Читать книгу Йөзек кашы / Перстень - Хөсни Фатих, Фатих Хусни - Страница 17
Повестьлар
Адәм балалары
VIII
ОглавлениеХәер, суд залында бөтенесе күздән яшь китерер дәрәҗәдә ачык булды. Уеннан уймак чыккан, юк, уймак кына да түгел, яманрагы: Гөлчирәне гаеплеләр эскәмиясендә, сак астында күргәч, Әсфанның башына берьюлы берничә тукмак белән китереп орган кебек булдылар. Гөлчирә озын кара күлмәктән, иңенә шундый ук кара шәл салган, башы яланбаш, чәчен пөхтә итеп тарап, артка түгәрәкләп өеп куйган. Әллә ни аптыраганлыгы да сизелми, киресенчә, үзен хөкем итәргә килгән кешеләрдән, аларның үтә җитди күренергә тырышып, суд кагыйдәсенең хәрефенә ябышып ятуларыннан эчке ирония белән көлемсерәп утыргандай күренә иде. Залга Әсфан килеп керү белән, ул ерактан ук аны күреп алды, сәламләү урынына авыз чите белән генә елмайгандай итте, «Китте бит, малай, безнең газиз башлар. Күңелеңне киң тот, бәлки, үзем белән сине дә алып китәргә тырышырмын әле» дигән төсле иде аның бу иронияле карашы.
Гаепләү актын тыңлаганнан соң, Әсфанның бөтен аптыраулары берьюлы коелып, бермәлгә бөтенләй катып калды: «Шул хәтлегә үк барып җиттеме? Кем уйлаган шундый ефәк кабык эчендә шундый башсызлык яшеренеп яткандыр дип?» Ләкин нинди дә булса фәлсәфә корып, үзеңне аклап яисә үзеңә үзең хөкем карары чыгарып утырырга хәзер соң, гаепләү акты ачык язылган һәм колакларны ярып, залда яңгырап үтәргә дә өлгергән иде: «Гөлчирә Габбасова, егерме биш яшендәге гражданка, урта белемле, соңгы вакытта өй хозяйкасы, ике елга якын паралич ирен – отставкадагы подполковник Гайнан Курдюковны башта дәвамлы рәвештә карап та, соңыннан агу биреп, аны аңлы рәвештә юк итү кебек җинаять юлына баскан…» һәм башкалар, һәм баш- калар…
– Агу түгел, йокы даруы… Мәрхүм ирем аны әледән-әле сорый, булмаса, таптыра торган иде, бәлки, дозасы артыграк киткәндер, – дип, суд кагыйдәсен бозып, төзәтмә ясады Гөлчирә.
– Безнең кулда медицина экспертизасы һәм, гомумән, әйтәсе сүзегезне сез үз нәүбәтегездә әйтерсез, – дип, аны шундук туктаттылар.
Моңарчы судта булмаган, суд тәртибе күрмәгән Гөлчирә бу үтә рәсмилекне авырга алды. Үзенә карата рәхим-шәфкать булмаячагы турында шундук нәтиҗә ясап, бөтенесенә җене чыккандай, күзләрен түбәнгә – бер ноктага күчерде һәм, бүтәнчә бернәрсәгә дә, бер сүзгә дә игътибар итмичә, кара көеп утыра бирде.
Бары тик үзенә бик якын тавышны ишеткәч кенә, ул, уянып киткәндәй, башын күтәрде. Суд шаһит сыйфатында чакыртылган Әсфанны аягүрә бастырып, аңардан сорау ала иде.
– Әйе, булды шундый хәл… Узган ел, июль башларында иде шикелле… Маркиз утравында, Волгада су коенганда… «Коткарыгыз, батам!» дигән тавыш ишетеп, мин шул якка йөзеп киттем…
– Гражданка Габбасова үзе батарга ниятләгән, үзе «Коткарыгыз!» дип кычкыра. Нәрсәдер очы очка ялганмый монда.
Суд утырышчыларыннан берсе, шулай дип реплика кыстырып, тигез генә сөйли башлаган Әсфанны буташтырды. Кыскасы, әйтәсе сүзләренең күбесен әйтә алмады Әсфан.
Гөлчирә Әсфаннан, әлбәттә, күбрәкне көткән иде. Яклап сүз әйтер дип үк көтмәсә дә, шулай да рәхимлерәк булыр, әйткән сүзен Гөлчирә трагедиясен аңларга тырышып әйтер дип көткән иде. Аның рәсми корылык рамкасыннан чыкмыйча, дөресрәге, чыга алмыйча, авыз эченнән ботка пешерү белән калуы (Гөлчирә бу минутта Әсфанның күңелендә нинди каршылыклар котырганлыгын тотып калырга, әлбәттә, өлгермәгән иде.) үз чиратында Гөлчирәне актык чигенә җиткезеп ярсытты. Шуның нәтиҗәсендә булса кирәк, соңгы сүзен әйтергә нәүбәт җиткәндә, Гөлчирә бөтенесенә кул селтәп, соң дәрәҗәдә зәһәре чыккан, ахыр чиктә «Миңа ни булса да барыбер! Әмма син дә миннән яхшылык көтмә!» дәрәҗәсенә үк барып төртелгән иде.
Һәм ул бөтен ваклыклары белән, һич тартынып тормыйча, киресенчә, Әсфан белән ике арада булган яшертен ләззәтләрне кабат искә төшерүдән тәм тапкандай, бөтенесен-бөтенесен судка түкми-чәчми сөйләп бирде. Боларның барыннан да соң, ярсуының соңгы чигенә җитеп:
– Юк, коткаручы гына түгел ул, батыручы да… Әгәр шул Әсфан минем башымны-күземне әйләндермәгән булса… Аннары шуны да белеп торыгыз: минем аңардан дүрт айлык корсагым бар, – дип ярып салды.
Гаҗизлекнең соңгы чигенә җиткән бу чибәр ханымның, бернәрсәне дә яшермичә, бөтенесен чын ихластан сөйләп бирүе хөкем өстәле артында утыручыларга, әлбәттә, тәэсирсез калмагандыр. Шуның өстенә мәрхүмнең үзенең дә озак вакытлар урын өстендә хәрәкәтсез ятып, дөньядан тәмам туйганлыгын, үзен караучы врачлардан булсын, көнаралаш укол кадый килгән сестралардан булсын, гозерли-гозерли нәрсә булса да «бөтенесенә сразу точка куярлык» шундыйрак берәр нәрсә сорап йөдәткәнлеген, шаһитларның моны ачыктан-ачык әйтеп торуларын искә алып, аларыннан да бигрәк, хөкем ителүче кешенең йөкле булуын искә алып, суд Гөлчирә Габбасовага карата ригаяле булырга тырышты – биш ел срок белән шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итәргә карар чыгарды.
Ә егет үзенә карата хөкем карарын соңыннан үзе чыгарды: «Ут белән уйнама, кулыңны пешерерсең» дип әйтә торган булган әнисе аңарга. Малай чагында ишеткән бу сүзләр аның бер колагыннан кергән, икенчесеннән чыккан. Хәзер менә ут белән уйнап кулын пешерә язгач исенә төшерде: «Юк, ярамый икән шул ут белән уйнарга!»
Шулай ук, суд утырышында катнашып, хәлне баштанаяк тыңлап утырган кешеләрнең дә карашлары бертөрле генә түгел иде:
– Үз оясын, үз балаларын ташлап йөргән азгын ирләрнең барысына да шул кирәк. Берәү дә гаепле түгел монда. Ул Курдюков дигән карт алаша үзе гаепле, – дип, ярсуын яшерә алмыйча, аты-юлы белән ярып салды ач яңаклы көйгән хатын. Күренеп тора, ул моны үз манарасыннан торып кычкыра: аның ире белән дә шундыйрак берәр аянычлы хәл булып узган булса кирәк.
– Тирәннәнрәк уйлап карасаң әгәр, – дип кушылды икенче бер өлкәнрәк яшьтәгесе, – бөтенесенә сугыш гаепле, сугыш аздырды бәндәләрне. Алла сакласын, яңадан сугыш хәтәре кабатлана күрмәсен диген.
Ә менә Әсфанның чигәсен һаман шул бер үк сүзләр чүкечли: «Ут белән уйнама! Ут белән уйнама! Ут белән уйнама!»
1969