Читать книгу Бервакытны – без тугач… - Рәдиф Сәгъди - Страница 1

Бервакытны – без тугач…

Оглавление

Кыйсса

Сукмаклар буталганда…

Без яшь чакта барысы да спорт белән шөгыльләнә иде: кем чаңгыда чаба, кем футбол-хоккей уйный, кем көрәшә, бокс түгәрәгенә йөри, кем гер күтәрә… Ә минем бабай: «Улым! Дөньяда адәм рәтле яшисең килсә, иң башта күп укырга кирәк, аннары яхшы итеп гармунда уйнарга өйрән! Шуннан соң инде көч ягын кайгыртырга да була», – дия торган иде. Нишләп белем һәм гармунны өстенрәк куядыр инде ул?! Минем бит көчле булып, Сабан туенда барысын да аркаларына саласым, авылдашларымның: «Ай-яй, малай, бу Хәнифтә көч-гайрәт икән!» – дип, тел шартлатканнарын ишетәсем килә. Гармунда уйнарга өйрән дә яхшы укы, имеш! Бәлкем, барлык ир туганнары сыздырып гармун уйнаганга, аның мине дә шулар кебек итеп күрәсе килгәндер?

Бабам үзе дә тальянда сайрата алмады… Улы – минем яраткан Мәүлетдин абыемда да юк бу сәләт. Дөрес, бер апабыз шыгыр-мыгыр китерә шунда. Бию көенә охшаган авазлар да чыккан кебек үзеннән. Кыскасы, безнең өйдә сыздырып уйнап җибәрүче юк. Туй-бәйрәм булды исә, бабайның берәр ир туганы уйный табында.

Бабайның моңа бик тә эче поша. Бөтен өмете миндә хәзер.

– Улым! Шәп итеп гармунда уйнарга, җырларга өйрәнсәңме! Иң матур, иң уңган кызлар яратачак үзеңне, – ди ул. – Менә мин уйнарга өйрәнә алмадым. Ходай Тәгалә җырлау дигәнне дә кызганган. Бәлкем, герман сугышыннан бармакларым исән кайтса, берәр нәрсә килеп тә чыгар иде… Юк шул, юк!

Минем бабайны жәлләүдән йөрәгем кысылып куя, шундук уң кулына күзем төшә. Ядрә эләккән бармаклары берсе өстенә берсе өелеп, укмашып каткан. Вакытында тиешле ярдәм дә күрсәтә алмаганнардыр инде… Ул сүзен дәвам итә:

– Улым, тиздән мәктәпкә барасың, Алла боерса! Тырышып укысаң, гармунда уйнарга өйрәнсәң, мин сиңа баянның иң яхшысын алып бирермен, – ди.

Җырлауга килгәндә, ни бабайдан, ни Мәүлетдин абыйдан анысы да юк, малай! Ә без күрше малае Рөстәм белән «Бер кыз бала…»ны сибәбез генә. Бушка түгел, әлбәттә. Берәрсе кәнфит-мазар бирсә генә.

Ак сакаллы бабам, җырлый белмәсә дә, елга бер-ике тапкыр концерт куеп ала иде. Шикәр-кәнфиткә дә түгел, гел бушка булыр иде монысы. Аның урыс авылларында сугышта бергә йөргән дуслары күп иде. Үткәндә-барганда, алар безгә сугылып, хәл-әхвәл белешеп киткәли. Кайсы вакытта, йомышлары төшеп: «Кунаклар кайтты, Зайни», – дип, ит алырга да киләләр. Минем бабай дусларына сарык чалып бирә. Алыш-бирешен ничек ясаганнардыр, төгәл генә әйтә алмыйм. Шулай да безнең өстәлдән кыш буена тозлы кәбестә, кыяр, помидор өзелми иде.

Кайчакта бабай үзе дә фронтовик дуслары янына китеп, бер-ике көн югалып тора. Урыс «туганнар» да ярата иде үзен. «Зайни, друг», – дип кенә йөртәләр.

Бабай, гадәттә, Красна Глинка йә Тәмте авылларына бара. Кире кайтканда, дуслары аны бәрәңге бакчасы башына хәтле озата килә. Аннары, татарларның сүз әйтүеннән шикләнеп: «Ладно, Зайни брат, увидимся ещё, а то нам неудобно уж», – дип, атларын кире борып, тизрәк таю ягын карый.

Менә шунда башлана инде, малай, чын Сабан туе! Көй дисәң, көй түгел, җыр дисәң, сүз боткасы. «Алмагачлары» да бар монда, «Баламишкин» да юк түгел. Күрше авылга сугылу галәмәтедер инде, «Их, син, Мәрүчкә, син кайларда йөрисең» дә калмый, малай. Хәзер булсамы? Хәзер булса уйлап та бирмәс идем. И-и, ул чактагы оялуларым! Без күргәннәрне сезгә күрергә язмасын, туганкайлар. Мондый чакта картлачны тыям димә инде. Әйткәннең гел киресен эшли.

– Бабай, кеше күрә бит! Әйдә инде, тавышланмыйча гына кайтып ят келәткә! Күршеләрдән оят, – дип тә карыйм. Уйлап та бирми.

– Күрсеннәр! Ул кадәр кеше көлдерерлек мин нәрсә эшләгән? Колхозларына кермәгәч, җыр җырларга да ярамыймы хәзер миңа? – дип тузына.

– Әйдә, бабай, кайтыйк инде! Көйләвен дә әйбәт көйлисең, өйгә кайткач җырларсың, – дип, кулыннан өстерим. Бабай исә: «Их, син, Мәрүчкә, күрше авылда калдың бит», – дип, тагын әллә ниләр өстәп, тамак төбе белән улавын белә. Картын җырлаудан тыя алмавымны, абзар артыннан, ни чарадан бичара булып, тәтәм күзәтеп тора, үзе бертуктаусыз: «Бөтен авыл алдында оятка калдырдың инде, карт җүләр! Бетердең инде, бетердең, – дип такмаклый. Бүтән чара калмаганын аңлагач: – Хәзер Габдулла мулланы алып төшәм, оятсыз, җирбит», – ди. Иң гаҗәбе шул, малай: бабай шып итә дә туктап кала. Минем хәзер дә бу хәлгә исем китә. Авыл үз муллаларын әнә ничек олылаган, хөрмәт иткән! Милиция чакыртам, дими бит. Алай дисә, бабай бөтенләй туарылып китәр иде. Чөнки погонлы әфәнделәрнең миллионнарны юк иткән Сталин режимын гына саклаучы куркыныч затлар булып кешеләр аңына сеңеп калган чор бу. Хәзер дә әллә ни үзгәреш юк бугай! Түрәләрне халыктан саклау – төп вазифалары. Шуңа күрә абруйлары да юк! Бер уйласаң… бу мәнсез түрәләрне халык үзе тудырган бит…

Бабамны печән, дару үләннәре, каен себеркесе, әрем исләре аңкып торган келәттәге караватка кертеп яткырам. Бераздан ул эреп йокыга тала.

Монда бабай белән мин үзем дә йокларга яратам. Кышкы салкыннар җиткәнче, биредә йокы симертәбез. Һава да яхшы, йокы да тирән… Суык та тими нишләптер. Астыбыздагы матрас белән мендәргә дә үлән тутырылган.

* * *

Мин, дәү әтием янына утырган килеш, келәт эчен күзәтәм. Диварына нинди генә эш кораллары эленмәгән. Икмәк саклый торган ике зур лар да тора. Бер читтә – он өчен биек дүрт кисмәк. Кайсы терлеккә болгатып бирергә, кайсы үзебезгә коймак-кабартма пешерер өчен саклана. Түшәмгә рәт-рәт итеп мунча себеркеләре, дару үләннәре тезелгән. Иске-москы өй җиһазы, табак-савыт, самавырлар… Төрле зурлыктагы кәрзиннәргә каз мамыгы, төзелеш мүкләре тутырылган. Иске агач шкаф эчендә – дистәләгән кыңгырау. Ат дугасына тагыла торган бәләкәеннән алып чиркәү манарасына элеп куярлык зурлары да бар. Мин кайчагында аларны шалтыратып та уйныйм. Төрлесеннән төрле тавыш чыга. Каршы як стенага ыңгырчак, дуга, камытлар эленгән. Матур итеп бизәлгән ат йөгәне дә шунда. Саный китсәң, ни генә юк биредә. Барысы да тәртип белән урнаштырылган. Ниндидер серлелек, сихрилек бар келәт эчендә. Менә-менә ниндидер могҗиза булыр кебек тоела миңа.

Кыскасы, кайбер музейлар да көнләшерлек тарих ята монда. Бабай бөтенесен кадерләп саклый белә шул! Бу яктан уңган да кеше инде ул. Нимычлар кебек – тәртип ярата.

Иртән мине тәтәм уята. Тирә-юньгә колак салып, торырга иренеп ятам. Ишегалдында бабамның мал-туарны су белән сыйлап, көтүгә озатканы ишетелә. Соңыннан ишегалдын яхшылап себереп алганы да колакка керә. Келәткә тишек-тошыклардан иртәнге кояш нурлары сузылган. Аларда өерләре белән, ашыкмый гына, тузан бөртекләре йөзә. Мин күзәтеп, торырга иренеп ятуымны беләм. Их, рәхәт тә соң дөньяда яшәүләре! Әтәч кычкырганны, тавыклар җырлашканны тыңлап яту – үзе бер бәхет ул!

Әби яңадан керә:

– Улым, әйдә, тор инде! Бабаң белән чәйләп ал да аннан күрше Рөстәм белән казларны су буена алып төшәрсез, – ди.

Дәшми-тынмый гына иртәнге чәйне эчәбез. Их, тәмле дә инде, малай, тәтәнең мич авызында пешергән коймаклары! Бабайны да танымассың бүген. Җырлау дигән нәрсә башына килеп тә карамый. Менә ул, тукланып, бисмилласын әйтеп, мич янына тәтә әзерләп куйган җылы сулы комган белән сөлгесен ала да тышка чыгып китә.

Әби мине кыстый-кыстый сыйлавын белә. Бабайга ник бер кыек сүз әйтеп карасын. Әйтерсең лә кичә тегесе күрше урыс авылыннан, һава ертып: «Их, Мәрүчкә», – дип, үкереп кайтмаган.

– Улым, дим, чәйнәп йот инде, кая ашыгасың шулкадәр? Тагын бер күкәй белән коймак ашасаң да өлгерерсең, – ди тәтә.

Өйдә тагын илаһи тынлык урнаша. Урам яктан гына арбалы ат узганы ишетелә. «Әйдә, на, тизрәк, ялкау хайван», – диюеннән Рөстәмнең әтисе Гарәфетдин абый икәнен таныйм. Озакламый: «Нихәл, Зәйнет абый», – дип, аскы якта яшәүче Рәшидә апа исәнләшеп китә. Күп тә үтми, әче итеп сызгырган тавыш килә. Рөстәм бу!

Ишегалдына атылып чыксам, каршыма бабай очрый. Кулымдагы коймакларны күреп:

– Утырып кына ашарга ярамый идеме? – дип сорый.

– Рөстәмгә ул, тәтә бирде!

Урамда тагын сызгыралар. Бабай гына тоткарлый.

– Улым, казларны йөртеп кайткач, әллә кая юкка чыкма әле. Әнә сарайдагы баз өстенә кечкенә арба белән кызыл балчык ташырсыз. Рөстәм дустың белән кибеттән кәнфит алып сыйланырга акча бирермен үзегезгә, – ди.

– Ярар, бабай, – дим, келәтнең тышкы стенасына эленгән пумаланы алып.

Шуны да әйтеп үтим әле сезгә: бабай безгә, йә кино карарга, йә шоколад-кәнфит алырга акча биреп, баз өстенә кызыл балчык та ташыта, кыш көне кар да түктерә. Чүп үләне йолку да, вак-төяк йомышларны үтәү дә безнең өстә. Үзе һәрбер эшнең мәгънәсен дә аңлата. Баз өстенә калын итеп кызыл балчык түшәсәң, күсе-тычкан йөри алмый икән. Түтәлдәге үләннәрне чүпләсәң, кыяр-кишер уңа, ди. Эшләргә дә өйрәтә безне бабай, хезмәтеңне бушка түкмәскә, аның өчен түләнергә тиешлеген дә аңлата.

Без ял иткән арада: «Үскәч, кем буласыз соң инде, оланнар?» – дип тә сораштыра.

– Йә көтүче, йә тракторчы инде, Зәйнет бабай, – ди Рөстәм. Ә мин: «Милиционер булам», – дим. Бабай, безнең иңнәребездән кагып:

– Булырсыз, улым! Яхшы итеп белем алсагыз, өлкәннәрне тыңласагыз булырсыз, – ди.

Рәхәт, малай, авылда яшәве. Табигать – синең белән, син табигать белән көн саен күрешәсең.

* * *

Уку дигәннән… Без яшь чакта да беренче класска укырга мәктәпкә баралар иде. Тәтә белән бабайлар заманында гына мәдрәсәгә йөргәннәр ул. Урамда, бабай әйтмешли, трай тибеп йөри торгач, сиздерми генә сентябрь дә килеп җиткән икән! Кай арада диген, әй!

Исән әти-әни була торып, мин әби белән бабайда гомер сөрәм…

Казанда яшәүче әнкәй миңа җәй көне үк китап-дәфтәрләр кайтарып куйган иде. Заманасына күрә өскә-башка да менә дигән кием алган. Милиционерларныкы кебек үк булмаса да, кәттә форма! Әй малай, шул киемнәрне киеп, кулга сумка тотып, бүлмәдә әрле-бирле йөрүләремне күрсәгез икән. Прәме генерал инде!

Алдагы көннәрне генә укырга барам дип хыялланып, өйдә сумкалар күтәреп йөргән малай, вакыты җиткәч: «Уйнарга чыгасым бар», – дип кәҗәләнә башлый. Чөнки аңардан бер яшькә кечерәк Рөстәм белән Наил аны урамда көтеп тора. Инде сүгеп, көчләп диярлек форма кидергәч, кечкенә Хәниф хәйләгә керешә, «пес» итеп кенә керәм, дип чыгып киткән була да, сәпиден эләктереп, түбән очка чаба. Арттан апа куа. Мин аның саен кызулыйм. Каршы бәргән җилдә фуражкам очып төшеп кала. Авылны да чыгам, тагын бер өч йөз метрдан күпер булачак. Исәбем – күпернең теге ягына чыгып, сәпидемне ташлап калдыру һәм яр буенда үскән куаклар арасына кереп качу. Күпергә җитәргә дә күп калмый. Шулчак аргы якта күрше авыл урыслары пәйда булмасынмы. Өлгерәмме чыгып җитәргә, юкмы?

Апа:

– Коля, тотып бир әле шул малайны! – дип кычкыра. Ул арада урыс абый үземне эләктереп тә ала. Ычкынып китәргә тырышып, бар куәтемә тыпырчынам:

– Җибәр, җибәр инде, дәдә Коля, – дим. Үзенең мине рәнҗетәсе дә килми бугай, сулышына кабып, еш-еш сулап, якынлашып килүче ападан:

– Гуля, нишләп куасың, зыян итмәгәндер ич? – дип сорый.

– Мәктәпкә бармыйм дип качты, – ди минем әнинең кияүгә чыкмыйча сазаган сеңлесе.

– Ну, алай булгач, апаңа тапшырам инде, укырга барырга кирәк, улым, – ди дәдә Коля.

Апа артыннан Рөстәм белән Наил килеп җитә. Өлкәннәргә ияреп: «Укырга бар инде син, Хәниф», – дигән булалар. Әллә апага ярарга тырышалар, әллә мине бу хәлдә күреп кызганалар. Аңламассың…

Шул арада, яралы аягы белән чатанлап, бабай да килеп җитә. Мине урыс дәдәйләре, апа, бабай, Рөстәм белән Наилгә хәтле үгетли-җайлый мәктәпкә хәтле озатып куялар. Күңел рәнҗи. Бүген Рөстәм белән Наил миннән башка гына рәхәтләнеп уйнаячак инде.

Мәктәп ишегалдында мине беренче укытучым Әминә апа каршы ала.

– Әй, Хәниф тә килгән икән бит. Менә әйбәт булган. Хәзер мин аңа бик күп кызык әйберләр күрсәтәм, – дип, төчеләнеп, юмалап, ул мине мәктәпкә алып кереп китә.

Ә дәресләр беткәч, мәктәптән ук кебек атылып чыгам да:

– Бабай, иртәгә дә укырга барам! – дип шәрран ярам.

Менә, шулай итеп, тормышымның икенче этабы да башланды. Уку чоры. Көн дә иртән, кош кебек очып, мәктәпкә барам, бирелгән мәсьәләләрне тизрәк чишәр өчен өйгә ашыгам. Үтмәгән темаларны да эшлим. Әминә апа гына ышанмый: «Өйдәгеләр дә булышкандыр», – ди. Тикшереп, сынап карый. Аның саен мавыгып, дәртләнебрәк эшлим. Укытучымны шаккатырып, тагын бер-ике айдан гына чишеләсе мәсьәләләрне чишәм. Менә кайчан кирәк булды миңа бабамның сабаклары!

Укыган саен укыйсым, белгән саен күбрәк беләсем килә. Икенче-өченче класста китапханәдә мин укымаган китап калмады. Укырга әйбер беткәч, үзем аңламаганнарын да караштырып чыгам.

Дүртенче класста Казаннан кешеләр килеп, математикадан бәйге үткәрделәр. Ун-унбиш минут эчендә мин мәсьәләләрне чишеп тә куйдым. Миңа нишләптер «+5» ле билгесе куйганнар иде. Жюри рәисе: «Бу малайдан галим чыгачак», – дигән, янәсе. Үзем дә белмичә, биремнәрне яңача чишкәнмен икән бит!

…Ләкин алар ялгышты. Тормыш кискен борылышлар ясады. Гомеремдә уйламаган сукмакларга кереп кителде. Галим чыкмады миннән.

Кискен үзгәрешләр

Кискен үзгәрешләр чоры башланды. Дүртенчене тәмамлаганда, әни кияүгә чыкты. Мин шатланырга да, кайгырырга да белмим. Озакламый үги әтине күрсәтергә үзләре дә кайтты. Оялчан малай буларак, мин, чит кешене күреп, өйдән чыгып сыздым. Хәзер булса уйлап та бирмәс идем. Кичен бик соң гына кайттым да әби янына постым. Теге абзый: «Ничек укыйсың, кыен түгелме соң?» – дигән булды. Бер сүз дә дәшмәгәч, әнинең абыйсы, минем белән горурланып: «Бик әйбәт укый, Аллага шөкер», – дип куйды.

Теге абзый сынап карарга булды, язып мисаллар бирде. Мин ялт иттереп эшләп тә куйдым. Кунак кеше мәсьәләне тагын да катлауландыра төште. Әмма бер-ике минуттан барысы да әзер иде. «Булмас ла, – дип куйды теге кеше. – Минем Казандагы абыйның малае алтынчыда укый, ләкин ул бу мәсьәләләрне көне-төне утырса да чишә алмаячак».

Икенче көнне иртән Казан кунаклары китеп барды. Аллага шөкер! Мине үлеп яраткан әбием әйтмешли, алларыннан артлары хәерле.

Ниһаять, дүртенчене дә тәмамладык. Бишенчегә күрше авылга йөрергә кирәк. Алты чакрым барасың, эт булып арып, кире әйләнеп кайтасың. Коры көннәрдә сәпид белән чапканда ярый әле… Бертуктаусыз яңгыр явып, бөтен җир сазлыкка әйләнгәч башлана инде безнең өчен чын афәт. Резин итекләр киеп, лаштыр-лоштыр атлавыңны беләсең. Тешне кысып, өлкән класс укучыларына ияреп барасың да барасың. Беркая да китеп булмый шул, башыңа төшкәч.

Минем хәлне күреп, тәтәм зар елый. Булдыра алса, иркә оныгына укытучыларны өйгә генә китертеп белем бирдертер иде. Юк шул, андый мөмкинлекләр юк. Әз генә җил-яңгыр яисә кар-буран булдымы, тәтә мине кызганып, күрше авылга чыгарып җибәрми. Мине бер генә хатын-кыз да тәтәм яраткан кебек яратмагандыр, мөгаен. Дистәләгән оныклары арасында иң кадерлесе мин идем. Нишләп шулай булган ул, хәзер дә аптырыйм. Иң тәмле ризык, иң йомшак урын минеке, беркемнән сүз әйттерми, кунакка барса, үзеннән калдырмый.

Әлбәттә, бу мәхәббәт миңа үзсүзле, ялкау, иркә малай булып үсәргә ярдәм итте. Әбинең кияүгә чыкмыйча утырып калган кызы гына әледән-әле тавыш чыгара. Минем аркада көнаралаш диярлек телгә киләләр.

– Нигә шул малайны иркәләп бозып бетерәсең? Тагын укырга бармаган, – дип, тәтәне шелтәли апа.

– Үзеңнең сабыйларың булса аңлар идең син, – ди тәтә. Мин чаршау артына посып, котым очып тыңлап торам. Ярый әле, тәтәм өйдә. Ул булмаса, апа чыбык белән «пешекләргә» дә күп сорап тормас. Өстәвенә бабай да: «Малайны надан калдырасың», – дип, тәтәне еш ачулана иде.

Ни генә булмасын, мәктәпкә атнага бер-ике генә көн баргаласам да тәмамладым мин бишенче сыйныфны. Аллага шөкер, каникуллар башланды. Тик яхшы әйбер күп булмый дигәндәй, тиз үтеп китте җәй.

Август ахырларында үги әти кайтып төште. Әнинең тагын бер малае бар икән. Күрше авылда рәтләп укымаганга, мине алып китәргә уйлаганнар. «Казанда саз да юк, мәктәп тә урам аркылы гына», – ди үги әти. «Китмим», – дип, үкереп елыйм. Мине кызганып: «Калдырыгыз инде баланы», – дип, әбием күз яшьләрен түгә. Апа белән бабай гына: «Китсен, хәзер аны беркем тыя алмый. Азуы җитте аның», – ди.

Өйдә чын мәхшәр инде менә. Китәсе көнне, чыгып таймасын тагы диеп, әбидән башкалары мине күзәтә.

Шулай да мөмкинлек табып, чыгып сыздым, малай. Тик үги әти дә уяу икән, сизеп тә алган. Бу юлы мине үзебезнең авылның бер абзые тотып бирде. «Җибәрегез», – дип, каравыл кычкырам. Бу тавышка күрше-күлән җыелды. Кайберләре, мине кызганып, алып китмәгез инде, дип тә әйтеп карый. Булмады, тагын сызмасын дип, ат арбасына ук бәйләп салдылар.

– Барыбер качып кайтам, – дип үксим. Әби дә өзгәләнә. Шунда үги әти түзмәде:

– Әйдә, әби, үзең Казанга хәтле озата бар инде, алай бер-берегездән башка яши алмагач, – диде. Тәтә, күз яшьләрен яулык очы белән сөртеп, өс-башын алыштырырга өйгә ашыкты.

Шулай итеп, мине ат арбасына бәйләп, каравыл кычкыртып, Казанга алып киттеләр.

Алдыбызда бит Казан!

Габдулла Тукай, үзенең авылдан китүен исенә төшереп, болай дип язган:

Сау бул инде, хуш, бәхил бул, и минем торган җирем,

Мин болай, шулай итәм дип, төрле уй корган җирем.

Минем хәл Тукай бабамныкы белән бер тирәдә кебек. Хәзер уйлап куям: даһи шагыйребезнең халәте коточкыч авыр булган икән. Ятим бала сагышын ятим кеше генә аңлый аладыр. (Ә минем сагыш – тамагы тук, өсте бөтен иркә һәм көйсез малайныкы гына. Зинһар, үзен бөек Тукай белән янәшә куя дип рәнҗи дә, мыскыл итә дә күрмәгез. Халкыбызның даһи шагыйре белән үземне чагыштырыргамы? Аллам сакласын! Хәтта үз вакытында Илдар абый Юзеев та: «Өч Тукай гомерен яшәдем, тик аңа тиң була алмадым», – дигән иде.)

– Тор, шәкерт, җиттек Казанга, алдыбызда бит Казан, – дип уятканнар бөек Тукайны. Мине тәтә уята:

– Тор, улым, килеп җиттек!

Күзләремне ачып, тирә-юньгә карыйм. Пароход, яр буена туктап, кешеләрне төшерә. Елга портында «Казан» дигән язу күзгә ташлана.

Ул халык, малай, елга портында, ул халык. Каян җыелганнардыр шулхәтле. Көянтә-чиләк күтәргәне, кәрзин тотканы, капчык асканы да бар, чемодан белән йөрүчеләр дә җитәрлек. Без, халык агымын ерып, трамвай тукталышына атлыйбыз. Борылып, елга ягына күз салам. Анда, еракта, авылым калды бит! Дусларым, туганнарым шунда. Кечкенәдән коенып үскән су буйлары… Бу шыксыз һәм тынгысыз Казаннарына каникулда гына килә торган идем бит! Мин барыбер сиңа әйләнеп кайтачакмын әле, авылым…

Кеше күрмәгәндә генә, җиңем белән яшьләремне сөртеп алам.

Мине татар мәктәбенә бирделәр. Беренче көннәре ай-яй кыен булды! Чит-ят малайлар-кызлар. Өстән генә карыйлар. Төрлечә сыныйлар. Урысча белмәвемнән: «Колхозник, бабай», – дип көләләр. Һәр көнне, тизрәк дәресләр бетсен иде дә өйгә качасы иде, дигән уйлар белән йөрим. Авылга качып китәр идем, тәтәм монда. Түзәргә инде. Ничек булса да түзәргә!

Классташларымның барысы да начар түгел икән анысы. Таһирә дигән кыз беренче көннән үк мине яклый башлады.

– Соң, Роза, авылдан килгәндә син дә ләм-мим бер сүз белми идең, өйрәнер әле, – ди. Вакыты булганда, бу акыллы кыз урыс теленнән миңа дәресләр бирә.

Малайлардан Ринат дигәне бик нык теңкәгә тия. Нәрсә эшләргә дә белгән юк. Каршылык күрсәтер идем, шайкада йөри ул, диләр. Куркыта! Көчем дә җитмәс кебек бу Казан хулиганына.

Бүген дә, миннән көләр өчен, Җәүдәт дигән малайны җибәрде ул. Түземлегем тәмам төкәнгән иде. Әйләндердем дә салдым үзен. Бар да аптырап калды. Зөфәр исемлесе: «Молодец», – дип куйды. Җәүдәте алай бик үпкәләмәде дә. Зөфәргә: «Үзең көрәшеп кара, сине дә бәрә ул», – дип кенә куйды.

– Мин көрәшергә теләмим аның белән, син бит үзең барып бәйләндең, – диде Зөфәр. Теге мәгънәсез Ринат кына: «Әйдә, әйдә, куркак нәрсә, көрәшергә куркасыңмы?» – диде. Куркак дигән сүз Зөфәрнең күңеленә тиде, күрәмсең. «Нәрсә, көрәшмәс дип белдегезме әллә», – дип, уртага чыкты. Миңа бүтән юл калмады. Әйләндереп салдым Зөфәрне дә. Классташ кызлар дәррәү килеп кул чапты. Кайбер малайлар, килеп тә: «Молодец, Хәниф», – дип, кулымны кысты. Тик иң таза егетләр, астыртын гына елмаешып, читтән карап тора. Иртәме-соңмы, алар белән дә бәрелеш булачагын күңелем белән тоям. «Их, бабай, ә син көч әллә ни кирәкми дигән идең…»

Шушы көннән миңа мөнәсәбәт яхшы якка таба үзгәрә башлады. Мин инде гел дә «өтек үрдәк бәбкәсе» түгел идем… Санга суга башладылар, рәхмәт үзләренә! Ләкин алда күп сынаулар көтә иде әле мине. Ринат бар. Укытучыларга да каршы дәшәргә курыкмаучы икенче бер малай – Җәүдәт бар!

Дәрестән соң минем янга озын буйлы, таза гәүдәле төрекмән малае Таһир килде. «Әйдә, бергә кайтабыз», – ди. «Әйдә», – мәйтәм.

Без кайту ягына кузгалдык. Ул мине Ринат белән алышырга өнди башлады:

– Син, Хәниф, көчле малай, Ринаттан курыкмасаң җиңәрсең, тик шүрләмә генә, – дигән була.

– Нишләп, алайса, үзең акылга утыртмыйсың аны? – дим.

– Миңа бит ул алай бәйләнеп, теңкәгә тиеп йөрми.

– Анысы шулай инде…

– Мин бит әле самбо белән дә шөгыльләнгән идем, – дип тә өсти минем яңа дус.

– Чынлапмы?! – дим мин, исем китеп. – Таһир, өйрәт әле миңа бер-ике приём. – Тренировать итсәң сугышам мин Ринат белән!

Без Петров бакчасындагы стадионга киттек. Анда комлык бар. Спорт киемнәреннән генә калып көрәшергә тотындык. Ләкин Таһир, мин уйлаганча, бигүк хәлле малай булып чыкмады. Әйләндерәм дә бәрәм бу зур гәүдәле малайны. Ул, псих булмаса да, дуларга тотынды. «Хәзер приёмның чынын күрсәтәм», – дип, гарьләнеп тибенә үк башлады. Миңа шул гына кирәк тә. Аягыннан эләктереп алам да җиргә егып салам самбистны. Шап итеп бара да төшә.

Ул оятыннан кып-кызыл булды. «Ярый, бүгенгә җитте, чынлап торып приём күрсәтергә яхшы түгел сиңа», – ди.

Мин шәһәргә ияләшеп беткәч, тәтә авылга кайтып китте. Мин тагын ятим, әбиемне, авылымны сагынам. Тик, минем бәхеткә, туганнан туган Каюм абыем бездә фатирда тора. Заводта эшли. Әниләр, гармунда уйнарга да өйрәнсен дип, аңа ике рәтле хромка да алып бирде. Өр-яңа үзе, ялтырап тора. Кичен, абый эштән кайтуга, күнегүләр ясарга әни белән музыка мәктәбенә китәләр. Мин кызыгып, көнләшеп калам. Ичмасам, шул өр-яңа гармунны бер тотып кына булса да карыйсы иде бит. Юк! «Вата күрмә», – дип алалар да куялар. Әйтерсең Страдивари скрипкасы! Каюм абый, кечкенә генә ачкыч белән савытын ачып, гармунны ала да остазы биргән этюдны уйнап маташа. Әллә ни килеп тә чыкмый үзенең. Булмагач, төймәләренә «до, ре, ми, фа, соль» дип язып та бетерде инде. Алай да рәт чыкмагач, әниләр күрмәгәндә сүгенеп тә куя. Заводка эшкә йөреп остарды ул әшәке сүзләр әйтергә.

– Бир әле, Каюм абый, үзем уйнап карыйм, – дип тә ялынам.

– Ватасың, – дия дә бикләп куя.

Мин чынлап торып үпкәлим.

– Үзең бездә торасың, үзең уйнап карарга да бирмисең, – дим.

– Синдә түгел, әнинең сеңелләрендә торам мин, – ди.

– Бездә торасың!

– Апаларда торам, салага, – ди бу. Аннары, ачуы чыгып, минем кулны каерырга тотына. Без аның белән бөтен көчебезне куеп алышабыз. Яшь арасы зур шул. Абый мине софага алып сылый. Безнең дөбер-шатыр килгән тавышка әни килеп керә.

– Нишлисез инде өйдә, башыгызны өстәл чатына бәрсәгез шунда, – ди. Каюм абый алдашырга тотына.

– Үзе килеп ябышты ул, – ди. Мин, җен ачуым чыгып:

– Ябышмадым, үзең кулны бордың! Нишләп миңа уйнап карарга гармунын бирми ул? – дим.

Әни абзый яклы:

– Бирә күрмә тагын. Өр-яңа гармунны йә ватып куяр, – дия дә чыгып китә. Каюм абый мине мыскыл итеп, авызын чалшайтып елмая. Мин аңа: «Каз тәре», – дип, авылдагы кушаматын чәпеп чыгып качам.

Көннәрдән бер көнне түзмәдем, савытын кадак белән ачып, гармунны алдым. Сак кына төймәләренә баскалыйм. Ниндидер көй килеп чыккан кебек. Шулай маташа торгач, «Умырзая» дигән җыр да чыга башлады бит, малай…

Хәзер көн дә дәрестән кайтуга, гармун белән мәш киләм. Өстәвенә безнең класска утырып калган Айдар исемле малай күчте. Аның да ике рәтле гармуны бар икән. Дәрестән соң аларга кайтып уйнарга өйрәнәбез. Ул үзе миннән ике яшькә өлкәнрәк тә, гармунда да остарак уйный.

Шулай итеп, өч-дүрт айда урам, бию көйләрен шәп кенә сыздыра башладым. Өйдә генә белмиләр. Их, бабай күрсә иде хәзер! Ничек сөенер иде ул! Әниләр генә сизә күрмәсен, гармунны ник алдың, диеп бирерләр кирәкне.

Без капчыкта ятмый, диләрме әле… Авылымны сагынып, әллә үзем дә онытылып киткәнмен, әллә әниләр эштән иртәрәк кайткан, гармун тавышын ишетеп, тыңлап торганнар икән. «Кара, Каюм ничек уйнарга өйрәнгән», – дип шаккатканнар. Сөенечләре эчләренә сыймаган. Чөнки ул вакытта гармунчыларның бәясе, алтынга ук тормаса да, бик югары иде… Мин әле бер җырны, әле икенчесен сибәм генә. «Җырлап чыгабыз иртән кырларга…» да, «Бер кыз бала…» да, «Яшь наратлар» да, «Зәңгәр күлмәк» тә калмый.

Шуннан стена сәгатенә күз салсам, малай, кичке алты җиткән! Ишектә әни белән үги әтине күреп телсез калдым. Бетүләрем шушы икән! Ләкин алар үзләре дә шок хәлендә иде… Үги әти, ниһаять, авызын ерып:

– Менә кемне укырга йөртәсе калган, – диде. Аннан өстәп куйды: – Акча түләп ике ел йөрттек Каюмны. Рәтләп бер көй өйрәнә алмады.

– Ярар, болай булгач, Хәнифне дә йөртербез инде, – диде әни.

Шулай итеп, малай, минем өскә җыелган кара болытлар давыл куптармыйча гына узып та китте. Мин гармунчы хәзер. Их, авылга кайтып, кызлар биетәсе иде…

Каюм абый миңа шаккатып, бер-ике атна караштыргалап йөрде-йөрде дә: «Ярар инде, энекәш, безнең нәселгә син уйнаган да бик җиткән», – дип, бу шөгылен бөтенләй ташлады… Гармун тәмам минеке хәзер. Әни җырлый, мин уйныйм.

Көчле һәрвакыт хаклы!

Ринат бүген тагын бәйләнде. Ул минем портфельне: «Яле, карыйм әле», – дип, тартып алып, болгап кырыйга ыргытты. Бер-ике малай гына хихылдап куйды. Таһирә, бу хәлне күреп:

– Ринат, алып бир портфелен, – дип тә әйтеп карады. Юк!

– Пошла ты! Если хочешь, подними сама, – дип, мәктәпкә кереп китте Ринат. Таһирә, үзе барып, эченнән коелган әсбапларны тутырып, сумканы миңа тоттырды. Аннан, классташларга борылып:

– Нәрсә карап торасыз соң сез, куркак җаннар! Бер Хәнифне дә яклый алмыйсызмы инде? – диде.

– Нәрсәгә ул безгә, үз-үзен яклый алмагач, – диде кемдер. Таһир белән Рафаэль килеп миңа пышылдады:

– Хәниф, әгәр Ринатны бергә-бер чакырып сугышмасаң, сиңа тынгылык бирмәячәк ул, – диде.

– Әгәр җиңелсәм?..

– Җиңелсәң дә санлый башлаячак, – диде Рафаэль. «Нишләргә соң, ёлки-палки? Тик болай кыйналып яшәргә ярамый ич…»

Икенче көнне тагын шул ук хәл. Ринат башымдагы фуражкамны алып, эченә төкерде дә очыртып җибәрде. Куркаклыгымны онытып: «Син нәрсә эшлисең?» – дип, үзенә төртеп алдым.

– Мин сине үтерәм бит хәзер, – дип, өскә килә башлады бу. Тибеп җибәргән иде, аягыннан эләктереп алып, сузып салдым тегене. Ул, сикереп торып, миңа ташланды. Арага малайлар кереп, безне аерды.

Дәрес башланды. «Нишләргә икән? Бүтән түзәр хәлем калмады. Сугышырга кирәк. Бүген үк! Тәнәфестә!»

Ринат бер мәлгә югалып калды. Каяндыр авылдан килгән малай аны бергә-бер сугышырга чакырыр дип башына да китереп карамагандыр, күрәсең. Бит алмаларына кадәр кызарып чыкты.

– Кайда сугышабыз соң? – дип сорады ул, югалып калып.

– Дәрес беткәч, ике баскыч арасында, – дидем мин аңа.

Озакламый кыңгырау тавышы ишетелде. Аллага тапшырдым, дидем мин үз-үземә. Каушаудан аз гына муен калтырый. Ни белән бетәр икән? Ни булса да, шул булыр… Җитте!

Икенче катка менә торган агач баскычта, мәктәпнең арткы ягында, ул мине көтеп тора иде. Без мәйданчыкка күтәрелдек. Ринатны күлмәк якасыннан эләктереп алып чатка терәдем дә дөмбәсләргә дә тотындым. Сугыпмы-сугам, бәрепме-бәрәм, мин сиңа әйтим. Аның да йодрыгы бер-ике мәртәбә чырайга менеп төште. Ирен канады. Авызга тозлы сыекча тулды. Түзәргә кирәк!

Ринат миннән калкурак һәм тазарак булса да югалып калды. Җиңелде ул. Усал булса да җиңелде…

Без кызарышып дәрескә кердек. Бөтен класс эшнең ни белән беткәнен түземсезләнеп көтеп утыра. Кыяфәтләребез үк нәтиҗәне әйтеп тора иде. Таһир, минем кулны кысып:

– Әйттем бит мин сиңа, – дип куйды. Ринат сумкасын алды да дәрестән чыгып китте. Укытучы Наилә апа гына:

– Кая барасың, Ринат? – дип, артыннан кычкырып калды.

Бу минем иң зур җиңүләремнең беренчесе иде.

Башкалар да хөрмәт итә хәзер, Ринат та, дорфа сөйләшсә дә, үзен тәртипле тота. Шулай итеп, бик күп этлекләр күреп, әз-мәз генә урысча да өйрәнеп тәмамладым мин алтынчы классны.

* * *

Яңа уку елына мин җәй буе авылда кызлар биетеп, бармакларны тагын да ныграк чарлап килдем. Әниләр мине музыка мәктәбенә дә бирделәр. Укытучым – үз эшенең фанаты. Бөтен көчен, осталыгын куеп өйрәтә. Минем өчен нота чүпләп утыру бер бәла булып чыкты. Баштагы мәлне, кызыксынып китеп, бирелгән күнегүләрне әйбәт кенә итеп өйрәнә идем. Туйдырды, малай… Иң яхшы укучылар исәбендә йөрсәм дә туйдырды. Ноталарыннан, этюдларыннан гарык. Иркә, ялкау малай булганга, түземлек төкәнде минем. Өстәвенә альтернатива да бар: бөтен җырларны үзем белгәнчә нотасыз гына сиптерәм. Өйдәгеләр, дөрес юлда йөридер инде дип, минем уйнаганны тыңлап, бер сүз дәшми. «Аллага шөкер, әле ярый музыкаль белемнәре юк», – дип шатланып та куям. Ләкин, иртәме-соңмы, минем ни белән шөгыльләнгәнем ачыкланачак бит инде. Анысын да аңлыйм үзем…

Тик үземне берничек кулга ала алмыйм. Әлегә баян дәресләренә йөрим үзе. Сольфеджиога рәтләп йөрмәгән идем, гармунында әйбәт уйный диеп, Фәрит абый сольфеджиодан да «дүрт»ле куйдыртты. Үзе мине әрли:

– Шундый талантың була торып, нинди ялкау малай соң син? – ди.

Мин дәшмим. Ахмак кебек тәк авызымны ерып утырам. Укытучым сүгә-сүгә дә:

– Хәниф, син – минем иң яхшы шәкертем. Мине дә, әти-әниеңне дә уңайсыз хәлгә калдырма. Синнән менә дигән баянчы чыгачак. Бар кайт, әти-әниеңә әлегә бер сүз дә әйтми торам, – дип, мине озата.

Кайтып барам. Үземчә тынычланып та калдым. Өйдәгеләргә әйтмим, диде бит. Югыйсә шәп кенә эләгәчәк. Мине тапкан әнинең дә, үги әтинең дә талканы коры. Әни бик үк яратып та бетерми үземне. Әллә әти белән тора алмавының үчен ала инде… «Улым, җанкисәгем» дип чәбәкләп торырга тәтәләр юк шул монда. Өстәвенә өйдәгеләр гел энекәш янында мәш килә. Үчтекиләсеннәр, тик миңа гына тимәсеннәр, чөнки минем тәтәм бар!

Безнең мәктәптә яңалык. Урыс класслары ачып, каяндыр алтынчыларны китереп тутырдылар.

Тәртип бетте хәзер. Алар үзләре белән әшәкелек алып килде. Көтүләре белән малайларга бәйләнеп, акча сорап йөриләр, карышканнарны дөмбәслиләр.

Миңа әлегә килеп җиткәннәре юк. Чөнки атаманнары Шәрипнең әнисе Гөлсем апа минем әни белән бер цехта эшли. Күпмедер дәрәҗәдә ахирәтләр дә әле. Шулай итеп, Шәрип бандасы, рәтләп татарча да белмәгән татар малайлары, үзләреннән көчсезрәкләрне талап, мыскыл итеп йөри башлады. Дөрес, араларында урыс милләтеннән булганнары да бар.

Беркөнне шулай эленке-салынкы гына музыка мәктәбеннән кайтып килә идем. Өрәңге баскан куе агачлыкны кисеп чыгасы. Уртасында алан кебегрәк урын да бар. Шунда барып җиткәч күрәм: каршымда Шәрип басып тора. Каян килеп чыккандыр, сизми дә калдым. Тирә-ягыма күз салсам, ике-өч малай кырыйдарак таптана. Тагын икесе, агач башыннан сикереп төшеп, мине чорнап та алдылар.

Шәрип, култык астындагы папканы күреп:

– Что там? – дип сорады.

– Ноталар, – мәйтәм.

– Дай посмотреть, – дип, папканы миннән тартып алды да нота кәгазьләрен җиргә чәчте бу. Папканы иелеп алмакчы идем, аны читкә тибеп очырды.

– А чё, ты ахеренный музыкант что ли? – ди.

– Уйнаштырам.

– Уйнаштырасың, да? Бераз минем белән дә уйнаштырып, бәргәләшеп аласың килмиме соң?

– Нәрсәгә кирәк инде бәргәләшү? Әниләр дә бергә эшли бит, – дип, мин конфликттан качарга тырышам.

– Боишься, да? Трус!

– Курыкмыйм мин синнән, Шәрип. Сугышасым гына килми.

– Сугышмыйсың, ишәк, я бить буду, – ди бу ни урыс, ни татар була алмаган мөртәт. (Ни өчен мөртәт дим, чөнки ике-өч елдан Шәрип, кеше үтереп, төрмәгә эләкте. Соңыннан үз ишләре үк башына җитте бугай.)

Мин тирә-ягыма яңадан күз салам. «Барысы бергә бишәү икән бит. Сугышырга тотынсам, бөтен бандалары миңа ябырылачак», – дип уйлап алам. Ул да түгел, Шәрип уң кулы белән ияккә менеп тә төшә. Үзе:

– Дерись, давай, – дип кычкыра.

– Вас же много, а я один, – дим мин.

– Они не будут участвовать, – ди әнинең ахирәтенең җүнсез малае. Теге тагын кизәнә, мин үземчә саклангандай итәм. Кулы белән эләктерә алмагач, ул аякларын эшкә җигә. Аягын күтәрүе була, гөрселдәп җиргә ава. Торганын көтәм. Тагын егыла. Инде мин дә, кызып китеп, юлбасарга бар көчемә тамызам. Авыз-борыныннан кан китә тегенең. Егылган җиреннән торып, тагын миңа ябырыла бу, иягенә шәп кенә эләккәч, аяк буыннары йомшарып, җиргә утыра. Сул кулы белән канга баткан битен сөртеп алып, иптәшләренә:

– Бейте его! – дип акыра.

Уңнан тибәләр, малай, сулдан тибәләр. Арттан бәреп маташалар. Берсен сугып егам, икенчесен ботыннан тотып бәрәм… Озакка китте сугыш. Ярый әле, авылда үсеп, күрше авылга сәпидтә йөреп, чаңгыда чабып җыйган түземлек бар. Йодрык сугышы иң югары ноктасына җитте. Минем ике аякка – икесе, тагын икесе кулга ябышты. Шәрип, җирдән торып, бар көченә кизәнеп сугарга килә. Күзләрен кан, нәфрәт баскан. Өс-башы кып-кызыл үзенең. Болай ук килеп чыгар дип көтмәгәндер инде ул. Иптәшләре алдында оятка калды бит. Хәленнән килсә, бу мизгелдә үтерергә дә риза иде ул мине.

Менә ул миңа якынлаша. Дүрт көчеге дүрт җиремә ябышкан – ычкындырмыйлар. Хуҗаларының сукканын көтәләр. Соңгы мизгелдә уң кулымны тартып алып, томырдым теге бәдбәхеткә. Ул «лып» итеп арт санына утырды. Шулвакыт, якамнан сөйрәп, мине дә җиргә ектылар. Шәрип, ачуына чыдаша алмыйча, минем кабыргаларга тибә. Ботинкасы белән чигә тирәсенә дә эләктергәч, күз алларым караңгыланып китте…

Аңыма килсәм, теге мөртәт өстемә утырган да мине күзәтә. Айныганымны күреп:

– Ханиф, ты же маме не скажешь, – ди.

– Тор өстән! Мин син түгел, әнигә әләкләргә! – дим. Ул тора, кулын сузып, миңа аякка басарга ярдәм итә. Көчекләре нота кәгазьләрен җыеп, папкага тутырып миңа сузалар.

– Мы же с тобой друзья, Ханиф! Шулай бит? – ди әнинең ахирәтенең юлдан язган малае, кулын сузып. Мин, барысы белән дә саубуллашып, өйгә кайтып киттем. Сыдырылмаган бер генә җир дә калмаган иде. Бигрәк тә ирен, колак, кабырга тирәләре әрни.

Өйгә кайткач, тиз генә йокы бүлмәсенә кереп сызмакчы идем, әни күреп алды: «Ни булды, әллә тагын кыйнаганнар инде?!» – ди.

– Юк, таеп егылдым.

– Таеп егылган кешенең иреннәре дә, колак тирәләре дә сыдырылмый. Нәрсә булды инде тагын?

– Егылдым!

Әни күпме генә төпченсә дә, телне чишә алмады. Телевизор каравымны беләм. Бүген миңа әйбәт кенә эләксә дә, мин җиңүче идем. Үземнең куркаклыгымны җиңүче.

Өченче көнне мәктәпкә килгәндә, минем батырлык күпләргә билгеле иде инде. Классташлар дөресен белмәкче булып төпченергә тотынды.

– Булмады бернәрсә дә! – дигән булам мин.

Дәрес башланырга ун минутлар кала Шәрипләр бандасы класска килеп керде. «Тагын нәрсә кирәк икән инде бу хайваннарга», – дип борчылып куйдым. Шунда алар килеп, кул биреп күреште дә, Шәрип миңа:

– Молодец, Ханиф! Ты оказывается язык за зубами можешь держать, – диде.

Соңыннан аңлашылганча, әни иптәш хатынына: «Малайны кыйнап кайтардылар кичә», – дип зарланган. Үз чиратында Гөлсем апа да: «Минекен дә җимереп кайтардылар бит кичә», – ди икән.

Мин баян курсларына Яңа елга хәтле йөрдем дә көннәр язга авыша башлагач ташладым. Фәрит абый, мескенкәем, ничә тапкыр өйгә килде. Әниләргә аңлата, мине үгетли. Имеш, мин, музыка мәктәбен тәмамласам, танылган баянчы булачакмын. Мондый сиземләү, тоемлау сирәк кешеләрдә генә була, ди.

Әниләр каршы түгел. Аена 18 сум түләп йөртергә дә риза. Фәрит абый әйтә: «Җитәкчебез белән сөйләшәм, ярты бәясен генә калдырабыз быелга. Киләсе сезоннан бөтенләй бушка йөрттерәм», – ди. Тыңламадым мин олы кешенең сүзен. Мәгънәсезлегем инде. Ә бит минем укытучым югары музыкаль белемле белгеч кенә түгел, иң яхшы татар баянчыларының берсе дә булган.

Соңыннан аңа кушылып Әлфия Авзалова, Илһам Шакировларның җырлавын телевизордан бик күп тапкырлар күрергә туры килде. Мин, горурланып, шатланып: «Менә ул – минем укытучым!» – дия идем. Рәхмәт сиңа, Фәрит ага, безне музыка серләренә төшендерергә тырышканың өчен! Мең рәхмәт!

Шулай итеп, профессиональ баянчы була алмадым мин. Ләкин уйныйм, Ходайның биргәненә шөкер. Начар түгел, диләр.

Миңа багышлап яз

Без яшь чакта барысы да шигырь, хикәя яза иде. Иң кимендә стена газетасында мәкалә бастыра. Чит илләргә, чит шәһәрләргә хатлар юллый, хат алыша. Мин дә бишенчедә бергә укыган Иске Казиле авылы кызына хатлар сырлаштырам. «Исәнме, Әсфәния. Хәлләрең ничек? Укуларың барамы? Без үзебез укып йөрибез инде. Нинди кино карадың да, нинди китап укыдың?» – дип, җыен килде-китте сүзләр язышабыз да язышабыз. Шунда турыдан гына: «Әсфәния карлыгачым, сине сагынуымны белсәң, үзең дә минем хәлләремне аңлар идең. Бу каникулга кайткач үлсәм үләм, ләкин сине күрмичә китмим. Көт мине, кадерлем», – дип язасы урынга, нинди кино карадың, имеш. Шуңа күрә Әсфәния миңа карамады да. Ул бит миннән затлы сүз көткәндер. Ә без, авыл гыйбадлары, тел яшерәбез. Кыюлык һәм зиһен җитми. «Яратам» дип әйтсәң, кеше көләр, дип куркабыз. Ул вакытта да, хәзер дә һәркемнең үз кайгысы икән бит.

Сигезенче класста укыганда, дәрестә Таһир белән бертуктаусыз сөйләшеп утырган өчен, мине Зөлфия янына күчереп утырттылар. Татар кызларының бөтен матурлыгын үзенә җыйган чибәр Зөлфия янына. Аның белән иң тәртипсез малайлар да «Зуля, Зулечка» дип кенә сөйләшә. Чибәр шул Зөлфия. Кап-кара чәч, зур матур күзләр. Сылу гәүдә. Бар нәрсәсе дә үзенә ятышып, килешеп тора. Кыскасы, үлеп гашыйк булдым да куйдым мин аңа.

Зуляның такта янына язарга чыкканын көтеп кенә торам. Аның һәрбер хәрәкәтенә, сүзенә, матур итеп вак тешләрен күрсәтеп, тулы иреннәрен ерып елмаюына мөкиббән китеп, сокланып утырам. Өйгә кайтсам да, күз алдымда ул, мунча керсәм дә, аның сурәте килеп баса.

Иң курыкканым: үзе сизә күрмәсен тагын. Авылда калган Фәридә дә, Әсфәния дә, Суфия да онытылды. Юк алар. Бары тик Зөлфия – Зуля гына хәзер минем күңелдә. Стена газетасына шигырьләр язып яткан егетең үз гомерендә беренче тапкыр мәхәббәт шигыре сырлады. Хәзер инде төгәл генә хәтерләмим, якынча болай иде ул:

Әй Зөлфия, һәр көн сине күрсәм,

Сөюемнән сулыш кысыла…

Кара кашлы, кара чәчле карлыгачым,

Гашыйк булдым Казанның гүзәл кызына.


Шушы «шигырь»не, сер итеп кенә, Зөфәргә күрсәттем, чөнки ул үзе дә язып маташа.

– Әйбәт кенә чыккан ич бу, – ди Зөфәр, хәйләкәр күзләрен уйнатып.

Язмамны китап арасына кыстырып, тәнәфескә чыктым, дөбер-шатыр килеп куышабыз. Уйныйбыз. Кыңгырау тавышы. Кем беләндер көрәшеп ятып, тагын соңга калынды. Класска керәм.

– Наилә апа, урыныма утырырга ярыймы? – дип сорыйм.

– Юк, басып тор әле менә биредә, – ди укытучы нәфрәт белән. Нәрсә булды икән? Андый-мондый күзгә чалынырлык кыек эшләрем дә юк ич бу арада. Укытучымның:

– Кара син аны! Ни рәтле укуы юк, ни рәтле тәртибе юк. Шул яшеннән мәхәббәт шигырьләре язып ята, оятсыз, – диюе булды, минем яраткан Зулям үксеп елап җибәрде. Шунда өстемә кайнар су сиптеләрмени. Оятымнан телсез калдым. Зөфәрне эзлим. Ул, минем күзгә чалынмаска тырышып, башын яшерә. Менә кем минем шигырьләремне алып биргән!

Зөлфия тагын шыңшып куйды. Наилә апага җитә калды:

– Әйдә директорга, – дип, якамнан тотып, ул мине икенче каттагы кабинетка алып кереп китте. Бу бүлмәгә мин атнасына бер-ике тапкыр болай да кергәләп чыга идем. Алары аның шуклык өчен, ә менә шигырь язып эләгүем беренче тапкыр. Бар икән күрәселәр!

Мәктәп директоры үзендә иде. Ә мин, урынында булмаса гына ярар иде дип, Ходайдан сорап киләм. Наилә апа белән мине күрүгә:

– Тагын нәрсә булды инде, Наилә ханым? – дип сорады Рәшидә Мәрдановна.

– Менә ни укуы юк, ни тәртибе, ә үзе мәхәббәт шигырьләре яза башлаган, – диде класс җитәкчесе. Әйтерсең лә юлдан язган бер азгынны эләктергән. Ул кулындагы кәгазьне директорга сузды. Рәшидә апа аны укып чыкты да, котны очырып:

– Вон! Вон минем бүлмәдән, Наилә Заһитовна! Вон! – дип кычкырып җибәрде.

Класс җитәкчесе сызды, малай, тиз генә. «Димәк, директорның кәефе юк. Бетә икән газиз башкайларым», – дип, тәмам хафага төштем.

– Хәниф улым! Яз әле миңа багышлап мәхәббәт шигыре, язма шул җүләрләргә андый әйбер, – дип, ул мине кочагына ук алды.

Рәхмәт сезгә, Рәшидә апа! Чын татар кешесе, татарның элитасы идегез сез!

Үз милләтен чын күңелдән сөйгән Рәшидә Мәрдановнаны пенсиягә куып, аның урынына әллә кайларда йөреп кайткан, татарча сөйләшергә дә җирәнә торган, әйтергә кирәк, балалар янына якын да җибәрергә ярамаган бер хатынны билгеләделәр. Мәктәп чүп оясына әйләнде. Директор бүлмәсенә җыелып, бу хатынның әшнәләре әледән-әле бәйрәм итәргә кереште.

Зөлфия белән шактый еллардан соң күрештек.

– Яз әле миңа багышлап берәр шигырь, – диде ул.

– Әллә берәү дә язмадымы? – мин әйтәм.

– Берәү дә…

Наилә апаны бервакыт очрашуга чакырырга бардым. Ул, мине танып алып:

– Иң яраткан укучым син идең, – дип, күз яшьләрен сөртте.

Соңрак Зөфәр дә үземә әйтте:

– Хәниф, үпкәләмә инде, мин синең шигырьләреңне специально бирдем. Чөнки үзем дә гашыйк идем мин Зөлфиягә, – диде.

Зөлфия, чыннан да, бик чибәр иде шул. Кирәгеннән артык чибәр иде. Хәзер дә искитмәле!

Мин генә мәхәббәт шигырьләре язуымны туктаттым.

Бүген дә проза һәм драма әсәрләре генә иҗат итәм. Чөнки безнең тормыш – үзе драма ул!

Мәхәббәт тә юк, үзе булмагач, шигыре дә юк. Тик шулай да үлеп гашыйк буласылар килә, малай.

Их, Луиза фрейлина!

Без яшь чакта чишмә сулары да шифалырак, әрәмәлекләре дә куерак, болындагы печәннәре дә ат дугасы күмелерлек булып күтәрелә иде. Ул чакларда елга-күлләре дә төшеп җитмәслек тирән, хәтта урыны-урыны белән төпсез җирләре дә бар, дип сөйли торган иде өлкәннәр. Дөрестән дә шулай, җәй җитте исә йә теге авылдан, йә бусыннан берәр кешенең, йә булмаса бала-чаганың батып үлүе, Су анасы алуы турында күңелсез хәбәрләр килгәләп тора иде.

Мин үзем дә, мәктәпкә укырга кергәнче, йөзә белмәгән килеш су коенырга китеп, бик аздан гына батып үлми калдым. Кызганды, ахры, мине Су анасы. Бер гөнаһсыз сабыйны алмыйм инде, дигәндер. (Хәзер булса, ихтимал, кызганып тормас иде.)

Кызу, кояшлы көн… Эссегә түзеп булмый. Өлкәнрәк малайлар су коенырга төшеп бара. Арадан берсе: «Әйдә, Хәниф, су коенырга барасыңмы?» – дип чакырды да, иярдем инде.

Йөзә белүчеләр, яр буена якынлашкан саен туарыла барып, кайсы трусик-майкадан, кайберләре, гомумән, анадан тума килеш, чабып барып суга чумды. Мин дә, суга кереп, бер-ике адым атлаган идем, тирән түгел – тездән генә. Тагын эчкәрәк үттем – кендектән. Каршы ярга да күп калмады. Егетләрнең кайсыдыр миңа: «Кер, әйдә, бәлкем, йөзеп тә китәрсең», – дип кычкырды. Мин дә куркак булып күренмәс өчен тәвәккәлләдем. Тагын бер генә адым атлаган идем, иң тирән чокырына туры килеп төшеп тә киттем. Күзләремне ачам: тирә-юньдә вак балыклар йөзә. Үлән араларыннан бакалар мине күзәтә. Ул да түгел, ниндидер зур гәүдәле җанвар пәйда булды. Миңа таба йөзеп килә. Бетүләрем шушыдыр инде, дим. Су анасы минем янга килеп җитте дә башымнан сыйпап үтеп тә китте. Тагын тирә-юньгә күз салам. Өстә кояш балкыганы күренә. Яшисем килә бит! Сул яктагы ярга таба дүрт аякланып үрмәлим. «Хәниф батты, Хәниф!» – дип, мине коткарырга Акай Госманы йөзә. Гаҗәп хәл, мүкәләп булса да, тәки үзем чыктым бит. Ничек авызга су тулып тончыкмаганмын. Ничек батып үлмәдем икән дип, хәзер дә аптырыйм.

Су астындагы гүзәллек күз алдымнан китми. Су анасының койрык болгап йөзеп китүләренә хәтле бүгенгедәй исемдә. Шуңа күрә ант итеп әйтәм: бар ул Су анасы… һәм башка сирәк күренә торган җан ияләре дә… Берәрсе эчкән баштан йә көзән җыерып батып үлсә дә, без, гадәттә, Су анасына сылтыйбыз. Гаеп үзебездә түгел микән?

Тукта, нишләп бу турыда сезгә сөйлим соң әле? Исемә төште! Бүген бит мин Миләүшәмне үзебезнең авылга су коенырга алып килергә тиеш. Йөзәргә өйрәтәм, дип сүз дә биргән идем.

Ишегалдыннан бабай тавышы килә: «Улым, Хәниф, син кайда?» – дип, мине эзли. Урам якка җәелгән печәнне әйләндерергә кушадыр инде. Көн кызуында печән әйләндерүләре бер дә рәхәт эш түгел ул. Тизрәк кич җитсен иде дә, күрше авылга кыяклыйсы иде.

Бабай дигәннән… Бик уңган кеше ул үзе. Сугышта яраланып кайтса да, ат урынына эшли. Иң пөхтә ишегалды аныкы. Бөтен эш кораллары тәртиптә, һәрберсе үз урынына куелган. Бар да: «Зәйнетдин бабай, тегене биреп тор әле, моны биреп тор әле», – дип, аңа килә…

Сүз нәрсә турында бара иде әле? Әйе! Без яшь чакта өлкәннәр, безне урманга утынга йә печән чабарга җибәргәндә: «Балалар, уяу булыгыз! Бисмиллагызны әйтергә, белгән догаларыгызны укырга онытмагыз. Бигрәк тә кара урманга керсәгез», – дип кисәтеп куя иде. Кая инде ул! Укылган чакта укылгандыр, онытылганда – төшеп калгандыр. Мәктәптә, Аллаһы Тәгалә юк, дип өйрәтәләр. Картлар исә: «Алай сөйләнмә, телең корыр», – дип куркыта. Нишләргә дә белгән юк. Бик яшь идек шул әле без. Ни сөйләсәләр дә, тиз ышана идек. Тормышка җиңел карый торган, борынга кызлар исе кереп, иләс-миләс килеп йөргән чаклар. Колхозда хезмәт көннәренә түләсәләр, өскә-башка җүнлерәк кием алырга кирәк. Өлкәннәр алдында чын егет булып күренәсе килә бит. Хәзерге заманда безнең ул кыланмышны «естественный отбор» дип атыйлар бугай. Шул «отбор» дигән нәрсә безне дә яхшырак яр сайларга, үзеңә насыйбын эзләргә этәргәндер, күрәсең.

Минем күңелдә үзебезнең авыл кызлары кайгысы юк хәзер. Миңа дигән «отбор»ны Ходай Тәгалә ерактанрак билгеләгән. Кара урман уртасындагы авылда ул минем «отбор». Миләүшәдән гайре күзгә беркем күренми. Әллә бар алар миңа, әллә юк. Чибәрме алар, чибәр түгелме – миңа барыбер. Уңганнармы, уңмаганнармы – кызыксындырмый. Күз алдымда Миләүшәм генә. Төз буйлы, озын толымлы, кара кашлы, матур күзле Миләүшә генә. Барысыннан да чибәррәк, барысыннан да уңганрак шул минем сөйгәнем. Әкияттәгедәй сылу кыз инде менә. Көнләштегезме? Көнләшсәгез, әйдә, көнләшегез, күз генә тидерә күрмәгез!

Ишегалдында янә бабай тавышы ишетелә: «Улым, дим, кайда соң син? Печәннәр көймәсен, әйләндерергә кирәк», – ди. «Хәзер инде, бабай», – дип җавап кайтарам.

Минем бабай – Беренче бөтендөнья сугышыннан «тавык тәпие» тагып кайткан кеше. Аны инде ул, әлбәттә, чын мөселман буларак, авылга кергәнче генә күкрәгендә йөрткән. Юлда бу тимер кисәге белән поездга, пароходка утыруы җиңелрәк булгандыр, күрәсең. Герой бит! Әмма үз туган авылыңа тәре тагып кайту… Аллам сакласын!

Миңа ул үзе күргән, ишетеп белгән төрле кызыклы хәлләр турында сөйләргә ярата иде. Әллә мин бирелеп тыңлаганга, әллә үзе дә сөйләргә яратканга, буш вакыты булдымы, ул берәр мәгънәле вакыйганы бик тәфсилләп сөйләп бирер иде…

– Менә, улым, тыңла әле, – дип башлый торган иде ул сүзен. Мин, Советлар Союзы Герое булырга хыялланып йөргән малай, күбрәк аның сугышта күргәннәрен сораштырырга ярата идем. – Шулай окопта ятабыз, улым. Таң атып килә. Минем янда – Арча егете Мөхәммәтҗан. Каршыда – кара урман. Анда нимыч гаскәрләре тулган. Нәрсәдер эшләргә җыеналар. Кояш чыкканнан бирле, урман әтәчләре кычкыра. Герман солдатлары исә бер-берсенә кыр кәҗәсе булып мәэлдәп хәбәр бирешә. Димәк, ниндидер этлек әзерлиләр. Ике күзебез каршы якта булса да, шыпырт кына сөйләшеп ятабыз. Якташым бик хыялый егет иде. «Әй Зәйни кордаш! Кайтасы иде хәзер туган якларга да үзебезнең кыр-басуларга чыгып чабасы иде печәнен. Күтәреп эчәсе иде әнкәйләр әзерләп җибәргән әйрәнен. Кичен аулак өйгә кызлар янына чыгар идек. Анда мине Миңлесарам каршы алыр, бер почмакка елышып утырып, бер-беребезнең йөрәк тибешләрен тыңлар идек. Их, шуннан да зуррак бәхет булмас иде», – дип, ул сүзен дә әйтеп өлгерә алмады, дошман снаряды килеп төшеп, җанкисәгем Мөхәммәтҗанны тетеп тә ыргытты. Минем сул кулым белән күкрәгемне чәрдәкләде. Якташымның кисәкләрен җыеп җирләделәр дә мине бүлнискә озаттылар.

Ике айдан соң тагын сугышка кердек. Озак та үтмәде, чолганышта калып, әсир төштек. Ләкин безнең бәхет булган икән. Башта ниндидер шәһәр сыман нимыч авылына куып китерделәр дә концлагерьга кертеп яптылар. Ничә атна юынмаган, рәтләп ашаган юк! Үзебездән тәмуг кисәве исләре килә. Өстебездәге хәрби киемнәр капчык кебек салынып төште…

Көннәрнең берендә, Ходайның рәхмәте, таза гына гәүдәле бер нимыч алпавыты килеп, әсирләр арасыннан үзенә хезмәтчеләр сайлап йөри башлады. Үзе белән тылмач та иярткән.

– Татарлар бармы? – дип сорады нимыч. Беткән баш беткән, монда бетләп, ачлыктан интегеп үлгәнче дип: «Я – татарин!» – дип кычкырдым. Сафтан чыгарып та бастырдылар. Шулай итеп, безне, дүрт өтек татар егетен, нимыч әфәндесе үзенең хуҗалыгына алып кайтып та китте.

– Бабай! Ул нимычлар нишләп шулкадәр явызлар икән соң?! Сезне нык җәберләгәндер инде алар. Кинода ни генә кыланмыйлар, кабахәтләр! – дип әйтеп куям нәфрәт белән. Бабай авыр сулап куйды да сүзен дәвам итте.

– Булгандыр, улым! Алар арасында да кансызлары булгандыр, тик безнең хуҗабыз түгел! Бик нык атлар ярата торган кеше булып чыкты ул. Безнең татар халкы кебек үлә дә китә иде инде шул бахбайлар өчен. Икебезне шул изге хайваннарны тәрбияләргә билгеләде. Калган икебез умарта кортларын карый, печән җиткереп тора.

– Нимычлар ничек яши соң, бабай? Әйбәтме? – дим.

– Бик әйбәт, улым! Аның ике йөз гектарлап җире бар иде. Кырыклап аты. Унлап дуңгызы. Утыз оя умарта корты. Кечкенә генә сыр-колбаса заводы. Үзе, хатыны һәм кызлары фрейлина Луиза… – дигәч, бабай, их, дип көрсенеп тә ала. Нигә икән?..

– Бабай, бабай, ә теге Луиза фрейлина матур идеме соң? – дип сорыйм, түземлегем бетеп. Бабай пөхтә итеп төзәтелгән ап-ак сакалын сыйпап куйды. Күзләре очкынланып китте. Бер ноктага текәлеп, нимыч кызын күз алдына китереп алгачтыр инде:

– Чибәр иде шул, улым… – ди. Мин хәзер үземнең тәтә өчен гарьләнәм.

– Әбидән дәме? – дип сорыйм.

– Тәтәңнең, улым, үз чибәрлеге инде, Луиза фрейлина үзенчә гүзәл иде, – ди бабай моңсу гына. Шуннан нидер исенә төшкән кебек селкенеп куя да, миңа таба борылып:

– Кара аны, тәтәңә сөйли күрмә тагын. Әйтсәң, тотам да матаеңны сарайга бикләп куям. Менә чабарсың аннары Миләүшәң янына мич башына, – дип кисәтә. Мин бабайның бу кыланмышыннан рәхәтләнеп көләм. Үз бабаңны рәзве сатасың инде. Гомумән, безнең нәселдә кешегә төртеп күрсәтүче юк. Авылда бездән башка да җитәрлек алар.

– Юк инде, бабай, егет кеше егетне аңлый инде ул. Кайгырма, беркем дә белмәс, – дип тынычландырам. Бабай сүзен дәвам итә.

– Безне беренче көнне үк мунча ягып кертте хуҗа кеше. Солдат киемнәребезне өеп яндырды. Чиста урында гына йоклыйбыз. Яхшы ашаталар. Айлар буе эт тормышында яшәгән кешеләрнең бу халәтен аңлар өчен, улым, үзеңә шул юлны үтәргә кирәк. Тик сезгә без күргәннәрне күрергә язмасын, – дигәч, ул күзеннән бәреп чыккан яшьләрен кулъяулыгы белән сөртеп ала.

– Димәк, алар сине бик рәнҗетмәде, алайса?

– Кая инде рәнҗетү! Аларның зур имән өстәлләре бар иде. Иң түргә хуҗа үзе чыгып утыра. Аның каршына – хатыны. Аннан – фрейлина. Аннан без – дүрт татар солдаты. Үзләре нәрсә ашый, безгә дә шул! Бернинди кимсетү юк. Хәтта нимыч безне кызгана да иде. Төрле ымнар, хәрәкәтләр белән: «Борчылмагыз, исән булсагыз, туган илләрегезгә дә әйләнеп кайтырсыз», – дип юата да иде.

Үзебез дә, хәл кергән саен, тырышыбрак эшләдек. Ат сарае кайберәүләрнең өеннән дә чистарак булыр иде. Балы, мае, ите, казысы, сыры, салаты өзелмәде безнең авыздан. Җәннәт инде. Илдә күрмәгәнне.

– Ә фрейлина белән ничек аралаштыгыз соң? – дип сорыйм, тыела алмыйча.

– Ничектер үзеннән-үзе килеп чыкты инде, улым! Башта өстәл янында күз карашлары белән… Аннан, сәбәп табып, безнең янга килеп, эшләгәнебезне карап тора иде. Кофе-чәен китерә үзенчә. Без дә ул арада яхшы тормыштан матураеп, көрәеп киттек. Кояшта янган чутыр кара тән. Дөрес, әтисе нидер әйткәли торган иде яшь фрейлинага. «Алар – кайтып китәсе хәрби әсирләр. Бик чуалып йөрмә, кызым», – дигәндер инде.

Солых төзелгәнче, бер елдан артык аларда яшәдек. Без киткәндә елап, күз яшьләрен түгеп калды җанкисәгем. Үзләренчә: «Кире кил, көтәм, мәңге көтәчәкмен», – дип өзгәләнде. Әйбәт кешеләр иде. Киң итеп, үз кадерләрен белеп яшиләр иде, улым. Мин дә: «Кайтам да, туганнарымны күргәч, кире әйләнеп киләм», – дип саубуллашкан идем. Кая инде ул! Башланды ыгы-зыгы! Революция, гражданнар сугышы. Крестьяннарны талау! Күп кан коелды Рәсәйдә! Нимычлар да кирәкмәде. Үз-үзен суйды да куйды урыс. Ярый, улым, күбрәк сөйләп ташладым, ахры, керим әле мин, – дип, бабай урыныннан кузгала.

– Бабай, бабай, тукта инде, тагын ни дә булса сөйлә инде, – дип, бабамны урынына кире утыртам.

– Менә, улым, син «бизбашка» тегендә, монда чабасың, тик тормыйсың… Бусы – гыйбрәт өчен! Юлга чыкканда, хәер-дога белән кузгалырга кирәк. Әгәр ышанмыйсың икән, тыңла! Синең кебек дәртле, яшь чагым иде. Көз көне берүземә юлга чыгып китәргә туры килде. Әнкәй мәрхүмә артымнан: «Улым, бисмиллаңны әйтеп, белгән догаларыңны укып йөр», – дип кисәтеп калды. Мин: «Ярар», – дидем дә оныттым. Ул вакытта кул хезмәте бик күп иде. Арылган да… Ат арбасы шыгырдаган көйгә уйланып бара торгач оеп кителгән. Болында әтиләр көтә. Алар әзер печәнне биек иттереп төйиләр дә мине кайтарып җибәрәләр иде. Бушатам, тагын әйләнеп киләм. Бу юлы да алар янына ашыгуым. Ара да ерак түгел, ун-унбиш чакрым гына. Идел ярында. Бара торгач, әйтеп торам бит, йокыга талганмын. Берзаман ат кешнәгән тавышка уянып, тирә-якка күз салсам – адашканбыз. Дөм караңгы урман эче… Нишләргә дә белмим. Кая килеп эләккәнемне дә төшенә алмыйм. Ниһаять, эзләнә торгач, арба эзләре калган юлны таптым. Атны, авызлыгыннан тотып, шунда чыгарам. Бара торгач, урман бетте, ниндидер кырга чыктык. Тик атым гына барырга теләми. Нидер сизенә. Еракта авыл утлары күренде. Озак та үтмәде, гармун уйнаган, марҗалар җырлашкан тавышлар колакка керә башлады. Атымның һич кенә дә барасы килми, үзе бертуктаусыз пошкыра. Мин аның саен бер гаепсез хайванга җикеренәм. Ул да түгел, бер көтү урыс-марҗа килеп чыгып, җырлап-биеп минем арбага менеп тә утырды. Атым кара күбеккә батты. Үзем белер-белмәс урысчаларым белән тегеләргә эндәшеп карыйм, җавап бирүче генә юк. Җен-пәриләр шулай килеп чыгып, юлдан яздыралар да кешеләрне адаштырып үтерәләр икән, дип сөйли торган иде әти. Нишләргә соң? Искә төште! Аты-маты белән сүгенергә кирәк! Мин бөтен белгәнемне, өлкәннәрдән өйрәнгәнемне эшкә җиктем. Җен-пәриләр ничек пәйда булса, шулай юкка да чыкты. «Ты-ыр!» – дип, атымны туктатам. Кайда икән без, дим. Яхшылабрак тыңласам, дулкын тавышлары да ишетелгән кебек. Бу вакытта атым да, тынычланып, үлән уртлый башлады. Мин алга атлыйм! Йа Ходаем! Каршыда – упкын! Иделнең текә ярыннан очарга биш-алты адым гына калган.

– Әгәр аска очсагыз, ни булган булыр иде икән, бабай? – дим, мәгънәсез сорау бирүемне аңлап та җиткермичә.

– Атаң башы булыр иде, – диде бабай. Аннан, өстәп: – Син булмаган булыр идең, синең әниең дә тумаган булыр иде, – дип өстәде. – Сөякләребезне дә җыеп ала алмаслар иде. Менә шулай, улым, дөнья! Өлкәннәрнең сүзенә колак салмыйбыз шул без! – дип, бабай сүзен бетерде. Аннан җайлап кына урыныннан торды да: «Ярый, улым, тәтәң янына кереп, берәр чынаяк чәй эчеп чыгыйм әле мин, – дип, өйгә юнәлде. Үзе әкрен генә атлаган көйгә: «Их, Луиза фрейлина, Луиза фрейлина», – дип кабатлый иде. Тәтә кызганыч! Ниндидер нимыч марҗасына алмаштырсыннар әле.

Тәтә дигәннән… Безнең Тау ягында өлкән яшьтәге әбиләрне, дәү әниләрне күбрәк «тәтә» дип йөртәләр. Бу сүз каян килгән дисезме? Бабайның сөйләве буенча, әллә гарәптәнме шунда, әллә фарсыданмы… «Тат» ул өлкән, зур дигән сүз икән!

Үзем печән әйләндерәм, үзем бабай сөйләгән фрейлинаны күзалларга тырышам. «Их, барып бер күрәсе иде шул Луиза туташны. Җиткерәсе иде бабайдан чуктин-чук сәламнәр! Әгәр ул мине ачуланса? Синең бабаң алдакчы булып чыкты, килмәде, дисә! Мин дә әйтер идем аңа: «Ул күргәннәрне башкаларга күрергә язмасын», – дияр идем. Аңлар идеме икән? Бабай йөргән урыннарны күрсәтер идеме икән? Бәлкем, аның да минем кебек оныклары бардыр? Әбиләренә охшасалар, чибәрләрдер инде! Фрейлиналар! Күз кырые белән генә булса да күрәсе иде үзләрен. Юк, булмый! Минем гүзәлем – Миләүшәм бар шул! Мин аны беркемгә дә алыштырмам… Тик шулай да бабайның фрейлинасын кунакка чакырасы иде. Булмый икән! Әби кызганыч. Әби дә кызганыч, фрейлина да. Ярый, Ходай шулай язгандыр инде.

Өйгә кереп, тизрәк җыенырга кирәк. Миләүшәм көтә торгандыр. Их, Луиза фрейлина, Луиза фрейлина!

Әйдәман

Без яшь чакта кошлар да өздеребрәк сайрый, чишмәләр дә челтерәбрәк ага иде… Хәзергедәй муллык булмаса да, тормыш та кызыклырак, дөнья да серлерәк иде. Тагын… мәхәббәтнең дә чыны бар иде әле ул заманнарда…

Кешеләр генә түгел, мал-туар, кош-корт, җәнлекләр дә үзләренчә чынлап торып сөешә белә иде…

Безгә, малай-шалайга да, әллә ни күп кирәкми. Уйнасаң, аклар-кызылларга бүленәсең дә сугыш-сугыш уйныйсың. Боз ныгуга, буага төшеп, үзебез ясаган кәшәкәләр белән туп куабыз. Язгы ташуларда көймә йөздерәбез. Эт булып арып, муеннан пычракка батып, кайтып егылабыз. Дәрес әзерләргә вакытыбыз да калмый. Йә булмаса, дурга төшеп, яңа туган тайларны карашабыз. Кайсысы чапкын, кайсысы йөк аты буласын билгеләмәк булып, бәхәсләшеп бетәбез. Әйтергә онытып торам икән: «дур» дип кәнүшнине әйтәләр безнең якта. Кайсы вакытта «ат абзары» да диләр. Шунда бахбайлар ауный-ауный кышкы ябагаларын алыштырганда, шуны җыябыз. Аны тире җыючыга тапшырып, кытай фонарьларына батареялар аласың.

Ул гына түгел әле, атлар янына төшүнең тагын бер зур сәбәбе бар. Анда безнең яраткан колыныбыз, якты дөньяга китергәндә әнисе гүр иясе булып, ятим калган бик матур таебыз яшәп ята!

Дәресләр тәмамланып, өйдә ашап-эчкәч, өлкәннәр кушкан эшләрне эшлибез дә шунда ук чыгып таябыз. Кулыбыздан йомшак печән ашатабыз, сөтне дә шешәдән имезәбез. Ятимә бит – кызганыч! Үзе шундый матур, шук, наян тагын! Коңгырт төстәге йоны елкылдап тора. Чем-кара яллы, шундый ук койрыклы, маңгаенда ап-ак кашкасы булган бик гүзәл ат кызы иде ул. Үсә, көрәя төшкәч, без, аңа атланып, кәнүшни ишегалды буйлап әйләнеп тә килгәли идек. Тора-бара ул бөтенләй кулга ияләшеп бетте. Чакырсаң – килә, ияртсәң – артыңнан калмый йөри. Үзебез тәрбияләп үстергәнгәме, бик ярата идек без бәләкәчне. Кушаматын да, маңгаендагы тамгасын истә тотып, «Кашка» дип куштык. Ул да безне үз итә. Түземсезләнеп көтеп ала. Әллә каян ук тавышларыбызны танып, бөтен тирә-юньне яңгыратып кешнәп җибәрә, малай! Үзенчә: «Тизрәк килегез, сездән башка күңелсез», – диюедер инде нарасыйның!

Вакыт уза торды, безнең гүзәл Кашкабыз да үсеп буй җиткерде. Озын торыклы, баскан урынында биеп, янып тора. Кайсы вакытта безне күрү шатлыгыннан уйнаклап чабып та китә. Ә озын керфекле күзләре шундый зур, акыллы. Әйткән һәрбер сүзебезне аңлап тора. Кил дисәң – килә, кит дисәң – китә. Ә бөтен ишегалдын тутырып кешнәп җибәрсәме? Андый матур тавышлы атлар бүтән җирдә юктыр кебек тоела безгә.

Һәрбер җүнле кәнүшнидә бахбайларның үз әйдәманнары була. Ә бездә Пират дигән нәсел айгыры иде ул. Аны дүрт-биш ел элек армиядән исәптән чыгарып кайтардылар. Ул чакларда хезмәттәге атларны, вакыты җиткәч, колхоз-совхозларга нәсел яхшыртырга җибәрә торганнар иде.

Пират төшеп калган «ир»ләрдән түгел иде түгелен! Яңарак кына туган колыннарда аның чалымнарын шәйлисең. Байтак тайларга әти булган айгыр ул. Ни шәләй-вәләй! Рәхмәт аңа безнең авыл чапкыннарының канын яңартып җибәргәне өчен. Безгә атларның тиз йөгерә торганнары да кирәк. Пиратның элеккеге тырышлыклары нәтиҗәсендә инде менә ничә ел рәттән Сабан туенда беренче урын безнеке! «Дастуйный ат ул», – ди минем Мәүлетдин абый, тикмәгә түгелдер.

Тик соңгы елларда бераз биреште әле ул. Картаебрак китте. Бияләргә дә әллә ни исе китми, битараф кылана башлады. Тик безнең гүзәл Кашкабызга гына түгел. Аны күрде исә, әллә нишли, бөтен тынычлыгын югалта, бәгырь! Без, малай-шалай да, моны сизеп алдык. Юри, тегене уятып җибәрер өчен, Кашкабызны җитәкләп аның янына китерәбез. Пират дурны яңгыратып кешни, пошкыра, аран эчендә урын табалмый. Тибенә, иреккә чыгарга омтыла. Шулай булмыйни: безнең Кашка чибәр шул!

Мал караучы Габдулла абый гына:

– Йөрмәгез әле, заслужынный атны котыртып, – дип, безне куалап чыгара.

Ә без барыбер канәгать, таебыз белән чын күңелдән горурланабыз. Чибәр лә ул безнең Кашка!

– Кашкага ир куенына керергә иртәрәк әле, – ди минем дус малай Рөстәм. – Тагын ярты елдан әзер була, дип әйтте әти, – дип тә өсти.

…Ниһаять, ул ярты ел дигәннәре үтеп тә киткән икән. Беркөнне тышта Рөстәмнең сызгырганы ишетелде. Чыксам, ул, ашыга-кабалана:

– Әйдә, тиз бул! Бүген Пиратны безнең Кашкага сикертәчәкләр! – дип кычкыра.

Озак уйлап торырга вакыт юк, әби ясап биргән сөтле чәемне дә онытып, Рөстәм белән су буена йөгердек. Яшь колыннар кебек уйнаклаша-уйнаклаша, кешни-кешни, кушаяклап чабабыз. Хәтта михахайлап тибешеп тә алабыз. Читтән карап торсаң, малай, чын бахбайлардан бер дә ким түгел үзебез дә. Безнең ачуны чыгарып, тагын өч-дүрт малай иярде. Алары гына җитмәгән – Сәләхиләрнең сипкелле Наҗиясе белән кәкре сыйрак Оркыя да безгә тагылды. Әй, җен ачулары чыкты да инде шунда! Чыкмыйча соң, йөрмәсеннәр малайларга ияреп, юк нәмәстәләр! Ат сикерткәнне карау – рәзве кызлар эше? Рөстәм, нәфрәтен тыя алмыйча, тегеләргә:

– Яле, калыгыз әле, ирдәүкә тәреләр! – дип кычкырды.

Кая ул безне тыңлау! Бераз туктап торган булдылар да тагын иярделәр. Алар белән кабат әрепләшеп торырга вакыт юк. Ашыгабыз. Соңга калуыбыз бар.

Без килеп җиткәндә, ирләр Кашканы су буена алып чыккан иде. Көтүче Гарәфетдин абый, Рөстәмнең әтисе инде, йөгәнен үзе урап тоткан. Кашка безнең тавышларны ишетеп, каерылып карады да: «Болар мине нишләтергә җыена соң, җибәрсеннәр, әйтегез әле, зинһар», – дигән сыман, кызгандырырлык итеп кешнәп җибәрде.

Без яраткан бахбаебызның башыннан, муеныннан сыйпыйбыз. Ул тынычланган, сабырланган кебек булып китә.

Тынлыкны бозып, кәнүшни эченнән Пиратның дулап аваз биргәне ишетелә.

Габдулла абзый безнең төркемгә күз төшереп алды да, кызларга карап:

– Барыгыз, өйләрегезгә таегыз әле, чәчбикәләр. Сез генә җитмисез монда! Хәзер колакларыгызны кисәм, – дигәч, кызлар чыр-чу килешеп, теләр-теләмәс кенә кайту ягына борылды. Безгә дә тимәсәләр ярый инде, дип борчылып торган идем, сүз әйтүче булмады – егет булуыма тагын бер тапкыр шатланып куйдым. Рөстәм колагыма пышылдый: «Кусалар да кайтмый идем мин», – ди. Аңа әйтергә җиңел ул: әтисе биредә бит! Күрә торып малаен куалап кайтарырга ирек бирмәс.

Шулай итеп, безгә бәйләнүче булмады. Иркенәеп китеп, яңадан Кашка тирәсендә кайнашырга керештек. Кемдер танау астын кашый, кемдер чирәм өзеп каптырган була.

Гарәфетдин абый түзмәде:

– Малайлар, әз генә читкәрәк китегез әле. Хәзер айгырны ычкындыралар, йә берәрегезне тибеп очырыр, – диде.

Без кырыйгарак барып чүмәштек. Куып кына кайтармасыннар. Ну, малай, күргән галәмәтләребезне сөйләп, бөтен мәктәпне шаккатырабыз инде иртәгә! Шул арада Рөстәм әтисен тәнкыйтьләп тә ала: «Җангаллый әти. Пиратта тибеп очыру кайгысы юк бүген», – ди.

Рөстәмнең әтисе атны йөгәненнән тагын да ныклабрак тотты да: «Әйдә, Мәүлетдин, җибәр!» – дип кычкырды.

Ат абзарыннан кешнәштергәләп, пошкырынып, нәсел айгыры Пират атылып чыкты. Кашкага: «Менә кара! Мин нинди көчле, дәртле», – дигән кебек, арт аякларына басып, тагын да катырак кешнәп җибәрде. Шуннан соң бия тирәли әйләнеп чыкты, аны иснәштерә башлады.

Миңа кызык та, абзыйлар алдында уңайсыз да. Кая барасың инде: күрәсе килә бит!

Айгыр күзгә күренеп үзгәрә башлады. Рәфкать атлы иптәшебез түзмәде:

– Ай-яй, малай! – дип куйды.

Пират әйләнә дә тулгана, Кашкабыз тирәсендә бөтерелүен белә.

Рөстәм, исе китмәгәндәй кыланып, миңа пышылдый:

– Минем мондыйларны гына күргән бар инде, – ди. Аннан минем аптырап калган чыраемны күреп, юатып куя:

– Иң кызыгы алда әле…

Кашка мондый ыгы-зыгыга һич кенә дә риза түгел. Пиратны санга сукмаска маташа. Йә тибеп җибәрә, йә тешләп ала. Гарәфетдин абыйның кулыннан ничек тә ычкынып китәргә итенә.

Айгыр беравык тынычланып торды да яңадан «тәртәгә тибә» башлады. Тик эше барып чыкмый гына бит! Кашкабыз кушаяклап, ярсып-ярсып тибә. Ай-яй, бу хәтле дә күралмас икән, әй!

Шактый азаплангач, Пират та өмете өзелеп, тынычланып калгандай булды. Шултиклем тешләсәләр, типкәләсәләрме? Мин әллә кайчан өйгә кайтып киткән булыр идем инде.

Гарәфетдин абый да, сукрангандай:

– Кәҗәләнә, зараза, – дип куйды.

Шулвакыт кәнүшни ягыннан башка бер атның кешнәгәне ишетелде. Бу тавыштан җанланып киткән Кашка колакларын уйнаткалап алды, үзенчә җавап та бирде. «Мин биредә, чыгып күр әле», – диде, ахрысы. Дур эченнән кабат хәбәр килде. Бу – Пиратның улы, яшь айгыр Очкын тавышы иде.

Гарәфетдин абый сыкранулы тавыш белән:

– Моннан булмас, ахрысы, егетләр. Бәлкем, Очкынны сынап караргадыр, – дип әйтеп куйды.

Мәүлетдин абый исә:

– Яшь бит әле, тәҗрибәсе дә юк. Очлап чыга алыр микән соң? – диде.

– Тәвәккәллик. Булса булыр, булмаса юк инде, егетләр, – диде Рөстәмнең әтисе.

Мәүлетдин абый, шуны гына көткәндәй, аран ишеген барып ачты да эчкә кереп китте. Аннан кешнәп, уйнаклап Очкын килеп чыкмасынмы! Борын тишекләре киерелгән. Әйтерсең лә аннан пар түгел, ялкын бөркелә. Кашканы күргәч, тыпырдап биеп тә алды әле. Бераздан, бөтен дөньяны яңгыратып, тагын кешнәп җибәрде. Ә Кашка башын игән, күзен яшергән була. Сипкелле Наҗия диярсең.

Пират, көндәшенең үз улы икәнен искәрептер, тояклары белән җирне тырный башлады. Аннары кинәт башын югары чөеп, давыллар куптарып, Очкын тарафына омтылды. Нәрсә булыр икән? Шунда яшь айгыр кушаяклап тибеп җибәрмәсенме! Ләкин әтисенең гәүдәсенә ник бер тоягын тидерсен. «Әти, якын киләсе булма», – дип кисәтүе генә иде, ахрысы. Пират үз хәлен аңлады шикелле: кинәт кенә башын аска иеп, аранына таба юыртып китте.

Ниһаять, Очкынның сәгате сукты… Кашкабызның сыртын ышкыштыргалап алды. Әйләнде, тулганды. Иреннәрен җыерып, Кашканы иснәштерде. Ни булыр икән хәзер, дип көтәбез. Кашка да нигәдер тибенми башлады! Бигрәк җебеде дә төште инде Очкын алдында. Үзе, борылып-борылып: «Нәрсә булыр икән инде?» – дигән кебек, зур матур күзләре белән койрыгын караштырган була…

Менә Очкын, ыжгырып, Кашкабызның өстенә сикерде. Бичаракай яшь айгырның авырлыгыннан сыгылып куйды.

Гарәфетдин абый тәмәкесен җиргә төкерде дә:

– Юк, авызлый алмый инде. Тәҗрибәсе юк, – диде.

Мәүлетдин абый аның белән килешмәде:

– Ашыкма! Барыбызның да башыннан үткән хәл…

Гарәфетдин абый тагын «черт» иттереп җиргә төкерде:

– Мәүлетдин, нәрсә карап торасың? Үзең юнәлт инде, алайса!

Өлкәннәрнең тәҗрибәсе җитәрлек булып чыкты. Ниһаять, абзыйлар җиңел сулап куйды.

Яшь айгырның бөтен тәне буйлап дулкын-дулкын калтырау узды.

Мин, Кашкага бераз гына үпкәләп, өйгә кайтып киттем. Ул безнеке түгел иде инде хәзер.

Көннәр язга авышканда, авызын җәеп, безгә Рөстәм килеп керде.

– Чык әле, тиз бул!

– Ни булды?

– Кашканың кызы бар, – диде Рөстәм, зур авызын шатлыгыннан тагын да ныграк җәеп.

Без тагын җай чыгуга, тагын дурга чабарга тотындык. «Ай-яй матур инде, малай, безнең таебыз. Әнисенә охшаган – койган да каплаган менә. Исән булсак, аны да үзебез карап үстерербез әле. Кушаматын да Рөстәм белән икәү куштык – Йолдыз.

Менә шулай итеп, Очкын – әти, Пират бабай булды.

Кызганыч, хәзер Пират та, Очкын да, Йолдыз да юк инде. Атларның гомере кешенекеннән күпкә кыскарак шул…

Бахбайлар җигеп, җир җимертеп, ут уйнатып йөргән авылдаш абыйларым да юк инде бүген.

Ә кайчагында колагыма Кашканың яңгыратып кешнәгәне ишетелгәндәй була.

Сабакташлар

Инде өченче уку елымны Казанда башладым, малай. Ияләштем инде хәзер, кая барасың. Дөресен әйтим, каникул саен авылыма чабам, сагынып кайтам, моңсуланып китәм. Шуңа күрә язгы каникулмы ул, көзгесе, кышкысымы – зарыгып көтеп алам. Бигрәк тә иң озын җәйге ялымны тилмереп көтәм.

Авылда бәя зурдан миңа хәзер. Туганнар да, дус-ишләр дә кайтканымны көтеп кенә тора. Бигрәк тә бабам, тәтәм белән Мәүлетдин абыем юксына мине. Җәйге каникулда көндезләрен абыем белән урманга печән йә утын әзерләргә йөрибез. Тәтәм исә, тәмле-тәмле коймаклар, кабартмалар, борай бәлешләренә хәтле пешереп, безне өйдә көтеп утыра. Ә инде урманга бармый калган көннәрдә, дус-ишләремне җыеп, печән әйләндерәбез. Йә булмаса, өмә ясап, утын кисәбез, аны ватып, матур итеп алачыкка өябез. Кышлык утын әзерләгәндә, безнең эш ярыш төсен ала. Икешәрләп бүленәбез дә, бертигез юанлыктагы бүрәнәләрне кем тизрәк кисеп чыгара, дип бәхәсләшәбез. Менә шуннан соң китә инде бер-беребез белән узышу. Тирә-юньгә пычкы чүпләре генә атыла. Бөтен өс-башыбыз онга баткан тегермәнченекен хәтерләтә башлый. Галошларга гына түгел, чалбар, күлмәк эчләренә хәтле агач чүбе кереп тула. Тулсын, әйдә, бер дә исебез китми, чөнки кызу эштән соң минем егетләрне тәмле аш белән кайнар мунча көтә. Каен себеркеләре белән бер-беребезне алмаш-тилмәш пешекләгәч, тәнебезгә бер атнага җитәрлек хуш ис сеңә. Чөнки ташка да мәтрүшкә, бөтнек, кычыткан, әрем салып пешерелгән су гына коябыз. Менә кайда ул Ходай Тәгаләнең сигезенче могҗизасы! Ару-талулар үзеннән-үзе юкка чыга, бөтен уй-фикер кыз-кыркын тирәсендә әйләнә башлый. Сөйләшү-мактанышулар да тулысынча шул темага күчә…

Кичкырын без, яхшы итеп үтүкләнгән ак күлмәк белән чалбарларны киеп, утлары ерактан ук балкып күренеп торган клубка юнәләбез. Унике малай без. Шуларның бишесе гармун-баянын кулына алса, ут уйната инде: биемәс җиреңнән биисең, җырламас җиреңнән җырлыйсың. Чөнки без, буш вакытыбыз булдымы, бер-беребездән дә уйнарга өйрәнәбез. Әйтик, Чүлү Рәфкате ниндидер матур яңгыраш тапкан икән, тотабыз да кушып уйныйбыз шуны. Сәләү Ирек нәрсәнедер үзенчәлекле итеп яңгыраткан икән, анысын да өйрәнәбез. Тирә-як авылларда да хәзер гармун уйнауда безне узучы юк. Еш кына: «Килеп, гармун гына булса да уйнап китегез әле», – дип, чит авыл чибәркәйләре дә безгә ялына. «Гармун уйнап китегез әле», – димиләр, «Гармун гына булса да уйнап китегез әле», – диләр. Менә шул «булса да» дигән сүз күңелгә ниндидер шик сала да инде. Әһә, димәк, алар безне гармун уйнарга гына чакырмыйлар. Әй, хәйләкәр дә инде бу хатын-кыз заты! Әллә ничә чакрым юл үтеп, Балчыклы авылыннан ук төшкән егетләр гармун гына уйнап китәр ди сиңа! Тот капчыгыңны! Бушка гармунда уйнап, биетеп йөрергә районнан килгән үзешчән сәнгать артистлары түгел ич без. Хәер, алар да тиккә йөрми хәзер, колхоз саен бушлай ашап-эчеп, өстәвенә теге «урыс чәен» дә чөмергәлиләр бугай председатель белән. Бусына әллә ничә тапкыр үзем дә шаһит булдым: бер-ике авылда чыгыш ясаганнан соң, безнекенә килеп җиткәч кенә, тегеләрнең баянчылары ишелә дә төшә. Артистлар да, үзебезнең авыл яшьләре дә миңа: «Хәниф энем, зинһар, артистларны коткар инде, өзмә концертны», – дип ялына. Әйтерсең лә тамашаларын мин өзәм. «Үзеңне яхшы итеп бер сыйлар идек», янәсе. Беләм мин аларның нәрсә белән сыйларга җыенганнарын. Ә безнең төркемдә «закон» кырыс – гармунда уйнау осталыгын арттыра барырга һәм физик яктан да ныклап әзерләнергә дигән таләпләр куелган. Сыйланып йөреп кенә егет булып булмый ул. Ни өчен соң безнең авыл егетләреннән башкалар шүрли дә, хөрмәт тә итә? Чөнки без бердәм шул, чын дуслар! Онытмагыз: бердәмлектә генә көч! Өстәвенә оста гармунчылар да әле без! Начар уйнасак, күрше авыл кызлары: «Гармун гына булса да…» – дип чакырып тормас иде.

Әле быел да, авылга игенчеләрне котларга дип, районнан көтмәгәндә бер төркем артистлар килеп төште. Туры килүен кара син: минем бишенче сыйныфка йөреп укыган күрше Иске Казиле авылына төшәсем бар! Ни өчен, дисезме. Менә анысы зур сер инде. Хәер, әйтсәм әйтим инде, алайса. Анда минем күзем төшеп йөргән Әсфәния чибәркәй бар. Сабакташым да әле ул минем. Үз авылында да беркем белән йөрми, егете юк. Миңа да бик исе китми бугай. Алланың рәхмәте яусын, озаттыра тагын үзе. Капка төпләренә кайтып җитүебез була: «Синең, Хәниф, авыл саен бер кызың бар ич, мыскыл итеп йөрмә инде, зинһар, мине», – ди. Мин шундук акланырга тотынам: «Аларны бит мин дусларча гына озатам, синең белән эшләр бөтенләй башка – серьёзный», – дим, урысча белүемә дә басым ясап. Тик шулай да безнең эшләр бик «серьёзный»га китми әле һаман. Әллә яратып бетерми, әллә… Аңламассың бу хатын-кыз затын. Хет: «Хәниф, бушка вакытыңны әрәм итеп йөрмә, мин бүтәнне яратам», – дип әйтсен иде шунда, кистереп. Мин дә ике-өч атна янып-көеп йөрер идем дә бүтән берәрсенә гашыйк булып куяр идем. Безнең илдә, Аллага шөкер, чибәрләр җитәрлек әлегә!

Гафу итегез, тагын читкә кителде. Авылыбызга үзешчән сәнгать артистлары килеп төшүе турында сөйли идем бит әле. Аларның репертуары күптән таныш инде безгә, килгән саен бер үк җыр, шул ук иске биюләр. Җырчы Фәрит Садыйковның тавышы матур гына, тик шул бер үк тамашаны күпме карап була инде. Тотарга да, кичен күрше авылга төшеп, Әсфәниягә яратуым турында турыдан-туры әйтергә кирәк. Яратам, дип әйтүдән нигә куркырга әле? Әнә бит мәхәббәт турындагы киноларда: «Мин сине сөям», – дип кенә калмыйлар, әүмәкләшеп әллә нәрсәләр эшләп бетерәләр. Безне укытучылар андый гыйшык-мыйшык уйнала торган фильмнарга кертмәскә тырыша. Янәсе, вакытыннан алда кирәгеннән артыгын белмәсеннәр! Кем әйтмешли, күп белсәң – тиз картаерсың, дигән кебек була инде. Ходайның биргәненә шөкер, алай иртә картаерга җыенганыбыз юк әле, ә менә егет булып йөрисебез килә, малай! Кача-поса гына түгел, өлкәннәр кебек, үз бәяңне белеп, рәхәтләнеп утырып, киноның тегесен дә, бусын да карыйсы килә. Дөрес, быел бәйләнүчеләр юк инде авылда. А как же, сигезенчене бетердек ич. Борын астына кара мыек та төртеп маташа! Нишләп әле безгә тегесе-бусы ярамасын. Бабай әйтмешли, элек унбиш яшендә ирләр инде, гаилә корып, бәби таптыра торган булган. Миңа да унбиш тулып, уналтынчы китте түгелме соң? Булды-җитте! Яратам, дип әйтәм бүген Әсфәниягә. Әле, бәлкем, ул, чыннан да, мине бала-чагага саный торгандыр. Миннән сөю сүзләре көтеп йөргәндер-йөргәндер дә… Бүген, Алла боерса, барысын да әйтәм.

Тик Ходай бүген бөтенләй башкача боерган икән. Әбәт тирәсендә иң якын дустым Сәләхи Тәлгате килеп керде.

– Чык әле, сөйләшәсе бар, – ди.

Ни булды икән, дип чыксам, дустым әйтә:

– Хәниф, бүген Казилегә төшеп йөрмә, теге Фәрит Садыйков һинд җырларын җырлаучы бик чибәр яшь кыз да ияртеп килгән, биегәнен күрсәң шаккатасың, – ди. – Кичә Олы Бортаста концерт куйганнар, малайларның ис-акыллары китеп кайткан, бөтерчектәй бөтерелә, ди. Карыйк әле шуны, иртәгә Иске Казилегә бергә төшәрбез, яме, ахир.

Мин дуслар сүзенә каршы килә торганнардан түгел: авылда калдым. Ул заманда каян булса да концерт, театр-мазар килсә, авылда бәйрәм була, халык шуның белән яши, кичке тамашага төштән соң ук җыена башлый иде.

Концерт безгә дә ошады. Бигрәк тә теге биюче кыз Гөлнара сихерләде. Ул бөгелә-сыгыла биюләре, һинд кызларыдай яңгыратып җырлаулары белән тамашачыларны шаккатырды. Безнең авыл егетләре бөтенләй мөкиббән киткән, кызыйның авызына кереп китәрдәй булып утыралар. Татар халкы болай да һинд киноларына гашыйк бит, тик анысы аның еракта, әллә кайда кебек, ә менә монысы – үзебезнең һинд, кулың сузсаң тотып алырлык арада гына. Кинодагыча чибәр, сылу, сәхнәдә бөгелә-сыгыла биюләре белән әсир итте дә куйды ул халыкны. Кул чабалар да кул чабалар, теге мескенкәйне биш-алты мәртәбә каршыларына чыгарып бастырганнардыр. Ниһаять, Фәрит абый, чыгып:

– Җәмәгать, безнең әле иртәгә Иске Казиледә дә чыгыш ясыйсыбыз бар, бик арыды кызыбыз, теләгән кеше шунда төшеп карасын, – дигәч кенә, халык тынып калды. Ниһаять, концерт тәмам. Авылның өлкәнрәк яшьләре Фәрит Садыйковны каядыр кунакка алып китте, без, унике малай, җыелышып киңәшкәч, кунак кызын танцыдан соң мин озатырга тиеш булдым. Бер иптәшем – Ибрай Фәрите генә каршы иде: «Гел сиңа да сиңа инде», – дип ырлап куйды. Ләкин малайлар аңа: «Фәрит, киреләнмә инде, ул кызый, тыңласа, бары тик Хәнифне генә тыңлый. Балчыклы егетләренә карамаган икән, димәсеннәр, авылның яманатын чыгармыйк әле», – дип, четерекле эшкә нокта куйды.

Мин, шулай итеп, чибәр әртискәне куна төшкән йортына озата киттем. Капка төбенә җитәрәк, кереп качмасын тагын дип, эләктереп алдым бит сылукайны.

– Җибәрегез әле, ни хакыгыз бар мине көчләп алып калырга? – ди бу.

– Бераз гына сөйләшеп утырырбыз дигән идем. Мин – Хәниф, – дим тегеңә.

– Миңа димәгәе, хет әллә кем булыгыз, сезнең кебекләргә озаттырып йөрергә урам себеркесе дип белдегезме әллә мине, үзегезнең авылныкыларны озатыгыз, сезгә шул да җиткән, – ди бу, ачуны китереп. «Безнең авыл кызларына ни булган, Аллага шөкер, берсеннән-берсе уңган, берсеннән-берсе чибәр, һинд биюләрен бии белмәсәләр дә, синнән бер дә ким түгел», – дип уйлап куям. Үзен бик әллә кемгә куя түгелме соң бу? Сәхнәдә ялтырап күренгән кызый, инде бөтен булган соклануымны юкка чыгарып:

– Минем егетләрем, Аллага шөкер, авыл саен буа буарлык, синең кебек хәчтерүшләр түгел алар, – дип тә өстәп куймасынмы.

Бусы инде иң чыдам ир-атларны да чыгырдан чыгарыр иде. Ачу чыкты, малай, чәпәдем инде мин дә эчкә җыелганның бер өлешен:

– Сәхнәдә ялтырап күренсәгез дә, тормышта бер юк кына нәмәстә икәнсез, – дип борылдым да киттем. Үзем кайтам, үзем, гарьлектән ахмаклыгымны сүгәм: «Әсфәнияң янына төшмичә, йөр инде шунда, үзен әллә кемгә санап йөргән биюче кыз янында», – дим. Ярый әле, Әсфәниям күрше авылда, минем этлекне күрми, белсә, битемә төкерер иде. Иртәгә, Алла боерса, Иске Казилегә төшеп, турыдан-туры: «Минем өчен синнән дә матур, синнән дә акыллы кыз юк, мин сине генә яратам», – диячәкмен. Тыныч йокы сиңа, гүзәл Әсфәниям. Син дә, менә бу якты йолдызларга карап, минем турыда әз генә булса да уйлыйсың микән? Их, Әсфәниям, җанкисәгем!

Иртәгә малайлар көләчәк инде миннән. Бигрәк тә гарьчел Фәрит: «Менә әллә кем булып йөргән идең, сине дә тыңламадымы кунак кызы», – дип төрттерәчәк, күр дә тор. Әй, чәнчелеп кенә китсен биючеләре, биемәүчеләре, безнең башлар ни күрмәгән. Иң мөһиме, Мәүлетдин абый әйтмешли, баш исән булсын!

Икенче көнне иртән миңа бер кәгазь кисәге китереп тоттырдылар. Анда, теге «Диләфрүзгә дүрт кияү»дәге кебек итеп, тастымал хәтле биткә ике генә җөмлә язылган иде: «Хәниф, синең нинди егет икәнеңне белмәдем, тупас кыландым, гафу ит. Бүген күрше авылда концертыбыз була, мин сине шунда көтәм, яме». Бу, әлбәттә, биюче кызның мәктүбе иде. «Хатың өчен рәхмәт, Гөлнара туташ, син мине дусларым алдында хурлыктан коткардың! Мин төшәчәкмен Иске Казиле авылына, тик сине күрер өчен түгел, ә беркемгә дә алыштыргысыз Әсфәниям янына!» – дип уйлап куйдым мин. Сөйгәнемнең матур итеп үрелгән калын, озын чәч толымы, елмайганда ике бит уртасында барлыкка килә торган чокырлары, тулып торган иреннәре исемә төшеп, йөрәк тагын да ешрак дөпелдәп тибә башлады. Их, шул чокырларыннан бер суырыптин-суырыплар үбәсе иде.

Кичен, без Тәлгат белән килеп туктаганда, концерт бетүгә таба бара иде. «Минск» матаен клуб ишегалдында үсеп утырган каен агачына сөядем дә, тамаша залына юнәлдек. Гөлнара мине күреп алды, күзләреннән шатлык нурлары чәчелде, хәзер инде ул сәхнәдән тамашачылар өчен түгел, бары тик минем өчен генә бии-җырлый иде кебек. Бу хәл мине әллә ни куандырмады: «Кеше-мазар сизмәсә ярый инде», – дим. Үзем күз карашым белән Әсфәнияне эзлим. Әнә алар сабакташым Суфия белән янәшә утырган да бик бирелеп концерт карый. Тамашачылар исә, Гөлнараның кай тарафка карап җырлавын чамалар өчен, борылып-борылып, кемнедер эзли башлады, ул да түгел, Суфияның үткен күзләре халык арасыннан мине искәреп тә алды, ул авызын зур итеп ерып кул болгады, шундук Әсфәниянең колагына да нидер пышылдап алырга өлгерде. Анысы, борылып, моңсу гына елмайды да, исәнләшкәнен белдереп, башын селкеде, аннары берни булмагандай кабат сәхнәгә терәлеп катты. Ниһаять, алып баручы бераздан танцы булачагын әйтте, яшьләрнең кайтып китәргә ашыкмауларын сорады.

Мин, уен башланганчы, күрше авыл егетләренә сәлам биреп, һава сулап керергә булдым. Клуб алдындагы бакчада төркем-төркем авыл яшьләре кайнаша, кайсы тәмәке көйрәтә, кайсы мәзәк сөйли. Равил дигәне, синең белән сөйләшәсе бар әле дип, мине читкәрәк дәшеп алды.

– Бар, Хәниф, кайтып кит хәзер үк, югыйсә дус дип тормыйм, сиңа хуже була! – диде ул, башы белән читтә торган унлап егеткә ымлап.

– Нәрсә булды, ник җыйдың инде миңа каршы бу төркемне? Үзең генә куркасыңмы әллә?

– Курыкмыйм мин синнән, кисәтәм генә, матаеңа утыр да тай моннан яхшы чакта! – дип әтәчләнде табак битле, калын иренле Равил. Мин, аптырап:

– Ни булды, аңлат, шуннан соң гына китәм, – дидем.

– Бүген биюче кыз янына бармыйсың, мин озатам аны, – димәсенме бу. Минем эчкә шундук җылы йөгерде.

– Бөтен кайгың шул гынамы, минем кем янына төшкәнне син бит яхшы беләсең. Хәтереңне яңартыйммы: Әсфәния янына! – мин әйтәм. Теге ышанмый.

– Ялганлама, синең кем янына төшкәнеңне бөтен авыл белә. Теге кыз үзе көне буе мактанып йөрде, – диде ул, миңа усал карап. Юк, тәки ышанмый бу миңа. Хәниф шундый сылу биюче кызны үз авылларының Әсфәниясенә алыштырыр дип башына да китерә алмый. Көнләшүдән тәмам миңгерәүләнгән, ахры.

– Равил, син теләсәң кемне озат, мин Әсфәния янына керәм. Әгәр матайга зыян-фәлән саласың икән, үзеңә үпкәлә, – дип, мин ишеккә юнәлдем. Минем арттан Тәлгат тә иярде, үзе:

– Хәниф, болар чынлап сөйләшә, икәү генә каршы тора алмаячакбыз, кайтыйкмы әллә бүгенгә? – ди.

– Башта кереп Әсфәния белән сөйләшәм, аннан күз күрер! – дим.

Әсфәния белән Суфия янында буш урын бар иде, килеп утырдым.

– Сәлам, Әсфәния!

Кызый коры гына:

– Исәнме! – дип куйды.

Мин яңадан сүз каттым:

– Әсфәния, әйдә, урамга чыгып аңлашыйк әле, сиңа әйтәсе сүзләрем бар.

Ул, миңа борылып:

– Хәниф, нигә икейөзлеләнәсең, биюче кыз бит, Балчыклыда егетем бар, кичә озата кайтты, бүген сезнең авылга минем белән күрешергә төшәчәк, дип сөйләнеп йөргән. Нигә алдашасың? – дип, сүзләре белән биткә «чәпәде».

– Юк, Әсфәния, мин синең янга төштем. Ул кызга мин, бүген очрашабыз дип, ялгыш кына да әйтмәдем. Юкка мактана ул, бәлкем әле гайбәтчеләр чыгарган сүз генәдер.

– Юк сүз түгел бу, Хәниф, биюче кыз Суфияларда квартирда, ул аңа үзе сөйләгән, әле аның белән генә тукталмаган, клубка төшкәнче, авыл кызларына да мактанган. Хәзер бөтен авыл шул турыда гына сөйли.

Сүзгә Суфия да кушылды:

– Син дә туйдырдың инде, Хәниф, мин бит сине чын күңелдән дус итәм, менә дигән Әсфәнияне ташлап, очраган бер кызга ияреп китәсең. Менә ялганламыйча әйтәм, бүген өйдә сүз гел синең турыда гына булды. Синең белән бер партада утырып укыганымны белгәч, көне буе төпченде. Гашыйк булган ул сиңа. Мин дә син азгынны мактап ташладым тагын. Нишлим соң?

– Әсфәния, әйдә, чыгып, икәүдән-икәү генә аңлашыйк әле, – мин әйтәм.

– Юк, Хәниф, бетте, бүтән минем янга төшеп йөрмә, минем егетем бар, – диде ул. Әйтерсең көтмәгәндә яңакка китереп суктылар. Урынымнан сикереп торып ишеккә юнәлүем булды, арттан Суфия иярде: «Хәниф, китмә, алдалый ул, китмә!» – диде. Кая ул тукталып торулар! Урамга чыксам, табак битле Равил белән Казиле егетләре уратып алды. Мин, игътибар итмичә генә, матайны кабыздым да, Тәлгат дустым утыргач, газга бастым. Клуб ишегалдыннан төтен болытлары гына күтәрелеп калды. «Бәхетле бул, Әсфәния!»

Каникул бетәргә дә күп калмады. Гомердә булмаганны, тизрәк Казанга китәсем килә башлады. Әйтерсең лә шәһәрдә Казиле кызы Әсфәния онытылачак. Үземне дә бик еш: «Шул кирәк cиңа, тиле-миле, җилбәзәк сыңары!» – дип сүгәм.

Шундый котсыз көннәрнең берсендә клубка чыккан идек, малайларның: «Яңа кунак кызы бар», – дигән сүзләре колакка керде. Чыннан да, залда бик матур гәүдәле, чибәр генә кыз утыра. Рәфкатькә гармунны тоттырдым да киттем тегене биергә чакырырга. Чыкмый гына бит кунак кызы: «Я не умею», – ди.

– Чыгыгыз, шунда өйрәнерсез, – дип тә әйтеп карыйм, юк! Шуннан гармунчыга: «Медленный танец!» – дип кычкырдым. Ләкин читтән кайткан чибәркәй һаман кәҗәләнүен белә. Авылдаш кызлар да: «Бар инде, кыланмасана, Хәниф ич ул», – дип, туташны үгетли. Теге мескенкәем: «Нинди Хәниф икән бу, авылларының бер башкисәредер инде», – дип уйлаптыр инде, теләр-теләмәс кенә, танцыга чыга. Читтән генә күзәтеп торган минем дуслар, җиңел сулап, авызларын ерып җибәрә, күз кыскалый. Бию тәмамлангач, мин чибәр туташны дус-ишләре янына илтеп куйдым да бик горур кыяфәт белән залдан чыгып киттем. Арттан дуслар иярде.

– Йә, ничек, ошадымы? Бүген озатасыңмы? Син бармасаң, үзем барам, кайткан берсе сиңа димәгәндер ич! – дип, тагын Фәрит бәйләнә башлады.

– Кемнәргә кайткан кыз соң ул? – дидем мин, тегене ишетмәмешкә салышып.

– Шул инде, Гыйльман абыйларга, элек апасы Фәния кайта иде, быел сеңлесе – Флёрасы кайткан, – диде Рәфкать, чөнки белә: Гыйльман абыйлар урамында бер ул гына яши.

– Алайса, син, Фәрит, теге Аксөя дигәнен бүген сөйләштер, мин бу яңа кызны озатам. Аның Фәния апасы белән без бик дус идек, – дип тә өстәп куйдым мин, җитди кунак кызын озатыр өчен сәбәп табылуына сөенеп.

* * *

Җәйге каникул шулай сизелмичә узып та китте. Мине борынгы Казан кабат үзенә суырып алды. Авылдагы сабакташлар авылда калса, шәһәрдәгеләре шәһәрдә каршы алды. Уку башланды. Класста үзләренә генә хас холыклы, үзләренә генә хас гадәтле сыйныфташларым утыра. Әйтик, Рәмзия белән Таһирә… Икесе дә «биш»легә генә укый, пөхтә киенә, үз бәяләрен белеп кенә йөри. Үзләренә сүз әйттерми, башкалар турында да начар сүз сөйләгәннәрен ишеткәнем юк. Чөнки кечкенәдән төпле татар тәрбиясе алган, матур гаиләләрдә үскән кызлар алар.

Ә начар укучыларга килгәндә инде, малай, Шиһапов Рафаэльне уздыручы юк. Татар телеме аңа, урысныкымы, алгебра, геометрияме яисә кешене сүтеп-җыя торган анатомияме – барыбер. «Өч»ле куйсалар, аңа шул җитә. Укытучыларның күпчелеге шулай итә дә. Әмма барысы да түгел. Бер Рафаэльнең генә түгел, фәнен яратмаган бөтен укучының канын эчкән математика укытучысы Мансур Вәлиевич бар бит әле. Озын буйлы, яртылаш пеләш башлы. Класска килеп кергәндә, башта зур бүксәсе пәйда була торган, шактый явыз холыклы адәм иде ул. Менә шул килеп кергәч башлана инде дәреснең чын мәхшәре. Яхшы белгән укучылардан сорап та тормый ул, бөтен авырлыгы «өч»легә укучы без мәхлукларга төшә. Мансур Вәлиевич башта журналдагы исемлек буйлап өстән аска, астан өскә таба ләззәт табып күз йөртеп чыга. Безнең фамилияләр янына җиткәч, җирәнгән кыяфәт чыгарып, чыраен сытып куя. Без исә тыныбызны кысып, аның усал бәбәкләренә чалынмас өчен, алдарак утырган иптәшләрнең артына ук посып бетәбез. «Өч»легә көчкә укучы минем ишеләр: «Миннән генә сорамаса ярар иде», – дип, һуштан язардай булып, «суд карарын» көтә. Класс тып-тын, очкан чебеннең канат җилпешләренә кадәр ишетелә. Тараканнар чабышкан тавышка хәтле колакларга керә. «Йа Ходаем, кем булыр икән инде чираттагы ул бәхетсез?» Тынлыкны аяз көнне яшен суккандай яңгыраган «Шиһапов» дигән сүз боза. «Аллага шөкер, мин түгел икән».

Рафаэль исә торып баса да, гадәттәгечә, бер аягына таянып, сорау билгесе сыман сыгылып төшә. Тагын кабер тынлыгы урнаша. Күпмедер вакыттан соң яңадан Мансур Вәлиевичнең күк күкрәгәнен хәтерләткән куркыныч тавышы ишетелә:

– Йә Шиһапов, сөйлә инде, моңаеп торма, нәрсә ул параллелепипед? Әйдә, башла!

– Параллепипед ул… паралле-лепи-пед инде ул!

– Әйе, Шиһапов, монысын аңладым. Әйдә, сөйлә хәзер, нәрсә соң ул?

Бар да Рафаэльгә ярдәмгә ташлана, арттан да, ян-яктан да геометрияне әйбәт белүче укучылар пышылдый: «Нигезләре параллелограммнар булган!..»

– Нигезләре паралле-ло-граммнар булган… булган, параллелограммнар булган…

– Әйе, әйе, Шиһапов, сөйлә, әйдә, сөйлә, торма ватык пластинка кебек бер сүзне кабатлап, әйдә, дәвам ит, – ди геометрия укытучысы, мәсхәрәле елмаеп. Рафаэльгә яңадан ярдәмгә ташланалар: «Дүртпочмаклы призма параллелепипед дип атала».

– Дүртпочмаклы призма параллелепипед дип атала, – дип, ниһаять, мескен Шиһапов та бу эшне ерып чыга. Ләкин мөгаллимебез генә бу җаваптан разый түгел. Ул үз эшен немецлар кебек төгәл, яхшы белә. Шуңа күрә минем кебек «өч»ле капчыклары геометрия белән алгебра дәресләрендә үзләрен гестапо кулына эләккән совет әсирләредәй хис кыла. Сорау алу дәвам итә.

– Хуш! Ә хәзер син безгә, ягъни бу бүлмәдә утырган иптәшләреңә, турыпочмаклы параллелепипед турында да сөйләп, аңлатып бир әле! Белсеннәр алар да нәрсә икәнен ул турыпочмаклы параллелепипедның, – дигәч, Мансур Вәлиевич, зәһәр елмаеп, журнал караган булып утыра. Шул арада Рафаэль белән бер партада утыручы Сәлимхан, геометрия китабының «параллелепипед» дигән битен ачып, җавап бирүче укый алырлык итеп «җайлап», үз алдына куя.

– Әгәр дә… әгәр паралле-ле-пипед туры, ягъни аның ян кабыргалары нигез… нигез яссылыкларына перпендик-уляр булса, ян кырлары туры, ян кырлары турыпочмаклар булса, – дип, сабакташыбыз китаптан иҗекләр чүпләргә тотына. Ул арада Мансур Вәлиевич:

– Әйе, әйе, Шиһапов, дәвам ит, – дигән булып, якынрак килә дә Сәлимхан алдында яткан китапны тартып чыгара. Менә шушы урында башлана инде параллелепипедның чын мәхшәре!

– Чүп савыты син, Сәлимхан! Опилка тутырылган баш! Тор, әйдә, үзең сөйлә! – дип, эт итеп сүгә тегене. Сәлимхан агарынып чыга, ник бер сүз әйтә алсын. Нәкъ менә Хәсән Туфан шигырендәге кебек инде: «Нәрсә әйтсен, берни белми ул…» Укытучы, надзиратель кебек, парталар арасында басып торгач, бәлагә тарыган дустыбызга ярдәм кулы да сузып булмый. Укытучыбыз, бу ике «паралле-ле-пи-пед»ка нәфрәт белән бик озак карап торганнан соң: «Утырыгыз, чүп савытлары, икегезгә дә «ике»ле, – дип, өстәл янына китә. Элеккеге таныш билгеләр янына тагын берсе өстәлә. Дәреснең дә әле яртысы гына узган бит, икенче яртысында тагын кем бәхетсезлеккә дучар булыр икән? Шул арада без Рәмзия Зиннәтуллинага ымлыйбыз. Коткар, янәсе, безне бу бәлаләрдән. Бик яхшы укучы кызыбыз кул күтәрә.

– Мансур Вәлиевич, мин аңлатып бирсәм ярыймы? – дип, урыныннан ук тора. Геометрия укытучысы, күркә кебек, яңадан башын селкеп ала да:

– Сөйлә, Зиннәтуллина, шул чүп савытларына, буш куыкларга! – дип, чыраен сытып, безне күралмавын белгертеп, класска нәфрәтле караш ташлый.

Геометрия белән алгебра дәресләре көн дә шулай бер сценарий буенча уза. Шул сәбәпле сигезенче классның икенче яртысына кергәч, мәсхәрә ителүгә түзә алмыйча, Рафаэль Шиһапов математика дәресләренә бөтенләй йөрмәс булды. Тик ул безнең өчен бик кирәк була торган иде. Бигрәк тә параллель класс – сигезенче «А»лар белән футбол уйнаганда. Физкультура дәресе буласы көнне, Рафаэль укырга килмәсә, өенә «илче»ләр җибәрә идек. Ул безне уңайсыз хәлдә калдырмас өчен килә. Килә дә каршы якның капкасына ике-өч туп тибеп тә кертә. Аннары туп-туры өенә юнәлә. Рафаэль килми калган уеннарның күпчелегендә без җиңелә идек. Тыныч кына йөргән, үзеннән дә, башкалардан да бик күп таләп итмәгән егетебез футбол кырында үзгәрә, арысланга әйләнә, туп аның хәрәкәтләренә генә буйсынып, аякларына ябышкандай ияреп йөри. Ә инде аңа төгәл бирелгән пас күпчелек очракта гол белән тәмамлана. Шуңа күрә каршы як уенчылары күбрәк аны кысрыклый, аяк чала. Рафаэль исә сикереп тора да яңадан һөҗүмгә ташлана. Мәйдандагы математиканы ул яхшы белә: кайчан, ничек, нинди формула кулланырга кирәклеген аның аңына табигать үзе салган. Менә нинди иде ул безнең сабыр гына йөргән егетебез. Сигезенчене тәмамлагач, Рафаэль СПТУга укырга дип китте дә югалды.

Алгебра дәресләренең берсендә исә Шамил дигән егетебез, классташлар алдында әйбәт булып күренер өчен, дәрес вакытын кыскартуны үз өстенә алды.

– Мансур Вәлиевич, мин сезне бүген төшемдә күрдем, сөйлимме? – ди бу, артистланып.

– Юк, Шамил, дәрес вакытында түгел, соңыннан, – ди укытучы, усал караш ташлап.

– Хәзер сөйлим инде, Мансур абый?!

– Юк, дидем бит, Шамил!

– Хәзер сөйлим инде, соңыннан кызыгы бетә аның, – дип, Шамил һаман безнең файдага дәресне суза. Инде укытучыбыз алдында абруе зур булган классташлар да:

– Мансур абый, сөйләсен инде, кызык бит! Ну, Мансур Вәлиевич! – дип үтенгәч, математика укытучысы, күркә кебек, башын селкеп ала да:

– Ярый, Шамил, сөйлә, алайса, тиз генә! Югыйсә дәрес вакытым бушка үтә, – дип ризалыгын бирә.

– Беләсезме, Мансур Вәлиевич, мин алгебра дәресендә тирән йокыга талганмын, имеш. Кемнеңдер төрткәләвенә күземне ачсам, алгебра китабын күтәреп, сез басып торасыз. Күзегез акайган, күз алмаларыгызны кан баскан! Китабыгыз шундый зур булып күренә! «Әй син, чүп савыты, нишләп йоклыйсың минем дәрестә?» – дип кычкырдыгыз да китап белән минем башка китереп тә ордыгыз. Мин, сикереп торып, класстан чыгып чабам, сез арттан куасыз, мин йөгерәм, сез куасыз, мин чабам! Нәкъ, «Су анасы»ндагы кебек инде менә…

Бу сүзләрдән соң класс шаркылдап көлгән тавышларга күмелде. Хәтта бик яхшы укучылар да тыела алмый. Тик бер генә кешегә кызык түгел иде әлеге төш. Ул көлү түгел, елмаймый да.

– Булды, җитте, Миңнуллин, аңлашылды, туктатыгыз бу маймыллануыгызны, – дип, укытучы, авыр гәүдәсен җиңел генә күтәреп, урыныннан торды.

– Мансур Вәлиевич, күп калмады бит инде, – ди Шамил, үҗәтләнеп. Укучысының оятсызлыгыннан дәрес бирүченең бите кызарып ук чыкты. Шартлар дәрәҗәгә җитеп, ул хәтта сүз әйтә алмас хәлгә килде. Шул мизгелдән файдаланып калырга тырышкан Шамил сүзен дәвам итте:

– Шуннан сез мине мәктәп бакчасында куып тоттыгыз да, егып салып, минем болай да миңгерәү башны алгебра китабы белән төепме-төясез, сугыпмы-сугасыз, ә үзегез: «Сөйләп кенә керми сиңа бу теоремалар, аны менә шулай сугып кына кертеп була», – дип кабатлыйсыз. Шуннан котым очып, кара тирләргә батып, «әнкәй!» – дип каравыллар кычкырып уянып китсәм, чалбарымны кулына тотып, янымда, чыннан да, әнкәй басып тора. «Улым, тор инде, җанкисәгем, төне буе алгебра дәресе, укытучыгыз Мансур Вәлиевич белән саташып чыктың. Аның дәресләрен сөймәсәң дә, төне буе үзен искә алдың, балакаем. Зинһар, яраткан укытучыңның дәресенә соңга кала күрмә, беренче фәнең бүген аныкы», – дип, чалбарымны сузды…

Эчләрен тотып, егыла-егыла көлгән сабакташлар да, Мансур абыйның чыраен күреп, бер мәлгә тынып калды. Эш, чыннан да, уеннан узган иде. «Ни белән бетәр икән Шамилнең бу тупаслыгы», – дип, куркып көтеп тора башладык. Мансур Вәлиевич башын селеккәләп, тәрәзәдән карап, бик озак уйланып торды да, борылып:

– Пычрак, шакшы кеше син, Шамил. Иртәгә әниеңне алып кил, – дип, кулындагы акбурын өстәлгә ташлап, дәрестән чыгып китте. Сыйныфташларның бер өлеше Шамилне ачулана башлады. Акыллырак кызлар: «Нәрсәгә кирәк булды сиңа, Шамил, шундый җүләр төш сөйләргә. Ул бит нык рәнҗеде сиңа, хәзер үк барып гафу үтен», – диде. Шамил дә эшнең җитдилеген аңлап, гафу үтенергә дип, класстан чыгып китте. Бу сыйныфташым соңыннан Казан театр училищесын тәмамлап, Галиәсгар Камал, Кәрим Тинчурин, Минзәлә театрларында актёр булып эшләде. Дөресен әйтим, Шамил Миңнуллин бик яхшы артист иде…

Әнкәй әйтә…

Өйдә көнаралаш әни бәйләнә. «Шул бала җоннарына пычак тидереп кенә, бөтен битеңне сакал-мыекка батырдың. Рәзве сигезенчене дә бетермәгән балага шулай иртә ирләр кыяфәте керә инде», – ди. Үзем дә аптырыйм инде, малай. Әллә биткә пычак тидергәнгәме, әллә бүтән сәбәпләре бар микән, җырдагы кебек, сызылып киткән кара мыек төртеп чыкты, ул да түгел, бөдрәләнеп-көдрәләнеп, Карл Марксныкы хәтле ук булмаса да, сакал басты. Каюм абый гына минем яклы:

– Бөтен битеңне җон басуда пычакның бер гаебе дә юк, башкаларга караганда иртәрәк өлгерү галәмәте генә ул. Менә мин, куерак үсеп чыкмас микән дип, төкләрне көн саен кырып карыйм да бит, нәтиҗәсе генә юк, – ди.

– Шулай да иртәрәк өлгерү яхшымы, начармы икән, Каюм абый? – дим.

– Нишләп начар булсын, энекәш. Синең борынга хәзер кызлар исе кергән. Менә шул ис сиңа тынгылык бирми дә инде, гел борчып тора, – ди ул.

Әйе, шулай шул, соңгы вакытта ниндидер могҗизалы көч бик борчый башлады мине. Оят булса да әйтим инде, бәлкем, берәр файдалы киңәш биреп куярсыз. Безгә яңа гына институт тәмамлап килгән яшь укытучы Тамара Ивановна урыс теленнән керә башлады. Такта янына килеп баса да, буе тәбәнәгрәк булу сәбәпле, өске өлешенә үрелебрәк яза башлый. Шунда күлмәк итәге дә өскәрәк шуышып, матур, төз балтырларының туксан тугыз проценты безнең иртәрәк өлгереп җиткән күзләргә ташлана. Ярый, туксан тугыз проценты ук та булмасын, ди. Ну, ант итеп әйтәм, бер сиксән сигезе тәгаен күренә инде. Менә шул сиксән сигезе үз эшен эшли дә куя… Бернишләп тә булмый, малай, борынга ис кергән бит инде, кире чыгарга уйлап та карамый. Класска күз ташлап алам. Минем ни уйлаганымны классташларым да сизәдер кебек тоела.

Дөрес, безнең класста битен йон баскан, иртә «кикрикүк»ләгән тагын берничә егетебез бар барын. Шул гына минем күңелгә бераз тынычлык бирә. «Алар нихәл икән?» – дип күз салсам, Таһир Шәйхетдинов дигәне бөтен дөньясын онытып, каядыр кереп китәрдәй булып утыра. Аның белән дә теге могҗиза шаяртадыр, ахрысы.

Миңа хатын-кызлар турындагы бөтен яңалыкны Каюм абый җиткереп тора. Ул «тыелган җимеш» турындагы серләрне шулхәтле матур итеп тасвирлап бирә, миңа хәтта оят булып китә.

Кайчак әнкәй миңа:

– Авылга кайткач, әнә теге кем кызын – Гәүһәрияне генә озат! Әти-әниләре дә бик тырыш, акыллы кешеләр, кызлары да бик матур икән, – дип акыл өйрәтә. Мин исә:

– Ярар, – дип кенә куям, бу хакта сүз куертып торасым килми.

– Әллә Гәүһәрия ошамыймы сиңа? Соң, алайса, Рәшит абыең кызы бар, исеме ничек соң әле?

– Белмим!

– Көне-төне авылда ятып ничек белмисең инде?! Менә ул кыз да бик әйбәт булачак. Синнән барыбер акыл иясе чыгачак түгел, унны бетер дә эшкә кер, өйлән. Мин каршы түгел. Өйлән дә бер белән генә тор, берсе дә алтын җирдән төшмәгән, барысы да бер аның. Әнә атаң гына, хатыннан хатынга чабып, гомерен бушка уздыра. Менә минем сүзем шул: Балчыклының берәр кызына өйләнәсең дә вәссәлам. Авылы да, кешеләре дә үзебезнеке! Аңладыңмы?

– Мин әле унны бетергәч, укырга керәм…

– Укырга? Син түгел, анда «биш»легә генә укыганнар да керә алмый, җаным. Укы инде, укы дип, күпме тукысам да тыңламадың бит.

– Мин барыбер керәм. Татар теленнән, әдәбияттан, тарих белән географиядән «биш»ле минем.

– Калган фәннәрдән рәтле билгеләрең кая?

– Мин барыбер керәм! – дип, үзсүзләнеп бүлмәдән үк чыгып китәм. «Туйдырдылар инде акыл сатулары белән!»

Икенче көнне беренче дәрес химия икән, мине төрекмән малае Овезов Таһир көтеп тора. Авызы колагына җиткән:

– Яхшы мәзәкләр беләм, кергәч сөйләрмен, – ди.

Өйдә сүгәләр, мәктәптә сүгәләр, бер рәхәт күргәнем юк, малай. Таһир гына, кызык хәлләр сөйләп, минем күңелне күтәрә. Элеккерәк елларны ул да, мине мыскыл итеп, урыс телен белмәвемә төрттереп, кызыклар ясый торган иде. Хәзер туктады, чөнки соңгы елларда сыйныфташларым алдында абруем күтәрелде: КВН булды исә, сорауларын да мин әзерлим, команданың капитаны да мин! Бәйрәм концертларында да Таһир белән Зөлфөкар җырлаганда гармунда мин уйныйм. Ә инде спортка килгәндә, класс чемпионы Җәүдәтне ярты чаңгыга узып, беренче килдем. Өстәвенә Әнвәр абый Әхмәдуллин оештырган балалар театрына да йөрим. Миңа нишләптер гел уңай геройларны гына бирәләр: йә «Галиябану»дагы Хәлилне, йә берәр кызыл комиссарны. «Беренче театр»да Шамил аңгыра Хәбибрахманны уйнаса, миңа үткен җизнәкәй роле кала. Ләкин биредә дә эшләр шома гына бармады: минем түземлек җитми бит тик утырырга. Берәр шуклык эшләп, Әнвәр абыйның җен ачуларын чыгарсам, ул түзә-түзә дә:

– Вон, вон минем театрдан, – дип, куалап чыгара. Шуннан минем урынга кеше эзли башлыйлар. Анысы инде минем хәтле үк булдыра алмый. Өстәвенә иң якын дусларым, труппаның төп артистлары Илгизәр Хәсәнов белән Мансур Бикмуллин:

– Хәнифне кире чакырыйк инде, Әнвәр абый, – дип ялына икән. Спектакль куелырга ике-өч көн генә калгач, мине кабат репетициягә чакыралар. Инде яңа әсәргә утырсак та, эш янә элекке эзеннән бара. Тагын мине, «ут борчасын», театр дәресеннән сөрәләр… Төплелек җитми әле миңа, малай, тәтәнең иркә оныгы булып үсү комачаулый. Шуңа да карамастан алдан ук әйтеп куям: 1974 елны Казанның 113 нче татар мәктәбен тәмамлап, 180 кешелек конкурсны үтеп, Илгизәр Хәсәнов, Мансур Бикмуллин, Шамил Миңнуллин һәм мин театр училищесына укырга кердек. Режиссёр Марсель Сәлимҗанов үз курсына унөч кеше сайлап алса, шуларның дүртесе минем сабакташлар иде.

Шуларның берсе, әле укырга кергәнче үк, Камал театрында эшләячәге билгеле булган, таза, нык бәдәнле, чибәр Мансур Бикмуллин: «Артист – ирләр эше түгел ул», – дип, беренче дәрескә үк килмәде. Өчәү генә калдык без хәзер, «Өч мушкетёр»дагы кебек. Йә кайсы мәктәпнең бер классыннан дүрт укучының берьюлы театр училищесына керә алганы бар? Элек тә булмаган ул, бездән соң да булмастыр. Ни кызганыч, безнең д’Артаньяныбыз үз теләге белән сәнгать арбасыннан төшеп калды.

Гафу итегез, вакытны узарга тырышып, алга таба чаба башладым, ахры. Еллар аша кире сикереп, тугызынчы класска, химия дәресенә, төрекмән малае Таһир Овезов янына кире кайтыйм әле.

Авылдан күчеп килгән көннәрдә мине үртәп, кызык ясап, мәзәк сөйләп йөргән егет хәзер иң якын дусларымның берсенә әйләнде. Аның миңа карашы Бикмәтов Ринат белән бергә-бер чыгып сугышкан көннән соң уңай якка үзгәрде. Урысча белмәвемнән рәхәтләнеп көлми ул хәзер, киресенчә, үзе белгән хәтлесен өйрәтә, аңлата ук башлады.

Таһирларның гаиләләре ишле иде: ике малай, биш кыз. Күз алдына китерәсезме – җиде бала һәм өлкәннәр. Алар баракта – ике кечкенә бүлмәдә яши иде. Әниләре дә шул ишле гаиләнең ашарына пешереп, кием-салым үтүкләп, өй хуҗалыгын кулында тотты. Кая инде ул берсеннән-берсе кечерәк сабыйларыңны ташлап эшкә чыгасың. Хәрби хезмәттә йөрүче прапорщик әтиләренең эшләп тапкан акчасы рәтле кием-салым алырга да, туйганчы ашарга да җитмәгәндер, күрәсең. Инде болай да таза, симез булуына карамастан, Таһирның уенда һәрвакыт тәмле итеп тамак ялгау иде. Унынчыны бетергәч, тавык төшенә тары керә дигәндәй, ул повар булырга хыяллана башлады.

– Их, Хәниф дустым, бер табада, тәмле исләр чыгарып, тавык пешә, өстенә күп итеп суган да салып җибәрәсең дә кыздырып бетерәсең. Кәстрүлләрдә шулпа, борщ, пилмән кайный. Яшел укроп, суган сибеп җибәрәсең дә ипигә калын итеп ак май сылап, башта үзең утырып ашыйсың… Аннан сөтле чәй, кофе, телисең икән, кесәл, йә булмаса компот эчеп куясың. Җаның ни тели – барысы да бар. «Сәлам, Таһир!» – дип, Газик белән (Гаҗиев Ринат турында сүз бара) сез килеп җитәр идегез. Мин сезне шартлаганчы сыйлар идем, дигәч, булачак аш остасы: «Бушлай», – дип тә өстәп куя. Аның шул «бушлай» дигән сүзендә тирән мәгънә ята да инде. Мин эшнең кай тарафларга киткәнен шундук аңлап алам. Ул, көн саен ук булмаса да, төрле хәйләләр табып, безгә кунакка керергә тырыша. Өйдә бит ашаган өчен акча сорамыйлар, ашханә түгел, бушлай ашаталар. Таһир дустым да, пешекче булгач, безне «дарым-шарым»га ашатасын күз алдында тотып, «аванс» сорый. Ягъни бүген аны кунак иткәнсең икән, киләчәктә үзеңә дә уны белән кайтачак. Шуңа күрә ул бүген дә миңа, бик тырышып:

– Хәниф дустым, әйдә, сиңа кереп бүген дә гармунда уйнап, авыл көйләрен җырлап бер рәхәтләнеп утырыйк әле, – дип хәйләли. Яисә:

– Бүген әни кунакка киткән иде, соң кайта, өйгә керергә ачкычым да юк, – дип сәбәп таба. Минем:

– Ярар, – дигәнне ишеткәч, хәйләкәр елмаеп:

– Син минем иң якын дустым, – дигән булып кочаклап ук ала һәм берәр кызыклы хәл сөйли башлый. Ул мине «шәп утырттым» дип уйлыйдыр инде. Беләм, бик яхшы беләм әнисенең вак-төяк балаларын сөйрәп беркая да чыгып китмәгәнен дә… Шулай да, ышанган булам. Ә ул мәзәк сөйләвен дәвам итә:

– Петя мотоцикл алган да Василий Иванович янына мактанырга киткән. «Әйдә, командарм, бер әйләндереп киләм», – ди икән. Киткәннәр болар, бик каты куып. Каршыда тирән упкын ята, ди. Петя, кинәт упкынга килеп җитеп терәлгәч: «Йә Василий Иванович, сез дә матай аласызмы соң?» – дип сорый. Командарм көчкә-көчкә генә: «Белмим әле», – ди. Петя аңа: «Алайса, тагын кая алып барыйм соң?» – ди. Василий Иванович: «Әнә теге кәгазь янына гына», – ди.

Таһир сүзен тәмамлый. Үзе шырык-шырык көлә, мин генә аптырап калам. Нәрсәсе шулхәтле кызык инде моның? «Ә ул кәгазь нәрсәгә инде аларга?» – дип сорыйм. Таһир исә, минем аңламавыма исе китеп: «Соң, Василий Иванович упкынга очабыз дип, куркудан астына кәк иткән булган», – дигәч, тагын да ныграк хихылдый башлый. Анекдот миңа ошамаса да, дустымның күңелен төшермәс өчен, аңа ияреп көлгән булам. Өйдә өстәл янында да мәзәк арты мәзәк агыла. Үзе ашый, үзе сөйли Таһир. «Ашаганда сөйләшергә ярамый», – дип, өлкәннәр минем үземне гел кисәтә иде. «Тыгылмаса гына ярый инде бу», – дип борчылып куям. Туктатырга да җөрьәт итмим. Дустымның аппетиты шәп, малай. Бер табак ашны әйләндереп сала да бәрәңге тәбәсе белән кәтлитләргә тотына. Ну, шуның хәтле тәмле итеп, авызларын чапылдата-чапылдата, Таһир гына ашый ала инде. Мин белмәгән, мин татымаган әллә нинди ләззәтләр табып, ут уйната бу олы гәүдәле симез дустым. Табак-савытларга хәтле, әрәм булмасын, дип ялап куя. Савыт-сабаны шуннан соң юып тормасаң да була инде. Ләкин сабакташымның тамагы туйса да, күзе һаман туймаган була әле:

– Хәниф, теге кәтлитләр шуның хәтле тәмле булды, ай-яй, Гөлчирә апа тәмле пешерә дә инде…

Озакламый кәтлит өелеп торган табак тәрәзәдән төшкән кояш яктысында яңадан ялт-йолт килеп тора башлый.

– Хәниф, теге торт бигрәк татлы, әнә теге кечкенәрәк кисәген генә тагын ашасам ярыйдыр бит?!

– Ярый, – дип, мин дустыма тагын бер торт кисәген сузам.

Безнең өйдә шунысы әйбәт, малай, – муллык. Колбаса-сыры, кәнфит-прәннеге дисеңме – һәрвакыт булып тора. Әни мул итеп ит салып аш яисә йомырка тәбәсе белән карабодай, тары боткасы пешерә. Мин үзем алай күп ашау белән мавыкмасам да, дусларымны сыйларга яратам. Кунакчыллык әнидән күчкән. Безнең өйдә күпме ашаганны исәпләмиләр. Киресенчә, кыстый-кыстый сыйлыйлар әле. Үзебез дә жәлләмәдек, шуңадыр инде Ходай Тәгалә дә безгә нигъмәтләрен кызганмады. Мин әле Таһирның шулай өч-дүрт көн ач торган кешедәй ашавына сөенеп тә куям. Чөнки әни, элегрәк әзерләнгән тәгамнәребез бетмичә торып, яңасын пешерми. Ризыкны кадерли.

Таһир, ашап туйгач: «Бер җиргә кереп чыгасым бар әле», – дип, кайтырга кабалана башлый.

– Ә гармунда уйнап, җырлашып утырмыйбызмыни? – дим мин, гаҗәпләнеп. Симез дустым:

– Иртәгә анысы, Хәниф туган, – дия дә ишеккә юнәлә.

Төрекмән малае ашау буенча рекордлар куйса да, уку ягыннан Рафаэль Шиһаповны әллә ни уздырмый иде. Мин бит әле Мансур Вәлиевич дәресләрен сөймәсәм дә, география, тарих, татар әдәбияты, химиядән «дүрт»ле, «биш»легә генә укыйм. Физика, биология дә кызык миңа. Ләкин төрекмән малаеннан берсе дә юк инде. Аның бөтен хыялы – тәмләп ашау: «Их, Хәниф, повар булып эшли башласаммы, син килешкә күп итеп пилмән бөгеп куяр идем. Син пилмән яратасыңдыр бит? Шулай булгач, рәхәтләнеп, тирләп-пешеп ашарбыз без аны, менә күрерсең, туган», – ди ул. Әллә бүген безнең өйдә пилмән пешергәннәрен дә сизгән инде.

Таһир озын буйлы, чем-кара чәчле, кыяфәте һинд артистларына охшаган: Радж Капур диярсең инде менә. Кызлар үлеп-үлеп гашыйк үзенә. Бик ялкау икәнен, эшләргә яратмаганын гына белмиләр. Мәктәп бакчасында эшләгәндә дә, көрәгенә таянып, кызык-мызыклар гына сөйләп торырга ярата. Соңгы вакытта без аның белән шуның хәтле ахириләргә әйләнеп киттек ки, Гаҗиев Ринатны башка партага ук күчереп утырттык. Бер партада без хәзер. Алгебра, геометрия дәресләрендә акыллы чырай «ясап» тыңлагандай кылансак та, бүтән дәресләрдә кызык-мызыклар, мәзәкләр сөйләшеп, тик хихылдашып утырабыз. Тәгәрәпләр китеп, идәндә ауный-ауный көләсе килә, тик ярамый, дәрес вакыты бит. Шуңа күрә учларыбыз белән авызларыбызны томалап, укытучыбыз сизә күрмәсен дип, парта астына ук посып пырхылдыйбыз.

Бүген Таһир химия дәресендә яңа ишетеп килгән мәзәкләрен сөйли. Бу дәрестә без үзебезне тагын да иркенрәк тотабыз. Яраткан укытучыбыз Нурия апа керә бу фәннән. Ул да безне үз итә, шуңадыр инде мәзәк артыннан мәзәк сөйләнә. Нурия апа үзе тактага ниндидер атом төзелешен сырлый, үзе, безнең чыш-пыш килүгә түземлеге төкәнеп:

– Таһир, җитте, тәнәфестә хихылдарсыз Хәнифләр белән, – дип кисәтү ясый. Төрекмән малае:

– Яхшы, Нурия апа, – дия дә пышылдап булса да сөйләвен дәвам итә. Ләкин Нурия апа, урыслар әйтмешли, «тут как тут». Тәмам ачуы чыгып:

– Таһир, өйгә бирелгән эшне сөйлә әле, – ди. Шундук миңа да эләгә:

– Яртысын ул сөйләгәч, икенче өлешен, Хәниф, син аңлатырсың, – ди, нишләптер минем исемгә нык басым ясап. Озын буйлы, таза гәүдәле партадашым торып баса. Аның уенда хәзер мәзәк сөйләү кайгысы түгел, ул кабалана башлый, миннән:

– Ничәнче бит? – дип төпченә. Мин, кирәкле битне ачып, китапны аның алдына куям. Их, нәрсә укыганын хет аңлап укыса икән! Тиз генә карап чыгып, өч сүз белән әйтсәң, Нурия апа кирәгеннән артык төпченеп тә тормый инде югыйсә. Юк бит инде, үз акылыңны биреп торып булмагач! Йолкый-тарта, китап укый төрекмән малае. Укытучыбызның да түземлеге бетеп бара.

– Таһир, китабыңны ябып куеп, укыган кадәресен генә үз сүзләрең белән әйтеп бир әле, – ди. Җавап бирүче бер мәлгә китапны япкан була да, төпле сүз әйтә алмагач, битләр арасына кыстырып калдырган бармагы белән дәреслекне кире ачып, укуын дәвам итә. Рәтләп җөмлә генә төзи дә алмый бит, ни укыганын да белештерми, аңламый да.

– Алюминий ул, алюминий гаять… гаять пластик металл… аны… аны бик нечкә чы-ы-бык итеп сузарга да, чыбык итеп сузарга да, юка фольга итеп җәяргә дә мөмкин, – дип, җөмләне көчкә генә җыеп бетерә. Укытучыбыз, кабат борылып:

– Яле, энем, миңа китереп бир әле китабыңны, – ди. Шунда мин стена кырыенда утырган классташымның дәреслеген Нурия апа күрерлек итеп тартып алам да үз букчама тыгып куям. Таһирның җене чыга, парта астында йодрык селки: «китапны бир», янәсе. Химия укытучыбыз исә тактага язуын дәвам итә, үзе:

– Сөйлә, сөйлә, Овезов, – ди. Ә Таһир балык кебек: сүзен әйтә алмый. Ни укыганын да хәтерләми бугай. Аңа көмеш ни дә, алюминий ни, атом ни, элемент ни. Үзе, миңа усал итеп: «Бир китапны», – дип ырылдый. Сумкамнан бер китап чыгарып, битенә хәтле ачып, шыпырт кына тегеңә төртәм.

– Бер җисемнең икенчесенә… икенчесенә тәэсире берьяклы гына түгел. Җисемнәр үзара тәэсир итешәләр… тәэсир итешәләр…– дип укып китә теге.

– Әйе, әйе, Овезов, дәвам ит, – дип куя Нурия апа да. Таһир тагын да кыюланыбрак китә:

– Ньютон законнары принципта механиканың… механиканың теләсә кайсы мәсьәләсен чишәргә-ә-ә… мөмкинлек бирәләр…

– Шуннан, шуннан?

– Ньютон законнары хәрәкәтне өйрәнүгә генә түгел, аның белән идарә итәргә дә мөмкинлек бирәләр… – дигән җиренә җиткәч, классташлар Таһирга карап хихылдаша ук башлый. Партадашым моны үзенчә аңлап, үпкәләп аларга акаеп карап алгалый да сүзен дәвам итә. Нурия апаның да, безгә арты белән торса да, көлүдән дерелдәве сизелә:

– Булды, Таһир, җитте! – ди, ниһаять, укытучы да.– Әгәр бу физика дәресе булса, мин сиңа «ике»ле куяр идем. Бу – химия дәресе, «бер»ле сиңа. Укытучыга ияреп, бөтен класс тәгәри-тәгәри көлә. Ниһаять, эшнең нидәлеге Таһир башына да барып җитә, һәм ул китапны ябып тышлыгын карый, ә анда зур-зур хәрефләр белән «9 класс өчен. Физика» диелгән.

– Үтерәм, кабахәт, – ди бу миңа, болай да зур бәбәкләрен алартып. Соңыннан үзе дә ахмаклыгын аңлап, безгә ияреп шаркылдагандай итә. Шау-шуны Нурия апа туктата:

– Яле, Садриев, син сөйләп күрсәт алюминий турында, – ди.

– Белмим шул, Нурия апа, укымадым, – дим.

– Ялганлыйсың бит!

– Белмим!

– Яхшы! Алайса, сиңа да «бер»ле, – ди Нурия апа, инде чынлап та ачуы килеп. Озакламый, дәрес беткәнен белдереп, кыңгырау шалтырый. Барыбыз да ишеккә атылабыз. Химия укытучысы мине генә тоткарлый:

– Хәниф, син каласың, – ди. Сабакташлар чыгып бетүгә, миңа вәгазь укырга тотына:

– Нигә шулай җүләр сатасың син? Теләсәң, «биш»легә генә дә укый аласың бит. Таһир дустыңа да булышыр идең. Ярый, иртәгә әзерләнеп кил, «бер»леңне төзәтербез, – дип, мине озатып кала. Ләкин мин икенче көнне дә, өченчесендә дә, аннан соң да өйрәнеп килмим. Һәм җавап та бирмим. Ачу чыкты, малай: «ике»ле генә түгел, гел «бер»леләр тезә башлады. Җәмгысы унбергә җитте «бер»леләр. Өстәвенә соңгы чирек бетеп бара.

Ә көннәрдән бер көнне хатын-кызлар бәйрәменә багышланган концертта, сәхнәдән минем гармун уйнаганыма сокланып, шул ук вакытта горурланып та утырган кадерле укытучымны күреп алам. Юк, мондый кешене рәнҗетергә ярамый, «бер»леләрне төзәтергә кирәк! Чыннан да, мин өч көн рәттән, дәрестән соң калып, барысын да төзәтеп чыгам. Нурия апа миңа караганда да күбрәк сөенә:

– Менә син аңладыңмы инде ни өчен «ике»леләр куймаганымны, энем? Чөнки «бер»леләрне «дүрт»легә төзәтү җиңел, – дип елмая. Их, егетләр, яратам мин Нурия апамны да, химия дәресен дә. Ә дустыма килгәндә, ул да бик талантлы кеше иде. Ул әле Зөлфөкар белән Рифкать Гомәров җитәкләгән «Саз» ансамбленә йөреп, конкурста «Пар ат»ны ике тавышка җырлап, лауреат та булды. Ул заманда андый бәяне иң яхшыларга гына бирәләр иде.

Әле бүген дә менә Овезов белән өйгә кайтып барабыз. Күктә якты яз кояшы елмая, аяк астыбызда челтерәп гөрләвекләр ага. Тиздән олы каникул җитә, малай, авылым көтә. Таһир әйтә:

– Их, рәхәт тә инде яз көннәре, өйгә кайтасы да килми, бәлкем, сезгә кереп утырырбыз, әниең Гөлчирә апаны да күптән күрәсем килеп йөри, – ди.

– Соң, әйдә, алайса, – мин әйтәм. Таһир сүзен дәвам итә:

– Аш пешерүчегә нәрсәгә ул химия, чуртыма да кирәкми, шулай бит, Хәниф?

– Шулай, Таһир, – дип җөпләп куям мин дә. Гөрләвекләргә басмаска тырышып, без өйгә ашыгабыз. Тротуар кырыйларындагы бордюрларга тамчылар бәрелеп күбекләнә дә кояш яктысында салават күперләре булып уйный.

Өйгә кайткач, әнкәй әйтә:

– Тиздән каникул җитә, авылда тәртипле генә йөр. Үткән елны да теге кемнәрнең алма бакчаларын баскансыз. Артыңнан күсәк җибәреп, бер ботыңны сындырырлар әле. Ул Гарәфинең теге Рөстәм дигән малаена ияреп йөрсәң, барып чыгарсыз инде, – ди.

Ашарга утырабыз.

– Кеше каргышы төшмәсен, шулай бит, Таһир, – дип, әни хәзер инде минем дуска эндәшә.

– Шулай, шулай, Гөлчирә апа, дөрес әйтәсең, – дия-дия пилмән ашавын дәвам итә дустым.

– Карагыз аны, шукланып ятмагыз! Кеше котыртса да, сәбәп табып борылып кит! Тәтә-бабаңның йөзенә кызыллык китермә. Әнә Таһир бер дә алай хулиганланып йөрми торгандыр әле, шулаймы, энем?

– Әйе, Гөлчирә апа, шулай! Хәниф тә алай түгел инде, болай шаяртып кына әйткәннәрдер сезгә.

– Анысы булыр, бакчага бүтәннәр кергәнне дә сылтарга мөмкиннәр. Авызыңны ачып йөрсәң, – ди әни. Шунда Таһирның тәлинкәсе бушап калганын да күреп ала:

– Энем, әйдә, тагын бераз салыйм әле, бигрәк тәмләп ашыйсың инде, әйдә, улым, – дип, булачак поварга пилмән сала. Төрекмән малае исә тәрбияле булып кылана:

– Гөлчирә апа, ә үзегезгә каламы соң, ну шуның хәтле тәмле пешергәнсез, ашап туймаслык инде менә, – дип, сыйлаучыны мактый. Пешергән ашыңны шулай бәяләсеннәр әле! Әни дә тегене, авыл мулласын сыйлагандай, кыстый-кыстый сыйлый.

Бакча, басулар дигәннән, азмы-күпме дөреслек бар инде әни сүзләрендә дә. Ул бит алма күрәсе килгәннән түгел, кызык эзләп, үзеңне нимес тылындагы разведчик кебек сизәсең, нишләптер корсакка, күлмәк эченә тутырып алып чыккан алма тәмлерәк тә тоела.

Әле дүртенчедә укыганда микән, Рөстәм әтисе белән көтү көткәндә, Гарәфетдин абый күрше урыс авылы тирәсендә булуыннан оста файдаланган: дәдә Мишаларга кереп, самогон чөмереп чыккан, шунда үзе белән Рөстәмне дә иярткән булган.

– Прәме елга кырыенда гына инде дәдә Мишаларның кәбестәләре. Шу-ундый зурлар: дуңгыз башы хәтлеләре бар. Әйдәгез, иртәгә рәхәтләнеп бер кәбестә ашап кайтырга барабыз, – дип, безне үгетли бу. Наил шундук:

– Аларның усал этләре бар, – дип кире кага. Рөстәм безгә:

– Этләре аларның ишегалдында, кәбестә түтәленнән еракта, – дигәч, мин җүләр ризалык биреп ташлыйм.

Киттек без, ике угры, кәбестә урларга. Югыйсә барып сорасаң да бирәләр иде бит. Әллә урысча белмәү комачаулаган инде, әллә акыл җитмәгән. Алай дисәң, Яңавыл урыслары барысы да татарча әйбәт белә. Бәлкем, төрле-төрле сугыш турындагы кинолар карау сәбәпче булгандыр, шпионнар кебек йөрисе килүдәндер.

Килеп җиттек күрше авылга. Ике ара ерак түгел: бер чакрым гына. Ярларын куе таллар каплаган елганы аркылы чыгасың да, авыл башлана. Рөстәм бу тирәне ныклап өйрәнгән, ахры. Мине яр астына төшәргә чакыра. Чыннан да, түбәндә куаклар арасында басма күренеп тора иде. Менә анысы бик әйбәт булды әле, димәк, суга батмаячакбыз. Шулай да яр буендагы ләмдә резин итекләребез артыннан тирән эзләр кала. Үзара, разведчиклар кебек, ишарәләр, ымнар белән генә сөйләшәбез. Тукталып-тукталып, каршы якны тыңлыйбыз. Этләр өреп куя, без аңлап бетермәгән телдә тавышлар ишетелеп китә, казлар каңгылдаган, әтәчләр кычкырган авазлар килә. Менә без, Белоруссия партизаннары кебек, сак кына басмага менәбез, Рөстәм шунда ук әкрен генә әтисе Гарәфетдин абый кебек:

– Уң аякка су үтте, зараза, – дип, нәкъ өлкәннәргә ошатып сүгенеп куя. Аның, чыннан да, бер итеге тишек икән.

– Белмәдем, зараза, ямап куйган булыр идем, – дип тә өсти. Басмага баскан килеш, болганчык суны күзәтәбез. Талның аскы ботаклары суга аркылы яткан, аның тирәсенә астан агып төшкән яфрак, үлән җыелган, ул турыда елга күбекләнеп тора. Их, шушы басмада кармак кына салып утырасы иде дә, юк, Рөстәмгә кәбестә кирәк булды бит менә. Дәдә Мишалар, сизеп алып, теге аю хәтле овчаркаларын өстерсә, безне өзгәләп бетерәчәк бит. Артка юл юк инде хәзер, ни булса да, шул булыр.

Ярдан өскә үрмәлибез. Күтәрелеп җиткәч тә, әрәмәлектән чыкмыйча каршы якны күзәтәбез. Әнә дәдә Мишалар йорты. Өй каршында туарылган аты арбага салынган үләнне ашый. Арткы якта да, алгы якта да, без посып яткан ян-якта да адәм заты күренми. Кәбестә түтәлләре без качып күзәткән агачлыкка терәлеп үк тора икән. Елгадан су ташып сибәргә уңай булсын дип шулай утыртканнардыр инде. Бәхет бар икән безнең: алай-болай тавыш чыгып эзәрлекли башласалар да качарга уңай. Тәвәккәлләдек! Үрмәләп кенә чыгып, зурракларын сайлап, йолкырга тотындык. Ниһаять, ике кулда икешәр кәбестә, малай. Шулчак бакча артларыннан дәдә Миша үзе килеп чыкмасынмы! Телсез калдык. Аяклар, ничек чабасын онытып, җиргә кадакланган кебек булды. Дәдә Миша, безгә татарчалап:

– Ах, шайтан малайлары, хәзер чикләвекләрегезне кисәм мин сезнең, – дип әйткән сүздән генә аңыбызга килеп, куаклар арасына ташландык. Басмадан да очып кына чыгабыз. Ярга да җитез генә менәбез. Ниһаять, авылга таба йөгерә башладык. Дәдә Миша да безнең арттан җилдерә, үзе теләсә, әллә кайчан куып тотар иде, ләкин якынаймый да, бик артта да калмый. Нишләргә? Бәлкем, кәбестәләрне ташласак эзәрлекләмәс, кире борылыр? Бер баш кәбестә төшеп кала. Рөстәмгә дә кыен, малай, еш-еш сулап чабуын белә.

– Ташла кәбестәләреңне, – дим. Үзем икенче күчәнемне дә ыргытып калдырам. Рөстәм дә, эшнең хөрти икәнен аңлап, байлыгын җиргә томыра. Ә кәбестә хуҗасы, күчәннәрнең дүртесен дә кулына тотып, безне кууын белә, кире борылырга уйламый да. Үзе һаман:

– Ах, шайтан малайлар, ну хазыр тотсаммы, ну хазыр тотсам, чикләвекләрегезне кисәм, – дип, безне эзәрлекли. Куркудан бер чакрым араны йөгереп үткәнебез сизелми дә калган. Тирләп-пешеп, безнең ишегалдына килеп керәбез. Каршыга каяндыр Мәүлетдин абый килеп чыга.

– Ни булды? – ди ул, безнең тирләп чыккан битебезне, еш-еш сулыш алуыбызны күреп.

– Анда Миша дәдә куа безне, – дип әйтеп кенә бетерүем була, урыс абзабыз үзе капкадан килеп керә.

– Нәрсә булды, Миша туган? – ди абый, дустын күреп алып.

– Менә, Мәүлетдин туган, кәбестә урлап йөриләр. Мин бит аларга килеп сорасалар, болай да бирәм, – ди тегесе.

– Теләсәң нишләт, Миша туган, хет кулларын кисеп ташла, икенче юлы урлашмаслар, – ди минем абзый.

– Бер юлга калдырып торам инде, икенче сорамыйча өзсәләр, чикләвекләрен кисәм мин аларның, – дип елмая күрше авыл урысы. Шуннан, безгә карап:

– Мә, ашагыз, шайтан малайлары, – дип, күчәннәрен ишегалдындагы арбага куя. Үзләре абый белән, нидер сөйләшә-сөйләшә, урам якка юнәләләр.

Әйбәтләр иде безнең күрше авыл урыслары. Кирәк чакта шундук ярдәмгә ташланырлар иде. Татарчаны да кайбер татарлардан шәбрәк беләләр, ачык күңелле, кунакчыллар да иде алар. Шуңа күрә безнең бөтен авыл урысларны ярата, үз итә иде. Сагынам мин аларны. Үзләре дә, Варварин, Тәмте дигән авылларга күченеп китсәләр дә, сагынып, атна саен кайтып күренәләр иде. Әгәр дә алар торган якларга безнекеләрнең берәрсе барып чыкса, иң кадерле кунакларын каршы алгандай сыйлап, кирәк булса, техника-фәлән белән озатып ук куялар иде. Безнең авыл да сагынып яшәде аларны. Әле бергә озак еллар гөр килеп яшисе авылның мәктәбен бетерделәр. Безнекенә килеп укып кына йөри башлаганнар иде, көчләп диярлек бүтән авылга күчерделәр. Ә бит бу ике милләт бер-берсен тулыландырып, баетып тора иде… Менә инде син бу урысларга, татарлар әшәке, дип әйтеп кара, андый сүз өчен муеныңнан борып атарга да мөмкин иде алар. Чөнки татарларның кемлеген үзләрен белгән кебек беләләр иде. Әйтеп кара берәр сүз!..

Кәбестә операциясеннән соң без бүтән урыс авылына барып чыраларына да тимәдек. Бик нык тозлы кәбестә, кыяр-помидор ашыйсыбыз килсә, өлкәннәргә ияреп барабыз да рәхәтләнеп сыйланабыз. Өлкәннәр, шау-гөр килеп, яшь чакларын искә алып, үзләренчә бәйрәм итәләр, без, бала-чага, тамагыбыз туйгач, урамга чыгып, кемнең татар, кемнең урыс икәнен дә онытып, бергәләшеп уйный идек.

Cталин ашаган токмачларны…

Без әле бу дөньяга килмәгән заманнарда ук булачак әти-әниләребез чирәмдә яланаяк чабышып йөргән. Кар тауларында чана-чаңгы шуган. Дөньяның, табигатьнең матурлыгына сокланып, шигырьләр язган, рәсемнәр ясаган. Әби-бабаларыбыз исә, аларның тамаклары ач булмасын дип, иртә таңнан кичке караңгыга кадәр бил бөккән. Менә аларга туры килгән инде дөньяның ачысын-төчесен татырга! Минем Зәйнетдин бабам белән Фәгыйлә тәтәмә дә күрсәтеп караган тормыш нужа дигәнен. Күпме кан-яшь, тозлы тир түктергән ул алардан. Бабам 1914 елда герман сугышына китеп, аннан яраланып, гарипләнеп кайта. Немец ядрәсе аның кулын чәрдәкләп ыргыта. Патша хөкүмәте аңа «тавык тәпие» тагып, бер тиенсез килеш өенә кайтарып җибәрә. Бу вакытта әле минем булачак әбием Фәгыйлә тәтәмә ундүрт кенә яшь була. Тырыш, хезмәт сөючән гаиләдә үсә ул. Киртәләрендә егермеләп сыер гына мөгрәгән. Унлап атлары, утызлап сарыклары да муллыкта яшәргә мөмкинлек биргән. Ләкин шулкадәр мал-туарны тәрбия кылыр өчен, ат урынына эшләргә дә туры килгән. Тәтә дә, аның кыз туганнары да кул арасына бик иртә кергән. Гаилә көче генә җитмәгәч, чәчү-урак өсләрендә хезмәтчеләр дә яллаганнар. Әлбәттә, ул чорларда әле тәтәм каядыр еракта, күрше Балчыклы авылында, булачак ире Зәйнетдин яшәп ятканлыгын белмәгән дә. Сугыш бетеп, озак та үтмәстән, 1917 елның көзендә революция дигән афәт бу зур, бәхетсез илне кабат канга батыра. Әбиемнең әти-әниләрен бөлгенлеккә төшереп, үзләрен Себергә сөрәләр. Бабамныкыларга җил-яңгыр тими, чөнки алар кәсепчеләр генә була. Сафа бабама, ягъни минем Зәйнетдин бабамның әтисенә, күлмәк-ыштан тектерергә күрше авыллардан да киләләр. Эшләгәннәре ашарларына гына җиткәнгә, алар бай яшәмәгән. Ләкин болай да ачлы-туклы гомер сөргән халык бөтенләй бөлгенлеккә төшерелгәч, кием тектерергә теләүчеләр дә калмый. Ачлык елларында эш таба алмыйча интегеп йөри торгач, кышкы салкын көннәрнең берсендә, гаиләсе янына кайтырга гарьләнеп, бабамның әтисе Сафа карт телеграф баганасына сөялеп катып үлә.

Әбием белән бабам, кавышып, дөньяны бергә көтә башлый. Бер-бер артлы җиде балалары туа. Ул да түгел, көчләп берләштерү, колхозларга кертү башлана. Өй тулы бала-чага. Барысын да киендерергә, ашатырга-эчертергә кирәк. Авылларның чын хуҗаларын, тырыш җитәкчеләрен, йә утыртып, малларын талаганнар, йә совет власте дошманы дип атканнар. Кайберләре газиз туган җирләрен калдырып, гаиләләрен алып, качып ук киткән. Җирдә эшләр өчен, бик зур көч салырга да кирәк бит әле. Ләкин авылларда андыйлар бик нык кимү сәбәпле, кыр эшләре бармый. Салаларга ачлык килә. Кем нәрсә таба ала, шуның белән җан асрый. Алабута, кыр суганы, балтырган дисеңме, барысы да җыела. Көзен чикләвек, гөмбә, җиләк-җимеш киптерелә. Ләкин алай гына дөнья көтеп булмый икән шул. Халык бар терлеген чала башлый, шулай исән калырга тырыша. Инде алары да бетсә, нишләмәк кирәк. Зәйнетдин бабам иңенә дә шушы афәт төшә: «Ничек гаиләне ач үлемнән саклап калырга?» Авыл хуҗалыгында эшләп, бернәрсә дә ала алмагач, аны бертуган ага-энеләре Казанга эшкә чакыра. Аркасына капчыгын асып, Сафа улы Зәйнетдин шәһәргә юл тота. Күпчелек туганнары сәүдә өлкәсендә эшләү сәбәпле, бабайны да кибет тирәсенә урнаштыралар. Шулай итеп, ул атнага йә ике атнага бер тапкыр гына өенә кайткалап китә. Кечкенә нужа арбасына балаларына дигән азык-төлекне урнаштырып, җәяүләп 60–70 чакрым ара үтә. Ул чорда ялгызың гына юл чыгу үлемгә тиң санала. Совет властеның рәхимсезлегенә түзә алмыйча, бурлыкта йөрүчеләр, акылларыннан язган адәмнәр белән тулган була урман-кырлар, тирән чокырлар. Аларга кеше үтерү, малыңны талау берни тормый. Шуңа күрә, тырыш кешеләр берләшеп, урысы-татары бергә барып-кайтып йөри башлый. Бабай да үзенә күрә сәүдә эшен ачып җибәрә. Соңгы сарыгын чалып, Казан базарына илтеп сата да туган авылына тоз, сыек май, шикәр-кәнфитен алып кайтып, иткә, тавык йомыркасы, бәрәңгегә алыштыргалый башлый. Акчага гына сатар иде, бөлгенлеккә төшкән, хезмәте өчен бер тиен дә ала алмаган халыкка каян килсен ул. Эшләгән өчен ачтан үлмәслек итеп кенә икмәген биргәннәренә рәхмәт. Бабай кебек, кечкенә арба тартып, шәһәргә эшкә йөрүчеләр авыл саен берән-сәрән генә булган анысы. 60–70 чакрым араны йөк сөйрәп үтеп кара әле син. Көчең дә, түземлегең дә җитмәс. Әле ул Тәмте, Югары Ослан тауларына күтәрелер өчен, нинди газаплар кичерергә туры килгәндер. Әлбәттә, бу интегүләргә иң чыдамнар гына түзгән. Өстәвенә, бая искә алып киткәнемчә, кайтып барганда юлбасарлар чыгып таларга да мөмкин ич әле. Һәм шулай була да. Яхшы ат җигелгән арбага утырган, обрезлар тоткан өч угры Иламан урманы уртасындагы аланда нужа арбасын тартучылар каршысына килеп чыга. Өчесен дә сакал-мыек баскан, күзләреннән явызлык бөркелә. «Әй сез, исән-сау кайтып җитүегезне теләсәгез, хәзер үк арбаларыгызны калдырып ычкыныгыз моннан!» – дип кычкыра араларыннан берсе. Шунда Зәйнетдин бабам таныш тавыштан сискәнеп куя: «Тукта әле, тукта, кемнеке соң бу тавыш? Бигрәк тә таныш. Кәләм карак түгелме соң бу?» Бабам яхшылабрак күз салса, көрәк хәтле сакаллысы бурлыкта йөрүче авылдашы үзе икән бит. «Кәләм туган, бу бит мин, Сафа улы Зәйнетдин», – дип кычкыра ул аңа. Танылган карак та бабайны танып ала. «Синмени әле бу?! Ә болары кемнәр, кайсы авылдан?» – дип төпченә. Күрше урыс авылыныкы икәнен белгәч: «Син хәзер ычкын, алар белән башкача сөйләшербез», – ди. «Юк, Кәләм! Минем юлдашларымны рәнҗетсәгез, мәңге риза-бәхил түгел. Алар да безнең кебек эт тормышында газап чигә. Өйләрендә балалары, әти-әниләре көтә. Үзең дә бит яхшы хәлдән йөрмисең угрылыкта. Әгәр дә берәрсенә кагыласың икән, мине дә таларга туры килә сиңа», – дип, бабам арбасыннан балтасын суырып чыгара. «Шул кяферләрне яклыйсыңмы?» – ди атаман нәфрәт белән. «Мин алар белән нужа куам. Әгәр безне таларга уйлыйсың икән, соңгы сулышыбызга хәтле каршы торачакбыз. Мин алар белән герман сугышында да булдым. Тәмугның да чынын күрдем. Хәзер дә газапның иң авырын күтәрәбез. Кит юлыбыздан, Кәләм туган. Безнең өй тулы бала-чага. Каргышлары төшмәсен», – ди бабам. «Яхшы чакта таегыз моннан. Тик шуны онытма, Зәйнетдин, син – мине, мин сине күрмәдем. Язган булса күрешербез!» – дип, Кәләм карак, атын борып, әшнәләре белән урман эченә кереп югала. Хәтәр заманнар. Караңгы урман эчләрендә, чокыр-чакырларда күпме кеше югалгандыр бу коточкыч ачлык елларында.

Инде шулай этләнә торгач, өйдәгеләрнең ипигә тамаклары туя башлый. Тик авылдашлар арасында да төрлесе бар бит. Бабай өстеннән әләклиләр, имеш, спекуляция белән шөгыльләнә. Аңа «буржуй калдыгы» дигән ярлык тагалар, өе тулы бала-чага, карт анасы булуын да исәпкә алмыйлар. Беренче мировойда немец ядрәсеннән җәрәхәт алып, корышып каткан кулы белән кечкенә арба тартып, очын очка ялгаганын да күрергә теләмиләр. Милиция чакыртып, юк-бар малын да талап алалар. Урман эченнән килеп чыккан бурлардан котылып була, тик боларыннан котылу юк икән. Кайтмый башлый ул шуннан соң үз ягына, урыс иптәшләренә ияреп, Казаннан әллә ни ерак булмаган авылларга барып кына алыш-биреш итә. Ләкин авылга хуҗа булып алган хәерчеләр моның белән генә тынычланмый. Булачак әнием Гөлчирәне, абый-апаларымны, тәтәм Фәгыйләне, кан-яшь елатып, «колхозда да эшләмиләр, шуңа карамастан совет икмәген ашыйлар» дигән сылтау белән, бабамның соңгы бозавын алып чыгып китеп суялар да төне буе ит ашап, эчеп яталар. Әлбәттә, алар арасында авылыбызның адәм рәтле кешеләре булмаган. Күп еллар узгач та, тәтәм ул бәндәләрне рәнҗеп искә ала торган иде. Авылыбызның чиста күңелле кешеләренең дә яклап сүз әйтергә кыюлыклары җитмәгәндер. Чөнки үз хәлләре хәл! Кайткан саен мөртәт бәндәләр бәйләнеп йөри торгач, Сафа улы Зәйнетдин туган авылында тагын да сирәгрәк күренә башлый. Шулай да айга бер-ике мәртәбә күзгә чалынып китә. Инде хәзер колхоз активистлары да интектерә алмый башлый аны, чөнки кулында сәүдә өлкәсендә эшли дигән законлы кәгазе бар! Ул арада бер-бер артлы үсеп килгән уллары Мифтахетдин белән Мәүлетдин кул арасына керә башлый. Ягъни мәсәлән, колхоз эшенә чыгалар. Бусы гаиләгә азмы-күпме җиңеллек китерә. Өйгә җиңеллек китерә китерүен, тик укуларына зыян китерә. Өстәвенә ата кулы да җитми. Мәүлетдин абыемны математикадан өйрәтергә классташы Барый улы Рәшитне җибәргәлиләр. «Мин Мәүлетдин абыеңны укытырга дип түгел, әбиеңнең тәмле итеп пешергән ризыкларын туйганчы бер ашар өчен генә йөри идем. Йомырка белән кыздырылган тәмле токмачларны минем гомеремдә дә бүтән ашаганым булмады. Аның тәме гомерем буе күңелемдә саклана», – дип искә ала иде Рәшит абый. Болар бит барысы да – бабам тырышлыгы нәтиҗәсендә. Әле якын туганнары, дуслары, күршеләренә дә хәлдән килгәнчә ярдәм кулы суза ул. Кемнәрдер аның тырышлыгына соклана. Кемнәрдер хурлана һәм көнләшә. Ул чорларның авырлыгын аз гына булса да күзаллау өчен, кайбер хәлләр турында әйтеп китү дә кирәктер. Фәгыйлә тәтәм чыгарып ташлаган балык башларын, койрыкларын шундук мохтаҗлыкта, хәерчелектә ачлы-туклы яшәүчеләр җыеп ала торган була. Шундый көннәрнең берсендә авылның бер хөрәсән ялкавы бабай белән очраклы гына очрашып бәхәскә керә: «Менә син, Зәйнетдин, үзең колхозда да эшләмисең, үзең – аның икмәген, сыерың коллектив печәнен ашый. Дөрес түгел бит бу. Без монда колхоз-колхоз дип бил бөгәбез», – дип бәйләнә. Туры вә үткен телле бабам күп уйлап тормастан: «Аллага шөкер, колхозыгызда эшләмәсәм дә, Сталин ашаган токмачларны гына ашыйбыз әле», – дип ычкындыра. Өч көн дә үтми, аны милиция килеп кулга ала. Тәмтедәге НКВДда ул нинди ахмаклык эшләгәнен аңлап, ятим калган балаларын күз алдына китереп, кычкырып-кычкырып елый. Соңлап булса да, нинди бәдбәхет белән бәхәсләшкәнен аңлый, тик эш узган шул инде. «Ярый әле, Мифтахетдин белән Мәүлетдинем егет булып килә. Себергә сөрсәләр, сеңел туганнарын, әниләрен ачтан үтертмәсләр әле. Колхоз кырларында да ярыйсы гына икмәген үстерә башладылар, шул ипидән аерма инде туганнарымны», – дип, бабай Ходай Тәгаләгә ялвара.

Бервакытны – без тугач…

Подняться наверх