Читать книгу Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр - Адлер Тимергалин - Страница 4

ОНЫГЫҢА НИ КАЛЫР ӘТКӘҢ-ӘНКӘҢ ТЕЛЕННӘН

Оглавление

Заман ахыр булганда,

Ата телен ул алмас,

Ана телен кыз алмас;

Байның телен ярлы алмас,

Ханның телен кара алмас…


Дастаннан

«Мәдәни җомга» гәзитенең 2005 елгы 8, 16, 25–31 саннарында әдип Рабит Батулланың «Ана теле» дип исемләнгән шактый күләмле мәкаләсе басылды.

Мәкалә туган телебезнең язмышына һәм киләчәгенә нисбәтән бик җитди һәм елдан-ел кискенләшә барган теманы яктырта. Автор үзенең борчуларын, сызлануын яшерми, тел язмышының халык язмышы белән тыгыз бәйләнгән булуын яхшы аңлаган хәлдә, үзенең киләчәккә прогнозларын да бирергә тырыша. Моннан бер-ике ел элек татарның инкыйразы турында өметсезләнеп язган Рабит Батулла бу юлы гел үк төшенкелеккә бирелми, ул татар теленең тулы канлы тел була алуына ышанычын, аның гомере озын булачагына өметен җуеп бетермәгән икән. Ул сафта, ул көрәшә.

Телебезнең киләчәген, «дөрес» юнәлештә үсешен ул аның чит-ят алынмалардан, башлыча Көнбатыш кәлимәләреннән арынуында күрә.

Мәкаләдә файдалы нәрсәләр шактый, ә аның төп файдасын мин авторның мәсьәләне артистларча куертып, проблемага үзенә бертөрле ачыткы салып җибәрүендә күрәм. Димәк, гавамга, фикер алышу өчен, ишекләр ачык. Рабит Батулла укучылары битараф калмас дип уйлый һәм ул, әлбәттә, хаклы. «Кемдер мине тәнкыйтьләр, кемдер хуплар, кемдер көлкегә алыр», – ди автор мәкаләнең хашиясендә (постскриптумында). Монысы да шулай.

Вакытлы матбугатта Р. Батулланы хуплаган язманы күреп өлгердек тә инде. Мәсәлән, Әхәт Сафиуллин «Мәдәни җомга»да басылган бер язмасында (2005 ел, 2 сентябрь саны) Батулланың «Ана теле» дигән мәкаләсен: «Бу язма зур фәнни хезмәткә тиң дияр идем», – дип бәяли.

Башта ук әйтеп куйыйм: бу бәя белән килешү кыен. «Ана теле» җитлеккән фәнни хезмәттән бигрәк, гөман-фаразларга һәм хис-эмоцияләргә корылган караламаны хәтерләтә. Анда кабатланулар, эчке каршылыклар очрый, ә менә дәлилләр, төрле чыганакларны чагыштырып тикшерү һәм, ниһаять, система җитенкерәми.

Аннары мәкалә бик югарыдан торып язылган. Хәлбуки бүгенге укучы кичәге мескенчәк «совок» түгел, соңгы елларда нык үсте ул. Һәм автор файдаланган чыганаклар бүгенге укучыга да таныш дип уйлыйм.

Мин, Р. Батулла мәкаләсенә тәнкыйть күзе белән карасам да, аңардан көләргә җыенмыйм. Батулланың практикада куллану өчен яраклы тәкъдимнәрен, эчкерсез һәм милләтпәрвәрчел ниятләрен без ихтирам итәбез. Бигрәк тә мәкаләнең беренче яртысында, гомумирәк фикерләр тупланган баш өлешендә, акылга муафыйк һәм искә алырдай нәрсәләр бар. Ләкин мәкаләнең икенче яртысы мине аптырашта калдырды, мин аны үзем өчен «төзәтебрәк» укырга мәҗбүр булдым. Уйлавымча, укучылар арасында да фикердәшләрем аз булмас. Әгәр мин-минлекне бер читкә куеп фикер алыша алсак, ахыр чиктә объектив хакыйкатьне бергәләп тәгаенләп булыр иде. Соңгы елларда мәкалә авторының аерым карашларындагы сизелерлек үзгәреш-эволюция моңа юл ачкандай тоела.

Мине «Ана теле» исемле мәкаләдә тикшерелгән төрле-төрле сүзләрнең һәм гыйбарәләрнең кайсы телдән кайсы телгә килеп керүе, аларның кулланылыш даирәсе, потенциалы һәм язылыш үзенчәлекләре кызыксындыра. Сүз, нигездә, шулар тирәсендә барыр. Кириллицадан латин хоруфатына кайтмый торып, әсаслы һәм мөстәкыйль татар орфографиясе турында җитди фикер йөртү авыр һәм, турысын әйткәндә, мин хәзергә бүген гамәлдә йөргән орфография кысаларында калу яклы. Бүгенге орфографиядән тайпылулар, гадәттә, «кәкре хочу, бөкре делаю» җөмләсеннән булганга, аерым авторларның наян капризлары язуыбызда канунсызлыкка, биниһая чуарлыкка гына китерә.


Башка телдән алынып үзләшкән һәм, гадәттә, алучы тел кануннарына буйсынып, аларга җайлашып, әйтелеше һәм язылышы да азмы-күпме үзгәргән лексик берәмлекләр тел белемендә алынма сүзләр яки алынмалар дип атала. Милли телләрнең үсеш тарихында алынмалар объектив бер күренеш булган һәм булып кала да. Халыкларның аралашуы, иҗтимагый һәм фәнни үсеш яңа төшенчәләр тууга китерә. «Үз казанында гына кайнаган» тел һәм аның иясе булган милләт яки халык та котылгысыз рәвештә үсештән тукталып артта кала һәм еш кына юкка чыга, башка халык мигъдәсендә7 һәм телләрендә эреп бетә.

Татар теле дә шушы гомуми канунга буйсына. Безнең телебездәге алынмалар арасында бик борынгы катламнар (әйтик, Шумер, Мисыр, санскрит һәм Кытай элементлары) да бар. Аеруча зур һәм калын катлам – шәрык алынмалары, бигрәк тә гарәп һәм фарсы сүзләре. Болары да болгар-татар теленә исламга кадәрге чорда ук керә башлаганнар, ә ислам дине кабул ителгәннән соң, язма әдәбият аша алар көчле бер ташкын кебек кереп үзләшкәннәр. Шунысын да әйтик: татар теленең баюында һәм формалашуында дин әһелләренең, исламның роле бәя биреп бетергесез зур булган.

ХIХ һәм бигрәк тә ХХ гасырларда татар телендә рус алынмалары һәм интернациональ сүзләр күпләп күзәтелә башлый. Октябрь инкыйлабыннан соң болары элекке гарәп-фарсы алынмаларын бик нык кысрыклаганнар, һәм моңа хакимиятләрнең руслаштыру сәясәте дә (бигрәк тә 1939 елда татар әлифбасын мәҗбүри рәвештә рус графикасына күчерү) булышлык иткән. Шунысы кызганыч: Галимҗан Ибраһимов кебек фәрештәле каләм иясе дә шушы сәясәт тегермәненә су койган. Мәсәлән, 1924 елда ук инде ул: «Безнең тормыш ягыннан әһәмияте калмаган гарәби, фарси сүзләр, аталмалар эзләп маташу – бер адым артка китүдер. Шуңа күрә гарәби, фарси сүзләрдән матбугатны тазарту тиешле», – дип яза.

Тазартканнар. Юынтык су белән бергә тагарактагы бәбине дә чыгарып түккәннәр.

Шуңа күрә инде ХХ гасыр урталарында ук иске язма чыганакларны уку һәм аңлау кыенлашкан һәм «Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге» кебек белешмәгә ихтыяҗ туган. Шулай да ХХ гасыр ахырларына таба татар телендә гарәп һәм фарсы алынмалары катламы гамәли лексиканың өчтән берен алып тора, ә Көнбатыш Европа һәм рус сүзләре 10–15 процент тәшкил итә иде.

ХХ гасыр азакларындагы болгавыр бер чорда бу процесста кирегә таба хәрәкәт көчәеп, вакытлы матбугат сәхифәләрендә яңадан элекке гарәби һәм фарси чыгышлы алынмаларга кайту юнәлеше өстенлек итә башлады (мәктәптә уку классы яңадан сыйныфка, экономика – икътисадка, пространство – фәзага, логика – мантыйкка, стена диварга «әйләнде» һ. б.). Матбугат әһелләре һәм әдипләр, нигездә, моны хупладылар, ләкин рус һәм интернациональ алынмаларны тәмам «себереп түгү» юлына басмадылар, тынычрак, урта юлны сайладылар. Чыннан да, «класс» сүзен «сыйныф» сүзе алмаштырып бетерә алмый, «логика» сүзе һәм ул катнашкан бик күп башка сүзләрне татар телендә «мантыйк» нигезендә ясалган сүзләр белән колачлап бетерү мөмкин түгел.

Рус милләтчеләреннән йоккан «күәспәрвәрлек»кә («квасной патриотизм»га) бирелеп, алынма сүзләрне урам теленә хас булганча тәмам бозып, янәсе, «татар теле казанында кайнатып» язарга омтылышны хуплау мөмкин түгел. Әйе, без салам, буразна, бүрәнә, мүк, камыт кебек сүзләргә, алынма булуларына карамастан, үз сүзләребез итеп карыйбыз. Ләкин болар – бик күптән алынган сүзләр, рус белән җанлы аралашу (Тукай әйтмешли, «лөгать алмашу») вакытында, язма китаплар аркылы түгел, бәлки сөйләм теле аркылы кергән һәм «тел тегермәнендә тартылган» сүзләр бит. Рус телендәге алынма ориентализмнар, атап әйткәндә, төрки телләрдән кергән сүзләр арасында да һич тә алынма дип уйламаслыкларына тап буласың (мәсәлән, «ватага, каблук, ковчег, мерин, сабля, собака, чертог» кебек сүзләр тәмам «руслашканнар»). Бүген исә яңа төшенчәләр безгә (татар теленә генә түгел, әйтик, рус теленә бигрәк тә) язма тел аркылы өерелеп керә. Хәзерге заманда ана телебездә ул төшенчәләрсез яшәү мөмкинме соң? Мөмкинен-мөмкиндер, тик ул вакытта безгә ике теллелек яки өч теллелек дигән нәрсәләргә кире кайтырга туры киләчәк. Ана телебезнең функцияләре бик нык чикләнәчәк, ул, кем әйтмешли, өченче дәрәҗәле «кухня теле»нә әйләнеп калачак. Хәер, яңа төшенчәләр һәм атамалар кухняга да үтеп керә бит (хуҗалык яки көнкүреш товарлары кибетенә генә кереп карагыз!). Димәк, яңа сүзләрне әзер килеш, гадәттә, үзгәртмичә кабул итәргә туры килер. Төрле «санаклар» (компьютер) яки «кәмпитер» кебек имгәтелгән сүзләр озын гомерле түгел, алар – үле туган сүзләр. Бүген бөтендөнья информация мәйданы көннән-көн киңәя, «Интернет пәрәвезе» барча илләрне һәм халыкларны иңли. Мондый шартларда төрле телләрдәге уртак сүзләрнең график чагылышы һәркем танырлык дәрәҗәдә охшаш, хәтта тәңгәл булуы хәерле. Милли тел һәм милли терминология мәсьәләсендә венгрлар һәм төрекләр тоткан юл – кичәге юнәлеш ул, хәтта хәрәкәткә, алгарышка тормоз ул. Мәкаләнең авторы Рабит Батулла соңгы хакыйкатьне яхшы аңлый, бер караганда. Ул хәтта төрек агайларга кире чигенергә дә киңәш бирә, әмма, асылда, шулар юнәлешен тота.

Аерым авторларның сөйләм телендә «мотоцикл»ны – «матай», «велосипед»ны «сәпит» дип әйтүне әдәби норма итәргә тырышуы да юкка гына. Әйтик, русларда да велосипедны «велик», телевизорны «телик» дип атау бар, тик болар – норма түгел, үзенә бертөрле инфантилизм, сабыйлык жаргоны гына бит. Аларны, әлбәттә, тыю кирәкми, алар сөйләм телендә йөри бирерләр, әдәби әсәрләрдә дә урын табарлар, хәтта сүзлекләргә дә теркәлергә мөмкин (сөйләм теле дигән искәрмә белән).

Гомумән, алынмалар мәсьәләсен фәнни югарылыкка күтәреп, принципиаль нәрсәләрне хәл итү эшен җилкәнсез дилетантлар кулыннан алырга, галимнәр карамагына, терминология комиссияләренә тапшырырга һәм, матбугатыбызда хөкем сөрә башлаган чуарлыктан, хаостан арыныйк дисәк, барыбызга да мәҗбүри һәм катгый кагыйдәләр урнаштырырга бик вакыт.

Яр Чаллы дәүләт педагогика институтының татар теле һәм аны укыту методикасы кафедрасында профессор вазифасын үтәүче галимә Равия Абдуллина татар теленең фонетик кануннарын һәм орфоэпия, орфография мәсьәләләрен дә яктырткан монографиясендә: «Сөйләшү стиленә хас барча күренешләр дә орфоэпик норма булып китә алмый», – дип яза. Аның фикеренчә, чит телдән кергән сүзләрне үз телебезнең фонетик кануннарына буйсындырып язу мәсьәләсен алай җиңел генә хәл итеп булмый.

Батулланың фикере башкачарак, һәм ул иң популяр матбугат сәхифәләрендә үз принципларын яклау һәм пропагандалау юлларын таба белә. Аның фикере белән килешмәгән тыйнаграк тел белгечләренең, күрәмсең, мондый мөмкинлекләре юктыр. Алар дәшми. «Әдипләр теленә шайтан төкергән, әллә ниләр әйтеп ташлаулары бар, милләтне җитәрлек сөймәүдә гаепләмәгәйләре» дип тә куркалар, ахры. Чыннан да, заманында «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»н төзүдә катнашкан тирән белемле, фидакяр һәм соң дәрәҗәдә тыйнак галим Искәндәр Абдуллин Сүзлекне яклап матбугатта чыгыш ясарга мәҗбүр булгач, аңа каләм әһелләреннән үлчәүсез сүзләр дә ишетергә туры килгән иде. Бу дөньядан рәнҗеп китте доктор Искәндәр Абдуллин, басылмаган (!) әзер хезмәтләре генә өелеп-өелеп калды. Совет режимы хөкем сөргән елларда «дөнья читлегеннән тарсынып» китеп барган галимнәребез байтак безнең…


Бу язмамда миңа вакыт-вакыт алынмалар мәсьәләсенә әйләнеп кайтырга туры килер.

Җанлы телдә жаргоннар, сленг, профессионализмнар һ.б шундый «ят» элементлар да сыеныр урын таба. Алары каян килә?

Бу мәсьәлә Р. Батулланың да игътибарын җәлеп иткән.

Мәсәлән, алдыбыздагы «Ана теле» мәкаләсендә: «Ул вакытта (1552 еллар тирәсендә. – А.Т.) һәр урыс татарча белгән, һәр җасус, шымчы татарча аңлаган…» – дип яза автор. Һәр урыс татарча белгәч, аларга тылмачлар, тәрҗеманнар нигә кирәк булган соң дип сорау бик урынлы. Мондый арттыруга Батулла нигә бара дисезме? Сәбәбе ифрат гади. «Дошманнар аңламасын өчен, сүзләр уйлап чыгарып, татарлар яшерен тел барлыкка китергән»нәр икән. Бу телне автор «Яңа Бистә сөйләме» дип атый һәм аны үзе үк «караклар жаргоны» дип аңлатып китә.

Мондый жаргоннар бик күп телләрдә яшәгән, яши һәм аларны дәүләтара сәяси сәбәпләрдән бигрәк, эчке иҗтимагый сәбәпләр тудыра. Әйтик, рус теле кысаларында яралган кырык тартмачылар (коробейниклар) жаргоны бар, ә ГУЛАГ илендә коточкыч таралыш алган «лагерь жаргонын» инде әйтәсе дә юк. Рус лагерь жаргонында, мәсәлән, татарча «бабай» сүзе дә «хезмәт итә». Бу «җәһәннәм теленең» көндәлек тормышыбызга үтеп керә барганын сизәмсез?

Р. Батулла «Яңа Бистә теле»н «бик бай, сыгылмалы, синонимнарга да бай» дип бәяли һәм хәзерге вакытта, Яңа Бистә таралу сәбәпле, бу телнең гамәлдән чыгуына кайгырганын белдерә. Ни дисәң дә, «жаргоныбыз»ның фәнни яктан өйрәнелмичә юкка чыгуы кызганыч шул. Иҗтимагый күренеш буларак, бу тел кәгазьгә төшерелеп, тарихта теркәлеп калуга лаек, әлбәттә. «Тел галимнәре, студентлар исән картлар янына йөреп, шул серле телнең үрнәкләрен язып калдырсын иде», – дип яза мәкаләнең авторы. Конкрет бу мәсьәләдә мин Рабит Батулла белән килешәм. «Яңа Бистә теле» эзләре иске татар әдәбиятында да сизелеп-сизелеп куя, аларны да чүпләп җыясы бар. Ә Р.Батулла бистәнекеләр авызыннан язып алган сүзләр арасында гади сөйләмгә караганнары да күренә (теңәр – тегеңә, мән – белән, тай – кач), кайберләре, ихтимал, иске мәдрәсә шәкертләре теленнән булыр (җантимер – жандарм, пәнҗеки – акча).

Менә шушында, русчалап әйтсәк, «мат» һәм «матерщина» мәсьәләсенә килеп терәләбез.

Р. Батулла: «Башка илләрдә сүгенү кәлимәләрен дә сүзлекләргә кертәләр бит. Аңа карап ул илләрдә сүгенү артмый. Сүгенү сүзләрен сүзлекләрдән куган илдә – Русиядә – көфер сүзлелек чәчәк ата», – дип яза.

Тормышта сүгенү сүзләренең сүзлектә булу-булмавы белән аларның тормышта кулланылу күләме (ешлыгы) арасында ниндидер багланыш, математиклар әйтмешли, кире пропорциональлек эзләү – пүчтәк эш. Юк андый багланыш. Әйе, Русиядә урамда ике сүзнең берендә, һич югында, «белен» сүзен ишетәсең. Аны хәтта эстрада артистлары да авыз тутырып әйтә, телевизордан да ишетелгәли ул… Ә бит сүгенү гыйбарәләре сүзлеге («Русский мат») соңгы ун ел эчендә Русиядә инде берничә тапкырлар басылды. «ГУЛАГ сүзлеге» нәшер ителде. Менә хәзерге вакытта «Мат»ның 12 томлыгы чыгып ята. Аның беренче ике томын миңа да тотып карарга туры килде. Яшермим, бу китапны тотканнан соң, кулны әйбәтләп юасы була. Мин, мәсәлән, могтәбәр китапларым арасында ул китапка урын таба алмас идем. Күрсәтергә дип алып кергән танышыма «мат китаплары»н тизрәк кайтарып бирү ягын карадым.

Рәсәй кебек кырык корамалы ил садә арифметикага, төрле пропорциональлек кагыйдәләренә буйсынмый. Илнең икътисадын торгызмый торып, илнең культурасын күтәрми торып, шакшы телле сәхнә йолдызларының авызларына кундырмый торып, безне урам «белен»нәре һәм «керән»нәре белән бик озак сыйлаячаклар әле. Гавам һәм имидән яңа аерылган «төркем малайлары» шушы адашкан «йолдызлар»га иярә бит.

Гомумән алганда, мондый сүзләрнең безнең тормышта ниндидер урын тотуы бәхәссез.

Сүгенү яки җенси мөнәсәбәтләргә нисбәтле сүзләрне сүзлекләргә кертү яки кертмәү мәсьәләсе бүген генә туган нәрсә түгел.

Владимир Даль мондый сүзләрне мәшһүр сүзлегенә теркәми. Ләкин заманында Казан университетында да эшләп киткән тел белгече Бодуэн де-Куртэне Даль сүзлегенең яңа басмасын әзерләгәндә керткән өстәмәләр арасында секска кагылышлы аерым фигыльләр хәтта затлар буенча төрләндереп күрсәтелә инде. Аннан соңгы басмалар (Совет чорында) ул өстәмәләрдән тагын арындырыла. Узган гасыр ахырында совет цензура органнары бетерелгәч, Владимир Даль сүзлегенең «берләштерелгән» басмасында алар янә пәйда булдылар.

Күз яше психикага артык көчле тискәре кичерешләрдән бушанырга ярдәм иткән кебек, сүгенү дә кызрач кешегә агрессив эмоцияләрдән арынырга, суынырга булыша. Владимир Маяковский Америкада булып кайткач язган бер сызмасында американ студентларының футбол шикеллерәк бер уен уйнаган вакытларында аты-юлы белән сүгенергә яратуы турында яза. Тренерлары уен мәйданында сүгенүне тыйгач, гыйлем эстәүче бу «талибан»нар нишләгән дисез? Портка барып, төрле телләрдә бик иркен сүгенә белүче бер матросны тапканнар да, акча түләп, аңардан «рус маты»на өйрәнеп кайтканнар. Уен вакытында рәхәтләнеп сүгенәләр икән болар, ә тренер, үзе аңламагач, аларга бәйләнеп маташмаган, имеш…

Шулай да кеше табигатендә аты-юлы белән сүгенүгә каршы ана сөте белән кергән иммунитет яши дип уйлыйм.

Динебез безне секста мәгълүм чикләрдән чыкмаска өйрәтә, ә генетик тирәнлеккә карасак, без аның караңгы төпкелендә адәми затның нәсел калдыруга омтылышы «ашарга һәм яшәргә» дигән омтылыш кебек үк тыелгысыз көчкә ия булганлыгын күрәбез. Без шулай яратылганбыз: югыйсә Җир йөзендә тереклек барлыкка килеп тәрәккый итә алмаган булыр иде.

Дин әһелләребез һәм бигрәк тә мөслимәләребез бу сүзләргә рәнҗемәсен. Мин бөтен чынбарлык Илаһи Көч – Аллаһ тарафыннан яратылган дип ышанам, ә чынбарлык дигәнгә бөтен вөҗүд, шул исәптән материаль булмаган кануннар да керә. Димәк, Дарвин һәм Мендель ачкан биологик кануннар барысы да шул Көч тарафыннан тәгаенләнгән, төгәлрәк итеп әйтсәк, табигатьтәге барча кануннар шул Көчнең үзе инде. Ул кануннар мәңгелек, адәми зат аларны гамәлдән чыгара алмый.

Нәсел калдыруның, үрчүнең иң кулай төре – җенесләрнең кушылуы булганга, табигый эволюция шул юл белән киткән дә. Тере күзәнәкләрнең гади бүленү юлы белән үрчү ысулы да ташланмаган, бактерияләр генә түгел, катлаулы организмдагы күзәнәкләр дә шул юл белән үрчиләр. Кабатлап әйтим: болар барысы да – без Аллаһ дип атый торган Көч тарафыннан бирелгән кануннар нәтиҗәсе. Кешенең һәм барча тереклек ияләренең табигый сайланыш юлы белән барлыкка килүен исбат иткән дарвинизм фәне Аллаһны инкяр итми, киресенчә, ул Аның бөеклеген генә күрсәтә, чөнки болар барысы да Илаһи Программа буенча тормышка ашырыла бит. Бу Бөек Программаның ничек дәвам итәчәге турында төрле гөманнар гына корырга мөмкин. Адәми затны ясалма юл белән пробиркада үстерү, асылда, сексны инкяр итмимени? Даһиларны шушылай пробиркада җитештерә башлагач, ир белән хатын арасындагы мәхәббәткә урын калырмы? Урын калмаса, мондый җенессез һәм, безнең бүгенге күзлектән караганда, бәхеттән мәхрүм затларны адәми зат дип әйтеп булыр микән соң?

Исән калу һәм нәсел калдыру өчен, ярышта, әлбәттә, көндәшләр һәм аермачык дошманнар да булган. Кеше дигән биологик төр дөньясында бу көрәш коралларыннан тел чаралары – Сүз зур урын тоткан. Асылда, «Сүз» дигән нәрсә кешене кеше итүче, ә «хезмәт» дигән нәрсә икенчел яки өченчел урында торса кирәк.

Ананы телгә алып сүгенү кайчандыр яшьләргә «мин синең атаңмын» кебегрәк мәгълүмат бирү өчен хезмәт иткән дигән фикер бар. Ягъни кайчандыр бу гыйбарә сүгенү сүзе дә булмаган диләр.

Гаилә оешып, моногамия (бер никахлылык) барлыкка килгәч, аты-юлы белән сүгенү инде гаеп эш санала башлый.

Р. Батулланың «Димәк, үрчү – адәми затның изге бурычы» дигән «катгый фикере» аның җенси мәсьәләгә карашын ачып сала.

«Инсанны үрчетә торган һәр җенес әгъзасы шагыйрьләр тарафыннан макталган», – дип белдерә әдип.

Шагыйрьләр күбрәк мәгъшукаларының татлы иреннәренә, чишмәдәй күзләренә, кыйгач кашларына, нечкә билләренә, мәрмәр (гади халыкта – «шалкандай ак») күкрәкләренә мәдхия җырлаганнар. Аннары шагыйрьнең дә була төрлесе. Хәтта шагыйрәләрнең дә. Сафо дигән мәшһүр шагыйрәнең лесбиянка булганлыгын беләбез. Владимир Маяковский, мәсәлән, «кушарлы никах»та яшәгән (бер хатынга ике ир). Мондый «мәхәббәтләр»не күпчелек кире кага.

Тарихта ирләрнең җенес әгъзасына табынган, хәтта аның муляжын муенга тагып йөргән кабиләләр дә билгеле. Х гасыр башларында Гарәбстаннан Идел буена сәяхәттә катнашкан Ибне Фазлан башкортларның элгәрләре турында яза: «Аларның һәркайсы «фал» (ирләрнең җенес әгъзасы, латинчадан. – А.Т.) зурлыгындагы таяк кисеп ясый да аны муенына аса. Һәм әгәр ул сәфәргә җыенса яки дошманын каршыларга ниятләсә, таякны үбеп, аңа баш ия дә: «И Аллам, минем өчен тегене эшлә, моны эшлә», – ди. Мин тылмачка: «Берәрсеннән сора әле, ул моны ни сәбәпле эшли һәм нигә ул аны үзенең Тәңресе иткән?» – дидем. Ул (сорау бирелгән кеше): «Чөнки мин шушыңа охшаштан чыкканмын һәм үземне аңардан башка тудыручыны белмим», – диде».

«Фалпәрәстлек» эзләрен Агыйделнең аръягына тикле барып эзлисе юк. «Фаллос»ның яки «пенис»ның татарча исемендә дә «кот» сүзен, ягъни җан, бәхет рухы, тереклек көче, орлык, яралгы мәгънәсендәге фетишны күрәбез («котый, котчык» сүзләрен һәм муенга асылмалы «котый» мәгънәсендә үк йөргән «битек/бөти» сүзен, аннары аларга баглы анатомик атамаларны искә төшерегез). Димәк, элгәрләребез җенес әгъзаларын, чыннан да, «изгеләштергәннәр» икән дигән фикергә киленә. Тик, «эчке цензорыбыз» манигъ кылганга, бу хакта тәфсилләп сөйлисебез килми. Р.Батулла әлеге мәкаләсендә мондый фаразый параллельләргә үк барып җитмәгән, аның каравы ул өстәмә мисаллар да китерә. «Көньяк мишәр» телендә арба кендеген «котак» диләр икән. «Мең еллар әүвәл, – дип яза Р.Батулла, – «котак» сүзе бөтентүрк халыкларында арба кендегенә карата кулланылганын фаразлап була». Бу очракта фараз кылып интегәсе юк шикелле. Доктор Р. Әхмәтьянов «кендек» сүзенең чуваш, мари, удмурт телләрендә дә булуын, ә тамырының хакас, якут, монгол телләреннән үк килүен күрсәтә. Үзбәктә дә «киндак» сүзе бар. Рус диалектында киндяк – кендек. Госманлы төрек телендә «кендек» мәгънәсендәге сүзнең бөтенләй башка тамырдан булуын әйтеп китик. Ал арбаны «арт арба» белән тоташтыручы тимер кендек, чыннан да, баланы ана организмына тоташтыра торган кендек шикелле бит.

Шуңа күрә Р. Батулланың кыю гипотезасы һавада эленеп кала.

Мәкалә авторының тел төбе аңлашыла шикелле. Әйе, тормышны бөтен тулылыгы белән күзаллау өчен, сүгенү гыйбарәләрен дә белешмә-китапларга теркәү акылга муафыйк. Ләкин бу нинди формада эшләнергә тиеш, бусы – икенче мәсьәлә һәм мөһим мәсьәлә. Без бит балигъ булмаган балаларны порнографик фильмнарны караудан яки кайбер китапларны укудан тыеп торабыз һәм дөрес эшлибез. Тәрбия максатларында әлеге сүзлекләрнең массакүләм таралуына киртә корырга кирәк. Цензура? Хәзерге вакытта бу мөмкинме соң? Әйе, бүгенгә мөмкин түгел. Интернетны вирус һәм башка агулы хәшәрәтләр белән чүпләүчеләрнең кулыннан тоту кыен. Бердәнбер чара – ул да булса мондый цензура эшен Интернет челтәренең үзенә – ниндидер бер суперинтеллектка йөкләү. Аны ничек һәм кайчан эшли алырлар дисәгез, мин «белмим» дип җавап бирергә мәҗбүрмен. Ләкин киләчәктә эшли алмасак, Интернет дигән афәттән, гомумән, баш тартырга туры килмәгәе.

«Крутой» егетләр иң элек норматив булмаган лексика белән кораллана. Казандагы Яңа Бистә таркалган булса да, бистәнең рухы исән, бүген чәчәк аткан базарларда ул көчәйде, ә «бистә теле» баеды гына. Бистә чухурлары да исәннәр. Бистә рухы базар мәйданына гына сыймый хәзер, ул эстрадаларга менде, чиновниклар даирәсен яулап алды, мәдәният, әдәбият, фән, сәясәт әһелләре дөньясында ике йөзле мещаннар рухы, көнчел бистә психологиясе хакимлек итә башлады.

Сүгенү сүзләре, нормативтан тыш лексика беренче нәүбәттә шушы бистәчелеккә хезмәт итте, итә һәм итәчәк. Шуңа күрә бу тема белән спекуляция ясау иң элек мәдәнияткә китереп суга, һәм без болай да санаулы культура казанышларыбызны җуя барабыз. Бәшировлар, Еникиләр исән чагында бик аптырасак, без шул аксакалларга барып сыена идек, бистә кадрлары да әллә ни узына алмыйлар иде. Хәзер инде нишләек?

Мәдәниятебез үзен үзе агулап үтермәсен өчен, без бу яман көчне авызлыклый белергә, моңа өйрәнергә тиеш.


Ә орфографиягә килгәндә, Р. Батулла тәкъдимен тотсак, ниләр килеп чыгар иде дип сорау урынлы.

Шоколад «шикалат»ка әйләнер, шофёр – «шуфер»га, шкаф – «ышкаф»ка, штаб – «ыштаб»ка, почта – «пучты»га, почтальон – «поштальйун»га, машина – «машинә»гә…

Әйе, кровать – карават, самовар – самавыр, ситец – ситсы, квас – куас, квашня – күәс, солома – салам, бревно – бүрәнә, борозда – буразна, мох – мүк кебек рус сүзләре татар теленә күптән һәм сөйләм теле аша кереп үзләшкәннәр. Сөйләм теле аларны үз тегермәнендә тарткан һәм үзенә җайлаштырган. Хәзер исә көндәлек тормышка хас термин-атамалар саф рус теленнән сирәк керә, рус теле «үги ана телебез»гә әверелеп беткән заманда инде рус теле аркылы кергән китаби интернациональ сүзләр, нигездә, үзгәртелмичә кабул ителәләр (кукуруз, трактор, комбайн, космос, астрономия, астронавт, автомобиль). Кайбер редакцияләр үҗәтләнеп махсус яза торган «кәмпитер»ләр курьёз гына алар. «Үле туган» сүзләрне җанлы тел кабул итми. Мондый сонгый сүзләр татарча фән телен аякка бастыруга, тергезүгә түгел, бәлки татар теленең инкыйразына гына хезмәт итәләр. Инде тәмам «руслашкан» яки «рус телле» кавемдәшләребез мондый сүзләрне ишеткәч көлә генә. Алар да хаклы.

Математикада кыен мәсьәләләрне, тапкырлау җәдвәлен генә белгән килеш, ансат кына чишәргә тырышу нәтиҗә бирә алмый. Ләкин сәясәттә теге яки бу иҗтимагый мәсьәләне чишеп маташмыйлар, бәлки еш кына хәл итәргә тырышалар, Искәндәр Зөлкарнай (Зөлкәрнаен) шикелле, чияләнгән төенне кылыч белән бер селтәнүдә кисеп ташламак булалар. Бу антидемократик алым ахыр чиктә халык күтәрелешенә, урам демонстрацияләренә сәбәп була…

Халыкның телен мәҗбүри чарлау кирәкмәс, халык аны үзе чарлый. Дөресрәк итеп әйтсәк, без барыбыз да бу эшкә микроскоптан карап кына күренерлек өлеш кертәбез. Шундый миллион өлештән менә дигән җимешләр өлгерә. Терминологның яшел байрагына «Чаманы бел! Хәттин ашма!» дигән сүзләр язылырга тиеш.

«Ана теле» мәкаләсеннән алынган конкрет мисалларга күчик. Анда сүз куертырлык нәрсәләр байтак.

Мәкаләгә ышансак, «мүк» сүзен руслар «мох» рәвешендә татардан кабул иткәннәр булып чыга. Татарча «мүк» сүзенең икенчел, ә русча «мох» сүзенең беренчел булуы турында мин бер язып та чыккан идем инде. Батулланы ышандыра алмаганмын. Хәзер инде аңа киңәшем шул гына: мондый чакларда татар теле этимологиясен тирәнтен өйрәнгән иң олы галимебез Рифкать Әхмәтьяновка мөрәҗәгать итегез.

Пәке – пика. Бу сүз фарсы-таҗик телләреннән (паки, паку), ягъни, асылда, ул төрки сүз түгел һәм руска турыдан-туры Шәрыктан кергән. Хәер, кергән дип әйтү дөрес булып җитмәстер, чөнки рус теле үзе дә һинд-европа телләренә карый бит. Ә «пика» сүзе поляк һәм француз телләрендә дә бар.

Сибү – сеять? Менә бу очракта рус сүзен татарчадан чыгару аеруча урынсыз. Русларның утрак тормышка күчүе тарихи яктан иртәрәк булган, игенчелек терминологиясе аларда алдарак һәм ныграк эшләнгән, шуңа күрә баерак та.

Сука – соха. Рус сүзенең төрки телләрдән алынган булуы ихтимал. Ләкин Батулла болай дип тә өсти: «Соха» булып урыска керсә дә, урыс аннан «сохать» кәлимәсен чыгармаган, ә бәлки «пахать» дигән». Беренчедән, рус телендә сукалау, сөрү мәгънәсендә башта «орать» сүзе йөргән («орало» – сука тимере, «сошник»). Аннары рус телендәге шушы «сошник», «сохатый» (поши) кебек сүзләр безне барыбер уйланырга мәҗбүр итә, ягъни «сука»ны тәмам үзебезнеке итү өчен тагы дәлилләр сорала әле.

«Тылмач» сүзе рус теленә, әлбәттә, татар теленнән кергән. Ләкин аның мәкаләдә китерелгән аңлатмасы халык этимологиясеннән башка нәрсә түгел (Нәкый Исәнбәттән алынган). Ә «толкователь» сүзен «талкып аңлатучы» дип татар нигезенә кайтарырга тырышу уңышсыз тәкъдим генә, ул берәүне дә ышандырмас. «Толкач» сүзе үзе үк тәфсилләп аңлатуга һәм дәлилләүгә мохтаҗ «тулыкчы» сүзеннән килеп чыкканмы? Ай-һай… Рус телендә гомер бакыйга булган «толкать» фигылен кая куясыз? «Толчок» сүзен? Шуны да белгертеп куйыйк: Владимир Даль үзенең «толковый» сүзлегендә «толкач»ның хәзерге вакытта безгә бик аңлаешлы «артыннан йөрүче» (ходатай) мәгънәсен теркәмәгән. Бу мәгънә ХХ гасыр, хәтта Совет чоры җимеше булса кирәк (Ушаков сүзлегендә һәм академик дүрттомлыкта бу мәгънә аерып күрсәтелгән инде, 17 томлыкта да бар).

Русча «валек» сүзен татарча «үәлүк»тән чыгару белән дә килешеп булмый. Доктор Әхмәтьянов аны «бәләк»тән бөтен Идел – Урал даирәсенә таралган сүз дип уйлый (чуваш, мари, удмурт телләрендә дә бар).

«Чулки» (сыңары – чулок) сүзенең рус теленә, чыннан да, татардан кергән булуы ихтимал, ләкин аның беренчел формасы «чолгау» булганга охшый. Батуллада теркәлгән чөлкә, инде рус казанында кайнап, кире үзебезгә кайткан сүз булыр.

«Ямь» һәм «ямьче» сүзләренә килик. Боларның беренчесе мәкаләдә түбәндәгечә аңлатыла: «ерак араларны узганда туктап, юлаучыларның атларын ял иттерү, үзләре дә хәл алсын өчен корылган ятакханә, ашханә, коелы авылчык; ямьле урын (мәкаләдә бусы алдарак әйтелгән), оазис; почта йорты».

Билгеләмә шактый томанлы. Беренчедән, рус теленә дә кергән бу сүзнең татарча язылышы «йам/ям» булырга тиеш иде («Идегәй» дастанында – «йорт-ям»). Икенчедән, андагы «ятакханә» неологизмының үзенә үк аңлатма сорала. Өченчедән, «оазис» сүзе сагайта. Бу сүз Мисырдагы Оасия шәһәре атамасыннан килеп чыккан булса кирәк, ләкин төшенчәнең фәнни мәгънәсе Европаныкы. Шәрыкта (Төркиядә дә) оазис – вәһа.

Борынгы төрки телдә «кәрвансарай», «мосафирханә» мәгънәсендә «рабат» (рибат) сүзе булган.

Руска «ямщик» формасында кергән «ямчы»лар исә шушындый мосафирханә тоту, сәфәрчеләргә алмашка ат бирү эше белән шөгыльләнгәннәр. Мондый дәүләти хезмәт монгол-татарлардан русларга да күчкән. Пушкинның «Станция караучысы» дигән хикәясен хәтерлисезме? Рус дәүләтендә дәрәҗәләр табеленең иң түбән баскычында хезмәт итүче кеше инде ул мескен станция караучысы.

Ямны «ямьле урын», «оазис» дип гөман итүләр (хыялый этимологияләр) татар фәненең (тел белеменең) һәм, гомумән, татар теленең дәрәҗәсен генә төшерәләр, аны сабыйлыктан үтмәгән, җитлекмәгән бернәрсә итеп күрсәтеп, адәм көлкесенә калдыралар.

Чаукалык (диал.) – куаклык, әрәмәлек. Бу сүзне «(лесо)посадка» мәгънәсендә тәкъдим итүчеләр булды (мәсәлән, Р. Батулла). Чыннан да, «чаукалык» сүзенең мәгънәви функцияләре әдәби телебездә файдаланылмый ята шикелле. Бәлки, Р. Батулла тәкъдиме эшкә ярар?

Р. Батулла «үләксә – улёгся как мертвец» кебек очраклы аваздашлыктан татарча «үләксә» сүзен русча «мертвец» белән бәйли дә куя! Этимология фәненең элементар әсасларын аяк астына салып таптау шушы инде.

«Чәкүшкә» сүзенә килгәндә, аның формасы (кә кушымчасы) рус теленеке булуына ишарәли. Дөрес, Е. Н. Шипованың «Словарь тюркизмов в русском языке» китабында «чекуша» сүзе төрки чыгышлы дип карала. Ләкин бу «чекуша» – «чүкеч» яки «чукмар» сүзеннән, ә тәгәрмәч күчәрдән чыкмасын өчен хезмәт итә торган чәкүшкәдән түгел. Шуңа күрә Батулланың «чекушка» сүзен татарчага кайтарып калдыруы нигезләнми дип әйтә алабыз. Бәләкәй шешә белән сатыла торган аракының «чәкүшкә» дип аталуы нәкъ менә шул бәләкәйлеге аркасында булыр. Чыннан да, аракы эчүгә һәм «мат» белән сүгенүгә килгәндә, руслар гомер бакыйга мөселманнан уздырганнар, юньле-юньсез атамалар безгә, гадәттә, шулардан килеп кергән. Алга таба бу хакта да әйтер сүзебез булыр әле.


Әлеге мәкаләсендә Рабит Батулла, үз фикеренчә, актив лексиконыбыздан төшеп яки аңа керми калган, ләкин тергезүгә яки җан өрүгә лаек сүзләр исемлеген китерә. Болар арасында, чыннан да, кызыклы гына сүзләр бар (мәсәлән, күзәлдерек – «атның игътибары як-якка чәчелмәсен өчен, йөгәнгә тегеп куелган күн колаклар; шоры»; ләхүрә – «өшегән авыз, җебегән. Мишәрләрнең Казан татарларына карата куллана торган сүзе»; сарышын – «бал кортының аягына ияреп кайта торган сары төстәге чәчәк тузаны; прополис [?]»; үдери – «хоккей. Боз өстендә кәшәкә белән шара сугу»). Куштырнаклар эчендәге аңлатмалар – Рабит Батулланыкы икәнлеген искәртим.

Әлбәттә, бу мәгънәләрне тикшерәсе дә булыр, чөнки, әйтик, чәчәк тузаны – пыльца, һич тә прополис түгел. «Үдери» сүзе дә «хоккей» атамасын алмаштыра алмас, реалист кешегә бусы көн кебек ачык.

Исемлектәге сүзләрнең байтагы «үле» сүзләр түгел, ихтимал, алар мәкалә авторына нәфис әдәбият текстында очрамагандыр гына (мәсәлән, күт, күтләк, күтән, кыйрак (кайрак яки кайырак – ләкин сүзлекләрдә аңа Р.Батулладагыча «геморрой» дип түгел, бәлки бот арасында барлыкка килгән «биз» дигән аңлатма бирелә), кымтырыклау, лагун, ләнкер – «көймә тимере», мәкинә – мякина, мәрә, мәрәкә – монысы гарәпчә мәгърәкәдән, иске әдәбиятта очрый торган сүз; назиклек; печтәннәү; сөрәкә; сөңге; фалиҗ – паралич; берьяклы булу; әгъзаның бер җире хәрәкәтсез калу. Фалиҗ зәхмәте дә дигәннәр); фирүзә, хач, чәүчәләк; чирле; чор; чура; чыраг/чырак; энҗечәчәк; эшләки; шәңге; шәһвәт; шомраю, шөлләү кебекләр. Игътибарлы укучы болар арасында әдәби әсәрләрдә очрый торган гадәти сүзләрне дә күрми калмас. Болары турында кайгырасы-нитәсе юк, алар үзләрен яклый да, зарурият булганда саклый да алачаклар. Искергән сүзләрнең мәңгегә төшеп калуы да тел тарихында гадәти хәл, кире кайтуы да булгалый.

Әлеге исемлектә тагын «өстәл» (Р. Батулла: «Өслектән ясалган тигезлек. Борынгылар өстәлне талчыбыктан үргән», – дип яза), «чибәрәк», «ятакханә» («общежитие», «дом приезжих», «ночлежка») кебек сүзләр дә бар.

Өстәл – татар сүзе түгел, төрки сүз дә түгел. Ул Е. Н. Шипованың «Словарь тюркизмов в русском языке» дигән сүзлегенә дә теркәлмәгән. Рус телендә исә ул бик борынгыдан ук күзәтелә. Әйтик, стольный град – башкача: столица; тәхет шәһәре, пайтәхет, тәхетгяһ. «Столовая» сүзендә дә катнаша. Географиядәге «столовые горы» терминында ул өстәлсыман яссы мәгънәсен бирә. «Стол» сүзе күпчелек славян телләрендә (поляк, чех, словен һ. б.) бар, кайбер Көнбатыш Европа телләрендә (немец, инглиз, исланд) охшаш сүз «урындык», «табуретка» (русча – стул), «эскәмия» мәгънәсендә йөри.

Төрек телендә өстәл – «маса» һәм «софра» сүзләре белән бирелә. Соңгысы татар телендә сөфрә (гарәпчәдән) рәвешендә очрый; «аш өстәле», «табын», «ашъяулык», «тастымал» мәгънәләренә ия.

Бездә элекке мәдрәсәләрдә парта хезмәтен үтәгән озынча тәбәнәк өстәлне көрси дигәннәр.

Фарсыдан кергән «сандалия» сүзе тумбочкасыман өстәлне белдергән.

«Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге»ндә теркәлгән «чәһарпая» сүзенең мәгънәләре: 1) Урындык. 2) Өстәл (дүрт аяклы әйбер).

Электә татар өендә өстәл урынына сәке (түрсәке, янсәкеләр) хезмәт иткәнен беләбез.

Рус телендәге «рундук» сүзе («зур сандык» мәгънәсенә ия, башка мәгънәләре дә бар) татарча «урындык» сүзеннән килә дип саныйлар. Шул рәвешле, без руслардан «өстәл» сүзен алган булсак та, күрәмсең, гел үк бушка алмаганбыз, аларга рундук/урындык биргәнбез икән.

Озын сүзнең кыскасы, Көнбатыштан килгән «стол» сүзенә хуҗа булырга, аңа кәләпүш кидереп, чеп-чи русча «столяр» сүзен татарча «осталар» сүзеннән чыгарып маташмаска иде. Шагыйрь әйтмешли, «без болай да бәләкәй түгел».

«Өстәл» сүзе русларга да, безгә дә карусыз хезмәт итә һәм итәчәк.

Мәкалә авторы «әвәрә» сүзен «авария», «каза», «кырылыш» мәгънәсендә кулланырга тәкъдим итә. Хәлбуки әварә – фарсы сүзе, мәгънәләре: 1. Йорт-җиреннән аерылып читтә йөрүче, зимагур, буралгы. 2. Берәр эш белән мавыгу; мәш килү. Татар телендә әвәрә язылышы еш очрый (әвәрә булу). «Әүварә», «әүарә» язылышлары да күзәтелә: «Нәфес дөнья гыйшкы берлә әүарәдер, Бу күңел йиңә алмайдыр, ни чарадыр» (Мәүла Колый).

«Чибәрәк» сүзенә карата. Русчасы – чебурек. Казанныкылар хәтерли булыр, «үзгәртеп кору»ларга кадәр элекке Свердлов урамында Хәрби комиссариатка каршы бер почмак йортта «Чебуреки» дигән ашханә бар иде. Миңа анда «чибәрәк» ашарга туры килгәне булмады, бәлки, туры китерә алмаганмындыр. Рус телендәге «чебурек» атамасы Кырым татарлары теленнән кергән дип уйланыла. «Бүрәк» сүзе русча «пирожок, пирог» мәгънәсендә, ягъни, асылда, русның «пирог»ы борынгы болгар телендәге «бүәрәк, пүәрәк» сүзенә барып тоташа (Р. Әхмәтьянов). Шушы ук мәгънәдәге «бөрек» сүзе төрек телендә дә актив.

Р. Батулла «чибәрәк» сүзен «пешәр-пешмәс итле сумса» дип аңлата. Мондый аңлату поляк галиме А. Зайончковскийныкы диләр (ул «чебурек» сүзен чыг ’чи ит’+бөрәк ‘пирог, пирожок’ элементларына тарката). «Диләр» дим, чөнки галим бу фикерен хезмәтләрендә язып чыкмаган, фәкать хосусый әңгәмә вакытында гына әйткән дип беләм. Шуңа күрә бу ризыкның «чиле-пешле» булуы шик уята.

Ф. С. Баязитова «Гомернең өч туе» дигән китабында Әстерхан татарларында туй вакытында пешерелә торган бүрәкнең түбәндәге төрләрен санап күрсәтә: ак бүрәк – ит эчле бөккән, кабак бүрәк – кабак эчле бөккән, казан бүрәк – казанда майда пешергән бөккән, касык бүрәк – пилмән, куз бүрәк – эченә чикләвек салып пешерелә торган бөккән. Болардан башка, шешбүрәк – «шештә пешерелгән бүрәк, бүрәк шешлек» тә бар икән (Р. Әхмәтьянов).

Без тикшерә торган мәкаләдә «чыраг»ка бирелгән аңлатма да камиллектән ерак. Иң элек шул күзгә ташлана. Мәкаләнең авторы: «Урта гасырлардан да алда хан сарайларында, шаһин-шаһ йортларында, 5 әр мең кеше сыешлы мәчетләрдә чыраглар яндырылган, кәрәчин, зәйтүн мае, таза дегет чырагка сала торган сыек ягулык хезмәтен үтәгән», – дип яза. Тәүге мәчетләр урта гасырларда гына барлыкка килгән бит. Аннары керосин дигән сыек ягулык нефтьне корылай куу юлы белән табыла, атамасы инглиз теленнән, рус язма телендә беренче тапкыр 1864 елда гына теркәлгән. Шунысы кызык: баштарак бу сүзне руста «керасин» дип язганнар, ә аның инглизчә формасы Р. Батулла мәкаләсендәге әйтелешкә, чыннан да, бик якын: «керәсин». Бу сүз, нигездә, сонгый сүз булып, грек һәм латин телләрендә балавызны белдерүче сүзгә барып тоташа.

«Дегет» сүзе дә чагыштырмача яшь әле, аны 1618–1619 елларда Россиядә булып киткән инглиз диңгезчесе Ричард Джемс үзенең язмаларында телгә ала.

Шулай булгач, урта гасырларга кадәр чырагларга «керәчин» дә, таза дегет тә сала алмаганнар, чөнки алар әле булмаган, сүзе дә булмаган…

Рабит Батулланың «мур» сүзенә бәйле «фикри гыймран»нары һәм үзенә бертөрле «этимологик сәяхәте» шактый ук кызыклы, шул ук вакытта гыйбрәтле дә. Аннан без файдалы нәрсәләр дә таба алабыз.

«Мур – үлем дигән сүз, – дип яза автор. – Яфраклары корыган, эче черек агачка «муртайган» диләр. Шул муртайган агачны (гадәттә, юкә агачын) кисеп, черектән арындырып, куышын тазарталар. Кисеп алынган, тазартылган әнә шул юкә «сөян»гә әверелә. Сөяннән бабаларыбыз умарта, тәпән, ялгаш, тагарак, чапчак, бишек, көймә-каек, табак, кашык ясаган. Мурт агачтан ясалган беренче умартага бабаларыбыз, табигый ки, морт-мурт тамырын алып «умарта» дигән».

Батулладан аермалы буларак, үз казаныбызда гына кайнамыйча, башка телләргә дә игътибар юнәлтик әле.

«Умарта» сүзе башкортта да үзгәрешсез яңгырый. Охшаш сүз чуваш диалектында, удмурт, мари, каракалпак, уйгур телләрендә дә бар икән. Р. Әхмәтьянов бу сүзнең аларга татарчадан кергән булуы мөмкин дигән фикердә. Әмма мари кебек урман халыкларының чолыкчылык шөгылен безнең бабаларбыздан «откан» булуы «ике сарылы», ягъни шикле. Агачтан төрле нәрсәләр ясауга килгәндә, мари осталары бүген дә дан тота.

Р. Әхмәтьянов кавказ телләрендәге мартан – «умарта»; «кәрзин» сүзләрен борынгы ирани мәрдан – «халык» сүзе белән дә бәйләргә мөмкинлек бирә дигән фикерне әйтә.

Рус теленә мөрәҗәгать итсәк, бу мәсьәләне шактый ачыклый алырбыз.

Вл. Даль сүзлеген ачыйк. Рус телендәге «борть» (диалектта «бортя») сүзе безнең «умарта» сүзенә тәңгәл. «Борть – бал кортлары ияләшкән эче куыш агач, куыш агач төбе», – дип яза Вл.Даль. Чолыкчылар, үсеп утырган агачларда махсус куыш ясап, кыргый бал кортларын ияләштерә торган булганнар. Сүзлек авторы ясалма чолыкны тәфсилләп сурәтли, аның бик кызыклы детальләрен атап күрсәтә (татар телендә андый атамалар юк). Кайчагында чолыкчылар агачка кәрзин итеп үргән умартаны элеп куя торган булганнар.

Шул рәвешле, «умарта» сүзе Евразиядә киң таралган икән. Әгәр аның ирани тел белән багланышы хак булса, төп чыганакны шул телдән эзлисе була дигән сүз.

Болары шулай, ләкин бу фактлар гына безгә «умарта» сүзен «үлем» мәгънәсендәге «мур/мор» сүзе белән бәйләргә нигез була алмыйлар.

Рабит Батулла безне «әкияттәге серле йомгакны тәгәрәтеп җибәреп, җеп очын тоткан хәлдә, «мурт» сүзенең артыннан йөгерергә» чакыра. Йөгердек. Бу этимологик сәяхәттә без «мәрт» дигән сүзне очратабыз («мәрткә китү» – летаргия). Аннары бер рус авылында чебеннәрне агулап – «морить» итеп йөргән хатынны күрәбез. Әһә, монда да әлеге дә баягы «мор» тамыры бит! Русның «умора» сүзендә дә шул ук үлем күзгә чалына… Бара торгач, юл буенда үлеп яткан бер эткә тап булдык. Эт янында икенче бер хатын: «Умер, умер мой ненаглядный», – дип илаулый. Аңа фаҗига, ә без таныш сүзебез «мур»ның «умер» сүзенә барып хуҗа булганына сөенеп алдык (бу гайре табигый сүзләр мәкалә авторыныкы). Шуннан соң без «мародёр, морг» сүзләрен очраттык…

Ни гаҗәп: Европага («евро» дигән акча йөри торган «Аурупага») барып чыккач, «сүз капчыгыбыз» тула язды: сальто-мортале, мораторий, морфий – бу сүзләрдә дә «мор» тамыры катнаша. (Автор тагы «моралист» сүзен дә капчыкка салмакчы иде дә, анысын без кабул итмәдек, чөнки мораль – әхлак дигән сүз, үтерүгә каршы төшенчә һәм, сүз буларак, ул бөтенләй башка тамырдан.)

Ниһаять, без дөнья гизеп, Шәрыкка әйләнеп кайттык.

Рабит Батулла яза: «Мантыйкый фикер йөрткәндә, эш болай тора. Бу сүз әфган, түрк телләрендә моннан мең еллардан әүвәл кулланыла башлаган. Әллә кайдагы инглизләр, французларны әфганга яисә татарларның Аурупага килеп, әҗәткә «мур» сүзен алып китүләре шикле. Ул вакытларда Аурупа белән Дала Азиясенә урыс теле арадашчы була алмаган. Чөнки мең ел элек урыс теле йөрештә түгел әле. Тәңкәнең икенче ягын әйләндереп баксак, Дала Азиясендәге түрк теле иң башта фәкыйрь урыс телен баеткан. Бөек Дала халыклары Византия, Ватикан, Рим белән тыгыз элемтәдә булып, алар үзләренең кайбер йолаларын (Сабан туе Олимпия уеннарына нигез булган) һәм сүзләрен, атамаларын калдырган».

Беләсезме, төптәнрәк уйлап карасак, авторның фикер сөрешендә өзекләр, дәлилсезлекләр бар, шуңа күрә ул ясаган нәтиҗә белән килешеп булмый.

Беренчедән, борынгы төрки телдә «мор» сүзе булганмы? Дәлиле кайда?

Икенчедән, ничек инде ул «мең ел элек урыс теле йөрештә түгел әле»? «Повесть временных лет»ны кая куясыз? ХII гасырның беренче унъеллыгында төзелгән булса да, бу җыентык үзенә кадәр күп элек булган вакыйгаларны теркәүдән башлана, һәрхәлдә, моннан мең еллар элек борынгы рус теле «йөрештә» булган инде. Безнең бабаларыбыз, Идел буе болгарлары, Киевка илчеләр җибәреп, русларны ислам динен кабул итәргә өндәгәннәр (Х гасыр). Бу да – билгеле факт.

Өченчедән, инглиз белән французлар, әфган җирләренә килеп, тел өйрәнеп китмәгән дә булсын, ди. Аның каравы Көнбатыш Европа халкының күбесе, шулай ук борынгы руслар да һинд-европа чыгышлы булганга, үзәк Шәрык телләрендәге уртак сүзләр, шул исәптән әфган, фарсы элементлары да алар өчен ят түгел. Ә менә татар теленә бу элементлар соңрак кергәнгә охшый.

Дала халыкларының Рим, Византия һәм Ватикан белән тыгыз элемтә тотулары, – һәрхәлдә, бәхәсле нәрсә.

Янә китереп, «Сабан туе Олимпия уеннарына нигез булган» дип әйтергә нигез юк, күчмә халык булган борынгы төркиләр ул заманнарда әле сука-сабанны белмәгәннәр. Борынгы греклар исә Мисыр белән элемтәдә булганнар, менә шул Мисырда үткәрелә торган халык уеннары арасында безнең Сабантуйлардагыга охшаш уеннар һәм ярышлар да булуы турында мәрхүм Нурихан Фәттах та язып калдырган иде. Күрәсең, олимпиадалардагы спорт ярышларының аерым төрләре «пирамидалар иле»ннән килеп кергәндер…

Әйе, рус теле күрше халыкларның бик күп сүзләрен үзләштергән һәм бу процесс еш кына ул халыкларның рус мигъдәсендә йотылуы белән бергә барган. Тик шуны да әйтергә кирәк: борынгы рус теле ул заманнарда да «фәкыйрь» булмаган, ә телләрендә синонимнарның муллыгы әнә шул ассимиляция процессы белән дә аңлатыла. Рус мигъдәсендә йотылган телләр бихисап.

Сәфәребез безгә ниләр бирде соң? Иң мөһиме шул булды: «мор» сүзенең башлангычы татарда түгел, бәлки Үзәк Азия тирәләрендә икән. Ә «муртаю», «умарта» сүзләре «мор» сүзенә кардәш түгел икән.

Автор укучыга шактый күләмдә объектив мәгълүмат та бирде – монысы өчен рәхмәтле укучылар табылыр дип уйлыйм.

Рабит Батулла «кызганычка каршы» («бәхеткә каршы», «бәхетсезлеккә каршы») кебек гыйбарәләргә аяк терәп каршы тора. «Ана теле» мәкаләсендә ул, бик үк урынлы булмаса да, тагын бер кат: «Кызганычка күрә – к сожалению. Кызганычка каршы түгел», – дип, «ассызыклап» әйтүне кирәк тапкан.

Рабит Батуллага Габдулла хәзрәтләре Тукайның «Моның әҗәле җитмәгәнгә каршы, ау иске икән: күп тартыла торгач, ауны өзде дә котылды» дигән җөмләсе билгесез калган, күрәсең. Бу классик мисал «каршы» сүзенең «күрә», «сәбәпле» мәгънәсендә әллә кайчаннан бирле кулланылуын ап-ачык итеп сурәтли, ягъни бүгенге татар телендә «бәхеткә каршы», «бәхетсезлеккә каршы» яки «үкенечкә каршы» диюнең саллы әдәби үрнәкләре бар икән. «Кызганычка каршы» сүзенә карата да шушыларны ук әйтә алабыз – ул да татар теле традицияләренә һәм калыпларына хилафлык түгел. Бу сүзләр «Татарча-русча фразеологик сүзлек»кә дә кергән, хәтта тәәсефкә каршы дигән сүзгә хәтле бар (2001), ә андагы фразеологик берәмлекләр бармактан суырып алынмаган, түшәмнән дә түгел, һәммәсе басма чыганаклардан, абруйлы, бик абруйлы текстлардан чүпләп алынганнар.

Татар гынамыни, башкорт та «кызганычка каршы», «бәхеткә каршы», «үкенечкә каршы» гыйбарәләрен әдәби норма дип саный (сүзлекләрен карагыз).

«Күрә» сүзенең исә «караганда», «карап» мәгънәсе өстенлек итә (күрү – карау?).

Ярар, ваксынмыйк. «Кызганычка күрә» вариантына мөкиббән киткәннәр үзләре теләгәнчә яза бирсен диик тә, алга таба барыйк әле.

Мәкаләсендә Р.Батулла «Борынгы телебездә дә, бүгенгесендә дә сүз табылмаса, Ана телебез кагыйдәләренә нигезләп яңа сүзләр, ясалма сүзләр уйлап табарга кирәк» дигән билгеле принципны алга сөрә һәм моңа күп санлы мисаллар китерә, укучы игътибарына үзе уйлап чыгарган «өр-яңа» атамалар исемлеген тәкъдим итә…

Ул сүзләрне атап күрсәтсәк, авторның позициясе, уңышлары һәм уңышсызлыклары ныграк ачылыр дип уйлыйм.

Р.Батулла тәкъдимен «витамин – сихәтин, руль – бормач, отвёртка – боргыч, компьютер – тамгасар, сленг – сләң, велосипед – сәпит, мотоцикл – матай» сүзләреннән башлый. Монда «боргыч» сүзе яңа түгел, урыны белән ул электән үк кулланылгалый иде, тик практикада барыбер рус сүзе йөрүе дә хак. «Сәпит» белән «матай» – болары гади сөйләмнең классик үрнәкләре инде. Автор бу термин булып җитлекмәгән сүзләрне «уңай мисал» булып торалар дип мактап та җибәрә. Сарман якларында велосипедны «мөсәппиха» дип, ә мотоциклны «мәтәлчек» дип тә йөртә торганнар иде. Алар, – әлбәттә, көлдерү максаты белән әйтелгән «йомры» сүзләр, юмор. Башкорт якларында бер кеше утырып йөри торган мотоциклны кәҗәматай диләр, диалектларында «матай, матат һәм матасай» терминнары да бар икән. Күбәүләр үрнәк итеп ала торган төрек телендә дә, ни өчендер, «мотосикл» сүзе үзе төп атама булып калган. Велосипед аларда – бисиклет.

«Ана теле» мәкаләсенең авторы «үзе уйлап тапкан, үзе ясаган байтак кына сүзләр»нең аеруча күзгә ташлана торганнарын китерәбез (автор язылышы сакланды; исемлектә квадрат җәя эчендәге фикерләр минеке. – А.Т.):

абсурд – этбашсыераяк. [Шунда ук – имәнгеч];

бактерия – хәшер, вакхәшер, уактери. [«Хәшер» сүзе кайсы телдән? Бәлки, хәшәрдер? Алай дигәндә, ул «вак бөҗәк» мәгънәсенә тарта; ә уактери дигәне ни-нәрсә? Вак+тере?];

батарея – эсседар, җылыдар. [Автор «батарея» терминының күп мәгънәле булуын истән чыгара, ягъни, яңа термин тәкъдим иткәндә, аның системага ничек керәчәген уйлап җиткерми];

бронетанк – калкандар. [Төптә төрки «калкан»ны фарси «дар» белән кушып ясалган бу сүз «калкан иясе» мәгънәсенә тарта һәм күз алдына иң элек бронемашина, броневик, танк яки броненосец түгел, бәлки калкан тоткан борынгы сугышчы килеп баса. Беләсезме, мин Батулланың «калкандар»ын «броненосец» дигән хайванга ябыштырып куяр идем!];

броня – корычтун, җизкалкан. [Мәгънә тарая, аннары хәзерге броня җиздән ясалмый бит; этимологиясенә күз салсак, «броня» сүзе рус теленә борынгы герман телләреннән кергән дип карала икән];

бульдозер – кыргыч; [Ә «скрепер» нәрсә? алайга китсә, бульдозер – эшергеч була торгандыр];

вездеход – узаркитәр. [Халык телендәге барабус, аннары, ярым шаяртып, автобусны – таптабуз, троллейбусны терәлебуз дип әйткәннәре искә төшә];

вентилятор – җилпәзәр. [«Җилләткеч» сүзе нигә ярамаган?];

витамин – шифан, сихәтин;

гараж – азбар. [Укучы аптырап калмасын өчен, автор: «абзар – хлев, лапас – открытый хлев», – дип тә өсти; дөрес, ярыш автомобильләре өчен «конюшня»лар да була бугай, ләкин бүгенге татар автоһәвәскәрләреннән кайсысы гына үзенең сөекле гаражын «азбар» дип атар икән?];

гимнастика – язылдырык, тәнязу. [Ә «гимнастика для ума» – ничек?];

гусеница – тыртыл, кыймылдак, җонкорт. [Махус сүзлекләрдә русча килеш калдырыла торган бу терминга татарча тәңгәл кирәк-кирәген. Мәсәлән, «пяденица»ны карышлавыч дип алырга була (һәм алалар да). Аннары аларның йонсызлары да бар];

запчасти – маял (алмаш парчалар, өлешләр, маядагы өлешләр). [Мәкаләнең авторына «кыйтга» дигән сүз билгесез булса кирәк. Элек ул сүзне «часть», «деталь» мәгънәсендә еш кулланганнар, мәсәлән, «сәгать кыйтгалары» дип сөйләгәннәр];

карусель – тугым;

касса – кесә, сондык;

качалка – атынак, атынгыч. [Соңгысы телебездә бар нәрсә];

комбайн – үзургай. [Ә «кухонный комбайн» яки шахталардагы күмер комбайны? һ. б.];

кампитр – хәтербаз; барсынбеләр, тамгасар, туплар, туплак. [Ә компьютеризация «барысын беләмләштерү» буламы? Монда да мәсьәләгә комплекслы якын килү юк, система төзү максаты күздән ычкынган. Өстәвенә автор, «тамгасар» кәлимәсен аңлатканда, «каенсар» сүзе белән чагыштыруны кирәк табып, каенсар – каен сарган җир дип ачыкларга тырыша; чынлыкта исә мондагы сар – билгеле бер урынны белдерүче кушымча гына, ул борынгы чорда ук фарсы телләреннән кергән. Каенның кая да булса саруы – намөмкин хәл. («Гөлзар вә чәмәнзар» – «Гөлләр һәм үләннәр үскән урын», К. Насыйриның бер китабы шулай атала)];

кран (портовой) [?] – торнач, сиртмән. [Автор монда «портовой» дигәндә, гадәттә, елга, диңгез портларында кулланыла торган зур «портальный кран»ны күздә тота булса кирәк, чөнки «кран портовой» дип атала торган йөк күтәргеч төре юк (ә портал – П хәрефе сыман конструкция, төп мәгънәсе – ишек, капка; Бохарадагы мәшһүр Кәлян мәчетенең порталы пиштак дип аталганын әйтеп китик. Ә «порт» сүзенең мәгънәсе башка – гавань, бакалтай). Порталь краннар, ихтимал, торнаны (бусы русча «журавль»ле коедан тәрҗемә ителгән, ахрысы; хәер, Европа телләрендәге «кран» сүзе дә төптә грек телендәге geranos-ка, ягъни «торна» сүзенә барып тоташа икән) яки тәвә кошын хәтерләтә дә торгандыр (дүрт аяклы булганга, аларны жирафка да охшатып булыр иде), сиртмәле краннар исә һәр җирдә, шул исәптән портларда да эшлиләр. Кыскасы, монда мәкалә авторы терминны дөрес кулланмый. Гомумән, йөк күтәрү краннарының төрләре бик күп, дистәдән артып китә. Аннары шунысы кызык: Р. Батулла «кран велосипедный» терминын татарчада ничек бирер иде икән?];

кризис – бунал, буганлым, буым. [Автор янә төреккә иярә – аларда, чыннан да, «буналым» дигән сүз бар, ләкин төрек теле «криз» сүзеннән дә баш тартмаган];

магнит – сурал (сурып алу), тартал (тартып алу). [Магнит суыру гына түгел, этү сәләтенә дә ия; аннары, әйтик, «магнитная буря» төшенчәсен татарча ничек бирмәк кирәк? «Магнитный момент» терминын? Ә магнетик нәрсә? Ферромагнетик? («е» хәрефе белән, ә нигезе – шул ук магнит)];

мәрасим – процессия. [Гарәп сүзе булган мәрасимнең «рәсми йолалар, гадәтләр, церемониал» кебек мәгънәләре бар; мәкаләнең авторы, процессия дигәндә, «нәмаеш» – «демонстрация» сүзе белән бутала, ахрысы?];

менталитет – фикратчылык (фикер ату, уйлау, зиһният). [Терминның мәгънәсе ачылып бетми, мәсәлән, милләтнең психологиясе, рухияте];

неудачник – шуңмас (эше уңмас). [Һич югында, диалектта очрый торган «уңгылыксыз» сүзен алырга була иде];

параллель – мичәү, яндаш. [Һич югы, «янәшә» сүзе кулайрак булыр иде әле];

палатка – юлчатыр. [«Чатыры» – дөньяда бар нәрсә, ә «юлы» ник кирәк? Торговая палатка – сәүдә юлчатыры?];

паникёр – кочар (коты очар), җүштан (юеш ыштан). [Җанлы телдә мондый кыскарулар, авазларның йотылуы сүзне куллану барышында, экономия йөзеннән, үзләреннән-үзләре генә барлыкка килүчән; ә җүштан дигән «нәмәрсәкәй»не сүз дип атыйсы да килми!];

пейджер – кесәяз, кесәсал. (Кесәгә салынган сәркатип);

предприятие – эшләтмә, тәшәббес. [Моның беренче мәгънәсе – санаигханә (термин буларак, Фатих Әмирханда очрый, 1920), икенчесе – инициатива, башлам];

рычаг – терсәк, каерчак, култерсәк. [Татарда «каергы» сүзе пәйда булса, бер дә гаҗәпләнмәс идек];

самоходка – йөрертуп, теретуп. [Сүзлекләрдә «самоходка» – артиллерия тубы гына түгел, гомумән, үзйөрешле транспорт машинасы һ. б. Шуңа күрә конкрет бу очракта «үзйөрешле туп» дип алу җиткән иде, – нигә ошамый торгандыр?];

секундомер – мәлдар, мизгелдар. [Мәл иясе? Мизгел иясе?];

сотовый телефон – кесә чылтырагы. [Мәгънә югала, монда кесәдә чылтырый торган нәрсәдән бигрәк, махсус (кәрәзле) телефон челтәре күздә тотыла];

спираль – боргау. [Беренче карашка сәер тоелган бу сүздән файдаланып, «боргаулы мылтык» (русча нарезное ружьё, винтовка) дигән кирәкле генә термин ясап була];

телевизор – әбүкөзге. [Аңлашылмый. Көзге атасымы? Ләкин көзге өлкәнрәк «яшьтә» түгелме? «Ата көзге» үк түгелдер бит?];

этикет – итагать. [Бу сүзләрнең мәгънәләре һич кенә дә тәңгәл түгел, гомумән, төрле телләрдәге сүзләрнең тышкы кабыгына, яңгырашына карап кына эш итә башласаң, әллә кайларга барып чыгарга мөмкин; этимология фәнендә бу бигрәк тә шулай. Заманында могтәбәр Нурихан Фәттах та шушындыйрак этимологизацияләр белән мавыгып алган иде, ләкин эзләнүләр нәтиҗәсендә, гадел тикшеренүче буларак, ул үзендә «молоко – мал агы», «творог – туар агы» кебек примитив фаразларыннан ваз кичәрлек көч тә тапты].


Бу исемлеккә кергән сүзләрнең абсолют күпчелеге татарча фәнни терминология өчен яраксыз. Кайчагында хәтта автор укучыларны үртәмиме, шукланмыймы, шаяртмыймы икән дип тә уйлап куясың.

Аннары шул нәрсә күзгә ташлана: Рабит Батулла техникага кагылышлы сүзләрдә күбрәк хаталана, чөнки бу өлкәдә, төгәл (әсасый) фәннәрдәге кебек үк, термин-сүзнең мәгънәсе аеруча нык чикләнгән була (ә бит термин үзе үк чик дигән мәгънәгә ия). Шуңа күрә тармак терминологияләрен эшләүне белгечләргә (химикка, математикка, физикка) калдыру тиеш. Соңгы елларда бу күркәм эшкә «Мәгариф» нәшрияты алынды һәм авыр йөкне уңышлы гына тарта, кулга тотарлык күләмле басмалары бар. Гуманитар фәннәрдә исә кайчак кыек атып туры тидергәлиләр. Һәм, гомумән, әгәр синонимнарны тезеп китәсең икән, аларның берәрсе хакыйкатькә шактый якын булып чыкмый хәле юк… Куркаклар коралы «калашник»тан ут сиптергәндә дә, берәр «саташкан» пуляның үз корбанын табуы ихтималрак бит.

7

Мигъдә – ашказаны.

Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр

Подняться наверх