Читать книгу Балачагым килә каршыма - Раим Губаев - Страница 1

ЯЗУЧЫ МӨГАЛЛИМ

Оглавление

Рәим Гобәев белән күрше райондашлар гына булсак та (ул Мамадыштан, мин Кукмарадан), Казан дәүләт педагогия институтына бер үк елны укырга кермәгән булсак, ихтимал, без бер-беребезне белмичә генә гомер итәр идекме икән, анысын кистереп әйтеп булмый. Икебез дә әдәбият мохитендә булгач, бәлки, очрашулар да насыйп булыр иде. Ләкин кайчан булыр иде әле ул? Институт, рәхмәт төшкере, безнең сукмакларны шактый яшь чагында ук бер зур юлга чыгарды. Ул инде Оренбург якларында, мин исә Тамбов-Липецк тирәләрендә армиядә хезмәт итеп кайткан идек. Рәим үзенең туган авылы мәктәбендә укытучы булып эшли башлаган, ә мин Алабуга мәдәни-агарту училищесын тәмамлаган һәм Татарстан дәүләт радиосына диктор итеп тәгаенләнгән. Икебезгә дә югары белемле булу бик кирәк. Шул шарт үтәлгәндә генә, тормыштагы урыныбыз ныклы булачак. Шуңа күрә без фәннәрне ныклап үзләштерергә керештек, диплом өчен түгел, белемле булу максаты белән. Ә укытучыларыбыз ниндиләр иде безнең! Борынгы татар әдәбиятыннан Шакир Абилов, әдәбият теориясеннән Абдулла Сайганов, фәлсәфәдән Рөстәм Мөрсәлимов, егерменче гасыр әдәбиятыннан Мәдинә Җәләлиева, дөнья әдәбиятыннан Татьяна Геллер, морфологиядән Зөһрә Вәлиуллина, фонетикадан Марат Сәгыйтов, педагогикадан Якуп Хангильдин… Һәрберсе – үз фәнен җелегенә төшеп белүче, бөтен яшәү рәвешләре белән укытучы-галим булган затлар. Аларның имтиханнарына тиешенчә әзерләнмичә килүне күз алдына да китерә алмый идек.

Рәимгә шулай да рәхәтрәк. Чөнки ул инде хәзердән үк мәктәптә эшли. Шуңа күрә аңа күп нәрсә җиңелрәк бирелә. Бу яктан ул миңа үрнәк булды. Үз чиратымда миңа Казан шартларында рус һәм дөнья әдәбияты әсәрләрен табып уку җиңелрәк. Ихтимал, мин аңа шушы яктан күпмедер ярдәм иткәнмендер. Шулай да Рәимдә мине иң кызыктырган нәрсә аның язуы иде. Тактага чыкса, шулкадәр матур итеп, тезеп кенә яза. Авызыңны ачып сокланып карап торасың. Мин исә гомер буе тактага матур итеп язарга өйрәнә алмадым. Әмма, аңардан үрнәк алып, кәгазьгә әйбәт кенә язарга өйрәндем. Юкса аңа кадәр, тисә тиенгә, тимәсә куянга дигәндәй, ашыгып-ашыгып язып, ничек язуыма түгел, нәрсә язуыма гына игътибар итә идем.

Безне берләштергән тагын бер як булган икән, икебез дә яшьтән шигырь язганбыз. Армиядә чакта ул – Урал, Сакмар елгалары, мин Воронеж елгасы буенда туган якларны, анда калган бала вакытларны сагынып шигырьләр иҗат иткәнбез. Рәимнең шундый шигырьләре арасында «Хатлар, хатлар…» дигәне солдат күңелендәгеләрне ачып бирү хасияте белән аерылып тора:

Өч ел инде сездән аерылганга,

Күп нәрсәләр инде онытылган.

Ләкин, классташлар, күңелемдә

Сезнең исем нурга манылган.


Аннан инде, әлбәттә, күңелдәге иң затлы хис – сөю-сөелүгә багышланганнары аеруча нәфис, зәвыклы төс алган:

Синекедәй серле күз карашын

Башкалардан эзләп табалмам.

Син бары тик минем бәхетемә

Тугансыңдыр җирдә, багалмам.


Армиядә хезмәт итеп кайту, югары белем алу, гаиләле, бала-чагалы булу – болар һәммәсе аның тормыш юлының гадәти баскычлары. Аларның һәммәсен яшәешнең буеннан-буена кызыл җеп булып сузылган мөгаллимлек эшчәнлеге тоташтыра. Мәхәббәтенә, гаиләсенә тугры булган кебек, ул балаларга белем-тәрбия бирү өлкәсендәге хезмәтенә дә гомер буе кимчелек китермичә яшәде һәм эшләде. Иң мөһиме – эшен яратып башкарды. Балаларда бары тик уңай якларны гына күрү, аларның шул сыйфатларын тагын да үстерергә омтылу аның шәхси педагогикасының нигезенә ятты. «Шәхси педагогика» дигәч, кемнәрдер уйлап та куяр: бераз арттырып җибәрмиме бу абый? Юк, арттырмыйм. Чөнки күп еллар буена мавыгып, эшен иҗади фикерләү белән үреп алып барган, югары кимәлдә аналитик уйлау сәләтенә ия булган затның, гомуми педагогикадан тыш, үзенә генә хас белем бирү һәм тәрбияләү алымнарының бай методикасы барлыкка килә икән, бу бер дә гаҗәпләндерми. Мондый хәл, еш булмаса да, очрап тора. Чөнки нәзари яктан бер системага салынган тәҗрибә әлеге затның күңел дөньясы, белеме, дөньяга карашы белән сугарыла, шуңа күрә аны хосусый педагогика дип карау гадәткә кергән. Р. Гобәев – нәкъ шундый мөгаллим. Аның бу хакта матбугатта күренеп килгән язмалары аша әлеге тәҗрибә күп кенә башка коллегаларына да таралды. Дөресен әйткәндә, аның галимлеккә дәгъва итәргә дә бөтен мөмкинлеге бар иде. Хәтта ул бу юлда шактый хезмәт куярга да өлгерде. Үзенең остазларыннан берсе академик Мирфатыйх Зәкиев җитәкчелегендә «Татар телендә омонимнарның ясалышы һәм барлыкка килүе» дигән темага кандидатлык диссертациясе язды, хәтта кандидатлык имтиханнарын тапшырды. Әмма тормыш мәшәкатьләре белән бу эшен ахырга кадәр алып чыгу тоткарланып калды. Аннан, калган эшкә кар ява дигәндәй, һаман артка чигенә барды. Педагогия институтына методика укытырга чакыру алгач та, авылыннан, яраткан мәктәбеннән, укучыларыннан аерылып китә алмады. Ул шулай, укучыларының, бергә эшләгән коллегаларының җылы карашларын тоеп, авыл мәктәбендә эшләде дә эшләде. Олыгайган көнендә бу ихтирам аның күңеленә канәгатьләнү хисе бирә, киләчәккә өметле караш тудыра. Кешеләрне яратсаң, үзең дә бу өлештән мәхрүм калмассың, дигән тирән мәгънәле гыйбарә бар. Бу очракта ул Рәим Гобәевкә аеруча туры килә.

Ярату – бөек хис. Бала – сизгер җан. Аңа остазларының үзенә карата нинди мөнәсәбәттә булуын әйтеп тә торасы юк. Ул моны күз карашыннан, укытучы абый-апаларының авызыннан чыккан сүзләрнең нинди интонация белән яңгыравыннан сизеп ала. Аның үз күңелендә дә шуңа бәрабәр җавап хисләре уяна. Укучының күңелендә сиңа карата нинди бәя булуын сизү сәләте булмаган укытучы үз эшен тиешенчә башкара алмый. Р. Гобәев исә моның остасы. Мәктәптә генә түгел, бәлки бөтен яшәешендә шулай. Кеше –бербөтен. Ул – мәктәптә болай, өйдә тегеләй була алмый. Рәим кордашның автобиографик әсәрен укыганда, бу аеруча ачык күренә. Повестьның беренче бүлекләрендә без аның үз оныклары белән ничек ихлас, максатка юнәлешле тәрбия эшен сиздерми генә алып баруын күреп сокланабыз. Оныклар бу очракта бабалары үзләренә тәрбия бирү белән шөгыльләнә дигән уйны башларына да китермиләр. Бабай кеше үзе дә бу турыда уйламый, бары тик шушы гамьнәр белән яши генә. Ул бу очракта да аларны үзенең яшәү рәвеше белән тәрбияли. Туган якның үткәне, табигате, элгәр буыннар, алар дәфен ителгән урыннарны зиярәт кылу, Коръән уку… Болар һәммәсе оныкларына зур сабак. Тәрбиянең мондыен, ягъни нәсел-нәсәпкә бәйле уй-гамьнәр белән өртелгәнен, бер генә мәктәп тә, югары уку йорты да бирә алмый. Бу – ата-ананың, әби-бабайның бурычы. Шунысы бар: синнән шундый тәрбия ала алсыннар өчен, син балалар-оныклар алдында зур абруйга ия булырга тиеш. Чөнки алар теләсә кемнең сүзен, гамәлен күңелләренә сеңдерә алмыйлар. Без әлеге әсәрдән дә Рәим замандашның шул төбәктәге аксакаллар югарылыгында торуын күрәбез.

Бездә элек-электән шулай килгән: күренекле мөгаллимнәр бер үк вакытта кулларына каләм дә алганнар. Заманга хас уйланулары аларның шигырьләрендә гәүдәләнеш тапкан. Рәим Гобәй дә (бу аның әдәби тәхәллүсе) гомер буе каләм тибрәтте. Кайберәүләр кебек, каләмен лаеклы ялга чыккач кына чарлаган кеше түгел ул. Ничә еллар буена аның җитди проблемалар күтәргән публицистик һәм фәнни язмалары район һәм республика матбугатында басыла килде. Шул ук вакытта укучыларга әдәби иҗат җимешләрен дә тәкъдим итә торды. Р. Гобәй шигъри әсәрләр язуда, чәчмә әсәрләр иҗат итүдә дә каләмен сынап карады. Аның шигырьләренә фәлсәфи лиризм хас, аларны укыганда, кеше күңеленә яшәешнең төрле күренешләренә карата ниндидер яңа бәяләр, моңача кичермәгән хисләр өстәлә. Һәр шагыйрь кебек, мәхәббәт хисләрен җырлауга да зур урын бирә. Шул ук вакытта аларда уен-көлке, юмор аша тирән мәгънәле нәтиҗәләргә килү дә еш очрый. Аның иҗатының бу ягы күпләгән мәзәкләрендә, афоризмнарында ачыла. Иҗатында үзенә хас табышлары күп булу бәхәссез.

Без халык шагыйре Шәүкәт Галиев әсәрләрендәге шук малай Шәвәлине яхшы беләбез. Р. Гобәйнең балалар өчен язган әсәрләрендә исә Сәрсәр образы бар. Бер китабы «Сәрсәр мәзәкләре» дип атала да. Бу шаян табигатьле, әмма зирәк, тапкыр малай сөйкемлелеге, төрле хәлләргә елмаеп карый белүе белән үзен яраттыра. Аның сүзләре, уйлары кешеләрнең сөйләменә фразеологизмнар кебек урнаша баралар. Бу исә иҗатчы өчен сөенечле хәл.

Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы Рәим Гобәй – берничә китап авторы. Чаллы нәшриятларында чыккан ул җыентыклар укучыларның игътибарын җәлеп итте. Җыйнап әйткәндә, ул – гомер буе иҗат ләззәте белән мавыгып яшәүче, бай күңелле, каләмгә тугрылыклы шәхес. Аның бу китабы да үз укучыларын табар дигән ышанычыбыз зур.

Фоат Галимуллин, әдәбият галиме

Балачагым килә каршыма

Подняться наверх