Читать книгу Яралы кош авазы / Крик раненой птицы - Саида Зыялы - Страница 2
Бәяннар
Югалту
ОглавлениеОлыгая барган саен, кеше яшьлегендә күңеленә уелып калган истәлекле вакыйгаларны күз алдыннан кабат-кабат кичерә, узган гомерләрне ешрак исенә төшерә, диләр. Хактыр. Яшьлек – гомернең иң матур, иң самими чагы. Шуңа күрә бу халәт табигыйдер, матурлыкны сагыну галәмәтедер.
Мирсәетен югалткан көннән Закирә дә истәлекләре эченә баш-аягы белән чумды. Ялгыз калдымы, гомеренең бар мизгелен бөртекләп барларга керешә. Әйтерсең шул уйлардан Мирсәетнең кайдалыгы ачыкланачак та, югалган ире табылачак. Хәер, ул яшьлегендә дә уйланырга ярата иде.
Беренче һәм икенче курсларда университетның тулай торагында яшәде Закирә. Кич җиттеме, бүлмәдәш кызлары бизәнергә-төзәнергә керешә. Ни генә кыланмый алар?
Рәшидә иң элек исемен үзгәртте. Раяга әверелде. Аннары Рая-Рәшидәгә авылдан киеп килгән бердәнбер озын җиңле күлмәге ошамый башлады. Шуңа күрә күлмәкне «шәһәрләштерде» – башта җиңен кисеп ташлады, аннары итәген кыскартты. Менә шулай шәһәрчә күлмәк кигән чибәр мишәр кызы болай да сызылып торган кара кашын буяу каләме белән каралта, чиядәй янып торган иреннәренә иннек сылый. Кызый фойега танцыга төшәргә җыена. Закирә аңа караган да уйга баткан.
…Аның хыялы табиб булу иде. Шуңа күрә медицина институтының кабул итү комиссиясенә документларын күтәреп барды ул. Институтның юан пружиналы калын ишеген ачып керүгә, бөтенләй югалып калуы әле дә онытылмый. Монда халык… халык… Аның шикелле үк өлгергәнлек таныклыгы алган унынчыны тәмамлаучылар. Ул кызларның өс-башы күз явын алырлык, һәммәсендә – затлы, килешле күлмәк. Аякларында – берсенекеннән-берсе матур туфли. Иреннәр буялган, сөрмә тартылган. Закирә болар арасында үзен әкияттәге шыксыз үрдәк бәбкәседәй хис итте. Монда аннан да ямьсез, аннан да алама киенгән башка берәү дә юктыр сыман тоелды. Аягында – кыяфәте белән хәзерге кроссовкага тартымрак чүпрәк чүәк. Аны былтыр ук район базарыннан әнисе алып кайткан иде. Өстендә – апасыннан калган штапель күлмәк. Ул әз генә иркен. Билбавын бугач, ярамаслык та түгел шикелле. Казанга киткән чакта, әнисе: «Булды бу, кызым, синнән матур кыз каласында юктыр әле, менә күрерсең!» – дигән иде дә… Әнисенең күзенә матур күренгәндер шул. Керпе дә әнә, йомшагым, дип әйтә ди бит.
Закирә тагын бер нәрсәгә игътибар итте. Укырга керергә дип килүчеләрнең үз-үзләренә ныклы ышанычлары чырайларына ук чыккан. Бу аларның үзләрен тотышларында, сөйләшүләрендә сизелә. «Болар, мөгаен, бик яхшы укыганнардыр, – дип уйлап алды Закирә. – Тормышлары да безнеке шикелле түгелдер. Әйбәттер. Югыйсә болай матур итеп ничек киенмәк кирәк?»
Закирәнең әтисе сугыштан кайтмады. Алты айлык кызчык, кабыктан ясалган бишегенә утырып, чүпрәкләрдән төрелгән курчагы белән уйнап калган. Әтисе киткән чакта аны күтәреп сөйгән дә: «Монысын куеныма тыгып кына алып китим микән әллә! Их, булдырып булмый шу-ул!» – дигән. Әтисе сугыш корбаны булганлыктан, унынчыны тәмамлаганчы, Закирәгә пенсия бирделәр. Аена кырык сум. «Фәйрүзә апа, сиңа пенсия килә», – дип, аларга заёмны да мулрак яздырырга тырыштылар, салымын да түлисе бар. Балаларның өс-башын да карыйсы. Абыйсы егет булып җитеп килә. Чәй-шикәр аласы дип әйтеп тә торасы түгел – анысына барыбер акча юк. Чәй итеп эчәргә кишер киптерәләр, мәтрүшкә, гөлҗимеш җыялар.
Пенсия килеп торгач, Фәйрүзә апа Закирәне укытты. Үз авылларындагы җидееллык мәктәпне тәмамлагач, күрше Елгабашка сигезенчегә китте. Анда – унъеллык мәктәп. Көн саен җиде чакрым барасы, җиде чакрым кайтасы. Укырга киткәнче, биш-алты көянтә чишмә суы да ташып куясы. Әнисе: «Инеш суын җылытырга утын күп бетә», – ди. Шуңа күрә малларга да чишмә суы ташырга туры килә. Әй, чишмәдән су китерү читен түгел лә! Тамак ачканда ашарга булмау читен. Үч иткән шикелле, бер искә төштеме, гел ашыйсы килеп кенә тора. Баш бөтенләй эшләми, һаман шул ашказанының ашарга сорап илерүен тыңлый, шуны гына уйлый. Мич төбенә салып пешерелгән ипинең башыннан башына бер телем кисеп бирә әнисе. Бу – мәктәпкә баргач ашыйсы ризык. Закирә аны букчасының төбенә үк салып куя. Авылны чыгып бер чакрым тирәсе юл узуга, ни хикмәттер, теге бер телем ипине тотып кына булса да карыйсы килә башлый. Бокыр күперен чыгуга, Закирә түзми, туктап букчасын ача да ипләп кенә ипине ала. Бер генә тапкыр кабып карыйм микән, юк микән дип, ипекәйгә карап тора. Тешләп алып, тәмен татып карасаң… тыелып булмас инде?! Моны Закирә белә. Букчамны бүтән актармыйм дип, үз-үзенә сүз дә бирә. Тик сүзендә тора алмый. «Әллә бу Бокыр күпере, чынлап та, җенле инде, – дип уйлап куя ул. – Буранда бу тирәгә юлыккан кешенең адашмый калганы юк, диләр ич».
Ни генә уйласа да, теге бер телем ипигә кызыгудан котылып булмый. Акылы төшендереп, аңлатып искәртә инде югыйсә. «Әле мәктәбеңә барып җитәсең бар. Биш-алты дәрес укыйсы. Аннары шушы җиде чакрымны теркелдисе… Тамагың өзелепләр ачар, ул чакта ничек түзәрсең?» – ди. Акылның үгет-нәсыйхәте ун-унбиш минут атларлык көч бирә бирүен. Аннары тагын букчаны актарасы килә башлый. Закирә түзми, бер генә тапкыр кабам да куям дип, үз-үзен алдалап, ипекәйне кулына ала. И-и, ул ипинең тәмлелекләре… Аны әйтеп тә, аңлатып та булмый. Әрчемичә уган бәрәңге кушып пешергән дип кем әйтер?! Бер генә кабам, тагын бер генә тешлим, дия-дия, бер телем ипи, мәктәпкә барып җиткәнче үк, ашказаны төбенә төшеп утыра.