Читать книгу Ходай бүләге - Галимҗан Гыйльманов, Галимьян Гильманов - Страница 2

Табылдык хатлар

Оглавление

1

Тормышның караламасы юк, диләр. Шулай килеп чыкты инде: Таһир – бомж. Иң гадәти бомж – илсез, йортсыз, эшсез, паспортсыз, хыялсыз бер дөнья бәндәсе. Гаиләсе дә, туганнары да, дуслары да юк аның. Хәтта исеме дә юк. Таһир – элеккеге, беренче тормышыннан калган исем. Әйе шул, аның ике гомере бар: бомж булганчыга кадәрге гомере һәм менә бүгенгесе – эт типкесендәге тормышы. Беренче тормышында Таһирның да әнкәсе, туганнары, сөйгәне, дуслары булган, исеме булган, әйбәтме-начармы язмышы, өмет-хыяллары булган…

Бомжлар – шундый ук кешеләр, тик аларны вакыт ташлап киткән. Вакыт белән бергә якыннары ташлаган, дуслары, сөйгәннәре баш тарткан. Һәр язмыш бәхетле булып туа. Ә нәрсә соң ул бәхет? Бәхет һәрвакыт өмет булып яши. Бомжлар – өметсез кешеләр. Бәхетсез, язмышсыз кешеләр. Таһирның да өмете калмаган. Ул – өметсез-хыялсыз гына түгел, вакытсыз, замансыз, киләчәксез бер бәндәви зат. Хәзерге тормышында аны «Почта» дип йөртәләр. Ни өченме? Чөнки ул хатлар җыя. Менә шундый сәер гадәте бар Таһирның. Аның керләнүдән ялтырап торган, майга каткан капчыгында һәрвакыт хатлар булыр. Каянмы? Тарихы озын аның.

Бомжлар, гадәттә, гаиләләр яисә бригадалар булып яшиләр. Бүтән гаиләләргә, төркемнәргә каршы тора алу өчен берләшәләр, «туганлашалар» алар. Таһирлар алтау, барысы да татарлар. Сүз дә юк, төрле чакта төрлечә була, кемдер беразга юкка чыгып тора яисә төрмәгә, милициягә эләгеп ала. Ләкин барыбер дә шушы алты кеше бер тирәдәрәк яшиләр, бу михнәтле тормышта бер-берсенә таяныч булырга тырышалар…

Таһирларның үз районнары, үз урамнары, йортлары, подваллары бар. Хәзер Казанда иске йортларны күпләп сүтәләр, хуҗалары чыгып киткәч тә, кайбер йортлар айлар, еллар буе буш тора. Бушаган өйләрне беренче кичтә үк бомжлар бүлеп яисә сатып ала. Таһир-Почта да Кирпеч, Сало, Чүлмәк, Люмин, Бөке дигән үз ишләре белән бергә Кабан буендагы бер йортта яшәп маташа. Башкалар кебек үк, ул көне буе урамда йөри, вакытлыча эш эзли, шешә җыеп сата, шулай ризык юнәтә, аракы эчә, җайсызрак яткан әйбер булса, урлый, шулай гомеренең очын очка ялгап барырга тырыша.

Иң өлкәне Сало – украин татары. Донбасс якларыннан. Ниндидер гөнаһы булган. Төрмәгә утырмас өчен качып килгән. Ни өчен «Сало»мы? Ул сало ярата, салосыз бер тәгам ризык та капмый. Ашында да, боткасында да сало булыр. Үзе дин тота, күп догалар белә, ураза айларында, гает көннәрендә мәчеткә бара, әмма салосыз аш ашамый. Менә шундый мөселман ул. Эчеп алса: «Адәм баласы тамырлы булырга тиеш. Адәм баласының тамыры – иман», – дип сөйләнергә ярата. «Нинди мөселман инде син?» – дип көлә башласалар, җавабы әзер: «Кешегә дөреслек, иман иң элек үзе өчен кирәк. Мин сезнең өчен яшәмим. Бәйләнмәгез!» – дип кенә җибәрә. Дөрес әйтә. Шуңа шым булалар. Нинди генә булмасын, дөрес кеше ул. Бу очракта «иманлы» дип әйтергә яраса, иманлы, ялгансыз кеше. Шуңа күрә дә «гаилә»нең «касса»сы аның кулында. Гадәттә ул «өйдә» кала, чөнки пешеренергә бик оста. Аның хакында: «Балык кылчыгыннан да аш пешереп куя», – дип сөйлиләр. Ризык табу, базар кайгысы, сату-алу мәшәкатьләре дә аның өстендә.

Кирпеч, исеменнән үк күренгәнчә, сүтелә торган йортлардан кирпеч кыра. Шуларны сатып көн итә. Авыр холыклы, мыштым кеше. Күп сөйләшми. Мари ягыннан. Йөзендә үк марилык бар. Кечкенә почык борыны, төпкә баткан төртке күзләре, җирән чәче, зәңгәрсу күзләре, «ызнакум» дип сөйләшүе – шул яклардан. Ләкин чып-чын татар. Татарлыгы йөзенә чыккан – усал, кырыс йөз, туры, үтергеч караш һәм бертуктаусыз шик-шөбһә каккалап торган күңел ярлары… Шулай да Кирпеч – беткән кеше түгел. Кешеләрдән нидер калган анда, ялгызы гына утырганда, үзәкне өзә торган моңлы җырлар җырлый ул. Елатырлык итеп җырлый. Әмма үзе керфек тә какмый… Кемдер, нәрсәдер бик нык күңелен катырган аның. Шулайдыр…

Чүлмәк табылдык хәзинәләр белән эш итә. Ул үз гомерендә ике мәртәбә яшереп куелган байлык тапкан. Икесе дә чүлмәктә булган. Исеме дә шуннан калган. Аяныч хәл: байлык тапса да баеп китә алмаган. Шулай да, Таһирлар арасында иң бае – ул. Чөнки иң күп акча аңа керә. Хәтта, сирәк-мирәк кенә булса да, алтыны да, көмеше дә, затлы ташлары да кергәли… Гел шулай: бушаган йортка иң беренче итеп Чүлмәкне җибәрәләр. Ул һәр шүрлекне, һәр ярыкны җентекләп карап, тикшереп чыга – әллә нәрсәләр табып бетерә. Кыйммәтле металлга, бизәнү әйберләренә аның борыны сизгер. Үзе кергән һәр йорттан нәрсә дә булса тапмый калганы юк әле.

Чүлмәк – мишәр егете. Мишәрлек аның бөтен кыяфәтенә, холкына чыккан. Утыз биш яшьләр булыр. Ләкин үз яшенә караганда күпкә карт күренә. Ул инде колониядә дә, төрмәдә дә булырга өлгергән. Ни хикмәт, кешелеген, намусын югалтмаган. Бу нәрсәдән гыйбарәтме? Үзеннән көчсезгә тими ул. Карак, бур, ялганчы, әмма хәйләкәр һәм явыз түгел, сатлык җан түгел, куркак түгел. Көлке капчыгы. Шул шаянлыгы, уенчаклыгы белән Таһирларны чарасызлыктан, күңел төшенкелегеннән, хәтта бәхетсезлекләрдән аралап тора кебек бу мишәр баласы…

Иң яраткан темасы – хатын-кыз. Ләкин алар хакында начар сөйләми. Аның эчеп алса сөйли торган сүзен һәркем яттан белә. «Ир кешене иң элек хатын-кызның тәне исертә, аннары җаны әсир итә. Икенчесе булмаса, ир-ат хатын-кыздан тиз китә», – ди ул. Таһир һаман килеп уйлый: «Бу сүзләрне әйтә алган кеше начар булмаска тиеш», – ди. Көч тәннән түгел, җаннан дигән сүз бит бу. Нинди дөрес сүз!

Люминнең үз тарихы. Анысы – башкорт татары. Сәер сүз – «башкорт татары»… Башкортстан татары инде, кем булсын! Анда бит татар башкортка караганда күбрәк. Ләкин телләр укмашып беткән! Люмин дә «бармаем», «килмәем» дип сөйләшә. Җырларга, биергә ярата. Ризык табасы булмаса, сүзләре аңлашылып бетми торган озын, көннәр буе моңлы җырлар җырлап утырыр иде, мөгаен… Һәр моңлы кеше кебек күп елый. Уңган, булган, күп эшли, әмма күп эчә дә. Эчсә, бигрәк тә җебеп төшә…

Люмин төсле металл җыю белән шөгыльләнә. Алюминийны «люмин» дип йөртә. Кушаматы да шуннан калган.

Бу башкорт татарының да бер сүзе бар. Эчеп алса, шуны әйтми калмый. «Хыянәтне, ялганны кичерү, – ди ул, – гомер кичерүгә караганда да авыр». Күрәсең, ул кайчандыр хыянәт газабына дучар булып, авыр гына хәлләр кичергәндер. Бу хакта аннан беркем дә сорашмый. Бомж ул – үткәне, киләчәге булмаган кеше. Алар арасында урынлы-урынсызга сорашу, төпченү гадәте юк. Нигә сорашырга? Күрергә теләгән кеше күрә.

«Бөке» кушаматлы татарның да үз исеме, үткәне булгандыр. Таһирлар гаиләсендәге бу татар – иң олы сер. Аның кем икәнен, каян килгәнен беркем дә белми. Ул – Бөке, шуның белән вәссәлам! Бөке, димәк, шешәләр җыя. Шешә җыючылар бомжлар телендә шулай аталалар.

Кара-кучкыл йөзле, чем-кара чәчле, чем-кара күзле, кара мыеклы бу чибәр кеше ничекләр генә тормышның төбенә тәгәрәгәндер – Ходай Тәгалә үзе генә белә булса кирәк. «Гаилә» кешеләре аны бик хөрмәт итәләр, хәтта бераз шүрлиләр дә. Илле-илле биш яшьләр тирәсендәге бу кешедән, чынлап та, аның тормышының кайсыдыр этабында булган укымышлылык, зыялылык, әдәплелек аңкып, хәтта бәреп тора. Ул күп сөйләшми, дөресрәге, бөтенләй дә сөйләшми, кеше сөйләшкәндә сүз уңаеннан кайбер акыллы сүзләр генә кыстырып җибәрә…

Бомжлар – үзләренең яшәү рәвешләре, дөньяга карашлары белән философлар. Шунсыз бу каргышлы дөньяда исән калу мөмкин дә түгелдер. Әмма Бөке – философның да философы. Ах, ничек туры килми аңа бу кушамат! Бөке – философ… Нишлисең бит, кушаматны сайлап алмыйлар…

Менә шул Бөкедән чыга да инде хикмәтле сүзләр. Бервакыт кич җыелып алгач, байлык хакында сүз чыкты. Һәркем үзенчә сукалый, һәркем үзенчә хаклы. Бер читтә дәшми-нитми утырган Бөке үзалдына сөйләгән кебек кенә әйтеп куйды:

– Җыйган байлыгыгызга йөрәгегезне якын җибәрмәгез…

Шунда сүз дә бетте. Уйланырга урын бар иде инде монда. Бик бар иде.

Берсендә Чүлмәк үз тормышларының нинди ирекле, хөр булуы хакында шапырына башлады. Әлбәттә, ул тиле түгел. Беркем дә тиле түгел. Сүз юктан сүз булсын дип сөйли бу. Ләкин Бөке өчен сүзнең уены-чыны юк. Аның өчен сүз генә бар. Бу юлы да Чүлмәкнең авызын тиз япты ул:

– Ирек колы булу шулай ук коллык түгелме, уйла әле. Ирек ул – Аллаһы Тәгаләгә буйсыну, – диде дә урамга чыгып китте.

Чүлмәккә генә түгел, башкаларның башына да уй төште. Йөрәкләргә җәрәхәт булып төшәрлек уй иде ул. Ләкин бу уй ничек кергән булса, шулай чыгып та китте. Чөнки йөрәкләрдә яңа җәрәхәт-яра өчен урын калмаган иде.

Почта-Таһир – бөтенләй башка дөнья кешесе. Ул кәгазь әйберләр, китаплар, журналлар, газеталар җыя. Үз карамагындагы урамнарны «тикшергәндә», чүп савытларын актарганда, бигрәк тә ташландык йортлар сүткәндә бөтен язма, басма әйберләрне күз уңыннан кичереп бара. Кирәкмәгәннәрен «Стимул»га тапшыра, сирәгрәк китапларны «Букинист» кибетенә сатарга куя, китап күпләп җыелган вакытларда Колхоз базарына чыгып та утыргалый.

Эш булмаганда яисә урамга чыгарга иренгәндә, Таһир рәсем төшерергә керешә. Ташландык кәгазьләр арасыннан берәр буш бит чыкса, аның өчен олы бәйрәм инде. Ул шунда ук кесәсеннән каләм-карандаш алып, берәр нәрсә сызгалый башлый. Юк, онытылмаган әле аның укыганнары. Ходай Тәгалә тарафыннан бирелгән сәләте дә үз урынында.

Күбрәк үзе кебек сукбайларның сурәтләрен төшерә Таһир. Казан урамнарында, подвалларда, чардакларда көн күрүче бу мәхлук җаннарның кәгазьгә төшерелгән йөз-битләре кемгә кирәк соң? Таһир моны үзе дә әйтә алмый. Тормышның төбендә яшәгән бәхетсез бәндәләрне шушы рәвешле булса да тарихта калдырырга телиме? Әллә бу сукбайлардан үз шәхесенең өстенлеген күрсәтергә, расларга тырышамы?

Боларның икесе дә бардыр. Әмма өченче бер сәбәп тә бар. Бомжлар арасында искиткеч кызык типажлар очрый. Йөзе җимерек, авыз читендә бердәнбер теше тырпаеп торган, йөзен аркылыга-буйга җыерчык баскан сукбайның бәхетле елмаюы ни тора! Бәхет кошы тотканмыни! Бәлки, аның бүген тамагы туйгандыр? Бәлки, ул бер йотым аракылык акча тапкандыр? Ә бәлки… Бәлки, бу Хода бәндәсе якты көн туганга, кояш чыкканга, көн җылынганга, кошлар сайраганга сөенәдер? Ә бәлки, шушы мизгелдә үз якыннары, балалары, дуслары хакында яхшы хәбәр ишеткәндер? Яисә менә бу теләнче малай сурәте. Аны да Таһир ташландык йорттагы кылка бүлмәсенең түр стенасына, теге сукбай карт сурәте янәшәсенә беркетеп куйды. Учларын алга сузып, ялварулы чырай белән хәер сорашып торучы бу татар малае (татар, әнә киң бит-яңаклары, ай кашы, эчкәрәк баткан, җыйнак матур күзләре шуны әйтеп тора) ни хакта уйлый икән? Бу рәсемгә карагач, Таһирның күңеленә бик сәер уйлар килгәли. «Татар халкы да шушы малай хәлендә түгелме соң?» – дип уфтана ул. Дөнья, тормыш арбасыннан төшеп калса да, ул сизенә: нәрсәдер бара бу хәятта, ниндидер буталчык вазгыять заманы бу… Ул, шешә җыеп йөргәндә, Ирек мәйданында ирек даулап йөрүче халыкка карап, шаккатып калды. Кешегә кушылып, үзе дә «Азатлык!» дип, берничә мәртәбә кычкырды да әле…

Таһирның кәгазьгә иң күп төшергән кешесе – Сало. Кызык тип. Йөзенә карап кына аның бәхетле яисә бәхетсез булуын белеп булмый. Хисләрен, тойгыларын бик тирән яшерә ул. Әмма күзләрен, карашларын һич яшерә алмый. Шуның белән кызык та аның йөз-кыяфәте.

«Гаилә»дәгеләрнең барысын да иренмичә акка төшереп бара Таһир. Төшергәч, һәр сурәтне кадерләп салып куя. Артыграк эчеп-исереп йөргәндә генә, юмартланып китеп, ясаганнарын чәчеп-туздырып бетерә. Бу вакытта бер генә сурәтне кадерләп саклый. Кайчандыр, элеккеге тормышында төшергән хатын-кыз сурәте ул…

Таһирның иң яраткан шөгыле – хатлар уку. Берәр газета яисә китап арасыннан, яки ашъяулык астыннан, матча ярыгыннан хат кисәге килеп чыкса, ул нишләргә дә белми, үзе хат алган кебек кылана, әллә нинди хыялый хисләр өермәсендә яши башлый. Иң элек хатның иясен күз алдына китерә, аннары хат алган кешенең йөз-бит чалымнарын, күз карашын, холкын, күңел хасиятләрен күзалларга керешә, ахырдан алар арасындагы мөнәсәбәтләрне, хис-тойгыларны, язмышларны уйлап чыгара. Шуннан соң гына хатны ачып укый башлый. Моннан биш, ун, утыз, хәтта илле-алтмыш ел элек язылган хатларны укудан да ләззәтлерәк минутлар бар микән?! Таһир-Почтаның хәзерге тормышында иң гүзәл мәл – шушы вакыт. Ул инде күптән кеше хатлары, кеше хисләре һәм кеше язмышлары белән яши, борчыла, сагышлана яисә сөенә, шатлана… Бу хатларны ул кадерләп, бөртекләп җыеп бара, күз карасы, бәгырь кисәге кебек саклый, барлап тора… Ул хәтта үзе дә, хыялы белән генә булса да, шушы чит-ят язмышларга кереп, кушылып яшәргә, шул хыялый яшәүдән тәм һәм ямь табарга, мәгънә алырга күнегеп китте.

Шушы хатлар коткарып калды да бугай аны. Дөньядан ваз кичеп, тормыштан йөз чөереп, «бомжлар», «бичлар» типкесендә йөргән беренче елларында үләсе килгән чаклары күп булды аның. Кыйналып, канга батып, өшеп-туңып яткан вакытларында күңеленнән генә хат яза иде ул. Кемгәме? Беркемгә дә түгел. Тормышка. Дөньяга. Дөнья иясенә. Юк, Ходай Тәгаләгә түгел. Ул үзенең аның каршында гөнаһлы булуын белә. Әле бит Тормыш иясе, Дөнья иясе бар. Булмаса, булырга тиеш! Нәрсә карый ул? Ниләр эшли ул үзенә тапшырылган адәм балалары белән?!

Мондый хатлар аның бөтен булган-булмаган җан җылысын, соңгы күңел хисләрен суырып чыгара иде. Бервакыт Таһир бу күңел аҗаганнарыннан баш тартты, бүтән кешеләрнең хатларын укырга күнегеп китте. Бу хат ияләренең язмышлары аныкына караганда күпкә җиңелрәк, аңлаешлырак иде. Үзенең хәтер капкачын томалап куеп, башын күтәреп, дөнья гаме белән яши башлады.

Һәркемнән бер хәтер кала…

Хәтер хөкеме – иң хәтәр хөкем…

Таһир кайчан да булса бер килеп тотачак әле бу. Кеше күңеле артына, кеше хисләре эченә, хәтта кеше язмышына качып кына котылып кала алмаячак. Шулай да болай тынычрак, җиңелрәк. Тормышны алдабрак, дөресрәге, аңа алданыбрак күпмедер яшәп була әле.

Ә хатларның ниндиләре генә юк! Язмышларның ниндие генә юк! Таһир гел шуны искә ала: аның күңелен сабырлыкка, түземлелеккә күндерсәләр дә, хатлар арасында бәхетлеләре бик сирәк. Сагышлы, борчулы хатлар күбрәк. Юк-юк, өметсез диясе килми. Кешеләр бер-берсенә ышанырга тиеш. Ышануда өмет нуры яши. Өмет барыбер кала ул. Кеше шундый инде: иң авыр вакытында да йөрәгенә бер бөртек өмет чаткысы төреп калдыра. Шуның белән яши, кайчакта бу чаткыдан әллә нинди матур һәм мәгънәле яшәү учаклары кабынып китә…

Бер хатны Таһир мәңге онытмаячак. Аның иясе сөйгәненә йөрәк каны белән шундый сүзләр язган: «Кадерлем! Бәгърем! – дигән ул. – Мин – бик-бик бәхетле кеше. Шуны аңладым: бер мәртәбә бәхетле булсаң, син һәрвакыт бәхетле икән. Ә мин бәхетле булдым. Бер мизгелгә генә булса да бәхетле булып калдым… Рәхмәт сиңа, җанкисәгем!»

Икенче бер хатта да яшәү гыйбрәте ап-ачык ярылып ята. Монда борчу-сагыш та, өмет-ышаныч та бер үк хискә төреп бирелгән: «Сөеклем минем! Ничек сагынганымны белсәң иде! Их, аерылышу өчен мең сәбәп табу да кыен түгел, очрашу өчен бер сәбәп табу да кыен икән… Кичер мине, бәгърем…»

Тагын бер хатны гел хәтерендә йөртә Таһир: «Ярату – кичерү түгел әле. Әйе, акыллым, мин сине яратам, хәтта мин синсез яшәүне күз алдына да китерә алмыйм. Әмма мин сине кичерә дә алмыйм… Беләсеңме, җиңел килгән мәхәббәт кенә хыянәтне кичерә ала. Ә минем мәхәббәтем авыр килде, күңел гарасатларын җиңеп, йөрәк ярсуларында җәрәхәтләнеп, сагыш дәрьяларын кичеп килде… Шуңа да кичерә алмыйм. Сорама да, үгетләмә дә…»

Ә бу хатта Таһир үз мәхәббәтен таныды: «И җаным! Син үзеңнең үпкә-битәрләрең, битарафлыгың белән минем олы, саф мәхәббәтемне өркеттең, куркыттың. Хәзер син үз ярларыңа кайттың, мин дә тынычландым. Курку үтте… Тик менә нәрсә: мәхәббәттә курку үтә, ләкин үзе белән мәхәббәтнең матурлыгын да алып китә икән. Ачуланма, яме. Мин сине элеккечә матур итеп ярата алмаячакмын…»

Ана хатлары, бала хатлары… Аларны бер сүз белән «балачак хатлары» дип тә әйтергә мөмкиндер. Кеше гомере кош булса, балачак – аның канатлары…

Ана хаты: «Улым, балачагың сәлам әйтә…»

Бала хаты: «Әнкәй, сагындым мин аны – балачагымны… Һаман да шулай инеш буенда бәбкә саклап йөриме ул?..»

Ана хаты: «Ул инде үсте, улым. Хәзер ат сакларга йөри. Кызлар белән кичке уенга чыга…»

Бала хаты: «Минем кебек, атлар яратамы ул?»

Ана хаты: «Бәй, син үзең бит инде ул, улым!..»

Бала хаты: «Ә! Шулай бит әле… Үзем булсам да, барыбер сагындым мин аны, әнкәй!»

Тагын менә мондый хатлар: «Балам, сагындым, кайт!» – дип яза ана кеше.

«Әнкәй, акча сал әле», – дип җавап бирә бала кеше.

«Балам, син кайда? Кайтмасаң кайтма, бер бөртек сүз язып кына җибәр», – ди ана кеше.

«Әнкәй, мин күптән кайттым инде, килергә вакытым гына юк», – ди бала кеше.

Мондый хатлар Таһирга ошамый. Андыйларны ул аерым җыя. Ярый әле алар күп түгел. Димәк, борчулы, кайгылы, бәхетсез аналар да күп түгел…

Кайчакта хатлар төргәкләп, янчыклап, хәтта капчыклап та табылалар. Бер яки берничә хатта гына кеше язмышын тоеп, аңлап бетерү кыен. Ә менә берничә хатта кешенең бөтен тормышы, яшәү бәхете яисә яшәү драмасы ачыла да китә…

«Мин шундый кыен хәлдә калдым, – дип яза хат иясе. – Акылым белән күңелем бәхәсләшә. Берсе сиңа дәшә, икенчесе тыя… Нишләргә дә белмим…»

«Минемчә, чын мәхәббәттә йөрәк акыллы булырга, ә акыл хисләнә белергә тиеш. Син аларны аерма. Алар бергә яшәсен, бергә яратсын», – ди җавап хаты.

«Булмый, булмый! Бер минутта йөрәк: «Яратам», – дип тибә, икенче караганда: «Яратмыйм», – ди!»

«Ялгышасың, акыллым. Йөрәк «яратмыйм» дигән сүзне белми. Ул «яратам», «сөям» дигән сүзләрне генә белә. «Яратмыйм» дигән сүзне акыл әйтә…»

«Һәр кешенең үз сәгате бар. Шул сәгате суккан вакытны туры китерә алса гына кешегә бәхет капусы ачыла… Димәк, минем сәгатем сукмаган әле…»

«Син суккан сәгатеңне көтеп утырган арада, мин үземнең тиңемне таптым инде. Аның сәгате юк. Аның олы һәм матур йөрәге генә бар…»

Күңелгә иң тигәне – ачылмаган хатлар. Әйе, андый хатлар да очраштыра. Элегрәк Таһир аларны шундук ачып укый иде. Шулай кабаланып, хат ияләренең язмышларын хәл итәргә, кирәк булса, аларны яхшы якка үзгәртергә телиме ул?.. Язмышның барышын, гомернең вакытын куып җитеп булмый анысы… Ничек кенә, нинди сәбәпләр аркасында гына ачылмыйча, укылмыйча калды икән бу хатлар? Ә бит алар арасында да кешенең язмышын хәл итә торганнары, яшәү мәгънәсен, бәхетен-бәхетсезлеген билгели торганнары бар.

Кайберләрен Таһир яттан белә. Аларны һаман-һаман күңеленнән кичереп яши.

«Балам, газизем Гарифулла!

Мин бу җомгада Ходай каршына барырга җыенам. Ун ел кайтканың юк. Анаңны соңгы юлга озатып җибәрергә булса да кайт. Күреп каласым, күз карашларыңның нурын, кулларыңның җылысын үзем белән дә алыр идем. Анда да сагынылыр бит… Кайт, Гарифулла балам… Ялварып сорыйм, кайт…»

Хат ачылмаган… Укылмаган… Ана белән бала күрешә алмаганнар… Нәрсә булган? Ник? Нигә? Язмыш шаяруымы, әллә бала кешенең гадәти битарафлыгымы? Таһирның йөрәге шушы сорауга җавап эзләп бер генә әрнемәде. Ул шул ук вакытта үз анасы хакында уйлады. Аның анасы да улын күрмичә китеп барды. Таһир ул вакытта шабашниклар бригадасы белән хәер эстәп йөри иде. Ул вакытта аның айныган чагы сирәк булды шул. Анасының үлүен дә ярты елдан соң гына, Казан урамында очраган бер авылдашыннан ишетеп белде. Каберенә генә булса да кайтып килергә уйлаган иде. Кайта алмады. Туган җире кабул итәргә теләмәде үзенең мәнсез баласын. Халкың, илең сине яратмый икән, димәк, синең гөнаһың бар дигәннәре дөрес ул, бик дөрес. Таһирны да кабул итмәде туган ягы. Чөнки туган җир белә ул: балалыгын югалткан кеше кешелеген дә югалта…

Хәзерме? Хәзер үзенең кайтасы килми инде…

Ул вакытта аны бик каты кыйнадылар. Булган әйберләре дә, документлары да шунда юкка чыкты. Ике ай буе җир астындагы җылылык трассасында сынган кабыргаларын, имгәнгән күкрәк сөякләрен, яңакларын, кара янган йөзен, янбашларын дәвалап ятты. Нинди дәва инде ул! Үз ишләре калдырып киткән аракы белән юып куя да, калганын эчеп, дивана кебек, иңке-миңке килеп тик ята…

Сало эзләп тапмаса, шул караңгы җир астында мәңгелеккә калыр иде, мөгаен. Шул украин татары аякка бастырды аны. Ләкин йөзендәге тирән җәрәхәт җөйләре, кыйшаебрак калган ияге һаман әле шул чордагы күңелсез хәлләрне искә төшереп тора…

Тагын бер ачылмаган хат Таһирның күңеленә тирән уелып калды. Монда да язмыш… Бала язмышы…

«Искәндәр, бәгърем, – диелгән иде бу хатта. – Ник кайтмыйсың? Белмисеңме әллә? Безнең балабыз булачак… Шушы көннәрдә якты дөньяга киләчәк. Больницасын белешеп куйдым инде. Тик… Синсез үстерәсем килми ул баланы. Кайтмасаң, тапкан җиремдә калдырып чыгам. Кайт, Искәндәр, кайт… Бала тапканда үләрмен кебек… Кайт! Зинһар, кайт! Көтеп, синең Галияң».

Бу хатны укыгач, Таһирның күңелендә туган беренче уй Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәре хакында булды. «Болары инде безнең заман Искәндәрләре», – дип уйлап та куйган иде ул вакытта.

Ә үзе соң, үзе… Үзе кайсы ягы белән яхшырак соң бу хаттагы Искәндәрдән? Ул Зөһрәсе белән ирле-хатынлы булып, тигез, бәхетле тормыш корып яшәргә тиеш иде бит. Балалары булыр иде… Их!..

Ачылмаган хатлар Таһирга аеруча күп борчу китерделәр. Шуңа күрә дә ул андый хатларны ачмас, укымас булды. Аерым бер төргәккә җыя башлады. Төргәк дип, бөтенесе өч-дүрт хат җыелгандыр… Өч-дүрт бәхет… Яки өч-дүрт бәхетсезлек… Бәхете бар микән соң? Әллә гел бәхетсезлек кенәме? Нигәдер ачылмаган бит алар, ачылмаган!.. Аларны укымаганнар! Укырга теләмәгәннәрме? Укырга бирмәгәннәрме? Адреслары ялгышканмы? Әллә язмышлары ялгышканмы?

Таһирның үз язмышы да кайчандыр шушы серле дә, зарлы да хатларга бәйләнгән иде. Зөһрәсе белән дә хат аша гына серләште. Ниндидер бер күтәренкелек, дәрт белән, эчендәгесен бөртегенә кадәр түгеп бетереп, тәмам хисләнеп, әсәрләнеп яза иде ул хатларын. Аның илаһи догалары да, яшәү тәгълиматы да, сихер-ырымнары да шушы хатлар булды, ахры…

Иң соңгы хатын ул җиде ел элек язды. Зөһрәгә атап язган шушы хаттан соң гамьле тормыш белән араны өзде, хәзерге гамьсез, ямьсез һәм мәнсез дөньяга күчте.

2

Язмыш гел сөюдән тора, калганы – ялгыш диләрме әле? Әйе, һәр язмыш бәхетле булып туа. Бәхетсезлек яшәү белән килә.

Шундый матур танышканнар иде алар! Казанның «Шәрык» ресторанында булды бу очрашу. Түбән Камада бизәүче-рәссам эшенә укып чыгып, Казанга эш эзләргә килгән чагы иде Таһирның. Танышлары аша берничә эш белеште. Икенче көнне иртән килергә кушып җибәрделәр. Кичне ничек үткәрергә? Әлбәттә, бер матур кичлек кенә акчасы бар аның. Иң элек авылда бергә укыган Наилне эзләп тапты. Берничә көн аңарда кунып чыгарга булды. Шул уңайдан бергәләп «Шәрык» ресторанында күңел ачып утырырга уйладылар.

Күңел белән бергә берничә шешә шәраб ачылды. Сыра соратып алдылар. Әлләни исермәделәр, тәмләп сөйләшеп утырдылар да утырдылар…

Бервакыт ишектән, шаулаша-шаулаша, ике егет, ике кыз килеп керделәр. Көлешә-көлешә түрдәге буш өстәл артына барып утырдылар. Яныннан узганда, кызларның берсе ак чәчле, икенчесе кара чәчле булуын гына шәйләп калды Таһир. Егетләр официантны чакырдылар. Заказ бирделәр. Тагын көлешергә тотындылар…

Таһир һич кенә дә аңламады: нигә колагын шул яктан ала алмый соң әле ул? Күзләре белән Наилне тыңлый, ә колагы белән бая килеп кергән яшьләрне күзли. Серен дә белә кебек… Бик матур мөлаем тавыш бар анда. Таныш тавыш… Нинди кыз соң ул? Кем? Каян? Кайда очраштылар икән? Ниндидер мөлаем тавыш… Көлүләре… Әгәр фәрештәләрнең тавышы бар дисәләр, шушындый буладыр ул тавыш…

Таһирның җаны тынгысызланды. Ул инде Наилне бөтенләй тыңламый. Наил дә моны күрә. Серле елмаеп, Таһирны күзәтә.

– Бар, биюгә чакыр…

– Нәрсә?.. Кемне…

– Кем дигән кешене. Баядан бирле шул кыздан күз дә, колак та алмыйча утырасың бит…

– Анысы шулай… Ничектер… җанга төште шул тавыш… Әллә күргән бар инде…

– Бәлки, ул синең Зөһрәңдер?

– Нинди Зөһрә? Мине Таһир дигәч тә, Зөһрәләр алга чыгып көтеп торалар ди… Әнә аның үз Таһиры бар…

– Каян беләсең аны? Болар – иң гадәти студентлар. Икәүдән-икәү булсалар, парлап кереп утырырлар иде. Психологияне белмисең син, парин…

– Әйе шул, дүртәүләп йөрмәсләр иде…

– Шулай булгач, бар, чакыр.

– Туктале! Иң элек ныклап кара – ниндирәк ул? Чибәрме?

– Кайсысы?

– Кайсысы, ди… Тиле! Миңа ошаганы, матур тавышлысы… Зөһрә дигәне…

– Нәрсә-нәрсә? «Зөһрә» дип юри әйттем бит мин… Болай гына, үзең Таһир булганга гына. Әллә ышанып утырасың инде?..

– Кара инде, ниндирәк ул?

– Әллә… Миңа икесе дә бер…

– Тыңла башта… Берсенең тавышы бигрәк тә матур… Көлгәндә челтерәп китә… Кыңгырау кебек… Юк, чишмә кебек…

– Хыялый син, Таһир. Сиңа шагыйрь булырга кирәк, белдеңме?

– Наил, давай серьёзно?!

– Хәзер-хәзер… Әһә… Әнә ул… Кара чәчлесе, кара кашлысы, кара күзлесе шулай көлә икән… Чибәр бу, малай… Моңа якын барсаң, бетәсең син, парин…

– Бәхет ягы ничек, бәхет ягы?

– Хатын-кыздан бәхетле булган кеше үзе үк бәхетсез инде. Аның гомере тынгысызлыкта үтә. Шуңа күрә сорама…

– Берьюлы бәхетле дә, бәхетсез дә булып буламыни, тиле!

– Димәк, була!

Таһир тәвәккәлләде. Аның күңелен аңлагандай, яңа бию көе куйдылар. Салмак, моңлы музыка, дәртле борылмалары белән җаннарны җилкендереп, бөтен зал эченә таралды. Бу көй шаукымы шулай көчле идеме – Зөһрә утырган өстәл ягыннан да шаярып көлү тавышлары ишетелми башлады. Зөһрә дә моңлы кыздыр шул. Чын татар баласыдыр. Шуңа да, бу моңлы шәрык көен ишетеп, әллә нинди сихри уйларга талгандыр, бәлки әле, алдагы гомер юлында зарыгып көтеп торучы мәхәббәтен дә тойгандыр, шуны сизеп, йөрәге ярсынгандыр?.. Ул бит Зөһрә, ә Зөһрәнең Таһиры булырга тиеш. Булмаса, ул үз Таһирын эзләп табарга тиеш! Таһир үзенең Зөһрәсен эзләгән кебек.

Таһир кискен генә торды да, кулындагы ашъяулыгын урындыгына томырып, җәһәт адымнар белән түргә табан китте. Менә ул өстәл… Менә алар… Менә ул кызый… Зөһрә… Тукта, тиле! Нинди Зөһрә булсын ул?! Бернинди дә Зөһрә түгел! Хәзер белә ул аның исемен… Исемдәмени хикмәт! Нишләп исемдә булмасын! Исемдә шул! Әбисе әйтә иде: «Исем буенча җанны таныйлар», – ди иде…

– Сезне биюгә чакырырга рөхсәт итегез…

Ап-ак чәчле кыз белән серләшеп утыручы «Зөһрә» Таһирга борылып та карамады. Аны иң элек «сары чәч» күрде. Аннары каршыларында утырган ике егет, сәерсенеп, бер-берсенә карашып куйдылар. Кем бу, янәсе.

«Сары чәч», «Зөһрә»нең беләгеннән тотып, Таһир ягына ымлап күрсәтте. Бу аның, әнә сиңа килгәннәр, диюе иде бугай.

Менә ул – «Зөһрә»! Кара чәчле, кара шомырт күзле кыз борылып карауга ук, Таһир аңлап алды: шул! Зөһрә! Күңелендәге ташы эреп, җанына җиңеллек иңде, аннары канат яралды; җаны шул канатларын җилпеп, дөньяны иңләп-буйлап очып, очынып йөри башлады. Җан бит ул үзе генә булганда «җан» дип атала, ә канатлы җан «мәхәббәт», «сөю» дип йөртелә…

– Сезне биюгә чакырырга мөмкинме?

– Мөмкин түгел! Тай моннан! – Моны кызмачарак чырайлы егет әйтте.

– Мөмкин, нишләп мөмкин булмасын… Ә син, Хәлил, тик кенә утыр. Синнән сорамыйлар бит… Барыбер берегез дә бии белми…

«Зөһрә» биюгә һәвәс булып чыкты. Таһир үзе дә кимен куймый. Шулкадәр бер-берсенә күнегеп киттеләр, әйтерсең гомер буе шулай бергә биеп йөргәннәр.

Таһир әле һаман да «Зөһрә»гә ныклап карый алмый. Маңгаендагы «ай» чәчләренә шунда ук игътибар итте итүен. Ә менә күзләреннән китә алмады. Бер төшеп батты да, чыга алмыйча, шул сихри дәрьяда чайкалуында булды… Бик үк чыгасы да килмәде…

– Сезнең исемегез ничек?

– Ә сезнең?

– Ә мин сезнең исемегезне беләм… – Әллә нинди җен тартты Таһирның теле очыннан. Каян белсен ул бу кызның исемен?! Беренче генә күрүе бит… Тиле! Телен тыя алмаган тиле! Ә теле, чынлап та, аңа буйсынмый иде инде. Теле аның җанына, күңеленә генә буйсына иде…

– Сезнең исемегез – Зөһрә…

– Зөһрә шул. Каян белдегез?

– Ә бит мин сезне күптән беләм.

– Беләсез?.. Каян? Йә, әйтегез инде!..

– Хыялымнан ук беләм… Сез бит минем хыялымда күптән бар инде… Ә сез чынлап та Зөһрәме?

– Зөһрә…

– Бу бит ниндидер могҗиза! Чынлап та Зөһрәме? Алдашмыйсызмы?

– Зөһрә, Зөһрә… Ә сез мине каян беләсез?

– Белмим, үзем дә белмим, ей-богу!

– Шаяртасыздыр әле… Беләсездер…

– Шаяртмыйм, мин сезне беренче мәртәбә күрәм.

– Мин дә беренче күрәм. Телисезме, мин дә Сезнең исемегезне белергә тырышып карыйм. Мин аны беләм дә инде… Таһир – шулаймы?

– Таһир… Каян белдең?

– Зөһрәсе булгач, Таһиры да булырга тиештер бит?

– Ә синең Таһирың бармы соң?

– Сингә күчтекмени?

– Әйдә күчәбез! Без бит Таһир белән Зөһрә! Беләсеңме безгә ничә яшь?

– Юк, белмим…

– Безгәме?.. Хәзер әйтәм… Безгә… мең яшь! Менә бит хикмәт нидә! Каян беләм дип уйлаган идем аны. Без бит инде мең ел таныш! Ә син хәтерлисеңме мине?

– Хәтерлим дә, хәтерләмим дә…

– Алай булмый ул.

– Була икән…

– Була, була. Миндә дә нәкъ шундый хәл. Туктале, ник җаваптан качасың? Синең Таһирың бармы, дип сорадым бит мин.

Зөһрә яңгыратып көлеп җибәрде.

– Бар, бар! Менә бит ул – каршымда басып тора.

– Шаярмале, Зөһрә. Миңа кадәрге «Таһир»ың хакында сорыйм мин синнән.

– Бу сиңа бик кирәкме?

– Кирәк.

– Үзең әле генә әйттең бит, безнең очрашу – серле могҗиза, дидең. Ә син беләсеңме – күп сорау могҗизаны үтерә…

Алар шулай очраштылар. Аларның очрашуы, танышуы чынлап та илаһи бер могҗиза кебек иде. Исемнәре туры килүен әйт. Икесе дә бер-берсен шундук ошаттылар. Яраттылар дип әйтергә дә ярыйдыр. Бер-берсенә гашыйк булдылар. Гашыйкларны вакыт ташлап китә, ди. Бу ике яшь йөрәкне дә ташлап китте ул. Бию көе күптән беткән, Зөһрәнең группадаш дуслары да, Наил дә аларны көтеп зарыкканнар, ә Таһир белән Зөһрәнең бөтенесе дә әле башланып кына килә иде.

Алар, очрашырга сүз куешып, кул биреп, моңсу гына аерылыштылар. Таһир Зөһрә кулындагы көмеш беләзеккә игътибар итте. Шундый килешеп тора иде ул кызның зифа беләгенә! Зөһрә үзенең биофакта укуын, биология укытучысы булачагын әйтте, Таһир үз тарихын сөйләде. Кыз нишләгәндер, әмма Таһир кайтып җиткәнче Наилнең колагына тукып кайтты:

– Наил, әйт инде, ошадымы ул сиңа? Чибәр бит, әйеме? Беләсеңме, беркемгә дә охшамаган ул. Үзенә башка бер кыз… Үзе чая, үзе тыйнак. Менә әйт әле, шушы ике сыйфат берьюлы бер кешедә яши аламы?

Кайтып керсәләр – телеграмма. Туганнан туган абыйсы суккан. «Фәүзия апаның бөереннән таш таптылар. Операциягә әзерлиләр. Тиз кайт», – дигән.

Бәхет һәрвакыт ялындырып килә.

Мәхәббәт җиңел генә бирелми шул. Аны күңелеңә алганчы, әллә күпме сынаулардан үткәрә сине Ходай Тәгалә. Җиңел генә килгән мәхәббәт шикләндерә дә. Җиңел килгән җиңел китә. Таһир шулай уйлады. Уйламады да, тойды, сизенде. Әнкәсе янына кайтып, аны дәвалап, терелтеп, ана күңелен юатып килә дә… Зөһрәсен кабат эзләп таба… Аерылу – гашыйклар язмышы, сагыш – аларның күңел халәте. Таһир бу аерылуны аңлап кабул итте, яңа гына туып килгән күңел хисләрен яшь йөрәгенә төреп, ачы таң белән авыру анасы янына кайтып китте.

Ләкин Таһир Казанга тиз генә килә алмады. Бер ай гына түгел, ярты ел да, бер ел да үтте. Түбән Камада эшкә урнашты, әйбәт кенә эшләп китте. Бөтен буш вакытын әнкәсенә багышлады. Аның бердәнбер караучысы булып Таһир калган иде шул…

Зөһрәне ул бер минутка да хәтереннән чыгармады. Хәтта… һаман ныграк яратты. Сагынды. Юксынды. Кабат очрашуга ымсынып яшәде. Өметләнде. Ләкин эзләмәде. Хат та язмады. Нәкъ бер елдан Казанга барып чыккач, Казан дәүләт университетыннан эзләп тапты. Зөһрә дәүләт имтиханыннан чыгып килә иде. Бер ел элек күргәндәгечә, яңгыратып көлеп килә… Очып килә…

Таһирны күрүгә, шундук «җиргә сикереп төште». Йөзендәге бәхет тә, чәлпәрәмә килеп, шушы гамьле, борчулы җиргә «коелды». Таһир биргән роза чәчәген дә теләр-теләмәс кенә алды ул. Аннары, матур керфекләрен киереп ачкан килеш, «син дә исәнмени?» дигән аптыраулы карашы белән Таһирга төбәлеп катып калды. Бу аптыраулы карашта ниндидер шом, курку бар иде. Таһир кайсыдыр бер мәлдә Зөһрәнең әлеге моңсу карашында нәрсә өчендер үкенү, хәтта кемгәдер бетмәс-төкәнмәс үпкә, битәрләү шәйләп калды.

Ләкин ул үзенең шатлыгын яшермәде. Күңелендәгесен йөзендә, күзендә тотты. Дулкынлануын гына яшереп бетерә алмады. Каушавыннан бераз тынсыз-өнсез калып торганнан соң, бер ел буе йөрәгендә йөрткән сөю хисен бер матур сүзгә ияртеп, күңел читлегеннән очырып чыгарып җибәрде:

– Зөһрә!

– Таһир!

– Исәнме!..

– Исәнме…

– Менә тагын очраштык…

– Очраштык… Чәчәгең өчен рәхмәт…

– Сөйләшәбезме?

– Нәрсә хакында?

– Барысы хакында да. Синең хакта, минем хакта… Аннары… икебез хакында…

– Нигә?

– Белмим. Әлегә белмим… Мин сине нык аптыраттыммы?

– Аптыраттың… Бер ел буе кайда йөрдең соң? Очрашабыз дидең дә юкка чыктың…

– Шулай килеп чыкты инде. Көттеңме?

– Анысы мөһим түгел. Әйткәч, сүздә торырга кирәк, шул гына.

– Зөһрә, ачуланма, әнкәй бик авырды минем. Телеграмма белән чакыртып алдылар… Мин сине бер минутка да истән чыгармадым.

– Хәзер терелдеме инде?

– Терелде. Аның башка карар кешесе юк бит. Шуңа күрә Түбән Камада калдым. Эшкә урнаштым. Менә… Беренче мәртәбә чыгып киттем. Туры монда килдем. Ә син ничек?

– Бүген соңгы имтиханны тапшырдым.

– «Бишле»дер инде?

– Эш билгедәмени?! Бүген минем бик бәхетле көнем иде. Сине күргәнче…

– Ничек инде? Аңламадым…

– Аңламассың шул. Шуңа күрә сорама. Син сорама, мин әйтмим… Килештекме? Ә килүең өчен рәхмәт. Күңелем булды. Чын!

Шулвакыт каяндыр бер чандыр егет килеп чыкты да Зөһрәнең беләгеннән тотып алды, аннары Таһирга игътибар да итмичә тезеп китте:

– Зөһрә, «бишле»ме? «Бишле»дер инде, нәрсә булсын. Сиңа рәхәт, эшең бетте. Минем әле башланмаган да. Кайта торасыңмы? Мин бүген соңгарак калам. Егетләр, Казанка буена төшеп утырабыз, диләр. Берәр тәмле нәрсә пешер, яме. Илдар белән Гөлүсә ияреп кайтачак. Ну, ярый. Тиргәп тор. Эт итеп сүк. Берәр «дүртле» эләкмәсме… Тукта, ник болай ямансу соң әле син? Берәр җирең авыртмыйдыр бит? Бар, кайт, йокла. Бу кадәр укуыңа… Ну, пока!..

– Пока, Таһир, ни пуха!..

– К чёрту!

Бер Таһир китте, икенчесе авызын ачып басып калды. Басып калганы бер Зөһрәгә, бер үзенең адашына карый. Дөресрәге, аның эзенә, шәүләсенә, өрәгенә карый…

– Таһир? – Таһир теге озын, чандыр егет киткән якка караган килеш сораша башламасынмы… – Кем ул? Нинди Таһир?

«Миннән башка да Таһирлар бармыни бу дөньяда?» дигән кебек сорады ул. Ләкин шушы сорау белән бергә аның ачык, садә, хәтта самими шомлы уйлар йөгереп керә башлаган иде инде. Бу уйлар белән бергә аңына да Зөһрәнең йомшак, әмма үтә дә борчулы тавышы килеп иреште:

– Монысы минем Таһир… Ул быел юрфакны тәмамлый…

– Ни өчен Таһир?

– Син үзең әйттең бит, һәр Зөһрәнең Таһиры булырга тиеш, дидең… Менә… эзләп таптым. Бөтен университетка бердәнбер Таһир ул. Булганы шул, ошамаса ачуланма…

– Нәрсә сөйлисең син, Зөһрә?

– Мин дөресен сөйлим, Таһир. Үзем эзләп таптым. Сине көттем-көттем дә эзләп киттем… Ник килмәдең, Таһир, ник?..

Зөһрәнең күзләре яшь белән мөлдерәмә тулы иде. Ул менә-менә елап җибәрер дә бөтен дөньяны аһ-зарга тутырыр кебек…

– Зөһрә, мин берни дә аңламыйм… Менә килдем бит…

– Бер елдан соңмы? Мин бит сине икенче көнне үк көттем. Өченче көндә дә, дүртенче, бишенче, унынчы көннәрдә дә көтә идем әле. Ярты ел көттем! Ун ай көттем! Көн саен, сәгать саен көттем… Ошадың син миңа ул вакытта, Таһир… Әкияттән чыккан бер серле зат кебек килеп чыктың да, гипнозлап, үзеңә гашыйк итеп китеп бардың… Их, Таһир!..

– Зөһрә, менә бит мин, менә! Ник елыйсың? Кичер мине, зинһар, кичер… Әнкәй хакына кичер, киләчәгебез, бәхетебез хакына кичер… Зөһрә!

– Кичерер идем дә… Без бүген, имтиханнар алдыннан, загска гариза биреп чыктык. Аңлыйсыңмы шуны, юкмы? Без… өйләнешәбез, Таһир…

– Сез? Син? Шушы Таһир беләнме?

– Әйе, шушы Таһир белән. Үзем тәкъдим ясадым…

– Зөһрә, бу… Бу минем төшемме? Чемет әле, ә?

– Өн бу, Таһир, өн! Ник тагын кузгаттың йөрәгемне, ник борчыдың күңелемне? Ник килдең?

– Белмим… Мәхәббәтем алып килде… Мин бит сине бик сагындым!

Зөһрә дәшмәде. Ул, бөтен җан-рухы белән басылып, тын гына елый иде. Таһир аның иелгән башын күкрәгенә алырга, назлап, иркәләп сыйпарга, сөяргә теләде… Юатмакчы булды. Ләкин урыныннан кузгала алмады, каккан казык кебек басып торуында булды…

– Туегыз кайсы көнне?

– Бер айдан…

– Зөһрә, мөмкинме, мин сиңа хат язам… Туегызга кадәр язам, һәр көнне язам. Минем сиңа әйтер сүзләрем күп җыелды. Мин аларны үзем белән алып китә алмыйм, алар мине синнән җибәрмәячәкләр…

– Яз, Таһир, яз… Хат кына язарга ярый…

…Таһир утыз көнгә утыз хат язды. Утызынчы хатны почта тартмасына төшергәч, өенә кайтып әйберләрен җыештырды да, әнкәсеннән бәхиллек алып, күзе кая караса, шул якка чыгып китте…

3

Таһир Зөһрәсен әнә шулай югалтты. Ә югалтмыйча табып булмый. Аның гомер күгендә кояш сүнгәндәй булды. Күңелендә туктаусыз чыңлап торган моңлы да, дәртле дә көй ишетелмәс булды. Яшәвенең мәгънәсен, тормышының гамен югалта язды. Әмма тиз генә бирешергә дә теләмәде. «Җилгә йөзеңне куй, – ди иде аңа күршедәге Шакир карт. – Аркаңны куйсаң, йөзең белән егылуың бар». Таһир да, җилгә йөзен куеп, язмышына каршы китте. Ләкин каршыга искән җил-давыллар көчлерәк булып чыкты, ул иң элек башын иде, билен бөкте, аннары тезенә төште, соңыннан бөтенләй биреште, тормышның иң иләмсез һәм мәнсез төбенә сузылып ятты…

…Ташландык йортның ташландык бүлмәсендә кергә каткан сәләмәләргә төренеп яткан Таһир үткәндәге тормышы хакында уйланды. Үткәндәгеләрне исенә төшерергә яратмый ул. Әмма бүген хәтерен күңеленә якынрак җибәрде. Шундый тойгы, шундый хис – бүген нәрсәдер булыр кебек… Йөрәге сизенә, рухы тынычсызлана – нидер булыр кебек… Шуңа да Зөһрә исенә төште, әнкәсе күз алдына килде. Шушы ике образдан башка берни дә юк аның теткәләнеп, җәрәхәтләнеп беткән үксез күңелендә.

Нидер булыр кебек… Ни булыр? Нәрсә булыр соң?

Йортның төрле бүлмәләренә таралган сукбайлар торып чыга башладылар. Көн көзгә авышып килә. Төннәр суынды. Өшеп, калтыранып йөргән Люмингә карап гайрәтең чигәр, билләһи. Үзе Уралдан, ә үзе аз гына суыкка да чыдамый, зәңгәрләнеп-күгәреп чыга…

Учак исе, шулпа исе таралды. Димәк, Сало торган, ашау ягын кайгыртырга керешкән. Таһир да торды. Уң як янбашы һаман сызлый, иртән торганда бигрәк кыен – хәрәкәтләндереп, язып җибәрмәсәң, көне буе гарип-гораба кебек йөриячәк ул…

«Гаилә», һәр көндәгечә, Сало янына – мич торган зур бүлмәгә җыелды. Чүлмәк кенә юк. Ул «сход»ка киткән. Бүген анда бомжлар патшасы «Барон» сүтәр өчен йортлар бүлә. Некрасов, Мөштәри, Островский урамнарында йортлар бушаган. Чүлмәк, «гаилә»нең бөтен кассасын алып, шунда китте. Булган акча җитәрме, юкмы? Әле милициягә дә, ЖЭУга да, урам шпаналарына да түлисе бар.

Җәелеп китеп сөйләшмичә генә, каткан ипи телемнәрен җебетә-җебетә, шулпа чөмерделәр. Барысының да уенда Чүлмәк. Кайчан кайтыр? Нинди хәбәр алып кайтыр? Сүтәргә йорт юнәтә алсалар, бер айга эш бар дигән сүз. Эш бар икән, акча бар. Тагын бер-ике атна урамда хәер эстәмичә, чүплектә казынмыйча тамак туйдырырга, яшәргә була.

Булган төпчекләрен барлап, тәмәке кабызырга да өлгермәделәр, Чүлмәк кайтып керде. Кайтып керде дә, табактагы ашны бер олы тәлинкәгә аударып, кашыксыз-нисез генә чөмерә дә башлады. Эше барып чыккан, ахры. Кәефе ярыйсы күренә. Алайса, нигә дәшми соң ул? Ник суза?

Менә ул ашын эчеп бетерде, тәлинкәсенең читләрен ялап куйды, җиңе белән авыз читләрен сөртте, аннары гына, бәхет кошы тоткан кеше кебек, йөзендәге бөтен җыерчыклары белән елмаеп җибәрде. Шундук ике як кесәсеннән ике шешә аракы тартып чыгарды.

– Булды, егетләр! Мөштәри безнеке! Базар минеке булды. Менә савыт-сабага да калды әле…

– Чынмы, Чүлмәк?

– Неужели?

– Круто!

Һәрвакыттагыча, артыгын сөйләшми торган Бөке тыныч кына әйтеп куйды:

– Кеше эшне түгел, эш кешене таба…

Барысы да дәррәү шул якка борылдылар. Күлмәк җиңенә ямау салып утырган Бөке бу сүзләре белән нәрсә әйтергә теләде соң? Нәрсә әйтергә теләсә дә барыбер түгелмени? Иң мөһиме, аларның эшләре бар! Бүген аларга бәхет елмайды! Ә бәхет, мәгълүм булганча, өмет булып килә…

Шешәләрне дә «бушатып» алгач, йортка тәмам җан керде. Сало үзенең яшьлектәге мәхәббәт маҗараларын сөйли башлады. Люмин белән Кирпеч кәрт сугарга керештеләр, Бөке кичә җыйган шешәләрен юарга тотынды, Таһир балта, кораллар тутырылган иске шкафка барып ябышты. Ашаганнан соң алар шулай «ял итәләр». Ашыгасы юк. Калдык-постык ризык белән корсакларын тутырып куялар да, аракы кабып, тәмәке суырып, иңке-миңке бер халәттә яшәп алалар…

Һәрвакыттагыча, бүген дә аларны Бөкенең акыллы, әмма бик үк аңлашылып бетми торган сүзе сискәндереп, айнытып җибәрде.

– Дөньяның гына түгел, һәр кешенең дә кыйбласы була. Кузгалыйк…

Кем бисмилласын укып, кем «урам теле» белән теләкләрен теләп, дәррәү юлга кузгалдылар. Таһирның күп мәртәбәләр уйланганы бар: шушы сәләмә, иләмсез, бәхетсез кешеләр дә үз иманнарын югалтмыйча яшәргә тырышалар бит. Паспортлары юк, әмма күңелләре сау. Үзенчә ярата да аларны Таһир. Кешелекле, ярдәмчел булганнары өчен үз итә. Кеше булу өчен кеше булу гына җитми, әлбәттә. Ләкин кеше булу өчен иң элек кеше булу кирәк. Бөтен башка сыйфатлары булып та, кешелеген, иманын саткан җаннар күпме йөри бу гөнаһлы җир өстендә?!

Әнә алар – әзмәвердәй алты ир, алты татар – таушалган, тузанга, корымга буялып, майланып каткан йөзләренә җитди кыяфәт чыгарып, ниндидер бер мөһим җаваплылык тоеп, эшкә баралар. Алар эшне сагынганнар, җаваплылык тойгысын, өмет хисен сагынганнар. Тормышларының кайсыдыр бер борылышында вакыт арбасыннан төшеп калган бу адәми затлар, Хода бәндәләре ниндидер бер мизгелдә йомшаклык күрсәткәннәр, сынатканнар, рухларын какшатканнар, тормышның иң караңгы почмакларына тәгәрәгәннәр. Ләкин кешелек сыйфатларын югалтмаганнар!

Андыйлар да бар бомжлар арасында. Ләкин алар – ялгыз «бүреләр». Яисә «төлкеләр», «куяннар», «күселәр»… Әмма алар ялгызлар! Читкә тибелгәннәр, каргалганнар! Ул «бичлар» хәленә төшәргә Ходай язмасын! Таһирның да, менә бу кешеләрнең дә чүплектән ашаганы юк әле. Ачлык бугазларыннан алса, урлап ашадылар, әмма бервакытта да түбәнлеккә төшмәделәр…

Мөштәри урамына барганда Таһир шулар хакында уйлады. Әнә ул йорт. Ике катлы бина. Тәрәзәләре дә урынында. Ишекләре генә каерып ташланган… Аның Зөһрәсе дә шушы тирәләрдә яшәде. Кайда, кайсы йортта яшәгәндер, Таһир төгәл генә хәтерләми инде. Әмма конверт тышына «Мөштәри урамы» дип акка кара белән язып куя иде.

Утыз хат язды ул Зөһрәсенә. Төгәл бер ай буе, көн саен бер хат язды. Аз да түгел, күп тә түгел – утыз хат! Кайда, нинди чүплектә, кайсы караңгы чоланда яисә чормада ята икән ул хатлар? Әллә учакта көл булып очтылармы? Юк, утка атмас аларны Зөһрә. Ул да ярата иде бит Таһирны… Их!.. Менә шушы йортларның кайсынадыр почтальон көн саен хат китергән… Зөһрә көн саен аларны йөгереп чыгып алган, укыган… Кайда икән ул хатлар, ә, кайда икән?

Шулвакыт янәшәдә барган Бөке, Таһирның уйларын укыган кебек, авыз эченнән генә мыгырданып әйтеп куйды:

– Бөтен нәрсә дә хакыйкатьтән килә һәм хакыйкатькә китә…

Таһирның йөрәге жу итеп алды, җаны, бәрелә-сугыла, әллә кая аска – күңеленең иң тирән чоңгылларына төшеп китте. Күңел йөзлегендә бер генә уй торып калды: «Ә бит дөрес әйтә! Бернәрсә дә юктан бар булмый, бернәрсә дә юкка чыкмый! Бу бит… Бу… өмет һәрвакыт бар дигән сүз! Хакыйкать өметнең яшәү рәвеше түгелмени?!

Алты татардан торган «гаилә» язмышына төшкән йорт аларны бик моңсу каршы алды. Ә менә тәрәзәләре көлеп торалар! Үксез, бәхетсез кеше күңелендә калган өмет нурлары кебек!

Ишек төбендә туктап, бераз тын алдылар, тәмәке кабыздылар. Чүлмәк алдан кереп китте, Кирпеч йортның кирпеч стеналарын җентекләп карый башлады. Сало, куеныннан таушалып беткән блокнот чыгарып, нидер язарга кереште. Ул шулай һәр сүтелгән йорт хакында мәгълүмат туплап бара. Нәрсәгә кирәктер бу – беркем дә белми. Үзе дә белми, ахры. Бервакыт Таһир сораша башлаган иде, кулбашын гына сикертеп куйды. Люмин дә тик тормый, әнә, өзгәләнеп беткән электр чыбыкларын күзли, койма тишекләренә ямау итеп салынган алюмин калайларны «өйрәнә»…

Ярты сәгать дигәндә, ишектә кабат Чүлмәк күренде. Авызы – колагында! Нидер тапкан бу, билләһи! Бу кадәр дә түбәсе күккә тимәс иде.

– Ник елмаясың? Алтын таптыңмы әллә? Йә, күрсәт…

– Менә нәрсә таптым мин, егетләр, – Чүлмәк түш кесәсеннән көмеш беләзек тартып чыгарды. – Ачуланмагыз, көмеш кенә булды. Мең сум акча сыгып чыгарырга була моннан. Менә бу китек урынын күрмәсәләр…

– Каяле, кая… – Таһир, нидер сизенеп, Чүлмәк янына килде. Аның кайдадыр күргәне бар бугай мондый беләзекне. Тик кайда, кайчан? Әй, булмас ла… Беткәнмени беләзек тагып йөрүче кызлар?! Беткәнмени мондый беләзекләр!

Чүлмәк чыгуга, өйгә каударланып, хәтта бәреп диярлек барып керделәр. Керделәр дә җан-фәрманга эшкә тотындылар. Кирпеч подвалга төшеп китте, Сало ишек-тәрәзәләрне сүтә башлады, Бөке калдык-постык йорт җиһазларын, табак-савытны, төрле җирдә чәчелеп яткан шешә-банкаларны барларга кереште. Люмин тимер-томыр җыярга тотынды. Чүлмәк кенә бер читтә теге табылдык беләзекне әйләндергәләп утыра. Менә ул аны түш кесәсенә ипләп кенә салып куйды да бүлмәләр буенча йөреп китте. Читтән карап торган кеше аны тиле бер бәндә дип уйлар иде, мөгаен. Уйларсың да шул. Әнә бит бер-ике адым атлый да туктап тыңлап тора, бер-ике атлый да туктап тыңлый… Нәрсә тыңлый ул? Алтын-көмеш чыңы ишетеләме аның колагына, әллә акча исен сизенәме ул? «Ниндидер мистика бу, чын түгелдер», – дип уйлап куйды Таһир.

Таһир үзе дә бу вакытта бөтен өй эченә чәчелеп яткан кәгазь әйберләрне өйрәнә иде. Өйрәнә дию дөресрәк булыр, чөнки ул кулына алган һәр кәгазь кисәген җентекләп карый, тикшерә һәм үзенә тиешле өемгә куеп бара. Шулай итеп, газеталар өеме, журналлар, китаплар өеме, мәктәп тормышы белән бәйле язмалар, ниндидер өй документлары, иске страховкалар, рецептлар һәм… телефон кенәгәләре…

Соңгылары үзе бер өем. Укытучылар яшәгән булырга тиеш монда. Шулкадәр күп кәгазь укытучы өендә генә була. Әнә мәктәп белән бәйле язмалар да күп. Табигать, хайваннар, үсемлекләр хакында белешмәләр, рәсемнәр, схема-таблицалар… Биология укыткандыр бу йортның хуҗасы. Хатын-кыз затыннан булуы да бик мөмкин. Әнә ничек матур, тигез итеп яза ул. Әйбәт холыклы, итагатьле, игелекле булырга тиеш бу укытучы ханым. Язуы, почеркы буенча кешенең холкын, әхлагын, хәтта язмышын ачыкларга була, ди бит. Бу язган кеше бик ипле, җайлы һәм бәхетле кешедер. Димәк, укучылары да бәхетле булгандыр аның…

Зөһрә дә укытучы булырга укый иде. Ул да биология укытырга тиеш иде! Туры килүен әйт инде, ә! Юк, туры килеп бетми. Аның Зөһрәсе кияүгә чыкты, гаилә корды. Хәзер балалары да үсеп беткәндер…

Ә монда… Бала-чаганың эзе дә, әсәре дә юк. Хет бер бала рәсеме чыксын! Балалы йортта бала искеләре белән бергә бала рәсемнәре, альбомнар, төсле журналлар, тышы купкан, сызылып, ертылып, чәйнәлеп беткән китаплар чыга. Ә монда берни дә юк. Дәреслекләр, дневниклар, гербарийлар юк та юк инде. Барысы да ап-ачык: бу йортта, нәкъ менә шушы фатирда, япа-ялгыз биология укытучысы яшәгән.

Ник бер хат табылсын! Таһир хәтта аптырый башлады: хет бер хат кисәге яисә конверт калдыгы чыгарга тиеш бит инде! Әллә болар беркем белән дә хат алышмаганнармы? Аралашмаганнармы? Кешеләрдән, дөньядан ваз кичеп яшәгәннәрме? Дуслары, туганнары, сөйгәннәре юкмы аларның? Балалары юк та юк инде. Ләкин бит һәр кешенең ата-анасы, туган-тумачасы була! Кемнәр яшәгән монда? Нинди гаилә яшәгән?

Таһир үзе кәгазьләр актара, үзе эченнән генә кемнедер битәрли, хәтта аңа үпкәләмәкче була, шулай үзенең кеше булуын, дөресрәге, һаман да әле кеше булып калуын расларга тырыша. Хәтта… үзенең кызганыч һәм бәхетсез тормышын онытып, башкаларны яшәргә өйрәтмәкче була…

Бәй, хат язмыйча яшәү мөмкинме соң? Хат бит ул – җаннарның бер-берсе белән сөйләшүе, аралашуы, җырдагыча: «Минем сиңа язган хатларымны Җаннар йөри канат иттереп…»

Теге вакытта, Казаннан Түбән Камага кайтып төшкәч, Таһир да җан сызлавын җиңеләйтүнең бердәнбер чарасын тапты – Зөһрәгә хатлар яза башлады. Беренче хатын газаплы кичерешләр белән, күңелендәге хисләрнең ташып-түгелеп китүен чак-чак тыеп торып, әмма кешелеген, ир-егетлеген югалтмаска тырышып язды. Ул гүя Казанга үзенең җанын очырып җибәрде.

«Зөһрәм, кадерлем!

Бу хатым белән мин синең күңелеңне яуларга да, нәрсәгәдер ышандырырга да, үгетләргә дә, бәхетеңне чикләргә дә теләмим. Соң икәнен беләм. Тагын шуны беләм: мин шушы ай эчендә күп нәрсәгә төшенергә, бөтен үткәнемне, киләчәгемне, язмышымны моңлы-сагышлы йөрәгем аша үткәрергә тиеш. Бу хатлар күбрәк минем үзем өчен кирәк, ә син… Син сабыр гына тыңла. Ләкин көлмә дә, кызганма да… Кайчан да булса берәр вакыт, бәхетле минутларыңның берсендә, кинәт мине исеңә төшерерсең дә моңсу гына елмаеп куярсың. Мин шуңа да риза.

Мин сине табарга да өлгермичә югалттым. Тапмыйча гына югалткан да кадерле, газиз була икән! Мин кемне югалтканымны хәзер генә аңладым. Бу югалту белән йөрәгемә гомерлек авырту алдым, борчу алдым, анысын төгәл беләм.

Гомер – ярату өчен бирелгән вакыт. Ә бит мин гомеремне яши генә башлаган идем. Яратуның ни икәнен дә ныклап белми калдым. Гашыйк булып, шул серле-илаһи хис шаукымында яшәгән гомер кисәгеннән башка бернәрсәм дә юк хәзер минем…»

Шулай башланып китә Таһирның беренче хаты. Аһлы-зарлы иде бу хат. Хәзер ояла анда язганнары өчен. Һәм аңлый: ул вакытта ниндидер өмет булган әле, шушы хатымны укыр да, күңелемдә сызылып яткан хисләремне йөрәгенә алып, миңа булган мәхәббәтен яңартыр, кабат үзенә чакырыр дип уйлаган.

Икенче, өченче, дүртенче хатларда да өмет, ышаныч булган әле. Аннары инде бу өмет, ышаныч сүнә-сүрелә башлаган, ниндидер бер билгесез, моңа кадәр кешелеккә таныш булмаган хис булып кына калган…

«Зөһрә, кадерлем! – дип язды ул бер хатында. – Мин сине бары тик бер мәртәбә күреп калдым, синең белән бер мәртәбә биеп калдым. Ләкин гомер буе синең белән яшәп аерылышкан кебек аерылыштым. Үз язмышыңа, үз бәхетеңә тигән кеше белән аерылышканда шулай буладыр ул. Яшәүнең мәгънәсе булса, син минем өчен шул яшәү мәгънәсе, сөйгән ярның минем өчен яратылганы, хәләл җанның язмышыма язганы идең…»

Тагын бер хат исендә. Анда инде күңеле утырган, хисләре тынычланган.

«Зөһрә, кадерлем!

Син миннән көн саен, хат саен ераклаша барасың. Син ераклашкан саен, язмышым да ерагая, тоныклана. Мин инде аны күрмим, тоймыйм… Шулай да яшәргә кирәк, бәхетле булам дип түгел, бәхетсез булмыйм дип яшәргә кирәк…»

4

Беренче каттагы кәгазьләрне, китап-журналларны җыеп бетереп, түр почмакка туплап-өеп куйганын гына көтеп торган кебек, Таһирны өске катка дәштеләр:

– Әй, Почта! Монда синең өчен хатлар бар! Гони сюда!

Кайчандыр Зөһрәсенә язган хатларны күңеленнән кабат кичереп утыручы Таһир бу хәбәргә сискәнеп китте, хәтта бер мәлгә каушап калды. Теге тавыш янә кабатланды:

– Дөмектеңме әллә, Почта? Тебе же говорят!

Бу юлы Таһирның зиһене тиз эшләде. Ул, җавап биреп тә тормастан, биек баскычларны бер-ике генә сикереп, өске катка атылып менде. Аның каршысында, пөхтә итеп бәйләнгән хатлар төргәге тотып, Чүлмәк басып тора иде.

– Мә, әзи, ал. Болар – синең өлеш…

– Хәзер карыйбыз, нинди хәзинә таптың икән бу юлы…

– Да… Иң кыйммәтле хәзинәләрдән кыйммәтлерәктер шул бу хатлар. Кеше язмышлары бардыр монда, ей-богу! Әнә күпме душу мотали!

– Рәхмәт, Чүлмәк… Миңа бу шактыйга җитә әле. Рәхмәт…

– Да я знаю… И завидую…

Шунда нидер эшләп маташкан Бөке, гадәттәгечә, беркемгә дә аңлашылмаган телдә «бака боты» кыстырып куйды:

– Яр сөйгәннәр күп, җан сөйгәннәр аз…

Шуның белән сүз дә бетте. Чүлмәк чормага менеп китте, Таһир, кабат аска төшеп, бер буш бүлмәгә кереп «яшеренде».

Шундук ябырылып укый башламады әле ул бу табылдык хатларны. Гадәтенчә, иң элек, уйларга бирелеп, хат ияләрен күз алдына китерергә тырышты.

Кеме бар икән соң бу биология укытучысының? Кеме булган? Булган да онытылганмы? Онытылмаса, бу хатлар чүп-чар эчендә ятмаслар иде…

Менә бит ул ничек! Кемдер кемгәдер үзенең иң матур, иң ихлас, иң газиз хисләрен багышлый, бу хисләрне бөртекләп түгә-түгә, күңелен, җанын ача, язмышын баглый, ә шул… «кемгәдер» бу «кемдер»не уена кертеп тә чыгармый… Ә бит иң бәхетле кеше – кеше хәтерендә калган кеше. Онытылган, һай, онытылган бу хатларны язган кеше! Үзе бу хакта белсә, үзәкләре өзгәләнер иде мескенкәйнең…

Туктале, туктале… Нигә алай уйлый соң әле ул? Ә бәлки, бу хатларны язган бәндә өй хуҗасының тырнак очына да тормыйдыр? Юк, барыбер, кем генә язса да, хатнамәләрне кеше типкесенә калдырырга ярамый. Яндыр син аны, көл итеп, галәмгә очыр, тик кеше йөри торган сукмакка ташлама!

Хат һәрвакыт ике канатлы бит ул. Хат язган кеше бар, хат алган кеше бар. Димәк, бу күңел елъязмасында шушы йортта гомер кичергән биология укытучысының да язмыш гаме бар. Ул да кайчандыр ике канатлы, бәхетле булгандыр… Шулай булып чыга. Шуңа күрә аның бу гамәлен берничек тә акларга ярамый…

Таһир, тынгысыз, борчулы уйларын төйнәп куеп, кулындагы төргәкне сүтәргә кереште. Вакыт кояшы астында уңа башлаган зәңгәр тасма идәнгә шуып төшеп китүгә, ничә еллар буе интегеп, кысылып яткан хатлар, канатларын җәеп, Таһирның алдын тутырып ташладылар. Иң өстә яткан, күп укылудан читләре, почмаклары таушалып беткән беренче конвертның язуы, укысаң-укымасаң да, үзе күзгә кереп тора иде: «Казан шәһәре, Мөштәри урамы, 18 нче йорт, Фәйзуллина Зөһрәгә…»

Менә сиңа мә! Монда да Зөһрә исемле кеше яшәгән икән… Анысы да Фәйзуллина… Әллә? Юктыр… Таһирның Зөһрәсе әллә кайчан кияүдә бит, бүтән Таһирда тормышта…

Таһирның күңеленә, күңел ярларында гына туктап калмыйча, җанына ук серле дә, шомлы да, әмма үтә дә ымсындыргыч җылы дулкын йөгерде. Ул һич кичекмәстән хатларның каян килүен, аларның иясен ачыкларга тиеш иде. Шул… Шул? Шул! Шул таныш адрес: «Түбән Кама, Химиклар проспекты, 15 нче йорт, Сәлмәнов Таһирдан…»

Нәрсә бу? Нинди әкият? Нинди сихер, ырым?

Нинди әкият, ырым булсын?! Әнә бит аның язуы, аның кулы! Ничек башта ук искәрмәгән ул моны?.. Шулай да ниндидер сер бар монда, ниндидер шаукым бар… Әллә… Әллә язмыш аның үксез, ятим җаны белән тагын бер мәртәбә шаярырга уйлыймы? Сынарга яисә сындырырга телиме аны?

Ничек кенә булмасын, хакыйкатьтән чыгарма юк. Бөке шулай ди. Таһир да бу чынлыкны, бу хакыйкатьне нык күңел, олы йөрәк белән кабул итәргә тиеш.

Көтелмәгән хәлдән исәнгери башлаган зиһене, ниһаять, кабат үз урынына утырып, аны аек акыллы булырга, аһ-зардан өстен булырга чакырды…

Таһир, бу табылдык хатлар төргәге белән бергә кулына, кулына гына түгел, тормышына килеп кергән олы серне тизрәк ачыкларга теләгәндәй, дулкынланудан каушап-каударланып, алдында яткан беренче хатны ачып укый башлады.

«Зөһрә, кадерлем!

Бу хатым белән мин синең күңелеңне яуларга да, нәрсәгәдер ышандырырга да, үгетләргә дә, бәхетеңне чикләргә дә теләмим. Соң икәнен беләм. Тагын шуны беләм: мин шушы ай эчендә күп нәрсәгә төшенергә, бөтен үткәнемне, киләчәгемне, язмышымны моңлы-сагышлы йөрәгем аша үткәрергә тиеш…» Ниһаять, Таһир ышанып бетте. Шулкадәр таныш иде аңа бу юллар. Ул кәгазьгә төшеп калган бу хис-тойгыларны үз күңелендә җиде ел буе түкми-чәчми саклап яшәде. Ә Зөһрә аларны ташлап калдырган… Бу хатлар аның күңелен кузгата алмады микәнни? Нишләп кузгатсын, ул бит тормышта, кешедә, бүтән дөньяда…

Таһир, күңелен талкыган сорауларга җавап эзләгәндәй, ашыга-кабалана кулына эләккән хатлардан күзгә керерлек, күзләр аша җанга төшәрлек сүзләр барлады: «Мин сине табарга да өлгермичә югалттым…» Менә тагын: «Гомер – ярату өчен бирелгән вакыт…»

Тукта! Нигә болай кабалана соң әле ул? Кем куа аны? Кая куа? Тормыш арбасы аның язмыш тукталышын күптән узып киткән инде. Утыр да рәхәтләнеп укы үзеңнең күңел догаларыңны, сөю догаларыңны…

Таһир шулай итте дә. Әмма ул бу юлы хатлардагы хисләр ташкынын күңеленә бик якын җибәрмәде, үзен чит-ят кеше хатларын укыгандагы кебек хис итәргә тырышты.

«Зөһрә, кадерлем!

Мин сиңа тиңләр өчен сүзләр күп эзләдем. Хатымны «кадерлем» дип башласам да, бу сүз генә сиңа булган ихлас мөнәсәбәтемне белдереп җиткерә алмый. «Сөйгәнем», «сөйгән ярым» сүзләренә дә тормышның бөтен матурлыгы, күңелемнең бөтен төсмерләре сыеп бетмәгән әле. Тормыш бит сөюдән генә тормый, көю дә җитәрлек анда. «Җанкисәгем» сүзе дә ошап бетми. Чөнки син җанымның бер кисәге генә түгел, син шул җанымның үзе инде! «Алмам», «җимешем» сүзләрендә төчелек, ясалмалылык бар. «Кошчыгым», «сандугачым», «былбылым» сүзләрен әйтергә куркам, кошка тиңләп әйтсәм, очарсың да китәрсең кебек… «Күбәләгем» димим, чөнки аның гомере бик кыска… «Чәчәгем», «гөлем» дияр идем, үзем дә гөлләр яратам, ләкин аларның гомере дә бер җәйлек кенә шул…

Мин сиңа «язмышым» дип дәшәм.

Минеке булсаң-булмасаң да, син инде минем язмышымда, юк-юк, син – минем Язмышым!»

«Зөһрә, кадерлем!

Сагыш та таң кебек икән – башы бар, ахыры юк. Тик аерма шунда: таң ата, көн туа, ә менә миндәге сагыш күбрәк шәфәкъне хәтерләтә, минем кояшым кара, көнем караңгы… Ләкин һәр караңгылык артында ниндидер яктылык була. Якты Кояш була. Кояшы булмаса, Ае була… Минем Кояшым сүнгән, Аем әле калыкмаган…»

«Зөһрә, кадерлем!

Мин үземне бәхетсез дигән булам. Ә мин барыбер бәхетле кеше. Ни өченме? Син мине онытмаячаксың, шулай бит? Онытма мине. Бәхетнең дә төрлесе була. Кеше хәтерендә калган кеше бәхетле түгелмени? Мине бәхетле итәсең килсә, онытма!..»

«Зөһрә, кадерлем!

Бүген шул хакта уйладым әле: нинди төстә иде соң синең күзләрең? Күк төсендәме? Шомырт кебек карамы? Өрәңге яфрагы төсле көрәнме? Әллә тагын башка берәр төстәме? Белмим… Онытканмын… Ул вакытта мин күбрәк синең күңелеңә, җаныңа карап калырга тырыштым шул. Шуңа күрә дә күзләреңнең төсен хәтерләмим, ә менә ачык, нурлы, мөлаем, мәхәббәтле карашыңны мәңгегә ятлап калдым. Күзләреңдәге бу сихри балкышта дөньяның чагылышын тоеп калгандай булдым. Ә дөньяда бәхетле минутлар да, сагыш, аһ-зар да, өметле, хыялый минутлар да, күңел төшенкелектә яшәгән чаклар да җитәрлек…

Мин тагын… синең күзләреңнең төсен оныттым дигән булам. Баксаң, алар тормыш төсендә, мәхәббәт төсендә булган икән…»

«Зөһрә, кадерлем!

Бүген күңелемдә бер якты хис тә юк. Шуңа күрә үземне үртәп, синең бәхетле җаныңны үртәп, берни дә язмыйм. Күңел халәтемә туры килә торган бер шигырь күчерәм дә, шуннан барысын да аңларсың…

Күзләремдә дөнья сыйган,

Күңелемдә – иман.

Тик шулай да синең күзгә

Карарга кыймам.

Көндез якты кояшым син,

Төннәрен – аем.

Сиңа багып таңда торам,

Кичләрен байыйм…

Кояшка карап булмавын

Беләм, бик беләм.

Иман тәкъдирне чакыра,

Тын гына үләм…

Мең үлеп һәм мең терелеп

Яши йөрәгем.

Иманым белән сөюем –

Күңел терәгем!..»


«Зөһрә, кадерлем!

Соңгы вакытларда күңел, иман, илаһият хакында уйланам. Күк, оҗмах, тәмуг, Ходай Тәгалә ихтыяры, аның мәрхәмәте, Тәкъдир көче, Язмышның язганы хакында уйланырга кирәк икән ул. Бу арада мин дә уйларымны, зиһенемне, күңелемне тәртипкә китердем. Үз-үземә күп нәрсә ачыкларга өлгердем. Хәтта бер ныклы фикергә килдем: Үзе күктә яшәсә дә, Аллаһы Тәгаләнең көче җирдә…»

«Зөһрә, кадерлем!

Бүген бик кызык төш күрдем. Мин дөньяга синең күзләрең аша карап йөрдем. Бу дөньяның нинди матур, күркәм булуына сокланып, шаккатып йөрдем. Моңа кадәр ничек күрмәгәнмен бу матурлыкны?! Ничек тоймаганмын аны?! Беләсеңме, синең күзләрдә күк аязрак, кояш яктырак, урман-кырлар җетерәк, алардагы кошлар моңлырак, агымсулар тәэсирлерәк… Иң мөһиме, кешеләр әйбәтрәк, миһербанлырак, рәхимлерәк, аларның йөзләре яктырак, күңелләре изгерәк, хыяллары өметлерәк…

Шуны аңладым: мәхәббәт ул дөньяга икенче кеше күзләре белән карау икән…»

«Зөһрә, кадерлем!

Сине азга гына булса да онытырга, авыр сагыштан котылырга теләп, бөтен көнемне эш белән, мәшәкать белән шыплап тутырырга тырышып яшим. Сиңа булган мәхәббәтемне кеше күзенә күрсәтәсем килми. Сөюемне дә, сагышымны да беркем белән дә уртаклашасым килми. Син – минеке генә. Мин синеке түгел, әмма син – минеке! Син моның белән берни дә эшли алмыйсың, белеп тор. Мин сине үземнең хәтер чоңгылларыма алып кереп адаштырдым, күңелемнең иң ерак почмакларында югалтып калдырдым… Бу хакта якыннарымнан, дусларымнан беркем дә белми. Белмәсен дә! Чөнки чын мәхәббәт кеше күңеленнән читтә яши…»

«Зөһрә, кадерлем!

Моңа кадәр дусларым, остазларым хакында сиңа бер авыз сүз дә язганым булмады. Мин мондагы бер остаханәдә хезмәт итәм. Училище буенча укытучым Хәсәнша ага кул астында эшлим. Бик әйбәт кеше ул. Изге җан иясе. Шушы карт мине рәсем ясарга өйрәтте. Портрет, сурәт төшерергә өйрәтте. Беләсеңме сурәттә иң мөһиме нәрсә? Күзләр! Менә шул күзләргә җан өрергә өйрәтте Хәсәнша ага.

Ачуланма, бу хатымда бүгенге халәтем, күңел хисләрем хакында язмадым. Әгәр язган булсам, ул хаттагы һәр сүз бертөрле генә яңгырар иде: сагынам, сагынам, сагынам, сагынам, сагынам…»

«Зөһрә, кадерлем!

Мин кулыма тагын кәгазь һәм карандаш алдым. Сурәтеңне төшерәм. Мин бит кайчандыр бик күп ясый идем, хәтта яшь рәссамнар күргәзмәсендә дә катнашканым булды.

Кулым каләм-карандашны сагынган. Ә күзләрем синең гүзәл образыңны өзелеп сагынган… Тагы ни кирәк? Менә дигән портрет килеп чыкты. Әмма… барыбер үзең түгел инде. Син бит үз сурәтеңнең иң уңышлы, иң талантлы варианты!..»

«Зөһрә, кадерлем!

Мин һаман үз-үземне тиргим. «Соңгы очрашуда нигә ышандыра алмадың? Ышандырырлык сүзләр уйлап тапмадың… Шундук бирештең, сындың, сыгылдың, хәтта җебеп төштең, – дип битәрлим. – Яратмаса соң, яратырга да өйрәнергә мөмкин бит. Өйрәнер иде әле, сиңа бераз сабыр, түзем, чыдам гына булырга кирәк иде. Һәм… аның үзен дә өзелеп-өзелеп яратырга кирәк иде… Их син, пешмәгән!..» – дим».

«Зөһрә, кадерлем!

Бүген күңелем белән синең янда булып кайттым. Имеш, син якын дусларыңны туган көн мәҗлесенә җыйгансың… Һәркем тост әйтә, матур теләкләр тели, котлый, бүләкләр бирә… Миңа да чират җитте. Ләкин ни бу? Әйтергә дип әзерләгән бөтен матур сүзләремне оныттым да куйдым. Торам шунда бүкән кебек. Син дә үзеңнең матур күзләреңне мөлдерәмә тутырып карап торасың, җитмәсә… Шунда бер могҗиза булды – Ходай Тәгалә колагыма бер матур теләк пышылдады. Мин ул илаһи теләкне шундук сиңа җиткердем: «Зөһрә, кадерлем! Гомерең бәхетле, бәхетең гомерле булсын!» – дидем.

«Зөһрә, кадерлем!

Әнкәй минем янга кунакка килде. Аның белән рәхәт. Мин торган фатир хуҗасы Мөршидә әби дә аны шундук үз итте. Чөкердәшеп яшиләр. Бергә намазга басалар, бергә авыз ачалар, кибеткә йөриләр…

Әнкәй бит ул күңелемдәге борчуларны шундук сизде. «Нәрсә булды? – ди. – Күзләреңдә сагыш бар, моң бар, кем рәнҗетте?» – ди. Нәрсә диим инде. Шаярган булып, елмаеп-көлеп, сүзне икенче якка борып җибәрәм.

Әнкәйнең шул соравына да күңелем була тагын. Ул үзе дә җавап өчен сорамый кебек. Хәлен, сагышын, кайгысын җиңеләйтим дип сорый бугай…»

«Зөһрә, кадерлем!

Әнкәй синең сурәтеңне табып алган. Юк, мин аны яшермәдем дә. Шүрлектәге китаплар арасына гына кыстырып куйган идем. Әнкәй озак кына шул сурәтеңә карап торды да: «Чибәр бала. Самими җан. Акыллы. Тәүфикълы. Тик ул синеке түгел», – диде. Каян белгән ул? Мин бит синең хакта аңа берни дә әйтмәдем. Күрәсең, бу сурәткә мин үземнең иң ихлас хисләремне, бетмәс-төкәнмәс сагышымны, күңел тетрәнүләрен төшергәнмендер… Шулайдыр…

Дәшмәдем. Сүземне йотып, хисемне тыеп калдым. Ә әйтәсем бик тә килгән иде. «Мин аны сөям, яратам. Ул минем язмышым, киләчәгем, бәхетем…» диясем килде. Дәшмәдем. «Яратам» дигәч, «ә ул мине яратмый» дияргә тиеш идем шул мин. «Син каты авырып егылгач, яныңа кайтып торганда, икенче бер Таһирга язмышын баглаган ул» дип әйтә алмыйм бит инде…»

«Зөһрә, кадерлем!

Мин шул хакта уйлыйм: мин сине аз яратканмын. Бер кеше икенче кешене болай яратырга тиеш түгел. Берәүнең яратуы икенчесенә ап-ачык булып, аяз көндәй, киң офыктай аңлашылып торырга тиеш! Кояш кебек балкып янарга тиеш сөю! Аның моңы, көе, кош сайравы кебек, бөтен дөньяга ишетелеп торырга тиеш! Сөйгән яр, бу көйдән, бу моңнан үзенә аталган ноталарны шунда ук танып алып, үзенең күңел кылларында яңгырата башларга тиеш…

Сөюнең төне юк, көне генә бар! Сөюнең кышы да юк, язы гына бар! Мин моны белмәгәнмен… Мин, йөрәгем белән сөйсәм дә, бу сөюемне, сөю булып калыккан күңел кояшымны сиңа белдермичә, күрсәтмичә яшәгәнмен. Мин аз яратканмын. Күбрәк яраткан булсам, син барыбер бер тояр идең, сизәр идең һәм минеке булу өчен барысын да эшләр идең. Мин моңа ышанам».

«Зөһрә, кадерлем!

Соңгы вакытта мәхәббәт темасына язылган әсәрләр күп укыйм. Үземнең күңел тарихын, җан тарихын башкаларныкы белән чагыштырып карыйм. Гыйбрәт алам. Көнләшәм. Битәрлим. Сокланам. Үпкәлим. Яратам. Яратмыйм… Күп кенә «мәхәббәт геройлары»на нәфрәтләнәм дә! Нәфрәт – коллык хисе. Һәр нәфрәтләнү, һәр рәнҗү кешене бераз үтерә. Әмма бу мине куркытмый. Яшь йөрәкләрне кыерсытып, тузгытып йөрүче шакшы җаннарга барыбер рәнҗим мин!

Әллә күпме мәхәббәт тарихлары белән танышып чыкканнан соң, күңелемә бер тойгы кереп урнашты: күпчелек әсәрләрдә ничек яратырга кирәклеге турында язмыйлар, ничек яратмаска кирәклеге хакында язалар. Менә шул шул: минем тарихны да кемдер роман итеп язса, ул әсәр дә шушындый сафсата романнар рәтенә өстәлер иде…»

«Зөһрә, кадерлем!

Бүген инде меңенче тапкыр сине күз алдына китерергә тырыштым. Син курчак кебек коеп куйган чибәр зат түгел, син – матур, күркәм, мөлаем кеше. Синең бөтен җиреңнән нур балкып тора. Син… син фәрештә дә түгел. Синең җаның, күңелең генә фәрештәнеке. Чөнки синең йөзең, күз карашларың моңсу. Фәрештәләр гел шат, гел бәхетле булырга тиештер ул. Ә синдә сагыш бар…

Бүген мин синең сурәтеңне өр-яңадан төшердем».

…Айнып киткәндә Таһирның йөрәге тибүдән туктыйм-туктыйм дип тибә иде. Шулай булмый ни – кайсыдыр ташландык йорт идәнендә үзенең иң газиз, иң якты хисләрен кушып язган хатларны укып утыра, имеш! Таһир тоя, хәтта белә, әмма бу могҗизага һаман да ышанып җитә алмый…

Язмыш бер шаярса, ахырына кадәр шаяра бит ул. Бу юлы да шулай булды. Таһир үз хатлары белән иләсләнеп, дөньясын онытып утыра иде, кайсыдыр бүлмәдән Сало шәрран ярды:

– Почта, ә, Почта?!

Таһир дәшмәде. Дәшәсе килмәде. Берәр вак-төяк хакында сорап аптыратадыр әле.

– Почта, син кайда? Әй, Почта!

– Нәрсә кирәк? – Таһир ялкау гына җавап бирде, әмма урыныннан кузгалмады.

– Почта, сиңа килгәннәр монда… Чык давай… Хатлар синдәме?

– Миндә…

Сулышы капланып, ашыгып килеп кергән Салоны күргәч, Таһир телдән кала язды.

– Ну… Миндә… Шуннан ни булган?

– Шуннан шул: әнә хатлар артыннан килгәннәр.

Таһир идәндә чәчелеп яткан хатларны ашык-пошык кына җыештырды да, күкрәгенә кысып, Сало артыннан иярде. Ул берни дә аңлый алмады: кем килгән, ни өчен килгән, нигә килгән?

Йортның урталыктагы олы бүлмәсенә килеп кергән Таһир ниндидер таныш түгел хатын белән йөзгә-йөз очрашты. Туктале… Нишләп таныш булмасын… Таныш… Бик таныш… Таһирның күңеле гөлт итеп кабынып, балкып китте! Ул шунда ук барысын да аңлап, төшенеп алды. Әлеге балкышлы җаны тетрәнеп куйды да, бөтен авырлыгы белән аһ итеп, табанына төшеп китте… Таһир шул мәлдә үлеп терелүен тойды. Һәм кайчандыр язмыш бүләк иткән олы серне югалтуын, аңа алмашка кечкенә өмет уты табуын аңлады…

Зөһрә бит бу! Зөһрәсе! Сөйгән! Аның газизе, хәләле, бәгырь кисәге, җан иркәсе… Бәхете һәм бәхетсезлеге… Язмышы һәм… ялгышы. Үткәне һәм… киләчәге…

Таһир Зөһрәне күрүгә каушап төште, уңайсызланудан нишләргә дә белмәде, баскан урынында таптанып, ык-мык итеп тик торды. Бу кыен хәлдән аны идәнгә коела башлаган хатлар коткарды. Алар да кыенсыналар, оялалар иде, ахры. Әллә бу бәхетсез җаннардан тәмам өмет өзеп, берәр кая качарга, яшеренергә телиләр идеме?

Идәнгә чәчелгән хатларны җыяр өчен, икәүләп аска чүгәләделәр. Зәңгәрле-аклы конвертларны җыеп бетереп, кабат Таһир кулына туплаганчы сөйләшмәделәр. Гүя бу хатлар инде Таһирныкы, ә Зөһрә аларны үзенә ниндидер тылсымлы, серле юллар белән сорап алырга тиеш.

Бәй, алар исәнләшмәгән дә бит әле!

– Исәнмесез!

– Исән… месез… Исәнмесез! – Бу бомж тормышы белән яшәп, Таһир кешечә исәнләшергә дә оныта язган ласа…

– Мин шушы йортның хуҗасы булам. Исемем – Зөһрә…

– Беләм… Беләм дип… Хуҗа икәнегезне аңладым, димәкче идем.

– Ә сез кем?

– Минме? Мин – Почта… То есть… Таһир.

– Таһир? Таһир… Матур исем.

Зөһрә ниндидер күңел сагышы белән, тирән сулыш белән, әмма яратып әйтте бу сүзне. Ләкин ул бу минутта каршында басып торган бомж Таһир хакында түгел, бүтән Таһир хакында, үз Таһиры хакында уйлый иде.

Таһир шунда гына аңлап алды: Зөһрә аны танымады! Ул һаман әле үткәндәге тормышы, элеккеге Таһиры белән яши!

– Сезгә нәрсә кирәк? – Зөһрәнең танымаганын белгәч, Таһир кыюланып китте.

– Менә… шушы… хатлар кирәк иде.

– Шушы хатлармы? – Нигә кабатлап сораган буладыр – Таһир үзе дә аңламый. Берәр нәрсәгә өметләнәме? Нинди өмет инде монда? Тизрәк хатларны бирергә дә мәңгелеккә саубуллашырга кирәк! Бомж бит ул хәзер… Каян танысын… Йөз-бите генә түгел, күңеле, йөрәге дә гел җәрәхәттән, җөйдән тора… Корымга, тузанга батып беткән, сакал-мыек баскан бу чыраен әнисе булып әнисе дә танымас иде, билләһи! Адәм мәсхәрәсе!.. Аерылышканнарына җиде генә ел. Ә танымады… Танымады-ы-ы!..

– Әйе, шушы хатлар. Нәкъ утыз хат.

– Ә ни өчен утыз? – Таһирның зиһене белән күңеле икесе ике яссылыкта, ике төрле образга кереп яши башлаган иде. Акылы: «Җитте сиңа, тукта, нигә инде сиңа бу? Ник үзеңә авырту, гөнаһ аласың?» – ди, күңеле: «Сөйләш, сөйләш, сөйләшеп кал, бәлки, бу синең соңгы сөйләшүеңдер, сөйләш, үкенечле булмасын», – ди. Һәм ул сөйләшә: – Ни өчен егерме түгел яисә илле?

– Шулай булды инде. Утыз көнгә утыз хат. Айның һәр көнендә – бер хат.

– Бу хатлар Сезгә атап язылганмы?

– Миңа… Менә бит, «Зөһрәгә» дигән. Ә мин Зөһрә исемле. Әйттем бугай инде. Хатларны язган кеше дә Таһир исемле. Менә сезнең кебек…

– Кайда соң ул хәзер?

– Кем?

– Сезнең Таһир. Нигә кирәк булды бу хатлар? Алай килеп, эзләп йөрерлек булгач, нигә ташлап калдырдыгыз соң аларны?

Таһирның күңеле бу минутта, ярсу, дуамал ат кебек, нык кына чыгымлый башлаган иде. Ул аңа: «Җитте, җитте, кая чабасың?» – дип карый. Юк, тыңламый күңел дигәннәре, әллә кайда югалып калган язмыш җебенең очын тотарга уйлый, ахры…

Зөһрә исә Таһирның сорауларына һич кенә дә аптырамый. Төгәл итеп, берәмтекләп җавап бирергә тырыша. Хәтта бу сөйләшү аңа ошый да. Күрәсең, ул күңелдәгесен бик күптәннән җыеп килгәндер, борчуларын беркемгә дә ача алмыйча яшәгәндер. Хәзер менә бик әйбәт җай чыккандыр…

– Таһирның кайда икәнен белмим. Җиде ел элек югалды ул. Бер күрүдә гашыйк итте үзенә. Ул да яратып калган кебек иде. Ләкин бер елга юкка чыкты да куйды. Мин, аның белән очрашуга өметемне өзеп, икенче Таһир белән таныштым. Бөтен университетка бер Таһир иде ул. Эзләп таптым, үземне үзем димләдем. Беренче Таһирым: «Зөһрәнең Таһиры булырга тиеш», – дип әйтә иде. Шуңа күрә дә шулай эшләдем.

– Бүтән бервакытта да очрашмадыгызмы? – Таһирның Зөһрә хакында күбрәк беләсе килә иде.

– Бер елдан очраштык, тик соң иде инде. Икенче Таһирым белән язылышырга вәгъдә бирешеп өлгергән идек. Яраткан Таһирым ялынмады, ялвармады, түбәнчелеккә төшмәде, мәхәббәтле, әмма бик тә сагышлы, моңсу күзләре белән карап торды-торды да кире Түбән Камага кайтып китте. Бик сәер аерылыштык без. Таһир, бер ай буе, без загска кергәнче, һәр көн саен хат язып торырга булды. Һәм үз сүзендә торды. Бу хатлар әнә шул хатлар…

– Ник… Үзегез җавап язмадыгызмыни?

– Таһирның утызынчы хатын укыгач, язып җибәрдем. Фотомны да салдым. Кияүгә чыкмый калуымны, аны көтәчәгемне әйтеп яздым. Бүтән хат килмәде. Алса килер иде, алмагандыр. Рәнҗегәндер дә, бәлки… Әллә нәрсәләр уйлап бетергәндер… – Ул бераз уйланып торганнан соң, моңсу күзләрен күңел офыгына төбәп дәвам итте: – Эзләдем мин аны, үземнең Таһирымны… Бөтен җирдән белешеп чыктым, беркаян да юньле-өметле хәбәр ала алмадым. Әнкәсе үлгәнен белдем. Дусларыннан сораштым. Эзли торгач, паспортына, документларына юлыктым. Алар Вахитов районы милициясендә яталар. Ә Таһирым үзе юк та юк… Менә шундый аянычлы булды безнең мәхәббәтебез. Бер тапкыр күреп тә кешене мәңгелеккә йөрәккә алып калып була икән…

Таһир нишләргә дә белмәде. Зөһрәне кысып кочып аласы килде. «Менә ул синең Таһирың! Мин ул, мин!» дип өзгәләнеп, сөйгәнең алдына тезләнәсе, аның аякларыннан кочасы, кулларыннан, йөзләреннән, күзләреннән үбәсе, колагына үрелеп, иң матур, иң җылы сүзләр пышылдыйсы килде. Булдыра алмады. Хәленнән килмәде. Аңа оят иде…

Ә Зөһрә сөйләде дә сөйләде. Бер бушана башлаган күңелен тәмам бушатып бетерергә тели иде бугай.

– Бу хатлар – шул Таһирымның истәлеге. Бердәнбер истәлеге… Иң газиз әйберем кебек кадерләп сакладым мин аларны, иң авыр көннәремдә шуларны укып юандым, көч алдым, рухымны, иманымны ныгыттым… Борчу-сагышларым гына түгел, куаныч-шатлыкларым да шушы хатлар булды…

– Әйтегез әле, Зөһрә, сез Таһир белән Зөһрә легендасын беләсезме? Ышанасызмы аңа?

– Беләм. Таһирны югалткач, мин бу поэманы махсус эзләп таптым. Аның берничә төрлесе бар. Әмма аларның барысы да бертөрле тәмамлана, Таһир белән Зөһрә бергә була алмыйлар. Шуңа күрә мин үзебезнең тарихка да аптырамыйм инде. Башта ук шулай юралган булган ул…

– Сез язмышка ышанасызмы?

– Белмим… Ышанамдыр, күрәсең. Ышанмасам, шушы хатлар артыннан килмәс тә идем.

– Нигә ташлап калдырдыгыз соң, алайса?

– Ташламадым, ташлыйммы соң!

– Менә бит…

– Мин хастаханәдә ятканда бик тиз генә күченергә кушканнар. Мин булмагач, әйберләремне абый күчергән. Ашыккандыр инде… Күчкән чакта ниндидер хатларга әллә ни игътибар итмәгәндер. Ярый әле югалмаганнар. Рәхмәт инде сезгә. Әйбәт кеше кулына эләккәннәр бит, кадерлеләрем… Шуннан соң язмыш, тәкъдир юк дип кем әйтә ала?!

– Авырыйсызмы әллә?

Бу сорау бөтенләй дә кирәк түгел иде. Ни эше бар аның ниндидер хатынның больницада дәваланып ятуында? Эх, теле кычытты инде. Бик беләсе килде шул Зөһрәсенең хәл-әхвәле хакында…

Бу юлы да Зөһрә шөбһәләнмәде, дөрес итеп, ихлас күңеленнән җавап бирде:

– Әллә ни авырмыйм да, борчылам. Йөрәк тынгысызлана. Соңгы вакытта бигрәк тә. Үземне үзем изалап, борчып яшәгәнгә ул. Ялгыз кешенең йөрәге авыру була, диләр иде, дөрес икән… Аннары… Ярый, анысы сезгә кызык түгел.

– Юк, сез әйтеп бетерегез, бу миңа бик кызык.

– Әйтсәм, көлмәссезме соң? Көлмәм дип сүз бирегез…

– Сүз бирәм.

– Шушы хатларны язган Таһирны төшемдә күрдем мин. Ләкин танымаслык булып үзгәргән иде ул. Йөз-битләрендә яра җөйләре, тирән җыерчыклар, җитү сакал-мыеклар… Әмма барыбер матур үзе… менә сезнең кебек… Әйе шул, карап-карап торам да аптырап уйлап куям: төшемдә күргән Таһир сезгә нык охшаган иде. Урам сукбаеннан бер дә ким түгел… Аһ!.. Авыр сүз әйтсәм, кичерә күрегез берүк…

– Юк-юк, берни дә юк. Барыбыз да бер юлдан, бер эздән йөрибез ләса…

– Менә шул төшемдәге Таһирым әйтә: «Мин исән-сау, көт!» – ди. Нәкъ шул көндә йөрәгем ялкынсынып китте, хәтта «скорый» чакырырга туры килде. Болары сезгә бөтенләй кызык түгел инде…

Зөһрә китәргә җыенды. Таһир биргән хатларны ипләп кенә төреп куйды. Аннары, сумкасын актарып, ике йөзлек чыгарды. Бераз вакыт ул акчаны кая куярга белмичә аптырап торгач, Таһир янәшәсендәге җимерек өстәл өстенә шудырды.

– Мәгез, сезгә акча кирәктер… Менә, бөтен булганын калдырам. Яхшылыгыгыз өчен булыр…

– Сез нишлисез? Хәзер үк кире алыгыз!

– Рәнҗетмәгез мине, Таһир, алыгыз…

– Сез нәрсә?! Мин моны акча өчен эшләмәдем. Мин, гомумән, бернинди яхшылык та кылмадым.

– Алыгыз, сезнең алуыгыз миңа кирәк. Дога кылырсыз. Җаным тынычланыр, ичмасам. Хәер итеп алыгыз… Тормышымдагы иң кадерле әйберемне табып бирдегез бит… Югалган булсалар, үземне кичермәс идем, тыныч кына яши алмас идем…

– Беләсезме, сез болай итегез. Миннән рәтле-башлы дога чыкмас, бу акчаны алыгыз да мәчеткә барыгыз, Таһирыгыз исәнлегенә дога укытыгыз. Һәм моны ышанып, ышанып кына түгел, инанып эшләгез: исән әле ул сезнең Таһирыгыз…

– Исән? Ничек исән? Сез каян беләсез?

– Минме? Мин менә шушы хатлардан укып белдем. Бу хатларны язган кеше тиз генә югалырга тиеш түгел. Аның мәхәббәте шулкадәр зур һәм көчле, аңа ул югалырга ирек бирмәячәк, Зөһрәсе хакындагы хатирәсе булып яшәргә дәртләндереп торачак. Шул Зөһрәсе хакына, киләчәге, бәхете хакына яшәтәчәк… Ул, бәлки, әллә кем дә түгелдер, бәлки, менә безнең кебек, менә минем кебек урамда яшидер, әмма ул чын, ихлас, дөрес кешедер… Иманлы бәндәдер… Мин моны тоям, хәтта беләм дә… Алыгыз акчагызны, барыгыз мәчеткә, дога укытыгыз, теләкләр теләгез. Табылыр Таһирыгыз, табылмый калмас…

– Рәхмәт, мең рәхмәт сезгә. Акыллы кеше икәнсез. Халык бит сезнең кебекләрдән курка, шикләнә. Ә сез менә нинди икән… Шуның өстенә Таһирымны да хәтерләтәсез. Юк, йөзегез, тавышыгыз белән түгел. Күңелегез белән Таһирга охшагансыз сез…

Хатын күз төпләрен сөрткәләп алды. Кыюсыз гына үрелеп, өстәлдәге йөзлекләрне дә кире сумкасына салып куйды. Китәргә җыенды. Тагын бер мәртәбә йөзен күтәреп, Таһирның күзләренә тутырып карап торды.

Кемнедер танырга теләдеме? Нидер сизендеме?

Ләкин ул ныклап танып, тоеп бетерә алмады булса кирәк, салмак кына борылып, ишеккә табан китеп барды.

Таһирның эчке бер җирендә, җан яшәгән урында, ниндидер нечкә кыл тартылып куйды. «Китә бит! Тагын китә! Югала!..» Нидер кылырга, нәрсәдер эшләргә кирәк! Бик мөһим бер сүз, сәбәп уйлап табарга кирәк!

– Зөһрә ханым!

– Ә?..

– Зөһрә ханым, яңа адресыгызны калдырмыйсызмы соң?

– Ә нигә ул сезгә?

– Нигә дип… Тагын хатлар табылса? Ничек тапшырырмын соң аларын? Сезне ничек табармын?

– Юк-юк… Утыз гына хат иде алар. Барысы да шушында, рәхмәт…

– Шулай да, калдырыгыз адресыгызны… Тагын нәрсә дә булса табылып куйса китерербез…

– Ярый, алайса, язы, гыз…

5

Зөһрә килгән көннән соң, Таһирның күңеленнән тынычлык китте, аның урынына моң керде. Сагыш та, борчу-мазар да түгел, нәкъ менә моң! Чын татарча, безнеңчә моң! Аны бер сүз белән генә аңлатып та булмыйдыр… Әллә буламы? Бәлки, көрәштер ул? Әйе, моң – көрәш ул. Бәхет белән бәхетсезлек көрәше. Аларның бергәлеге, хәтта гармониясе!

Таһир күңелендә дә бер үк вакытта аяусыз һәм итагатьле көрәш бара. Ул бит Зөһрәсен тапты! Югалткан язмышын тапты! Хикмәт шунда: ул үз язмышына якын бара алмый. Чөнки… Язмышы аны чит итте, танымады. Ул инде йөзен югалткан, яшәү мәгънәсен югалткан, әмма ихласлыгын югалтмаган һәм… бары тик күңеле белән генә торып калган…

Ничек төште соң ул бу хәлгә?

Аерылу ничек кенә авыр булмасын, әнә, Зөһрә үз язмышы өчен көрәшергә көч тапкан бит, мәхәббәте хакына, кемгәдер биргән вәгъдәсеннән, ярәшкән кешесеннән, загс һәм табигать кануннарыннан баш тартырга да көч тапкан. Җиде ел ялгыз яшәп, үзенең чын Таһирыннан йөз чөермәгән, аны көткән, эзләгән, сагынган, яраткан… Ә Таһир? Рухын сындырмаса да, җанын ярып, иманын сатып эчмәсә дә, ул инде тормышның төбендә, кешелек хәятының чүплек башында. Аның һәр почмагыннан, йотам дип, дөнья җәнлегенең иләмсез авызы ыржаеп тора.

Таһир – бомж. Урам сукбае. Бич! Аны инде сөйгән кешесе дә танымый. Дуслары, туганнары үлгән, юкка чыккан дип уйлыйлар. Хәтта милиция дә аңа кул селтәгән…

Ничек төште соң ул бу хәлгә?

Зөһрәгә утызынчы хатын язып, шул ук көнне Түбән Камадан чыгып киткәч, авылдагы анасы янына сугылды да якын-тирә совхозларда «Яшәсен перестройка!» «Яшәсен базар мөнәсәбәтләре!» дигән плакатлар язып йөри башлады. Ара-тирә ил башлыкларының тук йөзләрен төшерергә дә туры килә иде. Күңелендә тынычлык булмагач, эштән дә, тормыштан да ямь таба алмады, эшләгән бар акчасын эчеп бетереп барды. Юк, кеше көлдереп, исереп, егылып ятмады, тик айнып та бетмәде… Аның тирәсенә үзе кебек моңлы-сагышлы, рухлары какшаган, күңел канатлары сынган җаннар җыелды. Шулай колхоздан колхозга, районнан районга күчә-күчә, алар бердәнбер көнне Казанда пәйда булдылар.

Зур калада яшәү кануннары үзгәрәк булып чыкты. Таһир бу шартларга әзер түгел иде. Берничә фабрикага бизәүче рәссам булып эшкә урнашып карады, мәктәптә стена газеталары чыгарды, кинотеатрларга афиша язарга ялланды, әмма юньле-рәтле эш табып, мантып китә алмады.

Торган җире дә ах итәрлек түгел иде. Ул ниндидер исерек урыс карчыгында фатирда торып карады. Бу карчык акча алмый, әмма Таһир аңа көн саен бер шешә аракы алып кайтырга тиеш иде.

Бервакыт эшкә алмый башладылар. Ул, бомжларга, төрле әтрәк-әләмнәргә ияреп, кайчакта, кичә генә төрмәдән чыккан шикле бәндәләргә кушылып, иске йортлар сүтеп йөрде, базарда йөк ташыды, бер дә булмаса, шешә җыеп тамак туйдырды. Ләкин кеше таларга күнегеп китә алмады. Сорамыйча алгалады, әмма урамда сату итүче татар карчыгының соңгы тиенен тартып алырга аның кулы да, күңеле дә күтәрелмәде. Бомжлар рәтенә төшүдән Таһирны ике генә әйбер тотып тора иде – аның паспорты бар, һәм ул әле һаман да урыс карчыгында фатирда тора…

Бердәнбер көнне ул алардан да колак какты. Кыйналып, ике ай җир астында аунаганнан соң, бөтенләй кешелектән чыгып, дөньялыктан ваз кичеп, кайчандыр кем тарафыннандыр уйлап чыгарылган сәер бер тормышта яши башлады.

Таһир алай ук көчсез түгел иде бит. Өметсез булса да, бу кадәр көчсез түгел иде… Их, шул өметсезлек кешелектән чыгарды да инде аны! Зөһрә аңа караганда мең мәртәбә көчлерәк булып чыкты. Ул үз хыялыннан, үз максатыннан бер тамчы да кире чикмәгән, өметен өзмәгән. Йөрәген какшаткан, әмма рухын имгәтмәгән…

Таһир үз өмете, үз максаты өчен ник көрәшмәде соң? Язмышы, бәхете өчен ник көрәшмәде? Үзенең кешелеген саклап калу өчен нигә кыл да кыймылдатмады? Мәрхәмәтсез, игелексез тормыш агымына бөтен чүп-чар белән бергә иярде дә китте…

Табарга була иде бит, ник эзләмәде ул Зөһрәне? Зөһрәнең кияүгә чыкмыйча аны көтеп ялгыз калуын ник тоймады? Мәхәббәт – тоем бит ул. Ник тоймады? Аракы сөреме аның бөтен күңел тоемын, җан җылысын бетергән булганмы? Ник? Нигә? Ни өчен?

Зөһрә килде дә китте, ә Таһир мең төрле сорау белән ялгызы торып калды. Ул үз күңелендәге авыр, газаплы моңны кая куярга да белмәде. Аптырагач, эштән бушап торган араларда, кәгазь-карандаш алып, Зөһрәнең яңа сурәтен төшерә башлады.

«Гаилә»дәгеләр Таһирның хәлен бик тиз аңлап алдылар. Шуңа күрәдерме, аны борчымаска, юкка-барга күңелен талкымаска, итагатьле, игътибарлы булырга тырыштылар.

Бүген Таһир гадәттәгедән иртәрәк уянды. Уянып, дөньяны тыңлап ятты. Әнә соңгы берничә елда туганлашып киткән дуслары да уяныша башладылар. Һәрвакыттагыча, Сало белән Чүлмәк талашып алдылар. Люмин, бу ыгы-зыгыны ишетмәскә теләгәндәй, ниндидер шомлы, кыргый бер җыр шыңшып йөрде. Бөке, өйдәге тавышның тынганын гына көткән кебек: «Усал кеше үз каныннан чишмә ясап эчә», – дип, иртәнге гаугага үзенчә нәтиҗә ясап куйды. Аңа каршы килүче дә, җөпләп сүз әйтүче дә булмады. Бу көйсез җаннардагы бөтен усаллык шул бер-ике әрепләшү сүзе белән чыгып беткән иде. Салкын иртәдә дер калтыранып уянган урам сукбаеның күңеле ничек тыныч булсын да үзенең шыксыз тормышына җаны ничек үртәлмәсен?! Шуңа күрә иртәнге талаш-гауга – бомжлар арасында гадәти хәл. Таһир моны аңлый, шуңа да күңеле тыныч аның.

Ашарга чакырдылар. Бүген табын мул иде. Кичә шактый акча эшләнгән. Җылы аш булмаса да, кайнар чәй һәрвакыт бар. Ит бар, май бар, ипи бар. Иртән аракы эчү тыелган. Сало көн саен иртәнге аш алдыннан әйтә торган сүзен әйтүгә, барысы да, дәррәү килеп, ташландык каплардан әмәлләп ясалган өстәлгә ябырылдылар…

– Ризык дога кебек, күңелең белән никадәр ихлас кабул итәсең, ул шулкадәр сихәтлерәк, – диде Сало. Ул инде Чүлмәк белән татулашкан, алар, үзара көлешә-көлешә, юньсез мәзәк сөйләшәләр.

Таһирга боларның берсе дә кызык түгел. Аның күңелендә моң бар. Ул аны беркая да куя алмый. Бу моң хәтта Зөһрәнең сурәте белән дә чыгып бетмәде. Ул сурәтне дә Таһир үзе куна торган бүлмә стенасына элеп куйды. Озак кына карап торды. Шуны искәрде: Ул Зөһрәсен һаман элеккечә ясый. Йөзенә сары сагыш пәрдәсе эленгән, күз читләренә җыерчык кунган яңа Зөһрәсенә һаман күнегә алмый әле. Хәтта… Бу Зөһрәләр икесе ике кеше кебек. Күзләре генә шул ук. Тагын… Тагын йөрәкләре, җаннары бер. Таһир аны шундук таныды. Зөһрә дә тойды. Ничек диде әле ул? «Сез Таһирымны хәтерләтәсез» дидеме?

Таныды, тойды, аңлап кына җитә алмады. Таһир моңа сөенде генә. Ярый әле аңламады! Аңлап алса, болай да авыру йөрәге тәмам ярылып, яргаланып бетәр иде…

Юк, болай булмый. Булмый! Таһир Мөштәри урамына күтәрелгәндә дә, эшләп йөргәндә дә шул хакта гына уйлады. Нидер кылырга, нидер эшләргә кирәк! Хет хәзер килеп, кеше исемен, ир-егет исемен, үзенең легендар исемен акларга тиеш ул! Ничек?

Паспорт! Аның паспорты бар бит! Барып кына аласы!

Авыл! Аның авылы бар! Якыннары, туганнары бар! Бергә укыган дуслары бар! Остазлары бар!

Туган җире бар! Туган теле бар!

Хәтере бар! Иманы бар!

Мәхәббәте бар!

Бу азмыни?!

Бу күп, бик күп, яңадан чын кешеләр арасына, олы тормышка кайтып яшәрлек күп…

Тик… алар арасына кайту өчен, аларны да ышандырасы бар әле!

Зөһрәне дә ышандырасы бар.

Иң мөһиме, Таһир үз-үзен ышандырырга тиеш.

Әнә ул – үзе йорт сүтә, үзе һаман уйлый. Уйлый-уйлый башы авырта инде аның. Ә йөрәге, җаны, күңеле, киресенчә, тынычлана бара, хисләре үз ярларына кайта, иманы кыйблага йөзе белән борыла… Таһир әлегә ныклап тоеп бетерми, әмма аның тормышына ургылып өмет керә башлаган иде инде.

Кичке якта Сало бөтен «гаилә»не үз бүлмәсенә җыйды. Сүзен әйләнгечтән уратып йөртмәде, турысын ярып салды:

– Йә, егетләр, Почта белән нишлибез?

Бу сорауга Почтаның үзеннән башка беркем дә гаҗәпләнмәде.

– Ни булган миңа?

Сало Таһирның соравын ишетмәгәнгә салышты. Киресенчә, үзе үк сораша башлады.

– Синең чын исемең ничек?

– Минемме?

– Кем белән сөйләшәм соң мин?

– Таһир…

– Сиңа килгән хатынның исеме Зөһрә идеме?

– Әйе.

– Эчкән саен, син безгә сөйләп, туйдырып бетерә торган Зөһрәме?

– Әйе.

– Һаман да яратасыңмы?

– Әйе.

– Ә ул сине яратамы?

– Әйе.

– Аның белән буласың киләме?

– Әйе.

– Нәрсә син! «Әйе» дә «әйе»! Бүтән сүз белмисеңме әллә?

– Беләм…

– Ну, әйт, нишлибез соң?

– Белмим…

– Мин дә белмим. Уйларга кирәк. Йә, кемдә нинди фикер бар?

Сало һәркемгә аерым-аерым тукталып карап чыкты. Аннары, карашын кабат Таһирга кайтарып, бермәл тын калып, уйланып торды.

Шунда Бөке телгә килде:

– Изгелекне туктатыр каршылык юк.

Аның сүзенә әллә ни игътибар итүче булмады. Әмма үзара әңгәмә башлап җибәрү өчен шул җитте.

– Таһирга бәхет елмайды. Надо поддержать! – диде Кирпеч.

– Таһирны кешеләргә кайтарырга кирәк, – диде Чүлмәк.

– Киендерергә, адәм рәтенә китерергә дә Зөһрәсе куенына илтеп салырга, башка вариант юк, ызначит, – дип елмайды Люмин.

– Документ проблемасы булачак. – Чүлмәк сүзен тәмамламаган булган икән.

– Документ бар, – диде Сало. – Вахитов район хакимиятендә ята. Барып кына аласы. Ләкин ментовкага «кәбестә» илтергә туры киләчәк. Сүтә башлаган йорттан «паспорт» кына чыгар дип уйлыйм. Әле киенергә дә калыр… Ә хәзергә син үзеңне рәткә китер. Ишетәсеңме, Почта… Таһир? Иртәгәдән эшкә чыкмыйсың. Авылыңа кайтырга әзерлән, калганын үзебез карарбыз…

Чүлмәк аны хуплап алды:

– Почтага акча кирәк булачак, Сало, банкуем, да?

Салмак кына торып, һәркем банк ролен үтәүче кәнфит кабына акча салып чыкты. Иң ахырдан Сало бер пачка акча куйды. Соңыннан ул, каптагы акчаларны бөртекләп җыеп алып, Таһирның кулына тоттырды.

Таһир бу кадәресен көтмәгән иде. Аның күңеле тулды, күзләренә яшь тыгылды. Күптән елаганы юк иде. Бүген елыйсы килде. Шушы сукбайларның һәрберсенә, туганнарча кочып, иң җылы сүзләр белән рәхмәт әйтеп, кадер-хөрмәт белдереп чыгасы килде. Ләкин ул белә: бомжлар тормышында андый гадәтләр юк. Болай да бөтенесе аңлашылып тора… Таһир төчеләнмәде, бары тик:

– Рәхмәт, туганнар, – дип кенә әйтте, аннары, дымлы күзләрен яшеребрәк, урамга чыгып китте. Аның артыннан Бөкенең таныш фәлсәфәсе иярергә тырышып карады:

– Кеше булу өчен герой булу мәҗбүри түгел…

Һәр кеше гомере – мәңгелекнең бер мизгеле, диләр. Ләкин кеше гомерендә дә мәңгелеккә тиң мизгелләр була. Таһирның хәзер шундый мизгеле. Үтә дә җаваплы чоры, сынау һәм сыналу вакыты…

Икенче көнне Таһирны эшкә ияртмәделәр. Ләкин өйдә дә калдырмадылар. Сало, һәрвакыттагыча, берәгәйле итеп әйтте:

– Паспортыңны үзем кереп алам. Бирмәсәләр, Баронга әйтермен. Ә син бар, Зөһрәң белән контактка кер, – диде. – Только смотри, кешелегеңне һәм ирлегеңне җуйма!

Таһир Зөһрә белән контактка керергә уйламады да. Шушы кыяфәте белән ничек күренсен ул аңа? Нәрсә дисен? Күренеп, беренче очрашуда ук гайрәтен чигерсенме? Ләкин шул ук вакытта Зөһрәгә ниндидер ым, ишарә бирергә дә кирәк. Моның юлын-чарасын да бик тиз уйлап тапты Таһир. Хат язарга булды ул. Утыз беренче хатын язып, Зөһрәсенә, үз кулына тапшырырга тиеш ул.

Шулай эшләде дә. Бер аулак урын табып, ярты көн буе кулыннан каләмен төшермәде. Төрлечә язып карады. Ничек кенә язса да, Зөһрә аңа ышанмас кебек тоелды. Ышандыру бер хәл. Куркытудан, өркетүдән курыкты. Зөһрә үз Таһирының бомжга әверелүен белергә тиеш түгел ул.

«Зөһрә, кадерлем! Син мине беләсең дә, белмисең дә. Мин – Таһир. Җиде ел элек югалткан Таһирың. Курыкма, шикләнмә. Мин теге дөньядан кайтмадым. Ләкин бу дөньяда да яшәмәдем. Мин яшәгән дөнья – җир белән күк арасында. Дөресрәге, яшәү белән үлем арасында. Син ул тормышны күрдең. Мөштәри урамындагы йортыңнан хатларыңны табып биргән бомжны хәтерлисеңме? Таһир дигән бәндәне? Син: «Таһирымны хәтерләтәсең», – дигәч, җир тишегенә кереп китә язган ир затын? Шул Таһир син җиде ел элек югалткан Таһирың була инде. Танымадың… Танырлык түгелдер шул хәзер мин. Танымавың хәерлерәк тә. Күзеңә бомж булып, сукбай булып күренәсем килми. Бүген мин сиңа лаек түгел. Җиде ел буе үз күңеленә тугры калган Зөһрәсенә лаек Таһир булып, чын кеше булып күренәсем килә. Киләм әле мин сиңа, Зөһрә, кайтам әле. Көт мине. Үтенәм, үзең эзләмә. Бераз вакыт бир. Тормышымны, күңелемне җайларга мөмкинлек бир. Шуны онытма: минем саф күңелем, ихлас мәхәббәтем, сине өзелеп ярата торган олы йөрәгем бар. Хәтерем бар, иманым бар, хыялым бар…

Барысы өчен дә кичер мине, кадерлем. Сиңа китергән кайгы-борчуларым өчен кичер!

Һәм… мең-мең рәхмәтләр сиңа! Тугрылыгың өчен, сабырлыгың өчен, кече күңеллегең, олы йөрәгең өчен рәхмәт!

Вәгъдә – иман. Сиңа вәгъдәмне, сүземне бирәм – мин тиздән олы тормышка, кешеләр арасына кайтачакмын. Син әле минем белән горурланачаксың…

Мин тормышны шундый сагындым, Зөһрә! Мин сине өзелеп сагындым!

Көт мине, көт!

Синең Таһирың».

Зөһрә яшәгән йортны эзләп табу кыен булмады. Фатиры да икенче катта гына икән. Әмма ишек бикле иде. Таһир нишләргә белмичә таптанып торган арада, каршы яктагы ишек ачылып китте. Аннан берсеннән-берсе тазарак ир белән хатын килеп чыктылар.

Ишек төпләрендә торучы сәләмә сукбай шикләндергәндер шул. Әзмәвердәй ир шундук сорау ала башлады:

– Син кем?

– Почта… Ә-ә… Таһир.

– Нәрсә кирәк монда?

– Менә бу фатирның хуҗасын көтәм.

– Син аның кеме?

– Беркеме дә түгел.

– Шулай булгач?

– Нәрсә?

– Шулай булгач, ычкын моннан, пока исән-сау чакта.

– Юк, миңа Зөһрәне күрергә кирәк.

– Ычкын, диләр моннан! Ну?

– Мин нишләгән соң? Мин просто көтәм… Беркемгә дә тимим…

– Син нәрсә, аңламыйсыңмы әллә? Кулны пычратасы килмәгән иде… Юньле чакта күз алдыннан олак! Юкса…

– Нәрсә «юкса»?..

– Күзеңне төртеп тишәм! – Теге бәндә, ике бармагын тырпайтып, Таһирга табан килә башлады.

Ләкин Таһир белә: көч тәннән түгел, җаннан! Шуңа да курыкмый.

– Чыкмыйм. Син мусор түгел, мин шалава түгел!

– Әле шулаймы? Хәзер мин синең бетле башыңны сугып ярам!..

– Кем кемнекен ярыр әле…

– Ах, урам бич-ч-чурасы!.. – Теге гәүдә, аю кебек алпан-тилпән атлап килде дә кизәнеп сукмакчы булды. Ләкин сугарга өлгерә алмый калды. Ул кизәнгән арада, Таһир яшен тизлегендә үрелеп, аның иягенә бәреп алды. Әзмәвердәй ир заты бераз чайкалып торды да, артка таба янтаеп, стенага барып бәрелде, аннары шул стена буйлап салмак кына идәнгә шуып төште.

Янында басып торган хатынга шул җитә калды, ул, җир ертып кычкыра-кычкыра, баскычтан аскы катка ташланды, аннары урамга ук атылып чыгып китте. Аның:

– Үтерәләр!.. Үтерәләр!.. Милиция!.. – дип ачыргаланып кычкырган тавышы шактый вакыт һаваны ярып торды әле.

Ир кеше, бераздан исенә килеп, Таһирга күтәрелеп карады, аннары ыңгыраша-ыңгыраша торды да фатирына кереп бикләнде, теленә нәрсә килә шуны әйтеп сүгенергә кереште.

Таһир дәшмәде. Зөһрә ишеге янына барды да, хуҗасының ишек ачуын көтеп утырган эт кебек, стена буена чүгәләп, сабыр гына көтә башлады. Күңеленә Бөкенең «Әдәплелеккә әдәпсезләрдән дә өйрәнеп була» дигән сүзе килде. Елмаеп куйды: ә үзе соң, үзе!..

Милиция тиз килеп җитте. Подъезд төбенә чыелдап килеп туктаган машина тавышына Таһир сискәнеп торып ук басты. Күп ташыдылар аны бу машинада, кан косып күп ятты ул аның пычрак идәнендә… Юньлегә түгел бу… Таһир үзенең нинди бәлагә тарганын шунда ук аңлап алды. Бу биек йортларга якын бармаска ант иткән чаклары бар иде инде. Бу юлы Зөһрә дип килде шул. Шуңа да үкенми, Зөһрә белән бәйле бернәрсәгә дә үкенми ул…

Сулышлары буылып чабып кергән милиционер егетләр, Таһирны, кулларын артка каерып, йөзе белән таш идәнгә егып ташладылар. Арттан аякларын күтәреп, каерылган кулларына шытырдатып бәйләп тә куйдылар. Таһир белә: ментовкада моны, көлеп, «ласточка» диләр. Аз гына да селкенерлек түгел. Селкендеңме – бөтен сеңерләрең, кан тамырларың шытырдап өзелә башлый, сөякләрең сөяктән, итең иттән куба…

Таһир кычкырырга тырышып карады. Ләкин бер авыз сүз дә чыгара алмый калды, таза өч егет каты башлы итекләре белән аның бил, күкрәк турысына типкәли башладылар.

– Син кем?

Таһирның дәшәрлеге калмаган иде, җитмәсә, таш идәнгә егылганда, ул авыз-борынын нык кына җимергән булган икән…

– Кайсы фатирны басарга иде исәбең, гад? Ну? Әйтәсеңме-юкмы? Юкмы? Мә, алайса, мә, мә!

Таһирның кан тулышкан авызыннан ыңгырашып-иңрәп бердәнбер сүз чыкты:

– Ф-фа-ш-ш-ист…

– Бирермен мин сиңа «фашист»ны! Менә шундый була ул фашист, менә, менә, менә!

Кинәт үлем тынлыгы урнашты. Таһир сагайды. Әллә чынлап та үлдеме ул? Авырту да сизелмәгән кебек… Сизелә… Әнә йөрәгенә төшеп сызлый… Бөтен тәненә энә кадап чыкканнар диярсең…

Шулвакыт җанга илаһи дога булып ята торган таныш тавыш ишетелде. Әмма бу догада усаллык та бар иде:

– Нишлисез сез? Ник кыйныйсыз аны? Прекратите!

– Бомж бит ул. Рәхмәт әйтегез әле. Өегезне таларга кергән әнә… Гад! Менә күршеләрегез күреп калган.

Идәндә йөзтүбән капланып яткан Таһир башын Зөһрә ягына бормакчы булды. Булдыра алмады.

– Зөһрә-ә-ә…

Зөһрә иң элек, сискәнеп, читкә тайпылды, аннары, ниндидер үтә дә таныш, хәтта кадерле, газиз тавыш ишеткәндәге кебек, идәнгә тезләнде.

– Кем син? Каян?

– Таһир мин… Почта… Хат китердем…

– Таһир?.. Мөштәридәнме?..

– Әйе… Почта… Хат…

Зөһрә, торып, милиционерларга җентекләп аңлата башлады. Элек Мөштәри урамында торуын, күптән түгел генә шушы йортка күчеп килүен, хатларын онытып калдыруын, аларны шушы Таһир дигән кешенең табып бирүен, өй адресын аңа үзе биреп калдыруын тәфсилләп сөйләп чыкты, Таһирны җибәрүләрен үтенде.

Ышандылар. Җибәрделәр. Юкка шау-шу куптарган өчен каршы як күршеләргә шелтә белдерделәр. Чыгып киттеләр.

Таһир, кара кан йотып, таш идәндә утырып калды. Тәннәрен, аяк-кулларын язарга тырышып карады – сынган, имгәнгән җире юкмы… Юк бугай. Калганы төзәлер, йомшак җир тиз төзәлә ул. Ә менә күңел нинди икән? Катымы, йомшакмы? Күңелне күргән яки тотып караган кеше юк шул, юк…

Зөһрә өенә чакырды. Таһир кермәде. Ул киемнәрен тәртипкә китереп азапланган арада, Зөһрә үз фатирыннан юеш чүпрәк, йод, мамык алып чыкты. Ләкин Таһир аның ярдәменнән баш тартты. Кесәсеннән таушалып беткән конверт чыгарды да:

– Миңа китәргә кирәк. Сезгә хат кына калдырмакчы идем. Ә менә ничек килеп чыкты. Зинһар, гафу итегез…

– Үзегез ачуланмагыз. Нинди хат ул? Кемнән?

Зөһрә сагайды. Йөзендәге җыерчыклары тагын да ныграк беленеп тора башлады. Күзендәге якты нурны шомлы уй юып төшерде…

– Таһирдан.

– Кемнән?

– Әйе-әйе, Таһирдан хат бар. Менә алыгыз…

– Аның бөтен язган хатлары да миндә. Утыз хаты да… Тагын нинди хат ул?

– Утыз беренчесе, димәк… Ышанмасагыз, конверт тышына карагыз. Аның кулымы?

– Аныкы…

– Димәк, бу хат Таһирдан?

– Шулай булып чыга…

– Алайса, алыгыз…

– Рәхмәт…

– Ярый, сау булып торыгыз. Онытмагыз. Таһирыгызны онытмагыз. Көтегез. Бер килер ул, көтегез…

– Рәхмәт сезгә, Таһир… Ләкин мин берни дә аңламыйм. Сез шаяртасызмы? Әллә нидер беләсезме? Әйтмисез генәме?

– Юк, шаяртмыйм. Минем шаяртудан узган инде. Күреп торасыз… Хушыгыз…

– Хушыгыз… Таһир…

Таһир, башын күтәреп, Зөһрәнең күзләренә карый алмады. Көче җитмәде. Авыру җанын, җәрәхәтле тәнен алып йөгереп чыгып китте. Ул хәтта Зөһрәнең: «Нинди хат бу, Таһир? Монда бит яңа адресым язылган… Ә ул минем күчкәнне белми, белми!.. Нинди хат бу? Син үзең кем, Таһир? Син – Таһир? Таһи-и-ир!..» – дип үрсәләнеп кычкырып калуын да ишетмәде. Ишетсә дә кире кермәс иде. Аның тизрәк Кабан буендагы фатирына кайтып, рәтлерәк киемнәрен киеп, төргәккә төйнәлеп куелган рәсем-сурәтләрен алып, Мөштәри урамында эшләүче дуслары янына сугылып, Сало табып биргән паспортын кесәсенә салып, туган якларына кайтып китәсе бар иде.

6

Туган яктан китү – җанның бер өлешен югалту ул. Таһир исә туган ягында җанының бер өлешен генә түгел, бу җан дигәннәрен бөтенләе белән калдырган булган, ахры. Ул хәзер менә шул җанын эзләп кайтып килә.

Кайтышлый ук әнкәсенең каберенә кереп чыгарга булды. Аның вафатыннан соң беренче кайтуы Таһирның. Күмәргә дә кайтмады бит… Аннан соң да… Бөтенләй бүтән дөньяда, бүтән гамь белән яшәде шул ул соңгы елларын. Җансыз тормышта яшәде…

Ләкин әнкәсенең кабер өстендә дә Таһирның җан әсәре күренмәде. Зират аны үлем тынлыгы белән каршы алды. Әнкәсенең рухын да тоймады ул. Аны бу минутта бөтен рухлар, җаннар, әрвахлар ташлап киткән иде. Ташларлар да шул. Кем ул хәзер? Адәм затымы? Әллә Иблис токымыннанмы? Хак мөселманнан ни-нәрсә калган аңарда? Өрәк! Менә кем ул? Җансыз, кыяфәтсез, бәхетсез бер бәндә!

Әнкәсе дә бер авыз сүз сөйләшмәде. Үпкәләгәндер, рәнҗегәндер шул. Бәлки, аның ятим рухы улының адәм карамаслык кыяфәтен, җәрәхәтләнеп, кутырга каткан йөзен күреп торгандыр? Бәлки, Зөһрә кебек, ул да Таһирны танымагандыр? Ана булып та танымагандыр…

Зираттан чыккач, Таһир туганнан туган тиешле абыйларына китте. Әнкәсен соңгы юлга озаткан кеше ул. Бу хакта Казан урамнарының берсендә йөзгә-йөз бәрелешкән авылдашы хәбәр итеп киткән иде. Шуңа күрә Таһир аңа бик рәхмәтле. Әйбәт кеше ул. Кешелекле. Туган җанлы.

Әмма бу юлы Хөсәен абыйсы Таһирны салкын каршы алды. Шулай да бер начар сүз дә әйтмәде, кырын да карамады, шундук өенә, күңеленә сыйдырды, аякка басканчы, башлы-күзле булганчы, үзләрендә яшәп торырга кушты.

Өстәлдәге сыйлар янына аракы шешәсе чыгып утыргач, Таһир йөзен чытты. Хөсәен абыйсы да эчми башлаган икән, ул, бик тиз аңлап алып, шешәне җәһәт кенә өстәл астына төшереп җибәрде.

Сүз сүзгә ябышмады. Таһир төшенеп алган иде инде – аның үксез җаны туганнары янында да юк. Юк! Бу хакта белгәч, ул артык борчылмады да. Хөсәен абыйсы йортында бер атналап яшәгәч, Сало җыеп биргән акчага бер кат киенеп, чистарынып, төзәнеп-ясанып алгач, ул Түбән Камага китәргә булды. Аның югалган җаны, бәлки, шундадыр? Шундагы бер каен агачына яисә миләш куагына эләгеп калгандыр? Бәлки, Кама яры буенда яшь сыгып, моңсуланып утырадыр?

Ләкин шәһәр дә аны кочак җәеп каршы алмады. Таһир тегендә сугылды, монда сугылды, әмма аны яннарына сыендырырга теләүче кешеләр табылмады. Элекке җан дусларыннан беркем дә калмаган, Наил дә, өйләнеп, Себергә китеп барган, ә кайчандыр исәнләшеп йөргән таныш-белешнең үз борчулары да баштан ашкан.

Урам чатында, бу башны алып кая гына олагырга инде дип аптырап басып торганда, Таһирны кемдер дәште. Тавыш иясен эзләп, ул як-ягына каранды, әмма халык арасында бер генә таныш йөз дә күрмәде. Шулай да бераздан юка гына гәүдәле, ап-ак чәче өстеннән җыйнак түбәтәй кигән, шундый ук ак сакал-мыектан бер картның җилфер-җилфер үзенә табан килүен шәйләп алды. Бәй, бу бит Хәсәнша ага! Хәсәнша остаз! Училищеда рәсем сәнгатеннән укыткан атаклы рәссам! Нишләп башта ук уйламаган икән Таһир аның хакында? Ә бит ул кайчандыр бу карт рәссамның иң яраткан шәкерте иде.

– Таһир! Таһирҗан! Синме бу?

– Хәсәнша ага? Сез? Сезме бу?

– Таһирҗан, чынлап та, синме бу?

– Мин…

– Син шул! Югалган, үлгән дигәннәр иде… Нишләп йөрисең? Син исәнмени?

Хәсәнша картның сәер соравына Таһир һич кенә дә үпкәләмәде. Каршы йөгереп барып, кочаклап ук алды.

– Мин бу, Хәсәнша ага. Менә тотып, чеметеп карагыз. Нәрсә булсын миңа…

– Шулаен шулай да… Нык кына үзгәргәнсең икән… Дөнья шактый кыйнаган, ахры… Бөтен җиреңдә үзенең эзләрен калдырган…

– Булды инде… Үзегез ни хәлләрдә соң? Һаман шул килеш икәнсез.

– Юк, картаерга исәп юк әле.

– Һаман шундамы?

– Шунда. Балалар белән рәсем ясарга өйрәнәбез. Юк, сезнең чыгарылыштан соң әллә кем күренми… Үзең хәзер кайда?

– Кайда дип… Әлегә җир белән күк арасында… Менә… бу якларга кайттым.

– Рәсемне ташламадыңмы?

– Юк вроде… Күбрәк портретлар ясыйм… Карандаш белән… Аз-маз графика… Пейзаж…

– Ярый, анысын карарбыз. Авылыңа кайттыңмы?

– Кайттым. Әнкәй мәрхүмә янында булдым.

– Анысы яраган. Хет бераз рухы тынычланыр. Күмәргә дә кайтмадың…

– Хәсәнша ага, мин бит…

– Стоп! Мин сине битәрләргә җыенмыйм. Кирәкми, дәшмә. Бөтен күргән-яшәгәнең үзең белән. Нәрсә булганын сорамыйм, берәр вакыт сөйләрсең әле.

– Хәсәнша ага, сез ничек таныдыгыз мине? Мине бит хәзер беркем дә танымый.

– Кулларым калтыранса да, күзләрем үткен әле минем. Рәссам күзләре! Таныдым, шундук таныдым.

– Күзләрегез генә түгел, йөрәгегез дә үткен, яшь әле сезнең.

– Ә менә син картайгансың, Таһирҗан… Аңлавымча, сиңа эш кирәк? Әйдә минем янга – остаханәгә…

– Әле ул һаман да бармыни, Хәсәнша ага? – Таһир сөенеченнән кычкырып җибәргәнен сизми дә калды.

– Бар, бар. Нәрсә булсын аңа? Алайса, иртәгәдән үк эшкә чыгасың. Миндә яшәп торырсың. Җиһан әбиеңнең тагын бер түшәк әмәлләрлек кенә рәте бардыр әле…

Шулай кинәт кенә хәл ителде дә куйды. Эш тә булды, торыр урын да җайланды. Таһирның күңеле урынына утырды, җаны тынычланды. Ул бөтен вакытын, көчен, талантын Хәсәнша карт остаханәсендәге эшкә бирде.

Бу остаханә төрле хөкүмәт заказларын башкара икән. Ишек башындагы язулардан алып, затлы залларга эленә торган зур картиналарга кадәр язарга туры килә. Таһирның кулы эшне сагынган, иҗатка дәртләнеп тора, ә күзләре дөнья төсләрен, күңеле хисләргә тоемын онытмаган икән әле!

Боларның барысы да төш кебек кенә. Бомж тормышы белән яшәгәндә, ул бу төшне еш күрә иде. Имеш, аның каршында иксез-чиксез картина… Таһир шушы картинага тормышны яза… Шунысы гаҗәп: аның төшергән һәр образы, терелеп, җанланып, гадәти кеше тормышы белән яши башлый. Шуңа күрә картина һаман буш, һаман ымсындыра…

Таһир хәзер белә: аның җаны иҗатта булган икән. Чөнки ул кулына пумала алгач кына җанының тынычлануын, матур, бәхетле мизгелләр кичерүен тоя иде. Ниһаять, ул җанын тапты, аны үз урынына кайтарды!

Кайтарып бетерде микән?

Ә Зөһрә? Казан уртасында серле-могҗизалы хат тотып калган Зөһрәне кая куясың? Ярый ла Таһир, үз горурлыгына баш бирмичә, Түбән Камага качып котылды. Ә Зөһрәгә нишләргә? Аның җаны бу минутта өзгәләнми дисеңме?! Таһир аның янында үз җанының бер өлешен, бик матур өлешен калдырмадымыни?!

Ничек кенә Казанга, Зөһрәсе янына ымсынса да, Таһир, бөтен күңел егәрен җыеп, тыелып кала иде. «Иртәрәк әле, иртәрәк», – дип уйлый ул. Үзе тагын уйлый: «Тагын соңламасмы? Элекке кебек, тагын Зөһрәсенең күңелен катырмасмы?»

Бик барыр иде. Очыплар барыр иде! Ләкин Зөһрәсе янына кайтып әйтерлек сүзе юк шул әле аның. Тормышы да, горурланыр эше дә, максаты да юк.

Нишләп булмасын?

Бердәнбер көнне Таһир Хәсәнша картка Казаннан үзе белән ияреп кайткан сурәтләр циклын күрсәтте. Күрсәтмәде дә. «Менә күз төшерегез әле, болар – Казанда чакта ясаганнарым», – дип, кыенсынып кына тоттырды да үзе каядыр чыгып китте. Шулай озак кына югалып йөрде. Ул остаханәгә кайтып кергәндә, алар белән эшләүче ике оста, агач юнып, пыяла кисеп, Таһирның рәсемнәрен рамкага урнаштырырга тырышалар иде.

– Нишлисез сез? – дип сораганын сизми дә калды Таһир.

– Кушканны эшлибез. Картлач һәр сурәтне рамкага урнаштырырга боерды. Күргәзмәгә җибәрәбез, ди. Бәхет елмайды сиңа, Таһирҗан…

Шунда Хәсәнша ага үзе кайтып керде. Ул тын-сулышын тигезләгәнче, Таһир сорап өлгерде:

– Хәсәнша ага, нишләтәсез боларны?

– Күрмисеңмени, Казанга әзерлибез…

– Нинди Казан? Ни өчен?

– Күргәзмә өчен… Күргәзмәгә җибәрәбез синең бу циклны.

– Нинди күргәзмә?

– Ярый, анысы чёрт с ним! Беләсеңме син кем?

– Кем?

– Син… Син… Талант! Гений! Хотя… бу хакта синең үзеңә әйтергә ярамый бугай…

– Мин берни дә аңламыйм…

– Беләсеңме нәрсә?.. Синең бу эшләрең бөтен дөньяны шаккаттырачак әле… Каян таптың бу образларны? Бу типларны каян эзләп таптың? Бу бит… ачыш, могҗиза! Портрет төшерүдә переворот, революция ясагансың бит син, малай актыгы! Шуны төшенәсеңме? Әллә һаман күзле бүкән кебек аңгыраеп торасыңмы?

– Берни дә аңламыйм, ей-богу!

– Аңламыйсыңмы?

– Юк…

– Менә кара бу портретка. Бу бит чын портрет түгел. Бу бит – символ, заман символы! Бу кадәр шартлылык, фантазия… Әмма шунысы гаҗәп: монда тормыш тормышның үзенә караганда да чынрак сурәтләнгән! Менә бит хикмәт нидә! Ә менә монысы! Күзләренә, күзләренә кара. Әнә-әнә, син бит, егеткәй, бу күзләрдән җан суырылып чыккан вакытны тотып алгансың… Күрәсеңме, әнә ул, әнә җан бөртеге… Ә менә монысын кара! Моңа кадәр, бәхет белән бәхетсезлек бергә яши алмый, диләр иде. Ә синдә алар бергә! Алар дуслар! Алар туганнар! Алар аерым-аерым яши алмыйлар. Сурәттә яңа фәлсәфә бу, яңа дин, если уж на то пошло! Их син, Таһирҗан, ярый кайттың әле, сөендердең картлачның җанын… Рәхмәт сиңа, балакай…

Таһир Хәсәнша картны танымады. Ул шундый матур иде бу минутта, яшь иде, бәхетле иде, канатлы иде! Бер сурәттән икенчесенә очып йөргән бу сабый күңелле картны кочаклап аласы килде Таһирның. Ләкин ул белми: бу ярый микән?

Хәсәнша картны туктату мөмкин түгел иде.

– Аңламасаң, бик аңларсың әле… Сиңа аңламасаң да ярый. Син эшлә генә, иҗат ит! Аңларга тиешлесен без аңларбыз, аңлатуын да аңлатырбыз… Ә син беләсеңме мин каян кайттым? Менә әле генә каян кайттым? Юк, белмисең. Почтага барып килдем. Казанга телеграмма суктым. Үзәк күргәзмәләр залында «Замандаш портреты» дигән халыкара күргәзмә ачыла. Шуңа синең исемне җибәрдем. Күптән бер кеше сорыйлар иде. Ул дәрәҗәдә куярлык рәссам булмагач, хәбәр итми тордык. Ә менә бүген синең исемне атап кайттым…

Таһир барыбер берни дә аңламады. Аңламаса да, бик рәхәт иде аңа. Ул рәхмәттән башка бер сүз дә белми иде бу минутта.

– Рәхмәт, Хәсәнша ага…

– Рәхмәт? Без рәхмәт әйтергә тиеш сиңа, Таһирҗан. Ходай Тәгалә мәрхәмәтенә ирешкән җан бит син. Кулыңнан тотып аның фәрештәләре йөртә… Югалма бүтән, үтенеп сорыйм, син безгә кирәк, халыкка кирәк, кешелеккә кирәк.

– Хәсәнша ага, Ходай Тәгалә сурәт ясарга кушмаган бит…

– Начар ясарга кушмаган ул, беләсең килсә. Кеше сурәтен иләмсез, ямьсез, мәнсез итеп ясаганнарын күргән дә сурәт ясаудан тыйган. Шул гына. Ә син әйбәт ясыйсың. Синең эшләрне күрсә, Ходай Тәгалә сурәт ясауны тыймас иде, билләһи! Мин шуны гына беләм: туфракка төшкән орлыктан аермалы буларак, кеше күңеленә төшкән орлык һәрчак шытып чыга. Синең күңелең уңдырышлы булган, орлыгың тук, үсентесе көчле-егәрле булган… Шул.

– Миңа хәзер нишләргә соң, Хәсәнша ага?

– Берни дә эшләргә кирәк түгел. Йөз илле эшеңне, рамнарга урнаштырып, пыяла белән каплыйбыз да Казанга җибәрәбез. Каталогын үзем төзим. Бу циклга исем уйлап табасың гына кала.

– Нинди исем?

– Шундук хәтергә сеңеп кала торган булсын ул!

– Алайса, уйлап торасы да юк. «Сало, Кирпеч, Чүлмәк, Бөке, Люмин һәм башкалар» дип кушыйк.

– Шулаймы? Болар кушаматлармы? Кемнәр соң алар?

– Алар… Алар минем дусларым. Урам сукбайлары. Үксез, әмма горур җаннар…

Хәсәнша карт, башын кискен күтәреп, сынаулы карашы белән Таһирга укталды.

– Шулай да каян килеп чыктың син, Таһирҗан?

– Шушы Сало, Кирпеч, Чүлмәк, Люмин, Бөкеләр яшәгән тормыштан кайттым мин, Хәсәнша ага. Тормыш мәктәбеннән дисәм, кеше көләр. Их, Хәсәнша ага, менә сезнең кебек, безнең кебек кешеләр күрми торган тагын бер тормыш, дөресрәге, тагын бер яшәү яссылыгы бар бит бу җир өстендә. Анда да кешеләр яши, ул тормышның да үз кануннары, үз борчулары, үз бәйрәмнәре бар… Андагы җаннарның, бәлки… өрәкләрнеңдер, бу безнең җир белән бер бәйләнеше дә юк… Документлары да, гаиләләре, туганнары да юк аларның, хәтта язмышлары да юк… Мин бу циклымны әнә шул тормыштан төшереп алып кайттым…

Тик сез бу адәми затлар өчен әхлак, йола, иман, вәгъдә, сүз, сурәт юк икән дип уйламагыз. Алай уйласагыз, бик нык ялгышырсыз.

Алты татар яшәдек без. Бер «гаилә» булып яшәдек. Алтыбыз алты яктан, алты тарафтан… Алар мине үлемнән алып калдылар, җир астында җыеп, якты дөньяга күтәреп чыгардылар… Минем тамагымны туйдырдылар, өстемә җылы кием бирделәр. Ә вакыт җиткәч, соңгы акчаларына мине юлга әзерләделәр, көне-төне йорт сүтеп, шешә сатып алган акчаларына паспорт юнәтеп бирделәр… Ләкин бу гына түгел әле!.. Алар миңа җиде ел югалтып йөргән мәхәббәтемне табарга булыштылар. Ә бит алар моның өчен миннән берни дә сорамадылар, Хәсәнша ага! Беләм, бу дөньяда сорыйлар, бугазыңа басып сорыйлар. Ә ул дөньяда сорамыйлар, анда изгелек – гадәти хәл. Ул дөньяда сорар әйбер дә, бирер әйбер дә юк. Анда кеше йә бар, йә ул юк… – Таһирның күзләре генә түгел, күңеле яшькә тыгылды. Ләкин сөйләнәсе сүз сөйләнеп бетмәгән иде әле. Менә ул күз төпләренә тибеп чыккан яшь тамчыларын күлмәк җиңе белән сыпырып алды да баягы сүзен дәвам итте: – Беләсеңме, Хәсәнша ага, мин күпмедер вакыт төшемдә яшәгән кебек булдым. Ниндидер хыялый, әмма үтә дә котсыз бер дөньяда яшәп алдым. Анда да туктаусыз көрәш бара: иман белән имансызлык, сафлык белән фахишәлек, горурлык белән ялагайлык арасында кискен көрәш бара. Анда да кешеләрнең исәбе-хисабы юк, әмма югалган кешене анда эзләп тормыйлар. Кан тамып кына акса да, хәмер елга булып ага анда. Балалар тиз картаялар, кызлар сафлыкларын сабый чакта ук югалталар… Мин яшәгән дөньяның бу ягы да бар иде, Хәсәнша ага. Ул ягын да күрдем. Әмма барыбер бомжлар бервакытта да егылган кешегә тимиләр, карт-корының соңгы телемен тартып алмыйлар, сабыйларны рәнҗетмиләр, мохтаҗларга ярдәм итәләр. Алар, дуңгыз ите ашасалар да, намаз укыйлар, аракы эчсәләр дә, мәчеткә хәер илтәләр. Менә шуларның барысын да шушы сурәтләремдә алып кайттым мин, Хәсәнша ага…

– Мин сине аңладым, Таһирҗан. Син заманыбызның төбенә төшеп айкарлык сурәтләр иҗат иткәнсең. Бу сурәтләрең кешеләрнең күзләрен ачарга тиеш. Җаннарын каерып ачарга тиеш. Бомжлар, дисең син… Чынлап та, бомжлар чоры хәзер. Бомж кешеләр, бомж гаиләләр, бомж авыллар, бистәләр, шәһәрләр, бомж кырлар, басулар… Бомж дәүләтләр, илләр… Бомж халыклар… Ягъни, без определённого места жительства…

Хәсәнша карт сөйләгәннәрдән Таһир сискәнеп китте. Тагын сәясәт, тагын шау-шу… Теләмәгән иде Таһир дөньяның бу ягына кагылырга… Юктыр шул, сәясәттән читтә яшәп булмыйдыр…

Хәсәнша карт сүзләре бер сискәндерерлек, бер уйландырырлык иде шул.

– Бомж сәясәт… Бомж кануннар…

– Бомж мәхәббәт… – Монысын Таһир әйтте.

Ул үзенчә уйлый. Болай дип уйлый: «Ныклап, бөртекләп уйлап карасаң, туган җиреңне ярату, аны кадерләү үзе сәясәт ул! Ике кеше арасында туган сөю хисләре сәясәт түгелмени?! Бер татар егете бер татар кызына, чын татарча итеп: «Яратам, сөям сине!» – дип әйтә икән, бу – сәясәтнең дә ниндие әле! Иң олысы, иң мәгънәлесе! Телсез калган халыклы, илсез калган дәүләтле бомж сәясәт, бомж дөнья, бомж өмет түгел инде…

…Бергәләп кич буе күргәзмәгә әзерләнделәр. Таһир сукбайлар циклына Зөһрә сурәтен дә өстәргә булды. Иң алга Зөһрәнең җиде ел элек төшерелгән сурәтен куйды, композициянең ахырында – бүгенге портреты. Ә уртага, үзәккә – Таһирның үз сурәте, көлгәндә бер якка чалышаебрак китә торган иреннәрен ерып төшкән зур автопортреты куелачак…

Бер атнадан барысы да әзер булды. Таһирның сурәтләр циклын Казанга алып киттеләр. Автор үзе Түбән Камада калды. Күргәзмә ачылырга бераз вакыт бар. Туган якларында калып, күңел ярларының бер ягыннан икенче ягына бәргәләнгән тынгысыз уй-хисләрен тәртипкә китерәсе бар әле аның. Бу уйларның иң күбесе Зөһрә хакында иде.

Ничек ул анда? Ни уйлап яши икән? Таһир хакында «Тагын китеп югалды, юньсез икән» диме?

Әллә хат язып салыргамы үзенә? Таһир Казанга барып чыкканчы шушы хат ике арада сукмак булыр иде… «Зөһрә, кадерлем! – дияр ул бу хатында. – Миңа тагын бераз вакыт бир. Күп калмады инде, – мин ул очрашу көнен күрәм, тоям… Көт, аз гына көт, кадерлем!» – дияр.

Юк-юк, күп язды инде ул хатларны. Зөһрәгә болай да кыен. Ул бит көтә дә көтә, көтә дә көтә… Юк, Таһир үзе барырга тиеш, һич кичекмәстән барырга тиеш!

Шулай да, күргәзмә ачылырга берничә көн кала, Казанга Хәсәнша карт үзе генә китеп барды. Аңа берничә шәкерте иярде.

7

Рәссамнар конкурсында җиңеп чыгуы хакында Таһир юлда, автобуста барганда ишетте. Кайчандыр Чүлмәк бүләк иткән кечкенә транзисторыннан Татарстан хәбәрләрен тыңлап бара иде. Диктор тантаналы тавыш белән игълан итте: «Казан шәһәренең Үзәк күргәзмәләр залында узган яшь рәссамнар конкурсында Татарстаннан Таһир Сәлмәновның «Сало, Кирпеч, Чүлмәк, Бөке, Люмин һәм башкалар» дигән портретлар циклы Беренче премиягә лаек булды. Якташыбызны шушы олы җиңүе белән котлыйбыз һәм алдагы иҗатында яңадан-яңа казанышлар телибез!»

Таһир ничек Казанга барып җиткәнен, ничек Үзәк күргәзмәләр залында пәйда булганын сизми дә калды. Бөтен стеналары сурәтләр белән шыплап тулган заллар умарта оясы кебек мыжлап тора иде. Таһирны беркем дә белми, танымый. Бу яхшы. Ул үзе дә беркемне белми. Шуңа күрә, кыенсынмыйча, рәхәтләнеп карап йөрергә була.

Ләкин монда бик алай җәелеп, рәхәтләнеп йөрерлек түгел икән шул. Залдан залга күчә-күчә, үз эшләре эленгән бүлмәгә барып җиткәнче шактый вакыт узды. Ләкин Сало, Кирпеч, Чүлмәк, Бөке, Люмин сурәтләре карап торган стенага барыбер якын килә алмады. Бу кадәр кеше арасыннан түргә үтәргә мөмкинлек юк иде.

Таһирга баскан урынында таптанып торудан башка чара калмады. Ул янәшәсендәге ике сакалбайның сөйләшүенә колак салды.

– Кем ул Таһир Сәлмәнов? – дип сорады аларның яшьрәге.

– Белими шул. Колакка кергән исем түгел. Тумышы белән Түбән Кама ягыннан икәнен беләм.

– Чит илдә берәр студиядә укып кайтты микән әллә? Безнең сәнгатьтә өр-яңа юнәлеш бу.

– Күрәсең, шулайдыр… Дөньяның чикләре киңәйгән бу сурәтләрдә.

– Шәхес бар монда. Ә шәхес вакыт чикләренә сыеша алмый. Монда бер якка да чик юк. Зур сәнгать бу, яңа сәнгать…

– Килешәм. Әмма талант ярсулы елга кебек ул. Елгага да ярлар кирәк.

– Анысы шулай. Бу сәнгатьнең ярлары булса, ул – мәхәббәт. Шушы сукбайларның йөзенә кара әле. Күзенә кара. Ниндидер олы хис бар анда. Аның да ниндие! Тормышка, яшәүгә, кешеләргә мәхәббәт! Парадокс, әмма факт! Менә бу теләнче малайга игътибар ит. Ул ач, ул ялангач, ятим, аның беркеме дә юк, әмма ул дөньяны үлеп ярата! Ватан дигәннәре аларны чүплек башына, вакыт елгасының баткак ярына чыгарып ташлаган, әмма бу кешеләр шушы Ватаннарын үз итәләр. Димәк, алар – чын кешеләр, иманлы затлар. Иманлы кешеләрдә генә Ватан хисе, ил тойгысы, халык гаме була…

– Чынлап та, иманлы дөнья бу. Каргышлы, гарип дөнья, әмма иманлы да!

– Әйе шул, кешенең иманы булмаса, аның яхшы тәртибе бернигә тормый. Ә без боларны буташтырабыз. Кешенең киеменә карыйбыз, тәртибенә карыйбыз. Бу кием астында нинди йөрәк булуы хакында уйлап та тормыйбыз. Ә тәртипне уйнап була. Күпме артист йөри менә бу кешеләр арасында! Театрга килгәннәр. Үзләрен күрсәтергә килгәннәр, ник бер күтәрелеп карасыннар шушы сукбайларга… Заман сурәте менә шушында! Теләгән кеше килсен дә карасын!

– Күбрәк беләсе иде бу циклның авторы хакында!

– Кулын кысасы иде…

Таһирның күңеле тулды. Аның бу ике кеше янына барып: «Мин ул Сәлмәнов Таһир, мин!» – диясе, бераз мактанып аласы килде. Ләкин Таһир шулай уйлады гына. Ул бер дә мактанчык түгел, хәтта бөтенләй дә мактанчык түгел. Бу шыгрым тулы зал эчендә аңа кыен иде, һәм ул, кешеләргә бәрелә-сугыла, урамга чыгып китте. Колагына баягы таныш сүзләр ишетелгәләп калды: «Кем соң ул Таһир Сәлмәнов?», «Кулын кысасы иде!»

Хисләр тулышкан күңелен алып, җиләс дөньяга килеп чыккан Таһирны каршы алган урам бу минутта Сабантуй мәйданыннан бер дә ким түгел иде. Нишләр иде икән ул бу Сабантуйда, әле ярый бер як чаттан Хәсәнша карт килеп чыкты. Тирә-яктагы халыктан ул аклыгы, сафлыгы белән аерылып тора. Ак чәчләре өстенә киеп алган яшел түбәтәе аның илаһи бер дөньядан килгән булуына ишарәләп тора кебек… Менә шул изге карт – татарларда Ак бабай дип йөртелә торган Хода бәндәсе – бөтен кешене каратып, Таһирны кочаклап алды.

– Таһирҗан, җиңдек бит, беләсеңме әле?

– Беләм, Хәсәнша ага…

– Котлыйм сине, егеткәй, беренче уңышың белән котлыйм! Сөендердең картлачны! Инде үлсәм дә үкенмим… Тик мин әле үләргә җыенмыйм. Яшибез әле, болай булгач!

– Хәсәнша ага, ничек болай булды соң? Шулкадәр кеше арасында…

– Ышанырга кирәк, Таһирҗан. Рәссамнар күп, ә син берәү генә. Аңлыйсыңмы шуны, юкмы – син берәү генә! Илле рәссам арасында берәү генә! Тик кара аны, ышанмыйм дип, иртәгә килми калма. Иртәнге унда котлаулар була, ишетсен колагың! Бүләге дә бар – ун мең доллар. Тормышыңны рәтләргә җитә ул. Ә хәзер бар, ял ит. Стоп! Кайда тукталдың? Кунар урының бармы? Булмаса, әйдә, урнаштырам…

– Бар-бар, монда минем дусларым күп. Аларны сез беләсез инде. Портретлары буенча…

Хәсәнша карт кесәсеннән берничә чакыру кәгазе чыгарып бирде.

– Менә болары дусларың өчен. Килсеннәр, күрсеннәр… Мине дә таныштырырга онытма, кара аны!

– Таныштырырмын… Барысы өчен дә рәхмәт сезгә, Хәсәнша ага…

– Ярар, ярар… Син рәхмәтеңне әйттең инде. Мин телеграфка киттем. Җиһан әбиең белән сөйләшергә… Сәлам әйтимме?

Таһирның җавабын көтеп тә тормыйча, Хәсәнша карт кеше арасына кереп юк та булды. Ул, чынлап та, бу дөнья кешесе түгел, ахры. Аның аягы җиргә тигән кебек тә түгел. Әгәр җирнең үз фәрештәсе булса, ул шулдыр… Кызык… Һәм кызганыч… Аның сурәтен Таһир бер мәртәбә дә ясап карамаган икән…

Әнә әле анда, әле монда яшь рәссамнар җыелышып торалар. Күбесенең йөзен көрәктәй сакал-мыек каплап алган. Таһирга да сакал җибәрергә туры килер микәнни? Гомер булмаганны… Болар күргәзмәгә куелган картиналарның авторларыдыр инде. Таһир мондый тормышны белми. Шуңа күрә ул бүген беркем белән дә аралашмады, кичке якта бераз бушый төшкән залларда тәмам туйганчы йөрде дә, урамга чыгып, Мөштәри урамында сүтелә торган таныш йортка китте. Бу вакытта аның дуслары табын артына җыелган булырга тиешләр. Сало ипи теләдер, Кирпеч моңаеп утырадыр, Чүлмәк авыз тутырып ашарлык калын телемнәр белән колбаса кисәдер, Бөке вак-төяк белән мәш киләдер, ә Люмин кибеттән кайтып җитмәгәндер… Их, шулар белән бергә утырып, өстенә колбаса куелган кара ипи телеменнән авыз итәргә! Аннары «газировка» белән тамак чылатып җибәрергә… Сагындырган… Бомж тормышы да сагындырыр икән!

Бу вакытта Чүлмәк берәр мәзәк сөйлидер. Кирпеч һаман шулай моңсудыр. Ул гел моңсу. Бүген, Таһирны күрүгә, елмаеп-көлеп җибәрер иде, аның уңышына сөенер иде. Башкалар да сөенерләр. Бөке генә үзенең серле сүзен әйтеп куяр иде. Нәрсә дияр икән? Әһә! Ул, мөгаен: «Башкалардан өстен булу башкалардан яхшырак булу дигән сүз түгел әле» дияр. Бу аның «шапырынма!» дигән сүзе булыр.

Ләкин Мөштәри урамындагы йорт сүтелеп беткән, ә аның урыны җир белән тигезләнгән булып чыкты. Таһир бер барган җиреннән тукталып тормады, Кабан буена төшеп китте.

«Гаилә» тулысы белән «өйдә» иде. Табын артына утырганнар гына. Хәзер аларның чын өстәлләре, чын урындыклары бар икән. Чын өйләрдәге кебек…

Сало, иң олы кеше буларак, беренче килеп күреште, Таһирның аркасыннан кагып куйды:

– Хәлләр ничек, Таһир? – Ул «Таһир» сүзенә аеруча басым ясап әйтте.

Чүлмәк, Таһирны күрүгә, үз телен онытып ук җибәрде бугай:

– Ну, Почта, тебя не узнать!

Бөке дә, Кирпеч тә, Люмин дә бик җылы күрештеләр. Люмин күзләрен сөрткәләп алды. Бөке дә үз репертуарында иде. Ул, Таһирга күтәрелеп карамыйча гына:

– Кешеләр камил түгел, кешеләр бер-берсенә мөнәсәбәттә генә камил була алалар, – дип, Таһир белән очрашуның рәсми өлешенә үзенчә нокта куйды.

Шау-гөр килеп, өстәл тирәсенә утырыштылар. Сало аш бүлә башлады. Тәлинкәсендә сало кисәге күреп, Таһир үзалдына елмаеп куйды. Чүлмәк ике шешә аракы чыгарды. Таһир да ике шешә коньяк, әллә күпме закуска алып килгән иде.

Шуларны исенә төшереп, ишек төбендә калган дипломатын барып алды. Болай да шыплап тулган киң түгәрәк өстәлгә бу күчтәнәчләр дә кереп бетте.

– Ну, ничек анда авылда, сөйләп җибәр, – дип, Сало иң мөһим сорауны бирде. Шушы сорауны гына көткән кебек, башкалар да, ашауларыннан калып, Таһирга төбәлделәр.

– Ничек дип… Әнкәй каберендә булдым. Абыйларда… Ә хәзер Түбән Камада торам. Эшлим.

– Казанга нинди юллар алып килде?

– Хәтерлисезме, мин сезнең портретларыгызны ясаган идем. Менә шул сурәтләрне Казанга рәссамнар күргәзмәсенә җибәрделәр. Конкурска…

– Ну, ну?

– Шул: беренче урынны алганмын.

– О-һо! Беренче премия?

– Ничә сум инде ул?

– Ун мең…

– Нинди төстәгесе?

– Валютада…

– Да, повезло…

– Состояние бит бу!

– Кая куясың бу акчаларны?

– Белмим әле…

– Безгә ышан: кая куярга икәнен әйтербез…

– Йәгез әле, шаярмагыз… Беләсеңме, син тот та Казанда бер йорт ал!

– Туктагыз әле, кулга кермәгән акчаны бүлеп утырмагыз, ә! Аннары… мин Казанда яшәргә җыенмыйм да…

– Ә Зөһрә? Зөһрәне кая куясың? Алып китәсеңме?

Салога Чүлмәкнең салулап каядыр кереп китүе ошап бетмәде булса кирәк, ул Таһирга барысын да үзе җентекләп сөйли башлады:

– Без бит хәзер Зөһрәдә эшлибез. Ул барыбызны да үз мәктәбенә эшкә алды. Мин – завхоз, Бөке – вахтада, Люмин – слесарь, Кирпеч – ташчы, плотник… Чүлмәк кенә ирекле кеше булып йөри әлегә… Тиздән аңа да эш табылачак… Юк, син берни дә уйлама. Без эш сорап бармадык, Зөһрә үзе килде. Сине сорашып килде, өенә чакырды, эш бирде… Без берничә мәртәбә кунак та булдык аңарда… Ул сине һаман да ярата, Таһир… Ярата һәм көтә…

– Көтә, Почта…

Таһир ышанырга да белмәде, ышанмаска да җөрьәт итә алмады. Дөрес түгелдер бу, шаярталардыр дип уйлады. Аннары, шундук бу уеннан кире кайтты. Юктыр, шаяртмыйлардыр. Сало бит ул… Сало шаяртмый…

– Минем хакта берәр сүз әйттеме?

– Юк, сорашты гына. Елады. Бик нык елады…

– Ярата ул сине, Почта. Бар син аның янына, көтә ул сине, көтә…

– Барам, барам… Тик бүген түгел. Иртәгә. Ә бүген сездән кемдер бара.

– Ничек инде?

– Иртәгә булачак тантанага чакыру илтергә кирәк. Тагын бер мәртәбә генә булышыгыз, ә?

– Аңлыйм-аңлыйм… Люмин, хәзер үк йөгер. Сиңа үз өлешеңне калдырырбыз… – Салоның сүзе кире кагыла алмый торган катгый әмер булып яңгырады: – Тик… бердәнбер көнне безнең изгелек явызлык булып әверелмәсме?

Шунда Бөке телгә килде:

– Кеше изгелек кылганда да, явызлык эшләгәндә дә беркем күрми дип уйлый. Кеше бервакытта да ялгыз түгел, аның янында һәрвакыт Ходай Тәгалә тора.

Шуның белән шул. Берьюлы барысы да хәл ителде. Ялтыравыклы чакыру билеты тоттырып, Люминне Зөһрә фатирына җибәрделәр. Таһир хакында ялгыш та сүз ычкындырмаска куштылар. Калганнар, Люминнең өлешен бер як читкә куеп, күчтәнәч коньякка ябырылдылар…

Ни хикмәт – бүген беркем дә исермәде. Чүлмәк, гадәттәгечә, мишәрчәләп, моңлы җыр сузып җибәрде. Аннары Сало җырлады. Ахырдан бергә җырладылар… Хәтта Кирпеч тә кушылып җырлады.

Бөке кушылмады. Ул бүген аеруча уйчан иде. Моңсу иде. Сагышлы иде. Шуңа күрә аның кинәт кенә, искәрмәстән генә:

– Бәхет бервакытта да ялыктырмый, – дип әйтеп куюын беркем дә аңлап җиткермәде.

Аңлап бетермәсә дә, Таһир күңеленең кайсыдыр җире белән тойды: бу сүз иң беренче чиратта аңа атап әйтелгән иде.

Әйе, ул бүген бик бәхетле. Сизеп тора: олы бәхетенең башы гына әле бу. Табылдык хатлар җыючы Почтадан бөтен дөньяга билгеле рәссам Таһирҗан Сәлмәновка әверелү вакыты. Җиде ел элек югалткан Зөһрәсен тапкан көне… Бу бәхетле тарих әнә шул табылдык хатлардан башланды да инде. Хәзер кайда икән аның хатлар коллекциясе? Ул бит аларны шушында калдырып торган иде. Исәнме алар? Әллә?

Таһир авызын ачуга ук, Чүлмәк эчке бүлмәләрнең берсенә йөгереп кереп тә китте, шунда ук, кулына бер олы кап тотып, килеп тә чыкты:

– Менә, әзи, синең хатларың. Берсен дә югалтмадык, бөртекләп сакладык. Всё же, сәер кеше син, Почта. Нигә инде сиңа бу хатлар?

– Белмим. Үзем дә белмим. Тик алар кадерле миңа. Иң кыен чакта мин шуларны укып юандым. Андагы тарихлардан гыйбрәт алдым. Бу хатлар минем кешелегемне саклап калырга булыштылар…

– Ышанам, әзи. Сүзнең көче зур аның…

Таһир һәр хатны тотып карап, ниндидер кадерле әйберен иркәләгән кебек, аларны сөеп, сыйпап чыкты. Ә болары – ачылмаган хатлар. Биш хат… Биш язмыш. Кешеләр ачарга теләмәгән, укырга, белергә теләмәгән биш тарих…

Үзе дә сизмәстән, Таһир хатларның берсен ачып укый башлады. Гүя бу үзе түгел, ниндидер көч, тылсым аның кулыннан йөртә, аның күзләреннән карый, хәтта бөтен зиһенен, аңын биләп ала…

«Исәнме, Гөләндәм сеңлем! Сиңа күптин-күп, чуктин-чук сәламнәр кушып хат язучы Мәйсәрә апаң дип белерсең. Күптин-күп сәламнәр шулай ук барча туганнардан, таныш-белештән, авылдашлардан.

Син исәнме-саумы – белмим. Киттең дә югалдың. Адресың алышынган дип тә әйтәләр. Барыбер хат язарга булдым. Син алып укымасаң да, Ходай Тәгалә күрә ул, белә ул. Шаһитым ул булыр. Ярдәменнән ташламас, иншалла.

Гөләндәм сеңлем! Мин гомерем буе ялгыз яшәдем. Мәхәббәтемне югалткач, бер ирнең йөзенә дә күтәрелеп карамадым. Хәзер яшем олыгайды. Янымда таянычым юклык көннән-көн ныграк сиздерә. Менә шул. Сездә бит төрле-төрле танышу урыннары бар. Бер әйбәт кенә татар абзые килеп чыкса таныштыр әле, сеңлем. Мин үзем дога белән сөйләшәм, намаз иясе булып йөрим. Бу ягын да искә ал. Иң мөһиме, әйбәт кеше булсын. Мин аны хөрмәтләп, кадерләп яшәтер идем.

Гөләндәм сеңлем! Беренче мәртәбә күңелемне ачтым, серемне бүлештем. Көлмә, яме. Аңла карт апаңның ятим йөрәген. Ялгызлык нык ялкытты. Шуңа да язам. Хәерлегә булсын.

Барысы өчен дә рәхмәт. Изге теләкләр белән апаң Мәйсәрә.»

Таһир хатны кычкырып укып чыкты. Бүлмәдә тынлык урнашты. Һәркемнең үз уе, үз фикере.

– Каяле, китер әле монда ул хатны. Адресы бармы? – Сало, кыю гына үрелеп, Таһир кулындагы хатны тартып алды. Үзалдына укый башлады…

Таһир икенче конвертны ачты. Сукбайлар өстәл тирәсенә якынрак елышып утырдылар. Алар тагын бер язмышның, бу язмышка ияреп, тагын бер могҗизаның дөньяга тууын көтәләр иде булса кирәк.

«Дамир балам!

Сагынычлы сәламнәр белән хат язучы әниең дип белерсең. Хатыңны алдым. Әмма ул мине куандырмады. Син: «Әтисез яшәү кыен», – дип язгансың. «Әтиең син туганчы ук ташлап китте» дигәнне колагыңа да элмисең. Һаман: «Башка әти табарга иде, әйбәт абыйлар, безнең кебек үк ялгыз кешеләр күп бит», – дип язасың. Анысы шулай. Ләкин мин – татар хатыны. Таныш түгел ир-атка «Минем тормыш юлдашым бул, ирем бул» дип, ничек күзләремне күтәреп әйтим? Ә якын танышлар арасында юньле кеше очрамады… Ачуланма, битәрләмә, балам. Язмышыма язса, яңа әтиең дә булыр әле. Бардыр ул, кайдадыр йөридер, ул да бәхетен эзлидер.

Ә син интернатыңда әйбәт яшә. Тәрбиячеләрне тыңла. Укуыңда тырыш. Хат язып тор. Яратып, сөеп, үбеп, әниең Мәйсәрә».

– Каян бу хат? – Чүлмәк аягүрә басты.

– Чистайдан.

– Бир әле миңа… Ә нигә? Мин бер малайны гына аякка бастыра алмаммыни? Малае янына кызы да булачак әле!

Могҗиза дәвам итте. Өченче хатта да ялгыз, ятим язмыш бар иде. Бөтен гомерен балалар укытуга багышлаган, соңыннан диссертация язып, фәнни институтка күчкән бер ханым үзенең элекке иренә хат яза. «Мин сине бик-бик яраттым, гомерем кебек күрдем. Ә син: «Миңа фәнгә чукынган мондый сәер хатын кирәк түгел», – дип китеп бардың. «Сиңа беркем дә карамаячак», – дип түбәнсеттең. Ә мин әйтәм: карыячак. Үзем кебек үк сәер бер җан килеп чыгачак әле каршыма. Аңлаячак ул мине. Һәм… яратачак! Бу хатымны шуның өчен генә язам: син мине мәңгелеккә югалттың дип әйтү өчен генә… Мәйсәрә».

Сорамаса да, Таһир бу хатны Бөкегә тоттырды. Бөке карышмыйча алды. Әмма Сало белән Чүлмәк кебек, тиз генә укырга ябышмады. Күзләрен өй артындагы, хәтта ерак офыклар артындагы бер ноктага төбәп, үзе генә белгән уйларын уйлый иде ул. Күрәсең, күңелендә очы очка ялганып, бер-берсенә берегеп бетмәгән моңнар, сагышлар, гамьле хатирәләр шактый калган булгандыр…

Дүртенче хатны күңелне сыкраттырмыйча уку мөмкин түгел иде. Анысын да Мәйсәрә исемле хатын яза. Бу хат, бүтән хатлардан аермалы буларак, язылып та салынмыйча калган булып чыкты. Адресаты да юк. Биектау авылында яшәүче бу хатынның хәлен аңларга була. Ул дүрт иргә чыгып караган, әмма берсеннән дә рәхәт күрмәгән. Һәрберсеннән берәр бала калган. Аңардан туганнары, якыннары йөз чөергән. Япа-ялгыз калган Мәйсәрә эчүгә сабышкан, тормышның төбенә төшеп җитә язган. Балаларын төрле интернатларга таратып бетергәннәр. «Кешеләр! – дип яза ул. – Арагызда мине аңлардай берәр җан-бәгырь юкмы? Йорт-җирем бар, уңган кулым бар. Шундый кеше чыкса, тормышымны җайга салу өчен, балаларымны кайтару өчен бөтен көчемне куяр идем. Мин Биектауда яшим. «Тегүче Мәйсәрә» дип сорасагыз, юлны күрсәтерләр…»

Хат укылып беткәч, бераз тын калып тордылар. Аннары барысы берьюлы Кирпечкә күтәрелеп карадылар. Кирпеч кыенсынып китте, әмма сер бирмәде, дәшми-нитми генә Таһир кулындагы хатны үрелеп алды.

Бишенче хат иң кызыгы иде. Таһир аны көлә-көлә укыды. Ул укып бетергәндә генә Люмин кайтып керде.

«Исәнмесез, хөрмәтле вә гыйззәтле Галим абый Әсәнов! Шагыйрь абый! Мин Сезне матур шигырьләрегез буенча беләм. Сез мине белмисез. Мин бит бик еракта яшим. Агыйдел буендагы бер авылда. Ләкин минем Казанда яшисем килә. Мин дә шигырьләр язам. Шагыйрь булу – иң-иң олы хыялым!

Тик… Казанда минем бер танышым да юк. Ялгыз йөрүче берәр Урал егете күренмиме шунда? Таныштырыгыз әле, зинһар. Хат алышыр идек, аннары очрашыр идек. Ул мине Казанга чакырыр иде. Тик… Нечкә күңелле, матур җанлы кеше булсын ул. Монда хәзер бөтен егетләр дә аракыга бирелделәр. Яшермим, берсенә кияүгә дә чыгып карадым. Ул минем бөтен шигырьләремне утка якты. Мин аннан киттем. Әбием белән генә яшим. Тап әле миңа, Галим абый, бер егет. Ләкин безнең як татары булсын. Мине бу якларда туган кеше генә аңлар кебек…

Алдан ук рәхмәт әйтеп, Мәйсәрә дигән кыз».

Люмингә хат нык тәэсир итте. Ул, күз яшьләрен күрсәтмәс өчен, арты белән үк борылып утырды. Хатны кат-кат укып чыкты, аннары, пөхтәләп бөкләде дә, кире конвертка салып, куенына яшерде.

8

Иртән иртүк тордылар. Соңга калыбрак ятылса да, көр күренәләр, кәефләре яхшы. Колонкадан кертелгән салкын суда шаярыша-шаярыша юынып алдылар. Якын-тирәдә бөтен йортлар сүтелеп беткән, шуңа күрә кеше-мазардан кыенсынып торасы юк. Юынып, тән язып алгач, шәрә аркаларын иртәнге кояшка куеп тезелеп утырдылар. Сало ашарга җайлап йөри. Чүлмәк, Сало юклыктан файдаланып, әңгәмәнең дилбегәсен үзенә алмакчы:

– Ну, Люмин, сөйләп җибәр: ничек каршылады сине Зөһрә?

– Әйбәт каршы алды. Чәй эчәргә чакырды. Утырмадым. Почта хакында әйтеп җибәрермен дип курыктым.

– Әйтсәң соң? Әйбәт кенә булыр иде.

– Әйтергә кушмады бит…

– Чакыруның кемнән булуын сорамадымы соң?

– Сорады. Интектереп бетерде. «Бер әйбәт кеше бирде», – дидем.

– Ышандымы?

– Ышанды да, ышанмады да… Ул нәрсәдер сизенде, минемчә… Ләкин кабатлап сорамады.

– Кәефе ничек иде, кәефе?

– Ничек дип… Моңсу. Почта хакында сорашты. «Килмәдеме?» – ди. Чын менә, нидер сизенә ул. Шуңа да тизрәк чыгып качтым.

Сало ашарга чакырды. Кичәге сыйдан калган ризык-тәгамнәрне шундук юк иттеләр. Өстәл ялт итеп калды. Аракыга кагылмадылар.

Тантана башланырга берәр сәгатьләп вакыт бар иде әле. Һәрберсе, юынып-кырынып, иң яхшы киемнәрен киеп куйдылар. Барыбер әллә-ни үзгәрмәделәр, әмма йөзләрендәге, күзләрендәге шатлык нуры, күңелләрендәге бәйрәм тантанасы бу урам сукбайларын да танымаслык итеп яшәрткән иде.

Таһир да җентекләп әзерләнде. Хәтта, Чүлмәктән күрмәк, чалбарына кадәр кызган таба белән үтүкләп куйды. Урамга чыгар алдыннан дусларына затлы чакырулар таратты.

Кузгалдылар. Ишекне бикләп алдылар. Бөке әйтеп куйды:

– Өй ишегеңне бикләп йөрсәң дә, күңел ишегең биксез булсын!

Ләкин барыбер вакыт күп иде әле. Юл уңаеннан, мәчеткә кереп, Таһирның алдагы уңышлары өчен хәер биреп, дога укытып чыгарга булдылар.

Мәчеттә кеше аз. Якын-тирәдә хәзрәтләр күренми. Бердәнбер хәзрәт каршында ниндидер кеше тора. Ләкин ул бер дә мөселман әһеленә охшамаган. Сөйләшүе дә, кыяфәте дә урысча. Хәзрәт сорый:

– Вы хто?

– Иван.

– Как, как?

– Иван Иванович Иванов.

– Уруский, ызначит?

– Да, русский.

– Мусульман, што ли?

– Нет, христианин.

– Что хочете?

– Я хочу дать деньги вашей мечети, чтобы Вы читали молитву во блага моих бизких.

– А пчаму в церковь не идёшь?

– Я туда хожу молиться. Но деньги оставляю Вам, потому что точно знаю, они до Вашего Аллаха обязательно дойдут. Прочтите, пожалуйста, какую-нибудь хорошую молитву, вот Вам деньги…

– Вы от чистого сердца спрашиваете?

– Да. До этого Ваш Аллах еще не подводил. Я Ему очень благодарен.

– Хорошо. Слушай. Руку держи вот так. На всякий случай…

Хәзрәт, иренмичә, бер сүзен дә төшереп калдырмыйча, әллә күпме дога укыды, башта татарча, аннары урысча теләкләр теләде. Йөзен сыпырып куйгач, урыс Иванының аркасыннан сөйгәндәй итте:

– Всё будет ладно, хороший человек. А час иди домой… Если душа скажет, приходи…

Урыс кешесе чыгып киткәч, Таһирлар да хәзрәт каршына килеп бастылар. Чүлмәк, һәрвакыттагыча, түземсез иде. Алар алдында әле генә булган сәер күренеш хакында сорамыйча булдыра алмады:

– Дөрес эшме бу, хәзрәт?

– Дөрес, ник дөрес булмасын. Бөтен нәрсә дә Ходай Тәгалә ихтыярында, ул гына барысын да күреп, белеп тора. Бу бәндәнең күңел төбен дә яктырта аның илаһи нуры. Анда ни барын бер Ходай гына белә. Күзләрендә ихласлык бар бу адәм затының. Ә инде урыс булуыннан шикләнсәгез, китапта әйтелгән: хак исламда бер генә милләт – мөселман өммәте генә бар, диелгән.

Сало, сүз алып, хәзрәттән Таһирның уңышлары өчен дога укуны үтенде. Хәер бирде. Шул ук теләкләрне Чүлмәк, Кирпеч, Бөке, Люмин дә кабатлап әйтеп чыктылар. Алар да хәер бирделәр.

Хәзрәт барысын да аңлады. Ул Таһирның исем-атын төпченеп белеште дә, моңлы тавышы белән күңелләрнең иң ерак почмакларын айкый-айкый, дога укый башлады. Таһирның йөрәге җилкенеп, тәне чымырдап торды. «Иман дигән әйбер шушы икән. Бар икән ул. Әнә бөтен җирне калтырата. Җан-рухны дәртләндереп, үсендереп йөри, яшәүгә, киләчәккә өмет бирә…»

Инде эш бетте дигәндә, китәргә җыенганда гына Таһир хәзрәткә табан кискен генә борылды да:

– Минем дусларыма багышлап та дога укыгыз әле. Аларның иминлеге, бәхетле, мәхәббәте өчен укыгыз…

Хәзрәт сабыр һәм игелекле иде.

Ул мөлаем, нурлы йөзе белән Таһирның дусларына берәм-берәм карап чыкты. Аннары исем-атларын сораша башлады. Бу хәлгә беркем дә әзер түгел иде. Үзләренең чын исемнәрен онытмасалар да, бу урам сукбайлары элеккеге тормышлары белән бәйле бөтен нәрсәне дә мәңгелеккә хәтер төпкеленә салып, аны авыр моң ташы белән бастырып куйганнар иде, ахры…

– Сез кем, атагызның исеме?

– Мин… Сало…

– Мөселманча исемең нинди, мулла кушкан атың?

– Мөхәммәд Гайса улы булам мин…

– Ә Сезнең исем?

– Чүлмәк… Ягъни мәсәлән, Дамир Сираҗи улы…

– Ә мин – Бөке. Мөселманча исемем Байгелде Наҗарбай улы…

– Люмин… Равил Илдар улы…

– Сөбханалла, барыгыз да мөселманнар икән. Догалар беләсезме?

– Беләбез. Бераз намаз да укыйбыз… Хәзрәт, ачуланмагыз, без – бомжлар. Чын дөресе шул. Менә Таһирдан башкалар. Бомжлар да мөселман була ала бит, хәзрәт? Дөресме бу? Без бит мөселманнар?..

– Сез бомжлар түгел, сез – туганнар. Ялгышасыз. Сез бит Ходай Тәгалә яраткан олы бер өйдә яшисез. Иманыгыз бар икән, сезнең иманыгыз шул нигезегез, өегез була инде.

Хәзрәт, иренмичә, тәфсилләп, тагын догалар укыды, бу догаларны каршында басып торган мөселманнарның һәрберсенә багышлап, теләкләр теләп чыкты.

Юлда сөйләшмәделәр. Һәркем үз эченә бикләнеп, үз дөньясы белән яши иде. Аларның эчке дөньяларына алып керә торган ишекләр каерып ташланган да, үзләре исә, чын исемнәре белән, илаһи-изге догага, Ходай Тәгалә ихтыярына барып ялганганнар, имеш… Шуны тою, белү Таһирга рәхәтлек бирә, ул үзенең дуслары өчен күңеленнән сөенеп бара иде.

Рәссамнар йорты аларны моңсу каршы алды. Иртәрәк килгәннәр икән. Шулай да, «бу – җиңүченең үзе була» дип ышандыргач, ишек төбендә сакта торучы егет аларны үткәреп җибәрде.

Ичмасам, заллар буш чакта иркенләп карап калдылар. Сало үз портреты каршында озак кына тукталып торды. Разый булып, баш кагып куйды. Кирпеч тә үзен ошатты. Чүлмәккә, киресенчә, үз сурәте ошамады. Үзен стенада күргәч, Люминнең күзләре яшьләнде, Бөке исә:

– Бәхет аз гына булса да һәр кешедә бар. Хәтта бәхетсез кешеләрдә дә… – дип, үтә дә мәгънәле сүз әйтеп куйды.

Күргәзмә залларына халык тула башлаганда, Таһирлар эчке залларның берсендә төрек рәссамының картиналарын карап йөриләр иде.

Ишек ягыннан ишетелгән халык тавышына борылып караулары булды, шул килеш, авызларын ачып, баскан урыннарында катып калдылар. Түрдәге зал уртасында, Таһир эшләре эленгән стенага текәлеп, ялгызы гына бер хатын басып тора. Шундый таныш хатын!.. Зөһрә… Зөһрә! Аны шундук таныдылар! Барысы да дәррәү Таһирга табан борылдылар. «Инде хәзер нишлисең?» димәкчеләр бугай. Ә Таһир… Таһир исә Зөһрәдән күзен дә алмый! Үз Зөһрәсен ул шундук таныды! Япь-яшь, чибәр, мөлаем, мәхәббәтле, бәхетле! Әмма бераз куркынган йөзе аны бу серле дөнья белән бөтенләй үк бәйләп бетерә алмый бугай. Ул бу серле могҗизага, чынбарлыктан күчкән төшкә, әкияткә һич кенә дә ышанып бетә алмый, ахры… Ышаныр да иде, әмма могҗиза дәвамлы булып чыкты – Зөһрә шушы гаҗәеп якты, затлы залда үзенең чын язмышына, гомерлек сөйгәне булып әверелгән Таһирына тап булды…

Зөһрә тиз генә күрмәде әле аны. Стенадагы сурәтләргә карап торган килеш, эчке бүлмәләрнең берсеннән кемнеңдер утлы карашын тоеп, шул якка борылып карады.

Алар, күңелләрендә кайнаган хис дулкыннарын җыеп ала алмыйча, бераз карашып тордылар, аннары, ниндидер илаһи бер ым белән, берьюлы кузгалып, бер-берсенә таба килә башладылар. Шул ук илаһи дулкын аларны бәхетле очрашу мизгеленә китереп җиткергәндә, олы залдагы микрофон тавышы конкурс нәтиҗәләренә багышланган тантананың башлануын хәбәр итәргә керешкән иде.

Таһир белән Зөһрә бу мәлдә үз күңелләрен генә тыңлыйлар, үз йөрәкләрен генә ишетәләр иде. Алар күптән күрешмәгәннәр, бер-берсен өзелеп сагынышканнар, шуңа күрә Ходай Тәгалә бүләк иткән бу бәхетле мизгелдә алар өчен шушы бәхетле мизгелдән башка бернәрсә дә юк иде. Алар иң ихлас-изге теләкләренә ирештеләр, шуңа күрә бер-берсенең күзенә туры карый алалар: Таһир Зөһрәсе каршына бомж, сукбай булып түгел, түбәнчелеккә төшмичә, горур җаны, олы йөрәге белән килсә, Зөһрә исә Таһиры янына саф мәхәббәтен саклап, үзенең сабырлыгы, түземлеге һәм тугрылыгы өчен, күңел күтәренкелеге кичереп килде. Шуңа күрә алар, бер-берсеннән кыенсынмыйча, оялмыйча, зал уртасына килеп кочаклаштылар, аннары, бер-берсенә кадер-хөрмәт күрсәтеп, тыйнак кына сыенышып тордылар. Шунда ук, фәрештәләр кебек, тын алырга да куркып, Сало, Кирпеч, Чүлмәк, Бөке, Люмин торалар…

– Таһир… Почта…

– Зөһрә… Кичер мине…

Сөйләшмәделәр. Шушы берничә сүз аларның бөтен сагышын, газабын, шатлыгын, бәхетен, кыскасы, бөтен язмышларын үзенә сыйдырган иде.

Микрофон Таһирның исем-фамилиясен әйтә башлаганда, Сало сак кына аның кулбашына кагылды.

– Бар, сине чакыралар. Барысы да алда, кочаклашырсыз да, көлешерсез-елашырсыз да… Бөтен гомер алда… Ә хәзер бар, Таһир, сине анда көтәләр…

Таһир, Зөһрәсеннән аерылышасы килмичә генә аерылып, халык арасына кереп юк булды. Зөһрәне култыклаган Сало аның артыннан иярде. Калганнар да халык төркеменә таба кузгалдылар.

Шулвакыт халык ягыннан ике кеше аерылып чыкты да каршыларына килә башлады, Зөһрә аларның берсен шундук танып алды. Ул кайчандыр бергәләп загска гариза биреп йөргән юрист Таһир иде.

– Исәнме, Зөһрә, чын күңелдән котлыйм, – дип, елмаеп килеп күреште ул.

– Рәхмәт, Таһир…

– Таныш бул: минем хатыным Зөһрә.

– Зөһрә?

– Әйе, һәр Таһирның үз Зөһрәсе булырга тиеш, ди идең бит. Эзли торгач, мин дә таптым Зөһрәмне.

– Исәнмесез…

– Исәнмесез…

Шулвакыт тагын берәү халык төркеменнән аерылды. Ул да бу якка таба килә башлады. Аны танып бетерә алмадылар, әмма, күренеп тора, ак сакаллы, ак чәчле бу карт аларны таный, белә…

– Исәнме-саумы, Зөһрә кызым?

– Бик исән, кем абзый…

– Мин… ни… Хәсәнша карт булам. Таһирның остазы мин, укытучысы… Ә менә син – Сало, син – Чүлмәк, син – Кирпеч, син – Бөке, син – Люмин… Каян беләмме? Таһир ясаган сурәтләрдән беләм. Зөһрә, мин сине дә беренче мәртәбә шул сурәтләр буенча күрдем. Рәхмәт сиңа, кызым. Үзеңнең мәхәббәтең белән, гомерең белән тормышка кайтардың син безнең Таһирны… Сезгә дә рәхмәт, туганнар. Сездән дә өлеш күп булгандыр. Иң мөһиме, сез аның игелекле, ихлас һәм моңлы җанын саклап кала алгансыз. Рәхмәт сезгә, балакайлар…

Бердәм кузгалып, тантана уза торган залга керделәр. Алар кергән чакта гына Таһирга алтын хәрефләр белән язылган дипломнар һәм зәңгәр каймалы олы конверт тапшырдылар. Арттарак торган Чүлмәк: «Почтага хат бирделәр», – дип, шаяртмакчы булган иде, Сало аның чабуыннан тартты. Вак-төяк бүләкләр дә күп җыелды. Ләкин Таһир үзе һаман телсез калып тора; ул халык арасыннан үзенә төбәлгән Зөһрәдән күз карашын ала алмый… Кемдер этеп-төртеп диярлек микрофон алдына чыгаргач кына, үзенең кайда икәнен исенә төшерде бугай.

– Рәхмәт… – дип, кыюсыз гына башлап китте ул сүзен. Шушы «рәхмәт» белән бетерергә дә уйлаган иде, ләкин бер почмакта тыйнак кына басып торучы Хәсәнша картны күреп калды. Шунда ук кыюланып китте, сынын турайтты; тавышы да, көрәеп, ышанычлырак чыга башлады. – Рәхмәтемнең иң зурысын менә шушы кечкенә, әмма олы кешегә – остазыма, укытучыма әйтәсем килә. Кил әле монда, Хәсәнша ага! Күрсеннәр үзеңне! Үз яныма менә шушы чибәр, мөлаем ханымны да чакырам. Ул бүген минем янәшәмдә булырга тиеш. Аның исеме – Зөһрә. Һәр Таһирның үз Зөһрәсе булырга тиеш, шулаймы? Ул минем Зөһрәм була инде. Рәхмәт, Зөһрә. Син мине гомерем буе мәхәббәтең белән саклап килдең, яшәүгә дәртләндердең, ә образың мине рәссам итте. Рәхмәт… – Кочагындагы чәчәк бәйләмнәрен Зөһрәгә тапшырганда, Таһир аның кулындагы таныш беләзекне шәйләп калды. «Чүлмәк эше бу», – дип уйлады ул. Дусларына күтәрелеп карады. Әнә алар – бер читтәрәк кыюсыз гына басып торалар… – Юк әле, сүзем моның белән генә бетмәде әле. Гафу итәрсез… Мин шушы түргә үземнең дусларымны да чакырырга телим. Сез аларны беләсез дә инде. Картиналардагы сурәтләре буенча беләсез… Алар үз гомерләрендә авыр сынаулар кичергәннәр, кыен хәлләрдә калганнар, якыннарын, гаиләләрен, йортларын, хәтта исемнәрен дә югалтканнар… Әмма Кеше дигән иң төп исем-атларыннан ваз кичмәгәннәр, кешелек сыйфатларын югалтмаганнар. Минем монда басып торуымда шушы дусларымның да өлеше зур. Бүген сез мактап телгә алган сурәтләрдә аларның да йөзләре, күзләре, күңелләре чагыла! Тагын бер карагыз ул сурәтләргә – кем аларны бәхетсез дип әйтә ала?! Бәхетле булырга шушы үксез җаннардан өйрәнергә кирәк әле безгә… Мин аларны аңлыйм, мин аларны яратам! Мин сезне яратам, дусларым!

Туганнар! Тирә-юнебездәге адәм балаларына игътибарлырак, миһербанлырак булырга иде безгә! Урамда өшеп-туңып, ач-ялангач йөргән сукбайларны каргап-сүгеп яки төрткәләп-типкәләп китәргә дә мөмкин, әлбәттә. Ләкин Ходай Тәгалә күктә яшәсә дә, аның көче җирдә. Адәм баласы да шул җир туфрагыннан яратылган бит. Тәңре барысын да күрә – изгелекне савапка ала, явызлык өчен җәзасын бирә. Шуны онытмаска иде, дусларым. Ходай Тәгалә шаһит булсын, сез шаһит булыгыз – мин бу акчаны урам сукбайларын җыеп яшәтерлек йорт салу өчен бирәм. Фатир ачкычын дусларымның кулына тоттырам. Ул аларга кирәгрәк, шулаймы, Зөһрә?

Барысы өчен дә рәхмәт! Бүген мин иң бәхетле минутларымны кичерәм. Бүген мин кабаттан халкымны, илемне һәм мәхәббәтемне таптым. Менә күпме яңа дуслар таптым! Рәхмәт!

Алкышлар астында Таһирны, Таһир белән бергә Зөһрәне чәчәккә күмделәр. Сало, үз кулына килеп кергән фатир ачкычын, чынмы бу дигән кебек, меңенче кат әйләндереп карап булаша. Кирпеч, Чүлмәк, Люмин Хәсәнша карт белән ниндидер җанлы әңгәмә корып җибәргәннәр. Бер читтә ялгызы басып торган Бөкенең үз фәлсәфәсе. Ул:

– Бөтен нәрсә дә хакыйкатьтән килә һәм хакыйкатькә китә. Бәхет ялындырып килә, әмма бер килсә һич китәргә теләми, – дип, Таһир белән Зөһрә тарихына үзенчә нокта куя.

2002

Ходай бүләге

Подняться наверх