Читать книгу Күңелле истәлекләр - Галибя Ризатдиновна Идиятова - Страница 3

Сезне сагынып искә алам

Оглавление

Хәсән бабай Габдулхалимовны, тормыш иптәше Фархиҗамал

Назир кызын, аларның уллары – (минем бабай-әби.) Зәки бабайны, киленнәре Пәрхизә әбине искә алып.

Утырып уйладым, әни, әтием язмышын

Күпне күргән бит алар, авыр булган заманалар.

Ә әбиләр, бабайлар тагы да интеккәннәр

Кечкенә сабыйлар белән авылдан куылганнар.


Янәсе аларның булган ике кәҗә Һәм бер аты.

Озатканнар бит аларны Казахстанга кадәр.

Кеше малсыз була инде, эшне бик яратмаса,

Әби, бабайлар кебек, җиңнәрне сызганмаса.


Алар белән балалары яшәгәннәр чүллектә,

Аерылгач туган илкәйдән, кем генә яши ала?

Суны да китергәннәр бочка белән арбада,

Землянканы каплап торган иске такталар гына.


Төне буе бүреләр дә улап чыккан крыйда

Нишләп инде курыкмасын куылган бала-чага?

Әби, бабай өзгәләнгән, авылда калган кызлары

Малайлар да таралганнар кайсысы кайсы якка.


Кош оясын тараткандай, таратканнар аларны

Безнең әби, бабайларны, бар мөлкәтен, сарайны.

И бабакай Һәм әбекәй, кыен булгандыр сезгә

Өзгәләнгән йөрәгегез «тукталган» ул чит җирдә.


Ике бәләкәй кызчыкны алып кайткан туганнар.

Югалган диеп саналган, соңрак табылган малайлар.

Токымыгыз дөрес яшәп, таптылар тормыш ямен,

Оя корып, бала устереп, горур кешеләр булып.


Буын җебе югалмады, тугры булды ул илгә,

Орден, медальләр алып хезмәт иттеләр җирдә.

Хәсән бабай, тыныч йокла, оныкларың бит исән,

Ә кайсысы башын салды сугышта дошман белән.


Онык, оныкчыкларың барда тырыш, уңганнар, бәхетлеләр,

Жыелышып сезнең кабердә укыйбыз без догалар.

Токымыгыз хазер яши илнен Һәр почмагында

Һәм кайталар сагынышып сез яшәгән җирләргә.


Курергә дип сезнең өйне, кырларны, урманнарны

Сезгә рәхмәтләр әйтергә, эчәргә дип суларны.

Агач бит ул чиста булса, корталмыйлар тамырын

Ул бит Һаман матур усә, куп биреп ботакларын.


Күңелле истәлекләр

Подняться наверх