Читать книгу Төпчек бала (җыентык) - Айсылу Имамиева - Страница 6
Хикәяләр, парчалар, уйланулар
Ишек
ОглавлениеУниверситеттагы дәресләр соң гына бетте.
Кайтканда ук ашыйсы килгәнемне сиздем. Тик безнең бүлмәдәгеләрнең әле берсе дә күренми. Болай булгач, ашарга пешерү үземә генә кала инде. Кухняда хәзер час пик. Студентлар гөж килә! Мин тиз-тиз генә бәрәңге әрчи башладым. Ә күрше Гөлнара ашы җылынганын көтеп утыра. Зәңгәр халаты өстеннән чәчләрен таратып салган, тәрәзә төбенә кунаклаган да аякларын болгый. Кем ризык янында шулай эшли инде, йә? Ачуым килә шуңа. Сагызын чыртлатып утырды-утырды да, уфылдап, миңа эндәшәсе итте:
– Икенче як күршегез Фәрдиләнең нишләп йөргәнен син дә беләсеңме соң?
– Юк, ә нәрсә? – дип соравына сорау белән җавап кайтардым.
– Җанашым, әйтергә кирәк аңа, туры юлга кайтсын, – дип, тәрәзә төбеннән шуып кына төште дә, җылынган ашын тотып, ишеккә юнәлде Гөлнара. – Сез бит дуслар, карап торып юкка чыкмасын дигән идем инде, – дип тә куйды.
Аптыраудан бәрәңгенең әрчелгән кадәресен генә газга утырттым да, туры Фәрдилә янына керергә булдым. Әллә ни күптәнге дуслар булмасак та, серләребез туры килә иде безнең.Тик көн дә безгә кереп чыгарга гадәтләнгән Фәрдиләнең инде берәр айлап күренгәне юклыгын уйлап куйдым. Төрле факультетларда укыгач, мин моңа артык сәерсенмәгән идем. Практика үтәргә берәр кая җибәргәннәрдер дидем дә әллә ни баш ватмадым. Гөлнараның бу мәгънәсез гайбәте генә айнытып җибәргәндәй итте.
«Шак-шок, шак-шок» дип җавап кайтара ишек, мин шакылдаткан саен. Ниһаять, ул ачыласы итте. Бу минутта үз күзләремә үзем ышанырга теләмәдем. Бүлмә эченнән әллә нинди ямьсез Фәрдилә карап тора иде. Күз төпләре шешенгән, чәчләре тузган, күзләре туры карамый. Хайваннар дөньясында күзгә туры карау һөҗүмгә җыенуны белдерсә дә, кешеләрдә ихласлылыкны аңлата бит. Шуңа да мин күзгә туры карап сөйләшкәннәрен яратам. Ә Фәрдилә карашын читкә бора, үзе әле бу сүзгә, әле теге сүзгә тотынып сүз башламакчы була.
– Сәлам, керсәм буламы? – дидем.
Кызыксынулы карашымны тойды булса кирәк, тупас кына җавап кайтарды:
– Нәрсә иде?
– Хәлеңне белмәкче идем, күптән сөйләшкән юк.
– Әле вакыт юк…
Авыз ачып башка сүз әйтергә өлгермәдем, ишек шапылдап куйды.
Инде нәрсә уйларга да белми гаҗизләнеп калдым. Ни булыр бу? Дөньяны яңгыратып көлә, һаман шаян сүзләр кушып сөйләшә, тырышып укый торган бу кызны җеннәр алыштырып куйды микән әллә? Гөлнараның гайбәте гайбәт кенә булып калмыйча, чын дөреслеккә туры килә түгелме соң? Юкка чыгу шулай була микәнни?
Инде кызлар кайтып, тәмләп ашагач та, күңелем тынычлану тапмады. Бер карасаң, кем инде ул миңа Фәрдилә? Туган түгел, артык якын дустым да түгел. Тик шулай да тынычсызланам. Дорфа дәшүенә ачуым килүдән түгел бу. Яңадан шул элеккеге кебек шат күңелле кызны күрәсем килүдән, ахрысы.
Тулай торакта шулай бит инде ул, бар тормышың башкаларның күз алдында. Син монда аерым шәхес түгел, ә үзенчәлекле бер җәмгыятьнең вәкиле. Шушы кечкенә җәмгыятьтә яшәүчеләрне бер әйбер берләштерә: тулай торактагы һәркем шәһәр өчен читрәк булып кала. Монда яшәү – читтән килгән булуыңның төп күрсәткече. Шәһәр өчен чит булган кешеләр бер-берсенә үз була башлый. Алар күз уңыннан, гадәттә, бер вакыйга да әйләнеп үтә алмый. Һәркем тулай торакта яшәүче баш-каларның тормышы белән кызыксына. Шуңа да кешеләр үз серләрен генә сөйләрлек дуслар булдыралар. Һәм, очрашкач, инде билгеле хәлләрне дә яңадан сөйләп чыгып, нәтиҗәләр ясап, күңелләренә тынычлану табалар.
Шуңа да Фәрдилә белән дуслашып китүемне бик тә гадәти бер хәл итеп кабул иттем. Чыннан да, нәрсәсенә сәерсенәсең инде аның, икебез дә тел бистәсе, көн буена сөйләшәсе сүзләр дә күп җыелып өлгерә. Ул безгә кереп кич утырырга гадәтләнгән иде. Бүлмәдәге кызлар да яратты Фәрдиләне. «Артистка» дип кушамат та тагып куйдылар. Сөйләшкәндә күз уйната торган гадәте барлыгын күреп, шулай дип атадылар.
Ә бүген аны чыннан да алыштырып куйганнар кебек.
Йокларга ятканчы тагын килеп, аларның бүлмәсенең ишеген шакыдым. Бу юлы бүлмәдәше ачты.
– Фәрдиләне чакыр әле! – дидем.
– Ул хәзер бүлмәдә бик сирәк куна, – дип, бүлмәдәше дә ишек артында югалды.
– Ничек? – дип, ишеккә карадым. Тик ишек – телсез, җавап бирмәде.
Кызык, нәрсә була инде бу? Вәт табышмак! Бүлмә түшәменә карап, озак кына уйланып яттым. Тәрәзә артындагы машиналар гөрелтесе тынгач кына, хәтерем ике ай элек булган бер сөйләшүебезне искә төшерде.
Ул көнне бүлмәгә барыбыз да соң гына кайттык. Спектакль хакында сөйләшеп утырганда, Фәрдилә килеп керде. Тик һәр көндәгечә шат түгел, ә бик күңелсез күренә иде ул.
– Ни булды? – дип сорадым.
– Әй, беләсеңме, туйдым мин…
– Нәрсәдән? Җүләр кеше кебек сөйләшәсең.
Тик ул, чыннан да җүләрләнгән кеше сыман, чәч очларын бармакларына чорный-чорный елап ук җибәрде.
– Ни булды соң? Әллә берәр авыр сүз әйттеләрме?
– Юк. Сәбәп башкада… Дөньям кызык түгел. Трамвай, уку, тулай торак, кысан бүлмә… Һәм яңабаштан… Ә минем эчке дөньям иркенлекне ярата. Башкача яшәү кызыксыз. Авылда шундый рәхәт. Күңелең тула икән, чык та йөреп кайт урманда, киң кырларда йә су буена төш. Ә монда нәрсә бар?.. Миңа үзгәрергә кирәк. Бу чит дөньяны аңлый башлар өчен. Әнә Гөлнара беркөнне чәчемнән дә көлде хәтта. Төссез, ди.
– Җүләр сүз сөйләмә, тиле! Чәчләрең бик матур!
Фәрдиләнең бу сүзеннән аптырап калган бүлмәдәшләремнең сөйләшү ахырын тыңлап бетерергә түземнәре калмады. Өчесе дә, берәр сәбәп табып, Тукай әкиятендәге бүреләр кебек чыгып тайдылар. Мин дә бик аптырап калган идем шул вакытта.
– Юк, алар миңа ошамый, алар минеке кебек түгел! Минем чәчләр башка булырга тиеш. Чәчне башка төскә буярлык та көч юк миндә.
– Чәч буяу ул көчлелек билгесе түгел, – дидем, ачулана башлап.
– Син дә минем кебегрәк арттарак калган инде…
– Кемнән?
Тик бу ачулы соравыма җавап ишетә алмадым, Фәрдилә үз сүзен сөйләп китте:
– Җитте! Минем тормышым йөз сиксән градуска үзгәрергә тиеш. Менә күрерсең: минем кулымнан киләчәк ул.
– Нәрсәгә? Син болай да бик әйбәт кеше. Киресенчә, шушы дөньяда үз-үзеңне саклап калу зур әйбер.
Җавап дорфарак яңгырады:
– Бу – син уйлап чыгарган әкият кенә!
– Алай да, синеңчә үзгәрү нәрсә соң ул? Чәч буяумы?
– Юк, ул гына түгел. Вакыт күрсәтер, белерсең… – Фәрдилә ишекне ябып та бетермичә чыгып китте.
Сәерсенеп калдым. Тик Фәрдиләнең ул вакыттагы үзгәрүе чәчен кара төскә буяудан артмады. Һаман шулай шат, шаян, җор телле кыз булып кала бирде ул. Теге елап утыруын күңел төшенкелеге, депрессия дип кенә кабул иткән идем.
Менә хәзер ике ай артта калган. Дустымның тормышы, чыннан да, йөз сиксән градуска борылган түгелме соң? Әйе, борылган. Сизелмичә дә…
Инде ни әйтергә? Бүген ишеген бигрәк каты шапылдатып япты. Әйтерсең мин бер буш урын. Ә теге вакытта, ике ай элек, ишекне ябып та бетермичә калдырган иде. Эх, шул чакта, артыннан чыгып, «Буяма чәчеңне!» дип кычкырасым калган…