Читать книгу Пьесалар / Пьесы - Карим Тинчурин - Страница 4

Сакла, шартламасын!..
Комедия
Икенче пәрдә

Оглавление

Шакирҗан байның кунак бүлмәсе. Зәвыксыз җыештырылган. Диварда зур сәгать. Тимер сандык яки тимер шкаф сыман бер нәрсә уң якта дивар буенда тора. Уртада һәм уң якта ишекләр.


I. Садрый, Сәляхетдин һәм Шәрифҗан.


Садрый. Әгәр дә кычкыра йә карыша башласа – атасыз. Пробка булса да, бүлмәдә бик нык шартлый ул. Кая, бомба булдымы?

Шәрифҗан. «Бомба» га яраклы түгәрәк нәрсә таба алмадым.

Садрый. «Бомба» сыз һич ярамый. Бар, зуррак бәрәңге яки шалкан табып китер.


Шәрифҗан китмәкче була.


Садрый. Шәрифҗан, син аны карага буя!

Шәрифҗан. Ярый. (Чыгып китә.)


II. Садрый һәм Сәляхетдин.


Садрый. Эшне бик пөхтә эшләргә кирәк. Иң беренче, каушамаска кирәк.

Сәляхетдин. Тотылсак – яхшы булмас. Төрмәгә ябулары бар.

Садрый. Кызык син, Сәляхи, Шәрифҗан аның улы. Ә син дустының улы. Җитмәсә, ул сиңа үзенең киявенә караган шикелле карый бит. Төрмәне исеңә дә китермә. Алар, халык теленә чыкмас өчен, үзләре тырышырлар әле. Безнең татар халкы бит семьядагы серләрнең халык арасына чыгуыннан үлемнән курыккан шикелле курка.

Сәляхетдин. Тотылсак – яхшы булмас.

Садрый. Әгәр тотылсагыз, менә нәрсә: Шакирҗан байны куркытыр өчен, юри эшләнгән мәзәк, дип әйтерсез. Мин дә шулай әйтермен. Аннан соң сездә бит чын кораллар булмый. Пугач та бәрәңге. Аның өчен кем сезне төрмәгә япсын? Юк өчен баш ватма. Бүгеннән калдырырга һич ярамый. Юкса Мансур малай килеп эләктереп китәр. Аннан чебиләр безнең кулдан бөтенләйгә ычкынырлар. Ә бу барып чыкса, бөтен дөнья безнеке булачак.

Сәляхетдин. Ә ул куркуыннан үлсә?

Садрый. Кем? Шакирҗан абыймы?

Сәляхетдин. Әйе, йөрәге ярылса?

Садрый. Шакирҗан байның йөрәген ярыр өчен, күкрәгенә туптан атарга кирәк. Ат ите ашаган кешенең һичбер вакыт йөрәге ярылмый, докторлар шулай ди.


III. Садрый, Сәляхетдин һәм Шәрифҗан.


Шәрифҗан (кулындагы түгәрәк нәрсәне күрсәтеп). Булды.

Садрый. Нәрсә, шалканмы? (Түгәрәк нәрсәне карый.)

Шәрифҗан. Юк, ашханәдә өстәлдә камыр тора иде. Шуны эләктердем.

Садрый (кесәсеннән битлекләр чыгарып). Менә сезгә битлекләр. Йә, киеп карагыз әле.


Сәляхетдин, Шәрифҗан битлекләрне кияләр.


Яхшы. Менә париклар.


Кияләр.


Булды, һич танырлык түгел. Шәрифҗан, син Сәлях киемен киярсең. Сәляхка мин кием таптым. Йә, ярый. Йә, чыгып торыгыз. Мин Шакирҗан бай булып торам. Чыгыгыз!


Чыгалар.


Йә, керегез!

Сәляхетдин. Руки вверх!

Шәрифҗан. Мин сандыкны ачармын.

Садрый. Алай булгач, ачкычларны сорарсыз.

Сәляхетдин. Ә бирмәсә?

Садрый. Бер мәртәбә атарсыз.

Шәрифҗан. Моны кая куйыйм?

Садрый. Ишек төбенә куярсыз да бер сәгатьсез урыныңнан кузгалма диярсез.

Сәляхетдин. Ә кузгалса?

Садрый. Кузгалмас. Менә шулай эшне бетереп чыгарсыз да, чүплек базы артындагы ишектән безнең йортка үтеп, акчаны миңа калдырып, үзегез тиз генә Шәрифҗан бүлмәсенә кереп утырырсыз. Шау-шу башлангач та ярдәмгә чыгарсыз. Күп сөйләшмәгез. Бернәрсә күрмәгән дә, белмәгән дә булып күренегез!


Икенче бүлмәдә Шакирҗан байның тавышы.


Шәрифҗан. Әти уянган.

Садрый. Әйдәгез!


Ашыгып чыгып китәләр.


IV. Шакирҗан һәм Габбаса.


Шакирҗан. Болай булса, сез мине тереләй кабергә кертерсез. Кайсы байның асравына марҗа оегы алып биргәнен күргәнегез бар, йә?

Габбаса. Читеге юк бит, атасы.

Шакирҗан. Булмаса, мин гаеплемени?

Габбаса. Соң, бәйрәмдә яланаяк йөрмәс бит.

Шакирҗан. Ә, шулаймыни? Оек алып биргәч, ул ботинка да сорый башлар. Ботинка булгач, биленә каеш даулый башлар. Берәү генә түгел, бер көтү бит алар. Хезмәтчеләрне үзегез аздырып бетерәсез. Ул мокытларга утыз тиенлек күн башмак нигә ярамаган? Соң син үзеңне онытма. Миңа килгәндә, ботинкаң бар идеме? Мөселман кызына марҗа оегы ярамый ул. Хәзер оегын кире кибеткә төшереп бирегез!

Габбаса. Тукта әле, атасы, бәйрәмгә аягына кияргә бернәрсә дә юк бит аның.

Шакирҗан. Минем иске читекне кияр.

Габбаса. Аны дворник Гыйлаҗи картка бирдем.

Шакирҗан. Нәрсә, нәрсә?

Габбаса. Әйе, гаеткә кияр дип бирдем. Ул үзе аны ямамакчы булды.

Шакирҗан. Юк, сез мине чынлап бөлдерергә керешкәнсез, ахры.

Габбаса. Гаеткә киеп барырга бернәрсә дә юк дигәч, биргән идем.

Шакирҗан. Тагын аңар чапан кирәк түгелме? Бәлки, аның сәгате дә юктыр әле? Бәлки, аңар намаз туны да кирәктер? (Гайрәтләнеп.) Кит, ябалак, мут хатын! Күземә күренмә.

Габбаса. Чү, чү, атасы! Газиз көннәрдә генә болай кыланмасана! Алла аның урынына гаип хәзинәләреннән бирер.

Шакирҗан. Бирер, бирер. Тот капчыгыңны. Сиңа гаип хәзинәләр хәзерләп куйган, ди. Хәзер барып алып кайтасы гына бар. Гомерендә гаеттән гаеткә битен юмаган, каткан мужикны шатландырган өчен, Алла сиңа бирде, ди. Бирмәгән ни. Сәдака бирердәй урыннар аннан башка да бик күп. Алла кабул гына итсен. Хәзер барып дворниктан читекләремне алып, асрау кызга бәйрәмдә кияргә алып бир.


Габбаса чыга башлый.


Кара әле, сиңа әйтәм, моннан соң малайларга шикәр урынына кичә алып кайткан кисмәктәге вареньены бирә башлагыз.

Габбаса. Ул эшкә яраксыз бит.

Шакирҗан. Нәрсәсе эшкә яраксыз?

Габбаса. Әчеп, күгәреп беткән бит.

Шакирҗан. Бисмилла әйтеп капсалар, төчер әле. Ул мокытларга ярамаган, ди, тагын. Авылда бит аларга ул да эләкми әле. Кара аны, сиңа әйтәм, бәйрәм дип, күп чәпчемәгез. Быел болай да расходлы ел.


Гөлҗамал керә.


V. Шакирҗан, Габбаса, Гөлҗамал.


Гөлҗамал (тузган аяк киеменнән). Бай абый, Нурмөхәммәт абый килгән. Керергә мөмкинме, ди.

Шакирҗан. Керсен. Әй син, чабаталы бикә, бикәң алып биргән оекны хәзер кибеткә кире төшереп бир. Мөселман кызына марҗа оегы кияргә ярамый. Ул сиңа хәрәм, хәрәм, ишетәсеңме, хәзер төшереп бир. Аның урынына мин сиңа үземнең иске кәҗүл читекләремне бирермен. Аның башлары бераз тузган булса да, балтырлары яхшы. Чын кәҗүл. Бәйрәмгә кәҗүл читек киярсең. Сиңа әйтәм, дворниктан хәзер алып читекләремне Гөлҗамалга бир. Кара син, гөмбә, карап киен. Бар, керсен.


Гөлҗамал бер Габбасага, бер Шакирҗанга карап, яшенә тыгылып чыгып китә.


Корбанлыкка азык бирмәсеннәр. Ике көнне ашамый да торыр әле. Китап шулай куша. Ике көн эчендә чорт та булмас. Сират күпереннән җиңелрәк үтәр.


Габбаса чыга. Нурмөхәммәт керә.


VI. Шакирҗан һәм Нурмөхәммәт.


Нурмөхәммәт (кара сакаллы, ябык). Әссәламегаләйкем!

Шакирҗан. Ни бар?

Нурмөхәммәт. Бай, мин сезгә…

Шакирҗан. Йә, йә, төче телләнмә! Йомышыңны әйт тә эшеңә кит!

Нурмөхәммәт (уңайсызланып). Ун сум акча кирәк иде. Шуны киләсе ай жалованьесы хисабына алдан бирә алмассызмы?

Шакирҗан. Бирә алмыйбыз.

Нурмөхәммәт. Бәйрәм дә килеп җитте. Беррәттән балага да исем куштырмакчы идек. Хатынны да докторга күрсәтәсе бар…

Шакирҗан. Хәерче башыгыз белән… хәерчеләр үрчетергә сезгә чорт кушканмыни? Балагыз минем кушуым буенча тумаган бит. Үзегезне генә туйдырып торуым җитмәгән, тагын балаларыгызны муеныма такмакчы буласызмыни?

Нурмөхәммәт. Сезнең муенга такмыйбыз. Мин жалованье хисабына сорыйм бит.

Шакирҗан. Йә, йә, нәрсәгә әле сезгә бала?

Нурмөхәммәт. Булды инде шунда… Алла биргәндер…

Шакирҗан. Әнә бар, Алла туйдырыр да. Алладан сорамыйсыз. Миңа киләсез.

Нурмөхәммәт. Бай, хатынны докторга күрсәтми һич ярамый.

Шакирҗан. Тукта, хәерче башың белән, шундый зур расходлар тотып, хатыныңны докторларга күрсәтергә син кем? Син бер-бер баймы, әллә мирзамы?

Нурмөхәммәт. Бик каты авырый бит. Менә инде икенче көн бер локма йотканы юк. Докторга күрсәтми һич ярамый.

Шакирҗан. Әй, мәҗүс каныннан яралган бәдәвамнар. Алланың тәкъдиренә ышанмыйча, доктордан ярдәм көткән булалар. Бар, бар, эш калдырып, юк артыннан йөрмә. Ризыгы бетмәгән булса, докторсыз да үлмәс әле. Аллага ышанырга кирәк, Аллага… Синең хатыныңны доктор яратмаган бит, Алла яраткан. Алла үзе хәстәрен дә күрер. Бар, юк артыннан эш калдырып йөрисе булма!

Нурмөхәммәт. Бай, соравымны җиргә салма? Бик кирәк иде. Шуның өстенә энекәшне дә патша хезмәтенә алдылар. Аңар да бераз бирергә кирәк. Бәйрәмгә анысын-монысын аласы килә. Хатын да…

Шакирҗан (бүлдереп). Кара әле, кем, Нурмөхәммәт, синең энеңнең солдатка алынуына мин гаепле түгел. Бу – бер. Икенче, ул солдат булса, патша хәзрәтләре аларны ашата, эчертә, киендерә. Тагын аларга ни кирәк? Бәйрәм дисең икән, үз дәрәҗәңә карап уздырырсың әле.

Нурмөхәмммәт. Өч айдан бирле киемемне тегүчедән ала алмый торам.

Шакирҗан. Ә өстеңдәге киемең нигә ярамаган? Гаеткә бару, – энем, туйга бару түгел ул. Ару-пакь булса, шул җитте.

Нурмөхәммәт. Бәйрәм бит.

Шакирҗан. Булса ни? Бәйрәм дип син тагын: йорт сатып алырга теләмисеңме? Тукта әле, соң син миннән ай саен жалованье аласың бит. Аны кая куеп бетерәсең?

Нурмөхәммәт. Унбиш сумны айга бүлгәч, көнгә илле тиен генә төшә бит ул.

Шакирҗан. Ә соң синең көнгә ун сум, депутат жалованьесы аласың киләмени?

Нурмөхәммәт. Ун сум димим, шулай да бу жалованье азрак шул.

Шакирҗан. Әгәр дә жалованьеңны азсынсаң, без сине тотмыйбыз. Иртәгә үк хисабыңны өз дә, дүрт ягың кыйбла.

Нурмөхәммәт. Унҗиде ел торганны хәзер дә торырбыз инде аны. Тик менә хәзер акча бик кирәк иде шул.

Шакирҗан. Миңа да, энем, акча бик кирәк. Сиңа ун сум кирәк булса, менә миңа иртәгә илле мең сум хәзерләп куярга кирәк. Кая, миңа илле мең сум акча бир дип, синең бугазыңа ябышмыйм бит. Ярый, бар эшеңдә бул. Минем синең белән сөйләшеп торырга вакыт юк. (Үз ягына чыга.)


Нурмөхәммәт, өметсезләнеп, башын аска салып, бераз тора да, башын чайкап, бик кайгылы чыгып китә.


VII. Гыйлаҗ бабай һәм Гөлҗамал.


Шаулашып керәләр. Гыйлаҗ бабайның кулында иске читекләр.


Гыйлаҗ бабай. Биргән, ди, бирми ни, тот капчыгыңны!

Гөлҗамал. Бай үзе әйтте. Гыйлаҗ бабайдагы кәҗүл читек сиңа булыр, диде.

Гыйлаҗ бабай. Бикә үз кулы белән бирде бит. Гыйлаҗ бабай, дога кылып, гаеткә киеп барырсың, диде. Гаеттән соң минем өчен дә, баең өчен дә дога кылырсың, диде.

Гөлҗамал. Бай миңа бикә алдында, кәҗүл читек сиңа булыр, диде…

Гыйлаҗ бабай. Бу кәҗүл түгел ич. Башкасын әйткәндер ул сиңа. Әнә бу кәҗүл түгел.

Гөлҗамал. Юк, юк, нәкъ шул үзе. Әнә башы да сүтелгән. Җир йотсын, бай үз авызы белән шулай дип әйтте. Кәҗүл читек сиңа булыр, диде.

Гыйлаҗ бабай. Гөлҗамал, син, кызым, юкка булашма. Ирләр читеген киеп йөрү сиңа бер дә килешмәс.

Гөлҗамал. Бай шулай диде, кая, бир!

Гыйлаҗ бабай. Ертык ич ул. Синең аны ямарга күнең дә юк.

Гөлҗамал. Бай шулай куша бит.

Гыйлаҗ бабай. Гөлҗамал кызым, әгәр дә бу читекләрне миннән алмасаң, бер ай буена утыныңны ярып ашханәгә ташып куярмын. Сиңа ирләр читеге нәрсәгә ярый? Ә миңа ул гаеткә киеп барырга ярар. Минем аны ямарга күнем дә бар.


VIII. Гыйлаҗ бабай, Гөлҗамал һәм Шакирҗан.


Шакирҗан. Бу ниткән тавыш тагы? Сезгә монда ни кирәк?

Гөлҗамал. Гыйлаҗ бабай читекләрне бирми.

Гыйлаҗ бабай. Бай, мин аларны ямап, гаеткә киеп бармакчы идем. Бикә шулай диде. Минем ямаулык күнем дә бар. Ә ул кыз кеше. Кыз кешегә ирләр читеге килешми.

Шакирҗан. Ә син, мокыт, читекләрне Гөлҗамалга бир.

Гыйлаҗ бабай. Бай, гаеткә киеп бармакчы идем. Минем ямаулык күнем дә бар. Бикә шулай диде. Ямап киярсең, диде. Карт көнемдә, рәхәтләнеп, читек киеп, гает укыр идем. Киләчәк гаеткә кадәр тора да алмам инде. Әйе, ямап, гаеткә киеп барыр идем шул, бай.

Шакирҗан. Гаетне яланаяк укысаң, савабы күбрәк булыр. Пәйгамбәрләр гомер буе яланаяк йөргән. Читекләр Гөлҗамалга кирәк.

Гыйлаҗ бабай. Бай, Алла хакы өчен, миннән алмасана! Минем ямаулык кү… (Яшенә буыла.)

Шакирҗан. Кая, читекләрне бир әле. (Читекләрне алып карый.) Һе, эм-м… боларга баш салдырганда, үземә дә кияргә ярарлык икән әле. Ә, әйе, абыстагыз ялгышкан. Болар үземә кияргә яраклылар икән әле. Әйе, абыстагыз ялгышкан. Ярый, эшегезгә барыгыз.

Гыйлаҗ бабай. Ә читекләр?!

Шакирҗан. Әйтәм бит, абыстагыз ялгышкан, дип.

Гыйлаҗ бабай. Булмыймыни?

Шакирҗан. Киләсе гаеткә кадәр яхшылап хезмәт итсәң, үземнән соң боларны сиңа бирермен. Ә син, кызый, оекларыңны хәзер үк кибеткә кире төшереп бир. Йә, барыгыз, эшегездә булыгыз!


Гыйлаҗ бабай белән Гөлҗамал бер-берсенә карашып торалар.


Гөлҗамал (авыр сулап). Менә сиңа кәҗүл читек. (Чыга.)

Гыйлаҗ бабай. Алай… Гомеремдә бер читек киеп гаеткә барырмын дип тора идем, ул да булмады. Киләсе гаеткә, Алла боерса, киләсе гаеткә. Исән-сау булсак. (Чыга.)

Шакирҗан (читекләрне карап). Балтырлары чибәр әле. Бары баш салдырырга гына кирәк буласы икән.


IX. Шакирҗан һәм Гөлҗамал.


Гөлҗамал (кереп). Бай абый, сәгатьче килгән.

Шакирҗан. Керсен.


Гөлҗамал чыга.


Бу расходтан кабергә кермичә котылып булмастыр, ахры.


Сәгатьче һәм Мансур керә.


X. Шакирҗан, Сәгатьче һәм Мансур.


Сәгатьче. Әссәламегаләйкем!

Шакирҗан. Вәгаләйкемәссәлам. Әйдә, кем, әйдә.

Мансур. Исәнмесез!

Шакирҗан. Аллага шөкер. (Сәгатьчегә.) Менә әле, кем, сәгать туктап китте. Машина арасына таракан кергән булырга кирәк. Шуның тараканын алып кына җибәр әле.


Сәгатьче, урындыкка басып, сәгатьне карый башлый.


Аннан соң бераз машинасын әрчисе булыр.

Мансур. Шакирҗан әфәнде, мин теге китапның хисабын бетерергә дип килгән идем.

Шакирҗан. Ә, алаймы? Ярый… (Сәгатьчегә.) Бик дөрес йөридер иде. Пассаж сәгатеннән бер дә калышмый иде. Әле үзебезнең дачада вакыт туктап киткән.

Мансур. Шакирҗан әфәнде, минем йомышымны…

Шакирҗан (борылып). Ә, кем, хәзер, хәзер… (Сәгатьчегә.) Суга торган машинасы да аз гына зарарланган булырга кирәк. Әллә ничек тәртипсез суга башлаган. Бер сугарга тотынса, собор чиркәве төсле туктый белми.

Сәгатьче. Монда шактый хикмәтләр бар.

Шакирҗан. Юк, алай зур бозыгы булмаска тиеш.

Мансур. Шакирҗан әфәнде, минем йомышымны үтәп җибәрсәгез, яхшы булыр иде.

Шакирҗан. Хәзер, хәзер. (Сәгатьчегә.) Кая, бозык җирен таптыңмы инде? Таракан кергәнме? Әллә чебенме?

Сәгатьче. Юк, зуррак нәрсә кысылган монда.

Шакирҗан. Әллә үрмәкүч үкме?

Сәгатьче. Үрмәкүч тә түгел. Зуррак нәрсә, зуррак нәрсә, дим.

Шакирҗан. Зур дигәч тә, сыер кысылмагандыр бит. Йә, нәрсә кысылган?

Сәгатьче. Бай, моның машиналары арасына бер сумлык акча гына кысылган.

Шакирҗан. Акча? Чынлапмы? (Урындыкка менеп карый башлый.)

Сәгатьче. Һи-һи-һи… Шул бер сумны миңа бирсәгез, сәгатегез йөри башлар.

Шакирҗан. Ә, алаймы?.. Юкса акча да кыстырып куярлар бездә.

Сәгатьче. Бер сум бирсәгез, сәгатегезне ходка куям.

Шакирҗан. Күбрәк булмыймы соң?

Сәгатьче. Җәһүд булса, өч сум сорар иде. Без рус байларыннан бу хезмәткә йөз егерме бишне алабыз.

Шакирҗан. Ярый, яхшылап төзәт, бәясеннән эш тормас.

Мансур. Шакирҗан әфәнде, минем эшне бетерик әле. Минем бер дә вакыт юк.

Шакирҗан. Хәзер була. (Сәгатьчегә.) Кем, син инде эшкә ашырырлык итеп яхшылап төзәт.

Мансур. Мине озак көттерергә уйлыйсызмы?

Шакирҗан. Ә, кем, хәзер була. Син инде машиналарның тузаннарын да сөрт, һаман да һаман сәгатьче чакырып булмый.

Мансур. Шакирҗан әфәнде, чынлап әйтәм, минем вакытым юк.

Шакирҗан. Йә, хуш, хуш. Әйе, минем дә вакытым юк. Тиз генә йомышыгызны әйтегез дә китегез.

Мансур. Китап басылып чыгып, сатыла башлавына ике ай булды. Ә сез әле һаман миңа гонорар биргәнегез юк.

Шакирҗан. Ягъни мәсәлән, китабыгыз өчен акчамы?

Мансур. Әйе.

Шакирҗан. Күпме?

Мансур. Безнең башта сөйләшүебез ике мең бастыру иде. Мин шуңа карап китапны егерме биш сумга саткан идем. Әмма сез аны алты мең бастыргансыз икән.

Шакирҗан. Юк, юк, ике мең басылды, ике мең. Аны малайлар сине үртәп әйткәннәр. Йә, хуш, сезгә әкият рисаләгез[1] өчен күпме бирик соң?

Мансур. Ничек күпме? Вәгъдә буенча, ике меңнән егерме биш сум акча. Ун данә китап. Ә дүрт меңе өчен күпме кирәктер. Мин белмим әле.

Шакирҗан. Әкиятегезне бик матур, пөхтә итеп бастырдык. Үзебезгә дә бик кыйммәткә төште.

Мансур. Анысы сезнең эш инде.

Шакирҗан. Йә, күпме бирик соң?

Мансур. Хәзергә егерме биш сум акча, ун данә китап бирегез.

Шакирҗан. Ярый, өч сум бирим инде, алайса.

Мансур. Ничек өч сум?!

Шакирҗан. Артык бирә алмыйбыз. Бигайбә. Торговый дом артык бирергә риза түгел.

Мансур. Торговый домнарыгызда минем эшем юк. Мин сезнең белән сөйләштем.

Шакирҗан. Ярый, биш сум бирик, алайса.

Мансур. Егерме биш сумнан бер тиен дә ким алмыйм.

Шакирҗан. Җитәр, энем, биш сум җитәр. Аның каравы никадәр шөһрәтең тарала бит.

Мансур. Анысы – икенче мәсьәлә. Сез миңа яхшылыкта шул егерме биш сумны бирсәгез бирәсез, бирмисез икән, мин судка бирәм.

Шакирҗан (торып). Ихтыярыгыз. Без артык бер тиен дә бирә алмыйбыз. Торговый дом риза түгел. Энем, дулама әле, утыр әле. Биш сум да – бик зур акча бит, бик зур акча. Безгә әкиятләрне авылда әбиләр бушлай да сөйлиләр иде. Ә без сиңа акча биреп никадәр шөһрәтеңне таратабыз. Кая, биш сум тәмам алып бетердем дип, шунда кулыңны куеп җибәр әле.

Мансур. Кул да куймыйм, биш сумны да алмыйм. Соң егерме биш сумга килешеп, биш сум алырга минем башыма тай типмәгән бит.

Шакирҗан. Егерме биш сумга хәзерге заманда бер әкият алырга минем дә башыма тай типмәгән, энем.

Мансур. Димәк, биш сумнан артык бирмисез?

Шакирҗан. Бәли[2], әфәндем, бирмибез.

Мансур. Ярый, мин сезне күндерермен әле. (Тора.)

Шакирҗан. Менә мәктәп китаплары язсагыз, күбрәк тә бирергә мөмкин.

Мансур. Актык мәртәбә әйтәм, минем хакымны бирәсезме, юкмы?

Шакирҗан. Биш сум бирәм.

Мансур. Ярый, бер туры килгәндә күндерермен әле! (Ашыгып чыга.)


XI. Шакирҗан һәм Сәгатьче.


Шакирҗан. Иртәгә ачуың басылгач, кирәк булса, килеп алып китәрсең әле. Йә, кем, буламы?

Сәгатьче. Бу барып чыкты, бай.

Шакирҗан. Йөри башладымы инде?

Сәгатьче. Яшь киленнәр суга барганнан ким йөрми.

Шакирҗан. Йөри, диең, алайса?

Сәгатьче. Шаулата гына… Кая, бай, мине җибәрсәгез инде.

Шакирҗан. Ярый, Аллага тапшырдык. Хезмәтеңә соңга калма.

Сәгатьче. Хезмәт хакымны биреп җибәрсәгез, яхшы булыр иде.

Шакирҗан. Ягъни мәсәлән, ничә тиен бирик соң?

Сәгатьче. Бер сум. Килешкәнчә.

Шакирҗан. Бер сумлык монда нинди эш булсын.

Сәгатьче. Башка кеше өч сум алыр иде. Материал керттем бит мин анда.

Шакирҗан. Ярый, утыз тиен бирермен. Сәлясун[3].

Сәгатьче. Бай, җәберләмәгез.

Шакирҗан. Син үзең җәберлисең әле. Йә, җитәме?

Сәгатьче. Юк, булмый. Ярый, сиксән тиен алырмын инде.

Шакирҗан. Ярый, кырык тиен, әрбәгун[4] итим инде, алайса.

Сәгатьче. Ичмасам, җитмеш тиен бирегез! Кырык тиенлек материал гына керде.

Шакирҗан. Әрбәгун җитәр. Бездә кырык тиенгә бөтен көн хезмәт итәләр. Ә син бер минутлык хезмәтеңә кырык тиенне азсынасың. Алладан куркырга кирәк, энем.

Сәгатьче. Йә, ярый, булган булган инде. Алтмыш тиен итегез!

Шакирҗан. Кырык тиен бик җиткән. Мин сезгә дога кылырмын.

Сәгатьче. Йә, бирегез, илле тиен.

Шакирҗан. Кырык тиеннән артык бер тиен дә бирә алмыйм. Дога кылырмын мин сезгә. Әйе, дога кылырмын.

Сәгатьче. Йә, ярый, бирегез кырык тиенегезне.

Шакирҗан. Ә, кем, сәгать бер атна йөрсен әле. Әгәр дә туктамаса, кибеткә төшәрсез дә, шунда акчагызны бирермен.

Сәгатьче. Иште бу ишәк чумарын. Бай, бәйрәмгә акча бик кирәк иде шул.

Шакирҗан. Бәйрәм узганчы сынап карыйк. Акчагыз бездә югалмас. Ярый, хуш, минем эшем бар. (Читекләрне алып китә башлый.) Ә, кем, синең читек ямарга осталыгың юкмы?

Сәгатьче. Анысын булдырып булмас. Шулай да акчага кайчанрак керим соң?

Шакирҗан. Бәйрәмнәр үткәч.

Сәгатьче. Ярый, сәламәт булыгыз.

Шакирҗан. Хуш, хуш, Алла абруй бирсен. Чибәр егет икәнсең.


Сәгатьче чыга.


XII. Шакирҗан ялгызы.


Шакирҗан (урындыкка менеп сәгатьне суктырып карый). Аннан-моннан гына чокып алды. Таракан гына кысылган булгандыр әле. (Төшеп, акча сандыгын ачып, акча саный башлый.)


Шулвакыт Сәляхетдин белән Шәрифҗан килеп керәләр. Күзләрендә битлекләр. Киемнәре алмашынган. Башларында париклар.


XIII. Шакирҗан, Сәляхетдин һәм Шәрифҗан.


Сәляхетдин (каушап, калтыранып). Руки вверх! Тыныгызны чыгарасы булмагыз! (Пугачын Шакирҗанга төзи.) Әгәр бер генә сүз эндәшсәгез, шул минут башыгызга пробка керер.

Шәрифҗан. Пуля керер.

Сәляхетдин. Әйе, пуля керер.


Өстәлдән акчаны алып чыгарга хәзерләнәләр.


Шәрифҗан («бомба» ны калтыратып идән уртасына куеп). Әгәр дә бездән соң урыныгыздан кузгалсагыз, бу бомба шартлар. (Акчасын төшерә.)


Шакирҗан акчага ташлана. Өчәү тартыша башлыйлар.


Шакирҗан. Бирегез! Бир! Минем акчаларым!.. Минем акчаларым!..


Сәляхетдин белән Шәрифҗан Шакирҗанны егалар. Шакирҗан, аларның чәчләренә ябышып, ике кулында ике парикны тотып кала. Шашына, Сәляхетдин белән Шәрифҗан эшләпәләрен тотып йөгереп чыгалар. Шакирҗан ялгыз калгач, «бомба» ны күреп куркып, акча сандыгына ташлана.


Караул! Караул!..


Бүлмә буйлап шашып йөри. Ялгыш бомбага басып сикереп китә. Габбаса, Гөлҗамал һәм Гыйлаҗ бабай керәләр.


Китегез, кит!.. Шартлый… Алыгыз аны! Алыгыз, ташлагыз!.. Палисәгә барыгыз! Палисәгә! Палисәгә!..


Гөлҗамал «бомба» ны кулына ала.


Ташла! Ташла! Харап итәсең!.. Ташла, дим мин сиңа! Ташла!..


Гөлҗамалга суга. Гөлҗамал «бомба» ны кулыннан төшерә.


XIV. Әүвәлгеләр һәм Сәйфетдинов.


Сәйфетдинов. Нәрсә бар? Ни булды?

Шакирҗан (җикеренеп, аңа каршы барып). Руки вверх!.. Руки вверх!..


Сәйфетдинов кулларын күтәрә.


Шакирҗан. Руки вверх ясап… (Буыла.) Ах, әйтә дә алмыйм… Утыз мең сум акчамны талап чыгып киттеләр…

Сәйфетдинов. Хәзер начальство килә. Ничә кеше?

Шакирҗан. Ике… Өченчесе әнә… («Бомба» ны күрсәтә.)

Сәйфетдинов. «Бомба»!

Шакирҗан. Зинһар, хәзер чыгып тот үзләрен! Бәйрәм чәйлеге дә, корбан ите дә бирермен. Нәрсә торасың катып? Бар, дим! (Кулында парикларын селки.)

Сәйфетдинов. Тес-сс!.. Начальство кило. (Ишек төбенә барып баса.)


Пристав керә.


XV. Әүвәлгеләр һәм пристав.


Пристав. Нәрсә бар? Ни булды? Исәнмесез? (Шакирҗанга кулын бирә.)

Шакирҗан. Харап булдык, Микалай Ләксәндрич, харап булдык.


Кулы урынына парик тоттыра. Пристав куркып, сискәнеп китә.


Сәйфетдинов. Ваше благородие, «бомба»!

Пристав (тагы сискәнеп). Ә? «Бомба»?! Кая?

Сәйфетдинов. Менә, ваше благородие!


Пристав, аның артыннан Шакирҗан, аның артыннан Сәйфетдинов «бомба» әйләнәсендә куркып, саклык белән генә әйләнәләр.


Пристав. Әйе, «бомба»!

Сәйфетдинов. Ваше благородие, динамит түгелме икән?

Пристав (сискәнеп китеп). Әйе, адская машинага да охшый. Әй син, Сәйфетдинов, хәзер барып жандармский управлениегә хәбәр ит. Хәзер сыщиклар һәм адская машина алырга инженерлар җибәрсеннәр!

Сәйфетдинов. Слушаюсь, ваше благородие! (Чыга.)

Пристав. Мин сезнең белән хәзер протокол язармын. (Парикларны күреп.) Ә болар нәрсәләр?

Шакирҗан. Чәчләре кубып калды.

Пристав (кулына алып). Аһа!.. Париклар! Монда зур шайка булган булырга кирәк. (Утырып яза башлый.) Чит кешеләр чыксыннар!


Гөлҗамал, Гыйлаҗ бабай чыга.


Ничә кеше иде?

Шакирҗан. Утыз мең.

Пристав. Нәрсә?!

Шакирҗан. Әйе, утыз мең сум.

Пристав. Ничә кеше иде?

Шакирҗан. Ике.

Пристав. Өсләрендә нәрсә иде?

Шакирҗан. Күрмәдем.

Пристав. Ничә яшьләрендә?

Шакирҗан. Белмәдем.

Пристав. Башларында нәрсә иде?

Шакирҗан (парикларны күрсәтеп). Менә чәч!

Пристав. Аһа!..


Садрый керә.


XVI. Әүвәлгеләр һәм Садрый.


Садрый. Нәрсә булды сездә? Исәнмесез, Николай Александрович!

Пристав. А, а! Исәнмесез, Садрый Мортазич! Менә монда шайка эләктердек әле.

Садрый. Шайка!

Пристав. Чү, чү, Садрый Мортазич! Динамо-машина бар. (Шакирҗанга.) Ә бүген сезгә кемнәр килде?

Шакирҗан (тәмам хәлдән таеп). Бер приказчик килгән иде. Аннан соң Сәгатьче сәгать төзәтеп китте. Аннан соң… теге әкият язучы Мансур малай килгән иде.

Садрый. Ул ни өчен килгән иде?

Шакирҗан. Әкияте өчен акча сорарга.

Садрый. Акча бирдегезме?

Шакирҗан. Бирдем дә, аз дип, алмыйча чыгып китте.

Пристав (зур эш ачкан шикелле). Так, так, так…

Шакирҗан. Ачуланып, янап чыгып китте.

Пристав. Янады, дисезме?

Шакирҗан. Янады.

Садрый. Николай Александрович, бер генә минутка монда килегез әле. (Читкә чакыра.)

Пристав. Чем могу служить, Садрый Мортазич?

Садрый. Бу талауда шул Мансурның катнашы булырга тиеш.

Пристав. Ни өчен алай уйлыйсыз, Садрый Мортазич?

Садрый. Ул беркөн дачада шулайрак аңлатты. Безнең әле татар байларыннан аласы иманаларыбыз бик күп, диде.

Пристав. Дальше?

Садрый. Аны шул талау алдыннан гына, бүген түбәндә парадный төбендә бер кеше белән сөйләшеп торганын күргәннәр.

Пристав. Аһа!.. Мин дә шулдыр дип уйлаган идем. Аның фамилиясе Исмәгыйлов шикелле?

Садрый. Әйе, Исмәгыйлов.


ХVII. Әүвәлгеләр һәм Сәйфетдинов.


Сәйфетдинов. Дежурныйны жандармский управлениегә җибәрдем.

Пристав. Ярый. Әй син, Сәйфетдинов, сакла, шартламасын!..

Сәйфетдинов. Слушаюсь, ваше благородие!..

Пристав. Ә безгә теге бүлмәгә чыгып протоколны тәмам итәргә кирәк. Аңынчы инженерлар да килеп җитәр. (Кәгазьләрен җыеп, ике кулында ике парикны тотып.) Һа, канальялар!.. Эләктегезме?


Уң якка чыгып китәләр. Сәйфетдинов «бомба» алдында үрә катып, кылычын чыгарып, калтыранып басып кала.


Пәрдә.

1

Рисалә – кечкенә китап.

2

Бәли – әйе.

3

Сәлясин, сәлясун – утыз.

4

Әрбәгыйн, әрбәгун – кырык.

Пьесалар / Пьесы

Подняться наверх