Читать книгу Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр - Адлер Тимергалин - Страница 1

«ИНКЫЙРАЗ»ГА – ЙӨЗ ЕЛ

Оглавление

Рәфгъ итеп Аурупаны сән гарше әгъляя кадәр,

Нә ичөн бези дөшердең фәрше әдная кадәр?


Г. Тукай

Барабыз, ләкин арбага таккан дегет савыты кабилендән шөгурсыз, касдсыз, мәҗбүри сурәттә барабыз, «юк, без мондый сәфәргә риза түгелбез» дияргә кодрәтебездән килсә дә, туктап калырга көчебез җитми. Моңа имкян юк, булачак та түгел. Без, мөселманнар, башкалар белән берлектә сәфәр итәбез, ләкин хәятка таба түгел, бәлки инкыйразга барабыз. Алдыбыздагы фәлякәтләр бик дәһшәтледер.

Р. Фәхретдин

Исә җилләр, күчә комлар… бетә эз…

Дәригъ, мәхзүн күңел, без дә бетәбез!


Дәрдемәнд

2004 елда Гаяз Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» дип аталган мәшһүр әсәре дөньяга чыгуга бер гасыр тула.

Шул рәвешле, без инкыйразга – бетүгә, юкка чыгуга таба Исхакый әйткән ике гасырлык юлның яртысын үткәнбез дә инде.

Ә ярты гасыр элек (атап әйткәндә, 1949 елларда) СССР да татар язучысы Гаяз Исхакый исеме дә, аның «Инкыйраз»ы да тәмам онытылган иде. Онытылган дип, өлкәннәр, әлбәттә, Исхакыйны да, «халык дошманнары» исемлегенә теркәлгән Галимҗан Ибраһимов белән Кәрим Тинчуринны да хәтерлиләр, ләкин берәрсе бу исемнәрне ялгышып кына телгә алса, як-якларына карангалап, пышылдап кына сөйләшүгә күчәләр, һәм алардан әлеге шәхесләр турында ярты сүз дә тартып чыгара алмыйсың. Совет хакимиятләре Гаяз Исхакыйның «Инкыйраз»ын истән чыгарган халык үзенең бетүгә йөз тотканын сизми дә калыр дип уйлаган, күрәсең.

Исхакыйны оныттырдылар, егерменче гасыр башларында татар дөньясында иң мәшһүр әдипнең исемен халык күңеленнән сызып ташладылар.

Исемдә: Рангазар авылы активистлары бәләкәй генә ТБУМның (ягъни тулы булмаган урта мәктәпнең) бәбкә үләне үскән ишегалдында, ике баганага лом беркетеп ясалган турник димәсәң хәтере калырлык бер спорт җайланмасы янындагы кара җирдә Ибраһимов белән Тинчуринның һәм тагын әллә кемнәрнең күбесе «комган хәрефләре» белән, беркадәресе яңалиф белән басылган китапларын өеп яндырганнар иде.

Ай, ничек карыштылар ул китап-журналлар ялмавыз ялкынга… Китап алай тиз генә янмый икән. Калын томнарның бигрәк тә бирешәсе килми. Алар, ачы-төче исләр чыгарып, озак-озак пыскып яталар, тышлыклары җыерылып кубып төшкәч кенә, ут аларны дүрт почмагыннан кимерә һәм битләрен актара башлый. Менә иң өстәге китап өемнән шуып төште дә, ике кыеклы түбә шикелле куыш ясап, җиргә утырды. Шул чагында, җил чыгып, ачык китап сәхифәләренә дөрләп ут кабынды.

Аклы-зәңгәрле төтен күзне ачыттыра, тамак төбенә утыра.

Инквизиция учагын урап алган авылдашлар дәшми. Бая бер чәкүшкә хәмер хакына китапларны әрдәнәләп өеп маташкан кызмача агай каядыр юкка чыкты, сәяси тамаша оештырырга дип, районнан килгән инквизитор вәкилнең дә әйтер сүзе беткән иде, ахрысы, хуш исле папиросын кабызды да, ютәлләштереп, читкәрәк китте. Ә-ә, аты тугарылган чем-кара тарантасына барып утырган икән. Мәктәптә җыештыручы булып эшләүче Фатимәттәй бөрчекле яулыгы белән күзен сөрткәли… Ул бит язулы кәгазьне ихтирам итәргә күнеккән…

Өлкәннәр таралышкач, без, яланаяклы малай-шалай, сүнгән учак янына килеп чүгәләдек. Сүнгән гыйлем учагы янына… Мин үземнең уч төбем хәтлерәк бер кәгазь яныгын сакланып кына кулыма алып карадым. Менә-менә очып китәргә торган кара күбәләктәй нәфис кәгазь күмерендә хәрефләрне дә танып була иде әле. Аннары язулы өрфия, үзеннән-үземе, әллә инде минем сулышымнанмы, таралып ук төште…

Менә хәзер, ничәмә еллар үткәч тә, мин, юынган саен, кулымда шул хәрефләрдән йоккан эзне күргәндәй булам. Хәтта бер сүзе аермачык укыла. «Кирәк» дигән сүз ул. Мин бу каһәр суккан кәлимәне төшемдә дә күргәлим. Чөнки төтеннең үзе кебек томанлы тамгалар бала күңелендә уелып калганнар, һәм аларны бернинди сабын да юып төшерә алмый инде.

«Кирәк…» Шушындый учакмы? Нигә кирәк? Ни пычагыма?..

Инде күп еллар үткәч шуны белдек: залим Николай патша Россиясендә барлыгы 248 исемдәге китап юк ителгән булса, Совет хакимияте елларында мондый тыелган һәм әйләнештән чыккан китаплар саны 100 000 гә җиткән. Укучым, бу саннарны хәтереңдә калдырырга тырыш. Чын мәгънәсендә библиоцид, китапны үтерү турында сөйли алар.

Бөтен Рәсәйне НКВД – КГБ сексотлары пәрәвезе һәм кызыл авызлы сәяси проституткалар калыплаучы партшколлар челтәре баскан…

Катыргы репродукторлар көне-төне даһи Сталинга мәдхия җырлый…

Аннары сәясәт 180 градуска борылды да куйды.

…Иосиф Сталин үлеп ун ел үтәр-үтмәс, партиянең Татарстан өлкә комитеты бюросы утырышында яшь галим Әбрар Кәримуллин үзенең бер библиографик белешмәсендә әлеге даһилар даһие Сталинга багышланган җырларны да исемлеккә керткәне өчен, каты кисәтелеп, Казан университетының үзе эшләгән фәнни китапханәсендә директор урынбасары хезмәтеннән бушатылды һәм «Бегемот» кушаматлы йорт хәрабәләрендә урнашкан китап саклауханәсенә гади библиотекарь итеп «сөрелде»… Фән кушканча эшләгәне өчен, аңа шундый җәза бирделәр. Бервакыт, күрешергә дип баргач, Әбрар Кәримуллинның минем янга тишек кесәле зәңгәр амбар халаты кигән килеш чыкканын хәтерлим.

Г. Ибраһимовның «Тирән тамырлар» романы белән мин 1948 елларда, Казанга килгәч таныштым. Таныштым дим, чөнки мин үзем урнашкан фатир хуҗаларының утын сараенда табылган гарәп хоруфатындагы китапны көч-хәл белән генә ерып чыга алдым. Хәреф танырга мине революциягә кадәр ике катлы зур гына агач йортның хуҗасы булып, хәзер үзләренә ике бүлмә белән чолан гына калдырылган элекке байбикә әби өйрәтте дияргә мөмкин.

«Тирән тамырлар»ны мин баштарак көнгә бер-ике генә бит укысам, берәр атнадан инде, Совет чорында аз-маз яңартылган гарәп хоруфатына «күзем ияләшеп», иртә-кичләрен бишәр, унар бит актара башладым. Үзем укыйм, үзем уйланам: «Ахыргы ноктасына кадәр советчыл, хәтта җете кызыл сыман булган бу романның хакимиятләргә кайсы җире ошамады микән?» – дим. Ул, минем шактый чикләнгән карашымча, нәкъ менә соцреализм кануннары буенча язылган, хәтта ул кануннарны татар әдәбиятына китереп керткән һәм ахыр чиктә социалистик реализм дигән исерткеч принципны канунлаштыруга булышкан әсәр иде… Ул вакытларда мин, бу әсәрнең иң өстә ята торган беренче катламнарын гына аңлаган хәлдә, кайчагында детектив сюжет коллизияләренә генә ияреп, аны әдәби яктан бер үрнәк, хәтта өлге сыманрак кабул иттем. Дистә еллар үтеп, Г. Ибраһимов реабилитацияләнгәч һәм аның әсәрләре халыкка кире кайткач та, минем әлеге фикерем какшамады, киресенчә, рәсми тәнкыйть беренче тапкыр укыганда алган тәэсиремнең дөреслеген раслаган кебек булды. Хәер, дөнья артыннан куып, «Тирән тамырлар»ны кабат әйбәтләп укып чыгарга вакыт та тимәде шикелле. Хакимият башына Никита Хрущёв менеп, халык бераз иркенрәк сулый башлаган, яз җылысын, яз исен тойган, киләчәккә өмет уяткан еллар иде бу.

Шул ук такта сарайда аунап яткан бер мәктәп дәреслеге дә мине шактый җәлеп итте. Биология дәреслеге иде анысы. Анда безнең буын балалары ишетеп кенә белгән Мендель, Вейсман, Морган теорияләренә зур урын бирелгән иде. Хәзерге генетикага нигез салган бу теорияләрнең төзеклеге һәм гүзәл математик нигезләмәсе мине таң калдырды һәм мин, физмат студенты, мәктәптә безнең башларны катырган бакчачы Мичурин белән агроном Лысенко «теорияләре»нең пүчтәк бернәрсә булуына инандым. Ә Мендель һәм Морганнар төзегән гүзәл теорияләрнең тыелган булуы минем башыма сыймый иде.

Хуҗа карчык кайчандыр остабикәгә йөреп сабак алган, хәтта «Шәрык клубы»нда җәдиди яңа ел кичәсендә дә катнашкан, Тукайларны, заманында шул тирәдәрәк яшәгән Галиәсгар Камалларны, Фатих Әмирханнарны да күреп белә иде. Минем иске татар әдәбияты белән кызыксынганлыгымны күреп алгач, ул бераз ачыласы итте: өйдә кеше-мазар булмаса да, пышылдап кына, үзе бөек дип санаган татар әдипләреннән тагын берәүне – Гаяз Исхакый исемен атады… Бу исемгә битараф калганымны күргәч:

– Гаяз Исхакыйны белмиләр шул хәзер, мәктәптә дә укытмыйлар, – дип көрсенеп куйды.

– Нигә? – дип сорадым.

– Аны фашист булган дип әйтәләр, кайдадыр чит илдә диләр… Исән микән – белмим, – дип пышылдады әби.

Бик ялынып сорагач кына, ул миңа Гаяз Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» дигән хикәясе турында аз-маз мәгълүмат бирде. Берочтан минем өчен мәгънәсе караңгы булган «инкыйраз» сүзенең дә эчтәлеген аңлатты. Дөп-дөрес аңлаткан! Рәхмәт йөзеннән мин хуҗабикәгә Болак буендагы бер җимерек кызыл кирпеч китапханәдән атна саен китаплар алып кайтып бирә торган идем.

Ләкин бу аз-маз мәгълүмат дигәнем үзенә бертөрле бомба булган икән… Һәрхәлдә, минем күңелемә салынган ул орлык бик тиз шытып чыкты…

Хәзер менә үз-үземә шаккатам инде: мин хыял көче белән, күңелем сәхнәсендә «Инкыйраз» темасын үземчә «уйнатып» карадым һәм, чыннан да, халкыбызны аяусыз инкыйраз көткәненә ышана башладым.

Илленче еллар уртасында Казанга килеп төпләнгәч, Татарстанның бер атказанган физика укытучысы белән танышырга туры килгән иде. Заманында ул мәшһүр «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган булган, хәтере дә гаҗәеп яхшы иде әле. Ул да, замана кушканча, бик сак кеше иде, калын күзлеге аша бик игътибар белән карый торган бу абзыйның ышанычын ничек яулап алганмындыр, – белмим, ләкин көннәрнең берендә ул миңа «Ике йөз елдан соң инкыйраз»ның эчтәлеген бәйнә-бәйнә сөйләп чыкты… Шул рәвешле, китапның үзен кулыма тотып караганым булмаса да, мин аны ике кат укыган кеше төсле аермачык күз алдыма китерә идем инде.

Иске китапларга һәм «Букинист» кибетенә мәхәббәтем шул заманнардан калды. Дөрес, Казандагы бердәнбер «Букинист» кибетендә гарәп хәрефләре белән басылган татарча әдәбият юк, аның каравы мин чын китап сөючеләр һәм милләтпәрвәрләр белән шунда таныштым. Үзара ышаныч казангач, әкренләп иске китапларны алардан алып торгаларга һәм ят кешегә бик күрсәтми генә укырга мөмкинлек туды. Шул вакытларда мин Тукай булып Тукайның күп кенә шигырьләре Совет хакимияте елларында басылмыйча, китаплары махсус фондларда бикләнеп ятуын һәм, асылда, безнең ярты Тукайны гына белүебезне аңладым. Без белгән Тукай аристократларны «сорыкортлар» дип кенә атый, диннән һәм дин әһелләреннән ачы көлә торган бер дәһри иде. Ә чынлыкта…

Шул вакытларда мин Габдулла Тукайның Гаяз Исхакыйга багышланган түбәндәге шигыре белән таныштым.

Кем ул?

Кем ул бу милләте тәрфиг идән кәс?

Кем ул телләндерән һәм вирдерән сәс?

Бәһаимдән бези тәрфикъ идән кем?

Төбендән вәхшәти тәхриф идән кем?

Бези дошманлара тәгъриф идән кем?

Бу гамькин милләте тәфрих идән кем?

Караңгыда идек, аттырды «Таң» кем?

Бези бер көлдереп, бер аглатан кем?

Кәчән көнләрне уйга алдыран кем?

Вә бер дә «Инкыйраз»ы андыран кем?

Әҗаниб дикъкатене җәлбидән кем?

«Татар» ләфзын «тотар»а кальбидән кем?

Беземчөн зәхмәтен там әйләйән кем?

Соңындан рәхмәтен гам әйләйән кем?


Бу шигырь беренче тапкыр 1907 елда басыла һәм аннары 1913 елда «Г. Тукаев шигырьләре» дигән китапта дөнья күрә. Ни аяныч, ул безнең буын кешеләре өчен билгесез булып калды… Искә төшерик әле, бу вакытта Гаяз Исхакыйга нибары 29 яшь, ә Габдулла Тукайга 21 яшь була. Һәм егерме бер яшьлек шагыйрь үзенең өлкән каләмдәше турында куйган сораулар (асылда, җаваплар) Исхакыйның шәхесенә һәм хезмәтләренә ачык һәм төгәл бәя бирәләр бит.

Милләтне кем югары күтәргән?

Кем ул аның телен ачкан?

Аны мәхлүкаттан (хайваннардан) кем аерган?

Вәхшилек төпкеленнән кем тартып чыгарган?

Безне дошманнарга танытучы – кем ул?

Кайгыларын таратып, милләткә шатлык китерүче – кем ул?

Кем ул безгә таң аттыручы?

Безне көлдерә дә, күзебездән яшь тә чыгара алучы – кем ул?

Кичкән көннәрне кем хәтеребездә яңарта?

«Инкыйраз»ы белән безгә аң бирүче кем?

Кем ул чит-ятларның күзен ачып, дикъкатьләрен безгә юнәлтә?

«Татар» исемен байрак итеп күтәрергә җөрьәт итүче – кем ул?

Безнең өчен бар булдыгын хезмәткә куючы кем?

Халык рәхмәтенә лаек булган зат – кем ул? Кем ул?

Замандашлары өчен бу сорауларга җавап аермачык булган: андый бөек зат – Гаяз Исхакый ул.

Тукай Гаяз Исхакыйга әнә шундый бәя биргән.

Ә узган гасырның урталарында Тукайның бу соравына җавап бирә алучылар ничәү булыр иде икән? Юк, әле ул вакытларда өлкән буын вәкилләре җавапны белгәннәр белүен… Тик шуларның ничәсе генә халык каршында чатнатып җавап бирә алыр иде? – минем соравымның бөтен хикмәте шунда…

Замандашлары Гаяз Исхакый иҗатын югары бәялиләр, һәм алар арасында рус укучылары да була.

Без Тукайның «Китмибез!» дигән шигырен кабатларга яратабыз. Дөрес эшлибездер. Бүген ул шигырь, ихтимал, кичәгедән дә актуальрәк яңгырый торгандыр әле. Безнең йөрәк тамырларыбыз шушы Идел буена береккән, бабаларыбыз тир түккән һәм кан койган җиребез шушында… Тукай Ватанның нәрсә икәнен яхшы белгән, хәтта Пушкиннан да яхшырак аңлаган. Горбәттәге ватандашларын да Идел-йортка кайтырга чакыра ул:

И мөхәррир! Кайсына биргән яшен күз кибриа!

И мосаувир! Кемгә биргән пакь вә чын сүз кибриа!

Кайт әле, монда ватанга, кайт әле, саргайтмале!

Күз карашыңнан керер җир тапмасынчы кер, рия!


Бу шигырь юлларын инде канатлары каерылган Тукай 1913 елда Гаяз Исхакыйга багышлап язган. Юк, хәлсез түгел аның фәрештәле каләме! Бүген, алтын баганаларыбыз бер-бер артлы егылып, әдәбиятыбызда мотлак авторитетлар калмаган каһәрле бер мизгелдә әлеге шигырь аеруча мәгънәле яңгырый. Тукай Гаяз Исхакыйны милләтнең җитәкчесе (чупан, чабан) итеп таный:

Алты ел торды чупансыз, айрылышты яшь көтү,

Карт бүре күк, бары корган аерым-аерым бер оя.

«Ул Гомәрдән курка шайтаннар» дигән төсле Рәсүл,

Бер карашың ни шома ялганчыны сүздән тыя…


Әгәр Габдулла Тукай исән калып, Совет хакимияте елларына килеп җитә алган булса, Черек күл аны гаепләү актының беренче пункты итеп менә шушы шигырьне телгә алыр иде дип уйлыйм.

«Кайт, Исхакый, күңелләребездәге керне, рияны пакь сүзләрең белән юдырып төшер, остаз!» – дибез бүген без дә.

Һәм Исхакый кайта. Аны болгавыр XXI гасырда адаштырмыйча йөртергә алынган рәһбәрләр (гидлар) көтеп тора.

Петербургта чыга торган «Современник» журналының 1913 елгы 4 нче санында түбәндәге юлларны укыйбыз: «Исхаков является не только родоначальником татарской литературы и единственным по сию пору крупным представителем ея, он отец татарского литературного языка. Его язык совершенно освобождён от чужого влияния и окончательно вытеснил чуждые народу жаргоны». Мондый бәяләүгә түбәсе күккә тигән Җамал Вәлиди, аны шундук тәрҗемә итеп, «Вакыт» гәзитенең 1913 елгы 5 май санында бастыра. Чагыштыру өчен анысыннан да өзек китерәбез: «Гаяз Исхакый татар әдәбиятының башлыгы гына түгел, ул, – шуның илә бергә, хәзерге татар әдәби теленең атасы да, аның теле чит тәэсирдән бөтенләй азат, ул татар телен жаргонлыктан коткарды». (Җамал Вәлиди русча тексттагы «единственным по сию пору крупным представителем ея» сүзләрен төшереп калдырган, бусы хакында гөман-фаразлар гына корырга мөмкин.)

Рус язучысы В. А. Гордлевский (1876–1956) Исхакыйның «Мулла бабай» романыннан бер өзек тәрҗемә итеп бастыра һәм кереш мәкаләсендә болай дип яза: «М. Г. Исхаков халыкның сөйләм телен әдәби тел дәрәҗәсенә күтәрүгә ирешә һәм «татар әдәби теленең атасы» дигән ат казана» (1914 ел).Бу чыннан да шулай! Татар әдәби телен үстерүгә Исхакыйдан да күбрәк өлеш керткән икенче бер шәхес бар – ул да булса Галимҗан Ибраһимов. Аны рәнҗетергә исәбебездә дә юк, ләкин шулай да Галимҗан Ибраһимов – әдәби телебезнең атасы түгел, бәлки өлкән агасыдыр…

Публицист, тәнкыйтьче Мәүләмбирдиев Мөхәммәтнәҗип Аллабирде улының (1886–1934) шул ук «Современник» журналының 1911 (?) елгы 4 нче санында чыккан бер мәкаләсе «Пробуждение русских татар и их литература» дип атала (рус теленә Г. Свердлов тәрҗемә иткән). Мәүләмбирдиев мәкаләгә «Неджиб» дип кул куйган. Ул бу мәкаләсендә татар мәдәниятенә һәм әдәбиятына гомуми күзәтү ясый. Автор Гаяз Исхакый иҗатына зур әһәмият бирә һәм аны уңай бәяли. Бер искәрмәсендә ул: «Гаяз Исхакыйның дошманнары аның телен «урам теле», үзләренең төрек һәм гарәп сүзләре катнашмасыннан торган телләрен «әдәби тел» дип атыйлар», – дип тә өсти.

Ш. Мөхәммәдьяров яза: «Аның (Гаяз Исхакыйның. – А.Т.) зоһуры илә татар әдәбиятында яңа дәвер вә реализм агымы башланадыр».

Гаяз Исхакыйны гади халык, гавам да таный.

Гаяз Исхакыйның реаль тормыштан алып язылган «Зөләйха» исемле пьесасында көчләп чукындырылган татарларның тетрәндергеч фаҗигасе тасвир ителә. Шул вакытларда бер «мөселман керәшен карчыгының» Гаяз Исхакыйга бер кием чабата бүләк итеп җибәргәнлеге билгеле. Самими карчыкның эчке кичерешләрен һәм фаҗигасен аермачык күрсәтә торган бүләк бу.

«Йолдыз» гәзитенең 1910 елгы 12 гыйнвар санында Г. Ибраһимовның псевдонимы «Габди» имзасы белән басылган «Татар матбугаты» исемле мәкаләсендә автор мондый нәтиҗә ясый: «Татар шигыре мәйданында Тукаев исә, тасвирымыз мәйданында Гаяз әфәндедер». Кашки бу сүзләр ихлас күңелдән әйтелсә иде! Билгеле булганча, бер ел үтүгә, Галимҗан Ибраһимов үзенең бик җитди хезмәтендә Тукайның шагыйрьлеген шик астына куя. Ә җиде еллап үткәч…

Әйдәгез, 1917 елның 29 октябрендә Уфада Г. Ибраһимов мөхәррирлегендә чыккан «Безнең юл» гәзитен ачып карыйк. Анда яшерен «Габди» имзасы куелган бер рецензия Гаяз Исхакыйның шул көннәрдә Уфада сәхнәләштерелгән «Тартышу» драмасы турында.

Кыска гына бу мәкалә беренче җөмләсеннән үк ризасызлык тудыра, аның тональлеге укучыны шундук сагайта, шомландыра. Менә укып карагыз:

«Кулына каләм алган, үзе дә аз гына язу ашкынуын сизгән бик күп мөхәррирләр бундый нәрсәләрне язалар да, бер-ике мәртәбә укып, соңында җыеп көлә-көлә җандыралар. «Тартышу» да – шундый балалык языгы».

Рецензент әсәр искергән, бүгенге укучыны җәлеп итми дими (чөнки «Тартышу»ны Исхакый моннан ун ел элек язган бит!), юк, ул: «Тартышу», «Мөгаллимә» әсәрләре белән Гаяз әфәнде яңа хәяттан язарга куәтсезлеген бик ачык күрсәтте», – дигән нәтиҗә чыгара. Агуы тагы да көчлерәк тәэсир итсен өчен, мәкаләсен ул болай тәмамлый: «Уйнаучылар, тиреләреннән чыкканча тырышып, әсәрне адәм рәтле итәргә тырыштылар, ләкин караучылар, уен буенча йөз чытып, наразыйлык күрсәтеп утырдылар».

Хәзерге укучыга бу рецензиянең авторы анык билгеле. Ул – Ф. Сәйфи-Казанлы, Галимҗан Ибраһимов кебек үк, Сталин культы корбаны. Өстәвенә ул шушы гәзитнең нәшире дә булып саналган. Бөек каләм иясе турында мондый пычрак сүзләр язарга ничек батырчылык итте икән бу дип аптырамагыз. Вакытына, датасына күз салыгыз: әле генә Петроградта түнкәреш ясап, хакимият башына большевиклар менде, һәм реалист кешеләр мылтык тоткан исерек матросларның бөтен Рәсәйне таптап узачагын чамалыйлар иде инде. Фатих Сәйфи-Казанлы белән Галимҗан Ибраһимов Гаяз Исхакыйны «бөекләр исемлеге»ннән сызып ташлаганнар. Алар үзләре бөеклеккә ашкына. Кая ашкынасыз, революционерлар? Һәрбер революциянең үз балаларының башын ашаганын белмисезмени? Их, сез, үзегез үк языклы сабыйлар!


«Инкыйраз» – Гаяз Исхакыйның тәүге әсәрләреннән. Ул 1902 елның 27 ноябрендә Оренбургта язылып беткән, 1903 елда «Хатимә»се өстәлеп, 1904 елда Казанда, Харитонов матбагасында 96 битле китап булып басылып чыккан. 1990 елда ул «Казан утлары» журналында (1–3 саннарда) кабат дөнья күрде, аннары ике тапкыр «Мирас» журналында басылды (икенче тапкырында патша цензоры В. Д. Смирнов сызып ташлаган урыннарның байтагын академик Миркасыйм Госманов табып тергезгәннән соң). Чаллы басмасы да бар.

М. Госманов «Ике йөз елдан соң инкыйраз» китабында цензор купюраларының саны 27 гә җитүен ачыклап, шуларның 11 ен Ленинград архивында эзләп таба. Цензор Смирнов әсәрне, төрле карандашлар тотып, ике тапкыр укып чыккан икән.

1904 елда «Инкыйраз»ы дөнья күргәч, Смирновның аны ни дәрәҗәдә бозганлыгын яхшы аңлаган яшь Исхакый, кыдрачланып, Петербургка барып цензорны үтерү турында да хыялланып йөргән диләр.

Төпченүчән галимебез М. Госманов тикшеренүләренә караганда, Исхакый тарафыннан язылган кулъязманың кыскартылган битләре (барысы җидәү) амбар кенәгәсе зурлыгында (22х35,5 см) булып, кәгазьләрнең ике ягы да «вак-вак хәрефләр белән шыплап тутырылган». Кулъязмага карап фикер йөрткәндә, авторның никадәр ашыгып, хәтта кабаланып язганлыгы ачык күренә. «Язган, сызган, бер язганын акка күчереп тормыйча, шунда ук алга таба дәвам иткән» (М. Госманов). Патша цензурасының эш технологиясен белеп җиткермәсәм дә, Смирновка әсәрнең автор кул куйган караламасы җибәрелгән булырга тиеш дип уйлыйм. Димәк ки, Казанда нәшир Харитонов кулында аклама данәсе (күчермәсе) калган булырга тиеш, һәм анда инде нәширләр үзләре «тиешле» кыскартуларны ясаганнардыр. Бу кыскартуларның үз вакытында авторга күрсәтелмәгән булуы да, автор тарафыннан корректураның «тотылмаган» булуы да аңлашыла. Тексттагы аерым хаталар һәм төгәлсезлекләр, асылда, шуның белән аңлатыла торгандыр әле (барысы да түгел). Китап дөньяга чыккач, цензор күрсәтмәләренең үтәлгән булуын күрсәтү өчен, нәширләр кыскартылган сәхифәләрне Смирнов әфәндегә кайтарганнар (М. Госманов). Әлбәттә, алар белән бергә әзер китапның бер данәсе дә, әлеге купюраларның урыны һәм тәртибе күрсәтелеп җибәрелгән булыр. Киләчәктә ул данәнең дә табылу ихтималы юк түгел. Тагы шуны гөманларга мөмкин: Миркасыйм Госманов санап күрсәткән «бушлыклар» (лакуналар) әллә ни озын түгелләрдер, күрәсең. Һәрхәлдә, әлеге 7 сәхифәнең нумерациясенә карап һәм басылып чыккан китап күләме белән чагыштырып, өстәмә 16 бушлыкның күләмен чамалап булса кирәк.

«Инкыйраз»ның һәр сәхифәсендә үзенең эчтәлеге белән бүгенге көннең дә кадагына суга торган мәгънәле җәүһәр табасың. Татар әдипләренең кайсысы фикергә шушы кадәр бай? Эзләп интекмәгез: юк андыйлар. Ибраһимов булып Ибраһимовның да мирасы Исхакыйныкыннан кайтыш, әле кайчагында «ике сарылы»… Башкаларны инде әйткән дә юк.

Чәчтараш кулы тимәгән «ялангач» фикерләр – иң эчкәрегеләре, күңел төбендәгеләре, алар пакь, эчкерсез һәм нәкышсез. Бөтен «Инкыйраз» шундый. Ә бит совет язучылары һәм галимнәренең китаплары 4–5 кулдан үтеп шомартыла иде. Гомумән, телнең шомалыгына, йөгереклегенә, чачаклы-чуклы бизәлешенә ул чорда аеруча игътибар ителә иде. Әйтик, Ибраһим ага Салаховның «Колыма»сы да кат-кат әдәби эшкәртү үткәч кенә басылды. Әмма бу очракта, мәхбүслекне, коточкыч режим шартларын һәм китаптагы фактларның мөһимлеген искә алып, авторга ташлама ясарга туры килә.

Тел мәсьәләсендә Г. Исхакый – сынаучы-экспериментатор, ул – телебезне һәм терминологиябезне яңарту буенча эш күрсәткән, искене җимерергә җөрьәт иткән тәүге каһарманыбыз. Билгеле булганча, теге яки бу сынау һәм тәҗрибә практикада тискәре нәтиҗә бирергә дә мөмкин. Ә бу очракта тискәре нәтиҗәнең әһәмияте уңай нәтиҗәнекеннән ким түгел, артык булмаса. Әгәр Гаяз Исхакый теге яки бу сүзне яки грамматик форманы уңышсыз кулланган икән, ул аны эзләнү процессында гына эшләгән, һәм җитлеккән иҗатында алар очрамый.

Сәгыйть Рәмиев белән Габдрахман Хөсәенов үзләренең 1907 елда сүз башы булып басылган «Мөхәммәдгаяз әфәнде» исемле мәкаләләрен «татарларның тупас телләрене матурлатып, аны үзенең кыйммәтле әсәрләре белән зиннәтләгән Гаяз әфәнде» дигән олы сүзләр белән башлап җибәрәләр икән, бүгенге кайбер галимнәрнең Гаяз Исхакыйның әдәби телен шик астына куярга маташулары көлке тоела. Көлке, ләкин аянычлы көлке, чөнки «погоданы» чит ил кәнәфиләренә күмелеп утырган шушы галимнәребез ясый бит. «Галимнәребез» дим, чөнки алар бит безнекеләр, чувашныкы да, чукчаныкы да, башкортныкы да түгел.

Шулай, Гаяз Исхакый әсәрләренең телен ошатмыйча, борын җыерган кешеләрне дә күргәнебез бар. Алар Исхакый теле аһәңле түгел, сонгыйрак димәкчеләр. Имеш, аның тасвирлауларына сәнгати нәфислек җитми… Фатих Әмирхан әсәрләренең теленә дә минус тамгасы белән «урта» билгесе куючылар бар. Монысын мин әдәби тәрҗемә өлкәсендә каләмнәрен чарлап, асылда, остазлар (Ф. Хөсни, Г. Бәширов, Ә. Еникиләр) теленнән алынган өслүптә шома итеп «күчереп» язарга маһир тылмач-попугайлардан ишеткәләдем.

Хәер, бу хакта заманында Габдрахман Сәгъди дә язган инде. «Гаяз әфәнде, белмим ни сәбәптәндер, телнең фитрый булган бәлягать вә фәсахәтенә буйсынасы килми, – ди ул. – Каләмен үз ихтыярына куя бирә… Нәзакәт ияләрен җәфалый торган әллә нинди ямьсез тәгъбирләр, сала мужиклары вә гаять кара-надан булган халык авызында әйтелеп йөри торган тәмсез ифадәләрне дә Гаяз Исхакый әфәндедән байтак кына ишетергә туры килә».

Исхакый күпчелек әсәрләрен зинданда, сөргендә һәм горбәттә иҗат иткән. Туган туфрагыннан аерылган булуы аның әсәрләренең тематикасында, фәлсәфәсендә генә түгел, стилендә һәм лөгатьлегендә дә чагыла. Теленең эшләнешендә дә дип өстик. Илдә калган татар язучыларының әсәрләре, әйткәнемчә, басылып чыкканчы берничә рәсми рецензия үтеп, шулар нигезендә автор тарафыннан «төзәтеләләр», аннары еш кына журнал редакциясе тарафыннан эшкәртеләләр, ә китап булып басылганга кадәр нәшрият редакторы һәм рецензентлар күзеннән, кайчагында редсовет аша да үтәләр, шуннан соң гына дөнья күрәләр иде. Мондый метод еш кына авторның йөзе, индивидуальлеге, тел үзенчәлекләре югалуга китерә, Совет хакимиятенең һәм Коммунистлар партиясенең рәсми сәясәтенә туры килгән «әсәрләр», чиле-пешле булуларына карамастан, кат-кат шомартылып, ниндидер бер уртакул кондициягә җиткерелә һәм укучыларга тәкъдим ителә иде. Тел-өслүп ягыннан тел тидермәслек үк шома булмасалар да, алар, һәрхәлдә, әдәби нормалардан ерак тормый… Стандарт тел, стандарт тема, бер калыптан суккан стандарт фикерләр… Ташкурчаклар шикелле стандарт каһарманнар… Кыскасы, гадәттә, совет язучысының әсәре – коллектив хезмәт җимеше, ә кайчагында, чи кулъязма, әдәби эшкәртүләр һәм махсус редакцияләр үткән очракта, титул битендә күрсәтелгән затның авторлыгы чынбарлыкка туры да килми. Хәер, канлы һәм ялганлы егерменче гасырда ата коммунист Леонид Брежневның әдәбият буенча Ленин премиясе алган «әсәрләре» тулысынча башка кеше тарафыннан язылганлыгын да беләбез.

Гаяз Исхакый иҗаты турында болай дип әйтеп булмый. Аның әсәрләре «хуҗасыз» түгелләр, укучысы каршында һәр өтере өчен ул үзе һәм фәкать үзе генә җаваплы, әүвәлгеләр әйтмешли, мәсьүл.

«Инкыйраз»ның эченәрәк керик.

«Безнең һәрвакыт төзеп куйган фикеремез – Русия мөселманнары буладыр, – ди Исхакый бу әсәрендә. – Русиядәге шулкадәр безгә бирелгән иркенлек, безнең хактагы гадәләт һичбер мәмләкәттә һичбер милләте мәхкүмәгә бирелмәгәндер». Бу сүзләрдә яшь Гаязның, Учительская школада укыганда, рус пропагандасы йогынтысына бирелүен күрүчеләр бар (мәсәлән, академик Флүн Мусин). Әхмәт Сәхаповның «Исхакый һәм ХХ гасыр татар әдәбияты» исемле китабында Гаяз Исхакыйдан һәм Флүн Мусиннан китерелгән өзектә Исхакыйның «милләте мәхкүмәгә» дигән сүзендә «милләте» өлеше төшеп калганлыктан, мәгънә аңлашылмый, «буйсынган (бәйле) милләт» урынына ниндидер абстракт «буйсынган» яки хәтта «хөкем астындагы» килеп чыга! Миркасыйм Госманов үзенең «Казан утлары»нда басылган мәкаләсендә бу сүзне «ирексез» дип тәкьдим итә, ләкин әгәр җөмләне «мәхкүм» сүзе урынына «ирексез» сүзе куеп укысак, әллә нинди мәгънәсезлек килеп чыга бит.

Алга таба Ф. Мусин Г. Исхакый турында болай ди: «Татарның чын үткәнен һәм аянычлы язмышының төп сәбәпләрен ул соңрак белә һәм аңлый». Бу фикер тулаем хатага корылган. «Ике йөз елдан соң инкыйраз»ны язу өчен, хәтта язарга алыну өчен генә дә милләтеңнең язмышын һәм тарихын, иҗтимагый үсеш дигән нәрсәнең философиясен һәм тенденциясен яхшы, бик яхшы аңларга кирәк инде. Әлмисактан даһилык мөһере сугылган Исхакый боларны аңлаган да. Шуңа күрә әсәргә язылган «Хатимә»дәге җөмләгә карап, бу малай рус пропагандасының корбаны булган икән дигән нәтиҗәгә килү безгә сәер тоела. «Инкыйраз» рус пропагандасы рухында язылмаган, – төп хакыйкать шундый. Әхмәт Сәхапов, Ф. Мусинның әлеге фикере гадел үк түгеллеген сизеп һәм аңлап: «Әмма әсәрнең үзеннән сөзелеп чыккан фикер-идеягә киңрәк күзлектән карарга кирәк…» – дип өстәргә мәҗбүр була дип уйлыйм. Монысы – хуш. Шулай да киләчәктә үзенең саллы хезмәтен яңа басмага әзерләгәндә, мин авторга «Әле тормыш һәм көрәш тәҗрибәсен үтмәгән яшь Исхакый да бу кармакка тиз каба һәм үзе дә сизмичә урыс миссионерлары тәгълиматын пропагандалау рупорына әверелә» дигән җөмләне һичбер кызганусыз алып ташларга киңәш итәм.

Заманында Г. Газиз дә Исхакыйның «Инкыйраз»ы турында: «Бу әсәрдә шактый гына тәнакыз дигән нәрсәләр очрашкалый», – дип язган иде. («Тәнакыз» – каршылык, капма-каршылык, ярашмаучылык.) Чыннан да, «Кереш»тә һәм «Хатимә»дәге кайбер фикерләрнең эчкәреге фикерләр белән ярашмаучылыгы бар, ләкин аларны мин самими бер хәйлә дип кенә карау яклы.

Мәсәлән, «Инкыйраз»ның башында ук милли тәрәккыятне тоткарлаучы сәбәпләрдән берсе (дүртенчесе) итеп Исхакый «безнең урыс мәктәпләрендә укымавымыз» дип күрсәтә дә, бүгенге милләтпәрвәрләрнең колагын торгыза торган сүзләр язып ташлый: «Безнең рус идарәсенә табигъ булганымызга өч йөз илле ел булса да, шул озын гомердә руслардан һич файдадан башка нәрсә күрмәсәк тә, бу көнгә кадәр безнең Русия идарәсенә табигъ икәнлегемезне белмәгәннәремезнең саны чиксез булдыгы кебек, руслардан әллә нинди куркып, аларның һәммә эшләренә шикләнеп караучыларның да исәбе-хисабы юктыр». Бу юлларның цензура иләгеннән үтү өчен генә язылганлыгына мин шикләнмим. Күрәсең, яшь Исхакый тормыш сәясәтендә алай ук тәҗрибәсез һәм наив булмагандыр… «Башсызлык» булган аңарда, ләкин бу сыйфат Гаязга – фидакяр пассионарийга – табигать тарафыннан бүләк ителгән. Әсәренең башында һәм ахырында цензура колагына, кем әйтмешли, токмач элсә дә, аның эчендә ул: «Шул сәбәптән болгарларның мәдәнияттән гафил калуларына вә шуның сайәсендә мөнкариз булуларына ярты сәбәп русларның поплары булмыштыр», – дигән нәтиҗә ясый.

Ә инде Учительская школаның тәэсир-йогынтысына килгәндә, мин Исхакыйны Исхакый иткән бу мәктәпне Пушкиннан Пушкин ясаган Царскосельский лицей белән чагыштырыр идем. Әлбәттә, аңарда Учительская школа калдырган йогынтыда, чыннан да, тискәре моментлар шәйләнә. Шуларның берсе – рус грамматикасы калыбында фикерләү һәм язу. Бу йогынтының эзләрен без Гаяз Исхакыйның башка әсәрләрендә дә тоемлыйбыз, ләкин ул йогынтының торган саен йомшара, зәгыйфьләнә баруы да хак. Тормышының ахыргы этабында исә Исхакыйның фикерләү грамматикасында төрек теле йогынтысы сиздерә башлый. Бусы да аңлашыла.

Тик болары – башка мәсьәлә, әйдәгез, моны телчеләргә һәм мантыйкчы-логикларга калдырыйк, чөнки «Грамматика философиясе» кебек башкатыргыч нәрсәләрне алар өйрәнәләр. Иң олы Хакыйкать шунда: Исхакый үзенең һәр җөмләсендә, һәр тынышында татар җанлы булып калган. Актык сулышына кадәр. Ул рус рупоры да, фашист рупоры да, госманлы рупоры да булмаган. Ул – Хакыйкать рупоры, Хакыйкать быргысы. Гасырга берәү генә килә торган илаһи мөҗәддид булган ул. «Туган-үскән җирендә пәйгамбәргә кадер юк» – Изге Инҗилдәге бу мәңгелек хакыйкать Гаяз Исхакый мисалында тагын бер кат расланды гына.

Гаяз Исхакыйга карата «пәйгамбәр» дигән сүзне мин аңлы рәвештә кулланам. Исламият буенча, һиҗри гасыр үткән саен, Җир йөзенә мөҗәддид (яңартучы) пәйгамбәр килергә тиеш. Галимнәр, тарих сәхифәләрен актарып, шундый мөҗәддид пәйгамбәрләрнең исемлеген төзергә тырышып караганнар, тик бәхәссез кабул итәрлек исемлек килеп чыкмаган. Исхакый исә үзенең барлык сыйфатлары, хәтта шәхси тормышы белән дә төрки дөньяда менә шушы «мөҗәддид» төшенчәсенә туры килә.

Гаяз Исхакый болгарларның Европадан артта калуларының бер сәбәбе итеп ишанлыкны саный, аннан зәһәр итеп көлә. Чыннан да, Исхакый заманнарында дин әһелләре арасында артка китеш булуы билгеле нәрсә. Һәм табигать фәннәренең көченә кирәгеннән артык ышанган Исхакый ишанлыкка бик югарыдан карый, асылда, юынтык су белән баланы да чыгарып түгә шикелле. Бала дигәндә, мин Иманны түгел, тарикать юлын, суфичылыкны күздә тотам. Бүген суфичылык идеяләре белән Шәрык кына түгел, бәлки Гарби Европа да кызыксына, бүген физикадагы иң нечкә төшенчәләрнең суфичылык карашлары белән тәңгәллегенә игътибар иттеләр.

Ислам философиясе суфичылыкта иң югары дәрәҗәсенә күтәрелә, һәм нәкъ менә суфичылык әдәбиятында бүгенге позитив (иҗаби) фән әле генә ирешеп килгән хакыйкатьләргә һәм даһиларча алдан күрүләргә, пәйгамбәрлек үрнәкләренә тап буласың. Кызганычка каршы, безнең җирлектә Совет хакимияте беренче чиратта нәкъ менә фикер ияләрен, димәк, тарикать әһелләрен юк итү кирәклеген аңлап эш иткән. Шунысы аяныч: хакимияткә бу җәһәттән күп кенә күренекле әдәбиятчыларыбыз теләп ярдәм иткәннәр, аерым очракларда моңа мәҗбүр ителгәннәр.

Күңел төбендә Югары Затны таныган, иң бөек Хөкем барлыгына инанган әдип кенә мәңгелек әсәр иҗат итәргә сәләтле. «Әдәбият» сүзе «әдәп» сүзе белән бер тамырдан, ә адәм тормышында әдәп һәм әхлак беренче урында тора, әгәр алар булмаса, бу фани дөньяда тормыш-тереклек юкка чыгачак. «Денсез» язучы әдәпкә өйрәтә алмый. Киресенчә, ул этлеккә генә өйрәтә. Шул рәвешле, без янә инкыйраз мәсьәләсенә әйләнеп кайтабыз, Гаяз Исхакыйга кайтабыз.

«Боларның болай бу дәрәҗәдә төшеп калуларына һәм дә бетүләренә баш сәбәп бик күп кешеләр ислам булды диләр, ислам манигы тәрәккый диләр. Боларның бу фикерләре, минемчә, бөтенләй хата түгел. Хәзрәте (гам) тарафыннан өйрәтелмеш исламның манигы тәрәккый түгеллегендә һичкемнең шөбһәсе юктыр. Фәкать болгарлар бу ислам диненә керделәрме? Минемчә, юк! Боларда исламиятнең өстке кабыгы берлән япкан бер мәҗүси дине бар иде. Тышын караганда никадәр исламияткә охшаса да, эченә керсәк, мәҗүсилектән башка нәрсә түгел иде».

«Әгәр Коръән ләфызына биргән әһәмиятнең йөздән берен генә мәгънәсенә бирелсә иде, бүген болай булмас идек», – ди безгә «Инкыйраз».

«Инкыйраз»ның ачкычы шушы сүзләрдә түгелме икән? Без диниятебездә чын иманнан бүген ХХ гасыр башындагыга караганда ераграк киткәнбез, читләшкәнбез, чөнки чын голәмәләребез юк, Коръән аятьләрен аннан-моннан ятлап, шуларны урынлы-урынсызга сүз арасына кыстырырга маһир эрзац-муллалар яңгырдан соң үрчегән гөмбә шикелле көч алган заманда яшибез, чөнки төпле белем эстәүче руханиларыбыз әлегә башлангыч мәдрәсәләребездә һәм гали уку йортларыбызда гына гыйлем эстәп яталар. Ихтимал, аларның да беренче буыны безнең өметләребезне тулысынча ук акламас. Фикер ияләре – суфиларыбыз моннан 70 еллар элек кырылып беткән. Әйе, Г. Исхакый инкыйразның бер сәбәбе итеп ишанлыкны саный. Ләкин, чынлыклап карасаң, ул бит шул чордагы татар җирлегендә яшәгән ишанлыкны, ягъни сыйфатсызланган, дегенерацияләнгән, үзе инкыйраз кичергән ишанлыкны күздә тота. Ә мондый сыйфатсызланудан, инкыйраздан бер генә агым, бер генә фирка яки иҗтимагый оешма да хали түгел.

Имин киләчәкнең ачкычы – динебезнең дә яңарышында, җәдитчелектә.

Исхакыйның югарыдагы фикеренә каршы дәлил табу авыр. Исламият киеменә төренгән, ләкин, асылда, Пәйгамбәр диненнән чигенгән галимнәребез элек тә күп иде, хәзер исә чын галимнәргә аеруча кытлык кичерәбез. Дини йолаларны үтәп кенә, мәрасимнәрен кылган булып кына хак мөселман була алмый кеше, өстәвенә күбәүләр, фәкать гөнаһларын яшерү өчен генә, диндар булып кыланалар. Әле кичә генә партҗыелышларда, төкерек чәчә-чәчә, идеализмны сүккән, муллаларыбызны мәсхәрә иткән коммунистлар бүген мәчет карты булып киттеләр. Әлбәттә, Алланың рәхмәте киң, ихтимал, алар да бер гафу кылыныр. Әмма мондый бәндәләр бу дөньяда ук җәзасын да алсыннар иде. Һич югында, аларга сәлам бирмәскә һәм сәламнәрен кабул итмәскә кирәк.

Иң дөресе, – фашистларга Нюрнберг суды булган кебек, ул фашистлардан ун тапкыр күбрәк җинаять кылган коммунистларны нәкъ менә Мәскәүдә хөкем эскәмиясенә утырту. Шунсыз без пакьләнә алмаячакбыз, шунсыз адәми зат арасына гаделлек кайтмаячак.

«Өченче манигы тәрәккый һәм дә сизелә торган манигы тәрәккый – милләтемездәге хезмәткә ярарлык кешеләрнең һәм хезмәт итә торганнарының, бик фәкыйрь сыйныфтан чыгып, үзләренең тамакларын туйдырыр өчен, милләткә хезмәт итәр урынында иң сәфил (түбән) кешеләрнең тәхте әсарәтләрендә (коллыкларында) изелүләредер». («Инкыйраз»)

Г. Исхакый әйткән бу сүзләр хәзер дә актуаль. Бүгенге фикер ияләребездән Мофлихун Арыслани: «Иң тәәссефлесе – милләтнең баш иеп кяфиргә кол булуыдыр. Моннан да яманы – кяфиргә кол булганын белмәведер», – дип яза.

«Инкыйраз»да телгә алынган манигы тәрәккыйның тагы берсе хәзерге вакытта бөтен дөнья күләмендәге афәткә әверелде.

«Хасыйле, боларда кем нинди эшне белмәде – ул шуның башчысы булган». Бу сүзне, дөрес, нотык сөйләүче рус милләтле рәис әйтә, ләкин без инде аның фәкать Гаяз Исхакый рупоры булганлыгын, Гаяз Исхакыйның фикерләрен генә кабатлавын беләбез. Әйе, әлеге сүзләрдә дөреслек бар, ләкин ул дөреслек бер татар-болгарга гына түгел, бәлки бөтен совет чынбарлыгына кагыла. Заманында, Совет чорында, Татарстан китап нәшриятына китапның ни нәрсә икәнен дә белмәгән, ләкин кесәсендә партшкол катыргысы булган берәүнең директор итеп билгеләнүенә аптырашта калган идем. Тула шәһәрендә бугай, бер зур мунча директорының дүрт-биш кешелек штатлы нәшриятка директор итеп «cөрелүен», аннары Швециядә, билгеле булганча, иң демократик һәм социалистик илдә, бер балалар журналына баш редактор итеп, искечәрәк әйтсәк, фәхешханә директрисасы утыртылганын укыгач, бу бәланең үзенә бертөрле социалистик канун, принцип икәнен аңладым…

«Гүзәл холыклы милләт бәхтияр булыр» дигән сүз бар.

Холкыбыз бик үк гүзәл түгел.

Без – ышанчак халык. Без – күндәм халык. Без, мескеннәр, гомер бакыйга түрәләргә буйсынып яшәргә күнеккән. Ничәмә-ничә гасыр буена каныбызга сеңгән коллык хисен, Чехов әйтмешли, «сытып чыгару» өчен янә бер гасыр кирәк сыман. Ә андый мөддәт бармы соң бездә?

«Инкыйраз»дан:

«Болар җитди, һәр эшне уйлап, алдын да, артын да белеп, ник, ни өчен икәнлеген тикшереп эшли торган халык булсалар да, Азия сахраларында иркенлектә торып, бу көн тамагы туйса, иртәгә туярын уйларга өйрәнмәгән татарлар боларга үзләренең табигатьләрен бүләк итеп калдырмышлардыр, һәм дә болгарларның тора торган йерләре иркен, мөнбит булганга, күрше халыклары боларга караганда да түбән булганга, дөньяның алга китә торган халыклары берлән мөнәсәбәтләре киселгәнгә, болар «Аллага тапшырдым» дип ятуга салынмышлардыр».

Милләтебезнең тагын бер кимчелеге, җае чыккан саен күкрәк сугып, «Без тарихта эзлебез!» дигән тезисны тәкрарларга яратуда дип беләм. Г. Исхакый үзе тасвир иткән болгарларның бу кимчелеге турында болай яза: «Болар (болгарлар. – А.Т.), аларның (сартлар, кыргызлар кебек арттарак калган халыкларның димәк, – А.Т.) һәммә начарлыкларын күреп, үзләреннән зур милләт юк казыясен чыгаруларына һәм үзләрен һәрьяктан мөкәммәл дип уйлауларына башчы булмыштыр». Ягъни бу инде – сәламәт милләтпәрвәрлек кенә түгел, бәлки исерткеч милләтчелеккә таба йөз тоту. Милләтне артка өстерәүче сәбәпләрнең берсе шул булганлыгын без бүген үзбәкләрнең һәм казахларның мөстәкыйль милләт булып, зурмы-кечкенәме, халыкара абруй казанып яшәүләрендә дә күрәбез. Уйлап карасаң, Рәсәй кадәр Рәсәйдәге төп халыкның – русларның – үз тарихлары белән, саннары белән кәбирләнүе дә юньлегә, илтми, илнең икътисади артталыгына төп сәбәпче шушы булса кирәк. Бүген бит бездә дә сүз куертудан, «ләфыз низаглары»ннан узмыйлар, җиң сызганып эшләргә тиешле бер вакытта, балак сызганып, йөгерешеп, узышып, «кем әлдерикле» һәм бер-береңнән уздырып «төкерешле» уйнап, мактанышып гомерне заяга уздыралар. Спортка каршы икән дип уйламагыз тагы, юк, спортны әйтмим мин. Ләкин сүз белән мавыга торгач, спортта да артта калуыбыз сизелә бит инде. Ә миллионнар түгеп ирешелгән спорт казанышлары – ул шоу-бизнесның бер төре генә, халык яки милләт спорты уңышлары түгел.

Исхакый тасвир иткән бүгенге болгарларның инкыйраз сәбәпләреннән берсе – хәмер, ягъни исерткеч эчемлек. 2003 елда безгә Татарстанда аракы җитештерү күләме һәм аны реализацияләү буенча кайбер рәсми саннар мәгълүм булды. Татарстан Республикасы аракы җитештерү һәм куллану буенча Россия күләмендә икенче урында тора икән. Ә географияне тарайта төшеп, Идел буен гына алсак, ул, ут һәм су күршеләребезне артта калдырып, беренчелекне кулда тота башлаган. Аракы эчеп үлүчеләр саны яңа туучылар саны белән тигезләшкән.

Хәтәр саннар. Хәтәр күрсәткечләр.

Бу «казанышларны» 1913 елгы мәгълүматлар белән чагыштырып карасак, әлеге хәтәрлек тагы да ачыграк күренер.

1914 елның 20 декабрендә Казан Губерна земский җыелышы илдә спиртлы эчемлекләр сатуның туктатылуы халык тормышына нинди йогынты ясавын өйрәнү турында карар чыгара. Шушы карарны үтәү йөзеннән, Губерна идарәсендә махсус вакытлы бүлек оештырыла. Бу бүлек, мәсьәләне төрле яктан тикшереп, 1915 елда «Казан губернасында аек үткән ел» исемле зур гына китап әзерләп бастыра. Шушы китаптан кайбер мәгълүматлар китерәм.

1913 елда Казан губернасында аракы эчү күләме, җан башыннан исәпләгәндә, Нижгар, Пенза, Сарытау, Самар, Сембер губерналарыннан соң 0,48 чиләк тәшкил иткән. Уфа губернасында бу күрсәткеч 0,45 кә тигез. Бөтен Россия буенча – 0,66 чиләк.

Казан губернасында эчкечелекнең күрше губерналарга караганда азрак таралуын китап авторлары губернада 1/3 халыкның мөселман булуы, ягъни ислам йогынтысы белән аңлаталар. Халыкның күпчелеген мөселманнар тәшкил иткән Тургай өлкәсендә бу сан 0,27, ә Дагстанда тагы да азрак – 0,19 чиләк кенә. Китапның төзүчеләре Казан губернасының милли яктан төрле булган өязләрен чагыштыру юлы белән татарлар арасында аракы эчү күләменең җан башына 0,1 чиләк туры килүен хисаплап чыгарганнар.

Егерменче гасыр башларында аеклыгы белән дан тоткан халкыбызның бүгенге хәлләре менә шундый. Моңа кем гаепле? Аны кем эчкечелеккә сабыштыра?

Халыкның әхлагын төзәтүне «мәкъсуд биззат» (төп максат) итеп куйган театрлар да, Исхакый тасвир иткәнчә, уңышка ирешмәгәннәр. Даһи мосаувир киләчәкне үтә күргән диярсең! Без бүген театр сәхнәсенең һәм, гомумән, эстраданың, шулай ук телеәрҗәләрнең әхлак төзәтүдән бигрәк әхлак бозу чыганагына әйләнгәнен аермачык күрәбез. Сәхнәдә һәм экранда аты-юлы белән сүгенүне дә ишеттек инде… Чибәр җырчыбикәләр һәм актрисалар, яшел акча исен сизсәләр, булыр-булмас акылларын да җуялар – тотнаксызлар, пәрдәсезләр. Бер мәшһүр җырчыбызның: «Артистканың район саен ире була инде аның», – дигән сүзләрен ишетсә, бичара Җәгъфәр ни дияр иде икән? Ни каты бәгырьле кешене дә һөңгер-һөңгер елата торган әхлаксызлыкларга да күнегеп килә «болгарлар»ың, Җәгъфәр әфәнде! Моны инкыйраз дими ни дисең?!

Димәк, театрга ышаныч юк. Сәхнәгә турыдан-туры мөнәсәбәте булган Рабит Батулла да шул фикердә икән.

Аннары Исхакый вакытлы матбугатны, татарча яңа чыга башлаган гәзитләрне телгә ала. Бәлки, шуларга өмет баглап булыр? Бәлки, алар безне инкыйраз афәтеннән йолып калырлар? Юк, алардан да рәт чыкмаган. «Актык сулусындагы болгар бабайның башын авырттырудан гайре эш майтара алмаганнар егерменче гасыр башы журналистлары. Бабайга дару урынына агу биргәннәр. Ә бит бүген дә эш шулайрак тора. Иң борынгы һөнәрләрнең икенчесе исәпләнгән журналистика баткагында чупырдаша торган бакылдыклар милләт мәсьәләсендә инде һәркемгә билгеле булган лозунг-шигарьләрдән ары узмыйлар, гел бер балык башын чәйнәүләрен дәвам итәләр, бар белгәннәре – «урыс агайның» татарны рәнҗетүенә яңа мисаллар эзләү… Әйтерсең лә авыру милләтне шуның белән тергезеп була. («Пифагор теоремасы»н исбат итә торган йөз дә беренче дәлил кемгә кирәк?) Җитмәсә, журналистларыбыз да төрле-төрле груһларга бүленеп беттеләр, «Шәһри Казан» гәзите бер төрле сөйли, «Мәдәни җомга» икенче төрле…

«Инкыйразга – йөз ел» дип исемләнгән шушы мәкаләмне матбугатка әзерләгәндә, табигый, бүгенге көн белән багланышны көчәйтү өчен, төрле гәзит-журналларга мөрәҗәгать итәргә туры килде.

Кызык бит, кайбер гәзит материалларын укымыйча калганым өчен куандым да бугай әле. Җаным тынычрак булган икән. ХХ гасыр башларында, сүз һәм матбугат иреге чыккач, бәйдән ычкынган тәүге татар гәзитчеләре һәм нәширләре иң әүвәле сәяси һәм һөнәри көндәшләре белән чәйнәшергә тотынган кебек, хөррият исеннән исергән бүгенге журналистлар да, максудларыбыз уртак икәнен онытып, бер-берсенә кара яга, әдәпсез сүгенә башлаганнар, имеш.

Могтәбәр журналист әфәнделәрнең шәхесенә артык бәреләсем килмәгәнгә, адәми зат буларак, кеше рәнҗетүне гөнаһ санаганыма күрә, мәхкәмә эшләре арасында очраган «куырдык фактлар»ны әйтми калдырам, ул документлар күбәүләргә сабак булырга, милләткә файда китерергә дә бик мөмкин югыйсә. Юк, хәзергә калдырып торыйк аларны.

Элементар көнчелек тудырган әлеге низаглар, әхлаксызлык, матбугат битләрендәге хулиганлык, канунга хилафлык ахыргы исәптә «инкыйраз» дигән нәрсәгә хезмәт итәләр, инкыйразга! дип әйтүнең генә нәтиҗәсе нуль буласын яхшы беләм.

Бар күз зинасы, бар сүз зинасы. Күз зинасы астыртын кылына, һәм ул да – язык эш. Ә пырдымсыз һәм пардонсыз сүз зинасы белән шөгыльләнүче әфәнделәрне авызлыклау өчен, каяндыр югарыдан илаһи бер хәбәр, вәхи кебегрәк бер өн ишетелсә иде…

Шөкер, инкыйразның ни-нәрсә икәнен аңлаган җәмгыятебездә, аңа каршы көрәшердәй көчләр дә, затлар да бар.

Соңгы вакытларда нәфис әдәбият дөньясы да «толкучка»га әйләнеп, әсәрләр, бигрәк тә тарихи романнар һәм эстрада «җырулары», клонлаштыру юлы белән, ягъни мәхәббәтсез генә тудырыла башлады, һәм әдәбият күген игезәк йолдызлар каплап алды. Бер калыптан суккан игезәк сүзләр, игезәк фикерләр, игезәк язмышлар… «Матур әдәбият» дигән уйнаштан туган атама бик туры килә мондый әсәрләргә.

Өлкән буын әдипләребез – Еникиләр, Бәшировлар китеп беткәч, каләм әһелләре оялырлык мотлак абруйлы кеше дә калмады… Һәрберсе үзен, Тукай ук булмаса да, Тукай бүләгенә лаек дип хис итә… Тәмам әрсезләнеп, үзләрен үзләре Исхакый премиясенә тәкъдим итүчеләр дә табыла. Моннан йөз еллар элек мөфти Солтановның вафатыннан соң үзен мөфтилеккә тәкъдим итеп йөргән җилкәнсез журналист, җырчы, тәрҗемәче, тәфсирче, цирк көрәшчесе, янә дәхи сәхнә әсәрләре авторы Мотыйгый һәм аның ачы язмышы искә төшә…

Гаяз Исхакыйның алдан күрүчәнлеге унбиш елдан соң ук раслана. 1917 елның 14 сентябреннән Сембердә чыга башлаган «Җөмһүрият» гәзитен ачып карыйк.

«Без – Чыңгыз балалары, без оеша беләбез, без урыс кебек үзебезгә үзебез дошман түгел, без төгән итәбез, фәлән итәбез! – диик, әмма халкыбызның, Чыңгыз балалыктан күптән колак кагып, коңгыз баласына әйләнгән икәнлеген күрә белмәдек. Милли корпус, милли полк, милли батальоннарымызның, форсат чыгу берлән, авылга куштанлык сатарга, мөгаллим кыйнарга, мәктәп ватарга, китап таптарга йөгерәчәкне исәпләмәдек. Эш башындагыларыбызның күбесе – коры куык, салам сыйрак, куян йөрәк! Бу көн бар, иртә юк! Эшкә белеп-төшенеп түгел, бәлки тугъры килеп кенә тотынучы, булса – ярый, булмаса – таярга карый торган мәхлукат кына икәнлекләреннән күз йомдык, тугърысы – күз йомарга мәҗбүр булдык… Куыкның озак тормый шартлавы ачык билгеле нәрсә инде ул. Менә безнең куыклар да берәм-берәм шартлый тордылар… моннан соң да әллә нинди җүләр тәсадефләр ярдәме берлә бирелсә-бирелмәсә дә, әллә кемнәр кулыннан әвәләнеп биреләчәк бер ярты-йорты, җимерек мохтариятләр көтүдән башка чара юк».

Бу сүзләр Совет хакимияте елларында безнең белән булган фаҗигаләрне алдан күрү генә түгел. Ул гына түгел! Бу сүзләр безнең бүгенге мөшкеллегебезне дә чагылдыралар. Яңа фаҗига шунда ки, кичәге кызыл авызлы фиркалеләргә алмашка бүген милләтпәрвәр булып кыланучы тәмле телле шамакайлар килде. Без аларны көн саен телеэкраннарда, җыелыш-киңәшмәләрдә күрәбез. Шунысы тагы да аянычрак: еш кына безнең мөхтәрәм кешеләребез дә Исхакый премияләрен шулар кулыннан алырга мәҗбүр…

Гаяз Исхакый «инкыйраз» чиренең болгар-татарга гына хас булуын аермачык әйтә, ә руслар бу авырудан хали… Моңа заманында Г. Газиз дә игътибарын юнәлтә һәм гаҗәпсенә. Әмма бу бит, – Г. Газиз үзе әйтмешли, «һәпәрбалә» (гипербола) гына. Бу гипербола Гаяз Исхакыйга инкыйраз юлына баскан милләтенең фаҗигасен күпертеп күрсәтү өчен генә кирәк. Мондый алымны автор еш куллана.

«Инкыйраз» ялангач фикерләрдән генә оешкан. Бу фикерләр сәнгать киемнәренә төренмәгән булганга, аларның һәр буыны, эзлеклелеге, эчке «пружиналары» аермачык беленеп тора. Әгъзалары үтәли күренгән пыяла организмга охшаган ул. Тәмләп пешерелгән һәм өлеш тәлинкәләренә матурлап салынган төрле-төрле нигъмәтләргә күнеккән бүгенге «әдәби гурманнар»ның, мондый «тупас» ашны күргәч үк, аппетитлары кача. Алар, әлбәттә, «Инкыйраз»ны әдәби әсәргә «чутламыйлар». Аларга капкан ризыклары чачаклы-чуклы булсын. Чәйнәми-нитми генә йотарлык булсын. Миңа мондый «абзый» һәм «абызтай»ларны әле бүген дә, Гаяз Исхакый инде тулаем акланган дәвердә дә очратырга туры килгәләде. Ялгышасыз, әфәнделәр, дим мин аларга, «Инкыйраз» гадәти азык түгел, ул – рухи азык. Аны авызга капмыйлар, ул турыдан-туры синең миеңне эшләтә, вөҗданыңны уята торган шифалы дару шикелле. Әйе, әгәр ул сине сискәндерми икән, моңа инде «Инкыйраз» гаепле түгел, үзеңне кара, таш маңгаеңны һәм мүк баскан кальбеңне гаеплә!

«Инкыйраз» сәнгать киемнәренә төренмәгән, хәтта, киресенчә, ул суфиларның кырык ямаулы җөббәсен кигән төсле. Менә шушыны аңлап укысаң, Җәгъфәрнең күзләреннән бик еш мөлдерәп аккан яшьләр дә зәвыгыңны үртәми башлый: без ул заманнарда татар укучысы өчен шулай язарга тиеш булганлыгын чамалыйбыз инде. «Инкыйраз»дагы бүгенге күзгә төзекле-төзексез җөмләләр, сүзләрнең үзара ярашып җитмәве, кайчагында урынсыз кулланылуы, гади сөйләм белән әдәби телнең буталуы… – боларга без күз йомарга тиеш булабыз, татар әдәби теленең үсеш баскычларын һәм авторның тәрәккыятен белгән хәлдә, без япь-яшь Гаяз язганнарны грамматик яктан бүгенгечәләтеп, «дөресләп», шомартып укыйбыз. Кашки әдип бу әсәренә егерме-егерме биш еллардан соң әйләнеп кайткан булсачы!

Гаяз Исхакыйның «Инкыйраз»ы дөньяга чыгып байтак гомерләр узгач, инде Совет хакимияте шартларында, атап әйтсәк 1929 елның 9 июнендә, үзенең «Асар» китабын яңадан тәртипкә салганда, аның «Сүз башы»нда күренекле галимебез мөфти хәзрәтләре Ризаэтдин Фәхретдин түбәндәге сүзләрне яза: «Газиз милләтем җан биреп ятканлыгы күз алдымда… Бу милләт хакында: «Идел, Урал сахраларында төрк кавеме вә ислам динендә булган олуг бер милләт мең елдан артык вакытлар гомер сөргәннәр, мәчетләре вә җәмигъләре дәвам иткәннәр, мәшһүр галимнәре вә киң күңелле сахиблары, зур дәүләт әһелләре булган» дип сөйләүчеләр генә булыр дип тә өметләнмимен. Әгәр дә Аллаһы Тәгалә сәмави бер галямәт җибәреп тәнбиһ кылмаса, вә яки берәр мөҗәддәд күндереп, рәсүлуллаһ салаллаһу галәйһи вәссәлам юлыны ихья итдермәсә, яңартмаса, безнең газиз милләтебез һәлак булачак, хәтта тарих китапларына да керә алмый калачак вә тәмам онытылачак, кәәннә ләм йәкүн булачак».

Ризаэтдин Фәхретдиннең бу сүзләрен укыганда, минем күз алдыма Гаяз Исхакыйның каһарманы Җәгъфәр килеп басты.

Кайчагында Исхакыйның «Инкыйраз»ын кайта-кайта укыйсың да сискәнеп китәсең, моның шушылай буласын бер яшь кенә татар малае ничек алдан күрә алды икән дисең. Укучылар хәтерли торгандыр, Җәгъфәр, форсаттан файдаланып, киләчәк замандагы «Болгар әдәбияты музеена» бара. Тау хәтле өелеп торган китапларны күреп, ул гаҗәпкә кала. Ләкин китапларының исемнәре белән таныша башлагач, бөтен галәмендә бердәнбер болгар булып калган Җәгъфәрнең кәефе тәмам кырыла. Гарәпчә сарыф китаплары бихисап булсалар да, һәммәсе дә «Шәрхе Габдулла»ны бутап-җутап, үз исемен өстенә «мөхәррире Әхмәтҗан» яисә «мөәллифе Мөхәммәтҗан яисә кад әлләфәһү әлгабде әлфәкыйрь Габдулла бине фәлән» дигән кебек сүзләрне куяр өчен башын артка, артын уртага китереп» язылган, ягъни, асылда, берсеннән-берсе урлап төзелгән китаплар булып чыга. Нәкъ бүгенге хәлләрне тасвир итә Исхакый! Әйтерсең лә даһи әдибебез ерак мәңгелектән 2003 елгы Казанга әйләнеп кайткан да, безнең китап киоскыларын карап, мөстәкыйль һәм хөр фикерле кешеләребезне барлап йөргән. Ай-һай, ул аларны таптымы икән? Бүген дөнья күргән дини китапларыбызның, кем әйтмешли, зур күпчелеге, титул маңгаенда башка исем-фамилия торса да, инкыйлабка кадәр чыккан китапларны сүзгә-сүз кабатлыйлар бит. Оятсыз сарика, ягъни күрәләтә плагиат алар. Гел былтыргы «а»лардан гына торган һәм акча артыннан куып кына чыгарылган шыбыр хаталы дини календарьларыбызны күргәч тә, нечкә күңелле Җәгъфәр еламый калмас иде…

Артта калуыбызның бер сәбәбен Фатих Әмирхан күрсәтеп биргән. «Һәркем үз урынында тора белсә, милләт тә үзенең аерым-аерым фәрдләрен мөстәхикъ булган урынына урнаштыра белә. Мондый милләтләрдә үз урынын яхшы танымаган, үзе мөстәхикъ булмаган урыннарга сузылган кешеләр булса, боларга авыру кешегә караган күз белән карап, аларны үзләренә мөнасиб шифаханәләргә урнаштыралар», – дип язган ул.

Ник безнең халык эшләмәенчә шөһрәт тотарга ярата икән? Юк, хөрмәтле укучым, бу сүзләрне мин әйтмәдем, аларны Гаяз Исхакыйның Җәгъфәре әйтте!

Без гөнаһка баттык. Йә әйтегез әле, сез Казанда онытылган һәм бүген без таптап йөри торган зиратларның ничәү икәнен беләсезме? Мин дә белмим. Кремль мәйданындагы хан каберләреннән тыш, Тинчурин урамы тирәләре, Киров урамы, иске Университет бинасы тирәсе һәм тагын кимендә 5–6 урын элекке зиратлар бит. Анда җир куенында безнең онытылган ата-бабаларыбызның ку сөякләре ыңгырашып ята. Һич югында, ул урамнарның исемен дәһри булмаган исемнәр белән алмаштырасы иде, берәр мемориаль такта белән билгелисе иде. Фикеренә кергәндә, ул урыннарда гөмбәзле һәм айлы җыйнак вә гүзәл корылма яки һәйкәл торгызып куярга булыр иде бит. Ә без ниндидер мәгънәсез «пирамида» төзү белән мавыгабыз. Җитмәгәнмени безгә Казансу эчендә утырган бер әһрам?

Хәзерге Татарстан урамындагы асфальт та газиз сөякләр өстенә түшәлгән. Шунда ук Казаков мәчетен мәсхәрә иткәннәр, хәзер урыны да билгесез.

Нинди хәтерсезләр без! Ә бит соңгы җинаятьләр Сталин заманында түгел, аңардан соң, «яз сулышы сизелгән» Хрущёв заманаларында һәм соңрак та эшләнде! Хәер, боларга, Хрущёвтан бигрәк, җирле хакимият әһелләре гаепле бит.

Без үткәндәге афәтләребездә һәм бүгенге мөшкел халәтебездә коммунист әфәнделәрне гаеплибез һәм бик дөрес эшлибез. Әйе, алар – безнең илне гомумкешелек җәмгыяте үсешеннән кимендә йөз елга артка калдыручылар. Ләкин кайсы коммунистлар? Шәхсән кемнәр? Мәскәүнекеләр генә түгелдер ләбаса! Нигә без конкрет шәхесләрне – милли «каһарманнарыбызны» атап әйтүдән куркабыз?

Менә бу очракта да бөек шәхесне дегеткә манып азапланган кешеләрнең чын йөзен ачмыйбыз, ачып җиткермибез. Кечкенә генә бер исемлеккә күз төшерегез:

Белялов У., Фасеев К. Гаяз Исхаки, он же «Шольц». Советская Татария. – 1989. – 19 февраль. (Аларның төп фикере: Гаяз Исхакый – герман разведкасының «Шольц» кушаматлы агенты.)

Белялов У. Гаяз Исхаки, он же «Шольц». Необходимые пояснения // Советская Татария. – 1989. – 20 май.

Белялов У. Правда не должна быть усеченной // Советская Татария. – 1989. – 2 сентябрь.

Әдәбиятчылар Исхакыйны Ватанына кайтару өчен көрәшкәндә антиисхакыйчыларның соңгы бастионын саклаучылар шушылар иде инде.

Ялгышмасам, Белялов әфәнде, соңарыбрак булса да, үзенең хаталарын өлешчә танып та маташты шикелле. Ләкин аны халык мәхкәмәсе акладымы соң? Юк, акламады һәм акламаячак та.

Ялган сөйләүче турында: «Ничек теле әйләнә?!» – дип гаҗәпләнәләр. Олы ялган заманында яшибез. Кечерәк ялганнар инде безгә хакыйкать булып тоела. Гыйффәт ханым (Заһидә Бурнашева) 1916 елда ук язган бит: «Ниндидер кер вә зольмәтләргә ил чумган хәзер, Ныклыгын һәм пакьлеген, йолдызларын җуйган хәзер».

Күрәсең, мондый югалтулар тарихи үзгәреш-түнкәрешләр алдыннан булгалый торгандыр.

«Игри1 булсаң сән төзәлмәздин, и тел, Барчамыз игри булырмыз, аны бел?» – дигән Мөхәммәдьяр.

Тирән фикер әйткән Мөхәммәдьяр! Әдәбиятыбызга, бигрәк тә вакытлы матбугатыбызга карасаң, нинди купшы, ясалма, сонгый, ялгыш-йолгыш, ягъни ялган, игри телдә яза башладык бит хәзер. Бер генә сүзебез дә чын йөрәктән чыкмый шикелле… Самимилек юк, артистлык, сәхнәчәлек кенә калды. Бу ясалмалык әле күптән дә түгел телебезне басып киткән рус сүзләреннән дә хәтәррәк, минемчә.

Милләтебез кризис кичерә. Ләкин бүген бу кризис, Гаяз Исхакыйның «инкыйраз»ыннан аермалы буларак, бөтен планета күләмендә бара, – шуны да онытмыйк. Милли мәдәниятебезгә ябырылган күп кенә бәлаләр бөтен Җир цивилизациясенә кагыла. Моның эчкәрге сәбәпләре бар, әлбәттә. Ихтимал, «тышкы», «галәми» сәбәпләр дә бардыр. Без эчке сәбәпләргә каршы тора алачакбыз. Таркалуга, бүселүгә, регресска – энтропиягә, инкыйразга каршы көрәшә алачакбыз, ә инде галәми сәбәпләр Илаһтан безләрне сынау һәм кыл иләктән үткәрү өчен килә, ахрысы.

Таяныч эзләп, Ризаэтдин Фәхретдингә тагын әйләнеп карыйм.

Менә аның, вафатына күп тә калмый, ачынып язган сүзләре: «Язып вә күчереп утыруларым бездән соңлар укырлар рәвешендә бер фикер берлә түгел, динсез латин кавеме өчен төркләрнең – бу мәмләкәттә мөнкариз төркләр вә мөселманнарның әсәрләрене укуга ихтыяҗлары вә ләззәтләнүләре булмаслыгы мәгълүм», – дигән ул. Остазның бу сүзләрендә дөреслек булса да, ул абсолют хакыйкать булмаса кирәк. Латин кавеме дигәндә, ул, әлбәттә, беренче нәүбәттә көнбатышны түгел, бәлки рус милләтен күздә тота (без моны аның рус сәясәтенә нисбәтле башка сүзләреннән ачык күрәбез).

Без аңыбызга һәм көндәлек тормышыбызга «гөнаһ» төшенчәсен яңадан кайтарырга тиеш. Әлбәттә, бу терминның эчтәлеген логик төшенчәләр нигезендә аңлату яки аңа мөкәммәл билгеләмә бирү мөмкин түгел, чөнки ул исбатлавы кыен булган (аксиома сыйфатында кабул ителергә генә тиешле) әхлакый кагыйдәләргә нигезләнә. Тик шулай да ул кадәр аңлаешсыз нәрсә түгел. Монда, нигездә, 1000 еллар буена сыналган иман кагыйдәләренә, атап әйтсәк, Коръән, Тәүрат, Зәбур, Инҗилләргә таяну кирәк. Иң мөһиме, сабый чагыннан ук адәм баласына гөнаһның конкрет мисалларын тәкрарлап, зиһененә сеңдерү зарур. Кеше аңында ул мисаллар үзеннән-үзе гомумиләшәчәк һәм гөнаһны танып алу, аннан тыелу өчен җитәрлек универсаль коралга әйләнәчәк.

Инде «Инкыйраз»дан соң «Муса Бигиевнең «Халык нәзаренә берничә мәсьәлә» (Казан, 1912) исемле китабында, асылда, «Ни өчен Көнбатыш илләре алга киткән, ә ислам дөньясы артта калган?» дигән сорау куела һәм автор аңа тәфсилле җавап бирә. Бигиев фикеренчә, Мартин Лютер кебек бөек реформаторларның тырышлыгы белән христиан дөньясы яңарыш һәм алгарыш юлыннан китә, ә ислам дөньясы Ибне Кәмал, Әбү әс-Сууд кебек шәйхелисламнарның катып калган догмалары богавында торгынлык базына егыла.

Автор үзенең бу хезмәтендә ул замандагы татар әдәбиятында өстенлек иткән тенденцияләр милләт ихтыяҗларына хезмәт итми дип раслый. Гыйшык романнары безнең ихтыяҗларга җавап бирми, ди ул. Көнбатыш дөньясында бөтен нәрсә дә бар. Әгәр дә без һәрьяктан зәгыйфь булган хәлдә үзебезнең ихтыяҗларыбызны канәгатьләндерә алмыйбыз икән, Көнбатыш ләззәтләренә кызыгып, шулар артыннан куабыз икән, безне киләчәктә төрле социаль авырулар, җинаятьчелек, азгынлыклар һәм фәхешлек көтә. Шуңа күрә безгә, Көнбатыш уеннарын һәм күңелле романнарын бер читкә куеп торып, балаларыбызны эшмәкәрлек рухында тәрбияләргә, аларны сәүдәгә, коммерциягә, фәнни нигезгә корылган авыл хуҗалыгы хезмәтенә өйрәтергә кирәк.

Мәдәниятебезгә чит йогынтылар мәсьәләсе – зур һәм катлаулы проблема.

Инде берничә еллар буена Казанда энтузиастлар (башлыча медицина фәннәре докторы Н. Ү. Әхмәров) тырышлыгы белән рус телендә чыгып килә торган җитди фәнни һәм фәлсәфи «Novitas» журналының 8 нче санында (2002) А. Н. Садовский (псевдоним) Совет хакимияте чорында гамәлдә булган «идеологик установка» турында түбәндәгеләрне әйтә: «Бу күрсәтмә, милләтнең культурасы ассимиляцияләнсен өчен, сәнгать эшлеклеләре аңына аларның үз мәдәнияте үрнәкләреннән күрәләтә югары булган үрнәкләрне сеңдерергә кирәк дигән фикерне алга сөрә. Артта калган халыклар мәдәниятенә карата бу системаның «дөреслеге» күп тапкырлар расланды».

Шуңа күрә «алдынгы» милләтләрнең мәдәни йогынтысын да үз ирегенә кую ярамый. Монда да чаманы (дозаны) белү мөһим. Әлбәттә, «Катюша»лар, «Подмосковные вечера»лар искиткеч матур һәм моңлы, мәгънәле… Аларны татар да яратып җырлый, хәтта японнар да җырлый икән. Әмма бу җырлар безнең «Әллүки»ләр, «Карурман»нар, «Урман кызы», «Җидегән чишмә»ләрне кысрыкламасын – таләп шундый. Бүген телеэкраннарны Көнбатыш сериаллары күмеп китеп, югары рус культурасына да куркыныч тудыра башлады. Кабельле телевидение тамыр җәйгәч, һәр фатирга Интернет үтеп кергәннән соң, тыйнак милли культураларыбыз нишләр?

«Инкыйраз» рухындарак язылган бер русча мәкаләсендә («Почему исчезают татары?», 2003 ел. Мәкаләнең татарча тексты миңа мәгълүм түгел.) Рабит Батулла берең өстеннән берең донос, әләк язу кебек гөнаһ эшне инкыйразның сәбәпләреннән берсе дип ишарәли.

Әйе, Батулла хаклы. Бар андый гадәт татарда, бар.

Тарих эченә бик ерак кереп тормастан, ХIХ гасыр ахырларын һәм ХХ гасырны гына алыйк.

1876 елда Казанда Татарская учительская школа ачыла. Җирле хакимиятләр аны татар авылларында рус гыйлеме тарату максаты белән ачалар, һәм ул 1917 елга кадәр эшләп килә. Мәктәпне тәмамлаучылар арасында татар тарихында эз калдырган күренекле шәхесләр байтак (Гаяз Исхакый, И. Б. Ашказарский, Садри Максуди, Мирсәет Солтангалиев, Гафур Коләхмәтов, Сәгыйть Сүнчәләй, Хөсәен Ямашев, Мөхетдин Корбангалиев, Гыйбадулла Алпаров, Гыйлем Камай, генерал-лейтенант Якуб Чанышев, тел белгече Риза Газизов).Учительская школаны тәмамлаучылар арасында Төхфәтулла Мамлиев дигән берәү безгә бөтенләй башка яктан билгеле. Мамлиев 1887 елда Уфа губернасы Бәләбәй өязендә морза гаиләсендә туган, 1909 елда патша охранкасында провокатор булып эшли башлаган. Аның 1909–1915 елларда жандарм идарәсендә 35 сумга ялланып эшләве турында хәбәрләр бар. Ул әләк язган шәхесләр арасында Г. Тукай, Х. Ямашев, Г. Ибраһимов, Г. Коләхмәтов, Газиз Гобәйдуллин, Ф. Әмирханнар булганлыгын әйтү дә җитә. Февраль революциясеннән соң 1917 елның 16 апрелендә шымчы Мамлиев кулга алына, ләкин, күрәсең, зинданда озак ятмый. 1922 елның 10 ноябрендә Мамлиевны инде Совет хакимиятләре 5 елга төрмәгә ябалар. 1928 елда ул янә иректә, Казанда яши. Шунысы игътибарны җәлеп итә: Галимҗан Ибраһимовка каршы материал туплый башлаган ГПУ патша охранкасының шымчысы Мамлиевтан Ибраһимов турында «белешмәләр» алудан да тайчанмый. Шул рәвешле, патша хакимиятләре үзләре ачкан Татар укытучылар мәктәбендә теләсә кайсы заман, теләсә кайсы система өчен яраклы универсаль шымчылар да әзерләп ятканнар икән.

Совет чорында андый провокаторларны «сексот»лар дип атый башлаганнар («секретный сотрудник»). Шунысы кызык: сексотлар ятьмәсе, мәсәлән, партшколларда да булган, ягъни большевиклар үз сафларының «чисталыгына» зур әһәмият биргәннәр – шымчы шымчыны күзәткән һәм кирәге булса сатып та җибәргән. Болары инде үзенә күрә суперсексотлар була торгандыр.

Кичә белән бүген арасындагы тагын бер аерма. Заманында Такташ патша охранкасы шымчысы турында «Провокатор» дигән көчле шигырь язган иде. Ә бүген кайсы шагыйрь тормышыбызны агулаган берәр совет сексотына карата нәфрәт уятырлык шигырь язды икән?

Совет сексотларының икътисади тормышыбызга зыянын без бүген дә тоеп яшибез. Элекке сексотлар хәзер төрле привилегияләрдән файдаланып гомер кичерәләр. Урыс әйтмешли, «уважаемые люди» алар. Мамлиевлар нәселе корымый, корымаска охшаган. Аларга билгеләнгән артык пенсияне калган унбиш-егерме миллион юксылга өләшергә иде дә бит – мөмкин түгел. Элекке сексотлар һәм партия ликбезын (партшкол) тәмамлаган ялчылар ничәмә-ничә төмәнлек армия тәшкил итәләр бит. Бу хәшәрәтләр гаскәре көчле һәм бердәм. Аларның коточкыч озын исемлеген Россиядә игълан итәргә курыктылар. Юкса ата белән ул, ир белән хатын сугышырга тиеш булыр иде… Ләкин яшерен хезмәткәрләрнең кайберләрен халык конкрет белә һәм аларга ләгънәт укый.

Әйткәнемчә, Мамлиев Г. Ибраһимов турында башта патша охранкасына, аннары ГПУга мәгълүмат биреп барган.

Ә Галимҗан Ибраһимов?

Совет һәм партия органнары бөек әдипнең үзен дә кармакка каптырганнар.

1925 елда мөфти Ризаэтдин Фәхретдин хәзрәтне СССР Фәннәр академиясенең 200 еллык юбилей тантанасына Ленинградка чакыралар. Биредә ул академик Крачковский кебек күренекле галимнәр белән очраша. Монда Татарстаннан чыкырылган кунаклар да булгандыр, бәлки. Ләкин алары миңа намәгълүм. Һәрхәлдә, гыйльми үзәк рәисе Галимҗан Ибраһимов бу вакытта Казанда калган дип беләбез.

1925 елның февралендә Уфадагы Диния нәзарәте казые Кәшшафетдин Тәрҗемани белән Мәскәүгә барышлый, мөфти хәзрәтләре Казанда туктала һәм биредә, Г. Ибраһимов белән ике тапкыр очрашып, рәсми сөйләшүләр алып бара. Бу сөйләшүләр турында Г. Ибраһимов РКП(б) өлкә комитеты секретариатына бик тәфсилле «хисапнамә» язып тапшырган (1925 ел, 27 февраль). Хисапнамәдән күренгәнчә, казый Кәшшафетдин Тәрҗемани мөфтият исеменнән үтенечләрен берәмтекләп аңлатып биргән. «Үтенечләрнең төп моментлары түбәндәгедән гыйбарәт:

1) Мәгариф Халык Комиссариатының дини мәктәпләр турындагы инструкциясенә үзгәрешләр кертү. Бу үзгәреш нинди балаларга дин сабагы укытылырга мөмкин дигән пунктка карый. Ул пунктны алар болай үзгәртүне таләп иттеләр: 14 яшькә җиткән яисә беренче баскыч совет мәктәбен тәмамлаган балалар дин сабагын укырга мөмкин. Безнең инструкциядә исә 14 яшькә җиткән һәм беренче баскыч совет мәктәбен тәмамлаган балаларга гына дин сабагы укытылырга мөмкин диелгән.

2) Безнең инструкциядә балаларга дин сабагын фәкать муллалар гына укыта ала диелә. Бу пунктны алар, муллалар гына түгел, бәлки үзенең белеме һәм мәсләге буенча бу эшне башкарырлык булган һәркем укытырга мөмкин, дип үзгәртүне сорадылар.

3) Муллаларга салына торган налогның күләмен рус попларыныкына караганда кыскартуны таләп иттеләр. Бу таләпне алар рус попларының, татар муллалары белән чагыштырганда, күпкә баерак булуы белән дәлиллиләр.

4) Мәчетләрне, хәзерге белән чагыштырганда, азрак суммага страховать итәргә мөмкинлек бирелсен.

5) Муллалар әзерли торган курслар ачарга рөхсәт ителсен.

6) Совет мәктәпләренә мулла балалары да кабул ителсен.

7) Дини китапларның сакланышы тәэмин ителсен, һәрхәлдә, иске дини китаплар конфискацияләнмәсен». (Доку-мент русча төзелгән, биредә аның әдәбият белгече Ф.Ибраһимова тарафыннан эшләнгән тәрҗемәсе китерелде.)

Мөфти хәзрәтләре икенче тапкырында Г. Ибраһимов белән аның фатирында очраша, Ибраһимовның «хисапнамә»сендә бу вакыттагы әңгәмәнең дә тулы эчтәлеге бирелгән. Мәсәлән, ул мөфтинең хәзер Берлинда яшәүче контр басмачы, тарихчы З. Вәлиди белән элемтәсе булуы, ягъни аның белән китаплар алмашып торуы турында хәбәр итә.

Язмасының ахырында Г. Ибраһимов түбәндәге нәтиҗәне ясый: «…мөселман руханилары артык комсызлана. Алар Совет властеның, рус руханилары белән беррәттән, үзләренә бирелгән мөмкинлекләре белән генә канәгатьләнмиләр. Асылда, идеология фронтының хуҗалары булырга, мөселман татар массасының акылы өстеннән үз хакимлекләрен урнаштырырга телиләр. Үзләре бу турыда ачыктан-ачык әйтмәсәләр дә, һәр сүзләреннән шул сизелеп тора. Һәм шунлыктан минем фикерем: бу мәсьәлә белән җитди шөгыльләнергә, аларның дәгъваларына карата һичнинди йомшаклык күрсәтмәскә кирәк».

Мәшһүр әдипнең бу язмасы партия өлкә комитеты хезмәткәрләре исеменә адресланган булса да, ул, әлбәттә, Черек күл әһелләренә дә барып җиткән дип уйларга кирәк, чөнки өлкә комитеты шулай ук даими күзәтү астында торган. Шуңа күрә Г. Ибраһимовның бу «хисапнамәсе» мөселман күңелендә бик авыр тәэсир калдыра…

Татар фразеологиясенең атасы булып җитлеккән һәм өч томлы «Татар халык мәкальләре» өчен Тукай бүләгенә лаек булган Нәкый ага Исәнбәтнең 1931 елның март ахырында татар язучыларына язма рәвештә биргән һәм Татарстан АССР Эчке эшләр комиссариаты архивында сакланган характеристикасын («Характеристика некоторых из наших»), чыннан да, донос дип кенә бәяләргә мөмкин. Бу «тәфсилле һәм җентекле» характеристика «Гасырлар авазы» журналының 1997 ел 3–4 саннарында басылды (рус телендә).

Болар өчен Галимҗан Ибраһимовны да, Нәкый Исәнбәтне дә гафу итү кыен. Аларны тарих мәхкәмәсеннән бөек хезмәтләре генә коткара. Кем белә, бәлки, алар гомерләре буе күңелләрендә менә шушы (ихтимал, бердәнбердер) кара эшләре өчен үкенеп, гаепләрен тоеп яшәгәннәрдер, вөҗданнары гел бимазалап торгандыр… Кем белә, бәлки, алар бөек хезмәтләре белән акланырга омтылганнардыр?

Без боларны белмибез.

«Инкыйраз»да, билгеле булганча, татар әлифбасын (хоруфатын) алмаштыру мәсьәләсе телгә алынмый. Бу мәсьәлә күптән халыкның үзе тарафыннан хәл ителгән дип уйлый Исхакый. Пәйгамбәр ялгыша. Һәм үз гомерендә аңа татарның мәсхәрәле фаҗигасен – ике тапкыр хәреф алмаштырып, башта «яңалиф»кә, аннары «кириллица»га күчкәнен күрергә туры килгән. Бу хакта, әлбәттә, аның фикерләре булгандыр һәм, бирган булса, Исхакыйның күп томлыгында аларын да күрербез әле.

Күптән түгел Дәүләт Думасы Россиядә яшәүче халыкларның алфавиты рус графикасына нигезләнгән булырга тиеш дигән канун кабул итте, һәм без тегеннән-моннан урланган һәм Пётр патша кебек залим тарафыннан «төзәтелгән» рус язуын кулланырга мәҗбүрбез.

Үзебез гаепле. Без «латиница»ның беренче вариантын моннан 6–7 ел элек, урыс-улак аңышып өлгергәнче кабул иткән булсак, бүген аны камилләштереп җиткергән булыр идек инде. Суздык. Пошмадык. Бердәмлек җитмәде. Нәрсәдер көттек. Форсаттан файдаланмый калдык. Киләчәк өчен әйтәм: рус графикасының кимчелекләре җитәрлек, шуңа күрә 50 нче еллар азагында аларда да латин язуына күчәргә кирәклеге турында җитди сүз кузгалган иде. Сүз дә юк, киләчәк – латин графикасыныкы. Шуңа инанган хәлдә, русларның хәтерен яңартырга кирәк дип уйлыйм. Татар галимнәре һөҗүмгә күчсеннәр иде. Рус Думасына «Латинча графикага сез дә пожалте, господа!» дип дәлилле һәм үткәзешле итеп әйтергә кирәк.

Шуны онытмыйк: латиница – суверенитетның үзе булмаса да, аның бер сыйфаты, бер элементы. Күренекле татар галиме һәм сәясәтчесе Садри Максудиның кызы Адилә Айда (Төркия) фикеренчә, борынгы этруск халкы әлифбасын турсакалар яки пеласклар (этрускларның элгәрләре) Урта Азиядән Италиягә алып килгәннәр. Шушы иске төрки әлифба әкренләп латин әлифбасы булып үзгәргән. Әгәр дә галимәнең фаразлары дөрескә чыкса, төркиләрнең латин әлифбасына кайтуы асылына кайту шикелле вакыйга булачак. Шовинист думачылар монысын ук белеп бетермиләр, әлбәттә, ләкин зоологик сизгерлекләре аларга сак булырга куша.

Башкалар ничектер, белмим, ләкин алфавит турындагы мәсьәлә кузгалу белән, минем күз алдыма Галимҗан Ибраһимовның мәһабәт күләгәсе килеп баса. Ул әле генә ниндидер югары органнарда булган катгый сөйләшүдән соң өенә кайтып кергән дә аркасын җылы мичкә терәп басып тора… Аулак һәм, хәзергечә әйтсәк, престижлы урамда салынган бу җыйнак, күркәм өйне Татарстан хөкүмәте могтәбәр әдипкә бүләк итеп биргән. Ләкин әдипнең күшеккән кулларын мичнең чынаяк кирпечләре генә җылыта алмый бүген. Чөнки әдипнең кальбен өшетеп җибәргәннәр. Боздай салкын аның хисчән йөрәге. Әле күптән дә түгел, Бакуда төрки халыкларның орфографиясен гарәп хоруфатыннан латинга күчерү турында зур киңәшмә булган иде. Анда Галимҗан Ибраһимов, гарәп алфавитының өстенлекләре турында сөйләп, саллы дәлилләр китергәч, ахырда йөрәге түзмичә: «Әгәр бүген латинга күчәбез икән, тагын күп булса ун елдан соң бездән урысчага күчүебезне таләп итәчәкләр!» – дип ычкындырган иде. Менә бүгенге «келәмдә» сөйләшү вакытында күренекле әдип, кичәге принципларыннан ваз кичеп, латинчага күчүнең зарурилыгын таныган, моңа мәҗбүр ителгән иде…

Ниләр уйлады икән әдип бу минутларда? Күкләрдә Кремль йолдызларыннан югарырак чын мәхкәмә барлыгы турында уй чагылып китмәдеме икән аның дәһри күңелендә? Үзенең ялгышларын аңлый башламадымы икән? Кем белә?..

Аңлагандыр да, элекке ялгышлары өчен үкенгәндер дә дип уйлыйм. ОГПУга бирелгән бер белешмәдә (1927 ел) Галимҗан Ибраһимовның Казан театрында суфлёр булып эшләүче Хәсән Исхаковка (Гаяз Исхакыйның туганы) матди ярдәм итүе гаеп эш итеп күрсәтелә. Психология күзлегеннән караганда, монда Ибраһимовның үзен Исхакый каршында гөнаһлы итеп сизүе чагыла, минемчә.

Йөрәгенә кадалган боз кыйпылчыгын Кырым кояшы да җебетә алмый әдипнең. Моның өчен НКВДның дары төтәсләгән кайнар пулясы кирәк булачак әле.

Әхмәт Сәхапов: «Галимҗан Ибраһимов шәхес буларак шактый катлаулы һәм каршылыклы кеше булган», – дип яза. Әйе, күренекле әдибебез болгавыр елларда хаталар да җибәргәли, абына, сөртенгәли… Аңа ялгышлары өчен артыгы белән түләргә туры килгән. Һәм Ибраһимов кебек монументаль фигурага бәя биргәндә, боларның барысын да исәпкә алырга кирәк. Һәм Әхмәт Сәхапов, Галимҗан Ибраһимовны акламаса да, аның иң күренекле шәхесләребездән булуын раслый торган сүзләр таба. Сәхапов болай дип яза: «Әмма шунысы бәхәссез: ул милләтен үзенчә, Гаяз Исхакый кебек милләтпәвәрләрдән аермалы рәвештә сөйгән, яраткан. Шул олы хис аны революция дулкыннарына китереп ташлаган, романтик табигате һәм садә рухы исә, күрәсең, большевикларның ике төпле, астыртын сәясәтен тиз генә аңларга комачаулагандыр… Ләкин шулай булса да, түбәннән, тормышның төбеннән күтәрелеп, үзенең халык биргән зирәк акылына һәм ачы тормыш тәҗрибәсенә таянып, олуг шәхес һәм зур әдип булып җитлеккән Галимҗан Ибраһимов иҗатында гел коммунистик тәгълимат тарафдары гына булып калмый. Ул шулвакытта ук аның каршылыклы, кеше табигатенә, рухи яшәешкә чит булган эклектик асылын дөрес тоеп, сиземләп ала һәм, табигать белән кешелек җәмгыятенең эчке үсеш закончалыкларына таянып, адәм баласының күңел дөньясына үтеп керә».

Аннары галим мондый нәтиҗә ясый: «1917 елгы вакыйгалар китереп чыгарган бу җимергеч процессларны күреп, аңлап һәм тоеп яшәгән Галимҗан Ибраһимовның нинди авыр җан газаплары кичерүен без төрмә архивларында сакланып калган өтек-төтек мәгълүматлар аша гына беләбез. Гомеренең соңгы елларында үзенең алдануын, җәберләнүен тәмам аңлаган бу олуг әдипнең ачы һәм гыйбрәтле язмышы үзенең фаҗигале асылы белән чит илдә дә азатлык коралы булган үткен каләмен кулыннан төшермәгән Гаяз Исхакыйның әрнү-газапларына тиң. Татар әдәбиятының язмышлары да, иҗатлары да, нигездә, охшаш булган бу ике алтын баганасы безнең көннәрдә, ниһаять, бергә янәшә бастырылды һәм олуг әдипләрнең бай әдәби мираслары бердәм рухи мирасыбызга кушылды, милләтебезгә гадел хезмәт итә башлады».

Әхмәт Сәхаповның ХХ гасыр татар әдәбияты турындагы фикерләре Аяз Гыйләҗев кебек зур әдипнең фикерләренә тәңгәл диярлек.

1993 елның 26 декабрендә галим М. Әмирханов үзенең Аяз Гыйләҗев белән әңгәмәсен магнитофонга язып алган. «Сөембикә» журналының 2002 ел, 4 нче саныннан шул әңгәмәнең бер өлешен тыңлап карыйк (М. Әмирханов публикациясе):

Марат Әмирханов. Гаяз Исхакый турында ни әйтәсез?

Аяз Гыйләҗев. Гаяз Исхакый – мине бик сөендерә торган фактлар җыелмасы. Татар педагогикасының үзгәрешләренә нигез салган Альберт Яхин беркөнне миңа әйтә: «Аяз, менә мин дәреслекләргә программалар төзим һәм Гаяз Исхакыйны берничек тә сыйдырып булмый», – ди. Мин көлеп җибәрдем, кочаклап алдым. «Ниһаять, сез тәкъдим иткән программаларга сыймый торган татар әдибе дә килеп чыккан икән. Чөнки сез, тырышып-тырмашып, Шамил Рәкыйповны, Фәрит Яруллинны, Кави Латыйповны, фәләннәрне, Мөсәгыйт Хәбибуллинны программаларга кертәсез. Аларны бит аңлату бик җиңел. Совет власте өчен көрәшкәннәр, нидер эшләгәннәр». Ә Гаяз Исхакыйны аңлау һәм аңлату һәм, дөресен әйткән вакытта, безнең татар тормышының үзәгенә кертеп җибәрү җиңел түгел. Ул – катлаулы язучы. Мин сөенәм, аның хикәяләре Бунин хикәяләреннән берничек тә ким түгел. Гаяз Исхакый, – чын күңелдән әйткән вакытта, Бунинның шәкерте.

Аяз Гыйләҗев. Татар язучылары революциядән соң сыныш кичерәләр. Сыныш.

Аяз Гыйләҗев. Әгәр ул (Хәсән Туфан. – А.Т.) төрмәгә кереп, әзгә генә язмыш тарафыннан акылга утыртылмаган булса, һәм шул лагерь чорыннан шигырьләр язмаган булса, Хәсән Туфан Галимҗан Латыйп, Нәби Дәүли, Мәхмүт Хөсәен кебек уртакул, төссез һәм нигезсез шигырьләрнең авторы буларак калыр иде. Ходага рәхмәт укысыннар, әле ярый Хәсәнне чекистлар утырткан, әле ярый Мусаны төрмәгә тыкканнар. Алар бит икесе дә кызыл авыз иде. Кызыл авыз. Алыйк Фатих Кәримне! Ул бит Мусага караганда мең мәртәбә бөегрәк.

Аяз Гыйләҗев бәяләмәсе белән тулаем ук килешеп бетмәскә дә мөмкин. Ләкин шунысы хак: бу очракта тарих шәхесләрне эре иләктән или. Тузан кебек вак шәхесләр коелып калалар да онытылалар. Чуер кебек эреләре һәм ныклары мәңгелеккә ирешә.


Сөембикә манарасы һәм, гомумән, Сөембикә исеме Исхакыйда символ дәрәҗәсенә күтәрелгән. Хәтерлисезме, антиутопиянең ахырында Җәгъфәр төш күрә. Болар Казанга килеп чыкканнар, имеш тә, Казанда кояш тотыла, имеш. Шулвакытта Сөембикә манарасы селкенә, имеш. Менә ул авып та төшә… Казанга күзгә төртсәң күренмәслек караңгылык иңә…

Барысы да раска чыга. Икенче көнне Җәгъфәрнең сөекле хатыны Сөембикә вафат була… Сөембикә манарасы да ишелеп төшә… Ахырда каһарманыбыз Болгар шәһәренә юл тота, андагы Олы манара башына менә. Бу манара да җимерелә, һәм Җәгъфәр шуның ташлары астында җан бирә. «Актык болгар да үлде», – ди Гаяз Исхакый.

Билгеле булганча, Олы манара милади белән 1844 елда ук җимерелгән, һәм бу факт Спас өязе Олы Чаллы авылы кешесе Фазлулла Бохараи язмаларында теркәлеп калган. Хәзерге вакытта манараны торгызу эшенә керешелде дип беләм. Беләсезме, киләчәктә мин аны «Җәгъфәр манарасы» дип атар идем.

Ә дөнья күләмендә иң авынкы манаралардан исәпләнүче Сөембикә манарасының авышуы 1990 еллар башында реставрация эшләреннән соң тукталды кебек. Сөембикә исеме белән бәйле корылманы авып төшүдән саклау аны инкыйраздан саклау икәнен аңлаган хәлдә, без тынычланмаска, кул кушырып көтеп ятмаска, хәзерге заман техникасын эшкә җигеп, манараны турайту турында да уйларга тиешбез.


Милли-азатлык хәрәкәтенә килгәндә, «Инкыйраз» мондый идеяне, гомумән, инкяр итә (һәрхәлдә, болгарларга, ягъни татарларга карата). Гаяз Исхакый аларның киләчәген фәкать Русия составында гына күз алдына китерә. Аның бу фикере Тукайның «Рус белән тормыш кичердек без сайрашып» дигән сүзләре (1913) белән аваздаш булуына игътибар итегез. Бу ике бөек затны русофилиядә гаепләү мөмкин түгел.

Пәйгамбәрлек мөһере сугылган бу затлар хаклы дип уйлыйм. XXI гасыр сәясәтендә милли-азатлык мәсьәләсен алдагы гасырлардагыча хәл итү мөмкин түгел. Хәзерге коммуникация һәм аралашу шартларында бер генә ил, бер генә дәүләт тә (ул нинди зур һәм бөек булмасын) урта гасырлардагы кебек аерым яши алмый. Изоляциядә яшәсә, беренче нәүбәттә аны биологик инкыйраз көтеп тора. Берләшкән Милләтләр Оешмасын Гомумпланетар хөкүмәтнең башлангычы дип карарга кирәк. Киләчәк залим ханнарныкы, шаһиншаһларныкы, диктатор режимнарыныкы түгел. «Төрекмән башы», «Башкорт башы», «Кытай башы» кебек шәхесләр егерме икенчебездә кабатланмаячак. Киләчәктә ниндидер өстен сыйныфлар да, өстенлектән файдаланучы халыклар да калмас, – менә шул тигезлек заманын якынайту өчен көрәшергә кирәк дип ышанам мин. Һәркем, һәр милләт, һәр ил үзләрен бербөтеннең аерылгысыз өлеше итеп тоя башлагач, тар милли горурлык урынына үзеңнең уртак Ватанныкы – Җир улы булуың белән горурлану тойгысы килер. Ә ерак киләчәктә адәмнәр үзләрен бүгенгә фантастлар гына күз алдына китерә торган «Бөек Боҗра» вәкилләре итеп саный башларлар. Иң мөһиме шул: ул вакытларга фәлсәфәдә «материалистлар» һәм «идеалистлар» дигән капма-каршы төшенчәләр калмаячак. Чөнки материализм белән идеализм – бер үк чынбарлыкның төрле яклары гына. Диннәр исә беренче нәүбәттә уртак идеяләргә таяначак.

Бүген, илебездә тигезсезлек, кыргый капитализм хөкем сөргән көннәрдә, бу фикерләрнең никадәр хыялый булып тоелачагын мин яхшы аңлыйм. Ләкин кыргый капитализм демократик капитализм белән алмашыначак. Хәер, ул капитализм дип тә аталмас инде. Ә криминал, җинаятьчелек диярләр. Кешелек дөньясы котылгысыз вирус авыруларын мәгълүм бер чикләргә куып керткән кебек, криминалны да мәгълүм кысаларда тотарга өйрәнер. Чөнки тегесе дә, бусы да хасталыктан башка нәрсә түгел. Әгәр менә шушыңа ышанмыйсың икән, син киләчәккә һәм гакыл көченә, гомумән, ышанмыйсың дигән сүз. Гакыл көченә ышаныйк, гакылга табыныйк, чөнки гакыл – Илаһилыкның бер кыйпылчыгы, мазһары2 ул.

Татар әдәбият белемендә «Инкыйраз»ның жанры төгәл билгеләнмәгән дигән идем. Ул нәрсә: хыялый хикәяме, антиутопияме? Әллә сәяси мәкалә генәме? Иң соңгы публикациясендә ул «Публицистик-фантастик повесть» дип тәкъдим ителә. Монысы инде аптыраганнан гына шулай эшләнгән булса кирәк.

Бу хакта мин дә уйланып карадым, ләкин, дөресен әйткәндә, төпле бер фикергә килмәдем. Фантастикасын фантастика, ләкин монда антиутопия термины кулайрак шикелле.

Көнбатыш әдәбият белемендә «Роман с тезисом» – «Тезислы роман» дигән термин бар. Инглизчәсе – novel with a thesis, французчасы – roman a these, немецчасы – Thesenroman. Мондый роман иҗтимагый һәм сәяси мәсьәләләр буенча билгеле бер тезисны алга сөрә, аның каһарманнары, бөтен сюжет борылышлары шул тезисны исбатлау һәм раслау өчен хезмәт итәләр. Моның безгә бик таныш мисаллары бар: әллә нигә бер саташып алган Максим Горькийның «Ана» романы, Николай Островскийның «Корыч ничек чыныкты»сы, Александр Фадеевның «Яшь гвардия»се, «Язгы җилләр» кебек әсәрләр һ. б. «Тезислы пьеса» дигән термин да билгеле («Ике фикер», «Ташкыннар», «Мылтыклы кеше» һ. б.). Фактта социалистик реализм әсәрләре барысы да бердәнбер идеяне пропагандалый торган «тезислы сәнгать» төренә карыйлар дип әйтергә мөмкин. Кыскасы, соцреалистлар, төптән карасаң, иҗатта күптән билгеле булган алым кулланалар, фәкать, Мольерның мещаны шикелле, гомерләре буе проза телендә сөйләшкәннәрен белмиләр генә. Мәшһүр «пролетар язучысы» Максим Горький уйлап чыгарган «социалистик реализм» дигән темага күпме кеше диссертация яклап, гыйльми дәрәҗәләр алынган икән? Ничәмә-ничә ялган галимнәр, асылда, шайтан таягы кебек чүп үләннәр үсеп чыккан һәм урман-чытырманга әйләнгән. Уйлабрак караганда, илаһи сәнгать иясе соцреализм ачкычы белән дә шәп әсәр иҗат итә аладыр, бәлки. Әмма китап киштәсендә янәшәдә башка реализмнарга да урын булсын.

«Инкыйраз», – әлбәттә, тезислы антиутопия. Ә бәлки, бу хакта баш ватасы да түгелдер? Борынгы классификациядә «кәшиф» («откровение») дигән термин бар. Минемчә, пәйгамбәр Гаяз Исхакыйның бу әсәре кәшифнең үзе инде.

«Инкыйраз»ның композициясе төзек түгел, сюжеты ныклап эшләнмәгән, таркау (автор әле әдәби осталык серләрен үзләштереп бетермәгән) диярләр. Мондый әсәр укучыны ялыктыра, һәрхәлдә, ул аның игътибарын тотып тора алмаска тиеш… Ләкин «Инкыйраз» тота һәм җитди укучыны кайта-кайта укырга мәҗбүр итә. Ни өчен дисезме? Эченә салынган мәгънәсе белән тарта ул. Милләт өчен һәм, гомумән, инсаният өчен әрнү-сызлануы белән. Эчкерсезлеге белән. Әлбәттә, дөнья әдәбиятында киләчәк турында язылган әсәрләр байтак, аларның кайберләре, һичшиксез, Исхакый каләменә дә йогынты ясаган. Ләкин Исхакыйның антиутопиясе дә бөтендөнья әдәбиятында үзенә лаек урынны алып тора, ә төрки әдәбиятта ул – әйдәп баручы. Ул мәктәп программаларына кертелергә һәм Көнбатыш галимнәренә дә билгеле булырга тиеш.

Мин алдарак Гаяз Исхакыйны тәмам оныттырдылар дигән идем.

Ләкин тормыш без уйлаганнан, без көткәннән катлаулырак. Кайчак тормышта адәм ышанмаслык хәлләр дә килеп чыккалый. Трагикомедияләр.

Мәрхүм Тәүфикъ Әйди сөйләгән иде. Кайдадыр Урал якларындамы, Себердәме, Архангелда укмы – татар җыелыбрак яши торган бер җирдә – һәвәскәр артистлар әле егерменче гасыр урталарында да Исхакыйның бер пьесасын сәхнәгә куеп маташканнар. Күрәсең, бу караңгы якларда Гаяз Исхакыйның фаҗигасеннән хәбәрдар булмаганнар. Әлбәттә, пьесаны сәхнәләштерү өчен, һәвәскәр артистларга җирле хакимиятләрдән (райкомнан дип исемдә калган) рөхсәт язуы алырга кирәк булган. Биргәннәр болар рөхсәтне, чөнки Гаяз Исхакыйның «фашист агенты Шольц» икәнен Каф тау артындагы урыс райкомы каян белсен? Шулай итеп, СССРның дөм караңгы бер почмагында «ата дошман» Исхакыйның пьесасын карап ләззәт тә алганнар икән!

«Инкыйраз»ның киләчәге турында бер-ике сүз.

Академик Миркасыйм Госманов «Инкыйраз»ның бүгенге әдәби телгә күчермәсен яки күчермәләрен эшләү кирәклеге турында язып чыккан иде. Мин аның фикеренә тулысынча кушылам. Чыннан да, программ ядкяр буларак, «Инкыйраз» безнең өчен, әйтик, русларның «Слово о полку Игореве»лары (Шәйхи Маннур тәрҗемәсендә татарчасы да бар) кебек үк мөһим, ә аның дистәләгән тәрҗемәләре һәм шигъри күчермәләре яши, һәм рус укучысы, гадәттә, төп информацияне шулардан ала. Бу эшкә бездә дә шагыйрьләр тотынса әйбәт булыр иде, чөнки «Инкыйраз» текстындагы «томанлы» урыннарны һәм патша цензурасы ясаган бушлыкларны шагыйрь үзенең интуициясе ярдәмендә тутыра ала.

Ихтимал, «Инкыйраз»ның берничә версиясен (чәчмә, шигъри, балалар өчен версияләр, адаптацияләнгән текстлар) эшләтеп булыр иде.


Бер русча гәзиттә Р.Батулланың сызланып язган «Почему исчезают татары?» дигән сүзләрен укыгач, мөлаем гына бер рус карчыгының: «Горе-то какое!» дип ычкындырганын хәтерлим. «Кысыр хәсрәт» димәкче инде. Шуңа күрә мин гәзит мәкаләләренә мондый спекулятив исемнәр бирмәү яклы. Дусың көенмәсен, урысың сөенмәсен. Йөгенмә! Шигыйларның гашүрә көнендә күкрәкләрен таш белән төеп җәрәхәтләүче актёрлары (синкзаннар) кебек кылану да килешми. Без – сөнниләр, һәм бездә шәхсәй-вәхсәйлеккә урын юк.

Әлеге мәкаләсендә Р.Батулла «су күршеләребез» чувашларның берсе өстеннән берсе донос-әләк язмауларын, чит телләрдә чуваш поэзиясе антологиясе чыгаруларын, гомуми чуваш тарихы өстендә эшләүләрен, музыка өлкәсендә халыкара аренага чыгуларын мактап телгә ала. Белмим, бу очракта чуваш тавыгы күркә булып кына күренмиме икән? Безнең дә тарихчыларыбыз тик ятмыйлар, ә тарихыбызны «гомумиләштерә» башласаңмы?! Чит илдә эшләүче мәшһүр композиторларыбыз Софья Гобәйдуллина һәм Мәсгудә Шәмсетдиноваларны, татар поэзиясен инглиз телендә яңгыраткан Равил Бохараевны, балет остасы Рудольф Нуриевны, атаклы физигыбыз Роальд Сәгъдиевне онытмыйк… Аннары бөтен Рәсәйне колачлаган һәм кимендә ун миллион кешелек ихтыяри-мәҗбүри сексотлар ятьмәсеннән чуваш кавеме генә хали булмагандыр. Бу нисбәттән чуваш психологиясе татарныкыннан да, русларныкыннан һәм, әйтик, башкортныкыннан да аерылмый кебек. Ә менә иман мәсьәләсендәге ныклыгыбыз ягыннан без чувашлар каршында мактана да алабыздыр әле.

Р. Батулла яза: «Тиздән чуваш халкы милләт булып әвереләчәк: чуваш яңарышы дәверенең якынлашып килүе ишетелә инде. Ә татарлар ярык тагарак янында утырып калырлар». Гипербола инде бусы. Чуваш яңарганда, без дә тик ятмабыз, бирган булса. Аннары мәкаләнең авторы чувашның инде күптән милләт булып җитешкәнлеген онытып җибәрә. Русча язылган мәкаләне укый калсалар, чуваш дуслар рәнҗер бит бу сүзләргә. Чөнки мактау урынына түбәнсетү килеп чыккан.

Татар ялган пәйгамбәрләргә һәм потларга табынмасын. Урам исемнәренә генә карагыз. Бауман, Куйбышев, Фрунзе, Дзержинский, Сакко һәм Ванцетти урамнары… Ә «Латыш укчылары» урамы? Ташкентта яисә Алматыда азатлык сөюче «басмачылар»ны бастырып йөргән татар бригадасы укчылары исеме белән аталган урамны күз алдына да китереп булмый. Анда татарны шуның өчен күралмыйлар. Ә без 1918 елның август-сентябрь айларында Татарстанда башкарган золым эшләре өчен Казан урамына «Латыш укчылары» исемен бирәбез. Хәтерсезләр без!

Моннан байтак еллар элек, Татарстан идарәчеләре Үзбәкстанда татар культурасы декадасы үткәрү турында сүз кузгаткач, Үзбәкстан ССР җитәкчеләре борыннарын гына җыерганнар: «Татарлар автономияле республика гына, ә безнең дәрәҗәбез зуррак, бик телиләр икән, декадаларын Үзбәкстан составындагы Каракалпак АССР да, Нукус шәһәрендә үткәрсеннәр», – дигәннәр болар. Нишләмәк кирәк, юлга чыгарга әзерләгән җигүле арбабызны тугарып тормадык, киттек Нукус шәһәренә… Югыйсә ул вакытларда Ташкентның үзендә генә дә күп санлы татар диаспорасы яши, һәм алар безне куанып каршы алачаклар иде. 20 нче елларда Урта Азиядә милли азатлык хәрәкәтен бастыруда катнашуыбызны җирле халык беркайчан да онытмас, ахры…

Казан шәһәрендә Ульянов-Ленинга куелган һәйкәлләр ничәү? Ә бит Казан – Владимир Ульянов гомере буе өнәмәгән өч шәһәрнең берсе (Надежда Крупская сүзләренә караганда, калган икесе – Париж белән Тифлис).

Без бүген криминаллашкан һәм мафияләшкән җәмгыятьтә яшибез. Һәм бу җәмгыять кайсыдыр бер пычрак авызлы пенсионер-коммунист әйткән «дерьмократ» Гайдарлар тудырган нәрсә түгел, алар, шәхсән Егор Тимурович Гайдар үзе дә, җәмгыятебезне мондый афәттән йолып калырга тырыштылар. Бу чорның төп сәбәпләрен һәм аның яралгыларын 70 ел буена коммунистлар хакимлек иткән дәвердән эзләргә кирәк. Әгәр Гайдар безнең буынны череп таркалудан саклап кала алмаган икән, моңа да әлеге дә баягы коммунистлар һәм без Думага сайлап куйган «акыллыбашлар» гаепле. Нәкъ менә алар Гайдарларның кул-аякларын бәйләп ташладылар… Димәк, кордашлар, гаеп безнең үзебездә. Әгәр без, демократларга каршы тавыш биреп, гайдарчыларны Думага кертми калдырганбыз икән, чыннан да, башка кем гаепле булсын? Ельцин, ашыга-кабалана үзенә варис эзләп аптырагач, көч министрлыкларына мөрәҗәгать иткән икән, димәк, дим мин, шулай кирәк булган, димәк, кичәге коммунистларны һәм бүгенге җинаятьчеләрне авызлыклау өчен, бүтән чара калмаган. Демократиянең кулы йомшак булса да, кесәсендә ул «керпе бияләй» тотарга тиеш, чөнки кирәге чыга!

90 нчы еллар башында илгә Ельцин ишеләр түгел, чех Гавел кебекләр кирәк булган. Ә без андыйларны адәми затка ярлыланган хәерче Рәсәйдә каян табыйк? Бар идеме соң алар? Бар иде, бар! Аларның исемнәре беренче демократик сайлау вакытында да күренде, тик «кара сайлаучы» чын интеллигентларны санга сукмады, гаделлек өлгесе булырлык Гайдар исемен пычракка салып таптадылыр, Собчак һәм Галина Старовойтоваларның башларын ашадылар… Менә хәзер интексен инде гавам. Ихтимал, шушы интегүләр аша гына акылга утырырбыздыр.

Әйләнә-тирә мохитнең чисталыгы да инкыйразга турыдан-туры бәйләнгән.

СССР җитәкчеләре бөтен илне чүплек башына әйләндерделәр. Радиоактив матдәләрнең кайларга күмелгәнен хәзер белеп тә бетермиләр инде. Бер кеше гомере эчендә Арал диңгезен, Кара-Бугаз Голны харап иттек, Каспийны агулыйбыз, Кара диңгезне, Балтыйк диңгезен, Баренц диңгезен, Яңа Җирне, Ерак Көнчыгыш ярларын… Иң начары шул: бөтенесе яшерен рәвештә эшләнә. «Чирен яшергән – үлгән» дигән сүз дә бар югыйсә. Менә кайда ул һәлакәт, менә кайда ул инкыйраз. Совет тоталитаризмы тагын илле ел яшәгән булса, бөтен илне Урта Азия халкы «Барса килмәс» дип атый торган үле чүлгә әйләндереп бетергән булыр иде.

Менә хәзер Татарстанда атом электр станциясе төзелеше кабат яңартылды. Казанга Америкадан җәмәгате белән кунакка кайткан могтәбәр Роальд Сәгъдиев тә «атом электр станциясенә альтернатива юк» дигән катгый фикерен әйтте. Ул безгә куркынычсызлык техникасыннан тайпылмаска гына киңәш итә… «Их, туган… – диясе килә аңа. – Их, туган… Рәсәйдә ана күкрәге дә куркынычсыз түгел бит хәзер, күкрәк сөте дә… Җир-ана рәнҗи шикелле безгә…»

Чыннан да, гөнаһларыбыз зур шул.

Байтак вакытлар исеме телдән төшеп торган һәм, имештер, ватанын саткан Муса Җәлил исеменең әдәбиятыбызга яңадан кайткан вакытлары искә төшә. Аннары аңа герой-шагыйрь исеме бирелде, һәм бу хәл барыбыз өчен дә куанычлы булды. Аның «Моабит дәфтәре» чын шигърияткә ия иде.

Аннары Галимҗан Ибраһимов, Туфан, Тинчурин, Бурнашлардан һәм тагын дистәләрчә күренекле әдипләребездән «халык дошманы» дигән кушамат алып ташланды, бөтен Рәсәй күләмендә, җәмәгатьчелек белән бергә, әдәбият һәм сәнгать бер катка иркен сулап җибәрде.

Гаяз Исхакый иҗатын өйрәнеп, әдипнең исемен ватанга кайтару буенча башлап йөргән кеше Ибраһим Нуруллин иде. Аңа әлеге антиисхакыйчыларга каршы көрәшү җиңел булмады. Шуңа күрә ул хакыйкатьне белсә дә, кайбер нәрсәләр турында ачыласы итмәде шикелле. Вакыты җитмәгән иде әле…

Аяз Гыйләҗевнең Ибраһим Нуруллинга мөнәсәбәте тискәрерәк булганын беләбез. Хәзер мәгълүм булганча: «Ә сез үзегезнең яңа романыгызда Ибраһим Нуруллинның Гаяз Исхакый иҗатына карата булган мөнәсәбәте турында әйтәсез. Һәм аны бу Нуруллин эше түгел, бу яшь буыннар эше дип әйтәсез. Моңа аңлатма кирәк сыман», – дигән сорауга ул болай дип җавап биргән:

– Аңлатам. Мәктәп программалары белән тәрбияләнгән менә шушы буын укытучылары алар, нигездә, Ибраһим Нуруллин һәм аның яраннарының шәкерте бит! Ибраһим Нуруллин Гаяз Исхакыйның бөек иҗатын марксизм-ленинизм кысасына сыйдырып аңлатырга тырыша. Аның төп хатасы шунда: ул болай ди: «Менә Гаяз Исхакыйның революциягә кадәрге иҗаты – безнең өчен кызыклы иҗат, ә аннан соңгы иҗатын иләктән иләргә кирәк». Бу бит – ахмаклыкның соңгы чиге.

Аннан соң Аяз Гыйләҗев болай дип өсти: «Имеш, революциягә кадәр Гаяз Исхакый бер булган, революциядән соң Гаяз Исхакый икенче булган. Ә кеше буларак, гражданин буларак, Гаяз Исхакыйның революциядән соңгы иҗаты аерата зур бәягә, зур хакыйкый дәрәҗәгә ия. Ул чор хакында Исхакый кебек дөрес сүзне әйтә алган кеше юк».

Болар бәхәссез.

Инкыйразга каршы көрәштә безгә тагы ниләр кирәк, ниләр, кемнәр җитми безгә?

«Халыкчанлык» дия-дия без бөтен әдәбият һәм сәнгатебезне «кара халыкчан»га әйләндереп бетерә яздык. Менә бүген безгә рухи аристократизм һәм интеллигентлык дигән нәрсәләр җитми.

Рус философы Н.Бердяев «Тигезсезлек философиясе» (М., 1990) дигән китабында аристократия турында түбәндәге фикерләрен әйтә.

«Гений һәм талант рухи аристократия исәбенә керәләр, чөнки даһилык һәм талант аларга бушка килгән, көч-хезмәт куеп алынмаган, – дип яза Н.Бердяев. – Хезмәт куймыйча гына, шәхси тырышлыктан һәм шәхси казаныштан башка гына аристократ булырга мөмкин… «Аристократия» – башка бер җирдән дә алынмаган үз хасиятләренә ия онтологик нигезле токым ул. Аристократия Алла тарафыннан яратылган, һәм сыйфатларын ул Алладан ала. Аристократизмда илаһи гаделсезлек, илаһи каприз һәм наянлык бар, ә алардан башка космик тормыш, галәмнең матурлыгы булырга да мөмкин түгел… Һәртөрле үпкә-нөктә психологиясе, һәртөрле дәгъва-претензияләр психологиясе аристократизмга ят, болар – кара халык психологиясе».

Янә:

«Чын аристократия башкаларга, адәмгә һәм дөньяга хезмәт итә ала, чөнки ул үз-үзен данлыклау белән мәшгуль түгел, ул баштан ук җитәрлек кадәр югары тора, ул үзен корбанга китерә… Аристократик башлангычның мәңгелек кыйммәте дә шунда. Кешелек җәмгыятендә үз-үзләрен данлыклауны кирәксенмәгән, мондый данлыклауга бәйле түбән хасиятләрдән азат кешеләр булырга тиеш. …Тумыштан ук хокуклары булган кешеләр кирәк, хокуклар алу өчен, көрәш атмосферасыннан азат булган адәми җаннар кирәк. Хокукларын хезмәттә һәм көрәштә генә яулап алган һәм тормышта дәрәҗәгә ирешкән бәндәләр ачы кичерешләрдән, рәнҗүләрдән һәм еш кына үчәшлектән хали түгелләр… Плебейларның һәммәсе аристократлыкка эләгергә тели. Плебейлык рухы – аристократиядән көнләү һәм аны күрәлмәү рухы ул. Бу мәгънәдә алганда, гап-гади халык кешесе дә плебей булмаска мөмкин».

Һәрбер интеллигент рухи аристократ булмаса да, рухи аристократ – һәрчак интеллигент. Мондый интеллигентны тану кыен түгел. «Интеллигент – көч куллануны инкяр итүче шәхес ул», – дигән иде академик Андрей Сахаров.

Ә менә бер могтәбәр татар язучысының: «Интеллигент – җыбыткы шәхес ул», – дигәнен хәтерлим. Дөрес, шушы ук фикерне шактый ук шакшы формада Владимир Ульянов-Ленин элегрәк әйткән булган инде. 1919 елның 15 сентябрендә Максим Горькийга язган хатында ул интеллигенцияне «милләтнең мие түгел, бәлки «тизәге» дип атаудан да чирканмый (оригиналда – «говно»). Бәхетсезлегебезгә каршы, соңгы елларда аның фикердәшләре бездә күбәйде генә, чөнки без тупас көч культына табынабыз, аны һәм фәкать аны гына, Блез Паскаль әйтмешли, чын хакыйкать дип саныйбыз…

ХХI гасырда без затлы интеллигентларга, рухи аристократларга аеруча мохтаҗ. Торгынлыктан һәм примитивлыктан безне шулар чыгарса гына чыгарыр. Сәнәктән көрәк булганнардан – итекче булып туган Джугашвили белән Кагановичлардан, цирк шамакае Сәхипгәрәевләрдән, дивана Демьян Бедныйлардан Алла сакласын!

Әйе, Тукаебыз «аристократ-сорыкортлар»ны күралмаган. Ләкин бит ул рухи аристократларны күздә тотмый, аның бу сүзләре капкорсак байларга гына кагыла. Асылда, Тукай үзе үк – аристократ, рухи аристократ. Без менә шуны аңларга тиешбез. Тукайның «Хиссияте миллия» исемле мәкаләсеннән бер өзек китермичә кала алмыйм: «Милләт образованный кешеләргә һәм халык файдасын һәртөрле үзенең шәхси мәнафигыннан вә корсак файдаларыннан өстә тота торган, милләт файдасын күз өстендәге кашы дәрәҗәсендә гаҗиз тота торган милләт арысланнарына мохтаҗ».

Кыскасы, милләткә рухи аристократия кирәк, чөнки коммунистлар патшалык иткән 70 ел эчендә аристократларны берәм-берәм дә, массакүләм дә кырып бетерделәр. Исән калганнары да, әйтергә яраса, «ирек»кә асыл сыйфатларын җуйган хәлдә, гарипләнеп чыкты. Тукай, Фатих Әмирхан, Гаяз Исхакый, Садри Максуди, Ризаэтдин Фәхретдин кебек чын рух аристократларына алмашка килгән номенклатур кызыл профессура оныкларыннан арыну кирәк. Җыеп кына әйткәндә, милләтебезне җитәкләргә могтәбәр ирәннәр кирәк, мужиклар кирәкмәс.

Әдәбиятны күзәтеп барган укучыбыз белә булыр, эреле-ваклы рус идеологлары бүген: «Безгә яңа «русская идея» кирәк!» – дип зарланырга яраталар. Минемчә, иң әүвәле аларга мең ел буена аңнарын томалап килгән бер идеядән баш тартырга кирәк, ул да булса – «Владей миром» идеясе, дөньяны яулап алу идеясе. Ә рус сәясәтенә хас «се моё, а то моё же» дигән принцип та шул идеядән килеп туган нәрсә бит. Шуның аркасында руслар үзләрен, испаннар әйтмешли, «бакчачы эте кебек» тоталар. Алманы да ашамыйча черетәләр, башкаларга да авыз итәргә ирек бирмиләр. Әлбәттә, әлеге испан әйтеме рус телендә дорфарак яңгырый: «Как собака на сене», ягъни «Эт печән ашамас, сарыкка ирек бирмәс» була инде. Арулану, пакьләнү идеясе, тәүбә итү кирәк бу, чыннан да, олы милләткә тәүбә итү! Бөек рус халкын шул гына яңарышка китерсә китерә ала. Тукайга каршы килеп булса да, шуны әйтергә батырчылык итәм: бу дөньяда тәнгә мунча булса, җанга тәүбә бар.

Ә без русларның ялгышын кабатламаска, башка халыкларны ихтирам итәргә тиешбез.

Дәүләтләр, халыклар, милләтләр тарихына бүгенге караш Исхакый заманыннан үзгә дияргә мөмкин. Хәер, бу карашларның да озын тарихы бар.

Ибне Халдун «Әл-Мокаддимә» («Кереш») дигән хезмәтендә, тарихка карата структур анализ ысулын кулланып, мәдәниятләр тәгълиматын бәян итә.

Аның фикеренчә, тарих милләтләрнең туу, аларның куәткә ирешү, әкренләп зәгыйфьләнү һәм түбән төшү чорлары кабатлана торган цикллардан гыйбарәт. Ибне Халдунча, шәһәр – мәдәни җәмгыятьнең нигезе. Шәһәр кешесе нәзәкатлерәк һәм ачыграк булганга, ул сугышырга яратмый һәм шул ягы белән бәдәвиләрдән көчсезрәк. Туганлык җепләре белән бәйләнгән бәдәви кабиләләр шәһәрне бик җиңел буйсындырганнар, ләкин, дүрт буын алмашынуга, шәһәр боларны да «боза», һәм алар үзләре яңа буын бәдәвиләрдән җиңеләләр.

Тарихта цикллы кабатланулар турындагы фикере белән Ибне Халдун ХХ гасырның күренекле тарихчысы Лев Гумилёвның теориясен дә хәтерләтә.

Тарихтагы цикллар турындагы концепция, милләтләрнең тууы, куәткә ирешүе, әкренләп артка китүе, түбән тәгәрәве, аннары яңарыш кичерүе турындагы фикер Библиядән үк килә. ХVII–ХVIII гасырларда яшәгән итальян тарих философы Вико Джамбатиста да халыкның балалык чоры каһарманнар чоры – яшьлек белән алмашына, аңа алмашка җитлегү чоры – гуманитар (кешелек) дәвере килә дип күрсәтә. Аның идеяләре Н. Данилевский, К. Леонтьев, О. Шпенглер һәм мәгълүм дәрәҗәдә А.Тойнби фикерләренә якын. «Империяне кулга төшергәннән соң, – дип яза Ибне Халдун, – җиһангирлар үз-үзләрен алҗытуга биреләләр… Алар гөлбакчалары һәм фонтаннары булган сарайларга хуҗа булып, …Аллаһның әмер биргәнен (көтеп яталар)… Иртәме-соңмы, империяләргә картлык килеп җитә, алар да кешеләр кебек үк үсәләр, җитлегәләр, ә аннары түбән тәгәри башлыйлар». Шунысы кызык: ХIХ гасырда аның бу фикерен Казан математигы Н. Лобачевский сүзгә-сүз диярлек кабатлый.

Ибне Халдун яһүдиләрне Җир йөзендәге иң затлы кавемнәрдән саный, чөнки Ибраһимнан алып Мусага кадәр барлык пәйгамбәрләр дә яһүдиләрнең ата-бабаларыннан чыкканнар, ди ул. «Хәзерге еврейләрнең мәкерлелеге һәм каты күңеллелеге – аларның илдән куылуы, башкаларга буйсынуы һәм тормыш итү рәвешләре нәтиҗәсе», – дип яза Ибне Халдун. Аның фикеренчә, бу милләт инде бер тапкыр яңарыш кичергән, шушы нәрсә аларның тарихны ничек күзаллавын билгели һәм киләчәккә перспективалар ача.

Урта Азия галиме, энциклопедист Әбү Рәйхан Мөхәммәд ибне Әхмәд әл-Бирүни (973–1050) дә тарихи процессларның барышында кабатлану цикллары булуы турында фикерләр әйтеп чыккан. Тарихта охшаш чорларның, охшаш вакыйгаларның, хәтта охшаш шәхесләрнең (әйтик, залимнәрнең һәм либераль идарәчеләрнең) ниндидер бер эзлеклелек белән кабатлануы һәм алмашынуы турындагы фикер рус галиме, Шлиссельбург тоткыны мәшһүр Н. А. Морозов тарафыннан күтәрелеп, соңгы елларда бу мәсьәлә математик ысуллар белән дә тикшерелде һәм, чыннан да, тарихи күренешләрнең аерым блоклар рәвешендә, толыкманы-толыкманы белән кабатлануына игътибар ителде. Шул ук вакытта, әйтик, борынгы рус тарихындагы аерым фактларның соңгырак вакыйгалардан «күчереп куелган» булуы да тәгаенләнде. Дөрес, бу мәсьәләдә төрле спекулятив нәтиҗәләр чыгаручылар да күзәтелә.

Җир табигатендәге аерым циклларның Кояш активлыгына бәйлелеге дә исбат ителде (А. Л. Чижевский), һәм бу да дөньякүләм тарихи вакыйгалар барышына периодик йогынты ясый.

«1893–1894 еллар өчен Казан губернасының истәлек китабы»нда (Казан, 1894) Болгар йортының таркалу сәбәпләре турында менә нәрсәләр язылган: «Ләкин Болгар иле ХIV гасырга кадәр генә зур әһәмияткә ия булган. Халык арасында таралган ислам дине йогынтысында әхлакый гадилек һәм ирдарлык юкка чыга: байлык белән бергә иркәлек һәм эшлексезлек барлыкка килә; баегач, халык йөрәксез һәм куркакка әйләнә, ул инде ялан кырда дошманына кара-каршы чыгарга җөрьәт итми һәм һәрвакыт шәһәр диварлары артына кереп сыена, әгәр алар да саклый алмасалар, дошманнарыннан солыхны һәм тынычлыкны алтын бәрабәренә сатып ала башлый. Шушы вакытларда руслар Болгар йортына әледән-әле һөҗүм итә башлаганнар, ә аннан соң зәгыйфьләнгән илне Азиядән килгән татарлар бик җиңел буйсындырганнар. Татарларның куәтләре беткәч, руслар Болгар патшалыгына тагы да зуррак көч белән һөҗүм иткәннәр. Мәсәлән, елъязма: «1399 елда руслар Бөек Болгарны һәм Җүкәтауны (хәзерге Чистай өязендәге Савин шәһәрчеге), шулай ук Казан белән Кирмәнчекне алдылар һәм аларның бөтен җирләрен яуладылар һәм әллә никадәр бисермәннәрне һәм татарларны кырдылар, ә татар җирләрен буйсындырдылар», – дип сөйли. Рус кенәзләре арасында низаг булу сәбәпле, шулай ук Азиядән яңа татар урдалары килеп Россиягә куркыныч белән янаулары аркасында, Болгар иле руслар кулына төшмәде, бәлки аны татар ханнары тәмам буйсындырдылар, аннары үзләренең тору урыны итеп руслар тарафыннан 1399 елда җимертелгән Казан шәһәрен сайладылар». Бу русча белешмәлекне Гаяз Исхакый укыган булырга тиеш, һәм яшь Исхакыйның аңын формалаштыруда әлеге фикерләрнең дә роле булган сыман тоела.

Л. Н. Гумилёв пассионарлык теориясен күтәреп чыкканнан соң, аның идеяләренә таянып, Идел буе болгарларының этногенезын яңача аңлатырга омтылышлар күзәтелә. Мәсәлән, соңгы елларда Р. Х. Бариевның «Идел буе болгарлары этногенезының фәлсәфи аспектлары» («Философские аспекты этногенеза волжских булгар») исемле китабы дөнья күрде (Санкт-Петербург, 1997). Р. Х. Бариев, академик В. И. Вернадскийның «ноосфера» турындагы төшенчәсен этносларга карата кулланып, «этноноосфера» дигән яңа төшенчә кертә. Аның фикеренчә, этноноосфера – теге яки бу этнос ия булган ниндидер информацион-энергетик кырдан гыйбарәт һәм этносның хәтере, аның «җаны», аның «аңы» шунда саклана икән. Шушы концепция нигезендә автор славян-рус һәм төрки-болгар халыкларының кан кардәшлеген исбат итәргә тырыша. Гомумән, Р. Х. Бариев пассионарлык концепциясе һәм үзенең этноноосфера теориясе нигезендә теләсә кайсы халыкның килеп чыгышын аңлатып була дип дәгъва итә. Ләкин шунысы хак: аның теориясе (асылда, гипотезасы) конкрет бу очракта ниндидер ышанычлы, яңа нәтиҗәләргә китерми.

Академик Сергей Петрович Капица «Демографический переход» («Демографическая революция») теориясе буенча үсешнең формуласын да чыгарган. ХХI гасырда ук инде кешелек дөньясы үсешендә кискен үзгәреш булып, ул экспоненциаль (биниһая) үсештән баш тартачак, стабиль тереклек юлына басачак (кешеләр саны даимиләшәчәк, үрчү, ишәю, арту дигән нәрсә булмаячак). Бу вакытта тормышта нинди социаль үзгәрешләр килеп чыгар, нинди яңа тетрәнүләр, орышлар, түнкәрешләр булыр – монысын берәү дә белми.

Әйе, бу теория буенча да безне, чыннан да, инкыйраз көтә. Ләкин «безне» дигәндә аерым бер милләт, әйтик, татар гына күздә тотылмый. Барлык милләтләрне дә инкыйраз көтә, ләкин, тулаем алганда, кешелек дөньясы гомумһәлакәттән котылып калачак. Һәм болар – бу үзгәрешләр шушы гасырның ахырларына һәм тарих өчен бик кыска вакыт арасында – ике буын тормышы дәвамында булачак хәлләр. Дөресен әйткәндә, мондый прогнозлар элек тә бар иде, ләкин алар ерак киләчәккә нисбәт ителәләр, һәм гади халык кына түгел, традицион демагогиядән арына алмаган лыгырдык тарихчылар барысы да бу исәпләүләргә хыялый бернәрсә дип, фантастларның хыял җимеше дип югарыдан карыйлар иде. Күрәсең, фантастлар бу юлы да хаклы булып чыгар. Озак еллар буе Мәскәүнең беренче телевизион каналында «Очевидное невероятное» тапшыруын алып барган һәм гади тамашачы зәвыгына (гакыл кимәленә) бик үк туры килмәгәнгә, ниһаять, программасы төп каналдан төшеп калган акыл иясе Сергей Петрович Капицаның (ниһаять, ул да академик булды һәм бу исемне ул хаклы рәвештә йөртә!) гади генә формуласы һәм кешелекнең үсеш графигы безгә шуны күрсәтә.

Шулай итеп, чыннан да, якын киләчәктә кешелекне дөньякүләм әһәмиятле, коточкыч катлаулы проблемалар көтә икән. Бүгенге фикер ияләренең үзенә бертөрле «ахырзаман» турында биргән саннары, нигездә, Гаяз Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» дигән сүзләренә тәңгәл. Моның очраклы хәлме, түгелме икәненә карата төрле гөманнар әйтергә мөмкин булса да, әйдәгез, бер фараз өстенә икенчесен өймик, чөнки мондый фикер сөреше ихтималлыктан, хакыйкатьтән ераклаштыра гына.

Әдәбиятта «Һәрбер өммәт өчен әҗәл бар» дигән сүз очрый («Ликөлли өммәтен әҗәлен»). «Һәр кәмалның бер зәвалы бар» ди мәкаль дә. Ягъни һәр камиллекнең сыйфатын җуюы, затсызлануы – гомуми бер канун икән. Шуңа күрә инкыйразга – энтропиягә каршы көрәшү кайберәүләргә мәгънәсезлек булып та тоелырга мөмкин. Ләкин хикмәт шунда: адәм баласы да тумышы белән үк, камилләшү процессында ук, инкыйразга – кара энтропиягә каршы көрәшергә тотына һәм бусы – тагын да гомумирәк канун. Асылда, ул – үзенә бертөрле «оптимистик канун», ә инкыйраз – «пессимистик канун». Прогресс һәм регресс. Оптимистлар кешелек дөньясы тарихының зәвал вакыты (кульминациясе) әле җитмәгән дип саныйлар, ә мин кайчагында тагын да ифратчылмын – кешелек дөньясы илаһилык ноктасына таба хәрәкәт итә дип уйлыйм. Ә милләтеңне сакларга тырышу шушы бөек хәрәкәткә бер өлеш кертү дип хыялланам мин.

Күргәнебезчә, тарихчылар бер генә халыкның, бер генә милләтнең һәм мәмләкәтнең дә мәңгелек түгеллеген дәлиллиләр. Гомумән, теге яки бу милләтнең үзенчәлекле өммәт булып яшәве мең ел чамасы дәвам итә. Димәк, инкыйраз котылгысыз булып чыгамы? Юк, мондый табигый, эволюцион үзгәрешне барыбер үлем яки һәлакәт дип булмый. Асылда, милләт бер халәттән икенче халәткә генә күчә, һәм хәтта ул, үзенең телен югалткан хәлдә дә, әүвәлге исемен саклап калырга мөмкин икән. Кайчагында ул телен дә кайтара, мөстәкыйль дәүләт булып оеша икән (Израиль).

Белмим, эволюцион үзгәрешне Исхакый инкыйразга тиңләр иде микән? Тиңләмәс иде дип уйлыйм, чөнки эволюцион үсеш тәрәккыятнең үзе инде.

Хәзерге вакытта адәми зат дигән биологик төргә тышкы мохитнең турыдан-туры йогынтысы сизелми диярлек. Бу йогынты киләчәктә тагы да зәгыйфьләнер дип көтәргә кирәк. Шул ук вакытта кешегә, аның биологиясенә иҗтимагый шартларның тәэсире көчәя булыр. Әлбәттә, бу тәэсирне дә тышкы тәэсир дип карарга мөмкин шикелле, әмма иҗтимагый шартлар үзләре үк кешегә бәйле булганга, без аны тышкы тәэсир исәбенә кертмәү яклы. Киләчәк заман кешесе нинди булыр? Аның кыяфәте, анатомиясе үзгәрерме? Кайбер футурологлар киләчәк заман кешесен гадәттән тыш зур һәм пеләш башлы итеп күз алдына китерәләр, күренекле фантаст һәм биолог Г.Уэллсның бер романында киләчәк заман баласы әзмәвердәй баһадир гәүдәле итеп сурәтләнә. Хәер, «Вакыт машинасы» дигән әсәрендә ул аларны кечкенә гәүдәле итеп күрсәтә. Ихтимал, киләчәк заман кешесенә әзмәвер гәүдә һәм физик көч кирәк тә булмас.

Кавемебез «демографик күчеш»тә сау-сәламәт калсын өчен көрәшергә кирәк. Моның шартлары Гаяз Исхакыйдан, Ризаэтдин Фәхретдиннән һәм башка милләтпәрвәрлебезнең уйлануларыннан мәгълүм. Ләкин алар арасында аеруча мөһим шарт бар, ул да булса – туфрагыңнан аерылмау.

Горбәттән кайт, татар, Иманыңа борыл, гыйлем өйрән, башкалардан калышма, Җир-анаңны ташлама, Исхакыйлар әйткән васыятьләрне онытма…

Милләтебезне яшәтү өчен, күренекле әдибебез һәм сәнгатькярыбыз Миргазиян Юныс күп тапкырлар тәкрарлаган «Татар Ренессансы»на иман китерергә һәм шушы идеягә хезмәт итәргә кирәк дип уйлыйм. Инкыйраз өшеткеч энтропия булса, ренессанс – шуңа каршы җан җылыткыч дару ул. Ләкин яңарышыбыз коры лозунгларга һәм «Без тарихта эзлебез!» дия-дия күкрәк төюгә генә кайтып калмасын. Әгәр саф күңел белән, бирелеп гамәл итсәң, иң гади, гап-гади эшләрең дә милләтне торгызуга, аякка бастыруга, күтәрүгә һәм данлыклауга хезмәт итәчәк. Фидакярлек кирәк!

Бөтен рус әдәбияты Гогольнең «Шинел»еннән чыккан диләр. Бәс, шулай икән, татар әдәбиятының чишмә башы Гаяз Исхакыйның «Инкыйраз»ы дип әйтә алабыз. Хәтта әдәбиятыбызның гына да түгел. Исхакый булмаган булса, татарда театр сәнгате үсеп китәр идемени? Ф. Туктаров «Мәҗбүри бер җавап» исемле мәкаләсендә (1916) Гаяз Исхакыйны «татар әдәбиятының мөәссисе, татар театрының атасы, татар әдәби теленең мөҗәддиде, татар милләтенең горурлыгы» дип бәяли.

Миңа кадәр шактый элек әдәбият белгече Ибраһим Нуруллин хәзрәтләре үк инде Исхакыйның «Инкыйраз»ын Гогольнең «Шинель» повестена охшаткан икән. Бу чагыштыру белән академик Миркасыйм Госманов та килешә (әсәрләрнең әһәмияте ягыннан). Яшермим, бер мизгелгә генә Ибраһим Нуруллиннан көнләп тә куйдым, ләкин үземә фикердәш табылуына куандым да.

Милли проблемаларның куелышы ягыннан караганда, «Инкыйраз»га «Гоголь шинеле» кысанрак та әле. Программ документ буларак, ул русларның «Игорь явы турында җыр» дигән мәңгелек ядкяренә тиң. Әйе, байрак буларак, «Инкыйраз» да – тарихи ядкяр. Аны тагын Алтын Урда шагыйре Хисам Кятибнең «Җөмҗөмә солтан»ы һәм Казан ханлыгы чорында яшәгән Мөхәммәдьярның «Нуры содур» поэмасы белән чагыштырырга мөмкин. Гомумән, «Инкыйраз» – татар әдәбиятының гына түгел, бөтен татар мәдәниятенең, татар ренессансының чишмә башы ул.

«Инкыйраз»ның татар укучысы тарафыннан ничек каршы алынуы турында авторның замандашы Г. Газиз турыдан-туры: «Берничек тә каршыламады. Укырга өйрәнмәгән, матурлыкны аңламаган татар галәме бик тыныч кына каршылады, хәтта беренче басмасы һаман китапчыларда сатылып беткәне юк, дип бик кыска гына җавап бирергә мәҗбүр буламыз», – дип яза. Бүгенге көн күзлегеннән караганда, Г. Исхакыйның замандашы Г. Газиз «Инкыйраз»ның җәмәгатьчелек аңына ясаган тәэсирен бәяләп җиткерми дип уйлыйм.

«Ике йөз елдан соң инкыйраз», йөзләгән талантлы татар яшьләрен дәррәү аякка бастырып, көрәшкә, дауга чакырып, бөеклеккә өндәп, кальбләрендә ут кабызмадымыни? Гаҗәп бит: Тукай шикелле үк япь-яшь бер авыл малае милләтенә яңа программа төзеп бирә алган. Исхакый уяткан милләтпәрвәрләрнең күбесе соңрак большевизмга җайлаша алмыйча шәһит киттеләр, анысына безнең буын шаһит. Әйтик, Фатих Әмирханны совет зинданыннан вафат булуы гына коткарып калган дип әйтә алабыз, чөнки әдип өстендә яман болытлар куера башлаган була инде. Хәтта Такташны да Фатих Әмирханга каршы өстереп карыйлар, барып кына чыкмый. Тукаебыз да бу афәттән котылып кала алмаган булыр иде…

Бүген исә без яшь шагыйрә Гөлназ Вәлиеваның аһәңле авазында Гаяз Исхакыйның кырыс тавышын ишеткән күк булабыз:

Сынган кылыч, суынган көл –

Минем илем икән.

Кабер ташында «үлгән тел»

Минем телем икән.

Мин, имеш, дәүләтен җуйган

Халык баласымын, –

Бусага өстенә

Тарих

Ясый кара сынын.

Нигә әле шул карт рәссам

Миңа аяк сөртә?!

Тартып алам пумаласын,

Манам…

Ап-ак сөткә.


Бу юлларны укый алса, бөек әдибебез: «Яшә, Гөлназ!» – дияр һәм: «Яшим мин!» – дип тә өстәр иде.

Гөлназларны тудырырга сәләтле халыкның киләчәге булырга тиеш! Мин белмим, бәлки Гөлназ үзе нәфис каләм тоткан кулына кылыч алырга җөрьәт тә итмәс. Ләкин аның моңы безнең даучы һәм көрәшче Сәхаповларга, Бәйрәмоваларга дәрман биреп торачак.

Г. Исхакыйның укыйсым килә торган тагын бер хезмәтен телгә алыйм әле. «Стамбул и проливы» исемле мәкалә ул. Чыганагын «Родина», 1915, 20 февраль (76 сан) дип язып куйганмын. Билгеле булганча, «Бугазлар мәсьәләсе» – бөекмәмләкәтчел рус шовинистларының бугазына аркылы килгән бер сөяк ул. Бу хакта Исхакый ниләр әйткән иде микән?

Кызыксынуымның сәбәбе дә бар.

Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Сталин күрсәтмәсе буенча академик Е. В. Тарле Царьград (Константинополь – Стамбул, Истанбул) шәһәренең Россиянеке булуын нигезли торган «фәнни» хезмәт яза. Күрсәтмәсен биргәндә, мәкерле Сталин Төркиянең Германия ягында сугышка катнашу ихтималын күздә тоткан, әлбәттә. Бу очракта җиңүдән соң күренекле академикның мондый тарихи тикшеренүе Төркия каршына фәнни нигезләнгән территориаль таләпләр куярга мөмкинлек бирер иде. Бәхетенә каршы, безнең көньяк күршебез сугышка катнашмый, чөнки Сталинградтан соң моның перспективасыз эш булачагын чамалый. Төркия каршына территориаль дәгъвалар кую мәсьәләсе шулай һавада эленеп кала. Тарленың кулъязмасы матбугатта басылмаган һәм, Ю. Боревның «Сталиниада» китабына караганда, кайсыдыр махсус архивка озатылган.

Ә менә минем академик Тарле фикерләре белән Исхакый фикерләрен чагыштырып карыйсым килә.


Ниһаять, Исхакый галәмен тулаем колачларга, аның әдәби, иҗтимагый-сәяси эшчәнлеген бербөтен итеп тикшерергә, шәхесен һәм биографиясен иҗаты белән багланышта өйрәнергә омтылган юнәлеш пәйда булды һәм «Гыйльме Исхакыйә» фәне туды дияргә мөмкин. Әхмәт Сәхаповны мин беренче «гыйльме исхакыйчы» яки «исхакыйәтче» дип атар идем, чөнки аңа кадәрге галимнәребез, күпкырлы әдипнең һәркайсы сыңар ягын гына тикшереп, Исхакый галәменең бер почмагын гына «кимереп» яки «тешләп» карадылар. Берәвесе аның театр өлкәсендәге хезмәтләренә, икенчесе иҗтимагый-сәяси эшчәнлегенә игътибар юнәлтә, өченчесе Исхакыйның милләтпәрвәрлек идеяләре белән кызыксына иде, ә дүртенчеләре әдипнең бай мирасын чит илләрдән Ватанга кайтару эше белән янып йөрде… Юк, тешләре үтмәде дип әйтәсем килми. Фән тарихы өчен аларның да әһәмияте зур, чөнки алар колачлы тикшеренүчегә эш мәйданы әзерләделәр.

Моңарчы без Исхакыйның бөтен мәһабәт буе белән төшкән портретын белми идек.

Соңгы ун ел эчендә генә дә Исхакый турында язылган мәкаләләр саны йөзгә тула торгандыр. Дөрес, бер үк авторның төрле басмаларда бер үк фикерне, бер үк сүзләрне кабатлап язганын күргәч бераз эч поша пошуын, ләкин Туган иленә әйләнеп кайткан Гаяз Исхакый хакына монысына бәйләнеп торасы килми. Бу яктан караганда, соңгы ун ел милләтебез өчен шатлык чоры булды, әдәбиятыбыз өчен бәйрәм булды.

М. Сәхаповның рус телендәге монографиясе («Вестник возрождения», Казан, 2001) бөек язучыбыз Гаяз Исхакый турында. Әлбәттә, Сәхапов ялгыз түгел, монда Ф. Мусин, Ә. Кәримуллин, Д. Абдуллина, Ф. Ибраһимова исемнәрен һәм тагы дистәләрчә фамилияләрне атап күрсәтергә мөмкин.

ХХ гасыр башындагы тәнкыйтьтә без Гаяз Исхакыйның тел-өслүбе турында аек фикерләрне күп очратабыз. «Аң» журналының 1913 елгы 17 – 218 нче саннарында Хөсни Кәрим (1887–1965) Гаяз Исхакый иҗаты турында менә ниләр язган: «…ул һәр әсәренә тормышның халыкка бик якын, бик таныш урыныннан төшенергә ансат кына мөндәриҗәләр табып, мөмкин булган кадәр халыкның тормышында истигъмаль кылына торган үз сүзе илә язарга тырышты һәм максудына да иреште булырга кирәк. Чөнки халык аның фикерен тиз төшенде. Аның әсәрләре, бик тиз заман халык йөрәгендә урын табып, вакыты илә татарның һәр сыйныфы өчен җан азыгы була алдылар. Халык үз-үзеннән әүвәлге тереклек исәбен онытты һәм һичбер тәлкыйнсез үк «Һай, үз татарым!.. үз телем… үз әдәбиятым…» ди башлады. Гаяз мәктәбе үз тәрбиясендә татар өчен күп файдалы эшләр һәм күп яхшы мөхәррирләр вә шагыйрьләр чыгарды. Шулай итеп, Гаяз әфәнде әдәбиятымызны тагы да ничә чакрымнар тормышка, халыкка якынлаштырды һәм, халык фикеренчә, әүвәлге тереклек мәктәбен бөтенләй йимерде. Менә шул зур хезмәтләренә мөкяфәт уларак, аңар татар дөньясы чын халык әдәбиятына башлап нигез салучы исемен бирде».

Хөсни Кәрим бу фактны теркәп кенә калмый, ул телче һәм әдәбиятчыларны мәңге кызыксындырып килгән олы сорауны да куя.

«Хакыйкатьтә ул әдәбиятны башка төзәтергә ихтыяҗ төшмәслек дәрәҗәдә үзгәртә алдымы? Менә бу кадәресе караңгырак әле».

Мәкалә авторы бу мәсьәләнең «безнең тәнкыйть дөньясы өчен яшерелгән мәсьәлә» булуын таный.

Әмма Гаяз Исхакыйларның киләчәге авторны куркытмый. Киләчәктә ул яңа әдипләр буыны киләсен, аларның язганы ул замандагы халык өчен тагы да «төшенкелекле», аңлаешлырак, күңелләренә якынрак булачагын яхшы белә (моны аңа картрак әдәбиятларның үсеш юлы һәм тарихы күрсәтеп тора). «Дөрест, – ди автор, – алар иткән хезмәтләре өчен милләт тарафыннан бу көнге кебек үк, хәтта артыграк та тәкъдир ителерләр. Фәкать ул вакытта халык дөньяга алар фикере, алар тәгълиме ашалый карый алмас, ул вакыт аларның әсәрләре милләт йөрәгендә халык зиһененең тирән йирендә, китапханә вә кыйраәтханәләрнең югары шүрлекләрендә ял итәрләр».

Искиткеч бит! Артыбызда әллә кайчан ук шушындый аек фикерләр, төпле сүзләр әйтелгән булса да, без, рухи хәзинәбездәге чын энҗеләрне читкә тибәреп, даһиларыбызның бәясен төшерергә маташабыз.

Гаяз Исхакый әсәрләренең телен ошатмыйча, чырайларын сыткан кешеләргә Гаяз Исхакыйның «әбиләр чуагы» көннәрен ничек тасвирлавын укытасым килә. Укыгыз, кычкырып укыгыз, колагыгыз да ишетсен!

«Кояшның йөрешендәме, җылысын чәчүендәме, әллә йирне каплаган яшелләвекләрнең, яшел уҗымнарның, саргая башлаган яфракларның шул нурны каршы алуларында – ингыйкас иттерүләрендәме, җәйдә дә, көздә дә, язда да күрелмәгән бер башкалык була; була гына түгел, бөтен шул көннәр шул йомшак башкалыкка манчылган, җумайланган була. Болыннарны, яланнарны, суларны, урманнарны коендыра торган кояшның нуры тагы аграк, тагы яктырак була.

Кояшның шул үтә күренә торган яктылыгындамы, кояшның җылысын бөтен дөньяга тигез йиткерер өчен тырышуында, нурын яудыруындамы, әллә шул чиксез тын, ак көндә һаваланып кына агып йөри торган нечкә-нечкә күбәләк җепләрендә, үрмәкүч дилбегәләрендәме, бер бәхилләшү, бер аерылышу, бер кызганышу буявы, бизәге бар.

Авылларда бу вакытта киленнәр, каенаналар да орышышмый.

Бу вакытта авылда берсен берсе күралмый торган яшь әтәчләр дә канга батышып сугышка керешми.

Бу вакытта мулла белән мәзин дә фидия өчен, зират печәне өчен кычкырышмый, талашмый.

Әллә ник һәрнәрсә, һәр мөнәсәбәт тынып тора, дустлык, дошманлык тик хәл җыя.

Бу көннәрне авылда әбиләр атнасы диләр».

Галимнәрнең, әйтик, докторлык дәрәҗәсенә лаекмы-түгелме икәнен тавыш бирү юлы белән хәл итеп була.

Сәнгатьтә исә җыйнаулашып хәл итү һич кенә дә ярамаган нәрсәләр күп. Әдәбияттагы, шул исәптән әдәби телдәге, яңалык та әдип үзе генә, бер ялгызы гына хәл иткән нәрсә түгелмени? Бөек әдип безгә яңа аршын, яңа өлге ясап бирә. Аннары без аны кем кулыннан алганыбызны да онытабыз.

Тел мәсьәләсендә курьёзлар да күренгәләп тора. Гаяз Исхакыйның 1990 еллар башында чыккан «Зиндан» китабында «Алла эшкәртә» дигән сүзләргә тап булгач, аптырабрак калганымны хәтерлим. Укучының да хәтеренә төшерим: анда әтисен (Исхакыйны) моңарчы күрмәгән-белмәгән сабый баланың (соңыннан әтисе янына чит илгә киткән кызы Сәгадәт булырга тиеш) аңа куллары белән үрелүе турында сүз бара. Китапның нәширләре (текстологлар, редакторлар, корректорлар) Исхакый кулланган «әшкәртү» сүзен аңламыйча, аны «эшкәртү» дип транскрипцияләгәннәр. Югыйсә бу сүзнең мәгънәсенә карата Н. Исәнбәттә «Бер кыен хәлгә дучар булып нишләргә дә белмәгәндә, инстинкт белән күңеленә үзлегеннән бер чара килүне шулай әйтәләр» дигән аңлатманы очратабыз, ягъни эзләнгән кеше, һич югында, Нәкый агага шылтыратып та белешә алган диюем. Асылда исә бу сүз «әшкярә» сүзе белән тамырдаш булырга тиеш. Анысы да мәгълүм сүз, тик соңгы тапкыр В. И. Ленин томнарын тәрҗемә иткәндә генә «гласность» мәгънәсендә кулланылды бугай.

Исхакыйны өнәмәүчеләргә тагын ни әйтим соң? Фатих Әмирхан һәм Гаяз Исхакыйлар – пионерлар алар. Алар башка әдипләрдән алдан, юл ярып бардылар. Аларны Максим Горькийның Данкосы белән чагыштырырга мөмкин. Данко да бит күкрәгеннән йөрәген суырып алып якты ут кабызган… Тукай да… Исхакый да…

Арттан аксый-туксый ияреп килгән уртакул әдипләргә генә түгел, хәтта могтәбәр Галиәсгар Камал, Мәҗит Гафури белән Галимҗан Ибраһимовка да инде җиңелрәк булган. Начармы-яхшымы, бер юлга күндерелеп, максудлар карарлашкач, алар татар әдәби телен чарлау, шомарту белән иркенләп шөгыльләнә алганнар. Икенче бер фактор да бик мөһим: Көннән-көн катылана барган, бугазыңнан ныграк «кочкан» тоталитар режим шартларында әдип кеше ирексездән тел-өслүпкә ныграк игътибар итәргә, телнең аһәңле яңгырашына ирешү өчен күбрәк көч куярга мәҗбүр булган. Чыннан да, Совет хакимияте елларында татар теле, бик күп шәркый сүзләрне кирәксә-кирәкмәсә дә ташлап калдыруына карамастан, бер баскыч югары күтәрелде бит. Ул үзенең аһәңен, музыкальлеген үстерде, үз хәзинәсендәге чаралар ярдәмендә меңләгән яңа сүзләр тудырып, фәнни терминологиясен булдырды, Галимҗан Ибраһимовларны, Әмирхан Еникиләрне, Гомәр Бәшировларны, Фатих Хөсниләрне бирде. Менә хәзер әле кичә генә чүп итеп ташлап киткән шәрык алынмаларын янәдән берәм-берәм чүпләп тел хәзинәсенә тутыра барабыз һәм, кайберәүләрнең ифрат кылануына да карамастан, тулаем алганда, моннан безнең әдәби телебез ота гына. Шуңа күрә Гаяз Исхакыйны татар теле үсешендәге бер этап – гадәттән тыш мөһим баскыч дип карарга кирәк. Гаяз Исхакыйсыз һәм Фатих Әмирхансыз татар теле бүгенге камиллегенә ирешә алмаган булыр иде.

Ибраһимов исә сокландыргыч телбизәкләр белән мавыга. Әйе, әйе, аның лексикасы һәм фразеологиясе бай, теле дә аһәңлерәк, шигъриятлерәк, ул горбәттә язмаган, ана телебез күкрәгеннән аерылмаган, шуңа күрә ул безгә якынрак та…

Ләкин кемгә ничектер, мин барыбер Галимҗан Ибраһимовың мул итеп «иде»ләр белән чуарланган урыннарын кабул итеп бетермим. Хәер, мондый озын «иде»ләр тезмәсен Гаяз Исхакыйда да табабыз. «Кыйссаи Йосыф»тагы «имди»ләргә күнегелә, аны хәтта көтеп аласың, сөйләм телендәге «инде»ләр дә беребезгә дә ят түгел ич инде. Ә менә бүген прозаның шигъриятен җуйыйм дисәң, ялыктыргыч «иде»ләрне тезеп чык…

Мин, мәсәлән, байтак романнары белән җәмәгатьчелекне шаулаткан һәм күп санлы укучылары булган Г. Әпсәләмовның өслүбен яратмый идем. Бик дөрес фикерләр, хак сүзләр, редактор кулы кергән төзек җөмләләр. Ләкин алар миңа җансыз булып тоелалар иде. Заманында Г. Бәширов, әле ул вакытта Гомәр Разин, яшь Әпсәләмовның иҗатына бәя биргәндә, тел-өслүп мәсьәләсен дә кузгата. Ул биргән сабакларны Әпсәләмов үзләштереп бетермәгән иде…

Әпсәләмов белән Исхакый арасында параллельләр эзләмим мин. Киресенчә, алар бер-берсенә перпендикуляр.

Гаяз Исхакый теле демагоглар теле түгел. Ә бит бүгенге әдәби телне еш кына демагоглар һәм шомакай вә шамакай лыгырдыклар, тел бистәләре, төрле бушбугазлар эшкә җигәргә маһир… Монысы да хак! Шунысы кызык: кичә бу шомакайлар кеше ашаучы Сталинны, гадәттән тыш матур сүзләр табып, күкләргә чөеп мактаган булсалар, бүген, затлы кәләпүш киеп алып, ярыша-ярыша, милләтне мактарга тотындылар. Ә Гаяз Исхакыйча сөйләү һәм язу өчен бөтен барлыгың һәм фикерләвең дә Исхакыйча тирән һәм бәхәс кузгатырлык җәдиди булырга кирәк. Әйе, Исхакый ашыккан, яшәргә һәм гамәл кылырга ашыккан, очынкы фикере зәңгәр күк тирәнлегендә эреп җуелганчы аны кәгазьгә төшереп калырга ашыккан, ә язганын хәзерге әдипләр шикелле кайта-кайта шомартырга, камилләштерергә аңа насыйп булмаган… Тәкъдир.

Мин Исхакыйның тел-өслүбен булганынча кабул итәм һәм аны шул килеш яратып укыйм. Ул гына да түгел, аның искерә төшкән телендәге, ихтимал, замандашларына чүп үлән шикелле тоелган кытыршылыклар миңа табигый кыр чәчәге сыман булып күренәләр. Лев Тостойның стилистик тайпылышларын, төгәлсезлекләрен дә бүгенге рус укучысы шулай норма итеп, әдәби алым сыманрак кабул кыла түгелме? Толстойны искә төшергәч, аның яшь язучыларга башта каләмнәрен «үз иркенә куярга», фикереңне кәгазьгә төшереп калырга, аннары гына, әйләнеп кайтып, телне чарлау юнәлешендә эшләргә киңәш итүен дә онытмыйк. Бөек Толстой фикерне беренче урынга куйган. Ә бит телен шомартырга аңа турылыклы хатыны да ярдәм иткән әле…

Менә шушында минем бер тәкъдимем бар. «Гаяз Исхакый теле» дигән сүзлек эшләргә кирәк. Моннан ярты гасыр диярлек элек Гаян Әмиров әфәнде Тукай теленең сүзлеген төзегән иде. Татар китапчылыгында хөкем сөргән кысынкылык аркасында ул аны бастырып чыгара алмады, өстәвенә төрле сәбәпләрдән Казанны ташлап ук китте. Аның кулъязмасының язмышын ачыклыйсы һәм, югалып-таралып бетмәгән булса, шуны нәшер итәсе иде. Әнә русларның «Пушкин теле сүзлеге» бар бит. Начармы-яхшымы, Салтыков-Щедрин сүзлеге дә бар дөньяда. Беләсегез килсә, соңгы елларда борадәр Стругацкий әсәрләренең ике томлы сүзлеге дә чыкты. Фантастика!

Ә бездә «Тукай теле сүзлеге»ннән соң, «Исхакый теле сүзлеге», «Ибраһимов теле сүзлеге» кебек белешмәләр чиратка бассын иде. Минемчә, гайрәтле, тешләгән җиреннән өзә торган егетләребез булганда, озакка сузмыйча гына ерып чыгарлык эш бу. Гүзәл эш! Әйдә, тагын көнләшсеннәр бездән ут күршеләребез!

«Исхакый энциклопедиясе» дә бик кирәк татарга. Шөкер, анысын эшләп бирердәй кешеләребез җитәрлек.

Менә без «Инкыйраз»ны тулысы белән (диярлек) уку бәхетенә ирештек (Мирас. 2003. № 2). Тулысы белән басылган әсәрне редакция «публицистик-фантастик повесть» дип атарга мәҗбүр булган. «Инкыйраз», әлбәттә, ялкынлы публицистика белән канатлы хыял кушылудан туган. Ләкин ул ниндидер бер гарип кушылгак, азман түгел, бәлки сәер бербөтен тәшкил итә торган бөтенләй яңа җанр үрнәге – бидгать хәсәни булып чыккан. Үз заманы өчен бигрәк тә… Башта автор егерменче гасыр башларында болгарларга йоккан һәм фәкать мөселманнарда гына була торган хәтәр авыруның ничек итеп тамыр җибәрүе турында ачынып сөйли, бер карасаң, нәкъ бүгенгене тасвир иткәндәй тоелган фактларны тезеп сала, аннары гасыр ахырына күчә… 1997 елда халык санын алган вакытта, болгарларның нибары 3800 кеше генә калганлыгы беленә. Әсәрнең төп каһарманы Җәгъфәр, мәшһүр «Печән базары»ннан үткәндә, андагы «көфер почмагы»нда төртмә телле болгар сәүдәгәрләре урынына, «ярым-йорты русча сөйләгән еврейләр белән руслар тавышы гына ишетелә». Монда Гаяз Исхакый бер-ике хата җибәргәнгә охшый: юк, еврейләр инде егерме беренченең башында ук русчаны ярым-йортылы гына сукаламыйлар, алар бу матур телне русның үзеннән яхшырак беләләр, аны ихлас яраталар, руслар өчен ана телләре буенча дәреслекләр язып бирәләр, русларның иң атаклы шагыйрьләре һәм романистлары да, артистлары һәм тележурналистлары да, математик һәм хирурглары да борынгы гыйбрани чыгышлы… Миллиардерларны әйткән дә юк инде! Хатаның икенчесенә килгәндә, мәшһүр авторыбыз егерменче гасыр ахырында Казан базарларында Кавказ һәм Урта Азия таҗирларының чамасыз ишәю ихтималын күз алдына да китермәгән. Хәер, нигә тырнак астыннан кер – Гаяз Исхакыйдан хата эзләп маташырга?! Гаяз Исхакыйның хатасы да гыйбрәтле була, аның төп фикерен – болгар халкының инкыйразын – тагы да калкурак итеп күрсәтә.

«Ике йөз елдан соң инкыйраз»ның тулы тексты басылып чыгу уңаеннан «Мирас» журналы редакциясенә рәхмәтебез дә, әзрәк үпкәбез дә бар. «Инкыйраз»ның текстында күп нокталар белән бирелгән упкын-лакуналар борчый. Бу урыннарны ачыграк күрсәтәсе, шәрехлисе иде. Ихтимал, алар барысы да цензор кулы кергәннән генә пәйда булмагандыр? Һәм, ниһаять, текстны матбугатка кем әзерләгән, ахырда бирелгән сүзлекчәне кем төзегән? (Академик Миркасыйм Госманов мәкаләсе белән чагыштыргач, сүзлекчәнең, нигездә, аңардан алынганлыгы күренә күренүен.) Игътибарлы укучыда бу сүзлекчәгә карата да кайбер сораулар туарга тиеш дип уйлыйм.

Бүген аермачык беләбез инде: Гаяз Исхакый татар әдәбиятының яртысы һәм саллырак яртысы булган икән. Мәрхүм Аяз Гыйләҗев бу сүзләргә (гадәтенчә, бераз арттырыбрак инде!): «Һәм шулай булып калыр да», – дип өстәмәс идеме икән?..

Безнең милли мәнфәгатьләребез, омтылышларыбыз һәм өметләребез һәммәсе дә Гаяз Исхакый дигән бөек затта чагылыш таба. Исхакый – безнең милли байрагыбыз ул. Ул байракны кулыбыздан төшермик, югарырак, югарырак күтәрик!

Әйе, ни гаҗәп: татар әдәбияты үскән, тулыланган саен, Гаяз Исхакый шәхесе дә олуглана бара, ераклашкан саен, аның күпкырлы иҗаты олылана бара, ә Совет чорында күкләргә чөеп макталган классикларыбыз әллә ничек кечерәйгән, карсакланган, тоныкланган һәм тыйнакланган төсле… Заманында мәктәп хрестоматияләренә кергән «Ныклы адымнар»га, «Агыйдел»ләргә, «Гайҗан бабай»ларга, «Онытылмас еллар»га, «Язгы җилләр»гә, «Мактаулы заман»нарга һәм күп кенә башка әсәрләргә без бүген яңа күзлектән карый башладык. Тәнкыйди күзлектән. Хәтта сөекле Такташыбызның да зәңгәр күзләре уңа төшкән, әле кичә генә куанып укыган «Тирән тамырлар»ыбыз да ул кадәр үк тирәнгә китмәгән икән ләбаса… Хәер, монысына без үзебез дә гаепле, чөнки ындыр артыннан, үкенечәдән ары китмичә, дөньядагы бөтен нәрсәне үз аршыныбыз белән генә үлчәп сөрсеп ятканбыз… Ә дөнья мәдәнияте үскән, яңа үрләрне яулаган, африкан әдипләр Нобель премияләре ала башлаганнар…


Исхакый океандагы бер континент булса, татар әдәбияты җәүһәрләре – аның тирәсендәге утраулардыр. Хәер, бу утраулар арасында төрлесе бар. Мәңгелек яз һәм мәңгелек бәйрәм утраулары бар. Шау чәчәкле бу утрауларда халык күп яши… Мин ул халыкны әсәрнең укучылары дип аңлыйм. Кайбер атауларда ярлы куышлар, салам башлы алачыклар гына күзгә чалына. Болары – уртакул әдипләребез исемен йөртә торган мескен җәзирәләр… Арада утрау дип атарлык та булмаган ялгыз кыялар һәм күбекле дулкыннар кочагында калган һәлакәтчел рифлар да бар. Ни гаҗәп: бу утраучыкларны, ягъни буш вә әһәмиятсез әсәрләрне, кайчак күренекле әдипләребез большевистик хакимият заказы буенча иҗат иткәнлеген күреп сызланасың.

Бүген язып азапланучылар буа буарлык, газапланып язучылар сирәк.

Әдәбият һәм фән күгендә ялтыраган, мәгълүм уңышлар да яулаган һәм, уңай җилләр исү сәбәпле, төрле дәрәҗәләргә ирешкән күп кенә галимнәребез һәм әдипләребез үзләреннән яктырак янган йолдызларны күрмәмешкә салыштылар, алай гына да түгел, ул йолдызларның яктысын томаларга тырыштылар. Алар, рәсми рәвештә билгеләнгән «җитәкчеләр», зәгыйфь йолдызлар янында гына якты күренәләр бит. Шуңа күрә алар, йолдыз дип әйтерлекләре бик чамалы булган вак шәхесләрне җыеп, үз тирәләрендә турылыклы «камарилья» тупладылар. Тел бистәләрен.

Мең авызлы һәм мең корсаклы бу куштан камарильядан тиз генә арына алмабыздыр әле. Шуңа күрә кайчагында үзбәкләрнең «Сөйләүче надан булса, тыңлаучы дана3 булсын» дигән мәкале белән күңел юатып торырга туры килә.

Совет чоры тәрбияләп үстергән һәм «кызыл профессор»ларның туры варислары булган төлкедәй хәйләкәр һәм куяндай куркак галимнәр буынына алмашка яңа формацияле шәхесләр килә. Сөрсегән советчыл фән бастионнарын шулар җимерергә тиеш. Мең куллы, мең башлы, мең битлекле һәм мең телле совет аждаһасын җиңәр өчен, тешләгән җиреннән өзә алучы фидакяр көрәшчеләр кирәк иде. Әйе, ОГПУ подвалларында җаннары кыелган, совет лагерьларында тузан булган яки горбәттә йөрергә мәҗбүр ителгән бөекләребезгә алмашка, төпле галим булу өстенә, арыслан йөрәкле шәхесләр кирәк иде, һәм менә алар бер-бер артлы пәйда була башладылар. Марсель Әхмәтҗанов белән Рифкать Әхмәтьяновлар… Әхмәдләр, Җәдидләр, яңартучылар килә.

Бүгенге Җәгъфәрләребезнең бөтенесен дә атап тормыйм, ләкин тагы берәүне искә алмыйча да кала алмыйм – анысының чын исеме дә Җәгъфәр булыр. Мин, иманыбызны ныгыту өчен, армый-талмый көрәшүче гап-гади Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәкне күздә тотам. Белмәүчеләр булса, шунысын да әйтим инде: ул бит – Шәйхи ага Маннурның якын кардәше. Гаҗәп: алар тышкы кыяфәтләре белән дә, иҗаби үҗәтлекләре һәм гадел усаллыклары белән дә ике тамчы су кебек охшашлар сыман тоела миңа.

Мин югарыда санап күрсәткән асыл затларның холык-табигатьләре шулкадәр төрле! Әмма аларны пассионарий ясаган иҗаби, изге, максатчан үҗәтлек – бер үк Рушан йолдызны маяк итеп алулары бер кавемгә берләштерә. Бәлки, монда үҗәтлек сүзен кат-кат кабатлау бик үк килешми дә торгандыр, ләкин истә калырлык булсын дим, югыйсә йомшаграк итеп, уңайга сыйпаштырып та әйтә алган булыр идем… Көчле шәхесләр бишек җырына һәм бозау нәфасәтенә мохтаҗ түгел.

Без бүген күңел төпкелебездәге адәмилек, гуманлылык гафләт йокысына талган, ә яратылышыбыздан бирле шунда ук посып ятучы ерткычлык һәм вәхшилек дәррәү уянган бер бәдбәхет заманга килеп җиттек. Сәнгатькярнең иң Олы Максаты – шушы ерткычны тагын йоклатып һәм авызлыклап, гамьсез адәмне уятудадыр. Тагын йоклату дим. Нигәме? Чөнки ул ерткыч безнең каныбызда, геннарыбызда булганга, аны үтерү мөмкин дә түгел. Һәрхәлдә, хәзергә мөмкин түгел, бәлки, киләчәктә… Ә хәзергә без әнә шул ерткычыбыз белән, асылда, эчке иблисебез белән көрәшә белергә тиешбез. Ә бит Герберт Уэллс бу турыда безне йөз ел элек үк кисәтеп куйган иде! Аның мавыктыргыч «Күзгә күренмәс кеше»сен, марсианнарын, «Вакыт машинасы»н белмәгән кеше сирәк, ә менә «Крокет уйнаучы»сын кем хәтерли? Бу хикәядә кешенең кан тамырларында булган Иблис-ләгыйньнең уянуы һәм тантанасы тасвир ителә… Адәмдә ерткыч уяна… Нигә без шушы бөек фантастның «Доктор Моро утравы»нда хирургик операция юлы белән кыргый хайваннан ясалган «адәмнәр»е кебек яңадан вәхшилеккә, борынгы ерткычлыгыбызга кайтып барабыз?

Яшь Гаяз Исхакый «Крокет уйнаучы» әсәре белән таныш булмаган, әлбәттә, ләкин хронологик яктан карап, әдибебез Герберт Уэллсның беренче романнарын, шул исәптән Җир йөзендәге инсаниятнең гомуми инкыйразы тасвир ителгән «Вакыт машинасы»н, рус телендә укыган булыр дип уйлыйм. Мин хәтта Уэллсның иркә һәм зәгыйфь «элой»ларында Исхакыйның соңгы болгарларын күргәндәй булам, һәрхәлдә, элойлар да, болгарлар да күңелемдә бердәй сызлану тудыралар.

Киләчәктә, Исхакыйның тормыш сәхифәләре ныклап өйрәнелгәч, бәлки, мондый сорауларга да җавап табарбыз.

«Заманында Черек күл заказы буенча Исхакыйны сүгеп сәяси капитал туплап маташкан адәмнәр бүген ниләр майтарып ята икән? Теге «Мин исән чагында, Татарстанда Исхакыйга урын юк!» дип күкрәк төйгән түрә кебекләр… Мондый сорау күбәүләрдә туарга тиеш. Әлеге антиисхакыйчы бәндәләрнең куркыныч төшләр күреп саташуын, бастырылып, тиргә батып, йөрәкләре кагып уянуларын тели күңел. «Көн саен йокылары шулай тынычсыз булса иде, интексеннәр иде», – дип телисең эчтән генә… Ләкин юктыр шул. Ул бәндәләргә вөҗдан дигән нәрсә каян килсен? Вөҗдан булмагач, йокылары да тыныч, «пенсионнары» җиткелекле, абруйлы урамнарда (кайберләре Мәскәүдә) чын кирпеч йортларда яшиләр, һаман эреләнеп, күкрәк киереп йөри бирәләр… Озак яшәячәк алар. Чөнки махсус клиникаларда гади халыкның, Исхакый оныкларының төшенә дә кермәгән яңа американ дарулары белән дәваланалар, чит илгә чыгып операция ясаталар. Шунысына игътибар иткәнегез бардыр бит: авыл җирендә эшләгән «халык судьялары», пенсиягә чыгу белән, үзләрен белгән халыктан ераграк, һич югы, Казанга күчеп китү җаен карыйлар, Черек күл буе әһелләре күрше республикаларга китеп күздән җуелалар, өлкә комитеты секретарьлары Мәскәүгә барып оялый… Куркалар…

Ничектер бервакыт гәзиттә әлеге номенклатур зимагурның «Татарстаныма кайтып килер идем» дигән сүзләре күзгә чалынганы бар. Юк, брамат, «Татарстаным» дип әйтергә хакы булган кешенең Татарстанда Гаяз Исхакыйы булырга тиеш!

Әйе, кайчагында менә шуларны уйлыйсың да үзеңнең йокыларың кача, таң аттыра алмыйча интегәсең… Авырып-нитеп китсәң, «Тукай даруы» – аспирин кабасың инде. Күңелдә ризасызлык туа, фетнә туа…

Инкыйразга илтүче глобаль сәбәпләрдән иң хәтәре – рухи СПИД. Монысына каршы безнең кулда бердәнбер чара Иман һәм дини әхлак булыр. Исламда, Христианлыкта, Иудаизмда, Буддизмда рухи СПИДка каршы тору чаралары һәм ысуллары тәфсилләп каралган. Без олы диннәр тәкъдим иткән даруларны акыл белән, күләмен һәм чамасын белеп кенә кулланырга өйрәнергә тиешбез. «Чамасын белеп» дим, чөнки бүген без ул даруларны артыграк та куллангалый башладык, һәм җитәкче дин әһелләребез арасында чүп үләннәр, башбаштаклар да калкып чыкты. Томаналар, кызыл профессура урынына «кара профессура» килде…

Менә шушында бер хикмәтне искә төшерү урынлы сыман.

«Адәмнәрнең дүрт төре булыр. Белемлеләр һәм үзләренең белемле икәнлекләрен белүчеләр бар. Алардан сорашыгыз, белешегез! Белемле булсалар да, белемле икәнлекләрен белмәүчеләр бар. Алар онытучан, аларның исенә төшерегез! Белмәүчеләр, ләкин белмәгәнлекләрен белүчеләр бар. Алар җитәкләп баруга мохтаҗлар. Аларны өйрәтегез! Ниһаять, белмәүләре өстенә белмәгәнлекләрен дә аңламаучылар («җәһле мөрәккәб»ләр) бар. Алар томана. Алардан читләшегез!» (әл-Хәлил хикмәте.)

Югарыдагы хикмәтне Сократның «Мин үземнең берни белмәвемне беләм» дигән сүзләре белән чагыштыру һәм Борынгы Кытай галиме Лао-цзының «Иң яхшы белем – үзеңнең нәрсәдер белүеңне белмәү» дигән сүзләре белән янәшә кую да кызыклы.

Кызыгын кызык, әмма хәзерге вакытта җитәкче урыннарда эшләүчеләр арасында да, сәнгать һәм әдәбият өлкәсендә эш майтаручылар даирәсендә дә әл-Хәлил хикмәтендәге җәһле мөрәккәбләрнең гадәттән тыш күбәюе бер дә кызык түгел. Тәрәккыят өчен иң зур тормоз, киртә шулар инде. Һәм алардан арыну бик җиңел булмаячак, чын демократиягә ирешкәч тә, моңа дистә еллар китәчәк әле.

Ил-халык язмышы һәм, гомумән, киләчәгебез турында уйланганда, ирексездән бөек сатирик Салтыков-Щедринның «Бер шәһәрнең тарихы» исемле әсәре искә килеп төшә. Глупов шәһәренең соңгы градоначальнигы Угрюм-Бурчеев турындагы сәхифәләрне хәтерлисезме?

«Угрюм-Бурчеев:

– Килер… – диде.

Ләкин ул сүзен әйтеп тә өлгермәде, шунда ук шартлаган тавыш яңгырады, һәм тырыш прохвост күз ачып йомганчы юк булды, әйтерсең һавада эреп китте.

Тарих үзенең агышыннан тукталды».

(М. Е. Салтыков-Шедрин. Бер шәһәрнең тарихы. Х. Хәсән тәрҗемәсеннән.)

Яхшы, әйдәгез, бу сүзләрне алдан күрү дип түгел, кисәтү дип кенә кабул итик.

Мондый кисәтүләр әдәбиятта бик еш очрый. «Инкыйраз» да – шундый ачык кисәтүләрнең берсе.

Совет хакимияте елларында мәктәптә укыган бүгенге бичара пенсионерлар Максим Горькийның «Давыл хәбәрчесе турында җыр»ын хәтерлиләр булыр. Заманында аны татарчага күренекле тел остабыз Фатих Хөсни тәрҗемә иткән иде. Җырның авторы ялкынлы сүзләре белән халыкны көрәшкә күтәрелергә чакыра. Чамалыйсызмы икән, Максим Горький язган бу «җыр»ның базары төште бит хәзер. Һәм бүгенге лидерлар мондый инфляция белән бик теләп ризалашалар. Аларга төрле чуалышлар, болганышлар, кузгалышлар, кыям-фетнәләр, революцияләр кирәкми. Әйе, бүген Һади Такташның да гыйсъяни шигырьләре югары бәяләнми… Турысын әйтик: без барыбыз да халык фетнәсеннән куркабыз, чөнки фетнә берәүне дә аямаячак һәм беренче чиратта – ничәнче тапкыр! – милләтнең иң зыялы кешеләре, иң нәфис чәчәкләре харап булачак…

Әмма бүгенге Рәсәйдәге ертлач капитализм үзеннән-үзе генә адәми чырайлы капитализмга әйләнерме соң? Юк, әлбәттә. Бездәге капитализм вәхши генә түгел, ул – аңлы рәвештә җинаятьчел, ул ахырына кадәр криминаллашкан коммунистлар капитализмы. Мәшһүр Иван Ефремовның «Үгез мизгеле» («Час быка») дигән фантастик романын исегезгә төшерәм. Гаделлек көрәшсез генә килмәячәк. Ул шәһитләр сорый… Алда безне нинди көрәшләр көтә торгандыр – анысын әйтүе кыен. Күп сүзле митинглардан, урта гасырлардан калган зәгыйфь һәм ирреаль лозунглардан, ачлык тотулардан көчлерәк кораллар кирәк булмагае…

Максим Горький дигән идем. Безгә аның иҗатын «Ана» романы буенча өйрәттеләр. «Балачак», «Малайлыкта», «Минем университетларым» дигән әсәрләре дә шул Ленин бабай мактаган «Ана» романы күләгәсе астында кала иде. Ә бит Горькийның «Артамоновлар эше», «Окуров шәһәрчеге», «Матвей Кожемякинның тормышы», «Фома Гордеев» кебек әсәрләре русның да, татарның да бүгенге көнен көзгедәге кебек чагылдыралар, әйтерсең лә Рәсәй йөз ел гомерен мәгарәдә йоклап үткәргән дә бүген уянып чыккан һәм аның өзелеп торган болганчык тормышы дәвам итә… Әйләнә-тирәбездә тагын сәрхуш «Страсти-мордасти»лар, «Дөмбер карчык йортлары», «Баламишкин», «Дүдәк-дүдәк» көйләре… «Дума»да миллионерлар утырганда, урамда миллион ятим каңгырап йөри.

Горькийның актык сәгатьләре, соңгы фикерләре белән танышкач, мин аның тирән философ һәм чын пәйгамбәр булуына инанган идем. Яшьлегендә дә пәйгамбәр булган ул. Хәер, пәйгамбәрлек – тумыштан килгән сыйфат бит.

Мин Горькийның «Давыл хәбәрчесе» дигән нәсерен күздә тотам.

Ерак үткәннәрдән бер өн килеп ирешә безгә. Максим Горький Фатих Хөснинең мөлаем тавышы белән: «Көчлерәк дуласын давыл!..» – дип тәкрарлый. Беркавым уйланып торгач, аңа «Инкыйраз»да сурәтләнгән соңгы болгарлар – хәзрәти Җәгъфәр белән Сөембикә ханым да килеп кушылалар:

– Көчлерәк күкрәсен дау-давыл!

– Әйдәгез, даһи сөрәнчеләрдән калышмыйк! – диләр бүген Айдар Хәлимнәр, Фәүзия Бәйрәмовалар.

– Күкрәсен! Тын аҗагай булып кына калмасын инкыйлаб! Тымызык күл ул – кара инкыйраз! Аның сазлыгында кичәге кызыл авызлы сорыкортлар көне-төне зина уйный һәм милләтнең канын имә. Ник дилбегәне көзге үрдәк кебек симез пингвиннарга тоттырабыз? Алар безне очарга өйрәтмәячәк, ә без йолдызлар арасында кыяларга дип яратылган, нан сорап, мүкәләп йә сөйрәлеп йөрергә дип түгел!

– Көчлерәк күкрәсен дау-давыл! – ди безгә рухи яктан Казанда туган Максим Горький. Хәер, рухи яктан гына микән? Хәтерлисезме, үз-үзенә кул салган Алексей Пешковны яман үлемнән гади татар ямчысы коткарып кала бит.

«Крутой» капкорсакларның шәһәр читләрен баскан уенчыктай замок-коттеджларын күргәч, бүгенге ирәннәр янә:

– Көчлерәк күкрәсен дау-давыл! – дип сада4 сала.

Без сезне ишетәбез, Җәгъфәр туган.

Безнең кулда утлы корал түгел, ялкынлы Сүз генә.

«Иң әүвәле Сүз булган», – ди Изге Китап.

Без Сүзнең гайрәтенә ышанабыз.

Сөаль дә – сүз.


Без бүген сөальләр куябыз. Югыйсә иртәгә бездән сорау ала башлаячаклар.

1

Игри – ялган.

2

Мазһар – гәүдәләндерүче, күрсәтеп бирүче; чагылыш, күренеш, аспект.

3

Дана – укымышлы, галим, белүче.

4

Сада – тавыш, аваз.

Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр

Подняться наверх