Читать книгу Йөзек кашы / Перстень - Хөсни Фатих, Фатих Хусни - Страница 10
Повестьлар
Адәм балалары
I
ОглавлениеКазан каласының гадәттәгечә кайнаган, аның янындагы Идел елгасының да «диңгез» гә әверелмәгән, үз җае белән Каспийга табан агып яткан бер чагы иде. Сагынып искә төшерерлек әллә ни калмаган. Тик Идел аръягындагы Маркиз утравын, аның урманнарын, аның җәен – яшел үлән, көзен печән кибәннәре белән каплана торган аланлыкларын, аларыннан да бигрәк, Идел буйлап еракка-еракка сузылган тасмадай сары комлы пляжын искә төшерми мөмкин түгел. Кемнәрнең генә эзләре уелып калмагандыр анда!
…Шундыйлардан берсен, мәсәлән, тасвирлап бирергә дә була: шул Маркиз утравында, кызу июль көннәренең берсендә башлана бу тарих. Ял көне, суда да, пляжда да халыкның мыжгып торган чагы була. Шунда шул, кем ничек тели – шулай әвәрә килгән бер мизгелдә, кинәт бер читтән «Батам! Батам! Коткарыгыз!» дип кычкырган тавыш ишетелә һәм пляж дәррәү аякка баса. Ярдагылар – шунда ярда торган килеш куәт биреп, судагылар – йөзеп, батучы кешегә ярдәм кулы сузарга яки шулай эшләгәндәй күренергә тырышып ыгы-зыгы килергә тотыналар. Гадәттәгечә бераз кичегеп, «Освод» көймәсе дә килеп чыга. Ә шул арада ярда кызынып ятучылардан берәү, һичбер тавыш-гауга күтәрмичә, суга сикереп төшә дә, башы белән суны сөзгәндәй, кызу-кызу шул якка таба йөзеп тә китә…
Аларны – бата язып калган «су кызы» н һәм аны коткаручы тәвәккәл егетне әлсерәгән-күгәргән хәлләрендә «Освод» көймәсенә алып, ярга чыгаралар. Андый чакта һәрвакыт шулай булганы кебек, монда да белгәне-белмәгәне үзенчә киңәш бирергә, акыл сатарга тотына. Бәлагә дучар була язып калган хатын-кызны нәкъ менә шушы ыгы-зыгы күзен ачарга мәҗбүр итә.
– Нигә җыелган бу халык? Аю биетәләр мәллә монда? – ди ул, беренче сүзе белән үк керпедәй энәләрен калкытып. Тик үзен коткаручы егетне шәйләп алганнан соң гына бераз тынычлангандай булып кала. Һәм әллә кайчаннан белгән таныш кешесенә йомыш кушкан кебек, аңарга тиз генә өс киемнәрен алып килергә ишарәли.
Җыелган халык әкренләп тарала, болар – бата язып калганы һәм коткаручы – икәве генә калалар.
– Сез кем? Ник кирәк булды сезгә мине тартып алу? – Егет нәрсә дип җавап кайтарырга да белмичә аптырабрак торганда, әлеге ханыммы, туташмы дигәндәй, һаман шулай кырыслык саклаганы хәлдә өстәп куя: – Һич югы, исемегезне әйтегез. Суга ташлап су алмаган бу бәхетсез башымны кая куярга белмичә аптыраган минутларымда, ичмасам, каһәрләп искә алырмын.
– Әсфан минем исемем. Әсфәндияр, әгәр мулла кушкан исемем белән каһәрләргә уйласагыз, – ди егет һәм, тегеңә җан өрергә тырышкандай, юри шаянрак тонга күчеп өсти: – Шулай да кызык килеп чыга сезнең сүзегездән: мин үземчә яхшылык эшләгән булдым, ә сез мине каһәрләп искә алмакчы.
Ул арада ханым бераз хәл җыеп, үзен тәртипкә китереп өлгергән, йөзенә төс кергән, таралган калын чәчләрен сыгып, төреп азаплана иде. Шул килеш, авызына чәч шпилькаларын капкан килеш, ул егеткә томырылып бер карап алды. Егет бу карашны ничегрәк аңлагандыр, аңлагандырмы-юктырмы, аны тикшереп тормастан, ханым җәлт кенә сикереп торды да моннан ярты сәгать элек кенә суга батып үләргә җыенган кешедән һич көтелмәслек кыюлык белән егетнең каршына килеп басты:
– Ә мин Гөлчирә атлы булам, шулхәтлесен белсәгез, хәзергә җитеп торыр, – диде ул, озын керфекләрен чак кына аскарак алып. Йөзеннән кинәт алсу кызыллык йөгереп узды – чибәр иде, кырыс иде ул һәм тоташы белән табышмак иде бу минутта. Менә ул күтәрелеп тагын бер карап куйды – каядыр чакырган һәм бер үк вакытта өтеп алган кебек итте ул шушы карашы белән. – Башыгызга төшкән бер бәла икәнмен, һич югы, сез мине пароход пристанена хәтле озатып куегыз. Үзегез уйлап карагыз, үлемнән коткаручымны ансат кына ташлап китсәм, рәхмәт фәрештәләре бүтән вакытта яныма да килеп карамаслар.
Күренеп тора: сөйләшә белә торган вәсвәсә иде бу. Комда яланаяк эзләре калдыра-калдыра пароход тукталышына барган арада гына, җитмәсә тагын, сәерсенеп карап калучы йөзләгән-меңләгән күз карашлары астында алар, әлбәттә, әллә ни аңлашып-танышып китәргә өлгерә алмадылар. Шулай да әһәмиятлесе эшләнде: алар киләсе ялда шушында, Маркиз утравында ук тагын бер очрашырга сүз куештылар. Сүз араларыннан Гөлчирә Әсфанның өйләнмәгән карт буйдак икәнлеген дә абайлап алды, ләкин үзенең кайсы урамда һәм кем белән торганлыгын белдерергә ашыкмады. Гомумән, күп сөйләшми иде ул. Әсфан Гөлчирәнең бу йомыклыгын психик хәле белән аңлатырга тырышты, хәер, бу минутларда аңарга күп кирәк тә түгел, ул үзенең эшләгән батырлыгы, үлемнән тартып алган яңа танышы һәм аннары киләсе ялда тагын бер очрашырга сүз куешулары өчен дә куанып бетә алмый иде.