Читать книгу Әсәрләр. 1 том - Амирхан Еники - Страница 13

ХИКӘЯЛӘР
МАЙБӘДӘР КАРЧЫКНЫҢ ТУГАН КӨНЕ

Оглавление

Соңгы вакытларда туган көнне бәйрәм итү бик ешаеп китте әле. Зәйни иптәшнең чынлап торып шуңа эче поша башлады. Йә берәр начальник: «Мин тудым!» – дип, йә берәр дус: «Хатыным туды!» – дип, кәефең-хәлең белән хисаплашмыйча, тоталар да өстеңә авыр бер мәҗбүрият йөклиләр. Бик әйбәт, тугансыз икән, яши бирегез! Дөнья киң, эш җитәрлек! Әмма ни өчен ул һәркемнең тууына гадәттән тыш бер вакыйга итеп карарга, шуңа шаккатарга, җитмәсә: «Ярый тугансың әле, син тумасаң – без нишләр идек», – дип, кесәсеннән акча чыгарырга тиеш? Аннары шул бәйрәмнән соң ике-өч көн шешенеп, маемлап, сода эчеп, эч уып йөрергә туры килә. Яшь чагы түгел бит инде аның. Юк, тәмам туйды Зәйни иптәш бу майлы каз мәҗлесләреннән… Җитәр! Берәү дә аңардан сорап дөньяга килмәгән, җәзасын ул күтәрергә тиеш түгел, бигайбә!

Ләкин, гөнаһ шомлыгына каршы, тагын бер «туган көн» аяк астыннан килеп чыкты. Ниндие диген! Һичбер котылып булмый торганы! Һарун Хәйрулловичның анасы Майбәдәр карчыкка җитмеш яшь тула икән. Ә Һарун Хәйруллович ул – Гайнүш ханымның начальнигы. Ә Гайнүш ханым – Зәйни иптәшнең гаять тә уңган, гаять тә булган хатыны. Менә бит ул ничек бер-берсенә ялганып китә!

Дөрес, Зәйни иптәш җилкәсен кашыбрак:

– Гайнүш, кадерлем, әллә бу юлы… теге ни… казага калдырабызмы? Карчык яшен яшәгән инде… – дия башлаган иде дә, Гайнүш ханым, күзләрен түгәрәкләндереп, аның сүзен бүлде:

– Ни сөйлисең син? Майбәдәр абыстай – Һарун Хәйрулловичның анасы ич, анасы! Неужели шуны да аңламыйсың?

– Аны гына аңлыйм инде мин, – диде Зәйни иптәш, чыраен сытып. – Тик шулай да бик күпкә китте бит. Әллә карчыкка, тагын бер җитмеш ел гомер теләп, телеграм гына бирәбезме?

– Илаһи, бу чаклы да туң күчән булырсың икән! Берәү шундый зур башы белән сине кеше рәтеннән чакыра, ә син, мокыт, җилкәңне җыерып, кашынып торасың! Менә нинди бүләк алабыз, шул турыда уйлаш син миңа, башың бераз эшләсә! Һарун Хәйрулловичның анасына ич!

Зәйни иптәш:

– Ишеттек, белдек! – диде дә кулын гына селтәде. Йә тагын әллә ниләр ишетерсең. Әйдә инде, беткән баш беткән!

Ә Гайнүш, Зәйнүшенең авызын шулай ансат кына томалап, гаять зур дәрт белән Майбәдәр карчыкның туган көненә әзерләнә башлады. Бу әзерлекнең үзәгендә иң элек бүләк табу мәсьәләсе тора иде, әлбәттә. Бик нечкә эш ул – бүләк табу! Озак баш ватты Гайнүш бу хакта. Иске сандык актаргандай, бик күп нәрсәләрне хәтереннән кичерде. Кечкенә йөгерек күзләре Зәйнинең бөрешкән кыяфәтенә очрап туктаган чагында, һаман аңардан сорый торды:

– Йә, ни уйлыйсың?

– Нәрсә хакында?

– Бүләккә ни илтәбез, дим, миңгерәү!

Зәйни, башына сугуны көткәндәй, тагы да бөрешә төшеп, мыгырданып кына, бер үк җавапны бирде:

– Белмим шул…

Аның бу бүләк мәсьәләсенә һич тә тыгыласы килми иде, ахырдан каһәре буласын бик яхшы белеп тора. Дөрес, «белмим шул» өчен дә аңа характеристиканың һәртөрлесен ишетергә туры килде, ләкин аның каравы мәҗлес үткәч җаны тыныч булачак. Ә тыгылса, Гайнүше: «Кешеләр әнә ни китергәннәр, ә син, саран тәре, нәрсә алдырдың!» – дип, икенче берәүнең туган көненә чаклы, һичшиксез, колак итен чәйнәячәк.

Ниһаять, барасы көнне Гайнүш аңа катгый рәвештә белдерде:

– Самавыр илтәбез!

Зәйни, никадәр битараф калырга тырышмасын, шулай да әйтмичә булдыра алмады:

– Ни өчен самавыр? Майбәдәр карчык, кияү куенына кереп, яңа тормыш башларга җыенмыйдыр ич!

Ах, ник әйтте ул моны! Ахмак шул, ахмак! Олаеп чәчләре коелгач та ишетәселәре бар икән әле!

– Оятсыз, – диде Гайнүш яшь көнчелек зәһәрлеге белән. – Намазлык өстендә утырган карчык турында шулай әйтергә ничек телең әйләнә? Күңелеңдә гел бозыклык! Бар белгәнең…

– Туктале, Гайнүш! – диде Зәйни, ялварып. – Әллә кая чалулап алып китмә әле син! Самавыр кебек нәрсәне кияүгә чыгучы кызга гына илтәләр түгелме соң?

– Кызга гына димәгән, карчыкка да бик әйбәт сыя ул. Чәй эчкән саен, догасын укып, безне искә алыр. Аннары шуны белеп тор син, сантый: карчыкның туган көнен бүләк җыяр өчен үткәрәләр ич!

Зәйни, ертык гармун шикелле, озын гына бер уфлап куйды, әмма кайтарып сүз әйтмәде.

Шулай «җылы гына» сөйләшеп алганнан соң, Гайнүш гадәтенчә ялгызы гына магазиннарга чыгып китте… Шактый озак йөреп, бу, ниһаять, бик әйбәтләп төреп бәйләгән бүрәнә башы сыман нәрсә күтәреп кайтып керде. Ә кичен, таксига утырып, болар «туган көн» мәҗлесенә киттеләр.

Кунаклар күп иде, ашау-эчү гаять мул иде. «Юбиляр»ны түр почмакка кертеп утыртканнар. Алдына чәй ясап куйганнар, өлеш тәлинкәсе белән чәкчәген, бәлешен, балын куйганнар. Ак батист яулыгын ияк астыннан китереп бәйләгән бәләкәй генә йөзле карчык, «әйдә, кыланыгыз инде» дигән битараф бер чырай белән, ашыкмыйча гына чәен эчә, алдына коелган валчыкларны чүпләп-чүпләп каба. Ә мәҗлес хуҗасы, ягъни карчыкның улы, закуска әзерләгән чакта ук капкалый торгач, чөгендердәй кызарып өлгергән Һарун Хәйруллович, өстәлнең түр башында чын юбиляр сыман киерелә биреп утыра. Рюмкаларны да күбрәк аның хөрмәтенә күтәрәләр; янәсе, нинди шәп кеше ул, Һарун Хәйруллович, хатыны белән үзенекен генә түгел, менә әнисенең дә туган көнен бәйрәм итә. Хәтта бер «нечкәреп» өлгергән кунак, аягүрә басып, өстәл аша карчыктан кычкырып сорады:

– Майбәдәр абыстай, җаным, ничек таптыгыз, ә?

– Как тоес… ничек таптыгыз? – диде кунакларның икенчесе, бик гаҗәпләнеп.

– Һарун абый кебек кешене, дим.

– Таптык инде, – диде карчык, үзалдына көрсенеп кенә. – Һарун ишеләрне тугызны таптык, тик гомерләре генә булмады.

– Ай-һай-һай! Ишеттегезме, хатыннар? Вәт кемнән үрнәк алырга кирәк.

Моңа каршы бер ханым кырын торыбрак эре генә:

– Ул заманда хатыннарның бүтән эше булганмыни! – дип куйды.

– Ул заманда да эшсез тормадык, – диде карчык тыныч кына. – Бәбидән котылгач та, торып, йә басуына, йә ындырына китә идек… Назланып ятулар безгә насыйп булмады инде ул!

Ирләр берьюлы шаулашып алдылар:

– Вәт нинди чаклар булган! Ә хәзер сезгә дүрт ай ял бирәләр.

– Шуңа күрә бердән артыкны тапмыйлар да.

– Совет кына аздырып бетерде үзләрен, – диде Зәйни үзалдына акрын гына; бу шау-шуда берәү дә ишетмәс дип ышанган иде ул, әмма, каһәр генә суксын, Гайнүше ишетеп калды лабаса! Шундый итеп карады Гайнүш бу бичарага, Зәйнинең хәтта бавырына энә барып утыргандай булды. Ну, эләгәчәк инде аңа! Ярамаган сүз, теркәп куярлык сүз әйттең дип очып куначак инде! Тирән хәсрәткә төшеп: «Ахрысы, нык кына салырга кирәк булыр, аннары өстемә менеп биесә дә сизмәм әле», – дип уйлап куйды ул эченнән генә.

Шул арада кунаклар, «юбиляр»ны мактый торгач, кызып китеп, алып килгән бүләкләрен дә карчык алдына чыгарып сала башладылар.

Гайнүш башта кемнәрнең нәрсә китергәнен күзәтеп кенә торды. «Алай әллә ни юк икән, гел чүпрәк тә чапрак», – дип, эченнән кинәнде ул һәм иң ахырдан гына бөтенесен үзенең бүләге белән шаккатырмакчы булды, һәм, дөресен әйтергә кирәк, шаккатырды да!..

Менә барысы да бүләкләрен биреп бетергәч, ул алгы яктан түбәсенә пыжик бүрек кидергән ак самавырны җиңел генә күтәреп керде дә, бик тантаналы итеп:

– Майбәдәр абыстай, улыгызга, киленегезгә, шулай ук сезнең үзегезгә дә озын гомер теләп, шушы бүләкне тапшырырга рөхсәт итегез! – диде һәм шап иттереп карчыкның алдына куйды.

Кунакларның күзләре тоз булды. Аларның берсе дә ике бүләк алып килүне уйлый белмәгән иде. Хәтта Зәйни иптәш өчен дә бу начальник башына чамалап алынган бүрек һич көтелмәгән «сюрприз» булып чыкты. Хәйран калу һәм көнчелек – икесе берьюлы кунакларның телләреннән ычкынды:

– Ну, бу Гайнүш ханым!

– Оригинально!

– Гаҗәп инде!

Тик урыныннан кузгалмыйча ялгызы утырып калган Зәйни генә теш арасыннан: «Зобани!» – дип, бер төкереп куйды.

…Тагын рюмкалар, стопкалар күтәрелде. Кемдер «Зөһрә матур, Таһир батыр»ны җырлап җибәрде. Шул шау-шу эчендә Һарун Хәйруллович Гайнүшкә, артыннан якынаеп, колагына пышылдап кына: «Май кап! Премия булыр!» – диде. Әллә хуҗаның кайнар сулышы колагын кытыкландырды, әллә сүзләре чыннан да күңеленә май булып ятты, Гайнүш, башын чөеп, яман шаркылдап көләргә тотынды.

…Әмма шәп узды да соң Майбәдәр карчыкның «туган көне»! Тик «юбиляр» үзе генә озак утыра алмады, бер җай табып, мыштым гына өстәл артыннан чыкты да каядыр үз оясына кереп сеңде. Берәү дә аның «югалуы»н сизмәде.

1958

Әсәрләр. 1 том

Подняться наверх