Читать книгу Каһәр - Хисам Камалов - Страница 4
IV
ОглавлениеУрамга чыккач, Альфред үзенең нык кына мәлҗерәгәнен тойды. Шактый булынган икән, шайтан алгыры! Ярый, ярый, нәрсә булса да эшләргә кирәк иде бит миңа да, дип, үзен юата-юата атлады ул. Шулай да Чикинның танырга теләмәве аның эчен пошыра иде. Чикин аны кимсетергә теләде бугай. Юк, ул аны танырга тиеш. Алар якын иптәшләр иде, тумбочкалары бер-берсенә терәлеп үк тора иде. Иптәшен танырга теләмәү аңа нинди файда бирә? Адәм баласының катгый балансы бар: файда, зарар. Үзенә файдалыны гына карый ул. Аңа нинди зарар килүе мөмкин? Биредә ниндидер башка сәбәп бар. Эчә торган кешегә ышанып булмый.
Бераздан ул үзен үзе тыңлап бара башлады. Элек, фронтта чакта, ядрә кыйпылчыгы эләккәнче, авызга әзрәк эчемлек керсә, төрле инстинктлар кузгала, тәнне кайнарлата иде. Сөйләшәсе килә, хатын-кыз кочагына керәсе килә. Бер уңышлы операциядән соң аларга шактый эчемлек тәтегән иде. Альфредны көчләп эчерделәр. Ир кешеме син, әллә ирлегеңне төшереп калдырган мәхлукмы, дия-дия, мин-минлегенә тиеп беттеләр. Эчми кара шуннан соң. Эчеп куйгач, рәхәт булып китте. Башына акылы фикерләр килә, теленә матур сүзләр өелә башлады. Тойгылар урыныннан кузгалды һәм тышка ыргылырга тотынды. Ул Ленаны эзләп китте. Аның эштән чыкканын озак көтеп утырды. Тәнендә сызып, йөгереп тизләнеш алган тойгылар бары тик Ленада гына тынычлык табар иде шикелле. Көтеп утырганда, ул хисләренең үзен ничек газаплавын, теңкәсенә тиюен аңлады. Ир-атка хатын-кыздан башка бик авыр һәм начар икәнен белде. Озак көтте. Тойгылар кыставы шундый көчле иде, хәтта күз аллары караңгылангандай булды. Ленаны ул көчкә көтеп алды. Кыз киреләнмәде, чәүчәләкләнмәде. Шунда Альфред аңа эчтән генә мең рәхмәтләр укыган иде…
Ә хәзер ул хисләр бөтенләй юк. Кая китте шул рәхәт тетрәндерә торган тойгылар? Юк, тойгысыз адәм тулы канлы була алмый. Тойгысыз бик яман. Бәлки, берәр хатын-кыз аның тойгыларын уята алыр? Мәскәү институтыннан килгән профессор да шул хакта ишарә ясады бит. Хатын-кыз белән ныклап якынаерга кирәк, диде. Альфред бераз уңайсызланды, ләкин берни эшләр хәл юк. Бу – аның өчен тормыш мәсьәләсе. Хатын-кыз белән танышу өчен, әрсезлек һәм кыюлык кирәк, ә аңарда ул юк. Шуңа күрә бераз хәмер кулланырга өйрәнмичә дә булмас. Ул тартыну хисен җиңәргә ярдәм итә. Сәламәт кешеләр аракыны кыюлык өчен махсус та эчә. Димәк, аңа, яралы кешегә, ул гел дә зарури. Дару шикелле. Әмма хәмергә ияләнеп китүең дә бар, ә бу һәлакәткә тиң. Әллә аңа врач белән киңәшеп караргамы? Ул, билгеле, ярамый, дияр. Бик әз генә кулланып кара, дип әйтүе дә бар. Альфред та бит, бераз гына, ди. Әллә ул хәмернең бик яман нәрсә икәнен белмиме, аңламыймы? Аңардан да әшәке әйбер юк, ул теге әкияттәге шешәдән чыккан гыйфрит белән бер. Аның тозагына бер эләксәң ычкына алмыйсың инде, юк! Стаканга батып, күпме әйбәт кешеләр харап була! Альфред алай бетәргә теләми. Аракыга бер күнексәң, ул бар ихтыярыңны сындыра, ди. Кыскасы, уңга китсәң дә баш бетә, сулга таба китсәң дә – чоңгыл! Сират күпереннән ничек барырга?
Егет сизә: бу яра аның бар вөҗүден үзгәрткән, ахрысы. Таза чакта ул болай түгел иде. Эченә әз генә эчемлек керсә, күңеле шундук хатын-кызга тартыла, яратасы килә башлый иде. Хәзер исә берни юк, хатын-кызның матурлыгы да күзенә күренми. Аларда бернинди сер, вәсвәсә калмады. Ә ничек соң алар Лена белән бер-берсенә йөрәкләрен ачты? Ни этәрде? Нинди көч, кодрәт? Хәзер ул көч кая киткән? Гомергә югалганмы? Каһәр суккан яра! Ә яшәүнең мәгънәсе фәкать шуңарда гынамы? Моны ничек аңларга? Адәм баласының двигателе әллә шул микән? Тукта, кайчандыр укыды бит ул: борынгы Римның бер скульпторы, бар энергиясен эшкә генә бирү өчен, үзен печтергән, имеш. Әйе-әйе, бу – чын, булган хәл. Димәк, яшәүнең мәгънәсе аңарда гына түгел икән. Яшәү мәгънәсен сынчы эштә, хезмәттә генә тапкан, билгеле. Иң начар очракта аңа да әнә шундый мөмкинлек бар икән бит…
Ә хәзергә үзенә массаж ясаучы шәфкать туташы Аняның кылын тартып караргамы әллә? Әмма ул бик фәкыйрь күренә. Артык фәкыйрьлек аңа кире тәэсир итә. Бервакыт алар Латвиядә ярлы гына утарга тукталды. Хуҗалары – бетерешкән, алама-салама кигән карт белән карчык иде. Бәрәңге пешергән булдылар, чикләвек зурлыгындагы вак кына бәрәңгеләр. Ике яклап ярылган агач коштабакка салып, өстәлгә куйдылар. Иптәшләре ашагандай итте, ә аның тамагыннан үтмәс кебек иде, шуны сизеп, ул табынга утырырга да базмады. Үзенә эш тапкан булып, тышка чыгып китте. Ничек шул ярлыларның ризыгын ашарга мөмкин?! Хәерчене талаган кебегрәк килеп чыга ич бу. Шуңа күрә Аня белән дә шулай килеп чыгар дип курка. Юк, ул үзеннән дә фәкыйрьрәкләрдән берни дә ала алмый. Сәбәбен генә белми. Хәер, кеше үзенең бик күп нәрсәләрен белми әле.
Юк, Аняны алдарга ярамый. Ул болай да язмыш тарафыннан рәнҗетелгән кебек күренә. Үзе бик әз сүзле, күңеле төшенке. Ачлы-туклы яшиләр, ахрысы. Аның янына ни йөрәгең җитеп бармак кирәк? Хәтта барысына риза булган очракта да. Юк, мондый киртәне атлап чыга алмый ул. Үзеңә тиңне табарга кирәк. Аняның киемнәре дә искедән сүтеп тегелгән… Альфредның ярлылыкка йөз чытып каравы һич тә аристократ психологиясеннән түгел, ә шул ярлылык өчен үзен гаепле итеп санавыннан. Әйе, үзенең ниндидер гаделсез эшләре аркасында алар шулай ярлы булган шикелле тоела аңа. Моның абсурд икәнен ул җаны-тәне белән аңлый, әмма ярлыларны күрсә, шундый авыр хис кичерә. Үзен гаепле санаган кебек була. Һәркем кемдер алдында булса да гаепле, диләр. Моны ул матур сүзләр генә дип уйлап йөри иде. Түгел икән. Әллә бу яра аның күңелен артык нечкәрттеме? Нечкәрү артыкка китсә дә әйбәт түгел бит. Ялгыш тарафка алып китүе бар. Реальлекне югалту тарафына…