Читать книгу Шигырьләр / Стихи (на татарском языке) - Габделджаббар Кандалый - Страница 40

Шигырьләр
III
«Сәламулла йөрәгем парәсыйга…»

Оглавление

Сәламулла йөрәгем парәсыйга,

Тәнем рухы, күземнең карасыйга.


Сәлам, и куәти рухы рәуаным[477],

Сәлам, и дилбәри җан-у-җиһаным[478]!


Сәлам, и миһербани дилнәуазем[479],

Сәлам, и бостанә сәрвийе-назем[480]!


Сәлам, и лаләи руй гөлгъөзарем[481],

Сәлам, и куәти җан-у-бәһарем[482]!


Бәңа сәнсез бу эчкәнләр кызыл кан,

Бәңа сәнсез ачыйгъ ирер сөчек җан.


Бәңа сәнсез газаб ирер бу рахәт,

Бәңа сәнсез йөрәкдә мең җәрәхәт.


Бәңа сәнсез хәрәм ирер бу сохбәт[483],

Бәңа сәнсез бу сохбәтләр чү михнәт[484].


Бәңа сәнсез мөсыйбәтдер[485] мәгъишәт[486],

Бәңа сәнсез мәгъишәтләр мәшәкъкъәт.


Сәнең гыйшкың белә ахир үләрмен,

Фиракъең[487] утыйда әксәр[488] көйәрмен.


Кыйлыбдыр такъәтем такъ иштийакың[489],

Ки үртәр хәстә җанымны фиракъең.


Эчәрмен ширбәти һиҗран[490] һәмишә,

Фиракъида күзем гирйан[491] һәмишә.


Сәнең йадың[492] белән гөлзар[493] ачылыр,

Сәне күрмәй йөрәкдә кан сачылыр.


Мән, и бидил[494], сәне къәндин[495] күрәрмен? –

Фиракъең утында бисйар көйәрмен[496].


Сәламулла йөрәкем парәсыйга,

Тәнем рухы, күземнең карасыйга!


477

И куәти рухы рәуаным – и җанымның ургылып торган куәте.

478

И дилбәри җан-у-җиһаным – и җан һәм дөньялыгымның иясе (гүзәл хуҗасы).

479

И миһербани дилнәуазем – и миһербанлы (шәфкатьле) күңел юатучым.

480

И бостанә сәрвийе-назем – и бакчалардагы назлы сәрвием.

481

И лаләи руй гөлгъөзарем – и лалә йөзле алсу йөзем.

482

И куәти җан-у-бәһарем – и җанымның һәм (тормыш) язымның куәте.

483

Сохбәт – сөйләшү, әңгәмәләшү, серләшү.

484

Чү михнәт – михнәт шикелле.

485

Мөсыйбәтдер – бәхетсезлектер.

486

Мәгъишәт – тормыш, яшәү, тереклек.

487

Фиракъең – аерым булуың, аерым торуың.

488

Әксәр – бик, күп, көчле.

489

Кыйлыбдыр такъәтем такъ иштийакың – сиңа көчле мәхәббәтем теләге тәкатемне (сабырымны) җуйды.

490

Ширбәти һиҗран – аерылу ширбәте.

491

Күзем гирйан – күзем йәшле.

492

Сәнең йадың – сине йад итү белән.

493

Гөлзар – гөлбакча, чәчәклек.

494

Бидил – шәфкатьсез, каты бәгырьле.

495

Къәндин – кайдан, кайда.

496

Фиракъең утында бисйар көйәрмен – синнән аерылу утында бик көярмен.

Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)

Подняться наверх