Читать книгу Бер йотым бәхет / Глоток счастья (на татарском языке) - Гөлүсә Батталова - Страница 2

Гөлүсә Батталова иҗаты

Оглавление

Соңгы елларда татар әдәбиятына, бигрәк тә шигърияткә, хатын-кыз авторлар күпләп килә. Алар барысы да диярлек яхшы версификаторлар: шигырьләре образлы детальләргә мул, хисләргә бай, шома укыла. Бәлки, андый авторлар да шагыйрь дигән исемне йөртергә хаклыдыр.

Ләкин миңа бүгенге татар шигъриятенең социаль, фәлсәфи егәре саллы булган әсәрләре кадерлерәк. Мин газета-журнал битләреннән, яңа китаплардан шундый шигырьләр авторларын эзлим. Тапсам  –  куанам.

Гөлүсә Батталова соңгы елларда мине куандырган авторларның иң кызыклысы булды. Аның шигырьләрендә метафоралар катлаулы, әмма төгәл. Чынбарлыкның матурлыгы, киеренкелеге, борчулары, шатлыклары, өметләре, шикләре образлы детальләр аша җете итеп сурәтләнә.

Җилкәгә кадалган пычактан үткенрәк

Елмаеп эшләгән аларның этлеге.

Кыямәт көн әллә килеп тә җиттеме —

Шайтаннар йөзендә  –  фәрештә битлеге.


Әйтик, менә шушы бер строфада гына да күпме информация, күпме аллюзия, күпме хис! Биредә сәясәт  –  публицистикага, публицистика  – философиягә, философия шигърияткә, ягъни поэтикага комачауламый, ә киресенчә, бер-берсен тулыландырып, баетып тора.

Шагыйрь, минем карашымча, иң беренче нәүбәттә соклана белү сыйфатына ия булырга тиеш. Соклану хисе  –  тормышны сөюгә, дөньялыкта кеше булып яшәүгә иң беренче һәм беренчел рухи адым. Сәнгатьнең төп вазифасы да шушы түгелмени?!

Кыштан язга кереп барыш…

Дөньялар әрле-бирле…

Өметләр дә яшәрер күк,

Яшәртсә язлар җирне.


Хисләр палитрасындагы башка төсләр соклану белән бәхәскә кергәндә, йә булмаса аны куәтләгәндә, инкяр иткәндә, кыскасы, конфликтка кергәндә, күңелдә дөньяның чын шигъри сурәте туа. Мин Гөлүсә Батталованың әсәрләре аша аның бай, катлаулы, кызыклы шигъри дөньясын күрәм. Ул дөньяда автор соклана, нәфрәтләнә, көрәшә, уйлана, шикләнә, карар чыгара, ягъни чын кеше булып яшәргә тырыша. Бу сыйфатлар Гөлүсәнең бигрәк тә мәхәббәт шигырьләрендә җете һәм калку чагыла.

Гөлүсә Батталованың шигырьләре аша мин авторның гражданин, шәхес, шагыйрь булып җитлеккәнен дә күрәм. Моны шагыйрәнең һәр шигыре диярлек исбатлый.

Сабыйлыкта калган бу күңелләр

Тәгәрәде үрдән үзәнгә…

Шаянлыкны аңламады язмыш,

Гөнаһ диеп салды бизмәнгә.


Мондый мисалларны, бәхеткә, Гөлүсә Батталова иҗатыннан күпләп китереп була. Ул эчке кичерешләр сәркатибе генә түгел, ул инде  –  шигырьләренә диагноз сыйфаты бирә белүче җитлеккән язучы.

Мин Гөлүсә Рәшит кызы Батталованы, үзен күреп белмәсәм дә, әсәрләре аша шагыйрь дип таныйм һәм, модаларга иярмичә, әдәбият юлы буйлап үз адымы белән дөнья гизгәндә уңышлар телим.


Ренат Харис,

Татарстанның халык шагыйре

Бер йотым бәхет / Глоток счастья (на татарском языке)

Подняться наверх