Читать книгу Ак күгәрчен. Шагыйрь Расих Ханнанов истәлегенә - Расих Ханнанов - Страница 5

Люция Аблеева

Оглавление

ТУГАН ЯККА КАЙТТЫМ


Туган якка кайттым,

Миләш өзеп каптым

Күзләремнән тамды яшьләрем.

Ачы түгел миләш,

Сагынылган кардәш,

Кайтармыйча торды эшләрем.


Йортлар инде башка,

Алар күккә аша

Берсе-берсе белән ярышып.

Ләкин урам таный,

Миңа бармак яный

Әллә чынлап, әллә шаярып.


Миләш, синең җимеш

Бигрәк тәмле, имеш.

Туган якта микән үскәнгә?

…Төштем сукмаклардан

Килеп аръяклардан

Тик уйларым йөгерә үткәнгә.

Ак күгәрчен. Шагыйрь Расих Ханнанов истәлегенә

Подняться наверх