Читать книгу Шигырьләр / Стихи (на татарском языке) - Габделджаббар Кандалый - Страница 36

Шигырьләр
III
«Гаҗәб ләтыйфәдер…»

Оглавление

Гаҗәб ләтыйфәдер[413] җисмең,

Ки белми ничек[дер] исмең;

Йөрәгем, бәгърем и кисдең,

Ки күргәзеп кәмаляти[414].


Билең нечкә, буең һәм төз,

Тәнең саф, гүйәки ак бүз;

Әгәр дисәң дә сән бер сүз,

Укыр идем йөз айати[415].


Гаҗәбдер ки билең анчә,

Ләбең[416] ләгъел, дешең гъөнчә[417];

Юк ирде күрдекем бончә,

Күрүбән күп кәмаляти.


Үзең сылу, йөзең күркәм,

Нәчә дисәм дә улыр кәм;

Язарга фәһм[418] йитмидер һәм

Кәгазь, кара, мәкаляти[419].


Кашың кара сызылмышдыр,

Дешең йинҗү дезелмешдер,

Йөрәк-бәгърем өзелмешдер

Гыйшык дотып сәңа катый.


Сачең кара ирер төндик,

Сачең ара йөзең көндик;

Улыбмын имди Мәҗнүндик,

Идеп гыйшык хыйаляти[420].


Сәнең өчен, әйа җаным,

Тәнемдә калмады каным;

Бетебдер дәрде-дәрманым,

Күрәчәк[421] ошбу халяти.


Әйа җаным, кызыл алмам,

Ки сәндин күңлеми алмам;

Килүрсән – гайрени алмам,

Идеп сәңа макаляти!


* * *

…Колак салып ишет, җаным,

Идәем бер хикәяйәти…


Яратыбдыр сәне ул Хакъ,

Кызыл йакут кеби һәм ак

Йөзеңә салды күп рәүнәкъ[422],

Идүбән күп ригайәти[423].


Йөзеңне әйдәде гөлтик,

Сачеңне кыйлды сөнбелтик,

Ауазың итде былбылтик,

Идеп фазли гъинайәти[424].


Сылу әйләде үзеңне,

Тулан ай итде йөзеңне,

Идеп нәргистәй күзеңне

Мөдәүвирсез бигайәти[425].


Кашыңны әйләде кара,

Ачык кыйлды ике ара,

Һилялә охшашы вара[426], –

Чигелмеш биниһайати!


Йөзең биңзәр тәмам айа[427],

Күрәнләр хур кеби сайа[428];

Сәңа охшашлы, әйт, кайа? –

Яңылдым бер бу айати.


Йөзең охшар кызыл гөлә,

Йөзеңдин нурларың агыла,

Күрәчәк күзләр чагыла,

Көнәш кеби шәрайати[429].


Күзең гәр кешегә бакылыр[430],

Күзеңдин утларың чакылыр,

Кәлүбән сөрмә якылыр, –

Кидәрер һәм бу сагъәти[431].


Ки ак йакут кеби балкып,

Ике садрең тора калкып,

Ки күлмәк үтәли балкып, –

Нуры улыр галямати!


413

Ләтыйфә – гүзәл, күркәм, нәфис.

414

Кәмаляти – камиллекне.

415

Айати – аятьләрне (догаларны).

416

Ләбең – иренең.

417

Гъөнчә – чәчәк бөресе.

418

Фәһм (фәһем) – аң, аңлау, төшенү.

419

Мәкалят – мәкаләләр; бу очракта: сөйләр сүзләр.

420

Хыйаляти – хыялыйларча.

421

Күрәчәк – күргәч.

422

Рәүнәкъ – яктылык, нур.

423

Ригайәти – ригайәтне: олылауны, игътибарны.

424

Идеп фазли гъинайәти – фазыйльлекне (өстенлекне, камиллекне) бүләк итеп.

425

Мөдәүвирсез бигайәти – бик тә туры карый торган.

426

Һилялә охшашы вара – айга охшашлыгы бар.

427

Биңзәр… айа – айга… охшаш.

428

Сайа – саный.

429

Көнәш кеби шәрайати – шартлары (сыйфатлары) кояш шикелле.

430

Бакылыр – багылыр: төбәлер, карар.

431

Кидәрер һәм бу сагъәти – бу сәгатьләрдә һәм җуяр (шунда ук юкка чыгар да).

Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)

Подняться наверх