәде Искәндәрнең, ул чарасыз иде, аннары яшерүдә ни җай һәм барысын да әйтергә булды:

– Ханбикәм, мине бирегә митрополит Даниил җибәрүчеиде. Ул бик тә каты бәгырьле кеше. Нәкъ менә шул кеше руханилары Шаһгали ханның кешеләрен төрмәләрдә интектереп, җәзалап үтертүче, ул гынамы, бер гаепсез сабыйларга кадәр кыш көнендә бәкегә ташлата. Миңа мәгълүм, ханбикәм, бүген Мәскәүдә митрополит Даниил Иван Бельский кенәз тарафдарларын яклап ята. Яман бетәр аның язмышы. Чөнки Бельскийлар белән Шуйскийлар кан дошманнар, пычакка пычак килеп тереклек иткән нәселләр. Казан мәмләкәтен мөстәкыйль вә бәйсез итүдә моннан да җай вакытны табу кыен булыр. Тәвәккәлләп дөрес эшләгәнсез. Бельскийлар белән Шуйскийлар бугазга бугаз килә торсыннар, ә без урыслардан, аларның элмәкләреннән арыныйк. Моны бер мин генә түгел, ирекле рәвештә Казан илендә яшәгән барча урыс тели, аларның күбесе ни чарадан бичара үзләре күченеп килделәр, ә Мәскәү кенәзләре аларны әсирләр дип иза чиктерәләр.

Хәзер инде ханбикәсе мөгаллименә шаккатып вә хәйран калып карап торды. Әйе, ул хәбәрдар, бүген Мәскәүдә Бельскийлар нәселе белән Шуйскийлар нәселе пычакка пычак киләләр. Әмма бу хакта мөгаллиме дә үтә нык хәбәрдар дип һич тә уйламаган иде.

Искәндәр дә үз-үзенә шаккатып утырды. Хәер, ул ханбикә якынлаша башлауга ук торып баскан иде инде. Ул хәзер воевода Василийның авызына карап торган Җангалинең кинәт кенә үзгәрүенә бер дә шаккатмады. Ханбикәсе һәммә нәрсәгә дә сәләтле зат икән, хәтта аны да тиз арада мөселман ясады һәм үз ягына аударды, хәзер әнә гелән аның җырын җырлый. Менә сиңа тыйнак, йомшак мөгамәләле, гүзәл вә гыйффәтле, саф күңелле самими ханбикә!

Искәндәр өчен бөтенләй көтелмәгән хәл иде бу. Ул гынамы, кичәле-бүгенле генә дияргә була, воевода чоңгылында бөтерелгән Искәндәр тәмам алышынды. Аның бит казанлылардан бер дә урысларны үтертәсе килми, хәтта бу хакта уйларга да курка. Бит Мәскәүдә дә меңләгән татар яши, мәскәүлеләр аларга да шул чараны куллана башласалар?.. Ә Касыйм татарлары, Җангали хан үзе! Ничәмә еллар инде Казан төбәкләренә урыслар белән бергә барымта йөриләр. Арчага барып оялаган Юныс морза да бөтенләй өметсез кеше түгел кебек иде, Сөембикә сеңлесе аны да үзгәрттеме? Бу хакта хәтта уйларга да куркыныч иде. Кан кою барыбер юньлегә илтмәс, тик бу хакта ничекләр ханбикәгә әйтергә?.. Хәер, соң инде, шәһәр яклап шау-шу ишетелә башлады.

Чынлап та, шәһәрдәге шау-шу, ыгы-зыгы, кычкырыш вә бакырыш хансарайга да килеп җитте. Сөембикә кала як тәрәзәгә барып капланды, ахыр ишекле-түрле йөренергә кереште. Сәер хәл, алгы яктагы вәзирдән башка ханбикәне берәү дә сакламый иде. Гадәттә, ханбикәне беркайчан да берьялгызын калдырмаслар иде. «Ә миңа ул үз туганына ышанган кебек ышана», – дип уйлады Искәндәр, торган саен гасабилана барып. Ул чынлап та чарасыз иде. Ханбикәгә кул күтәрү хакында уйларга да куркыныч. Чөнки ул аны ярата, үз-үзенә кул салып котылса гына инде. Ләкин аның бер дә үләсе килми, шушы гүзәл янында буласы килә, әйе, һич югы, ике-өч көнгә бер булса да тавышын ишетәсе, күзләренә карыйсы…

Бит әле соң түгел, һич югы, воевода Василийны коткарасы итсен иде. Ахыр чиктә христиан лабаса ул! Искәндәр аңа хәзер үк хәбәр итәргә тиеш, шул мизгелдә үк. Тик ничек? Ә нигә, хәзер ул борылыр да чыгып китәр һәм туп-туры воевода өенә юнәлер. Барып керер дә, калада фетнә башланды, качыгыз, дияр. Юк, соң инде, калада суешалар. Мәскәүлеләр килә калса, воевода Василийга хәбәр итмәгәнсең дип гаепләүләре бар. Кенәгинә Еленаның шымчылары Казанда да бардыр. Ә соң ул үзе шуларның берсе түгелме?!

Ошбу хәбәр митрополитка барып ирешсә, аның да башыннан сыйпамаслар, урыс һәрчак җәзага хирыс булды.

Шулчак тәхет ягына Юныс морза килеп керде. Һәрвакыт ыспай киенгән абасы бүген хәрби киемнән иде, корал-хәнҗәрләре ялтырап торган морза, Искәндәр ягына күз дә салмыйча, түр яктагы ханбикә янына узды, баш иде.

– Котлый аласың, Сөембикә, калада бер генә урыс та калмады. Атабыз васыятен үтәдек, Сөембикә. Ары таба ни кылабыз?

– Кенәз Василий кая?

– Ул мөртәт качып өлгерде шул. Миңа калса, аңа Ходайкол углан ярдәм итте. Хан капкасыннан чыгып шылган. Анысы бер хәл, үзе белән Җангали ханны да эләктереп киткән, диделәр. Куа киттеләр китүен…

– Тор, абам! Сиңа рәхмәтем белдерәсем килә. – Сөембикә Юныс морза янына килде, битен биткә терәде. – Воевода Василийның качып китүе хәерлерәк тә булыр әле, туганый. Безгә хәзер тәхетне ныгытырга кирәк.

– Сафа Гәрәй хан Казанга таба кузгалган, дип әйттеләр.

– Кем җиткерде?

– Атабыз хәбәр иткән.

– Килсен, – диде Сөембикә, – Сафа Гәрәй хан безне Мәскәү канаты астыннан йолып алып калырга ярдәм итәр. Без аны бәйсезлегебезне ныгытыр өчен файдаланырбыз.

– Ләкин бит Сафа Гәрәй хан Казан тәхетендә утырып киткән кеше, Сөембикә. Аннары кем урысларны Казаннан куды? Юныс морза түгелмени?!

– Син – морза, Сафа Гәрәй – хан. Гәрәйләрне Сөләймансолтан үз канаты астына алмакчы. Сәхиб Гәрәй хан Кырымга юнәлгән икән. Сафа Гәрәй хан Казанга килсә, Казан белән Кырым берләшсә, Мәскәүнең безгә теше үтми башлар, туганый…

Әгәр дә мәгәр аның каршында Сарайчык каласыннан килгән Йосыф бәк кызы түгел, ә Сөләйман солтан тарафыннан Казан мәмләкәте белән хакимлек итәргә килгән солтания дисәләр, ихтимал, Искәндәр әллә ни шаккатмаган булыр иде. Монда бит күптән түгел генә далада җил куып йөргән Йосыф бәк кызы, даны дөньяга таралган Сөләйман солтан кызы түгел. Хәйран, ул сабак бирдеме бу хатын-кызга, улмы өйрәтте урысча сөйләргә вә укырга-язарга? Исләр китмәле иде. Искәндәрнең башына да килмәгән сәяси хәлләр турында аяк терәп сөйләшә, җитмәсә, халыкара хәлләрне белеп, бар нәрсәдән дә хәбәрдарлыгын раслый-раслый. Әйе, бу хатында нидер бар, тик ни, бер Хода белсә беләдер. Бәхәссез, Сафа Гәрәй Казан тәхетендә утырган хан. Кайтырга хакы бар. Тик бирерме бу тәкәббер хатын горур вә дүрт хатыны булган иргә Казан тәхетен? Моның янына Искәндәр бераз чамалый, Казан тәхетенә Юныс морза да тоҗрый. Аталары да шулайрак әйткән бугай. Әйе, бу кешеләрнең Сафа Гәрәй ханны Казан мәркәзенә бөтенләй кертмәүләре дә бар. Эшләр шуңа таба бара. Шул ук вакытта Сөембикә дә, һичшиксез, Казан тәхетендә утыра алыр иде. Утыра бит әле Мәскәү тәхетендә кенәгинә Елена Глинская, утыра. Аннары казанлыларның Сафа Гәрәй ханны кабул итүләре дә икеле. Казанлылар хикмәтле халык, берәүгә дә бил бирергә теләмиләр – мөстәкыйль вә тәүгечә бәйсез яшәргә исәп тоталар. Сөембикә моны аңлый, шуңа омтыла, ә менә Юныс морзаның төп максаты тәхет яулау булса кирәк. Һәрхәлдә, Искәндәргә шулайрак тоела.

Шунда кисәк һич көтмәгән хәл булды, әллә артында күзе бар инде, Юныс морза кисәк борылды да:

– Бу имгәк нигә монда, туганый? Нигә яныңда тотасыңбу карчыганы? – диде һәм, тагын да үҗәтләнә төшеп: – Нигә кирәк бу имгәк сиңа, кяфер башы белән нигә тәхет ягында утыра?!

– Кяфер түгел инде ул, без аны үз арабызга кабул иттек. Мөселман ул хәзер, ислам динен кабул итте, шәех үзе раслады, – диде тыныч кына Сөембикә.

– Әйдә, миннән калсын, әмма Сафа Гәрәй хан тәхеткә утыра кала икән, бу имгәкне сарайда яшәтмәс, туганый.

– Кабат әйтәм, абам, имгәк түгел ул, минем мөгаллимем. Рәнҗетмә син аны! Мин аның аша Мәскәүдәге бөтен булган хәлләрне белеп торачакмын. Аннары ул миңа урыс телен өйрәтте, мин хәзер урыс телендә аның кебек үк укый-яза беләм. Кирәк миңа бу кеше, туганый, кагылма аңа.

– Хуш, яши бирсен, – диде Юныс морза, йомшара төшеп. – Мин болай гына. Ходайкол угланга ачуым чыгудан гына. Еландай телләрем чыгарып әйттем, воевода Василийны кулыңнан ычкындыра күрмә, дидем. Ә ул, камырбатыр, аны гына түгел, тегеңә Җангали ханны да биреп җибәргән. Мин бит белеп торам, Җангали хан Мәскәүгә үзе теләп китмәгән, аны әсир итеп алып киткәннәр. Бәйләп-богаулап. – Юныс морза янә Искәндәргә таба борылды: – Һәм монда синең дә кулың уйнамады микән, кяфер зат?!

– Сөйләмә тузга язмаганны, туганый. Искәндәр гел минем янда булды. Җангали хан үзе теләп китмәгән булса, аны Казаннан берәү дә кумады. Димәк, хан курыккан, тәхетенә әйләнеп кайтырга курыккан! Урыслар килерләр дә баш бирмәгән өчен аягыннан асарлар дип курыккан. Йә булмаса аны үтергәннәр. Урыс воеводасы Василийдан барысын да көтәргә була. Үтергән булсалар, мин аның өчен күз яшем белән елармын, инде үзе теләп качкан икән, намазлыкка утырып каргармын. Олан гына булса да, Иван кенәз дә кичермәс аны. Мин аңа яратып кияүгә килмәдем, туганыем, мине аңа кияүгә чыгарга атам мәҗбүр итте. Үзең беләсең, мин атам сүзенә каршы килә алмадым, хөрмәтем зур иде. Атам теләгенә иреште, мин – Казанда, син Арчада утырасың. Калганын Аллаһы Тәгалә кулына тапшырыйк. Бүген Казан мәмләкәтенә акыллы, кыю, батыр, үзбаш фикер йөртә торган хан кирәк…

– Андый хан бар – Сафа Гәрәй. Сафа Гәрәй ханга кияүгә чыгарга җыенмый торгансыңдыр бит, туганый? – диде Юныс морза, елмаеп. – Бишенче хатынга алса гына инде.

Сөембикә яулык очы белән йөзен каплады, бертын дәшми торды. Юныс морза, уңайсызлану тоеп, бер урында таптанып алды, аннары ишекне барып ачты, тупсабашны дәште һәм кымыз китерергә кушты.

– Мин аңа бишенче хатын булып барырга җыенмыйм, туганый, булмас ул, – диде Сөембикә, күзен-кашын җимереп. – Иллә Аллаһы Тәгаләдән әмер булса, насыйп итсә, башым ташка да ормам, ил хакына, халык иминлегенә чыгармын да. Ләкин моны Сафа Гәрәй хан казанлыларны мәскәүлеләрдән якларга алынганда гына кылырым, йөзем чөермәм. Ил иминлеге вә бәйсезлеге миңа үз тормышымнан да кадерлерәк.

– Кыюсың, туганый, үтә дә кыюсың, – диде Юныс морза, тупсабаш кулыннан чүмеч белән кымызны алып.

– Иртәгә мәҗлес-диван, соңга калма. Мин синең, туганый, мәҗлес түрендә утыруың телим.

– Җәмилә кая?

– Җәмиләне мин утырмага җибәрдем. Искәндәр белән барырлар дигән идем дә, аны калдырып торырга булдым.

– Утырмада кемдә? Әллә барып урларга инде үзен?..

– Бармас ул сиңа, туганый. Тимә син аңа. Тиң түгел ул сиңа.

– Илдә атам рөхсәт итмәде, монда – син. Минме, улмы миңа тиң түгел?

– Хатының бар, бер түгел, ике. Яшә исән-имин, әмма Җәмиләгә тимә. Ул – минем ахирәтем.

– Ике хатыным булса да, мин аны әле булса яратам.

– Ләкин бит ул сине яратмый. Адәм баласы ат түгел, йөгән салып булмый.

– Сиңа салдылар бит әле.

– Кем?

– Атабыз.

Сөембикә башын түбән иде, лышык-лышык еларга керешкәндәй итте, ләкин ул еламый иде. Кинәт ул башын күтәрде һәм:

– Син мине рәнҗетергә телисең, туганый. Ләкин мин сине гафу итәм, кичерәм. Акыллы ир хатын-кызга, җитмәсә, туганыена бу сүзне әйтү түгел, бу хакта уйларга да оялыр иде.

Юныс морза бушап калган чүмечне тупсабашка бирде дә, Сөембикә янына килеп, аягына төште.

– Кичер туганыеңны, сеңлем, кичер юләр беткәнне.

– Йә-йә, тор. Ир бул. Беләсең килсә, син миңа кирәксең, туганый. Безгә бәхәсләшергә түгел бүген, берләшергә кирәк.

– Җәмилә Мөхәммәдъярга утырмага киттеме?

– Әйе.

– Эт авызыннан сөяк алып буламы? Мин аны теге вакытта ук күргән идем, күрде дә ул шагыйрь Җәмиләне, күзләре елтырый башлады. Миңа кияүгә чыкса, мин аны бал-майда гына йөздерер идем.

– Бал-майда син булган хатыннарыңны йөздер, туганый. Ә Җәмиләгә синең балың да, маең да кирәкми, ул башка камырдан ясалган. Рухи азык аңа күп тапкыр кадерлерәк. Гөнаһсыз җан ул.

– Хатын-кыз барысы да гөнаһсыз, бер ир-атлар гына гөнаһ тубалы. Ярый, килештек, утырмадан бер кайтыр әле, күрешербез, сөйләшербез.

– Сөйләшерсез, – диде Сөембикә битараф бер төстә.

– Ярый, мин киттем. – Чыгып барганда, Юныс морза Искәндәр янына туктады, бертын дәшми генә тегеңә карап торды. – Сары чучка, шымчылыгын яшерә бит әле.

– Әстәгъфирулла, туганый, нинди бәла тагасың тагын син аңа?!

– Чөнки мөгаллим түгел ул, шымчы. Ярый, бигайбә, яши бирсен. Кайчан да булса сиңа да ачылыр әле моның чын йөзе.

Юныс морза чыгып киткәч, Сөембикә бермәл тын утырды. Шуннан соң гына уфтанып куйгандай итте дә:

– Син аңа игътибар итмә, Искәндәр. Явыз түгел ул, кыланган гына була.

– Юк, мин аңа үпкәләмим, ханбикәм. Мин чынлап та шымчы. Ләкин мин сиңа беркайчан да хыянәт итмәячәкмен, муеныма бау салсалар да, алдыгызга төшеп ант итәм. Җир упсын, йөзем якты көн күрмәсен!

– Тор, тор, Искәндәр, бу ни дигән кылану инде тагын?! Йа Хода, әле берсе, әле икенчесе. Мин сиңа ышанам, Искәндәр. Ишетәсеңме, ышанам. Инде, бар, чыгып тор, эчем сизә – хәзер Булат бәк килеп керәчәк. Алатларга китмәгән ул, биредә ята. Килешер ул минем белән, килешми хәле юк, ахыр чиктә без барыбыз да ирек телибез. Ул да татар, ул да иректән ваз кичмәс, бераз гына горурлыгы калган булса. Берәүнең дә әле үзе теләп башын элмәккә тыкканын күргәнем булмады. Әйе, ирекле көннән. Хак Тәгаләдер, Сафа Гәрәй хан аны кичермәс, чөнки аны Булат бәк кудырта. Ләкин тәхет әлегә минем кулда, мин хәл итәчәкмен ил сәясәтен, Сафа Гәрәй хан түгел. Мин, Искәндәр, мөселман белән мөселман сугышыннан куркам. Далада үскәндә, дөньяның иге-чиге юк кебек иде, монда килгәч инандым: тар икән дөнья. Берәүләргә җир җитми, берәүләргә— мәхәббәт.

– Ханбикәм, Сафа Гәрәй хан чынлап та киләчәкме Казанга?

– Юлда инде ул, Искәндәр, юлда.

– Сез аңардан курыкмыйсызмы?

– Мин – ханбикә, Искәндәр. Аннары Сафа Гәрәй хан гаскәрне атамнан ала, димәк, аңа атам да фатиха биргән.

– Бары тик бер сорау сезгә, ханбикәм. Сез Җангали ханның китүен алдан белдегезме?

– Юк, Искәндәр, белмәдем. Иллә сизендем. Бу кеше йәбүген кол булып кала, йә ирек яулый. Ә ул нинди юлны сайлагандыр, Ходай шаһиттыр, һәрхәлдә, Җангали хан исән-имин Казанда калган булса, аңа берәү дә кагылмаган булыр иде. Хактыр, Җангали хан урыслар белән тыныч яшәү ягында иде. Әмма ни исәбенә? Менә шуны аңламый интекте ул, Искәндәр, тик тора-тора гына аңлады, тышаулы һәм йөгәнле көйгә су эчәргә төшүләре яман икән. Сафа Гәрәй хан нинди ният белән килә, миңа караңгыдыр, мин күрәзә түгел, алдан әйталмыйм.

Каударланып, тупсабаш Тинбай килеп керде.

– Ханбикә, Нугай капкасыннан сөенче китерделәр, атаңнан чапкын ирешкән, Юныс морза белән Ходайкол углан каршы киттеләр.

Сөембикә селкенеп куйгандай итте, ләкин мөгаллиме Искәндәргә бер кәлимә сүз дә әйтмәде. Атасының әмер-карарын ул үзе дә белми иде.

8

Искәндәр ашыга-кабалана өенә кайтты. Кайтты да ишеген бикләп түргә узды, сәкегә утырды һәм уйга калды. «Әллә соң Елизавета янына авылга китәсеме? Кибете бар, үзе шундаен сөеп карады!» Шул уй-нияте күптән түгел булган хәлләрне хәтереннән актарып чыгарды һәм яңабаштан күңеленнән кичерде.

Бу хәл каз өмәсе көнендә булды. Ханбикә Казан каласы кырындагы бер авылга туктады. Гадәттәгечә, ханбикәнең чанасын хатын-кызлар уратып алдылар. Шунда берсе Искәндәргә карап торды-торды да, ханбикә янына килеп:

– Ханбикә, калдыр миңа колың. Мин ялгыз, кибет тотам, рәнҗетмәм, кимсетмәм, өрмәгән җиргә дә утыртмам, – диде. Диде дә кеткелдәп көлеп алды, ә үзе Искәндәргә күз кысты.

– Калдыр, ханбикә, колың, үкенмәс ул, Елизавета ирен югалтты. Денис воеводада хезмәт итә иде.

Ханбикә Сөембикә бөрмәле билле тун кигән, бит алмалары кызарынып торган, зәңгәр күзле, түгәрәк йөзле, чөенке борынлы хатынга карады һәм Искәндәргә күз төшереп алды. Мөгаллиме ни әйтергә белми, бераз каушаган кыяфәттә, мәгәр кызыксынып һәм сокланыбрак Елизаветага карап-карап ала, шул ук вакытта ирен чите белән генә елмая иде.

– Үзеннән сорагыз, кала икән – мин риза. Тик ул минем колым түгел, мөгаллимем, хатыннар.

– Кал, кал, мөгаллим, кал, үкенмәссең, – диештеләр хатыннар, әллә шаяртып, әллә уенын-чынын бергә кушып.

– Безгә китәргә вакыт, ханбикә, – диде Искәндәр, җитдиләнеп, – ханның кузгалуы бар.

– Калмыйсың, димәк. Үкенепләр куярсың әле, егетем, – диде өлкәнрәк бер хатын. – Пешкән чия бит ул безнең Елизавета. Тормышы мул, кибет тота.

Искәндәр ат тотучыга кагылып алды, җавап бирмәде, бу аның кузгалыйк диюе иде. Ханбикә хатыннар белән саубуллашты, чанага утырды.

– Ә сине, Искәндәр, хатыннар ярата икән бит, – диде ханбикә, атлар кузгалып, җилле генә алдырып китүгә. – Елизавета дигәне алып кала язды үзеңне.

Искәндәр бары тик тамак кына кырды, ары бер сүз дә әйтмәде һәм аның ханбикәгә әйтер сүзе дә юк иде.

9

Барысы да чыгып киткәч, Сөембикә башын артка ташлап уйга калды. Осталар түшәмнәрне китап итеп тезгәннәр иде, куллары алтын да соң бу казанлыларның. Тик менә үзләренә тиң хан гына табалмыйлар. Ханбикә булу теләген аңарда Хөршидә бикә кузгатты. Бикә аның иң авырткан чуанына басты. Бу хакта ул үзе дә уйланып йөри иде, ләкин кая ул кемгә булса да сиздерү йә әйтү, Аллам сакласын. Аннары Җангали дә җайга ятып килә иде инде. Ятты да гел ханбикәсе кушканны эшли башлады, бахыр. Әмма Сөембикәнең аңа барыбер күңеле ятмады. Хөршидә бикә белән сөйләшкәннән соң, Сөембикә уйга калды. Ул куштан бикәне яратып бетерми иде. Былтыр кыш көне көтмәгәндә кунакка чакыргач, аптырый калган иде, әмма бармыйм дип тә әйтмәде. Алай да алдан йомышчысын җибәрде, бикәне күрәсе, һичшиксез барасы турында җиткертте.

Кышкы салкын көн иде. Март ае. Өй түбәләреннән тамчылар тама. Ни салкын булса да, яз якынаюы сизелә, чана артыннан ялтырап уктабан кала. Якты кояштан кар җемелди, күз чагыла. Атлар өстендә җиңелчә бәс. Ат тотучы агай дилбегәсен сабыр гына тарткалап куя. Сакчылары берара калып киләләр. Сөембикә, хатирә-истәлекләргә бирелеп, туган ягын исенә төшерде. Шушындый кышкы салкын көннәрдә әтисе аны дала аша күрше морзаларга алып барыр иде. Барган җайдан кинәт атларны туктатыр иде дә: «Даламны тансыкладым, тизрәк җәй килсен иде», – дип әйтер иде. Юл өстендәге кардәшләр вә ага-энеләренә тукталыр, кунак булыр һәм, әйләнеп кайтканда, атасы атларны үзе тотар, кызу кайтыр, атлар өстеннән бу күтәрелер, ахыр барган шәпкә кычкырып җырлап җибәрер иде. Еш кына атасы Сөембикәне якын туганнарында утырмада калдырды, әмма атна үтүгә килеп җитәр һәм: «Сагындым үзеңне, кызым», – дип, чанасына күтәреп утыртыр иде. Атасы утырмага башка кызларын да йөртте, әмма Сөембикә кызын үзе илтер, үзе барып алыр иде. Кышкы чана юлын Сөембикә үзе дә яратты. Монда килгәч тә, ул еш кына күрше-күлән авылларга чыкты, халык белән аралашты, моң-зарларын тыңлады һәм күндәмләнеп киткән Җангали аша аларга бик күп игелекләр эшләде. Әнә шулай ул халык теленә керде, игелекле ханбикә кушаматын алды. Шул ук вакытта ул еш кына уйга калыр иде. Ни өчен халык зарлана? Кемнән? Җангали ханнанмы, әллә булмаса ясак җыючы тарханнарданмы? Гаеп атта да, тәртәдә дә бар иде. Ул йөри-йөри инанды: күп очракта халыкны урындагы түрәләр рәнҗетәләр икән – артык салым җыялар, халык теләге белән санлашмыйлар. Сөембикә аларга кулыннан килгән кадәр ярдәм итте. Әмма ил-халкына төшкән моң-зарны якын-тирә авылларга гына йөреп бетерерлек түгел иде. Бу хакта ул, Хак Тәгаләдер, Җангали ханга да әйтте. Әмма ирнең җавабы аны бер дә канәгатьләндермәде. Әллә шуннан, әллә шул хәлләрдән соң ул кисәк үзгәрде, кисәк бөтен гаепне илне баскаклыкта тоткан урысларда, шәхсән воевода Василий кенәз йөзендә күрде. Моның өчен аны юк итү чарасы гына бар иде. Һәм бүген ул моңа иреште.

Әле булса хәтерендә: Хөршидә бикә аны болдырында колач җәеп каршы алды, күгәрчендәй гөрли-гөрли өйгә алып керде, тунын салдырды, киез итекләрен каравыш кызлары алып киткәч, үзе үк җылы чүәкләр китереп бирде. Үзе ханбикә янында бөтерелде, үзе «яз килә, ә суык һаман» дип зарланды. Хөршидә бикә аның туй табынында иң түрдә утырган иде. Сөембикә аны күргәч тә ошбу хатындагы зыялылыкка, горур тәкәбберлеккә сокланган иде, хәтта Җангали белән тору мәлендә аңа охшарга да тырышты. Тик тәрбия башка идеме, һич тә Хөршидә бикә була алмады. Хөршидә бикә аңа гади-садә итеп дәшсә дә, гүзәллеге турында мәдхияләр укыса да, ахыр чиктә Сөембикә барыбер аңа ышанып җитмәде – йөзендә һәрчак икейөзлелек, ясалмалык күрде. Баштагы мәлдә ул моңа борчылса да, соңыннан килеште тагын – барысына да кул селтәде, ничек бар, шулай кабул итте. Әмма очрашкан саен бикә йөзендәге икейөзлелекне тагын да ачыграк күрде. Шуңа да карамастан Сөембикә һәрчак ошбу тәкәббер вә горур хатынга тартылды, аның белән сөйләшеп утырасы, үз күзеннән читтә калган Казан хәлләрен беләсе килде. Кабан күле буендагы мәһабәт сарайда яшәүче Булат бәк Ширин Казан каласының иң олуг байларыннан иде. Мәмләкәткә нинди генә хан килмәсен, аның уң кулында һәрчак Булат бәк Ширин утырды – мәҗлесендә дә, табын җыенында да. Шул ук вакытта Булат бәк үзеннән сөекле бикәсен беркайчан да калдырмады, зифа бикәсе һәрчак янәшәсендә булды. Утарын да бәк колачлы итеп утырткан иде. Диварлар эченә суктырылган нәкышле йортлар әкиятләрдәге патша өйләрен хәтерләтә иде.

Берничә бүлмә аша узып, кунак ягына үттеләр. Биредә җылы яктагы сәкегә калын-калын мендәрләр өелгән, терсәк биеклек кенә өстәлләргә ризык-нигъмәт хәстәрләнгән. Асрау кыз, йөгереп килеп, Сөембикәнең кулын юдырды, иңенә салган сөлгесен бирде һәм ханбикәгә соклануын яшермичә карап тора башлады. Сөембикә аңа иелә төште дә:

– Сөйгән егетең бармы? – дип сорады.

Кызның йөзенә гүя ут капты, ахыр йөзен яулык очы белән каплады да күзләре белән генә елмая-көлә китеп барды.

Табын янында алар бик озак серләшеп утырдылар. Казан мәмләкәтенең олуг ханнарыннан булган Ибраһим ханның хатыны Нурсолтан кызы Хөршидә бикә Булат бәк Ширингә кияүгә чыга. Абалары Габделлатыйф һәм Мөхәммәтәмин кебек, Хөршидә дә мәскәүлеләргә йөз тота. «Кемнең арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың» дигән халык, ни Казан яклы Булат бәк Ширин дә, Хөршидә гүзәл куенына кергәч, Мәскәү ягын каера башлый, Мәскәү кенәзләре белән аркадаш гомер итә. Шул ук вакытта ошбу бәк Кырым ханнары белән дә бик үк начар мөнәсәбәттә яшәми. Ләкин соңгы мәлдә, Сафа Гәрәй ханны Казаннан куганда, Булат бәк кырымлыларга каршы чыга һәм, Сафа Гәрәй ханны «килмешәк» дип, халыкны котырта. Бикә әйтүе хак булса, Булат бәк кылган хатасы өчен үкенә икән, әмма нишләмәк кирәк, Сафа Гәрәй хан үзенең Казаннан куылуын гелән Булат бәк Шириннән күрә икән дигән гайбәт күркәм кала халкына ирешкән икән инде. Бу хакта Сөембикәнең ишеткәне булса да, табында утырганда чәй көйли-көйли Хөршидә бикә шул хакта зарланып алды. Әмма ошбу япь-яшь ханбикә алдында артыграк әйтеп ташладым дигәндәй:

– Булат бәк минем ирем, Казан мәмләкәтенең мөстәкыйльлеге өчен җанын фида кылды, тәмам җиксенде. Иншалла, халык рәнҗетергә бирмәс. Аллаһы Тәгалә каргышыннан курыкмасалар кагылсыннар Булат бәктәй аксөяккә, соңыннан үкенепләр карарлар да, үткән булыр, – диде.

Сөембикә ханбикә Хөршидә бикәнең бу сүзләренә ни әйтергә дә белмәде. Ул, гомумән, моңа кадәр сәяси эшләр белән шөгыльләнмәгән иде, бүген исә үзендә ошбу зыялы Казан аксөякләрен бар яманлыктан да коткару теләге туды. Сөембикә тыенкы гына:

– Кем әйтә, бикә, Сафа Гәрәй хан Казанга килә дип? – дия-дия, урыныннан күтәрелде.

– Белмәгәнгә сабышып торма әле, гүзәл ханбикәм, Сафа Гәрәй хан атаң Йосыф бәктән «Казанны кире кулыма төшерәм, синең биләмәң итәм» дип, гаскәр сораган, атаң, хәленә кереп, утыз мең кылычлы биргән, диләр. Сафа Гәрәйне беләбез, кыш килмәсә, яз килер, яз килмәсә, җәй килер, озак көттермәс. Тик менә Казан халкы яклармы Сафа ханны?.. Син ничек уйлыйсың, Сөембикә?.. Атаң хәбәр иткәндер, итми булмас… Дәшмисең. Әйе, менә син якларсыңмы аны, юкмы?..

Күзгә бәреп әйткән бу сүздән Сөембикә бер мәлгә каушый калды. Ләкин икенче мәлдә инде җавабын тапты:

– Байбикә Хөршидә, борын-борыннан ук явызлар халыкны куркытып, хәйләкәрләр алдалап вә ялганлап буйсындырганнар. Ошбу очракта кем хаклы – Булат бәкме, Сафа Гәрәй ханмы – мин белмим. Ләкин Җангали хан тәхеттә утырган чакта Булат бәкне рәнҗетергә бирмәм, акбикә.

– Җангалигә сүзем юк, игелекле эшләр кыла, – диде Хөршидә бикә. – Казанда малтабарлар ишәйде. Ләкин без аңардан күбрәк көткән идек, ханбикәм.

– Пайтәхеттә каты куллы хаким утырса икән, – диде Сөембикә уфтангандай. – Тик бит, бикәм, дәүләт бер сәүдә маясына гына яши алмый. Бүген Казанны урыс басты, үз халкыңа җай кими барганнан кими бара. Болай булса, калабызның каракош канаты астында калганын көт тә тор.

– Имам-хатыйп Колшәриф ни карый? Атасы, мәрхүм, пәйгамбәрләр белән сөйләшер иде. Диван-мәҗлескә беренче булып килеп утырыр иде. Минем улым әнә сигез манаралы Җамигъ мәчетен күтәрә башлады. Нургали угланым әйтәм, ә менә Җангали хан дин-иман хакына, һич югы, бер алтын бирсә икән…

– Барысы да бөек Тәңребез Аллаһы Тәгалә кулында, байбикә. Җангалине мин гаепләмим, Хода аңа туганда ук зиһенне чамалап биргән…

– Шуның өчен без аңа сине китердек тә, ханбикәм. Син соң, син, олуг бәк Йосыф кызы, ни карыйсың?! Син аны курчак урынына уйнатырга тиеш идең, ханбикәм. Эшлә шуны, бит Ходай Тәгалә сиңа барысын да мул итеп биргән – акылны да, зифалыкны да, иманны да. Морзалар, бәкләр, карачылар, малтабарлар вә сәүдәгәр, кара халыкка кадәр синең яклы.

– Имам-шәкертләр, дин әһелләре, мулла-мунтагай кем яклы? Руханиларыбыз кемне пайтәхеткә әзерлиләр, байбикәм?

Хөршидә бикә яңа күргән кебек текәлебрәк Сөембикәгә карады:

– Алар да синең яклы, Сөембикә. Алар да сине яклаячак. Ал кулыңа пайтәхетне, Сафа Гәрәйне кире бор. Син тәхеттә утырганда, ул монда килергә кыймас. Килгән хәлдә дә аягыңа төшүдән ары китә алмас. Гаскәр – атаңныкы. Юныс туганыеңны дәш, ул башкарсын атаң теләген.

«Йа Алла, бир сабырлык, бир түземлек, кыл бер-бер чара, ярдәмеңнән ташлама», – дип, эчтән генә тәкрарлады Сөембикә. Артыгын тыңларга аның гайрәте дә, куәте дә җитмәде, каударланып китәргә җыена башлады. Хөршидә бикә аны озата чыкты, чанага утырыр алдыннан, битен Сөембикә битенә куеп:

– Хакимиятне үз кулыңа ал! Кыю бул, далага даны таралган мәшһүр Йосыф бәк кызы ла син! – диде.

Сөембикә бары тик баш кына кага алды. Ат кузгалып киткәч тә, ул тынычлана алмады. Байбикә Хөршидә белән очрашу аны уттан алып суга салгандай итте, кайгысын арттырды, башында мең төрле фикерләр уянуга сәбәпче булды.

Атлар салмак кына юырта, сакчылар шактый артта. Март кояшы офыкка таба тәгәри – кич җитеп килә. Җангали ханга кай тарафка китүен ул беркайчан да әйтмәде, гомумән, үзен мөстәкыйль тотты һәм ни сәбәпледер ир-канаты да бу хакта бер сүз дә катмады. Кая йөри, кем белән, ни кылып? Гүя аңа кагылмый да иде. Җангалине ул беренче никах төнендә үк ят итте. Каушауданмы, лайлаланып тирләгән тәненнән, һәр кагылышыннан чирканды. Ахыр таба чиркануы калтырануга күчте, аркасыннан, чемер-чемер бизгәк тоткандай, салкын йөгерде. Беренче төндә булган хәл күз алдына килүгә, Сөембикә янә сискәнеп китте. Шул тамаша ят итте, ул аны аңын җуяр дәрәҗәгә җитеп ятсынды. Ахыр гүя аңын җуйды, бары тик Җангалинең лайлалы тәне, ямьсез итеп дөядәй мышнавы гына хәтердә калган.

Сарайга кайтып җиткәнче ошбу уйлардан арына алмады. Бары тик Җангалинең бусагасын атлап кергәч кенә бераз тынычлана төште. Җангали өйдә юк иде. Тыштан шат күренсә дә, эче тулы шом вә гаса иде Сөембикәнең. Аның кем беләндер бу хакта сөйләшәсе, кемгәдер эчен бушатасы килә иде. Җәмиләгә аның бу хакта сөйлисе килмәде. Ә ир-ат арасыннан аның уй-фикерен аңлардай, хәленә керердәй кеше табылмады. Ни вәзир Коләхмәт, ни Ходайкол углан… Тукта, тукта, имам-хатыйп Колшәрифкә барса, тәмам тулышкан күңелен аңа бушатса?.. Аңлармы ул аны, хәленә керерме?..

Тәмам чарасыз калып, ятак ягына узды, йомшак түшәккә сузылып ятты. Күңелен тагын да ныгытырга теләп, имам-хатыйп Колшәрифне күз алдына китерде. Яше утызга җитмәгән, озын вә чандыр гәүдәле, кара сакаллы, кылыч борынлы шәехне ул бары тик ике-өч тапкыр күрде бугай. Анда да рухи ата аның белән баш иеп кенә исәнләште. Әйе, шәехнең игътибарын җәлеп итә алмады Сөембикә. Ул хатын-кыз иде һәм аз-маз гына булса да ир-атны белә иде. Бу исә, пәйгамбәрләр арасында йөргәндәй, дөньялыктан аерылган бәндәгә тартым бер зат булып тоелды. Шәех Колшәрифне олуг галим, белекле вә инсафлы кеше диделәр. Бохарада укый, дөньяга танылган акыл ияләреннән сабак ала. Атасы исән чакта ук илгә кайта, хан мәдрәсәсендә остаз булып йөри, ахыр, атасы Мансур шәех вафат булгач, дин әһелләре аны бертавыштан олуг шәех итеп сайлыйлар.

Шулвакыт шылт итеп ишек ачылды, Сөембикә сискәнепкитте. Аның ятагына бары тик Җангали генә песи кебек тавыш-тынсыз керсә керер иде. Ятакчы әби түгел, димәк, ул – Җангали, ир-канаты. Ятак ягында караңгы, түр якта пыскып кына шәм яна. Сөембикә аны сүндереп куйды. Җангали тамак кырды. Сөембикә дәшмәде. Аккош мамыгыннан типчегән атлас юрган читен ачып, мыштым гына юрган астына керде, Сөембикә йоклаганга сабышты. Ул еш кына йоклаганга сабышып калыр, хәтта аны алганда да уяна алмыйча ятар иде. Бүген дә шулай итәсе иткән иде, кинәт башына бер уй килеп, Җангалигә таба әйләнеп ятты, кайнар куллары белән ирнең кыска муеныннан кочып алды.

– Мин сине шундый-шундый көттем, Җангали, – диде, кайнар иреннәре белән ир-канатның колак янында гына пышылдап.

Җангали хан моны гүзәл бичәсеннән һич тә көтмәгән иде, тәмам каушый калды, дәрте әллә кай тарафка юлыкты, гайрәте коелды.

– Сөембикәм, сөеклем, – диде ул, ниһаять, уянып киткәндәй. – Сөембикәм, сылуым, синме бу?! Өнемме, төшемме?!

– Өнең, өнең, Җангали. Мин сине сөярем, үлепләр сөярем, тик сиңа бер шартым бар. Үтә шул шартым, Җангали!..

– Әйт, нинди шарт, кулымнан килә торган булса, таш яуса да үтәрем.

– Килә, килә кулыңнан, Җангали, килә. Җибәрмә гаскәрең Мәскәү кенәзенә. Мәҗлес җый һәм шунда кистереп әйт: мин гаскәремне Мәскәү кенәзенә җибәрүдән баш тартам, диген. Воевода Василийны да Казаннан куу мәсьәләсен күтәр. Түрә-морзаларың, карачыларың куәтләп алсалар, урыс сәүдәгәрләрен Казаннан кууны чара итеп куй.

– Сөембикә, Сөембикәм, мин барысын да эшләрмен, тиксин генә мине какма, ярат мине, минеке бул!

– Мин синеке, Җангали, синеке…

10

Балачактан ук ятагын карап, Сөембикәгә тугры хезмәт иткән әби, ханбикәсенең Хөршидә бикәгә баруын килештермичә, «Хатын-кыз беркайчан да үзара тату яшәмәс, хатын-кыз бер-берсеннән көнләшергә генә сәләтле» дисә дә, Сөембикә байбикә Хөршидә утарына баруына һәм дөньяви сабак алуына мыскал да үкенмәде. Җангалине ятагыннан озаткач, ул бик озак йоклый алмый ятты. Аллаһы Тәгалә алдында Сөембикәнең йөзе якты иде, һәрхәлдә, ул үз-үзен шулай дип тынычландырды. Әйе, ул вөҗданына хыянәт итмәде, Аллаһы Тәгалә биргән хатын-кыз хокукыннан баш тартмады, чарасызланыбрак булса да, атасы теләген үтәде – Җангали ханга кияүгә чыкты. Инде, ниһаять, үзенә дә баш калкытырга вакыттыр. Дан-шөһрәт аңа шунда килсә килер. Ул үзен Җангалидән күп тапкыр өстен күрде. Аны һәр җирдә кычкырып-котлап каршы алдылар; нәкъ менә Йосыф бәк кызы Казан каласының түбән катлау сәүдәгәрләренә, малтабарларына, алыпсатарларына ирек бирде: «сату итегез, ятсынып тормагыз», хәтта кайберләрен салымнан азат иттерде. Дөрес, ул боларның барысын да Җангали аша эшләтте, әмма бу аның теләге иде. Моны барысы да белә һәм Сөембикә ханбикә күренгән бер җирдә аны күтәреп кенә алмыйлар иде. Чөнки халык иң әүвәл аңа зарланыр иде. Аннары ул янә бер нәрсә белде. Аңа кадәр Җангали ханнан бер каравыш хатын кыз бала таба. Бу хакта Сөембикә бик соң белде. Ләкин һичнинди үкенү вә көнләшү тоймады. Аңа ничектер барыбер иде. Бит ул Җангалине барыбер яратмый. Шул хакта Җангалигә әйткәч, теге бичара Сөембикәнең аягына төште, итек башларына кадәр үпте, гафу итүен үтенде. Моны ул Сөембикәнең нәфрәтеннән куркып кылды. Чөнки баланы, аңа әйтми, Касыйм каласына озаткан иде. Сөембикә әллә нигә Җангалидән балага узмады. Һич югы, шул баланы тәрбияләр, ичмасам, бераз җаны тынычланыр иде. Ә ул, әйтми-нитми, баланы озатып та өлгергән. Ят булмас иде әле ул нарасый аңа. Анасы мәрхүм, диделәр. Ятим бала, димәк, үзе кебек үк. Иртәрәк әйткән булса, ул баланы җибәртмәгән булыр иде, сарайга алдырыр иде. Ихтимал, тора-бара өйрәнер, гадәтләнер иде нарасыйга…

Алай да Сөембикә язмышына ятып-үртәлеп зарланмады. Бу язмышны ул атасы теләге белән үзе сайлады. Ары таба ни кылырга белми чарасыз калуыннан гына уфтана иде. Күп очракта ул Җангали хан белән килешмәде, иллә мәҗлесләрдә аңа каршы төшәргә дә кыймады, гәрчә моңа теләге булса да. Ләкин күңелендә үзе дә аңлап җиткермәгән уй-хис көйри башлаган иде инде – тәхеттә үзе утырса икән ул!

Тик бу бик тә зур гөнаһтыр – ир-канатның тәхетенә өмет тоту. Тәгаен чарасыз калган чаклары булды – Җангали ханны тәхетеннән куар дәрәҗәгә җиткәләде. Ул белә иде, аның бу теләге халыкныкы белән аваздаш. «Урыслар, чиркәүгә кереп, кылган гөнаһларын үзләре кебек үк поптан ярлыкауларын сорыйлар да сөттән ак, күктән пакь булып чыгалар һәм яңадан гөнаһ кылырга керешәләр. Гәрчә Гайсә пәйгамбәр һәр нәсара кешесен гөнаһ кылмаска өндәп торса да», – диде аңа беркөнне вәзир Коләхмәт. Бүген төнлә ул Җангали ханнан ант эчертте: моннан соң беркайчан да ханбикәсе сүзеннән чыкмас, ханбикәсе белән киңәшмичә бер адым да ясамас. Чөнки Җангали хан урыс кенәзе белән киңәшмичә һични кылмас иде. Җангали аңа ана сөте, җир йөзе белән ант итте – хатынына тугры калыр, ни генә булса да. Һәм әйтте: «Син мине сөйсәң, мин барысын да син дигәнчә кылырмын, ханбикәм», – дип кат-кат тәкрарлады, кат-кат иман итте. Бәлкем, бу аның нәүбәттәге хәйләсе генәдер? Бәлкем, ул сөелү куанычыннан гына ант эчкәндер?.. Ни генә булмасын, Сөембикә аның вәгъдәсен алды. Иртәгә иртән иртүк Җангали хан мәҗлес-табын җыячак һәм шунда барысын да әйтәчәк – Казан мәмләкәте урыс ятьмәсендә, ни кылабыз? Тик гайрәт-куәте җитәрме Җангали ханның мәҗлес түрәләренә бу хакта әйтергә, курка калмасмы?.. Ул чакта Сөембикә үзе әйтер, әйе, торыр да әйтер. Казан мәмләкәтенең ил-дөнья халкы белән Мәскәү кебек үк сәүдә итәргә хакы бар, ул мөстәкыйль, ул бәйсез дәүләт, дияр. Ханыбыз Мәскәүгә карап тормасын, үзбаш идарә итсен, урысларны Казаннан куарга, башкаларга сабак булсын өчен, воеводаны…

Һәм аны якларлар. Бит әлегә кадәр Җангали хан тарафыннан чыгарылган әмер-карарлар һәм халыкка җиткерелгән фәрманнар барысы да Сөембикә теләге белән эшләнде. Һәм моны да ул Җангали хан кулы белән эшләр, табын гына якласын.

Бу хәтле катгый нияткә килүенә Сөембикә кинәнде дә, күңел төпкелендә туган шомнан бераз курыкты да. Барысы да ул дигәнчә килеп чыкса, кенәз урынында калган кенәгинә Елена Глинская ни кылыр, бөтен гаскәре белән Казан тарафына кузгалмасмы? Бүген урыс гаскәре Ливония белән сугыша. Ливония короле белән солых төзеп, бөтен гаскәрен Казанга бормасмы?.. Бик ихтимал ич.

Әйе, бу ягын да уйлап карарга кирәк иде. Тик бу хакта киңәшер кеше юктыр. Кем аның ошбу Казанда уй-теләкләрен аңлар да, кем аңа уң кулын сузар?.. Әйе, бердәнбер кеше – атасы. Ул аңа барысын да тәфсилләп язып, чапкынын җибәрер, кылсын бер-бер хәл, юкса Казанны кулдан ычкындыруы бар.

Башына бу уй килгәч, Сөембикә бераз тынычлана төште. Әйе, иртән иртүк әтисенә хат язар, Казан тарафына гаскәр җибәрүен үтенер, хәле булып атта килерлеге булса, гаскәр башында үзе килсә дә ярый. Атасы Казанга якыная башлагач, Сөембикә Юныс абасына чаптарын җибәрер, Арча тарафыннан Юныс абасы кузгалыр. Әйе, Арча ерак түгел, Юныс морза бик тиз килер. Урыс шымчыларыннан уй-ниятләрен яшерү өчен, атасы алдан мал-туар кудырсын, олаулары белән сәүдәгәрләрен җибәрсен. Казан кирмән-капкалары аларга ачык булыр. Менә шунда инде чын сәүдә башланыр. Казан базарының дәрәҗәсен төшерү нияте белән Василий III Идел буе базар төбәген Мәкәрҗәгә күчерткән иде, ә Сөембикә аны янә Казанга кайтарыр. Һәм ары таба урыс сәүдәгәрләрен Казанга керттермәс, ә Бохара, Әстерхан, Табгач сәүдәгәрләрен ары таба җибәрмәс. Хәер, алар үзләре дә ары таба бармаслар, чөнки урыс юлбасарлары уздырмаслар. Шуннан соң Казан каласы Идел буендагы иң кәттә базар каласына әверелер. Мөселман сәүдәгәрләренә тулы ирек бирелер, салым бермә-бер ким алыныр, ә менә кяферләрдән салымны арттырыбрак алу хәерлерәк булыр, чөнки Мәкәрҗәдә урыслар салымны мөселманнардан бермә-бер артык алдылар дип әйттеләр. Салым кеше күтәрә алмастай булмасын, сәүдәгәрләр, алыпсатарлар, малтабарлар кызыксынсыннар, Казан базарына килергә атлыгып торсыннар. Әйе, дөя дә, энә дә товар. Сату итсеннәр, табыш алсыннар, кинәнсеннәр, моннан мәмләкәт кенә отачак, димәк, казнага мая җыелачак. Ә ул бик кирәк, бигрәк тә бүген, урыс белән алышырга торганда. Менә шуны аңласын иде Җангали хан, шуны аңласа, Сөембикәсе аның аяк астында тузан булырга әзер. Тик аңлармы бичара хан хатынын, сыртын кабартмасмы? Бер курыккан кешене котлы итү үтә кыен хәлдер…

Сөембикә ул төндә таң алдыннан гына йокыга киткән иде. Хәзер әнә хыялы тормышка аша башлаган кебек. Хак анысы, атасы килә алмаган, аның урынына Сафа Гәрәй хан кайта. Нәкъ менә кайта, чөнки ошбу хан Казан тәхетендә утырып киткән кеше. Ни өчен атасы Казанга Сафа Гәрәй ханны җибәрә?! Әйе, инде бер тапкыр Казаннан куылган, бер тапкыр Казан мәмләкәтендә бәхетен сынаган кешене… Аңлавы кыен иде атасын. Тик Сөембикә атасына барыбер ышанды – кызына яманлык кылмас, теләге изгедер, иншалла. Әй, очып кына кайтасы иде дә атасы янына, барысын да аңлатып, төшендереп бирәсе иде. Тик аралары ераграк шул, кул сузып кына җитмәле түгел. Иншалла, вакыт барысын да хәл итәр, Раббым, сиңа тапшырам.

11

Воевода Василийны шиккә калдырган хәбәр Җангали ханның Исмәгыйль морза сәүдәгәрләрен Казанга кертмәскә дигән фәрманы булды. Тамгачылар янына куелган шымчысы бу хәбәрне җиткергәч, воевода Василий Җангали ханны үз янына дәштергән иде, хан воевода каршына бармады. Бу хәбәрне җиткергән шымчысына воевода кылыч кынысын ташлады, яман итеп сүгенде. Ахыр: «Югал күз алдымнан!» – дип, аты-юлы белән орышты.

Шушы хәлдән соң ай үтәр-үтмәс, воевода Василийга бөек кенәгинә Глинскаядан хат килеп төште. Сәбәбе шунда гына ачыкланды. Исмәгыйль морза булган хәлдән соң туры Мәскәүгә юнәлгән һәм воевода белән казанлыларга зарланган икән. Хаклары булмаса да, аның сәүдәгәрләрен базаркалага кертмәгәннәр һәм моңа иң әүвәл воевода гаепле дип әләкләгән. Хәтта: «Кенәгинәм, рөхсәтегез бирегез, воевода Василий урынына Казан мәркәзенә үзем барып утырам», – дип әйтеп әйткән, имеш. Булган хәлме, юкмы, воевода Василийга караңгы иде, яктысы шул: кенәгинә Елена Глинская Казанда утырган воевода Василийга кисәтү ясаган һәм каланы күз карасы кебек сакларга урыс сәүдәгәрләрен һәм Исмәгыйль морза куштаннарын җәберләтмәскә кушкан. Иллә хат ахырында, күңеле йомшарыпмы, воеводасына: «Йосыф бәк угланы Юныс белән уртак тел тап», – дип язган иде. Аннары бөтенләй башка кара белән өстәгән: «Җангали ханны тиз арада кул-аягын богаулап Мәскәүгә озат. Без аның урынына абасы Шаһгали ханны җибәрергә ниятләдек».

Хатны укып чыкты да воевода Василий бик озак уйланып утырды. Димәк, кенәз Овчина-Оболенскийның яшь кенәгинәне кулына төшерүе хак. Ә Овчина аны яратып бетерми иде. Хак Тәгаләсе шулдыр: мәмләкәт белән олан кенәз Иван түгел, ә Ливониягә яу йөреп, халык күңелен, шул җайдан кенәгинә күңелен дә яулаган Овчина-Оболенский идарә итә. Яшь, чибәр кенәз, ул ук бөек кенәгинәне монастырьдан монастырьга да йөрткән иде, чөнки кенәгинә мәрхүм адашы Василийдан өч ел торып та балага узмады. Әлбәттә инде, яшь кенәз яшь кенәгинә янында бөтерелгән булса кирәктер. Бик ихтимал, балага узарга теләге гаять зур булган кенәгинә яшь кенәзгә ирек тә биргәндер— куенына алгандыр. Ә бит заманында бөек кенәз Василий III кенәгинәне озатырга адашы Василийны җибәрергә иткән иде, соңгы мәлдә Иван Овчинага тукталды, күрәсең. Елена белән монастырьдан монастырьларга йөреп, бала теләргә сәфәр чыккан булса, воевода Василий кенәз басурманнар каласын саклапта утырмаган булыр иде. Мәрхүм адашы олуг кенәз аны беркайчан да яныннан җибәрмәде югыйсә. Сугышларда да бергә булдылар, ял вакытларында да, ауларда да. Адашы аны барысыннан да өстен күрде – хак, ул вакытта Иван Овчина олуг кенәзгә якынаерга да кыймас иде. Ә Василий кенәз олуг кенәз белән бер табында утырып ашады. Хәтта адашы аны Казанга җибәргәндә: «Кенәз генә түгел син анда, хан үзе», – дигән иде.

«Хан, – диде кенәз Василий, үртәлеп. – Хан. Булырсың монда хан. Син әнә, адаш, үлдең дә котылдың, йә тәмугта янасыңдыр, йә җәннәттә хур кызлары арасында утырасыңдыр, менә адашың син калдырган утлы табада басып тора. Кенәгинә тагын. Имеш, Юныс морза белән барып килеш. Ничекләр килешмәк кирәк ул дала кыргые белән! Чаткы бит ул. Бер сүз әйтсәң, хәзер кылычка ябыша. Күптән түгел генә унлап сугышчым урманга ауга киткәннәр иде, тегеләр Юныс морза кешеләренә тап булганнар. Ни сәбәпледер ызгышып киткәннәр, эш кылычка ук барып җиткән… Мескеннәрне җир куенына да күммәгәннәр, бүреләргә ташлап киткәннәр. Ике-өч көннән эзли чыккач, кенәз Василий үзе ботарланып ташланган мәетләргә тап булды. Башта ул Арча кырына ташланырга иткән иде, бу хәл Казанда да фетнә чыгарасын искә алып, тешен кысып булса да тыелып калды. Хәзер ул әнә шул кеше каршына барсын, имеш. Дуслашсын, түбәнсенсен. Мөмкин хәлме?! Юк!

Мәскәүдән торып олан кенәз белән бер тәхеттә ил хакиме булган кенәгинә Елена Глинская Җангали ханга үлем карары чыгара. Һәм бу яман эшне кенәз Василий башкарырга тиеш. Аны, үз угланы кебек күргән Җангали ханны, һәрчак карусыз сүзен тыңлаган ханны?! Ул, кенәз Василий, Җангали ханны кенәгинә кулына кайтарып бирергә тиеш?! Ә бит ул аны чынлап та якын иткән иде. Яшь, тыңчыл, ихтыяр көче юк, һәр әмерен җиренә җиткереп үти. Кенәз Василий Җангали ханнан канәгать иде һәм гелән шулай булыр иде кебек. Бүген исә әнә шул бозау аның тарафына килүдән баш тарта, ул гынамы, фетнә оештырып ята. Тик барыбер үзе түгелдер, кемдер котырткандыр, үзенең моңа башы җитмәс. Кенәз Василийның моңа ышанасы килми иде. Ни генә булмасын, ул, воевода Василий, Җангали ханны тотып Мәскәүгә озатырга тиеш, бәлкем әле, үзе үк озатыр. Күп тә үтмәс, аның урынына агасы Шаһгали хан килер. Хак, яманаты чыккан кеше, гәүдә-сыны юк, төсе-йөзе ташка үлчим, әмма мәрхүм кенәз яратыр иде үзен, гелән үзе белән йөртер иде. Кенәз Василий зур капкорсаклы, кыска аяклы, тар маңгайлы, маймыл кыяфәтле, астыртын һәм хәйләкәр Шаһгалине күз алдына китерде. Ул аны мәрхүм адашы олуг кенәз янында еш күрер иде һәм күргән саен җирәнер, бахыр белән дәшмәс-сөйләшмәс булыр иде. Шушы кеше мәрхүм адашына ачыктан-ачык тәлинкә тотты. Хәзер кемгә тота микән? Хәзер, димәк, бөек кенәгинә Елена Глинскаяга. Әнә кая таба тәгәри дөнья арбасы, хикмәт. Шаһгали хан янә Казанны тансыклаган. Ишетте, җиткерделәр Василийга. Бөек кенәгинә Шаһгали һәм аның хатыны Фатыйманы үзе кабул итә. Олан кенәз хәтта шушы шыксыз кешегә төлке туны бүләк итә. Бер Хода үзе белә: ул тун капкорсак Шаһгалигә ничек ярагандыр. Ләкин булган хәл икән шул – олан кенәзнең шыксыз ханга төлке туны бүләк итүе Хак Тәгаләдер. Шымчылары җиткерде, имеш, Шаһгали хан олан кенәз каршына дүрт аяклап, мүкәләп килгән. Килгән дә олуг кенәзнең итеген үпкән, имеш. Ә хатыны Фатыйманы кенәгинә үзе кабул иткән һәм кысыр хатынга табынындагы савыт-сабаларны биреп җибәргән диделәр. Шик юк, савыт-сабалар алтын вә көмештән генә булгандыр. Ни генә булмасын, тиздән Шаһгали хан Казанга килер, ә Казан каласына мәрхүм кенәз Василий тарафыннан җибәрелгән воевода Җангали ханга тәхетне бушатырга кушар. Юк, кушып кына калмас, Шаһгали хан килгәнче үк, Җангали ханны Мәскәүгә озаттырыр. Шунсыз аңа берәүдән дә көн булмас, ягъни галиҗәнаплары тарафыннан…

Кенәз Василий тураебрак утырды һәм, йодрыкланган кулларын өстәлгә куеп, бертын уйланып торды да ясавылына дәште.

– Менә нәрсә, брат, – диде ул, теге каршына килеп баскач. – Әүвәл сугышчыларың барла. Әзер булсыннар. Хикмәтле хәлләр булырга тора ошбу калада. Искәрдең?

– Баш өсте, кенәз, искәрми буламы?!

– Бар, юлыңда бул.

Ясавылы чыгып киткәч кенә, Василий хезмәтчесен чакырды һәм кара киемнәрен китерергә кушты. Ул бик озак киенде, аннары сакалын түгәрәкләп кырды, сырма төймәләренә кадәр Казанның кара кешесенеке кебекне тактырды. Барысы да әзер булгач, башта ул Ташаяк базарына юнәлде. Гадәттә, нәкъ менә Ташаяк базарында эте-бете җыела, ягъни ярлы-ябага, килде-китте йөргән килмешәк, ыбыр-чыбыр, карак-угыр шунда уралыр иде. Шул ук вакытта бирегә кәнтәй хатын-кызлар йөри, нәфесе төшкәндә, Василий кенәз фахишәләрне дә шуннанкилеп таба. Бермәлне төшләренә кереп йөдәткән чибәрне дә шушыннан алып кайткан иде, тик тегесе кабат күзгә чалынмады. Ни генә булмасын, Василий кенәзнең ул чибәрне әле булса оныта алганы юктыр. Ул гүзәлдәге сыгылмалы гәүдә-сын, пешкән алмадай күпереп торган янбашлар, тулы калку күкрәкләр алиһәләрдә генә булса буладыр. Хәтта ошбу гүзәл заттан килгән үзенә хас бер тәмле ис тә күңелдән китми интектерә. Ул аның, гадәттәгечә, хәтта исемен дә сорамады, чөнки асыл атын барыбер әйтмәс иде, әмма шуннан соң чибәркәйне күпме эзләсә дә, очрата да, таба да алмады, гүя җир упты үзен. Ә бит эзләде, хәтта шымчыларын да кушты – базар көннәрен көтеп ала алмый изаланыр иде. Юк, күренмәде яңадан гүзәл. Шуннан Василий кенәз «Ниндидер байның тансыклаган яшь хатыны булгандыр» дигән нәтиҗәгә килде.

Кинәт ул бер урыс сәүдәгәренә сәлам бирде, теге исә аптырабрак калды, чөнки кенәзне танымады, шуңа гаҗәпләнүе иде. «Бик яхшы, димәк, мине гелән татар дип беләләр», – дип кинәнде кенәз. Әйе, аны Казан татарларыннан аеруы кыен иде, гүя аны ошбу базарга нужа китергән – җилкәсендә капчыгы, билендә янчыгы вә пычагы. Ары таба кенәз Василий урыслар янына бармады, танып куюлары бар иде, ә аңа казанлылар хакында ихласи хәбәр кирәк. Әһә, әнә нугайлылар килгән, Арча кортлары, Юныс морза сәүдәгәрләре. Сарык чалганнар, таяк-таяк ит кыздыралар. Серкә сибеп кыздырылган ит исе, тәмле ис танавына килеп җитүгә, кенәз Василий шул якка таба борылды. Кемдер аңа каты гына бәрелеп китте, җитмәсә: «Күзең чыкканмы әллә, әтрәк-әләм!» – дип орыша калды. Ләкин кенәз Василий аңа хәтта борылып та карамады, ит кыздыручылар янына таба атлавын белде. Һәммәсе белән гәпләшә китсәң, танып та куюлары бар үзеңне. Анда инде казанлылардан шәфкать көтмә, таш атып үтерергә дә күп сорамаслар. Ниһаять, Василий ит кыздыручы янына җитте, түмәргә утырды, ит кыздыручы аңа шундук ике кыздырма китереп бирде.

– Рәхим ит, кордаш!

– Рәхмәт, рәхмәт, туган, – диде аңа Василий һәм уйлап куйды: «Менә шундый кунакчыллык мәскәүлеләрдә юк инде ул, кырыс халык мәскәүлеләр, әйтерсең аларны кемдер таларга килгән, гәрчә үзләре казанлыларны таласалар да». – Эчемлек тә булса икән, сырамы, бал балымы?!

– Булыр, булыр, кордаш, анысы да булыр. Сабыр ит.

Сәер хәл, Бохара, Сәмәрканд, Үргәнеч, Әстерхан калаларыннан килгән сәүдәгәрләр күбрәк Ташаяк базарында сату итәрләр, нугайлар Арча кырындагы әрмәннәр базарында тукталырлар иде. Урыслар исә Балык бистәсе базарын кулларында тотарлар иде. Һәр базарның үз кешеләре, тамгачылары, алыпсатарлары, малтабарлары булыр. Ташаяк базарында җыен затлы әйберләр: келәм-киез, гәүһәр-мәрҗәннәр, бизәнү әйберләре, йөзек-беләзек, алка-балдаклар, муенсалар, бөтиләр сатарлар, нугайлар исә мал-туар сатар, арчалылар балык, тире, май китерер иде. Бизәнү әйберләре, кием-салым, тукыма-ситсы булгангамы, бирегә, гадәттә, фахишәләр юл тотар, кич якка таба «ауга» чыгарлар, һәм күбесе теләгенә ирешер иде. Чөнки Казан мәмләкәте мөселман булмаган халыкны бу азгынлыктан гелән тыймый, мөселманнар исә үз кануннарын бозудан куркалар, чөнки хөкемнәре яман. Аннары бирегә ерак Мисырдан да сәүдәгәрләр килә. Алар китергән җимешләр авызда ук эри, савыт-сабалары тагын, күз явын ала. Үз диннәрен ярты дөньяга тараткан һәм шуның белән горурланган гарәпләр борынгы Болгарны һәм Казан татарларын үз итәләр, чөнки бу халык ислам динен үзе теләп кабул итә. Хәер, борынгы урыслар да христиан динен үзләре теләп кабул итәләр ич. Гарәпләр диндәш туганнарын – казанлыларны якын күрәләр, күбесе татар кызларына өйләнәләр, хәтта, тол хатыннарга йортка кереп, бөтенләйгә Казанда калганнары да бар. Шундый халык инде ул татар, яратмас җиреңнән яратырсың. Бу хәл Василий кенәзгә ошамый, ошбу ике халыкны диннәр аера, телләре дә капма-каршы, йолалары да, диннәре турында әйтеп тә торасы юк. Баштагы мәлдә Казанга килгән гарәпләрне Василий кенәз тыярга иткән иде, чөнки тегеләр мәчетләргә барып хөтбә әйтәләр, халыкны кяферләргә каршы котырталар, ә кяферләр ул – урыслар. Әмма теләген тормышка ашыра алмады. Гарәпләр аның сүзенә карап каладан китмәделәр, ә казанлылар кенәз Василийның сүзләренә тәмам колак салмадылар. Бу хәле өчен аны хәтта бер тапкыр агуларга маташтылар. Әмма эшләре барып чыкмады, Василий уяу булды. Тик бер авыз урысча белмәсәләр дә, гарәпләр үз диннәренә тугры калдылар, Казан мөселманнарын үз иттеләр.

Кенәз Василий янәшәсенә берәү утырды, ияк кагып кына сәлам юллады, итчедән ике таяк сорап, ашый башлады. Адәм түгәрәк кара сакаллы, җәйпәгрәк битле, таза бәдәнле Василийга кемнедер хәтерләтә иде. Ләкин Василий адәмне кемгә дә охшата алмады, шуннан сүз башлау өчен тамак кырды.

– Чәнчеп кыздырган итне мин бу бавырчыда гына ашыйм. Беркем болай тәмле итеп кыздыра белми, – диде Василий кенәз, татар сүзләренә басым ясый төшеп.

– Сарыкларны нугайлардан алалар, шуңа итләре тәмле, ә нугайларның сарыклары дала үләне ашый, малның ите – үләннән, – диде күршесе аңа карамый гына.

– Әйе, Казанны нугай басты.

– Тиздән кырымлылар килеп тулыр, күңелең киң тот. Казанның барысына да капкалары ачык, туганкай. Аннары нугайга мал-туар ни ул, көтү-көтү куып китерә. Бай халык, мул яши, җитешле. Нугайга акча – мунча ташы, ефәк – мунчала. Ил халкына кыен, үз көнен үзе күргәнгә.

– Син үзең кем соң?

– Анысы сиңа нигә? Адәм баласы, Алла колы. Шул җитмәгәнме?

– Җиткән, болай гына соравым, – диде кенәз Василий, уңайсызлану тоеп. – Зарлангандай иттең, кордаш түгелсеңме дип кенә соравым.

– Синдәй соры бүрегә кордаш булганчы, бакчада карачкы булып торсамчы, – диде сәер кеше тәкәллефсез генә. – Бик кем икәнемне беләсең килсә, шәрабың салып бир әнә.

Кенәз Василий ашыга-кабалана күрше савытына мөлдерәмә тутырып эчемлек салып бирде. Күршесе аңа карамый гына, тын да алмый, эчемлекне эчеп куйды да янә иткә үрелде.

– Йомшак шәраб. Күренеп тора, Сәмәрканд сәүдәгәрләренеке. Алар шәрабны йомшак ясый. Сал әле тагын берне, ике аякка ике булсын, – диде күршесе, савытны сузып.

– Ә син кыюсың, кордаш.

– Кеше үтермәдем, караклык кылмадым, шуңа кыю. Адәм затына кул күтәргән кеше генә куркак була.

– Ни өчен?

– Аллаһы Тәгалә каһәреннән курыкканга. Ә мин Аллагашөкер кылам, кешегә кул салганым булмады, әйе, хатын-кыздан башка. Аларга кул салырга ярый, чөнки аларның яртысын шайтан яраткан. Ә син үзең кем соң, бер дә казанлыга охшамагансың кебек?!

– Минме? – дип гаҗәпләнде һәм бераз каушый калды кенәз Василий.

– Әйе, син, син, кордаш. Атың белмим, әмма кеше канын нахакка коюың йөзеңә үк чыккан.

– Күрәзәме әллә син?

– Күрәзә. Сакалың да бүген генә кыргансың. Татар кешесе сакалны түм-түгәрәк итеп кыра, керпегә охшатып. Ә синең сакалың ташка үлчим. Кай тарафтан килдең?

– Казан кешесе мин. Казанда яшим.

– Шыттырма. Кирмән татарысыңдыр әле. Җангали ханның артын саклаучысыңдыр.

Бу хәтлесен күз алдына да китермәгән иде кенәз Василий. Үзе аның шәрабын эчеп утыра, үзе күрәләтә йөзгә таш ора. Кенәз Василий тирә-ягына күз ташлап алды, аларны берәү дә тыңламый иде кебек.

– Мин чынлап та Кирмән татары, кордаш.

– Баштан ук шулай диләр аны, ату шыттырып утырганбуласың. Сал әле тагын шәрабың. Сал, сал, кызганма. Телисеңме, мин сиңа бер чибәр табып бирәм. Кирмән татарлары Казанга киләләр дә, гомер бакый хатын-кыз күрмәгән кебек, көн-төн Казан чибәрләре белән әвәрә киләләр. Димәк, фахишәләрне баеталар. Син дә шулардан ерак йөрмисеңдер әле, кирмәнлеләрдән, дим. Җангали хан белән килгәннәре алай ук түгел, менә Шаһгали белән килгәннәрендә иман юк та юк, аракы эчәләр, тәмәке тарталар.

– Мин андый түгел, мин агам янына кунакка гына килгән идем.

– Кунакка! – диде күршесе, кинаяләп. – Казанга кунакка килеп Ташаяк базарында югаласыңмы? Кунак кеше Әрмән базарында ял итә, туганый. Шунда бар син, кордаш.

– Кордаш та кордаш, дисең, үзең кем соң, атың бармы?

– Бар, – диде әрсезләнә башлаган кунак. – Бар. Монда мине белмәгән кеше юктыр. Ә менә син белмисең икән әле. Димәк, син монда бик сирәк буласың. Юкса тамгачы Сираҗины танымый тормас идең. Тамгачы мин, тамгачы Сираҗи. Беләсеңме күпме товар үтә минем кулдан? – дип тураебрак утырды тамгачы Сираҗи. – Белмисең. Хәер, сиңа нигә кирәк ул. Сиңа мал кирәкми, товар да, күрәм – сиңа кыз кирәк. Шулаймы?

– Ю-ук, миңа кыз кирәкми, тамгачы Сираҗи, миңа…

– Йә-йә… Әйдә, әйтмә. Тукта, тукта, сиңа кайсы хан якынрак, тәүге Сафа Гәрәйме, әллә булмаса Җангалиме?

– Икесе дә арулар, икесен дә хан итеп тотарлык, – диде кенәз Василий, әңгәмәдәшен котырта башлап.

– Ә миңа Җангали хан ошый төшә. Чөнкиме, чөнки улмиңаэш арттырды, шуннан казнага керем артты. Хәер, ул фәрманны сөйкемле хатыны Сөембикә чыгарттырган диләр. Хак Тәгалә шулайдыр, мин ул чибәр ханымны бер тапкыр гына күрдем, бер күрсәм дә берәгәйле булды – күз алдымнан китми йөдәтте. Менә йөрәккә керде дә урнашты гүзәл зат, шуннан соң ничәмә фахишәне кочып карадым, онытылырмын дип уйлавым иде, юк, күз алдымда һаман ул – ханбикә. Тилерәм дип торам, кордаш. Менә нишләтә безне хатын-кыз, кордаш. Аллага шөкер итәм, әкрен генә арына башладым. Тәмам дивана хәлендә идем, билләһи. Ә бит нибарысы бер тапкыр күрдем. Йөзе, билләһи, ай-кояш кушылган диярсең. Йа Хода, бирсә бирер икән гүзәллекне берәүгә…

– Ханбикә гүзәл, халык та ярата үзен, – диде кенәз Василий.

– Ярата гына аз, кордаш. Мин ханбикәбез өчен җанымфидакылырга да разыймын. Менә хәзер, алдыма килеп, «Сираҗетдин, җаныңны бир» дисә, ике дә уйламый, күкрәк парәм ярып, алып бирер идем. Ачуланма, кордаш, атың әйтмәдең, шуңа кордаш диюем. Җангали аңа тиң кеше түгел. Тиң түгел дә түгел менә! Әнә нишләтә Хода адәм баласын. Берәүгә матурлыкны, чибәрлекне, акылны мөлдерәмә тутырып биргән, икенче берәүгә мыскал-мыскал гына, тисә – тиенгә, тимәсә – ботакка кебегрәк. Мин, әйтик, ул гүзәл хатынга Сафа Гәрәй ханны димләр идем. Ыспай, таза, чибәр, акыллы, усал кеше иде, бахыр. Китеп кенә хур булды. Олуг бәк Булат Шириннән курыккан, диләр. Юк, ул хан Булат Ширин бәкләрдән генә курка торган кеше түгел иде, монда урысларның да кулы уйнады, кяферләрнең дә, дим. Шул кяферләр аркасында китеп барды ул горур хан.

– Әйе, Казанны урыс басты, – диде битараф рәвештә кенәз Василий.

– Менә-менә, хак әйттең. Урыс басты, бер нугай гына түгел, Казан мәркәзен урыс та, Кирмән татарлары да бастылар. Әшулар арасында иң хәтәре кем? – дип тәкрарлады Сираҗи, бармагын күккә төртә-төртә. – Кем иң хәтәре? Әйе, урыс. Хакәйттең.Әнә шул муенына тавык тәпие таккан кяфер. Хәер, бер уйлаганда алар да халык, алар да кеше вә Хода колы. Мин үзем, әйтик, урысларга ачу тотмыйм. Тамгачы буларак, алар белән еш кына аралашырга туры килә. Бездә суаш дигән халык бар, тугры халык, хаклык өчен башын салырга да күп сорамас. Ләкин аларга капма-каршы урыс халкы сине һәрчак алдарга гына карый, кешене алдау, ничекләр булса да төп башына утырту урыс кешесе өчен зур бәхет сыман, һәм моны гади халык кына түгел, кенәзләре дә кулланалар. Хәер, татары арасында да җитәрлек инде алар. Әйтик, менә синең Кирмән кордашларың, Кирмән татарлары, дим. Кем өчен кан коялар? Кем өчен барымта артыннан барымта йөриләр, үз мөселманнары лабаса! Мәскәүнең биш яше дә тулмаган олан кенәз өченме? Шул биш яшьлек малай кисәге мәмләкәт башында утырсын инде. Ни акыл да аңарда, ни төпле сәясәт?! Юк ул сабыйда ни акыл, ни төпле сәясәт. Сабый гына әле ул, сабый. Ул баланың кылган эше дә сабыйларныкы булыр. Шуннан урыс кенәзләрен, боярларын акыллы кешеләр диген инде. Биш яше тулар-тулмас сабыйны олуг кенәз иттеләр дә куйдылар. Имеш, атасы васыять иткән. Итсә ни! Ничек шул сабыйга олуг кенәз дип баш ормак кирәк, әйт әле, кордаш, күзгә карап әйт?!

– Син хаклы, башы яшь әле Иван кенәзнең, сабый гына, кылган гамәле дә ташка үлчимдер.

– Ә бит Казанда әнә шул сабый кенәзнең воеводасы утыра.

– Тик бит Казан татарларының да шул көнгә калулары бар, Сираҗи кордаш.

– Юк инде, анысы булмастыр, Хода бәндәсе. Сабый тәхеткә утырган көннән үк Казан бетте дигән сүз. Тәхеттә Сафа Гәрәй кебек горур вә зиһенле, курку белмәс хан утырырга тиеш. Менә ул хан әйләнеп кайтса, иманым камил, урысларны куачак та куачак, әйтте диярсең, кордаш. Сафа Гәрәй хан чорында ил баерак иде, халык җитешле көн күрде. Хәзер әнә үзебез мәскәүлеләргә җыйган малыбыз җибәреп, гаскәриләр әзерлибез. Шул да булдымы тормыш! Үз малына, үз угланыңа ия түгел. Тавык канаты астыннан чыгарга курыккан чебеш без хәзер, кордаш. Урыс исә – тилгән. Тик урыс кенәзе кинәнмәсен иде, килер бер көн, кордаш, Казан халкы да азатлык яулар. Бәлкем әле, әнә шул горур ханыбыз Сафа Гәрәй килеп коткарыр. – Сираҗи кенәз Василийга якыная төште. – Шулайрак сөйлиләр. Имеш, Сафа Гәрәй хан, Казанны барыбер үземнеке итәм, дип, имамнарыбыз алдында ант эчкән икән.

– Кайчан?

– Анысы инде бер Аллаһы Тәгалә кулындадыр, кордаш, – диде Сираҗи, күтәрелә башлап. – Ашың-ризыгың өчен рәхмәт, кордаш. Малыңның игелеген күр. Ходай Тәгалә муллыктан аермасын.

Кенәз Василий аның җиңеннән эләктереп алды, урынына кире утыртты.

– Китми тор әле, ошадың син миңа. Һәй, бавырчы, тагын шәраб китер әле.

– Булганы җиткән, ә ошарга мин сиңа хатын-кыз түгел, кордаш. Өйдә хатыным, балаларым көтә. Телем белән тегермән тартсам да, гаиләмә тугры кеше мин, кордаш.

– Утыр әле, утыр, сабыр ит. Гаиләң качмас. Минем сиңа бер йомышым бар, Сираҗи.

Сираҗи тирә-ягына күз төшереп алды:

– Нинди йомыш?

– Кая торасың, өй-каралтың кай тарафта? Монда әйтә торган йомыш түгел, өеңә килерем. Курыкма, буш итмәм, менә ала тор. – Кенәз Василий букчасыннан ике алтын чыгарды. – Ал, ал. Калганын соңыннан. Өең кай тарафта, кайсы бистәдә?

– Болай ерак тормыйм мин, – диде Сираҗи, акчаларны алъяпкыч кесәсенә коеп. – Тиз табарсың. Хан бакалаеннан үр менәсе дә, Кабан урамына керәсе, аны үтүгә, Каенлы урамы булыр, уң кулда җиденче йорт тамгачы Сираҗиныкы. Мине белмәгән кеше юк, һич югы, сорарсың. Сак бул, этем бик усал, бәрелә-сугыла кермә.

Сираҗи баш иде дә, аш өчен янә рәхмәт әйтеп, китеп барды.

Воевода Василий тәмам шомлана калды. Шик юк, шик калмады – калада фетнә оешып килә. Кенәгинә хаклы, барысы да Җангали ханнан – кара халыкка ирек бирде. Кара халык кузгалса – яман, тыям димә, буйсындырып тоту турында уйларга да түгел. Сафа Гәрәй чорында тотылган бер каракның уң кулын кискәннәр, диләр, йә булмаса айлар буена зинданда ипи-суда гына тотканнар, имеш. Хәзер исә болар юк, Җангали хан хәтта каракларның да кулларын чиште. Чат саен карак та юлбасар.

Кенәз торып басты, бавырчыны чакырды. Тиешле акчасын бирде дә кибетләр буйлап китте. Берара үтүгә, артына әйләнеп карады, курыкканга куш күрендеме, аның артыннан кемдер килә кебек иде. «Койрык» ны саташтыру вә адаштыру өчен ул иелә төшеп икенче якка чыкты һәм, Болак буена җитүгә кырт борылып, хан капкасына юнәлде. Әмма ун адым ясарга да өлгермәде, артыннан килгән берәүне аркасы белән тойды. Артына әйләнеп карамады, мәгәр түзмәде, кисәк туктады, итек кунычын тарткан итеп артка күз ташлады. Куа килүче «койрык» тиз генә кемнеңдер ачык капкасына кереп китте. Кенәз Василий бертын таптанып торды, ахыр җан-фәрманга хан капкасына таба йөгерде. Үтүче-сүтүчеләр аңа сәерсенеп карап калдылар. Хәтта берсе, әллә шаяртып, әллә чын-чынлап: «Тотыгыз үзен, тотыгыз!» – дип кычкырып калды.

Капкада торучы сакчы кенәзне танымый тордымы, аркылы төште, сөңгесен юнәлтте.

– Якын килмә, чәнчим! – дип ыслады.

– Мин бу, ахмак, кенәз Василий, – диде воевода, тынычлана төшеп. – Ал сөңгеңне, дивана…

Кенәз урысларның иң татлы сүзләре белән сүгенде, шул сүгенү сакчыга дәва булдымы, теге тәмам сүрелде, сөңгесен аяк янына куйды, гаепле кеше сыман аска карады.

– Узың, узың, кенәз, кичерә күр, танымадым, – диде.

– Хан сакчысы кая китте? – дип сорады кенәз Василий. Гадәттә, капкада ике сакчы торыр иде, урыстан да, татардан да.

– Ул үз йомышы белән китте, кенәз. Хәзер килә ул, – диде сакчы, каушый калып. Ул үз кенәзен тәмам таныган иде инде.

– Син дә үз йомышың белән киткәлисеңме?

– Китми кая барасың, кенәз. Һәркем…

Василий кенәз дәшмәде, ашыга-кабалана китеп барды. Ул әле ни чара кыласын белми иде, әмма күңелендә ниндидер уй-фикер туып килә иде инде. Өй капкасында торучы сакчыларына күтәрелеп тә карамыйча, Василий кенәз болдырга менде, өенә керде дә өс-башын чишенеп ташлады һәм, иске тиресен салган еландай, «уф!» дип, түмәргә утырды. Шуннан соң гына бавырчысын чакырды:

– Көмешкә керт әле!

Бавырчысы, аны көтеп кенә торган кебек, тирләп торган кувшин белән эчемлек, бер табак ит кертте. Василий кенәз эчемлекне кувшиннан гына күтәреп эчте дә, кирәгеннән артык кыскартылган сакалын сыпырып, уйлана калды. Иткә үрелде, бер калҗаны чәйни-чәйни, фикерен тупларга тырышты. Сүз дә юк, Казанда фетнә кузгалырга тора. Әмма буш кул белән генә ала алмаслар, бу хак. Аның кул астында менә дигән баһадир егетләр. Аннары кирмән эчендәге мылтыклар, туплар – барысы да аның сугышчылары кулында. Хак, тупчылар арасында татарлар да бар, ләкин Ходайкол углан аңа хыянәт итмәс, һәрхәлдә, кенәзгә ант-вәгъдәсе бар. Шул ук вакытта Җангали хан да, бөтенләй үк ахмак булмаса, кирмәндәге урысларны суярга әмер бирмәс, әйе, башы ике булмаса. Һәрхәлдә, хан әмереннән башка берәү дә урысларга ташланмас. Димәк, ике түрә аның яклы, кала ки Коләхмәт вәзир һәм Булат бәк Ширин. Болары да ышанычлы кешеләр, хыянәт итмәсләр. Тагын кем? Кем булсын – Йосыф бәк кызы Сөембикә һәм шәех Колшәриф. Менә кемнәр котыртачак каны кайнаган халыкны, менә кем коткысы фетнә кузгатачак. Әллә соң һичнигә карамый ханбикә белән шәехне кулга алып Мәскәүгә озатыргамы? Алай дисәң, сәүдәгәрләр генә түгел, кара халык та шундук баш калкытыр, диндарлар кубар, нугайлар телгә килер, Юныс бәк исә кылычка ук ябышыр.

Воевода Василий хәрби киемнәрен киде, ишекле-түрле йөренергә кереште. Шунда ишек шакыдылар, ясавылы керде:

– Кенәз, Мәскәүдән кенәз Мороз килеп төште, янында җансакчылары, сугышчылары.

– Яхшы, – диде кенәз Василий, ни куанырга, ни көенергә белми, чөнки кенәз Морозның Казанга килү максатын белми иде. Шуңа карамастан атылып чыгып каршы алыйм дип кузгалган гына иде, аяклары гүя идәнгә ябышты – туктап калды. Әүвәл килү сәбәбен ачыклыйсы итте. Кем җибәргән кенәзне? Иван Овчина-Телепнёв булса, димәк, аны алыштырырга иткәннәр. Бик хуш. Иллә акыл өйрәтергә, татарлар белән ничек идарә итәргә дип үгетләргә генә килгән булса – юк, ул аңа кул да бирмәс.

Ул арада бүлмәгә кенәз Мороз үзе килеп керде. Мәһабәт гәүдәле, ыспай, көр тавышлы.

– Исәнме-саумы, кенәз! – диде Мороз һәм һични аңламый басып торган кенәз Василийны килеп кочты, чап-чоп өч тапкыр битләреннән үпте. – Сәлам сиңа бөек кенәгинәдән.

– Рәхмәт. Исән әлегә, – диде, кәефе кырылуын сиздермәскә тырышып кенәз Василий. – Уз әйдә, утыр. Сөйлә, нинди җилләр ташлады?

– Башта табын хәстәрләр идең. Тамак кипте. Нәрсә булды? Кала капкалары бикле, су бирүче дә юк.

– Чакырылмаган кунак ич син, кенәз. Чакырып китергән булсалар икән. – Кенәз Василий пешекчесенә өстәл хәстәрләргә кушты. – Хәлләр үзгәрергә тора әле, кенәз.

Кенәз Мороз аңа җавап бирмәде, гүя аны ишетмәде дә, бүлмәгә күз йөртеп, тәрәзәләргә күз ташлады, эчке якка кереп чыкты.

– Кысан салдыргансың өйне, аралыгың да тар. Ул-бу булса, качарга яшерен ишегең дә юк икән.

– Мин биредән берәүдән дә качарга җыенмыйм, кенәз.

– Йә, кыланган булма, Сафа Гәрәй хан Казанга килә, сиңа ярдәмгә килдем, Телепа җибәрде. Әйе, үсте, үсте берәү, кенәз Василий. Ә бит бергә сугышып йөргән идек. Хәтереңдәме, гелән «Телепка» дип ирештерә идек үзен, ябышып калды шул кушамат үзенә, хәзер «Иван Телепнёв» дип кенә йөриләр. Дума түрендә утыра хәзер Иван Телепнёв, Василий туган, Овчина-Оболенскийны әйтәм, кенәгинәгә якынайды да тәмам узынды. Кенәз Василий Шуйский, беренче хатыны вафат булгач, мәрхүм кенәзнең кызына өйләнгән иде бит. Ул боярларны тәмам үз кулына алды. Яман кылана. Дьяк Мишуринның башын кистерде. Иван Бельский белән Михаил Тучковны зинданда черетә. Телепа да тик ятмый – карачылары Михаил Глинскийны, Михаил Воронцовны, аннары мәрхүм олуг кенәзнең энесе Андрей Старицкийны кулга алдырды. Телепа гына димәссең үзен, мәрхүм олуг кенәздән бер дә калышмый. Еленаны өрмәгән җиргә генә утыртмый. Әллә өйләнәсе дә итә инде, баш угылына «улым» дип кенә җибәрә, икенчесе чукрак бит, анысы гел күренми, апасы карый, диделәр.

– Бельскийлар белән бәйләнмәскә иде аңарга, Мороз.

– Иван Бельскийны Белозёровога сөрде. Ә мине менә сине алыштырырга җибәрде, Василий кенәз. Кенәгинә Елена фәрманы. Мә, сүт, укы. Янәсе, янына ышанычлы кешеләрен җыя. Рәнҗемә, үзең сораган икәнсең бит.

Андый хәл булмады дип әйтә алмады кенәз Василий, килгән берсенә зарланган иде, димәк, зары кенәгинәгә үк барып җиткән.

Кенәз Василий үрелеп төргәкне алды, сүтте, ябыштырылган җилеменә, сугылган мөһеренә игътибар итте. Мөһер кенәгинәнеке иде.

– Килгәндә чирмешләргә тап булдык, – дип сөйләнде кенәз Мороз. – Мылтыклар булмаса, эленеп торасы иде Иван Морозга агач ботагында. Унҗиде кешемне югалттым. Монда хәлләр ничек соң? Татарлар баш күтәрергә җыенмыйлармы? Сафа Гәрәй хан ихластан киләсе итсә, син дә монда каласың. Укы, хатта да шулайрак әйтелгәндер. Дикъкать белән укы, хатны кенәгинә үзе язды, үз кулы белән, олан кенәз тамгасын салды. Мин иртәгә үк Җангали белән гаскәриләр җыярга керешергә тиешмен. Ливония белән сугышны дәвам итәргә исәп тоталар. Кимендә ун мең атлы гаскәри бу айда ук Мәскәүгә җибәрелергә тиеш, аннары тагын… Мылтык, дары җитәрлек китердем. Җангали хан ни хәлдә соң? Исән-иминме?..

– Әлегә җайда, кушканны үти, әйткән сүзне тыңлый.

Эшләр бөтенләй башкача иде, ләкин кенәз Василий эшнең асылын әйтергә теләмәде, Телепа кебек үк, ул Морозны да яратып бетерми иде.

– Ханның бикәсе күз алмалы чибәр, диләр. Хәйран, имеш. Хакмы шул?

– Чибәр, хәйран матур, – диде кенәз Василий теләр-теләмәс кенә.

– Акыллы дамы? – Иван Мороз алдына куйган кружка белән эчемлекне күтәреп куйды, аннары тозлы балыкка үрелде, өстәл читенә суккалап алды. – Артык чибәр хатында акыл сайрак була торган иде.

– Ханбикә матур да, акыллы да, кенәз Мороз. Җангали хан аның кулында диярлек.

– Ху-ху, күр әле син аны. Димәк, дала нугае бәгенең кызы Җангали ханны бөтереп итек кунычына тыккан. Беләсеңме, мин аны шулай булыр дип уйлаган идем дә. Җангали ханны мин күреп беләм, хатын-кыз күзе төшәрдәй кеше түгел. Кыска вә карсак бәдәнле, кыяфәте дә ташка үлчим. Хөсетле…

Кенәз Василий Иван Мороз кружкасына тагын көмешкә койды, бавырчы китергән чучка итен Мороз янынарак этәрде.

– Эч, җитеш, аша. Тамагың ачкандыр.

– Минем сугышчыларымны да ашатсыннар иде.

– Борчылма, аларны ашатучылар бар. Казан азык-төлеккә бай кала. Мәскәүдә ипигә интеккән чаклар бар иде, ә монда барысы да мулдан, аннары бермә-бер очсыз. Җитешле яши татар халкы. Эштән дә, аштан да баш тартмыйлар.

– Безнең урыс халкына сугыш булса шул җиткән, шулаймы?

– Алай димәс идем, безнең халык арасында да төрлесе бар, татарларда да. Гомумән, татар халкы тырыш, шуңа җитешле яши.

– Җитешле яшәгәч, нигә соң зарланасың, кайтам дип кенәгинәнең җелеген корыткансың. Әйбәт, җитешле урын булгач, үзең генә торыр идең. Бурсык син, Васька, бурсык та бурсык, син дә бурсык. Хатының сагынгансыңдыр әле. Теге нидән тартып алган хатының. Чибәр хатының, Василий, чибәр. Тикмәгә генә кеше кулыннан тартып алмагансың икән. Күрдем дә таң калдым.

– Җитте, Мороз.

– Татарлар бик кырыс халык, рәнҗеттеләрме әллә? – дип мыгырданды исерә башлаган кенәз Мороз. – Ә үзләре без татарлар түгел дип баралар икән, имеш, алар борынгы төркиләр— болгарлар. Бәлкем, шулайдыр да. Бер дә татарга охшамаганнар. Кунакчыл, ихлас халык.

– Хак, кунакчыл, ихлас халык, Мороз. Ләкин усалга – усал, явызга – явыздыр. Без аларны рәнҗеттек, ил-җирләрен басып алдык, ясак салдырабыз, гаскәриләр җыябыз. Азмы күз яше, кан коелды.

– Теге яктан да, бу яктан да.

– Хак, теге яктан да, бу яктан да. Ләкин кем хакимлек итә Казанда?

– Җангали хан.

– Җангали ханны кем китереп куйды, кенәз Мороз?

– Син, син, кенәз Василий.

– Ләкин мин хаким була алмадым, кенәз Мороз. Хәер, төрлесе булгандыр, иллә ил башында түрә була алмадым. Ә менә сиңа ул килешеп торыр иде. Кыяфәтең дә килгән, рәвешең дә. Кем әле сиңа кенәз аты бирде?

– Сиңа биргән мәрхүм кенәз Василий III, Рәсәйнең иң олуг кенәзләреннән берсе, урыны оҗмахта булгыры. Оныта буламы ул хәлне?! Ливониядән сугышып кайткан гына идек, олуг кенәз баһадирларын Думага чакыртты һәм бөтен бояр алдында сиңа да, миңа да кенәз титулы бирде… Беләсеңме, шунда чак кына елап җибәрмәдем. Игелекле кеше иде, мәрхүм.

– Синең белән миңа игелекле, ә менә күпләрнең бер гаепсезгә башларын кистерде, берәүләрне бәкегә ташлатты, аюдан ботарлатты. Ярый, үлгән сыер сөтле була дигәндәй, бу сабый кенәз ниндирәк соң? Тыны-тавышы бармы, халык арасына чыгамы, күренәме, дим?

– Күргәнем булмады. Анасыннан аерылмый да бугай. Митрополит Даниилны читләштерделәр, калганы Хода кулында, – диде кенәз Мороз. – Сер итеп кенә әйтәм, Василий, мин янә бер җитди эш белән килдем бирегә. Билгелесе шул: хан Шаһгали энесе Җангали ханга хат язган. «Син Казаннан урысларны ку да мине үз яныңа дәш. Казанлылар белән берләшеп, урысларга каршы торырбыз. Василий III үлгәч, безгә урыслар арасында рәт-җай калмады, динебез кысалар, халкыбыз рәнҗетәләр», – дип әйтеп әйткән. – Кенәз Мороз ишек ягына карап алды, бармагын ирененә куйды. – Тсс, кенәз. Миңа бу хакта сиңа телдән генә әйтергә куштылар…

12

Василий кенәзнең тәмам башы түнгән иде: төшендә булдымы кичәге хәл, өнендәме? Чынлап та, кенәз Мороз аны алыштырырга килгәнме? Килгән хәлдә аны ни көтә? Нигә аңа Җангали хакында кисеп кенә әйтмәде?.. Бит иртәгә Казан халкының кузгалуы бар, анда инде шәфкать көтмә, бер кайный башласа казан, тиз генә туктатыйм димә. Кем-кем, кенәз Василий татар халкын белә иде, азатлык вә ирек дигәндә фани дөньядан да китәргә әзер. Өстәлдә сабый олан кенәзнең анасы җибәргән фәрман ята. Язуын кенәгинә язган, ә маңка булса да, тамганы кенәз кисәге үзе куйган. Ул, кенәз Василий, тиз арада Җангали ханны Мәскәүгә алып китәргә тиеш. Ә ул арада Казанда воевода булып кенәз Мороз калып торачак. Тик ничекләр, кайчан озатырга йә ничек үзе алып китәргә тиеш Җангали ханны кенәз Василий. Бу хакта фәрманда әйтелмәгән. Хәер, бу хәл кенәгинә эше түгел, аның эше боеру, ә Василий ул боерыкны карусыз үтәргә тиеш. Һәм ул аны таш яуса да үтәр, чөнки аның, кенәз Василийның, чынлап та илгә кайтасы килә. Илдә аның гаиләсе, гүзәл хатыны.

Кенәз Василий сикереп торды, айнып киткәндәй булды. Хәзер үк кузгалырга тиеш ул, хәзер үк, иртәгә соң булып куюы бар.

– Ясавыл!

Атылып ясавылы керде, аягүрә басты.

– Мин монда, кенәз.

– Миңа киенергә ярдәм ит! Һәм мине тыңла. Тыңлый-тыңлый киендер. Син хәзер татар киемнәрен киясең дә сарайга үтеп керәсең. Менә сиңа бер янчык акча, кирәксә, тагын берне бирәм. Ал. Акчаны кызганма. Син миңа Җангали ханның кайда икәнен бел. Бу – бер. Икенчедән, үзеңә иң якын ун кешең сайлап ал. Күп сөйләштермичә генә аларны татар киеменә киендер һәм тиз арада минем янга алып кил. Безгә бүген төнлә Җангали ханны урлап Мәскәүгә алып китәргә кирәк. Искәрдеңме?

– Баш өсте, кенәз. Барысы да син әйткәнчә булыр.

– Миңа әнә теге кылычны, ике хәнҗәрне бир. Бар, Хода сиңа изге юл юрасын. Миңа Җангали хан исән-имин кирәк, ясавыл. Ишетәсеңме, ясавыл, дим?!

– Мин аны таш астына качкан булса да табармын, кенәз.

– Әйтәм бит, табу гына аз. Безгә аны исән-имин Мәскәүгә алып кайтырга кирәк. Аннары Мороз кенәз белән сак бул. Аның бу хәлне белмәве хәерлерәк булыр. Инде, бар, юлыңда бул…

Янә ул сугышчы иде. Сугыш дигәндә, яу-орыш дигәндә, гүя аңа канат үсә торган иде, бүген дә шулай булды, миенең кай почмакларыннандыр берсеннән-берсе кыю, тапкыр фикерләр туа һәм кенәз Василий тәвәккәл эш башлаганда бик сирәк ялгыша иде. Кенәз Морозда аның кайгысы юк, ул аңа хезмәтен тапшырды. Калганы аның эше, асты өскә килсә ни булган. Хәерле булсын, воевода буларак үз дәрәҗәсен белеп хөкем итте, татарлар белән уртак тел тапты, күп нәрсәләргә күз йомды, шул ук вакытта кирәген яшермәде дә, хаким вә хан киңәшчесе буларак ил-дәүләтенә, олуг кенәзгә хыянәт итмәде. Әмма бер нәрсәне барчасыннан да яшерде: ханбикәнең сәяси һәм хакимиятлек ягыннан күзгә күренеп үсә баруын, ил белән Җангали хан түгел, ә менә нәкъ аның гүзәл бикәсе идарә итүен барчасыннан да яшерде. Колшәрифне дә күрсә күрде, күрмәсә – юк. Ә бит ошбу шәех үзенә менә дигән сугышчан мөридләр туплады, берсе-берсе ун сугышчыга торырдайлар. Кирәк чакта нәкъ менә шул халык алгы сафта дошманга ташланачак иде. Бер тапкыр Колшәриф аңа: «Кяфер булсаң да, бөтенләй үк өметсез кеше түгелсең икән әле, кенәз Василий, – диде, кинаяләп. – Йөртмә шымчыларың минем арттан, теңкәмә тимә. Мин үз илемдә, үз җиремдә, кер хәлемә, рәнҗетмә атым вә иманым». Шулай диде дә борылып китеп барды. Шул хәлдән соң кенәз Василий өч көн тоташ эчкән иде, күзләренә ясавылы ике булып күренә башлагач кына туктады. Юк, курыкмады ул шәехтән, әмма шуннан соң күзәтүчеләрен дә алды. Хәтерендә: шул сөйләшү вакытында янында ясавылы басып торды, барысын да ишетте. Ләкин кенәз Василий моңа игътибар итмәскә тырышты. Шәех белән кенәз бер-берсен аңладылар, ләкин тәгаен җавап бирмәвенә үкенү тойган иде, бәлкем, эчә башлавы да шуннан булгандыр. Кем монда хаким?! Ул, ул! Тик улмы? Әнә шул шәех Колшәриф түгелме?.. Ә бит Казан мәркәзенә ул хуҗа булам дип килгән иде, куәте җитмәде булып чыга, сыгылды, бирелде, килеште. Шәех ия икән бит Казанга, Җангали хан да түгел, ул да. Кенәз Василий шактый дөнья күргән, адәм канын байтак койган кеше иде. Дингә ул ышанды да, ышанмады да, ул хакыйкатьне бер диннән генә эзләмәде, җисми тормышның үзеннән дә. Һәм искитәрлек нәрсәләр тапты. Юк, рухани аталарга ул беркайчан да кул күтәрмәде, яманлык кылмады, хәтта авыр сүз дә әйтмәде. Бәлкем, шуңа чит-ят дин әһеле булса да, Колшәрифкә дә сүз ката алмагандыр. Дөньяда адым саен туып торган мәшәкатьләргә, диндар халыкларга, аерым катлам фанатик кешеләргә аның үз фикере бар иде. Әйтик, Александр Глазатыйга ул баштан ук ышанмады. Астыртын, хәйләкәр, сине тыңлый, үзенчә эшли. Иманы да ташка үлчим, әле христиан, әле мөселман. Кыскасы, телгә беткән, йомшак җәеп, катыга утыртырга ярата. Тора-бара Җангали ханның да кенәз Василийдан эзе суынды. Ә менә Күзлебүкән ханга якынлашты, үз кешесенә әверелеп китте, җитмәсә, мәчеткә йөри башлаган. Менә ни өчен яратып бетерми иде ул артык диндар кешеләрне, инануларында ихласлык күрми иде.

Ул арада бәрелә-сугыла диярлек ишектән ясавылы килеп керде.

– Кенәз, сугышчылар әзер, атлар да. Калада фетнә. Җангали гаскәре белән хан капкасына таба кузгалган. Ни кылмакчы – берәү дә белми.

– Барысы да әзерме? Сугышчыларың татар киемендәме?

– Барысын да син дигәнчә иттек, кенәз, бер дә борчылма. Егетләрнең ут-су кичкәннәрен сайлап алдым.

– Алайса тапшырдык! Әйдә!

Кенәз Василий өч ел гомере узган бүлмәсенә күз йөртеп чыкты, почмактагы иконаны күреп, арлы-бирле генә кулын йөрткәндәй чукынып алды, аннары ишеккә юнәлде.

Тышта караңгы иде инде. Таң яңа ата башлаган. Ашыгырга кирәк. Җангали хан аның кулында булырга тиеш. Йә биредә ул башын сала, йә Җангали ханны кенәгинә Елена белән олан кенәз алдына кайтарып бастыра. Юкса кенәз исемен дә йөртәсе юк.

Хан капкасы янында ыгы-зыгы. Җангали хан тирәли җансакчылары баскан. Хан сугышчыларына нидер сөйли, хәтта кайнарланып китеп кычкыра ук башлый. Шулчак кенәз Василий:

– Юл бирегез, юл, Нократ морзасы Көрәмшә килә. Юл, юл бирегез, агай-эне!

Кенәз Василий таң алдыннан түгел, көпә-көндез дә танырлык түгел иде. Көрәмшә морзаны аның күргәне бар, төс-йөзгә дә бераз аңа охшаган иде. Сугышчылар чынлап та аны батыр Көрәмшә морзага охшаттылар, тыкрык ясалды, һәм кенәз Василий Җангали хан янына ук барып җитте.

– Хан, – диде ул, тавышын баса төшеп. – Хан, сезне ханбикә дәшә.

Җангали хан сөйләүдән туктады, дәшүчегә дикъкать белән карады, ахры, ышанды булса кирәк, мин хәзер киләм дип, атын Хан урамына таба борды. Хан артыннан унлап җансакчысы кузгалды, ә алардан чак кына кала төшеп, Василий кенәзнең татар киеменә киенгән юлбасар сугышчылары килә. Урам тутырып шәех Колшәриф күтәргән диндар халык килгәне күренде, атын чак кына юырттырып, кенәз Василий Җангали ханны куып җитте һәм ат тезгененнән эләктерде дә ян-як тыкрыкка борылды.

– Тик тор, хан, мин бу – кенәз Василий. Яшисең килсә, карышма, тиз бул!

Җангали хан кынысындагы энҗеләр белән бизәлгән кылычына үрелгән иде, кенәз Василий әче итеп сызгырып җибәрде һәм күз ачып йомганчы Җангали кулыннан кылычын бәреп төшерде. Ханның җансакчылары белән кенәз Василий кешеләре арасында каты орыш башланды. Кенәз Василий, хан атының тезгенен тоткан килеш, тар тыкрыкны узды, Болак буена чабып төште, яр буйлап берара баргач, кисәк сулга алды.

– Кенәз Василий, җибәр мине, җибәр! – дип кычкырынды Җангали хан.

Кенәз Василий ханның башына кылычының сырты белән сукты. Җангали хан шундук кычкырудан туктады, башы белән ат ялы өстенә капланды. Кенәз Василий атларны Сираҗи тыкрыгына борды. Җангали хан ыңгырашты, башын күтәрмәк итте.

– Сабыр ит, Җангали хан. Сабыр ит. Хәзер җитәбез.

Асыл егетләрнең берсе дә тыкрыкка үтә алмады, ясавыл сугышчылары аларны бик тиз турап ташладылар. Әмма үзләреннән дә бары тик ике сугышчы гына калган иде. Кенәз Василий аларны көтеп алырга булды. Атларны туктатты, атыннан төште, аннары Җангали ханны ияреннән суырып алды.

– Җангали хан, кенәгинә Елена сине исән-имин Мәскәүгә алып кайтырга кушкан. Карышып торма. Монда сине үтерерләр иде. Мин сине коткарырга дип килдем. Иртән кояш чыгуга, Сафа Гәрәй алып килгән Йосыф бәк гаскәре Казанда булачак.

Җангали хан дәшмәде, лышык-лышык елый башлады. Бер көн, бер төн аңа, бары тик бер көн вә төн аңа ихласи хан булырга насыйп иткән булып чыкты. Шуңа үртәлүе, шуңа әрнүе, шуңа елавы иде Җангали ханның. Әйе, ул карусыз Василий кенәзгә буйсыныр, аның өчен бу гадәти халәт, ләкин ихласи хан булып алган көне вә төне үтә кызганыч иде. Аннары Сөембикәсенең кабатланмас мәхәббәте…

– Йә-йә, тынычлан, Җангали хан. Син затлы нәселдән ич. Кенәгинә сине рәнҗетмәс, йә яңа биләмә бирер, йә үз кирмәнеңә үк җибәрер, уфтанма ул хәтле, хан ла син!

Кенәз Василий шулай дияргә дә өлгермәде, тыкрык яклап өермәдәй ике җайдак килеп чыкты. Җайдаклар атларны күрделәр дә аларга таба килә башладылар.

– Атлан атыңа, Җангали хан. Йә, тиз бул, исән каласың килсә! Атлан, атлан, диләр сиңа!..

Җангали хан өзәңгегә аягын куйган гына иде, итеге шуып китте һәм ул әллә юри, әллә чын-чынлап җиргә тәгәрәде.

– Имгәк, – диде кенәз Василий ачу белән. – Атка да атлана белмисең, Казан кадәр Казан тәхетендә утырдың бит әле, ил имгәге. Бер кулың белән тезгенеңә, икенче кулың белән ияр боҗрасына тотын. Шулай. Хоп! Менә мендек тә.

Кенәз дә очып менгәндәй атка атланды, кылычын суырып чыгарды. Кем генә якынаймасын, аны җиңел генә ала алмаслар, кенәз Василий диләр аны, аның кылычыннан үткәннәрне санасаң, чәчең җитмәс.

Ләкин атлылар якыная башлауга, кенәз Василий ясавылын таныды, аның янындагы җайдак яралы иде.

– Көчкә котылдык, Ермолканы яраладылар, – диде ясавылы.

– Калдыр аны, – диде кенәз кырт кына. – Вакыт тар. Тиз!

– Кенәз, мин аны калдыра алмыйм.

Кенәз Василий кузгала ук башлады, Җангали карусыз аңа иярде.

– Миннән калма, ясавыл. Искәрдең?

Ясавыл яралы ишенә карады, күп кан югалтудан иптәше ат ялына ук яткан иде. Селкеткәләп алды, яралы хәтта ыңгырашмады да. Шуннан ул урыс капкалы өйгә таба кузгалды, капканы шакыды.

– Кем бар анда, кем йөри кара таң белән?

– Ач әле, хуҗа. Караклар ишем яраладылар. Калдырыпкына китим әле үзен. Буш итмәм.

Йорт иясе берсүзсез капканы ачты, ял өстенә төшкән җайдакны ат тезгененнән алып, ишегалдына кереп китте, ясавыл аңа янчык белән акча ташлады.

– Коткара алсаң, тагын шулхәтле алырсың.

– Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында, – диде хуҗа, акча белән янчыкны тотып алуга. – Тәкъдире җитмәгән булса, иншалла, аякланыр.

Ясавыл бик тиз кенәзне куып җитте. Ул арада күзгә күренеп яктыра башлады. Кенәз Василий таныш капка янына туктады да кылыч сабы белән шакыды. Җангали хан да ияреннән шуышып кына төште, ясавыл аңа булышкандай итте.

– Кем бар анда?

– Мин бу, тамгачы Сираҗи, мин…

– Кем үзе, тагын кемне кертмәкчесең? – дип кычкырды болдырда басып торган хатыны булса кирәк.

– Белгән кеше, калҗалы, – диде Сираҗи хатынына, капкага таба юнәлеп.

– Әй, йөрерләр инде, – диде хатын һәм борылды да өйгә кире кереп китте.

Сираҗи капканы ачты, өч җайдак ишегалдына керде, шыгырдап капка ябылды. Тамгачы Сираҗи шикләнеп кенәз Василийга карап алды.

– Аллага шөкер, котылдык, – диде кенәз Василий. Һәм кулын ары-бире йөртеп чукынып алды.

– Кяфер, һич югы, минем ишегалдымда чукынма. Түз. Якты йөзем күрсәттем дә туганым иттем дип белдеңме әллә? – Сираҗи Җангали ханга күз төшереп алды. – Бусы кем, мөселманга охшаган үзе.

– Кяфер мин, кяфер, Сираҗи кордаш. Сорашма син аңардан. Телдән калуың бар. Мә, ал да шул янчыкны, безне буш өеңә урнаштыр. Калганын соңыннан.

– Кһм, ни бит…

– Бар, бар, күп телеңә салынма. Тагын бер исеңә төшерәм, воевода кенәз Василий мин. Ә менә монысы минем ясавылым, бусысы… – Җангали хан башын күтәреп тамгачыга карарга кыймый тора иде, туры күзләренә бакты. – Тимә син аңа…

– Тамгачы Сираҗи, мин бу – Җангали хан. Ышансаң ышан, ышанмасаң – юк.

Сираҗи, ишелеп төшкән капчык кебек, Җангали аягына төште.

– Галиҗәнаплары, хәзрәтләре, олуг хан. Йа Хода, нинди юллар белән без бахырыгыз өенә төштегез?! Юк-юк, әйтмәгез, әйдәгез, кунак өемә узыгыз, дөнья булгач төрле хәлләр була.

Сираҗи күтәрелде дә алдан китте, аңа Җангали хан, кенәз Василий, ясавыл иярделәр.

– Сөбханалла, машалла, тамгачы Сираҗи портында хан үзе. Син, син, дим, чык әле бире. Син, дим! – дип, хатынына кычкыра башлады Сираҗи. Ләкин аны шундук кенәз Василий куып җитте, изүеннән эләктереп алды.

– Хатыныңа хан турында ләм-мим, Сираҗи. Ир белгәнне ир белсә, хатын белгәнне ил белер, ди.

– Йә-йә, кәмитләнмә, кенәз Василий. Минем хатын синең хатын түгел, күрше саен гайбәт сатып йөрми. Кяферләрдәул бардыр, әмма мөселман хатыннары ир белгәнне белергә тиешләр. Ханнар килә дә китә, тамгачы Сираҗи һаман үз урынында. Ал кулың изүдән, кордаш.

– Яхшы, Сираҗи. Килештек.

– Мин белмимме, – диде Сираҗи, чапан изүен рәтләштереп. – Калада фетнә. Сафа Гәрәй хан кайта, имеш. Җангали ханның биредә булуына мин шаккатмадым, кенәз Василий.

– Шаккатмадың, ә аягына төштең, – диде кенәз Василий, кинаяләп.

– Анысы инде, кордаш, сиңа кагылмый. Ул минем ханым, телим икән – аягына төшәм, телим – аягыма чорныйм. Тимә аңа!

– Яхшы, яхшы, Сираҗи, килештек. Сафа Гәрәй хан да, бәлкем, килер дә китәр әле, тамгачы Сираҗи. Ә без калырбыз…

– Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында, кенәз Василий. Кунак ягына үтүгә, кунакларны сәкегә утыртуга, тамгачы Сираҗи уч төбендәге янчыкны сикертеп алды һәм артына килеп баскан хезмәтчесенә:

– Фәйзерахман, ишетәсеңме, Фәйзерахман, дим, кунакларның атларын абзарга яп, ашарга сал… Хәерниса, син кая тагын? – Сираҗи артына өтек кенә гәүдәле, бөкрерәк кенә бер хатын килеп басты. – Хәерниса, ә син кунакларга ашарга хәстәрлә! Ни сорыйлар, шуны табып бир, елан сөте сорыйлар икән, анысын да тап!

– Әстәгъфирулла, Сираҗетдин, каян тапсын сиңа Хәерниса елан сөтен!

– Мин әйткәч табарсың, тапмый чараң юк. Акча алардан. Казан базарларында кирәк кешегә елан сөте дә бар.

– Ярый, ярый, Сираҗетдин, шулай итәрмен, табарбыз елан сөтен дә. Шул урыс көмешкәседер инде ул.

– Бар, бар, юлыңда бул, Хәерниса. Абыстаеңа әйт, итнең кичә суйганын салсын, мул итеп.

– Ну рәхмәт, рәхмәт, Сираҗи кордаш, моны синнән көтмәгән идем, – диде кенәз Василий һәм өй почмагына карап янә чукынып алды. – Барсың икән әле, Ходаем, барсың икән…

– Ял итегез, мин киттем. Фетнә һәр көнне булмый. Күрмәгәннең күрәсе килә, күргәннең – түнәсе, ди. Ил хәлләрен белеп кайтыйм әле.

Кунаклар аяк киемнәрен, өс киемнәрен салдылар. Башта ак киез җәйгән сәкегә, баш астына мендәр ташлап, кенәз Василий менеп ятты, аның артыннан Җангали хан.

– Гафу итә күр, хан, – диде аңа кенәз Василий, авыз чите белән генә елмаеп. – Ярдәм итә алмыйм. Кыл өзәрлек тә хәл калмады.

– Ходай ярлыкар, – диде Җангали хан, икенче мендәргә үрелеп. Ләкин шунда ук аңа ясавыл түшәк китереп салды.

– Рәхим ит, галиҗәнаплары, иркенләп ят, ял ит. Ярагыз борчымыймы?

– Ярам юк минем, рәхмәт, ясавыл. Игелегең онытмам.

– Ят, Җангали хан, ят, безнең эш бетте. Ял ит. Шул мәлдән син хан түгел, мин – воевода. Азатлар без. Ә син, ясавыл, ишегалдына чыгып, атларга күз-колак бул. Ышанып җитмим мин бу тамгачыга. Бик тә шома күренә.

– Үзең шома булганга шулай ул, воевода, – диде Җангали хан. – Син бар кешене дә үзең белән чагыштырасың. Бактың исә, син юлбасар, басмачы икәнсең ич! Әйе, бернинди дә воевода түгел.

– Кимсетәсең, хан, кимсетәсең воеводаңны. Әле кичәле-бүгенле генә һәр адымың кенәз Василий белән киңәшләшеп эшли торган идең. Ни булды үзеңә?

– Шуны да аңламыйсыңмы, кенәз? Ни булганы күз алдыңда. Урысларга ышанып булмый икән. Син көчле янында – көчле, көчсез янында көчсез икән ич. Синең, кенәз, абам Шаһгали белән хат алышуым турында беләсең киләдер. – Кенәз Василий терсәгенә таянып күтәрелә төште, дикъкать белән тыңларга җыенды. – Әйе, кенәз, мин аннан хат алдым, әйе, ул миңа киңәш биргән иде – урысларны Казаннан куарга. Ләкин мин моңа кадәр тәвәккәлли алмый тордым.

– Ахыр тәвәккәлләдеңме?

– Тәвәккәлләдем, кенәз, тәвәккәлләдем. Мин беркайчан да урыс кенәзе аягына төшмәячәкмен. Башым киссәләр дә.

– Әллә соң синдә ике башмы?

– Бер, бер, кенәз Василий, бер! Моңа кадәр Мәскәү Казанны талап ятты. Моннан соң ул булмас.

– Хи-хи-хи, – дип каһкаһәләп көлде кенәз Василий. – Ашыкма әле син алай, Җангали хан. Кайчан болай батыраеп киттең әле? Әллә Йосыф бәк кызы Сөембикә шулай иттеме үзеңне? Шик юк, матур, батыр, кыю һәм тәвәккәл хатын булды ул. Тик бит…

– Сөембикә ханбикәгә тимә, кенәз. Тимә син аңа! Ул – фәрештә, ул – алиһә, ул ил анасы булырдай кеше, ул минем күзем ачты, урыс белән татарны аерырга өйрәтте.

– Шуңа фетнә кузгаттыңмы?

– Шуңа, кенәз, шуңа. Тик әле булса үкенеп бетә алмыйм, нигә дип сиңа буйсындым, нигә дип шундук, яныма килеп басу белән башың чабып өзмәдем.

– Ә мин аның сәбәбен беләм, хан.

– Күңелгә төшкән курку бәласе, кенәз, курку бәласе, канга сеңгән икән инде.

– Мине чабып үтерергә әле дә соң түгел, хан.

– Соң, соң инде, кенәз. Миңа хәзер язмышыма буйсынырга гына кала. Кеше рәнҗетү сезнең каныгызга салынган яман чир ул, кенәз.

– Хак әйттең, Җангали хан. Канда безнең яманлык. Ләкин татарда да ул Аллага шөкер, Җангали хан. Менә, әйтик, синең токымнарың урыс кенәзләренә йөз тотып ни оттылар? Әйт, ни оттылар? Биләмә артыннан биләмәләрен генә түгел, диннәрен дә, исем-атларын да югалта баралар.

– Кайчандыр урыс кенәзләре дә татарларга йөз тотканнар.

– Әйе, тотканнар, әмма ни оттылар?

– Оттылар, оттылар, кенәз. Бүген Мәскәүдә Алтын Урданың иң кәттә куштаннары утыра, муеннарына тәре тактылар да вәссәлам. Ләкин бит алар канында татарлык ята. Олуг кенәз Иван Калита Урда ханнарының хатыннарына бүләк ташый-ташый «Калита» кушаматын ала һәм Урда ханнарының гаскәре ярдәмендә урыс кенәзләренә каршы сугыш башлый – кан коя. Аның каравы Алтын Урда ханнарына ярый, ясакны үзе җыя, үзе үк Урдага илтеп бирә.

– Миңа да шулай итәсе калган да бит, Җангали хан, йомшаклык күрсәттем. Минем адаш Василий III Алтын Урдакөненә калыр дип кем уйлаган. Дан-шөһрәт харап итә кешене, Җангали хан, дан-шөһрәт. Мәрхүм Василий кенәз үзен дөнья кендеге итеп күрә башлады. Нигә кирәк иде аңа бу Казан?! Юк, яулады, кан коюның исәбе-хисабы булмады, кан коюәле һамандәвам итә һәм киләчәктә дә итәчәк, чөнки гореф-гадәтләребез генә түгел, телебез вә динебез дә, кыйблабыз да башка безнең, тереклек итү мантыйгыбыз, ниһаять. Мин шуны аңладым, әмәрхүм кенәз аңламый вафат булды. Ә бит соңгы мәлдә изге җан буласы килде, монах рәвешенә кертүләрен үтенде, җан тәслим кылгач булса да тегеңә монах киемнәрен кидердек. Шуннан ни, кылган гөнаһларын ярлыкадымы?..

– Без барыбыз да гөнаһлы, кенәз Василий. Син әнә, ишеттем, ошбу ясавылыңның хатынын тартып алгансың икән, имеш, олуг кенәз ризалык биргән.

– Тартып ук алмадым алуын, булмады түгел, булды бераз, булды, Җангали хан. Тик мин бер дә үкенмим, миңа калса, ясавыл да ул хәтле уфтанмады.

– Хатын яраттымы соң үзеңне?

– Яратып ук бетерде дип әйтә алмыйм, әмма үз вазифасын үтәүдән бер тапкыр да баш тартмады.

– Менә син халык күңелен дә шулай яуларга исәп тотасың, кенәз Василий. Көч вә корал белән, буйсындырып. Тик кайчанга кадәр? Моның авырлыгы, беләсеңме, кем башына төшәчәк, синең оныкларың башына, бөтен рәнҗү-җәберне алар күрәчәк. Бәлкем әле, сезне каһәрләр дә, булмас димә. Сез, урыслар, бөтен мөселман муенына тәре тагабыз да җәннәттә яшибез дип инанасыз, бу зур хатадыр, кенәз. Диннең теле дә, табынган Ходасы да бердер – ышану, иман. Без сезнең өчен – басурман, ә сез безнең өчен – кяфер.

– Кяфер икән кяфер, хан. Шуның өчен без мөселманнарны христиан итәргә тырышабыз да. Тик кирәкме икән бу? Кирәкми дигән нәтиҗәгә килдем мин өч ел Казанда кадим хаким булып торган арада. Чарасыз идем мин монда.

– Дин вә тел адәм баласына ана сөте белән керә, кенәз. Христиан белән мөселман ут белән су алар. Аларны кушып та булмый, бер-берсеннән башка яши да алмыйлар. Ә адәм баласына уты да, суы да кирәк. Шуның өчен синең үз язмышың, кенәз Василий, минем үз язмышым. Язмыш дигәнне Аллаһы Тәгалә кеше туганчы ук ябыштырып куя. Әйе, син беркайчан да хан була алмассың, күктән таш яуса да, мин дә кенәз була алмам. Чөнки минем иманым башка, телем, динем, гореф-гадәтем, йола-кагыйдәләрем, ниһаять. Шулай да син явыз кеше, кенәз Василий, Аллаһы Тәгалә тарафыннан каргалган, каһәрләнгән кеше.

Кенәз Василий ишеккә күз төшереп алды, мендәрен Җангали ханга тарта төшеп, якын ук килде.

– Ни өчен мин Аллаһы Тәгалә тарафыннан каргалган һәм каһәрләнгән кеше инде, Җангали хан?

– Чөнки син, кенәз Василий, потка табынасың. Потларга борынгы ахмак мәҗүсиләр генә табынган.

– Изге Мәрьям анамы, Христосмы пот?

– Мәрьям ана да, изге Гайсә пәйгамбәр дә адәм балалары булганнар, тик кылган гамәлләре белән һәммәсенә дә үрнәк күрсәткәннәр, гыйбрәтләргә игътибарларын юнәлткәннәр. Гыйбрәт хикмәтле чара ул, кенәз. Пәйгамбәрдән үрнәк ал, күршеңнән гыйбрәт ал, дигәннәр борынгылар. Сез, христианнар, әле булса потка табынасыз. Сурәт – пот ул. Димәк, сез— ярым мәҗүси халык.

– Изге рух, изге ата, изге углан… Ю-ук, ялгышма, хан, ялгышма. Һәр диннең үз иманы бар. Хәер, безнең пәйгамбәрләребез бер үк ич.

– Ләкин иманнарыбыз башкадыр, кыйблабыз, кылган гамәлләребез, кенәз.

– Төнлә белән Мәскәүгә таба кузгалырбыз, хан, – диде кенәз Василий Җангали ханны тыңламаган да кебек. – Монда ятып булмас.

Җангали хан кенәзнең озын тырнагы белән азау тешен казый башлавын күрде дә йөзен чытты.

– Сабыр итү хәерлерәк булмасмы, кенәз?

– Йә, әңгәмәң дәвам ит, Җангали хан. Синең бу тамаша галим вә укымышлы кеше икәнеңне белгән булсам, киңәш-сабакларым биреп тормаган булыр идем. Сиңа Колшәриф урынына шәех буласың калган, Җангали хан. Хагын-нахагын аерып, хаким вә хөкемдар булып утырыр идең. Гадел итеп.

– Шәех булмасам да, хилаф сүзләрдән һәрчак сак булдым мин, кенәз Василий. Сиңа, кенәз, Искәндәрдән сабак алырга булган. Аңарда акыл сиңа да, миңа да җитәрлек иде.

– Акыл куәсе камил булса да, тумышыннан хаким түгел ул, ә мөгаллим, Җангали хан. Ә мөгаллим кешегә тәхет тә, түрәлек тә язмаган.

Ашарга керттеләр, хезмәтче хатын җиз комган белән җиз таз китерде, юындылар, ашарга утырдылар. Дәшми-тынмый гына ашадылар, эчемлек тә куелган иде, кенәз Василий кат-кат салып эчте, Җангали кагылмады да.

– Син мөселман кеше, эчмәвеңә гаҗәпләнмим, – диде кенәз Василий, янә сәкегә сузылып яткач.

Аяк очларына гына басып, кунак ягына Сираҗи керде.

– Иминлекме, тамак ялгап алдыгызмы? Әссәламегаләйкем, олуг хан Җангали, – диде Сираҗи, бил бөгә-бөгә, гүя өйдә кенәз Василий юк иде. – Казан кайный, олуг хан. Сафа Гәрәй хан кайта, ди. Нугай капкасыннан керәчәк, имеш. Урам тулы халык. Бүген кич якта диван-мәҗлес буласы, ди.

Җангали хан сикереп торды, ни кылырга белми, ишекле-түрле йөренергә кереште.

– Утыр, Җангали хан, тынычлан, – диде кенәз Василий, торып утырып. – Соң инде, соң. Монда бер дә күрәзә булу кирәкми. Ике чараның берсе булыр: йә Сафа Гәрәй хан Сөембикә ханбикә белән килешә, йә толбикәне атасына сөрә. Мәгәр атасына сөрмәс, чөнки гаскәрнең күп өлеше Йосыф бәкнекеләр.

– Сөембикә моңа бармас, хакы юк, – диде чарасыз калган Җангали хан.

– Анысы инде аның эше, олуг хан, – диде тамгачы Сираҗи.

– Сираҗи хаклы, хатын-кызга тезген салып булмый, хан, – диде кенәз Василий, тора башлап.

– Һә, һәйе, кенәз, син хаклы. Сафа Гәрәй хан Сөембикә ханбикәгә өйләнгән хәлдә генә… Чөнки, Йосыф бәк гаскәрен бары тик шул шарт белән биргән, дип әйтеп әйттеләр.

Җангали хан сәкегә йөзтүбән капланды, бертын дәшми торды. Барысы да уңайсызлана калдылар. Тамгачы Сираҗи ничек аяк очларына баса-баса кергән булса, шулай чыгып китте. Ишектә торган ясавылына кенәз Василий:

– Бар әле, көмешкә алып кер, әллә нигә авыз кибеп тора, – диде.

Күп тә үтми ясавыл әйләнеп тә керде, кулында тирләп торган кувшин, өч-дүрт касә. Ул касәләрне сәкегә куйды да эчемлек койды.

– Рәхим итегез.

– Җангали, Җангали хан, дим. Тор әле, күтәр башың. Тот менә моны, кайгың юк. Ышан миңа, Сафа Гәрәй ханны без куарбыз. Ышан, без әле әйләнеп килербез. Казан кая да китмәс. Сафа Гәрәй хан казанлылар өчен синең белән минем кебек үк килмешәк.

Җангали хан башын күтәрде, калтыранган бармаклары белән касәне тотты.

– Ә бикәм, Сөембикәм минем, шулай ук ят кеше куенына керерме, кенәз?! – диде Җангали хан, калтырана башлаган калын иреннәрен җыя алмый йөзен чытты.

– Эч, диләр сиңа, җебеп торма. Ханга хатын бетәрме?!

– Андый хатын юк ул, юк, кенәз. Булмас та.

– Моңа инде, Җангали хан, кенәз Василий гаепле түгел.

– Мин сине гаепләмим дә.

– Тота белмәдең хатының, ханбикәң, Җангали хан, тота белмәдең. Каты куллы ир-атны ярата ул хатын-кыз – барысы да. Бигрәк тә кыйнаштыргалаган ирне үлеп ярата ул.

– Сөйләмә тузга язмаганны, кенәз. Хәер, бер Хода белә, бәлкем, хаклык синдәдер. Рәсүлебез Мөхәммәд галәйһиссәлам «хатын-кызның ир-ат кулы кагылган урыны тәмугта янмас» дип әйтеп әйткән, диләр. Тик мин ул җәннәт кошына кул күтәрә ала идемме?!

– Вәзирең дә йомшак булды, Җангали хан. Чапкын бәкне Мәскәүгә кем озатты?.. Вәзир Коләхмәт түгелме?! Син дә бер сүз әйтмәдең. Урысларны яклый дип халык шаулый башлагач, Чапкын бәкне гаилә-нәселе белән Мәскәүгә китәргә мәҗбүр иттең. Кан коелмасын, кеше рәнҗемәсен, имеш.

– Чапкын бәкне үзең каракош кебек сакладың, кенәз Василий. Ул еланны тотып җәзалыйсы гына булган да бит. Сәүдәгәрләрдән караклар урлап китергән товарларны сатып яткан. Мәскәү сәүдәгәрләре өчен бу гадәти хәл булса да, Казан өчен ят сыйфаттыр. Ул гынамы, Чапкын бәк синең шымчың булган лабаса!

– Син соң, син кем ялчысы идең, кемгә хезмәт иттең, Җангали хан?! Унбиш яшең тулар-тулмас кем сине Казан мәмләкәте тәхетенә утыртты? Мәрхүм кенәз түгелмени?!

– Кенәзең каберендә әйләнеп ятсын. Кылган игелеге бугазыма аркылы төште, Василий кенәз минем якты көнем караңгы итте, каһәр аңа, каһәр!

– Соң, шул кенәз синең кочагыңа Йосыф бәкнең гүзәл кызын алып бирмәдеме, дивана баш! Ул гүзәл синең төшеңә дә кермәс иде… Йомшак булгандыр Йосыф бәк кызының кайнар кочагы, Җангали хан, – диде ирен чите белән елмаеп кенәз Василий.

– Әйтмә аңа сүз, тый телең, кенәз!

– Йә-йә, җитте, куй, әтәчләнмә, үткән эшкә салават. Мә, эч тагын. Аннары минем сүземнән чыкма, Казан асты өскә килсә дә, мин сине кенәгинә каршына алып кайтырмын, Җангалихан.

– Башкага башың җитмәсә дә, анысына башың җитәр, шикләнмим. Мәскәүлеләрдән барысын да көтәргә була. Кем Шаһгали абамны бинахакка Аккүлгә сөрде? Кем аның бәкләрен вә морзаларын, кан кардәш угланнарын, хатын-кызларны, бала-чагаларга кадәр Псков каласында, яланөс, яланаяк кар өстенә куып чыгарып, бәкегә батырып үтерде? Кем әмере белән арысландай татар егетләрен кылычтан уздырдылар?! Кем әмере белән муеннарына тәре тагарга риза булмаган хатын-кызны әүвәл көчләп, соңра башы эчүдән чыкмаган урысларга кияүгә бирделәр?! Кем, кенәз Василий?! Әйт! Нигә телең йоттың? Псков архиепискобы Макарий түгелмени?! Шул кеше әнә Мәскәүгә килеп оялаган, ди. Шул кешеме сине изге юлга салды, шул кешедән иман алдыңмы?!

– Җангали хан, Җангали хан, дим. Кирмән-калада яшәгәндә, ни карадың соң? Нигә мәрхүм кенәз каршына барып, шул хакта күзенә бәреп әйтмәдең?..

– Әйтмәдем.

– Курыктың?..

– Бәлкем, шулайдыр да.

– Җангали хан, абаң Шаһгали хан исән, ханбикәсе дәянында, диләр. Син дә минем каршымда утырасың, иншалла, исән-имин. Кирмән-калаңа кайтырга телисең икән – рәхим ит, Телепа да, бөек кенәгинә дә каршы килмәс. Барысы да синнән тора, Җангали хан. Ышан: бөек кенәгинә Елена Глинская сине рәнҗетмәс. Шаһгали ханны хатыны белән Мәскәүгә дәшәр, сөйләшерсез, аңлашырсыз. Василий III кенәз инде күптәнгүрдә, гаеп атта да, тәртәдә дә булгандыр, кичер аны. Сиңа мәгълүмдер, фетнә башлану белән, Чүрәкәй бәк Мәскәүгә китте. Кенәгинә белән очрашкандыр, хәлләрне сөйләп биргәндер, мин аңа абаң Шаһгали ханны Мәскәүгә кайтарыгыз дип үтендем. Моңа кадәр сүзем үтә торган иде, иншалла, әле дә мине аңларлар, хәлемә керерләр. Мәскәүгә кайту белән гаскәр җыярбыз, Казанга таба кузгалырбыз. Ә син атаң-бабаң йортына кайтырсың. Кенәгинәнең дә хәленә кер бераз. Бүген ул Польша короле белән сугыша, шуның өчен синнән гаскәр сорады, ә син гаскәр җибәрү урынына фетнә кузгаттың, үзең утырган ботакка үзең балта белән чаптың түгелме соң?!

– Кирәкми миңа тәхет. Мин барысыннан да гарык. Минем Кирмән-калада кызым, минем атам йортына кайтасым килә.

– Кайтырсың, кайтырсың, боерган итсә. Бүген үк кузгалырбыз…

Кенәз Василий ым какты, шундук ясавылы түргә узды.

– Бар әле, урамдагы хәлләрне белеп кер.

Ясавылы чыгып киткәч, кенәз Василий сузылып сәкегә ятты, кулларын баш астына салды һәм күзләрен йомды.

Җангали хан ишекле-түрле йөренергә тотынды. Аның башы җиңелчә генә авырта, күңеле болгана иде. Димәк, кенәгинә Еленаның Шаһгали абасын сөргеннән кайтаруы хак булып чыга. Әмма аның Кирмән-калада утыруы хакында Җангали белми иде әле. Ни кылырга тели Елена Глинская яисә Иван Телепа? Шаһгали абасын бире җибәреп, аны Кирмән-калага кайтарырга телиме?.. Син дә нәкъ шуны теләмисеңме соң?.. Әйе, мөмкин булса, бүген үк Мәскәүгә таба кузгалырга кирәк.

Җангали хан гырылдап йокыга киткән кенәз Василийга күз төшереп алды. Кул-аякларын җәеп җибәргән, әйтерсең лә ярга чыгарып ташланган бака. Бу кешене ул дус та, дошман да итә алмады. Әллә инде дин-мәсләге башка булганга, әллә өйрәтүен ошатмады, соңгы сөйләшүдән соң тәмам гайрәте чикте. Хәтта йоклап ятканда да Василий кенәз кулын билендәге хәнҗәрендә тота. Чалып ташлаганнармыни. Шулай дип уйлавы булды, башына яман бер уй килде. Шушындый ук хәнҗәр аның үзендә дә бар лабаса… Җитәр аңа, күп күләгә булып йөрде.

«Йа Хода, йа Хода, – диде эчтән генә Җангали хан, уйларыннан курка калып. – Ни уйлыйм, ни кылырга исәп тотам. Кенәз Василий сине угланы урынына күрде. Әле дә яман эштән йолып алып калды. Алып калмаган булса, фетнә башында торса?.. Бу көнгә төшәр идеме ул?.. Юк, тагын бер юк. Әллә соң мыштым гына чыгып китсенме?..»

Ясавыл керде, Җангали аңа сөйләшмәскә кушып бармагын авызына куйды. Ясавыл аны күрше якка чык дип ишарә ясады һәм артыннан ишекне япты.

– Эшләр харап, Җангали хан. Сафа Гәрәй хан кенәз Морозны һәм Казандагы барлык урысларны җәзаларга дип әмер биргән. Урыс гаскәриләренең берсе дә кача алмаган. Булат бәк Ширин белән бикәсе Хөршидәне дә кулга алганнар. Имеш, аларга хөкемне аксакаллар чыгарачак. Мәхшәр, мәхшәр анда, Җангали хан. Сафа Гәрәй ханның марҗа хатыны вафат икән, хәзер Сөембикә ханбикәне димлиләр дип ишеттем.

– Ханбикә үзе кая соң, үзе ни ди икән?

– Тәгаен белмим. Ирем табылмыйча беркая да йөрмим дип әйтеп әйткән, диләр. Тик Сафа Гәрәй хан белән очрашырга ризалык биргән, диләр.

– Миңа кыен, кыен, – диде Җангали хан, сыгылып төшеп, һәм, ике тезен кочаклап, диварга сөялде. – Минем моңа ризалыгым юк, юк! Сөембикә Сафа Гәрәй ханга кияүгә чыгарга тиеш түгел иде. Ә ул чыгар, чыгар, ясавыл, чыгар…

– Мин кенәзне уятам, капка янында ниндидер кешеләр йөри, – диде ясавыл.

Җангали хан торып басты, ишеккә таба юнәлде.

– Мин чыгам, ул кешеләрне үз күзем белән күрәсем килә.

– Йөрмә, хан, ялварыплар үтенәм, чыкма. Сине танулары бар. Үзеңне дә, безне дә харап итмә. Аннары барыбызны да Булат бәк Ширин белән Хөршидә бикә янына илтеп ябулары бар.

Җангали хан туктады, ясавылны күздән-баштан кичерде.

– Синең хатынны тартып алдымы кенәз Василий?.. Синекен, димәк. Мактанды ул миңа. Ә син гел татарга охшагансың икән бит. Мин синең хәлеңә керәм, ясавыл. Бәлкем әле, ярдәм дә итә алырмын. Тик башта син минем бер йомышым үтә. Сарайга үтеп кер дә ханбикә мөгаллиме Александр Глазатыйны тап. Тап та бире алып кил. Буш итмәм. Кенәз түләгәнне икеләтә түләрмен. Мә, – диде Җангали хан һәм ясавыл учына янчык ташлады. – Үз гомереңә җитәрлек алтын.

Ясавыл икеләнә калды, ахыр озын мыекларын бөтереп алды һәм әкрен генә янчыкны кесәсенә койды.

– Мыекларың татарчалап кис.

– Борчылма, хан. Мин аны җир астыннан булса да синең каршыңа алып килермен. – Шулай диде дә ясавыл китә башлады.

– Тукта, – дип, аның җиңеннән эләктереп алды Җангали хан. – Ашыкма. Миңа сине кай чакларга көтәргә?

– Мин кайтырмын, хан. Бер үтенечем бар: кенәзгә минем кайдалыгым әйтмә. – Ясавыл кесәсен капшап карады һәм ирен чите белән генә елмаеп куйды.

– Озын-озак йөрмә.

– Теге вакытта, кенәз Василий хатыным тартып алганда, минем кулымда шулхәтле алтын булса, Җангали хан, мин ул хатынны аңа бирер идемме? Рәхмәт сиңа, хан. Ә Глазатый өчен борчылма, мин аны җир астыннан булса да табып алып килермен. Ясавыл Гавриил тапмаган кеше тумаган әле. Тик бер нәрсәгә шаккатам, хан: нигә кирәк булды ул сиңа Күзлебүкән? Мәгәр җавап биреп мәшәкатьләнмә. Кирәк – бетте.

13

Кичкә таба тамгачы Сираҗи өендә көтелмәгән хәл булды. Алар янына бер күзен яулык белән бәйләгән берәү килеп керде. Черем итеп яткан Җангали хан сикереп торды, Василий кенәзне төрткәли башлады.

– Кенәз, кенәз, дим. Тор!

– Уятма аны, Җангали хан, уятып маташма. Кенәз мәрткә киткән кебек йоклаячак. Үләргә тиеш ул, хәзер, бүген.

Җангали хан сәкегә менеп басты, хәнҗәренә ябышты.

– Маташма, хан. Мин сине алып китәм. Ә кенәз үләргә тиеш.

Шулай диде дә сыңар күзле кеше түргә атлады, иләмсез озын хәнҗәрен чыгарып, кенәзнең күкрәгенә кадады. Кадады да почмакка барып елышкан, төсе-йөзе агарган ханны сәкедән сөйрәп төшерде, авызына бөтереп яулык тыкты, кулларын артка каерып бәйләде һәм күтәреп торгызды да тез башы белән артына типте.

– Әйдә, атла, хан!

Җангали ханны ул урамга алып чыкты, капка каршында тамгачы Сираҗи басып тора иде, сыңар күзне күрде дә тамгачы, бил бөгә-бөгә:

– Ясавыл, ясавыл Гавриил, дим. Кенәзне дә алып китәм дигән идең ич! Калдырасыңмыни?..

Ясавыл Гавриил тамгачының изүеннән эләктереп алды һәм күтәргәндәй итте.

– Әй, син, сасы көзән, телең тешлә. Ә кенәзне бакчаңа чыгарып күм. Кара аны, кеше-кара күрмәсен, өең көл итәрмен, үзең мал урынына чалып, этләргә ташлармын…

– Йа Хода, йа Хода, Гавриил, – генә дия алды тамгачы Сираҗи.

– Капкаң яп, берәүгә дә ачма! Ә син, хан, әйдә, кузгал!

– Мине кая алып барырга исәбең, ясавыл?

– Атлан атка. Ныклап караңгы төшкәнче, капкадан чыгып калыйк. Син – сәүдәгәр, мин – синең колың. Искәрдең, хан?

Җангали хан килешеп ияк какты һәм атка атланды.

– Ясавыл, – диде ул, ниһаять, берара киткәч, чөнки Арча капкасына якынаеп киләләр иде инде. – Мөгаллим Глазатый кая?

– Глазатый кирәк булдымыни сиңа, хан? Ул күптән инде Сафа Гәрәй хан табынында утыра. Өйләнә хан, синең ханбикәңә өйләнә. Ә мин сине Мәскәүгә алып кайтып, кенәгинәгә тапшырырга тиешмен. Борчылма, кенәз Василий әйтмешли, ул сине рәнҗетмәс.

– Мине берәвегез кенәгинә кулына тапшырды инде, ясавыл.

– Кыюсың, хан. Артык кыюсың. Василий кенәз дә дөнья байлыгын кочагына тутырырга иткән иде, колачы җитмәде. Нәфес шулай итә ул. Мин кем идем аңа – ясавыл, йомышчы. Башта хатыным тартып алды, аннары үземне эт итте. Хәзер әнә кабер ташы да күрмәячәк. Кеше рәнҗетү гөнаһтыр, хан. Якының рәнҗетсәң, үзең дә рәнҗерсең, дигәннәр борынгылар. Без синең белән бүген үк кирмәннән чыгып китәрбез. Борчылма, барысы да сөйләшенгән. Син биргән алтыннарның файдасы тиде. Ходай Тәгалә адәм баласына явызлыкны да, изгелекне дә бер чама кылырга кушкан. Ә Василий кенәз исә гел явызлык кына кылды.

– Аны бирегә мәрхүм кенәз билгели түгелме соң?

– Сине дә, сине дә, Җангали хан. Барысы да минем күз алдымда булды. Ләкин тереклек гел син дигәнчә генә бармый шул. Кичәле-бүгенле кала тулы урыс сәүдәгәр вә гаскәри иде, бүген күзгә сөртергә мин калсам калганмындыр. Мин дә таеп ятам әнә, урыслар мәнфәгатен яклаучы Җангали син дә. Үзең казыган коега төкерүдер инде бу. Урыс тарафдарлары Булат бәк белән Хөршидә бикә дә дөнья белән бәхилләштеләр. Турады, турады Сафа Гәрәй хан урысларны.

– Әсирләрне дәме?

– Ю-ук, әсирләргә тимәде. Бармыни ул Казанда әсир?! Урыс коткысы гына бит, руханилар хәйләсе. Әйдәгез, христианнар, Казанга яу барабыз, диндәшләребезне коткарабыз дип, халыкны гына котырталар лабаса алар. Юк ул Казанда әсир, барысы да иректә. Телисең – иген ик, телисең – итек бас, тире илә. Бәлкем, шәрык төркеме хакимияткә менгәч, эшләр үзгәрер, урысларга әсир дия башларлар. Син тәхеттә утырганда, Җангали хан, Казанда бер генә урыс әсире дә юк иде.

– Калдыр мине биредә, ясавыл Гавриил. Мин сиңа гомерем буена игелек теләрмен.

– Менә анысы булмастыр, Җангали хан. Син – минем коткаручым. Сине кенәгинә каршына алып кайтканда гына, мине кеше рәтендә йөртәчәкләр. Василий кенәз мине эт иткән иде инде. Сер булса да әйтим, ул минем Дүнәшәмне көчләп алды. Хәзер ул карлыгач аның йортында тора. Иван Телепа кенәз сине исән-имин кайтарып җиткергәндә, әнә шул кенәзнең йортын миңа бирергә тиеш. Ә хатын күптән минеке инде, минем хатын иде, Дүнәшәне әйтүем. Ул кенәзне түгел, мине сөя иде. Мин аңа хәзер йортка керәм. Бәлкем әле, бөек кенәгинә сине исән-имин алып кайткан өчен кенәз титулы да бирер. Искәрдеңме кая таба бара эшләр, Җангали хан? Шуның өчен мин сине күз карам кебек саклармын. Бетсәк бергә бетәрбез, котылсак янә бергә. Искәрдең?

– Нигә соң кенәзне әлегә чаклы үтермәдең, түзеп йөрдең?

– Безгә уңга, уңга, Җангали хан. Үткән-сүткәннәргә игътибар итмә. Хәзер әнә шул тәбәнәк өй каршына туктарбыз.

Атларны капка бавына бәйләп, эчкәре үттеләр, ишегалдындагы эскәмиягә утырдылар.

– Шунда көтәрбез. Сабыр ит. Син миңа, Җангали хан, нигә Василий кенәзне әлегә кадәр үтермәдең, түзеп тордың, дисең. Сасысы чыгар дип курыктым. Кенәзләр мәете гаять сасы була бит, ханнарныкы кебек үк. Ә хәзер сылтавы бар. Кенәзнең нидән һәлак булуын аңлатып торырга да кирәкмәячәк. Искәрдең? Кисәтеп куям, Җангали хан. Бу хакта авыз ачып берәүгә дә сүз катмыйсың. Кенәз Василий фетнә вакытында Көнчак углан тарафыннан үтерелде.

– Кем ул Көнчак углан? Казанда андый атлы баһадир юк иде кебек.

– Батыр, кыю сугышчы, Сафа Гәрәй ханның уң кулы. Сафа Гәрәй кешеләрне сайлый белә. Син бит әле, Җангали хан, белмисең. Казанга ике капкадан килеп керәләр. Нугай капкасыннан һәм Хан капкасыннан. Нугай капкасыннан – нугайлар, Хан капкасыннан – кырымлылар. Башта каладагы урысларны кырырга керешәләр, күзгә сөртергә бер урыс та калмагач кына сарай каршына җыелалар. Аксакаллар, дәрвишләр, диндарлар, имам-мөридләр җыела. Иң алда шәех Колшәриф. Һәр як үз өлешен сорый. Колшәрифнең бер ягында нугайлар, икенче ягында кырымлылар. Уртаклык юк. Шәрык төркеме җиңде. Ә менә нугайлар белән кырымлыларны кем килештерер. Нугай аксакалы чыкты да: «Казан мәркәзен кяферләрдән яклый-аралый без бик күп кешеләребезне шәһит иттек, тәхеттә Сөембикә кызыбыз калырга тиеш», – дип оран салды. Кырымлылар шаулаша башлады. Гаскәрне Сафа Гәрәй хан җитәкләде, аннары ошбу хан Казан тәхетендә утырган иде инде, әйләнеп кенә кайтты, дип әтәчләнергә керештеләр. Шунда олуг шәех Колшәриф чыкты да: «Ике кардәшебезгә дә имин булырдай киңәшем тыңлагызчы, мөслим-инсаннар, – диде. – Мин Җангали ханбикәсе Сөембикәне Сафа Гәрәй ханга никахларга дигән тәкъдим кертәм, җәмәгать. – Колшәриф нугайлар ягында басып торган Сөембикәгә күкрәгенә уң кулын куеп баш иде. – Казан диндарларының гозернамәсе сиңа шулдыр, сөйкемле Сөембикә ханбикәбез… – Ахыр шәех Сафа Гәрәй хан тарафдарларына таба борылды: – Казан мөселманнарын кяфернең каракошыннан коткарган, ил халкына вә балигъ булган угланнарына ирек һәм азатлык алып килгән батыр хан Сафа Гәрәй, мәркәзебезнең диван әһелләре, карачылары, бәк-морзалары вә угланнары сиңа баш оралар – ханбикәбез белән бергә безнең дә язмышыбыз вә киләчәгебезне кулыгызга алсагыз иде», – диде. Беләсеңме, Җангали хан, ни тәвәккәл кеше идем, хәтта мин дә йөрәк тибешем колак түремдә ишетә башладым. Халык тәмам шашына башлады, ике яктан да бүрекләр очты, сизмәстән, мин дә малахаем күккә чөйгәнмен. Табалмадым, бәхил. Халык шатлыгы дошманны да ияртә икән ул. Шуннан кинәт айнып киткәндәй булдым: максатым Глазатыйны табу лабаса. Халыкны ыра-ера эзләдем-эзләдем – тапмадым. Тотарлар һәм танырлар дип котым ботыма җитеп йөрсәм дә, сорашып йөри башладым. Белмиләр, күрмәгәннәр. Берәүләр урыс булгач аны үтергәннәрдер, икенчеләре ул ислам динен кабул итте ич инде, кем тисен аңа, дип кинәнделәр. Мәхшәр инде менә. Ары чабам, бире чабам, юк, мөртәт. Тәвәккәлләдем дә сарайга үттем. Синең алтының йөртте, Җангали, алтының. Ул булмаса, борылып кайтасы идем Күзлебүкәнне күрмичә.

– Күрдеңмени?!

– Сарай ишегалдында кая барырга, кемнән сорарга белми кабаланып йөри идем, берәү иңбашыма кулын салды. Котым ботыма китте. Сафа Гәрәй ханның җансакчылары дип торам. Борылып бактым һәм чак кына чалкай китмәдем – каршымда Күзлебүкән басып тора. Күзем йөзенә төшүгә, мин сине кала бетереп эзлим, син монда икәнсең, дидем. Күзләрем ачыбрак карасам, башында түбәтәй, кыска җиңле мөселман камзулы, аягында кара итек – мелла да мелла, ул да мелла, җитмәсә, кулында чалмасы, аны рәтләп маташкан була. «Нигә мин сиңа кирәк булдым, ясавыл?» – диде бу. Һәм артына әйләнеп ханбикә җансакчыларына «Бу адәм – кенәз Василий ясавылы, тотыгыз үзен!» димәсенме?! Ничекләр кузгалганымны белмим һәм ничекләр калага чыгуым да хәтерләмим, бары тик Болак буена җиткәч кенә исемә килдем. Берәү дә артымнан кумый, әллә күземә генә күренде инде. Ничәмә койма аркылы сикердем, берәүнең эте ыштаным умырды, ярый әле тәнгә тимәде. Җан-фәрманга Ташаяк базарына чаптым. Таныш кибетчегә кердем дә баштанаяк киемнәрем алыштырдым. Шик юк – Александр Глазатый мине таныды, эзләтә булса кирәктер, сине дә эзләтәдер ул мөртәт, Җангали хан. Шуның өчен безнең тизрәк каладан чыгып китүебез хәерлерәк булыр. Җангали хан, мин сиңа баштан ук кисәтеп куям, биредә булган хәлләр турында берәүгә дә сөйләмә, исән-имин кайтып җитсәк, хәтта кенәгинәнең үзенә дә. Беләсең булса кирәктер, Ходай Тәгалә һәр кешегә бары тик бер баш бирә. Баш дигән нәрсә синдә дә, миндә дә бер генә.

– Мин сине аңладым, ясавыл Гавриил. Тик минем сиңа бер шартым бар: син мине Мәскәүгә түгел, Казаныма алып кайт. Минем анда кызым, туганнарым, шунда минем балачагым узды.

– Менә анысы булмастыр, Җангали хан. Сине иң әүвәл кенәгинә Елена Глинская көтә, аннан да битәр кенәз Иван Телепа. Ошбу мәлдән без синең белән Сарайчык сәүдәгәрләре, Җангали хан. Искәрдең?

– Мин барысын да әллә кайчан аңладым, ясавыл Гавриил.

– Нигә әле син хан башың белән ясавыл Гавриил нәрсә әйтсә,шуның белән килешеп торасың? – Ясавыл Гавриил җиде-сигез катлап сүгенде, капкадан кереп килүчегә таба кузгалды. – Булдымы? – дип сорады ул, сабыры төкәнүен сиздереп.

14

Акча барысын да җиңә икән – ясавыл калада ук ике ат сатып алды, ике арыш капчыгын ризык-нигъмәт белән тутырды. Аннары Җангали ханга карады да:

– Син тәмам кибетче булгансың ич, Җангали хан! – дип кеткелдәп алды. – Әллә нишләтә кием кешене. Берәүне бүре итә, берәүне – төлке. Йә, Җангали хан, Аллага тапшырдык. Кузгалабыз. Аңлаштык бугай, без – сәүдәгәрләр. Син – минем кибетчем…

Малчылар тыкрыгыннан уздылар, аларга берәү дә игътибар итмәде. Фетнәдән соң, давыл үткән хәлдәй, кала тынып, урамнар бушап калган иде. Үтүче-сүтүчеләрдән берсе генә туктап күз салса да, Җангали хан коты алынып курыкты, аны танырлар, тотып, Сафа Гәрәй хан каршына китерерләр кебек, һәм ул анда Сөембикәсен күрер шикелле иде. Хак, кеше ике туып, ике үлми, үлемнән инде ул курыкмады, мәгәр барыбер кирмән-калага кайтып нарасый кызын күрәсе килә иде, анда инде үтерсәләр дә риза. Сөембикә җанашы аны бер төн эчендә уттан алып утка салды. Аңа күренү үлемгә тиң булыр иде. Соңгы мәлдә ул хәтта ясавыл Гавриилга рәхмәт укыды. Әгәр дә мәгәр ул аны Казаннан исән-имин алып китә алса, Кирмән-каласына кайткач, ул аны үз янына хезмәткә алачак. Әйтик, ат караучылар башлыгы итәр йә булмаса җансакчысы. Сафа Гәрәй хан азатлары калада бер генә урысны калдырмадык дип кинәнәләр бугай, юк, калды, калды әле урыслар: мөгаллиме Александр Глазатый, ясавыл Гавриил, тагын әллә кемнәр бардыр. Җангали ханның башына юләр бер уй килә: ясавыл Гавриилны Сафа Гәрәй азатларына тотып бирсә?.. Тик ул чакта үзе дә Сафа Гәрәй хан каршына килеп басарга тиеш булачак. Ә анда хатыны Сөембикә! Юк, тагын бер тапкыр юк! Язмышы шулдыр, Ходай Тәгалә язганны күрми кеше үлми, диләр бит. Әнә капкага да җитеп киләләр. Арча капкасына йөз адымнар каларак ясавыл атыннан төште, тезгененнән алып, җәяүләп китте. Аны бер сакчы туктатты. Бертын сөйләшеп тордылар. Шуннан соң сакчы өстәгеләргә капканы ачарга әмер бирде, һәм алар исән-имин чыгып киттеләр. Моңа ышану кыен иде, әмма алар котылдылар. Асма күпер аша чыкканда, ат тоягы Җангали колагына «Тукта, тукта!» тавышы булып яңгырады, ләкин аларны берәү дә туктатмады. Капка тирәсендә төркем-төркем укчылар, сугышчылар тора, сөйләшәләр, көлешәләр. Яннарына Җангали хан җитәрәк, берәүсе кинәт аның ат тезгененә ябышты:

– Син кем? Кая юл тотасың?

– Йөзбаш, йөзбаш, китсен, минем кибетче ул, – диде арттан килеп җиткән Гавриил. – Мә, сәдакадан булыр, – диде ясавыл, йөзбашка бер алтын төртеп. – Сәүдәгәр мин, бигайбә, йөзбаш.

– Ни бу? – дип, учын ачты йөзбаш һәм шундук йомды, чөнки җемелдәп торган алтын акчаны күргән иде. – Ни бу дисәм…

Йөгереп икенчесе килде.

– Шымчылармы әллә?

– Юк ла, йөриләр шунда, сәүдәгәрләр, – диде йөзбаш, алтын акчаны учына кыса төшеп. – Китә бирсеннәр.

Кирмәннән чыккач та, Җангали хан атын куалап алып китте. Ясавыл Гавриил аны көчкә куып җитте һәм, ат башына ябышып:

– Кая ашыгасың, хан?! – диде.

– Белмим, – диде Җангали һәм башын иеп сүзсез калды. – Ясавыл, мин, монда килгәндә, зур өметләр белән килгән идем, хәзер качак хәлендә китәм.

– Хәлеңә керәм, Җангали хан, дәүләт калдыру җиңел түгелдер. Аның каравы сине анда Кирмән-калаң, кызың көтә. Әйдә, киттек, хан. Юлыбыз озын, гомер кыска.

– Кайтасы юлыбыз, ясавыл, кайтасы юлыбыз.

– Менә анысын дөрес әйттең, Җангали хан. Кенәгинә рөхсәт итсә, мин сине Мәскәүдән Кирмән-калаңа кадәр озатырмын.

– Бирсен Ходай, – диде Җангали хан, үкчәсе белән ат корсагына типте.

Арча юлы өстендә аларны Ходайкол угланның егетләре туктаттылар. Ясавыл Гавриилны берәүсе таныды бугай, аты тирәли әйләнеп чыкты да ат башына килеп ябышты.

– Унбаш Сәпәй, минем бу сәүдәгәрне каядыр күргәнем бар.

– Кая булсын, Казан базарында күргәнсеңдер, – диде ясавыл, тегенең күзенә туры карап. – Сәүдәгәр мин, кордаш. Алла хакы өчен рәнҗетмә, аласын ал да җибәр. Менә сиңа бер акча. Ашыгам.

– Ә теге кемең? – дип ым какты унбаш.

– Кибетчем ул. Казанда фетнә булды бит, көчкә котыла алдык. Кичә китәргә иек тә, өлгерә алмый калдык, капкаларны яптылар.

– Җибәр үзен, – диде икенче берсе. – Һәр сәүдәгәрне туктата китсәк, башыбыздагы чәчебез җитмәс. Казаннан кайчан сәүдәгәр өзелгәне бар?!

Ясавыл Гавриил кесәсеннән янчыгын чыгарды, тагын бер акчаны чирәмдә кырын төшкән азамат егеткә чөйде.

– Акыллы сүз әйттең, рәхмәт, кордаш. Моннан кичү еракмы?

– Ерак түгел, тик анда янә сакчылар тора. Сак бул.

– Атың ничек, кем белә, тау белән тау очрашмаса да, адәм белән адәм очрашыр, ди.

– Фәтхулла мин, кордаш. Умартачы Хисаметдин угланы Фәтхулла.

– Минем атым Гәрәйҗан, чак кына Сафа Гәрәй хан түгел.

– Сафа Гәрәй ханга тарма, тарсаң – арма, кордаш, егет ул.

Юлчылар җилле генә кузгалып киттеләр.

– Кичүдә тагын юлга аркылы төшәрләр инде, – диде Җангали хан.

Җангали хан Кирмән-кала капкасыннан чыгып китүгә куанып бетә алмаган иде, соңгы очрашуларында тәмам кәефе кырылды. Аңа һаман аны танырлар кебек иде. Танысалар, яман булачак иде аңа. Ходай язмасын. Кире борып сарайга алып кайтырлар, Сөембикә каршына бастырырлар, ни йөзе, ни күзе белән багар ул аңа?! Кенәз Василий ихтыярына бирелеп, хатынын, дәүләтен, ил-халкын карусыз ташлап китә. Хан тәхетендә үләргә тиеш. Шулай диләр борынгылар. Урман авызын Ходайкол угланның азамат егетләре саклый, кичүдә кемнәр тора?.. Дөрес, аның өстендә бөтенләй башка кеше киеме, йөзен сакал-мыек басты, бусы кайгыдан бугай инде. Иң мөһиме, исән-имин котылсалар, кенәгинә ничек кабул итәр? Бәгыре катып, ачуы чыгып җәзага тартса? Бит ул аңа сораган гаскәрне җибәрмәде, ул гынамы, фетнә башында торды, һәрхәлдә, башлап җибәрде. Тик соңыннан гына әллә нинди коткыга бирелде.

Алда Идел күренде, кичү тирәсендә, яр буйларында йөзләгән олау, халык урала, шаулашалар, кычкырышалар. Ясавыл Гавриил атын туктатты.

– Әллә атларны йөздереп кенә чыгабызмы, Җангали хан? Нигәдер кичүгә таба аяк тартмый, ул-бу булыр кебек.

– Югары менәбезме, түбән төшәбезме?

– Югары күтәрелү хәерлерәк булыр, анда елга да таррак.

Куе урман аша уздылар, болын сыман җиргә килеп чыктылар. Яр буенда казлар каңгылдаша, кеше тавышлары ишетелә.

– Бу як ярдан төшеп булыр, ә менә аръяк текә, – диде ясавыл Гавриил, Иделнең уң як ярына күз ташлап. – Менә нәрсә, Җангали хан, урманга кереп, эңгер төшкәнне көтеп ятмый булмас. Күреп алулары бар.

– Әйе, безне эзлиләрдер, – диде Җангали хан, килешеп.

Борылып урманга керделәр, урманда йөри-йөри зур булмаган аланга килеп чыктылар. Атларын утларга җибәрделәр.

– Үзебез дә тамак ялгап алыйк, – диде ясавыл Гавриил, капчыкларны чишә-чишә. – Казылык та алдым. Тәмле, туклыклы, кайгырма, Җангали хан, ачка үлмәбез.

– Минем кабасым да килми.

– Кымыз салып биримме соң?

– Кымызың булса, бир.

– Хан, – диде ясавыл Гавриил, казылык чәйни-чәйни. – Сине Ходай Тәгалә буйдан да, көчтән дә мәхрүм иткән, ә менә бәхетне ишеп биргән – хан. Тагын кымыз салыйммы?

– Җитеп торыр, – диде Җангали хан. – Эч күбүе бар.

– Ә мин көмешкәдән бераз авыз итәм. Син мине кичерә күр, Җангали хан. Мин бераз салырга яратам, мәрхүм Василий кенәз өйрәтте. Иртән торыр иде дә, мәрхүм, күзен ачар-ачмас, «Ясавыл, көмешкә бир!» дип кычкырыр иде, Ходай каргаган адәм. Син дә эч азрак, хан. Кайгың юыла төшәр. Мин аңлыйм сине, хан. Кыен сиңа. Соң, миңа җиңелме? Син тәхетең югалттың, хәлеңә керәм, мин дә әллә ни отмадым лабаса.

Җангали хан сүз таба алмый торды. «Син хаклы, ясавыл, – диясе килде аның. – Син берни дә югалтмадың, син әле эзләнәсең, нидер өмет итәсең, бәлкем әле, теләгеңә дә ирешерсең. Ә менә мин барысын берьюлы югалттым, оптым».

– Әллә соң җыена башлыйбызмы, ясавыл? Юл кешесенең юлда булуы хәерле ди.

– Әйе шул, – диде ясавыл Гавриил, ризыкларны капчыкларга тутыра-тутыра. – Кузгалдык, Аллага тапшырабыз.

Ясавыл кушканны кылырга ризалык бирсә дә, Җангали хан ат койрыгына тагылып Иделне кичәргә курыкты, әмма ихтыярсыз кеше буларак, юлчысына сүз дә әйтә алмады. Бары тик авыз эченнән «Ходаем, язганың булыр, сиңа тапшырам» дип кенә догасын укыды.

Яр буена җиттеләр, ясавыл су читенә килде һәм капчыкларны бәйли башлады.

– Бер урында катып торма, хан. Чишен, әйберләреңтөйнәп атияреңә бәйлә. Ат койрыгына тотынып чыгарга туры киләчәк.

Ясавыл хаклы иде, башка чара юк. Җангали хан ясавылныкы кебек итеп әйберләрен бәйләде, су читенә килеп басты.

– Атның үз иркенә куй. Хайван үзе кай тарафка йөзәргә белер. Кара аны, хан, ат койрыгын ычкындыра күрмә. Хәрәкәтлән, хәрәкәттә бәрәкәт, дигәннәр борынгылар.

– Үзең урыс, үзең татарның бар нәрсәсен дә беләсең, ясавыл.

– Урысның яртысы татардан азган, кан белән кергәндер, – диде ясавыл Гавриил.

Анадан тума шәрә көйгә суга керүгә, Җангали хан сискәнеп китте.

– Кыюрак, кыюрак, хан. Ат койрыгына тотын. Кара аны, җибәрә күрмә, Идел төбенә китүең шул булыр.

Башта ясавыл аты йөзеп китте, аннары Җангали хан аты. Аяклары су төбеннән ычкынуга, Җангали хан йөзгәндәй итә башлады, су салкын тоелса да, җылымса икән. Идел уртасына җиткәч, ясавыл түзмәде, кычкырды:

– Нык тотын, Җангали хан, нык тотын! Ат койрыгын җибәрә күрмә!

Җибәрә буламы, Җангали тешләрен кысып койрыкка ябышкан, алай да куллары ычкыныр кебек иде. Ул бала чактан ук Ука елгасын ат өстендә кичәр иде. Атакае, ягъни хәрби орышка өйрәтүчесе Сөләйман хәзрәтләре аны мактаган итәр иде. Шуларны искә төшереп, Җангали хан ат сыртына сукты.

– Әйдә, малкай, әйдә, алдыр.

Хайван гүя аның теләген аңлады, ясавылның атын узып, ярга ук якынлашты. Яр буена чыккач, ясавыл әллә юри, әллә чын-чынлап:

– Егет икәнсең, хан, – диде. – Гафу ит. Гаҗәпләнүдән ашып киттем: ничек син шул хатынны сындыра алмадың, ханбикәңне, дим. Баш биреп торган булгансың, коткысына бирелеп, фетнә оештыргансың. Бу бит кенәзгә биргән вәгъдә-антны бозу дигән сүз, Җангали хан. Нугай-кырымлыларның җырын җырларга ничекләр кыюлыгың җитте, хәйран калмалы.

– Мин Казан халкын урыслардан азат итәргә теләгән идем, ясавыл. Кирмән татарлары әсир ителгән дә җиткән, – диде Җангали хан, ашык-пошык киенә-киенә. – Кеше өчен иң татлы, иң кадерле нәрсә – ирек, ясавыл. Моңа кадәр мин мәрхүм Василий кенәз ялчысы идем. Кенәз юк, кенәз вафат, ә мин һаман ялчы, аның җырын җырлыйм. Ә бит без икебез ике кеше идек. Ул – христиан, мин – мөселман. Беләсең булса кирәк, Олуг Мөхәммәд ханга Василий Тёмный кенәзегез ясак түләп тора. Кирмән-кала шул вакытта салына. Бабабыз Ягъкуб урыслардан җыйган ясакны Казанга озатып тора. Соңыннан, Рәсәй куәтләнә төшкәч, Ягъкуб бәкнең угланнары, безнең кебек угланнары вә оныклары, урыс кенәзләренә хезмәт итә башлыйлар. Мин дә шуларның корбаныдыр, ясавыл.

– Замана көчленеке, Җангали хан. Кайчандыр Рәсәй кенәзләре Алтын Урда ханнарына ясак түләп торганнар, хәзер әнә сез. Казан ул – Алтын Урда империясе кыйпылчыгы, Җангали хан. Менә син дә бит әле үзеңне Чыңгыз хан токымы кыйпылчыгы итеп хис итәсең. Шулаймы? Дөнья ул адәм баласына бербитен, бер артын күрсәтеп кенә тора. Бу дөньяда гел бер генә дәүләт бәхетле була алмый, Җангали хан. Аллаһы Тәгалә халыкларга бәхетне дә, бәхетсезлекне дә бертигез итеп бүлеп биргән. Күп еллар татарлар өстенлек итте, инде, ниһаять, безгә чират җитте – урысларга. Хак, килер бер көн, без дә, ягъни безнең халык та, өстенлеген югалтыр – мәңгелек бернәрсә дә юк. Кайгырма, Җангали хан, без әле синең белән Казан мәркәзенә әйләнеп килербез. Мин – кенәз дәрәҗәсендә, ә син— хан булып. Килербез, Җангали хан, ясавыл Гавриил әйтте диярсең.

– Бит берзаман Рәсәй дәүләтенә дә төшәр ул каргыш, ясавыл. Төшәр дә барысы да асты өскә килер. Чөнки Ходай Тәгалә, бер явызлыкка ике яманлык бирермен, дигән. Килер ул яманлык, ясавыл, урысларга да килер, бүген булмаса – иртәгә, иртәгә булмаса, күп еллар үткәч.

– Бәхәсләшмим, килер, Җангали хан. Ләкин инде без синең белән анда булмабыз. Әлегә эшең бетсә, кузгалыйк, төнгә кадәр, һич югы, бераз юл алыйк. Киләчәкне ишәк кайгыртсын, Җангали хан, шулай диләр бугай казанлылар, – диде ясавыл Гавриил һәм сикереп атына атланды. – Кузгалдык. Хәер, бер уйлаганда, ни җитмәгән урыс халкына? Теле бар, дине янә, җир турында әйтеп тә торасы юк, иңләп-кочаклап бетермәле түгел.

– Эшләүчеләр аз, ясавыл. Бар да сугышчы.

– Анысы хак. Әйтик, миңа ни җитмәгән иде?! Мәрхүм кенәзгә ияреп, Ливониягә бардым, кан койдым, шул ук җәйне хатыным югалттым.

– Ә син бөтенләй үк юләр түгелсең икән бит, ясавыл.

– Юләр мин, Җангали хан, юләр. Кем инде хатын ияртеп сугышка бара. Шунда күзе төште дә Дүнәшәмә Василий кенәзнең. Күзе төште дә тәмам акылын җуйды. Тартып алды Дүнәшәмне, ә бит кайткач, Мәскәүдә. Мин митрополит Даниилга чаптым. Коткар, ярдәм ит, имеш. Ә ул, дин корты, беләсеңме нишләде, мәрхүм олуг кенәзгә мөрәҗәгать ит, хатын тартып алу гөнаһка саналмый, диде. Имеш, дөньяда хатыннар бетмәгән, табарсың. Мин бит аңа рухи атам дип килгән идем. Ә ул… Беләсеңме, шуннан чиркәүгә керми башладым. Хәзер дә кергәнем юк. Чукынганым да юк. Имансыз мин, динсез. Христиан да түгел, мөселман да. Кайчак мәчет-чиркәүләргә йөрүчеләргә, ихластан инанучыларга көнләшеп куям. Әнә шулай җанын биздерделәр диннән, Җангали хан, Гавриил Карповның.

– Хатының әйтәм, кабул итәр микән соң үзеңне?

– Итәр, ярата иде ул мине.

– Әйт әле, ясавыл, кенәз Василий фетнә турында белдеме?

– Юләр ул, ахмак. Воевода кадәр воевода фетнә хакында белмәсен, имеш. Белде, әлбәттә. Әмма әллә сатылды инде, дәшмәде.

– Кемгә?

– Әйтик, Колшәрифкә, Ходайкол угланга, бәлки, сиңадыр да, хан.

– Ә син фетнә турында белә идеңме?

– Белә идем, хан.

– Әйтмәдеңме?

– Мин воевода Василийга үлем теләдем. Һәм ул аңа килде, фетнә йөзендә. Мин аңардан үч алырга тиеш идем – алдым.

– Син беләсеңме? – диде Җангали хан һәм, атын юлга бора-бора, ясавылга якыная төште. – Беләсеңме син, ясавыл, яраткан хатынның ир-канаты өчен үләргә әзер булуын?

– Дүнәшә аңа чыгарга теләмәде, Даниил аларга акчага сатылып никах укыды. Рухи атакай, имеш. Карак ул, ришвәтче.

– Сине хәзер хатының кабул итәрме соң? Бит ул ирен көтә.

– Мин аны алып качаклыкка юнәләм, хан. Чарасыз мин.

– Ә бит синең кенәз булырга исәбең?

– Анысы хыял, бары тик хыял. Тын елга буйларына элдерәм, шунда кача хәзер ирек теләгән кеше. Тик башта Иван Телепа янына керәм. Якын ул миңа, бәлкем, хәлемә керер, Василий кенәзнең йортын бирер, иншалла, кенәгинә дә каршы килмәс. Мин аларның юлларына аркылы төшмәдем.

– Мин дә, мин дә, ясавыл. Тик кенәз Телепа турында төрле имеш-мимешләр сөйлиләр.

– Ничек?

– Василий III Елена Глинскаяга өйләнгәч, Телепа хатынын бер татар сәүдәгәренә сатып җибәрә, имеш. Ә үзе Елена артыннан сөйрәлә башлый. Олуг кенәз моны сизә, әмма нигәдер дәшми. Шулай да үлгәндә сиздерә, яшь хатынны янына да җибәрми.

– Шыттырма, ясавыл.

– Ясавыл Гавриил, Җангали хан, булмаган хәлне беркайчан да сөйләмәде. Мин үзем ул хатынны урладым һәм, Телепа кушуы буенча, татар сәүдәгәренә илтеп бирдем. Тәре тотып ант итә алам. Ләкин мин гөнаһсыз, мин бары тик Телепа кенәзнең әмерен үтәдем.

– Яман, яман эш кылгансың, ясавыл Гавриил.

– Миңа яманлык кылмадылармы, мине рәнҗетмәделәрме?!

– Үзе теләп киттеме ул бичара хатын?

– Теләп чыга микән хатының Сөембикә Сафа Гәрәй ханга?

– Анысы миңа караңгыдыр, ясавыл. Дөресен генә әйткәндә, мин аны яратып бетерми идем, әйе, үзе яратмаганга яратмадым. Ләкин соңгы мәлдә без бер-беребезне аңлый башлаган идек инде. Мин хәзер генә аңладым, ул мине урыс кенәзе курчагы булганым өчен яратмаган, фетнә башына менүгә, кочагымнан да чыкмады.

– Ә син, Җангали хан, хатын-кызның песи затыннан икәнен белмисеңмени? Хатын-кызга, Җангали хан, наз кирәк. Ә ир-ат аңа саран, наз исә хатын-кызга тансык. Иманым камил, Сафа Гәрәй ханны синең Сөембикәң чакырган.

– Сөембикә түгел, мин чакырдым Сафа Гәрәй ханны, ясавыл.

Ясавыл Гавриил хәтта атын туктатты.

– Сөйләмә булмастайны, Җангали хан. Хикмәт, – дип, атын кузгатты ясавыл Гавриил, башын чайкый-чайкый. – Хикмәт… Сафа Гәрәй ханны Казанга чакырырга башыңа тай типтеме әллә, Җангали хан? Казан мәркәзенең тәхетендә утыра идең түгелме соң?!

– Утыра идем.

– Шулай булгач, Җангали хан, ни җитмәгән иде үзеңә? Хан идең ләбаса! Хан!..

– Хан түгел, Василий III кенәзнең курчагы. Менә шуны аңладым мин Казанга килгәч, ясавыл. Син бит әнә кенәз Василийның итек башын яларга теләмәдең!.. Мин дә…

– Әйбәт түгел, әйбәт түгел, Җангали хан. Бер дә әйбәт эшләмәгәнсең. Хаким вә хөкемдар идең ич. Курыкма, мин боларның берсен дә Телепага сөйләмәм. Минем максатым – сине исән-сау аның кулына кайтарып тапшыру.

Җангали ханның бу кеше белән бөтенләй сөйләшәсе килми башлады. Ул тәгаен дәшмәс булды. Юл озын иде әле…

Икенче көнне Владимир каласын уздылар, ясавыл Гавриил капчыкларын ризык-нигъмәт белән тутырды. Җангали хан аттан да төшеп тормады, аның тизрәк Мәскәүгә җитәсе килә иде. Аның берәүне дә күрәсе килми, авыз ачып сөйләшәсе дә килми. Әйе, ул ялгышты, ул хата кылды. Тик өметен өзми иде, бөек кенәгинә аңа ышаныр, хәленә керер – ул Казан тәхетендә утырырдай кеше түгел. Бары тик шул. Телиләр икән – абасы Шаһгалине җибәрсеннәр, аның, ичмасам, корсагы зуррак. Кенәгинә Елена Глинскаяга ул барысын да түкми-чәчми сөйләр, ничекләр үзен яратмаган хатын белән торды, ничекләр теге аны фетнәгә котыртты. Ә бит булды, булды, котыртты. Куркытты, янады, ахыр мәхәббәте белән җиңде. Хатын-кыз булса, кенәгинә аны аңлар, хәленә керер…

15

Мәскәү каласына якынайган саен, Җангали хандагы курку хисе арта барды. Бу гади курку гына түгел иде, эче сизә: урыслар башыннан сыйпамаслар. Абасы Шаһгали һәм аның ишләре вә кардәшләре белән ничекләр кыланганнарын яхшы белә иде ул. Кәширә каласында утыручы Шаһгали абасын төрки-туран ханнары белән элемтәгә кердең дип, берләшергә исәбегез һәм урысларга ябырылырга ниятлисез дигән сылтау белән Аккүлгә сөрәләр. Моның белән генә чикләнеп калмый олан кенәз һәм Елена Глинская идарә иткән Мәскәү дәүләте, абасында хезмәт иткән өч йөзгә якын татарны гаилә вә бала-чагалары белән кулга алалар һәм бөтенләй гаепләре булмаган бичараларның бер ишен Тверь каласы төрмәсенә, бәгъзеләрен Псковка, кайсыберләрен Новгородка, Орешек, хәтта дөнья читендә торган Кәрил каласы төрмәләренә озаталар. Озаталар этаплап, җәяү, көзге айларда. Изге атакайлар тарафыннан рәнҗетелгән, мәсхәрәләнгән, вәхшиләрчә җәзалап үтерүләрен ишеткәч, Җангали хан аштан калган иде. Олы елгадагы Бүрков манарасы астындагы зинданга җитмеш олы кешене һәм җиде сабыйны ябалар. Җиде көн буена аларга ашарга да, эчәргә дә, хәтта су да бирмиләр. Һәм үлгән берсен кар өстенә чыгарып ташлыйлар, сигезен күсәк белән бәреп үтерәләр, чөнки тегеләр җиде көн су эчми торып та һаман дөньядан китмәгән булалар. Шул ук елда Псков каласы төрмәсендә хатын-кызларны көчләп чукындыру бара. Җитмеш ике ир-атны, муеннарына тәре такмаган өчен, янә күсәк белән бәреп үтерәләр, күбесен, кыйнап, теге дөньяга озаталар. Боларны барысын да христиан диненә табынган рухани атакайлар кыла, алар һәр татарны үз куллары белән җәзалыйлар. Ул гынамы, Новгород каласы төрмәсенә янә йөзгә якын татарны куып китерәләр. Чатнама суык вә салкын кыш көнендә бәкегә төшереп чукындыру бара. Бу эшне бүген Мәскәүдә митрополит булып утыручы Макарий башкара. Чукынучылар булмый диярлек, җелекләрең катар вакытта бәкегә чумып чукынырга теләмәгәннәрне анадан тума шәрә көйгә шунда катыралар һәм мәетләрне дә алмыйча китеп баралар. Боларның барысын да Җангали ханга үз күзләре белән күргән Хәсән атлы кеше сөйләде. Коточкыч мәсхәрәләүләргә түзмичә, муенына тәре тагарга риза булган бердәнбер татар була ул. Әмма ул бичара да, илгә кайту белән, янә ислам диненә күчә. Бу хәлне ишеткәч, Җангали ханның чәчләре үрә торды, ни кылырга белми гасаланды, йокыдан калды. Һәм нәкъ шул мәлләрдә урыс руханиларына вә кенәзләренә карата фикере үзгәрде. Бит татарлар беркайчан да урыс әсирләрен шулай җәберләмәделәр, киресенчә, һәр әсиргә җир бирелде, авыл утырырга рөхсәт ителде, хәтта ислам динен кабул итмәгәндә дә. Ә менә урыс кенәзләре «безнең фәлән, безнең төгән хәтле әсирләребез Казан татарларында интегә» дип лаф ордылар, шуңа сылтап яу йөрделәр, урысларны рәнҗетәләр дип оран салдылар. Бактың исә Мәскәү кенәзләре үзләре хөсет вә хәйран явыз халык икән ләбаса. Менә ни өчен Җангали хан фетнә башына баскан иде, хатыны Сөембикәнең үгете исә моңа этәргеч кебек нәрсә генә булды. Җангали монысын да белә: Шаһгали абасының кешеләрен вә үзен кулга алырга Дума әһеле бояр Михаил Глинский әмер бирә. Ләкин Елена Глинская һәм олан кенәз моңа ризалыкларын бирмәгән булсалар, ул моны кылмас иде, димәк, Мәскәү түрәләре барысы да бер чыбыктан сөрелгән – явызлык аларның каннарында. Әйе, ул, Казан мәркәзендә утыручы Җангали хан, бөек кенәгинәдән мәрхәмәт вә шәфкать өмет итеп кайта. Тик кичерерләрме алар аны, кан коярга җиксенгән, шуннан тәм тапкан Мәскәү түрәләре аны да җәзаламаслармы?.. Мәскәүлеләргә ышану кыен иде. Ахыр чиктә Кирмән-кала татарларының гайрәтен кайтармас өчен аны, бик ихтимал, рухани атакайлар кулына тапшырырлар, ә соңгылары кеше җәзаларга маһирлар, үтә дә осталар, бигрәк тә кан дошманнары мөселманнарны җәзаларга куллары кычытып тора, гәрчә чиркәүләрдәге поплар адым саен изгелек турында, гаделлек дип авыз суларын корытсалар да.

Шуларны хәтереннән уздыргач, Җангали хан тынычлана төште. Шаһгали хан белән өч йөздән артык мөселманны җәзалап үтерсәләр, аның янында бер генә мөселман да юк, элмәккә бары тик бер ул башын тыгачак. Әйдә, хөкем итсеннәр, ул үлемнән курыкмый. Ул берүзе, аның янында Сөембикәсе дә, сабый кызы да юк, берүзе! Аның каравы ул фетнә башлап җибәрде, Казанны урыслардан арчыттырды, явызлык кылган, мөселманнар өстеннән идарә итәргә килгән карагруһлардан.

Ниһаять, атна дигәндә, Мәскәү каласы күренде. Ясавыл Гавриил уянып киткәндәй кычкырып ук җибәрде:

– Мәскәү, Мәскәү, кайтып җиттек, кайтып җиттек, Җангали хан!

Җангали хан юлдашының куанычын вә шатлыгын уртаклашу түгел, хәтта ясавылга күтәрелеп тә карамады.

– Җангали хан, – диде аны куып җитеп ясавыл Гавриил. – Тагын бер кисәтәм: кенәгинә алдында күп сөйләмә. Казан фетнәчеләре сине тәхеттән кудылар, ә кенәз Василий ясавылы Гавриил Карпов сине коткарды. Калганнары барысы да фетнәчеләр тарафыннан юк ителде.

– Бу дөрес түгел, ясавыл. Фетнәчеләр бары тик кенәз Василий сугышчыларын һәм үтә хәтәр урыс сәүдәгәрләрен генә каладан кудылар.

– Алар белән беррәттән урыс яклы татарларны да.

– Әйе, аларны да, ясавыл Гавриил. Чөнки урыс бер дошман булса, урыс яклы татар ике дошмандыр.

– Хәтәр сөйләшәсең, Җангали хан, хәтәр.

– Тик син борчылма, ясавыл Гавриил, мин барысын да син дигәнчә эшләрмен.

Ниндидер кала янындагы утарда кундылар. Уртакул хуҗа сәяхәтчеләргә күп итеп ит пешерде, түтәрәме белән өстәлгә куйды.

– Аша, җитеш, хан, – диде ясавыл Гавриил.

– Үзең аша, – диде Җангали хан. – Син бит хуҗага чучка итен юри пешерергә куштың, ясавыл.

– Юри түгел, – диде көлемсерәп ясавыл. – Юри түгел. Бу бичараның башка ите юк иде. Аша, югыйсә ачтан үләрсең.

– Үлмәм, ясавыл, борчылма минем өчен. Миңа чәй бирсен.

– Нинди чәй ди ул урыста, хан. Казан дип белдеңме әллә син Мәскәүне. Мәскәүдә чәйне, Казаннан килеп, муеннарына тәре таккан христианнар гына эчә, Җангали хан. Калганнары квас та су.

– Чучка ите ашап, күп кеше бирән чире белән үлә, ясавыл.

– Анысы хак, хан, хак. Борынгы яһүдләр тикмәгә генә чучка итен ашаудан баш тартмаганнар, ә аларга карап мөселманнар. Эчләре кортлап үлүчеләр күп инде чучка итен сөючеләр арасында, күп, Җангали хан. Ләкин тәмле ризык бит, хан.

– Сез ярым мәҗүси халык, ясавыл.

– Куеп тор әле шул бәхәсне. Әйтәм бит, мин бер дингә дә табынмыйм. Ни христиан түгел мин, ни мөселман. Урта бер җирдә йөрим. Ат итен дә ашыйм, чучка итен дә. Квасын да эчәм, туры килгәндә чәен дә.

– Мине кемгә тапшырасың?

– Баштан ук мин сине митрополит Даниилга илтермен. Нигәдер ул сораган. Мин белмим кем хәзер Мәскәүдә митрополит. Соңыннан Телепа кенәзгә алып барырмын. Ул түрә хәзер Думада. Менә кем кулына калды Рәсәй, Җангали хан. Ә бит мин аны беләм, тотнаксыз, хатын-кыз дисәң, җаны фида, ә дәүләт кешесе хатын-кыздан сак булырга тиеш. Кенәз Василий ни өчен дөньядан китте дип беләсең?.. Минем хатынга кул сузган өчен. Мин аны каһәрләдем. Шуңа карамастан олуг кенәз мәрхүм Василийга кенәз титулы бирде. Ходай бар ул, Җангали хан. Бүген кенәз Василий тамгачы Сираҗи бакчасында кортлар ашата.

– Явыз, өметсез һәм куркыныч кеше син, ясавыл Гавриил.

– Әйе, мин явыздыр, Җангали хан. Иллә мин беркайчан да кешегә бинахакка кул күтәрмәдем. Василийдан мин бары тик үч кенә алдым. Ә бит ул кенәз Казан халкын да дер селкетеп тотты.

– Кулымнан килгән кадәр мин сиңа булышырмын, ясавыл.

– Минем хатыным янына кайтасым килә, Җангали хан. Кенәз сыйфатында кайта алсам, бигрәк тә шәп. Иван Телепа мине үз итәр, мин аның аяк астында туфрак булырмын. Әйтәм бит, заманында мин дә аңа изгелек кылдым: хатынын бер татар сәүдәгәренә сатып җибәрдем. Теге вакытта, кенәгинә Еленага гашыйк булгач, ярдәм иттем мин аңа. Малае калды калуын бичара хатынның, үсәр ул, әбисе алган, диделәр. Телепа үсте, Җангали хан, үсте. Ул кем дә хәзер, мин кем. Ә бит бер сафта орышыр идек. Ләкин мин дә әле, Җангали хан, дөнья арбасыннан төшеп калган кеше түгел. Мин үз дигәнемә ирешермен, боерган итсә. Ә син җитеш, һич югы, суган белән ипиен аша. Һәй, хуҗа, квас китер әле! – дип кычкырды ясавыл Гавриил артына әйләнеп карамый гына, әйтерсең лә Җангали хан аннан качарга җыена иде.

– Без инде Мәскәүдә, ясавыл.

– Бирсен Ходай. Иң мөһиме, без өйдә, Җангали хан.

– Син өйдә, ә мин…

Аның торган саен кәефе кырыла, шушы ясавыл аны гүя кенәгинә Елена Глинская янына муенчаклап илтә иде.

* * *

Митрополит Даниилга кич якта, караңгы төшкәч кенә килеп керделәр. Аларны бик озак кабул итми маташтылар. Ясавыл гасабилана башлады, хәтта бер дьякның изүеннән алды – янады бугай, акчамы төртте, теге кабаланып кереп китте, күп тә үтми әйләнеп тә чыкты.

– Атакай сезне көтә, – диде ул, Җангали ханны күздән кичереп һәм, ул килә башлагач, ихтыярсыз читкә тайпылды.

Рәсәй дәүләтенең сәяси вә рухи атакае җитмешне ваклап килә иде инде, юк-бар белән борчуларын яратмый, күп вакытта хастага сабышып ятарга ярата иде. Ләкин «Казаннан кешеләр килде» дигәч, ул ризалыгын белдерде, әмма яткан урыныннан тормады. Әллә үзенең укучысын исенә төшерде инде, чөнки ясавыл Гавриил дьякка шул хакта әйткән иде. Аннары аның кулыннан сәяси вә рухи тормыш китеп бара, Дума боярлары гына түгел, кенәзләр дә аның белән исәпләшми башлаганнар иде инде, алгы нәүбәткә Псков архиепискобы Макарий чыгып ята иде.

Аяк очларына гына басып керделәр, түргә узар-узмас туктадылар. Ясавыл Гавриил Карпов түр яктагы эскәмиягә сузылып яткан, төлке юрганы астыннан уң кулы гына күренеп торган атакайга бил бөгә-бөгә килде дә митрополитның йомры вә йон баскан кул аркасын үпте. Кулдан сарымсак исе килә иде, ләкин Гавриил моңа укшымады, ул төрле исләргә өйрәнгән иде инде.

– Исәнме, атакаем! Мин бу – Гавриил. Бетчә Гавриил.

– Ә-ә, мәрхүм Карпа угылы Гавриил. Нинди җилләр ташлады үзеңне, син Казанда түгел идеңме соң? – Шунда митрополит Җангали ханны күреп алды. – Йа Хода, Җангали углан, балакай.

Митрополит торып утырды, аягын аякка ышкып алды, бу аның дьяктан чүәк соравы иде, дьяк аңа шундук йомшак чүәк китереп бирде.

– Казанны татарлар кулына биреп кайттыгызмы?!

– Чарасыздан, чарасыздан, атакаем, – диде Гавриил.

– Бу баланың гаебе белән түгелдер, шәт, Карпа? – диде митрополит Даниил, Җангали хан ягына ым кагып.

– Юк, атакай, юк, ханның мыскал гаебе дә юк. Җангалихан басурман булса да, күңеле изгедә – урыслар өчен үлеп тора.

– Кенәз Василий, кенәз Морозлар?..

– Кичерә күр, атакай, саклый алмадым, икесе дә шәһитләр, икесе дә ятып калдылар, безне яклаган бер генә урыс та, татар да чыга алмады. Казанда…

– Ә син? – диде коры гына митрополит Даниил. – Син христиан түгелмени?

– Йөзләп сәүдәгәр, өч йөзләп батырларыбыз ятып калдылар.

– Өч йөзме, өч меңме? Кенәз Мороз өч мең сугышчы белән киткән иде кебек.

– Барысы да шәһит, атакай, кенәз Мороз да.

– Җитеп торыр. Җангали ханны син коткардыңмы?

– Мин, атакай, мин.

– Син, Карпа, атаң кебек, һәрчак игелекле булдың. Онытмабыз. Инде мине тыңла. Мин әле үз көчемдә, гәрчә Шуйскийлар белән Бельскийларны яклап чыккан өчен варислыгымнан азат итәргә маташсалар да. Син, Карпа, башта Телепа кенәзне күр. Булган хәлне әүвәл аңа сөйләп бир, ханны да үзең белән йөрт, калдырма. Без бар нәрсәдән дә хәбәрдар идек инде. Анда Сафа Гәрәй хан кайтып ята икән дип әйттеләр. Куәтле хан буласы ул хан, Казанны кайтару өчен кан коймый булмастыр…

Митрополит Даниил, сүзе бетүен аңлатып, юрган астыннан йөнтәс йомры кулын чыгарды. Ясавыл Гавриил сарымсак исе килеп торган кулны үпте дә бил бөгә-бөгә артка чикте һәм, артына да әйләнеп карамый, Җангали ханга:

– Нәрсә утырасың, бу сиңа тәхет түгел, тор, киттек, – диде. Тарлавыкка чыккач, ясавыл көрсенеп куйды, ишеккә атлады. – Бер бәладән котылдык, Җангали хан.

Капка төбендә торучы дьякка ясавыл Гавриил бер алтын сузды.

– Әйт әле, кордаш, атабыз әллә варислыктан ваз кичәргә исәп тотамы?

– Юк кебек, ишетмәдем, ул авырып кына китте, – диде дьяк, алтынны уч төбенә кысып. – Ул-бу булса, мин сиңа хәбәр итәрмен, Карпа.

– Димәк, монда да тәхет бүлешү бара, Җангали хан, – диде ясавыл һәм Җангали ханны култыклап алды. – Киттек Телепа кенәзгә. Иншалла, барысы да әйбәт булыр. Шулай диләрме әле мөселманнар?

Ләкин кенәзне бик тиз тапсалар да, аларны тиз генә эчкәре җибәрмәделәр. Ясавыл Гавриил «Казаннан Җангали ханны алып кайттым» дигәч кенә, кенәзнең ярдәмчесе кереп югалды. Бераздан өстенә кеш туны салган Телепа кенәз үзе күренде.

– Кая ул хан, кая?

– Без монда, кенәз, монда, – диде ясавыл Гавриил, бил бөгә-бөгә Җангали ханны алдан этәрде.

– Узыгыз, керегез, сезгә ишекләрем ачык. Бу син бит әле, Карпа. Мин анда кенәз Василий…

– Әйе, кенәз, ул шәһит.

Кенәз Телепа чукынып алды, шәһит Василий кенәзгә оҗмах теләде.

Ханны алдан уздырды кенәз, үзе аңа иярде, Гавриил аларга тагылды. Телепа кенәз үз туганнарын да болай каршы алмады, ул кулларын җәя-җәя кунакларны түр якка әйдәде, өстәл янына утыртты һәм хезмәтчесенә табын хәстәрләргә кушты.

– Йә, кайсыгыз башлый? – диде кенәз, өстәлгә ята төшеп.

– Василий Пенков кенәз Җангали ханның җанын саклап калу өчен башын салды, бөек кенәз. – Ясавыл Гавриилның «бөек кенәз» диюенә кенәз Овчина Телепнёв-Оболенский кинәнде, йөзенә үк чыкты, Гавриилга таба борылды:

– Мин сине дикъкать белән тыңлыйм, ясавыл Гавриил.

– Мин менә исән-имин кайтып җиттем.

– Төрле хәлләр турында хәбәр ирешүгә, мин анда кенәз Морозны дружинасы белән җибәргән идем.

– Ул да ятып калды.

– Димәк, ул да изге юлда үлде, – диде кенәз Телепа. Овчина Телепнёв-Оболенский янә чукынып алды, табынга китерелгән бер кувшин хәмерне кружкаларга койды.

– Тот, хан, – диде, кружканы Җангалигә сузып. – Тот, ятсынып торма. Син бит урысча да бик әйбәт беләсең. Исән кайтуың белән сине!

Җангали хан кыстатып тормады, эчеп куйды һәм табынга килгән тозлы кыярга үрелде. Ул, гомумән, эчүне яратмый иде, эчемлек эчәкләрне яндырып төшкәнне бөтен җаны-тәне белән тойды, әмма эчми дә булдыра алмады – белә иде: язмышы шушы кенәз кулында. Ул күп сөйләмәде, ясавылга биргән вәгъдәсендә торды. Мәгәр исерткеч башына китте, фикере чуалды, очрашу фаҗига төсен җуя төшкән кебек иде.

– Менә нәрсә, ясавыл, син безгә бик зур игелек кылгансың,– диде кенәз Телепа, тозлы кәбестә яфрагын суыра-суыра. – Ләкин сиңа бер нәрсә нәмәгълүм булса кирәктер. Тамгачы Сираҗины беләсеңме син?

Ясавыл Гавриилның җаны идән астына төшеп киткәндәй булды. Ул, авызына капкан ризыгын да чәйнәргә онытып, ни кылырга вә ни әйтергә белми кенәз Телепага карап тора башлады. Шаклар катып, төс-йөзен югалтып үзенә карап каткан ясавылны күреп, кенәз Телепа шаркылдап көлеп җибәрде:

– Ни булды сиңа, исәр баш Гавриилка?! Уян. Сираҗи – минем кеше. Кенәз Василий кайтмаска тиеш иде.

Ясавыл Гавриил, ниһаять, аңына килде, әмма колак тирәсендәге чың бетмәгән иде әле.

– Миңа ул кеше таныш, – диде авызындагы ризыкны чәйни башлап ясавыл Гавриил. – Әйе, беләм дә, белмим дә. Болай аз-маз гына.

– Менә шул кеше, ясавыл Гавриил, Чүрәкәй бәккә хат җибәргән. Җангали ханны Василий кенәзнең коткаруы хакында язган. Ләкин ханны коткаручы син икән, күрәм, инандым. Сираҗи бит Чүрәкәй бәк кешесе, ул аңа, ай саен булмаса да, ике-өч алтын акча җибәреп тора. Казан мәсьәләсендә, күрәсең, без дә хәбәрдар. Сиңа ышанычым зур, ясавыл Гавриил. Мин сине күздән яздырмам. Иң әүвәл мин сине бөек кенәгинә белән олан кенәзгә күрсәтермен. Олан булса да, кенәз ушлы, үз сүзен әйтә белә, кеше белән кешене аера. Әмма иң соңгы сүз минеке булыр. Кенәгинә минем сүздән чыкмас. Шулай булгач, син, ясавыл Гавриил, минем мәнфәгатем сакларсың. Ә мин сиңа югалткан даның кайтарырга тырышырмын…

– Ходай Тәгалә сиңа озын гомер, ишеп бәхет бирсен, кенәз.

– Бирде, бирде, кызганмады, шөкер итәсе генә кала, ясавыл Гавриил.

Ясавыл Гавриил кенәз Телепаның аягына төште, итек башын үпте.

– Мин – синең колың, кенәз, колың.

Иван Телепнёв гүя аны ишетмәде дә, башы бер якка төшеп, йокыга киткән Җангали ханга таба ым какты:

– Ә моны, күтәреп булса да, кенәгинә каршына илтергә туры килер. Аннары күз күрер. Казан безнең йорт иде, безнең йорт булып калыр да. Ә бу курчак безгә бары тик шуның өчен кирәк. Ә бүгенгә йоклагыз. Барысын да мин үзем җайлармын…

16

Ул өйдәге шау-шуга уянып китте. Башы авырта, җир әйләнә кебек иде. Көч-хәл белән генә торып утырды, шундук кире ятты – идән, түшәм зырылдап әйләнеп киткәндәй итте. Ни салып бирделәр аңа, агумы әллә? Бер дә эчмәгән кеше түгел иде ич, гелән аңын җуйган сыман. Шыпырт кына хезмәтче керде, Җангали ханга сөт кертте.

– Эч, хан, сөт эч. Кичә артыграк эчеп ташлагансың, күтәреп йөртергә туры килде үзеңне.

– Син кем?

– Федотка мин, Федотка Бурлак. Хәзер сезне алырга киләләр. Бөек кенәгинә, олан кенәз кабул итәчәкләр. Тор, хан, җыен. Мин хәзер юынырга су китерәм.

Җангали хан көч-хәл белән торып утырды, ләкин янә башы әйләнеп китте һәм урынына кире ятты. Тик тагын күтәрелде, аякларын сәндерәдән салындырды. Ул арада, зур агач коштабак тотып, хезмәтче Федотка керде.

– Юынып ал, хан.

Җангали теләр-теләмәс кенә юынды да торып киенде, Федотканың күзләренә карады.

– Ясавыл Гавриил кая?

– Аны иртән иртүк кенәз уятып алып китте. Кенәгинә янына бугай. Сезнең арттан да җибәрәчәкләр, хан. Башта ашап-эчеп, тамак ялгап алыгыз.

– Ашыйсы килми, күңел болганып тора.

– Берәр хәмер эчегез. Этне – эттән, бетне беттән кудыралар.

– Аз гына салып бир булмаса, әллә нигә куллар да калтырап тора.

Хезмәтче Федот бер кружка эчемлек тотып килеп тә җитте. Җангали хан күтәреп эчим генә дигән иде, күңеле болганып, аяк астына косып җибәрде.

– Зыян юк, зыян юк, хан. Була торган хәл. Кенәзем еш кына коса. – Федот як-ягына каранды да: – Чүрәкәй бәк килеп китте. Сезне яманлады. Саклан, хан. Сез анда Казан морзаларын яклап чыккансыз икән ич. Яман, яман, хан. Аллам сакласын. Җир җитмәгәнгә ил дә җитмәс, ди. Мәскәүдә дә ызгыш, тәхет өчен талаш бара. Халык кенәгинә Еленаның минем хуҗам белән багланышын яратмады. Мине базарга да чыгармый башладылар, урамга чыксам, «Сөйрәлчек хезмәтчесе!» дип, күзем дә ачырмыйлар. Яман, яман Мәскәүдә, хан. Владимир байлары үзләренә тарта, митрополит Даниилны хур иттеләр.

– Ни булды митрополитка?

– Каядыр сөргәннәр диме. Мәхшәр инде менә, мәхшәр, хан. Владимир байлары Шуйскийлар җитәкчелегендә митрополит Даниилга бәйләнә башладылар. Имеш, каты бәгырьле, имеш, күп кешене нахакка төрмәләрдә черетә, аякларыннан чылбырларын, муеннарыннан калыпларын алдыртмый. Яман, яман Мәскәүдә, хан.

– Син, Федот, мине коткара алыр идеңме?

– Ничек, хан? – Федот ашык-пошык чукынып алды. – Җитмәсә, сез, хан, басурман. Басурманга ярдәм иткәнсең дип, митрополит сөягем төрмәдә черетер.

– Мин сиңа күп итеп алтын бирер идем.

– Анысы булмастыр, хан. Минем хатыным, балаларым бар. Үзем бакыр бер тиен тормасам да, балаларым алтын бәһаседер.

– Мин сине Кирмән-калага алыр идем, хатының, балаларың да. Бер кайгысыз яшәр идең.

– Сезгә бер киңәшем бар, хан. Василий кенәз аягына төшегез. Ул хәзер боярлар башында, Василий Шуйский.

– Мин кенәз Шуйскийга хат язам, син аны илтерсең. Ул минем әтием белән дустанә-тату яшәгән, бергә яу йөргәннәр.

– Анысы, бәлкем, кулымнан килер, хан. Языгыз, кылганы булыр. Мин хәзер каләм-кәгазь китерәм.

Хезмәтче Федот каләм-кәгазь китергән арада, Җангали хан ризык капкалады. Кинәт аңа кечтеки генә яктылык күренеп киткәндәй булды. Гаҗәп, баш авыртуы да беткәндәй итте, зиһене сафланып киткән иде. Ялгышты Казанда, ялгышты. Сатлык Чүрәкәй бәкне һәр мәҗлестә түр түмәргә утыртыр иде. Хак, ул аны ошатмады, әмма нигәдер һәрчак шул кешегә изгелек кылды. Ә ул аны сатып яткан икән. Чүрәкәй хакында хатыны Сөембикә кисәтеп куйды лабаса, сатлыкҗан, диде. Тыңламаган булды. Сөембикәсен гаепләде, имеш, син урыс тарафдарларын яратмыйсың. Нигә яратырга тиеш иде соң әле ул? Телләре, диннәре, үзләре ят. Чүрәкәйне зинданга ук яптыра ала иде. Берәүгә кылыч белән чапкан иде. Яклап чыккан булды, хәтта качарга ярдәм итте. Бу хәл гәйшәләр авылына барып ике кызны урлагач булды. Чүрәкәй бәк шул ике кыз белән Мәскәүгә качып китте. Аларны, килгәч тә, байларга саткан, диделәр. Бу хакта вәзире Коләхмәт әйткәч тә чарасын күрмәде, кудыра, тоттыра ала иде. Хәзер әнә шул шымчы бәк аның өстеннән гайбәт сатып, кенәгинәгә шикаять язып ята икән. Кенәгинә, әлбәттә, аны колач җәеп каршы алгандыр. Ә Чүрәкәй бәк Казандагы хәлләрне түкми-чәчми сөйләп биргәндер.

Җангали хан байлар башында торучы Василий Шуйскийга хат язды да Федотка тоттырды, аңа ике алтын бирде.

– Исән-имин тапшыра алсаң, тагын шулхәтле түләрмен.

– Федотның бурыч үтәми калганы булмады әле, хан.

Федот чыгып киткәч, Җангали хан, торып, арлы-бирле йөренергә кереште. Бәхәссез, аның Казанда кылган явызлыкларын Мәскәү түрәләре беләләр, барысыннан да хәбәрдарлар. Ни кылырга тиеш ул? Моннан чыгып китеп булмый, ишегалдында, капка каршында икешәр сакчы тора. Инде нишләргә? Җәзасын көтеп ятсынмы? Их, ялгышты, ялгышты, ясавыл Гавриилны үтереп, юлда ук качасы булган. Тик кая? Барыбер тотып җәзаларлар иде. Урыс кенәзләре кеше җәзаларга һәрчак һәвәс булдылар – һәммәсе дә. Әллә инде Алтын Урда ханнарыннан өйрәнеп калдылар. Тегеләр имансыз чакта кеше үтерүне һичнигә санамаганнар диләр. Тик сәер бер хәл, җәзалаучылар башында һәрчак рухи атакайлар тора. Хәер, Җангали хан үзе дә теге йә бу кешегә җәза биргәндә иң әүвәл шәех белән киңәшер, шуннан соң гына казыйга тапшырыр иде. Хәзер үзе шул көнгә калды. Хәзер аның үзен хөкем итәчәкләр. Байлар белән әллә кайчан киңәшкәндер инде митрополит, юкса кенәз хезмәтчесе Федот ышанычлы итеп сөйләмәс иде. Урыс кенәзләре үзләре яклы ханнарны әүвәл уч төбендә йөрттеләр, соңыннан, чак кына гаепләре булдымы, йә Аккүлгә сөрделәр, йә башларын кистеләр. Ә бит аның әтисе җаны-тәне белән урыс кенәзләре мәнфәгатен яклаган кеше, гаскәре-халкы белән аларны яклый. Аталары юк, бу хәле өчен оҗмах эләкмәгәндер аңа, Шаһгали абасы Аккүлдә җиксенә, хатыны Фатыйма да, кешеләре дә җәзаланды. Ә бит Шаһгали абасы мәрхүм кенәзгә карусыз хезмәт иткән иде. Теләсә-теләмәсә дә, Җангали хан да алар яклы булып китте. Ни оттылар? Абасы сөргендә, ә ул үз язмышын көтеп утыра. Чынлап та, берләшеп, Казан татарларына кул сузган булсалар, чак кына иртәрәк, бер-ике ел алдан?..

Җангали хан кувшинда калган хәмерне кружкага койды, эчеп җибәрде. Чак кына тозлы сыман булган, беркайчан да кабып карамаган чучка маен капты. Май тәмсез түгел иде, киресенчә, тагын да кабасы килде. Утырып ашады, тагын хәмер салып эчте. Шуннан соң аңа җиңелрәк булып киткәндәй тоелды. Хәтта ул олан кенәзнең үзенә сүз әйтер. Барысын да сөйләп бирер, Казаннан бер Чүрәкәй бәкне генә качырмады ул, бик күп морзаларны качырды. Бөтенләй үк игелексез яшәмәде Казанда Җангали хан. Урыслар мәнфәгатен яклады.

Җангали хан киенде, коралларын такты, болдырга чыкты. Аның кинәт кенә кирмән-каладагы кызы янына кайтып китәсе килде. Менә хәзер, шул ук мәлдә. Капка янында өч-дүрт сакчы тора, кичә икәү иде, хәзер дүртәү саклыйлар. Күрәсең, ханның корал тагып чыкканын көтмәгәннәрдер, авызларын ачып, аңа карап каттылар.

– Мин китәм, – диде аларга Җангали хан. – Юл бирегез!

– Хан, хан, китә күрмәгез! – дип, берәүсе аның янына йөгереп килде. Йөгереп килде дә Җангали алдына тезләнде. Күз ачып йомганчы Җангали кылычын тартып чыгарды, башын иеп торган сакчының муенына чапты. Баш, бүректән аерылып, кан чәчә-чәчә тәгәрәп китте. Җангали хан аңа күз дә ташламый капкага таба кузгалды. Капка янында торган сакчыларның берсе торып йөгерде, икесе тораташтай катып калдылар.

– Китегез юлымнан!

Җангали хан кылычын селтәп җибәрде. Ни кылырга белми торган сакчылар, ниһаять, айныдылар.

– Исерек ич хан! – диде берсе һәм сөңгесен күтәрде.

– Ханга тияргә кушылмады, Ефимка! – дип җикерде икенчесе, капкага таба чигенә башлап. – Ефимка, дим, башың икеме әллә синең?!

– Ике, ике, Тимушка, ике! Әй, син, Җангали хан! Тукта! Тукта, диләр сиңа, нигә бер гаепсез кешенең җанын кыйдың?!

– Синекен дә кыярмын, юлымнан китмәсәң, урыс диванасы!

– Тукта, диләр сиңа, бер дә хан дип тормам!

– Югал күз алдымнан, җаның җәһәннәмгә җибәрмәс борын! Югал, тәре маңгай! Мин – хан, Җангали хан. Кит, тияргә хакың юк!

Җангали хан кылычын селтәде, әмма үзе үтергән адәм мәетенә абынып егылып китте. Шундук аның өстенә килеп яттылар, кулларын артка каердылар.

– Бәйлә үзен, Тимушка, нык бәйлә. Күр әле, тик торганда җан кыйды, исерек баш.

Җангали ханны, бәйләгәч, аякларына бастырдылар.

– Нишлибез үзе белән?

– Өйгә алып керәбез. Ә мәетне алыгыз. Кенәз күрмәсен. Соңыннан аңлашырбыз. Әйдә, җилкәгә салыш үзен. Авыр үзе, эт ялаган нәмәстә.

Җангали ханны өйгә алып керделәр, сәкегә салдылар. Ике сакчы ике ягына басты, берсе чыгып китте. Күп тә үтми ишегалдында шау-шу купты, ачык капкадан ике-өч арба килеп керде.

– Килделәр, үзләре килделәр! – дип кинәнде бер сакчы.

Түр якка алдан Иван Телепа килеп керде, аның артыннан кенәгинә Елена Глинская, бер адым кала төшеп, олан кенәз Иван. Кенәз Телепа кенәгинәгә урын күрсәтте, олан кенәзгә түмәр салган урындык куйды.

– Рәхим ит, олуг кенәз, утырың, – диде ялагайлана төшеп Иван Телепнёв.

Олан кенәз бер сүз әйтми урындыкка утырды һәм бүлмәгә күз йөртеп чыкты. Ирен чите белән генә елмаеп, әнисенә карады. Улының нәрсә турында уйлап алуын белгән шикелле, бөек кенәгинә:

– Кенәз, бу өйне кайчан адәм рәтле итеп җиһазларсың икән? Табышың да ару гына кебек. Ливониядән шактый мал төяп кайттың?.. – диде.

– Тиздән тиздән, кенәгинәм. Әнә Казан баш калкытты, Сафа Гәрәй кайтып ята, ди. Иң бай мәркәз. Казнага иң күп мая китерүче. Казанны югалту Рәсәйгә, кенәгинәм, баш югалту белән бер булыр иде. Казанны кушкач кына Рәсәй Рәсәй булды, кенәгинәм, шулай бит, Иванушка, олуг кенәз, дим! – дип, олан кенәзгә мөрәҗәгать итте Телепа.

– Без анда янә яу йөрербез, – диде олан кенәз. – Казан янә безнеке булыр. Атам кулындагы бер илне дә бирмәбез.

– Хәйран, хәйран, олуг кенәз. Хуплыйм. Менә бу, кенәз, менә бу фикер. Гаскәр башында үзем барам, олуг кенәз.

– Башың Казанда калдырмассыңмы соң? Ливониядән исән кайттың да, казанлылар ливониялеләр түгел, шулаймы, анам?!

Иван Телепнёв күзләрен акайтып кенәгинәгә карады.

– Бигайбә, орыш кырында кан коелмый булмый, олуг кенәз. Кирәк икән, Рәсәй өчен мин башым салырга да риза.

– Ха-ха, – диде каһкаһәләп олан кенәз.

– Хи-хи, – дип көлгәндәй итте Иван Телепнёв кенәз, эченә зәһәр агу йөгерсә дә, сер бирмәскә тырышып. – Кенәгинәм, менә сиңа җавап, менә сиңа тапкырлык. Кинәнәм, кинәнәм мин синең өчен, олуг кенәз. Беләсеңме, Ванюша, мин синең өчен җаным фида кылырга да риза. – Иван Телепнёв олан кенәз алдына тезләнде. – Без әле синең белән, Ванюша, күп нәрсәләр майтарырбыз. Казанны да, Әстерханны да, Кырымны да, Ливонияне дә тез чүктерербез. Ләкин дошманның иң яманы анда түгел, Ванюша, дошманның яманы мондагы байлар. Без аларны тыярбыз, тыярбыз, кирәк икән, сөрербез, баш чаптырудан да чирканмабыз. Баш кисеп кылыч тутыкмый, диләр. Сиңа хыянәт иткән һәр мәлгунь муенына кылыч төшәр йә башы сөргендә черер.

Ул арада эчкәре яктан җитәкләп диярлек Җангали ханны алып чыктылар. Аягында көчкә басып торса да, каршында кем икәнен абайлады Җангали хан, әмма баш имәде, аягына төшмәде, киресенчә, тураебрак басты. Бу хәлне күреп, олан кенәз шаркылдап көлеп җибәрде. Олан кенәзнең көлүендә ут чаткысыдай зәһәрлек бар иде, моны Иван Телепа кенәз генә түгел, бөек кенәгинә Елена Глинская да сизеп алды һәм ана буларак иң әүвәл ул курка калды.

– Шулкадәр эчәләрмени инде, Җангали хан?! – диде ул үз иткәндәй йомшак вә ягымлы тавыш белән. – Атагыз, Җангали хан, табында бик тыйнак кыланыр иде. Менә, улым, гыйбрәт ал. Атагыздан калган тәхетебезне саклый белмәсәк, безнең дә шул көнгә калуыбыз бар. Шуны белеп торсаң иде, улым. Менә бу ханны атаң Казан каласына җибәрде, тәхет биләргә кушты. Казан кадәр Казан тәхетенә утыртты. Тик Җангали ханның тәхетне кулында тотарга кодрәте җитмәдеме, акылымы— безнең каршыга кайткан. Канатлары сынган, кыяфәте ташка үлчим. Инде бездән нинди хөкем өмет итәсең, Җангали хан? – дип, көчкә аягында басып торган Җангалигә карады кенәгинә.

– Мин гаепле түгел, кенәгинә, гаепле түгел, – диде Җангали хан, еларга җитешеп. – Мине котырттылар.

– Гаепле түгел, котырттылар, ә үзең гаскәрең башында Казандагы христианнарны кадап-чәнчеп йөргәнсең! – диде чәчрәп төшеп Иван Телепнёв.

– Җангали хан гаепле, ул безгә генә түгел, мәрхүм атабыз исеменә дә тап төшерде – хыянәт итте урысларга. Биргән вәгъдәсеннән, эчкән антыннан ваз кичеп, мәрхүм атаң ышанычын аяк астына салып таптады. Инде җәзаны да син бир аңа, улым. Атаң сиңа тәхетен васыять итеп калдырды, атаң сурәтендә ошбу хыянәтчегә җәзасын да бир, – диде ана кеше, бөек кенәгинә Елена Глинская. Ананың максаты изге, ул урыс тәхетенә каты куллы, шәфкать белмәс алмаш әзерли иде. Ләкин бер нәрсәне исәпкә алмады ана кеше – бала күңеленә яман коткы салуын. Олан Иван шундый яшьтә иде: ул анасы әйткән бар сүзне күңеленә сеңдерә бара, бакырны да саф алтын итеп кабул итә иде.

Алты яше тулар-тулмас олан, анасының сүзләреннән соң башын чөя төшеп, аягы идәнгә җитмәгән урындыкка тураебрак утырды. Шул рәвештә йөзе шешенеп беткән Җангали ханга җирәнеп, чыраен чытып карады. Күз карашында ук зәһәрлек күреп, угланы өчен әүвәл ана кеше – Елена Глинская курка калды, аннары Җангали хан чак кына артка чигенгәндәй итте. Ләкин ханның бу хәрәкәте олан кенәзгә кыюлык кына өстәде. Ул шуып диярлек урындыгыннан төште һәм кулындагы кам таягы белән Җангали ханның ияк астына терәп, хыянәтче ханның башын күтәрә төште.

– Күземә туры карап әйт, хан. Казан мәркәзендә чынлап та христианнарны чабып-кадап йөрдеңме? Урысларны, минем холопларны, христианнарны, миңа тугры хезмәт иткән халыкны? Әйт, әллә телең йоттыңмы?! – диде, тешен кысып олан кенәз. Баланың бу кыланышына анасы Елена гына түгел, күпне күргән Иван Телепа да курка калды һәм, үсмерне тыярга теләп, әле кенәгинәгә, әле Җангали хан артында басып торган ясавыл Гавриилга карады. Кешегә әйтсәң, кеше ышанмастай хәл иде, тез буе олан кенәз хан кадәр ханны хөкем итә, ул гынамы, мәрхүм атасы кебек үк сорау ала иде.

– Браво, браво, кенәз! – дип күтәреп алды Иван Телепнёв, олан кенәзне куәтләп. Ул шулай диюгә, олан кенәз таягы белән анасының сөйгәне Иван Телепнёв ияк астына китереп төртте.

– Минем хөкемем бер булыр, кенәз: хыянәтче ханның башын кисәргә!

Кенәз Иван Телепнёв ачкан авызын ябалмый торды, ул олан кенәздән барысын да көткән иде, әмма болай ук булыр дип уйламаган иде. Анасы исә урыныннан кубып, уеннан уймак чыкмагае дип булса кирәк, олан кенәзнең иңбашына кулын салды.

– Ашыкма, улым. Башта без аның гаебен ачыклыйк.

– Ачыклап торасы юк, мин аңа хөкем чыгардым инде, – диде олан кенәз эретерәк кенә һәм тәкәббер төстә урынына менеп утырды. – Монда, минем күз алдымда ук башын чабыгыз!

Олан кенәз дык итеп кам таягы белән идәнгә төртте.

Бу хәтлесен берәү дә көтмәгән иде, барысы да күзгә-күз карашып алдылар. Кенәз карарын ишеткән Җангали хан бала аягына төште, әмма олан кенәз аны тибеп җибәрде:

– Кит, кагылма миңа!

Җангали хан тәмам өметен өзде бугай, тураеп аягүрә басты, инде ул олан кенәзгә өстән аска җирәнеп карады.

– Хәсрәт кенәз, борын астыңда маңкаң кипмәгән – адәм хөкем итәсең. Син минем башым кистерермен дә котылырмын дип уйлыйсыңмы? Булмас ул. Мәңге тынгылык бирмәс Җангали җаны сиңа, мәңге! Шул яшеңдә үк адәм канына сусагач, үскәч нәмәләр кылырсың?! Аллаһы Тәгалә сиңа иң каты каргышын кояр. Әйе, кенәз, мин гаепле, үз халкымның динен, телен, ирек вә азатлыгын яклаган өчен гаепле. Ләкин атаң алдында да, анаң алдында да түгел һәм халкым алдында да түгел. Алар, синең ялганчы, астыртын, елан телле юмакай баскынчы атаң сүзенә ышанып, күп тапкырлар кан кардәшләренә каршы сугыштылар, изге туганнарының канын койдылар. Юк сиңа шәфкать ул халыктан. Мин синең карагруһчыларыңны Казанга барып тәхеткә утыргач та куарга тиеш идем, синең ахмак кенәзең Василий Пенковка ышанган булдым. Ул кабахәтнең җаны әллә кайчан Аллаһы Тәгалә каршында инде, ул аңа мөселманнарны кимсеткән өчен үз җәзасын бирер – тәмуг аңа, кыямәт көнгәчә тәмуг утында янасы кеше ул. Баскынчылыкка, кеше рәнҗетергә йөз тоткан явызлар беркайчан да бәхетле була алмый, каһәр аларга, каһәр! Инде син дә атаң явызлыгын дәвам итәсең, сиңа да килер ул каһәр, килер! Син, олан кенәз, акылың утырыр-утырмас, кеше хөкем итәсең. Тормыш юлың кан коюдан башларга исәбең. Искәрсәң иде, олан кенәз, тереклегең ничек башласаң, шулай тәмамларсың, гомерең буена канга сусарсың, гомерең буена! Кистер минем башымны. Тик бер нәрсәне онытма: моннан соң татар халкыннан да, үз халкыңнан да хөрмәт вә ихтирам булмас. Бүген кыйблага йөзем борып, Аллаһым вә Раббымнан шуны сорыйм мин. Каһәр сиңа, каһәр!

– Туктал, тик тор, тик тор, хан! – дип җикерде сабыры төкәнгән Иван Телепнёв. – Туктал, Җангали хан, сиңа әйтәм.

– Куй, куй, хан, үпкәләмә син аңа, бала гына әле ул, – дип, урыныннан күтәрелде бөек кенәгинә. – Ул сине куркытырга гына теләгән иде.

– Юк, мин аны куркытырга гына теләмәдем, әнием, мин аны үзем җәзалаячакмын, үзем! – дип, урыныннан сикереп төште олан кенәз һәм тәвәккәл төстә Җангали ханга таба юнәлде. Моны күреп, Җангали хан билендәге хәнҗәрен тартып алды. Олан кенәз дә энҗе-мәрҗәннәр белән бизәлгән саплы хәнҗәренә ябышты, кынысыннан суырып алды, авызын кыйшайтты. Кенәз Иван Телепнёв, эшләрнең яманга таба китүен сизеп, Җангали хан артында кылыч тотып басып торган ясавыл Гавриилга ым какты, янәсе, сак бул. Олан кенәз хәнҗәрен күтәрде, Җангали хан да, чак кына чүгә төшеп, аңа ташланырга җыенды. Тагын бер мизгел, олан кенәз Җангали хан хәнҗәреннән якты дөньядан китәчәк иде. Ләкин шулчак ясавыл Гавриил, киерелеп, бар көченә Җангали ханның муенына кылычы белән чапты. Яртылаш муены чабылган Җангали ханның гәүдәсе бер мәлгә генә алга таба ымсынгандай итте дә олан кенәз аягы астына ук ишелеп төште. Бөек кенәгинә аһ итте дә урындыкка утырды, башы бер якка авышты. Көмеш җепләр катыштырып тегелгән олан кенәз сырмасына Җангали ханның кайнар каны чәчрәде, битләренә сибелде. Олан кенәз аяк астында үлем белән тартышып яткан ханны, зур итеп ачылган авызын, сирәк тешләрен, акайган күзләрен күрде дә чырыйлап кычкырып җибәрде. Баланың кычкыруына беренче булып Иван Телепнёв аңына килде, олан кенәзне тынычландырырга ташланды. Олан кенәзнең өсте, бит-башы кан, хәтта хәнҗәр очыннан да кан тама иде. Олан кенәзнең бөтен тәне дер-дер килә, куллары калтырый, сулыш җитмәгәндәй, авызын зур-зур ачып һава ала иде.

– Ясавыл! – дип җикерде Иван Телепнёв. – Ни карап каттың?! Кенәгинәне ян бүлмәгә алып чык. – Кенәз әйләнде дә ишекъяры торган сакчыларга кычкырды: – Алыгыз мәетне, ни карап каттыгыз?!

Шуннан соң гына Иван Телепнёв олан кенәзне кулына күтәреп алды, инде авызыннан күбекләр ага башлаган, тәне тартышкан, тешен яман итеп шыгырдаткан баланы ятагына алып керде, урынга салды. Салды да, ни кылырга белми, кенәгинә янына чапты. Мәгәр аның гаҗәпләнүенә каршы кенәгинә инде исенә килгән, торып утырып, чәчен рәтләп маташа иде.

– Еленушка, Ваняткага нидер булды.

Бөек кенәгинә бәрелә-сугыла ятак ягына керде, ятактан идәнгә егылып төшкән, иләмсез тавышлар чыгарып, идәндә бөтерелгән баланы кулына алды, яңадан урынга салды һәм, Телепнёвка борылмый гына:

– Кашык бир! – диде.

Иван Телепнёв әйләнеп килгәндә, кенәгинә баланы кулына алган, селкенеп утыра иде инде.

– Нәрсә эшләдең, нәрсә эшләдең, балакаем, күз нурым? Нигә кирәк иде ул хан сиңа… – Елена Глинская Телепага күз төшереп алды, кулындагы кашыкка күз салды. – Кирәкми инде. Үтте.

Иван Телепнёв сөйгәненең аягына төште, аякларыннан кочты.

– Ул бума чире белән авырыймыни, Еленушка?

– Әйе, узар ул, Ваня, узар. Балигъ булгач бетә диләр аны.

– Минем атам да шул чир белән интегер иде, мәрхүм.

Елена Глинская дәшмәде, ул хәтта бу серне үзеннән дә яшерә иде. Олан кенәз әкрен генә исенә килде, әмма хәле юк иде. Тешләнгән иреннәрен кыймылдатып, су сорады.

– Миңа суык, әнием, мин өшим, – диде бала, күгәргән иреннәрен кыймылдатып.

– Ваня, төлке юрганын китер, – диде бөек кенәгинә.

Күз ачып йомганчы төлке юрганын китерделәр, кенәгинә баланы юрганга төрде дә ятакка салды.

– Минем йокым килә, әнием.

– Йокла, балам, йокла.

Баланы ятакка салгач, теге күзләрен йомгач, бөек кенәгинә Җангалигә җәза бирелгән якка чыкты. Биредә мәетне алганнар, идәнне ялтыратып юганнар, почмакларга хуш исле үләннәр кертеп элгәннәр иде инде.

Бөек кенәгинә урындыкка утырды һәм Иван Телепнёвка:

– Җәза вакытында монда булган барчасы да минем каршыма керсен! – дип боерды.

– Баш өсте, кенәгинә.

– Кара аны, кенәз, Җангали ханның башын чапкан ясавылны күздән яздыра күрмә.

– Һәммәсе дә монда, кенәгинә, борчылмагыз.

Яңа гына булып алган коточкыч хәлдән соң айнып җитмәгән халыкны күз ачып йомганчы кенәгинә каршына китереп бастырдылар.

– Берәүсе дә калмадымы?

– Пешекче Федот юк, – диде сакчыларның берсе. – Ул аш хәстәрли.

– Аны да китерегез. Тиз!

Пешекче Федотны да китереп җиткерделәр. Кенәгинә каршына җилтерәтеп китерелүенең сәбәбен белмәгән Федот агарынып калган, әле берсенә, әле икенчесенә мөрәҗәгать итмәкче, әмма кыймый, авызын ачарга куркып тора иде.

Бөек кенәгинә ясавыл Гавриилга борыла төште:

– Ясавыл, ошбу кешеләрнең берсен дә калдырмыйча иртәгәүк Казанга алып китәсең. Ишетәсеңме, берсен дә калдырмыйча.

– Алып китәм, китәм, – диде ясавыл Гавриил һәм кенәгинәнең аягына төште.

– Йә-йә, тор, сүзем бетмәде әле.

– Еленушка, бу кеше безгә хыянәтче Җангали ханны алып кайтты. Аты – Гавриил Карпов, игелекле кеше, ышанычлы зат. Теге вакытта хатынын Василий кенәз тартып алган иде.

– Хакмы бу хәл? – дип сорады кенәгинә.

– Хак, хак, – диде ясавыл Гавриил, кенәгинәнең күлмәк итәген үбәргә үрелә-үрелә, ләкин аңа итәген үбәргә бирмәде кенәгинә.

– Тор, Гавриил! Мин кушкан эшне вә йөкне исән-имин башкарып кайтсаң, мин сиңа кенәз Василийның утарын да, кайчандыр тартып алган хатының да кайтартырмын.

– Ат-исемен дә титулын, дим, анакаем?!

– Башта мин кушканны үтә. Алшарт сиңа – Җангали хан фетнә вакытында Казанда үлә. Җангали ханны казанлылар үзләре суялар. Бу адәмнәрең шул хакта базарларда сөйләп йөрсеннәр, аш табыннарында. Ә Җангали ханның мәетен бүген үк Казанга алып китәсез. Мәетне Атаудагы бакчага ташласагыз әйбәтрәк булыр. Шул йөкне башкарып кайткач, кенәз Телепнёв син теләгәннең барысын да эшләр. Титул да булыр.

– Булыр, булыр, – диде Иван Телепнёв кенәз ашыгыбрак. – Боярлар да килешер, митрополит та, сөйләшербез.

– Христианнарым, сүзегездә тора күрегез. Ул-бу булса, йөгем йөкләп кайтмасагыз, миннән шәфкать вә игелек көтмәгез. Күп сөйләп йөрмәгез, яман сүз дөрләп янган уттан да, аел очлы сөңгедән дә ямандыр. Утта пешкән яра төзәлә, сөңге тигән яра җөйләнә, ләкин авыздан чыккан яман сүз мең тапкыр очлырактыр. Җангали ханның Казанда фетнә вакытында шәһит булуы хакында сүз тарату христианнар өчен изге эштер. Кайсыгыздан, Хак Тәгалә, сүз чыга, аның теле киселер, җәһәннәмгә качса да табып алырбыз. Ак юл сезгә, христианнар.

Барысы да чыгып киткәч, каршында ни кылырга белми басып торган сөйгәненә кенәгинә:

– Бер тапкыр гына мәет йөртүләре түгелдер, шәт. Мәетне иң ышанычлы кешеңә тапшыр. Бу хакта үзең дә берәүгә бер сүз әйтмә.

– Борчылма, гүзәлем, борчылма. Ышан миңа, барысы да син дигәнчә булыр.

– Бала йокыга китте, тынычланды, ахрысы. Китермәскә булган да бит үзен. Барам да барам дип җанга тиде. Хөкем итә, имеш. Арыдым мин, Ваня, илтеп куй безне. Ходай кушса, барысы да әйбәт булыр.

– Булыр, булыр, Еленушка, булыр.

Кенәз Телепа түр якка кереп, төлке юрганына төргән баланы күтәреп алып чыкты һәм ишеккә таба кузгалды. Рәсәй дәүләтенең бөек кенәгинәсе Елена Глинская сәяси һәм зирәклек ягыннан кенәз Иван Телепага караганда күп тапкыр өстениде. Моны барысы да белә, әмма тол калган кенәгинә нәкъ менә Телепаны сайлады, әллә батырлыгы өчен шунда, әллә тәвәккәллеге өчен – белми иде. Тик күңелгә боерып буламы?! Кайчандыр Литвадан күчеп килгән бояр Василий Глинскийның кызы укымышлы һәм ушлы, дәүләт белән идарә итәрдәй кеше иде. Елена атасын рәтләп хәтерләми, ул сабый чакта ук, атасы сугышта һәлак була. Елена агасы Михаил кулында тәрбияләнә. Елена Василий III гә кияүгә чыкканда, кайчандыр олуг кенәз каһәренә эләккән Михаил төрмәдә утыра иде, яшь хатын үтенече белән мәрхүм кенәз аны төрмәдән азат итте. Олыгаеп килгән һәр иргә хас хирыслык белән мәрхүм Василий III Еленаны яратты. Елена да үз нәүбәтендә ир-канатын ят итмәде, егылыплар гашыйк булмаса да, хатын вазифасын намус белән үтәде. Ире Василий аңа беркайчан да каты бәрелмәде, начар сүз әйтмәде, рәнҗетмәде, теләгенә каршы килмәде. Бөек кенәз хатыны буларак, Елена да үз дәрәҗәсен үзе белде, һәр җирдә үзен горур вә тәкәббер тотты. Ул белә иде, бөек кенәз Василий, аңа өйләнгәнгә кадәр, егерме ел Соломония атлы хатын белән тереклек итә. Кенәз аңа әнә шул хатынны аерып өйләнде. Еленага соңыннан барысын да тәфсилләп сөйләделәр. Соломониянең ир-канатыннан бер дә китәсе килми. Ләкин олуг кенәз ВасилийIII нең теләге катгый – хатынны монастырьга озатырга боера. Соломонияне ирексезләп сарайдан алып чыгалар, чанага бәйләп салып, Рождественск монастырена алып китәләр, анда аның чәчен кыркалар, көчләп монашка күлмәген кигерәләр. Еленага җиткерделәр: кенәз Василийга егерме ел торып бер бала да тапмаган Соломония теше-тырнагы белән тартыша, беркая да барырга теләми. Аны куркыталар, аңа яныйлар. Бөек кенәз карачысы Иван Шигоня буйга узмаган хатынны кысыр дип мыскыл итә, мәсхәрәли, күлмәк изүеннән алып сөйрәп йөртә. Бу хәлгә акылдан шашар дәрәҗәгә җиткән кенәгинә канлы яшь түгә-түгә аны каһәрли: «Бу явызлыгың өчен Аллаһы Тәгалә кенәзнең үзен дә рәнҗетсен», – дип тәкрарлый. Ул гынамы, монашкалар күлмәген кияргә биргәч, күлмәкне идәнгә ташлый һәм ике аяклап таптый-таптый һаман ирен каһәрли. Иван Шигоня кенәгинәгә сугып җибәрә. «Син нигә олуг кенәзгә сүз тидерәсең?» – дип җикерә. Моңа каршы Соломония: «Ә синең, холоп, бөек кенәгинәгә кул күтәрергә хакың бармы?» – дип кычкыра. Җәфалауларга, рәнҗетүләргә түзә алмыйча, Соломония язмышы белән килешә – аны монастырьга озаталар. Ләкин хәтта монастырьда да ул явыз ирдән үч алырга ниятли. Күп тә үтми, моңа ирешә дә. Көннәрдән бер көнне монастырьдагы Соломония бала тапкан икән дигән сүз тарала. Бу хәбәр Мәскәүгә килеп ирешә. Яшь хатын белән ике ел торып та, теге балага узмагач, Василий III монастырьда булган хәлгә чын күңелдән ышана һәм ышанычлы кешеләрен Соломония янына җибәрә, чөнки нинди каты бәгырьле булса да, олуг кенәз үткән елда карт хатыны Соломония янына барып кайткан була. Соломониядәге гәүдә-сынның гүзәллеген оныта алмый булса кирәк. Бу хакыйкатьне ачыкларга һаман шул ышанычлы кешесе Иван Шигоня китә. Үзе белән берничә дьякны ала. Суздальда булган хәлне дикъкать белән тикшерәләр. Соломония чынлап та углан бала таба икән, ләкин ул кинәт кенә үлеп китә һәм аны чиркәүгә күмәләр. Иван Шигоня Мәскәүгә буш кул белән кайта. Шуның өчен Елена Глинская бала тапмаган хәлдә нинди көнгә каласын ачык белә һәм үз ягыннан барысын да эшли. Иң әүвәл ул коты алынып Суздальдан кайткан кешеләрне көтеп алды. Иван Шигоня хәбәрне ВасилийIII гә җиткергәндә, Елена кулларын чәйни-чәйни сөйләшүне ишек аша тыңлап торды. Аллага шөкер, Соломониянең баласы үлгән икән. Шуннан тәвәккәлләде: ул, Ходайдан бала теләп, чиркәүдән чиркәүгә гыйбадәт кылырга тиеш. Юлга чыкканда, үзенә иптәшкә байтактан күзе төшеп йөргән Иван Телепаны алыр, олуг кенәз каршы төшмәс, шикләнәсе юк. Ләкин бу кылынасы чара да куаныч вә тынычлану китермәде. Ул ни кылырга белми ятагына узды, ни кылырга белми бәрелде-сугылды, зиһене чуалды, тәне кызышты. Аның да Соломония көненә калуы бар ич! Юк, ул Соломония булмас, бер-бер чарасын күрер, Ходай Тәгалә аның хәленә керер.

Тәвәккәлләп ир-канаты янына керде һәм үтенечен аңлатты. Кызганычка каршы, ир-канаты һичнигә каршы килмәде. Иң яхшы атларым, хезмәтчеләрем, карачыларым ал, диде.

Әнә шулай Елена сәфәр чыгып китте. Ул яланаяк чиркәүдән чиркәүгә гыйбадәт кылып, һәр чиркәү побына мул итеп акча өләшеп йөрде, аны, камыш кебек яшь хатынны, таза гәүдәле яшь кенәз Иван Телепа озатып йөрде, кенәгинәне күз карасы кебек саклады.

Шуннан кайтып ике-өч ай торуга, Елена үзендә үзгәреш тойды, аңарда ниндидер тереклек туып килә иде. Ул атлыгып ире янына керде һәм балага узуы хакында хәбәр итте:

– Василушкам, мин балага уздым бугай…

Кенәз аны кулына күтәреп алды, сөйде, яратты, назлады. Елена иренең күкрәгенә башын төртте дә күз яше белән елап җибәрде. Ходай аны Соломония язмышыннан саклап калган иде.

1530 елның августында Василий III кенәзгә Елена Глинская туп кебек ир бала тапты. Олуг кенәзнең түбәсе күккә тиде. Малайга ул исемне үзе кушты – бабасының исемен йөртер нарасыебыз, диде. Беренче баладан соң ике ел тулар-тулмас Елена олуг кенәзгә икенче углан тапты. Бу юлы да Василий III балага исемне үзе кушты – Георгий, ягъни Юрий булыр, диде. Елена каршы килмәде, ул бәхетле иде. Шунда кенәз хатынына әйтте: «Беләсеңме, Еленушка-лебёдушка, ә бит Соломония дә ир бала тапкан булган, ләкин, минем кешеләр барганда, бала үлгән булган инде», – диде.

Елена җавап урынына ирнең кулын кысты, яратуын сиздерде. Хәзер ул аның белән аяк терәп сөйләшә ала иде. Тик Аллаһы Тәгалә Василий III  гә, кылган гөнаһлары өченме, гомерне үтә кыска итеп биргән булып чыкты. Соломония хатынының каргышы төште булса кирәк, икенче балага ике яшь тулар-тулмаста, ир-канаты кинәт авырып китте һәм кинәт кенә дөнья куйды.

Ә ул болай булды.

1533 елда яудан кайткач, олуг кенәз Василий III, хатынын һәм балаларын алып, могҗизалар күрсәтүе белән даны таралган Троицк монастырена юнәлде. Могҗизалар күрсәткән изге Сергий бәйрәме көнне ял иттеләр, күңелле булды. Елена бәхетле вә шат иде, чөнки яшь кенәз Иван Телепа да яннарында иде. Олуг кенәз, Троицкийдан ауга чыгу нияте белән, Волок-Ламскийга таба кузгалды. Кенәз ау ярата, шат иде, чөнки ике угланы, яшь хатыны да янында. Ау уңышлы баргангамы, Озерцк авылында кунарга булдылар. Ир-канаты Василий таң белән ауга чыгып китте. Көнозын кайтмадылар, кичкә таба Елена борчыла башлады. Чапкынын җибәрде. Ул кайтып әйтте, олуг кенәз өч пошины укка алган икән. Эңгер иңеп килгәндә, капкаларны ачтылар, шау-шу купты. Елена шәл бөркәнеп ишегалдына йөгереп чыкты. Бер чанада ана поши, икенчесендә ата поши – мөгезләре тырпаеп торган үгез поши. Пошилар кан эчендә яталар. Пошиларны күргәч, Еленаның эче жу итеп китте. Әллә нигә үгез поши йөзендә ул үз ирен күрде һәм башына кисәк кенә килгән уйдан куркып китте. Олаучылар кайтса да, аучылар белән кенәз үзе юк иде, бу хәлгә янә курка калды Елена. Алай да эчке хафалануын берәүгә дә сиздермәде, кабаланып өйгә кереп китәргә итте, әмма күзе кан эчендә яткан пошига төшеп, янә туктап, аучылар кайтасы юлга бакты. Күренмәде ир-канаты. Шуннан ашыгып өйгә керде, чарасыздан, күзенә килгән яшь бөртекләрен сөртми, аягына килеп сарылган балаларын кочты. Баш улы Ваня: «Әнием, ни булды, нигә елыйсың?» – дип сорады. Ни өчен елаганын Елена үзе дә белми иде, ләкин, үгез пошины күрүгә, җаны-тәне белән тойды – ир-канатына нидер булган. Аның ишеткәне дә, укыганы да бар иде: күңелгә килгәне алга килер. Аннары сарай куштаннары яратмаган кенәзләрен еш кына ауда чакта укка алалар. Янәсе, ук саташкан. Чанада яткан чатлы-ботлы мөгезле үгез поши поши түгел, аның ире – олуг кенәз Василий III кебек тоелды ич. Пошиның күзләрен кан баскан, янбашындагы, күкрәк тирәсендәге ук эзләреннән вә яраларыннан кан тама. Янә мәһабәт җанвар түгел, чанада ир-канаты Василий ята кебек тоелды. Елена идәнгә тезләнде дә, улларын сөя-сөя: «Юк-юк, бәбкәчләрем, берни дә булмады, атагыз һаман кайтмый», – дия генә алды.

Ире Василий кенәзнең кан эчендә чанада ятуы күз алдына килүгә, коты алынулары юкка гына булмаган икән – ир-канаты аудан исән-имин кайтып керсә дә, йөзендә кышкы нур төсмере юк иде – чырае ап-ак, күзләре сүнгән, көчкә аягында басып тора.

– Еленушка, әллә нишләп хәлем китеп тора, урын җайласаң иде, – диде бичара.

Еленаның коты алынды, яңа гына күз алдына килгән хәлнең рас булуына инана барып, ирен тынычландырырга тотынды:

– Үтәр ул, Василий, үтәр, үлән төнәтмәсе кап, көмешкә салып кара. Артык өшедеңме әллә? Көн бик салкын иде шул.

– Өшемәдем дә кебек. Чапкыным килде, Сафа Гәрәй хан янаган. Килешмичә булмастыр үзе белән. Ә руханилар каршы, боярлар күзне дә ачтырмыйлар. Җитмәсә, хәл китеп тора, – дип зарланды Василий, урынга ята-ята.

Төнлә белән олуг кенәзнең хәле тагын да начарлана төште, тәне кызышты, сулышы кайнарланды. Елена мич башында йоклап яткан балаларны уятты, ашык-пошык киендерә башлады.

– Син ят, йокла, Еленушка, борчылма, үтәр ул, үтәр, – диде олуг кенәз, хатынын тынычландырырга теләп.

– Нинди яту ди ул, Василий. Хәлең китеп тора.

– Ят, Еленушка, ят, балаларны да кузгатма, йокласыннар. Төнлә белән кузгалмыйбыз. Иртә кичтән хәерлерәк, иртән хәл итәрбез.

Елена карусыз буйсынды, балаларны мич башына менгереп яткырды, үзе дә алар янына менеп ятты. Күңеле тыныч булмаса да, аруы җиткән икән, җылы мич башында эреп йокыга китте. Аны иртән ире Василий уятты.

– Бак әле монда, Еленушка, янбашка нәрсә чыккан – бармак башы хәтле шеш. Чуанга охшамаган, нәрсә булыр икән?..

– Табибыңны да алмадың. Җыеныйк та китик, Василий, яман шеш булуы бар.

– Төсе өметсез, зәңгәрсу-шәмәхә, чуан андый булмый торган иде, бабам да шул нәрсәдән иза чиккән иде.

– Авыртамы?

– Болай авыртмый да кебек үзе. Каты, биз кебек. Тик хәл юк та, тән кызыша.

– Бабаң турында юкны сөйләмә. Каян беләсең синбабаң нәрсәдән үлгәнне? Бәлкем, ул бөтенләй башка чирдән җәфалангандыр. Әллә соң, Василий, сарай табиблары артыннан кеше җибәрикме?

– Кирәкмәс, үтәр ул. Чынлап үтәр.

– Бүген тагын ауга барасыңмы?

– Хәл арулану белән кузгалабыз. Кичә ике поши алдык, ат хәтлеләр, мәһабәтләр. Үгезе бигрәк тә. Кинәт каршыма килеп чыккач, мин дә курка калдым. Килеп чыктылар да томраеп миңа карап торалар. Сыеры ир-канатына елышкан. Шуннан минем җәя тартуым күрде дә сыерны артына яшерә башлады бу. Мөгезләрен төбәп, миңа таба килә башлады. Үгезгә кат-кат ук артыннан ук аттым, егылмый гына бит. Үзе канга батты, үзе һаман миңа таба килә, сыеры аның артыннан. Җиденче уктан соң гына авып төште, шуннан сыерын укка алдым.

Елена күз яше белән үк елый башлады:

– Тимәскә идең син аларга, Василий.

– Миңа сайлап торасы калмаган иде, Еленушка, йә ул мине, йә мин аны.

– Барма бүген ауга, Василий җаным!

– Бүген барам да, иртәгә китәрбез. Тынычлан, юкка күз яшең түкмә. – Василий хатынның ияк астыннан тотты, башын күтәрде, күзләренә карады. – Каяле-кая, елмай әле, чыгар әле кояш. Елмай. Менә шулай. Ир сүзе бер булыр, иртәгә кузгалабыз. Ә бүген янә ауга.

Олуг кенәз Василий III сүзендә торды, кич аудан кайткач, иртәгә кузгалабыз, диде. Әмма үзенең җеп өзәрлек тә хәле юк иде инде. Ул шундук урынга ятты, шуннан соң гәүдәсен дә кузгата алмады, аны гелән күтәреп йөрттеләр.

Кайтыр юлга бик иртә кузгалдылар. Елена, ирне киендергәндә, аның бил тирәсенә күз салды – бөтен тәнен ниндидер шеш баскан иде. Тәне эсселе-суыклы булып китте, әмма бер сүз дә әйтмәде, бары тик:

– Василий, бәгърем, безгә тизрәк юлга чыгарга кирәк, – диде.

Олуг кенәз сер бирмәскә тырышты:

– Еленушка, без әле Тверь бае, дустым Иван Шигоняга кереп чыгабыз. Ул мине көтеп тора. Мин аңа керәм дип ышандырдым.

Иван Шигоня исемен ишетүгә, Еленаның аркасы өшеп киткәндәй булды. Нәкъ шул адәм бит инде Василий кенәзнең беренче хатыны Соломонияне, чәчен кыркытып, көчләп монашка күлмәген кидереп, Суздаль монастырена озата, нәкъ шул кеше бит инде болай да бәхетсез хатынны тагын да бәхетсез итүче. Елена бала тапмаган булса, ул аны да нәкъ шулай итәчәк иде— чәчен кыркытып, монашка күлмәген кидереп, монастырьга озатачак иде.

Хәле вә халәте ни кыен булса да, Елена күңеленә килгәнне ир-канатына ачып салмады, бары тик:

– Әллә соң аңа кереп тормыйбызмы, Василий, хәлең дә мөшкел, – дия генә алды.

– Керми булмый, Еленушка, мин аны сараема алырга булдым. Шигоня кебек тугры хезмәт күрсәтүчеләр җирдә аунап ятмый. Минем әнә ике малаем үсә. Мин тәхетне кемгә калдыру турында Шигоня белән ныклап сөйләшергә тиешмен. Ул каты куллы, тугры кеше, мин аңа ышанам.

– Васыятьнамәне башка берәүгә язгансың түгелме соң, туганыңа?

– Анысын тиз төзәтербез, Еленушка. Сараема Иван Шигоня кебек кешеләрне тупласам, аны гына җайларбыз.

Тверь каласында табиблар кенәзне көтеп торалар иде инде. Иван Шигоня өендә табиблар олуг кенәз тәнендәге шешләргә балда изгән бодай камыры капладылар. Ике көннән шешләр тишелә башлады. Ләкин бер җирендә тишелсә, икенче җиренә яңа шешләр калкып чыкты. Ахыр кенәзнең бөтен тәнен ташлык кебек шеш басты. Яман хәбәр ишетеп булса кирәк, Тверьга, чаптырып, Еленаның агасы кенәз Михаил Глинский килде. Үзе белән бер сихерче карчыкны да алып килгән. Карчык кенәзгә әллә ниткән төнәтмәләр эчерде, иллә барыбер кенәзнең хәле яхшырмады. Тәмам хәле начарланган кенәзне Мәскәүгә алып китәргә булдылар. Бояр егетләре олуг кенәзне кулларында гына күтәреп, күпереп торган печән, аның өстенә йомшак сарык тиресеннән эшләнгән җәймә җәйделәр һәм, кенәзне алып, әкрен генә Мәскәүгә таба кузгалдылар. Мәскәү янындагы Воробьёво авылына җиткәч, кунарга ниятләделәр. Кояш авышып бара иде инде. Ләкин олуг кенәз ни сәбәпледер: «Туктамыйбыз, Мәскәүгә, туры Мәскәүгә!» – диде. Ниндидер инеш аша боз өстеннән чыгарга иткәннәр иде, алдан кергән олау бата язгач, арырак салынган күпергә юнәлделәр. Әмма монда да күпернең такталары черек булды, атлар яртысына җитүгә, такталар шартлап сынды, атлар күпер астына китә башладылар. Бояр егетләре чак кына тәртә каешларын кисәргә өлгерделәр һәм чананы, кулларына күтәреп, яр өстенә алып чыктылар. Юка боз өстеннән чыгу вә кичү мөмкин булмаган кебек, черек күпердән дә чыгу мөмкин хәл түгел иде. Олуг кенәз, хәле булмаса да, башын күтәреп: «Кем карый бу күперне, кемнең җаваплылыгында?» – дип сорады. Аңа кем карарга тиешлеген әйттеләр. Кенәз шундук аңа каһәр яудырды һәм иртәгә үк гаиләсе белән Аккүлгә сөрергә боерды.

Бу көнне Мәскәүгә кайтып җитә алмадылар. Кем өендәдер кунып, иртән Дорогомилдагы паром белән елганы кичеп, төш урталарында сарайга кайтып җиттеләр.

Ятагына кертеп салу белән, олуг кенәз битек-язмачы дьякларны, Думаның иң куштан байларын дәштерде. Иван Шигоня кенәз янында иде инде. Иң алдан Василий Шуйский килеп керде. Аның артыннан кенәзнең яраткан куштаны Михаил Захарьин, аңа тагылып диярлек кенәз Михаил Воронцов, казнабаш Пётр Головин. Барысы да исәнләшеп, баш ия-ия, бил бөгә-бөгә, кенәзнең хәлен сораша-сораша, урыннарына уздылар, утырыштылар. Олуг кенәз Василий III, терсәгенә таянып, күтәрелә төште, язмачы дьякларга яңа васыятьнамә язарга кушты. Сарай дьяклары Кече Путятин һәм Фёдор Мишурин кенәзгә бер васыятьнамә язганнар иде инде, кенәз аларга аны китерергә һәм барысының да күз алдында яндырырга боерды. Васыятьнамә яндырылгач кына, олуг кенәз үз янына Василий Шуйскийны, аның энесе Иван Шуйскийны, Михаил Тучков кенәзне дәштерде һәм, нидер исенә төшеп: «Михаил Глинский кенәз, сез дә бире килегез», – диде. Алар килгәч, янына тезелеп утырышкач әйтте. «Иван Шуйский, Михаил Тучков, Михаил Глинский кенәзләр бүгеннән Дума әһелләре булырлар» дигән әмер яздырды. Шуннан соң гына яңа васыятьнамәне язарга боерды һәм һәр сүзне өзеп-өзеп кабатлады. Васыятьнамә язылып беткәч, хәле бетүен аңлатып, кул селтәде. «Инде барыгыз, китегез, мин арыдым, хәлем китте», – диде.

Барысы да чыгып киткәч, Елена ире янына килде һәм нәфис куллары белән Василийның сакалын, кырылмаган битен сыйпый-сыйпый:

– Ташлама безне, ташлама, олуг кенәз, ташлама мине ике нарасыем белән… Мин куркам, куркам, олуг кенәз! – диде.

Василий кенәз хатынның йомшак кулыннан тотып алды, нык итеп, әмма чамасын белеп кысты да:

– Васыятьнамәм күз алдыңда яздырдым, Еленушка, тәхетем баш балам Иванга калдырдым. Борчылма, барысы да әйбәт булыр. Олан балигъ булганчы, тәхеттә үзең утырырсың, ил-халык белән үзең идарә итәрсең, – диде.

Бары тик шул. Ир-канатның нәкъ менә шул сүзләре канатландырып җибәргән иде кенәгинә Елена Глинскаяны. Бу аның өчен күктән төшкән бәхет иде. Бу хакта ул яшертен генә хыялланса да, кам таягын тотып, тәхеттә утырасын беркайчан да күз алдына китермәгән иде. Бөтен бер Рәсәй түрәсе буласы ич! Хәзер исә ул, ире шул хакта әйткәч, эчке бер елмаю белән үзен тәхеттә күрде, һәм аның каршына һәр бояр бил бөгә-бөгә килә икән. Алар арасында яше-карты бар. Ләкин аның күзләре алар арасыннан бары тик берәүне күрә – Иван Телепнёвны. Картларны ул ире кебек рәнҗетмәс, тәҗрибәләреннән файдаланыр, алар белән киңәшер, ә яшьләрен эшкә җигәр. Сөйгәне Иван Телепнёв аңа, угланы Иван балигъ булганчы, дәүләт эшләрендә беренче ярдәмчесе булыр. Ары таба күз күрер, чыгармы ул аңа кияүгә, юкмы… Мәгәр, иманы камил, ул аның терәге, ышанычы булыр һәм никахсыз ире. Чөнки аңа кияүгә чыгу ярамас, тәхетен югалтуы бар. Ә тәхет ире Василий тарафыннан баш угланы Иванга васыять ителде. Бу хакта ул беркайчан да онытмас. Яшь хатынның ни турында уйга калуын сизгән кебек, олуг кенәз:

– Еленушка, Ходай Тәгалә мине вакытлы-вакытсыз алып китсә, ипле бул, азып-тузып, минем ат-исемемә тап төшереп йөрмә, яман кеше белән язмышың бәйләмә. Мине яраткан байларым моның өчен сине кичермәсләр, – диде.

Елена ир-канатының күкрәгенә капланды да үксеп-үртәлеп күз яше белән елап җибәрде:

– Син үлмисең, олуг кенәз, үлмисең, тәхетеңдә үзең утыр, үзең исән бул, сәламәтлән.

Тик Елена теләген кабул итмәде Ходай Тәгалә. Рәсәй мәмләкәтенең олуг кенәзе Василий III тәхеттә 28 ел утырып, 1533елның 3 декабрендә дөньядан китте. Әнә шулай Рәсәй тәхете кенәгинә Елена Глинская кулына күчте. Күп тә үтми Елена күптән күңелендә йөрткән Иван Телепнёв кочагына иңде. Кенәгинә кадәр кенәгинәнең ир-ат белән урала башлавын сарайдагылар гына түгел, Дума боярлары да сизделәр. Боярлар арасында тол кенәгинәнең хәленә керүчеләр, шул ук вакытта яманлаучылар да бар иде. Дума әһеле, агасы Михаил Глинский көннәрдән бер көнне Елена янына килде. Бик озак сөйләшеп утыргач, күзенә бәреп:

– Еленушка, Дума боярлары синең Ивашка Телепа белән уралуың килештереп бетермиләр, үпкә белдерәләр. Хак Тәгалә булса, ташла син аны, ахыры яман бетүе бар. Халыктан да яхшы түгел, бөек кенәгинә ич син. Бу хәлгә сине тәрбияләп үстергән җиңгәчәң дә каршы, мин дә. Сайла, Еленушка: йә Телепа, йә мин!

«Син дә түгел, Ивашка Телепа да түгел!» дип әйтә ала идеме ул аңа, үзен тәрбияләп үстергән вә белем биргән агасына, әйтә ала иде. Әмма әйтмәде. Ул бик озак дәшми торды. Агасы МихаилГлинский, Дума бояры, аның иң авырткан чуанына баскан иде. Соң, кенәгинә булса, аның сөелүгә, яратылуга, назлануга хакы юкмыни?! Әллә соң катып калган карчыкмы ул?! Аңа битәле утыз яшь тә тулмаган, акылы саф, каны кайнар, куены ир тели. Ни хакы бар аның кенәгинәне өйрәтергә?! Ни хакы бар аның Еленаның шәхси тормышына тыкшынырга?! Үзең соң, үзең, агам, кем аркасында Дума әһеле итеп сайландың? Шул бүген Ивашка Телепа белән «сөйрәлүче» сеңлең түгелме?! Хактыр, ирем үлем түшәгендә ятканда, олуг кенәз Василий минем балаларым язмышын сиңа тапшыргандай: «Михаил, хатыным Елена хөрмәтенә, оланнарым Иван белән Юрий хакына син аларга ярдәм ит, кыерсыттырма, кирәк табасың икән, җаның-тәнең белән сакла!» – дигән иде. Үлем түшәгендә яткан олуг кенәзнең Михаил Глинскийга соңгы үтенече шул булды. Шуннан соң Рәсәй олуг кенәзе Василий III бер сүз дә әйтә алмады. Барысы да хәтерендә, барысы да күз алдында иде бөек кенәгинә атын алган Елена Глинскаяның. Тик җанны эретерлек, үзәкләрне парә-парә итәрлек мәхәббәткә каршы торып буламы?! Юк, булмый икән. Каршы тора алмады Елена. Ивашка Телепаның сөю вә назлауларыннан аның кочагында эреп киткәндә, үзен аның белән бер тән, бер җан итеп хиссияти татлы тойгылар күлендә коенганда, оят хисләренә бөтенләй урын калмый икән шул. Бары тик Ивашка Телепа белән тәгаен сөешкәннән соң гына, Василий III кулында үзенең бары тик курчак булуын аңлады ул. Һәм әле дә яшерми, Еленага ул мәһабәт вә дәрәҗәле кеше кулында курчак булу ошый иде, үзе дә шул уенга бирелеп, ошбу тормыш вә тереклек ихласидыр дигән нәтиҗәгә килгән иде. Тик алай түгел икән, барысы да ясалма булган, саташканда кергән төш кебек, әллә кая юк булды. Хәзер ул ирләр кулында курчак түгел, хәзер ул мәхәббәтнең, сөю вә сөелүнең ни икәнен белә. Хәзер ул үзенә үзе хуҗа, үзенә үзе ия, аның теләсә кемне сөяргә, теләсә кемнән сөелергә хакы бар. Бар!

Ни күңелен рәнҗетсә дә, Елена агасы Михаил Глинскийга каты бәрелмәде. Ярар, агам, уйлап карармын, гына диде. Әмма яшь хатын Елена Ивашка Телепа турында гайбәт сатарга теләмәде. Телепа – Казанга яу йөргән кенәз, дәрәҗәле, Дума бояры. Язмышын аның белән бәйләүгә хурланмады, киресенчә, горурланды хәтта. Телепа аның уе-хисе, җаны-теләге, язмышы да. Димәк, ничекләр генә булмасын, аңа агасы Михаил Глинскийдан ваз кичәргә туры киләчәк. Хак, бу хәл Дума боярларында канәгатьсезлек билгесе тудырыр, ә ул киресен эшләр, дәүләтнең иң җитди эшләрен Ивашка Телепага тапшырыр. ӘИван Телепнёв исә үз чиратында янына иң ышанычлы боярларны туплар. Әйтик, абруе вә дәрәҗәсе олуг бай Василий Шуйскийны, ир-канаты Дума әһеле иткән Иван Шуйскийны. Шуйскийлар борынгы Владимир кенәзләре нәселеннән, сүз әйтүче булмас. Аннары сине, агам Михаил, ни өчен мәрхүм Василий төрмәгә яшерә? Димәк, синең дә үткәнең бик үк чиста түгел, хәзер дә җаен табарлар, шул ук Думада утыручы боярлар кылырлар моны. Димәк, син үзең дә олуг кенәз алдында гөнаһлы булган кеше, шуның өчен сиңа сеңлең яклау хәерлерәк булыр. Моны син бик тиз аңларсың. Инде аңламыйсың икән, үзеңә үпкәлә…

Беренче кавышуларында ук Елена агасы белән булган сөйләшүне Иван Телепнёвка җиткерде. Яшь кенәзнең моңа җен ачулары чыкты. Күр әле син аны, кичәле-бүгенле генә Дума әһеле булып алган Михаил Глинский бөек кенәгинәне оялтырга маташа. Ни өчен диген әле! Иван Телепнёв кенәзне сөйгәне өчен. Күр әле син бу картлачны!

– Беләсеңме, Еленушка, мин аны нишләтәм – башын зинданда черетәм. Утырып туймаган икән әле. Мин, Еленушка, синең белән зина кылмыйм. Мин сине үлепләр сөям, гашыйк мин сиңа, синең өчен җаным фида. Мин беләм, минем сиңа өйләнергә хакым юк. Тик бит мин сине яратам. Синсез миңа көн – көн, кояш кояш түгел.

Атна-ун көн дигәндә Иван Телепнёв Михаил Глинский турында шактый материал туплады һәм бөек кенәгинә янына килде.

– Сез Тверьгә туктагач, кенәз Михаил Глинский олуг кенәз янына бер сихерче карчыкны китердеме, Еленушка? Китерде!

– Китерде шул, – диде Елена, һични аңламый. – Шуннан ни?

– Ул анда олуг кенәз Василий III гә карчык кулы белән агу бирдерткән, Еленушка. Юкса таштай-тукмактай баһадир ир-ат көн эчендә хәлсезләнеп калыр идеме?

Елена бик озак дәшмәде. Ул уйланды. Аның бер сүзе Иван Телепага канат куячак. Тик моңа бармаска кирәктер. Әйе, ул Телепасыз да яши алмый, агасын да югалтасы килми. Алай да икенең берсен сайларга кирәк. Һәм ул карар кылды – Иван Телепнёв.

– Бу мөмкин хәлме, Ваня?

– Мөмкин, Еленушка, бик мөмкин хәтта!

– Инде мин нишләргә тиеш?

– Син моны Думада расларга тиеш. Бер сүз белән.

Елена күтәрелеп сөйгәненә карады һәм йөрәге белән тойды: ул аңа каршы тора алмый.

– Мин риза, – диде Елена, Рәсәйнең бөек кенәгинәсе.

Кенәз Иван Телепнёв эшне бик тиз тотты. Икенче көнне үк Михаил Глинскийны кулга алдыртты һәм төрмәгә яптырды. Дума әһеле кенәз Михаил Глинскийга ташланган гаеп шулкадәр яман һәм каһәрле иде ки, Дума боярлары митрополит Даниил теләге белән сарай палатасына җыелдылар. Әйе, Михаил Глинскийга тагылган гаеп хакмы? Моны бары тик сеңлесе бөек кенәгинә Елена Глинская раслый ала, ул гына хәл итә ала иде.

– Хакмы шул хәл? – дип сорадылар боярлар бөек кенәгинәдән.

– Хак! – диде Елена, һич тә икеләнергә урын калдырмыйча.

Бу хәбәрне шул ук көнне төрмәдә утыручы Михаил Глинскийга җиткерделәр. Сеңлесенең җавабы шулай булуын белгәч, кенәзнең кинәт хәле начарланды һәм күп тә үтми ул җан тәслим кылды. Еленага бу хәбәр килеп ирешкәч, ул үз-үзенә урын табалмый бүлмәдән бүлмәгә йөрде, беркемне дә кабул итмәде, хәтта сөйгәне Иван Телепнёвны да керттермәде. Иван Телепнёвка таянып, ул бер көн эчендә боярлар терәген югалтты, ул гынамы, бәлкем әле, рухи атакай митрополит Даниилның дадыр. Соңгысы тагын да хәтәррәк иде, чөнки дәүләт белән, нигездә, бөек кенәгинә идарә итсә дә, элек тә, әле дә боярлар митрополит сүзеннән чыкмыйлар иде. Елена үзе дә соңга кадәр һәрчак башта митрополит белән киңәште, бар булган кыласы һәм кылынасы чараларны аңа әйтеп башкарды. Ә монда ул аңа бер сүз дә әйтмәгән иде, шул ук вакытта Иван Телепнёв та, күрәсең, митрополитны санга сукмаган.

Юл буенча әнә шул хәлләр турында уйланып кайтты Елена. Сарайга кайткач, олан кенәз уянды һәм янә калтырана башлады. Сабыйның теше тешкә тими, бертуктаусыз тешен шыгырдата, авызында күбекләр күренә һәм инәлүле бер тавыш белән кемнәндер мәрхәмәт сорый, кемнеңдер яклавын тели иде. Баланың иреннәре күм-күмгәк, төсе-йөзе качкан. Баланы ятагына салгач, Елена табибны чакыртты. Табиб килгәч, баланың хәлен аңлапмы, чир-сырхавын элек-электән белепме, авызын күтәртеп, тешләрен каертып диярлек ниндидер төнәтмә эчертте һәм Телепадан килгән төлке тунына төреп, ятагына салырга кушты. Бала тынычланып йокыга киткәч кенә, Иван Телепнёв кенәз үз торагына кайтып китте. Ә кенәгинә Елена белән табиб төнозын бала баш очында күз йоммый чыктылар.

Төнәтмәнең файдасы тидеме, туып килгән кояшлы, зеңләп торган көн тәэсир иттеме, олан кенәз елмаеп күзләрен ачты һәм һични булмаган кебек: «Әнием, ашыйсым килә», – диде. Елена-ана бала сәламәтләнү куанычыннан наныен кочагына алды да елап җибәрде. Ә табибка ике алтын сузды һәм ияк кагып кына рәхмәт әйтте. Табиб немец иде, бөек кенәгинәгә бил бөкте, әмма яңадан бер сүз дә әйтмәде. Киләчәктә Рәсәй тәхетенә утырасы баланың нинди яман чир белән авыртуын белә иде инде ул. Ләкин бу хакта анасына әйтергә кыймады. Чөнки Рәсәй тәхетендә анасы утыра иде инде, тиздән балигъ бала менәчәк, чире хакында әйтсә, аның үзенә үк яман булып куюы бар иде.

Чынында исә хәтта олан кенәз дә тәхеткә утырып караган иде инде. Һәм сабый гына булса да, шуны сизде: кадерле вә үтә дәрәҗәле икән тәхеттә утыру – һәммәсе сиңа бил бөгә, итек башын үбәргә үрелә.

Чыгып китеп барган табибны кенәгинә дәшеп туктатты. Бармак белән генә кире чакырып китерде һәм торып баскан баланы тәрбиячесенә биреп, юынырга чыгарып җибәрде дә, табибның бөрмәле камзул җиңеннән тотып:

– Феофил, улымның авыруы турында берәүгә дә әйтмәссең,– диде.

Немец бөек кенәгинәне ярты сүзеннән үк аңлады, кат-кат ияк какты, хәтта бил бөкте.

– Сез күктән төшкән Орлеан кызы, бөек кенәгинә. Ошбу томана һәм варвар хәлендәге халыкны нәкъ сез яктыга алып чыгарсыз дип ышанам. Баланың авыруы турында берәү дә белмәс, кенәгинә, борчылмагыз, – диде.

– Кем ул Орлеан кызы, Феофил?

– О-о, бөек кенәгинә, аңа тиң хатын-кыз тумас та, туса да, аның дәрәҗәсенә вә мәшһүрлегенә ирешә алмас. Соңрак Жанна д'Арк атын алган кыз Франция королен Англо-Саксоннардан коткара – азат итә. Сез Жанна д'Аркка тиң кеше.

– Сез миңа бу хакта бер сөйләрсез әле, Феофил.

– Сөйләрмен, сөйләрмен, бөек кенәгинә. Алай да сезгә бүген үк бер киңәш биреп куясым килә. Мәскәүлеләр каланы агачтан салалар, хәтта кирмән диварларын да агачтан йә булмаса яндырылмаган кирпечтән күтәрәләр. Сез, бөек кенәгинә, Италиядән осталар дәштерегез. Каланы, кирмән диварларын таштан вә яндырылган кирпечтән күтәртегез. Диварларны италияле Пётр Фрәзиннән эшләтегез. Ул үзе дә Мәскәүдә.

– Рәхмәт сезгә, Феофил, киңәшегез өчен, мин уйлап карармын.

Елена Глинская үзе дә ярым немец гаиләсендә тәрбияләнгән кеше иде. Ул шундук Мәскәүнең яңа Кремлен күз алдына китерде. Һәм икенче көнне үк италияле Пётр останы табып, үз каршына китерергә кушты.

Кечкенә Пётр кушаматын йөрткән италияле Фрәзинне табып китергәч, ул аңа ярты көн буена Мәскәү каласын, Рәсәй мәркәзен бөтенләй яңабаштан, нигездә, таштан күтәрергә теләве турында әйтте. Күпне күргән, бик күп илләрдә булган, кулыннан бар нәрсә дә килгән Пётр оста бөек кенәгинәдән поттан артык алтын сорады. Останың гаҗәпләнүенә каршы, Елена Глинская шундук ризалыгын белдерде. Пётр Фрәзин Италиядән осталар китертү мәшәкатенә кереп чумды.

Бу хәлләрне җайга салгач кына, Елена Глинская палатасына Иван Телепнёв белән Василий Шуйский кенәзләрне чакыртып алды һәм үз теләген Думада карауларын үтенде. Үзләрен гелән тәхет ягында күрергә һәм хыялларына ирешкән кенәзләр осталар, кара эшчеләр җыярга йомышчылар җибәрделәр.

Әйе, Рәсәй тәхетенә утырган Елена Глинская биш елга якын тәхеттә утырган гомерендә аңа кадәр бер генә олуг кенәз дә башкара алмаган төзелеш эшләрен кузгатып җибәрә. Осталарның остасы италияле Пётр Фрәзин аның хыялын тормышка ашырырга керешә. Калада кытай-кала күтәрелә, Кремль яндырылган кызыл кирпеч белән уратылып алына. Бу елларда Рәсәй тәхетендә утырган Елена Глинская бер генә эшне дә боярлар белән киңәшләшмичә эшләми. Ә менә еш кына кылган эшләрен митрополит белән киңәшләшергә, аңардан теләктәшлек алырга оныта. Алай да көннәрдән бер көнне боярлар палатага җыелгач: «Боярлар, килешерме икән соң миңа хатын-кыз башым белән тәхеттә утыру?» – дип әйтә. Боярлар катылык ягыннан Василий III  нең чәнчә бармагына да тормаган бөек кенәгинәнең бу киңәшен тизрәк хупларга ашыгалар, чөнки аларны куркып яшәү тәмам туйдырган була инде. «Килешер, кенәгинә, чөнки олан кенәз сабый гына әле, ул балигъ булганчы, ил белән идарә итүне үз кулыгызга алу хәерлерәк булыр», – диләр. Бөек кенәгинә шунда гына боярлар арасында митрополит Даниилның булмавын күрә. Ләкин соң була инде, кылынасы кылынган була. Шушы көннән бөек кенәгинә Елена Глинскаяга «Государыня» дип дәшә башлыйлар. Бу хакта митрополит Даниилга барып җиткәч, ул шактый тузына, әмма бөек кенәгинәне үз тарафына чакырырга кыймый.

17

1536 елда Мәскәү белән Казан арасы күзгә күренеп кискенләшә. Казан тәхетенә Сафа Гәрәй хан кайтуга карамастан, рәсәйлеләр илче артыннан илче җибәреп торалар һәм һаман да үз йортлары санап, Казан ханыннан Польшага яу йөрергә гаскәр сорыйлар. Чөнки бу чорда Рәсәй Польша белән җир бүлешә – сугышып ята. Ә Казан мәмләкәте ханы Сафа Гәрәй Мәскәүгә гаскәр җибәрү урынына үзе Рәсәй җирләренә яу йөри башлый. Көтелмәгән бу хәлдән мәскәүлеләр сәясәтне кинәт борырга ниятлиләр һәм, Польша короле белән солых төзеп, Казан ханлыгын акылга утыртырга җыеналар. Җитмәсә, Рәсәй тарафдарлары Хөршидә бикә белән Булат бәк татарлары кенәгинәгә килеп баш оралар һәм Казан тәхетенә Аккүлгә сөрелгән Шаһгали ханны сорыйлар. Елена Глинская Дума боярлары белән киңәшләшә, әмма ошбу киңәшкә янә митрополитны дәшми. 1536 елның декабрь аенда Шаһгали ханны Аккүл төрмәсеннән азат итәләр һәм Мәскәүгә алып кайталар. Шул ук көнне дияргә була олан кенәз Иван белән бөек кенәгинә Шаһгали ханны кабул итәләр. Ләкин Шаһгали хан килер алдыннан олан кенәз палатадан чыгып китә. Уенга юнәлә. Әмма аны бик тиз табалар һәм җилтерәтеп тәхет ягына китерәләр. Олан кенәз нәкъ әнисе әйткәнне кыла – тәхет ягына башора-ора килеп кергән Шаһгалине уң кулына утырта. Бу хәл, әлбәттә, бала кенәзгә бик тә сәер тоела, чөнки Шаһгали хан бөтен горурлыгын, ирлек сыйфатын югалтып (бәлкем, аның бу горурлыгы булмагандыр да, милли горурлык турында әйтеп тә тормыйм), маңгаен идәнгә ора-ора, олан кенәз каршына килә, хәтта тузан кунган итек башына калын иреннәре белән кагыла. Шуннан тугры калырга антлар эчә, мәгәр кемгә – анасы Елена Глинскаяга түгел, ә олан кенәзгә, терсәк буйлык кешегә. Ханның үкенү-ялваруларын тыңлап туйгач, олан кенәз анасы өйрәткән боерыкларны бирергә керешә. Иң әүвәл үтә ялагай хан иңенә кыйммәтле тун салырга куша һәм, үз әмереннән үзе бик тә канәгать калып, Шаһгали ханны чыгарып җибәрә. Бу хәлне ерактан күзәтеп утырган Елена Глинская бала өчен куанып бетә алмый. Аңа олан кенәзнең үз-үзен тотышы ошый, тәхетне ошбу угланына васыять иткән ире Василийга эченнән генә янә бер рәхмәт әйтә.

Шушы хәлдән соң ун көннәр үткәч, Елена Глинская Шаһгали ханның бикәсе Фатыйманы үз катына дәштерә. Ханбикәне ул үз өендә кабул итә һәм моңа бик нык әзерләнгән була, чөнки белә: ир йөрәгенә ачкыч хатын ашадыр. Мәҗлескә чит илдән килгән кунакларны да китертә – күрсеннәр, тарихка кертсеннәр. Һәм теләгенә ирешә. Кунаклар алдында ул ханбикә Фатыймага табындагы алтын-көмештән торган савыт-сабаларны бүләк итә. Ниһаять, Шаһгали ханны дәшәләр. Ханны тантаналы төстә кабул итә бөек кенәгинә Елена Глинская. Шаһгали ханны кенәгинә якыннары Иван Телепнёв, Василий һәм Иван Шуйскийлар болдырга кадәр чыгып каршы алалар. Шаһгали хан, кыска муенын сузарга, һич югы, бераз гына кыска вә карсак гәүдәсен озайтырга тырышып, кенәгинә утырган бүлмәгә килеп керә. Кенәгинә янында олан кенәз дә утыра икән. Әмма Шаһгали ханны олан кенәз кабул итте инде, ул хәзер бөек кенәгинә каршында, шуның өчен бу юлы Шаһгали хан Елена Глинская аягына төшә, Казаннан китерелгән кызыл болгари итек башын каплап торган көмеш чигүле күлмәк итәген үбә. Почык борынлы, калын иренле, кабак битле, зур вә тырпаеп торган колаклы, ияк очына тирә-ягын йон баскан иләмсез миң кунган Шаһгали йөзен күз каршында ук күргәч, гүзәллеге белән күпләрне таң калдырган кенәгинә йөзен чытмак итә, әмма вакытында үзен кулга ала – ярамый, аңа бу кеше кирәк, бик кирәк. Чөнки бу кешене Казан татарларына каршы җибәрү мөмкинлеге бар. Шаһгали хан кенәгинә йөзендәге үзгәрешне күрми, аннары кеше йөзендәге үзгәрешне күрүгә сәләте дә булмый, башын күтәрә төшеп, нотыгын башлый:

– Государыням, бөек кенәгинә Елена! Мине бала чакта ук хөрмәткә ия ирегез Василий үз тәрбиясенә алган иде. Ул мине кадерләп, анасыннан аерылган көчек нисбәтендә тәрбияләде, ашатты-эчертте һәм, балигъ булгач, Казан тәхетенә утыртты. Гөнаһсыз кешене гөнаһлы итеп, казанлылар мине эт урынына куып җибәрделәр. Мәрхүм ир-канатыгыз Василий миңа яңа калалар бирде, иллә мин аның кадерен белмәдем, томана рәвешендә аңа хыянәт иттем. Инде мин үз җәзамны алдым, юләрне дә гафу итәләр, мин хәзер сезнең алдыгызда кылган гөнаһларым җуярга телим. Мин, бөек кенәгинә, ант итәм: киләчәктә, тәнемдә җаным булганда, Рәсәй дәүләт иминлеген саклармын, гаебемне аклар өчен гомеремне дә кызганмам…

Шунда бөек кенәгинә Елена Глинская әйтте:

– Шаһгали хан, хак, мәрхүм олуг кенәз сине каһәрләгән иде. Инде син үткәнне оныт, киләчәктә изге юлда бул. Безнең дә, үзеңнең дә иминлегебез сакла.

Йөзе елмаюга җәелгән Шаһгали хан аягүрә басты һәм әүвәл олан кенәзгә, аннары анасына кат-кат баш орды һәм, бил бөгә-бөгә, тәпен-тәпен артка, ишеккә таба чигенде.

Атна-ун көннән кенәгинә Елена Глинская Фатыйма ханбикәне янә үз өенә кунакка дәштерә. Шаһгали җәмәгате Фатыйманы Мәскәүнең дәрәҗәле бай хатыннары каршы алалар. Бөек кенәгинә кунакны болдырга чыгып үзе каршылый. Иреккә чыгарылган хатын белән кенәгинә кушкуллап күрешәләр. Кенәгинә кунакны ияртеп түр якка алып керә. Табынга утырышалар. Шулчак өйгә олан кенәз килеп керә, аны барчасы да аягүрә басып каршы алалар. Олан кенәз бай хатыннарына бөтенләй игътибар итмәстән Фатыйма ханбикәгә сәлам юллый һәм түргә, анасы янәшәсенә утыра. Табын караучы киленнәр берсеннән-берсе затлы ризык-нигъмәтләр ташыйлар, хәтта өстәл уртасына кыздырылган чучка баласы куела. Әмма аңа Фатыйма ханбикә хәтта күтәрелеп тә карамый. Бөек кенәгинә кунак каршына әле моны, әле тегене куярга куша.

Тукта әле, ир-канаты төрмәгә утырткан ханны вә ханбикәне азат итеп, аларны үз тарафына дәшеп, сыйлау вә кыстау һәм хәтта бүләкләү нигә кирәк булды икән кенәгинәгә? Әлбәттә, сәяси яктан ир-канатыннан да ныграк дагаланган Елена Глинская хан белән ханбикәне тикмәгә генә кунак итми иде. Максаты изге – ничек тә бу ике кешене үз кулына төшерү һәм Казан әтрафына өстерү, ягъни татар халкын икегә, өчкә, кирәк икән, дүрткә бүлеп, бер-берсенә каршы котырту, үзара сугыштыру. Казанлылардан йөз чөергән татарлар аңа кирәк, бик кирәк, мәрхүм ире моны аңлаган, әмма кадерен белмәгән, хан кадәр ханны Аккүлгә сөргән һәм моның белән зур хата ясаган, тәхетне кулына төшергән Елена моны эшләмәс, үз сәясәтен булдырыр, казанлылардан качкан, казанлылар белән аркадаш булмаган татарлар күңеленә ачкыч табар һәм үз максатына ирешер – Казанны үзенеке итәр, бәлкем әле, шул ук шыксыз Шаһгали ханны Казан тәхетенә утыртыр. Фатыйма ханбикәне табынга дәшкәннән соң, Елена Глинская тәмам инанды – Шаһгали ханга ышанырга була, ул Җангали түгел, үтә ялагай, үтә хөсет, үтә мал ярата, тар күңелле, вакчыл, юк кына бүләккә дә сабый балаларча кинәнә, нарасыйлана, ышана.

Шул хәлгә ике-өч көн дә үтми, кенәгинә Елена Глинская Шаһгали ханны үз янына дәштереп ала һәм Кирмән-калага барып, үзенә тәгаен татарлардан гаскәр оештырырга куша, әлбәттә инде, Шаһгали ханның саранлыгын, бүләкләргә хөсетлеген белеп, акчаны да мул бирә, хәтта коралны да кызганмый. Кенәгинә аңлый, ул бары тик Шаһгали ханны Казан тәхетенә утыртып кына, Казанны үз йорты итә ала. Аннары нигә әле аңа Польша короленә каршы сугышырга – чыгышы аннан, аннары, янә Римга йөз тотсалар да, христианнар, кардәшләр. Ә менә мөселманнарның терәге булган Казанны үз йорты итү бөтен мөселман дөньясын Төньякка таба йөрүдән мәхрүм итәчәк, ул гынамы, бөтен Көнчыгыш базарларына юл ачылачак. Кыскасы, бөек кенәгинә Елена Глинскаяның максаты вә теләге изге иде, шуңа күрә, соңарыбрак булса да, Польша белән, Ливония илләре белән солых төзергә һәм бөтен көчне Казан өстенә юнәлтергә дигән нәтиҗәгә килде. Бу хакта ул, күпләргә сәеррәк тоелса да, иң әүвәл улы олан кенәз белән киңәште, аннары сөйгәне Иван Телепнёв белән, шуннан соң гына Дума боярлары белән. Барысы да кенәгинә белән килештеләр – Казанны үз итү һәммәсенең дә хыялы иде, казанлыларга үч итеп, Мәкәрҗә базарын ачу урыс сәүдәгәрләренә бер дә уңай булмады, киресенчә, гасырлар буена килгән сәүдә юллары өзелде, бигрәк тә Мәскәү, Новгород, Владимир сәүдәгәрләре алыш-бирештән мәхрүм калдылар, шул сәбәпле байлар белән сәүдәгәрләр арасында җитди аңлашылмаучылык туды.

Ике якка да илчеләр йөри торгач, кенәгинә Глинская Швеция короле Густав Ваза белән солых төзүгә иреште. Солыхта шундый шартлар бар иде: шушы рәсми кәгазьгә Швеция короле һәм Рәсәй кенәзе кул куюга, король Густав Ваза Ливония белән Литвага ярдәм итүдән туктый, һәм ул шулай булды да. Швеция короле Ливония белән Литвадагы гаскәрен алып китүгә, урыслар уңышка ирешә башладылар. Хәтта сөйгәне Иван Телепнёв та шул тарафта көчен сынап кайтты. Елена аны зар-интизар булып көтеп алды, һәлак булып, орыш кырында ятып калыр дип коты алынды. Ходай аның моң-зарын тыңлады – Иван Телепнёв сугыштан исән-имин әйләнеп кайтты, ошбу куанычтан бөек кенәгинә бөтен халык алдында сөйгәнен җиңү белән котлады.

Чәчкә кебек вакытта иреннән калган Елена Глинская гаять дәрәҗәдә оста сәясәтче булып чыга. Ул үткәргән реформалар тәүге кенәзләрнең төшләренә дә керми. Иң зур вә кәттә сәясәте – Төркия солтаны белән сәүдә итүгә ирешә. Көче-куәте белән даны дөньяга таралган Сөләйман Кануни солтанга Рәсәй кенәгинәсе Елена Глинская бүләк итеп кеш тиреләреннән тегелгән юрган-җәймәләр җибәрә. Шушы җәймәләрдә яшь хатыны Хөррәм белән йокларга яраткан Сөләйман Кануни Рәсәй кенәгинәсе Еленаның бүләген беркайчан да онытмый. Украина изге атасының кызы кол хәлендә Төркиягә эләгеп, солтан сараена үтеп керә һәм Сөләйман Кануни аңа гашыйк булып, пәрвәр ир-атка кияүгә чыга. Нәкъ шул заманнарда Казаннан ярдәм сорарга Сәхиб Гәрәй хан килә. Үз аягы белән килә, чөнки Рәсәй дәүләте, яу артыннан яу йөреп, тәмам теңкәсенә тиеп беткән була. Зур өмет белән килә Сәхиб Гәрәй хан Сөләйман Кануни каршына. Әмма ханның өметен акламый солтан – ярдәм итү генә түгел, ханны үз сараенда тоткарлый. Һәм моны ул вәзире Ибраһим һәм солтаншасы Хөррәм үтенече белән эшли. Ә бит Сәхиб Гәрәй Сөләйман Канунидан туплар, мылтыклар, дары-корал сорарга, ислам дөньясына ярдәм итәргә кирәк, юкса кяферләр, көчәеп, сезгә дә җитәрләр дигән фикер белән килә. Ләкин ул белми, бу вакытта солтанның вәзире Ибраһим һәм солтанша Хөррәм аны бу адымыннан ваз кичтерәләр, имеш, безнең дошманыбыз Мәскәү дәүләте түгел, ә Дунай буе илләре һәм Родос. Сөләйман Кануни киләчәктә Рәсәйнең нинди куәтле ил буласын белми, белергә сәләтле дә булмый. Әйе, заманында атасы Фатих Истанбулны яулый, Сәлим – Сирияне, Мисырны. Солтан Сөләйман Дунай һәм Родос тирәләрендә таптана, ә югалтуның исәбе-хисабы юк. Ә бит аңа умыртка сөякләре каткан христиан илләре урынына исламга йөз тоткан кан кардәшләрен яклау кулайрак булган булыр иде. Казаннан соң— Әстерханның, ары таба Кырымның китүен ул күз алдына да китерми һәм китерергә сәләтле дә булмый, күрәсең.

Чыгышы белән – грек, рухы белән христиан (гәрчә ислам динен кабул иткән булса да) булган Ибраһим, шул ук Луиджи Грити кайчандыр кол була һәм, әлбәттә, Настасья-Хөррәм дә Рәсәйгә бер дә тел тидерергә бирмиләр. Казан ханы Сәхиб Гәрәйнең тоткарлануы да нәкъ шул кешеләр аркасында була, корал бирү түгел, солтан Сөләйман Казан ханы Сәхиб Гәрәйне хәтта каласына да кайтарып җибәрми – Истанбулда тоткарлый. Әнә шулай итеп Төркия солтаны Сөләйман Кануни Кырым, Идел-Урал, Себер, ары таба Көнчыгыш тарафындагы төрки телле кардәш халыкларын ил-дәүләтчелектән мәхрүм итә. Ә бит аның бер сүзе Мәскәү кенәгинәсе Елена Глинскаяны уй-ниятләреннән кире кайтарачак иде.

Елена Глинская тәхеттә утыру чорында гаять дәрәҗәдә зур уңышларга иреште – Швеция короле белән солых, Төркия солтаны белән килешү аның тәгаен кулын чиште. Ул ныклап Казанга яу йөрергә җыена башлады. Башта ул ышанычлы кенәзләре аркасында күп кенә дошманнарыннан котылды. Бу эштә аңа Иван Телепнёв һәм Василий Шуйский ныклы терәк булдылар. Ләкин сөрелгән, үтерелгән дошманнары арасында агасы Михаил да бар иде. Ул аны беркайчан да күңеленнән алып ташлый алмады. Әмма кылынасы кылынган иде инде. Явызлык ягыннан ул каенатасы Иван III  дән һәм ире Василийдан бер дә калышмады, хәтта арттырыбрак җибәргән чаклары да булды, әйтик, шул ук агасы Михаилны төрмәгә озатуы һәм аның анда үлүе… Бөек кенәгинәнең явызлыгын күреп-күзәтеп торган митрополит Даниил да, ниһаять, үз сүзен әйтте: «Бөек кенәгинә, сезгә дә, чиркәүгә килеп, кылган гөнаһларыгызны ярлыкарга вакыттыр», – диде. Кисәткәндәй итеп әйтте, каршы әйтергә дә сүз калдырмады.

Олан кенәзне санга сугучы юк иде әле, ләкин ул анасының һәр адымын күзәтеп бара, кылган явызлыкларын да күрә иде. Әмма бала гына булса да, ул да инде боярлар киңәшмәсендә утыра, кайчак хәтта сүзгә кысылып, үз фикерен дә әйткәли иде. Мәгәр бөтен булган эшне ышанычлы Иван Телепнёв алып бара иде. Әйтик, Василий Шуйский кенәз Дума башында утырса, Иван Телепнёв килгән илчеләрне кабул итте, кыскасы, хакимиятне үз кулында тотты. Кай тарафлардан гына илчеләр, кәттә сәүдәгәрләр килсәләр дә, иң әүвәл аны күрерләр, аның үгет-нәсыйхәтен тыңларлар, күпмедер акчаны аның кулына салырлар иде. Боярлар думасында актив катнашучы Михаил Глинскийдан котылгач, дошманы Иван Бельский Мәскәүдән сөрелгәч, моның өстенә атаклы кенәз Фёдор Воронцовны җәзалап үтергәч, ошбу ике куштан кенәз тәхет тирәсеннән дә китми башладылар. Вәләкин ошбу ике кенәз дә бер кешедән— митрополит Даниилдан куркалар иде. Гөнаһлары бар – хактыр, әмма нигә чиркәүгә кереп кылган гөнаһларыннан котылу өчен үкенү гыйбарәсе уздырмыйлар. Мәгәр митрополит Даниил да аларга ташланырга шүрли төшә. Чөнки Василий Шуйский мәрхүм адашының сеңлесенә өйләнде, ә Иван Телепа исә кенәгинә итәге тирәсендә әвәрә килә. Боларга каршы төшү, халык алдында явызларны фаш итү үзе үк яман эшләрнең берседер. Хак Тәгаләдер, ошбу нәсел Иван III тарафыннан Владимирдан Новгородка куыла. Иллә аннан соң бик күп сулар акты ич инде, мәгәр Шуйскийлар нәселе боярлар арасында иң куштан нәсел булып кала бирә, вакыт дигән нәрсә аларга гүя кагылмый. Әмма рухи ата лабаса ул, бәйләнер җаен табар, аның кулында иң куәтле корал – дин. Дингә каршы мылтык күтәреп чыгып булмый, диннең коралы – рух, ә рухны корал белән генә җиңеп булмый.

Ни генә булмасын, 1537 елларда дәүләт башында әнә шул өч исем йөрер, дүртенчесе исә кануни тәхет иясе – Иван олан яңа җиде яшен тутырып килә, әмма һәммәсен дә күңеленә сеңдерә, бигрәк тә явызлыкны.

Ә Василий III мәрхүм булганнан соң тол калган гүзәл хатын, соңгарак калып булса да, ихласи бәхетен таба һәм кем йөзендә – кенәз Иван Телепнёв йөзендә. Ул инде Иван Телепнёвны яратуын беркемнән дә яшерми башлый, хәтта митрополит Даниилдан да. Шул ук вакытта бөек кенәгинә Елена белә иде: көннәрдән бер көнне рухи атакай аны дәшеп алыр, алыр да барчасын да сөйләргә кушар. Яратмый иде Елена рухи атакайны, нечкә хатын-кыз тавышлы, карсак буйлы, зур корсаклы. Ләкин яратмаганы өчен фаҗигагә таруын ул белми иде әле, чөнки митрополиттагы мәкер аларның берсендә дә юк иде. Мәгәр митрополит тарафыннан бөек кенәгинәгә карата чыгарылган хыянәти фаҗига юлга чыккан иде инде. Митрополит ачыктан-ачык көрәшкә кереште. Иң әүвәл ул Дума боярлары каршына керде. Ул катгый рәвештә кенәз Иван Бельскийны сөргеннән кайтарырга кушты. «Каты бәгырьле», «шәфкатьсез» кушаматын алган митрополит Даниил Дума боярларын тәмам аптырашта калдырды. Өстәл башында утыручы олан кенәзнең аскы ирене калтырана башлады, шул тамаша һәр сүзен өзеп-кисеп нотык тотты митрополит, олан кенәз еларга җитеште. Елена Глинская, бөек кенәгинә, митрополитны тынычландырырга ашыкты. «Мин каршы түгел, – диде ул инәлүле рәвештә.– Каршы түгел, владыка, бөек кенәз дә риза». Сабый бала, ни кылырга белми анасы теләге белән ризалыгын белдереп, баш какты. Митрополит олан кенәзгә карап елмайды, шуның белән баланы тынычландырды бугай, олан кенәзнең иреннәре калтырамый башлады. Ләкин изге атакай моның белән генә канәгатьләнмәде, дәвам итте: «Кенәз Василий Шуйский зур гөнаһ кылды, кенәгинә. Ошбу кенәз ышанычлы дьяк Фёдор Мишуринның башын кистерә. Бу башбаштаклык бетерелсен иде, кенәгинә, олан кенәз, сиңа да әйтүем», – дип кисәткәндәй итте митрополит Даниил. Елена Глинскаяга янә баш иеп килешергә генә калды. Олан кенәз боларның барысын да күреп вә күзәтеп торды. Анасы бөек кенәгинәне дә кимсетерлек көч-куәт бар икән бу митрополитта. Һәм шул сәгатьтән ул рухи атакайлардан курка башлады.

Аннары Елена Глинская да ачуын эчкә җыйды. Бит ир-канаты Василий III исән чакта аның митрополитны рәтләп күргәне дә булмады, хәтерендә: митрополит олуг кенәзнең һәр сүзенә «әйе, э-э» дип торыр иде, ә монда гелән аяк терәп сөйләшә, ә бит алар тәхет башындагы кешеләр… Ир-канаты мәрхүм Василий III  дән барчасы да куркып, дер селкенеп торырлар иде. Хәзер барысы да кыюланганнар, курыкмыйлар, боярларына кадәр иякләрен чөеп утыралар. Мәрхүм ире турында да авыз чайкаучылар бар икән, Еленага җиткерделәр. Имеш, кенәз Василий III үтә яман вә явыз булган. Күп очракта бөтенләй гөнаһсыз кешеләрнең дә башларын кистергән, аюлардан талаткан, котыпка сөргән, төрмәләрдә череткән. Әйтик, Шаһгали ханның өч йөздән артык татарын митрополит Даниил үз кулы белән җәзалап үтерә, бала-чагаларына кадәр бәкеләргә аталар, кар өстенә чыгарып ташлыйлар. Нәкъ менә шул бичараларның каргышлары төшкәндер әле ир-канатына. Чөнки үз гөнаһларының артык күп булуын белеп җан тәслим кылганда, кинәттән монах булып үләсе килде. Мәрхүмнең васыятен үтәргә тырышып, кенәзнең җан биргәч чәчен кырдылар, киемнәрен алыштырдылар. Әйләндерә-тулгандыра монах киемнәрен киендергәнне Елена үзе карап торды. Кызганды да ул ир-канатын, аның өчен кимсенде дә. Ә бит ул кенәз иде, олуг кенәз, аның бер сүзеннән өннәре китеп торыр иде, ә аның сасы хөҗрәләрдә тозлы балык ашап, су эчеп яткан монахлар сафында якты дөньядан китәсе килде. Әмма моның белән кылган гөнаһларыннан котыла алдымы икән, бичара. Беренче хатыны Соломонияне рәнҗетүе, тәгаен мыскыл итүе, туганын төрмәдә черетүе, кылган барлык явызлыклары өчен Ходай каршына монах рәвешендә барып кына котыла алыр микән? Котыла алмас. Халык «Дөньялыкта кылган гөнаһ адәм баласын теге дөньяда да куа йөрер» ди ич. Хәер, кенәзләрнең кайсысы гына хәерле үлем белән ошбу дөньядан китте микән?! Василий II  не үз туганнары ук сукырайталар. Ир-канаты Василий III дә Аллаһы Тәгаләдән каһәрне йөкләп җыя – үз энесе Дмитрий кенәзне гаиләсе белән үлемгә дучар итә. Ир-канаты Василий III турында әле булса: «Рәсәйдә бүтән андый явыз кенәз булмас та, тумас та, туса да, шул тамаша явызлык кылмас», – дип сөйлиләр. Әйе, халык һәрчак, күпертебрәк булса да, Хак Тәгалә сөйләр. Бит шул ук ир-канаты Василий III агасы Михаил Глинскийны бары тик Рәсәйдән китәргә теләгән өчен генә унике ел зинданда утырта. Василий III нең атасы Иван III дә баһадир воеводасын кулга алып, бер гөнаһсызга җәзалый. Ә воеводаның улы Даниил аның сеңлесенә өйләнә, димәк, кияве була. Василий III ошбу воеводаны да кулга алдырта һәм аның башын да төрмәдә черетә – воевода төрмәдә үлә. Елена Глинская кайчак уйлана-уйлана да тәмам куркуга кала. Аны һәм аның угланы Иванны нинди язмыш көтә? Күрә ич, олан кенәз һәрнәрсәне күңеленә сеңдерә бара, балигъ булып тәхеткә утыргач, ул да шул ук явызлыкларны кылса?..

Елена Глинская угланына, боярларга күз төшереп чыкты. Бала кам таягы белән уйный, боярлар да тынычланганнар, чышын-пышын гына үзара сөйләшәләр. Ул сөйгәне Иван Телепнёвның карашын эзли, таба һәм аңа үз итеп елмая, теге исә, кояш астында эрегән сары майдай, бөтен йөзе белән балкый.

Дума үтеп ике көн узмады, митрополит Даниил кенәгинә Елена Глинскаяны үзенә дәште. Ике дьяк килгән, берсе түргә үк узды, чакыру кәгазен бирде, икенчесе, сакчы кебек, ишекъярында калды. Ә бит митрополит кенәзләргә караганда мең тапкыр явызрак кеше. Шул митрополит Даниил бит инде китап бизәүче вә күчерүче Йосыф Санинны бары тик күп сөйләгәне, дьякларга каршы әйткәне өчен генә төрмәгә яптыра һәм айлар буена беркемне дә янына керттерми. Тәхеткә килгәч, Елена аны чыгарырга әмер бирде, чөнки аңа бу үтенеч белән табиб Феофил килгән иде. Феофил аңа Европа илләрендә барган гыйбрәтле хәлләр турында сөйләде һәм Еленага моңа кадәр бер генә урыс кулына да кермәгән китаплар бүләк итте. Немец мөгаллимендә тәрбияләнгән Елена ике-өч телдә сөйләшә вә укый белә иде. Ошбу китапларны укып чыккач, аның гүя күзләре ачыла төште. Тирә-юнендәге мохиткә бөтенләй башка күзлектән карый башлады. Китаплардан бик күп гыйбрәтле нәрсәләр тапты ул. Кайчандыр Франция королен яклап чыккан каһарман хатын Жанна д'Арк атлы изге җан иясен чиркәү әһелләре утта яндыралар. Ни өчен? Үз халкын, үз королен яклаган һәм халкына азатлык китергән өченме? Әйе, аклавы кыен иде чиркәү әһелләрен. Шуның өчен Елена митрополит каршына барырга дигән уйга килде. Юк, ул митрополиттан тәүгечә курыкмый иде инде, әмма уллары өчен курыкты, бигрәк тә тәхеткә менәсе Ваня өчен.

Митрополит Даниил каршына барырга теләве хакында Елена сөйгәне Иван Телепага да әйтмәде. Яшь һәм кайнар канлы кеше митрополиттан шикләнеп, әллә ниләр эшләп ташлавы бар иде. Һәм бу турыда якыннарына да, улларына да белдермәде. Балаларга тимәсләр, уллары ышанычлы кеше кулында – Шуйскийларда. Ә Василий Шуйскийда улларының апалары – Анастасия. Ул хатын улларын рәнҗетергә бирмәс, саклар, карар, җавабын да табар. Бөек кенәгинә үзе белән җансакчыларын алырга иткән иде, соңгы мәлдә моңардан да баш тартты, бары тик һәрчак янында булган бер дьякны гына алды.

Тышта көзге яңгыр сибәли. Болдырдан төшүгә, Елена кафтанына төренә төште һәм ишекъяры килеп туктаган арбага утырды. Пар ат җиккән арба чиркәүләр башы митрополит Даниил өенә таба кузгалды. Күчәрбаш атларны шундый иттереп куалап алып китте ки, арба әле уңга, әле сулга салулап киткәләде. Бу хәл дьякка ошамады, ул ат тотучыга: «Әкренрәк бар, тинтәк!»– дип орышып алды. Ул арада атлар митрополит ишегалдына килеп керде, аларны берәү дә каршы алмады. Озата килгән дьяк сукрана-сукрана арбадан төште, кенәгинәгә ярдәм итте. Һәм: «Авырып ятамы әллә, картлач, уты күренми», – дигән булды.

Алай да, кенәгинә болдырга күтәрелүгә, ишекне ачтылар, кенәгинә алгы якка үтте, кемдер иңеннән өс киемнәрен алды.

– Рәхим итегез, узыгыз, бөек кенәгинә, владыка сезне көтә,– диде каратут йөзле, татарга охшаган дьяк.

Елена түр якка узды, күтәрелеп карады. Үзеннән ике тапкыр биек итеп ясалган икона янында шешенке йөзле, карсак буйлы, килешсез юантык гәүдәле, кыска торыклы митрополит басып тора. Кыяфәте эретерәк, ияген чөя төшкән, иреннәрендә сәер елмаю, бераз гына киная. Елена аңа таба өч-дүрт адым ясады да, күлмәк итәгенә тотынып, чүккәндәй итте, митрополит аңа сизелер-сизелмәс кенә ияк какты һәм кенәгинәгә урын күрсәтте. Елена бу кешене беренче тапкыр күргәндә дә ошатмаган иде, беренче тәэсир ихласи диләр, хак икән, хәзер чак кына йөзен ошбу кешедән читкә чөерми түзде – җирәнү кебек хис кичерүе хак иде, ләкин сер бирмәскә тырышты, ирексез елмайгандай итте, теләмәсә дә, баш иде. Хак, Елена Глинская митрополит бәйләнерлек гөнаһ кылмады кебек. Бөек кенәгинә булуга карамастан, даими рәвештә чиркәүгә йөри, монастырьларга бара, кулыннан килгән кадәр ярдәм итә, һәр җирдә башкалар белән бергә гыйбадәт кыла, Ходайдан мәрхәмәт сорый.

– Атакай, – диде Елена, ниндидер үзе дә аңлап бетермәгән уңайсызлану тоеп. – Атакай, миңа хатын-кыз буларак ил белән идарә итү кыен, әмма мин кулымнан килгәннең барысын да эшләдем шикелле. Аннары, озаклап килмәвем өчен гафу итегез, күптән күзгә-күз сөйләшәсем килгән иде югыйсә. Бәлкем, мин кайчак ялгышамдыр, күп нәрсәне күреп бетермимдер. Аннары кылган гөнаһларым да бардыр, кичерә күр, атакай.

Елена шулай диюгә, митрополит Даниил ишекъяры торучы дьякка кит дип ишарә ясады.

– Гөнаһсыз кеше булмый, государыням. Миңа килгәләп, күңелең бушатып, кылган гөнаһларың җуйдырып китсәң, бер урынына ике гомер яшәрсең, күңелең пакьләнеп, йөрәгең бушап калыр. Сиңа, государыня, әйтер сүзем бар. Яшермим, сиңа ачуым чыккан чакларым булгалады, булмады түгел. Ә менә оста Кече Пётр Фрәзинне канатыгыз астына алуыгыз белән килешә алмыйм. Ошбу кеше еретик, православный христианнарның данын сатып йөри икән бит! Күр бер-бер чара, государыня, күр! Җиткереп торалар: безнең халык еретикны колакларын тырпайтып тыңлап тора икән, аннары көлә-көлә шуның сүзләрен сөйләп йөри икән. Хәтта агулы теле минем шәхесемне дә читләтеп үтмәгән. Имеш, миңа бер хатын килгән дә ят ир белән гөнаһ кылуын кичерүне үтенгән икән. Мин аңардан сораганмын, имеш, «Ят ир белән йокладыңмы?» дип. Ә ул миңа әйткән, имеш, «Атакай, ят ир белән йоклап буламы, бирәме ул сиңа йокларга» дип.

Елена авызын җиңе белән каплап тыенкы гына кеткелдәп көлеп алды, әмма аның бу кыланышын атакай ошатмады, тамак кырды.

– Атакай, – диде Елена, җитдиләнеп. – Искәрсәгез иде, оста Пётр Фрәзин безгә таш калалар торгыза, Кремль диварын яндырылган кирпечтән күтәрде һәм күтәрә. Димәк, урыс халкына игелек кыла. Миңа калса, аның исемен мәңгеләштерү кирәктер. Ә мәзәк сөйләвенә бер дә исегез китмәсен, тел сөяксез, кеше ни сөйләмәс, ә менә авыз ачып тыңлаучыларны берәм-берәм тотарга да төрмәгә ябарга кирәк, тыңламасыннар юк-бар сүзне. Мин бу хакта Василий Шуйскийга әйтермен, ул барысын да җиренә җиткереп башкарыр.

– Син аны, государыня, Иван Телепага йөклә, ул аның җаен белә.

Митрополит Даниил дык итеп кам таягын идәнгә куйды.

– Аның үз эше үзенә бик җиткән, атакай.

– Шуйскийлар узынды, государыня, Оболенскийлар да. Олан кенәзне утыртып, урамнарда кешеләр таптатып йөриләр икән. Ул гынамы, эт-песиләрне укка алалар, кеше капкадан башын тыгып карый алмый башлады. Белмим, кем булыр ул бала Василий Шуйский тәрбиясендә, государыня, син борчыласыңдырмы, мин борчылам. Бозып куюлары бар баланы. Олан кенәзнең кыланышы миңа ошамый, государыня, ошамый.

Елена митрополитка җавап кайтармады, әмма теләсә, җавабын да табар иде, кыюлыгы җитәрлек, ләкин дәшми калуны кулайрак күрде. Бәхәссез, дәүләт башына килгәч, Елена үзе дә ялгышлар җибәргәләде, булмады түгел, булды, мәгәр баш алып китәрдәй яманлыклар да кылмады кебек. Аннары аның угланы Ваняны тәрбияләгән Шуйскийларга бер дә сүз ишеттерәсе килми иде. Аллага шөкер кылырлык, баш баласының акылы камил, бер тапкыр да, ичмасам, анасы сүзенә аркылы төшмәде, барысын да ул дигәнчә эшли. Шулай булгач, нигә лаф орырга. Киресенчә, энесе Юрий Глинский: «Менә ичмасам кенәз үсә!» – дип кинәнә. Елена хәтта аңа да бер сүз дә әйтмәде, баш угылыннан канәгать иде ул. Чынлап та, нигә әле олан кенәз күргән бер кешегә баш иеп, бил бөгеп йөрергә тиеш ди. Алай иткәндә углан бала олуг кенәз була алыр микән?! Юк, була алмас, һич булмас димә, туганнары ук өстенә басып китәрләр, аяк астына салып таптарлар. Глинская белә, дәүләт эше, сәяси тормыш вә тереклек гаять дәрәҗәдә катмарлы нәрсә, һәр искән җилгә йөзең куеп, һәр күрсәткән дингә кыйбла иман итеп ошбу дөньяда олуг кенәз булып утыра алмас, гәрчә тәхетне атасы кулыннан алган булса да. Ошбу картаеп бетмәс борын гүргә керергә җыенган, иманны бары тик бер Ходайда гына күргән митрополиткамы моны аңларга, бу кеше тәмам сорыкортка әверелгән, аңа бары тик дәрәҗә кирәк. Тик бит ул дәрәҗәне мин дә яратам, митрополит Даниил. Эчем сизә: син бу урында озак кала алмассың. Бүген боярлар ярдәме белән Бельскийларны кайтардың, иртәгә синең башыңа җитәрләр. Сәяси тормыш шундый ул, бүген – мин, иртәгә – син, берсекөнгә – тагын әллә кем, барысы да Хода кулында.

– Мин балам белән бу хакта сөйләшеп карармын, атакай, Василий агасына да әйтермен. Узындырмасын баланы, башы яшь әле, сез хаклы.

– Сөйләш, сөйләш, государыня. Ары таба соң булып куюы бар.

– Мине бүген олан кенәз түгел, ул, Аллага шөкер итәм, акылы белән үсә, мине бүген Казан хәлләре борчый, атакай. Ишеткәнсездер, бәлкем, Җангали хан Казанда юк инде. Фетнә вакытында һәлак булгандыр, күрәсең.

Казан һәм Җангали хан турында сүз кузгаткач, митрополит урыныннан купты, ишекле-түрле йөренеп килде, аннары Елена каршына туктады да:

– Җангали ханны Мәскәүгә алып кайтып башын чабу кемгә кирәк булды, государыня? Кем моны кылды? Белмисезме, белеп тә әйтергә теләмисезме? Ә мин барыбер беләм – кенәз Иван Телепа эше бу, бары тик ул гына булдыра ала моны. Җангали хан безнең тарафдар иде, аркадаш татарларны үз тирәсенә җыйды, мәрхүм ирегез, урыны оҗмахта булгыры, аны үзе Казан тәхетенә утырткан иде. Минем бүген дә Казанда ышанычлы кешем бар, хансарайда утыра, шул хәбәр итте. Җангали ханга юкка кул салдыргансыз, государыня.

Елена Глинская сизде, митрополитның авырткан чуанына басты, ул тиз генә сүзне икенчегә борды.

– Миңа, атакай, Казаннан атаклы морзалар килде. Алар Казан тәхетенә Шаһгали ханны сорыйлар. Мин шул хакта сезгә киңәшкә килдем. Ни кылыйм? Сез ни дисәгез, шул булыр. Сезнең сүзегездән чыкмам…

– Шаһгали ханны сөргән җирдән кайтаргансыз да икән ич инде, бу хакта сорап тору нигә кирәк булды? Итәк астыннан ут йөртү бит бу, государыня. Турысын әйтим, государыня, мин ул басурманны яратмыйм. Кыяфәте өчен генә түгел, беләм, игелексез кеше, аннан барысын да көтәргә була.

– Шаһгали ханны яратырга хатын-кыз түгел лә ул, атакай. Миңа исә ул хан буларак кирәк. Бүген Казан халкын ул тотса тота алыр. Аннары, кырымлылар биләде хәзер Казанны, кан кардәш халык, диннәре, гореф-гадәтләре, телләре вә иманнары бер. Бу ике халык бер кавышып, укмашып вә оешып җитсә, каршы торыйм димә, чөнки ул халык госманлылар белән кан кардәш. Ә Сөләйман Кануни белән без килешүдә.

– Җангали хан зыялы иде, Шаһгали хан тупас һәм оятсыз кешедер.

– Җангали хан юк инде, атакай, һәлак булган.

– Килешми, килешми, государыня. Җангали ханны Иван Телепа өендә үтерәләр. Кабат әйтәм, бу башбаштаклыгы өчен Телепа үкенепләр куяр әле. Кирмән-кала татарлары аңа моны гафу итмәсләр.

– Иван Телепнёв кенәзгә, атакай, мин үземә ышанган кебек ышанам. Ул хата кылмады, ул гөнаһсыз.

– Хәерле булсын, государыня. Якламагыз кенәзне. Миңа барысы да билгеле. Әйтер сүзем шулдыр: ары таба миннән бернәрсәгезне дә яшермәсәгез иде. Хәзер безгә Сафа Гәрәй хан белән араны җайларга кирәк. Хансарайда минем ышанычлы кешем бар. Аллага шөкер, исән-имин торып ята. Минем аңа рәхмәтем зурдыр. Хәзерге көндә ул Сафа Гәрәй сараенда тылмач вә мөгаллим хөкемендә яши, иншалла, ары таба да яшәр.

– Атакай, Җангали ханның гәүдәсен мин Казанга озаттырдым.

Митрополит янә йөреп килде һәм, Еленаның күзләренә туры карап:

– Менә монысы өчен мең рәхмәт, государыня. Юкса безнең Кирмән-кала татарларын кулдан ычкындыруыбыз бар иде. Алар казанлыларга барып кушылган хәлдә безгә бик тә авырга килер иде. Көй белән керткәнне чөй белән кагып чыгармыйлар, государыня. Җангали ханны бире алып кайтып башын чапканны ишетсәләр дә, мәете Казанда табылгач, моңа берәү дә игътибар итмәс. Казан безнең йорт булып калсын дисәгез, тиз арада яу йөрү хәерле булыр, государыня. Яу башында Иван Телепа булсын, Шуйскийны да калдырмагыз. Ир-ат данны орыш кырында яулый, ятакта түгел.

Усал иде митрополит Даниил, астыртын усал, әмма Елена Глинская аның сүзләрен гүя колагы яныннан уздырды. Хак, ул Иван Телепнёв кенәзне ярата. Шуннан ни, ни гаебе бар аның, сөелергә вә сөяргә хакы юкмы?! Бар, бар!

– Безнең бит әле Польша белән араны өзгән юк, атакай.

– Безнең кан дошманыбыз христианнардан торган Польша түгел, Казан басурманнары, государыня!

– Кирмән-кала татарлары да мөселманнар ич, атакай.

– Кирмән-кала татарлары тора-бара тәре тагарлар, ә менә казанлылар такмас.

– Мин бу хакта боярлар белән киңәшләшеп карармын, атакай.

– Киңәшләшеп кара, киңәшләшеп кара, государыня. Тик онытмасагыз иде: безнең кан дошманыбыз – казанлылар. Казан дәүләте – Мәскәү бугазына кадалган сөяк ул, государыня.

– Мин сезне аңладым, китим инде, атакай.

Митрополит Даниил бөек кенәгинәгә үбәргә йон баскан кул аркасын сузды, атакай кулыннан сарымсак исе килсә дә, Елена кулга иреннәре белән кагылгандай итте, ә үзенең исә күңеле болганып киткәндәй булды. Ул тиз генә борылды да ишеккә юнәлде.

Баскычта аны сарайдан килгән дьяк каршы алды, кенәгинәнең иңенә җилән-кафтанын салды һәм, кулыннан тотып, җитәкләп диярлек, текә баскычтан алып төште.

«Ә бит ул хаклы, – дип уйлады Елена Глинская, арбага утыргач. – Ә бит ул хаклы. Казаннан гаскәр килмәү аркасында без Псковны югалттык. Казанлылар килгән хәлдә полякларны Краковка кадәр куган булыр идек».

Кенәгинәнең ни турында уйлавын белгән кебек, кырында утырган дьяк Ваарлам:

– Күп кешенең башына җитте инде бу митрополит, государыня, сезне дә куркыткандыр әле. Озак чыкмый торгач, гелән курка калган идем. Казанны кулыгыздан ычкындырдыгыз дип гаепләдеме?.. – диде.

– Гаепләп үк бетермәде дә, зарланды. Аннары акыл сатты. Ә акыл дигән нәрсә барча кешегә дә соңарыбрак килә икән шул, Ваарлам.

– Шулайдыр, шулайдыр, государыням. Тик бер нәрсә турында онытмасак иде: барыбызга да Аллаһы Тәгалә каршына барасы, хәтта митрополитка да. Чөнки адәм баласы ошбу дөньяга бары тик кунакка гына киләдер.

Елена Глинскаяның җитди мәсьәләләр турында сөйләшәсе килми иде, ул:

– Ә без синең белән изге атакайдан кунактан кайтып киләбез, Ваарлам. Ходай ялчысының үзендә кунакта булдык. Тик сыйлаганы гына тамактан үтми йөдәтте.

Дьяк исә күчәрбашка:

– Һәй, син, кибәкбаш, җилләтебрәк алып кайт әле! – дип кычкырды.

Кушаяклап чапкан атлардан урамдагы кешеләр куркынып диварларга сыенып калдылар. Өлгерми калганнары ат астында каласы иде. Беркөнне угланы Ваня үзе күчәрбаш урынына утыра һәм ике кешене таптата, әмма бу хакта кайтып әйткәч, Елена бары тик елмайды гына. Һәм: «Калганнарга сабак булыр, йөрмәсләр юл уртасыннан», – диде.

18

Елена еш кына ир-канаты мәрхүм кенәз Василийны исенә төшерә. Әле булса хәтерендә: аның артыннан ике яучы – бояр хатыннары, кенәз Василийның энесе Андрей килделәр. Алдан биючеләр кузгалды, алар артыннан бояр угланнары, бояр угланнары артыннан рухани. Изге атакай кулында зур тәре. Урта палатага җитәрәк, Елена булачак кияве кенәз Василийны күрде. Ул олы иде инде. Мәгәр Василий кенәз аңа ниндидер күктән төшкән бер зат булып күренде. Василий кам таягына таянган, өстендә алтын-көмеш белән тукылган озын сырма, башында, Казанны яулагач, атасы алып кайткан кеш тиресе белән каелган алтын таҗ. Кенәз Василий бераз бөкрәебрәк басып тора. Елена аңа җитәрәк, кенәз башыннан таҗын салды, баш иде. Кенәзнең уң кулында Боярлар думасы башы Дмитрий Бельский. Ул чак кына түбәндәрәк, ә кенәз исә кызыл бәрхет белән тышланган күтәрмәдә, шуңамы озын гәүдәсе тагын да озынрак күренә. Кенәз тирәли баскан кырыклап кешене әллә күрде, әллә күрмәде Елена, рәтләп хәтерләми, ә менә кияү кенәзнең инде яшь булмавын, күз тирәләрендәге тирән җыерчыкларны, маңгаендагы кантарлы сырларны ап-ачык күрде. Ул башта ошбу заттан курка калды, ләкин кенәзнең елмаюга җәелгән иреннәрен күреп тынычлана төште, үзе дә елмайгандай итте, әмма елмаю килеп чыкмады бугай. Елена кенәз янәшәсенә басты, дөресрәге, бастырдылар, меңбашның хатыны (соңыннан аңа шулай дип әйттеләр) аларның икесенең дә чәчләрен тарады, аннары рухани никах укырга кереште. Ахыр көмеш табакка салып балдаклар китерделәр, табактагы ике шәмне кабыздылар. Ниһаять, аларны утырттылар. Чәчләрен тараган хатын алар өстенә колмак сипте, кияү белән кәләшнең өс-башлары колмак белән тулды. Кеш тиресеннән ясалган җилпәзә белән җилпеп тордылар, кенәзнең туганнары исә җыелган халыкның аяк астына көмеш тәңкәләр сипте. Ул да түгел зур таба белән ризык-нигъмәтләр китерделәр, кунакларны да буш итмәделәр, һәммәсе дә кияү белән кәләш ризыгыннан авыз итте. Шулай бераз шаулашып, тапкыр сүзләр әйтешеп утыргач, кияү белән кәләш Успен чиркәвенә юнәлделәр. Алдан шәмдәлләр тоткан егетләр, сөлге өстенә куелган күмәчләр белән кызлар атлады. Успен чиркәвендә Василийга митрополит бер бокал шәраб салып бирде, Еленага да сузды. Олуг кенәз шәрабны тын алмый эчеп бетерде дә бокалны аяк астына ташлады. Чәлпәрәмә килгән пыяла ватыкларын таптарга кереште. Пыяла ватыкларын шундук себереп, җыеп алдылар һәм Мәскәү елгасына илтеп ташладылар. Шуннан соң кияү белән кәләш түшәмне терәп торган юан таш багана янына утырдылар, митрополит, боярлар, җырчы дьяклар яшьләрне котладылар. Җырчы дьяклар карт кияү белән яшь кәләшкә озын гомер теләделәр (анысы кабул булмады, кияү вафат), тигез тормыш итүләренә мәдхия җырладылар. Успен чиркәвеннән кайткач, бөек кенәз каладагы монастырьларга, чиркәүләргә кереп йөрде, шуннан соң гына табынга кайттылар. Өйләнешкәннәр алдына, табакка салып, пешкән тавык куйдылар. Кияү кеше аның ядәчен алды һәм бояр хатынына бирде, ә теге исә кияү белән кәләш ятасы урынга илтеп яшерде.

Ашап-эчеп йокы бүлмәсенә үткәч, әнә шул меңбашның хатыны бер тунны уңай ягы, икенче тунны тискәре ягы белән киеп килеп керде һәм кияү белән кәләшне янә колмак белән коендырды, ә берничә бай хатыны яшьләрне тавык ите белән сыйларга тотындылар. Ятак киң, иләмсез зур, ятакка утыз тугыз арыш көлтәсе җәелгән, киҗүнең баш очында тәпән белән бодай, тәпән өстендә шәмнәр һәм күпереп торган бодай күмәче. Өйләнешкәннәрнең тәрәзә янында төнозын шәрә биленә кылыч таккан җайдак чапты, ат чабып узган саен, Елена дерт итеп китәр, бөтен тәне дерелди башлар иде. Ул Василийда ирлек сыйфаты күрмәде, гомумән, һични аңламый калды, гүя барысы да төштә генә булган иде. Бары тик мунчага баргач кына, анда да Василийны ләүкәдә күргәч кенә, эшнең асылына төшенде. Ул Мәскәү дәүләтенең олуг кенәзе Василийда кияүдә. Василий аны төне буена әвәләде, үпте, яратты, назлады. Калганын рәтләп хәтерләми Елена. Бермәл авыртуны тойды бугай, соңыннан барысы да узды тагын. Мунчадан кайткач, аларны ботка белән сыйладылар.

Яшь хатынга өйләнү килеште Василийга. Ул үзен бик тә ыспай тотты, чәчләренә ислемай сөртте, тәненнән дә хуш исләр килеп торды. Ләкин Елена боларның берсен дә күрмәде дә, татымады да. Ул үзеннән барысының да ни теләүләрен белә, ләкин моның асылына гына төшенеп бетә алмый иде. Якынлык кылдылар, Ходай аңа теләгәнен вә язганын бирер, нигә бу уен дип үртәлде, әмма берәүсенә дә сиздермәде, акрын-акрын ул үзе дә шул уенга кереп бара иде. Шул атнада ук кенәз Василий сеңлесе Евдокияне Ибраһим хан угланы Ходайколга бирде. Татар киявен, кар төшкәч, Мәскәү елгасына төшереп чукындырдылар, һәм митрополит аңа «Пётр» аты бирде. Алардан туган кызны унбиш яше тулар-тулмас кенәз Мстиславка кияүгә бирделәр. Ир-канаты Василий, гадәттә, көч-гайрәтне сугышчылар саны белән тиңләштерер иде. Олуг кенәзнең үзен һәрчак йөздә илле мең сугышчы карады вә саклады. Аларның күбесе куштан бояр уллары иде. Елена исә бу тәртипне үзгәртергә булды. Иң әүвәл, авылча киенеп, иярсез атка атланып, хезмәткә килгән егетләрне куып кайтарып җибәрде, ә инде хезмәттән баш тарткан боярларның өйләрен генә түгел, биләмәләрен дә башкаларга бирдерде. Бөек кенәгинәнең бу фәрманы боярларны куркуга салды. Алар хезмәткә юнәлгән улларына иярле ат кына түгел, корал да биреп вә әмәлләп җибәрә башладылар. Аның каравы Елена сугышчыларны сайлап кына алды, ачык авызларны, кулыннан эш килмәгән угланнарны борып кайтарып җибәрде. Дөрес, ул моны сөйгәне Иван Телепнёв аша эшләде, ләкин ул аның фәрманын үти иде. Аннары Швеция короле белән солых төзү зур гаскәрнең хаҗәтен бермә-бер җуярга мөмкинлек бирде. Шул ук вакытта Казан дәүләте Еленаның эчен пошыра иде. Ир-канаты Василий III атасы Казаннан алып кайткан сорнайларны гаскәриләргә керттергән иде. Музыка коралы буларак, гаскәр өчен сорнай уңайсыз һәм килешсез. Елена гаскәрдән аларны алдыртты, кыска торбаларны гына калдыртты. Иң мөһиме, Кремль тирәсендәге хәрбиләр яшәгән биналарны кала читенә күчерттерде. Олуг кенәз үзен саклый иде, кенәгинә исә халыкны сакларга йөкләде, дип сөйли башладылар шул хәлдән соң. Ә менә җансакчылары яшәгән алачыкны калдыртты, кагылдырмады. Калачыкны халык Нали дип йөри иде, ягъни күпме телисең, шулхәтле эчәргә, сыйланырга була. Олуг кенәзнең тынычлыгын нәкъ шул кешеләр саклый иде. Калачыкта мәрхүм Василийның ике туганы яши: Юрий һәм Андрей. Үзсүзлеләр, башбаштаклар, аксөякләр. Елена күбрәк калачыкта яшәүче җансакчылардан түгел, шул ике кешедән курка иде. Угланы Ваняның авыру икәнен белгән хәлдә бу ике кеше, ике туган, һичшиксез, тәхеткә ташланачаклар һәм Еленаны да алып атачаклар. Еленаны яратып бетермәгән митрополит Даниил да аларга йөз тотса, тәхеттән колак кагуың да бар. Җитмәсә, кенәз Андрей Еленага ризасызлык белдерде. Имеш, абасы Василий аңа өстәмә төстә калалар вәгъдә иткән. Ихтимал, иткәндер дә, әмма Елена аңа калаларны бирмәде генә түгел, булганнарын да алырмын дип янады. Бу мәсьәлә митрополитка җитеп Боярлар думасына ук барып кергәч, Елена мәрхүм иренең туганнарына калалар урынына аннан калган туннарын, иярле аргамакларын, алтын вә көмеш кубокларын бирергә мәҗбүр булды. Кенәз Андрей әлеге әйберләрне алгач та канәгатьсезлек белдерде, ахыр, ачуланып, үз биләмәсенә – Старицага кайтып китте. Ләкин анда да тынычлана алмый, хәзер инде аннан торып Еленага һәм олан кенәзгә үпкәсен белдереп ята, хәтта өстәмә гаскәр оештырып ята дип әйтәләр. Еленаның Андрейга ачуы килде, иллә сабыр итәргә булды. Ахыр түзмәде, туктыйсыңмы бу эшеңнән дип, Андрей биләмәсенә дьяк Путятин белән кенәз Иван Шуйскийны җибәрде. Әмма кенәз Андрей: «Гайбәт бу, минем андый сүз сөйләгәнем булмады», – дип әйтеп җибәрде. Елена моңа ышанып җитмәде, Андрейны Мәскәүгә чакыртты. Бу хакта ул угланы Ваняга да тәфсилләп сөйләде. «Синең дошманнарың, каты бәгырьле боярлар гына түгел, Андрей кебек туганнарың да», – дип әйтте. Сабый барысын да ияк кагып тыңлап торды, дикъкате җитди иде, хәтер кәтүгенә урады. Мәгәр Елена дәшсә дә, Андрей кенәз Мәскәүгә килмәде, имеш, сырхаулап ята. Елена янә аның артыннан кешеләр җибәрде. Хәтта: «Безнең арада бернинди дә дошманлык юк ич!» – дип тынычландырырга тырышты. Шуннан соң гына Андрей, кенәз Елена кешеләренә ияреп, Мәскәүгә килде.

Андрей кенәзне кабул иткәндә, Елена үз янына олан кенәзне дә утыртты. Кенәз Андрей алар белән итагатьле итеп, баш иеп исәнләште, ачыктан-ачык, туганнарча сөйләште. Һәм ана белән бала алдында ант эчте: моннан бөек кенәгинә һәм олан кенәз атына бер генә яманлык та кылмас, үз йортына сарайга каршы боярларны, дьякларны, угланнарны җыймас, алар зарланырга килгәндә дә куып җибәрер, капкасыннан да кертмәс.

Килештеләр. Кочаклашып, туганнарча саубуллаштылар. Әмма күп тә үтми шул тарафтан янә яман хәбәрләр ява башлады. Елена янә үзенең ышанычлы кешесен, бу юлы инде Феофилны, Андрей кенәз биләмәсенә җибәрде. Әйе, чынмы бу хәл? Әмма кенәз Андрей янә авыруга сабышып ята булып чыкты. Инде сәламәтләнгәндер дип, Елена аны Казан хәлләре турында киңәшкә чакыртты, иллә кенәз монда да килмәде. Ул гынамы, бөтен боярларга хат белән коткы тарата. Имеш, бөек кенәз олан гына, дәүләт белән, нигездә, Елена идарә итә, сез кемгә хезмәт итәргә телисез? Ачыклыйк, килегез, мин сезне утарымда көтәм.

Бу хәбәр килеп ирешкәч, Еленага башка чара калмады, Иван Телепнёвка ул Андрей кенәзне, тиз генә эзләп табып, Мәскәүгә алып килергә кушты. Оста дипломат, хәйләкәр кенәз Иван Телепа Андрей кенәзгә килде (һәм берүзе, чөнки ышаныч зуррак), алар бик әйбәтләп, иске хәлләрне искә төшереп төне буена эчтеләр һәм Иван, бар җаваплылыкны үз өстенә алып, Елена минем сөяркәм, ул сиңа һичнинди яманлык кылмаячак дип, бичара кенәзне Мәскәүгә алып килде. Андрей кенәздән коты алынып курыккан Елена сөйгәне Иван Телепнёвка шелтә белдерде, ә Андрей кенәзне зинданга яптырды. Аякларына богау салып, зинданга ташланган кенәз Андрей Телепага ышануына үкенепләр бетә алмады. Бу хәбәрне ишетеп, бер төркем боярлар кенәгинә Еленага үпкә белдерәләр, кенәзнең гаебе юк дип, тегене акларга маташалар. Зарланган боярларны кабул иткәндә, олан кенәз янә анасы янында утыра, янә барысын да хәтер орчыгына урый, барысын да истә калдыра. Ә анасы исә аны тәгаен шаккатыра, Андрей кенәз яклы утызлап боярны кулга алырга әмер бирә һәм кала урамнарыннан чыбыркы суктыра-суктыра уздырырга куша. Бу да аз тоела бөек кенәгинәгә, ул аларны Новгород юлындагы дар агачларына асып куярга һәм сөякләре таралып беткәнче җирләмәскә боера. Аның боерыгын карусыз үтиләр. Андрей кенәз исә, кыйнауга, рәнҗетүгә түзә алмый, зинданда җан тәслим кыла.

Бөек кенәгинә Казан мәсьәләсендә тәмам пошаманга калды, Сафа Гәрәй хан урыс җирләренә яу артыннан яу йөри, Кострома җирләренә кереп, Засекин кенәзнең гаскәрен тар-мар итә, үзен үтерә. Бу хәлне ишеткәч, бөек кенәгинә Шаһгали ханга янә бүләкләр төяп җибәрде һәм казанлыларга каршы чыгарга гаскәр әзерләргә кушты. Әмма Шаһгали хан казанлыларга яу чыгарга ашыкмады, бүләкләрне алган, мәгәр җавабын тәгаенләп бирмәгән. Елена боярларны җыеп киңәште дә Литва белән тиз арада солых төзергә булды. Солыхны бик тиз тоттылар һәм Көнбатыштан гаскәрне кайтарып, санын алдылар да, һәммәсен дә барлап, 1537 елда Казанга таба кузгалдылар. Ул арада Сафа Гәрәй атлы гаскәре белән Муром каласына яу килә, каланы ала алмый, әмма якын-тирәдәге авылларны туздыра, талый, әсирләр җыеп алып китә. Ул арада Кырым ханы Сәхиб Гәрәй: «Казан – минем йорт ул, анда яу барасың икән, мин Мәскәвеңә яу кузгалам», – дип яный.

Елена белән Думага җыелган боярлар болай хәл иттеләр: Казан тарафына киткән гаскәрне кире борырга, моның өстенә Сафа Гәрәй ханга илчеләр җибәрергә һәм солых төзергә…

Бөек кенәгинә Елена Глинская үзе алып барган сәясәттән канәгать түгел иде. Әмма һични кыла да алмады, язмыш аңа һәрчак аяк чалып торды. Думада һәм тәхеттә җиде яшьлек угланы белән утырса да, дәүләтнең сәяси йөге аның өстендә иде. Вакыт-вакыт аның бу хакта кемгәдер зарланасы, үз-үзен кызгандырасы килә иде. Бар иде ул кеше – Иван Телепнёв. Елена ул кешене һәр көн диярлек зарыгып көтеп алды. Иван Телепнёвның аяк тавышларын ишетүгә үк, йөрәге калтырана башлар иде. Озынчарак буйлы, тутсыл йөзле, кара бөдрә чәчле, зәңгәр күзле сөйгәне Иван Телепа килеп керү белән тунын салып ташлар, кайнарланып, Еленаны кулына күтәреп алыр һәм ятагына алып керер иде. Зарланасы итми, бүген дә шулай. Сөешеп, назлашып күңелләре тәмам шаша башлагач кына, ул аны чишендерә башлар, Елена исә аның сәдәфләрен ычкындырыр, сабыры төкәнүен сиздереп, иреннәренә үрелер, суырып-суырып үбәр, тәмам дөньясын онытыр иде. Ни өчен соң әле ул «иде» дип уйлый, бу хәл бүген дә шулай ич. Менә бүген дә ул яңа чыгып килгән кояштай балкып килеп керер, дьяк Ваарлам аның кулыннан тунын алыр, ә сөйгәне аның ятагына ашыгыр. Яуга җибәргәндә, ул аның өчен куркыр, яу кырында ятып калмагае дип, өстәмә җансакчылар бирер, чөнки кенәз Иван Телепаны ул җир кешесе буларак кына түгел, күктәге җан иясе – фәрештәләр сурәтендә дә ярата иде. Әле булса Псковка җибәргәндә, ул аны чакыртып алды һәм кочагына иңде дә: «Ванюша, җаным, саклый күр үзеңне, исән-имин әйләнеп кайтмасаң, мин дә бу якты дөньяда яшәмәм. Ишетәсеңме, Ванюша?!» – диде.

Ә ул күп тә үтми дошманны җиңеп исән-имин әйләнеп кайтты һәм боярлар алдында үз-үзен янә бер тапкыр аклады. Шушы хәлләрдән соң Дума боярлары да Иван Телепнёвка бик үк рәнҗеми башладылар. Йөри икән бөек кенәгинә ятагына, йөри бирсен – ул да кеше. Елена шат иде – аның турында да авыз чайкаучылар кимеде. Ләкин нигә соң әле ул килми дә килми, Рождество ич! Ул бүген аның күңелен күрергә тиеш. Елена, сөйгәне белән берүзе генә калу өчен, олан кенәзне Иван Шуйскийга биреп җибәрде. Аның балалары арасында Ваняга күңеллерәк булыр дип уйлавы иде, аннары өйдә дә аулаграк чакны күңел тели. Сөйгәне белән Рождество төнендә ялгызы гына калу күптәнге хыялы иде. Ул аны ярата, ярата дию генә аз, ул аңа күптән гашыйк, Василийга кияүгә чыккач та, бергәләп монастырьларга йөргәндә үк… Ә анда булган хәлләрне сөйләп кенә аңлатып бирәсе түгел. Күзгә-күз карашу белән Еленаның тәннәре чымырдый башлар иде. Кайбер хатын-кыз кылган гөнаһысы өчен үкенү тоя, Елена исә күрешүдән канатлана гына бара иде.

Алгы якта ишек тавышы ишетелде. Елена йомшак урындыктан кузгалды, ишеккә таба китте. Ул ни сәбәпледер дулкынлана, бераз гына каударлана, хәтта гасабилана иде. Сәбәбен белмәде, белергә дә теләмәде, ул – гашыйк хатын-кыз, ә гашыйк хатын-кыз сөйгәне өчен гомерен дә бирә ала.

Ләкин ишекне шакымадылар, алгы якта ышанычлы кешесе дьяк Ваарлам гына йөри иде, ул аны аяк өстерәлешеннән үк таныды. Елена бертын ишек янында көтте. Менә-менә килеп керер иде кебек. Кермәде. Үзен тынычландырырга теләп, вак-вак атлап, үзенә күрә Яңа елны каршыларга хәстәрләнгән өстәл янына килде, бермәл, өстәл почмагына тотынып, уйланып торды. Өстәл тирәли өч урындык куелган иде. Ваарлам куйган, күрәсең, олан кенәз дә Яңа елны биредә каршылар дип уйлагандыр, гәрчә Ваняның Шуйский белән китүен белсә дә. Өченче урындыкны алып куярга кирәк, алар бүген икәүдән-икәү генә булырга тиешләр. Моңа кадәр Рождество көнендә янында һәрчак балалары булыр иде, дүртәүләп күңел ачарлар, аннары йортка чыгарлар, чыршы янында әйләнерләр, кар атышырлар, уйнарлар, көлешерләр иде. Бүген Елена сөйгәне белән берүзе булачак. Ул моны үзе теләде. Ул – хатын-кыз, аның сөясе, сөеләсе килә иде. Иманы камил, сөйгәне дә аңардан канәгать калыр.

Хак, бөек кенәгинә булгангамы, аңа янаучылар күбәеп китте. Күп кенә дошманнарыннан ул арынды, кайсын сөрде, кайсын зинданда черетте, кайберләрен дар агачына астырды. Ләкин дошманнары кимемәде генә түгел, гелән арта барды. Хәзер әнә митрополит Даниил яный һәм кайбер боярлар да. Мәгәр сөйгәне Иван Телепнёв янында булганда, ул берсеннән дә курыкмый, ул гына исән булсын, ул гына аны сөйсен, яратсын, назласын, иркәләсен. Хак, һәр кеше кебек, ул да үлемнән курка. Ләкин үлем аның өчен түгел кебек, гүя үлем дигәне гелән читләтеп үтәргә тиеш иде. Ничек инде Ходай Тәгалә шул чиккә җитешеп сөелгән һәм мәхәббәт утында янган кешене мәхрүм итсен ди. Ул аңа, һәр көн булмаса да, гыйбадәт кыла, мәрхәмәт сорый. Әйе, ул бөек кенәгинә, әйе, ул олан угланы белән ил тәхетендә утыра, ил белән идарә итә. Ил кадәр ил белән идарә иткәндә, ялгышлар да җибәргәлидер. Әмма ул моны бары тик иминлек йөзеннән кылды, иминлек йөзеннән явызлык кылырга мәҗбүр булды, һәрхәлдә, Мәскәү каласына ул бер генә дошманны да китермәде, хәтта Кырым һәм Казан ханнары белән дә уртак тел таба алды, Швеция короле, Польша һәм Ливония хакимиятләре белән килешүләр турында әйтеп тә торасы килми. Мәгәр боярларның күбесе барыбер аның сәясәтеннән канәгать түгелләр, каршы чыгалар, телгә киләләр. Тик Елена аларны тыңламады, үз дигәнен итте. Әйе, кем Рәсәй тәхетендә утыра?! Елена Глинскаямы, әллә булмаса боярлармы?.. Ул, ул, бөек кенәгинә Елена Глинская. Яшь кенәз Иван Телепнёвны яратучы, күп эшләрен аның кулы белән кылдыручы тол калган хатын, бөек кенәз буласы Иван IV нең анасы.

Елена өстәлдәге йөземгә үрелде, капты һәм, авызында татлы тәм тоеп, тагын, тагын үрелде. Ахыр күперебрәк торган иреннәренә бал сылады. Үбешә башлагач та сөйгәне татлы тәм тойсын әле дип уйлап, үзалдына елмаеп куйды. Табындагы нинди генә татлы ризыкны капмасын, сөйгәне белән сөешү аңа күп тапкыр татлырак, ләззәтлерәк иде. Ул барысыннан да канәгать иде. Ул Рәсәй тәхетендә утыра, аны сөяләр, аңа буйсыналар, аның һәр әмерен үтәргә дип атлыгып торалар. Ходай Тәгалә аңа көтмәгәндә бәхетне мул итеп бирде, артык мул итте бугай, соңгы мәлләрдә ул үзалдына курка башлады. Бу курку әле килде, әле китте, әмма ул бар иде, курку аны һәрчак эзәрлекләде, тинтерәтте. Башта ул үзе өчен куркыр иде, хәзер үзе өчен дә, оланы өчен дә курка башлады. Икенче угланы чукрак булгангамы, аның өчен ул хәтле курыкмый иде, ә менә тәхеттә утыручы баш баласы Иван өчен чын мәгънәсендә куркуга сабышты. Бала моны үзе дә сизенә, юк кына яманлыкка да дерт итеп китә, чире кузгала. Елена белә дә, белми дә иде аның ни белән чирләвен, әмма аз-маз абайлый иде – яман чир балада, бик яман. Менә бүген дә йөрәгенә курку иңде. Үзе дә белми ни өчен. Әмма курка. Иван Шуйскийга ышана иде ул. Иллә кем уйлар шул ук кешеләр баланы юк итмәсләр дип. Әнә иренең туганы кенәз Андрей ниләр оештырып яткан иде ич. Ярый, вакытында сизеп, аңардан котыла алды.

Хак, аның ышанычлы сакчылары бар, берәүне дә якын җибәрмәсләр. Сакчылары аны да, балаларын да күз карасы кебек саклыйлар. Беренче карашка барысы да хөрмәт итәләр кебек, күпне күргән боярлар да, чәчләре агарган кенәзләр дә, сарай дьяклары да, хезмәтчеләр, пешекчеләр, ат караучылар, ятак җыючылар, ризык кабучылар – барысы да аның вә балаларының иминлеген саклыйлар, аңа баш ияләр, аңа буйсыналар, аны, олылап, «Государыня» дип атыйлар, һәм Елена, бу сүзне ишетүгә, һәрчак горурлык хисе тойды һәм үз дәрәҗәсен белеп эш йөртергә тырышты. Әмма ни генә булмасын, ул иң әүвәл хатын-кыз иде. Аның кулында гүяки бөтен дөнья, илнең генә түгел, кешелек киләчәге. Бу хакта да онытмады Елена. Казан тәхетенә кабат кайтып утырган Сафа Гәрәй хан мәрхүм Җангали ханның бикәсе Сөембикәгә өйләнгән, диделәр. Бу хәбәрне аңа митрополит Даниил китерде һәм, Казанны кулдан ычкындыруга үпкәләгән кебек: «Ул ике куәтле кавемнән ир бала туып, тәхет биләп, мәскәүлеләрдән ясак салдыра башламасыннар иде, диясе генә кала, государыня», – диде. Елена аңа елмаеп карап куйды, бер сүз дә әйтмәде. Ләкин митрополит киткәч, үзалдына «Казан дәүләте янә минеке булыр, сабыр ит, атакай, җыйган малларың вә бүләкләрең шәехкә җибәрми тор» дип әйтмәвенә үкенеп куйды.

Хөкемдар һәм хакимият башында торучы кеше өчен нәрсә кулай – буйсынган халкына үзенә карата мәхәббәт иңдерүме, әллә булмаса аңардан һәрчак куркып торсыннармы? Хаким кешегә икесен дә саклау мөмкин хәлме? Әйе, бөек кенәгинә Елена Глинскаяның бүген ике кулында ике кош. Берсе – сандугач, икенчесе – карчыга. Юк, мәхәббәт белән кешене җиңеп булмый, чөнки мәхәббәт үзгәрүчән. Бу хактыр. Ә менә халкыңны куркытып тотып була. Менә шул хакыйкатьне тәхеттә утырган угланы Иванга иңдерергә тиеш ул һәм иңдерә дә бугай инде. Бүген үк үзенә каршы бәндәләрне зинданда черетә, Төньяк тарафларына сөрә, башларын кистерә, дар агачларына астыра. Дөрес, ул моны әлегә анасы кушуы буенча эшли. Тиздән, бик тиздән үзе әмер бирә башлар. Еленаның чит илләргә чыгып киткәннәргә кулы җитмәде, угланының җитәр, ул аны үзе өйрәтер: ничекләр качкыннарны кире кайтартып илдә җәзаларга, башкаларга гыйбрәт булсын өчен. Мәрхүм ире Василий да шулай итте. Яшь хатын буларак, Елена качкыннарны күп очракта яклап чыкты, кайберләрен йолып алып калды, хәзер әнә шундый ук кешеләрне үзе үк җәзаларга куша. Тукта, йомшак күңелле Елена Глинская әкренләп мәрхүм ире юлына төшеп бара түгелме соң?! Кенәз Андрейга ияргән һәм аны яклаган боярларны Новгородка кадәр дар агачларына астыртмадымы?.. Астыртты. Йа Хода, ул бит, ул бит моны угланы Иван белән бергә кылды!.. Ни өчен?.. Бары тик Андрей кенәзне яклаганнары өчен генә ич!.. Ләкин бит ул моны угланы тәхетен саклау өчен эшләде, аннары халыкны куркыту өчен. Хак, олан кенәз моннан үрнәк алыр, балигъ булып тәхетне тәгаенләп биләгәч, тагын да яманрак явызлыклар кылыр, гаеплене дә, гаепсезне дә төрмәләрдә черетер, богау салып, ерак Төньякларга сөрер, асар, кисәр, этләрдән, аюлардан ботарлатыр. Булыр, һич булмас димә, чөнки барысын да күреп үсә, барысына да үзе үк кул куя, димәк, раслый.

Әйе, илле яшьлек Василий III гә кияүгә чыгып, аңардан ике бала белән тол калган Елена, яшьлегенең тапталуына, бәхетсез үтүенә үч итепме, рәхимсез кыланды. Ләкин бит ул бүген чиксез вә чамасыз бәхетле. Нигә аңа бүген явызлык, ул шәфкатьле һәм мәрхәмәтле булырга тиеш иде ич! Булдыра алмады, чөнки мохит моны кылырга үзе мәҗбүр итте, тереклек үзе шуңа этәрде. Үзеңне башкача тотсаң, исән калу икеле иде. Елена моны хакимият башына килгәч кенә аңлады һәм башкача яши алмавына инанды, юкса аның үзен үк юк итәчәкләр иде. Менә нинди хакыйкатьне аңлады Елена тәхеттә утырган елларында. Иллә ни генә булмасын, ул барыбер хатын-кыз булып калды. Телепнёв кенәзгә булган мәхәббәтен ул һични белән дә аңлата алмый. Ул аның кочагында эрегән балавызга әверелә, аның өчен үләргә әзер мәлләре була. Наз-иркәләүгә сусап, аны тансыклап көтеп алуларның татлы мизгелләр булуын ир-атларгамы соң аңларга?! Ирләр сөя вә назлый башлауга ук татлы ләззәт күленә кереп чума ич хатын-кыз. Ир-атка ул торып-торып кына килә. Елена моны бер тапкыр гына тоймады инде. Тагын тояр, менә бүген, тиздән. Тик ул һаман юк, һаман килми! Күңелгә рәнҗүле яман хис тула. Юк-юк, аңа түгел. Ул әле үзе дә белми кемгә икәнен. Әллә соң сөйгәненә бер-бер хәл булдымы?!

Елена янә өстәл янына килә, кыздырылган салкын бозау ите каба. Каба да әкрен вә иренчәк кенә чәйни башлый. Ахыр тәрәзә каршына килеп баса. Шулчак ишек ачылып китә һәм, гадәттәгечә шаулап, сөйгәне Иван Телепнёв кенәз килеп керә. Йа Хода, кулында угланы – Иван. Бала чәбәләнә, бәргәләнә.

– Еленушка, табибны дәштер. Баланың бумасы тота башлады.

Елена авызындагы бозау итен ничек чәйнәми йотып җибәрүен сизми дә калды – ишеккә ташланды, дьяк Ваарламга:

– Ваарлам, Ваарлам, тиз табибны дәш! – дип кычкырды.

Ул әйләнеп килгәндә, кенәз баланы ятакка салган, авызына агач кашык сабы тыгарга маташа, ә бала ни кылырга белми тартыла-сузыла, бөяттәй бөтерелеп килә, ыңгыраша, авызыннан күбекләр чыгара-чыгара, як-якка башын чайкый иде. Елена баланың кулыннан тотты, нидер әйтергә итте, тынычландырырга теләде бугай, мәгәр авызыннан сүз чыкмады, ул гүя аңын җуйган иде – әле генә булган хиссияти тойгылардан соң кинәттән бу хәвефнең пәйда булуын зиһене кабул итми тора иде. Ул арада табиб килеп керде, ятак янына килеп, баланың чәнчә бармагыннан кысып тотты да:

– Барыгыз да моннан чыгып торыгызчы! – диде.

Елена белән Иван Телепнёв күзгә-күз карашып алдылар, янәсе, аларга да кагыламы табибның әмер-үтенече һәм икесе дә аңладылар: аларга да кагыла – түр ятактан чыгып киттеләр. Ишек ябылуга, Ваарламнан да ятсынмыйча, Елена сөйгәне күкрәгенә капланды һәм елап җибәрде. Кенәз Иван Телепнёв бөек кенәгинәнең аркасыннан сөйде, юату сүзләре тезде. Дьяк Ваарлам бу хәлгә авызын ачып карап торды.

– Мин куркам, Ваня җаным, куркам.

– Курыкма, үтәр ул, Еленушка, үтәр. Сәламәт ул, сәламәт. Аю биеткән җирдә булдык, шунда бер аю баланы кочып алды да атып бәрде. Бала куркудан чырыйлап кычкырып җибәрде. Иван Шуйский, юләр беткән, бала өстенә капланды да: «Үтерде, үтерде, харап итте баланы!» – дип үкерергә тотынды. Әллә шуңардан курыкты инде Ваня. Юра шундук сикереп торды, торды да берни булмаган кебек уйный башлады, ә Ванятага кинәт начар булып китте. Мин тиз генә аны чанага салдым да сиңа алып кайттым.

– Юрик кая соң?

– Ул Шуйский белән калды. Борчылма аның өчен, Еленушка.

– Ванюшабыз терелмәсә, Иван терелмәсә?..

– Александр Македонский да бума чиреннән интеккән диләр. Басурманнарның Магаметлары да шуның белән авырган дип сөйлиләр. Курыкма, үтәр ул, Еленушка. Сөләйман солтаннан Иван Морозов кайтты, иртәгә үк кенәгинәгә керәм, һәммәсен дә сөйләрмен, диде. Солтан Сөләйман гаремында кол сурәтендә йөргән Роксалана атлы славянкага өйләнгән, ди. Ул хатын солтанга бер малай да табып биргән ди инде, икенчесенә йөкле икән. Солтан Сөләйман без җибәргән каракөмеш кеш тиреләреннән тегелгән юрган-тунны алган, берни дә ышандырмаса да, борып җибәрмәгән. Димәк, Еленушка, Казанга яу әзерләргә була, Казанга Сөләйман Кануни ярдәм итмәячәк.

– Солтан безгә комачауламаса, кырымлыларга корал-гаскәр биреп Казан дәүләтенә булышмаса, безгә шул бик җиткән, Ваня. Мороз кенәзне мин кабул итәрмен. Мин ул кешегә ышанам, иншалла, ялганламыйдыр. Безгә, Ваня, үз тирәбезгә ышанычлы кешеләр җыярга кирәк. Кенәз Семён Бельский Польша короленең аягына барып егыла, дошманнарыбыз ишәя, Ваня, безгә дә сак булырга кирәк. Бигрәк тә баланы сакларга. Баланың авыруы хакындагы яман хәбәр халыкка җитмәсен иде.

Иван Телепнёв авызын ачып үзләренә карап торган Ваарламга күзләрен чекерәйтә төшеп карап алды һәм, югал күз алдымнан дигәндәй, башын чөя төште. Икәүдән-икәү генә калгач, бөек кенәгинәнең делкелдәп торган муен тамырыннан үбеп алды, Елена бөтен буе-сыны белән сөйгәненә сыенды.

– Табиб баланы үз ягына чыгарып салсын әле, Яңа елда икәүдән-икәү генә калыйк әле, Еленушка, – диде Иван Телепнёв, кенәгинәнең муенын кайнар сулышы белән пешереп.

– Ваарлам, – дип дәште күрше бүлмәдә утыручы дьякка Елена. – Бар әле, кереп кара, баланың хәле ничек икән?

Ваарлам карусыз килеп керде, ятак ягына узды, бераздан ул инде йокыга киткән баланы күтәреп алып чыкты, аңа табиб ияргән иде.

– Яхшы, әйбәт, барысы да әйбәт, кенәгинә, – диде алар яныннан үтеп баручы табиб.

– Нигә син, Еленушка, бик ышанасың әле бу сары шайтанга?

– Тимә аңа, Ваня. Ул әйбәт кеше.

– Кем?

– Табибың түгел, дьягың Ваарлам. Күзендә өмет юк аның, эче тулы зәһәрдер кебек.

– Күзеңә генә күренәдер. Әйбәт кеше ул. Тыңчыл.

– Кем тәкъдим итте үзен?

– Кем булсын, митрополит.

– Һәм син аңа ышандың?

– Кемгә?

– Митрополитка.

– Ул – безнең рухи атабыз, Ваня. Думада түрдә утыра. Боярлар аның сүзеннән чыкмыйлар, һәрхәлдә, сүзенә колак салалар.

– Мин дә колак салам, Еленушка, мин дә! Ләкин аны тыңлыйм, үземчә эшлим. Ул да канәгать, мин дә.

– Сиңа аны тыңлап үзеңчә эшләргә ярый, Ваня, ә миңа, бөек кенәгинәгә, ярамый. Мин – Иваным балигъ булганчы Рәсәй илбашы.

– Ә мин, мин кем соң?!

– Син минем сөйгәнем, бердәнберем. Мин бөтен эшемне сиңа ышанып тапшырдым. Бер генә илче дә, вәкил дә синең рөхсәтеңнән башка сарайга үтеп керә алмый. Шулай түгелмени, Ваня?

– Шулаен шулай, Еленушка. Тик менә дошманнарыбыз гына арта бара. Митрополит Бельскийларны Мәскәүгә кайттартты.

– Мин дә күз йомып тормам, Ваня. Мин бетерә алмаган дошманнарыбызны угланым юк итәр. Мин аны моңа әзерлим.

– Димәк, сиңа да, миңа да митрополит белән бәхәскә керергә туры киләчәк.

– Кирәк булса керермен дә, Ваня. Мин – бөек кенәгинә!

– Йә-йә, тынычлан, Еленушка, тынычлан. Бүген Рождество түгелме соң?! – дип, Иван Телепнёв Еленаны кулына күтәреп алды һәм ятак ягына алып керде. – Яңа елмы бүген, Еленушка, юкмы?!

Ошбу кешегә үлепләр гашыйк Елена аның муенына сарылды, ярсып үбәргә кереште. Овчина-Оболенский Телепнёв кенәз турында халык телендә төрле имеш-мимешләр сөйлиләр иде. Имеш, бөек кенәгинә балаларны әнә шул Овчинадан тапкан, имеш, Соломониянең бала тапмавына Василий III үзе гаепле булган, чөнки кемнән генә булмасын, монастырьга куылган ул хатын анда киткәч бала тапкан. Аннары Василий III яшь хатын белән өч ел торып та Елена балага узмый, шуннан соң яшь хатын чиркәү-монастырь саен гыйбадәт кылып йөри – Ходай Тәгаләдән бала бирүен сорый, ә аны нәкъ менә Иван Телепнёв озатып йөри. Ул гынамы, митрополит Даниил Иван Телепнёвны бөек кенәгинәне озатырга үзе җибәрә. Шул сәяхәттән соң ел үтәр-үтмәс, Елена Василий III  гә углан таба. Әмма ВасилийIII дәшми, гәрчә үз баласы булмавын белсә дә, халык алдында мәсхәрәгә каласы килми, имеш. Бу хакта башта урам-базарларда гына сөйләп йөрсәләр дә, тора-бара имеш-мимешләр сарай әһелләренә дә килеп иреште. Иван Телепнёв моңа артык игътибар итмәде, кинәнде генә булса кирәк, ә менә олуг кенәз Василий III Еленага игътибарын киметте, нык кына читләште, тәүге яратуларының эзе дә калмады. Әмма ир вазифасын үтәүдән туктамады. Бу сүзләр теге вакытта ук Еленаның күңеленә авыр таш булып яткан иде, әле дә бу гайбәттән тулысынча арына алганы юктыр. Бу хакта ул сүз кузгатырга берничә тапкыр ымсынды, әмма көче-куәте вә кодрәте җитмәде. Иван Телепнёвны ул элек-электән үк үлепләр ярата иде, шул җитмәгәнме сөелгән хатынга?! Иң мөһиме, элекке кебек үк, ул аның белән бергә, бер ятакта, бер тән вә бер җан кебек яшиләр. Сөйгәне аны һәрчак мактады, гүзәллегенә сокланды, шашынып яратты, назлады. Күпме кирәк ир затына сусаган тол хатынга!

– Еленушка-голубушка, минем синең күзләрең буласым килә. Синең сының, синең мәрмәр кебек ак тәнең, мамык кебек гөмбәз күкрәкләрең мине шаштыра, иләсләндерә, әсәрләндерә. Синең чәчләреңнән җәйге болын чәчәкләре исе килә, тәнеңнән татлы бал ага. Шул исләргә, шул тәмгә мин илерәм, гайрәтем арта, чыдар әмәлем калмыйча сине назлыйм, сиңа сыенам һәм гүя күккә ашам. Синең бит алмаларың ай вә кояштыр, карашың тулы сихердер, толымнарыңа уралып мәрткә китәсе иде дә… Син, Еленушка, ятакта ут та, су да, татлы исерткеч тә. Белмим, син мине ничекләр кабул итәсеңдер, Еленушка, синең җаның, тәнең сусавын бассын өчен мин шушы мизгелдә шушында, синең ятагыңда мәңгегә калырга риза булыр идем.

Елена сөйгәненең татлы сүзләрендә сихри тәм тоя, аны үбә-сөя, назлый башлый, ә ул исә:

– Еленушка, ниләр белән түләсәм дә, синең бу назларыңның бәһасен кайтара алмамдыр.

– Кайтарма да, Ваня. Синең мине шулай сөюең, шашынып яратуың миңа бик җиткән. Миңа синнән башка берни дә кирәкми. Син минем беренче мәхәббәтем булдың һәм соңгысы да булырсың. Миңа хыянәт итсәң, Ходай Тәгалә сине ошбу дөньяда яшәтмәс, үз янына алыр. Синең көчле кулларың мине кочканда, мин гүя күккә ашам, пәйгамбәрләрнең үзләре белән сөйләшәм кебек. Христианнар якынлык кылуны гөнаһка саныйлар. Бу дөрес түгел, түгел, Ваня. Гөнаһ кылу шулай татлы буламы, гөнаһ кылганда кеше шулай бәхет тоямы?! Ихласи мәхәббәт аша килгән бәхет гөнаһ була алмый, алмый, Ваня.

– Мин синең йөзеңдә бөеклек күрәм, Еленушка, син минем бөек кенәгинәм генә түгел, син – минем җаным, тәнем дә…

– Мин сиңа бала тапсам, Ваня?

– Юк-юк, Еленушка. Халык моны аңламас, бу хакта белүгә, алар мине дә, сине дә харап итәрләр. Кара халык – кара сарык, диләр. Минем сине сөясем, синнән сөеләсем килә…

– Син мине беренче булып алдың, Ваня. Җаным, күңелем, мәхәббәтем – һәммәсен. Василий да мине сөйде, ләкин мин аның кулында бары тик курчак идем, һәрхәлдә, үземне курчак итеп хис иттем. Ул минем тәнем белән песи баласы белән уйнаган кебек уйнады. Туймас хәлгә җитеп, ни кылырга белми ятар иде. Ирлек куәте түгел, ул аңарда бар иде, яшьлек гайрәте булмавына гасабиланып ятар иде. Мин бу хакта белер идем, мәгәр «Татлым, мин бары тик сине генә сөям» дип юатыр идем.

Иван Телепнёв чалкан әйләнеп ятты, бертын түшәмгә карап уйланды.

– Әйт әле, Еленушка, син мине чынлап та үлепләр яратасыңмы?

Еленушка бер сүз әйтми ипләп кенә кеш юрганын бер читкәрәк этәрде, чалкан яткан Телепнёвның күкрәгенә капланды. Яшь кенәзнең күкрәген кара йон баскан, үзе дә ул кара бөдрә чәчле, тутсыл йөзле иде. Иң гаҗәбе: кай ягы беләндер мәрхүм ире Василийга охшаган иде. Тик Василий ак тәнле, коңгырт чәчле иде. Ләкин мәрхүм ире аңа таушалып өйләнгән иде инде, ул аңардан тәм тапмады, ә моңарда исә көч-куәт бөркеп тора, кайнар тәненә елышканнан елышасы килә иде.

– Безнең дусларыбыз, аркадашларыбыз аз, Еленушка. Син шул хакта бераз уйлыйсыңмы?..

– Безгә башта Казанны кайтарырга кирәк, Ваня. Җәй килүгә, мин сине анда яу җибәрәм. Курыкма, берүзең булмассың, яныңда Шаһгали хан, Василий Шуйскийлар булыр. Үзең анда булсаң да, син биредә, минем күңелемдә булырсың. Казанны үз итеп кайткач, дусларыбыз ишәер.

– Тик бу шикле Ваарламны ятагыңнан алсаңчы, Еленушка. Ошамый миңа ул кеше. Беркөнне алгы якта беләсеңме кемне кочып маташа иде ул сары шайтан – ятагың җыештыручы немкаңны – Варяны.

– Варя да хатын-кыз, Ваня. Аның да ире юк.

Елена урынына ятты, ахыр торды, өстенә халат элде, төренеп, ятак читенә утырды.

– Еленушка, син үпкәләдең, – диде Телепнёв, күтәрелә төшеп.

– Сафа Гәрәй хан бүген үк инде урыс сәүдәгәрләрен Казан тарафына җибәрми башлаган, ә Әстерхан сәүдәгәрләрен Мәкәрҗәгә җибәрми икән. Мәскәү купецлары зарлана башладылар. Сәүдә җебе өзелде, ни кыласыз, бөек кенәгинә, халык канәгатьсезлек белдерә, дип, митрополит та кереп китте.

– Син хаклы, Казан – Мәскәү тамагына утырган сөяк ул, Еленушка. Ләкин мин сиңа бүгеннән үк Казан белән бәхәскәкерергә кушмас идем, безгә бүген, теләсәк тә, теләмәсәк тә, Сафа Гәрәй ханны танырга туры килер, Еленушка. Сәүдәгәр халкын тыңласаң, башың югалтуың да бар. Ул халык элек-электән үк ирек даулады, тыюны, кимсетүне, тамга салуларны аңламады. Безгә вакытлыча булса да тамга салымын киметергә кирәк, шуннан Әстерхан сәүдәгәрләре бире таба килә башлар. Мәкәрҗәгә дә үтәрләр, Мәскәүгә дә. Борын заманда тамгачылар уннан бер өлеш кенә салым алганнар, хәзер узындылар, бермә-бер артык алалар. Тамга салымы да куркытты бугай сәүдәгәрләрне, Еленушка. Киметик без аны, иманым камил, сәүдәгәрләр Мәскәүгә үк җитә башлар.

– Бүген безгә бары тик бер Нугай морзасы Исмәгыйль килә, ул да мал-туар белән генә, халыкның зарлануын аңларга була.

– Тамгачыларның комсызлыгын авызлыкларга кирәк, Еленушка, тамгачыларның…

– Мин бу хакта синең авыздан беренче ишетәм, Ваня. Нигә соң аны элегрәк әйтмәдең?

– Син – бөек кенәгинә, Еленушка, син барысын да белеп, күреп торырга тиешсең.

Елена, халатын салып ташлап, ятакка сузылды, сөйгәненең кочагына иңде.

– Мин сине аңладым, Ваня. Мәскәү мең еллар сәүдәгәрләрдән уннан бер өлеш товар алып килә. Хәтерем ялгышмаса, моны беренче булып Василий кенәз боза. Һәм шуның белән бик нык ялгыша, сәүдәгәрләр Мәскәүне читләтеп үтә башлыйлар. Булдыра алсаң төзәт син ул хатаны, Ваня. Миңа исә, бөек кенәгинә буларак, тынычлык кирәк. Син – ир кеше, син аны тормышка да ашыр. Миннән фәрман алдың дип исәплә.

«Хуш, – дип уйлады кинәнә-кинәнә Иван Телепнёв. – Хуш, бусы да булды. Иң хәтәр дошманы Михаил Глинскийдан да ул шулай котылды. Ләкин тагын берәү бар әле – митрополит Даниил. Дөрес, аның да йорт баганалары какшый башлады, әмма рухи атакай моны күрмәмешкә сабыша, мәгәр күрсәтер әле күрмәгәнеңне сиңа Иван Телепнёв, рухи атакай, күрсәтер. Әлегә барысы да Телепа дигәнчә бара. Швеция, Польша, Ливония, Литва белән солых төзелде, каладыр Казан. Иң мөһиме Казандыр, ошбу дәүләт Мәскәүгә алтын күкәй салачак, ай саен, ел саен. Казанда барысы да җайда иде, Җангали хан бозып куйды. Хәзер барысы белән дә киңәшләшеп Сафа Гәрәй хан белән килешергә туры киләчәк. Чарасызлыктан, әйе. Тик бу адымны Дума боярлары аңлармы? Ул сакаллы сабыйларның күбесе җирдә тереклек итмиләр, һавада очалар кебек. Җир кирәк аларга, байлык, әсирләр… Василий кенәз дә ашыкты. Имеш, Казан – минем йорт. Шапырынуның да чиге-чамасы булырга тиештер шул. Әллә соң башта ике арада илчеләр йөртә башларгамы? Әйе, нәкъ шулай итәргә. Елена да килешер, килешми хәле юк. Тик кемне җибәрергә? Кем Мәскәү кенәзләренә җен ачуы чыккан гайрәтле Сафа Гәрәй хан белән уртак тел таба алыр?.. Бу хакта нык кына уйлыйсы булыр…»

– Әллә мәрткә киттең инде, нигә дәшмисең? – диде Елена, Телепнёвка елыша-елыша. – Чыршы янына да чыкмадык, ичмасам, өстәл янына утырыйк.

Бөек кенәгинәдән һәрчак татлы ислемай исе килеп торыр иде, Иван Телепнёв, тол хатынның калку күкрәген тоеп, кочагына алды.

– Минем сине кочкан саен кочасым килә, Еленушка.

– Ә минем кочылган саен кочыласым килә, Ваня. – Елена ирнең йон баскан күкрәгенә борынын төртте һәм, дәрт уятырдай хиссият тоеп: – Өшедем, Ваня, җылыт әле тагын бер, – диде.

– Анысы качмас, Еленушка.

– Мин сине беркемгә дә бирмәм, Ваня.

– Кем мине синнән аерырга тели соң әле? – дип, ярым шаярту рәвешендә сорады Телепнёв. – Кем?

– Газраил, Ваня, Газраил. Әллә нигә мин куркам, Ваня. Сине миннән аерырлар кебек.

– Ни өчен, кем? Кан дошманнарыбыз Михаил Воронцов, Андрей Старицкийлар күптән гүр ияләре инде. Без бәйләгән элмәк калганнарыннан да ерак тормый. Олы юл салганда, колач җитмәстәй агачларны да төпләп ташлыйлар, Еленушка.

– Ләкин безнең юлыбызда андый агачларның исәбе-хисабыюк кебек, Ваня. Старицкий кебекләрнең тагын оешып китүләре бар.

– Еленушка, менә күреп тор, мин биредә булганда, аларның берсе дә баш калкытмаячак. Ышан миңа. Мин сиңа каршы төшүчеләргә юл бирмәм. Әйт, кемнәр тәхеткә яный?..

– Бүген ул хакта сөйләшәсем килми, Ваня. Әйдә әле, өстәл янына утырыйк. Рождество ич!

– Әйдә, синең йөзең төсендәге шәрабны эчик, исерик. Синең күкрәкләрең, Еленушка, җәннәттер, керәсе иде шул җәннәткә дә өзәсе иде алсу йөзең кебек алмаларны. Башым салыйм да күкрәкләреңә, йоклыймчы наный йокысы белән. Ә соңыннан, Еленушка, үлсәм дә ярый.

Елена ни кылырга белми аны сөяргә, назларга кереште. Мәгәр Телепа аны алдырды, сөю-назлары шул чиккә җитте ки, моң вә сагышка охшаса да, ул булмаган, татлы ләззәткә коенган чарасызлыктан туган авазлар белән тулды ятак ягы. Сары шайтан дигәне, дьяк Ваарлам, түзмәде, ишеккә килеп сарылды һәм, Варя-Варя дия-дия, ишек баганасын кочты һәм тиле кешедәй ыңгыраша башлады. Ятак ягында тынып калганнар аның ыңгырашуын ишеттеләр. Башта Иван Телепнёв йөгереп чыгып дьякны каезларга иткән иде, Елена аны туктатты:

– Тимә аңа, Ваня. Ваарлам да кеше. Ул баланы начарга өйрәтми.

– Начарга өйрәтми, адаш эт-песиләрне уктан ала башлаган, тиздән ул уклар кешеләргә очар. Бала гына ич әле ул!

– Уктан оста алу начармы, Ваня? – Елена Глинская торып халатын киде, Телепнёвка киемен ташлады. – Киен. Аталары кешеләрне ат койрыгына тактыра, аюлардан ботарлата, һәр көн диярлек чыбыктан уздыра иде әле…

– Син хаклы, ул яктан килгәндә, без дә, Еленушка, бикүк гөнаһсыз түгел. Тик куй әле ул хәсрәтләрне, минем, синең каршыңа утырып, шәраб эчәсем килә, карыным да ачты…

19

Элек боярлар арасында Иван Телепнёвны яратучылар белән беррәттән яратмаучылар, түзеп торучылар, аңардан куркучылар гына булса, Яңа елдан соң аның дошманнары тагын да күбәйде. Чөнки узынып киткән кенәз бөек кенәгинә белән янәшә утыра башлады. Күпләргә бу ошамады, кенәгинәнең күзенә бәреп үк әйтмәсәләр дә, Елена Глинскаядан канәгать булмаган боярлар көннән-көн ишәйде, гәрчә олан кенәз бөек кенәгинәнең уң кулында утырса да, нигездә, боярлар арасында сабыйга игътибар итүче юк иде әле. Кайчак бала кенәз боярлар бәхәсен тыңлый-тыңлый йокыга китәр, дьяк Ваарлам исә аны кенәгинә ым кагуга, сак кына күтәреп алып чыгып, ятагына салыр иде.

Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5

Подняться наверх