Читать книгу Күңелле истәлекләр - Галибя Ризатдиновна Идиятова - Страница 2

Туган авылым Иске Ярмәккә багышлыйм

Оглавление

Ярмәк авылым матур жирдә, зур таулар арасында,

Табигате аның яхшы, усми ананас кына.

Авыл халкы бигрәк уңган, матур өйләр сала

Йорт тутырып мал устерә, шәҺәргә ите бара.


Колхоз таралгач авылда, халык аптырап ятмый,

Зур – зур парниклар ясап, яшелчәләр үстерә.

Кемгә керсәң Һәммәсендә узенә күрә Һөнәр,

Чигә, тегә, ишек ясый- санап бетмәслек эшләр.


Өй түбәләре төрле төстә, яшел, көрән Һәм зәңгәр,

Койма, капкалары да матур- сокланып карап барам.

Машиналар бик кубәйде, зур базарлар булгалый,

Матур- матур концерт куеп халык шатланып яши.


Авыл өсте кайнап тора, берсе кайта печәннән

Кайсылары жыеп кайта жиләк кичен урманнан.

Җиләк – җимешне җыялар кызлар, уңган апалар,

Өч яктан авылны чорнап алган урманнар.


Өч яктан әйләнеп ага Сок елгасы да,

Юкәле тау ышыклап тора көч биреп халыкыма.

Сандугачлар сайрый басып ак каеннарга,

Шунда үтә яшьлегебез йөзеп чыгып ярына.


Карлыгачлар оя корып, матур итеп сайрыйлар.

Иртән уянып киткәч күңелләрне назлыйлар.

Ярмәк халкы бик тырыш ул, кояштан иртә тора,

Намазларын укып алгач, ашыгып эшкә бара.


Бер-берсенә ярдәм итеп өмәләргә баралар,

Кыш көнендә ашка йөреп Коръәннәр укыталар.


Күңелле истәлекләр

Подняться наверх