Читать книгу Матурлык - Амирхан Еники - Страница 5

ЙӨРӘК СЕРЕ
(Повесть)

Оглавление

I

Таулар итәгеннән диңгезгә карап һәм куе яшеллеккә күмелеп утырган ак сарайлар шәһәре Сочига мин бүген көннең икенче яртысында килеп төшкән идем. Кулымдагы путёвка буенча шәһәр читендәге «Дулкын» санаториена килеп җиткәндә, күләгәләр озынаеп, көндезге эсселек шактый сүрелгән иде инде.

Бүген килеп төшүчеләр өч-дүрт кенә кеше булганлыктан, безне кабул итү озакка сузылмады. Мин, ванна кереп, бүлмәгә урнашкач, өс-башымны алыштырып, санаторий паркына чыктым. Паркта һичкем юк, ял итүчеләр, күрәсең, барысы да диңгездә… Кичке ашка кадәр вакыт бар әле, миңа да диңгез буена төшкәндә ярар иде, ләкин нигәдер ирендем. Бина алдындагы түгәрәк мәйданчыкның бер читенә узып, шәм шикелле төп-төз кипарис төбендәге яшел эскәмиягә барып утырдым.

…Менә мин тагын Кара диңгез буенда, тагын шул ук «Дулкын» санаториенда… Аһ, никадәр кыска бу бер ел гомер! Гүя бер елдан түгел, ә бер тәүлектән әйләнеп килдем мин бирегә. Берәр үзгәреш эзләп тирә-ягыма күпме генә карансам да таба алмыйм мин аны: бар да искечә, барысы да үз урынында… Чыннан да, нәрсә ул бер ел вакыт гасырлар буена акрынлап кына үзгәргән табигать өчен, яки кеше кулы тудырган материаль әйберләр өчен? Бу кипарислар, бу пальмалар, магнолияләр, «боек таллар», бу акация, лавр, олеандр куаклары, ун елдан соң килсәң дә, шулай тыныч кына үсеп утырмаслармыни? Бу ак бина үзенең ялт иткән тоташ тәрәзәләре белән, зиннәтле яка эченнән сузылган гүзәл йөз шикелле, шушы искиткеч купшы-матур яшеллек арасыннан түбәндәге зәңгәр диңгезгә илле елдан соң да шулай тын гына карап тормасмыни?.. Хәтта, мин әйтер идем, ел саен яңадан үстерелгән, исемнәрен белеп бетергесез менә бу нәфис чәчәкләр дә, кайчан гына килсәң дә, нәкъ шул урыннарында, нәкъ бүгенгечә, мул яктылыктан һәм кешеләрнең назлы карашыннан оялчан кызлардай сөенешеп утырачаклар ич!

…Ләкин мин беләм, мин тоям: үзгәреш бар, үзгәреш булмыйча мөмкин түгел. Тормышның кануны шундый инде: бер ел эчендә генә түгел, күз ачып йомган арада да дөньядагы барлык җанлы-җансыз нәрсә күпмегәдер үзгәреп өлгерә. Мин аны, ул үзгәрешне, иң элек үземдә хис итәм: кеше күзенә чалынырлык яңа сыйфатларга баемасам да, һәрхәлдә, бер елга картайдым мин… Бер ел эчендә минем башымнан шактый хәлләр кичте, зур тарихи вакыйгалар шаһиты булдым, кемнәрнедер югалттым, нәрсәнедер аңладым, күпмедер тәҗрибә җыйдым… Һичшиксез, рухланган, куанган вакытларым булды, шулай ук бик борчылган-кайгырган чакларым да булмады түгел, булды. Кыскасы, күпме генә акыл сатма, әмма хакыйкать шул: бер ел вакыт буш ара булмаган ул!.. Ул тулы, шактый күп хәлләр белән тулы. Ләкин үтте инде ул бер ел вакыт! Алып китте үзе белән гомернең кечкенә бер өлешен, күз карашының күпмедер яктысын, йөрәкнең күпмедер ялкынын…

…Кадерле, бик кадерле ул үткән гомер! Бигрәк тә менә хәзергедәй, беркайчан да онытылмаслык хатирәләр урыны булган җиргә әйләнеп кайткач, аеруча тирән хис итәсең икән аны… Белсәгез иде, никадәр якын, кадерле миңа бу тын бакча, бу ак бина, бу яшел эскәмияләр!.. Ул, Зөһрә, йөрде шул ук яктылык һәм күләгәләр белән чуарланган тын юлларда, ул, Зөһрә, утырды шул бу яшел эскәмияләрдә… Нинди ачык булып барысы да күз алдыма килә!

…Әнә өченче каттагы, кырыйдан дүртенче балконга менә шушы кояш баер алдыннан ук чыгып баса торган иде. Диңгез түренә төшеп барган кояшның соңгы дәрт белән балкыган нурлары аны башыннан аягына кадәр яктырта. Дулкынланып иңбашына төшкән аксыл чәчләре һәм аяк йөзенә җиткән эре чәчәкле күк атлас халаты белән ул әллә каян ук балкып күренә… Менә ул, куллары белән балкон читенә тотынып, күзләрен кыса төшеп, кояшны озаткандай, диңгезнең җем-җем уйнаклаган түренә тик кенә карап тора. Бу минутта мин түбәннән сихерләнеп аңа карыйм: «Әйе, дим, эчемнән, гомере буена ул менә шундый биеклектә, менә шулай нур эчендә балкып торса иде!»

…Сагыну никадәр ачы ләззәт икән ул! Тирән юксынудан күз карашымны нәрсәгә төшерергә белмичә, ялгызым боегып утырам. Һәр агачтан: «Сез аны бүген күрмәдегезме?» – дип сорыйсым килә… Әйе, күпме без бу паркның тын, аулак аллеяларында йөрмәдек, күпме тапкыр без тау башыннан түбәндә киерелеп яткан бу чиксез диңгезгә карап тормадык! Менә хәзер мин шуларның барысын да – диңгезен дә, тавын да, йөргән сукмакларны да, иснәгән чәчәкләрне дә – барысын да яңадан күрәм, тик ул гына юк. Нигә бу кадәр мин аны юксынам, кем иде соң ул миңа?

…Мин бит инде, булды да үтте, акрынлап онытам, яңадан салкын, тыныч хәлемә кайтам, дип ышана башлаган идем. Ә менә бирегә килеп, суынмаган эзләргә тагын баскач, барысы да яңадан уянды, яңадан кабынды. Нишлим? Зөһрә минем бик яшерен йөрәк серем иде. Үземдә генә сакланырга, үзем генә белергә тиешле серем иде ул… Әмма хәзер мин аны сөйләп бирмичә булдыра алмыйм. Кеше, күңелен бушатса, җиңеләеп кала диләр.

II

…Әйе, без аның белән моннан нәкъ бер ел элек шушы «Дулкын» санаториенда таныштык. Беренче тапкыр мин аны, бирегә килеп төшкәч, икенчеме, өченчеме көнне күрдем. Ләкин бик кыска ара: мин ашханәгә кереп барганда, ул чыгып килә иде. Юл бирдем, янымнан гына җыйнак-сылу гәүдәле ханым үтте, нәфис бер хуш ис сизелер-сизелмәс кенә борыныма бәрелеп үткәндәй булды, һәм сирень төсендәге ефәк күлмәгенең чак кына чыжлавын ишетеп калдым. Артыма борылып карыйсым килде, ләкин… яхшысынмадым.

Шуннан соң мин аны икенче көнне, кичке ашка керер алдыннан, шушы кечкенә мәйданчыкта күрдем. Читтәге эскәмияләрнең берсендә ялгызы утырып тора иде ул. Күрү белән мин аны таныдым һәм, ирексездән тукталып, аңа карап тора башладым. Ханым утыз-утыз өчләр тирәсендә булыр. Ак чырайлы ул, чәчләре дә кылган төсле аксыл, әмма шома түгел, ә күпереп, дулкынланып артка ятып тора. Кашлары нечкә, чәченә караганда шактый тонык… ә менә күзләре ни төсле – ерактан ачык күрә алмыйм. Әлбәттә, йә зәңгәр, йә соры булырга тиеш… Аксыл чәч, коңгырт кашка бүтән төс туры киләмени?!

…Төз аякларын берсе өстенә берсен куеп, кулына кечкенә кара ридикюль тотып, ул уйчан-тыныч кына утыра. Бөтен килбәтеннән үз дәрәҗәсен яхшы белгән масаюсыз табигый горурлык сизелеп тора. Гаҗәп тә түгел, чөнки биредәге ял итүче бүтән хатын-кызлардан яше белән дә, матурлыгы белән дә аерылып торганлыгын ул үзе дә, һичшиксез, белә булырга тиеш.

Шушы күзәтүдән соң мин ул ханымны тагын бер-ике тапкыр күреп калдым, ләкин гел кичкә табан, гел шушы мәйданчыкта гына… Көндезләрен кайда була ул –билгесез, һәм бу нәрсә мине ни өчендер беркадәр тынычсызлый иде.

Ахырда без аның белән врач кабинеты ишеге төбендә очраштык. Мин килгәндә, ул креслода утырып тора иде. Кинәт, үзен күргәч, нигәдер каушабрак киттем. Кыен иде моның сәбәбен аңлау, әмма бу каушау иртә яшьлегемдә кичергән, инде күптән онытылган сәер бер хисне хәтерләтеп куйды… Мин аның каршындагы буш креслога утырдым һәм, үземне киеренке хәлдә хис итеп, аңа туры карамаска тырыштым… Башта врач кабинетына бер яшь егет кереп чыкты, аңардан соң бер юан абзый кереп китте. Менә шул абзый безнең танышып китүебезгә сәбәпче дә булды. Кырык минут торды ул врач бүлмәсендә… Йә, ничек итеп кырык минут дәвамында бер-береңә сүз дәшмичә утырырга мөмкин? Ә коридорда без икәү генә калган идек… Иң элек ханым сабырлыгын җуя башлады. Берничә тапкыр ул миңа «Бу ни эш бу?» дигән төсле карап та алды. Аның шулай гаҗәпләнеп каравы мине дә, үзе белән бергә, көтү газабын кичерүче итеп тануын аңлаткандай булды. Мин, туң күчән булмасам, әлбәттә, телгә килергә тиеш идем. Һәм нидер әйттем (ялгышмасам, сабыр итмичә чара юк, нинди «авыру» кереп киткәнен күрдек ич, дидем шикелле).

Ханым, көлемсерәп:

– Аптырыйм, нинди бетмәс зары бар икән? – диде.

Шуннан без сөйләшеп киттек. Санаторий шартларында беренче сөйләшүнең стандарты билгеле инде: кайдан килдегез, ничәнче тапкыр килүегез, элек кайларда булган идегез, биредә сезгә ошыймы?.. Ханым үзенең Ульяновскидан килгәнлеген әйтте. Мин бу хәбәргә ничектер куанып, якташлар булып чыгуыбызны әйтмичә кала алмадым. Ләкин ул, артык кызыксыну күрсәтмичә, бары сорамый калу килешмәс дигән төсле итеп кенә: «Шулаймыни, кайдан соң сез?» – дип куйды. Мин: «Казаннан», – дигәч, ул: «Беләм Казанны, булганым бар», – диде. Ни өчендер мин аны Казаннан киткән кыздыр дип уйлаган идем. Инде «булганым бар» дигәнне ишеткәч, мин аңа бераз дикъкать белән карап тордым да ахырда: «Ульяновск сезнең туып үскән җирегезме?» – дип сорадым. Ул: «Юк, мин Уралдан», – диде, ләкин шуннан артыгын әйтмәде.

Бу сөйләшү дәвамында мин тагын әлеге яшьлектә таныш булган, әмма күптән онытылган кичерешне – йөрәкнең, акрын гына кысылып, ләззәтле авыртуын тойдым. Гаҗәп, нидән бу? Ханымның матурлыгы мине шулай яшүсмер кебек дулкынланырга мәҗбүр итәме?

…Әйе, сүз дә юк, ул чибәр иде. Якыннан аның йөзе бик чиста, тик кечкенә колакларыннан түбән яңак сөяге читендә ак мамык төкләр күзгә чагыла. Ләкин алар аңа бик килешәләр кебек, ничектер аны йомшак итеп, мөлаем итеп күрсәтәләр. Аз гына кайтарылып торган алсу иреннәре дә аның йомшак кебек, бик саф кебек, дорфа-ямьсез сүз әйтә алмыйдыр кебек… Алкаланып колак артларына төшкән куе аксыл чәче дә, ап-ак муены да, хәтта аз гына җәенкерәк борыны да – барысы да аңа тулаем бер сөйкемле йомшаклык биреп тора кебек. Тик күзләре генә икенче төрлерәк тәэсир калдыра: кашларының, чәченә караганда, коңгырт булуы, керфекләренең озын һәм кара булуы аның зәңгәр күзләрен караңгылап торган шикелле, һәм күләгәгә яшеренгән бу күзләр кешегә каяндыр ерактан сагаеп-сынап карыйлар кебек…

…Әнә шундый иде һич уйламаганда юлымда очраган бу ханым.

Ниһаять, теге абзый, кырык минут торып, врач бүлмәсеннән чыкты. Ханым, аңа карап, башын чайкап куйды. Абзый кеше, безне бар дип тә белмичә, гаҗәеп бер гамьсез тынычлык белән китеп барды. Ханым кабинетка кереп китте, ә мин, торып, коридор буйлап йөрергә тотындым.

…Ни өчендер вакыт-вакыт, бизгәгем килгәндәй, их- тыярсыздан чак кына калтыранып та куям – йөрәк дулкынлануданмы соң бу? Әллә нәрсә шунда, үз хәлемне аңлап та җитә алмыйм. Хәтта беркадәр үземә ачуым да килеп китә – яшүсмер түгел ләбаса мин! Шулай да салкын кан белән уйларга тырышам: ни өчен соң әле бу ханым минем игътибарымны үзенә шулкадәр бәйләп өлгерде? Әлбәттә, эшнең сере кара керфек, зәңгәр күзләрдә генә түгелдер инде. Юк, алардан тыш, ул ханымда тагын нидер бар кебек… Әйтә алмыйм мин аны, хәзергә әле ул ачылмаган чәчәк бөресе шикелле… Әгәр ачыла калса, күңел күптән сагынып эзләгәнен табар төсле… Ихтимал, минем бу минуттагы дулкынлануым да шуны сизенүдән килә торгандыр.

…Шулай да мин, хәзерге «кабынуым» арзанлы, очраклы бер мавыгу булып чыкмасын өчен, хисләремне мөмкин кадәр ныграк сынарга, һәрхәлдә, ханымның үзенә, очрашырга туры килсә, берни дә сиздермәскә дигән карарга килдем.

Бераздан йөзе аз гына алсулана төшкән ханым кабинеттан чыкты. Ул миңа елмаеп карады, гүя күзләре белән генә «Сезне озак ялыктырмадыммы?» дигән шикелле булды һәм җиңел адымнар белән китеп тә барды. Мин ни өчендер аңа башымны игәндәй иттем, аннан ишек төбендә ярты минут чамасы тукталып тордым да кабинетка кереп киттем.

III

Санаторийның бер хосусияте бар: анда җыелган халык бер-берсен күрмичә тормыйлар. Таныш булмаска мөмкин, ай буена бер авыз сүз сөйләшмәскә мөмкин, әмма һәркемне күреп, танып өлгерәсең. Әгәр читтә, әйтик, театр-фәләндә, шуларның берсен очратсаң, «бу безнең санаторийдан» дип узасың.

Менә шунлыктан мин дә игътибарымны биләп өлгергән әлеге ханымны көн дә бер-ике тапкыр күрми калмый идем. Йә вестибюльдә, йә ашау-эчү залында, йә санаторий алдындагы шул кечкенә мәйданчыкта ул миңа очрый торган иде. Врач кабинеты янында бергә туры килеп, өстән генә булса да берникадәр сөйләшеп алганга күрә, мондый очрашу вакытларында мин аңа баш иеп, исәнләшеп уза идем. Һәм ул минем сәламемне алмыйча калмый иде. Ничек кенә булмасын, очраклы бер сөйләшүдән соң без инде үзара танышлар кебек идек.

…Ләкин ни өчендер мин аны санаторий бинасыннан читтә, диңгез буенда яки паркта, бер дә очратмый идем. Билгеле инде, ял итүчеләр барысы да иртәнге аштан соң җиңел киемнәрдән генә, зур сөлгеләрен култык асларына кыстырып, диңгез буена ашыгалар. Дөрес, ирләр һәм хатын-кызлар пляжы анда аерым, ләкин йөрү юлы бер булгач, ул ничек тә очрарга тиеш иде. Әмма ул очрамый торган иде. Кайда ул, нишли, көн буена бушап калган бинада ялгыз ятамы, әллә вакытын төрле процедурага йөреп уздырамы – мин белә алмыйча аптырый идем.

…Яшерә алмыйм, мин аны күңелем белән һаман эзли идем, ул күренмәгәч, эчем пошып, юксынып йөри идем.

Бу хәлемнән, дөресен генә әйткәндә, үзем бер дә ризасызлык хис итмим, аңардан котылырга да тырышмыйм, киресенчә, шул юксынудан әллә нинди генә бер моңсу рәхәтлек таба идем кебек.

Әнә шулай көнозын күренмичә зарыктырган ханым, кичке аш алдыннан гына әлеге кечкенә мәйданчыкка чыгып, читтәге эскәмияләрнең берсендә ялгыз утырып торырга ярата иде. Мин аның каядыр шунда утырып торуын, күзем белән күрмәс борын ук, күңелем белән сизә идем. Һәм, чыннан да, алданмый идем, күрә идем, ләкин –гаҗәпләнмәгез – янына барырга ашыкмый идем. Бу курку да, уңайсызлану да түгел, бу шундый тиз арада әсир итеп өлгергән кешегә якын барудан ихтыярсыз тыелып тору иде… Шуңа күрә мин, хәйран калган яшүсмердәй, аның күзенә чагылмаска тырышып һәм берәр төркем янына сыенып, ерактан гына аны күзәтә торган идем.

Беренче сөйләшүдән соң өчме, дүртме көн үткәч, мин аны кичкырын тагын шул кечкенә мәйданчыкта күрдем. Бу юлы ул якын эскәмияләрнең берсендә утыра иде, һәм мин, ишектән чыгуга, аның карашын очраттым. Бу караш, гади танышларча гына караш, минем тыелып маташуымны, ниһаять, сындырды. Баш иеп исәнләштем һәм һич икеләнүсез туп-туры аңа таба атладым. Рөхсәт сорап, янына утырдым. Миңа калса, ул мине шактый җылы каршы алды.

…Без, бернинди тартыну яки уңайсызлану кебек нәрсә хис итмичә, иске танышлардай сөйләшеп киттек. Ә аның өстендә бик гади генә итеп тегелгән, ачык изүле, кыска җиңле яшел күлмәк иде. Күкрәге өстендәге кечкенә кесәсенә ак ефәк кулъяулыгын төртеп кенә куйган… Бүтән берни дә юк. Тик сул кулының атсыз бармагында кызыл якут ташлы алтын йөзеге бар икән… Әйе. Һаман шулай аксыл чәчләре алкаланып йомшак ак муенына төшкән, һаман шулай кара керфекләре зәңгәр күзләрен күләгәләп торалар…

Мин аңардан: «Бу санаторий сезгә ошыймы, ияләшеп буламы?» – дип сорадым. Ул, нечкә коңгырт кашын күтәрә төшеп: «Ярыйсы, – диде, – башта бераз күңелсезрәк була инде, аннан ияләшеп китәсең», – диде.

Мин:

– Сез диңгезгә йөрмисез, ахрысы? – дидем.

Ул:

– Врачлар берәр атна сабыр итәргә куштылар, – диде.

Мин:

– Санаторийдан көн буе чыкмыйча яту бик күңелсездер бит? – дидем.

Ул, чак көлемсерәп:

– Юк, мин санаторийда бикләнеп ятмыйм, мин йөрим, менә бу паркның бөтен почмакларын йөреп чыктым инде, – диде.

– Бер дә очратканым юк, – дидем мин, гаҗәпләнгән булып.

– Алайса, без төрле вакытта йөрибездер, – диде ул җәһәт кенә.

Аның болай диюенә каршы минем, моннан соң сезне ничек тә очратырга тырышырмын, диясем килде, ләкин арзанлы комплимент булып чыкмасын дип әйтмичә калдым. Шулай да, сүз өзелмәсен өчен, мин аңа мондый сорау бирдем:

– Ихтимал, сез ялгызлыкны яратасыздыр?

Ул, ни дип әйтим сезгә дигән төсле, бер иңбашын җиңелчә генә җыерып куйды.

– Мин дәваланырга килдем, врачлар нәрсә кушсалар, шуны эшлим, – диде ул, гади генә итеп, аннары аз гына уйланып өстәде: – Ә дөресен генә әйткәндә, ялгызлыкны мин яратмыйм… Яратам диючегә ышанмыйм да, чөнки кешеләр белән аралашмыйча бер генә көн дә яшәп булмый…

Ханымның болай кинәт кенә «ачылып» куюы мине беркадәр гаҗәпләндерде дә, куандырды да: нидән икән бу?.. Һәм аңардан тагы да күбрәген ишетәсем килеп, мин, читләтебрәк булса да, мәсьәләне үземчә «конкретлаштыра» төшәргә уйладым.

– Әлбәттә, – дидем мин, – кеше кешесез яши алмый, дөрес әйтәсез… Ләкин бу әле, ничек дим, гомуми кагыйдә… Шул ук вакытта һәркемнең характеры белән бәйләнгән үз кагыйдәсе дә булырга мөмкин. Берәүләр, мәсәлән, кешеләр арасында күбрәк булырга яраталар, йөрүдән, сөйләшүдән, яңа танышлар булдырудан кызык табалар. Икенче берәүләр исә, киресенчә, кеше күп җирдән качалар, компаниядә булырга яратмыйлар, берәү белән дә танышырга теләмиләр, кыскасы, үз эчләренә йомылып, аралашмыйча яшәүне артык күрәләр. Шунлыктан алар ялгызлыкны сөяләр, ялгызлыктан ямь табалар… Була бит шундый кешеләр дә?

– Ник булмасын, була, билгеле, – диде ханым. – Менә мин үзем дә шау-шулы компанияләрне яратып бетермим, шулай ук очраган берәү белән танышырга да теләп тормыйм. Нигә ул?.. Ләкин япа-ялгыз булудан да кызык тапмыйм. Юк, дөрес түгелдер ул, ялгызлыктан ямь табу… Вакытлыча гына булса – бер хәл, ә гел – мөмкин түгелдер.

Шулай диде ханым, һәм мин аңладым: ул үзенең карашын, әллә нинди фәлсәфәгә төреп маташмыйча, ачык, туры гына әйтергә ярата икән…

Бик беләсем килде аның кем булуын. Нинди профессия иясе, нинди эш кешесе икән ул? Алама традиция буенча аның анкетасы белән танышу өчен түгел бу, юк, ә чын ихластан беләсем килеп кызыксынуым иде. Үзе татар кызы, үзе Уралдан, кем булырга мөмкин? Безнең заманда бит кайчак һич уйламаган профессия кешеләре очрап куялар. Ә бу ханымның бөтен кыяфәте укыган, интеллигент кеше булуын әйтеп тора. Чынлап та, кем ул?

Турыдан-туры: «Сез кем?» – дип сорап булмый, әлбәттә, шуңа күрә мин бераз хәйләгә керешеп, ягъни әле генә безнең арада барган сүзгә бәйләбрәк, ханым авызыннан үземә кирәкне алырга чамалап карамакчы булдым.

– Беләсезме, характерга профессиянең йогынтысы да бик зур бит, – дидем мин. – Мәсәлән, укытучылар шәхси тормышларында сүзгә саран булалар. Ихтимал, сезнең дә ялгызлыкны яратмавыгыз профессиягездән киләдер?

– Белмим, белмим, – диде ханым, көлемсерәгән килеш, башын чайкап, – һич сынаган нәрсәм түгел.

– Юк, дөрес бу… фән дә шулай ди. Менә сез, мисал өчен, миңа кайда, кем булып эшләвегезне әйтсәгез, мин сезнең характерыгызны шактый дөрес билгели алыр идем дип уйлыйм.

– Шулаймы?

– Чынлап әйтәм.

– Ай-һай, булмас.

– Ә сез юри генә әйтеп карагыз: кем булып, кайда эшлисез? Сер булмаса, конечно…

Ханым, һаман шулай көлемсерәп, башын кырын салды да каядыр югарыга карап дәшми калды. Аның бу торышы миңа: «Юк инде, күпне белсәгез, тиз картаерсыз!» – дип әйтә иде кебек. Мин инде җавап көтми дә идем. Кем шаярып сөйләшүне чынга алып утырсын, нинди хатын үзе турында дөресен әйтергә ашыксын!

Ләкин… ашыгыбрак нәтиҗә ясаганмын. Ул самими беркатлылык белән, хәтта башын да шулай назлы гына кырын салган килеш әйтте дә бирде:

– Мин… связьда эшлим… Сезнең Казанда ничек диләр әле, элемтә диләрме? Менә шул инде, алайса, мин элемтәче булам!

– Бик әйбәт, – дидем мин, артык ни әйтергә белмичә. Ничектер көтелмәгәнчәрәк килеп чыкты әле бу. Хуш. Элемтәче икән, дип уйладым мин эчемнән. Ләкин шулай да кем була соң инде ул? Хат ташучы да элемтәче, телефонда утыручы да, телеграм кабул итүче дә элемтәче. Шуларның берсе микәнни инде бу… интересный хатын! Юк, булмас, алай гына булмас, бер дә туры килми.

– Ягез, – диде ханым шул арада. – Менә белдегез инде, ни диярсез икән?

– Ни дә булса әйтүе читенрәк шул. Элемтәче – бик гомуми бит. Конкретрак мөмкин түгелме?

– Конкретрак?

– Әйе. Кайсы тармакта, ниндирәк эштә дигәндәй?

Ханым, бер күзен кыскандай итеп, аз гына уйланып алды.

– Була, конкретрак та була, – диде ул. – Тармагы дисәгез – шәһәр телефон челтәре. Эшләгән җирем АТСта. Беләсезме АТСның нәрсә икәнен? Белсәгез, менә шул автомат телефоннарны карап эшләтүче инде мин.

– Алайса, сез элемтә инженеры?

Ханым аз гына чыраен сыткандай итте.

– Ну шулай да булсын.

– Ни өчен… шулай да булсын?

– Ул кадәресен нигә әйтеп торырга инде, үзеннән-үзе ачык түгелмени?

– Гафу итегез, ә нигә туп-туры гына әйтмәскә?

– Ярый, анысы кечкенә мәсьәлә, – диде ханым, ашыгып. – Йә, менә конкрет белдегез инде, хәзер, бәлкем, минем характерны әйтеп бирерсез.

– Бу эшегезгә караганда, – дидем мин, тамак кыргалап, – сез кешеләрне бик яратырга тиешсез.

Ханым артка каерыла биреп, кычкырып көлеп җибәрде. Искиткеч матур тавыш колагым төбендә яңгырады. Ләкин мин, бу тавышка игътибар итүдән бигрәк, аның шул хәтле рәхәтләнеп көлүенә гаҗәпләнә калдым: болай көлү, гадәттә, эчкерсез балаларга гына хас була.

– Шәп психолог икәнсез, – диде ханым, ридикюльдән яулыгын алып. – Бик дөрес әйтеп бирдегез, кешеләрне яратам мин, тик элемтә инженеры булмас борын ук ул гадәтем бар иде.

Шулай итеп, бераз көлкегә калып булса да, мин максатыма ирештем – ханымның эшен-һөнәрен белдем. Әмма шуның белән бергә мин аның ниндирәк кеше булуын да шактый дөрес сиздем шикелле. Ачык, аңлаешлы, якты бер кеше булып тоелды ул миңа. Ничектер җиңел, рәхәт иде аның белән сөйләшүе. Гаҗәп табигый итеп тота икән ул үзен. Күп хатыннар шикелле, укам коела күрмәсен дип, бер дә юкка һаваланып маташмый икән. Шул ук вакытта нидер менә – мөлаем гадилегеме, әллә кеше белән тигез хөр була белүеме, әйтә дә алмыйм – әйе, нидер менә аңа соклану-хөрмәт белән карарга мәҗбүр итә иде. Минемчә, аның янында тыйнаксыз, әрсез яки ясалма булырга һич мөмкин түгел иде.

Шундый иркен, күңелле сөйләшеп утырудан соң, мин кузгалыр алдыннан гына кыюланып, аның исемен дә сорадым. Ул, бер дә көттермичә, гади генә итеп:

– Зөһрә, – диде.

Мин ни өчендер үзалдыма акрын гына:

– Зөһрә, Зөһрә, – дип кабатладым.

Ул, сөйкемле, хәйләкәр генә елмаеп:

– Нигә, әллә берәр танышыгызны исегезгә төшердеме минем исем? – диде.

Мин аны-моны уйламыйча, ихлас күңелдән:

– Юк, алай түгел… Зөһрә – бик матур исем, мәшһүр мәхәббәт легендасын хәтерләткән исем, шуңа кабатлавым, –дидем.

Ханым дәшмәде, күрәсең, ошатып бетермәде минем сүзләремне.

…Мәйданчыкта утыручыларның күбесе кичке ашка кереп киткәннәр иде инде, без дә кузгалдык.

IV

Тагын берничә көн узды. Санаторий шартларына ияләштек, ял, дәвалану бер эзгә төште, көннәр, бер-берсенә охшап, сиздермичә генә үтә тордылар.

Инде миңа үз хәлемне аңлап карарга вакыт иде. Беренче дулкынланудан соң, ничектер, тынычланган кебек тә булдым. Гүя күңелем күле өстеннән кискен җил кинәт кенә исеп узды да тынып калды ул… Ләкин бу вакытлы гына шулай иде шикелле. Ихтимал, куәтле давыл алдыннан була торган алдаучан тынлык кынадыр… Чөнки мин «аның» турында уйлаудан бер генә минутка да туктый алмый идем.

Була шундый хәл: беркайчан да үзең ишетмәгән, ләкин бар булып тоелган гаҗәеп матур көйнең бер килеп ишетелүен көтеп йөрисең. Һәм менә, көткән көй ишетелгән төсле булып, ниһаять, «ул» миңа очрады… Очрады һәм күпме шикләр, күпме каршылыклы уйлар да кузгатып өлгерде.

Мәхәббәт! Минем кебек төрле мәҗбүриятләр белән бәйләнгән кеше өчен ансат эшмени ул мәхәббәт! Телдән әйтелмәгән, кулдан язылмаган нинди рәхимсез тыюларга буйсынырга тиеш ул!

Мәҗбүрият дигәннән, Зөһрә ханым үзе бу җәһәттән ниндирәк хәлдә икән? Ире, гаиләсе бармы аның, юкмы? Ихтыярсыздан һаман шул турыда уйланам. Ә бәлкем, ул – ялгыз ханымдыр? Безнең заманда ялгыз ханымнар шактый еш очрый бит. Ни өчендер мин аның шулай ялгыз булуын телим, гүя ул миңа ниндидер хокук бирәчәк, ләкин ничек итеп моны белергә? Хәер, озак та үтми, бу нәрсә үзеннән-үзе ачыкланды.

Шулай көннәрнең берендә мин, вакытсыз уянып, бик иртә торып бакчага чыктым. Күп булса, сәгать алтылар чамасы гына булгандыр, санаторий әле тирән йокыда, тик пумала һәм чиләк тоткан бер хатын гына түбәнге катның вестибюлен чистартып йөри иде. Бакчага чыгып, иртәнге табигатьнең йомшак тынлыгына сокланырга һәм җан дәвасыдай шифалы һаваны киерелеп-киерелеп суларга өлгерә алмадым, паркның төп аллеясы буйлап Зөһрә ханымның каяндыр кайтып килгәнен күрдем. Бик гаҗәпләндем мин бу хәлгә. Күзләремне ала алмыйча, аны көтеп тора башладым. Өстендә аның халат өстеннән генә кигән кыска жакет, башында ияк астыннан китереп бәйләгән шакмаклы йон косынка иде. Килеп җиткәч, ул миңа «хәерле иртә» диде, бит урталары аның кызарган иде, гадәттә күләгәләнеп торган күзләре, чык бөртегенә нур төшкәндәй, куанычлы елтырыйлар иде, ашыгып килгәнгә, ахрысы, түшләрен тирбәтеп, тирән сулый иде…

Мин, гаҗәпләнүемне яшерә алмыйча:

– Сез кайдан болай? – дидем.

– Почтадан, – диде ул.

– Почтадан? Бу кадәр иртә нинди йомышыгыз төште?

– Картым белән сөйләштем, – диде ул, минем күзләремә туп-туры карап. – Иртән бик ачык ишетелә, менә шулай кара-каршы сөйләшкән кебек…

Мин тынып калдым, шул ук вакытта ханым берәр нәрсә сизә күрмәсен дип куркып та куйдым. Нидер әйтергә кирәк иде, ләкин кинәт сөйләү сәләтемне югалткан кебек булдым. Ярый әле, бәхетенә йотылган ханым, аны-моны сизмичә (ә бәлкем, сизгәндер дә), үзе яңадан сөйләп китте:

– Башта ук шулай сөйләшеп куйган идек: ул мине телефонга һәрвакыт иртән чакырырга булды.

– Сезнең йокыгызны кызганмыйчамы? – дидем мин ничектер бик аптыраган кеше сыман.

– Нәрсә ул йокы? Җан тыныч булганда, йокларга вакыт табыла.

– Нигә… җаныгыз бик үк тыныч түгелмени?

– Юк, тыныч, бик тыныч…

– Димәк, ул борчыла?

Зөһрә ханым, елмаеп, миңа хәйләкәр генә күз сирпеп куйды.

– Ул да борчылмый, тик… сагынам, ди, мескенем!

Һәм колак төбемдә кинәт көмеш кыңгырау яңгырап китте – шундый сихри итеп ханым бер көлеп куйды да ашыгып вестибюльгә кереп тә югалды.

Мин баскан урынымда бераз тынып тордым да аулак аллеяларның берсе буйлап акрын гына китеп бардым… Менә барысы да ачыкланды: ул ялгыз түгел, аның «карты» бар… Әйе, аның кебек чибәр хатынның ире булмыймы соң! Ахмак, башта ук моның шулай икәнен белеп торырга тиеш идең син!.. Булмас өметләргә юл куймаска, йөрәгеңдә кузгала башлаган хисне, көчәймәс борын, рәхимсез рәвештә буарга тиеш идең син! Кеше кешесе ул, хакың юк синең, хакың юк!

Ләкин… Дөресме бу? Йа Хода! Әйтерсең мәхәббәт минем, «тукта, яратыйм әле» яки «юк, яратмыйм» дип, үземә үзем сүз бирүгә карап йөри ул! Юк бит, юк! Аяусыз бер хакыйкать бар: мәхәббәт кешенең үзеннән сорап килми, сорап китми, ул – ихтыярдан өстен көч… Йөрәгемә минем мәхәббәт чаткысы төште, ул көйрәргә тотынды, ниһаять, ул кабынды. Йә, әйтегезче, кемнең аны сүндерергә хакы бар, нинди көч аны сүндерә ала?.. Нигә, суфиланып, үз-үзеңне алдап маташырга?

Күземә бер эскәмия чагылды, шуңа барып утырдым. Гаҗәп, шундый бай, купшы табигатьтә кошлар аз, кошлар сайравы ишетелми. Инде вакытлары узып, сайраудан туктаганнар дияр идең, әле бит җәйнең башы гына, бездә бит әле бу чакта бакчалар, урманнар кошлар тавышыннан чыңлап торалар… Әллә ишеткән идем, әллә укыган идем –диңгез буенда сайрар кошларның булмавы елгалар юклыктан килә, имеш, чөнки тозлы диңгез суы аларга ярамый, шунлыктан монда калмыйлар, имеш. Бәлкем, дөрестер дә… Әйе, кошлар сайрамый, ә менә Зөһрә ханым ничек итеп көлде! Кошлар сайравына биргесез иде бу көлү! Әле дә булса колагымда яңгырап тора. Гүя ерактан үзенә чакырып торган сихри бер өн ул! Йә, ничек итеп шул дәшүгә таба барудан тыела алыйм мин, ничек итеп «аны» күрүдән ваз кичим мин?

Ни булыр, ни булыр?!

Шундый бер әкият ишеткәнем бар: гөлҗимеш куагы чәчәк аткач, сандугач тына, имеш, чөнки шуның чәчәгенә гашыйк булып, сайравын оныта, имеш. Шуның төсле мин саескан да эшемне-көнемне онытып барам. Кандидатлык диссертациямә аз булса да әзерләнермен дип (мин үзем тарихчы, күптән тарих укытам), ярты чемодан әдәбият төяп килгән идем, шуларга тотынып караганым да юк. Безнең язучылар, мәхәббәткә дучар булган кеше таулар актара, дип язалар язуын, ләкин һәр очракта да алай булып чыкмый, күрәсең! Әгәр шуннан мәхәббәткә каршы мәхәббәт булса, ул чакта эш башка, ул чакта, бәлкем, «таулар актарып» булыр иде.

Шактый гына вакыт үтте булса кирәк, бакча юлларында санаторийның чуар халкы күренә башлады, көлгән, сөйләшкән тавышлар ишетелде. Ул да булмый, бина алдындагы мәйданчыкта аккордеон тавышы яңгырады. Баянист Миша, көндәлек гадәтенчә, ял итүчеләрне иртәнге физзарядкага чакырып, беренче вальсны уйнап җибәрде.

Миңа да барырга кирәк иде… Әллә ничек шунда: мәхәббәт һәм физзарядка!.. Эч поша, йөрәк яна, күңелдә меланхолия, башта философия, шайтан алгыры! Ә син шул чакта йөгерергә, сикерергә, бөгелергә, сыгылырга тиешсең… Мәгънәсезлек, валлаһи!

Ләкин… мәхәббәт тотучылар өчен биредә аерым кагыйдә юк. Бәс, шулай булгач, барырга кирәк.

V

Хәзер бәхәссез инде: мин Зөһрә ханымга гашыйк булдым, мин яратам аны. Өметсез, берни вәгъдә итмәгән мәхәббәт белән яратам мин аны… Моның өчен һич үкенмим, хакым юк дип, хисемне йолкып ыргытырга тырышмыйм, әйдә, тирән бер ләззәт һәм газап белән татып калыйм, дим. Дөрес, баштарак тыелырга, йөрәгемне тынычландырырга, мәхәббәтне акыл белән җиңәргә чамалап карадым, ләкин аңардан берни дә чыкмады. Ахыр чиктә мин озак, газаплы уйлардан соң бу «законсыз» туган, әмма шуңамыдыр аеруча кадерле булган үксез мәхәббәтемне, көчемнән килгән кадәр, Зөһрә ханымның үзенә сиздермәскә дигән карарга килдем.

Без һаман шулай үткән-сүткәндә очраша торабыз, ләкин әлеге иртән иртүк очрашып сөйләшүдән соң безнең арада яңадан сүз булганы юк иде әле. Ул чакта миңа бөтенесе ачык, Зөһрә ханым турында белер нәрсә калмады, хәзер инде очрашуның да, сөйләшүнең дә кирәге юк кебек тоелган иде. Ләкин икенче көнне үк мин бик нык ялгышуымны аңладым. Алай җиңел генә кул селтәүдән минем хәлем узган иде инде. Кая ул! Аеруча бер сабырсызлык белән мин аны юксына, сагына башладым. Сәгать саен, минут саен минем аны күрәсем килә иде. Күрәсем, сөйләшәсем, көлгәнен ишетәсем килә иде.

Якшәмбе көнне иртәнге аштан чыккач, мин аны уйламаганда икенче катның вестибюлендә очраттым. Исәнләштек. Минем бер планым да, ачык кына теләгем дә юк иде, шулай да аны туктатып, кыю гына мондый сорау бирдем:

– Зөһрә ханым, бүген сез нишләргә уйлыйсыз?

Ул, көтелмәгән сораудан гаҗәпләнгән сыман, миңа карап алды да иңбашын җыерыбрак:

– Нишләргә уйлыйм? – диде. – Бер дә әйтә алмыйм… Нигә сорыйсыз?

– Бүген – якшәмбе бит, буш көн, кая да булса барырга уйламыйсызмы, дим?

– Юк, уйлаганым юк… Ә кая барасың?!

Мин дусларча ихластан, әмма гади генә итеп:

– Зөһрә ханым, минем сезгә бер тәкъдимем бар, – дидем. – Әйдәгез, «Дендрарий»га барыйк… Көнозын буш санаторийда вакыт уздыру күңелсез булыр. Бер йөреп кайтырбыз.

Зөһрә ханым аз гына уйланып торды.

– Минем анда булганым бар инде, – диде ул, ничектер назлы-сүлпән генә итеп. – Үткән ел килүдә…

– Бигрәк тә яхшы, – дидем мин өлгер генә. – Миңа паркны күрсәтерсез, минем әле анда булганым юк… Шуннан шәһәргә узарбыз, кайтканда – диңгез белән, глиссерда кайтырбыз. Күңелле булып калыр. Чын-чын.

Зөһрә ханым читкә карап, тагын бераз уйланып торды: үзенчә ничегрәк итеп баш тарту турында уйланамы инде? Гаеп эш түгел ләбаса!

Ахырдан ул:

– Ярый, алайса, – диде. – Тик сезгә бераз көтәргә туры килер, минем кереп, киенеп чыгасым бар.

– Рәхим итегез, пожалуйста… Мин сезне түбәндә көтәрмен.

Ул өченче катка менеп китте, ә мин, канатлар үскәндәй, түбәнгә ашыктым… Бина алдында арлы-бирле йөргәләп, аны көтә башладым.

Ә санаторийда беркем юк диярлек, ял итүчеләр шәһәргә, паркларга, төрле җирләргә экскурсиягә таралышып беткәннәр. Бушап калган зур бинада ялгыз көн уздыру нинди күңелсез булыр иде. Ярый әле, мин аны тәвәккәлләп чакырдым. Һәм аның риза булуы мине бер дә гаҗәпләндермәде. Ахыр чиктә без дә ял итүчеләр ич!

…Менә ул җиңел атлап, ишектән килеп чыкты. Өстендә ак ефәктән җәйге костюм. Аякларында биек үкчәле кара елтыр туфлиләр… Яланбаш, тик чәчләрен артка җыеп, кызыл тасма белән бәйләгән. Кулында нечкә саплы кытай зонтигы…

Мин, туктап, сүзсез генә аны каршы алдым. Ул килеп җитте, минем онытылгандай һаман карап торуымнан, ахрысы, уңайсызланыбрак елмайды, миңа туры карамаска тырышып:

– Киттекме? – диде.

– Киттек!.. – дидем мин, эчтән генә тирән сулап.

Без иң элек үзебезнең парк аша шәһәргә илтә торган асфальт юлга чыктык. Биредә бик әйбәт автобуслар йөреп тора. Курорт шәһәрен буеннан-буена кисеп узган, ике ягыннан да төп-төз пальмалар тезелеп киткән бу зур юлда хәрәкәт, гомумән, бик көчле иде. Әледән-әле Хоста – Гагры ягына таба экскурсантлар төягән түбәсез ачык машиналар үтеп китә, ниндидер үзләренә генә хас тавыш чыгарып чапкан шәп, чибәр «Зим»нар, «Зис»лар, «Победа»лар бер-бер артлы узып кына тора.

Без дә озак көтмәдек. Яңа автобус шома гына алдыбызга килеп туктады: утырдык, киттек.

«Дендрарий» паркы бездән шәһәргә таба. Юлы артык озын булмады, бишме-алтымы тукталышны узгач та, без барып җиттек. Якшәмбе көн булгач, бирегә дә халык шактый күп килгән икән… Ике рәт колонналар тезеп, көянтә сыман ярым түгәрәк формада эшләнгән матур капка алдында бераз гына чират та бар иде. Бу хәл минем эчемне пошырып куйды. Дөресен әйтим, ишле халык арасында бер дә буталып йөрисем килми иде… Ләкин пошыну бушка булды… Иркен парк эченә кергәч тә, халык төрле якка таралып та бетте.

Без башта төп аллея буйлап бераз югары күтәрелдек, аннан, уртасында канатлы амурлар басып торган түгәрәк фонтан янына җиткәч, сулга борылдык һәм, озак та үтми, үзебезне тып-тын, буш бер матур аллеяда күрдек… Биредә, гомумән, эреле-ваклы юллар бик күп икән. Аларның кайберләре борылып-борылып куе агачлыклар арасына кереп югалалар; кайберләре, туры гына барып, йә берәр беседка, йә берәр фонтан янына илтеп чыгаралар… Кайбер аллеялар буйлап тик бер генә төрле агачлар үсеп утыралар. Һәм шул агачлар исеме белән аларны «Пальмалар аллеясы» яки «Кипарислар аллеясы», яки «Платаннар аллеясы» дип атап та йөртәләр икән.

Инде бу парк үзе тулаем нинди җир, нәрсәсе белән ул атаклы дисәк, кыскача гына шуны әйтергә була: «Дендрарий» дип бик күптөрле агачларны бер җиргә җыеп үстергән зур бакчага әйтәләр икән. Биредә дә дөньяның төрле почмакларыннан – Һиндстаннан, Кытайдан, Япониядән, Австралиядән, Африкадан, Америкадан китерелгән бик күптөрле гаҗәеп агачлар үсеп утыралар. Шунлыктан халык бирегә матур урында ял итәр өчен генә түгел, карап йөрер, хикмәтле нәрсәләр ишетер өчен дә килә. Бакчаның фәнни сотрудниклары, төркем-төркем халык ияртеп, шул гаҗәеп агачлар турында сөйләп йөриләр.

Без инде, төркемгә кушылып, экскурсовод тыңлап йөрмәдек. Дөрес, Зөһрә ханым башта, берәрсенә иярмибезме, дип сораган иде дә, мин, көлгән булып, сез үзегез генә экскурсовод булырсыз инде, дидем. Миңа бит бөтенесеннән бигрәк аның белән икәүдән-икәү генә булу кадерлерәк, аның сүзен, аның тавышын ишетү кыйммәтрәк иде. Ә агачлар турында күбрәк беләсем килсә, бер җай табып, ялгызым гына килеп китәрмен әле…

Зөһрә ханым, минем сорашканны да көтмичә, «Дендрарий» турында белгәннәрен сөйли дә башлады. Нигә ул алай иткәндер инде: сүзсез йөрмәс өченме яки сүз кирәкмәгән якка кереп китмәсен дипме – хатын-кыз уен ничек сизеп бетерәсең.

Башта ул «Дендрарий»ның тарихы турында шундый кызык кына нәрсә сөйләде: имеш, революциягә кадәр бу бакчаның хуҗасы берәр тиенлек кенә китаплар бастырып сатучы бер нашир булган, ди. Бакчадагы зур йортларны, матур беседкаларны һәм фонтаннарны, төрле җирләргә куелган статуяларны – барысын да шул кеше эшләткән, ди. Хәтта хәзер үсеп утырган агачларның да шактый өлешен ул ерак илләрдән китерткән, имеш… Менә сиңа берәр тиенлек китап бастыручы!

Аннан Зөһрә ханым мине юлда очраган кайбер агачлар белән таныштыра башлады. Менә бер бик биек, төп-төз, ботакларын түбән салындырып үскән агач янына туктадык. «Мамонт агачы» дип атала икән үзе… Америкадан килгән. Безнең якның ылыслы агачларына охшаган… Минем бер нәрсәгә исем китте: шушы күтәрелеп карасаң, бүрек төшәрлек биек агачка бары утыз ике генә яшь икән әле. Гаҗәп! Зөһрә ханым әйтә, Америкада аларның шундый юаннары бар, ди, әгәр киссәң, түмгәге өстенә зур гына танцы мәйданчыгы ясап була, ди. Агач үзе ике мең ел яши икән… Менә бу, ичмасам, гомер!

Мин, әлбәттә, аңардан ишеткән бөтен нәрсәгә берсүзсез ышана идем, чын-чынлап гаҗәпләнә идем, чөнки, ул сөйләгәч, барысы да дөрестер кебек иде. Бәлкем, ул ара-тирә әз генә арттырып та җибәрә торгандыр, ләкин зарар юк, аның шулай матурлау өчен өстәп җибәрүен тыңлау үзе дә күңелле ич!

Көн бүген искиткеч тын, якты. Һавада диңгез дымы нык сизелә, шуңа бераз бөркү дә… Акрын гына бара торгач, без «Кипарислар аллеясы»на килеп кердек. Җылы якның иң сылу агачлары болар… Һәрберсе шәмдәй төп-төз утырганга күрә, аларның кара күләгәләре, тигез якты аралык калдырып, юлга аркылы ятканнар. Аллеяның буена карасаң, чиратлашып киткән бу якты-кара басмалар ничектер сөзәк кенә күтәрелгән мәрмәр баскычны хәтерләтәләр… Һәм без икәүдән-икәү генә шул мәрмәр баскычтан каядыр икенче бер сихри дөньяга күтәреләбез кебек…

Аллеяны үтеп, кечкенә аланлыкка чыккач, Зөһрә ханым, тукталып, миңа әкәмәт кенә бер үсемлекне күрсәтте. Җирдән үк калын, озын кыякларын чыгарып үскән бу сыек яшел төстәге үсемлек «Агава» дип атала икән. Болай карап торырга бер дә ямьле нәрсә түгел, әмма нинди гаҗәп гадәте бар икән аның… Зөһрә ханым әйтә, ул, ягъни агава, үз гомерендә бер генә тапкыр чәчәк ата, ди; чәчәген койгач, үзе дә һәлак була, ди.

Ихтимал, бу дөрес тә түгелдер, матур бер легенда гынадыр, ләкин ул мине тирәнтен дулкынландырып өлгерде. Ничектер менә күптән, бик күптән күңелемдә йөргән бер хыялның җанлы үрнәге булып күренде ул миңа… Әйе, үз гомереңдә бер мәртәбә чын-чынлап яратсаң иде дә шул ярату белән актык көнеңәчә бәхетле булып яшәсәң иде. Бик кадерле, бик тансык хыял бу минем өчен… Тормышта аның үрнәге бардырмы – белмим, әмма минем үземә ул бәхет насыйп булмады.

– Ошый, бик ошый миңа бу тәбәнәк үсемлекнең андый гадәте, дидем мин Зөһрә ханымга.

– Нинди гадәте?

– Менә сез әйткәнчә, бер генә мәртәбә чәчәк атуы…

Зөһрә ханым, гаҗәпләнгән сыман, нечкә кашларын сикертеп куйды.

– Ни өчен?

– Кеше дә, дим, шушы үсемлек төсле, үз гомерендә бер генә мәртәбә мәхәббәт кичерсә иде.

– Нигә, мәхәббәтне берничә мәртәбә дә кичереп буламыни?

– Була икән шул, Зөһрә ханым!

– Һай, мин тиле! – диде Зөһрә ханым, көлеп. – Белми идем әле мин моны, белми идем… Яшь чакта бер чынлап яратасың да шуның белән тәмам, гомерең буена җитә шул дип уйлап йөри идем…

– Яшь чактагы беренче мәхәббәт бит ул, беләсезме, күп вакытта беренче исерү генә булып чыга, – дидем мин дә, шулай шаярткан төслерәк итеп. – Ә чыны соңрак, акылга утыргач, ак белән караны аера башлагач килә… Тик, кызганычка каршы…

Мин әйтеп бетермичә, тирән көрсенеп, кулларымны гына җәеп җибәрдем, ә Зөһрә ханым шундук сорап куйды:

– Йә, нәрсә «кызганычка каршы»?

Мин «әйтергәме, юкмы?» дип тиз генә уйлап алдым. Ләкин артыгын әйтү ярамый иде, шуңа күрә бары:

– Кичегеп килә ул… чын мәхәббәт, – дидем. – Күп кенә хәлләрдә бик кичегеп килә.

Белмим ни өчендер, Зөһрә ханым озак кына дәшмичә барды. Ул уйчан иде, бу хәл мине берникадәр борчый да башлады. Әллә берәр төрле шик тудымы аның күңелендә?

Ниһаять, ул, үзенә ят бер фикерне кире кагарга теләгәндәй, башын чайкап әйтте:

– Юк, яшьлек мәхәббәтеннән дә саф, чын мәхәббәт булмыйдыр… Юк, ышанмыйм мин…

– Төрле кеше белән төрлечә була торгандыр инде ул, –дидем мин, аның белән бәхәскә керергә теләмичә, ә үзем эчемнән генә: «Их, Зөһрә ханым, әгәр мин сезгә башымнан кичергәннәрне сөйләп бирә алса идем, ихтимал, сез минем хәлемне аңлар идегез», – дип уйлап куйдым.

Кинәт Зөһрә ханым, минем җиңемә орынып:

– Карагыз әле! – диде һәм көрән төстәге бер кечкенә агачка төртеп күрсәтте. Агачның сокланып карарлык бернәрсәсе дә юк иде кебек, шунлыктан аңа бер дә исем китмәде. Ләкин Зөһрә ханым, һаман мине кызыксындырырга теләп:

– Сез аның язуын укыгыз! – диде һәм, үзе үк нечкә бармагын күтәреп, агач төбенә кадап куйган кечкенә тактаны ягымлы тавыш белән өзеп-өзеп кенә укып чыкты: «Ти-яргә яра-мый, а-гу-лы!..» Бу сүзләргә ул ниндидер бүтән мәгънә салган кебек тоелды миңа, һәм мин дәшмичә калырга мәҗбүр булдым.

Без тагын күп кенә агачларны: тәүлегенә берәр метр үсә торган бамбукларны, яфракларының озынлыгы икешәр-өчәр метрга җиткән бананнарны, төрле-төрле гаҗәеп матур пальмаларны карап уздык. Зөһрә ханым, әле яңарак кына безнең арада шактый четерекле сөйләшү булып алганын оныткан шикелле, бик мавыгып шул агачлар турында сөйләп йөрде. Мин тыштан кызыксыну күрсәтсәм дә, уйларым, дөресен генә әйткәндә, хикмәтле агачлардан еракта иде. Тик лавр агачы гына бераз кызыксындырды. Бу агачның яфракларыннан, мәгълүм булганча, данлык таҗы үрәләр… Әгәр үзенә бер тәмле ис аңкытып торуын искә алмаганда, аның әллә нәрсәсе юк та кебек. Ни өчен аңа шундый дәрәҗә бирелгән? Зөһрә ханым әйтә, аның яфраклары мәңге яшел һәм бервакытта да коелмыйлар, ди. Кул белән генә өзеп алырга була, ди… Чынмы икән бу?.. Ләкин бу туры килә: яулап алынган дан да бит мәңге шулай саргаймый да, коелмый да.

Йөреп арыгач, без калкулык битендәге бер эскәмиягә ял итәргә утырдык, аякларга рәхәт булып китте. Алдыбызда ачылган матур, җылы, сөйкемле күренешкә –яшел аланга, чәчәккә күмелгән куакларга, сап-сары юлларга карап, бераз тынып утырдык. Түбәндә, әлеге без узып киткән зур фонтан янында, халык кайнаша. Анда паркка килүчеләр төркем-төркем булып рәсемгә төшәләр…

Әнә бер зур гына төркем яшьләр фонтан алдына тезелеп маташалар. Берничәсе фонтан читенә дә менеп басты. Фотограф, кара япмасын бөркәнеп, төшерим дигәндә генә егетләрнең берсе, аягы таепмы, фонтан эченә төште дә китте… Моны күреп, Зөһрә ханым кычкырып көләргә тотынды. Тәмам онытылып, рәхәтләнеп көлә ул, ә мин шаккатып аның көлүен тыңлап тордым. Гаҗәп иде бу көлү, нәрсәгә охшатырга да белмим мин аны… Үзенә бер мелодия!

Зөһрә ханым, нидер сизенгәндәй, кинәт көлүеннән туктады да миңа борылып карады. Минем көлмичә тын гына утыруымны күреп, ул бик гаҗәпләнде.

– Сез әллә күрмәдегезме?

– Кемне, нәрсәне? – дигән булдым мин, юри аңламаган булып.

– Әнә ич түбәндә бер егет, фотограф: «Внимание!» – дигәч кенә, фонтанга шуып төште дә китте.

– Ә, аны… күрдем.

– Ә нигә көлмисез? – диде Зөһрә ханым балаларча беркатлылык белән.

– Минем өчен… кызыклысы анда түгел, биредә иде.

– Ниче-ек?

– Сезнең көлүегез белән сихерләндем, – дидем мин, мөмкин кадәр гади әйтергә тырышып.

Зөһрә ханым берьюлы җитдиләнеп китте, бераз дәшми утырды, аннан салкын гына сорап куйды:

– Комплиментмыни инде бу?

– Һич алай түгел, – дидем мин, ашыгып, – саф дөресен әйтүем… Сез үзегез дә беләсез ничек көлүегезне… Беренче тапкыр ишеткән кешенең сихерләнмичә калуы мөмкинме соң?.. Ачуланмагыз миңа, мин әйткәнне сезгә әйтүчеләр күп булгандыр…

Белмим, ихлас күңелдән чыккан сүзләр тәэсир иттеме, әмма Зөһрә ханым йомшара төште һәм ничектер, ихтыярсыздан булса кирәк, гаҗәеп бер сүз ычкындырып куйды:

– Башкаларның әйтүен мин колагыма да элми торган идем.

Мин кинәт тынып калдым. Бик мәгънәле сүзләр булып ишетелде бу миңа… Ничек дип аңларга, ничек кабул итәргә моны? Нәрсә әйтмәкче ул моның белән? Зөһрә ханым үзе дә нидер сизенеп, минем ялгыш нәтиҗә ясавымнан курыккан төсле, тизрәк «төзәтергә» ашыкты:

– Сездән арзанлы комплимент яки дөрес булмаган нәрсә ишетәсем килми минем… Минемчә, сез алардан өстен торасыз.

Дулкынландырды мине бу сүзләр.

– Рәхмәт, Зөһрә ханым, рәхмәт, яхшы сүзегез өчен, –дидем мин, дулкынлануымны сиздермәскә тырышып. – Ышаныгыз, нәрсә генә әйтсәм дә, мин сезгә бары тик саф дөресен генә әйтәчәкмен… Ләкин… бер үтенечем бар: зинһар, сез миннән тартынмагыз, үзегезне иркен тотыгыз… Шулай яхшырак булыр.

Зөһрә ханым йомшак кына елмайды.

– Мин үземне бүтәнчә тота белмим… Өйрәнмәгәнмен. Ләкин… ләкин… – Ул күз кырые белән миңа хәйләкәр генә карап алды. – Бер эштә сак булырга туры киләчәк.

– Нинди эштә?

– Сезне бик сихерләргә ярамас, дим. Зарарлы ич ул, сихерләү!

Мин аның нәрсәгә ишарә ясавын аңладым.

– Юк, курыкмагыз, зинһар! – дидем мин, сөенеп. – Рәхәтләнеп көлегез! Чын-чын. Музыка да сихерли ич, ләкин аңардан кешегә ни зарар?

– Шулай да күп ярамый, әни «мәэмәй» итәр, – диде ул, сөйкемле генә назлангандай итеп, һәм урыныннан торды. – Киттек инде булмаса!

Парктан чыгышлый, без «Мавритан беседкасы» аша үттек. Бу искиткеч матур архитектура үрнәге иде. Ул җирнең сөзәкләнеп төшкән бер җиренә ак мәрмәр колонналардан салынган берничә түгәрәк беседкадан гыйбарәт. Шундый ук мәрмәр колонналардан гына торган сөзәк коридор борылып беседкадан беседкага төшә. Ә тышкы яклап бөтен әйләнәсендә ерак илләрдән килгән гаҗәеп төрле агачлар һәм чәчәккә баткан куаклар үсеп утыра…

Беседкага килеп кергәч, үзеңне икенче бер дөньяга күчкәндәй хис итәсең. Борын заман, чит җирләр, чит халыклар хыялдан уза. Бер мәлгә үзеңне гарәп шаһларының гөлбостанында күргәндәй буласың… Кешенең кодрәте нинди зур! Таш өя һәм шуның белән хыялыңа канатлар бирә.

Без, Зөһрә ханым белән, беседкаларның һәр ташына, һәр бизәгенә сокланып карый-карый, акрын гына икенче башына килеп чыктык. Чыккан җиребездә ике яклап таш күтәртмәләр өстендә ике мәһабәт бронза арыслан ятып тора… Әйе, биредә аларның булмавы мөмкинме соң!

Бөтен күргәннәр өстенә бу беседкаларны да күрү кәефкә бик ошады. Эчке дөньябыз тагы да беркадәр матурлана, байый төшкән кебек булды. Кәеф дигәннән, Зөһрә ханым минем белән бергә килергә риза булгач, күңелемне аеруча бер рух күтәренкелеге биләп алган иде. Гүя менә гел шатланып, көлеп кенә йөрер төсле идем. Ләкин андый җиңел кәеф миңа килмәде. Ниндидер бер татлы моңсулыкка төренгән басынкы уйчанлык иде миндә… Ләкин шул ук вакытта искиткеч рәхәт тә иде миңа, гомерендә беренче кат сөенеч тапкан үксез бала бәхетен татый идем мин… Тик моның тиздән үтәчәген белеп тору гына йөрәгемнең бик тирән, яшерен бер җирен чак кына сыкратып тора иде.

Башта сөйләшкәнчә, без диңгез белән кайтырга булдык. Моның өчен шәһәргә портка киттек. Якшәмбе көн булгач, халык кайда да күп иде, шулай да, артык зарыкмыйча, без буш глиссерны көтеп алдык. Глиссер – киң төпле, гаять тиз йөрешле моторлы көймә. Без менә шуңа утырып киттек.

Көн болай җилсез кебек булса да, диңгез өсте тыныч түгел иде. Офык түреннән ак чаллы дулкыннар салмак кына куышып киләләр. Безнең көймә шул дулкыннарның сыртына тияр-тимәс кенә очып бара. Кайчак зуррак дулкынга очрап, көймә сикереп-сикереп китә, дулкын аның төбенә яман шапылдатып сугып кала, шул чакта безнең эчебез кытыкланып киткәндәй була. Азрак шомлы да һәм бик күңелле дә!

Әмма иң күңеллесе – диңгездән яр буена карап бару иде. Таулар, таулар артында тагын таулар – алары ак башларын гына күрсәтеп торалар… Якындагы таулар, түбәләреннән алып итәкләренә хәтле, тоташ куе бөдрә яшеллек белән капланган; бу гаҗәеп урманда Мәскәү каеныннан алып Австралия эвкалиптларына кадәр үсәләр. Менә шул купшы яшеллек эченнән берсеннән-берсе матур ак сарайлар диңгез өстенә карап торалар. Алар күп, кайсылары зур, кайсылары кечкенә, кайсылары биектә, кайсылары түбәндә – һәм менә шулай һәркайсы, яшел хәтфә өстендә яткан асыл ташлар төсле, аерым-аерым күренеп торган өчен дә бу шәһәр искиткеч гүзәл, искиткеч мәһабәт.

Белмим, шушы карап туймаслык күренеш тәэсирендәме, янымда җылы беләге белән минем беләгемә терәлеп утырган Зөһрә ханым бу минутта миңа аеруча кадерле, аеруча якын булып тоелды. Ихтыярсыздан гаҗәпләнеп уйлыйм: ни өчен моның кебек шагыйранә бер җирдә мәхәббәт ямьсез, кирәксез булырга тиеш? Кайда матурлык, шунда мәхәббәт булырга тиеш түгелмени? Чыннан да, әгәр мәхәббәт булмаса, дөньяның бу байлыгы, бу гүзәллеге кеше өчен үзенең кыйммәтен югалтмас идеме?.. Ихтимал, бу бик иске фәлсәфәдер, ләкин чын булырга тиеш, югыйсә минем кебек мәхәббәт тотучының башына кайдан килеп керер иде ул!

Ахырда без үзебезнең санаторий турына килеп җиттек. Көймә, киң борылыш ясап, озын басмага янтыгы белән килеп туктады. Башта үзем чыгып, аннан Зөһрә ханымны кулыннан тотып чыгардым.

Акрын гына тауга күтәрелдек. Арыган идек, бер төштә утырып ял иттек. Күзне иркәләгән, хыялны әллә кайларга алып киткән диңгез түренә карап, сүзсез генә ял итеп утырдык. Юк, онытылмас бу көн минем өчен, онытылмас!

VI

Менә минем килүемә ике атна да үтеп китте. Яхшы тәрбия, даими ял һәм дәвалану, шулар өстенә бай табигать, шифалы һава, диңгез һәм кояш акрынлап үзенекен итә: сәламәтлек ныгый, көч арта, кәеф яхшыра, рух күтәрелә – тагын ни кирәк? Шуңа күрә дә халык шат, халык ваемсыз, уйный-көлә, йөри-кәефләнә. Ул ай чамасы вакыт эчендә үз өлешенә тигән бөтен мөмкинчелектән файдаланып калырга, рәхәтен күрергә тырыша… Һәм бик дөрес итә, ял итүченең моңа тулы хакы бар, асылда бит биредәге бөтен нәрсә – аның үз байлыгы.

Тышкы яктан мин дә йөзләрчә ял итүчеләрнең берсе булып яшим, мин дә бөтен нәрсәдән канәгать, ныгытып ашыйм-эчәм, диңгезгә йөрим, кояшта кызынам, кыскасы, кешедән бер дә калышмыйм. Кәефем минем начар түгел. Сәламәтлек яхшыра, тән тазара, җаным шуны тоеп сөенә… Әмма рухым минем бүтәнчәрәк. Төшенке димәс идем мин аны… Юк, төшенке түгел! Ләкин ничегрәк дип аңлатырга? Тын кырлар өстенә яткан кичке шәфәкъ вакыты кебегрәк димме – үзем дә белмим. Һәрхәлдә, шуңа охшаган ниндидер бер моңсу тынлык эчемә тулган кебек минем… Башкалар төсле гамьсез, шат була алмыйм, күп нәрсә белән кызыксынмыйм да, күбрәк ялгыз буласым килә, ялгызым гына уйланып йөрергә гадәтләнә башладым.

Шуңа карамастан мин эч пошу, йөрәк сызлану кебек нәрсәне хис итмим. Хәтта рухымны биләгән әлеге кичке шәфәкътәй моңсу тынлык миңа сәер бер рәхәтлек бирә кебек… Ихлас! Кичке шәфәкънең дә үз матурлыгы бар ич!

Табигать белән җан уртаклыгы тапкан кебек булдым. Бик иртә торып, аулак бакчага чыгам, буш аллеялар буйлап йөрим, туктап-туктап табигатьнең сулышына колак салып торам. Төрле өннәрне, төрле кыштырдауларны ишетеп, шуларның нидән булуын, кайдан килүен белергә тырышам. Кош-кортларны күзәтәм, чәчәкләргә тик кенә карап торам… Бернәрсә хакында уйламыйм да кебек, әмма акылымның өзлексез кемгә таба юнәлгәнен бик яхшы белеп торам.

Кайчак мин шушы иртәнге сәгатьтә «аның» зур аллея буйлап кайтып килгәнен күрәм. Мин беләм аның кая барганын, нишләгәнен… Ләкин моны яңадан инде аның үзеннән ишетергә теләмим. Күзенә чалынмас өчен тизрәк икенче юл белән китеп барам… Йөри торгач, берәр аулак эскәмиягә барып утырам да, терсәкләрем белән тезләремә таянып, уйга чумам. Озак уйлыйм, күпме вакыт узганын да сизмим… Үземчә тыныч, салкын кан белән уйларга тырышам.

…Мин беләм мәхәббәтемнең сәбәбен, мин зарыктым аңа, мин көттем аны… Менә ул килде. Әмма мин белмим, ни өчен ул, минем өметсез мәхәббәтем, Зөһрә рәвешендә килде миңа? Кем ул, нәрсәсе белән бу кадәр әсир итте мине – аңлаудан гаҗизмен. Әйтерсең ак күгәрчен кунды иңбашыма – борылып карарга да, үрелергә дә кыймыйм мин аңа.

Шул ук вакытта, гаҗәп хәл, ничектер бик үз, бик якын ул миңа, гүя элек-электән аралашып йөргән яхшы танышым ул минем. Гүя менә күреп торам аның кер төшмәс пакь, тыйнак хатын булуын, сизеп торам аның нечкә, саф йөрәген, белеп торам аның ялган сөймәс намуслы кеше икәнен… Нидән бу? Асылда бит мин аны бик аз беләм. Әллә инде үзен күрмәс борын ук мин аны хыялымда күптән тудырып өлгергән идемме? Хәзер исә менә шул зарыгып, кадерләп тудырганым кара керфекле, зәңгәр күзле, нәфис-сылу Зөһрә булып күз алдыма килдеме? Мәхәббәт кичерүчеләр, әйтегезче, буламы шундый хәл?

«Дендрарий» паркына барып кайтканнан соң, без үзара гадирәк була башладык. Кайвакытта инде Зөһрә ханым үзе башлап минем яныма килә, миңа дәшә… Без йә чәчәкләр түтәле янында сөйләшеп утырабыз, йә бакча эченә йөрергә китәбез… Телдән әйтә алмаган куанычым бик зур: ул мине үз итә, якын итә.

Һәм озак та үтми, мин шуны сизә башладым: яман күзләрдән качкандай (ә яман күзләр кайда да бар алар) гүя ул миңа сыена, миңа ышыклана… Аның болай ышанып сыенуы минем өчен, әлбәттә, зур дәрәҗә. Тик шулай да эчемнән ачынып уйламыйча булдыра алмадым: язмыш мине һәрьяклап сынамакчы була, күрәсең!

Хәзер инде күбрәк аның сүз башлавын, аның сорашуын көтәм. Минем үзем турында кызыксынуын өмет итәм. Нигәдер вакыт-вакыт үземнең тормышым, үткәнем хакында аңа бик сөйлисем килеп китә иде. Ләкин ул ни өчендер аз кызыксына, аз сораша иде. Бигрәк тә минем шәхси тормышыма кагылудан ничек тә тыела иде кебек.

Мәсәлән, ни өчен ул миннән хатыныгыз бармы, балаларыгыз бармы, дип сорамый? Артык кызыксыну күрсәтәсе килмиме, әллә мине дә, кайберәүләр шикелле, үзен кызгандырасы килеп, хатынын яманларга тотыныр, дип куркамы? Юкка. Мин аңа хатынымны яманламас идем, чөнки хатын яманлаудан да мәгънәсез, түбән эш юк.

Сөйләсәм, мин аңа моңарчы һичкемгә тел тибрәтеп әйтмәгән үтә шәхси, яшерен бәхетсезлегемне, ихтимал, сөйләп биргән булыр идем. Мәхәббәтемне аклау йөзеннән түгел, юк, ә озак еллардан бирле эчемә җыелып килгән газаплы уйларны бушатыр өчен сөйләр идем. Әмма ул минем йөрәгемдәге ярага кагылмады, һәм мин аңа бәхетсезлегемне сөйләмәдем. Хәтта киресенчә килеп чыкты… Ләкин бу турыда вакыты җиткәч… Мин исә сөйләмичә калуым өчен менә хәзер һич үкенмим, чөнки семья фаҗигасен фаш итү миңа бернинди дә җиңеллек бирмәгән булыр иде, ә бәлкем, вөҗдан газабы гына алып калган булыр идем.

…Әйткәнемчә, мин мәхәббәтемне Зөһрә ханымның үзенә белдермәскә булдым. Димәк, хисләремне яшерер өчен, мин, әкәм-төкәм шикелле, бер дә кабырчыктан чыкмаска тиеш идем. Авыр вазифа.

Ләкин күпмегә чаклы яшеренергә мөмкин? Гомумән, яшеренеп буламы? Хатын-кыз кебек сизгер җан көн дә диярлек очрашып торган ирнең йөрәгендә ниләр кайнаганын үзе үк сизмиме?

Беркөнне без аның белән, диңгездән кайтып килешли, «җәяүлеләр сукмагында» очраштык. «Җәяүлеләр сукмагы» –диңгез яры буйлап берничә километрга сузылып киткән тар гына юл. Ул куе агачлыклар арасыннан, тау битенә бер күтәрелеп, бер төшеп, чокырлар аша салынган тар күперләрдән узып, бормаланып бара. Юл бик матур, аның гаҗәеп аулак, тын урыннары бар. Анда утырып ял итәргә әледән-әле ак рәшәткәләрдән ипле эскәмияләр, юл буена махсус куелган һәм уртасыннан салкын су бәреп торган таш тәлинкәләр, төрле киек-җәнлекләрнең статуялары очрый…

Без шушы сукмак буйлап бераз баргач, ботакларын әллә кайларга җәеп җибәргән бер карт чинар төбендә эскәмиягә ял итәргә утырдык… Тирә-як тып-тын, шылт иткән тавыш юк, тик түбәннән диңгез дулкыннарының ярга ялкау гына килеп кагылулары ишетелә. Сукмак буенда бер җан иясе күренми… Биредә агачлар шундый биек, шундый юаннар – юл буен тоташ караңгылап, аз гына шомлы кыргый бер төс биреп торалар. Эсседән соң тымызык, дымсу күләгәдә утыруы бик рәхәт!

Минем кәеф әллә ничек кенә: диңгездә берничә тапкыр коенганга күрә, бөтен тәнемдә тазалык, рәхәт җиңеллек тоям, шул ук вакытта күңелем нидер юксынып, үзеннән-үзе нечкәреп тора: җыр телим, шигырь телим…

Ә ул? Ә ул бик тыныч, гамьсез күренә… Бернәрсә турында да уйламый кебек, җитди сүзгә теләге юк кебек, тик шунда сыңар аягын селкеп утыра. Минемчә, ул бу минутта рәхәтләнә, үзенең матур булуын белеп, янында бер «мәҗнүн» утыруын сизеп, тормышның бай, тулы икәнлеген, аңа ни теләсә шуны бирергә әзер торуын күреп рәхәтләнә!

Бераз юкны-барны сөйләшеп утыргач, кинәт минем күңелемә якты бер уй килде.

– Зөһрә ханым, – дидем мин, – җырлагыз әле бер… Чын-чын. Сез матур җырлый торгансыздыр.

Ул назлы гына итеп сыңар кашын сикертеп алды, башын аз гына кырын салды.

– Мин җырлый белмим бит…

– Ышанмыйм, сез җырларга тиешсез!

Ул уйчан гына елмайды, бертын дәшмичә торды, аннан икеләнебрәк кабатлады:

– Белмим шул… Бер дә җырлаганым юк.

Мин тагы ныграк үтенеп сорый башладым:

– Ягез инде, Зөһрә ханым, үзегезне сынау өчен генә булса да бер җырлап карагыз… Мин ышанам… Минем бик ишетәсем килә… Ләкин сез мине юк дип белегез…

Һәм ул җырлады. Ихлас күңелдән үтенү тәэсир иттеме, әллә үзенең җырга сусаган чагы булгандырмы, әмма ул бик акрын гына итеп «Айлы кич»не җырлады.

Көлгән чакта искиткеч музыкаль яңгырашы белән сихерләгән тавышы аның җырлаганда ул кадәр үк бай түгел иде шикелле… Бәлкем, бик акрын җырлаганга шулай тоелгандыр. Ләкин аның җырлавы минем өчен барыбер йөрәккә төшәрлек дәрәҗәдә нәфис, йомшак, матур иде. Мин тәмам онытылып тыңладым. Бигрәк тә көе аның үзәккә үтәрлек иде, гүя бу көй минем ләззәтле авырту белән сызлаган йөрәгемне, өметсез бәхет белән исергән хыялымны җырлый иде… Инде Зөһрәнең, чак ишетелерлек итеп, сузып кына, «Әллә гашыйк булдым инде, чыкмыйсың уйларымнан», дип әйткән сүзләрен ишеткән чакта, минем кинәт кенә күңелем тулып китте… Бу ни эш, тагын шул гына җитмәгән иде! Мин, иренемне тешләп, башымны түбән идем…

Ул, җырлап бетерер-бетермәс, миннән борчылып сорады:

– Сезгә ни булды?

Тиз генә җавап бирүе авыр иде, бары тынычлана төшкәч, мин, аңа күтәрелеп карамаска тырышып, акрын гына:

– Борчылмагыз, Зөһрә ханым, берни дә булганы юк, –дидем. – Тик бераз… хыялга бирелеп киттем шикелле. Бары шул гына.

Ышандымы ул минем бу ялганыма, юкмы – әйтә алмыйм, ләкин нидер сизенде булса кирәк. Шушы хәлдән соң ул еш кына миңа (мин күрмәгәндә) төбәлебрәк карый торган булды һәм нидер сагаеп көтә башлады.

Шулай үтә көннәр, китәр вакытлар да якынлашып килә иде инде, һәм менә безнең арада, күп кенә очракларда була торган шикелле, һич уйламаганда-көтмәгәндә иң әһәмиятле сөйләшүләрнең берсе булып алды.

Кичке аштан соң без йөрергә киттек. Зур паркның бөтен юлларын күптән йөреп чыкканга күрә, мин Зөһрә ханымны санаторий артындагы тауга менәргә чакырдым. Зөһрә ханым риза булды, һәм без киттек. Паркның бер юлы шул тау итәгенә алып бара, аннан тар сукмак югары алып менә.

Без текә тауга ашыкмыйча, туктый-туктый гына мендек. Менеп җиткәч, безнең күз алдыбызда искиткеч матур һәм мәһабәт бер күренеш ачылды.

Кояш диңгезгә әле яңа гына батып өлгергән, бөтен офык буе, төньяк балкышы кебек, яп-якты нурланып тора. Күк белән диңгез кайда тоташа – аны күреп булырлык түгел. Ә болайрак таба диңгез өсте, вак кабырчыклар сибелгәндәй, яшькелт-зәңгәр төсләр уйнатып җемелди. Күк йөзе акрын гына агарганнан-агара һәм төпсезләнә бара…

Менә шул ак бушлыкта, төнге галәмнең беренче карлыгачыдай, гаҗәеп бер якты йолдыз кай арададыр балкып, сөенә-сөенә җемелди дә башлады. Аны иң элек Зөһрә ханым күреп алды.

– Бу нинди йолдыз?

– Бу – Венера, безнеңчә – Зөһрә йолдыз.

– Шулмыни инде ул?

– Әйе, шул инде ул… Зөһрә йолдыз! Матурмы?

– Матур, – диде Зөһрә ханым, ничектер әкрен-кыю-сыз гына.

Ә шулай да бу кечкенә мөлаем йолдыз астында дөнья нинди иркен, нинди чиксез! Диңгез, диңгез, диңгез! Ул гүя җирне кочагына алган, ул бөтен табигать өстеннән хакимлек итә. Ә баеган кояшның офыктагы балкышы сүнеп, караңгылык иңгәч, ул тагы да серлерәк, көчлерәк, мәһабәтрәк булып китте. Күк йөзе күксел бәрхеткә охшаган йомшак бер тонык төскә керде, анда «Зөһрә»нең ишләре күбәйде… Дөнья өстенә шул ерак йолдызлардан килгән тирән тынлык ятты. Таулар, гүя диңгезнең киң күкрәгенә башларын салып, йокыга талдылар…

Озак сихерләнеп карап тордык без бу серле, мәһабәт дөньяга. Аннан – артыбызда бер карт имән тора иде – шуның төбендәге артсыз, тәбәнәк эскәмиягә утырдык.

Сәер генә иде бу минутта минем хәлем: ни тоям, ни уйлыйм, ни телим – бернәрсә белмим. Тулы билгесезлек. Ә бит янымда «ул» утыра. Күреп торам аның тез өстенә салган кулын, сулаганда акрын гына тибрәнгән күкрәген, аз гына югары кайтарылган кара керфекләрен, ә шуларга әүвәлгечә тартылып торуны үземдә тоймыйм. Битараф бер салкынлык. Сүрелә башлаумы бу? А, юк! Мин аны минут саен, секунд саен сөюдән туктый алмыйм инде. Тик кулым кыска, янымда гына утырса да, күктәге йолдыз кебек, минем өчен ерак ул… Ихтимал, менә шуны аңлаудан киләдер минем бу сәер, билгесез хәлем.

Сүзсез утыру, ахрысы, бик озакка китте, ниһаять, Зөһрә ханым үзе башлап дәште:

– Нигә сез болай бик тын утырасыз?

– Минме?

– Әлбәттә, сез.

– Әллә тагын, – дидем мин, балаларча ни әйтергә белмичә, аптырап.

Зөһрә ханым сәерләнеп иңбашларын җыерып куйды:

– Аңламыйм мин сезне… Берәр хәсрәтегез бармы соң сезнең?

– Юк шикелле…

– Алайса, эш нидә? Әллә минем белән утыру сезнең өчен күңелсезме?

– Зинһар, алай дия күрмәгез, Зөһрә ханым! Моның дөрес түгеллеген үзегез дә беләсез ич…

Ул аз гына сүзсез калып торды, аннан, тыныч-сабыр булырга тырышып:

– Аптырап кына әйтүем, – диде. – Кичерегез, әгәр урынсыз әйткән булсам… Тик әле сездәге үзгәреш бик гаҗәп тоелганга күрә генә…

– Нинди үзгәреш? – дидем мин, аның сүзен бүлеп.

– Нинди үзгәрешме?.. Башта сез, бүтәннәр кебек, нор-маль генә бер кеше идегез, аннан… зур бер кайгыга дучар булгандай, көннән-көн башыгызны түбәнрәк салындырып йөри башладыгыз. Нидән бу? Нинди хәсрәт, нинди төшенкелек сездә? Шуңа гаҗәпләнәм.

– Зөһрә ханым, сез дөрес күрәсез, әйе, миңа нидер булды, тик ул хәсрәт тә, төшенкелек тә түгел… Ничек кенә аңлатыйм? – Һәм, сүз таба алмыйча, мин бөек шагыйрьнең бер юлын әйтеп бирдем: – Бик юашлатты мине яшерен сөюдән җан көю…

Зөһрә ханым кинәт ике куллап йөзен каплады.

– Җитәр, артыгын әйтмәгез!

Бу хәлдән мин тәмам аптырап, тынып калдым – шулкадәр көтелмәгәнчә килеп чыкты ул! Ләкин Зөһрә ханым үзен бик тиз кулга алды, башын күтәреп, чәчләрен сыпырып куйды, утырган җирендә турая төште. Йөзе аның бу минутта, эчке газабын көчләнеп басарга тырышкандай, киеренке-җитди, хәтта беркадәр усал да иде.

Шактый гына дәшми утырганнан соң, ул, ниһаять, телгә килеп, акрын гына болай диде:

– Идрис иптәш! (Бу аның миңа беренче тапкыр исемем белән дәшүе иде. Әмма «иптәш»е нигә кирәк инде – аның сүземени бу?!) Әгәр сезнең урында бүтән берәү миңа шул сүзләрне әйтсә, мин йә торып китәр идем, йә шаркылдап көлгән булыр идем. Ләкин… күрәсез, мин берсен дә эшли алмадым. Эшли алмадым, чөнки… сезнең сүзләрегез минем өчен коры, буш сүзләр генә түгел. Аңлыйсызмы сез шуны?.. Көлеп кенә карый алмыйм мин сезнең сүзләргә… Ходай хакы өчен моны исегездә тотыгыз!

– Сез сорадыгыз, мин әйттем, Зөһрә ханым, – дидем мин юаш кына.

– Әйе, мин үзем сорадым, чөнки нидер сизенеп борчыла идем… Кеше нидән газаплана, дип борчыла идем… Бер сүз әйттегез, мин барысын да аңладым, артыгы кирәкми.

– Ни өчен?

– Аңладым мин сезне, ышанасызмы, аңладым, шуның өчен… Ләкин сез дә мине аңларга тиешсез…

Зөһрә ханым аз гына тотлыгып торды да ашыгып, дулкынланып сүзен дәвам иттерде:

– Әйе, сез дә аңларга тиешсез минем хәлемне, минем, ничек дим, сезнең… хисегезгә мөнәсәбәтемне димме? Юк, алай да түгел, Ходаем, ничек дим?! Минем җавап бирә алмавымны аңларга тиешсез!

– Аңлыйм, – дидем мин, кабер эченнән әйткәндәй. –Аңлаганга күрә, сезне борчымаска, сездән ничек тә яшерергә тырыштым.

Башымны түбән иеп утырганга күрә, мин аны күрми идем, ләкин һәрбер хәрәкәтен, һәрбер сулышын сизеп торам. Менә хәзер дә ул җиңеләеп бер сулады шикелле, һәрхәлдә, тәмам үзгәргән тавыш белән, җылы итеп:

– Сез – яхшы кеше, – диде. – Юкка гына мин сезгә ышанып йөрмәдем… Чынлап әйтәм.

Мин дәшмәдем.

– Ышаныгыз, сезнең кебек… кешенең газабын күрү миңа бер дә җиңел түгел. – Аның тавышы калтыранып куйган кебек тоелды миңа. – Без, хатыннар, мондый чакта үзебез дә газапланабыз. Кешенең хәленә керәсе, аны юатасы килә. Ләкин ничек итеп? Бер яхшы сүз белән генә булмый бит?

Нәрсә бу? Нигә кирәк болар? Үзенчә кызгануы, юатырга теләвеме инде бу?.. Ләкин юкка гына, бичара, үзен көчләп маташа… Миңа кирәкми боларның берсе дә, кирәкми… Менә шулай тик кенә, тын гына утырырга да утырырга!.. Аннан вакыт җиткәч кузгалырбыз, кайтып җиткәч, баш иеп, бер-беребезгә тыныч йокы теләп аерылышырбыз. Безнең өчен реаль чынлык шул бит инде. Нигә бу кайгы уртаклашкан булып утыру? Кирәкми, акыллым, минем сиңа үпкәм юк… Әмма ләкин Зөһрә ханымның җаны чынлап та тыныч түгел иде, ахрысы, чынлап та нидер аны борчый иде булса кирәк… Күпмедер сүзсез тынып утыргач, ул эчке дулкынлануын сиздергән тавыш белән, әмма нәкъ якын кешесенә дәшкәндәй бик үз итеп, миңа болай диде:

– Телисезме, мин сезгә берәүнең башыннан кичкән… кызыклы бер тарихын сөйлим. Тыңлыйсыгыз киләме?

Нинди тарих, ни өчен миңа сөйләмәкче – бер дә төшенә алмыйм. Гомумән, бернинди тарих та, чёрт та тыңлыйсым килми минем… Ләкин… ул әйтә бит моны! Мөмкинме соң?

– Сөйләгез, – дидем, – мин тыңлыйм, – дидем.

– Шулаймы? Ярый алайса! – Зөһрә ханым, тын җыйгандай, бер сулап куйды. – Тик сөйләү минем өчен, һай, авыр булачак, чөнки ул минем… үз тарихым. Моңарчы әле аны беркемгә дә, ишетәсезме, беркемгә дә сөйләгәнем юк иде. Ә менә сезгә, ят ир кешегә, нигәдер сөйлисем килеп китте… Мин бит сезгә ышанам, бигрәк тә минем хәлемне дөрес аңларсыз дип ышанам… Ах, аңласагыз иде сез!.. Бик әһәмиятле бу минем өчен… Ләкин, сөйли белмәсәм, сез гаеп итмәссез инде, ярыймы?

– Борчылмагыз, Зөһрә ханым, сөйләгез, мин сезне, шаять, аңлармын.

– Тик менә ничек башлап китәргә? – Ул кыюсыз гына елмайды, ни өчендер чәчләрен рәтләгән булды. – Бүген вакыт та соң инде, сөйләп бетерергә өлгермәм…

– Мин сезне һәр кич шушы урында тыңларга әзермен, – дидем мин, әллә аны, әллә үземне рухландырырга тырышып.

– Әйе, тарих озын, белмим, ничек ерып чыгармын, –диде ул, үзалдына әйткәндәй, аннан аз гына уйланып торды, тирән зәңгәр күзләре белән миңа нидер сынап бер карап алды һәм тамак кыргандай итте дә акрын гына сөйләп китте. Башта ул дулкынланудан тотлыгыбрак сөйләде, ләкин бераздан тынычланып, эзгә төште – ягымлы тавыш белән ашыкмыйча гына сөйләгән сүзләре, тугай чишмәсе кебек, үз җае белән генә ага башладылар.

Бу аның башыннан кичкән мәхәббәт тарихы иде. Үзе әйткәнчә, ул менә бүгенге кичне генә бетмәде… Безгә берничә тапкыр очрашырга һәм хикәяне дәвам итәр өчен шушы тауга менәргә туры килде.

Мин үземнең шәхси тормышымны Зөһрә ханымга сөйли алмадым – гаять авыр эш иде ул минем өчен… Ә менә Зөһрә ханым үз башыннан кичкәннәрне сөйләгәч, мин, ничектер, бәхетсезлегемне яңадан һәм аеруча тирән сизгән кебек булдым. Әлбәттә, вакыйгалар бер-берсенә якын да килми, ләкин эчке мәгънә ягыннан билгеле бер уртаклык бар дияр идем. Хәер, алдан нәтиҗә ясаганчы, иң элек Зөһрә ханымның хикәясен тыңлыйк.

VII

Зөһрә ханым сүзен болай дип башлады:

– Сезгә әйткән идемме икән, мин бит Чиләбе кызы… Мактанасым килгәндә, «Урал кызы» дип тә әйткәлим… Дөрес, Чиләбе тирәсендә Урал таулары юк, тигез дала, шулай да безне «Урал кешеләре» дип йөртәләр. Моны сезгә хәзер мактанасым килүдән әйтмим, ә башымнан кичкән хәлләрнең урынын күрсәтер өчен генә әйтәм… Шулай, Чиләбедә туып, Чиләбедә үстем мин… Тигез, хәлле генә семьяда, нужа күрмичә, тыныч кына узды минем балачакларым. Әти революциягә кадәр зур байларда приказчик булып торган, ә әнием кызлар мәктәбендә укыткан. «Мөгаллимә» дип йөрткәннәр аны. Матур бит? Ничектер менә бүтәннәрдән аерып, зурлап әйткән төсле… Әнием минем заманына күрә укымышлы, алдынгы хатыннардан саналган. Үзе әйтмешли, каралыкка, наданлыкка каршы көрәшкән. Алар, әтием белән әниемне әйтәм, спектакльләрдә, әдәби кичәләрдә катнашканнар. Әнием мандолинада уйнаган, матур гына җырлаган да, ә әтием иске байларны, муллаларны бик оста уйнаган, диләр. Читтән килгән артистлар бездә һәрвакыт кунак булып ятканнар. Җәйләрен Троицк далаларына кымызга барганнар. Хөррият елларында (әнием шулай ди торган иде) аеруча дәртләнеп, бөтен шәһәрне аякка бастырып, берөзлексез спектакльләр уйнап, концертлар куеп, «шәрык кичәләре» оештырып йөргәннәр. Бик күңелле, кызыклы чаклар иде ул еллар дип, әти белән әни әле дә сагынып сөйләштергәлиләр… Мин үзем аларның берсен дә белмим, чөнки мин туганда ул еллар үтеп киткән иде инде. Үземне белә башлаганда әти муллалар уйнап йөрүне күптән ташлаган, олыгайган, басылган бер кеше иде. Ул инде әллә кайчаннан бирле промкооперациядә җаваплы урында эшли һәм эшеннән бүтән нәрсәне белми дә, белергә дә теләми… Әни җидееллык мәктәптә укытып йөри иде әле, ләкин ул да инде әдәби кичәләрне оныткан, бар кайгысы, бар мәшәкате семьяга бәйләнгән иде…

Әнием миңа кулыннан килгән кадәр үзенчә дөрес, яхшы тәрбия бирергә тырышты. Кече яшьтән үк ул мине ана телендә укырга өйрәтте, аннары дүрт ел татар мәктәбенә йөртте. Аның кыз чагыннан ук җыеп килгән бай гына китапханәсе бар иде, шуннан сайлап кына миңа китаплар бирә торган иде. Бигрәк тә татар музыкасына мәхәббәт уятырга теләде ул миндә, моның өчен хәтта үзенең кайбер асыл әйберләрен сатып, өебезгә иске генә бер пианино да алып куйды… Шуның өстенә әле ул мине татар чигүләренә дә өйрәтте. Шулай итеп, әнием минем күңелемә үз халкыбызга мәхәббәт, үз культурабызга хөрмәт орлыгын салырга тырышты. Бушка китмәде шикелле аның бу тырышуы – шулай сизәм. Рәхмәт, бик рәхмәт инде аңа!..

Мин бик читкә кереп киттем шикелле… Менә бит ул сөйли белмәүнең бәласе!.. Гаеп итмәссез инде, бусы минем биографиямә кечкенә бер кереш булсын, ярыймы?

– Мин тыңлыйм, Зөһрә ханым!

Һәм, чыннан да, мин аны гаять бирелеп тыңлый идем. Ул шуны күрмиме? Күрә, әлбәттә, тавышыннан сизеп торам күргәнен. Хәзер инде ул бер дә каушамыйча сүзен башлап китте.

– 1939 елны мин урта мәктәпне бетереп, көзен ин-ститутка укырга кердем. 1940 елның язында Нәҗип Аитов Мәскәүдән Бауман институтын бетереп кайтты… Мин аны бала чагымнан ук белә идем. Аның әти-әниләре безгә күптән таныш, якын йөрешкән кешеләр иде. Мотаһар абзый, Нәҗипнең әтисе, тегермәннәр трестында эшләүче зур бер белгеч иде… Ул үзе бөтенләй укымаган кеше дип сөйлиләр иде, ләкин бик яшьтән үк шул иген тарттыру эшенә кереп киткән, бик авырлык белән үзенә юл салган, әле революциягә кадәр үк Троицк баеның зур паровой тегермәнендә управляющий булып эшләгән, диләр… Тегермәннәр Советка күчкәч тә, ул һаман шул эшендә калган. Мәскәүдән бер зур кеше, чын булса Цюрупа диләр, аңа тияргә кушмаган, имеш. Соңыннан, нэп вакытында шикелле, аны Чиләбегә күчергәннәр. Менә шул заманнан бирле инде ул, әйткәнемчә, зур бер белгеч булып эшләп килә иде… Бик әйбәт, гадел кеше иде ул, хәзер дә мин аны оныта алмыйм, исемә төшкәндә, миңа әллә ничек авыр булып китә. Еш кына, үз әти-әниемнең түгел, ә аның мине кичерүен тели торган идем… Әйе… Тагын алга йөгерәм шикелле…

…Инде әнисе Гайшә апа турында нәрсә дим? Менә сәүдәгәр гаиләсеннән чыккан, аш-суны бик яхшы белгән, исемле кешеләр белән йөрешергә яраткан бер тулы гына татар абыстаен күз алдыгызга китерсәгез, шул Гайшә апа булыр инде. Үзе ул бик зирәк хатын иде, теле дисәң – авызы белән кош тотар, ярыйм дисә – Иблискә яучы булыр, инде кеше тикшерә башласа – энә күзеннән үткәрә торган иде. Кешеләрне ул икегә генә бүлеп йөртә: затлы һәм затсыз. Затлысы – бай яки укымышлы гаиләдән чыккан кеше, ә затсыз дигәне – надан, тәрбиясез, дөнья күрмәгән халыктан чыккан кешеләр… Аның бөтен хыялланганы да үзенең Нәҗибен «затлы» кызга өйләндереп, «затлы» кешеләр белән туганлашу иде… Соңыннан, эшләр бик тирәнгә киткәч, мин еш кына, Гайшә апа минем хакта алданмый микән, дип уйлана торган идем.

…Ике гаилә кайчан йөрешеп киткәннәрдер – ул кадәресен хәтерләмим, ләкин үземне белә башлаганда, безнең гаиләләр бер-берсенә бик якыннар иде инде. Аннан аралар да ерак түгел иде, әледән-әле алар безгә, без аларга кереп йөри идек… Ул чакларда әле Нәҗип белән минем арада дуслык дип әйтерлек берни дә юк иде. Ул –үсмер малай, ә мин җиде-сигез яшьлек кенә кызчык идем. Минем өчен ул зур абый иде, дәшәргә, сөйләшергә курка идем мин аңардан… Ә ул миңа бөтенләй игътибар итми иде шикелле, чөнки, сүз катып, минем белән берәр сөйләшкәнен һич хәтерләмим. Әйбәт тужурка-чалбар, ялт иткән кара ботинкалар кигән нәзек-озын гына «егет» кайта керә, чыга китә, ә мин – яланаяк чабып йөрүче, кыска күлмәкле чандыр гына кызчык – аның күзенә чалынмас өчен берәр яры посып кала идем… Тагын шуны хәтерлим: ара-тирә әтиләр аның хакында, Нәҗип бик акыллы бала, үзен бик әдәпле тота, яхшы укый да икән, ерак китәр, зур кеше булыр, дип сөйлиләр иде. Ә мин ниндидер гаебем бар шикелле өнсез генә тыңлыйм һәм эчемнән: нигә малай булмадым икән, мин дә ерак китәр идем, дип уйлый идем.

…Мин алтынчыда укыганда, ул вузга китте, мин урта мәктәпне бетергәндә, ул Мәскәүдән инженер булып кайтты… Кайту белән, Чиләбенең зур бер заводында эшли дә башлады.

Бу инде чыннан да утырып җиткән чын егет иде. Ул торышы дисеңме, ул кыланышы дисеңме – нәкъ менә, Гайшә апа әйтмешли, «зат иясе»неке кебек, бер дә бәясен төшерерлек түгел, ә үзе шундый җитди, горур – янына барырга куркырсың…

Мин дә туташ булып җиткән идем инде һәм аңа ихтыярсыздан кызыксынып карый идем. Дөрес, Мәскәүдән каникулга кайтып йөргән чакларында да мин аны еш күрә торган идем. Ләкин ул вакытларда әле, күңелемдә җиткән кыз хисләре уянмаганга күрә, мин аңа, хәзерге шикелле, ниндидер эчке бер кызыксыну белән карый белми идем. Ул минем өчен бары Нәҗип абый иде, тартына идем мин аңардан, хәтта бераз гына шүрли дә идем. Аннары ул үзе дә мине җитеп килгән кыз итеп күрми иде шикелле; күрсә, сизмичә калмас идем инде. Әллә аның күзенә, гомумән, кызлар күренми идеме? Хәтерлим, әнисе Гайшә апа, безгә кергән саен, мактанып «зарлана» торган иде: «И-и, Нәҗибемнең бер генә дә кызларда кайгысы юк шул, бар белгәне китап, укый да укый, укып арыса, приёмник боргалап утыра. Үзем дә аптырыйм инде. Иптәшләре кайчан чибәр-чибәр кызлар ияртеп киләләр, шуларга да бит менә һич кенә бер исе китми, ахирәт!..» Ә безнекеләр, бигрәк тә әти, Гайшә апаның сүзен куәтләп: «Нәҗип үз дәрәҗәсен белә ул, юкка-барга алданмас!» – диләр иде.

Мондый сүзләр яңа күзе ачылып килгән, хыялланырга яраткан яшь күңел өчен җитә кала иде: Нәҗип абый миңа берәүгә дә охшамаган көчле һәм серле кеше булып күренә иде. Менә шунлыктан, ахрысы, Мәскәүдән ул инженер булып кайткач, мин аңа кызыксынып кына түгел, курка-курка гына сокланып та карый башладым.

Ул буйга-сынга, төскә-биткә дә шактый чибәр егет иде. Уртадан биегрәк, чандыр; гәүдәсен бик туры тотып, башын күтәрә төшеп йөри; йөзе какча, маңгае калку, чәче йомшак, аксыл; күзләре соры, кечкенә, туры карап булырлык түгел, чөнки алардан салкын бер җитдилек сирпелеп тора. Әйтерсең ул күзләр кешегә бары үзенә буйсынырга кушып кына карыйлар. Башта гына түгел, соңыннан да мин аның күзләренә туры карый алмадым.

Тагын нәрсә?.. Әйе, оныта язганмын: аның шушы үзенә күрә чибәр генә, һавалы кыяфәтен бернәрсә – әнисенекенә охшаган кечкенә очлы ияге бозып тора иде. Әллә ничек менә, шул кечкенә ияк аның җитди йөзенә көйсез, үпкәләүчән бала чырае биреп торган кебек… Хәер, бөтен җире дә килеп беткән кеше аз буладыр инде ул. Аннары бит яшь чакта, бер күзең төшкәч, кешене ничек тә матур итеп күрергә тырышасың. Ә мин инде аны шактый идеаллаштырып күрә башлаган идем.

Зурларның Нәҗип турындагы мактау, соклану сүзләре бер дә нигезсез түгел иде. Институтны уңышлы бетереп кайту өстенә, ул эшкә кергәч тә бик тиз үсә, таныла башлады. Аның турында талантлы инженер дигән сүз чыкты, озак та үтми, цех начальнигы итеп күтәрделәр үзен… Әти әйтә, аңарда көчле кул бар, ди… Мин моңа ышана идем, хәтта эчемнән генә аның өчен горурлана идем… Нигә – үзем дә белмим, тик «көчле» дигән сүз мине ничектер сихерли иде кебек.

Ул кайтып, берничә ай вакыт үткәч тә, мин үз тирәмдә сәер генә хәлләр күрә башладым. Иң элек Гайшә апа безгә гадәттәгедән ешрак керә торган булып китте. Болай да тасма телле хатын хәзер мине гел юмалап кына, гел «Зөһрә чибәрем» дә «Зөһрә иркәм» дип кенә тора. Очлы күзләрен бер дә миннән алмый, әйтерсең менә бөтен җиремне тикшереп чыга, ә мин үземне кая куярга белмим, кызарам-янам, әмма ачуым килми, тик вакыт-вакыт әллә кая качып китәрдәй булам.

…Әни минем өстем-башым турында күбрәк кайгыртырга тотынды. Үзем сорамастан, йә яңа күлмәклек ала, йә костюмлык ала. Нигә бу, дигәч, син җиткән кыз ич, үзең аңларга тиешсең, ди. Әтием исә минем алда һаман Нәҗипне мактый, ишетеп кайтканнарын бер дә сөйләмичә калмый. Бу шулкадәр юри, мин белсен дип эшләнгән шикелле тоела иде, хәтта уңайсызланудан торып китәсем килгән чакларым да була иде. Аннары берничә тапкыр әти белән әнинең үз бүлмәләрендә озак кына сөйләшеп ятуларын да сизеп калдым. Нәрсә турында сөйләшүләрен һич белмәсәм дә, йөрәгем кысылып, эсселе-суыклы булып, бу тикмәгә түгелдер, сүз тәгаен минем хакта барадыр, дип уйлый идем.

Менә бу хәлләрнең барысыннан да мин эшнең кая таба барганын сизмичә калмадым, әлбәттә. Мин чын-чынлап борчыла башладым. Йөрәгем тынычлыгын җуйды. Әллә ничек менә язмышымда зур бер үзгәреш булырга торган кебек. Нинди үзгәреш ул – минем өчен табышмак түгел… Үзем мин ул үзгәрешне телим дә, шул ук вакытта аңардан куркам да кебек, ышанам да мин аның булуына, ышанмыйм да шикелле… Күңелемне авыр бер шик гел борчып тора башлады: бу – картлар теләге генә түгелме, алар гына моны кузгатып йөрмиләрме? Әгәр шулай гына булса, хурлык бит бу минем өчен! Гафу итәчәк түгелмен бит мин аларны моның өчен! Әмма шул ук вакытта картлар теләге, картлар эше генә булыр дигән уй һич башыма сыймый. Әтием – артист, әнием – укытучы булган кеше, ничек инде алар кызларының чын уен, чын теләген белмичә торып, аны кемгәдер «бирергә» җыенсыннар, ди? Үзләре бит алар – гомер буе искелектән көлеп, шуны хурлап килгән кешеләр… Шулай ук мондый эшне Нәҗипнең әти-әниләреннән дә һич көтеп булмый. Нәҗип бит алар табып биргән кызга гына «ярар, мин риза» дип әйтәчәк егет түгел ләбаса! Эшнең сере нәрсәдә соң, Ходаем?

Сез, бәлкем, ә Нәҗип үзе, диярсез. Ул бар бит, ул сезне күрә бит, сезнең арада сүз булырга тиеш бит, дип әйтерсез. Әлбәттә, шулай. Беләсезме, бу хәлләр башлангач, мин инде кошчык шикелле куркып-калтыранып аңардан гел нидер көтә торган булып киттем. Мин инде аның һәр сүзенә, һәр карашына әһәмият бирә торган булдым. Йөрәгендә ни аның, уенда ни – тизрәк беләсем, тизрәк төрле шикләрдән котыласым килә…

Ләкин сез мине дөрес аңлагыз: бу әле мәхәббәт түгел, бу бары кыз баланың язмышына хуҗа буласы кеше белән соң чиктә кызыксынуы гына иде. Йөрәгемдә аңа карата чын мәхәббәт бармы, юкмы – ул кадәресен мин белмим әле… Әгәр ул миңа: «Мин сезне сөям, сезгә өйләнергә телим», – дисә, минем җавабым ничек булачак – анысын да белми идем әле…

Әмма ул горур, аз сүзле, үзен салкын тота торган егет иде, шуның өстенә, әйткәнемчә, эшкә йотылды, иртә китә, кичләрен соң гына кайта, һәм без бик сирәк очраша идек. Ә ике йорт арасында ниндидер сөйләшүләр бара, нәрсәдер эшләргә җыеналар, мин моны сизеп торам, һәм бу хәл мине торган саен ныграк борчый иде.

Менә шулай җанымны кая куярга белмичә, эчтән төрле шикләр белән газапланып йөргән чагымда, һич көтелмәгәндә, әнием белән минем арада гаять җитди бер сөйләшү булып алды. Көтмәгәндә, дим, чөнки борчылып көткәнемне нәкъ менә әнием авызыннан ишетермен дип, һич күңелемә китергәнем юк иде. Ни ишетсәм дә, Нәҗипнең үзеннән ишетермен дип йөри идем… Ничек булды ул, диегез. Көннәрдән бер көнне мин, кичкырын гына институттан кайтып, ялгызым гына ашарга утырдым. Бераздан каршыма әнием килеп утырды. Әти кайтмаган иде әле, аулак, тын бүлмәдә без икәү генә идек. Әнинең йөзенә карагач та, мин ниндидер зур сүз буласын сизеп алдым – моңарчы бер дә күренмәгән бик җитди кыяфәт иде аңарда… Минем йөрәгем кысылып куйды, тәнем буйлап бизгәк калтыравы йөгереп үткәндәй булды. Әнием бераз дәшми утырды, кулы белән, ашыкмыйча гына, эскәтерне сыпыргалады, аннан акрын-сабыр гына болай дип сүз башлады:

– Кызым, – диде, – сүземне игътибар белән тыңла: соңгы вакытта без синең киләчәк бәхетең турында кайгырта башладык. Сиңа бик әйбәт пар табылып тора… Кем турында әйтүемне, шәт, үзең дә аңлыйсыңдыр?

Мин дәшмәдем. Әнием дәвам итте:

– Сүз Нәҗип турында бара, кызым… Егет, үзең беләсең, бик әйбәт, бик акыллы, яхшы гаиләдә яхшы тәрбия күреп үскән… Белеме бар, һөнәре бар, киләчәге бик өметле, бик матур булыр кебек… Әнә хәзердән үк ничек күтәрелеп бара! Андый кеше сирәк очрый ул, кызым… Әтиең белән без менә аны синең өчен бик мәгъкуль егет дип табабыз, әйе… Син үзең дә безнең белән килешерсең дип ышанабыз. Шулай түгелме?

Мин тагын бер сүз дә әйтә алмадым, тик башымны гына түбән ия төштем. Әнием нигәдер авыр гына сулап куйды.

– Әлбәттә, – диде ул, – тормышка чыгу, бүтән берәү белән тормышыңны бәйләү йөрәк эше ул, ә йөрәккә кушып булмый, ул үзе аны теләргә тиеш. Без моны аңлыйбыз, сине һич ихтыярсызларга теләмибез, әмма шулай да синең сүзеңне ишетәсебез килә. Безгә калса, син аны, Нәҗипне дим, ярата алыр идең. Дөрес түгелме?

Бик кыен иде минем хәлем, әллә ничек кенә, һич зиһенемне җыя алмыйм, ләкин нидер әйтергә кирәк. Һаман дәшмичә калу ярамый бит инде… Ахырда үземне көчләп дигәндәй, уйлап түгел, ә телемә килгәнгә күрә генә: «Мин бит укыйм әле», – дип кенә әйтә алдым.

– Беләбез, – диде әнием, – сине укуыңнан һич аерырга теләмибез, син институтны бетерергә тиешсең. Без аларның үзләренә дә шулай дидек…

Бик гаҗәеп булып ишетелде бу сүзләр миңа, үзем дә сизмәстән: «Кемнәр алар?» – дип сорап куйдым.

– Кемнәр булсын! Нәҗипнең әти-әниләре, – диде әнием.

Шуннан мин әллә ничек менә, үземне һич белештермичә, бәйдән ычкынган шикелле, кинәт кыздым да киттем.

– Аңламыйм мин бу эшне, – дидем мин, гаять дулкынланып. – Нәҗипнең үзеннән бер сүз ишеткәнем юк, ә сез мине аңа бирергә җыенасыз, әти-әниләренә нидер вәгъдә итәсез… Бу ничек була инде бу?.. Бәлкем, Нәҗип тә минем шикелле берни белми торгандыр, бәлкем, аның миндә уе да юктыр… Көлкегә калдырмакчы буласызмы?..

Мин сүземне әйтеп бетерә алмадым, яшьләремә буылып, үксеп елап та җибәрдем.

Әниемнең йөзе үзгәреп китте, курыкты булса кирәк, ләкин тынычлыгын җуймады.

– Кызым, сабыр, – диде ул йомшак кына. – Тынычлан… йә, тынычлан… Безнең беркемгә дә, бернинди дә вәгъдә биргәнебез юк. Аллам сакласын, синнән узып, синең теләгеңне белмичә торып, андый эшне эшләргә безнең башыбызга тай типмәгән ләбаса. Белеп тор: бөтен эш синең үз ихтыярыңда, син ничек теләсәң, шулай булачак!.. Ә Нәҗипкә килгәндә инде, ул үзе әти-әниләренә бу хакта күптән әйтеп куйган. Әгәр Зөһрә, дигән, мине яратса, миңа чыгарга риза булса, мин бик шатланып аңа өйләнер идем, дигән… Ул миңа бик ошый, бүтән берәүне дә теләмим, дигән… Менә шуннан соң инде аның әти-әниләре безгә дә сүз ачтылар…

Мин түзмәдем, тагын кызып әнинең сүзен бүлдем:

– Ни өчен Нәҗип үзе минем белән сөйләшми, нигә әнисе аша сүз йөртә? Яучы җибәреп, сездән генә сорамакчы буламыни? Алайса, хәзердән әйтеп куям: мин биктә утыручы кыз түгел, яучысын куып чыгарырмын… Яучысына: мин – комсомолка, диярмен, егетегез бер илле ел соңга калган, диярмен…

Әни, ничектер, кызганыч кына елмайды, башын кагып: «Дөрес, кызым, яучы килсә, шулай итәрсең», – дигән булды.

Күрәсең, аңа да җиңел түгел иде, ә бәлкем, сүзне җайсызрак башлап, мине бу хәлгә җиткерүе өчен үкенеп тә куйгандыр… Шактый сүзсез тынып торды. Күзләре боекланды, йөзенә тирән уй чыкты. Ана йөрәге бит, ниләр генә кичермидер ул!.. Аңа карап, мин инде балаларча әйтеп ташлаган сүзләрем өчен үзем дә үкенә башладым.

Аннан әнием ничек тә йомшак булырга тырышып, шуның белән бергә, аңласын, җитсен моңа дигәндәй, бик җитди итеп миңа болай диде:

– Зөһрә, кызым, син юкка борчылма. Эш син уйлаганча түгел. Яучы да килмәс, сине көчләүче дә булмас… Инде Нәҗип үзенең ниятен башлап әти-әниләренә әйткән икән, бу бер дә гаеп эш түгел ич. Әгәр шуннан берәр егет сиңа өйләнергә теләвен әйтсә, син дә, вәгъдә биргәнче, иң элек безгә әйтмәс идеңмени? Бу бит ата-анага хөрмәт дигән сүз. Бигрәк тә моның кебек зур эштә ата-анадан узып яки алардан яшереп эш итәргә ярыймы соң – үзең уйлап кара. Нәҗип – акыллы, тәрбияле бала, шуңа күрә иң элек әти-әнисенә әйткән дә… Бер дә гаеп түгел бу, кызым, бер дә гаеп түгел… Ә ул синең белән сөйләшәчәк, әлбәттә, сөйләшәчәк. Моны аның өчен берәү дә эшләмәячәк… Инде мин бу хакта сүз ачканмын икән, сиңа алдан белгертеп куясым килде. Кинәт булмасын, уйлый тор, дидем. Аңла, кызым, син зур, бик зур сынау алдында торасың. Син үзең хәл итәчәксең… Йөрәгең ничек кушса, шулай эшләрсең, әмма акылың белән дә үлчәп кара. Без әтиең белән Нәҗипне сиңа лаек кеше дип табабыз, ләкин моны көчләү дип аңлама. Безнең бар теләгебез сине бәхетле итеп күрү, безгә ышан син, күз нурым!..

Мин инде бүтән бер сүз дә дәшмәдем, кулым белән күзләремне каплап, башымны игән килеш тын гына утыра бирдем. Ахырда әнием торып, миңа акрын гына: «Бар, ят инде, булмаса», – диде дә үзе өстәл өстен җыештырырга кереште. Аягыма баскач, чынлап та, мин үземнең хәлсезлегемне сиздем һәм бүлмәмә кереп бикләндем.

Кичерешләрем минем бик каршылыклы иде. Миндә хурлану да бар иде, Нәҗипкә ачу килү дә бар иде, шул ук вакытта мактаулы егеткә, әнием әйтмешли, «лаек булуым» өчен кинәнүме, сөенүме кебек нәрсә дә бар иде. Хәтта, беләсезме, ул миңа ничектер якыная төшкән кебек тә булды. Үзем дә соң аны телим түгелме, дип уйладым мин ихтыярсыздан… Әмма боларның барысыннан да бигрәк минем җанымны әнием үзе, аның әйткән сүзләре авырттырып тора иде. Бик ачык хис иттем мин аның ана йөрәген. Нигә кыздым, нигә кычкырдым мин тиле!.. Бәхилләтер өчен генә булса да, кире чыгып, алдына тезләнеп: «Әнием бәгырем, кичер, барысына да, барысына да мин риза!» – дип әйтәсем килде.

Күрәсең, нервыларым артык нык какшагандыр инде, түзмәдем, караватыма йөзтүбән капланып, кайнар яшьләремә ирек бирдем. Бу минем җиткән кыз булып беренче елавым иде, тик, кызганычка каршы, соңгысы булмады.

Шул кичтән минем кыз тормышымда яңа бер чор башланды. Кайгысыз, ваемсыз көннәр бетте, кинәт кенә берничә яшькә олыгайган кебек булдым, урынлы-урынсыз шаяру-көлүдән тыела башладым, хыялый кешедәй, әледән-әле онытылып, тирән уйларга бирелеп китә торган булдым. Ә уйлар күп иде, бик күп иде, хәтта моңарчы уйлап өйрәнмәгән башым авыртырга тотына иде… Күңелем һич тыныч түгел, юктан да борчылып, куркып тора, әйтерсең менә бүлмәмә кемдер кергән дә яшеренеп кенә мине күзәтә, ә мин вакыт-вакыт шуны сизеп, кинәт сискәнеп китә идем.

Инде соңыннан ниләр булганын сөйләргә керешкәнче, шуны әйтим әле: әнием минем белән Нәҗипнең үтенүе буенча сөйләшкән икән – ахырдан шул билгеле булды. Нәҗип үтенечен әнисе аша җиткергән. Ни өчен дисәгез, үзе сөйләшер алдыннан, дипломатлар теле белән әйткәнчә, почва зондировать итеп куярга теләгән. Йә, акыллы егет түгел диегез сез аны!

Зөһрә ханым сүзеннән туктады, кечкенә кул сәгатенә карап алды.

– Һай, сәгать ун булган! – диде ул һәм ашыгып урыныннан торды. – Әйдәгез, югыйсә санаторийга кертмәсләр үзебезне…

Зөһрә ханымның болай куркып капыл кузгалуы ничектер бер мәлгә кыз чагын хәтерләтеп җибәргән кебек булды миңа.

– Дәвамы кайчан булыр соң? – дидем мин, аның артыннан иярә-иярә.

– Дәвамы иртәгә, – диде ул җитез генә.

Без таудан төштек, паркка килеп кердек. Аллеяның ике ягына тезелгән гаять төз, озын кипарислар бастырып куйган кара шәмнәр шикелле торалар. Ә «шәмнәрнең» очында искиткеч чиста зәңгәр күк… Җылы якның бик күп нәрсәсе онытылса да, шушы кара кипарисы белән зәңгәр күге беркайчан да онытылмас кебек… Аллея эче шактый караңгы, күп нәрсәне ачык шәйләп булмый, тик ниндидер яшькелт-якты бөҗәкләр генә, төшеп калган йөзек кашларыдай, юл читендә елтырап күренәләр. Караңгы булганлыктан, мин Зөһрә ханымның терсәгеннән сак кына тотып бара башладым.

Якты мәйданчыкка килеп чыктык. Эскәмияләрдә халык күп иде әле, безнең шикелле йөрүчеләр төрле яктан һаман кайта торалар… Зөһрә ханым, биредә тукталып тормыйча, минем белән саубуллашты да бүлмәсенә кереп китте.

Аңардан соң арлы-бирле йөренеп карадым, бераз гына утырып та торган булдым, ләкин ялгызым кызык тапмагач, мин дә кереп ятарга булдым.

…Әлбәттә, йокы тиз генә килмәде – күптән инде йокысызлык белән интегәм. Бу юлы Зөһрә дә үз бүлмәсендә йоклый алмыйча ятадыр кебек тоела иде миңа… Хәтта уйларыбыз да бер үк юнәлештә түгелме икән әле? Мәсәлән, мин, гаҗәеп кызыклы бер китап укый башлаган кебек, шуның дәвамы турында уйланам; ул да, ихтимал, үзендә кузгалган хатирәләрне хыялыннан кичереп, сөрмәле зәңгәр күзләре белән түшәмгә карап ята торгандыр.

Икенче көнне дә без, алдан сүз куешкандай, тагын шул тауга киттек. Акрын гына менеп җиткәч, туп-туры әлеге карт имән төбендәге эскәмиягә барып утырдык. Кояш баемаган иде әле, ләкин күп калмаган инде, тиздән алтын шар диңгезгә бата башлар… Кояштан ярга чаклы диңгез өсте, алтын йөгерткәндәй, күз явын алып җем-җем уйнаклап тора. Моннан корт шикелле генә булып күренгән җитез глиссерлар, нурга чумып алгандай, шул алтын сукмакны аркылы кисеп узалар да артларында озын ак эз калдырып чабалар. Еракта, кояштан күп сулда, офыкка якын ике мачталы бер кораб күренә; барамы ул, тик кенә торамы – моннан белеп булырлык түгел.

Килеп утыруыбызга берничә минут үтеп китсә дә, Зөһрә ханым һаман сүзсез иде әле. Бүленгән хикәяне башлап китү ансат түгел, күрәсең… Искә төшерү генә җитмидер, рухың белән үткән хәлләргә яңадан кайта алу кирәктер.

Менә ул җиңелчә генә сулап куйды. Акрын гына:

– Сез көтәсезме? – дип сорады.

– Зарар юк, Зөһрә ханым, – дидем мин. – Сез борчылмагыз, күпме кирәк, мин шулкадәр көтәргә риза.

– Ә-нә шул тик кенә торган корабтан бер дә күземне ала алмыйм, – диде ул, көлемсерәп. – Әгәр ул кузгалса, бәлкем, мин дә сөйләп китәр идем.

– Ул тик тормый, бик ерак булганга күрә, без аның баруын сизмибез генә…

– Шулаймыни? Ярый, алайса! – Ул тагын аз гына тынып торды да, ерактагы корабка һаман караган килеш, ниһаять, хикәясен башлап китте: – Әнием белән сөйләшкәннән соң, мин ниләр кичергәнемне әйткән идем инде. Ул көннәрдә мин Нәҗипне яратаммы, аңа чыгасым киләме, дип уйланудан бигрәк, ул килерме, кайчан килер, нәрсә әйтер, ничек итеп әйтер, дип уйлана идем. Нигә яшерергә?! Һәрбер кыз бала белән дә ул шулай буладыр инде… Ә минем кызлык абруем өчен аның үз авызыннан чыккан тәкъдиме бөтен нәрсәдән әһәмиятлерәк иде. Әгәр ул әти-әниләремә үзенең теләген белдереп тә миңа һаман әйтмичә йөрсә, мин кырт кисеп аңардан баш тартырга әзер идем кебек… Гүя менә аңа бер срок бирелгән, әгәр ул шул срокны үткәрсә, бар да бетәчәк!

Шул ук вакытта мин аның белән сөйләшүдән эчемнән генә куркып та тора идем. Хисләрем минем аңа карата ачык түгел, җавабым минем әзер түгел – нәрсә диярмен мин аңа? Ләкин, кабатлап әйтәм, ни генә булмасын, мин аның килүен көтәм, сүз башлавын көтәм… Шундый инде минем хәлем!

Егет үзе сиздеме минем бу хәлемне, әллә аңа тизрәк җиткерүче булдымы, белмим, ләкин ул үзен озак көттермәде. Беренче якшәмбедә үк кичкырынрак бу безгә, ничектер көн дә була торган кеше сыман, кисәк кенә килде дә керде. Мин үз бүлмәмдә идем, ишектән кереп, безнекеләр белән исәнләшүенә, тавышыннан танып алдым. Шундук әллә ничек коелдым да төштем, йөрәгем, куркытылган кош кебек, дөп-дөп тибә башлады… Өйдә булуымны сиздермәскә теләгәндәй, баскан урынымда тындым да калдым. Бәхетсезлеккә каршы, бүлмәнең ишеге ачык иде, хәзер менә түргәрәк узды исә, ул мине күреп алырга тиеш иде.

Әти белән әнием аны бик ачык йөз белән каршы алдылар. Бигрәк тә әнием ике кулын җәеп каршылады. Пальтосын да үзе алып элмәде микән әле…

Нәҗип, чишенгәч, түргә узып утырды, ләкин минем бүлмәмә карамады. Алар үзара сөйләшә башладылар, ә мин баскан җиремдә һаман катып тора бирдем. Чыгып исәнләшергәме, юкмы – тәмам аптырауга төштем. Йә, юләр түгел диегез инде мине! Безнең өйгә беренче генә килүе түгел бит аның, бала чагымнан ук беләм бит мин аны, ә менә… югалдым да калдым. Ярый инде, әниемә рәхмәт, ул, минем хәлемне белгәндәй, залдан кычкырып дәште:

– Кызым, Нәҗип килде!

Мин:

– Ә, шулаймыни? – дигән булдым, кемдер төртеп җибәргәндәй кызу-кызу гына атлап залга чыктым. Нәҗип урыныннан торды, без күрештек. Ул кире утырды, ә мин бүлмә уртасында тагын нишләргә белмичә аптырап калдым. Битләремә әйтерсең ут капты, пешереп янарга тотындылар.

Әни кеше бик сизгер була бит, шунда ук ул миңа эш кушты: «Кызым, чәй әзерлә!»

Ләкин Нәҗип сәгатенә карап алды да:

– Рәхмәт, мәшәкатьләнмәгез, – диде. – Мин Зөһрәне кинога чакырырга дип кенә кергән идем… Әгәр мөмкин булса…

Ул сүзен әйтеп бетермәде, мин дә чыга башлаган җиремнән туктарга мәҗбүр булдым. Әтием җәһәт кенә: «Эчәрбез әле, эчәрбез», – диде, ә үзе бик мәгънәле итеп миңа карап алды. Баш тартырга һич ярамаганлыгын мин шунда ук аңлап алдым, ләкин нәрсә дип әйтергә – бу кадәресен уйлап табарлык түгел идем. Тагын әнием ярдәмгә килде:

– Кызым, вакытың бармы синең?

– Бар, – дидем мин, оялып, икеләнеп кенә.

Әтием яңадан Нәҗип белән нидер сөйләшергә кереште, ә мин, инде нишлим дигән бала төсле, әниемә карадым. Әнием гаҗәп тыныч, гади генә итеп миңа:

– Бар, алайса, киен! – диде.

Мин бүлмәмә кереп киттем. Ишекне ябып куйдым да кечкенә өстәлем янына барып утырдым… Бөтен нәрсәдән –безнекеләрнең ничек итеп аны каршы алуларыннан, әтиемнең бик мәгънәле итеп карап куюыннан, әниемнең шундый оста, сак кына минем белән «идарә» итүеннән, ә егетнең, миңа карамаска тырышып, бары әти белән генә сөйләшкән булып утыруыннан – мин берьюлы аңладым: ул минем белән сөйләшергә килгән! Кино, әлбәттә, сылтау гына… Ходаем, менә көткән сәгатьләрең дә килеп җитте. Куанаммы мин моңа – әйтә алмыйм, тик, күргәнегезчә, коелдым да төштем, аптырадым да калдым. Нигә болай булды соң минем белән, нигә бу кадәр мин, тиле, башымны җуйдым, әллә шул алдан белеп, көтеп йөрү ярамадымы – һич менә төшенә алмыйм. Ләкин хәзер миңа ничек тә тынычланырга, ничек тә үземне кулга алырга кирәк иде… Акылымны, һич югы, бераз җыярга кирәк, югыйсә мин аның сүзләрен ничек аңлармын да сорауларына ничек итеп җавап бирермен?

«Ул» залда мине көтеп утыра, әти-әнием дә: «Бу кызый ник бик озаклады?» – дип, эчләреннән борчыла торганнардыр, ә мин башымны иеп утырам да утырам. Ни өчен утырам, Хода белсен, ә ашыгырга кирәклеген үзем бик яхшы белеп торам.

Ахырда торып киенә башладым. Күптән түгел генә тектереп алган күк йон күлмәгемне кидем, ефәк оек кидем, кара замш туфлиләремне кидем… Чәчемне тарап күперттем… Аз гына пудра салдым. (Ул чакта мин бизәнми идем әле…) Ә «Красная Москва»ны мул итеп сөртендем, чөнки хуш исне электән үк ярата идем… Шулай киенеп-бизәнеп маташа торгач, бераз тынычланган кебек тә булдым.

Аннан залга чыктым. Бу юлы Нәҗип, күзләрен тутырып карап, мине каршы алды. Әйе… Минем киемнәрем алай модныйлардан булмаса да, үземә бик килешә иде. Чын әгәр!.. Киң итәкле, тар билле яңа пальтом да, аксыл- соры тиеннән теккән йомшак бүрегем дә миңа бик килешеп тора иде. Мин киемнәремне ярата идем, кадерләп кенә тота идем…

Зөһрә ханым әллә ничек моңсу гына итеп елмаеп куйды.

– Һай, кыз чаклар! Үтте инде, үтте… Хәзер менә шул кыз чагымнан сакланып калган юк кына берәр әйберне күрсәм, кулыма алып үбәм, күкрәгемә кысам, син һаман элеккечә, ә мин күпме үзгәрдем инде, дим… Гафу итегез!

Ул башын борды. Бераз тып-тын калып торгач, акрын гына:

– Сез көлмәгез, яме! – диде.

– Ни сөйлисез, Зөһрә ханым, – дидем мин, бик дулкынланып, – мөмкинме соң, ярыймы соң!

Ул түшләре күтәрелгәнче тирән итеп бер сулады да, тынычланган шикелле булып, яңадан бүленгән хикәясенә кайтты:

– Нәрсә сөйли идем әле?.. Ә, әйе… Өстемә киендем, чыгып китәргә җыена башладык… Әтием Нәҗипкә: «Кинодан соң рәхим итегез!» – диде. Миңа да: «Кызым, кунакны чәйгә алып керерсең!» – диде. Мин дәшмәдем, бу хәтле яхшатлануына аз гына ачуым да килеп куйды.

Урамга чыккач, беркадәр сөйләшмичә бардык, аннан ул, «рөхсәтме» дип, мине култыгымнан алды. Кышкы кич йомшак, тын иде, якты төшкән җирләрдә салкын кар тыныч кына җемелди иде.

Без шәһәр уртасына таба киттек. Кая барабыз – белмим, һәрхәлдә, кинога түгелдер инде, дип уйлыйм. Ә ул шулай да мине шәһәрнең иң яхшы киносына алып барды. Үзенчә сылтау гына булып калмасын дигәндер инде… Һәм, көндәгечә, бу кинода билетлар бөтен сеансларга да сатылып беткән иде.

Шуннан без үзәктән читкәрәк, аулак урамнарга кереп киттек.

Башта сүз бер дә көйләнә алмады. Мин бит аның нәрсә турында сүз ачарга тиешлеген белеп торам, шуңа күрә, үзем бер сүз әйтергә кыймыйча, бары көтәм… Ә ул минем шулай көтүемне сизеп, кай очтан, ничегрәк башлап китәргә белмичә азаплана иде, ахрысы… Мондый нечкә эштә алдан белеп тору егетнең дә, кызның да хәлен бер дә җиңеләйтми икән.

Кыскасы, бераз ык-мык килүдән, анысы-монысы турында сүз кузгаткалап алудан соң, Нәҗип акрынлап үзенең эше хакында сөйли башлады… Шуны әйтим: ул бик күп русча кыстырып сөйли иде, кайчак бөтенләй русчага күчеп китә, белмим инде аның сүзләрен сезгә ничек җиткерермен… Әйе, менә шул, үзенең заводын мактады, эшенең бик интересный булуын әйтте. Перспектива бик яхшы, диде. Көн-төн эшлим, һич буш вакытым калмый, ләкин зарланмыйм, эшемне бик яратам, диде.

Шулай эше турында шактый мавыгып, ләкин ашыкмыйча гына сөйләгәннән соң, ул, ничектер, бер җайдан шома гына үзенең «личный» тормышына күчте. Ул инде сукмагын тапкандай эшлекле кыяфәт белән үз-үзенә бик ышанып сөйли иде. Артык җәелеп тормыйча, ялгызлыктан «скучать» итүен әйтте, бар да бар, тик тормыш дустым (үзенчә әйткәндә, «подруга жизни») юк, диде. Бәләкәй генә фәлсәфә дә сатып алды: ягъни безнең бу напряжённый (татарчасы «киеренке» буламы әле?), кызу заманда тормыштан артта калмас өчен, үзеңнең личный тормышыңны да акыл белән рациональный иттереп оештыра белергә кирәк, диде. Бик җитди итеп, бу юләр кызыйның башына нык кына кереп утырсын дигән төсле итеп әйтте ул моны…

Сүз башланып киткәч тә, безнең арада ул дәү, мин кечкенә, ул белә, мин белмим дигән төслерәк бер аерма туды. Ахрысы, шунлыктан минем һаман сүзсез генә тыңлавым аны бер дә борчымый иде кебек… Менә сөйли торгач, ул шундый ук эшлекле тон белән үзенең өйләнергә теләвен әйтте. Миңа бераз гына эссе булып китте, башымны түбәнрәк идем һәм тагын дәшмичә калдым. Шуннан соң гына ул минем тып-тын баруыма игътибар итте. Бу хәл егетемне тугара төште, ахрысы, сүзеннән аз гына туктап торырга мәҗбүр булды. Ләкин ул үзен бик тиз кулга алды: берни булмагандай, һаман элеккечә эрелеген һәм тынычлыгын саклап, тик аз гына тотлыгып, миңа болай диде:

– Та-ак вот, Зөһрә, син, конечно, ишеткәнсеңдер бу турыда… Хәзер менә үзеңә әйтәм: мин өйләнергә решил. Ещё конкретнее – мин, дорогая, сиңа өйләнергә решил!

Белмим, бәлкем, һәрбер егет өйләнергә теләве турында шулай бик җитди итеп, коры итеп әйтә торгандыр – ишеткәнем юк. Бу кадәресе мине артык гаҗәпләндермәде, хәтта «дорогая, сиңа…» дигән сүзләре йөрәгемне кысылып куярга мәҗбүр итте, әмма шуның артыннан ук «решил» дигән сүзен ишеткәч, мин кинәт өшеп киткәндәй булдым. «Решил» – ни дигән сүз бу? Бик уңайсызланып-оялып булса да, ихтыярсыздан сүзен бүлеп сорадым:

– Туктагыз… Ни өчен миңа, ни өчен бүтәнгә түгел, әйтик, Фатыймага, Суфиягә яки Верага, Нинага түгел?

Һич көтелмәгән сорау булды бу аңа, берни аңламыйча, ләкин чынлап торып:

– Ә кемнәр алар? – диде ул.

Мин теләмичә генә көлемсерәп куйдым.

– Кемнәр икәнен белмим, тик әле мисал өчен генә әйтүем.

– А-а, вон как! – Ул кашларын җыерды, минем «шаяр-туымны» яратмады, күрәсең. – Зөһрә, мин синең белән серьёзно сөйләшәм.

– Мин дә уйнап сөйләмим.

– Нигә, алайса, мондый кирәкмәс сораулар? Син беләсең: кызлардан башка бер танышым да юк минем.

– Шуның өчен генәме?

– Нәрсә шуның өчен генәме?

Аның сүзен кабатлау авыр булса да, әйтмичә тыела алмадым:

– Миңа өйләнергә… решить итүегез.

Ниһаять, егетемә барып җитте булса кирәк.

– Ну, конечно, аның өчен генә түгел, – диде ул үпкә катыш җитдилек белән. – Что син! Главное, син миңа ошыйсың, Зөһрә, менә ни өчен мин сиңа өйләнергә телим.

– Шулаймыни?

– Әйе, ышаныгыз, искренно әйтәм.

– Рәхмәт! Ләкин өйләнер өчен бер ошату гына җитәме соң?

Егетем иңбашын җыерып куйды шикелле.

– Мин, бу – главное, дидем. Ошаса – өйләнәләр, ошамаса – юк. Не так ли?

– Ә… ярату?

– Бик наивная икәнсең син, Зөһрә! – диде ул, көләргә тырышып. – Ошатам, значит яратам. Яратмасам, ошатмас идем. Ясно?

…Әйе, ясно! Әмма егетемнең йөрәк «серен» болай эскәк белән берәмләп кенә тартып алу миңа бик авыр да, бик оят та иде.

– Гафу итегез, Нәҗип, – дидем мин, пошынып, – әллә ничек шунда… Сезгә барысы да ясно, ә миңа ачык түгел… Мин сезнең чын хисләрегезне кайдан белим, беренче генә тапкыр сөйләшәбез ич!

Шуннан ул, берьюлы барысын әйтеп бетерергә һәм үзенчә «ачыклык» кертергә теләп булса кирәк, һәр сүзенә басым ясап, «синнән» «сезгә» күчеп, миңа болай диде:

– Зөһрә, аңлагыз, мин пустойга сөйләнеп йөрүче түгел. Әгәр инде мин сезгә өйләнергә теләвемне әйтәм икән, значит, бик нык уйлап, сезгә булган чувстволарымны точно белеп әйтәм. Да. Белегез яратуымны мин сезгә сүздә түгел, ә эштә күрсәтермен. Да… Романтика, конечно, матур нәрсә, но мин реально уйларга яратам. Миңа өйләнергә кирәк. Менә мин сезгә предложение ясадым, инде сездән туры җавап көтәм!

Ходаем, мин дә мин, ә минем йөрәгемдә ни – ул турыда ләм-мим. Аннан нинди тон белән сөйли бит ул! Рәхим итеп тыңлагыз да кушканны эшләгез! Бу рәвешчә сөйләшкән кешегә мин шунда ук: «Җавабым шул: мин сезгә чыкмыйм!» – дип әйтергә тиеш идем, ләкин, ни өчендер, юаш кына:

– Нәҗип, кызык сез, моның кебек җитди мәсьәләне бер сөйләшүдә генә хәл итеп буламыни? – дидем.

– А почему булмый?

– Ничек булсын ди! Мин сезне, ә сез мине яхшылап белмисез бит әле…

– Юк, мин сезне беләм, – диде бу, үз-үзенә бик ышанып.

Минем ачуым килеп китте:

– Аның каравы мин сезне белмим!

Шуннан без шактый гына сөйләшмичә бардык. Егет нидер сизенеп, тавышын да йомшарта төшеп, үзе сүз башлады:

– Ярый, пусть сезнеңчә булсын. Мин көтәргә риза. Җавап өчен күпме вакыт кирәк сезгә? Только точно әйтегез.

– Тәгаен әйтә алмыйм. Аннан… мин укыйм бит әле…

– Беләм. Учитываю. Миңа бит, Зөһрә, только сезнең сүзегез кирәк. Ә фактически өйләнү сез теләгән чакта булыр. Важно минем белеп торуым, ә сезгә мин институтны бетерергә, конечно, возможность бирермен.

Мин бер сүз дә дәшмәдем. Йә, нәрсә әйтәсең? Бу сөйләшүне мин никадәр көтеп алдым, әмма болай булып чыгар дип һич тә күз алдыма китермәгән идем. Йә, әйтегезче, кыз кешенең күңеленә ятарлык, йөрәген талпындырырлык нәрсә генә ишеттем соң мин?.. «Өйләнергә решил…», «Ошатам, значит, яратам…», «Возможность бирермен…» – йә, шушымы инде егет кешенең гомерлек яры, дусты итәргә теләгән кызына беренче тапкыр әйтә торган сүзләре?! Билгеле, мин боек идем, сүлпән идем, салкын идем, хәтта шушылай булуым өчен үземә беркадәр ачуым да килә иде. Янымда, мине ипле генә култыклап, яхшы киенгән, матур, сылу егет бара, ә мин, нидер югалткан бала төсле, башымны түбән иеп, җавап бирергә иренеп, аның белән янәшә атлыйм… Бик кыен иде миңа!

Шулай да ул, берничә минутка калыбыннан чыккандай, тәкәббер эрелеген онытып, нәкъ менә мәхәббәт кичерүче яшь егеттәй, минем йөрәгемне дулкынланып кысылырга мәҗбүр иткән бер талпыну ясап ташлады. Безнең капка төбенә килеп туктагач, ул сыңар кулы белән генә мине иңбашымнан кочаклап алды. Мине үпмәкче була, ахрысы, дип, бераз артка каерыла төштем. Ләкин ул үбәргә үрелмәде, ә мине ныграк үзенә таба тартып, эчке бер ягымлы тавыш белән әйтте:

– Зөһрә, Зорочка, дорогая моя, пойми, яратам мин сине… Искренно телим синең белән… ну… бергә булырга. Бәхетле булырга!.. Ышанасыңмы?

– Әйе, ышанам, – дидем мин кыюсыз гына.

– Умница ты моя! Я так и знал, что ты меня поймёшь. Рәхмәт, рәхмәт!.. Ну, а кайчан җавап?

– Нәҗип, – дидем мин, нигәдер кинәт елыйсым ки-леп, – син мине ашыктырма. Уйларга бир.

– Но озак көттермәссең бит?

– Ярар.

Ул мине тагын да үзенә якынрак тартты. Инде үбә дип котым алынды. Ләкин ул тыйнак, әдәпле егет иде, бары иелә төшеп, колагыма акрын гына:

– Бел, Зөһрә, без бәхетле булырбыз, – диде.

Мин, аның белән килешкәндәй, башымны гына кактым.

Мин килешергә булдым; ул минем кулымны кат-кат кысып, хәерле йокы теләп, озатып калды.

Әнием миңа ишек ачты, мин, аңа күтәрелеп карамаска тырышып, тизрәк үз бүлмәмә уздым… Төнлә белән мине бераз бизгәк тотты; күрәсең, салкында озак йөрү дә ярамагандыр инде… Иртәнчәк әнием читләтеп кенә булса да сорашыр дип бик курыккан идем, ләкин теш елтыратып ник бер сүз әйтсен! Ана кеше кирәк чакта дәшми дә тора белә икән!

Хәер, үз әнием генә түгел, аз гына сизгерлеге булган ят кеше дә ул көннәрдә миңа дәшми, кагылмый торырга тиеш иде. Мин үзем дә аңлый алмаслык гаҗәеп бер хәл кичерә идем… Менә хәзер, күпме еллар узганнан соң да, аны, ягъни шул чактагы хәлемне, дөрес кенә әйтеп бирә алмам шикелле…

Ни булды соң минем белән?

Мин, шушы көнгәчә әле беркемне дә сөймәгән, бер генә егеттән дә чын мәхәббәт сүзе ишетмәгән һәм бер генә егетнең дә ирене иренемә тимәгән унсигез яшьлек кыз, кинәт иргә чыгу ихтималы алдында торып калдым. Мин моны теләми идем әле, мин моңа берничек тә әзер түгел идем, ләкин шуңа карамастан иргә чыгу хәзер котылгысыз бернәрсә булып тоела башлады миңа…

Сез инде бу нинди каршылык диярсез, үзегез егетнең килүен, сөйләшүен, тәкъдим ясавын көттегез, ә хәзер әнә ни сөйлисез, дип гаҗәпләнерсез. Бөтен бәхетсезлек тә шунда шул: көттем, тыңладым, ә ишеткәч… ишеткәч, аңлыйсызмы, йөрәгемдә аңа карата чын мәхәббәт хисенең туа алмавын белдем. Менә шуннан башланды бөтен газапларым, бөтен шикләрем…

Ә газапларым нидән соң?

Мин аның белән мавыктым, мин аңа сокланып карый башладым. Ул – мактаулы егет. Аның хакында сөйләнгән сүзләр минем күңелемә кереп утырдылар. Ул – төскә-башка да чибәр генә кеше, һәрбер кыз аның белән янәшә булуны үзе өчен бәхеттән санаячак… Минем йөрәгемдә аңа карата зур хиснең кечкенә чаткысы бар кебек иде һәм якыная, белә төшкәч, көчәеп, ялкынланып китәргә тиеш кебек иде… Әмма мин гаеплемени соң – көчәймәде ул чаткы, ялкынланып китә алмады. Хәтта бөтенләй сүнде шикелле… Һәм бу минем өчен зур газап иде.

Нәрсә сүндерде – моның чын сәбәбен мин шул чакта гына аңлый алмадым. Дөрес, аның үз-үзенә артык ышанган, тәкәббер, коры кеше булуы мине гел этәреп, куркытып тора иде, ләкин бу әле чын сәбәп булырга тиеш түгел. Шулай ук аның мине әсир итәрлек, эретерлек итеп сөйли белмәвеннән дә күреп булмый иде моны… Юк, чын сәбәп каядыр тирәндә ята иде.

Ә шикләрем?.. Шикләрем исә, бәлкем, мин ялгыша торганмындыр, дип уйланудан килә иде. Әлеге шул чаткының тәмам сүнүенә ышанасым килми, вакытлы гынадыр бу, дип үземне юатырга тырышам. Алай гына да түгел, мин аның яңадан кабынуын тели идем, киләчәгем хакына, әти-әнием хакына ихлас күңелдән тели идем.

Шуңадыр инде мин аның турында бертуктаусыз уйлана идем. Йөргәндә дә, аудиториядә утырганда да, ашаган-эчкәндә дә ул минем хыялымнан чыкмый иде. Ә кышкы озын төннәрдә сәгатьләр буена керфек какмыйча уйланып ята торган идем. Үземчә аны аңларга тырышам, гел яхшы яклары турында гына уйларга тырышам, тыштан гына ул шулайдыр, ә эчтән әйбәт, җылы, йомшак кешедер дип үземне ышандырырга тырышам… Ул бит миңа, яратуымны эштә күрсәтермен, диде, без бәхетле булырбыз, диде. Шулай әйтүен исемә төшерәм дә сөенеп куям. Нигә, дим, ул бит аңлы, акыллы кеше, мине матур итеп ярата белмәсмени, дим, мине чынлап та бәхетле итә алмасмыни, дим. Бик, бик ышанасым килә иде шуңа…

Кыскасы, ничек тә әлеге чаткыны йөрәгемдә кабындырып, көйрәтеп җибәрергә тырышам… Әгәр кабына калса, гүя миннән дә бәхетле кеше дөньяда булмаячак!

Ләкин… ләкин күпме генә үземне көчләсәм дә, көйләсәм дә, тоймый идем мин аның кабынуын, тоймый идем. Чаткы урынына, йөрәгем төбендә эреми яткан боз кисәген тоя идем… Белсәгез, шулкадәр авыр, шулкадәр авыр иде миңа!.. Нишлим соң, нишлим дип, өзгәләнеп, ачы яшьләр белән мендәремә капланган чакларым аз булмады минем…

Сезне бу сөйләгәннәрем гаҗәпләндермәсен – ул бит башта ук минем аңыма миңа өйләнергә тиешле кеше булып кереп утырды. Нидән бу?.. Өйләнү яки кияүгә чыгу яшьләрнең үзләренә генә кагылган никадәр үтә шәхси эш булмасын, әмма моны хәл иткәндә әти-әнинең йогынтысы искиткеч зур була икән. Бигрәк тә бу кыз бала өчен шулай. Тик сез моны ирексезләү дип аңлый күрмәгез. Ирексезләү юк ул, юк, ләкин әнә шул йогынты нәтиҗәсендә үз-үзеңне мәҗбүр итү бар.

Мин әле газап утында, минем әле Нәҗипкә җавап биргәнем юк, җавабым әзер дә түгел, ә минекеләр дә, аныкылар да безнең «эш»не инде хәл ителгәнгә санап торалар. Һәрхәлдә, менә тиздән хәл ителәчәк дип, бик нык ышанып торалар. Егетнең кыз белән сөйләшүе аларга билгеле, ә кызның риза булачагына шикләнмиләр. Чөнки безнең кебек бәхетле «пар килү» булырга да мөмкин түгел, эзләп торасы да юк… Дөрес, кызның авызыннан «риза» дигән соңгы сүз ычкынганы юк әле, ләкин ул аны, һикшиксез, әйтер, әйтергә тиеш. Үз бәхетен аңламаска, аның башына тай типмәгән бит!

Менә шундый хәлдә идем мин… Бөтен уй-хәсрәтләрем үз эчемдә, уртаклашыр кешем юк, булса да – бу кадәр тирән серләремне әйтә алмас идем, тик шунда тиле кәккүк кебек ялгызым миңрәүләнеп йөрим дә йөрим. Егетем көтә, әти-әнием көтә, бар да көтә, ә мин, селкенүдән туктаган маятник шикелле, ни ары, ни бире!

Минем бу хәлемне иң элек әнием сизенде. Ана күзеннән яшеренеп буламыни? Күрә ич ул: «бәхетле» кызының йөзендә нигәдер шатлык балкымый, боек аның йөзе, моңсу аның күзләре… Әлбәттә, бу тикмәгә түгел иде. Дәшми йөрсә дә, күңеле һаман борчылган, ахрысы, –ниһаять, үзе сүз башларга мәҗбүр булды.

Бер кичне әнием миннән гүя болай гына сорап куйды:

– Зөһрә, син Нәҗипкә соңгы сүзеңне әйтмәдеңме әле?

Сәер генә булып ишетелде миңа аның бу соравы, чөнки минем бит аңа моңарчы Нәҗип белән сөйләшүемне әйткәнем юк иде әле. Хәер, мин гаҗәпләнеп тормадым инде, туры гына:

– Юк әле, әйткәнем юк, – дидем.

– Алай икән… Нигә сузасың инде, кызым? – диде әнием йомшак кына.

– Ашыгыч түгел бит, әйтермен әле…

Нигәдер минем бу турыда сөйләшәсем килми иде. Ләкин сизәм: әнием миннән нидер ишетергә тели; бераз дәшми торгач, ул тагын сорап куйды:

– Бәлкем, миңа әйтерсең, кызым… Нинди уйда йөрисең соң син?

Бу сорауга туп-туры җавап бирү минем өчен бик авыр иде, өлгермәгән, әзер түгел иде әле ул, ләкин күп уйлап тормыйча, үзеннән-үзе килеп чыккан гаҗәеп бер дөреслек белән әйттем дә бирдем:

– Әни, бәгырем, Нәҗипне ярата алуыма ышанмыйм мин…

Әнием, бичара, берьюлы тынып калды. Ябык иңбашларын бөкрәйтеп, озак кына бер ноктага текәлеп торды, аннары күтәрелеп, тирән моңсу-уйчан күзләре белән миңа туры карап, акрын гына сорады:

– Чынлап әйтәсеңме, кызым?

– Әйе, – дидем мин, башымны иеп.

– Ни өчен ышанмыйсың?

– Белмим, әнием…

– Юк, шулай да ни өчен?.. Миңа гына әйтергә ярыйдыр бит инде.

Мин җавап бирә алмадым. Әллә ничек менә тагын бер генә сүз әйтү дә минем өчен бу минутта зур таш күтәрүдән дә авыррак иде. Әйтәсем килмәүдән дә түгел, ә юк, сүзем юк, уйларым каядыр юкка чыктылар да куйдылар, әйтерсең фаш булудан куркып качтылар… Күзләрен миннән алмыйча көтеп торган әнием сиздеме шушы хәлемне – яңадан кайтарып сорамады. Тик авыр гына көрсенеп куйды да үпкәсез-нисез тыныч кына итеп әйтте:

– Болай булгач, кызым, ашыкмавың хәерле. Үкенечкә булмасын, уйларга кирәк… Нечкә эш, йөрәк эше, бик нечкә эш… Әйе, көчләп булмый аны, вакыт бирергә кирәк аңа!.. Иншалла, үз җае белән ачылыр ул!.. Ләкин бик үтенәм синнән, кызым, зинһар, яхшылап уйла, һәрьяклап уйла. Сүз бит киләчәк бәхетең турында бара… Безнең фикерне син беләсең инде. Безгә калса, Нәҗип начар егет түгел…

Мин ихтыярсыздан чыраемны сыттым, әнием сүзен әйтеп бетермичә туктарга мәҗбүр булды.

Бу сөйләшүдән соң ул гел диярлек күңелсезләнеп йөрде. Дөресен генә әйткәндә, аның хәле минекеннән дә авыррак иде. Миндә бер кайгы, ә аңарда?.. Мине көйләсенме, әтиемне тыңласынмы, Нәҗипне уйласынмы? Аннары ул үзе минем Нәҗипкә чыгуымны тели бит, үзенчә мине бәхетле итәсе килә, ә мин шуны «аңламыйм». Күпме уйлар, күпме шикләр кичермидер ул шуның аркасында…

Әтием мескен әниемне бик кысрыклый иде шикелле, әледән-әле алар арасында зур, кызу сүз барганлыгын мин сизенә идем.

Берничә көн узгач, әнием тагын минем белән сүз башлады. Бу юлы ул миңа әтием белән сөйләшүен һәм әтинең мәсьәләгә ничек каравын әйтеп бирде. Дөресрәге, әтием үзе аңа, син ана кеше, кыз балага якынрак торасың, сезгә үзара сөйләшүе ансатрак, менә минем сүзләремне түкми-чәчми Зөһрәгә җиткер, дип кушкан икән.

Ул болай дигән:

– Без көчләп бирүчеләр түгел. Зөһрә чыга икән, һичшиксез яратып чыгарга тиеш. Ләкин Зөһрә яратуны аңлыймы, аның нәрсә икәнен беләме? Ул яшь әле, бу мәсьәләдә ялгышуы бик мөмкин… Чын ярату ул бары бер йөрәк эше генә түгел, ул – акыл эше дә. Яратканда, кешене кашына да күзенә генә карап яратмыйлар. Мондый ярату балалыктан чыкмаган яшүсмерләрдә генә була. Яратканда, кешенең акылын да, характерын да, кем булуын да, ниһаять, эшен-кәсебен дә яраталар. Боларның барысын да йөрәк әллә сизә, әллә юк, ә менә акыл аңларга, акыл белергә тиеш. Кеше үз хисенә үзе хуҗа була ала. Димәк, ярату хисе дә кешенең үз ихтыярында, теләсә –ярата ала, теләмәсә – юк. Зөһрә менә шуны аңларга тиеш. Ул Нәҗипкә култыклап кинога йөртүче тәти егет итеп кенә карамаска, ә үзе белән бергә гомер итәчәк, тормыш корачак дусты, ире, булачак балаларының атасы итеп карарга тиеш. Әгәр шулай караса, ул Нәҗипнең яратмаслык бер җирен дә тапмас. Яратыр өчен, бәхетле булып торыр өчен Нәҗиптә бөтен сыйфатлар бар: акыл, әдәп, тәрбия, белем, дәрәҗә, яхшы һөнәр һәм бигрәк тә бик өметле матур киләчәк… Ниһаять, Зөһрә безнең сүзгә дә колак салырга тиеш. Без аның бәхете өчен тырышабыз. Без – аңа караганда дөньяда күбрәк торган кешеләр, безгә ышанырга тиеш ул… Минем соңгы сүзем шул: тыңласа – уңар, тыңламаса – үзенә үпкәләр!

Күрәсез, нинди туры әйтелгән сүзләр! Ачык, бөтен бер фәлсәфә. Әгәр бу фәлсәфә дөрестән дә һәркемгә ярый торган булса, һәркемне ышандыра алса, ни яхшы булыр иде. Тормышта мәхәббәт фаҗигасе дигән нәрсә бетәр иде ул чакта! Шулай түгелме?.. Акылың аша үзеңә: «Менә бу кешене ярат!» – дип боерык бирәсең дә шуның белән эшең дә бетә. Нинди ансат, нинди рәхәт!

Әтиемнең сүзләренә каршы мин бер сүз дә әйтмәдем, әйтә алмадым, чөнки ул сүзләр алдында мин көчсез идем. Ләкин аның фәлсәфәсе минем шикләремне таратмады, газабымны һич киметмәде. Нихәл итим соң? Мин бит Нәҗипне начар кеше димим, мин бит аның яхшы якларына күз йоммыйм… Әмма ничек аңа иргә чыгарга, гомергә аныкы булырга?.. Ул бит менә бирегә, йөрәгемә кереп утыра алганы юк!.. Ә кушалар, ә яратып була, чыгып була, диләр…

Әнием әтиемнең сүзләрен әйтеп бетергәч, үзеннән өстәп берни дә әйтмәде, берни дә сорамады, тик бары: «Уйла, кызым!» – дип, аркамнан йомшак кына сыйпап куйды… Күземә мөлдерәп яшьләрем килде, шулай да… еламадым мин. Күрәсең, язмышым белән килешә башлаган идем инде.

Әйе, бу сөйләшүләрдән соң мин Нәҗип хакында тагын, тагын яхшырак итеп, җылы итеп, якынрак итеп уйларга тырыша башладым. Инде үземә үзем «Мин аны яратырмын!», «Мин аны ярата алырмын!» дип тукый торган булдым. Шуңа, шул ярата алуыма ышану, һич булмаса, ышанам дигән иллюзия кирәк иде миңа… Югыйсә «мин риза!» дигән сүзне әйтергә ничек телем әйләнер?

Без еш очраша алмый идек. Ул шәһәрдән җиде-сигез километр читкә эшкә йөри, ә мин укуларымнан бушый алмый идем. Шулай да атна саен очрашмыйча калмыйбыз… Ул безгә килә, башта әтием, әнием белән бер ярты сәгать чамасы сөйләшеп утыра, аннан без чыгып китәбез.

Ул гел бертөрле: гадәтенчә эре-горур, гәүдәсен бик туры, башын бик текә тота, иреннәре нык кысылган булыр, ни генә әйтмәсен – тавышын һич үзгәртмәс, кычкырып көлмәс, кыска итеп, өзек-өзек кенә сөйләшер… Кәефе яхшымы, начармы – белеп булырлык түгел. Ә болай үзе миңа шактый игътибарлы, рөхсәт сорап кына култыгымнан ала, саулыгымны сораша, укуым белән кызыксына, кинога-мазар илтсә – буфетка алып керә, пирожный яки яхшы конфетлар белән сыйлый. Ул үзе дә тәмле-томлыны ярата торган иде, тәмәке тартмый иде, тәмәке урынына кесәсендә ирис конфетлары йөртә иде.

Ләкин аның шулай тыштан бик игътибарлы булып, һәр теләгемне үтәргә әзер торып минем арттан ухаживать итүендә үзен миңа өйләнәчәк егет итеп танытырга тырышуы бик нык сизелә иде. Ә бу нәрсә мине, ничектер, бәйли, үземчә табигый булырга ирек бирми иде. Мин онытылып көлә дә, телемә килгәнне туп-туры гына әйтеп бирә дә алмый идем. Нигә инде гадирәк, якынрак, җылырак булмаска? Мин дә бит аңа канат астына керергә торган чебеш кебек елыша, якыная төшәр идем, җылыныр идем, йөрәгемдәге әлеге боз да, бәлкем, эрер иде. Юк шул, юк!.. Баш бик текә, иелеп күзләремә карарга иренә.

Шуның өстенә аның сүзсез генә миннән җавап көтеп йөрүе, ә минем шуны гел белеп торуым мине һәрвакытта киеренке бер хәлдә тота иде. Нигә ул сорамый, нигә шул хакта сүз ачмый, үзенчә мине ирексезләргә теләмиме? Болай үз иркемә куйса бит ул, ихтимал, беркайчан да минем җавабымны көтеп ала алмас.

Хәтта мәхәббәт турында сөйләшү дә безнең арада булмый иде. Гүя аның өчен бер сөйләшү белән хәл ителгән мәсьәлә иде ул, яңадан кабатлап торуның кирәге юк. Аның миңа өйләнәсе килә, ул шуны ярату дип белә… Ә миңа килгәндә инде, ул мине яраткач, мин дә аны, һичшиксез, яратырга тиешмен дип уйлый иде, күрәсең…

Шулай итеп, айдан артык вакыт үтеп китә. Без һаман йөрибез. Йөргән саен, без кешеләр күзенә генә түгел, ничектер үз-үзебезгә дә вәгъдәләшкән кыз белән егет шикелле булып күренәбез, ә минем исә һаман әле соңгы сүземне әйтә алганым юк. Ахырда бу хәл аны борчый башлады булса кирәк, бер кичне ул миңа ярым шаярту белән:

– Зөһрә, мин бит сезнең приговорыгызны көтәм, әллә оныттыгызмы? – диде.

– Юк, онытканым юк, – дидем мин.

– Алайса, нигә сузасыз, в чём дело?

– Җавабым әзер түгел…

Ул бик гаҗәпләнеп иңбашларын җыерды һәм: «Странно!» – дип куйды. Йөзе аның караңгыланып китте, иреннәрен тагын да кыса төшеп, ул шактый вакыт сүзсез калып торды. Үз теләгенә җиңел ирешеп өйрәнгән кеше өчен минем бу хәтле «сузуым» белән килешүе, чыннан да, авыр иде, ахрысы. Шул ук вакытта мине ихтыярсызларга да ярамый – менә бит ул ничек! Мин хәтта аны бер мәлгә кызганып та куйган кебек булдым.

Аннары ул, кашларын җыерып, җитди итеп, ләкин тавышын ничек тә йомшартырга тырышып, миңа болай диде:

– Зөһрә, дорогая, сез мине газапламагыз. Мин билгесез положениедә булуны яратмыйм… Это очень тяжело!.. Ни әйтсәгез дә, тиз арада окончательно өзеп әйтегез. Прошу! Ярыймы?

Мин «ярый» дип вәгъдә бирдем.

Шуннан соң мин үзем дә уйлана башладым: чынлап та, нигә мин сузам, нигә кешене зарыктырып йөртәм? Барыбер әйтмичә котылып булмый бит инде. Ничаклы тизрәк булса, шулчаклы хәерлерәк булмасмы?.. Бәлкем, барысы да ачыкланыр, бәлкем, бу шик-газаплар баштан китәр…

Тәвәккәлләргә кирәк, әйе, тәвәккәлләргә кирәк. Икенең берсен әйтергә кирәк. Тик кайсын, кайсын соң, Ходаем?

Сез инде минем җавабымны алдан ук сизеп торасыздыр. Әйе, мин аңа җавап бирдем, уңай җавап бирдем: «Мин… ризамын», – дидем, тик ашыктырмавын үтендем…

Зөһрә ханым сүзеннән туктады, күңеле тулып, бугазына төер килде шикелле, ефәк кулъяулыгын алып, иреннәренә китерде һәм шул хәлдә озак кына тынып утырды. Дымлы зәңгәр күзләре аның каядыр еракка төбәлгән иде, йомды исә, яшьләре мөлдерәп агып төшәр төсле иде… Бу минутта аңа ни дә булса әйтүнең кирәксезлеген сизеп, мин дәшмәскә, туры карамаска тырышып утырдым.

Ниһаять, Зөһрә ханым, телгә килеп, хәлсез акрын тавыш белән:

– Сез гафу итегез, – диде, – арыдым, ахрысы, мин… кайтыйк… калганын бүтән вакытта сөйләрмен инде.

Мин, бер сүз әйтмичә, бары: «Әйдәгез!» – дип, аны кулыннан йомшак кына тотып торгыздым. Шул чакта, башын күкрәгемә кысып, чәчләреннән сөеп, аны юатасым килде. Кызганыч иде ул миңа…

Кайтып, Зөһрә ханымны санаторийга кертеп җибәргәч, мин, кире борылып, буш аллеялар буйлап киттем. Йокысызлык, йокысызлык изә. Менә шулай арыганчы бер йөреп кайтмасам, күземне йома да алмыйм… Күбрәк утлар сүнгән юлларда йөрим. Кара бәрхеттән төн. Кайдадыр таулар. Кайдадыр диңгез. Күктә ерак йолдызлар… Бөтен галәмендә кеше язмышында һич кайгысы булмаган ваемсыз тирән тынлык һәм тынычлык. Ә мин берөзлексез «аның» турында уйланам. Һич тынычлана алмыйча, үземне кая куярга белмичә уйланам. Вәгъдә биргән. Риза булган. Чын яратусыз, бергә кушылуны зарур иткән, бәхетле иткән чын мәхәббәттән тыш! Аһ, беләм бит мин соңыннан ни буласын! Мин үзем дә заманында шулайрак өйләнгән идем. (Дөрес, берәү дә кыстамастан.) Яңа институт бетергән врач кызга, югары белемле дип, профессиясе яхшы дип, ата-анасы да шәп кешеләр дип өйләнгән идем. Әйе, барысы да бар иде, тик «кечкенә» бер әйбер – чын мәхәббәт кенә юк иде. Әнә шул тышкы сыйфатлардан күзем томаланды, шулар белән исерүемне – ярату бу, дип алдандым. Нәтиҗәдә мин гомерлек үкенеч, гомер буена чын мәхәббәткә сусап, эчтән сызып яшәү! Йә, моңардан да зур бәхетсезлек булырга мөмкинме?..

Беләсезме, искиткеч бер ачыклык белән мин Зөһрәнең нәкъ унсигез-унтугыз яшьлек кыз чагын күрәм… Күрү генә түгел, мин аны хис итәм, һәр карашын, һәр сүзен аңлап торам. Әйтерсең бу – минем үз яшьлегем, яшьлегемә кайтуым. Белсәгез иде, нинди шомландырырлык дәрәҗәдә рәхәт, баш югалтырлык дәрәҗәдә татлы икән ул яшьлеккә кайту!.. Бик күптән бер нечкә шагыйрь: «Йөгереп уйныйсым, ятып елыйсым килә», – дип язган иде. Нәкъ менә шуның шикелле: сөенечеңнән котырып тилерердәй, алдануыңнан үксеп елардай буласың.

VIII

Икенче көнне без тауга менә алмадык – төшке аш вакытында очрашкач, Зөһрә ханым, башым авырта, кәефем юк, дип зарланып торды. Иреннәре агарган, күз төпләре уелган, ә үзе күңелсез, боек иде. Мин, билгеле, аңа кәефе яхшырганчы беркая да чыгып йөрмәскә киңәш бирдем.

Буш вакыт әрәм үтмәсен өчен, күптән уйлап йөргән бер теләгемне үтим дип, төшке аштан соң шәһәр музеена киттем. Барган бер шәһәремдә мин музейларны карамыйча калмый идем, чөнки һәр җирнең музее тарих белән кызыксынган кешегә бик күп яңа материал бирә торган иде.

Бу кечкенә курорт шәһәренең дә музее шактый бай булып чыкты. Тарих бик борынгыдан башланган. Биредә моннан бик күп мең еллар элек бу тирәдәге тау тишекләрендә яшәгән кыргый кешеләрнең тормыш эзләрен күрәсең. Биредә, залдан залга күчә-күчә, шул ук таулар итәгендә гүзәл бер шәһәрнең тууын, үсүен күз алдыңнан кичерәсең. Кыскасы, кызыксынып карар нәрсә җитәрлек иде монда… Мин һәр залда озак тукталып, барлык экспонатларны, панорама һәм рәсемнәрне, витринадагы тарихи документларны ашыкмыйча гына карап йөрдем. Минем игътибарымны революция вакыйгаларын һәм гражданнар сугышын чагылдырган материаллар аеруча җәлеп иттеләр. Таулар арасында кысылып утырган шушы кечкенә генә шәһәрдә Совет власте Пётроград белән бер үк вакытта диярлек урнашкан икән. Бу җирнең дә үз революционерлары, үз каһарманнары булган. Коралын да тапканнар, байрагын да күтәреп чыкканнар… Ә гражданнар сугышы башлангач, алар җирле халыктан отрядлар оештырып, тауларда акларга каршы сугышып йөргәннәр. Менә бит ял итәр, рәхәт чигәр өчен генә туган һәм күпчелек халкы да килеп-китүчеләрдән генә торган курорт шәһәренең нинди кызыклы, бай революцион тарихы бар булып чыкты.

Карап йөри торгач, мин вакытның узганын да сизми калганмын. Музейның ябылыр вакыты җиткән икән – әдәп белән генә шуны минем исемә төшерделәр.

Урамга чыксам, тәмам караңгы төшкән. Ихтыярсыздан гаҗәпләнә калдым: ничек әле мин бу хәтле онытылып киткәнмен?.. Күрәсең, өйдәге гадәтем монда да мине биләп алган.

Ә өйдә минем иң зур юанычым – эш. Эшкә бирелсәм –дөньямны онытам. Мактанып әйтүем түгел, эшсез берәү дә тормый, эшне һәркем ярата (әгәр күңеленә ошаса), ләкин минем өчен эш дигән нәрсәнең аерым әһәмияте дә бар. Бөтен җан сырхауларына каршы бердәнбер шифалы дәва ул минем өчен… Күп кенә еллардан бирле мин моны сынап киләм инде…

…Менә кайтырга чыккач та күңелемдә «ул» терелде. Ничек әле мин «аны» онытып торганмын – шуңа гаҗәпләнәм. Хәер, бу оныту булмаска тиеш, чөнки бөтен рухыма «аның» кереп сеңгәнлеген мин һәрвакыт диярлек тоеп йөрим. Тик әле игътибарым вакытлыча бүтән нәрсәләргә күчеп торды. Бары шул гына… Әмма тормышыңда сиңа бик якын, бик кадерле берәүнең барлыгын тоеп яшәгән хәлдә эшләү, иҗат итү нинди зур бәхеттер инде ул! Йә, ничек мәхәббәт турында хыялланмыйсың, ди!

Матурлык

Подняться наверх