Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки

Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки
Автор книги: id книги: 2156766     Оценка: 0.0     Голосов: 0     Отзывы, комментарии: 0 0 руб.     (0$) Читать книгу Скачать бесплатно Электронная книга Жанр: История Правообладатель и/или издательство: Татарское книжное издательство Дата публикации, год издания: 1993 Дата добавления в каталог КнигаЛит: ISBN: 978-5-298-04252-9 Скачать фрагмент в формате   fb2   fb2.zip Возрастное ограничение: 16+ Оглавление Отрывок из книги

Реклама. ООО «ЛитРес», ИНН: 7719571260.

Описание книги

Бу китап – татар халкының күренекле фикер иясе, мәгърифәтче, тарихчы һәм педагог, язучы һәм журналист Ризаэтдин Фәхретдиннең сайланма әсәрләр тупланмасы. Җыентык, халкыбызның борынгы заманнардан алып XX йөзнең беренче яртысына кадәр булган тарихын, мәдәниятебез тарихында тирән эз калдырган шәхесләр тормышын һәм иҗатын, мәктәп-мәдрәсә, мәгърифәт, рухи мәдәният тарихын, дин, әдәп, әхлак мәсьәләләрен тирәнтен өйрәнү һәм барлау өчен, бүгенге көндә дә үзенең әһәмиятен югалтмаган кыйммәтле чыганак булып тора. Җыентыкта Р. Фәхретдиннең 1993 елда дөнья күргән «Болгар вә Казан төрекләре» (тәрҗемә итүчесе һәм төзүчесе Ә. Хәйруллин) һәм 1996 елда нәшер ителгән «Алтын Урда ханнары» (Р. Әмирхан эшкәртүендә) хезмәтләре туплап бирелде. Китап тарихчыларга һәм киң катлау укучыларга адреслана.

Оглавление

Ризаэтдин Фахрутдин. Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки

Кереш сүз[1]

Беренче бүлек. Халкыбыз тарихыннан. Тарихи язмалар вә сәяхәтнамәләр

Болгар вә Казан төрекләре

Беренче дәвер. Нәсел-ыруыбыз вә кыскача тарихыбыз. Төрекләр. Фин вә сәкълаб. Һун вә болгарлар

Болгарларның мәмләкәтләре һәм хөкүмәтләре

Болгарларның нәселләре вә телләре

Болгарларның мәдәниятләре. Кәсеп вә һөнәрләре

Болгарларның мәшһүр шәһәрләре

Болгарларның хөкемдарлары вә ханнары

Болгар төрекләренең дин вә мәзһәбләре[47]

Икенче һәм өченче дәверләр. Болгар төрекләренең татарлар белән руслар кул астында калулары

Дүртенче дәвер. Миссионерларның хакимлек итүләре, рус хөкүмәте тарафыннан мөселманнарның чукындырылуы

Бишенче дәвер

«Болгар вә Казан төрекләре» әсәренә кушымта[66]

Ибне фазланның тәрҗемәи хәле вә сәяхәтнамәсе

Ибне фазланның болгарга килүе

Багдадтан сәфәр

Харәзем мәмләкәте

Гузия халкы

Пәчәнәкләр

Башкорт кавеме

Болгарга якынлашу

Болгарга килеп җитү

Болгар шәһәрендә гаҗәеп хәлләр

Алып адәм

Рус халкы

Русларның гыйбадәтләре вә йолалары

Русларның угры һәм авыруларга карата мөгамәләләре

Русларның үлекләрне яндырулары

Русларның хөкемдарлары вә кенәзләре

Хәзәрләр

Хәзәрләрнең падишаһлары

Ибне Баттутаның тәрҗемәи хәле

Ибне Баттутаның Дәште Кыпчакка сәяхәте

Кырым вилаятенә[152] сәфәр

Дәште Кыпчакта арбалар

Кырымнан сәфәр

Азак шәһәре[170]

Дәште Кыпчакта ат хайваны

Маҗир[181] шәһәренә сәфәр

Төрекләрдә хатыннарның дәрәҗәсе

Биштауга сәфәр

Мөхәммәд Үзбәк хан

Мөхәммәд Үзбәк хан хатыннары

Мөхәммәд Үзбәк ханның хатыннары вә балалары

Болгар шәһәренә сәфәр

Гаед намазы уку

Хаҗитархан шәһәре

Кастантиния сәфәре

Хаҗитархан шәһәренә кайту

Сарай шәһәре

Сарайдан Харәземгә[245]

Рихләтел-Мәрҗани

Истанбул[262]

Измир

Искәндәрия[304]

Мисыр әл-Каһирә

Сүәес

Янбәгъ

Мәдинәи Мөнәүвәрә

Мәккәи Мөкәррәмә

Кайту

Икенче мәртәбә Истанбулда

Фазыйль Мәрҗанинең кыскача тәрҗемәи хәле

«Юаныч» тан өзек[381]. Иске вә бүгенге вакытларда ислам хөкүмәтләренең тәхет вә мәркәз шәһәрләре

Ислам сәяхәтчеләре

Шималь төрекләреннән булган үз сәяхәтчеләребезнең сәяхәтнамәләре

Алтын Урда ханнары

Чыңгыз хан

Җүҗи хан

Бату хан

Бәркә хан[405]

Нугай мирза

Үзбәк хан

Җанибәк хан

Мамай мирза

Туктамыш хан

Идегәй мирза

Олуг Мөхәммәд хан

Әхмәд хан

Дәүләтнең эчке төзелеше буенча кыскача мәгълүмат

Икенче бүлек. Рухи мәдәниятебез тарихыннан

Мәгърифәтчеләребез, мәгариф, мәдәният, дин, әхлак турында

Мәрҗани[415]

«Асар» дан бер өзек[497].Шиһабетдин Әбелхәсән һарун бине Баһаветдин бине Сөбхан бине Габделкәрим бине Габдеттәууаб бине Габделгани бине Габделкоддус әл-Мәрҗани

Шәхесе

Әһле-әүлады[506]

Кыяфәте

Остазлары вә шәехләре

Шәкертләреннән кайбер аерылып торганнары

Язган китаплары

«Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗани хакында язмалар» дан бер өзек[513]

«Асар»[523] дан бер өзек. Мифтахетдин бине Камалетдин бине Ишмөхәммәд

Бәгъзе бер хатлары

Мөнәҗәт

Акмулла хакында Хәсән Гали хаты

Акмулланың озын бер касыйдәсеннән бәгъзе бер бәетләр

Акмулла Уфа шәһәрендә

Ислам дине

Пәйгамбәрлек һәм Мөхәммәд

Ислам дине

Ислам диненең нигезе

Ислам динен ирештерү вә өйрәтү

Ислам дине – өстен мәдәният һәм адәм балаларын ислях, ягъни яхшыга үзгәртү дине

Тәүхид вә тәнзиә

Уку вә гыйлем

Гакыл

Тигезлек

Вөҗдан иреге. Ирексезләмәү

Киңәш вә җыелыш, сүз иреге

Гаделлек

Дуслык вә туганлык

Нәсел-ыруны саклау

Шайтаннарның идарә итүләрен инкяр итү

Хатыннарның хәлләрен үзгәртү

Хәмер, исереклек, дуңгыз ите

Дөнья мәслихәтләре

Ислам динендә мактаулы вә лязим вазифалар

Динле булуның файдасы

Без – шималь (Болгар) төрекләрендә гыйлем тәхсил итү[675] рәвешләре

Уфа шәһәрендә губернский исполнительный комитетка сайланган котлуг татар егетләренә һәм, гомумән, бүген эш башында торучы иптәшкәләргә ачык мәктүб[769]

I

II

III

IV

V

VI

Зыяфәт[834], туй

Кунак булу вә кунак итү һәм дә әдәпләре

Зиярәт[838]

Туй

Ашау-эчү

Азык. Ашау-эчү әдәпләре

Ризык эзләү, ризык табу

Чәй. Каһвә. Тәмәке

Тәмәке

Исерткеч эчү

Исерткеч эчүдән тыелучылар

Исерткеч эчү дәрәҗәләре

Исерткеч эчүдән булган зарарлар

Исерткеч эчүдән котылу чаралары

Исерткеч эчү дәвамы

Исерткеч эчүче

Эчүдән тыючы хөкүмәтләр вә үзләре теләп, үз ихтыярлары белән тыелучылар

Исерткеч вә эчү хакында бәгъзе бер вакыйгалар

Гыйбрәтле сүзләр[853]

Хатыннар хакында

Отрывок из книги

Бу – хөрмәтле бабаларыбызны һәм ислам динендә файдалы күрелгән эшләрне иң ышанычлы таяныч итеп алып, хәзерге көндә дөньяга кадерле милләтебез турында ачык итеп язылган хезмәт.

Монда тәртип итү гүзәл булуга, мәсьәләләрнең җентекле аңлатылуына әһәмият бирелми, алынган мәсьәләләр арасындагы мөнәсәбәтләргә дә артык игътибар ителми.

.....

Болгар кавеменең хөкүмәт үзәге һәм башкаласы Болгар шәһәре булганлыгы сөйләнде. Монгол һәм татарлар боларның өсләренә килеп һөҗүм иттеләр, сугыштылар, һәм болар соңгы чиккәчә зәгыйфьләнделәр. Шуннан соң Болгар төрекләренең бер өлеше үз хөкүмәтләрен Казанга күчереп, беркадәр еллар дәвам иттерә алсалар да, татарлар тарафыннан ясалган җәрәхәт төзәлә алмады, ахырында руслар тарафыннан басып алындылар.

Болгарларның соңгы башкалалары Казан шәһәре булганлыктан һәм Идел буйларындагы мөселманнар, гомумән, болгар төрекләреннән булганлыктан, Казан мәмләкәтен Россиягә кушканнан соң, Мәскәү падишаһы Иван Грозный үзенә «Болгар падишаһы» дигән дәрәҗәле исем биргән иде. Шуннан соң бу дәрәҗәле исем рус падишаһларына һәм императорларның һәммәсенә бирелеп килде. Хәтта иң соңгы императорлары булган Николайның дәрәҗәле исемендә «Болгар падишаһы» дигән җөмлә бар иде. 1675–1686 милади елларда Казан шәһәрендә торган митрополит Йосиф та «Казан һәм Болгар митрополиты» дип аталган иде.

.....

Добавление нового отзыва

Комментарий Поле, отмеченное звёздочкой  — обязательно к заполнению

Отзывы и комментарии читателей

Нет рецензий. Будьте первым, кто напишет рецензию на книгу Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки
Подняться наверх