Читать книгу Әниемә җырларым. Җырлар һәм шигырьләр - Ильдар Гайсин - Страница 6
Ачуланма, әнкәй
ОглавлениеСүзләр таба алмыйм аңлатырга
Тирән хисләр мине басканда.
Бөтерелеп, әнкәй, сине уйлап,
Йоклап китә алмый ятканда.
Кушымта: Ачуланма, әнкәй, ачуланма
Сагынсам да хатлар язмадым.
Өзелеп көткәнеңне белсәм дә,
Яннарыңа кайта алмадым.
Искә алам сине һәрчак, әнкәй,
Рәхмәт белән күңел тулган бит.
Тынгы бирми сиңа бала чакта
Борчыганнарым өчен гафу ит.
Кушымта: Ачуланма, әнкәй, ачуланма,
Мин яныңда синең калмадым.
Өзелеп көткәнеңне белсәм дә,
Яннарыңа кайта алмадым.
Назлы карашыңны искә алам,
Күзләремә яшләр тыгылып.
Кулларыңны сипап үбәр идем
Синең аяк очларыңа егылып.
Кушымта: Ачуланма, әнкәй, ачуланма,
Сагынсам да хатлар язмадым.
Өзелеп көткәнеңне белсәм дә
Яннарыңа кайта алмадым.