Читать книгу Ачык тәрәзәләр - Рафаил Газизов - Страница 2

БӘЯННАР
АЧЫК ТӘРӘЗӘЛӘР

Оглавление

Уалма бәрәңге

Өченче көн инде яңгыр ява. Бер ай буе яңгыр күрмәгән Җир-ана дымга кинәнә. Кичә, яңгыр туктап торган арада, бәрәңге күмелде. Бер җирдә дә коры балчык юк. Аллага шөкер! Дымлы бакчада бәрәңге күмү бик авыр булса да, халык сөенде генә! Туфракның өске уңдырышлы катламына сеңгән дым җир асты чишмәләре, елгалары дымы белән тоташкан. Димәк, бәрәңге, игеннәр, яшелчә, җиләк-җимеш үссен өчен шартлар бар. Сугара үсемлекләрне туклыклы изге туфрак. Тамырлар тармаклана, көчәя.

Сабыйлар да шулай. Туа. Әби-бабасы, әти-әнисе, туганнары аның өчен өзелеп тора. Ак җәймәләргә генә салалар. Юып-сөрткәләп кенә торалар. Сабый булган җирдә тирә-юнь чип-чиста, һава саф, өй җылы. Сөйләшүләр дә ягымлы. Ул йоклаганда, хәтта сәгатьләр дә туктатыла.

Ә ул тешсез авызын ерып елмаеп җибәрсә, олыларга бүтән берни дә кирәк түгел! Бу өйдә хәзер һәр көнне Сабантуй. Барлык өлкәннәр шул нарасыйга һөнәрен күрсәтә: җырлый, бии, шигырь сөйли, сандугач булып сайрый, аның бишеге тирәли күбәләк булып очына. Әйе, ханнарны да биеткән ди шул нәни Кеше… Өлкәннәрнең бар борчуларын оныттыра бу елак онык. Ул елый башласамы?! Әнисен күз ачып йомганчы таптыралар, сагынган нәрсәсен каптыралар. Ашап туйганын көтеп торалар да, тагын китә киңәш итү: табибка күрсәтикме, әллә шәфкать туташын дәшикме, тагын, тагын әллә нәрсәләр.

Менә шулай, дөнья шулай яратылган. Бу гаилә дә, Җир шарындагы мең-мең гаиләләр кебек, шушы нәни Кеше хакына бар тормышын көйли, җайлаша, күп кенә гадәтләрдән тыела.

Аллаһ та иң беренче Сабый дия, кешелек дөньясы сабыйлар хакына яши!

* * *

1971 елның август уртасында, уку-укыту бүлеге мөдире фәрманын алгач, Зөлфәтнең җәйге ялы өзелде. Уку елы якынлаша. Мәктәпнең еллык эш планы, дәрес үткәрү тәртибе, укытучыларга фәннәре буенча атналык дәресләр бирү кебек мәгариф йортының иксез-чиксез мәшәкатьләре аны бөтереп алды. Ярый әле, мәктәп директоры Мостафин Батырша Мостафа улы – тәҗрибәле кеше. Бергәләп, киңәшеп эшләделәр.

Август киңәшмәсе якынлаша. Кирмән Башы мәктәбендә тәҗрибәле укытучылар бар. Фәннәр буенча узачак утырышларда Фәүзия Фәез кызына тарихтан, Шамил Нургали улына математикадан, Мария Фёдоровнага рус теленнән, Рәшидә Гариф кызына татар теленнән чыгышлар әзерлисе. Язган докладлар белән директор, бигрәк тә завуч янына керүләр ешайды. Директор хуҗалык эшенә чумды, чөнки мәктәптә ремонт эшләрен төгәллисе бар. Ул һәрвакыт эш урынында. Халык та аның янына агылды. Биш ел буе контроль эшләр, рефератлар, курс эшләре язган, инде хәзер диплом темасы алган, район, республика матбугатында мәкаләләре, әдәби әсәрләре басылып торган кеше буларак, ул ясалачак һәр чыгышның үзенчәлекләрен чамалый. Укытучыларны да: «Үз фәнегез нечкәлеген Сездән дә әйбәтрәк белүче юк инде аны, – дип юата. – Кирмән төбәге тарихы, күмәк хуҗалыгы, мәктәбе тормышы турында хикәяләүче мисаллар белән баетсак, тагын да шәбрәк булыр, – ди. – Безнең төбәк юньле кешеләргә гаҗәп тә бай булуын яхшы беләсез: 7 кеше Татарстанның төрле районнарында райкомның беренче секретарьлары, райисполком рәисләре – Юнысов Гаян, Ахунҗанов Җиһанша һ. б., Миннекаев Гаян – районның беренче Ленин ордены иясе, Гафият Нигъмәтуллин – Татарстанның беренче Советлар Союзы Герое.

Ил язмышы кыл өстендә торган Курск дугасындагы җиңүдән соң Казанда Сабан туе уздырыла. Шунда кем җиңгән дип уйлыйсыз, Фәүзия апа? Шәйдуллин Рәхимулла абый – Сабан туеның баш батыры! 18 яшьлек Кече Кирмән егете! Йөгерештә Кече Кирмән авылы ир-аты Миңнеголов Вагыйзь абый җиңә! Аның инде бу вакытта 1939 елда туган Тәбрис һәм 1943 елда туган Кавис исемле малайлары бар, аларны авылда хатыны Нурҗидә үстерә.

Ә дистәләгән еллар тракторда эшләгән Мотыйгова Наҗия, Сәләхова Нуридә, Имамиева Мәрфуга, Мөбарәкшина Разия, Морзаханова Зәйтүнә, Сәгыйтова Мөкәрләмә апаларның фидакяр хезмәтен дә искә алу кирәк. Йә сугыш чорында урак тотып иген уруда алдынгылыкны бирмәгән Насыйбуллина Сылубикә, Хәйруллина Нурлы, Газизова Мәгъсүмбикә апаларны да хөрмәтләп язу бик хуп булыр».

Август киңәшмәсеннән соң узган директорлар җыелышында район мәгариф бүлеге мөдире Кирмән Башы сигезьеллык мәктәбе укытучыларының чыгышлары аеруча яхшы әзерләнүен, бигрәк тә төбәк тормышы белән бәйле булуын, беркемгә билгеле булмаган, хәтта идеология эшләре буенча икенче секретарь Ганиев Нәҗип Шәкүр улы белмәгән тарихи фактлар ачылуын билгеләп үткән.

Чыгыш ясаган укытучыларга, шәхси эшләренә язып, рәхмәт белдерелде. Ә укытучылар завучка кереп рәхмәт әйттеләр.

Инде сыйныф җитәкчеләренә сыйныф бүлмәләре бирелде. Авыл Советы рәисе, директор, завуч, профсоюз рәисе, хуҗалык мөдире бергәләп мәктәп ремонтын кабул иттеләр. «Парта буяулары киемне буярлык түгелме?» – дип, кулы белән тотып-капшап карады авыл Советы рәисе. Чыннан да, парталар әле генә буялган кебек. Тәрәзәләр, ишекләр, сайгаклар, уку әсбаплары, дәреслекләр, көндәлек, дәфтәрләр, галстук, значоклар тикшерелде. Өч мәчетне сүтеп җыелган мәктәп диварлары тузган, инде аларны мүкләп, сипләп тә рәткә китерерлек түгел. Беркем бу турыда әйтмәсә дә, барысы да моны бик яхшы аңладылар. Нарат бүрәнәләрнең тышкы кабыгы гына тора. Кышкы салкыннарда бинада җылы саклау икеле. Намуслы техник хезмәткәрләр бик иртә мичкә якканда, бүлмәләр суыначак. Җитмәсә, сыйныф бүлмәләре икенче катта, биектә, җил оясында. Ә соңрак томаласаң, балаларга ис тиюе дә бар.

Мәктәпне яңа уку елына әзерләү канәгатьләнерлек дип табылды. Акт язылды, ул мәгариф бүлегенә тапшырылачак. Утын ишегалдына ташып куелган, сыйган кадәресе утын сараена өелгән. 500 кубометр утын. Укытучы, тәрбиячеләргә утын кайтарылган.

Мәктәптә укыячак балалар сыйныф җитәкчеләре тарафыннан өйләренә кереп барланган: дәреслекләре, көндәлекләре, ручка, карандашлары, пенал, бетергеч, линейкалары, галстук, значоклары, өс-баш киеме бар. Мәктәп кадрлар белән тәэмин ителгән.

1 сентябрьдәге Белем бәйрәменең көн тәртибен Зөлфәт иптәшләргә күрсәтте. Хәерле сәгатьтә!

Әмма беренче кыңгырау чыңлавы мәктәп ташкынын белем дәрьясына кертеп җибәрүгә күмәк хуҗалыкның бәрәңге басуы аркылы төште.

Һава хәле әйбәт торганда, бәрәңгене тизрәк җыеп алу белән һәркем кызыксына, чөнки бәрәңге бөртеклеләрдән кала икенче икмәк санала. Һәр күмәк хуҗалык кайсыдыр шәһәргә яки аның меңнәрчә кеше эшли торган завод-фабрикасына, оешмасына беркетелгән, аларга фәлән йөз тонна бәрәңге сатарга тиеш, аннан үз районының кулланучылар җәмгыятенә, спиртзаводка тапшырырга кирәк, колхозның үз ашханәсенә дә ел әйләнәсе җитәрлек бәрәңге калдыру зарур. Аннан балалар бакчасына, мәктәпләргә ташыйсы, тагын, киләсе ел утыртыр өчен, орлыкка саласы. Бер сүз белән әйткәндә, көннәр матур торганда, бәрәңгене тизрәк эш итәсе иде. Кояшлы көннәрдә казыгычлар да бәрәңге буразнасын җиңел актара, машина-тракторлар җитез йөри. Дәресләр дә аз югала, ә бит басуда йөреп укылмый калган дәресләрне укытучыларга өстәмә рәвештә үткәрергә кирәк булачак, ә аның өчен аларга түләнми, бәрәңге басуында йөргән өчен дә аларга хезмәт хакы каралмаган.

Мәктәптә кәгазь-документларга чумып утырган Зөлфәт басуларны әйләнеп кайтырга да вакыт таба, шушы ягы белән бигрәк тә ошый Батырша абыйсына. Иң кырыйдагы сыйныфтан эшне барлый да соңгы кишәрлеккә кадәр җитез генә әйләнеп чыга. Бәрәңге алуның нечкәлекләрен ул белми, кем белсен? Укучы буларак мәктәп белән 6 ел бәрәңге алды, 6 ел сыйныф җитәкчесе булды, менә 12 ел. Ә аңа кадәр 8 ел өендә бәрәңге алды. Менә 20 ел! Инде 4 яшендә ике беләгенә куеп җибәргән бәрәңгеләрне базга ташыган авыл малае ул!

Шуңа эшнең оештырылышындагы җитешмәгән якны хәзер үк күреп ала. Иң элек һәр укучыга эшне адымлап бүлеп бирү кирәк, бу очракта баланың үзен эшләргә этәрәсең. Авыз ачып, йоклап йөрсә, казыгыч артыннан җитешмәячәк. Иптәшләренең булышуын оештыру кирәк анысы. Ләкин сыйныфташларыңның сөйкемсез сөягенә әйләнүең бар. Аннан Зөлфәт һәр укучының үзен генә түгел, әти-әнисен дә, нәсел-нәсәбен дә белә. Бу сыйныфта кемнең атаман икәнен дә чамалый. Шул атаман белән бер-ике минут сөйләшә дә: «Сиңа ышанам!» – дип китеп бара.

Гөрли «Кызыл Партизан» колхозы басуында эшләр. Конвейер хәрәкәттә: казыгыч йөреп тора, машина-трактор паркында икенчесе төзекләндерелә, анысы иртәгә колхозчыларга казый башлый. Шакирҗанов Гаяз абыйсы: «Әле өченчесен дә эшкә әзерлибез, белеп булмый, әзер торсын», – диде. Транспорт әрҗәләре капчыклар белән тула, тырыш-җитез өлкән сыйныф егетләре грузчик булу өчен талашып тора. Тулган машина әрҗәсе өстенә кунаклаган егетләр, авылга кайтып, подвалда капчыкларны бушатып киләләр. Уннар тирәсендә көндезге аш китерәләр, ярты сәгатьлек ял игълан ителә. Их, күңелле дә соң чирәмгә кырын-ярын ятып ашаулары! Уен-көлке авазлары! Ризыкның хуш исе! Менә шунда үзеңне олы халыкның – кирмәнлеләрнең – бер кирәкле бәндәсе итеп тоясың да инде! Рәис тә, партоешма секретаре да, авыл Советы рәисе, агроном, бригадир да, кайбер көннәрдә хәл белергә килгән партия райкомының беренче секретаре, райисполком рәисе, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы да рәхмәт әйтергә онытмыйлар. Әле ризыкларны кабып карый район җитәкчеләре. Ошамаса эләгә барысына да. Бигрәк тә Ганиев Нәҗип Шәкүрович бик таләпчән. Ул Кирмән Башыннан аерылып чыккан Хәсәншада туган икән, димәк, үзебезнеке. Һәркемне белгән кебек сораштыра.

Районның уңдырышлылык буенча күрсәткече (бонитеты) иң түбән булган туфракта иген-бәрәңге үстерүче Кирмән Башы, Югары Яке, Норма, Су-Елга, Норма урманчылыгы авыллары халкының балалары гаҗәп тырыш. Аларга, үрнәк алу өчен, әллә кая барып өйрәнәсе, үрнәк аласы түгел. Әби-бабалары, әти-әниләре, абый-апалары, күршеләре шундый. Менә шуңа бәрәңге тиз алыначак. «Аллаһ көннәрен генә бирсен», – дип уйлады Зөлфәт, басудан кире мәктәпкә кайтканда. Ул беркайчан да машинага утырып йөрми, йөгерешче бит. 2–3 чакрым ара – аның өчен чүп кенә!

Дәресләр расписаниесен көйләү – үтә җаваплы эш: беренчедән, укучыларның мәнфәгатен онытмаска: кайсы фән кайчан укытылырга тиеш, кайсы дәрестән соң кайсы фәнне куйсаң, үзләштерелеш яхшырак булыр? Тел, математика, химия, физика, биология, тарих, әдәбият, хезмәт, физкультура, рәсем! Укытучыларга да һәр сәгатьтә дәрес куйсаң әйбәт буласы икән. Дөрес, алар укытучылар бүлмәсендә эш таба, дәрес планы төзи, дәфтәр тикшерә, тәрбия эшләре, үз өстендә эшләү планнары белән мәшгуль. Әле көндәлекләр тикшерәсе, стенгазета, отряд сборы, шефлык эшләре бар. Сыйныфлар арасында уку, чисталык, тәртип, җәмгыятькә файдалы эш, шефлык буенча күрсәткечләрне пионервожатыйдан сорашасы бар, аннан тимер-томыр, чүпрәк-кәгазь, көл җыюда аның укучылары ничек икән? Эш җитәрлек укытучыга!

Бәрәңге алу төгәлләнде. Шөкер, көннәр әйбәт торды. Әбиләр чуагы урман кырыендагы басуда эшләгәннәргә гүзәл күренешләр, алтын яфраклы кыштырдавык келәмнәр бүләк итте. Көннәр җылы торгач, өс-баш, аяк киемнәре дә җиңел, йөгерек иде. Мәктәпне Уңыш бәйрәме уздырганда бизәү өчен, укучылар китап битенә сыймаслык сарылы-кызыллы, тагын әллә нинди чуар бизәкле яфраклар җыйды.

Һәр яфрак бер гомер кичергән бит. Язгы кояш җылысында өрәңге бөреләнгән, аның тәне буйлап каен суына караганда да татлырак чишмәләр йөгергән. Аннан бөреләр яралган, чәчәк таҗы кебек ачылган, яшел кочагын якты дөньяга җәйгән. Кирмәннең нәзберек җилләре, аның яшел кочагында иркәләнеп, агач очларына күтәрелгән, күккә ашкан. Сәгать саен, көн саен зурая, калыная барган яфраклар бишегендә тирбәлгән җилләр зәңгәр күккә ашкынган.

Шифалы яңгырлар яуган. Яфрак кәсәләренә тамчылар тулган, бу бәрәкәтле тылсым ияләре, кәсәдән кәсәгә тамып, җиргә сикергән һәм өрәңге яфракларын үстерүче газиз туфракка сеңеп рәхмәт әйткән, серле дога укыган, мәдхия көйләгән: тып та тып, тып та тып.

«Һәр яфрагын әрекмән яфрагы зурлыгында үстерү өчен, ай-һай, күп тырышырга туры килгәндер әни-өрәңгегә», – дип уйлап куйды Зөлфәт, Кависның әдәбият дәреслегеннән елмаеп торган өрәңге яфрагын күреп. Алтын көз, 1971 елның гүзәл көзе амбарларга игене, подвалларга, базларга бәрәңгесе, банкаларга яшелчәсе, кайнатмасы, гөмбәсе белән тулса, чоланнарда, келәтләрдә дару үләннәре булып урнашты, бәрәннәргә дип җәен хәстәрләгән юкә бәйләмнәре, мунчада күптөрле авырудан терелтерлек каен себеркеләренә әверелеп, аркылы колгаларга эленде. Һәр йорт тирәсендә алма исе аңкый, юкә себеркесе хуш исе бөркелә. Алмагачка баскыч сөяп куеп, йон бияләй киеп кенә җыйган Кирмән алмалары, йон оекбаш, бияләй, киез итек кунычларына тутырылып, бүлмә-чолан шүрлекләренә куелган яки сайгак шомартканда чыккан бөтәркәле йомычкалар түшәлгән тартмаларга тезелгән: бер рәт алма, аннан йомычка, аннан тагын алма. Ә бакчачы кулында – һаман да йон бияләй.

Уңыш бәйрәмен уздыра беләләр бу мәктәптә. Колхоз рәисе, агрономы, партоешма секретаре, авыл Советы рәисе кунакка киләләр. Кая барсыннар?! Аларның күп көч сорый торган мәшәкатьләрдән коткаручы фәрештәләре мәктәптә бит! Өй саен йөреп, көйләп-чөйләп, сыйпап эшкә әйтәсе юк, һәр кеше белән озаклап сөйләшеп торасы юк. Мәктәп директоры белән колхоз рәисе идарә бинасында киңәшәләр дә, фәлән дистә яки фәлән йөз кеше басугамы, амбаргамы, фермагамы яисә машина-трактор паркынамы эшкә юнәлә.

Бу бигрәк тә күмәк хуҗалыкта «семинар» дигән зәхмәт булса. Тамаша күрше колхоз белән чиктән башлана. «Кызыл Партизан» дип язып, юл читенә куелган күрсәтмә такта бар бит. Ул тактаны дөнья каршына чыгарып куюың һәр минутта һәр юлчыны кояшка караганда да ачык чырай белән хуҗалыкка дәшеп торуыңны белдерә. Аның тирә-юнендә бер чүп үләне дә шытмаска тиеш. Берничә чакрымга сузылган юл читләре чабыла, «үтүкләнә». Әгәр дә юлдан узучыга электр йә телефон баганалары күренә икән, аның төбендә дә чүп үләне үсмәскә, орлыгын иген басуына таратмаска, багана төбе кара җир итеп казылган булырга тиеш. Соңрак ул баганаларны 1 м да 20 см биеклектә акка буйый да башладылар.

Менә шул шәп юлдан барасың күмәк хуҗалык идарәсенә, үзәк авылга. Иген басуы читендәге чүпле иген бер алым киңлеге чабыла, янәсе, ферма малларына кирәк, семинар булган өчен түгел. Ул ферма мәйданы үзе генә дә ничә гектар, үзе генә дә ничә корпус! Әле моннан бер атна элек кенә котырып үскән алабута, тигәнәк, кычыткан, шайтан таягы өстеннән фермаларның түбәсе генә күренә иде, ә бүген семинарга килүчеләрне тәрәзәләре юылган, диварлары акшарланган, күгәне дә, тоткасы да, тагын әллә нәрсәләре – һәрберсе үз урынында булган чәчәк-чук биналар каршы ала. Бер алабута, бер тигәнәк, бер кычыткан, бер шайтан таягы юк. Булса да, ферма территориясендә түгел, янәшәдәге шәхси хуҗалыкта.

Ул терлекчеләр өен кара! Эчендә дә, тышында да укытучы, тәрбиячеләр, мәдәният хезмәткәрләре сырлаган шәп сүзләр: «Күтәрик, куып җитик, узып китик!» Ферма эченә керсәң, пычкы чүбе сибелгән сукмактан керәсең. Бигрәк тәмле шушы усак агачы исе, шуны иснәү өчен киләдер семинарга бу кунаклар. Терлекчеләр дә әйбәт киенгән бүген. Болар бар да шулай булырга тиеш. Укытучы-тәрбиячеләр юган сыерлар да чистарган, хет бүген кияүгә бир.

Бозаулар фермасын нарат ботаклары бизи, һавасы да сулап туйгысыз. Яшь бозаулар кунакларга күзләрен мөлдерәтеп карый, аны-моны белмәгәннәре идәнне юешләвен дәвам итә, идәнгә җәелгән пычкы чүбен агыза. Моның белән генә шаккатырып булмый кунакларны, андый номерны гына күргәннәре бар. «Ә шулай да бозаулары матур! Күз тимәсен!» – дип куялар.

Уңыш бәйрәменә авыл җитәкчеләре семинарны әзерләүдә, ашату-эчертүдә, концерт-мазар күрсәтүдә хуҗалык хезмәтчәннәре белән бергә кайнашкан мәктәп кешеләренә олы рәхмәтләрен әйтергә килә. Билгеле, колхоз рәисе белән мәктәп директоры тату, аңлашып эшләгәндә, бер-берсен хөрмәт иткәндә генә була мондый күренеш. Ә башкача булырга да тиеш түгел…

Чакырылган кунаклар мәктәпкә керә торган олы капка янына җыела. Урамда инде. Сулда – Исмәгыйль бай салдырган кирпеч өй. Заманында, Октябрь инкыйлабына кадәр, хан сарае саналган йорт ике яклы итеп салынган, бер ишектән керешле булган. Беренче бүлмәнең эчке үлчәме 6 га 6 адымлы. Ул бүлмәдән сулга борылган эчке ишек икенче бүлмәгә дәшә, ул бүлмәнең үлчәме 6 га 7 адым булгандыр. Моны Зөлфәт яхшы белә, чөнки бу бүлмәләрдә Кирмән Башы мәктәбенә Хәсәнша, Өләүкә, Су-Елга авылларыннан укырга килгән кызлар торды. Зөлфәтнең бу бүлмәгә стенгазета чыгаручы Сүрия чирләп ятканда кергәне бар, шуннан белә. Түшәмнәре дә биек түгел, җитмәсә, 1 метрлап дивары җиргә сеңдереп ясалган, тәрәзә тупсаларындагы чүлмәкле гөлләр, урамда рәшәткә эчендәге гөлләр белән тигез биеклектә.

Уйлап тора Зөлфәт: шушындый йорты бар, бай, фәлән-фәсмәтән дип, тырыш авыл кешеләрен ничек кенә җәзаламаган комиссарлар. Югыйсә комы да, кызыл балчыгы да, аларны болгатып, калыплап яндырган кирпече дә авылдашларының сөялле кулында биегән, күз нурларында яктырган, йөрәк тибешләрендә тирбәлгән, Чегән чишмәсе суы белән сихәтләнгән. Әтәмән урманыннан алып төшкән түгәрәк имәннәр, хәзер «кәҗә» дип йөртелүче дүртаякларга күтәреп салып, озын кул пычкылары белән түшәмгә дә, ишек-тәрәзә борысларына да ярылган. Шул озын пычкыны хәзерге кешенең кулына тоттырып, озынлыгы 3 м лы, диаметры 60–80 см лы имән бүрәнәне яр дип бирсәң, ул мәңге ярылмаячак, ә ир-ат аптырап калачак…

Кече Кирмәннең йөзек кашы булган затлы тырышлары Әхмәт, Исмәгыйль, Әхмәтсафа менә шулай салган йортларын. Җиң сызганып, балчык-тузанга батып, гаиләдәге бала-чаганы да эшләтеп.

Ә хәзерге авыл тырышлары салган йортларга исә Кирмән Башының бар халкы сыеп, тугарылып яшәрлек… Болар өчен Себергә дә сөрмиләр, Ак диңгез утрауларына да озатмыйлар…

* * *

Узган гасырның 80 нче еллары башында өч мәчеттән корыштырган иске мәктәпкә дә чират җитте. Җимерделәр, таркаттылар, тараттылар. Әле колхозның дөбердәп яшәгән чагы, аңа да нәрсәдер эләкте бугай. Төзү – авыр эш, безгә сүтәргә куш инде син. Шушы мәктәптә укыган, аңа иксез-чиксез рәхмәтле булырга тиешле, инде үз хуҗалыгы белән гөрләтеп яшәүче авылдашлар «эшкә» кереште: кем нәрсә эләктерә ала?! Ишегалдындагы икенче, башлангычлар сабак алган бина, урыныннан кымшанды һәм, элеккеге үлчәмнәренә караганда күпкә кечерәеп, Норма авылы дуңгыз фермасында пәйда булды.

Авыл клубы да булып халыкны сөендергән таш бина күмәк хуҗалыкның складына әйләндерелде. Аның тимер ишеге, тимер капкачлы үтә дә затлы тәрәзәләре дә аякланды. Шушы складта әйбер саклаучы колхоз завхозына бу хәл бик тә кулай булып чыкты. Ул Алабуга, Казаннан кайткан туганнарына боты-боты белән итне, башкасын озатып бетерә дә, складның тәрәзәсеннән кемдер кергән һәм … теге итләр, буяу, кадакларны урлаган дигән хәбәр тарата. Хәтта мүк тә түтүт, ул югыйсә тәрәзәдән сыймый да, олы шакмаклы. «Капчыкка тутырганнардыр», – ди баһадир гәүдәле хатын, ә хуҗалык мөдирендә «о» хәрефе дә юк.

Чират Исмәгыйль бай яшәгән йортка да җитте. Ташыдылар түшәм-сайгагын, өрлекләрен, борысларын. Иштеләр диварларын, соңгы кирпечкә кадәр аякланды. Чират мичкә җитте. Плитәсенә кәстрүлләр, чәйнекләр тезеп, торак кызлары ашарга пешергән мәрхәмәтле мич! Мич нигезен актарган Хәбыйк Миннемулласының ломы савыт-саба ваткан тавыш чыгарып, куышка төшеп китте. Чокырга кирпеч ватыклары, балчык коелды. Чүп-чарны як-якка көрәгәч, күзгә аянычлы хәл ачылды: затлы фарфор тәлинкәләр, җилпуч сыман фарфор савытлар чәлпәрәмә килгән. Кытай фарфоры! Миннемулла: «Барысы да ватылган», – дип сөйләп йөрде. Ә халык: «Исән калганнарын җимерүчеләр бүлешкәннәр», – диде. Халык әйтсә, хак әйтә.

Сүз Исмәгыйль байның Комазан урманчылыгында гомер сөрүче малае Мәлик абзыйга да барып җиткәч, ул: «Белә идем мин аны, букланасы килмәде», – дигән.

Урамның уң ягында Сәгыйдә абыстай яшәгән йортның тәрәзә йөзлекләренә, кәрнизенә мең сандугач оялаган. Осталар бу челтәрле моңны ак чыршыдан ясаган. Бу йортның бер ягында хатыны Мәликә апа белән намуслы хезмәте өчен Ленин орденына лаек булган химия-биология укытучысы, мәктәп директоры Мәгъсүмов Мөнип абый яшәде. Ул Алан авылыннан иде, шунда җирләнде дә.

Сәгыйдә абыстай хәер-фатихасын калдырып киткәнгәме, бу йорт мәктәп китапханәсе, буфет, ашханә дә булды, кечкенә ягында колхозчы Хәлимә апа да яшәде.

Алга китеп, шуны да әйтик: авыл җирлеге башлыгы ниндидер хезмәтләре өчен бинаны бер төзелеш бригадасына бүләк иткән. Ә тегеләр ике-өч көн эчендә түшәм-сайгак, бүрәнәләрен, өрлекләрен утынга өләшеп бәйрәм иткәннәр. Төзәтсәң, рәтләсәң, түбәсен алыштырсаң, авыл музее оештырырлык, нечкә зәвык белән эшләнгән тәрәзә йөзлекләре, кәрнизләре белән күз карашын җәлеп итәрлек тарихи йорт иде ләбаса. Кемгә төшәр икән Сәгыйдә абыстай рәнҗеше?! Ә төшәсенә бер дә шикләнми Зөлфәт!..

Чакырылган кунаклар җыелгач, мәктәп капкалары шыгырдап ачыла. Мәктәпнең икенче катына менүче агач баскычка кадәр утыз адымлап бардыр. Сукмакка, юлга ярты метр калынлыкта яфрак җәелгән. Кунаклар, шаккатып, яфрак келәменә басарга кыймыйча торгач, мәктәп директоры Батырша Мостафиевич үзе ырып-ерып керә һәм хөрмәтле кунакларны ике куллап алга дәшә.

Кунакларны затлы ризыклар, эчемлекләр, җанны эретүче сүз белән дә хөрмәтләп була. Ә менә табигый яфрак келәме аша уздыру гомер күрелмәгән олылау иде! Әле бит тирә-юньдә тиңе булмаган гармунчы, ике күзе тумыштан дөм сукыр, ике аягы да аксак, пар култык таягы белән һәр көнне мәктәпкә эшкә йөрүче, бер адым да ялгышмыйча, мәктәпнең кече капкасыннан кереп, икенче катка күтәрелеп, «Исәннәрмесез!» дип сәлам бирүче Зөфәр Салих улы Закиров тальянда Кирмән Башы көен уйный. Ике яклап тезелгән, мәктәп формасы кигән, дөньяны яктыртучы чибәр кызлар-егетләр җырлап тора:

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген!

Нәрсәдән бу? – Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

«Гади генә тормышны да ничек балкыта белә бу укытучы халкы! – дип гаҗәпләнә күршедә генә гомер итүче агроном Хөсәен Хәбибуллин. – Бернәрсә сиздермәделәр бит». Баскыч култыксалары төрле төстәге яфрак, миләш, балан тәлгәшләре уралган ямьле сукмакка әйләнгән. «Моннан бер тапкыр узган кеше бу тамашаны гомере буе оныта алмаячак. Бу мәктәптән бер генә начар укучы да чыкмаячак икән, – дип уйлап бара колхоз рәисе Абрар Васыйл улы Мәрданов. – Хатыны укытучы, ә абыйсы шушы мәктәпнең завхозы, көнгә ничә тапкыр очрашалар. Берсе дә бу хикмәт турында ләм-мим. Әсирлеккә эләккән партизаннар кебек. Шулай булмыйча соң, колхозыбызның исеме дә «Кызыл Партизан» бит. Их, булдырганнар, их, молодцы!»

Авыл Советы рәисе Гөлчирә Мөхәммәтхан кызы авызын гел җыеп ала алмый. «Үләм! Үләм!» – дип кенә бот чәбәкли иде. Идәндә бер кәгазь кисәге табылса да, барысы да ах-вах килә торган мәктәп коридорында халык бүген көзге гүзәл урманда йөри. Яфрак, җимеш, башаклар белән бизәлгән стенгазеталар үзенә чакырып тора. Һәр сыйныф бүлмәсенең ишеге ачык, өстәл өсләрендә көзге уңыш балкый. Алма, карлыган, крыжовник, гөмбә, миләш, балан, чикләвек, кыяр, кишер, помидор, кабак, башы белән куелган көнбагыш дисеңме, затлы чөгендер катыгы авыздан сулар китерә. «Әти-әниләр кулы да уйнаган», – дип елмая агроном Миннехамис Мөхәммәди улы Вәлиев, югыйсә дучмак, кыстыбый, бөккән, дәвешләмә, төш, бәлешләр пәйда булыр иде микән бу бүлмәләрдә?! Монда бит 1–8 нче сыйныф балалары гына укый. Компот, чәй, гөмбә суына кадәр бар! Барысы да табынга дәшә. Бу хөрмәткә күңелләр тула. Ул түгәрәк ипиләре! Авыл пекарнясында Хамис Гаян улы Мөбарәкшин җитәкләгән икмәк пешерүче Равия, Илһамия, Сания апалары Мамадышка авыл хуҗалыгы алдынгылары җыенына күмәч пешерә торган формада махсус әзерләгәннәрдер бу ипекәйләрне.

Кунаклар икенче каттагы биш сыйныф бүлмәсендә ризыклар капкалап чыккач, башлангыч сыйныфлар һәм 5–6 нчылар үпкәли икән. Алар янәшәдәге ике бинада укыйлар.

Китте кунаклар шыгыр-шыгыр икенче кат баскычыннан төшеп, яфрак сөйләштереп.

Анда да тамаша! Кунаклар күренүгә, ике бинадан да шыпын-шыпын әни-апалар чыгып сызды. Шунда гына торсалар, нәрсә булган инде. Юк, янәсе, табыннарны кызлары-уллары сыйныф җитәкчеләре белән әзерләгән.

Шул ук яфрак туе! Шул ук көзге муллыктан сыгылып торган табыннар! Әле башлангычлар уздырган да! Зәйтүнә Шакир кызы Йосыпова кызлары такыя кисә, Клара Газизҗан кызы Әхмәтова кызлары бантик урынына яфраклар, чәчәкләр куйганнар, ә Эльвира Закир кызы Саттарова кызлары күкрәкләренә миләш тәлгәше чиккәннәр.

5–6 нчы сыйныф бүлмәләрендә дә тамаша инде! Ризыкларын татып карамасаң үпкәлиләр. Токмач, коймак, катлама, күзикмәк, өчпочмак, әйрән, куас та эләкте кунакларга.

– Синең табыныңа утырып та булмас инде, Батырша абый, – дип, шаулап көлеп җибәрде Гөлчирә апа.

– Аш ашка – урыны башка, – дип җавап кайтарды директор.

– Ничекләр әзерләп бетергәннәр, кабактан кеше башлары ясап, эченә шәмнәр дә яндырып куйганнар бит, ул шигъри язмалар, ул рәсемнәр! – дип зурлады Хөсәен Хәбибуллин.

– Шагыйребез бар, – директор янәшәдә атлаган уку-укыту бүлеге мөдире Зөлфәтнең иңбашына кагылды. – Рәссамыбыз бар, – дип, Гамилә Хаҗи кызы Шәмсетдиновага күрсәтте. – Укытучылар, тәрбиячеләр, әти-әниләр, хезмәткәрләр тырыш, шулар хезмәте. Иртәнге нәрәдкә колхоз идарәсенә төшкәч, мәктәпне караштырып чыктым, бер җиргә дә Уңыш бәйрәменең шаукымы тимәгән иде әле. Нәрәдтә бер сәгать булдым, өйгә кайтып, мал тәрбияләп, юынып, ашап-эчеп төшсәм, бөтен җир кыштыр-мыштыр, Каф тау артыннан юньле җеннәр килеп тамаша ясаган.

– Рәхмәт, – диде Абрар Васыйлович. – Искиткеч! Яңа елга гына түгел, язгы чәчүгә кадәр көч-дәрт бирергә җитә безгә бу!

Математик язмышы

Кирмән Башы сигезьеллык мәктәбендә математика дәресе бара. Бәхете бар укучыларның, аларны данлыклы Мамадыш педучилищесында белем алган, бергә укыган иптәшләре алдында дәресләр биргән, сыйныфтан тыш чаралар әзерләгән һәм уздырган мөгаллим укыта. Педучилищеда уздырган дәрестәге һәр сүзеңә, хәрәкәтеңә, киемеңә, тавыш тирбәнешеңә дистәләрчә күз карап тора һәм дәрес тәмамланганнан соң, машина моторын сүткән кебек, дәресеңне сүтәләр, аннан җыялар. Болай эшләсәң, тагын да шәп була дип, яңача эшләү юлларын тәкъдим итәләр.

Бераз вакыт узгач, син тагын шәһәр мәктәбендә ачык дәрес бирәсең. Сыйныф бүлмәсенең арткы рәттәге утыргычларында тагын 25–30 пар күз сине бораулый, дәфтәрләргә нидер яза, шайтан белсен. Инде бу дәрестә син алда уздырган дәресеңдәге кимчелекләрне төзәтеп кенә калмыйсың, уку-укытудагы алдынгы методиканы да күрсәтергә тиеш.

Гаҗәп тә көчле уку йорты иде Мамадыш педучилищесы. Анда гаять көчле укытучылар әзерләнде. Бу уку йортын ябу – Мамадышның олы фаҗигасе. Аның артыннан Казан кешеләрен дә шаккатырырлык шәһәр музее ябылды. Экспонатлар таралды, бу да фаҗига иде.

Менә шушы педучилищеның сират күперен кичкән, аннан соң Алабуга институтының физмат бүлегендә белем алган Шамил Нургали улы дәрес бирә. Мәсьәләләр, мисаллар чишәләр, тизлек югары, дәрестәге эшләр беткән. Менә шунда башлана да инде.

– Сөнгатов Хәлим, такта янына чык!

– Минме, абый? – дип торып баса Сөнгатов. Класс шаулап көлә. Юк, укытучы ачуланмый, бу бит көнаралаш кабатлана.

– Юк, син түгел, Хәлим, Пифагор чыксын, – дип, тагын да күңеллелек өсти Нургалиевич. – Яз тактага.

Хәлим укытучы әйткәнне акбур белән яза.

– Сез бу мисалны әле генә чиштегез. Ләкин, хөрмәтле математикларым, бу мисалны чишүнең тагын әллә ничә төрле юлы бар. Эзләгез сез дә, Хәлим дә. Миндә «5»леләр бер капчык, «4»леләр ике капчык. «3»леләр, «2»леләр бөтенләй юк, бигрәк тә Хәлим Тәхиятуллович өчен, чөнки аның бүген туган көне, әйдә, алкышлыйк әле шуны.

– Абый, минме?! – ди борын очы тирләп чыккан Хәлим. – Мин бит аны үзем дә онытканмын, кая анда әни белән әти, ни Ләйлә, ни Наилә, ни Зөлфия котламады.

– Йә, әйдә, Хәлим Тәхиятуллович, мисалга тотын, бер батырлык эшлә әле туган көнеңдә. Төрле чишелешләрен тапсаң, менә бу ручканы күрәсеңме? Синеке! Туган көн бүләге булыр.

Шамил абыйсының тәмәке исе сеңгән авторучкасын учлап, кош тоткандай сөенеп кайтканда әйтте ди Хәлим: «Мин Шамил абый кебек укытучы була алмам, тракторчы булырмын, ләкин Ләйлә, Наилә, Зөлфияне үзем эшләп укытырмын».

Фәрештәләрнең амин дигән чагына туры килгәндер, кызлар укыдылар, ә араларында Ләйлә белән Зөлфия укытучы булдылар.

Математика укытуның бөтен нечкәлекләрен үзләштергән Нургалиев, чыннан да, районның иң көчле мөгаллимнәреннән иде. Ул башкалар кебек өй салып, ишле мал асрап, кыш буе яуган карны көрәп азапланмады. Капкасына өелгән карны олы киез итекләре белән ачкалап уза да, киң-киң атлап, каршыда яшәүче Сәхипкамал апаның көрәлгән сукмагына килеп чыга. «Йа Алла, коткардың!» дигән шикелле, дежур хезмәткәр, көрәп куйган сукмактан атлап, бәләкәй капкадан мәктәп ишегалдына керә, укытучылар бүлмәсенә юнәлә. Агач баскычтан шыгыр-шыгыр менгәннән соң, уңга тайпылып, ишекне ача да: «Исәннәрмесез, коллегалар!» – дип күрешә.

Укыды башта Шамил Нургалиев. Шәп укыды. Башта педучилищеда, аннан институтта. Энеләре Камил белән Шәмгунны да югары белемле итте, алар үзләре дә тырыш булды. Ләкин төп нигезне исән-имин тоту-бөтәйтү Шамил өстендә иде. Дөрес, Шамилнең кулы балта эшен дә, башкасын да белми. Ул бит – югары белемле педагог. Менә акча җыяр да яхшы өй сатып алыр.

Энеләре дә югары белем алды, өйләнделәр дә, ә үзе Башкортстанына кайтып киткән колхоз рәисе Баймиевның өен сатып алды. Ә еллар үтә торды. Инде аның яшьтәшләренең гаиләләре ишле. Чордаш кызлар күптән кияүдә. Ә гади кызларны ул үзенә тиң санамады. Ә еллар үтә торды. Теләгенә дә иреште. Дусты, район мәгариф бүлеге мөдире аңа уку-укыту бүлеге мөдире итеп кую турындагы боерыкны тоттырды. Мәктәп директоры Мәхмүт Васыйлов каршы иде, билгеле. Бигрәк тә аның хатыны Кәшифә Абдулловна.

Аннан колхоз рәисе белән борчаклары пешмәгән директор Татар Омарына сөрелде. Шамил директор бүлмәсенә күчте. Социал-демократ Васыйлов дилбегәне бик иреккә җибәргән иде, хәзер күрсәтәчәк ул эшләп тә, эшләтеп тә!

Дәресләрендә тирән белем биргән Шамил Нургалиевич сыйныф җитәкчесе дә булган иде, әмма әллә ни эш майтара алмады. Ни газета чыгаруда, ни концерт куюда, ни спорт ярышларында, ни колхоз басуында эшләгәндә, карт-корыларга, фермаларга шефлык иткәндә дә, гел артта булды аның сыйныфы.

Укытучы буларак, тәрбия эше, үз өстендә эшләү планнарын да кем вакытында тапшырмаган дисәң, Нургалиев булыр иде. Укучыларының тикшерелмәгән дәфтәрләре дә тау-тау өелде. Ул аларны укучысы Илсур Газизовтан тикшертте.

Ә менә завуч, бигрәк тә директор булгач, үзе башкармаган мондый эшләрне бугаздан буып таләп итә башлады. Кабинетка чакырулар, анда кырыс сөйләшүләр ешайды. Педсоветлар өчәр-дүртәр сәгатькә сузылды. Яңа хуҗа анда укытучыларның юылмаган гамашларына кадәр барып җитте.

Педсоветтан беренче булып директор чыгып китте, аның артыннан Габделхәй Васыйлович, чөнки ул да тәмәкече, озак тартмыйча торгач, бик тилмергән иде. Ул бүлмәдән бүселеп килеп чыккан хатын-кызларга:

– Тагын бер эшегез артты, юасыз инде революциягә кадәр кигән гамашларыгызны, – дип авыз ерды.

– Син дә чирле кеше сүзен сөйләп торма әле, – дип ысылдады тарих укытучысы Фәүзия Фәезовна. Ул, чыннан да, хаклы булган икән.

Директор укытучыларның яшәү шартларын, шәхси китапханәләрен тикшерә. Кичке тугызларда, уннарда өеңә килеп керә. Зөлфәтләргә төнге унбердә керде. Авыл инде күптән ял итә, бары дәрескә әзерләнүче укытучылар гына йокламый.

Әнисе чәй куйды, малаеның хуҗасы кунакка кергән бит. Маен, катыгын, турасын өстәлгә тезде. Дык итеп, шешә чыгарып утыртты директор. Үзе салды, үзе эчте. Спорт белән шөгыльләнгән күршесенең эчмәгәнен белә, шуңа кыстамый да. Сүз элекке Мамадыш педучилищесы бинасында урнашкан 2 нче мәктәпне көмеш медальгә тәмамлап, хәзер Казан дәүләт университетының физика факультетында укучы энесе Илсур турында барды.

– Анда да гел «5»кә укый икән минем шәкерт, – дип, горурланып куйды Нургалиев. – Син өйләнергә җыенмыйсыңмы әле? Хөснурый апага авыр бит.

– Университетны бетергәч, Шамил абый. Ә Бикә апага җиңелме?

– Кая җиңел булсын инде?! Мин бит хәерчелек корбаны. Әти сугышта һәлак булды. Өч малай калдык ятим. Мин олысы. Әни гади колхозчы, таякка эшләп йөрде. Ачлык, ялангачлык. Мин 1935 елгы дип язылган, дөресе 1934 елгыдыр, мөгаен. Камил – 36, Шәмгун да Фин сугышына кадәр туган малай. Сугыш чорында көчкә исән калдык бит. Әле сугыштан соң тагын да авыррак иде. Үсә башладык, организм сорый, ашарга юк. Ә налоглар. Әтиең Шәкүр абый Мамадыш РайФОсының финагенты иде. Айның билгеле бер көнендә килеп керә өйгә. Әни көне буе тагын түләп булмый инде дип кайгыра, әрле-бирле йөри.

Менә, ниһаять, Шәкүр абый килеп керә. Керми хәле юк. Обязан. Сталин вакыты бит. Әни белән икесе офтанып сөйләшеп утыралар. Ә без өч малай, нәрсәне алып чыгып китәр дип дер калтырап, сәкедә ятабыз.

Алып чыгып китми Шәкүр абый. Әйтә: «Ярар, Бикә апа, тапкан ризыгыңны малайларыңа ашат, алар – сугыш ятимнәре. Ә мин белермен кемнән алырга икәнен». Күзләреннән яшь агызып озатып кала әни Шәкүр абыйны, рәхмәтләр укый. Аннан безгә, йә Алла, дия-дия чәй эчертә. Менә, Хөснурый апа, Зөлфәт, шуңа рәхмәт әйтергә кердем. Кырыс директорның күзеннән яшь тама…

Кеше рәтенә керик, өйгә тиеник, аннан гаилә корып кешечә яши башларбыз дип, яшь гомер үтте дә китте, күрше. Менә хәзер өебез дә нарат, эшем дә дәрәҗәле, хезмәт хакым да әйбәт, тик әни авыру, 3–4 ел яшәрме, юкмы? Ә үземә 34 яшь. Теләсә кемгә өйләнәм дип, төтен җибәреп йөрим дә, фактта бит алай түгел, парень. Фәкыйрьлек корбаны мин.

Шулай кичләрен, кесәсенә шешәләр кыстырып, хезмәттәшләренең хәлен белеп йөргән директор татар теле укытучысы фатирына сугыла. Чәйлиләр, мәйлиләр кияүдән аерылган чибәр хезмәттәше белән. Ямьле генә башланган мәҗлес ямьсез төгәлләнә. Хатын-кыз милиция чакырта. Мамадыштан килгән наряд, директорның кулларын боргычлап, машинага ыргыта. Теле тик тормаган хулиганны акылга утырталар. Үзенең гаепсез икәнен очынып яклаган директорны кешелектән чыгарганчы изә данлыклы Мамадыш милициясе. Математик үз-үзен белештермәслек хәлгә китерелә һәм… Казан психбольницасына озатыла.

Учлап дару ашату, көчле уколлар, хастаханәдә шашынып йөрүче авырулар, үзенең шундый җиргә килеп эләгүенә хурлану Шамил абыйны чынлап торып чирлегә әйләндергәндер.

Энем Илсур белән без аның хәлен белергә килгәләдек. Коридорда йөрүче әсәрләнгән шәрә халыкны ачык ишектән генә күрсә дә, кеше чирләргә мөмкин ул сары йортта. Алла сакласын. Шамил абыйны да бу йорт изде, тәмам чирләшкәгә әйләндерде. Яз көннәрендә, авыруы көчәйгәч, аны дусты Хөсәен әллә ничә тапкыр Казан больницасына салды. Аруланып кайткач, мәктәптә математика укытты. Өйләнде. Хатыны Фатыйма белән ике ул үстерделәр: Азат белән Айратны.

1973 елның 15 февралендә Бикә апаны җирләделәр. Һәйкәл куярлык, өч улына да югары белем биргән ана иде Бикә апа. Андый гаиләләр бик сирәк. Урыны җәннәттә булсын…

* * *

1969 елның җәе. Зөлфәт ялда. Мамадыш шәһәренең Ялкаулар чатында Мостафин Батырша абыйсы очрады. Ул – Вахит сигезьеллык мәктәбе директоры, аның авылдашы.

– Хәлләр ничек, Зөлфәт?

– Әйбәт, Батырша абый.

– Бик әйбәт түгел икән бит әле, Шамил чирләгән икән.

– Әйе, анысы шулай.

Мостафин миңа безнең мәктәпкә директор итеп билгеләнүен әйтүне кирәк санамады. Ә мин инде бу хәбәрне ишеткән идем.

Яңа директорның Вахит авылындагы өен сүттек, машиналарга төяп, туган авылына алып кайттык, өмә ясап күтәреп тә бирдек. Калган эшен балта осталары төгәлләде.

Эшләү тәҗрибәсе булган Батырша Мостафиевич байтак эш майтарды: Алан авылындагы урманчылар барагын сүтеп, авыл кибете янына алып кайтып кордык. Бүрәнәләр буталмасын өчен, билгеләү белән мәктәп хезмәткәре Шаһиев Кәримулла, хезмәт укытучысы Васыйлов Габделхәй абыйлар шөгыльләнде. Бу дүрт бүлмәле баракның ике башына да тактадан янкорма эшләнде. Бер башында – малайлар, икенчесендә кызлар тора. Алар Су-Елга, Норма урманчылыгы, Югары Якедән килеп укый, торакта яшиләр.

Югары очка менүче урамга тагын бер барак күчерелде. Анда малайлар яши, ул да торак.

Мостафин үзе рус теле һәм әдәбияты укытты, агитколлектив җитәкчесе. Математика укытучылары өчәү мәктәптә: хатыны Газизә Хаҗиповна, Сәвия Хәйровна, Шамил Нургалиевич. Әлбәттә, Нургалиев төп математик санала, чөнки физмат тәмамлаган, ә Газизә, Сәвия апалар педфак белеме белән, алар түбән сыйныфларда укыта. Дәресләр җитәрлек, параллель сыйныфлар күп. Сәвия белән Газизә гаилә дуслары, кунакка йөрешәләр.

Шулай беркөнне Сәвияләрдә мунчага керә ике ахирәт, әйбәт кенә юыналар. Берничә тапкыр ахирәтенең аякларына күзе төшкән Хаҗиповнаның тормозы ычкына: «Кара, Сәвия, куш тез икәнсең бит син», – дип ычкындыра. Кара коелган Сәвия исә тәнендәге күбекне дә юып тормый, киенә дә чыгып китә…

Бер ел сөйләшми ахирәте белән Сәвия Хәйровна. И өзгәләнә Хаҗиповна! Тегеңә дә, моңа да сөйләп офтана. Юк шул инде, телеңне тыярга кирәк иде. Бар күргән әйберне сөйләп йөрмиләр аны.

Әнә бит Зәйтүнә Бакировна һәр кешегә сөйләп йөрмәде күргәнен. Кыска тәнәфес иде. Укытучылар бәдрәфенә томырылып килде дә ишеген каерып ачты гына: анда бар байлыгы белән ялтырап, тугарылган директор Мәхмүт Васыйлович утыра. Исәнләште Зәйтүнә җиренә җиткереп, сез нәрсә, әллә исәнләшмәгән дә дип уйлыйсызмы?! Һәм… Хаҗиповна кебек сөйләшеп тә йөрмәде…

Иптәш Мостафинны иң кызыксындырган, йокыларын качырган кеше күрше авылда, 8 чакрымда, урман аша гына иде. Ул да булса, аның кебек үк Мамадыш педучилищесын бетергән, аның кебек үк рус теле һәм әдәбияты укытучысы булган, буй белән дә, чибәрлек белән дә Батыршадан өстен булмаган Ирек Әһлиевич. Ярар, Батырша сары чәчле, сары кашлы, кызгылт чырайлы, сизелер-сизелмәс камыт аяклы булса, Ирек Әһлиевич тә шундый ук камыт аяклы тиңдәше иде, бары тик ул кара чәчле, кара кашлы.

Үзеннән әйбәтрәк укытадыр дип тә уйламый Гыйлаҗетдиновны Батырша, ә шулай да бүгенгесе көндә Ирек Әһлиевич Гыйлаҗетдинов – районда гына түгел, Татарстанда танылган «Спартак» колхозының дан казанган рәисе, ягъни, урысча җибәрсәң, «председатель колхоза». Бөтен якташлары аның күзенә карап тора, янына гозер белән килә. Теленнән тагын нинди сүз очып чыгар икән дип сабырсызланып көтә.

Ә сабакташы Мостафин кем? Данлыклы, 50 еллык тарихы булган туган мәктәбендә директор. Дөрес, төзелеш эшләре дә алып бара. Дөрес, авылда дәрәҗәсе бар, көтүче Мостафа малае түгел инде ул хәзер. Ләкин өч шәхси хуҗалык җире кадәр мәйданы булган мәктәп биләмәсе белән 4–5 мең гектарны кочаклап утырган Гыйлаҗетдинов патшалыгы бер түгел. Меңләгән баш терлекләр, дистәләгән куәтле техника, йөзләгән эшчеләре, тагын ул санамаган иксез-чиксез байлыклары бар!

Дөбердәтә Гыйлаҗетдинов. Гармунда да уйный, җырлый да, бии дә. Һәм… үзе генә түгел. Колхоз рәисе көч-дәрт биреп оештырган, чәчәкле-чуклы, түбәтәйле-калфаклы, каюлы читекле, алтын-көмеш җепләр белән чигелгән балитәкле күлмәкле, затлы камзуллар кигән Югары Сон Мәдәният йорты төркеме Татарстан Республикасы төзелүгә 50 ел тулу уңаеннан үткәрелгән район конкурсында җиңү яулады. Яулады гына түгел, шаккатырды! Тамаша вакытында Ирек Әһлиевич Гыйлаҗетдинов үзе баянда уйный, үзе җырлый, сәхнә уртасында чүгә-чүгә бии. Менә шундыйлары да бар ул рус теле укытучыларының, то есть колхоз рәисләренең!..

Ә Мостафин аннан ким мәллә?! Балалайкада Газизә Хаҗиповна белән әйттерепме-әйттерәләр. Читек кунычларына көрәктәй кулы белән суга-суга биюче дә Батырша үзе. Әле ул – Байкал аръягы хәрби округының чаңгыда 30 чакрымга узышу буенча чемпионы да. Тагын әллә нинди өстен сыйфатлар тапты үзенең биографиясендә Мостафиевич. Ә барыбер колхоз рәисе түгел. Яна аның күкрәгендә үпкә, рәнҗү.

Дөрес, аның мәктәбендә эшләүче гармунчы Зөфәр Закиров та җиңде район конкурсында. Физкультура укытучы шагыйрь егет Зөлфәт Газизов та «Татарстаным» шигыре белән нәфис сүз буенча Алабугага зона конкурсына бара. Укучы Рәсидә Әхмәтшина да:

Нинди тәмле алма,

Пешкән икән кайда,

Әллә бездә, әллә Кытайда?! –


дип җырлап, Кирмән Башы мәктәбенең данын күтәрде. Ләкин бу да, хәтта район партактивында Мостафин исеме макталу да йөрәгендә янган утны сүндерә алмады.

Ни өчен Ирек Әһлиевич Гыйлаҗетдинов колхоз рәисе, ә Мостафин Батырша Мостафиевич мәктәп директоры гына?!

Җае да чыгып тора. Мәрданов Абрар Васыйлович башта авыл Советы рәисе булды. Ул – мәктәп директоры. Аннан Абрар – колхоз рәисе. Партоешма секретаре, агроном Хәбибуллин Хөсәенне авыл Советына куйдылар да, Батырша мәктәп директоры эшен дә, партоешма эшен дә тарта. Менә физкультура укыткан, аннан үзе татар теле һәм әдәбияты укытучысы итеп күчерәсе Зөлфәт Шәкүр улын уку-укыту бүлеге мөдире булырга димлим дип, өенә төшеп бара әле. Ике-өч тапкыр сүз катып караган иде дә, егет каты тора. «Университетны тәмамлыйсым бар», – ди.

Бераз эләктерер җире дә бар. Чөнки физкультура буенча берьеллык курс бетергән, Зөлфәткә дус булып йөргән күршесе, беркем белән киңәшмичә, физкультура укытырга боерык алып кайткан аның мәктәбенә. Менә сиңа дус! Әгәр дә Мостафин дәресләр табып бирмәсә, Зөлфәт эшсез бүгенге көндә. Физкультура укытучысы ул спортчы һәм шәп спортчы булырга тиеш. Ә боерык алып кайткан бәндә – спортчы түгел, спорт тирәсендә йөрүче генә. Зөлфәт беләме соң дигәч, юк дип, авыз ерып тора.

«Башта әнисе белән сөйләшергә кирәк, – дип уйлый Мостафин. – Ул – дөньяны, тормышны аңлый торган кеше. Аны үз ягына аударса, эш пешәчәк».

Чәйләр эчеп, озаклап сөйләшеп утырдылар Хөснурый апасы белән.

Биш ел физкультура укытты, мәктәп командасы бер елны да беренчелекне бирмәде бит районда. Үзе дә 5 нче сыйныфта ук 2 чакрымга чаңгыда узышуда район чемпионы иде. Авыр кичерер хәбәрне.

Юк, авыр кичермәде Зөлфәт яңалыкны. Чөнки инде бу хәбәр яңалык түгел иде. Дусты Дөлкәфил: «Теге дуңгыз синең урынга боерык алды», – диде. Гаҗәпләнмәде Зөлфәт, ул малайда иман юк икәнен күптән белә.

Озак үгетләде Батырша абыйсы.

– Сиңа белгечлегең буенча сәгатьләр җитми бит, менә завуч булсаң, 10–12 сәгать кенә дәрес рөхсәт ителә. Аның кадәр дәрес бар, әйдә, риза бул, Зөлфәт, бергә эшлик. Бир бишне, – диде.

Соңгы уен картасын да чыгарып салды Зөлфәт:

– Батырша абый, ышанычың өчен зур рәхмәт. Ярар, сентябрь-октябрь колхозда бәрәңге, чөгендер алып үтте дә ди. 1 гыйнвардан – 6 ай дәвамында сессия, шуның дүрт ае – диплом язу. Ярты ел мәктәп эшеннән гел азат ителәм бит.

– Риза, түзәрмен, – дип, Батырша абыйсы аның кулларын кысты.

1971 елның 15 августыннан ул – уку-укыту бүлеге мөдире. Ике ел җитәкчелек иткән сыйныфыннан аерылу җиңел булмады, билгеле.

* * *

Сыйныф җитәкчесе булган елларын гомере буе сагынып яши Зөлфәт. Бары 6 ел гына тәтеде аңа бу мәшәкатьле бәхет.

Менә көз көне бәрәңге алуны гына ал син! Бер яктан караганда, дәресләр югала. Ә кая барасың?! 1 сентябрьдә кыңгырау чыңлатасың да, сыйныфыңа керәсең, укучыларның парта артында кемнең кем белән утырасын хәл итәсең. «Аның белән утырмыйм, моның белән утырам», – дип әйтеп кара, аннан гомер буе котыртачаклар. Ә Кависка исә барлык кызлар да матур. Иңбашларындагы күлмәкләре ап-ак күбәләк канаты кебек җилпенеп тора. Зөлфәт абыйсы кем белән утыртса, шуңа риза Кавис. Ул белмичә эшләмәс.

Укытучы абый бөтенләй йокламый, ахры. Бик сәер. Кавис арып-талчыгып йокларга ятканда да, аның тәрәзәсендә әле ут балкый.

– Университетта укый бит, – ди әнисе Әлфинур.

– Молодец, – дип җибәрә әтисе Хамис. – Бер унбиш ел бар инде, ачуым килмәгәе, әнисенең, көянтә асып, Чегән чишмәсенә суга төшмәгәненә. Зөлфәт ташый да куя, көянтә күтәрүдән оялмый. Башта котыртып караган идек, исе дә китмәде. Менә егет кеше шундый була ул, Кавис улым. Сиңа да су ташырга кирәк Зөлфәт абыең белән. Мин бәләкәй көянтә ясап бирермен, кибеттән бәләкәй чиләкләр алырмын, ярыймы?

– Ярар, әти.

Иртә белән күзен ертып тора гына Кавис, каршы яктагы укытучы абыйсы яшәгән өйгә күз сала. Әле урамда караңгы. Ут яктысында тәрәзәдән Зөлфәт абыйсының гантельләр белән уйнаганы күренә. Димәк, инде йөгереп кайткан. Кависка оят булып китә, ә ул йоклый да йоклый.

– Әни, суга төшеп менимме әллә?

– Булмаганны, – ди әнисе. Мәктәпкә соңга каласың, кайткач, Зөлфәт абыең белән бергә ташырсың, күңеллерәк тә булыр.

– Ярар, әти бәләкәй чиләкләр апкайттымы соң?

– Инде бишбылтыр бит, бүлмәдә сине көтеп торалар.

Өйалдындагы чиләкләрне күреп шаккатты Кавис. Ну, матурлар инде, малай! Котыртсын малайлар «килен!» дип, ул барыбер бүген өйләдән соң Зөлфәт абыйсы белән су ташыр!

Көннәрдән бер көнне колхоз рәисләрен, партоешма секретарен, авыл Советы рәисен, мәктәп директорын райкомга җыялар. Мәктәптә инде белеп торалар: бәрәңге алырга кушарлар. Колхозда бәрәңге басуы җитәрлек. Кайсы елны 200, 250 гектарга җитә. Бәрәңге алырга чыгарлык, төрле эштә йөрүче апалар күп түгел. Клубта, медпунктта, почтада, авыл Советында да эшләүчеләр берән-сәрән генә. Төп көч мәктәптә, билгеле. Оешкан коллектив. Дистәләгән укытучы, хезмәткәрләр, йөзләгән укучы бер әйтүгә чыга.

Авылларның сау чагы. Яшьләр авылда. Параллель сыйныфлар күп. Норма, Кирмән Башы, Су-Елга, Норма урманчылыгы, Югары Яке авылы балалары барысы да крәстиән хезмәтендә чыныгып үскән. Авыр физик хезмәттән азат ителгәннәр бәрәңге алырга чыкмый. Күзләрендә моңсулык.

Иле белән кузгала мәктәп. Колхоз идарәсендә иртәнге 5 тә үткәрелгән нәрәдтә инде мәктәп директоры булган. Колхоз рәисе, бригадир, механик, агрономнар белән бәрәңге казыгычлар, балаларны басуга алып барасы машиналар, бәрәңге ташучы арбалы тракторлар турында да, ашату мәсьәләләрен дә сөйләшкәннәр, киңәшкәннәр. Мәктәп пешекчеләре ашатачак. Абрар Васыйл улы Мәрданов колхозның хуҗалык мөдиренә: «Мәктәптә укыячак башлангычларны һәм 5 нчеләрне дә ашатырлык ризык бир, – дип боера. – Колхоз аннан гына бөлмәс тә, үлмәс тә. Бәрәңгене көннәр матур чакта алып, урнаштырып куйсак, чыгымнар бише белән капланачак. Аллага тапшырыйк. Техника куркынычсызлыгы журналына кул куйдырыгыз, берүк, берүк».

Басуда бәрәңге алу – белем эстәүнең, бигрәк тә тәрбия бирүнең дәвамы ул. Мәктәптә, нигездә, белемең тикшерелсә, басуда исә, гомумән, кешелегең, кемлегең, бу Җир йөзендә фәлән ел яшәп, гаиләдә һәм мәктәбеңдә нәрсәгә өйрәнүең – барысы да сынала: эшләгәндә казыгыч артыннан җитешеп барасыңмы, капчыкка чиләгеңне тутырып саласыңмы? Чиләгең олымы, бәләкәйме, уртачамы? Аны сыйныф җитәкчең ничә килограммнан язарга тиеш була? Артта калган иптәшеңә булышасыңмы, чүпләгән бәрәңгене үзеңә яздырасыңмы, әллә иптәшеңәме?! Өеңнән чиләгеңә салып алып килгән ризыгыңны кача-поса үзең генә ашыйсыңмы, әллә чирәм өстенә җәелгән япма өстенә бөтенләй бушатасыңмы? Кызларда кәнфит, перәнник, печенье, алма булса, малайларда пешкән йомырка, тоз, әллә ничә телем ипи, кыяр, помидор, хәтта суган да күренә. «Фу» дип борын җыера кызлар, суган күргәч.

Хамистан берсе дә уздыра алмый малайларның. Суганны авызына капкач та чәйнәмичә тора малай, берзаман кетер-кетер ашый башлый, аннан соң гына ипи каба. Чырайларын сытып карап торган кызларга борыла да Хамис: «Бүген ашасам да була, Фирдәүсә укуда», – дип җибәрә.

Алар күршесендә яшәүче Наилә чишә серне: «Әй, абыйсы Наилнең сүзләрен кабатлый, абыйсы Фирдәүсә апа белән йөри бит». – «Нәрсә, кызлар янына барганда, суган ашарга ярамыймыни?» – дип, сүзгә кушыла Фәргать.

«Кәҗә тәкәсе янында басып торамыни сиңа кызлар?! Алардан бит хушбуй исе килә. Әнә безнең апа, вечерга чыгар алдыннан, ничек кенә бизәнә-ясана әле», – дигән җавап яңгырый аңа.

Бер сәгать эшләп алгач, әндри әбәде вакытында сөйләшкән сүзләр бу.

Бәрәңге казыгычтан яп-якты бәрәңге ява. Басу озын, чакрым гына түгел. Җирне укытучылары адымлап бүлгән. Ике кеше арасында чик буенча аңлашылмаучанлык чыккалый. Зөлфәт абыйлары тагын адымлый. Җир тигез булырга тиеш. Кимесә, чүпләгән бәрәңгең аз була, акчаны аз аласың, артык булса, күршеңнең өлешенә керәсең.

Җитә, ниһаять, иң күңелле чак. Авыл ягыннан хуҗалык мөдире Хөсәен абыйларының аты күренә. Янына пешекче Закирә апалары кунаклаган. Иң башта минут саен авыл ягына каерылып карый башлаган 6 нчы сыйныфларга бүленә аш. Тәлинкәләр, калаклар чылтырый. Норма почмагындагы буй урманда Сабан туе диярсең.

– Сыерчык балалары, – дип, гел бер сүзне кабатлый Закирә апалары. – Пешә күрмәгез, ипи алырга оныттың, Фәргать.

Аннан алюмин кружкалар белән чәй эчәләр. Юк, пешерми, басуга менеп җиткәнче, инде ул бераз суынган була.

Ашагач, балалар:

– Рәхмәт, Закирә апа, тәмле булды, – диләр.

– Дәү үсегез, – ди апалары.

– Рәхмәт, Хөсәен абый.

– Ярар, – дип куя Хөсәен абыйлары.

Аннан 7 нчеләр, 8 нчеләр «табын»га утыра, ә соңыннан укытучылар ашый. Иң беренче булып тамак ялгаган тракторчы Дамир абыйлары инде бер әйләнеш ясаган була, димәк, инде ике рәт бәрәңгене чүпләргә кирәк.

– Әйдә, Аллага тапшырдык, – ди Зөлфәт абыйлары. Тамаклары туйган, ял иткән балалар эшкә керешә. Ашаганнан соң бераз авыррак инде. Әмма тиздән кызып-кызып йөгерешә дә башларлар.

– Синең ничә чиләк булды, минем – 7, – дип аваз сала Рәсилә.

Быел көз гаҗәп шәп килде. Шулай гына була күрсен, әгәр дә яңгырлар башланса, эш өзеләчәк. Ә бәрәңге алу барыбер мәктәп өстендә. «Бер көн укып, бер көн эшләп, юл тиресләп йөри башласаң, ни эше, ни укуы инде аның», – дип уйлый Зөлфәт. Ул капчык авызы тотып тора. Кәгазьгә укучыларының чиләк санын яза. Эш ахырында ничә капчык чүпләгәннәрен исәпли, шуннан укучының хезмәт хакын исәпләп чыгаралар.

Өлкән сыйныф малайлары грузчик булырга тели, билгеле. Ыбыр-чыбыр, кызлар арасында йөрмәсләр бит инде. Алар тулган капчыкларны машиналарга, трактор арбаларына төйиләр дә авылга, подвалга бушатырга кайталар. Их, капчыкларга кырын-ярын яткан килеш, кызлар яныннан узып китүләре ни тора! Елмаеп, сокланып карап кала чибәркәйләр.

Йөк төяүче эше авыр, ләкин, кызлар яныннан менә шулай выжлап узу өчен, гомер буе грузчик булырга да риза Кирмән Башы егетләре!

Сез, бәрәңге алган чакта, иң рәхәте Закирә апа пешергән ризыкны яшел чирәмгә кырын ятып, кул яссуы кадәр кара ипи белән сыпырту, шопырдатып чәй чөмерү дип уйлыйсыздыр? Дөрес анысы да! Яки йөк машинасына төялгән капчыкларга кырын ятып, бәрәңге чүпләүче кызлар яныннан чыжлатып узып китү дисезме? Бу да дөрес! Яки, бәрәңге алып бетергәннән соң, колхоз кассирының мәктәпкә килеп, йә үзең идарәгә барып, учлап хезмәт хакы алу, ди торгансыздыр. Монысы да хак!

Аннан, Мәдәният йортында колхозның гомуми җыелышы барганда, 300 кешенең җылы карашын тоеп, якты елмаюына коенып, алкышлавына рухланып, сәхнәгә чыгып бүләк алганда, дисезме? Бик дөрес чамалыйсыз! Ләкин бу шушы хозурлыклар арасында хәтердә тирән уелып калганы – ул да булса, чиләк тутырып, учакка каплап, янына күмер өеп пешергән басу бәрәңгесе! Моннан да затлы ризык юк һәм… булмас та!

Читтән кунаклар кайтканда, банан, мандарин, апельсин да эләккәли иде анысы. Аларны ашыйсың да, бер-ике атна малайлар-кызлар белән сөйләшкәндә мактанып аласың, бигрәк тә параллель сыйныфтагылар арасында. Аннары онытыла. Ә менә яз көне колхоз подвалында бәрәңге чүпләүдә катнашсаң, аны яшел чирәмгә алып чыгып таратсаң, чөмгергәч, машина әрҗәсенә төясәң. Көз көне сыйныфташларың белән ай буе йөгерә-чаба чүпләсәң, бәрәңге инде теге банан, апельсин, мандарин гына түгел! Күпкә кадерлерәккә, затлырак, тәмлерәккә әйләнә.

Закирә апасы ашаткан ризыклар коела башлагач, 6 нчыларның елтыр күзе Зөлфәт тирәсендә бөтерелә башлый. Кавис бер сүз әйтми, ләкин сыйныф җитәкчесе белеп тора: бу бәндә – бәрәңге пешерергә рөхсәт сорарга җибәрелгән дипломат. Аның миссиясе АКШтан СССРга килгән дипломатныкыннан җаваплырак һәм әһәмиятлерәк. Теге дипломат, ай буе сөйләшеп тә, буш кайтып китәргә мөмкин. Ә Кависка алай рөхсәт ителми. Инде өйдән килгән запасы – нуль, Закирә апа ашатканы нульгә якынлаша. Запаста бәләкәй савытларга йә кәгазьгә төреп алып киленгән тоз һәм… калын гына бер телем ипи. Инде кайберәүләр аны да кимерә башлаган. Эш – яман.

– Йә Хамисыч, нишлибез?

– Кавис, ике чиләк белән пешерик, бүген бигрәк тә шәп эшләдегез. Колхоз рәисе Абрар Васыйлович та мактап китте үзегезне. Аннан кичә бер чиләк бәрәңге пешергән идең, азрак булды түгелме соң?

– Абый, миңа гына аз калды бит ул!

– Син дә кеше, сиңа да җитсен, ашаганнан соң артып та калсын, анысы кошларга булыр. Тагы да артса, күрше сыйныфларны кунакка дәшәрбез, алар синең кебек тәмле пешерә алмый бит.

– Абый, бәрәңге тутырабыз, алайса.

– Кавис, уртача зурлыктагы түп-түгәрәк бәрәңгеләрне җыеп бирсен кызлар. Алар бәрәңгенең рәтен белә. Чиләкләрне тутыргач әйтерсең, кичәге урында ягарбыз учакны, куркынычсыз, ышык урын, янәшәдә су да бар. Аннан кичәгедән калган күмере дә шәп. Үзем әйләндереп каплармын чиләкләрне.

– Чаптым, абый.

Гаять җитезлек белән чабып китте Кавис. Тиздән аның кызлар янына барып, кулларын болгый-болгый, боерык бирүен карап торды да:

– Командир булыр, – дип куйды Зөлфәт.

Кависның ярдәмчеләре учак янына корыган чикләвек куаклары, туйра ботаклары ташыды. Ике чиләк бәрәңге әзер. Учак кабызды Зөлфәт абыйлары. Юк, ул учак кабызу эшен Кависка тапшырды, чөнки бөтен иптәшләре бәрәңге чүпләүдән бүленеп карап торуын күрде. Нәзек кенә сыек төтен күренеп алды, аннан учак ялкын әләмен җилфердәтеп яши башлады. Учак янында Кавис кына калды. Ә ул чүплисе бәрәңгене классташлары җыештыра да чиләген Кависка яздыралар. Шулай дөрес була, ди малайлар.

Учак дөрли башлагач, эш тагын да дәртлерәк китте. Әллә 26 пар күз дөрләтеп торганга, тиз төште күмере учакның, кичәгедән калган күмере дә бар бит. Кавис чатыр-чотыр килеп тә җитте:

– Абый, чиләкләрне каплыйсы иде.

– Әйдә, киттек, шеф-повар.

Күмерне кырыйга таратып, учакның уртасын чистарттылар, көл генә калды. Чиләкләрне Зөлфәт күз ачып йомган тизлек белән учак уртасына каплады, ник бер бәрәңгесе читкә тәгәрәсен. «Ух!» дип куйды Кавис сокланудан. Калган эш тагын Кависка. Ул чиләкләрне һәрьяклап күмер белән күмде. Ә Зөлфәт абыйсы иптәшләре янына китте, аңа бит чиләк санын язарга, капчыклар өләшергә, бәхәс чыкса, кишәрлекләрне яңадан адымлап бүләргә кирәк.

Тиздән дөньядагы һәртөрле хуш истән дә затлырак, беркайчан да җексендермәгән ризык исе таралды. «Абый, пеште!» – дип кычкырды 24 бала. Ә 25 нчесенең, учак янындагысының, әле кул болгап чакырганы юк. Тиздән чирек сәгатьлек ялга туктарлар. Әй, шәп буласы ул ял дигәннәре!

«Ял», – дип әйтүе булды директорның, Кавис кул болгады. Укучылар Зөлфәт абыйларына карадылар. Зөлфәт аларны үз янына дәште дә: «Ачка үлә торган кеше кебек кыланмыйк, әйдә, әкрен генә барыйк», – диде.

Мотоцикл бияләе кигән Зөлфәт абыйлары чиләкнең берсен җәлт кенә әйләндерде дә бәрәңгеләрне кәгазь җәймәгә бушатты. Ә анда тамаша инде! Ефәкләнеп күтәрелгән пар эченнән тамагы ачкан кешене яшел чирәмгә тәгәрәтерлек хуш ис бәреп чыкты. Кабыклары ярылып әрчелгән уалма бәрәңгегә үрелделәр балалар.

Пешкән чакта исе авыл урамын тутыра торган чын арыш ипиен кабып, ярмалы бәрәңге өстенә эре тоз сибеп ашаучы кешедән дә бәхетле бәндә юктыр Җир шарында! Пешә-пешә, бер кулдан икенче кулга күчерә-күчерә кабасың, авызда эрегән кебек була уалма бәрәңге. Күз ачып йомганчы, бер чиләк бәрәңге юк та була! Икенче чиләкне әйләндерә Зөлфәт абыйлары.

– Әйдә, ярты чиләк бәрәңгене А сыйныфына күчтәнәч итеп бирик, – ди Фәргать Гаянов. Шулай эшлиләр дә. Директор абыйлары Батырша Мостафиевич та авыз итә затлы ризыктан.

Күпме уйласа, исәпләсә дә, серенә төшенә алмый Зөлфәт басу бәрәңгесе тәмлелегенең. Өйдә дә пешерәсең бәрәңгене. Ит бәлешендә, өчпочмакта, бөккән, дучмакта, дәвешләмәдә дә тәмле инде югыйсә. Ашта да, табада пешерелгәне, мичкә тәгәрәткәне дә тәмле. Ләкин, ләкин. Басуда чиләк каплап пешерелгәненә җитми берсе дә. Әллә уттамы хикмәт? Әллә эшләп арудамы? Һава, киңлек икенчеме?

Башта бүтән бер уй юк, йөрәктә бернинди борчу юк. Менә бүген дә бик матур эшләделәр.

Аннан Туган җир булу. Туган авыллары тарихын, бу басу өчен Норма халкы белән Кирмән Башы кешеләренең сәнәкләр тотып сугышканын абыйлары әдәбият дәресендә сөйләр әле аларга. Кирмән Башында 440 йортны, аннары 168 йортны көл иткән янгыннар турында да. Хатын-кыз инженер төзеткән Казыган тау юлы хакында да. Татарстанның беренче Советлар Союзы Герое Гафият Нигъмәтуллинны, Бөек Ватан сугышы барганда Казанда уздырылган Сабан туе һәм аның баш батыры 18 яшьлек Рәхимулла солдатны, шул Сабан туенда йөгерештә беренче килгән авылдашлары Миңнеголов Вагыйзь солдатны да искә алыр.

Әле уку елы башланды гына. Бәрәңгедән башланды. Әйбәт башланды. Мондый бәрәңге бары Татарстанның Мамадыш районы «Кызыл Партизан» колхозының Кирмән Башы авылында гына үсә ала.

Рәхимулла

Чаттан юыртып төшкән ат, хуҗасының дилбегә кагуыннан кызуланып, урамга дөбердәп килеп керде дә алда торган тирән чокыр аркылы сикерде. Арба, чалыш-чолыш уйнаклап, чокырны ни могҗиза белән чыккандыр, бер Алла гына белә. Ә менә арбадагы хуш исле печән исенәме, әллә Югары Сон халкының өй чиратыннан кунак итүенәме йомшаган Рәхимулла 1 метр биеклектәге арбадан 2 метр ярым тирәнлектәге канауга очып төште. Бәрелүдәнме, әллә ике тәүлек буена туган авылы Кирмән Башына кайтмый йөрүдән талчыгуданмы, гырлап йоклап та китте.

Арымаслык та түгел шул. Ике таң, ике көн, ике кич, ике төн табыннан табынга… Анда бит чәй белән катык кына куймыйлар. Тегене чемченәсең, моны тоткалыйсың. Хуҗалар авыл тулы, ризык күп, ә Рәхимулла берәү генә. Аннан 8 чакрым юл аның күзәтүендә булган урман аша үтә. Андагы матурлык! Иң кызыктырганы – печән билдән! Халык печән дип агылачак быел аның янына.

Ул югалып йөргән арада, югары оч урамында, өйләргә су кертү өчен, экскаватор тирән канау казыды. Озынлыгы 1 чакрым бардыр. Ат та, Рәхимулла да моны каян белсен?!

Җәйнең иң эссе көннәре булса да, төнлә барыбер җылылык кими. Бигрәк тә гәүдәңнән мул сеңгән аракы пары чыгып бетсә һәм… 2 метр тирәнлектә дымлы кызыл балчыкта ятсаң.

Калтыранып уянып киткән Рәхимулла дөм караңгыда берни күрмәде. Уң якны капшады: юеш балчык стена, сул якны капшады – юеш балчык стена! Шашынып китте, коты очты: кабердә ята мәллә? Нәкир белән Мөнкир фәрештәләрнең әллә сорау алырга килгәннәрен көтәме? Елап җибәрде урманчы, бирәләр инде кирәкне!

Оеган аягын кымшатып куймакчы иде, авып китте. Капшады: ян-якта стена юк, икенче якта да стена юк! Кабердә түгел икән бит! Торып басты да, стеналарга тотына-тотына, сулга китте, 50–60 метр баргач шикләнә башлады. Дөрес китмәде бугай, үргә менә. Кире борылып, түбән таба атлап китте. Бара да бара, стеналарга сөялә. Күпме баргандыр? Тагын шиккә калды. Туктады. Кычкырып карарга булды. Бер кычкырды, ике кычкырды. Җиденче кычкыруында алдарак саңгырау гына тавыш ишетелде. Сөенеченнән нишләргә белмәгән Рәхимулла аваз салды, адымнарын тизләтте, егылды-торды, егылды-торды.

Ниһаять, ике кычкыручы очрашты.

– Син кем? – диде Рәхимулла, шикләнеп.

– Шәһәр Рәфәгате.

Сөенеченнән нишләргә белмәгән Рәхимулла исә Шәһәрне кочагына кысты да җилкәсеннән дөпелдәтә башлады.

– Без кайда?

– Су кертергә дип, экскаватор канау казыды бит, шунда без.

– Син ничек эләктең монда, Шәһәр?

– Менә кибетче Миңнур апага йомыш белән керүем иде. Баш эшләми. Онытканмын чокыр казыганнарын, караңгы, болытлы төн бит. Дөмберт… Ә син, Рәхимулла абый?!

– Мин, кәкә1, чокыр казыганнарын гел белмим бит, ике тәүлек буе Югары Сонда сыйланып кайтып киләм, арбадан төшеп калганмындыр инде. Йә нишлибез соң, ничек чыгабыз, Шәһәр?

– Син тегеннән өстән төштең, мин урамны аркылы чыкканда мәтәлдем. Әйдә, минем арттан. Канауны Кәҗә баткан күпере яныннан казый башлаганнар иде, шуннан чыгарбыз.

Канаудан килеп чыгуларына әле һаман да ышанмаган ике ир балчык өстенә янәшә утырдылар. Алар, үзләрен теге дөньядан кайткандай хис итеп, тормыш мәшәкатьләрен кайгырта башлаганнар иде:

– Әйдә, Шәһәр, минем арбадагы тартмада рәт бар. Меник әле. Аннан печән чабып киптергәч, минем янга атың белән менәрсең. Мин сиңа бер ат йөге кипкән печән бирермен… – диде Рәхимулла.

* * *

Була бит авылның үз иткән, яраткан кешеләре: ул холыксыз гына түгел, сүгенеп тә җибәрергә мөмкин, ләкин бик ихлас, кирелекне дә үзенчә эшли. Татар ир-атын, нигездә, нәселендә йөзләгән буын эчмәгән урыс аракысы боза, бәла-казаларга батыра. Чөнки татарның аракыдан саклаучы иммунитеты юк.

Партия һәм хөкүмәтнең, авыл эшчәннәренә бирү өчен, печән чәчеп үстерергә җир тапмаган еллары иде. Күрсәтмә булмагач, колхоз рәисләре дә печән бирергә ашыкмый. Ферма терлекләре дә бик күп бит. Силос, сенаж сал, печән кибәннәре өй басуларда. Әле Нократ, Чулман аръягындагы ике болынны да чабасы бар.

Авыл кешесенең терлек-туары булмаса, аның табынына ит-сөт каян килсен?! Сөт, сыер мае салып пешермәсәң, ризыгы тәмле булмый инде аның. Ит турында әйткән дә юк. Бәрәңге бит алып барса да кайтарып җиткерә алмый. Яз, җәй, көз айларында авылда эш тә эш: җир, печән, икмәк, төзелеш эшләре. Димәк, күсәге белән ит кирәк.

Күмәк хуҗалык печәнен дә, саламын да бирмәгәч, бердәнбер юл кала: урманчыга подсобный печәнен чабып, киптереп, төяп, хөкүмәткә тапшырырга булышасың да, ул сиңа чабып алырга печән кишәрлеге – делянка бирә. Ә Кирмән Башы авылын чорнаган урманнарның печән шәп үскән аланнары белән дан тотканы Рәхимулла урманчы биләмәсендә.

Рәхимулла тәҗрибәле, күптән эшли. Оештыру сәләте бар. Алдан планлаштыра, кирәкле кешеләрне күрә. Югары Соннан Раифны старшо`й итеп куя, ә Раиф – эшлекле, каты куллы, аек акыллы ир, халык аны тыңлый. Йөзләгән чалгычы берничә көндә хөкүмәт җирләрен чаба, тарата, әйләндерә, киптерә. Монысына хатыннар, яшүсмер малайлар, кызлар да кулай.

Ирләр кипкән печәнне ат белән юл кырыендагы аланлыкка чыгара. Таза егетләр кибәнгә өя. Монда инде Гыйлаҗев Һашим тавышы күбрәк яңгырый.

Күмәкләп эшләп йөрүче халыкның күбесенең озак еллар файдалана торган кишәрлеге булса да, чабарга Рәхимулладан рөхсәт юк. Чөнки кибәннәрдәге печәнне, машина, тракторларга төяп, Норма урманчылыгына чыгарып өясе бар.

Язгы Сабан туеннан соң икенче бәйрәм инде ул урманда печәнгә төшү. Кызлар, егетләр шунда таныша. Китә шуннан егетләрнең әле Югары Сонга, әле Кирмән Башына җәяүләп, сәпидтә, мотоциклда кызлар янына чабулары. Аннан туйлар башлана.

Рәхимуллага, печәнгә төшкән көнне үк, иркен аланда зур оя коралар. Яңгыр чиләкләп яуса да, су үткәрми торган, хуш исле, киң күңелле шалаш олы тормыш белән яши башлый.

Монда патша тәхете генә җитми. Баш урманчы, мәктәп директорлары, печән өстендә төп йорттагыларга булышырга кайткан галимнәр, шәһәрдә төрле җаваплы эшләр майтаручы вак түрәләр, укытучылар, колхозчылар – кемнәр генә узмый бу сихерле оя аша. Колхоз рәисе генә килми, чөнки урманчы аның эшенә аяк чала. Колхозчылары эш ташлап урманга китә. Үзе печән бирмәгәч, ныгытып тыя да алмый.

Ләкин бер аерма бар. Һәр кунак белән бу ояга берсеннән-берсе затлы ризыклар һәм… хәмер агыла. Шалашның печән стенасы дистәләгән җирдән кесәләнгән була, һәм һәр кесәдә төрледән-төрле шешәләр утыра.

Авыр Рәхимулланың эше: барысы белән дә сөйләш, аша, эч. Алайса, санламаган кебек. Бераз черем дә итеп алгалый, ләкин кеше өзелми, иртә юк, көн юк, кич юк, хәтта төнлә дә буш түгел.

Үзен зурлаудан башы әйләнәме Рәхимулланың, мактауга чыдый алмыймы, буе озынайганнан-озыная бара. Әллә ябыга гынамы? Ул, черем итә-итә, иртәне, кичне бутый башлый. Оясыннан килеп кенә чыга, каршыда тагын берәү басып тора. Холык уйный башлый:

– Син кем? Нишләп торасың син монда?!

– Мин әле бу, Рәхимулла абый. Сөйләшәсе иде.

– Сиңа печән юк!

Рәхимулла елт итеп кире ояга кереп китә. Аның тырт-пырт холкын яхшы белгән кеше кире борылып китү турында уйламый да. Төп башына йә арбага барып утыра.

Ике-өч минут вакыт үтми, тамашачы карап тормагач, үзенең бөеклеген раслый алмаган патша оя тишегеннән башын тыга да:

– Нишләп утырасың анда, тау башында торган Ризван каены кебек, кер, әйдә.

Ял иткән Рәхимулланың да карыны ачкан. Суган кыягы белән салкын бәрәңге дә үтә. Кунакның катыгы да сөт өсте белән болгатылган икән.

Язгы ташкын тынганнан соң үз ярларына әйләнеп кайткан инеш кебек сабыр, акыллы урманчы белән кунак гөр-гөр сөйләшәләр, оядан көлгән авазлар, пыяла чыңлаган тавышлары ишетелә.

– Син өч көннән шушында мен. Хәзер сиңа кишәрлек күрсәтеп йөрсәм, халык нәрсә уйлар? Иртәгә үк менеп булышкалап йөрсәң, гел шәп буласы. Килештекме, кәкә?

– Менәм, Рәхимулла абый, син әйткәч бетте-китте инде ул. Сау булып тор. Исәнлектә.

Кунак, дәртле атлап, Кирмән Башы юлына борыла.

* * *

Ниһаять, сәгать 10 да соңгы печән кибәне машинага төяп озатылды. Рәхимулла халыкка рәхмәт әйтте: «Хәзер үзегезнекен эш итегез, Ходай көнен бирсен», – диде. Үзе конторга чыгып, печән тапшыруны барлап, баш урманчы белән күрешеп килде. Әлбәттә, иң күп печән аның күзәтүендә булган урманнан чыгарылган иде. Бу һәр елны шулай. Горурланырлыгы да бар шул.

Ояга кайтса, аны унлап кеше көтә иде. Болар арасында быелгы печәндә булышучылар да, бүген генә күренгәннәр дә бар икән. «Әйдәгез, – диде дә, кишәрлекләр күрсәтеп, адымлап бүлеп, – буе менә монда кадәр, аркылысы моннан, бер-берегезнең җиренә кереп, талашып ятмагыз, матур түгел, урман бу», – дип, берәм-берәм калдыра барды. «Рәхмәт, Рәхимулла абый», – дип, чикләрне чаба да башлады егетләр. Үз терлекләренә бит!

Оя янында аны көтеп торган 6–7 кеше белән чәйләп-мәйләп алдылар. Күреп торды: кешеләр талчыккан, ачыккан. Өйдән алып килгән затлы ризыклар белән аны хөрмәтләргә җыенганнарын белә.

«Әйдәгез, егетләр, уртак табынга», – дип, үзе дә печән кесәсеннән бер шешәне җәймә өстенә тәгәрәтте. Берсе дә рәхәттән йөрми инде, сыерсыз өй – сыйсыз өй дип, бабайлар белмичә әйтмәгән.

Ашап-эчеп, матур гына утырдылар. Рәхимулла шулай да яңа кешеләргә яңа кишәрлекләр биреп килде.

Сулышына кабып, укытучы егет Зөлфәт килеп җитте:

– Рәхимулла абый, син минем җирне Заһит абыйларга биргәнсең бит. Инде кичәле-бүгенле яртысын малайлары белән чабып та бетергәннәр.

– Кавис, – дип, гаскәрбаш сыман, кулын Зөлфәт кишәрлеге ягына төзәде урманчы.

Кавис белән Зөлфәт печәнлеккә йөгерделәр.

Чыннан да, Зөлфәт печәнлегенең иң шәп аланлыкларын абзый малайлары белән чапкан икән. «Рәхимулла абый бирде», – дип, чартлатып әйтеп тора.

– Киттек Рәхимулла абый янына. – Абый, техника табып бирәм, тегеләрнең чапкан печәнен төйибез дә, өегезгә алып төшеп китәсең, – диде Кавис.

Ләкин иң аянычлысы оя янында булды. Анда ун-унбишләп кеше җыелган, кызлар да бар. Рәхимулла абый «тәхеттә», ул шактый кызган иде.

Ашкынып килгән Кавис:

– Абый, син кишәрлекне Заһит абыйга биргәнсең, инде чабып бетереп киләләр, – диде.

Бирмәдем, димәде урманчы. Киресенчә, Зөлфәтне урманнан куа башлады. Кызлар карап тора, бөтен кешенең күзе Зөлфәттә. Әле Зөлфәтнең бер генә сүз дә әйткәне юк бит.

– Үкенмәссеңме соң?! Моны болай гына калдырмыйм, Рәхимулла абый, мин ярты ай эшләдем сиңа, түләрсең, – диде Зөлфәт.

Өйгә төшеп, әнисе белән киңәш итте. Әнисе:

– Улым, йөрмә, тыгылсын шул бер йөк печәне белән, илдә чыпчык үлмәс, – диде.

– Юк, әни, ул һәр елны күпме кешене мыскыллап куып төшерә бит, моңа чик куярга кирәк. Шеш тулды. Аның бит хурлыгы, әни. Без дә бит кеше.

Зөлфәт төне буе Мамадыш урман хуҗалыгы директоры Арсентьев исеменә хат язды да Мамадышка китте. Хатта урманда 15 көн эшләгән өчен аңа һәм анда эшләгән барлык кешегә ничә мең сум акча түлисе дә исәпләп чыгарылган иде. Урманчының, һәр ел саен дистәләгән кешеләрне халык алдында мәсхәрәләве, хөкүмәт урманында үзенең бәрәңге бакчасындагы кебек кылануы дәлилләнгән иде.

Барып керде Зөлфәт Александр Дмитриевич Арсентьев кабинетына. Ул Зөлфәтне дә, әнисен дә белә. Укып чыкты хатны.

– Бу беренче очрак кына түгел инде аның белән, – диде Зөлфәт. – Кешеләр белән уйный. Чара күрмәсәгез, югарырак органнарга мөрәҗәгать итәм, ачуланмагыз, Александр Дмитриевич. Сүз печән турында бармый. Мин ятим үскән малай, ул мине шакшыга салып таптады. Борчуым өчен гафу итегез. Рәхмәт.

– Тикшерербез. Чарасын күрербез. Җавап бирербез, – диде директор.

* * *

Заһит абыйлар чапкан печән ишегалдына, түбәләргә таратылды. Урманда киптереп алып төшсәң, мәшәкатьсез була иде, нишләтәсең.

Өйләренә Кавис килеп керде. Зөлфәт элек аның сыйныф җитәкчесе иде.

– Зөлфәт абый, сине урманга Рәхимулла абый чакыра, – диде.

– Менмим, Кавис, ул мине шулкадәр хурлады. Син үзең менәр идеңме соң?

– Юк, абый, менмәс идем. Минем тәртә зиректән. Син, абый, минем сүзне тыңлап менсәң генә инде. Бүген яңгыр да төшкәләде, халык оя янында, шунда аңлашсак, мин дә тынычлар идем. Миңа да бик читен булды.

Ир кешеләр бит, менеп киттеләр.

Оя янында халык күп. Кичә аны куган чакта шаһит булган Югары Сон кызлары, егетләре Зөлфәткә текәлде. Кавис, мотоциклдан төшеп, ояга кереп китте.

Оядан Кавис, Раиф, Рәхимулла абыйлар чыктылар да, урманчы:

– Егетләр, сез таегыз әле оядан, кунак бар, – дип, Зөлфәтне җилкәсеннән кочып алды. – Хасим абый, Садыйка апа, әйдәгез, Зөлфәт белән дүртәү чәйләп алыйк әле. Кавис, чәй китерт әле, мине борчымагыз, – дип, аларны ояга чакырды. Югары Сонның хөрмәтле укытучылары белән алар бер-берсен беләләр. Әңгәмә уңай бара. Өлкәннәр, Рәхимулла абый сүзен җөпләп, яңа биеклеккә күтәреп утыралар. Бәлки, Хасим абзый белән Садыйка апа кичәге хәлдән хәбәрдар түгелдер яки сиздермиләр генәдер.

Даими мактау яңадан патша тәхетенә күтәрдеме, әллә эчелгән рюмкалар саны арттымы, урманчы: «Бу минем өстән Арсентьевка язган бит, кичә урманнан куып төшергән өчен», – дип ычкындырды. Хасим абзый белән Садыйка апа Зөлфәткә карап каттылар. Бу югарысонлылар тарафыннан урманчыга карата мәңге эшләнмәслек гамәл бит!

– Әле мин синең өстеңнән тагын язам, чара күрмәсәләр. Көлмә кешеләрдән, алар берсе дә синнән ким түгел, – дидем.

– Менә, менә, менә!.. – дип, өч тапкыр ике кулын сузып, Зөлфәткә күрсәтүдән уза алмады Рәхимулла абый.

Оядан чыгып, мотоцикл янына озата килгән Рәхимулла абый:

– Ну, каты кеше икәнсең. Мине нишләтәләр инде хәзер? – дип сорады.

– Соңгы сүзне миннән сорарлар, Рәхимулла абый.

Ул минем караш астында күзләрен читкә алды да:

– Сау бул, – дип, ояга кереп китте.

Кичкырын колхоз идарәсенә чакырдылар. Мендем. Арсентьев Александр Дмитриевич килгән икән.

– Йә, нишләтәбез, Зөлфәт, лесникны? Пенсиясенә дә ерак калмый икән.

– Мин беләм аның 27 нче елгы икәнен, – дип, абзыйның хәйләкәр сүзен кире какты Зөлфәт. – Эшләсен, бүген без аның белән аңлаштык, ахры. Урманга да чакырды, печән белән дә ачыклык. Бирегез хатны, булмады дип саныйк, гыйбрәт алгандыр, акылсыз кеше түгел ул.

– Сине яңа эшкә кодалап торалар әле анда, Нәҗип Шәкүрович чакырмадымы?

– Юк, дәшмәделәр әле.

– Урманчыларга булыш инде, синең мәктәп иң зур сигезьеллык, йөзләгән балаң бар.

– Ярар, Ходай насыйп итсә, бергә эшләрбез, Александр Дмитриевич. Рәхмәт сезгә, олы башыгызны кече итеп, мине һәм Рәхимулла абыйны зурлап йөргәнегез өчен.

Мамадыш леспромхозының бик тә кешелекле, булдыклы директоры, депутатлары белән җылы саубуллаштылар. Ә бу вакытта ул салдырган Су-Елга, Норма, Югары Яке клубларында кичке уен башланган иде!

* * *

Югары очка кызлар озата менгәндә, Зөлфәткә өч яшүсмер очрады. Әле генә мәктәп тәмамлаган егетләр: Рафаил, Фәргать, Рәмзил.

– Исәнмесез, абый.

– Исәнмесез, егетләр.

– Абый, безне иртәгә милиция эләктерер инде.

– Нишләп икән?

– Әтисенә ягылган2 сыйныфташны ярдык әле, абый, – диде Рәмзил.

– Әйбәт булмаган, егетләр. Ә шулай да милициягә әйтмәс ул. Атасына кул ягылдыруын фаш итмәс. Ул безнең авылда гомергә җинаять саналды. Андый бәндәне халык кешегә санамады.

– Шулай дисезме?

– Ләкин сез ул егетне дә аңлагыз. Кем турында әйткәнегезне чамалыйм. Сезнең гаиләләрдә эчеп тавыш чыгаручы, әниегезгә, үзегезгә кул күтәрүче, өйдән куып чыгаручы юк. Ә ул егетнең өендә мондый хәл көн саен йә көнаралаш кабатланып тора. Мин аны акламыйм, ләкин аңларга тырышыгыз.

– Кабат кыйнамаса тимибез, абый, – диде Рафаил.

– Менә вечерга төшеп бара идек. Капкаларыннан Рәхимулла абый килеп чыкты. Йөзе күгәргән, борыныннан кан ага. Фәргать яктырткач, кесә фонаре әйбәт күрсәтте. Утырып калды абзый утыргычта.

– Әйдә, ярабыз тегене, бүтәнчә нишләтәсең инде, малайлар арасында шулай бит инде ул. Көтеп утырдык күрше өйнең утыргычында. Ярты сәгатьтән ару гына киенгән сыйныфташ безнең белән тигезләште. Таныды, каушап китте. Бер сүз эндәшмичә, бәргәләп ташладык моны. Йөзенә әйбәт эләктердек. Вечерга чыга алмасын. Бер аваз чыгармады ул да, без дә. Киттек вечерга төшеп. Җанда җиңеллек. «Ә кабат милициягә әйтсә», – дип, Рафаил күңелгә коткы салды. Ярый әле, сез очрадыгыз, – диде Рәмзил.

– Ярый, егетләр, сау булыгыз. Мине көтәләр.

– Сау булыгыз, абый, рәхмәт.

Көннәр, айлар үтте. Норма урманчылыгының иң шәп урманчысы эчүен ташламады. Йодрык аның йөзенә дәһшәтле бәрелешләрнең аянычлы сурәтен язуын дәвам итте. Авыл кешеләре дә, башкалар да тырышкандыр.

Югары очка кызлар озатып менеп киләм. Утыргычта Рәхимулла абый утыра. Урамның икенче ягыннан атласам да дәшеп алды:

– Кәкә, кил әле монда.

Килдем. Абзыйның уң як бите каралып күгәргән, күзе бөтенләй томаланган иде.

– Менә нишләтте!

– Батыр ярасыз йөрмәс. Урманыңнан бер-ике әйләнеп кайтсаң, су белән юган шикелле була ул, Рәхимулла абый.

Абзый озын кулын урамның каршы ягындагы өй тирәсеннән әйләндереп китерде дә:

– Ә монысына ямаса, – дип, сул күзенә төртеп күрсәтте.

– Бөтен бәлабез эчүдән бит, Рәхимулла абый. Син миңа әти кебек кеше бит, җитмәсә, җизни дә тиешле әле син миңа. Ләбибә апа миңа туган, син моны да белмисең, эчеп йөреп. Ә мин синең алда малай-шалай гына булсам да беләм.

– Шулаймы? – дип, нык кына уңайсызлану кичереп алды абзый.

– Урманнан мин туганымны куып төшергән булам инде, алайса.

– Ташла эчүне, Рәхимулла абый, әллә нинди бәлаләр килеп чыгар гаиләңдә. Гаиләң ишле. Укытасы, киендерәсе. Малаең, кызларың бер дигән.

– Шулаймы?!

– Сау бул, Рәхимулла абый.

– Ярый, кәкә. Рәхмәт. Синең белән сөйләшкәч җиңеләеп киттем. Әтиең искә төште, алтын кеше иде. Ярый, сәндерәгә генә менеп ятыйм әле мин.

Шайтанның кешене эчү белән юк итүе – бик тә мәкерле гамәл. Аннан тиз генә котылам димә.

Рәхимулла абый барыбер малае армиядән кайтканчы да начар гадәтен ташламады. Үзе кешеләргә дә булыша, җитәкчеләр белән дә уртак тел таба, халык белән дә. Хөкүмәт боерган бар эшне җимертеп эшләтә, урманчылар ярышында алгы сафта. Ләкин шул гадәте…

Армия сафларында хезмәт итеп кайтуын билгеләп үтәргә җыенган малай әтисен күтәреп ала да кызган мич плитәсенә утырта. Тәмам аптыраган, йөдәгән егетнең бүтән чарасы калмаган, күрәсең. Өйгә көйгән чүпрәк исе тарала.

Тагын капка төбенә чыгып утыра урманчы. Тагын Рафаил, Фәргать һәм Рәмзил Каюмов урамнан вечерга төшеп баралар.

– Менә нишләтте! – дип, шәрә артын күрсәтә абзый, ыштан төбе янып беткән, арт сан кып-кызыл, янган-көйгән.

Каешын биленнән салып сугышырга килеп чыгуы була солдатның, өчәүләп эләктереп алалар да ярыпмы-яралар тегене.

Шушы вакыйгадан соң егет әтисенә башка бервакыт кул күтәрми. Ә Рәхимулла абый иркенәеп яшәвен әле дәвам итә.

* * *

Рәхимулла абый турында Рәмзил, ул чорларны сагынып, менә шулай искә ала:

– Көннәрдән бер көнне Илнурларга менеп килә идем, капка төбендә Рәхимулла абый утыра. Бераз чирткән бу.

– Рәмзил, кәкә, мине үтерәләр бит Миңлегалинең малайлары. Әтиләре асылынып үлүне миннән күрәләр. Миңлегали бит печәнлегендә ут ягыпмы, төпчек ташлапмы, янгын чыгарды. Күпме печән, утырткан үсентеләр, делянкалар янды. Әйттем моңа, курыксын дип: «Утыртам», – дидем. Ә бу төшә дә баскычка асылынып үлә, менә балалары мине үтерә хәзер.

– Болай итик, Рәхимулла абый. Әйдә, күрше авылга барып кайтыйк. Әлфәт абыйның «Днепр» мотоциклы белән. Николайны, Рафаилне алыйк. Акчаң бармы?

– Акча җитәрлек. Менә. Абзый кесәсеннән бер төргәк акча алып болгый.

– Кая бер шешәлек бир. Кызыксындырыйм егетләрне, аннан арурак киемнәр дә киик. Син дә, мин дә. Үзем ырып-ерып чыгармын, борчылма.

Югары оч егетләре бер-берсен ярты сүздән аңлаганга, үгетләү дә кирәк булмады. Бу чиста күңелле абзыйны без бик хөрмәт итә идек. Аның кискен, сәрсән хәрәкәтләре, атта патша тәхетендә утырган кебек йөрүләре, сөйләшү үзенчәлекләре, беркайчан да аты-юлы белән сүгенмәве соклану уята иде.

Әлфәт абый рульдә. Николай, Рафаил дә урын таптылар. Ә мин – старшой – арткы утыргычта. Мотоцикл бишегенә Рәхимулла абый кунаклады, «тәхеттә» диярсең. Басуда да, урманда да юлларны, борылышларны даһи юлбашчыларга хас кул хәрәкәтләре белән күрсәтеп бара.

Килеп туктадык мәрхүмнең өе янына. Барып кердек ишегалдына. Апа килеп чыкты. Мин, үземне Казаннан килгән тикшерүче дип таныштырып, авылдан ук әзерләп килгән папканы тартып чыгардым, апага сораулар бирә башладым. Язам, сызам. Теге фаҗига булган баскычны да кереп карадык.

– Апа, малайларың лесник Рәхимулла абыйны гаеплиләр икән, үтерәбез, дип янаганнар, свидетельләр бар. Нишлибез? Дело ачыйммы?

– Балакаем, Рәхимулла абый төшеп эшләмәгән бит инде аны. Әйтер инде, урманны яндыргач. Үлгән артыннан үлеп булмый. Әзрәк булышса ярар иде дә. Хәзер үзе дә юк, утыны да юк.

– Нәрсә, Рәхимулла Яруллин, булышасыңмы кайгы килгән гаиләгә?

– Өч машина имән утыны төшерәм иртәгә үк, нихәл итәсең, – дип, ике якка кулын җәйде урманчы.

– Апа, ярар, тагын бер тапкыр кайгыңны уртаклашабыз, Ходай бүтән бәла-каза, кайгы-хәсрәт китермәсен. Ә Яруллинның вәгъдәсендә тору-тормавын мин контрольдә тотармын, – дип, папканы чартлатып ябып саубуллаштык.

Йөзенә нур төшкән Рәхимулла абый дәһшәтле кулын кибеткә таба ыргытты. Килеп туктадык кибеткә. Бу авылда урманчы Рәхимулла бигрәк тә хөрмәттә, хәтта күмәк хуҗалык җитәкчеләрен дә халык алай зурламый. Күп тә үтмәде, кибет яны ир-ат белән тулды. Әлфәт абый әйттеме, заправщик, 20 литрлы савыт алып, бензинга китте.

Рәхимулла абзыйны тегесе дә, монысы да кунакка дәшә. Ә абзый очсызланмый: ярар да дип әйтми, юк та дими. Ләкин кул ишарәсе ясый. Бу – сабыррахман дигән сүз.

Кердек кибетләренә. Ике чибәр кыз эшли икән. Берсе белән танышып та киттем. Мин бит следователь, шәп киенгән, кулдан папканы калдырган юк.

– Теге миңа килешер микән, Гаязыч?– диде Рәхимулла абзый, кибет киштәсендәге эшләпәгә төртеп күрсәтеп.

– Киеп кара, Рәхимулла абый.

Кызлар алып биргән эшләпәне кигәч, мин баш бармагымны күккә чөйдем. Абзый кулындагы фуражкасын прилавканың эчке ягына, идәнгә атып бәрде дә:

– Ә теге ботинка миңа ничек булыр икән, кызым? 8 сумлык аяк киеме дә абзыйга атап теккән кебек иде.

Шартлатып акча түләгән һәм акчаны, башын югары чөеп, гаять тә ваемсыз рәвештә өстәлгә ташлаган бөек авылдашны күрү миндә зур горурлык хисләре уятты. Ике кунычлы галош та фуражка янына очты.

Җылы гына саубуллашып, урамга чыктык. Әлфәт абый мотоциклына бензин сала. Заправщик безне үзенә чәйгә дәште.

Табында табагы белән тозлы ит. Без – Әлфәт абый, мин, Николай, Рафаил урабыз гына. Ә иң кирәкле һәм төп кунак Рәхимулла абзый: «Мин тозлы ит ашамыйм», – дип утырыпмы-утыра.

Рәхмәт әйтеп, саубуллашып, кире кибет янына барып туктадык. Тамак тук, өс бөтен. Көн матур.

Рәхимулла абыйны тагын кайсыдыр кунакка дәште. Көтәбез.

Берзаман урамнан Рәхимулла Яруллин күренде. Башта эшләпә юк, аякта яңа ботинкалар юк. Күз төбе күгәргән.

– Киттек.

Рәхимулла абый безнең авыл ягына кулын даһиларча томырды. Мин кибеттән аның фуражкасы белән галошларын алып чыгып киерткәч, ул яңадан мотоцикл бишегенә кунаклады. Дүрт-биш чакрым бер-сүз сөйләшмичә чаптык.

Ә юк, онытып торам икән. Югары Сон урамнарыннан выжлап узган чакта, капка төбе саен апалар, әбиләр урманчыларын зурлап, хуплап, алкышлап озатып калды, әйтерсең лә авылга Юрий Гагарин килгән дә эскорт белән узып бара!

Яруллинның гәүдәсе турайганнан-турая барды. Күрәсезме дигән сыман, ул безгә борылып-борылып карады. Башта иске фуражка, аягында кунычлы галош.

Урманны аркылы чыгуга, шып туктатты абзый. Заправщик тәлинкәгә тутырып җибәргән тозлы ит, туралган ипи дә бик ярап куйды. Рәхимулла абый тозлы итне сыпырта гына. Югары Сонда булган хәлләр турында ләм-мим.

Сүз артыннан сүз чыга бит ул. Ике холыксыз: Рафаил белән Николай бәргәләшә дә башладылар. Эш зурга китмәгәе дип куркыпмы, сау күзен саклапмы, Рәхимулла абый юк булды. Теге ике холыксыз, бер-бер артлы, җәяүләп, авылга төшеп тә киттеләр. Әлфәт абый белән Рәхимулла абыйны эзли башладык, кычкырып та карыйбыз. Юк.

Аннан авылга төшеп киттек, бер-ике чакрым бардыр инде. Мин бит «следователь». Әлфәт абый өйгә китереп куйды, әйбер тутырылган тартманы да миндә калдырды.

Кич белән ишегалдын себереп йөри идем, койма ярыгыннан Рәхимулла абый дәшә:

– Рәхмәт, улым, син мине коткардың, Миңлегали өчен бик борчылган идем. Кем уйлаган аны, ул да минем кебек җиңел холыклы булган, ахры. Теге пропан белән йөрүеңне дә кичерәм.

«Пропан» дигәннән. Фәйзерахман җизни шофёр, «30–72» машинасында йөри, пропан ташый, газ. Машинасы ишегенә «пропан» дип язылган. Кайчакта җизни машинасын кабызам да урманга печәнгә менәм. Кайдан туры килә, шуннан чабам. Ә Рәхимулла абый, печәнгә төшкәнче, беркемгә дә ни подсобный җиренә, ни кеше печәнлегенә кул ягылдырмады. Бик кырыс һәм гадел булды.

Ә мин тәртипсез. Чабам, төйим. Рәхимулла абыйның арбасы белән дөбер-шатыр чабып килүен ишетүгә, машинаны кабызам да газга басам. Печән белән өйгә кайтмыйм, әле Рифат абыйга, әле апаларга бушатам. Эшне бетергәндә, Рәхимулла абый машинаны эзләп таба да, ике арада «әңгәмә» булып ала:

– Кая Фәйзерахман? – ди. – Эчкән, диләр. Син түгел идеңме рульдә?

– Юк, мин бит йөртә белмим.

– Нинди хәл бу? Тегендә дә пропан, монда да пропан, – дип, Рәхимулла абый кузгалып китә.

Бер елны Николай белән мин урманда печән каравылында. Рәхимулла абый оя эчендә кемнәр беләндер кәефләнеп утыра. Югарысонлылар хәбәре килеп ирешә: «Наил атына печән төяп бетерде».

Киттек. Наил абый атына дугадан киң итеп кипкән печән төягән дә кайтырга кузгалган.

– Бушат! – дип кычкырды Рәхимулла абый, атны йөгәннән тотып алып.

– Юк, бушатмыйм! Шул нәрсә, бу нәрсә!

– Бушат, соңгы тапкыр әйтәм.

Николай тел әрәм итеп маташмады. Сәнәк белән кирәмәйләп биреп, Наил абыйны йөктән сугып төшерде. Печәнен оя янына илтеп бушаттык.

Минем җир Кардон авылы белән янәшә иде. Мин, каравылчы булгач, кич белән генә оя янына барам. Иртән һәм көндез тырыша торгач, үземнең кишәрлекне чабып та бетердем. Әле бер кеше үз җирен чапмый бит. Ә без Николай белән, кеше чабарга керешкәнче үк чабып, киптереп, теге пропан машинасы белән алып кайтып, бер йөк мал ризыгын сәндерәгә өеп тә куйдык. Әни әзсенә: «Ай буе, унбиш көн буе йөреп», – ди.

Менеп киттек беркөнне Николай белән, машинага утырып. Икебез дә каравылчы, урмандагы эш торышын беләбез. Хөкүмәткә печән тапшырылып бетте. Ике печән оясы калды. Анысын Рәхимулла абый йә үзенә алып төшә, йә бер очраклы килмешәккә бирә. Ә без бит ничә атна буе каравылда торган, аны да, печәнен дә саклаган кешеләр.

Күрдек. Рәхимулла абый оясы эчендә йоклап ята, салмыш. Икенче оя шактый еракта. Оя печәнен, барып, машинага ипләп кенә төядек. Үзебез ясаган оя, аңа кергән печән инде, калын итеп өйгән идек Николай белән. Шәп бер йөк булды бу. Алып төшеп сәндерәгә өйдек тә, чәйләр эчкәндә, Николай әйтте: «Күңелдәгечә булды бу, Рәмзил малай, каравыллаган өчен безгә шымытыр иде, ну, башың да эшли инде», – диде. Ә минем башка даһи фикер килде.

– Әйдә, меник, Николай. Абзый нәрсә дип уйлар икән?!

– Әйдә соң.

Без менгәндә, Рәхимулла абый кемнәр беләндер кәефләнеп утыра иде.

– Теге оя янына туктаган идек, кемгә бирдең син аның печәнен, шыр таяклар гына калган, Рәхимулла абый? – дибез.

– Чынмы, әйдә әле, – ди бу, аптырап.

Машинадан мәче җитезлеге белән сикереп төшкән Рәхимулла абзый сөялгән колгалардан торган шәрә шалашны өч-дүрт әйләнеп чыкты да:

– Сиңа дигән печән иде бит бу, Рәмзил! – дип, миңа карап катып калды. Ә тегесе Николайга иде.

– Ярар, тегесен Николайга алып төшик. Миңа утын гына бирерсең бер-ике машина, Рәхимулла абый, – дип, миңа Ходай тел ачкычы бирде.

Николайга төяп алып төштек теге печәнне. Шуның белән ул елдагы печән кыйссасы тәмам булды. Ә миңа ике машина имән утыны да бирде рәхимле Рәхимулла абый.

Соңгы елларда эчүен ташлады ул. Акыллы, сабыр, әйткән сүзендә нык торучы чын татар иде. Элекке маҗаралы, томанлы тормыш турында искә төшергәндә:

– Их, Рәмзил, югалып йөргән чаклар булган ул. Малайда да, гаиләдә дә, халыкта да бер гаеп булмаган, үзебездә, үзебездә. Эшне аны юләр дә эшли. Рәнҗемәсләр микән инде миңа? Авырып та торам, – диде, офтанып.

– Юк, берүк, алай уйлама, Рәхимулла абый. Синең эчең чиста булды бит. Кесәңдәге хезмәт хакың белән кеше сыйлап йөрдең. Бура бурарга иң әйбәт агачларны бирдең кешегә, утыныңа тел-теш тидерерлек булмады. Халык аңлый.

– Бик канә дә, аңласа, – диде абзый моңсу гына.

* * *

Абзый бакыйлыкка күчте. Ул чын урманчы иде. Аның урамнан ат юыртып узып китүе үзе бер вакыйга иде. Аның кебек гәүдәсен төз тотып, үзенең кем икәнен раслап баручы атчы бүтән инде булмас та.

Аны озатырга халык иле белән килде. Аның җәсәден күтәреп өйдән алып чыкканны, саубуллашканны капка төбенә чыгарылган һәм йөгәненнән Гыйлаҗев Һашим абый тоткан аты җиңелчә генә кешнәп-ыңгырашып озатып калды. Бу аның «Атым мине шулай озатып калсын» дигән соңгы васыятенең чынга ашуы иде.

Хатын-кызлар елады. Ирләрнең күзләре дымланды. Атның да күзеннән яшь тамганын күрүчеләр булган. Ул хуҗасын күтәреп киткән кешеләрдән күзен алмады. Таптангалады, көрсенде, дерелдәде…

Дип әйтеп әйткән Камал апа

Тормыш дәвам итә…

Әле иртә. Дәресләр башланырга шактый вакыт бар. Дүшәмбе. Башлангыч сыйныф укытучысы Камал апа бер өем дәфтәр тикшерә.

Ишектән килеп кергән һәр укучы иң башта сөекле апалары белән исәнләшә дә аңа шимбә һәм ял көнендә гаиләсендә, урамнарында, тагын әллә кайларда булган яңалыкларны тезә:

– Апа, безнең песи шунд-ы-ы-ы-й олы тычкан тотты, аны күрсәгез!!!

Апалары, эштән аерылмый гына:

– Әйбәт булган.

– Апа, безнең сыер бозаулады. Бозавыбызның матурлыгы! Маңгаенда агы бар, аяк буыннары да ак, ә гәүдәсе кара. Аның матурлыгы, аның матурлыгы!

– Әйбәт булган.

– Апа, безнең силосыбыз бар. Сыерыбыз силосны умыра гына.

– Юк, балалар, Зәки дөрес әйтми, колхоз сыерлары гына силос ашый.

– Юк, апа, безнең сыер да ашый, әти фермадан ат чанасына төяп алып кайта.

– Юк, балалар, тагын әйтәм, колхоз сыерлары гына.

Зәки кычкырып елап җибәрә.

– Ярар, Зәки, әйбәт булган.

Һәр бала яңалыкларны сибә торды.

Җавап: «Әйбәт булган».

Иң соңыннан Куян Миннәхмәте килде, исәнләшергә дә онытып:

– Апа, безнең әти әнине кыйнады, – диде.

– Әйбәт булган…

Шулай итеп, Кирмән Башы җидееллык мәктәбендә чираттагы атна башланды.

Камал апа белән Мәсгудә апа дәфтәр тикшерәләр. Башлангыч укытучылары татар теле, рус теле, арифметика, җыр, рәсем дәресләрен дә үзләре укыткач, дәфтәр өеме тау кадәр, җитмәсә, әле аларны көн саен тикшерергә кирәк. Урта һәм өлкән сыйныфлардагы кебек, төрле мөгаллимнәр укытып, арага буш көннәр керми, ярлы кесәсендә йөреп ялтыраган биш тиен кебек, көн дә балалар каршына апалары кереп баса. Башлангыч укытучысының хезмәте әкәмәт җаваплы. Күбесе бер хәреф танымаган, укый-яза белмәгән адәм балаларына белем биреп, аларны урта өлешкә күтәрергә кирәк һәм… аннан соң да урта, югары өлештә укытучы иптәшләр баланың укуында аз гына кыенлык туса да: «Кем укыткан соң моны башлангычта?» – дип, күңел тәрәзәңә таш, җаныңа пычрак ыргытырлык булмасын. Балаларың әйбәт укыса, ләм-мим. Ул чакта инде алар заслугасы, Камал апаларын искә алу юк. Бер Нургалиев кенә: «Шәп укыткан математиканы Камал апа башлангычта», – дип әйтте. Һәйкәл куяр иде Камал апа Нургалиев Шамилгә, көченнән килсә.

Борынын җиңенә сөртүче малайларны дүрт ел буена әдәпкә өйрәтә Камал апалары. Кул күтәрү әдәбеннән исәнләшү әдәбенә күчәләр. Әби-бабайлар, апа-абыйлар, укытучылар, яшьтәшләр, нәниләр белән ничә адым кала исәнләшәсе? Кулны болгыйсымы, башны иясеме? Кычкырып исәнләшәсеме, пышылдапмы, уртача тавыш беләнме? Әгәр дә әби-бабай ишетмәсә? Малайлар баш киемен салып исәнләшергә тиешме? Исәнләшкәч йөгереп китсәң ярыймы? Елмаеп исәнләшәсеме, ачык йөз беләнме, әллә җитди кыяфәт беләнме? Камал апалары иртәнге әңгәмә вакытында малайлар белән малайларны, кызлар белән малайларны кара каршы очраштыра, исәнләштерә. Аннан Миннелут – бабай, Рәмзил әби була да алар белән барысы да урамда очрашкандагыдай исәнләшеп чыга. Бик таләпчән Камал апалары. Ул дәрестә кул күтәрүнең дә, сыйныф бүлмәсеннән чыгу-керүнең дә үз тәртибе бар икән, парта өстеннән карандашың төшеп китсә дә, ападан кул күтәреп рөхсәт сорап кына аласы, анда да парта капкачларын дөбердәтәсе түгел. Юньле баланың карандашы идәнгә коелмый икән ул.

Камал апалары һәрберсенең киемен энәсеннән-җебенә кадәр тикшерә. Юк, яңа кием сорамый, чиста булсын, ди. Кирәк чакта салып өлгерү өчен, малайлар будыргычлы чалбар кияргә тиеш. Һәр җирдә сәдәбең булсын, күлмәктә дә, кәчтүмдә дә, җиңдә дә. «Гел коелып, ватылып тора ул сәдәпләр, нигә аны тимердән эшләмиләр дә, киемгә болт белән беркетмиләр икән?» – дип офтана Миннегаяз Борһанов.

Аннан ашауның да тәртибе бар икән. Чаштыр-шоштыр, хап-хоп, кап-йот түгел икән шул. Ипине кайсы кулга, калакны кайсы кулга тотуга барып җиткәнче, юынырга, сөртенергә, өстәлгә ничек килеп утырырга, табын артында утыручыларга нәрсә дип әйтергә икәнен өч көн өйрәнделәр.

– Исәнмесез! – диде Хәлим Шәйдуллин.

– Көне буе күрешеп йөргән әти-әниеңә, туганнарыңа, әби-бабаңа ничек инде «исәнмесез»? – диде Вакыйф Сабирҗанов.

– Ай-һай! – дип авыр сулады Сәвия Васыйлова.

– Ашларыгыз тәмле булсын! – дип әйтеп шаккатырыйк әле бүген әби-бабагыз, әти-әниегез, туганнарыгызны. Менә ничек үскән безнең Илдусыбыз дип шаклар катсын әле Васыйл абый белән Минзифа апа, – дип, башыннан сыйпады Камал апалары Мөһәммәдиев Илдусның.

Ә ашаганда ничек тота үзен әдәпле кыз белән әдәпле малай? Монысы инде бөтенләй хәтәр икән. Кычкырып сөйләшмәскә! Ничек инде күргән-белгәнне сөйләшмичә түзеп торасың?! Юк икән шул, өлкәннәр сорашса гына, анда да әкрен генә сөйлисе, чөнки алай да барысы да ишетә икән. Аннан ашны шопырдатып ашамаска. Калакны шакылдатмаска, урындыкны шыгырдатмаска, янәшәдәге кешегә комачауламаска. Ипи валчыгын коймаска. Чәйне дә шопырдатып эчмәскә. Ашагач, савыт-сабаны юа торган урынга илтәсе икән. Әле рәхмәт тә әйтәсе. Алга тастымал куясы, ашагач, авызны, кулларны юасы, сөртәсе. Өстәлдән ризык алганда, башкаларга да калу-калмауны да уйлыйсы икән.

– Болай булгач, кабат ашап булмас! – диде Гасыймов Миннәхмәт.

* * *

Шулай итеп, Камал апа белән Мәсгудә апа укытучылар бүлмәсендә дәфтәр тикшерәләр. Шул чагында Камал апа, башын Мәсгудә апага бормыйча гына, бер сүз әйтә.

Бу кәлимә белән чагыштырганда колхоз рәисе Мортазин Зәкәр Хәбибулловичның аты-юлы белән ыргытылган сүзе бөтенләй юк-бар, чебен-черки генә. «Печән бирмим, салам-икмәк бирмим» дигән була ул, тагын әллә нәрсәләр әйтә. Һәм барысын да бирә.

Яки менә АКШның фәләненче президенты Ричард Никсон СССРны болай итәм, тегеләй итәм, дип ычкындыргалый. Аның сүзе дә Америка байлары басым ясаганга гына әйтелгәне билгеле. СССР бит ул тегеләй-болай итәргә президентның хатыны түгел. Аннан хатыннар бөтерә ирләрне, президент та ир-ат лабаса.

Яки Куба дәүләте башлыгы Фидель Кастро нәрсә дип әйткән, АКШ яный башлагач.

Яки менә бульдозерчы Рәхимша абый Гаделшин? Ул колхоз рәисе кушкан эшне оныткан. Дөресен әйткәндә, өлгермәгән, чөнки колхоз эшен үтәүгә, сине кунакка дәшмиләр. Ә менә шәхси хуҗалык эшен башкарсаң, үзеңә файда… Шактый кеше эшен эшләп, зур савап җыеп, машина-трактор паркына кайтып туктавы була Рәхимшаның, алачык янындагы койма ярыгыннан Зәкәр, дөресе Зәһәрдер аның, Хәбибуллович атылып килеп тә керә, Рәхимша абыйсын сугып та ега:

– Рәхмәт әйт сугып екканга, милиция чакыртып төятеп җибәрмәгәнгә! – ди.

Нишләп сугып ега инде ул Рәхимша абыйсын, гусеницага сөялеп тормаса, болай да ава бит инде ул Рәхимша. Хәтере калган Рәхимша соңгы тамчы көчен җыеп тора да яңадан гусеницага сөялә һәм бер сүз әйтә:

– Син дә миңа бер кирәк булырсың әле!..

– Ничек, ничек? – дип сорыйлар механизаторлар. Йөзенә мең ерткычның усаллыгын чыгарырга азапланган кыяфәт белән Рәхимша абый теге сүзне кысып чыгара:

– Син дә миңа бер кирәк булырсың әле!..

Камал апаны теге бер сүзне әйтергә нәрсә мәҗбүр иткән соң?!

Мәктәптә өлгереш, чисталык, тәртип, җәмгыятькә файдалы эш, шефлык буенча сыйныфлар арасында ярыш бара. 1 нче, 2 нче, 3 нче, 4 нче сыйныфлар арасында җиңеп чыкканы Мамадыш шәһәренә экскурсиягә барачак. Мәктәп дирекциясе, аларга колхоздан автобус алып, бензин салачак, ашарга-эчәргә акча бирәчәк.

Соңгы атналарда Камал апа укыткан сыйныф башкаларны шактый артта калдырды. Бу чиратлап дежур торучы урта һәм югары сыйныф укучылары өчен барыбер булса да, башлангычта укучы бүтән сыйныф укучылары өчен барыбер түгел, чөнки иртәнге әңгәмә вакытында һәр көнне сыйныф җитәкчеләре оялта:

– Әнә Камал апагыз укучыларыннан үрнәк алыгыз! Шулар барачак быел Мамадышка, алар коеначак Нократ суында, алар эчәчәк, 3 тиен акча салып, автоматтан баллы суларны. Алар күрәчәк музыка яңгыратып узып баручы пароходларны.

Янәшә бүлмәдә Мәсгудә апалары укыткан балалар алар укыган йортка төп бинадан дежур торучы укучылар төшүгә әләкләргә тотына икән:

– Камал апа сыйныфында мич артында чүп бар, әйдәгез, күрсәтәбез.

– Аларның сыйныф тактасы чиста түгел.

– Миннегаяз Борһановның, турникта уйнаганда, сәдәбе төшкән.

Ә бит такта чиста, Миннегаязның сәдәбе төшкән булса да, мәктәп белән янәшә яшәгәнлектән, озын тәнәфестә әнисе Кафияттидән сәдәбен тактырып кергән.

Ә мич артыннан бер бит кәгазь килеп чыкты шул. Аһ-ваһ килүләренә карамады дежурлар, «4»ле куеп чыгып киттеләр.

– Шуны да алмаганыгыз, их сезне! – диде Наил абыйлары һәм кәгазьне, кулында йомарлап, Миннелут кулына тоттырды.

Кизүләр чыгып китүгә аңга килеп, кәгазьне кем ташлаганын тикшерсәләр, Мәсгудә апалары сыйныфында укучы малайның исеме язылган дәфтәр тышы булып чыкты.

Кизүләр янына йөгереп менсәләр дә, инде мәктәп буенча нәтиҗә ясалып, пионервожатыйга бирелгән икән.

Мондый хәл берничә тапкыр кабатланып, Мәсгудә апаларын Камал апалары кисәтеп тә хәл үзгәрмәгәч әйтте теге сүзне Камал апа. Юк, сез нәрсә, сүгенмәде, утырган урындыгы да шыгырдамады. Торып та басмады, кулларын Юныс оста ясаган имән өстәлдән дә алмады, хәтта дәфтәр тикшерүеннән дә туктамады. Керфеге дә селкенмәде, авызына җыелган селәгәйне дә йотмады, тирән итеп суламады да, тавышын да күтәрмәде. Әмма Мәсгудә апагыз һәм дә Дөнья ишетте аны:

– Мәсгудә, син минем күземә елан булып күренәсең…

Шулай да була

Мокат уязы3 урманнан башлана. Дөрес, ул анда бераз гына сизелә, ләкин барыбер, уяз булгач уяз инде, сөзәк кенә авышлыкта булса да, яуган карлар эресә, сибәләгән яңгырлар гөрләвеккә әйләнсә, шушы уйсулыктан ага, шуңа күрә дә монда печән тигез урыннардан куерак та, биегрәк тә. Печәнлекне биргәндә, урманчы Рәхимулла абый Яруллин әйтте:

– Монда эш күп, биредә кешеләр өй төзергә усак кисте, тишелгән яшь үрентеләре күп, аларны кырасы була. Аннан кешегә ышанып бирәсең: «Агачын алгач, ботак-сатагын чистартып, казык арасына өеп кит», – дип, юк чистартмый, яки аннан-моннан эшли. Ләкин, кәкә, бу җирне иманга китерсәң, бер елны да алдатмый, хәтта коры елны да, әллә су тамыры да якын инде. Йә, нишлисең?

– Ярар, алам, рәхмәт, Рәхимулла абый.

Зөлфәт, урман буеннан керүгә, аркылысы 10 метр чамасы түгәрәк аланы булган җир кишәрлегендә басып калды, мотоциклыннан балта алды, ризык тутырган биштәрен күләгәгә урнаштырды.

Китте шуннан усак үсентеләрен, куак төпләрен кырып. Яшел Үзән шәһәреннән кунакка кайткан Габделбәр абыйсы белән дә менделәр. Алан, озынчаланып, урман куенына керә барды. Җир өстеннән дә түбәнрәк кырдылар куакларны, кайсыларын көрәк белән казып тамырладылар да. Чөнки чалгы белән чапканда, агач эләгергә тиеш түгел. Аннан куакны кыек та чабарга ярамый, чөнки ул аяк киемен, машина-трактор тәгәрмәчен тишә торган сөңгегә әверелә, әле бала-чага да менә бит монда, Рузил дә, Алсу да, Алла сакласын.

Өч ел буе, дистәләрчә тапкыр менеп эшләү нәтиҗәсендә, буралык агач алган кешеләрдән калган ботак-сатак та, һәр елны тишелеп, печәнлекне чуарлаучы үсентеләр дә, куак, башка кирәкмәс агачлар да чабылды, ә юкә, шомырт, өрәңге, миләш, каен сыман төз агачларның аскы ботаклары чабылды. Агачлар җыйнакланды, өскә тизрәк үсә башладылар. Печәнлектә хуҗа бар икәне ялт итеп күренеп тора.

Чыннан да, һәр елны ике машина печән биреп барды Мокат уязындагы кишәрлек, Рәхимулла абый белеп әйткән икән.

Ә быел баш урманчы Илдус, әйтми-нитми, янәсе, урман аныкы, ничә ел буе әкәмәт тә зур көч куйган аланлыкны трактор белән ердырып, нарат, чыршылар утырттырды. Сука тезәнлекләп, куак кырып ясаган сәнгати аланны вәхшиләрчә ермаклаган, кәсләрен янәшәдәге җирләргә каплаган иде. Елыйсылары килде Зөлфәт гаиләсенең, бу хәлне күреп.

Менә шул печәнлектән мал ризыгын чабып, әйләндереп, киптереп, алып төшеп сәндерәгә өйгәненә бер атна гына әле Зөлфәтнең. Ә кичә гаиләсе белән трактор ертмачлаган аланлыкны карап төшкәннәр иде. Ничә ел тырышып агач кырган печәнлекне.

Туп сугалар, Зөлфәтнең кәефе юк. Теге ертмачланган алан аның якасыннан алган да сулышын кыса. Клуб каршындагы өйдән колхозның партоешма секретаре Батырша абый һәм су асты көймәсендә мичман булып түләүле хезмәткә калган Наил чыкты. Урам яктан гына эндәште Батырша Мостафиевич:

– Зөлфәт, килеп кит әле. Менә нәрсә, Наил белән Земфира өйләнешергә сөйләшкәннәр. Мин баш кода булырмын. Ә син – кече кода. Әйдә, кереп чыгыйк әле. Земфираның өе дә янәшәдә.

– Тирләп беткән бит мин Батырша абый, – дисә дә, ай-ваена карамыйча, алып кереп китте болар аны. Безне Земфираның гаиләсе бик яхшы каршы алды: табын дисеңме, ачык чырай дисеңме. Иманлы йорт иманлы йорт инде.

Наилләрдә үк кайнарланып чыккан, тел белән тамак туйдырган партоешма секретаре «а» хәрефеннән башлады, «я» хәрефенә һәм «ярар» сүзенә барып җитте.

Никах укыттылар микән, белмим, яшь гаилә Мурманскига китеп барган. Юлда барганда, кияү: «Минем хатыным бар анда», – дип, кәләшне чираттагы тукталышта Казанга озаткан.

Бу хәл Зөлфәткә шулкадәр начар тәэсир итте, яшен суккан кебек булды. Ничек?! Ничек?! Ничек?!

Кәләшнең гаиләсе белән гомер буе бер-берсен шулкадәр дә якын итеп яшәделәр, хәтта аның әнисе белән Земфираның, абыйсы Фәргатьнең әти-әниләре ахирәт дуслар кебек. Ә нәрсә килеп чыкты?! Батырша абыйсының хәле ничектер, ә ул бетте. Кабат кодалап йөрмәскә ант итте.

Ә бит Зөлфәт авылда дистәләгән яшьләрне кавыштырды, моңа кадәр берсенең дә аерылышканы юк иде.

Кода булып йөрүнең тамырына балта чабылды.

* * *

Хәзер инде язмы, көзме икәнен дә хәтерләми. Аның кайсы фасылда булуы әһәмиятле дә түгел. Мәктәптән кайтты гына, әнисе чәй эчәргә дәште, шаулап-гөрләп ашап утыралар өчәү. Өченчесе – улым Илһам, нәни егет. Ишек шакып, якын туганыбыз Харис абый килеп керде. Без инде аны табынга чакырабыз. Ул баш тарта.

– Әйдә, чыгып керик әле, – дип, мине ишегалдына дәшә. – Ашыгабыз, ачуланма, апа, – ди әнигә. Күренеп тора: кәефе шәп, нык дулкынланган абый.

Ишегалдына чыксак, улы Илшат та бар икән. Күрештек. Харис абый сүз башлады:

– Менә, энекәш, бүтән балалар башлы-күзле булып бетте, төпчегебезне өйләндерәсе бар, әйдә, барысы да сөйләшенгән, Югары Якегә кыз сорарга барып кайтыйк әле. Бөтен өмет синдә, мин анда малайны мактап, яклап сөйли алмыйм, йоласы андый түгел, энекәш.

– Бара алмыйм, Харис абый, – диде ул, үткен балта белән тал чыбыгын чапкан сыман.

Харис абый колхоз рәисе, авыл Советы рәисе булган кеше, шунда ук аңлады, аның ике сөйләшмәгәнен белә, кырт борылып чыгып китте болар. Йөзләре үзгәрде инде якын туганнар- ның. Зөлфәтнең аларга теге моряк белән булган фаҗигале хәлне сөйләргә дә, шуннан соң җанына тынгы тапмаганын да, нәзер әйткәнен дә аңлатырга вакыты булмады.

Илшат туенда түрдә утыру насыйп булмады аңа, туйга әйтеп тә тормадылар.

Харис абый озак яшәмәде, берничә елдан Ходай хозурына күчте. Язмышы шулай булгандыр. Кичерешләре дә зурдан иде. Беренчедән, ул күрше авылда күмәк хуҗалык рәисе булганда, шикаять язып, җанын ашадылар, язганнары расланмаса да, гомерен кыскарткандыр. Икенчедән, ул эшләгән авыл йөзләгән кәҗә асрады, мамыгыннан шәл бәйләде. Татарстанны, күрше төбәк хатын-кызларын кәҗә мамыгыннан бәйләгән затлы шәлләр белән сөендерде.

Район хуҗасыннан башлап, аның тирәсендә йөрүче эреле-ваклы түрәләр дә, Харис Фатыйховичтан шәл таптырдылар, үз хатыннарына, кызларына, оныкларына гына түгел, сөяркәләренә дә. Үзе алып барып биргән шәлләрне чибәр кызлар башында күреп, «Уф!» дип, бер генә ухылдамады рәис. Анысы чёрт с ним! Эреле-ваклы түрәләр барысы да – авыл хуҗалыгына, димәк, аның колхозына да, кай яктандыр бәйле адәмнәр. Хөкүмәт биргәнне бүлүдә катнашалар, янәсе, булышучылар. Килеп-китеп йөриләр.

Бик аптыраткан, инде ярты шәһәр урамына шәл җәйгән өченче хуҗаның чираттагы гозерен үти алмады Харис. Ә теге үз этлеген эшләде.

Көннәрнең берсендә Харисны Олы хуҗа дәште. Кулына банк счёты тоттырды һәм, кырык үгезне тапшырып, акчасын шул исәпкә күчерергә кушты. Сөйләшүдә өченче хуҗа да катнашты. Харис барысын да аңлады. Чөнки өченче хуҗаның күзләрендә өмет итеп тә алынмый калган шәлне күрде.

– Бабайлар да ачка үлмәгән әле, егерме беренче елда да, – диде Харис.

Ике атна буе аның колхозында җиң сызганып эшләгән ревизия, көн саен хуҗаларга җепкенләп отчёт ясап торса да, «финанс нарушениесен табарга» дигән күрсәтмәне үти алмады.

Ә Харис туган авылына, әти-әнисе өенә кайтып китте. Югары партия мәктәбен тәмамлаган Харисны Кирмән Башындагы күмәк хуҗалык рәисе дә, партоешма секретаре дә шатланып, кочаклап каршы алмады. Көндәш иде ул аларга. Менә дигән җитәкче иде. Бераз авыл Советы рәисе итеп йомышка йөртмәкче булдылар да, болай яманлап, тегеләй каккалап-суккалап, ялкау дигән ялган дан чыгарып, яшелчә бакчасы бригадиры вазифасына ыргыттылар.

Өендә шаулап торган җиләк-җимеш бакчасы үстергән Фатыйх малае, гомер буе күзне иркәли торган симез яшелчәләр үстергән Хәдичә улы биредә дә үзен талантлы оештыручы, агроном, табигатьне аңлый, сизә, аның белән дус яшәүче хезмәтчән итеп танытты. Районның яртысын һәм шәһәрне шыгырдап сөйләшә торган кәбестә белән тәэмин итте. Әле күпме аяк чалдылар.

Күпме түзәргә була. Китеп тә барды. Аны каккан-сукканнарның берсе дә рәхәт күрмәде, ләкин андый кешеләргә Аллаһ үзләренә килгән бәла-казаларның нәрсә өчен килгәнен аңларлык акыл, сизгерлек бирми.

* * *

Нәсел бер, гаиләләр аерым безнең. Еллар үтте. Инде Илшатның малае да, Норма башлангыч мәктәбен «5» легә тәмамлап, урта мәктәпкә менде. Бу вакытта Зөлфәт тарих, җәмгыять белеме укыта иде. Директорга дәрес сәгатьләре күп бирелми, аның җитәкчелек, хуҗалык эше исәпсез. Тарихтан да язма эшләр уздыра Зөлфәт. Илшат малае инде 9 нчы сыйныфта иде. Өчәр сорауга җавап язалар, егет бик күп яза, белеме бар. Ләкин үгезне мөгезеннән дигән әйтемне төгәл үтәми, шуңа да сорауга төгәл җавап бирми. Бер кисәтте Зөлфәт, ике, өч кисәтте. Үзгәреш юк, аннан язма эшләренә «4»леләр куйды, егетнең бер чирегенә «4»ле чыгарды.

Бу хәл аларның гаиләсендә фаҗига итеп кабул ителгән, хәтта апасы өйгә шылтыратып, «4»легә укучы сыйныфташларының исемнәрен әйтеп, шулар кадәр генә беләмени инде ул дип кытырдата башлады.

9 нчыны бетерүгә, егет шәһәр мәктәбенә күчте, сыйныфташлары үпкәләгән диде. Зөлфәт моңа үзе дә ышанды, чөнки егет Норма Сабан туенда туганын, укытучысын күрмәмешкә салышып үтте, кая анда исәнләшү. Ә башкалар Зөлфәт абыйлары белән килеп күреште, хәлләрен сорады. Гаиләдә баланы бөек укучы итеп тәрбияләү кирәк микән?!

* * *

Өченче суыну болай булды. Аңа 50 яшь тулганда, туганы Рәмзил Гаяз улы Каюмов 3110 модельле «Волга» машинасы бүләк итте. Шофёры Рузил белән арткы утыргычларны салдырдылар, бәрәңге, бал төяделәр, тагын әллә нәрсәләр. Казанда укучы, яшәүче балаларына да, бүтән җиргә дә.

Трактор алу артыннан чаба Зөлфәт – МТЗ-82не. Мәктәпкә андый трактор бирелми, Т-40 кына, ә аласы килә.

Чаллы – Казан юлына чыкканда, Илшат очрап утырды. «Күрәсең, Рузил әйткәндер, – дип уйлады директор, – икесе дә Нормадан, туганнар, авылда туган булмаган кеше юк та». Олы юлга чыктылар.

– Бәрәңге тутырган тузанлы капчыклар өстендә шәп киеме белән аунап бармасын, аннан ГАИ туктатса, правосыз калабыз, Мәгариф министрлыгына сәгать 8 гә җитешмәсәк, трактор түтүт, баш бухгалтер белән замминистр янына керәсе бар, – диде Зөлфәт.

Рузил чыгып әйтте. Алар киттеләр. Үземә чыгып аңлатасы иде дип, Казанга кадәр борчылып барды Зөлфәт. Юл уңды, Аллага шөкер, мәктәп МТЗ-82 тракторлы булды.

Харис абыйның башка балалары, Зөлфәтне күрүгә, ашыгып килеп җитәләр, күрешәләр, кочаклашалар. Илшат әлегә ашыкмый…

Буяу

Мәктәптә эшләгән беренче елының җәйге ялында Зөлфәт койма тота иде, янына Мәгафрүз апасы төште дә:

– Зөлфәт, сине Мәхмүт абыең чакыра, – диде.

– Ярар, нәрсәгә икән, Мәгафрүз апа?

– Белмим шул, әйтмәде, чакыр гына диде.

Өс киемен алыштырып чыкты да менеп китте Зөлфәт.

Менеп китте дип инде. Югары Зираттан Чегән тавына кадәр дүрт урамны тоташтыручы чат төшә, Зөлфәтләр өе астан икенче урамда, ике генә атлыйсың да кечкенә капкадан мәктәпнең спорт мәйданына керәсең. Монда юан имән баганадан ясалган «п» хәрефе сыман корылма бар. Аның янына турник баганасы утыртылган. Ә биек өлешенә юан бау асылган, алдыртып менә торган шома колга беркетелгән. Волейбол мәйданчыгы аша үтәсең, сул якта озынлыкка сикергәндә очып төшә торган комлы чокыр, йөгерү юллары күренде. Ял итә корылмалар, каникул бит.

Мәхмүт Васыйл улы бик ачылып каршы алды. Сизенде Зөлфәт, ниндидер бер хикмәтле эш бардыр.

– Йә, хәлләр ничек, Зөлфәт? Әниең ни хәлдә? Энекәшең?

– Әни, авыл Советыннан эшен ташлап төшкәннән соң, өйдә кыймылдый. Энекәш Петропавловск-Камчатский шәһәренә студотряд белән киткән иде, әле хаты юк. Үзем койма тотам.

– Алай икән. Мин сиңа бик тә җаваплы эш кушмакчы идем. Нишләрбез икән? Теге әниеңне эштән чыгарган председатель мәктәпкә машина бирми, Алла каргаган. Егерме көннән яңа уку елы башлана, ә парта, өстәлләр буялмаган, яшел буяу алып кайтасы бар. Ә ул Мамадышта юк, Алабугада бар икән, белештем. Беренчедән, үзем чыгып китә алмыйм, Вафин райкомга әләкли, икенчедән, Мамадыш авторотасының өч машинасы Казаннан кайтышлый безгә керер дә, мәктәпкә өчәр-дүртәр юл утын кайтарырбыз дигән идек. Завхоз да, үзем дә шунда кирәк. Мин сиңа акчадан һәм буяу банкалары тутырырлык буш капчыктан башка берни бирә алмыйм.

Кызганыч иде директорның кыяфәте. Әле әти-әнисенең гаилә дуслары булганнар. Аның кызы белән Зөлфәт бер-берсенең колакларын тешләгәннәр, алга таба гомергә бергә булырлар, янәсе.

– Ярар, Мәхмүт абый, акча белән капчыкны бирегез дә, үземнең парталар да ала-тилә булып беткән.

– Тырыш инде, Зөлфәт, үзем дә бик читенсенеп кенә кушам. Чамала, мәктәпкә буяу никадәр күбрәк булса, шулкадәр шәп. Син үзеңне уйла, күтәреп тә йөрергә туры киләчәк. Хәерле юл.

– Рәхмәт, Мәхмүт абый.

Әле сәгать иртәнге 8 генә. Төшеп чәй эчте. 20 сумга сатып алган кәчтүмен эләктерде. Кесәгә паспортын тыкты, башына киде.

Чегән тавыннан йөгереп төшеп, Кирмән инешен сикереп чыкты, Каршы тауга үрмәләде. Җиләкләр кипкән, шулай да берничә җир җиләген өзеп капты. Быел ел килеште үсемлекләргә: ул бәрәңгеләрне кара син: үзе юан сабаклы, үзе ямь-яшел яфраклы. Тау битендәге печән дә биек, куе, ә бит югыйсә мал-туар ишле, гел кыркып тора. Вакытында яуган шифалы яңгырлар, көннәрнең гаҗәп тә җылы торуы үләннәрне, куакларны, агачларны да тиз үстерә. Менә бу әрекмәнне генә кара син, яфрагын хатын-кызның баш яулыгы итеп ябынырга була. Җиләкләр эре, сусыл.

Зөлфәт кая гына бармасын, кайдан гына кайтмасын, аның бер үзгәрмәүчән гадәте бар. Ничек кенә ашыкмасын, аңа тау түбәсендә туктап, туган авылы Кирмән Башына күз ташлап алырга кирәк. Бу – йөзләрчә, меңнәрчә кабатланган вакыйга. Кечкенәдән шулай. Чаңгы, чана шуасыңмы, Каршы тауданмы, Урыс юлыннанмы, Ризван каеннары яныннанмы, Күҗәкәдән, Аргы яктанмы – ирексездән аны нидер туктата, хәрәкәтсез калдыра. Тау астында калганнар кычкыра: «Әйдә, эз сал, аннан, син егылмасаң, без дә чамаларбыз». Ә Зөлфәт аларны әллә ишетә, әллә юк. Бу – җандагы канун.

Гасырларны нәни калкулыклар итеп тезгән Түбәнге һәм Борынгы, Югары һәм Яңа зиратлар. Алар ямь-яшел түгәрәк мендәрләр сыман. Шул нәни яшел мендәр астында мәңгегә йокыга талган ничәмә-ничә буын бабайлар, әбиләр, әти-әниләр, туганнар, күршеләр.

Авыл зирәк акыл, олы тәҗрибәгә таянып төзелгән. Чакрымлы урамнар, озын тыкрыклар. Моңа ирешү өчен, халкыбызга ничә гасыр кирәк булгандыр. Һәр хуҗалыкны, анда яшәүчеләрне бик яхшы белә Зөлфәт. Язмыш уртак, туган тел челтери, эчкән су, ашаган ризык хәләл көч белән тир түгеп, күмәкләшеп табыла. Авыл кешеләре – бер гаилә балалары.

Зөлфәткә сәфәренә җитәрлек көч-куәт өстәлде. Авылына бер-ике күз сирпеп алуга, сәгать 10 нчыларга иске Казан юлында була, Алла боерса. Юлда очраган машиналарның берәрсе утыртса, Мамадышка юл алыр. Аннан шәһәр аша пристаньга килер. Паром җайлы туры килсә, аңа төялеп чыгучы берәр автобусмы, йөк машинасымы утыртса, Алабугага юнәлер.

Нәкъ шулай булды да. Уңган юлга чыккан, ахры. Алабугада беренче тапкыр булуы, ләкин эзли торгач, хуҗалык сатыклары4 кибетен тапты. Сорау туды. Ничә банка алырга икән? Сатучыга аңа товары гына үтсен. Өч килограммлы банкалар. Мәхмүт абыйсының күбрәк алып кайт дип әйтергә кыюлыгы җитмәде инде дә, ләкин байтак кирәк инде ул мәктәпкә. Ак алъяпкыч, ак күлмәк кигән балаларның яшел төскә буялган матур парта өстенә кулларын тәртипле генә куйганнарын күз алдына китерде дә:

– Унике банка, – дип ычкындырганын сизми дә калды. Уй яшен тизлегендә үтте башыннан – 36 кг буяу, әле банкалар һәм капчык авырлыгы, 40 кг бар инде. Ничек йөртер?!

Сатучының анда эше юк, банкаларны бирде, накладной язды, кул куйды, мөһерен сукты. Әле хәерле юл теләргә дә онытмады. Банкалары ике рәт итеп тезелгән капчыкны күтәреп, Зөлфәт автобус тукталышына китте, ә ул якын түгел. Барып җитте дә тукталышка, ухылдап, капчыгын утыргычка төшерде. Җилкәне шактый каезлаган иде калай банкалар, ярый әле, кәчтүме калын. Бераз сулыш алды, ичмасам.

Автобус идәненә кертеп куйды да автовокзалга барып җитте. Халык, ашыгып-кабаланып, автобустан төште, капчыктагы берничә банканы бәреп төшерделәр. Зөлфәт капчыкны таш мәйданчыкка төшереп куйды да күтәреп китте генә, җилкәсендә юешлек тоеп, йөген вокзал алдындагы утыргычка төшерсә – күрде: бер банканың капкачы ачылган, буявы агып, бүтән банкаларны буяган, капчык аша кәчтүмгә сеңгән, күлмәкне пычраткан, чалбарга да өлеш чыккан. Киосктан газеталар алып сөрткән-чистарткан кебек итсә дә кеше күзенә чалына торган яшел төсне тиз генә чистартып булмый икән, бу инде чирәмгә тезләнгәч чалбарда калган үлән төсе генә түгел. Буяу сыйфатлы һәм искиткеч җете төстә иде. Ләкин бу Зөлфәткә куаныч китермәде.

Кассадан билет алып, ярый әле бар иде, утырып китте. Әле аңа кадәр банка капкачларын тикшереп чыкты. Яңа агызылган буяу, калай капкачлар ябышып катмаган, теләсә кайсы секундта ачылып китәргә мөмкин! Йа Алла, тагын нәрсәләр күрәсе бардыр?!

Паром җайлы туры килде. Мамадыш үзебезнеке инде, хәзер өйдә, дип сөенсә дә, әле күрәчәкләр алда иде.

Дөрес, ул бу шәһәрдә өч ел укыды, яшәде, күп җирен белә. Дөньяда шушы шәһәрне генә башкала дип саный. Пузанка тавында күп тапкыр булганы, Чулман белән Нократ кушылган Сукүл тарафына, аның янәшәсендәге Гәрәйхан авылына күзеннән яшь чыкканчы карап торганы бар. Бөек тарих ята алдыңда, егет, дип, үзен искәрткәне дә бар. Юкка гына Пузанка тавы дип атамаган бит инде аны бабайлар: күз яше, кан агызучы тау дигән сүз. Ә бит бабайлар бик тә акыллы булганнар, Аллаһ әмере белән яшәгәч, зыялы, белемле һәм дини булган татар халкы.

Бу Мәмәдиш картның авыл өчен урын сайлавыннан ук аңлашыла. Мамадыш төньяк җилләреннән Пузанка тавы белән ныклап ышыкланган, сипләнгән. Табигатьнең изге Кояшы җылыткан, шифалы яңгырлар сугарган мәрхәмәтле Җир-ананың уч төпләренә күкләрдән очып төшкән ак күгәрчен ул Мамадыш. Күрегез сез аның Нократка су керергә йөгерүче каеннарын, зәңгәр күккә сузылган, чишмә булып агучы тауларын. Фонтаннарыннан җыр, моң, якты нур чөюче яр буйларын! Нократ аръягында дистәләрчә күлләре белән ялтыраучы, култыклар белән чигелгән гүзәл болыннарын! Шушы болыннарны тиешенчә файдаланса адәм баласы, меңләгән-меңләгән мал-туарга җитәрлек хуш исле печән дәрьясы бит бу!

Болыннарның киңлеге 2–5 чакрым. Белә Зөлфәт: ничәмә-ничә тапкыр чаңгы ярышына барганы бар шул болыннар аша. Бу – шигърият!

Ә менә проза бар бит әле. Автовокзалдан шәһәрдә йөрүче автобуска утырып, Чура Тау авылына төште. Тагын бер банка мәтәлеп эшне бозды. Тагын капчык буялды, киемнәргә дә өлеш чыкты. Сөрткәләде, ышкыды, чистарынды егет, ләкин чистарынган саен буяла гына барды. Саркый да килеп чыга буяу.

Йөк машинасы тартмасына утырып кайтты да Иске Завод турында төшеп калды. Ике аккан банканы тотып атса да ярар иде дә, гамәлдән чыгарганда, акт язарга кирәк булыр дип, бу уеннан баш тартты. Инде буласы булган, буявы сеңгән.

Әле якты. Алты чакрым тәпилисе бар. Йөк ике поттан артык. Чыда, Зөлфәт! Чыдасын банкалар каезлаган җилкәң! Урман борылышындагы машка5 кадәр өч тапкыр туктап ял итте. Биегрәк җиргә төшерә капчыгын. Маш янында озакка туктады. Ярый әле, башы эшләде: Мамадышта әйбәтләп ашаган иде.

Урманны аркылы чыккач, Рәхимулла чүннигендә6, аннары, Саурыш елгасын чыккач, Хәбир җизнәсе утырткан каенлыкта туктады. Казыган тау башына җиткәнче, ике тапкыр туктап алды. Арыганлык баса, хәзер ешрак туктала Зөлфәт. Озак утырды Алмагач чишмәсе янында, юынып та алды, су эчәргә ярамый, шунда ук суык тиячәк, моны гына белә, йөгерешче бит.

Ике тукталыш ясап, Каршы тау түбәсенә менеп җитте. Инде, беренчедән, күзләр әлҗе-мөлҗе килә, икенчедән, эңгер-меңгер төшә. Бу хәлдә кеше күзенә күренмәү хәерле иде. Ауган җире тирәсеннән бер-ике уч кузак җыйды. Чү, сабыр ит, Зөлфәт, инде күп калмады. Каршы таудан исән-имин төшә алсаң, Чегән тавыннан егылмыйча менсәң, 300 метрдан мәктәп складына кайтып җитәрсең, Алла боерса. Ләкин таудан төшү менүгә караганда да хәтәррәк.

Көн дә иртән һәм кичен йөгереп менә торган кыек сукмактан Шәмсурый әбисе өйрәткән догаларны укып төште Зөлфәт. Бар теләге кеше-мазар очрамасын да, калган ун банка ачылмасын.

Аллаһы Тәгалә бар икән!

Кечкенә капкадан бәргәләнеп-суккаланып керде дә җиргә чүгәләп туктап калды. Озак утырды. Аяклангач, капчыкны җилкәсенә селтәп сала алмады. Күчерә-күчерә 60–70 метр алып барып, складның тимер ишегенә сөялде. Бераз хәл җыйгач, кымшанып китеп, мәктәпнең агач баскычыннан көчкә күтәрелеп, укытучылар бүлмәсенә, аннан ут янган директор бүлмәсенә керде, накладнойны Мәхмүт абыйсы өстәленә куйды да чыгып китте. Мәхмүт абыйсы нәрсәләрдер сөйләшеп калды. Зөлфәт аны ишетерлек хәлдә түгел иде.

Ул, абына-сөртенә, мәктәп ишегалдыннан төште. Авыш җирдән төшү бермә-бер кыен икән, аяк сынып-сынып китә. Кечкенә капкадан узды. Өйләре 30–40 адымда гына югыйсә, ә шул араны үтү иң авыры булды. Чөнки ул бүген эшләргә тиешле мәшәкатен җилкәсеннән төшергән, бушанган, искиткеч арыган, үзен белештермәслек хәлгә килгән иде.

Яшел буяуга манчылган хәлсез улына өзгәләнеп карап торган әнисенә елмайгалап куйган Зөлфәт, 2–3 чокыр җылымса чәй эчкәннән соң, урынга ауды. Туган авылының шифалы төне алар өенә дә ефәк юрганын япты, күктә Изге аен кабызды.

Бу егет бүген зур батырлык, саваплы гамәл кылды. Күпме парта гаҗәп тә матур яшел төскә буялачак, аларга берсеннән-берсе тәртипле, әле беренче тапкыр укырга килгән сабыйлар, аның авылдашлары утырачак. Кием табылыр, җилкә төзәлер. Мондый сынау үтү дә кирәк ир-атка. Йокласын бу егет, ял итсен…

Тормыш дәвам итә

Мамадыш өязендә совет власте урнашкач, байларга, хәлле кешеләргә көн бетте. Исмәгыйль байның да таш йорты, келәтләре, ат сарайлары, башка каралты-курасы тартып алынды.

1918 елдан башлангыч уку йорты булган Кирмән Башы мәктәбе укучылары Васыйл мулла мәчетендә, Югары зират мәхәлләсе мәчетендә, Югары оч күпере янындагы мәчеттә, Түбән оч мәчетендә, Әхмәт бай өендә белем алдылар. Укучылар күп иде шул. Заманында 33 саланы канат астына җыйган олыс үзәге булган бу авылда 3 мең чамасы халык яшәгән.

Беренче уку елы башланып, ике ай гына үткән иде, мәктәп зур фаҗига кичерде. Мамадыштан Кирмән Башына укытучы итеп җибәрелгән Баязитов үтерелде.

Авыл Советының кара айгыры белән туган авылына ялга кайтырга чыккан укытучыны Урманчы авылында имәнгә асылган килеш тапканнар, ә айгыр юкка чыккан.

Баязитов абыйсы укыткан Әгъзәм Хөснетдинов гомер буе сөйләде:

«Әти белән ак он тегермәненә төшәбез, чанада икмәк тулы капчыклар. Без биш авылдаш биш атта барабыз. Урманчыга җитсәк, авылны милиция чолгап алган. Һәр кешене үзләре белән алып китәләр дә бер мунча ишегалдында яткан кешене күрсәтәләр. «Таныйсызмы, бу кем?» – дип сорыйлар. Өлкәннәр авыз ачканчы, мин: «Укытучы абыем!» – дип кычкырдым һәм елап та җибәрдем. Миңа 10 яшь иде. Әрәм булды Баязитов абый, бик әйбәт укытучы иде, урыны җәннәттә булсын».

Кирмәнбашлары үзләренә белем биргән Ясәвиев абыйларын һәм аның хатыны Әлфинур апаны, аннан 1935 елда мәктәп җидееллыкка әйләнгәч укыткан Смирнов абыйны, аның улы Иванны (соңрак Иван да кайдадыр мәктәп директоры булды, аны армиягә алмадылар, күзе зәгыйфь иде) бик яхшы хәтерлиләр. Смирнов абыйдан соң мәктәпне Хаҗип абый Хисамов җитәкләде һәм Бөек Ватан сугышына да Кирмән Башыннан китте. Без аның исемен дә 30–40 елдан соң гына белдек, чөнки аңа халык «Хисамов абый» дип дәшә иде.

Сугышка ирләр китеп беткәч, мәктәп Понкина апа кулына күчте. Ул елларны әйтмә дә, сөйләмә дә инде син, күрде халык. Футбол тубы кебек типкәләде инде ачлыгы да, авыр эше дә, ачы суыгы да, кара кайгысы да.

Хөкүмәт шул чорда да мәктәпне онытмады: балаларны ашатты, укытучыларга паёк бирде. Менә ни өчен зур иде авторитеты хөкүмәтнең, властьның. Сугышның соңгы елларында укытучыларны фронттан мәктәпләргә укытырга кайтардылар, уйлап кара син! Менә ни өчен укытучыларның абруе тагын да артты.

Менә берзаман мәктәпкә Мәгъсүмов Мөнип абыйны китерделәр. Фронтовик. Бер аягы бот төбеннән өзелгән. Ике култык таягы белән йөри, үзебезнең Алан авылыннан. Хатыны Мәликә исемле, ул да авыру. Беркөнне Чегән чишмәсе тавыннан көянтә белән су алып менгәндә туктап кала, еш-еш сулый. Чиләкләрен чат уртасына кадәр алып менә укучы кызлар. Аннан Мәликә апабыз: «Тукта, кызым, кеше күрсә нәрсә әйтер?» – дип, көянтәсен үзе күтәрә дә зәгыйфь-сәер адымнар белән теркелди.

Менә кемнәр эшләде бездә!

Узган гасырның 30 нчы еллары уртасында өч мәхәлләнең мәчетләрен сүттеләр дә Исмәгыйль байның кирпеч өе, таш келәте өстенә икенче кат итеп күтәрделәр. Укытучылар һәм сыйныф бүлмәләре, остаханә, ашханә, ат, утын сарайлары калыкты.

Мөнип Мәгъсүмов мәктәп яны тәҗрибә бакчасы булдыруга күп көч куйды. Байдан калган кар базы күмелде, ташландык хуҗалык корылмалары сүтелде, җыештырылды, җир кул белән казылды. Койма белән әйләндереп алынды, алмагач, карлыган үсентеләре алып кайтып утырттылар. Көннәр буе култык таяклары белән әсәрләнеп йөргән Мөнип аганың төне буе ыңгырашып чыгуын Мәликәсе һәм … фатир диварлары ишетте. Мәликәсе беркемгә дә сөйләмәде, ә диварларның теле юк иде…

Әүвәле Кирмән Башында унлап кына хуҗалыкта җиләк-җимеш бакчасы бар иде. Мөнип абыйлары укучыларына карлыган ботаклары өләште, чия, алмагач үсентеләре алып кайтты. Намуслы хезмәте өчен Ленин орденына лаек булды. Ул үсентеләр алып кайтып яшәтеп җибәргән бакчалар яши авылда. Абзый инде күптән бакыйлыкка күчсә дә, авыл халкы аны онытмый. Зөлфәт тә, Мамадышка барганда һәм кайтканда, догасыннан калдырмый.

Иң гыйбрәтлесе Мөнип аганың кыш көнендә Мамадышка хезмәт хакына баруы булгандыр. Директор хуҗалык мөдире Васыйл абыйсына: «Печәнне атка күпме ашый ала шулкадәр бир, солыны да кызганма, бер атнадан олы сәфәргә, шәһәрне шыгырдатып кайтыйк әле. Ат елкылдап торсын, Арташ зираты янындагы чокырдан сырты күренеп торсын арташларга», – дип нәрәд бирә…

Тәрбияли атны Васыйл, булмаганны да таба, чөнки хуҗа – юньле кеше. Елкылдап торган, сырты Арташ зираты янындагы чокырдан да халыкка күренгән ат белән мәктәп ишегалдыннан томырылып чыктылар. Хәдичә, Мөслимә апалар капканы яба калды. Тәрәзәгә ябырылган укытучылар, укучылар җиңел сулыш алды, чөнки директор 2–3 көн эш артыннан йөреячәк иде.

Капкадан чыгып, сулга борылу уңайлырак булса да, чөнки андагы юл турырак һәм аулаграк, Васыйлның аннан китү хокукы юк! Ул авылның иң шәп йортлы, иң шәп юллы, иң шәп «тамашачылар» яши торган урамнарыннан юыртырга тиеш. Директор ак күлмәктән, галстуктан, шәп пәлтәдән, затлы кәчтүмнән. Чана түренә җәелгән толып эчендә солтан тәхетендә утырган сыман бара! Уңга борылмый, сулга борылмый. Белеп бара, халык – тәрәзәдә, кайбер сабырсыз апалар, капка төбенә чыгып, кул болгый. Директорның керфеге дә селкенми. Ә йөзендә зур канәгатьлек! Тантана!

Менә Әхмәт бай өе дә, авыл Советы рәисе Гыймазов Вагыйзь йорты да артка йөгерде. Таудан төшеп, күперне шаулатып, Аргы якка керделәр. Тау буенда Куян Сәхиләре, Хәсәнов Вәккас, Шакирҗанов Гаяз, Сәетов Таһир өйләре, ә уң яклап Зыятдинов Мәганәви, Фазылов Миргазиз, Хөснетдинов Әгъзәметдин, Чираев Исмәгыйль, Насыйбуллин Сөнгатулла, Газизов Каюм, Шәмсетдинов Хаҗи, Сабирҗанова Шәмсеямал, Мәрфуга апа һәм Сафин Хуҗи өйләре дә артта калды. Таудан төшеп, инеш кичеп, итәгендә киндер фабрикасы урыны шәйләнгән Урыс юлы тавына күтәрелә башладылар. Васыйл янәшә теркелди.

Тау башына менеп җитүгә, атны туктатты Мөнип Мәгъсүмов.

– Бер күз салыйк әле, Васыйл абый, Кирмән Башына да, Нормасына да. Теге сөргеннән качып кайткан, туган авылына ут төрткән Күчи Кашабы исән микән, Васыйл абый?

– Исән, диләр. Сугыштан соң яңгырлы төндә кайткан да бер чынаяк чәй дә эчмичә китеп барган. Тау башындагы Ризван каеннарын кочып үксегән, диләр. Чөнки ике кара-каршы йортлы урамнарга ут төрткәч, Ризван каеннары яныннан качып барганда: «Куырылыгыз, колхоз этләре!» – дип кычкырган. Ике урам, 168 хуҗалык көлгә әйләнгән.

– Хәзер дә зур әле Кирмән Башы. Әйдә, кузгалыйк.

Саурыш елгасын кичтеләр, урман почмагыннан Арташка юнәлделәр. Юл зират янындагы тирән чокыр аша үтә. Басудан өермә ясап килгән җил, чокырга җитүгә, карларыннан арына да юлчыларны җемелдәвек ярмага коендыра. Кояш нурлары белән кисешеп, гүзәл манзара тудыра.

Арташ морҗаларыннан төтен чыга. Тормыш дәвам итә. Морҗадан төтен чыкса, өмет бар.

Арташ урманының сөйкемле юлы Демьян авылына алып чыкты. Монда да кирмәнбашлары яши: Фатыйх белән Хәнифә.

Юл 10 чакрымлы Озын басуга ялганды. Монда һәрвакыт көчле җил, Нократтан, Чулман буйларыннан тизләнеп килә дә юлаучыларны очыртып алып китмәкче була. Очыртмый торсын әле. Алар ике ир-ат, икесенә өч аяк, ике култык таягы, атна буе затлы тәрбиядә торган юньле ат.

Шушы Озын басуга чыккач, Мөнип хатирәләргә бирелә. Васыйл абыйсы да бер сүз дәшми, чөнки белә: директор аны ишетмәячәк, йә чыраена ризасызлык чыгарып, кашын җыерачак. Әйдә, уйлансын, бушансын. Бер аяк, ике култык таягы белән таза-сау ирләрдән күбрәк эшли, гаҗәп тынгысыз бәндә. Җитмәсә, бик таза да, бу килеш тә центнер гына түгел әле ул, ә сугышка кадәр центнер ярым булгандыр. Әллә уколлар аркасында тазарды микән? Бер дә сугыш турында сөйләшми.

Ә менә Мөнип нәкъ сугыш турында уйлап бара иде: «Фронтта барыбер җиңелрәк булган икән. Йөзләгән-меңләгән кеше берьюлы атакага күтәреләсең. Үлсәң үләсең, калсаң каласың. Ашаганда – бергә, йоклаганда – бергә, госпитальдә аунаганда да – бергә.

Ә менә аягыңны кискәч, өеңә кайтарып куйгач, дөнья белән бергә-бер, ялгыз. «Әллә бер-бер хәл кылыйм микән», – дигән чаклары да булды. Фронтта ул берни түгел, гел үлем арасында йөрдек. Госпиталь тулы кулсыз, аяксыз, күзсезләр иде. Ә монда…

Дин алып калды. Мин бит Коръән-Кәримне тыңлаган кеше.

Ярый, менә Мәликә бар, мин бит кер юа, үтүкли, ашарга пешерә, идән юа алмыйм. Белем бар анысы, кешеләрне беләм, чөнки фронтның бер дәһшәтле көне мең, 10 мең кеше гомере торадыр. Кая алай гына?! Мине бер йодрык кадәр кыз өстерәп чыкмаган булса, шунда кала идем, кан агып бетә иде, аяк бит, бармак кына түгел.

Соңыннан гына белдем: училищедан килеп, взвод командиры итеп куелган лейтенантларның гомере сугышта бер тәүлек, ә медсестраларның 40 секунд булган. Ныклап уйлап, төшенеп кара әле.

Сау кеше җитез генә эшли торган эш тә миңа авыр бирелә, ә аның каравы, ул эшне җиңгәч, ике аякта басып торган кебек булам. Менә мәктәпне бакчалы итәм дә директор эшен тапшырырга кирәк. Йосыпов та бик ашкына. Ләкин Йосыпов хезмәт биографиясен әйбәт бетермәячәк, күңелем сизә. Беркайчан да бабайлар мең еллар буе ныгыткан кешелеклелек чиген үтәргә ярамый. Ахыры әйбәт булмый. Дөрес, Йосыпов та әрсезлеге, әләкләве, черәшлеге аркасында уңышка ирешәчәк, ләкин рәнҗеткән кешеләр, Аллаһ та аны кичермәячәк».

Ташлы авылында руслар яши. Сукмаклар гына.

Шәһәргә якынлашалар. Спиртзавод, МТС торбаларыннан төтен чыга. Димәк, шәһәр яши.

Фатирга төштеләр. Ат тугарылды, алдына печән салынды. Әле су эчерергә ярамый, аягына су төшәргә мөмкин. Васыйл гына түгел, Мөнип тә моны белә. Фатир хуҗасына авыл күчтәнәчләрен тапшырды, эреп китте хуҗалар. Чөкердәшеп чәй эчтеләр, Мөнип табын түренә Васыйл абыйсын утыртты, аның ай-ваена карамады. «Кирмән Башында мондый кеше берәү генә, аннан минем икенче аягым да ул», – дип, шаулап көлде.

Рәхәт иде үз ишләрең белән утыру. Хуҗа да – фронтовик, яшәүнең кадерен белгән кеше. Сөйләшүе дә төгәл, кыска, мәгънәле иде.

Атны тәрбияләп, яңадан җигеп чыгып киттеләр. Мәктәп кирәгенең бетәсе юк икән: кирпеч, кадак, керосин, акбур, пыяла, такта, бүрәнә, утын, уку әсбаплары, дәреслекләр һәм башкалар.

Юклык еллар иде. Ләкин һәркайда мәктәп мохтаҗлыгын аңлау сизелә. Бигрәк тә ике култык таяклы, бер аяклы фронтовик идән сайгакларын шыгырдатып килеп кергәч, җанлану арта. Мөнипне аерым игътибар белән тыңлыйлар. Ул бирүченең бугазыннан алмый. «Менә шулай бит әле эшләр, иптәш Астыраханов, ни хәлләр итәрбез икән? – дип сөзәкли. – Бөтен Кирмән Башы Сезне үзебезнең кеше, ди. Астыраханов булышмыйча калмас, өмет бар, ди. Әле финагент Шәкүр Газизов Сезгә сәлам әйтте, иртәгә киләм, өйдә була микән, дип белешергә кушты», – дип юмалагач, мәрхәмәтле оешманың мәрхәмәтле кешесе яныннан чыкканда, Мөнип Мәгъсүмовның кулында бик тә мәрхәмәтле кәгазьләр була. Ул кергән чакта, усал, кырыс шыгырдаган сайгаклар да тавыш чыгармый. Таяк белән түгел, канат белән чыга директор.

Чана түренә – печән арасына эреле-ваклы тартмалар оялый: акбурдыр, кадактыр, китаптыр…

Утынны, бүрәнәне, кирпечне, пыяланы, башка кирәк-яракны каян аласы, кайчан аласы, нәрсә белән аласыларны оештырып йөреп, көндезге аш та онытылган, эңгер-меңгер төшкән, өйләрдә ут алганнар.

Эт булып арысалар да, бик шат иде Мөнип белән Васыйл. Котаячак, Алла боерса, мәктәпләре. Шактый нәрсә эләктерделәр. Исән-имин алып кайтасы, эшләтәсе, укучыларга, укытучыларга эш шартларын яхшыртасы иде.

Кибеткә дә сугылдылар. Фронттагыча булсын дип, ризык салынган тартмага бер-ике шешә дә оялады.

Хуҗалар балкып каршы алды, өйгә аш исе таралды. Балыкчы Мирзаян абыйның табасында балыклар чыжлады. Мирзаян да Кирмән Башыннан. Ул – Ризван карт улы. Авыл каршындагы тау башында өч каен бар. Әтисе белән утырткан каеннар. Шуңа күрә аларны Ризван каеннары дип әйтәләр дә. Ризван картның йорты да тау башында булган.

Утырып та күрсәттеләр инде! Гармун да чыңлады, татар халык көйләре, фронт җырлары дисеңме, берсе дә калмады. Мирзаянның да Мөнипнең дә күзләре мөлдерәмә тула, ләкин кабат кая китә ул мөлдерәмәләр, күзләреннән яшь чыкмый. Сугыш аларны елау бәхетеннән дә мәхрүм иткән, ахрысы.

Мирзаян почмыякка7 чыга, үзе юнып ясаган, каеш белән биленә беркеткән агач аяк белән тукылдап атлый, әле гөмбә, әле балык, әле ипи чыгара, кайнар шулпа өсти.

Мирзаян Васыйл абыйсыннан бар туганнарын сорашып бетерде.

– Хөҗҗәтуллин Мөхлис ничек яши? Фәрхуллина Шәмсурый, Хөснурый, Сөнгатулла, Ләйлибәдәр, Хәдичәләр исән-саумы? Ярар, сәлам әйтерсең, Васыйл абый. Бер әйләнермен дип торам әле.

– Менә әле генә бергә фашизмга каршы сугыштык бит америкалылар, французлар, инглизләр белән, хәзер тәртәгә тибә башладылар. Без икән хәзер дошманнары, Мирзаян дус.

– Әйтмә дә инде, Мөнип абый, яшьлегебезне шунда калдырдык, аякларны күмеп кайттык. Әле без бит исән! Ә һәлак булган сугыш шәһитләре мең-меңнәр. Алланың әче каһәре төшсә икән ул сугыш белән уйнаучыларга! Ил тулы ятимнәр, гарип-гораба белән.

– Тормышы да бик авыр бит аның. Авыл кешесенә акча да түләнми. Ярый, менә безнең пенсия бар инде. Әле мин укытам, акча түлиләр. Ә башкалар, туйдыручыларын югалткан гаиләләр: әтисен, улларын. Яндырылган Рәсәй, Украина, Белоруссия, Молдавия шәһәрләре, авыллары. Шартлатылган завод-фабрикалар, күперләр, тар-мар ителгән колхоз-совхозлар. Уйласаң, башың китәрлек. Сугыштан кайтмаганнар өчен дә эшләргә туры килә безгә, Мирзаян дус. Шундый гаиләләргә карлыган үсентеләре булса да бирергә кирәк, бераз онытып торырлар ятим, тол икәннәрен.

Мирзаян Мөнип абыйсын сәкегә яткырды. Васыйл абыйсы белән үзләре идәнгә тәгәрәделәр. Озак боргаланды фронтовиклар, йоклап китә алмыйча.

* * *

Таң атканда ат җигелгән, ашатылган-эчертелгән иде. Чәйләп алгач, Мөнип Мәгъсүмов белән Васыйл Ганиев мәгариф бүлегенә юнәлделәр.

Анда да күпчелек хезмәттәшләре фронтовик, кайсы гимнастёркасын да салмаган, орден такканнары да бар. Ә Мөнипнең орденнары – ике култык таягы. Ашханәдә очрашырга сөйләштеләр дә хезмәт хакын юллап алу эшенә керештеләр.

Мөнип алган акчаны Васыйл абыйсына тапшырды: «Күз карасы кебек сакла, тиененә дә кагылмадым, ашап-эчәргә өйдән алып килгән акча җитә, – диде. – Гел үзең белән йөрт. Әйдә, ашханәгә барып, тамак ялгап алыйк әле».

Ашханәдә бүген мәктәп директорлары көне икән. Һәр өстәл Мөнипне үзенә чакыра, чөнки ул – эчкерсез әңгәмәдәш, акчаны кызганмаучы табындаш, зыялы да. Ризыкны да, сыраны, башкасын да мулдан китерттеләр.

Туган телнең бер чыңламаган авазы калды микән?! Мәктәптәге хуҗалык эшләре, укыту-тәрбия мәсьәләләре дә сүтелеп җыелды, мәзәк белән бизәлде. Гаиләләр, сугышчан дуслар, генерал, маршалларны искә алдылар.

Тыелган тема берәү – сәясәт. Иң зур колакның ашханә, буфет, ресторан, кабакларда икәнен яхшы белә һәр фронтовик.

Ике-өч сәгать сизелмичә дә үткән дә киткән. Бер-берсенә исәнлек-саулык теләп, җылы гына саубуллаштылар. Аерылып китәселәре килми. Утны-суны кичкән, мең үлемне күргән кешеләр бик тә якын була икән. Дөньяны да бертөрлерәк аңлыйлар. Госпитальләрдә аунаган, әле хәзер дә тәнендә тимер ярчыгы йөртүче ир-атлар бер-берсенә тартыла, әллә тәннәрендәге ярчыклар тартыламы?..

Мөнип Васыйл абыйсына акча бирде дә ике шешә, күчтәнәчләр, кабымлыклар алдырды. Киттеләр кайтып Чура Тау авылы урамыннан Кирмән Башына.

– Монда туктау юк, – диде Мәгъсүмов.

Берәр чакрым юырткач, Ташлы авылына керделәр.

1

Кәкә (диал.) – үзеңнән кечерәк кешегә эндәшү сүзе.

2

Ягылу (диал.) – кул күтәрү.

3

Уяз (диал.) – коры елга.

4

Сатык (диал.) – товар.

5

Маш (тарихи) – манара кебек корылма.

6

Чүнник (диал.) – умарталык.

7

Почмыяк, почмак як, почмак (диал.) – авыл өйләрендә мич торган, такта белән бүлеп алынган урын, кухня.

Ачык тәрәзәләр

Подняться наверх