Читать книгу Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6 - Мусагит Хабибуллин - Страница 2
Чоңгыллар
Роман
Оглавление1
Кошлар туңып төшәрдәй салкыннар айга якын сузылды. Кояш колакланып уяна, баешка җитүгә, шәмәхә-зәңгәр төскә керә. Өй түбәләрендә, койма-каралтыларда, агач ботакларында— бөтен җирдә, ачык һавадагы һәммә нәрсәдә сыкы. Коры суык сулышны буа, төнлә агачлар чатный, шытырдап-ухылдап, елга бозы ярылып китә, күлләр ыңгыраша.
Март аена керергә атнадан азрак вакыт калып килә, ә салкыннар һаман кайтмый әле. Печән-салам эскертләре күзгә күренеп кими, силос базлары саега – терлеккә азык бермә-бер артык китә. Моңа кадәр малкайларга азык-фураж җитәсенә Талипның күңеленә шик килмәгән иде, айлар буена сузылган салкыннар исә аны да борчуга салды. Хәтта ул бер тапкыр шикләнеп тә куйды: «Әллә соң ике кыш бергә киләме, шайтан алгыры?»
Эшләү дәверендә ул шактый суык, дәвамлы кышларны күрде һәм, әйтергә кирәк, колхоз председателе буларак күрде. Ләкин быелгыдай усалын, чатнама салкыннары белән үзәккә үткәнен хәтерләми иде. Бусы нык үтте үзәккә. Комплекс салу тукталып тора, лабораториянең түбәсен яба алмый җәфаланалар. Шифер кагу түгел, кирпеч тә тезеп булмый. Өстәвенә мастерскойга җылы җитми – торбалар ката, техниканы ремонтлау тукталды, корыч коралларга кул тидерерлек түгел.
Талип өеннән чыкты да, бит-борынын тун якасына яшерә төшеп, идарәгә таба китте. Авыл уяна, морҗалардан, ишелеп-бөтерелеп, зәңгәрсу-аксыл төтен күтәрелә, мәгәр көндәгечә өскә, һавага менеп китми, телевизор антенналары тирәсендә тулгана. «Аз гына булса да йомшартачак болай булгач, – дип сөйләнде Талип һәм, агач ботагында чыркылдашкан чыпчыкларга карап – Болар да сизә», – дип куйды.
Юл такыр, тимераякта шуарлык. Талип юл өстендәге катып үлгән чәүкәне читкәрәк тибеп җибәрде дә идарәгә таба борылды. Болдырга менде, туктады, тирә-юньгә күз ташлады, суык чеметтерә башлаган борын очын ышкыштырып алды. Нәкъ шулчак болдыр янындагы тупылның бер ботагы шартлап сынды да һаваны сызгыртып җиргә төште. Талип агачны кызганып куйды.
Гаҗәп тә соң бу дөнья! Кайдадыр экваторда кояш кыздыра, ябалдашларын киң җәеп, мәһабәт пальмалар үсеп утыра, җанга рәхәт йомшак җил исә, чылтырап, чишмәләр ага…
Талип бүгенге көндә һавасы утыз-кырык градустан да артык кыза торган Африка илләрен күз алдына китерә һәм үзе яшәгән, менә үзе басып торган төбәктәге суыкны тоя. Әйе, табигать бездә рәхимсез, усал, һәммә тереклекне, хәтта агачларны да һәрвакыт сынауда тота. Ә кешеләргә, әлбәттә, тагын да кыенрак.
Авыл өстенә морҗалардан бөркелгән аксыл төтен катыш фирәзә томан төшкән. Ай кебек салкын кояш Рә тавы артыннан чыгып килә. Иртәнге нурлар өй түбәләренә кунуга, авыл ачыграк күренә башлады. Бүген, ниһаять, кояш колакланмаган иде. Талипның эченә җылы йөгерде. Сындырачак болай булгач, чынлап торып йомшартачак.
Талип, идарәгә керергә дип, ишеккә юнәлде, әмма үзенә таба килүче агрономны күреп туктап калды. Туктарлык та иде шул. Талип белән Харисов Казанга киткәч, агроном егет, башбаштакланып, ярамаган эш эшләп ташлаган иде. Кичә Талип, эче сизепме, юл уңаеннан складка сугылды һәм тәртәгә ярарлык каеннарны күреп аптырый калды. Кем кискән нарасыйларны? Кайсының кулы күтәрелгән?
Каеннарны урман полосаларыннан агрономның кистерүен белгәч, Талип йөзгә алышынды, кайта-кайтышлый ук тегене өенә кереп сүгәргә иткән иде, ни кодрәт килептер, иртәнгә чаклы сабыр итәргә булды. Алай да өлкән диспетчерга кичтән үк: «Иртәгә иртән агроном минем кабинетта булсын!» – дип кисәтеп куйды.
Мидхәт Бәдретдиновны ул Садыйков киткәч эшкә алды. Егет яңа гына Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган, дипломлы агроном һәм күрер күзгә өметле генә белгечкә охшаган иде, ә ул әнә, килеп, ярты ел эшләмәде, инде үз тәртипләрен дә урнаштыра башлаган. Ун-унбер ел эчендә шактый буй алып, тирә-юньгә ямь биреп, җәй килдеме – күңелләрне җилкендереп торган, сылу кызлардай утырган каеннарны беркем белән киңәшмичә кис тә ташла, имеш. Карале син аны, килеп җитмәгән – урман полосаларын сирәкләтә. Үзе утырткандиярсең. Сирәкләтә. Ни өчен сирәкләтә?..
Талип абыең да төшеп калганнардан түгел, авыл хуҗалыгын синең кебек белгечләрдән ким аңламый, ун ел буена председатель йөген тарта, ел аралаш белем күтәрү курсларына барып укый… Авылда читән үреп үсмәсә дә, буй урманнарның кыр-басуларга нигә кирәк икәнен бик яхшы белә… Ашыкма әле, егет, син, алай Талип абыең белән күчәр башын орырга. Берәү әнә орып-орып карады да чыдамады, утырган арбасының күчәре күкрәк төбеннән шартлап сынып чыкты, ахыр килеп, Карамалыдан бөтенләй китәргә мәҗбүр булды. Инде, егеткәем, син дә шуны куасың…
Талип башта идарәгә таба килгән агроном Мидхәткә карый, аннары Рә тавы артыннан калкып чыккан кояшка карый һәм янә егеткә күз сала. Мидхәтнең өстендә ясалма күннән дублёнкага охшатып теккән тун, аягында монда эшкә килгәч кенә бастырып алган киез итек, башында куян бүрек. Барлы-юклы якасын күтәргән, муенын, җыера-куыра, шушы барлы-юклы якасына яшергән. «Юка киенә, салкын тияр дип тә курыкмый, яшьлеге белән масая», – дип уйлады Талип, килеп җитүгә кул биреп күрешкән егеттән күз алмастан.
– Исәнмесез, Талип Кәрамович! Исән-сау әйләнеп кайттыгызмы?
– Ару гына болай. Юл уңды дияргә була. – Талип Мидхәтнең өс-башына игътибар итте. – Юка киенәсең, егет. Салкын эләктерсә, башың больницадан чыкмас.
– Зыян юк, салкынга күнеккән мин.
– Алай… – Талип янә Мидхәтнең өс-башына күз йөртеп алды, аның карашы егетнең тупасрак борынында тукталды. – Борын очың агара башлаган әнә, угала, бөтенләй туңып төшмәсен дисәң, кирәк булып куюы бар. Әйдә әле, керик идарәгә…
Кабинетка сүзсез генә үттеләр. Мидхәт председательнең үз янына ни өчен чакыруын беркадәр чамалый иде, шуңамы, бер турсайганрак кыяфәттә керә-керешкә ишек янәшәсендәге калай белән тышлаган түгәрәк мичкә аркасын терәде, түргә узмады. Талип түргә юнәлде, бияләйләрен салып өстәлгә ташлады да, кулын кулга ышкыштырып:
– Бу атнада да китмәсә бу суыклар, хәтәр булачак, – дип сөйләнде. – Уҗымнар ни хәлдә? Көзге бодай? Тикшергәләдеңме? Укытулар ничек бара? Механизаторларыбыз арасында бик теләп йөрмәүчеләр дә бар икән. Расмы шул? Рас булса, исем-фамилияләрен язып бир әле син миңа аларның.
– Йөрмәүчеләр булгалады. Чакырып сөйләштем инде мин алар белән, укырга сүз бирделәр.
– Болай итик без, Мидхәт. Шушы курсны тәмамлаган һәр механизаторга таныклык бирик. Кем дә кем укырга йөрмәгән, имтихан кебек нәрсәләрне тапшырмаган – язгы чәчүгә дә, урып-җыюга да катнашмый. Уйла әле шул турыда, яме. Аннары үз фикереңне әйтерсең.
Талип өстәл артына керде, сводка кәгазьләрен караштырды.
– Тирес чыгару ничек бара? Мин күрәм: биредә эшләр бик шәптән түгел икән. Әллә соң махсус звено оештырып караргамы? Кышкы чорга гына. Ләкин башка тармакларга звеноларның һич кирәге юк. Мин моны ни өчен әйтәм? Менә ни өчен: без синең белән авыл хужалыгындагы бөтен процессны промышленностька нигезләп корырга тиешбез. Эшли башладык, ләкин минем шул теләгемне аңласаң иде син. Аңлашыламы шул, юкмы?
Агроном җылынып киттеме, башыннан куян бүреген сыдырып алды, әмма нигәдер мич яныннан кузгалмады.
– Минем бу өлкәгә кагылган кайбер фикерләрем бар иде, Талип Кәрамович.
Талип агрономга өнәми генә карап алды, Мидхәтнең каршы әйтүе ошамадымы председательгә, куе кашлары сынып китте, күзләре кысылды, яңак итендә дулкын-дулкын төерләр йөгереште.
– Тәк, әйт әле, Мидхәт, урман полосаларын кем кушуы буенча кистердең? Әйтик, үзеңнең башың җиттеме, әллә булмаса, башка берәүнең киңәше белән эшләдеңме?
– Үз инициативам. Шулай кирәк дип таптым.
– Алай… Димәк, синең инициативаң… – Талип тун төймәләрен ычкындырып җибәрде. – Син беләсеңме әле, егет, элекке агроном ни өчен китте моннан? Белмисеңме?..
Агроном дәшмәде, белүе, хәбәрдар булуы турында ияк кагып кына килеште.
– Беләсеңме, әллә юкмы? – дип кабат сорады Талип, егетнең ияк кагып кына җавап бирүенә ачуы кабара башлап.
– Хәтерлим. Садыйков белән мин институттан ук таныш. Үткән киңәшмәдә бергә булдык. Нигәдер бер дә мактамады ул сезне, Талип Кәрамович.
– Ир-ат мактарга хатын-кыз түгел мин… Аңлашылды. Бу турыда җитеп торыр!
Талип, кулларын җәеп, өстәлгә таянды, бертын пыяладай шома өстәл өстендә чагылган сурәтенә карап торды. Аннары «эһ» дип җәһәт кенә кузгалды да, ярсынып, ишекле-түрле йөренергә тотынды.
– Син миңа әүвәл каеннарны кистерүеңнең сәбәбен аңлат. Садыйковның мине мактавы, мактамавы турында соңыннан сөйләшербез. Әйт әле: синең белән минем арада ул каеннарны кистерү турында сөйләшү булдымы, юкмы?!
– Юк, булмады, – диде агроном һәм, кинәт кенә урыныннан кубып, өстәл янына килде. – Талип Кәрамович, минем сезгә бер сорау бирәсем килә. Ярармы? – Талип әйдә, биреп кара дип баш какты. – Үзегез әйтмешли, әйтегез әле, бу колхозда башкарылган эшләр өчен бер сез генә җавап бирәсезме, әллә?.. Белеп торыгыз, иптәш Бикмуллин, мин монда, «Берек» колхозына үземә йөкләнгән эшкә җавап бирергә дип килдем. Үзем кистергәнмен икән каеннарны һәм үзем җавабын да тотармын. Каеннарны мин белеп кистердем…
Талипның болай да кызыл муены агрономнан шул сүзләрне ишетүгә бүртенеп чыкты. Ул йөргән мәлдә тунын, җәһәт кенә салып, чөйгә элеп килде дә урындыгына утырды, тасраеп, агрономга текәлде.
– Әһә, менә син ничек сөйләшә башладың, хикмәт әнә нәрсәдә икән. Юкса мин чикләвекне юкәдән эзләп маташам икән дип торам. Тәк-тәк, болай булгач, киләсе елгы уңыш өчен бер син генә җавап бирәсең булып чыга инде.
– Каеннарны кистерүебезнең сәбәбе менә нәрсәдә…
– Кистерүебезнең түгел, кистерүемнең диген, шулай ачыграк булыр.
Мидхәт, председательнең соңгы сүзләренә игътибар итмәстән, өстәлдә яткан бер бит кәгазьне үзенәрәк тартып алды, карандашка үрелде.
– Каеннарны кистерүемнең хикмәте менә нәрсәдә…
– Әлегә хикмәтеңне калдырып торчы, дускай. Башта син шуны әйт: кем ул каеннарны утыртты, кем карап үстерде? Синме, безме?
Бүлмәгә Харисов килеп керде. «Берек» колхозының партком секретарена алтмыш яшьләр тирәсе булыр. Керү белән, ул туп-туры түргә узды, бүлмәдәгеләрнең икесе белән дә кул биреп күреште.
– Иртәләгәнсез бүген. Ни кырып ятыш? – Харисов өс киемен салып чөйгә элде, өстәл янына килде.
– Менә, Әдһәм абый, – дип башлады Талип, секретарь утыруга. – Каш ясыйм дип, күз чыгарып куйган агроном егетебез. Сорамый-нитми, урман полосаларын сирәкләтә башлаган.
Харисов агроном егеткә сораулы караш ташлады.
– Сирәкләтмичә булмый ул полосаларны, – диде Мидхәт.
– Минемчә, без ул полосаларны сирәкләтердәй куе утыртмаган идек.
– Мин дә шул турыда әйтәм бит, – дип, урыныннан купты Талип.
– Хикмәт менә нәрсәдә, – дип башлады агроном сүзен, алдындагы сызымнар төшерелгән бер бит кәгазьне өстәл уртасынарак этәреп куйды. – Буй урманнарга агачлар кирәгеннән артык куе утыртылган, шул сәбәпле полоса буйларына калын итеп кар сала. Сырынтылап салган ул кар май азакларына чаклы эреми. Нәтиҗәдә менә дигән уңдырышлы туфрак, ягъни йөзләгән гектар җир әрәм була. Бөтенләй әрәм итмәс өчен, без ул полоса буйларына соңгы культураларны чәчәргә тырышабыз. Ләкин бу безнең өчен бер дә кулай чара димәс идем мин. Чөнки басуларыбыз болай да тар, куәтле техникага борылыр урын юк.
Харисов агрономның сүзләренә колак сала-сала уйланып утырды. Теге вакытта ул, Садыйков белән Бикмуллин тынышмый башлагач, алай гынамы, председатель белән агроном арасындагы дәгъва-бәхәс район партия комитетына кадәр барып җиткәч, яшь белгечнең кыйбла-юнәлешендә дөреслек күреп, соңгы мәлдә булса да Садыйковны яклап чыккан иде. Ләкин райком секретаре Хөснетдинов бу бәхәсне үзенчә хәл кылды: тотты да Садыйковны үз туган авылы Наратбашка председатель итеп җибәрде. Һәм ялгышмады кебек.
Инде бу егет белән дә Талип тарткалашуга күчсә, эшләре дә гел ызгыш-талашка китсә, Харисов, ниһаять, хакыйкатьне яклар… Тегесен ничектер сизмичәрәк калды бугай. Яклавын якларсың да, бусы Садыйковны да уздырды кебек: колхозчылар ун ел буена карап, күз карасыдай саклап үстергән урман полосасы каеннарын кистергән. Полосалардагы һәр агач, һәр куак исәптә чакта…
– Әдһәм абый, йә, нишлибез инде бу егет белән? Килүенә ярты ел да юк бит әле. Юк, аңламый башладым мин бу яшьләрне!
Талипның эчке тавышында: «Теге вакытта миңа каршы чыккан идегез, Әдһәм абый, менә инаныгыз инде, монысы да килә-килүгә үз белдеге белән эшләргә кереште», – дигән мәгънә ята иде.
– Бик кирәк чарамы бу, Мидхәт?
Агроном егет көлемсерәп, башын чайкап куйды. Шуныда аңламыйсызмы дип гаҗәпләнүе иде бугай. Харисов исә: «Кыю хәзерге яшьләр, рәтләп эшкә керешмәгән, үзбаш фикер йөртәләр, тәвәккәлләр», – дип уйлады.
– Мин бу чараны кырчылык эшендәге җитди эшләрнең берсе итеп күрәм, Әдһәм абый…
Талип беравык башын чайкап торды да сабыры төкәнеп булса кирәк:
– Кызлар кебек сылу каеннар иде. Ничек кулыгыз барды, ничек балта күтәрдегез! – дип, тагын ишекле-түрле киләп салырга кереште.
– Бу мәсьәләдә хаклы булуымны мин эшем белән күрсәтермен, иптәш Бикмуллин, юкка борчылмагыз.
– Юк инде, энем, мин сине ул мәшәкатьтән арындырырмын болай булгач. Син уйлаганча ук надан түгел Талип абыең.
Талип кабат өстәл янына кереп утырды, диспетчерга шалтыратты.
– Каюм, – кабул итү аппаратында диспетчер Зиннуровның «әү, Талип абый» дигән нечкә тавышы ишетелде, – буй урман агачларын сирәкләтүгә кичә ничә кешегә наряд биргәннәр иде сиңа?
– Унике кеше, бер трактор. Тик бүген берәү дә бармады. Җибәрмәдек.
– Нигә алай, ни булды?
– Ни бит, Талип абый, монда егетләр белән уйлаштык та туктаттык без аны… Бу ниндәен ахмаклык, бастырыкка ярардай каеннарны кем кисәргә кушты дип, Галләм абзый да тузынып, кистермәскә дип киңәш биреп китте…
Бүлмәгә кояш нуры керде һәм председатель утырган урындык артына кунып калды. Талип, аппараттан кулын алмый гына, Харисовка:
– Ишеттегезме, Әдһәм абый? – диде. – Каеннарны кистерүгә Галләм абзый да каршы икән бит. Ә ул кеше ярты гомерен Карамалыда агроном булып эшләгән, иптәш Бәдретдинов, шушы полосадагы каеннарны үз кулы белән утыртучы, үзе үстерүче…
– Буй урманнарны үз вакытында рәткә китерү, кирәкле күләмдә сирәкләтү – агрочараларның бер шарты, – диде Мидхәт тә, торган саен үҗәтләнә барып.
– Корыган-сарыганнарыннан арындыру – ул бит бөтенләй башка нәрсә, иптәш Бәдретдинов. Аны да, мөгаен, язга табарак эшләргә кирәктер. Шулаймы, әллә мин ялгышаммы?
– Агачлар куерак үскән саен, полоса буена кар калынрак сала.
– Бу начармыни?! Кыш буена кыр-басуларда кар тотабыз, ә бу акыллы баш, кар калын салмасын дип, буй урман агачларын кистерә. Инде инандыңмы, Әдһәм абый, нинди белдекле агроном туры килгән безгә! – Талип, кайнарланып, урыныннан купты, кояш чыгышы ягындагы тәрәзә каршына барып басты, кулларын артка чалыштырды, гасабиланып, бармакларын угаларга кереште. – Колхоз белгече булган бар кеше дә үз белдеге белән эш итә башласа, кая тәгәрәр идек икән без, Әдһәм абый? Әйтик, син үзеңчә генә эшләсәң, башкалар фикеренә колак салмыйча эш итсәң, мин, әйтик, үземчә генә, – диде Талип, көрсенеп алды һәм, кузгалып, Мидхәт каршына килеп басты. – Беләсеңме, туганкаем, Болгариядә бер агач кискән өчен нәрсә эшлиләр? Бер төп агач кискән кешедән ун төп агач утыртып үстерүне таләп итәләр. Унны, бер төп өчен ун төпне! Ә син ике-өч көн эчендә йөзләгән төп каенны «эһ» тә димичә кискәнсең дә ташлагансың…
– Полоса буйларына калын итеп кар сала, уҗымнар чери, Талип Кәрамович. Май аена чаклы ул җирләргә һичнинди ашлык чәчеп булмый…
– Шуның өчен син каеннарны кисәргә булдың инде? Соң бит аны көзге якта күчереп утыртып та була иде. Юк, туганкаем, болай булгач, безгә бергә эшләүләре мәхшәр булачак. Карны аны самолёттан күмер оны сиптереп тә эретеп була. Ниһаять, бездә хәзер техника да җитәрлек аңа…
– Әйе, – диде Харисов, – авыл хуҗалыгында корычтай нык нервлы кешеләр генә эшли аладыр. Мин Казан белән сөйләшергә тиеш идем. Әллә бу мәсьәләне әлегә калдырып торабызмы?
Шунда Харисовны ишектән дәшеп алдылар. Партком секретаре чыккач, Талип, текәлеп, Мидхәтнең күзләренә карады. Сынап карады. Мәгәр аның карашын егет җиңде, күзләрен читкә алмады.
– Әгәр мин сине судка бирсәм, шома егет?
Агроном:
– Һы! – дип кенә куйды. Аннары: – Бирегез. Мин үземне гаепле санамыйм. Полоса агачларын кем килсә дә сирәкләтәчәк! – дип өстәде.
– Ялгыз агачны җил кага.
– Ялгыз агачның тамыры тирән китә, иптәш Бикмуллин.
– Ялгыз агач таралып үсә, тәбәнәк була, ә минем хыял, – кырларны ышыклау өчен, шәм кебек каеннар үстерү, – диде Талип һәм, үрелеп, агроном алдындагы кәгазь битен алды. – Инде нишләргә синең белән?
Егетнең йөзендә каушау да, үкенү дә күрмәде Талип, үкенсен, үртәлсен иде, ичмасам.
– Үзең теләп китәсеңме, приказ белән куыйммы?
– Мин бирегә китәргә дип килмәдем…
Талип тураебрак басты, ни әйтергә белми торды, ахыр өстәл янына килеп утырды, бармакларын бармакка кертеп, кулларына текәлде.
– Бусы әйбәт. Ләкин, тугаенкаем, кистергән каеннар өчен идарә членнары алдында барыбер җавап бирергә туры килер.
– Мин аларга хакыйкатьне аңлатырга тырышырмын.
– Ә аңлата алмасаң?
– Аңлатсам да, аңлатмасам да, мин ул каеннарның бәясен түләрмен яисә, һәр төп каенга ун төп үсенте утыртып, яңа полоса үстерермен.
– Һы, – диде бу юлы председатель һәм, торып, янә йөренепкитте. Ишекле-түрле бер-ике әйләнүгә, Мидхәт каршына туктады, егетне тагын бер баштанаяк күздән кичерде. Мин суыкка чыдамлы кеше дип мактанса да, борынын салкын эләктергән, егетнең борын очы күгәреп тора иде. Шуны күрепме, егетнең һәр киселгән каенга ун төп агач утыртып үстерермен диюенәме, Талип көлемсерәп куйды. Аның елмаюын күреп, Мидхәт тә елмаеп җибәрде. Талип егетнең бу елмаюын ни дип юрарга да белмәде. Үзе исә, агрономның тәвәккәлләп: «Яңа полоса үстерермен», – диюенә елмайган иде. Ник дисәң, хикмәт агрономның бу эшне булдыру-булдырмавында түгел бит, хикмәт егетнең үз гаебен аңлавында иде. Талип уенча, егет аның ни теләгәнен төшенде, калганы үзеннән-үзе хәл ителәчәгенә ул мыскал да шик тотмый иде.
2
Пеләш башлы, кызыл йөзле, су кебек төссез күзлебашагроном, бүтәнен сайларга урын калдырмыйча, Мидхәт Бәдретдиновка болай диде:
– Районда ике колхозга агроном кирәк. Берсе – «Берек» колхозы, дүрт мең гектардан артык сөрү җире бар, икенчесе – «Урал», сөрү җире алты мең гектар чамасы «Берек» нең председателе белеме белән юрист, «Урал» да югары белемле агроном, яшь кеше, институт тәмамлавына да өч-дүрт ел гына бугай әле…
Баш агроном колхозлар турында сөйләгән арада, Мидхәт Карамалыга, ягъни «Берек» кә барырга дигән фикергә килде. Ни өчен дисәң, «Урал» да югары белемле агроном – үзе председатель, ике тәкә башының бер казанга сыймавы бар.
Институт тәмамлаган һәр белгечнең үз хыялы, үз максаты була. Ил күләменә таралырдай ачыш ясамаса да, шуңа охшаш хыял Мидхәттә дә бар иде. Чөнки адәми затка, үз мохитенә буйсынып, кемгәдер кол булып яшәү – бөтенләй ят сыйфат, ят нәрсә. Кеше табигате, күңеленең юанычы изгелек, якты тормыш өчен көрәштән гыйбарәт. Тик нәрсә аны шулай табигатьтәге барлык тереклектән дә өстен иткән? Әллә соң икмәкме? Бик ихтимал. Әүвәл икмәк кешене дала тормышыннан аерып алган, утырма торак тормышка җайлашырга мәҗбүр иткән. Утырма ил-сулары булмаган, терлек асрап, күчмә тормыш белән гомер иткән халыклар, торак тормышка күчеп, икмәк игә башлаган кабиләләрнең тук яшәүләрен күреп, шул һөнәргә өйрәнгәннәр. Идел буе халкы мең еллар буена икмәк игә. Шул ук җир, шул ук туфрак. Ни өсти алыр Мидхәт? Кырлар машина белән тулды, фән белгечләре басуларга күчте. Туфракның мөмкинлеген, гектарның җегәрен сыныйлар, структур төзелешен тикшерәләр, яңадан-яңа бөртекле культуралар табалар. Моның чиге бармы, буласымы? Юк. Тагын бер тапкыр юк. Мидхәткә дә җитәсе әле бу өлкәдә эш. Ул да, бәлкем, ачыш ясар әле.
…Председатель Мидхәтне район үзәгеннән үзе килеп алды. Киң яңаклы, юантык гәүдәле, монгол кешесен хәтерләтә торган кысыграк күзле председатель аз сөйләште, кәефе юк кебек иде. Карамалыга кайтып җиткәч, үзе үк фатирга илтеп куйды һәм: «Юлдан соң ял ит, аннары колхоз белән танышырсың», – дип, коры гына саубуллашып китеп тә барды.
Фатир хуҗасы кечкенә гәүдәле, озын чал мыеклы Галләм карт утыз елга якын Карамалыда агроном булып эшләгән, хәзер пенсиядә икән. Галләмнең карчыгы картына бөтенләй капма-каршы кыяфәтле иде: юан гәүдәле, җәлпәк йөзле, җете кара күзле, шуңа карамастан гаять хәрәкәтчән, җитез кылана, бертуктаусыз кыстап кына тора, табындагы теге йә бу ризыкны Мидхәт алдына күчергәләп кунак итә.
Ашап-эчкәннән соң, Мидхәткә түр яктагы такта белән генә бүленеп алынган бүлмәгә урын җәеп бирделәр. Карчык:
– Кызыбыз кайтканчы шунда йоклап торырсың, – дип, егет күңеленә өмет-хыяллар салып куйды.
Уянды Мидхәт һәм төн уздырган бүлмәгә күз йөртеп чыкты. Түр яктагы стена буена китап шкафы куелган. Шкафта авыл хуҗалыгына багышланган журналлар, китаплар күренә. Шкаф янәшәсендә стенада кнопкалар белән генә беркетелгән зур фоторәсем. Җәй көненең бер күренеше һәм шул табигатьне тагын да матурлаган җәйге җиңел күлмәкле чибәр генә бер кыз. Кулында чәчәкләр. Чәчләре иңбашына сибелеп төшкән. Үзе, назлы гына елмаеп, уң кулы белән чәчен төзәтә.
Өйдә берәү кыштыр-кыштыр йөренә башлады, тамак кырды. Мидхәт сикереп торды да, трикосын киеп, алгы якка чыкты.
– Хәерле иртә, Галләм абый!
– Иртә ярыйсы болай. Йокы ничек булды соң? Саташтың да бугай бераз. Уятырга иткән идем, Тәгъзимә апаң кушмаган булды. Яшь кеше, юлда арыгандыр, жәл, дигән була. Бу тамаша йоклагач, нинди агроном инде ул, дип тә карадым. Кая ул, авыз ачарга да бирми. Өйрәтмә килә-килүгә берәүне үз гадәтеңә, ди. Мин үзем таң ату белән аякта, шул гадәттән әле булса арынып җиткән юк.
Галләм карт шадра йөзен сыйпаштырып, чал мыегын бөтереп алды.
– Әйдә, юын да чәйләп алырбыз.
Мидхәт ишегалдына чыкты. Тышта салкынча октябрь иртәсе иде. Егет ап-ак кырау төшкән үләнгәрәк үтте дә физзарядка ясарга кереште. Галләм карт та чыкты. Ул тәрәзә астындагы эскәмиягә утырды, тәмәке көйрәтеп җибәрде. Ә үзе мыек астыннан гына Мидхәтне күзәтте.
– Үзең кайсы яктан? Түрәбез кичә бик соң алып кайтты үзеңне, рәтләп сорашып та булмады.
– Минзәлә якларыннан.
– Алай икән. Ык буенда яшәгәнсең икән. Атаң-инәң исәнме соң?
– Ашыга төштеләр алар, Галләм абый. Дөньяны катырак кудылар бугай.
– Нишлисең инде, һәммәбезгә дә бер барасы анда, – диде Галләм карт һәм сорап куйды: – Туган авылыңа кайтырга булмадыңмыни? Ни генә димә, туган як мөгезлерәк бит инде, чегән каны эләкмәгән кешене һәрчак туган туфрак тартыр, ди торган иде минем әтәй.
– Авылга кайтырга исәп юк түгел иде дә, җибәрмәделәр. Дәүләт кешеләре бит без, Галләм абый. Үзе укыткач, үзе теләгән җиргә җибәрә.
– Анысын бик дөрес эшли, – дип мөһер сукты Галләм карт. – Югыйсә сезнең ише кыска койрыкларны ничек тыеп бетермәк кирәк. Тик менә Карамалыга килүеңә үкенеп куймагаең…
– Ник алай дисез, Галләм абый?
– Түрәбез каты куллырак. Үз дигәнен итәргә яратучан, – диде карт һәм, бу сүзләренә ниндидер эчке мәгънә салуын аңлатып, уч төбенә генә тамак кырып куйды.
– Мин бирегә бер максат белән генә килдем, Галләм абый, икмәк үстерергә. Түрәгез әллә мул уңыш алуга да каршымы?..
Мидхәт ишегалдында чатыр чабып йөрергә кереште.
– Әйдә, чабып кал. Талип абыең чаптыра башласа, физзарядка кайгыларың калмас. Агроном Садыйков та килгән мәлне иртән торуга шулай сикергәләнер иде, эшкә керешкәч, баш терәргә дә вакыты калмый башлады, бахырның. Ул да миндә торды бит. Талип эшләтә белә ул: Талипка тарма, тарсаң – арма.
Мидхәт, тирән сулый-сулый, Галләм карт янына килеп басты.
– Мин аны председатель белән тыныша алмады дип ишеттем, хакмы шул, Галләм абый? Әллә бераз күпертәләр дәме?
– Хагын-нахагын кем белгән инде аның. Кайтып керсә зарлана торган иде. Игенчелектә звенолар оештырырга исәп иде, председатель каршы, дип. Кукуруз чәчүдә дә уртак тел тапмадылар. Садыйков квадратлап чәчтерик дип барды, тегесе, монысының ай-ваена карамыйча, рәт ара чәчтерде. Имеш, яшел масса күбрәк чыга. Пар калдыруда да бугазга-бугаз килеп беттеләр. Председатель Мальцев методын алга сөрде; Садыйков, безнең туфрак бай, культура артыннан культура чәчик, дип чиләште…
– Ни белән бетте соң бәхәсләре?
– Ни белән бетсен. Эшләре райкомга җиткәч, егеткә китәргә туры килде. Райкомда Талипныкылар. Алай да чит итмәделәр үзен, туган авылына председатель итеп күчерделәр. Авылдашлары канәгать ди әнә үзеннән.
Галләм карт һавага карады, тәмәке төпчеген аяк астына ташлады да итек башы белән бөтереп алды.
– Томалады бу тәмам, әй! Берәр фурман салам китерермен дигән идем, булмады инде болай булгач, чәнчелгере. Председатель рөхсәт кәгазен дә биргән иде.
– Саламга кадәр председатель рөхсәт бирәмени?
Мидхәт шулай диюгә, Галләм карт аңа гаҗәпсенеп карап алды. Аның мыегы кебек үк чаларган киң кашлары бергә кушылды, авыз тирәсенә җыерчыклар өелде, маңгаендагы болай да тирән буразналар тагы да тирәнәеп китте:
– Күренеп тора: бер дә тәҗрибәң юк әле синең, энем. Салам… Салам ул – крәчтияннең малы да, өй-каралты түбәсе дә дигәндәй. Хәзер генә әнә шифер уйлап таптылар. Сугыш елларында малкайларны шул бер салам белән асрадык. Азык җитмәгән елларны өй түбәләрен ачып ашаттык. Һәй, булды, күрдек инде, яңадан күрергә язмасын…
– Син, дим, ашарга керегез! – дип дәште хуҗа хатын.
Беренче тойгылар сүрелә төшкәннән соң, Мидхәт «Берек» колхозының председателен күз алдына китерергә тырышып карады. Шул ук вакытта ул боларның үзе өчен кирәкмәгән бер кысыр кайгы икәнен дә бик яхшы белә иде. Вакыт – менә нәрсә хәл итәчәк иде аларның үзара мөнәсәбәтен. Институтта бер профессор аларга: «Һәр кешенең дә бер талантына ике кимчелеге булыр», – дип әйтергә ярата торган иде.
Мидхәтне алырга бригадир килде. Ак чырайлы, киң җилкәле, утыз яшьләр тирәсендәге кеше иде бригадир.
Тәкәллефсез генә таныштылар.
– Комплекслы бригаданың башы – Зариф Бакиров, – дип, солдатларча кулын кысты ул Мидхәтнең.
Тарантаска менеп утырдылар.
– Тиздән бу Галләм абзый турына вертолёт белән генә төшәргә калачак, – диде бригадир, дилбегәне кулына алып, атка чөңгерде. – Күрә торып, саз уртасына өй китереп салган. Яз җитсә, өенә су керә. Ике елга бер морҗа чыгарып тора. Китми генә бит шул урыннан. Урман якын, су-күл аяк очында, имеш.
Бригадир бик урынлы сукрана иде, ат көр генә күренсә дә, өй каршындагы саздан тарантасны көч-хәл белән тартып чыгарды.
– Талип абый җибәрдеме?
– Әйе, эшне кабул итә торыгыз. Агроном вазифасын үтәгән кызыбыз сессиядә. Ә эш муеннан. Бүген шуңа аптырый калдымәле. Нигә бу Талип абый килгән бер агрономны Галләм абзыйга урнаштыра? Үзе агроном булгангамы әллә? Хәер, үзләрен дә агрономнар гаиләсе дияргә була. Кызын да шуңа укыта бит. Чибәр, сылу кызлары. Исеме дә матур – Тамчы.
– Атың җилле күренә, – диде Мидхәт, ә үзе бүлмәдә күргән рәсем турында уйлады. «Менә кем икәнсең син, кызыкай».
Кара биянең янбашлары ялтырап тора. Сазлыктан чыгуга ул, дилбегә какмас борын, җилле генә юртып китте.
– Минем көйгә өйрәнгән. Такыр юлга чыктымы – элдертә. Садыйков килгәч, аңа биргән идем, йөртә алмады малкайны. Кирәксә-кирәкмәсә, чыбыркы белән селтәнә. Бер тапкыр дулады бу. Алып китте, мин сиңа әйтим, тегеләй иттереп: тигән җиргә тия тәгәрмәчләр, тимәгән җиргә тими дә кала. Көчкә тарантастан сикереп төшеп калды агрономыбыз. Аягын каймыктырды, ике атналап больницада ятып чыкты.
– Яхшы ат – юлдаш, яман ат – гүрдәш, диләр бит.
Бригадир атны тыкрыкка борды һәм, каршы килүче ике кешене күреп, атны туктатты да тегеләрне көтеп алды. Җил-җил килүче ир-егетләр, бригадирны күрүгә, адымнарын баса төштеләр, тарантаска җитәр-житмәс туктап калдылар.
– Юкка йөрисез, Инсаф абзый, кибет ябык, Гөлсинә сельпога китте.
Ерактан ук күзгә ташланырдай шадра чырайлы Инсаф дигәне калын иреннәрен ялап куйды, кызарган күзләре белән иптәшенә карады.
– Типте бия тәртәгә, болай булгач, – диде икенчесе һәм борыла башлады, Инсаф аның фуфайка җиңенә ябышты.
– Әйдә, Сираҗи, түбән оч Әһлиуллаларга. Аңардан көмешкә өзелми. Мин аңа теге атнада утын кисешкән идем.
– Хәзер үк борылыгыз, Инсаф абзый. Саламга барасыз. Мин сезнең икегезне дә салам төяргә куйдым.
Сираҗи Инсаф тоткан җиңен тартып алды һәм теләр-теләмәс кенә идарә ягына таба кузгалып китте. Инсаф бригадирга ялварулы караш ташлады, кызарып беткән күз кабагын челт-челт йомгалап алды.
– Хәзер әйләнәбез, Зариф энем, «эһ» дигәнче идарә янында булачакбыз. Безнең өчен борчылма.
– Барсагыз үзегез генә барыгыз, бозмагыз Сираҗины! Тагын бер тапкыр исерек көе эшкә килгәнегезне күрсәм чакырмыйм мин сезне эшкә бүтән, Инсаф абзый. Кичә булды кичә төштән соң китеп югалдыгыз. Җитте!
Инсаф дигәне, уңайсызлану тойдымы, бер урында таптанып алды.
– Анысын булдырырсың син… Кеше хәленә керүче бармы хәзер. Үләм дисәң, авызыңа су салучы табалмассың бу колхозда. Күчтем киттем Наратбашка.
– Садыйков сине анда бер көн дә тотмаячак. Синдәй эчкече башлар аның үзендә дә җитәрлек. Яхшылап әйтәм, Инсаф абзый, хәзер үк эшкә китегез. Ул нәрсәне кич чөмерергә дә өлгерерсез әле…
Бригадир шулай диюгә, Инсаф теләр-теләмәс кенә идарә ягына таба китеп барды.
– Менә шундыйлар да бар әле бездә, иптәш Бәдретдинов. Болай үзләре начар кешеләр дә түгел кебек, эшкә тотынсалар, кешедән ким эшләмиләр, ә менә бер ычкынып алсалар – диңгез тубыктан гына кала, шул агуны эзләп, Наратбашка чаклы чабалар. Талип абый кыса төште үзләрен, аңардан шүрлиләр. Берәү шулай көн-төн салып йөри башлаган иде, тотты да авылдан куды.
– Дөрес эшләгән.
Зариф, бик үк өнәп бетерми генә, агроном ягына сирпелеп алды. Атына чөңгереп, дилбегәсен тарткалап куйды.
– Игенне кем игәр соң аннары, иптәш Бәдретдинов? Беләсегез килсә, механизаторлар җитешми бездә хәзер. Былтырларны егерме җиде балабыз унны тәмамлады, шулардан ничә егетебез армиягә китте, бишәүсе институтка керде, тик өч егетебез генә авылда калды. Кызлар турында әйтеп тә торасы юк, – өлгергәнлек аттестаты алу белән, шәһәргә шылалар. Ел саен биш-алты механизатор пенсиягә чыга. Һәр эчкән кешене колхоздан куарга килеребез саерак шул, дускай. Эчеп эшкә килгән һәр кешене эштән куа китсәк… Бригада буенча шелтә дә бирдек инде менә бу Инсаф дигәненә. Юк кына, акыл кермәсә керми кешегә. Миңа шелтә бирделәр дип, атна буе баш күтәрми эчте. Шуннан әнә әле булса мантыганы юк.
– Атналар буе эчәр өчен акча кирәктер бит, каян ала соң ул аны?
– Башын шуңа салган кеше эчәр өчен акча тапмый буламы. Һич югы, көмешкә куа башлый. Йә арыш бүрттерә, йә чөгендердән кайната.
– Дәваларга кирәк аларны. Эчкече кеше ул – авыру кеше.
Бригадир янә агрономга сәерсенеп карап куйды. Әмма бу юлы сүз сөрмәде – артык яшьсендеме егетне, санга сукмавы идеме, катгый хөкем йөртүе ошамадымы.
Идарә каршында аларны көтеп торалар иде инде. Ике-өч машина туктаган, шул тирәдә халык урала, тарантас килеп җитүгә, аны уратып алдылар.
– Саламга барабызмы, юкмы бүген, Зариф?
– Каюм ни ди соң?
– Яңгыр явачак, дип җибәрми торган була.
– Каян килгән алла ярдәмчесе булды әле бу Каюм. Менә нәрсә, егетләр, Сираҗи абзый, әй Сираҗи абзый! – Бригадир берәүне дәшеп алды. – Көн бушка үтмәсен иде, Сираҗи абзый, – диде ул, бит-чыраен сакал-мыек баскан берәү тарантас янына килүгә. – Адашыңа күз-колак бул әле, Сираҗи абзый, мин киткән арада, Инсаф абзыйга ияреп, түбән очка юнәлгән. Әрәм итә бит егетне.
Идарә болдырына председатель чыгып басты. Саламга баручылар, дәррәү кузгалып, машиналарга төялделәр.
– Исәнмесез!
– Саумы! – диде Мидхәткә председатель. – Әйдә, үтә тор. Мин хәзер керәм. Зариф, Зариф! – диде председатель бригадирга. – Салам төяүчеләр янына үзең дә бар әле. Үзең күзәт. Авып-түнеп, коеп-чәчеп йөрмәсеннәр. Җәен – салам, кышын— печән, яхшы салам – ярты азык, дигәндәй, әрәм-шәрәм итмәсеннәр.
Председатель Мидхәтне идарәгә алып керде. Талип түргә узганда, аның авыр гәүдәсеннән идән сайгаклары сыгылып куйды. Төптән таза, юан, сәламәт гәүдәле иде председатель.
– Утыр, әйдә, менә моннан уз. Сөйләшү җитди булачак.
Мидхәт плащын салды, беретын, бөгәрләп, кесәсенә тыкты, өс киемен ишек янындагы чөйгә элде. Председатель исә плащын үзе утырган урындык терәгенә ташлаган, күк эшләпәсе өстәл читендә ята.
Урынына утыруга, ул аппарат төймәсенә басты. Ишектә йомышчы кыз күренгәч, аңа карамыйча гына:
– Люция, Әдһәм абыең мәктәп янында йөри бугай, бире дәш әле үзен, – диде.
Мидхәт кызның сары муенсаларын, дугаланып торган сөрмәле кашларын, күпертеп таралган коңгырт чәчләрен генә күреп калды.
– Каян, кем баласы булуыңны сорамыйм. Чөнки беләм. Биографияң белән кыскача гына танышмын, – диде председатель, маңгаен угалап. – Синең киңәшең кирәк, лаборатория салырга кыстыйлар. Зонадагы сөрү җирләрен, ягъни туфрак структурасын тикшерергә исәпләре. Ләкин расход-авырлыклары безгә төшә. Шуңа карамастан мин риза булдым. Бу безнең шактый чыгымны алачак, ул гынамы, төзелеп яткан объектлардан эшчеләрне алырга туры килә, чөнки лабораторияне ашыктыралар. Имеш, яңа елга өлгертергә. Хәер, бусы – мәсьәләнең практик ягы. Ә мине аның теоретик ягы борчый. Беләсем килә, иптәш Бәдретдинов, кирәкме ул лаборатория безгә, хаҗәте бармы? Вакытлыча файдалану өчен генә төземәбезме?
Беренче сәгатьтән ук председатель шактый кыен хәлгә калдырды Мидхәтне.
– Мин бу мәсьәләдә сезгә киңәш бирә аламмы соң әле, Талип Кәрамович? Әгәр дә мәгәр…
– Бирә аласың. Үзең әйтмешли, әгәр дә мәгәр председатель сине үзенә чакырып киңәш сорый икән, димәк, ул моны шулай кирәк дип тапкан.
– Минемчә, лаборатория бинасы колхоз өчен ул хәтле зарур түгел. Инде район идарәсе моны нәкъ менә Карамалыда салырга кирәк дип тапкан икән, риза булырга кирәктер. Сорт сынау һәм туфрак структурасын тикшерү максаты белән лабораторияләр булдыруны – мин иген игүдәге иң җитди эшләрнең берсе, дип аңлыйм. Басуларны фән чыганакларына нигезләнеп эшкәртү – игенчелекне культуралаштыруның бер чарасы. Һәр агрономның изге хыялы дияр идем мин моны. Басуларда туфрак структурасы биш-ун ел саен үзгәреп тора, шушы үзгәрешне белеп, аны фәнни юлга салсаң, әлеге кебек сукыр көйгә эшләү, гомумән, булмас иде.
– Ышандырдың. Килештек. Тагын миңа шуны әйт: ул лабораторияне салмасак та, басуларыбыздагы туфрак составын белеп тора алыр идекме?
– Белеп булыр иде, нигә булмасын. Район белән район, колхоз белән колхоз җирләре генә түгел, басу белән басу туфрагы арасында да үзгәлек бар. Ә инде туфрак структурасын тикшерү лабораториясе бу өзеклекне дә калдырмас иде. Икенче төрле итеп әйткәндә, сукыр игенчене күзле итәр иде. Җир-туфрак дигән нәрсә җанлы бит ул…
– Мин дә шулай уйлыйм, – диде председатель, кулларын угалап. Әмма дөресен әйтмәде: лаборатория бинасын салу мәсьәләсендә кичә генә бөтенләй башка фикердә иде ул. – Димәк, салабыз.
Талип бертын, оялчан кызлар кебек, башын түбән иеп утырды. Ул уйлады: инанган фикереңнән үз-үзеңне ваз кичәргә мәҗбүр итү кыен икән. Ләкин тормыш үзе шуны таләп иткәндә, үзеңнең кире фикереңне үткәрергә тырышу ахмаклык булыр иде.
– Киңәшең өчен рәхмәт, фикереңне идарә членнарына җиткерергә тырышырмын…
Мидхәт шуңа игътибар итте: председатель аның белән «син» дип сөйләшә башлады.
– Иң мөһиме – безнең эштә, Мидхәт, бер-береңнең киңәшенә колак салу. Мин, гомумән, яңа килгән белгечләргә зур өмет баглыйм. Чөнки аларда яңаны тою була. Шул ук вакытта ул практик кеше булырга, ниндидер тузга язмаган хыяллар белән мавыгып, эш кешеләренең башын катырмаска тиештер, минемчә. Шулаймы, юкмы? – Мидхәт аның белән килешеп ияк какты. – Шулай. Сиңа кадәр эшләгән агроном белән эшли алмадык. Китүенең сәбәбен сөйләп тормыйм. Килешмәдек и баста. Максатлар бер, ә карашлар башка иде. Колхоз белгечләре арасында агроном бездә почётта. Үзеңә бер ат, кирәк дип табасың икән, мотоцикл бирербез. Ярдәмче ышандырмыйм. Читтән торып авыл хуҗалыгы техникумында бер кызыбыз укый укуын, әмма ул яшь әле. Галләм абзый әйтмешли, авызында ана сөте кипмәгән. Озын сүзнең кыскасы, кабул итеп ал эшне. Хезмәт хакы бездә акчалата, завод инженерларыннан ким алмассың, артыграк та булыр… Үзең соң өйләнгәнме әле, гаиләң бармы?
– Өлгермәдем әле, Талип Кәрамович.
– Өлгерерсең. Кача торган хәл түгел ул. Кызлар бездә ерып йөргесез, балсыз кабып йотардайлары бар.
Мидхәт, көлемсерәп, түбән карагач, Талип ирен чите белән генә елмаеп, куе төк баскан кул аркасын ышкыштырып торды.
– Ә ул агроном кызыгыз кайчан кайтачак?
– Бүген-иртәгә кайтып төшәр. Галләм абзый кичә үк көтә иде инде үзен. Күрерсең, үзләрендә торасың…
Тамчы кич соң гына кайтты. Мидхәт яткан иде инде. Ул барысын да ишетеп торды. Менә картлар, урамда машина тавышы ишетелүгә, каударланып, кызларын каршы алырга кузгалдылар. Өйдә беравыкка ыгы-зыгы купты. Ахыр килеп, Галләм карт карчыгына чыкмаска кушты, үзем генә алып керәм, тышта суык, дип үзе, дөбер-шатыр килеп, ишегалдына ашыкты.
Капка янына ук килеп туктаган шофёр, сукрана-сукрана, Тамчының чемоданын кертте.
– Галләм абзый, ничек торасың син бу төбәктә? Беткән идемени ындыр артындарак урын…
Карт гүя аны ишетмәде:
– Әйдә, кер әле син башта, – дип кыстый башлады. – Баллап, чәй эч. Аннары нигә бирегә төшеп утырдың, дип әйтерлегең калмас. Урын түгел бу, җәннәт, Фәрит туган, җәннәт.
Шофёр чәйдән баш тартып китеп баргач, Галләм карт, гөрли-гөрли, кызына дәште.
– Исәнме-саумы, кызым. Имтиханнарың тапшыра алдыңмы? Рәхмәт, рәхмәт. Әйдә, кер инде, әниеңне дә куандыр.
Сүзләре тонык кына ишетелсә дә, Мидхәт бераз шәйлииде: ата-ана кызларының кайтуына, җитмәсә, имтиханнарын уңышлы тапшырып кайтуына куаныпмы-куаналар. Әнисе күзләрен дә чылатып алды бугай, Мидхәт аның лышык-лышык борын тартуыннан шуны аңлады.
Утырыштылар. Тамчы, чөйдә ят кеше киемен күреп, әтисенә сораулы караш ташлады бугай, шуннан әтисе:
– Талип абыең үзе китергәч, яхшысынмадык инде, кызым, – дип башлаган иде, калганын Мидхәт ишетмәде, кайсыдыр түр өйнең ишеген килеп япты.
Мидхәт үзе ишле семьяда үсте. Җиде бала, җидесенең берсе кул астына кермәгән. Тракторчы әтисенең башы басудан кайтмады. Аннары әнисе белән генә калдылар. Әле булса хәтерендә: әнисе, ул Казаннан кайтып керүгә, мич каршыннан алъяпкычына кулларын сөртә-сөртә чыгар иде дә:
– Ә-ә, улым, кайттыңмы. Рәхмәт, бик вакытлы кайттың әле. Әнә халык тирес чыгара инде, безнең абзар да чистартмаган, чәй эчеп ал да чык әле шунда. Күрше Гыйльметтингә әйткән идем, ун сум акча сорый, аңа бирергә түгел, сиңа да сала алмадым әле әнә, – дип, шундук эш кушар иде.
Шулай да хәтерендә бер куаныч калган Мидхәтнең. Казаннан арып-алҗып кайтып керүе булды, әнисе аны шатланып каршы алды. Дөнья мәшәкате турында да сөйләмәде, килде дә аркасыннан ләпи-ләпи сөяргә кереште. Гадәти булмаган хәлгәме, башта Мидхәт оялды, нишләргә белми аптырый калды. Әнисе аның чәчләреннән сыйпый, күзләренә карый да күкрәгенә кыса, кипшергән иреннәре белән пышылдап:
– Чәчләрең бик җиткән түгелме соң, улым, алдырыр идең,– ди, ә үзенең күзләрендә мөлдерәмә яшь тора.
– Ни булды, нигә елыйсың, әни?
– Шатлыктан, улым, куанычтан. Берәүгә җыларга да ярамыймы әллә?
– Ярый да…
– Әтиең генә күрә алмады кеше булуыгызны…
Шундагы иркәләүгә тәэсирләнеп киткән Мидхәтнең дә күзләре дымланган иде. Ана күңеле – дәрья, һәр баласына да назы җитте, барысы өчен дә кайгыртты. Әле булса кайгырта. Тик балаларының гына кайтканнары юк. Кайсы-кая таралып беттеләр. Казан белән ике арада киләп салучы бер Мидхәте калды янында, ул да диплом яклап йөри инде.
– Үзебезгә кайта алмассың инде, улым?
– Сорап карарга исәп юк түгел.
Әнисе яулык очына күзләрен сөртте, урындыкка барып утырды. Аның кантарланып килгән, зәңгәр кан тамырлары беленеп торган арык кулларын күрүгә, Мидхәтнең шул кулларны үбәсе килде. Үз гомеренә сыер савучы булып эшләгән әнисенең бармак буыннары бүртеп-бүртеп тора. Ананың тез өстендә яткан шул куллар әле булса күз алдыннан китми Мидхәтнең. Әтисе шактый яшьли тракторы белән күпердән боз астына төшеп һәлак булгач, җиде бала да бер ана кулына калды. Мидхәт Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга кергәч, ике сеңлесе белән калган әнисе тегеләрне саклый алмаган: Урта Азиядән ялга кайткан ике егеткә икесе тиң кияүгә чыкканнар да китеп барганнар. Шуннан Мидхәт берүзе бер өйдә утырып калган әнисе янына гына кайта торган булып китте.
Институтны тәмамлаган елны Мидхәтнең әнисе сыер савуны ташлады, әллә шул ярамады, сырхаулап китте, больницага ятты. Күп тә чирләмәде, Мидхәт килгән саен: «Һәр көн Мөхәммәтуллам төшемә керә, үз янына чакыра, күрә алмасам, бәхил бул инде, балам», – дия башлады. Һәм Мидхәтнең диплом яклаганын да күрмичә дөнья куйды. Әле булса күз алдында Мидхәтнең: лекциядә утыра, телеграмма китерделәр. Телеграмманы район больницасыннан сукканнар. «Әниеңнең хәле бик начар, тиз кайт».
Ә бит яшәгән хәлдә Мидхәт аны бирегә, Карамалыга алып килгән булыр иде.
Тамчыны каршы алган ата-ана шатлыгын күргәннәнсоң, әнәшундый истәлекле уйлар үтте яшь агроном Мидхәт Бәдретдинов башыннан.
3
– Иптәшләр, озак юанасыз, сезгә кадерле булган вакыт миңа да кадерле, – дип каршы алды райком секретаре Хөснетдинов «Берек» колхозы председателе Талип Бикмуллин белән партком секретаре Әдһәм Харисовны.
Кул бирешеп күрештеләр. Утырыштылар. Хөснетдинов, елан тиресенә охшаган кара-чуар галстугын бушатып, күлмәк сәдәбен ычкындырды. Секретарь нигәдер эсселәгән: җыерчыклы маңгаена бөрчек тир чыккан иде.
– Сөйли башла, Талип. Лаборатория бинасы ни хәлдә, кайчан төгәллисез?
– Төгәлләнеп килә инде ул…
– Төгәлләнеп кенә киләме, төгәлләнәме?
– Әллә соң райком тарафыннан оештырылган комиссия кабул итәргә тиешме ул бинаны?
Хөснетдинов шакмаклы кулъяулыгы белән битен-муенын сөртеп алды һәм, Харисовка таба борыла төшеп:
– Мин аңламыйм, Әдһәм, нигә Талип бу бинаны теләп төземәде? Сәбәбе нәрсәдә? Чынлап та, финанс ягы хөртиме әллә? – дип, конкретрак төпченергә кереште.
Беренче секретарь Әдһәм Харисов белән «син» дип сөйләшә. Үзе китереп куйгангамы, Талипны да якын күрә. Кирәк тапса, ул аны кыздырып алырга да күп сорамый иде.
– Лаборатория төгәлләнер, Ирек Нәҗмиевич, Бикмуллин аны эшләр. Җитәр кебек инде бабайлар тәҗрибәсенә генә таянып эшләү. Ниһаять, безгә дә җирләребезнең эчке серләрен өйрәнергә вакыттыр. Фәнни нигездә җир-туфракны культуралаштыру – чор, заман таләбе, без генә бу яңалыктан йөз чөерә алмабыз, әлбәттә…
Харисов үз тавышын үзе тыңлап, ашыкмыйча гына сөйләде. Эшләү дәверендә ул бик күп райком секретарьларын күрде. Аларның бер ишесе бугаз белән алдырырга тырыша иде – ул чорны да кичерде Харисов. Икенче берәүләре йомшак җәеп катыга утыртырга һәвәс иде. Акыл сатып, фәлсәфә белән йөдәтүчеләрне дә, бөтен урам-тыкрыкларны өндәү һәм чакырулар, лозунглар белән тутырып, райком эшен шунда күреп мавыгуларны да күрергә туры килде аңа. Ә менә күп еллар өлкә комитетында эшләп тә, әллә үзе теләп, әллә кем тарафыннандыр тәкъдим ителеп, бирегә килгән, чыгышы белән Наратбаштан булган Хөснетдиновны һич аңлый алмый «Берек» колхозы коммунистларының башлыгы. Хөснетдинов һич кенә тузынмас, итагатьле кыланыр. Мөнәсәбәт – гап-гади, дусларча. Әмма бер канын кыздырсалар, нык итеп, каты итеп сугар. Бәхәскә җиңел керә, каршы әйткәнне яратып бетерми, мәгәр чик-чаманы белә: «Бу бәхәсне әлегә калдырып торыйк», – дип, әңгәмәдәшен тизрәк озатып куюны карый.
– Йә Талип, син ни белән дәлилли аласың бу пошмаучанлыгыңны?
– Безгә ул лабораториянең һич тә хаҗәте юк иде, Ирек Нәҗмиевич. Сез кушкач каршы килмәгән булдык инде. Колхоз әнә бер шуңа гына ничәмә мең чыгым тотты. Плансыз кергән шул бина аркасында исәпкә куелган комплекс тоткарланды, дүрт торак йорт төзелмәде. Кайчан да булса үз-үзен аклый торган нәрсә булса, бер хәл иде әле, юк бит, бөтенләй чыгымга гына корылган лаборатория ул. Кыскасы, күчәр башын сындырды ул лаборатория безнең. – Талип, башын аска иеп, беравык сүзсез утырды. – Бездә, Ирек Нәҗмиевич, югары белемле агроном да бар бит. Туфрак серләрен, минемчә, ул да начар белми. Биш ел буе, дәүләт әпәен ашап, шуңа укыган кеше.
– Агроном дигәннән, ни булды тагын аның белән синең арада? Бусы белән дә тынышмыйсыңмы әллә?.. Бер агроном ярамады, инде бу егет белән дә килешмәсәң, Талип…
– Һәр җитәкченең үз эш стиле бар, Ирек Нәҗмиевич. Ошатмыйсыз икән минем эшне, алыгыз. Мәгәр пока мин председатель, пока минем кулымда печать…
Талипның кыска бармаклары йодрыкка йомарланды. Хөснетдинов, аның кайнарланып китүендә усал ният күреп, Талип янына килде.
– Синең ул егетең бер дә күчәр башы сындырырга җыенмый кебек. Килде ул бирегә, сөйләштек без аның белән.
Секретарь сөйли, Талипны үгетли кебек иде. Аның маңгаена җыерчыклар өелде, һәм ул, чит бер кешегә әйткән кебек, почмакка карап, сүзен дәвам иттерде.
– Садыйковтагы яңалыкларга шик тоттың, кабул итмәдең, бигайбә, дидем. Ләкин бел аны, мин сиңа консерватор булырга юл куймам. Яңалык юл ярганда, башың чөеп читкә тайпылма! Чоры, заманы ул түгел! Институт кадәр институт галим кадәр галимне дүрт мең гектар сөрү җире булган колхозга җибәрә икән, моңа шатланырга, аны биш куллап каршы алырга кирәк иде сиңа. Ә син сырт кабартып маташасың тагы. Договорга кул куймый җибәргәнсең. Хакмы шул, Әдһәм? – дип, партком секретарена күз төшереп алды Хөснетдинов.
Харисов килешеп баш какты.
– Мәшәкать өстенә мәшәкать. Мин ул чор яңалыкларыннан— Садыйковтан да туйган идем инде. – Талип урыныннан кузгалмакчы булып караган иде дә кире утырды. – Нигә соң ул лабораторияне Садыйков үзенә салдырмады? Белә шул ул, сорнай…
– Вакланма, Талип, вакланма, зинһар, дим. Дан өчен эшләмәсәң, һич югы, сан өчен эшлә.
Талипның җәлпәк йөзенә кызыллык йөгерде, киң маңгаен ярып, буй җыерчык сузылды.
– Туфрак бонитетлары бер булса да, Садыйковның танавына чирттек бит әле. Бөртеклеләрдән гектарына егерме биш центнер һәм кайбер кырлардан утызарны суктырып алдык, әмактаулы Садыйков егермегә дә җиткерә алмады.
– Онытма, Талип, азмы-күпме ул «Берек» тә эшләп китте.
– Агроном халкын эзләп торасы юк хәзер. Садыйков китте, икенчесе килде, ул да әнә шул ук хыяллар белән саташа. Моның да басуларны яңача бүләргә исәбе. Шуңа проект әмәлләп ята. Каршы килмәдем, әйдә, эшләсен, идарә утырышында тыңлап карарбыз. Күрәсез, Ирек Нәҗмиевич, мин яңалыкка каршы түгел. Әмма да бер «ләкин» бар. Үзкыйммәт! Садыйковта бер центнер икмәк җитмеш тиенгә төшә, бездә ул илле биш тиен генә булды. Әйтер сүзем шул: галим кадәр галим килмәсә дә, өйрәтүчеләрдән, белдеклеләрдән тук мин, Ирек Нәҗмиевич. Уңышның нигезе – туфракны эшкәртүдә һәм вакытында тиешле ашлама салуда.
– Галим дигәнең сезнең якташыгыз түгелме соң, әле?
– Булмагае!
Талип бу сүзне әйтүгә, Харисов куырылып алды. Атасы кебек райком секретаре белән Талипның дорфа сөйләшүе бер хәл, алар еш кына шулай әйтешеп алалар. Ә менә Талипның бирегә килгән галим турында эре сөйләшүен ничек аңларга?
– Әдһәм, син беләсеңме әле Карамалыга кем килгәнен?
– Әюп абзый малаемы? Аны шул өлкәдә эшли дип әйткәннәр иде.
– Үзе, – диде Хөснетдинов.
Талип әле Хөснетдиновка, әле Харисовка карап-карап алды. Парторгның балаларча куанып китүе аңа сәер тоелды. Хөснетдиновның да елмаюын аңламады ул. Күп вакытта Хөснетдинов сүзеннән чыгарга базмый йөргән Талипның бүген бу ике секретарь белән ачуланышасы килә, һәм ул усалрак сүзләр эзли кебек иде.
Талипкамы соң Харисовны аңлау! Авылга киләсе галимнең исемен белмәмешкә салышуы, Харисов өчен шундый кадерле булган кешенең улы турында сөйләгәндә, председательнең турсаеп утыруы тәмам ачуын чыгарды аның.
– Талип, син төзелеш базасы оештыруга да каршы идең түгелме әле? Диспетчерлык оештыруны да бишкуллап кабул итмәдең. Бөтен нәрсәне акчага бәйләү, шуңа гына кайтарып калдыру бер дә бизәми сине, Талип, – Харисов куш йодрыгын өстәлгә куйды, Талипка таба борыла төште. – Бу мәсьәләдә мин, үлгәнче, үз фикеремдә калачакмын…
– Бик әйбәт, кала бирегез. Минем сезгә үз фикеремне көчләп тагарга җыенганым юк.
– Ун ел тартасың колхоз йөген, Талип, – диде Хөснетдиновтыныч кына. – Артта сөйрәлгән колхозны алдынгылар рәтенә чыгардың. Районда беренче булып комплекс төзергә керештең. Рәхмәт. Тик, туганкаем, узынма. Соңгы вакытта халыкка игътибарсызлык күрсәтәсең, дорфа сөйләшәсең. Үз-үзеңне тыя белергә кирәк. Өстәл сугуны, эштән кууны нәрсә дип беләсең син! Шулмы эш стиле?! Синең кебек җитәкчедән күп нәрсә таләп ителә хәзер!..
Харисовның уң яңагы тартыша башлавын күреп, Талип аны кызганып куйды. Ул Хөснетдиновны тыңлады, үзе Харисовка карап утырды. Бәхәс кызган саен, партком секретареның бит-муены кызара бара, сул яңагы тартышып-тартышып китә иде.
– Ярый, Талип, бар кайт инде, – диде Хөснетдинов, бу хәлне күреп. – Ләкин ишет аны, тәртипле бул. Агроном егет белән дә булышма. Аннары менә нәрсә: җизнәң янына да кергәлә. Бер төркем картлар, мәчет салырга рөхсәт сорап, гариза китергәннәр. Минемчә, бу хәл шул мулладан чыккан булса кирәк. Кызыксын әле шул турыда. Мәчет кадәр мәчет салырлык акчаны кем бирде икән үзләренә?
Хөснетдинов өстәл аша гына Талипка кул сузды. Председатель теләр-теләмәс кенә күтәрелде, ниндидер бер уңайсызлану тоеп, ишеккә таба атлады. Шунда җиткәч, ул кулын тоткага салды, туктады, башын игән килеш идәнгә карап торды, аннары алар арасында киеренкелек булмаган да кебек:
– Әдһәм абый, минем монда бераз эшем бар, кайтуга Фәритне кире җибәр, сәгать алтыдан да калмасын, – диде.
4
Түбә чүпрәге уңып-агарып беткән газик калкулыкка күтәрелүгә, Чәчәганак тавы күренде. Ул арада машина тау сыртына да җитте һәм шунда туктап калды. Кабинадан өстенә тун, башына бәрән тиресеннән теккән бүрек кигән бер кеше төште дә кырга тирес-черемә ташыган трактор эзеннән тау сыртына таба атлады. Тау буйлап берара килгәч, ул туктап калды, күзенә төшереп кигән бүреген күтәреп куйды, тирә-юньгә күз ташлады. Аста, иңкүлектә, Карамалы авылы. Авыл ай урагы сыман дугаланып аккан елга буена утырган. Базарлы авыл, исеме еракка таралган зур авыл. Мең йортка якын хуҗалыгы булган. Карт-корысы, бала-чагасы белән өч-дүрт меңнән артык кеше яши иде Карамалыда. Хәзер бераз кимеде кимүен. Төзелешләргә китә халык, нефтькә генә иллеләп гаилә китте.
Кайчандыр менә моннан, әлеге юлчы басып торган төштән, олы сырт юл үткән. Колхоз оешкач, юлны, сөреп ташлап, түбәннәнрәк салдылар. Сырт юл, борынгы юл, авыл тарихына исеме белән генә кереп калды. Кемнәрнең генә эзләре калмаган ул юлда. Биредән үз укчылары, тупчылары, атлы казаклары белән Емельян Пугачёв Казан ягына юнәлгән. Әби патша Казаннан Оренбургка шул юлдан барган. Революционерларны шушы юлдан Себергә сөргәннәр. Гражданнар сугышы елларында биредә аклар белән кызыллар арасында ике атнага якын канлы сугыш булган. Кызыллар акларны башкорт ягына куып киткәч, Карамалы халкы атна буена мәет күмде. Таз тау итәгендә туганнар кабере калкып чыкты. Әдһәм боларны үз күзе белән күрде, мәетләрне үзе дә күмеште. Тиз генә онытырлык хәлләрме! Малай-шалай әле булса тау итәгеннән шартламый калган гранаталар, сабы череп беткән мылтыклар, тутыккан штык-кылычлар, патроннар, буш гильзалар таба.
Шушы ук сырт юлдан, ирен югалткач, шул кайгысы өстенә йорт-каралтысыз да калгач, беренче яше яңа тулып килгән баласын күтәреп, Гөлзифа Латыйпова Казанга абыйсы янына киткән.
Гомер, гомер. Хәзер әнә шул бала, галим дәрәҗәсенә җитеп, Карамалыга кайта, ди. Ничек моңа куанмаска кирәк! Ә Талип Бикмуллин аны бөтенләй белмәмешкә салыша. Әюп Латыйповка күптән музей ачарга кирәк иде Карамалыда яисә һәйкәл куярга. Шул уй белән дәртләнеп йөргәндә, Талип Бикмуллин туктатты түгелме соң әле? Имеш, колхоз акчасын әрәм-шәрәм итәргә җай эзләп кенә йөрмәгез әле, Әдһәм абый. Сиңа ул шулайдыр да бит, ә менә мин алай уйламыйм. Кадерле кеше миңа Әюп Латыйпов, бик кадерле. Ул миңа киләчәккә юл күрсәтте, күземне ачты. Сиңамы соң моны аңларга, Талип!
Уй йомгагы өзелеп китте. Көнбатыш якта баеп барган кояшка таба кара-кучкыл болытлар агыла. Харисов аяк астындагы туң черемәгә итеге белән тибеп алды. Көн кояшлы булса да, черемә яңа эри башлаган, кояшка караган якта көмеш төсенә кереп көпшәкләнгән боз ялтырый иде. Кисәк кенә җил чыкты. Таз таудагы агач каланча ыңгырашып куйды. Харисов бу каланчаның кем тарафыннан һәм ни өчен куелганын белми, ул исәя башлаганда ук, бу каланча Таз тау түбәсендә утыра иде инде. Минһаҗ бабай сөйләвенә ышансак, бу каланча, яу килгәнне күзәтү өчен, бабаларыбыз тарафыннан куелган, имеш. Чөнки биредән ерак түгел башкорт ягындагы Кушкаран тавында да шундый ук каланча утыра. Малай чакта Әдһәмнең шул каланчага менеп караганы бар. Анда менсәң, Чатыр тавын күрәсең. Ә Чатыр тавы итәгендә Емельян Пугачёв туктап ял иткән. Тау астыннан тибеп чыккан чишмә янына мунча салдырган. Йөзләрчә ел үтүгә карамастан, мунчаның нигезе әле дә булса исән, диләр.
Хәзер инде каланчалар черегән, җилле көннәрне бу тарих шаһитлары шагыр-шогыр килеп ыңгырашалар, гүя бабайлар тарихын сөйлиләр. Таз тау түбәсендәге каланчаның колач җитмәстәй баганаларын алырга, гомумән, каланчаны сүтәргә батырчылык итүче юк.
Җил тагы да көчәя төште. Харисовның тун чабуын йолыккаларга кереште, салкын теле белән бит-йөзне ялмап алды.
Харисов машина янына килгәндә, кояш баешы ягын кара куе болыт каплаган, һавада кар бөртекләре оча башлаган иде. Ул машинага утырды. Шофёр Фәрит башын рульгә салган да черем итә. «Ял тими егеткә, Талипка тарсаң шул инде, үзе дә рәтләп йокламый, бу бахырга да тынгы бирми. Әле тагын бер юлны ике итеп райүзәктә калган булды», – дип уйлады Харисов, шофёр егетне кызганып.
Кузгалдылар.
– Акрынрак кайт, буран чыгып тора, юлдан язып куюың бар.
– Бу юлны күз йомып та беләм мин, Әдһәм абыкаем. Ике арада киләп сара-сара, өченче машина туздырдым инде.
Харисов дәшмәде. Бу чынлап та шулай. «Москвич» алганнар иде, бер ел да йөрмәде – шырпы кабы кебек таралды да бетте. Икенчесе дә шул ук марка булды, ул да тузды. Аннары менә газик алдылар. Монысы йөри әле, чыдый.
– Сулгарак тот. Юл сулдарак түгелме соң? Бу тирәдә силос базлары бар.
Бик тиз эңгер иңде, котырынып буранлый башлады. Фәрит утларын кабызды. Шундук тәрәзә алдына кар пәрдәсе эленде.
– Ай-һай, тиз тотты бу! Берни күрерлек түгел. Ничек Талип абыеңны барып алырсың инде. Әллә бармыйсыңмы?
– Таш яуса да барам, – диде Фәрит.
– Сак йөре. Акрын, алда кеше бар сыман!
Харисов шулай дип әйтүе булды, машина алдында ике карачкы пәйда булды. Фәрит рульне кисәк кенә уңга алды, тормозга басты. Юл өстендәгеләрнең калын шәл бәйләгәне машина алдында калды, бүрек колагын төшергәне шофёр ягыннан кабина ишеген ачты.
– Инәйне өйгә илтеп куй әле, братишка. Тәмам күз ачырлык түгел. Изгелегеңне онытмам.
Фәрит Харисов ягына карап алды.
– Курыкма, түрәң атлый торыр, өе юл аша гына, – диде Кәнзел. Хәзер инде Харисов та таныды аны. Абыстай аштан кайтып килә иде, күрәсең.
– Илтеп куй, – диде Харисов, кузгала башлап. – Аннары Талип абыеңны алырга барырсың.
Машинага утырганда, абыстай аңа бәрелеп китте, һәм Харисов аның йөзендә мыскыллы елмаю күреп калды.
«Усаллык бу карчыкта! Нишлисең, мин – аның фикер дошманы. Мин – коммунист, халыкка коммунизм идеяләре җиткерәм, ә ул дин белән халык аңын томаларга тырыша. Икебезбер юлда булсак та, юнәлешебез капма-каршы. Бер генә уртакфикеребез дә юк. Һәм булмас та. Миңа калса, Әюп абзыйның башына җитүчеләр дә шулар токымы гына», – дип уйлады Харисов, беравык буран эченә кереп югалган машинаның кызыл утына карап торды.
5
Талип райүзәктән шактый соңарып кайтты. Тәрәзәләрдә утлар сүнгән, багана башындагы лампочкалар гына бөтерелеп торган кар эчендә елтырап-елтырап китә иде. Фәрит аны капка төпләренә кадәр китереп куйды.
– Талип абый, иртәгә мин чыга алмыйм, двигательнекарыйм, – диде Фәрит инде машинадан төшә башлаган Талипка.
– Карый бир. Мин иртәгә идарәдән ары чыкмыйм.
Өйгә ул гаепле бер тойгы белән кайтып керде. Борынына тәмле аш исе бәрелсә дә, ут алмады, акрын гына чишенде дә яланаяк кына түр өйгә юнәлде, мыштым гына ятты һәм башы мендәргә тиюгә йоклап та китте.
Иртән ул, гадәттәгечә, иртә уянды, сыңар күзен генә ачып, стена сәгатенә карап алды. Сәгать алтынчыга киткән иде. Ләкин йокы туймаган, авыр баш оеп, тагын мендәргә түнәргә тора. Күзләрен йомды. Шундук кичәге хәл күз алдына килде. Кичә, райкомнан чыккач, туры Миңнисаларга баруын, төн уртасына чаклы аның янында юануын хәтерләде. Ләкин аның бу турыда уйлыйсы килмәде. Күкрәк түрендә гүя авыр кургаш утыра. Их, нигә, нигә бәйләнде соң әле ул аның белән?..
Беркавым, күзләрен ачмыйча, күз алдында биешкән көмеш тәңкәләрне тоеп, туасы көндәге эшләре турында уйланып ятты. Тамчыны лабораториягә урнаштырасы булыр. Өйрәнә торсын. Казан белгечләре киткәч, бәлкем, үзен шунда ук калдырырмын… Бүген киләсе инженерны Мәрхәбә түтинең өенә урнаштырырга кирәк булыр. Бер ялгызы, аш-суга һәвәс… Кар тотуны дәвам итәргә… Ашлама кайтаруны язга калдырырга. Складлар юк…
Талип торып утырды, салкын идәнгә яланаяк кына басып, кечкенә лампа белән яктыртылган өй эченә күз йөртеп чыкты. Аңа өйдә берәү дә юк кебек тоелды. Шуңамы, гаҗизләнеп, хатынына дәште:
– Кафия!..
Шылт иткән тавыш та ишетмәгәч, алгы якка чыкты, ишек төбендәге чүәкләр арасыннан аягына туры килгәнен элде дә, киерелә-сузыла, мич каршына узды.
– Әнисе, дим, син!..
Шунда кылт итеп исенә төште: Кафия аның «син» дигәнен яратмый, авыл картлары кебек кыланма сана дип, тиктомалга орышып ала иде. «Кафиясе больницададыр, Миңлекамал түткәй кайда икән соң?»
Миңлекамал карчык – аның чыбык очы карендәше. Кайчандыр Себергә куылган булганнар. Сугыштан соң, картын шул якларда җирләп, үзе туган якларга кайтты. Талип аны, кызы Җәүһәрияне карарга, өйгә күз-колак булырга дип, үзләренә алып килде. Җәүһәрияне Миңлекамал әбисе үстерде дияргә була.
– Миңлекамаләттәй! Соң бу өйдә бер дә җан иясе калмадымыни, Ходайның хикмәте?!
Алгы өйдә дә, ишегалдында да тавыш-фәлән ишетмәгәч, Талип мич алдындагы кече тәрәзәдән күршеләр ишегалдына күз салды. Кояш чыгып килә. Ишегалдында күз камашырлык ап-ак кар. Абзар ягында сузып-сузып сыер мөгри. Кайда соң болар? Абзарга маллар карарга чыкканнар дияр идең, сыер асрамыйлар, сыерларны колхозларга җыю шаукымы вакытында, колхозчыларга үрнәк күрсәтәм дип, Талип башта үзе илтеп бирде. Тик аны аңламадылар. Өч-дүрт кеше сыерын китергән булды да, көзге якта алар тана сатып алдылар. Харисов исә, партком секретаре булуына карамастан: «Минем карчык җылы сөтсез яши алмый, үзем дә яңа сауган сөт яратам», – дип, сыерын тапшырудан баш тартты. Партком секретареның бу үрнәге кайбер икеләнеп торган колхозчыларга җитә калды. Әйбәт «инициативасы» өчен Харисовка райком бюросына чакырып шелтә чәпәделәр. Харисов исә, шелтә кәгазен чүлмәк астына кыстырып, буы чыгып торган сөтне эчә бирә, ә Талип һәр туган көн диярлек фермадан сөт сатып ала.
Талип, бил тиңентен чишенгән килеш, ах-ух килә-килә, салкын су белән юынды да, өстәлдәге бидонда сөт күреп, күмәч кисеп алды һәм ашарга кереште.
Мараты Марат инде, аның китүенә дүрт ел тулып килә, кызлары Җәүһәрия киткәч, тәмам узынды бу Кафия. Ул күңел салмагач, өйдә дә тәртип юк. Түткәйнең дә биләмнән башы кайтмый башлады. Тфү, председатель башың белән, кармак салырга ашыккан малай-салай кебек, ипи белән сөт ашап утыр инде. Җиттедер, бүген үзенә әйтәсе булыр, больницасында куна кала икән, һич югы, түткәйне биләмгә җибәрмәсен.
Талип шулай дип уйлады, ләкин теләген ныгытырдай һичнинди дәлил таба алмады. Кичә соң кайтуы, райүзәктә Миңниса янында юануы исенә төштеме, моңа кадәр булмаган оялу тойды.
Түр якка кереп, төнгелек утны сүндерде, киенде дә тышка ашыкты, авырсу иде бу өйдә, әллә нигә күңеле тартмый башлады шунда.
Буран инде басылган, койма-ихата буйларына сыртлап-сырынтылап көрт өстенә көрт салган. Кояш чыгышы ягында аксыл-зәңгәр һавада, нур өстенә нур өстәп, алтын-көмеш җепләр сузылган.
Талип зират тыкрыгына борылды һәм, үзенә таба килүчене күреп, чак кына кире чигенмәде. Тыкрыкны бер итеп диярлек, тун кесәләренә кулларын тыккан килеш, көлә-елмая, Кәнзел энесе килә иде. Нигәдер нәкъ менә шунда, шул минутта Талипның исенә Хөснетдинов әйткән сүзләр төште: «Җизнәңә дә кергәлә әле син, Талип».
Кәнзел шактый буйчан гәүдәле, ябык чырайлы, бүлтәеп торган зур авызлы бер кеше иде. Талип абыйсы белән ул үзен зрә дә әрсез тота. Чөнки Талип абыйсы «тырышлыгы» аркасында Кәнзел, төрмәгә эләгеп, өч ел гомерен исән-имин утырып кайтты. Шуннан кайткач, Кәнзел аның белән тагы да «дуслашып» китте. Әлбәттә, Кәнзел абыйсының изгелеген онытмый иде, җай килгән саен, тегеңә шул турыда исенә төшерә, ә инде әзрәк салып та алса, бөтенләй күзе-башы тона, теленә ни килгәнен белештерми башлый. Шундый чакларда Талип абыйсын очратса үтә «төчеләнеп» китә, әйтмәгәнен калдырмый, җиде атасыннан башлый, туган әнисе белән тәмамлый.
– …Син генә утырттың мине, туганый, кара каракның кара эте ялаган нәмәстә… ишет, мин синнән моның өчен үч алачак әле, туганый, алачак…
Әнә шуңамы, күзенә Кәнзел чалынса, Талипның колак төбендә энесенең әшәке сүзләре яңгырый башлый. Талип, әлбәттә, теге вакытта Кәнзелне йолып калган да булыр иде, әмма вөҗданы кушмадымы, алай итмәде. Шуның өчен Таҗылбанат тутасы Талипны намазлык өстенә утырып каргады.
Төрмәдән кайту белән, Кәнзел Талип абыйсы янына килде, эш сорады. Талип аны тегермәнгә җибәрде. Кәнзел иректәге эшкә хирысланып кайткан иде, күрәсең, бик теләп эшкә кереште. Тәүге тегермәнче үлгәннән соң, җүнләп тешәлмәгән ташларны тешәп, менә дигән итеп ремонтлап җибәрде, җитмәсә, икенче ташны фураж тартырга көйләде. Ә ул савым сыерларына бик ярап куйды.
– Сәлам, түрә ага-энегә!
– Сәлам, сәлам, Кәнзел. Ни эш бетереп йөрү?
– Эш беткән, чутлыйсы да, мүклисе калды. Өйләнергә исәп әле тагын. Бәлкем, монысыннан уңармын. Туйга чакырырга бара идем әле үзегезне. Килерсез бит, абзый кеше? – Кәнзел күз төпләрен җыерчыкландырып, авызын кыйшайтып елмаеп куйды. – Кичә җиңгәчәйнең туган көне түгел идеме? Ә син, ишеттем, райүзәктәге кәнтәең янында төн үткәргәнсең икән. Җиңгәчәй төнге сәгать уникегә хәтле көтеп утырган үзеңне. Ояла бел бераз, туганый…
Талипның башына кайнар кан йөгерде. «Карале син аны, чынлап та шулай бит! Кичә Кафиянең туган көне иде!»
Кәнзел, кулын кесәсеннән алып, куян бүреген күтәребрәк җибәрде:
– Кем янында уралганыңны җиңгәчәй белми дип уйлыйсыңдыр инде?
«Моннан да явыз, моннан да мәкерле кешене көндез чыра яндырып та таба алмассың», – дип уйлады Талип һәм кузгала башлады.
– Кем кемнең янына йөргәнне тикшергәнче, үзең турында уйла бераз. Өченчегә өйләнергә исәбең түгелме?
– Мин синең кебек катлаулы кеше түгел шул, туганый, итәк астыннан гына ут йөртә белмим. Кем әйтмешли, сиңа лафа инде. Башың чайкама. Җиңгәчәй дәшми. Без ни, түрәләр туй итә, без су эчәбез. Ярый, эчеңнән куан: җиңгәчәй әйбәт хатын, башка берәү булса, син майлы күзне әллә кайчан ташлап киткән булыр иде.
– Усаллык, әшәкелек синдә, Кәнзел. Кемнән килә – һич төшенә алмыйм.
– Синең мәктәбең, син укытып кайтардың, туганый. Бер дә бүтән түгел, син изге җан аркасында гына…
Кәнзел кесәсеннән сигарет чыгарды, чырт итеп, зажигалкасын кабызды, тәмәке көйрәтеп җибәрде. Талип туктап калган җиреннән тагын кузгала башлады, мәгәр нигәдер тагын туктады.
– Җиңгәчәңә җиткерсәң, җаның алам мин синең, Кәнзел.
Талип яңак итен чәйнәп, тагын ни өстим икән дигәндәй, бертын зират ягына карап торды.
– Куй, – диде Кәнзел. – Ул кайгымы миндә. Сиңа барырга чыккан идем әле. Киңәшкә, бер очтан туйга чакырырга. Туганнар бит без, сиңа бармыйча кемгә барыйм. Акча кирәк иде бераз. Туй булгач, туй булсын иде инде. Ә сине күргән дә юк. Эреләнде берәү, – диде Кәнзел, авыз тутырып тәмәкесен суырды да Талип карап торган якка өреп җибәрде.
– Акчасын бирермен, идарәгә кереп чыгарсың. Җиңгәчәңнең туган көне турында каян белдең?
– Ак түткәй әйтте. Ул кичә бездә кунган иде.
– Тегермәндә тартасы ашлык күпме? – дип сорады Талип, ни әйтергә белмәүдән җаны көеп. Ачуыннан ул иреннәрен тешләштерде. Кәнзелгә әйтергә көйдерерлек усал сүз эзләде. Ләкин теленә һичнинди рәтле сүз килмәде. Күңеленнән ул Кәнзел энесен бер яклады, бер эт итеп сүкте. Шул ук мәлдә ул аңа начар сүз әйтә алмавын да белә иде. Начармы, яхшымы, Кәнзел хакыйкатьне ярып әйтә. Дөрес, аның ул зәһәр сүзләренә Талипның бәгыре телгәләнә. Мәгәр нишләмәк кирәк, хак әйтә иде эт ялаган нәмәстә!
– Тегермәндә ашлык тормый хәзер. Ут ясадым мин ул ташларны. Наратбаштан килә башладылар. Тегермәндә минем, туганый, эшләр ал да гөл. Рәтле хатын гына таба алган юк. Чукынсын инде. Бусы хет ирдә булып кайткан, кадерем белмәсме. Бер авыз пешкәч, өребрәк кабасың бит аны.
– Җизнәйнең акчасы юкмыни? Акча сорарга түткәй җибәрдеме, үзеңнең башың җиттеме?
– Инәйнең акчасы булса, әтәйгә рәтле эшләпә алып бирер иде. Бетләре дә юк аларның, бөтен җыйган акчаларын туздырып торалар.
– Ярый. Күпме кирәк булыр сиңа?
– Ике төргәк җитәр дим мин.
– Ачыклабрак әйт әле, синең телең аңламыйм мин, күпме ул ике төргәк!
– Ике төргәк ул безнең телдә, туганый, ике йөз дигән сүз. Калганын үзем әмәлләрмен.
Урам чатында Кафия күренде. Хатынын күрүгә, Талип баскан җирендә таптанып алды, колакларына хәтле януын тоеп көрсенеп куйды. Абзыйсының кинәт кенә каушап китүе Кәнзел күзеннән дә читтә калмады.
– Юкка бимазалама үзеңне. Әйтер дип куркасыңмы әллә?! Мин әлегә чалбарлы ир-ат рәтендә йөрим. Әйтик, кайберәүләр кебек…
– Җитмәсме инде, Кәнзел, – диде Талип коры гына, кара күзләре белән ашардай дәрәҗәгә җитеп.
Талип Кафиянең килеп җитүен түземсезлек белән көтеп алды. Ул белә иде: каршысында басып торган туганыеннан теләсә нинди әшәкелек көтәргә була. Шуңа ул сорап куйды:
– Кемгә өйләнәсең, тагын кемне китерергә исәбең?
– Көйри бәгырьләр берәүнең, көйри, әй!..
– Аның өчен бик уфтанма, көйрәр-көйрәр дә бер сүрелер әле.
– Әттә-тә-тә-тә, туганый. Кемгә яныйсың син болай, ә!.. Карале, җиңгәчәй, – диде Кәнзел, Кафиягә таба кузгалып: —Талип абыйны карале, туйга чакырам үзегезне, ә ул, вакыт юк, Кафия җиңгәчәң ни әйтер бит әле, дип маташа.
– Исәнмесез! Исәнме, Кәнзел! Инде тагын өйләнергә булдыңмыни? – диде Кафия һәм кисәк кенә, Талип ягына борылып – Исәнме, Талип, – дип көйдереп карап алды. – Син кая болай югалдың, әтисе?
Үз итеп, якын итеп, һичнинди шик-шөбһә тотмыйча сорады кебек, ә Талипның гүя җаны үкчәсенә төшеп китте, тәнендә эчке бер куырылу тойды.
– Эш чыкты, – дигән булды Талип, гамьсез булырга теләп һәм Кәнзелдән – Бусысы кайсы авылдан? Киленебезне каян төшерәсең? – дип сорады.
– Наратбаштан. Иң алдынгы савымчы. Былтырларны районда беренчелекне алган булган. Менә дигән хатын булачак.
– Фамилиясе ничек?
– Хантимерова Зәйтүнә.
Белә иде ул кызны Талип. Менә ничә ел инде районда беренчелекне үз кулында тота, һәр сыердан дүрт мең литр сөт савып ала.
– Кияүгә чыкмаган түгелме соң әле ул?
– Кыз түгел инде, хатын. Ярамаган тагын безгә – каты тезгә. Зато ул – менә дигән оста. Карамалы чыгачак беренче урынга, туганый. Эш бирерсең бит үзенә?.. Энеңә рәхмәт әйтер көннәрең алда әле, туганый.
– Тагын язылышмыйча өйләнергә исәбеңме? – дип сорады Талип, нигәдер уңайсызлану тоеп.
– Бусы белән язылышмыйча өйләнмә инде, Кәнзел, – диде Кафия.
– Һәй, җиңгәчәй, язылышырга җүләрмени мин! Әйеме, туганый, – дип, Талипка күз кысып алды Кәнзел. – Нигә, әйтик, башта язылышмыйча берәр ел торып карамаска. Бәлкем, холкыбыз килешмәс. Аннары ул беренче ире белән дә аерылышмаган икән әле. Тегесе Себер якларына чыгып киткән дә хаты-хәбәре дә юк, ди. Тәк што, бәйрәм ашы – кара-каршы, җиңгәчәй. Сез лутчы әйтегез, туема киләсезме, юкмы?
– Киләбез, киләбез, Кәнзел. Ә нигә, Талип, – дип, иренә күзләрен түгәрәкләндереп карады Кафия, – бәлкем, ул өченчесе белән бәхетен табар? Шулай бит, Кәнзел? – диде, янә Кәнзелгә таба борылып: – Барабыз, барабыз, Кәнзел, күңелең тыныч булсын.
– Бигайбә, алай булгач, мин киттем. Сау булыгыз.
– Түткәйгә сәлам әйт. Барып та чыгып булмый үзләренә. Үзләре килеп утырсыннар. Җизнәйнең хәле ничек соң?
– Пычагым булсынмы аларга?! Аштан башлары кайтмый…
Кәнзел киткәч, Кафия Талипны култыклап алды. Ире үзалдына уфтанып куйгач, Кафия аның күзләренә үрелебрәк карады.
– Ни булды сиңа, нигә алай уфтанасың?
– Кичә Хөснетдинов белән әйтештек. Әдһәм абый да аның яклы булып маташа. Икәүләп акыл саталар. Әйтерсең мин агач бүкәне, бернәрсә аңламыйм да, һичнәрсәгә төшенмим дә, алар гына аңлый да, алар гына акыллы.
Кафия дәшмәде, зират ихаталарына, аннан олы юлга таба сузылган чана юлына күз ташлады, эчке бер хискә бирелеп, үзалдына елмаеп куйды. Талипның күңеле айкалды. «Иренең эчендә ни көйрәгәнен белә микән, ичмасам, бу Кафия? Сорамасаң иде шул турыда миннән. Их, сорамасаң иде, Кафия! Нинди изге һәм саф, акыллы хатын булып калыр идең син минем өчен! – дип уйлады Талип, бармак очларына кадәр оялу хисе таралуын тоеп. – Фәлән янында булгансың, туган көнемне онытып, аны кочаклап яткансың, битсез, дип ярып, күзеңә бәреп әйтсә, ни кылырсың, ни әйтерсең?»
Кафия, кыр-басуларны күзеннән үткәреп, Талипка сирпелеп алды. Нидер әйтергә дип авызын ачты. Талипка аның авызыннан иң яман сүз менә хәзер чыгар кебек иде. Ул аның үз «изге эшләрен» белүен теләми иде, теләми генәме, хатыны алдында чынлап та изге булып калырга иде исәбе. Чынын, тик чынын гына әйткәндә, Талип бүген дә, иртәгә дә Кафияне югалтырга теләмәде.
Шул ук мәлдә кылган эшеннән дә, күзгә карап әйтсә, баш тарталмас, гаеп миндә, дип әйтәчәгенә дә инана иде. Тик шул хәлдән соң Кафия аны гафу итәрме, икенче көнне үк ташлап чыгып китмәсме?
Зәңгәр һавадай күзләре белән хатыны үзенә текәлгәч, Талип ачкан авызын яба алмый торды. Ул хәтта: «Әллә соң үземә башлап әйтергәме?» – дигән фикергә килгән иде, хатынының тавышы аңына җитүен абайлап туктап калды.
– Кара аны, Талип, бүген кеше вакытында кайтырга тырыш. Кичә бит минем…
Талип кинәт бушанып калды, алсуланып киткән бит очларына гадәти төс кайтты.
– Беләм, – диде ул, йөрәгенең рәхәтләнеп тибә башлавын тоеп. – Бүген таш яуса да вакытында кайтачакмын. Ә хәзер кил әле, соң булса да колагыңнан тартыйм.
Кафия, текәлеп, аның күзләренә карады, Талипның йөзеннән янә каны качты. Нык итеп, туры итеп, сынап карады.
– Кичәге өчен гафу ит. Ышан, ул хәл яңадан кабатланмас.
– Ярый. Вакытында кайт. Пилмән пешерәм бүген. Кичә үзеңне көтә-көтә ит үткәреп куйдым…
Хатыны больницага таба киткәч тә, бертынга Талип уңайсызлану хисеннән арына алмый торды. Үзалдына оялып, өметсез бер кыяфәт белән ап-ак кар һәм иртәнге фирүзәдәй зәңгәр һава диңгезе эчендә тулганган Кафиянең гәүдә-сынына карап калды. Аннары, кузгалып, идарәгә атлый-атлый, яшьлеген исенә төшерде.
Язмыш аларны тагын кавыштырыр дип кем уйлаган.
Миңниса белән алар мәктәптән үк танышлар. Тугыз-унны бер класста укыдылар. Институтка керергә дип, бергә Казанга бардылар. Икесе ике институтка керсәләр дә, гел бергә булдылар диярлек. Икесе дә конкурстан узгач, шатлыктан кулга-кул тотынып, атна буена кино-театрларга йөрделәр. Университет белән финанс-экономика институты бер тын арасы юл гына. Лекцияләр бетүгә, Талип Миңниса янына йөгерә, институт бинасының биек баскычлары төбендә сәгатьләр буена аның лекциядән чыгуын көтә иде.
Талип аны, Кафияне яраткан кебек, яратып, янып-көеп, зарыгып көтүен хәтерләми. Алар арасында янып-көярдәй мәхәббәт гыйшкы булмады сыман, ә менә бер-берсенә ияләшү, озак аерылышып торсалар, бер-берсен юксыну булды. Бәлкем, бу Талипның беренче мәхәббәте булгандыр, ул аны яшьлеге белән генә сизми калгандыр?!
Дүртенче курста укыганда, Талип Кафия белән танышты һәм, әйтсәң кеше ышанмастай хәлдә, аңа гашыйк булды. Юк, ул гына аз, Талип Кафиядән башка берәүне дә күрмәде, аның белән очрашырга барганда, кавышыр минутларын җиткерә алмыйча, бәхет-шатлыгыннан җиргә басканын тоймый торган иде. Кая инде ул Миңниса кайгысы! Миңниса аның өчен көне белән юкка чыкты. Кафия үзенең ярсу мәхәббәте белән тәмам алгысытты Талипның күңелен. Ярата белү ул – сәнгать, диләр, әллә соң чынлап та шулаймы дип уйлый торган иде Талип, Кафиянең гүзәл йөзен, үз итеп, үтә яратып елмаюын күз алдына китерде исә.
Шулай да Миңниса белән булган бер хәл истә калган. Казанның Ленин урамындагы Үзәк ЗАГС бүлегендә Кафия белән язылышып чыккач, машинага утырырга гына торганда, аның янына чәчәкләр бәйләме тоткан бер кыз килеп басты.
– Талип, менә сезгә. Бәхетле бул!
– Кемнән? – дип сорады Талип, чөнки кызны бөтенләй белми иде.
Кыз аның янынарак килде һәм, Талип ишетерлек кенә итеп:
– Иң-иң якын кешеңнән! – диде дә кырт борылып китеп тә барды.
Талипның йөрәге кысылып куйды. Эче белән сизде ул чәчәкләрне кем җибәргәнен, йөрәге белән тойды. ЗАГС бинасы тирәсендә уралган кешеләр арасыннан Миңнисаны эзләде. Юк, якын-тирәдә Миңниса күренмәде. Ләкин Талип бүгенге көнгә чаклы чәчәкләрне нәкъ менә Миңниса җибәрүенә чак кына да шик тотмады. Күптән түгел ул шул турыда Миңнисадан сорады. Әмма инде тәҗрибә туплап өлгергән хатын аның күзенә туры карады да:
– Юк, мин җибәрмәдем, башка берәүдер, – диде.
Әле булса хәтерендә, бабаларына кайтып табынга утырганнан соң да, шушы хәл тиз генә күз алдыннан китмәде Талипның. Күзләре өстәл уртасындагы чәчәкләргә төшкән саен, Миңниса турында уйланды. Миңниса алдында ниндидер гаеп тойды ул үзендә. Әйтмәде бит, ичмасам, өйләнәм дип тә әйтмәде үзенә. Акыл җавабы йөрәк җавабы түгел шул, мизгел эчендә кайтарып булмый, Миңниса исенә төшәр хәлдә идеме Талип ул көннәрдә…
Талип Кафиягә өйләнүенә бер тапкыр да үкенмәде, кайта-кайта өзгәләнмәде, үртәлмәде. Кафия белән тату яшәделәр, алма кебек ике бала үстерделәр. Әмма теккән киемнең җепләре өзелсә дә, хәтер дигән нәрсәнең җепләре өзелми икән: юк-юкта үткән хәлләрне ялгап, күңел түрендәге әллә кайчан булган хатирәләрне искә төшерә, әллә кайчан булган вакыйгаларны яңартып җибәрә…
Күпме еллар үткәч, күпме сулар аккач бит тагын табыштылар һәм Талип яңадан әллә ничек бәйләнеп китте шунда…
Комплекс салу белән җенләнеп йөргән чагы иде, йомышы төшеп, ниндидер документка кул куйдырырга идарәнең төзелеш бүлегенә килеп керде Талип. Бүлек башлыгы ир-зат, аның якын ук танышы иде, рөхсәт-фәлән сорап тормады, ишекне киң ачып, бусагадан атлады һәм килеп керүгә катты да калды. Өстәл янында, тәүге башлык урынында, аның яшьлек дусты Миңниса утыра, ул бәрелә-сугыла килеп кергән Талипка караган да сәер-серле итеп елмая.
– Әйдә, түрдән үт, Талип. Нигә алай керә-керешкә үк аптырап калдың? Мине биредә күрермен дип көтмәгән идеңме?
Әйе, тора-торып гаҗәпләнерлек иде бу хәлгә. Атна-ун көн элек кенә шушы кабинетта ир-ат утыра иде, хәзер әнә хатын-кыз, җитмәсә, Талипның яшьлек танышы. Миңниса гәүдәгә юанаеп киткән, тавышы көрәйгән, күкрәк түреннән чыга, тулы йөзендә, күк-яшькелт күзләрендә тылсымлы сәер елмаю – бераз масаюмы шунда, эрелекме, беләм мин сине, Талип, дигән сыман мыскыллы бер кинаяме – ниндидер эчке тәкәбберлек, хатын-кызга хас булмаган горурлык чагылды.
Миңниса урыныннан күтәрелде, беренче булып кул бирде.
– Әйдә, башта күрешик әле!
Миңниса аның кулын тотты да яшьлек дустының күзләренә карады. Юк, күңел яшерсә дә, күзләр яшерә алмый: Талип аны онытмаган иде. Шунда Миңниса кулының җиңелчә калтыранып китүен, уч төбенә эләккән кош баласыдай, сабырсызланып алуын тойган иде. Күңелендә үзе дә көтмәгән гаҗәеп рәхәт бер хис кымырҗып китте. Моңа каршы Талип аның кулын ныграк кысты, шуңа Миңнисаның бит очлары алсуланып, дугаланып килгән кашлары калтырап алды.
Утырыштылар. Сөйләшеп киттеләр.
Шушы еллар эчендә Миңниса кияүгә чыккан, әмма тора алмаганнар, аерылышканнар һәм менә Миңниса Галимуллина, Ниса Хәйдәровна Куклина булып, туган якларына кайткан.
Зур урамны бер итеп, юл ярып, бульдозер килә. Аның көчле гөрелтесе кышкы һаваны тетрәтә, тавыш, тоташ гүләүгә әверелеп, колак түрендә эленеп тора. Төнге буран сыртлап-сырынтылап салган көрт өстендә купшы саесканнар йөренә. Ихатага кунган ала карга тәкәббер башын әле бер якка, әле икенче якка боргалап тора-тора да: «Карр!» – дип аваз сала.
Таз тау итәгендәге кырда ике трактор кар тота. «Иртәләгәннәр егетләр бүген, агроном эшне коры тота болай булгач», – дип уйлады Талип, соңгы минутта Мидхәтне исенә төшереп.
Талип агрономның эшеннән канәгать иде. Менә өч-дүрт ел рәттән нигәдер җәйләр бик эссе килә, айлар буе яңгыр таммый, шул хәлне истә тотып, кар тоту, туфракта дым сакларга тырышу – уңыш өчен көрәшнең иң сыналган чараларының берсе.
Эшкә хирыс булса да, холкы бик үк ошап бетми иде. Теге йә бу мәсьәләне хәл иткәндә, председатель белән бәхәсләшергә генә тора, килеп эшләвенә ел тулмаган – иген игүдә үз ысулларын үткәрергә тырыша. Нигә соң әле «Берек» кә генә бу кире беткән агрономнар туры килә?! Садыйков әнә агрономы белән кулга-кул тотынып эшли, ди.
Иң әүвәл Талип әнә шуңа төшенә алмый иде.
6
Баш очында гына тургай талпына. Аның җыры зәңгәр һавада яңгырап тора-тора да, чылтыр-чылтыр аккан чишмә шикелле, язгы кояш нурларына изрәп яткан кыр өстенә коела, гөрләвекләр тавышына кушылып, сине хиссияткә күмә, моңа чаклы йоклап яткан күңел кылларыңны тибрәтеп җибәрә.
Таз тау түбәсе шәрәләнеп калган. Инде ничәмә-ничә еллар каршы ала ул шундый тыныч язларны. Ил өстендә афәт юк, тау турыннан туган ил самолётлары гына оча. Ала-кола булып торган басулар өстеннән күзгә күренер-күренмәс кенә бу күтәрелә. Урман буена ниндидер бер дәһшәтле бик борынгы җанварга охшап кар сырынтысы сузылып яткан. Борынга урман ягыннан бөре исе, язгы дымлы туфрак исе килеп бәрелә. Буй урман агачларында каргалар, кызып-кызып, оя ясыйлар. Мәрхәмәтле, игелекле яз барысын да уяткан, һәммәсенә эш тапкан.
Гариф, Чәчәганак чокырына батып калган райком газигына әйләнеп карый-карый, Карамалыга таба атлый. Кичә район үзәгенә килеп төшкәч, соң дип кунып калган иде, ялгышкан булып чыга, яз ашыга. Юл әнә өзелеп тә куйган. Трактор алырга киткән шофёр озаклагач, Гариф авыл ягына таба җәяү атлый торырга булды.
Әллә ниткән күңел җилкенүе тоя Гариф. Күңел түреннән яшьлек хатирәләре калкып чыга, моңа кадәр тыныч кына типкән йөрәк каядыр, ни өмет итептер ашкына башлый. Ул үз гомеренә туры килгән бар язны да авылда каршылый алмады. Аларның күбесе, сизелми-күренми генә, Казан шәһәренең асфальт җәйгән такыр урамнарында үтте. Шәһәр язы белән авыл язын, басу язын ничек чагыштырмак кирәк! Шәһәрдәге асфальт исеннән генә дә борыныңны тотар дәрәҗәгә җитәсең, чак кына әчкелтем, чак кына төчерәк тә сыман туфрак исен сулаган саен сулыйсы килә – кошлар тавышы, шарлавыклар шавы, гөрләвекләр челтерәве! Юк, тиңләр җирләр таба алмый Гариф, адымын тизләтә төшеп, күкрәген тутырып-тутырып сулыш ала. Бу туган якларның һавасы да шифалыдыр, күрәсең, әгъза-буыннарга әллә ниткән дәрт иңгән сыман, атлаган саен атлыйсы килә.
Моңа чаклы Гарифка туган авылына бер тапкыр да кайтырга туры килмәде. Нишләмәк кирәк, җае чыкмады. Әнисе кайткалады, ә ул туган авылының нинди икәнен дә белми яшәде. Кызы Әдилә дә кайтмады шикелле. Хәер, Әдиләгә ни, монда туганмы да монда үскәнме дигәндәй… Карамалы үзе шактый зур авыл икән. Кояш баешы ягында берничә яңа өй дә күренә. Шул ук тирәдә дәү-дәү биналар – мәктәп, клублардыр инде. Арырак, ындыр артында – җитештерү биналары, тегермән, үзәк урамның түбән очы су буендагы урманга барып төртелгән. Урман күрше авыл Наратбаш чигенә җиткән дә, кырт уелып, әрәмәгә әверелгән.
Нәкъ менә шунда – Наратбаш авылы белән Карамалы чигендә – Чәчәганак чокыры һәм шул чокырга батып калган газик. Чокырны чыгу белән, тау башлана. Тау өстеннән чана җиккән бер атлы төшеп килә. Атлыны күргәч, Гариф туктады, чокырны ничек чыгар икән бу юлчы дип күзәтә башлады. Арбага иртә, чанага инде соң булган бу көндә нинди адәм тәвәккәлләп юлга чыккан икән болай? Чокырны ничек үтәр?
Гариф, кызыксынып, атның чокырга төшүен күзәтте. Чанада ике кеше икән. Берсе хатын-кыз сыман. Карале син аны, аты шәп булдымы, чыктылар бит.
Гариф кузгалмады, аттагыларны көтеп алды. Гариф янына җитәрәк, хатын-кызы чанадан төште һәм, кала төшеп, җәяүләп китте. Гариф борын тишекләре киңәйгән атны һәм бүрек колакларын бәйләмичә, куян колакларыдай күтәреп куйган ат тотучы агайны ияк кагып кына исәнләшеп үткәрде дә юлдан атлаучы хатынны көтә башлады. Хатынның башында ак калфак, өстендә ак якалы чия төсендәге пальто, аякларында резинитек.
Хатын, килеп җитәр-җитмәс, күзләрен күтәреп, Гарифка карады. Аның күзләрен күрүгә, Гарифның йөрәге дерт итеп китте. Бик якын кешесенә охшатты ул аны.
– Исәнмесез! Көттереп киләсез. Әдһәм абый кичтән үк көтә иде инде сезне.
– Исәнмесез-саумысыз!
Бу хатынның, танышыр-танышмас борын, үзе белән артык ачылып китеп сөйләшә башлавы бераз сәеррәк тоелса да, Гариф аның адымына тигезләшеп атлап китте.
– Гафу итегез…
– Сезне белүемә аптырый калдыгыз? Шулаймы, Гариф Әюпович?
Гарифка: «Шулайрак шул», – дип, ияк кагудан башка әмәл калмады.
– Карамалыга беренче тапкыр килеп төшкәч, мине дә шулай шаккатырганнар иде, исләрем китте, гайбәтләремә чаклы белеп торганнар, – диде хатын, атлаган җайдан Гариф ягына сирпелеп карый-карый.
Сәер, күңел түрендә матур хисләр, язмы шулай тәэсир итә.
Шул мәлдә Саниясе белән танышулары күз алдына килә Гарифның. Күз алдында тулганган рәшә сыман язгы тыгыз һавада гүя Саниясе пәйда була: көләч йөзле, бераз хәйләкәррәк кыланышлы, зифа буйлы… Ягымлы бәрхет тавыш… Гүя ул җиргә иңгән дә аңа таба йөгерә, бөтен хәрәкәтендә нәфислек, гүзәллек, тик нигәдер Гариф янына гына килеп җитә алмый, һаман бер урында тулгана. Буй-сынына сыланып торган аксыл-зәңгәр күлмәгенең озын, киң итәкләре аякларына урала, шуңамы һаман килә алмый. Менә ул кузгалды, ләкин урман буендагы кар көртенә җитүгә, йөзтүбән капланды һәм шунда ук юкка чыкты… Ниндидер мизгелдә Гарифка моңсу, бик моңсу булып китте. Шушы мизгелдә Саниясе сурәтенә кергән алиһә юкка чыккач, ул үзалдына сискәнеп куйды. Нәрсә бу, галлюцинацияме әллә?..
Гариф янәшәсендә атлаган хатынга карады һәм аңарда Саниясендәге таныш чалымнар күреп гаҗәпләнә калды. Текәлебрәк карады, тик икенче мәлдә инде ул хәтле охшашлык күрмәде. Юк, әлбәттә, кеше кешегә түгел, йолдыз йолдызга да охшамый, бу охшату – язгы ямансу хисләрдән туган алдавыч сурәт кенә. Әлеге хатынга кырык яшьләр чамасы булыр. Күз төпләрендә инде вак-вак җыерчыклар, һавадан аермастай зәңгәр күзләрендә бер күрүдә үзенә җәлеп итәрдәй серле тылсым бар сыман. Атлаган саен, пальто чабулары ачылып китә, ак халат итәкләре күренеп ала, йомры тез башлары күзгә чалына.
Хатын, керфекләрен еш-еш каккалап, Гарифка караштыргалап барды, үзендә юлдашының карашын тоюга, калфагы астыннан чыккан чәч бөдрәләрен төзәштергәләп куйды.
– Гаиләгез дә килә дигәннәр иде, Гариф Әюпович, үзегез генә килергә уйладыгызмы?
Гариф сер бирергә теләмәде.
– Тап күзенә бастыгыз, рас әйтәсез, – диде, ә үзе эченнән: «Карамалыда бар хатын-кыз да моның кебек чая-кыю булса, «өйләнәчәк» сиңа берәүсе, Гарифҗан, сак бул!» – дип уйлап алды.
– Мин монда ун ел гомер иттем инде. Авылда торуы рәхәт, күңелле болай. Тик мин үзем шәһәрдә туып үскәнгәме, юк-юк та Казанымны сагынып куям. Черек күл буйларында исәрләнеп бер йөгерәсем килә кайчакларны… Туган-үскән җирләрне онытып булмый икән ул, бик сагына башлаганда төшләргә керә шул җирләр…
– Нигә алай дисез, Казан бирегә еракмы? Кайткалагыз…
– Их, шулай җиңел генә чыгып китеп булса икән ул. Эш. Авыруларымны ташлап китә аламмы? Ничә ел инде менә ординатурага барырга җыенам, әле булса тәвәккәлләп чыгып китә алганым юк.
– Тәвәккәл теләк – таш яра… Алай… Димәк, биредә больница да бар?
– Утыз койкалык кына да… Киңәергә җыенабыз, тагын егерме койкалык бина салырга ышандыралар, – дип, хатын үзалдына елмаеп куйды. – Ә Казанны сагынам дип болай гына әйтүем, Гариф Әюпович. Бер-ике ел торып карагыз әле шушы Карамалыда, аннары һич ташлап китәсегез килмәс.
– Гафу итегез, баядан бирле сорарга ымсынып киләм, мине каян беләсез болай?
– Бөтен республикага билгеле кеше бит сез, Гариф Әюпович.
– Моңа чаклы мин үземне алай ук билгеле кеше дип уйламаган идем. Үзегез, күрәм, биредә табиб булып эшлисез. Изге эш ул – табиб булу, гомер буена шул өлкәдә эшләгән кешеләргә хөрмәтем зур булды.
– Рәхмәт инде, кинәндердегез берәүне. Ә бирегә килүем көтмәгәндә булды. Иремне авылга эшкә җибәргәч, үзең генә яшә дип тыпырчынып караган идем. Ир – баш, хатын – муен, диләр бит, түзмәдем, ике-өч ай үтмәде, төяндем дә килеп төштем. Хәзер күнектем инде, башта кыенсынган идем. Хәзер әнә тагын Наратбаш авылын өстәделәр. Шуннан кайтып килүем. Бер әбекәй әҗәл көтеп ята: балакаем, әллә нигә үләселәрем килми, ди. Ә үзе яшисен яшәгән инде, бичаракаем, туксан яшен тутырып узган.
Гариф пальтосын, салып, беләгенә ташлады.
– Картлыктан дәва – көчеңә күрә хезмәт һәм тыныч тормыш. Ә сездән аларга – йомшак тел, игътибар…
Авылга якынайган саен, юл өстенә җыелган сулар ешрак очрый, табиб хатын башта ул суларны урап-урап чыккалады да, бераз баргач, күлдәвекләргә бөтенләй игътибар итми башлады. Гариф, пычрак буласын белеп, аягына Казаннан ук өр-яңа солдат итеге алып кигән иде, юл уртасыннан атлады.
Карамалыга җитәрәк, ындыр артындагы яңа бина янында кешеләр күреп, юлдаш хатын:
– Күрәсезме, сезне көтәләр, Гариф Әюпович. Хушыгыз, миңа бу якка, – диде.
– Хушыгыз. Рәхмәт сезгә, бергә атлый-атлый, озын юлны шактый кыскарттыгыз. Тик исемегезне генә белә алмадым.
– Танышырбыз әле, Гариф Әюпович. Мине биредә белмәгән кеше юк.
Гариф аның кызларча җиңел-җиңел атлап китеп баруын күзләре белән озатып калды. Кыска вакыт эчендә әллә кайчангы хатирәләрне күңеленнән кабат кичерергә сәбәпче булган бу хатынга аның рәхмәте зур иде.
7
Язның беренче яңгыры кинәт килде. Таң беленер-беленмәстә, көньяк-көнбатыштан кабарып-күпереп чыккан болыт, ерактан торып, бер-ике тапкыр гөлдердәп тавыш бирде дә, әкияттәге Каф тавыдай калкып, ярты күк йөзен томалады. Рә тавы артыннан кояш күтәрелә башлауга, ул, киң кара-кучкыл канаты белән көнне тагы да караңгылатып, бөтен күк йөзен каплады. Күп тә үтми, салкынча яңгыр җиле Карамалы урамнарында өермә кузгатты. Кар сулары киткәннән бирле, битен-күзен бер тапкыр да юмаган барча агачлар яңгыр сизепме шаулашып куйдылар.
Бераздан, урам-тыкрыклардагы чүп-чарны бөтереп-себереп, өермә җиле узды. Һава, афәт көткәндәй, берара тынып торды. Менә шунда һәммә нәрсә, барча тереклек инде тагын ни булыр дип көтеп торганда, күк йөзен икегә ярып, яшен яшьнәде, аның артыннан ук чытырдап күк күкрәде, һәммә җан иясе дерт итеп сискәнеп куйды. Беренче курку үтәргә дә өлгермәде, таш юлдан тәгәрәгән мичкә тавышлары чыгарып, күк йөзе тагын дөбердәде, ул да түгел, эре-эре яңгыр тамгалый башлады, әберничә минуттан чиләкләп коярга тотынды.
Яңгыр әллә ни озак та яумады сыман, әмма юл-сукмакларга су җыелды, шаулап, гөрләвекләр агып китте.
Яңгыр туктар-туктамас борын, идарә бинасыннан, мастерскойдан, диспетчерлыктан, шау-гөр килеп, халык чыкты, яшьрәкләре этешә-төртешә уйный-көлешә башладылар, өлкәнрәкләре яңгырның бик тиз китүеннән зарланырга керештеләр. Гариф, аларның сүзләрен рәтләп ишетмәсә дә, әңгәмәнең шул турыда баруына мыскал да шикләнмәде.
Лаборатория болдырына басып, якын-тирәдәге тамашаны күзәтеп торганда, аның янәшәсенә ассистенты Вафа атлы егет килеп басты. Гариф сүзсез генә болдырдан төште дә ишегалдындагы яшел чирәмгә таба атлады.
Язның бер көне ел туйдыра, ди халык. Менә шушы көнгә охшаш җылы яңгырлы көн булырга тиештер инде ул. Туфрак дымга туенып, кабартма кебек күпереп чыккан. Ә менә шундый яңгырлар бөтенләй яумаган хәлдә крестьян нишләргә тиеш соң? Җәйләр рәттән коры, яман эссе килгәндә, элек крестьян җыенган да бәхет эзләп читкә чыгып киткән. Хәзер, әлбәттә, андый хәлләр юк. Уңыш алу елдан-ел үсә.
Туфракны яхшы эшкәртү, дым саклау, язгы чәчүне кыска вакытта башкарып чыгу, басуларны ашлау нәтиҗәсе бу. Якын елларда һәр колхоз һәм совхоз ким дигәндә гектарына утыз-кырык центнер икмәк үстерергә тиеш. Моңа нинди юллар белән ирешергә була соң? Гариф бирегә күпмедер күләмдә әнә шул проблеманы чишәргә дип килде. Аның максаты – яңгырсыз коры елларда да югары уңыш алуга ирешү. Моның өчен туфракның эчке серләрен, аның мөмкинлеген ачарга, аның генезисын, морфологиясен, структурасын, уңыш бирә алу сәләтен белергә кирәк. Боларны тикшереп, һәр кыр-басуга картограмма төземәгәндә, бу максатка колхоз белгечләре үзләре генә ирешә алмаячак.
Болдырдан төшеп, Гариф янына Вафа килеп басты. Бу— чәче җилкәсенә төшеп торган озын, чандыррак буйлы егет иде. Әүвәл Вафа, аспирантураны тәмамлыйм да өйләнәм, дип йөрде, хәзер нигәдер ул хакта сүз кузгатканы юк, әллә бу тантананы кандидат булганга хәтле калдырып торырга булды, әллә күңеленә хуш килгән кыз таба алмый иза чигә. Монда килгәч, егеттән бөтенләй кызлар кайгысы китте бугай – рәтләп лабораториядән дә чыкмый.
– Көн бүген, Гариф Әюпович, хәйран калмалы. – Вафа күктән әле булса берән-сәрән тамган яңгырга уч төпләрен җәеп салды. – Күрегезче, энҗе бөртекләре тама!
Шунда егет лабораториягә таба килүче Тамчыны күреп алды һәм, күзләрен кыздан алмыйча, авызын җыярга да онытып, аңа каршы китте.
– Календарьга язып куй, Вафа. Май аена сигез көн кала, ягъни егерме икенче апрельдә яңгыр яуды. Явымның туфракка сеңү тирәнлеге биш сантиметр, – дип сөйләнде Гариф. Әмма яңа гына янында басып торган Вафадан җавап булмагач, әйләнеп аңа карады. Һәм егетнең, авызы колагына җитеп, кызга каршы китеп баруын күрүгә, карашын ишек каршындагы яңгыр суында чыркылдашып коенган чыпчыкларга күчерде.
8
Иртәгә чәчүгә төшәбез дигән көнне Талип барлык механизаторларны җыеп тагын бер сөйләшергә булды. Кемнең кайда эшлисе кыштан ук билгеле булса да, председатель, имтихан алгандай, һәр механизатордан башкарасы эше турында төпченеп сорашып чыкты. Ниһаять, чират бригадирга җитте.
– Йә Зариф, йомгак сүзен сиңа бирәбез. Нинди җитенкерәмәгән яклар бар? Зарланып калыгыз, эшкә керешкәч, теге йә бу юк дип, сыныкка сылтап йөрерлек булмасын.
Өстәл янына кереп утырган юантык гәүдәле, җәлпәк симез битле, нәрсәсе, кай кыяфәте беләндер спорт комментаторы Озеровка охшаган Талип тирләп чыккан, битен-муенын кулъяулыгы белән сөрткәләп утыра, шул арада нигәдер агроном Мидхәт ягына да карап-карап ала иде.
– Агрономга да сүз нәүбәте җитте диик. Әйдә, син ни әйтерсең, Мидхәт?
Язгы чәчүгә әзерлек көздән үк башланса да, колхоз өлешенә тигән ашлама, складлар булмау сәбәпле, март аенда гына кайтарылган иде. Аның кайтканын да Мидхәт кая бушатырга дип каңгырып йөргәндә, председатель: «Ашлама белән нишлибез?»– дип тә кызыксынмады. Ул агрономны бөтен кыенлыкларга куеп карарга тели иде, күрәсең. Әллә соң башка берәр нияте бармы? Садыйковтан котылган кебек, Мидхәттән дә котылырга теләп, төрле хәйләләр корамы?..
Агрономның дәшми утыруына председательнең эче поша башлады.
– Иптәш Бәдретдинов, вакытны авызга су кабып үткәрмик. Гаять җитди эш алдында торабыз, һәр минут санаулы, исәптә чакта… Әллә сезнең өлкәдә барысы да ал да гөлме? – Талип җыелышларда аның белән «сез» дип сөйләшә иде. – Орлыклар мәсьәләсе хәл ителде кебек инде…
Мидхәт ашыкмый гына торып басты, җыелыштагыларга күз йөртеп чыкты. Ул җыелышта утырган механизаторларны кыш буе укытты, ләкин алар белән аның эшләп караганы юк иде әле, шуңа бераз борчыла, нинди дә булса катгый фикер әйтергә кыенсына кебек иде. Кем ничек эшли, кем ничек эшләр?.. Кыш укытып йөргәндә, ул алардан, звеноларга оешып, язгы чәчүне үткәрүне кулай күрәм, сез бу турыда ничек уйлыйсыз, дип сораштыргалаган иде. Ул чакта механизаторларның бер ишеләре звенога оешуны яклап чыктылар, икенчеләре нигәдер каршы төшкән булдылар. Имеш, алай итү болай да кечерәеп барган басуларыбызны аерым хуҗалыктагы кебек бүлгәләүгә китерәчәк, звено белән звено арасында һәр тонна ашлама өчен ызгыш китәчәк. Ул чакта ук председательгә звенолар турында сүз кузгаткач, Бикмуллинның тыңлыйсы да килмәде. Мидхәткә: «Берек» тә каласың килсә, җитдирәк эшләр белән шөгыльлән әле син, юк белән баш катырып йөрмә!» – дип кенә җибәргән иде. Әллә соң тагын бер шул турыда кузгатып караргамы?
– Иптәшләр, без язгы чәчү эшләре өчен барысында әзерләдек, болай минем күңел тыныч. Чәчү агрегатлары комплекслаштырылды. Һәр агрегатка тәҗрибәле чәчүчеләр, механизаторлар билгеләнде. Сменалап эшләү, язгы кыр эшләренә катнашучыларны басуда ук ашату-эчертү мәсьәләсе хәл ителде. Тик шулай да, иптәшләр, минем җан тыныч түгел әле. Мин бу хакта кышкы укуларда да әйтә килгән идем инде, тагын кабатларга туры килә: язгы чәчүне звеноларга оешып башкару әйбәтрәк булмасмы икән? Чәчеләсе һәр басуны звеноларга бүлеп бирсәк, аннары карап үстерүне дә шул ук звенога йөкләсәк, урып-сугуны да, дигән кебек, шул звенога тапшырсак, ышанып әйтәм, без моңардан отар гына идек…
Председатель уч төбенә тамак кырып алды.
– Иптәш Бәдретдинов, мәсьәләгә якынрак килегезче, – диде Талип. – Минемчә, звеноларга оешырга без инде соңга калдык. Гомумән, кирәкме икән ул безгә? Юк дияр идем мин, кирәкми. Без төркемләп чәчүгә әзерләндек, һәр елны язгы чәчүне төркемнәргә оешып үткәрәбез, шактый тәҗрибә тупладык, ике агрегаттан торамы ул төркем, өч-дүрттәнме, анысы вак мәсьәлә, минемчә, безнең өчен иң кулай ысул – төркемләп чәчү. Хикмәт нәрсәдә, иптәшләр? Хикмәт – язгы чәчүне кыска срокта, югары сыйфатлы итеп башкарып чыгуда. Шулаймы, дөрес сөйлимме мин?.. Беренчедән, хезмәт җитештерүчәнлеге югары, икенчедән, бөтен техника бер тирәдә булачак. Шулаймы, Мансур?
– Шулай, – диде инженер Мансур.
Механизаторларның да кайберләре, председатель белән килешеп, аның белән бергә булуларын сиздереп:
– Шулай, шулай! – дип куйдылар.
– Производстводагыча була инде алай булгач, – дип сүз кыстырды механизаторлардан Гарәфи исемлесе. – Түләү турында әйтәм, гектар саныннан булачакмы инде ул чакта? Анысын агроном дөрес әйтә, бергәләп чәчкәндә, тәртип булмый төшә, Талип Кәрамович.
– Производстводагы тәртипләр булсын иде әле бездә, анда нишләргә белер идек. Шул тәртипләрне булдыра алмыйча җык чигәбез түгелме соң, Гарәфи абзый? Эшнең сыйфаты иң әүвәл тәртиптән башлана, һәммәбезгә билгеле хакыйкать бу, минемчә, – диде председатель һәм, кайнарланып китеп, агрономга сүз бирүен онытып, үзе сөйли башлады, ул да түгел, аягүрә басты. – Мин дә звенолар оештыру ягында, Гарәфи абзый, төркемләп чәчү җавапсызлыкка китерә. Ләкин иртәгә чәчүгә төшәбез дигәндә, бу хәлгә керешү мөмкинме? Юк. Юкмы, Кәрам? – дип сорады председатель иң алдынгы механизатор Кәрам Садыйковтан.
– Мин алай уйламыйм, Талип абый, звеноларга оешу әле да соң түгел. Рас әйтә агроном, бергәләп чәчкәндә, ялкауларга лафа килә. Берәү җанын биреп эшли, икенче берәү эленке-салынкы гына йөри, ә хезмәт хакын синең белән тигез ала. Менә шуңа күңел рәнҗи минем бераз, Талип абый.
– Утыр әле, Кәрам, утыр. Кешенең фикере алдыннан борыны йөрмәсен иде, – Кәрам кирәкмәгән зур борынлы иде, барысы да елмаеп алдылар, тик Мидхәт кенә торган саен турсая бара иде. – Җыелышта фикер әйтәсең икән, Кәрам, ул инде нигезле булсын. Күккә дә күтәрелеп китә алмаган, җиргә дә төшә алмый җәфаланган идеяләр күп булыр ул. Ә менә шул идеяләрне тормышка ашыру – гаять кыен хәл. Әйт әле, Кәрам, былтыр язгы чәчүдә күпме хезмәт хакы төшердең?
– Анысын ярыйсы төшерә ул. Ун көнгә өч айлык хезмәт хакы алды – дүрт йөз дә уналты сум алтмыш җиде тиен төшерде! – диде бухгалтер Кәримулла.
– Хезмәт хакы төп мәсьәлә түгел! – дип кайнарланып, кызып китте Кәрам. – Сүз язгы чәчү турында бара түгелме?! Бергә өелеп чәчкәндә, җавап бирүчене табып булмый. Былтыр әнә Мәгъсүм агрегаты чи калдырды. Игеннәр шытып чыккач, сыйфат комиссиясе шуның өчен чәчүчеләрне илле процент премиядән мәхрүм итте. Төркемләп эшләү җавапсызлыкка китерә, шул турыда сөйлим мин.
– Син, Кәрам, былтыр кысканга быел кычкырынып утырма инде, – дип, телгә килде механизаторларның берсе. – Ул чинең кемнеке икәнен кайсыбыз рас әйтә ала? Бәлкем, аны син үзең калдыргансыңдыр?..
– Юк, ул көнне Мәгъсүм эшкә салган баш белән килгән иде. Башын кая куярга урын таба алмыйча йөрде. Нәкъ менә шул көнне калган ул чиләр. Аның эше генә ул.
Талип утырды, кулъяулыгы белән җилләнеп алды.
– Утыр әле, Кәрам, утырып кына сөйлә. Кешеләрнең нервларын куптарасың. Тиктомалга кызмагыз әле алай. Чи калган икән, сыйфат комиссиясе ни караган соң?! Люция! – диде Талип ишек төбендә басып торган йомышчы кызга. – Лотфулла абзый кайда, нигә килмәде, чакырдыңмы үзен?
– Ул, ни, Талип абый, мунчадан кайткан да, томаулап торам, ди. Соңгарыбрак булса да килеп җитәрмен, диде.
– Гарәфи абзый, агроном булдымы ул көнне сезнең янда?
– Кем тыңласын ул терсәк буе кызны. Булды, нигә булмасын, йөргән булды шунда чәрелдәп. Кәрам хак әйтә, узыныбрак китте егетләр. Мәгъсүм турында әйтәм. Салгалый бит егет, туганнар, кулдан ычкынып куюы бар, менә җыелышка да килмәгән. Инсафетдин нишләде әнә. Әдикалуннарга чаклы эчә башлады, Ходайның хикмәте. Берәр чара күрелсен иде андыйларга. Шул ук комиссия председателе Лотфулла авызыннан да шайтан суының исе киткәне юк. Менә биредә иптәш Харисов күренми, аңа да әйтермен дигән идем, тыегыз бераз, көмешкә кудыра халык, көмешкә эчә башлады…
– Тукта әле, тукта, Гарәфи абзый, Мәгъсүм эчә икән, нигә безгә шул вакытта ук әйтмәдегез? Тимерне кызуында сугуы әйбәт, – дигән булды Талип, ә үзе утырган урынында борсалана башлады, күрәсең, председатель бу хәлдән хәбәрдар иде.
– Икенче көнне үк килеп әйттем үзегезгә, Талип абый, Мәгъсүм салган баштан эшкә килә дип, кул гына селтәдегез, тыңламадыгыз, – дип, янә чәчрәп чыкты Кәрам.
Талип андый хәлләрне онытамы соң! Бүгенгедәй хәтерендә. Кәрам шул турыда әйтү белән чакырып сөйләшмәсә дә, бер очраткач, каты әйтте егеткә. Шуннан соң Мәгъсүм турында начар сүз ишетмәгән иде әле, ә ул, эт ялаган нәмәстә, һаман салгалый икән. Алай бик кеше күзенә салган баштан күренми дә… тик бер яман исемең халыкка чыктымы, тиз генә төшми дә төшми инде ул! Лотфулла абзыйны да әйтер идем, олы башы белән хәмер эчеп йөр инде, җитмәсә, уттай чәчү өстендә. Әбит Талип аңа: «Лотфулла абзый, чәчү вакытында бер аягың фермада, бер аягың басуда булсын, чәчүгә тулысы белән син җавап бирәсең!» – дигән иде. Әллә соң Лотфулланы бу эшкә кушып ялгыш эшләдеме? Алай дисәң, Әдһәм Харисов белән «ул» дигән нәтиҗәгә килгәннәр иде. Шулай ук ялгыштылар булып чыгамы икәнни?! Былтыр – былтыр инде, быел да шул Лотфулла сыйфат комиссиясе председателе бит, дип пошынып алды Талип. Һәм нигәдер Мидхәт ягына күз атып алды. Юк, агроном йөзендә һичнинди үзгәреш күрмәде ул, гүя егеткә бу мәсьәлә кагылмый иде дә. Ләкин Талип белә: механизаторлар арасында агрономга ышана башлаучылар бар. Әйтик, шул ук Кәрам, комсомол башлыгы Равил.
Талип торып басты, ике кулы белән өстәлгә таянды.
– Быел андый чатаклыклар булмас, – Талип инженер Мансурга карады. – Монда булмаган механизаторларны кисәтеп куй, Мансур. Әгәр дә мәгәр чәчүчеме ул, тракторчымы, эшкә салмыш баштан килә икән, һичнигә карамыйча, кайтарып җибәр. Үзем сөйләшәчәкмен андыйлар белән.
Председатель, алдындагы кәгазьләрне актаргалап, нидер эзләгәндәй итте. Аннары, нидер исенә төшеп, агроном ягына карады.
– Әйдә, дәвам ит, Мидхәт.
– Димәк, шулай да төркемләп чәчүгә кайтып калабыз. Кәрам дөрес әйтә, һәр звенога участок бүленеп бирелсә, чәчүчеләр җаваплылык тоя төшәрләр иде…
– Моңа безнең механизаторларыбыз әзер түгел, – диде Талип, бу турыдагы сүзгә нокта куйгандай, һәм механизаторларга күз йөртеп чыкты: – Әдһәм абый кайда соң?
– Чирли ул, сырхаулап ята.
– Бу ниткән көн булды соң әле, барысы да чирләгән! – Талип, башын чөя төшеп, диванда утырган Кәримуллага карады. – Минемчә, иптәшләр, звенолар оештырырга быел соңга калдык. Экономик, мораль яктан да әзер түгел кебек әле без моңа. Шулаймы, юкмы?
– Шулай, – диештеләр механизаторлар.
Механизаторлардан шундый аваз ишетүгә, Талип тураебрак, урындыгына аркасын терәбрәк утырды.
– Минемчә дә, соңга калдык, – диде комсомол секретаре Равил Кадыйров.
– Менә комсомол да хупламый сезнең тәкъдимне, иптәш Бәдретдинов. Чынын, тик чынын гына әйткәндә, безнең максатыбыз звенолар булмаска тиеш. Колачлырак уйларга, колачлырак эшләргә керешергә безгә дә вакыттыр, ниһаять, иптәшләр. Икмәк игүне, промышленностька нигезләп, тамырдан үзгәртергә вакыт түгелме икән инде безгә, дип уйлыйм мин. Звеноларга ябышып яту ул авыл хуҗалыгы белән идарә итүне ваклауга китерер иде. Звено ул – кул көче, ә безнең максат— мөмкин булган барлык процессларны механикалаштыру. Звеноларга түгел, ә цехларга бүләргә кирәк кебек миңа. Әйтик, кырчылык цехы, терлекчелек… Ә син, Мидхәт, теге мең каенны кайчан утыртырга исәплисең? – дип, кинәт башка мәсьәләгә күчте председатель. – Бездә егетләр ике сөйләмиләр иде болай. Үсентеләрне үзем табам. Ә менә утырту ягын син кара. Биргән вәгъдәне үтәргә кирәктер. Егетләрчә. Ә? Кичәгенәк Казаннан килгән якташыбыз Гариф Әюпович белән сөйләшеп тордым. Безнең кырларга шактый үзгәрешләр кертмәкче ул. Дәлилләре нигезле, ышандыра. Хәтта кайбер урман полосаларын күчерергә куша, яңаларны утыртырга дип басуларны яңача бүлеп ята. Кыскасы, шактый мәшәкать ясаган ул безгә. Ләкин аның тәкъдимнәре авыл хуҗалыгын индустрияләштерүгә кайтып кала. Кешегә эшне ышанып тапшырырга кирәк, шул ук вакытта аны тикшерә торырга кирәктер, минемчә…
– Миңа урман полосаларын үзгәртү турында идарәдән күрсәтмә булмады. Аннары һәр сөйләгән нәрсәне кырга күчереп булмый, аның фәнни яктан нигезләнгән картограммасы булырга тиеш.
Мидхәтнең кызара-бүртенә реплика ташлавын күреп, Талип мыек астыннан гына көлемсерәп куйды. Агрономның чарасыз калып аклануы аны гаҗәпләндермәде. Талип бу реакцияне көткән иде. Мәгәр әле кичә генә үз көченә нык ышанып, кечкенә мәсьәләләрдә дә председатель белән бәхәсләшә килгән егетнең кинәт кенә җавапсыз-чарасыз калуын күрде ул. Күрде һәм җиңү хисе кебек бер нәрсә тойды. Кечкенә, бик кечкенә булса да, Талип өчен барыбер җиңү иде бу.
– Мәсьәлә аңлашылды кебек, иптәшләр. Болай сөйләшәбез: иртәгә сәгать алтыга барыгыз да машиналарыгыз янында буласыз. Ягулыклар салган, юлламалар алган булсын. Үзем килеп чыгачакмын. Орлык илтү, чәчкечләрне тикшерү, кайсы басуда нинди тирәнлектә чәчтерү агроном җаваплылыгында. Аңлашылдымы?
– Аңламаган кая! – дип, дәррәү кузгалдылар механизаторлар.
9
Кичке уй иртәнгә ярамый, диләр, хак икән. Төнлә чалт аяз торган күк йөзен таң алдыннан болытлар каплады, һәм шаулап яңгыр явып узды. Озак та яумады кебек, әмма рәтләп җилләп җитмәгән дымлы язгы җиргә җитә калды, – юлларны пычратып, машина түгел, тракторлар йөрмәслек итте. Чәчүгә төшәргә команда гына көтеп торган механизаторлар, кабызган машина-тракторларын сүндереп, түбәсе ябыла башлаган лапас астына җыелдылар.
Иртә таңнан биредә булырга сүз биргән председатель дә юк иде әле, Мидхәт ни кылырга белмичә, механизаторлар арасындагы Мансур янына килеп басты.
– Болай явып торса, эшләр шәп түгел, Мансур.
– Фәрит тә юк, Талип абый да югалды, – диде Мансур, пошынып.
– Нишлибез инде хәзер, Мидхәт энем? Муллага Аллаһы Тәгалә баш булса, безгә – агроном, әйдә, бир команда! – диде мыек очлары саргайган Гарәфи. – Бөтен җаваплылыкны председатель сиңа йөкләде.
Мидхәт өлкән механизаторларның берсе булган Гарәфигә күз кырые белән генә карап алды. Гарәфинең эшләпәсе күзенә үк төшкән, өстендә сырган бишмәт, авыз читендә тәмәке төти. «Бу басуларга мин тубал белән ашлык чәчкән кеше», – дигән иде Мидхәткә Гарәфи.
– Ничәмә еллар ашлык чәчеп, мондый хәлләрне күрмәдегезмени, Гарәфи абзый?..
– Булгандыр инде ул, энекәш. Тик кыенлыклар онытылучан бит ул. Кыенлык түгел, шатлыклар истә калмый башлады. Аннары элек бит ул яңгыр яуса – председательгә чәчү, безгә эчү иде. Язы да яз төсле килә, җәе дә ул хәтле кыздырмый, кирәк чакта яңгырлар да яугалый торган иде. Былтыр әнә җәйнең җәй буе таммады да, Ходайның хикмәте. Ашлыкларны иртә чәчмәгән булсак, Наратбашлар кебек орлык теләнергә каласы идек. Талип иртә чәчтерде. Элек бит үзе чәчтерә, үзе чәчкечләргә тирәнлекне куя, үзе тикшерә иде, хәзер әнә сиңа бирде дилбегәне, ышана, димәк, Талиптан дилбегә алулары ай-һай!
– Былтыр иртә чәчтергән дә, быел әйткән вакытына килеп тә җитмәде, – диде Мидхәт, Гарәфинең председательне мактавын ошатмыйча.
Шул арада диспетчерлык бинасыннан Зиннуров чыкты һәм, ашыкмыйча гына, лапас астына таба юнәлде. Зиннуров гәүдәгә шундый юан, аркылысы-буе бер сыман иде, җитмәсә, кирәкмәгән карсак гәүдәле, аягы белән атлап түгел, кечкенә көпчәкләрдә тәгәрәп йөри сыман иде.
– Егетләр, агай-эне ак мыек, Зиннуров килә. Талип галиҗәнапларыннан боерык китерә бу, бер дә бүтән түгел, – диде арадан берсе.
Зиннуров, килеп җитәр-җитмәс борын ук, Мидхәткә:
– Кыяр тавындагы басуда яңгыр таммаган да, Талип абый бөтен техниканы, орлык төягән машиналарны шунда җибәрергә кушты, – диде һәм, бөтенесенең үзенә текәлеп карап торуыннан уңайсызланыпмы, пиджагының бердәнбер сәдәбен каптырырга кереште.
– Маташма инде, Каюм, барыбер җиткерә алмассың. Дәүләт сиңа бар кәчтүмне дә үлчәп тексә, биш кешегә киткән кәчтүмлек китәр иде үзеңә, билләһи дип әйтәм…
– Ни ашыйсың син, малай, Каюм? Өйрәт әле сереңне? Минем менә эчкә эч ябышкан. Бер атна тоташ утыруда чиле-пешле ун йомырка сыдырып карадым, корсак үсми генә, малайлар, ә дәрт, шайтан алгыры… хатынны эшеннән каршы алырга чаба башладым. Хатынның гаҗәпләнүләрен күрсәң иде син, малай, нишләвең бу синең, Рәүф, биш ел бергә торып, дигән була, малай, – дип, берсе артыннан берсе диспетчер Зиннуровны үрти башладылар.
Механизаторлар шулай тел чарлашкан арада, Мидхәт үзалдына уйлап алды: «Кыяр тавы басуы авылдан ким дигәндә ун-унике километр. Әле чыккан хәлдә дә тракторлар сәгатькә якын барачак. Бусы – бер, икенчедән, Кыяр тавындагы басуларга ашлама салынмаган. Райүзәктән берсекөнгә самолёт бирергә ышандырдылар. Ашламасыз чәчәргә исәбеме әллә тагын бу Бикмуллинның? Юк инде, үлсәм үрә торырмын, ашлама сиптермичә, ул басуга бодай чәчтермәм!»
– Кыяр тавындагы басуга ашлама чыгарылмаган, анда бармыйбыз. Ул турыда Талип Кәрамович үзе дә белә, – диде торган саен үзсүзләнә барган Мидхәт.
– Самолёт безнең аэродромда инде, ашлама төйи, – диде Зиннуров. – Сез барып җиткәнче сиптереп тә чыгар.
«Самолётны кем биргән? Нигә мин белмим? Ничек болай иртә? Чакырып-чакырып та төшкә генә килеп җитәләр иде бит бу очучылар?» Мидхәт өчен искитәрлек хәл иде бу, егет тәмам аптырый калды.
– Эшләр алайга киткән икән, кузгалыйк. Мансур бир командаң егетләреңә.
Шуны гына көткән кебек, механизаторлар, шау-гөр килеп, машиналарына таралыштылар. Мидхәт, инженерның «вездеход» ына утырып, аэродромга китте. Бу машинаны чәчү чорына аңа беркеткәннәр иде. Шофёр, яшь күренсә дә, җитез кылана. Салулый-таптанарак булса да, аэродромга килеп җиттеләр. Анда инде самолёт тора, машина килеп туктаган, төяүчеләр янында бригадир Зариф йөри иде.
– Сәлам, Зариф, – диде Мидхәт, машинадан төшүгә.
– Сәлам. Тракторлар киттеме әле?
– Алар юлда инде.
– Югыйсә Талип абый борчыла, – диде Зариф һәм җилкәсенә ашлама капчыгын салды. – Менә күрәсең, үземә төяшергә туры килде. Авылга төшеп булмады. Баткак. Менә бу ике егетне дә фермадан гына алдым. Давай, давай, егетләр. Кызурак кыланыгыз. Унбиш минуттан самолёт һавада булырга тиеш.
Зариф илле килограммлы капчыкларны җилтерәтеп кенә ташлый, самолётка бушатучы егет авыз-борынын кулъяулыгы белән бәйләгән, шуңа карамастан пырх-пырх төчкерә иде.
– Икенчесен ассагыз да төямим, Зариф абый. Ашлама төйим дип, чехотка алыр хәлем юк, – диде егетләрнең берсе.
– Икенчесенә билгеләнгән кешеләр килер. Аларның противогазлары, маскалары бар. Менә монысын төяве мәхшәр әле аның.
Мидхәт капчыкларга тотыныргамы, юкмы дип икеләнеп тора иде, машина әрҗәсеннән ашламалы капчыкларны биреп торучы шофёр:
– Әйдәгез әле, иптәш Бәдретдинов, сез дә билегезне язып алыгыз, – дип, аны да эшкә кушты. «Вездеход» тагы шофёрны да төяшергә дәшеп алдылар.
Самолёт әрҗәсе тулгач, моңа кадәр бер читтә басып торган очучы, Зариф янына килеп:
– Егет икәнсең, – дип, бригадирның кулын кысты. – Унбиш минут дидең, унбиш минутта төядегез дә. Сезнең председателегез дә ут шул. Кем белән эшлисең, шуныңча тешлисең, дигәндәй, өемә үк килеп алды.
– Служу Советскому Союзу, иптәш лётчик! Мөмкин булса тизрәк кузгалыгызчы! – Очучы елмаеп, башын чайкый-чайкый китеп баргач, бригадир ашлама китергән шофёрга: – Габсабир, син хәзер, хет йөзеп, хет сөреп, гаражга кайтасың, ә мин, авылга төшеп, төяүчеләр алып киләм. Иптәш Бәдретдинов, сез дә минем беләндер бит?
Машинага утыргач, бригадир кепкасын арткарак чөеп куйды да үзалдына сөйләнгәндәй сөйләнә башлады.
– Самолёт кына туктамасын. Анда аңа нибарысы бер сәгатьлек эш. Шул арада без аңа ашламаны китереп җиткерергә тиешбез. Анда инде бер-ике сәгатькә соңарыбрак булса да чәчү башланачак. Ә башланган эш – беткән эш. Җиде агрегат, җиде агрегатка җитмеш гектар. Кичкә кадәр шулай торса, бүген төнгә Кыяр тавында эшне төгәлләргә дә була. Иртәгәгә түбән кырлар җилләр. Җәйге яңгыр тиз кибә ул. Картлар юкка гына, җәйге яңгыр җиде сәгатьтә җилләсә, көзге яңгыр җиде көндә дә җилләмәс, димиләр…
«Каян белгән бу председатель Кыяр тавында яумаганны? Аннары кай арада Бөгелмәгә барып кайткан да, кай арада яңадан Кыяр тавына чапкан? Карамалыга Бөгелмә шәһәре кимендә йөз, йөз ун километр. Дөрес, барасы юлның яртысы асфальт. Алай да, алай да…» – дип уйлады Мидхәт, һаман саен бу хәлгә ышанмыйча.
Шулай икән шул, үткән ел гына институт тәмамлаган яшь агроном Мидхәт Бәдретдинов аңларлык кына кеше түгел икән бу председатель.
Машина тәрәзәсенә юлдагы яңгыр сулары чәчри, пыяла сөрткеч, арлы-бирле йөреп, башта тәрәзәне берни күрмәслек итеп пычратып ташлый, аннары шофёр су йөгерткәч юып ала, көн яктырып, аязып киткәндәй була. Кемдер инде бу юлдан эз дә салып үткән. Бикмуллинның Бөгелмәгә киткән машина эзедер әле. Әллә кырга чыккан эземе?
Яңгыр болытлары таралып бара, көн аязып килә. Анда-санда калган болытлар, төсе уңган ситсыдай, агарып калган. Кыяр тавына таба тракторлар, машиналар менгәне күренә. Ерак булгангамы, алар ташбакалар шикелле әкрен генә хәрәкәтләнә иде. Мидхәтнең уен аңлаган кебек, бригадир:
– Ике сәгатьтән һәммәсе Кыяр тавында булыр, иптәш Бәдретдинов, борчылмагыз, – диде.
– Бер сәгать, бер сәгать эчендә анда булырга тиешләр.
– Ай-һай, машина-тракторлар булыр да бит, агрегат такканнары сәгать эчендә барып җитә алмаслардыр, – бригадир елмаеп куйды. – Икебез дә бернәрсә турында уйлыйбыз икән бит, иптәш Бәдретдинов. Анысын дөрес уйлыйбыз. Талип абзый әйтмешли, безнең хәзер уйлар гына түгел, теләк-хыяллар да бер булырга тиештер. Ни әйтсәң дә, сезнең белән минем өчен иң җаваплы көннәр башланды. Шунда сынала инде урта звено дигән безнең брат. Хәзерге җитәкче камчы шартлатучы түгел инде, ди Әдһәм абый, көрәшүче, әнә шул эш өчен янып-көюче. Талип абзый нәкъ шундый инде, үзе дә эшли, кешеләрне дә эшләтә белә. Син әле уйлап кына йөрисең, ул инде хәл дә итеп куйган. Интуиция көчлеме шайтанда…
– Кызык кына теория, – диде Мидхәт, баш селкеп, – җитәкче чыбыркы шартлатучы түгел, көрәшче, имеш. Чыбыркы шартлатучының да үз максатлары булган, ни өчендер көрәшкән…
– Көрәшнең иң-иң изгесе – ирек, хакыйкать, гаделлек, якыннарыңа ярдәм итү. Әлбәттә, кулыңнан килгән хәтле.
– Минемчә, хәзерге заман җитәкчесе иң әүвәл кешеләрнең ихтирамын казанырга, аларның уй-хыялларын аңлый белергә тиеш.
– Озын, аңлаешсыз. Кеше бит ул бар нәрсәне гадиләштереп аңлый. Яхшы белән начарны ул шундук аера. Халык яхшы җитәкчене шундук күреп ала. Яхшы белән начарны аеру өчен аны үгетләп торасы юк.
– Бу бәхәсне дәвам итәрбез әле, иптәш Бакиров. Халык арасында стихияле фикерләр күп була. Аларга юл куярга ярамый. Анархистлар әнә шундый ялган алдавычларга ияргәннәр. Халык белән идарә итә белү – кешелек дөньясындагы һәммә дәүләтнең хыялы.
Район авыл хуҗалыгының җитди булмавын призма аша карамасаң да күрергә була иде. Чәчү бетәргә ике көн калгач, Мидхәтне киңәшмәгә чакырдылар. Шул турыда кәгазь килеп төшкәч, Мидхәт председатель янына керде.
– Бармыйм мин анда. Бүген-иртәгә эшләсәк, чәчү бетәргә торганда, зональ киңәшмәгә китеп барыйммы инде, – ди.
– Тәҗрибә участогына ике йөз гектар борчак чәчәсе калып килә. Эшең Тамчыга тапшыр да барып кайт. Чакыралар, димәк, шулай кирәк, заман таләпләреннән артта калып булмый, – диде аңа Талип.
– Сортлы борчакны чәчәргә ашлама юк бит әле безнең.
– Менә шунда баргач, бер аяктан ашлама турында да кайгыртырсың. Бөтен нәрсәне дә бер председатель генә табарга тиеш түгелдер бит? Юкмы?! Юк икән, эзләргә, табарга кирәк. Ә син миңа шуны әйт: колхозның рентабельлеге белән кызыксынганың бармы синең? Кыш буена колхозчыларга лекцияләр укып йөрдең – рентабельлекне ничегрәк аңлыйсың син?
Талип Мидхәткә еш кына шуңа охшаш сораулар биргәли иде. Бу бер генә кабатланмады инде. Мидхәт аңа уратыбрак булса да ышандырырлык итеп, нигезле җавап бирергә тырыша. Менә хәзер дә Бикмуллин аңа, үзебезнең колхоз экономикасын әйбәтләбрәк аңлатыгызчы, диячәк инде. Бу мәсьәләгә килгәндә исә, Мидхәтнең «Берек» тәге һәммә тармак белән дә кызыксынганы юк, вакыты җитенкерәмиме шунда. Кичә әнә километр чамасы кыр ышыклау полосасы утырттылар. Ярый әле, мәктәп балалары, комсомоллар булышты. Кайчан утыртып бетерер иде ул чаклы үсентене Мидхәт. Агач утыртуга нибарысы ике-өч колхозчы йөри, алар белән ул хәтле үсентене көзгә чаклы да утыртып бетерәселәре түгел иде. Әллә юри, әллә чын, үсентеләрне Бикмуллин үзе каяндыр алып кайтты. Әлбәттә, шул үсентеләргә кадәр акча кирәк бит инде. Ниндидер цехлар белән саташып йөри, әллә шуның өчен материал җыямы бу Бикмуллин? Ни генә булмасын, рентабельлек турында аңлатмыйча булмаячак бу председательгә.
– Рентабельлек ул, – Талип Кәрамович, керем, авыл хуҗалыгының табышын күтәрү, колхозчыларның көнкүреш һәм культура шартларын үстерү. Аннары… нигә әле сез торасыз да тиктомалга бәйләнергә генә торасыз, Талип Кәрамович?
Талип Бикмуллин иртән иртүк идарәгә килеп утырган, һәм ул инде кыр станы белән дә, урынбасары Каюм Зиннуров белән дә элемтәгә кереп өлгергән иде.
– Башка бер уй төште минем, Мидхәт. Ләкин син аңлап җиткермисең кебек мине. Сөт һәм ит продуктларын кирәк хәтле җитештерү өчен, безгә кимендә гектарыннан утыз центнер ашлык җитештерергә кирәк. Без моңа әзерме? Туфракны эшкәртергә өйрәнеп киләбез, бөртеклеләрдән иң яхшы дигән сортларын сайлап алдык, тиздән һәр басуга картограмма әзер булыр… Булыр, ләкин идарә итү искечә калса, без бу уңышны үстерә алмабыз кебек миңа.
«Нигә шулай акыл сатып утырырга ярата бу Бикмуллин? Әллә акыл өйрәтү, вәгазь уку һәм төрле куркытулар белән нинди булса да йогынты ясаргамы исәбе? Киңәшмәгә баргач, яманатым сатмасын дип, бераз дагалап җибәрергә уйлавымы?»
– Урман полосаларын рәтләүдә эшне тиз тотуың ошады. Әрентабельлекне аңлатуың институттагыча килеп чыкты. Безгә, күрәсең, әле бу өлкәдә шактый чиләнергә туры килер. Белгәнеңчә, безнең кырларның кара туфрагы дөньяның бер илендә юк. Моннан нәтиҗә: нигә, мәсәлән, Америка фермерлары гектарына алтмыш центнер ашлык үстергәнне безгә дә үстермәскә? Җир ашлауны фәнгә нигезләп эшләсәк, туфракны җиренә җиткереп эшкәртсәк, аның агрофонын, структур төзелешен, тарихын өйрәнсәк, кырларның конфигурациясен исәпкә алып, морфологиясенә төшенсәк – бу уңышны үстерә алыр идек кебек миңа. Бу өлкәдә безгә ярдәм итүчеләр бар. Менә дигән лаборатория салынды. Анда күренекле галим, белгечләр эшли. Без бит әле, чынлап та, басуларны кай юнәлешкә уңайлы, шул якка сөреп каплатабыз. Авыш җирләрне, кырын төшләрне язгы сулар китмәслек итеп сөрергә кирәк безгә. Тик моның өчен ниндидер конкрет чаралар үткәрәсе булыр…
Мидхәт председатель яныннан тәмам иләсләнеп чыкты. Ни тели ул аңардан? Карусыз буйсынуынмы? Юк инде, абзый кеше, нәрсә-нәрсә, анысы булмастыр. Һәр тармакны цехларга бүлә, имеш. Хыялый Хәйрүш син, бер дә бүтән түгел. Еллар буе сыналган, ныгыган, тотрыкланып беткән ысул, алымнар була, шуны җимермәкче, күрче син аны! Шаклар катырсың үзенә. Ниндидер цехлар белән саташа…
Лабораториягә ул теләр-теләмәс кенә барды. НигәдерТамчы алдына килергә ятсынды ул. Әллә соң председатель кушты дип әйтергәме? Бик әйбәт сылтау! Башта ул Тамчының үзе белән сөйләшер, аннары галим янына кереп рөхсәт сорар. Талип Бикмуллин аңа, таш яуса да, иртәгә чәчүне төгәлләргә кушты. Кушуын кушмады, ләкин аның тел төбен Мидхәт бик яхшы аңлады. Мидхәт үз урынына Тамчыны калдырырга тиеш, аннары, райүзәккә бару белән, гранулаланган ашлама табарга һәм тиз арада «Берек» кә озатырга. Ашлама булмаган хәлдә, Бикмуллин борчакны болай гына чәчтерәчәк. Монысы көн кебек. Юк инде, ул дигәнчә булмастыр, Мидхәт райүзәккә бүген үк китәр һәм, аяк итен ашатып бетерсә бетерер, ашлама табар.
Бәдретдинов лабораториягә кергәләсә дә, галим абыйсы белән иркенләп сөйләшә алганы юк иде әле. Басулардан башы кайтмый, туры килми дә килми шунда…
Галләм картның өеннән күптән кунак йортына күчеп киткәнгәме, туры Тамчы янына барып керү шактый кыен хәл икән. Кунак йортына күчәргә дигәч, картлар Мидхәтне җибәрмәскә теләделәр. Мидхәтнең үзенең дә китәсе килмәгән иде, Бикмуллин эшне коры тотты:
– Галләм абзый тирәсенә машина белән түгел, ат белән керерлек түгел. Ә син миңа минут саен кирәк. Бер синең өчен генә мин йомышчы тота алмыйм, – диде.
Кунак йортына күчеп киткәннән соң, Мидхәт Тамчынысирәк күрде. Үзләрендә торганда, бергәләп кинога баралар иде, янәшәләрендә һәрвакыт Вафа уралса да, Мидхәт эче беләнсизәиде, иртәме-соңмы Тамчы барыбер аныкы булыр. Ник дисәң, Мидхәт Бәдретдинов Карамалыда каласы, ә Вафа китәсе кеше. Диванадай гашыйк булмаганда, Тамчы Вафага ияреп китмәс. Мидхәтне сайлар һәм алар менә дигән гаилә корып җибәрерләр. Шулай дип үз-үзен тынычландырып торгангамы, Мидхәт моңа кадәр кызга мәхәббәте турында чишелергә ашыкмады, өлгерермен дип уйлавы идеме, йә булмаса мәхәббәте бөреләнеп җитмәгән идеме? Һәрхәлдә, бу ике сәбәпнең икесе дә бар иде бугай.
Уйлана башласа, кайчак Мидхәткә моңсу булып китә. Председатель белән ачуланышканнан соң, аңа аерата авыр була. Шунда ул Тамчыны бигрәк тә юксына. Тик ул гына аңлар кебек тоела башлый Мидхәткә. Ләкин кыз белән очрашырга, култыклашып күл буйларында йөрергә Мидхәтнең вакыты калмый. Кая инде ул, кичләрен чыгып, түбәноч Галләм картның кызын озатып йөрергә вакытлар. Вафа әнә вакыт таба.
Шулай дип өметсезләнсә дә, Мидхәт үз-үзен юата да белде. Бу арада ул үзе генә белгән изге бер өмет белән яши: килер ул көн, ул аңа үзенең иң саф, иң изге мәхәббәтен ачар, кызны кочагына кысар, моңа кадәр һичкемнән ишетмәгән назлы сүзләр әйтер, кыр-болыннардан кочак-кочак чәчәкләр җыеп алып кайтып бирер. Тик әлегә әнә шул хыял белән генә яши Мидхәт. Анысы дөрес, Мидхәтнең үтә бирелеп эшләвенә, аның ябыгып китүенә гаҗәпләнмәгән кеше юк, кунак йортында яшәүче, һәр көнне үзен күреп, ашатып-эчертеп торган Хәтимә апага кадәр:
– Тамагыңа үтмиме әллә синең, балакаем, бигрәк аз ашыйсың инде, болай көн-төн чапсаң, бөтенләй урынга калмагаең, – дип, болай да янган йөрәккә ут өстәп куя. – Әллә соң берәрсен шулай яратуыңмы, балакаем? Гыйшык утлары йөрәкне генә түгел, ит-сөякләрең корытыр, ди торган иде минем әбекәй, мәрхүмә.
Шул сөйләшүдән соң Мидхәт бүлмәсенә чыкты да бик озак көзгегә карап торды. Чынлап та ябыга төшкән икән шул. Каешына да ике тишек тиште. Төсе дә үзгәрде: маңгаендагы җыерчыклары куерды, борыны зураеп калды, җитмәсә, җил-яңгырга бөтен бите киселеп кубалаклана башлады. Хәтта холык-фигыленә кадәр моңа чаклы күренмәгән сыйфат өстәлде: төнлә уянып китә дә алдагы көндә эшлисе эшләре турында уйланып ята. Кыскасы, моннан ары болай яши алмастыр, өйләнергә кирәктер. Кызык итсен әле Казан сорнаен, кәкре каенга терәтеп калдырсын әле…
Мидхәт әүвәл Тамчы янына керергә дип ниятләп килсә дә, башта галимнән рөхсәт сорарга булды. Латыйпов аны елмаеп каршылады. Сәламен алып, түргә урын күрсәтте. Галимнең өстәлендә исәп-хисаплау таблицалары, карталар.
– Йә, ничек хәлләр? Бик кыен түгелме? Иртә культураларны тәмамлап та киләсез икән…
– Сортлы борчак кына калды инде, Гариф Әюпович.
– Ә-ә, ул борчак җирегезне без тикшердек. Киңәш йөзеннән әйтәсем килә, Мидхәт, ул басуыгызның туфрагы шактый ярлы, уңыш бирү сәләте без тикшергән башка басуларныкына караганда нык түбән. Былтыр ул җиргә кукуруз чәчкән булганнар икән. Ә кукуруз, үзең беләсең, туфракны сыгып ала белә. Моннан нәтиҗә: аны мулрак итеп ашларга кирәк. Элек монда чәчү әйләнешенең дә рәте булмаган, күрәсең.
«Сорарга иде бу галимнән: колхоз председателе турында ни уйлый икән? Әллә соң үзенә зарланып алыргамы? Колачлап эшләргә миңа биредә председатель юл бирми, дип?.. Юк, кирәкмәс. Зарлану ул – көчсезләргә хас сыйфат. Үзем, үзем көрәшәчәкмен мин ул председатель белән… Иртәгә Тамчыны җибәрмим дисә, ни кылырсың? Тамчыны җибәрмәгән хәлдә, Мидхәт зональ киңәшмәгә бара алмаячак. Ә Мидхәт анда чыгыш ясарга тели, картограммалар әзерләде. Звенолар турында Бикмуллин аны аңламады, бәлкем, районда Мидхәтне аңларлар, киңәшмәдәгеләрнең күңеленә үз киңәше белән юл табар…
Галим агасы аңа лекция сөйли башлады. Мидхәтнең ашыгуын белми шул. Аны бүлдереп, Тамчы турында сорау гафу итмәслек ахмаклык булыр иде».
– Ашламаларга кытлык зур шул әле бездә, Гариф Әюпович. Һәр килограммы исәптә. Ике йөз гектар җиргә гранулаланган ашлама табу кыен булачак.
– Ни генә булмасын, ул җирне ашлама кертмичә чәчтермәгез. Миңа калса, сынаулар нәкъ шул басудан башланачак. Бу— бик җитди мәсьәлә. Туфрак ул – тере организм, аңа үз вакытында сораган ашламасын бирмичә, югары уңыш алырга тырышу – фанатиклар эше. Ә без – реалистлар, материалистлар. Шулаймы?..
– Шулаен шулай да, кайчак син теләгән нәрсәләрне аңламаган кешеләр белән эш итәргә туры килә, Гариф Әюпович. Шул нәрсә бераз күңелне кимсетә.
Гариф озаклап сөйләшергә теләпме, алдындагы картограммаларны бер читкәрәк күчереп куйды.
– Чын эш кешесенә эчкерсез көнләшү сыйфаты хас, кимсенү – аңа бөтенләй ят нәрсә. Иген игүгә гомерен багышлаган кеше түземле булырга тиеш. Һәр сынауга бер ел гомер кирәк, шунсыз һичнинди нәтиҗә ясап булмый. Сабыр, түземле булырга тиеш игенче. Әллә син бик ашыгасыңмы? – дип сорады галим, Мидхәтнең утырган урынында борсалана башлавын күреп. – Ярый, бу сөйләшүне башка вакытка калдырыйк. Ни йомыш төште?
– Гафу итегез, Гариф Әюпович, мине зональ киңәшмәгә чакыралар. Ә иртәгә чәчүчеләр сортлы борчакны чәчәчәкләр. Лаборанткагыз Тамчы минем урынга калып тормас микән дигән идем.
– Тамчы гына түгел, мин үзем дә барып чыгам әле анда. Ихсанованы җибәрергә каршы түгел мин… Янә әйтәсем килә: басуларга ашлама чыгаруда иң әүвәл син җаваплы, Мидхәт, агроном кеше. Уңышны иң әүвәл агрономнан сораячаклар…
10
Гариф башын да күтәрмичә эшләде. Кайбер көннәрдә ул хәтта лабораториядә кунып калгалады.
Ул һәр көнне кояш чыкканчы уянырга гадәтләнеп китте. Иртәнге тыгыз һәм салкынча һаваның үпкәләренә тулуын тоеп, су буйларында йөреп кайткалады. Ык ярына басып, кояш чыкканны күзәтә-күзәтә бер нәрсәне искәрде: җиргә тереклек бирә, гаҗәеп манзаралар тудыра алган бу ут шары көн саен диярлек төсен алыштыра. Бер көнне ул аксыл-сары төскә манчыла, икенче көнне күксел-ал төскә керә, ә бер дә бер көнне чәчрәп килеп чыга да бөтен тирә-юньне, җете алсуга манып, кызылдан киендерә. Болытлы иртәләрне Гариф йөрергә чыкмый, ашап-эчү белән, лабораториягә ашыга иде.
Шактый эш башкарылды. Басулар тарихы өйрәнелде, туфрак генезисы белән танышылды. Морфологик һәм структур анализларны эшкәртү төгәлләнеп килә. Әмма институт җибәрәсе техник-картографның әле булса килеп җиткәне юк. Вафа универсаль егет булып чыкты, барысына да өлгерә. Инженер-җир белгече дә ул, лаборант-аналитик та, ниһаять, туфрак белгече дә, техник-картограф та. Дөрес, туфрак катламын, аның генетик төзелешен тикшерүгә Гариф үзе дә катнашты.
Муеннан эшкә чумса да, Гариф еш кына әнисен, Әдиләне һәм аның нәние Чәчкәне исенә төшерә, аларны сагына. Язган сүзләре дә исәнлек-саулык. Хәер, Гариф алардан артыгын өмет тә итми иде. Эш белән мавыгып онытылып торган чаклары була, шулай да күңелдән китмиләр, һәрвакыт истәләр. Кем җибәрде аны бирегә? Үзе килде. Үзе риза булды.
Әле булса күз алдында, диссертациясен яклагач, коридор чатында аны Тимирязев академиясеннән килгән күренекле бер галим туктатты.
– Хезмәтегез гаҗәп кызыклы һәм яңа, кыю фикерләрегез, тикшеренүләрегез бар. Мин сезнең өчен шат, коллега. Бу турыда чыгышымда әйтергә теләмәдем, хәзер киңәш йөзеннән бер сүз әйтәсем килә: авыл хуҗалыгы өчен бүген мөһимбулган проблемаларга кыюрак тотыныгызчы. Хезмәтеңнең нәтиҗәсен үзең исән чакта күрүгә ни җитә. Сез бит әле, күрер күзгә генә булмаса, яшь кеше. Менә шул хезмәтегезне практика белән ныгытыгыз. Югары уку йортлары дәреслекләренә кертердәй мәсьәлә күтәргәнсез икән, ярты юлда калдырмагыз. Сез күтәргән теоретик мәсьәлә җанланырга тиеш. Рәхмәт, бик акыллы фикерләр әйттегез…
Гариф, институтның шушы коридорыннан үткән саен, шул галим белән сөйләшүен күз алдына китерә.
Әйе: авыл хуҗалыгындагы иң мөһим мәсьәләләрнең берсе, – туфракның серен белеп, бөртекле ашлыкларның уңышын күтәрү. Теориясез практика ул – стихия… Ә стихия инде – кешелек фаҗигасе.
Бездә туфрак эшкәртү мәсьәләсендә хаталар күп булды. Моңа чаклы бездә чәчү җирләрен арттыру исәбенә уңыш алынды. Мәгәр хәзер бу чараның да чикләре билгеләнде. Бу юл буш җирләргә, игелмәгән чирәм җирләргә бәйле иде. Чирәм җирләрне күтәрү шаукымы да күптән үтте. Ә уңыш алу елдан-ел артырга тиеш. Ит-сөт һәм башка продуктларны кирәк чаклы җитештерү өчен, безгә кеше башына 500–600 килограмм бөртекле ашлык әзерләргә кирәк.
Моңа ничек ирешергә, нинди юллар белән?
Гектар башыннан уңышны арттыру исәбенәме? Ә моның өчен иң әүвәл туфракның серләрен белергә кирәк.
Докладны ул республиканың фәнни конференциясендә сөйләде. Һәм галимнәр, белгечләр арасында зур кызыксыну уятты. Профессор Горизонтов, Үтәй һәм башка галимнәр аның докладына югары бәя бирделәр. Шулай итеп, Гарифның «Бөртекле культураларның агротехникасын яхшырту һәм аны тотрыклы фәнни юлга салу» дигән хезмәте белгечләр тарафыннан хупланды. Икенче көнне аңа: «Сезнең докладыгыз белән өлкә комитеты секретаре да кызыксынган», – дип ишеттерделәр. Һәм озак та үтмәде, секретарь аны үз янына чакырды.
…Баскычларны тутырып җәйгән паластан атлаганда, Гариф: «Картаела, ә үзем һаман зур өметләр белән яшим», – дип уйлады. Һәм ашкынып тибә башлаган йөрәген басарга теләп, ике катны менгәч, бер як читтәге диванга утырып хәл алды.
Аны алгы бүлмәдә чәчен шома итеп тараган яшь егет каршы алды.
– Рәхим итегез, Гариф Әюпович, ул сезне көтә, – диде дә ялтырап торган кызгылт-сары ишекне ачты.
Гариф зур якты бүлмәгә килеп керде. Өстәл яныннан торып, секретарь аңа каршы кузгалды. Бу җете кара чәчле, чигә тирәсенә кырау төшә башлаган, тулы түгәрәк йөзле, буйчан, таза гәүдәле кеше иде. Секретарь кул биреп күреште, Гарифны, җиңелчә генә терсәгеннән алып, түргә әйдәде.
Утырыштылар, хәл-әхвәлләр сорашылды. Институт, университетта укыган елларын, аспирант булып йөргән чакларын сөйләп алды секретарь. Ул да, Гариф кебек, башта Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган икән.
Гариф секретарьның болай сөйләшүен лирик чигенеш дип кабул итте, тыштан сиздермәсә дә, ни өчен бирегә чакырылуын бераз белә иде ул.
Ниһаять, секретарь аны ни өчен бирегә чакыруын әйтте. Нияте изге икән: кара туфраклы көнчыгыш районнарының берсендә, фәнгә нигезләп, сорт сынау һәм, туфракның эчке төзелешен тикшерү өчен, агрохимик-зональ лаборатория ачу икән. Гариф күтәргән мәсьәлә секретарьда җитди фикер уяткан. Бу һичшиксез үткәрелергә тиешле чара, гаять мөһим һәм вакытлы дип, Министрлар Советы да секретарьның фикерен хуплаган. Димәк, материаль ягы хәл ителәчәк. Инде барып, эшне башлап җибәрүче, җайга салучысы гына кирәк икән.
Гариф һәр сүзен үлчәп, ашыкмый гына сөйләгән секретарьны игътибар белән тыңлады. Докладны язганда, бу кадәр резонанс булыр дип ул башына да китермәгән иде. Бу турыда секретарь авызыннан мактау сүзе ишеткәч, аңарда шушындый очракларда һәр кешедә була торган горурлык хисе уянды.
– Сез, Гариф Әюпович, бу мәсьәләне күтәреп, дөресрәге, авыл хуҗалыгы белгечләре алдына куеп, бик җитди эш кузгатып җибәрдегез. Әмма безнең теләк шушындый: докладыгызда әйтелгән фикерләр кәгазьдә генә калмасын иде.
Проблемалар? Бетәсеме алар – авыл хуҗалыгы алдында торган проблемалар?! Әйтик, үсү процессында үсемлекләрнең табигатьтә бик еш була торган теге яки бу үзгәрешләргә җайлаша алу сәләтләре? Кешелек бу проблеманы хәл итә икән, үсемлек организмындагы һәрбер үзгәрү импульсын электрон аппаратлар белән ачыклап, үсемлек «сораган» һәр матдәне ул теләгән вакытта биреп булачак. Бу проблеманы хәл иткәндә бер гектар җирнең уңыш бирү сәләте йөз центнерга кадәр үсәчәк. Яки бөртекле культураларның кояш нурларын үзләштерү проблемасы? Актив радиациянең серләрен ачып, үсемлекләр тарафыннан аның өч проценты файдаланылса да, һәр бөртекле культураның уңышын бермә-бер арттырырга мөмкин булыр иде. Бу – киләчәк буыннар хәл итәсе проблемалар. Әле бит туфракның эчке төзелешен тикшереп, һәр колхозга картограмма тоттыра алганыбыз юк, дип уйланып утырды Гариф.
– Агрохимик тикшеренүләр нәтиҗәләренә таянып эш иткәндә, Гариф Әюпович, үсемлекләрнең үсү тизлеген билгеләү өчен, тамгалы атомнар кулланып була. Сезгә сөйләп торасымы, проблемалы мәсьәләләр бик күп әле авыл хуҗалыгында. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә экспериментны кырга күчереп булмый торган хәлләр була. Шуның өчен иң әүвәл безне практикага якын торган мәсьәләләр борчый. Безгә бүген, Гариф Әюпович, һәр зонадагы, хәтта микрозонадагы туфракка фәнни нигездә анализлар үткәрергә, бар яктан да күз алдында булган картограммалар төзергә кирәк. Агрономның өстәлендә шул карта ятмыйча, без аңардан югары уңыш таләп итә алмыйбыз. Җитәр кебек инде сукыр көйгә эшләү…
Тыңлады Гариф секретарьны һәм шундый нәтиҗәгә килде: игенчеләр алдында торган проблемаларны начар белми икән болай. Секретарьның сөйләшүе Гарифка ошады.
– Максат изге дә бит, – дип башлады Гариф, секретарь туктауга. – Әмма галим тикшеренүләре бит ул – компания түгел, еллар буена башкарыла торган эш.
Секретарь йомшак кына Гарифның кулына кагылып алды.
– Ә без сезгә ышанабыз, Гариф Әюпович, сез бит республикабызның көньяк-көнчыгыш районнарының берсендә кайчандыр баш агроном булып эшләгән кеше. Аннары, – секретарь, монысын әйтим микән, юк микән дигән кебек уйланып торды, – аннары, үзегез дә шул яктан икән бит сез, Гариф Әюпович. Бәлкем әле, туган авылыгызга ук кайтырсыз. Бу турыда без райком секретаре иптәш Хөснетдинов белән сөйләштек инде. Яхшы шартлар булдырыр идек, дип ышандырды.
Академик Пустовойт яңа сорт көнбагыш чыгарды. Һәм кайда? Тәҗрибә участогында. Академик Лукьяненко яңа сорт бодай үстерде. Һәм кайда? Ниндидер авылда, колхозда. Халык академигы исеменә лаек булган Терентий Мальцев, гомер буе җыйган тәҗрибәсе белән уртаклашып, җир эшкәртүдә, ашлык игүдә үз сүзен әйтте, якташы Шәкүров иртә өлгерүчән яңа сорт борчак үстереп бирде…
– Киләчәктә без һәр колхозда зурмы ул, кечкенәме лаборатория булдырырбыз. Хуҗалык белән хуҗалык җирләре арасында аз булса да аерма була. Югары уңыш алу өчен, үз кырларыңның туфрагын бик әйбәт белергә тиешсең, – дип тәмамлады сүзен секретарь.
Гариф дәшми утырды. Ул Ык елгасы буендагы Карамалы авылын күз алдына китерергә тырышып карады. Әнисе еш кына Карамалыны исенә төшереп сөйли торган иде, былтырмы, өченче елмы кайтып та килде бугай. Секретарь Карамалы турында сүз кузгаткач, Гариф урыныннан кузгалып йөреп килде. Туган авылы турында әнисенең беркайчан да киңәеп сөйләгәне булмады. Заманында йөрәгенә бик каты яра салган хәлләр булгангамы, уфтаныр иде дә: «И-и балакаем, тиз генә онытырдай хәсрәтләр күрмәде шул минем башкайларым анда», – дип, яулык очы белән күзләрен сөртер иде. Әйе, искә төшереп, йөрәктәге яраларны яңартасы килми иде, күрәсең, ирен үз кулы белән җирли дә алмаган әнисе. Аклар тарафыннан үтерелеп ташланган Әюп Латыйповның хәтта гәүдәсен дә таба алмаганнар. Әллә, муенына таш бәйләп, Ыкка ташлаганнар, әллә яндырганнар – бер Алла үзе белә. Шунда кайтып эшләргә туры килә инде болай булгач.
– Минем монда әнием, кызым бар.
– Беләбез, Гариф Әюпович. Алар биредә торып торырлар. Сүз ике-өч ел турында бара.
– Ярый, мин принципта риза дип уйлагыз.
Секретарь елмаеп куйды:
– Нишлисең, Гариф Әюпович, без коммунистларга һәрвакыт чор, заман таләпләрен тоеп яшәргә туры килә. Рәхмәт, сезнең риза буласыгызга баштан ук шикләнмәгән идем…
11
Борчак чәчеләсе тәҗрибә участогына Тамчы иртән иртүк килде. Гариф Әюпович агрономның үтенечен әйткәннән соң, ул бераз дулкынланып та алды. Үзләрендә айдан артык яшәп киткән агроном егет турында күп кенә имеш-мимешләр йөри. Аңа чаклы эшләп киткән Садыйков кебек, ул да председатель белән тынышмый икән. Хәер, шулай буласына Тамчы мыскал да шик тотмаган иде. Талип абыйлары – корырак, холыксызрак, үз дигәнен итәргә ярата торган кеше, аның сүзеннән чыксаң, үч алуга кадәр җитә. Әллә чын-чынлап, әллә юри түбәнсетү нияте белән, «чеметергә» җай эзләп кенә йөри башлый. Үткән-сүткәндә дә төртелеп ала, моны ул күзгә-күз килгәндә генә эшләми, хәтта җыелышларда әйтә. Тамчының әтисе әйтмешли, Талипка тарма, тарсаң – арма. Агроном булып эшләгәндә, Тамчыны да шактый тинтерәтте ул. Башы басудан кайтып кермәде кызның. Ябыкты, сулды Тамчы, гәүдәсе кечкенә булгангамы, бантик бәйләп йөри торган бакча баласына охшап калды. Шулай да эшен ташлап китмәде, миңа авыр, ярдәмче бирегез дип, председатель алдына баш иеп бармады. Шулай үз-үзен белештермичә эшләп йөрсә дә, әллә нигә каршы әйтә алмады председательгә Тамчы. Тел-теше үтмәдеме? Ләкин бер чәчрәп чыгарга дип теш кайрап йөрде. Эченнән, председатель белән бәхәсләшә-бәхәсләшә, әллә ниткән дипломатик сүзләр ятлап бетерде, шулай уйланып йөри торгач, йокыдан калды. Инде әзерләнеп тә беткән иде, дәлилләре дә ныклы, җегәрле иде, ул эштән китәргә туры килде. Мидхәт атлы югары белемле агроном килде. Мидхәт дигәннән?.. Ә Вафа? Сине һәр көн өеңә озатучы, ниндидер күләмдә агрономия эшенә күзен ачучы Вафаны кая куярга? Шул егетнең сөйләгән лекцияләреннән фән дөньясына якынайды лабаса. Тәмам ныгыды күңеле кызның, Бәдретдинов кебек белгечләр белән батыррак сөйләшә башлады.
Вафа, Вафа! Тамчы синең култык астыңнан гына бит! Ә син үзеңне шул кыз янында бик кечкенә кебек хис итәсең. Һәм шулай да. Тамчыда горурлык артты. Тамчыга көннән-көн Вафа белән янәшә атлавы, караган-күргән кинолар, укыган китаплар, белгән-ишеткән хәлләр турында сөйләшүе кызыграк була бара. Шул ук вакытта агроном Мидхәтне дә күздән яздырасы килми Тамчының. Хагы хак, әллә нигә аның күзенә күренергә ояла төшә. Беренче көннән үк, үзләрендә күргәч тә шулай булды һәм хәзер дә шулай ояла бераз. Оялуын ояла, әмма күңеле белән аны күрәсе, үзе белән сөйләшәсе, назлы сүзләр ишетәсе килә шуңардан. Алай булмый, диләр. Була икән шул менә. Кичә Мидхәт аның янына керде. Тамчының бүлмәсендә анализга алып кайткан туфрак үрнәкләре, морфологик язмалар, басу көндәлеге. Мидхәт анализлар язган дәфтәрне алып укып торган булды, анда кагылды, монда сугылды, бүлмәгә күз йөртеп чыкты. Тәрәзә төбендә тартмалар, үсентеләр, идән тулы һәр кырдан алган туфрак салган капчыклар. Капчыкларга басу саны, үрнәкнең номеры, колхоз исеме язылган. Почмакта кырга туфрак алырга чыкканда алына торган борау, тартма.
Тамчы шул нәрсәләрнең барысын да дикъкать белән карап чыккан егетне каш астыннан гына күзәтеп торды-торды да:
– Исәнмесездән башка сүз әйтергә дә хәлегез калмадымыни инде, Мидхәт? – дип, мөлаем гына елмаеп куйды. – Талип абыйга тарма…
– Беләм, – диде Мидхәт, – тарсаң – арма. Исемдә, әтиең сүзе.
– Чаптыра белә ул Талип абый, кайсыбер көннәрне җеп өзәрлек хәлең калмый, кая инде кич чыгу кайгысы.
Тамчы башын кырын сала төште, дугаланып киткән кашларын сикертеп, очкынланып торган күзләре белән өздереп егеткә карап алды. Мидхәт бер мәлгә ни әйтергә белми чарасыз калды, кинәт булган бу хәлдән зиһене чуалды. Нәкъ шул үзе бит, күңелендә йөрткән, очраткач иң назлы сүзләрен әйтергә җыенган кыз ич! Бу юлы инде аның алдында рәсеме түгел, үзе, мәрмәрдәй ак тешләрен күрсәтеп, күз төпләренә вак-вак кына сырлар җыеп үзе елмая аңа, җан иңгән диярсең үзенә, күлмәге дә шул рәсемдә төшкән күлмәк түгелме тагын.
Ач күзеңне, дивана. Җәйге күлмәктәнме? Юк ич. Ак халаттан. Елмаймый да, кашларын да сикертми. Ни генә булмасын, шайтан алгыры, чибәр бу Тамчы, сылу.
– Ни бит әле, Тамчы… Мине ике көнгә зональ киңәшмәгә чакыралар… Солы, бодай чәчелеп бетте, тәҗрибә участогына борчак чәчәсебез калды. Ике йөз гектар чамасы. Үзем күзәтеп чәчтерермен дигән идем…
– Мин бит хәзер кеше кешесе, иптәш Бәдретдинов.
Тамчы башын түбән иде, егетнең үзе белән артык рәсми сөйләвен ошатмадымы, йөгенә керә алмады Мидхәт, ләкин сизде, нидер ошамады кызга.
– Мин Гариф Әюпович белән сөйләштем инде. Ул каршы түгел.
– Мин анда нишләргә тиеш булам инде, иптәш Бәдретдинов?
Тамчының уң кашы маңгаена сикерде, чем-кара күзләрендә серле елмаю хасил булды. Юк, мыскыллы караш түгел иде бу, ләкин кинаясе бар: беләм мин сине, егет, дигән кебек эрелек бар иде.
– Агроном нишләргә тиеш, шуны эшләгез.
– Ул басуга гранулаланган ашлама кертелергә тиеш, дигән иде Гариф Әюпович.
Шулчакны ишек ачылды, һәм бусагада озын буйлы Вафа күренде.
– Тамчы, кичә алган үрнәкләр әзерме, күрсәт әле!
Вафа, Мидхәтне күрмәмешкә салышып, өстәл янына килде, банкада утырган шомырт чәчәкләрен иснәп карады, шуннан соң гына, агрономны яңа күргән сыман кыланып:
– Ә, «Берек» нең җир патшасы да мондамыни! Нинди җилләр ташлады болай? Гариф абый, агроном күренми, күрсәгез әйтегез, безнең янга да кергәләсен, дигән булды. Председатель килә-килүгә, кайгырмагыз, агроном сезнең белән тыгыз элемтәдә булыр, дип ышандырган иде, без аның үзен түгел, эзен дә кунак йорты тирәсендә генә күрәбез. Ярый, үзе теләп килеп кергән икән, дәгъвалашып тормыйк инде, Тамчы?
Вафа шулай диде дә, кыз утырган өстәл янына узып, Тамчының баш тирәсенә үк иелде.
– Шулаймы, Тамчы, дим?
– Шулай-шулай, – диде Тамчы, башын күтәрми генә, башын күтәрсә, ул иреннәре белән Вафаның иреннәренә кагылачак иде.
– Менә күрәсез, иптәш Бәдретдинов, авылдашыгыз да минем сүзне куәтләде.
– Сез икегез дә безнең авыл кешеләре түгелсез лә…
– Бәй, чынлап та шулай бит әле. Без икебез дә килмешәкләр ич, онытып җибәрә язганмын. Кызлары чибәр бу Карамалының, кызлары чибәр булгач, әллә мәйтәм, Мидхәт дус, бөтенләйгә калабызмы үзләрендә?
– Карамалы кешесе булу өчен, иң әүвәл Зур күл суында коенып чыгарга тиешсез. Зур күл суында коенган һәр кешенең Карамалы кешесе булырга хакы бар, – диде Тамчы, каш астыннан гына Мидхәт ягына сирпелеп, күз елтыратып алды.
– Менә нәрсә, Вафа Сафиевич, язгы чәчүләрне генә төгәллик, лабораториягездән чыкмам да әле, куып чыгара алмассыз, – диде Мидхәт һәм Тамчыга: – Ә мин ул Зур күлдә коендым инде, үз кешегез дип уйлагыз, Тамчы… Иптәш Ихсанова, сөйләшү шул инде.
– Кызларга ышанма – Иделгә юл салма, – диде Вафа, имән бармагын түшәмгә төбәп.
– Ирләргә ышанма – Иделгә таянма, аның чыны, – дип төзәтте аны Тамчы.
– Ярый, хушыгыз, – дип, ишеккә җитүгә туктады Мидхәт, һәм, туктап, Тамчының күзләрен эзләде, ниһаять, кыз аңа таба борылды. – Сөйләшү шул инде, Тамчы. Мин сезгә ышанып китәм.
– Юкка борчылмагыз, таш яуса да барачак. Тамчы Гариф Әюпович сүзеннән чыга буламы.
– Тик минем бер үтенечем бар, Тамчы, – дип дәвам итте Мидхәт, Вафаның такылдавын игътибарсыз калдырып. – Борчак гранулаланган ашлама белән катнаш чәчелергә тиеш. Үтенеп сорыйм, Тамчы, шунсыз чәчтермәгез. Ашлама кайту белән, Зиннуров хәбәр итәр.
Вафа һаман шаярта бирде:
– Иптәш агроном, сез дигәндә – мин идәндә, диген, Тамчы.
– Равил үзе чәчүдә, сыйфат комиссиясе председателе Лотфулла абзый да анда булыр…
– Минемчә, Лотфулла абзыйга Идел тубыктан, – диде Тамчы.
– Идел тубыктан булгач, кем сайлады соң аны сыйфат комиссиясе председателе итеп?
– Мөмкин булса, мин сезнең бу соравыгызга җавап бирмәс идем, Вафа, – Мидхәт ишекне ачты, әмма чыгып китмәде.
– Тукта әле, тукта, ул кеше ферма мөдире түгелме соң? – дип әллә шаяртып, әллә чын-чынлап сораша башлады Вафа.
– Җәмәгать эше тәртибендә сыйфат комиссиясе вазифасын үти.
– Гыйбрәтле хәл бу, билләһи газим, гыйбрәтле хәл. Ярый, Мидхәт дус, бик борчылма, мин анда үзем дә барып чыгарга тырышырмын. Безгә дә бер җилләнеп алырга ярыйдыр. Шулаймы, Тамчы? – дип, Вафа кызның җилкәләренә сибелеп төшкән чәчләренә кагылып алды.
Мидхәт куырылып куйды, Вафа гүя аның иң-иң кадерле нәрсәсенә кагылды. Ул Вафага нидер әйтергә дип авызын ачты, ләкин соңгы мәлдә тыелып калды, әйтмәде, чыгып китте.
Басуга таба атлаганда, Тамчы әнә шуларны исенә төшерде. Сәер икән бу ике егетнең дә күңелен үзеңдә тою. Башка әллә нинди уйлар килә. Икесе дә гашыйк булып, икесе бер көндә тәкъдим ясаса?.. Тамчы кемне сайлар икән?.. Вафа китәсе егет, бер-ике ел Карамалыда уралыр да, диссертациясен язу белән, Казанга китеп барыр. Ә Тамчының Карамалыдан китәсе килми, әтисе-әнисе биредә, чәчәкләр белән тулган болыны янында, Ык буе… Тукта, ничек оялмыйча шулай уйлый ул! Күңеле, йөрәге Вафаны сайласа, ул аның белән җәһәннәмгә дә китәргә риза булачак ич. Тик ул мәхәббәт, бәхет ничек, кайсы яктан киләсен генә белми Тамчы. Күңеле икеләнгән чагы. Инде йөрәге Мидхәтне сайлый калса, алар Карамалыда яшәрләр иде. Тамчы – лабораториядә, Мидхәт – баш агроном. Әйе, әйе, баш агроном, Талип абыйсы әйтте, киләсе елга Карамалыда бөртеклеләрнең сортларын яхшырту буенча агроном һәм агроном-лаборант штаты булдырабыз, диде.
Хыял, хыял! Шул хыял булмаса, Тамчы нишләр иде икән. Үзе шуңа да юана тагын күңел дигәнең, бер мәлгә тәмам дөньялар яктырып китә, эшләгән саен эшлисе килеп тора.
Тамчы хискә бирелеп күккә карый. Ә анда, чыр-чу килеп, сабан тургае сайрый, аның җыры төпсез зәңгәр күктә, тай муенына таккан кечкенә кыңгыраудай, күнелле бер чың булып чыңлый. Кош үзе күренми, ул гүя зәңгәр һавага иңгән, ә моңы басулар өстенә коела да коела.
Менә ул борчак чәчеләсе тәҗрибә участогы. Туфрак мамыктай итеп эшкәртелгән, аз гына буразналар беленә, буразналар, ял итәргә яткан сылудай, изрәп йоклыйлар сыман. Тамчы җир өстенә керде, аяк астындагы йомшак җир җанлы тәндәй кузгалып куйды. – Тамчы хәтта зәгыйфь кенә сыкрау авазы ишеткәндәй булды. Күңеле нечкәреп китте: үзе кагылган һәммә нәрсә рәнҗер кебек тоелып куйды, күңелендә җан иясе сурәтендә сакланган җир-туфрактан кинәт кенә Тамчының тезләнеп гафу үтенәсе килде. Тамчы аңында туфрак ябыга, симерә, йомшара, ката, сулыш ала, һава җитмәүдән интегә иде. Ә хәзер ул гүя изрәп йокыга талган, чәчү алдыннан ял итә иде шикелле. Һавада буй урманнан талгын гына искән җил алып килгән баллы ис.
Борчак чәчкәнне карарга Гариф абыйсы белән Вафа да килербез дигәннәр иде. Килерләр микән? Ашлама ташучы машина да һаман күренми. Тамчы, авылдан киткәндә, үзәк диспетчерга шалтыраткан иде, Зиннуров, кайту белән җибәрербез, юкка хафаланып йөрмә, дип тынычландырган булды. Бәлкем, ул машина чәчү агрегатлары янындадыр, Тамчы гел юкка борчыладыр? Иртәгә Май бәйрәме, бүген чәчү төгәлләнәсе көн. Чәчүчеләр янында кинооператорлар, фото һәм газета корреспондентлары булачак, диделәр. Киножурналга төшерсәләр…
Тамчы өс-башына күз салып алды. Әйе, бик шәптән түгел икән шул. Сөргән җир өстендә йөрергә туры килер дип, резин итек кигән булды, өстендә – кыршыла башлаган иске куртка, башында – күк яулык. Һәй, бу Каюм абыйсын, иртәрәк әйтсә ни була иде инде. Ичмасам, Тамчы бераз ясаныбрак киенгән, ыспайланыбрак килгән булыр иде.
Таз тавындагы каланча зәңгәр һавада тулгана, җирдән фирүзәдәй бу күтәрелә, борынны ярып, черегән үлән, камыл, яфрак исе килә. Бик биектән реактив самолёт үтеп китте. Якында гына йомран сызгырып-сызгырып куя… Яз килде, барча тереклеккә мәшәкатьләр башланды. Балалар үстерәсе, азык җыясы бар. Аерата кешегә кыен: җәй буе иген игә, кыш үтеп яз килүгә янә шул эшкә керешә. Юк икән шул инде, кеше турында фәлсәфә сатарга вакыты калмаган Тамчының. Аның күзе шәмәхә төскә кереп калган урман полосаларына төште. Полоса буйлап, тракторына вымпел таккан агрегат килеп чыкты. Шуннан соң гына двигатель гөрелтесен ишетте Тамчы. Беренче трактор артыннан икенчесе, өченчесе күренде.
«Вымпел такканы Кәрам абый агрегаты, былтыр да беренчелекне алган иде, быел да алда, – дип юрады Тамчы. – Ике-өч көн элек радиодан да Кәрам абый алда бара дип әйткәннәр иде».
Ул арада агрегатлар да килеп җитте. Басуны гөрелте күмде. Алар артыннан орлык төягән машиналар… Агрегатлар килеп туктауга, чәчүчеләр чәчкечләрне караштыра, майлый, көйли башладылар. Тракторчы егетләр, яңа шытып килгән чирәмгә кырын төшеп, тәмәке көйрәтергә керештеләр.
Тамчы да алар янына килде.
– Исәнмесез! Килеп җиттекме, Кәрам абый?
– Менә фәрман көтәбез, – диде Кәрам, сузылып ятты, кулларын баш астына куйды. – Кинога төшерүчеләр тоткарлый. Тегеләй ит, болай ит дигән булалар, ничаклы вакытны ашадылар.
Кәрам янына ук кырын төшкән Мәгъсүм терсәгенә таянып күтәрелде дә:
– Шуңа бүген миннән артта калдыңмы? – диде һәм, йөзен кояшка борып, Кәрамга да әйтмәгән сыман бер кыяфәттә: – Иң элек, Кәрам иптәш, вымпелны минем тракторга күчереп эл, аннары сөйләшерсең безнең белән, дускаем!..
Кәрам «эһ» дигәнче торып утырды һәм авыз читендәге сигаретны бер читкә төкереп җибәрде дә чәчкечләр янында маташкан егеткә:
– Рафаэль, вымпелны Мәгъсүм абыеңның тракторына күчереп эл! – дип кычкырды.
– Менә шулай, – диде Мәгъсүм, янә ятты да, йөзен кояш нурларына куеп, күзләрен йомды. – Быел, ниһаять, инандыңмы инде минем алда булуыма? Юкса былтыр кыстырганны быел кычкыргансың дип ишеттем әле мин…
– Ә нигә, әллә рас түгелме? Килмәдеңме салган баштан, чиләр калдыра-калдыра чәчмәдеңме?
Мәгъсүм торып утырды һәм, сул күзен кыса төшеп, теш арасыннан гына черт итеп төкереп алды.
– Төртер җирдә кизәнмиләр, заманы ул түгел. Кем эчми хәзер, әллә синме?!
– Минем чамам бар.
– Карагыз әле монда берәүне, чамалы кеше килгән. Чаманы аны бизмән белән үлчиләр, ә кеше карынында үлчәү юк. Берәүгә йөз грамм да бугазыннан ашып киткән, салып алса, күзенә ак-кара күренми башлый, икенче берәүгә ярты литр да нипочём. Минем эчүемдә синең ни эшең бар соң әле, синекен эчәмме, дигәндәй?..
– Шауламагыз әле, егетләр. Көн туса, чәкәшергә генә торалар, эт белән мәче диярсең үзләрен! – дип сүз башлады өлкән тракторчыларның берсе. – Кем кайчан, кайда чи калдырганны тикшергәнче кузгала башларга кирәк. Атна буена күзгә рәтләп йокы кергәне юк, якты күздә тәмамласак, кайтып мунча кереп, хатыннарыгыз янында йоклар идегез, ичмасам. Җитмәсә, иртәгә бәйрәм.
– Бригадир кая югалды соң? Ашламаны нигә болай озак китермиләр?
– Ярый, Кәрамның башкортлардан урлап алып кайткан бичәсе бар да… Мунча ягып көтүчем булмагач, мин нишләргә тиеш соң, Шәйморза абзый? – дип сөйләнүен белде Мәгъсүм. – Талип абый әллә шашты инде, кибеттә зәмзәм саттырмый башлаган.
– Чәчүләр беткәнче генә ул, – диде баядан бирле егетләрне тыя килгән Шәйморза. – Акчаң бик кычкырса, әнә Наратбашка барып кил, анда өелеп ята, ди. Ә мунча ягу мәсьәләсендә, кем гаепле аңа? Үзең. Йөрмәс идең утыз яшеңә чаклы чирәбең кашып. Равил әнә Сабантуйга төшерәм, ди. Авылда бер Зариф белән син генә калдыгыз инде капка төбен иснәп йөрүчеләр. Башкорт кызын урлап кайтты да Кәрам әнә авыз ерып кына утыра.
Механизаторлар шулай әрепләшкән арада, «летучка» белән тагын ике агрегат ияртеп, бригадир Зариф та килеп җитте һәм тракторчыларның арка кыздырып ятуларын күрүгә:
– Ни җаннарыгыз белән арт кыздырып ятасыз әле! Ни машиналарыгызга май салмыйсыз, ни чәчкечләргә орлык төямисез. Ниндәен сүлпәнлек бу! Мәгъсүм, кабыз тракторыңны! Кабыз да эзгә төш! – дип кыздырып алып китте.
– Борчакны гранулаланган ашлама белән катнаштырып чәчәргә диделәр түгелме соң? – дип сикереп торды Мәгъсүм.
– Ашлама килгәләгәнче әйләнә торсак та берни булмас. Талип абый нәрсә дип әйтеп китте?!
«Летучка» дан коелган фотокорреспондентлар, кинооператорлар килеп җиттеләр. Алар, бригадирны бер читкә дәшеп, нидер сорадылар да чәчеләсе җир башына таба киттеләр.
– Йә, ничек, башлыйбызмы, сеңелкәш? – дип сорады бригадир әлегә кадәр бер читтәрәк басып торган Тамчыдан.
– Зариф абый, ашламасыз чәчмибез. Мидхәт миңа шулай дип кисәтеп әйтеп китте.
Тамчыдан шул сүзне ишетүгә, бригадир:
– Синең эшең – биредә, сеңелкәш, тирәнлекне тикшерү, бер сантиметрга төшкән бөртек санын санау. Әгәр дә мәгәр сиңа боларның барысын да Минзәлә килмешәге өйрәтте дип авызың ачасың икән, сөйләшмим бүтән синең белән. Чәчәбез! Минем сиңа киңәшем бар…
– Мин сезнең киңәшегезгә мохтаҗ түгел, Зариф абый. Миңа ышанып калдырган эшкә үзем җавап бирәм. Оят түгелме сезгә, килмешәк дип сөйләргә? Әллә сез революциягә кадәр яшәгән авыл картымы? Сортлы борчак ашлама белән чәчелергә тиеш, мин шуны гына беләм.
– Тиеш, – диде Зариф. – Ат дагалаганда, бака ботын кыстырмый торган иде. Акыллы киңәш бирим әле үзеңә, сеңелкәш, бар кайтып үз эшеңне эшлә, ичмасам, үзеңә дә, галим абыеңа да файда булыр.
Тамчының күзләрендә усал чаткылар кабынып китте.
– Мин биредән беркая да китмәячәкмен, Зарифабый. Ялгышмагыз, ашламасыз бер гектар җирне дә чәчтермәячәкмен!
Зариф өнәми генә кечкенә буйлы Тамчыга карап алды, әмма сүз катмады, гүя янында ул да басып тормаган бер кыяфәттә, җир башына килеп туктаган агрегатка кул изәде.
– Кузгал инде, кузгал, пешмәгән нәстә! Мәгъсүм, дим!
– Ничек инде кузгал? – дип сорады Тамчы. – Ничек инде башла, Зариф абый? Ә ашлама?!
Тамчы җавап көтеп тормастан урыныннан купты да агрегатка таба йөгерде, трактор алдына чыгып басты.
– Кузгалма, кузгалмый тор, Мәгъсүм абый!
Бу хәлне көтмәгән Мәгъсүм ярты гәүдәсен трактордан чыгарды.
– Кит трактор алдыннан, кычыткан чыпчыгы. Тапталасың киләме әллә?
– Китмим! Өстемнән үтсәң үт, баскан җиремнән кузгалмаячакмын!..
Бу тамашаны күреп, кинооператор аппаратын чажлатып төшерә дә башлады.
– Карамалыда җыен килде-китте, әтрәк-әләм, чүп-сәлән. Нишли тагын бу Тамчы анда? – дип сорады Зариф янәшәсенә килеп баскан Равилдән.
– Агрегатны җибәрмәскә маташа. Ашламасыз чәчтермим, ди ич!
– Бар әйт үзенә, ашлама булмый, диген. Агроном, райүзәктән табып җибәрәм дип, ике машина алып киткән иде, әле булса кайтып җитә алганнары юк. Көнозын ашлама көтеп ятыйкмы? Иртәгә бәйрәм, Талип абый, чәчүне кичкә тәмамлыйбыз, дип сводка да биргән иде.
Зариф, сабыры төкәнеп, Мәгъсүмгә янә:
– Кузгал диләр сиңа, туң баш! Котың алынмасын, яшисе килсә, күрәләтә трактор астына кермәс! – дип кычкырды.
– Башың ике булса таптат, явыз! Барыбер китмим, ашламасыз бер гектар да чәчтермим! – дип кычкырды, моңа каршы тагын да гайрәтләнә төшеп, кыз.
Мунча хәтле машина өстеңә ажгырып килгәндә, терсәк буе кыз түгел, типсә тимер өзәрдәй егетең дә шүрләп калыр иде. Мәгъсүм, күрәсең, Тамчыны куркыр, читкә тайпылыр дип уйлады, тракторын кызның күкрәгенә терәгәнче китерде. Бу хәлне күреп, журналга төшерүче оператор да, төшерүдән туктап, кулын күтәрде, янәсе, уеннан уймак чыгарып куюың бар, туктат!
– Кит диләр сиңа, кычыткан чыпчыгы! – дип җикерде тракторчы.
Тамчыны авылда шулай дип үрти торганнар иде, бу аның икенче исеме кебегрәк, кушаматы сыманрак нәрсә иде. Тамчы, буе тәбәнәк булгангамы, бу сүз белән үзен үртәүләрен яратмый – ярсып китә, ачуы чыга торган иде. Менә хәзер дә ул Мәгъсүм җикергәнгә читкә тайпылмады, киресенчә, тагын да үҗәтләнебрәк, тураебрак, башын чөебрәк басты.
– Китмим! Үт өстемнән! Чәчмисез ашламасыз!..
Тракторчы түзмәде, рулен ташлап, җиргә сикерде.
– Башымны чапмага бирәм, хатын-кыз затыннан түгел бу. Тфү!
– Төкермә җиргә, Мәгъсүм абый, авызың кутырлар, – диде аңа Тамчы.
Шулчакны трактор каршында озын буйлы Равил күренде. Ул акрын гына килде дә Тамчыны ипләп кенә култык астына кыстырып алды һәм, кызның чырыйлап чәбәләнүенә дә игътибар итмәстән, бер читкә алып китте. Моны күреп, Мәгъсүм, шыр-шыр көлә-көлә, тракторына сикереп менде, гөрелтәп кузгалып та китте. Журналга төшерүче, Равил белән Тамчының кыланышларына карап, авыз ачып калды, иң мөһим вакытны— тракторның чәчә башлавын төшерә алмады.
Тамчы чәбәләнде-чәбәләнде дә, башка чарасы калмагач, аягына басу белән ике куллап Равилнең күкрәген төяргә кереште, ахыр, егетнең авыз ерып торганына күңеле китеп:
– Комсорг, оят түгелме! – дип, күз яше белән елап җибәрде.
Равил күз яше белән елаган кызны кызганыпмы, үзенең ярамастай эш эшләп ташлавын аңлапмы, бригадир янына килде дә:
– Зариф абый, ашлама килгәнне көтикме әллә? Киночылар ни ул, алар төшерерләр дә китәрләр, моның өчен җавап бирергә туры килмәгәе. Усаллык ягыннан бу агрономыбыз Садыйковтан да уздырачак, белмисеңмени? – диде.
– Талип абый ашламасыз чәчәргә кушты, дидем түгелме соң. Бүген бу кишәрлекне таш яуса да чәчеп кайтырга боерык алдым мин председательдән. Ашламаны аны чәчкәннән соң да сибеп була, таптың син дә сәбәп.
– Шулаен шулай да…
– Шулай булгач, авызында ана сөте кипмәгән кыз белән курчак уены уйнап торма. Әйдә, кузгала башлагыз. Кичкә участок чәчелеп бетәргә тиеш. Төнгә калырга исәбеңме әллә тагын? Бел аны, көндез бетермәсәк, Талип абый төнлә булса да чәчтереп бетертәчәк…
…Көн кичкә авышкач, участок тәмамланып барганда, кишәрлек янына Гариф белән Вафа килеп җиттеләр. Бригадир белән әйтешә, тарткалаша тамагы карлыгып, күзләре кызарып беткән Тамчы аларга булган хәлне түкми-чәчми сөйләп бирде.
Гариф бер сүз әйтмәде, берсе артыннан берсе тезелеп чәчкән агрегатларга, Таз тауга җитәр-җитмәс өзелеп калган урман полосасына, офык читендә кабара башлаган күк болытларга күз йөртеп чыкты һәм туры чәчкән җир өстенә кереп китте. Галимнең плащы җилбәгәй киткән, аягындагы кирза итегенә балчык ябышкан иде. Җир өстенә керүгә, ул иелде, бөртекләрнең чәчелү тирәнлеген тикшерде, аннары тураеп басты, уч төбенә салган кара туфракка карап торды, шуннан соң гына үз янына килеп баскан Вафага:
– Тотыгыз да өлкә газетасына языгыз. Бала-чага кебек елап йөрмәгез. Сезгә хәзер үз принципларыгыз өчен үзегезгә көрәшергә вакыт инде. Бригадирны да гаепләп булмый, ул – председатель боерыгын үтәүче генә… Шулай да ике-өч көн көтәргә мөмкин иде әле, минемчә, – диде.
Гариф туфрагы күпереп торган чәчкән җир өстеннән чыкты да утырып килгән атка таба китте.
– Вафа, әйдә, чынлап та язабыз, – диде Тамчы, егетнең җиңенә сарылып.
– Их, беткән баш беткән, председатель белән дәгъвага кермәм дигән идем, булмады инде болай булгач. Язабыз!
– Чынлап язарсыңмы, Вафа?
– Син нәрсә? Кем дип беләсең син Вафаны? Былтыр атлы егет булыр бу! – дип, Вафа шап итеп күкрәгенә сукты.
12
Гариф өчен Карамалы авылы үзенә бер дөнья булып ачылды, ул, урам буйлап атлаганда, һәр өйнең ишегалдына күз ташлый, анда кош-корт, түбәтәй кигән картлар, ак яулык бәйләгән, бөрмәле күлмәк кигән карчык-хатыннар күреп, уй-хыялы белән еракка – унтугызынчы елларга күчә, әтисен үтергән акларны, аларның нигәдер авылдагы өч-дүрт большевикны гына атып китүләрен күңел күгеннән кичерә. Шушы авыл, аның һәр урамы, кешеләре Гариф күңелендә тел белән әйтеп бетермәслек җылы хис уята, ул, түбән урамнан чыгып, Зур күл буйлап атлый, аннан урманга җитә, урманны үтеп, Ык ярына килеп чыккач, яр өстенә басып, чоңгыллап аккан елганың күксел-зәңгәр суына карап тора. Шушы юлдан узган саен, аның күңел ярсуы арта, ат өстенә салган әтисенең гәүдәсе күз алдына килә. Аннары уйлап куя: әтинең гәүдә-сөякләрен булса да табып, кешечә күмсәң иде. Ул шуны эшләргә бурычлы. Ләкин кайда ята ул сөякләр, кайда ул әтисе күмелгән исемсез кабер? Гомумән, күмелү тигәнме аңа, әллә булмаса, муенына таш бәйләп, менә шул чоңгыллап аккан елгага ташлаганнармы?
Гариф гүя революция елларында корбан булган халык алдында җаваплы. Халык аңардан бу эшне дәвам итүен сорый, юк, сорамый, таләп итә. Бу фани дөнья, аның чор-заманнарына туры килгән азатлык, ирек өчен булган канлы көрәшләр, шушы канлы көрәшнең яр-упкыннары, чоңгыллары төбендә үз язмышларын сынаган әтисе кебек шәхесләрне онытырга хаклары бармы аларның? Юк! Гариф, Ык ярына килеп баскан саен, ниндидер үзенә генә билгеле булган өмет белән яши башлый, менә аның юл өстенә беленер-беленмәс кенә калкулыктагы кабер килеп чыгар, аңа, һич югы, таш утыртылгандыр, ташка штык очы белән булса да әтисенең исеме-фамилиясе язылган булыр. Бу өмет, бер алдавыч кебек, Гарифның күңелен ашкындырса да, ул көннән-көн моның чын булуына ышана бара, һәр калку урынга туктап тезләнә, юеш, дымлы, хуш исләр килеп торган чәчкә-үләннәрне актарып ниндидер кабер эзләре, шуңа охшаш билгеләр эзли иде…
…Кайчак аның янына партком секретаре Харисов кереп утыра. Гариф аңардан да әтисе турында сораша башлый. Ул Харисовның күзләрендә өметсезлек күрә, мәгәр сорашуын дәвам итә иде. Карт партком секретаре үзе сөйли, үзе аның уй-теләген аңлапмы, аңларга теләпме, хәленә керү нияте беләнме: «Чын-чынлап эзләгән булсак теге елларда, бәлкем, тапкан да булган булыр идек… Илле ел үткәчме? Белмим, белмим, бик күп сулар акты бит инде, Гарифҗан туган, бик күп сулар акты. Шулай да Әюп Латыйповның каберен бер кеше белә кебек миңа», – дип, Гариф күңеленә әллә ниткән серле өмет чаткысы өстәп китте. Җитмәсә: «Килеп утыр әле бер, шул турыда иркенләп сөйләшербез, бу хәлгә үземнең дә гомер буема эчем поша», – дип, чәйгә дәште. Чәчләре чаларган, картларча мөлаем чырайлы секретарьның шул чакыруын искә алып, Гариф көннәрдән бер көнне кич белән аларга юнәлде.
Кояш баеп килә, шәфәкъ кызыллыгыннан өй тәрәзәләрендә ялкынлап учаклар яна, авыл өстендә яңа көтүдән кайткан мал-туар тавышы, җәйге таш өйләрнең учак астында пыскыган әчкелтем тизәк төтене исе.
Гариф бертын капка төбендә туктап торды. Ишегалдында ана каз каңгылдап куя, бозау мөгри, абзар капкасын шагыр-шогыр китереп, үгез ышкына. Гариф келә бавын тартты, йортка атлады.
Партком секретаре азрак сырхаулап тора икән, шулай да ул Гарифны ишегалдына ук чыгып каршы алды, ике куллап күрешеп, өйгә әйдәде. Харисов карчыгы белән икәүдән-икәү генә торалар. Бердәнбер уллары Берлинга җиткәч һәлак булган. Түр якта рамда орден-медальләр таккан өлкән лейтенант рәсеме куелган. Улының рәсемен әнисе умырзая чәчәкләре белән бизәгән. Чәчәкләр, киң таҗларын түбән иеп, батыр егетне кызганып сагышланалар кебек иде…
Харисовның бөтерчек кебек кечкенә буйлы хатыны чәй куеп җибәрде, һәм күп тә үтми кайнаган самавыр өстәлгә килеп тә утырды.
– Өстәл янына узыгыз, хәзер чәй көйлим. Чәй эчә-эчә сөйләшерсез, – диде карчык, авыл карчыкларына хас оялчан хәрәкәтләр ясап, яулык очы белән йөзен каплый төште. Һәм шунда гына сәлам бирде: – Исәнмесез, саумысыз!
– Рәхмәт, Галимә апа, исән-сау болай… Йөрибез инде шунда дөнья куып…
– Галимә апаңның, сине күргәч, гел исе-акылы китте. Чынлапмы, атасы, Әюп абзый малаемы, дигән була.
– Һәй, атасы, мин бит Гарифҗанның бишеген тирбәткән кеше. Бик тыгызланып китсә, Гөлзифа түткәй: «Галимә апаем, үскәнем, югары очка әткәйләргә менәсем бар ие, Гарифҗаным янында гына калып торчы», – дип, гелән миңа керәдер ие. Әюп абзыйны әткәй мәрхүм зрә дә яратадыр ие. Һәй, таза ие дә соң үзе, типсә тупса сындырырдай саллы адәм ие, мәрхүмкәй. Капчык-мазар кулына тисә, очыртып кына ташлар ие. И-и, изге җаннарның гомере озын буламы. Җидеме, сигезме тапкыр алтатардан атканнар үзенә, әнкәй ишетеп торган.
– Кһм, анасы, карале, дим, теге чия төнәтмәңне. Әллә нигә бүген көне буена тамак төбе кычытып тора. Синең хикәятеңне тыңларга тансыклап килгән кеше дип уйлыйсыңмы? Нигә кирәк инде ул яраларны яңарту тагын? Тоз салмасаң да әрнергә генә тора ул яралар…
– Бетте, бетте, картыкаем.
– Сөйләгез, сөйлә, Галимә апа. Минем хыял бар: ярдәм итүчеләр булса, әтинең каберен табарга иде.
– Ай-һай, – дип куйды Харисов, – вакытында аны мин дә эзләштем. Тапмадык. Кабер дигәне юк та юк инде аның, ил өстенә яудай килгән аклар үтергән кешеләрен күмү түгел, юл өстеннән дә алмадылар. Суга ташлаган урынын белсәк, шул төшне чардуганлап таш куйдырган булыр идек.
– Кеше түгел, агач та эзсез калмый, Әдһәм абый.
– Анысы шулаен шулай, Гариф энем. Ул елларда андый үлемнәр бик күп булды шул. Бер Карамалыга гына килмәде шул ул фаҗига, бөтен ил өстенә кара канатын салды. Шулай да әле булса минем күңелгә, Рәхим байның кияве белми микән, дигән шик төшеп куйгалый. Күңел бит. Тик кайгы уртаклашыр кешеме соң ул? Сораша башларсың, ә ул шатланыр: «Әһә, эчең һаман сызамы?» – дияр сыман. Юкса бик нык эзләдек инде болай…
– Димәк, ул адәм Карамалыда яши, исән-сау?
– Ни булсын ул эт җанга! Ун елын Себердә ятып кайтты да колхозга керде, хәзер әнә муллалыкка кереште.
– Ә Рәхим байның кызы да исәнме?
– Бергә гомер итәләр. Абыстай исемен күтәреп йөри.
Үгез каныдай куе төнәтмәне стаканнарга салып, карчыгы кунак алдына куйды.
– Әйдә, җитешеп утырыгыз әле. Кан тазарту өчен генә ясыйм, мыскал да әчесе юк. Эчегез, эч, зиһеннәрегез ачылып китәр. Менә хәзер каты итеп чәй ясыйм. Вареньеларыннан җитешегез. Үзебезнең бакча җимешеннән генә ясаган нәрсә…
– Рәхмәт, Галимә апа, булды, җитте, чәегез дә, төнәтмәгез дә бик тәмле.
– Яшелчә бакчасы бригадиры булып эшләгән кеше бит Галимә апагыз. Җиләк-җимеш үстерә-үстерә, бәрәңге утыртырга бакчабызда җир калмады инде.
Чәйләп алгач, җылырак киенеп, хуҗа Гарифны капка төбенә чаклы гына дип озата чыкты. Урам якка аяк басулары булды, алар янына табиб Кафия килеп туктады.
– Күрегезче бу Әдһәм абыйны, аягына басарга өлгермәгән— урамга чыккан. Иртәрәк түгелме батыраерга, Әдһәм абый?.. Юк димәгез, хәзер үк керәсез, – диде ул, аннары Гарифка таба борылды: – Исәнмесез, Гариф Әюпович. Йә, ничек, Карамалы ошыймы, Ык буйларына төшкәлисезме, ямьлеме безнең Ык буйлары? Түбән әрәмәдә илле төргә якын сайрар кош бар, дип китте былтырларны Казаннан килгән бер кошлар белгече. Иртәнге якларда төшсәң, хәйран калырлык, оркестрларың бер якта торсын, – дип тезеп китте ул.
– Сандугачларыгыз матур сайрый, чынлап та хәйран калырсың. Ык буйлары да бик ямьле, тик вакыт дигән нәрсә генә чабуга ябышкан, Кафия ханым…
Көлешеп алдылар.
– Әдһәм абый, әйдә, керегез, сәламәтлегегез бер дә урамга чыгардай түгел әле сезнең.
– Хәзер, хәзер, Кафия, сез керә торыгызчы. Гариф туганга бер-ике сүз генә әйтәсем бар иде.
Эңгер иңеп килә, Кафиянең өстендә кызгылт пальто, башында ап-ак калфак. Калфагын бер якка кырынайтыбрак салган.
– Талип нишләп ята? Нигә бер дә килеп чыкмый?
– Райүзәккә китте, ашлама юлларга, дидеме…
– Бәйрәм көнне дә райүзәктәме?
– Аңа бәйрәм ни ул. Митингны үткәрде дә китеп барды, – дип, Кафия кузгала башлады.
Гариф беренче күрүендә дә игътибар иткән иде: хатынның буе-сыны сылу, заманча затлы киенгән; кыяфәте бүген дә аның игътибарыннан читтә калмады. Аннары ул тагын шуны сизде: күңел күгеннән җанлы сурәте әле булса китмәгән Саниясе якты дөньядан киткәннән бирле берәүгә дә болай сокланып караганы юк иде.
– Гүзәл хатын… – дип куйды Гариф, Кафия капкадан ишегалдына кереп киткәннән соң.
– Талип ише талымсыз җанга әрәм дә бит, нишләмәк кирәк, бәхетне юлга салып тезмиләр, кирәк төштән кирәк кадәр барып алып та булмый. Өлешенә тигән көмеше инде, – диде Харисов.
– Нигә алай дисез, Әдһәм абый?
– Юк, болай гына. Савыт-сабалары шалтыраштыргалый, мәгәр тату яшиләр кебек, – Харисов Гарифның җиңенә кагылды. – Минем бер үтенеч бар иде, Гариф энем. Сезнең лабораториядә сөтнең составын тикшереп булмас микән? Шунда ук терлек азыкларындагы компонентларны билгели торган аппарат кирәк иде безгә. Азыкларны кайда, ничек саклаганда сыйфат югалмый, курма әзерләгәндә нинди ысул камил санала? Киләсе елга комплекс әзер булачак, анда инде аның приборлары да, кирәк-хаҗәт аппаратлары да булыр – махсус лаборатория салыначак. Әнә шуларның барысына да алданрак әзерләнәсе иде. Аска су кергәч, кыен хәлгә калуыбыз бар.
– Сез шактый четерекле сорау бирдегез миңа, Әдһәм абый. Бу мәсьәләдә мин сезгә ярдәм итә алмам шул. Безнең лаборатория бөтенләй аңа көйләнмәгән.
– Комплекс составына бәйләп, завод укмы булыр, цех кына булып калырмы, азыкны брикетлап әзерли торган корылма салу каралган, белгечләребез юк. Сөтне күрше колхозларга караганда кимрәк савабыз. Әллә ашата белмибез, әллә азыкның бәрәкәте юк, әллә фәннилек җитми шунда.
– Мин сезнең борчылуыгызны аңлыйм, Әдһәм абый. Минем лабораториядә бу өлкәдә эшләүче бер генә белгеч тә юк ич. Ни дип әйтергә дә белмим шул, Әдһәм абый. Хәер, аппарат-приборлар тапсагыз, бер-ике елга булса да мин үз кызымны чакырып китерә алам. Ул шул өлкәдә эшләп ята. Килүе тәгаен булыр дип әйтә алмыйм, һәрхәлдә, бик үтенсәм, шул эшне оештырып булса да китәр дип уйлыйм.
– Мөмкин булса, шул эшне башкарып, бик зур ярдәм итәр идең, Гариф энем. Югыйсә бөтенләй сукыр көйгә эшләп ятабыз бит. Ә заманнан бер дә каласы килми…
– Ярый, Әдһәм абый, мин аңа язып карармын. Хушыгыз, бар керегез инде, алайса табиб ачуланыр.
Харисов белән саубуллашкач, Гариф тәэсирләнеп китеп, кояш баешындагы шәфәкъ кызыллыгына карый-карый, ындыр табагына китте. Атлый торгач, нидер исенә төшеп, кырт борылды да тимерче тыкрыгына юнәлде. Түбәсе балчык белән ябылган ярым җимерек тимерче алачыгына җиткәч, туктап, тарих хәрабәсенә карап уйланып торды. 1914 елга кадәр биредә, әнә теге җиргә сеңеп беткән сандал бүкәне янында, аның әтисе басып торгандыр, күрек тарткан яшүсмергә дә, ярдәмчесенә дә дәшә-дәшә, чүкече белән, көйләр чыгара-чыгара, сабан төрәннәре суккандыр. Иске алачык Гариф үзе генә сурәтли алган истәлекләр саклый иде. Әтисе басып торган урын, сандал түмәре…
Тирә-юньдә этләр һау-һаулап өреп куя, тимерче алачыгы очындагы күлдә адашкан үрдәк кычкыра, ул да түгел, якында гына мәче башлы ябалак ухылдап ала, җиле биткә сизелерлек дәрәҗәгә җитеп, колак яныннан гына ярканаты очып уза.
Алачыктан Гариф тәмам караңгы төшкәч кенә чыкты һәм, өенә кайтмыйча, куе таллар арасына кереп югалган сукмактан су буена төшеп китте.
Караңгы. Тирә-юньдәге һәммә нәрсә әкияттәгедәй үсеп, зураеп киткән сыман. Биткә дымлы тал яфраклары тиеп китә, атлаган саен, упкынга очармын дип сакланасың. Гариф шулай килде-килде дә аяк астында комлы таш тоеп туктап калды. Колагына су тавышы ишетелде.
Ык елгасы.
Бераздан ул басмага җитте. Елга өсте тыныч түгел. Чупылдап балыклар сикерешә, басма астында су күселәре ызгышып ала. Бит-йөз тирәсендә бертуктаусыз чебен-черки безелди… Рәхәт иде су тавышын тыңлавы. Онытылып китеп, Гариф үзенең эше турында уйлады. Аның башына матур-матур фикерләр нәкъ менә шундый минутларда килә торган иде. Беркөнне ул чәчүчеләр янына барды. Аркылыга-буйга чәчеп яталар. Ары карасаң да, бире күз салсаң да – трактор эзе батып кергән. Чәчкән җир өстенең дүрттән бер өлешеннән трактор көпчәге узган. Ә бит борынгы бабаларыбыз сукалаган җир өстенә тырмадан башка һични кертмәгәннәр. Ашлыкны тубалдан кул белән сибеп чәчкәннәр, аннары тырмалаганнар. Күмелгәне күмелгән орлыкның, күмелмәгәне юк – кошларга ризык булып калган. Колхозлашу чорында авылларга ат чәчкечләре килә башлый. Тиз дә, җилкәгә тубал да асып йөрмисең, крестьянга әйтеп бетермәслек җиңел хәзер. Ләкин ул чәчкеч рәт аралары калдыра. Һәр басуда бермә-бер җир буш кала. Чәчкечләргә шактый үзгәрешләр кертеп, аларны тракторларга көйләгәч тә, көпшә урынына тарелкалар куйсалар да, рәт аралары барыбер буш кала. Никадәр җир! Шуннан аркылыга-буйга чәчә башлыйлар. Бу ысул белән буш жирләр азрак кала калуын, ләкин бу алым да кимчелексез түгел: менә дигән эшкәртелгән җир-туфрак таптала, бермә-бер ягулык артык яна, бермә-бер артык хезмәт салына, ашлыкның үзкыйммәте үсә.
Бабаларыбыз ысулы әйбәт булган, һәр бөртек үзенә бер урынга төшмәсә дә, бөртек белән бөртек арасында ниндидер пропорциональлек сакланган. Шул сәбәпле ашлыкның салам-камылы төптән юан булган, башагы тук, бөртекләре эре җитешкән. Ләкин бу ысул белән өч-дүрт көндә меңләгән гектар җирне чәчеп бетерү мөмкин түгел… Әгәр дә мәгәр кирәк тирәнлектә күмдереп, туфракка бөртекне сибеп төшерә торган чәчкеч ясалса?.. Анда инде басуларны аркылыга-буйга таптамас идек. Һәр бөртек, үзенә тиешле мәйданга төшеп, туфрактан үзенә генә тиешле матдәләрне алыр иде, чүп-чарга ирек бирмәс, юан камыллы, эре башаклы булып үсәр иде.
Тик ул чәчкечне кем ясарга тиеш соң?!
Промышленность. Әйе, әйе, промышленность. Ләкин ул ясамый. Ә колхозларга андый чәчкеч кирәк, менә бүген кирәк, бик кирәк. Немец фермерлары шушындый пневматик чәчкеч уйлап тапканнар, диләр. Әмма безнең җирләрдә, безнең шартларда ул чәчкечләр эшли алмаганнар. Димәк, үзебезнең шартларга җайлап, безнең үзебезгә уйлап табарга кала ул чәчкечне…
13
Борчак басуында булган хәлне ишеткәч, өч көн зональ киңәшмәдә булып кайткан Мидхәт тәмам чыгырыннан чыга язды. Кичке якта ул идарә коридорында бригадирны очратты, һәм алар изүгә изү килер дәрәҗәгә җитеп тавышланып алдылар, аннары агроном партком секретаре кабинетына килеп керде.
Хәле чак кына арулануга, кичә генә эшкә чыккан Харисов өстәл янында утыра, салкын тидереп, атна-ун көн өйдә чирләп яткангамы, аның йөзенә сарылык иңгән, күз төпләренә шәмәхә сызыклар яткан иде.
– Әйдә, Мидхәт, уз, утыр. Кем белән бик шаулаштың анда?
Агроном түргә узды, әмма утырмады, башыннан кепкасын сыдырып алды да кесәсенә тыкты.
– Әдһәм абый, бу ни инде тагын! Чирләп ятканда борчырга теләмәгән идем, инде хәзер әйтмичә булдыра алмыйм. Мин Талип абыйны бөтенләй аңламый башладым. Болай да кире беткән бригадирга ике йөз гектар тәҗрибә участогына ашламыйча борчак чәчәргә рөхсәт иткән. Үз урыныма Тамчы Ихсанованы калдырган идем, аны бөтенләй санга сукмаганнар. Сыйфат комиссиясе председателе чәчү чорында кырга аяк басмады. Ярый, үзем булганда бер хәл, һич югы, мин киткәч чыксын иде, җитмәсә, үзенә әйтеп киткән булдым. Искитәрлек бу, Әдһәм абый, ЧП.
Харисов алдындагы дәфтәренә нидер язып куйды.
– Талип үзе ни ди соң?
– Аның җавабы әзер. Вакытында чәчеп яхшы иткәннәр, ятып калганчы, атып калу әйбәтрәк, ди. Агроном булсаң, вакытында чәчү беткәнгә куан, ди. Хәзер әнә яңгырлар башланды, ди.
– Шулай да түгелме соң?
– Өстән болай явып торганда шәп түгел дә, туктар иде әле бер, көз көннәреме! Синоптиклар, туктарга тиеш, дип әйттеләр.
– Туктар, туктарга тиеш, диләр, ә яңгыр атна буена ява да ява, – диде Харисов һәм Мидхәтнең сүрелә төшүен күреп уйлап куйды: «Дөреслек, хакыйкать өчен көрәшкәндә, дәлилләрең корычтай нык булырга тиеш шул. Ә син, күрәм, инде үз фикереңнән кайтырга да әзерсең».
– Әдһәм абый, шушы көннәрдә бригадирны партиягә аласыз дип ишеттем. Хакмы шул?
«Әнә каян суктырмакчы буласың, егет!» – дип уйлады Харисов һәм, урыныннан кузгалып, ишекле-түрле йөренергә кереште.
– Мин аңа бу хәлне болай гына калдырмаячакмын дидем, Әдһәм абый, сез дә белеп торыгыз. Бригадир буларак иң әүвәл моңа Бакиров гаепле. Председатель кушкан, имеш. Кем кемгә ни кушмас! Бәлкем, башы белән коега ташланырга кушар ул аңа. Ташланыр идеме?.. Партия сафына алу түгел, колхоздан куарга кирәк андыйларны!..
– Бригадир өстеннән дәгъваң бар икән, язма төстә язып бирә аласың. Җыелышта коммунистларга укып карарбыз.
– Бер бригадир гына гаепле түгел монда. Балык башыннан чери, дисциплина юк колхозда.
– Шулайрак шул. Кыш көне син, һичкем белән киңәшмичә, буй урман каеннарын кистердең, хәзер менә бригадирыбыз, председатель кушты дип, тәҗрибә участогына ашламасыз борчак чәчтергән. Дисциплина юграк икән шул колхозда.
Мидхәт партком секретареннан моны көтмәгән иде, ул киләсе җыелышны күз алдына китерергә тырышып карады һәм кинәт ачык, чын итеп тойды, хәтта үзенең шулай тоюына үзе үк шаккатты. Менә ул җыелышта чыгыш ясый, аны берсе дә якламый, һәм ул үз дигәненә ирешә алмый чыгып китә. Шул сурәтне күз алдына китерүгә, Мидхәтнең йөзендә ризасызлык шәүләсе чагылды, ул Харисовка күз кырые белән генә карап алды да:
– Мин җыелышка үз фикеремне килеп әйтәм. Мөмкин булырмы миңа җыелышка килергә? – дип сорады.
Ишекле-түрле йөрүче Харисов агроном каршына туктады, беркавым егеткә текәлеп карап торды.
– Мөмкин булыр. Комсомол оешмасының бюро члены… Нигә мөмкин булмасын, мөмкин. Тик башта уйла: дәлилләрең нигезле булсын. Без аны партия сафына алабыз. Кеше гомерендәбер тапкыр гына була торган хәл бу. Бригадирга каршы чыгыш ясыйсың икән, аның язмышы белән шаярырлык итмә. Зариф Бакиров тиз кабынучан, әмма начар бригадир димәс идем мин. Аның кебек урта белемле кешегә, бәлкем, кайбер нәрсәләрнеаңлавы кыенрактыр, егетнең тупасрак чаклары да булгалый. Ләкин өметле егет, үсәчәк җитәкче әле ул. Менә шуңа без аны үз сафыбызга алырга уйлаган идек. Институтка җибәрергә исәп үзен. Ә бу очракта ул, бригадир буларак, председатель әмерен генә үтәгән түгелме соң? Нигә, әйтик, үз башы белән уйлап, сортлы борчакны ашламасыз чәчәргә ярамаганлыкны аңламаган – бусы инде башка мәсьәлә, әйтик, аның аңына бәйле мәсьәлә. Тик ул ашлама әле булса кайтып җитмәде түгелме? Чәчүләр беткәнгә атна вакыт үтеп бара түгелме инде!
– Ашлама иртәгә кайтып җитәчәк, – диде агроном, торган саен турсая төшеп.
– Ниндидер хурлану тоясың кебек син, Мидхәт. Үзеңнең хаклыгыңа ышанасың икән, йөрәгең кушканча эшлә. Мин биредә менә нәрсә сизенәм: миңа калса, бу мәсьәләдә Талип та, син дә хаклы, әйтер идем, икегез дә. Берәвегез, иген игүне производство агымына салыйк, дип бара, икенчегез, ягъни син, безгә звенолар булсын, колхозчының кендеген җиргә бәйләргә кирәк, дип барасың. Шулаймы, дөрес әйтәмме?.. Җитәкчене җитәкче итүче сыйфат – аның киләчәкне күрә белүе, үз кул астында эшләүче кешеләр белән әйбәт мөнәсәбәттә булуы. Хәзер генә әле менә миңа бригадир белән әйтешүегезне тыңлап торырга туры килде. Чәчкән борчакны туфрактан җыеп ала алмаган кебек, бер-берегезгә әйткән сүзләрне дә кире кайтарып булмас. Син институт тәмамлаган кеше, иң элек сиңа туктарга кирәк иде… Сезнең арадагы бәхәснең әхлак ягына килгәндә әнә шундый аңлашылмаучанлык килеп чыга түгелме соң әле?..
…Харисов кабинетыннан чыккач, Мидхәт болдырда тәмәке тартып торучы бригадирны күрде, дәшми генә үтеп китәргә уйлаган иде дә, Зариф аның җиңеннән эләктереп алды һәм, яңак сеңерләрен уйнаткалап:
– Балалар кебек әләкләргә дә өлгердеңме? – диде.
– Менә нәрсә, иптәш Бакиров, мин үз сүземне җыелышта әйтермен, – Мидхәт җиңен йолкып алды да, сикерә-атлый, баскычтан төшеп китте.
Төш вакыты гына, ә көн әйтерсең эңгер иңеп килә, бөтен күк йөзен авыр кара болыт томалаган. Вак кына иләктән коелгандай, яңгыр сибәли. Кайдадыр, олы юл буенда бугай, машина баткан, яман тавышлар чыгарып, пычрак изә. Авыл тынып калган. Сабан ашлыклары чәчелеп беткәч, халык ял итә, мунча ягалар, хатын-кыз язгы кием-салым алырга кибеткә килеп тулган, тәмәкегә дип килгән ир-атка сатучы янына ерып кермәле түгел.
Йөрәге ярсудан Мидхәт, яртыны алып, кунак өенә кайтып салу нияте белән кибеткә кергән иде, биредәге чиратны күргәч, кире чыкты. Чыкмаган да булыр иде, Тамчының әнисе күзенә чалынды, көпә-көндез бу егет нишләп аракы алып йөри, дип уйласа, йөз оятыңнан ничек яңадан «әби» нең күзенә күренерсең! Ни әйтсәң дә, Тамчының кулын сорап, кайчан да булса шул «әби» каршына барырга туры килер бит. Бер шайтан гына өметсез, диләр, Мидхәт Тамчыга өйләнә дә өйләнәчәк инде. Көзгәме булыр бу, Октябрь бәйрәменә калып торырмы, ләкин булыр… Әллә соң Фәритне алып райүзәккә китәргәме?
Әмма гараж юлында очраган Зиннуров аңа:
– Фәрит Талип абый белән басуга чыгып китте, – диде.
«Иһ, тынгысыз җан да инде бу председатель», – дип уйлады Мидхәт һәм кая барырга белми туктап калды. Аяк астында сагыз сыман мәте, пычрак итек кунычына хәтле җиткән, плащ чабуларына чәчрәгән. Мидхәт тасма кебек сузылган олы юлга таба китте, юлга җитүгә, кырт борылды да сортлы борчак чәчкән басуга юнәлде.
14
Бюродан председатель кара коелып чыкты. Сәбәбе шул бер иде: өлкә газетасында басылып чыккан мәкалә. Бюро членнары алдынгы колхоз председателе дип тормадылар – шәхси делосына теркәләчәк шелтә чәпәделәр. Агрономга да эләкте, кызга әйтеп киттең дә котылдың, дип яклаучы булмады – кисәттеләр, бригадир Бакировны исә эшеннән алырга тәкъдим ителде. Комсомол секретаре белән авыл Советы председателе дә бюродан «буш» чыкмадылар – битләреннән тәмәке кабызырлык иде.
Бер уйлаганда, барысын да тигезләгәннәр иде югыйсә. Әмма Талип белә: таякның юан башы барыбер бригадир белән аңа төште. Ә шулай ук җавап бирәсе агроном Бәдретдинов әйтерсең күләгәдә калды.
Вакыты-вакыты белән гаделлек өчен газиз башын унике бүре алдына салырга әзер булган Талип өчен хәттин ашкан хәл иде бу. Иң әүвәл аның райондагыларга ачуы чыкты. Аңа калса, алар мәсьәләнең асылына төшенеп җитмәделәр шикелле. Звено турында да сүз куертып алынды. Колхоз экономикасын промышленностька нигезләп коруга юнәлеш алганда, нинди звено инде ул тагын! Бу ниткән аңлашылмаучанлык. Җитмәсә, Бикмуллин бу агрономны да санга сукмый, үз дигәнен генә итә, дип орыштылар.
Талип звенолар оештыруга җаны-тәне белән каршы булганны белмиләр микәнни соң бу бюро әгъзалары? Авыл хуҗалыгын күтәрүне индустриаль нигезгә көйләргә кирәк. Алар звено… Юк инде, башыңны кисәбез дисәләр дә, Талип үз дигәненнән кайтмас һәм кайтачак та түгел. Машина-трактор станцияләренең бөтен техникасын колхозларга сатканда да, районда беренче булып Талип иске тракторлардан баш тартты, ике урынына берне алды, әмма яңаны алды. Төркемләп сөрә, чәчә, ура, суктыра башлагач та, береклеләр беренче булып шуңа керештеләр. Хезмәт көненә акчалата түләүгә дә иң әүвәл «Берек» күчте. Элек МТСларның төшенә дә кермәгән мастерскойларны да районда иң элек Талип җитәкләгән колхоз салды. Комплекс төзүгә дә ул алдан кереште.
Илле-алтмыш меңгә исәпләнгән лабораторияне салуга башта каршы иде, ләкин аның тискәреләнүе бу чараны аңламаудан түгел, бәлки артык акча чыгарырга теләмәүдән һәм бераз Садыйковка сиздерергә тырышуыннан иде. Аннары күңелендә бик аз гына булса да шик тә бар иде: лаборатория хезмәткәрләренең Карамалыга борчу алып киләселәрен баштан ук сиземләгән иде ул, шайтан алгыры. Һәм нәкъ шулай булып чыкты да. Районда уңыш алу буенча беренчеләрдән барган «Берек» җитәкчеләренә, чәчү технологиясен бозганнары өчен, шелтә «өләштеләр». Сөйләп, акланып торасымы, хәбәрне өлкә газетасы басмаган булса, Талипның бу эшенә каршы әйтүче булмас та иде, бәлкем.
Кемнәр язган диген әле син аны: Галләм картның терсәк буе кызы да, Талипны күреп белүдән ары китмәгән Вафа атлы бер Казан сорнае. Тапкан шөгыль, урталай бөкләп итек кунычына тыгасы нәстә!
Талип җыелышка нык әзерләнде. Партия җыелышының көн тәртибендә ике мәсьәлә: бөртекле культураларны чәчү эшенә йомгак һәм Зариф Бакировны партия сафына кабул итү. Бюрода аларга Зарифны бригадирлыктан алырга куштылар. Талип бу хәлгә каршы булганда да, Харисов, әлбәттә, бюро карарын, дөресрәге, күрсәтмәсен, тормышка ашырырга тырышачак. Ә Талипның Зариф Бакировны бригадирлыктан алдырасы килми, ул теше-тырнагы белән аны үз урынына калдырырга тырышыр. Моның өчен ул егетне, ни генә булмасын, партиягә алырга кирәк. Коммунистларның Зарифны яклауларына мыскал да шиге юк иде Талипның. Харисов берүзе һични кыра алмас, бусы көн кебек ачык.
Бикмуллин үз-үзен шулай дип юатса да, күңеле тыныч түгел иде. Ул шигәя калды. Партком секретаре белән бәхәскә керәсе килми иде аның. Харисов бюрода сөйләнмәгәннәрне дә белә иде. Коммунистларны Талипка каршы куя алмаса да, Харисов, үлсә дә, үз фикерендә калачак, ачуландымы, саллы каптыра, ә инде яклап чыкканда, әйткән сүзеннән кире кайтмаячак. Талипның Харисовны ярсытмый гына агрономга сыптырасы килә иде, нык итеп, яңадан тормаслык итеп, каршы сүз әйтмәслек итеп.
Җыелышка китәр алдыннан, Талип хатыны Кафиягә зарланып алды.
– Сугышырга барам, берсеннән котылган идем, инде икенчесе килде дә канымны бозарга кереште. Нигә миңа гына шундый агрономнар туры килә икән? Мин әнә шуңа аптырыйм. Язмышмы? «Марат» колхозы председателе Исмәгыйловны беләсең бит… Агрономы белән кулга-кул тотынып эшлиләр. Нигә безгә генә үзсүзле яшьләр эләгә?
– Үзең артык үзсүзле булганга шундый алар, Талип. Син үзең дә тоткан җирдән сындырырга яратасың. Минемчә, хәзерге яшьләрнең дөньяга карашлары башкачарак, саллырак уйлыйлар…
Талип, башын күтәреп, текәлеп хатынының күзләренә карады, ул аның ни әйтәсен белергә тели иде, чөнки Кафиянең дөрес киңәш биргәләгәне булды.
– Синеңчә, миннән үрнәк алалар була инде? Садыйков та, бусы да. Садыйков, килү белән, Хөснетдиновка барып әләкләде, чагыр күз. Инде хәзер монысы да. Мин шулай йөргән кешеме?!
Талип җәйге халат кигән, чәчен бигудилар белән ураган хатынына гаҗәпсенеп карап торды.
– Кырыкка җитеп киләсең түгелме инде, һаман бигудиларда йоклыйсың, ничек башың авырттырмый ул калайлар?.. Йомшак мендәргә башың куеп, рәхәтләнеп йоклауга ни җитә.
– Парик алып бир. Парик алып бирсәң, бу калайларны күзеңә күрсәтмәм. Япон париклары йөз егерме генә сум тора ди әнә.
– Оял хет бераз, картая бел.
– Кирәк булса, үзең картай, картыкаем.
Талипның калку күзләре сәер рәвештә җанланып, елтырап киттеләр, ул тустаганын каплап куйды да:
– Картаймый торсын әле, синең ишеләрнең җидесенә җитәрлек әле картыңда җегәр…
– Миһербансыз син, Талип.
– Сугышырга барам, ә ул ачуланып, кәефне бозып озата.
– Бик ярсымас өчен, сабырлык уколы салып җибәримме әллә үзеңә? Өйдән үк кыза башладың!
Талип күтәрелде, Кафия янына килеп, кулын хатыны җилкәсенә куйды.
– Шаяртам ла, әнисе, ниткән усаллык ди миндә. Акыл кермәсме дим егеткә, акылга утыртырга исәп үзен.
– Җыелыш беткәч, озак юанма анда, кеше белән бергә кайт…
Җыелышта Талип үзен, гадәттәгечә, эре тотты һәм алган сүзен шулай тәмамлады – аңа калса, аның белән һәммәсе килеште.
Икенче сорауга күчкәч, партком секретаре коммунистларны Зариф Бакировның биографиясе белән таныштырды да сүзне аның үзенә бирде.
Хәер, Зарифка Карамалы коммунистларына үзенең биографиясен сөйләп, аңлатып тору кирәк идеме, белмиләр идеме аны, һәммәсенең күз алдында үсте. Сигез классны тәмамлагач, киң профильле механизаторлар курсын бетерде. Ике ел бик әйбәтләп эшләгәч, армиягә китте, аннан тагы да дәртләнеп кайтты һәм, кайтып, ярты ел эшләгәч, Талип аны бригадирлар курсына җибәрде. Бригадир йөген тартканда тырышты егет, халык белән уртак тел тапты, кирәк икән, үзе дә эшләп күрсәтте, һичбер эштән баш тартмады. Җыелышларда кыю гына чыгышлар ясаштыргалады. Бүген исә әнә Зариф каушый, рәтләп сөйли дә алмый. Соңгы ЧП егетнең кәефен аерата кырган, күрәсең.
Әйе, Зарифка да гомерендә бер бюрода булырга туры килде. Гомумән, хәтәр икән анда. Талип Бикмуллин дип тә торучылар юк. Уңлы-суллы чыбыркыладылар Талип абыйсын. Шаккатканы шул булды: бюродан чыккач, Зарифның җилкәсенә кулын салды да:
– Курыкма, Зариф туган, шелтә кешене чыныктыра гына ул, эшли бирик, – диде.
Үзе турында сөйләгәндә, өзек-өзек булса да, әнә шул үткән-булганнарны исенә төшерде Зариф.
– Ягез, иптәшләр, кемнең сүзе бар? Бакиров безгә бар ягы белән дә таныш, автобиографиясен сөйләде, сөйләмәсә дә, бик яхшы беләбез егетне, күз алдыбызда үсте, дигәндәй…
– Нәрсә сорап торырга, алырга кирәк, үзебезнең егет, лаек, – дип, урыныннан купты Лотфулла.
– Эшләгән кеше ялгышмый булмый, ул турыда әйтелде инде, кабатлап торасым килми, минемчә дә безнең сафта булырдай егет ул Бакиров, – дип, пенсионер Галләм карт та Зарифны яклап чыкты.
Чапай Мөлеккә бу ошамады.
– Ни сөйлисең, Галләметдин! Бакиров, командир ул, ә командир ялгышса, бөтен рота кырыла. Ялгышмаска тиеш командир. Ялгышты икән, инде ул командир түгел.
– Сәйфелмөлек абзый, Василий Иванович бер дә ялгышмаганмыни?
Чапай Мөлек шулай диючегә җилкә аша гына карап алды да күкрәген киерә төшеп торып басты.
– Василий Иванович герой кеше иде, геройлар бер генә ялгышалар, Галләметдин. Ә бу кем? Чапай мондый ялгыш ясаган командирын үз кулы белән атар иде. Игенчелектә агроном сүзе закон булырга тиеш. Барыбыз да аның приказын карусыз үтәргә тиешбез. Шуның өчен ул укыган, шуның өчен без аңа дүрт мең гектар җирне ышанып бирдек.
– Сез нишләргә кушасыз соң, Сәйфелмөлек абзый? – диде моңарчы бер якка да сүз катмый утырган Талип. Ул эсселәгән, кулъяулыгы белән җилләнеп утыра иде.
– Атарга да, асарга да кушмыйм, Талип туган. Үз ялгышын аңласын дип, берәр ел сабыр итәргә кушам. Минем шул гына әйтәсе сүзем, Әдһәм.
– Нәрсә инде күп сөйләп торырга, тотарга да тавышка куярга кирәк.
– Ай-һай, кеше язмышын җиңел хәл итәбез дә соң, иптәшләр, – дип, канәгатьсезлек белдерде арттарак утыручы Кәрам.
– Миңа да бер-ике генә сүз әйтергә мөмкин булырмы?
Бу кешенең тавышын ишетүгә, һәммәсе дә тынып калдылар. Аның биредә утыруыннан ул чыгыш ясыйсын җаны-тәне белән тоеп торган Зариф, агроном торып басуга, башын түбән иде.
– Иптәшләр, мин алдан ук сизәм: минем бу чыгышымны яратып бетермәүчеләр дә булыр, ләкин мин әйтмичә дә булдыра алмыйм, вөҗданым кушмый…
Халык гөжләшеп куйды.
– Тиешлесен алды инде, нигә тагын кузгатып торырга, белмибезме егетне! – диделәр.
– Туктагыз әле, иптәшләр, – дип күтәрелде Харисов. – Сүз әйтергә бирик кешегә.
Мидхәт ерактан башлады һәм ерактан башлавына бераздан үкенү тойды. Харисов аңа карап-карап ала – кыскарак тот, ди сыман иде, коммунистлар да үзара сөйләшә башладылар. Шуңа карамастан ул сөйләргә булды. Башта ул лаборатория белгечләре ярдәме белән колхозда үткәреләсе чараларның гаять мөһим булуы турында сөйләде, аннары бригадирның чәчүдәге башбаштаклануын, шул хәл аркасында шушы чараларның берсе нәкъ бер елга кичектерелүен аңлатты. Ахыр килеп, болай диде:
– Колхоз өчен туфракны культуралаштыру иң җитди чараларның берсе булып калганда, бригадир Бакиров бу эшкә аяк чалды, комсомол секретаре Равил Кадыйров та бу эштә бригадирга ярдәм иткән. Гафу итегез, коммунист иптәшләр, минемчә, Бакировны партия сафына алырга ашыкмаска кирәктер. Иптәш Бакиров үзе дә мине дөрес аңласын иде…
Тыныч кына янган учакка гүя бензин бөркеделәр, гүя кырмыска оясына таяк тыктылар. Җыелыш тоташ гүләүгә күчте. Харисов каләме белән алдында торган графинга суккалады, алай да халыкны тыя алмагач, келлиң-келлиң итеп, алдындагы кыңгырауны шалтырата башлады. Кыңгырау тавышын ишетүгә, һәммәсе дә тынып калдылар. Бу кыңгырауны Харисовка, мәктәпкә электр звоногы куйгач, директор биргән иде, партком секретаре аны халык бик шаулаша башлагач кына куллана.
– Иптәшләр, иптәшләр, әйдәгез, берәмләп кенә. Тагын кем сүз ала?
– Миңа бирегез.
– Әйдә, Талип.
Председатель бөтен кыяфәте белән юл йөреп кайткан кешене хәтерләтә иде. Әүвәл ул, шактый көттереп, торып басты, алдындагы кәгазьләрне караштырды, гүя кирәкле сүзләрен шунда язган иде. Ниһаять, Бикмуллин башын күтәрде, акрын гына, сынап, һәммәсенә күз йөртеп чыкты, карашын агрономга туктатып, әллә гаҗәпләнүен сиздереп, әллә аптырап калуын аңлатып, вак-вак ияк какты.
– Гыйбрәтле хәл бу, иптәшләр. Бик гыйбрәтле хәл. Юк, мин председатель буларак бу эшкә тыныч кына карый алмыйм. Иң әүвәл мин шуны әйтергә телим: кемнәр безгә бу лаборатория хезмәткәрләре? Нәрсә мәҗбүр итте аларны, төгәлрәк итеп әйткәндә, кем мәҗбүр итте «Берек» колхозының менә дигән алдынгы кешеләре турында гайбәт сатарга? Бу мәсьәләдә мин үзем дә бик аз гына гаепле булсам да, күңелемә килгәнне әйтми кала алмыйм. Минемчә, Бакиров та, башкалар да ул хәтле күпертеп, матбугатта күтәреп чыгардай җинаять эшләмәделәр. Борчак җирен Бакировка ашламасыз чәчәргә мин куштым. Чөнки ашлама юк иде. Ә чәчүне бер көнгә дә кичектерергә ярамый. Кая ул ашлама, иптәш Бәдретдинов? – диде кинәт кенә агрономга мөрәҗәгать итеп председатель. – Кая ул гранулаланган суперфосфат?! Минемчә, Бакиров, борчакны чәчтереп, ифрат дөрес эшләде. Ә ашламаны аны соңыннан да салып була. Без бу мәсьәлә тирәсендә әйләнә-бутала чебеннән дөя ясадык. Әйтерсең башка эшебез юк, ике сәгать буена борчак җире дә борчак җире, кем чәчкән дә кем кушкан? Комиссия, тикшерү өстенә тикшерү… Язгы чәчүдә берәвесе дә күренмәде. Чәчү вакытында безне шар сугып йөргәннәр, тәҗрибә участогын ашламасыз чәчәргә ярамаганны белмәгәнбез дип уйлый, күрәсең, агроном. Белдек, бик яхшы белдек, иптәш Бәдретдинов, ләкин чарасыз калудан чәчәргә мәҗбүр булдык. Сез миңа шуны әйтегез, иптәш Бәдретдинов, бирегә сез иген игәргә килдегезме, әллә, үз карашларыгызны тормышка ашыра-ашыра, карьера казанумы максатыгыз?.. Бакиров кебек бригадирның язмышын бер кизәнүдә хәл итмик әле, иптәшләр. Кеше күңелен эштән биздермик. Мин Бакировны үзебезнең сафка алырга дигән тәкъдимгә кушылам. Зариф лаек моңа. Башка берәү турында сүз барган булса, мин болай кайнарланып сөйләмәгән дә булыр идем…
Председатель, кесәсеннән кулъяулыгын чыгарып, бөрчек-бөрчек тир баскан бит-муеннарын сөртергә кереште. Җыелыш яңадан гөжләп алды, Мидхәт тыныч кына утыра кебек иде, ләкин Талип күз кырые белән генә күрде: агрономның да эчендә ниндидер ут көйри иде.
Талип урынына утыргач, Харисов аңа күз төшереп алды. Олы җанлы булырга теләү әйбәт сыйфат, кем яратмый аны, кем яхшы атлы булырга теләмәс иде. Ләкин ин мөһиме улмы? Ул түгел. Иң мөһиме: аңлармы ул кеше синең яхшылыгыңны?
Харисов үзе сүз алды һәм әйтәсе сүзен җыелышка җиткерде кебек, аны аңладылар, ул Зарифка начарлык теләми, ләкин партком секретаре да, карт коммунист Чапай Мөлек кебек, егетне партиягә алу ягында түгел, берәр ел сабыр итү ягында.
Партком секретаренең шулай чыгыш ясавына Талип авыз кырые белән генә елмаеп утырды. Ул соңгы минутка чаклы коммунистларның Зариф Бакировны яклауларына ышаныч тотты. Шулай булганда, барысы да җанланачак иде: агроном да үз кысасына әйбәтләп кереп утырыр, лаборатория хезмәткәрләре дә колхоз эшенә кысылып йөрүләрен ташларлар.
Ләкин нәтиҗә Талип уйлаганча барып чыкмады. Бакировны партиягә алу-алмау мәсьәләсен тавышка куйгач беленде: Зарифның кандидатурасы үтмәде.
15
Ул канәгать иде, ул җиңде. Бригадирны «Берек» колхозы коммунистлары үз сафларына алмадылар. Мидхәтнең чыгышы нәкъ үз вакытында булды. Председатель бригадирны яклап чыкты, әмма барыбер ул дигәнчә булмады. Шулай, Талип Кәрамович, мин сезгә Садыйков булмам. Мин Карамалыдан качып китмәм, мин дөреслек өчен көрәшә белермен.
Кояш баеп бара. Көн буе явып торган яңгыр болытлары кичке якта уңып калдылар, хәтта шәфәкъ ягы аязып, кызарып, янып тора. Шагыйрьләр әйтмешли, шәфәкъ белән шәфәкъ үбешкән чак. Их, менә хәзер янында аны аңлаган кеше булсын иде. Мидхәт күз алдына Тамчыны китерә. Күңелендә шул кызны күрәсе килү теләге уяна. Күрәсе иде дә иң изге серләреңне уртаклашасы иде үзе белән. Тамчы! Юк, юк, Тамчы гына, башка һичкем түгел, ул гына кирәк иде Мидхәткә бу минутта.
Әмма Мидхәтнең күз алдына озын буйлы, чандыр гәүдәле Вафа килүгә, егетнең йөрәге кысылып куйды. «Вафа-җәфа, хәзер үк югал күз алдымнан!» – дигәндәй, күзен йомып, башын чайкап алды.
Тугайларга, кыр-басулар өстенә эңгер иңә башлады. Мидхәт нигәдер Таз тауга таба атлый. Тау түбәсендәге каланча очында соңгы кояш нурлары. Аяк асты пычрак, итекләр таш аскан кебек авырайды.
Мидхәт борылды да су буена төшеп китте. Авыл ягында адашкан сарык бәрәне бәэлди, этләр һау-һаулап өрә. Кич, бераз дымсу, шулай да җылы, хәтта бөркүрәк. Мидхәт плащын салып җилкәсенә ташлады. Әйе, әйе, аңа тынычланырга кирәк, аулаграк урын табып үзалдына уйланырга, фикерләрен бер эзгә салырга кирәк иде.
Мидхәт атлаган сукмак кисәк кенә авыл очына борылды һәм Зур күл яры өстенә килеп чыкты. Авыл урамнарында утлар кабынды, клуб түбәсендәге дәү радио торбасыннан музыка ишетелә – вальс уйнаталар. Күл өстеннән выжлап үрдәкләр очып үтте. Күлнең аръягындагы усаклыкта каргалар кыштырдашып-шыбырдашып куялар.
Мидхәт яр кырыена килеп басты. Күл өсте тын. Кайдадыр адашкан бер үрдәк бакылдаганы гына ишетелгәли иде. Шул тавышларның барысын да күмеп, берәүнең тыенкы гына көлгәне ишетелде. Бу көлүдә иркәләнү дә, назлану да бар кебек иде. Мидхәт әйләнә-тирәсенә күз йөртеп чыкты. Кеше-фәлән күренми. Ләкин тавыш килде бит, ишетте бит ул «аның» көлүен, эче белән, йөрәге белән тойды.
Менә алар. Кыз белән егет, кулга-кул тотынышып, яр буйлап киләләр иде. Вафа белән Тамчы. Йөрәге дөрес сизгән икән, Тамчының көлүе иде бу.
Вафа Тамчының ике кулыннан тотып әйләндереп җибәрә дә, җай китереп, җиңел генә күкрәгенә кыса, үбә. Озак итеп үбә. Мидхәтнең йөрәге кысылды, ул хәтта Тамчының ирен тәмен тойган сыман булды. Аның беркайчан да болай кимсенгәне юк иде әле. Эш дип, хезмәт-вазифа дип, моңа кадәр күңел түренә яшереп йөрткән Тамчыга карата булган изге хисе көчле дулкынга эләккән көймәдәй чайкалып куйды.
Тамчының сөйгәне бар, ул Вафаны ярата. Кулга-кул тотынышып, Зур күл буенда йөриләр. «Колга» белән «Тәкәрлек». Мидхәт эчтән гарьләнде. Нидер күреп җиткермәде ул, нәрсәнедер кулдан ычкындырды. Өлгерер кебек иде әле, ә ул әнә соңга калган булып чыга. Йөрәк әрнешә, күңел түреннән үпкә хисе калкып чыкты.
Кемгә?
Әлбәттә, үзенә, бер үзенә генә.
Әйе, Тамчының сөйгәне бар, ул Вафаны ярата. Мидхәт эчтән газапланды. Дөнья куып, үз-үзен онытып мавыгып эшләп йөрүе, председатель белән дәгъвалашып-тиргәшеп бәхәскә керүе, җыелышларга барып, бригадирны хурлавы, ниһаять, дөреслекне исбат итәм дип, эшли башламас борын үзенә дошманнар табуы, шуңа карамастан, ахыр килеп, җиңү шатлыгы кичерүе – һәммәсе дә юкка чыкты, гүя җил алды.
Мидхәтнең бу минутта йөзләрчә тылсым белгән күз буучы буласы килде. Хәзер менә каршыларына күтәрелеп чыгасы иде дә, икесен дә сихерләп, май аендагы салкын суда коендырасы иде. Кайнарланып гыйшык диванасы булып йөрүдән сүрелсеннәр, тирә-юньнәренә әйләнеп карасыннар иде. Аерата Тамчының күзләрен ачарга әмер бирер иде ул. Күрче, күрче, Тамчы, дияр иде ул аңа, синең алдыңда, синнән нибарысы унбиш адымда сине тагын да көчлерәк яратучы егет басып тора. Айны тизрәк, гыйшык диванасы булып йөрмә, диясе иде үзенә…
Вафа белән Тамчы күздән язгач, Мидхәт күл буйлап түбән якка төшеп китте. Каядыр ашыкты. Йөзне сыйпап салкынча дымсу һава агыла. Аяк астында йомшак мүк, күл читендә камышлар пышылдашып ала, балыклар сикерешә. Рә тавы өстендә бер ягы китек ай күренде, аның барлы-юклы тонык нуры су өстенә төшкәч, күл көзге кебек ялтырап калды.
Яр буендагы түмгәкләргә аяк төртелеп-төртелеп китә. Алда күзгә басма чалынды, Мидхәт туры басмага юнәлде. Икенче карауда аңа басма өстендә кемдер басып тора сыман күренде. Мидхәт якында гына чынлап та аяк тавышы ишетеп, туктап калды, колак салды. Берәү дә күренми дә, йөрми дә кебек. Бу ниткән шигәю соң әле? Кем аны сагаласын? Тамчы да Вафаны яраткач, кемгә кирәк хәзер ул!
Тымызык май һавасында сәер тынлык. Еракта, бик еракта самолёт гүләгәне ишетелә. Тукта, басмада кемдер бар түгелме соң? Курыкканга куш күренәме? Юк инде, юк, күренде берәү.
Мидхәт үзалдына елмаеп куйды. Су кызы булдымы әллә?..
Мидхәт басмага керде, кургашындай күк-кара төсле күлгә карап уйга калды. Тамчы, Тамчы, нишләдең син, нишләдең! Кемне, кемне сайладың?!
Шунда ул үз артында аяк тавышы ишетте. Ләкин әйләнеп карамады. Вафа белән Тамчы булса, әйдә, артларыннан сагалап йөри димәсеннәр әле.
– Шатлыктан күл буена төшеп хозурланырга булдыңмы?
Күкрәк түреннән чыккан зәһәр авазны ишетү белән, Мидхәтнең тәне буйлап кымырҗу үтте. Аның артында басып торучы – бригадир Бакиров иде.
– Әйдә, – диде Мидхәт, каушап калуын сиздермәскә тырышып. – Матур биредә, бер дә китәсе килми. Сөйгән ярларым булса, төннәрем шушында уздырыр идем, сызылып таңнар атканны иңгә иңне куеп каршылауларга җитәме…
– Карыйм-күрәм, дускай, шатсың, хискә дә урының калган. Теләгемә ирештем, дисең инде?..
– Ялгышасыз, Зариф. Мин сезгә…
Бакиров аңа таба атлады. Эчке бер саклану куркынычы тоеп, Мидхәт аңа таба борылды, аякларын киңәйтебрәк басты.
– Һа-һа-һа! Күрәм, дускай, синең дә сеңерең ул чаклы каты түгел икән бит. Җыелышта бик батыр идең түгелме соң! – Зариф аңа тагын да якыная төште. – Карале, Мидхәт, әйт әле чынын гына? Кешене эт итеп ташлавыңа вөҗданың газапланмыймы? Үртәлмисеңме, үкенмисеңме азрак дим?!
Бригадирның җилкәләре киң, беләк-буыннары нык иде. Тазалыгы тышкы кыяфәтеннән үк күренеп тора. Мидхәт исә аның янында йолкыш кына, имән агачы янындагы тал кебек кенә. Кыйнарга ниятеме әллә? Кыйный калса, соңыннан ни буласын күз алдына китерә микән бу Бакиров? Вафа белән Тамчы ерак китмәгән булырга тиешләр әле. Кычкырсам? Юк, ярамас. Сукмый калып, мин кычкырганга тегеләр килсәләр? Эчләрен тота-тота көләрләр, гарьлегеңнән җир тишекләренә кереп китәр хәлгә калырсың. Курыкма, кыю бул, бәйләнә башласа каршы тор!
– Ялгышмагыз, Зариф. Аңлагыз, мин сезгә начарлык эшләргә теләмәдем, киресенчә, ярдәм итәргә телим…
– Һэ-һэ-һэ! Нинди изге кеше килгән Карамалыга, әйтәсе дә юк!
– Һәр кеше ялгышы өчен җәза алырга тиеш.
– Җәза алырга?! – диде Зариф, Мидхәткә таба тагын бер адым ясады. – Җәза алырга, дисең инде. Беләсеңме, дускай, син минем телемнән тартып алдың бу сүзне. Мин сиңа нәкъ менә шул турыда әйтергә җыенган идем. Әйе, әйе, бер генә явызлык та җәзасыз калмаска тиеш. Бу хакыйкать ич, дөрес әйтәсең…
Мидхәт сакланырга да өлгермәде…
Су салкын иде. Өскә калкып чыгуга, аяк очы төпкә тиде. Мидхәт, басманы чамалап, шунда таба тибенде.
– Кул биримме, үзең дә чыга алырсыңмы? – диде Зариф, басма читенә чүгәләп. – Хәер, түзәрсең. Карамалыга килгән һәр килмешәкне без Зур күлдә коендырып чыгарабыз. Ни чара кылмак кирәк, бабаларыбыздан калган йола. Килер-килмәс борын, син дә бик узына башладың, изге суларның шифасы тиеп куймасмы үзеңә…
Мидхәт дәшмәде, басма баганаларына тотына-тотына, күл читенә чаклы килде дә, судан чыгуга, басма ягына әйләнеп тә карамыйча, калтырана-калтырана, авылга таба йөгерде.
Кунак йортын караучы Хәтимә апа Мидхәтнең лычма суга батып кайтып керүен күрде дә аһ итте.
– Ай Аллам, әллә яңгыр явамы, кичтән аязып тора иде түгелме соң?
– Суга төштем, – диде Мидхәт, күзен дә йоммыйча алдашып. – Ауга барган идем дә, үрдәк артыннан керергә туры килде…
Мидхәт, лач-лоч баса-баса, бүлмәсенә кереп китте.
– Хәзер үк чишенеп ташла, чайкап куярмын, – дип калды Хәтимә аның артыннан.
Мидхәт бүлмәсенә керде дә, утны кабызмый гына, анадан тума шәрә калып чишенеп ташлады. Калтырана-дерелди коры киемнәр киде, җылынырга тырышып, хәрәкәтләр ясады, алай да калтыравы басылмады. Ут алды. Күзе юеш киемнәренә төшүгә, әллә нинди сәер бер хискә бирелеп, шаркылдап көлеп җибәрде.
Аның шулай бүлмә күтәреп көлүенә, Хәтимә апа килеп керде.
– Ни булды сиңа, Мидхәт? Ни кыланган буласың?!
– Аракыгыз юкмы сезнең, Хәтимә апа?
– Аракы? Алла диген, акыллым. Ул шайтан суын өемдә тотаммы. Каты гына итеп чәй эч, әйдә, шундук җылынырсың.
Аш-су бүлмәсенә кергәч, Мидхәт, картлар сыман бөкрәеп, урындыкка утырды. Күшеккән бармаклары белән йомрыны ике куллап тотты да, эссе будан сулышы каба-каба, кайнар чәй эчте. Берне эчте, икене, өчне.
– Чирканчык алдың инде алай булгач, – диде чәй ясап торган Хәтимә апа.
– Алдым, – диде Мидхәт, нигәдер Хәтимәгә туры карарга оялып.
– Мине дә, Карамалыга килен булып төшкәч, күлгә атканнар иде. Өр-җаңа күлмәгем киеп чыккан ием, күтәрде дә атты берәүсе, менәтерәк.
Мидхәт, ачкан авызын яба алмыйча, таң-хәйран калып, Хәтимәгә карап катты. Ак яулыгын чөеп бәйләгән, тутсыл йөзле, зур зәңгәр күзле һәм кай ягы беләндер күмер ягында яшәгән дәү апасына охшаган бу хатын да Карамалыныкы түгел икән ләбаса.
– Җәгъфар белән кич йөрергә чыккан иек. Ул да әйтмәгән булды. Өр-җаңа күлмәгемне боздылар, гел төсе китте.
– Чынмы, юриме сөйлисез, Хәтимә апа?
– Кемгә чын, кемгә юри. Башта мин үзем дә, бу Карамалыда җыен җүләр яши, дип барган ием. Соңыннан өйрәндем тагын үзләренә. Усал булсалар да ярдәмчелләр. Өем җимерелгән ие, председатель менә монда күчерде, җитмәсә, хезмәт хакы түлиләр, пенсиясен алам.
– Әйтәсе дә юк, шәп йола, – диде Мидхәт, аптыраудан.
Аның үзенә шулай шаклар катып карап торуына, аннан битәр Мидхәтнең дә кем тарафыннандыр Зур күлдә чирканчык алып чыгуына, егетнең кимсенгән кыяфәтенә, чытылган чыраена күзе төшүгә, Хәтимә апа тыенкы гына кеткелдәп көлеп куйды.
– Яшереп маташкан була тагын, син тилекәйне дә күлгә аттылармыни?!
16
Гариф бик иртә уянды. Бу сәбәпсез дә түгел иде. Кичә кич ул кызы Әдиләдән телеграмма алды. «Әти, каршы ал, иртәгә әби белән Карамалыга очабыз», – дигән, рейс номерын, сәгатен әйткән. Тик кызының нинди уй-ният белән килүен генә белми иде Гариф. Хәер, ни өчен генә килмәсеннәр, Гариф моңа шат, сагынуы да җиткән бугай, йокысы йокы булмады, аларны уйлады, торып киенде дә, аннан-моннан капкалап, идарәгә юнәлде. Яңа гына көтү киткән, урамны мал-терлек эзләре чуарлаган, анда-санда соңга калып уянган әтәчләр кычкырып куя, урман ягыннан күке тавышы ишетелеп китә.
Бик иртә иде әле, хәтта председатель дә килмәгән. Гариф, баскыч саен туктый-туктый, болдырга күтәрелде, ишеге ачык түр коридорга атлады, кояш чыгышына караган тәрәзә каршына килеп басты.
Биредән бөтен Карамалы уч төбендә кебек күренә иде. Куе зәңгәр төскә кереп, Рә тавы сузылып яткан. Тау түбәсеннән берәү ат чаптырып бара, – ул, әкият батырыдай, дөрләп янган ут эченә ташланды, – кояш нуры очларында ялтыраган каеннар арасына кереп югалды. Тау артыннан дәү ут шары күтәрелеп килә. Ул күтәрелә барган саен агара, зәһәрләнә, кечерәя бара кебек.
Гариф тыкрык башындагы өйгә күз төшерде, бу өй аның карашын магнит кебек әллә кайчан үзенә тарта. Шифер түбәле, алты почмаклы өй морҗасыннан куе аксыл төтен күтәрелә, әмма һава артык дымлы булгангамы, төтен манарасы шунда ук сүтелә-тарала җиргә сыена, сыегая бара, шулай тулгана-йөри торгач, бакча башындагы ак томанга барып кушыла.
Йортның бакча ягында түбәсе балчык белән ябылган таш өй бар. Аның белән янәшә диярлек агач келәт. Карашын ала алмыйча шушы йортка карап торуының сәбәбе: бу – аның әтисе белән әнисе яшәгән йорт. Каралты-курасының барысы да сакланмаса да, таш өйләре һаман хәрабә хәлендә тора бирә. Гариф шушы таш өйдә туган. Шушы өйнең ишегалдындагы хәтфәдәй бәбкә үләне белән капланган келәмгә беренче тапкыр аяк баскан, бәлкем, төпсез ыштаннан тәпи йөреп тә киткәндер…
Карамалыда булган хәлләрне исенә төшерә башладымы, Гарифның хәтеренә әнисе әйткән сүзләр төшә. Әнисе еш кына:
– Әллә нигә шунда кайтасым килеп кенә тора, балам, – дияр иде, күз яшьләренә ирек биреп елап та алыр һәм ахырда – Әллә атагыз тарта, әллә йорт-нигезем, әллә туганнарым, – дип, капыл гына боегып калыр иде.
Гарифның күңел түрендә әнисенең сүзләре яңгырый:
– Атаң башына шул явыз Рәхим бай кияве генә җитте. Ул китергән казакларны безнең өйгә. Атаң волостька хәбәр итәргә атчабар җибәрергә дә өлгермәде.
Тик шунысы сәеррәк: Колчакның «алтын эшелонын» сакларга билгеләнгән подполковник Солодовников казаклары арасына каян һәм нинди юллар белән барып эләккән икән бу Карамалы авылының Гайзулла атлы кешесе?..
Әйе, уйланырлык иде хәлләр.
Нигә, әйтик, һәм ни өчен подполковник Солодовников Карамалыга отряд кадәр отряд җибәрә?
Гариф күз карашын Рә тавына төшерде. Нәкъ тау сыртыннан комбайн үтеп бара. Яз һәм комбайн. Ремонттан чыккандыр…
Нигә соң әле озаклады бу председатель? Автобус белән генә китәсе калган икән…
Кемдер керде. Керде дә, түргә үтмичә, ишек төбендә таптанып калды. Гариф моны күреп түгел, тоеп белде: председатель түгел бу кеше, башка берәү. Түзмәде Гариф, ишек ягына таба әйләнде. Ишек катында, түргә үтим микән, юк микән дип, шактый олы яшьләрдәге бер карт басып тора иде. Карт киң җилкәле, эре сөякле. Башында чите чучка колагыдай сәлперәйгән киез эшләпә. Тупас йөзле, сул як бите буйлап колагыннан авыз читенә чаклы яра эзе сузылган. Бу яра аның өске иренен куян ирененә охшатып калдырган, картның хәтта маңгай тирәсенә дә эз салган: сул күзе ярым йомык.
Гариф аңа дәшәргә дип авызын ачарга өлгермәде, карт икегә сынып бил бөкте – исәнләште. Гариф шуны күрде: аңа күзе төшүгә, картның күзләре капыл гына киңәеп китте, яра җөе тартышып тора башлады.
Гариф бу сәер картны Карамалыда беренче тапкыр күрә иде. Беренче күрүе булуына карамастан, картның шулай кылануына ул чын-чынлап аптырый калды. Картның хәтта кулындагы таягы да калтырый башлады.
Җилләнеп, председатель килеп керде. Керү белән, ишек төбендәге картка дәште:
– Исәнме-саумы, җизни, хәл-әхвәлләр ничегрәк, түткәй ниләр бетереп ята?
Карт аңа иреннәрен кыймылдатып кына нидер әйтте.
Председатель картны тыңлап тормады, түргә Гариф янына узды, кул биреп күреште.
– Әйдәгез, Гариф Әюпович, кабинетка керик!
– Талибулла, – диде шунда карт карлыккан тавыш белән, – Таҗылбанат түткәң сырхаулап китте бит әле.
– Больница чак кына арырак бит, җизни. Духтырга күренсен, Кафия киленеңә.
– Кһм, үземнең дә йомышым бар иде шул.
– Йомыш? – диде Талип, бер мәлгә тукталып. – Нинди йомыш, җизни? Түткәй кыерсытамы, һаман шул Кәнзел белән тынышмыйсызмы? Әллә булмаса, мәчет салырга такта сорарга килдеңме?
Карт, ялт итеп, Талипка, күзен елтыратып, усал гына карап алды, ләкин шунда ук, тәүге хәленә кайтып, мескен бер кыяфәттә зарланырга кереште.
– Йомыш дип, ни, Талибулла, – карт бу юлы Гарифка карап алды. Гариф күрде: картның бердәнбер исән күзен сары май ярысы каплаган, шуңамы, күзе яшьләнә төшкән, ә кысылыбрак торган сул күзе йөз-чыраен тагы да ямьсезләп җибәргән иде. – Һмм, – дип йөткереп алды карт, – бал бирәсез дип ишеткән ием. Пенсионерларның исемлеген төзеп яталар икән, дип әйттеләр.
– Бал…
– Түткәң сырхаулап тора, яңа бал дип җанга тия. Тәкатемне корытты инде. Шифасы тимәсме, дигән була.
Председатель стена аша бухгалтер Кәримуллага дәште.
– Нәстә, Талип Кәрамович? – дип килеп чыкты Кәримулла.
– Картларның бал ведомосте әзерме?
– Хәдичә төзи, бетереп җитмәгән әле.
– Тиз генә төгәлләгез дә миңа кертегез. Абыстаегыз урынга калган ди әнә, сырхаулап китсә, авыру балаларыгызны кем өшкерер…
Гариф аптырап председательгә карады. Талип әлеге карттан риялап көлә иде. Нигә ул чаклы яман итеп олы кешене мыскылларга? Карт, чын-чынлап карчыгы турында кайгыртып, өлешенә тиясе балын алырга килгән, шул хәлдән көләргә ярыймыни? Бөкресе дә әллә кайда чыкмагандыр, мөгаен, шул ук колхозда эшләп чыгаргандыр, хәтта битендәге ярасын да шунда алгандыр әле. Ә бәлкем, сугыш инвалидыдыр, җитмәсә…
Бухгалтер Кәримулласы да чыга-чыгышлый карт ягына өнәми генә карап алгач, сәлам дә бирмәгәч, Гариф түзмәде, төрттерә төшеп, кызым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла, дигәндәй:
– Бухгалтерыгыз олылар белән исәнләшергә дә теләми… – дип куйды.
Талип, кесәсеннән ачкыч чыгарып, кабинетын ачарга тотынды.
– Аның әтисе ул, Гариф Әюпович. Заманында өч яшьлек улы белән хатынын ташлап, Рәхимбай кызы Таҗылбанатка өйләнгән адәм. Гайзулла мулла дигәннәре шул кеше инде. Сез аңа ул хәтле шаккатмагыз, ул болай карар күзгә генә мескен күренә. Сез әтиегезнең, һич югы, күмелгән урынын эзлисез бит. Ул хәлләрне белсә шул кеше белә инде.
Әтисе турындагы фикерләрен очын очка ялгый алмый җәфаланганда, әйтергә кирәк, көтмәгәндә бу картны күрүе, председательнең шундый сүзләр әйтүе Гарифны сәер бер хәлгә салды. Ләкин аның бирегә килүенең максаты башка – вакыт үтә, Әдилә белән әнисен каршы алырга соңга калуы бар иде. Шул турыда әйткәч, председательнең хәтта йөзе ачылып китте, ул шунда ук үзәк диспетчерлыкка шалтыратты.
– Каюм, «Москвич» ка Фәритне утыртып идарәгә җибәр әле, – Талип аппарат төймәсеннән бармагын алды да Гарифка карады. – Сезнең белән бер иркенләп сөйләшәсе бар әле, Гариф Әюпович. Һаман вакыт табып булмый. Дөнья куабыз да дөнья куабыз. Басуларны күзәтә-күзәтә йөрдегез, тикшердегез, нинди булса тәкъдимнәрегез бардыр дигәндәй.
– Әйе, картограммаларны төзеп, һәммә нәрсәне төгәлләгәч, рекомендация яза башларбыз дип торабыз. Тагын бер агроном, экономист кирәк сезгә, Талип Кәрамович. Колхозыгыз зур, сөрү мәйданнарыгыз шактый, кырларыгызда югары уңыш алырга потенциал мөмкинлеге булган кара туфрак. Комплекс янына тирес һәм аның суларын җыю, саклау амбарлары төзи башлавыгыз миңа ошады. Туфракның банитеты сездә шактый югары: 100 баллы система белән алганда, 75 балл тирәсе. Безнең республикада гына түгел, бөтен дөнья туфрагы белән чагыштырганда да, бу – югары күрсәткеч.
– Менә ашлама белән дә әйбәт тәэмин ителсә иде ул туфрак, Гариф Әюпович.
– Уңышны бер ашлама гына хәл итми. Туфракны эшкәртү, иң мөһиме, аның составындагы бөртекле культуралар өчен иң хаҗәт булган матдәләрне, бактерияләрне саклап калуга игътибар итәргә кирәк. Тирес суларын җыю, торфны ваклау, аларны басуларга чыгару… Минемчә, хәтта моның өчен махсус цех оештырырга кирәктер.
Кабинетка, җилләнеп, райком инструкторы Алиев килеп керде. Ул бүлмәдәгеләр белән кул биреп күрешеп чыкты да кепкасын салып өстәлгә ташлады.
– Председательләргә рәхәт тә соң, билләһи. Уттай эш өсте, кырда бәрәңге утырталар, механизаторлар юл сала, транспорт җитми, ә хөрмәтле иптәш Бикмуллин кабинетында утыра. Юл төзүгә «Берек» тән машиналар бик аз чыга бит, Талип Кәрамович, – дип, кинәт сөйләү тонын үзгәртте Алиев. – Экскаватор тик тора. Инженерыгызның транспорт турында тыңлыйсы да килми. Дүрт үзбушаткычыгызның икесен генә юл төзүгә куйсагыз да, эшләр җайлаша төшәр иде.
– Үзбушаткычлар басуларга торф чыгара, – диде председатель, нигәдер башын түбән иеп торды.
– Ул чакта тракторлар бирегез, арбалылары да ярый.
– Ярармы соң?
– Иш янына куш дигәндәй, нигә ярамасын!
– Юллар өчен борчылып, минем үземнең дә йөрәк әрни, Алиев иптәш. Сез чыбыркыламасагыз да, әйбәт билгеле ул хәл миңа. Кулымнан килсә, кырык эшем кырык җирдә кырылып ятмаса, бөтен техникамны шул эшкә җигәр идем. Тик, булган-булган, асфальт юл булсын иде. Зрә дә машиналарны өзәбез бит. Яңа машина алуыбыз була, ике-өч елда гамәлдән сызабыз.
Ул арада ишек төбендә «Москвич» сигналы ишетелде.
– Әйдәгез, Гариф Әюпович, – диде Талип, кузгалып, торып ишеккә китте.
Гариф, машинага утырганда, Кафиянең идарәгә таба килүен күрде һәм баш иеп аңа сәлам бирде.
Бу хатынны күргән саен, аны сәер бер тойгы биләп ала: бик таныш, бик якын кешесен күргән кебек була. Дөрес, бу тойгы озакка бармый, иртәнге томан кебек, хатын күздән язу белән таралып та бетә, әмма шунысы да йөрәккә әллә ниткән сагыш салып куя – хәтеренә Саниясен төшерә. Кай ягы беләндер Саниясенә охшаган икән бит бу табиб хатын.
Гариф үз-үзенә ачыш ясагандай алга карады. Грейдер үткән юлдан чапкан «Москвич» Чәчәганак тавын менеп бара иде инде.
17
Бал язуын алды алуын Гайзулла, әмма өенә таба аягы тартмады. Идарәдә күргән ят кеше аның бөтен уй-зиһенен чуалтып ташлаган иде: эч пошу гына түгел иде бу, күңеле нидер сизеп шомлана иде. «Ни калган бу Казан кешеләренә Карамалыда?.. Илла дөнья!» – дип көрсенеп куйды Гайзулла һәм алдында сәер шәүлә күреп туктап калды. Каршында, калтыраган кулларын сузып, эчкече шадра Инсаф басып тора иде.
– Мулла абзый, бер генә сум… Зинһар өчен… Үләм бит инде…
Гайзулла Инсафның күп-күмгәк булып беткән кулларына, аннары шешенеп агарынган йөзенә, чөгендергә охшап калган борынына күз ташлап алды.
– Шул шайтан суын эчми түзеп булмыймыни соң, Инсафетдин?
– Мулла абзыкаем, нибарысы бер генә сум…
Гайзулла кесәсен капшап карады, анда кичә җыйган өч-дүрт көмеш сәдака бар иде – чылтырап куйдылар. Инсафның йөзе чытылды. Ул калтыраган куллары белән Гайзулланың бәрхеттән теккән пиджак чабуына ябышты.
– Зинаһарлап сорыйм… Мулла абзыкаем!..
Инсаф җиргә үк тезләнде.
– Тор! – диде аңа Гайзулла ачу белән. – Шайтан суы эчеп, иманыңны сатма, иблис коткысына бирелмә. Адәмгә кол булсаң да, хәмергә кол булма!.. «Бу Инсафетдин казанлыларның ни өчен авылга килүләрен белә дә белә инде, әллә берәр сумны төртеп сорыйсымы үзеннән?» – дигән уй килде картның башына.
– Син, Инсафетдин, гел шул тирәдә ураласың, акмаса да тама үзеңә, Казан кешеләре нишләп йөриләр безнең Карамалыда? Ни булса тикшерергә килүләреме, әллә лекция-мазар сөйләүчеләр генәме?
– Тимерче Әюп малае Гариф ул, мулла абзый. Карамалы җирләреннән икеләтә уңыш алдырырга килгән. Безне өйрәтергә исәбе, ди. Безне, җир ашап үскән агайларны! Мин бит, мулла абзыкаем, үзем менә дигән чәчүче идем. Сөрдем дә мин бу колхозга, ашлыгын да чәчтем, көтүен дә көттем. Хәзер менә кирәкмәс булдым, тигән акчамны да явыз хатынга бирәләр. Талип шулай кушкан, эт нәстә. Мулла абзыкаем, зинаһар дим…
Гайзулла кесә төбендәге чылтырашкан көмешләрен Инсафның калтыраган учына төртте дә китеп барды.
– Карале, мулла абзыкаем, җаным, урының оҗмахта булсын, юлыңа алтын яусын!
«Алтын яусын, – дип пышылдады Гайзулла, янә үзенә текәлеп карап торган Әюп малаен исенә төшерде. – Әйе, Әюпнекеләр үз тәкъдирем белән гүргә кертмәсләр, ахры, мине. Кан саркып торган ярага тоз сибәргә генә торалар».
Сизде бит күңеле, күрү белән атасына охшатты. Борылып чыгып китәргә булган да бит.
Гайзулланың аркасы кымырҗып китте, зиһене томаланды. Былтырларны, Гөлзифасын күргәннән соң, җан тынычлыгын югалткан иде, быел әнә инде малаена тап булды.
«Нигә эзәрлекли мине болар? Билгеле инде, Әюпне кем үтерүен беләселәре килә. Алар гына белерлек хәлме ул! Егерме генә түгел, илле ел үтеп китте бит инде, илле!»
Тәмам пошаманга бирелгән Гайзулла, үзе дә сизмәстән, тимерче алачыгы тыкрыгына юнәлде. Нигәдер бүген кеше-кара күзенә чалынып йөрүдән курка иде ул. Тимерче алачыгын узгач, Гайзулла, кырт борылып, куе таллар арасына кереп китте. Биткә сыдырылган тал ябалдашларын читкә этә-этә атлаганда да, үз бакчасы башына җиткәч тә, аның зиһенен һаман шул сорау борчыды: «Әллә тагын мине эзләвеме бу Әюп малаеның? Булмастыр».
Таллыкка керүгә, Гайзулла дымлы һава агымын тоеп туктап калды. Әллә нинди яман бер хәтирә чабуыннан тарткан кебек булды аны. Кайчандыр Гайзулланың салмак кына аккан гомерен, тормышын кинәт айкап-актарып ташлаган урын иде бу, язмышында кискен борылыш ясарга мәҗбүр иткән «тылсымлы» урын иде. Шул җир аны гомер буена бирегә тартты. Әүвәл Таҗылбанат, аннары… Юк инде, юк, анысы турында Гайзулла һичкемгә әйтмәде, әйтмәс тә. Биредәге хәзинә аныкы, аныкы гына!
Гайзулла тезләнде, черегән тал яфракларын актарып, дымсу җиргә учын куйды. Куе агач ботаклары арасыннан кояш нурлары үтмәгәнгәме, авырсу ис килә, баз исе килә.
Гайзулла башын күтәреп өскә карады. Тал ябалдашлары кушылган төштә кояш нурлары уйный, якында гына каты тавыш белән ала карга кычкыра иде.
Гомер, гомер… Ул чакта бу тирәкләр дә болай колач җитмәслек түгел иде әле, кер чайкарга төшкән яшь киленнәрдәй бөгелеп-сыгылып торалар иде. Шул чайкалып торган таллар арасында ул Таҗылбанатны күрде. Тал чыбыгыдай зифа буйлы бай кызы аның каршында пәйда булгач, Гайзулла бөтен тәнендә кайнар кан уйный башлаганын тоеп каушап калды. Әйе, андый хәл дә булды. Бай кызы, имеш, Гайзуллага тиң кешеме! Өйләнгән һәм инде баласы булган Гайзуллага? Бактың исә, ул да шул ук камырдан әвәләнгән икән. Гайзулла кочагына эләккәч, аваз да салмады, чәбәләнмәде дә. Инде Гайзулла, кулына күтәреп, куе таллыкка алып кергәч, Таҗылбанатның кайнар сулышы аны тәмам акылдан шаштыра язды. Җанын бирергә әзер иде Таҗылбанатка Гайзулла. Һәм шулай булды да. Җанын да, канын да бирде – гомерен аның белән үткәрде…
Гайзулла күтәрелде дә, аркасын кәүсәгә терәп, тал төбенә утырды. Былтыр гына кисте ул тирәкне. Хәер, күп кисте инде ул аларны, әмма бер тирәккә кул тидермәде, саклады. «Нигә бусын да кисмисең?» – дип йөдәткән Таҗылбанатка: «Калсын, бабай төсе ул», – дигән булды. Бер уйлаганда, гел онытылган хәлләр дә бит, юк шул, картайган, көч-гайрәте сыегайган саен, Гайзулланың вөҗданын һаман нидер эзәрлекли, нидер кимерә. Сабира да үз гүрендә ята бирә, бабасы да борчымый иде, иллә хәзер әнә көн аралаш төшенә кереп җәфалыйлар, кайсыбер төнне шабыр тиргә батып уянып китә Гайзулла. Уяна һәм шуннан бөтенләй йоклый алмас була.
Гайзулла күзен җиргә текәде. Биредә җиләс, рәхәт булгангамы, күзләр черемгә йомыла. Әмма Гайзулланың күңеле еракта-еракта – үткәндәге уй-хәтирәләргә чумган иде. Әллә шулардан арынырга теләп, әллә черем итеп китүдән куркып, Гайзулла тәмәке тартмасын чыгарды һәм, ике бармагы белән чеметеп, тел астына он кебек вак тәмәке салды. Моңа ул үзбәкләрдән өйрәнеп кайткан иде, басмачылар белән йөргәндә…
Их, заманнар диген син аны! Әле кайчан гына Карамалыда Совет оешып киләдер иде. Бүген әнә көч-гайрәт оруларыннан котың алыныр, билләһи. Кем белгән бит аның шулай буласын. Тәүге никахын бозып, Таҗылбанатка өйләнмәгән дә булыр иде. Ә бит хатыны Сабира актив булып йөрде, зур кеше буласы иде. Малае, Кәримулласы, кем булды диген – бухгалтер, түрәләр рәтендәге кеше. Ничек уралып китте диген Таҗылбанат белән?..
Сабый чакта Гайзулла Таҗылбанатларның ишегалдына да керергә курка иде. Бер тапкыр кызга ияреп кергәч, яшь абыстай кычыткан белән пешекләп чыгарган иде аны. Таҗылбанатны Гайзулла оҗмахтагы хур кызы итеп күрде. Матурлыгы күз камашырлык иде. Бай кызы урамга чыкканда, бөтен авыл халкы капка-читән аша сокланып, көнләшеп калыр иде. Киенә дә белә иде үзе: өстендә атлас күлмәк, зифа сынына сыланып торган камзул, муенында гәрәбә, кулларында зөбәрҗәт кашлы беләзек, бармакларында берсеннән-берсе матур кашлы энҗе-алтын йөзек…
Ә Гайзулла?
Атасы бик үк ярлылар рәтенә кермәсә дә, артык җитешле дә яшәмәде: яз җитүгә, әҗәткә керә иде, хуҗалыгы бер аттан узмады. Хәер, яшьләр арасында Гайзулланың абруе бар иде барын. Сабантуйлары җитсә, авыл саен көрәшкә йөри, Карамалы егетләренең төшенә дә кермәгән бүләкләр алып кайта торган иде. Әюпкә бирешсә дә, якын-тирә авылларда икенче урынны Гайзулла тота килде. Гәүдәгә ул юкарак, тимерче Әюп кебек төптән юан-таза түгел, ләкин көрәшә башласа, билен һичкемгә бирмәс иде. Буй-сын матур булгач, кигән киеме дә килешеп торыр иде. Авыл кызлары арасыннан аңа кияүгә чыгарга теләүчеләрне санасаң, бер олау булыр иде.
Гайзулла ярым йомык күзләре белән җиргә текәлгән дә уйга чумган. Кеше каргышыннан качсаң да, үз вөҗданыңнан качып булмый шул. Булган-күргән хәлләрне аңа кемгәдер сөйләп бирергә кирәк булачак, шулай итмәгәндә, үлеме дә үлем булмаячак. Тик кемгә? Аннары нигә? Илле ел белмәгәннәр икән, нигә хәзер белергә тиешләр соң әле? Әюпкә дә, Сабирасына да бер ул гына кул салмады ич! Ләкин аның кулыннан да бик күп кеше үтте шул. Бик күп. Әйтерсең язмыш аңа үзе корбан артыннан корбан китереп торды: теләсә-теләмәсә дә, Гайзулла кеше җанына кул салды. Нишләмәк кирәк, заманы шул иде: йә алар безне, йә без аларны. Әмма күпме кан койса да Гайзулла, барыбер алар өстен чыктылар. Ә бит Гайзулла башта бик дөрес башлаган иде. Авылның иң бай кешесе булган Рәхимулла бай кызына өйләнде. Әлбәттә, революция давылы авыл өстеннән җилләнеп узмаса, күрәсе түгел иде Гайзулла Рәхим бай кызын. Заманында ниндәен егетләр генә Таҗылбанатка башкода җибәрмәделәр. Бай якын да килмәде. Зурдан иде, күрәсең, өмете байның. Ә нигә? Кулында малы бар, үз авылы гына түгел, күрше-тирә авыллар да баш иеп, бил бөгеп киләләр. Нужа китерә иде. Әйе, нужа. Шул нужа Гайзулланың да якасыннан умырып тоткан иде. Әнә шуңа ул, бер балалы хатынын – Сабирасын ташлап, бай кызы Таҗылбанатка өйләнде, әйләндереп әйтсәк, йортка керде. Бай һавалы кеше иде, чынлап та бай иде. Май заводы салдырды, Ык суын будырып, немец осталарыннан ике катлы крупчатка тегермән куйдырды, җиде авылда җиде кибет тотты. Ул да аз тоелды байга, Мәкәрҗәнең үзендә менә дигән кибет ачты.
Авылда Совет власте урнашкач, Рәхим байның төлкенекедәй йомшак койрыгына бастылар. Мәкәрҗәдәге кибет тә, Ык суындагы тегермән дә, авыллардагы кибетләре дә, көтү-көтү мал-туары да очты, тик йорт-каралты тирәсенә җыйган малына гына әлегә тимәделәр. Әнә шул калган өлешне саклау өчен, байга Гайзулла кирәк булды.
Инде яшисен яшәгән Рәхим бай, соңгы ун елда өч хатынның башына җитеп, дүртенчесенә өйләнде. Әмма тегесе бер кибетчесе белән Урта Азия ягына чыгып шылганнан соң, бай яңадан өйләнмәде, малае һәм кызы белән торып калды. Балаларын тәрбияләгән, укыткан иде, әмма революциядән соң Хәсән улының генерал Колчакта хезмәт итүен ишеткәч, Рәхим бай, айнып киткәндәй, әйләнә-тирәсенә карады. Карады да таң калды: дәүләтен тартып алдылар, сусыз кабып йотардай сылу кызы саза калды – бай егетләрендә кызлар кайгысы калмаган, кайсы Себер, кайсы Урта Азиягә качты, кайсы Колчакка ияреп тайды. Ә ул, бай, ни эшләп ята? Рәхим байның эчендә өермәдәй нәфрәт уты дөрләде. Мал-мөлкәтен мир халкына таратучы Әюп кебекләрнең көпә-көндез бугазларына ябышасы килде. Элек аның алдында җидегә бөгелеп, сакаллары белән җир себереп йөргән адәмнәр баш иеп сәлам дә бирми башладылар. Тамаша, бөтен ярлы-ябага Совет яклы иде. Совет яклымы? Бәлкем, Рәхим яклы булганы да бардыр әле? Нигә ул гына, кул кушырып, алма пеш, авызыма төш, дип нидер көтеп ята? Хәрәкәт итәргә кирәк, хәрәкәттә – бәрәкәт, дигәннәр бабайлар.
Иң әүвәл ул кызын чакырып сөйләште. Исәбе авылда абруе булган, егет чакта кыяр-кыймас кына Таҗылбанат артыннан йөргән Гайзулланы кулга төшерү иде. Кызы ризалык белдергәч, Рәхим бай чынлап торып ниятен хәл итү турында хыяллана башлады. Ул ишеткән-белгән җирләргә улы Хәсәнне эзләргә атчабарлар җибәрде. Малны кызганмады, чөнки искене кайтару теләгеннән аң-зиһене тәмам чуалган иде.
Атнага якын ил гизеп кайткач, атчабарлар байны куандырдылар: Хәсән улы Уфада подполковник Солодовников кул астында хезмәт итә, җилкәсендә – алтын погон. Авылдашларына әйткән, тиздән кызылларны җиңеп кайтачакбыз, дигән.
Бу хәбәрне ишеткәч, Рәхим бай йокыдан калды, төннәрен ишекле-түрле йөреп үткәрде. Менә кайтсын гына әле ул, Советлары кая керергә урын тапмас. Килер, килер ул көн, Аллаһы боерса. Кайтсын гына яңадан иске дәүләт, картайдым, беләгемдә җегәрем бетте, дип тормас, авызы тулы алтын тешләре белән бугазларын чәйнәр, таралган малын икеләтә, өчләтә кайтарыр.
Рәхим байның да бер теләге кабул булды: көннәрдән бер көнне кичкырын, авыл өстенә эңгер караңгысы иңгәч, ат корсагы астыннан түбәтәй-түбәтәй күбек тамыза-тамыза, ишегалдына Хәсән килеп керде. Гайзулла аларда тора иде, әмма бай бу турыда малаена әйтмәде. Таҗылбанат та дәшми-тынмый гына йөрде. Хәсән абзар-кура тирәсендә атлар карап уралган адәмгә атын бирде, хезмәтче дип белде, күрәсең, Гайзулланы, сәлам-шәриф тә бирмичә, капчык-әйберләрен алып өйгә кереп китте…
Гайзулла кече өйдә төнозын күз йоммый Таҗылбанатын көтеп ятса да, хатыны аның янына килмәде. Тик сызылып таң ата башлагач кына, бай үзе килеп керде дә иң шәп туры айгырны эчереп иярләргә кушты. Гайзулла төпченмәде, аннан-моннан гына киенде дә, таланганнан калган дүрт ат арасыннан туры айгырны алып чыкты, эчерде, аннары әйбәтләп иярләп куйды. Күп тә үтмәде, өйдән Хәсән чыкты, ул әтисе, сеңлесе белән саубуллашты да ишек төбенә Гайзулла китереп куйган туры айгырга сикереп менде. Ат башыннан тотып торган Гайзулла Хәсәнгә тезгенне сузды да капка ачарга йөгерде. Җайдакка Рәхим бай нидер бирде, шулчакта Хәсәннең ай яктысында алтын погоны ялтырап китте.
Хәсән киткәч, кече өйгә Гайзулла кочагына кереп яткан Таҗылбанат аңа абыйсы турында сөйләде. Абыйсы Уфа шәһәрендәге аклар штабының танылган контрразведчигы подполковник Солодовников янында хезмәт итә икән. Күптән түгел үзенә подпоручик дәрәҗәсе биргәннәр. Абыйсы Колчак солдатлары арасында, кызыллар ягына күчәргә димләп, агитация алып баручы большевикларны тотуда катнашкан. Шул вакыйгадан соң подполковник Солодовников Хәсәнне үз штабына алган. Солодовниковның солдатлары ниндидер «алтын эшелон» ны саклыйлар икән.
Тик казакларга ияреп киткәч кенә белде Гайзулла: Колчак Уфада чагында подполковник Солодовников дәүләт алтынын уңга да, сулга да сибә. Аның кул астында эшләүче подпоручик Хәсән Бикмуллин да өлештән калмый – бер потка якын алтын җайлый һәм дөньялар буталып торудан файдаланып калырга уйлый. Яшерен рәвештә алтынны әтисенә кайтара. Туган авылына кайтып җиткәнче, өч ат яндыра ул, мәгәр үз дигәненә ирешә. Тик гомере генә кыска булды подпоручикның. Иртә таңнан юлга чыгуы һәм, Ык суын үтеп, Рә тавына менүе була, Хәсәнне кемнеңдер пулясы куып җитә.
Җайдаксыз ат ишегалдына кайтып кергәч, Хәсәнне эзли чыктылар. Мәетне Гайзулла тапты. Подпоручикка ау мылтыгыннан атканнар, ул юл өстенә аркылы төшкән, кулларын як-якка җибәреп, чалкан ята иде. Гәүдәгә кагылучы булмаган, якын-тирәдә эзләр тапмадылар. Тик икенче көнне генә Рәхим байга җиткерделәр: имеш, шул көнне таң беленер-беленмәс мылтык тотып, кичүдән чыгып килүче Әюпне күргәннәр. Бу сүзне ишеткәч, Рәхим бай Гайзулла киявенә: «Бер дә бүтән түгел, шул Әюп кенә малайның башына җитүче», – диде.
Ләкин ни галәмәттер, Рәхим бай үч алырга ашыкмады. Ул нидер көтә кебек иде. Гайзуллага да эч серен сөйләмәде, чишелеп китмәде. Киявенә ышанып җитмәве идеме, әллә башка берәр сәбәп бар идеме? Шул хәлне сизүгә, Гайзулла да йомыла төште. Аның күңеленә шом иңә башлады: иске тәртипләр кайтып, Рәхим бай аны куып чыгарса?
Шулай ни кылырга, нидән башларга аптырап йөргәндә, көннәрдән бер көнне авылга аклар отряды килеп керде.
Сентябрь ае булса да, көннәр җылы, бакчаларда пәрәвез оча, язгы көннәрне хәтерләтеп, үләннәр яшәреп үсеп утыра иде.
Аклар килүен ишетү белән, Рәхим бай капканы ачарга әмер бирде, үзе, атлас чапанын киеп, аларны каршы алырга чыкты, гәүдәсен икегә сындырып, казаклар белән исәнләште, ипи-тоз чыгарттырды, күз алдында, яткыртып, ике сарык суйдыртты, ишегалдына казан астырды.
– Рәхим итегез, әфәнделәр, ирек алып килүчеләргә мал да, бал да, җан да жәл түгел…
Мул итеп табын әзерләнде, әрҗә-әрҗә Мәкәрҗә аракысы чыгарылды. Алгы өйгә казаклар тулды, идән-сәкегә тезелеп, стаканлап аракы эчәргә, түтәрәме белән тотып ит ашарга керештеләр.
Ак өйдә Рәхим бай белән офицер гәп тотып утырды.
– Беләсезме, Рәхим князь, ни өчен килдек без сезгә? – диде офицер, бераз кызып, кәефләнеп алгач, сүзне озынга сузарга теләмичә.
Офицер шулай диюгә, Рәхим бай сагая калды, итәк-чабуларын җыебрак утырды. Янәсе, баш өсте, ваше благородие, мин сезне тыңлыйм.
– Безгә җиткерделәр, князь, сезнең улыгыз подпоручик Бикмуллин биредә һәлак булган дип. Беләсезме, князь, ул бит дәүләтнең бер пот алтынын алып киткән иде. Ул алтын, хөрмәтлебез Рәхим князь, дәүләт кулына кайтарылырга тиеш. Менә бу – дәүләт даирәләре тарафыннан бирелгән әмер. Мин ул алтынны алырга килдем, князь, – дип, офицер Рәхим байга кәгазь күрсәтте.
Рәхим бай яшел-сары кәгазьгә машинка белән төшерелгән юлларны, кәгазьгә сугылган ике башлы сәмруг кош сурәтендәге мөһерне, бит тутырып куйган имзаларны күрде дә коелды да төште: йөзе киндер төсле агарып китте, чалара башлаган сакалы селкенеп-калтырап куйды. Ләкин шунда ук исенә килде. Карале, ул бит боларны кызылларны куарга килгәннәр дип уйлаган иде, Советларны куып, иске тәртипләрне урнаштырып йөрүчеләр дип өметләнгән иде. Ә аларга алтын кирәк. Шулай ук ялгышты микәнни? Болай булгач, юк инде, энем, Рәхим байны җиңел генә төп башына утырта алмассың. Ул алтын өчен минем улым җанын бирде, җанын!
– Булмас, ваше благородие, юк сүздер ул. Минем улым бернинди дә алтын алып кайтмады. Аннары аңарда хәзер алтын кайгысы калмады инде, гүр иясе булды малаем. Советлар атты.
Рәхим бай күзен читкә алды, чапан чабуы белән йөзен каплады. Офицер аның бу кыланышына ышанмады, байның чандыр кулына ябышты.
– Ялганлама, карт шайтан, Хәсән тиз генә гүргә керәсе кешетүгел, ул үзе егермеләп большевикның башына җитте. Хәсән кызыллар яклы була алмый, без моны беләбез. Кайда ул, кемгә хезмәт итә?
Офицер башын күтәрә төшеп торып басты. Бу – минем сүзем бетте, инде чарасын күрә башлыйк, дигән кебегрәк килеп чыкты.
– Берни дә белмим мин, улым миңа берни дә алып кайтмады. Гүр иясе булуына ышанмасагыз, әнә киемнәрен карагыз.
– Киемнәрен калдырып китүе дә бар аның!
Офицер Хәсәннең киемнәре эленеп торган якка борылып та карамады.
– Ярый, – диде Рәхим бай, аягүрә басып. – Каберен күрегез, инде анда да ышанмасагыз, күрше-тирәдән сорагыз. Аннары менә, – Рәхим бай улының хәрби киемендәге кан каткан төшләрне, ядрәләр кергән тишекләрне күрсәтте. Моңа кадәр ваемсыз гына кыланган офицерның камчы тоткан кулы җиңелчә калтырап китте.
– Сәер. Чынлап та һәлак булдың микәнни, подпоручик? – диде офицер, үзалдына сөйләнгәндәй.
– Ышаныгыз! – диде Рәхим бай, йөзе буйлап аккан күз яшен сөртмичә, малаеның киемнәрен янә бер тапкыр караштыра башлады.
– Кызыллар биредән еракмы?
– Ике сәгатьлек юл булыр. Нигә алар сезгә?
– Ничек уйлыйсың, князь, без авылга кергәнне кызылларга хәбәр иттеләр микән?
– Булмас. Халык биредә томана, аңа беркемнең дә башы җитмәс.
Рәхим бай офицерның җил кискән чыраеннан күзен ала алмыйча мөкиббән китеп карап торды. «Шулай ук сез безне коткарырга килмәдегез микәнни?» – дип уйлады ул, офицерның йөзендә курку күләгәсе чагылгач. Аның ирен тирәләренә җыелган җыерчыклары җәелә барып, бөтен битенә, күз тирәсенә күчте, ияге очлаеп калды. Әйе, шомлана иде офицер, Рәхим байның моңа шиге калмады.
– Менә нәрсә, князь, без авылдагы сине талаган бар активны җыеп китәбез, син безгә Хәсән алып кайкан алтынны бирәсең!..
Офицер ат тире исе килеп торган кулын Рәхим байның җилкәсенә салды, картның күзләренә текәлде, җавап көтте.
Рәхим бай уйга калды. Түр яктагы түшәмнән идәнгә хәтле җиткән сәгатькә карап торды. Авыл өстендә төн, ай да калкып өлгермәгән. Акларны күреп, волостька атчабар җибәргән булсалар да, аннан ике-өч штыктан башка килмәс. Биредәгеләрнең берсендә дә рәтле корал юк. Ул тәвәккәлләде. Үч алырга хакы бармы аның, әллә юкмы? Кул кушырып утырудан ни файда! Мондый җай яңадан әллә килә, әллә юк. Җиңү китермәделәр, һич югы, халык күңеленә курку салып китәрләр.
– Ярый, әфәндем, вәгъдә – иман, алайса. Инде улым алып кайткан хәзинәне көч белән алырга телисез икән – булмас ул. Мин яшисен яшәгән инде, ашыйсын ашаган дигәндәй, тәкъдир-үлемнән курыкмыйм. Малаем әнә япь-яшь көенә дә башын салды.
– Исемнәрен язып бирегез, белгән кеше кирәк булыр, – диде офицер, гадәти бер эш эшләргә җыенган кебек. Күрәсең, бу эшне аның беренче тапкыр гына башкаруы түгел иде.
– Киявемне алырсыз. Һәммәсен белә, – диде Рәхим бай, җитдиләнеп. – Күп түгелләр алар. Нибарысы дүрт-биш кеше. Тәмам узындылар. Җиде кибетемне, тегермәнемне тартып алдылар. Бер май заводым утырып калды. Анысын да договор белән эшләтәләр. Үз малыма үзем хуҗа түгел…
Рәхим бай торган саен зәһәрләнә барды, яшьле күзләреннән чаткылар сибелгәндәй булды. Әйе, менә аның көне килде, ниһаять, ул алардан, йорт-мөлкәтен талаучылардан үч алачак. Дөнья – куласа, әйләнә дә бер баса икән ул. Рәхим бай кәгазь-каләм алды да авыл активларының исем-фамилияләрен тезеп чыкты.
Һәр активның капка каршында өч-дүрт казакны калдырып, Гайзулла Әюпләргә ашыкты. Үзе белән ул дүрт казакны алды. Шомлы төн иде бу. Ярлылар комитеты председателе тимерче Әюп йортына килеп җиттеләр. «Барлык активларны судсыз-нисез атарга!» – дип боерылган иде аларга. Яңа калкып чыккан ай яктысында биш җайдакның шәүләсе урам аркылы сузылып ятты. Әюпнең җил капкасын ат күкрәге белән бәреп йортка керделәр. Казакларның өчесе, ат өстеннән төшеп, өйне камап алды.
Гайзулла, бер казакны ияртеп, өйгә ташланды, аннан имчәк баласын күтәргән Әюпнең хатыны Гөлзифаны гына табып алып чыкты. Гөлзифаның коты алынган, ул дер-дер калтырый. Көмеш төсле ай яктысы, хатынның арык гәүдәсен яктыртып, күкрәгенә кыскан бала битенә төшкән иде.
– Әйт, Әюп кайда?!
– Чаганлыга җизнәйләргә китте ул, Зиннур җизнәйләргә.
Хатынның күңеленә өмет-юаныч килде: үз авылдашы, Әюп белән бергә үскән Гайзулла казаклардан мыскыл иттермәс, иншалла.
– Ялганлама, бүген кич белән генә күрдем мин аны, кая яшердең?! – дип җикерде Гайзулла тамак төбе белән. – Кая китте?! Әйт!
Гайзулла Гөлзифаның аркасына чажылдатып камчы белән сукты. Хатын куырылып куйды, ана кулындагы бала чырылдап елап җибәрде. Гөлзифа бөгелеп җиргә иелде, какча гәүдәсе белән баласын капламакчы итте.
– Зинһар өчен, балама тимәгез, балама…
– Әйт диләр сиңа, ирең кая китте?
Гөлзифа баласын күкрәгенә яшерә-яшерә ант итте, бала хакына булса да, аңа тимәүләрен үтенде. Гайзулла аңа тагы сукты.
Бу юлы Гөлзифа җиргә үк сыгылып төште.
– Балама… Уф! Атасы!..
– Атып үтер үзен, этне, – диде Гайзулла казакларның берсенә.
Җавап бирмәстән, казак каты итеп хатынның аркасына сыдырды. Гөлзифа, җидегә бөтерелеп, баласын күкрәгенә кыса-кыса, йөзе белән җиргә сыенды.
– Чаганлыга китте ул… Алла хакы өчен, кызганыгыз… Балам хакына… Алла хакына…
Казакларның икесе атларына атландылар, берсе мылтыгын алды, затворын тартып куйды. Ләкин атып өлгермәде, озын гәүдәсе түнтәеп китте дә, мылтыгын кулыннан төшереп, ат ялына капланды.
Көтелмәгән бу хәлдән бер мизгелгә барысы да аптырап калдылар. Гөлзифаны кыйнау белән мавыгып киткән казаклар, – яшеренгән җиреннән чыгып, ике җәпле көлтә сәнәге белән бер казакның аркасына кадаган Әюпне күрми калдылар, ахры. Тик икенче җайдак кырынаеп ава башлагач кына, казаклар арасында ыгы-зыгы купты. Берсе Әюпне күреп алды. Мылтык шартлады. Әюп, сөрлеккән шикелле, бертын баскан җирендә катып торды, аннары, кисеп ташлаган көнбагыш сабагыдай, йөзтүбән капланды. Казак аңа тагын бер тапкыр атты. Әюп, гәүдәсе тартышып, торырга иткәндәй хәрәкәт ясады һәм сәнәк сабын кысып тоткан килеш тынып калды.
Кайсыдыр кычкырды:
– Атланыгыз атларыгызга, чыгыгыз йорттан!
Җайдаклар атларын капкага бордылар.
– Алыгыз үлекләрне!
Күз ачып йомганчы, казаклар, ике гәүдәне ат өстенә салып, йорттан чыктылар. Ишегалдында тик берәү генә атына атлана алмыйча торды. Бу Гайзулла иде. Әюп соңгы селтәнүендә сәнәк белән аның йөзен яралаган иде. Казаклар үлекләрне атларына салган арада, Гайзулла, күлмәген ертып алып, ярасын каплады. Кайсыдыр, кире килеп, аңа атка атланырга булышты.
Шау-шу, ыгы-зыгы беләнме, Гөлзифаны онытып җибәрделәр. Гөлзифа, шул җайдан файдаланып, келәт астына кереп ятты һәм, тын алырга да куркып, күзенә кан сауган килеш, мәхшәр барган йортка карап торды. Еласа яман буласын сизгәндәй, бала да тынып калды.
Казаклар, шаулашып, ишегалдында уралдылар-уралдылар да китеп бардылар.
Ат тояклары тавышы ерагая төшкәч, Гөлзифа келәт астыннан чыкты. Чыкты да, аяк атлавын тоймыйча, иренең гәүдәсе янына килде.
Тулган ай энә табарлык итеп бөтен йортны яктырткан, ай яктысында Әюпнең йөзе тагы да агарып киткән иде. Гөлзифа тезләнде дә, калтырана-калтырана, күз яшен имчәк баласы битенә тамыза-тамыза, ире күкрәгенә капланды, сулыгып-сулыгып үкси башлады. Кулы әле суынып та өлгермәгән лайлалы канга тиде. Бөтен тәне өшеп китте, аркасында ят кымырҗу кузгалды. Бертын өнсез калып торды да янә үкереп елап җибәрде.
– Әюп җаным, нишләттеләр, нишләттеләр үзеңне! Нигә чыктың, нигә чыктың дим!.. Тор әле, тор, Әюп бәгърем!.. – дип тәкрарлый башлады ул үзәк өзгеч тавыш белән.
Шулвакыт ат тояклары тавышы ишетелде. Гөлзифа, ни эшләргә дә белмичә, баласын җиргә куеп, Әюпне келәт астына сөйрәмәкче булды. Кузгата алмады, көче җитмәде. Нәрсә эшләгәнен белештермичә, баласын күкрәгенә кысты да бәрәңге бакчасына йөгерде.
Җайдаклар яңадан йортка килеп керделәр. Берсе һавага мылтык атты. Кайсыдыр салам түбәле өйгә ут салды. Коры саламга эләккән ут дөрләп яна да башлады.
Бу хәлне күреп торган Гөлзифа һушсыз калды. Әле аның ярдәмгә чакырып аваз саласы килде, әле, шуннан баласына ни буласын уйлап, иренен тешләде. Нигәдер аның күз яше кипкән, тик сулышы кысылып, нәфрәте генә үсә бара иде. «Кайтырлар, килерләр, безнекеләр дә килер, – дип пышылдады ул. – Нишләттеләр сине, ни эшлиләр алар, нигә өйгә ут салдылар, синең гәүдәң кая алып киттеләр?!»
Казаклар Әюп гәүдәсен алдылар да түбән очка чаптылар. Ат өстендә селкенеп барган гәүдәне капка, читән ярыкларыннан карап калучылар да булды. Җайдаклар арасында сул яңагын яулык белән бәйләгән Гайзулла да бар иде. Гаҗәп, ул бит, абзарга ут салырга баргач, бәрәңге арасындагы Гөлзифаны күрде. Күрде, әмма нигәдер казакларга әйтмәде. Әллә соң Әюпне кызгануы булдымы? Юк бит, юк, кызганмады ул аны. Тик әллә нигә калдырган булды. Юкка, юкка калдырды теге вакытта Гөлзифаны, бер тотынгач, тамыры белән юк итәсе булган да… Шунда эшен бетергән булса, ичмасам, бүген тал арасында үз шәүләсеннән үзе куркып та утырмас иде…
Казаклар, дүрт активны да юк итеп, Рәхим байга әйләнеп кайттылар һәм, яңа гына асып-суеп йөрмәгән дә кебек, дөньяларын онытып бәйрәм итә башладылар. Бераз торгач, сакчылар да кереп эчтеләр.
Шул шатлыктан мулдан җибәрде Рәхим бай. Бернәрсәсен дә кызганмады. Әрҗә-әрҗә аракысын керттерде, ашадылар, җырлый-үкерә эчтеләр. Офицер да исерде. Ул, юан иреннәрен уймакландырып, Рәхим байны кочарга, үбәргә үрелде. Бай сакланды, чамалап кыланды.
Гайзулла табынга узмады. Иске өйгә чыгып, Таҗылбанат белән серләшеп утырды.
– Банат, бабай каенага алып кайткан алтынны кая яшерде икән?
– Нигә безгә ул алтын, Гайзулла җаным? Башларыбыз исәнбулсын, диген.
– Дөнья көтәргә, менә нигә! Бабайның күп торасы калмаган, ә безгә синең белән яшисе дә яшисе әле.
Нәкъ шулчак алар янына Рәхим бай килеп керде.
– Кияү, – диде ул, сузып кына тамак кырды. – Чыгыйк әле, сиңа сүзем бар иде.
Ишегалдына чыктылар…
Ун ел гомерен Себер урманнары кисеп үткәрде Гайзулла. Әйе, гизмәде түгел ул дөньяны, гизде, күрде. Басмачылар арасында да булды, шул мәлдән Әфганстанга да чыгып керде, әмма туган авылында калган сары алтын аны һаман өенә тартты. Совет аңа ун ел чәпәп куйды. Дөресен белгән хәлдә, Гайзулла бу якты дөньяны яңадан күрәсе түгел иде. Советларга бар кылган гөнаһлары турында да сөйләмәде. Ун елын утырып, авылга кайтканда, Гайзулла танымаслык булган иде инде: бөкресе чыккан, калак сөякләре беленеп торган арык эткә охшап калган иде. Әнә шулай талкыды аны төрмә дигән «кунак йорты», һич рәтен-чиратын калдырмады. Карамалыга ул төнлә белән кайтып керде. Документлары рәт-җайда булса да, кеше-кара күзенә күренергә курыкты. Чөнки, суд булганда, авылда кылган явызлыклары турында ләм-мим бер сүз әйтмәде. Аны тик аклар ягында булган өчен, басмачыларга кушылганы өчен генә утыртканнар иде.
Әюп өчен атулары бар иде аны.
Ләкин Гайзулла юкка курыккан булып чыкты. Өйгә кайтып керү белән, Таҗылбанат аны шатландырды. Әюпнең Гөлзифасы шул китүдән кайтмаган, хәтта хат-хәбәре дә юк икән. Хәер, хатлар язышырга аның Карамалыда чыбык очыннан башка кардәшләре дә калмаган иде.
Әнә шуларны ишеткәч, Гайзулланың эченә җылы йөгерде. Ипләп кенә, җайлап кына Таҗылбанатның ястыгына башын куеп, атна чамасы йоклагач, дөньяны кайгырта башлады. Иң әүвәл документларын алып районга барды, учётка керде.
Аннан иман алып кайткач, янә Таҗылбанат белән бер мендәргә башын салып киңәш-сабак итте дә колхозга керергә кирәк дигән нияткә килде.
Таҗылбанат язган гаризаны авыл Советына илтеп биргәч, председатель Шакирҗан Гайзулланың кәгазен ары әйләндереп, бире әйләндереп карады да:
– Совет гражданины булырга хакың бар, авылда торасыңмы, читкә китәсеңме? – дигән сорау бирде.
– Авылда калам.
Әнә шул көннән алып Гайзулла Бикмуллин авылда яши башлады.
Ашыкмады Гайзулла, кабаланмады. Әүвәл баштан йорт-каралты тирәсен рәткә китерүдән башларга булды. Чакырган көннәрдә колхоз эшеннән дә калмады, көз якта сыер юнәтте. Сыер асрарга абзар юк иде, ярлы чабатачы Гыйлаҗның өч тәрәзәле өендә торалар иде. Таҗылбанат матур итеп яза-сыза белә иде, авыл Советына сәркатип булып эшкә керде. Эшләве Шакирҗан кул астында иде, председатель яңа сәркатиптән бик канәгать булды: чибәр, тулы тәнле, аш өстенә чыккан өре кебек йөзеп кенә йөри иде Таҗылбанат. Эшен дә эшләде Таҗылбанат һәм Шакирҗанның күңелен дә күрә белде. Гайзулла бу турыда ишетә-күрә йөрсә дә, телен тешләүдән ары китә алмады. Бер уйлаганда, җае да бар иде шул. Авыл туфрагына басу белән, Гайзулла бабасы нигезенә кайту турында хыялланды. Әйтәсе дә юк, бабасының йорт каралтысы беткән, еллар эз салмый калмаган: ак өйне күчереп алып киткәннәр, әмма иске өйләре белән ихаталары калган иде әле. Тик шунысы аяныч иде: шул иске өй дә авыл Советында учётта икән. Сүз ара сүз чыгып, Гайзулла Таҗылбанатына шул турыда чишелде.
– Эшлибез аны, картыкаем, – диде Таҗылбанат, аннары ул үзе дә уйлап йөри икән инде, картының фикерен Таҗылбанат бик хуп күрде һәм икенче көнне үк кайтып әйтте: – Киләсе атнага үз нигезебезгә күчәбез, картыкаем, саталар ул йортны, – дип, күгәрчен кебек гөрли-гөрли, Гайзулланы назларга кереште. Шундый минутларда Гайзулла аңа барысын да кичерә, Банаты кочагында бохар песие кебек мырлый башлый иде.
Бар булган акчаларын җыйдылар да авыл Советына килделәр…
Әнә шулай алар яңадан үз нигезләренә кайттылар. Кинәт кенә Гайзуллага эш күбәеп китте. Беренче эш итеп ул авып-түнеп беткән ихатаны утыртты, черек баганаларын алыштырды, йортны Совет кушканча кечерәйтте, абзар кисәген әмәлләде. Аннары гына, бик зурдан купмыйча гына, иске дигән алты почмаклы өйне сипләтте, кубып-тутыккан түбә калайларын буятты, рәтләтте. Шуннан соң гына Чишмә урамында торучы, осталык даны күрше-тирә авылларга таралган балта остасы Шәфыйкны чакырып, эшләмәс борын магаричын эчертеп, урыс капка, урам як тәрәзәләренә капкачлар ясатты һәм хәтта түр якка ихаталап кечкенә бакча кебек нәрсә куйдыртты, көзге көннәрнең берсендә, урманга барып, ике төп тирәк, сәрби агачлары алып кайтып утыртты.
Менә шуларның барысын эшләгәч кенә, Таҗылбанатына кистереп әйтте:
– Ташла кәнсәләр эшен, ил өстендә, ир-ат арасында хатын-кыз эшләми. Өйдә дә эш муеннан, чык эшеңнән, җитте!
Чынында исә сәбәбе бер өйдәге эш кенә түгел иде – ярата иде Гайзулла хатынын, Шакирҗаннан гына аерасы килә иде.
Аның каравы, иреннән бу сүзне ишетүгә, Таҗылбанат чәчен-башын туздырып еларга кереште. Ялынды, ялварды, үтенде-сорады ул Гайзулладан, һич югы, яңа елга хәтле генә эшлим инде, диде, әмма карты аны тыңларга да теләмәде.
– Җитте, диләр сиңа, булды!
Гайзулланың бу әмере белән Таҗылбанат тиз генә килешергә теләмәде, бөтен булган хатын-кыз хәйләсен җигеп үгетләп бакты, ахыр килеп, янап куркытты. Таҗылбанатның бу тамаша кыланышына Гайзулла шүрли калды, телен тешләде. Таҗылбанатның түбәсе күккә тиде. Әмма хатынның куанычы озакка бармады, көннәрдән бер көнне Таҗылбанат төсе-йөзе качып кайтып керде дә, сәкегә капланып, үрсәлеп-ярсып еларга тотынды.
– Ни булды тагын, ниемә атаң үлгәндәй үкерәсең? – дип сорады Гайзулла.
– Иртәгә кәнсәләргә бармыйм, теләгеңә ирештең инде, куан!
Гайзулла ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Тик икенче көнне генә ишетте: авыл Советы председателе Шакирҗанны районга эшкә алганнар, ә аның урынына Садрый Сәкинәсен куйганнар икән, бер казанга ике тәкә башы сыймаган, Таҗылбанат үзе үк кәнсәләрдән китәргә булган.
Гайзулланың шатлыгы эченә сыймады. Менә, ниһаять, алар да тормышларын җайлап җибәрәчәкләр.
Колхозга да күнә башлады Гайзулла. Сорасаң, ярдәм кулы сузарга торалар, кибет тулы кием-салым, азык-төлек дигәндәй. Ни җитмәгән тагын! Болар белән дә яшәп була икән анысы. Теге вакытта бабасы Рәхим бай юкка котын алган булды. Имеш, Совет эшләп баерга теләгән һәммә кешене дар агачына чыгарып асачак.
Моның өстенә Таҗылбанат малай тапты. Гайзулланың түбәсе күккә тиде. Инде менә зар-интизар булып көткән дәвамы да булды. Үзләрендә үскән ятим Талип янына тагын бер ир-зат өстәлде.
Гайзулла үз язмышыннан канәгать булмаса да, бу тормышка да җайлаша башлаган иде инде, ләкин дөнья аның болай да аумакай күңелен тагын бер тапкыр сынау алдына куйды – 1941 елның 22 июнь көне килде. Әллә нинди көн булды ул Гайзулла өчен, ни шатланырга, ни кайгырырга белмәде.
Ирләр авыллары белән сугышка киттеләр. Карамалы авылы хуҗалары ташлап киткән өйгә охшап калды. Хәрби комиссариатка хәтта илле яшьлек агайларны да чакырып алдылар, аларны да исәпкә керттеләр, кайберләрен завод-фабрикаларга, урман кисәргә эшкә, хезмәт армиясенә җибәрделәр. Ә менә Гайзулланы күңел өчен дә чакырмадылар. Хәер, ул анда барырга үзе дә бик өзгәләнмәде. Хәрби комиссариат өчен Гайзулла тере мәет кенә иде, күрәсең.
Әмма алай түгел икән шул әле. Немецлар алган бер авылда иске тәртип урнаштыралар, дигән хәбәрне ишеткәннән соң, Гайзулла гел йокыдан калды. Немецлар килеп, колхоз җирләрен бай кызы Таҗылбанатка бирсәләр? Анда инде яши белер иде Гайзулла. Бу турыда Таҗылбанатка да әйтергә, куанычын уртаклашырга иткән иде, чәче озын, акылы кыска хатын-кызга әйттең ни дә, әйтмәдең ни дип, кул селтәде. Кәнсәләрдән эштән чыккач, Таҗылбанат авыл өстендә абыстай булып йөри башлады: аш-суга йөри, Коръәнен чыга, башы хатын-кыз арасыннан кайтмый, тиктомалга чишелеп куюы бар, әйтми торуы әйбәтрәк булыр, дигән фикергә килде Гайзулла. Әмма фронт якларыннан яман хәбәрләр килә торган саен, өмете үсә барды, шатлыгы эченә генә сыймый башлады, кем беләндер уртаклашасы килде.
Төн иде, ятканнар иде, тышта шом өстенә шом иңгән сыман— күзгә төртсәң күренмәслек көзге караңгылык, Гайзулла аяк очына шуган юрганын түшенә тарта төште дә сөйли башлады, әмма Таҗылбанат тыңласа тыңлады, тыңламаса юк, стенага таба әйләнеп ятты да гырылдап йокыга китте. Таҗылбанатның бу кыланышын Гайзулла ни дип юрарга да белмәде. Шуннан соң түгәрәк бер фикергә килде: алдан әйткәнче артын уйла, ничу тагарак күрмәгән тавыкка тары сибәргә.
Күңелендә нинди уйлар гына йөртмәсен, Гайзулла һәр көн колхоз эшенә чыкты. Аның шулай йөрүен күреп, аңа ферма сыерларын карарга бирделәр. Сугыш башланганнан соң, колхозда нибарысы утыз баш савым сыеры калган иде, Гайзулланың эше олыдан түгел иде болай: малкайларга печән-салам сала, асларын карый, төш һәм кич белән эчерә, буазларын, бик җилене җиткәннәрен җылы абзарга аерып яба. Сыерларны Гайзулла үз маллары кебек карады. Ләкин бу бер дә сәбәпсез түгел иде. Максаты: немецлар килә-нитә калса, колхоз сыерларын үзенә калдыру иде.
Әнә шундый өмет белән яши-яши, Гайзулла өч елдан артык гомерен фермада эшләп үткәрде. Сугыш бетәр алдыннан, фермадагы эшләрне бер кулын Курск тирәләрендә калдырып кайткан Тавык Галиәкбәргә тапшырырга туры килде. Шуннан соң Гайзулланың тәмам өмете өзелде: сырхаулап алды, колхоз эшенә йөрмәс булды.
Ферманы Галиәкбәргә тапшырып кайткач, Таҗылбанат аңардан нигә эштән чыктың дип сорамады, дәшми-тынмый гына чәй куеп эчерде, шуннан соң гына: «Илдә кеше түгел, чыпчык та үлми, уфтанма», – диде. Шулай диде дә үзе сәке түрендәге мендәргә утырды, иреннәрен кыймылдата-кыймылдата, дисбе тарта башлады. Гайзулласы турында уйлады. Кинәт кенә картаеп киткән кебек булды ир-канаты. Төрмәме шулай эз салды? Бетәшсә бетәшер икән кеше, арык атныкы сыман калак сөякләренә чаклы беленеп тора. Бит-чыраена караулары куркыныч, Әюп ясаган яра да бозды инде йөзен. И-и, Ходайның хикмәте, үтсә үтәр икән Таҗылбанатның дәртләре дә – Гайзулла кочагына кереп ятмаса, йокысы йокы булмый торган иде. Әллә кая китте талпынган мәхәббәтләре! Дөнья мәшәкатьләре күмеп ташладымы. Соңгы елларда татулыклары да сүтелеп бара, ә татулык дигән нәрсә картлык көндә бигрәк тә кирәк икән ул. Аннары, ерактанрак китереп уйлаганда, әле булса Шакирҗанны оныта алмый Таҗылбанат, күпме еллар үтте, күпме сулар акты— калса калыр икән эзләр сала-сала күңелләргә бу Шакирҗан дигәнең, әле булса төшләренә кереп изалый.
Һай, үтте, үтә инде гомер дигәнең дә! Шулай яшәргә идеме аның хыялы? Тирә-юнь авылларны дер селкетеп торган Рәхим бай кызы иде ич ул. Әллә кемнең каргышы төште шунда. Дөньялар тузгымаса, шушы йолкыш Гайзуллага насыйп буласы идеме ул!
Әрнешә күңеле Таҗылбанатның, гомер үтә, ә абыйсы алып кайткан алтынның кайда икәнен белми. Гайзулласы гел тапмас җирләргә яшерде, күрәсең. Гомер үтеп бара, әйтсә ни була инде?..
Алтын турында уйлана башладымы, Таҗылбанатның җаны көя. Ләкин һични кыла алмый. Элек, Кәнзеле исәя төшкәч әйтер әле дип, үз-үзен юаткан иде, хәзер малайлары да өйләнергә йөри, ә карты алтын-хәзинә турында Таҗылбанатка ник бер сүз әйтсен. Таҗылбанатның моңа тәкате корый башлады, сабыр итәр әмәлләре калмады. Гыйшык-мәхәббәт утында янып-көйгәндә, бу турыда ул Шакирҗанга да чишелеп караган иде, имеш, аның бик күп алтыны бар, әйдә китик Урта Азия якларына, безне язмыш үзе кавыштырды. Бу хәбәрне ишетү белән, Шакирҗанның коты алынды. Бай кәнтәе белән башым югалтам икән дип, җай юктан җай табып, район үзәгенә китеп барды. Шакирҗан киткәч, Таҗылбанат та йөгерек уйларыннан акрынлап сүрелде. Шакирҗан кочагында шамбы балыгыдай бөтерелә торган сылу гәүдә-сыны да уклау йоткандай катты.
Үткән гомер үтә – Таҗылбанат та, Гайзулла да картайдылар. Картлык аларга да килде. Сугыш елларыннан соң Таҗылбанат авырып алды, ябыкты, чибәр йөзенә зәгъфран сарысы иңде, күзләрендә яшәү дәрте сүнде. Алай да өметен өзеп бетермәде, бераз гына хәле арулануга, Коръән чыгарга кереште, намазлык өстеннән төшмәс булды. Чыбык очы агай-энеләренә, күрше-күләннәргә сораган вакытта Коръән чыккалады. Өйрәнә тора, акмаса да тамуын сизеп алды. Шунда ул кисәк тормыштан ямь тапкандай булды. Бер табын кешене авызыңа каратып утыру – кызыкмаслык нәрсә түгел икән. Яши торгач, үз-үзенә бер ачыш ясады: карты Гайзулла Коръәнне ике-өч тапкыр укыган иде, яттан өйрәнә башлады. Тәмам йокыдан калды карты. Гайзулласының бу сәләтен белми иде әле Таҗылбанат. Укыган бер китабын сүзгә-сүз сөйли ала, бик тиз ятлый, онытмый. Таҗылбанатның башына бер уй килде. Карамалының болай да законсыз мулласы картаеп килә, рәтләп Коръән дә чыга алмый, тыны буыла, Гайзулланы мулла итәргә. Шул көннән ул Гайзулланы муллалыкка әзерләргә кереште. Тәмәке оны суыруын ташлаттырды, Коръәнне кат-кат, кайта-кайта укытты, яттан сөйләтте, телен, тавышын чарлады. Гайзулла аңа ипле шәкертләрдәй буйсынды, сүзен түгел, хәрефен дә төшермичә, аятен-аятькә укып бирде. Тәмам күңеле ышангач кына берәүләргә илтеп, Коръән чыгарттырды, ягъни Коръәнне кемгәдер багышлап, яттан укыттырды. Гайзулланың бу сәләтен белмәгән авыл картлары шаккаттылар. Ә инде карт мулла авырып урынга калгач, Гайзулланың мулла буласына берәү дә шик тотмады. Таҗылбанатның ел буена тырышуы бушка китмәде, Гайзулласы хәзер түрендә утыра, ул гынамы, бөтен бер мәҗлес халкын авызына каратып тора… Таҗылбанат Талипны кулыннан ычкындыру мәлен күз алдына китерде. Череп беткән бай булмаса да әтисенең туганнан туганы Кәраметдинне юлбасар караклар үтергәч, бер елдан хатыны да гүр иясе булгач, ике яшьлек Талипны Таҗылбанат үзенә алды. Мәктәпкә йөреп, сабак ала башлагач, читтән килгән үтә кызыл укытучы Талипның дәресләрдә бисмилла укып утырганын ишеткән дә: «Бу баланы дин белән агулыйлар, кыерсыталар», – дип, әллә ниткән карарлар чыгарттырып, баланы алып, детдомга озаткан булдылар. Көчленеке – замана дип, Таҗылбанат башта дәгъвалашмады. Шулай да: «Кеше баласы шул, бирде дә җибәрде», – дип әйтүчеләргә юл калдырмаска, халык авызын томаларга ният тотып, авыл Советы председателе Сания Садыйкова янына килде, төкерекләрен чәчә-чәчә талашты, хатыннарга ишеттерерлек итеп чәпчеде. Тик койрыгына Сания тиз басты: «Бик болай кылансаң, үз балаңны да алырбыз», – дип өркетте. Таҗылбанат төкереген йотып, телен тешләп кайтып китәргә мәҗбүр булды… Шул хәлләр исенә төштеме, Таҗылбанат: «Йа Аллам, бисмилла аятен белгәннән бала бозыла буламы?.. Үзләре боздылар баланы – коммунист иттеләр. Хәзер әнә туганнарын түгел, үз гаиләсен ташларга йөри – бистәдәге бер кәнтәй белән сөйрәлә», – дип сукрана…
Колхоз эшенә бөтенләй чыкмасалар да, бер сәдака исәбенә торсалар да, җитешле яшәделәр, моңа кадәр акча-мал дип өйдә тавыш-буза куптаручы булмады, тик Таҗылбанат кына: «Кая яшерде икән бу ир абыем башын салып тапкан алтынны?» – дип, үзалдына уйланып куя иде.
Гайзулланың үз кайгысы үзенә бик җиткән иде. Ул, гомумән, бернәрсәгә дә мохтаҗ түгел иде. Мулла булып алгач, ул яшәүдән тәмам тәм тапты, карчыгының соңгы вакытта кырыслана, явызлана баруы гына эчен пошыра иде бераз. Өйдә җәнҗал чыкмасын өчен, булдыра алган чаклы бар эшне үзе башкарды. Картларга колхоздан андый-мондый өлеш чыкканда да идарәгә, бит ертып, Гайзулла китте. Таҗылбанатның бал-бал дигән сүзенә карап, бүген тагын барган иде. Йа Хода, кемгә тап килде – Әюп малаена. Былтырларны, ис итмәгәндә, Гөлзифасына очраган иде, инде быел монысына. Барысына да шул бер Таҗылбанат гаепле. Былтыр шулай дөнья беткәндәй кибеткә шырпы-чәйгә җибәргән иде, быел балга. Монысы – монысы инде, Гайзулланы белгәне дә, күргәне дә юк дигәндәй, Гөлзифаның тануы бар иде бит. Очрашулары әле булса исенә төшсә, Гайзулланың аркасы кымырҗый башлый. Ничек кенә булды соң әле? Кайтып килә иде шулай оеп кибеттән. Урам уртасыннан бер карчык атлаганын күрде. Башта бер дә исе китмәде, беткәнме шәһәрдән авылга кайта-килә йөрүчеләр. Ләкин якынайган саен шомлана башлады: бигрәк күзгә таныш чалымнар иде карчыкның чыраенда. Гөлзифа күзлек кигән, Таҗылбанат кебек бераз бөкрәя төшкән. Бер якка тайпылырга ымсынды, әмма өлгермәде, беренче булып Гөлзифа сәлам бирде.
– Исәнмесез, Алла бәндәсе, кем дисәм дә танымыйм үзегезне?
– Мәгаләйкем әссәлам! – диде Гайзулла һәм, мәхшәрдән качкан кешедәй, аякларын чалыш-чолыш баса-баса, тиз-тиз китеп барды. Ул көч-хәл белән кемнеңдер ихатасына килеп тотынды, чыгардай булып типкән йөрәген тыярга теләп, авызын зур-зур ачып сулыш алды.
– Таныды, – дип пышылдады ул, вәсвәсәсенең үсә баруын, таушалып барган йөрәгенең ярсып тибә башлавын тоеп. – Таныды!..
Кинәт күңеле тулышып китте. Дөньяны ничегрәк көтте ул? Ни бәрабәренә яшәде? Кемне кимсетте, кемгә зыян китерде, кемне рәнҗетте? Гөлзифанымы?! Юк, юк, Әюпне үтерүче ул түгел! Ул ияреп кенә йөрде. Ияреп кенә йөрдеме соң?.. Кем беренче булып Гөлзифага сугучы? Кем аны өйдән алып чыгучы?..
Син түгелме, син түгелме соң?!
Гайзулла, хәл җыя-җыя, кемнеңдер капка каршындагы эскәмиясенә килеп утырды.
Рәхим бай. Рәхим байның алтыны? Бәхет китердеме ул хәзинә аңа?
Хәтер күгенә шул алтын белән бәйле булган истәлекләр килде.
Гайзуллада бу төндә алтын кайгысы калмаган иде. Әюпне үтерүчеләр белән Рәхим бай боерыгын үтәп кайтканнан соң, аның сәнәк ярган ярасына Таҗылбанат йод сөртте, бәйләде. Гайзулланың акрын гына башы әйләнә иде. Ат өстенә аркылы салган, башы өзелергә җитешеп чайкалып барган Әюп гәүдәсе күз алдыннан китми йөдәтте. Алар бергә үстеләр, Ык буена кармак салырга бергә йөрделәр. Егет чакта да бергә булдылар. Җитмәсә, Сабираны төшергәндә, Әюп кияү егете булып килде. Әйе, дуслар, яшьтәшләр иде Әюп белән Гайзулла. Рәхим бай белән ничек башланды соң әле? Әюп гәүдәсен Зур күл башындагы сазга ташлап кайткач, Гайзулла Таҗылбанат янына кереп утырды. Шунда бабасы килеп керде, киявен тышка дәште.
Тымызык кына яңгыр явып тора, йортта казакларның атлары пошкыра, Рәхим байның мул итеп салган солысын ашыйлар.
– Яңа гына ай яктысы иде, кай арада ява башлады әле бу яңгыр? – диде Рәхим бай, аннары кисәк кенә: – Кияү, бу мөртәтләр шуңа килгәннәр. Әфисәрнең гел күзе тонган. Мин, Хода үзе ярлыка кылсын, яшисен яшәдем инде, сезгә әле яшисе дә яшисе. Тик дәүләт-мал булмаса, бу дөньяда яшәүнең ни мәгънәсе дә ни кызыгы. Әйтүем шул булсын: калдырасы малым, күрсәтәсе мөлкәтем бар сиңа, кияү. Әйдә, бакча башына төшик әле…
Гайзулла Рәхим байга иярде. Һәй, җитез кыланды да соң Рәхим бай, кай арада көрәген, фонарен тапты.
– Әйдә, кияү!
Бакча башына төштеләр, таллыкка керделәр, карт өянкеләр үсеп утырган җирдә Рәхим бай туктады, эчен учмарлап тотты. Соңгы көннәрдә бабасы йокысыз җәфалана иде.
– Бора да ала шуннан, – диде Рәхим бай, кулындагы фонарен Гайзуллага сузды. – Хәзер җибәрә ул… Әй, туздым, кияү, туздым. Үтте, үтте гомер… Менә мондарак. Шунда бер казык булыр. Шунда, шунда, эзлә… Таптыңмы?..
Гайзулла тезләнде дә чери, муртая башлаган тирәк яфракларын актара башлады. Менә аның кулы салкын тимер очына тиде.
– Таптыңмы?
– Менә монда нидер бар.
– Шунда, кияү, шунда. Бар җыйган малым шунда. Дөньялар иминләнер, гел болай тормас. Үзеңә генә түгел, балаларыңа да җитәр…
– Кһм!
Кайта чыктылар, Гайзулла бабасын култыклап алды.
– Дөньялар буталып тора, кияү, син, булмаса, казаклар белән китеп барырсың. Әюпнең бәласе сиңа тимәгәе дим. Шулай, язмыштан узмыш юк. Васыять итеп әйтәм: Таҗылбанатны ташлама, кайларга гына барып чыксаң да әйләнеп кайт… Ай-ай, умырып-умырып ала. Ни генәләр бар икән шунда? Кияү, мине иске өйгә алып керче, әллә нигә хәлем бетеп китте…
Керделәр. Гайзулла бабасын, күтәреп, түр сәкегә салды.
– Ни, кияү, әллә мулланы чакырасыңмы? Күз алларым караңгыланып тора.
– Ярый, бабай, хәзер алып килермен.
Гайзулла ишегалдына чыкты. Нидер уйлап, атлар яныннан урап килде. Аннары, урыныннан кубып, көрәк алды да бакча башына чапты. Сулышына каба-каба, тимер казык каккан җирне казыды. Менә көрәк нәрсәгәдер тиеп китте. Чүлмәк зур икән. Тырнакларын каера-каера, чүлмәк тирәсен балчыктан арчыды да тартып чыгарды. Ачты, тыгылды. Бөтен тәне калтырап китте. Чүлмәк тулы тәңкә иде. Түзмәде, шырпы сызды. Тәңкәләр ялтырап китүгә, күзләре чагылды. Кабалана-каударлана, чүлмәкне үз урынына төшерде дә тиз-тиз күмде, таптады, тигезләде, өстенә чүп-чар ташлады, аннары гына, ашыга-кадала, өйгә йөгерде.
Үпкәсе авызына килеп бабасы янына килеп кергәндә, Гайзулланың төсе-йөзе качкан, күзләре акайган иде. Рәхим бай, кем керде дип, терсәгенә таянып күтәрелеп киявенә карады да кипшергән иреннәрен ялап алды.
– Су бирсәң иде, кияү. Мулланы чакырдыңмы?
– Чакырдым, килә калды, – диде Гайзулла, балчыкка баткан кулларын кая куярга белмичә, ишеккә таба чигенде.
– Әптерәү Хаҗиен чакырдыңмы?
– Юк, Сәхәбетдин мулланы дәштем.
Гайзулла тынычлана төште, бабасының мендәргә башын салуын һәм күзләрен йомуын күрүгә, мич каршына узды. Савыт эзләп, кучкар тирәсен капшады. Нидер ауды. Аны утыртыйм дигән иде, кулында өч кырлы серкә шешәсе икәнен шәйләп алды. Тоткасы кителгән йомры табып, алгы өйгә чыкты, бер чокыр су алып керде. Рәхим байга таба ике адым ясауга, кылт итеп нидер исенә төште, янә мич каршына үтте. Йомрыдагы суны мич арасына түкте дә серкә шешәсенә үрелде. Ләкин кулы сузылган килеш һавада эленеп калды. Рәхим бай терсәгенә таянып янә тора башлады.
– Кияү, су…
– Хәзер, бабай, хәзер бирәм. Савыт эзләп маташам. Түр якта бишле лампа яна, аның тонык яктысы Рәхим байның агарынып калган йөзенә төшкән иде.
Гайзулла бер мизгелгә икеләнә калды, ләкин икенче мәлдә инде шешәдәге серкәне йомрыга бушатты.
– Хәзер, бабай, хәзер…
– Мулла да бик озаклады…
– Хәзер килер, ул да хәзер килеп җитәр.
Гайзулла Рәхим бай янына килде, бабасының мендәре астына кулын тыгып, картның башын күтәрә төште. Рәхим бай йомрыны күреп, кипшергән иреннәрен ялап алды, бисмилласын әйтте. Гайзулла күз ачып йомганчы Рәхим байның авызына каплады.
– Аһ!
Гайзулла гаять җитез кыланды: байның баш астыннан мендәрен тартып алды да йөзен томалады. Бай җан илерүе белән чәбәләнә башлагач, бар авырлыгын салып, күкрәге белән бабасының өстенә ятты.
Рәхим бай озак чәбәләнмәде, тагын бер-ике тапкыр тартышып куйды да тынып калды, селкенмәс булды. Гайзулла мендәрне аның баш астына тыкты, колагын күкрәгенә куеп, йөрәген тыңлады. Җитмеш ел типкән йөрәк туктап, тынып калган иде инде. Гайзулла Рәхим байның кулларын күкрәгенә куйды, күз кабакларын япты, шуннан соң гына Таҗылбанат янына чапты.
– Банат, Банат дим, тор әле, тор, бабайга әллә ни булды.
Таҗылбанатның гаҗәпләнүдән күзләре акайды, ул һични әйтми, кайтарып сорамый, иске өйгә ташланды. Өйгә килеп керүгә, сәкедә кулларын күкрәгенә куеп, күзләрен йомган, хәрәкәтсез яткан әтисен күрде дә бертынга баскан җирендә катып торды: күңел ышанырлык нәрсә түгел иде бу Таҗылбанат өчен.
– Әтием, җаным? Үз үлемнәрең белән киттеңме? Кем җитте башкайларыңа!.. – Үкси, тәкрарлый-тәкрарлый елады Таҗылбанат, әтисенең күкрәгенә башын салып өзгәләнде генә.
Таң атты, бакча башындагы тирәк очларына кагылып җил исеп куйды, Бакалы күл ягында, тынып-туктап, байгыш ухылдап алды.
Гайзулла түр өйгә, казаклар янына керде.
– Китәргә вакыт, әфицәр әфәнде.
– Хуҗа кая?
– Йоклый.
Офицер, тузган чәчен биш бармагы белән тарап, эчә-эчә шешенгән йөзен уч төбе белән сыпырып алды.
– Карт кирәк миңа.
– Йоклый ул, ваше благородие.
– Уят. Монда керсен.
– Куркам, тормас ул, әфицәр әфәнде…
– То есть?
– Кинәт кенә дөнья куйды ул, әфәндем.
Офицерның күзләре акайды, баштанаяк Гайзуллага күз төшереп алды.
– Часовой! – дип җикерде ул бар тавышына. – Кая часовой?!
– Хезмәтчеләр өендә алар.
– Атлар кайда?
– Атлар абзарда.
Офицер кулын селекте, Гайзулланың күзләренә текәлде һәм, теш арасыннан сытып чыгарган кебек ысылдап:
– Миңа карт кирәк, ишетәсеңме, карт кирәк! Кем үтерде аны? Кичтән генә исән кешене кем үтерде?! – диде. – Ул миңа Хәсән алып кайткан алтынны бирергә тиеш. Шундый приказ белән килдем мин, ишетәсеңме, бусурман.
– Так точно, әфицәр әфәндем!
– Нәрсә син, бусурман… Бар, тиз казакларны уят!
Гайзулланы җил алды, ул, атылып, ишегалдына чыкты, хезмәтчеләр өенә йөгерде, аларны уятты да янә офицер янына әйләнеп килде. Офицер бер стакан аракыны эчеп алган һәм өстәлдәге салкын сарык ботын кимереп маташа иде, Гайзулла керүгә, ул:
– Син безнең белән китәсеңдер бит, бусурман? – дип сорады.
– Шулай дип торам, әфәнде.
– Дөрес эшлисең. Юкса, кызыллар килсә, сиңа көн булмас. Бар, атың иярлә. Стоп! Карт кайда?
– Иске өйдә.
– Картны минем үз күзем белән күрәсем килә…
Бары тик бернәрсә өчен генә әле булса гафу итә алмады Гайзулла үзен: шул минутта әллә нишләп офицерга буйсынды. Юкса койрыгы бәйләнмәгән иде бит аның аларга. Ә инде юлга чыккач, кире әйләнеп кайтуын һәрвакыт чирканып исенә төшерде.
Ә ул болай булды. Гайзулла, казакларга ияреп, авылны чыкты, Зур күл башына җитте, урман юлына килеп керүләренә,кылт итеп, офицерның өйдә калуы күз алдына килде. «Тукта, ни дип калды ул?»
Борылды да, артына да әйләнеп карамыйча, авылга чапты.
– Шо-нибудь забыл, новерное, с жёношкой не попращался, – диде казакларның өлкәнрәге. – Пущай скачет.
Ләкин Гайзулладан язмыш бу юлы да көлде.
Офицер солдатларына кичүгә җитүгә аны көтеп торырга дип боерган иде. Үзе казакларны озатты да абзар янындагы аты янына килде, ияр каешларының ныклыгын тикшерде, ял астына кулын тыгып, хайванның тән җылысын тоеп торды. Нәрсәнедер күреп бетерә алмады ул. Кемдер аны алдады. Кем? Кайсысы? Киявеме, карт үземе, кызымы?
Күңеленнән картның үлүенә ышанмый, Рәхим бай хәйләли, кая булса шылган, дип уйлый иде офицер, шуңа ул туп-туры иске өйгә юнәлде. Киявенең сүзләрендә хаклык булган икән, Рәхим бай, кулларын күкрәгенә куеп, үлек кыяфәтендә сәкедә ята иде. Офицер килде дә байның салкын кулын тотып карады: шик юк, карт чынлап та дөнья куйган иде. Ачуыннан ул яңак итен чәйнәде, тонык, нурсыз карашы белән өйгә күз йөртеп чыкты. Үзе иске өй булса да, пөхтәләп җыештырылган сәке, атлас юрганнар, мендәрләр, зур гына тәрәзәләр, гөлләр, киштә тулы китаплар һәм чаршау, шул чаршау артында пышык-пышык елаучы берәү. Офицер аның бай кызы икәнен бирегә килеп кергәч тә тойган, нәкъ менә күрмәсә дә тойган иде, роза чәчкәләре төшкән чаршау артында хәрәкәт күреп, соңгы минутта ул шунда атлады. Аның аяк тавышын ишетепме, Таҗылбанат мич янынарак елышты. Офицер хатынны күрде дә таң калды: җилкәсендәге ак шәле идәнгә шуып төшкән, чем-кара озын толымнары янбашларына кадәр җиткән, йөзен яшькелт яулык очы белән каплаган, шомырт кара күзләрендә гүя чаткылар уйный. Офицер җәһәт кыланды, хатынга үрелде, Таҗылбанат кыр кәҗәсе кебек, куркынып, мичкә сыенды. Күрде дә татар хатынын офицер өнсез-телсез калды. Чибәр, гүзәл иде хатын.
Әллә нинди яман уйлар бораулап үтте офицерның зиһенен.
– Ханым!
Таҗылбанат ишеккә ташланды, әмма офицер аннан җитезрәк булып чыкты, хатынның чәч толымыннан эләктереп алды.
– Ханым, тукта әле. Мин синең кайгың уртаклашам… Нигә бу кадәр чәбәләнәсең соң әле?
– Җибәрегез, җибәр…
Офицер Таҗылбанатның биленнән эләктереп алды да, хатын ике кулын тиң аның күкрәгенә терәсә дә, көч белән кочаклап китерде.
– Йә, ир-зат күрмәгән сыман кыланма инде, ирең минем казаклар белән китте… Аннары мин сине үтерергә җыенмыйм, котың алынмасын…
– Әтием, әткәй!..
Таҗылбанат бәргәләнеп карады, әмма куллары артка каерылуга, офицерның һәммә хәрәкәтенә буйсынып, кисәк тынып калды, бары тик кан чәчрәп чыкканчы иреннәрен генә тешләде.
Нәкъ шулчак бусагада Гайзулла пәйда булды. Офицер аны күрмәде. Гайзулла, күз ачып йомганчы, офицерның кылычын суырып алды.
– Тор, хәшәрәт!
Офицерның гәүдәсе ниндидер мизгелдә тынып калды, икенче мизгелдә ул тормакчы итте, әмма тураеп та өлгерә алмый, аркасына кылыч кадалуын тойды. Ул яман итеп акырып җибәрде.
– Ой, стой! – дип өлгерде ул һәм, хәтта кем тарафыннан үтерелүен дә белмичә, йөзтүбән капланды. Аның гәүдәсен үтәли чыккан кылыч идәнгә кадалды, һәм офицер канатыннан бәйләнгән кош сыман талпынырга, үлем белән көрәшеп чәбәләнергә тотынды.
Гайзулла кылычны суырып алды да бар көче белән офицерның башына чапты. Офицерның баш чирәбе утын пүләнедәй икегә ярылып китте, өй эченә сасы ис, авыр кан исе таралды. Гайзулла кылычны янә баш очына күтәрде, әмма шунда, инде офицерның гәүдәсен дә тапарга дип кизәнгәндә, хатынына күзе төште. Таҗылбанат читкәрәк күчсә дә, әле булса тора алмый, күзләрен ачарга да куркып, дер-дер калтырап ята иде. Гайзулланың зиһене шулхәтле тиз эшләде, беренче туган уе: хатынын да турап ташлау булды. Ул хәтта Таҗылбанатының урталай чабып ташланган гәүдәсен дә күз алдына китерде.
Ләкин нидер сизенү тоепмы, Таҗылбанат һушына килде, кургаштай авыраеп калган керфекләрен күтәрде һәм, баш очында күтәргән кылыч күреп, коты алынып, кычкырырга дип авызын ачты, мәгәр аваз чыкмады, аның өчен Гайзулла җикерде.
– Банат, нишләвең бу синең, Банат!!!
Бу тавыш шулчаклы куркыныч чыкты ки, Таҗылбанат янә һуштан язды, башы кинәт кенә бер якка янтаеп китте, күзләре акаеп калды. Бермәлдән ул, кан чәчрәп чыкканчы тешләгән иреннәрен кыймылдатып:
– Гайзулла, – гына дия алды. Шуңа, шул ишетелер-ишетелмәс аваздан ул аңына килде, баш очына күтәргән кылычын төшереп, канга баткан корал йөзенә карады, аннары кан эчендә яткан офицер гәүдәсенә кылычны ташлады да, агарынып, әле булса һушына килә алмый яткан Таҗылбанатын күтәреп, тышка алып чыкты, аягына бастырды, күлмәген төшерде.
Шунда гына Таҗылбанат күзләрен ачты һәм, каршында басып торган ирен күрүгә:
– Гайзулла, мин гаепле түгел, ул мине… – дип, иренең күкрәгенә башын төртте.
Нидер исенә төшеп, Гайзулла сикереп атына атланды. Ат кузгалып, баскан җирендә тупылдап алды, моны күреп, Таҗылбанат ат ялына килеп ябышты.
– Җибәрмим, китмисең, беркая да китмисең, Гайзулла! Минкуркам!..
Гайзулланың җен ачуы чыкты. Аның: «Кемнән куркасың, кемнән? Аңарданмы? Миннәнме?!» – дип әйтәсе килде, әмма теле бармады, камчы тоткан кулын күтәрде, ялга ябышкан Таҗылбанатның кулларына сугарга дип кизәнгән иде, хатынының теш эзләре калган, кан чәчрәп чыккан иреннәрен, яше кибеп бетмәгән гарьчел кимсенү иңгән күзләрен күрүгә, камчы күтәргән кулы кире төште. Ул атының тезгенен тартып куйды, кузгала башлаган атын тыеп, карчыга тавык чебиен алган кебек эләктереп, Таҗылбанатны ат өстенә күтәреп алды.
– Җаным-бәгърем, мин гаепле түгел… Ул мине… Гайзуллам…
Таҗылбанат башын иренең күкрәгенә төртте, күз яшенә ирек биреп, ярсып-ярсып еларга тотынды. Шуңа Гайзулланың күңеле йомшады, ул, күндәмләнеп китеп, калтыраган бармаклары белән хатынының шомырт кара чәчләреннән сыйпады.
– Банат, бабай сиңа алтынын кая яшергәнен әйтмәдеме?
– Нинди алтын ул, Гайзулла! Нигә кирәк ул безгә. Бернинди дә алтын кирәкми миңа, Гайзулла! Китмә генә, китмә, беркая да китмә, Гайзулла!
Ул иренең күкрәк турына сыенып, илереп елый башлады.
– Тр-р!
Гайзулла Таҗылбанатка ышанды да, ышанмады да. Ул аның күзләренә карарга теләп, чәченнән учмарлап тотты да башын читкәрәк каерды. Таҗылбанат яшьле күзләре белән аңардан шәфкать сорады, кан сауган иреннәрен ялап-ялап алды. Гайзулланың йөрәге сулкылдап куйды. Офицерга булган баягы нәфрәте янә йөрәгенә капты. Әйе, Таҗылбанат гаепле түгел, офицер аны көчләгән, көчләгән! Гайзулла йөрәге сыкраудан тешен шыгырдатты, ярсулап башын чайкады.
Яктыра бара, су буйларына, бакча башларына томан шәле сарыла башлады.
– Көт мине, Банат, мин кайтырмын!
Хатынын тәкәллефсез генә җиргә төшерде.
– Әфицәрне үзем үтердем диген, ишеттеңме?
– Гайзулла җаным, ташлама мине, ташлама!..
– Җитте. Тыңла мине, тыңла дим! Әфицәрне үзем үтердем диген. Бу – синең белән минем өчен бердәнбер котылу юлы. Атны чишеп бир. Әфицәрнең атын чишеп бир дим!
– Гайзулла, җибәрмим мин сине, беркая да җибәрмим!
– Җибәр, сантый хатын! Мине Әюп өчен атачаклар. Миңа калырга ярамый. Кайтырмын мин, көт!
Таҗылбанат Гайзуллага офицерның атын чишеп китереп бирде.
– Дөньялар ялан болай тормас. Көт, кайтырмын мин!
Гайзулла, ат тоякларыннан мәте чәчрәтә-чәчрәтә, капкадан чыгып очты.
Кичү янында үзен көтеп торган казакларга ул:
– Кызыллар килгән анда, офицер алар кулына эләккән булса кирәк, аты качып килә иде, көчкә тотып алдым, куа килүләре бар, әйдәгез, тизрәк кузгалыйк, – диде.
Кызыллар сүзен ишеткәч, казакларда офицер кайгысы калмады, алар, атларын чаптырып, Уфа ягына элдерделәр.
…Инде баштан үткәннәрне җепкә тезеп чыгып, очына таба фикерен юнәлтте. Дөнья аның файдасына үзгәрмәде, җан-кан коя-коя кулына төшергән алтынның әле булса файдасын рәтләп күргәне юк. Берничә тәңкәне теш врачларына сатуын санамаганда, башкасына кагылып караганы да юк. Хәерле булсын.
18
Кәнзел бу төнне йоклый алмады. Кичә ул хатыны белән ачуланышты, фанатик картларга хас үҗәтлек белән шәригатьчә «талак» дип әйтте. Хатыны Зәйтүнә моңа каршы кычкырып көлде генә.
– Абау, мәхәббәтсез! Атаң урынына мулла булып калырга исәбеңме әллә? Нинди талак ди ул, тиле. Китче-китче янымнан, якын килмә, җан өшеткеч нәмәстә!
Хатынының бу сүзләренә Кәнзел торган саен зәһәрләнә бара, әмма тамак ертып кычкырырга күрше өйдәге әнисеннән яхшысынмый иде. Шуңа күрә ул хатынына якынрак килде һәм, тешен кысып, тагын:
– Талак, талак, талак! – дип гыжлады.
Зәйтүнәнең күзләре түгәрәкләнде, Кәнзелне бу чаклы җүләр һәм томана булыр дип уйламаган иде ул, күрәсең.
– Тукта әле, тукта, нишләвең бу синең, тилекәй?.. Менә сиңа! Синең сасы аягыңны юып торыр дип беләсеңдер инде мине! Иснә менә, ни исе килә! – Зәйтүнә Кәнзелнең борыны төбенә үк «тәкә мөгезе» китереп терәде.
– Чат оятың юк икән, битсез! Чыгып кит хәзер үк, дүрт ягың кыйбла! – дип җикерде Кәнзел.
– Хәзер, хәзер китәм лә… Алдыма тезләнеп, аягым үпсәң дә, бүгеннән каласым юк син кипкән чабак янында. Төн түгел, сәгать тә тормаячакмын, сәгать тә!..
Шулвакыт урамда машина гөрелтесе ишетелде, Зәйтүнәнең күзләре елтырап китте. Ул бер мизгелгә генә тавышын тыңлап торды да ике кешелек киң җәймәсен сыдырып алды һәм, аны идәнгә җәеп, мендәрләрне бәйләргә кереште.
«Бусы да чын-чынлап китәр микәнни?» – дип, кисәк кенә өметен өзде Кәнзел. Ниләр генә әйтмәсен, ул Зәйтүнәнең болай кырт сындырып чыгып китәсенә ышанып җитми иде.
– Бер әйберемне дә калдырмыйм сез чабакларга. Талак, имеш, һай алла, ни ди бит, ни ди! Егылыплар китәрсең сүзләренә, – дип сөйләнде Зәйтүнә, торган саен зәһәрләнә барып, әйберләрен җыя-җыя. – Кадим замандагыча куркытмакчы, гыйбат тилесе…
Кәнзел дәшмәде. Аның инде дәшәр чамасы юк, чынга әверелә башлаган бу хәлгә аптыраган, шаккаткан, хәйран калган иде. Өченче хатын китә бит инде, өченчесе ташлап китә аны!
Зәйтүнә Кәнзелгә бик теләп килмәде. Кәнзелнең инде ике хатынын аерып җибәрүе турында хәбәрдар иде ул, аннары әнисенең яманатыннан да бераз шүрли төшкән иде. Алай да Зәйтүнә Кәнзелгә килде. Таҗылбанат аның белән үзе килеп сөйләште. Күрер күзгә карчык йомшак кына табигатьле кебек иде: кабаланмый гына, үз дәрәҗәсен белеп кенә сөйләшер, мактанмас, шапырынмас. Зәйтүнә өйләренә килен булып төшкәч тә, яшьләр арасына кысылмады, һәрчак килене яклы булды.
Зәйтүнә үзе дә эшчән, кулыннан килмәгән нәрсә юк, чая, тапкыр сүзле, җор телле, шул сыйфатлары өстенә табигать аңа зифа буй-сын да биргән иде. Ни галәмәттер, моңа чаклы хатын-кыздан тәм дә, ямь дә тапмаган Кәнзел Зәйтүнәне үлеп яратты. Нигә китә бу Зәйтүнә? Ачу китерерлек әллә ни дә әйтмәде бит ул аңа. Әйтик, бераз көнләште, сөйрәлчек дип сүкте, ди. Шуннан ни? Ул бит аңа хәтта бармак белән дә чиртмәде. Тегеләрен рәнҗеткәләде, шуңа түзмәделәр, шуңа киттеләр. Моңа ни җитмәде?
– Тукта әле, Зәйтүнә, Зәйтүнә, дим!
Кәнзел кинәт идәнгә тезләнде дә Зәйтүнәнең балтырларыннан кочты.
– Зәйтүнә җаным, китмә! Мин сине яратам, өзелеп яратам, Зәйтүнә!..
Хатын бер мәлгә тынып калгандай булды, кулындагытөенчеген караватка ташлап, баш түбәсе пеләшләнә башлаган Кәнзелгә карап торды.
– Мескен әдәм син, Кәнзел, бичара!..
Кәнзел куырылып куйды, яшен суккандай, читкә тайпылды. «Кем, Кәнзелме мескен?! Кәнзелме бичара?!»
– Зәйтүнә, әйт яшерми генә, син аның белән чынлапта сөйрәлдеңме? Хакмы шул? Дөрес, дөрес, кеше юкны сөйләмәс!
Зәйтүнә тез өстендә үзенә таба шуыша башлаган Кәнзелне төртеп җибәрде, ир заты читкә тайпылды, чак кына егылмый калды.
– Кәнтәй! Үтерәм!..
Шунда өйгә Таҗылбанат килеп керде.
– Ни булды, балалар? Нигә талашасыз, ни бүләсез?
Кәнзел корт чаккандай торып басты.
– Инәй, Зәйтүнә, китәм, ди.
Таҗылбанат чибәр йөзле, үзенеке кебек үк чем-кара күзле килененә җирәнгеч бер караш ташлады, килененең башын чөя төшеп басып торуын күргәч, иренен бөрештереп, авыз читен кыйшайта төште.
– Кая китә?
– Наратбашка, бөтенләй, ди.
– Шуңа тезләндеңме, шуңа хатын алдына тез чүктеңме?
Кәнзел әнисенә ялварып карады.
– Кайда синең ирлегең? Кайда?! – дип, тавышын күтәрә төште Таҗылбанат һәм: «Ни әйтергә тели тагын бу убырлысы!»– дип аптырабрак калган килене янынарак килде. Таҗылбанат, куе дегет кебек күзләрен чекерәйтә төшеп, бер мизгел килененә карап бакты.
Чибәр иде килене. Кәнзел Зәйтүнәне төшергәч, Таҗылбанат куанып бетә алмаган иде. «Ичмасам, матур-матур, чибәр-чибәр балалар китерер», – дип уйлаган иде. Аннары аңа нинди эшкә генә тотынмасын, килененең җебеп тормавы, төшү белән, фермага эшкә керүе, көрәп булмаса да, иш янына куш китереп, ай саен шактый мул акча алуы ошаган иде. Янә тагын ул, күпне күргән хатын-кыз буларак, шуны да күрде: Кәнзел дә Зәйтүнәне ярата, әйләнә-тулгана да, сәбәп табып, гел хатыны янында бөтерелә, өрмәгән җиргә дә утыртмый. Ләкин ул янә, тәҗрибәле хатын буларак, Зәйтүнә килене йөзендә тагы бернәрсә күргән иде: килене улын яратып бетерми. Улына бу турыда әйтмәде, әмма: «Тота белмәс бу мәми авыз моны, үз ишен табар да берәрсенә тагылып китеп барыр», – дип юраган иде. Күңеле дөрес тойган икән.
Күзләрендә очкын уйнатып, зәһәрләнеп, Зәйтүнә янына килеп басуга һәм килене күзләрендә курку түгел, нәфрәт чаткылары күрүгә, Таҗылбанат үз гомерендә беренче тапкыр диярлек шүрли төште. «Тагын бер сүз әйтсәм, битемә чат иттереп төкерәчәк. Аннары килене абыстай битенә төкереп чыгып киткән дип авыз чайкаучыларның бетәсе булмас. Кирәкмәс, китсен. Минем умач бурзаема тиң түгел бу, май чүлмәге тышыннан билгеле».
– Китсәң, җәнҗалсыз кит инде, килен. Күрше-күләннән яхшы түгел бит, – диде Таҗылбанат, кинәт йомшарып.
– Ярый, әнкәй, – диде Зәйтүнә кырт кына. – Сез дигәнчә итәрмен. – Һәм Кәнзел ягына шундый иттереп карап алды, тегесе хәтта куырылып куйган кебек булды. – Әйберләремне калдырмыйм, комачаулама, әнкәй.
– Йа Аллам, бир сабырлык, бир сабырлык бәндәңә, – дип, кабатлый-кабатлый, Таҗылбанат борылып чыгып китте.
Бу хатыны да киткәч, Кәнзел аптырады да калды. Төскә-йөзгә чибәр генә, сын-гәүдәгә таза гына ир-егет ич ул. Нишләп соң әле ул гына күңеленә ошаган кеше таба алмый. Башкалар әнә өйләнәләр дә күгәрченнәр кебек гөрләшеп торалар, балалар үстерәләр…
Болай эш дигәндә дә төшеп калганнардан түгел, кулыннан килә, авылда үзен бик үк яратып бетермәсәләр дә, хаҗәте төшкәч, Кәнзелгә киләләр, ул аларга булыша, һәммәсенә ярарга тырыша иде.
Быел авылда электр тегермәне салырга ниятләре, су тегермәне киләсе елдан да калмас, диделәр. Анысы җиңел инде, һәр язны Ыкны буып мәшәкатьләнәсе булмаячак. Тик менә су тегермәнен сүткәч, Кәнзел кая барыр?
Иртәнге кояшның чыгуын күзәтеп, Кәнзел, яр өстенә баскан килеш, әнә шул турыда уйланды. Буа өстендә үрдәкләр бакылдый, казлар каңгылдап куя, аръяктагы әрәмә өстендә, кош-корт оясы күзәтеп, өч-дүрт ябалак әйләнә иде.
Кәнзел бер турбинның капкасын күтәреп куйды да, кавызга су тулып шкиф әйләнә башлауга, икенче кавызның чыгырына ябышты. Терсәк буйлык ике тимер белән ул аны да тиз генә ачып җибәрде. Кичә кичтән үк мөшкәгә фураж тутырган иде, фуражир килгәнче, шуны тартып куясы бар иде. Чыгырны ныгытып куюы булды, күзе кавыз читендәге ярда утырган балыкчы картка төште. Карт һәр көнне, таң беленер-беленмәс, шушында балык тотып утыра. Кәнзел аның каян килеп йөрүен белми, кызыксынганы булмады. Бүген исә аның тәмәке тартасы килә иде, гөнаһ шомлыгына каршы, кесәсендә сигарет юк, ә бу карт, күңелне котыртып, тәмле-тәмле сигаретлар тарта. Балыкчы картның өстендә күк бәрхет пиджак, башында саргая башлаган, читләре сәлперәйгән капрон эшләпә. Башында, ичмасам, бер бөртек тә чәче юк. Иртәнге кояш нурында ул пеләш башын кыздырып утыра. Кәнзел карт янына килде. Чоңгылланып бөтерелгән су күбеге эчендә кайнашкан калкавычка карап тора башлады. Карт та калкавычтан күзен алмый. Шампан шешәсе бөкесеннән ясалган калкавыч кайчак чоңгыл уртасына килеп эләгә дә бер урында бөтерелергә тотына. Нәкъ шунда балык каба, калкавыч суга кереп чума. Картның шулчак кармак сабын җиңелчә генә тартып куюы да бик җитә, күрәсең, айкалып-бөтерелеп торган, шуңамы аксылланып калган судан балыкның яшькелт башы күренә, аннары көмеш кебек тәңкәләре ялтырый… Балыкчы кило чамасы кушбашны кармактан ычкындыра һәм ни өчендер, ырым кылып, авызына төкерә дә брезент капчыкка сала. Янә ашыкмый гына, кармагына суалчан кидерә дә ипләп кенә җепне күбекләнеп торган суга ташлый. Шуннан соң гына янәшәсендә басып торган Кәнзелгә дәшә.
– Әйдә, Кәнзел, берәрне көйрәтеп җибәр.
Кәнзел картның үзенә исеме белән дәшүенә шаккатмый, чөнки аны белмәгән балыкчы юк, балыкчы сузган затлы сигарет кабын ала да берсен авызына каба, икенчесен колак артына кыстыра.
– Ал, тагын ал! Оялма. Син миңа, сөйләшмәсәң дә, үз кеше булып беттең инде. Яңа гына берәү үзең турында сайрап китте.
Кәнзел гүя картны ишетмәде, каптан тагын өч-дүрт сигарет алды да түш кесәсенә салып куйды.
– Кичә хатының аерып җибәргәнсең икән. Хакмы шул?
– Бусысын аермадым, бусы үзе китте. Бер сорнай белән сөйрәлде, сөйрәлде дә шуңа ябышып китеп барды, кәнтәй.
– Шәп түгел, – диде карт.
– Анысын хак әйтәсең, картлач, хәлләр хөртирәк…
– Ничек соң, авыл Советы председателе бик бәйләнмәдеме?
– Дәшми әле, теге вакытта талкып алган иде бераз. Имеш, нигә язылышмыйча өйләнәсең дә нигә закон кушканча эшләмисең. Ник язылышмаганны белмәгәнгә сабыша. Ашыкма, дигән булам тегеңә, сынап карарга исәп минем башта, бәлкем, әйтәм, торып китә алмабыз, татулык килмәсә? Дәшми. Ә мин бөтенләй язылышмыйм алар белән, никах укытасың да – вәссәлам!
– Ай-һай. Китә-нитә калса, судлашып торасы юк, дисең инде?
– Шулай дисәм, ни әйтерсең?
– Ни дим? Шәп түгел диясе кала.
– Нигә?
– Мин авыл Советы председателе булсам, сине моның өчен әллә кайчан судка биргән булыр идем. Икенче хатыныңны аергач та.
– Син түгел шул анда, Фәхри Бәдриев утыра. Ә ул үзе дә салып биргәнне читкә куймый.
Балыкчы карт Кәнзелгә өнәми генә карап алды. Кәнзел аңарда ниндидер усал, хәтта танышрак усаллык чалымнары күреп шүрли калды, бу чит-ят кешегә артыграк әйтеп ташлавына үкенеп куйды. Ләкин абайлады: ни эшли алсын бу карт аңа.
– Син минем кем икәнемне белмисең булса кирәк әле, егет?
– Кем?.. Пенсионердыр.
– Анысы хак, пенсионер. Ләкин ниндие?
– Һа-һа-һа! Их, картлач-картлач. – Кәнзел аның җилкәсенә кулын салды. – Мин сине, син мине белмисең, дигәндәй. Тәмам изге адәмнәр кебек кыланасың. Бәлкем, син үзең дә бергә генә канәгать булып яшәмәгәнсеңдер әле? Ә?! Шулаймы? Әллә гомерең буена әүлия-дәрвиш рәвешендә яшәдеңме?
Карт кул селтәде, калкавычның чумуын күреп, ике куллап кармак колгасына ябышты. Кармак сабы дугаланып сыгылып килде, әмма калкавыч судан чыкмады.
– Тот! – диде карт, Кәнзелгә кармак сабын сузды. – Тот тизрәк, төшеп савып алам.
Балыкны яр кырыенарак китергәч, карт яр читенә төшмәкче итте, ләкин Кәнзел аның җиңеннән тотты.
– Сабыр. Үзем. Биредә кимендә дүрт метр бар. Әҗәлэзләмә.
Кәнзел, яр читенә үскән тал чыбыгына тотына-тотына, эзләр ясый-ясый, аска төште. Биредә зур-зур ташлар, кайчандыр кагылып һәм сынып калган субайлар башы чыгып тора иде, Кәнзел балыкны яр кырыенарак тартып китерде дә судан калкыбрак торган таш өстенә басты, аннары түше белән икенче ташка ятты һәм кинәт яр кырыенда чарпаланган балыкның саңагыннан эләктереп алды.
Бу саргая башлаган, терсәк буе сазан иде. Кәнзел шуңа аптырады: камыш арасында, буа өстендәге колак-уентыкларда йөзә торган сазан нигә су «кайнап» торган турбин астына төшкән?
– Әйдә, мен тизрәк, – дип кычкырды карт. Аның авызы колагына җиткән, тез өстендәге эшләпәсен кавыз буена ук ташлаган иде.
Кәнзел башта балыкны, болгап, яр өстенә ыргытты, шуннан соң гына, тырмашып, үзе менде. Менгәндә үк, авыл Советы председателе Фәхрине күрде. Кәнзелнең эче жуу итеп китте. Ул, Фәхрине күрмәмешкә салышып, иелеп, тезен каккалап торган булды, шул эшне башкаргач, дәшми генә кузгалып китмәкче иткән иде, Фәхри дәште:
– Сабыр ит әле, Кәнзел, – тегермәнчегә гел игътибар итмәгән бер кыяфәт белән балыкчы картка кулын сузды. – Исәнмесез, Шакирҗан абый! Иртәләгәнсез бүген, әй! Балык иртәнге якта йөри шул. Ай-һай, сазаны ла сазаны! Ару бу, ару, кимендә өч кило булыр…
Кәнзел кавыз алдына басып, үрелеп, кулларын юып алды. Үзе кырын күзе белән Фәхрине күзәтте. «Нигә килгән бу тагы? Бу картны каян белә? Зәйтүнә киткәнгә бәйләнә алмас. Аерып җибәрмәдем, үзе ябышып китте».
– Өйгә керә тор, Кәнзел, – диде аңа Фәхри, үзе һаман балыкчы карт белән сөйләшүен дәвам итеп.
Кәнзел киткәч, Фәхри балыкчы картның терсәгеннән алды, кармак сабын кадап куйган яр кырыенрак әйдәде.
Болай һичнинди гаеп тә тоймады үзендә Кәнзел, мәгәр күңеле нидер сизенеп, уфтанып-көрсенеп куйды. «Бер дә тикмәгә генә килмәгән бу эт нәрсә».
Тегермән өенә керүгә, тәне эсселе-суыклы булып китте. Кылт итеп, шунда булган хәл исенә төште: «Тәзкирә?» – дип пышылдады ул? Тукта, нигә болай курка соң әле ул? Тәзкирә моннан ике ай элек кияүгә чыкты инде. Зөфәр белән тора бирә. Зөфәр белән без квиты. Ул минем Зәйтүнә белән сөйрәлде, мин аңа алтын сарай ишеген ачып куйдым. Нигә болай курка соң әле Фәхридән? Һәй, эт нәрсә, гел котны алып бетерде инде бу Фәхри дә. Бер дә бүтән түгел, ни булса тарттырырга килергә исәбедер. Юк, тарттырырга булса, таң тишеге белән килмәс иде болай, үз дәрәҗәсен белә ул, курай сыйрак… Шулай ук Зөфәр?..
Кәнзелнең күз алдына Тәзкирә белән менә шушы өйдә булган хәл килде. Унсигез яше тулып узган Тәзкирә һәр көнне тегермән янындагы чишмәгә суга йөри иде. Көн саен Кәнзел аны яр башына басып каршы ала, баш кагып кына исәнләшә дә, кызның оялчан күз карашын үзендә тоеп, кайтарылып торган керфекләрен каккалап алуын күрүгә, эченә әллә ниткән җылы йөгерә, ул аңа сүз катмый, мәгәр кызның чишмәдән су алуын, бизәкләр төшерелгән сыгылмалы көянтәсен җилкәсенә элеп, ничектер көй чыгарып баргандай китеп баруын сокланып күзәтә. Тәзкирәнең тулышып, чибәрләнеп, буй җиткереп килгән чагы. Тегермәннән ике йөз метр чамасында гына торучы умартачы Халикъ кызына Кәнзелнең күзе әнә шулай төште. Башта кызга Кәнзелнең күзәтүе ошамый иде, оялды, аның яр башында басып торуын күргәч, кире борылган чаклары да булды. Ләкин тора-бара ул моңа ияләште, гадәтләнеп китте.
Бу вакытта Кәнзел тол ир сымаграк яши иде, Тәзкирә ишле гаиләдә туып үскән, аннары ул чаклы күзгә бәрелеп торырлык гүзәллеге дә юк, әмма яшьлек бит ул – үзе чибәрлек сыйфаты белән бәйле нәрсә, Кәнзел моны күрә иде.
Бер тапкыр ул Тәзкирәне тегермән өенә чакырды. Кич иде, ут алып сөйләшеп утырдылар. Кәнзел аңа ялгызлыгы, бәхетсезлегеннән зарланды. Шунда кинәт ут сүнде, Тәзкирә курка калды, торып, ишеккә таба китмәкче итте, әмма Кәнзел шунда аны кочаклап алды. Аннары Тәзкирәне кулына күтәрде дә, җилтерәтеп, зыр-зыр әйләндерә башлады.
– Мин сиңа өйләнәм, мин сине менә шулай гел кулымда гына күтәреп йөртәчәкмен…
Аннары барысы да төштә кебек кенә булды. Түр яктагы лампочкадан сәкегә тонык кына якты төшә, Тәзкирә капланган да сулык-сулык елый, Кәнзел аны юата:
– Өйләнәм мин сиңа, син – минеке хәзер, күзең бетереп елама юкка, – ди…
Ләкин Кәнзел Тәзкирәгә өйләнмәде. Кызны флотта хезмәт итеп кайткан таза, чибәр, озын буйлы, хәрби хезмәткә киткәнче үк яратып йөргән Зөфәр ошатты һәм күп тә йөрмичә өйләнеп тә куйды.
Икенче көнне иртә таң белән ул тегермән янына килде. Килдедә Кәнзелне тегермән өеннән чакырып чыгарды һәм йомышын әйтеп тормастан тегене култыклады да яр кырыена алып китте. Кәнзел Зөфәрнең ни өчен килүен сизенде, акланырга җыенды, ләкин башына һичнинди рәтле уй килмәде. Тик ни өчен чакырып чыгаруын әйтеп тормастан, яр читенә җитүгә, Зөфәр, киерелеп торып, Кәнзелнең яңагына чабып җибәрде. Күзләреннән утлар чәчрәгән Кәнзел таллар арасына ташланды, алай да Зөфәр җитезрәк булып чыкты, Кәнзелне биленнән эләктереп алды да яр астына төртеп җибәрде. Кәнзел бил тиңентен суга барып төште һәм, кабаланып, ярга менә башлады.
– Зөфәр, туктале, тыңла әле башта…
– Мен, мен әле тизрәк! – диде аңа Зөфәр, берни булмаган кебек, тәмәке кабызды.
Кәнзел яр өстенә менеп басты, аның кыяфәте кызганыч иде, ләкин Зөфәр аны кызганмады – нык итеп күкрәгенә тибеп җибәрде. Кәнзел, очып барганда атып төшерелгән коштай кулларын җәеп, яр астына түнде. Бу юлы аның авыз-борынына су тулды, күрәсең, шактый гына судан чыга алмый маташты. Ниһаять, ул көч-хәл белән аягүрә басты, дер-дер калтыранып, яр кырыена килде дә, елар дәрәҗәгә җитеп:
– Зөфәр, мин гаепле түгел, ул… үзе килде… – диде.
– Мен әле, мен бире, эт аламасы. Инде алай икән, еламый гына сөйлә! Мен диләр сиңа! Якынрак кил, болайрак дим!
Кәнзел, яр өстенә менеп басуга, кузгалырга куркып, ике кулын алга сузды да җиргә тезләнде.
– Зөфәр, Алла хакы өчен, тыңла башта! – Кәнзел тез өстендә Зөфәргә таба шуышты. – Зөфәр дим, ул үзе бит… Зинһар, хур итмә…
Кәнзелнең чынлап та кыяфәте ямьсез, кынарсыз иде: аның башындагы кәпәче суда калган, Ык уртасына җитеп агып китеп бара, чәченә балчык сыланган, иреннәре күгәреп киткән, күзләренә кан сауган иде.
– Кил, кил, курыкма! Тәзкирәне җәберләгәндә, бер дә харап батыр булгансың бит! Йә, якынрак кил диләр сиңа!
Зөфәр әле булса кузгалырга куркып торган Кәнзелнең янына килеп, изүеннән умырып эләктереп алды да аягүрә бастырды:
– Әйт әле, хәшәрәт, син ул турыда берәрсенә сөйләдеңме? Сөйләдеңме, дим! Нигә телең йоттың, җавап бир!
– Бе-рр-әүгә дә әйтмәдем. Зөфәр, беркем дә белми.
– Ант ит, җир упсын, диген!
– Беркемгә дә әйтмәдем. Беркем дә белми. Кичер мине, Зөфәр, кичер. Ипи йөзен күрмим менә…
Кәнзел, елар дәрәҗәгә җитеп, ант артыннан ант итте.
– Моннан түбән мактанып аның яманатын сатып йөрсәң, әҗәлең менә шул су төбендә булыр, белеп тор!
– Зинһар, гафу ит, брат, гомер ишетмәссең, каберемә керсәм дә ишетмәссең андый сүзне. Ипи тотып ант итәм менә, ике күзем чәчрәп чыксын!
– Ә нигә соң кулың барды шул әшәкелеккә? Әйт!
Зөфәр, җавап көтмәстән, янә Кәнзелне яр астына этеп җибәрде. Кәнзел артка китә-китә, туктап кала алмыйча, тагын аска очты.
Бу юлы ул:
– Үтерәләр! – дип аваз салды.
Зөфәрнең моңа җен ачуы чыкты. Кәнзел артыннан ул да яр астына сикерде, тез тиңентен суга кереп, Кәнзелне чәченнән эләктерде дә яр кырыенарак тартып китерде, ләкин чыгармады, чәченнән тотып, судан башын гына калкытты.
– Кычкырасыңмы тагын?
– Һе… һе… үт…
Зөфәр аның башын тагын берничә секунд суга батырып тотты. Аннары яр буенарак тартып китерде.
– Йә, тагын кычкыр!
Кәнзел дәшмәде, әллә дәшәрлеге калмаган иде, кинәт бата башлады. Зөфәр аны яр өстенә сөйрәп менгерде, җилкәсенә күтәреп алды да тегермән өенә алып керде, идән уртасына сузып салды.
– Фуу, эт җан, авыр үзе! Тор!..
Кәнзел хәтта селкенмәде дә, тик күзләрен ачты, бәбәкләрен акайтып, түшәмгә текәлде.
– Әгәр дә мәгәр ишетәм икән, – диде Зөфәр, һәр сүзенә басым ясап, – әҗәлең кавызда булыр, эт җан!
Зөфәр чыгып киткәч, Кәнзел идәндә бик озак ятты, аның колак төбендә өзлексез нидер чыңлый, күкрәге чәнчешеп-чәнчешеп куя, нигәдер бер аягы һични тоймас хәлгә килгән иде.
Менә ул көч-хәл белән торып утырды, башын аска иеп, күзләрен идәнгә текәп торды, карашын пычрак итекләренә күчерде һәм, ярсынып китеп, йодрыгы белән аягына сукты.
– Моның өчен мин сине гомергә кичерәчәк түгелмен, мир хәерчесе, гомергә!..
Кәнзел берни тоймаган аягына тагын сукты да гарьлектән елап җибәрде. Күзләре кызарганчы, тамак төбе әчеткәнче елады, шуннан соң гына өнсез калып бертын тик утырды. Бу хәлнең чын булуына ул ышанмый, гүя бу төш кенә, уяну белән бар да юкка чыгар һәм барысы да онытылыр, дип уйлады. Әмма утыра торгач тәмам айныды: бөтенләй төш түгел, Зөфәр— Тәзкирәнең ире – аны эт итеп кыйнап китте…
Ишектә Фәхри күренде. Ул, Кәнзелнең уйларын бүлдереп, түргә узды, өстәл янындагы эскәмиягә утырды.
– Йә, нишлибез инде, Кәнзел?
Кәнзел дәшмәде, ул яңа гына кичергән тәэсирдән айнып җитмәгән иде әле.
– Ишеттеңме әле син Зөфәр Бадыйковның хатынын ташлап китүен?.. Тәзкирәне?..
Кәнзел, йөзенә кайнар су бөркегәндәй, башын күтәрде, күзләрен шарландырып, Фәхригә карап катты. «Шәп булган, минем генә каргыш төшкән ул мөртәткә», – дип уйлады ул, эчтән сөенеп.
– Кая киткән? Кайчан? Ни җитмәгән?..
– Бүген төнлә. Себер ягына диме. Шәп егет иде, кулыннан килмәгән эш юк иде, алтын куллы иде егет. Беләсеңме, Кәнзел, мин бирегә ни өчен килдем?
Кәнзел җилкәсен җыерып куйды, куырыла төште, тез өстендәге куллары биеп тора башлады. Фәхри моңа игътибар итте, Кәнзел янына күчеп утырды.
– Тәзкирә бит, Зөфәрнең китүенә Кәнзел абзый гына гаепле, дип бара. Ул төнне таң белән Зөфәр тегермәнгә килгән булган икән. Имеш, син булмагансың…
– Зөфәрнең бу тирәгә аяк басканы да юк. Ялган бу!
– Ашыкма, ул турыда беләбез. Мине ул хәл кызыксындырмый, мине менә нәрсә кызыксындыра: нигә дип синең хатының да аның белән киткән?.. Белмисеңме?..
– Кәнтәйлеге бар иде, эзләгәнен тапкан икән.
– Туктап тор әле, мин бу очракта Зәйтүнәне акларга җыенмыйм, ләкин сине дә якларга исәп тотмыйм. Тәзкирә әйтә…
Кәнзелнең йөзе кинәт үзгәреп китте, күз төбендәге капчыгы биешеп тора башлады.
– Буласы булган инде. Соң инде… Былтыр кыстырганны быел… – дип, кул селтәде Кәнзел.
– Бер дә соң түгел, Кәнзел. Бер дә әле соң түгел! Син мине бернәрсә дә белми, белмәде дип уйлыйсың бугай, ә?.. Белдем, шул көнне үк булмаса да, икенче көнне үк белдем. Дәшмәдем. Ник дип уйлыйсың? Чөнки Зөфәр кайтты. Ә ул егет, армиягә киткәнче үк, Тәзкирәне яратып йөргән иде. Бераз торгач өйләнде. Торып китмәсләрме, дип уйлаган идем, – Фәхри тез өстен ышкыштыргалады, көрсенеп куйды. – Ә ул алай булмады, язмышлар, чылбыр боҗралары кебек, бер-берсенә бәйләнгән икән шул. Бер боҗра өзелдеме… Хатынының шундый икәнен белгәч, син тиледән үч алам дип, Зәйтүнә белән йөри башлаган ул, бер дә бүтән түгел. Шул гарьлегеннән синең Зәйтүнәңне алып китәр хәлгә җиткән, күрәсең. – Фәхри беразга сүзсез калып, йодрыгы белән тез капкачына суккалап торды. – Менә мин күзәтәм-күзәтәм дә сине, Кәнзел, шаккатам. Кая таба тәгәрисең син? Ничәмә хатын аердың, күрмәгән нәрсәңме, ә алма кебек кызга кызыккансың… Ә үзең һаман иректә… Беләмсең аның өчен ничә ел чәпәгәннәрен? Беләсеңме? Хәер, син бит инде аның университетын бетереп кайткан кеше. Юк, алай да акыл кермәсә керми икән үзеңә. Сөягең төрмәдә черергә тиеш синең кылган бу явызлыкларың өчен дә бит… Әле булса иректә йөрисең. Тәзкирә белән эшне үзең җайла, югыйсә эшне югарыга җибәрәм…
Фәхри китүгә, тегермән өенә балыкчы карт килеп керде. Ул өстәлгә бер ярты аракы, берничә пешкән йомырка, өч-дүрт кисәк колбаса, калай кружка, ярты тавык чыгарып салды. Шуннан соң гына, азык төялгән биштәрен читкәрәк куеп, сәке башында утырган Кәнзелгә дәште.
– Әйдә, утыр, Кәнзел туганый, капкалап алыйк. Балык белән мавыгып, тәмам ашаудан калынды.
Кәнзел теләр-теләмәс кенә өстәл янына күчте, ә башында һаман шул бер уй бөтерелде: «Тагын китәргә туры килер микәнни шул закон йортына?» Кәнзел аның кунак йорты түгел икәнен яхшы белә, кайтуына күп дигәндә ике ел тулып узды бит әле.
Балыкчы карт кружкага бер йотым гына аракы салды, күтәреп куйды да бер кисәк колбаса капты.
– Усал да соң, каһәр. Сатучыга, йомшаграгын бир, дип ни ялындым, тәки үтне сыта торганын тоттырган! Җитеш, әйдә, Кәнзел, тартынып торма.
Кәнзел дәшмәде, шуннан карт, аңа карап-карап торды да:
– Хатының киткәнгә шулай уфтанасыңмы, әллә башка кайгы башыңа төштеме? – дип сорады.
– Барысы белән дә кызыксынасың тагын үзең, картлач.
– Мин белмәгән нәрсә юк бу районда, – карт тагын аракы салды, кружканы Кәнзел алдынарак этәреп куйды. – Әйдә, тот, кайгың онтыла төшәр, кайгың ю.
Картның соңгы сүзе Кәнзелнең колак түрендә зыңлап торды. «Кайгың ю, кайгың ю». Аның тизрәк эчәсе, исерәсе килде. Ул кружкадагыны бертын алуда эчеп җибәрде, аннары башын түбән иеп уйга калды, хәтта кабымлыкка да үрелмәде. Карт аның бу кыланышына гаҗәпсенеп карап-карап торды да:
– Авызыңа кап, үтең янар, – диде.
– Кирәкмәс, ни, моны гына эчеп караган бар. Күпсенмәсәң, салып бир тагын берне.
Кәнзел икенче кружканы да бушатып куйды.
– Җилле эчәсең үзең, әй. Кайда өйрәндең?
– Кайда булсын, закон йортында өйрәттеләр.
– Әйтәм, гел Себер зимагурларыча кыланасың, – диде карт, ашавын дәвам итеп. – Анда да булырга өлгердеңмени инде?
– Сиңа соң барыбер түгелмени?
– Түгел шул. Син, туган, бер хакыйкатьне аңламыйсың кебек миңа. Тормыш бит ул, энем, чәбәләнгән йомгак – бөтерелә, бутала, чәбәләнә, айкала. Менә син миңа, хатыным китте, дидең. Ни өчен китте соң ул? Шул турыда уйлап караганың бармы синең? Ә үзең, өч хатынга өйләнеп карадым, дисең. Юк, син түгел, Фәхри шулай диде. Әйт әле: синең яратып караганың булдымы?.. Белмисең. Чын мәхәббәтле хатын эзли-эзли җиде кызга өйләнеп карау зарур, дип уйлыйсыңдыр әле син. Ялгышма, энем, булса да бер генә була ул, югыйсәң изге хиснең кадере калмас иде. Яңа мәхәббәт искене үтерә, диләр. Пүчтәк сүз бу, мәхәббәтнең аның яңасы да, искесе дә юк, чын мәхәббәт искерми ул. Чын мәхәббәт ул саф алтын кебек ялтырый, гүзәлләнә генә бара. Әйе, әйе, син авыз ерып утырма, дөньядагы иң-иң изге табыш ул безгә. Ә синең кылганың… – Карт тез өстендә яткан, буыннары кантарланып каткан кулларына беравык карап торды. – Синең кылганың – кыргыйлык ул, вәхшилек.
Балыкчы карт, колбаса кисәге кабып, иренеп кенә чәйни башлады.
– Ә бит сине чынлап та утыртып куюлары бар, – дип дәвам иттерде ул, җеп очын ялгап алып. – Булмас димә. Әтиең кем синең, әниең кем?.. Әниеңне гаепләмим, ир бала, гадәттә, әнисенә охшамый. Ә менә әтиеңне гаеплим. Әллә соң заманында ул да синең кебек хатын-кыз артыннан өстерәлдеме?
Кәнзел дәшмәде, картның сүзләре җитсә җитте, җитмәсә юк. Шулай да аның күкрәген нидер көйдерә иде. Үкенү идеме бу, болай да җәрәхәтле җанга тоз сибеп, акыл сатып утырган картка карата туып килгән ачу зәһәре идеме – зиһене чуалды, аңламады. Әмма бөтен дөньясына каны кайнавы хак иде. Ул бармак буыннары агарганчы йодрыгын йомарлады, көрсенеп-ярсып, тешен шыгырдатып куйды.
– Жәл димәсәң, салып бетер әле!
– Эч, әйдә, эчеп кал. Анда бирүче булмас…
Кәнзел йодрыгы белән өстәл почмагына сугып алды, буш кружка сикереп китте.
– Менә-менә, чат җүләр син, чат тиле. Язылышмыйча, өч хатын белән торып карагансың, закон сиңа тимәгән. Ә менә монысы өчен чәпәп куюлары бар…
– Кем мине судка бирә алсын! Нәрсә телең белән тегермән тартып утырасың әле, картлач? Аннан соң ул кияүгә чыкты, ике айдан артык ир кочагында йоклады. Юк инде, син дигәнчә булмас ул!..
– Дулама, мин сиңа судья да, тикшерүче дә түгел. Хатыннарыңа кем никах укыды?
Кәнзел сүрелә төште, бертын башын иеп уйланып торды.
– Әтәй, Гайзулла мулла.
Ярый әле, Кәнзел балыкчы картның йөзен күрмәде, югыйсә исе-акылы китәр иде. Гайзулла исемен ишетүгә, карт кинәт агарынып китте, калтыраган бармаклары белән өстәлгә коелган ипи валчыкларын чүпләргә кереште.
– Димәк, син Гайзулла мулла малае? – дип сорады карт, кинәт гаҗиз калып.
– Үзе, – диде Кәнзел һәм торып басты. – Әтәйнең монда бер катнашы да юк, инәйнең дә…
Карт аның беләгенә ябышты, Кәнзелнең күзләрен эзләде.
– Тукта әле, сабыр ит!
Балыкчы карт аңа нидер әйтергә җыенды, әмма ачкан авызын ябалмыйча капыл туктап калды. Тегермән өенә Таҗылбанат килеп керде. Керде дә, өстәл янында утырган балыкчыга күз дә ташламыйча, Кәнзел янына узды.
– Балам, бәбкәм, бөтен авыл сине сөйли…
– Инәй, кирәкми, – диде ялварулы рәвештә Кәнзел.
Балыкчы карт аларга арты белән борылып утырды, ләкин ул кергән кешене аркасы белән дә күрә сыман иде – аның һәр сүзен бөтен дикъкате белән тыңлады. Таҗылбанат балыкчыга бөтенләй игътибар итмәгән иде, ләкин ниндидер бер мизгелдә аның карашы картның аркасында тукталды. Үзенә текәлгән күз карашын эчке бер сиземләү белән тоеп, балыкчы карт та аңа таба борылды.
– Йа Аллам, йа Ходаем, Шакирҗан! – диде Таҗылбанат һәм, буыны йомшап, хәлсезләнеп китеп, түргә узып утырды. – Күпме еллар үтте, килмәдең, күренмәдең…
Кәнзел, һични аңламыйча, бер әнисенә, бер балыкчы картка карады.
– Инәй, нәрсә сүлисең син?
– Тамагым кибеп китте, су бирче, улым.
Кәнзел аңа чүмеч белән су китерде. Чырае агарынып калган Таҗылбанат калтыраган куллары белән чүмечкә үрелде, әмма алмады, эчмәде, балыкчы картка карап, күкрәк түреннән чыккан әрнүле тавыш белән:
– Шакирҗан, коткар баламны! Ит ярдәм. Аны утыртмакчылар, – диде.
Кәнзелнең кулындагы чүмече, шап итеп, идәнгә төшеп китте. Абыстайның кызыл читегенә су чәчрәде.
Балыкчы карт әле Таҗылбанатка, әле чырае үзгәргән Кәнзелгә күз ташлап алды да утырган урыныннан кузгалырга теләде, нидер әйтергә дип авызын ачты, мәгәр кузгала да, дәшә дә алмады, очып китәргә торган кошны эләктерергә теләгәндәй, йөрәк турын учлап тотты да акрын гына идәнгә шуып төште…
19
Туган авылы Карамалыга Гөлзифаның бер генә кайтуы түгел иде инде. Шулай да ул туган як басуларын күргән саен дулкынлана, теле языла, күз алдына бала чагы, җиткән кыз чагы, Әюбе белән гомер иткән еллары килә.
«Москвич» ның арткы урындыгында Гариф белән Әдилә утырган. Гөлзифаны алга, шофёр янәшәсенә урнаштырганнар. Кыр ышыклау урман полосасы юлның әле бер ягына күчә, әле икенче ягына. Басулар өстендә рәшә дулкыны тибрәнә. Зур күл артындагы усак урманы да рәшә эчендә калган.
Машина Чәчәганак тавын төшә башлады. Чишмәгә җитте.
Чәчәганак чишмәсенең терекөмеш кебек чиста суы вак ташлар арасыннан һаман чылтыр-чылтыр ага да ага. Күп хәлләргә шаһиттыр бу чишмә. Болгарлар килгәнче, биредә Чәчәк Ана кабиләсе яшәгән, имеш. Ык буйлары Бөек Болгар дәүләтенең бер төбәге булып киткәч тә, Урта Азия сәүдәгәрләре Болгарга йөргәндә дә, аннан соң да юлчылар һәрвакыт шушы чишмә янына туктап, кунып, ял итеп китә торган булганнар.
Аклар өй-каралтыларын яндыргач, Әюбен юк иткәч, Карамалыдан баласын алып чыгып киткәндә, Гөлзифа да, шушы чишмә янына туктап, әнә шул ташка утырып, соңгы тапкыр Карамалыга карап торган иде.
Печән җыярга килгәч, Әюбе белән шушы ташка утырып ял иткәннәр иде. Шомырт, карлыган, балан, бөрлегән өлгергәч, балыкчы Корбан бабалары аларны көймә белән башкорт ягына чыгарыр иде. Көймә ярга терәлүгә, Әюп сикереп төшәр иде дә, Гөлзифасын көчле кулларына күтәреп алыр иде дә, читеннән үк алсу чәчәкле бояр гөлләре үсеп утырган әрәмәгә кереп китәрләр иде. Корбан карт аларга:
– Кайтыр якта сөрән салырсыз, чыгып алырмын, – дип озатып калыр иде. Шул көнне алар ике капчык балан җыйганнар иде. Һәм шул көзне Әюпне солдатка алдылар.
Өч ел гомерен патша окопларында бурсып, немецларга каршы сугыша-сугыша бетләп, интегеп беткәч, бер изге бәндә аның күзен ачкан – качып китәргә һәм авылдашларын байларга каршы көрәшергә өндә дип өйрәтеп җибәргән. 1917 елның җәендә Әюп хат-хәбәрсез генә авылга кайтып төште. Белгәне белде аның Карамалыга кайтканын, белмәгәне белми дә калды. Әюп ниндидер революция турында, патша тәхеттән төшерелгәннән соң, Россия белән идарә итүне вакытлыча кулына алган Керенскийны тиздән большевиклар себереп ташлаячаклары турында сөйләде. Имеш, озакламый хөкүмәт эшчеләр һәм крестьяннар кулына күчәчәк. Алпавыт утарларын, бай-мулла җирләрен крестьяннарга бүлеп бирәчәкләр.
Шуннан соң Гөлзифага таныш булмаган агайлар, алар өенә җыелып, ни турындадыр озаклап киңәшә торган булып киттеләр.
Әюбе вакытлы хөкүмәтне эт итеп сүккәндә, озакламый Рәхим байның үкчәсенә басабыз дип сөйләгәндә, Гөлзифаның коты алынды, ялгыз калган минутларда ни кылырга, ни эшләргә белми, Алладан мәрхәмәт сорады.
Без капчыкта ятмый, ә Әюп без генә түгел иде, кемдер качкын солдатның Карамалыда яшеренеп ятуын ил өстенә чыгарды. Рәхим бай белән староста этлекләрен тиз күрсәттеләр: волостька атчабар җибәреп хәбәр иттергәннәр һәм Әюпне, тотып алып, янә солдатка озаттырдылар. Ләкин бу юлы инде ул озак йөрмәде. Беренче кар белән, чанага кырын ятып, көпә-көндез кайтып төште. Халык аһ итте.
– Тимерче Әюпне влач ясаганнар, ди!
Әюп Латыйпов бүрегенә кызыл тасма бәйләгән, билендә наган, куенында мөһерле кәгазь, газеталар.
Ул кайту белән үк, Гөмберт Фәризунны авыл буенча йөгертеп җыен җыярга җибәрде. Җир турында сөйләшү була дигәч, халык, янгынга килгәндәй, тиз җыелды. Гөжләп торган халык арасыннан мондый сүзләр ишетелде:
– Рәсәй тагын дәүләт башын алыштырамы әллә?
– Патша февральдә үк төшерелде, нинди патша алыштыру ди ул һаман: авызыңнан җил алсын! Тфү, тфү, тәүбә, диген…
– Сөбханалла, сөбханалла, ахырзаман җитәдер…
Гөлзифа да Әюбенә ияреп җыенга килде. Мәдрәсәгә җыелган халык эчкә сыймады, ишек-тәрәзәләр алынды. Күрсәң, тәмам мәхшәр диярсең. Менә Әюп җыен өстенә калкып чыкты.
– Җәмәгать, авылдашлар! Яңа дәүләт җир һәм тынычлык турында Декрет игълан итте. Менә ул!
– Укы, укып күрсәт! – дип шаулаштылар.
Әюп кайда укып, кайда аңлатып, яңа дәүләт тарафыннан игълан ителгән бу Декретны халыкка җиткерде.
– Җир-урманнарны, ишан, алпавыт, бай, мулла җирләрен ярлыларга бүлеп бирергә. Рәхим байга да җирләреннән колак кагарга туры килер.
– Хак әйтәсең, күп имде Карамалы халкын!..
– Кайчан сугыш бетә, шуны әйт син безгә, Әюп туган. Яшәр әмәлләр калмады…
– Җәмәгать, туганнар, – дип күтәрелде берсе. – Рәхим байның җирен-малын бүген үк ярлыларга өләшик. Әюп туган әйтә: Ленин үзе кушкан, ди. Җәмәгать, әйдәгез Рәхим бай утарына!..
Халыктан бу хәлне көтеп бетермәгән Әюп дулкынлануыннанбер мәлгә каушый калды. Аларны болай тиз кузгатып булыр дип уйламаган иде ул. Халык ишек-тәрәзәгә ташлануга, Әюп янәшәсендә басып торган Гөлзифага:
– Бар, кайт, ирләр арасында йөрмә, – диде. Тик Әюп кузгалуга, Гөлзифа аның шинель чабуына ябышты.
– Җибәрмим, җибәрмим мин сине беркая да!..
Ләкин Әюпне аңардан тиз аерып алдылар. Урамга чыгуга, Әюп төркем алдына йөгерде һәм, җил-җил атлап, иң алдан Рәхим бай утарына таба китте. Әюп шинелен җилбәгәй җибәргән, эсселәнеп, бүреген салып кулына тоткан иде.
Аның шулай шәбәеп китүен күрүгә, Гөлзифа: «Атасы, башыңа ки, салкын тияр!» – дип кычкырырга теләде, хәтта төркем артыннан йөгермәкче итте, ләкин шул мәлдә аның каршында, җир астыннан чыккандай, Гайзулла пәйда булды.
– Үләсе мал баз эзләр, диләр, шуңа ашкына Әюбең, – диде Гайзулла, күзләрен алаландырып, һәм тиз генә китеп барды.
– …Менә, әни, Карамалыга да килеп җиттек, – диде моңа кадәр Әдилә белән сөйләшеп барган Гариф.
– Әйе, балам, – диде Гөлзифа карчык.
– Авыл авылдыр инде, – диде Әдилә, бер дә исе китмәгәндәй.
Әдилә шулай диюгә, шофёр аңа әйләнеп карады һәм, юлга күзен төбәп, үз алдына сөйләнәмени тезеп китте:
– Асфальт юллар юк шул әле бездә. Аның каравы келәмдәй яшеллек, сулап туймаслык саф һава, буы чыгып торган яңа сауган сөт бар. Аяк очында гына елга. Телисең – төшәсең дә коенасың, телисең – кер чайкыйсың, телисең – балык тотасың. Карамалы халкы – ул бит борынгы халык. Чәчәк Ана әбинең ыруы яшәгән тау куышы әле дә булса бар. Кызыксынсагыз, барып карый аласыз. Куышның диварларына хайваннар рәсеме төшерелгән, борынгы бабаларыбызның сәнгате…
– Хәйран икән. Сез, алай булгач, Чәчәк Ана токымнары буласыз инде?
– Һәм син дә, Әдилә. Онытма: әтиең бит – шушы авылда туган кеше, – диде Гариф, Әдиләнең иңбашына кагылып.
– Ничек бер ел гомеремне үткәрермен икән мин монда?
– Теләмәсәң китә аласың, дускаем.
Әтисенең сөйләү рәвешендә үпкә тоеп, Әдилә аның җилкәсенә башын салды.
– Артык олы күңелле син, әти. Тыңлыйм-тыңлыйм да үзеңне— шаккатам. Намусыңа тузан кундырырга да куркасың кебек.
– Ә син аны, намусыңны диюем, пычратып юуны мәртәбәрәк күрәсеңме? – диде моңа кадәр дәшми утырган Гөлзифа әбисе. – Әбиеңне санга сукмаган гына җитмәгән, атаң белән үртәшәсең инде хәзер…
Ул арада машина Гарифларның чыбык очы карендәшләре булган Фәһимәләр турына килеп туктады.
– Кайтып җиттек кебек, кордашлар, – диде шофёр.
Фәһимә аларны капка төбенә чыгып көтеп тора иде инде. Гөлзифа апасын ул гөр килеп каршы алды. Исәнлек-саулык сораша-сораша, Гөлзифаның әйберләрен, кунакның кулына да орындырмыйча, өйгә алып кереп китте.
Әдилә түргә узды, тәрәзә каршындагы кечкенә диванга барып утырды. Юлда килгәндә үк әтисе белән әбисе үгетен тыңлау аның ачуын китергән иде, шуңа бераз турсаеп торды. Әмма аңа игътибар итүче булмады. Әдиләнең күзе тәрәзә каршындагы сәрби агачына төште. Җил исеп куюга, агач яфраклары тәрәзә пыяласына тиеп-тиеп китә. Сиңа дәшкән, сине күрергә теләгән берәү тәрәзә чиртә кебек.
Самавыр өлгерде. Гөрләшеп, бергә-бергә чәй эчтеләр. Чәйдән соң Гариф эшенә китте. Гөлзифа карчык карендәшеннән кәҗә мамыгы турында белеште. Ахирәте Хөббениса карчык кайчандыр алар гомер иткән нигездә тора иде. Күрше булмасалар да бергә үстеләр, кичке уеннарда бергә булдылар, абыстайга сабакка йөрделәр, Рәхим байга уракка бергә чыктылар. Заманында бик якыннар иде алар. Узган кайтуында барып килергә вакыт тимәде. Мамык сылтавы белән барып күрим, ичмасам, үзен дип, Гөлзифа урамга чыкты.
Һәй, гомер дигәнең, кайчан гына әле шушы урамнан каюлы алъяпкыч бәйләп, ояла, тартына, – гүя бөтен авыл аңа карап тора, – түбән очка, Идрис абзыйларына төшәдер иде Гөлзифа. Алар да әнә, Гөлзифа киткәч, икесе тиң гүр иясе булганнар. Егерме беренче елгы ачлык алып киткән үзләрен. Кем тора икән хәзер монда? Өе һаман шул, бүрәнәләре генә каралган да түбә калайлары купкалаган. Урам яктагы карт тупылларны төптән үк кисеп, яшь үсентеләр утыртканнар.
Үзгәргән авыл, үзгәргән. Яңадан-яңа өйләр, һәммәсешифер яисә калай түбәле, һәммәсендә телевизор антеннасы. Кешеләрнең киенүләре шәһәрнекеннән ким түгел, бар да чәчкә кебек киенгәннәр, күзең камашыр. Казанда һич кайгысыз торса да, күңеле һаман шул туган авылга тарта бит. Бөтенләй булмаса да, бер-ике елга торып калыр иде – кайтыр карендәшләре юк. Фәһимә дә кышны шәһәрдә яшәгән малайларында чыга, җәйләрен генә авылда тулгана, бер аягы авылда, бер аягы шәһәрдә, дигәндәй.
Үткән-сүткәннәр Гөлзифаны олылап исәнләшеп китәләр.
Бәрәкалла, үзе яшәгән нигезгә утыртылган йорт янына да килеп җиткән түгелме соң? Өе башка булса да, нигезе аныкы бит. Таш өй белән агач келәт исә әле дә тора икән. Узган кайтуында, йөрәгемә ярамас, дип килмәгән булган иде. Нигә бу тикле йөрәге тибә соң әле? Әллә, Ходаем, үз башыма йөримме шулай алгысынып, булган-беткән хатирәләрне яңартып? Нигә бу хәтле яман булып китте?..
Йорт-каралты тирәсендә кеше-фәлән күренми. Капканы сак кына ачып ишегалдына керде. Таныш нәрсәләрне күргәч, ярсып тибә башлаган йөрәген тыюдан гаҗиз калып, келәт янына үтте, таш өйнең ишек яңакларын сыйпаштырды. Бите буйлап яшь бөртекләре тәгәрәде, илле еллар элек булган хәл күз алдына килеп, яңарып китте.
Кан эчендә яткан Әюбен келәт астына тартып кертергә тырышуы, биләүсәсенә төргән килеш йорт уртасында калдырган баланың ярсып-өзгәләнеп елавы, ат тояклары тавышын ишетүе һәм ни кылырга белми әле баласына, әле Әюбе гәүдәсенә ташлануы, ахыр, чарасыз калып, нәниен күкрәгенә кысып, кадала-каплана бәрәңге бакчасына йөгерүе… Ул хәлләрне яңадан дошманыңа да кичерергә язмасын…
Өйдән ак яулыгын карлыгачлап бәйләгән какча гәүдәле бер карчык чыкты һәм, кулын маңгай өстенә куеп, таш өй янында басып торган Гөлзифага карады. Һәм таныды булса кирәк, болдырдан каударланып төшә башлады, үзе сөйләнде:
– Сөбханалла, Әюп Гөлдифасы димме? Үде, үде, Гөлдифакаем, син ич, син, ахирәтем! – дия-дия килде дә, кулларын алъяпкычына сөртеп, күрешергә сузды. – Һәй, китче, бер дә картаймагансың бит син. Күрче, әллә танымый тора инде! Ихластыр, танымый тора, Гөлдифакаем-ахирәткәем, мин бу, мин – Хөббенисаң. Бәрәкалла, өйгә керик, нигә аяк өсте торабыд…
Хөббениса җәһәт кенә мич каршына кереп китте, шаулатып самавырга су салды, шуннан соң гына Гөлзифа янына килеп утырды.
– Һәй, сөйләпләр торасымы, үткән гомерләр диген син аны, Гөлдифакаем! Үтте инде, үтте гомеркәйләр, картайдык инде. Кит инде, картаймаган дигән була тагын… Кем белән торам дип, япа-ялгыд, бер оныгым белән генә дөнҗа көтәм. Кыдыммы? И-и, Гөлдифакаем, гомеркәйләре кыска булды ул кыдымның. Улы хедмәттән кайтыр елда гына йөрәге чәнчешүдән дөнҗа куйды. Бигрәкләр дә үкенечле булды инде менәтерәк. Нишләмәкләр кирәк, тәкъдирләрне алышып булмый шул, Аллаһы Тәгаләдән удыплар булмый… Оныгыммы? Өйләнмәде әле, өйләнми. Солдаттан кайтуына да бишбылтыр булды инде. Бәй, мин үстерми ни, кем үстерсен, үдем үстердем, үдем кеше иттем. Нинди бәхеткәй ди инде ул, Гөлдифакаем! Әюптән соң Камалетдинемне пресидәтель итеп куйдылар. Яман кыдыл иде бит, кулаклар белән бугадга-бугад килде, күпләрен Себер сөрде. Ахырында үден дә тушында кереп күд алдымда суеп чыктылар. Ушым китеп егылдым. Кемнәр булсын? Шул Рәхим бай белән Ахунның калдыклары инде. Син киткәч, седнең нигедне бедгә бирделәр. Рәхим байның Гайдулла киявенә дип суктырган бурасын күчереп, менә дигән өй җиткереп кергән генә иек, Гөлдифакаем… Булды инде, булды, үч тотучылары да булды. Әнәтерәк әле булса онытканнары юк. Былтырларны, Гөлдифакаем, староста Ахунның малае Магнитагурдан кайтып китте. Мәгәдингә кергән дә күденә чагылган берәүне эчерә икән. Әүвәлтен атаң-анаң сорый, ди. Беркөнне минем Дарифуллам да килеп кергән. Син кем нәселеннән, атаң-анаң кем, дип сорый икән. Тилекәй, Дарифуллага ни, тоткан да әйткән дә биргән. Шуңа теге, Гөлдифакаем, Дарифулланың битенә аракы сипкән дә җибәргән. Киткәннәр эләгешеп, тешләрен коешканчы сугышканнар… Әнәтерәк, син тыңлыйсың, мин җырлыйм, самавырым кайнап та чыкты.
Чәй янында Хөббениса, ахирәтен кыстап, ризык-нигъмәтләрне Гөлзифа каршынарак күчерә торды.
– Җитеш әле, Гөлдифа, җитешеп утыр. Әнә кагыннан да авыд ит, бал-кәнфитенә дә үрел… Аллага шөкерләр кылам, бик рәхәт торабыд. Еллар гына имин булсын инде.
Үткән гомерләрне искә төшереп, сөйләшеп, елашып утыра торгач, кич җиткәнне, көтүләр кайта башлаганны сизми дә калдылар.
Әбисенең килә-килүгә югалып торуы Әдиләгә бер дә ошамады.
– Нигә, әбекәй, болай озак йөрдең? Килеп төшмәгән, биләмгә чаба башладың?
– Иртәгә тагын барам әле, сүзебез бетмәде, – диде Гөлзифа һәм эшлекле кыяфәт белән түр өйгә кереп китте.
Иртән аны әбисе уятты.
– Әдиләү, Әдилә дим! Тор инде, балам, тор. Әтиең әнә эшкә китәргә җыена, сине дә уятырга кушты. Эш урынын күрсәтер идем, ди. Тор-тор, ялкауланып ятма!
Әдиләгә түр як өйнең кечкенә бүлмәсенә урын җәйгәннәр иде, юлдан килгәнгәме, изрәп йоклаган, әтәчләр кычкырганны да ишетмәде, көтү куганны да күрмәде. Кичке якта Фәһимә апасына, көтү киткәнне күрәсем килә, мине дә уятырсың әле, дигән иде. Фәһимә апасы кызганган, күрәсең, уятмаган.
Җил дә уянган, сәрби агачының ябалдашлары белән уйный; яфраклар арасыннан төшкән кояш нурлары Әдилә яткан караватта биешә.
– Әдиләү, Әдилә дим, бу ниткән йокы инде!
– Тордым, әбекәй… торам.
Әдилә караватка торып утырды, юрган астыннан аякларын чыгарып идәнгә басты. Күрше ишегалдында ярсып-ярсып үрдәкләр бакыра, алар тынган арада көтүдән калган яшь бозауның мөгрәве ишетелеп китә, бакча башындагы болында трактор гөрелди иде.
– Әбекәй, чүәкләр бирче!
Такта белән бүленеп алынган бүлмәнең ишеге ачылды, әбисе килеп керде.
– Менә боларны гына ки дә ишегалдына чыгып юынып кер, аннан чәйләп алырбыз. Тиз кылан, әтиең ашыга.
– Әти гомере буена ашыкты инде ул, – диде Әдилә һәм, үкчәсе тапталып беткән иске чүәкләрне аякларына элеп, ишегалдына чыкты.
Кояш нурларыннан күз чагыла. Ишегалдын хәтфә кебек каз үләне каплаган. Әдилә салкын чыклы үләнгә яланаяк кына басып карады. Тәнне кымырҗытып ниндидер талгын рәхәт йөгерде. Кинәт аның сабый чагындагы кебек йөгереп китәсе килде. Менә инде Әдилә йорт буйлап йөгерә дә башлады. Рәхәт иде аңа. Бөтен күкрәкне иртәнге тыгыз, саф һава иркәли, күңел әллә нинди ашкыну тоя, җилпенеп, кошлар сыман күккә ашасы, ак болытларга кадәр менәсе килә.
Әтисе Әдиләне ашыктырды.
– Авыл халкы иртә тора, эшкә иртә кузгала, һәр көнне болай йокласаң, безне биредән куачаклар. Әнә сине бирегә китерүне бик үтенгән партком секретаре килә. Әюп бабаңны үз күзе белән күреп белгән кеше.
Харисов бер егет белән сөйләшеп килә иде. Әдилә белән Гарифны күрүгә, әлеге егет нигәдер тукталды, гаепле кеше сыман башын түбән иеп, секретарьның нотыгын тыңлады, аннары кырт борылып китеп барды. Аркасыннан караганда киң җилкәле, эре сөякле егет иде бу.
Әдһәм абыйсына Әдилә үзе кул бирде. Партком секретаре аның күрешергә сузган кулын җибәрмичә, сынаулы караш ташлады.
– Исәнме-саумы, Әдилә. Мин сине нәкъ шундый итеп күз алдыма китергән идем. Горур, чибәр, сылу…
– Куегызчы, Әдһәм абый.
– Ярый. Талип абыең сине анда дүрт күзләп көтә. Кирәк җиһазларны да тапты. Һәммәсен җиткерде. Үзем өйләренә төшеп алып киләм, дигән иде, эш чыгып кына калды. Атлый торыйк, хәзер килеп җитәр ул, көттермәс…
Лаборатория болдырына менгәч, Гариф алдан партком секретарен уздырып җибәрде дә кызының кыска күлмәгенә, күтәрмәле аяк киеменә игътибар итте.
– Җәйләүгә чыгарга булсаң, кайтып, Фәһимә апаңның резин итеген киеп килерсең. Әдилә, сиңа әйтәм!
– Җәйләүләрендә алай пычрак булса, мин анда, әти, барып йөрмәм, туп-туры Казанга кайтып китәрмен.
– Бер дә урынсыз бу шаяртуың. Калырга ниятең булса, анда да барырга туры килүе бар.
– Калырга ният итсәмме, әтием җаным, тотармын да шушы туфлиләрем белән барырмын, – диде Әдилә, коридорда туктый төшеп.
– Йә инде, ярсымасана, кешедән яхшы түгел, Әдһәм абыеңнан. Һич сүз әйтмәле түгел үзеңә. Кыланма!
– Нигә соң әле, әти, мин аңардан ятсынырга тиеш? Син дә кешечә сөйләш алай булгач. Каласыңмы, калмыйсыңмы… Яхшы түгел… Тәмам бала-чага урынына күрә башладың!..
– Үртәлмә юкка. Мин синең турыңда кайгыртам, ә син үпкәләп торган буласың. Әйдә, керик, әнә Әдһәм абыең көтә.
Эчке якка үткәч, Әдилә һәр тәрәзә төбенә утыртылган гөлләрне күрде. Күңелгә ятардай күңелле генә җыештырганнар коридорларын, дип уйлады Әдилә. Коридорны узып, иң түр бүлмәгә керделәр. Биредә аларны кечкенә буйлы, нәрсәсе беләндер чегәнгә охшаган бер кыз каршылады.
– Таныш булыгыз, Әдилә, – диде Әдиләгә Әдһәм абыйсы. – Тамчы атлы кызыбыз, биредә эшли, читтән торып Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында укый, агроном булып та эшләп алды.
Кечкенә буйлы, чегән чырайлы кыз, мөлаем гына елмаеп аңа кулын сузды.
Бүлмә иркен иде. Аппарат-приборлар әйбәтләп урнаштырылган. Тәрәзә төпләрендә биредә дә матур-матур гөлләр.
– Гөлләрне Тамчыбыз үстерә, аның хоббие, диде партком секретаре. – Сиңа да ярдәмче кирәк дип табасың икән, Талип абыең җайлар.
Әдилә әйләнмәле түгәрәк урындыкка утырды, бер әйләнеп алды да гамьсез бер кыяфәттә, шул ук вакытта чынын да кушып:
– Хезмәт хакым күпме булыр икән соң, Әдһәм абый? – диде.
– Анысын Талип абыегыз әйтер инде. Минемчә, шәһәрдәгедән бер тиен дә ким алмассың, артыграк та булыр әле.
– Ферма-җәйләүләргә дә үзем йөрерменме?
– Үзеңнең йөрисең килмәсә, ярдәмчеңне чаптырырсың. Кирәк тапсаң – үзең дә.
Әдилә як-якка башын чайкаган булды, бераз кыланчыкланып әйләнеп килде, прибор-аппаратларга кагылгалап, бүлмә буйлап йөрергә кереште.
– Шулай да минем бүген үк җәйләүне күрәсем килә.
– Анысын Талип абыең тиз оештырыр. Хәзер килеп җитәр ул, – диде Харисов һәм уч төбенә тамак кырып куйды.
Ул арада коридорда ир-ат тавышы ишетелде, аның көр сөйләшүеннән кем икәнен белеп булыр иде.
– Каяле-кая, күрсәтегез әле чибәркәйне үземә. Казан чаклыКазаннан килеп, нигә башта председательгә күренмәде? Ниткән башбаштаклык бу?!
Керә-керүгә үк, Талип, гөрли-гөрли, аңа симез-таза кулын сузды һәм Әдиләнең, нәфис кулларын селкеп, күзләренә карады.
– Йә, исән-имин килеп җиттекме, Әдиләкәй? Һәй, исемнәрең лә исемнәрең. Юк, мин бу исемне болай гына Карамалыдан җибәрмим, композиторларны чакыртып, җыр яздыртам. Йә, ничек, лаборатория ошыймы? Әллә башта җәйләүне карап киләбезме?.. Хозурлык анда, җәннәтең бер якта торсын. Аргамакка утырып барабыз.
– Әйдәгез, – дип кузгалды Әдилә, председательнең кинаяле эчкерсез сөйләшүенә кушылып. – Җәйләүгә!
Талип, аның колагына үрелә төшеп:
– Карамалыга килгән интеллигенциянең моңа кадәр кире киткәне булмады әле. Моннан соң да булмас, дип ышанасы килә. Бигрәк тә хатын-кызның. Егетләр бездә… буа буарлык, балсыз кабып йотарлыклары бар! – диде.
Әдиләгә председательнең бу мөнәсәбәте гаҗәп сәер тоелды, ләкин бераздан ул үзенең дә шул уенга кереп китүен сизми дә калды.
– Аргамаклар, ак тулпарлар тотардай егетләрегез калдымы соң, Талип абый?
– Менә дигәннәре, такта чәйдәй катылары, урта бармак кебекләре бар.
Әдилә, председательнең шаяртуын бик үк чынга алмыйча, аңа ияреп болдырга чыкса шаклар катты, ишек төбендә чынлап та тарантаска җиккән ат күрде.
– Минем бит гомеремдә тарантаска утырып йөргәнем юк, – диде Әдилә, хәлнең чынга әверелүеннән уңайсызлану тоеп.
– Алайса, йөртеп күрсәтим әле үзеңне бер. Рәхим ит, утыр!
Талип, атның башыннан тотып, сабыр гына Әдиләнең тарантаска менеп утыруын көтте. Тарантаска кеше утыруга, ак тулпар, түземсезләнеп, бер урында тыпырдарга тотынды.
– Мин калам инде, алай булгач, – диде аларга ияреп чыккан партком секретаре.
Әмма Талип аны ишетмәде дә атның башын җибәрде, һәм үзе дә тарантаска менеп утырды.
– На-а, Иркә! Киттек!..
Колак төбендә җил уйный, дәртләнеп юыртып киткән ат күңелле генә пошкырып куя, борынга әчкелтем ис бәрелеп китә, тояклардан балчык чәчри. Моны күреп, Талип плащын салды һәм Әдиләнең алдына япты. Һәммәсенә дә игътибар итәргә гадәтләнгән һәм тормышындагы һәрбер үзгәрешне җиңел генә, җай гына, күп вакытта хәтта уен-көлке белән уздырып җибәрә торган кешегә охшаган иде председатель. Әдилә председательне кай ягы беләндер Җәвиткә охшатып куйды. Юк, килеш-килбәте белән түгел, холык-фигылеме шунда, мөнәсәбәтеме… Ул да шулайрак кылана иде. Һәр эшкә батыраеп тотына. Җиренә җиткереп башкарамы ул аны, юкмы – анысы аның өчен әһәмиятле түгел, мәгәр тотынуы хак булсын. Гаилә тормышына да шулайрак карады бугай ул. Үтә җете кызылдан башладымы шунда, ә тора-бара бөтенләй дәрте сүрелде, баштагы кызыллыкның әсәре дә калмады.
– Матур безнең яклар. Кырымнарың бер якта торсын, – диде председатель, тирә-юньгә күз ташлап. – Әнә күрәсеңме бөдрә талларны, җәйләү шунда.
– Матур урында икән. Якларыгыз ямьле, Талип абый. Кичә килгәндә үк күрдем.
– Киләсе елга әнә тегендә, Зур күл башындагы калкулыкка, ял йорты салырга ниятлибез. Күл аша асылмалы күпер сузачакбыз. Күпердән чыгуың була – урман, әрәмә, болын китә, Ык елгасына ярты чакрым да юк.
Алда ике вагон күренде, арырак җәйге абзарлар, сыер сава торган лапас асты, улак-утлыклар. Җайланма юан кәүсәле таллар арасына күләгәгә урнаштырылган. Шуннан чишмә агып ята, бирерәк кечкенә күперчек күренә.
Талип, вагоннарга җитүгә, тарантастан сикереп төште, атны вагон почмагындагы боҗрага бәйләп куйды.
Җилдә тузгыган чәчләрен рәтләштерә-рәтләштерә, Әдилә дә төште. Ат шундый ак төсле иде, хәтта Әдиләнең малкай тәненә кагылып карыйсы килде.
– Әкрен, исеме Иркә булса да, усаллыгы бар аның, тешли күрмәсен, – дип, председатель Әдиләнең терсәгеннән эләктереп алды. – Башта вагонга кереп чыгыйк.
Вагонның бер башында – кызыл почмак кебек нәрсә, икенче башында караватлар. Чисталык, пөхтәлек, тумбочка өстендәге пыяла банкаларга чәчәкләр куелган. Әмма җәйләү урнашкан урын вагон эченнән күп өлеш матуррак һәм ямьле күренә иде.
– Гариза язып биримме, болай гына алырсызмы, ягъни килешү белән генә эшлимме? – диде Әдилә, вагоннан чыккач.
– Калу ниятегез хак булса, гариза язмый булмас…
– Карагыз әле, Талип абый, нигә сез миңа бер «сез», бер «син» дип дәшәсез?
– Авылда гадәтләнгән инде. Онытылып китәм дә «син» гә күчкәнемне сизми дә калам. Әллә «син» дигәнгә үпкәләдегез дәме тагын?
– Юк ла, Талип абый, болай гына соравым.
– Ничек дәшим соң?
– Ничек телисез – шулай.
– Ярый, килештек, алайса. Ярдәмче кирәк булырмы, юкмы? Без бер кызны укырга җибәргән идек инде, ләкин аның әле ике ел укыйсы бар. Хәер, ярдәмчедә эш тормас ул, калуыгыз гына хак булсын.
– Килештек, алайса. – Әдилә, председательне шаккатырып, аңа ирләрчә кул сузды. – Мин риза, Талип абый.
…Карамалыда калу-калмау мәсьәләсен ул инде үзе хәл иткән булса да, әтисенә бу турыда сүз әйтмәгән иде әле. Кич белән чәй эчәргә утыргач, Гариф кызында ниндидер үзгәреш күреп, ахрысы, юри дәшми, сорашмый торды. Ләкин әбисе түзмәде.
– Ниме әле, кызым, председатель белән сөйләштеңме?
Бирегә килергә чыккач та, Казанда чакта да: «Син авылда туып үскән кешеме, нигә шунда ашкынган буласың!» – дип үртәгән әбисенең тел төбен аңламый торды Әдилә. Әбисеннән мондый сүз ишетү аңа бераз сәеррәк иде, әлбәттә. Әдиләнең авылда каласы турында әтисе ишеткән шикелле тоела, һаман дәшми утыра.
– Ике яше тулмаган баланы бер әбиең кулына калдырырга исәбеңме әллә, балакай? Карамалыда каласың килсә, әнә Чәчкәңне дә алып кил.
– Алып килермен, әбекәй, юкка борчылып утырма.
Гөлзифа әбисенең күзләрендә ачу чаткылары уйнаса да, ул яңадан дәшмәде, алдына куйган ашын ашады, чәен эчте. Фәһимә карендәшләре генә:
– Карамалыда калырга ниятләп бик әйбәт иткәнсең, Әдилә акыллым. Шәһәр генә димәгән. Анда әнә урамга чыгам дисәң, юлга тәңкә төшеп ун минут ятмый. Һавасы авыр, урамнары тардыр…
– Җитте, җитте, туганым, – диде, карендәшен бүлдереп, Гөлзифа. – Үзең әнә бер дә алай итмисең әле. Авылны мактыйсың, шәһәрдә торасың. Салма бала күңеленә яман коткы. Болай да иләс-миләсләнеп китәргә генә җай эзләп йөри.
Ләкин Әдилә аларны тыңламый иде инде. Күңеле утырып җитмәсә дә, Карамалыдан китү турында уйламый иде инде ул. Алдагы көндә башлап җибәрәсе эше турында уйлады һәм нигәдер, келт итеп, Җәвит исенә төште. Тәрәзә төбенә килеп утырды, тышка күз салды. Аксыл болытлар төньякка таба ашыгалар. Бакчадагы агач башларында җил йөри – шаулашып куялар. Ачык тәрәзәдән хуш ис керә.
«Тагын шул Җәвитме? Һаман шуны оныта алмавыңмы? Ничек онытырга? Ничекләр онытырга шуны?! Йөрәк парәләремне ярып чыккан балам бар бит минем аңардан!.. Инде авылга килде, ичмасам, онытылып торыр дип ерак китте, Казаннан өч йөз километрда яшәячәкмен, ә ул, мөртәт, һаман күңелдән китми…»
Ике карчык дөнья кайгыртып сөйләшәләр, әтисе, Ык буйларын әйләнеп кайтам, дип чыгып китте. Шундый минутларда ул да каядыр китеп йөри, һич югы, аңа эчен бушатыр иде.
Әдилә тәрәзә аша гына бакчага төште. Сәрби куагы төбендәге кечкенә эскәмиягә утырды. Кайдадыр, бик еракта, мотоцикл тырылдый. Кинәт кенә янәшәсендә диярлек мәче чинап җибәрде, аңа икенчесе кушылды. Әдиләнең тәне буйлап кымырҗу үтте.
– Абау! – дип кычкырып җибәрүен сизми дә калды.
Фәһимә апасы тәрәзәдән башын тыкты.
– Һәй, нәләтләр, нинди туй инде көн-төн! Кичә булды кичә ызгыштыгыз. Перес-с, мур кыргырлары! – Әдиләне яңа гына күргәндәй: – Ә син нишләп утырасың биредә? – дип сорады.
– Авыл белән сөйләшәм, Фәһимә апа.
– Кем белән?
– Авыл белән.
– Песиләр белән, диген. Кер, әйдә, йә талап китәрләр үзеңне.
– Карамалы песиләре кеше дә талыйлармыни?
– Һич булмас димә, зрә дә усаллар безнең Карамалы песиләре.
Өйгә кергәч, Фәһимә апасы алгы якта туктатты да колагына пышылдады:
– Гөлзифа түткәй юри генә кыланган була икән. Торса торсын авылда, баланы бирәсем юк, өмет тә итмәсен, дигән була. Мин анда берүзем җүләрләниммени, ди.
– Баламны бик сагынсам, кайта-килә йөрермен, Фәһимәттәй. Шулай бит?
– Тап дөрес әйтәсең, Әдиләкәем. Бер дә исең китмәсен, рәхәтләнеп ялгыз башың тор, рәхәтләнеп яшә, – Фәһимә Әдиләнең муенын пешерердәй булып якынлашты. – Менә дигән кияү дә табып бирермен үзеңә, урта бармак кебеген.
– Фәһимәттәй җаным, минем ирем бар лабаса. Без аның белән аерылышмаган да бит әле.
– Анысын тиз эшлиләр хәзер, бер дә кайгырма, гариза гына язып бирәсең дә… Һи, җүләр, бер кискән икмәк ябышамы! Аллаһы боерган булса, җаның теләгәнгә димлим үзеңне, пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп торырсыз, Фәһимә апаңа рәхмәтләр укып бетерә алмассың әле менәтерәк. Кешеләр кавыштырырга кул артым зрә дә җиңел минем…
– Юк инде, Фәһимәттәй, рәхмәт, әлегә бусы да җитеп торыр, берсеннән дә арынып җиткәнем юк. Инде бер бәхеткәйләрең булмагачмы…
– Әй, исең киткән икән, иләгенә күрә чиләге табыла аның. Күнелең генә ир-заттан бизмәсен, күңел бизсә яман. Гомер ир күрмичә яшәрсең – харап кыналар булырсың…
…Кич яткач та, Әдилә шул турыда бик озак уйланып ятты, күзенә йокы кермәде. Үткәннәрне исенә төшерде.
Җәвит… Әдилә аңа бер күрүдә гашыйк булды – Казансу буенда арка кыздырып ятканда таныштылар. Әле булса хәтерендә, ул башта Җәвитнең оста йөзүенә игътибар итте. Кайчак шулай су коенучыларны гамьсез генә күзәтеп, кайнар комда оеп ятасың. Рәхәт, эссе. Шунда синең күзеңә оста йөзүче берәү чалына, аны гына күзәтә башлыйсың. Аның оста йөзүенә, җитезлегенә хәйран калып карап торасың. Шунда хыял чикләрең киңәеп китә, син инде аның белән янәшә йөзәсең, ул сине белә, син аны…
Кыюланып китеп, Әдилә, егет судан чыгып волейбол уйный башлагач, шунда юнәлде. Уенга аның белән янәшә басты. Ниндидер мизгелдә күзгә-күз карашып алдылар. Уйнап туйгач, су коенырга инде алар бергә төштеләр. Әдилә шунда гаҗәп-сәер бер тойгы белән җәфаланган иде: гүя ул инде аны бик күптән белә, һәм алар – бик күптән танышлар.
Казансу буеннан бергә кайттылар, егет аны озата килде. Юл өстендәге кафега кереп туңдырма ашадылар. Шунда белде Әдилә: сокланган кешесе Җәвит исемле икән, аспирант.
Менә ни өчен, әбисе белән әтисен шаккатырып, зооветеринария институтына укырга кергән иде Әдилә. Чөнки Җәвит шулай теләгән иде.
Икенче курсны тәмамлагач, Әдилә Җәвиткә кияүгә чыкты. Җәвит Әдиләнең әтисенә ошады, аспирантураны тәмамлагач, ул аны хәтта министрлыкка эшкә урнаштырырга ярдәм итте.
Мәхәббәт аңа, язгы ташу кебек, көтмәгәндә әнә шулай килде. Җәвит аңардан өлкәнрәк иде. Әдилә институтка кергәндә, ул аспирант иде инде.
Кешенең мәхәббәттә янып-көю чоры була. Утка ташланган көя күбәләгедәй, мәхәббәт кочагына чумган чаклар була. Бер ул гына, ул, ул! Башка беркемне дә күрмисең дә белмисең дә, аның өчен генә яшисең, аның өчен генә эшлисең, аның өчен үләргә дә ризасың. Әдилә дә бу чорны кичерде. Тәҗрибәсе юк, яшь иде, ә Җәвит күпне күргән, үтә «тәҗрибәле» кеше булып чыкты. Шуңа күрәме, Әдилә балага узгач:
– Иртә әле, кирәкми, – диде. – Өлгерерсең!
Бу көнне Җәвит аны ресторанга алып керде. Нигә? Югыйсә өйдә дә әйтә ала иде бит! Әдиләнең буйга узган чагы, кайбер ашамлыкларны күрүгә, эчләре айкалып куя.
Җәвит вино китертте. Эчте, исерә төште, теле язылды.
– Менә нәрсә, Әдилә, мин бүген синең белән кайтмыйм…
– Ярый, Җәвит, кайтмау сәбәбең шул гына булса, иртәгә үк табибка барам…
– Сытылып утырма. Соң инде. Аннары сәбәбе дә ул гына түгел. Минем яшьтән үк яратып йөргән кешем бар. Мин хәзер ансыз торалмыйм, Әдилә. Аңла мине… – диде Җәвит.
Әгәр дә мәгәр менә хәзер Әдиләгә, йөрәгеңне йолкып ал да өстәлгә сал, дисәләр, мөгаен, ул моны җиңелрәк эшли алган булыр иде. Тикмәгә генә, ир бирмәк – җан бирмәк, димиләр икән, Җәвиттән «кешем бар» сүзен ишетүгә, Әдиләнең гүя йөрәге өзелеп очты. Юк, шунда да әле ул өметен өзмәде, ни сөйләмәс ир-зат кызмача баштан. Ләкин Җәвитнең күзләрендә моңа кадәр күрмәгән сәер, бөтенләй аның өчен ят булган караш күрүгә коелды да төште. Ул утырган җирендә агарынып, бер якка ава башлады, ләкин ниндидер бермәлдә һушына килеп, урындыкка аркасын терәбрәк утырды һәм калтыраган кулларын тыю нияте белән, чытырдатып, өстәл читенә ябышты.
– Мин кайтыйм, Җәвит, соң инде.
– Син мине гафу ит, Әдилә. Син акыллы ич, аңла, без барыбер бергә тора алмас идек.
«Нигә, ни өчен мин аңа шулай дим? Нигә ялынмыйм, ялвармыйм?» – Әдилә шулай уйлады, ләкин бу уйлары аның төш кебек кенә иде. Ул әкрен генә күтәрелде дә, исерек кеше сыман аякларында ныклык тоймыйча, ишеккә таба китте.
…Җәвит белән алар әнә шулай аерылыштылар. Икенче көнне Җәвит килде дә бар булган әйберләрен алып китеп барды. Кая китте, кем янына – Әдилә кызыксынмады. Ул үзен язгы ташкынга эләккән йомычкадай хис итте. Җүләр кеше кебек Идел буйларында йөрде, яр читенә басып, әллә ниләр уйлап бетерде. Төннәрен балконга чыгып басар иде дә күз алдына шуннан сикерүләрен китерер иде.
Аерылышуларына бер ай дигәндә командировкага киткән әтисе кайтты. Диванда бәйләү бәйләп утырган Әдилә янына килде, башыннан кочып, чәчләреннән сыйпап-сыйпап алды. Ул Җәвитнең китүе турында ишеткән иде инде, әбисе язган иде.
– Борчылма, кызым. Ана кешедән бала артмый ул, бергәләп үстерербез… – диде.
Әдилә үксеп-үртәлеп елап җибәрде. Менә кем җитмәгән икән аңа, менә кемнең йомшак сүзләренә зар-интизар булып яшәгән икән ул!
– Елама, сабыр ит. Институтыңа барырга теләмисең икән, академик ял ал. Соңыннан җайланыр. Читтән торып укырсыңмы, башка институтка күчәрсеңме, күз күрер. Тынычлан. Кем белә, бәлкем әле, акылына утырып әйләнеп тә кайтыр…
Юрган астында уйланып ята торгач, Әдилә йокыга талды. Йокысында да аның уйлары дәвам итте. Әле ул болында яланаяк көе йөгерде, әле Җәвит белән су коенды. Менә, имеш, ул текә ярга йөгерә. Ләкин нигәдер туктый алмый. Гүя кемдер аны куа. Артына борылып караса – председатель Талип икән! Менә яр чите, менә ул хәзер аска, түбәнгә мәтәләчәк. Әйе, әйе, ул оча ала бит әле. Инде суга сикерәм, инде түбән тәгәрим дигәндә, – кинәт аңа канатлар үсте, һәм ул очып китте. Их, рәхәт тә икән очулары! Аста ямь-яшел болын, урман-кырлар, бормаланып аккан Ык елгасы…
20
Талип иртә уянды. Кичә кичтән сызлаштырып торган тешенең авыртуы басылган, борчымый иде. Ул, гадәттә, уяну белән, урыныннан кузгала иде, бүген исә Кафиянең кем беләндер төшендә сөйләшеп ятуын, дугаланып килгән иреннәрен кыймылдатып, ниндидер сүзләр әйтергә тырышуын күреп, үзалдына уйланып ятты. Шунда ул, үз-үзен яман бер фикердә тоткандай көрсенеп, Миңниса белән бәйләнеп китүенә эчтән генә үкенү кебек бер хис тойды. Күпме уйласа да, Миңниса белән икесе арасындагы бәйләнешкә нинди дә булса нәтиҗә ясый алмады.
Аннары фикер җебе комплекска килеп ялганды. Шуны салып эшләтеп җибәрсә, үлсә дә үкенмәс иде. Комплексны салу чорында Талип шактый кыен хәлләргә калгалады. Изге алдау дигән булып, авылдагы хуҗалык сыерларын бер атна буена кырдан кайтармыйча, шунда саудырып, сөтне колхоз исәбенә озаткан иде, алай да Карамалыда «дуслары» бар икән әле, Хөснетдиновка җиткереп тә өлгергәннәр. Талип яткан урынында ярсу аттай башын чайкап куйды.
Кояш чыкты, тәрәзәнең югары өлгесеннән нур бөркеп керде һәм Кафиянең маңгаена кунды. Кафия, чебен кугандай, кулы белән маңгаена кагылып алды.
Талип, хатынын уятмаска тырышып, ипләп кенә торды да аяк очларына баса-баса чыгып китте, салкын су белән юынып керде. Алгы өйдә Миңлекамал карчык чәй эчеп утыра иде, Талипның юынып керүен күргәч, ул аңа да бер чокыр китереп куйды. Талип түр стенадагы барометрга чирткәләп карады, әмма прибор аны куандырмады, ук «коры як» ка таба калтырап китте. Айлык прогнозда явым-төшем күрсәтмәгәннәр, бу атна-ун көн эчендә яумаса, игеннәр күзгә күренеп көя башлаячак; иген белән бергә Талипның да җаны көяр, чөнки быелгы уңыш аның өчен аерата кыйммәт иде. Авыл хуҗалыгының экономикасын билгеләүче чара – иген игү бит. Терлекчелек исә – бер продукцияне икенче төргә әверелдерүче чара гына. Икмәк булдымы, терлеге дә көр була, саны да арта – бөтен нәрсә була.
Уйлана-уйлана, чәй эчте. Янә агрономны исенә төшерде. Әлегә егет басыла төште, ару гына эшләп ята, ләкин Талип барыбер аңардан канәгать түгел әле. Өлгерә алмый дияр идең, элек тә шул бер агрономда иде инде кыр эшләре. Нишләргә? Әллә ярдәмче бирергәме үзенә?.. Юк, ярдәмче биреп кенә котылып булмастыр бу болгавырлыктан. Җиде җитәкче иген игү өчен җавап бирә кебек, сорый башласаң, җидесенең берсеннән рәтле җавап юк. Ары болай эшләп булмый. Ниһаять, безгә дә ике-өч ел буена әзерләнеп, тикшереп, экономик яктан яхшы дип табылган цехлар системасына күчәргә вакыттыр. Талип аңлый: аның бу тәкъдимен барысы да хупламаслар, ләкин бит аның кулында ул ысулны исбат итә алырлык хуҗалык бар. Сына, кат-кат тикшер, аннары инде күтәреп чык. Әйтергә генә ансат. Райидарә моңа барырмы, Хөснетдинов хуплармы? Ә бит болай начар уйланмады. Миңнисаның да ярдәме тиде, исәп-хисапларны шундый иттереп төзеп бирде – Талип аның колхоз экономикасын белүенә шаккатты. Әйе, Миңниса аны ярты сүздән үк аңлады…
Ә колхоз белән идарә итүнең яңа ысулы моннан гыйбарәт иде: һәр тармакны аерым исәп-хисапка куярга. Ягъни, иң әүвәл промышленностьтагы кебек, һәр тармакны цехларга бүләргә. Әйтик, игенчелек цехы, ә аның белән идарә итүне агрономга йөкләргә, терлекчелек цехы – цех начальнигы зоотехник, бөтен җаваплылык аңарда, ярдәмче кирәк икән, махсус белемле кеше куярга. Төзелештә – инженер-техник, мастерскойда— инженер-механик баш, яшелчәлек үзенә. Һәм аларның барысы да председательгә буйсыналар. Һәр тармакта – ныклы хуҗалык исәбе. Шунда гына, тик шунда гына күренәчәк кайсы тармакның ничек, ни бәрабәренә эшләве. Орлыклар начар – моңа агроном гаепле. Машина-трактор паркы җайда түгел – баш инженер җаваплы. Җирне начар эшкәртәләр – агроном, механизаторлар…
Һәр эш җиренә җиткереп башкарылырга тиеш, һәркем үз участогында җаваплылык тойсын. Әйе, рентабельлек тик шунда гына килер безгә. Кыскасы, һәр кеше эшенең нәтиҗәсен һәм җитештергән продукциясенең үзкыйммәтен белеп торсын. Ул гына да аз, башкаларның да ничек эшләүләрен белсен. Моның өчен планлаштыру һәм исәп-хисап цехы булдырырга. Бәлкем, аны цех дип атап та булмас. План бүлегеме булыр шунда. Хикмәт исемдә түгел, җисемдә нәкъ шундый тармак булырга тиеш. План бүлегенең мәгълүматларын райондагы ЭВМга җибәреп торырга, аннан төгәл исәпләнгән перспектив күрсәтмәләр килер. Без аны белгечләргә, хәтта колхозчыларга җиткерербез. Һәр белгечкә аерым эш бирелер. Анда инде, мәсәлән, агроном белән комбайнчы юк кына нәрсә өчен дә бугазга-бугаз килмәсләр… Ә Зарифны яңа кайткан «Колос» ка утыртырга булыр, дип кинәт кенә күктән җиргә төште Талип.
– Катыгын да капкала, куе сөтнеке, күрше Сәрбиҗамал кертте, рәхмәт төшкере, – диде Миңлекамал карчык.
– Рәхмәт, кыстама, мин кунак түгел. Үзең аша, бер ай буе ураза тотып шактый ябыктың әнә.
– Катык-сөтебез булмагач, нишләмәк кирәк. Сыерны колхозга илтеп бик шәп эшләдең инде…
«Астыртын да соң бу хатын-кыз, билләһи. Кем карар иде ул сыерны? Яшең җитмешкә җиткән синме, һәр көнне битенә кояш төшкәнче йоклаган киленеңме? Юк инде, сезнең икегездә дә сөт кайгысы калмады. Балалар киткәч, тәмам иркенәйдегез, хәерле булсын. Ә сөт эчәсегез килә икән сатып алыгыз».
– Гарьләнәм мин авылда торып кешедән сөт сатып алып эчәргә, – диде Миңлекамал карчык, Талипның фикерен укыгандай.
Талип дәшмәде, чәй өчен рәхмәт әйтеп, урыныннан кузгалды да, пиджагын җилкәсенә салып, ишегалдына чыкты. Миңлекамал әбисе сөйләшә башласа, көн үткәнне сизми дә каласың. Үз язмышыннан башлый, Себердә күмеп калдырган Кадермәте белән тәмамлый. Ярый ла әле, тәмамлый алса, Таҗылбанат карендәшенә күчә, аннан Гайзуллага…
Кояш инде шактый күтәрелгән, күлмәк аша арканы кыздыра. Ә һава чиктән тыш коры. Беркөнне аңа райком секретаре Хөснетдинов: «Ел коры килә дип зарланасыңмы? Коры елны сынала яхшы председатель. Шуңа карап бәялим мин әлеге председательләрне. Яңгырлы елны бар да үстерә уңышны. Әсин менә, тиңдәшләреңне шаккатырып, коры килгән елны да түбән уңыш алма», – диде. Дөрес әйтә. Тик аның өчен коры елны председатель сыналса, минем өчен коры елны агроном сыналачак.
Аяк астында күпереп менгән юл тузаны. Печәнгә төшәргә дә күп калмады, яңгырлар һаман юк та юк. Җитәр кебек инде, моннан ары болай эшләп булмастыр. Сугарулы җирләр булдырырга. Йөз гектар гына түгел, өч, кирәк икән биш йөз гектар.
Бер атна элек Талип Кыяр тавы каршындагы Кыңгырау чишмәне буарга дип дүрт үзбушаткычны билгеләгән иде, ни сәбәпледер инженер ике трактор гына җибәргән. Көпчәкле тракторларның арбалары белән күпме генә балчык ташырга мөмкин? Үзбушаткычлар кая? Юк, юк, төгәл җаваплылык тойсыннар өчен, әлеге цехларны булдырырга. Башкача һич мөмкин түгел. Колхоз белән искечә идарә итү ул – бер урында таптану дигән сүз.
Бу фикергә килер алдыннан, Талип Казан галиме Гариф Латыйпов янына кереп утырды. Сүз ара сүз чыгып, басуларны сугару мәсьәләсенә кагылдылар. Гариф Әюпович аңа, Кыяр тавындагы Кыңгырау чишмәне буып, андагы биш йөз гектар җирне сугарып игәргә куша. Нинди культуралар чәчәргә кирәген әйтте, фәнни яктан нигезләде. Унбиш гектар сугарулы җир йөз гектар чәчү мәйданының продукциясен бирә ала икән.
Алда Харисов күренде. Ул болын ягыннан кайтып килә иде. Талип аны юл чатында көтеп алды.
– Исәнлекме! – диде партком секретаре, кулын биреп. – Механик җиңел машинаны рәтләде. Бюро уникедә башлана. Печән белән урып-җыю мәсьәләләре каралачак.
Талип яңагына ябышты.
– Ни булды?
– Теш сызлаштыра. Нервлар какшый, шайтан, – дидеТалип, йөзен чытып.
– Зарифны кая билгелибез? Рәнҗегән егет, сөйләшәсе иде үзе белән… Китеп баруы бар.
– Мин аны яңа кайткан «Колос» ка утыртам. Ә бригадир миңа кирәкми. Тиздән колхоз белән идарә итүне яңача корачакбыз.
– Гордеев абзыең ни дияр икән соң? Аның белән киңәшмичә булмас. Ни әйтсәң дә, район авыл хуҗалыгы идарәсенең яңа башлыгы бит.
– Беренчедән, ул Гордеев түгел, Гуляев, икенчедән, Әдһәм абый, белгәнемчә, яңа башлык үзе дә – яңалык өчен яна торган кеше. Мин аның кылын тартып, чамалап карадым инде. Язып китер, районда, аннары Казанда карарбыз, диде. Хуплый болай. Сез шуны тагын бер укып чыгыгыз әле, Әдһәм абый. Килешмәслек нәрсәләр юк анда. Сез дә фатихагызны бирәсез икән, тормышка ашырырга керешәчәкбез. Югыйсә, һичнигә җавап бирмичә, күләгәдә генә йөргән белгечләр бар колхозда. Мин инде бер экономистка, янә агрономга, тагын бер зоотехникка заявка да биреп кайттым. Аннары цехларга күчәбез. Һәр белгеч үз эше өчен тулысынча җавап бирсен. Менә мин ни телим, Әдһәм абый…
21
Сабантуйларына иртәрәк иде әле. Язгы эшләр азая төшкәч, бер якшәмбе көнне ял оештырып алырга булдылар. Бу – яшьләр инициативасы иде, Талип та, Харисов та каршы килмәделәр. Теләгән кеше, сумкага салып, ризык-нигъмәт алып төште, чормага ташланган иске самавырларның да кирәге чыкты.
Кич белән радиодан хәбәр иткәч, гади генә ял көне бөтенләй бәйрәм төсе алды. Әтисе белән бергә Әдилә дә болынга төште. Бу тамаша хозурлыкны, чуар-чибәр киенгән Карамалы халкын күргәч, Казандагы Сабантуйларын хәтерләтеп җибәрде, Әдилә тәмам әсәрләнеп китте. Бер якта яшьләр җыелганнар, әйлән-бәйлән уйныйлар, бииләр, чыр-чу киләләр. Әдиләне шунда тартты. Ул әтисенең колагына гына, шунда барасым килә, диде. Ләкин Гариф гүя аны ишетмәде дә.
– Әти, мин әнә тегендә киттем, – диде Әдилә, яшьләр ягына кузгала башлап.
– Бар, тик ерак китмә, – диде әтисе.
Әдиләнең Карамалыга килүе һәм колхозга эшкә урнашуы турында яшьләр арасында имеш-мимешләр йөрсә дә, күбесе аны күреп белмиләр иде. Әдилә яшьләр янына килгәч, аерата егетләр болганыбрак алды бугай. Колактан колакка пышылдашулар, «Әйе, шулай икән шул», «Эһем, чибәр икән, шайтан!» дигән «ым» нар да булмый калмады. Бер караганда, моңа бер дә шаккатырлык та түгел дә бит, юк шул, яшьләр кайда да яшьләр, яңа кешене күздән ычкындырмыйлар.
Егетләре:
– Кияүдәме? – дип кызыксынсалар, кызлары:
– Үзе генә килгәнмени, кияве кая икән соң? – дип сораштырдылар.
Дөрес анысы: килгән-киткәннәр белән генә Карамалы яшьләрен әллә ни шаккатырып булмый хәзер. Саф һава суларга дип авылга кайтучыларның исәбе-хисабы юк. Ләкин бу бит Карамалыга тәмле каймак ашарга һәм арка кыздырырга гына килмәгән, эшкә килгән, җитмәсә, үзе – Әюп Латыйповның оныгы, ди. Ә инде Әюп Латыйповны Карамалыда белмәгән кеше юк – Совет властен урнаштыручы, ярлылар комитетының беренче председателе булган кеше…
Егетләр тыштан Әдиләгә игътибар итмәскә тырышсалар да, кыюраклары табылды тагын, берәве биюгә чакырды, бөтерелеп, кызны көлдерә-елмайта биеде, ниндидер кызык сүзләр дә әйткәләде бугай, Әдилә тыенкы гына кеткелдәп көлгәләп тә алды.
– Күрегезче бу Зариф абыйны. Күрде дә капланды, яныннан да китми Әдиләнең.
– Куйчы, тик биесен. Чәчләрен күрче син аның, нәмәләр китереп иңбашларына таратып җибәргән. Килешә тагын үзенә! – диде кызларның берсе, Әдиләнең чәчләренә кызыгып.
Әдилә үзенә күз атучыларга ул чаклы игътибар итмәсәдә, әллә ничек рәхәт булып китте аңа шул карашларны тою. Җитмәсә, аны биергә чакырган егет:
– Мин сезне бүген төнлә ак аргамакка атланып урларга киләм, – дип, уенын-чынын бергә сөйләп көлдерергә маташа.
– Килегез, урлагыз, – диде аңа Әдилә, көлә-көлә. – Мин сезне, Галиябану кебек, тәрәз ачып көтеп торырмын…
Менә бит син аны, дөньяны! Кем уйлаган аны шулай, үз-үзен онытып, шаяруга каршы шаяртып, кыланчыкланып, ирәя алырмын дип? Ә монда күңелне шундый хис биләп алды, гүя ул кияүгә дә чыкмаган, гүя аңа нибарысы унҗиде яшь, гүя аның егетләр белән беренче танышуы.
Яшьләрнең берсе:
– Әйдәгез Зур күл буена! – дип сөрән салды.
Ул арада гармунчы җыр көенә күчте һәм Зур күл ягына таба кузгалып та китте. Яшьләрнең күбесе аларга иярде.
– Әйдә, Әдилә, син дә! – диде Тамчы, аның янына килеп. – Зариф абый, сез дә чакырыгыз әле?!
– Бармыйм дисә, бөтенегезнең күз алдында мин Ыкка ташланам, – диде Зариф.
– Алай булгач, бармыйча да булмастыр, – дип, Әдилә Зариф ягына сирпелеп алды. – Көтеп торыгыз, мин әтигә генә әйтеп киләм.
Шулай диде дә Әдилә яр буенда чәй эчеп, гәпләшеп утырган әтисе янына йөгерде. Табындагылар кызып-кызып ни турындадыр бәхәсләшәләр иде, әтисенең колагына нидер пышылдаган Әдиләгә игътибар да итмәделәр. Аның каравы Әдилә аларга игътибар итте. Бигрәк тә әтисе белән янәшә утырган ак чырайлы, зәп-зәңгәр күзле, мөлаем генә йөзле бер хатын аның игътибарын җәлеп итте. Әтисе аңа ни турындадыр мавыгып сөйли, ә тегесе дикъкать белән аны тыңлый иде. Самавыр бу бөркеп, гөжләп утыра, ашъяулык өсте тулы тәмле-тәмле ризыклар. Әдиләнең авызына сулар килде, тик ашаудан кадерлерәк— болында йөрү көтә иде аны…
– Әти, мин Зур күл буена барып киләм.
Әтисе аңа кул гына селекте, Әдилә әйләнеп килгәндә, яшьләр төркем-төркем булып тарала башлаганнар иде инде. Төркемнең кайсы магнитофон кычкырта, кайсы гармун. Тамчы, Вафа, Зариф аны көтеп торалар иде. Әдилә алар янына килеп бастыда, егетләрнең икесенә дә күз сирпеп, сизелер-сизелмәс кенә елмаеп куйды. Шунда Вафа аны култыкларга иткән иде. Зариф өлгеррәк булып чыкты, Әдиләне култыклап та алды. Әдилә башта беләген тартып алмакчы иткән иде, яхшысынмады, терсәген җыя гына төште. Егеткә күз кырые белән генә тагын карап алды. Киң кара кашлы, тулы гына йөзле, ияк уртасы чокыраеп торган бу егет күрер күзгә сөйкемле генә иде болай. Янәшә атлаган кызның җылы карашын үзендә тоюга Зариф та кыюланып китте.
– Мине Зариф диләр. Әбекәй Дарифулла ди. Минзәлә ягыннан ул минем әбекәй, «д» белән «з» ны буташтыра.
– Минем исемем Әдилә.
– Паспортыгызда да шулаймы? Минем паспортта Зарифулла. Нәкъ мулла кушканча…
Әдиләгә аның нык муены, уйнап торган беләк мускуллары күренә. Вафа белән Тамчы шыпырт кына алгарак уздылар. Аларның юри аерылып китүләрен Әдилә белсә дә дәшмәде. Егеткә күз белән генә тагын карап алды. Әллә ниткән сәер тойгы били бара Әдиләнең күңелен. Үзен тәкәллефсез генә култыклап алган бу егеткә ни әйтергә тиеш соң инде ул? Ни әйтсен, берни сорамый да бит әле ул. Күрче, нишләптер күңеле күтәрелеп тора. Кем алып килде аның боега башлаган күңеленә бу бәйрәмне? Шау чәчкәгә күмелгән болынмы яисә янәшәсендә атлаган егетме?
Әдилә күккә карап-карап ала. Күк йөзе чалт аяз, көн җылы, хәтта бераз бөркүрәк тә кебек. Алар болын буйлап Зур күлгә таба атлыйлар. Аяк астында хисапсыз чәчәкләр. Әнә иссез ромашка, күгәрчен күзе, кыңгырау чәчәк, тамчы чәчәк, тимәс борын очып таралырга торган тузганаклар.
Зариф барган җайдан ромашка чәчкәсен өзеп алды да Әдиләнең чәченә кадады.
– Сезгә урман кызы булу бик тә килешә икән. Әйдәгез, мин сезгә чәчәкләрдән такыя үреп бирәм. Хәзер…
Зариф тиз-тиз чәчәкләр җыя башлады. Аның бу шөгылен күреп, бер читкә тайпылган Вафа белән Тамчы да алар янына килделәр. Тамчы эшнең асылын аңлауга, чәчәкләр җыярга кереште, Әдилә дә калышмады. Вафа җиргә утырып такыя үрә башлаган Зарифның бәйләү бәйләгән кызлардай җәһәт йөгерешкән кулларына карап-карап торды да, гаҗәпләнүен яшермичә:
– Ай-яй, күрегезче бу әкәмәтне, ни кылана! – дип тел шартлатып алды.
Чәчәк янына чәчәк үрелә-үрелә бер такыя, икенчесе үрелде. Шуннан соң Зариф такыяның берсен Вафага бирде.
– Мә, дускай, бу сиңа, – Вафа күзләрен түгәрәкләтә башлагач, Тамчы ягына таба төртебрәк җибәрде. – Кигер әнә шул кызның башына…
Саф ромашкалардан үргән такыяны Зариф Әдилә башына кидерде.
– Ә менә бусы сезгә, урман кызы.
Тагын да күңеллерәк булып китте Әдиләгә. Ул, назлана төшеп, керфек астыннан гына Зарифка елмаеп карап алды. Юк, бу гади генә караш түгел иде, моны Зариф та аңлады, Әдилә үзе дә курка калды. Ышанычлы, сез миңа ошыйсыз, дигән караш иде.
Ык буйларында җыр, музыка, уйнаган-көлгән тавышлар яңгырап тора, Тамчы белән Вафа китүгә, шул якка каерылып-каерылып караган Әдиләгә Зариф:
– Кирәкмәс, калсыннар, минемчә, аларның бер-берсенә әйтәсе бик җитди сүзләре бар, – диде.
Шунда Әдиләнең: «Ә сезнең миңа әйтәсе сүзегез юкмыни?»– дип сорыйсы килде, ләкин сорамады, кыймады, киресенчә:
– Борылыйк, Зариф, – дигән булды. – Зур күл бик ерак бит…
– Әйдәгез соң Ык буенча гына төшәбез?
Әдилә иңбашларын сикертеп куйды.
– Төшәбез дә шундук борылабыз, сөйләштекме?
– Ашыкмагыз әле ул хәтле, Әдилә. Менә башта Ык буен күрик, яр кырыена басып, бормаланып, чоңгылланып аккан суга карап торыйк, аннан үзегез дә, шундук борылабыз, димәссез.
Зариф аны култыклап алды, һәм алар елгага таба киттеләр. Сәер бер хәл: Зарифның йөзеннән бер минутка да елмаю киткәнен күрмәде Әдилә. Юк, ул күрә бит, Зариф аңа ярарга тырышмый, башка бернәрсә бар иде бу елмаюда. Ләкин кабатлана торгач, Әдиләнең моңа эче поша башлады. Шул ук вакытта ул үзендә дә яшерен бер тойгы уяна баруын сизә иде. Җәвит киткәннән соң, күңеленә иңеп калган боеклык, моңсулык янында кечкенә, бик кечкенә, кесә көзгесе хәтле генә яктылык чагылды. Моны һич тә хис дип атап булмас иде, ләкин кем тарафыннандыр рәнҗетелгән кешегә шушы кечкенә яктылык та күңел тынычлыгы китерә, бик аз күләмдә булса да яшәүгә өмет чаткылары өсти, моңа кадәр иң-җилкәне басып торган авыр йөк җиңеләеп киткән сыман була икән. Бүген Әдилә шул кечкенә яктылык нуры аша гүя яңабаштан дөньяга карады.
Зариф аңа нидер сөйли. Әйдә, сөйләсен. Аның шул сөйләвеме, Әдиләгә күңел тынычлыгы китерде. Әйдә, барысы да чын да булмасын, ди, ләкин барыбер аңа бүген күңеллерәк. Бу, әлбәттә, вакытлы тынычлану гына иде, Әдилә анысын да белә, мәгәр күңел хәтта шуңа да шат иде. Күкрәк түрендәге төер эреп юкка чыкты, күңеленә читлектән иреккә җибәрелгән кош куанычыдай куаныч килде.
Әдилә Зарифка сирпелә-сирпелә янәшә атлый бирә. Зариф аңа хезмәттә булуы, аннан кайткач, бригадирлыкка укуы, аннары комбайнга утыруын сөйли, иген игүнең, аерата урак өстендәге эшләрнең мавыктыргыч булуын, шул чорның иң матур чаклары турында сөйли. Әдилә аны тыңлый да, тыңламый да. Аның комбайннарның урак урганын телевизор-киноларда гына күргәне бар, ул аңа төшенеп тә җитә алмый, әмма Зарифны тыңлавы рәхәт, торган саен зиһене сафлана, теләкләре ныгый бара иде. Аннары ул тагын бер нәрсә тойды: бу кешедән ул үзен кечтеки генә булса да өстен сизә, хәтта шуны тою да аңа рәхәт иде. Ә бит Җәвит янында ул үзен бик кечкенә, шөреп хәлендә генә тоя иде. Бәлкем, бу бер сүз белән әйткәндә эгоизмдыр, ләкин нишләмәк кирәк, бу хис аны инде менә Зариф белән танышканнан бирле ташламый.
Аяк астында йомшак үлән кыштырдый. Адым саен ал, сары, зәңгәр, көрән, шәмәхә төсендәге чәчәкләр очрый. Әдилә аларның хәтта исемнәрен дә белеп бетерми, ә менә ак таҗларын җәеп салган сары үзәкле иссез ромашка аңа таныш, бу чәчкәне Әдилә белә, яз да, көз дә чәчәктә утыра ул – болында да, юл буйларында да, кырда да, куак арасында да муенын сузып үсә ул. Һавада сәер тынлык. Әрәмәлектә, урман ягында, кызлар «ау-у!» дип кычкыралар. Бу аваз башкорт ягындагы Рә тауларына барып бәрелә дә, кире кайтып, болын өстендә яңгырап тора. Табигатьнең сихри көченә гашыйк итәрлек бу Ык буйлары. Күңел күтәрелә, сабый чактагы кебек, яланаяк йөгереп китәсе килә.
– Һәй, матур сайрыйлар да бу сандугачлар. Чү, күке дә кычкыра түгелме? – дип, Әдилә туктап тыңларга кереште. – Бер, ике, өч, дүрт, биш, алты, җиде. Һи-и, бетте дәме? Димәк, миңа барлыгы җиде ел яшисе калган?
– Җиде түгел, җитмеш.
– Ничек җитмеш? – дип, Әдилә күзләрен уйнатып алды. – Җиде тапкыр гына кычкырды ич!
– Ә мин җиде саны янына бер нуль куям.
Әдилә рәхәтләнеп көлеп җибәрде.
– Юк инде, Зариф, җиде икән – җиде. Миңа шул гомер дә бик җиткән.
– Дөньядан шулай бик иртә туеп та өлгердегезмени?
– Кайбер хәлләр мәҗбүр итә…
– Ай-һай-һай! Әйдә инде, ялганлашмыйк. Мин бу күке белән килешә алмыйм. Минемчә, ул җиде янына бер нуль куярга онытты.
Шунда Әдилә очып килгән энә карагын күрде, һәм кызыксынудан аның күзләре түгәрәкләнеп китте.
– Әйдәгез, тотыйк әле шул энә карагын, Зариф, ул минем энәмне урлады.
Зарифка шул җитә калды, ул, ду-у килеп, энә карагын куып китте. Яшелле-зәңгәрле канатларын пыр-пыр китереп, бер күтәрелеп, бер төшеп, чәчкә-үләннәргә куна-куна очты энә карагы. Икәүләп куа торгач, энә карагын югалттылар. Ләкин үлән-чәчкә арасыннан икенчесе килеп чыкты. Зариф хәзер анысын куа китте. Энә карагы безелдәп-пырлап оча, Зариф йөгерә, аның артыннан Әдилә чаба. Үзләре көләләр, үзләре йөгерәләр. Тик энә карагы гына моны белми иде, күрәсең. Югыйсә, аларны калдырып, туры елгага юнәлмәс иде. Менә энә карагы яр өстенә җитте, су буендагы камышка кунды. Зариф, җан-фәрман йөгереп килеп, яр читендә шып туктап калды, әмма артыннан шул шәпкә чапкан Әдилә аңа килеп бәрелде, һәм Зариф, тигезлеген югалтып, яр астына төшеп китте. Ярый әле, яры текә түгел иде, килеп төшүгә, бер аягы агач тамырына эләкте, һәм ул, гәүдәсен тота алмыйча, йөзтүбән капланды.
– Аһ, Зариф! – дип, куркынып кычкырды Әдилә соңгы мәлдә.
– Аяк эләкте, – диде Зариф, башы белән камыш арасына барып төшкән җирдән күтәрелеп. Әдилә аның канаган йөзен күрүгә агарынып китте.
– Зариф, битегез канаган ич! Менә аласызмы?
Егет, үләннәргә тотына-тотына, яр өстенә үрмәләп менде. Аның бите бик каты сыдырылган, бер күзен ача алмый азаплана иде.
– Сездә столбняк булуы бар бит!
Зариф кулъяулыгы белән ярасын каплады да чак арырактагы ташлыкка таба атлады. Әдилә гаепле кеше сыман аңа иярде.
– Хәзер юабыз аны. Берни дә булмас. Безнең әбекәй киселгән ярасына туфрак та сибә әле йә пәрәвез каплый.
– Сөйләмәгез юкны, нинди туфрак сибү ди ул!
Зариф куе таллар арасына юнәлгән сукмакка кереп китте, һәм алар икесе дә ташлыкка килеп чыктылар. Вак ташларга вак-вак дулкыннар килеп бәрелә. Бу урын нәрсәсе беләндер Әдиләгә диңгез буен хәтерләтеп куйды.
Зариф күлмәген салды да ботинкасы-ние белән тез тиңентен суга керде. Битен-башын әйбәтләп югач, судан чыкты да таллар арасыннан тигәнәк яфрагы өзеп алып, ярасына каплады.
– Их, әчетә үзе, шайтан. Эт үләне табып булса икән ул, шуның белән ышкуга чәчрәп чыккан кан туктый. Юк, күренми ул үлән. Таллар арасында үсә ул үзе.
Зарифның күкрәк тирәсендәге кабарып торган мускуллары уйнап-уйнап ала, гомумән, аның бөтен тәнендә тазалык, ныклык күренеп тора иде.
– Гафу итегез, Зариф. Минем аркада булды бит бу.
– Икебез дә очкан булсак, шәбрәк буласы иде, дисез инде? Сезне дә ияртеп очмавыма мин үкенеп куйдым әле. Ичмасам, бергә төшәр идек тә, үлә калсак, бергә күмгән булырлар иде.