Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке)

Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке)
Автор книги: id книги: 2568197     Оценка: 0.0     Голосов: 0     Отзывы, комментарии: 0 490 руб.     (5,34$) Читать книгу Купить и скачать книгу Купить бумажную книгу Электронная книга Жанр: Правообладатель и/или издательство: Татарское книжное издательство Дата публикации, год издания: 2019 Дата добавления в каталог КнигаЛит: ISBN: 978-5-298-03795-2 Скачать фрагмент в формате   fb2   fb2.zip Возрастное ограничение: 16+ Отрывок из книги

Реклама. ООО «ЛитРес», ИНН: 7719571260.

Описание книги

Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Разил Вәлиевнең бу китабында республикабызның 1990 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр чорындагы катлаулы сәяси вакыйгаларын, мәдәният, сәнгать, әдәбият, мәгариф өлкәсендәге проблемаларын тасвирлаган язмалары, чыгышлары, әңгәмәләре урын алды. Утыз ел буена даими рәвештә парламентта эшләгән, иң мөһим вакыйгаларның эчендә кайнаган, үзе дә турыдан-туры аларда катнашкан Дәүләт Советы депутаты һәм Комитет рәисе буларак, Разил Вәлиев шушы чор сурәтен шагыйрь күңеле, сәясәтче акылы аша үткәреп, тулы бер чор картинасын ачык күзалларга мөмкинлек бирә.

Отрывок из книги

Бәләкәй чактан ук шигырьләр язып, аларны башта район газетасында, аннары республика матбугатында, аерым китапларда бастыра-бастыра, әкренләп шигърият дөньясына кереп киткәч, мин үземнең язмышымны гомерлеккә бары тик әдәбият белән генә бәйләрмен дип уйлаган идем. Шул хыялымны тормышка ашыру нияте белән Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга кердем, анда күңелемә урын тапмыйча ике ел изаланганнан соң, Мәскәүгә М. Горький исемендәге Әдәбият институтына китеп бардым. Советлар берлегенең бик күп төбәкләреннән һәм төрле илләрдән җыелган хөр фикерле яшь әдипләр һәм укытучы-профессорлар белән биш ел аралашу, белем эстәү дәверендә минем дөньяга күзләрем ачылган кебек булды. Бу аралашулар иҗатыма гына түгел, ә фикерләү юнәлешемә дә бик нык тәэсир итте, мин илдәге вазгыятькә, татар халкының дөньяда тоткан урынына, аның тарихына һәм бүгенге хәленә башка күз белән карый башладым. Нәкъ менә шул елларда мин елап-сыктап, сыкранып-сукранып кына яшәмәскә, ә милләтнең киләчәген кайгыртып көрәшкә чыгарга кирәклеген әкренләп күңелемә сеңдердем. Нәкъ менә шул елларда мин үземнең фикердәшләрем белән бергәләп Татарстан язучылар корылтаенда татар яшьләре өчен әдәби журнал ачуны таләп итәргә карар кылдым, нәкъ менә шул елларда мин, тугандаш Кырым татарларына нахак гаепләр ташлаган профессор белән бәхәскә кереп, бәлагә тарый яздым, чак кына институттан куылмадым, нәкъ шул елларда минем милләт язмышы өчен гасабиланып язган тәүге шигырьләрем дөнья күрде. Кыскасы, Әдәбият институтында укыганда, минем киләчәк иҗатыма һәм язмышыма ныклы нигез салынды.

Ә инде иҗади һәм сәяси яктан күпмедер тәҗрибә туплап, Казанга кайткач, үземнең берьюлы әдәбият һәм сәясәт дөньясына кереп чумганымны сизми дә калдым.

.....

Минем үзем өчен соңгы сайлаулар җиңел генә узды димәс идем. Беренчедән, милли хәрәкәттә катнашып, халык мәнфәгатьләрен кайгыртып йөргәнгә, кайбер даирәләрдә мине милләтче дип уйлаучылар да булгандыр. Моны аңлый торып, мин 67 проценты урыс халкыннан торган, татарларының да күбесе урыслашкан Зеленодол районыннан теркәлдем. Моңа кадәр мөстәкыйльлегебезне яклап үткәрелгән чараларда республика халкы бертөрле фикердә булса, Зеленодол, Бөгелмә, Чистай аңа каршы иде. Мин, менә шушы халык белән аралашу, аларны аңлау һәм үземнең дә фикерләремне аларга иңдереп булмасмы дип, шушы районнан барырга ниятләдем. «Сине сайламаслар, көндәшләрең андагы җитәкчеләр» диючеләр дә булгалады.

Мин 107 очрашу үткәрдем, һәр авылда, мәктәптә, хезмәт коллективында диярлек булдым һәм халык белән уртак тел таптым, дип уйлыйм. Үз янына баргач, күзенә карап, турысын әйтеп сөйләшкәч, халык аңлый икән. Мин зур аерма белән беренче турда ук депутатлыкка уздым. Моның өчен барлык сайлаучыларыма рәхмәтем зур.

.....

Добавление нового отзыва

Комментарий Поле, отмеченное звёздочкой  — обязательно к заполнению

Отзывы и комментарии читателей

Нет рецензий. Будьте первым, кто напишет рецензию на книгу Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке)
Подняться наверх