Читать книгу Бер йотым бәхет / Глоток счастья (на татарском языке) - Гөлүсә Батталова - Страница 3

Ихласлыкка сусаган җан

Оглавление

Мең ел

Мең ел үткән…

Далаларда  –  тояк тавышлары.

Гасырларның тоям агышларын.

Мең ел үткән…

Мең ел үткән…

Яулар килгән, яулар киткән.

Милләт көткән —

Мең ел үткән.


Мең ел үткән —

Тарих төшкән кылыч кыннарыннан,

Язмышыбыз  –  күңел кылларыннан.

Мең ел үткән!

Хөрриятен, нәсел җебен

Хәтерендә горур йөрткән

Татар җаны нидер көткән.

Мең ел үткән.


Мең ел үткән.

Сиратларны мең кат кичкән…

Кара козгын чыкмый истән.

Мең ел үткән?!

Гасыр җөен үрәм, сүтәм,

Чулпыларым чыңласа да,

Хәбәр диеп өмет итәм.

Киләчәгем татарына

Динем белән телем илтәм.

Оланнарым йөз чөермәс —

Тамырларда меңәр еллык

Татар кызы канын йөртәм.

Мең ел үткән!

Моң өзелмәс, рух җиңелмәс —

Тарих көтәр: мең ел үтәр!


Мөгаллимең кем?

Мөгаллимең кем, дип сорасалар,

Тарихлардан сөрән салып

Килер бер чың:

Әллә кылыч, әллә дага…

Әллә шәһәр, әллә дала…

Хәтер булып Кол Шәрифем калка —

Бәгырьләрдә телгәләнә Казан-кала.

Ханлыгымның мөгаллиме

Ни дип дәшәр?

Шик туса да хөррияткә,

Әманәте мәңге яшәр:

– Калебеңдә булсын китап сүзе —

Китабыннан бәяләнә милләт йөзе!

Ә шулай да дошман бозса тынычлыгың —

Илең өчен йөзе үткен булсын

кылычыңның!


Мөгаллимең кем, дип сорасалар,

Тарихлардан сөрән салып

Килер бер чың:

Шыгыр-шыгыр  –  арбамы ул,

Кылганнары йөгереп йөргән даламы ул?

Шыгыр-шыгыр…

Шыгыр-шыгыр…

Акмулланың арбасында  —

Төргәк-төргәк китап,

Гыйбрәт, сабак, шигырь…

Шыгыр-шыгыр…

Шыгыр-шыгыр…

Ни үкенеч: бүгенгенең гамьсез тәгәрмәче

Ядкярләрне коя шыбыр-шыбыр…

Мөгаллимең кем, дип сорасалар,

Тарихлардан сөрән салып

Килер бер чың:

Догамы бу йә азанмы?

Бохарамы йә Казанмы?

Тамырларда кан хәтере уяныр да,

Мәрҗанием булыр миңа таянырга.

Олуг хәзрәтемез  –  мөгаллимем,

Гасыр аша, хәтер аша күзаллыймын:

Күтәрелә күңелебез пәрдәләре —

Сәҗдә кыла гүя төрбәләрең!

Мәгърифәтне кыйбла итеп,

Йә бер дога!

Инкыйраздан саклап калыр гыйлем-йола!


Мөгаллимең кем, дип сорасалар,

Тарихлардан сөрән салып

Килер бер чың:

Фәхретдиннәр, Насыйрилар васыятьләрен

Дога итеп ятлармы соң килер буын?


Мөгаллимең кем, дип сорасалар…

Милләтемнең исемен дә әйтү җитә!

Аң-белемне, мәгърифәтне Каурый каләм

Чал тарихтан мәңгелеккә илтә!


Без  –  Тукайлы халык!

Без  –  Тукайлы дибез,

Без  –  Тукайлы халык.

Җансыз, гамьсез кавем

Тукайгамы лаек?!


Тукай кыйбласымы

Без йөз тоткан тараф?

Күндәм гавам бара,

Кыямәткә карап.


Тукай туган телдә

Дәшсәк, кемнәр аңлар?

Күз яшедәй сафмы

Тамырларда каннар?


Нәрсә дияр иде

Тукай кайтса әгәр?!

Тереме соң авыл?

Татармы соң шәһәр?


Бармы милли моңнар?

Кайда милли үзаң?

Йөздә  –  ялган битлек,

Җанда  –  зәгыйфь иман.


Кисекбашлар баскан

Дөнья бүген  –  базар.

Үз җирендә ятим —

Тукайлымы татар?


Пар атларда чаба

Алга таба заман.

Тик тезгеннәр генә

Ят кулларда һаман.


Үз-үзеннән бизеп

Йоклаганмы милләт?

Татар сыенырлык

Җирдә бармы җәннәт?


Бер уяныр әле

Татар дигән халык.

Кычкырасы килә —

Без Тукайга лаек!

Без  –  Тукайлы халык…


Кычкырасы килә…


1944

«Евровидение» дә җиңү яулаган

кырымтатар кызы Җамалага

Европаны тезләндерде бер җыр!

Европаны тетрәндерде бу җыр…

Тарих шаһит: халык фаҗигасен

Дәшми генә эчкә йотты ул чор…


Йорт-җиреннән беркөн кубарылып,

Сатлык дигән мөһер сугылганын,

Кырымыннан түгел, вөҗүденнән

Җаннар йолкып алып куылганын


Бәян итте кырымтатар кызы —

Сулык-сулык бәгырь үкседеме?

Җансызлыкны кыйбла иткән җаннар

Хакыйкатьне әллә күпсендеме?


Читтә туфрак булган миллионнарның

Бәддогасы эзләр ияләрен.

Чорлар аша хәтта җырлар булып,

Җавап көтеп кысар чигәләрен.


Кырым, Себер, мәшрикъ-мәгърипләргә

Очкан икән татар, тузан булып…

Яраларга ялгыш кагылмагыз —

Күтәрелер беркөн, туфан булып!


Аңламаслар җанның тантанасын,

Сатлык диеп үртәр йә кайсысы.

Европада бүген татар җыры —

Кемнәрнең соң кемдә бар кайгысы?!


Европаны тезләндерде бер җыр!

Европаны тетрәндерде бу җыр…

Дөнья шаһит: гамәл дәфтәрләрен

Бизмәннәргә салып килер ул чор!

Килер ул чор!

Европаны тетрәндерде бу җыр…


Хәтер көне

Хәтерлеме без?! Хәтер исәнме?!

Кайсы туфрактан безнең тамырлар?

Гамьсез адымнар таптап үткәндә

Рәнҗеп ятмыймы шәһит батырлар?


Дошман өстенә кинәттән яуган

Япанчаларның рухы тереме?

Дала хөрлеген, күчмәннәр эзен

Сүндерде әллә коллык сөреме?


Үткәннәр дәшми. Үткәннәр телсез.

Дөнья оныткан дәһшәт хакында.

Каһарман өчен лаеклы һәйкәл

Нәни авылмы[1] Казан артында?!


Илбасар кем дә, Ватаның кайда?

Яшәү егәрең ничә гасырлык?

Күпме йөрәктә бүген дә тибә

Япанча кылган мәшһүр батырлык?


Дәүләтен җуйган бөек халыктан

Ватанпәрвәрләр туып үсәрме?

Шәһит батырлар сорыйдыр кебек:

Хәтерлеме сез?! Хәтер исәнме?!


Безнең язмыш

Безнең тарих фаҗигале,

Безнең язмыш яралы.

Безгә тәкъдир насыйп иткән

Актан бигрәк караны.


Кылычтан үткән кавем без,

Ватаныннан куылган.

Дөньяны яулар көчебез

Җир йөзеннән җуелган.


Богауланган горурлыгы,

Тарайтканнар ызанын.

Күпне күргән халкым, әмма

Югалтмаган иманын!


Онытмаган бисмилласын,

Манаралар ауганда.

Аллам диеп яуга кергән,

Күктән кургаш яуганда.


Калдырмаган уразасын,

Калдырмаган намазын,

Бер ишетергә тилмереп

Тансык азан авазын.


Мең кат үлеп терелгән без,

Мең кат көлдән яралган.

Имансызлар арткан саен,

Бездә иман яңарган.


Кемнәр безгә кизәнмәгән,

Кемнәр безне сатмаган…

Ничек исән калыр идек —

Безне Алла саклаган.


Гәрәбәләр

Учларымнан гүя уйларыма

Тәгәрәште гәрәбәләрем.

Муенсамы? Түгел. Мәрҗәннәрем —

Чал тарихка тәрәзәләрем.


Вакыт могҗизасын колачларга

Җитәр микән акыл куәте?

Һәр бөртектә  –  мәңгелекнең коды,

Һәрберсендә  –  дөнья сурәте.


Ташка әверелгән агач суты —

Миллион еллык ылыс чәере.

Гәрәбәләр аша галәм күргән

Мин генәме заман сәере?


Күзләр томаланган ялган белән —

Үз тарихы һәрбер дәвернең.

Гәрәбәдән хакыйкатьне эзләп

Бәргәләнгән чагы бәгырьнең.


Кыйтгаларны гизгән хуннар эзе —

Майялардан калган хәрабә…

Синең хәтер тарихлардан өстен,

Чын дөресен сөйлә, гәрәбә!


«Диңгезләрнең күз яше» ме синдә —

Безнең җан да яшькә манчылган!

Гәрәбәләр учта тәгәрәшә —

Фал китабы гүя ачылган.


«Кояш хәзинәсе»  –  ташларымда —

Җир-ананың садә рәвеше.

Муенсамы? Түгел. Гәрәбәләр —

Мәңгелекнең тугры дәрвише.


Башымдагы тараканнар

Теперь не буду говорить

про человека, что он глуп,

а буду говорить о том,

что он обижен тараканами.


А. Пушкин

Бөек Кытай диварында

Татарымның эзе калган.

Ат өстендә гасыр кичкән,

Ташка баскан сүзе калган.


Башны чөяр горурлыгым

Кадакланган җир астына.

Мин татармын, дисәм, дөнья

Кыргый, диеп, ник ятсына?


Җиңелүләр белмәгән рух

Калкып куя ара-тирә.

Зур тарихлы бөек халык

Ясак түләп яши бирә.


Чигәләрне кыса шөбһә —

Урдабызны таратканнар…

Кайсы чорда туды икән

Башымдагы тараканнар?


Кирмәнебез капкалары

Дары исен онытмаган!

Минем инде күңел күгем

Мең биш йөздә болытлаган…


Казансуда бүген дә мин

Шәйлим әле кара каннар…

Биш гасырга соңга калган

Башымдагы тараканнар.


Татар бугазына чаклы

Эчәр су да, җыяр ризык.

Яшәү түгел, җан асрыйбыз

Дәшми генә, эчтән сызып.


Мәйдан тотар акбүз атның

Ялын читләр тараганнар…

Бөек татар кавеменнән

Башымдагы тараканнар.


«Кар өстенә ишеп, яңгыр яуды…»

Кар өстенә ишеп, яңгыр яуды,

Иртә җиткән кышка үчегеп.

Юллар тайгак. Начар җайдак, ахры, —

Акыл керде безгә, кичегеп.


Кар өстенә ишеп, яңгыр яуды,

Эретмәкче булып дөньясын.

Өлгермәде. Бозга әйләнгәндә,

Тамчылар да җуйды кыйбласын.


Болытларга карап, мең рәнҗедек —

Юешләнде мамык бияләй.

Күкләр биек, уй җитмәслек биек,

Безгәме соң аны иярләү!


Мең мәшәкать төртеп тишеп чыккан

Мең ямаулы тормыш сүрүе —

Кар өстенә ишкән яңгыр төсле,

Мең хыялның туңып сүнүе.


Кар өстенә ишеп, яңгыр яуды,

Тарих белми, дидек, бу хәлне!

Сизми калдык, мәңгелекнең эзе

Боз астында калып күгәрде.


Сизми калдык, шушы тайгак көндә

Дөнья җыйган үзгә нәкышен.

Болытларга карап рәнҗегәндә,

Күрдекме соң күкләр рәнҗешен?!


Фикерләрем чуалган чак

Фикерләрем чуалган чак —

Аңларга тырышмагыз.

Өченчекөнге буранда

Адаштым… Булышмагыз…


Фикерләрем чуалган чак —

Исәр дип әрләмәгез.

Кысалардан чыгып китсәм —

Кыйнагыз. Жәлләмәгез.


Фикерләрем чуалган чак —

Атлыйм да, атламыйм да.

Гөнаһ җыйган үз җанымны

Аклыйм да, акламыйм да.


Фикерләрем чуалган чак —

Табигатькә дәгъвам юк.

Гаярьлеген көчкә тыйган

Йөрәгем бар. гәүдәм юк.

Мин  –  фәрештә валчыгы, дип,

Күк катына вәгъдәм юк.


Фикерләрем чуалган чак —

Аңларга тырышмагыз…


Төне буе буран дулады…

Дары исе сеңгән җилләр аша

Хәтер төпкелләрен урадым.

Без кардәшләр түгел идекме соң?!

Төне буе буран дулады…


Бүрәнәләр авыр шыгырдады,

Айга карап этләр улады…

Төрек дуслар дошманмыни хәзер?!

Төне буе буран дулады…


Босфор ярларында сыену тапкан

Мөһаҗирләр рухын уйладым.

Истанбулга ара ерагайды —

Төне буе буран дулады…


Фал ачканмы әллә Исхакыйлар —

Инкыйразны күптән юрады.

Үз илендә һаман үги шул без…

Төне буе буран дулады…


Хаталарны гафу итмәс тарих —

Дары исле җилләр елады.

Канга баткан кансыз уен бара —

Төне буе буран дулады…


Йолдыз явасы шушы кичләрдә…

Август-сентябрь. Йолдыз яңгыры.

Безнең күңелләр шуңа күнеккән.

Июль  –  аҗаган. Август  –  йолдызлар.

Бар да табигый. Элек-электән.


Чыклы иртәләр, шәфәкъле кичләр

Мәңгелек булып сеңгән каннарга.

Юатыр өчен, ни генә әйтик

Бәхеттән мәхрүм калган җаннарга?!


Кинәттән ява бомба яңгыры, —

Тыкрыкка гына поскан әҗәлең…

Мәхшәр көненә нокта куюның

Табарга иде берәр әмәлен.


Җимерек йортлар, тузгыган нигез —

Рәссам сурәте  –  пычрак сәясәт.

Чынбарлык түгел, гүя төш кенә —

Теге дөньяга тәүге сәяхәт.


Илдәш булганнар, кардәш булганнар —

Язмышлар гына нигә аяныч?

Упкынга илтер татлы рәшәме

Океан артыннан көткән ышаныч?


Җир шары чыдый. Бетмәс сугышлар

Матәм маршыдай шомлы яңгырый.

Йолдыз явасы шушы кичләрдә

Бомба яңгыры күкне томалый.


Август-сентябрь. Томанлы иртә.

Рәхмәтлеме без тыныч таңнарга?

Юатыр өчен, ни генә әйтик

Бәхеттән мәхрүм калган җаннарга?!


Шайтаннар

Җилкәгә кадалган пычактан үткенрәк

Елмаеп эшләгән аларның этлеге.

Кыямәт көн әллә килеп тә җиттеме —

Шайтаннар йөзендә  –  фәрештә битлеге.


Мәңгелек кыйммәтләр аунаса чүплектә,

Дәшмәүне хуп күрсә иң гадел мәхкәмә…

Дөньяның күзенә карарга иде лә

Чын кеше буларак бары бер мәртәбә.


Нарасый җаннарны типкәләп җил куа,

Бугазга ябыша гамьсезлек читлеге.

Йа Раббым, арала җәһәннәм утыннан —

Шайтаннар йөзендә  –  фәрештә битлеге.


Бичура

Мәҗүсилек безнең каннардадыр —

Бичураны күптән үз иттек.

Поста йортның шомлы чормасыннан

Сагыш-зарлы җыру ишеттек.


Җил капкалар җилдә ыңгырашты,

Нигез-ташның рухын елатып.

Җансыз авылны соң кем яшергән,

Кычытканнар белән уратып?!


Заман ясин чыккан урамнарда

Күпме тарих гамьсез җирләнгән.

Тәүбә итеп, нинди дога кылыйк —

Җаннар инде шактый керләнгән.


Бохарада укып кайттык мәллә —

Бармы акыл бездә сатарлык?

Караңгыга чумган дөньябыздан

Бичуралар куркып качарлык!


Мәҗүсилек безнең каннардадыр —

Ия-рухлар, никтер, үз күрде.

Ак әбиләр безне бисмиллалап,

Җен-пәридән саклап үстерде.


Бер Аллага алар ышануын

Какшатмаган юаш бичура.

Мең дәверле иман хәзинәсен

Шыр наданнар җилгә очыра.


Мәҗүсилек безнең каннардадыр —

Күз йомарга нигә үткәнгә?

Туган нигезләрне ятим итмик,

Бичуралар өзелеп көткәндә.


«Киштәләрдә даһи шигырьләре…»

Киштәләрдә даһи шигырьләре

Үз сәгатен көтә, үз көен.

Киләчәккә илтер кыйммәтләрнең

Хакы бүген  –  сукыр бер тиен.


Мең газаплар белән туган иҗат

Тиеннәргә ята каңгырап.

Купшы сүзләр генә яшерерме? —

Милләт җаны елый калтырап.


Ялтыр-йолтыр итә җиде ятның

Баш бәясе торган кәгазе.

Дөнья өчен, тарих, милләт өчен

Өч тиенгә батмас бәһасе.


Киштәләрдә татар шигырьләре

Җаһил чорның көтә бетүен.

Очсызланса татар горурлыгы,

Безгә бәя  –  сукыр бер тиен.


Ак калфак

Татарымның газиз ак калфагы

Дәверләрне кичеп чыныккан.

Мең ярасын эчкә йотып, халкым

Мәйданнарда билен ныгыткан.


Кара ягылмаган ак калфакка,

Каралса да тарих, үткәне…

Ак калфакта  –  халкым йөз аклыгы,

Ак калфакта  –  өмет, көткәне.


Сандык төпләрендә вактын көткән,

Хөрриятне көткән ак калфак.

Инкыйразлар бусагада торыр,

Ак калфакны әгәр югалтсак.


«Ачы таңнан кырга чыгып чаптык!..»

Ачы таңнан кырга чыгып чаптык!

Өлгергәндер дисәк арышлар —

Ашыкканбыз. Җилдәй җитез җанны

Гафу итмәс, ахры, язмышлар.


Җилләнергә, дидек, бер туйганчы!

Чын яшеңне онытып беразга!

Галәм киңлегендә ник очмаска —

Риза түгел йөрәк бик азга.


Сабыйлыкта калган бу күңелләр

Тәгәрәде үрдән үзәнгә…

Шаянлыкны аңламады язмыш,

Гөнаһ диеп салды бизмәнгә.


Яшь аралаш елмайгандай иттек,

Кемгә кирәк безнең елаулар?!

Күктән җиргә ыргыткан күк булды

Баш очында торган сораулар.


Җайдакмы без гомер атларында?

Кулдамы соң тәкъдир тезгене?

Аерырга өйрәттеме тормыш

Гөнаһлыны, савап, изгене?


Тез астына китереп сукса заман,

Җүләрлектән кемгә ни файда?

Таң алдыннан бәхилләшеп кайттык.

Яшьлек белән. Чыклы тугайда.


Чәчләр иртә агарганга бары

Гаеплеме икән язмышлар?

Кыр ягына карап уйлап куйдым:

Өлгергәндер инде арышлар…


Чикләвек

Балачактан йөгереп кенә үттек —

Әкият дөньясында чикләр юк.

Кыш бабайдан ел да бүләк алгач,

Чыршыда дип белдек чикләвек.


Вакыт аямады сабыйлыкны,

Тиз югалды бездән иркәлек.

Сорау арты сорау туды җанда —


1

Ябынчы (Япанча) авылы Әтнә районында урнашкан.

Бер йотым бәхет / Глоток счастья (на татарском языке)

Подняться наверх