Читать книгу Әниемә җырларым. Җырлар һәм шигырьләр - Ильдар Гайсин - Страница 7
Саклармын мин сине йөрәктә!
ОглавлениеКүпме еллар үтте син киткәнгә,
Бу дөньядан, әнкәй, мәңгегә.
Изге җаның оҗмах түрендәдер,
Шулай тоела минем күңелгә.
Синең сүзләр колагымда чыңлый,
Уй-теләкләрең ашты гомергә.
Тезләнеп мин рәхмәт белдерергә
Киләм сагынып синең кабергә.
Балаларым үсеп буй җитсә дә,
Миңа җитми синең назларың.
Күз алдымнан китми карашларың,
Сагындырды тәмле ашларың.
Тәрәз (ә) төбендәге гөлләреңне
Төсең итеп әле дә саклыйбыз.
Сүндермибез өйдә утларыңны,
Ишегеңне йозакка япмыйбыз.
Күп вакытлар инде үтсә дә,
Әнием син йөрәк түрендә…
Соңгы көнемдә дә онытмам,
Саклармын мин сине күңелдә!