Читать книгу Балачагым килә каршыма - Раим Губаев - Страница 4
БАЛАЧАГЫМ КИЛӘ КАРШЫМА
(Әдәби-документаль повесть)
Кот Чокыры. Иске зират
ОглавлениеТабигатьтәге бу сәер үзгәрешләрне гаҗәпләнеп карап торгач, без тар юл буйлап өскәрәк күтәрелдек. Шунда Розалия болай дип куйды:
– Машинадагы чәчәкләрне салкынрак җиргә алып куярга онытканбыз бит. Сез үзегез генә менегез. Минем анда булганым бар бит инде. Кыр чәчәкләре җыя торырмын.
– Ярый-ярый, без бит анда озак тормыйбыз. Әйдәгез, балалар, тагын бераз өскәрәк күтәрелик әле… Арыш басуы беткән урынгарак. Уң якка таба…
Элекке авыл турында без туктап калдык. Кайчан килсәң дә, сине биредә ниндидер моңсулык, сагыну хисләре биләп ала. Күңелдә – авыр бушлык.
– Менә биредә өч йөз ел чамасы элек Кот Чокыры исемле авыл булган, – дип сөйләп киттем мин, укучыларга дәрес аңлаткан кебек. – Кайчандыр унбишләп өй булган урында, карагыз әле, бүген, котыра-котыра, алабута, билчән, кычыткан ише үләннәр үсеп утыра. Мин – кул ишарәсе белән юкка чыккан авылның якынча чикләрен күрсәтеп алдым. – Мин үземне белә-белгәннән бирле бу урында иген үстермиләр. Дөрес, колхозлашу елларында җирнең бер өлешенә, атлар белән сукалап, кулдан бодай чәчеп караганнар. Әйбәт кенә тишелеп, матур гына үсеп тә киткән игеннәр. Мул уңыш алуны да өмет иткәннәр. Тик озакка киткән көчле яңгырлар, җил-давыллар иген басуын тар-мар итеп бетергән. «Күпне күргән, озак яшәгән Бәхтияр картның сүзләре дөрескә килде. Элекке авыл урынында икмәк үстерүнең җүнлегә алып бармавын, нинди дә булса бәла-каза килеп чыгасын аңлатып та караган иде ул колхоз оештырып йөрүчеләргә. Тик аның сүзләрен тыңлаучы булмады», – дип сөйләгән иде әти бервакыт.
– Бабай, ни өчен авыл Кот Чокыры дип аталган? Ә авыл үзе кая киткән соң? – дип сорап куйды Радик. (Алтынчы сыйныфка күчәргә җыенган оныгым нинди сорау бирәсен белә. Молодец!)
– Хәзер без яши торган Комлы Ызан авылының элекке урыны менә шушы Кот Чокыры дигән урында булган да инде. Уналтынчы гасыр ахырларында, Явыз Иван яуларыннан качып, Казан ягыннан бирегә килеп чыккан бабаларыбыз, үлемнән котылып, бу урында үзләренең бәхетләрен тапканнар. Шуңа күрә яшәү урыннарын Кот Чокыры (бәхет чокыры) дип исемләгәннәр. Берәр авыруданмы, яшәү шартлары начар булуданмы яки берәр фаҗигадәнме (монысын төгәл генә әйтү кыен) бу урында яшәүчеләр үзләреннән ике чакрым тирәсендә генә булган табигый яктан җайлы урынга урнашалар. Терәлеп торган урман-болыннары, чишмә-күлләре һ. б. уңайлыклары булган урынга башта дүрт аучы урнашкан булган, дип сөйли иде әтием. Шуның берсе әтинең дүртенче буын бабасы Тимерхан булган. Ул миңа – бишенче буын, сезгә җиденче буын бабабыз була. Менә шул дүрт аучы Комазан чишмәсе янында йортлар төзеп, шунда яшәгәннәр. Аннан соң берәм-берәм башкалар килеп утырганнар. Башта аучылык, балыкчылык белән кәсеп иткәннәр, аннары, шул тирәдәге җирләрне агачлардан арындыргач, игенчелек белән дә шөгыльләнә башлаганнар. Шунысы кызык: бу урам бүген дә Чишмә урамы дип атала. Белдегезме инде ике авыл арасында нинди бәйләнеш барын?
– Болар турында син каян белдең соң, бабай? Бу турыда китаплар бармы?
– Юк шул, кызым. Безнең авыллар тирән өйрәнелмәгән әле. Интернеттан да мәгълүматлар таба алмадым. Кот Чокыры турында да Сөләйман бабай һәм әти сөйләгәннәргә генә нигезләнеп сөйләдем. Аңа Җамалый бабам сөйләгән булган. Авылыбызның тарихы юкка чыга бара бит. Шуңа борчылам. Дөрес, кайчагында студентлар килеп сораштыра авылларыбыз тарихын…
Бу уңай белән, моннан утыз-утыз биш еллар элек «Кот Чокыры» исемле шигырь язган идем.
Явыз Иван яуларыннан качып,
Бире килеп чыккан бабайлар,
Сазлыкларны кичеп, урман кисеп,
Авылымның нигезен салганнар.
Бу турыдан һәрчак узган саен,
Күңелемдә котыра бураннар.
Бабамнарның рухы яши монда –
Җанга якын изге урыннар.
Мин хәтерлим әле әтиемнең
Биредә утырып дога кылганын.
Бала идем – аңлый алмаганмын
Аның нинди уйлар уйлавын.
Еллар тузанына күмелгәннәр
Ерак бабамнарның каберләре.
Кот Чокыры – бәхет чокырының
Нигә юкка чыккан кадерләре?
Җанны өшетерлек җилләр исә монда,
Үксегәнен тыңлыйм ташларның.
Юкка чыккан авыл эзен эзләп,
Сыйпап үтәм әрем башларын.
Әйтерсең лә изге дога укый
Ботакларын җәйгән имәннәр.
– Беркайчан да онытмагыз! – диеп
Аваз сала язын үләннәр.
– Барысын да бер килүдә генә сөйләп бетереп булмас, балалар! Без әле бирегә, Аллаһы боерса, тагын килербез. Сөйлисе килгән сүзләрем күп әле минем сезгә. Менә бу үзәннең кайчандыр инеш булуы, урмандагы чишмәләр, Сәләхетдин коесы, Торна сазы, Яшь килен үзәне һ. б. турында исән чагында сезгә җиткерәсем килә. Бигрәк тә сиңа, улым. Бу турыда онытма. Әйдәгез, хәзер әбиегез янына төшәбез. Ул нишләп ята икән анда?
Без өстә чагында, Розалия бер кочак басу чәчәкләре җыеп куярга да, ике такыя үрергә дә җитешкән икән. Берсен башына ук киеп куйган. Күкчәчәкләрне эре тукранбаш чәчәкләре белән аралаштырып үргән такыясы аны чибәр, матур, шактый яшь итеп күрсәтә иде.
– Тиз булдыгыз әле сез, – диде ул, утырган урыныннан торып. – Кая, кызым, монысын сиңа киертеп куйыйк әле. Менә ничек килешә үзеңә! Бүтән вакытта үзеңә үргәндә, мине дә онытмассың!
– Ә миңа юкмыни? – дип куйды Радик, шаяртасы килеп.
– Сиңа бабаң үреп бирә инде, улым, – диде әбисе, миңа күз кысып.
– Кирәк икән, үрермен дә, – дип куйдым мин горур гына. – Кәрзин белән чуман үргәнне… Хәтерлисең микән, кызларыбыз кечкенә вакытта мәктәп аты белән Нократ буена бөрлегән җыярга барган идек. Ул елны җир җиләге дә, бөрлегән дә бик уңган иде бит. Тукай әйтмешли, күз ачып йомганчы ике чиләк бөрлегәнне җыеп та куйдык. Савыт булса, тагын җыясы идек әле. Ул елны җәе дә, көзе дә җылы булды бит. Яңгырлары да вакытында явып торды. Барыбыз да туйганчы ял иттек ул көнне. Сез чәчәкләр җыйган арада, мин, һиндыба үләненнән әйләнә ясап, аңа ромашка чәчәкләрен үрдем. Әй сөенгәннәр иде кызларыбыз, мин үргән такыяларны күреп. Исеңә төштеме инде ул вакытлар?
– Әйе! Бабагыз дөрес сөйли, балакайларым. Такыя үрүнең әллә нинди төрләрен белә ул. Безнең иң бәхетле чакларыбыз иде бит ул! Әй гомерләр…
– Бабай, һиндыба чәчәге нинди була ул?
Радикның соравына әбисе җавап бирде:
– Әнә тегендә бер өем булып үсеп утыручы озын сабаклы зәңгәр чәчәкләрне күрәсеңме? Шулар була инде һиндыба чәчәкләре. Русча цикорий диләр аны. Тамырын кофега кушу өчен файдаланалар…
Радик тиз генә басу читендәге берничә чәчәкне өзеп тә килде.
– Шушы буламыни инде ул һиндыба? – диде ул, гаҗәпләнеп.
Балалар, машина янына барып, су эчеп килделәр.
– Хәзер наратлар үскән үзәннең икенче ягына чыгабыз, – дидем мин, кулым белән ишарә ясап. – Әле онытып торам икән: исән калган кабер өстенә куярга сулы банка белән ике-өч бакча чәчәге дә кирәк булачак. Минем машинада йөри торган намазлыкны да алырга онытмагыз!..
Балалар алып килгән әйберләрне барлагач, без, гөлҗимеш, бөрлегән үскән урыннарны читләтеп үтеп, Кот Чокырының зираты ягына юнәлдек. Бераз аскарак төшкәч, бодай басуының читендә таш өеме күренде. «Аллага шөкер, таратып бетермәгәннәр икән әле», – дип сөенеп куйдым мин.
– Менә бу ташлар зираттан могҗиза белән исән калган бердәнбер кабер өстендә ята. Моннан җиде-сигез ел элек унынчы сыйныф укучылары белән җыеп өеп куйган идек аларны. Тимер казыкка беркетелгән калайга «Кот Чокыры авылының зиратыннан калган кабер урыны» дигән язу да язып куйган идек. Өченче ел көз көне бирегә килгәч, мин ул язуны күрмәдем. Ярый әле ташларын таратып атмаганнар!
Без чәчәкләр утыртылган сулы банканы ташлар арасына урнаштырдык. Бераз тын торгач, мин сүземне дәвам иттем:
– Илленче еллар уртасында, бу якка әти белән печән чабарга килгәндә, алты кабер урыны саклана иде әле. Ял иткән чагында әти авыл тарихы турында сөйләде, зират урынын күрсәтте. Мин алтынчы сыйныфта укыганда, көчле тракторлар бу урыннарны сукалап ташлаганнар иде инде. Тракторчылары МТСтан җибәрелгән кешеләр булган икән, дип сөйләделәр соңыннан. Башкаларыннан читтәрәк торганлыктан, бу кабергә бәхет елмайган. Ләкин озаккамы? Монысын әйтү кыен. Бигрәк тә хәзерге заманда. Тагын бер шигыремне искә төшерим әле:
Бу урынны күпләр урап уза:
Шомлы җилләр исә төньяктан.
Каргалар да оя кормый язын,
Авыл халкы юлны оныткан.
Иске зират. Тынлык сакчылары –
Кычытканнар – юлны бүлгәннәр.
Карт имәннәр, кыйбла якка карап,
Башкайларын түбән игәннәр.
Мин чарасыз калып басып торам
Аунап яткан ташлар каршында.
Җаннарыма урын таба алмыйм,
Әллә нинди уйлар башымда.
Шәҗәрәмнең башы түгелме, дип,
Һәрбер ташны карыйм чүгәләп.
Мүкле ташлар дәшми, йөзен чыткан,
Авылдашларыма үпкәләп.
Онытылган авыл, каберстан…
Иң яманы: хәтер калмаган.
Әй кешеләр! Нигә онытабыз соң
Китәселәр барын дөньядан…
Беркем белми гомер йомгагының
Кайчан, кайда сүтелеп бетәсен.
Тик шунысын телик: беркемне дә
Онытылган зират көтмәсен!
Ә хәзер мин догалар укып алырмын. Сез машина янына чыга торыгыз! – дидем мин, шигырьне укып бетергәч. – Калганнары турында икенче килгәндә сөйләшербез. Әле безнең авыл зиратына да керәсебез бар бит.
Мин, намазлыгымны тигез урынга җәеп куйгач, кыйбла ягына карап, үзем белгән догаларны укырга керештем…
…Ашап-эчеп алганнан соң, машина авыл зиратына таба элдерде.