Читать книгу Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути… - Ринат Мухамадиев - Страница 10
Хикәяләр
Нәни арыслан һәм ике саескан…
ОглавлениеГомернең менә тагы бер елы узып бара. Декабрьнең соңгы көннәрен барларга керештек. Өй түрендәге тәрәзәдән бакчага карап утырам. Үзем утырткан, үзем карап үстергән агачларга соклануым, кай арада шулай каралты-куралардан да югары күтәрелеп калкынып киткән соң болар?.. Атна буе күбәләктәй ак кар явып торды. Ә бүген исә кинәт суытып җибәргән. Суыгын суык та, әмма аның каравы балкып кояш чыккан, яктылыктан һәм аклыктан күзләр камаша. Бөтен әйләнә-тирә ап-ак, әйтерсең лә табигатьнең зарыгып көткән зур бәйрәмгә, әйтик, туйга әзерләнгән мәле. Җир өсте – ап-ак түшәк, шәрә калган агачларга тикле ак бәскә төренгән. Елның-ел буена бакчага сафлык һәм ямь өстәп торган ак һәм зәңгәр чыршыларның ябалдашларына мендәр-мендәр булып кар кунаклаган. Монысы инде игътибарны аеруча җәлеп иткән күренеш. Безнең якларда булмаган, җылы якларда туып үскән кешеләргә моны һич кенә дә тасвирлап, аңлатып бирә торган түгел.
Җилнең әсәре дә юк, тынлык, ялгышып кына булса да ник бер кар бөртеге очсын яисә хәрәкәткә килсен икән. Табигать әйтерсең йокыга талган, мәрткә киткән. «Җир йоклый тыныч, күреп тәмле төш…» дип, нәкъ менә шундый мәлне күреп тасвирлаган булса кирәк шагыйрь…
Чү, кар көрте селкенәме дисәм, аргы тарафтагы ак чыршы төбендә ниндидер җан иясе хәрәкәткә килде түгелме соң?.. Урынымнан сикереп торып, тәрәзәгә барып капландым. Әйе, ялгышмаганмын, бу бит ызандаш күршеләребезнең песи баласы. Хәер, җәен песи баласы иде, ә хәзер инде, күр әнә, нинди гайрәтле песи булып үсеп җиткән! Авыз тутырып мәче дияргә дә була үзенә. Мәче генә микән әле, үзен арыслан итеп хис итә түгелме?..
Әлеге «арыслан»ның хуҗасы, ягъни күрше хатыны, урамда кем очраса, өйләренә нинди кунак килсә, сүзне, хәл-әхвәл белешүне әнә шул җан иясеннән башлый. Аны атна саен әллә ниткән шампуньнар белән юып, тарап, өф-өф итеп кенә кадерләп асрый бит алар. Кулларыннан төшермиләр… Дөрес булса, өйләрендә аңарга түбәтәй дә кидерәләр икән әле.
Шултикле дә кадерле һәм иркә мәчегә бу суыкта, йә, ни калган диген инде, түбәтәен киеп җылы өй түрендәге түшәк өстендә яисә мич башында гына изрәп ятса ни булган? Салкын кар өстендә бата-чума йөрүдән нинди мәгънә?.. Йөрү дип тә булмый торгандыр моны, тирән көрт эченнән йөзеп үк килә түгелме соң? Кеше йөри торган сукмак ярамаганмы үзенә. Ауга чыккан дисәң, мондый зәмһәрир суыкта тирән кар өстендә ни эзләмәк һәм ни тапмак мөмкин икән…
Бу мизгелдә тәрәзә аша үзен күзәтеп торучы булыр дип уйлау кая инде ул. Баксаң, салкынга һәм карның тирәнлегенә исе дә китми тегенең. Үзе кебек үк йомшак ап-ак карга чумып уйнаудан бер тәм таба. Әле үз койрыгын тотмак булып боргалана, әле чыршы ботакларына үреләсе килеп талпынып-талпынып куя. Сикерә генә алмый, гөнаһ шомлыгы, таяныр урын юк, кар бик көпшәк.
Мәченең эше юк, шактый ук калкынып киткән булса да, яшь шул әле, аның уйнар чагы. Ә минем кырыкмаса-кырык эшем бар. Инде тәрәз каршыннан китәргә җыенган бер мәлдә игътибарымны күршедәге агач очына бер-бер артлы килеп кунган ике саескан җәлеп итте. Алар монда беренче ел гына түгел инде, үзләрен рәсми рәвештә теркәлгән җирле кошлар дияргә дә була. Әлеге тамашаны бары мин генә күзәтәм дип шактый ук ялгышканмын лабаса. Бер дә эч пошканнан яисә юкка гына йөрми булса кирәк бу саесканнар. Ниндидер хикмәт булырга охшаган бит монда дип уйларга өлгермәдем, пар саесканнар, ук кебек атылып, әлеге ак чыршы очында урнашкан көлтә кар өстенә килеп кунмасынмы?! Ак чыршының киң ябалдашы сыгылып куйды, һәм андагы кар, баштан очып төшкән бүрек кебек, түбән тәгәрәде. Ә саесканнар ул арада җәһәт кенә кире үз агачларына әйләнеп кайттылар. Хәрәкәткә килгән кар, үзе артыннан түбәндәге ботакларны бушата-бушата, бернинди куркыныч яисә мәкер көтмәгән, чыршы итәгендә риясыз уйнап йөргән ак мәченең тап өстенә ташкын сыман килеп төшмәсенме…
Берәүнең әле генә күз алдымда шаярган-уйнаган ап-ак мәчесе әйтерсең лә монда гомумән булмаган, ул кар көрте астында калды, юк булды. Әллә уфтанудан, әллә шатланулары идеме, саесканнар, бер-бер артлы, кеткелдәп көлүне хәтерләткән аваз чыгарып, көянтәдәй койрыкларын боргаларга кереште. Бер ботактан икенчесенә сикерә-сикерә тантана итәләр иде кебек алар.
Ни дияргә белми, исем китеп карап торам. Юкса уйлап торыр арамы, барын да онытып, өскә-башка кими генә бакчага йөгереп чыгарга да мәчене коткару эшенә керешергә кирәк иде бит инде. Кар астында озак тора алмас, тизрәк казып чыгарырга кирәк бахырны. Әмма, тамаша итү белән мавыгып, бер мәлгә югалып калдым кебек…
Ул арада, баксаң, кар көрте хәрәкәткә килде түгелме? Менә бервакыт аннан, алгы аяклары белән тырмаша-тырмаша, инде харап булды, юкка чыкты дигән ак мәче үзе килеп чыкмасынмы?! Мәче түгел, чын-чынлап курку белмәс, һичнинди афәтләргә дә бирешмәс арыслан икән ич үзе! Арысланның да ниндие әле, кар астыннан чыгуы булды, бар гәүдәсен дер селкетеп, өстендәге кар тузанын какты. Һәм шундук, мыекларын тырпайтып, тешләрен ыржайтып, янәшәдәге агач очына менеп кунаклаган пар саесканга ыргылып алды. «Мин сезне күрәм, бу сезнең эш. Бер очрамасагыз, икенче очрарсыз, күрсәтермен әле күрмәгәнегезне» дия иде кебек ул. Әнә ич, алгы тәпиләрен болгап, янап та куйды үзләренә. Күршенеке булса булыр, мин бу мәче белән таныш булуыма горурланып куйдым шулчак.
Горурлануын горурландым. Әмма шул мизгелдә узган җәйне игътибарымны җәлеп иткән икенче бер тамаша келт итеп хәтергә килеп төште. Шушы бакча. Шул ук чыршылар итәгендә тап булдым мин ул тамашага.
Үзегез беләсез, мәче халкы гомумән күрше-күлән бакчасын, чит кешенең ишегалдын яратучан була. Ә безнең бакча – алар өчен җәннәт, эт-фәлән дә, хәтта үзебезнең песи дә юк. Хуҗасыннан чыгып качтымы, күрше мәчесе монда килә дә керә. Бу юлы да, гадәттәгечә, үзен хуҗа санап, бакчадагы чәчәк һәм үләннәр арасында шөгыль һәм кызык табып уйнап йөрүе иде шунда. Әле сикерә, әле йөгерә, үзалдына гайрәт күрсәтеп, мыраулап та ала. Уйнасын, песи баласына бары да килешә, яшь чагы ич, бәхетле һәм матур чагы…
Әмма көтмәгәндә, хәвеф барлыгын хәбәр итеп, чырыйлап мырауларга керешмәсенме ул. Ачык һавадагы чатырда Интернеттагы яңалыклар белән танышып утыруым иде. Тавыш килгән тарафка күтәрелеп карадым. Йомшак һәм ап-ак песинең бер кош баласын куалап йөрүе булган икән. Кош баласы, канат кагып очарга омтылган чагы булып, агач башыннан егылып төшкән булса кирәк. Күтәрелеп очып та китә алмый, үзе тоттырмый да. Инде эләкте дигәндә генә, ныгып өлгермәгән канатлары белән талпынып, икенче бер читкә ташлана. Тотуын тоткан да булыр иде песиебез. Тик моны саесканнар күреп алган, кош баласы аларныкы булган, димәк. Шул саесканнарның әле берсе, әле икенчесе мәче баласына ташлана, арка тарафтан һөҗүм итәләр үзенә, ян тарафтан да ташланалар. Чукып-чукып та алалар түгелме икән әле… Мәче югалып калмый, әлбәттә, үзен арыслан дип хис иткән чагы ич, мыекларын тырпайтып, боларга кизәнеп-кизәнеп тә ала. Әмма бу очракта аның уенда һөҗүм итү түгел, саклану инстинкты өстенлек итә иде булса кирәк. Ике ут арасында калган чагы. Кош баласын да күздән ычкындырмый, дөнья күргән саесканнарга да бирешәсе килми. Ә тегеләр күз дә ачырмый үзенә, ут уйната – ук кебек ташланалар да качалар, очалар да куналар. Аларныкы кебек канатлары булса бирешмәс, кирәкләрен бирер иде ул аларга, әлбәттә. Нишлисең, гайрәт һәм көч бирсә дә, канат бирмәгәннәр шул мәчегә. Инде тоттым дигәндә генә кош баласын тәмам күздән дә югалтты, ахры, ул… Ә явыз саесканнар аңа да карамый, тәмам каныктылар бит үзенә, артыннан калмый эзәрлекләргә үк керештеләр. Балык тоту нияте белән суга ташланган акчарлактай, һаман да аның өстенә ташланалар. Чукый ук алмасалар да, куркыталар, яныйлар, һич тынгы бирмиләр тегеңә. Күпме көннәр йомырка өстендә утырып, багып-сыйпап дөньяга китергән безнең сабыйга тиясе булсаң, кара аны, дип кисәтүләре иде булса кирәк.
Нәни арысланның башка чарасы калмагач, аны-моны уйлап тормастан, дуамалланып чабып китте дә капка астыннан урамга чыгып йөгерде. Дөрес эшләде, нәрсә аңарга, саесканнар белән вакланып торырга…
Бүген дә тагы шул ук саесканнар. Мәче баласын кар көрте астында калдырырга ниятләгәннәр… Тотыгыз капчыгыгызны, сездән курка торган чаклар күптән узды… Бер дә харап икән, канатлары бар, янәсе… Алар оча белә, имеш… Бик батыр булсагыз, качып-посып йөрмәгез анда, төшегез агач башыннан, бергә-бер көч сынашыйк. Шунда ачыкларбыз кемнең кем булуын, дия иде кебек ул. Арысландай киерелеп, күкрәген кабартып, мыекларын тырпайтып куйды ак мәче. Берлинны алган диярсең…
Казан
Декабрь, 2016