Читать книгу Шәһре Биләрдә кунакта / Гости Биляра (на татарском языке) - Рухия Ахунҗанова - Страница 5

Кәрвансарай

Оглавление

– Тышкы шәһәрдәге атаклы кәрвансарай[19] менә шушы инде! – дип, Теләй абзый гаять зур кирпеч бинага ишарә ясады. – Кече Чирмешән елгасының борынгы исемен йөртә ул кәрвансарай, «Дәү Шир» диләр аны.

Без кызыксынып киттек. Теләй абзыйның тәртип белән сөйләвен көтмичә, аңа бер-бер артлы сорауларыбызны яудыра башладык.

– Бу кәрвансарайда кемнәр яши?

– Ерак илләрдән килгән сәүдәгәрләр урнашкан биредә. Алар яши торган мосафирханә[20] биек койма белән әйләндереп алынган.

– Алар үз өйләрендәге кебек яшиләрме?

– Әйе. Һәрберсенә аерым бүлмә бирелгән. Аш-су әзерләү бүлмәсе дә бар. Мунчасы бер дигән! Аның миче ишегалды ягыннан ягыла. Кайнар һава агымы идән астындагы торбалар буйлап уза. Кыскасы, бөтен уңайлыклар тудырылган.

– Алар монда озак торалармы?

– Алып килгән сәүдә малының кайчан сатылып бетүенә карап.

– Алар нәрсә саталар соң?

– Кыйммәтле тукымалар, затлы келәмнәр, керәч[21] чынаяклар… Алар сата торган әйберләрне санап чыгу мөмкин түгел. Барып күрергә кирәк, – диде Теләй абзый.

Ак кашканы махсус урынга туктатып бәйләп куйганнан соң, безне үзе белән кәрвансарай алдындагы зур базарга әйдәде.


Болгар базары. XIII гасыр. Картина фрагменты.

Рөстәм Хуҗин рәсеме


Базар киң мәйданны биләп алган. Анда халык бик күп. Төрле-төрле тавышлардан базар умарта күче кебек гүләп тора. Без Теләй абзыйга тагылып барабыз. Әнә бер урында ефәк тукыма саталар. Айсылу белән икебезнең дә күзләр шул якта. Кулына аршын[22] тоткан гарәп сәүдәгәре:

– Зираг, зираг, – дип кабатлый.

Теләй абзый безгә аның бу сүзен «тукыма үлчәү берәмлеге» дип төшендереп бирде.

Этелә-төртелә атлый торгач, тактадан корылган кибет сыман бер урынга барып чыктык.

– Монда сугышта дошманнан саклану кораллары сатыла, – диде Теләй абзый, малайларга дәшеп.

Барыбыз да, кызыксынып, хәрби кирәк-яраклар карарга керештек. Әнә теге вак боҗралардан эшләнгән күлмәк «көбә» дип атала икән. Аның янәшәсендә күкрәк һәм арка япкычлардан торган күлмәкләр дә бар. Алары ян-якларыннан һәм җилкәләрдән каптырылып куела, ди.

19

Кәрвансарай – стеналар белән әйләндереп алынган, ныгытылган кунакханә(чит ил сәүдәгәрләре яшәгән).

20

Мосафирханә – юлчылар өчен номерлар; гостиница.

21

Керәч – фаянс.

22

Аршын – озынлык үлчәү коралы.

Шәһре Биләрдә кунакта / Гости Биляра (на татарском языке)

Подняться наверх