Читать книгу Төпчек бала (җыентык) - Айсылу Имамиева - Страница 8
Хикәяләр, парчалар, уйланулар
Хәбиб бабай хатирәсе
ОглавлениеТарих бездән бик ерак. Бер гасыр элек кенә булып узган вакыйгаларны уйласаң да шаккатарлык. Әйтерсең, бернәрсә дә булмаган, ә уйлап чыгарылган бер әкият кенә телдән телләргә күчеп, тонык хәтер дулкыннарына тынгылык бирми. Мин үткәндә булган сугышлар турында уйларга яратмыйм. Уйланганда, укыганда, кинолар караганда үзем дә аңламастан курка башлыйм… Колак төбендә әче итеп сызгырып утлы ядрәләр очканын тоям, дары, ялкын исе борыныма килеп бәрелә, сугыш тавышы ишетелә… Бүлмә кечерәя, бөтен яклап аңлата алмаслык гаҗизлек, бернәрсә дә үзгәртә алмаганыңны аңлау йөрәкне кыса…
1916 ел, ноябрь. Беренче бөтендөнья сугышы.
Хәбиб белән Зәйнинең дуслыклары яланаяк килеш хәтфә чирәм өстеннән йөгергән, тирән сулы авыл күлендә коенып үскән балачакларыннан ук башланды. Җәйге Сабан туйлары, кышкы бураннары белән бигрәк тиз үтеп китә шул балачак. Әти-әни корган җылы ояда никадәрле генә рәхәт булмасын, яшәеш кешеләрне җитәкли дә үз сукмагына алып кереп китә… Алар да үсеп җиттеләр, юеш борынлы малайлардан калын тавышлы, борын төпләре һәм яңакларына чыккан йомшак кына сакал-мыеклы сөлектәй егетләргә әйләнделәр. Әмма… Яшьлекләренең бөтен матурлыгы тиз арада үзгәрде. Берничә атна эчендә шаян яшьлекләрен җитди карашлы урта яшьлек ир-ат кыяфәтенә алыштырды алар. Үзләре дә сизмәстән.
Хәбиб белән Зәйни бер үк елны патша гаскәренә хезмәткә алындылар, һәм озак та үтмәде, зур сугыш башланды. Авылларыннан беркая да чыкмаган ике егет Беренче бөтендөнья сугышының Төрек фронтына җибәрелүләрен, авыр шинель киеп, коточкыч сугышта катнаша башлауларын начар төш кенә итеп кабул иттеләр. Бу хәлләр чынлыкта була алмыйдыр кебек иде аларга. Әле яңа гына елмаеп, матур гына сөйләшә-сөйләшә, янәшәңдә җилкәсен терәп ашап утырган дустың, мизгел үтүгә, күз алдыңда ядрә томаны эчендә эреп юкка чыга. Окоплар кан белән тула, күзне төтен әрнетә, тамак төбенә әллә нинди авыр һава утыра, колаклар ишетмәс була. Командирлары, мондый чакта кияр өчен, пыяла күзле, каты җилемнән ясалган авыр баш киеме өләште. Исеме бик сәер – противогаз. Юк-юк, бу хәлләрне чын дип кабул итә башласаң, ике сәгать тә чыдый алмаячаксың. Башың кузгалып, акылдан язуыңны көт тә тор. Шуңа үзеңне ниндидер кысаларга кертеп, чынбарлыктан аерып куярга тырышасың. Бердәнбер чынбарлык Хәбиб өчен – Зәйни, Зәйни өчен Хәбиб иде. Алар бер-берсенә – тыныч тормышның тере истәлекләре. Шуңадырмы, ике дус, ике авылдаш бер-берсеннән ярты адым да читләшмәделәр. Әгәр бер-берсеннән ераккарак китсәләр, нәрсәдер югалыр, төзәтеп булмаслык ниндидер куркыныч хәл булыр төсле. Ник алай? Сугышта нәрсәнедер аңлап, нәрсәнедер аңлатып та булмый. Монда аклануга да урын юк. Иң мәгънәсез, иң куркыныч хәл – сугыш. Чынбарлык белән уйдырма, төш белән өн шулкадәр буталып укмаша, барлык чикләр дә юкка чыга. Сугыш дөньяны урый, күзәнәкләргә үтә, куркыта, өшетә, үтерә, юкка чыгара. Ә үләсе килми. Менә шуңа үзеңне камаган шушы кысадан чыкмаска кирәк. Юкса чиге булмаган сугыш үзенә йолып алачак та кызганмыйча салкын утында эретәчәк.